Kitobni o'qish: «Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке)», sahifa 2

Shrift:

Әйе, Болгар чоры – тарихыбыз, дәүләтчелегебезнең иң ныклы нигез ташларыннан берсе. Бу ниндидер ят тамыр түгел. Болгарлар, хәзәрләр һәм башка төркиләр белән берлектә, Төрки каганлыкларында да шактый озын-озак гомер кичергәннәр. Тик монда монголлар, Болгар җирләрен яулаганчы ук, татарларга карата вәхшилек күрсәтүләрен дә онытырга ярамый. Ә инде менә болгар, кыпчак җирләренә кереп утыргач, алар үзләре төркиләр арасында калалар. Әйткәнемчә, ныклап төркиләшә башлыйлар, ислам йогынтысы аларга да кагыла. Шунлыктан бик зур тетрәнүләрдән соң Алтын Урда чорында Идел Болгары да яңа сулыш ала, аның яшәү киңлекләре арта. Гомумән, бу Болгарның алтын чоры дип әйтергә мөмкин.

Бу – халкыбызның ислам динен кабул иткән, ислам мәдәниятенә килеп кушылган чор. Болгарлар Урал артыннанан килгән төрки-татарларны, шушы дин белән каршылап, мөселман дөньясына алып кергәннәр. Алтын Урда дәүләтендә төркиләр өр-яңадан кавышалар. Элекке һөнәрләрен дәвам итеп, яңаларын үзләштерәләр. Болгар халкыннан Алтын Урда шәһәрләр төзү һөнәрен үзләштерә, ул шәһәрләр дәүләтенә әверелә. Сүз бөтен шартлары тудырылган шәһәрләр турында бара. Болгар Алтын Урда шәһәрләре үрнәгенә әверелә. Монда суүткәргечләр дә, канализация дә, мунчалар да, башка уңайлыклар да була. Археологлар Алтын Урда дәүләтендә шундый затлы 190 шәһәр хәрабәләре табалар. Болар барысы да диярлек – болгар тамырыбызның игелекле шытымнары.

Бүгенге татарларда хәзәр тамгасы да бар. Хәзәрләр турында мәгълүматлар шактый күп. Билгеле булганча, Хәзәр каганлыгы Төрки каганлыкның зур бер кыйпылчыгыннан барлыкка килә. Хәзәрләр Идел буенда беренчеләрдән булып тәңкә акча суга башлыйлар. Профессор Әзһәр Мөхәммәдиев аларның VIII–IX гасырларга туры килгән меңләгән тәңкәләрен табып тикшергән. Аның әйтүенчә, аларның күбесендә гарәп хәлифәләренең исемнәре язылган. Димәк, шушы дәүләтнең югары катлавы, шул исәптән каган үзе дә, иудаизм динендә булуына карамастан, халыкның күпчелеге ислам динен кабул иткән дигән сүз. Ибне Фадлан аларның башкаласы Итилдә ун меңләп мөселман яшәп, анда аларның утызлап мәчетләре булуы турында язган. Хәзәр каганлыгы юкка чыккач, хәзәрләр башка төркиләр белән бергә гомумтатар милләтен тәшкил итәләр. Әзһәр Мөхәммәдиев һәм кайбер башка тикшеренүчеләр мишәрләрне хәзәрләрнең дәвамы дип карыйлар. Мондый карашларда шактый дөреслек булса кирәк.

Халкыбызның килеп чыгышы турында сүз алып барганда, кыпчакларның, беркадәр болгарларның, монгол яулары килгәнче үк, славяннар белән мөнәсәбәттә булуын истә тотарга кирәктер. Сугышлар да, төрле бәрелешләр дә булмаган түгел. Булган. Ләкин күбесенчә тынычлык мөнәсәбәтләре сакланган.

Бүгенге татарның канында фин-угор кушымтасы да юк түгел. Чөнки мордва, мари, удмуртлар гасырлар буе татар күршеләре булып яшәгәннәр. Аларның шактые татарлашып, милләтебезнең бүленмәс өлешенә әверелгән. Мәшһүр Ризаэддин Фәхреддин дә: «Болгарлар арасында чуваш һәм мордва мөселманнары булуы ихтимал»14, – дип язган.

Тик ничек кенә булмасын, Тукаебыз язганча «без татарлар һаман да татарлар булып калдык». Безнең атамабыз да, җыр-моңнарыбыз да тирән тамырлы. Алар безгә дистәләгән гасырлар аша кем икәнлегебезне искә төшереп торалар. Һаман да шулай була күрсен иде.

2012

Бөек һәм гүзәл тарих

Татар тарихы – бөек һәм шул ук вакытта, кавемебезнең үзе кебек үк, зур сынаулар үткән горур тарих. Халкыбыз, 1552 елдан башлап коллык упкынында гомер кичерүенә дә карамастан, артта калган бөеклеген сагынып яшәгән.

«Күпме михнәт чиккән безнең халык, күпме күз яшьләре түгелгән», – дип язган Тукай. Аның бу сүзләре тулысы белән тарихыбызга да кагыла. Чөнки татарның дәүләте белән бергә үз тарихын язу мөмкинлекләре дә бетә. Аның чыганакларын тәшкил итәргә тиешле архив һәм китапханәләре аңлы рәвештә юк ителә.

Бу исә татарларның бернинди рухи байлыклары да булмаган, мактанырлык тарихлары да юк дигән ялгыш фикергә юл ача.

Татарлар исә бирешми. Юкка гына 1870 елда Сембер шәһәрендә чыккан «Симбирский сборник» та татарлар Россиянең иң нык халкы, алар русларга рухи яктан түгел, тик сәяси рәвештә генә буйсындылар дип язылмагандыр. Миссионер Евфимий Маловның уфтанулары да юкка гына булмагандыр. Аның 1904 елдагы көндәлегендә мондый сүзләр бар: «Без руслар татарлар өстеннән унар ел гына түгел, инде берничә йөз ел хакимлек итәбез. Казанны алганнан соң да өч йөз елдан артык вакыт үтте. Ләкин, карагыз, без аларның күпмесен генә руслаштыра алдык икән? Тагын да өч-дүрт йөз ел көтәрбезме икән?» Малов кебек уфтанучылар һәрвакыт була торган. Алар һаман да бар.

Җәберләнгән татар, Тукаебыз язганча, 1905 елның бер таңында уяна. Өстеннән кабер туфрагын кагып төшерә һәм горур рәвештә яңадан тарих мәйданына таба атлый. 1905–1907 елларны аның утыздан артык газета журналлары, миллионлаган данә белән китаплары чыга башлый. Татарлар Россиянең иң укымышлы халкына әвереләләр. Берсеннән-берсе сәләтлерәк дистәләгән язучылары үсеп чыга.

Шушы дулкында милләтебезнең тарихи хәтере яңара. Аның үз тарихы белән кызыксынуы беренче урынга чыга. Җырларда, бәетләрдә, риваятьләрдә Сөембикә ханбикәгә дан җырлана.

Данлыклы «Иж-Буби» мәдрәсәсе шәкертләренең Сөембикә манарасына багышланган бер җырында мондый сүзләр бар: «И гүзәл хан мәчете, сине күрүгә үк, йөрәгем мең кисәккә ярыла! Кайчандыр монда ислам гаскәрләре торган, хәзер исә бөеклегебезнең меңнән бере дә калмады, ислам җире башка төскә керде… Барысы да бетте. Безгә ни эшләргә соң?» Җавап җырның үзендә: «Бер нәрсәне дә яшермәстән, үткәнебезне һәм бүгенгебезне ачыкларга!» (И. Таһиров тәрҗ.) Бу – тарихыбызны торгызуның милли таләбенә әверелә.

Аны тормышка ашыру эшен Шиһаб Мәрҗани башлап җибәрә. Һади Атласи, Гайнетдин Әхмәров, Газиз Гобәйдуллин кебек тарихчылар аны дәвам итәләр.

Шушы милли таләп, халкыбызның кичерешләре Тукай иҗатында да якты чагылыш тапкан. Без аның «Шүрәле» сен авыл егетенең урман пәрие белән булган маҗаралары рәвешендә генә кабул итәргә күнеккәнбез. Һәм күп вакыт монда аның нибары ике-өч юлга сыйган тарихи карашы ярылып ятуына игътибар итмәгәнбез. Ә бит монда әнә шул милли таләп, яки үткән бөеклегебезне сагыну хисләре ярылып ята.

Шушы әсәрендә бөек шагыйрь Казан артындагы калын урманны Чыңгыз гаскәренә тиңли. Аларны тасвирлаганда, аның күз алдына «кылт итеп» татарның «намнары, дәүләтләре», яки үткәндәге бөеклеге килеп баса. Тарих театрының пәрдәсе ачылган кебек була. Һәм үткәндәге бөеклек, бүгенге мескенлек белән каршылыкка килеп, шагыйрьнең күңелендә уфтану хисләрен уята: «Аһ! – дисең. Ник без болай соң? Без дә хакның бәндәсе». Әйе, без кемнән ким?! Кая безнең дәүләтләребез, кайда ул нам?! Алар берсе дә юк. Менә шуңа борчыла шагыйрь.

«Ник без болай соң?» – дип, кемнән сорый шагыйрь? Укучыданмы, әллә үзеннәнме? Минемчә, ул бу сорауны милләт алдына куя. Һәм аның вәкиле буларак, аңа җавап эзли, туган кавеменең тарихи хәтеренә мөрәҗәгать итә. Игътибарын аның җыр-моңнарына юнәлтә. Ул халык иҗатына, аның моңына гашыйк, милли моң белән сугарылган шәхес булган. 1910 елның апрелендә «Шәрык клубы» нда укыган лекциясендә15 милли моңны күңелгә үтүчән иң нечкә милли хисләрне уятучы ачкыч, ә халык иҗатын аның йозагы дип атый.

 
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Кирәк тиеш, әлбәт, көйләү ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.
 
(«Сәрләүхәсез»)

«Милли моңнар» шигырендә берәүнең «зарлы, моңлы» җырын тыңлаганда, аның күз алдына чал тарих килеп баса. Ул халкы белән бергә «мискин булып торган өч йөз ел» ны үзе кичерә, «тәкъдир безне ничек изгәнен», «татар күңеле ниләр сизгәнен» йөрәге аркылы үткәрә сыман.

Тукайның милләтне тизрәк уятасы килә. Бер шигырендә мондый юллар бар:

 
Кайчан соң, и фәкыйрь милләт, килер бәһарең,
Кайчан китәр кичең, килер нәһарең?
Килерме әллә кабергә мин сөрелгәч,
Кыямәт көндә мин үлеп терелгәч?
 

Ләкин ул – шул ук вакытта оптимист. Татар үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән, аны һушына китерсәк, ул кем дус, кем дошман икәнлеген үзе аерыр, дип яза.

Шагыйрь коллык упкынына төшүнең сәбәбен патша режимыннан гына түгел, милләтнең үзеннән дә, дөресрәге, аның бердәм булмавыннан да күрә.

Шушы тискәре сыйфатны халыкның бер-беренә «ук атуын туктатып» кына җиңеп булачагын аңлата.

Без әле Тукайның тарихи карашларын өйрәнүнең юл башында гына. Алар исә гаять тирән. Бөек шагыйрьнең иҗаты – XIX–XX гасырлар чигендә кузгалган милли дулкынның якты көзгесе.

Бу дулкын илдәге шовинистик көчләрне бик нык борчыган. Алар татарның белемгә омтылышларыннан, яңа (җәдид) ысулдагы мәктәп-мәдрәсәләр ачып, тирә-күрше һәм тугандаш халыкларга йогынты ясый башлауларыннан курка. Шовинист миссионерларның берсе булган епископ Андрей 1908 елны П. А. Столыпинга язган хатында: «Мөселман-татарлар безнең күз алдыбызда, тыныч кына, ләкин бер туктаусыз Казан һәм бөтен Кама краен яулый баралар… Әгәр дә инородецларны татарлаштыру дәвам итсә, әгәр дә кыргызлар, башкортлар, нугайлар, вотяклар, өлешчә чувашлар һәм чирмешләр татар халкына ныклап сеңсәләр, бу Россиянең үзәгендә куркыныч дошман барлыкка килүенә китерәчәк, һәм ул, фетнәчел Кавказ белән бергә, русларга аларның иң авыр минутларында иксез-чиксез бәла китерергә мөмкин», – дип язган.

Кара көчләр татарның наданлыкта, караңгылыкта гомер сөрүен аның башкаларны үз артыннан ияртердәй аңлы милләт булуына караганда өстенрәк күрәләр. Рус цивилизациясендәге аристократ татарга һәм инде бигрәк университет белеме алган татарга караганда «һичнинди рус белеменә дә ия булмаган татар күпкә яхшырак» дип язган миссионер Ильминский.

Патша хөкүмәте һәм аны җитәкләгән Столыпин татарларга каршы бер-бер артлы катгый чаралар күрә башлыйлар. Бу чараларның нидән гыйбарәт икәнлеге 1910  елны оештырылган Махсус Киңәшмә («Особое Совещание по выработке мер для противодействия татаро-мусульманскому влиянию в Приволжском крае в 1910  году и преобразовании Оренбургского духовного собрания») материалларында ачык чагылган.

Бу Киңәшмә карары татарларның уянуыннан, аларның үз тирәсенә тугандаш халыкларны туплавыннан курку хисләре белән сугарылган. Билгеләнгән чаралар Беренче рус революциясенең милләтләргә ясаган уңай йогынтысын юкка чыгаруга юнәлтелгән. Һәм алар ныклап тормышка да ашырыла башлыйлар. 26 кешедән торган күренекле исламчылар исемлеге төзелә, милли активистларга каршы суд һәм административ эшләр ачыла. Газета-журналларга, китапларга карата каты цензура урнаштырыла, күренекле шәхесләр төрмәләргә ябыла, яшәгән урыннарыннан сөрелә.

Ләкин тернәкләнеп килгән татар корабы җил-давылларга бирешмәслек көчкә әверелеп килә. Шуны батыру максатыннан, 1914 елда янә бер «Особое Совещание по мусульманским делам» уздырыла. Анда мөселманнарга, бигрәк тә татарга каршы тагын да кискенрәк чаралар билгеләнә.

Менә ул шушы документның кайбер юллары: «Одним из доказательств подъёма национального чувства у казанских татар служит многочисленность появляющихся за последнее время трудов татарских авторов, посвящённых разработке истории края – истории Казанского царства, татарской национальности и т. п.» Документтагы түбәндәге сүзләр дә игътибарга лаек: «Красной нитью проходит через все сочинения подобного рода мысль, что татары являются исконными насельниками края, почему им должно принадлежать право обладания таковым… Наряду с этим в татарских учебниках по русской истории невольно обращает на себя внимание тенденциозный подбор исторических данных, восхваление мужества татар, указания на превосходство татар над русскими, татарских ханов над русскими князьями, и паралелльно с этим умаление добрых качеств последних по сравнению с татарскими властителями»16.

Сүз күп вакыт Иван Калита, Александр Невский һәм Дмитрий Донской кебек «добрый» сыйфатлы рус кенәзләре турында бара. Нинди сыйфатлар икән соң алар? Кайбер фактларга күз салыйк.

Мәгълүм ки, Россия тарихы дәреслекләрендә Иван Калита Мәскәүне аякка бастыручы, Русьны туплаучы рәвешендә күрсәтелә. Чынлыкта исә Калита бөек кенәзлек ярлыгын ханнарга колларча яраклашу, моңарчы кенәз булган Александрны үтертү нәтиҗәсендә генә эләктерә. Һәм ул һич кенә дә Русьны туплаучы түгел, ә шәхси байлыгын арттыру өчен бернинди җинаять алдында да туктап калмаган бер бәдбәхет кенә була. Аның васыятендә, В. О. Ключевский язганча, туннан башлап алтын билбауга кадәр барлык вак-төякләр дә онытылмый күрсәтелгән17. Тик хокук белгече профессор В. Сергеевич язганча, шушы кенәзлекнең язмышы турында, яки кемгә тапшырылырга тиешлеге турында, бер генә сүз дә юк. Чөнки ул васыять хан ризалыгы белән төзелгән һәм аның мөһере белән ныгытылган. «Это совершенно согласно с его раболепным отношением к Орде: великим княжением распоряжаются ордынские цари; Иван Данилович, их покорный слуга, это знает и в права владык своих не вмешивается», – дип язган шушы хакыйкатькә турылыклы рус кешесе. Аның, «Калита – добрый и зажиточный семьянин, которому хорошо жилось под властью ордынских царей. Ничего лучшего он и для детей своих не желал»18 дигән сүзләре тулысы белән дөреслеккә туры килә. Күрәсең, татар галимнәре аның менә шушы «добрый» сыйфатларын оныталар булып чыга.

Кайбер рус авторлары Александр Невскийның ханга буйсынырга теләмичә Новгородны канга батыруы, үз хакимлеген ныгыту өчен имелдәш туганы Андрейны, хәтта үз улын да кызганмавы турында язганнар. Буйсынырга теләмәүчеләрнең борыннарын кистерүе, күзләрен чукытуы турындагы фактларны да китергәннәр19. Болар барысы да ханга ярарга тырышу гамәлләре итеп күрсәтелә. Бүгенге рус авторлары да Александр Невскийны шушы рәвештә бәялиләр20.

Дөрес, бу кеше куркак җаннардан булмый. Аның батырлыклары турында дөрес мәгълүматлар да шактый. Ләкин тарихчылар нигәдер Александр Невский канының шактый өлеше кыпчакныкы булуын, шунлыктан татарлар белән махсус мөнәсәбәттә торуын «оныталар» булса кирәк. Ханнарга ул мәҗбүри түгел, ә ихластан хезмәт иткән.

Дмитрий Донской да ялтыравыклардан арындыруга лаек. Аның исемен Соловьёв, Рыбаков кебек тарихчылар татар золымыннан коткаручы итеп тасвирлыйлар. Алар 1380 елгы фетнәче Мамай гаскәрен җиңүне татар золымы кабыргасын сындырган искиткеч зур вакыйга итеп күрсәтәләр. Тик менә алай булгач, ни эшләп шушы «золым» тагын йөз ел дәвам итте икән? Моңа тулы ышандырырдай аңлатулар юк.

Бу галимнәрнең Куликово кырындагы бәрелешне сурәтләгән юллары шулкадәр патриотик пафос белән язылган ки, әйтерсең лә алар моны үзләре күзәтеп торганнар. Аларның каләме астында тарих битләрендә кыю Дмитрий Донской образы барлыкка килә. Һәм ул бүген дә шушы рәвештә кабул ителә. Бу галимнәрнең берсе дә Мамайның хан түгел, ә кануни хан Туктамышның дошманы, фетнәче генә икәнлегенә тиешле игътибар бирергә теләми. Ә бит югыйсә тарихта шушы бәрелешнең исеме генә бар, ә җисеме юк дәрәҗәсендә. Куликово кырының хәтта төгәл кайда икәнлеген белүче дә юк.

Дмитрий, бәрелеш башланыр алдыннан, үзенең кенәз киемен салып, аны Бренк исемле бер якынына кидерә һәм үзе гади сугышчы киеменә яшеренә. Ә бит кенәзне сугышчылар күреп торырга, аның белән бергә булырга тиешләр. Дмитрий гаскәр белән идарә итми. Бренк исә шушы бәрелештә һәлак була. Аны Дмитрий дип уйлаганнар, күрәсең. Сугыштан соң Дмитрийның үзен гомумән югалталар. Эзли торгач, ул ниндидер яшел куаклар астында аңын җуйган рәвештә табыла. Тәнендә бернинди дә куркыныч җәрәхәт тә булмый.

Мәскәүгә Туктамыш хан якынлашуы хәбәре ишетелүгә, Дмитрий шәһәрне ташлап, гаиләсе белән чыгып кача. Аның якыннары булган башка кенәзләрне дә курку били. Алар да чыгып качалар. Бу очракта да, дөреслеккә хилафлык кылмау максатыннан чыгып, шушы вакыйгаларны тәфсилләп язган Н. А. Полевойның үз сүзләрен китерәм. «Он постыдно бежал, увёз своё семейство в Переяславль, и здесь не ожидая безопасности, укрылся наконец в Костроме. За ним разбежались все. Князь Владимир также уехал и увёз своё семейство в Торжок»21. Моның сәбәбен рус елъязмасы «испугавшись законного царя» дип аңлата.

Чыннан да, русларның беренче патшасы Алтын Урда ханы була. Рус чиркәүләрендә ике йөз елдан артык дәвердә Алладан аңа исәнлек сорап дога яңгырый торган була.

Мәскәү дәүләтчелеген кенәзләр түгел, ә В. Сергеевич язганча, ханнар барлыкка китерә. Әлеге текстны оригиналдагыча тәкъдим итәм.

«Северо-восточные княжения получили первое, но чисто внешнее объединение в 1238 году, по покорении их татарами. С этого момента возникло общее подчинение их ордынским ханам. В лице ханов впервые создалась высшая власть над всеми князьями Русской земли. Ханы не только распределяли столы между князьями по своему усмотрению, но и призывали их к своему суду и вольны были в их жизни и смерти… Татары, таким образом, «явились проводниками начала объединения Русской земли под главенством великого князя Владимирского». «Татарское завоевание оставило глубокий след в нашей истории»22.

Ләкин Р. Пайпс әйтүенчә, рус, бигрәк тә совет тарихчылары бу турыда язарга яратмыйлар. Яратмыйлар гына түгел, татарларга яла ягуны арттырганнан-арттыра торалар.

Рус булмаган халыкларга, шул исәптән татарларга да, ирек һәм милли тигезлек вәгъдә иткән Совет власте елларында шовинистик бөекдержавачылык тарихын янәдән аякка бастыруга юл ачыла.

Татар тарихын җәберләгән, аны рәнҗеткән документларның берсе 1944 елның 9 августында ВКП(б) Үзәк Комитеты тарафыннан кабул ителгән «Татарстан партия оешмасында идеологик һәм масса-политик эшнең торышы һәм аны яхшырту чаралары» дигән карарда татар тарихчылары милләтчелектә, Алтын Урда тарихын идеаллаштыруда гаепләнәләр. Гәрчә әле бу дәүләт тарихына багышланган кулга тотарлык хезмәтләр язылмаган булса да.

Шушы документны Казанда колларча кабул итәләр. Менә безнең алда партия өлкә комитетының 1945 елның 24–27 февралендә үткәрелгән пленум материаллары. Анда Үзәк Комитетның ике карары тикшерелә. Берсе Татарстанда авыл хуҗалыгын күтәрүнең кичектергесез чаралары турында. Монысы буенча докладны өлкә комитетының беренче секретаре З. И. Моратов ясый. Икенчесе тулаем рәвештә Алтын Урда тарихына багышлана. Ул – ВКП(б) Үзәк Комитетының әнә шул карарына мөнәсәбәт белдерү, аны тормышка ашыру турындагы доклад. Бу докладны партия өлкә комитетының идеология буенча секретаре Малов укый. Аның күләме  – машинкада 66 бит. Анда Татарстандагы идеология халәте бәйнә-бәйнә тасвирлана. Бигрәк тә Үзәк Комитет карарында күрсәтелгән «хаталар» га басым ясала. Аеруча Тел, әдәбият һәм тарих институтына эләгә. Имештер, аның галимнәре Татарстан тарихын, рус һәм татар халыкларының чит ил илбасарларына каршы көрәшләрен өйрәнәсе урынга Алтын Урда, XII һәм XVI гасыр истәлекләрен өйрәнү белән генә шөгыльләнәләр, Алтын Урда икътисадын һәм мәдәниятен югары дәрәҗәдә итеп күрсәтәләр, Алтын Урданың үзен прогрессив дәүләт рәвешендә тасвирлыйлар икән. Малов докладында бу дәүләтнең төп сыйфаты агрессивлык дип бәяләнә, ул рус халкына каршы агрессив сугышлар алып баруда, халыкларны ваемсыз рәвештә изүдә һәм бөлдерүдә гаепләнә.

Бу докладта «Идегәй» дастанына да, Идегәйнең үзенә дә тискәре мөнәсәбәт белдерелә. Аларны күтәреп чыккан тарих һәм әдәбият галимнәре дә каты шелтәләнә.

Пленумда, бәлки, башкачарак уйлаучылар да булгандыр. Ләкин алар тып-тын калалар. Ә менә И. Моратов үз халкын, аның дәүләтен хурлауга өлешен кертә. Аны тыңлап карыйк: «Әгәр дә партия Үзәк Комитеты вакытында әдәбиятчылар, тарихчылар тарафыннан ясалган хаталар төзәтелмәгән булса, нәрсәләр генә килеп чыкмаган булыр иде?!» – ди ул. Шушы сорауга җавап эзләп, Моратовны тыңлауны дәвам итик әле: «Аларның, ягъни тарихчы һәм әдәбиятчыларның ясаган хаталары руслар белән татарлар арасындагы мөнәсәбәтләрне кискенләштерүгә китерүе мөмкин иде. Һәм бу безнең дуслыгыбызга бик каты суккан булыр иде».

Партия секретарена ышансаң, татарга яла ягу исә бернинди дуслыкка да комачауламый. Дуслык исә тик татарның үзе турында, аның тарихы турында хак сүз сөйләнсә генә бозылырга мөмкин икән.

Кем инде, шушы сүзләрне укыганнан соң, аларны татар рухын сындыруга юнәлдерелмәгән дип әйтер? Алай гына да түгел, секретарь әдәбиятчы һәм тарихчыларны фәнгә бернинди катнашы булмаган, череп беткән идеяне, ягъни Алтын Урданың прогрессив дәүләт икәнлеген яклап чыгуда гаепли һәм шундый сорау куя: «Ни өчен соң алар шушы иң явыз, заманында инде фаш ителгән, рус халкы тарафыннан тукмалган дошманыбызны нәкъ менә сугыш елларында күтәреп чыктылар?» Бу сорау куела, ә менә «Нилектән соң нәкъ менә сугыш елларында Алтын Урда ханнарының турылыклы коллары булган Александр Невский, Дмитрий Донской кебекләр героик пьедесталга бастырылды һәм алар исемендәге орденнар булдырылды?» дигән сорау куелмый.

Бүген өр-яңадан бөек тарихыбызны торгызу, аны халыкның үзенә кайтару ихтыяҗы барлыкка килде. Инде тарихыбызның төрле чорларына багышланган дистәләгән хезмәтләр язылып, халыкка җиткерелде. Зур әзерлекле, теләсә нинди чыганакларга үтеп керердәй галимнәребез үсеп чыкты.

Әлбәттә, проблемалар да юк түгел. Ләкин күк капусы ачылды, һәм инде ул һич тә ябылмас. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.

Җәберләнү һәм җәберләүләр бетте. Татар бүген үз дәүләтчелеген аякка бастыру эшенә тотынды. Аның аерылмас юлдашы – горур тарихыбыз. Ул үзе дә горур. Сүземне бер китапта «татары —…это люди гордые, обладающие высоко развитым чувством национального самосознания и собственного достоинства» дигән бәяләмә белән тәмамлыйм23. Әйе, татарлар – горур һәм югары дәрәҗәдәге үзаңлы, күркәм халык. Тарихлары да үзләренә тиң – гүзәл һәм бөек.

2012

14.Фәхреддин Р. Күрс. хезм. – 28 б.
15.Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр.  – 2 т. – 1955. – 255 б.
16.Особое Совещание по мусульманским делам 1914 года // Татарстан. – 1992. – № 9/10.
17.Ключевский В. О. Сочинения: в 8 томах. – М.: Наука, 1958. – Т. 2. – С. 50
18.Сергеевич В. Древности русского права. Изд. третье. – СПб.  – Т. 1. – 1909.
19.Полевой Н. А. История русского народа. – М.: Вече, 2008.  – С. 255.
20.Пивоваров Ю., Фурсенко А. Русская система // Рубежи. – № 6/1. – 1995. – С. 50.
21.Полевой Н. А. История русского народа. – М.: Вече, 2008.  – С. 333
22.Сергеевич В. Күрс. хезм. – 252 б.
23.Крысько В. Г. Этнопсихология и межнациональные отношения. – М., 2002.

Bepul matn qismi tugad.

Yosh cheklamasi:
12+
Litresda chiqarilgan sana:
07 mart 2023
Yozilgan sana:
2016
Hajm:
501 Sahifa 2 illyustratsiayalar
ISBN:
978-5-298-03162-2
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Ushbu kitob bilan o'qiladi