Kitobni o'qish: «Каеннар сары иде»
БӘЛКИ, ШАГЫЙРЬ БУЛМАС ТА ИДЕМ…
«Ничек, нигә шагыйрь булдым соң?» дигән сорауга җавап эзли башласам, минем күңел ирексездән кайдадыр еракларда калган балачакларга юнәлә.
Минем туган ягым Борынгы Болгар ханлыгына кергән бер төбәк булган, күрәсең. Кырларында, юллары читендә япа-ялгыз торып калган борынгы кабер ташлары, марлары (янәсе, «Алып бабай чабатасыннан коелган туфрак өемнәре»), «Казна аланы» дип атап йөртелгән һәм сукаланган җирләре астына күмелгән кәлга (крепость) урыннары белән ул ниндидер тарихи трагедияләрне кичергән легендар як булып хәтердә саклана.
Мин балачакта бу як Казан губернасының Аксубай волосте дип атала иде. Гасырның ахыргы көннәрендә, иске стиль белән 1900 елның 27 ноябрендә, мин әнә шул волостьның Иске Кармәт дигән авылында дөньяга килгәнмен. Безнең гаиләнең унынчы, төпчек баласы булгангадыр, әни мине дүрт яшемә кадәр имидән аермаган. Үзем дә бераз хәтерлим әле: ишегалдында ниндидер саргылт нурлы, җылы яз. Үз ишләрем белән ду килеп, шаулашып уйнап йөргәндә, әни коега суга чыга. Мин аның кочагына ташланам. Ул болдырга утыра да мине имезә башлый. Яшьтәшләрем, иреннәрен ялап куйгандай итеп, кызыксынып, бу «хәерсез»нең имеп туйганын көтеп торалар… Әни, мине имезә-имезә, чебиләгән аякларымның каный башлаган төшләрен күкрәк сөте белән «майлап» куя…
Әни минем, гәрчә язу яза белмәсә дә, халыкның бер баласы буларак, ифрат шигъри җанлы кеше иде. Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвәл әнием өйрәтте мине. Белеп, максат итеп түгелдер, әлбәттә, тумыштан ук үтә нечкә күңелле, хискә бай кеше булгангадыр. Тормышның безне чолгап алган ямьсез якларын ул минем күздән яшерергә тырышкан, күңел күземне табигатьтәге ямьлелекләргә юнәлтергә теләгән, күрәсең.
Ул мине ишегалдына яки бәрәңге бакчасына алып чыга да дөньяны күрсәтеп йөри, кайткан яки киткән киек казлар, торналар белән генә түгел, куаклар, таллар, җилләр, йолдызлар белән дә сөйләшә башлый иде. Йолдызларны танырга, табарга өйрәтә, аларның исемнәрен әкиятләргә кушып сөйли иде.
Әни миндә «Бар нәрсәнең дә җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, җилләр дә, яфраклар да, йолдызлар да сөйләшә икән» дигән иман тудырды. Апам да әни шикелле үк нечкә күңелле, уйчан, моңчан кыз булып хәтердә калган.
Мин, ул замандагы һәрбер авыл баласы кебек, һәртөрле мифларга – шүрәлеләр, бичуралар, убырлар, җеннәр барлыгына ышанып үстем. Бу җәһәттән без, Кармәт малайлары, борынгы Эллада һәм Мисыр балаларыннан, шәт, аз гына да калышмаганбыздыр.
Ләкин замана безнең балачакның романтик, поэтик дөньясына үзенең дорфа, натуралистик күренешләре белән барыбер ажгырып килеп керә иде. Җәйге төннәрдә офыклар артында еш кына каралы-кызыллы ялкыннар күтәрелә. Күптән түгел генә баткан кояш гүя, төтеннәргә уралып, бүтән төштән чыгарга тели. Янгын шәүләләре иде бу… Үз авылыбыздагы берничә зур янгынны, хәтта кеше үтергәнне – олыларның (бик ягымлы, әйбәт ирләрнең) бер дә ашыкмыйча гына, ял итә-итә генә ат карагын кыйнап үтергәнен дә күргәнем булды минем.
Әти, бүтән авылларга мич чыгарырга барган чакларында, офыкларның аргы якларындагы киң дөнья белән таныша башласын диптер инде, мине дә үзе белән алып китә торган иде. Шундый читтә йөрүләрдән мин арып түгел, ә баеп, әллә никадәр яңа җыр отып, табышмаклар, мәкальләр, яңа сүзләр отып кайта идем.
Укый-язарга мин сабак укып түгел, бик кечкенәдән үк уйный-уйный өйрәнгәнмен. Китапларның төрле, матур төстәге, аллы-гөлле тышкы кәгазьләренә, алардагы ниндидер серле сүзләргә соклануым ярдәм иткәндер, бәлки.
Мин үскәндә, дүрт абыем, бер апам исән иде әле. Башкалары балачакларында ук үлеп беткән. Авылда чагымда мин абыйларны рәтләп күргәнем дә булмады: алар Уралдагы заводлардан, шахталардан кайткалап кына китә иделәр. Читкә киткән авылдашлар Уралдан һәм Себердән, Лена буендагы Бодайбо алтын шахталарыннан яңа җырлар алып кайта торалар, без, малайлар, һәр җырны бер ишетү белән үк күңелдә калдыра бара идек.
Безнең авылдагы һәм күрше авыллардагы җырларның һәм кайбер кызык яки бик моңлы бәетләрнең бары да диярлек күңелгә кереп утырган иде инде. Бу хәлнең миңа йогынтысы да булды бугай: бер елны, яз көне җирләр ачылгач, туп уйнаганда, бер дә юктан гына кызып китеп сугышырга керештек. Кысрыклый торгач, аргы урам малайлары үз якларына шылдылар. Шулай да алар бирелергә теләмиләр иде әле. Елга аша ташлар һәм усал сүзләр белән бәрешә башладык.
Безнең ызгышны олылар да ишетеп торганга күрә, әдәп белән генә, язык сүзләрне кушмыйча гына үртәшәбез. Шул чакны ничектер, үзем дә сизмәстән, безнең белән ызгышкан малайларның исемнәрен кертеп, тиз генә берничә җыр чыгардым да, әйдәгез, тегеләрне менә шулай үртәп җырлыйк, дидем. (Бу очракта олылардан «гыйбрәт» алганмын, күрәсең, әгәр дә сүгенә торган оятсыз сүзе булмаса, олылар бит усал җырны да, көлке бәетне дә гаепкә санамыйлар.) Безнекеләр җырларны шунда ук отып алдылар, һәм без кычкырып җырлап та җибәрдек. Безнең «дошманнар» аптырап, тынып калдылар. Алар да нәрсәдер әйтергә теләделәр бугай: җыелышып киңәшергә тотындылар. Тик, берни дә чыгара алмыйча, өйләренә таралыштылар. Менә шунда җырның йодрыктан көчлерәк икәнен төшендем бугай. Бу вакыйга шигырьгә «килә» башлавымның беренче чагылышы булгандыр, бәлки.
Безнең авылда рәсми мәктәп 1905 елдан соң гына барлыкка килгән. Ләкин мәктәпләргә йөрүемнең рәте, мәгънәсе булмады. Шулай да мин ул чаклардагы яңа – җәдиди – мәктәпләрдә үтелә торган җәгърафия, тарих, хисап, гарәп теле кебек дәресләрне үзлегемнән укып белергә омтылдым. Әдәбият дәресе итеп татар телендәге яңа китапларны укый идем. Алар гына җитмәгәч, кайбер иске китапларга да күз салгаладым. Шундыйлардан, мәсәлән, Искәндәр Зөлкарнәйне (Александр Македонскийны) легендаларга төреп, ике мөгезле итеп сурәтләгән «тарих» китабы һәм Каюм ага Насыйриның атаклы «Фәвакиһел җөләса…» дигән әсәре белән таныштым. Соңгысы аңлау өчен шактый катлаулы, авыр китап булып, аның эчендә иркенләп йөри алмасам да, андагы шигырьләр, җырлар, бәетләр, мәкальләр минем өчен үзенә күрә әдәбият дәреслеге хезмәтен үтәделәр.
Соңга таба минем «белем даирәм» тагын да киңәя төште. Безнең авылның мулласы, хөрмәтле Хәсәнҗан Әхмәров абый мине үз өенә китаплар, газеталар укып йөрергә чакырды. Яшьтәшем булган кызы белән без аның бик кызыклы әңгәмәләрен тыңлый идек. Ул, безне газета дигән нәрсәгә ияләштерү өчендер, алардагы хәбәрләр буенча бик кызык сөйләшүләр, аңлатулар алып бара иде. Ул елларда газеталарда койрыклы йолдызның (Галлей кометасының) Җир шарына бәрелү ихтималы турында кызу бәхәсләр бара иде.
Шул уңайдан Хәсәнҗан абый безне Кояш тирәсендә әйләнүче планеталар һәм Галәмнең төзелеше белән дә аз-маз таныштырды. Менә шул рәвештә Галлей кометасы мине диннең Галәм турындагы әкиятләреннән яңа орбитага – фән «орбитасы»на күчәргә ярдәм итте. Әгәр дә мин Галлей кометасының яңадан Кояш тирәсеннән үтеп китәчәк елын – 1986 елны көтәм икән, минем аны күрәсем килүе – бик табигый хәл, мин аның белән бит малай чакларымда ук танышкан идем инде.
Әни, үзе дә белмәгән хәлдә, миндә шигъри хисләрнең үсүенә, романтик уйчанлык тууга сәбәпче булса, әти исә, акылга йогынты ясап, практик кеше итәргә теләде, ахрысы. Авыл малае нәрсәләр белергә һәм эшләргә тиеш булса, мин дә шуларның барысын башкардым: иген урдым (сул кул бармагымда әле дә уракның истәлеккә калган эзе бар); кечкенәрәк чалгы әмәлләп печән чаптым; чабатаның кызлар кия торган «көяз» стильдәгесен үзем тукып кидем; сәгатьләр төзәтеп, тәрәзәләргә пыялалар куеп йөрдем. Бервакытны юкәдән күнгә күчәргә – итекче булырга да өйрәнә башлаган идем. «Бусы кирәкми, улым, гомер буена өйдә генә, хатын итәге янында гына утыра торган эш ул», – диде әти. Ә инде авыл читендәге алачыкка йөреп, тимерче булырга өйрәнә башлагач: «Менә бусы ярый, тимер – агачның патшасы ул», – диде. Ләкин бу эшкә әтидән бигрәк әни күзе белән карый идем бугай: тимерче кап-кара, кап-каты тимерне утка сала; тимер матур алсу-сары-ак төскә керә, әйтерсең кояшның бер кисәгенә әверелә; чүкеч астында йолдызлар сибә-сибә, син теләгән рәвешкә килә. Тимерне дә шулай буйсындыра ала торган кодрәткә ия булу инде гади эш кенә түгел, бу ниндидер бер ямьле, серле һөнәрдер кебек иде.
1914 елның язында Уралга, бакыр казый торган абыйлар янына киттем. Ул вакытларда мин моны авылдан бөтенләйгә китүемдер бу дип һич уйламаган идем. Абыйларымның берсе, яшьрәге, Бельгия байларыныкы диелгән шахтада эшли, калган икесе старатель булып үзләре казый башлаган шахтадан бакыр колчеданы чыгара иделәр.
Мин дә шунда төштем. Баскычка ябыша-ябыша тирән кое төбенә җиткәч, юка гына бакыр «тамыры» буенча, ятып кына керерлек тәбәнәк, терәүле забойда, «колчедан арасында алтын бөртеге дә бар» диелгән эшкә өйрәнә башладым.
Чыгыр белән өскә чыгарылган руданың күз белән генә үлчәнгән йөздән бер өлеше саф бакырның күпме икәнен билгеләү өчен казнага тапшырыла, Петербурга, эретеп карый торган төшкә китә, һәм аннан «Сез чыгарган бакыр өемендә бер мыскал алтын да бар» дигән кебегрәк бер нәтиҗә килә. Шуның буенча эш хакы бирелә. Юк, тернәкләнеп, баеп булмый торган алдакчы эш иде бу!
Абыйлар бу хәлне яхшы белә иделәр. Бервакыт алар бергә җыелдылар да киңәшкә утырдылар. «Үзебездән булмады инде… Энебезне, кечебезне, җыйнаулашып укырга җибәреп карыйкмы әллә? Өфедә бик шәп мәдрәсә бар икән бит… Әгәр шунда җибәрсәк…» – диештеләр.
Иң олы абый (минем шигырьләрдәге «Минап абый»ның прототибы) арып туктаган ат кебек итеп авыр гына сулап куйды. Башкалары олыга хөрмәт йөзеннән, аның нәрсә әйткәнен көтеп, тынып калдылар.
– Юк, – диде ул, – мин каршы. Укыган кеше – ыруы өчен файдасыз кеше ул, халык эченә китә дә югала ул. Үзлегеннән укыганы да җитеп торыр. Ни күрсәк тә, бергә күрербез. Үз яныбызда калсын… – диде. Олылар сүзеннән чыкма дигәндәй, бик җылы гына итеп миңа бер карап куйды.
Абыен абый, олысын олы да бит, ләкин минем бик укыйсым килә иде.
Уртанчы абыйлар олыбызның мине, төпчекне, бик нык яратуын белә иделәр. Алар шуңардан файдаланырга теләделәр.
– Энекәш үзе дә сабый түгел бит инде, үзе ни әйтер соң? – диделәр.
– Барыйм, абый, әгәр укудан мәгънә чыгарлык булмаса, берәр айдан ук сезнең янга кайтырмын да керермен, – дидем мин.
Олыбыз дәшмәде. «Алай үзең бик укырга теләгәч…» дигән шикелле итеп көрсенеп кенә куйды.
Менә шулай мин Уфага, «Галия» мәдрәсәсенә, хыялдагы яңа дөньяга китеп бардым.
«Галия»дә, татар-башкорт халыкларының ирек сөюче, кыю, зирәк уллары арасында, Төркестан кышлакларыннан, казах далаларыннан, Кавказ тауларыннан, Кара диңгез ярларыннан килгән укучылар арасында, күкрәп торган яшьлек дөньясы мәйданында яши башладым.
«Галия»нең мәгънәви һавасында фикер азатлыгына омтылу авазы, үзе үлсә дә, һаман йөрәкләрдә яшәгән Тукайның фикер азатлыгына чакырган авазы яңгырый кебек иде.
Дәресләрне бик җиңел үзләштерә идем, укытучыларны тыңлап утыру гына да җитә, вакытның күбрәге төрле түгәрәкләрдә үтә иде. Кыллы оркестр һәм хор концертларына катнаша башладым. Тавыш әле «балигъ булмаган» иде күрәсең, шәкертләрнең Уфа сәхнәсендә уйналган бер пәрдәлек комедиядә кызлар ролен башкардым. Кичләрнең күбрәген Габделбәр Салиев дигән сабакташым белән «Галия»нең шактый бай китапханәсендә әдәби әсәрләр укып уздыра идек.
Кичке чәйдән соң шәрикләребез дәресханәдә дәрес әзерлиләр, без исә укылган әдәби әсәрләр турында сөйләшеп коридорда йөреп гомер үткәрә идек. Бер кичне безнең янга «Галия»безнең атаклы шагыйре, уйчан да, көләч тә булган Бабич килде. (Без беренче сыйныфта, ә ул дүртенчедә укый иде инде.) Ятарга звонок бирелгәнгә кадәр безнең белән сөйләшеп йөрде. Икенче кичтә дә, аннан соң да шулай очраша башладык. Ул шул рәвештә безнең нинди малайлар икәнне сынаган, күрәсең. Кичләрнең берсендә ул:
«Әгәр дә беркемгә дә белдермәскә сүз бирсәгез, мин сезгә бер сер әйтәм», – диде. Без моңа гаҗәпләнмәдек: безнең белән сөйләшеп йөрүләренең нәрсәдер әйтер өчен икәнен бераз чамалый идек инде. Ике кешелек кенә яшерен түгәрәге барлыгын һәм безне дә шуңа тартырга теләвен әйтте. Әбүгалисинаның тау куышында белем алып ятуы легендасын хәтерләткән бу романтик түгәрәк, без дә кушылгач, дүрт кешелек булды.
Төн урталарында ятак бүлмәләрендә утлар сүнеп, укучыларның барысы да йокыга киткәч, Бабич безне уята. Саклык белән генә өске катка менәбез. Дәресханә ишеген эчтән бикләп куябыз да, түгәрәкнең нәүбәттәге утырышы башлана. Утырышлар төрекчәгә тәрҗемә ителгән француз китаплары буенча (Бабич аларны кемнеңдер хосусый китапханәсеннән алып килә иде) «Галия» программасында булмаган кайбер кызык фәннәрне өйрәнүгә, гипнотизм (һәм шуңа охшаш фәннәр) буенча тәҗрибәләр ясауга багышлана. Соңы Бабичның «Шигърият серләре» дигән бик мавыктыргыч әңгәмәләре белән тәмамлана иде. Бу түгәрәк, барыннан да бигрәк, чын шигырьнең нәрсә икәнен төшенә башларга ярдәм итте миңа.
«Галия»дә укуның икенче елында (1915/16 уку елында) киләчәгемә юнәлеш бирәчәк остазым Галимҗан абый Ибраһимов белән очраштым. Ул безгә әдәбият дәресләре укыта иде. Ләкин аның дәресләре әдәбият белән генә чикләнми иде. Ул Тарас Шевченконың ни өчен сөргенгә җибәрелүе, Һенрих Һейненең нигә Парижда яшәргә мәҗбүр булуы, Байронның ни өчен Грециядә вафат булуы кебек хәлләрнең асыл сәбәпләре турында да сөйләп үтә иде.
Бервакыт ул безгә, дәрестән тыш эш биреп, үзебез теләгән темага инша язып килергә кушты. Мин авылыбызда күргән бер авыр вакыйганы хикәя рәвешендәге бернәрсә итеп язып килдем. Галимҗан абый аңа «бик яхшы» дигән билге куйган һәм «хикәям» астына: «Сездә язучылык сәләте барлыгы чагыла, шул эшкә әзерләнергә кирәк, бәлки, язучы була алырсыз», – рәвешендәрәк киңәшләрен язган иде. Минем сыйныфташларым булган Сәйфи Кудаш һәм Баембәт Майлин иншаларына да югары бәя бирелгән иде. Моннан соң да, җае чыккан саен, ул миңа киңәшләр биргәләп торды. «Матбугатка чыгарга ашыкмаска кирәк. Халыкны сөендерерлек булсаң гына чыгарга ярый», – ди иде ул.
Хәер, Галимҗан абый минем романтикага тартым «хәйран» сыйфатымны юкка чыгармады. Аңа бары халык бәхете өчен яшәргә кирәк дигән яңа йөкләмә өстәде, тынгысызлык хисләре тудырды.
Шигърият дөньясына, поэзия юлына таба юнәлүемә йолдызларның да катнашы булды бугай:
Кара төннәрдә, тирән күкләрдә
Җем-җем елтырап,
Йолдызлар яна.
Тормыш чүлендә гизгән юлчылар
Йолдызга карап юлларын таба.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Алга күз теккән уйчан егетләр
Нурлы йолдыздан Мәгънәләр ала…
Бу шигырь кебек нәрсә 1916 елда, Казык йолдыз тирәсендә әйләнеп йөргән йолдызларга карап торганда, ничектер үзеннән-үзе килеп чыккан иде. Менә шул «йолдызлар» дигән нәрсәне (урта юллары хәтердә калмаган), сынап карар өчен, исемемне күрсәт-мичә генә, мәдрәсәбездәге кулъязма «Парлак» журналы редакциясе тартмасына салган идем. Бераздан «Парлак»ның яңа санында «Дәрдемәнд шигырьләре кебек уйландыра торган нәрсә бу» дигән кыска гына сүз башы белән бу язманың журналга урнаштырылган булуын күрдем. Сабакташларымның һәм олырак укучыларның «Кем шигыре икән соң бу?» дип, шактый нык кызыксынулары мине бераз уйландырды. Күңелнең кайсы төшендәдер яшерен сергә охшаган изге бер дәрт туа башлады. Галимҗан абый Ибраһимовның «Бәлки, язучы булырсың…» дигән сүзләре дә искә төште. Ләкин миндә әле фидакяр мәгърифәтче, укытучы буларак халык арасына китәргә тиешмен дигән теләк бүтән омтылышка – язучы булу хисләренә – юл бирми иде. Шулай да сөю, юксыну кебек эчке тирән кичерешләр, берәр музыка коралында моңаеп уйнап утырган чакларда, көе дә, сүзе дә яңа булып тоелган җырга әвереләләр иде. Кайберләре аларның әле дә хәтердә:
Мин сорыйм һәр көнне җилдән:
– Җил, хәбәрләр бармы? – дип,
Мин сорыйм һәр көнне иртән:
– Җил, сөеклем саумы? – дип.
Килми тик синнән хәбәр,
Синнән сәламнәр килмиләр,
Бирмиләр җилләр хәбәр:
Җилләр хәлеңне белмиләр…
Менә шундыйлар, җырны, шигырьне хәтерләткән нәрсәләр иҗат итим әле дигән ният белән түгел, ә болай гына, балачакларда уйнап кына җыр чыгарган шикелле генә, үзләреннән-үзләре килеп чыга иделәр. Күңелдәге хосусый кичерешләрне шигырьнең ритмик формаларына туры килерлек итеп әйтә алсам да, бу эшне яза башлауга санамый идем әле.
«Галия»дә мин ике ел укыдым. Аны тәмамларга тагын дүрт ел укыйсы бар иде әле. Укуны дәвам иттерә алу өчен, акча табарга дип, Уралдагы Лысьва заводына эшкә кердем. Уку бүленде.
Заводка мине өйрәнчек слесарь итеп эшкә алдылар. Эшне, тимерне сагынган кулларым хезмәт рәхәтенә тарыган кебек булды. Баш слесарь карт, «Бу татар щеноктан рәт чыгар микән?» дигәндәй, «җиз» мыекларын сыйпаштырып, хәйләкәр генә елмаеп куйды да, сынап карар өчен, миңа шактый катлаулы эш бирде. Бу эш «агачның патшасы» булган тимернең – металлның – мине «имтихан» кылуы иде. Авылда чакта ук тимер белән бераз таныш булуым ярдәм итте, күрәсең, слесарь агай эшемне генә түгел, үземне дә улы кебек итеп яратты. Берәр айдан соң цех башлыгы белән киңәшеп, мине токарьлык эшенә – станокка күчереште.
Яраттым мин заводны. Бигрәк тә аның кичләрен, мартен мичләренең вулканнарны хәтерләтеп күкләрне кызарткан төннәрен, цехларның металлар музыкасы кебек булып гөрләп, күкрәп торуларын яраттым. Чусовой заводлары да күршедә генә диярлек, анда металлның «аталар»ы булган домналарда безнең авылдашлар да бар. Аларга кунакка баргалап, металлургия шигърияте эчендә яшәвемне тулыландыра бара идем.
Бу чордагы тормышым Уралдан Казанга килгәч язылган шигырьләрдә («Урал эскизлары», «Башлана башлады», «Бибиевләр», «Иске Рәсәй үлде» һ. б.) чагылыш таптылар.
Эштән буш сәгатьләрдә үзлегемнән укуны дәвам иттерсәм дә, күңел һаман «Галия»не, андагы соклангыч, шаулы, чая хәятне күреп килүне таләп итә иде. 1916 ел ахырында, «Галия»нең унъеллык юбилее вакытына туры китереп, заводтан ял алып, Уфага килдем. Ике атна буе «Галия» казанында кайнадым. Галимҗан абый белән тагын бер очраштым. Аның «Галия»гә ярдәм җәмгыяте ляихәсен (уставы проектын) тикшергәндәге бер чыгышы әле дә хәтердә. «Русиянең иҗтимагый күгендә болытлар куера бара, якын көннәрдә истикъляльгә юнәлгән күкрәүләр башлануы көтелә. Җәмгыятьнең ляихәсен төзегәндә, шуны да искә алырга кирәк булыр, әфәнделәр», – дигән иде ул. Галимҗан абыйның саклык белән генә әйтелгән бу фикерендә монархия дәверенең соңгы көннәре җитә дигән мәгънә ята кебек иде. Ул алдан күргән булган, күрәсең, тиз көннәрдән, бер ай чамасы вакыт үткәч, Лысьва заводында Февраль революциясен каршыладым мин. Шигырьләремдә әйтелгәнчә, «Күңелдән дә, патша төшерелгән күк, ниндидер бер газап югалды. Дус түгелләр якын булып китте, кай дуслардан никтер бизендем… Цехта очрашасың, кул күрешә, күңел күрешми» иде.
Монархиянең җәберләрен ныграк татыган халыклардан булган татар-башкорт эшчеләренең патшалардан котылу шатлыклары тагын да зуррак кебек иде.
Безнең олы металлургия заводындагы һәм күрше заводлардагы татар-башкорт эшчеләренең барысы да большевиклар яклы иде. Учредительное собраниегә сайлаулар вакытында алар большевиклар исемлегенә тавыш бирделәр. Халыкны (мөселманнарны) шуңа өндәп, җилем басмада «Чүкеч» дигән 3–4 номер кулъязма газета чыгардык.
Бөек Октябрь революциясен мин станокта каршыладым. Бераздан укытучылык эшенә керештем.
Бу елларда әдәби иҗат эше белән шөгыльләнү уе миндә торган саен көчәя барды. Галимҗан абый әйткән сүзләрне искә алып, чын поэзиянең һәм халык иҗатының тылсымлы үрнәкләре буенча шигырь төзелеше серләрен өйрәндем. Телебезнең һәм тугандаш телләрнең әйтерсең лә шигырь иҗат итәр өчен генә барлыкка килгән телләр икәнен күрдем. Һәм көтмәгәндә В. Маяковскийның гаҗәеп иҗаты мавыктыра башлады…
Бөек Тукайдан соң поэзиядәге күренекле бер вакыйга буларак, Бабич килеп китте, аңардан соң шундый ук вакыйга булып Такташ килеп чыкты. «Көмеш кыңгырау» дигән төшенчә бар. Такташның шигъри авазы көмеш кыңгырау гына да түгел, алтын кыңгырау булып тоелды. Эшләрне, укытуларны ташлап, Такташлы Казанга килдем.
Шул елның көзендә (1924) матбугатта беренче адымнар ясый башладым.
Бу еллар Бөек Октябрь китергән яңа үзгәрешләрне иҗади үзләштерү, яңа эчтәлекнең үз формасын табарга омтылу, революциянең шигырь өлкәсенә килеп кереп, кычкырып сөйләшә торган чоры, татар шигыренең трибуналарда яши башлаган чоры иде. Бу шау-шулы елларда, нэп йогынтысына да һөҗүм иткән чорда, классик форма ишетелә алмый торган камерный шигырь булып тоела иде. Төп үзенчәлек эчтәлекне сөйләү теле белән әйтергә теләү иде.
Такташ та һәм башкаларыбыз да өр-яңа шигъри формалар табарбыз дип уйлаган идек. Ләкин, нинди генә тәҗрибәләр ясап карасак та, шигырьнең асыл сыйфаты, арка сөяге булган ритм дигән нәрсәне ташлап китә алмадык.
Татар поэзиясенең егерменче елларда язылган үрнәкләрендә, кайбер юлларның кыскартылган яки озынайтылган булуына карамастан, һәркайсының нигезендә билгеле бер ритм бар.
Бездән, шагыйрь һәм әдипләрдән: «Иҗат эше, әдәби әсәрләр язу эше бәхетме, әллә михнәтме ул?» – дип сораучылар бар. Юк, иҗат михнәт тә, азап та, җәфа да түгел. Иҗат – бәхет ул, иң матур, иң көчле бәхет ул! Иң бәхетле чагым – иҗади накалда яшәгән чак. Җанның – күңелнең – йөрәкнең – бәгырьнең дөрләгән, кайнаган чагы, уй һәм хиснең аера алмаслык булып кушылып, ташып торган чагы.
Иҗат – гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул. Иҗат ике канатлы ул: яхшыны исбат итү, яманны инкяр итү ул, яхшылыкка мәхәббәт, яманлыкка нәфрәт ул!
Күңелле, көлке шигырьне дә дулкынланмыйча, давылланмыйча язып булмый. Иҗат беркайчан да салкын кан белән генә туа алмый ул. Менә бу китапта «Сания нигә еламый» дигән (хат рәвешендә язылган) бер шигырь бар. Ул үзе – көлке шигырь. Шулай да ул нәфрәт һәм мәхәббәт белән язылган бугай бит. 1964 елда нәшер ителгән китапка аның ахыргы юллары керми калган иде. Ул шигырь менә ничек тәмамлана:
Хатлар язасыз миңа:
«Хәсән абый, тартмагыз,
Тыныч була күрегез,
Үзегезне саклагыз!»
Мөмкинмени, сеңелләр,
Тыныч кына булырга?
Колак салам төн буе
Санияләр моңына…
Менә монда, Казанда,
Сездән шактый еракта,
Тыныч кына дисезме
Нокта куйдым бу хатка?
Иртәдән кичкә кадәр
Әрни дә әрни йөрәк:
Елмаерга туса да
Елмая алмый торган
Кызларга сабыр теләп… Әйе, иҗат – әйбәт тынгысызлык ул. Шагыйрьләр, әдипләр күңеле киеренке кыллы арфаны хәтерләтә. Тормыш аның тере, җанлы, сизгер кылларына бармак очы белән генә, аз гына кагылса да яңгырый башлый ул. 1926 елга кергәндә, шигырьне камилләштерү юлында кайбер уңышларга ирешкән кебек булсам да, күңел һаман нәрсәдер эзләнә, ялкынлы тынгысызлык һаман дәвам итә иде. Галимҗан абый Ибраһимов бу хәлне күзәтеп барган, эзләнүләремне сизгәндер, күрәсең. Ул мине Гомәр Гали аша Гыйльми үзәккә чакырды.
Матбугатка чыкканда, аның белән киңәшмәгән булуым өчен шелтәләргә чакырадыр дип уйлаган идем. Өстәлендә минем шигырьләр басылган газета-журналлар ята иде. Уң кулын, «ярый болар» дигән шикеллерәк итеп, шулар өстенә куйды да хәлне сорашып, бераз сөйләшеп алды. Аннары: «Уралыңа кайтып, эшчеләр арасында йөреп килергә кирәк сиңа», – диде. Уралга китәргә командировка бирдертте. Ике ел рәттән берәр айга Уралга кайтып, аннан «Урал эскизлары»н һәм башкаларны алып килдем. Бу елларда инде минем иҗат та гамәлгә ярый башлаган булгандыр, күрәсең, Татарстан нәшрияты беренче китабымны чыгарырга теләвен белдерде. Ләкин бирмәдем: шагыйрь буларак, үземне танып җиткермәгән кебек идем әле. Язуын язам, ләкин нәрсәдер җитми, һаман нәрсәдер эзләнәм. Шул эзләнүләр мине 1928 ел язында тормыш эченә сәяхәткә алып китте. Сәяхәтем мине Урта Идел буйларыннан башлап көньякка, бабайлар эзе калган якларга таба алып китте. (Әбинең ир туганнары чукындырылудан качып китеп, шул якта гомер иткәннәр. Бу хәлләр «Узып барышлый» дигән шигыремдә чагыла.) Кояшка да якынрак якларда, Кавказ һәм Урта Азия республикаларында халыкларның яңа тормышлары эчендә ике ел буе («Паровозлар керә алмый торган яклары күп иде илемнең») җәяүләп йөрдем. Яшәрлек акча кирәк булганда, канал казу, таш юллар салу кебек эшләргә тукталгалап уздым.
Сәяхәттә йөргәндә, төрле төрки халыкларның гади вәкилләре белән очрашып, язылмаган фольклорларын өйрәндем. Ашугларны, багшыларны, акыннарны, манасчыларны тыңладым.
1930 елда Ташкентта һич көтмәгәндә «үзем» белән очраштым. Назыйм Хикмәт, Төркиягә киткәндә (1928 елның язында), Азернәшергә шигырьләре мәҗмугасын биреп калдырган, һәм ул Бакуда китап булып чыгарга тиеш иде. Үзбәкстан газеталарының берсе бу мәҗмуганың дөньяга чыкканын хәбәр иткәч, шуны эзләп, көтепханәгә кердем. Н. Хикмәтнең төрек телендәге яңа формасын күрәсем килә иде. Шуны эзләгәндә, «X. Туфан шигырьләре» дигән китапны күреп хәйран калдым. «Кем бу, нинди Туфан икән соң бу?!» дип аптырап киттем. Ачып карасам – минем шигырьләр. Иң якын киңәштәшләрем, ярдәмчеләрем булган Галимҗан Нигъмәти белән Гомәр Гали Казанда сайланма җыентыгымны чыгарганнар икән ләбаса.
Бу мәҗмугамны йөрәкне учыма салган кебек итеп нәшриятка тапшырганда, укучыларыма кереш сүз рәвешендә ни дә булса әйтергә тиеш идем.
«Сүзне кайдан башларга икән соң?» – дип уйлап утырганда, әлегәчә кайда булса да күргән һәм күреп белмәсәм дә, хатлары, сүзләре аша төсмерләнгән укучыларым күз алдына килеп басты.
Укучылар дигәч тә, Тукайның «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул» дигән үлемсез сүзләре искә төшә. Укучыларга, – димәк, үзе дә шагыйрь булган халыкка, гәрчә шигырь язмаса да, үзенең көндәлек тормышындагы кичерешләрен җыр итеп, бәет һәм мәкаль итеп әйтә ала торган халыкка, җырлый-җырлый яши торган җор халыкка – кулны күкрәккә куеп әйтелгән кыска гына сүз белән дә җитеп була дип, бер-береңне аңлап була дип ышанучымын.
«Ничек икән синең йөрәк? – дисәң. –
Ничек икән гомер көннәрең?» –
Кулыңдагы китабымда, чордаш,
Шигырьләрдә – минем йөрәгем.
Менә шул берничә сүз дә җитеп торыр иде, бәлки, дип уйлаган идем. Шулай бер сүз башлагач инде, бераз сөйләшәсе, нидер әйтәсе килде һәм менә бу «Бәлки, шагыйрь булмас та идем» диелгән кереш сүзне яздым.
Ләкин минем укучыларыма әйтергә теләгән тагын берничә сүзем бар әле.
Әдәбият кырларында, шигырь төбәкләрендә яшәлгән шактый озын гомерем юлында төп иманым – халыкның Тукай әйткән сыйфатларына инануым торган саен үсә, ныгый барды һәм ныгый бара.
Җырның-шигырьнең асыл нигезен, бу нигезнең алтын ташларын салучы кеше – әдип – халыкның, шагыйрь халыкның үзе ул дигән карашта торам.
Бу төп нигез күп мең еллар элек төзелә башлаган. Халык үзенең үткәннәрен хәтерли: калаларын, салаларын ташлап киткән чаклары, урманнары канаты астына сыенган көннәре, «Кара да гына урман, караңгы төн, яхшы атлар кирәк үтәргә…» дигән төннәре булган аның. Ләкин үзенең әдәби хәзинәсен, җырларының, бәетләренең, мәкальләре һәм табышмакларының «яхшы атлары»нда заманалар аша үткәреп, киләчәккә, безнең чорларга кадәр китереп җиткерә алган.
Әгәр дә шигырьне бер җепкә, алтын бауга тезеп тоткан нәрсә, ритм дигән нәрсә булмаса, халыкның шигъри энҗеләре, бавы өзелгән муенса төймәләре кебек таралып, югалып беткән булыр иде. Телебезнең энҗе, җәүһәр «муенсалар»ы бүгенге көннәрдә дә әниләребез, апаларыбыз, сеңелләребез карамагында: «Сүзе дә Илнең, үзе дә сабыйлар йөрәгенә тик ана сөте аша бит, изге сөт аша керә…»
«Үткәрсәң әгәр гомерне Ил өчен яна-яна, һәр көнең олы романның бер бите булып кала». Әйтми калырга, язмый калырга мөмкин булмаган хисләр-фикерләр кушылмасының нинди әсәргә әвереләчәге билгеле кебек булса да, яза башлагач, бөтенләй көтелмәгәнчә үзгәрә: тирәнәя, байый, әллә никадәр яңа табышлар өстәлә аңа. Каян килә соң бу көтелмәгән табышлар? Һәр кешенең күңелендә истә калулар рәвешендә теркәлә барган хәтер хәзинәсе – миллионнарча истәлекләрдән җыелган бай хәзинә бар. Безнең хәтер «аппаратыбыз» язылачак әсәрнең идея юнәлешен кабул итә дә шуңа кирәк булган шигъри детальләрне эзләп, сайлап, оештырып табып бирә, күрәсең. Хәтер күзәнәкләрендәге хәзинәдә нәрсәләр барын, аларның санын, күләмен мин үзем дә белмим. Анда һәр көннең, һәр кичерешнең эзе калган бит.
Әгәр дә кешенең иң драматик кичерешләрен дә, әйтик, яшәү дигән бөек бәхетнең соңгы ярына баскандагы хәлен дә минуска түгел, ә плюска исәпләргә мөмкин булса, мин шактый бай кешедермен…
1956 елда, кичке Казан урамнарында тормыш белән, үскән, үзгәргән шәһәр белән танышып-күрешеп йөргәндә, яшьлек дусларымның берсе: «Син, буйдак дускай, нигәдер кайберәүләргә бик җентекләп карап узасың», – дигән иде. Мин аңа «Ландыш»ны (хәлем хәтәр көннәрдә миңа ярдәм иткән, ләкин исеме, фамилиясе билгеле булмаганга күрә, шигырьдә «Ландыш» дип әйтелгән врач кызны) эзләвемне әйттем. Чынлап та, үткән-барган халык арасында Ландышның да булуы мөмкин кебек иде, шуны очратасы һәм рәхмәт әйтәсе килә иде. Дустым миңа: «Син әле дә элеккечә үк бала икәнсең ләбаса, чал дускай, болар арасында син аның үзен түгел, кызын гына очратуың мөмкин бит!» – диде. Дустым хаклы иде, чынлап та, Ландышны күргәннән бирле, бер буын үсеп җитәрлек вакыт үткән иде бит инде.
Безнең заман кешеләренең йөрәгендә яхшы романтика, канатлы романтика яши. Алар һәркайсы үзенең йөрәгендәге кадерлеләренә карата: «Ут эчендә йөргән чакларында җуйгандыр ул мине дисеңме? Юк, җаным белән ышыклап алып чыктым һәлакәтләр аша мин сине!» – дип әйтә ала торган кешеләр алар.
Әдәбиятка килүнең икенче елында, 1926 елда ук инде «Безнең башлар давылларда, данлы давылларда гомер итәләр: һәр икәүнең гомере – тиңсез роман, һәр берәүнең көне – хикәя» дигән фикергә килгән идем. Гомер юлларым әле дә менә шул: алдан төсмерләнгән романтика җилкәнендә еллар диңгезе аша киләчәккә табан баруда дәвам итә. Яхшы мәгънәдәге романтика – кеше җанының канатларыдыр, күрәсең. Табигатькә, аның кешеләренә карыйсың да, күзләр камаша. Рәхмәт аңа – романтикага: тормышның ямьнәренә сокланырга һәм чыдам булырга өйрәтә ул.
Еллар һәм юллар безне һәркайда шундый кешеләр белән очраштырды. Бу китаптагы кайбер шигырьләрдә сурәтләнгән Хабул образының үрнәге (прототибы) Лысьва заводы пролетариаты арасында яшәгән бер зимагур металлург иде. Утлы, канлы бунтка әверелеп киткән сыйнфый көрәшкә катнашучыларның берсе буларак, ул асарга хөкем ителә. Әмма муенына дарның сабынланган элмәге кидерелгәндә, асып үтерүне егерме еллык каторга белән алмаштыру турындагы телеграмма килеп төшә. Шуның аркасында гына үлми кала. 1917 елда Себердән, каторгадан кайткач, эшафотта басып торган чагындагы кичерешләрен ничектер тыныч кына, гади хәл итеп кенә сөйләп биргән иде. Үлемгә хөкем ителүне, бәлки, ул чынлап та җиңелрәк кичергәндер: аның йөрәгендә бит үзен үзе юатырлык, вөҗданын тынычландырырлык канатлы, дәртле романтикасы булган; ул бит, үз сүзләре белән әйткәндә, «канга батса баткан, әмма буржуйның да башын вата алган», һәм бу «гаебе» өчен үз суды түгел, ә кан дошманы царизм суды хөкем иткән бит аны.
Кешелек дөньясында, үзләрен күреп белгән һәм күрмәгән остазларым-йолдызларым бар. Шуларның берсе – элеккеге Россиядәге милләтләрне халыклар төрмәсеннән азат иткәне, җир йөзендә беренче тапкыр социалистик дәүләт төзегәне, соңгы васыятьләрен әйткән сәгатьләрендә башка халыклар белән беррәттән татар халкы исемен дә телгә алганы – һәрвакытта гомерем, иҗатым күкләрендә Казык йолдыз булып балкып тора. Тормышымның томанлы, болытлы көннәрендә дә иманым кебек булып йөрәктә яшәде ул. Остазларымның икенчесе Галимҗан абый булып төсмерләнә.
Әни, миңа татар телендә исемнәре булган йолдызларның урыннарын табарга өйрәткәндә: «Әнә шул Казык йолдыз тирәсендәге Җидегәннәргә карап, төннең кайсы сәгате икәнен белерсең, юлларыңны ачыкларсың…» – дигән иде.
Аларны, йолдызларны, төрле меридианнардан күзәтергә туры килде. Алар һәркайда, монда да, Көнчыгышта да шул ук урыннарда икән. Кеше дә шулай: үзенең «Казык йолдызы»на карата кайсы төштә, кайсы җирдә булса да, беркем дә, берни дә аны үзенең асыл орбитасыннан чыгара алмый икән.
…Син дә бит бер
Туктарсыңдыр, йөрәк.
Ә шулай да нигә син… тыныч?
Менә шундый – яшәп туялмаслык
Гаҗәп нәрсә шул син, и Тормыш!
Хәсән Туфан1970
I
Денем син, бәгърем, туган тел,
Күрәсең, шуңа күрә,
Башымны идерсәләр дә,
Йөрәгем аягүрә лә,
Йөрәгем аягүрә.

ГОМЕРЕМ ЮЛЫ
Зирәк илем, кыю, чая илем,
Сиңа бит бер сүзем бар минем, –
Йә үлемемдә шуны, йә теремдә
Искә ал идең:
Һәр эшне мин
Башкардым тик бары
Синең өчен кирәккә күрә.
Кирәк төштә утка-суга кердем
Бата-чума һәм яна-көя.
Йөрәгемне, илем,
Кул кылмаган
Саф рәхмәтең синең иркәли.
Дулкынланып шулай, канатланып
Үтеп барам гомер үтәли.
Һәлакәтләр юлда очрый калса,
Кирәк булса корбан булуым,
Дөнья сиңа әйтә алыр, илем:
– Үзең кебек иде бу улың!
Сиңа, илем, антым бу минем.
Мин тик шуны әйтмәкче идем.
1956

«Иске көнгә, нәләт төшкерегә…»
Иске көнгә, нәләт төшкерегә,
Ни дисәң дә аңа аз сыман:
Мин каралып беттем ул тормышта
Сусыз җирдә үскән каз сыман.
Карт-корылар әйтә торган иде:
«Кырыктан соң акыл утыра…»
Акыл микән? Кырык аръягында –
Анда картлык көтеп утыра.
Мин «калошка утырмыйча гына»
Утырмакчы идем акылга,
Эшнең алай барып чыкмаслыгын
Аңлаттылар миңа – факырга…
1937
«Алтын куллы халык булсаң да, син…»
Алтын куллы халык булсаң да, син
Бәхет йөзе күрә алмадың.
Эткә ыргытылган сөяк кебек,
Аяк асларында аунадың.
Кеше булып туган булсаң да, син
Кеше төсле яши алмадың.
Тирмәләрдә, мәчет идәнендә,
Баяр җирләрендә аунадың.
Парахудта – багаж арасында,
Тимер юлда – сәке астында,
Төрмәсендә бары түр башында
Урын бирде сиңа бу дөнья.
…Сан ягыннан байтак булсак та, без
Сансыз халык идек Рәсәйдә.
1937
НИ КӨТӘ СИНЕ ЯКЫНДА?
Бу төштә яңа кеше син,
Сизенми әле башың,
(Чәчләре генә әлегә
Кырылган бары аның).
Сизенми әле синең баш
Ни көтә алда тагы.
Мондагы сагыш!.. Туганкай,
Үлчәрлек димсең аны?!
Бу сәер хәлләр, янәсе,
Вакытлы язмыш кына.
«Зэк» дип аталуы да
Очраклы ялгыш кына,
Бер иптәш синең «эш»еңне
Тикшерә җайлап кына,
Бәланең әле баласын –
Иң вагын сайлап кына…
Сизенми әле синең баш:
Ни көтә алда аны.
Тик чәче генә фәкыйрьнең
Кыркылган әле бары…

«…Җитәкләп» китерделәр дә…»
…«Җитәкләп» китерделәр дә
«Сөйләшеп» утырдылар:
«Исәнлек-саулык» сорашып,
Анкета тутырдылар.
Ул «Идел-Урал» турында
Нәрсәдер сөйли, сорый.
Ә минем күңел еракта,
Иректә очып йөри.
«Ничек, – дим, – якын танышлар
Булмасын болар минем?
Идел ул – туган җирем ич!
Ә Урал – торган җирем!
Кем дә кем, әйтик, әгәр дә
Бөтенләй өмми түгел,
Ул «Урал эскизлары»м бит
Аз гына белми түгел.
Уралның, иптәш, ялкынлы
Халыгын сөйде йөрәк.
Бозларын түгел, Иделнең
Кызларын сөйде, димәк…»
Килешле итеп кенә, ул
Өстәлгә ямый-ямый:
«Без сиңа иптәш түгел! – ди, –
Абайлап сөйләш, абый».
Җилкенеп җайлы гына бу,
Килешле генә дулап:
«Без түгел, сиңа иптәш, – ди,–
Тамбов бүресе, дурак!..»
«Әйе, – дим, – иптәш түгел без,
Бусы, – дим, – пожалуй, рас.
Ә дустым урыны турында…
Ул ягың ялгыш бераз.
Дускаем китте бит аннан,
Ул анда кайтмас тагын,
Мәңгегә безнең йөрәктә
Калдырып урманнарын…»
Үз эшен бик тә уңышлы
Үтәгән кеше сыман,
Кулларын уып куя бу,
Мин исә уйга чумам…
«Ә-ә-ә, – ди бу, – Тамбов…
Урманнар… Китүе сезгә анык…
Инде баш тартып карагыз,
Сүзләрең безгә танык…»
Хет үтер, кабул итәлмим
Мин сезнең сүзне бөтен.
Тын Тамбов урманнарыннан
Аеру аны читен:
Ул үзе барган тарафка
Ияреп барды алар,
Мәңгегә безнең халыкның
Күңлендә калды алар.
Такташы белән кулга-кул,
Казанга килде алар.
Такташ юк. – Мәңге халыкның
Күңелендә инде алар.
Мәңгегә китте. Җыр калды.
Тылсымлы безнең нәсел:
Дәверләр үтә, гасырлар, –
Ә усак һаман яшел!
Дәверләр, чорлар үтәләр, –
Ә усак шаулый һаман.
Ил белән бергә баралар
Киләчәк көнгә табан…
Хәтерли минем йөрәгем
Дустымның туган ягын,
Тамбовтан безнең йөрәккә
Күчерелгән урманнарын…
«Ә… ник, – ди, – кәпәч киясең?»
«Минем, – дим, – картус шулай,
Туганнан бирле түгел дә,
Тукайдан бирле бугай…»
«Җитәкләп» китерделәр дә
«Сөйләшеп» утырдылар,
Төрле хәл сорашып, шулай
Анкета тутырдылар…
«Берәү – бите тәтине…»
Берәү – бите тәтине,
Берәү – нәни тәпине,
Берәү исә сөя ярның
Кайсы иң дә… әпиле.
Берәү сөя маллыны,
Берәү сөя данлыны.
Асыл кеше сөя бары
Җаны гүзәл җанлыны.
Берәү малга өйләнә,
Берәү данга өйләнә.
Йа Илаһи, безләрне дә
Шундый бәндә әйләмә!..
1948
«Үлем белән байтак тапкыр инде…»
Үлем белән байтак тапкыр инде
Күзгә-күз без туры килештек.
Ул ыржаеп карап торды миңа
Читлектәге сыртлан шикелле.
Әллә дөнья шунда, әллә судья
Аерып тора әле гел генә.
Бер килер бит ләкин ул имансыз,
Букет тотып килмәс, билгеле…
Мин якыннан күргәнем бар аны:
Тимер тырнаклары кыналы…
Тәне күм-күк. Сөяк кулларында
Кан таплары аның… Кем каны?
Бәлки, безнең дуслар каныдыр ул –
Хәбәре юк кордашларныкы?
Юри аны безгә китергәндер
Алар киткән эзләр аркылы…
Серле һәлакәтен мәрхүмнәрнең,
Дөньядагы соңгы көннәрен,
Ташсыз каберләре кайдалыгын –
Барсын, барсын ачык белгәнен
Нәрсәседер аның әйтеп тора.
Нәрсәседер, кара йөземе?
Бернинди дә битлек асларына
Яшереп булмый торган күземе? –
Нәрсәседер аның әйтеп тора…
Ул ыржаеп күз төбәгән миңа
«Вәт, бусы да каба…» дигән күк.
Бәбәкләрен миңа терәгән ул.
Ә мин исә «Пока!..» дигән күк,
Бүрегемне артка күтәрәм дә
Китәм иртәгәләр эченә.
Ул ыржаеп борнын төртеп кала
Әле… үземә түгел, эземә…
1949
«Бер генә сүз, бары бер генә…»
Бер генә сүз, бары бер генә…
Җырлар икән аны кем генә?
Кулың-телең чылбыр-богаулы
Беренче һәм ахыргы сүзне,
Бар нәрсәдән кадерле сүзне
Җырлар икән аны кем генә?
Бер генә сүз! Бары бер генә…
Заман сыман иске ул сүз.
Яшен булып яна.
Сөңге сыман кадый ул сүз,
Яшен булып яна.
Бабайлар утравы!
Ул сүз хәбәр сиңа,
Ул сүз сәлам сиңа,
Җилфердәсен ул
Ал байрак булып
Утрау чигендә –
Туган илемдә
Таулар иңендә!
Олы җил дөньяга
Бу сүзне таратты:
– Азатлык!
Азатлык!
Азатлык!
Көрәшләр ярсуы бу сүздә,
Җиңүләр нидасы.
Тынычлык нидасы ул безгә.
Безнең тормышлар шавында
Безнең богаулар тавышы ул,
Безнең матәмнәр маршы ул.
Нурлана шушы сүз, балкый
Әниләрнең яшьле йөзендә,
Нәниләрнең –
Мәгърур ятимнәрнең –
Ачулы күзендә.
Чәчәк ата ул
Гүрләр гөлендә…
Һәм… тоткыннарның
Мәгърур күңелендә.
Чәчәк ата ул,
Чәчәк ата ул
Йокысыз төндә
Төрмәләр,
Зинданнар эчендә…
…гә
Бетсен яклау азгынлыкларны,
Явызларга таҗлар калканмы?
Бүтән лира – ахмак җырчылар
Мактасыннар, әйдә, аларны.
Сөрелүеңне туган яклардан
Хөрлек итеп, җырчы, син мактан.
Яшь чактан ук сиңа табигать
Бүләк иткән бөек җан һәм дәрт.
Мәгърур башың имәдең аңа,
Явызлыкны күрсәң каршыңда;
Җырладың син ирек җырларын
Котырынган тиран алдында.
Куркып тик мәңгелек хөкемнән,
Шүрләмәдең җирдә беркемнән.
Золым, җәза күкрәп торганда,
Синең җырлау бушка булмады –
Ил дәһшәттә чын җыр тыңлады…
«Беренче кат күрәм сезне, кырлар…»
Беренче кат күрәм сезне, кырлар,
Сезне, кешеләр, сезне, гөлләрем.
Кояш кына иске таныш монда,
Кояш кына, кадерлеләрем.
Сәлам алып килеп кайлардандыр,
Хәбәр китереп гүя бу якка,
Җылы җилләр үтә юл аркылы,
Йомшак кына кагылып куакка.
Беренче һәм соң кат күргән кебек
Карап килдем бу киң дөньяга:
Гөлчәчәкләр калгып утыралар
Кырлардагы җылы юлларда…
Кемнәр мине монда китерделәр,
Шундый иске, изге далага?
Бәлки, алар яман кешеләрдер дә…
Юк үпкәм, юк минем аларга.
Кул куйдырды миңа кырыс язмыш
Көн итәргә мәңге еракта…
Мин яп-ялгыз әле, таныш түгел
Бер чәчәк тә, хәтта куак та…
Әй, даһилык даулап һәрбер чатта
Һәйкәлләргә менгән Нероннар.
Кайда сезнең даулап исән чакта
Мәңгелектән алган урыннар?
Арынып ул салкын алкышлардан,
Сафланыр, дим, беркөн җир йөзе –
Иң ирекле мәхәббәттән төзелә
Чын һәйкәлнең һәрбер кирпече…
Тик мин булмам. Ә сез җитәрсез ич
Ул көнгә дә, җилләр, гөлләрем.
Тапшырсагыз минем сәламемне
Илкәемә, кадерлеләрем?!
1951
«Ни гәзитә синдә, ни радио…»
Ни гәзитә синдә, ни радио!
Җилләрең дә телсез, япан кыр!
Бер хәбәрсез, бер сәламсез яшәү
Үзеңә дә синең ямандыр!
Җилләрең дә телсез кебек синең,
Мәңге тынлык синдә, япан кыр.
Кылганыңның сары йөзләрендә
Сары сагыш, зәңгәр зар гына.
Синең өстән сөрән сала-сала
Үтеп китә киек каз гына.
Идел буйларына җитәр, бәлки, –
Юлы әнә Урал ягына…
Сыерчык бар. Тургай да бар синдә,
Кәккүкләр дә синдә бар барын…
Бер хәбәрсез, бер сәламсез җирдә
Ямь тапмый ла минем җаннарым:
Яхшы хәбәр бирсә якты еллар,
Мине эзләп табарлар микән?..
Казык йолдыз асларынамы, бу
Юллар кая баралар икән?..
1951

«Сабыр буламы соң сагыш…»
Сабыр буламы соң сагыш
Сугыш барышларында,
Хәтта дала төненнән моң
Караңгырак чагында?
«Килер бер көн, кайтырбыз», – дип
Көтимме дә көтимме?..
Сагынуларны, сәламнәрне
Җилгә бүләк итимме,
Әллә фәкать йөрәгемдә,
Йөрәк белән бергә шулай
Җиргә-гүргә илтимме?
1951
«Талгын гына искән җилләр…»
Талгын гына искән җилләр
Гөлләр исен китерде:
Чәчәкләрдән күбәләккә
Сәлам дигән шикелле.
Әйтә җилләр күбәләккә
Чәчәкләрнең кайдасын.
Күбәләккә – җил хәбәрче,
Миңа хәбәр кайда соң?
Түм-түгәрәк Җир шарында
Бар да түгәрәк түгел.
Минем дә бер чәчкәм бар да,
Җаным күбәләк түгел.
1951
«Очрашкан юк, күреп сөйләшкән юк…»
Очрашкан юк, күреп сөйләшкән юк.
Хатларың да килми күптәннән.
Күңелемнең ике ярын бары
Тоташтырып тора үткәннәр.
Үткәннәрем, зәңгәр хыял булып,
Йөрәгемдә һаман саклана,
Гомер үткән саен матурлана,
Кадерләнә бара, сафлана…
1951
«Моңлы кәккүкләрең, киек казың…»
Моңлы кәккүкләрең, киек казың.
Чәчәкләрең йөзе зар гына…
Күңелләрем төннәр үткән саен
Җилпенәләр туган ягыма.
Туган туфракларым кире тарта,
Хәбәр килсә иде кайтырга! –
«Сандугачым…», «Агыйделкәй…» диеп,
Сагышларны көйләп тартырга.
Җырлар алар – тарихы да илнең,
Байрагы да тормыш юлында:
Оран салып, җыеп торган халкын,
Чакыру булып һәрбер буынга.
1951
ТУГАН ТЕЛ
Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе
Җитсен иде һәрбер күңелгә,
Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,
Үзләренең асыл телендә.
Атом көче, радио заманында
Күрсәм иде шуны мин тагын:
Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә
Тапса фәкать кардәш, туганын.
Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын
Кем аркылы, ничек белдем мин?
Бишектә үк мине өйрәтүчем,
Туган телем бәгърем, син ул, син!
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,
Һәрнәрсәнең асыл мәгънәсен
Син аңлаттың миңа, туган телем,
Син өйрәттең миңа һәммәсен.
1951

«Юллар, юллар… Үлек тулы юллар…»
Юллар, юллар… Үлек тулы юллар…
Себер ягына табан илтәләр…
Ә уйларым минем бу юлларның
Очына ук барып җитәләр.
Поп җиләне кигән яшь буржуа,
Бата-чума илләр канына,
Мәет түшәп, юллар салдыра ул
Азиядәге «Элдорадо»га…
Бу якта да тиран томалаган
Ирекләрен милли илләрнең
Мономахлар бүреген хәтерләткән
Гөмбәзләре белән чиркәүнең.
Кистән белән яньчеп илләр башын,
Мәет түшәп, юллар салдыра;
Миссионердан тәре, спирт белән
Юл ярдыра «Элдорадо»га…

БӘХИЛЛӘРЛЕК
Күңелледер сезнең гомер,
Исән аналар:
Сокланырлык, бәхилләрлек
Сезнең балалар.
Тап төшмәде сезнең нурлы
Сабыр йөзләргә;
Намус һәм җан – безнең өчен
Икесе бер нәрсә.
Алар бар да үзегез кебек
Гади үзләре,
Бөек, ләкин бәхилләрлек
Барлык эшләре.
Бүген инде көннәр тыныч,
Төннәр бәласез;
Кайтканнарның яшен сөртеп
Үбә аласыз:
«Бәхил, бәхил, и бәбкәем,
Күгәрченем», – дип…
Исән булсаң, син дә, әни,
Үбәр идең бит.
1954
Ә ЙӨРӘГЕҢ СИНЕҢ КАП-КАРА
Әй син, Мәкер,
Явыз, хаин Мәкер!
Нәфрәт угының кара мишене!
Мәхәббәткә барлык капка ачык,
Сиңа бары – палач ишеге.
Ничә тапкыр килдең дөньяга син,
Ничә киттең… Тагын китәчәк!
Җанлы, тере, чая тормыш ләкин
Дәвам итте, дәвам итәчәк!
Син аерган саен якынаябыз,
Кушылабыз тагын, яңадан!
Сиңа нәфрәт безне шулай итә,
Шул нәфрәтләр яшене эзли сине,
Громоотводың кая, кара җан?
Сак-Сок итеп, азмы пар йөрәкне
Тараттың син, җимердең, хаин!
Сак-Сокны ил үзенең җаны белән
Ышыклавын сизмәдең ләкин…
Күпме генә яхшы күренмә син,
Эт сагалый сине капкада.
Күпме генә актан киенмә син,
Ә йөрәгең синең кап-кара.
Тәпиеңә дә хәтта ура, Яго,
Чолгау итеп ап-ак сатинны,
Ә аппагы ләкин халыкларның
Син түгел, ә кара Отелло.
Этләр йолка бостон балагыңны,
Укаларыңа карга тизәкли.
Ә укасыз Сәйдәшләре белән
Халык үзенең түрен бизәкли.
Синең «эш»ең канлы, керле, хаин,
Ә кер уыла, ә кан юыла.
Әнә шулай синең эзең калмый,
Әнә шулай исемең җуела.
Ни бер җыр юк сине юксынучы,
Ни бер көй юк сине сагынган.
Сине сагына бары көрән җәллад,
Кара козгын, ала саескан.
Син җил иктең, җилдән давыл үсте,
Ур инде, ур Син шул давылны!
Громоотводың кайда инде синең,
Яшен эзли шакшы җаныңны.
1955

«Азмы тапкыр таланды бу җаным…»
Азмы тапкыр таланды бу җаным,
Азмы минем гомер киселде,
Азмы тапкыр үлем карарлары
Рамкалады минем исемне.
Унбиш тапкыр үтеп киттем инде
Җир шарының орбитасын мин.
Сине тик беркайда очратмадым,
Табалмадым, табылмадың син.
Ә бит азмы тапкыр күкрәгеңә
Башкаемны куясым килде,
Маңгаемда синең иреннәрнең
Җылы сулышын тоясым килде.
Ераклатып безне үткәннәрдән
Әйләнәләр-әйләнәләр дә
Сагынуларын җанның күтәрәләр
Иң югары дәрәҗәләргә.
Орбитада – кояш, ай, йолдызлар.
Йөрәгемдә алып кайтырга
Рәсемеңне фәкать саклап калдым
Җаным белән бергә, җанымда…

«Бишбалтага килгән трамвайлардан…»
Бишбалтага килгән трамвайлардан
Төшеп калган таныш халыкны
Карап тора анда минем бүлмәм
Тәрәзәдәге гөлләр аркылы.
Гөлләр мине тиргәмәсләр дә бит,
Алар, – әйтик, телсез әйберләр…
Ә… бүлмәдә яшьләр көтәр мине,
Алар менә нәрсә әйтерләр.
Яшьләр анда – залга җыелганнар…
Алар инде сәгатьне карый…
Гадел сәгать анда сүз башларга
Ничә минут калганны саный.
Саный сәгать… Ләкин аңламый ул
Безнең ничек алга барганны, –
Кайбер эштә соңга калмас өчен,
Кайбер төштә соңга калганны.
Яшьләр алар үсәр, олыгаеп
Безнең сафка килеп җитәрләр…
Укырлар да шунда бу юлларны,
Укырлар да… гафу итәрләр.
Кояш инде түбәнәеп килә.
«Кайтыр инде… Кайтыр, – дип, – бәлки…»
Трамвайдан төшкән халыкларны
Карый-карый көтә гүяки…
Бишбалтага трамвай килде исә,
«Кайтты микән?..» дигән шикелле
Карыйсың да, гөлле тәрәзәкәй,
Күзәтәсең шулай син кемне?
Эшләр көтә мине Бишбалтада!
Алар, – әйтик, телсез әйберләр.
Кешеләр бар бит әле эш янында,
Яшьләр көтә мине Бишбалтада! –
Алар менә нәрсә әйтерләр?..
1955
«Сибелә чәчәк җилләрдә…»
Сибелә чәчәк җилләрдә.
Җилгә очкан чәчәк кебек
Сибелгәнбез илләргә.
Зәйтүн җиргә бөгелгән
Чәчәк җиңел түгелдән.
Безнең хәл дә аермасыз
Җирнең шушы гөленнән.
Гөлнең башлар июе –
Чәчәгем күп диюе.
Йөрәгемнең хәле шундый:
Чәчәк атты сөюе.
Гөлләр җиргә сөрлегә
Чәчәкләре көчлегә.
Мин дә шулай бөгелеп төштем
Шушы гөлләр төслегә.
Көннәр нурлыга бугай,
Гөлнең хәле бик уңай.
Гөлләр өчен кояш ничек,
Безгә дә ирек шулай.
Ис инде, җил, ис инде,
Сиреньнәрне сип инде.
Минем шул сиреньнәр кебек
Сибелер көнем ич инде.
Гөлем сыгылып төште бит,
Чәчәкләре көчле бик.
Әй бу сөю! Минем хәл дә
Шул гөл хәле төсле бит.
Үзебез кара… Йөзебез кара…
Күзем кара дим тагы.
Үзебез кара булсак та,
Әнкәбезнең аппагы…
Саубуллашыйм гөл белән,
Сибелә чәчәк җил белән.
Бер күрергә тилмергәннәр
Бер без түгел – ил белән.
Гөл көтә ай батканын,
Алсу таңнар атканын.
Гөлләр өчен кояш ничек,
Шундый миңа хатларың…
Кошлар сайрый гөлләрдә…
Мин сүз кушыйм кемнәргә?..
1955
«Иркәләнеп кояш нурында…»
Иркәләнеп кояш нурында,
Гамьсез генә, тыныч, тын гына
Яшь бер чыршы үсеп утыра
Урмандагы сукмак буенда.
Кар-бураннар өереп, кыш килде,
Бил тиңентен карга батырды,
Ботаклары башына атланып,
Җиргә бөкте чыршы факырны.
Буранлы җил хәтта екса да,
Әлегә бик авыр булса да,
Кояшлы яз барыбер киләчәк!
Чыршы моңа анык ышана.
Тоя җаны: якын ул көннәр,
Бу явыз кыш барыбер узачак.
Иңендәге карларны атып,
Кояшка ул кулын сузачак!..
1955
«…Атучының бары бәбәге зур…»
…Атучының бары бәбәге зур,
Җаны – куян, күсе, кечкенә.
Ә бу кешеләр бары да Сусанинны,
Җәлилләрне искә төшерә.
Өчәү иде алар, атылачаклар. Т
ик кечесе алдан җитеште:
Атылачак төшкә барып басты,
Һәйкәл куела торган таш өстенә –
Пьедесталга чыккан шикелле.
Ә атучы – үзе тикшерүче
Һәм үзе үк хөкем итүче,
Һәм аларны кабер читенәчә
Лично үзе озатып килүче.
Җикеренә: «Азият! Соңга калдың!
Не позволю! Батыр?! Остарак?
Никадәр тиз булса әгәр җәзаң,
Шулкадәрле кайгың кыскарак?..»
Мондый эшне, кояш, шаһит булып
Карап торма! Болыт астына
Кач, гүзәлем! Күктә син барында
Күңел яшәешкә тартыла…
– Кемнәр иде алар, – дип сорыйлар, –
Нервылары корыч кешеләр?
– Сезнең кебек, сабыр, кырыс, тыйнак
Бөтен яктан сезнең ишеләр
Иде алар…
1956
«Таулар артында…»
Таулар артында
Таңнар атканда,
Җилләр дәшәләр
Туган якларга.
Әйтәләр сыман:
«Әйдә, кайт инде,
Илгә кайтырга
Рөхсәт бар инде…»
Туган илемә
Ис, җил, ис, әйдә,
Туганнарыма
Сөенеч бир, әйдә.
Сау бул, ил чите,
Сау бул хәзергә.
Мәңге яшәрсең
Безнең хәтердә.
1956
«Сүрелми лә сөюләрем…»
Сүрелми лә сөюләрем,
Сүнми, гомер юлдашым,
Тик син идең, тиңсез идең,
Төн ае, көн кояшым.
Син булмагач, җир йөзендә
Бер канатым юк сыман.
Көн юксынам, төн юксынам
Ялгыз калган кош сыман.
Син идең ич юлларымда
Куллар биргән юлдашым…
Озын гомер төннәремдә
Ялгыз инде бу башым.
1956
«Урамнарны ялгыз ураганда…»
Урамнарны ялгыз ураганда,
Бер исеңә төшер шуларны:
Яфрак-яфрак карлар яуганда
Көри идек карлы юлларны;
Киң урамнар безгә тар иде лә…
Нинди матур чаклар бар иде.
Шул елларның юлга яуган кары
Эремәгән кебек заманда
Бер исеңә төшер шул чакларны,
Яфрак-яфрак карлар яуганда.
Юлларыбыз кайчак тар иде дә,
Уйларыбыз кардан ак иде…
1956
«Күкрәп торган язгы чәчү тавышы…»
Күкрәп торган язгы чәчү тавышы
Акрын-акрын тынды. Җәй килә.
Кәккүк, тургай, кош-корт авазлары
Хәзер инде ачык ишетелә.
Җәйге эш алдыннан ялга куйдык
Машиналарны без беразга.
Далада җәй гөрли: бәйрәм килде
Тургай, үрдәк, торна, кыр казга.
– Кояш быел нидер мәтәштерә!
Мәтәштерсен. Безнең файдага!
Чалуларны карап кайттым әле,
Печән быел билдән, кайнага! –
Имән кебек таза, сугышларда
Тамгаланып беткән агабыз
Сүзен сабыр гына дәвам итте:
– Планны аны үти алабыз… –
Ул, кемгәдер ишарәләгәндәй,
Көчле кулын күккә күтәрде.
Шунда тынып калдык без барыбыз.
– Ә бу нәрсә әйтер бит әле?! –
Ә без башта аны аңламадык,
Һәм ул кабатлады: «Иншалла,
Бездән генә торса, план – нәрсә?
Һавалар ни әйтер, эш – анда».
Һәм төшендек, кинәт төшендек,
Искә алмаганбыз лабаса.
Яңгыр, һава, үтеп үзәгеңә,
Көнаралаш ява башласа…
– Ничек соң, әй, әле, шайтан алгыр,
Төшмәгән ул безнең хәтергә… –
Җавап эзләп уйга калды шунда
Секретарь да, председатель дә.
– Сугышларда гадлар – тегеләрне
Хәйләләп тә җиңдек анда без,
Һаваны да алдамыйча булмас, –
Хәйләсез ул – дөнья файдасыз.
Картинада теге аю үзенең
Улларына сокланган кебек,
Бер картыбыз йөри, бурычларны
Искә салып, киңәшләр биреп…
1956

СИН ҮЗЕҢ ӘЙТ
Озын урам, Тукай урамыннан,
Кыр гөлләре тотып кулына,
Бер карт бара,
Исән улларыннан
Кайсыдыр бер мәрхүм улына
Сәлам алып килә булса кирәк:
Уйга батып, зиратка таба, –
Мәрхүмнәргә хөрмәт йөзеннәндер,
Җәяүләп бара.
Алсуларын гөлнең
Тапшырып ул
Тукаена – олы улына,
Зәңгәрләрен аның
Алып китте
Арча кырына…
Туган илнең бөтен сагынуларын
Чагылдырган бер һәйкәл сыман,
Бер карт утыра
Такташ яткан төштә,
Чиксез тирән уйларга чумган
Бер карт утыра.
Гөлләрнең ул
Син сөйгәнен, Такташ,
Зәңгәрләрен сиңа китерде.
Эндәшә ул сиңа,
Торырсың да,
Башыңнан бер сыйпар шикелле.
Эндәшә ул:
«Бу ни эш бу, бәбкәм,
Көтмәгәндә,
Шундый иртә киттең ләбаса!»
Җавап көтеп бабай
Миңа карый
Күзендәге яшьләре аша…
Карама син, бабай, миңа шулай,
Ни әйтим мин сиңа, ни әйтим;
Мин үзем дә матәм тотып йөрим,
Мин үзем дә – йөрәге ятим…
Мин үзем дә – шундыйларның берсе;
Матәм маршы тавышы колакта…
Син үзең әйт берәр юатыр сүз,
Син үзең әйт, Казан, бу картка,
Син үзең әйт.

ТИМЕР АРСЛАНГА
…Мин чыңлатып көмеш тост тотам
Йөрәкләрне яулап ала торган
Иҗат өчен…
Т. Арсланның шигъри хатыннан
Хатыңдагы шигъри тостың белән
Чәкештереп, сиңа багышлап,
Күтәрәм бу шигъри бокалны мин
Иҗат саулыгына, Арслан!
Хәйямнарның шигъри бокалларын
Анналларга язды гасырлар.
Бу чордан да шундый тузмый торган…
Алтын җырлар калсын, Арслан!
Корычлансын, димәк, поэзия,
Сыгылмаслык булсын, Арслан,–
Иске дөнья дигән хәерсезне
Җиңәргә без тиеш ярышта.
Шигъриятнең тимерен, юкәсен
Барлый калса килер гасырлар,
Әйтсен иде, әйтә алсын иде:
– Тимер икән безнең Арслан!
Һәрберебезнең шигъри авазында
Чыңлап тора таныш тавышлар,
Минем яшьлек сезнең арагызда
Дәвам итә кебек, Арслан!
Сафташларым, башкорт чордашларым
Агач түгел, Тимер булганга,
Уфа миндә туган йортым булып –
Уфам булып яши, туганнар.
1956
«Һаман шулай, даһи егет хәлдә…»
Һаман шулай, даһи егет хәлдә,
Олы юлда безнең сафларда,
Иң сыналган байракчыбыз сыман
Нурланасың алгы якларда.
Табыш та күп булды, югалту да,
Күченгәндә иске дөньядан.
Тик җуймадык, саклап калдык,
Безнең белән бергә син һаман.
«Халык гомере – мәңгелек», – диләр,
Бу – сыналган, тугры сүз бугай.
Килер гасырларның аръягын да
Илең белән бергә уз, Тукай!
Алтын мирас итеп алдык сине,
Вәкил хәлдә татар иленнән.
Кул бирерсең килер гасырларга
Яңа чорга безнең исемнән.

«Башкаема сылу сеңелләрнең –…»
Башкаема сылу сеңелләрнең –
Каеннарның – кулы сарыла,
Сагынуларның билгеләре булып,
Яшел шәлләр иңгә ябыла.
Сылу сеңелләргә – каеннарга –
Туганнарча сәлам бирәм дә
Намазлыкка килеп баскан кебек
Сәҗдә кылам яшел чирәмгә,–
Табигатькә табынучы булып
Сәҗдә кылам сиңа хәзер мин.
Сискәнәм дә шулчак, кап-карасын,
Дәһшәтлесен юлның хәтерлим…
Аһ, юлың да, юлың, туган ягым,
Ямь-яшел бит, һәрьяк ямь-яшел!..
Сиңа гына сөйли ала торган
Хисләр дөньясында мин хәзер…

«Соңгы сүзен әйтеп чыгар өчен микән…»
Соңгы сүзен әйтеп чыгар өчен микән,
Чал астроном килеп керде бүген иртән:
– Галәм ничек яралганны белдем, – диде, –
Әмма нигә яралганын белми китәм.
Дөм караңгы Галәм чүлендәге
Сүнми калган нурлы учаклар –
Сириуслар, эре-вак йолдызлар –
Күңел хушлыгы ул һәрчаклар.
Лирикларга йолдыз, Галактика –
Иң романтик хисләр сахрасы.
Фәнгә-галимнәргә бу Галәмнең
Җитми икән тагын нәрсәсе?!
Матдә каян? Нигә киңәя ул?..
Җавап эзли, тынмый адәмнәр,
«Ничек?» белән «Нигә?» уртасыннан
Башланадыр гүя Галәмнәр.
Миллиард сорау – үзе Галактика.
Җавап – тузан, мескен бер бөҗәк!..
Сизелерлек нәтиҗә тапканчы,
Кеше – бу Галәмгә килмешәк…
Ә син, бөҗәк, кичер, үпкәләмә:
«Кимсетә, – дип, – мине бу язмаң».
Ә кем белә, син дә миллиард сорау
Булырсыңдыр, бәлки, берзаман.
«Ничек?» дигән һәрбер сорауга…»
«Ничек?» дигән һәрбер сорауга
Үз җавабын ачык әйтә фән.
«Нигә? Нигә?» – Боларына әле
Җавап бирә алмый фәлсәфәң.
Тел дигәннең берсен генә түгел,
Бүтәнен дә аз-маз белсәм дә,
Сүз табалмыйм менә: нәрсә соң ул
«Бу дөнья» дип йөргән бу нәрсә?
Гаҗәп гүзәл хәят вәгъдә итә,
Вәгъдә итә… Ләкин алдый бит.
Әйтерсең лә мәңге табылмаслык
Элексирны эзли алхимик.
Галәмдәге «кара упкыннар»
Бу кояшны әгәр упмаса,
Орбитадан чыккан берәр йолдыз
Җирне әгәр бәреп екмаса –
Үсә барыр тормыш, камилләшер.
Камилләшеп беткәч нишләр ул?
Һәр камилдә инкяр орлыгы бар,
Галактикаңны да ишәр ул.
Һәрбер камил – бозыла башлау бит ул.
Төшенепләр булмый һич кенә:
Искерә дә дөнья, яңара ул,
Яңара да тагын искерә.
«Син – чиксез», – ди. Әмма бу чиксезлек
Безнең башка сыймый ничек тә:
Ә нәрсә соң анда – чиксезлекнең
Аръягында, каршы як чиктә?
Дөнья реаль. Ләкин тышы гына,
Ә мәгънәсе? Нәрсә – мәгънәсе?
Абсолютны, иң чын хакыйкатьне
Белеп булмый, дөнья бәндәсе.
Йөз ел үтәр, мең ел, миллион еллар.
Ул чордагы яңа буыннар,
Бөҗәктәге фикер булып кына
Тоелыр сезгә безнең бу уйлар.
Ниндидер бер бөҗәк сәфәр итә
Менә шушы язмам өстендә.
Нинди фикер анда? Ни турында?
Юк, абсолют белмим берсен дә.
Ә син, бөҗәк, кичер, үпкәләмә:
«Кимсетә, – дип, – мине бу язмаң…»
Ә кем белә? Бәлки, адәм аңга
Синең аша үткән, күзалмам.
Мин дә җанлы, син дә җанлы мәхлук,
Ә арада хәзер аерма…
Менә шушы адәм акылы хәлдә
Бу аң искерер дә баермы?..
Чиксезлекне белмим, ни-нәрсәдер?
Белгән заман, чорым бу – дөнья:
Уйлыйм, җырлыйм, фәкать тәэсир алып,
Дөньядагы хәлләр турында.

КАЙДА СИН?
Таныш инде миңа син күптән,
Белмәсәм дә синең үзеңне:
Күптән инде, күптән мин, иркәм,
Йөрәгемдә йөртәм төсеңне.
Йөзләреңнең нинди икәнен
Алсу таңнар килеп әйттеләр.
Күзләренең нинди икәнен
Карлыганнар хәбәр иттеләр.
Тавышларың ничек икәнне
Тургай белән сандугач әйтте,
Йөрешләрең ничек икәнне
Сине күргән карлыгач әйтте.
Таңнар, кошлар, гөлләр – барсы да
Синең хакта сөйлиләр, иркәм,
Синең хакта сөйлиләр дә бит,
Минем хакта нишлиләр икән?
Кайларда син, иркәм, кайларда?
Очрамыйсың, туры килмисең…
Яшь гомерләр үтә ләбаса,
Нишләп мине тапмый йөрисең?
Бер күрүдә сине танырмын,
Куллар сузып каршы алырмын.
Юлдаш булып гомер юлыңда,
Бәхетләргә алып барырмын!
1957
«Тәрәзәгә килә бер җил…»
Тәрәзәгә килә бер җил,
Хәл белергә килгән күк.
«Кемне шулай, Хәсән абый,
Юксынасың?» дигән күк.
Җил килә дә сыйпалана,
Мине ярата, имеш, –
Серләремне сөйләтә дә
Илгә тарата, имеш.
Сыйпанма, җил, соранма, җил,
Йөрмә тәрәз төбендә.
Исемнәрен, билләһидер,
Әйтәсем юк һичкемгә!
«Минем исем аның өчен
Кадерсездер» дисеңме?
«Серләремне саклый алмый
Хәерсезем!» дисеңме?
Кит әле, кит, сыйпанма, җил,
Йөрмә тәрәз төбендә.
Исемнәрен, билләһи, дим,
Әйтәсем юк һичкемгә.
1957

ЗӘҢГӘР ГӨЛЛӘР ИСЕ КУЛЫМДА
Яшь гомерләр – зәңгәр чәчәк.
Халык җыры
Р. И-гә
I
Сугыш чоры ялкыннары аша
Төсмерләнгән киләчәк тормыш…
Безнең яшәү, сеңелем, – шул киләчәк,
Аны тулырак күрергә тырыш.
Безнең инде яшәү мәйданы ул,
Яктыр шунда, нурлар сибеп ян.
Утырмасын уйга бары дуен,
Сүрелмәсен мәңге безнең кан!
Сыенмадык, шаять, сыенмабыз
Нафталинлы уют астына.
Тынгысыз җан, бәйге аты сыман,
Мәйданнарга һаман ашкына.
Дәвам итә шулай безнең гомер
Йөрәк әйткән теләк юлында.
Кыныдагы кылыч белән бергә
Зәңгәр гөлләр исе кулымда.
II
Күңелле дә, сеңелем, бу тормышның,
Бу яшәүнең ямен сизүләр,
Тынычлыкка даулап карт галәмне,
Киләчәккә сәлам бирүләр.
Яшәү шундый гүзәл дә бит үзе,
Утта янсын сугыш дөньясы…
Туганыбыз Җәлил калган җирдән
Ерак түгел НАТО межасы.
Җәлил, Җәлил!..
Кылыч белән бергә
Зәңгәр гөлләр исе кулымда!..
Шулай менә дәвам итә йөрәк
Алсу гөлле кырлар юлында.
III
Заман үтә әле нечкә төштән,
Дөнья әле – мөгезгә-мөгез, –
Каршыбызда һәрбер кызыл төскә
Бәбәкләрен акайткан «үгез»!
Ә күңелле, сеңелем,
Йөрәгеңдә
Үз илеңнең көчен сизүе:
Кагылып кара, әгәр чамаң җитсә,
Орынып кара, сугыш үгезе!..
Тарих үзе рөхсәт бирә безгә
Кирәк чакта кырыс булырга:
Тынычлыкка борын сузганнарның
Колакларын тотып борырга.
Өченче кат юлга чыкмас борын,
Уйла, сугыш, ахмак, аз гына:
Тынычлыкка кулын сузганнарның
Башы оча аяк астына…
IV
…Кирәгендә мөмкин елмаерга,
Кирәгендә кырыс булырга.
Кыныдагы кылыч белән бергә
Зәңгәр гөлләр исе кулымда.
Күңелле лә, сеңелем, бу тормышның,
Яшәвеңнең ямен сизүләр:
Галәмдәге аең балконыннан
Киләчәккә сәлам бирүләр.
Чакырулар иске, карт дөньяны
Сугышларсыз, тыныч сәфәргә.
Тагын бер кат шулай яшәр идек,
Ике килсә гомер әгәр дә!..
1957
«Тукайга һәйкәл…»
Тукайга һәйкәл
Куйган көн иде –
Хәтерләрмендер
Мәңгегә сине…
Гөлнең яшьлектәй
Сафларын җыйдык, –
Даһи каршына
Барасы идек.
Ефәк күлмәктә
Ислемай исе
Сөйләде миңа
Синдәге хисне.
«…Икәүләп барсак,
Күршеләр күрер,
Безнең исемнәр
Телләргә керер.
Хушбуй исе дә
Чәчәк исе бит,
Шуны син миннән
Сәлам итеп илт…»
Кидем дә киттем.
Мәйданга килдем,
Синең күк нәфис
Чәчкәне бирдем.
Чәчкәне биреп
Әйттем эчемнән:
«Зәйтүнәң кебек
Гүзәл сеңелдән!..»
Елмайды сыман
Һәйкәл йөзе дә:
«Миннән дә сәлам
Тапшыр үзенә!..»
Хәтерләрмендер
Мәңге мин сине –
Тукайга һәйкәл
Куйган көн иде…
1958

ХӨЛЛИ МӘЙМҮНОВИЧНЫҢ КАЛОРИЯЛӘР ҺӘМ КОЛОРИТЛАР ТУРЫНДАГЫ ФӘЛСӘФӘСЕ
Хөлли иптәш яман ир түгел,
Изге кеше үзе, асылда,
Тик «уяулык» өянәгедәй
Әллә нинди ягы бар шунда.
«Халык», «милләт» дигән сүзләрдән
Шүрләде ул гомер буенча.
Үз халкын да яраткан кеше –
Милләтче ул, аның уенча.
Мисал итеп шушы сүземә,
Сүз бирергә мөмкин үзенә.
– Таныш булыйк: Хөлли Абдулкин.
Шушы залда, халык алдында,
Речь сөйләргә исәп бар минем,
Иң актуаль вопрос хакында.
Татаркалар уңга тайпылган
«Милли форма» дигән нәрсәдә.
Айга оча торган заманда
Бу бит самый важный мәсьәлә!
Кайда булса, Пләтәндә түгел,
Казандагы үзәк урамда
«Ханә» дигән кафе ачканнар,
Мин гөмбәгә китеп торганда.
Шул кафеда чәмчә башмаклы
И калфаклы Миңлебикәләр,
«Салырга» да рөхсәт бирмичә,
Милли меню тәкъдим итәләр!
Да, ханәдә татарочкалар
Милли ашлар сатып яталар!
Вәт бит ничек атом заманын
Артталыкка табан тарталар!
Тәкъдим итеп итле бәлешне
Һәм тутырылган милли тавыкны,
Эчке яктан аздырмакчылар
Минем ише честный халыкны?!
Ә мин сорыйм: «Кем соң ул тавык?
Кемнән туган? Ничек яшәгән?
Пролетармы чыгышы ягыннан,
Буржуазмы әллә, мәсәлән?
Уяу булыйм дисәң әгәр дә,
Тикшер барысын төбенә кадәрле:
Демократик ашмы, мәсәлән,
Аристократ ашмы бәрәңге»?
Ә мин әйтәм: «Демократик аш,
Бәрәңге һәм суган, кәбестә.
Мөмкинмени турау шуларны
Буржуазный милли бәлешкә?!
Миңа әйтәләр: «Нигә бәлештән
Кача икән шушы сөрсегән?»
Качам, чөнки анда эчтәлек
Милли форма белән өртелгән.
Да, Казанның кайнар сумсасын
Һәм шулай ук кабартмасын да
Кемнәр ашый иде элгәре –
Иске режим заманасында?
Бу ашларны ашады бары
Тик байлар да, мулла бабайлар.
Шундый ашлар разве халыкның
Милли ашы була алалар?!
Иң культурный ашлар: бутерброд,
Виски, ханжо, импорт колбаса!
Ә тутырылган тавыклар ашау
Милләтчелек факты лабаса!
Безнең инде һәр халык белән
Хәреф тә бер хәзер, мәктәп тә.
Бәс, ашлар да, күзләр-кашлар да
Бер булырга тиеш, әлбәттә.
Кемнәр шундый йөгәнсезлеккә
Ход бирәләр совет чорында?
Нишләп Казан шәһәр Советы
Декрет язмый шулар турында?
Кем юл куя совет оныннан
Чәкчәк өчен камыр басарга
Һәм милләтсез сыер сөтеннән
Милли катык ясап ашарга?
Тунаковның1 һәм Горсоветның
Капкаларын кагарга кирәк!
Катык саткан татар кызларын
Һәм «Ханә»не ябарга кирәк!
Матур сәнгать өлкәсендә дә
Тулып ята шундый хаталар:
Калфакка һәм чиккән башмакка
Артисткалар ябышып яталар.
Сәхнәләрдән күреп кайта да
Башмак сорый безнең бикәчләр.
Башмак киеп, коммунизмга
Барып буламыни, иптәшләр?
Ә ни өчен безнең шагыйрьләр
Кара күзне күбрәк мактыйлар?
Татар, имеш, блондинка түгел,
Сизәсезме, кая атлыйлар!
Марсларга китәр заманда
Милли форма исән кала бит?
Менә бит ул уяу булмасаң,
Кайда илтә милли колорит.
Ләкин Казан татаркалары
Күпме генә тозак кормасын,
Мактап язып газет-журналда
Татар ашын, татар формасын,
«Милли форма» дигән пүчтәкне
Ничек кенә миңа сузмасын,
Шулай итеп, минем күңелгә
Ничек кенә һөҗүм кылмасын,
Күпме генә колорит белән
Маташмасын мине сыйларга,–
Мин карт чыпчык! – Һичбер татарка
Аздыралмас мине, иншалла!..
Менә шундый кеше ул Хөлли,
Әйбәт бәндә үзе, асылда,
Тик «уяулык» өянәгедәй
Әллә нинди ягы бар шунда.
Шулай инде: аттан ала да
Һәм кола да, әйтик, туа ич.
Калорияне колорит белән
Бутый безнең Хөлли товарищ.
1959

ҖАНЛЫ КОЯШЛАР
Безнең яклар Зифага да,
Сылуга да бай иде,
Карлыгачтай кодачалар,
Тумачалар бар иде.
Кашлар кыйгач! Йөзләр көләч! –
Кояштыр бу диярлек,
Аяк баскан эзләренә
Алсу гөлләр сибәрлек.
Эшчән алар – «Алтын кул» дип
Кушаматлар бирерлек.
Җитез алар – Мәскәүләрдә
Декадада биерлек.
Кайгы килсә, илереп-тилереп,
Халык исемен сатмыйлар,
Тешне кысып, яшьне йотып,
Илдән әдәп саклыйлар.
Кодача да түгел, гаҗәп,
Тумача да түгел дә,
Яран кебек, тамыр җәеп
Чәчәк ата күңелдә,
Туганнан да туганрак
Якын булып гомергә.
…Ул чактагы заманалар
Фаҗигагә бай иде:
Убылганнар, җуелганнар,
Куылганнар бар иде;
Аерылдылар, каерылдылар
Сугыш давылларында,
Берсе – илдән әллә кайда,
Берсе – Идел ярында
Ялгыз калды. Интексә дә,
Иле исмен сатмады,
Яшен йотып, тешен кысып,
Йөрәгендә саклады.
Кайсын алма, шунысы көләч,
«Кояшмы бу?!» диярлек,
Үзенә түгел, эзләренә
Башларыңны иярлек.
Хатларында таныла иде,
Исән-саулык язса да:
Вәгъдәсенә туры яши,
Башларга таш яуса да…
Күргән-белгән сөйли һаман:
«Көтте, мескен, бизмәде,
Гомерләре өзелгәнче,
Өметләрен өзмәде.
Тулысынча бирде илгә
Көнен, төнен – барын да.
Донор булып, канын бирде
Һәм… ахырда җанын да».
Татар хатын-кызларының
Раслагансың, гүзәлем,
Янып, көлгә калса калыр, –
Авырлыкка түзгәнен…
Ишетә алса әйтер идек:
«Үзеңне дә сөяргә
Кирәк иде…» Соңга калдык
Менә шулай дияргә:
«Алларым син, гөлем син, –
Сөеклем син, тиңем син! –
Башларыма таш яуса да,
Ташлар ярым түгел син».
И сез, безнең сеңелкәйләр,
Кашларыгыз кыйгачлар,
Илнең гомер юлларына
Нур сибүче кояшлар,
Менә шулай сөя сезнең
Йөздән туксан җидегез!
Әй егетләр, шундыйларның
Кадерләрен белегез.
1959
МӘХӘББӘТ
Яндырдың син, сөю… Ләкин, рәхмәт,
Ваклыкларны азмы яндырдың!
Яндырдың да хиснең хәерсезен,
Кадерлесен исән калдырдың.
Аралап, син шулай мәхәббәтең
Бөеклеген исән калдырдың.
Рәхмәт сиңа, безне җайсызлыктан,
Ямьсезлектән йолган мәхәббәт.
Рәхмәт сиңа, җанны ваклыклардан
Аралаган өчен, мең рәхмәт!

СИХЕРМЕ, ШИГЫРЬМЕ СИН?
…Үлемнәр камерасының
Бер милке идең, йөрәк…
Мәхәббәт әллә мәматтан2
Көчлерәк, кодрәтлерәк?!
Һәлакәт каршында бит син
Нык идең, башсыз идең:
Мәхәббәт алдында инде
Сыгылдың?
Башны идең?
Сөю шул – безнең гакылдан
Серлерәк, кодрәтлерәк.
Сихер ул – сөю,
Шигырь ул!
Карышма, буйсын, йөрәк!..
«Башландың син, роман, башландың…»
Башландың син, роман, башландың.
Ахырың – белмим; читен баш ягың!
Петрарка сонеты түгел дә бу…
Ташласам да, гүрдә ташлармын.
Алып керде мине мәхәббәт
Океан кебек чиксез романга,
Ә корабы… крейсер түгел,
Ә корабы – җилкәнсез каек…
Хуш, язмышым, кайталмамдыр мин,
Батармындыр, дулкында калып…
1959
ӘЙТСЕННӘР ИЛЛӘР
Сагынмый үткән сәгатем
Сирәк бит, сирәк, сирәк:
Мең сәгать сабыр итәргә
Иң түзем йөрәк ләбаса,
Реактор йөрәк кирәк…
Килсәң дә, күрсәм әгәр бер,
Ни кими, нәрсәң бетә? –
Күзләрем талганчы күрсәм,
Миңа бит шул да җитә.
Ни генә әйтсәң дә әйт син,
Мин кабул итәм, кабул:
Трибунал карарлары күк
Аяусыз булса да ул!
Мин әгәр амнистияңне
Көтәргә өлгермәсәм,
Әйтсеннәр илләр:
– Мәхәббәт Корбаны безнең Хәсән!..
1959

«Челтерәп аккан чишмә сыман…»
Челтерәп аккан чишмә сыман
Көләч иде кыз бала.
Уйга калды, – кемнедерме,
Үзендерме кызгана.
Кыен аңа: бер үк айда –
Ике төрле имтихан…
Фәнен бирдем. Ә сөюен?..
Ялгышамдыр, ихтимал?..
Юлы бикле чишмә кебек
Тынып калды кыз бала.
Үз хәленә мисал эзләп,
Тарихларга күз сала.
Дездемона – Отелло бар.
Маргарита – Фауст бар…
Мине дә бит көтә бугай,
Сөю, шундый язмышлар…
Ни булса да тыңла, йөрәк,
Вөҗдан әйткән тавышны:
«Яз, йөрәк, яз, үзең яз син
Сөюдәге язмышны…»
Давылдагы талчыбыктай,
Терәк эзли кыз бала.
Шундый чакта, Пушкин, Һөте,
Булышыгыз сез аңа.
Телефоннан: «Сезме бу?» – ди,
Шашып, сорау биргән күк.
– Сине сагынам, – ди кыз бала
«Нихәл?» дигән сорауга.
Язмыш, миңа бу җавапка
Нинди бәһа куярга?..
1959
«Кабатланмас сыман саф сөю дә…»
Кабатланмас сыман саф сөю дә,
Сагыну да бар кебек сүзеңдә…
Шул сүзләрең кебек булсаң әгәр,
Язганнарың кебек үзең дә,
Киләчәктә, якын киләчәктә
Мин генәме әллә, мин генә,
Юк, халкың да бәйрәм итәр иде
Шул кызының туган көнендә.
Төшләремә кереп йөдәтәсең,
Искә төшеп бергә кичләрең.
Сары сагышларга батам ласа,
Хисләремдә шыта шикләрем…
Синең куллар сулар сипкән гөлләр
Кайсы өйнең тәрәзәсендә?..
Тәрәзләрдә гөлләр күргәндә дә
Искә төшеп йөдәтәсең лә…
1959
«Хәерлегә булсын, хәерлегә…»
Хәерлегә булсын, хәерлегә
Синең шулай уйга калулар,
Сәбәпсездер генә кебек итеп
Керфегеңнән яшьләр тамулар.
Яндыра ул сөю!.. Рәхмәт аңа –
Хәерсезен хиснең яндыра! –
Хәерсезен хиснең яндыра да
Кадерлесен исән калдыра.
Коткарасың хисне ямьсезлектән,
Аламадан, изге мәхәббәт;
Гамьсезлектән безне аралыйсың,
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, мең рәхмәт.
Хәерлегә булсын, хәерлегә
Синең шулай уйга калуың…
Китәм икән әгәр, сагын, сагын,
Бәхет бит ул – сагыну, акыллым…
1960
«Онытчы, йөрәккәй…»
Онытчы, йөрәккәй,
Сагышның бусын да, –
Буйсынма акылга,
Буйсынма, буйсынма!
Сан гына лабаса
Бу сагыш, сан гына.
Кагылма, йөрәккәй,
Саннарга кагылма! –
Селтәче аларны
Киләчәк ягына,
Саннарның сыйфатка
Күчәсе чагына!
Син түгелмени соң
Хыялның җан дусты?
Кайтар, хис, йөрәккә
Чәчәкле августны!
Октябрь, 1960
«Бу хикмәтне – мәхәббәтне –…»
Бу хикмәтне – мәхәббәтне –
Кемнәр чыгарган икән?
Яндыра бит, көйдерә бит,
Ничек чыдарга икән?
Утырса да китсә йөрәк
Мурман корабларына,
Боз тауларын эретәчәк
Котып тарафларында.
Җитәр, йөрәк, сабыр кирәк,
Ташла януларыңны.
Күрәсеңдер, яна-яна
Нигә калуларымны? –
Бу хикмәтне – мәхәббәтне –
Кемнәр чыгарды икән?
Чыгарганнар чыдаганнар,
Без дә чыдарбыз микән?!
Янып-көеп беттем инде,
Тагын янасы микән?
Әллә инде бу яклардан
Башны аласы микән?
Әйдә, йөрәк, китик әле
Төньяк корабларында,
Боз тауларын эретергә
Котып тарафларында.
1960
«Бу якларның алсу төннәрендә…»
Бу якларның алсу төннәрендә,
Ал каеннар күләгәсендә
Онытылырга инде мөмкин дисәм,
Искә төшеп йөдәтәсең лә,
Искә төшеп…
Син калдырган кына кайсы икән?
Кайсы өйләр тәрәзәсендә?..
Илемдәге барлык гөлләр аша
Искә төшеп йөдәтәсең лә,
Искә төшеп…
1960

КЕМ БАР ИКӘН СИНЕ ЮКСЫНМАГАН?
Бертавыштан сөя сине халык,
Бертавыштан сине ярата.
Мәхәббәттән, юксынудан бүтән
Бер сүз дә юк сиңа карата…
Юк, шулай да шелтәлим мин сине,
Өзелеп, сагынып искә алганда,
Киләчәккә, Такташ, мәңгелеккә
Шундый иртә китеп барганга…
Кырыс кебек идем ләбаса мин.
Нык идем,
Күп иде хисләрем,
Хәзер менә
Син юккамы, Такташ,
Ятимгәме –
Әллә нишләдем.
Хәзер менә һәр өй, һәр йорт өчен
Тыныч көннәр җиткән чорларда,
Вакыт-вакыт
Күңел йомшара да,
Дәфтәр бите яшькә чылана…
Әй талантлы, олы, бөек халкым!
Кабул итче тик бер сорауны:
Бирсәнә син безнең сафка тагын
Бирсәнә бер Такташ сыманны!..
1960
ТУРАЙ
Какты бераз тормыш, сукты бераз,
Акыл да ул бирде, гыйбрәт тә.
Онытырга аны кирәктер дә –
Эзләр калган, эзләр йөрәктә.
Яралы мин. Һаваны мин, димәк,
Аз-маз гына, әйтик, чамалыйм.
Сылу сеңелем, чая энем, сезгә
Васыятьнедер, бәлки, язам мин.
Хет чукын син: тормыш – диалектик,
Тик аныңча гомер сөрәбез.
Йөрәкләрдә нинди байлык барын,
Җанлы ич без, барыбер сизәбез.
Юк, формаңны – тышкы якны түгел,
Эчтәлекне сакла, эчеңне!
Киләчәк ул китергәнне көтә,
Яратмый ул буш кул кешене.
Какты безне заман, сукты бераз,
Прививка да бирде гыйбрәткә.
Кагар, – абынма син, – китәр; эзе,
Тирән эзе калыр йөрәктә,–
Гыйбрәт булыр сиңа, кирәктә.
1960
ҮЗЕ БЕР ГОМЕР
Беребез дә безнең, оланнар,
Хәмернең колы түгел.
Тик алга куйган ризыктан
Берәү дә олы түгел.
Бүген без гамьне дә зарны
Тышкары атыйк әле:
Бу хәләл ашның-ризыкның
Тәмнәрен татыйк әле.
Гомернең шундый кадерле,
Хәерле кичәләре,
«Мең дә бер кичә» шикелле,
Шигырьгә күчәр әле.
Безнең бу гөрләп утыру –
Үзе бер гомер бит ул.
Җәннәткә кергәч тә әле,
Төшләргә керер бит ул.

КАЗАН ТУРЫНДА ҖЫРЛАР
Юл ташларына
Яфрак коела,
Аккошлар инде
Юлга җыена.
Киткән кошларга
Адреслар бирсәм,
Идел буеннан
Узарлар микән?
И нурлы Казан –
Туган ил төсе,
Синең ташларда
Бабайлар эзе.
Алсу Алтайда,
Зәңгәр Байкалда
Истә син, Казан,
Истә һәркайда.
И якты Казан,
Синең нурларың –
Кыйбласы безнең
Озын юлларның.
Кем кайтмый калыр
Туган иленә?
Кошлар да кайта
Үскән җиренә.
Еракта да син
Йөрәккә якын;
Торган җир – көмеш,
Туган җир – алтын.
Туган җир якын!
Туган тел якын!
«Килеп чыктың тагын юлыма син…»
Килеп чыктың тагын юлыма син,
Күктән иңгән зәңгәр нур сыман.
Кем сиңа мин? Нинди аермам бар
Очрап калган гади юлчыдан?
Нәфис кулың минем авыр учта,
Сибелә җанга якты нурларың.
Кайгыртасың: «Хәлең ничек?» – дисең.
Ни диим соң? – «Әйбәт, туганым…»
Гадәтемчә, уйлап тормый гына
Әйтәмендер сиңа боларны.
Шәйлисеңдер әрнү, гамьнәремне,
Чалларыма кунган моңнарны?
…Арыш эчләреннән миңа таба
Алсу нурлар сузылып килгәндәй,
Юлларыма чыгып хәл сорыйсың,
«Гамьнәреңне бүлеш…» дигәндәй.
Ышан миңа, ышан, минем җавап
Ялганлашып әйткән сүз түгел:
Кырлар аша сузган синең кулдан
Кайнар дәрткә тулды бар күңел.
Китеп бардың, җиңел җилкән кебек.
Рәшәләрдә төсең күмелде.
Сагыш микән? Үткән яшьлек микән? –
Җанда тагын нидер терелде.
1961
«Ана күзе балада…»
Ана күзе балада,
Бала күзе кайларда?
Бу заманда бала күзе
Марсларда, Айларда.
«Әнкәй, тыныч бул, җаным:
Үссен генә буйларым,
Айга түгел, Җидегәненә
Җитәр әле кулларым.
Укып үсеп җитәм дә,
Күккә очып китәм дә
Йолдыз алып кайтам, Казан,
Синең Сөембикәңә!
Әнкәй, рөхсәт бир генә:
Ярый, улым, диң генә,
Йә Зөһрәне, йә Чулпанны
Алып кайтам үзеңә».
1961

ЛӘЛӘ БЕЛӘН КҮБӘЛӘК
1
«Туган тел»не дә,
«…Күбәләк»не3 дә
Безнең бер Ләлә
Күңелдән белә.
Бу Ләлә инде
Кала баласы:
Казанга күчте
Ата-анасы.
Күбәләк белән
Шул нәни Ләлә
Уку турында
Серләшә әнә:
2
– Кил әле, кун әле
Кулыма, Күбәләк!
Серләшик әле без
Бүген дә бергәләп.
Болында, кырларда
Күңелле иде дә,
Сизми дә калганмын
Җиткәнне җидегә.
Июльләр, августлар
Үтеп тә киткән ич,
Укырга барасы
Көннәрем җиткән ич.
Гомерлек, мәңгелек
Дус булып калыйк без,
Укырга, Күбәләк,
Бергәләп барыйк без!
…Күбәләк моңаеп,
Уйланып торды да,
Аннары Ләләгә
Әйтте ул тын гына:
– Айрылыр заманнар
Җиткәндер, күрәсең:
Мине бит школга
Кертмиләр, үскәнем…
Школа ишеге
Янына кадәрле
Озатып килде дә
Күбәләк Ләләне:
– И сабый, хуш инде
Мәңгегә…– диде ул.
Диде дә…
Авылга,
Мәктәпкә китте ул.
Ләләдән еракта,
Еракта инде ул…
«Тукай абый туган телне…»
Тукай абый туган телне
«Әнкәм теле» дисә дә,
Безнең өйдә шул ук телдә
Әби генә сөйләшә.
Менә сиңа тамаша!
Заман ничек алмаша?!
Ана теле – безнең өйдә
Әби теле ләбаса!
1961
«Мәңгелек син, диңгез, мәңгелек…»
Мәңгелек син, диңгез, мәңгелек.
Ә мәңгелек – озын, чиксез ул.
Син әйтәсең: «Әйдә, алмашыйк:
Мин син булыйм, ә син диңгез бул».
Мәңгелек син, диңгез, мәңгелек.
Мәңгелек ул чиксез дә шиксез,
Тик мәңгегә хөкем ителү, –
Татып беләм, – гаҗәп күңелсез.
Юк, кирәкми синең мәңгелек –
Стимул юк анда яңага:
Бу дөньяны үз гомере белән
Яңартучы гына яңара.
Яшәү – иске, мәңгелек нәрсә дә,
Яңартырга мөмкин тик аны:
Син үзең дә күрәсең булыр
Нишләтәбез әнә дөньяны!
1962

«Бер әйләндем, өч әйләндем…»
Бер әйләндем, өч әйләндем,
Биш әйләндем дөньяны –
Синең төсле кебекләрне
Күргәннәрем булмады.
Бер әйләндем, өч әйләндем,
Биш әйләндем Җир шарын:
Өлешемә төшкән көмеш –
Мәңгелегем дигән кешем
Син икәнсең бит, җаным.
Тормыш дустым булыр кешем,
Син миннән көләсең лә,
Мәхәббәтләр хәле һаман
«Уф алла…» тирәсендә.
Тимәсә дә тимәс икән
«Уф алла…» диюләрем.
Бер дә генә юкка микән
Уфага килүләрем?
1962

«И туган ил! – дигән идек без…»
– И туган ил! – дигән идек без
Язмышларның кискен чорында, –
Без егылсак, балалар калкыр
Аталарның ауган юлында,
И туган ил, – дигән идек без.
Язмаларны утка яшереп,
Таланмасын, хурланмасын, дип,
«Безнең керсез хисләр, фикерләр
Яманлыкка юралмасын дип,
Давылларга кереп киттек без.
Сабыйлар бит
Карап тордылар
Төргәкләрнең көлгә калганын…
Яман булган өчен, янәсе,
Китапларның үкереп янганын
Балалар бит күреп тордылар.
Без кичергән шундый моң төннәр,
Йөрәктәге көлләр, төтеннәр
Сабыйларның канына күчкән
Аналарның күкрәк сөтеннән,
Аталарның көйгән хисеннән.
Безне көн-төн чыныктырса да
Башка яуган бәла-имгәкләр,
Аһ, сагышлы, сугышлы еллар
Сабыйларны ничек имгәткән!
Безне бары чыныктырса да.
Нигә соң без саграк булмадык, –
Балаларны телдән биздердек,
Хәрефләргә… телгә карата да,
«Яман икән…» дигән хис биреп…
Нигә соң без саграк булмадык?..
Алар хәзер рухи эмигрант
Безнең иҗат Сабан туенда:
«Яман!» белән синоним инде
«Туган…» сүзе алар уенда…
Алар инде гүя килмешәк.
Ямь табалар фәкать «тиен»нән,
Тәти җыйган сабыйлар кебек.
Иң кадерле идеаллары –
Иң хәерсез обывательлек.
Ямь табалар, бары «тиен»нән.
Чит аларга безнең язмалар:
«Вак телдә бит алар», янәсе…
Һәм, килолап сатсаң да, имеш,
Күпме генә аның бәясе.
Ят аларга безнең язмалар.
Чыпчык туган гүя бөркеттән…
Ышанырлык түгел моңа һич:
Безнең дәвам, безнең варислар, –
Коммерсант күк, коры реалист.
Чыпчык туган гүя бөркеттән…

Bepul matn qismi tugad.