Kitobni o'qish: «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар»

Shrift:

БӘХЕТСЕЗ ПОЧМАК ӘСИРЕ

Гап-гадәти авылда туып үскән гап-гади кеше ни сәбәпле каләм кыштырдата башлый, әдәбият мәйданына омтыла? Әлеге сергә беркем дә төшенә алмас, мөгаен. Мәдәният учакларыннан еракта, әмма ул чын халык тормышында кайный, тууга халык җырлары колагында яңгырый, ана сөте белән күңеленә тел аһәңе сеңә.

Әдәби әсәр язган берәр яңа кеше турында ишетсә, Мөхәммәт Мәһдиев: «Дөньяда тагын бер бәхетсез адәм арткан», – дияр иде. Чыннан да, татар шагыйренең йөрәген югалту сагышы шигырь уты булып беренче адымыннан ук кысып ала. Һәм соңгы сулышкача җибәрми. Нәкъ Тукай әйткәнчә: «Бәхетсез милләтнең бәхетсез углы, бәхетсез почмакның әсир былбылы…»

Нигә гадәтләнгән табигый юлдан китми аерым кемсәләр? Көйләнгән тормыш үзе чакырып тора югыйсә. Әти-әнисе шуңа өнди, туган-тумача, таныш-белеш. Кузгал, кеше йөргән эздән бар, кеше төсле бул!

Әллә соң нәселдән килгән кан шулай вакыт-вакыт саташкалап аламы? Шигырь язуымны ишеткәч, Ерак әби (Шыгырданда яшәгәнгә шулай атый идем) миңа бик кызганып караган иде:

– Зариф агайдан инде бу, шуңардан…

Зариф Бәшири 1962 елда – нәкъ мин туган ел! – җитмеш дүрт яшендә Уфада вафат булган. Аның турында мин сабый чактан ук ишетеп үстем. Бәширинең бертуган сеңлесе Хәлимә әби дә Шыгырданда яши иде. Әбием Мәрьям (аның атасы Габдрахман Бәшири Чүти мулласы була) Зариф агасын еш искә ала иде, атаклы Шәкүр әбзәсен дә аклап сүз кыстырырга онытмый иде. Әбинең сеңлесе Әсма апа Тукай авылы мәктәбендә озак еллар мәктәп директоры булып эшләде. Зариф Бәшири, төрмә-сөргеннәрдән котылып, бераз хәл алгач, туган ягына кайтып, мондагы төрле авылларга таралган туган-тумачасы белән күрешеп, хушлашып киткән. Ул бүләк итеп калдырган ак шәлне Хәлимә әби үлгәнче кер кундырмыйча саклады.

Зариф Бәшири туган Чүти авылын белмәгән татар булмагандыр элегрәк. Атаклы ат карагы Шәкүр Рәхимов авылы бит ул! Бәшири язганча, «авылда мәчет салу, мәктәп ачу, мулла-мәзин кую, староста сайлау, җир бүлү, йорт урыннарын билгеләү кебек җәмәгать эшләренең һәммәсе дә» Шәкүр карак ихтыярында була.

«Минем әтинең атасы Таҗи бабай белән Шәкүр каракның анасы бертуган булганлыктан, искә алынган мәсьәләләрдә алар бергәләп план төзиләр, – дип дәвам итә язучы. – Әнә шул план буенча, озакламый минем агам Габдрахман әти янына мулла булырга һәм, әти үлгәч, бөтенләй хуҗа булып калырга тиеш. Шәкүрнең миннән бер яшькә кече кызы бар. Ул үсеп, мин пишкадәмчелек дәрәҗәсенә ирешкәч, авылга өченче мәчет салынып, мин шуңа мулла һәм Шәкүргә кияү булачакмын икән».

Йә, ни кирәк тагын ул заманда татар кешесенә?! Төшемле урын әзер. Нәкъ хәзерге «нуворишлар» яңа туган балаларына җылы урын әзерләп куйган кебек. Ә, юк, ләүхелмәхфүзеңә бүтәнчә язылган, Зарифны да мәчет миһрабы түгел, тузанлы редакция коридорлары үзенә суырып ала. Тәкъдирнең үз вәзене бар. Күп тә үтми, яңа татар матбугатында Зариф әл-Бәшири исеме күренә башлый. Татар әдәбияты мәйданында Бәшири үзенә урын даулый.

Бүгенге татар укучысы беләме соң Зариф Бәширине?

Бу кеше, шактый гына озын гомер яшәсә дә, әдәбиятта, халык хәтерендә үзенә лаек урынны алмыйча дөньядан үткән. Озак еллар типкедә, чит якларда җан асраган бу фаҗигале язмыш иясенең (бәхетсез почмакка куып кертелгән татар әдибенең) иҗаты да, тормыш юлы да тиешенчә өйрәнелмәгән, бәһаләнмәгән әле.

Булачак әдип 1888 елда Чүти авылында (хәзерге Кайбыч районы) Шәрәфетдин мулла гаиләсендә дөньяга килә. Башта әтисендә, аннары Буа, Акъегет мәдрәсәләрендә, аннары Казанның атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. Яшьтән үк шигырь җене йоккан шәкерт мондагы әдәби даирәгә тиз кереп китә, шигырьләре бер-бер артлы көндәлек матбугатта басыла башлый. Әлбәттә, аларның күбесе өйрәнчек, зәгыйфь нәрсәләр була, шуңа яшь шагыйрьне шул чорның кискен тәнкыйте күз уңыннан ычкындырмый.

Бу тәнкыйть Зариф Бәшири Оренбургка күчеп, «Чүкеч» журналында эшли башлагач та туктамый. Аңа Тукайның зәһәр сатира уклары да тия («Бәшири мыраулый», «кыска аяклы маймыл» һ. б.). Әлбәттә, гарьчел Бәшири дә Тукайга дорфа һөҗүләр юллый. Ул заман матбугатын күзәтсәң, хәйран калмый мөмкин түгел. Тәнкыйть еш кына шәхескә тукынуга кайтып кала. Шул ук вакытта матбугатта әле генә бер-берсен дөмбәсләгән кешеләр тормышта еш кына шәхсән дустанә мөнәсәбәттә дә калалар. Тукай да, мәсәлән, С. Сүнчәләйгә язган хатында үзе төзегән дәреслеккә Бәширинең бер шигырен кертүен хәбәр итә, аңа уңай бәя бирә.

Әмма матбугаттагы мондый пырдымсызлык, минемчә, бөтенләй эзсез югалмый. Егерменче-утызынчы елларда бу шаукым – әдәбият әһелләренең бер-берсенә ташлануы – зур фаҗигагә әверелде.

Оренбургтан киткәч, З. Бәшири Пенза, Тамбов якларында, Җидесу өлкәсенең Капал шәһәрендә мөгаллимлек итә.

Яшьтән үк әдип чуашларның тарихы, көнкүреше белән кызыксына. Бу гаҗәп тә түгел, Чүти бит чуаш авыллары белән янәшә генә утыра. Оренбургта вакытта ул «Шура» журналында «Чуашлар» дигән әтрафлы зур мәкаләсен бастыра. Бераздан шушы мәүзугъ аның әдәби иҗатына да килеп керә. «Чуаш кызы Әнисә» бәянын киң даирә укучылар яратып кабул итә. Чыннан да, бу әсәр матур тел белән язылган, аңардан бертөрле лирик җылылык бөркелә.

Гомумән, чәчмә әсәрләрдә аның иҗади мөмкинлекләре киңрәк ачыла. Балалар өчен язылган «Ефәк корты», «Шаян Фәһим» әсәрләре дә шуңа дәлилдер дип уйлыйм. Шигырьләренә исә нәфислек җитми, күп очракта алар коры кычкыруга, тамак ертуга кайтып кала. Юкка гына Ш. Бабич үзенең мәшһүр «Китабеннас» әсәрендә З. Бәширигә мондый эпиграмма багышламый:

 
Әй, Зариф, чык ялтырап, тик бар да китсен аптырап,
Дошманыңны калтырат, борчакларыңны шалтырат.
 

Аның Октябрь фетнәсенә кадәрге шигырьләренең күбесе – милләт язмышын кайгырткан декларатив язмалар. Беренче җыентыгы да «Милләт кайгысы» дип атала. Хәзерге «милли» шигырь язучыларга аңардан шактый өйрәнергә мөмкин.

Әлбәттә, З. Бәшири – милләт алгарышын җаны-тәне белән теләгән зат. Баласына нинди исем бирүгә карап, кешенең кем икәнен әйтеп була. Улларына шагыйрь Ясүкәй, Чыгтай дигән исемнәр куша.

Ул күп язган. Арада, билгеле, бүген дә рәхәтләнеп укырлык шигырьләр бар. Үз заманында исә Тукай, Дәрдемәнд, Рәми, Бабичларны санаганнан соң, Гафурилар, Укмасыйлар, Думавилар, Бәшириләр, Сүнчәләйләр исемлеге башланган. Бүген дә бу исемлекнең тәртибе үзгәрмәде. Бу үзе үк «бүген мине аңламыйлар, киләчәктә аңларлар» дигән өметнең буш икәнлеген раслый булса кирәк.

Сәяси юнәлешләрдән һәрвакыт читтә торган, әмма унынчы елларда ялган донослар аркасында охранка тарафыннан әтисе һәм абыйсы Габдрахман белән беррәттән эзәрлекләнгән З. Бәшири дә патша төшерү мәрәкәсен сөенеп каршы ала, юксыллар хакын даулап, үзенә хас шигырьләр дә яза; әмма, күрәсең, бу буталышның асылын тиз аңлап ала: татарның кызыл авызлары белән тулган Казан, Уфалардан читтәрәк яшәргә ниятли, Төркестанда кала, андагы үзбәк, уйгур, татар газеталары белән хезмәттәшлек итә, Урта Азия дәүләт университетында үзбәк, уйгур телләрен һәм әдәбиятларын укыта. Шушы елларда ул «Үзбәк әдәбияты», «Уйгур әдәбияты» исемле хезмәтләрен дөньяга чыгара. Әсәрләрен үзбәк телендә дә яза (мәсәлән, «Ефәк күлмәк»), шулай ук ул беренче уйгур газетасы «Садаи Таранчы»ның беренче мөхәррире буларак та билгеле.

Билгеле, «заман корабыннан» иске әдәбиятны себереп түгәргә җыенган яшь «пролетар» шагыйрьләр өчен ул комган кебек үк чит була. З. Бәшири моны аңласа да, ярашып карый, әдәби мохиттә казганырга омтыла, «кызыл» шигырьләр дә язып азаплана. Ләкин алар зәгыйфь һәм шактый ук көлке чыга. Утызынчы елларда ул Донбасска килә, берара андагы «Пролетар» газетасында эшләп ала. Күрәсең, заман белән тигез атлап, эшчеләр тормышын өйрәнеп, советча әсәр язарга да теләгәндер. Тик, шул чакта Донбасста сөргенлектә булган Шәйхи Маннур үзенең истәлекләрендә язганча, яшьләр аңа сәерсенеп һәм көлеп карый. Карт шагыйрьнең (юкса аңа әле илле дә тулмаган була!) эшче темасына язган «Поезд китте хутлап-хутлап, стансада торды туктап-туктап» дигән юллары телләргә күчеп, З. Бәширине «шөһрәткә» күмә.

Ничек кенә «кызыл» һәм уяу булырга тырышмасын (икенче хатыныннан туган улларына Фрит, Сизгер дигән исемнәр куша) иске милли әдәбият вәкиле, мулла малае булган әдип большевистик репрессиядән котыла алмый. Төрмә-лагерьларда аңа «яңа тормышның» бөтен ләззәтен кичерергә туры килә.

Иреккә чыккач, ул кабат Уфага кайтып төпләнә. Монда аны, әлбәттә, беркем дә кочак җәеп каршы алмый. «Тукай дошманы» дигән кара тамга аны үлгәнче эзәрлекли. (Камил Мотыйгый язмышын искә төшерик, ул Тукайның яңа «дусларыннан» котылыр өчен үз-үзенә кул салырга мәҗбүр була.) Югыйсә үз заманында татар дөньясында Тукайның сатирасына кем генә эләкмәде икән? Эчтән авыр кичерсә дә, мондый гайбәтләрдән З. Бәшири өстен кала белгән. Холык шундый. Ул үзенең замандашлары турында истәлекләр язарга утыра. Гасыр башында татар әдәби мохитенең эчендә кайнаган, гаҗәеп кызыклы тормыш юлы үткән кешенең бу истәлекләре безнең әдәбият өчен гаять әһәмиятле. З. Бәшири истәлек, хатирә язу өчен зарур булган искиткеч хәтергә ия була. Аның бу вакыттагы тормышын күзаллау өчен Миркасыйм Госмановның «Ябылган китап» (Казан, 1996) дигән әсәреннән бер өзек китерү урынлы: «Әниебез Гөлҗиһан (1905 елда туган) ике-өч ел Капалда мөгаллимлек итүче Зариф Бәширидә укый… <…> Әниебезнең сүзләренә караганда, Зариф Бәшири ихлас күңелле тәрбияче, тырыш мөгаллим, зур шагыйрь, әмма шәхси тормышында бик бәхетсез кеше булган. Шулар хәтергә нык сеңеп калганмы, мин бер елны Зариф Бәширине махсус эзләп киттем. 1960 елның гыйнвар ахырларында, кышкы каникул вакытында булды бу хәл.

Салават шәһәренә барышлый, Уфада биш-алты сәгатькә махсус тукталдым да, белешмәләр бюросыннан аның адресын алып, бер сәгать чамасы теркелдәгән трамвайда Черняховскийга юнәлдем. Ишекне ачкан марҗа әбие, кемгә килүемне белгәч, эчтәге ишекләрнең берсенә төртеп күрсәтте. Аннан бер күзе йомык чандыр бабай килеп чыкты. Аягында киез итек, өстендә гадәти сырма. Үзен эзләп килүемне белгәч, рәхим итүемне үтенде.

Бүлмәдә бер иске тимер карават, ялангач өстәл, ике-өч урындык кына – кычкырып торган ярлылык… Борчып йөрүемнең сәбәбе әниебез икәнлеген әйттем. Карт сагайган төсле ялгыз күзен миңа таба борды.

– Сез Капалда торган чакта әниебез сездә укыган икән…

– Әниегез кем кызы була? – дип бүлдерде Зариф ага.

– Локман Мөлекев кызы…

– Фәрвазмы, Гөлҗиһанмы?!

Шаклар каттым: кем әйтмешли, кырык елдан артык вакыт узуга, аның да егерме елы төрмәләрдә, сөргеннәрдә тузуга карамастан, кайчандыр үзеннән ике-өч кыш дәрес тыңлаган чәчби кызларның исемнәрен шулай керфек какканчы искә төшерер өчен нинди хәтергә ия булмак кирәк?!»

Менә шундый кеше хатирәләр язарга утыра. «Замандашларым белән очрашулар» дип исемләнгән бу әсәр 700 биттән артып китә. Тик З. Бәширигә бу хезмәтнең дөньяга чыгуын күрергә насыйп булмый. Ул 1968 елда гына, өчтән ике өлеше кыскартылып, Татарстан китап нәшриятында дөньяга чыга. Ләкин шул да бик авырлык белән басмаханәгә барып җитә. Уфаның кайбер язучылары (хосусән Сәйфи Кудаш) бу истәлекләрнең басылуына ни өчендер катгый каршы була, Казанга бер-бер артлы хатлар юллый. Истәлекләрнең редакторы итеп билгеләнгән Гали Халит яза: «Китап инде тәмам тиражга әзерләнгән көннәрдә аңа каршы Казаннан читтә яшәгән әдипләрнең берсеннән зур гына хат-рецензия килеп төшә. Бу хат-рецензия авторы З. Бәшири истәлекләрен бөтенләй әһәмиятсез сафсата дип юкка чыгарып, аларны бастыру зур хата булачагын исбат итәргә тырыша. Аның белән генә дә калмый, Казан әдипләренең олы буыннарыннан кайберләрен шушы гаугага кушылырга, булышырга чакыра. Аның шаукымы күпмедер дәрәҗәдә Хәсән ага Туфанга да кагыла. Ә менә ул шул вакытта минем белән сөйләшеп аңлашуны кирәк дип саный. Һәм без аның белән очраштык.

– Халит туган, – диде миңа Хәсән ага, – З. Бәшири истәлекләрен чыгару бер дә кирәкмәгән четерек нәрсәгә әверелеп, сезгә уңайсызлык тудырмасмы? Мин шуңардан шикләнәм… Аннары бу әдип үз вакытында бөек Тукаебыз белән дә ызгыш-талашларда булгалаган бит. Тукайның шактый зәһәр ләгънәт-каргышларын да татыган… Шулай булгач, аның истәлекләрен халыкка тәкъдим итү ни дәрәҗәдә урынлы булыр икән?

– Хөрмәтле Хәсән ага, – дидем мин, – Бәширинең татар әдәбияты тарихында кечкенә булса да үз урыны бар. Ул революциягә кадәрге әдәбиятыбызның Тукай җитәкләгән демократик канатына бик якын торды. Аның истәлекләрендә дөреслек аз түгел. Ул үз чорының байтак әһәмиятле фактларын җанлы итеп күрсәтә алган. Әмма без, Тукай белән мөнәсәбәте яхшы булмаган дип, кайбер язучыларыбызны әдәбият тарихыбыздан төшереп калдырырга ашыкмыйк әле. Ә менә кайбер хөрмәтле иптәшләрнең Бәширигә карата үз шәхси үпкәләрен, үчләрен, антипатияләрен алгарак куеп, сезне бу кирәксез гаугага тартып кертүләрен искә алып бетермәгәнсез, ахры…

Минем сүзләргә каршы Хәсән ага бертөрле дә кире мөнәсәбәтен сиздермәде.

Махсус редактор Гали Халит, нәшрият редакторы Рәис Даутов төрле каршылыкларны җиңеп чыгалар, укучылар кулына әлеге истәлекләр, бик нык кыскартылып булса да, 1968 елда барып ирешә. Чыккан кадәре дә гаҗәпләнү уята: биредә Риза казый, Дәрдемәнд, Ф. Кәрими, Бабич хакында хатирәләр бар, автор аларның эшчәнлеген уңай бәяли, аларга сокланып яза. Бу шул заман өчен (истәлекләр илленче-алтмышынчы елларда языла) гайре табигый хәл. Әлеге шәхесләрне әле сиксәненче еллар уртасына кадәр төрлечә тәнкыйтлиләр иде.

Зариф Бәшири гасыр башындагы мәдәни тормышны безнең күз алдында яңадан терелтә. Бу истәлекләрне бүген тулысынча дөньяга чыгару бик игелекле эш булыр иде. Әмма асыл кулъязма исән микән? Заманында нәшрият чүплегендә Лирон Хәмидуллин «З. Бәшири» дип язылган папкага тап булган иде. Әмма әлеге нөсхә истәлекләрнең нәшрият өчен әзерләнгән, инде кыскартылган варианты булып чыкты. Кулъязма белән танышкач, мин анда сызып ташланган шактый сәхифәләргә тап булдым. Шул турыда әйткәч, нәшриятның элекке мөхәррире Рәис ага Даутов ул кыскартуларны бик тиз искә төшерде (аңарда Бәшири хәтере иде, валлаһи!).

– Аларны главлит (коммунистик цензура) кыскартырга мәҗбүр иткән иде, – диде ул.

Бу төшеп калган бүлекләр, шул көннәрнең сулышын безгә җиткерү белән бергә, актуаль дә яңгырый. Бер бүлек Фәтхелислам Агиевның марҗа кызына гашыйк булып йөреп тә ни өчен өйләнми калуы турында язылган. Тагын бер бүлектә исә М. Гафуриның химаяче алпавыт утарыннан, хезмәтчеләрнең авыр тормышларын күргәч, кымыз, казылыкларны ташлап кайтып китү вакыйгасы хәзер күпләрдә елмаю гына уятадыр. Кемдер эчтән генә шагыйрьне «хәерче тәкәббер» дип сүгеп алырга да мөмкин. Без бит үзебез яңа байларга барып йөз суын түгәбез, химая өмет итеп аларны мактап газета-журналларда язабыз. Юксыл халык гаме бөтенләй хәтердән чыга.

«Замандашларым белән очрашулар» дип аталган истәлекләр шулай итеп әлеге китапта сипләнгән килеш тәкъдим ителә. Әлбәттә, әдипнең сайланма әсәрләрен тәшкил иткән китапта үзәк урынны атаклы «Чуаш кызы Әнисә» бәяны алып тора. Без бу юлы чәчмә әсәрләрне генә сайладык, Зариф Бәширинең шигырьләрен туплап чыгару – киләчәк эше. Әдәби мирасыбыз онытылырга тиеш түгел.

Билгеле, «залимнәрне, өстеннәрне яклый алмаган» шагыйрьләрнең язмышы авыр була. Гомере буе халыкка хезмәт итеп тә ялгызлыкта, бөлгенлектә үлгән Зариф Бәшири шуның мисалы. Инде без, соңарып булса да, аңа лаеклы бәяне бирик. Аның иҗатын җентекләбрәк өйрәнергә вакыттыр, мөгаен. Ул чакта татар әдәбиятының тарихы да яңа яклары белән ачылып китәр иде. Бу юнәлештә кайбер эшләр башкарыла да инде. Уфада әдипнең оныгы Энрике Бәшири «Зариф Бәшири» дигән халыклар дуслыгы һәм мәдәнияте мәркәзе оештырган, бабасының иҗатын киңрәк даирәләргә белдерергә омтыла. Энәле авылы егете Валерий Тургай тырышлыгы белән «Чуаш кызы Әнисә» китабы Чабаксарда татар һәм чуаш телләрендә дөнья күрде. Казанда Салават Галимов «Зариф Бәширинең әдәби һәм публицистик мирасы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклады. Әлеге китап шуларга бер өлеш булсын. Зариф Бәширинең татар әдәбиятында гына түгел, бөтен төрки дөньяда үзенә лаек урыны бар.

Ркаил Зәйдулла

САКЛА ТЕЛЕҢНЕ!

 
Әй татар! Бу көнгә чаклы саклады, бел, ни сине?
Каршыңа килгән һәлакәттән ни соң йолды сине?
 
 
Асрады ни-нәрсә күкрәгеңдә хәят ләмнәрен,
«Мәңге бетмәклек» сазыннан ни суырып алды сине?
 
 
Корытмады яшәү тамырындагы бер дым белән,
Яфрагы бар, чәчкәсе юк, корымаган гөлдәй сине?
 
 
Шөбһәсездер, саклаган шәй – тик мөкатдәс тел сине,
Җуймады «татар» намыңны, һәр татар кыйлды сине.
 
 
Бир тавыш «Мин бар!» дигән,
                                                  моннан болай калма гаҗиз!
Тел булып та дәшми торганлык шулай телде сине.
 
 
Аркаланма башкаларга, көтмә һич ярдәмчеләр,
Кем озатмас мәңгелек юлга, җаным, көлми сине!
 
 
Бар булырсың һәм яшәрсең дөньяда рәхәт, тыныч,
Һич изә алмаслар – әгәр булсаң ана телле – сине!
 

I

ЗАМАНДАШЛАРЫМ БЕЛӘН ОЧРАШУЛАР

Беренче бүлек

1
(Буа мәдрәсәсе)

Элекке Сембер губернасына караган Буа кечкенә генә вак сәүдәгәрләр, мещаннар шәһәре иде, аңа су юлы да, тимер юл да бармый, хәтта якын-тирәсендә таш юллар да юк. Шунлыктан аңа бара торган юлларда гына түгел, аның урамнарында да көз, яз көннәрендә арба ерып чыга алмаслык балчык була.

Менә шул шәһәрчектә озак еллардан бирле дин башлыклары әзерли торган зур гына бер мәдрәсә яшәп килә. Анда укыр өчен Казан, Сембер, Саратов губерналарыннан, хәтта Әстерхан якларыннан да күп кенә шәкертләр җыела иде.

Без дә абыем белән шунда укып ятабыз. Кечкенә генә бер бүлмәдә дүртәү торабыз: абыем Габдрахман, Багыш авылыннан Гыймран хәзрәт улы – әниемнең туган энесе Сәлахетдин, Төке авылыннан Әхмәтҗан һәм мин фәкыйрегез.

Минем бу мәдрәсәдәге беренче төп бурычым шуннан гыйбарәт иде: кышкы чатнама суыкларда һәр көнне иртән иртүк торам да, агач башмакны өстерәп, ишегалдына су нәүбәтенә чыгам. Анда иң кимендә бер сәгатьләп көтеп торырга туры килә, чөнки безнең шикеллеләрне иң азаккы чиратка куялар. (Мәдрәсәнең үзендә дә, аңа якын-тирәдә дә кое булмаганлыктан, суны читтән китертәләр иде.)

Су нәүбәтеннән кергәч, олы агайларга юыну өчен аларның комганнарына су салам да, чыра әзерләп, самавыр куярга чыгып китәм. Мәдрәсәдә җылы ашханә, кухня кебек нәрсә булмаганлыктан, чәйне дә тышта кайната, ашны да тышта аш самавырына күмер ягып пешерә торган идек.

Агайларны чәй эчереп, бүлмәне җыештырганнан соң, башка зур шәкертләрнең һәм хәлфәләрнең йомышларына – базарга, кибетләргә йөгерәм. Андый йомышлар шактый күп була. Син тыңларга, сүзсез баш иеп чабарга тиеш.

Синең шушы бурычларны үтәвең уку эшенә зарар итмәгән шикелле, уку эше дә шул бурычларны үтәүгә комачаулык ясамый. Чөнки кәгазьгә язылмаган, ләкин гадәткә нык кереп киткән «программа»да болай куелган: һәрбер шәкерт иң кечкенәсеннән башлап иң зурысына чаклы ел буена тик бер китап укый. Шуны укып чыккан шәкерт «уку программа»сын үтәгән була. Шуның өчен укучыдан «син ничәнче сыйныфта укыйсың?» дип сорау урынына «нинди китап укыйсың?» дип кенә сорыйлар. Сыйныф бүлмәсе дигән нәрсә юк. Ә инде ул китапта теге дөньяда янып торган җәһәннәм өстендәге кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күперен үтү өчен бу дөньяда нишләргә кирәклегенә чаклы язылган була.

Уку вакытлары да сәгатьләп-нитеп билгеләнмәгән. Сине укытучы хәлфәнең кәефенә карап йөри. Хәлфәнең кәефенә туры килсә, ул көн саен бер тапкыр үзе теләгән вакытта чакырып алып сиңа сабак бирә. Кәефенә туры килмәсә, ике көнгә, өч көнгә бер чакыра. Шунлыктан уку эшләре алай күп вакыт алмый.

Мондагы шәкертләр уку дәрәҗәсе ягыннан өч төрлегә бүленә.

Беренчесе – мантыйк (логика) фәненең башлангыч китабы «Исагуҗи»га төшкәнгә кадәр укучылар – безнең шикелле сикытлар1. Бу дәрәҗәне алу өчен иң кимендә җиде-сигез ел укып, гарәп теленең грамматикасын үтәргә кирәк.

Икенчесе – гарәп теле грамматикасын үтеп, «Исагуҗи»га төшеп, ханлык2 дәрәҗәсенә күчү. Ул чагында инде андый шәкертне, укый торган китабының исеменә бәйләп «исагуҗихан», «шәмсияхан» дип йөртәләр. Бу дәрәҗәне үтү өчен алты елда алты китап укырга кирәк.

Әнә шул алты елда алты китапны укып үткәч, шәкерт укуның иң соңгы китабы булган «Мулла Җәлал» дигән китапка төшә һәм «пишкадәм» дигән исемне ала. Бу исемне алган шәкерт, гәрчә аның белеме ике бозауга кибәк аерырга ярарлык булмаса да, галимлекнең иң соңгы дәрәҗәсенә җиткән санала, безнең ишеләрне теләгән йомышына кушарга, теләгәнчә суктырырга хаклы.

Безнең авыл шактый зур. Аның чаклы башка татар авылларында өч-дүрт мәчет, һәрбер мәчеттә ике мулла, бер мәзин булса, безнең авылда бар булганы ике мәчет, мәчет саен бер генә мулла, чөнки авылны үз кулында тоткан Шәкүр карак белән шәкүрчеләр яңа мәчет салуга да, мулла куюга да рөхсәт итмиләр. Авылда мәчет салу, мәктәп ачу мулла-мәзин кую, староста сайлау, җир бүлү, йорт урыннарын билгеләү кебек җәмәгать эшләренең һәммәсе дә алар теләгән тәртип буенча йөртелә. Минем әтинең атасы Таҗи бабай белән Шәкүр каракның анасы бертуган булганлыктан, искә алынган мәсьәләләрдә алар бергәләп план төзи. Әнә шул план буенча, озакламый минем агам Габдрахман әти янына мулла булырга һәм, әти үлгәч, бөтенләй хуҗа булып калырга тиеш. Шәкүрнең миннән бер яшькә кече кызы бар. Ул үсеп, мин пишкадәмлек дәрәҗәсенә ирешкәч, авылга өченче мәчет салынып, мин шунда мулла һәм Шәкүргә кияү булачакмын икән.

Моны бөтен авыл халкы да белә. Шуның өчен картлар белән карчыклар урамда очрап калганда, абзыйның аркасыннан сөеп:

– Алла боерса, әтиең урынына мулла булырсың, – диләр, ә миңа:

– Гыйсмиләр мулласы булырсың! – диләр. Ягъни безнең балалар өчен салынасы мәчет мулласы дигән сүз була инде бу.

Һәрбер атна-җомга көндә зур әнкәйнең китап сөйләгәнен тыңлар өчен безнең өйгә илле-алтмышлап хатын-кыз җыела. Зуррак бәйрәмнәр алдыннан аларның саннары йөздән дә ашып китә торган иде. Һәммәсе дә сәдака китерә, кайсы бер савыт он, кайсы ярма, күбрәге пешкән икмәк алып килә иде.

Әти безне Буага укырга җибәргән чагында, зур арбага турпыша җәя дә шунда түбәләмә иттереп әлеге сәдакага җыелган икмәкләрне төйи, һәм без шуларны алып китәбез. Аларны мәдрәсәнең салкын базындагы такта сандыкка төяп куябыз да, кирәк саен алып менеп, мич куышында җылытып ашыйбыз. Менә бу инде мәдрәсәдә ашала торган төп азык!

Әмма күпләр үзләре теләгәнчә туйганчы ашый алмый, чөнки андый икмәкләр аз килә, шунлыктан ярым ач хәлдә яшәүчеләр байтак була торган иде.

Безнең әти кирәк-яраклар, чәй-шикәр алу өчен акча җибәрүдә дә алай бик үк саран түгел. Ай саен бер сум килеп кенә тора. Шуңа күрә дә безнең шикәрсез чәй эчкән чаклар бик сирәк була иде. Шулай да иске ак чәйнек капкачының төймәсен һәрвакыт өстәл тартмасында саклыйбыз; шикәр булмаган чакларда, читтән караган шәкертләр шикәрсез чәй эчәләр икән дип әйтмәсен өчен, әлеге чәйнек капкачының төймәсен тешкә кагып алабыз.

Атнага бер тапкыр шулпалы аш пешереп ашаган шәкерт бай шәкертләрдән санала. Ул яктан без дә артта бармый идек. Хәтта атнасына икешәр тапкыр пешергән чаклар да булды.

Аш пешерүне шулай оештырасың: өч кеше өчәр тиеннән акча салыша да, шуның биш тиененә ит, өч тиененә он, бер тиененә борыч, суган, тоз, бәрәңге ала. Мәдрәсәгә каршы гына әнә шуларны бер ашлык итеп әзерләп, кәгазь капчыкка салып куйган аерым бер кибет тә бар иде. Шунда барып, әлеге тугыз тиенне кибет хуҗасы алдына куясың да:

– Бер ашлык, – дисең.

Ул кәгазь капчыкны алып кына бирә.

Чәйне дә күмер белән кайнатып, ашны да күмер ягып пешергәнлектән, мәдрәсәдә күмер иң кыйммәтле нәрсәдән санала иде. Һәр бүлмәдә торган шәкертләр, атна саен (җомга – базар көне) үзара салышып, алты йә сигез тиенлек күмер алып куялар. Мәдрәсәнең идәне ике катлы булганлыктан, ул күмерләр ике идән арасына яшерелә. Ләкин күп кенә шәкертләрнең алган күмере атна буена җитми. Шунлыктан атнаның соңгы көннәрендә бер-береңнең күмерен чәлдерү ул артык гаепле бер эштән саналмый, тик аны осталык белән, сиздерми генә эшли белергә кирәк!

Менә бу эштә мин уңмаганрак, шунлыктан күп вакыт агаларымнан шелтә ала идем. Күмер чәлдерү эше дә, билгеле, башка йомышлар кебек үк, безнең шикелле сикытларга йөкләтелә. Шунлыктан мин, шәкертләр ятып йоклагач, ике идән астына төшәм дә, күкрәгем белән шуышып, башкаларның күмерләрен капшап йөрим. Менә шулай йөргәндә, маңгайны кабарткан чаклар да аз булмый. Ләкин андый минем кебек үк «караклар» белән сөзешеп маңгай кабарту тик шома эшли алмау ягыннан гаеп һәм көлке генә санала иде.

Шәкертләр синең кабарынган маңгаеңа карый да:

– Сак йөриләр аны, пешкән шалкан! – дип көләләр.

Берәү дә сине карак дип мыскылламый да, оялтмый да.

Менә шуның өчен дә бер Буа шәһәрендә генә түгел, шундый мәдрәсәләр тоткан Казан шикелле башка шәһәрләрдә дә чухурлар (мещаннар) шәкертләрне «күмер карагы» дип кенә йөртә, кайчакларны «әш-шифырты вәл-күмер» дип тә җибәрә торганнар иде. Монысы инде «шәкерт белән күмер бер-берсенә тиң, бәяләре, кадерләре бер» дигән мәгънәдә әйтелә.

Безнең ише шәкертләр әнә шундый бурычларын үтәгәннән калган вакытларын күбрәк җәмәгать сәкесендә үткәрә.

Нәрсә соң ул җәмәгать сәкесе?

Мәдрәсәнең тышкы ишегеннән кергәч тә, иң элек идәне түбәнрәк булган иркен генә бер урынга-җиргә туктыйсың да, аяк киемеңне – күбесенчә агач башмакны – шунда салып, аны кулыңа тоткан килеш үзең торган бүлмәгә алып китәсең. Әнә шул ел буенча бервакытта юылмый, кырылмый торган, кул яссысыдай балчык каткан урынны мәдрәсә телендә «әчелек» дип йөртәләр. Аннан соң инде идәне калкурак булган әлеге җәмәгать сәкесенә аяк басасың. Җәмәгать сәкесе дип һәрьяктан вак бүлмәләр әйләндереп алган урталыкка әйтелә. Бу бүлмәләрнең бик азы гына такта белән, калганнары чаршау белән бүленгән була. Аларда ханнар белән пишкадәмнәр, шулай ук аларга туган, кардәш булган безнең шикелле кайбер сикытлар да тора. Зурлар белән бәйләнеше булмаган сикытларның күбесе (әгәр дә ул бай баласы булмаса) шул җәмәгать сәкесендә яши. Мәдрәсәдә торып укымаган шәһәр балалары да һәр көнне иртә белән килеп, әнә шунда хәлфәләре дәрескә-сабакка чакырганны көтеп утыра. Безнең шикелле бүлмәләрдә яшәүчеләр дә, бурычларын үтәгәннән соң, шунда ук чыгып утыра, шәһәрдән килгән шәкертләр белән сабак өйрәнә, әкиятләр сөйли, табышмаклар әйтешә, китаплар укый, зурларга сиздермәслек рәвештә генә шаярып та ала.

Мин шушы мәдрәсәдә дүрт ел яшәп тә, үземнең генә түгел, башка шәкертләрнең дә, ел әйләнәсенә бер тапкыр булсын, мунчага барып юынганнарын белмим. Әмма әле дә булса шунысына гаҗәпләнәм: шулай булуына да карамастан, анда бет дигән нәрсәнең заты да булмый торган иде. Ә кандала дигәне инде шәкертләргә күмер шикелле үк тиңдәш иде. Менә шуңа күрәдер, ахрысы, әнием, мәдрәсәгә киткән чакта, безгә калын кара киндер яисә алачадан тегелгән күлмәк кидереп җибәрә. Бу күлмәк исә – кандалага каршы көрәшнең иң көчле һәм бердәнбер коралы. Мин, кандала чеметә башлау белән, күлмәкнең ике җиңе очыннан тотам да, басып кына, тәнне ышкып алам: кандалалар четер-четер килә…

Менә шул рәвешчә татар халкы өчен «мәдәният җитәкчеләре» әзерли торган шундый мәдрәсәдә дүрт ел яшәдем мин. Мин – сикыт, мин – сәхрә, мин – бернәрсә дә аңламый торган «маңка савыты», мин – кулыннан берни килми торган күмер карагы – «шифырт»!

Әйләнә-тирә, ата-ана, гаилә тәрбиясе минем үземә дә шундый караш, шундый ышанычны биргән:

– Язмыш, Алла тәкъдире мине шулай булырга, һәммәсенә дә баш ияргә, барысына да чыдарга, күнегергә кушкан!

Ләкин шул ук вакытта бу кимсетелү, кыерсытылулар һәм эт урынына йомышка чабулар, азлап-азлап кына булса да синең яшь йөрәгеңә шушы тормыштан тую, кемгәдер нәрсә өчендер нәфрәт тойгыларын кузгата, кемнәндер, нәрсә өчендер үч алу кирәклеген сизү орлыкларын салалар.

Шуның өстенә безнең гаилә тормышы да искиткеч күңелсез, эчпошыргыч бер хәлдә иде. Кайткан чагында туктаусыз дәвам иткән җәнҗал, талаш, кычкырыштан башканы күрмисең.

Әтинең ике хатыны, ике хатынга ике оя баласы бар. Ул оялар да, юри шулай эшләнгән шикелле, бер-берсенә капма-каршы: зур әнкәйнең балалары һәммәсе дә кызлар. Ә минем әнинең зур балалары һәммәсе дә малайлар. Йорт эчендәге бөтен талаш-кычкырышның да төп сәбәбе әнә шунда.

Карт әни яки зур әнкәй минем әнинең ир балаларыннан көнләшә, аларның әтидән соң михрап иясе булып калуларын теләми. Шуның өчен дә аларны ничек кенә булса да читләтү, рәтсез бер хәлгә кую хәйләсен, юлын эзли. Аларны үзара һәм алар белән ата арасын бозыштырырга тырыша.

Минем әнием исә үзен әнә шул михрап иясе булачак ир балаларның анасы санап кукраерга тели, һәрбер эштә үз балаларын өстен куярга маташа.

Әти – чиксез коры табигатьле, үзсүзле, үз-үзенә исе китүчән, йортта ирке чикләнмәгән хуҗа булганлыгын нык күрсәтүчән бер кеше. Аныңча, йортта бер генә кеше дә аның бер генә теләгенә дә, бер генә сүзенә дә каршы килергә тиеш түгел!.. Аңа ошамаган кечкенә генә сүз дә аны тәмам җенләндерә, серкәсе су күтәрми.

Әнә шуны бик яхшы аңлаган зур әнкәй искитмәле осталык, хәйлә һәм астыртынлык белән хәрәкәт итә, ялагайлана белүе аркасында, үз гаебен дә сылап-сыйпап, яшереп калдыра ала.

Минем әнием, саф-пакь йөрәкле, артык дәрәҗәдә садә күңелле булуы аркасында, андый сылау-сыйпау, хәйлә, ялагайлану дигән нәрсәне белми. Үзе дөрес дип тапкан фикерен, сүзен ачыктан-ачык шап иттереп әйтә дә сала. Менә шуның өчен дә талаш вакытларында тукмак күбрәк аңа төшә. Әнигә төшкән бу тукмаклар аны нык яраткан, хөрмәт иткән миңа шулкадәр каты тәэсир итә, шул чагында мин, әгәр кулымнан килсә, бөтен дөньясына ут төртеп, әкиятләрдә сөйләнә торган Каф тавы артына китәрдәй була идем.

Менә шундый күңелсез, эчпошыргыч, ачу-нәфрәт тудыручы тормыш өстенә минем эшкә җигелүем дә, мәдрәсәдә булган газаплардан артык булмаса, бер дә ким түгел.

Минем агам – әнинең зур улы Габдрахман – тиз генә пишкадәмлеккә аяк басып, авыл мулласы, әни әйтмешли, «алтын багана»лык урынын аласы булганлыктан, ул ел буена диярлек мәдрәсәдә кала, авылга кайтмый. Кыр эшләре кызган чакларда гына кайтып, берәр ай эшләштереп китә. Әнинең миннән соңгы балалары һәммәсе дә ваклар. Зур әнкәйнең кызлары буй җиткән булса да, җитмәсә, тагын мулла кызлары, затлы сөякләр. Алар күбесенчә өй эчендә киндер, сөлге, җәймә сугып, күлмәк тегеп, түбәтәй сырып, барасы кияүгә придан әзерләргә тиешләр. Шулай булгач, аларны вак-төяк эшләргә, йомышка йөртеп тә, ыржыктай ялчы-хезмәтче белән кыр, урман эшләренә дә җибәреп булмый!..

Шуңа күрә дә, яз җитеп, май ае кергәч тә, мине өйгә – эшкә кайтаралар. Язгы сабан сөрү, бәрәңге утырту, каты сука, печән җыю, урак уру, иген сугу, урман кисеп утын ташу кебек эшләрнең һәммәсендә дә мин хезмәтче белән тиң. Шуның өстенә мин терлекләрне көтүгә йөртәм, каз, үрдәк, тавыкларны карыйм, аларга болыннан әрекмән яфраклары, кузгалаклар алып кайтып, тапап ашатам, әнинең бәбиләрен карыйм, каршыбыздагы Тутый кош елгасына төшеп, аларның пычрак чүпрәкләрен юам. Апаларым киндер, сөлге, җәймә кебек нәрсәләр тукыган чакларда, иртә таңнан торып, аларга шүре ясыйм, җеп катам, уратнадан3 җеп чорныйм. Шулай да мин апаларыма бик үк рәнҗүле түгелмен. Алар минем бу хезмәтләремне бөтенләй үк җилгә чыгарып ташламый: Сабан туйларында, суган кабыгы белән кайнатып, бер-икене генә булса да йомырка кызартып бирәләр; бәйрәм көннәрендә көнбагыш, прәннек кебек нәрсәләр алу өчен ике-өч тиен генә булса да, алардан акча да эләгә. Миңа дип, бәйрәм көннәрендә генә кияр өчен ак ситсыдан күлмәк теккән чакта да аның якасын бормалап-бормалап, кызыл, яшел җепләр белән кайыйлар. Мин шулар белән юанып, бигрәк тә кечкенә апамны яратуыма бирелеп, күп вакытларны өйдәге күңелсезлекләрне, авырлыкларны да онытып йөрим…

Бервакытны мин, болай өй эчендәге күңелсезлекләр хакында сөйләргә батырчылык итә алмасам да, әтиемә мәдрәсәдәге хәлләр турында нык кына зарландым. Ләкин ул бер дә әсәрләнмәгән һәм исе китмәгән рәвештә генә:

– Алаймы, – диде, – авырлык белән алган белем кадерлерәк була ул! Яшь чагында күргән авырлыклар киләчәккә юл ача…

Шуннан соң ул үзенең яшь чаклары һәм нинди авырлык белән укуы турында кыска-кыска гына итеп сөйләп бирде.

Минем әти урта хәлле игенче Таҗи гаиләсендә туа. Мин Таҗи бабайны яхшы хәтерлим. Аның уртача гына зурлыктагы такта түбәле бер өе, бер келәте, ике буй лапасы бар иде. Терлек-туары да бер ат, бер сыер да биш-алты сарыктан тора. Ләкин ул авылның башка кешеләреннән аерыла: бары тик аның гына яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы бар иде. Дүрт йөз йортлы авылда бүтән берәү дә бу эш белән маташмый. Җәй көннәре Таҗи бабай иртәдән кичкә кадәр шул бакчасында эшли, алма, чия, кура җиләге мул булып өлгерә, яшелчә түтәлләрендә кишер, кыяр, шалкан өлгерә. Бабай үзенең төпчек улы – озын буйлы, таза бәдәнле Садри әбзәй белән яши. Аны авылда Садри солдат дип кенә йөртәләр иде. Мин һәр көнне аның Хәйретдин исемле улы янына уйнарга барам. Яшелчә өлгергән чак булса, бабай безне кыяр, шалкан ише нәрсәләр белән сыйлый, алма, чияләрдән дә коры калдырмый иде.

Уртача хәлле булса да, Таҗи бабай бик горур, үзен дөнья кендеге санамаса да, авылның «алтын тамыр»ы саный. Уен түгел, аның турыдан-туры ерак бабасы авылга нигез салган бит! Шәҗәрә болай: Таҗетдин – Бәшир – Сираҗетдин – Җомагыл – Чурагол – Аккөбәк – Чүти. Безнең авыл шул Чүти исемен йөртә дә инде. Мин инде үзем бу «алтын тамыр»га болай барып тоташам: Зарифулла – Шәрәфетдин – Таҗетдин.

Мин әтинең анасы Кабас әбине белмим. Ул мин бишектә чакта ук үлгән. Зур әнкәйнең сөйләвенә караганда, аның исеме Хәбибҗамал булса да, безнең яктагы гадәт белән аны Кабас әби дип кенә йөрткәннәр.

Әти мулла булганнан соң, Коръәнне тулаем ятлау эшенә керешә. Коръәнне яттан-күңелдән белгән кешене «хафизы Каләмулла» дип атыйлар. Баласын «хафизы Каләмулла» итәргә теләгән кеше, гадәттә, аны җиде-сигез яшеннән шул эшкә багышлый. Кимендә моңа ун елдан артык вакыт китә. Ятлау белән генә шөгыльләнгәнгә, күп хафизлар бүтән мәсьәләдә шыр надан була иде. Безнең әти Коръәнне дүрт елда ятлап ала. Зур әнкәй:

– Аның Коръән ятлаган чакларда ничек интеккәнен мин генә беләм, – дия торган иде. – Кан төкереп ятлады ул аны.

– Саулыгыңны бетереп азапланма, – дип, әти-әнисе дә әйтеп карый.

Тик әтинең яраткан сүзе бар иде:

– Башлаган эшне ярты юлда калдыру – иң булдыксыз кешенең эше ул!

Коръәнне яттан өйрәнгәннән соң, әти үзлегеннән урысча укырга керешә. Авылда бер генә дә урысча укый-яза белгән кеше юк. Берәр адрес-фәлән яздырырга кирәк икән, һәркем күрше урыс авылларына йөгерә.

– Мин урысчаны бер тиенлек бакыр акчадан башладым, – ди әти. – Бер тиенлек бакыр акча өстенә «один копик» дип язылган. Шулай булгач, урыслар «бер тиен» дигән сүзне «один копик» диләр икән. Димәк, бу сүзнең башында «к» хәрефе була инде. Димәк, урысларда «к» хәрефе әнә шулай языла!

Шулай башлап китә дә, өйрәнә торгач, өч-дүрт ел эчендә урыс теленең бөтен грамматикасын үтә, мөкәммәл сөйләшергә өйрәнә, хатасыз яза алырлык хәлгә килә.

Аның урысча мавыгып укый торган нәрсәләре хокук һәм авыл хуҗалыгы турында китаплар була иде. Шуңа да аны бер яктан «хафизы Каләмулла» дип атасалар, икенче яктан «закончы мулла» дип йөртәләр.

Бервакытны ул шушындый сүзләрне ычкындырып куйды:

– Диндә кырык фарыз булса, безнең илдә аның кырык беренчесе – урыс телен өйрәнү.

Аның шушы сүзләреннән файдаланып, мин:

– Алай булгач, әти, син безне дә урысча укыт инде! – дидем.

Моңа каршы ул башта:

– Бик әйбәт булыр иде дә, аңа минем байлыгым җитми шул, – диде. Аннары тагын да үзенең тырышлыгын китереп кыстырды: – Ә менә мин үз тырышлыгым белән өйрәнгәнмен ич, сез дә шулай итегез!..

Ул безне мәдрәсәгә укырга җибәрә, өйгә кайткан чакларда ачык йөз белән каршы ала. Ләкин киткән чакта безгә, шуны укыгыз, моны өйрәнегез, шулай-болай булыгыз дип, бер генә сүз дә әйтмәгәне шикелле, укып кайтканнан соң да ни эшләдегез, нәрсә укыдыгыз, нәрсә белдегез дип тә сорашмый, тикшерми, сынап карамый. Кайчагында шуңа эче пошып, әни:

– Бу нинди ата бу? – дип куя. – Балаларының ничек укуларын сынау, тикшерү, алардан таләп итү дигән нәрсә юк!..

Әти моңа каршы да тыныч кына җавап кайтара:

– Баланың башына йодрык белән төеп тору аркасында гына укуыннан бер файда да юк! Алар үз теләкләре, үз дәртләре белән укырга тиеш. Менә шул чагында гына чын кеше була алырлар, файдалы белемгә ия булырлар!

Бервакытны ул, кайдан исенә төшеп, нәрсәне үрнәк итептер, бәет, шигырь язу эше белән дә мавыгып алды. Ул аларны язгач берәүгә дә менә бер нәрсә яздым әле, дип әйтми дә, күрсәтми дә. Тик аларны матур иттереп бер кәгазьгә яза да өстәл өстенә куеп китә. Аны һәрберебез үзе югында укыйбыз. Соңыннан мин аларны алам да үземнең кечкенә кара сандыгыма салып куям. Бераз вакыттан соң әти сорый:

– Кайсыгыз алды аны? – ди.

– Әти, миндә ул! – дим мин, үзем мине шелтәләр микән инде дип куркып-каушап торам.

Ләкин ул мыек астыннан гына бераз елмая да:

– Алай икән, ярый, югалтма син аларны, – ди. Башка бер сүз дә әйтми.

Мин соңыннан аңлый башладым: мондый нәрсәләр белән кем кызыксына дип сыный икән ул.

Кайчагында үзебезгә якынрак кешеләр аңардан:

– Мулла абзый, син шундый нәрсәләр язгансың икән… Укып карарга мөмкин булырмы икән? – диләр.

Ул, күңелле кыяфәттә елмаеп, миңа карый:

– Андый нәрсәләр Зарифта инде ул, андыйларны ул җыя! – ди.

* * *

Шулай авылым белән Буа мәдрәсәсе арасында нишләргә дә белми аптырап йөргән чагымда, мин үзем шикелле шәкертләрдән әлеге җәмәгать сәкесендә яшәүче Рәүф дигән берәү белән дуслашып алдым. Ул Буа шәһәренә якын гына булган Бәке Йомарасы дигән авылның мулласы Самад ахунның улы иде. Соңыннан Рәүф Казанда чыга торган газеталарга «Ахундзадә Габдерәүф Шәһидуллин», «Агыш» имзалары белән хәбәрләр язып торды. Аннары хәзерге Үзбәкстандагы Нәманган шәһәренә барып, матбага ширкәте оештырды һәм үзбәкләр тормышыннан берничә сәхнә әсәре дә язып бастырды. Гражданнар сугышында Колчак гаскәре белән Себергә китә, анда корпус мулласы була. Колчак җиңелгәч, Ташкентка килеп чыккан иде. Анда да совет властен үзләштерә алмыйча каядыр китеп югалды. Үз вакытында «Урман әүлиясы», «Ачлык кушты» кебек әсәрләр язган Ярулла Вәли дә шушы авылдан. Мин Оренбургта эшләгән чагында «Вакыт» газетасында хисапчы булып эшли иде. Соңрак Закир Рәмиевнең тол калган кызына өйләнгәч, ул нәшер итә торган бөтен матбугат эшен үз кулына алды. Утызынчы еллар уртасында Уфада Диния нәзарәтендә хисапчы булып эшли иде. Соңгы язмышын белмим.

Самад ахун ничектер төрле төбәкләрдә яңа мәктәпләр ачкан Әхмәт бай Хөсәенов белән танышып, аның ышанычын казана. Бераздан Әхмәт бай аның авылына да зур гына бер мәктәп салдыра. Аңа укытучылар һәм күп кенә китаплар җибәреп тора. Рәүф, авылына кайткан саен, әдәбият китапларын алып килә. Без аның белән икәүләп, буш вакыт булды исә, әлеге җәмәгать сәкесендә мич арасына кереп утырабыз да шуларны укыйбыз.

Әдәбият китапларыннан Каюм Насыйриның «Әбүгалисина»сы белән Фатих Халидинең испан гарәпләре тормышыннан алынып язылган сәхнә әсәрләре безгә чиксез зур тәэсир ясады. Бигрәк тә Әбүгалисина шикелле булу турында байтаккача хыялланып йөрдек.

Шундый китапларны укыганнан соң, үзара сөйләшәбез:

– Әйдә без дә шундый бер әкият китабы языйк!

– Нәрсә турында язарга соң?!

Киңәшәбез, темалар эзлибез.

Рәүф әйтә:

– Мәзин Сәлахының кибәк башы белән дамелланың дәрескә әфиүн салып килүе турында язсак ничек булыр икән? – ди.

Анысына мин дә риза булам, язып та карыйбыз, әмма бер дә күңелгә ошарлык булып чыкмый шул! Шулай булса да, мин маташа торгач, «Карун белән Һарун» дигән хикәя сымак бер нәрсә яздым. Моңа пишкадәм һәм ханнар «сафсата белән шөгыльләнәсез!» дип кенә караса да, ул җәмәгать сәкесендә шактый популярлашып китте, аны кулдан-кулга йөртеп укый башладылар, мине тагын да шундый нәрсәләр язарга котырттылар. Пишкадәмнәрдән бары тик бер кеше – Гарифҗан Вәлиди мактап җибәргәч, минем күңел тагын да күтәрелде. Әлеге Рәүф тә:

– Пишкадәмнәр сүзенә төкер син! – ди. – Алар үзләре кеше төсле хат та яза белмәгәч көнләшәләр…

Гарифҗан абый Буа шәһәренеке, атасыннан яшьли ятим калган. Авырлыклар күреп булса да, тол анасы аны пишкадәм булганчы укыта. Ул пишкадәмнәрнең иң яше, аңа әле егерме ике яшьләр тирәсе генә. Мәдрәсәдә муллалыкка урын чыкканны көтеп яткан кырык-илле яшьлек пишкадәмнәр дә бар иде. Әнинең бертуган энесе Сәлах әбзәй дә (аны монда Хомса Сәлах дип йөртәләр) шактый картаеп бара иде инде. Ә урын юк та юк! Габдрахман абыйга пишкадәмлеккә ике ел калган иде әле. Гарифҗан Вәлидигә дамелла берничә җирдән урын тәкъдим итсә дә, ул ничектер мулла булмады. Соңрак ул шулай ук газеталарга шигырьләр, мәкаләләр язды. «Казан мөхбире»ндә чыккан «Мәйханә» шигыре әле дә хәтеремдә. 1926 елда мин аны Казанда күреп калдым, «кечкенә генә бер мастерскоем бар, шунда эшлим» диде.

Әлеге Гарифҗан Вәлиди еш кына безнең бүлмәдә минем агаларым белән сөйләшеп утыра. Азәрбайҗанда, Төркиядә чыга торган төрле газета-журналлар белән әдәбият китаплары алып керә. Алар шуларны бергәләп укый да әллә нинди әлегә чаклы мин ишетмәгән яңа сүзләр сөйлиләр. Мин бер читтә генә тыңлап утырам.

Шунда «әфәнде» дигән сүз колакка чалынды. Моңарчы бер дә ишеткән сүз түгел. Бүтән кешегә эндәшкәндә «әфәнде», «әфәндем» дисәң, зыялылык, тәрбиялелек билгесе икән. Безнең якта кара халык бер-берсенә «ами», «байткә», «амутька» дип эндәшә. Укыганрак кешеләр «мулла кем» диләр. Тагын да хөрмәтләбрәк әйтергә теләсәләр инде, «тәбәррек» дип зурлыйлар.

Шуннан соң без Рәүф белән бер-беребезгә гел «әфәндем» дип эндәшә башладык. «Әфәнде» сүзе инде барлык мәдрәсәләрдә модага кереп бара иде. Тик мәзин Сәлахына мода ни аңа, чурт ни, надан бит ул, бер тапкыр «әфәндем абый» дип эндәшкән идем, яңагыма шундый чабып җибәрде, күземнән утлар күренде!

2
(Акъегет мәдрәсәсе)

Елдагы гадәт буенча, быел да май башларында авылга кайттым. Хәзер миңа ундүрт яшь… Шул гомернең дүрт елы мәдрәсәдә үтте.

Мин авылга кайтып өч-дүрт көн үткәч, Акъегет авылындагы Заһидулла бай Шәфигуллиннан әтиемә бер хат килде. Ул әтине үз мәктәбендә булачак тантаналы имтиханга чакыра икән. Әтинең сүзенә караганда, бу имтиханга Казаннан һәм башка өязләрдән дә күп кенә кешеләр киләчәк.

Әнә шул юл белән халык арасына яңа тәртипле мәктәпләрнең файдалы булуы турында фикер таратыла, чөнки бөтен тау ягында (Буа, Тәтеш, Зөя, Цивил өязләрендә) беренче тапкыр ачылган бу яңа мәктәпкә каршы надан, кара муллаларның һәм аларның таянычлары булган байгураларның әшәке лыгырдаулары әледән-әле ишетелеп тора иде.

Саф, чын мөселманлык үрнәге саналган Бохара галимнәре – дин башлыклары да: «Анда укыган кешеләрнең һәммәсе дә динсез кяферләр!» – дип фәтва чыгарган икән. Имештер, кайчандыр, кайдадыр, кемнедер көпә-көндез, рамазан шәрифтә, болытсыз-яңгырсыз бер вакытта яшен атып үтергән дә, аның мәетен ниндидер бер марҗа гына күргән. Ул марҗа кемгәдер: «Ул кеше дуңгыз сурәтенә кергән иде!» – дигән икән. Соңыннан тикшереп карасалар, яшен суккан кеше ысулы җәдид мәктәбендә укучы кеше булып чыккан!

Берәүләр әнә шундый сүзләрне авызларыннан төкерек чәчә-чәчә сөйләсәләр, икенчеләре баш чайкап: «Ходайның кодрәте, ә! – дип куя. – Аллаһы Тәгалә диннең дошманын җәзалыйм дисә, болытсыз-яңгырсыз көндә дә яшен җибәрә икән, ә!» Ул эшне башкару өчен Җәбраил фәрештәне кушкандыр инде ул, Аллаһы тәбарәкә вә тәгалә хәзрәтләре!»

Минем әти исә нинди генә җирдә, нинди генә мәҗлестә булмасын, яңача укуга каршы сүзләр кузгалган чакларда, аларны ялганга чыгарып, мондый укуны дәртләнеп мактый иде.

Быел ул мине дә шундый ният белән Акъегет мәдрәсәсенә имтиханга алып барды.

– Әйдә әле, улым, син дә барып күр әле, ошармы икән ул сиңа, – диде.

Бакча эченә салынган ике катлы зур мәктәп. Аның түбәнге катындагы җыйнак бүлмәләрендә читтән килеп укучылар тора. Югарыгы катында уку – класс бүлмәләре. Пакь, таза, бөтен җирләре балавыздай итеп юылган һәм кара парталар тезелеп киткән бу бүлмәләргә кергәч тә мин үземне яңа дөньяга чыккандай хис иттем, һәм күз алдыма Буа мәдрәсәсе ыржаеп килеп баскандай булды.

– Тагын да шул дуңгыз абзарына барырмын микәнни?

Аңа булган нәфрәтем кабат көчәйде. Акъегеткә юл буенча куркып-каушап бардым:

– Андагы шәкертләр миннән әллә нинди җавап бирә алмаслык сүзләр сорап йөдәтмәсәләр ярар иде, – дим.

Ул заманда нинди генә бер мәктәп яки мәдрәсәгә башка бер шәкерт килмәсен, аны дәррәү ун-унбиш шәкерт сырып алалар да төрле яктан йолыккалыйлар, көләләр, мыскыллыйлар, аңарга тузга язылмаган нәрсәләр турында сорау бирәләр иде:

– Сәлсәбила, җәлҗәбиланың мәгънәсе ничек?

– Мөселман пәриләр, җеннәр кайда күбрәк булалар? Менә шуннан соң сүз көрәштерү, талаш-тартыш китә.

Азагы агач башмаклар белән сугышып беткән чаклар да еш була иде.

Ләкин минем юлдагы уйларым да, куркуларым да бушка чыкты, чөнки мондагы шәкертләр мине бөтенләй башкача каршыладылар:

– И-и, син Буа шәкертемени?.. Алай булгач, син безнең өчен кадерле кунак икән!

Алар мине ачык йөз белән, дусларча култыклап алдылар да мәктәп тормышы белән таныштыра башладылар.

Мәктәп ишегалдында мунча: шәкертләр атна саен шунда кереп юыналар. Зур ашханә. Анда һәрвакыт куб кайнап тора, теләгән чагыңда чәйне эчә бир. Аның янында киң чуен плита, кастрюлеңне куй да аш пешер. Ашханә янында якты, җылы юыну бүлмәсе. Болар беренче күрүдә мине бик тә гаҗәпләндерде, әлбәттә.

Мондагы укучылар арасында дәрәҗәләр дә юк, тик бер нәрсә бар:

– Кайсы сыйныф шәкерте?

Класслар арасында бер-берсенә кимсетеп, түбәнсетеп карау булмаган шикелле, зуррак класста укучылар да борыннарын һавага чөеп йөрмиләр. Һәрбер класста ничә төрле фән укыла.

Тантаналы имтиханда миңа бик нык тәэсир иткәне география һәм уку дәресләре булды. Имтиханга кергән унбер-унике яшьлек бала уку китабындагы хикәяләрне укып чыга да аннары, китапны ябып куеп, аңлатырлык итеп сөйләп бирә…

Шундый ук балалар географиядән сөйләгән чагында, барлык җир йөзе синең күз алдында уч өстенә төшерелгәндәй җанлана. Алар сине әле Пекинга, әле Парижга, әле Истанбулга илтеп кертәләр… Ә мин сигез ел укып, үзебезнең Цивил шәһәре кайсы якта икәнлеген дә белмим.

Имтиханнар бетеп, кайтырга чыккач, әти миннән сорый:

– Ничек, улым, мондагы тәртип һәм укулар сиңа ошадымы? – ди.

– Ошамаган кайда инде ул! – дим мин. – Буа әчелеге түгел инде бу!..

Әти дә көлеп җибәрә, аннары кайтарып сорый:

– Алай, шәт, син дә шунда килеп укыр идең?

– Бик килер идем дә, сез рөхсәт итсәгез…

Мин әтинең мондый сүзләрне, әгәр кәефенә туры килә калса, хуплаганлыгын бик яхшы беләм. Шуңа күрә мин «сез рөхсәт итсәгез» дигән сүзләрне өстәп куям. Шуңадыр инде ул, ризалык күрсәтеп:

– Мин үзем дә шулай уйлыйм шул, – ди.

Дөрестән дә, ул үз сүзендә торды: көз җиткәч тә Акъегеткә укырга китерде.

Мин бу мәктәптә дә дүрт ел укыдым. Әмма һич шикләнми шуны әйтә алам: бу мәктәп минем аңымны, дөньяга, тормышка булган карашымны киңәйтте, мине, начармы-яхшымы, әдәбият мәйданына кертеп, матбугат хезмәтчесе ясады!

Гариф хәлфә мин барганның икенче елында мәктәптә тәрәккый мәҗлесе4 дигән бер нәрсә оештырып җибәрде. Менә шул мәҗлес, утырышлар аша мин беренче мәртәбә Мәҗит Гафури иҗатына килеп чыктым.

Һәрбер кече атна көндә кич белән үткәрелә торган бу тәрәккый мәҗлесенә, шушы мәктәпнең олырак шәкертләреннән тыш, шактый зур булган Акъегет авылының аңлырак картлары, яшьләре белән тирә-як авыллардан да күп кенә кешеләр килә торган иде.

Мәҗлес дүрт бүлектән тора. Беренчесе: иң элек зуррак шәкертләр берәр мәсьәлә турында үзләренең электән хәзерләп килгән фикерләрен сөйлиләр. Бу нотык (речь) дип атала иде. Шуның өчен дә аны сөйләүче мөмкин чаклы тыңлаучыларны кызыксындырырлык, аларның тойгыларын уятырлык итеп сөйләргә тырыша. Нотыкларның төп эчтәлекләре – татар милләтенең артта калуы, аның сәбәпләре, шуңа каршы көрәш, уку эшләрен яхшырту, мәктәпләргә фән кертү, гүзәл әхлак, тырышлык, эшчәнлек, пакьлек, тазалык һәм башка шундыйлар.

Мин, чынлап торып әйткәндә, милләтнең нәрсә икәнлеген бөтенләе белән дини караш нигезендә генә яклый идем. Бала беренче тапкыр укырга башлагач та, хәлфә аның кулына кечкенә генә «Иман шарты» дигән бер китапны тоттыра. Анда шулай язылган: «Сән кем колый сән?» – дип сорасалар, «Алла колый мән!» – дигәй сән! «Канкый милләтдин?» – дип сорсалар, «Ибраһим галәйһиссәлам милләтидән!» – дигәй сән!»

Ибраһим кем соң, үзе нинди милләттән?

Синең бу турыда сорарга да, аңа җавап эзләргә дә, тикшерергә дә хакың юк!.. Коръәндә «Сезнең ата-бабаларыгыз Ибраһим милләтеннән» – дип язылган икән, син татар да, ислам динендә булганлыктан, үзеңне Ибраһим милләтеннән сана, шулай дип ышан! Ә Ибраһим яһүди ич, син дә шул милләттән буласың түгелме соң? Гариф хәлфә мәҗлес саен аңлатма бирә:

– Ибраһим яһүди бит ул, ә без яһүди түгел, без татар, – ди.

Шулай итеп, минем «Иман шарты»ннан алган «милли тойгым» төтен булып оча да китә.

Икенчесе – газеталар, әдәбият китапларын кычкырып уку. Безнең мәктәпкә Кырымдагы Бакчасарай шәһәрендә Исмәгыйль Гаспринский чыгарган «Тәрҗеман» газетасы белән Тифлис шәһәрендә Мөхәммәт Шаһтахтинский тарафыннан чыгарыла торган «Шәркый урыс» газетасы килә торган иде. Әлеге мәҗлестә берәү шуларны кычкырып укый да, аннары аларда куелган мәсьәләләр турында фикер алышулар китә. Мәсәлән, «Шәркый урыс» газетасы һәрбер номер саен диярлек «Безгә гарәп хәрефен ташлап, үзебезнең бөтен төрек халыклары өчен бер нигездә милли хәреф тәшкил итәргә кирәк!» дип язып чыга иде. Гариф хәлфә шул карашка төбендә кушыла да:

– «Шәркый урыс» тәкъдим иткән хәрефләрне кабул итәргәме-юкмы – анысы башка, әмма гарәп хәрефен ташларга кирәк! – ди.

Бу мине шулай ук гаҗәпкә калдыра иде.

Өченче бүлек – элекке җыелышта бирелгән темалар буенча, һәркемнең үзе язып килгән нәрсәсен уку.

Дүртенче бүлек – төрле фәнни сораулар һәм шуларга тапкыр җаваплар бирү. Дөрес җавап бирүчеләргә каләм, карандаш, китап, дәфтәр кебек нәрсәләр бүләк ителә.

Шушы кышны мин дә шундый сорауларга дөрес җавап бирүем өчен өч тапкыр бүләк алдым. Ул бүләкләр арасында кыска гына кызыл шарф, Баһау Максудовның (татар матбагасы эшлеклесе, бар гомерен Уфа шәһәрендә үткәреп, 1958 елда 96 яшендә вафат булды) матур язарга өйрәткән «Хөснелхат» рисаләсе һәм Мәҗит Гафуриның «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» хикәясе дә бар иде.

Гариф хәлфә шушы соңгы бүләкне биргән чагында, аны башкаларга һәм элекке бүләкләрне биргәндәгегә караганда ничектер тантаналырак итеп минем кулыма тоттырды

– Бүләкләрнең дә иң шәбе һәм иң кадерлесе эләкте сиңа! – диде. – Нык сакла, яхшылап, аңлап укы, белемеңне киңәйтүдә үзеңә дәстөр5 ит!..

Җыелышның шактый соңга калып таралуына да карамастан, мин бу хикәяне шушы төндә үк бер кабат укып та чыктым. Укый башлагач та, ярлыларның хикмәтләреннән эчем катып көлгән идем. Ләкин, хикәяне укып бетергәннән соң, андагы күренешләрнең минем йөрәгемдә сыкранулы, әрнүле, тынычсыз тойгылар кузгатканлыгын сизә башладым. Шунлыктан мин аны тагын да берничә кабат укып чыктым. Укыган саен ул мине уйландыра иде. Гафури хикәясендә сурәтләнгән вакыйга һәм кешеләргә охшашлык үз тирә-юнемдә дә барлыгы күз алдыма килә. Аның тере шаһитлары берәм-берәм калкып чыгалар шикелле.

Берәүләр байлык аркасында бал-май өстендә йөзә, йомшак түшәкләрдә ауный, рәхәт көн күрә. Аларның тормышы да тәртипле, һәрнәрсәсе дә үз җирендә, алардан берәү дә көлми дә, мыскылламый да, алар нәрсә әйтсәләр дә, аларныкы дөрес! Ә берәүләр, әнә шул хикәядә күрсәтелгәнчә, фәкыйрьлек аркасында хурлыклы, мәсхәрәле тормышта яши. Алар, зур көч түгеп маңгай тире белән тапкан юклы-барлы ризыкларын да тыныч кына ашый алмый. Көннәре гел кайгыда үтә. Нигә бу болай, аның сәбәбе нәрсәдә? Нигә теге ярлы да бу бай?

Әнә шуларны уйлаган чагымда минем күз алдымда әтинең сеңлесе Шәрифҗамал абыстайның ире Садыйк хаҗи белән аларга якын гына торган Камали карт җанлана. Алтмыш биш яшьлек Камали карт әле дә булса дыңгычтай тап-таза ир, эшләгәндә актарып ташлый, сөйләгәндә ярып сала. Урлашмый, эчми, тартмый, сүгенми, караңгыдан караңгыга кадәр тир түгә – арткан төше юк! Ә Садыйк хаҗи мәҗлестән мәҗлескә йөри. Эшләгәнен күргәнем юк. Бик мул яши. Ник болай?

Әллә соң чыннан да Садыйк хаҗиның «Алла бирмәсә, эшләсәм дә байый алмыйм!» дигән сүзләре дөресме? Ә нигә Алла хезмәт кешесенә мул тормыш бирергә теләми? Юк, мин нидер аңламыйм. Дөресен әйткәндә, Мәҗит Гафуриның хикәясен дә аңлап бетермим әле мин.

Мәҗит Гафуриның бу хикәясен мин әлеге тәрәккый мәҗлесендә дә укыдым. Бераз укыган саен, күз кыры белән генә тыңлаучыларны сөзеп алам. Башта берникадәр көлгән булдылар да аннары тирән тынлыкка чумдылар. Кем белә, бәлки, алар да шулай: «Ул нигә болай соң?» дигән сорауга җавап эзли торганнардыр.

Бер генә җирдә дә, бер генә җыелышта да авыз ачып сөйләми торган үтә ярлы Истәй карт, хикәяне укып бетергәннән соң, кинәт кенә урыныннан торды да әлеге сорауны бирде һәм, шуңа җавап көтеп, бер миңа, бер башкаларга карап алды. Ә башкалар, Истәй картның да теле ачылуга гаҗәпләнеп булса кирәк, бер-берсенә караштылар. Сүзне Заһидулла бай алды:

– Әйе, шулай ул, – диде бай. – Ярлылык начар нәрсә, ә ярлылык ялкаулыктан, тапкан малны тота белмәүдән килә. Шуның өчен дә авылда пыскып ятмаска, читкә китәргә, сәүдә итәргә, мал табарга, тапкан малны саклап җыярга кирәк!..

Гариф хәлфә дә өстәп куйды:

– Укырга, һөнәрле булырга кирәк!

Гаҗәп бер кыюлык белән Истәй карт үзе җавап бирергә тотынды:

– Уку, һөнәрле булу кирәк, әлбиттә, – диде ул, аннары Заһидулла байга карады: – Сәүдә мәсьәләсенә килгәндә, хаҗи әфәнде, мин сезнең фикерегезгә кушыла алмыйм. Элеккеләрдән калган бер сүз бар: син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала? Шуның шикелле, син дә, мин дә, Мөхәммәтәмин дә сәүдәгәр булгач, аларның алучылары кем булыр?

Җыелыштагыларның күбесе тагын да гаҗәпсенеп бер-берсенә карашып алдылар. Бу гаҗәпсенүнең чын сере шунда иде: бу нинди хәл бу? Үз гомерендә беренче тапкыр Истәй карт та байлар алдында авыз ача. Җитмәсә тагын, алар сүзенә каршы!

Шул ук вакытта кайберәүләр аның сүзләрен хуплап та куйдылар. Бу хәл Истәй картка батыраеп сөйләргә көч бирде бугай:

– Ярлылык ул тик ялкаулыктан дип әйтәсең дә бит син, хаҗи әфәнде, – диде, – ай-һай, бу сүз дөрес булыр микән?.. Әнә бит сездә хезмәт итүче Чүти авылының Талип Тимершасы һәр көнне иртә таңнан тора да сезнең өчен утын кисә, ишегалларын тазалый, терлек-туарны карый, су китерә, аның хатыны, сезнең балаларыгыз йокыдан торганда өй җылы булсын өчен, мичләргә яга, чәй кайната, тәмле коймаклар пешерә. Шулай булгач, шундый кешеләр ялкау булалармы икән?

Заһидулла бай кайтарып һичбер сүз эндәшмәде. Бик авыр һәм каты басып, җыелыштан ук чыгып китте.

Гариф хәлфә тонык тавыш белән генә:

– Һиммәтле6 бер байның хәтерен калдыру ярап беткән эш түгел инде, – дип куйды. Ләкин ул да, башкалар да Истәй картка каршы чыгып сөйләмәделәр.

Җыелыштан чыкканда, шул авылда Казан артыннан килеп яшәүче Шакир тегүче, үз-үзенә әйткәндәй итеп:

– Гаҗәп хәл булды бит әле бу, – диде. – Бүген укылган хикәя Истәй картның да телләрен ачты, төеннәрен чиште.

Ярлы игенче аксак Мөхетдин дә:

– Син, энекәш, күбрәк шундый хикәяләрне укы безгә! – диде.

Икенче көнне Гариф хәлфә мине үз бүлмәсенә чакырып алды да:

– Кичәге мәҗлес көтелмәгәнчә җанлы үтте бит әле. Киләсесендә менә шул китапны укы, – диде.

Ул миңа Галиәсгар Камалның «Бәхетсез егет» дигән әсәрен бирде.

Бүлмә ишегеннән чыгып барганда, ул мине кабат чакырып алды да:

– Тагын әйтәм: бу китапны да шулай җанлы итеп укы! Заһидулла шикелле байлар бала тәрбиясенең нәрсә икәнлеген аңласыннар! – диде шатлыклы бер кыяфәт белән.

Нәкъ шушы вакытта Гариф хәлфәнең күңеле күтәренке чакларда көйли торган бер җыры исемә төшеп китте:

 
Әй бай улы, бай улы, якаларың каюлы,
Ятсаң – урының җәюле, чыксаң – атың җигүле.
 

Заһидулла байның яшькә бездән олырак булган, ләкин безнең белән бер сыйныфта укучы Хәйрулла исемле улы бар иде. Кием шәп, ашау-эчү дигәнең аннан битәр! Аның кесәсендә һәрвакытта кәнфит тә шоколад, ул дәрес вакытында да шуларны суырып утыра. Укуга һич игътибары юк, тәртибе дә әллә кем түгел. Милләт өчен күп эш башкарса да, Заһидулла байның үз улына вакыты җитми иде, күрәсең. Гадәттә шулай була бит.

Мин электән ук Шакир тегүчегә барып-килеп йөри торган идем. Белмим, әллә ул миңа охшаган, әллә мин аңарга, безнең серләр бик килешә иде.

Мин килеп керүгә, ул хатынына эндәшә:

– Яле, Таифә, табаңны берсәк чыжылдатып ал әле! Мәхдүм үзе килгән!

Таифә әптәй дә тиз генә самавырын кайнатып, коймак яисә бәрәңге кыстыбые кебек нәрсәне өстәлгә китереп тә куя.

Заһидулла бай, һәр шәкерт казаки киеп йөрергә тиеш, дигәч тә, мин, әлбәттә, туп-туры Шакир әбзәй янына киттем.

Бу юлы мин барганда Шакир кием тектерергә килгән кешеләр белән сөйләшеп утыра иде. Мин кергәч тә, ул:

– Менә үзе дә килеп чыкты әле! – диде.

– Нәрсә бар, Шакир агай?

– Менә бу агай-энеләргә әлеге син укыган китап турында сөйләп утыра идем. Мин әйтәм, шуны язган Мәҗиттән сорыйсы иде дим, ул әнә, безнең шикелле, авырлык белән көн итүчеләр турында да шундый бер китап язсын иде дим.

Менә шул рәвешчә, Мәҗит Гафуриның «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» дигән хикәясе Акъегет авылында кулдан-кулга, өйдән-өйгә йөреп китте. Аулак өйләрдә кич утырган буй кызлар да, җылы мунчаларда җыелып уйнаган буйдак егетләр дә шуны укыйлар, шул турыда сүз алып баралар. Авылга килгән кырыктартмачы, тубалчыларга да беренче сорау шул була:

– «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» дигән китап бармы?.. Яисә шундый башка бер хикәя?..

3
(Камил Мотыйгый)

Мин инде унҗиде яшьлек бер үсмер. Гәрчә беркадәр әйләнгечрәк булса да, Акъегет7 авылына барганда Кече Кайбыч аркылы кайтам һәм Сөнгатулла муллада кич кунып яисә ашап-эчеп, кунак булып, хәл җыеп китә идем. Чөнки Сөнгатулла агай белән минем әтием арасында нинди сәбәпләр аркасындадыр шактый якын дуслык бар, алар бер-берсенә барышып-килешеп йөриләр иде. Искитмәле егет табигатьле, шактый хөр, ачык фикерле һәм бик күп төрле гыйбрәтле мәзәкләр сөйләргә оста, һәвәс булган бу кеше белән сөйләшеп утыру миңа ләззәтле тәэсир итә торган иде.

Ул, сүз ара сүз чыккан саен, шушы авылдан китеп, Уральскида мулла булган һәм әтисе белән бертуган Мотыйгулла турында сөйләргә ярата. Ул шактый аңлы, шактый зур белем иясе, бигрәк тә гарәп, фарсы әдәбиятларын нык тикшергән. Көнчыгыш шигырьләренең төзелеш законнарын, кагыйдәләрен нык белә торган бер кеше икән.

Аннары сүз Мотыйгулла мулланың улы Камилгә күчә.

– Искиткеч кабилиятле, дәртле егет, шактый зур эшчән кеше чыгар аңардан, – ди Сөнгатулла мулла.

«Тәрҗеман» һәм «Шәркый урыс» газеталарын укып барган Мотыйгулла мулла да, Фатих Кәрими атасы Гыйльман ахун шикелле, татар халкына матбугат һәм әдәбият кирәк, ди, шуны булдыру турында хыяллана. Үзенең улы Камилдән шул юлда хезмәт итүче бер кеше чыгуын көтә.

Камил Мотыйгый башта әтисенең мәдрәсәсендә укый. Аннары аны әтисе урта дәрәҗә юридик мәктәпкә (хәзерге техникум дәрәҗәсендә) бирә. Аны бетереп чыккач, Мисырга – аның үзәк шәһәре Каһирәгә җибәрә.

– Әйдә ике яклы галим булсын, – ди ул. – Шәрекъ дөньясын да, гареп дөньясын да үз күзе белән күреп, кирәк белемне алсын.

Менә шул рәвешчә, читтән торып, мин Камил Мотыйгыйның әтисе белән дә, үзе белән дә таныштым.

1905 елның язында Акъегет авылыннан үз авылыбыз Чүтигә кайтканда, мин тагын да әнә шул Кече Кайбыч авылы аркылы үтеп, әлеге Сөнгатуллаларга туктадым. Капкадан кергәч тә, шатланган кыяфәттә елмаеп, хуҗа миңа сөенче биргән тон белән:

– Әйдә, хуш килдең, – диде, – әле миндә тагын бер кадерле кунак бар!

– Кем ул?

– Уральскидагы Мотыйгулла абзыйның улы Камил!

Озын буйлы, таза гәүдәле, мәһабәт кыяфәтле һәм көр тавышлы Камил белән танышу һәм сөйләшүләр миндә аңа карата бик тиз арада симпатия кузгаттылар.

Акъегет мәдрәсәсендәге баш мөгаллим Гариф Хәйруллин тарафыннан атнакич саен үткәрелә торган әдәби кичә сымак утырышларда укылган «Тәрҗеман» белән «Шәркый урыс» газеталары һәм татар дөньясында күренгән аз гына санлы әдәбият китаплары тәэсирендә мин матбугат, әдәбият белән шактый кызыксынсам да, боларны тирән, төпле итеп аңлаудан шактый ерак идем әле. Менә шунлыктан мин Камил Мотыйгыйның матбугат, әдәбият турындагы сүзләрен зур кызыксыну белән бирелеп тыңладым, аңламаганнарымны аңларга тырыштым. Ул Россиядә тиздән ихтилал – революция булачагы турында сөйли иде.

– Шуннан соң, – диде ул, – татар телендә дә газета-журналлар чыгачак, бер-бер артлы матур әдәбият китаплары туып торачак. Бөтен мәдрәсәләребездә яңа тәртип белән укытылачак. Татар мөгаллимнәренә дә, хәтта муллаларга да хөкүмәт тарафыннан вазифа тәгаен ителәчәк (жалование биреләчәк).

Шунда ук ул гарәп, фарсы, төрек телләрендәге шигырьләрне зур дәрт белән укып-көйләп җибәрде дә:

– Озакламый бездә дә шундый шигырьләр була башлар! – диде.

– Ә бездә шигырьләрне язарлык кешеләр бармы соң?

– Нигә булмасын, бар, әлбәттә, гаҗәп талантлы яшьләр бар. Алар тик хөррият булмаганлыктан, үз телебездә матбугат юклыктан гына дөньяга чыга алмый ята. – Шуннан соң ул үз әтисенең мәдрәсәсендә укып ятучы Габдулла исемле бер шәкертне дә телгә алып үтте: – Гаҗәп дәрәҗәдә сәләтле егет. Әти әйтә: «Моңардан зур бер шагыйрь чыгар!» – ди. Шуның өчен дә әти аны гел үз тирәсендә тота, гарәп-фарсы шигырьләре, аларны төзү кагыйдәләре белән таныштыра. Ул егет урыс әдәбияты белән дә таныш. Аның өстәл өсләре дә төрле телдәге әдәбият китаплары белән тулган. Шуның өчен әти аны «замана Җаһизы» дип йөртә. Җаһизны беләсеңдер, элекке гарәп галиме. Аны «китап гашыйгы» дип тә йөрткәннәр. Әти миңа әйтә: «Син бу егетне кулдан ычкындырма, киләчәктә күркәм тарихка ия буласы егет бу!» – ди. Тик егет бик үзсүзле… – Шуннан соң ул әлеге Габдулла турында шуны да әйтеп үтте: – Бала чагыннан ук ятимлектә, какты-сукты астында үскән, хәзерендә дә матди хәле әйбәт түгел. Әти аңа ул яктан да хәлдән килгәнчә ярдәм итә. – Аннары Камил кыркылдап бер көлде дә: – Безнең әтинең кызык бер табигате бар аның, – диде. – Матбугат вә әдәбият белән кызыксынучы яисә шул юлда өметле бер кеше булдымы, ул аны үз тирәсенә тарта. Габделвәли исемле бер төрек егете солтан Габделхәмиткә каршы чыгуда гаепләнеп, кулга алынып, җәзалану куркынычы астында калгач, Урысиягә качып чыга. Әти, кайдандыр табып алып, аны үз мәдрәсәсенә урнаштырган. Әлеге Габдулла янында, аның белән бер бүлмәдә торсын дигән! Габдуллага әйткән: «Бу кеше әдәбият белән шактый таныш булганы шикелле, кабилият ягыннан да буш булмаска охшый. Син аннан файдаланырга тырыш!» – дигән.

Мин, Сөнгәтулла мулланың сүзләрен искә алып:

– Ничек соң, Камил агай, син үзең аны-моны ябалап, әдип булу юлына керешмисеңме? – дип сорадым.

– Маташмыйммы соң, – диде ул. – Каләм тотып төннәр буе утырган вакытларым булды. Кайчакларны берәр мәүзугъ8 өстендә уйланып йөрим, хыялланып ятам, әллә нинди матур фикерләр, гөлле-чәчәкле сүзләр искә төшә. Ләкин, каләм тотып язарга башладыммы, шуларның һәммәсе дә кинәттән таралып китә. Барып чыкмый бит…

Шулай сөйләшеп утыра торгач, Камил бервакытны дәртләнеп китеп, бөтен өй эчен яңгыратып, көр тавыш белән җырлап та җибәрде. Өй хуҗасы, пошынган рәвештә әле бер тәрәзә, әле икенче тәрәзә алдына барып, урам якка каранып йөри башлады һәм тәрәзәләрнең пәрдәләрен төшереп куйды. Күрәсең, Камилнең көчле тавышы аны өркетте булса кирәк. Тик ул моны кадерле кунакка ачык әйтергә кыймый иде, ахры. Камил аның пошынуын сизеп алды бугай:

– Нәрсә син, агай, – диде, аңа гаҗәпләнеп караган рәвештә, – әллә минем җырлавымны яратмыйсыңмы?

– Юк, энем, алай түгел, – диде Сөнгатулла. – Син матур да, тәэсирле итеп тә җырлыйсың, һәм мин татар көйләрен үзем дә яратам. Ләкин мин бит шундый бер мохиткә карап көн күрә торган кеше. Ничә әйтсәң дә мулла. Ә бит безнең надан халык каршында җыр, музыка дигән нәрсәләр шайтан фигыле, имансызлар гадәте итеп санала. Әгәр дә мәчет картлары синең минем өемдә җырлавыңны ишетсәләр, иртәгә үк мине мәчеткә чакырып: «Мулла башың белән өеңдә әллә нинди килмешәкләрне җырлатып ятасың!» – дип, утка бастырачаклар.

Шушы чорларда мин әтидән яшереп бер гармун алган идем. Без дустым Зиннәт белән аны төннәрдә генә аларның мунчаларында уйнап маташабыз, өйрәнергә тырышабыз. Ә көндезен аны арт бакчабыздагы агач умарта оясы эченә яшереп куям. Ничектер беркөнне әти шул гармунны табып алган. Иң элек ул мине яңакларым шешеп чыкканчы чәпәде дә, аннары гармунны таптап, изеп ташлады.

– Җитмәсә тагын, келәттән ашлык урлап сатып алгансыңдыр әле бу шайтан коралын! – дип җикеренде һәм кычкырынды.

Камил Мотыйгый, тиздән булачак революция турында сөйләгәч, шушы вакыйга исемә килеп төште дә:

– Революция булгач, яшермичә гармун уйнарга да, җырларга да мөмкин булачакмы? – дип сорадым.

– Билгеле, – диде ул, – мәктәпләргә хәтта җыр, музыка дәресләре дә кертеләчәк!

Тагын бер нәрсә минем күңелне борчый иде.

Безнең авылда Гөбенә суына салынган дүрт ташлы тегермәнне Василий дигән бер урыс биләп тора. Василийның дүрт кызы бар. Безнең авылда туып, татар кызлары белән бергә уйнап үскәнлектән, алар, татар телен ана теле шикелле белү белән бергә, безнең авылга шулчаклы ияләшкәннәр:

– Шушы авылдан бер генә дә китәсе түгел, татар егетенә генә иргә чыгасы иде! – диләр иде.

Иң азагында аның кече кызы бер татар егетенә (Шәкүр каракның улы Сабир турында сүз бара. – Р. З.) ябышып та чыкты. Ләкин бу вакыйга зур җәнҗаллар тудырды. Икенче көнне үк авылга урядник белән күрше урыс авылының побы килеп җитте. Алар авыл мулласына боерык бирделәр:

– Аларга ислам шәригате буенча никах укыйсы булма. Шулай итәсең икән, муллалыгыңнан төшерелеп, төрмәгә озатылырсың!

Әлеге поп аларны христиан законы буенча кушарга тели:

– Чөнки закон шулай: урыс кызы татарга чыкса, аларның икесе дә һәм балалары да христиан саналырга тиешле! – ди.

Ләкин егет тә, аның ата-аналары да моңа риза түгелләр. Менә шунлыктан алар байтак вакыткача законлаштырылмаган хәлдә яшәделәр. Ә халык аларга «никахсызлар» дип кырын карап көлде.

Безнең авылда кырык йортлап керәшен саналган татарлар бар иде.

Алар тыштан гына чукынган булып йөри. Балалары тугач, күрше авыл побы аларга урысча исем куша. Ә авыл мулласы мөселманча исем бирә. Шулай итеп, алар рәсми рәвештә «Иван», «Степан» саналалар, халык телендә исә, хәтта тирә-юньдәге урыслар арасында да алар «Әхмәт», «Ихсан» дип йөртелә. Алар гаскәри-солдат хезмәтенә алынганда «христиан» саналып, христиан исәбенә керә, үлгәч мәетләрен дә рәсми рәвештә мөселман татарлар белән бер зиратка күмәргә ярамый, аларның үзләренең мазарлыклары бар иде. Иң начары – мөселманнар белән христиан саналганнарга өйләнешү патша указы буенча тыелган. Бу закон бик күп фаҗигаләргә сәбәп була иде. Әгәр мөселман татар керәшен кызына өйләнә калса, аларның балалары да христиан саналырга тиеш. Шуңа да мөселманнар керәшеннәр белән үзара никахлашудан саклана. Керәшен кызын алып законсыз, әмма никахлы яшәгән кешеләргә дә кырын карыйлар иде. «Кара сарыкның кайчан агарганы бар?» дигән сүзне мин еш ишетеп үстем.

Безгә якын гына торган Фазлый исемле бер татарның кызы бер керәшен егетенә ябышып чыкты. Ләкин Фазлыйныкылар икенче көнне үк бөтен нәсел-нәсәпләре белән җыелып бардылар да әлеге кызны өстерәп алып кайттылар һәм, эштән чыкканчы кыйнап, бер атна буенча төтенле мунчада газаплап тоттылар.

Шуның аркасында җиләктәй матур кыз Фатыйма озак еллар кияүсез яшәде, керәшен калдыгы дип, аны берәү дә алмады.

Миндә чиксез авыр тәэсир калдырган шушы вакыйгалар турында сөйләгәч, Камил Мотыйгый:

– Менә бит ничек ул бездә, – диде. – Ләкин мондый законнар, мондый хәлләр тиздән тарих битләрендә кара тап кына булып калырлар!

Камил мин сөйләгән шушы вакыйгалар турында үзенең хатирә дәфтәренә беркадәр нәрсәләрдер язып алды да:

– Вакыты килер, без мондый вәхшәтләрне матбугат сәхифәләрендә ачарбыз! – диде.

Күрәсең, ул тиздән татар телендә ирекле матбугат барлыкка киләчәген күз алдында тотып шулай сөйләнгәндер.

Акъегет мәдрәсәсендә үткәрелгән кичәләрдәге сүзләр һәм анда укылган газеталар тәэсире аркасында шәкертләрнең бер өлешендә ниндидер уяну булса да, аның төп нигезе ничек барлыкка килүен аңлаудан мин бик ерак тора идем әле. Без тик менә шуны гына беләбез: дөньяда студент һәм социалист дигән бер төркем халык бар, әнә шулар, дау куптарып, революция ясаячаклар икән!

Камил Мотыйгый социалистлар турында да күп кенә сөйләде. Ләкин мин аның мәгънәсен тотып кала алмадым. Мине кызыксындырган нәрсәләр башка иде: татар телендә дә газета-журналлар чыгачак, матур әдәбият китаплары да бер-бер артлы туып торачак, талантлы Габдуллалар мәйданга киләчәк, яңа тәртипле мәктәпләр дә ачылачак, ачыктан-ачык җырларга, гармун уйнарга да ирек булачак, урыс, керәшен һәм татар яшьләренә үзара өйләнешү дә тыелмаячак.

Менә шундый шатлыклы, өметле хәбәрләр сөйләүче Камил Мотыйгый минем күз алдымда гомерем буена югалмаслык бер шәхес булып калды. Озак та үтмәде, ул сөйләгәннәр шул елның көзендә үк беркадәр барлыкка килде.

Барыннан да бигрәк, татар телендә газета-журналлар чыга башлап, матбугат битләрендә Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Нәҗип Думави, Миргазиз Укмасый, Фатих Әмирхан шикелле талантлы шагыйрь һәм язучылар күренде.

Мин беренче тапкыр Тукай шигырьләре белән әлеге Сөнгатулла муллаларда Камил Мотыйгый тарафыннан чыгарыла торган «Әлгасрел җәдит» журналы аша таныштым. Сөнгатулла мулла Тукай шигырьләре басылган бу басманы минем кулга тоттырган чакта:

– Менә укы инде теге вакытта Камил зур өмет баглаган Габдулла шигырьләрен! – диде.

Аның бу сүзләрне әйткән чагындагы мөлаем кыяфәтендә бер яктан Тукай шигырьләрен чиксез ярату сизелеп торса, икенче яктан Тукайның үз туганнары тирәсеннән күтәрелүенә мактану төсмерләре дә күренә иде.

4
(Шигырь җене)

Без укый торган Акъегет авылы мәктәбенә 1905 елгы революция нәтиҗәсендә татарлар арасында беренче тапкыр чыга башлаган «Казан мөхбире», «Йолдыз», «Азат», «Бәянелхак», «Өлфәт» һәм «Фикер» кебек газеталар да килә башлады. Алар безнең тәрәккый мәҗлесен тагын да җанландырып, кыздырып җибәрделәр. Бу газеталарны укыгач, фикер алышулар тагын да киңәя барды.

Акъегет мәдрәсәсендә дә, зуррак сыйныфларга үрләгән саен, фән уку артта кала, бөтенләе белән диярлек, башка дини мәдрәсәләрдәге шикелле, мәгънәсез иске мантыйк (логика) дәресләренә күчелә иде. Шунлыктан алар безне шактый туйдырды. Матбугат килә башлагач, без инде укуга бөтенләй түбән, әһәмиятсез дип карый идек. Газета уку белән артык дәрәҗәдә мавыгып киттек. Бигрәк тә «Казан мөхбире»н дүрт күз белән көтеп ала торган идек. Чөнки аңарда бер-бер артлы Мәҗит Гафури, Нәҗип Думави, Миргазиз Укмасыйларның шигырьләре чыгып тора. Газеталарны алгач та без зур дәрт белән күз йөртә башлыйбыз: кемнәрнең нинди шигырьләре бар?..

Ә минем беренче сүзем:

– Мәҗит Гафури шигырьләре бармы?

Бишенче ел инкыйлабыннан элек мин шул елларда мәйданга килгән Фатих Халиди, Фатих Әмирхан, Фатих Кәрими, Галиәсгар Камал, Риза Казый, Закир Һади кебек язучыларның әсәрләрен зур ләззәт белән укып килгән булсам да, шулай ук Нәҗип Думави, Миргазиз Укмасый шигырьләре дә миңа нык тәэсир итсә дә, әллә инде «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» дигән хикәя шулкадәр тетрәндергән, байтак вакытка чаклы миндә татар дөньясында Мәҗит Гафуридан да югары торган бер әдип юктыр дигән караш дәвам итеп килде. Мин әлеге газеталарны кулга алгач та аулак бер җирне табып утырам да зур бер дәрт, ләззәт белән Гафури шигырьләрен укырга керешәм. Кат-кат укыйм, аларның мәгънәләрен аңларга тырышам. Укыган саен алар мине тагын да ныграк җәлеп итәләр, тирән уйга салалар. Шушы чорларда мин авыл тормышыннан байтак кына җырлар, бәетләр язган идем. Боларны авыл егетләре гармун көенә җырлап та йөрделәр. Алар миннән шушындый җыр һәм бәетләрне авыл кызларының кайберсен мактап, кайберсен хурлап язуны сорыйлар, мине җылы мунчаларга алып барып конфет, прәннек, чикләвек кебек нәрсәләр белән дә сыйлыйлар иде. Макталган кызлардан – мактавым өчен әле макталмаганнардан – мактап язачагым өчен, байтак кына чиккән кулъяулыклары да, ак пирчәткәләр дә алган идем инде. Әнә шуларны мин Мәҗит Гафури шигырьләре белән чагыштырып карыйм да ертып, ботарлап ташлардай булам, чөнки аларда Гафури җырлаган әһәмиятле фикерләр юк.

Ә минем язганнарым ни турында? Кыз урларга йөреп тә булдыра алмаган Манир Җамали малае Галәвидән көләм. Шайтан Хисами кызы Мәрхабәнең матурлыгын мактыйм. Камарай кызы Фатыйманы уңмаган дип хурлыйм. Хәсән кызы Камилә егетләрдән чәч тәңкәсен алдырган! Кәтәмән карт ялкау, ындырдагы арыш кибәннәре унар ел сугылмый ята!

Ә ул халыкның артта калуын, ачлык, ялангачлыкта яшәвен сөйли, шундый бәхетсезлек белән көрәшкә чакыра. «Тама-тама су савыты тулган вакыт», – ди.

Шуннан соң мин «Яшә, хөррият, яшә!» дигән бер шигырь яздым да аны «Казан мөхбире»нә җибәрдем. Аннары «Кем икән без татарны уятучы?» дигәнне язып, шул ук Казанда чыга торган «Йолдыз» газетасына салдым. Ләкин аларны язганлыгымны, җибәргәнлегемне берәүгә дә белдермим әле мин.

– Әгәр дә басылмый калсалар, – дим, – шәрикләрем күз ачарга да ирек бирмәсләр, көләрләр. «Ат дагалаганда, бака ботын кыстыра» диярләр.

Тагын бертөрле курку да башланды: «Идарәдән җаваплар» дигән бүлектә «Зариф әфәнде Бәшири, җибәргән нәрсәгез яраксыз табылды, басылмады» дип тә язып чыгарсалар, хурлыгыннан асылын да үл инде!.. Үзе кеше төсле хат кисәге яза белмәсә дә, кешедән көлгәндә, күкрәген киереп, борынын чөяргә ярата торган Лотфулла хәлфә күз ачарга да бирмәс! Тегеләй дә, газета белән артык мавыгып китеп, безнең укуга салкын каравыбыз өчен тиресенә сыеша алмый йөргән бу адәм очынып китәр дә туктаусыз «Нихәл, шагыйрь?» дип мыскыллар да торыр.

Газеталары да тагын, үч иткәндәй, нәрсәсенә кирәктер инде ул. Һәр номеры саен «Җибәргән нәрсәгез яраксыз табылды, басылмый» шикелле сүзләрне бастыралар гына. Нигә кирәк иде инде кешене шулай оялтырга? Җибәрелгән әйбереңне басмау хурлыгы гына җитмәгән иде ди, тагын аны газетага язып та бөтен дөньяга фаш ит, имеш!

Шунлыктан мин, әлеге газеталар килгәч тә, иң элек әнә шул «Идарәдән җаваплар» дигән бүлекне карыйм: минем исем дә эләкмәгән микән шул хурлык тактасына?

Шушы атна-ун көн эчендә шулай тынгысыз уйлар белән йөреп тәмам эштән чыктым бит: ашым – аш, йокым йокы түгел!

Шундый көннәрнең берсендә әлеге Лотфулла Булатов дигән хәлфәдән дәрес алып утыра идек. Баш мөгаллим Гариф хәлфә, авызы колак артына җитеп шатланган кыяфәттә, кулына берничә газета тотып, безнең янга килеп керде:

– Бераз гына туктап торыгыз әле!.. – Ул Лотфулла хәлфәгә шуны әйтте дә бер газетаны ачып укый башлады: – «Яшә, хөррият, яшә!»

Дошманымны җиңгәндәй булып, әллә ничек кинәт җиңеләеп киттем, Гариф хәлфә дә, Лотфулла хәлфәгә карап:

– Шаулама әле, яхшылап укырга ирек бир! – диде.

Аның бу сүзләре минем шәрикләрне дә очындырып җибәрде бугай, алар дәррәү сикерешеп тордылар да хәлфә абыйны сырып алдылар.

– Яңадан укы әле, хәлфә абый?..

– Чынлап та Зарифныкымы?

Лотфулла хәлфә, ачуыннан булса кирәк, алдындагы зур, катыргы тышлы «Һидайя»9 китабын ачкан көйгә калдырып, бүлмәдән чыгып китте. Усал Бәрлебаш Хәлиме аның артыннан кычкырып калды:

– Әй, Лотфулла абый, китабыңны ачык калдырдың бит – шайтан укыр!

Маҗгар Вәли көлеп җибәрде:

– Шайтан укырга гына ярарлык та инде ул!..

Шактый коры табигатьле, тәртип саклауны яратучан Гариф хәлфә бу юлы безгә бер сүз дә әйтмәде. Ул шигырьне укып бетерде дә:

– Мин боларны хәзердән үк хаҗи әфәндегә алып барып укыйм әле, – диде. – Үз мәктәбеннән әдипләр чыгу аны да шатландырсын!..

Гариф хәлфә, чыгып китәргә җыенгач:

– Ә, монысы да бар икән әле! – диде дә, әлеге минем шигырь басылган «Йолдыз» газетасын кабат ачып, аның баш мәкаләсен укырга кереште.

Кыска гына әйткәндә, анда шулай язылган иде: «Халкыбыз арасында әлегә кадәр мәйданга чыга алмый яткан талантлар шактый күп икән. Идарәбезгә менә шундый талантларның язган нәрсәләре бер-бер артлы килеп тора…»

Бу сүзләр миңа «Шул талантларның берсе шушы газетада шигыре басылган Зариф әл-Бәшири» дип әйткәндәй тоелды.

Гариф хәлфәнең, Заһидулла байлардан әйләнеп, әлеге газеталарны алып кайтуын көтү миңа чиксез авыр булды. Мин сабырсызлык белән әле бер тәрәзәгә карыйм, әле икенчесенә, әле бер бүлмәгә барып керәм, әле икенчесенә. Кайсы гына бүлмәгә барып керсәм дә, һәммәсендә дә шул турыда сүз бара, шәкертләр мине сырып алалар:

– Кайчан яздың аларны, ничек яздың, нигә безгә күрсәтмәдең? Җыелышта укыйсы калган иде аны!..

Соңыннан уйлыйм: «Мәҗит Гафурилар, Нәҗип Думавилар да, шулай беренче шигырьләре басылып чыккач, минем шикелле шатланудан җенләнеп йөрделәр микән?» – дим. Шул ук вакытта минем Мәҗит Гафурига булган хөрмәт, мәхәббәтем тагын да көчәйде. Әйтерсең лә мин бу нәрсәләрне үзем генә язмаганмын, аларны язуда Гафуриларның да зур катнашы, булышлыгы булган!..

Шундый көннәрнең берсендә түбәндәге хәл булып алды: кичкә таба мәдрәсәгә күп кенә газеталар килде. Ә без аларны бүлешеп алдык та торган бүлмәләребезгә кайтып укый башладык. Озакламый кичке караңгы төшеп, лампаларга ут алынды. Шул чагында Лотфулла хәлфә, бүлмәдән бүлмәгә йөреп, безне эзли иде:

– Әйдәгез дәрескә! – ди. – Һидайя дәресенә бит, беләсезме?

Усал Хәлим аңа:

– Куй әле шул «Һидайя»ңне, – ди. – Күрәсең ич, без яңа газеталар укыйбыз. Аларда Гафури һәм Думавиларның да яңа шигырьләре бар!

Лотфулла хәлфә ачуланып кычкыра:

– Сафсата! – ди. – Кышкы имтихан якынлашып бара, ә сез «гәҗит тә Мәҗит» дисез, гәҗит белән имтихан тотарсыз менә!

Хәлим ашыкмый гына кулындагы газетаны җайлап бөкләде дә күкрәгенә кысты һәм Лотфулла хәлфәгә ярсулы карашын ташлады:

– Нәрсә ул сафсата, газеталармы?! Мәҗит Гафурилар, Нәҗип Думавиларның шигырьләреме?! Юк, алар сафсата түгел, сезнең «Һидайя»ләрегез сафсата! – Ул, шушы сүзләрне әйткәннән соң, идән буйлап атлап йөри-йөри, «Тама-тама су савыты тулган вакыт!» дип сөйләнә иде.

Лотфулла хәлфә аңа таба аптырап карап торды да:

– Йә, тагын да нәрсә әйтергә телисең? – диде. – «Су савыты тулган!» дип, дәрестән качарга уйлыйсыңмы? – Ул бармак янап чыгып китте.

Хәлим аның артыннан шап иттереп ишекне ябып калды:

– Су да бер тулгач таша башлый, чуен да бер тишелә!..

Шул тавышка коридорга җыелган шәкертләр бердәм шаулап кычкырдылар:

– Дөрес, Хәлим, дөрес!..

Эш шактый зурга китте.

Ул көнне безнең шәрикләрнең берсе дә дәрескә чыкмады. Бер атна чамасы төрле җыелышлар барды, мәдрәсә башлыклары шәкертләрне мәдрәсәдән куу белән янадылар, шәкертләр, реформа таләп итеп, мәдрәсәне ташлап чыгу мәсьәләсен куйдылар.

Заһидулла байның хат язуы аркасында әлеге Хәлимне Акъегет авылыннан егерме чакрым чамасындагы Бәрлебаш авылына атасы Гатаулла мулла, ат җибәртеп, үз янына алдырды.

Хәлим өч-дүрт көннән соң яңадан әйләнеп килде дә безгә кыскача гына итеп атасының ничек әрләүләрен, куркытуларын сөйләп бирде.

– Хәлфәләренә, байларга каршы тел озайтасы булсаң, бүгеннән укытудан туктатырмын да сука башына тотындырырмын үзеңне! – дигән ул улына. – Тик сукачы мажик булып йөр аннары!

Шуларны сөйләгәннән соң, Хәлим безнең җанга җылы биргән икенче бер хәбәрне дә белдерде:

– Моннан ике-өч көн элек безнең авылдан ике чакрымда гына булган Кече Кайбычта Сөнгатулла муллада булдым. Анда әлегәчә без күрмәгән «Вакыт» һәм «Фикер» дигән яңа газеталар бар икән. Шулай ук безгә килми калган «Казан мөхбире» дә… Аларны Сөнгатулла муллага аның Уральскидагы карендәше Камил җибәреп тора икән.

– Аларда да Мәҗит Гафури шигырьләре бармы?

– Бар, бар! – диде Хәлим. – Шундый әйбәтләр, хәтта алып кайтып укыгач, алар минем әтиемә дә нык тәэсир итте. Шуның аркасында аның миңа булган ачуы да йомшарды.

Шуннан соң ул тагын шуларны да сөйләде:

– Ул газета һәм журналларда Нәҗип Думави белән моңа кадәр безгә билгеле булмаган Габдулла Тукаев дигән яңа бер шагыйрьнең дә искиткеч яхшы шигырьләре бар икән. Хәтта аның шигырьләре Мәҗит Гафуриныкыннан да шәбрәкләр!

Аның бу соңгы сүзләре мине үртәгәндәй, йөрәгемә чирткәндәй булды:

– Кит әле моннан! – дидем мин аңа. – Мәҗиттән дә шәп иттереп кем шигырь яза алсын?!

– Язалар икән шул! Укып күргәч, үзегез дә ышанырсыз әле…

– Укыгач күрерсез, белерсез, имеш! Пешкән шалкан! Без аларны кайдан табып укыйк? Күчереп алып килсәң булмадымы?

Шул минуткача якын дус булып йөргән Хәлим, күчереп алып кайтмаганы өчен, минем каршымда түбән бер кеше кебек булып калды.

Төне буе уйланып, пошынып ятканнан соң чыдый алмадым: иртә таңнан торып, барлы-юклы киемнәремне киендем дә, кулыма бер таяк алып, Кече Кайбыч авылына юл тоттым.

Ачы җил, күз ача алмаслык буран, юлны калын көрт баскан, ләкин аларның берсе дә мине куркыта, юлымнан туктата алмый, чөнки Гафури шигырьләре белән әлегә чаклы үзем күрмәгән Габдулла Тукаев шигырьләрен укырга барам!

«Тукаев шигырьләре Гафури шигырьләреннән дә әйбәтрәк!» Хәлимнең әнә шундый сүзләре дә мине очындыра.

Кичке эңгердә Сөнгатулла муллаларга барып кердем. Ул мине җылы каршылады. Ни өчен килгәнлегемне әйткәч, мине нык кына шелтәләп тә алды:

– Шундый салкында туңып үләргә уйладыңмы әллә? – диде. – Берәр таныш кеше артыннан хатың булса, мин үзем ул газеталарны җибәргән булыр идем!

«Ахмак сүз, – дим мин эчемнән генә. – Таныш кеше кайчан килеп чыга да, ул газеталар миңа кайчан тапшырыла? Шуны көтеп ят, имеш!»

Ул мине җылытырга тырыша, ашарга-эчәргә кыстый, уку хәлләрен сораша, ә мин аларның берсенә дә колак салмыйм, әлеге шигырьләрне укыйм. Соңыннан ул да көлеп җибәрде:

– Аңлыйм, аңлыйм мин сине… Тукаев шигырьләре инде мине дә иләсләндерә башлады.

– Ә Мәҗит шигырьләре?

Сөнгатулла мулланың «Тукаев шигырьләре» дип атап әйтүе аның Мәҗит Гафурины кимсетүе төсле булып тоелды миңа. Шунлыктан мин тагын да шул сорауны кабатладым:

– Синеңчә, Гафури шигырьләре начармыни?

– Юк, алай дигән сүз түгел, – диде ул. – Син Тукай шигырьләрен беренче тапкыр күрәсең, шуңа күрә генә әйтәм.

Ләкин, дөресен генә әйткәндә, Тукай шигырьләре мине беренче тапкыр уку белән үк йотып алсалар да, мин әле Тукаймы, Мәҗитме шәбрәк яза дигән бер фикергә килерлек хәлдә түгел идем. Сукыр тавыкка бар да бодай дигәндәй, аларның һәммәсе дә миңа җан азыгы, һәммәсе дә минем йөрәгемне җылыта!

5
(Күңел Казанга тарта)

Унбер-унике яшьләремдә әти мине Казанга алып барган иде. Ләкин ни өчендер ул баруымда Казан миндә бертөрле дә истәлек итеп күз алдына китерерлек, сагынып сөйләрлек эз калдырмаган. Шунлыктан миндә аның турында күп мактаулы сүзләр, легендалар сөйләнгән Казан каласын барып күрү дәрте торган саен көчәя генә иде. Бигрәк тә Мәҗит Гафуриның шунда булуы – аның мәдрәсәи «Мөхәммәдия»дә укуы турындагы хәбәр миндә бу теләкне тагын да үстереп җибәрде. Кыш буенча шул ният белән тиенләп җыеп килгән бер сум кырык тиен акчамны кесә төбенә салып, мин Акъегет авылыннан унбиш чакрымда булган Козловка пристанена киттем. Аннан, дүртенче класс пароходка утырып, Казан каласына…

Усиягә, Казан пристанена килеп төшкәч, мин шундагы извозчиктан:

– «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен беләсеңме? – дип сорадым. – Шунда барырга иде.

– Печән базарына илтеп төшерермен, – диде бу. – Шул тирәдә бугай ул. Ни йомышың төште?

– Мәҗит Гафурины күрәсе иде. Син аны беләсеңме?

Извозчикның Мәҗит Гафурины белмәвенә чиктән тыш гаҗәпләндем.

Пристаньда халык кайный, трамвайлар йөреп тора, кешеләр шуңа утыралар да китәләр. Ә мин бернәрсә дә аңламыйм, кая барырга да белмим.

Арлы-бирле ялтыранып йөрдем дә, зур арбалы извозчикка утырып, шәһәргә киттем. Шулай итеп мин, авыл егете, җитмәсә тагын, җырлар, бәетләр язып йөргән, шагыйрь булу хыялы белән җенләнгән бер шәкерт, биш тиен урынына кырык тиен акча тотып, Печән базарына барып төшкәч тә, мәдрәсәи «Мөхәммәдия»не сораша башладым. Миңа:

– Тегәрҗеп урамында! – диләр.

– Кайда соң ул урам?

– Казан каласында!

Мәҗит Гафурины сорыйм.

– Казанда Мәҗитләр дә, Гафурилар да күп, – диләр.

Шушымы инде Казан?! Гафурины да белмәгән башлары белән нишләп йөриләр монда? Атаклы мәдрәсәнең дә кайдалыгын белмиләр. Бик надан булып чыкты бит әле Казан халкы.

Тинтерәп йөри торгач, «Мәгариф көтепханәсе»нең алдына барып чыктым. Аның ишеге янындагы пыяла шкафка төрле китаплар тезелеп куелган: «Алданма кызыл алмага», Миргазиз Укмасый шигырьләре. «Себер тимер юлы», Мәҗит Гафури әсәре.

Шул китап күземә чалыну белән, мин кибет эченә ташландым.

– Әнә шул пыяла тартма эчендәге «Себер тимер юлы» дигән китапны алып бирегез әле миңа!

Урта яшьләрдә, ыспай гына киенгән бер кеше миңа карап елмайды да:

– Нигә аны пыяла тартмадан алып торырга, – диде, – ул монда да җитәрлек!

Китапны алып биргәч, ул бераз гына миңа карап торды да:

– Сез саладанмы әллә? – диде.

– Әйе!

– Әйтәм җирле…

Китапны алдым да кош тоткандай булып чыгып киттем. Урамга чыккач, иң элек кесәмдәге акчаларны барлап карадым. Илле бер тиен акча калган!

– Алай-й-й, өч тиенгә күмәч алып ашасам, пароход билетына җитәрлек кала икән әле.

Тоттым да пристаньга җәяүләп киттем.

Шулай булса да, мин бик шат идем. Үземнең Казанга килүемне бушка чыкмаган иттереп тоям, чөнки минем кулымда Мәҗит Гафуриның әлегә чаклы мин күрмәгән бер китабы бар!..

Инде миндә Мәҗит Гафуриның үзен эзләп табу, аның белән күрешү кайгысы да, унар морҗалы өйләре булган Казанны күреп йөрү дәрте дә онытылган иде. Миндә тик бер генә теләк – ничек итеп тизрәк шул китапны укырга!

Шәһәрдән чыккач, чирәмгә утырдым да китапны актарырга керештем. «Себер тимер юлы» – Мәҗит Гафури әсәре! Китап тышындагы шул сүзләргә карыйм да тәмле уйларга чумам. Күз алдына китерәм: «Милләт кайгысы» – Зариф Бәшири әсәре! Шундый яшел тышлы китап пыяла тартма эчендә булыр микән? Эчке түш кесәмнән кәгазь, карандаш алдым да «Себер тимер юлы» китабына охшатып язылачак «Милләт кайгысы»ның тышлыгын ясадым. Тышлык яшел булырга тиеш иде. Тик яшел кәгазем юк бит янымда, каһәр! Китабым басылып чыкканчы әлеге кәгазь эчке түш кесәмдә сакланды.

Бу җәйне мин бөтенләе белән авылда үткәрдем һәм булачак «Милләт кайгысы» дигән җыентыкны оештырдым. Ләкин моны оештыру миңа арзанга төшмәде. Мин һәр көнне өй артындагы бәрәңге бакчасына чыгам да койма буендагы кычытканнар арасына яшеренеп утырып укыйм, язам. Ләкин, эш җайланып кына барган чагында, чәпчеп-чәчәлеп әни килеп чыга:

– Кайда чыгып китте инде бу тагын?! Җенләнде бит шул такмаклары белән!.. Болынга төшәргә, тавыкларга ат кузгалагы җыеп кайтырга иде бит…

Мин тиз генә «Себер тимер юлы» белән үземнең язмаларымны яшерәм.

Башкасы ни булса шул, әнием аларны алып ертып ташлый күрмәсен! дим. Мин, сукрана-сукрана, болынга төшеп китәм. Мәҗитне дә әнисе шулай җәфалый микән?

Шул җәйдә безнең авылга таштан яңа тәртип белән укыту өчен зур гына бер мәктәп салынды. Мин шунда укытучы булырга тиеш идем. Бер ел булса да укытып, үземне мөгаллимлектә сынап карыйсым килә иде. Чүтидә мәктәп салырга кирәк дип, Заһидулла байның колак итен ашаган кеше мин түгелме? Дәрт зур иде. Менә, ниһаять, кызыл кирпечтән мәктәп салынды. Ысулы җәдит өчен! Моңа шактый зур акча тоткан Заһидулла бай: «Үзең артыннан йөртеп салдырдың, инде яңа укуны да үзең башлап җибәр!» – дигәч, мин шатланып риза да булган идем.

Ләкин башта укытучы булу хыялы белән шактый мавыккан булсам да, тора-бара бу дәрт сүнә башлады, чөнки әти мине һәр көнне мәчеткә куа:

– Син булачак укытучы, аннан соң мулла! – ди. – Шулай булгач, халыкка яхшы күренергә, диндар булырга кирәк!.. Югыйсә, тегеләй дә яңа тәртипкә каршы төрлечә котыртулар барган чагында, динсез икән ул дип, күп кеше баласын укырга бирмәс!..

Мин бу сүзләрдә монафикълык күрәм. Мин мәчеткә халык күрсен өчен генә йөрергә тиешмени? Мәчет ул мулла-мунтагай өчен төшемле урын гына түгелме соң? Мөселманнарның иң зур бәйрәме – гает бәйрәмнәрен дә искә төшерәм. Килгән халык гает намазы алдыннан мулла-мәзингә мул итеп сәдака бирә. Ул гына да түгел, муллалар шәкерт улларын да ияртеп баралар. Халык аларга да сәдака бирә. Шундый төшем өчен әти безне дә гаетләрдә үз янына утырта иде. Бала чагында күңелле генә була иде ул! Ләкин тәрәккый мәҗлесләрендә сөйләнгән сүзләрне тыңлаганнан соң, бу гамәлнең түбәнлек икәнен һәм дингә бернинди дә катнашы булмавын аңлагач, сәдака өметләнеп утыруны үзем өчен хурлык дип саный башладым. Авылда калсам, әти белән каршылыкка керергә туры киләчәк иде.

Миңа җәй буе Казанда, Оренбургта һәм Уральскида чыга торган газета-журналлар килеп торды. Шуларны укып юанам, бөтен комачаулыкларга чыдыйм. Тик шунысы күңелсез: аларны уку, аларда язылган мәсьәләләр турында фикер йөртүемне уртаклашучы кешеләр юк.

Менә шулай пошынып йөргән көннәрнең берсендә минем яныма авыл мәдрәсәсендә укып чыккач, берничә ел читтә йөреп кайткан Рәхимҗан белән Хәсән дигән ике егет килде. Алар миңа үзләренең үпкәләрен белдерделәр:

– Үткән елларда син безнең белән аулак өйләргә йөри торган идең, җылы мунчаларда була идең, болын буйларында безгә кызлар турында язган бәетләреңне укый идең. Җәйге кичләрдә койма буйларында төрле әкиятләр сөйли торган идең. Быел нигәдер бик эреләнеп киттең әле син!.. Хәлфә булачак кешегә шулай кирәктер инде!

Шул көннән башлап һәр кичне ләчтит сатып утырган койма буе безнең китап уку урынына әйләнеп китте. Укылган китаплардан яшьләргә генә түгел, хәтта картларга да бик нык тәэсир иткәне Мәҗит Гафуриның «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» һәм «Себер тимер юлы» дигән китаплары иде. Аларны берничә тапкыр укыдык. Авыл халкы бер-берсеннән ишетә дә, кич булды исә, шунда килә.

– Йә әле, безгә дә укы әле шул китапны! – диләр.

Рәхимҗан «Себер тимер юлы»н укыган саен:

– Мин шул юлда Себердә йөрдем бит, – дип, сүз ачмый калмый. – Тимер юлы белән йөрү рәхәт тә, тиз дә! – ди ул. – Мин йөргән җирләргә ат белән барырга туры килсә, анда барып җиткәнче сакалың агарыр!

Ул үзенең тимер юлда тиз йөрүе аркасында күп җирләр күрүен, уе-фикере ачылуын сөйли.

– Иге-чиге юк бит илнең, – дип, янә бер шакката ул. – Һи-и, андагы байлык! Аны бит юлга салырга гына кирәк. Анысы җиңел генә түгел. Белемсез булмый. Мәҗит шуны әйтә ул, шуны аңлата. Уку кирәк, ди ул. Урыстан да узарлык белем кирәк безгә.

Аңа кушылып Песи карт та яшь чагында үзләренең ат белән Мәскәүгә баруларын сөйләп китә:

– Ике ай ярым йөрдек, Манир Җамали юлда салкын тидереп авырды да үлеп калды! – ди. – Ә менә хәзер тимер юл белән Мәскәүдән биш көндә әйләнеп кайтасың!

– Анысы шулай аның, – дип сүзгә кушыла Мингали. – Әнә күпме еллар Донбасста эшләп йөргән Сәйдәш Галләми авылга кайткан иде. Анда, малай, эшчеләр бик усаллана икән. Патшаның үзенә каршы сөйләүчеләр бар, имеш.

– Җае чыкса, һи-и. Без дә тик ятмас идек тә анысы.

– Әнә урыс алпавытының җирләре нинди шәп урында… Ут өстендә биетергә иде шуны.

– Син аны әйтәсең әле. Ә үзебезнекеләр? Низам байны кара син. Хәләл көч белән баеганмы? Садыйк хаҗины кара!

– Кул бер күтәрелсә, алар гына өлешсез калмас иде әле.

Шундый көннәрнең берсендә кемнәрдер Садыйк хаҗиның келәтенә төшеп, күп кенә малларын урлыйлар. Бу хәл авыл сәүдәгәрләре белән кулакларга безгә бәйләнү өчен җитә кала.

– Әнә бит алар көн саен, койма буена җыелып, ниндидер шайтан сабакларын укыйлар да: «Низам байлар белән Садыйк хаҗиларны да тыныч куймабыз!» – диләр.

Әнә шуннан чыккан инде ул келәткә төшү дә!

Минем әтиемә дә килеп җитәләр:

– Синең улың ниндидер бер Мәҗит дигән судинның шайтан сабакларын укып, авыл яшьләрен бозды, аларны караклыкка өйрәтте. Кем белә, келәт басу эшенә үзе дә катнашкандыр әле ул! – диләр.

Шуннан соң әти мине йөрүдән, яшьләр арасында китап укудан тыйды. Ләкин «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» тә, «Себер тимер юлы» да кулдан-кулга, өйдән-өйгә сәяхәт итүдән туктамады.

Үз гомерен авыл байларына эшләп үткәргән Хамаҗан Кәримәсе:

– Әйтәсе иде шул Мәҗит дигән кешегә – байларның менә шушы этлекләрен дә язсын иде ул! – ди.

* * *

1907 елның көзендә, басу эшләре бетеп, урманнан әтиләргә кыш буена җитәрлек утын ташыгач, мин Казанга укырга киттем.

– Болай булмас ул! – дим, мин әйтәм. – Мәҗит Гафуриныкы төсле китап бастырып чыгару өчен, әлбәттә, Казанга мәдрәсәи «Мөхәммәдия»гә укырга барырга кирәк. Чөнки Мәҗит Гафури да шунда укый ич… Китап бастыручы «Мәгариф көтепханәсе» дә шунда!

Казанга барып төшкән көннән үк, мин үз дәверендә матур гына шигырьләр язган, бер-ике җыентыгы да басылып чыккан Хәбиб Исхакый белән бер чәйханәдә танышып алдым. Ул да мәдрәсәи «Мөхәммәдия»дә укый икән. Ләкин танышкач та ул бер күңелсез хәбәрне әйтте:

– Үткән кыш Мәҗит Гафури безнең белән бергә укыды. Ул быел юк инде, Уфага кайтып китте, – диде.

– Инде миңа нишләргә? Ул булмагач, китапны да бастырып булмас инде… Уфага «Галия» мәдрәсәсенә барсам ничек булыр икән?..

Хәбиб Исхакый белән киңәшләшкәннән соң, мин, тәвәккәлләп, Казанда калырга булдым.

Хәбиб Исхакый белән без бер сыйныфта – шәрик булып укыйбыз, бер бүлмәдә торабыз, шәһәргә йөрергә чыкканда да гел бергә булабыз. Мин туктаусыз аңардан Мәҗит Гафури турында сорашам:

– Төсе, буе, кыяфәте, килбәте? Кием-салымы, тормышы? Шәптер, ә?! Фаэтонда гына йөридер?

– Син аны губернатор дип белдеңме әллә?

Хәбиб Исхакый аның шактый ярлы хәлдә яшәвен сөйләде дә:

– Ул үзен садә тота һәм түбәнчелекле, ләкин бик сак кеше. Урынлы-урынсыз сөйләүдән, күп катнашулардан тартына, – диде.

Мин үземнең моңа бөтенләй кире уйларымны әйткәч, Хәбиб Исхакый көлеп җибәрде:

– Алай булгач, китабың басылып чыккач, син үзеңне бик эре тотарга уйлыйсыңдыр инде?..

– Юк, нишләп алай булсын? – дим мин.

Хәбиб Исхакый да, минем шикелле үк, Мәҗит Гафурига көчле мәхәббәт саклый икән. Бигрәк тә ул аның шигырьләрен мактый:

– Аның шигырьләрендә өмет хисләре көчле, – ди.

– Алай булгач, син үзең нигә соң шулчаклы өметсез?

– Тормыш шулай итте мине, – диде Хәбиб, авыр гына көрсенеп.

Әхмәтҗан Мостафин кебек иске фикерле хәлфәләргә, иске тәртипләргә каршы көрәш алып барган Хәбиб Исхакый, һәрвакыт мәдрәсә идарәсе һәм Галимҗан хәзрәтләр тарафыннан читләтелүе аркасында, торган саен өметсезлеккә бирелгән иде. Аның саулыгы да шулчаклы начар: кан әсәре булмаган төсенә караганда, очы күгәргән озынча борыны гына синең күзеңә чалына, хәтта төштә күргән бер шәүлә кебек кенә иде. Шул өметсезлек аркасында, ул 1912 елда үзен үзе һәлак итә.

Хәбиб Исхакыйның сөйләвенә караганда, Мәҗит Гафури Троицк шәһәреннән Казанга килеп, мәдрәсәи «Мөхәммәдия»гә укырга кергәч тә үзенең тырышлыгы, үзен тота белүе аркасында, укучылар арасында гына түгел, хәтта мәдрәсә идарәсе һәм Галимҗан хәзрәт алдында да бик тиз ригая, хөрмәт казана. Галимҗан хәзрәт үзенә бик якын торган Фатих хәлфәгә:

– Син Мәҗитне күбрәк үз тирәңдә тот, аңа яхшы, җайлы урын бир. Аңа һәрвакытта да булышлык ит, тәрбия итә белгәндә, аннан зур кеше чыгар, – ди икән.

Хәбиб Исхакый әйтә:

– Күрәсең, Галимҗан хәзрәт Мәҗитне дә Фатих хәлфәнең копиясе итәргә теләгәндер, – ди.

Әлеге хәлфә искитмәле аумакай, куркак, ялагай бәндә иде. Нигәдер аны мәдрәсә эчендә дә, Казан халкы арасында да «Урыс Фатих» дип йөртәләр иде. Бу миңа бигрәк тә сәер тоела, безнең якта, киресенчә, сүзен бирмәүче, турыдан бәрдерүче, шуның белән тупасрак та булган кешегә «урыс токымыдыр ул» ди торганнар иде. Урысның илдә үзен хуҗа итеп тоюыннан килеп чыккан сүз булгандыр инде. Яуларда кырылып исән калган татар исә аңа гел ярарга, яраклашырга тырышкан.

Әле дә булса хәтеремдә: яз башында, Гөбенә суы ташкан чакта, без малайлар белән көймәдә йөрергә булдык. Көн җилле булганлыктан, көчле каты дулкын арасында безнең көймә чайкала да чайкала, шактый озак җәфалангач, без батудан куркып кире әйләнеп кайттык. Шунда безне әти күреп алды.

– Әй җебегән нәрсәләр! – дип кычкырды. – Шулай куркак булырга ярамый инде. Андый чакта урыслар бер генә дога әйтә.

– Нинди дога соң ул?

– Андый чакта урыслар «ничауа!» диләр дә ишкәкләрен суга батырып йөзеп тә китәләр. Батмыйлар да, калыкмыйлар да!

Ул чагында «Мөхәммәдия»дәге алдынгы, зуррак шәкертләрдән саналган Закир Шакиров (күп еллардан соң аның улы Мидхәт Шакиров, башкорт булып, озак вакытлар Башкортстанны җитәкләде. – Р. З.) урысчаны яхшы белүе белән башкалардан аерыла иде.

– Урысча укырга кирәк, чын белемне урыс матбугатыннан гына алырга мөмкин! – ди ул.

Менә шуңа күрә дә Мәҗит Гафури күбрәк шул Закир тирәсендә була. Аның белән дуслаша, аның аркылы урыс әдәбиятын, урысча өйрәнергә тырыша.

Казанга килүе аркасында, ул бу яктан зур уңышка ирешә. Гарәп әдәбияты белән дә шактый нык таныша.

Таһир Ильяси дигән бер укытучы бар иде. Ул Гарәбстанда озак яшәгән, шунда укыган. Аны гарәп телен китаплардан гына түгел, авылларга, күчмә ком гарәпләре арасына барып өйрәнгән дип сөйлиләр иде. Гарәп телен без ул язган дәреслек буенча укый идек. Таһир Ильяси бәдәвиләрнең (Хиҗаз, хәзерге Сөгуд Гарәбстанында ком сахраларындагы ваххаларда (оазисларда) яшәүче күчмә гарәпләр) авыз иҗатын өйрәнә, тикшерә. Казанга кайткач, ул гарәп мәкальләреннән, табышмакларыннан, әкиятләреннән гыйбарәт булган «Ифадә» исемле саллы бер китап язып нәшер итте.

Менә шул кеше «Мөхәммәдия»дә гарәп телен һәм әдәбиятын укыта, Мәҗит Гафури да шуннан укый.

Таһир хәлфә төрле мәсәлләрдән, хикәятләрдән торган «Кәлилә вә Димнә» китабын яратып укыта иде. Биш мең еллар элгәре Һиндстанда санскрит телендә иҗат ителгән әлеге китап соңрак гарәп теленә тәрҗемә ителгән. Гарәп телен яхшы үзләштерер өчен татар мәдрәсәләрендә без шул китапны укый идек. Ул бик мавыктыргыч, бер кереп китсәң чыга алмыйсың. Хәзер кайберәүләр (мәсәлән, Афзал Кудашев) Гафуриның күп мәсәлләре Крылов тәэсирендә, аңардан файдаланып язылган дип тәкрарлыйлар. Ләкин мин ачыктан-ачык һәм өзеп әйтәм: Мәҗит үзенең мәсәлләрен күбрәк әнә шул «Кәлилә вә Димнә»дән файдаланып язды. Ул заманнарда без шәрекъ мәдәнияте белән турыдан-туры багланышта идек. Мин шуны гына өстәр идем: Крыловның үз мәсәлләре дә греклар аша килеп җиткән «Кәлилә вә Димнә»дәге хикәятләрдән алынган.

1905 ел революциясеннән соң Мәҗит Гафуриның халык арасында популярлашып киткән шигырьләре китап бастыручы байлар игътибарыннан да читтә калмый. Шагыйрь тирәсендә әйләнә башлыйлар. Бигрәк тә шушы чорларда гына оештырылган «Борадәран Шәрәфләр матбагасы ширкәте»нең мөдире Гыйльметдин Шәрәф туктаусыз ялагайлана:

– Без синең китапларыңны, шөһрәтеңне үстерерлек итеп, матурлап бастырырбыз, – ди. – Барыбыз да бер мәдрәсәнең җимешләре ич, бер-береңне шулай култыкларга кирәк, синең шөһрәтең безнең дә шөһрәт, – дигән була, ә үзе Мәҗитнең китапларына шалкан бәясен тәкъдим итә. Хәбиб Исхакый белән мин дә Шәрәфләргә үзебезнең беренче җыентыгыбызны сатып карадык. Гыйльметдин Шәрәф безне ачык чырай белән каршы алды. Сүз иярә сүз чыгып, урыслар әйтмешли, ни с того, ни с чего, ул:

– Сезнеңчә ничек: Мәҗитме, Тукаймы шәп шагыйрь? – дип куйды. Безнең җавапны көтеп тә тормастан, Мәҗит турында: – Тупас тел, тупас тасвирлар аңарда, – дип нәтиҗә ясады.

Мин:

– Безнеңчә, аларның икесе дә бик шәп шикелле! – дидем дә сүзне кисәргә уйладым.

Ләкин Хәбиб Исхакый:

– Мәсьәләне алай куеп булмый бит! – дип, сүзне озайтып җибәрде: – Мәҗит үз урынында өлкән, Тукай үз урынында… Кем кемнәр өчен яза бит!..

– Ничек инде ул «кем кемнәр өчен»?

– Халык өченме, әллә нәширләр өченме?

– Әлбәттә, сезнең шикелле мужиклар өчен, – диде Гыйльметдин.

– Без дә шулай уйлыйбыз шул! – дип кисте Хәбиб Исхакый.

Аның шушы сүзләреннән соң Гыйльметдин Шәрәф безнең китапларны кире алдыбызга куйды да:

– Без боларны бастыра алмабыз, гафу итегез! – дип, кырын борылгандай булды.

Шуннан соң без аларны «Милләт көтепханәсе»нә биреп бастырдык. Зарары шул булды: Шәрәфләргә унөч сумнан саткан идек. «Милләт көтепханәсе» ун сумнан түләде. Ләкин минем шатлыгым башкада иде. Китап басылып чыккач та:

– Әһ-һа, Мәҗит, – дидем, – син милләтне сөйсәң, мин аны кайгыртам!

Бу сүзләр Мәҗит Гафуриның «Милләт мәхәббәте» дигән шигырьләр җыентыгы чыгу уңае белән әйтелде, әлбәттә.

1905 ел революциясеннән соң Россиядә булган бөтен татар мәдрәсәләрендә бердәм дулкынлану, чуалышлар башланды.

Егерме-егерме биш ел буенча укып та, алган белемнәре мулла булудан башкага ярамаганлыктан, бик күп шәкертләр, сакаллары агарганчы, муллалыкка урын чыкканны көтеп, шул мәдрәсәләрдә мүкләнеп яталар иде.

Менә бу хәл икенче төрле караш-аң тудырды:

– Мәдрәсәләргә ислах, реформа булсын, фән, урыс теле укытылсын!..

Казандагы Галимҗан хәзрәт Баруди карамагында булган мәдрәсәи «Мөхәммәдия» 1905 ел революциясеннән элек үк беркадәр ислах ителгән – реформалаштырылган иде. Менә шушындый мәдрәсәләрдә укучы шәкертләр, мәдрәсәләргә ислах кертү таләпләре белән генә калмыйча, Казан шәһәрендәге эшчеләр, төрле политик оешмалар белән бәйләнеш тотып, революция хәрәкәтендә дә аралашып киттеләр. Казанда булган бәрелешләр чорында эшчеләр белән бер сафта кулларына корал алып сугыштылар, прокламацияләр басу, аларны тарату, урамнарда тәртип саклау, оешмалар арасында хәбәр йөртү кебек эшләрне башкардылар.

Галимҗан хәзрәт мәдрәсәсе шәкертләрендә булган бу хәрәкәт Казандагы башка мәдрәсә шәкертләренә дә йогынты ясамый калмады. Минем агам укый торган Закир хәзрәт мәдрәсәсендәге (аны «Зәңгәр мәчет мәдрәсәсе» дип тә йөртәләр иде) шәкертләрнең Алафузов заводындагы эшчеләр белән бәйләнештә булуларын да мин бик яхшы беләм. Бигрәк тә шул завод эшчеләреннән «социалист Сафи» дип танылган берәүнең әнә шул мәдрәсәгә килеп яшерен җыелышлар үткәрүе миндә нык тәэсир калдырган иде.

Казан чухурлары10 белән берлектә, Николай патша рәсемен күтәреп, «Яшәсен падишаһы әгъзам11 хәзрәтләре» дип, Казан урамнарында демонстрация ясап йөргән Галимҗан хәзрәт әлеге революция хәрәкәтенә катнашкан шәкертләргә каршы кискен чаралар күрә башлады. Мәсәлән, кичке сәгать уннан соң шәкертләр мәдрәсәдән шәһәр урамнарына чыгып йөрүдән тыелдылар. Сәгать уннан соң урамга чыгып калган шәкертләр яңадан кайтып мәдрәсәгә керә алмасыннар өчен мәдрәсәләрнең капкаларына зур, авыр йозаклар салынды, таш коймалар өстенә чәнечкеле тимерчыбыклар тартылды. Шәкертләрнең урындык куеп утыра торган биек өстәлләрен ваттырып, аларны мичкә яга башладылар.

Әмма бу чаралар шәкертләр арасында тагын да ризасызлык китереп чыгарды.

Шул ук чорларда бер газетада «Низамлы мәдрәсә» дигән кискен мәкалә басыла. «Мөхәммәдия» шәкертләре, шуңардан сәхнә әсәрләре төзеп, мәдрәсәләрдә уйныйлар, җилем басмада «Изгеч» һәм «Телчән» дигән газеталар чыгаралар.

Менә шушындый хәлләр шактый көчәеп, политик төс ала башлагач, мәдрәсә идарәсе хәрәкәт башында йөргән дүрт шәкертне куарга карар бирә. Сиксән ике шәкерт, шуңа протест йөзеннән 1905 ел азагында мәдрәсәне ташлап, «Марсельеза» һәм башка революцион җырлар җырлап, урамга чыгалар. Мәдрәсәгә алтмыш кешелек кораллы полиция чакыртыла. Берничә шәкертне кулга да алалар.

Шәкертләр арасында, үзләренең таләпләре кабул ителмәү аркасында, мәдрәсәне ташлап чыгучылар башка шәһәрләрдә дә булды. Мәсәлән, Оренбургтагы «Хөсәения» шәкертләре ике тапкыр ташлап чыктылар. Хәтта Оренбургта карагруһчылар органы булган «Дин вә мәгыйшәт» журналын чыгаручы Вәли мулла12 мәдрәсәсендә дә шундый хәлләр булып үтте. Галимҗан Ибраһимов белән аның шәриге һәм дусты Шәһит Әхмәдиев тә әнә шул мәдрәсәне ташлап чыгучылардан иде.

Шулай ук М. Гафури, Н. Думави, М. Укмасый, Ф. Әмирхан, К. Тинчурин һәм Г. Камал кебек күренекле язучыларыбызның да тормыш юлы шәкертләр хәрәкәте белән бәйле икәнлеге мәгълүм.

Мәдрәсәи «Мөхәммәдия»не ташлап чыккан шәкертләр әнә шул чорларда гына барлыкка килгән «Казан мөхбире» газетасында озын бер декларация сыман нәрсә бастырдылар. Ни өчен мәдрәсәне ташлап чыгулары турында аңлату биргәннән соң, алар үзләренең төрле фәннәр һәм урыс теле укуга теләкләрен белдерәләр. Ләкин моңа ирешү өчен аларда материаль мөмкинлек бөтенләй диярлек юк иде.

Шул ук вакытта Шакир Мөхәммәдьяров дигән студент «Казан мөхбире» газетасына, халыкны ярдәмгә өндәп, бер мәкалә язып чыга. Куылган шәкертләргә ярдәм эшен оештыру өчен «Ислах комитеты» төзелә. Бу комитет Первая гора урамында бер агач өйне арендага алып, әлеге шәкертләрне шунда урнаштыралар. «Казан мөхбире» газетасы аркылы җыелган ярдәм акчага икмәк, он, ярмалар китерәләр. Шунда җыелыш үткәрелеп, мәдрәсәне ташлап чыккан шәкертләр өчен курс ачарга карар кабул ителә. Бу курсның программасында шактый урын урыс телен өйрәнүгә бирелә.

Ләкин бу эш барып чыкмады, чөнки башлап йөрүче берничә эшче һәм студентлар кулга алынды. Һәм мәдрәсәне ташлаган шәкертләргә бер тәүлек эчендә Казаннан чыгып китәргә боерылды.

6
(Фатих Әмирхан)

1908 елның көзендә Фатих Әмирхан инициативасы белән Казан шәһәрендә «Әлислах» исемле газета чыгарыла башлады. Бу газетаның рәсми редакторы Вафа Бәхтияров саналса да, төбендә аның редакторлык эшен дә, секретарьлыгын да Фатих Әмирхан берүзе алып бара иде.

Ул чорларда, реакция хөкем сөргәнлектән, аз гына сулрак агымда барган газетаны да полиция органнары бик нык күзәтәләр, әгәр дә аның редакторы күзгә күренгәнрәк кеше булса, ул газетаны яптыралар иде. Менә шунлыктан андый газеталар полиция каршында шөбһәле булмаган, күзгә күренмәгән кешеләр редакторлыгында чыгарылдылар. В. Бәхтияров шундый редакторларның берсе иде. Татар эсерлары органы булган «Таң йолдызы» газетасының һичбер күзгә күренмәгән Гали Бутиләков редакциясендә чыгуы да менә шуннан иде. Чөнки фактик редактор булган Гаяз Исхакыйга газета чыгарырга рөхсәт юк иде.

«Урал» газетасын чыгару алдыннан Хөсәен Ямашлар үз араларында катнашып йөргән «кып-кызыл сасиалист» Хәмит исемле бер приказщикны рәсми редактор итәргә уйлыйлар. Ләкин Хәмит риза булмый:

– Аңа тыгылып, башымны Себер җибәрер хәлем юк әле, – ди.

– Алай үз шәүләңнән курыккач, өеңдә генә утыр, үзеңне социалист дип атама, – ди аңа Ямаш.

– Ярар, төрмәдә утырганчы өйдә утыру яхшырак, – дип, Хәмит китеп бара.

Мин Оренбургта эшләгән чагында ул байлар тирәсендә ялагайланып, алар җырын җырлап йөри иде. Шулай да кайчакта «Мине Ямаш редактор итмәкче иде!» дип мактанып та ала иде.

Әлеге мәдрәсәи «Мөхәммәдия»не ташлап чыккан шәкертләр бөтенесе диярлек, икенче игъдади13 сыйныфында укучы шәкертләр булганлыктан, шул мәдрәсәдәге икенче игъдади шәкертләре мәдрәсәне ташлап чыгу вакыйгасын һәрвакытта үзләре өчен тарихи бер горурлык һәм үзләрен шул традицияне ваклаучылар иттереп карыйлар иде.

Әлеге фетнәдә юлбашчылык иткән шәкертләр арасында шигырь язучылар да бар иде. Ләкин алар төрле сәбәпләр аркасында зур әдәбият мәйданына үтә алмады, югалдылар… Шушы истәлекләрдә генә булса да, исемнәре калсын: Хәбиб Исхакый, Касыйм Туйбактин, Хәбиб Хәмзин, Хафиз Кушаев…

«Әлислах» газетасын чыгару, аны яшәтү эшендә дә әлеге икенче игъдади шәкертләре көчләрен аямады. Алар, үзара нәүбәтләшеп, аның редакциясенә йөриләр, «Әлислах» газетасы басылып чыккач та аны бөклиләр, адресларын язалар, почтага илтеп тапшыралар, матбагага материаллар илтәләр, газета тарату эшен алып баралар иде. Хәбиб Исхакый белән мин дә үз нәүбәтебезне шунда бергә үткәрә торган идек.

«Әлислах» редакциясе ул бер газета редакциясе булып кына калмады. Тора-бара ул Казандагы бөтен алдынгы, аек фикерле татар яшьләренең җыелышып, төрле киңәшләр, фикер алышулар урыны булып китте. Анда яшерен киңәшләр үткәрелгән чакларда, әлеге игъдади шәкертләре, полиция килеп басмасын өчен, урамда күзәтчелек эшен алып баралар иде. Һәр көнне дәрестән бушагач та алар шунда китәләр, алдынгы яшьләрнең сүзләрен, фикерләрен, үзара сүз көрәштерүләрен тыңлыйлар, шулай итеп җан азыгы алып кайталар. Бигрәк тә Фатих Әмирхан һәм Габдулла Тукайлар иҗат эшенә омтылган яшьләргә шул юлда ярдәм күрсәтәләр иде.

Көннәрнең берендә Хәбиб Исхакый белән «Әлислах» идарәсенә бардык. Без барган чагында, Фатих Әмирхан ниндидер бер кулъязма укып утыра иде. Башка чакларда Фатих абзый редакциягә килгән кешеләрне, бигрәк тә шәкертләрне, матур гына елмаеп һәм уен-көлкеле сүзләр белән каршы ала торган иде.

Бервакытны мин «Әлислах» газетасына бер шигырь биргән идем. Шул уңай белән газетаның «Идарәдән җаваплар» бүлегендә шундый сүзләр языла: «Шигырегездә күбрәк милләтне кайгыртып җылыйсыз… Әдәби нәрсәләр язарга кирәк!»

Шушы газета чыккан көнне редакциягә баргач, Фатих абзый, гадәттәгечә, елмаю белән каршы алды да:

– Йә, Бәшири, нык ачуландыңмы, кәефең кырылдымы? – диде.

– Нәрсә өчен?!

– Әлеге сүзләр өчен.

Мин ихлас күңел белән аның алдына барып бастым да:

– Фатих абзый, – дидем, – мин кәефсезләнмәдем, киресенчә, безгә игътибар итеп, шундый файдалы киңәш ясавыгыз өчен шатландым!

Фатих абзый миңа кулын сузды.

– Бир бишне! – диде. – Әнә шуларны аңлый белсәң, син үсәрсең!

Фатих Әмирхан Казанның алдынгырак яшьләре, бигрәк тә укучылар арасында булган хәлләрне, вакыйгаларны вак-төягенә чаклы белеп, күзәтеп бара иде. Ләкин ул, гадәттә, чиксез дәрәҗәдә ачы телле, турыдан-туры суктыра торган кискен табигатьле бер кеше булуына да карамастан, беркемнең дә начар, килешсез якларын битенә бәрми, бу эш ярамый дип, үгет-нәсыйхәт тә бирми иде. Ул әнә шундый югарыда әйтелгән сүзләр белән генә синең миеңә чиртә дә куя.

Яшьләрдә яңалыкка, алга омтылу дәрте үсә. Аларда иске тормышның һәрбер күренешенә каршы нәфрәт, җирәнеп карау фикере туа. Ләкин тәҗрибәсезлек, белем азлык аркасында алар күп вакытта һәртөрле модаларга иярәләр. Мондый хәлләр бездә дә күп булды.

– Социалист булырга тырышабыз!..

Шулай булгач, кием-салым, тышкы күренеш ягыннан да үзгәреп, кызыл төймәле, өч билле казакилар, тупчылган, кыек якалы җиләннәр белән башны ялтыратып чәч алуларга каршы көрәшүдә дә башкаларга үрнәк булырга кирәк!

Тукай да: «Татар башы чокыр-чакыр, себермәсәң дә такыр!» – дип көлә ич андый башлардан!

Әнә Сәгыйть Рәмиев, Гыймат Нугайбиков шикелле социалистлар чәчләрен җилкәләренә хәтле төшереп, артка табан каерып ташлыйлар. Яисә аларның чәчләре үрә тора. Өсләрендәге күлмәкләре дә кара яисә көрән төстә булып, билләре каеш белән буылган.

Шул кыяфәттә йөргән кешеләрнең һәммәсе дә социалист!.. Без шулай уйлыйбыз. Уйлыйбыз да шулай булырга тырышабыз. Ләкин кул белән ничаклы сыпырсак та, безнең чәчләр социалистларныкы төсле матур булып артка ятмый. Шунлыктан без иң элек чәчләрне юешлибез дә аннан соң аны берәр тастымал яки чүпрәк белән кысып бәйлибез.

Кайчакларны шулай бәйләгән килеш икешәр тәүлек йөрибез. Бервакытны мин, башым шулай бәйләнгән килеш, аның өстеннән кара кәләпүш киеп, редакциягә дә барганмын. Фатих абзый көлемсерәп карап торды да:

– Нихәл, башың авыртамы әллә? – диде.

Минем оялуым гына җитмәгән иде тагын, теленә шайтан төкергән нәрсә, Фатих абзыйның энесе Ибраһим:

– Социалист булабыз! – дип тә куйды.

Фатих абзый тагын да үртәнеп көлемсерәде:

– Гыймат Нугайбиков төслеме?

Бервакытны Касыйм Туйбактин үзенең юклы-барлы акчасына толчоктан искерәк кенә бер кара күлмәк белән ялтырап торган киң каеш ремень алып кайткан. Ул, шушы күлмәкне киеп, әлеге ремень белән билен буып, редакциягә бара. Фатих абзыйның күзе моңа төшми калмый. Ул аңа карап тора да:

– Ай-яй, Касыйм, – ди, – аркалыкның да кәттәсен табып алгансың икән! Берәр чук та тагып җибәрсәң, май чапканда, янга җигәргә дә ярарлык буласың икән!

Аның Касыйм Туйбактинны күргән саен «Нихәл, социалист булып буламы соң?» диюе дә әнә шуннан иде. Ә инде безгә бу «кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла» булып төшә иде.

* * *

Бүген безне Фатих абзый башка көннәрдәге шикелле көлемсерәп, шаян сүзләр белән каршы алмады.

Әллә ул без кергәнне сизмәде, әллә сизеп тә, алдындагы нәрсәсен бик бирелеп укыганлыктан, исәнләшеп тормады. Ләкин, ничек кенә булмасын, без аңа хөрмәт йөзеннән, аның укуына комачаулык итмәс өчен, әкрен генә, аяк очлары белән генә басып, алга уздык та бер кырыйга барып утырдык.

Без иң элек Фатих абзыйның укыган кәгазьләренә күз салдык. Кәгазьләр бик төрле: кайсы озынча, тар күләмдә, кайберләре шактый зур һәм киң, кайсылары кеп-кечкенә, алар арасында ап-ак, яңа кәгазьләр дә бар, ә кайберләре саргаеп беткән, иске, хәтта кибетчеләр әйбер төреп бирә торган сары, чүбекле кәгазьләр дә күренгәли иде. Фатих абзый укыган чагында уң кул бармаклары арасына кысып тоткан кызыл башлы карандашы белән бертуктаусыз шык-шык иттереп өстәлгә сугып тора. Кайчагында кәефләнгән, ризалык күрсәткән рәвештә елмаеп та куя. Укып бетергәч тә ул безгә карап елмайды да:

– Нихәл, егетләр? – диде. Аннан соң сүзне алдындагы кулъязмаларга күчерде. – Әлегә чаклы безнең «Әлислах» газетасында, дөресен генә әйткәндә, хәтта татар матбугат вә әдәбиятында шәкертләрнең ислах хәрәкәтләреннән алып язылган бер генә дә әдәби нәрсә юк иде. Менә бу бурычны Галимҗан Ибраһимов дигән берәү үтәде! – Ул кулъязмаларны безгә табан сузды да: – Мәгез әле, берәрсен кычкырып укыгыз әле! – диде. – Мин тагын да бер кабат тыңлап торыйм! – Укырга башлар алдыннан Фатих абзый әйтеп куйды:

– Каләме үткен күренә бу егетнең…

Бу – Галимҗан Ибраһимовның беренче хикәясе – «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» иде.

Укып чыктык.

Фатих абзый шулчаклы бирелеп тыңлады, редакциягә килеп кергән кешеләргә дә ишарә кылып, тыныч кына утыруларын сорый иде.

Укып чыккач, бездән:

– Йә, ничек соң, ошадымы? – дип сорады.

– Фатих абзыйга ошаган нәрсә безгә ошамаска?!

– Алай түгел ул, егетләр… Барыннан да бигрәк аңа сез бәя бирергә тиешле, чөнки ислах өчен көрәш сезнең үз башыгыздан үткән!

– Кем соң ул Галимҗан, нинди кеше?

– Бу хикәяне язган Галимҗан да, – диде Фатих абзый, – Оренбургның иң иске бер мәдрәсәсендә – Вәли мулла мәдрәсәсендә укып, ислах хәрәкәтенә юлбашчылык иткәнлеге өчен аннан куылган шәкерт!

Галимҗан Ибраһимовның исемен мин беренче тапкыр менә шунда ишеттем, аның беренче әсәрен дә әнә шунда күрдем, шунда укыдым. Аның бу әсәре миңа ничаклы көчле тәэсир ясады. Фатих абзыйның да аңа зур өмет баглавы миндә әллә ничек, Галимҗанга карата зур ихтирам тудырды.

– Эх, күрәсе иде аның үзен дә!

– Нинди төстә, нинди кыяфәттә икән ул?

Ул минем күз алдымда башта менә шулай җанлана: гүяки ул да кара күлмәк өстеннән каеш ремень буган, социалист булырга маташадыр. Гүяки ул да шулай, Хәбиб Исхакый шикелле, шәкертләр җыелышында, кулындагы кәгазь төргәкләрен җиргә күтәреп бәрә-бәрә, кызган сүзләр сөйлидер!

Аннан соң ул икенче бер кыяфәттә дә килеп баса: гүяки ул да, шул заманның шактый танылган язучыларыннан булган Галиәсгар Камаллар, Фатих Әмирханнар төсле, өстенә килешле костюм, башына кара кәләпүш яисә каракүл бүрек киеп, биек өстәл янында язып утыра. Костюм эченнән алсу яки сыек зәңгәр сатин күкрәкчәсе дулкынланып, ялтырап күренәдер. (Чөнки мин ул чагында гына түгел, хәтта аннан соң да Фатих абзыйның, Галиәсгар агайның ак яка белән галстук куеп, эшләпә яисә фуражка киеп йөргән чакларын күргәнем юк. Аларның башларында һәрвакытта кара кәләпүш яисә тар кырпулы каракүл бүрек, аерым яка яки күкрәкчә була торган иде.)

– Эх, күрәсе иде аны!

Шул елның язында мин Казаннан Оренбургка – «Кәримов, Хөсәенов вә шөракасы» матбагасына14 эшкә киттем.

Икенче бүлек

1
(Ырымбурда)

Оренбургта минем кулыма «Гыйрфан улы Болгар» имзасы белән басылган «Аурупа философы Декарт һәм аның нотыгы» дигән бер китап килеп кергән иде. Соңыннан Галимҗан Ибраһимовның төрекчәдән бер тәрҗемәсе икәнлеген белдем. Әлеге китапны укыган чагында мин «Кәримов, Хөсәенов вә шөракасы» матбагасында баш редактор һәм «Чүкеч» журналында мөдир-мөхәррир булып эшли идем.

Шул елның – хәтерем алдамаса, август аенда иде шикелле – әлеге матбаганың директоры Тимерша Соловьёв минем яныма төсе белән дә, өс-башлары белән дә Көнчыгыш халыкларына охшаган бер кешене алып керде. Аның кулында газетага төрелгән зур гына бер төргәк тә бар иде. Элек ул мине кунак кеше белән таныштырды:

– Төркстан шәһәре сартларыннан15 сәүдәгәр Сәет-Насыйр әфәнде Мирҗәлилов. – Аннан соң кулындагы төргәкне минем алдыма куйды. – Бу әфәнде безнең матбагада бастыру өчен зур гына бер китап алып килгән икән, син шуны яхшылап карап бастыр инде…

Теге кеше миңа:

– Мөмкин булса, эштән бушагач, кичкә без төшкән гостиницага барсагыз иде, – дигән тәклифне ясады.

– Ярый! – дидем дә аның адресын алып калдым.

Алар чыгып киткәч тә, мин әлеге төргәкне актарып карадым: «Борынгы ислам мәдәнияте». Галимҗан Ибраһимов әсәре.

Шул сүзләрне укыгач та, иң элек минем күз алдымда «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» дигән хикәя язылган төрле кәгазьләр җанланды. Аның бу әсәре исә тигез бер үлчәүдә киселгән шома ак кәгазьләргә язылган иде. Миндә тирән гаҗәпләнү дә, белергә теләү дә уянды.

Дөресен әйтергә кирәк: ул чакларда безнең күпләребез Урта Азия халыкларына, бигрәк тә үзбәкләргә кимсетеп карый һәм шул карашларга ышана торган идек. Имештер, алар культурада, белемдә шулчаклы артта калган, хәтта үзләренең артта калганлыкларын да белмәслек дәрәҗәдә наданнар!..

Имештер, аларда матбугат, әдәбият дигән нәрсә дә юк кына түгел, хәтта алар арасында боларның нәрсә икәнлеген дә белгән кеше юк!

Имештер, аларда тик шул гына бар: әтәч, бүдәнә сугыштыру, нәша тарту, әфьюн салу!..

Менә мин бүген үзебез әнә шулай караган бер халыкның вәкилен күрәм. Ә бу кешенең өсте-башы, мөгамәләсе, үзен тота белүе – һәммәсе дә аның шактый тәрбияле, культуралы бер кеше булганлыгын күрсәтә. Шуның өстенә тагын ул Галимҗан шикелле әдәбият мәйданына килгән өметле берәүнең китабын да бастыра…

Миндә шундый фикерләр туу өстенә әлеге кешенең Галимҗан белән ничек бәйләнеш тотуын белү теләге дә кузгалды. Эштән тукталгач та гостиницага киттем.

Сәет-Насыйр әфәнде берүзе генә түгел, аның янында шундый ук сөйкемле, ыспай торышлы тагын бер кеше бар иде. Ул да шул ук Төркстан шәһәреннән бер үзбәк икән. Ләкин Сәет-Насыйр әфәнде мине аның белән таныштырса да, аның исем-фамилиясе минем хәтеремдә калмаган, бер колагымнан керде, икенчесеннән чыгып та китте, чөнки минем бөтен уем, дикъкатем башка мәсьәләләр белән мәшгуль иде. Сәет-Насыйр әфәнде сүзнең кайда тартканлыгын аз гына бер ишарәдән дә аңлап ала торган шактый зирәк бер кеше иде, ахрысы, иң элек шуларны әйтеп алды:

– Безнең сартия халкында шактый уяну, алга, яңалыкка омтылу бара бит хәзерендә! – диде. – Ысулы җәдид мәктәпләре ачабыз, аларга татарлардан мөгаллимнәр китерәбез. Казан, Оренбург, Уфа шикелле шәһәрләрдәге мәдрәсәләргә укучылар җибәрәбез, татар матбугатын, татар әдәбиятын укыйбыз…

Шуннан соң ул бераз гына уйланып, көлемсерәп торды да:

– Тарих шулай икән ул! – диде. – Бервакытны татарлар Бохарага килеп гыйлем алган. Инде хәзер без алардан шуның бурычын түләтергә тырышабыз. Алардан белем алырга, алар аркылы Аурупа мәдәниятенә якынлашырга телибез!

Сөйли торгач, ул үзләрендә татарларга карата үпкә барлыгын да әйтеп куйды:

– Без татар кардәшләр белән мәдәни нигездә нык аралашырга телибез. Безгә хәтта кыз алып, кыз биреп тә яшәргә кирәк. Тик татар кардәшләр безгә түбән күз беләнрәк карый, тиңгә санамыйсыз…

– Наданнар кайда да бар, – дигән булдым мин. – Мәдәниятебезнең борынгы тамырлары Төркстанда икәнлеген без беләбез.

Аннары ул үзенең Галимҗан белән танышу мәсьәләсенә күчеп, аның да үзләрендә яңалыкка омтылу уңае белән килеп чыкканлыгын әйтте. Ул менә болай була.

Әлеге Сәет-Насыйр Мирҗәлиловлар Төркстанның бер шәһәрендә утыз биш-кырык балалык бер ысулы җәдид мәктәбе (яңа методлы мәктәп) оештыралар. Аңа Уфадан бер укытучы китертәләр. Ул укытучы Галимҗан Ибраһимовның туган агасы Шакирҗан икән. Ул мәктәпне яхшы юлга куюы, укытуы белән Төркстан шәһәре халкын канәгатьләндереп, мәхәббәтләрен казана. Үзбәкләрнең алдынгырак яшьләре, буш вакыт таптылар исә, аның янына киләләр, фикер алышалар, матбугат, әдәбият укыйлар, дөнья хәлләре белән танышалар икән. Менә шундый утырышларның берсендә Галимҗанның кайбер нәрсәләре укыла һәм Шакирҗан Ибраһимов аның үз энесе икәнлеген дә әйтеп куя.

Бу хәл коры сүз белән генә калмый, шул ук җәйне Галимҗанны Төркстан шәһәренә кунакка да чакырып китерәләр.

Шуларны сөйләгәннән соң, Сәет-Насыйр әфәнде:

– Галимҗан безгә бер генә түгел, берничә тапкыр килде, – диде. – Ләкин ул кеше башта без уйлаганча булып чыкмады.

Мин аптыраулы караш ташладым. Сәет-Насыйр әфәнде минем карашымны кире каккандай итеп көлде:

– Юк, алай түгел!

Алар Галимҗанны яхшылап кунак итәргә, сыйларга тырышалар. Шул уңайда үзләре дә аның белән бергә утырып, күбрәк аны сөйләтеп, аңардан күп кенә нәрсәләр алырга телиләр. Аның бик үк яхшы матди тәрбиядә тормавын да искә алып, яхшы ашасын, ял итсен, хәл җыйсын, диләр. Ләкин Галимҗан, аш-су табыны әзерләнде исә, бердән юкка чыга. Алар белән аш-чәй янында бик сирәк була. Булган чагында да бик аз сөйли, бирелгән сорауларга кыска гына җавап кайтара да күбрәк тегеләрнең үзләрен сөйләтергә тырыша. Урта Азия халыкларының тормышлары, гадәтләре турында бертуктаусыз сораулар биреп йөдәтә.

Аш-чәй әзерләнде исә, Галимҗанны эзләп китәләр. Аны кайдан табалар соң? Ул яисә ишегалдында эшләүче казакъ янында, яисә берәр йомышчы тирәсендә, яисә даладан шәһәргә базарга килгән казакъ белән мавыгып сөйләшеп утыра торган була.

Әйтергә кирәк: ул чагында үзбәкләр Төркстанның шәһәрләрендә генә күпчелек тәшкил итәләр иде. Төркстан шәһәре тирәсендә үзбәк кышлаклары-авыллары бик аз, анда күчмә казакълар яши. Шулай ук шәһәр халкының йомышчы, ялчылары да бөтенләе белән диярлек әнә шул казакъ ярлыларыннан тора иде. Шунлыктан Галимҗан күбрәк әнә шулар белән аралашкан, алар тормышын өйрәнергә тырышкан.

Алар яныннан кайткан чагында Галимҗанның кулында карандаш-каләм белән арлы-бирле язылган, озынлы-кыскалы, киң, тар кәгазь кисәкләре була икән. Ул боларны үзенең фанердан ясалган юл сандыгына салып бара. Аңардан:

– Галимҗан әфәнде, ул кәгазьләргә нәрсә язасың соң, алар нәрсәгә кирәк? – дип сорыйлар.

Галимҗан көлеп кенә җавап бирә:

– Хәерче капчыгы өчен күзгә күренгән һәрбер нәрсә – калакмы, шырпы тартмасымы, калай кисәкләреме, каткан икмәк-шикәрме – һәммәсе дә зур байлык булган шикелле, әдип өчен дә әнә шундый кәгазьләр кыйммәтле җәүһәрләр!

Шәһәрдә бераз яшәгәннән соң, Галимҗан далага – берәр хәллерәк казакъка илтеп куюларын сорый. «Килгән-килгән, саф, иркен һавалы далада бераз кымыз эчеп, кузы ите ашап киткәндә дә зарар булмас иде», – ди.

Сәет-Насыйр әфәнде аны үзенең яхшы гына тормышлы таныш-дус казакъларыннан берсенә илтеп куя:

– Кәттә мулдәкә булады бу16! – ди.

Соңыңнан әлеге казакъ та Сәет-Насыйр әфәндегә зарлана:

– Мулдакә дигәнең ау исәр булды гуй!17 – ди. – Кузы18 гуште, кымыз дигәнең аның өчен анчиси бер тамак гуй!19 – ди. – Киленчәкләр белән бүз балалык кылып йөрүдән башкага төк карамайды.

Галимҗан монда да шулай була: кайда падачы (куй багучы – көтүче), кайда куй савучы хатын-кыз, кайда яшьләр уены, ул гел шулар тирәсендә, шулар белән мәш килә. Аннан соң казакъларның асау атлары20, айгырлары белән кызыксына. Бәла бит ул далада туып үсеп, кулга ияләшмәгән казакъ айгырлары белән эш итү!.. Иң элек аны тота алмый теңкәң корый, эштән чыгасың. Ул сине янына да җибәрми яисә арт аяклары белән тибеп очыра, яки берәр җиреңнән тешләп эләктереп ала да бер читкә селтәп ташлый. Ниһаять, колакларын торгыза да киң дала буйлап оча; аның артыннан ни яхшы чаптар атларга атланган дүрт-биш кеше башларына элмәк арканнар тагылган озын кура агачларын күтәреп куып йөриләр. Аның муенына элмәкле җеп ташлап эләктерергә азапланалар, ә ул якын да җибәрми сине!..

Әле аны тотып, эләктереп алганда да аңа атланалмый яисә аңа атлангач та шома гына йөреп китә алмый йөдисең. Мең бәла белән атланып та өлгермисең, ул алгы аякларын югары күтәреп, арт аяклары белән баса да, кинәт кенә мәтәлчек атып, сине бер кырый ыргытып җибәрә. Галимҗан, кайчакларны бөтен дөньясын, ашау-эчүен онытып, көне буе әнә шундый асау айгырлар янында була. Казакълар исләре китеп сөйлиләр:

– Киленчәкләр белән ат җене сугылган, күрәсең, аңарга, – диләр. – Нигә кирәк иде инде ул мулдәкә кешегә… Әнә бит башка мулдәкәләр карт-корыларга «Ясин», «Тәбарәк»21 өйрәтүдән башканы белмиләр.

Аннары тагын да шунысына исләре китә.

Галимҗан аз гына вакыт эчендә әнә шундый кыргый айгырларны тоту, аларга тиз генә атланып алып, шома гына җилдереп китү эшендә дә башка бүз балаларны оятка калдыра башлый. Атлап киткәнче үк атка менгән күчмә казакълар да тиз генә кулга ияләштерә алмаган атлар да Галимҗан кулында игә килә икән! Ат җене бардыр моңарда, дип, күчмәннәр дә шаккаткан. Ул айгырның тезгененнән тартып башын артка каера да ялт итеп өстенә менеп атлана һәм, ике аягы белән аның янбашларыннан кысып, ныгып утыра. Айгыр, ал аякларын күтәреп, аны артка атып ташларга да итә, алга чөеп ташларга да азаплана, төрлечә тыпырчынып та карый, юк, булмый. Галимҗан һаман да аның өстендә утырыпмы-утыра. Иң азагында, бу мулдәкә нугайны22 болай гына җиңеп булмады, ахрысы, дигәндәй, айгыр киң дала буйлап җан-фәрманга чабарга тотына. Айгыр чапкан саен, Галимҗан итегенең каты үкчәләре белән аның янбашларына кадап, аны кыздыра гына. Айгыр ап-ак күбеккә төшкәнче чаба-чаба да, сиңа буйсынмый булмады инде дигәндәй, башын аска бөгеп, шып итеп туктый.

Ә Галимҗан, атның ял асларыннан, борын өсләреннән сыйпап, аны иркәли. Айгыр күңелләнеп, пошкырып куя. Шуннан соң ул үзенең бөтен иркен Галимҗанга тапшыра. Егет тезгенне кайсы якка тартса, айгыр шул якка карап, шома гына кузгалып юргалап китә. Картлар:

– Атның телен беләме икән әллә бу мулдәкә? – диләр.

– Мулдәкә буйсындыруның догасын белә торгандыр!

Чытлы, шаян кызлар белән үртәнчек киленчәкләр бүз балалардан көләләр:

– Ат белән бергә туып, ат белән бер далада үскән азаматларны нугай мулдәкә ат тотарга өйрәтә диген, ә!.. Егет булып йөрүегезне әйтер идем!..

Сәет-Насыйр әфәнде тагын шундый бер вакыйганы да сөйләгән иде.

Казакълар арасында шактый зур абруйлы, нык тормышлы, шуның белән бергә «байгуралык» чире белән нык авырган бер манап23 була. Аныңча, һәммә эштә дә, һәрбер җирдә дә ул өстен булсын, гел аңа шаккатып торсыннар! Көннәрнең берсендә әнә шул манап Галимҗанны кунакка чакырып, аның алдына үзендә булган бөтен сый-хөрмәтне куя. Аннан соң:

– Байлык дигәнең әнә күз алдында, – ди. – Куй, кузы дигәнеңнең исәбе-саны юк, көн дә берсен суй да аша!.. Кымыз дисәң, унлаган бияне тот та бәйлә!.. Айгыр дигәнең тагын да шулай ук – теләгәнеңне тот та, мен дә атлан!.. – Әлеге манап, Галимҗанны шулар белән алдарга теләгәннән соң, аның алдына тагын да кызыклырак бер нәрсәне китереп куя: – Шулар өстенә хур кызыдай кызым бар! Син шуңа кияү бул да тик минем бер теләгемне генә үтә…

– Теләгегез нинди?

– Менә минем унөч-ундүрт яшьлек бер улым бар, син шуны укытып, үзең шикелле белемле яса да, ул да шулай синең кебек һәрбер җирдә дамеллаларның авызларына кургашын коя торган булсын!..

Галимҗанның «Казакъ кызы» романын язу өчен материал җыя башлавы әнә шуннан башлана. Әнә шул рәвешчә атаклы әсәр барлыкка килә.

2
(Галиәсгар Камал)

1909 елның җәендә, Оренбургта эшләгән чагымда, һичбер көтелмәгән, уйланмаган җирдән минем бүлмәгә Галиәсгар абзый Камал килеп керде. Ул җиңелчә генә киенгән, кулында бик үк зур булмаган юл чемоданы.

Мин, аптырап, урынымнан сикереп тордым.

– Кайдан җил ташлады сине, Галиәсгар абзый?!

– Җил ташламады, – диде ул, матур гына елмаеп. – Сезгә килдем – матбагада эшләргә!

Аның безнең матбагага эшкә киләчәге турында бер генә сүз дә ишеткәнем юк иде. Шунлыктан тагын да гаҗәпләнеп сорадым:

– Ничек инде ул алай капыл-кара гына? Алдан хәбәр биргән булсагыз, каршы төшеп алган булыр идек!

Галиәсгар абзый сәер генә җавап бирде:

– Алай алдан хәбәр итәрлек үк күңелләнеп килмәдем мин!

1905 ел революциясе булгач та чыга башлаган «Йолдыз» газетасында беренче саныннан башлап шушы көйгә чаклы эшләп килгән Галиәсгар абзый нәрсә өчендер аның редакторы Һади Максуди белән үпкәләшә дә Казанны ташлап чыгып китә. Һәм тиз генә Тимерша Соловьёв белән хәбәрләшеп, Оренбургка эшкә килә.

Мин дә бердән аңлап алдым: аның Оренбургка «сәяхәте» уйланган бер план белән, җиң сызганып, бил бәйләп эшләү өчен түгел, ә тик Һади Максудига булган үпкәдән һәм ачудан гына килеп чыккан икән.

Галиәсгар абзыйны мин шул дәвернең танылган, көчле бер язучысы һәм журналисты итеп кенә түгел, үземә карата булган күп кенә сәбәпләр аркылы да якын күрә һәм хөрмәт итә идем. Минем Оренбургка шушы матбагага эшкә килүем дә Галиәсгар Камал белән Борһан Шәрәфнең димләве аркасында булды. Алар мине барырга кызыктырды. Тимерша Соловьёвка тәкъдим иттеләр. Гәрчә мин күп кенә мәсьәләләрдә Тимерша Соловьёвлар белән килешеп бетә алмасам да, Оренбургка килүемнән шактый канәгать идем. Мин монда яхшы гына журналистлык тәҗрибәсен алдым, матбагачылык эшенә өйрәндем. Бер-ике җәен Тимерша Соловьёвның Мәкәрҗә ярминкәсендәге «Двухсветная» гостиницасына барып, аның кухнясында эшләдем, аш-су әзерләү һөнәрен үзләштердем. Соңгысы хәзер, картлык көнемдә ялгызым калгач, бик кирәк булды, ашханәгә йөрергә сәмән юк, ачлыктан гына егылып үләсе… Шунда яшьлегем искә төште – мин бит суга балта салып та аш пешерергә өйрәнгән кеше! Рәхмәт инде Тимерша агайга…

Минем Галиәсгар Камалга булган онытылмас хөрмәтемнең икенче сәбәбе менә бу иде: Галиәсгар абзый – без укыган Галимҗан хәзрәт мәдрәсәсе шәкерте. Гәрчә бу мәдрәсәдә күп кимчелекләр булса да, һәм ул безне канәгатьләндермәсә дә, Галиәсгар абзый үзенең шушы мәдрәсә шәкерте булуы белән шактый горурлана иде. Сүз уңае чыккан саен, ул:

– Татар матбугат вә әдәбиятына Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Кәрим Тинчурин, Миргазиз Укмасый, Хәбиб Исхакый кебек әдип-шагыйрьләрне чыгарган мәдрәсә җимеше бит без! – дип масаеп та куя иде.

Менә шуның өчен дә без язган нәрсәләребезне алып барсак, ул безне үз итеп каршы ала, өйрәтә, юл күрсәтә, киңәшләр бирә торган иде. Янәсе, мәдрәсәи «Мөхәммәдия» шәкерте ярты юлда калмаска тиеш!

Менә шуның өчен дә аның бүген капыл гына килеп керүе, аны хөрмәтләп каршы алмавыбыз миңа әллә ничек авыр тоелды. Шуның белән бергә үк миндә зур шатлану тойгысы да кузгалды: «Эчкә җыелган серләрне сөйләп, һич булмаганда, күңел юатырга бер кеше булды, ичмасам», – дидем мин эчемнән генә.

Борһан Шәрәфнең дә Оренбургка килеп, «Вакыт» газетасында эшли башлавына бер елга якын иде. Дөрес, үз дәрәҗәсендә мин аны да хөрмәт итәм, аның да яхшылыкларын оныта алмыйм. Казан татар матбугат тарихында беренче тапкыр барлыкка килгән «Казан мөхбире» белән аннан соң чыккан «Әхбар» газеталарын башлап оештыручы һәм аларның бөтен җаваплы эшләрен берүзе алып баручы кеше әнә шул Борһан Шәрәф иде. «Казан мөхбире» Сәетгәрәй Алкин акчасына чыгып, аның рәсми мөхәррире (редакторы) шул ук Сәетгәрәй Алкин булса да, ләкин ул газетага бер юл булсын нәрсә язмау гына түгел, бер тапкыр булсын аның редакциясенә дә килеп карамаганлыгын белә идек. Аның редакторлык эшен дә, секретарьлыгын да Борһан алып барды. Ул да шулай ук, Галиәсгар абзый шикелле, безнең ише яшь каләм ияләренә матди яктан да, мәгънәви яктан да ярдәм итә иде. Бигрәк тә Мәҗит Гафури, Нәҗип Думави, Миргазиз Укмасыйларның башлап матбугат һәм әдәбият дөньясына чыгуларына, күтәрелүләренә аның да ярдәме тиде.

Ул чагында бик күп яшь язучылар үзләренең язган нәрсәләрен бастырып дөньяга чыгарырга урын таба алмый, басылган әсәр өчен бөтенләй гонорар юк иде. Алган тәкъдирдә дә бер китап өчен, күп булса, җиде-сигез сумнан артмый иде. Мәсәлән, Г. Тукай үзенең беренче тапкыр басылган ике җыентыгына егерме биш сум гонорар алды. Бу инде бик шәп алудан санала иде. Менә шул чагында Мәҗит Гафуриның «Әхбар» газетасында басылган «Үги балалар» хикәясенә Борһан Шәрәф егерме биш сум түләде. Бу хәл күпләр телендә озак вакыткача гаҗәпләнү белән сөйләнде: «Череп баеган икән Мәҗит Гафури!» – диделәр.

1905 ел революциясеннән соң Казан шәһәрендә оештырылган «Борадәран Шәрәфләр» матбагасының төп хуҗалары Шиһап, Борһан, Шәһәр, Гыйльметдин, Галимҗан исемле биш агай-эне Шәрәфләрдән һәм дә аларның аталары Шәрәфи дигән авыл баеннан тора иде. Шәрәфи байның энесе Галәветдиннең дә моңа бераз кысылышы бар иде. Ләкин аның рәсми директоры булган Гыйльметдин Шәрәфтән башка боларның берсе дә әлеге матбаганың эшенә катнашмыйлар, тыгылмыйлар. Шәрәфи бай белән аның зур улы Шиһап хәзерге Татарстандагы Кишер Аксуы24 дип йөртелгән авылда сәүдә итәләр; Шәһәр Шәрәф «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыта һәм ислам тарихын тикшереп, аның турында китаплар язу белән шөгыльләнә. Галимҗаннары исә укый иде. Борһан Шәрәф журналистлык эшендә. Матбага һәм нәшрият эшен алып барган Гыйльметдин Шәрәф, оста хәйләкәр, саран бер сәүдәгәр булып, нинди генә оятсыз юллар белән булса да, баю, мал җыюга омтыла иде. (Соңыннан, матбагалары ябылгач, ул Казанда ширкәт акчасына зур бер җимеш магазины ачты.) Аның язучылар, шагыйрьләр белән булган мөгамәләсе бик тә хәйләле, ничек кенә булса да, алар көченнән бушкарак файдалану юлы белән бара иде. Кайвакытларны аның артыгракка китүенә эче пошып, Борһанның туганы алдында язучыларны яклаган чаклары да булды. Мондый хәлне мин үзем дә күрдем. «Казан мөхбире» газетасында бухгалтер булып эшләп Гыйльметдин Шәрәф берничә тапкыр минем гонорарны басып калырга маташты. Менә шул чакларда Борһан ике арага төшеп эшне минем файдага җайлады.

Гыйльметдин Шәрәфнең күпчелек кыланышлары «Бу эш минем үз максатларыма, үз файдама зарар китермиме?.. Аның аркасында үземә дә берәр файдасы килүе мөмкинме?» дигән сораулар белән үлчәнә иде.

1908 елның көзендә, укулар башлангач, Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендәге шәкертләр, берничә мәсьәләдә реформа таләп итеп, баш күтәрде.

– Яки безнең таләпләр сүзсез кабул ителсен, яки без мәдрәсәне ташлап чыгып китик, икенең берсе! – диделәр алар.

Эш шактый зурга китте. Шәкертләр, барлы-юклы нәрсәләрен җыеп, төенләп, мәдрәсәнең ишегалдына чыгарып тезде.

– Таләпләр кабул ителә икән – алар яңадан мәдрәсәгә, кабул ителми икән – станциягә!

Мәдрәсә идарәсе белән мөтәвәллиләр (Әхмәт бай тарафыннан билгеләнеп калдырылган попечительләр) киңәш башлады. Җыелышка Риза Казый, Фатих Кәрими, Тимерша Соловьёв, Борһан Шәрәф шикелле шәһәрнең алдынгы җәмәгагь эшлеклеләре дә чакырылган иде. Уң яктан карап та, сул яктан карап та бу мәсьәлә белән кызыксынган һәркем мәдрәсәгә, аның тирәсенә җыелды:

– Эшне ни белән бетерерләр икән?..

Җыелган халык арасында үзара сүз көрәштерү бара. Берәүләр: «Мәдрәсәдән куу белән генә калмый, төрмәгә дә тыгып төяргә иде ул динсез башбаштакларны!» дисәләр, икенче берәүләре исә шәкертләрнең таләпләре хаклы булганлыкны исбат итәргә тырыша: Фатих Кәрими, Борһан Шәрәф кебекләр, шәкертләрнең хаклы булуларын мөтәвәллиләргә аңлатыр дип өметләнәләр. Баштарак шәкертләр дә аларга шундый өмет баглаган иде.

Халык кайный, сүз көрәштерә; урамда полиция күзәтеп йөри: андый-мондый берәр хәл булса, мөтәвәллиләр идарәсе белән эш итәргә әзер тора иде.

Җыелышта һәммәсе дә зур байлардан гыйбарәт әлеге мөтәвәллиләр, өстәл сугып:

– Һәммәсен куарга да чыгарырга ул бунтовщикларны! – дип кычкырына.

Ә «алдынгы җәмәгать хадимнәре» авыз ачып бер сүз булсын әйтми, тик анда-санда гына «әйе, әйе!» дип, тегеләрнең сүзләрен җөпләштереп куялар иде. Бераздан соң Фатих Кәрими һәм Борһан Шәрәфләрне шәкерт халкын тәртипкә өндәү өчен сайлап чыгардылар. Алар «Шәкертләрнең таләпләре төбендә хаклы, урынлы булса да, аны болай забастовка рәвешендә куярга ярамый. Безнең милләт әле ул дәрәҗәгә барып җитмәгән. Милләт байларының бу һиммәтләренә дә шөкер итәргә, кадерен белергә кирәк» дигән рухта сүз башладылар, шәкертләрне яңадан мәктәпкә кайтару нияте белән байтак кына үгетләделәр. Ләкин шәкертләр тыныч кына җавап бирде: «Рәхмәт инде, Борһан агай!.. Сез мондый вәгазьләрегезне Вәли мулла мәчетенә барып толчок әһелләренә сөйләсәгез, бәлки, үтемлерәк булыр иде» кебек мәсхәрәле сүзләрне дә ычкындыралар иде.

Ниһаять, җыелыш шуның белән нәтиҗәләнде:

– Баш күтәргән шәкертләрнең таләпләрен кабул итмәскә!

Шәкертләр исә моны зур тынычлык, салкын канлылык белән генә каршы алып, төенчекләрен күтәрделәр. Күпләр шәкертләр ихтилал, гыйсъян җырлары, «Марсельеза»лар җырлап кузгалыр дип көткән һәм шуңа каршы полиция дә әзерләнгән иде. Ләкин алай булмады. Тик шәкертләрнең кайберләре, мәдрәсә баскычы өстенә басып, салкын кан белән генә үзләренең нәфрәтләрен белдерде. Шуннан башка кызган бер хәрәкәт күрсәтмәделәр. Алар исеменнән миңа да бераз сөйләргә туры килде. Шул ук мәдрәсәдә урысча укытучы Хаҗиәхмәт Байтирәков белән без шәкертләрне озата киттек.

Байтирәков бер көлде дә:

– Күпләргә шунысы күңелсез булды, – диде, – шәкертләрнең тәртипсезлек күрсәтмәүләре һәрнәрсәгә әзер торган полицияне байлар алдында «егетлек» күрсәтүдән мәхрүм итте…

Мин, азмы-күпме үземә төшкән бурычны үтәвемә шатланып, риза булган хәлдә, матбагага кайтып кердем. Ләкин мине анда ачулы, күгәргән йөз белән каршы алдылар.

– Әһ-һә, социалист кайтып килә!

Минем өстемә барыннан да бигрәк Борһан Шәрәф белән Мәхмүт Мәрҗани (М. Галәү) ташландылар.

– Син бит әле яңа гына йомырка кабыгы эченнән чыгып киләсең!.. Мондый кыланышың белән син үзеңнең киләчәгеңне җуясың! – диде алар.

Тормыш шуны күрсәтте: алар безнең шикелле «юньсез» булып калмады. Бик тиз «зур уңышларга ирештеләр»: Борһан Шәрәф Фатих Кәриминең сеңлесенә өйләнеп, Рәмиев һәм Хөсәеновлар тирәсендә ныгып урнашып калды. Әйе, мал дигән нәрсә күп кешене үзгәртә.

Иран шаһы Мөхәммәтгали тәхеттән куылгач, «Вакыт» газетасының баш редакторы Фатих Кәрими аны Иранга «хәбәрче» итеп җибәрде. Ләкин ул аннан бер генә рәтле нәрсә язмаса да, үзләренең Казандагы җимеш сәүдәләрен үстерү юлында шактый зур эшләрне башкарып кайтты.

Оренбургка кырык ямаулы чалбар белән килгән Мәхмүт Мәрҗани дә озакламый, шактый зур байларга кияү булып, азагында бер китап магазины ачып, нәшрият эшенә кереште.

Галиәсгар абзый да, Казан байларыннан берсенең кияве булып, күп кенә придан алган иде. Әмма ул шул акчага «Мәгариф» көтепханәсен ачып, татар дөньясында башлап яңа әдәбият бастыра башлады. Башка көтепханәләр, «Бәдәвам», «Тәкыйгаҗәп» һ. б. шуның шикелле тиз сатыла торган нәрсәләрне бастырып, меңнәрчә байлык җыйган чагында, Галиәсгар Камал табыш алу урынына зарар китереп, яңа әдәбият һәм дәреслекләр бастыру эшен юлга куйды. Азәрбайҗанда чыга торган «Мулла Насретдин», «Фәюзат» кебек үз дәверендә шактый сул булган журналларны башлап «Мәгариф» көтепханәсендә күрдек.

Табыш артыннан кумаган Галиәсгар абзый, әлбәттә, артык ерак бара алмады. Аның китап сәүдәсе шартлады. Иң азагында ул бу көтепханәсен калдык-постыклары белән Шәрәфләргә тапшырды да үзенең тормышын бөтенләе белән журналистлыкка бәйләде. Күпләр аңардан көлделәр:

– Җөнтәй! – диделәр. – Татар шәкерте сәүдә итә беләмени соң ул!

Галиәсгар абзый Оренбургка килгән чагында, мин аннан бөтенләйгә китәргә уйлап йөри идем. Мине Каракул шәһәренә укытучылыкка чакыралар иде. Бу турыда мин башта Борһан Шәрәф белән киңәштем. Ул барырга киңәш бирде:

– Ул якка киткәннәрнең күбесе, мәсәлән, Фатих Садыйков, Тәхәви Туйбактин, Фәйзерахман Җиһандаров кебек укытучылар, зур бай кызларына өйләнеп, сәүдә эшләренә керештеләр, хәзер дә алар шактый зур байлар катарында йөри! – диде. – Андагы дала халкы да бик садә әле, алар арасында сәүдә итеп бик тиз баеп була!

Галиәсгар абзый белән дә киңәштем. Ул да шулай ук барырга киңәш итте.

– Анда гаҗәп дәрәҗәдә бай, матур табигать! – диде ул. – Биек таулар, тау араларындагы яшел, тигез далалар, салкын күлләр, аккан сулар!.. Әнә шул инде ул – матур шигырьләр язу өчен илһам бирә торган җир! Шулай кызыктыру өстенә монысын да өстәп куйды: – Син менә чуашлар турында кызыклы гына нәрсәләр язасың. Мондый эшкә яхшы гына талант, дәртең дә бар. Шулай булгач, әнә шул якташ кыргыз, казакъ, уйгур-таранчы, үзбәк халыкларының тормыш вә гадәтләре, тел вә халык әдәбиятлары белән танышып, алар турында файдалы нәрсәләр язарга мөмкин!

Шундый кеше иде ул Галиәсгар абзый. Остаз иде, иптәш иде.

3
(Нәҗип Думави)

Мин эшләп утыра торган бүлмәгә озын буйлы, таза гәүдәле бер кеше килеп керде. Аның аягында шактый иске, таушалган, тупас күннән тегелгән итек, өстендә соры төстә, кыскарак кына җәйге пальто, башында кызыл фәс иде. Ул, минем белән танышып-исәнләшеп тә тормастан, үткен зур күзләре белән миңа төбәп карады да:

– Монда Тимерша Соловьёвны кайда күрергә мөмкин? – диде.

Мин аңа Тимершаның эш бүлмәсен күрсәттем.

Ул шунда кереп киткәч, аеруча аның күзләре миңа ничектер таныш булып күренде.

– Кайчандыр кайдадыр күргән идем шикелле мин бу кешене?..

Ләкин мин аны кайда күргәнлегемне хәтерләргә дә өлгерә алмадым, Тимерша Соловьёв килеп чыкты.

– Менә нәрсә, – диде Тимерша, әкрен генә минем яныма килеп, – безнең өчен үтә кирәк бер кеше килеп калды. Аны чәйгә алып керергә иде. Өйдә Кәшифә генә. Син, безгә кереп, аңардан чәй әзерләт әле!

Тимершаның биш-алты бүлмәле квартирасы да шул ук матбага йортында иде… Кәшифә – аларның асравы. Ул тиз генә самавыр куеп җибәрде. Чәй әзерләнде.

Бераздан, ашыгып, Тимерша үзе дә килеп керде. Кайдандыр ачкыч алып шкафны ачты, чәйнеккә берничә чеметем чәй салды, өстенә бер шешәдән аз гына кызгылт- көрән куе сыекча агызды.

– Монысы нәрсә инде, Тимерша агай?

Ул күзен кысып елмайды:

– Чәйне куерта торган дару!

Озакламый Риза Казыйның зур улы Габдрахман Фәхретдинов белән әлеге кунак та рәхим иттеләр.

Тимерша белән кунак кеше арасында сүз дәреслекләр турында башланды.

– Хәзер мәктәпләр күбрәк матур исем астында ишетелгән дин дәреслекләрен сорыйлар… Тарих, җәгьрәфиядән дә берничә башлангыч нәрсә язарга була, – дип сөйләп китте Тимерша.

Теге кеше җавапсыз гына, салкын кан белән тыңлап утыра һәм ара-тирә:

– Алай, алай, – дип кенә куя иде.

Габдрахман Фәхретдинов, нәрсәдер әйтергә теләп, «Бәшири» дип миңа эндәшеп куйды. Шуннан соң кунак кеше дә, кинәт кенә миңа таба карап:

– Сез Зариф Бәшири буласызмыни? – дип сүз катты.

Ул, шушы сүзләрен әйтә-әйтә, миңа таба кулын сузды. Мин дә, кулымны сузып:

– Әйе! – дидем. – Ә сез кем буласыз соң?

– Нәҗип Думави!

Кинәт хәтеремә төште: 1905 елның көзендә минем мәдрәсәи «Мөхәммәдия»гә яңа гына килгән чагым иде. Беркөнне кич белән Шәһәр Шәрәф шушы кешене ияртеп бүлмәдән бүлмәгә йөргән иде:

– Танышыгыз: милли шагыйрьләребездән Нәҗип Думави.

Мин Нәҗип Думавиның «Казан мөхбире» газетасында басылган шигырьләрен зур мавыгу белән яратып, бирелеп укучыларның берсе булсам да, ул чагында, әллә ничек, иптәшләрем арасыннан чыгып, аның алдында «Танышыйк әле!» дияргә батырчылык итә алмаган идем.

Шуларны сөйләп биргәч, Нәҗип Думави, көлемсерәп:

– Алай булгач, – диде, – ул чагында таныша алмауның үчен менә хәзер чыгарырбыз инде. – Һәм ул мине кичкә үзе төшкән номерга чакырды.

Тимерша Соловьёв, дәреслекләр мәсьәләсе белән артык мавыгып киткәнлектән, безне таныштыруны исенә китерә дә алмаган. Үзенең бу эше килешсез чыкканлыгын аңлап булса кирәк, ул, аптырап, бер Нәҗипкә, бер миңа таба карады да:

– Сез әлегә кадәр таныш түгел идегезмени? Бер мәдрәсәдә укымадыгызмыни? – диде.

– Юк, – диде Думави, елмаеп, – әдипләр белән шагыйрьләрнең һәммәсе дә мәдрәсәи «Мөхәммәдия»дән генә чыгарга тиеш дип тәкъдир тактасына язылмагандыр бит?

Барыбыз да бердәм көлеп җибәрдек.

– Ә син кайда укыдың?

– Казанның Габдулла Апанаев мәдрәсәсендә.

Коры-сары капкалап шактый гына утыргач, Тимершаның хатыны Гасимә ханым да кайтып керде.

– И-и, кунаклар бар икән. Ә мин аны-моны белмәстән өйне ташлап йөри бирәм.

Ул өстәл өстенә карап алды да шкафтан чикләвекләр салынган тәлинкә чыгарып куйды.

– Ир кеше, ни, кунак сыйлый беләме соң ул…

– Зарар юк, – диде Тимерша. – Эш тәгамдә түгел, хөрмәттә!

Нәҗип тә аның сүзен җөпләде:

– Ачык чырай, такта чәй.

Гасимә хәйләле елмаеп Тимершага карады:

– Мин күрми дә торам, Бәшири дә монда икән. – Аннары Думавига борылды: – «Зариф» ди дә исе китә инде Тимер абзагызның. Берәр затлырак кешене чәйгә чакырса, аны калдырмый.

Мин мондый сүзләрне моңарчы берничә тапкыр ишеткән идем инде. Гасимә ханымны яхшы белгәнгә, күпсенү итеп кабул итмәдем. Менә Тимерша сине шулкадәр үз итә дип әйтергә тели иде Гасимә ханым, син дә аның кадерен бел, аның уңаена гына йөр!

Нәҗип Думавины озаткач, Тимерша минем колакка пышылдады:

– Кичен аңа барсаң, әлеге дәреслекләр мәсьәләсендә ширкәт файдасын онытма…

Нәҗип белән без дусларча озак кына сөйләшеп утырдык. Ул чәй китертте.

– Мин алай кешедәге кебек «ачык чырай, такта чәй» дип тормыйм, «хәлдән килгәнчә» дим. Хәзер кайнар пәрәмәч китерерләр.

Тимершаларда булган сүзләргә дә кагылып алдык. Нәҗип тә андагы кыланышларның серенә, сәясәтенә тәмам төшенеп утырган икән.

– Саранлыклары бер якта торсын әле аның! – диде ул. – Алар шулай безне ялланып эшләүче итәргә азаплана.

Нәҗип үзенең авыр хәлдә яшәве турында сөйләде:

– Гаиләм шактый ишле. Шәһәрдә яшәп язу эше белән генә тормыш кичерүе авыр. Хәтта мөмкин дә түгел!.. Аена ике йөз-өч йөз юл шигырь язасың икән, аңа, күп булса, дүрт-биш сум акча аласың. Әгәр дә берәр хикәя-фәлән язсаң, алты-җиде сум. Шунлыктан семьям авылда тора. Үзем кышкы көннәрдә берәр авылда укытучылык итәм. Аннан алган эш хакы да алай аякны бик үк иркенләп сузарлык түгел. Кышына йөз утыз-йөз кырык сум аласың икән, ашау-эчү, юл чыгымнары да шуның өстеннән. Шунлыктан яз көне авылга, балалар янына кайткан чагында, кесәңдә, күп булса, утыз-кырык сум акчаң була. – Нәҗип зарларының төп эчтәлеге шушындыйрак рухта иде.

Хатыны да укытучы булган кешеләр бераз яхшырак хәлдә булсалар да, Нәҗипнең хатыны исә гади генә бер авыл кызы. Шуның өстенә алар арасында татулык та чамалы икән. Дөрес, Нәҗип хатынын әхлак ноктасыннан да, тормышка сәләтле булу ягыннан да кимсетеп сөйләми. Ләкин хатынының кыз чагында булган гаебе күңелен гел тырнап тора. «Балдызым, йолдызым» дигәләп, җизнәсе кызның башын әйләндереп, үз дигәненә ирешкән булган. Бу хәлләрне белмичә кызга өйләнгән Нәҗип, әлбәттә, кәләшен кызганган, «җизни көчләде» дигән сүзгә дә ышанган. Әмма хәзер ул хатынына, гаиләсенә еш кына илтифатсызлык күрсәтә, үз-үзенең җанын талкый иде. Бу хакта ул «Кем гаепле?» дигән хикәя дә язды.

Ничек кенә булмасын, мин бу беренче танышып утырышуда аның турында шул фикергә килдем: Нәҗип Думави – гаҗәп дәрәҗәдә салкын канлы, сабыр табигатьле бер кеше. Ул үзенең тормышыннан зарланганда да, аны үз хәленнән зарлану итеп түгел, ә татар язучылары һәм культура эшчеләренең хәлләре шулай авыр булганлыкка бер мисал иттереп кенә сөйли иде.

– Мәдәният, мәгариф вә матбугат эшчеләренең язмышлары әнә шундый Тимершалар кулында булгач, шулай булмый хәле юк! – дип куйды ул соңыннан үзе дә.

Аннары ул үзенең мәгариф эшенә нык бирелүен, үзе укыткан мәктәпләрдә балаларга мөмкин чаклы фән белемен бирергә, аларны тормышка яраклы кешеләр итеп тәрбияләргә тырышуын сөйләде.

Нәҗип Думавиның бу юлы Оренбургка килүенең төбе дә ике төрле ният белән булган икән.

– Тормыш та шәптән булмагач, күңел дә тынычсыз булгач, саулык та начарлана төште, – диде ул. – Шунлыктан, берәр казакъ авылына барып, анда мулдәкәлек итеп, балалар укытып булса да, бераз кымыз эчеп, куй ите ашап, саф һавалы иркен далада ял итәргә уйлаган идем.

Бу вакытта Думави мәктәпләр өчен берничә китап та бастырган иде. Аның балалар өчен язган шигырьләре дә байтак кына булды. Менә шуларны искә алып булса кирәк, Тимерша Соловьёвлар, аңа хат язып, үзләре өчен дәреслекләр язарга димлиләр.

– Мин алар белән дә шул турыда сөйләшергә уйладым, – диде Нәҗип.

– Соң сөйләшүнең нәтиҗәсе ничек булып чыкты яисә ничек булып чыгар төсле?

– Әлегә бертөрле дә нәтиҗәгә килгәнебез юк, шулай ук килеп тә булмастыр, ахрысы…

– Ни өчен?

– Беренче сүз башлаудан ук мин аңладым: алар мине дә «Гыйльмехәл»ләр язучы Якуб Хәлили итәргә телиләр. Ә мин аны булдыра алмыйм! – Шуннан соң ул дәреслекләр белән «мөхәррирләр»нең күбәюеннән зарланды да: – Эт дип типсәк, аягың шуларга бәрелә!.. Мин шул мәсьәләне күтәреп матбугатка чыгарга да маташып карадым, ләкин юл бирмиләр, бастырмыйлар. Чөнки газета-журналларның башында утыручыларның бөтенесе диярлек үзләре шундый «мөхәррирләр», шул исем белән яшеренеп байлык җыючылар. «Йолдыз» газетасы «Дурысы шифаһия», «Мөгаллим сани» кебек нәрсәләр язып баеган шундый мөхәррир Һади Максуди кулында. «Вакыт» газетасы тирәсендә дә бар андыйлар, – дип өстәде.

Ике көннән соң Нәҗип Думави, Тимерша Соловьёвлар белән кайтадан сөйләшеп тә тормастан, бер казакъ бае белән табышып, далага чыгып китте.

Тимерша Соловьёвның кулын селтәп:

– Йөриләр шунда җил куып! Күктән төшкән нигъмәтне ашый белмәстән! – дип мыгырданганы колакка бәрелде.

Нәҗип Думави белән дә эш чыкмагач, безнең хуҗалар бер дә баш ватмый гына мәсьәләне бик җиңел хәл итте: тоттылар да Галимҗан Баруди нәрсәләрен, бер генә хәрефен дә үзгәртмәстән, ун меңнәрчә данә бастырып чыгардылар.

Мин менә шуларның һәммәсен дә Галиәсгар абзыйга сөйләп бирдем. Ул, гаҗәпләнеп, башын чайкап торды да:

– Барысыннан да бигрәк башкаларның китапларын үзләреннән сорамый гына әнә шул рәвешчә бастыру артык оятсызлык бит инде ул! – диде. – Һич булмаганда, әдәбият вә матбугат дөньясында шактый күренекле бер урын тоткан Фатих әфәнде Кәримигә бераз оялырга, моңа юл куймаска кирәк иде…

Акча исе керсә, намуслы дигән кешеләрдә дә оят беразга онытылып тора шул, каһәрең…

Галиәсгар абзый жалованиесен уз вакытында ала алдымы-юкмы, мин анысын белмим. Тик шунысы мәгълүм: Галиәсгар абзый килгәннән бирле билгеле бер урынга утырып эшләми иде. Аның нинди эштә, күпме жалование алуы да безгә билгесез. Аның фатиры да юк, ул Тимерша йортындагы кечкенә генә бер бүлмәдә тора. Аның үзенә бер фатир алып, семьясын китертү теләге дә күренмәде. Беркөнне, сүз уңае туры килеп сорагач, кулын гына селекте дә:

– Барыбер мин монда озак тора алмам! – диде.

Тимерша Соловьёв – бөтен ширкәтнең баш директоры; матбага, литография, китап төпләү, нәшрият эшләре бүлеге, китап магазины – һәммәсе дә аңа карый иде. Шәриф Саттаров исә Соловьёв матбагасының эчке эшләрен караучы, аның урынбасары иде.

Эш хакын алганнан соң ике-өч көн генә үткән иде. Шәриф Саттаров белән генә эш бүлмәсендә чәй эчеп утырабыз. Матбагада, конторада бер генә кеше дә юк, эшчеләрнең һәммәсе дә төшке ашка таралган. Утыз яшьләр чамасында булыр, киң күкрәкле, таза бәдәнле литографист урыс кинәт кенә без утырган бүлмәнең ишеген ачты да:

– Тимерша кайда? – диде тупас кына.

– Монда күренми ул.

Шушы җавапны алгач та, ул безнең янга атылып керде дә шап иттереп ишекне япты. Аның күзләрен кан баскан, куллары калтырый иде.

– Алаймыни, ул юкмыни?! – Акаеп, Шәриф Саттаровка карады: – Син бит аның урынбасары!

Шәриф Саттаров тыныч кына җавап кайтарды:

– Шулай икәнен үзең дә беләсең ич!.. Аны нигә сорап торасың?

Литографист тәмам аның алдына ук килеп басты:

– Шулай булгач, бир минем өч айлык жалованиене!

– Мин Тимершадан башка булдыра алмыйм!

– Алаймыни?! Эш хакына килгәч, Тимершадан башка булдыра алмыйсың!.. Ә безне эт урынына эшкә җиккәндә – син хуҗа, аны булдыра аласың!

Ул кинәт Шәриф Саттаровка ташланды һәм, якасыннан эләктереп алып, аны өстәл артыннан өстерәп чыгарды да, идән уртасына сузып салды да таза йодрыклары белән бит-башларына тондыра башлады. Шәриф Саттаров кычкырырга итә, ләкин теге аңа ирек бирми, авызына чәпелдәтә:

– Тик тор, тавышыңны чыгарасы булма! – ди. – Югыйсә тагын да яманрак булыр!

Мин ике арага төшеп туктатырга теләдем. Ләкин ул мине этеп кенә җибәрде, мин стенага килеп сыландым. Безнең ише шәкерткә инде күпме кирәк…

– Тик тор, тавышыңны чыгарма!.. Җиттеме инде, туйдыңмы?.. Сез акчага саран булсагыз да, без кул көченә юмарт!.. Кирәк булса, Тимершага да җитәрлек калды әле! – дип сөйләнә-сөйләнә, литографист Саттаровны дөмбәсләвен дәвам итә иде.

Ул кыйнавыннан тукталгач, үз-үзеннән риза булган рәвештә, искиткеч тынычлык белән минем алдыма килеп басты да:

– Гафу ит мине, берәр җиреңне авырттырмадыммы? – дигән булды һәм шунда ук әкрен генә атлап үзенең эш бүлмәсенә кереп югалды.

Шәриф Саттаров көч-хәл белән генә урыныннан торган чагында, аның бит-башлары тубалдай шешенгән иде.

Контора һәм матбага эшчеләре килә башлады. Ләкин шунысы гаҗәп: эшчеләрнең күбесе Шәриф Саттаровның коточкыч төсенә карыйлар да исләре китмәстән:

– Кыйнаганнармыни? – диләр дә үз эшләренә китәләр.

Тик Мәхмүт Мәрҗани шикелле контора эшчеләре генә бераз ярсып, әтәчләнеп алды:

– Бу нинди эш бу? Полиция чакырырга кирәк!

– Кайда Тимерша абзый, тизрәк чарасын күрсен иде.

– Врач чакырырга кирәк!..

Ахырында Шәриф Саттаровны бер бүлмәгә кертеп салдылар. Ләкин ул көнне Тимерша күренмәде.

Сәбәбе нәрсәдә булгандыр, Тимерша Соловьёв бу эшне зурга җибәрмәде. Шул көенчә тыныч кына үтте дә китте. Хәтта әлеге литографистны эштән дә чыгармадылар. Тик Шәриф Саттаров кына:

– Минем таныш хулиганнарым бар әле, шулардан мин аны бер издерәм, – дип сөйләнеп йөрде. Ләкин бу да шулай сөйләнү булып кына калды шикелле.

Галиәсгар абзый соңыннан миңа болай диде:

– Бу эш шундагы барлык эшчеләрнең киңәшләре белән булган икән. Шуны аңлагач, Тимерша, үзенә тагын да ныграк эләгүдән шүрләп, эндәшми калу юлын сайлаган.

4
(Дәрдемәнд)

Фатих Кәрими Истанбул шәһәреннән дарелфөнүн (университет) бетереп кайтканда, Россиядә иң әшәке реакция хөкем сөргән чак була. Шунлыктан ул, атасының васыяте буенча, татар телендә бер газета чыгару турында күпме генә хәрәкәт итсә дә, аны булдыра алмый, аңа рөхсәт бирелми. Шуннан соң ул, язу эшенә керешеп, шушы кечкенә генә матбагада үзе язган нәрсәләрне бастыра башлый. Мин үзем унике-унөч яшьлек бала чагымда аның «Шәкерт белән студент», «Салих бабайның өйләнүе» дигән әдәби китапларын һәм «Нәшрият Кәрими» исеме астында «Финнар», «Кореялылар», «Французлар» шикелле серияләп чыгарылган фәнни әсәрләрен зур дәрт һәм кызыксыну белән укыган чакларымны әле дә беләм. Шул ук вакытта ул Оренбург Каргалысында яңа ысул белән укытучылар әзерләү өчен бер курс та ача. Мин укыган иске Буа мәдрәсәсеннән әнә шул курска барып кайткан карт шәкертләрнең курсны полиция килеп басуы, үзләренең тәрәзәдән чыгып качулары турында сөйләүләрен әле дә булса хәтерлим.

1905 ел революциясеннән соң Фатих Кәрими мәктәп-мәдрәсәләр салдыруы белән дан тоткан Әхмәт бай Хөсәеновның энесе Гани бай Хөсәеновка татар телендә берәр газета чыгару турында киңәш сала. Гани бай аның бу киңәшен мәслихәт күрү белән генә калмый, оештыру эшенә дә керешә. Ул туганы Мәхмүт байны, Закир һәм Шакир Рәмиевләрне дә шул эшкә тартып, күндереп, «Гыйльман ахун Кәримов матбагасы»н берләштергән хәлдә, «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкасы» дигән зур бер матбагачылык ширкәтен барлыкка китерә.

Фатих Кәриминең теләве буенча, аның кияве Тимерша Соловьёв директор итеп билгеләнә.

Фатих Кәриминең сөйләвенә караганда, Гани бай Хөсәенов та матбугат һәм матбагачылык эшен нык ярата торган булган, бу юлда ярдәмне кызганмаган. Ләкин аның зур улы Вәли мулла, аерата иске фикерле, реакцион бер кеше булганлыктан, атасының бу эшенә үч итеп, карагруһ дин башлыклары органын – «Дин вә мәгыйшәт» журналын җитәкли.

«Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкасы» матбагасы төзелгәннән соң, Шакир һәм Закир Рәмиевләр Фатих Кәрими редакциясендә «Вакыт» газетасын, аннан соң Риза Казый (Фәхретдинов) редакциясендә «Шура» журналын чыгара башлыйлар. Тимерша Соловьёв «Чүкеч» журналын нигезли. Алар «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкасы» матбагасында басыла.

Ләкин күпләрнең зур өмет белән шактый суммалар салып төзегән бу ширкәтләре үсә дә, уңыш та күрә алмады. Төп сәбәбе башында Тимерша Соловьёвның утыруында, аның чиксез вакчыл булуында, үзенә байлык тупларга омтылуында иде. Ул үзенчә бик хәйләкәр һәм артык дәрәҗәдә экономлы булырга тырыша, шул юл белән ширкәтне дә, үземне дә баетам дип уйлый иде.

Ләкин аның бу экономлыгы һәрвакытта «биш тиенлек куян, ун тиенлек зыян» булып бетә иде.

Мин шушы ширкәткә эшкә барган чагында, матбага менә шундый бер хәлдә иде: машиналар һәм хәрефләр тәмам искергән, күбесе сынып, кителеп беткән. Матур клишеләр юк. Арзанлы тонык буяу, кәгазьләр чүбекләнеп, сәлперәп тора. Тимерша, экономия ясыйм дип, яңа машиналар, хәрефләр, яхшы буяулар, кәгазьләр алдырмый. Әнә шул чүп-чарлар белән эш итә, газета, журнал һәм китаплар бастыра. Басылган нәрсәләр тонык булып чыга, бик күп хәрефләр бөтенләйгә танылмый. Эшчеләрне аларның белемнәренә, тәҗрибәләренә карап түгел, ә аз хакка да риза булуларына, үзенә ялагайлануларына карап ала. Төрле юллар белән эшчеләрнең эш хакларын басып калырга тырыша. Менә шуның өчен дә яхшы матбага эшчесе килми, килгәне дә күңел биреп эшләми иде.

«Вакыт» газетасы белән «Шура» журналын шул матбагада бастыручы Рамиевләр, бигрәк тә Закиры, матбугат һәм әдәбиятка зур мәхәббәт белән караганлыктан, бу эшкә сәүдә-табыш ягыннан килмәделәр. Матбугатның эчтәлеге белән дә, күләме, тышкы күренеше һәм техникасы ягыннан да нәфис, матур, күркәм булуын телиләр иде. Менә шуның өчен алар үзләре дә пайчы булган ширкәт матбагасының техника ягыннан түбән булуына, бигрәк тә «Вакыт» белән «Шура»ның кеше күзенә күрсәтергә оят дәрәҗәдә пычранып чыгуына рәнҗеп, сыкранып карыйлар, ләкин, Фатих Кәриминең кияве булганлыктан, аның хәтерен саклап, Тимерша Соловьёвның юньсезлекләренә каршы чара күрмиләр иде.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: Рәмиевләр, бу ширкәтнең аңа шактый зур сумма керткән члены булуларына да карамастан, ширкәтнең исемендә үз фамилияләрен күрсәтүдән баш тарттылар, хәтта үзләренең шушы ширкәттә булганлыкларын да белдермәскә тырышалар иде.

1909 елның башларында Закир Рәмиев үзенең акчасына үз ишегалдындагы бер өйдә, «Вакыт» газетасы белән «Шура» журналларын бастыру өчен, «Вакыт» матбагасы ачты; моңа чаклы атнасына өч тапкыр чыгып килгән газета көндәлеккә әйләндерелде.

Закир Рәмиев газета белән журналның техника ягыннан матур булып чыгуына шулкадәр нык әһәмият бирә иде, хәтта машинадан өч тапкыр үткән хәрефләрне яңадан керттерми, алар белән әйбер бастырмый иде. Ул шытырдап, ялтырап торган нык кәгазьләр, чем-кара буяулар китертте.

Үзләренә аерым матбага оештыруга кадәр «Вакыт» газетасының исеме дә үтмәс балта белән юнып ясалгандай тупас, ыржайган рәвештә күзгә ташлана иде. Закир Рәмиев аны да алып ташлатып, гарәп хәрефе кулланыла торган барлык илләрдә иң югары урын тоткан нәсех25 язуы белән клише ясатты.

Аерым матбага оештыруга хәтле «Вакыт» газетасы редакциясендә бар булганы ике кеше – Фатих Кәрими белән Габдрахман Фәхретдинов кына эшли иде. Аерым матбага оештырылганнан соң, аның редакция составы да киңәйтелә башлады. Казаннан һәм башка шәһәрләрдән тәҗрибәле журналистлар белән язучылар чакыртылды. (Борһан Шәрәф, Габделбарый Баттал, Рәкыйб Рәкыйби, Заһит Шәркый, Шәриф Камал һ. б.) Тик «Шура» журналында гына Риза Казый берүзе торып калды. Ул үзе редактор, үзе сәркатип, үзе әдәби хезмәткәр, хәтта редакциягә килгән хат һәм материалларны да күчереп чыгучы иде. Тик соңга таба гына ул әдәби нәрсәләрне миңа тапшыра торган булды.

Үз вакытында «Сәлимә» шикелле шактый матур әдәби нәрсәләр язган Риза Казый нәрсә өчендер:

– Мин әдәби нәрсәләрне матур иттереп эшли дә, төзәтә дә алмыйм, әдәбияттан, бигрәк тә шигырьдән хәбәрем дә аз! – дип, әдәби нәрсәләргә кул салмый иде.

Закир Рәмиев матбугат хезмәтчеләренә ул чорда татарлар арасында һичбер җирдә күрелмәгәнчә зур жалование бирә иде. Мисал өчен шуны гына искә алып үтү дә җитсә кирәк: ул чагында, татар дөньясында түгел, хәтта Мәскәү, Петербург шәһәрләрендә чыга торган иң зур, популяр урыс газеталарының редакторлары да аена җитмеш-сиксән сумнан артык алмаганда, «Вакыт» газетасы редакторы Фатих Кәрими белән «Шура» журналы редакторы Риза Казый аена йөз утыз сум алдылар. Моны күпләр: «Министрлар жалованиесе!» – дип йөртә торганнар иде.

Шуның өстенә Риза Казый Закир Рәмиевнең үз ишегалдындагы зур гына бер өендә түләүсез тора, аның яктырту, ягу расходлары да Закир Рәмиев өстендә иде.

1909 ел башларында, «Вакыт» газетасының чыга башлавына өч ел тулу уңае белән кечкенә генә бер җыелыш үткәрелде. Шунда Закир Рәмиев – Дәрдемәнд – мондыйрак мәгънәдә сөйләгән иде:

– Үткән елларда «Вакыт» белән «Шура» һәр елны алтын хисабы белән ун мең сумга якын зарар күреп килделәр. Бу зарар укучыларның, алдыручыларының аз булуыннан килгән хәл түгел. Безнең укучылар шактый зур табыш күргән башка газеталарныкына караганда ике өлеш диярлек күп. Бу зарар безнең газета белән журналны эчтәлеге ягыннан да, техникасы ягыннан да матур иттереп чыгару өчен акчаны кызганмавыбыздан килә. Аннары ул тантаналы рәвештә: – Моннан соң без бу мәртәбәле юлда ел саен унбиш мең сумга кадәр зарар күрергә әзер! – дип белдерде.

Закир Рәмиевнең чын мәгънәсе белән аристократ бер шагыйрь, әдәбиятка «сәнгать сәнгать өчен» ноктасыннан караучылардан булганлыгы билгеле инде. Һәрхәлдә, шулай язалар хәзер. Шулай булуына да карамастан, ул башка язучыларның әсәрләрен үз органнарында бастыруга бер ноктадан гына килми, сүз иркен тыймый, авторларга гонорарны да яхшы түли торган иде. Мәсәлән, ул Тукай шигырьләренә юлына илле тиенгә чаклы гонорар бирү шарты белән аны үзләренә эшкә чакыра! (Бу чагында бер генә җирдә дә шигырьнең юлына биш тиеннән артык гонорар түләнми иде.)

Ул талантлы язучыларны тиз күреп ала да үзенә тартырга тырыша. Беренче хикәяләрен ошатып, Шәриф Камалга зур бәя бирүче дә Закир агай булды. Ул яшь язучыны үзләренә эшкә чакырды, язганнарын иң тәүдә үзе карап бастырып чыгара иде. Шәриф Камал һичбер җирдә булмаганча гонорар алды. Мәшһүр «Акчарлаклар»ны нәшер иткәндә Закир Рәмиев аңа болай ди:

– Бу хикәядә бер генә дә затлы, назик персонаж юк, ләкин гаҗәеп дәрәҗәдә сәнгатьле язылганга күрә мин аны бастырам, – ди.

Закир Рәмиевнең үзе чыгара торган газета-журнал редакцияләренә килеп-кереп йөргән чагын мин бик аз беләм. Мин шул тирәдә ике елга якын эшләп йөреп тә, аның «Вакыт» редакциясенә килгәнлеген бары тик бер тапкыр гына күрдем. Шул ике ел эчендә аны күрүем бар булганы өч тапкыр булды. «Вакыт» газетасы чыга башлаган көннән бирле шунда хисапчы булып эшләүче Сабир Шәриповка бу турыда әйткән идем, ул көлде: «Мин ешрак күргәнмен икән, өч елга биш тапкыр күрдем!» – диде.

Закир Рәмиев редакцияләрдә генә түгел, башка җирләрдә дә бик сирәк күренә, үз өеннән рәтләп чыгып йөрми, кеше белән аралашмый торган иде. Әлеге без эшли торган ширкәт членнары еш кына үзара киңәшләр үткәрә, ә ул аларга бервакытта да килми, тик аның агасы Шакир Рәмиев кенә килә иде.

Мин Фатих Кәрими һәм Риза Казыйлардан берничә тапкыр аның турында шундый сүзләрне ишеткәнем бар:

– Ул – яшьтән үк чиксез дәрәҗәдә өметсезлеккә бирелгән кеше. Шуның өчен дә аның барлык юанычы – үзенең көтепхәнәсендә матур әдәбият укып, язып көнен үткәрүдән тора…

Мин аның белән тик бер тапкыр гына редакциядә очрашып, ун минутлап сөйләшеп утырдым. Ул әкрен, салмак тавыш белән бик аз сөйли, әйтергә теләгән фикерен кыска гына итеп, ике-өч сүз белән генә әйтеп, аңлатып куя торган иде.

Беренче күрешкәндә, ул миңа шундый сорау бирде:

– Ничек соң, язган нәрсәләрең өчен яхшы түлиләрме? Гонорар белән тормышны тәэмин итеп буламы?

– Анысы инде аның, Закир абзый… – дип кызарындым мин. Сүземне әйтеп бетерә алмадым, ул нәрсә әйтеремне бердән аңлап алды булса кирәк, бүлдерде:

– Алай ярамый ул! Язучы, шагыйрьнең тормышы тәэмин ителми икән, аның иҗаты да тәэмин ителми!

Аның бу сүзләре белән кайсы гына язучы килешми икән?! Мин дә, билгеле, нәширне хуплап башны селеккәләдем.

– Мин сезнең «Шура» журналында басылган нәрсәләрегезне укып барам, – диде ул. – Сез шагыйранә шактый гына үсеп киләсез. Кайбер әсәрләрегездә минем мәктәпкә иярү дә сизелә.

Мондый иярүне ул хуплыймы, әллә ризасызлык белдерәме, мин төшенә алмадым.

Аның сүзләреннән мине беркадәр аптырауда калдырганы: «Шура» журналында басылган шигырьләреңне укып барам» дигәне булды. Чөнки мин ул чыгара торган журналда эшләгәч һәм шулай ук үзе шагыйрь дә булгач, анда басыла торган шигырьләрне ул үзе карап, үз күзеннән үткәреп бастыра торгандыр дип уйлый идем. Шунлыктан мин аңа түбәндәге сорауны бирергә ашыктым:

– Соң, Закир абзый, сез аларны журналга кермәс борын укымыйсызмыни?

Ул миңа болай дип җавап бирде:

– Журналның җаваплы кешесе бар бит аның! Аңа мин нишләп кысылыйм! Мин дә шулай, башкалар шикелле, аны басылып чыккач кына укыйм…

Ул «Шура» журналының редакцион эшләренә һичбер тыгылмау гына түгел, хәтта үз нәрсәләрен дә Риза Казыйга: «Ярарлык итеп тапсагыз, журналга кертерсез», – дип кенә бирә икән.

Шул чорларда «Шура» үзенең укучыларына түбәндәге мөрәҗәгатьне бастырып чыгарган иде:

– Сезнеңчә, иң алдынгы шагыйрьләр кемнәр? Шулардан ике шагыйрьне күрсәтеп язуыгызны үтенәбез.

Моңа каршы Габдрахман Сәгъди: – Габдулла Тукаев белән Зариф Бәшири, дип яза.

Закир Рәмиев шул турыда миңа сорау бирде:

– Моңа сез ничек карыйсыз? – диде.

Ләкин мин аның бу соравын аңлап җиткерә алмадым: «Г. Сәгъдинең җавабына кичек карыйсыз?» әллә: «Үзегез кемнәрне алдынгы шагыйрьләрдән саныйсыз?» диюе идеме?

Шунлыктан мин, тисә тиенгә, тимәсә ботакка дигәндәй, боларның икесенә да җавап була алырдайрак иттереп:

– Мин булсам, Тукай белән Дәрдемәнд дип җавап бирер идем, – дидем.

Ул бераз гына сүзсез торды да:

– Минемчә, Сәгыйть Рәмиев булса кирәк! – диде.

Ул Сәгыйть Рәмиевне Тукай урынына куеп әйтәме, әллә үз урынына, ягъни Дәрдемәнд урынына куеп әйтәме? Мин төшенә алмадым. Ләкин, һәрхәлдә, шунысы ачык: ул Сәгыйть Рәмиевкә зур бәя бирә иде.

Закир Рәмиев белән сөйләшеп утырудан соң берничә көн үткәч, Риза Казый мине үз өенә чакырды. («Шура» журналының аерым редакциясе юк, аның бөтен эшләрен Риза Казый үзенең өендә алып бара торган иде.)

Ул миңа болай диде:

– Редакциядә бик күп шигырьләр җыелды. Аларның барысын да журналга кертеп бетереп булмый, әлбәттә. Шуның өчен дә, без Закир әфәнде белән сөйләштек тә, аларның яхшыракларын сайлап, аерым җыентык чыгарырга булдык. Син, менә шуларның барын да карап чыгып, журнал өчен муафыйк булганнарын сайлап ал әле.

Шуннан мин аңа да Закир Рәмиевкә биргән сорауны бирдем:

– Нигә, Закир абзый үзе карап сайлап алмыймыни? – дидем. – Ул сайласа, белебрәк тә сайлар иде, шуның белән бергә журналның хуҗасы да бит ул!

Риза Казый үзе дә, уңайсызланган рәвештәрәк итеп:

– Закир әфәнденең гадәте дә, карашы да кызык аның, – дип куйды. – Закир әфәнде болай ди ул: һәрбер әдипнең, һәрбер шагыйрьнең үзенә бер өслүбе, тоткан юлы була. Ә мин, аларның шигырьләрен төзәтәм дип, үземә таба борып җибәрермен дә аларда икеләнү тудырырмын, ди. Менә шуның өчен дә ул кеше иҗатына тыгылмауны артыграк күрә. – Аннан соң Риза Казый үзеннән өстәп шуны да әйтеп куйды: – Ул үз өслүбенә, үз мәсләгенә артык бирелгән мөтәгассыйб26 булса да, башкаларга аны йөкләү ягында түгел, һәрбер шагыйрь, һәрбер әдип бу мәсьәләдә ирекле булырга тиеш! – дип саный ул.

Менә шушы көннән башлап «Шура»ның адәби бүлеген мин алып бара торган булдым.

* * *

Галиәсгар абзый белән шушы турыда байтак кына сөйләшеп утырганнан соң, ул Тукайның Оренбургка килүдән баш тартуына үзенең бик үк риза булып бетмәгәнлеген әйтеп куйды.

– Минемчә, Тукай бу мәсьәләдә ялгышты, – диде ул. – Бәлки, ул мәсләк фикер ягыннан Закир Рәмиев белән килешә алмам, дип уйлыйдыр. Үзең дә күрәсең, Рәмиев һәркемнең бәйсезлеген хөрмәт итә. Хикмәт анда түгел. Хикмәт шунда: Тукай өчен Казанның мохите шәптән түгел. Иптәшләре аңа начар тәэсир ясый. Тынгылык юк Тукайга… Көн димиләр, төн димиләр, сырадыр-нидер күтәреп килеп керәләр икән. Тукайның ишеге һәркемгә ачык бит. Куып чыгарырга яхшысынмый. Шулар аркасында Тукай ярым ач хәлдә яши, көннән-көн сәламәтлеген югалта, өметсезлеккә бирелә. Монда килсә, эшләргә мәйдан киңлеге аркасында, тормыш ягыннан да тәэмин ителер иде, Казанның әлеге мохитеннән дә котылыр иде. Әйтәм ич, Закир Рәмиевнең синең мәсләгеңдә эше юк. Аңа әсәрең нәфис булсын!

– Хикмәт тә, бәлки, шундадыр: – әйтер сүзе булганда, Тукай кеше хәтере саклап тормый бит. Дәрдемәнд белән алар икесе ике төрле, сыеша алырлар идеме икән?

– Тукай артык үзсүзле шул, – дип көрсенде Галиәсгар абзый. – Аңа аңлатуы кыен.

Шушы чорларда мин Рәмиевләр белән Фатих Кәриминең тагын бер әдәби журнал чыгару фикерендә булуларын да аңлаган идем. Бу турыда Галиәсгар абзыйдай сорагач, ул:

– Минем белүемә караганда, шулайрак аңлашыла, ләкин аңа муафыйк кешесен таба алмыйлар икән. Шәриф Камал белән Галимҗан Ибраһимовны чакырырга уйлыйлар, имеш, – диде.

Бу чагында мин Галимҗанга чын ихлас өмет белән карау дәрәҗәсенә килгән булсам да, Шәриф Камалның «Шура» журналында чыккан һәм миңа бик ошаган «Уяну» дигән хикәясеннән башка нәрсәсен күрмәгәнлегемнән, аның турында бертөрле дә төпле карашка ия түгел идем.

– Нинди кеше соң ул Шәриф Камал? Шундый олуг журналны алып барырлык өмет күрсәткәне юк ич әле аның, – дидем.

Башта Галиәсгар абзый, шаяруга тартып:

– Кем булсын, Пенза мишәрләреннән берәү, – диде. Аннан соң, җитди бер төс алып: – Мишәрен мишәр дә бит, – диде, – ул кеше шул беренче хикәясе белән үк үзенең буш бер мишәр булмаганлыгын күрсәтә. Аның «Вакыт»ка һәм «Шура»га тагын да берничә нәрсәсе килгән. Шуларны укыгач, Закир Рәмиев тә аңа зур өмет баглаган. Үз тирәбезгә тартырга, үстерергә кирәк егетне, дигән. Аның бер кулъязмасын мин дә укып чыктым…

Шул соңгы сүзләрне әйткәндә, Галиәсгар абзый канәгатьләнгән төстә башын да чайкап куйды.

5
(Юлий Мессарош)

Мин Оренбургтан бөтенләйгә китү турында бер фикергә килдем. Ләкин кая китәргә?

Эстәрлетамак шәһәрендә кечкенә генә яңа бер матбага ачылган икән. Мине анда да чакыралар. Анда китәргәме, әллә Урта Азиягә – әлеге Каракул шәһәренә укытучы булып барыргамы?

Галиәсгар абзый:

– Боларның кайсына китсәң дә ярый, ләкин моннан тай! Матбагадан ала алмый йөргән жалованиеңне дә алдың инде, анысы бик әйбәт булды, – ди.

– Анысын, – мин әйтәм, – алдым алуын да, «Чүкеч»тә эшләгәнем өчен алынмаган ике йөз сумдай акча бар бит әле. Тимершадан анысын ничек алырга?

Галиәсгар абзый шөбһәле бер караш ташлый да:

– Ала алмасаң төкер үзенә! – дип куя.

Мин менә шулай икеләнеп йөргән арада, Оренбург шәһәренә Венгриядән атаклы шәрекъчы Юлий Мессарош килеп калды.

Мессарош ике елдан бирле Россиядә, татар, башкорт һәм чуашлар арасында, аларның тел-әдәбият, тормыш, тарих, гадәтләрен тикшереп, өйрәнеп йөри икән. Фатих Кәрими, Борһан Шәрәфләр аны зур хөрмәт белән каршы алдылар.

Ул венгр (маҗар) халкының төркиләр нәселеннән булуын исбат итү юлында йөри икән. Шуны исбат итәрлек күп кенә материаллар да җыйган, имеш.

Мин, әлбәттә, үземнең белемем сай, андый тирән мәсьәләләргә кысылырлык көчем юклыкны бик яхшы аңлыйм. Шунлыктан миндә Мессарош шикелле бер галим белән танышу, күрешә алу дигән өмет бөтенләйгә юк иде. Ләкин көтелмәгән бер вакытта миңа Борһан Шәрәф килде дә:

– Мессарош әфәнде синең белән танышырга тели, – диде. – Син бүген кичке сәгать сигезгә аңа бар әле!..

Мессарош мине:

– Авани, лайыхи, аван пурнзи27, – дип, чуашча саф халык теле белән исәнләшеп каршы алды.

Сакал-мыексыз, чандыррак ак йөзле, утыз-утыз ике яшьләр чамасында булган бу галим башта ук миндә җылы тәэсир тудырды. Ул татар, башкорт телләрендә бөтенләе белән шул халыкларның үзләренчә төгәл сөйләшә. Мин башта ул бу телләрне берәр югары мәктәптә укып өйрәнгәндер дип уйладым. Ләкин ул минем соравыма каршы:

– Юк, укып түгел, – диде, – әнә шул халыклар арасында ике ел йөреп өйрәндем.

Ул татар, башкорт халык әдәбиятын шулчаклы күп белә икән, нинди генә мәсьәлә хакында сүз кузгалмасын, ул шул халыкларның мәкаль һәм табышмакларыннан берничәсен әйтеп куя да бер нәтиҗә ясый. Ул төрки телдәге бөтен иске әдәбиятны укыган, тикшергән һәм хәзерге матбугат, әдәбиятны да укып, тикшереп бара.

Ул миңа башта болай диде:

– Мин сезнең «Шура»да чуашлар турындагы нәрсәләрегезне дә, 1906 елгы «Казан мөхбире»ндәге очеркларыгызны да зур дикъкать белән укып чыктым. Сезнең бу хезмәтләрегез минем өчен бик кызыклы. Сез татар матбугатында моны беренче тапкыр күтәрәсез.

Шуннан соң ул үзе аңлап җиткерә алмаган кайбер сүзләре турында сорашты…

Без шундый рухта байтак сүз алып бардык. Ул мин сөйләгән сүзләрнең һәммәсен дә татарча, урысча һәм венгрча язып утырды. Аннан соң сүзне мишәрләргә күчерде.

– Минем ишетүемчә, – диде ул, – сез мишәр таифәсеннән28 шикелле?

– Әйе, – дидем мин, – ләкин бездәге мишәрләрнең телләре Пенза мишәрләренекенә караганда байтак башка!

– Мин мишәрләр арасында аз булдым, тик Казан губернасының Цивил өязендәге чуашлар арасында йөргән чагында гына берничә мишәр авылын очраттым. Шулай ук поездларда Пенза, Тамбов мишәрләре белән очрашып, сөйләшеп барырга туры килде. Шулай да мин алардан кайбер сүзләрне эләктереп алдым. Әйтик, аларда «йовык», «селәпҗә», «тастар», «сөрми» кебек, Идел буе татарларында булмаган, кулланылмаган сүзләр бар. Шул ук сүзләр чуашларда да бар. Алыйк «якын» мәгънәсендә булган «явык» сүзен, бу сүз, һичшиксез, иске төрки телдән калган. Мәсәлән, «Йосыф» китабында «Зөләйха Йосыфка явык килде» (Зөләйха Йосыфка якын килде) диелә. «Тастар» сүзе дә шулай ук иске төрки телдә бар. Мәсәлән, «Бакырган» китабында: «Ләҗәк артык безем дәстарымыздин», – ди. Шулай ук чуаш хатыннары башларына чорный торган тастарны хәзерге көндә кайсыбер җирләрдә, мәсәлән, Пенза, Тамбов губерналарында, мишәр хатыннары да чорный икән. Мин моны Мәскәү – Казан тимер юлы станцияләрендә, мәсәлән, Сасово, Тарбиево станцияләрендә күрдем. «Бакырган» китабындагы сүзләргә караганда, бу тастар үзе дә борынгы төркиләрдән калып, чуаш белән мишәрләргә дә шуннан килгән булса кирәк.

Мин дә аның карашларын җөпләдем:

– Чуаш кызлары кияүгә киткәч тә башларына тастар чорный. Бу – аларда хатын булу билгесе. Ә мишәр хатыннары картая төшкәч чорный. Бу инде аларда картлык ягына авышу билгесе. Ләкин «тастар» сүзе үзе фарсыныкы.

Мессарош боларны да язып алганнан соң:

– Менә болар мишәр теле белән чуаш теле арасында ниндидер бер аерым якынлык барлыгын күрсәтә. Шунлыктан алар түрк-татар, төрки халыкларының тормыш, гадәт, тел һәм әдәбиятларын тикшерүчеләрне кызыксындыра торган нәрсәләр, – диде.

Аның минем туган-үскән якларда йөрүе һәм хәтта әтиемне дә якыннан белүе билгеле булды.

Менә шушы галим белән утырышулар нәтиҗәсендә мин бөтенләй очынып киттем. Минем Эстәрлетамакка бару турындагы уем да, Каракул шәһәренә китү турындагы ниятләрем дә җимерелде.

– Ни булса шул, – дидем мин, – быел кышны берәр мишәр авылында кичерим әле… Кешеләр әнә шулай үсәләр ич, камыт киеп түгел!

Галиәсгар абзый да мине очындырып җибәрде, Риза Казый да шундый киңәш бирде. Ул ничек, ниләр эшләү турында да акыллы, файдалы юллар күрсәтте. Иң азагында ул, үзенең шушы юлда ярдәм итә алмавына борчылып булса кирәк:

– «Шура»да басылган чуашлар турындагы нәрсәләрең өчен гонорар биргәндә, сиңа зур ярдәм булыр иде дә бит, – диде. – Ләкин мин акча мәсьәләсенә катнаша алмыйм шул. Ул мәсьәләне Фатих әфәнде хәл итә.

«Вакыт» белән «Шура»да гонорар мәсьәләсе шулай куелган иде: гонорар редакциянең үзе кушып, сорап яздырган нәрсәләргә генә бирелә. Шулай язылмаганда, нинди генә яхшы, файдалы әсәрләр булса да, гонорар бирелми. Гонорарны кемгә һәм күпме бирү эше Фатих Кәрими карамагында иде. Билгеле, бу «кушып», «әйтеп» яздырулар күбрәк редакция әһелләренең үзләренә яисә аларның туган-тумачаларына, кода-кодагыйларына була. Әйтик, Борһан Шәрәф «Вакыт» сәркатибе булу сыйфаты белән зур гына жалование алу өстенә көн саен диярлек (күбрәк урыс газеталарыннан алып) бер мәкалә яза. Ә алар «кушып яздырылган»нар рәтенә керә. Шуның белән бергә Борһан Шәрәф кебекләрнең Персия шикелле җирләргә «мөһим командировкаларга» йөрүләре да гонорар фондына өстәмә йөк иде. Бу мәсьәләдә Риза Казыйның зур улы Габдрахман Фәхретдин, әрнеп, сыкранып йөрсә дә, ачыктан-ачык чыгыш ясый алмый иде.

Мин чуашлар турындагы нәрсәләремне яздым да яздым. Аннан соң Риза Казыйга тапшырдым. Гонорар турында уйлау кая инде ул; журналда басылып чыкса, шуңа шатлануыңнан, әтисе базардан алма алып кайтып биргән бала шикелле, үрле-кырлы сикерәсең!

Риза Казый да, гонорар турында бернәрсә дә әйтмәстән, «яхшы нәрсә, рәхмәт!» дип бастыра бирде. Әнә шул «рәхмәт»е белән бергә, ул миңа, Оренбургтан киткән чагымда, ике еллык «Шура» журналын бүләк итте һәм өметләндерде:

– Мишәрләр турында язып тор, һичбер тоткарсыз «Шура» журналында бастырырбыз. Бәлки, Фатих әфәнде белән сөйләшеп, гонорар да билгеләрбез.

Мин әллә ни борчылмадым – күптән түгел алган өч айлык жалованиемнең кырык сумлабы кесәдә иде әле. Аннары Г. Ибраһимовның «Борынгы ислам мәдәнияте» дигән китабын нәшер иткән Сәед-Насыйр Мирҗәлилов минем дә чуашлар турындагы әйберләрне китап итеп бастыруга алган өчен егерме биш сум гонорар түләгән иде. Шуның өстенә Тимерша Соловьёвтан «Чүкеч» журналында эшләгәнем өчен ике йөз сум аласым бар, кем белә, ул да биреп куйса…

Китәр алдыннан алачакларым турында Тимерша Соловьёвка сүз каттым. Ул һичбер төрле аптырау, икеләнү һәм оялу төсен чыгармастан, кесәсеннән шыгырдап торган өр-яңа кып-кызыл ун сумлык кәгазь акчаны алды да:

– Хәлдә барынча инде, – диде. – Үзең дә беләсең ич: мин хәзер үземнең дә бөтен маямны, көчне менә шушы татар матбагасы юлында сарыф итәм!

Ярый әле Казан нәшире Мөхәммәтҗан Кәримов шикелле, акча нәрсә ул, шөһрәт мөһим, әфәндем, шөһрәт, димәде. Киресенчә:

– Ала каргадан аласың булсын, – дип өметләндерде.

Шулай итеп, минем «Чүкеч» журналында эшләгән байтак кына эш хакым «ала карга тырнагында» калды.

Өченче бүлек

1
(Сәгыйть Рәми)

Казанга кайтып төшкәч тә мин иң элек үзем укыган мәдрәсәи «Мөхәммәдия»гә бардым. Әле дә анда булган шәрикләрем, бигрәк тә Хәбиб Исхакый белән күрешергә ашыктым.

Бу вакытта Хәбиб Исхакый аз гына хакка шул мәдрәсәнең башлангыч мәктәбендә укыта. Байтак кына шигырьләр дә язган, бер җыентыгын бастырып та чыгарган. Аның өчен ун сум гонорар да алган.

– Күрәсең ич, эшләр шактый шәптән хәзер, – ди ул, – гонорар алучы шагыйрь булдым!

Шулай да ул искиткеч картайган, ябыккан. Аның бөтен хәрәкәте, күз карашлары да, сүзләре дә нык изелгәнлеген, өметсезлеккә бирелгәнлеген күрсәтә. Элекке кызулык та, кискен хәрәкәт тә, гыйсъянчылык дәрте белән ашкыну да сүнгән. Гәрчә ул башта мине уен-көлке сүзләр белән каршы алса да, аның да йөрәктән түгел, ә үзен көчләп кенә икәнлеге күренеп тора иде. Мин аңа:

– Нигә шулчаклы картайдың, сәлперәйдең? – дип әйткәнемне сизми дә калдым.

– Шулай, дускаем, картайталар да, сәлперәйтәләр дә монда, – дип куйды ул, авыр гына көрсенеп.

Галимҗан хәзрәт белән Әхмәтҗан Мостафин шикелле карт хәлфәләр һаман да аңа үсәргә, колач җәяргә ирек бирми, һаман да аяк чалалар икән. Мәдрәсәне ташлап чыгу эшендә башлап йөрүен аның битенә бәрәләр, ташлап чыккан шәкертләрдән шактый өлешенең шул мәдрәсәгә кабат кайтып керергә мәҗбүр булулары тегеләрне тәмам очындырып җибәргән. Алар ике сүзнең берендә: «Бушкуык социалистлар!» – дип көлә болардан. Хәбиб Исхакый бер-ике җәйне казакъ арасына чыгып йөргән дә Нәҗип Думави кебек ташлап кайткан.

Авыр тәэсир итте миңа кайчандыр үзара ярышып шигырь язган бу өметле талантның, якын дустымның шулай сүнүе!..

Шуннан соң мин газета редакцияләренә киттем.

Редакцияләр дип… бу вакытта аларның күбесе калмаган иде инде. Бишенче ел инкыйлабыннан соң бер-бер артлы борынлаган җиде-сигез басманың икесе генә яши иде Казанда – «Йолдыз» белән «Бәянелхак»…

«Йолдыз» газетасы тирәсендә күзгә күренерлек бер генә үзгәреш тә юк. Аның редакциясе һаман да шул «Болгар» номерларындагы кечкенә генә бер бүлмәдә икән. Һади Максуди һаман да шулай элеккечә, башына карасу кызыл фәсен кигән килеш өстәл янына җәелеп утырган да, кулындагы сөтле кофены бер уртлап, бер өстәлгә куя-куя, редакциягә килгән кешеләргә «галәми ислам» турында фәлсәфә сата. Төркиянең көчле, ныклы дәүләт булуын, аның кайчан да булса бер грекларны, болгарларны ут өстендә биетеп, зур шан казаначагын сөйләп, әһеле исламны шатландыра. Үзенең «Мөгаллимел-әүвәл» һәм дә «Мөгаллимес-сани» дигән дәреслекләренә күп яңалыклар кертүен сөйли. Энесе Садри Максудиның җәмәгать, сәясәт эшчесе булуына масайган кебек сизелә. Шул уңай белән ул миңа карата да үпкәсен белдереп алды:

– «Чүкеч» журналында чыгарылган карикатурагызга күңел рәнҗеде рәнҗүен дә… Зарар юк, Зариф әфәнде, яшьлек барын да эшләтә! Янәсе, тора-бара аның бөек бер кеше булганлыгын мин дә аңлармын әле!

Каршысына утырган Гариф Латыйпов һаман да шулай – «Һади агай» булырга тырыша. Кофелы стаканын да аның төсле иттереп тота, аның төсле уртлый. Өйдән алып килгән алма бәлеше кисәкләрен дә аның төсле кабып, аның төсле чәйни. Сөйләгән чагында аның төсле башын кыйшайтып, аның кебек иттереп авызын чалышайта.

Һади агай үзенә «Вилла Йолдыз» (Йолдыз сарае) исемле дача салдыру артыннан йөри һәм бер ишәк алырга да уйлый икән. Шул дача салынып, ишәк тә алынгач, кызык өчен ишәк җигелгән арбага утыртып, безне чәйгә алып барачак икән.

«Бәянелхак» газетасы тирәсендә шактый зур үзгәрешләр барлыгы күренде. Мин Казаннан киткән чагында, «Бәянелхак» редакциясе мәдрәсәи «Мөхәммәдия»нең артында гына, Әхмәтҗан Сәйдәшевнең үз йортында иде. «Бәянелхак»ның матбагасы да әнә шул өйнең шактый зур, киң бер өлешендә булып, аның үзенә карата директоры да бар иде (Хөсәен Әбүзәров). Редакциясендә дә өч-дүрт зур гына бүлмә булып, аларда Рәкыйб Рәкыйби шикелле берничә кеше эшли иде. Аның һәрвакытта ап-ак мәтликап29 суырып, эшләп утыручы, ыспай гына, матур гына бер бухгалтеры да бар иде.

Аның бер бүлмәсендә Әхмәтҗан карт Сәйдәшев редакциягә килгән Казан чухурларына закон өйрәтеп утыра, Рәшит Казыйның японнарны мөселман итү артыннан йөрүен сөйләп куандыра. Аның алгы зур бүлмәсендә таза бәдәнле, мәһабәт, килбәтле улы – Мөхәммәтҗан Сәйдәшев редакциягә килгән кешеләргә Садри һәм Һади Максудиларның мәсләксезлекләрен, «Йолдыз» газетасының артык дәрәҗәдә зарарлы кызыл юл тотуын сөйләп, Садри Максудиның Дәүләт думасына сайлануы хата булганлыгын, аңа тик үзе лаек икәнлеген аңлата. Мин менә шундый редакцияне эзләп килдем. Ләкин аның ишегалдына барып кергәч тә, мине кулына зур себерке тоткан бер карт тупас, коры сүзләр белән каршы алды:

– Нишләп йөрисең монда, кем кирәк сиңа?!

– «Бәянелхак» редакциясе.

– Андый нәрсә юк монда!..

– Ул моннан күчтемени?.. Кая күчте соң?..

– Белмим!..

Аннан китеп, бер-ике урам аша үткәч, Кәбир Бәкер очрады:

– Кайдан килеп чыктың әле син?..

– Кайттым әле менә Казанга, сезнең шикелле иске дус-иш, таныш-белешләрне күрергә!

Байтак кына сөйләшеп торганнан соң, «Бәянелхак» редакциясен сорадым мин аңардан. Ул, көлемсерәп:

– Син Казан матбугатында, бигрәк тә «Ялт-йолт» журналында «Бәянел-Болак» дигән сүзләрне укыганың юкмыни? – диде.

– Нигә булмасын!.. Мин аның «Бәянелхак»ка бирелгән яңа «атама» икәнлеген дә беләм!

– Алай булгач, шул инде, аның редакциясе дә шунда нәкъ үз урынын тапты. Болак буена күчте!

Аның өйрәтүе буенча шунда киттем.

Казан шәһәрен икегә бүлеп, Кабан күленнән башлап Казан елгасына чаклы сузылган Болак үзенең сасылыгы, пычраклыгы белән дан тота иде. «Бәянелхак» редакциясе хәзер нәкъ әнә шуның каршысында икән. Аның үз гомерендә бер тапкыр да буяу күрмәгән стенасы пычрануның чигенә барып җиткән. Ишекләре кыйшайган, бусагасы чалышайган, әйтерсең лә бер ташландык өй!..

Урам яктан тар гына караңгы коридорга кергәч тә, мин аның сул ягындагы ишектән бик үк зур булмаган бер бүлмәгә үттем. Аның тышкы күренеше шикелле үк шыксыз булган бу бүлмәсендә бер басу машинасы белән берничә тартма хәреф тора. Алар янында берничә матбага эшчесе дә бар. Шуңа күрә дә мин:

– Матбаганың директоры кем? – дип кенә сорадым.

– Мөхәммәтҗан абзый Сәйдәшев, – диделәр.

– Алай икән!..

Борылып чыгып китәргә торганда гына минем күзем матбаганың аргы башындагы кечкенә генә бер бүлмәнең ачык ишегенә төште. Аның эчендә, иске бер өстәл янында, Әхмәтҗан карт Сәйдәшев икмәк белән йомырка ашап утыра иде. Менә бит! Казан күләмендә атаклы картның шулай бик гади итеп ашап утыруын чухурлар күрсә? Чистай ягыннан килеп газеталар тирәсендә эшләштереп йөргән Харрас Фәхри дигән бер әйбәт кенә егет бар иде. Ул бер сәүдәгәр кызы белән танышкан, бер-берсенә күңелләре төшкән. Берсе алырга тели, икенчесе – барырга! Кызның ата-анасы шуны белеп алгач, бот чабып көлә: «Тапкан икәнсең кияү булырлык кеше! – диләр кызга. – Чүбекле сары кәгазьгә бер кисәк икмәк белән ярты вобла балык чорнап, кайда җитте шунда ашап йөрүче бит ул!» Хәер, Әхмәтҗан картның инде өйләнәсе юк, рәхәтләнеп ашый как өстәлдә йомырка белән ипине…

Мин, аның янына кереп исәнләшеп тормастан, көлемсерәп чыгып киттем һәм әлеге коридорның икенче ягындагы ишектән шактый зур бер бүлмәгә үттем. Бу бүлмә дә шулай ук шыксыз иде. Аның кайчандыр бер буялган булганлыгын күрсәтә торган тимгел-тимгел эзләре дә бик тонык күренә. Идән чиксез пычрак, җир кебек каткан. Аның кайчан да булса юылганлыгына күңел ышанырлык түгел. Бүлмәдә ике иске агач өстәл белән алар тирәсендәге берничә урындыктан башка бернәрсә дә юк. Ишеккә каршы гына торган өстәл янында Сәгыйть Рәми утыра. Бүлмәдә аннан башка берәү дә күренми иде.

Мин бүлмәгә килеп кергәч тә аптыранып, ишек төбендә таптанып калдым. Сәгыйть абый белән ничек танышырга да ничек итеп күрешергә?.. Ни өчендер шундый бер шикле уй төште.

Мин Сәгыйть Рәми белән якыннан күрешеп танышкан кеше түгел идем әле. Аны читтән күреп кенә беләм, таныйм һәм аңа җылы хөрмәт саклыйм.

Ул минем күз алдымда ике төрле кыяфәте белән җанлана. Берсе – аның театр һәм әдәбият кичәләрендә, яшьләр арасында җиңел, шат, күңелле хәрәкәт белән очынып йөргән чагы. Мондый вакытларда аның өстендә каеш билбау белән буылган үтә кызыл күлмәк, кара пиджагы җилбәгәй җибәрелгән була. Кабарып, мамыкланып торган ярым бөдрә кара чәчләре тегеләй дә ачык, сөйкемле, гел көлемсерәүле йөзенә тагын да күркәмлек бирә иде.

Ул еш кына «Әлислах» редакциясенә килә. Аның өстендә куе сары пальто, башында тар кырпулы каракүл татар бүреге. Ул ишектән килеп кергәч тә иң элек, көнчыгыш халыклары гадәте буенча, ике кулын күкрәге өстенә куя да, башын кыйшайтып, аз гына алга таба бөгелә.

– Сәлам бирдек, әһеле ислам! – ди.

Шундый уен-көлке белән кыланып һәм сөйләнеп, ул Фатих Әмирхан яисә Тукай янына атлый. Тукай, урыныннан торып, аңа урындык тәкъдим итеп, зур хөрмәт белән каршы ала:

– Әйдә, Сәгыйть агай, утыр, рәхим ит!..

Әллә ничек безгә Фатих абзыйның аны каршы алуы сәеррәк төсле тоела. Дөрес, ул да аның белән елмаеп, кулын биреп күрешә. Аннары:

– Нихәл, мәҗнүн гашыйк? – ди дә үзенең эшенә керешә.

Тукай белән Рәми кайчагында уен-көлке, кайчагында җитди рәвештә, ләкин саф дусларча сөйләшеп утыралар. Тукай ярым көлкеле, төртмәле итеп сүз башлый:

– Бүген төнлә, сеңеп йоклаган чагымда, кемдер берәүнең Сәгыйтьнекенә охшаш тавыш белән «Әй, Габдулла, ятма, тор!»30 дигәне колагыма ярып керде. Күземне ачып җибәрсәм, таң атып килә икән. Ялт итеп сикереп тордым да тәрәзә төбенә барып утырдым. Әй, Сәгыйть, мин әйтәм, юк-барларны уйланып ятма! дим. Үзең дә тор, шигырь яз, халык синнән иҗат көтә! дим. – Аннары ул көлеп кенә өстәп куя: – Ничек соң, минем тавыш синең колакка кердеме? – ди.

Сәгыйть бер сүз дә әйтми, көлә генә. Кайвакытта Тукай:

– Йә, Сәгыйть агай, «Зөбәйдәң»не31 яшәтә алмадың инде, ичмасам, Мозаффарияне яшәт! – дип, бөтенләй икенче мәсьәләгә күчеп тә китә. Бу төртмә сүзләр әле күптән түгел генә булып үткән кайбер вакыйгаларны искә төшерәләр.

Казанның Печән базары мәчете мулласы Зариф Мозаффаровның кызы бервакытны ничектер бер шигырь сыман нәрсә яза да аны Сәгыйть Рәмигә бирә. Сәгыйть тегенең күңелен күтәреп, хатын-кызлардан да берәр кешене әдәбият тирәсенә тарту нияте беләндер, ахрысы, моны төзәтеп, матурлап яза да матбугатка чыгара. Ләкин бу шигырь кызның үзенә генә түгел, Зариф мулланың да башына бәла тудыра. Казан мещаннары байтак вакытлар шау-гөр килә:

– Ул кызга ләгънәт! Бер егет тә алмасын аны! – дип каргыш оралар.

– Мулла кызы, имеш. Тузга язмаган сүзләр яза. Әтисе Зариф мулла ни карый?

Ирләр мәҗлесендә дә, хатын-кызлар табынында да шул мәсьәлә чәйнәлә, әһеле ислам шуңа ярсый.

Башкаларга караганда шактый ачык фикерле булган Зариф мулланы ничек тә аяктан егарга йөргән Йосыф һәм Кабул шикелле үтә иске муллалар, Печән базарының дин «батырлары» алдында үзләренең абруйларын тагын да ныграк арттыру өчен:

1.Сикыт (гар.) – житлекмәгән бала. Монда «акыл, белем ягыннан җитлекмәгән» мәгънәсендә. – З. Б.
2.Хан – фарсы сүзе, «укучы» мәгънәсендә.
3.Уратна (уратма) – киләп агачы.
4.Тәрәккый мәҗлесе – «милләтне алга җибәрү турында утырыш» мәгънәсендә.
5.Дәстөр – «кулланма яисә юнәлеш бирүче» мәгънәсендә.
6.Һиммәтле – яхшылык, ярдәм итүче.
7.Татарстанның хәзерге Яшел Үзән районына керә.
8.Мәүзугъ – тема.
9.Һидайя – шәригать законнарын өйрәтә торган китап.
10.Элек Казан татарлары арасында «мещан» сүзе урынына «чухур» дигән сүз кулланыла иде. – З. Б.
11.Падишаһы әгъзам – бөек патша.
12.Вәли мулла – мәдрәсәи «Хөсәения»не салдырган Әхмәт байның җияне, Гани байның улы. – З. Б.
13.Ул вакытта беркадәр реформалашкан мәдрәсәләрдә класска бүлү тәртибе менә шулай була торган иде: өч класс ибтидан (башлангыч), дүрт класс рөшди (урта), өч класс уртадан югары – игъдади, өч класс гали (югары). – З. Б.
14.Мондагы Кәримовны Казандагы «Борадәран Кәримовлар» белән буташтырырга ярамый. Монда сүз «Вакыт» газетасы редакторы Фатих Кәрими турында бара. – З. Б.
15.Ул чакларда үзбәкләргә безнең халык телендә дә, матбугатта да «сартлар» дип әйтәләр һәм язалар, хәтта үзбәкләр үзләре дә «безнең сартия халкы» дип сөйли иде. – З. Б.
16.Зур укымышлы кеше бу!
17.Мулла дигәнең әйле-шәйле бер кеше булып чыкты ич!
18.Кузы – ике-өч айлык куй бәрәне.
19.Гуй – безнеңчә «ич» урынында йөртелә торгая бер кисәкчә: күрдем гуй – күрдем ич, бирдем гуй – бирдем ич. Уйгурлар – «гу», үзбәкләр «ку» диләр.
20.Асау ат – кулга ияләшмәгән кыргый ат.
21.«Ясин», «Тәбарәк» – Коръән сүрәләре.
22.Элек Урта Азия халыклары татарларны «нугай» дип йөртәләр иде. – З. Б.
23.Манап – аксөяк.
24.Бу авыл кешеләре бөтен кырларына диярлек кишер чәчеп, шуның белән көн күргәнгә, ул авылны Кишер Аксуы дип йөртәләр иде. – З. Б.
25.Гарәп хәрефе үзенең шәкеле – язылу рәвеше белән берничә төргә бүленә. – З. Б.
26.Мөтәгассыйб – фанатик.
27.«Исәнмесез, яхшымысыз, исән торасызмы?» мәгънәсендә. – З. Б.
28.Таифә – тармак.
29.Урысча «мятные капли» дигән сүзләрдән ясалган. – З. Б.
30.Сәгыйть Рәмиевнең «Таң вакыты» дигән шигыренә ишарә. – З. Б.
31.С. Рәмиев «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» дигән бер сәхнә әсәре язган иде, ләкин аны цензура дөньяга чыккач та җыйдырып алды. – З. Б.

Bepul matn qismi tugad.

Yosh cheklamasi:
12+
Litresda chiqarilgan sana:
31 avgust 2018
Yozilgan sana:
2014
Hajm:
511 Sahifa 2 illyustratsiayalar
ISBN:
978-5-298-02737-3
Yuklab olish formati:

O'xshash kitoblar