Kitobni o'qish: «Мәхәббәткә генә ышанам…»

Shrift:

Шигырьләр

УРАЛГА МӘДХИЯ

 
Йолдыз күзли Урал түбәләре,
Итәкләре – яшел хәтфәдән;
Ата-бабам зәвыкларын әйтәм –
Матурлыкка сыенып яшәгән.
 
 
Милләтемнең тугрылыгын әйтәм:
Җан аямый яклар төяген
Ничәмә мең еллар киртәләгән,
Ныгытмага бурап сөяген.
 
 
Ил-йортымның сабыр тотанагы
Җырга салыр булса гомерне,
Күп халыклар, зәвык үзгәрткәндә,
Борынгыдан чакыра моң-көйне.
 
 
Бигрәк затлы йола-гадәтеңә
Зарар салса рухы тайганнар,
Хәтер дигән гамьнең рәнҗешеннән
Ишелеп төшәр гарьчел таулар бар.
 
 
Аһ, Уралым,
Күңелем кыйблалары,
Илһам, кодрәт тулы ил-төяк.
Иңе төшкән ил анасы төсле,
Ырыс-котың сулып, уңса төсе,
Ил-йорт мәхрүм булыр биг(е)рәк.
 

«Үз-үземне язам…»

 
Үз-үземне язам:
Мин-минлек тә,
Бахырлык та бар ул,
Җитәрлек.
Холкым гади –
Асылымны эзләү,
Тиешлесен яшәп үтәрлек.
 
 
Кыланмыйм да,
Хәер сорамыйм да,
Язмышлардан узмыш булмый һич.
Әнә шуңа күптән инанганмын,
Икенчеләй әйтсәң –
Фаталист.
 
 
Үз-үземне язам:
Берне сөйләп,
Икенчене җырлар ният юк.
Милләтемә имгәк,
Маяк түгел,
Миңа калган көне аның юк.
 
 
Яшермим дә:
Кызыктырды мәйдан,
Җәлеп итте даннар –
Үтелде.
Өлгермәдем өйлә намазына,
Сүрелеп бара кояш –
Икенде.
 
 
Үз-үземне язам:
Акланмыйм да.
Һич дәгъвам юк башкорт халкына.
Тансыгына күрә моңын табар
Һәм табыныр,
Үлчәп зәүкына.
 
 
Ә мин бары үз-үземне язам,
Чук-чук бөдрәләрсез –
Шул көе.
Чыпчык кебек чыркылдавыммыдыр,
Бытбылдыкмы –
Барыбер үз көем.
 
 
Халкыма шул
Зиннәт кенә кыйммәт.
Затлы тапмас, бәлки, мине ул.
Шуңа мине йә бакыйлык көтә,
Йә иртәгә үлем –
Ике юл.
 

ШУЛ ДА БУЛДЫМЫ УЕН?

 
– Арттарак бул,
Бу тирәдә
Бозасың манзараны.
Матур түгелсең, ипсезсең,
Сөмсерең кап-караңгы.
 
 
Этәләр-төртәләр шулай,
Комарны көчкә тыям.
Кайчакта түзәм-түзәм дә
Берәр эш бозып куям.
 
 
Олы кара давыл куба:
– Әйттек бит юньсез, диеп,
Берегәмени бүреккә
Бүре нәселле киек.
Әнә бит ул нинди эре,
Үзен әллә кем күрә. –
Бурзайлар булса ни ачу,
Көчекләр шулай өрә.
 
 
Һәм аркага тондыралар, –
Шул да булдымы уен.
…Мине барыбер
Җир шарыннан
Төртеп төшерү кыен.
МИЗГЕЛЛӘР
Апрель белән мартны яратмыйм мин,
Өшәндергеч көннәр – япь-ямьсез:
Мәңге сөю вәгъдә итә торган
Исерек зат сыман килбәтсез.
 
 
Июль белән августны мин көтәм:
Ай тышаулы, Кояш җигүле;
Бәрәкәте, бәхет-түле асыл, –
Әйтерсең лә халкым күңеле.
 
 
Сентябрьдә суттан сытыла язам,
Шигырьләрем – йөрәк телемем.
Вакыты җитеп, кодрәт-гайрәт иңгән
Шәраб төсле тузгый зиһенем.
 

СИН, МӨГАЕН…

 
Син, мөгаен, моңнан яралгандыр,
Моң-сагыштандыр син, валлаһи.
Язмышыңа ягылганнан бирле,
Гомер генәм булды илаһи.
 
 
Син, мөгаен, нурдан яралгандыр,
Каенлыкка охшаш чәчләрең
Күңелемне минем гамьле итте,
Тәэсиреннән сынсыз чәчәдем.
 
 
Син, мөгаен, наздан яралгандыр,
Бармагыңның өнсез сүзләрен
Һуштан язып өзелеп тыңладым да
Җан канатып җавап эзләдем.
 
 
Син, мөгаен, үзең белмисеңдер:
Моң-сагышың, нурлы назыңны
Куш беләзек итеп тагасы килә,
Куш яулыклар итеп ябынасы.
 
 
Син, мөгаен, минем гомеремә –
Күк гөмбәзе,
Җирнең йөзедер.
Кочагыңда шәмдәй сызылучы –
Дивананың гына үзедер.
 

«Ачылмастай капка төпләрендә…»

 
Ачылмастай капка төпләрендә
Торганым да булды, –
Кичердем.
Дуамаллык белән чәбәләндем,
Давылларга чумып исердем.
 
 
Упкын читләп үттем тау сыртыннан,
Булмады ла түгел,
Булды бит.
Килештерми күпләр йөзен бозды:
Ни бетмәгән хыял колы, дип.
 
 
Төн эчендә айга гашыйк идем,
Кояш-Тәңре булды көндездә.
Ошатмасагыз да,
Дәгъвалыклы
Булмадым ла инде мин сезгә.
 
 
Битәрләмәс элек,
Үзем әйтәм:
Үрсәләнсәм дә бит –
Кыйблам бар.
Кануннарны инкяр итмим лә ул,
Җанда алга әйдәр илһам бар.
 
 
Мәйдан гына тулы бәйрәм чакта
Керфекләрем булса чыланган,
Сез әйтерсез микән
Кылана дип…
Иңрәү иңә никтер җиһаннан.
 

ТАБИБ ДУСЛАРЫМА

 
Мәрхәмәт һәм шәфкать –
Ике маяк,
Күңелеңне, табиб, нурландырсын.
Сиңа гына һәм Ходайга мәгълүм
Сәбәпләре җан-тән сызлануның.
 
 
Тән сәламәт булса, җан сәламәт, –
Фәрештәдәй сакта шуңа табиб.
Күңел котың белән зиһен утың
Газаплардан саклый дәва табып.
 
 
Мәрхәмәт һәм шәфкать –
Алтын кальга,
Ак канатмы назлы иңегездә?
Һәрбер рәхмәт яклар мең бәладән,
Савап булып кайтып үзегезгә.
 
 
Мәрхәмәт һәм шәфкать –
Рух кәгъбәсе,
Һөнәр генә түгел, язмыштыр да.
Галиҗәнап табиб, көч тап, зинһар,
Яшәү өчен чара табышырга!
 

«– Быелгы ел сиңа авыр була, –…»

 
– Быелгы ел сиңа авыр була, –
Шулай ди дә кала багучылар. –
Агу ясап, зыян-мәкер сала
Көтмәгәндә килеп чагучылар.
 
 
– Быелгы җәй сине сынау көтә, –
Әнә шулай юрый күрәзәче. –
Күз буучы – адәм сурәтендә,
Кара елан булыр күләгәсе.
 
 
– Быелгы ел мал да, дан да килер, –
Шулай дигән була магияләр. –
Тик үзеңә таян, дип кисәтә
Рухымдагы тугры әүлияләр.
 
 
Быел минем Аждаһаны имләп,
Аять әйтәсем бар кәбисәгә.
Тыя белер, бәлки, нәфселәрен,
Каныкмаслар үксез бер бичәгә.
 
 
Быелгы ел юмарт ярыйсы ук:
Күңелем бөтен, ярның тугрысы…
Тик нигәдер кышка керер мәлдә
Тауда килә басып торасы.
 

«Кар коена икәү…»

 
Кар коена икәү,
Әй күңелле,
Шау йолдыздан бүрек, бияләй.
Җир, гүяки борып әйләнешен,
Зыр әйләнә болар тирәли.
 
 
Зыр әйләнә.
Шушы икәү өчен
Тарта гына бәхет тирмәнен1.
Шушындый ук йомшак ихласлыкны
Минем дә бит булды күргәнем.
 
 
Җилбәзәк кар!
Сиңа күкләрме тар?
Ак патшалык…
Ике күбәләк…
Кыюлыклар тапма, яме, заман,
Туздырырга шуны түбәләп.
 
 
Урам исә гамьсез,
Кайда йөгерә?
Белмәмеш тә, имеш,
Күрмәмеш.
…Очынды да китте исәр күңел,
Чак өереп алдым:
Җиргә төш!
 
 
Ике гашыйк –
Күңелләре ахак.
Кар диңгезен гизеп пыр туза.
Дөнья болгатам дип чыккан җилләр,
Көен боза-боза, моң суза.
 

УТКА ТАБЫНАМ

 
Гайрәтләнә учак.
Утка табынам.
Кәүсә-тамыр чиртә чигәмне…
Кандаш мәҗүсиме сындай бага
Тынгысызлап хәтер-чигәмне?
 
 
Утка табынам.
Син кабызган учак
Сискәндерә төннең карасын.
Кызыктыргыч шушы күк кузларны
Тотып кына килә карыйсым.
 
 
Булгалады,
Сиңа ут уртлатып,
Бәгыреңне өттем ничә рәт.
Әллә нидән өркеп, тугры назым
Яшренә дә куя төпкәрәк.
 
 
Утка табынам.
Кызган учак теле
Шашып-шашып ялый төн битен.
Күкләр белән Җирнең араларын
Урап алган сихер – күк төтен.
 
 
Төн эчендә бардыр хорафат та,
Уйчан күзең тулы сер-тылсым.
Төнге ярың гына булдыммы мин
Санламаган бичә бурычын?
 
 
Утка табынам.
Күп ходайлы җаным
Тугры барыбер,
Куйчы, пошынма.
Теләсәм дә, төнне телә алмам,
Очынуым охшаш очкынга.
 
 
Эчемдәге ялкынны чак тыям,
Салкынсың бит, тимә,
Бул сабыр.
Мине яндырсаң син таң атуга,
Икебездән суык көл калыр.
 

«Сүз – аяклы…»

 
Сүз – аяклы,
Килде:
Янәсе, мин
Җариясе хәзер зур агайның.
Үзе ишетсә, ничек оят була,
Бер агардым шуңа, бер карайдым.
Нахакларның кистем ничәмәсен,
Тик берсе дә миңа йокмый иде:
Җиңел бичә, диеп әйтәселәр
Килгәннәрдән Раббым саклый иде.
Кендегеннән түбән җире белән
Уй уйлый шул бәгъзе уйнашчылар:
Һәммәбез дә, имеш, бер калыптан –
Зиначылар, шаһит булучылар.
Мин фәрештә түгел
(Үкенмим дә),
Яр кочагы әмма түгел кәсеп.
Язганнары күптән куенда ул:
Газап катыш назлы тыйнак бәхет.
 

СЕНТЯБРЬ

 
Ялкау гына сибелә сары яфрак,
Саркып кына сыктый көз күге.
Күктә тамчы-тамчы фирүзәләр –
Көяз көннең затлы йөзеге.
 
 
Чатырында ахак гөмбәзләрнең
Өмет кебек саран яктылык.
Күңелкәем тулы сабыр аһәң –
Сер-сихергә тормый атлыгып.
 
 
Миләүшәдәй күккә
Һич юк үпкә,
Тияселәр – сеңгән язмышка.
Болыт кисеп якты урманыммы
Гомер итмеш дигән алышта.
 
 
Сибелеп калды еллар:
Бер ул – яфрак,
Бер карасаң, чәчкә таҗлары.
Еллар нәрсә?
Фани гомеремә
Ике гасыр – язмыш язганы.
 
 
Сибелә-сибелә инде сары яфрак…
Сагышланам,
Әмма күңелем
Ярмаланып пешкән кавын, –
Сизәм:
Моңнан-наздан мәхрүм түгелмен.
 

ЯРАТАМ… ДИП АЛДА

 
Таң алдыннан баллы чыкмы тамды,
Шәмәхә күк назын кем күзли?
Төн эчендә алпамшалар идек.
Күләгәдән без бәләкәй калдык
Көн битендә, үзебез сизми.
 
 
Иркә көннең алма кебек кенә
Бит очында тамчы миң-болыт.
Бик үкенсәң,
Үп тә уң битемнән,
Яратам дип алда
Һәм оныт.
 
 
Мин беләм ул,
Көннең битләрендә
Миннән матурлар күп…
Булмагай!
Яткан идем, синнән көнләп бакты
Кичәгедән калган тулган ай.
 
 
Ай үчеме,
Үрли күккә моңнар…
Керфекләрең ятьмә…
Күк гөмбәз
Чоңгыллары кебек, аһ, күзләрең…
Мин ул тикле кем соң?
Нишләп бер дә
Күңелләрең булды сүрелмәс?
 

КУРКАМ

 
Кояш күргән, ай күзләгән дә юк, –
Ишелеп кенә бара сор(ы) болыт.
Күңел кайтыр көннең эчләрендә
Сының гына яши моң булып.
 
 
Синең хакта куркам уйларга да…
Җәннәт төсле күңел биләмәң
Уйсуының бозар манзарасын
Кыр казыдай шыксыз күләгәм.
 
 
Җим эзләүдән түгел,
Ямь күзләүдән
Үксегәндә үксез бу җаным,
Җиһаныңның ахак гөмбәзләрен
Караш белән генә иңләдем.
 
 
Зилзиләләр кубып, туфан калкыр,
Уй төйнәсәм синең турында.
Күләгәм дә артык,
Сизеп торам,
Бигрәк камил асыл дөньяңда.
 
 
Кояш күргән, ай күзләгән дә юк, –
Көннәремә хаким сор(ы) болыт.
Син яшисең миндә әсирлектә,
Мәхрүмлеккә дучар уй булып.
 

КАРТЛЫК

 
Көнләштерми яшьлек.
Булды.
Үтте.
Дикъкать белән багам өлкәннәргә.
Басканмын да кайтыр тупсаларга,
Салават, дип әйтәм үткәннәргә.
 
 
Өч мөсәлме2 икән?
Икәү микән?
Ярым-йорты ягы гомеремнең.
Карт-корыга баксам, күзаллыйм мин
Мәхрүм генә булып йөреремне.
 
 
Затсыз гына кием,
Балсыз тәгам,
Хәвеф катыш караш, ялварулы.
Болай гына мәйдан тотарсыңмы,
Тулпарларың булса тугарулы?
 
 
Теге әби кебек бик сөйкемле
Ак әбилек миңа язган микән;
Кадере киткән теге гарип карчык
Көннәрендә торып калмам микән?
 
 
Бәя төшкән иске җиһаз кебек,
Балаларым миннән бизмәсәче.
Бәхет күрдем.
Хак түлә, дип, язмыш
Хәсрәт-хәсрәт дисбе тезмәсәче.
 
 
Ярлы гына үзем, гарьле күңелем,
Интизарсыз гомер бирсәң иде.
Кеше кулларында тилмермичә,
Аяк өсте йөреп үлсәм иде.
 
 
Олыгаеп бетте апаларым,
«Әни» сүзе төште телләремнән.
Жәлләү көтәм барыбер, шәфкать көтәм
Әби генә булыр көннәремнән.
 

АВЫЛДАШЛАР!

 
Авылдашлар!
Тәкбир әйтәм сезгә –
Кич эңгердә, иртән таң атканда.
Җыйнаулашып мине жәлләдегез,
Газиз әнкәемне югалтканда,
Атам мәрхүмемне озатканда.
 
 
Иң куйдыгыз чиксез хәсрәтемә,
Уртаклашып алып өй беренчә.
Учагыннан бәхет казанының
Авыл эче җылы шул көенчә, –
Бала чактан танып белүемчә.
 
 
Зират кылып рухын әрвахларның
Савап алып гомер иткәнгәме –
Йөзегездә һәрчак иман нуры,
Күзегездә бетмәс сагыш моңы,
Үҗәт белән дөнья көткәнгәме?
 
 
Авылдашлар!
Күрдем изгелекләр
Бәрәкәтле генә кулыгыздан.
Камалдым да төяк хозурыннан,
Комар алдым мәҗлес җырыгыздан,
Рәхәт чигеп тәгам-сыегыздан.
 
 
Ташламаган кебек безне хәсрәт,
Шатлыклар да килер күмәртәләп.
Казан асып, Накас тугаенда
Шулпа эчәсе бар чеүәтәләп3,
Кымыз уртлыйсы бар көянтәләп.
 

МИРАС

 
Карагайдай иде минем әткәй,
Өрлектәй төз,
Күңел – болытта.
Тузар икән шундый пәһлеван да…
 
 
Кабырчыгы җанның, их, юка.
Әткәй-бахыр минем эре булды,
Әллә нинди малы бар кебек.
Сыеры да әнә йорт-курасы,
 
 
Кушаматы йөри эркелеп.
Йөк аты да иде минем әткәй,
Үз көченә генә ышанды.
Яратмады карак-елгырларны,
 
 
Үз итмәде әрсез куштанны.
Әткәйләрдән безгә мал юк инде…
Калмаса да шуңа көннәрем,
Тартмасыннан алдым бер пәкесен,
 
 
Әнкәемнең төсе – мендәрен.
Әткәемнән мирас – пәке калды,
Анысы да кайткан Германнан.
Фил сөякле сабы балавыздай,
 
 
Йөзе исә булат-металлдан.
Әй кызу да иде минем әткәй,
Иш-әшнәсе иде давылдан.
Льготалар сорап вакланмады,
 
 
Спонсоры булды авылның.
Әткәй белән әнкәй дөньясыннан
Орден-медаль калды,
Йолалар.
 
 
Мин дә чыдам,
Бурыч теләнчеләп
Йөрүчедән үзем оялам.
Баш астымда әнкәм мендәре дә
 
 
Әткәемнең трофей пәкесе.
Артык малым, артык даным да юк,
Таман гына булган хәтлесе.
Карагайдай иде минем әткәй,
 
 
Бәп-бәләкәй сылу әнием.
Үземә дә нәфес аздырмаган
Хәләл генә гомер телим мин.
 

МӘХӘББӘТ ШИГЫРЕ

 
Сирәк-мирәк кенә ут җемелди…
Йөгереп чыгып өрер эт тә юк.
Әй бәйләнде җиле…
Бик нык кызгач,
Йомшак карга әйдә эт тә ек.
 
 
Пыр тузыйм да шунда мәтәлим мин,
Дертләп куйсын җиһан,
Көлим мин.
Пышылдама:
«Хәлләр ни чама?» – дип, –
Ә соң аны кайдан белим мин.
 
 
Агачларда бәс тә, яфрак та юк,
Баганалар гел дә карачкы.
Сөзеп карап кала тәрәзләре:
«Бу бәндә соң әллә каракмы?..»
 
 
Офык читен хәзер сыпырып ачам:
Чак кына көн төшсен:
Шүрлим мин.
Әйткәнем бар сезгә, шымчы җилләр:
Таяныч юк,
Кыйбла эзлим мин.
 
 
Төньяктанмы әллә,
Кыйбладанмы,
Әй бәйләнчек җилләр?
Сез мине
Эзлән, диеп, үзегез димләдегез
Уйсыз яшәп яткан көз көне.
 
 
Якты көндә битлек – көтү-көтү,
Кесә тулы йодрык көндездә.
Биләве лә сүтелгән бер сабый –
Әй эчкерсез дөнья эңгердә.
 
 
Эзләнәм мин, эзләп китеп барам,
Бер күрмәмме ихлас асылны.
«Иртә әле!» –
Утка баскан песи
Кебек, җилләр читкә атылды.
 
 
Алайса, дим, нишләп алдадыгыз,
Әсир иттегез соң сез мине?
Юлларымны йомшак өметләргә
Бордыгыз ла инде көз көне.
 

ЕРАК-ЕРАКТА

 
– Нишләп синең күзең офыкларда?
– Офыкта шул… Күктә…
Соң нишлим?..
– Аңладың дамыни Җир тылсымын?
– Беләм кебек… Ә… Юк…
Мәнсезменме?
Зиһен аяз… –
Шулай дим дә кинәт
Канатканчы иренем тешлим.
 
 
Аһ бу дөнья!
Миңа кадәргеләр
Уйсыз идемени?
Алайса,
Ни өчен соң Җирнең куласасы,
Төштем дигәндә дә асылына,
Һич әйләнми минем уңайга?
 
 
Һич әйләнми…
Юнәлешен юллап,
Әллә нинди канун-калыпка
Буйсындырып фигыль, хисләремне
Бөтерелә…
– Җиһан!
Тугрылыклы утрау кай тарафта?..
– Җирдә иде…
Хәзер еракта…
 

«Үзем өчен…»

 
Үзем өчен,
Янә берәү өчен
Мин бит күптән түләм түләгән.
Сабырлыктан бурап дөнья кордым,
Тынгылыксыз нигә биләмәм?
 
 
Тынгылыксыз нигә минем дөньям,
Җил исә дә, бурап кар ява.
Үзем түзәм дә бит,
Бәбкәм елый
Ишелеп кенә барган ояда.
 
 
Чү, елама,
Янә өй корырбыз,
Мин әле нык, тиз үк бирешмәм.
Ауган җирдән торам,
Уртлатмыйм мин
Үземә дигән әче өлештән.
 
 
Үзем өчен,
Янә берәү өчен
Мин артыгы белән түләгән.
Якла, язмыш,
Җиде юл чатында
Киртәләүсез генә биләмәм.
 

АПРЕЛЬ

 
Текә апрель…
Синең бусагага
Ничәмә ел тими табаннарым.
Ни сәбәптән,
Чарасызлар итеп,
Шулай итеп егып салганнарың?
 
 
Салулауга салышкан йөк атын
Абындыру, апрель, егетлекме?
Күз-колаксыз калгач, күңелемне
Рәхәтләнеп назлау тереклекме?
 
 
Мин элекке түгел бит инде ул…
Аячәле!
Юашланып барам.
Пегасымны көндәш кебек күрсәң
Җәяүләрмен.
Екма.
Тугарылам.
 
 
Ичмасам, бер елны онытып тор,
Әй үзсүзле, апрель, үгез күзле,
Мине – синнән,
Сине миннән көнләп,
Чәкәштерәләрме әллә безне?
 
 
Ару гына йөреп ята идем,
Рәхәт чигеп язу-сызулардан,
Ошатмадың шуны.
Ятам менә.
Тып-тып йөгерә дәва тамырлардан.
 
 
Әнкәемне алып киткән булдың,
Каныктың да инде,
Каныктың да.
Ә мин сине бураннардан сөздем,
Чуагыңа бигрәк зарыктым да.
 
 
Бик ирәймә, апрель,
Минем әле
Дусларым күп: жәлли,
Айый торган.
Җәй, яз көтә –
Җандаш, күңелдәшләр,
Наз-чыбылдык,
Асыл чатыр корган.
 

«Әл-Фатиха», «әл-Ихлас»

 
Белгәнемне укып ятам яттан,
Диндар түгел дә мин –
Алла бар.
Ярата да жәлли.
Үрләп китсәм,
Иңнәремә өя җәзалар.
 
 
Ярлы булсын, зарлы булсын, диеп,
Алдан үлчәп кисеп язмышны
Сынамактадыр ул.
Шуңа күнми,
Баш күтәреп мин нык ялгыштым.
 
 
Тапкан малым,
Хәтта хәләл акчам
Кулга йокмый,
Ничә сынадым.
Күңелем үскән чакта күкләр гиздем,
Нинди генә биек үрләр күрдем,
Егылдым да шуннан еладым.
 
 
Белгәнемне укып ятам яттан,
Ничәнчегә калып үлемнән.
Бер фәрештә тәрбияләп тора,
Аска сөйри берсе җиңемнән.
 
 
Рәнҗештән дә ачы – чарасызлык.
Тәрәздәге күктә күзләрем.
Үлсәм – үкенмимен, дигәнем бар,
Янә шулай дидем,
Түзмәдем.
 
 
Тәрәзләргә алсу шәфәкъ кунды…
«Әл-Фатиха», Раббым, «әл-Ихлас».
Таләпләрең зурдыр…
Сынавың да,
Кодрәтең дә болай киң булгач.
 

МӘҢГЕЛЕКНЕҢ РУХЫ

 
Хатын-кыз дип җиргә яратылгач,
Җирдә чигәм шатлык, аһларымны.
Җирдәгеләр берүк
Саклагыз сез
Ана булу дигән хакларымны.
 
 
Саклагыз сез рухын мәңгелекнең,
Тере калсын минем бәхет түлем,
Тере калсын язмыш язганнары –
Җирем,
Суым,
Илем,
Туган телем.
 
 
Кулларымны сузам күккә табан,
Карашларым биек-биекләрдә.
Учларыма куна яңа йолдыз –
Җиргә, димәк, сабый җан өстәлә.
 
 
Хатын-кыз дип җиргә яратылгач,
Җирдә чигәм шатлык, аһларымны.
Явызлыкны кыяр калкан итәм
Ана булу дигән хакларымны.
 
 
Дөнья – минем ап-ак мичле өем,
Кыегым – күк,
Булсын имин-аман.
Хәвеф катыш изге өмет белән
Дүрт тарафка
Өзелеп-өзелеп багам.
 

«Кыш вакыты озын…»

 
Кыш вакыты озын.
Сызылып кына
Еламсырый минем күңелем.
Сәбәпсезгә чәбәләнгәнемдә
Изрәдеме әллә түземем.
 
 
Сабырлыгын җуйган
Әсир кошның
Томшык белән читлек игәвен
Күргәнегез бардыр.
Әнә шулай
Үрсәләнә никтер йөрәгем.
 
 
Кыш вакыты озын.
Бик өшедем.
Эчтән иги калган хәтерем.
Хәлләремә берегез керсә әгәр,
Сәбәпләрен, бәлки, әйтермен.
 

УЗЕБЕЗНЕКЕЛӘР

 
Безнекеләр яуга күтәрелде:
Төбәп ата безнекеләргә.
Түнтәрелә безнең яклы башлар,
Корбан – үзебезнекеләргә.
Безнекеләр туптан бөгелеп төшә:
Нык булыйк без. Бу бер хатадыр.
Дошман коткысыдыр,
Алданудан,
Ялгыш кына алар атадыр.
Безнекеләр яуга күтәрелде:
Якыныңны, имеш, якала.
Ташка каршы аш ыргытып карый
Үзебезнең яклы ябага.
Әллә микән өзек элемтәдә,
Әллә микән гаеп штабта.
Әллә микән безнең үз яклылар
Колак салдылармы ошакка4.
Ни булса да, баш күтәрер хәл юк:
Безнекеләр турый безнекен.
Су эчкесез әмәл-чарасыз көн,
Аягүрә егар эссе төн.
Сукмак салган идек араларга,
Корбан чалган идек нияткә.
Изге иде тоткан юлыбыз да,
Аяусызлык кайдан көбәктә5?
Безнекеләр безнең башны ашый,
Безнекеләр безне тураклый.
Безнекеләр безнең үзебезне
Ияләштерәм дип тозаклый.
Аһ, яу кыры, төсең коргыры ла,
Мәкер генә җитә башларга.
Авызлык юк бер башкортның башын
Икенче бер башкорт ашауга.
Бер чынаяк агу китерегез –
Эчкечегә хәзер сабышам.
Исән-имин чыгар чаралар юк
Үз-үзебез белән алыштан.
 

«Төшләремдә кат-кат сине күрәм…»

 
Төшләремдә кат-кат сине күрәм,
Атта җиләм,
Булсын имингә.
…Сәфәрләрдән кайтты туры атым,
Тышауламый куам тибенгә.
 
 
Бер нигә юк таләп-дәгъваларым,
Шаулап калды бәйге-мәйданнар.
Йә бил бөккән, йә бил биргәнемдә
Тормыш үзе сеңде сеңерләргә,
Язмаганнар язды…
Язганнар.
 
 
Талчыбыктан читән куыш үрәм,
Төшләр күрәм,
Булсын имингә.
…Бәйгеләрдә чапкан туры атым
Тыныч кына утлый
Тибендә.
 
 
Бернигә юк үпкә-дәгъваларым,
Асыл ярым калды ятларда.
Тик төшләргә кереп уйландыра,
Сызландыра кайсы чакларда.
 
 
Кара-чуар сыер сатып алам,
Мөгрәп торсын кура-сараем.
Төшендерәм яшәү асылына
Такыр башлы күрше малаен.
 
 
…Ә безнең кыз инде буй җиткерде,
Сиңа охшаган…
Күзләр тимәсен.
Кичке уеннарда озакласа,
Төне буе керфек какмый чыгам,
Элми ятам ишек келәсен.
 
 
Күз йомылса,
Янә сине күрәм,
Атта җиләм,
Булсын имингә.
Утлауларда кешни туры атым –
Тибеннәргә ничек чыдасын ди,
Бер өйрәнгәч малкай
Тезгенгә.
 

ТАУЛАР

 
«Менә мин!» – дип сөрән салмагач та,
Кем битараф булсын аңлауга.
Тауда яшәгәннәр тауны күрмәс,
Далаларның күзе – тауларда.
Умрауларын хәтта умырганда
Иңрәүләре иңми илләргә.
Авып китеп кенә үлгән тауны
Белмим инде кемгә тиңләргә.
Ирләр иңе төсле дияр идем,
Нәселемнең һай шул ирләре.
Егетлекме инде?
Атка ияр
Сала белми кайсы берләре.
Һай, тауларның олпат дәрәҗәсе
Халкым тарихына ишарә.
Терәү-таяу өмет итми генә
Үз-үзенә ничек ышана.
Үҗәтләнеп умыртка шарт сынып,
Мохтаҗ булсам жәлләү, аңлауга,
Чәбәләнмәм,
Ишелеп төшәрмен дә
Өелермен сезнең алларга.
 

«Атыңны син тугар…»

 
Атыңны син тугар.
Мунча ягам.
Шулпа пешкән. Әзер түшәгем.
Сәфәреңнең газапларын оныт,
Борчымасын бер дә кичәгең.
 
 
Туратыңны, әйдә, сугарыйкчы,
Куалыйкчы шуннан үзәнгә.
Куй, пошынма:
Бер ел – симез тартай,
Икенче ел – симез бүдәнә.
 
 
Шөкер, безнең әле он җитәрлек,
Кышкы сугым да бар киртәдә.
…Әй бу ир-ат…
Тынгы тапмый җаның,
Ил хәстәрен салмый җилкәңә.
 

ПЕСИ

 
Ваучер-песи,
Җаның нәрсә тели?
Кызым кулдан китте…
Әйдә соң
Мырылда да ямьләп җибәргән бул
Бу апаңның ятим гаиләсен.
Ваучер-песи,
Текәлепләр кара,
Нинди килбәтсез, дип,
Бу ханым.
Өшегәнне җылыткан бар,
Үзем
Синнән җылыракны тапмадым.
Ваучер-песи,
Тышта кем эт өсли?
Безнең өйдә җылы һәм тыныч.
Сөт кирәкме? Салам.
Тик берзаман
Сонылып су эчәлмәс чагым булыр,
Ни кылырсың?
Шунысы куркыныч.
Ваучер диеп куштым песиемә,
Зур мал булмаса да,
Бер өмет.
Иптәш булып, үтә җыйнак өйнең
Астын өскә йөри китереп.
 

ЯЗИТ ЕГЕТ

 
– Курыкмыйсыңмы ялгыз? –
Дертләп китәм.
– Башкорт түгелме син, ипле егет?
– Башкорт түгел, көрд мин,
Җамал атлы,
Һинд-ираннар токымыннан –
Язит.
 
 
Менә сиңа…
Язит…
Минем исә
Ишеткән дә юк ул милләтне.
Шүрләп кенә ялгыз килгәнемдә
Нинди уйдан килеп эндәште?
 
 
Җанындамы уянды да кинәт
Мәҗүсилегенең учаклары,
Төсмерләде микән минем сыннан
Бик борынгы кандаш кыпчакларын?
 
 
– Озатып куйыйм, әйдә, соң бит вакыт,
Хатын-кызны кем рәнҗетәм димәс.
Бу калада тәүге тапкырмын мин.
Күп эчәләр… Халык болай көләч.
 
 
Зур Уфада, төнге уникедә
Шом-хәвефле кала урамыннан
Атлап килә башкорт белән язит,
Куркак ханым белән сылу егет –
Ике энҗе тарих бураныннан.
 
1.Тирмән (башк.) – тегермән.
2.Мөсәл (башк.) – вакытны хайван циклы буенча исәпләү берәмлеге. Бер мөсәл унике елдан гыйбарәт.
3.Чеүәтә (башк.) – агач чынаяк, зур булмаган агач кәстрүл.
4.Ошак (диал., башк.) – әләк.
5.Көбәк (башк.) – мылтык көпшәсе.

Bepul matn qismi tugad.

Yosh cheklamasi:
16+
Litresda chiqarilgan sana:
05 mart 2022
Yozilgan sana:
2014
Hajm:
101 Sahifa 2 illyustratsiayalar
ISBN:
978-5-298-02787-8
Yuklab olish formati:

Ushbu kitob bilan o'qiladi