Kitobni o'qish: «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери»
© Татарстан китап нәшрияты, 2021
Повестьлар
Бер ананың биш улы
1
Тимерче булып егерме ел гомерен алачыкта үткәргән әтиебез, хутның1 салкын бер көнендә миенә кан савып, сандал төбендә егылып үлә. Боз киткәндә кырык яше туласы булган.
Без әтидән биш малай калдык: зурыбызга унҗиде, кечебезгә җиде яшь иде. Бишебез бергә ашарга утырсак, биш минут эчендә олы бер түгәрәк ипидән валчыгы да калмас иде. Шулай да без сугышка чаклы ипидән өзелмәдек – әни эшли, ике абый эшли. Абыйлар әти тирәсендә чуалып үскәнлектән, шул юлданрак киттеләр. Әтидән соң үзебезнең күрше авылдан килеп ялланган Степан абый белән өчәүдән март башыннан ремонтка керешәләр. Аннары сабаны башланып китә. Май беткәндә, көчкә буразнадан чыгып, җир башында чабаталарын кагып киенерләр иде дә туры алачыкка төшәрләр иде: болын җитүгә чапкычы, җыйгычы, башкасы кирәк. Болыны уракка килеп ялгана; һәр көлтәне шпагат белән бәйләп ташлый торган лобогрейкага янә безнең ике абый утырыр иде. Аннары инде кара көздән акман-тукманга хәтле ашлык сугалар…
Очы да, кырые да юк иде ул чактагы колхоз эшенең.
Әни безгә кием генә җиткерә алмады. Абыйлар эшләп туздыра, без уйнап туздырабыз. Йөзәр еллык өянке башында кем атына дисәң – без – тимерче Солтан малайлары; ике балагы төйнәп кабартылган чалбарга ятып, Агыйделдән кем агып бара дисәң, ул да без – тимерче Солтан малайлары. Сатып алырга да юк киемне каян җиткерәсең!..
Әни башта ике зур абыйны карый, безгә шул кыскарткан да әйләндергән генә кала. Ләкин безнең ай-һайда да юк, язын тау битләре ачылу белән, өстән салып атабыз да көзен җир туңмыйча кимибез. Мунчадан да без чабынгач карга аунап, яланаяк, яланөс, табаннардан ут чәчрәтеп, җилеп кенә кайта идек. Безнең бөтен нәсел җиде бабадан бирле мәйдан тоткан көрәшчеләр булган; безгә карап та: «Зат – затка, тилчә – тамырга», – дип әйтә торганнар иде.
Әти мәрхүм безгә кул тидерү түгел, каты сүз дә әйтмәде. Кышкы озын кичләрдә, уйный торгач кызып китеп, сәндерәләрдән сикерә башласак та, көндез тимер чыңына мие кайнаган әтиебезнең шелтәсе:
«Ай-вай-вай-вай! Җәмәлән җавы2 да бу төслүк булмагандыр, һай! Өйне күтәреп алып китәсез инде тамансы!..» дип әйтүдән узмас иде. Хәтта ул, без котырганда, ишек катындагы кече сәкедә, аркасын ястыкка терәгән килеш, рәхәтләнеп ял итә сыман иде.
Без түгел, абыйлар да әле уйнап уеннан туймаган бервакытта әтиебезнең үлеп китүе күкрәкләрдә мәңге бетмәс әрнү калдырды. Арабызда иң моңлы бала диелгән Хәвадис абый, зиратка барсак, кабер читләрен тырнап елый торган иде. Кабер өстеннән алып изү эченә койган вак ташлар салкыны да бу хәсрәткә дәва түгел иде.
Ләкин вакыт үткән саен, әкрен генә кайгы да басылып, күз яшьләре кибә барды. Сугыш чыкканда инде әти үлеменә дүрт ел гомер узып, күңелләр дә ятимлеккә күнгән иде. Хәзер бу кайгы ил белән бүтәннәргә килде.
Зур абый Раббани беренче мобилизациягә үк эләкте. Кырык икенче елның көзендә Мирза абыйны да сугышка алдылар, һәр өй, һәр күңел иртә-кичен «безнеке, бәлки, исән дә калыр әле» дигән өмет белән каршы ала. Ләкин, ак көннәрнең берендә хат ташучы гарип Вәкъкас абый калтырау куллары белән сумкасыннан көчкә алып, калтырап көткән кулларга кара читле кәгазь тоттырып китә иде…
Сугыш бер безнең өйгә генә, кем теләкләре кабул булгандыр, үлем кайгысы китермәде. Тик Хәвадис абыйга гына чирен салып китте.
Хәвадис абый бездән бик нык аерылып тора иде. Без дүртебез әтигә охшаган: җәенке каш, киңчә борын, коңгырт йөз; хәтта тавышыбыз да бердәй – ачылып ук җитмәгән күк иде. Без гәүдәгә дә бердәй таза, калын җилкәләрдә кайвакыт каннарны язып җибәрәсе килгән ят бер көч бар иде. Хәвадис абый гына берүзе әни ягына тартым: зәңгәр күзле, озынча матур йөзле, аксыл җитү чәч; ул буйга да Ниязкул камышыдай төз, шуның аркасында, бездән озын булмаса да, безнең янда ничектер калкып торган төсле иде. Әни яклары җырчы да, гармунчы да булып, Хәвадис абый да шулар ягына китте. Клубның сигез телле саратский гармуны бар иде, шуны кай арада өйрәнгәндер, өздереп бер уйнап җибәрсә, «бармакларын җен йөртәдер моның» диярләр иде.
Менә шул абыем сабышты инде үпкә чиренә. Үпкә чире нәселдә юк – без кайда үпкә, кайда бавыр икәнен дә белмибез; күршеләргә килгән башка чир дә безнең өй турыннан кырын-кырын гына карап үтә иде. Салкын тию генә екты абыйны, салкын тию генә… Күңеле генә түгел, тәннәре дә йомшак булган икән…
Кырык икенче елның игенен без кырык өчнең кышына тикле суктык. Кыш кыш инде, кары бар, бураны бар, – кибән төпләрен арчып бетерә алмадык: ачканы беренә тигезләп кенә кар салып китә иде. Шулай калдылар. Яз җиткәч, шулар буланып ачыла башлады – карты-яше кар өстеннән башакка ябырылды.
Апрель башларына инде үзебезнең басудагы кибән төпләрен чистартып чыгып, аръяктагы күрше колхоз басуына күчтек. Бу – аларның юл өзегендә өзелеп кала торган иң ерак басулары, ә безгә буа аша гына иде. Моны белеп, председательләре безнең Тимершәех абыйга хәбәр иттергән: «Тимершәех үзенең ач каргаларын тыйсын, безнең сабыйларның да авызы бар», – дип әйткән дип сөйләделәр.
Ләкин ничек тыясың инде ул халыкны?! Киресенчә, елгага су төшкәнче дип, ябырылып йөрибез. Юкса безнең елга, үзе бәләкәй булса да, язын яман котыра – читән буйларында өй дәүмәле бозларын куеп китәр иде.
Атна эчендә тегермән буасын да җибәрделәр, бозы шартлап ярылып, төбенә төшеп утырды; көндез өстенә су чыгып, иртәләрен качкан бер вакыт иде. Без таң белән – аяк асты кетердәп торган туңда китәбез дә боз өстенә тездән су чыкканчы кире борылабыз. Тездән генә су безгә су да түгел – без аны чабата белән ярып кына үтәбез. Инде иртәләрен дә туңдырмый башлады. Ишетелеп кар эри, сызаларга су төшеп, юл да өзелде.
Ул көнне без, каникул булса да, энебез Әдрәнне алмадык, Хәвадис абый белән икәү генә киттек. Башланмаган кибән төбе эзләп, без бик ерак киткәнбез. Капчыкларыбызны төя-төя тутырып, авызын бәйләп торганда, кояш төшлеккә җитә язган иде инде… Шунда кыйбла тарафтан, иңрәп кенә кар эрегәне ишетелеп торган тын һаваны икегә ярып, колагыбызга шомлы бер аваз килеп керде. Без беләбез: бу иң усал Ниязкулның ярып төшүе иде.
Димәк, иртәгә боз да китәчәк. Без бата-чума тизрәк кайту юлына төштек. Ләкин өлгерә алмадык, кара тиргә батып яр буена килеп туктаганда бер метр биеклеге тоташ ак күбек, йомгактай уралып, безнең өскә килә иде. Без ихтыярсыз артка чигендек. Ташу кайнап-чәчеп турыбыздан үтеп китте – артыннан карлы су җәелеп калды. Без аның буага бәрелеп сынуын көтеп тора башладык. Авылда бер көймә дә юк, булганы Агыйдел буенда. Хәзер чыгып калмасак, эш яман: елга тамагын көймә белән чыгар өчен, турыдан өч чакрым юлны унөчкә тутырып, Агыйдел буеннан урап кайтырга туры киләчәк иде.
Авыл ягында ташуга ияреп чапкан бала-чага җыела башлады. Кайсыдыр безгә йөгерде булса кирәк: тиздән, арканнар күтәреп, әни белән Әдрән килеп җитте. Якын-тирә апалар да җыелды, кулларында дилбегә йә колга иде.
Ташу безнең буага төртелү белән, агым әкренәйде, мәгәр суы күренеп арта башлады. Минут та көтәргә ярамый иде – капчыкларны баш өстенә куйдык та тәвәккәлләдек. Без агымны туры кистермибез, түбәнгә таба чапрыш кистерәбез. Боз өсте начар, яргаланып беткән, аяк төшеп китәргә генә тора. Уртага җиткәндә, су да муенга җитте. Аяк хәзер тигән җиргә тия, тимәгән җиргә юк. Агым безне тегермәнгә таба агызып бара, безгә аркан ыргытырга җай көткән апалар белән әни дә яр буйлап ияреп баралар. Сизәм: без суда булсак, әни утта иде.
Ярдан безгә: «Ташлагыз капчыкларыгызны! Мал кыйбатмы сезгә, җанмы?» – дип кычкыра башладылар.
Тик безнең колак ишетсә дә, кул тыңламый: бердән, капчыкта безне юасына, какысына илтеп җиткерәсе ризык булса, икенчедән, су тагы тирәнәя калса, әз-мәз ябышып йөзәрлек калкавыч та иде. Ярый әле су муеннан артмады. Инде өч аркан буе җитәрлек иде – яныбызга шап итеп дилбегә башы килеп төште.
Без исән-аман ярга чыктык. Өстебездән шабырдап су ага, чирканчык алганда гына өшегән тән хәзер берни сизми – кар суына кердекме без, юкмы. Безгә селтәп дилбегә аткан ирдәүкә Бибинур апа әле һаман күтәреп торган капчыкларыбызны тартып алды.
– Нинди балалар таптың син, Маһисәрвәр җиңгәчәй генәм, бер дә ипкә-сапка килми торган?! Җен кауменнәндер болар! Безнең балалар булса, бәгырькәйләрем, тәүбә-тәүбә, әстәгъфирулла, инде күптән боз куеннарына уралып, Агыйделгә агып киткән булырлар иде. Әле котылдык дигәч тә, алдагы көнегездә котылмас чирләргә сабышып китәсегез киләмени? Ычкыныгыз җәтрәк өегезгә! Алмаштырыгыз өстегезне. Маһисәрвәр җиңгәй, син дә кайт та ягып җибәр уттай итеп тимер мичеңне, кызуы җилекләренә җитсен. Капчыкларын үзебез илтербез, – дип, безне төрткәләп кузгатып җибәрде.
Без, ниһаять, көчкә кузгалып, лач та лоч өйгә чаптык. Әни безгә сандыктан абыйларның күлмәк-ыштанын алып бирде. Йөзеннән курку яңа киткән. Әдрән салам бәйләп тимер мич ягарга кереште. Тимер мич тиз кыза – өй эче май булды. Чуен чүлмәктәге су да гөбердәп кайнап чыкты. Тәнебез әүвәл утлы кузда яткан тимердәй кызды да чәнчешеп туңа башлады. Әни, җаны кебек күргән бөртек чәен сандык төбеннән алып, керәч чәйнектә сары мәтрүшкә белән томалап тотты да дәмли-дәмли безгә эчерде.
Шулай үтте. Авырып-нитеп ятмадык.
Ә көзгә Хәвадис абый йомшак кына итеп йөткерә башлады.
Бер дә басылмагач, врачка күренергә киңәш иттеләр. Больница ерак түгел – биш кенә чакрым. Абый шунда барып, ярты литрлы шешә белән ютәл даруы алып кайтты. Тәмле икән бу дип, кашыклап кына эчеп бетерде бу моны. Ләкин ютәле бетмәде. Председатель Тимершәех абый безгә әни ягыннан җизни тиешле кеше иде, шул:
– Болай ярамый, апай3. Ютәл белән уйнарга ярамый. Ул сиңа иске чабата чире4 түгел. Иске чабата чире дә айлар буена бер туңдырып, бер яндырып йөдәтә, – дип, абыйны яңа ел җитәрәк, атына утыртып, район больницасына алып китте.
Тик юллары уңмаган. «Рингин аппаратлары ватылган» дип кайттылар. Шуннан калды. Утыз чакрымны көн саен йөреп булмый.
Кырык дүртенче ел башында Хәвадис абый яшендәгеләргә дә чират җитте. Ләкин абыйны сугышка алмадылар. Үзебезнең район комиссиясе яратып җибәрсә дә, Уфа комиссиясе яратмаган – бер больницадан икенчесенә йөртә торгач, «открытый форма туберкулёза» дип җибәргәннәр.
Кыш өстендә ярты юлын җәяү, ярты юлын ат туры килеп, ачлы-туклы килеш, ике йөз чакрымны кайтып егылды абый. Ябыгып, борыны сөягенә төшкән, башлары бәләкәйләнгән иде. Без бу хәлне сугышка китүдән дә авыр кичердек, чөнки ул вакытта үпкә чиреннән дә яман чир юк иде. Шул елны гына безнең күрше агай йөткереп үлде, сугыштан авырып кайткан тагы берәү үлде…
Әти исән чакта ук алган, инде картаеп мөгезләре төшкән сыерыбыз бар иде, сөтен абыйга гына тота башладык. Нормадан кысып калдырган күкәй-маен да әни, җаен китереп, абый алдына куя. Тик абый:
– Әнкәй, нигә син алай миннән тамак аертасың? Миңа бер йомры5 яңа сауган сөт булса, шул җиткән. Апайлар да ашасын, – дип, май-күкәйне алларыннан этәреп җибәрер иде.
– Син аша, абый. Син аша… – дип, көчкә ашата идек.
Кыскасы, өендәге бар сөт-майны балаларына да бирмичә йотып бетереп үлгән күрше Хәмәй агай шикелле булмады. Чөнки күңеле тумыштан ук тәрбияле иде; хәтта без аңардан тамчы шикләнмәсәк тә, чынаягын-ниен үзенә аерым тотты. Кунакка барса да:
– Миңа аерым гына бүлеп бирегез, – дип, күмәк ашка кашык та төртмәс иде.
Шулай ике елга якын эшкә чыга алмыйча өйдә генә ятты да, кинәт тазарып китеп, бит очларына алсу нур йөгерде. Әйтерсең лә сугыш елларында килгән чире сугыш елларыдай артта калган иде. Ә кырык бишнең җиңүле язында икәү бергә сабанга төштек.
Энебез Әдрән дә ул елны җиденчесен бетерде. Имтихан биреп йөргән булдылар. Сугыш чорында безне килде-китте генә укыткан япь-яшь кызларга килде-китте генә җавап биреп кайта иде дә калган көннәрен безнең янда сабанда була иде.
Шимбә саен клубта – «бичер»6. Сугыш чорында да рухы сынмаган халыкның күңеле көр, күтәренке. Клубта да, мәҗлестә дә: «Күтәренке күңел белән үтсен безнең гомерләр», – дип җырлыйлар. Гармун – Хәвадис абый кулында. Без килгәнче берәрсе уйнап утырса, без ишектән күренү белән:
– Җитте, апай, такта ярма, – дип, кулыннан шундук гармунын алалар да абыйга китереп тоттыралар. Ул уйный башлады исә, клубның идәннәрен сыгып, сындыра язып бииләр иде!..
2
Хәвадис абыйның чире онытылып тору өстенә, кырык алтынчы елның алмалар чәчәк аткан бервакытны, хәрби хезмәтләрен дәвам иттергән ике зур абый, бер-берсенә алдан хат язышып, бер-бер артлы гына отпускыга кайтып төштеләр. Берсе – старшина, берсе – кече лейтенант. Ярый ул. Киткәндә икесенә ике авыз сүз русча белмәгән малайларга бик җиткән. Дәрәҗәсе нигә аның? Әнә бит тәннәренә пуля түгел, шырпы да тими кайтканнар!
Сугышта кайсының ире, кайсының улы, кайсының улы да, ире дә үлеп, ачы ялгызлыкта шомланып яшәгән апалар, безнең абыйлар белән елый-елый күрешкәндә, шатлык яшен яулык очы белән генә сөртеп торган әнигә сүз каталар:
– И Маһисәрвәр җингәчәкәй! Берсе-берсе кешенең ике баласына тиң баш балаң да исән бит! Нинди догалар укыдың без белмәгән?!
– Әйтмә дә инде, әйтмә дә! Аталары Солтан абзый мәрхүмнең әүлиядай изге җаны өсләрендә фирештә булып очып йөргәндер инде. Башкайларның исән булуы Сөләйман пигамбәр дәүләтеннән дә зуррак байлык шул!.. – диләр.
Кан чирендә7 карты, сугышта өч улы үлгән, инде үзе дә коры яфрак төсле кипкән Чибәр әби генә дөньяда гамәле беткән бер тавыш белән әйтә куйды:
– Бәндәләрнең тәкъдире, үзләре туганчы ук, ләүхелмәхфузгә8 язып куелган. Кырык ел кырылыш булса да, әҗәле җиткәннәр генә үлә дигән…
Аның сүзе барысына да бик нык тәэсир итте.
Күкрәгенә сөлектәй шатлык ябышкан әни генә:
– Улларымның кулыннан туфрак насыйп иткәндер инде, Аллага шөкер! – дип, ак яулык очын тагы күзенә китерде.
Май ахыры иде инде. Сабан беткәннең икенче көнендә абыйларга дип атап куйган бүлтерек тәкәне суеп, туган-тулпы, күрше-күләнне җыйдык. Сугыш елында нигезләре белән беткән сул як күршебезнең чияләре азып, безнең түр бакчаны басып килә иде инде; тактадан озын өстәл сугып, чия арасына табын корып җибәрдек. Кыстый-кыстый кунак итеш башланып китте. Бер-ике стакан ачы бал эчеп алгач, иткә тотындылар.
Әдрән белән минем алда да өстендә колмак чүбе йөзеп йөргән кызгылт бал тора иде. Безнең эчми утырганны шундук күреп алган Раббани абый:
– Бәй, сез нишләп эчмисез әле, апайлар? – дип, яныбызга килеп җитте.
– Аз гына эчегез, туганкайларым, эчегез. Бал гына ул, – дип, Мирза абый да безнең иңбашлардан кочып алды.
Без ык-мык килеп баш тартырга итеп карадык, ләкин ихтыярга куймадылар. Өстәл янында әни юк. «Эчкән табынга утырмыйм, Аллам сакласын!» – дип, өй белән ике арада гына йөри. Зур абый минем янга, Мирза абый Әдрән янына баскан – инде стаканнарны авызга ук китергәннәр. Ярамый дип әйтүче юк, һәммәсе ашаудан туктап дәрт биреп тора:
– Апайларыгыз менә дигән!..
– Эчсеннәр әйдә, эчсеннәр! Ул гәүдәгә…
– Мондый шатлыкта да эчмәгәч…
– Бал гына бит ул…
Ахырда председатель Тимершәех абый да:
– Йә, эчсәгез эчегез дә – ялындырмагыз. Эшкә бер дә ялындырып тормыйсыз бит. Баш-күз димәделәр, сугыш чорында бөтен йөкне шулар тартты инде… Берне генә эчегез, әйдә! – дип, эчмәскә урын калдырмады.
Без эчү шатлыгыннан кунаклар тагы берне күтәрде. Хәвадис абый сандугач тавышлары белән тальянын уйнатып җибәрде. Аңа ике яктан ике абый җыр әйтеп кушылды:
Тальян гармун – моңсу гармун,
Басмый теле ачылмый.
Безнең йөрәк – ярсу йөрәк,
Бер җырламый басылмый…
Көн кичкә авышып көтү кайтканда, инде табындагы ир-ат йомшарып беткән, шулар янында тик безнең абыйлар гына, чибәр генә кызмача булып, имәндәй басып торалар иде. Көтүеннән аерып, көтүче Талип агайны да чакырып керттеләр. Чыгып киткәндә, ул да яңа туган бозау шикелле мүкәйләп кенә чыгып китте.
Шулай бәйрәм иттек без абыйларның сугыштан исән кайту шатлыгын.
Икенче көн базар көн иде. Тимершәех абый безгә үзенең елан-туры айгыры белән тимер хутын9 бирде. Әдрән, ат тотып – ат башына, ә без икешәрләп арбаның ике ягына утырып, күрше авылга базарга киттек. Хәвадис абый яңгыратып тальян уйнап бара – тирләгән бармак битләрен кулъяулыгы белән сөртеп ала да уйный да уйный.
Ызан буйларында күпереп үскән чәчәктәй, юл тулы халык: җиңел чабаталы, бәбәй итәкле апалар, күтәртмә иңсәле күлмәк кигән кызлар, эссе көндә постау костюм, хром итек кигән хәлле егетләр… Барысы безгә юл сабып, читкә чыгып кала. Көн чалт аяз. Кояш иртәдән үк текәп кыздыра башлады. Без барасы базарлы авылның әллә кайлардан күренеп торган ике җил тегермәне дә әйләнми – үлән өстен сыйпап үтәрлек тә җил юк; баш өстендә эленеп торган тургайлар да җил юклыктан селкенмидер сыман иде.
Ике якта да – буынга сикергән арыш басуы. Тик, аларга карасаң, күңелләргә тургай моңыдай сөенеч агылып керми. Бездә генә түгел, бөтен районда дип әйттеләр, быел арыш бик начар: кыш башында ук ишелеп яуган кар кинәт эреп, башта җир өсте күлдәй су булды, аннары кинәт туңдырып җибәреп, уҗымнарны төбе-тамыры белән йолкып алды. Әнә хәзер кара җирдә, коелып бетмәгән ябага шикелле, утрау-утрау гына яшькелт арыш үсеп утыра. Ел тагын авыр киләчәк. Моны уйласаң, юл тулы халык алдында, шәп атлар җигеп, гармуннар уйнап барасы да түгел. Ләкин бүгенгедәй шатлыклы көнне эчкә шом саласы килми. Иң авыры инде артта калды, хәзер илдә иминлек – үлмәбез. Халык шулай ди, илдә булсын, ди. Шулай булгач, ник ул тикле пошынырга? Без биш туган – бишебез дә исән! Сугыштан соң мондый бәхет кайсы өйдә бар иде?!
Ничә ел үзебезнең кызларга сусаган, үзебезчә түгелеп бер сөйләшүне тансык иткән ике абый юлда күзләренә хуш килгән ике сылукайны, үрелеп кенә алып, яннарына утырттылар. Ике кыз ике абый кочагында эределәр генә – җылы икмәккә май яктылармыни! Хәвадис абый да күзе төшкәннәргә күз кысып бара, – җиде-сигез авыл йөргән бу юлда аны белмәгән бер кыз юк, – абый бер кочагын җәйсә, унысы бергә суырылып килергә тора иде. Миңа да унҗиденче яшь. Мин түгел инде, энекәш тә җитеп килә. Безнең буебызга карап, безгә берәү дә үз яшебезне бирми, ике-өч яшькә зурайтып әйтә, димәк ки, Әдрән дә инде үзеннән ике-өч яшькә олырак кызлар янында бик тиң чуала иде.
Шулай уйнап-көлеп базарлы авылга барып җиттек. Авыл зур – биш урамга җиде йөз йорт. Базарга үзәк урамнан да, авыл читеннән дә барып була. Без авыл читеннән китмәдек, борак оныдай10 тузан баскан йомшак басу юлыннан чуерташлы каты юлга менеп, үзәк урамның үзеннән киттек. Атны да без Тимершәех абый үзе төшә торган өй ихатасына кертеп тугардык. Аннары кызлар белән, җидәүләшеп, таш чиркәүле, ике таш кибетле, ашханәле мәйданнан борылып, ике якка да бердәй агылган халыкны ера-ера, базар эченә кердек. Базар биек койма белән уратып алынган чигенә генә сыймый, давыл килгән Агыйдел өстедәй чайкала, гөжли; эче дә тулы, тышы да тулы кеше иде.
Ике абый кочаклап килгән кызларына ат тешедәй эре-эре көнбагыш алып бирделәр дә:
– Инде адашмассыз, үскәнкәйләр. Барыгыз, базар йөрегез, – дип, бал эчәргә киттеләр.
Бер буй сузылган такта ларёкларда рәттән балдыр, аракыдыр саталар иде. Өстендә кәрәз чүбе йөзеп йөргән чын балы да, шикәр балы да, бузасы да күп иде ул базарда.
Раббани абый бал сайлап, берәрне эчеп кенә бетергәндә, безне әти мәрхүмнең дусты, үзебезнең Шәрифулла абзый кычкырып алды.
– Сез нишләп алай, акчалар түләп, ул кешенең череп беткән балын эчеп торасыз? Мин бит моннан беркая да китмәгән… – дип, исәнләшү урынына үпкәсен әйтте.
– Без туп-туры синең янга киләдериек, Бал абзый, – диде Раббани абый.
– Алда әйдә, алда әтән санлы кешене, – дип, Шәрифулла абзый мичкәсеннән бал агыза башлады.
– Апайларга да берәрне сал, – диде Раббани абый.
Шәрифулла абзый мөлдерәмә тутырып биш стаканны бишебез алдына тезеп куйды. Үзенә дә салып тотты.
– Әллә үзең һаман эчәсең инде, Бал абзый? – дип шаяртып көлде Мирза абый.
Шәрифулла абзый, корсагын кашый-кашый:
– Нигә, мин үлмәгән бит әле! Ашыйм да, эчәм дә!.. – диде.
Абыйларны ул, авызларыннан өзми, кыстый-кыстый эчерде, үзе шуңа куанып бетә алмаган кебек иде.
Аннары без, биш туган бергә, базар әйләндек. Утыз-кырык авылдан җыелгач, гәүдәгә таза ирләр дә байтак, ләкин безнең абыйларга җиткәне юк, – бөтен базар өстеннән бер без генә бер-беребезнең башын күреп йөри идек.
Шәрифулла абзыйның балыннан соң бернәрсәгә гамь салмыйча, таныш-белеш белән күрешеп-сөйләшеп, базарны бер әйләндек тә, бергә җыелып, чирәмлеккә юнәлдек. Базар икегә аерылып безгә юл бирде.
Чирәмле мәйданда үзе бер сабантуй: дус – дусны, яр ярны тапкан, бииләр, җырлыйлар, тамак чылаталар… Без кеше азрак җиргә туктадык та, Хәвадис абый тальянын тартып җибәрде. Берәм-берәм бүтән гармун тавышлары сүнеп, халык безнең янга җыела башлады.
Базары белән беләләр иде шул Хәвадис абыйны!..
3
Өч-дүрт көн ара белән кайткан абыйлар киткәндә бергә киттеләр. Алар киткәч – бишебез бергә өй тулып яшәгәннән соң – өй эче көзге басудай бушап, идән сайгакларына кадәр боегып-тынып калды. Аларга да, баскан саен шыгырдатып басар өчен, өчәү генә түгел, биш ир бала кирәк икән!..
Ямансу булса да, күңелсезләнмәдек: күрәләтә үлемгә түгел (үлеменнән дә исән чыктылар!), ә тыныч вакытның солдат хезмәтенә киттеләр. Дөрес, халык теленә ниндидер «Корея» сүзе керде. Ләкин Кореямы, бүтәнме, ул инде Гитлер түгел. Гитлер юк – бетте. Абыйлар да быел булмаса яренгә кайтыр.
Әни аларны озатканда, икесенең дә аркасыннан сөеп- сыйпап:
– Улларымның киткәннәренә дә, калганнарына да Локман Хәким11 гомерләре бирсен, минем карт сөякләремне җыеп-тәрбияләп сез күмәргә язсын, йа Рабби Ходаем!.. – дип, теләкләр теләп калды.
Абыйлар да безгә теләк-киңәшнең катысын әйтеп киттеләр: егыла-тора булса да, өчебезгә дә укырга куштылар. Зур абый җөпләп тора, Мирза абый ипләп кенә сөйләп тора:
– Үзегез беләсез инде, апайлар, әткәй үлеп, без укый алмый калдык. Раббани абыйның – дүрт, минем җиде класс. Безнең уку ак өстендә караны аерырлык кына. Сез дә шулай калырсызмыни? Җиде класс белем хәзер сабан сөрергә генә ярый. Ике кулыгызга ничек тә бер һөнәр кирәк. Гомер буена колхоз эшендә чиләнерлек булмасын…
Сугышка хәтле колхоз эшен төбенә төшеп эшләгән абыйлардан мондый сүз ишетү миңа бик сәер тоелды. Дөрес булган хәлдә дә, бу сүзне алар әйтмәскә тиеш иде. Безнең халык көн димәде, төн димәде, колхоз эшен сугыш вакытында да ялмап кына эшләп барды, үзенә тимәсә тимәде, мәгәр фронтка бирде – ил алдында безнең йөз ак иде. Тик соңга таба гына, көчле йөрәккә көчсез дәрт төшкәндәй, буш хезмәт көнен тирги башладылар. Ара-тирә корткалар, җыелып: «Заман ахырына таба бәндәләре ел саен җиңеллек көтәр – ел саен авырлык килгән…» – дип, бөтен авырлыкны ахырзаманга юрыйлар иде.
Аларча, ике меңенче елны дөнья бетәргә тиеш, чөнки Мөхәммәд пәйгамбәр, үлгәндә телдән калгач, «Дөнья кайчан бетә?» дигән сорауга ике бармагын гына күрсәтә алган. Сәхабәләре12 моны башта дөнья ике елдан бетә икән дип аңлаганнар. Ләкин дөнья ике елдан соң да, ике йөз елдан соң да бетмәгән; инде бу – Мөхәммәд пәйгамбәрнең ике бармак күрсәтүе – ике меңенче ел булырга тиеш икән…
Тик моңа карчыклардан башка беркем дә ышанмый. Киресенчә: «Менә Гитлер җиңсә, ахырзаман буласые. Инде Гитлер капут – без җиңдек! Яңа заманның башы гына әле бу!» – дип сөйлиләр.
Аягыбыз җирдән аерылмаса йөгенмәбез. Сугышка кадәр бер хезмәт көненә уникешәр кило бүлеп күрсәтте бит колхоз – тагы шул көн килмәсенмени?
Мин, инде унҗидегә чыккан кеше, шулай уйлыйм. Тик нигә Мирза абый колхоз эшенә шулай тел тигерде дә, Раббани абый каршы сүз әйтмәде? Мин әйтә алмыйм – ярамый: олыларга каршы әйтү була. Без шулай тәрбияләнгән. Аннары абыйлар сүзендә дөреслек тә бар – укырга кирәк. Зур укыган кеше ул чакны берничә авылга бер генә иде. Сугыш вакытында уку кайгысы булмады, – кая инде ул каядыр китеп уку! – хәтта көрәк тотарлык балаларын күршедәге мәктәпкә йөртү дә аналары өчен авыр йөккә әйләнде. Алтынчы, җиденче класслар болай да сентябрь – октябрьдә укымадылар, майда инде тазарак малайлар сабанга чыга иде. Шулай укылды.
– Менә шул, апайлар, – диде Мирза абый ахырда. – Сүз боткасы кәҗәгә азык. Кыскасы, укырга сөйләштек…
– Ишеттегезме? – диде Раббани абый да.
Без өчебез бергә тиз генә баш кактык. Ләкин Мирза абый аның белән генә чикләнмәде:
– Бәлки, апай, быел ук син дәрт итәрсең, ә? – дип, күзен батырып Хәвадискә карады. – Син – иң олысы. Анда бит яшьне дә карыйлар. Соңлап куймагаең.
– Белмим шул. Бер дә уйлаган эш түгел бит әле ул… – дип, Хәвадис абый уйга калды.
– Сиңа аны уйлап торасы да юк. Тот та музыкаңа кит. Анда, сине дә алмагач, кемне алсыннар? Музыкантлар сугышта да бик рәхәт йөрделәр…
Чынлап та, абыйлар китеп күңел утырыр-утырмастан, Хәвадис абый уку белән җенләнә башлады. Көн тудымы, баруы биш, кайтуы биш чакрым Илләргә чаба. Җидееллык мәктәп шунда. Үзтиң укытучы кызлар белән шаяра-көлә яңадан сабак өйрәнергә кереште. Безнең өйдә әнинең Коръәненнән башка бөтен китап юк, булган хәтлесе йә тышсыз, йә эчсез; кайсын бозау чәйнәгән; ләкин Хәвадис абый әллә кай арада әллә күпме китап табып, өстәл өстен күмеп ташлады. Аның зиһене дә үткен иде. Имтихан бирергә дигән фәннәрне ике айда ятлап та чыкты. Гаризалары июльдә үк киткән, медицина справкасына туберкулёз чире язылмаган иде.
Шөйлә, дәрт итеп, август аенда Уфа музыка училищесына кереп кайтты.
Без аның юлына, ипи карточкалары алганчы-ниткәнче дип, торырына ризык юнәтә башладык. Инде ныклап уракка төшкәнбез. Инде эссе буына тыннар каплана-каплана, туйганчы, мичтән яңа чыккан яшь арыш икмәге ашадык. Без энем белән бергә – абыйлардан мирас булып калган лобогрейкада. Иртән чык кибү белән эшкә тотынабыз да, көн кызуында атларны ял иттереп, кояш баеганчы эшлибез. Күз бәйләнгәндә генә кайтырга чыгабыз. Ләкин без турыдан кайтмыйбыз: басу капкасы төбендә көн саен диярлек ревкомиссия кешеләре тикшереп тора – капшалмаган җирең калмый – ашлык урламаганнармы, янәсе. Шуңа без Әүлиякул саклавы аша урау юлдан китәбез. Башта, әлбәттә, җиденче басудагы ындыр табагына сугылабыз. Анда хәзер әвендәге көшел өеме белән Шәмсетдин бабайдан гайре кеше юк. Ул карттан олысы-кечесе курка, көшел саклап ул торганда, бер чакрымнан гына сәлам биреп китәләр иде. Башкаларга кыямәт-дәһшәт күрсәткән шул Шәмсетдин бабай безне якын итә (сәнәк явында әти аны үлемнән йолып калган булган), без янына килеп туктау белән:
– Тиз-тиз генә булыгыз да чыжым буена сызыгыз! Әйт- кәнегез булсын – Хәвадискә сохарилык кына. Ут алды да су алды – мин күрмәдем, – дип, күзе булса да, күрмәс өчен каравыл өенә кереп китә иде.
Без аттан сикереп төшәбез дә катыктан бушаган алюмин бидонын көшелгә бер генә батырып алабыз. Аннары Шәмсетдин бабай әйткән чыжым буена – җилсез көнне дә чыбыклары чыжлап утырган телеграм баганалары буена сызабыз. Калдау җиргә чыгу белән, Әүлиякул башындагы Саклау читеннән – чокыр эчләп кенә үзебезнең ындыр артына кайтып төшәбез. Атларны кешәнләп яланга җибәрәбез. Шулай юнәттек абыйга сохарилык.
Безне беркем дә күрмәде, тотмады… дип уйлаган идек тә – Тимершәех абый күреп торган икән. Хәвадис абый белән икәүләп, юлга дип, бер ун кило аванс сорап баргач:
– Менә исем өчен генә биш кило бирәм. Шуны Шәмсетдин агай көшеленнән атна буе ташып куйганнарыгызга өстәрсез. И башы да, аягы да шул булсын!.. Әгәр елның- елына колхоз эшенә ябышып ятып эшләмәгән булсагыз, йә әгәр дә Хәвадис укырга китәргә булмаса, сезнең юл өстенә дә ревкомиссия чыккан булыр иде. Аңлашылдымы?.. – диде.
Шуннан соң без Шәмсетдин бабай көшеленә әйләнеп тә карамадык.
Августның егерме бишләрендә Хәвадис абыйны, капчыгына ике мич сохари, ике шешә сарымай, бер түгәрәк ипи салып, пристаньга илттек. «Советский полярник» дигән, үзе дә, тавышы да бик матур бер пароход бар иде, шуңа утырып китте. Түбәбез күкләргә тиеп озатып җибәрдек шулай. Әни, гадәтенчә, безгә дә ишеттереп, теләген теләп калды:
– Раббәнә әтинә фид-дүнья хәсәнәти, биргән көнеңә, иткән рәхимеңә шөкер, Ходаем-Тәңрем! Инде үзең биргән чирне үзең алып, исән-сау гына укып кайткан сәгатьләрен күрергә язсыные. Амин!..
Тик әнинең теләге кабул булмады. Сентябрьдә Хәвадис абыйның, үзе торган квартир хуҗаларының мәзәкләрен сөйләп, уйнап-көлеп язган ике хаты килгән иде, октябрь азагына таба бик көттереп тагы бер хаты килде. Монысында уен-көлке юк. «Хәлем бик шәптән түгел. Пароход туктаганчы берәрегез килеп китә алмассызмы?.. Телеграмма суксагыз, ничек тә пристаньга төшәргә тырышырмын… Әзрәк шалкан пешереп алып килегез, бик тә шуны салкын көе ипи белән ашыйсым килә…» дигән.
– Балакаем!.. – дип, әни тавышсыз гына еларга кереште, күз төбендәге җыерчыкларына яшь тулды.
Без бөтен авыл белән колхоз эшенең якасына ябышканбыз: иген юеш, иген яна – мине дә, Әдрәнне дә Тимершәех абый җибәрмәде. Уфага әни барырга булды. Гомеренә беренче тапкыр шәһәргә барырга җыенуы.
– Каршыларга төшә алмаса, ничекләр эзләп табарсың икән инде абыкайны? Ичмасам, әзрәк урысча да белмисең… – дип, Әдрән уфтанып алды.
Әйтерсең лә без барсак, без русча беләбез!
– Борчылмагыз, балалар, – диде әни. – Мөфти хәзрәтләре яшәгән калада үз мөселманыбыз да җитәрлектер әле. Уфа тулы татар дип сөйләгәние бит Хәвадисем бүлнистән кайткач. Исән генә булсын – табармын.
Көзге байлыкта ике катлы тәти пароходларга да баржа тага башладылар. Әни утырган «Жан Жорес» ның да бер ягына иләмсез бер баржа такканнар иде. Аны Кушнаренкода гына ташлап киткән. Шулай итеп Уфага ике тәүлек урынына дүрт тәүлек барганнар.
Инде пароходларның шулай озак йөрисен санаганда да, әни Октябрь бәйрәменә кайтып җитәргә тиеш иде. Ләкин бәйрәме дә узып китте, безнеке ише вак елгалар туңып, Агыйдел өстенә зим чыкты. Хәбәрсезлектән ни уйларга да белмичә аптырауга төштек. Сыерыбызга хәтле, капка ачылган саен, башын борып, әнине көтә; саварга дип кергән Вәҗиһә апаны күз кырыена да китерми иде, үзебез сауган булып, җиленен тарта-суза интегеп беттек.
Китүенә ике атна дигәндә, көчкә Дербышка затонына төшүче иң соңгы пароход белән кайтып җитте әни. Йончыган, битләренә дә, кулларына да ямьсез ак йөгергән иде.
Хәвадис абый каршылый алмаган. Әни, Уфага барып төшкәч, трамвайга да утырырга шикләнеп, «шултикле кеше эченә ничек тыгылып кермәк кирәк!» дип, татарга охшаган бер кешегә конверттагы адресны күрсәтә-күрсәтә, җәяү генә киткән.
– Бер урам белән генә туп-туры бардым да бардым. Укыган җирләрен бик ерак дип әйткәннәрие – аша китсә биш чакрым булыр. Час арасында барып җиттем. Анда да җайлы туры килде: бик сылу бер татар кызы абыегыз торган фатирга ук илтеп куйды…
Көзге яңгыр, пычраклар башлану белән, Хәвадис абыйның чире кузгалган. Әни барып кергәндә, салкын да тидереп, бөтенләй аяктан егылып яткан ук булган икән. Астында – сохаридан бушаган киндер капчык, аның өстенә фуфайка җәйгән, ди, квартир хуҗалары өстенә бер одеял япканнар, ди. Моны күргәч, әни:
– Замат чигеп, ристан төсле, кеше ишек төпләрендә аунап яткансың икән, балакаем!.. – дип, елап ук җибәргән.
Бу хәлендә ташлап китә алмыйча, дүрт-биш көнен абый янында үткәргән. Ләкин абыйның хәле җиңеләймәгән. Ахырда, квартир хуҗалары врач чакыртып, больницага салганнар. Әни соңгы пароходка чак эләккән.
– Ходаем! Ул шәһәрләрендә ничек яшиләрдер?.. Урамнары күп. Өй буеннан йөри торган юллары да Актанышныкы төсле такта гына түгел – таш!.. Ул кеше, ул кеше!.. Базар көнмени!.. Ул фатирлары котсыз, үзе салкын. Өемдә булсам, тимер мичләремә ягып җибәрерием диеп, салкын фатирларында туңып яттым. Ходай авылымнан аермасын… – дип, җаны өшеп кайткан иде әнинең.
Ул кышны Хәвадис абый Уфа тубдиспансерында үткәрде.
Шулай итеп, укуга дип аткан беренче угыбыз ташка тиде.
4
Ул кышны без өйдә дә зур зыян күрдек. Сыерыбыз бозау салды. Инде картаюы да җиткән иде. Карт мал барыбер кеше булмый инде ул дип, бер ай ашаттык та декабрьнең башы белән суйдык. Якшәмбе саен әни базарга бәләкәй чана тартып ит сатарга бара. Ләкин ит үтми – өч атна рәттән барып яртысы да сатылмады. Тик Яңа ел алды якшәмбесендә генә (декабрьнең егерме тугызы иде) буш чанасын җилтерәтеп, куанып кайтып керде әни.
– Кайгың сатып шатлык ал, дип әйткәннәр борынгылар. Менә бит, кырык тәңкәдән кулга да тигермәделәр! Егерме еллык ачлык килгәнмени! «Апа, тагы юкмы» да «тагы юкмы» дип, бүлнис марҗалары теңкәмне корытты», – дип, әни ул көнге базарны сөйләп бетерә алмады.
Ә январь башында акча алмашынды. Акча төште, ә базарда бәяләр төшмәде.
Җитмәсә, кинәт җылытып җибәрде. Көнбатыш тарафтан, язгы көндәй яшәреп, болыт килеп чыкты да, күк күкрәп, ләйсәндәй яңгыр ява башлады. Ике көн буена сеңеп яуды яңгыр. Дөньяга су-сөл калкып, юллар билдән измәгә әйләнде. Әбиләр моны да заман ахырына китереп бәйләделәр: «Тәкый гаҗәб хәлләри вар»13 – дип, ил өстенә афәт килүен юрый башладылар. Илгә түгел, безнең өйгә килде афәт.
Ярты сыер сатып, тегеңә-моңа тоткалаганнан кимеп калган мең ярым акчаны, үзем авыл советына барып, йөз илле сумга алмаштырып кайттым. Гел кызыл унлык биргәннәр иде. Базар йөреп ит сатканда һәр тиенен кат-кат санап тоткан әни бу акчаларны санамады да; бер-берсенә ябышып торган өр-яңа унбиш унлыкны бер акчадай берьюлы учына куйды да күзен текәп тик катты. Чоланда җебеп сүле аккан, суытып җибәрү белән кәкрәеп каткан ит ята; әни кулында – күз каргамаслык кына акча – зурларның тәти кәгазе. Суяр алдыннан сыер безгә, күзен тутырып, берәм-берәм мөлдерәп карап чыккан иде, шуның яшьләре хәзер әни күзеннән тамды…
– Бар да бер Ходайдан, – диде әни ахыр. – Алга килгәнне күз күрми калмас.
Кырык җиденче елга шулай кердек. Колхозның да хәлләре әйбәт түгел. Иң зур афәт үтте – дошманны җиргә салып, күкрәгенә бастык. Инде тыныч дөньяга, ләкин чабата белән оегы да юк өйләргә кайтасы солдатлар кайтып бетте диярлек. Базарда ирләр күренеп күбәйде, әмма безнең авылның фронтка киткән йөз алтмыш кешесеннән кайтканы унбишкә дә тулмады. Колхозны бер-ике ел эчендә аякка бастырырбыз дип авыз да ачасы юк иде. Өстәвенә сугыш елларында эшне аркылы куйсаң да сөйрәп тарткан кызлар, ирсез калган япь-яшь хатыннар, ирләр кайтмагач, читкә чыгып китү ягын карый башладылар. Күбесенең телендә «Средни Азия» иде.
Безнең Хәвадис абыйга да больницада бездәгечә салкын кышы, начар көзе булмаган җылы якта яшәп карарга киңәш иткәннәр. Уфадан шул өмет белән дәртләнеп кайтты. Үзен бик тә савыктырасы килгәнгә, без аның өметен сүндермәдек; киресенчә, өчебез өч яктан куәтләп, билгесез авыр юлга җибәрергә булдык. Терелсен генә! Сыердан язсак та, безнең әле өч баш сарык, өчесенә биш саулык бәрәне бар иде.
«Кирәкле ташның авыры юк, Аллага тапшырдык», – диде әни.
Ике сарыкны аяклы килеш алты йөзгә сатып, бер тиенен тотмыйча, Хәвадис абыйга куйдык. Сөйләүләренә караганда, бу акча, юлына гына түгел, баргач бераз тотарына да җитәргә тиеш иде. Базар саен безгә адрес әйтә башладылар: тегенең дә әллә кеме, моның да әллә кеме җылы якта яши икән. Абый һәркайсының адресын язып алды, ниһаять, паспорты-ние әзер булу белән, басу өсләрендә шашып тургайлар сайраган бер көнне, уйнап-көлеп кенә, читкә чыгып китте.
Утыртып җибәрүе генә җиңел. Авыры соңыннан башлана икән. Уфадан ничек утырып китәр?.. Уфасы ярый әле аның – менә Кинилдә нишләр? Анда халык мәхшәр дип сөйлиләр. Баш төртер җай да таба алмыйча, шул Кинилләрдә каңгырып ятар микән? Ә аннан соң?.. Чит, чит диләр дә диюен, читнең дә бит аның бер кырые бардыр: кая барып җитәр дә кем аяк асларына егылыр? Куллар биреп торгызучы булырмы? Быел кышны болай да үз сәкебез җылысыннан аерылып, больницаның салкын койкаларында үткәреп кайтты, инде кайчан күрешә алырбыз?..
Шулай көн саен әрнүле кызгану белән Хәвадис абыйны сагынып сөйли идек.
Өч атна дигәндә генә хаты килде. Ут йотып йөргән йөрәкләргә сарымай булып ягылды абый язган сүзләр, Уфада поезд көтеп икене генә кунган. Ә Кинилдә үзебезнең Актаныш кешесе белән танышып, ниндидер юллар белән билетны бик тиз алганнар. Ул кеше Төркмәнстанның Керки дигән районында укыта икән. «Төркмән һавасы үпкә өчен самай каймак инде ул!» – дип, Хәвадис абыйны үзе белән ияртеп алып киткән.
«Тирә-якта – кайнар сулыш өреп торган ком чүле. Урамда да аяк йөзеннән ком ярып йөриләр. Өстенә йомырка куйсаң, момент пешеп чыга… Их, үзебезнең юеш Агыйдел комнары өстеннән су буйлап кына йөгереп бер үтәсе иде!.. Йөгереп кенә кайтыр җирләр түгел шул…» дип язган абый. Ахырда җыры да бар:
Күгәрчен оя кормасын,
Бала да чыгармасын.
Ризык читтә булса булсын,
Туфрак читтә язмасын.
Кан чирендә карты, сугышта өч улы үлгән Чибәр әби дигәнем дә бездә иде, югалып барган зиһене белән, бездән чыгып киткәч, күрше-күкерткә: «Күгәрченнәргә оя корырга да кушмаган инде ул, бала да чыгарырга кушмаган…» – дип сөйләп йөргән.
Моннан соңгы хатларында да Хәвадис абый гел сагынуны гына язды. Ниләр генә сагынмый иде ул! Үз илебезнең карлыгач канатыдай кара җирләрен, Агыйделнең сөт өстедәй куе томаннарын, яшь мәтрүшкә, яшь карагат исле болыннарын; игеннәрнең буынга сикергән, баш кыскан, сөт тутырган, серкә очырган чакларын; беренче кабат исенә исереп арыш уып ашаган – тел өстенә салып җибәрү белән, тук, төчкелтем тәме каннарга йөгергән минутларны; авылыбызның такта түбәле өйләрен, бәрәңге бакчаларын, шул бакчаларда гына үсә торган, карлыгандай кара «карга күзләре» н; буы да тын юлларын киңәйтеп җибәргән яшь бәрәңгесен; үзебезнең буа буйларын; тагын әллә ниләрен сагынып, җирсеп ятуларын яза иде…
«Монда төн буе тач бишектәге бала елаган тавыш белән чүл бүреләре улап чыга. Күземне йомарга да куркып, әллә нинди исәпләргә төшеп ятам-ятам да, үзебезнең туфрак тартуга чыдый алмыйча, әллә мин дә, шул бүреләр кебек, чүл уртасына чыгып, илергәнче улыйм микән? дип уйлый башлыйм…» дигән. «Болай булгач терелә алмый инде ул анда, балакаем, – дип куйды әни. – Әйтәм җирле, авыруын бер дә язмый…»
Мәүлет аенда әбиләр безгә җыелып, татарчага охшаган да, охшамаган да бер тел белән мөнәҗәт әйтәләр иде. Әни хәзер шуны мондый көннәрдә дә әйтә торган булып китте. Кичләрен тәрәзә катына килеп утырыр иде дә авыз эченнән генә көйли башлар иде:
…Тугыз ай күтәреп йөрдем,
Тугач та ак сөтем бирдем;
Ки анага бала татлый,
Идарди зекер илән ихлас…
Хат алгач, берсендә түзмәде: «Канаты юк, койрыгы юк бер кош төсле, чит җирләрдә борлыгып ятмасын анда. Үз кояшым үземә – куып җибәрмәдек, кайтсын. Юлына дисә, актык сарыкны булса да сатып җибәрербез», – диде.
Сарыкны сатарга туры килмәде. Хәвадис абыйны теге игелекле Актаныш кешесе үзе укыткан мәктәпкә завхозмы-кемме итеп урнаштырган икән; шунда эшләгән акчасына йөземдер, күрәгәдер ише күчтәнәчләр алып, хәбәрсез генә кайтып төште абый. Тазарасы урынга ямьсез кара төс кунып ябыккан иде. «Эссе. Һич бир тәгам йиә алмадым», – дип, төркмәнчәләп әйткән булды.
Карап әйләнмәгән җире калмагандыр Хәвадис абыйның!..
Җирсеп сагынуын шулай баскач, өйдә нишләп ятыйм мин дип, кызлар белән бергә салам өяргә йөри башлады. Басулар ямьләнеп ките, ул эшкә чыккач. Клубтагы кичәләрне әйтәсе дә түгел. Ул юкта, «сыер агачка менгән көй» гә14 биеп китә алмыйча, аякларын сөйрәп, ышкып кына баскан яшьләр, борып җибәргәндәй, котырып бии башладылар.
Тик озак бии алмадылар.
Октябрь бәйрәме чорында халык, гадәттәгечә, көндез басуда иген сугып, кичен кунак үткәрде. Инде ничә ел авылдагы бер табын да Хәвадис абыйдан башка узмый иде. Шулай атна буена бәйрәм иткәннән соң, бетеп аяктан егылды. Бигрәк тә озынга киткән көзге көннәр ярамады.
Салкын. Юеш. Ноябрьнең соңгы сибәләк яңгырлары өзлексез мал йөреп карайткан уҗым өсләрен юа иде.
– Бу яңгыр җиргә түгел, минем үпкәмә генә явадыр инде!.. – дип, сөзәк тау битендәге шул уҗымнарга тәрәзәдән карап ятар иде.
Больницага бер дә барасы килмичә, бер атна чамасы ятты да беркөн әйтте:
– Булмаса, илтеп куегыз инде мине… – диде.
Ат алып, Әдрән үзебезнең больницага илтеп куйды. Аннан инде, самолёт йөри башлау белән, Уфага җибәрделәр.
Кышның туксан, язның алтмыш көнен ул тагы шулай тубдиспансерда үткәрәчәк иде.
5
Кырык сигезенче елның март аенда миңа унсигез яшь тулды.
Кырык сигезнең март аенда солдаттан Раббани абый кайтты.
Авылны иңләп, карга бураннары уйнап йөргән чак иде. Койма, лапас буйларына көренделәп салган көрт түбәләмәләре төтенли. Көрәр кешесе булмаган өйләр, күзен генә калдырып битен бәйләгән бала төсле, тәрәзәләренең өске өлгесенә чаклы кар эчендә утыра иде. Без көн саен, йә Әдрән, йә мин барып, Чибәр әбине өеннән казып дөньяга чыгарабыз.
– Гомере бар кешегә ямьле җәйләре дә килер әле… – ди ул.
Безнең бер кат тәрәзәләрнең аскы өлешенә эчтән такта сугылып, җылылык өчен ике арага кибәк салынган; өске өлешләре көн йомшарганлыктан эри, ә ут алгач, яз сулышын сизгән төсле, яшәреп китә иде. Шундый кичләрнең берсендә капка төбендә кемдер «Трр!..» дип ат туктатты. Башта Әдрән, аннары мин сәкегә менеп, икебез ике тәрәзәгә капландык. Күз бәйләнгән чак булса да күрдек: колакчын бүрек, бөрмәле тун, ак киез итек кигән бер кеше туп-туры үз өенә кайткандай, ат тотып, безнең капкадан кереп килә, чанада толып кигән тагы берәү утыра иде.
Гел бертөрле көннәрне кызыксыз гомер кичергән авыл халкы өчен капкаңны ачып йортыңа бер ят кеше керү үзе бер яңалык, хәтта шатлык иде.
Без, кемнәр булыр бу дип, атылып дигәндәй каршыларга чыктык. Ат инде күтәрмә төбенә килеп туктаган, чанадагы толыплы кеше дә төшеп, култык таякларын җайлап тора иде. Йөзен күрмәсәк тә, гәүдәсеннән таныдык:
– Раббани абый!..
Раббани абый тураеп безнең якка борылды:
– Апайлар, сезме?..
Без күтәрмә башыннан туры аның янына сикердек.
– Ипләбрәк, ипләбрәк… Аягыма бик кагылмагыз… – диде ул.
– Аягыңа ни булды соң, абыкай?
– Этләрем белсен!.. Мин түгел, врачлар да белеп бетермәде, – дип, инде үзе безне кочаклап алды, култык таяклары икесе ике якка авып китте.
Шул рәвешле, муеныбыздан нык итеп кочкан килеш, бер аягы белән генә сикерә-атлый, безнең белән бергә баскычтан менә башлады. Ул арада өйдән, каушап-кабаланып, әни дә килеп чыкты. Ул безне кече як тәрәзәсеннән карап-күреп торган, чыга-чыгышка:
– Хәвадис, әллә синме, улым? – дип куркынып сорады.
– Юк. Мин әле бу. Исәнме, инәй? – диде Раббани абый.
Әни туктап, сүз әйткән җирендә катып калды. Ул исенә килгәнче, Раббани абый Әдрәннең иңбашыннан сул кулын алды да әнине йомшак кына итеп йомшак толыбына кысты. Әни:
– Исән кайттыңмы, балакаем? Исәннәр кайттыңмы? Әллә аяккайларың имгәндеме?.. – дип, тулган күңеле, йомшак теле белән такмаклап китте.
– Сорамагыз әле шул йөрмәгән аякны… – дип, абый көлеп кенә җавап бирде.
– Ай Алла! Нишләп болай тышта торабыз соң әле? Әйдәгез, өйгә керик. Кая, ямчың ния керми? – диде әни.
– Хәзер, әбекәй, хәзер, – диде абыйны китергән егет.
– Әйдә, энем. Атыңны апайлар үзләре чыгып урнаштырыр, – диде аңа абый.
Ямчы егет, карда яткан култык таякларын иелеп алып, безнең янга күтәрмәгә менде. Без бер көтү суык ияртеп өйгә кердек. Абыйның өстеннән толыбын, шинелен салдыргач, әни сәке йөзлегенә дога кылырга утырды. Амин тоткач, абыйны китергән егеткә сүз катты:
– Кайсы авылныкы соң үзең, улым? Кемнәрнең игелекле баласы?..
– Идел эченнән15 мин, әбекәй. Кырым-Сарайныкы, Җәнҗегет, Нугай якларын ишеткәнең бардыр, шулардан ерак түгел, – диде ямчы егет.
– Ай, бик ераклардан ям чапкансың икән! Ничекләр адашмадыгыз мондый буранда?
– Без Агыйдел өсләп кенә элдерттек, әбекәй.
– Рәхмәт, балам… Юлга чыккан бәндәләреңне юлдан яздырма, догаи хәерләр бир, – дип, әни битен сыйпап алды.
Аннары бик кадерле кеше килгәндә генә яндыра торган унлы лампаны кабызып җибәрде, ә сукыр лампаны бәләкәй якка чыгарды. Аннары мондый көннәрне киштәгә тартып куелган киҗеле чаршауны төшереп куйды. Без – Әдрән, ямчы егет – өчәүләп ат янына чыктык. Аны лапаска кертеп тугарып, бәсләнгән тирләрен сөртеп, печәнгә куштык та дилбегәсен-камытын өйгә алып кердек. Әни, кулына чыра агачы тоткан килеш, Раббани абый белән сөйләшеп тора иде, без керү белән, чит кеше алдында сүзне туктаттылар. Әни мине ымлап кына чаршау эченә16 чакырып алды да пышылдап кына әйтте:
– Бар, улым, бер киенгән көе Шәрифулла абзыйларыңа барып кайт. Болай гына ярамас бит: китерә килгән егете дә бар. Туңганнар-өшегәннәрдер. Көтәргә диярсең. Онгайдан Тимершәех абыйларыңа да сугылып чык, вакыты булса килеп утырсын…
Мин башта Тимершәех абыйларга сугылдым. Өендә юк, идарәдә иде.
– Ярар, апай, нәрәттән соң әбизәтелнә барырмын, – диде.
Аннары мин, кире кайтышлый, Шәрифулла абзыйларга кердем. Кызлары да, үзләре дә өйдә иде. Абый кайту хәбәрен әйткәч, «Китчәле!» дип сораштыра башладылар. Иң олы кызлары Рәҗимә апаның тук, алсу йөзеннән нур уйнап үтте. Аннары Шәрифулла абзый минем йомышны үтәде: мышный-мышный мич башына менеп, аннан бер чирек бал агызып алып төште.
– Урындагы кешеләр өчен генә дип куйган мичкәдән алдым. Сата торганы түгел бу, менә күрерсез… – дип сөйләнә-сөйләнә, чирекне тастымалга урап, култык астыма кыстырды. – Раббанигә әйт: иртәгә үз вакыты белән безгә килсен. Ыштубы да килми калмасын. Яме? Шәрифулла абзый шулай дип әйтеп әйтте, диген. Мужыт, бүген үзем дә барып чыгармын әле, – дип, мине өйалды ишегенә кадәр озата чыкты.
Чыннан да, күңеле түзмәгән: Тимершәех абый килеп, табынны башлап кына торганда, тагы бер чирек бал кочаклап, үзе дә килеп керде.
Раббани абый сөйләгәннәрдән без шуны аңладык: гөл кебек кенә хезмәт итеп яткан җиреннән сулкылдап кына сул аягы сызлый башлаган. Көндез язылып китә икән дә иртәнгә тагы оешып ката икән. Подъём булганчы уянып, ике куллап уа-уа гына бераз кеше рәтенә кертә икән. Гомерендә бер чирнең ни икәнен белгән кеше түгел, үтәр әле дип кул гына селтәгән. Тик, көннәр үтсә дә, авыруы үтмәгән. Ә беркөнне подъёмга сикереп торган җиреннән алты потлы гәүдәсе белән гөрселдәп идәнгә ауган. Ике ай буе башта лазарет, аннан госпитальдә яткан, әмма тиз генә аякка басарлык түгел икән. Шулай да оча төбеннән бераз җибәреп, аяк очын гына тидереп баса башлагач, җиде елның дүртесен сугышта үткәргән ветеран буларак, срогы бетәр-бетмәстән демобилизацияләгәннәр. Теләсә, бүгеннән үк госпитальгә китә, теләмәсә, өйдә ятып та дәвалана ала икән. Күбрәк массаж, күбрәк хәрәкәт, иллә мәгәр иң файдалысы – эссе мунча, дигәннәр. Түзә алган хәтле каен миллеге белән сыйпап-сыйпап чабынырга кушканнар.
– Менә дәвасы шул аның – гел җылы, – дип, Раббани абый сүзен тәмам итте.
– Шулай шул, апай: чирне аны килгәндә генә сизмисең, киткәндә ул китә алмый интегә, – диде Тимершәех абый. Аннары һич уенсыз Шәрифулла абзыйга әйтте: – Ишеттегезме инде, Бал абзый?.. Иртәгәдән алып Раббанине үзегезнең бер мунчадан да калдырмыйсың…
– Бәй, кем каршы аңа? Әйтелгән – эшләнер, – диде Шәрифулла абзый.
Әни – кече якта. Абый сөйләгәндә генә мич буена килеп, чаршау читеннән карап торды. Стаканнар кыймылдый башлап, табын бал җаена агылып киткәч, тагын үз урынына китеп утырды.
Кышын без дөньядан киселеп яшибез. Иң якын станция Камбарка булып, анысы да безгә җитмеш чакрым кире якта иде. Шуннан абый, авыл саен диярлек ат яллап, өч көн кайткан. Инде шактый юнәя башлаган аягы, чана суыгы тиеп, тагын асылынып калган иде. Ятканда да үзенә аеры нәрсә шикелле күтәреп кенә салдык. Ай-яй авыр икән җансыз аяк!
– Бер дә булмаса, Чибәр әбиеңнән имнәтеп карар- быз, – диде әни. – Зиһене йомшарса да, имгә таза әле ул…
– Раббани улыма ни булган?.. Мөшкәш булган, һау- һау-һау!.. – дип, абый яткан җиреннән йомшак кына көлеп алды. – Шулай бит әле, инәй?
Әни бер үпкәсез:
– Анысы аның бала име, – диде.
– Мирзадан хат бармы? Ниләр яза? – диде абый. Ул аны бая да сораган иде инде.
– Синнән хат алмавына бик аптырап язган бер хаты килгән иде, шуннан юк әле, – дидем мин.
– Госпитальдән госпитальгә күчеп өзелдек шул…
– Аның хезмәте кайчанрак бетәр икән соң, улым? – дип сорады әни дә.
– Озакламас инде. Безнең действительный срогы икебезнеке бер булырга тиеш.
– Кайтып та бер дә авылда торыр шикелле язмый әле ул, – дидем мин.
– Ә кайтып ни бар? Офицер башы белән малай-шалайлар янында серәеп сабан сөреп йөрерме? Мин инде мәҗбүри кайттым. Менә аягым төзәлсен әле…
Әни ятмаган иде әле, чаршауны күтәреп куеп, сәкене икегә бүлгән сандыкның теге ягында утыра иде. Озак тынлыктан соң:
– Шулай берәм-берәм таралып бетәрсез микәнни инде? – дип көрсенеп куйды.
Абый инде йоклап бара иде булса кирәк:
– Соң, инәй, бер ояда биш ир бала өелеп ятып булмас бит инде, – дип, авыз тутырып иснәп алды.
– Йә, балалар, йоклагыз инде, – дип, әни утны сүндерде.
Иртәнгә буран басылган, көн аязып, суытып җибәргән иде. Әчкелтем исле җылы өйдән салкынга чыккач, башлар әйләнеп китте. Без ямчы егетне, иртән тагы бары белән тәрбияләп, әйбәтләп кенә озатып җибәрдек.
Әдрән бер киенеп чыккан җиреннән Чибәр әбинең ишегалдын көрәргә китте. Кыш буена урамга ишеп салган кар өстеннән барганга күрә, безнең энекәш өйләрдән дә биек төсле булып күренә иде.
Раббани абый:
– Төпчек тә бик үскән!.. – дип куйды.
– Инде ике ел Сабан туе булды, үз ишеннән беркемгә бил бирмәде, – дидем мин.
Без ишегалдына кердек. Абый, таягына асылынып, бер урында әйләнә-әйләнә, дөньябызны күздән кичерде. Әтидән калган өй дә, абыйлар үзләре тергезеп киткән каралты-кура да, сипләп торуга карамастан, искереп килә; кар да күмгәч, әле бөтенләй җиргә иңгән сыман иде. Раббани абый, сузып кына, «да-а…» дип, кара төк баскан яңагын сыйпап торды. Бу аның сагынуы идеме, әллә бизеп, ятсыну авазы идеме, – белмәдем.
Аннары ул әкрен генә өйгә кереп китте, мин кар көрәргә калдым. Көнне болай ачып җибәргәч, атна эчендә генә буран булмас, – энем белән икебез дә өйдә чакны ишегалларын гөл итеп куярга кирәк иде. Ул арада Әдрән дә Чибәр әбиләрдән кайтып җитте. Без, басылып тыгызланган карны шикәр төсле шакмаклап кисә-кисә, энем бер яктан, мин икенче яктан эшкә тотындык – өсләребезгә көрәк җиленнән борак оныдай кар сара башлады.
Ишегалдын бетереп, урам якка күчәргә торганда, өйдән Раббани абый килеп чыкты. Чиста итеп кырынган, шинель төймәләрен самавырдай ялтыратып җибәргән, иңбашлары тартып-киереп тора, шинеле җөйдән-җөйгә шытырдап кына сүтелеп китәр сыман иде.
– Әйдә, Сирин апай, мине Бал абзыйларга илтеп куй әле, – диде ул миңа. – Мондый карда бу гәүдәне култык таягы гына тота алмас.
Без Шәрифулла абзыйларга киттек. Юл әле тапталмаган – биш-алты ат печәнчеләр генә үткән. Мин аягым белән катыны капшый-капшый алдан барам, минем арттан ипләп кенә абый килә. Әледән-әле таягы батып кала да – мин тартып чыгарам.
Икебезгә дә рәхәт, күңелле. Ишегалды, капка төпләрен көрәп яткан апалар, бабайлар безне күреп, кул сузып күрешергә киләләр. «Бик исәнбез әле» дип кенә үтеп китеп булмый, бераз сөйләшеп торабыз.
Икәү генә калган бер арада, җаен китереп, Раббани абый Шәрифулла абзыйның кызларын сораштырып алды.
– Түп-түгәрәк битле кара чутыр бер кызлары бар иде, анысы да үскәндер инде?
– Үсте!.. Минем куенда!.. – дидем мин.
Телем әйтте дә качты – кызаруы миңа калды: салкын биткә җылы кан бәрүен тойдым. Абый башын чөеп көлеп җибәрде:
– Тиленеке тишек – тотылдың бит, апай!..
– Мин бит ни…
– Ярый, ярый. Киленне күреп кайтырбыз. Ә зурлары кем куенында соң?
– Кем куенында булсын! Рәҗимә апа инде карт – егерме икедә! Ә Тәрҗимә буйлы егетләр бөтен базарында юк. Әле көз генә бер егет аңа, шаяртып, «Миңа кияүгә чык әле, баскычым да бар» дип әйткән икән дә, Тәрҗимә аны базар эчендә, «Аяк астында бик чуалып йөрсәң, маңка!..» дип, өреп кенә очырган. Күргәннәр сөйләде. Булмас димә! Артыңнан килсә, ат киләме әллә дип, артыңа әйләнеп карыйсың…
6
Шәрифулла абзыйлар безне көтеп торалар иде инде.
Ишекләрен ачу белән, борынга, ашыйсыларны китереп, каз шулпасы исе килеп бәрелде. Өйләре көндәгечә чиста, һәр җирдә кызлар кулы: идәннәре, пычак белән кырып юылган, түр сәкегә буйдан-буйга бизәкле йон палас җәелгән, тәрәзә саен – кызыл башлы сөлге, чигүле кашага. Ике кат тәрәзәләре буланып-тирләп утыра, – яландай өй эче тулы ямь, муллык иде.
– Шулай картаеп барабыз, Раббани апай. Җилкә бөкрәйгән, бил кәкрәйгән, – меңгә ике, йөзгә бер тулмый, – дип, Шәрифулла абзый киң ияген кәефле генә ышкып куйды.
– Каяле сиңа картаю! Карт аю урманда гына була, – диде абый.
Түгәрәк йөзле Җүәйрә апа бөтерелеп аш җиткерә башлады, әйтерсең лә үзләренең сугышта үлгән уллары кайткан иде.
– Җүәйрәттәй дә бер дә картаймаган, – диде абый.
Шәрифулла абзый иңбашларын селкетә-селкетә көлеп алды.
– Аның шулай: миннән алда бер картаеп куйды да хәзер шул көе мине көтеп тик тора…
Җүәйрә апа «с» авазын сакау әйткән теле белән:
– Син! Кунакларны сүз белән сыйлама. Түргә узыгыз дип әйт, ичмаса. Култык таяклы Раббанине ишек төбендә тотасың, – диде.
– Әүлиялар сүзе әйттең, кортка! – диде Шәрифулла абзый. – Әйдәгез, Раббани, Сирин… Өстәл катына утыраегыз әле.
Без өсләрдән салып, өстәл янына утырыштык. Аннары Шәрифулла абзый кече яктан чиреге белән бал алып чыкты. Үзе дә утырып, буяусыз агач кәсәләргә бал коя башлады.
Шулчак тышкы күтәрмә төбеннән дөп-дөп аяк каккан тавышлар ишетелде, кемдер өйалдына буш чиләкләр куйды; күп тә үтмәде, ишек тутырып Шәрифулла абзыйның ике зур кызы килеп керде. Башларында – иске кама бүрек, өсләрендә – кырык ямаулы фуфайка, аякларында катып беткән киез ката иде. Безне күрү белән, оялып-кыенсынып, мич артына кереп киттеләр.
– Рәҗимә! Тәрҗимә! Ния сез алай Раббани абыегыз белән килеп күрешмисез? – диде Шәрифулла абзый.
Зур кызлары Рәҗимә дә, Җүәйрә апа төсле, «с» авазын сакау әйтә иде, мич артыннан шул җавап бирде:
– Мал арасында йөргән өс-баш беләнме?
Бераздан аларның сөйләшүе кече яктан килә иде инде.
– Ярар, эшегез бетсә, юынып өсләрегезне алмаштырыгыз, – диде аларга Җүәйрә апа.
– Эшне җимереп эшлиләр анысы, – диде Шәрифулла абзый безгә. – Бармакларына җилен кысарлык көч керү белән сыер сава башладылар. – Шулай дип кулына кәсәсен алды: – Әйдәгез, алайса, кыстатмый гына эчәегез әле, апайлар. Синең исән-сау кайту бәхетенә инде монысы, Раббани. Бу сугыштан бик бәхетлеләр генә исән калды. Минекеләр әнә – юк… Әйдә!..
Икесе бердәй озаклап-тәмләп эчтеләр. Мин, балның туп-туры мигә ярып менгән үткен исенә түзә алмыйча, кәсәне кире куйдым.
– Бәй, улым, нишләп алай гына?
– Исе үк башка бәрде әле моның, Бал абзый.
– Чынлап та! Бөтен кан тамырларына йөгерде!.. – дип, минем сүзне абый да куәтләп җибәрде.
– Ә-ә, сиздегезме инде! Бу – яшь корт балы шул. Әтиегез мәрхүм дә: «Каяле, Шәрифуллау, теге ниәстәң бармы?» – дип, эчсә, гел шушындыйны гына сорап эчәрие. Аракының шөйлә тәмен дә белми үлеп китте мәрхүмкәй… Һә-әй дөньялар!.. Үңгәреп бетеп бара инде. Бар иемени ул сугышка тикле аракы эчү?.. Күрше авылның Кәҗә Талип кына җиде баласы өчен акча алган көнне бер чүлли эчеп, шуңа исереп кайтырые. Анысы да – елына бер!..
– Шулай иде шул… – диде Раббани абый.
Шунда тагын ишек ачылды. Башта идәнгә ап-ак булып суык җәелеп керде, шуннан соң гына көянтә-чиләге белән Җәзилә күренде. Апалары төсле, мич артына борылмады, йөзеп кенә, чаршау эченә зур яктан үтте. Суын, көянтәсен куйгач, кире чыгып, абый белән килеп күреште. Ул, әлбәттә, мин килүен көткән; мал карарга чыкмаган, киенеп-ясанып, ерак чишмәгә суга барган. Киеме гел яңадан: мамык шәл, сатин тышлы фуфайка, юка постау күлмәк, аягында – биле дә сынмаган киез итек; шәленнән башкасы гел кара – маңгай чәче дә, кашы-күзе дә шомырт-кара, күпереп торган түп-түгәрәк бите генә алсу янып тора иде.
Ул арада кече яктан да, өсләрен алмаштырып, Рәҗимә белән Тәрҗимә килеп чыкты. Икесе дә энәдән-җептән генә төшкән озын җиңле күлмәк кигән, чәчләрен дә кыл урталай ярып, ике толым итеп үргәннәр. Абый белән аллы-артлы күрешеп, бер-ике авыз сүз әйтешкәч, кире кереп киттеләр.
Абый, күзен дә алмыйча, карагайдай озын буйлы Тәрҗимәгә карап калды. Тәрҗимәнең үзе генә түгел, чәче дә озын – тез астына җиткән, атлаган саен елык-елык килеп, койрыктай уйнаклап китә иде.
Шәрифулла абзый, кече якка башын борып, Җүәйрә апага дәште:
– Син!.. Итең нишли әле анда?..
– Хәзер, хәзер… Өстемдә торма, – диде Җүәйрә апа.
Бераздан ул тирән коштабак тутырып ит чыгарды.
Әйләнәсенә бәрәңге тезеп, эре итеп суган туралган иде. Өстәл өсте җырлап җибәргәндәй ямьләнеп китте.
Шәрифулла абзый иркенләп кенә кәсәләргә чиректән бал агызды.
– Әйдәгез, ит алдыннан бер териткә тотаегыз әле. Яше бик җиткән инде бу балның – самый эчәр чагы!
Икесе дә кәсә читеннән генә сөзеп эчә башладылар. Раббани абый, эчеп бетергәч, ирен өстенә күбектәй ябышып калган кәрәз чүпләрен уч төбе белән сөртеп алды. Ә Шәрифулла абзыйның балдай кызарган йөзе, кинәт моңсулык төшеп, сүнеп-боегып киткәндәй булды. Безнең исән калган Раббани абыйга карап, үзенең сугыштан үлем кәгазьләре генә кайткан ике улы – Гарифулла белән Сәгыйдулла абыйларны уйлады микән?..
Биш-ун минут үттеме-юкмы, ишекне каерып ачып, Тимершәех абый килеп керде. Без, табыннан торып, аны каршы алдык.
– Кунаклар да бар икән! Исәннәрмесез барыгыз да!.. Исән генә йокладыңмы, Раббани?
– Кайда йоклаганымны да белмәдем, – диде абый.
– Бәхетленең кунагы да бергә килә – әйдүк, Тимершәех!.. – дип, Шәрифулла абзый аның бүрегенә үрелде. Моңсулыгы юкка чыгып, йөзенә нуры кайткан иде инде.
– Мин йомыш белән генә, Шәрифулла абзый…
– Йомышны аны табын янында да йомышлап була. Әйдә-әйдә, персидәтел булсаң да, аштан зур түгелсеңдер әле.
– Алайса, тукта инде, Шәрифулла абзый, берәр кызыңны атка җибәрик башта. Илләргә барып кайтасым бар иде – сельсоветка чакырганнар.
– Тәрҗимә, кызым!..
– Нәрсә? – дип, кече яктан Тәрҗимә килеп чыкты.
– Әнә Тимершәех абыеңның сиңа йомышы бар.
– Бик кыенсынмасаң, минем Турыны гына җигеп алып кайт әле, апай, – диде Тимершәех абый.
– Кылыйга ни дип әйтим? – диде Тәрҗимә.
– Илләргә бара дип әйт. Печәнне күбрәк салсын.
Хуш исле печән салып, көрмәле чанага утырып кайтасы булгач, Тәрҗимә яхшыдан киенде: өстенә бостон тышлы билле пальтосын, аягына калыптан гына төшкән кара киез итеген киеп, кара шәльяулыгын бәйләде дә, үзе дә яхшы атлар төсле башын чөеп, атка китте. Абый аңа күзен дә алмыйча карап утырды.
– Теге елан-турынмы? – диде абый. – Ай-һай, ул булса, кызлар кулын санлар микән?
– Атыңны түгел, шайтаныңны биетә ул безнең Тәрҗимә! – дип, Тимершәех абый өстеннән сала башлады.
Шәрифулла абзый аның күн бүреген, сары бәрән тунын алып, чөйгә элеп куйды.
– Рәҗимә, комганга җылы су сал, кызым. Тимершәех абыең юынадыр, – диде Җүәйрә апа.
Мин Тимершәех абыйга үз урынымны биреп, үзем түбәнгәрәк күчтем. Шәрифулла абзый тагы бер кәсә алды.
– Юк-юк, мин бер дә капмыйм, – диде Тимершәех абый. – Син Раббанине сыйла. Минем – эш вакыты. Сельсоветка да барасым бар. Сирингә дә иртәгә эшкә. Бүген Әдрән белән икесен дә нәрәткә кертмәдем инде: мондый көн гел килми, – дип, кайнар каз шулпасына кашыгын тыкты.
– Әйдә, алайса, Раббани! Дүрт буласы урынга икәү генә калдык, – диде Шәрифулла абзый.
Бер тәлинкә шулпа эчеп, иттән дә авыз иткәч, Тимершәех абый җай гына сүз башлады:
– Яз җитә бит әле, Шәрифулла абзый. Яз!.. Көздән уйлаган уйлар язга туры килеп бетмәде. Менә әле орлыкка дигән бодайны тазартып ятадырыек – бер дә җитәр сыман түгел. Аның әле чәчү өстендә ай буе сабан сөрүчеләрен, тракторчыларын ашатырга кирәк… Менә шундый-шундый хәлләр, Шәрифулла абзыкай гынам…
– Боткасын пешергәч, маен да сал инде, миннән ашлык сорарга килдеңме?
– Шулайрак иде, Шәрифулла абзый. Мин идарә сүзен әйтәм.
– Аш ташыганда – чүмече, туфан ташыганда – көймә, дип әйтәсең инде?
– Андый сүз юк, Шәрифулла абзый. Син һәрвакыт колхозның терәге булдың…
– Йә, салам кыстырма. Әйт, күпме кирәк?
– Бер өч йөз пот бодай биреп тор син колхозга. Яртысын быел, яртысын киләсе ел уңышыннан түләрбез. Үзең теләгән ындырдан сайлап алырсың.
– Өч йөз пот ук булмас, апай Тимершәех.
– Кит әле! Син бигрәк тагы! Сугыш вакытында да бишәр йөз пот биреп торганны!..
– Ә-әх!.. Ул чакны минем запас күбрәк ие шул! – дип, Шәрифулла абзый Тимершәех абыйга текәлде. – Сугыш башланасы ел алдыннан без, беләсеңме, күпме иген алдык?.. Ике улым белән җимереп эшләгән хезмәт көнебезгә төп-төгәл мең пот алдык!.. Ә аннан алдагы елны?.. Син үзен кәнсәләрдә эшли идең бит. Бар иеме колхозда бездән дә күбрәк эшләгән берәр семья? Әлбәттә, башкаларга да тимәде түгел – тиде. Колхоз ике-өч ел рәттән уникешәр кило бүлсен дә – ничек тимәсен! Егет-җилән дугаларга кызыл чүпрәк бәйләп өй борынына иген өләшеп йөридерие бит… Соңга табан, урыным юк дип, күпме кеше алмады!.. Ишегалларына бушатып киттеләр. Шулай кош-корт ашап, мал ашап исраф булды игенкәйләр! Ә мин алай итмәдем – капканы киереп ачып кертәдерием олауны. Келәткә саладырыем. Базга саладырыем. Мунчага. Кайда тишек бар – шунда тутырадырыем. Сугыш чыгар алдыннан әнә Җәзиләмә җиде яшь тә юк ие – ул да чиләк күтәреп ташыды! Бәләкәй генә уч төпләре чиләнеп чыкканые сабыйның… Шуннан нәрсә? Икенче елны сугыш чыгып китмәсенме?.. Синең белән бергә киткән Әкмаш ни әйткәнне хәтерлисеңме? «Кышка тикле мимечнең муенын астына китереп кайтмасак, сөйгән катыннарыбызның куены безгә хәрәм булсын!» – дип, башындагы кипкеләрен җиргә бөтәрләп атканые. Китте дә югалды мәрхүм. Авыр туфрагы җиңел булсын – җиңелрәк холыклы иде…
– Озын сүрә башладың, Шәрифулла абзый. Беләбез бит инде, – диде Тимершәех абый.
– Хәзер беләсез шул. Белмичә! Ә ул чакны белмәделәр. Көзгә бетә, имеш, сугыш… Беттеме?.. Кая! Бетәре дә күренми башлады. Елына бишәр дә алтышар йөз хезмәт көне эшләгән улларым – Гарифуллам белән Сәгыйдулламны да йотты. Колхоз миңа түгел, мин колхозга бирә башладым. Ул таныгына, самолётына дигән акчалар!.. Бүтәннәр бер мең дә ике мең, аша китсә, өч мең биргәндә, мин берүзем илле мең бирдем! Елның елына утыз баш умартадан кергән дахутым иде ул… Анысы – күз яшедәй ике улыма өстәп инде… – Шәрифулла абзый шулай диде дә юан бармагы белән күз төбенә тәгәрәп төшкән ике бөртек кояш нурын сөртеп алды. – Менә шулай икән ул дөньялар. Инде сугыш та юк, ә сез һаман миннән сорыйсыз… Ярар, ике йөз пот бирәм. Иллесе арыш булыр. Артыгын бирә алмыйм, Тимершәех. Үпкәләмә. Кызларым әнә өчесе дә җиткән. Гел бер ояда өелеп ятмаслар бит инде алар? Канат ныгыткан кош балалары – очабыз дип әйтерләр, һәркайсына сандык әйберсе кирәк. Болай да инде кем кызлары эшкә киндер күлмәк киеп йөрде бу заманда?.. Минекеләр!..
– Йә, кызларың өчен кайгырма әле: башлары кайда – сарайлары шунда. Ике йөз булгач – ике йөз! Анысына да рәхмәт…
– Бодай келәттә, арышы базда, любуй бримә төяп алып китә аласыз. Тынчыган, күгәргән түгел. Аннан тагы карарбыз, – диде Шәрифулла абзый.
– Сөйләштек!..
Тәрҗимә ат җигеп кайткач, бер минут утырмастан, Тимершәех абый өстәл яныннан торды. Ә киенгәндә һич уенсыз әйтә куйды:
– Кызлар, менә берегез бәхетенә Раббани кайтты. Мунча якканда әйтергә онытмагыз: зур врачлар аның аягына гел чабыну кирәк дип җибәргәннәр, – дип.
Абый, кызлардан бигрәк үзе оялып:
– Син алай кызларны оялтма инде, – дигән булды.
– Ничауа, кызлар үзебезнеке! Яныгызга чакырыгыз дип әйтмәдем бит.
– Шулай, шулай, – диде Шәрифулла абзый. – Сихәте тиярдәй булгач, әйтми калмабыз. Мунчаны без аны, кирәк булса, көн дә ягабыз, – дип арттырып ук җибәрде.
Аннары ул, башына – мескен бүрек, өстенә иске сырма киеп, Тимершәех абыйны озата чыкты.
Без, иркенләп утырып, өйләдән соң гына кайттык.
Ишегалларын Әдрән гөл иткән – өр-яңадан көрәп, киңәйтеп куйган. Ап-ак кар өстендә җемелдәп яткан җылы кояш, кыек читеннән тыпылдап тамган беренче тамчы, зәңгәр күктәй иркен яз сулышы – һәммәсе дә Шәрифулла абзыйлар өендә калган ямьле табынның дәвамы кебек иде.
Күршеләргә яккан мунча инде булган. Әни безгә, кайтып керү белән, мәтрүшкәле каен миллеге тоттырды да, тәмле чагында дип, ашыктыра-ашыктыра мунчага җибәрде.
7
Ә икенче көнне Шәрифулла абзый әйтә килде.
И шул көннән алып, абыйны алар бер мунчадан да калдырмый башладылар. Өйдә күбрәк ятып үткәргәнлектән (күп йөрсә, аягы сызлый), абый өчен бу – үзе бер бәйрәмгә әйләнә: иртәдән үк кырынып-чистарынып куя, ә Шәрифулла абзыйлардан ул, йөзләренә алсу нур йөгереп, кунак булып кайта иде. Тора-бара ул мунча көне җитүен сабырсызлык белән көтеп ала башлады – мунчадан бигрәк, аяз таңдай балкып, Тәрҗимәне күрергә ашкына иде.
Бер күрүдән яратыштылар алар. Тәрҗимә минем тиң булып, абыйдан нәкъ тугыз яшькә яшь иде. Ләкин йөрәк аңа карыймыни! Безнең абый сыман ир-егеттән ул заманда нинди генә кызкай баш тартыр иде икән?!
Әни сөенеп бетә алмады. Инде бу хакта бөтен авыл сөйләсә дә, белмәмешкә салыша, ләкин ул йөрүләрен, ул талпынып эшкә керешүләрен күрсәң, үзе бер күңелле; әйтерсең лә ул тотасы һәрнәрсәгә бәхет кошы кунып, ак каурыен салып киткән иде.
Моның өстенә беркөн, юл өзелер-өзелмәстә, Шәрифулла абзый белән туң өстеннән базарга барып, бер бик матур теше бозау17 җитәкләп кайтты: чем-кара, янбаш сөякләре киңчә-калку, эчкә батыбрак тора, маңгаенда тәңкә зурлык кашкасы да бар иде. Шәрифулла абзый үзе сайлап, үзе сатып алып биргән икән. «Җиде ят түгелбез, бер ризалатырсыз әле», – дигән.
Алачыкта күмер булмау сәбәпле, без эшкә бармаган идек.
Әни тын гына бер шатлык белән Әдрәнне шундук Чибәр әбине алмага йөгертте.
Бозауны кыйблага каратып, әни муенчагыннан тоткан, Чибәр әби, бәрәнләгән сарык төсле, мөкердәп кенә әфсен укый, безгә аның «әфү-төфү» дигәне генә ишетелеп кала. Шул «әфү-төфү» дигәндә кулындагы дисбесен бозауның әле башына, әле аягына, әле сыртына тидереп ала иде. Аннары ул үзебезнеңчә тел белән: «Бурадай буралып, гөбедәй гөбердәп үс, җиленең тулы май булсын, тоякларыңа тояклар өстәлсен…» – диде дә, әни кулыннан муенчагын алып, ишегалдын бер әйләндерде. Шуннан соң гына әни бозауны абзарга кертеп япты.
Инде болар өстенә тагы Раббани абыйның әкренләп кенә савыга килү шатлыгы өстәлде. Җир җылынып үлән калку белән, ул аягын иртә-кич кычыткан суында тота башлады. «Май аеныкы гына файдалы» дигәч, без ул айда ярты авылның читән буен ялмап чыктык. Ләкин иң файдалысы – кырмыска оясы булды.
Май урталарында Уфа тубдиспансерыннан чыккан Хәвадис абыйны каршыларга баргач, Раббани абый пристаньда бер кеше белән танышып-сөйләшеп киткән. Ул кеше үзебезнең районныкы булып, Казанның бер больницасында баш врач икән. Шул әйткән: кырмыска оясына утыр син, дигән.
Абый шуның киңәше белән май – июнь айларында үзебезнең Саклау урманына менеп, җидеме-сигезме кабат кырмыска оясына утырды. Икешәр сәгать буена ничек түзеп утыргандыр инде ул анда!.. И, әйткәнемчә, шуннан да файдалысы булмады: җиләк җиткәндә аягын нык итеп җиргә басты.
Бу вакытта инде, алты ай буена больницада ятып, йөзе ак бәздәй агарып кайткан Хәвадис абыйга да юалы болын, какылы басулар җилендә бераз төс кунды.
Больницада ул үзебезнең Әнәк марие белән бергә яткан. Ул кешене без күптәннән белә идек. Бөтен базарына бер фотограф – Юзекаев Асылгәрәй дигән кеше иде ул. Яшьтән үк күксәү булганлыктан, сугышка да алмадылар; яз җитеп юл киптеме, базар саен, күләгә җиргә чаршау корып, егет-җилән, кыз-кыркынны «кәртечкәгә төшерә» торган иде. Менә шул агай безнең абыйны, больницада бик үз итеп, кайту белән фотография эшенә өйрәтергә булган.
Әнәк безгә ерак җир түгел – җиде генә чакрым. Абый, кайтып ике-өч көн уздымы-юкмы, базар көнгә каршы иртә белән шунда китте. Юзекаев аны атна буена үзләрендә тотып, фото эшенә өйрәткән дә бар кирәк-ярагы белән «Фотокор» дигән күгәрчен хәтле генә бер фотоаппарат биреп җибәргән иде. Моның өчен без дә аңа бурычлы калмадык – көзге байлыктан бер капчык бодай бирдек.
И менә хәзер Хәвадис абый атна саен Әнәккә барып, киңәшләр алып кайта иде.
Карточканы үзен тышта төшерсәләр дә, эшләвен караңгыда эшлиләр икән. Абый да күрше Нәсих бабайлар мунчасына бикләнеп, ишек-тәрәзәсен юргандыр-нидер белән томалап куя да түбәтәй чаклы гына бер кызыл пыяла яктысында тик эшләп утыра. «Зиһенлегә эшнең сере үзе ачылыр», – ди безнең әни. Абый бу һөнәргә дә бик тиз өйрәнде. Айдан күп тә үтмәгәндер, базар тулы мир алдында таяктай басып торырга оялган түтәйләр, безгә килеп, чия күләгәсендә рәхәтләнеп кәртечкегә төшә башладылар.
Шулай өйрәнеп китте Хәвадис абый. Аның кебек авыру кешегә авыл җирендә уйнап кына эшли торган эш иде бу.
Көннәрнең берендә Мирза абыйдан хат килгәч, уку турында тагын сүз кузгалды. Беребез укый алмагач, мин инде бу сүзне беткәнгә саный идем – Мирза абый бетермәгән икән.
Бу юлы чират минеке иде. Мирза абый шулай язган.
Тик мин көн дә суза киләм. Керә аламмы-юкмы дип уйламыйм, Раббани абыйның аягы төзәлсен әле, шуннан күз күрер дип уйлыйм. Берсе авыру, берсе аяксыз ике олы кешене бер Әдрән белән әнигә калдырып китеп булмый бит инде!
Тимершәех абый да:
– Әкрен барган – куян артыннан җиткән, шәп барган – сыер артыннан да җитмәгән, диләр. Ашыкма, вакыт бар, – диде.
Шулай суза торгач, сабаннан соң тәки ремонтына кереп киткәнмен. Ахырда Раббани абый түзмәгән – тәмам ныгып таягын ташлагач, минем өчен Тимершәех абый янына кергән.
– Әти дә, үзем дә эшләгән алачык – иртәгәдән урнысына үзем басам, җибәреп карыйк әле шул Сиринне берәр укуга. Мирза да бик нык кушып яза, – дип үтенгән.
Шуннан соң гына мин документлар әзерли башладым. Документ дигәннән, һич ашамас бер сәбәп белән минем җидене бетергән таныклык кәгазе югалган булып чыкты. Утка пешкәндәй угаланып, Тимершәех абый янына киңәш сорап кердем.
– Бәй, ярар, апай. Менә Илләргә барасым бар, мәктәп директоры белән сөйләшеп карармын, – диде.
Кайтышлый ук алачыкка кереп әйтте:
– Директор белән сөйләштем, иртәгә үзең барырсың. Мин җибәрде дип әйтергә онытма, – дип, эчемә җылы салып китте.
Икенче көнне инде алачыкта Раббани абый белән Әдрән эшләп калды, ә мин таныклык юллап Илләргә киттем.
Өч кыш йөреп күпме чабата туздырган авыл! Мәктәбе дә шул ук. Тик бездән соң бик нык кечерәйгән шикелле иде. Шулай да, мин килгәнне сагынып көткән төсле, тәрәзәләре тулы нур белән мине каршы алды. Мин кыенсынып кына директор ишеген шакыдым. Без укыганда сугышта йөргән, сугыштан соң янә үз урынына кайтып эшли башлаган директорны мин күреп кенә белә идем.
– Мине Тимершәех абый җибәрде. Таныклык алырга иде…
– Синмени ул – югалткан?
Тавышы үтә дә кырыс иде, каушап киттем.
– Әйе, мин…
– Нык эзләдеңме соң?
– Эзләмәгән җир калмады инде, абый. Җен йоткандай булды.
– Җен йотмаган аны – бозау йоткан. Китап эченә тыгып куясың да – йә әниегез утка яга, йә бозау чәйнәп ташлый. Әллә чәй кәгазе белән бергә стенага ябыштырып куйдыгызмы?
– Безнең өйдә кызлар юк, абый, стенага ябыштырырга…
– Ә син таныкламаны бер кешегә ике кабат бирергә ярамаганлыкны белә идеңме?
Мин бөтенләй коелып төштем. Юк, укырга китә алмыйм инде болай булгач дигәннән түгел, беренче тапкыр үз гаебемне үкенеп тоюдан иде.
Шуны сизепме, директор абый кинәт йомшый төште:
– Яхшы, алайса. Колхозда ничә ел намус белән эшләвеңне исәпкә алып, мин сиңа тагы бер таныклама би- рәм, – дип, сейфыннан ялтырап торган таныклык кәгазе чыгарды. – Нинди билгеләр булганын үзең хәтерләмисеңме?
– Рус теле белән химиядән дүрт, калганнары бишле иде, – дидем мин. Анысын мин яхшы хәтерли идем.
Ышандымы-юкмы, исем-фамилиямне тулысынча сорады да, нәзек билле кытай каләмен кат-кат сөртеп, язарга утырды. Эченнән хәтта бисмилла да әйткәндер төсле тоелды миңа – үтә дә зурлап, тәмләп язды инде.
– Булды бу, энем!.. Бу сиңа – без үлем белән якалашып йөргән чакта иген фронтында көрәшкәнең өчен. Сакла, игелеген күр, – дип, урыныннан торып басты. Кечерәк буйлы, чандыр гына кеше иде.
Мин тиз генә кара тушь белән язылган билгеләргә күз йөгертеп чыктым. Әллә күзем алмашынамы дип торам. Икенче кабатка текәлеп карасам – авып китә яздым: бер дүртле дә юк, рәттән бишле иде!
– Кулың белән аягың гына түгел, башың да эшлидер дип уйлыйм, – диде директор. – Без икәү генә белгәнне бөтен авыл белергә димәгән…
Аның җыерчыксыз киң маңгаена, тәрәзә буланган төсле, вак кына тир бәреп чыккан иде. Аңа ияреп мин дә маңгаемны сөртеп алдым.
– Аңладым, абый. Рәхмәт… – дидем мин.
– Нинди техникумга соң исәбең?
– Геолого-разведочныйга иде.
– Яхшы. Егет кешегә йә шул, йә авиационный инде, – дип, ул миңа кулын бирде. – Алайса, уңышлар телим.
8
Документларны салып җибәрү белән, Хәвадис абый шикелле, китап җыеп, әзерләнә башладым. Газеталарда гел бишлегә бетергәннәр имтихансыз кабул ителә дип язсалар да, ышанып булмый, диде Хәвадис абый. Минем ишеләрдән сорап куюлары да бар икән. Ул сиңа алачыкта тимер сугу түгел!..
Зиһенем дә кулларым төсле үк тупасланган – бик азлап кына кергән белемем башны селкү белән чыгып китәргә тора иде. Үзе белгән кадәр Хәвадис абый ярдәм итә, бигрәк тә русчадан зәһәр аңлата иде. (Өйрәнгән больницада ятып!) Ләкин тиздән мин ансыз да калдым: синсез анда ямь юк дип, тальяннары, фотоаппаратлары белән бергә Хәвадис абыйны болынга алып чыгып киттеләр.
Болын, болын… Күңелледер инде хәзер анда! Агыйдел яры өстенә үзе бер урам булып тезелгән куышлар. Бер казаннан барып бер тиң ашаулар. Җәйге төн карасында якты ямь чәчеп, клубтай пароходларның гөжләп узып китүе… Кичке җыр, уен-көлке… Сулкып торган сылу кызлар. Шулар янында җиләктәй Җәзилә… Кая инде ул безнең якның болын өстенә җитү!..
Мин өйдә дә, тышта да укый алмыйм: кайда укысам да, оета башлый. Күзләрем дә елап шешенгән баланыкы төсле – һәр керфеге аерым-аерым чәнчеп тора иде. Ахырда түзмәдем, китапларны төреп төйнәдем дә, шунда укырмын дип, болынга тайдым.
Икенче көнне печән чабучыларга уйнап кына ияргән идем – атна үтүен сизми дә калганмын. Уку исемә төшкәндә, болын бетеп килә, китаплар исә куйган җиреннән дә кузгалмаган иде.
Иреннәренә хәтле печән исе сеңгән Җәзилә белән соңгы төнне Агыйдел буенда үткәрдек тә, таң ату белән, мин авылга кайтып киттем.
Тагы бер атнадан ипиен, китабын бер бәләкәй капчыкка салып, каеш белән биштәрләп, пристаньга төштем. Көн эссе. Җил юк. Агыйдел өсте таеп егылырдай шома. Суы бик нык кимеп, дебаркадер яр астына ук бәйләнгән иде. Агыйделдә йөргән ике катлы «Тукай» пароходы килеп, мине Уфага алып китте.
Үзебезнең болын турыннан үткәндә мин кайтмас җирләргә киткән бер кешедәй җирсеп, Агыйделнең җандай якын ярларына текәлдем. Әле төш җитмәгән, куыш тирәләре буш, бер читтәге казан тирәсендә генә Шәмсениса түти кайнашып йөри. Яр башына тезелеп баскан бала-чага, шәрә корсакларын киереп, пароходны тамаша итә иде.
Барысы да артта калып, инде маякчы турына якынлашканда, әллә кайдан гына яр өстенә Җәзилә калкып чыкты. Йөзен аермасам да, гәүдәсеннән таныдым. Пристаньнан пароход кычкыртуын ишетү белән, эшен ташлап йөгергән инде ул монда.
– Җә-зи-лә-ә!..
Әлбәттә, ул минем тавышны ишетмәде, мәгәр кул болгавымны күрде, үзе дә башындагы кыек яулыгын салып, ашыга-ашыга селки башлады. Ләкин пароход тиздән борылмага кереп, Җәзилә күмелде, зәңгәр косынкасы гына зәңгәр күктә эленеп калгандай булды.
Шулчак койрыкта утырып килгән егетләрнең берсе Хәвадис абыйныкы төслерәк тальянын алып, мин моңарчы бер дә ишетмәгән моңлы бер көй уйнап җибәрде. Аңа шундук, Агыйдел буйларын яңгыратып, иптәш кызлары, егетләре кушылды. Азактан белдем: мин белмәгән бу көй «Таһир-Зөһрә» дигән яңа көй булган икән.
Ике тәүлек буена күз алдымнан – Җәзилә, колагымнан шул көй китмәде. Шулай Уфага барып җиттек. Бәләкәй генә пароходтан дөнья халык төшеп, урамнар тулды. Мин дә шуларга кысылып иярдем. Баскыч-баскыч тротуардан биек калага менәбез. Күзем икешәр катлы агач өйләргә йотылган. Болар Шәрифулла абзыйларныкы ише генә түгел: кәрнизләре, тәрәзә башлары Җәзиләнең зур челтәр якасы шикелле сырлап-чигелеп ясалган иде.
Мин инде бу урамның өй почмагына сугылган язуларын укымасам да, Хәвадис абый сөйләвеннән Ленин урамы икәнлеген беләм. Техникумы да шушы урамда булырга тиеш иде.
Тауга менеп җиткәндә, каршы яктан трамвай килгәнен күрдем. Эчен белмим – мәгәр тышы тулы кеше иде. Тукталышта и чыкты халык, и чыкты – әрҗә аударып бәрәңге түктеләрмени!.. Иң азактан муенына сумка аскан бер апа төшеп, артка бәйләнгән юан бауны чишеп алды да ике аягын җиргә терәп басты. Шунда трамвае да чигенә башлады, ә бу апа шуны җибәрмәскә иткән сыман иде. Ул өстәге дуганы артка тарта икән: бервакыт дуга тураеп, алгы якка ауды, ләкин шундук туптай сикереп чыбыгына ябышты – зәңгәр утлар чәчрәде. Трамвай шулай, борылмыйча гына икенче юлга чыгып, кире китә икән. Көтеп торган халык өере, җимереп ташлардай булып, ишегенә ябырылды.
Хәвадис абый миңа техникумга чаклы җәяү генә барыр- га кушкан иде. Мин шулай иттем дә – карана-карана, җәяү генә киттем.
Көн кыздыра гына. Тротуар өсләре кайнар бәреп, беләүдәй ялтырап ята, ә рельс сыртында ике буй кояш нуры уйный иде. Урамның очы-кырые юк, аргы башы күксел төскә төренеп, рәшәдәй кыймылдап тора; барган саен өйләр зураеп, кешеләр бәләкәйләнә бара иде.
Шушы икән Уфа дигәннәре! Бу Актаныш кына түгел иде.
Техникумын тиз таптым: нәкъ абый әйткән урынында иде. Бернинди сырсыз-бизәксез, шоп-шома итеп салынган оч катлы бер бина иде. Каушап кына эченә кердем. Коридорындагы пыяла шкафларына ул ташлар тезелгән, ул ташлар тезелгән – әллә нинди зәңгәр, кызгылт, яшькелт төсләр белән янып, ялтырап яталар иде.
Ап-ак йөзле бер чибәр апага белер-белмәс русчам белән үземнең кем икәнлегемне әйттем. Ул минем аттай гәүдәмне баштанаяк күздән үткәрде дә бик ягымлы итеп аңлатып бирде. Минем монда килеп йөрүемнең кирәге дә булмаган: мине имтихансыз гына кабул итәчәкләр икән. Язу да җибәргәннәр. Алмавымны әйткәч, аптырагандай, кашларын күтәреп, бер кәгазь язып бирде.
– Шушы язу белән августның егерме бишеннән дә калмый килеп җит: тулай торак мәсьәләсе каралачак, – диде.
Шул ук көнне кич үзем утырып килгән пароход белән кайтып та киттем.
Бер егермеләренә чаклы рәхәтләнеп колхозда эшләргә була иде әле, – кайту белән эш сорап бригадирга бардым. Бригадир Асия апа, миңа бик астан үрелеп карап:
– Синең гәүдәгә ярардай эше дә калмаган бит әле аның. Алачыкта – абыең белән энең. Лобогрейканы Чегән Хәмзәсенә бирдек… – дип шаяртып алды. – Ярый инде, алай бик ялынып сорагач, загатирнага18 йөрерсең.
Белә ул Асия апа миңа нинди эш кушарга!
Мин ике атлы арба белән заготзернога иген ташый башладым. Көшел төбендә – сиртмәле үлчәү. Бер ягына эреле-ваклы шестернялар белән икешәр потлы ике гер асылган. Икенче ягында – биш пот сыешлы ялтырап беткән кыршаулы тимер кисмәк. Шуны көшелгә чумырып аласын да, көчең җитсә – берүзең, җитмәсә икәүләп, сиртмә башын аска иеп, ыргагына эләсең. Биш пот ясагач, кисмәкне капчыкка бушатасың, авызларын бәйләп тору юк, читле арбага утыртып кына тезәсең, – шулай йөк саен илле пот… Ә заготзернога илткәч күргән газаплар: чираты, ние… Баскан саен сыгылып киткән такта басмадан таудай өем өстенә капчык күтәреп менүләр!..
Шуңа күрә бу эшкә тазарак егетләрне куялар иде. Алай да әле көненә ничә егет, капчыгы-ние белән, көлкегә калып, аска – ашлык өеме өстенә егылып төшеп китә иде. Ярый да имгәнмәсә-нитмәсә…
Безнең бригададан без Тәрҗимә белән икәү. Тәрҗимә берүзе ике егеткә биргесез. Безнең басу заготзернога якын булганлыктан, көненә өчәр юл ясыйбыз. Иген күп чыкканда, без әйләнеп кайтуга, капчыкларны көшел өючеләр тутырып куя иде – төяп кенә китәсең.
Җәзилә дә көшел өя. Кайсы көнне ул, Тәрҗимә белән урыннарын алмашып, минем белән заготзернога иген илтә бара. Без ындыр табагыннан, гадәттәгечә, икебез ике арбага утырып китәбез. Ләкин олы юлга төшкәч, бахбайларны үз көенә куябыз да, мин Җәзилә янына күчеп утырам. Ул, итәге белән тезен каплап, аякларын сузып җибәрә. Мин, капчыклар өстенә чалкан ятып, аның терсәктән ачык беләген тотам. Без шулай, талгын искән җилдәй, тын гына барабыз. Бездән алда да, арттан да Агыйдел буена олау-олау иген агыла, һәр тарафтан җил белән бергә яшь арышның әрем катыш әчкелтем-татлы исе саркып килә. Инде кайнар буына сулышлар киңәеп, туйганчы бер яңа ипекәй ашаганбыз, – тын белән суырып алырдай көткән көзге байлык иде бу!
Җәзилә, сүзсез барудан ялыккач, минем муенга иркәләп кенә арыш коя башлый. Тәнем кош каурые белән сыйпагандай рәхәт кытыклана. Ләкин азактан кызыгы бетеп, мин аны биленнән кочып алам да өстемә егам. Җәзилә бар көче белән кулымнан ычкынып, тагы торып утыра. Берсендә ачылып киткән итәген тезенә үк кыстырып куйды да үпкәләгән сыман күкрәгемә төртте:
– Мин сиңа!.. Укырга киткәч, шәһәр кызларына күзең төшеп, мине ташларсың әле… Шәһәр кызлары алар чибәрдер: Актаныш базарында падручкем19 генә йөргән кызлар шикелле, гел киенеп-ясанып йөриләрдер…
Күз алдыма ни өчендер ап-ак матур йөзе белән техникумдагы секретарь апа килеп баса.
– Тач дөресен әйттең! – дим мин. – Шәһәр урамы гел Актаныш базары төсле. Кызлары да киенгән дә ясанган – агы ак чибәр, карасы кара чибәр. Бер эшләре юк, падручкем тик йөриләр. Алар ачмаган капка, алар кочмаган егет юк…
– И, миңа димәгәе, кочсыннар ла – бик ушым китте ди!
– Китәр дә! Әгәр синең апаң минем абыйга иргә чыкса?.. Ул чакны без кода белән кодача булабыз түгелме соң?
– Булса ни!..
– Ә йөрергә ярый микән соң ул кода белән кодачага?
– Әллә тагы… йөрмәсәң йөрмәссең.
– Туктале, син уйла, «Кодача күңел ача» дип, сукыр артистлар җырлап китте китүен дә…
Җәзилә чынлап торып уйга төште. Аннары түгәрәк йөзенә тулып чыккан үпкә белән:
– Син шул мине ташлау өчен сылтау эзлисеңдер әле, – диде дә бик нык авырттырып битемә бер уч арыш сипте.
– И шул холкыңны яратам да инде: аяз көнне бөтерчек өермә сыман булып китә.
Мин аны тагы бер кулым белән генә биленнән кысып алдым.
– Җибәр! Холкы әйбәтләрне шәһәрдә кочарсың.
– Менә сантый!.. – дидем мин.
Безгә юл саен накладной белән ашлык үлчәп җибәрүче Камай абзый без киткәндә юри кеше алдында: «Аң булыгыз, гыйшык-мыйшык белән мавыгып китеп, дәүләткә дигән ашлыкны яңлыш Агыйделгә аудара күрмәгез!..» – дип шаяртып калган иде. Шул да искә төшеп, көлеп җибәрдем.
– Нигә көләсең?
– Камай абзыйдан көләм әле.
– Һи, шул Чулак сүзе!.. – диде Җәзилә. Аның үз уе иде. Ул кинәт моңсу гына елмаеп башын иде: – Безнең бөтенләйгә аерылышу көннәре инде бу, Сирин…
– Нишләп алай дисең әле?
– Белмим…
Мин ул әйткәннәрне йөрәгемә алмадым, шуңа күрә җыр сүзләре белән уйнап кына җавап бирдем:
– «Агыйделләр акмый торыр без аерылып киткәнче…»
Ләкин Җәзиләнең күңеле белеп сизенгән: бу безнең, чынлап та, бөтенләйгә аерылышу көннәре булган икән.
Августның егерме бишендә Җәзилә, Тәрҗимә, Хәвадис абый, өчәүләп, үзебез йөк ташыган атлар белән иген илтә барышлый пристаньга озата килделәр.
Пароход көткәндә Хәвадис абыйның Агыйдел буйларын яңгыратып уйнаган тальян тавышы Уфага барып җиткәнче колагымнан китмәде. Өйрәнмәгән башым шәһәр шау-шуына катып йөргәндә дә шул моң, унсигез ел буе каныма сеңгән басу-болыннар һавасыдай, колагыма әллә кайдан агылып килеп керә иде дә йөрәгемне әллә нинди сагышларга сала иде…
9
Мин Уфада Хәвадис абый торган квартирда яши башладым. Карточка системасының беткән елы. Шулай да ипине бик мулкытмыйлар – кулга биш йөз грамм. Дәрес- тән соң без үзебезнең буфет алдына өелеп, ипи сата башлаганнарын көтәбез. Кысылып чират торганда, миңа еш-еш карап алган сатучы кыздан оялып, гәүдәмне кая куярга да белми идем… Беркөнне Пушкин чатындагы Профсоюз йорты ашханәсенә көнгә бер тапкыр талон белән ашарга баргач, минем тәлинкә төбендәге сыек карабодай боткасын ялмап кына йотканымны күргән бер агай, кызганып, миңа берьюлы ике талон сузды…
Ипи юк елларны да бер кимсенү күрми үскән очар кош булганмын икән авылымда!
Ләкин минем өчен иң авыры, үзәкләргә ярып үткәне бу түгел – уку иде. Группадагы малайларның күбесе (кызларыбыз биш кенә бөртек) җиденчене быел гына бетергән. Буйга миннән бик бәләкәйләре дә русчаны чатнатып сөйли иде. Ә минем – шушы буем белән дә ык-мыктан узмый. Дөрес, үзләрен генә аерым әйткәндә, белгән сүзләрем дә байтак шикелле, ләкин мин аларны бер-берсенә ялгый алмыйм. Ә инде укытучы сөйләгәндә зиһенем бөтенләй куе томанга төрелеп, бик аңлаган берәр сүз чыкса гына, бер як чите ачылып киткәндәй була иде.
Ике-өч кабат сорап та, бөтен класс алдында кызарып-бүртенеп, сөяп куйган баганадай басып торганнан соң, миннән сорамый да башладылар. Өмет өзеп кул селтәүләреме?.. Алай дисәм, буем өчен генә стипендияләр түләп кеше исәбенә тотмаслар иде. Үшән колагы бераз русчага ятсын дигәннәрдер инде.
Тик аңардан ни куаныч! Мин барыбер язын күтәрткән мал кебек ярдәмсез идем. Тәүлегенә туксан тапкыр: «Әллә ташлап кына китим микән техникумнарын – мин укымаудан гына әллә укыган кеше уннан тугызга калмас иде әле!» – дип уйлыйм. Әмма акылның икенче чаты йодрык төеп тора: «Дәрес белмәвең бер оят булса, ташлап китүең – ун оят. Хәвадис абыең чирле сәбәпле укый алмады. Ә син?.. Тап-таза башың белән укуыңны ташлап кайтып, әниеңә син дә борчу салыр идеңме? Ул да бит синең укуыңны тели. Укыган угыл – атадан олы дип әниең әйтә түгелме?..»
Шулай итеп, кимсенгән күңел тәүлегенә туксан тапкыр ташлап китәргә талпынса, кимсенмәячәк күңелем туксан тапкыр «Юк!» дип җавап бирә иде.
Ләкин мине укуга бәйләп тоткан җеп үҗәтлек кенә түгел. Бәлки, бөтенләй ул булмагандыр! Мине иң тотка- ны – секретарь апа иде. Ул, көн саен диярлек мине туктатып, ничек укуымны сораштыра. Әйтерсең лә шунда эшләгән кеше, минем ничек укуымны белми! Менә шунысы бөгә иде башны. Мин, оялудан битем каплап җир читенә качар хәлгә җитсәм дә, качып китә алмыйм. Алай гына да түгел, аның үзенең дә китми торуын, тагы бераз, тагы бераз гына янымда торуын телим; йөзенә туры карый алмасам да, рәхәтләнеп, сөйләвен тыңлыйм. Аның сүзләре дә, Хәвадис абыйның тальян уйнавыдай, йөрәгемә саф тамчылы көмеш авазлар булып тама, – бусын инде мин русча белмәсәм дә аңлый идем.
Башта мин аңа кем дип эндәшергә дә кыймый йөрдем. Бик тә инде чын үзебезчә итеп «апа» диясем килә; кадере дә, хөрмәте дә, кечелеге дә бар бу сүздә. Ләкин мин аның русчасын белмим. «Тётя» дисәм, үзебезнең Питрау базарында, гел татарча сөйләшеп, тозлы кыяр, тозлы кәбестә саткан марҗа апаларга малайларның «түтә-түтинкә» дип дәшүләре исемә төшә дә – бу ап-ак йөзле, ап-ак куллы секретарь апага «тётя» дияргә телем бармый. Шул «тётя» дан башка, безнең «апа» га тиң берәр сүз булырга тиештер бит инде русчада!..
Мин аның исемен дә беләм белүен: Любовь Васильевна. Тик мин аны нәкъ үзләренчә итеп әйтә генә алмыйм: минем татарчага ятып беткән телем «Любовь» урынына «Лүбуф» ди. Шуңа тагы «Васильевна» сын да китереп кушсаң, иреннәрем «б» гә ябышып ката да, әллә нинди «Лүбуббасилибна» килеп чыга.
Күпме көннәр әйтергә өйрәндем мин бу исемне!..
Беркөнне ул мине техникум китапханәсенә алып кереп, һәр фәннән үземә генә берәр дәреслек яздырып бирде. Юкса барыбызга да китап җитми – кайсын биш кешегә берне бирәләр, кайсын бөтенләй бирмиләр, китапханәдә генә укырга мөмкин иде.
– Күп укы. Аңлап җитмәсәң дә укы. Ятлаганчы укы. Белмәгәнеңне сора. Укытучыдан сора. Миннән сора. Оялма… – дип, Любовь Васильевна киңәшләр бирде.
Аптыраш: мин аның һәр сүзен аңлый идем!..
Менә шулай чәмләнеп-үжәтләнеп, укуга керешеп киттем. Мин һәр көнне муеныма бау, аягыма тышау «салып», үземне үзем өстәл янына бәйләп куям – хуҗалар торып электрны сүндергәнче, күзләремне ача-йома, дәреслектән, догадай, сүзләр ятлап утырам. Ләкин сүзләр бер ятлауда гына мигә йокмый; күзем ачып җибәрү белән, яңа күргән авыр төштәй газап кына өстәп, әллә кая китеп бетәләр иде. Мин аның саен чәмләнеп ятларга тотынам – сүз арты сүз, җөмлә арты җөмлә…
Күп вакыт мин, күземне шул йомган җирдән оеп китеп, таңда башым китап өстендә яткан килеш уянам. Әгәр миңа шулчак, бугазыма басып, «Йә уку, йә таш чоку!» дисәләр, мин чарасыз таш чокуны сайлар идем. «Уку – энә белән кое казу» дип әйтсә дә, минем кебекләр әйткәндер… Ике ай газап дәверендә ике генә көн – ОРС хуҗалыгына барып бәрәңге алганда гына бер язылып суладым. Көрәк тотуларга ни җитә!..
Әгәр шунда Любовь Васильевна булмаса…
Ул – күземнең көндәлек куанычы иде. Бәлки, аның ире дә, баласы да бардыр. Тик мин аларын уйламыйм – миңа аны күреп тору гына кирәк: сылу ак йөзен бер күрсәм дә, шул караңгы, ямьсез көннәрем ачылыплар киткәндәй була иде. Бер уйласаң, бу интегүләремнең барысы да гел аның өчен иде бит! Аны күргәндә йөзем кызармас өчен иде…
Мин өйдән хат алып торам. Хәвадис абый берсендә Раб- бани абый белән Тәрҗимәнең Октябрь бәйрәмендә туйлары буласын язган: «Син дә кайта алсаң икән!» – дигән. Тик мин, теләсәм дә, кайта алмыйм. Быел пароходлар октябрь азагында ук туктап бетте. Ә юл өзегендә юлга ышаныч юк: атлы юлаучы табам дип авыз да ачасы түгел иде. Шуңа күрә мин тизрәк бәйрәм үтеп, тизрәк санитар самолёты йөри башлавын көтәм. Чөнки Хәвадис абый һәр елдагыча тубдиспансерга килергә тиеш булып, ул килсә, аннан бигрәк миңа күңелле булачак иде.
Җәзиләдән дә ике-өч хат алдым. Ул да Тәрҗимәнең Раббани абыйга кияүгә чыгасын, инде бөтен өй эчләре белән кубып, бер бәйрәмдә булмаганча, туйга әзерләнүләрен яза. Бу хәл аны бөтенләй каушатып җибәргән. «Болай булгач, без нишләрбез? Моннан соң да яратышып йөрүебез килешерме?.. Тик барыбер мин сине яратам, гел уйлап, гел сагынам. Нигә бу минем туй түгел икән?» – дип куйган.
Шунысы сәер: аның хаты минем күңелдә ни ярату, ни сагыну хисе уятмый – чәчләреннән җәйге болын, көзге арыш исе аңкып торган Җәзиләкәй баштагыча юксындырып сагындырмый иде инде. Минем өчен ул хәзер бер бала гына. Дөрестән дә, Җүәйрәттәй куеныннан яңа чыгып, ишек төбендә генә күзен ачкан уналты яшьлек кыз бала, чынлап та, бала гына түгелме соң?..
Моңарчы мин – унсигезгә җитеп, Актаныштан башка район, Җәзиләдән башка кыз күрмәгән малай – Уфадай зур каланы күрдем. Уфасында бер Любовь Васильевнаны күрдем. Мин хәзер берни эшли алмыйм: әни әйтмешли, мин бер исәр Мәҗнүн идем.
Ләкин бу газаплы рәхәт көннәрем озакка сузылмады. Ноябрь башы белән военкоматка чакырып, кулга повестка тоттырдылар. Мин инде районда да, монда да комиссия үткән – ни тышымда, ни эчемдә солдатка ярамаслык бернәрсә дә юк иде. Без – группадан ике малай. Чишмәнеке, якын булгач, каралу белән кайтып китте, ә мин, туйга да кайта алмаган кеше, көзге Агыйдел бозыдай ябышып, шәһәрдә калдым.
Инде укуга йөрмәсәм дә була иде. Ләкин Любовь Васильевнаны күрми ничек торыйм?.. Укытучылары да миннән, капыл исләренә төшкәндәй, дәрес саен сорый башладылар. Сөйли алган кадәресен үзем сөйләп, алмаганын үзләре сөйләп, миңа тиз-тиз генә өчле дә дүртле куеп чыктылар. Монысы ни өчен кирәк булгандыр – күңел күтәрү өченме? – белмәдем.
Армиягә китәчәгем турында өйгә хат салдым. Инде елга-сулар туңып, җир дә катырып җибәрде. Көн тудымы, авылдан Хәвадис абыйның килеп төшүен көтәм: ичмаса, каңгырып яткан чит җирдән чит җирләргә киткәндә кул биреп калыр иде!.. Мине кем озатыр?.. Инде мин ник укырга килүемә дә үкенә башладым. Мин бит үземнең быел китәсемне белә идем. Мирза абыйның: «Китсәң дә, укудан китәрсең, кайтуыңа урының әзер торыр», – дип, бик нык кисәтеп язганга күрә генә килгән идем шул…
Без ноябрь азагыннан да калмый китәргә тиеш. Урамнардан бер җырлап та әйләнмәгәч, солдатка китү китү буламыни ул!
Хәвадис абыйны көтеп борчылуым йөземә үк чыккан булса кирәк. Шулай инде: телне булса да, хисне тыеп булмый – йөзгә бәреп чыга.
Любовь Васильевна, минем боек күңелемне үзенчә аңлап:
– Егет кеше солдатка киткәнгә борчылырмы? – диде.
Мин аңа борчылуым сәбәбе һич аңардан түгел икәнлекне әйттем.
– Детдом баласын да тәрбияләп озаталар, мине генә озатучы юк. Мин читтә ялгызым – ярга ташлаган балык шикелле, – дигән фикерне ватык-җимерек русчам белән ермачлап чыктым. Минем: «Ат тоягы җитмәс җирләргә китәм бит мин хәзер!» – дип тә әйтәсем килә, тик анысына телем юк иде.
Любовь Васильевна, эчемдә ни бар, барысын да үтәли күргәндәй итеп елмаеп әйтте:
– Ә мине исәпкә алмыйсыңмыни?..
Калган сүзләрен мин ишетмәдем. Җиргә төшә алмый җилпенеп очкан җиңел кардай, авырлыгым бетеп, идәнсез, стенасыз бер бушлыкта йөзә башладым.
Любовь Васильевна йомшак кына итеп беләгемә кагылды:
– Не унывай, джигит!..
Шунда гына, әйләнгән башым туктап, баскан җиремә кабат кайтып төштем…
10
Любовь Васильевна бер тәнәфестә мине бер читкә чакырып алды да, сәгать алты тулгач, Якут бакчасы янында көтеп торырга кушты.
Мин – тагын өч көннән китәсе кеше. Солдатка китәсе булгач, ноябрьнекенә кушып, декабрь стипендиясен дә бирделәр. Мин инде Хәвадис абый килереннән өмет өзгән: врач кулындагы кеше, әллә ниләре килеп чыккандыр әле дим. Шулай итеп, карап торыр бердәнбер кешем Любовь Васильевна булып, укуга да тик аны күрер өчен генә йөри идем.
«Ходаем! Колагым ялгыш кына ишетмәде микән?.. Әллә төштә генә күрдемме соң?» дип, курка-шикләнә Якут бакчасына киттем.
Айның соңгы җомгасы иде. Басуларга инде буразналарны тигезләп кар салгандыр. Инде малайлар да, сөңгеләре белән тәңкә ясый-ясый, көзгедәй буа өстендә боз шуалардыр. Ә шәһәрдә карны яуганда гына күрәсең икән – төшә дә эри, төшә дә эри. Аяк асты гел юеш – күңел дә шуның салкын дымын тартып тора төсле… Тиздән каз өмәләре башланачак. Тиз генә күреп булмас инде ул каз өмәләрен…
Мин шулай, беркемгә кирәкмәгәндәй, япа-ялгыз башым Якут бакчасының акбурга буялган биек капкасы төбендә басып торам. Йон оекбаш белән кирза итек кигән аягым да өши башлады. Мондый гына суыкта авыл җирендә аяк өши димени! Ә монда өши. Авылымдагы җылы-йомшак җир түгел шул мондагы таш!..
Уем авылда йөрсә дә, күзем монда – гел бер якта, гел техникум ягында иде.
Сәгатьне белми көткәнгәме, миңа берзаман Любовь Васильевна бөтенләй килмәс сыман тоела башлады. Болай да кирәгем юклык хисе капыл көчәеп, йөрәгемә котып салкыны йөгерде.
Юк!.. Бәхетем бетмәгән икән әле! Әнә ул – бөтен урамга берүзе ямь биреп, коштай очып килә. Башына ак мамык шәл бәйләгән, кулына ридикюль тоткан. Салкын дими, пычрак дими, һаман йөреп торган шәһәр халкы эченнән, бу тар тротуарда йөзе бергә тыгылып килсә дә, мин аны таныячак идем!..
– Аз гына соңладым инде, үпкәләмә, – диде ул.
Мин, бу бәхет, бу куанычтан очарга җитешеп, телсез калдым. Ә күңелем: «Мин барыбер көтәчәк идем. Менә бу трамвайлар туктаганчы, менә бу кешеләрнең дә бер арып егылыр сәгате җиткәнче, шәһәр уртасында ялгыз каен төсле берүзем калганчы көтәчәк идем!..» – дип сайрый гына. Тик әйтергә сүзем җитми, җиткәне дә бер-берсенә ялганмый. Шулай да мин әйтәсе килгәнне гаҗәп тиз аңлый торган бер кеше иде ул Любовь Васильевна! Мин фикеремне бер кат ерып чыккач, беләгемнән тотып, рәхәтләнеп көлеп җибәрде:
– Чудной ты!..
Аннары инде, бер тоткан беләгемне җибәрмичә:
– Туңгансыңдыр, әйдә, китик, – диде.
Чатка җиткәч, без трамвайга утырдык. Аннары, «Совбольница» дигәндә төшеп, яңгырдан караеп беткән өйләр, коймалар буйлап киттек. «Совбольница менә шушы инде» дигәч күп тә бармадык, бер кечерәк капка янында туктадык.
– Менә мин кайтып җиттем, – диде Любовь Васильевна. – Бүген мин сине өйгә чакырмыйм, ә берсекөнгә сәгать биштә безгә кунакка килерсең. Йортыбызны онытмассың бит?.. Шулай да менә адрес, – дип, миңа адресын язып бирде.
Бу бәхетле минутларымны мин хәзер берничек тә сөйләп бирә алмыйм. Ничек квартирама кайтканмындыр, кайчан ятып, кайчан торганмындыр – берсен-бер хәтерләмим. Җаным бу фани җирдә түгел, җиде кат күктә иде. Ниләр генә уйлап бетермәдем мин ул көнне!.. Соңыннан үзем үк оялып йөрдем…
Шимбә көнне дә мин, йөрәгемне баса алмыйча, техникумга барып, дәрестә утырып кайттым. Любовь Васильевна мине күргәч оялып кына күреште дә тизрәк китү ягын карады. Миңа бу нәкъ авылча, үзебезчә якын булып китте.
Якшәмбенең сәгать бишен җиткерә алмыйча, бер кибеткә ун кереп йөргәннән соң, сабырым бетеп, трамвайга утырдым. Төшкәч, берәүдән сәгать сораган идем – әле дүртенче ярты гына икән! Тагы сәгать ярымны ничек үткәрергә?.. Каршы якка чыгып, кире трамвайга утырдым. Шулай ике кабат «кольцо» әйләндем.
Ишек ачарга Любовь Васильевна үзе чыкты. Күз күреп өйрәнгән киемен алмаштырып, эре чәчәкле озын күлмәк кигән иде.
– Бик вакытында килдең, әйдә, чишен, – диде.
Минем өстә – сырган фуфайка, аягымда – кирза итек, шуларны салдым. Чишенгән җир такта белән генә бүлеп куелганлыктан, кухнядан бик тәмле аш исе саркып чыккан иде. Шунда мин, Уфага килгәннән бирле кайнар аш күрмичә, боткадыр, чәйдер белән генә тукланып яшәвемне уйлап куйдым.
Любовь Васильевна мине зур, якты бүлмәгә алып керде. И ул андагы ямьне күрсәң! Бүлмә тулы әйбер – комод, көзге, пыяла шкаф, этажерка, сәгать – тагын әллә нәрсәләр… Түрдә чуклы чаршау эленгән тагы бер ишек бар иде, шуннан ап-ак чәчле, бик матур бер әби килеп чыкты.
– Бу – минем әнием, – диде Любовь Васильевна.
Әйтмәсә дә, әнисе икәнлеге аермачык иде.
– Менә шушы егет инде мин әйткән. Исеме – Сирин. Сирень. Ә Серёжа дип әйтсәк ачуланмассыңмы? – дип, күзен тутырып миңа карады.
Ничек ачуланасың инде бу күзләргә? Кырын гына карамасын…
Әнисе миңа диваннан урын күрсәтеп, мөлаем йөз белән утырырга кушты. Мин утырдым. Любовь Васильевна комод өстеннән бәрхет тышлы альбом алып бирде. Аннары алар әнисе белән икәүләп кухняга чыгып киттеләр. Түр ишектән башын гына тыгып күзәтеп торган ике-өч яшьлек бер малай, йөгереп килеп, минем альбом караганны карап тора башлады. Мин аңа күз генә кыстым да бөтенләем белән альбомга йотылдым…
Менә Любовь Васильевна – бәләкәй генә кыз бала. Менә ул тиз-тиз генә үсеп укырга китте. Менә җиткән кыз чагы. Чәчен ике яктан киртләч-киртләч ясап, башына берет киеп төшкән. Кашлары сызып куйган төсле. Керфекләренә моңсу күләгә кунган. Фотосы шундый әйбәт-ачык, күзенең һәр нуры йөрәкләргә үтеп керә иде… Аннары, эчләремә ут салып, янында бер егет күренә башлады. Гел шул бер егет!.. Ахырда ул, солдатка әйләнеп, пилотка кигән килеш, берүзе бер биттә Любовь Васильевнадан аерылып калды. Мин, тагы кире кайтып, икесе бергә басып төшкән карточкага карап тора башладым…
– Бу – Миша. Мансур. Без бер мәктәптә укыган идек. Сугышка киткәч бер генә фотосы килде.
Мин күземне фотодан алып, сизмәгәндә яныма килеп баскан Любовь Васильевнага карадым. «Ник шул егет урынында мин булмадым икән?!»
Любовь Васильевна кулымнан альбомны алды да кире комод өстенә илтеп куйды. Шунда гына мин табынга инде аш-су килгәнен күрдем.
Ике көннән безне Уфа вокзалында эшелонга төяп армиягә озаттылар.
Без киттек. Көлдәй соры, болыттай юеш перронда, тик мин генә күргән кояш төсле, миңа ак юл теләп, бәхеттәй ак йөзле Любовь Васильевна басып калды.
Инде аннан соң күпме көз, күпме язлар үтеп, мине кемнәр, мин кемнәрне озатмаган! Тик һаман да, поезд күрсәм, яшьлегемнең Любовь Васильевнасы миңа шулай кул болгап кала төсле. Тик хәтеремдәге йөзе моңсулана бара, моңсулана бара. Мине озатканда елмаеп калган иде бит ул!..
Шулай итеп, укырга дип аткан икенче угыбыз да ташка тиде.
11
Хәрби хезмәткә мин Казанга эләктем.
Без авылда «Казан каласы – таш кала…» дип җырлый торган идек, чынлап та таш икән. Туганнан бирле телебездән төшмәгән, укыган һәр китапның эченә дә, тышына да язылган, ерак та, бик якын да Казан шул икән! Шул таш калада мин туган җиремнең йомшак җылысын тойдым. Любовь Васильевна озатып куйган сәгатьтән башлап, буранлы көндәй, берни күрми барган юлыма якты нур булып төште ул Казан!..
Хәрби антны иткәннән соң ике ай үткәч, мине үзебезнең отделение командиры чакырып алып, спорт белән шөгыльләнергә кушты. Хезмәттәге дүрт-биш ай эчендә мин, гәүдәгә бераз суырылып, турниктыр, боҗрадыр кебек нәрсәләрдә шактый елгырлана башлаган идем. Командирыбыз шуны күреп йөргән икән.
Без башка отделениеләрдән дә байтак җыелдык, һәм безне көн саен, мәҗбүри тактик занятиеләр төсле үк, спорт серләренә өйрәтә башладылар – һәр көн өчәр сәгать тир түгә идек. Тир белән бергә тиешледән артык авырлыгым да сызып кына кимеп бетте. Мин гәүдәмнең һәр мускулын сизеп йөри башладым.
Язын гимнастика дигән хикмәткә беренче тотынган кеше – көзгә инде мин, һәр снарядта тугызар балл җыеп, өченче разряд алдым. Мине ярышларга йөртә башладылар. Иң элек үзебезнең гарнизонда, аннары офык киңәя-киңәя, соңгы елны инде мин округ күләмендәге ярышка барып, Куйбышев шәһәреннән беренче разрядлы гимнаст дигән дәрәҗә алып кайттым.
Техникумда өч ай интегүем дә ярап куйды: шуңа таянып, үзебезнең замполит беренче елны ук минем уку мәсьәләсен кузгатып җибәрде. Миңа Казанның бер татар мәктәбендә экстерн тәртибе белән укырга рөхсәт иттеләр. Укучылар бер мин генә түгел – без бер унлап солдат идек. Күп вакытны спорт имеп барганлыктан, миңа уку җиңел булмады. Шулай да мин тырышып-тырмашып ун классны җиңеп чыктым.
Безне, бик еш булмаса да, театрларга йөртәләр. Әгәр инде гарнизондагы татар егетләрен җыеп, үзебезнең татар театрына да алып барсалар, ул көн безнең өчен олы бәйрәмгә әйләнә иде.
Хезмәт итүемнең соңгы елында тагы бер шатлык өстәлде: Казанга Мирза абыйлар күченеп кайтты. Хатыны Нилүфәр җиңги Кырым кызы иде. Аркасына елкылдап төшкән куе кара чәчле, озын кара кашлы, «Кара диңгезме әллә бу?» дип карап торырлык зур кара күзле, безнең якта мин күрмәгән бер чибәр иде ул. Әнисенең бертуган апасы сугышка тикле үк безнең татарга кияүгә чыгып, Казанда төпләнгән булганнар. Ире сугышта үлгән. Хәзер инде Анифә апаның, ике кызын да кияүгә биреп, берүзе бер квартирада яшәгән көне икән.
Квартиралары Соцгородта иде. Мирза абыйлар шунда кайтып төшкән. Абый демобилизациядән соң үзе хезмәт иткән җирдә калып, хәрбиләштерелгән сакта эшләгән. Казанда ул милиция лейтенанты булып урнашты.
Мин, увольнение алсам, туп-туры аларга китәм. Кырымча пешерелгән ашлар ашап, чәйләр эчеп кайта идем. Анысыннан да бигрәк Нилүфәр җиңгинең кырымча сөйләшүен рәхәтләнеп тыңлый идем. Сүзләре үзе гел безнеңчә сыман, тик әйтүен генә башкача әйтәләр – нәкъ әниләрнең мөнәҗәт теле кебек иде. Кырымныкылар да, безнең Актаныш ягы шикелле, «бармайым», «кайтмайым» дип сөйләшәләр икән. Шунысы бигрәк якын иде йөрәгемә.
Октябрь аенда мин, өч елга бер генә ай тулмый калган хезмәтемне тутырып, казарма белән бөтенләйгә хушлаштым.
Мин туры Мирза абыйларга киттем. Минем кайту хөрмәтенә алар кичен мәҗлес ясадылар. Анифә апа белән Нилүфәр җиңги чурбадыр, чибәрәктер кебек кырым ашлары пешергән – бүлмә тулып борыч, суган, кызган май исе таралган иде.
Мирза абый ике рюмкага тигезләп кенә аракы салды.
– Әйдә, туганым! Синең шатлыктан бу. Синең дә, ил алдындагы изге бурычны исән үтәп, исән кайтуын хөрмәтенә бер гөрләшеп утырыйк әле. Әйдә! Еллар имин булсын!
Мин солдатта бер грамм капмаган. Аракы түгел, тәмәке төтене дә эчмәде минем организм. Менә шуннан соң инде, – бер егәрне суырып, ун егәр өстәгән авыр, ләкин авырлыгын җиңгәч рәхәтлеген тойган солдат хезмәтеннән соң, – абый белән бер иркенләп утыру бәхетеннән җилкенеп, кулыма рюмка тоттым.
– Менә шулай, туганым!.. Синең белән шушылай утырыр көннәрне дә күрдек. Чынлап торып уйласаң, бөек шатлык түгелмени? Бер анадан без биш малай туган, и бишебез дә исән!.. Тик бер ояда гына түгел – бишебез биш таба таралганбыз. «Үскән чакта үскән идек тал тамырлары кебек, үсеп җиткәч таралыштык кош балалары кебек» дигәннәре шушыдыр инде… Мин сугышка киткәндә сиңа булса унбер яшь булгандыр… Ә Әдрәнне күргән төсле дә түгел. Хәзер ул да армиядә!
– Төркмәннең Кушка дигән җирендә хезмәт итә, «Хәвадис абый күреп кайткан ком чүлләрен мин дә күрдем инде» дип язган…
– Өйрәнгәнче бик авыр булыр инде: СССРның иң эссе ноктасы бит! – диде абый.
– Әллә сиңа, киткәч тә, хаты килмәдеме? Мин сиңа адресын язган идем дә.
– Килде. Тик мин, монда күченүләр мәшәкате белән, үзем яза алмадым. Казанга күчкәч язган хатыма җавабы бар. Карточкасын да җибәргән, – дип, Мирза абый комод өстеннән Әдрәннең фотосын алып килеп өстәлгә куйды: – Менә!..
Бу – Әдрәннең миңа да җибәргән фотосы иде.
– Тач син булып бара инде Әдрән дә, – дидем мин. Мирза абыйның әллә нинди куәт биреп торган киңчә йөзенә карап алдым. – Яшьтән үк төпле булып үсте. Зурлар акылы бар анда.
– Минем акылны тотмады әле әнә – укырга китмәде.
– И китмәячәк тә! Менә мин әйтте диярсең, армиядән туры авылга кайтачак. Аның җилеге җирдә. Аның кан тамырларында крестьян каны синеке белән минекеннән күбрәк ага…
– Булды, инандым, – диде абый. – Үз башы үзендә. Гомере буе аю кебек табанын имеп ятмаса ярый.
– Әдрәнме? Ятар Әдрән! Әдрән – башка!.. – дидем мин.
Мирза абый, күзләрен тутырып, яратып, миңа карап торды.
– Җә, инде үзеңнең планнар нинди соң? Укыргамы, әллә эшләргәме исәп?
– Белмим әле…
– Сиңа «белмим» дип торасы да юк. Син түгел, мин берәр кичке мәктәпкә укырга керергә дәрт итеп йөрим әле. Җиде класс бүген яраса да, иртәгә ярамаячак. Ә синең кулыңа гыйлем кошы үзе очып кунарга тора!.. Ун класс белемең бар, гимнастикадан беренче разрядың бар. Тот та кер физкультура факультетына. Пединститутта ачылган бит әнә. Теләмәсәң, башкасына кер.
– Быел булмый инде, абый. Кайтып, бер арыныйм инде бу өч ел күтәргән йөктән, – дип сүзне читкә бордым. – Кайту дигәннән, үзегезгә дә бер кайтып китәргә иде инде авылга. Җиңги белән, Анифә апа белән… Без димәсәң, әни бар бит!..
– Их, апай! Белмисең шул син!.. – дип, Мирза абый бик озак уйланып утырды. – Казанга ничек кайта алдыгыз дип сора… Ярый инде, бар да көйләнде шикелле. Яренгә, Алла бирса, җәйнең иң ямьлесендә бер кайтып килербез әле. Туган-тулпы, күрше-күкертне күрербез. Җиңгәңнең дә безнең якларны бик күрәсе килә. Шулаймы, севгилием?20 – дип, ул җиңгигә карады. – Син бер безнең туган илләрне күреп килерсең. Кара диңгезе булмаса да, Агыйделе бар. Син сагынып көйгән кыялары булмаса да, ямь-яшел болыннары бар…
– Кунакны сүз белән генә сыйлайсын дәгилме, Мирза? – диде аңа Нилүфәр җиңги.
– Их, шатлыгым да, кайгым да бит син минем!.. – дип, Мирза абый Нилүфәр җиңгинең озын чәчләрен сыйпап сөйде. – Безнеңчә «кыя» ны алар «кая» диләр бит. Кая, кая… Кайда соң ул сезнең каягыз?..
– Болур, хатырлатма, – диде аңа җиңги.
– Булды, булды, хәтерләтмәем. Әйдә, алайса, Сирин апай, бер сайрашып утырыйк әле. Дус табылыр, туган табылмас.
Без, Анифә апа белән җиңги пешергән татлы-үткен ашларны ашый-ашый, икебезгә бөтен бер яртыны бетереп куйганбыз.
– Ике таза кешегә күп түгел ул, апай, – диде Мирза абый. – Шуннан артыгы кирәкми дә аның – исеңдә тот, – диде.
12
Иртән уянып күзем ачуга инде яктырган, өй эченә болытлы көн сорысы төшкән иде. Барысы да торып, Анифә апа эшкә киткән, Мирза абый көзге алдында кара чылгый мыегын төзәтеп утыра иде.
– Уяндыңмы, туганым? Әйдә, торып юын, – диде ул.
Сәгать унберләрдә без билет хәстәренә чыгып киттек.
Юлның төрле яктан өзелгән чагы. Актанышка самолёт очмый. Аны көтсәң, җир туңганны көтәргә кирәк. Пароход йөрми. Поезд белән Свердловск ягына китсәм дә, Раббани абый кебек, авылдан авылга ат яллап, урман да болын эченнән җитмеш чакрым кайтырга кирәк. Безнең якның кара ләпегеннән аты да йөрмәс әле аның. Бердәнбер юл – Уфа кала. Хәвадис абый былтыр ук инде, Уфадан безгә автобус җибәрделәр, дип язган иде.
Шулай итеп, бердәнбер ышанычлы юл – Уфа. Хәтта бу юлларның һәммәсе дә безнең өй яныннан үткәндә дә, мин, ихтимал, туры юлны урау итеп Уфа аша кайтыр идем. Юк, шәһәрен сагынудан түгел: ул минем күңелдә гел көз, гел шыксыз булып калган – минем Любовь Васильевнаны күрәсем килә иде. Мине озатканда хат яз димәсә дә, мин аңа бәйрәм саен, иптәшләрдән күреп, чәчәкле открытка җибәрә торган булдым. Башта аерым кәгазьгә язып карыйм, интегеп бетәм, аннары иптәшләргә күрсәтеп төзәткәч кенә, тырыша-тырыша чистага күчерә торган идем. Бу гадәтем русча өйрәнгәч тә калды.
Хәрби эштә, билгеле инде, барысы да русча. Мин дә, сөйләшми йөреп-йөреп кинәт теле ачылган бала төсле, русчага кинәт остарып киттем. Әлбәттә, язуы татарча кебек җиңел түгел, шулай да, инде иптәшләрдән төзәттермичә, хезмәтемнең икенче елында Любовь Васильевнага куш бит тутырып хат язып җибәрдем. Балаларча мактанасы килү дип әйтимме, «менә мин дә русчага өйрәндем бит!» дигәнрәк бер уй яздыртты, ахры. Җитмәсә, фотомны да салдым. Ләкин үзенекен сорарга, теләсәләр нишләтсеннәр, кыюлыгым җитмәде.
Открыткаларыма җавап булмаган шикелле, хатыма да җавап көтмәгән идем. Көтмәгәндә җавабы килде. Уңышларым өчен шатлануын язган. Ә русчама: «Прямо молодец!» – дип куйган иде. Ул көнне мин коштай очып йөрдем…
Безнең хат язышуыбыз шулай башланып китте. Шуңа күрәме хәзер, Уфа аша кайтып, Любовь Васильевнаны күреп китү теләге тыелгысыз калкып чыккан иде.
Без вокзалга барып җиттек. Самолётлар да очмаганга, бөтен кеше тимер юлда ята – вокзалның эче-тышы халык иде. Хәрбиләр кассасы үзенә аерым булып, бер сәгать эчендә билет эшен хәл дә иттем. Тирләр агып, урамга чыктык. Мирза абый уңга-сулга каранып алды да: «Әйдә башка җиргә», – дип, мине кәкре-бөкре бер урам белән Кремль ягына алып китте. Без Болак буендагы «Закусочная» дип язылган бер ишеккә сугылдык. Монда иркен дә, аулак та иде.
Мирза абый йөзәр грамм аракы әйтте.
– Кабарга ни телисең?
– Минем ашыйсы килми.
– Килер әле. Әнә икра алам. Икрасы бик әйбәт күренә. Артыннан кабып җибәрергә бик җилле була ул, – дип сөйләнә-сөйләнә, өстенә кап-кара уылдык ягылган ике телем ипи алды. Шуларның барысына – ике йөз грамм аракы, ике бутербродка – төп-төгәл ун сум акча түләде.
Стена буена, стаканнар куяр өчен, күкрәк тиңентен киң такталар сугылган иде, без шунда барып бастык.
– Тагы кайчан күрешербез әле. Туйганчы бер күреп калыйм үзеңне, – дип, Мирза абый ипләп кенә стаканын минем стаканга тидереп алды. – Икрасы шәп! – диде ул. – Юкса «Закусочный» ларга, гадәттә, магазинда үтмәгәннәрен генә җибәрәләр. Изелгән була, ниткән була. Ә бу әйбәт, – дип, ипи өстендәге кап-кара уылдыкны ялап алды.
– Инде авылга кайтмаскамыни исәп? – дидем мин.
– Яренгә, дидем бит.
– Юк, мин бөтенләйгә дим.
Мин тагы нидер әйтмәкче булган идем – капыл киселеп уйга калдым: тукта, кайтсалар, кайда торыр соң алар?.. Өйдә болай да, без үскәндәге сыман, алты җан – без өчәү читтә булсак, өйдә Тәрҗимә белән ике балалары артты. Шулар өстенә кайтып төшсеннәрме?..
– Бөтенләйгә кайтулар булмастыр инде, апай… – диде Мирза абый. Аннары уйланып торды: – Ярый, кайттык та ди. Тик ничек яшәрбез соң без колхозда? Бер граммсыз хезмәт көненәме?.. Мин үземне әйтмим. Эчендә бәрәңгесе, умачы булса, мин ашына да түзәрмен. Нилүфәр нишләр? Ул болай да җитәрлек кайгы ашаган… И мин, аңа өйләнгәндә, күңелемнән ант иттем: үзем исән чакта Нилүфәрне беркайчан бернәрсәгә интектермәячәкмен, дидем. Ул минем өчен – дөнья бәһасе!..
Мирза абыйның һәр сүзе үзәкләргә төшеп, күңелемне айкап ташлады – каршы әйтерлек бер дәлилем юк иде.
Мин уйланып китеп, стаканны кыегайткан килеш төбенә карап торуымны сизеп алдым.
– Йөзәрнеме тагын? – диде Мирза абый.
– Булды бит инде, кирәкми, – дидем мин.
– Синең белән минем гәүдәгә йөз грамм нәрсә ул!.. – дип, Мирза абый тагы йөзәр грамм алып килде; стакан өстендә берәр бутерброд тора, тик бу юлы кара түгел, кызыл икралы иде.
Мин әле хәрби форманы салмаган. Ул мине һаман кысада тотып, кирәксез, ярамас хәрәкәттән тыеп тора иде.
– Монысы артык бит инде, – дидем мин.
Шуның өстенә бая күтәрелгән кәефем кинәт төшә башлады. Минем елыйсым килә иде.
– Быел җәй Чибәр әби дә үлгән… – дидем мин. – Кышкы бураннарда өеннән көрәп чыгара торган идек…
– Йә, башыңны бик имә – картлар үлә инде ул, – диде Мирза абый. – Әйдә, исәннәрнең башы сау булсын.
Ләкин без эчә алмадык. Үтә кабахәт сүз белән кычкырып сүгенгән тавыш безне әйләнеп карарга мәҗбүр итте. Ишек янындагы почмакта без кергәндә үк өч егет эчеп тора иде. Шулар инде тәмам кызып җитеп, берсе икенчесенең битенә аракы сипкән булса кирәк. Чөнки без караганда, берсе юеш битен сөртеп алды да кизәнеп торып иптәшенең яңагына сугып җибәрде. Иптәше чайкалып стенага бәрелде. Шуннан чын сугыш башланып китте.
Мирза абый стаканын куйды да ике генә атлап яннарына барып басты. Шундук берсенең күтәргән йодрыгын тотып алды.
– Ягез әле, туктатыгыз сугышны!..
Ләкин тегеләр кызган иде инде. Суга алмый калганы тыелгысыз усаллык белән:
– Бар, бар! Стойкаң янында эчүеңне бел! – дип, абыйны җиңел генә этеп җибәрергә иткән иде дә – булмады. Җибәрерсең алай җиңел генә Мирза абыйны!
Ул бер дә кычкырмыйча, җикеренмичә, ләкин каты тавыш белән тагын әйтте:
– Сезгә җиткән, егетләр. Хәзер үк әйбәт кенә булып чыгып китегез. Ишеттегезме? – диде.
Шунда моңарчы тик кенә торган өченчесе, иң көчлесе булса кирәк, урыныннан купты.
– Әй син! Гәүдә! Башкалар әнә чибәр генә карап тора, ә син? Ямьсез йөзеңнән туйдың мәллә? Хәзер матурлап куябыз аны. Яле, малайлар, бәр йөзенә! – дип, йодрыгын төйнәп, абыйның ияк астына җибәрергә итүе бул- ды – кыйналган кәҗәдәй акырып, идәнгә әйләнеп тә төште. Абыйның ничек иткәнен мин күрми дә калдым.
Ул бүтән берни эшләмәде, сүз дә әйтмәде. Тыныч кына кире килеп, стаканын тотты:
– Әйдә, апай! Чибәр әбинең җаны җәннәттә булсын!..
Без эчеп куйганда инде теге егетләрнең эзе дә юк иде.
Биш-алты ир берьюлы абыйны мактарга кереште:
– Чиста! Чиста!..
– Хулиганнарга шул кирәк!..
– Тапканнар сугышыр җир!..
– Шәп сыладың!..
Берсе, стаканнарын күтәреп, безнең янга ук килде:
– Мә, тот әле, энем! Үзем сыйлыйм…
Абый:
– Булмый, иптәш. Служба!.. – дип, ишеккә юнәлде.
Без чыгып киттек. Болакны чыгып, трамвайга утырдык. Килгәндәге төсле, кайтканда да мин Кремльне карап үттем. Казан елгасын чыккач, Кәҗә бистәсе ягыннан бу якка таба бик биек итеп сап-сары ком өеп киләләр иде. Бу дамба булачак. Куйбышев ГЭСының су тибүе Кремль төбенә үк җитеп, әле без барган җирләр тоташ су астында калачак дип сөйлиләр – һич ышанасы килми иде.
Дамбадан соң бистә үзе башланып китте. Мин тәрәзә аша бу җилле, болытлы көнне өшеп-караеп утырган агач өйләргә карап барам. Бу – гел авыл. Өйләре дә камышлы сазлык, болынлыклар эченә кереп югалган шикелле. Тирә-юньдә сарыктыр, кәҗәдер утлап йөри иде.
Галәмәт зур таш өйләр салынып яткан бушлыкны үтеп, тимер юл астыннан чыккач, Соцгородта без трамвайдан төштек.
Кичкә тагын аш җиткерделәр. Кырымча пешерелгән үткен-зәһәр шулпадан күңелләрем ачылып китте.
– Аш ләззәтини кетирген – соганиен бибер, – диде Нилүфәр җиңги.
– Аш ләззәтен китергән – суган белән борыч ди, – дип, Мирза абый үзебезчә кайтарып әйтте.
Бер йөз грамм эчеп куйгач, төшлеккә менеп җиткән кояштай тулып, «куй, ояттыр» дип әйтүенә карамастан, Нилүфәр җиңгине кочаклап алды.
– Хәсрәтем син, бәхетем син, язмышым син, – дип сөйләнә-сөйләнә, шапылдатып аркасыннан сөйде. Һәм, минем алда беренче тапкыр, җил искәндәй сагышлы бер көйгә алар теле белән җырлап җибәрде:
Ахырын бик озын итеп сузып бетерде дә, сул кулы белән һаман Нилүфәр җиңгине кочаклаган килеш, уңы белән рюмкаларга аракы бүлде. Нәфесем артык күреп, мин баш тарттым.
– Кардәшең ния ичмәй? Кайный, безем севгигә ичмәйсенмени? – дип, җиңги миңа карады.
Кырым көе мине сагышы белән изсә дә, Нилүфәр җиңгинең, үз моңын тоеп, кинәт балкып китүе минем дә күңелне күтәреп җибәрде. Мин дә рюмкага үрелдем:
– Бу мәхәббәт өчен агу да эчәргә була!..
Ә төнлә мин поездга утырдым.
13
Юл озын. Әллә ниләр уйлап бетерә торган озын юл иде. Мин бу юлда күп уйладым. Солдат икмәген бушка ашау бетте. Мин бүгеннән үз икмәгем табарга тиеш – миңа хәзер шуны уйларга кирәк иде. Минем ун класс белемем бар. Гимнастикадан беренче разрядым бар. Мин хәзер берәр мәктәптә физкультурадан укыта алам. Йә берәр җирдә тренер булып эшли алам. Иң кирәге – формадан язмаска. Тизрәк кайтып өйдә бер күренергә дә кире Казанга китәргә булыр. Анда пединститут бар, аның спорт факультеты бар. Быел эшләп, киләсе ел институтка тәвәккәлләргә мөмкин иде.
Уйның чиге булмаса да, юлның чиге бар. Егерме алты сәгатьтән соң поезд, ниһаять, Уфага килеп җитте. Төн дип тә, таң дип тә булмый торган бер чак иде. Агыйдел күперен кергәндә, Уфа тавы ярты күкне каплаган күкшел болыт төсле каршыга килеп басты. Өстендә шәһәр барлыгы да беленми: шәһәр әле иң тәмле йокысын йоклый иде.
Вокзал мәйданына чыккач, кая барырга да белмичә, юлыма каршы төшкән биек тауга башым чөеп карадым. Урта бер җирендә аксыл бина шәйләнә иде. Шуны күргәч, йөрәгемне сагыш биләп алды; техникумга кереп, уку башланыр алдыннан безне, санитария өчен дип, шул мунчада юындырып чыгарганнар иде.
Әле бик иртә. Әле таң карасы да бетмәгән. Мин борылып вокзалга кердем. Сагышым да миннән калмый бергә керде. Көчкә урын табып, күзләремне йомдым. Күз алдыма шундук Казан килде. Анда мин аңлап бетермәгән әллә нинди кайгысы белән Мирза абый торып калды; боек, гүзәл Нилүфәр җиңги калды… Авылда инде телеграмманы алганнардыр. Бәлки, әни дә, бу минутта йокламыйча, мине сагынып көтәдер. Мин әле кайчан өйдә булам?! Мин әле Уфада… Әле Любовь Васильевна да йок- лыйдыр. Бөтен Уфа йоклаганда нишләп ул гына йокламаска тиеш икән!.. Өенә бару килешмәс, эшенә килгәнен көтәргә кирәк. Ничек каршы алыр икән ул мине?..
Яктыру белән, халык та кими төште. Вокзалдан шәһәргә бәләкәй генә автобус йөри башлады. Ләкин ул мин барасы җиргә бармый. Мин җәяүләп кенә паровоз ремонтлау заводы ягына менеп киттем. Бераз менәм дә, ял иткәндәй туктап, кара ярны юып аккан Агыйделгә карыйм. Инде тоташ зим ага – көзге Агыйдел аккургаштай авыраеп калган иде. Сугышка чаклы тау битеннән вокзалга таба яңа трамвай юлы салып төшә башлаган булганнар. Ләкин төшеп җитмичә туктап, хәзер рельслары тутыгып ята иде. Менгән юлым – шуның буйлап салынган сукмак кына.
«Сукмаклардан мин китәйем, юл сиңа булсын…»
Күңелемә Мирза абыйның шушы җыры килеп төште дә, адымымнан һич калмыйча, тел очымда тик кабатлана башлады.
Шулай үземә таныш та, якын да Ленин урамына килеп чыктым. Монда инде трамвай йөри иде. Ләкин минем әле вакыт бар – җәяү генә баруымны белдем. Җыр сүзләре дә, һаман өзелмичә, салмак адым көенә кабатлана иде:
«Сукмаклардан мин китәйем, юл сиңа булсын…»
Сигез тулып, дәрес башлану белән, йөрәгем дөп-дөп типкән хәлдә, техникум ишеген ачып кердем. Башта – коридордан уңга, аннан – сулга… Пыяла шкафларда шул ук ташлар… Бу бинада миңа шул ташлар да якын иде. Ә Любовь Васильевна булмаса?! Шулай уйлаудан гына да күңелемә таш салкыны йөгерде. Җансыз кала язып, авыр ишекне ачтым.
Ни бәхет! Любовь Васильевна үз урынында утыра, җитмәсә, бүлмәдә берүзе генә иде. Мине тану белән, «Серёжа!» дип атылып каршыма килде. Ике кулын да иңбашыма куеп, башын күкрәгемә тидереп алды:
– Чын ир-егет булгансың бит! – диде ул. Дымлы күзләрен тутырып күземә карап торды. – Әллә кайтып кына төшүеңме?
– Туры вокзалдан! – дидем мин.
– Поезд белән кайттыңмыни? Ничәдә төштең?
– Өчтәдер…
– Боже ты мой! Әлегә кадәр вокзалда утырдыңмы?
– Әйе.
– Йокламагансыңдыр да әле, мөгаен?
– Ничего, зыян юк, – дидем мин.
– Юк-юк, син хәзер үк безгә кайт. Кайт та бик әйбәтләп ял ит. Аннан…
– Бик рәхмәт, Любовь Васильевна. Миңа бүген үк, автобус белешеп, кайтып китү ягын карарга кирәк. Тубдиспансерга да кереп чыгасым бар. Абыйны китермәделәр микән… Мин монда сезне күреп чыгар өчен генә кердем.
– Китү турында сүз дә әйтәсе булма – үпкәләрмен, – диде ул. Тиз генә сумкасыннан ачкыч тартып алды. – Әни каядыр барам дигән иде. Менә, өй бикле булса, үзең ачып керерсең. Кыенсынып торма, – дип, ихтыярыма куймыйча, ачкыч тоттырды. – Квартираны онытмадыңмы әле?
– Онытаммы соң, Любовь Васильевна! Күземне бәйләп җибәрсәгез дә табам мин аны.
– Ә үзең вокзалда утыргансың.
Шунда бүлмәгә мин белмәгән бер укытучы кереп, Любовь Васильевна аңа «Мин – хәзер» диде дә, минем белән коридорга чыкты.
– Әни кайтып җитмәсә, үзең чәй куеп эч. Аннары абыеңны белеп кайтырсың. Тик «китәм» сүзен авызыңа алма. Ишеттеңме? Мин дүрттән дә калмам. Өйдә бул, – дип, мине озатып җибәрде.
Трамвайга утырып, Ленин урамыннан борылу белән, күбесе бер катлы шул ук иске өйләр, дым эчүдән бүртеп карайган коймалар, шүрәле бармагыдай шәрә ботаклы биек алмагачлар башланып китте. Мин «Совбольница» да төшеп, Любовь Васильевналар урамына борылдым.
Әнә ул аларның өе! Буявы беткән калай түбәсе дә, такта тышлыгы да көзге көннән һич аерылмый – соры, шыксыз. Ләкин минем өчен аннан да сөйкемле өй Уфасында юк иде. Эчендә дә берни үзгәрмәгән: ике тәрәзә арасында шул ук комод, түр бүлмә ишегендә шул ук зәңгәр плюш чаршау, шул ук көзге, өстәл… Кечерәймәгән дә, зураймаган да – нәкъ мине солдатка озаткан, өч ел хыялымда йөргән, ә хәзер каршы алган җылы, ягымлы өй иде. Тик хуҗасы – җан җылысы булмагач, кинәт бу әйберләрдән күңелемә саркып кына моңсулык иңә башлады. Мин итекне генә салган идем. Кабат кидем дә кеше күп йөргән шәһәр эченә йотылырга ашыктым.
Иң элек Хәвадис абыйны белешеп чыгарга кирәк иде. Әгәр ул монда булса, миңа тагы берничә көн торырга туры киләчәк, шуңа мин башта тубдиспансерга киттем. Абыйны барысы да белә икән: исемен әйтү белән сестралар сырып алып, мин алардан сорыйсы урынга, алар миннән сораша башладылар. Ярты сәгатем шунда калды.
Больницадан күңелем төшеп чыккач, Уфаның иң ямьле урамнарында да миңа ямь калмады: урам тулы кеше арасында мин ялгыз идем. Эзләп табып, автобусны белештем. Безгә йөри торганнары инде киткән, ә иртәгәсен иртә белән килеп, шушында көтеп торырга куштылар.
Аннары минем кинәт ашыйсым килеп китте. Башта мин Сталин урамы чатындагы «Урал» ресторанына сугылдым. Ләкин анда бик күп офицер утыра иде – ялт кына кире чыгып тайдым. Безгә ашханәсе дә бик җиткән һәм мин базар капкасы янындагы бер ашханәгә кердем. Монда барысы да авыл халкы – базарчылар иде.
Артымнан ук минем өстәлгә ике башкорт апасы килеп утырды. Шул ике апаның үзләренчә сөйләшүен тыңлап, сагышланып киткәнмен: гүя мин бу ашханәдә түгел, ә Шәрифулла абзыйларда икән, гүя мин аналы-кызлы Җүәйрәттәй белән Рәҗимәнең, шушы ике башкорт апасы кебек, «с» авазын сакау итеп сөйләшүләрен тыңлый идем. Авылга тизрәк кайтасы килүем тагы да көчәя төште.
Әле сәгать бер генә. Ашап чыккач, вакытны ничек үткәрергә белмичә, игъланнар укый-укый, шәһәр буйлап йөри башладым. «Октябрь» кинотеатры янындагы стена биеклек афишага «Тарзан» дип язганнар иде. Тышыннан ук, көтүче чыбыркысы төсле, урап-урап чират басканнар. Елгыр малайлар биш тәңкәлек билетны ун тәңкәгә сатып йөри иде. Мин бу тамашаны исем китеп карап тордым да китеп бардым: бу галәмәт чират торып кинога керәме соң кеше!..
Шәһәр арыткан иде – мин, трамвайга утырып, Любовь Васильевналарга кайтып киттем. Ап-ак чәчле әнисе – Клавдия Михайловна әби мине шундук танып, улы кайткандай күрешеп, электр плитәсенә чәй куеп җибәрде. Чәй өлгерүгә, Любовь Васильевна үзе дә кайтып керде. Бакчадан улын да ала кайткан. Йөгереп өйгә кергән җиреннән туктап, ятсынып, миңа текәлде. Төскә гел әнисе, тик чәче коңгырт та, йөзе каратут иде. Каешыма карап торуын сизеп, каешымны чишеп бирдем.
Любовь Васильевнаның кемедер кемгәдер шалтыратып, мин чиратын күреп кайткан «Тарзан» га билет алган икән, сигездәге сеанска җыена башладык. Любовь Васильевна эчкәре бүлмәдә өстен алмаштырып, биек иңсәле панбәрхет күлмәген киеп чыкты. Әнисенең:
– Театрга барасызмы әллә? – дигәненә каршы:
– Кинода да кичке сеансларда өсне салмыйча утырып булмый – мунча була, – диде.
Күлмәге өстеннән ул төлке якалы, нечкә билле бостон тышлы пальтосын киде. Минем өс алмаштырып торасы юк, итегем белән шинелемне кидем дә, без кинога киттек. Көндезгедән кинәт туңдырып җибәргән: трамвай тукталышы ягыннан безгә каршы, йөзгә бәреп җил исә, аяк асты катып тайгакка әйләнгән иде. Капкадан чыгып берничә адым атлау белән, Любовь Васильевна шуып килеп, мине култыклап алды.
Икенче көнне иртүк автобуска китәсе урында мин Любовь Васильевна белән техникумга киттем. Техникумның элекке, әле мин дә белгән физкультура укытучысы яңарак кына икенче урынга күчеп, аның урынына хәзер кеше эзлиләр икән.
– Барып сөйләшеп карыйк. Булмаса, берсекөнгә кайтып китәрсең, тотмам, – дип, Любовь Васильевна кичә кичтән үк мине бүгенгә китми торырга күндереп куйган иде.
Мин каршы килмәдем. Кая инде ул карышу! Киресенчә! Шул урынга мине алмасалар, дөньясыннан бизәр дәрәҗәгә җитеп, йокым да йокы булмады. Әнидән күчкән гадәттер: төшкә чынлап ышанмасам да, матур төш күрсәм күңелем үсеп, начарыннан кәефем китә торган иде. Бүген мин әллә нинди саташулы бер кыен йокы эчендә начар төшләр күрдем. Шуңа иртән кәефем бик шәптән түгел: юкка калдым, мине ул эшкә барыбер алмаслар кебек иде.
Ләкин мине чак күтәреп кенә алмадылар. Хәтта, бер ишегеннән кереп, икенчесеннән чыгып китүемә карамастан, шушы техникумда укыган булуым ук хуп күрелде. Директор шундук приказ басып кертергә кушты. Любовь Васильевна аны дәртләнеп, пианино уйнагандай гына басып, директордан кул куйдырып чыкты.
– Котлыйм! – дип, кайнарланып кулымны кысты. Миңа калса, ул минем ише генә шатланмый иде.
Кайтып килер өчен бер атна вакыт бирделәр.
Икенче көнне мин җиде тулыр-тулмастан автобуска киттем. Барсам, өченчекөнге сыман, урам чатында өелешеп кеше тормый, килгәнебере, касса будкасына борын төртеп, нидер укый да кире китә. Мин дә, инде эшне сизенеп, шул игълан янына бардым. Безнең якка йөрү өчен Агыйдел аша понтон күпер генә булып, Агыйделдә боз тотар алдыннан ул сүтелә торган иде. Әле нәкъ шуны игълан иткәннәр: «Боз ныгымыйча автобуслар йөрүдән туктала» диелгән иде. Нишләп башыма да килмәгән соң бу минем?..
Шулай авылга кайта алмый калынды.
Ә икенче көнне инде мин үзем укып киткән техникумда физкультура укыта башладым.
14
Эшкә урнашып, квартир эзләргә дип авыз ачу белән, Любовь Васильевна, үпкәләбрәк:
– Безне яратмадыңмыни? – диде.
Мин кыенсынып кына җавап бирдем:
– Минем кыз туганнарым юк. Мин кыз белән малайның туганлык хисләре ничек була икәнлеген белмидер идем. Ә хәзер беләм: шушылай буладыр ул. Сез мине, туганыгыздан да болайрак күреп, кадер-хөрмәт белән кабул иттегез. Мин дә сезне яраттым… Тик…
– Нәрсә «тик»?
– Бездә шундый сүз бар: хәерчегә якты чырай кат- саң, ямаулык сорый, ямаулык биргәч, «Берәр иске сырмагыз да юкмы?» дип әйтә икән диләр. Шуның сыман, мин сезгә ничек итеп «Сездә торыйм әле» дип әйтә алыйм ди!
– Чудной ты! – диде ул.
– Безне яраткансыз икән – калыгыз. Шурик та сезне якын итте, – дип, Клавдия Михайловна әби мәсьәләне хәл итеп куйды.
Мин аларда яши башладым. Любовь Васильевна улы белән – эчкәре бүлмәдә, Клавдия Михайловна әби залның иң түрендә, ширма корып, никельле караватында ята иде. Диван миңа булды. Беренче ял көнне үк без Любовь Васильевна белән универмагка барып, ул миңа урын-җир әйберләре сатып алды. Мин, Мирза абый биреп җибәргәннәрне дә тотып, инде бер тиен акчасыз калган идем.
– Зарплата алгач түләрсең әле, – диде Любовь Васильевна.
Алар миңа үземә аерым ашарга да рөхсәт итмәделәр.
– Бары бергә булыр, без кешедән аерым ашарлык бай яшәмибез, – диде Клавдия Михайловна әби.
– Көтүче малай кебек, сездә ашыйм, сездә йоклыйм сыман килеп чыга түгелме соң?
Любовь Васильевна рәхәтләнеп көлеп җибәрде:
– Әни, син аның сөйләгәнен тыңла әле, сөйләгәнен!.. Каян таба диген шундый сүзләр!
– Безнең авылда һәркем шулай сөйләшә, – дидем мин.
Шуның белән сүз бетте. Без бүтәнчә квартир мәсьәләсенә дә, ашау мәсьәләсенә дә кире кайтмадык.
Бер ай эчендә инде без тәмам үз кешеләр булып киттек. Иртә-көндез төрле вакытта ашалса да, кичке табынга барыбыз бергә утырабыз. Минем Уфада бер кешем, бер танышым юк, шуңа мин кичләрен күп вакыт өйдә уздырам – без өчәүләп кәрт уйныйбыз, патефон уйнатабыз… Ә яңа кино булганда, Любовь Васильевна белән кинога бара идек.
Техникумда минем, дәресләрдән тыш, спорт секциясе дә бар иде. Мин аны көнаралаш сәгать дүрттән алтыга чаклы үткәрергә көйләдем. Ул көнне без Любовь Васильевна белән эштән үк бергә кайтабыз. Ә башка көннәрне каршы барып ала идем.
Ләкин бервакыт мин артыбыздан кемдер күзәтеп йөргәнен сизә башладым. Тик Любовь Васильевнага әйтергә кыюлыгым җитми: әллә ни уйлавы бар иде. Мин аңа кем – иреме, сөйгәнеме? Яныннан кумаса, мин Мәҗнүнгә тагы ни кирәк?.. Әмма Любовь Васильевнаның үзенең дә, миңа сиздермәскә тырышкан саен, борчыла башлавы күңелемә бик тиз килеп кагыла торган булып китте. Инде мин дә, аның кәефенә бирелеп, аркама терәлеп йөргән авыр күзне күтәрә алмый башладым.
Ниһаять, беркөн эштән бергә кайтканда, ихтыярсыз артыма әйләнеп карарга мәҗбүр булдым. Безнең арттан, буксирга тагылган баржа кебек, зур кара гәүдәле бер кеше килә иде. Сүзем дә ихтыярсыз чыкты:
– Любовь Васильевна, безне кемдер күзәтеп йөри…
– Алла хакы өчен борылып карама, – диде ул.
Без шактый тиз атлап киттек. Трамвай тукталышына җитәрәк мин тагы, теләмәстән, артыма әйләнеп карадым. Теге кеше дә адымын кызулаткан – узып та китми, артка да калмый – күләгәдәй ияреп килүендә иде. Без сикереп менеп трамвайга утырдык.
– Кем ул? – дидем мин.
Любовь Васильевнанын чырае качкан иде.
– Гафу ит, Серёженька. Урыны бу түгел – бер сөйләрмен әле…
Ләкин вакыйга, Любовь Васильевнанын «сөйләр- мен» ен көтмәстән, үзе ашыгып килде.
Җылы, йомшак кар явып торган ноябрь киче иде. Мин нәкъ сәгать бишенче яртыда Любовь Васильевнаны каршы алырга киттем. Минем өстә – шинель, аякта – итек: мин әле дә булса солдат киемен салмаган. Капкадан чыгып, бераз китүем булды – күрше өйнең зур капкасы төбеннән ике кара гәүдә аерылып, юлыма бастылар. Мин, аны-моны уйламыйча, юл сабып кына китәргә итеп карадым. Юк, тагы кистеләр. Шунда мин берсенең, йөзенә карамастан ук, теге кеше икәнлеген таныдым. Йөрәгем сикереп тибә башлады.
– Юл бирегез, – дидем мин.
– Сабыр ит, егеткәем, ашыкма.
Яше бар иде инде аның. Буйга минем чаклы ук булмаса да, гәүдәгә таза, ләкин йөзе таушалган, бите шәлперәеп салынып төшкән иде. Аннары мин аның җәелеп үсә башлаган корсагына күз салдым. Юк, бу минем белән сугышырга килмәгән. Сугышырга булса – иптәше булыр. Яшьрәк тә, көчлерәк тә күренә, кулы да кесәсендә иде. Мин, шунысын секунд күздән җибәрмичә:
– Сезгә миннән ни кирәк? – дип сорадым.
– Әйтәсе сүзебез бар…
– Ә минем сезне тыңлап торырга вакытым юк.
– Ничауа, Люба апаң көтәр әле, – диде тегесе.
Мин капыл йөрәгемнән кан качканын сиздем, битем ут янып, битемә кунган карлар бу булып күтәрелә башлады.
– Китегез юлдан!
Без инде күкрәккә күкрәк терәшкән идек.
– Йә, йә!.. Без синең гимнаст икәнлегеңне дә, башкасын да беләбез, – диде тегесе. – Тик шундый егет башың белән… Тирә-ягыңда күпме яшь кыз! Ә син кеше хатынына килеп бәйләнгәнсең…
Йодрыкларым икесен ике якка бәреп очырыр чиккә җитеп йомарланды. Мин – моңарчы беркем белән сугышмаган кеше – туп-туры бу икәүнең өсләренә атладым. Хәзер мине туктатыр көч юк иде. Ләкин алар, мин кузгалу белән, икесе ике якка тайчанып миңа юл бирделәр. Бераз киткәч мин аларның, мыскыл белән тел чарлап, шүрәледәй көлеп калуларын гына ишеттем:
– Һа-һа-һаһ! Көчең булса да, миннән калган белән тукланасың, үзең эшләп ашамыйсың икән, һа-һа-һаһ!..
Гайбәт миңа беренче кабат йөзен шулай күрсәтеп, пычрак сүзен беренче кабат ирләр авызыннан ишеттем.
Техникумга барып кергәндә, йөзем калмаган иде булса кирәк. Любовь Васильевна, мине күрү белән коты очып:
– Серёженька, сиңа ни булды? – дип сорады.
– Берни булмады, Любовь Васильевна…
Ләкин күңел әрнүен басар әмәл юк. Мине никадәр сабыр дисәләр дә, тойгыларым шундук тышка бәреп чы- га – мин кыланып кеше бәгырен сава белми идем.
– Сиңа алдашу килешми, Серёженька. Әйт: теге очрадымы?
– Үзе генә түгел, иптәше дә бар иде.
Любовь Васильевна курка калды:
– Ходаем, әллә сугыштыгыз дамы?..
– Юк, сугышмадык.
– Ул сугышырга да күп сорамас.
– Андый исәпләре юк иде сыман…
– Кешесенә генә туры килмәгәннәр.
– Мәгәр минем юк түгел иде.
– Сугыша күрмә, берүк. Әллә кемнәрне кушып, гарип ясап куя күрмәсеннәр.
– Борчылмагыз, Любовь Васильевна, – дидем мин.
Ул бераз тынычлангандай булды.
– Гафу ит, Серёжа. Мин бит сиңа «сөйләрмен» дигән идем. Һаман суза киләм: миңа бик авыр аны сөйләве…
– Авыр булса сөйләмәгез, Любовь Васильевна. Мин аларның кем икәнен аңладым инде.
– Рәхмәт, Серёжа. Синең йөрәгең саф. Шулай да, бер авызны ачкач, сөйләргә кирәк. Күңелеңдә әллә ниләр калмасын. Юк-юк, алай димә. Минем дә күнелем, бәлки, бушар. Мин озак сөйләмәм… – дип, Любовь Васильевна уйчан күзләре белән миңа карап алды. Мин аны бүлдермәдем, ул сөйләп китте: – Сугыш чыгасы елны Мансур исемле бер татар егетен сөйгән идем. Без аны, русча гадәт белән, Миша дип кенә йөртә идек. Ул сугышка китте дә югалды. Бер хаты белән фотосы гына килеп калды. Минем альбомда шуның фотосы инде. Анысын да кайчан төшеп өлгергәндер. Кыскасы, безнең сөешү бер җәйгә дә сузылмады… Сугыш вакытын үзең беләсең – җиңелдән булмады. Әгәр әни үзе укытучы булмаса, мин, бәлки, унны да бетерә алмаган булыр идем. Институтка керергә мөмкинлегем юк иде, мин эшкә урнаштым. Сугыш беткәндә шушы, әлеге урынымда эшли идем инде. Кырык бишнең көзендә безнең техникумда сугыштан кайткан бер кеше укыта башлады. Миннән ике генә яшькә зур. Шул минем арттан йөри башлады. Беләсең инде, яшьтәш егетләр сугышта кырылып бетте. Кайтканнары да уналты-унҗиде яшьлек кызлар янында гына бөтерелә иде. Безнең кебек, егерме биш ягына киткән карт кызларга кем карасын… Кыскасы, мин озак ялындырып тормадым, алучысы барда чыгып калыйм дип, шул укытучыга чыктым. Без хәтта йөрмәдек тә. Сентябрьдә таныш- тык – Октябрь бәйрәмендә туй ясадык… Ләкин ул минем квартирама гына кызыккан икән… Мин балага узгач ук, өстемнән йөри башлады. Бәлки, аңа хәтле үк йөргәндер, мәгәр мин белгәне – мин бала белән больницада ятканда иде. Шуннан – китте! Кемнәр белән генә сөйрәлмәде ул!.. Эчүе аркасында эшеннән кудылар. Аның өчен миңа бәйләнде… Исемен дә әйтәсем килми хәтта… Хайван, чистый зверь булды! Күкрәгемдә пәке эзләре бар. Ярый тайпылып калдым да, ярый калын пальтодан идем… Шуннан, йә бер үтереп ташлар дип, үзем куып чыгардым. Шуннан бирле бәйләнеп йөдәтә. Хатыннан хатынга йөри. Тамагын шулай туйдыра. Эчә дә сугыша. Күзе күгәрмәгән чагы бик сирәк. Минем арттан сагалап йөри башладымы – беләм: тагы бер хатыннан чыгып киткән булыр… Менә шулай ул дөнья, Серёженька…
Ул сөйләгәндә үк инде яшьләрен түгеп елый иде. Сөйләп бетергәч, кулъяулыгын алып, битеннән, борын буйларыннан яшен сөртә башлады.
Мин, барысына да гаепле бер кеше сыман, кыймылдарга да кыймый өстәл янында басып торам. Өстәлнең бу ягында – мин, теге ягында – ул. Үрелеп кенә ефәк чәчләреннән сыйпыйсы иде дә соң – йөрәгем җитми. Болай да инде мин аның ярасын ачтым. Мин фәкать:
– Елау килешмәс, Любовь Васильевна. Елап кына үлгән – терелеп, үткән борылып кайтмас. Күз яшьләрегезне бер нык кына итеп сөртегез дә бүтән еламагыз… – дип кенә юата алдым.
Шулай дигәч, төнбоектай дымсу күзен күтәреп, миңа карады, яшь аралаш елмаеп:
– Рәхмәт, Серёжа. Син хаклы – еламыйк, – диде.
15
Декабрь уртасында бернинди хәбәр-хәтерсез генә Уфага Раббани абый килеп төште. Кич белән эштән кайтып керсәк – ул утыра. Тартынып кына Любовь Васильевна белән күреште.
– Мин хәзер китәм. Менә братны гына күреп чыгыйм дип керүем. Өч елдан артык бит – күрешкән юк. Үзе дә кайтмый… Әни бик сагына. Бишәү булсак та, әни өчен без бер кул чугындагы биш бармак төсле – кайсын тешләсәң дә авырта… Менә, нишләп ята микән дип, хәлен белергә кердем… Әйдә, брат, мин квартирама кайтыйм, син мине бераз озата бар… – дип, аклангандай сөйләнеп алды.
Любовь Васильевна аңа кыймылдарга да ирек бирмәде.
– Нинди сүз ул! Беркая китмисез. Бертуган энегез янына килгәнсез икән – энегез янында кунып, кунак булып китәрсез, – дип, абыйны кузгалган җиреннән кире утыртты.
Бер яктан – ул, бер яктан әнисе кыстап күндерделәр. Раббани, алар алдында минем белән ни татарча, ни русча сөйләшергә белмичә, уңайсыз гына утыра бирде. Шактый олыгаеп киткән – ике каш арасына ярылып тирән сыр төшкән иде.
Любовь Васильевна, өстен алмаштырып кухняга чыгышлый, сиздерми генә миңа ым какты. Мин артыннан чыктым.
– Серёженька, гомергә бер килгән абыең – болай гына килешмәс. Бар, магазинга барып кайт, – дип, халат кесәсеннән акча чыгарды.
– Кирәкми, – дидем мин. – Ниләр алыйм, шуны гына әйтегез.
– Тигезләрен генә сайлап, бер өч селёдка ал – «Атлантическая» булсын. Бер ярты кило копчёный колбаса. Тик «Краковская» дигәнен алма: әрчеп булмый. Бер ике йөз грамм кызыл икра. Ярмаланып торганын кара – изелгәне кирәкми. Ә тегесен үзен чамаларсың инде. Әни белән безгә лимон ликёры ал…
Мин киенә башладым. Тәмәке тартырга дип, абый да чыкты.
– Кая барасың, апай? – диде ул.
– Монда, кибеткә генә.
– Әйдә, мин дә барыйм, алайса. Сөйләшербез дә бер…
Любовь Васильевна безнең арттан:
– Бик озак йөрмәгез, – дип калды.
– Безнеңчә аңламыймы? – диде абый.
– Юк, – дип баш селектем.
Кибет шактый ерак – ике квартал чамасы бар иде. Капкадан чыгу белән, без иркенләп сөйләшеп киттек. Өй хәлләрен сорашып алдым.
– Бар да исән-аман, күп итеп сәлам әйттеләр, – диде абый. – Инәй генә бик сагына. Хезмәттән соң Мирза да, син дә кайтып күренмәдегез. Колхозда калыгыз дип берәү дә кыстамый – күренергә генә иде. Ана бит!.. Мин аяксыз килеш кайттым…
– Мирза абыйның кайта алмавы җиңгәй аркасында булса кирәк. Мин шулайрак аңладым…
– Анысын мин беләм. Ә синең кем аркасында?
Мин, караңгыда кызарып:
– Хатка язган идем бит инде, – дидем.
– Хат нәрсә ул! Без сугышта йөргәндә генә инәй йөрәген хат басып торгандыр… Хәзер аңа сезнең бер күренеп китүегез кирәк. Телеграммың килеп үзен кайтмагач, көчкә юатып тордык. Йокысыз калды. Юл өзеге чак иде бит… Шулай ул, апай…
Йөрәгем кысылып куйды: Любовь Васильевнага бәйләп, абый да мине «аңа» сүзе белән шелтәли сыман иде.
– Җәйсез булмый инде, Раббани абый, – дидем мин. – Ә җәй отпуск алу белән кайтам, Алла бирсә! Мирза абый да, кайтабыз, диде.
– Бер күренеп китү кирәк инде, апай, кирәк. Безгә дә күңелле булыр…
Бу сөйләшү авыр иде.
– Нигә киләм дип хәбәр итмәдең? – дип, сүзне үзенә борды.
– Ә нәрсәсен хәбәр итәсен аның? Җыендык та киттек.
– Ни йомыш белән соң?
– Урманга барыш әле. Йөрүзән леспромхозына, – диде абый. – Әртил белән барабыз. Бер елга договорлаштык та. Бер ел эшләгән кешегә бер йортлык агач бирәләр. Үзең кисеп, үзен әзерлисең… Башка чыгарга да вакыт, апай. Төп йортта гелән яшәп булмас! Җиңгәң дә үрчемле булып чыкты: өч елга – икәү! – Раббани абый әкрен генә көлеп куйды.
– Хәвадис абый ничек ята соң? Быел больницага да килмәве, ахры.
– Аның хәлләр шәптән түгел әле, апай, – диде Раббани абый. – Җәен бик матурланган иде. Әртислегеннән дә тазарып, йөзенә бертөрле алсу нур йөгереп кайткан иде. Шунда, авылдан авылга йөргәндә, карточкага да төшереп йөргән. Шактый акча эшләгән. Үзенә бик җилле кара постау костюм алып киде… Көзгә тагын бетте. Көзге һава үпкәсенә бер дә ярамый шул. Октябрь бәйрәме үткәч, елдагыча, больницага кергән иде – һаман ята. Уфасына бер генә дә барасым килми, ди.
Раббани абый махоркасын чыгарып тәмәке төрде. (Ул махорка гына тарта иде.) Бик озаклап, уйланып, шуны суырып барды. Бер арада тәмәке уты, эре төелгәненә эләгеп, чытырдап янып китә иде.
– Уфада калып бик әйбәт иткәнсең, апай, – диде ул ахырда. – Колхоз җирендә хәзер рәт юк. Сугыш алдыннан килгән муллыкны күреп булырмы инде, юкмы. Кайтып китмәвенә борчылсак та, Уфа тикле Уфаның үзендә мондый эшкә керүенә бик шатландык. Бөтен авыл сөйләде, әле дә сөйли: бездән дә бер кеше чыкты, диләр… Инде икәү генә чакта сорыйм әле: бу квартираңда, ни… ничегрәк соң?.. Әби сөйләп алды… Ире дә юк икән… Кызым урнаштырды, ди. Бергә дә торгач, әллә ниме?..
Мин абыйның урап сүз башлавыннан ук сизеп, бу сүз чыгасын көткән идем инде. Җавабын да әзерләп куйган идем. Тик җавап урынына үпкә килеп чыкты:
– Син дә җаныма тимә әле, абый!..
– Бетте. Бетте, апай. Үзеңә кара. Үзең беләсең. Мин синең янга кәефеңне кырыр өчен килмәдем. Сагынып, бер күрер өчен килдем… Их, апай! Их, туганым!.. – дип, барган җирдән бер кулы белән генә кочаклап, үзенә кысты. – Отпускаңны алу белән кайт, яме? Сыен табарбыз. Колхозда да ач яшәмибез анысы. Бал дигәндә, бабай бар, – дип, ул тагы көлеп алды.
…Ә иртән мин абыйны бөтен әртиле белән Кариделгә озатып җибәрдем.
Ул киткәч, сүз гел безнең абыйлар турында гына булды диярлек. Кичке табында Клавдия Михайловна әби:
– И бишегез дә шулай озынмы? Тазамы? – дип гаҗәпләнеп, тагы бер кат сорап куйды.
– Берсен авыру дип әйтте бит, – диде Любовь Васильевна.
– Анысын ишеттем, колагым каты түгел, – диде әби. – Мин, буйга шулай озынмы, дип сорыйм.
– Барыбыз да шулай, Клавдия Михайловна, – дидем мин.
– Ходай бирсә дә бирер икән – бер анага биш ул! Нинди уллар бит әле!..
Ләкин туганнар белән мактану күңелле булса да, Раббани абый киткәч, чиксез куанычтан тыш, эчемә бер әллә нинди авыр хис тә төшеп калды. Абыйның чит кешеләр өендә тыела белми эчүеннән иде бу хис. Берүзенә бер литр бит! Стаканлап! Бирсәм, тагын эчә иде…
«Ярый, кунакта бит. Өч елга бер күргән энесе янында бит!» дип, үз-үземне көчкә тынычландырдым. Тиздән бу онытылды.
Абыйны шулай бер гаиләдәй сыйлап, хөрмәт итеп җибәргәч, Любовь Васильевна миңа тагы да якыная төште. Әлбәттә, безнең арада, һаман элеккечә, минем ялгыз яратуымнан башка, берни юк. Кич ятканда бер-беребезгә тыныч йокылар теләп, һәркайсыбыз үз урынына ята, иртән торганда үз урыныннан тора иде.
Әмма Яңа ел алдыннан сүзләр күбәя төште. Техникумда минем кебек быел гына килгән бер укытучы егет белән дуслашып киткән идек, беркөн көтмәгәндә шул сорап куйды:
– Сине Любовь Васильевна белән тора икән дип сөйлиләр. Ачуланма – шул дөресме?
– Кем әйтте сиңа аны? – дидем мин.
– Барысы да сөйли…
– Кемнәр ул «барысы да»? – дип, усал итеп йөзенә карадым.
– Укытучылар инде… – Ул каушый калды. – Гафу ит, кеше сөйләгәнне генә соравым.
– Сөйлиләр икән – сөйләгән җирләрендә калсын. Нигә син аны миңа җиткерәсең? Минем сиңа берәр кеше турында яхшыдан башка берәр сүз әйткәнем булдымы?.. Кеше үз-үзен кешедән яхшырак белә – аны сөйләүнең бер хаҗәте юк!..
– Кызмале, Сирин. Мин бит кешегә сөйләмим, үзеңнән сорыйм. Моның ни гаебе бар? Менә белдем. Инде сорамам. Мин болай да ышанмаган идем.
– Бел: әгәр мин Любовь Васильевна белән тора башлыйм икән – мин сиңа иң элек үзем әйтермен.
Шулай диюем белән битемә ут йөгерде: каян килде мондый әдәпсез уй? Чамадан чыгып киттем түгелме?..
Бу сөйләшүдән соң күңелемә төшкән татсыз бер хис бетеп җитмәгән иде әле, беркөн урам аша су алып кайтканда, мин һич күрмәгән бер хатын:
– Су да ташыталармыни, энем? Люба сынлы чибәр хатыннар шулай инде алар. Без түгел… – дип сүз катты.
– Сез кем соң? – дидем мин.
– Мин Любаларнын сул як күршесе бит! – ди.
Ачуым килеп:
– Сезгә дә, апа, Любовь Васильевна кебек чибәр буласы калган – берәр егет су ташыр иде, – дидем.
– Аллага шөкер, минем үз ирем бар. Су да ташытмыйбыз, – дип, ул да китеп барды.
Кайткач, моны үртәлеп-ярсып Клавдия Михайловна әбигә сөйләдем.
– Ах, сынок, сынок! – диде ул. – Бу көенә барсаң, яман авызлардан әллә нинди яманлыклар ишетерсең әле!.. Дөнья күргән яхшы кешеләр, авызлары пешә-пешә килеп, хәзер инде санап сөйлиләр, карап эш итәләр. Ә син яшь. Синең эчеңдәге тышыңда. Люба яшь булмаса да шулай. Син менә Любамны эшеннән каршы барып аласың. Бу – табигый хөрмәт. Кешеләрнең бер-берсенә иткән хөрмәте. Ә яман телләр моны, үз күңелләренә туры китереп, яманга бора: монда нидер булырга тиеш, ди. Мин – ана кеше. Мин Любамны карынымда йөртеп тапкан. Мин аның холкын беләм. Сезнең арада кеше сөйләрлек бернинди ярамаган эш юк. Шуңа күңелем дә тыныч. Ә син борчыласың. Үз күңелен үзеңә мәгълүм, хәсрәт чикмә. Гайбәтне – түбән, үзеңне югары сана. Иң олы кайгы – бала үлеме. Сугышта ике улым үлде. Шул ике кайгыдан соң миңа башка бер кайгы да кайгы түгел. Мин гайбәткә көлеп кенә карарга өйрәндем… Менә сиңа чал чәчле бер карт укытучы киңәше.
Клавдия Михайловна әбинең бу сүзләре, тәнемә җылы нурдай җәелеп, йөрәгемне җылытып җибәрде. Иелергә иткән башым туры калды.
Ярый, гайбәте гайбәт. Төкерек жәл түгел, йөзенә төкердем дә ди. Ләкин аңардан миңа җиңелме? Мәхәббәттән җәрәхәтләнгән йөрәгемә дәвасы бармы?.. Әгәр мин хәзер Уфасыннан гына чыгып качмасам, миңа котылу юк: бу яшемә җитеп тә татымаган эссе тойгы мине мәхәббәт газабына салган иде. Мин ул газаптан качарга тырышмадым да – ләззәтем дә шул иде бит!.. Инде ничә вакыт икең бер өйдә яшәп, бер-береңнең һәр сулышын сизеп торганда, күзгә карап килгән мәхәббәттән качар әмәл бармы?..
Любовь Васильевнага минем, тел тибрәтеп, хисем ачканым юк. Күңелем тулы сөю булса да, телемә сүзе якын да килми – шаярып әйтергә дә йөрәгем җитми иде.
Ләкин йөрәкләребез сүзсез дә аңлашкан булып чыкты – без бер-беребезгә очар кош тизлеге белән якынлаша башладык.
Яңа ел җитеп килә иде. Кар иртә дә, күп тә яуды. Безнең урамның буеннан-буена тротуар читеннән кеше биеклеге кар өелгән. Без ап-ак кар яктысында Любовь Васильевна белән техникумнан кайтып киләбез. Янымда ул булгач, миңа рәхәт, күңелем дә кардай якты иде.
– Әйтергә дә онытып торам, Серёжа, безне Яңа ел мәҗлесенә чакырдылар, – диде ул.
Табигый, «Кемнәр?» дип сорадым.
– Безнең коллективтан түгел. Анда без яшьлек дуслары гына җыелабыз. Күп дигәндә бер ун кеше булыр. Синең үз планнарың юкмы?
– Минем нинди планнар булсын инде, Любовь Васильевна! Сезнең күзегезгә күз атып торган кеше бит мин! Кушыгыз гына – җәя булып бөгеләм…
Ул, гадәтенчә, кычкырып көлеп җибәрде – тавышы җемелдәп торган зәңгәрсу кар өеме буйлап бездән алга таба йөгереп китте.
– Алай булгач, «киләбез» дип әйтәм, – диде ул. – Юкса мин аңа, синең белән сөйләшмичә торып, өзеп кенә әйтмәгән идем.
16
Елның соңгы көне – декабрьнең утыз бере килеп җитте.
Кыска көн бетеп, өйләрдә күптән утлар алгач, без киенеп-ясанып мәҗлескә киттек. Яңа ел алды кичендә генә ява торган күбәләк кар төшкәли. Йөрәгем дә шул кардай җилпенеп, нидер көтеп, Яңа елның үзе кебек күренгән ямьгә – кичәгә очадыр төсле иде.
И, гел шушылай Яңа ел кичәсе булып торсын иде дә, Любовь Васильевна белән генә менә шушылай – гел янәшә барасы да барасы иде…
Без киемнәргә кунган кардан ап-ак булып, җәяү генә, ашыкмый гына барабыз. «Октябрь революциясе» дигән урам буйлап азагына хәтле төштек тә, биек күпердән чыгып, Иске Уфага менеп киттек. Аннан сулга борылып, тагы бардык. Бу тирәдәге өйләр сугышка кадәрге төзек авыл өйләре сыман иде. Без дә шуларның берсенә – каралтылы-куралы, бакчалы бер өйгә җитеп туктадык.
Кунакларның ашыкмый гына җыелган вакытлары иде. Любовь Васильевнаны кочаклап алдылар. Яшьлек дусты өенә килгәч, шундук үз кеше булып, биленә алъяпкычлар бәйләп, булыша да башлады. Җилкенеп йөрүләренә хәтле гел яшь кызларныкы сыман иде. «Сиңа күңелсез түгелме?» – дип, минем яннан да урап китә. Аны күреп, гәүдәсенең һәр җиренә карап калганда, миңа нишләп күңелсез булсын ди!..
Сәгать ун тулгач, без табынга утырдык. Любовь Васильевна колагыма әкрен генә:
– Серёженька, син мине кара инде: минем тәлинкәгә салаттыр-нидер сал, – диде.
Мин мондый табыннарда утырган кеше түгел, шунда гына мин башка ирләрнең, кашык-чәнечке уйнатып, янындагы хатыннары тәлинкәсенә салкын ризык салып утыруларын күрдем. Мин дә Любовь Васильевна алдындагы өлеш тәлинкәсен алып, кырдан башак җыйгандай, төрлесеннән җыеп чыктым.
Аннары һәммәсе рюмкаларга үрелде. Минем, бүгенге хәлдән болай да исереп, аракыга йогынасым да килми иде. Шулай иттем дә – уртлап кына кире куйдым. Ләкин:
– Юк инде, юк! Беренче рюмканы бездә алай куймыйлар, – дип, табыны белән миңа ябырылдылар.
– Гафу итегез, кунаклар, мин эчмим, – дип, кулымны күкрәгемә куйдым.
Любовь Васильевна да, мине яклап:
– Өч ел күрмәгән абыйсы килеп тә бер грамм капмады, – диде.
Әмма кунаклар тыңларга да теләмәде:
– Яңа ел табынында бераз гына тотарга ярыйдыр инде…
– Тавык та эчә…
– Сездәй таза ир-егеткә бер рюмка чүп кенә ул!..
Табында ике ялгыз хатын да бар иде, шуның берсе, Любовь Васильевнага үпкәләгәндәй:
– Кавалерың безне хөрмәт итми икән, – диде.
Ахырда Любовь Васильевна:
– Азрак булса да эч инде, Серёжа. Барысы да сине көтә, – дип, миңа карады.
Инде дә чара юк иде – мин рюмканы бик озаклап, шулай да яртылаш кына эчеп куйдым.
Моннан соң инде мине артык кыстамадылар. Ә сөйләшеп-танышып киткәч, бер ир:
– Шулай, спортсмен кешегә бу нәрсә дошман инде, – дип, кыстауларга нокта куйды.
– Йөз грамм алкоголь ярышка әзерләнгән спортсменны утыз алты сәгатькә формасыннан чыгара, – дидем мин.
Ләкин шунда ялгыз килгән ике хатынның берсе, бик телгә беткәне, күзенә шайтан чыгарып:
– Кадерле кунаклар! Әйдәгез Любовь Васильевна белән Серёжага бик күп бәхетләр теләп, бу рюмкаларны төбенә хәтле эчеп бетерик әле! – дип, тост әйтте.
Ни өчендер барысы да кул чапты.
Миңа бу мәҗлестән дә ямьле табын, бу кешеләрдән дә чибәр кунак булмас кебек тоела башлады.
Кай арада унике җиткәндер. Кремль куранты суга башлагач, барыбыз да аягүрә басып, юка читле стаканнарны зыңлатып, шампан күгәрдек.
– Яңа еллар котлы булсын!..
– Бәхете белән килсен!..
– Озын-озак яшәгез!..
Мин, уң кулыма бокал тоткан килеш, сулы белән йомшак кына итеп – беренче кабат! – Любовь Васильевнаны биленнән кочып алдым.
– Сезнең бәхет өчен!..
– Сезнең дә тулы бәхет өчен!..
Без бер-беребезнең күзенә карап эчеп куйдык.
Түшәмдәге зур ут сүндерелгән, почмактагы чыршы очында гына бер тонык ут яна иде. Бүлмә эче бөтен кешеләре белән сихри бер дөньяга күчкәндәй булды… Шунда патефон уйнатып җибәрделәр – яңа гына яңа елы туган сихри бу дөньяга «Амур дулкыннары» килеп тулды. Мин солдатта иптәшләрдән ояла-ояла өйрәнгән, өйрәнгәч сөенеп туймаган, сөйгән вальсым иде бу!..
Любовь Васильевна, яшь кызлар төсле, шашып әйләнә башлады.
– Бүген кайтмыйк… Шушында калыйк… – дидем мин.
– Мин исердем… – диде ул.
– Ике рюмка «Хирса» дан кеше исерәме?..
– Вальстан исердем мин!..
– Алайса, кайтмыйбыз…
Ул минем яңагыма яңагын тидереп алды.
– Ах, арыдым… – диде ул.
Вальстан соң без барыбыз бергә урамга сибелеп чыктык. Бераз корытып, салкынайтып җибәрсә дә, кар һаман явып тора – инде аяк йөзеннән булган. Урам тулы халык – җырлыйлар, көлешәләр, тау шуалар иде. Безнең хатын-кызлар да шактый кызган кәеф белән җырлап җибәрәләр. Любовь Васильевна гына җырламый, мине кысып култыклаган килеш, кулбашлары, янбашлары белән миңа ягылган, үзе бөтен авырлыгын беләгемә салып:
– Ах, Серёженька, милый… – дип пышылдый иде.
Без, суыктан кызарынып, кире өйгә кердек. Безне тагын өстәл янына утырттылар. Эчә алганнар тагын эчте. Аннары тагы җыр башланды…
Безгә бәхетләр теләп тост әйткән ялгыз хатын шактый кызган иде – рюмкасын күтәреп минем янга килеп басты да үтереп эчәргә кыстый башлады. Ләкин мин эчмәгәч, үзе бетереп куйды һәм көтмәгәндә бәгырь тавышы белән:
– Любушка, син нинди бәхетле!.. – дип кычкырып елап җибәрде.
Көчкә юатып, бер бүлмәгә кертеп яткырдылар.
…Сәгать бишкә кайтасылар кайтышып бетте. Хатын- кыз урын-җир хәстәрен күрә башлады. Любовь Васильевна мине бәләкәй генә бер бүлмәгә алып керде.
– Син шушында ятарсың, – диде ул.
Мин, җан атып:
– Ә сез?.. – дип пышылдадым.
– Хәзер… – диде ул. Һәм ут сүндереп яныма килде.
Шунда мин, үземә буйсынмаган бер теләк белән, аның татлы тәнен кочаклап алдым.
– Әйдә, гайбәтләре чынга әйләнсен!..
– Сөекле генәм!.. – диде ул. Эссе сулышы белән иреннәремә суырылды.
Аның сулышы гына түгел, бөтен күкрәге ут яна иде.
Һәм мин яңа елның беренче таңында, башымны югалтып, шул утка ташландым…
17
Сөю-сөелү бәхетендә очып кына йөргән көннәремнең берендә Хәвадис абыйны (инде килүенә өмет өзгәч) больницага китерүләрен хәбәр иттеләр. Мин техникумнан туры шунда киттем.
Барып җиткәндә, сәгать өч кенә иде, ә дүртсез авырулар янына кертмиләр икән. Шул тирәдә йөреп, көтәргә туры килде. Сәгать дүрт тулу белән, өстемә ак халат киеп, абый янына кердем.
Ул ятып тора иде. Мендәрдән башы күренмәсә, кеше ята дип уйламассың да: карават өстенә одеял ташлаган төсле генә иде. Мине күргәч, елмаеп, әкрен генә торып утырды. Мөлдерәмә зәңгәр күзләренә карау белән, тавышсыз гына йөрәгем елый башлады. Шул хәлемдә янына барып, как сөяккә калган иңбашыннан кочып алдым.
– Хәлләрең ничек соң, Хәвадис абыйкай гынам?..
– Менә күрәсең инде хәлләремне… – диде ул. Аның шунда иреннәре тартыша башлады. Ләкин ул, иренен кысып, тамак төбенә килеп утырган яшен йотып җибәр- де. – Түгелергә торган күз яшьләремне дә мин кеше алдында түкмим бит… – дип, күз төбендә җемелдәп торган ике бөртек яшен сөртеп алды.
Мин, көлеп:
– И абый, абый! Мин сиңа «кеше» түгел бит, – дидем. – Килер алдыннан нигә хат язмадың?
– Хат язарлык идемени минем хәлләрем?.. Җәннәт эчендә яттыммы, җәһәннәм эчендәме – белмәдем. Тәнем кулың тисә, кулың пешәр иде, – дип елмайган булды.
Йөзендә авызы гына торып калгач, көлүе дә күңелгә авыр иде.
– Берсе җитмәгән, тагы нинди чирләр кагылды соң?
– Врачлар грипп диләр… Йөрәк таза булмаса, китеп тә бара идем инде.
– Йөри аласыңмы соң әле?
– Кая йөрү! Җанга гына хуҗа. Ярый инде, анысы үтте. «Үземнеке» генә калды. Чират китә, атап килгәне китми икән. Анысын, бик китәргә теләсә дә, җибәрмибез инде… – дип, Хәвадис абый бүлмәдәге иптәшләренә карап тагы елмайды.
«Шушы хәлендә дә кай җирләреннән елмаерлык көч ала икән!» дип, шаккатып уйлап куйдым.
Аннары без өй хәлләренә күчтек.
– Миннән башка һәммәсе дә исән-сау калды, – диде Хәвадис абый. Арабызда иң җор теллесе дә ул иде. – Тәрҗимә җиңги генә берара чирләп ала. Болай, чирләгәндә дә, телгә-тешкә нык үзе.
– Инәй картайгандыр инде?
– Әнине тәтәй кәгазьгә генә төреп йөртерлек аны! Үлгәндә дә больницаның ни икәнлеген белми үлеп китәр инде…
Үзебезчә «инәй» дигәнемә каршы «әни» дип җавап биргәч, мин абыйның сөйләшүенә колак саласы иттем. Больницада гына ятса да, Уфа йогынтысы тигән – саф татарча сөйләшергә өйрәнгән иде.
– Ә Шәрифулла абзыйлар ничек яши, тазалармы?
– Таза-а!.. Бал абзый ул үлмәскә сәбәбен табып кына тора: инде кыш өстеннән суган үстерә башлады! Витамины күп, ди. – Шунда Хәвадис абый кинәт кенә миңа текәлеп карады. – Син Җәзиләнең Актанышка кияүгә чыкканын белә идеңме әле?..
– Язган идең бит.
– Яңа ел каршылаган төнне ире асылынып үлгән…
Минут эчендә күз алдыма Җәзиләнең Агыйдел яры өстендә миңа зәңгәр яулык болгап калуы килеп басты. Аннары – быелгы Яңа ел… Любовь Васильевна… Асылынган ир… Тагы Җәзилә… Кемгә – шатлык, кемгә кайгы китергән икән шул быелгы Яңа ел…
– Нишләп асылынган инде ул?
– Үзеннән сорамагач, кайлардан беләсең инде аны! Җәзиләдән җиде-сигез яшькә зур иде. Бик нык көнләшә, диләр иде. Ә минемчә, бар сәбәбе – эчү генә. Яңа ел алдыннан ай буе эшкә дә чыкмый эчеп йөргән, диделәр. Шул, Яңа ел төнендә чоланга кергән дә матчага менеп асылынган… Муенында нәзек кенә трос, ди. Гәүдәгә бик таза иде, мондый гына бау өзелер дип уйлагандыр инде…
Хәвадис абый, тыны бетеп, тукталып торды. Күзе миндә түгел, еракта иде. Аннары ул сулышы җитмәс тавыш белән:
– Их, тазалыгын миңа биреп калдырган булса! Белер идем кадерләрен!.. – диде.
Бу сүзе бәгырьләрне тырнап үтте – мин өнсез калдым. Ярый әле үзе коткарды:
– Мирза абыйлар ничек яши соң анда?
Теленнән «үлем» сүзе төшүгә сөенеп, тиз генә җавап бирдем:
– Мирза абыйлар яхшы яши алар! Карап туймаслык яшиләр. Ул син Нилүфәр җиңгине күрсәң икән!..
Шуннан мин абыйларны сөйләп киттем.
Инде икенче кабатка сестра килеп, иңсәмә кулын тидергәч кенә, ашыгып урынымнан кузгалдым.
Хәвадис абый:
– Икенче килгәндә миңа Тукай шигырьләрен алып кил әле, – дип калды.
Шул көннән алып мин һәр якшәмбедә Хәвадис абый янына килә башладым. Мондый көннәрдә мин, вакыт булганда гына килеп, дежурный аша җимештер-нидер генә биреп китсәм, якшәмбедә инде янына кереп, иркенләп утыра идем.
Тукай китабы өчен махсус республика көтепханәсенә барып язылдым.
Абый мине сагынып, түземсезләнеп көтеп ала. Больницада үткән гомерен дә мин килүдән мин килүгә, атналап саный; ләкин аның өчен ул атна газаплы бер айга тиң булса, минем өчен – атна юк: минем көннәрем эштә, иректә, мәхәббәт ләззәтендә җилдәй исеп кенә үтә иде.
Эш бетүгә, мин Любовь Васильевна янына барып җитәм. Бүлмәсендә кеше булмаса, мин ишектән керү белән, сикереп торып, каршыма килә, буема үрелеп, битемнән йә иренемнән үбеп ала. Ә мин аның, ике кулым белән ике яңагыннан тотып, ике каш арасыннан үбәм. Үпкән саен, әнием сүзе искә төшә: «Сөләймән пигамбәр, улын яуга озатканда, ике каш арасыннан үпкән, бу безгә шуннан калган», – дип әйтә торган иде. Мин дә, Любовь Васильевнаны үпкәндә, үземне чал сакаллы Сөләймән пәйгамбәр итеп тоям – миңа бу кызык та, рәхәт тә иде.
Өйгә кайткач, без Яңа ел төне булмаган да төсле йөрибез. Ләкин мин Клавдия Михайловна әби күзенә карый алмыйм. Чөнки ул бу кадәр эшне сизми калырга тиеш түгел сыман, – кашын күтәреп, күзлек өстеннән бер карап куйса, битем яна башлап, күзем аска төшә иде. Тик – бәхетем! – аның миңа булган мөнәсәбәте үзгәрмәде. Йә ул берни белми, йә белеп тә хуплый иде.
Без аның белән буш сәгатьләрдә бик озаклап, нәсел- нәсәпләргә кадәр актарып, сөйләшеп утыра торган булып киттек. Ул үзенең гимназиядә укыган вакытларын, Крупская белән Калинин бабайны күргәннәрен сөйли. Ни генә булмасын, аның миңа шелтәсе юклык сөюемне газаплы итми иде.
Ләкин вөҗданым газапсыз да түгел: башым-күзем белән мәхәббәткә йотыла барган саен, әни белән абыйлар ныграк искә төшә башлады. Алар ни әйтер? Минем бу хәл Агыйделгә аткан таш түгел – берзаман чагачак. Раббани абый сизенеп китте. Хәвадис абый монда… Иң авыры – әнинең дә белү ихтималы иде. Ул ни әйтер?..
18
Күзләрне чагылдырып март кояшы күренә башлау белән, Хәвадис абый сагынуын сөйли башлады. Мин баргач, үз көенә генә, нәрсәләрне сагынганын тезеп китә, кайвакыт исә мин гомер уема китермәгәннәрне актарып чыгара иде.
– Син бервакыт, бик бәләкәй чагыңда, миннән «Абыкай, кояшка мылтыктан атсаң нишли?» дип сораган идең. Ә мин «Тилгән сымак, җиргә егылып төшә дә, дөнья бетә» дип җавап биргән идем… Ә шул җәйне әти тилгән атканда «Кояшка тигерә күрмә!» дип җылаганыңны хәтерлисеңме?..
– Мин әтинең үзен дә хәтерләмим инде, – дидем мин.
– Алачык тирәсе гел чирәмлек иде. Без синең белән шунда чебиләр көтәр идек. Тилгәне дә күп иде ул вакытта. Берсендә әти алачыктан берданкасын алып чыгып, өстә генә әйләнеп очкан тилгәнгә төзи башлады. Син шунда «Кояшка тигерә күрмә!» дип җылап җибәрдең дә инде. Тик әти тилгәнгә дә тигерә алмады. Син аптырап «Нишләп егылып төшми инде?» дип сорагач, «Пуля канатын гына тишеп чыгып китте шул, улым» дип җавап бирде… Хәтерләмисеңмени?
– Юк, – дидем мин.
Без бәләкәй чакны безнең авылның түбән очыннан гына башланып киткән ап-ак каенлык бар иде. Бер баруымда Хәвадис абый шуны да исенә төшергән:
– Күзләр чагыла иде карасаң! – дип, күзләрен кысып торды. – Сугыш алдыннан гына кисеп, сугыш чыккач, төпләп үк бетерделәр. Колхозныкы, янәсе!.. Гомерлек утын әзерләп куярдай булып кыйландылар. Бала кабере төсле вак-вак түмгәкләр генә торып калды. Төшләремә керә шул каенлык!.. Ә син шунда шүрәле күрергә йөргәнебезне хәтерлисеңме?
– Чаукалыгын22 хәтерлим, шүрәлесен юк, – дидем мин.
Хәвадис абый, башын иеп, бик озак уйланып утырды.
Уйларына мине дә ияртеп, инде булмаган да төсле тоелган балалык елларыбызга кайтарды.
– Ә мин синең маңгаена көлекәй23 типкәнен хәтерлим, – дидем мин.
– Ат «куркытам гына» дип, колын «үтерәм!» дип тибә икән ул. Мин читкә тайпылып, тоягының очы гына тиде…
Мин абыйның маңгае өстендәге киң җөенә карап куйдым. Абый сөйләвендә иде:
– Әти алачыгыннан чыгып, ике куллап мине күтәреп алды. Әгәр шунда читкә тайпылмаган булсам; башым ярылып, әти кулында гына үләсе булганмын икән…
Ул тәрәзәдән тышка караган килеш уйланып китте. Ә тышта яз, кояш – күлләвекләр тулы нур иде.
– Мин бит районда концертлар куеп йөргәндә Тукай шигырьләрен ятлап йөрдем. Теләкәй егете аны сәхнәдән бик матур итеп сөйли дә, җырлый да иде. «Тәндә җаным, чык та Тәңреңә юнәл, бар, кайт кире!..» – Аннары ул кинәт, башыма суккандай итеп: – Минем дә гомер язгы кардай эреп кенә бара инде, Сирин апай… Бетә… Тукай егерме җидедә генә булган. Ә мин ни эшләдем егерме бишкә җитеп?.. «Бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш…» Үлгәч, мине дә әти янына җирләгез, аның кыйбла ягы буш әле, – диде.
– Юкны сөйләмә!.. Күзгә күренеп савыгып килгәндә.
– Бетте. Мин болай гына. Тукай белән әвәреп киткәнмен. Менә дәваланып чыккач, Алла бирсә, тәрәз төбендәге гөл кебек булырмын әле. Хәзер гәзитәләрдә дә «туберкулёзны дәвалап була» дип язалар…
Апрель кергәч, Хәвадис абый калкынып-әйбәтләнеп, күбрәк агитбригадада бергә йөргән иптәшләрен сөйли башлады.
– Алар белән өч сезон йөреп, артист булып беттем, – ди ул, көлеп. – Көн саен бер авыл, яңа кешеләр, уен-көлке. Анда мин чиремне дә уйламыйм. Иптәшләрем дә әнә: «Кайчан кайтасың?» – дип язганнар. Ай азагында чәчүгә төшәләр – безнең самай авылдан авылга йөрер чаклар башлана бит! Бер баянчылары бар да… Миңа ничек тә беренче пароход белән үк кайтып китәргә кирәк…
– Алай ярсып, йөрәгең атып торма әле, – дидем мин. – Бөтенләе белән терелеп җит. Концерт, театр куярга өлгерерсең. Әле врачларың да ни әйтер бит.
– Мин аларның ни әйтәсен беләм, – диде абый. – Менә бу юеш, алама көннәрне генә үткәреп җибәрсәм… Сине дә ялкыттым инде…
– Нинди ялкыту ди! Ни сөйлисең син?! Мин сине күпме көттем!.. Әллә ниләр уйлап ятма. Әнә күбрәк мин китергән китапларны укы.
– Сизеп торам бит мин, апай, – диде абый, туп-туры итеп күземә карады, – синең күңелеңдә хәзер мин түгел…
Мин күземне читкә алдым.
– Үпкәләп әйтмәдем, ачулана күрмә тагын, – диде ул.
– Нишләп ачуланыйм ди. Беләм бит инде, кайтасың килгән дә – хәзер әллә ниләр уйлап чыгарасың.
– Йә инде, үпкәләмә, авыру күңелгә ни килмәс…
Ләкин абый дөрес сизгән: җан тынычлыгы юк иде минем хәзер…
19
Инде апрель башы. Ә минем күңелдә һаман да Сигезенче март кичәсе.
Сигезенче март бәйрәмендә дә без Яңа ел компаниясе белән бергә, ләкин бу юлы ирләр иллешәр сум акча салышып, әлеге шул Иске Уфада үткәрдек.
Бу юлы да без куна калдык…
Кап-караңгы төн. Рәхәт итеп башым әйләнә – җилле көнне Агыйделдән көймә белән чыгып баргандагыдай, гәүдәм талгын гына чайкала кебек иде. Муенымнан кайнар кул кочаклаган – Любовь Васильевна!
– Уф, тамагым кипте!.. – дидем мин.
– Хәзер, – дип, Любовь Васильевна караваттан төште. Аягына нидер эзләп алып киде. Караңгыда гәүдәсез дә, тавышсыз да сыман – ак эчке күлмәге генә йөзеп баргандай юкка чыкты. Без бәләкәй чакны өрәк дип күп сөйлиләр иде, булса менә шушылай булгандыр инде ул… Бераздан урап кереп, карават янына килеп басты, пышылдап кына әйтте:
– Мә, сөеклем…
Мин торып утырып, аның кулы булырга тиешле урынга сузылдым.
– Җитте, күп эчмә, – диде ул. Чүмечне җибәрмәгән иде, әкрен генә авызымнан алып куйды да яңадан кочагыма кереп чумды.
– Кичә син миңа Казандагы абыеңның җырын әйткән идең. «Агуларын мин эчим – бал сиңа булсын…» Шулай бит әле?
Мин Мирза абыйның җырын русчалатып Любовь Васильевнанын колагына пышылдадым:
– Агуларын мин эчим – бал сиңа булсын…
– Абыең хатынын бик яратадыр – шундый җырлар җырлагач, – диде Любовь Васильевна.
– Бик ярата. Үлеп ярата. Мин дә сезне үлеп яратам…
– Ник яраттың соң әле син мине, Серёженька?! Мин синең өчен карт бит инде. Ун яшь бит! Ун яшь!.. Чынмы соң бу яратуларың?..
Ул минем куенымда иде. Битемне битенә терәгән килеш, тыннарым кысылып әйттем:
– Сезне яратуыма бернинди киртә-кура юк. Өйләнешик без, Любовь Васильевна…
– Шулкадәр яшь аермасы булып та миңа өйләнер идеңмени, Серёженька?.. Чынлап та өйләнер идеңме?..
– Риза булсагыз, ике дә уйлап тормыйм.
– Рәхмәт, кадерлем. Гел шулай бер-беребезне яратышыйк кына. Яме, акыллым?.. Йә, ял ит инде… Ай, бигрәк каты кочаклыйсың – тын да ала алмыйм, – дип, кочагымнан чыкты.
– Өйләнешик без…
Инде апрель башы. Ә күңелемдә һаман шул уй, һаман бер уй: өйләнешик… Инде мин тынычлыгымны җуйдым. Моннан ары – икең бер өйдә яшәп – мәхәббәтне качып-посып, урлашып кына дәвам иттерү мөмкин түгел иде.
Җитмәсә, Клавдия Михайловна әби дә бердәнбер көн уема да килмәгән җирдән әйтә куйды:
– Ах, Серёжа, Серёжа! Башын әйләндердең бит син Любамның! Тәмам әйләндердең!.. Аның болай очып-талпынып йөргән чакларын күптән оныткан идем инде. Мактау кәгазе белән бишенче класска күчкән чагы диярсең!.. Тик, күгәрченем, әйт әле, зинһар: син Любамны яшьлек йөрәгең белән чынлап торып яратасыңмы, әллә… бер ирсез хатын итеп кенәме?
– Ни сөйлисез сез, Клавдия Михайловна?! Ярату ялган буламыни? Минем күземә Любовь Васильевнадан башка беркем күренми хәзер. Колагым да аның тавышыннан бүтәнгә киез каплаган. Җир йотсын әгәр!..
– Ах, сынок, сынок! Синең мондый мәхәббәтең аны бәхетсез итәчәк бит!
– Мәхәббәт кешене бәхетсез итәмени, Клавдия Михайловна?..
– Тиң булмаганы итә.
– Мин аңа өйләнер идем, Клавдия Михайловна…
– Син бит әле яшь, улым. Синең яшьлегең – үзе бер бәхет… Ай, кайлардан килеп тап булдың син Любакаем юлларына?
Мартның соңгы көннәре иде инде. Чокырлардан чабып, су аккан чак. Яз көне без Любовь Васильевна белән Якут паркына киттек. Инде өсләрдән кышкы кием салынган, Любовь Васильевнаның аягында – биек үкчәле, кыска кунычлы резин итек, өстендә – юка драп пальто, башында ак җиңел шәл иде. Парк эче гел ак кар – сукмаклары гына җебеп, караеп ята иде.
– Ә-әх, агачлардан инде яз исе аңкый!.. – дип, Любовь Васильевна сузып сулап торды. – Сизәсеңме?
– Юк, сез барда мин бернәрсә сизмим, – дидем мин, уйлап. Ничек сүз башларга кыймый торуыма бу көч бирде. – Любовь Васильевна, бүген сезгә минем бик зур сүзем бар.
– Сөйлә, акыллым.
– Хәтерегездәме: Сигезенче март төнендә сез миннән «Миңа чынлап та өйләнер идеңме?» дип сораган идегез.
– Шул исеңдәме әле? – дип, бите алсуланып, миңа карады.
– Бик нык исемдә! Бер генә көн дә исемнән чыкканы юк.
– Мин бит аны болай гына әйткән идем.
– Ничек «болай гына»?
– Үпкәләмә, сөеклем. Әйттем бит инде: безгә өйләнешергә ярамый, шушылай яратышыйк кына без…
Ул башын күкрәгемә салды. Без паркның иң якты җиренә килеп чыктык – тирә-ягыбыз тулы кояш иде. Мин Любовь Васильевнаны үбеп алдым да, март кояшыдай җылы күзләренә карап, йөзенә пышылдадым:
– Әнә кояш, менә күзләрең шаһит – мин сезне яратам – өйләнешик!..
Ул миңа, йөзе моңсулана барып, бик озак карап торды да әйтте:
– Их, моннан ун ел элек син булып, бу рәхәт сүзне син миңа әйткән булсаң икән!.. Мансур мине бер генә үпте. И шул – гомерендә бер генә кызны бер генә үпкән егет – мәхәббәтнең ни икәнен белә генә башлаганда, сугышка китеп үлде… Ә син – минем соңгы мәхәббәтем! Их, гомерлек тә булса икән ул!..
– Өйләнешик – булыр, – дидем мин тагы.
– Өйләнешсәк, ул мәхәббәт бетәчәк.
– Нигә?.. Нигә?..
– Их, акылсызкаем! Кара әле күз төпләремә – анда чәчтәй нәзек кенә җыерчыклар төшә башлаган. Әле мин аларны пудра белән каплый алам. Һәркем болай кояшка куеп та карамый. Синең дә беренче кабат кына күрүеңдер әле… Ун елдан соң инде мин аларны пудра сөртеп кенә каплый алмаячакмын. Син яраткан муеныма да ләшпердек тиреле кара җыерчыклар өеләчәк. Фу-у!.. Шунда инде – аңа кадәр җитсә әле! – мин сиңа ярамый башлаячакмын. Мин кырыкта булганда, син бит әле утызда гына буласың!.. Яшь чакны егетләрнең күзе сукыр була. Өйләнеп, хатын белән берничә ел торгач кына күзләре ачыла башлый. «Кара, тирә-якта күпме яшь кыз! Нишләп күрмәдем икән?» – ди. Ә хатыны, минем төсле бер ун яшькә зур да булса?.. Юк-юк, ул кайгыны мин күтәрә алмаячакмын… Сөеклем, менә шушылай яратышыйк кына. Мин, син башкага өйләнгәнче, синеке!..
Аның яше тулышкан иде инде – мин күземне читкә алдым.
Бу көннән, бу сөйләшүдән соң минем алдагы көннәрем караңгыланып, иртәгә, киләсе елга дигән юлыма сузылып, кичке шәүлә төшкәндәй булды.
Хәвадис абый нәкъ менә рухымның шушы хәлен сизгән иде инде.
Ләкин бу чарасыз хәлемне аңа сөйли, аңлатып бирер- гә тартынам, кыенсынам. Ул авырып ятканда минем башны-күзне ташлап өйләнергә йөрүем килешеп үк бетмәс сыман иде. Кемне яратуым йә кемгә өйләнүем абый эше булмаса да, киңәш сорау, әлбәттә, кирәк иде. Ләкин киңәш белән барсаң, иң элек – өйләнүгә һич каршы булмаган хәлдә дә – «Кая? Кем? Күрсәт!» диячәк иде. Ә минем Любовь Васильевнаны ул диспансерга алып барасым килми – күңелем тартмый: әллә нинди авыру йөзләр, өмете өзек күзләр күргәч, мәхәббәтнең яме китәр сыман иде. «Менә үзе чыгар, шунда күрер» дип, алга йөгермәскә булдым.
Хәвадис абыйны апрель азагында чыгардылар. Яз бик иртә килеп, җирләр кибеп беткән чак иде. Егерме дүртендәме, инде Уфадан Казанга беренче пароход төшеп китте. Хәвадис абый анысына өлгерә алмады, икенчесенә калды. Мин дә, Любовь Васильевна да:
– Май бәйрәмен бәйрәм итеп китәрсең, – дип кыстап карасак та, җавабы «юк» кына иде.
– Бәйрәм килер дә, китеп тә барыр, минем өчен генә Уфада туктап тормас, – дип, берне генә кунды да икенче көнне кайтып та китте.
Көн бик җылы, ә су шулкадәр күп – җәй көне җәһәннәм төбендә торган дебаркадер ярның иң югары билгесендә – вокзал рестораны тигезлегендә тора иде. Әле вакыт бар иде, без ресторанга кердек. Ул да нәкъ су өстендә сыман, тәрәзәсеннән аргы яктагы, билдән суда басып торган карт тирәкләр күренә, су буе салкын, пассажирлар күп түгел иде.
– Абый, син миңа фатихаңны бирмәдең бит әле, – дидем мин.
– Риза түгел, дисең бит…
– Ә риза булса?
– Риза булмавы, бәлки, әйбәттер дә.
– Нигә?
– Өйләнү ул икеңә бер читлек ясау инде ул. Бу яшеңнән читлеккә кермәсәң иде.
– Абый, мин бит аны яратам!..
– Мәхәббәт ул җылан авызына да кертә, диләр. Ә син әнине уйладыңмы соң? Әни дә бар бит әле! Дини кар- чык – ул ни әйтер? Нәселдә булмаганны димәсме? Фатиханы миннән түгел, аңардан сорау кирәк иде.
– Ярый, алайса, бу сүзне ташлыйк, – дидем мин. – Тик үтенәм: ике арада гына калсын.
– Борчылма, туганым. Миндәге – кабердә булыр.
– Инде аерылышканда да сөйләмә әле шул каберне!..
Ул арада пассажирларны утырта башладылар. Мин Хәвадис абыйны каютасына кертеп урнаштырдым да, китәр вакыты җиткәч, хушлашып, дебаркадерга чыктым. Абый да икенче кат палубасына чыгып басты. Пароход өзеп-өзеп өчне кычкырткач:
– Йә, күрешә алмасак, бәхил бул, Сирин апай!.. – диде.
Авызын чак кына ачып, көлгәндәге сыман итеп, керфек тә какмый минем күземә йотылды. Ә күзләреннән тулып яшь ага иде.
– Юкны сөйләмә әле, юкны сөйләмә!.. – дип кычкырдым мин.
Ул минем сүзне ишетмәде дә кебек. Пароход түгел, мин китеп барган төсле тоелганда:
– Йә, бәхил бул!.. – дип, кулъяулыгын селки башлады.
Пароход ераклаша бара, ераклаша бара – күземне томалаган яшь аша Хәвадис абыйны аермый да башладым… Яныма дежурный килеп «Чыгарга вакыт» дип әйткәндә, озатучылардан тик мин генә басып калган идем. Дебаркадерында гына түгел, бөтен Уфасында, абыемнан аерылып, мин берүзем калдым…
20
Күңеле сизеп бәхилләшкән, күңеле сизеп елаган икән Хәвадис абый: бу безнең соңгы күрешүебез булды.
Озатканда ук эчем сыкрап калса да, бу әҗәл шулкадәр тиз килер дип уйламаган идем: менә бетте дигәндә дә калкынып китә торган иде бит абый моңарчы…
Авылдан телеграмма килгәндә шәһәр алмагачлары, өсләренә куе сөт түккән төсле, шау чәчәктә утыралар иде. Ә мин кара кайгы белән автобуска утырдым.
Ләкин хәсрәт минем зиһенемне дә томалаган: мин телеграмманың бирелгән көнен карамаган йә карап та күрмәгән – Хәвадис абый мин телеграмма алган көнне түгел, алдагы көн үлгән икән. Безнең халык мәетне, бүген үлсә, иртәгесен күмә дә. Ә Хәвадис абыйны, мин кайтасын көтә-көтә, эссе көнне астына тас белән бозлар куеп, ике көн тотканнар. Ә мин күмгән көннең кичендә генә кайтып төштем.
Шулай итеп, пәрәвездәй нәзек күңелле Хәвадисебез үлгәндә, без аның дүрт туганы – дүртебез дүрт якта сибелеп калдык. Раббани абый урманда, Әдрән армиядә, Тимершәех абый аларга хәбәр дә иттермәгән: дүрт-биш көнсез кайта алмагач ни файда? Икесенә дә хат кына яздык. Ярый әле, көннәр аяз килеп, самолёт оча иде. Мирза абый туры Актанышка очып, Хәвадис абыйны үле килеш булса да күреп калырга җитешкән.
Безнең якта мәрхүмнең өчесен, җидесен… үлгән көннән алып үткәрәләр. Иртәгесен без дә Хәвадис абыйның өчесен үткәрдек. Без балачакта ук сиксән яшендә булган Разетдин бабай ап-ак кәҗә сакалын калтыратып бер мәкамсез24 Коръән укый башлагач, Хәвадис абый сүзе исемә төшеп, күңелемә җылы бер сагыш кагылып китте. Бервакыт шулай, бик күптән инде, мәрхүм абый: «Коръәнне «Шахта» көенә укып буламы?» – дип, Разетдин бабайның һушын алган иде.
Хәзер үзе булса, ни әйтер иде икән?..
Мин юкта килен булып төшкән Тәрҗимә безнең өйдә бөтенләй үз булып беткән. Ләкин миңа аның, өлкән апаларча, күлмәк итәкләрен ике яклап күтәртеп куеп, олы гәүдәсе белән карчыкларга аш ташып йөрүе әллә ничек мәзәк тоела иде. Разетдин бабай әбиләр арасында утырмады, тиз-тиз генә ашын ашап, бер чынаяк чәй эчте дә чыгып китте. Әбиләр утыра калды.
Әни, күзен сөртә-сөртә, Хәвадис абыйның үлемен сөйли башлады:
– Уфадан кайткач, көнләп түгел, сәгатьләп сызды, балам. Әртислегенә дә чыга алмады. Терелеп түгел, йөрәкләнеп кенә кайткан икән бүлнисеннән дә. «Бүлнис куйкыларында үлгәнче…» – диде. Вафатына ике генә көн кала: «Тукай яшенә дә җитми үләм инде, әни, – дип җылады. – Дөньяда исемем калырлык эш тә кыла алмадым, ичмаса, үлемнең дә үкенечлесе шул», – дип, башларын салындырып утырды. Җәзилә кодачаның ире асылынгач та бик әрнегән иде. Ике сүзнең берендә: «Нигә бу тап-таза кешеләр үзләренең газиз җаннарына кул салалар икән? Яшәүнең кадерләрен нишләп белмиләр икән?..» – дип, бигрәкләр дә уфтанганые, балакаем.
Үләр көнендә иртә торып, битен кат-кат сабынлап юды. «Чиста ак күлмәгемне бир әле, әни», – диде. Сандыктан күлмәген алып бирдем. Галстугын бәйләде. Әртисендә йөргәндә генә кия торган кара кәчтүнен алып киде. «Кая барасың болай бик иртә, балам?» – дип сорадым. «Китәм инде, әни…» – ди. «Әзрәк савык әле, әртислегеңә өлгерерсең», – дим. Тик монысына бер сүз дә катмады. Шулай караватына килеп утырды. Мин урын-җирен одеял белән генә каплап куйган идем инде. «Кая, әни, баш астына бер мендәр бир әле», – ди. Мендәр китереп салдым. Иртән ашаган да түгел. «Пешәр-пешмәс кенә итеп күкәй пешеримме, улым?» – дип сорадым. «Хәлем бетте, әни. Ятып торыйм әле», – дип ятарга иткән иде дә, кинәт ютәле кубып, берьюлы кан коса башлады. Мин тиз генә кар базына чыгып, боз алып кердем: шуны вак-вак кисәкләп йотса, туктый торганые. Тик балакаем башын гына чайкады. Бераз тын алгач, ап-ачык итеп: «Мин киттем, әни, бәхил бул…» – диде дә әкрен генә артына авып төште. «Ай Алла!» дип, тиз генә башын мендәргә куеп, аякларын караватка күтәреп салдым. Баш очындагы тастымалы белән авызын-борынын сөрткәләгәнче, үлеп тә китте… Үләсен белеп, юынып, яхшы киемнәрен кигән икән, балакаем… – дип, әни нык кына елап алды. Әбиләр дә берәм-берәм яулык очларын күз төпләренә тигереп чык- тылар.
Әни дәвам иттерде:
– Җеназа укыганда Хәвадисемнең башына бер күбәләк килеп кунган. Китми дә китми, ди, канатын селкеп тик тора, ди. Моны Мәүләй карт сөйләде. Барыбыз да аптырадык, ди… Зиратка да кергән бу күбәләк. Ләхеткә төшергәндә генә юкка чыккан. Ә бүген иртән торып утыргач, бит очыма гына бер күбәләк килеп кунды. Селкенергә дә куркам. Шуннан Хәвадисем яткан карават башына күчте. Мин карап тик торам. «И улым, улым, мин әйтәм, инде синең сөйләргә сүзең юк, рухың шулай күбәләк булып кайттымы?..» дип җылыйм. Шулай тик кенә торды-торды да әнә теге тәрәзәдән кыйблага карый очып китте. Күздән югалганчы карап тордым – бер җиргә дә кунмады…
– Улың изге җан булыр, – диде бер әби.
– Кызлардан да болайрак әдәпле ие шул… Җир куеннары өчен генә үскән икән озын буйлары!.. – дип, әни тагын күз яшен сөртеп алды. – Төсе итеп карарга бәбәе дә калмады, ичмасам. Өйләнмәде бит! Ничә мәртәбәләр әйтеп карадым: «Йөрмә буйдак булып, өйлән, улым», – дидем. Бүгеннән килергә торган, алма төсле кызлары бар ие. Бигрәк тә әртислегендә бергә йөргән бер кызын ошаткан ием. Үлепләр тора иде инде менә! «Әллә шулмы соң, улым?» – дип тә сораган булдым, «Үзебез ятим үс- тек – ятим бала калдырасым килми, әни», – диде балакаем…
Икенче көнне без базарга барырга булдык.
– Нинди базар сөйлисез сез? Базар бетте бит инде ул хәзер, – диде Тәрҗимә җиңги.
– Барыйк әле. Урынын булса да күрербез, бик сагындырган, – диде Мирза абый.
Нәкъ теге вакыттагыча, бу юлы да Тимершәех абый үзенең аты белән тарантасын бирде. Тик бу юлы елантуры айгыр түгел (аягы сынып суйганнар), яшь чаптар иде. Без дә, теге вакыттагыча, бишәү түгел – икәү генә идек.
Тау менеп, юл өстендәге зират турына җиткәч, мин атны капкасына бордым. Сугыш чорында бөтенләй бетеп таралган, өстендә мал йөргән зиратны былтыр гына әйләндереп алганнар. Имән баганалы капкасын бармак юанлык тимерчыбык белән борып-борып бикләп куйганнар иде.
– Зиратка бөтенләй кермәслек иткәннәр икән, – дидем мин.
– Хәвадисне күмеп чыккач, инде монда нәсел-ыруга керергә язмасын дип, үзем боргычлаган идем, – дип, Мирза абый юан тимерчыбыкны җеп урынына да күрмичә кире сүтеп ташлады.
Зират эче ялан кебек – им өчен бер генә зур агачы да юк: булганын сугыш чорында һәркем үзенекен кисеп якты. Биш-алты чардуган эчендә генә сәрби куаклары үсеп утыра иде. Коймалап куйгач, тездән печән үскән, шуның уртасында, Сөн борынындагы Пугач тавы төсле булып, Хәвадис абыйның өр-яңа кабере калкып тора иде. Янәшәсендә – тип-тигез үлән баскан әти кабере…
Шунда – әллә күзем алмашынамы дип торам – кабернең баш ягында бүген генә кырдан җыелган чын чәчәк бәйләме ята иде. Абый да, мин дә ямь-яшел зират уртасында төрле төсләр белән янып яткан шул чәчәк бәйләменә карап, әрнүле бер сөенеч белән шаккатып калдык. Кем куйган аны? Каян кергән?.. Хәер, сөйгән күңелләргә койма киртәмени ул?!
Без Хәвадис абыйның кояшта җылынган туфрагын алып, күлмәк изүеннән күкрәкләргә койдык та зираттан чыктык. Капкасын яңадан, тиз генә ачылырга язмасын дип, тимерчыбык белән ныгытып бикләп куйдык.
Базар юлы хәзер, элекке сыман, чәчәктәй халык тулы түгел, тоташ сөрелгән кап-кара җир өстеннән көненә бер атлы арба йә бер кеше үткән сикәлтәле сукмак иде. Көчкә барып җиттек.
Ике җил тегермәне, әлсерәп утырган ике кош сыман, юл читендә калды. Без больница ягыннан гына үтеп, элек ерып кергесез базар капкасы төбенә туктадык. Әйләндереп алган коймалары исән, ат бәйли торган, буй-буй баганалары исән, Шәрифулла абзый бал саткан ларёклар да исән – тик базары гына юк иде. Булса, кырык-илле кеше бардыр. Берничә урында тозлы кыяр, кәбестә саталар. Ләкин кеше монда ни дә булса сатар йә алыр өчен түгел, ә йомыш белән бер-берсен күрер өчен генә җыелган. Ике таш кибет каршысына бик зур ашханә салып куйган- нар – кибеттән аракы алганы бере шунда кереп китә иде.
Без элек гармуннар уйнап, җырлап, халык ял итә торган чирәмлеккә атладык. Сугыштан соң биш туган бишебез бергә менә шушында ярты базар халкын җыеп, Хәвадис абый тальян уйнаган иде. Шул искә төшеп, үкереп елыйсым килеп китте. Биш туган арасында моңлы җырдай бер туганыбыз бар иде – хәзер ул юк… Их, бүген, инде тәмам беткән шул базарлы көнне кире кайтарып, уйнатасы иде Хәвадис абыйны тагы бер!..
Мин яшьләнгән күзем белән тирә-ягыма карап алдым. Без әле яңа гына кош кунып сайрар агачы да юк зиратта булган идек – бу да нәкъ шул зират төсле булып китте, һәм без, авыр башларыбызны иеп, җил генә исеп уйнаган буш базар эченнән ат янына чыктык.
– Йә, күңелең булдымы инде, туганым? – диде Мирза абый.
– Әйдә, киттек… – дидем мин.
Шул ук көнне кич белән мин пароходка төшеп утырдым.
Мирза абый исә, иртәгә самолёт белән генә очарга булып, әни янында тагын бер кич куна калды.
21
Мин Уфага бөтенләй бушап, тилерер дәрәҗәгә җиткән сагыш белән барып төштем. Ни авылда, ни монда күкрәгемә тулыр шатлык калмаган төсле иде. Юлда үткән бер төн, бер көн, тагы бер төн буена кайта-кайта уйланып, күңелем инде язмыш белән килешкәндәй булды. Миңа, бәлки, чыннан да, Хәвадис абый әйткәнчә, өйләнәм дип ашыкмаска кирәктер? Аның бу соңгы киңәше миңа васыять түгелмени? Мин әле яшь бит – егерме ике генә яшьтә. Минем әле укыйсым бар. Минем әле өр-яңа кайгылы әнием бар. Үземнән олыга, җитмәсә, балалыга өйләнеп, кайгы өстенә кайгы өстәмәмме?.. Любовь Васильевна хаклы – ун яшь аермасын кая куясың!..
Ләкин кабат, пристаньнан туры техникумга менеп, Любовь Васильевнаны күрү белән, уйларымның һәммәсе, уйсу җиргә таңда төшкән томан шикелле, күз алдында юкка чыкты да бетте. Әгәр шунда ул, минем кулымнан алып, «Мин риза!» дисә – димәсен дә, ым гына как- сын – шул минутта мин аның аягы астында туфрак булырга әзер идем.
Шулай да мин өйләнешү сүзен бүтән кузгатмадым.
Май ае бик тыгыз килде. Мин инде апрельдән үк егетләремне техникум, училищелар күләмендә үткәреләчәк ярышка хәзерли башлаган идем. Минем эш муеннан, шуңа өйдә дә күренеп кенә киттем. Техникумга кайтып керү белән, эшкә дә тотындым. Без һәр көн дәрестән соң кичке сәгать сигез-тугызга чаклы тренировка үткәрә идек.
Безнең техникум егетләре спорт ягыннан, мин килгәнче, физкультура техникумыннан кала, шәһәрдә икенче урында булган, – ә физкультура техникумы ярышларда вузлар белән тиңләшә иде, – димәк, миңа шул урынны саклап калу гына түгел, тагын да алга җибәрергә кирәк иде. Мин разрядчылар санын да күбәйтергә тиеш идем. Элекке укытучыга рәхмәт: миңа яхшы малайлар калдырган, алар белән эшләп була иде. Ләкин мин яңаларны да өстәргә тиеш – юкса нинди укытучы булам ди мин!..
Аннары минем үземә дә быел мастерлык нормасын үтәргә кирәк. Шунлыктан, әгәр егетләремнең җиде кат тирен чыгарсам, үземнеке ун кат чыга иде.
Ләкин нинди генә снарядка килеп кагылсам да – боҗрамы ул, перекладинамы – җан көчемне туплый алмыйм: исемә Хәвадис абый килеп төшә. Шундый минутлар- да – ялгышу йә ычкынып китү мөмкин булган иң авыр хәрәкәтләрдә мин Любовь Васильевнаны уйларга итеп карыйм, – тик аның мәхәббәте дә миңа көч бирми, – һәр икесе ихтыярымны әрнүле хыял дәрьясына сала иде.
Мин ябыктым, суырылдым… Ахырда мин үземнең бернинди җаваплы ярышка да катнаша алмаячагыма төшендем. Ярый әле малайларым сынатмады – баштан ук дәвамлы, каты хәзерлек үзенекен итте: ярышта минем егетләрнең җидесе – өченче, бишесе икенче разряд алды. Безнең секция өчен бу җиңү иде.
Июнь аенда инде спорт секциясенең дә эше бетеп, техникумда имтиханнар башланды. Ә минем алга – мастерлыкка әзерләнү түгел – киләчәгемне кайсы юлдан алып китү кайгысы килеп басты. Укытучылар гына түгел, укучылар арасында да Любовь Васидьевна белән безнең турыда ямьсез сүзләр таралып, безнең арага инде әллә кемнәр килеп кысылган иде. Любовь Васильевна уйчан моңсулык белән йөри башлады, гүяки ул кайчан да булса бер тукталачак мәхәббәтебезне бүгеннән үк күңелендә күмә башлаган иде.
Бөтенесен Клавдия Михайловна әби хәл итте.
– Серёженька, – дип башлады ул беркөн, – үзең беләсең, без сине бик яраттык. Мин дә сине үз улым төсле күрдем. Ни әйтер идем дә бит – әгәр кызым сиңа тиң булып, сиңа кияүгә чыкса!..
– Ул миңа чыкмый… – дидем мин.
– Аңлыйм хәлләреңне, бик аңлыйм. Син дә кызымның хәлен аңла. Берәү булса, Ходай үзе биргән дип, киләчәген уйлап тормас – синдәй егетне бәйләп кенә алыр иде. Ләкин минем кызым алай түгел. Ул мәхәббәттән уңмады. Аңа Ходай чибәрлек биргән, холык биргән, тик ир белән тигез мәхәббәт кенә бирмәгән… Син миңа ачуланма, Серёжа… Эшләр болайга борылып киткәч, әллә ниләр булып беткәнче, синең бездән чыгып китүең хәерле булыр иде. Моннан ары инде без өчебез бер өйдә болай яши алмаячакбыз… Син гафу ит мине…
Әле март аенда гына мин, сөю-сөелүдән башканы белмәгәндә, «үзем укытырмын, ә укуымны читтән торып кына дәвам иттерермен» дип ныгытып куйган идем. Бу вариант инде тормышка ашмаячак – мин хәзер Любовь Васильевналарда гына түгел, техникумында да кала алмаячак идем… Ник әле мин өйләнешү турында сүз кузгаттым – үз агымы белән генә тик агачак иде түгелме соң?..
Июнь уртасында мин эшемнән расчёт алдым.
Расчёт алганның икенче көнендә Раббани абыйдан хат килеп төште. Абый рус хәрефләре белән татарча яза белми – аның барлы-юклы дүрт классы латин белән иде. Үз гомерендә хаттан гайре нәрсә язмаганлыктан, кулы каләмгә күнекмәгән, – чатан-ботан хәрефләр белән ул үзләренең сал агызып төшәчәкләрен, егермеләрендә Уфага җитеп, Затон күпере янында туктап китәчәкләрен язган иде. «Вакыт табып төш» дигән.
Затон күпере Уфаның Нижгород дигән бистәсендә иде. Мин авылга кайтуны кичектереп, сал төшүен көтеп тора башладым. Сал пароход түгел, аның иртәрәк тә килеп җитүе бар дип, бер-ике көн алдан Нижгородтан әйләнеп мендем. Егермесендә инде, тугыздан ук Затон күпере буена төшеп, ике-өч сәгать көтеп торганнан соң, Клавдия Михайловна әби генә утырган җәйге караңгы өйгә кайтып керәсем килмичә, Агыйделнең комлы яры буйлап бистә артыннан әкрен генә елга үренә менеп киттем.
Агыйдел Уфаны боҗра ясап әйләнеп үтә. Мин шул боҗра буйлап барам да барам. Битләрем, муеннарымнан дымлы су җиле туктаусыз сыйпап-ягылып бара. Күзем гел алда. Ләкин сал күренми, каршымда – сузылып киткән су да билгесез ярлар гына. Мин үзем дә язмышымның билгесез яры буйлап бара идем шикелле.
Тимер юл зонасын да үттем. Инде сул ягымнан кыя- дай текә, болыттай биек Уфа тавы башланды. Уенты җирләрендә сыерчык оясы кебек өйләр сибелешеп утыра. Биредә инде ком түгел, – таш, сукмак. Инде миңа кешеләр дә очрый башлады.
Ә төш җиткәндә, Иске Уфа белән ике арада торган кечкенә пристань янына килеп туктадым. Күзем хәзер бөтенләй Агыйдел үрендә түгел, Иске Уфада иде. Димәк, мин Затон күпереннән алып Сутула күперенә кадәр ярты шәһәр әйләнгәнмен. Шул күперне, шуның теге ягындагы агач чиркәүне, күпердән менеп киткән Горький урамын күргәч, яңа ялкын белән эчемнән сагыш, юксыну уты бәреп чыкты. Яңа ел төне үткән «бүлмәбез» дә, Хәвадис абый яткан тубдиспансер да шунда иде бит!..
Мин Иске Уфа өстеннән күземне көчкә аерып алдым.
Шунда мин, «Чегәнский» борылмасыннан җай гына агып, сал килеп чыкканын күрдем. Борын көсмәненә дүрт кеше берьюлы тотынган – йөри-йөри ишеп, борынны агым җаена каералар иде. Менә салның урта бер җиренә ясалган бәләкәй генә өе, аннан соң инде койрыгы да килеп чыкты. Койрык көсмәнендә бер генә кеше иде. Шунда исемә йөрәк януына бик туры килгән бер җыр килеп төште:
Салларга салып башымны, агыплар китәр идем…
Бу җырны безнең базарда күрше авылның Хыялый апа җырлый торган иде. Баласыз да, ирсез дә иде ул. Баласы булмаган. Шуңадыр ирен дә бала урынына күреп, бик яраткан дип сөйлиләр иде. Ә соңыннан, ире дә сугышта үлеп, хыялый булып калган. Без берни аңламыйча, кызык итеп тыңлар идек шуның җырын…
Шул Хыялый апаның хәлен яңа гына аңладым: «Салларга салып башымны, агыплар китәр идем…»
Ә нигә китмәскә!..
Ул арада сал да якынаеп бетте. Мин пристань палубасына йөгереп мендем. Инде катер понтон күперне ике якка аерып куйган иде. Сал нәкъ шуңа турылап, мин басып торган пристань турыннан үтә башлады. Бу турыда Агыйдел бик каты ага – салдагылар бөтен көчләрен көсмәнгә салдылар, юкса сайга килеп утыруы мөмкин иде. Койрык көсмәнен берүзе тоткан иң таза кеше Раббани абый иде. Мин:
– Раббани абый!.. Раббани абый!.. – дип кычкырып карадым.
Бөтен күзләре күпер аерылмасында булганлыктан, сал өстендәгеләр минем тавышны ишетмәде.
Мин пристаньнан чыктым да чуерташлы ком өстеннән түбәнгә йөгердем. Күпер төбеннән алып су буена машина тыгылган иде. Шуларны ерып дигәндәй, түбән якка үттем. Ачык җирдә туктап, инде салның минем турыга килеп җитүен көтеп тора башладым. Абыйларга катер да ярдәм итә: салның бу якка бүселеп, күперне алып китәрдәй булып килгән «корсак» өлешен теге якка этәрә иде.
Ахырда сал исән-аман гына күпер аерылмасын үтте. Моннан соң инде Агыйдел Дим тамагына хәтле туп-туры ага иде. Салдагылар да, көсмәннәрен ныгытып куеп, хәл җыярга туктадылар. Раббани абый кесәсеннән янчыгын алып, тәмәкесен төрә башлады. Мин кулымны болгый-болгый абыйга кычкырдым:
– Раббани абый!..
Тавышны ишетү белән, барысы берьюлы миңа карадылар. Абый, шундук танып:
– Сирин!.. Әү, апай!.. – дип, кул болгады.
Сал шундый якын ага иде – мин абыйның елмаюына кадәр күргәндәй булдым.
Аннары ул иптәшләре белән сөйләшеп торды да:
– Хәзер яныңа чыгам!.. – дип кычкырып, салдагы өйгә кереп китте.
Аннан өстен алмаштырып чыкты. Аннары бер иптәше белән койрыктагы көймәгә утырдылар. Минут эчендә дигәндәй, көймә ярга җитеп, абый сикереп тә төште, иптәшенә:
– Мине затонда көтегез! – диде. Мине корычтай кочагына алып: – Нишләп әле син монда? Әллә безне көтеп тордыңмы? – дип сораштырып китте.
– Мин инде өченче көн көтәм.
– Менәгаеш!25 Мин сиңа егермесендә дип язган шикелле идем бит?
– Егермеләрендә дигәнсең шул. Расписание белән акмагансыздыр ла?
– Почти што расписание белән. Салчыбыз бик оста туры килде. Егермесендә Уфада булабыз, диде, и точно – бүген егермесе! Бүген ял итеп, төн кунып китәбез, Каридел бик котыру елга икән – чистый эт булдык. Азыгы да бетте. Әйдә, хәзер үк базарга менеп, башта бәрәңгедер-нидер алыйк. Тәки-тәк синең янга чыгасы булгач, иптәшләрем миңа шул эшне кушты, – дип, Раббани абый кулындагы капчыгын күрсәтте.
– Мин дә синең белән китәм, – дидем мин.
– Соң, бергә йөрербез инде. Кайда нәрсә – күрсәтерсең…
– Юк, мин авылга дим, Раббани абый. Сезнең белән салга утырып кайтам димен.
– Ничек?..
Абый су җиленә караеп янган йөзен миңа текәде.
– Мин быел Казанга укырга китәргә уйлыйм, – дидем мин.
– Нимени, апай: монда рәт чыкмадымыни?.. Әллә эшли алмадыңмы?.. Мин бит сине, техникум чаклы техникумда укыта дип, иптәшләремә дә мактанып сөйләгәнием…
– Сөйләсәң ни! Аңардан ни зыян? Мин бит тагы да югарырак укуга китәм… Мирза абый белән киңәшелгән инде бу.
– Шулаймы?..
– Мин инде расчёт алган. Синнән хат килмәсә, инде өйдә була идем – сине генә көтеп тордым.
– Бәй, ярар, алайса. Мирза белән дә киңәшкәч. Әйдә, бергә-бергә күңеллерәк булыр, – дип, абый шундук килеште дә. – Тик, апай, син минем иптәшләргә, «эштән чыктым» дип ычкындырма инде. Сорасалар да, шунда эшлим дип әйт…
22
Без, Сугуда күпере янына барып, такси тоттык. Шәһәргә менеп, абый – базардан ит, бәрәңге, кибеттән аракы, ипи, чәй-шикәр алды. Әйбәтләп төреп капчыгына тутыргач, минем квартирга киттек. Әйберләрем җыелган иде инде. Шуларны да таксига чыгарып салгач, абыйның үзен генә утыртып җибәрдем дә кире өйгә кердем: Клавдия Михайловна әби белән әйбәтләп хушлашырга кирәк иде.
– Бу йортның нигезе начардыр инде: барысы да бездән китә генә. Берсе дә таш булып төшми… – диде ул. Әллә нинди авыр күңел белән әйтте.
– Хушыгыз, Клавдия Михайловна. Сезгә бик рәхмәт. Начарлыгым булса, гаепләмәгез…
– Любаны күрми китәсеңмени инде?
– Хәзер анда барам.
Тик Любовь Васильевна белән иркенләп хушлаша алмадым. Эшенең бик тыгыз вакыты иде. Директор аңардан, үзе әйтеп торып, нидер бастыра иде. Любовь Васильевна гафу үтенеп, бер генә минутка мине озата чыкты. Сал белән бүген ук китәчәгемне әйткәч:
– Йа Хода! Сал белән! Бүген үк!.. – дип, тыны беткәндәй булды.
– Сезгә булган мәхәббәтемне Агыйдел буйларына сөйләп, кайгымны чәчеп кайтырмын, ичмаса… – дидем мин.
– Йә, хуш, кадерлем – сөеп туймаган мәхәббәтем… – дип пышылдап, Любовь Васильевна миңа кулын бирде. Дымлы күзен миннән бик озак аера алмый торды…
Трамвай «кольцо» сына барып җиткәч, ике кулымның да буш икәнлегенә гаҗәпләнеп тордым. Нишләп болай соң әле бу? Өйгә күчтәнәч-мазар алып кайтырга кирәктер ләбаса!.. Тик нәрсә алырга? Башым эшли башлап, иң әүвәл бер ларёктан сетка сатып алдым. Кондитер кибетенә кереп, конфет үлчәттем. Прәннеген дә үлчәтә башлаган идем – сал белән кайтачагым исемә төште: атна буена катып бетәчәк бит… Аннары мин, барысына да кул селтәп, аракы кибетенә киттем. Үземә түгел – абыйларны уйладым: юл бик озын, эшләре авыр… Салда каян табарсың? Кесә яклары да ничектер әле…
Мин сәгать бишләр тирәсендә генә сал туктаган җиргә барып җиттем. Агыйделнең бу өлеше, пароход йөрмәгәнлектән, нейтраль бер зона сыманрак иде. Шул сәбәпле салны да читкә чыгармыйча, урта бер җиргә туктатканнар. Раббани абый берүзе аш пешереп утыра, иптәшләре Нижгород кибетләренә чыгып киткән иде. Әкрен генә кайнап торган ит шулпасы исе борыныма ярып килеп кергәч кенә мин үземнең иртәдән бирле ашамаудан киселеп ачыкканлыгымны сиздем. Аруны әйтәсе дә түгел – көн буе җәяү йөреп, янбашларыма хәтле менгән иде.
Киткәннәр дә кайтып, барысы бергә җыелып беткәндә, аш та пешеп өлгерде. Сал өстенә салынган өй дигәнем берсенең яңа мунча бурасы икән, – табынны шунда әзерләделәр. Казаны белән аш кергәнче, өстәл өстенә аракы менеп утырган иде инде. Раббани абый бер кулы белән шешәнең ас ягыннан тотып, икенче кулының учы белән гөпелдәтеп төбенә сукты. Бөке яртылаш кына чыгып туктады.
– Менә бит, Раббани чама белән генә суга. Ә син чамасын белмисең. Синеке атылып түшәмгә оча да, күпме аракы түгелә, – дип, бер салчы икенчесен шаяртып алды.
Алар – биш кеше. Шәһәргә чыкканда һәммәсе кырынган, җилгә киселеп, кояшта янган чиста йөзләреннән кырыс тазалык бәреп тора иде. Раббани абый тагы бер шешәне ачып бүлде. Боларга ялланган төп салчыдан башкасы икешәр йөз граммны эһ тә дими эчеп куйдылар да итле ашны каерып ашарга да тотындылар. Рюмкалап эчүне «пычрану» дип кенә саный торган ирләр иде болар.
Раббани абый миңа да салып куйган иде. Аларга кызыгып, мин дә, эчемдәге дөрләп янган утны басмасмы дип, стаканны иренемә терәдем.
Берсе ашавыннан туктап, көлеп, миңа карады:
– Энең агу эчә диярсең!..
– Бүлдермә, – диде аңа Раббани абый.
– Агу да инде! – дип, икенчесе каршы төште. – Агу булмый ни булсын?.. Чын агу!..
– Сиңа агу инде ул! Ике йөз граммнан да исерәсең, – дип көлде беренчесе. – Авыллар ерак булса да, киләсе ел Октябрь бәйрәменә кунакка чакырам әле үзеңне. Расхутың да юк: ике йөз грамм аракы белән бер пачка «Беломорканал» куйсам – җиткән. Төн буе сал кебек чайкалып тик йөрисең… Аннары, бәйрәм ашы кара-каршы дип, Яңа елга син мине кунакка чакырасың. И отыласың! Һа-һа-һа!..
Яңа ел дию белән, йөрәгем тагы яна башлады. Юкка әйтәләр икән, аракы йөрәк януын баса дип!.. Киресенчә, ач карынга эчкән аракы башыма китеп, ныграк янарга тотынды. Ник эчтем дә, ник «Яңа ел» диделәр?.. Янымда Любовь Васильевна йөргәндә минем һәр минутым тулы бәхет булган икән. Хәзер ул бәхет әллә кайда – кош очып җитмәс җирләрдә калган төсле тоела башлады. Юкса Уфасы да әнә генә бит – йөгереп кенә менәсе!.. Тик ул якка таба инде юл юк. Юлларны бүген кисеп төштем…
– Син нишләп, апай, бу дөньяда бер гамең дә юк кеше кебек утырасың әле болай? Үзең ачыктым дидең, үзең капмыйсың да, – дип, Раббани абый мине сискәндереп бу дөньяга кайтарды.
Үзләре һаман, эчмәгән дә шикелле, рәхәтләнеп сөйләшеп утыралар иде.
– Хәзер ашыйм, хәзер… – дидем мин.
Ә күз алдымда һаман, үрелеп кенә тотардай якын булып, Любовь Васильевна тора. Күземнән китсен, югалсын иде, ичмаса…
– Әйдә, булмаса, миңа да сал тагы бер йөзне! – дидем мин.
Шулкадәр дә ачык сурәтләр йөргән зиһенемне томалар өчен, миңа бу йөз грамм җиткән иде инде. Шунысын эчкәч, зиһенем бөтенләй җәйге төн карасына әйләнеп юкка чыккан – мин салчыларны көлдереп, утырган җирдән йоклап ауганмын…
Мин кычкырып сөйләшкән тавышларга уянып киттем. Ләкин кайда мин?.. Аста ни кыймылдый?.. Ни шуыша?.. Һич төшенми ята бирдем. Колагыма су чапылдавы килеп кергәч кенә исемә төште – салда бит мин!.. Сикереп торып, тышка атылып чыктым.
Раббани абыйлар инде, бар көчләрен куеп, ике көсмәнне дә агым үзәгенә таба җайлап ишәләр иде.
Эчми эчкән кеше – минем башым авырта, эчем яна. Мин сал читенә ятып су эчтем. Тик Агыйделнең салкын суларына сикереп төшсәм дә, эчем тулы сагыш уты сүнәр-сүрелер төсле түгел иде. Шунда Уфа тавыннан кояш килеп чыгып, су өстен яктыртып җибәрде; суда чагылган йөзем кырыкка сынып, вак дулкыннар белән чапылдап, сал читенә килеп кагыла иде. Мин торып, сал борынына киттем.
– Тордыңмы, апай? – диде Раббани абый.
– Кая, миңа нинди эш бар? – дидем мин.
– Бар, иренмәсәң, чәй куеп җибәр. Күперне ябар вакытлары җитте, безне генә көтеп торалар. Тизрәк чыгып калырга кирәк.
Мин кире өй янына киттем. Утынны күп әзерләгән- нәр – су җитмәс урынга кисеп-өеп куйганнар иде. Каен кайрысын чыра итеп, ут тергезеп җибәрдем. Казан астындагы учак йөрәгем шикелле дөрләп кабынып китте.
Сал әкрен генә аккан саен, Уфа да әкрен генә артка чигә башлады. Сәгать уннарда инде без крекинг заводы турысында идек.
Ниһаять, Уфа һаман өзелмичә килгән тау өстендә – кояшка якын бер җирдә балкып күздән югалды.
Эчемдә Уфа тавы чаклы сагыш кына торып калды.
Кыя тау кинәт бетеп, Агыйдел сулга борылды. Ерактан ук кычкыртып, каршыбызга пароход килеп чыкты. Без, Агыйдел буенда үскән малайлар, пароходларны тавышларыннан ук таный идек. Агыйделдә йөзгән пароходларның иң матуры – «Советский полярник», – дулкыны белән салга бәреп, безнең яннан чапкан аттай ашкынып узып китте. Артыннан кызыгып карап калдым: ул бер сәгать ярымнан Уфада булачак!.. Их, тагылыплар гына китәсе иде кире!..
23
Салчыларга читтән карап торганда гына, ямь эчендә рәхәтләнеп баралар төсле икән. Ә чынында исә сал агызу кул битләрен генә түгел, арка-күкрәкләрне дә чиләндерә икән. Мин яшьтән үк иң авыр эш эшләп үскән. Беләк көче кирәк булган бер эш тә миңа ят түгел – җиңем һәрвакыт сызганулы иде. Бу эшкә дә шундук җигелеп киттем – абыйлар белән бер тиң көсмәнгә тотындым.
Туры гына аккан җирләрдә без, алты метрлы бүрәнә көсмән сабын оясына бәйләп куеп, үз җае белән генә барабыз. Яр өстенә басып безне тамаша иткән малайлар безгә кызыгып карап калалар иде. Беләм, чөнки үзебез дә шулай идек. Ләкин Агыйделнең туры җирләре бик аз. Ул бөгә-бөгә сузган дилбегә төсле – элмәк ясый да элмәк ясый. Туры кисеп чыкканда бер чакрым араны ун чакрым әйләнеп килә иде. Шулай итмәсә, Агыйдел буламыни ул!..
Дуга сыман түгәрәк кенә әйләнми ул. Әнә, ерактан караганда, кыелып кына төшкән биек ярга төртелгән дә, шунда бетеп, яр астына коеп югалган кебек. Барып җиткәч кенә күрәсең – ул, кинәт терсәктәй сынып, йә уңга, йә сулга кереп китә. Андый борылмаларда без – дүртебез – борын, икебез койрык көсмәненә барып тотынабыз.
Менә шундый чакларда чиләнә дә инде салчының күкрәге! Чөнки көсмән ул ишкәк түгел, аны җиңел генә селтәп салып булмый…
Пароходлар белән юл сабышканда да шулай. Дөрес, без фарватерның үзәгеннән бармаска тырышабыз. Ләкин сал ул синең тырышуыңа гына бик буйсынып бетми: агымына, җиленә карап, як-якка сугыла. Шул сәбәпле пароходлар да безгә юлны йә уңнан, йә сулдан сабып китәләр иде.
Абыйларга узаманның26 яхшысы туры килгән. Аны Каридел белән Агыйделнең һәр борылмасын белә дип сөйләде абый. Шулайдыр: мин моңа үзем дә ышандым. Ул эчми, трубка гына тарта. Безнекеләргә дә ял алдыннан ике йөз граммнан артыгын эчәргә кушмый иде. Шуңа без төннәрен дә курыкмыйча ага идек.
Торуы читен булса да, минем үземә төнге вахта күбрәк ошый: көндезгедән дә уяу булып, көсмән саен берәү торасың. Борын белән койрыкта – икесе ике башта – тагы ян-якта, дулкын уйнавына тирбәлә-тирбәлә, дүрт фонарь яна.
Миңа ни өчендер, без узганда, су өстендәге маяклар алардан көнләшеп каладыр төсле тоела иде.
Минем өстә – солдаттан киеп кайткан гимнастёрка белән галифе чалбар. Ә төннәрен мин иңемә шинельне салам: җәйге төндә су салкыны бик сиздерә иде. Ярый әле, безнең бәхеткә, көннәр аяз тора. Мин йолдызларның кара су өстенә сибелгән шәүләләренә карап уйланып китәм. Ләкин минем уйлар, ике очтагы ике фонарь шикелле, ике ноктада гына бик озак туктап тора ала. Берсе – Хәвадис абый, икенчесе Любовь Васильевна иде. Хәвадис абый инде – кабер читләрен тырнап еласаң да – кире кайтачак түгел. Любовь Васильевна белән безнең мәхәббәт тә шулай – кире кайтмаячак. Ул мәхәббәттән мин менә шушы сал агымы белән әкрен генә, беләкләрне сызлаткан авырлык белән аерыла барам… ерагая барам…
Мин башка уйлар да уйларга итеп карыйм. Тик бернәрсә дә чыкмый: башка уйга күчтеңме, бар булган уем, әлеге йолдызлар кебек, суга сибелә дә бетә… Аннары тагы җыелып кайталар, һәм, үзем дә сизмәстән, йә Хәвадис абый, йә Любовь Васильевна булып, сагыш белән күңелемне биләп алалар иде. Мин чыдый алмыйча көсмәнгә тотынам. Күкрәкне бер авырттырып көсмән сабына баскач кына, бар нәрсә онытыла: ярга бәрелмәү, баржа-мазарга төртелмәү уе гына торып кала иде.
Кулларымның атна эчендә кабарып тишелүе, күкрәк, калак сөякләренең рәхәт сызлавы үлем кайгысын басмаса да, мәхәббәт сагышын ярыйсы ук басты, дәвалады. Ул җәйне күгендә дә, сайлап куйгандай, гел эре йолдызлар гына яна иде. Шуларның чәчрәп Агыйдел төбенә төшүләрен, шунда чумып уйнауларын мин инде элекке гамьсез уй белән түгел, инде дөнья күргән бер кеше булып күзәтәм. Үземне дә, су коенган шул йолдызлар шикелле, сафлангандай хис итә башлый идем.
Ә кайвакыт миңа кулларым гына түгел, хисләрем дә тупаслангандай тоела… Юк, мин барыбер Любовь Васильевнаны сөеп ялгышмаганмын. Ул сөю барыбер гайбәт сүзе кебек пычрак түгел, ул әнә теге иң зур йолдыздай зур да, чиста да булган. Без аерылыштык, ләкин мәхәббәтем әни әйткән «тәҗәллә бер нурдай» сүнми калды. Әнә башка йолдызлар белән беррәттән ул да яна…
Узаман Гыйлаҗ агай никадәр оста булса да, безнең бу озын юлыбыз бер бәласез генә бетмәде. Лачынтауны үткәч, бик ямьсез давыл кубып, сал астыннан илле тонна чылбыр сөйрәлеп баруга карамастан, төнлә безне сайга утыртты. Җил исеп давыллый башлаганда, без барыбыз да уяу идек инде. Кабаланмый-нитми, тирән җирдә калган койрыкка тиз генә якорь салып, барыбыз бергә борынга күчтек. Тик, күкрәк итләре суелганчы ишсәк тә, сал безгә буйсынмады. Без давылга җиңелдек. Ахырда ничә кат бүрәнә аша аяк астыбызда нык җирне тойгач, хәлдән таеп көсмән төбенә аудык.
Әгәр давыл артыннан, гадәттәгечә, коеп яңгыр яуган булса, су күтәрелеп, без дә җиңел котылган булыр идек. Ләкин төн буе Агыйдел өстендә гарасат кына уйнады. Ярый әле вакытында якорь салып өлгергәнбез, юкса койрык уйнап фарватерга килүе бар иде.
Инде төн үткәреп, көндез буксир көтүдән башка чара калмады.
Иртән күрдек: каршы якның сөзәк тау битендә зур бер авыл тора иде. Мәҗбүри тукталыштан файдаланып, ике агай азык-төлек хәстәре белән авылга чыгып керергә җыена башлады. Юлга дигән акчаларының соңгысын Бөре шәһәрендә тотып, инде төбенә төшкәннәр иде. Кырып-себереп, кайсысы ун, кайсысы егерме сум биргәч, ике агайның берсе:
– Боларга ни генә алырбыз икән соң, егетләр? Ашарга алсаң, эчәргә калмас, эчәргә алсаң – ашарга!.. – дип, чыраен чытты.
Узаман Гыйлаҗ агай белән Раббани абый яңа гына, бөтен сал буйлап йөреп, күпме өлеше сайга утырганын тикшереп килгәннәр иде. Уйга батып трубкасын төеп торган Гыйлаҗ агай ипле генә каршы төште:
– Аракы дип нәфсегезне котыртмасагыз иде, егетләр. Бу комда әле күпме утырасыбызны бер Ходай гына белә… Салның ярты гәүдәсе сайда! Әле күпме ком өячәк…
– Шулай озак ятарбыз микәнни?! – дип, бүтәннәр дә пошаманга төште.
– Алай ук баш имәгез әле, егетләр! – диде Гыйлаҗ агай.
– Сал исән, трослар өзелмәгән, катеры гына булсын… Инде Бөредән пароход чыккан булырга тиеш, озакламый килеп тә җитәр. Әйтербез: Казансаудан27 булмаса, Дүртөйледән катер җибәртер… Тик шулай да эчү белән ыргытасы шешәгә акча әрәм итмик – күпме көтәсене белеп булмый: суда без…
Ул сөйләгәндә мин авыл ягыннан өч ирнең, салмак кына атлап, яр буена төшүен карап тордым. Берсенең кулбашында ишкәк иде. Алар бәйләп куелган биш-алты көймәнең берсен чиштеләр дә туп-туры безгә таба ишеп килә башладылар. Инде аларны безнең бүтәннәр дә күреп алды.
– Кемнәр булыр болар?..
Гыйлаҗ агай бер дә исе китмичә, ләкин аз гына мыскыл белән:
– Бүрәнә сорарга килә болар, – диде. – Менә сезгә акча! Тик, карагыз, егетләр, мин бу эшкә тыгылмыйм. Минем эш – салны тиешле урынына илтеп җиткерү. И тросларын, чылбырларын үлчәп, кире кайтарып тапшыру… – дип, койрык ягына ук китте.
– Сату турында сүз дә башлыйсы булмагыз, – дип, Раббани абый иптәшләрен кисәтеп куйды.
Чыннан да, өлкән яшьләрдәге өч агай, көймәләреннән салга сикереп чыгып, безнең янга килү белән:
– Сатлык агачыгыз юкмы, егетләр? – дип, туры эшкә күчтеләр.
– Юк. Сатлык юк, – диде Раббани абый. Салда материаль җаваплы кеше ул иде.
– Бәлки, табылыр… Сезгә нәрсә инде ул бер-ике кушма бүрәнә?.. Аның болай да бу давылда таралып китүе мөмкин түгелмени?..
– Юк дидем бит мин сезгә! – диде Раббани абый.
– Акчасыннан тормыйбыз: бүрәнәсенә карап биш тәңкәдән ун тәңкәгә кадәр… Катерын да үзебез яллап китерер иек…
Раббани абый олы гәүдәсе белән аларга борылды:
– Әллә сез татарча әйткәнне аңламыйсызмы? Әллә сезгә русчалап та әйтү кирәкме?.. Юк дигәч, юк!..
Шулай дигәч, авыл агайлары, бик аптырап, көймәләренә борылып киттеләр. Шулай да берсе, бераз баргач, артына әйләнеп:
– Кире уйласагыз, без әнә теге амбарлар тирәсендә булырбыз, – дип кычкырды.
Бу авыр сөйләшүдән барыбызның да баш июле иде. Шунда авылга ризык алырга чыгарга җыенган агайларның берсе:
– Әллә чынлап та бер-ике кушманы җибәрәбезме соң, Раббани? – дип, абыйга күтәрелеп карады. – Тегеләр әйтмешли, ул бүрәнәләрнең, сүтелеп, агып китүләре дә бар иде бит?
Абый сабыр гына әйтте:
– Анысы дөрес. И бер-ике кушмадан сал да кимемәс иде. Шулай да дәүләт милкенә кул тигермик инде, егетләр. Матур түгел… Менә инде яренгә, Алла бирсә, үзебезгә алып кайтканда сорасалар, анда теләсә кем үзенең өйлек бүрәнәсен дә сата ала…
– Ярый, аракысы чурт с ним, ә буксирга нинди акча түләрбез? – дип, әлеге агай тагы сүз катты.
Юк, аның да бүрәнә сатасы килеп тормый, сораучысы булган өчен генә кутыры кызган иде.
– Анысы да бар икән әле… – дип, икенче салчы да чигәсен кашып торды.
– Борчылмагыз, агайлар: акчасын үзем бирермен, буксиры гына килсен, – дидем мин. Шундук «өй» гә кереп, йөз сум акча алып чыктым. – Ә монысы аракыга! Менә биш шешәгә җитсен өчен алты сумын да өстим.
– Сиринебез яшәсен!.. – дип, ике агай капчык тотып авылга китте. Мин аларны көймә белән чыгарып куйдым.
Ике сәгать тә үтмәде, капчыкларына ипидер, бәрәңгедер салып, күтәренеп кайтып та җиттеләр. Суеп ук алып кайткан ике тавыгы да бар иде. Шундук казан асып җибәрдек.
Ә кичкә Дүртөйледән катер килеп, салны көчкә фарватерга тартып төшерде.
…Тагын ике тәүлектән соң кичкә каршы гына салны үзебезнең Тоба яры астына китереп төрттердек. Иртә белән каршыбызга ат чаптырып, без кайтуны белеп киткәннәр иде, шуңа күрә безне көтеп торалар иде инде.
Салны кымшанмаслык итеп ярга бәйләп кую белән, сал өстендә чын туй башланып китте: казаны белән аш, әрҗәсе белән аракы килеп, төн буе бәйрәм иттеләр.
Ә таң аткач, өр-яңадан авыр эш башланды. Инде миңа эш җене кагылган иде – мин дә сал чыгарырга ялландым.
Трактор җитмәү сәбәпле, эш озакка китте. Унбиш көн дигәндә, көчкә эшне бетереп, расчёт алдык.
Раббани абыйлар, һәркем үз авылына таралышып, бер атна ял иттеләр дә, кабат җыелышып, киләсе язга кадәр кабат урман кисәргә менеп киттеләр.
Абый китәсе көнне иртәдән үк шактый кызган иде. Шәрифулла абзыйларда утырган җиреннән капыл:
– Әйдә, апай, Хәвадис янына менеп төшик инде, рәнҗеп ятмасын, – дип, мине зиратка алып менеп китте.
Кибеткә кереп, ике шешә «Перцовка» алды.
Бездән соң зиратка керүче дә булмаган. Раббани абый борып киткән бармак юанлык тимерчыбыкны Мирза абый ике бармагы белән генә сүтеп ташлады да, без эчкә кердек.
Хәвадис абыйның баш очына утырткан өянке киткән, аяк очындагысы кибеп корыган иде. Раббани абый, күзеннән яшь ага-ага, ямь-яшел үлән шытып чыккан кабер өстен сыйпап-сөеп торды. Аннары, әти кабере өстеннән тәлгәш-тәлгәш җиләк өзеп (тирә-як тулы җиләк иде!), Хәвадис абыйның күкрәк турысына куйды.
– Монысы сиңа… – диде ул.
Аннары без зираттан чыктык. Раббани абый койма буена сөялеп утырды да бер шешәне ачты. Зират эченнән үзенә дә җиләк өзгән иде, – ярамаса да, шуны каба-каба, «Перцовка» эчә башлады.
Инде икенче шешәгә тотынгач:
– Монысын эчмә! Кичкә китәсең бар. Әйдә, кайтып бераз ял ит, – дип, кулыннан алдым.
Абый инде нык исергән иде. Торып, зиратка борылды:
– Ягез, туганнар, гаепләп калмагыз, исән яшәгез… Минем дә сезнең яннан китәсем килми… – дип, хушлаша башлады.
– Ни сөйләвең бу, абый! Зират бит бу!.. – дип, көчкә алып киттем. Ләкин авылга кергәндә, ул турайган иде инде.
Абый да киткәч күңелсез булып калды. Өйдә ямь юк. Өйдә генә түгел, авылының үзендә дә яме беткән иде. Биш колхозны бергә кушып, бер колхоз ясаганнар. Идарә беткән. Басуында безне башак җыйдыртмаган күрше колхоз председателе – председатель, ә башкалары, шул җөмләдән Тимершәех абый да бригадир булып калган иде. Яшьтәш кызлар, яшьтәш егетләрнең күбесе Туймазыдыр, Әлмәттер ягына нефтькә чыгып киткән. Өстәвенә эшкә ярарлык бар кешене суырып алган печән өсте җиткән иде.
Шәрифулла абзыйлар өендә дә элекке ямь юк: Җәзиләдән соң апасы Рәҗимә дә Актанышка кияүгә чыккан. Алар булмагач, өйләре буп-буш иде.
Әллә бөтенләй авылдан бизүем идеме соң бу?..
Шулай берничә көн җанымны кая куярга да белми йөргәннән соң, бер иртәдә үз-үземә әйттем:
– Юк, туган, болай ярамый! Кайда спорт дисциплинаң? Кабыгын салган елан шикелле, формаңны чишеп аттың түгелме син? Болай дәвам итсә, укырга да керә алмассың. Җитте, имтиханнарыңа әзерлән!.. – дидем.
Шуннан соң мин хәтта, бик сагынсам да, тагын эшкә уралып китүдән куркып, болынына да бармадым. Китәр алдыннан гына бер әйләнеп кайтырмын әле дип, имтиханга әзерләнергә керештем.
Миңа комачаулаучы юк. Җиңги ике баласы белән болында. Әни дә, шул балаларны карыйм дип, болында ята, өйгә кайтып кына китә иде. Мин көн саен иртән үзебезнең Саклау буеннан биш чакрым йөгереп кайтам да китапка утырам. Җәйге озын көн авышып, инде нуры сүнгән кояш Актаныш ягына турылап төшә башлагач кына, мин укудан туктап Агыйдел буена китәм. Су кереп, өйгә йокларга гына кайта идем.
Бер ай эчеңдә мин, спортчылар теле белән әйткәндә, формага кердем. Хәзер мин тәнемнең һәр күзәнәген уйнатып-сизеп, эшкә җигә ала идем.
Һәм июль ахырында, үземне имтиханга шактый әзер санап, педагогия институтына керер өчен, Казанга карый юл тоттым.
24
Институтка керү минем өчен авыр булмады. Имтиханда алган билгеләрдән тыш, гимнастикадан беренче разрядым барлыгы да, техникумда физкультура укытуым да, Казанның үзендә хезмәт итеп, үзендә унны экстерн бетерүем дә – һәммәсе дә искә алынган иде.
Имтихан биргән вакытта ук, Мирза абыйлар өстендә яшисем килмичә (инде яшь бәбәйләре дә бар), тулай торакка урнаштым. Укырга кергәч тә шунда яшәвемне дәвам иттердем.
Беренче елны ук мине факультет комсомол комитетына сайлап куйдылар – мин секцияләр эшенең торышына җаваплы идем. Ни әйтсәң дә, күбесеннән яшем зур булып, быел гына унынчысын бетереп килгән малайларга караганда инде тормыш күргән кеше исәбендә идем.
Минем беренче разряд безнең факультетка кергәннәрнең байтагы өчен институт бетергәндә генә ирешә алган хыял иде. Шуңа күрә без, разрядлылар, беренче көннән үк махсус төркемнәргә бүленеп, икенчеләр – беренчелек, беренчеләр мастерлык программасыннан күнегүләр үтә башладык.
Уку башыннан ук мин үземне каты режимга йөгәнләп куйдым, һәр көн алтыда торып, радио тыңлап, физзарядка ясыйм; бил тиңентен салкын су белән юынып, капкалап алам да сигезгә укырга китәм. Шул китүдән кичке унга кадәр тулай торакка кайтмыйм, ә унбердә, яту белән йоклап китәмме-юкмы, йокларга ята идем.
Ял көннәрендә бүлмәдәш егетләрем, әртилгә оешып, тимер юлга йөк бушатырга китәләр. «Анда эш муеннан – иренмичә эшлә генә» диләр. Чынлап та, кайсы көнне алар иллешәр, алтмышар сум эшләп кайта. Бу акча аларга, көненә өч тапкыр мул итеп ашаганда да, биш-алты көнгә җитеп бара иде.
Алар киносын да, театрын да калдырмый йөриләр. Алар гына түгел, башкалар да шулай: бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә шау-шулы, күңелле компанияләр оеша – бииләр, җырлыйлар… Бер минем генә андый күңел ачуларга вакытым юк: сәгатем генә түгел, минутларым да шыплап төелгән – үземне үзем куу өстенә, атнаның алты көнендә мине тренерым куа иде.
Шулай итеп, фәкыйрь студентның байларча тормышы миңа бөтенләй кагылмады. Минем өчен бәйрәм, солдаттагы увольнение сыман, Мирза абыйларга барып кайтыр өчен генә китә иде. Тулай торактагылар миңа эре, тәкәббер, әллә кем булып йөри торган кеше итеп карый башладылар.
Бервакыт гомумлекция буласы аудиториягә кереп утыр- гач, башка бүлектәге бер егет, яныма килеп:
– Бу безнең урын, күчегез, – дип әйтте.
Миңа сәер булып китте: моңарчы беркем дә монда үз урынын киртләп йөрми торган иде. Шуңа мин:
– Әнә урын бик күп, теләсә кайсына утырыгыз, – дип җавап бирдем.
Лекция башланып биш минут та үтмәгәндер, миңа арттан бер язу төрттеләр. Лекция язуым сәбәпле, мин аны укымыйча гына дәфтәргә кыстырып куйдым: тагы шул Люциядәндер әле… Ләкин тәнәфестә укысам, исем китеп торды. Мин йөзен дә танымый калган егет, русчалап: «Яхшы костюм кию генә әле әллә кем булдым дигән сүз түгел. Безнең әти-әниләр сезнеке сыман бай түгел шул!..» – дип язган иде.
Мин аны бөтәрләп чүплек савытына ташладым. Урын өчен, ә!.. Тәнәфестән соң диамат булып, анысы да бөтен курс бергә шул ук аудиториядә иде. Арттан миңа тагы бер язу төрттеләр. «Әһә-ә, авырткан җирегезгә тидемени???» дип, өч сорау куелган иде.
Кызык, минем кем икәнлегемне дә белмәгән бер егет моның әти-әнисе бар микән дип уйлап тормаган! Димәк, аның үзенең әтисе дә, әнисе дә бар, тик аныкылар бай гына түгел. Ә минекеләр бай булып чыга. Аннары ул бу костюмын, бәлки, үзе эшләп алгандыр дип тә уйламый, димәк, үзе эшләмәгән…
Мин, аптыравымны кая куярга да белмичә, өстемдәге костюмыма карадым – үз гомеремдә кигән беренче костюм иде бу минем. Без аны Любовь Васильевна белән икәү, бик ошатып, Совет Армиясе көненә алган идек. Чынлап та әйбәт иде ул: корыч төсендәге трико булып, бәясе дә биш йөз илле дүрт сум иде шул аның!..
Теге егетем миңа язу җибәреп кенә калмаган, күрәсең, телен дә эшкә җиккән, ахры. Берничә вакытлар үткәч, бер бүлмәдә торган иптәшләрдән берсе:
– Карале, әтиең райком секретаремыни синең? – дип сорады.
Мин, аптырап:
– Кем әйтте аны сиңа? – дидем.
– Шулай сөйлиләр.
– Дөрес сөйләмиләр. Минем әти шахтада эшли – уналты ел инде! – дидем мин.
Моның өстенә кемдер, тумбочкадан алып, Любовь Васильевнаның, «Керләреңне кем юа?.. Ачлы-туклы йөрмисеңме?..» дип, мине кайгыртып язган хатын да укыган булып чыкты. Шуннан соң «Аның хатыны бар икән, безгә генә әйтми йөри икән…» дигән сүз тараттылар.
Ярый инде, монысы ярап куйды. Юкса үзебезнең группадагы Люция атлы бер кыз, мине кичәләргә чакырып йә чакыртып, сүзен дә, күзен дә сала башлаган иде. Болай чибәр дә, ни дә иде үзе. Тик минем – һаман булса! – Любовь Васильевнаны оныта алганым юк. Нәкъ җырдагы шикелле: күзем йомсам, күз алдымда тик тора! Күңелем Люциясенә түгел, башкаларына да төшми, юкса сынлы гимнастика белән шөгыльләнүче кызлар арасында ниндиләре юк иде дә, ярышлар вакытында мин тагы ниндиләрен генә күрми идем! Озын җиңле озын күлмәк киеп, бөтен җирен каплап йөргән билсез-нисез кызлар түгел иде инде алар…
Көнем фәкать уку, фәкать спорт белән уза барган саен, йөрәгемдәге сагыш та сүрелә төште. Акыл үзенә кадәр йөрәк эшләп куйган эшне соңыннан барыбер үз юлына сала, күрәсең. Тормышның балын гына түгел, борычын да миннән күбрәк татыган Любовь Васильевна төптәнрәк уйлап әйткән. Хактыр: өйләнешкән ихтималда безнең тигез мәхәббәт булмаячак, бүгенге сөю ләззәтенең бер ун елдан тик үкенү белән бетүе бар иде. Аннан соң өр-яңа дөньяны кайсыбыз яңадан кора ала?..
Тора-бара Любовь Васильевнаның миңа язган хатлары күбрәк кечесен өлкәне кайгырткан дуслык, туганлык хатларына әйләнде. Ул миңа күбрәк «Анда синең ашау-эчү яклары әллә ни шәптән түгелдер инде, ит-мазар алып җибәрсәм, пешереп ашар җаең бармы?..» шикеллерәк яза иде.
Шулай кыш үтте. Яз да җитте. Минем, бөтен нәрсәдән баш тартып, фәкать спортка йотылып бирелүем бушка китмәде: мин куйган максатыма ирештем – май аенда Идел буе зонасында үткәрелгән ярышта спорт мастеры нормасын үтәдем.
25
Икенче курсны бетереп каникулга чыккач, мине генә көтеп торган Мирза абыйлар белән бергә, пароходка утырып, авылга кайтып киттек. Хәвадис абыйны күмеп кенә килүен исәпләмәгәндә, Мирза абый узган җәй дә гаиләсе белән кайта алмаган иде.
Әни, Нилүфәр җиңгине күргәч:
– Сөбханалла! Сөбханалла! Киленебез шушымыни инде?! Күзләр генә тимәсен тагы, тфү-тфү!.. – дип, аркасыннан бик озак сөеп торды.
Шулай итеп, без, туганнар, кырык алтынчы елдан соң беренче кабат янә бергә җыелдык. Тик бишәү түгел инде, дүртәү идек.
Былтыр көз хәрби хезмәтен тутырып кайткан төпчек энебез Әдрән МТСта эшли башлаган. Раббани абый быел үзенә йорт салырга керешкән иде. Без нәкъ өмәсенә өлгердек.
Без дә кайтасы булгач, өмә көненә Шәрифулла абзый ике мичкә бал ачытып куйган. Күрешергә баргач, тиктомалдан:
– Минем дә әтиегез мәрхүм яннарына китәр көннәрем җитеп килә, ахры… Бергенәләр дә бу якты көннән кара гүрләргә кереп ятасы килми шул… – дип, иреннәрен кыймылдатып алды.
Күз төбендәге яшьне күргәч, әллә нишләп киттем. Безгә сый хәстәрен күреп, бал менәргә чыгып киткән бер арада Җүәйрә апа, тешләре төшеп, инде бөтенләй сакауланган теле белән:
– Быел кыш бөтенләй аяктан язып, бүлнискә барып ятты. Бер дә дәвалый алмаенча, майга хәтле тоттылар да чыгардылар. Күп торса, өч ай торыр дип әйткәннәр. Тәрҗимәбез ат белән генә барып алды. Менә шуннан бирле җылый да җылый инде. Капка төпләренә чыгып утырып җылый… Аңа ния брачка бару кирәк? Алтмышка җитеп килгән кешегә брачтан ни дәва? Инде чирләмәсәң дә, менә үләм, менә үләм дип торасың. Яшь чакны гына мәңге үлмәс сыман икән ул… Ә-әй, сабый бала сынлы җылап кына утырып, гомеркәйләрне озайтып булсайде! Барыбыз да җылап кына утырырыек… «Ул кадәр эчкән балың кай җирләреннән чыгып бетсен, шуңа күзеңнән дә чыга!» дип тә әйтеп карыйм аптырагач… – дип, минут эчендә күпме сүз сөйләп ташлады.
Иртәгә өмә буласы көнне Шәрифулла абзый безгә мичкәсе белән бал китереп куйды. Бу өмәнең башлыгы иде ул. Матча күтәргәндә матча биленә бәйләп менгерер өчен кибеттән аракы да алдырткан. Әни монысына:
– Карт башың белән, борынгылар йоласыннан чыгып, нишләп алай матчага шул хәсис аракыны элеп күтәртергә котыртып йөрисең? Мин бит шуңа дип икмәк басып торам – яңа нигезгә башта яңа икмәк керсен… – дип каршы төшеп караса да, Шәрифулла абзый:
– Кодагый, син бер дә борчылма юк өчен. Бу өйнең матчасы җитәрлек – ипиен дә элербез, Аллаһы боерса. Әйдә картларча да, яшьләрчә дә булсын, кәҗәсеннән бигрәк мәзәге! – дип, әнине көйләп тә куйды.
Иртәгесен көтү куу белән, халык өмәгә җыелды. Бураның зурлыгын әйтерлек кенә түгел: унике ярымга тугыз ярым. Биеклеге дә гел бертигез юан бүрәнәдән уналты ниргә иде. Төп ниргә инде көйләп-тигезләп салынган, мүклеккә сүсе-ние хәзерләп куелган иде. Ике оста җитәкчелегендә өмәчеләр эшкә башлады. Өлкәнрәкләр мүкли, ә без, таза ир-егетләр, бүрәнә күтәреп салабыз. Кеше буен үтәрәк, эчке яктан таскак28 ясап мендек, бүрәнәне аркан белән шуннан тартып ала идек.
Сәгать берләрдә инде иң тантаналы моментка – матчага килеп җиттек. Яңа матчага яңа гына мичтән чыккан зур түгәрәк ипи, калган дүртесенә дүрт ярты бәйләп куйдылар. Өстә торган ике оста башта яңа матчаны тигез генә тартып алды. Аның артыннан чайкала-чайкала шешә бәйләгәннәре менеп китте. Алары да үз ояларына менеп яткач, түшәм такталарын бирә башладык. Монысын инде осталар күзеннән үткәреп кенә, буыны-буыны белән ырмауларга кертеп тезделәр.
Күпме кеше булуга карамастан, өмә шактый озакка китте: бу чаклы да зур өйне авыл агайларының күтәргәне булмаган икән әле. Шулай да кояш көн түбәсеннән төшә башлаганда, безнең эш беткән – бәбкәләренә кадәр менгезеп куйган идек инде.
Аннары йолага күчтеләр. Иң әүвәл баскыч белән менеп, ипине кисеп төшерделәр. Шәрифулла абзый аны, бөтен килеш, инде өченче баласын көткән Тәрҗимәгә тоттырды.
– Менә, кызым, яңа нигезгә яңа бәхетегез шушы түгәрәк ипекәй кебек булсын. Балаларыгыз күп булып, барысын да тигез карап үстерегез, – диде. Аның иреннәре тагы йомшарып китте.
Раббани абый исә матчадан кисеп төшерелгән аракыларны ачып, һәркемгә бүлеп биреп чыкты. Бу шатлыклы йоладан мин дә баш тартмадым.
Аннары өмәчеләр, өс-башларын каккалап, юынып-сыйпанып, өйгә керделәр. Анда безне табын тулы ит, майлы чибәрәк, мичкә тулы бал көтә иде.
Раббани абый өмәчеләргә рәхмәт әйтеп, кыстый-кыстый сыйлый башлады. Эчкән саен берсен берсе куәтләп, өйнең һәр бүрәнә, һәр тактасын мактап алалар иде.
– Никулай заманында мондый өйдә земский нәчәнник кенә тора торганые, – диде Шәрифулла абзый да. – Инде салып кереп, көзгә өй туйлары ясарга насыйп итсен. Аллаһы боерып исән булсам, өй туена миннән биш җанга биш сарык, биш баш умарта, и башкалары да гел биштән булыр.
– Нишләп алай биштән генә, кода абзыкай? Бәлки, җиңгәбез бәбәйне бу юлы көянтәләп алып кайтыр?.. – дип, Әдрән уйнап сүз кушты.
– Амин, кода! Авызыңа бал да май! Сүзең рас килсә, сиңа да берәрдән өстим. Ягез, алайса, исән булайык, кодалар, оланнар, җигәннәр29…
Раббани абый кояштай балкып киткән иде инде.
– Әллә, бабай, киявегез мин, кызыгыз Тәрҗимә яшисе йорт нигезенә багышлап, «Шахты» көенә бер җырлап та җибәрәсеңме? – дип көлеп алды.
– «Шахты» безнең көй түгел, – дип, Шәрифулла абзый кулын селтәде. – Әтиең белән без «Уел» көенә җыру әйтә торганыек. Мысыр мәкаме белән үк булмаса да, күкрәк тулы тын – сузып кына сала торган идек үзен! Шулай бит, Маһисәрвәр кодагый? Шулай диген әле.
Әни кече яктан җавап бирде:
– Шулай, шулай. Шул бер көе бар иде инде мәрхүмнең. Гаеттән соң туры сезгә кереп, бал эчеп кайтырые да шуны тик җырлап утырырые.
– Тучны! – дип, Шәрифулла абзый көлеп куйды. – Мәрхүм ураза тотмаса да, рамазан аенда тамчы да капмас иде. Ул чүкечне ничек сукмак кирәк ураза тотып! И, картлар гаеттән дә чыгарые – бу да безгә килеп керерие. Чәчен-сакалын кырган, мыегын төзәткән. Йомшак кына тамагын кырып, мич башына карап куярые…
– Төн буена бер-берегезне озатып йөридериегез инде шуннан соң…
– Тучны! Валлаһи! – диде Шәрифулла абзый. – Бу бәхетле көннәрне генә күрә алмады. Раббанинең бу йортын күрсәме?.. «Үләрдәйгә үлем юк, торырдайга торым юк» дип, шундыйга әйтәләрдер инде… Ягез әле, кияү, кодалар, кодачалар, күршеләр! Солтан мәрхүмне дә искә алаегыз инде бу бәхетле көнне…
Барысы бергә стакан күтәрделәр. Раббани абый басып, махоркадан карлыккан тавышы белән «Тёмная ночь… Только пули свистят в тишине…» дип җырлап җибәрде.
Кече яктан Тәрҗимә җиңги башын тыкты.
– Минем диванага җитте болай булгач – башлады! – диде ул.
Раббани абый сул кулы белән колагын каплап җырлавын белде. Шунда Әдрән:
– Абый, сугыштан кайтканнан бирле җырлыйсың инде шул бер көйне, нишләп туймыйсыңдыр? – диде.
– Туя торган көй түгел бу, туганнар. Безнең сугыш көе ул!.. Шулай бит, Мирза? – дип, Раббани абый җырдан туктады. – Әйдәгез, инде сез җырлагыз.
– Нилүфәр җиңги җырласын! – дидем мин.
Әдрән дә:
– Җырласын әле җиңги кичәге көен, без дә отарбыз, – диде.
Барыбыз да кече якка таба йөзләребезне борып карадык. Анда әни белән ике җиңги аш-су тирәсендә кайнашалар иде. Раббани абый да калын тавышы белән дәште:
– Нилүфәр, килен! Исемең дә – төнбоек, җырың да төнбоек икән синең! Чык әле бу якка. Җырла әле бик матур иттереп үзебезнең кырымча татар көен!.. Алып чык әле, Тәрҗимә, үзен.
Тәрҗимә, «әйдә, әйдә» дип җитәкләп, Нилүфәр җиңгине алып чыкты. Җиңги күзен тутырып Мирза абыйга карады:
– Сәнеңин йырлавуюнны эстейлер – түркү айтманны сорайлар. Йырла, козюмнин нуры! – диде Мирза абый.
– Нә йырлайым?
– Эстәгәнинне йырла – сайра, бүлбүлем!
Нилүфәр җиңги Мирза абый янына килеп утырды да, күзен аска текәп, бик моңлы бер озын көйгә җырлый башлады:
Ал алайым, алайым, алланаыйм,
Ал гүл болып юртында салланайым…
Айлан-айдан, нә айдан, маҗар айдан,
Судай тонык юрегим майдай кайнай…
– Ай, рәхмәт, килен! – дип, Шәрифулла абзый күз яшен сөртеп алды. Ләкин шунда әллә нинди тавыш белән «ыһ!..» диде дә үзе утырган такта карават өстенә чалкан авып китте.
– Ай Алла, ни булды? – дип, Тәрҗимә белән әни килеп җитте.
– Әткәй, ни булды? – дип, Тәрҗимә Шәрифулла абзыйның как сәкедә яткан башын күтәреп тотты. Әни тиз генә мендәр китереп салды.
– Өйгә… кайтарыгыз… – диде Шәрифулла абзый.
Болынга төшкән генә көннәр иде, шуннан кайтышлый туры безгә туктап кергән Тимершәех абый, сикереп торып:
– Болай булмый, иптәшләр! Әйдәгез, елашмаенча, кем кайдан кычкырмаенча, тәртип белән генә тотыныйк әле, – диде. – Син, Тәрҗимә, монда мишәйт кенә итәсең, бар, минем атны күтәрмә төбенә үк борып куй. Тарантаска мендәр сал, ә без әкертен генә Шәрифулла абзыйны алып чыгарбыз. Әйдәле, Сирин, Әдрән, ипләп кенә тотыйк әле…
Әдрән белән без икәүләп – гәүдәсеннән, Мирза абый килеп тез турыннан кочаклап алды. Шултикле таза күренгән гәүдәнең җип-җиңел булуына аптырап киттем. Шәрифулла абзый әкрен генә башын чайкады, «авырттырасыз» дип әйтүе идеме – аңламадык.
– Нәрсә сез бабайны, мәет төсле, аягы белән алып киттегез әле? – дип, Раббани абый яныбызга килде.
– Исермә әле, – диде аңа Тимершәех абый.
Без шулай өчебез Шәрифулла абзыйны тарантаска чыгарып салдык. Тарантас төбендәге кабартылган яшь печәннән кичке Агыйдел исе килеп бәрелде.
Тәрҗимә, ат тотып, тарантас башына менеп утырды. Без Әдрән белән икәү җәяү киттек.
– Атлатып кына алып бар, әтиеңне дә, үзеңне дә селкетмә, – диде Тимершәех абый.
Безгә Раббани абый да чыгып иярергә иткән иде дә, Тимершәех абый аңа бик каты гына:
– Йөрмә. Бар, кер. Барыгызга да җиткән. Инде өмәчеләрең таралса да хәер. Иртә таңнан печәнгә. Беренче булып – үзең! – дип боерды.
– Иртәгә бригатына берүземнән өч норма! Ике апайны да алып чыгам, үзебез бер әртил булабыз… – диде Раббани абый.
Аны Мирза абый өйгә алып кереп китте.
Без кайтуга өмәчеләрнең берсе дә калмаган. Әни белән Нилүфәр җиңги табын җыеп йөри. Ишек катындагы әти төсе итеп саклаган сәкедә Мирза абый ята. Мин әтинең төсен бик аз хәтерлим. Хәтерләгән хәтлесе дә елдан-ел җуела бара. Ләкин әле кинәт кенә Мирза абыйга карагач, йөрәгем туктап, башым әйләнеп китте: Мирза абый мыегына кадәр әти иде.
– Бал абзыйның хәле ничек? – диде ул.
– Шул көе. Янында Тәрҗимә калды.
– Йә, йоклыйк, туганым, – диде ул. – Иртәгә без дә Нилүфәр белән, кызым белән болынга чыгабыз бит!..
Ул шулай дип күзен йомды. Йөзендә яңа гына әтине искә төшергән моңсулык торып калды – китмәде.
Раббани абый белән ике оста, йокларга дип, яңа күтәргән өйгә киткәннәр. Әдрән белән без дә шунда йокларга булдык. Осталар, өрлек өстенә буйдан-буйга такта җәеп, инде ятканнар. Аяк очларыңда башын иеп Раббани абый утыра иде.
– Җитмәсә, авызында тәмәке! – дип, Әдрән аның тәмәкесен тартып алып сүндерде. – Салынып та бетмәгән өенә ут салырга итәсеңме? Хәзер үк ят әле! – дип, абыйны эһ тә иттермичә яткырып куйды.
Раббани абый, инде яткач:
– Кемгә охшап бик кызу канлы булдың әле син, үскәнем? – дип дәште.
– Хәзер үк күзеңне дә, авызыңны да йомасы бул! – диде аңа Әдрән.
Без дә, үзебез күтәреп килгән урын-җирне жәеп, шунда йокларга булдык.
Инде Раббани абый тынып йоклагач, мин Әдрәнгә кинәш иткәндәй генә:
– Бик кызып барма әле син Раббани абыйга, – дидем. – Әйбәт кенә утырды. Исереп ямьсезләнмәде. Бер холыксыз кеше буламыни?
Раббани абый йокламаган икән:
– Во, правильно! – дип, сикереп торып утырды.
Әдрән аны тагы яткырды. Шуннан мин дә йоклап киткәнмен.
Бервакыт «Әдрән!.. Раббани!..» дип кычкырып килгән тавышка уянып, күземне ачып җибәрсәм, ишек уемына бер кара гәүдә килеп баскан иде.
– Әдрән!.. Тор әле, каенем!
– Ни бар, җингәй? – дип, Әдрән башын калкытты.
– Раббани абыеңны уят әле. Мондамы ул?
– Монда булсам ни булган? – дип, Раббани абый да уянды.
Тәрҗимә бөтенләй хәле беткән тавыш белән:
– Әткәй телдән калды… – диде.
Аның тавышына ике оста да торып утырды.
– Сез ятыгыз, ят әле, – диде Раббани абый аларга.
Без сикерешеп торып Шәрифулла абзыйларга киттек.
Кичтән илтеп куйгач, әйбәтләп чишендереп, түшәк- ястыклар җәеп, түр сәкегә салып киткән идек. Әле дә шунда ята. Басылып кына җиделе лампа яна. Баш очындагы тәрәзә киерелеп ачылган. Җүәйрә апа, черләгән тавык шикелле, ни кылырга да белми йөри иде.
– Билем яна, су куй, диде, куйдым. Шундук җылынып алыштыртты. Тыным җитми, тәрәзәне ач, диде. Ачтым. Үләм инде дип бәхиллеген бирде… Инде күзеннән яшь кенә агып ята – теле юк… – дип, Җүәйрәттәй көйләгәндәй сөйләп бирде.
Раббани абый Шәрифулла абзыйның баш очына иелеп сорады:
– Бабай, менә без килдек, хәлең ничек? Күзеңне ачып, безгә бер кара әле. Әнә Сирин, Әдрән…
Ләкин аңа – ни сүз, ни ым – бернинди җавап булмады.
Инде таң яктысы җәелә башлаган иде. Ачык тәрәзәдән саба җиле исеп, Агыйдел ягыннан беренче таң нуры чәчрәп төшкәндә, Шәрифулла абзый, шушы нурны көтеп алгандай, җан бирде. Күз төбендәге җыерчыклары бетеп, язылып китте. Күзенә бишәр тиен бакыр акча бастырып куйдык.
Шулай итеп, безнең әтидән ике яшькә олы Шәрифулла абзый илле тугыз яшендә вафат булды. Юарга салганда күрдек: биле кап-кара булып янып чыккан иде. Ләкин беркем дә мәет өстендә аның эчүдән янып үлүен сөйләмәде. Җүәйрәттәй генә: «Әйтәм җирле «И шушы төшемә салкын сулар сибәргә иде» дип, гелән бил турын уа торганые мәрхүм, яман чирләргә тарыган икән… – дип, кергән берсенә сөйләп тора иде.
Әтиләренең җеназасына, бездән Актанышка ат чаптырып, ике кызы – Рәҗимә белән Җәзиләне алып килделәр. Без Җәзилә белән, ничә ел элек аерылышканнан соң, беренче кабат күрешеп, аз гына сөйләшеп тордык.
Биш ел элек мин сөйгән, ул чакта әле өске иреннәреннән сабыйлык та җитеп бетмәгән Җәзилә түгел иде инде бу. Бит алмалары гына түгел, бөтен җире тулып түгәрәкләнгән, янып торган япь-яшь хатын иде инде. Хәлләрен ишетеп белсәм дә:
– Ничек яшисең соң, Җәзилә? – дип сорадым.
– Солдаткалар кебек! – диде ул. – Унтугызда кияүгә чыктым – егермедә тол калдым…
«Бәбәең булмадымыни?» дип сорарга кыймадым.
– Нигеземә кайтырмын инде, – диде ул бераздан. – Анда ялгыз өй саклап берүзем яшәп булмас. Әни дә берүзе калды. Бер-беребезгә иптәш булып яшәрбез, ичмаса…
– Шулай… Җүәйрәттәй дә ялгызы шул хәзер. Картайган да, – дидем мин.
– Үзең ни хәлләрдә соң, өйләнмәдеңме әле?
– Юк әле…
– Шәһәр җирендә нәрсәгә ул – болай да күп диген.
– Тиз генә өйләнә дә алмам…
– Әллә бер өйләнеп карадыңмы?
– Алай ук түгел…
Җәзиләнең бит алмалары кызарып китте.
– Нигә мин ир булып тумаганмын!.. – диде ул.
– Нигә?
– Яраткан кешемә, ичмаса, «мин сине яратам…» дип әйтә алыр идем… – Инде аның бөтен йөзенә ут капкан иде.
– Хатын-кыз килеш кенә әйтә алмыйсыңмыни?
– Менә бит, әйтә алмыйм.
– Йә, онытыйк инде үткәнне… – дидем мин.
– Син оныт, ә мин онытмыйм.
Әтисенең өчесен уздырып, кире Актанышка киткәндә, ул күрешергә дип безгә керде. Мин капка төбенә хәтле озата чыктым.
– Нигә «кал әле» дип әйтмисең? – диде ул.
– «Кал» дисәм, калыр идеңме?
– Калыр идем…
– Их, Җәзилә!.. Җәзиләкәй!..
– Хуш, сау бул! – диде ул кинәт. – Ялгыз гына януыма сабырлык телә…
Ул тиз генә күзен читкә алып, тиз-тиз атлап китеп барды. Йөрәгем кысып сызлап куйды.
26
Институтка килгәч, минем язмышым бөтенләй уйламаган җирдән икенче якка борылып китте.
Беренче атнада ук кафедрага чакырып алып, миңа укытучылык эше тәкъдим иттеләр. Мин: «Уйламый гына җавап бирә алмыйм, уйлыйм әле», – дидем.
Бер-ике көн үзем уйлагач, бер көнен Мирза абый белән уйлашкач, мин килеп ризалык бирдем. Бер приказ мине тренер-ассистент ясаса, икенче приказ читтән торып укырга күчереп куйды.
Укыта башлау белән, квартирга күчтем. Әлбәттә, күчмәсәм дә була иде. Ләкин тулай торакта, ул шау-шу эчендә тигез режим тоту читенләшә башлады. Гаҗәп, яшь булсам да, миңа тынычлык кирәк иде.
Квартирым институттан ерак түгел – Кабан күле буенда гына, тәрәзәсеннән Мәрҗани мәчете күренеп тора иде. Ишегалды гел татар – биш вакыт намазын калдырмыйча, читек тегеп көн иткән диндар бабайдан алып көнозын күгәрчен очырган егетләргә кадәр яши иде монда. Хуҗаларым яхшы кешеләр туры килде: Үзбәк абый – шофёр, Ярия апа китапханәче булып, унике яшьлек бер генә малайлары бар иде. Миңа, раскладушка куеп йокларга, шул малай яныннан – өч тәрәзәле зур залдан урын бирделәр.
Гадәтемчә, мин вакытында ятам, вакытында торам – биш минут та соң яту йә иртә тору юк иде. Бөтен факультетларга да беренче ике елда физкультура кергәнлектән, минем эшем – иртәдән кичкә кадәр. Буш сәгатьләр килеп чыкса, берәр лекциягә кереп утырам йә булмаса үзлегемнән укый идем.
Квартир хуҗаларын мин беренче көннән үк ошатып яшәп киттем. Өйдә чакны мин утын кертү, су алып кайту кебек эшләрне үзем сорап эшлим. Минем өчен генә ут янмасын дип, иртәнге зарядканы ут алмыйча, тавыш булмасын дип, сикерми-йөгермичә генә ясый идем. Алар да мине бик тиз якын итеп, бер кардәш-якыннарыдай күрә башладылар һәм озак та үтми мине үзләренең күрше кызлары белән таныштырырга ниятләре барлыгын әйттеләр. Любовь Васильевнадан соң кызлар белән танышу бик кызык тоелып, мин шундук танышырга җилкенеп торган бер кешедәй:
– Нинди кыз соң ул? – дип сорадым.
– Нишләп? Бер дә күргәнең юкмыни? – дип, Ярия апа күзен түгәрәкләде.
– Иртән китеп, кич кайткан кеше кайдан күрсен ин- де? – дип, Үзбәк абый хатынына карады. Чәчрәп торган зур күзле, усал йөзле булса да, үзе бик кечелекле, йомшак фигыльле бер кеше иде ул.
– Хәер, Диләраның үзенең дә күренергә бик вакыты юк: аның да беренче генә ел эшләве, – дип, Ярия апа мәсьәләне ачыклый төште.
– Кайда эшли соң ул? – дидем мин.
– Кооперативный техникумда укыта. Мәскәүдән январьда гына укып бетереп кайтты. Чибәр, тәүфыйклы кыз.
– Анысы дөрес, кечкенәдән күз алдыбызда үсте, – диде Үзбәк абый.
– Мәскәүдә үзе укыган институтта ук аспирантурага калырга бик димләп караганнар да, бу калмаган. Әниемне кем карар дип кайтты… Нишләп бер дә күргәнең булмады икән соң синең? Әнә генә бит аларның өе! Син йоклаган зал тәрәзәсеннән күренеп кенә тора, – дип, Ярия апа мине тәрәзә янына алып килде. – Әнә дүрт тәрәзә аларныкы.
Бу шушы ук ишегалдында үзенә аерым бер өй булып, без караган тәрәзәдән, күп булса, бер йөз метр җирдә иде.
– Юк, ул өйдән чыккан бер кызны да күргәнем юк, – дидем мин.
– Ярый, алайса, күрерсең, – диде Ярия апа.
Шул көннән алып мин эшкә киткәндә дә, кайтканда да күрше өй ишегенә борылып карап үтә торган булдым. Тик анда, бер хатын белән бер әбидән башка, керүче дә, чыгучы да юк кебек иде. Ишек төбендә генә ике карт өянке үсеп утырган бу бәләкәй өй – үзендә бер кызны яшереп тоткан серле бер дөнья булып китте. Мәгәр кызы минем күз алдында фәкать Любовь Васильевна төсле булып сурәтләнә иде. Ләкин ул кыз миңа һаман очрамады. Һәм мин аның барлыгын уйламый да башлаган идем инде.
Октябрь бәйрәменә дәртләнеп-ашкынып әзерләнгән чак җитте. Карлы-яңгырлы бер якшәмбе иде. Мин квартирда укып утырам. Шунда мин ачык зал ишегеннән кухня ягына бер кыз килеп кергәнен күрдем – башыннан ук плащ бөркәнгән иде. Кухняда кеше булмагач, зал ишегеннән башын гына сузып, Ярия апаны сорады. Күңелем шундук: «Шул!» – диде.
Мин җавап биреп өлгергәнче, Ярия апа үзе, шуны гына көтеп торган шикелле, эчкәре бүлмәдән килеп чыкты.
– Әйдүк, Диләра! Әйдүк, җаным! – дип, каршына килде. – Син безнең егетебез белән таныш та түгелсеңдер әле? Таныш булыгыз: Сирин исемле. Пединститутта укыта…
Мин урынымнан торып, күрешергә җайлы булсын дип, өстәл башына чыктым. Ләкин аның кул сузар исәбе юк иде. Куе соры күзен бер генә сирпеп карады да:
– Бик зур егетле булгансыз икән, күргәнем бар, – дип, миннән күзен алды.
Аннары алар Ярия апа белән ниндидер бостон отрез турында сүз башлап, эчкәре бүлмәгә кереп киттеләр.
Битенә-кашына бернинди буяу якмаган, алсу түгәрәк йөзле, икегә аерып таралган коңгырт-кара чәчле, ясап куйгандай матур гәүдәле бер кыз иде бу. Күз төшүдән түгел, кызыксынудан, инде укый алмыйча, мин ул кызның кире чыгуын көтеп тора башладым. Ул озак тормады, газетка төрелгән төргәк тотып, килеп тә чыкты. Ярия апа белән Үзбәк абый икәүләшеп озата чыккан иде.
Мин, көтеп торганлыгымны күрсәтмәс өчен, укып утыр- ган булам. Ул:
– Егетегез ялны да белмимени шулай? – дип, миңа тагы күзен сирпеп алды. Уң кашы өскә шуышып менде – гаҗәпләнү гадәте иде булса кирәк.
– Егетебез бик тырыш, алны-ялны белми, – дип, Ярия апа мине мактап алды.
– Эш данные начар түгел икән!
– Минем әйбәт якларым ул гына түгел әле, – дип, мин дә уен сүзне күтәреп алдым. – Мин әле аракы эчмим, тәмәке тартмыйм, и кызлар белән дә йөрмим.
– Менә монысы мактау түгел инде.
– Нишлисең бит: миңа дигән кыз тумый калган, күрәсең.
– Монастырегыз30 тулы кызлар ич!
– Кызлар күп, тик күңел төшкәне юк.
– Күңелегез бик югарыда йөри икән!
– Әгәр башта ук сезне күргән булсам… Тик сез дә күренә торган түгел.
Уен сүз шуннан ары китмәде: Диләраның йөзенә җитдилеге кайтып, шаяру бетте. Бу инде җил-җилкенчәк түгел, акыл утырткан, яше җиткән бер кыз иде.
– И Ярия апакай гынам! Эшем бик күп, чыгыйм әле, болай да озакладым, – дип, ашыгып плащын бөркәнде.
– Тагы керегез, – дидем мин.
– Чынлап та, бер дә кермисең, ешрак кер әле, Диләра җаным, – диде Ярия апа да.
Диләра, миңа да «сау булыгыз» дип, хушлашып чыгып китте. Без ишек төбенә җыелып баскан килеш озатып калдык.
– Йә, кызыбыз ничек, ошадымы?..
– Артык җитди инде – көлмәде дә, – дидем мин.
– Син тагы бигрәк! Беренче күрүдән үк иһа-һай да миһа-һай килмәс ич инде кыз бала! Үзе укытучы да!.. Төскә-биткә килгән. Холкы әйбәт. Эше әйбәт…
– Рәхмәт, Ярия апа. Рәхмәт таныштыруыгызга, – дидем мин.
Октябрь бәйрәме җитте. Нәкъ җидесендә Үзбәк абыйның да кырык яше тулачак иде. Бу көнгә алар бик күп кеше чакырып, атна буе әзерләнделәр. Мин дә катнашырга тиеш булганлыктан, Мирза абыйларга баруны, алдан мәгълүм итеп, сигезенә калдырдым.
Мин демонстрациядән кайтуга, өйгә бәйрәм яме кереп тулган: кухнядагы зур мич, җылысы белән җаннарны эретеп, казан ашы, таба ашлары исе аңкытып утыра иде. Залның буеннан-буена өстәл сузылып, өсте тулы ризык өстенә кәгазь каплап куелган иде.
– Бәйрәм көнне тума икән ул! Өстәл сорап кермәгән кешем калмады – көчкә таптым, – диде Үзбәк абый.
– Синең карының да ачкандыр инде, – дип, Ярия апа миңа салат салып бирде, гөбәдия куйды. – Бик туеп та китмә, кунаклар килгәч ашый алмассың, – дип кисәтергә онытмады.
– Әле кунаклар килгәнче! – диде Үзбәк абый.
Сәгать биш тулгач, кунаклар килә башлады. Һәркайсысы, котлап, Үзбәк абыйга бүләк тоттыра, Үзбәк абый елмаеп кына рәхмәт әйтеп, алган бүләген кая куярга да белми тора иде. Күп кунак арасында төрлесе бар: шофёры да, колонна начальнигы да; ләкин күбесе интеллигент, хәтта исемле бер җырчы ханым белән баянчысы да килгән иде.
Күршедә генә торгач, иң ахырдан диярлек Диләра керде. Ярия апа аны минем янга утыртты.
Безнең, бер-беребезгә ашкынып тартылмыйча, ипле генә танышып китүебез шуннан башланды.
27
Әз генә кар төшкән, ләкин бик суык бер көн иде. Без Диләра белән үзебезнең ишегалдына икебез бергә диярлек кайтып кердек.
– Исәнмесез, Диләра туташ!.. – дигәч, гаҗәпләнеп, артына әйләнеп карады.
– Хәерле кич, Сирин!
– Хәерле кичләр!.. Менә бер танышкач очраша да башладык. Сезне бу ишегалдында беренче тапкыр күрүем.
– Юкса моңарчы күрми генә үтә идегез шул, – диде ул. – Мин инде «Бу егет йә бик эре, йә кыланчык» дигән бер фикергә килгән идем.
– Рәхмәт, «кыланчык» дигәннәрен ишеткән юк иде әле.
– «Эре» дигәннәрен бар идеме?
– Анысы минем минустыр инде.
– Һәрхәлдә, плюс түгел.
Мин аны ике өянке үсеп утырган ишек төпләренә кадәр озатып куйдым да:
– Хушыгыз, хәерле кичләр телим, – дип китәргә җыендым.
– Вакытыгыз булса, әйдәгез, безгә рәхим итегез. Күреп чыгарсыз, – диде ул. Мин икеләнебрәк калгач: – Чынлап чакырам, әйдәгез, – дип өстәде.
Без аларга кердек. Без керү белән, әнисе Фатыйма апа самавыр куеп җибәрде. Өстәл түренә кайнап торган сап-сары самавыр менеп утыргач, йөрәгемә җылы ямь бөркелде: мин туып үскән ягымлы нигеземә – үз әнием янына кайтып кергәндәй булдым. Фатыйма апа да – самавыр янында утырулары, чөеп яулык бәйләүләре, мине кыстауларына хәтле – үземнең әни сыман булып китте.
Ул, уйларымны белгәндәй:
– Әти-әниең бармы соң синең, улым? – дип сорады.
– Әти юк, әни бар, – дидем мин.
– Хәзер барысының да шулай инде – әтиләре юк. Сугыштан кайтмагандыр инде?
– Юк. Безнең – сугышка хәтле үлде…
– Туганнарың бармы соң?
– Бар. Өчәү: ике абый, бер энекәш.
– Сөбханалла!.. Абыйларын сугышта булмадымыни?
– Булды. Икесе дә булды. Исән кайттылар. Икесе дә таза-сау.
– Бәхетле аналар да бар шул! – дип, Фатыйма апа уфтанып куйды. – Минекеләр дүртәү иде. Берсе дә кайтмады. Өчесе Германда, берсе Япунда һәлак булды…
– Җитте инде, әни, – диде аңа Диләра. – Бер синекеләр генә үлмәгән ич сугышта!..
– Искә алырга да ярамый инде сиңа…
– Аннары тагын «йөрәгем!» дип ятасың.
– Дүрт улым да юкка чыккач, «йөрәгем!» дип әйтми нәрсә дип әйтим соң?..
Ул, шулай дип, инде сүзсез генә табын җыя башлады.
Фатыйма апа сүзләре миңа бик авыр тәэсир итте, һәм мин аз гына утырдым да хушлашып чыгып киттем. Кухнядан үткәндә, Фатыйма апа:
– Шулай ешрак кереп утыр, улым, – дип, боек йөз белән елмаеп озатып калды.
Шул көннән алып без Диләра белән сирәк булса да очраша башладык. Йә кинога барабыз, йә театрга, йә салкын кичтә кар шыгырдатып Кабан буенда йөрибез… Ләкин бу айлы да, айсыз да кичләр ни өчендер җанга тулы рәхәт бирми әле.
Кайсы көннәрне мин, эштән иртәрәк кайтып, кич Диләраларга керәм. Фатыйма апа самавырын куеп җибәрә, эчәсем килсә-килмәсә дә, кыстый-кыстый чәй эчерә. Аннары бәйләвен алып кухня ягына чыгып китә. Без бердәнбер бүлмәдә икебез генә калабыз. Диләра, гадәтенчә, миңа сирәк-мирәк кенә сүз кушып дәресен карый, мин дә укырга берәр китап йә журнал табып алам. Шулай утырабыз. Сөйләшсәк тә, күбрәк мин сөйлим. Диләра аз сүзле. Кайвакыт ул минем белән ачылып кына китеп сөйләшә алмый кебек тоела – монысы минем кулыма суккан сыман иде.
Шулай да без бер-беребезгә ияләшә бардык.
Ахырда мин беренче күргәндә яратырмын дип уйламаганда Диләраны, көннәр узу белән, әкрен-әкрен күңелемә якын итә башладым. Киләчәк көннәрем дә ничектер аның белән бергә булыр төсле күз алдыма килә башлады. Әмма иң гаҗәбе: ул минем кочакка керергә, мин уйлаганча, бер дә атлыгып тормый иде. Бу хәл горурыма тиеп, аны үземә каратасы килүне көчәйтеп җибәрде. Булды, хисләр үзенекен эшләп күрсәтте – яндык! – инде акыл белән дә эшләп карарга кирәктер, дидем.
Берзаман шушы уй минем ялгыз янган хисләремнең барын биләп алды. Ничә ел каты тоткан режимымның кичке ягы бөтенләй чуалып, юлдан чыкты. Төгәл унбердә ятулар бетте. Унбердә яткан чакларымда да мин, элеккечә, тиз генә йоклап китә алмыйм. Чөнки әле бу вакытта Диләра йокламый – ул һәр көн төнге сәгать бергә-икегә кадәр иртәгә укытасы дәресләренә хәзерләнеп утыра. Ә мин, йоклый алмый уйлап ята торгач, караңгы тәрәзә янына басып, аның өстәлендә янган яшькелт утка карап торам. Шулай онытылып, кайчан ятар икән, тәрәзә пәрдәсе кыймылдап, ул да миңа карамас микән дип көтәм. Ләкин күпме вакыт шулай көтсәм дә, Диләраның бер тапкыр да минем якка пәрдәсен күтәреп караганы булмады.
Һәм шундый, йоклый алмыйча пыялага маңгаем терәп, Диләраның яшькелт утына текәлеп торган төннәрнең берендә мин үз-үземә урын таба алмыйча йөрүемнең сәбәбен аңладым: мин бер ярдан тибеп йөзеп киткән, икенче ярга килеп тотынмаган икән әле. Ун яшемдә беренче кабат, йөрәгем җитеп, Агыйделне йөзеп чыгуым исемә төште…
Инде шактый агып, шактый эчкә кергәч, каршы якның һаман якынаймавыннан куркып, артыма әйләнеп карадым. Инде ул яр да ерак калган иде. Димәк, борылу юк. Тип-тигез комлыкка барып чыккач, гел колач салып йөзүдән башым әйләнеп китеп, мин бик озак мамыктай йомшак, рәхәт, җылы ком өстендә яттым. Баш очымда акчарлаклар очып йөри… Ул ел сугыш чыккан ел булып, сугышка китәргә пароход көтеп яткан абыйлар, озата килгән апалар, йә көймә, йә паром белән аръякка чыгып йөргәнлектән, кайнар ком өстенә күкәй салган акчарлакларның да, ояларына төшә алмыйча, елап-чыелдап йөргән чаклары иде. Мәгәр мин Агыйделне йөзеп чыктым!..
Шул елны безнең малайлык та мәңгегә теге ярда калды.
Хәзер дә кирегә кайту булмаячак. Любовь Васильев- на – Агыйделнең мин йөзеп киткән яры. Мин хәзер икенче ярга таба йөзәм. Ул яр якынмы, еракмы – белмим. Тик шуны беләм: инде артка юл юк…
Февраль ахыры иде. Кичтән Диләра миңа үзе:
– Иртәгә төп-төгәл сәгать алтыда безгә кер, бер җиргә барабыз, – диде. «Кая?» дип сорагач: – Баргач үзең күрерсең, – дип, беренче кабат чәчемнән сыйпап алды.
Икенче көнне минем нәкъ шул сәгатьтә тренировкам бар иде – аны күчердем. Ашыгып квартирама кайттым. Өстемне тиз-тиз алмаштырып, Диләраларга кердем. Ул, гадәтенчә, мин керүгә киенеп, без ул әйткән «бер җиргә» киттек.
Кабан өстеннән Куйбышев мәйданына чыктык. Аннан «собачка» белән өскә күтәрелеп, «Гоголь» гә борылдык. Бераз баргач, ике катлы таш йортның ишек төбенә туктадык. Икенче каттан җиңел адымнар белән кемдер йөгереп төшеп, безгә ишек ачты. Бу җитеп килгән, озын буйлы чибәр генә бер кыз иде. Ул елмаеп күреште дә Диләра белән русча сөйләшеп китте. Өйгә кергәч, безне бик таза буйлы бер апа, кычкырып көлеп, кочакларын җәеп каршы алды. Диләраны кочаклап үпкәч, үз итеп миңа кул бирде.
– Кечкенә Диләраның бик зур апасы менә мин булам инде, – диде ул. – «Гөлсем апа» диярсез.
Ул минем белән шундый ачылып сөйләшә башлады ки, әйтерсең лә без аның белән күптән күрешми торган якын кардәшләр идек. Диләра да, үз өендә һич булмаганча, иркенәеп, ачылып китте. Аларның сөйләшеп сүзләре бетмәс кебек иде. Мин аңладым: бу Гөлсем апа дигәннәре Диләраның моңарчы миңа әйтмәгән, ләкин бик нык яраткан өлкән апасы, киңәшчесе булып, мине ул тәгаен шуңа күрсәтергә алып килгән иде.
Шулай булып чыкты да.
Кире кайтканда без Казанның инде караеп яткан тротуарларын, кеше күп урамнарын үтеп, иркен Кабан өстенә чыккач, күңел күтәрелеп китеп, бераз уйнап, кар атышып алдык. Диләра яшь-җилкенчәк түгел – нәкъ минем белән бер елгы булып, быел ул да егерме бишен тутырырга тиеш иде. Яшеннән дә бигрәк, холкы басынкы булганлыктан, минем белән моңарчы болай уйнап көлгәне юк иде. Бәлки, шуңадыр, кайсы вакыт минем: «Ул мине яратмый яки кемнедер оныта алмый», – дип уйлап куйганым да бар иде.
Шуңа күрә бүгенге уенчаклыгы бик тә хуш килеп, күңелем Кабан күле өстедәй киңәеп китте. Мин барган җирдән Диләраны күтәреп алдым. Ул очкалактай җиңел иде, – көчемне чамалап бетермәү сәбәпле, туптай күккә чөелеп китәр төсле тоелды. Ул, үзе дә сизмәстән, куркып, ахры, муенымнан кочаклады. Ләкин шундук җибәрде. Мин аны бала кебек итеп күкрәгемә кыстым.
– Җавап бир: мине Гөлсем апаңа күрсәтергә алып бардыңмы?..
– Барсам ни әйтерсең?
– Рәхмәт кенә әйтәм. Гөлсем апа миңа бик ошады.
– Син дә ошагансың… «Бик» дип әйтмим әйтүен, йә борыныңны чөя башларсың… Йә, җибәр…
– Мин сине гел шушылай күтәреп кенә йөртермен. Төшәм дип ялынсаң да төшермәс идем…
– Ялынып әйтәм, төшер. Миңа уңайсыз. Кешеләр дә үтеп йөри…
– Диләра… – дип пышылдап, күзләренә карадым. – Диләра, чык миңа кияүгә!..
– Кая, җибәр әле, – диде ул. Тавышы бик җитди иде.
Мин аны җиргә төшердем. Ул бик нык уйга калды. Тик бик озак сүзсез барганнан соң гына:
– Бәлки, ашыкмаскадыр, Сирин. Болай гына хәл ителә торган эш түгел ич… Син дә уйла, – диде.
– Мин уйлаган инде, Диләра. Андый сүзне уйламыйча әйтәләр димени?..
– Бик кинәт ич!.. Бер дә көтмәгәндә. Сабыр ит инде – мин дә уйлыйм… – диде ул, карлы перчаткасын битемә тидереп алды.
Шуннан соң ул байтак гомер миннән качып, өенә дә соң гына кайтып йөрде. Ничә керсәм дә, башым иеп чыгып киткәнлегемне күргәч, Фатыйма апа түзмәде, берсендә, юатып:
– Ул тикле борчылма син, улым. Кыз бала күңелендә ниләр генә булмас. Мин аңа әйтермен, – дигән булды.
Мин тоеп йөрим: ул безнең яратышуны хуп күрә, хәтта үзенчә янып, безнең тизрәк кавышуыбызны тели иде.
28
Март башында Любовь Васильевнадан бер хат килде. Ул үзенең кияүгә чыгуын әйтеп язган иде. Киявен ул инде балалары җитеп, үзләре дөнья көткән, тыныч-сабыр фигыльле бер тол ир, отставкадагы полковник, дигән. Әлегә бик хөрмәт итеп кенә тора, дигән. Башка хат язмавымны үтенгән иде. Гәрчә мин аңа күптән хат язганым да юк иде.
Әмма бу хәбәр бәгыремне бал кортыдай чагып алды. Мин шуннан соң ничә көннәр, беркемне дә күрәсем килмичә, башымны кая куярга да белми йөрдем. Япан җирдәй бушлык, ялгызлыктан, моңа тикле һич атлыгып тормаган киноларга кереп, котылырга итеп карадым. Ләкин котыла алмадым. Киносында бераз онытылып киткән булсам да, чыгу белән мин тагы Казан уртасында берүзем ялгыз кала идем.
Диләраларга да кермәдем: кәефең юк көе, үзе дә миннән качып йөргән кешенең ник кәефен бозарга!.. Хәер, керәсем дә килми иде.
Күңелем шулай дөньясында ямь тапмыйча, бәргәләнеп йөргән көннәрнең берендә, кич белән соң гына үзебезнең ишегалдына кайтып кергәч, каршыма килүче Диләраны очраттым.
– Әллә нигә башым түнеп китте дә менә һавага чыктым әле, – диде ул. – Әйдә, вакытың булса, Кабан буеннан бер урап килик…
Сизәм: мине көтеп торган.
Без мәчет тыкрыгыннан Кабан буена төштек. Айлы кич иде. Кабан өсте чип-чиста кар, якты ай яктысында күз кыскандай җемелдәп, зәңгәрләнеп ята иде. Күзем Болакка таба кистереп чыккан сукмак өстенә төшкәч, күңелем кинәт шушындый сукмакларым калган Уфа якларына китеп барды. Күзем дә, уем да алмашынды… Арырак, әз генә биек булып, утлары сибелеп янган бу шәһәр Казан түгел, Уфадыр төсле тоела башлады. Бу – янымда басып торган кыз да Диләра түгел, Любовь Васильевна икән дип хыял итеп, онытылып киткәнмен…
– Бу арада сезгә нидер булды, Сирин. Сез бик нык үзгәрдегез… – дип, Диләра мине Казан ярына кайтарды.
Әйе, каршымдагы бу шәһәр – Уфа, янымдагы бу кыз Любовь Васильевна түгел иде.
Мин, кинәт телем бәйләнгәндәй, ни әйтергә, әйтсәм нидән башларга белмичә, тын гына атлый бирдем.
– Инде минем белән сөйләшәсегез дә килмимени? Алайса, мин хәзер үк кайтып китәм, – диде Диләра. – И шуның белән… ике арада бернәрсә дә булмады дип уйлагыз… – дип, беләген кулымнан суырып ала башлады.
«Йә бүген сөйлим, йә беркайчан да сөйләмәячәкмен» дидем мин.
– Тукта, Диләра!.. Син ялгыш уйлыйсың… – дип, мин аны ныграк култыклап алдым. – Бу көннәрне мин чынлап та үземне үзем кая куярга да белми йөрдем. Әле дә шундый хәлдәмен. Тик аңла, сиңа булган карашымның чак кына да үзгәргәне юк… Димәк, әгәр мин сиңа беркөн «Миңа кияүгә чык» дип әйткәнмен икән, мин әле һаман да синнән җавап көтәм. Ләкин… мин бер нәрсәне сөйләмичә, җавап бирергә ашыкма. Мин аны, синнән җавап алганчы, сөйләргә тиеш… Соңыннан соң булачак! Тыңлыйсыңмы, сөйлим…
Диләра хәзер сулыш та алмый кебек иде.
– Сөйлим, алайса… – дидем мин. Капыл минем дә тыным беткәндәй булды… – Диләра, мин бит егет килеш бер хатынны сөйгән идем…
Һәм мин Любовь Васильевна белән танышканнан алып соңгы хаты килгән көнгә кадәр ни булганнарын сөйли башладым…
Мин мавыгып киткәнмен, ахры. Бервакыт Диләра бөтен гәүдәсе белән калтырап дерелди башлады. «Өшисең бит!..» дип, салкын аркасын күкрәгемә кысып, кочагыма алдым. Ләкин ул әллә каян килгән көч белән кочагымнан тартылып чыкты да өенә йөгерде.
Мин җәрәхәттәй ачылган хатирәләрем эчендә бер ялгызым Кабан читендә басып калдым.
…Ә бер атнадан Диләра миңа кияүгә чыгарга ризалыгын бирде. Шул ук көнне мин кич белән, яңа алган «люкс» костюмнарымны киеп, Фатыйма ападан Диләраны сорарга кердем. Ул, сөенеп-шатланып:
– Бәхетле, тәүфыйклы булыгыз, миннән фатиха шул сезгә, – дип, безгә фатихасын бирде.
Без Диләраның туган көне – апрельнең унбишендә язылышып, туйны Беренче майда ясарга сөйләшеп куйдык.
Иртәгә загска барасы кич иде. Мин кереп, Фатыйма апа кухнясына чыгып китү белән, бертөрле очынып, Диләра янына килдем.
– Менә ялгыз йөрәкләрнең соңгы ялгыз көне дә үтте!.. Иртәгә инде алар кавышачак!..
Җитди холкын белгәнгә күрә, шашкын хисләр көтмәсәм дә, елмаеп булса да берәр татлы сүз әйтер дип уйлыйм. Ләкин ул бик уйчан бер йөз белән:
– Әллә язылышуны башка вакытка чигереп торабызмы соң, Сирин? – диде. – Бик ашыгып эш итәбез түгелме?..
Мин аягым таеп киткәндәй булдым.
– Әллә минем турыда берәр начар сүз ишеттеңме? – дидем мин, аптырагач.
– Юк, синең турыда әйбәттән башка бер сүз ишеткәнем юк минем. Аннары – кемнән ишетим!..
– Шулай булгач?
– Белмим… Бик куркам мин…
– Нәрсәдән?
Ул икеләнеп торды:
– Син мине Любовь Васильевнаны яраткан кебек ярата алмассың дип куркам…
– Диләра!.. – дидем мин, ачынып. – Мин бит аны сиңа исемен искә төшереп торыр өчен сөйләмәгән идем!..
– Гафу ит… – диде ул.
– Аннары, ярату дигәннән, мин аны хәзер киләчәк өчен ничек кенә исбат итим икән соң инде? «Яратырмын! Яратырмын!» дип мең кабат әйтсәм ышанырсыңмы?
– Юк, алай әйтүең кирәкми, Сирин.
– Ә син үзең мине яратырсыңмы соң гомер буе? – дип, елмаеп күзенә карадым.
Ул моңсу гына:
– Белмим… – диде.
– Алай булгач, нигә миннән сорыйсың?
– Белмим… – диде ул тагы. – Башым катты инде… Бәлки, мин яратуның ни икәнен белмимдер…
Мин, котым алынып, минут эчендә әллә ниләр уйлап, баскан җиремдә катып калдым. Тик күпмедер торгач кына, телем кайтып, җайлы гына сүз башладым:
– Өйләнү ул, Диләра, уйсыз кешеләр өчен генә җиңелдер. Менә без моңарчы, икебез ике елга булып, үзебезчә генә агып яшәдек. Ә моннан соң инде, өйләнешкәч, Агыйделнең Камага килеп кушылганы төсле, икебез бергә бер елга булып агып китәргә тиеш булабыз. Алар да бит башта, кушыла алмыйча, ярты елга иңенә үз төсләре белән агалар. Соңыннан инде берсен берсе менә шушылай кочакка алып, күкрәкләрен күкрәккә кысышып, мәңге бергә агып китәләр… – Мин аны йомшак кына итеп күкрәгемә кыстым. – Йә, әйт инде берәр сүз!..
– Белмим… Белмим… – диде ул.
Ул минем кочагымда түзеп кенә торган сыман иде. Бу җайсызлыктан йөрәгемә салкын әрнү йөгереп үтте. Шунда инде оныттым дигән Любовь Васильевна күңел җәрәхәтемне тагын телеп җибәрде.
Әкрен-әкрен Диләраның йөзенә елмаю әсәре чыгып, күңеле ярына төшкәндәй булды.
– Бар инде, кайт, Сирин, – диде ул ягымлы тавыш белән. – Миңа тынычланырга кирәк. Иртәгә минем иртәдән дәресем дә бар…
– Иртәгә мин сине кайда көтим соң: өйдәме, загс янындамы? Өйдән бергә чыгып китсәк, күңеллерәк булыр иде булуын.
– Яхшы, алайса. Мин бер дәрестән сорап китәрмен. Мине бездә көт.
– Сөйләштек, – дидем мин.
– Хуш, тыныч йокы!..
Ләкин кайда инде ул тыныч йокылар!
Мин төн буе йоклый алмадым. Бер минут эчендә язмышны йә кушып, йә кисеп ташларга мөмкин булган хәлне уйлап, әллә кайларга киттем. Чыннан да, әгәр иртәгә тору белән барысын да кисеп өзсәм?! Диләра нишләр иде икән? Аһ итәр иде микән?.. Аннары мин «Әллә яратмыйча гына чыга инде ул миңа?» дигән уйдан котыла алмый интектем…
Иртәгесе, Диләраның туган көне, кояшы белән туды. Ләкин көне салкын, болыт китерәсен хәбәр итеп, куе-тыгыз җил исә иде.
Мин иртә белән Диләраны котлап, техникумына озатып җибәрдем. Минем бүген беренче эшем – карават сатып алып кайту иде. Ун тулу белән, универмагка киттем. Ике йөз егерме сумга ике кешелек панцирьлы карават алып, ун сумга машина яллап, Диләраларга кайтарып куйдым. Без аларда яши башларга тиеш идек. Аннары мине Фатыйма апа кибеткә җибәрде. Ул, кызының туган көненнән бигрәк, безнең кушылу көне хөрмәтенә таңнан торып пешеренә башлаган иде.
Диләра сәгать бердә генә кайтты.
– Дәресеңнән сорап китә алмадыңмыни? – диде Фатыйма апа.
– Мин бер генә дәрес укыттым.
– Шул гомер кайда йөрдең соң?
– Урамда йөрдем…
– Әстәгъфирулла! Бу көнне!
– Ялгыз чагым белән хушлашып йөрдем… – диде Диләра.
Сәгать ике тулгач, без сөйләшми генә загска киттек. Иртән туңдырып, хәзер бераз эреткәнлектән, тротуар өсте парланып кибеп ята иде. Татарстан урамына чыккач, Диләра мине сул ягымнан килеп култыклап алды.
Загс бюросы ялгыз тәрәзәсеннән генә якты төшкән, көндез дә утсыз утырып булмый торган бер кечкенә бүлмәдә иде. Бездән алдагы кеше, кемедер үлгән булып, шуны күмәргә кәгазь яздырып алды. Чөнки туганы да, үлгәне дә, өйләнгәне-аерылганы да бер чират белән шушы бүлмәдән үтә икән. Менә безгә дә, урын бушагач кара-каршы утыртып, секретарьмы-кемме ханым таныклык язып бирде.
Шулай итеп, биш-ун минут эчендә ике язмыш бер кәгазьгә теркәп тә куелды.
Аннары без бу «баз» дан тышка – күзләрне чагылдырып җибәргән якты язга чыктык. Чыгып бер-ике адым китү белән, безнең каршыга чәчәкләр тотып, йөзе нурлар чәчкән Гөлсем апа килеп басты.
– Язылдыгызмы?.. Котлыйм, бәгырьләрем!.. Тазалык, бәхетләр белән гомер итегез!.. – дип, башта Диләраны, аннары мине кочаклап үпте. – Тукта, тукта, загстанмы сез, түгелме: сөмсерләрегез коелган… – диде ул, көлеп.
– Яктыга күз ияләшми тора әле, – дидем мин.
29
Без туйга әзерләнә башладык. Ләкин янып түгел, шатланып түгел – ничектер борчылып әзерләнәбез. Күбрәк әби чаба, Гөлсем апа чаба. Әби, йоласына туры китереп, бал коеп җибәрде. Минем эш, язылышкан көнне үк, әниләрне туйга чакырып хат салудан узмады кебек.
Минем көннәрем шулкадәр тыгыз – тик торып бер тын алырга да ирек юк иде. Программа белән студентларны куабыз, институт командасын Горький шәһәрендә үтәчәк ярышка әзерлибез. Аннары, мин үзем дә студент: ярышка китәсе булгач, мин дә имтиханны алдан бирергә тиеш идем. Болар өстенә тагы, туй көннәре якынлашып килгән саен, күңелгә иңрәп кенә бер пошыну инде. Кайдан ул? Нигә?.. Өйләнгәнче «өйләнгәч, җаным сагышта гизмәс, утырыр» дип көткән хыялым хыялда гына калдымы? Һич кенә дә басылмый иде.
Без һәр көнне кич Диләраның туганнарын, дусларын, бергә эшләгән иптәшләребезне туйга дәшеп йөрибез. Беренче көнне – өлкәннәр, икенче көнне яшьләр дип сөйләштек.
Беркөн, төштән соң вакыт табып, Мирза абыйларга да киттек. Исәбемчә, ул көндез өйдә булырга тиеш иде. Ләкин өйдә булып чыкмады. Нилүфәр җиңги ягымлы тавыш белән:
– Әйдәгез, әйдә! Киленҗәгем дә килгән икән!.. – дип, каршыбызга килде. Мирза тиздән кайтыр инде, үзем дә чук вакыттан бирли бикләйим31, – диде.
– Эштә түгелдер бит ул бүген?
– Дәгил, ишинә акшам бараҗак, әле заводка киткән иде.
Безнең тавышка уянып, тирбәтмәле караватта яткан яшь бала – икенче кызлары елап җибәрде. Нилүфәр җиңги аны тиз генә кулына алып, имезергә утырды. Диләра, миңа терсәге белән төртеп:
– Әйдә, әйт тә бик озакламыйк, – дип пышылдады.
– Кайтсын инде, – дидем мин.
Үз абыеңны туй хәтле туйга чакыра килеп, ничек инде күрми китмәк кирәк. Тагы ни дияр? Болай да инде бер тапкыр:
– Бу кызың белән йөри башлагач, үзгәрдең әле син, туганым. Элеккечә килеп йөрмисең, увольнениегә чыккан чакларыңда да ешрак килә идең, – дип, үпкәсен әйткән иде.
Ул арада, сумка тулы ризык күтәреп, Анифә апа кайтып җитте. Безне күрү белән:
– И-и, кунаклар бар икән!.. – дип елмаеп килеп күреште. – Нишләп болай каенең белән киленне чишендермичә тотасың, кардәшем? – дип, җиңгигә шелтәсен әйтте.
– Җиңгинең гаебе юк, – дидем мин. – Без тиз генә кереп чыгарбыз дип уйлаган идек.
– Без бик ашыгабыз, – диде Диләра да.
– Кая ашыгасыз? Гомеребез тизрәк үтсен дип ашыгасызмы? Үткән гомер рузгярга бинзер – җилгә тиң, дип әйтә торган иде безнең әтиебез. Хәер, яшьлек шулай инде ул – һаман ашыгасың… Салдыгызмы өстегездән?.. Менә шулай. Инде хәзер иркенләп утырыгыз. – Ул, җил кебек, чәй әзерли башлады. Кухнядан гына җиңгигә дәште: – Мирза кая киткән иде соң, кардәшем? Эшенә китмәгәндер лә?
– Ул заводка китте. Озак тормам, дигән иде.
– Һаман шул Андрей өчен йөри торгандыр инде, шуның өчен борчыладыр, – диде Анифә апа.
Нилүфәр җиңги дә, йоклап киткән кызын караватына салып, аның янына чыкты. Диләра, алар белән һич үз булып китәсе килмичә, тирә-якка караштырып, минем янда гына утыра бирде. Җиңги кухняга чыгып киткәч:
– Нәрсәгә дип чәйләр эчеп торырга иде инде? Әйтергә дә китәргә иде, – дип куйды.
– Казанда бердәнбер туганым – әйтеп кенә китеп, туйга чакыра алмыйм инде мин аны, – дидем мин.
Шунда, ишекләргә сыймыйча, Мирза абый үзе дә кайтып керде. Тиз генә чишенеп аткач:
– Килдегезме? – дип, яныбызга килеп, икебезнең дә аркабыздан сөеп алды. – Тигез ярату белән тату яшәгез, туганнарым. Бөтен бәхет – икең дә тиң яратуда.
– Рәхмәт яхшы сүзегезгә, – дип, Диләра башын түбән иде.
– Без сезне, Мирза абый, беркөн сөйләшкәнчә, туйга чакырырга килдек. Беренче май көнне демонстрациядән соң ук өчегез дә безгә рәхим итегез.
– Рәхмәт, үскәннәрем! Сезнең кебек сандугачлар туена да бармагач – кем туена барырбыз соң без!.. – дип, абый елмаеп безгә карап торды, аннары: – Туктагыз әле, мондый шатлыкны болай гына үткәрмәек, – дип, пыяла шкафтан коньяк алып килде. Кискәләп лимон куйды.
Мин үземә дигән рюмканы учым белән капладым.
– Бер грамм да каба алмыйм, Мирза абый, гафу ит. Бик тә җаваплы тренировкалар вакыты.
– Илле генә грамм! – диде Мирза абый. – Егерме биш кенә грамм… Бүген минем дә шатлыклы көн бит!..
– Нинди?.. – дип, барыбыз берьюлы абыйга карадык.
– Әле заводтан кайтышлый участокка кергән идем. Керсәм – барысы да мине котлый. Званиемне күтәргәннәр икән!..
– Өйлеме?..32 – диде Нилүфәр җиңги дә. Диңгездәй зур күзләре нур чәчә башлады.
– Өлкән лейтенант, димәк?
– Шулай була инде! – диде Мирза абый. – Йолдызын сугыш беткәннең егерме еллык бәйрәмендә кадаячаклар.
– Алайса, сал инде бер илле грамм миңа да! – дип, рюмкамны суздым. – Ә ник үзеңә бик аз?
– Бүген дежурство, – диде абый. – Аңа кадәр бер сәгать дружинниклар белән дә буласым бар. Көрәшкә өйрәтәм мин аларны. Яңа группа әле.
Былтыр җәй авылга кайткач, бер табында сүздән сүз чыгып, Мирза абый үзенең көрәшчеләр түгәрәгенә йөрүен сөйләп алган иде. Шунда әни:
– Нилеккә өйрәтәләр соң анда, балам? Шул милициялеккәме, әллә зурраккамы? – дип сорыйсы итте.
Абый аңа көлә-көлә җавап бирде:
– Хулиганнар белән көрәшергә өйрәнәбез анда, әни, – диде.
– И балакаем! Бу кулларың белән бер гөнаһсыз кешенең беләген каерып чыгара күрмә тагын!.. – дип, әни бик кайгырып әйткән иде.
Әле шул исемә төшеп:
– Хулиганнарның кулын каера күрмәгез, берүк, – дидем.
Абый көлеп җибәрде.
– Әйдәгез, алайса! Яшь тормышыгыз түгәрәк булсын, бәхетле яшәгез!.. Синең дә туйны күрер көннәр килеп җитте бит, туганым! – дип, тутырып миңа карады.
– Йолдызыңның игелеген күр, абый!
Анифә апа чәй китерде. Кухнядан чыгышлый ук:
– Андрееңның хәлләре ничек соң? – дип сорады.
– Тәгәрәп бара! – диде Мирза абый. Аннары, бер миңа, бер Диләрага карап сөйләп китте: – Монда безнең күрше генә йортта бер яшь егет бар. Җидене генә укыды да, бер җирдә эшләмичә, укымыйча, бозык юлга йөз тота башлады. Бер чыгып китсә, өчәр-дүртәр көн кайтмый йөри. Үз участогың булгач, андыйларны беләсең бит инде. Бер чакыртам мин моны, ике чакыртам. «Менә эшкә керәм инде» дип сүз бирә дә тагын үз юлына китә. Шуннан ни, башта әнисе белән сөйләштем дә, өендә чагын туры китереп, өйләренә бардым. Бердәнбер малай. Әтисе сугышта үлгән. Әнисе бер кибеттә җыештыручы булып эшли. Кара-каршы утырып, өчәүләп сөйләштек менә шушылай. Унҗидесе яңа тулган егет – эшкә урнашырга үзем ярдәм итәргә сүз бирдем. Андыйларны беренче генә урнаштыруым түгел инде. Октябрь бәйрәме үтү белән, илтеп бирдем мин моны калай заводына.
Ике ай да үтмәде, цех начальнигы шалтырата миңа: «Теге малаең юкка чыкты, сызды, ахры…» – ди. Аптырап, шул көнне үк өйләренә киттем. Дөрестән дә, егетем атнадан артык өендә ята икән. Ярый әле компаниясен тараткан идек. Шуннан сәбәбен сөйләп бирде бу. Беркөн иртәнге сменасына йоклап калган икән. Ләкин үзе шул ук көнне барып, гаебен әйтергә курыккан – яшьлек!.. Аннары репутациясе дә бик үк шәптән түгел. Икенче көнне дә бармаган. Хәзер инде атна үткәч бөтенләй кулын селтәгән.
– Күзләренә ничек күреним – оят! – ди.
Оятны белгәч була, мин әйтәм. Кабат цех начальнигы янына керергә туры килде. Уйлашып киңәшкәннән соң, без Андрейны, каты бәрелмичә генә, шулай да прогулының күпмегә төшкәнлеген аңлатып, цехында калдырырга сөйләштек. Эшләп китте егетебез шулай. Менә бүген тагы, кызыксынып, заводына бардым. Цех начальнигы канәгать.
– Ничего егет булып чыкты ул синең! – ди. – Тик әлегә мактарга гына куркабыз: йә бозылып китәр, – ди.
– Мактарлык эше бар икән – курыкмагыз, мактагыз. Хәзер аңа самый мактау кирәк чак, – дидем.
Үзен дә күрдем. Бите-күзе кеше танырлык түгел: кара корым – тешләре генә ялтырап тора. Кәефе җиде кат күк өстендә. Аны күреп сөйләшкәч, үземә дә бик күңелле булып китте. Шуңа тагы званиемне күтәрү шатлыгы өстәлде, – дип, абый сүзен бетерде.
Минем дә – әллә йөз грамм коньяктан, әллә абый шатлыгыннан, әллә бөтенесе бергә җыелып, – өйгә кайтканда кәефем күтәренке, тәнем җиңел иде.
30
Беренче майның ямь тулы якты иртәсе иде. Диләра әле тормаган. Әби инде кухняда – мич ягып йөри. Тиздән Гөлсем апа килеп җитәчәк. Инде атна буе кайнашалар, ә бүген – туй көне!..
Мин, Әми тавы өстеннән чәчрәп чыккан кояшка күзем чагыла-чагыла, иртәнге зарядка ясарга керештем. Ләкин гадәттәгечә онытылып, күңел салып ясый алмыйм; күңелем гел әллә кайда. Бүген безнең туй көне… Бүген сәгать икедә туйга әниләр дә килеп төшәчәк. Әни белән тагы кем килер икән дип уйлыйм. Әдрәнме? Раббани абыймы? Телеграммага исемләп язмаганнар. «Безне каршыла» дип кенә куйганнар… Юк, Әдрән килә алмас. Районда бер тракторчыны чәчү өстендә Казан тикле Казанга кем туйга җибәрсен!.. Сорамаячак та. Килсә, Раббани абый килер. Иң зурыбыз – ул. Минем яктан ул утырыр инде башкода булып…
Мин, шул хактагы хыялыма бирелеп, алар утырып киләсе пароходларга кадәр уйлап бетердем. «Алымов» дигәннәр. Ләкин мин андый пароходны белмим. Мин белгәннәр: «Тукай», «Җан-Жорес», «Ходайбирдин», «Гафури», «Советский полярник»… Мин аларны шәрә корсагым киереп Агыйдел ярында басып торган малай чагымнан бирле беләм… Тик алар хәзер юк. Алар искергән. Аларны инде металл өчен кискәләп тураганнар булырга тиеш. Күңел ышанмый: ничек турамак кирәк шундый пароходларны!..
Инде ике ел Уфа белән Казан арасында Венгриядән алган, эче-тышы ялт итеп торган, көзгеле, йомшак урынлы өр-яңа пароходлар йөри. Әниләр дә шуның «Алымов» дигәне белән килеп төшәчәк инде… Безгә сәгать икенче яртыдан да калмый пристаньда булу кирәк…
Шулвакыт кухняга кемдер кергәне ишетелде. Гөлсем ападыр. Чөнки ул гына шулай каты басып, ашыгып килеп керә.
Ләкин:
– Кодагый җаным! Сириннәр тордымы әле?.. – дип, соравын ишетү белән, тәнем буйлап салкын йөгереп үтте.
– Ходаем, ни булды?.. – Монысы әбинең куркынган тавышы иде.
– Ай, әйтерлек кенәме? Ай, әйтерлек кенәме?.. – дип кабатлый-кабатлый, бүлмәгә тәмам төсе качкан Анифә апа килеп керде.
Аның артыннан әбинең дә инде яман хәбәр сизенеп чиксез борчылу чыккан йөзе күренде. Анифә апа ачыргаланып:
– Сирин!.. Киленчәгем!.. Кодагый җаным!.. Башкаебызга тегермән ташы микъдар кайгы төште бит – Мирзабызга хулиганнар чәнечкән!.. – диде.
Мин, сулышым өзелеп, караватның салкын никеленә тотындым.
– Нинди хулиганнар?..
– Исерек хулиганнар инде… Яшьләр!.. Төнге сәгатьтә бер хатынны талап, көчләргә иткән чакларында Мирза өсләренә барып чыккан… Тавышка инде… Һәркайсында ялтырап торган пычак, ди… Берсен шундук чөеп очырган, икенчесен каерып аткан, өченчесе – көрәшкәндә бугазына үз хәнҗәре кадалып үлгән… Ләкин бишәү булганнар бит, бишәү!.. Калган икесенә кулы җитмәгән – эчен айкап өлгергәннәр.
Диләра да сикереп торып утырган иде инде, ни әйтергә белмәгәннән:
– Сирин, өстеңә ки, ичмаса, – диде.
Шунда гына мин әби белән Анифә апа алдында трусиктан гына килеш торуымны сизеп, аңсыз бер хәрәкәт белән пижамамны алып кидем. Әби Анифә апага урындык китереп бирде.
– Хараплар гына иттеләр дөлдөл сыман ир-егетне!.. – дип, Анифә апа урындыкка утырып елый башлады. – Бер сөйләп ун көлә торган гүзәл кеше иде бит! Ничек күтәрербез бу хәсрәтне – ничекләр күтәрербез!.. Нилүфәркәем нишләр ансыз? Үлепләр тора иде бит аның өчен… Анагыз нишләр? Туйга килгән җирдән!.. Аһ-аһ!..
– Туктагыз әле, Анифә апа, ул хәтле тойгыга бирелмәгез әле. Мирза абыйның хәле ничек – шуны әйтегез?
– Ничек булсын инде, эчен айкап ташлагач…
– Әле кайда соң абый?
– «Шамский» да… Нилүфәр дә шунда. Мине машина белән сине алмакка җибәрделәр. Әйдә тиз генә – абыең хәл эчендә…
Мин тиз-тиз генә юынгандай иттем дә өстемә киендем. Аннары без Анифә апа белән милиция машинасына чыгып утырдык.
Хәл эчендә ятканлыктан, безне бер тоткарлыксыз абый янына керттеләр. Елап ярсыган, шашынган Нилүфәр җиңгине ике сестра култыклап палатага алып кереп баралар иде. Без кергәч, милиция майоры безгә баш кагып, тын гына ишек төбенә барып басты. Мирза абыйның кичке кояштай нуры сүнеп барган саргылт-ак йөзен күрү белән, йөрәгем өзелде дә төште. Мин барын да аңладым. Безне генә көтеп ята иде ул…
– Абый! Нишләттеләр сине болай? Нишләттеләр?.. – дип тезләнеп, баш очына сыгылып төштем.
Абый һушында иде әле.
– Менә… нимес пулясы да тимәгән иде…
Күзләремне тыелгысыз яшь каплап алды.
– Елама, туганым… – диде абый. – Туеңны гына күрә алмадым… Инәйне ничек тә юатырга тырышыгыз инде… Елап йөрәген бетермәсен… – Ул кинәт «ай!» дип тартыша башлады. Маңгаена тир бәреп чыкты. Сикереп торырдай талпынып: – Кая, кил каршыма, Нилүфәр… Бүлбүлем!.. – диде.
– Мирзам!.. Акайчыгым!..33 – дип, җиңги, атылган кош кебек, абый өстенә егылганда сестралар гына тотып калды. Аны болай да баядан бирле сестралар гына тотып тора иде.
– Башымны күтәр… – диде Мирза абый.
Мин аның инде авырайган башын мендәрдән калкыттым.
Абый дөньяда мин барын да, бүтәннәр барын да онытып, Нилүфәр җиңгинең күзләренә текәлде. Шул килеш, карап торган килеш, җан бирде. Җан биргәч тә, күзе йомылмады – тутырып ачкан күзләре белән туп-туры җиңгигә карап ята иде.
Былтыр җәй авылда Нилүфәр җиңгинең: «Үлсәм, күзем китәжәк жумулмай ачык…» – дип, Мирза абыйга карап җырлаганы исемә төшеп, тетрәнеп киттем.
Сестралар килеп абыйның күзен көчкә йомып куйдылар.
Диләра да безнең арттан больницага килеп җиткән, без палатадан чыкканда, коридорда көтеп тора иде. Күзләрендә – гаҗизлек белән коелып төшү галәмәте. Мине читкәрәк чакырып алып:
– Инде нишлибез? – дип миңа карады.
Мин аның соравын аңламадым.
– Нәрсә «нишлибез»?
– Туйны әйтәм…
– Белмим инде. Мондый көнне…
– Киләсе кешеләргә «килмәгез» дип кире әйтеп чыгаргамы? Ул бүген мөмкин түгел. Инде юллар ябык: халык демонстрациягә чыга…
– Белмим. Бернәрсә әйтә алмыйм!.. – дип, башымны тоттым. Абыйны нишләтергә?.. Ничек алып кайтырга?.. Кайчан күмәргә?..
Без Нилүфәр җиңгиләр янына бардык. Аны бер ягыннан – Анифә апа, икенче ягыннан милиция майоры көйләп тотып тора иде. Мин шәһәрдә мәет күмүләрне белгән кеше түгел, ничек сораштырырга дип торганда, милиция майоры үзе сүз башлады:
– Мирза Солтановичның Казанда энем бар дип сөйләгәне бар иде, сез аның энеседер инде – бик охшаган- сыз, – диде ул. – Йөрәгем бик әрнегән хәлдә, барыгызның да ачы кайгысын бүлешәм… Бу сезнең өчен генә түгел, безнең өчен дә зур кайгы… Ләкин, нишләмәк кирәк, үлем мәрхәмәтсез… Әйдәгез, биредә торуның инде кирәге юк. Сез хәзер кайтыгыз, безнең машина илтеп куяр… – дип, Нилүфәр җиңгинең иңбашыннан сыйпап алды. – Батыр булыгыз, Нилүфәр сеңлем… Балаларыгыз бар…
– Ә Мирза?.. Мирза монда калаҗакмыни?..
– Калмый, калмый. Мәрхүмнең гәүдәсен демонстрациядән соң без үзебез алып кайтырбыз. Төн сездә торыр, ә иртәгә иртә белән без аны үзебезнең клубка күчерәбез, мәрхүм белән хушлашу сәгате шунда үткәреләчәк.
– Ә күмү?.. – дидем мин.
– Ул турыда сез бернәрсә өчен дә борчылмагыз: ул тулысы белән безнең өстә.
Нилүфәр җиңгине ул – бер яктан, мин икенче яктан култыклап, больницадан чыктык. Мирза абый калды…
Машина безне әллә нинди урамнар белән Соцгородка алып китте. Бөтен җирдә бәйрәмчә киенгән халык – шәһәр бии, шәһәр җырлый иде.
Абыйлар торган подъезд төбенә кеше җыелган иде. Без машинадан төшкәч, икегә аерылып юл бирделәр. Барысы да – абыйны үз итеп килгән күрше-күлән – демонстрациягә чыкмаган апалар, әбиләр иде. Берсе миннән әкрен генә:
– Энем, хәле ничек? – дип сорады.
Мин ни дип җавап бирүемне хәтерләмим. Без өйгә кереп киткәндә абыйның үлү хәбәре инде барысына да ирешеп, җыелган халык «аһ» итеп тынсыз калды.
Нилүфәр җиңги кайтып керү белән сыгылып кына төште. Дүрт яшьлек кызы Сөмбел: «Әннәм!.. Анайым!..» – дип йөгереп килеп, аның тезеннән кочаклап алды. Җиңги аны, хәсрәт чиксә дә, сүнмәс бер матур хәрәкәт белән күкрәгенә кысты.
– Козучыгым!..34 Менә без дә ятим калдык… – дип, кайгы дулкыны бәргән көйгә чайкалып зарын түгә башлады: – И Раббем-Тааләм! Мынауы һаятьта мән бабаңдан35 башка насыл яшайым?.. Мирза мәнә «Май соңында, көнләр ысылаткач, сәне Мариистанга йөртермен, бабаң күмелгән мәзарны36 көрсәтермен, кабир топрагыны алып карындашларыңа йоллармыз» дип айткан иде…
Мәнем дә бабам мари урманларында туңып үлгән. Яз башында сөякләрен генә тапканлар. Кафәсендән37 генә танып күмгәннәр. Кайда күмелгән ере бар, күмгән кишиләре бар дип яздылар… Хазыр бу дөньяда янгызым. Мирзам, җигәрем, нә үчүн мәне янгыз башым калдырдың?.. Яңгызлыгымны инде кем белән пайлашайым38?..
Каенем, үгетинни бир, насиятынны әйт: нейләйем, нейләйем? Ярдым ит…
Ул сыктап кына елый иде, аңа кушылып, Сөмбел дә, бишектәгесе дә елап җибәрде. Минем тыным кысылды: «Үзең дә бала, кызларың да бала – ирсез башың ике бала белән нишләрсең?..»
Тиздән милиция хезмәткәрләре килеп, мәетне алып кайтуга урыннар әзерләп тору кирәклеген әйттеләр.
Без китәргә җыендык.
– Кая, Сөмбелне без алып китик, булмаса, карт әнисен бергә каршыларбыз, – дидем мин.
Анифә апа Сөмбелне Нилүфәр җиңги кулыннан алып киендерә башлады.
– Менә хәзер минем тәти кызым Сирин абыйсы, Диләра апасы белән карт анасын каршыларга бара. Сөмбелем нинди микән дип, карт анасы пароход белән килә…
– Әннәм барамы? – диде Сөмбел.
– Бара, бара, әннәң дә бара.
Сөмбел миңа ияләшкән иде, мин аны күтәреп алдым да, без чыгып киттек.
Әле демонстрация бетмәү сәбәпле, шәһәр үзәгенә кадәр трамвай, троллейбуслар йөри башламаган – безгә ярты юлны җәяү атларга туры килде. Баягыча урам тулы кеше, урам тулы шатлык чәчелгән иде.
Югалтып тормасыннар өчен кайтып кына күрендек тә, Мирза абый турында беркемгә дә әйтмәскә кушып, пристаньга төшеп киттек. Әби белән Гөлсем апа ни кылырга да белми калдылар. Миңа Сөмбел чат ябышкан, капкадан чыгу белән иңсәмә атландырып, без тагы чаптык. Ярый әле Бишбалта ягына трамвай йөри башлаган иде.
31
Пароход ике сәгатькә соңлап килде. Шушы ике сәгать вакыт эчендә мин абый үлеменең – үз күз алдымда үлсә дә – күңлем ышанып җитмәгән чынлыгына ышандым.
Чынлап үлдеме соң әле ул минем Мирза абый?..
Чынлап үлде түгелме соң минем Мирза абый?..
Чынлап үлде шул, чынлап!.. Күзләрен йомасы килми үлде…
Мирза абыка-ем!..
Мин дә, Нилүфәр җиңги сыман, утырган килеш кенә Сөмбелне кочаклап алдым. «Ә картыеңа ни әйтербез, балакай? «Әтиең кайда, кызым?» дип, синнән сорар бит ул. «Үлде» диярбезме?.. Ә картыең нишләр?.. Ул бит сөенеп-шатланып минем туйга килә. Күңеле сизенә микән?.. Ходаем, нигә мондый хәбәрне әнигә мин әйтергә тиеш!.. Үз анам йөрәгенә ачы үлем угын башта мин кадыйм булып чыга түгелме соң?..»
Үзем шулай уйлыйм, үзем туктаусыз яшемне сөртеп утырам. Диләра:
– Елама инде шулкадәр… – ди.
Икенче абыең да үлгәч елыйсың икән шул!
Кайгы тулы ике сәгать үткәч кенә, Маркиз атавының бу ягыннан кечкенә бер пароход күренде. Агыйделдә генә зур шул алар. Агыйделдә генә чапкан ат тизлеге белән узып китәләр иде. Иделдә бик алдыра алмыйлар икән…
Пароход тавышы үзәгемне телеп алды.
Менә килеп җитте. Шатырдатып бәйләп тә куйдылар. Кырылышып халык төшә башлады. Яр буе тулды. Әллә безнекеләр юкмы тагын?.. Бар икән. Әнә кешеләрдән бер баш калку булып Раббани абый чыгып килә. Янында – Тәрҗимә җиңгинең таза гәүдәсе… Әни кайда соң?.. Тыгын җирдән үтеп иркен басма башлангач, әни дә күренде. Тик нигәдер бик ачык түгел. Абый белән җиңгинең дә гәүдәләре эреп ага башлады… Күземне сөртеп, яшемне селтәп аткач кына, дөнья элекке хәленә кайтты. Абый да мине күргән:
– Апай, Сирин!.. – дип кул болгап, миңа карап килә башлады.
Әни дә мине күреп елмайды.
Менә инде алар пристань капкасыннан чыктылар. Без үзебезчә ике куллап, ә Диләра, шәһәрчә итеп, әнине кочаклап күреште. Әни:
– Бу киленем дә бик сылу икән, күз тимәсен. Тигезлек белән, тазалык-байлык белән гомер итәргә язсын, амин, – дип, теләк теләде. Аннары минем чалбарга ябышып, минем артка качкан Сөмбелне күреп алды. – Бәй, Сөмбелем түгелме соң анда? Кил әле, лачыным, кил әле, гөлем, кил әле, күз нурым!.. – дия-дия, шапылдатып сөя башлады. – Зуп-зур булган бит! Зуп-зур булган!.. Баланың баласы бигрәкләр дә татлы шул… Әтиең эштәдер инде. Эштәме, ә?.. Яратмады әле – җавап бирми. Бу нинди тешсез кортка дип торамы?.. Эштәдер шул әтиең, эштә булмаса төшәрие…
Мин инде тыела алмадым – Раббани абыйның күкрәгенә капландым.
– Их, абый!.. Раббани абый!..
– Чү, балам! Сиңа ни булды кинәт? Кеше болай шатлыктан кеше алдында еламас, – дип, әни ипләп кенә иңбашыма кагылды.
– Их, инәй! Инәкәччәем!.. Ходайдан сабырлыклар сора – Мирза абыйны үтерделәр бит!..
– Булмас! – дип, Раббани абый мине күкрәгеннән этеп җибәрде. Ул кызмача иде.
– Тәңрем, тәүбә! Ул ни дигән сүз? Өнемме бу, төшемме? – диде әни дә.
– Их, төш кенә булса иде!
Хәбәрнең чын икәнлеге Раббани абыйга да барып җитте. Тик ул минем шикелле җебеп елый алмый иде.
Беренче булып әни телгә килде.
– Ягез, балалар, кеше каршында җылашып тормагыз. Килешмәгәнне! Җылаудан гына үлгәннәр терелә калса, җир йөзендә мәңге-бакый җылашу гына булырые, – диде. Ләкин үзенең сыны каткан – ни үле, ни тере түгел, иреннәре генә дерелдәп елый иде. – Әйдәгез, кузгалыйк. Инде күмеп үк куймаган булсагыз, Мирзамның йөзен күрим, – диде әни.
Без такси тотып Соцгородка киттек.
Мирза абыйны инде алып кайтканнар – өстәл өстенә куелган зур озын табутка сыя алмыйча, гел тере кебек ята иде. Әни шунда гына абыйның битен сыйпый-сыйпый елый башлады. Ләкин аның тавышы юк, тыны юк – күзеннән генә моңарчы бөялеп торган яше ага иде. Елаудан туктагач та, әле бик озак итеп абыйның битен сыйпап торды. Шунда ничектер абыйның ияк асты ачылып китте дә юан җеп белән атлатып кына тегелгән җөе күренде. Әни, бәгыре өзелеп:
– Ярганнар икән балакаемның газиз тәннәрен!.. – диде.
Бу сүзе һәммәбезне тетрәндереп җибәрде.
Әни табут янында янә бераз өнсез торганнан соң, читкә китеп, урындыкка барып утырды. Анифә апа шундук аның янына килеп җитте.
– Күрше-тирәгездә татар корткалары бармы? Төнгелеккә утырып чыгарга кеше табылырмы? – диде әни.
– Бар, кодагый, бар. Әйтелгән, – диде аңа Анифә апа.
Сәгать алты җитеп килә иде инде. Диләра да тынгысызлана башлады. Ләкин сүз әйтергә базмый, миңа гына төртә. Мин әни янына бардым.
– Әни, туйны нишләтәбез соң инде? Җидегә кунаклар чакырылган. «Килмәгез» дип һәркайсына әйтеп чыгып булмады. Бу бит авыл җире түгел…
– Ай, балакайларым! – диде әни. – Башкаемнан бөтенләй чыккан бит!.. Туйга килгән кешене кире куалар димени? Ходай Тәгалә безгә биргән кайгылы үлемнең ахыры хәер-догалы булсын – ясагыз туегызны, балам. Гомер гомергә ялганмый, юньле туй да бер генә килә.
– Ә үзең бармыйсыңмыни?
– Юк, балалар, бара алмам. Син үпкәли күрмә, килен. Әле сезнең туйны без авылда да итәрбез, боерган булса… Раббани улым, Тәрҗимә килен, сез барыгыз. Мәет янында төн үткәрү сезнең эш түгел. Ә мин Мирзам янында соңгы кабат утырып калыйм инде. Хәвадисемә дә кырык бер ясин чыкканыем… Барыгыз, балалар, бар. Тик җылап-мазар итеп кунакларыгызга сиздерә күрмәгез тагы. Бу хәлне белсәләр, үзләре дә килмәс иде дә бит… Килгәч инде белмәсеннәр. Барыгыз…
– Каенанам! Мин бара алмыйым. Насыл мән бүген утырайым? – диде Нилүфәр җиңги.
– Кызым, мин бит сиңа «бар» димәдем. Син кал, балам, кал, – диде аңа әни.
Раббани абый белән Тәрҗимә генә безнең белән китте.
…Ләкин безнең туй туй булмады.
Берни белмәгән кунаклар бик матур гына кәефләнеп, рус гадәте белән «ачы!» дия-дия, безне бастырып үбештергәч, ашап-эчеп, инде уен-җыр кызганда гына, Раббани абый хәмердән кызып алды да:
– Бәхетле булыгыз, үскәнкәйләрем! Озын гомерле булыгыз! Их, шушы хәтле дә күңелле иттереп утыруларны Мирзакай гына күрә алмады бит!.. – дип, зур йодрыгы белән күзен сөртә башлады.
Тәрҗимә – бер җиңеннән, мин икенче җиңеннән тартып карыйбыз, ләкин абый «ычкынган» иде инде.
– Әткәй үлгәч, колхоздагы бөтен авыр эшне без икәү эшләдек, сугышны башыннан аягына хәтле икәү тиң ярып чыктык… Ә шул энем хәзер, монда күңелле иттереп җыр- лашып утырганда, менә шушындый өстәл өстендә табутларда ята… Их, белмисез генә йөрәккәемне!.. – дип, өстәлгә капланды.
«Ни булган?» да «Ни булган?» китте. Әйтеп бирүдән башка чара калмады.
Табында әдәпле, дәрәҗәле кешеләр утыра иде. Минем яктан – кафедра мөдире, өлкән укытучылар, тренерлар. Диләра ягыннан да нәкъ шундый ук – һәммәсе укымышлы кешеләр иде. Мирза абый үлемен ишеткәч, барысы да, өсләренә су сипкән төсле, бер минут тынсыз калдылар.
Билгеле инде, туйдагы «ачы!» урынына, безнең ачы кайгыны уртаклаша башладылар. Монысы чынлап та ачы иде!.. Туй онытылды. Әдәп йөзеннән генә бераз сөйләшеп утырдылар да, безгә озын гомер, бәхетләр теләп, берәм-берәм таралып та беттеләр.
Әнә шулай үтте безнең туйлар…
Икенче көнне Мирза абыйны күмдек. Зурлап-олылап, оркестрлар белән күмделәр. Мәхшәрдәй халык озатып калды.
Әни зиратка кадәр барса да, эченә үк кермәде. Ярый әле кермәде. Табут кадаклаганны күрсә, үләр иде. Чөнки иң зур дип сайлап алган табут та абый гәүдәсенә бәләкәй булып чыкты. Җитмәсә, үлгәч, абый тагы да сузыла төшкән кебек иде. Аякларын бөкләбрәк кагарга туры килде. Моның өстенә тагын – Сөмбел. Кабер читеннән көчкә тартып алдык, «Әттәм!» дип, шашып елый иде.
Шулай җирләп куйдык Мирза абыйны да. Зират эчендә кар эреп бетмәгән иде әле. Абый кабере басылып җиргә сеңгән каберләр янында берүзе зур булып, кызыл юрган ябынып яткан кешедәй торып калды…
Кире чыкканда Раббани абый белән икәү Тукай кабере янына туктадык. Апрельдә туган, апрельдә үлгән икән. Туган көненәдер инде, күп итеп чәчәк куйганнар – чүлмәкләре белән шиңмичә утыралар иде. Гомерендә бер китап укымаган Раббани абый, карачуен чардуганга тотынган килеш, бер сүз дә әйтми бик озак карап торды.
Әни дә, батыраеп, зират капкасыннан эчкә кергән, шунда тезелешеп утырган әбиләр белән сөйләшеп тора иде.
– Инәй, бар, Тукай каберен син дә карап чык инде, монда гына ул, – диде Раббани абый.
– Әйдә, үзем күрсәтим, – дип, бер әби урыныннан купты.
– Ходай хөкеменә тапшырдык, – диде әни.
– Курыкма, курыкма, хәзер хатын-кызы да зиратка керә, – диде теге әби.
Әнинең күңеле шактый төзәлеп чыкты.
– Менә бит, насыйбы булгач, Тукайларның да каберен күрдем… Китабын да Хәвадискәемнең төсе итеп тотам. Бигрәкләр дә ямьле җирдә икән кабере!.. – дип сөйләнеп алды.
Әниләр, ашыгып килгән кебек, ашыгып киттеләр дә. Анифә апа эштә, Диләра дәрестә булу сәбәпле (ә Нилүфәр җиңгинең имчәк баласы бар), пристаньга үзем генә озата төштем.
Раббани абыйны, каютага кертү белән, урынга салдык. Ләкин ятарга теләми: «Мирзакаебыз калды бит!..» – дип сикерә дә тора, сикерә дә тора.
– Нигә бу кадәр эчтең әле син, абый? – дидем мин.
– Бу кайгыдан нишлим соң мин эчми? Нишлим, апай? Әткәй үлгәч, бөтен авырлыкны икебез тиң күтәрдек бит Мирза белән!.. – дип, йөрәгенә урын таба алмый иде.
Көчкә йоклап китте.
– Абый бик нык үзгәргән, – дидем мин. – Элек бер дә исерми иде ләбаса!
– Үзгәрерсең дә! – диде Тәрҗимә. – Элек кунак-төшемдә, өмә-мазарда гына эчә торган иде. Ә хәзер, «аз гына» дип, көн дә эчә. Эчсен иде ул айга бер дә, кайда бер. Бер дә ялган түгел, бер башласа, көзге яңгыр кебек, туктаусыз эчә… Әнкәйдән сора әнә.
Әни йөзен әз генә бора төшеп тәрәзәгә караган. Казан өстенә текәлгән төсле. Ләкин күрәме ул Казанны, юкмы, кайгырамы ул, юкмы, – йөзеннән берни сизелми, бер сыры селкенми, тик тез башына куйган сул кулы гына дерелдәп тора иде.
Әни бер сүз дә әйтмәде.
Тәрҗимә җиңги дәвам иттерде:
– Колхозда да тормышлар бик әйбәтләнеп бара хәзер. Раббани абыең шикелле кулы белгәннәргә акча табар җир күбәйде. Шуңа эчәләр дә… Син дә сөйләшә алмадың шул абыең белән. Бәлки, син әйтсәң, сине тыңлар да иде. Абыеңның мактанычы бит син, зур кеше!.. Сөйләшерлек булмады шул көннәр… Монда килер алдыннан да ни әйтүенә әйттем: «Раббани, туйга кадәр әйбәтләнеп, туйга матур булып бар, – дидем. – Сирин – зур кеше, туенда да зур кешеләр булыр», – дип әйттем. Юк, тыңламады. Пароходка ук эчеп утырды. «Гомергә бер, энеңнең туе алдыннан, бер үтенеч әйттем – шуны да тыңламадың», – дип, бик рәнҗедем…
Ахыры әни дә телгә килде:
– Мирзакаемның газиз сөякләре ата-баба туфрагыннан читтә җирсеп ятар инде дип, бик пошынган ием. Зиратлары бигрәкләр дә ямьле икән – җәннәт бакчалары диярсең! Безнекендә генә кош кунар агач та юк… – дип куйды. – Эшләрегез беткәч, отпускыгызга кайтыгыз әле, балам, бергәләп. Кызлары белән Нилүфәр киленне дә алып кайтыгыз. Күңелләре күтәрелеп китмәсме, ичмаса, бер… Раббани абыең белән дә үзең җайлап сөйләшериең. Әдрәнгә баш бирми. Әдрән үзе кызу… Сөмбелкәемне оныта алмам инде – зур күзләре белән карап калды лабаса…
Шунда пароход радиосыннан пароход китәргә биш минут калуын әйттеләр, озатып кергәннәрнең чыгуларын үтенделәр. Мин әниләр белән хушлаштым да чыгып киттем.
32
Ләкин без ул җәйне кайта алмадык. Ялга чыгу белән, Ташкентка киттек. Диләраның әллә күпме туганнан туганнары, сеңелләре-энеләре, апалары-агайлары дигәндәй, шунда яши булып чыкты. Нигезләре нык – һәркайсының үз йорты, үз бакчасы, үз мунчасы, вино базларына тикле бар иде. Сугышка чаклы ук китеп урнашкан кешеләр, – кайсы бухгалтер, кайсы ревизор. Безнең юлга дип алган, икебезгә ике мең сум акчабыз алар өчен акча да түгел иде.
Алар мине яраттылар шикелле. Әлбәттә, беренче карауда япь-яшь башым белән институт кадәр институтта укытуым дәрәҗәмне күтәрсә дә, икенче карауда ассистент буларак аена мең илле сум гына алуым, җитмәсә, аларча әйтсәк, спортсмен гына булуым дәрәҗәмне киметеп тә куйды. Алар өчен Диләраның махсус Мәскәү белеме белән кооператив техникумда укытуы ун өлеш артык иде. «Связьләрең күп булачак!» – дип, мактап бетерә алмадылар.
Кая инде Диләрага «связьләр»!..
Мәгәр безне бөтен байлыкларын күрсәтеп кунак иттеләр. Чын туй шунда булды. Шулай һәркайсында кунак була-була, ай ярымны үткәреп, Ташкентыннан, байлыкларыннан, «связьләреннән» тәмам туеп, кайтып төштек үзебезнең Казаныбызга.
Аннары инде тагын иртәдән кичкә кадәр чын-чыннан тир түгеп эшемә чумдым. Тир түкмәсә дә, Диләраның да эше минекеннән ким түгел иде.
Авылга без икенче елны да кайта алмадык. Бу юлы инде бәбәй сәбәпче булды.
Бәбәйгә үтүенең бишенче аенда Диләра тын гына яткан җирдән минем ун кулымны ипләп кенә тотып алды да биленә тартып китерде.
– Менә шуннан әз генә басып тор әле, – дип, кулымны үзе эченә басып тотты. – Сизәсеңме?..
Мин, тынымны тыйган килеш:
– Сизәм!.. – дип пышылдадым.
Карында яткан җан иясе – балам – нәкъ уч төбемә генә тибеп-тибеп ала иде. Күкрәгемә һич бетмәс-кимемәс- тән шатлык бөялеп тулды. Минем балам булачак!..
Шул көннән алып тар нәфесле көннәрем Иделдәй тулып-җәелеп агып китте. Диләрага да инде мин, яңа гына яралган булса да, үз баламның әнисе итеп карый башладым. Сөюем дә икесен бергә сөю иде. Гаҗәеп тә Бер нәрсә икән ул – ата булачагыңны тою тойгысы! Канның тамырда күкрәк киереп агышы гына түгел, ә «Мин бар! Мин яшим!» дигәнне бөтен тәнең белән тою, тыннарны кысып алган сөенеч икән ул!
Әгәр берәр көн мин тотып караганда ул типми торса, миңа күңелсез булып китә.
– Нигә типми соң әле? – дип эчем поша башлый иде.
– Йоклый әле, ял итә, – ди андый чакны Диләра. Бәбәйгә кагылышлы сүз әйткәндә, аның да тавышы искиткеч ягымлы, җылы булып китә иде.
Беркөнне, көмәне шактый зурайгач:
– Бигрәк каты тибә – үзәкләремне ярып җибәрә инде кайвакыт! Малай булыр, ахры, врач та шулай дип әйтте, – диде.
Шуннан соң икебез дә гел малай дип көтә башладык. Диләра инде:
– Әнә улың тибешә!.. – дип кенә әйтә иде.
Февраль аенда көткән улыбыз дөньяга килде. Ул иртәнге сәгать биштә туды. Мин, сестра чыгып, «Улың бар!» дип әйтү белән, таң атканын да көтмичә, Зур Кызыл урамыннан җәяүләп, Казан чаклы шатлык белән өебезгә кайтып киттем. Дүрт кило ярымлык малаең тусын әле!..
Минем бергә эшләгән иптәшләрем, ярышларга бергә йөргән дусларым, ничәсе ничә яктан котлап, коньягын-ниен кочаклап, өйгә килеп керә башладылар. Хәтта хәрби хезмәтне бергә иткән, хәзер кадровыйда калган элекке спортсмен дусларыма хәтле, җаен табып, котларга килделәр. Казан шәһәренә сыймас шатлыгым булгач, дусларны кем кабул итмәс!
Мин көненә ике тапкыр больницага барам. Диләрадан мин улымны имезергә кайчан китерүләре, имезеп алып киткәч кайсы бүлмәгә яткыруларына хәтле сорап, язу язам. Җавабын алгач, китәсем килмичә, улым кайсы тәрәзә турыларында ята икән дип, һәр тәрәзәгә кереп чыгардай булып, больница әйләнә йөрим. Ләкин салкын февраль, тәрәзәләргә юка бәс катып, эчтә ниләр барлыгы тышка мәгълүм түгел иде.
Ә бер атнадан мин, кара «ЗИМ» га гына утыртып, улым белән әнисен алып кайттым. Чыгарганда, сестра зур итеп юрганга төреп кулыма тоттырган иде, кайткач ачып җибәрсәк – борын өсләренә сары бөрчек сибелгән бәләкәй генә бер бала, имеш!..
– Сөбханалла! Күзләр генә тимәсен! – диде әби.
Ә мин Диләрага:
– Дүрт кило биш йөз дип язган идең бит, шушылай гынамыни? – дип аптырап карадым.
– Һе, сиңа сразы зур кирәк икән! – диде Диләра.
Миннән яман әби шатланган төсле:
– Зур инде бу, кияү, баһадир инде бу! – дип кабатлый. – Кеше балалары әнә песи баласы чаклы бер кызыл ит кенә була. Ә бу… Тфү-тфү, күз тимәсен берүк, өстенә бик карап тормыйк әле…
Шунда улым, күзләрен ачып җибәреп, дөньяга карады.
– Бүлбүлем!.. – дидем мин.
Телемә һич алдан уйлап килгән түгел, Мирза абыйның сөеп Нилүфәр җиңгигә әйтә торган сүзе иде бу: «Былбылым!..»
Яшәүнең мәгънәсе инде бөтенләй башка ягы белән ачылып китте. Минем өчен хәзер шушы зур җиһанда шушы бәләкәй генә бер җан иясеннән башка беркем юк иде. Ул хәзер бөтен сөюемне үзенә җыеп алды. Ул миңа көннәр буена җитәрлек көч бирә: иртән «Улым бар!» дип, шатлык белән уянып китсәм, кичен дә шул сөенеч белән йокларга ята идем. Юк, мин әүвәлгечә үлеп йоклый алмый идем инде. Улым чак кына тавыш биргән, шыгырдаган саен сикереп торып, әнисенә һич ирек куймастан, улымның чүпрәкләрен алмаштырам, биләп-төреп, имезергә бирәм. Кайчак, имеп тә тынычлана алмаган чакларында, тын-кара төндә ялгызым, талгын бер көйгә туктаусыз көйли-көйли, салкын идән буйлап җылы күкрәгемдә тирбәтеп йөртәм. Шулай – йоклап киткәнче.
Әнисенең күкрәге шешеп, улым канлы сөт иммичә акырып елаганда, шушы интеккән ике җан өчен башларымны кая куярга белмәдем… Ә улымны имидән аерганны мин күземә яшь тулмыйча сөйли дә алмыйм. Диләра, бала күзенә күренмәс өчен, иртәдән кичкә кадәр өйгә кайтмый йөри, соң гына кайтып, кухня ягына кереп ята. Ә мин, эшем бетү белән, хәтта кайберләрен калдырып, тизрәк өйгә чабам. Тышкы ишек ачылган саен, һәр тавышка һич төшенмәс бер сизгерлек белән борылып, улым ишеккә карап торыр иде. Йөзләре суырылып, күзенә чын хәсрәт ачысы чыкты. «Кеше башына беренче кайгы имидән аерганда төшә» диләр иде – рас икән. Өч төн буена, җил генә искән бер тавыш белән, бер үк көйне көйләп, куенымнан бер илле дә аермыйча, улымның кайгысын күреп, бәгырем кискәләнде. Бала – ирнең дә бәгырь итедер…
Минем хәзер бөтен яшәвем, карап торган бердәнбер сөенечем – улым-бүлбүлем иде.
Менә шуның аркасында без авылга икенче җәйне дә кайта алмадык. Диләра кисеп әйтте:
– Кул баласы белән ай буе авылда ята алмыйм, син аңларга тиеш, – диде.
– Алайса, бер атна гына торырбыз.
– Баланы көйсезләпме?
– Нигә «көйсезләп»?
– Сирин, – диде Диләра, – әйдә быел ялны шәһәрдә генә үткәрик. Мин аз-азлап кандидатлык минимумын да әзерләрмен. Ташкенттан да берәрсе килеп чыгуы бар. Миннән дә болайрак үзең ич: «Киләсе елга безгә рәхим итегез» дип, кат-кат чакырдың. Ә авылга киләсе ел кайтырбыз. Ул чагында инде Рәшитебезгә дә яшь ярым була, – дип, гадәтенчә, мине күндереп куйды. Аннары, тагын гадәтенчә, теләсәң нишлә дигән бер тавыш белән: – Үзең кара, алайса, бик кайтасың килсә кайт, – диде.
– Әйттең сүз! Нишләп мин улымнан башка кайтыйм?
Чынлап та, әни хат саен «Рәшитемне күрәсем килә. Кайчан миңа шул бәбәемне күрсәтәсез инде?» дип яздырганда, мин нишләп, бер буйдак төсле, ике кулымны селтәп өйгә кайтыйм ди!
Шулай калдык. Ташкенттан да килмәделәр. Диләраның минимумга әзерләнүе дә бик минимум гына булды.
Без авылга өйләнешкәннең өченче җәендә генә кайттык.
Гомер үпкә сүз әйтмәгән әни үпкәләп алды:
– Самолётка гына утырып, Актанышка час арасында кайтасы юл – ике ел тилмертәсең кайтмыйча. Сезне уйлап саргайганны кеше генә сизми бит!.. Болай да инде Хәвадисем белән Мирзам сәгатенә ничәләр искә төшеп, барган сукмакларымнан төшеп китәм…
– Янында ике улың бар, оныкларың бар, мин исән – алай бик бетерешмә инде, инәй, – дидем мин.
Берара әни үземә генә сүз катты:
– Шул Әдрәнгә әйт әле нык кына итеп, улым, өйләнсен иде. Аның да бәбәен күрәсем килә бит. Гөл кебек кызы бар – аның өчен өзелеп торган!..
– Кайдан соң ул кыз?
– Соң, гомер буе силсәвит булып эшләгән Өркыя кызы инде. Абыйсын беләсең – Кара Әхмәтне. Хәзер Минзәләдә пыркарур булып эшли.
Кара Әхмәтне белмичә! Бишенче класстан җиденчегә кадәр бергә укыган идек без. Дуслар идек. Ул, минем кебек, ничә ел укудан өзелеп тормады: беррәттән унны да бетереп, судта эшләде дә Казан университетының юридик факультетына барып керде. Өченче ел әнә – прокурор. Тик, үзебезнең авыл булмаганлыктан, мин инде аның сеңлесен белми идем.
– Әйбәт ата-ана баласы инде, – диде әни.
– Ярый, сөйләшеп карармын, – дидем мин.
Ләкин Әдрән миңа, сүз кузгаткач:
– Әткәйдән калган иске өйгә ничек кәләш алып кайтасың? – дип, уйнап җавап бирде.
– Бүрәнә кайтарт та сал яңа өй, – дидем мин. – Трактор үз кулыңда. Сиңа нәрсә!
– Шул шул менә: трактор үз кулымда. Үз кулымда булмаса, мин дә Раббани абый төсле ялланыр идем дә, бүрәнәсен генә түгел, бөтен урманын алып кайтыр идем… Шул тракторга эт кебек бәйләнгән. Көз юк, кыш юк… Менә әле – болында. Син белгән чалгы белән чапмыйбыз бит без хәзер печәнне. Син белгән ат җыйгычы белән дә җыймыйбыз. Трактор белән чабабыз, трактор белән җыябыз. Куак араларында гына чалгы… Шулай булгач, мин ул тракторны ничек ташлап китим?.. – дип, бик каты сөйләп чыкты да, кинәт йомшарып-елмаеп: – Ярый, ярый, инәйгә әйт: быел көз өйләнә, диген. Бик ачуны китерсә, иртәгә үк тә алып кайтырмын, – диде.
Без кайткач, ул бер көнен, ял сорап, безнең белән үткәрде. Безне ул, улым, Диләра – өчебезне матаена утыртып, үзе эшләгән болынга алып чыгып китте. Агыйдел буеның әле чабылмаган, гел җиләк, гел чәчәк, гел кояш җирендә хуш ис иснәп, сулар кереп, Ашаеш буйларын әйләнеп, ял итеп кайттык.
Кире кайтканда гына чак бәлагә тармый калдык. Юл аша колхоз көтүе чыгып килә иде. Әдрән кычкырта-кычкырта барганда, бер коба сыер, аягын икегә аерып, йомышына кереште. Ярый әле Әдрән туктатып өлгерде, юкса бәласе зур булачак иде. Диләранең коты алынды, Рәшит акырып елап җибәрде. Ә сыер берни булмагандай китеп барды. Әдрән беребезгә дә охшамастан кызу канлы иде, сикереп төшеп:
– Юл өстендә нитмәсәң… башка җир беткәнмени сиңа!.. Сыер!.. – дип, башта сыерны кыйнап килде, аннары, сүнеп туктаган моторын бик озак кабыза алмый интеккәч, бензин багын төя-төя, үзен тирги башлады: – Юньле кеше кешенең искесен аламыни? Матае юньле булса, аны сатмыйлар да. Бер туры китереп, йә хуҗасын ярам, йә матаен Тоба ярыннан атам!..
Ул тәмам тынычланып беткәч кенә:
– Сиңа чыннан да өйләнергә кирәк, апай, бик нервынныйлана башлагансың, – дидем.
Аннары без өйгә кайтып, Рәшитне генә йоклатып чыктык та базарлы авылга киттек. Инде күптән базары булмаса да, ни өчендер шул авыл гел сагындырып йөдә- тә – кайтсам, күрми китә алмый идем.
– Авыл кибетләрендә шәһәрдә ятмый торган әйберләр булучан, диләр, кереп чыгарбыз әле, – диде Диләра.
Ләкин кибетләре ябык иде.
– Монда коньяк өзелми торган иде – булмады, – диде Әдрән. – Үзебезнең магазин кала, тик анда шул «акбаш» кына инде.
– Нәрсәгә әле ул? Миңа дисәң, миңа берсе дә кирәкми, – дидем мин.
– Алай итмик инде, абый. Болынга да алдырмадың, өйдә бераз кабып куярбыз. Бераз гына ярый торгандыр бит инде?.. «Абыйсы кайтты, ярты да алып эчермәделәр» дияр ату Җәмилә?
– Нинди Җәмилә?
– Сатучы инде. Бик усал телле нәрсә.
– Алырсың, алайса, – дидем мин, көлеп.
Без, кайтып, үзебезнең авыл кибетенә кердек. Яртыны гына сорагач, Җәмилә дигәннәре, майлы елмаеп, Әдрәнгә карады:
– Кит әле моннан, тау чаклы гәүдәгезгә бер ярты сорап торасың оялмыйча!.. Әллә нигә бер кайткан абыеңа ящигы белән алалар аны синең кебекләр. Синең ул яртың белән мин ничек план тутырыйм ди?
– Җә, телеңә бик салынма, – диде аңа Әдрән. – Планыгызны Раббани абый тутырган да җиткән.
– Одеколон белән генә бик тутырып булмый шул…
– Әйтер идем инде – җиңгәй бар, – диде Әдрән аңа. – Сиңа план тутыру кирәкми, ир кирәк… – диде сатучы кызга. Ә чыккач: – Нервынныйланырсың да! Шул кәнтәенә хәтле көлсен әле. Юри сезнең алда әйтә ул, – дип, Раббани абыйдан зарланып китте. – Одеколонын да капкалый шул – гел аракыга каян җиткерәсең? Җиңгәй әйтеп, җиңгәй сүзен тыңламый, инәй әйтеп, инәйнекен тынламый. Бер мин тыеп торудан нәрсә? Мин дә бит камчылы ишан түгел.
– Кызма әле, Әдрән, син кызма, – дидем мин. – Раббани абый дип авыз да ачып булмый синең белән.
– Ике елга бер кайтып, «кызма» дип китү җиңел дә ул! – дип, Әдрән кабынып ук китте. – Менә син аның белән ел буе кара-каршы торып кара!.. Кызарсыңмы-юкмы?.. Менә кайткансың – син дә сөйләш әле бер, яхшы атлы булып кына китмә…
33
Беркөнне кич Диләрага «соң гына чыгармын» дип әйтеп, Раббани абыйларга кердем.
Тагын үрчегәннәр – бишектә инде дүртенче балалары елап ята иде. Аны сигез яшьлек зур кызлары тирбәтеп утыра. Ләкин сабыйга ими кирәк, ә Тәрҗимә казан тирәсендә кайнаша иде.
– Имез әле балаңны. Йөрәгем әрни бала елавына, – дидем мин.
Тәрҗимә баласын имезергә утырды. Мин, яңа күргәндәй, текәлеп йөзенә карыйсы иттем. Тәрҗимә, яңаклары батып, бик нык картайган иде.
Хатын-кыз бит, минем уйны шундук сизеп алып:
– Картайдык инде, Сирин, картайдык, – диде. – «Тәрҗимә дә, яхшы атлар кебек, башын чөеп, күкрәген киереп кенә йөри иде дә, Раббани яхшы атны яхшы гына итеп өйрәтте…» дип көләләр әнә хәзер. Синең Диләра миңа карый кыз гына! Яшьтәшләр дип эт тә әйтмәс!..
– Абый кайчан кайта соң? – дидем мин.
– Кайтырга бик вакыт та бит… Сәрхушлыкка китсә – белмим инде.
– Тавыш чыгармыймы соң эчеп кайткач?
– Гөнаһына керә алмыйм, андый гадәте юк. Затыгызда юкны! Ачуым килеп үзем генә кыздырып җибәрмәсәм, талаш-тиргәшне белми. Беркемгә начар сүз әйтмәс, бәйләнмәс. Бәйләнешкән ике кешене күрсә дә аерып китә. Үзенә дә кагылучы юк. Кем кагылсын инде аңа йөрәге җитеп? Сугу түгел, тотса да кара яндыра бит!..
Тәрҗимә, имеп туйган бәбәен бишеккә салып, тагын кызына тирбәтергә кушты. Үзе, миңа сөйли-сөйли, токмач кисәргә тотынды:
– И Сирин! Аның өйдә тавыш чыгармавындамыни! Өйгә акча кайтмый бит, акча!.. Тимершәех абый ни әйтүенә әйтте: «Китмә колхоздан, китмә, тиздән колхозлар аякка басачак», – диде. Китте. Акчага эшлим мин, дип, кирпеч заводына барып керде. И шуның белән Аллаһу әкбәр – акча да юк, икмәк тә. Клуб чаклы өй салып кердек тә бетте. Эче дә буш, тышы да. Әнә күз алдында – шыр бит! «Тамак ач түгел, өс шәрә түгел, тагы ни кирәк?» – ди. Ничек инде кирәкмәсен? Әле ярый балалар вак. Үсә башласыннар әле менә! Колхозда бит ул берүзе, ачуым килмәгәе, җиде кешелек эшли иде. Ә монда күпме эшләсәң дә – алты йөз тәңкә. Сәгатеннән соң кешеләргә бура бурап, капка-койма ясап, мунча салып йөри. Ни акчасы, ни ялы. Акчасын эш сөйләшү белән ала башлыйлар: утыз тәңкә дә илле тәңкә – эчәргә инде – эшләп бетерүләренә бер тиене калмый… Көлим дә инде: быел яз Сабираттәйләргә ак мунча салырга сөйләшкән. Ун көн эчендә гөл шикелле итеп салып та куйды. Берүзе бит! Мунча алларын тикле бүрәнәләп бураттылар. Май бәйрәме җитте, һәркем хәленчә кунак җыйган була бит. Сабирәттәйләргә дә Ижаудан туганнары кайтып төште. Аракы каян җиткерәсең – бал койганнар. Кунаклары бәйрәм итте дә киттеләр. Бәйрәмнән соң безнекенең дә башы авырта. Иртән барган бу Сабираттәйләргә. «Сабираттәй, башым чатный, калмадымы әзрәк балың?» – дип сораган. «И Раббаникәем, калмады шул, чүпрәсенә төшеп туктадылар», – дигән Сабираттәй. Минеке: «Алайса, чүпрәсен булса да бир», – дип сорый икән. «И Раббани, чүпрәсен менә әле генә сыерга ашаттым шул!» – дип әйт-кән Сабиратгәй. «Алайса, мунчаңны да сыерың салып бетерсен!» – дип, минем дивана инде бетте дигән эшен ташлап кайта. Ике ишек куеп, мичен чыгарасы калган. Бүтән кеше эшләп бетерде. Акчасын да алмаган – миңа кертеп бирде Сабираттәй. «Нигә алдың?» – дип, бер көн буе табалады абыең. Көлке дә, гыйбрәт тә инде…
– Бал дигәннән, умарталарыгыз исәнме әле, Тәрҗимә? – дидем мин.
– Әнкәй, әтиеңнең васыяте, дип, биш башын безгә биргән иде. Кем карасын инде аны? Раббани аның белән пычранмый. Аңа тимер булсын. Үз тамакларын үзләре туйдырырлык бал җыялар шунда… Әнкәйләрнең дә кимеде инде. Биш башын Рәҗимә апа алып китте. Җәзилә кайтканны беләсеңдер инде, – көтүгә ялланып килгән бер карт егетне йортка керткән иде, аның да умартага кулы ятмый… Бер унлабы исән бугай әле.
– Шулай, һәрнәрсәгә белгән кул кирәк, – дидем мин.
Тәрҗимә тагы сөйләп китте:
– Быел Әдрән, җайлап кына: «Әллә, Раббани абый, үзең теләп дәваланып карыйсыңмы? Әле бит соң түгел», – дип әйтеп караганые. Каралай көеп чыкты абыең. Сабырлыгы җиңеп кенә, өстебезгә җикерүдән тыелып калды. «Әллә мин бер алкагуликмы? Теләсәм, мин иртәгәдән үк туктый алам», – дип, бик нык гарьләнде. Шуннан бирле сүз кузгаткан юк әле. Менә син кайтсын дип тордык. Эчеп алгач, бар эше шул: «Мирзакаем… Хәвадискәем…» – дип җылый. Сине дә еш искә ала. «Сириннең дә безне ташлавы шул микәнни, кайтып күренми дә!» – ди. Син кайтканга бик сөенде инде. Салуын да киметте…
Шунда Раббани абый үзе дә кайтып керде. Бераз кызмача гына иде. Кесәсенә яртысын да тыгып кайткан.
– Кереп әйбәт иткәнсең, апай. Мин үзем дә сине сорап кергәнием әле, – дип, аркамнан килеп сөйде дә аракысын өстәлгә чыгарып утыртты.
– Акчага мулкыгансын икән! – диде Тәрҗимә, мыскыллап.
– Баш исән булса, акча табыла ул!
– Үтечкә алдыңмы?
– Нигә, үтечкә алу гаеп эшмени?
– Үтечкә алып эчкән – ике исергән.
– Исермәгәч тә, мин нигә эчәм? – диде Раббани абый. Кесәсеннән йомарлап алып, өстәлгә гел унлыклар чыгарып салды. – Сана, не отходя от кассы. Биш йөздән артык булырга тиеш. Эштән соң МТСта культиватор ремонтлаганыек… – Аннары ул миңа карап көлде: – Җиңгәң телгә-тешкә бик шәпләнде әле, Сирин апай. Хәвадис сүзе: авырса да, телгә-тешкә таза!
– Кайгырма, болай барса, төшеп бетәргә дә күп калмады инде.
– Дәүләттә тимер бетмәгән, куйдырырбыз, – диде абый. – Тырма теше кебеген үзем дә ясый алам. Хәер, теш булмаса, эчәргә җиңел була ул.
– Әйтәм җирле, син бик авыр эчәсең – шул тешләрең таза булгангадыр инде. Бер теше төшмәгән бит шуның!..
– Җә, Сирин кергәч кенә, телләшергә ясканып торма әле. Кая, кабарга берәр нәстә бир дә…
– Әле туймадыңмыни эчеп?
– Туйсам, амин тотарыем, – диде Раббани абый. – Әйдә, телеңә салынма, ашыңны бир.
– Аракы булса, чабата да ашыйбыз, дисең бит! – дип, Тәрҗимә аш бүлә башлады.
Раббани абый шешәсен ачты.
– Синең эчмәгәнеңне беләм, апай. Шулай да өч елга бер күрешү хакына үткән хәтле генә кабып куярсың инде. Кайтмыйсың да үзең хәзер…
– Үпкәләмә инде, Раббани абый, туры килмәде. Мин дә семья кешесе бит, – дидем мин.
– Йә, булды. Үзең үпкәләмә… Нигә Нилүфәр киленне дә алып кайтмадыгыз соң?
– Алар июнь башында гына Фирганәгә китте. Туганнары шунда җыела икән. Бертуган абыйсы эзләп табып чакырган. Бөтенләйгә торып калуы да бар әле җиңгинең…
– Кияүгә чыкса да берни эшләтә алмыйсың, апай.
– Мирза абыйдан соңмы? Ю-ук, булмас. Ышанмыйм. Андый мәхәббәттән соң – булмас!..
– Белмәссең… – диде Раббани абый. – Дөнья бу!
Мирза абый белән бергә торулары исемә төшеп, бу сүздән миңа бик күңелсез булып китте.
– Әйтергә онытканмын: без китәр алдыннан гына, Мирза абый эшләгән участок урамына абый исемен куштылар, – дидем мин.
– Әйдә, алайса, шуның өчен эчик. Димәк, Казан ура- мында безнең фамилия дә бар!.. – Ул үзе генә эчеп җибәрде дә: – Их, Мирза, Мирза! – дип, күкрәгенә суккалый башлады. – Менә шушыны өзгәлиләр бит алар… Мирза да, Хәвадискәем дә…
– Тагын җылый башлады инде, – диде Тәрҗимә.
Раббани абый, аның сүзләрен колагына да элмичә, яшьле күзе белән миңа карады:
– Бүген бездә генә кун әле, апкаччаем. Ак якка гына кереп йокларбыз. Сөйләшәсе сүзләр дә бетмәгән…
– Ярый, – дидем мин. Тиз генә үзебезнең өйгә кайтып, Раббани абыйларда кунасымны әйтеп чыктым.
Тәрҗимә безгә ак яктан урын җәеп бирде. Раббани абый яртылаш та эчмәгән аракысы белән стаканын да алды.
Һәм Тәрҗимә теге яктан ишекне ябып кую белән, ике стаканга тигезләп кенә аракы салды.
– Әйт әле, Раббани абый, – дидем мин, – ни рәхәте бар шул аракы эчүнең?
Ул елмайды:
– Эчкәндә рәхәт тә ул, айныганда кыен.
– Алай булгач, ник эчәсең?
– Бәй! Әйттең син дә сүз! Ник эчмәскә миңа? Мин җәһәннәм утыннан да кайнар сугыштан исән кайттыммы? Кайттым! Илләр инде тынычмы? Тыныч! Дөньям тигезме? Тигез!.. Менә шушы кулымдагы биш бармагым төсле газиз балаларым бар, карчыгым бар. Менә өч ел күрешмәгән синең белән күрештем. Ник эчмәскә миңа! Башым сау, кулым-аягым исән. Эшләсәм, җиде кешелек эшлим. И күкрәгемдә кайнаучы кайгым да бар: җан кебек ике туганыбыз җир куеннарында ята. Булган кайгыла- рым – бар да шулар кайгысы. Шулар өчен дә эчәм…
– Эчмичә булмыймы соң, Раббани абый?
– Юк. Булмый. Кайгыдан эчмичә булмый!..
– Ә шатлыктан?
– Шатлыктан да эчмичә булмый. Әйдә! Барысы өчен дә эчеп җибәрик әле бер! – диде дә үз стаканын күтәреп эчеп тә җибәрде.
Мин аның инде исерек булса да ягымлы зур йөзенә карап уйланып киткәнмен.
– Нинди уйларга талдың әле, Сирин апай?
– Төрле уйларга төшеп уйланыла шул, Раббани абый… – дидем мин.
– Ташла! Уйны уйлап, кайгыны кайгырып бетереп булмас. «Уйлама күңелем барсын да, әзерәге калсын ла» дип, тиктомалдан җырламаганнардыр әле.
Раббани абый, кайтканда тыштан гына исерек күренмәгән икән, капыл исереп китте дә, чишенеп тә тормыйча, урынына ауды. Шул килеш тынды да…
Җилкәмә бер авыр нәрсә төшкәнгә куркып уянып киттем. Абый торып утырган да минем өскә кулын куйган икән.
– Нишләп тордың әле? – дидем мин.
– Сине әллә кая алып китәләр икән дә, аерылабыз икән дип куркып уяндым, – диде Раббани абый.
– Сәгать ничә соң әле?
– Өчтер. Гел шулай өчтә уянып китәм. Әле беренче әтәч кенә… Ник кычкырмый соң әле әтәче дә?..
– Йоклыйк әле, Раббани абый, ят, – дидем мин.
– Син йокла, апай. Мин инде йоклый алмыйм.
– Йоклый алмасаң, күзеңне йоммыйча, ачкан көе генә санап ятып кара. Мин үзем ярышка бик нык әзерләнеп йокы качкан чакларны гел шулай итәм.
– Файдасы буламы?
– Була.
– Ә мин хәзер эчмичә йоклый алмыйм, – диде Раббани абый. – Кая, кичтән безнең калган булырга тиеш бит?
– Әнә тәрәз төбенә алып куйдым.
Раббани абый ут кабызмыйча гына тәрәзә янына китте. Тәрәзәдән упкындай болытлы кара төн күренеп тора иде. Беленер-беленмәс яктылык төшкән. Аны да абыйның караңгы өйдә зураеп киткән кара гәүдәсе каплады. Өнсез тынлыкта тирән стаканга шешәдән тын да алдырмыйча аракы агызган тавыш ишетелде. Йокым ачылган иде инде.
– Менә һәрвакыт шулай, апай. Уянам да миллион уйларга батып ятам. Мин дә уйлыйм бит! Башым шундый нык эшли – әллә ничә айларга алга китеп, күкнең читенә җитеп уйлый. Ә кайвакыт бөтенләй томаланып, кара болыт шикелле, өсле-өсле кара уйлар өелеп килә. Мин япа-ялгызым кара камерада ятам икән төсле тоела, йә кабер кебек була башлый… Әллә нинди хәшәрәт бөҗәкләр алга килеп, битемә-күземә, бугазыма тулалар кебек… Моны беркемгә дә әйткәнем юк иде әле. Теге, сугыштан кайткач йөри алмый яткан аягымның чире дә нык сизелә башлады. Торып-торып аягым юкка чыккандай була…
Ул, кара тәрәзәне каплап, бик озак сүзсез басып торды. Миңа тәннәр чымырдаткыч шомлы булып китте.
– Нишләп торасың инде анда, Раббани абый?
– Менә! Уйлый торгач, мин дә уйлап таптым әле! – диде абый кинәт. – Эчүгә бер сәбәп тә юк – сылтау гына күп икән!.. Шулаймы? Сиңа шулай дип җавап бирү кирәк идеме?
– Сиңа аракыдан дәваланырга кирәк, абый, – дидем мин.
34
Раббани абый белән мин тагы бер тапкыр, бу юлы инде иркенләп, аның аек чагында сөйләштем. Һәрхәлдә, без Казанга кайтып киткәндә, пристаньга озата төшкәч, үзе әйтте:
– Борчылып китмә, апай. Мин синең киңәшне уйладым. Тик җәй көне барып ятып булмас больницага. Көзгә инде, – дип калды.
Ләкин көз җитте. Кыш керде. Ике-өч тапкыр хат язып карасам да, җавап бирмәделәр. Өйләнеп, туена кайтмаганга, Әдрән миңа үпкәләгән булырга тиеш иде. Үч иткән сыман, аның туй көннәрендә мин Татарстан командасы белән Октябрьнең кырык еллыгы хөрмәтенә үткәрелгән физкультурниклар парадында булып калдым. Кызыл Мәйданнан бер тапкыр үтәр өчен, бездән йөз тапкыр тир агыздылар!..
Шулай итеп, өч туганымның да туен күрә алмадым.
Февраль ае иде инде. Шунда гына көчкә авылдан бер хат килеп төште. Энем Әдрән язган иде:
«…Раббани абыйны мәҗбүри дәваларга җибәрделәр. Беркөн эштән кайтсам, дүрт баласы белән бездә җиңгәй утыра. Абый куып чыгарган. Йөгереп өйләренә бардым. Ишекне эчтән бикләп куйган. Шакылдата-шакылдата, «Ач!» дип кычкырам. Ачмый. Үзе эчтә ишек төбендә тора. «Ач!» дип шакылдаткан саен: «Якын килмәгез!.. Минем бер гаебем юк!.. Мин сугышны башыннан азагына хәтле сугыштым!.. Мирзаны да шулай алып киттеләр!..» дип акырып елый.
Арып йоклап киткәч кенә, участковый белән тәрәзәдән кереп, бәйләп, үзебезнең больницага илтеп тапшырдык. Ләкин шул көнне үк больницаның ике кат тәрәзәсен бәреп төшереп, качарга уйлаган. Киселеп-каналып беткән. Шундук тотканнар, билгеле. Кыш өстендә буй-буй халат белән, оекчан килеш кая качасың инде.
Шуннан соң, аракыдан ми шашкынлыгы башланган дип, Уфага озаттылар. Хәзер шунда. «Лечхоз» дигән җирдә. Эшләтеп дәвалыйлар икән…»
Менә сиңа Раббани абый! Гомер буе җыеп килгән сабырлыгын чыгарып түккән икән! Сизенгән идем шул мин аны… Үз аягы белән, әйбәт кенә, больницага үзе барып кергән булса-а!.. Хәер, нәтиҗәсе барыбер бер инде.
Мин икенче көнне үк Әдрән язган адрес белән Раббани абыйга хат салып җибәрдем. Ләкин җавабы ике ай үткәч, апрель уртасында гына килде. Хат язарлыгы булмаган икән. Ул үзенең айдан артык чирләп ятуын, яңарак кына аякка басып, инде эшли башлавын хәбәр иткән иде. Чыгарулары тиз генә күренми әле, дигән.
Без, һәр елдагыча, апрель-май айларында, вакыт җиткерә алмыйча, җәйге ярышларга әзерләнәбез. Ә шәһәрдәге җаваплы ярышлар күбрәк апрель ахырында була. Шуңа күрә, бик теләгем булса да, бу ике айда мин бер көнгә дә китә алмый идем.
Ләкин миңа абый янына бармый калу һич тә ярамый. Ярамый гына түгел, мин барырга тиеш идем. Тик кайчан?.. Дөрес, имтихан башлангач, без дә бераз бушанабыз. Анда мин болай да ике-өч көнгә генә сорап китә алам. Ләкин минем уй – Уфадан кайтышлый әниләргә дә сугылып, берәр атна торып китү иде. Соңлап булса да, Әдрән белән киленне дә кешечә итеп котлап килергә иде. Чөнки быел бүтән кайтып булмаячак: быел инде, чыннан да, Ташкенттан Диләраның туганнары киләчәк иде.
Минем ялга чыгу графигы июньнең егермесеннән диелгән. Мин шуны бирегә табарак – июнь башынарак күчереп булмасмы дип, үзебезнең кафедра мөдире янына кердем. Графикны вату бик кыен булса да, сәбәбен аңлаткач, отпускымны ун көн алга күчерергә ризалашты инде, ярый.
Мин җыена башладым. Китәр көн якынлашкан саен, үзем дә белмәс бер сәбәп белән Уфага барасым килү теләге көчәеп китте. Күңелем дә, Диләра бөтенләй белмәгәнчә күтәрелеп, тыярга көч җитмәгән бер ярсу белән Уфага тартыла башлады. Тик моның ахыры яхшы бетмәде. Без Диләра белән өч елга беренче тапкыр бик зур сүзгә килештек.
Инде самолётка билетлар алып, җилтерәп кайтып керсәм, Диләрам хәсрәт кискән бер йөз белән, кашын-күзен төшереп, тәрәзәгә текәлеп утыра.
– Ни булды? Әллә авырыйсыңмы? – дип, янына бардым.
– Булмады, кит янымнан!.. – ди.
– Әллә эшеңдә берәр борчу бармы?
– Юк. Сораштырма, зинһар… – ди.
– Ә нигә балтаң суга төшкән кеше төсле утырасың?
Монысына бөтенләй җавап бирмәде. Мин дә киселеп туктадым. Тик әби генә кайчанга билет алуымны, ничек алуымны сораштырып, хәлемә керергә тырышып йөрде. Чәйгә дә без йомган авызыбызны ачмый дигәндәй утырдык. Әби:
– Ни булды сиңа, кызым Диләра? Ник болай кәкре кыяр кебек утырасың? – дип сораган иде, Диләра эчә башлаган чәйләрен чайпалдырып читкә этәрде дә чыгып ук китте.
Башыма кистереп кенә сызлау капты. Ике абыйның үлеменнән соң башым әз генә борчылуны да күтәрә алмый – ике чигә кан тибеп сызлый башлый иде.
– И балалар, балалар! – диде әби. – Гөл төсле яшьлектә сөешеп туймый яшәр урынга!.. Әйтим инде, алайса, кызымның үпкәләвенең серен: синең Уфага китүеңне бер дә өнәмәде. «Абыйсы өчен генә бармый ул анда», – ди… Көйләбрәк китәргә тырыш инде, кияү. Кызым каты сүз белән каты күзгә күнекмәгән, йомшак сүзеңне кызганма. Мин дә әйтермен.
Диләра Гөлсем апаларга киткән булган, ахры, кич кенә кайтып керде.
– Йә, үпкәң беттеме инде? – дип, иңбашына ипләп кенә кулым салдым.
– Ал, пожалуйста! Юмалама! – дип, кулымны бәреп җибәрде.
Мондый хәлне бер дә күрмәгән улыбыз тын булып, хәтта куркып, безгә карап тора башлады. Ләкин Диләраның теленә сүз төшкән иде инде.
– Беләм мин: Уфага син абыең өчен генә бармыйсың, – диде ул. – Абыең бер сылтау гына! Авыру янына барасы кеше, синең сыман, түбәсе күккә тиярдәй булып йөрми.
– Нигә, елыйммыни?
– Нигә еларга?.. Любовь Васильевнаң янына барасың ич – шатлан! – Ул «эләктеңме?» дигән шат бер мыскыл белән күземә текәлде.
– Их, Диләра!.. – дидем мин, ачынып. – Без бит синең белән ул исемне мәңге телгә алмаска сөйләшкән идек!.. Күптән беткән, өзелгән… И мин аны сиңа үзем әйттем. Әйтмәгән булсам икән. Яшьлектә кем кемне сөймәс!..
– Керләреңне дә югач, квартирасында да тоткач… сөйгәнсеңдер инде!..
– Әле син хатларын да эзләп укыдыңмыни? Бусын инде мин синнән көтмәгән идем!..
Шунда мин үземне, көз яфрагын койган агачтай, шәп-шәрә калгандай тойдым. Миңа салкын булып китте. Ә йөрәгем мартен мичедәй яна башлады.
– Диләра! – дидем мин. – Син дә бу түбәнлеккә төшәрсең икән! Кеше хатын урлап уку – кеше серенә төнлектән керү бит ул!..
– Ә-ә, авырткан җиреңә тидемени?
– Максатың шул түгел идемени? Әллә син тагы сүзеңне «кадерле иремнең авырткан җиренә тимим әле» дип башлаган идеңме? Рәхмәт, максатыңа ирештең… – Шулай да мин, Уфага Диләра белән талашып китәсем килмичә, мөмкин кадәр җайлап әйттем: – Аңла, Диләра, мин Уфага беркем өчен түгел, фәкать абыем өчен барам. Барырга тиештер бит инде мин авыру абыем янына?..
– Син барганнан гына бик терелеп китәр инде синең алкоголик абыең!
– Их, Диләра-а! Монысын да көтмәгән идем.
– Алкоголик булгач, нәрсә дип әйтим соң? – дип, Диләра кычкырып көлеп җибәрде.
Мин җавап бирмәдем: мәгънәсез сүз атышып торуымны сизеп, туктап калдым. Ләкин ярасы ачылган бәгырь әрни башлады.
Мин төн буе, йокылы-уяулы килеш, Раббани абый белән саташып яттым. Әллә шуңа, нәкъ Раббани абый шикелле, төнге сәгать өчтә уянып киттем. Җәйнең бу вакытын инде төн дип әйтеп булмый: иң кыска чагы булып, дүрттә инде кояш чыга. Ләкин күземне ачып, ихтыярсыз тәрәзәгә карасам – кинәт бөтен тәрәзәне каплап, Раббани абый тора төсле булып китте. Мин, котым алынып, сикереп тордым. Тәрәзәгә Диләра яңа калын пәрдә корган да, инде беленгән таң яктысын шул каплап тора икән…
Шул көнне иртә белән мин Уфага очтым.
35
Уфада минем эшем юк иде. Гостиницага урнашу белән – әле көн бар – мин абыйны эзләп киттем.
«Лечхоз» дигәннәре бөтенләй шәһәрдән читтә – бүген генә үзем очып төшкән аэродром ягында булып чыкты. Мин белгәндә, шәһәр халкының бәрәңге утырта торган җирләре иде бу. Хәзер чокылып-актарылып беткән: Черниковскига таба яңа шәһәр төзеп яталар иде. Мин шул тирәдә трамвайдан төшеп, Каридел ягына борылдым. Уфа тирәсенең иң ямьле җире, булса да, шушы тирәсе булыр. Бик аста – Каридел. Ләкин ул турыдан күренми, фанер заводы ягыннан гына сызылып күренеп тора иде. Уң як- та – Шайтан тавы кыясы. Ә каршыда, инде аста, өстеннән атлап кына китәсене китергән йомшак яшел урман офыкларга тиеп югала иде.
Мин «лечхоз» ларын бер больницадыр инде бу дип килсәм, ул әллә кайдан әллә кая җир биләп торган, бәләкәйрәк авыл чаклы бер хуҗалык булып чыкты. Зур капка янында – каравыл өе. Шунда утырган сакчыдан абыйны сорап кергәч, мин кая барырга да белми аптырап калдым. «Турыга бар!» – дип кычкырды миңа сакчы.
Мин ике яктан да агач корпуслар тезелгән сөзәк урам буйлап аска таба киттем. Көндезге аштан соң йоклап торган вакыт иде. Корпус буйларында уңып беткән пижамалар кигән ирләр утыра. Ләкин алар миңа, бер тиле кеше күргән сыман, бик тә сәер итеп карап калалар иде. Узып китмәгәем дип, бер бик мәһабәт күренгән ирдән абыйны сорадым. Ләкин ул миңа, кулларын болгый-болгый: «Я памятник себе воздвиг нерукотворный…» – дип, шигырь сөйли башлады.
Ул да булмады, минут эчендә яныма биш-алты ир җыелып алды. Кайсысы күлмәк сәдәфемне, кайсысы галстук йә каешымны тотып карап, бер сүз әйтмичә, мине тикшерә башладылар. Мин аларның барысыннан да озын идем; аптырый калып, як-ягыма карана торгач, якындагы бер корпус янында утырган абыйны күреп алдым.
– Раббани абый!..
Абый тиз генә сикереп торды да, «Таралыгыз!» дип кычкырып, йодрык селкеде. Мине чолгап алганнарның, дулкын югандай, эзе дә калмады.
Абый миңа каршы килеп кочаклап алды.
– Капкадан кергәч үк шәйләп алдым алуын. Тик бер дә көтмәгәнгә, сиңа охшатып кына утыра идем, – диде.
Без шундагы эскәмиягә утырдык.
– Әллә монда акылга зәгыйфьләр дә ятамы? – дип сорадым мин.
– Ята. Төрлесе бар. «Тихий» лар алар. Әнә «Гений» дигәне гел бер шигырь сөйли. Инде мин дә ятлап бетердем: «Я памятник себе воздвиг нерукотворный…» Ә менә мине китергәндә күрсәң – куркып качарыең!.. Йә, ярар, монда безнең брат күп булыр, үзеңне сөйләп җибәр: нинди эшләр белән килеп чыгасы иттең Уфага? Кайчан килдең?
– Бүген генә килеп төштем әле, – дидем мин.
– Ни йомыш белән соң?
– Йомыш белән түгел – синең яныңа килдем, хәлеңне белергә. Язган идем бит.
– Бик рәхмәт инде, апай. Бик рәхмәт!..
– Кайтышлый, бер уңайдан авылга да кереп чыгармын дидем.
– Килен белән түгелдер бит?
– Юк. Үзем генә.
– Семьяда татулыкмы соң?
– Татулык дип… – Мин җавап бирергә кыенсынып калдым. Бу көнгә җитеп, беркемгә дә Диләраны сөйләгәнем юк. Шуңа күрә, үз абыем булса да, Диләра белән киткәндә талашып китүемне әйтәсем килмәде.
– Тату яшибез алай… – дип йомдым.
– Шулай, апай, татулык кирәк, – диде Раббани абый.
– Яратышу да кирәк, – дидем мин, уйланып.
– Сандалыма салып сугарга кирәкме ул яратышу? Туйга кадәр булса – җиткән! Өйләнешкәч, кем яратып яши инде?
– Ә Мирза абыйлар? Пар аккоштай яшиләр иде бит!.. Алар кебек булмас та инде ул…
– Башыңны имә! Әйдә Каридел буеннан бер әйләнеп меник. Уфада күпме булырга итәсең соң әле?
– Менә сине күрдем, хәлеңне белдем – Уфада эшем дә бетте. Иртәгә китәрмен дә.
– Соң, алайса, бергә кайтырбыз! – диде абый, шатланып.
– Ничек?
– Курс лечения тәмам! – диде ул, мактангандай. – Өченчекөн Терегулов, безнең баш врач инде, мине үзенә чакырып алды да, шуннан сөйләшеп киттек. Сугышларда йөргән калмады. Без яшьтәшләр дә булып чыктык… Безне бит бик яхшы бер дару белән дәваладылар. Башта шуны эчерәләр дә аннан аракы бирәләр. Кешесенә, организмына карап, даруның да дозасын үстерә баралар: уннан өч, уннан дүрт… Минекен – уннан сигезгә җиткерделәр. Ә уннан тугызы артык инде. Шуннан Терегулов, үзе елмайган, миңа әйтә: «Ә син беләсеңме, ди, мин бит сине, үз җаваплылыгыма алып, артыграк доза белән дәваладым!» – ди.
– Рәхмәт инде. Ничек итсәгез дә, тик файдага гына булсын, – дидем.
– Ярый, бездә дәвалануыңның башы да, ахыры да шушы булсын, – ди шуннан соң бу. – Мин сине, ди, сынап йөрдем, ди. Синең сыман эшчене мин үз хуҗалыгымда гына тотар ием, но ләкин дәвалану срогы бетте, ди. Мәгәр соңгы сүзем шул: безнең дәваның синең гомер буена җитәрлек көче юк, ул көч – үзеңдә, ди. Эчүдән тыел- саң – үзең тыеласың, тыелмасаң – кәкрәеп катасың. Исеңнән чыгарма шуны, дип, выписывать итте. Син килгәндә расчёт алырга көтеп тора идем әле.
– Нинди расчёт? – дидем мин.
– Нинди булсын! Монда эшләгән өчен! Көненә өч-дүрт нормаларын эшләп килдем бит! Бар эшләгәнемне ашап та, эчеп тә бетермәгәндер лә! Чүтеки дүрт айның өч аен эшләдем бит.
Без, шулай сөйләшә-сөйләшә, Каридел буеннан урап мендек. Аннары абый, расчёт алырга дип, бухгалтериягә кереп китте. Аннан ул бетмәс сөенеч алган бер малай сыман килеп чыкты. Эшләгәне өчен – ашавыннан-эчүеннән калганы – кулына мең ярымга якын акча тигән икән.
Ул бүген үк минем белән китәргә талпына башлады. «Бүген чыксаң, кайда кунарсың, гостиницалар тулы», – дигәч кенә туктады.
Ул мине бүген Любовь Васильевналарга кайтып кунар, үзе дә шунда сыяр дип уйлаган икән. Любовь Васильевнаның иргә чыкканлыгын, инде аларга барырга ярамаганлыгын әйткәч, «Эх, шәп марҗа иде!» дип, тел шартлатып куйды.
Без иртәгә, сәгать тугыздан да калмый (чөнки хәзер пароход унбердә үк китә), мин туктаган «Астория» гостиницасында очрашырга булдык. Бүләк, күчтәнәч кебек нәрсәләрне мин бүген үк алып, иртәгә пароходка төшәргә сөйләштек.
Раббани абый дүрт баласына дүрт төрле әйбер алырга кушып, миңа дүрт йөз сум акча бирде.
– Үзең беләсең инде: ике малай, ике кыз. Барысына да кием-салым булсын. Икеләнеп торма: кара корсак авыл балаларына теләсә ни ярый – тот та ал. Нык кына булсын, – дип калды.
Диләра белән ямьсезләнеп китү сәбәпче булдымы, әллә яшьлек хатирәләре биләп алды – Уфа җиренә аяк басу белән, күңелем җилкенеп, Любовь Васильевнаны күрәсем килә башлады.
«Лечхоз» дан шәһәргә кайту белән, сәгать биш тулыр алдыннан, ул эшләгән техникум тирәсендә йөреп торыр- га уйлаган идем. Ләкин, никадәр ашыксам да, бишкә кайтып өлгерә алмадым. Шулай да «Совбольница» да төшеп, йөрәгемне хатирәләр сагышына салган килеш, өйләре турысыннан урап килдем. Тик бу тын урам, тын өйләр Любовь Васильевнаны йоткан шикелле иде. «Кач моннан! Кач тизрәк!» дип йөгерә-атлый, кире трамвай тукталышына киттем.
Ә иртән сәгать җидедә мин Якут паркы белән техникум арасын таптап йөри идем инде. Любовь Васильевнаның әле бу вакытта килмәвен дә беләм. Ләкин таңнан торып, нинди йөрәк сәгать җиткәнне көтеп утыра алыр икән!..
Миңа, ни өчендер, үзем шулай иткәнгәме, Любовь Васильевнаны ире озата килер сыман тоела иде. Көнчелек түгел, ләкин ниндидер бер кызыксыну белән минем шул ирне күрәсем килә башлады. Нинди икән ул – отставкадагы полковник?..
Сәгать сигез туларда инде мин урамның каршы ягыннан авиация институты тукталышына юнәлдем. Любовь Васильевна шунда төшеп, нәкъ шул турыдан урамны кисеп чыгарга тиеш иде.
Мин, почмактагы сары йорт капкасына сөялеп, килгән бер трамвайны көтеп ала башладым. Күрми калмагаем дип, йөрәк түземсез тибә дә тибә. Ул булса, күрми каламмыни инде мин аны! Трамваеннан ук таныр идем… Ләкин ник тибә соң бу йөрәк? Барысы да беткән, өзелгән бит инде: мин башканыкы, ул башканыкы. Ә йөрәк барыбер тибә…
Ниһаять, әнә бит, әнә бит ул утырган трамвай!.. Әнә үзе дә! Яшь булганым өчен генә миннән киткән кояшым!.. Ул ишектән чыкканда, трамвайның да минем якка төшкән күләгәсе юкка чыккандай булды. Любовь Васильевнаның да күз текәп көткәнемне күңеле сизми калмаган: әнә ул да, ишектән төшкәндә үк, миңа карап төшә иде.
Туп-туры минем янга чыкты.
– Серёжа! Серёженька! Син түгелме соң, Ходаем?!
– Мин, Любовь Васильевна! Мин!.. – дидем мин.
Беренче тойгы – кулларының тиресе купшакланып картаюы булды. Күз төпләрендә дә, сизелеп, берничә сыр төшкән. Чынлап та, ул бик тиз картаеп киткән иде. Тик күзләре – шул. Мине үтәли күргән төсле, бетмәс ягым-ярату белән түгелеп карап тора иде.
Хатирәләр!.. Аның мине бик нык үрелеп үбеп алулары; минем аны җирдән аерып, кочып сөюләрем – инде булган кебек тә түгел, матур төштәй, сурәте генә хистә калган… Ә чынлыкта исә ул матур төшне хәзер кабатлый алмыйбыз. Менә шушылай – тән җылысын кулга, җан җылысын күзгә генә түккән килеш карашып тик торабыз. Ике арада инде киртә бар иде. Иде…
«Кайчан килдең? Нигә килдең?..» дип сорамады, минем чын хәлемне белгәндәй:
– Бәхетле яшисеңме соң, Серёженька?.. – дип өзелеп сорады.
– Рәхмәт, әйбәт яшибез… Улым-былбылым бар… – дидем мин. – Үзегез ничек яшисез соң, Любовь Васильевна? Үзегез?..
– Хатын-кыз ничек яшәсен инде! Улым дүртенче классны бетерде инде… Ирем белән яшибез. Бик сабыр холыклы. Бик хөрмәт итә… – Ул тагы туп-туры иттереп күземнең эченә карап торды. Бу юлы инде, пышылдап кына: – Серёженька, кадерлем! Син бит бәхетле булырга тиеш идең!.. – диде.
Ләкин аның шушы пышылдап кына түгел, ялынып диярлек әйткән сүзләре йөрәк итемә килеп кадалды.
Шунда мин аның китәргә вакыты җитеп тә китә алмый торуын сизеп алдым.
– Мин бүген китәм, Любовь Васильевна. Рөхсәт итсәгез, соңгы тапкыр әйдәгез мин сезне озатып куйыйм.
– Юк-юк, Серёжа, ярамый… – дип, саклануны яңа гына исенә төшергәндәй, тиз-тиз каранып алды. – Уфа зур түгел, берәрсе күреп алып, иремә җиткерүе бар. Болай да инде күршеләрнең чыш-пышы күп булды. Ярый әле, акылым җитеп, соңыннан үпкәсе-нисе булмасын өчен, үзенә чыгарга риза булуымның бер шарты итеп, синең турыда башта ук үзем сөйләгән идем.
– Мин дә нәкъ шулай иттем бит! – дидем мин.
– Китче! Чынмы?.. – дип, йөзләре кабынып китте.
Мин Любовь Васильевнаның хәлен аңладым. Һәм без, ашыга-ашыга, инде мәңгегә хушлаштык.
– Инде йөрәгем басылган шикелле булган иде бит, Серёжа, ах!.. – дип, яңадан күзләремә карады да, дөньясына кул селтәгәндәй, бетеп-басылып китеп барды.
Әкрен генә авиация институты ягына чыкты. Әкрен генә техникумга таба юнәлде. Миңа бер тапкыр да әйләнеп карамады.
Аның белән бергә яшьлегемнең бердәнбер мәхәббәте китеп, урынына тик хәсрәттәй ялгыз, үкенечле бер хис торып калды…
Раббани абый мине гостиница алдында көтеп тора иде инде. Без кичә мин алган бүләкләр өстенә кочагы белән клиндер, сохари ише нәрсәләр алдык та, такси тотып, пристаньга төшеп киттек.
Пароходы да безне көтеп кенә торган төсле иде. Без төшү белән, утырта да башладылар. Билетка да, мин белгән вакыттагы шикелле, су буе чират беткән. Исең китәрдәй иркенлек – бернинди чиратсыз-нисез икебезгә бер каюта алдык.
Ә икенче көнне без кичке сәгать тугызда өйдә идек инде.
– Инәй! Менә апайны да алып кайттым әле. Мине күрер өчен, Уфага килгән бит! – диде Раббани абый.
Әни, минем аркамнан сөеп:
– Үзең генә кайттыңмыни, балакаем? Киленем белән оланым кайтмадымыни? – диде.
– Алар Казанда калды, инәй. Мин Уфага Раббани абыйның хәлен белер өчен генә барган идем. Менә бер уңайдан сезне дә күреп чыгыйм дидем. Әдрәннәрне дә котлыйсым бар… Быел башкача кайтып булмас, инәй.
– И Ходаем! Киленем белән оланымны быел күрә алмам микәнни инде болай булгач?..
– Кайгырма, инәй, берсе-берсе ярсаң ике чыгарлык ике киленең яныңда! – дип, Раббани абый көлеп куйды.
Әни абыйга карады.
– Синең соң, балакаем, дәваланып кайтуыңмы инде бу?
– Дәваланып кайтуым, инәй, дәваланып! – диде абый. – Моннан ары иске авыруым тотмаячак. Менә ипи!.. – дип, өстәлгә таратып ташлаган клиндерләрнең иң зурысын алып, баш өстенә куеп торды.
– Ай Алла! Антың башыңа төшмәсен берүк! Тәүбә-тәүбә!.. – дип, әни коелып төште.
– Мине бик гайрәтле өр-яңа бер дару белән дәваладылар, инәй. Уннан тугызын эчертсәң, атны да үтерә, имеш. Ат булса үләр идеме, юкмы, мәгәр миңа чуртым да булмады. И эшләгән өчен мең ярым акча да бирделәр!..
Әнигә шатланыр өчен күп кирәкми иде, битен сыйпап:
– Бигрәкләр дә әйбәт бүлнис икән – шултикле акча биреп җибәргәч!.. Нигә безнең бүлнистә дә бирмиләр соң аны?
– Анда бит эшләтәләр, инәй.
– Кит, авыруларны эшләтәләрмени?
– Юк. Минем кебек эчеп кергәннәрне эшләтәләр.
– Шул кирәк сезгә! Мин булсам, таш кистерерием әле…
– Ташын да кистек, инәй, – дип көлде абый.
– Оланнарның өс-башына алып кайттыңмы соң, шулкадәр акча эшләп?
– Кайттым, инәй, кайттым! – дип, Раббани абый сумкасын актарып ташлады. – Менә сиңа да бер яулык! – Шулай дип, кесәсеннән тартып кына бер егерме бишлек чыгарды да икесен бергә әнигә бирде. – Менә, инәй, буш вакытыңда бик озак итеп дога кылырсың, яме?
Аның кычкырып сөйләшкән тавышына бишектәге яшь бала уянып китеп елый башлады.
– Бәй, анда да бер кеше уҗымы ята икән ләбаса! Кая әле, күрим әле сине – братукмы, сестрамы – мин киткәндә юк идең бит әле син!.. – дип сөйләнә-сөйләнә, Раббани абый һәркайсы үзе бер бала чаклы кулын сузып, бишек янына килде.
– Кит, кит! Тия күрмә ул кулларың белән балага!.. – дип, әни баланы чүпрәкләре белән бишектән көрмәп ал- ды. – Һай, нинди, авызларын очлайтып, имекәй эзли! Ачыккан шул, ак балыгым. Хәзер түгәнәең39 кайтыр.
– Кызмы, малаймы? – дидем мин.
– Кыз инде, кыз! Ходай үземә бирмәгәнне хәзер киленнәрем алып кайта.
– Килен үзе кайда соң әле?
– Зөлфия сепаратка киткән иде, – дип әйтүгә, килен үзе дә кайтып керде.
Бездән күпкә яшь тә, күрше авыл кызы да булганга, мин аны танымадым. Ләкин ул, мине шундук танып, күрешергә кулын сузды:
– Исәнмесез, Сирин абый. Исән генә кайттыгызмы? – диде.
Минем исем китте: абыйсы Кара Әхмәт никадәр кара булса, бу шулкадәр ак иде!
Ул, гомере буе бездә яшәгән кеше төсле иттереп, җәһәт кенә самавырга барып тотынды.
Әни:
– Кая, килен, чәйләрен үзем куярмын. Син, мә, балаңны имез. Баядан бирле иреннәрен сузып ими эзли инде, ак балыгым!.. – дип, аңа бәбәен бирде. Анысы да безнең нәселдә булмаганча ап-ак иде.
Мин Әдрәнне сорадым:
– Эштән шулай соң кайтамыни?
– Әдрән «Дружба» сын алып, әниләргә утын кисәргә киткән иде. Кайтып җитәр инде, – дип, киленебез Зөлфия кече якта бала имезгән җиреннән кычкырып җавап бирде.
Шулвакыт өйгә, ике баласын ияртеп, без кайтканны ишеткән Тәрҗимә килеп керде. Балалары: «Әти!» – дип йөгереп килеп, икесе ике ботын кочаклап алды. Абый аларны, икесен ике кулына күгәреп, күкрәгенә кысты.
– Нишләп үз өеңә кайтмый торасың? Бик сагынгансың икән балаларыңны!.. – диде Тәрҗимә, ачуланмыйча гына.
– Бәй, мин үзем үскән өйдә, үз анам янында лабаса! – дип көлде Раббани абый.
Тиздән алар бүләкләрен, күчтәнәчләрен күтәреп, сөенеп-шаулашып чыгып киттеләр.
Караңгы төшкәч кенә, матаен тырылдатып, Әдрән кайтып керде. Мин, көтеп утыра торгач, йокыга китеп бара идем инде. Әдрән, авызын җәеп, минем белән килеп күреште.
– Әллә сыйланып кайткан инде? – дип, Зөлфия шикләнеп Әдрәнгә карады.
– Сыйлар синең анаң! – диде Әдрән.
– Ә нигә бик елмаясың?
– Абый кайтканга елмаям, – диде Әдрән коры гына. – Кая, ашарга әзерлә, ичмасам, бәйләнеп торганчы! Әллә абыйны ашатмадыгыз дамы?
– Чү, балам! Ник кычкырасың әле алай? – дип, әни тавыш бирде. – Бар да әзер. Сине генә көтеп торадырыек. – Аннары ул, бөтенләй дә безгә әйтмәгән кебек иттереп: – Катыннарыгызны икегез дә какмагыз, балалар. Катынын каккан ирнең рәхәт яшәгәнен күргәнем юк әле минем… – дип куйды.
– Бик кага башласа, мин аны абыйга гына әйтәм, – дип көлде Зөлфия. – Абый закон тәртипләрен белә. Менә кайтсын гына!..
Әдрән дә, көлеп:
– Бакчамда карачкы юк иде. Кайтса, шуның урынына куям әле мин абыеңны, – диде. – Кара кеше, әйдә карга куркытып торыр, ичмаса. Шуңа да ярамагач, нәрсәгә ул прокурор?..
Әдрән, чишенеп-юынып алгач, минем янга килеп утырды.
– Бик вакытлы кайттың әле, Сирин абый. Берсекөнгә Сабан туе бит!..
36
Чын Сабан туен мин гомеремдә өч тапкыр күргән кеше: кырык алты, кырык җиде, кырык сигезенче елларда күрдем. Шулардан беренчесе – Җиңүдән соң беренче Сабантуй! – яшьлек хыялымда гомер күрелмәгән бер ямь, бер моң булып уелып калган. Исемә төшерсәм, әле һаман да бөтен бизәге-чәчәге белән, колгадагы сөлгеләре белән күз алдыма килә дә баса. Йөз җирдә йөз гармун уйнаулары, тыныч тормыш, бәхет, мәхәббәткә сусап җырлаулары – бүген ишетәм диярсең – колагымнан һаман китми тора. Күңелемдә ул Сабантуй әле булса таралмаган, таралырга тиеш тә түгел сыман; теләсәм, менә бүген үк шунда барыр идем сыман торып калган иде…
Казанда мин бер генә тапкыр Сабан туена бардым. Каенлыкта иде. Ләкин мин анда күңелемә сеңгән яшьлек Сабан туен күрмәдем. Урам булып тезелгән буфетларга, каен төбе саен утырган компаниягә очрап, көрәшкән-йөгерешкән җиренә барып җитә алмадым. Дөресрәге, анда борын төртерлек тә түгел, мәхшәр иде. Мин кул селтәп кайтып киттем.
Хәзер минем яшьлегем Сабан туен күрәсем килә иде.
Әни иртәдән пешеренә башлаган. Киленебез мунчалар яккан. Беренче булып мин кереп чыктым. Сабан туеннан соң туры безгә кунаклар киләсе булганлыктан, әни Тәрҗимә белән аш әзерли калды, Зөлфия безнең белән китте.
Сабан туеның урыны үзгәрмәгән – шул ук Иске Агыйдел яланында иде. Ләкин бару белән күрдем – бүген дә яшьлегем Сабан туе булмаячак. Берничә җирдә берничә машинадан винодыр-аракыдыр саталар, кешеләр дә Сабан туе караудан бигрәк, дус – дусты, туган туганы белән җыелышып эчәргә килгән сыман иде.
Әдрән килү белән көрәшкә әзерләнә башлады. Ул инде ике ел рәттән батыр калган, быел да мәйданга бик дәртләнеп чыкты. Ләкин… бөтенесен рәттән кырып килгән Актаныш батыры аны да җиргә салды. Искәрми дә калдык. Бу яшь, яңа батырның гайрәтенә халык аһ итте. Әдрән бик кызу да, гарьчел дә иде – сикереп тә торды, үзенә дусларча кул биргән Актаныш егетен сугып та екты.
Инде батырга чыгарга кеше дә калмаган иде. Шунда, түгәрәкне ерып, Раббани абый килеп керде. Пинжәген салып атты, күлмәген салып атты, сул кулына сөлгене урап тотты.
– Кил, акыллым!.. – диде ул әлеге батырга.
Батырның да гаре кузгалган иде – җан ачысы белән алыша башладылар.
Минем яндагылар:
– Нишләп керәсе итте соң әле бу Раббани? Гомер көрәшкән кеше түгел бит! Көрәштә ул көчтән дә бигрәк сол кирәк, – дип, абый өчен борчылып алдылар.
Ләкин, спортны белгән кеше, мин күрәм: бу егет абыйның унике яшьтән тимер сугып каткан билен ала алмаячак иде. Ул да булмады, абый аны «у-ух!» итеп җирдән суырып та алды.
– Ат үзен Актаныш ягына!.. – дип, безнекеләр дәррәү кычкырып җибәрделәр.
Ләкин абый тегене үз гәүдәсеннән аерып атып бәрә алмый: атарга итсә, бергә егылачаклар иде. Ахырда абый, бер мәзәк итеп, батырны күтәргән килеш, түгәрәк әйләнәсеннән алып китте. Шулай бер әйләнеп чыкты да, тик кенә тор, кыймылдама дигәндәй, мәйдан уртасына бастырып куйды. Батырның кулын кысып, безнең янга килде.
Шунда мин абыйның һаман бетмәгән көченә хәйран калдым.
Сабан туеннан туры Әдрән кунаклар җыеп алып кайтты. Мин белгәннәре дә, белмәгәннәре дә бар – биш пар кунак иде. Бәйрәм өстенә, минем – Казаннан, абыйның больницадан кайтуын бизәккә санап, күңелле иттереп табын башлап җибәрделәр. Әдрән стаканын кулына тоту белән кисәтеп куйды:
– Баштук шуны сөйләшик: минем батыр асты калу хөрмәтенә, дип, берегез дә сүз әйтми! Булдымы?.. Ә хәзер, әйдәгез, бәйрәм хөрмәтенә, и шул бәйрәмгә туры килеп кайткан ике абый хөрмәтенә күтәрик әле!.. Моның өчен мин дә эчәм, – диде.
Кунаклар:
– Юк-юк, болар – аерым! Һәркайсы өчен аерым эчәргә кирәк… – дип көлешеп алдылар.
– Анысын үзегез карарсыз. Минеке бер генә – барысы өчен дә!.. – дип, Әдрән эчеп җибәрде, һәм шуннан соң бер грамм да капмыйча, кунакларны сыйлый башлады.
Раббани абый алдына стакан да куйдырмады.
– Юк, җәмәгать. Минем – беткән!.. – дип, кунакларның шау-шулы сүзләренә дә катнашмыйча утырды.
Үземнән беләм: эчмәгән кешегә эчкән табында күңелсез була. Ләкин берзаман Раббани абый: «Тәмәке тартып керим әле», – дип, үзе генә чыгып китте дә, шактый торып, өстәвенә бик матурланып килеп керде. Әдрән нәкъ аракы бүлеп тора иде. Раббани абый:
– Әйдә, сал әле, апай, миңа да берәр йөз грамм! – дип, бер буш стаканны алып, Әдрәнгә сузды.
– Абый, дәваланып кайткансың, эчү ярамас бит! – диде Әдрән.
– Бәйрәмдә генә ярый ул, – диде аңа абый. – Миңа Терегулов үзе әйтте. Эчмәгәч тә, мин нишләп утырам монда?..
Табында тарткалашып булмый иде инде – Әдрән абыйга да аракы салды.
Һәм әни алдында ипиләр тотып ант иткән кеше, Раббани абый, шул көнне үк «ычкынды» да. Кунаклар таралышуга, инде ул исереп егылган иде.
Икенче көнне ул кичкә таба, без күз-колак булып торган җирдән кинәт юкка чыкты. Әни әйтмешли, ут булды да су булды. Бер матай тавышы ишетелеп калган иде, шуңа утырып киткән, ахры. Кибетче Җәмиләгә әйтелгән, – Әдрән таң белән йодрыгын борын төбендә уйнатып әйтте, – ул хәзер абыйга бер тамчы нәрсә бирмәячәк иде. Димәк, бердәнбер җир – пристань кала. Тәрҗимәгә Раббани абый кичә минем күз алдында җиде йөз сум акча бирде. Бирмәгәне минем исәп белән бер-ике йөз булырга тиеш иде. Шуны бетерми кайтмаячак иде инде ул хәзер.
Тәрҗимә каядыр киткән. Әдрән эштә. Мин кая баруымны әнигә генә әйттем дә пристаньга киттем. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, юлда ни аты, ни матае туры килмәде. Шулай җәяүләп кенә өч чакрымны барып җиттем.
Пароход, көндәгечә, сигез тулгач килергә тиеш иде. Ул килер алдыннан, яр өстендәге ларёкны ачып җибәргәннәр. Раббани абый шунда, ларёк авызына янын куеп, мин белмәгән кешеләр белән басып тора иде. Алларында – аракы.
– Раббани абый, эчмисең! – дидем мин.
– Мин эчмим дә, – диде ул. – Менә дусларны гына сыйлыйм.
Ләкин авызына инде аракы кергән: күзеннән үк күренеп тора иде.
– Алайса, буталып йөрмә, әйдә, кайтыйк, – дидем мин.
– Менә пароход килсен дә кайтырбыз. Мин иртәгәдән эчми башлыйм, ә бүген пиво эчмичә терелеп китә алмыйм.
Хатын-кыз түгел, кеше алдында тартышып, кычкырышып булмый иде, мин:
– Ләкин анысын да өйдә генә эчәсең, – дидем.
Пароход бераз соңлап килде. Җыелган ирләр, буфетыннан сыра алып калырга өлгерер өчен, басма салганны да көтмичә, борт аша сикереп, пароходка ташландылар. Беренче булып диярлек сикергән абый, аягы аксап китепме, артта калды. Пароход соңлап та килгәч, һәммәсе ашыга, чөнки еш кына, кире чыгарга өлгермичә утырып китеп, икенче пристаньнан егерме-утыз чакрым җәяү кайтучылар да була икән.
Соңлап килгәч, ун минут та үтмәгәндер, пароход китәргә дә яскана башлады. Ике матрос дөбер-шатыр китереп басманы тартып алды. Сырачылар, йөгерешеп чыккан уңайдан, без торган дебаркадерга сикерәләр. Ләкин әле барысы да чыгып бетмәгән, шул исәптән Раббани абый да юк иде. Ул арада борын якны чишеп җибәрделәр. Агымга каршы туктаган пароход борыны көчле агым белән бик кызу аерыла башлады. Раббани абый белән тагын ике кеше чабып килеп җиткәндә, пароходның борыны гына түгел, биле дә дебаркадердан кеше буе аерылган иде инде.
– Койрыкка барың!.. Койрыкка барың!.. – дип кычкырышып, без дә койрык ягына йөгерештек.
Ләкин безнең абыйлар, чыгар юл табып койрыкка барып җиткәнче, койрык бавын да чиштеләр. Алда заготзернодан икмәк төяп бик зур «Волготанкер» торганлыктан, пароход борылып китәр өчен артка чигәргә тиеш иде – гөжләтеп куласасын әйләндереп җибәрде. Нәкъ шулвакыт, беренче булып, пароход читенә безнең абый килеп чыкты. Чалбар кесәләре, пинжәк кесәләре тулы шешә иде. Кулына да икешәрне тоткан. Ләкин күзе тонган – мине күрмәде дә.
Мин:
– Раббани абый, сикермә! Утырып кына кит! – дип кычкыруым булды – абый шешә тоткан ике кулын алга сузып, дебаркадерга сикерде. Ләкин култыксасына ябыша алмыйча, ике арага шатырдап төшеп китте. Халык аһ итте. Ул арада Раббани абый артка чажлап чигенгән пароход астына суырылып кереп юкка чыкты.
Капитан өстән:
– Стоп!.. Полный ход вперёд!.. – дип кычкырды.
Ләкин соң иде инде – пароход абыйны таптап үткән иде.
«Полный ход» белән алга киткәч кенә, куласа дулкыны абыйның җансыз гәүдәсен кесә тулы шешәләре белән үзебезнең кечкенә елга тамагына илтеп какты…
Ә икенче көнне әнинең чәче ап-ак булып агарып чыкты.
Мин, Раббани абыйны күмеп кайтышлый ук кибеткә кереп, бер ярты аракы алып чыктым. Өйдә дә бар иде барлыгын, ләкин мин үзем алдым. Өйгә кайткач, өстәлгә утыртып куйдым. Тутырып бер стакан салдым. Эчкәч җиңел була, диләр бит… Калтыранган куллары белән әни карап тора. Аның инде миңа сүз әйтергә дә хәленнән килми. Тик иреннәре генә «Ник эчәсең? Ник эчәсең?» дигән төсле куркып дерелди иде.
Менә биш туган идек. Раббани абый белән Мирза абый сугыштан тәннәренә пуля түгел шырпы да тими кайтканнар иде. Базарларда бер без генә, бөтен базар өстеннән калкып, бер-беребезне күреп йөри идек… Булмаган да сыман беттеләр… Биш туганнан икәү калдык. Каян табыйм мин хәзер андый туганнарны?! Нигә тотып калмадым мин Раббани абыйны?! Аһ!..
Мин, алдымдагы стаканны алып, интегә-интегә эчеп бетердем дә, кинәт бик нык башыма китеп, өстәлгә капландым.
– Ал мине, газиз җир, җылы куеныңа!.. Ал!.. Салкын туфракларың белән суыт кайгыларымны!..
Минем туйда Раббани абый да нәкъ шулай елаган иде.
– Чү, балам, ипле сөйләш… – дип, әни телгә килде. Мин, инде елаудан туктап, тагы шешәгә үрелдем. Шунда беләзегемнән, каты иттереп, Әдрән килеп тотты.
– Җитте, абый!
Мин күтәрелеп әнигә карадым.
– Их, инәй! Балаларыңның үлемен күреп үләр өчен генә тудыңмы әллә син дөньяга?!
– Сабыр бул, улым. Без күрәсене без күрмичә кем күрсен?.. – диде әни.
– Бу кайгыларга ничек түзеп торасың икән, акылдан язмыйча!..
– Тәүбә диген, улым!.. Мин дә акылдан язсам, Раббани улымның бәбәйләрен кем карар?.. – диде әни.
1976
Егет язмышы
1
1940 елның июнь уртасы иде.
Болын җитеп килгән чак. Инде Кама ягыннан искән дымсу җил белән борыннарга сутлы үлән, пеше тал исләре кагылып китә; Сөләй кашлагында мәмрәп пешкән, чалгы артыннан теземнәрдә тәгәрәп калган җиләкләрен уйласаң, авызлардан сулар килә иде.
Инде Мәгъдән алачыгы алдында ике бригаданың да чапкычы белән җыйгычын эшләтеп карадылар. Мисбах бабай бер ат йөге ап-ак тырма ясап куйды. Өй саен диярлек чың да чың чалгы таптыйлар, чалгы көйлиләр. Ундүрт-унбиш яшьлек малайлар да болынга чыгарга җые- на – көн туды исә, йөгән кашларына җиз тәңкәләр сугып, ярыша-ярыша, нәзек каештан сигезле камчы үрәләр иде. Алар бәхетле: алар чүмәлә тарттырачак…
Быел гына уналтысы тулган Мәйсәрә апам да печән җыярга чыгачак. Инде тәтәй коштай вак-вак борчак төшкән ак күлмәге белән алъяпкычын, ап-ак оек-чабаталарын әзерләп куйды. Әти миңа да район кибетеннән җебе-ние белән чын кармаклар алып кайткан. Мин дә быел апам белән болынга чыгып, Би күлендә күзгә күренеп йөзгән кара сыртлы балыкларны җиң сызганып тотарга җыена идем. Болында әле безгә эш юк.
Шулай дәртләнеп-янып йөргән көннәрнең берсендә Акчурин агай идарә җыйды да:
– Мәчет манарасы бер бездә генә калган, иптәшләр. Печәнгә төшкәнче кисеп, эшен бетереп куярга кирәк, соңыннан кул җитмәс, тагы калыр, – диде.
Бик озак бәхәс, үгеттән соң манараны тегермәнче Фидаил абый кисеп, безнең әти трактор белән тартып төшерергә сөйләштеләр. Партизан Нәмәт карт:
– Тик җомга үтсен, җәмәгать. Базар көнгә калдырыйк без аны, халык та базарда булачак, – диде.
Якшәмбе көн таң күзеннән әни белән ике апа – базарга, әти МТСына китте. Мин алардан уянып калсам да, әле бик иртә иде, тышка гына чыктым да яңадан кереп яттым.
Мин кеше сөйләшкән тавышларга уянып киттем. Инде каршы як таудан өй эченә кайнар кояш төшкән – бүген дә кыздырачак иде. Торып, идарә ягын ачып карадым. МТСлы авылдан Хәмитшин белән милиционер килгән икән: безнең Акчурин агай белән күрешеп, хәл-әхвәл сорашып торалар. Идарәдә тагы бездән биш-алты кеше бар. Хәмитшин абыйларны көтеп торганнар, күрәсең: алар килгәч, манараны ничек-ничек кисәргә дип, каты гына киңәшеп алдылар да тиз-тиз чыгып та киттеләр. Мәчет бездән ерак түгел иде.
Мин түбән очка – дустым Гафиятләргә йөгердем.
Гафият тә торган. Җылы ипи белән мичкә тәгәрәткән кайнар бәрәңге ашап утыра иде. Өйләре тын алырлык түгел – эссе. Шул эссе белән кушылып, мичтән әле генә чыккан арыш ипиенең әчкелтем хуш исе тамакларга килеп капланды.
– Әйдә тизрәк! Мәчет манарасын кисәләр!.. – дидем мин.
Хәмидәттәй баздан катык алып чыгып килә иде – кулыннан чүлмәге төшеп китеп, икегә ярылды.
– Ходаем! Кем әйтте аны?..
– Акчурин агай. Болынга чыкканчы кисәргә, диделәр. Инде сельсовет председателе белән милиция дә килде. Милициясе мин белгән түгел. Ярхәм абый белән Кара Самихны арканга җибәрделәр. Әти дә иртүк тракторын алырга китте… – Колхоз идарәсе безнең өйдә булганлыктан, мин бар хәбәрне кешедән алда белеп тора идем. – Әйдә инде! Иң кызыгын күрми калабыз бит! – дип, Гафиятне ашыктырдым.
Ул, идәнгә түгелгән катыкка караган килеш, авызындагы бәрәңгесен пешә-пешә йотып җибәрде дә:
– Мин кайткач, әни, – дип, дөбер-шатыр торып басты. Сәкедә генә кепкасы ята иде, аны эләктерде. – Әйдә!..
– Иллә, малай, ишетсен колагың: бер әйберенә дә кагыласы булма – кулың корып кына төшәр! – диде аңа Хәмидәттәй.
Без чыгып чаптык.
Түбән очка миннән башка да хәбәр җиткән.
– Манара кисәләр!.. Манара!.. – дип, малайлар йөгерешә, алар артыннан тәрәзәдер, ишектер ачылып, аптырау йөзләр карап кала иде.
Әле кисә башламаганнар. Озын таза буйлы милиционер абый беркемне якын җибәрми. Белеп булса кирәк, базарга бармый калган кешеләр Мисбах бабайлар ишегалдына җыелган да шуннан тамаша итәләр, койма, читән башларына малай-шалай менеп атланган иде. Без дә шунда кердек.
Мәчет күләгәсендә Акчурин агайлар сөйләшеп тора. Ә читтәрәк, кояшта, Ярхәм абый белән Кара Самих, тагын ике бригадир чүмәлә тарттыра торган сүс арканнарны бер-берсенә бәйләп кайнашалар иде. Ул арада ямь-яшел чирәмле мәчет тавыннан туп-туры тракторы белән әти кайтып төште. Җендәй трактор тавышына манарадан күгәрченнәр очып чыгып, күккә сибелделәр.
Әти, җиңел генә җиргә сикереп, Акчурин агайлар янына килде. Шуннан алар, бер манарага, бер тирә-якка карый-карый, киңәш корып калдылар. Аннары Фидаил абый белән Ярхәм абый икәү биек баскычтан мәчеткә кереп киттеләр.
Мисбах бабай калтыранган тавышы белән:
– Тегеләре, ярый, камунис та камсамул – динәре- иманнары беткән – бу Фидаиленә ни калгандыр? – диде. – Бәлхис кортканы тереләй гүргә кертә ләбаса бу!.. Үстер менә үксез баланы, «Минем балам – анасы, балдай татлы баласы» дип!..
– Ходаем кәрим, ярлыка! – дип, таякка таянган Сәйдә әби дә көрсенеп куйды. – Әүвәл мәчет юлын ташлаттылар, инде хәзер манарасын да кисәләр. Ил өстендә дога кунар җир дә калмый икән болай булгач… Җан бирәселәребез барлыгын уйламый микәнни соң болар бер дә?..
– И Сәйдәттәй, Сәйдәттәй!.. – диде аңа Мисбах бабай. – Син әле Нуриманның ни сөйләгәннәрен белмисең… Җан дигән нәрсә юк ул, ди. Кешене йөрәге белән кан гына йөртә, ди. Үлгәч мине тураклап эткә ташласалар да, миңа барыбер: мин аны тоймыйм, ди. Менә сөйләш син алар белән!..
– Әстәгъфирулла тәүбә, Алласыз җан икән!..
Минем шунда, Мисбах карт белән шул бөкре карчыкка җен ачуларым чыгып, «Әти дөрес әйтә, җан юк ул! Китапта да шулай язылган» дип кычкырып җибәрәсем килде.
– Әнә менделәр! – диде Гафият.
Мин башымны күтәреп өскә карадым. Фидаил абыйлар, манараның икесе ике тәрәзәсеннән башларын тыгып, өскә карап торалар иде. Аннары Ярхәм абый юк булды, ә Фидаил абый тәрәзәгә аркасы белән басты.
– Ярхәм манара очына менеп китте! – дип хәбәр салды кайсыдыр.
Анысын шәйли алмый калдым. Мәгәр беләм: Сабан туйларында багана башына менәргә дигәндә Ярхәм абыйдан да остасы юк иде.
Чыннан да, күп тә үтмәде, манара очыннан тук та тук иткән тавыш килә башлады. Кайсы төштән икәнлеген күз чамалап өлгергәнче, мин монда дигәндәй, бик югарыдан бер такта кубып чыкты. Аның артыннан – икенчесе. Бөтен кеше, авызын ачып, өскә караган иде. Яңа ясалган тишектән еландай шуышып нәзек бау төшә башлады.
Фидаил абый манара тәрәзәсеннән астагыларга кычкырды:
– Арканны менгерегез!..
Мәчет кырыена янгын сараеның озын баскычы сөяп куелган иде. Кара Самих, аркан очын тотып, түбәгә менеп китте. Такта чигенә ябыша-ябыша менеп җитте дә, манара төбенә атланып утырып, өстән төшкән каеш бауга аркан очын бәйләп куйды. Ярхәм абый аны өстән әкрен генә тартып ала башлады. Бераздан аркан очы тишеккә кереп югалды.
Байтак вакыт маташканнан соң, эчтән Ярхәм абый тавышы килде. Кара Самих бар көче белән арканны тартып, бер-ике кабат тикшереп карады. Шуннан соң гына, менә, нык бәйләнгәнен күрегез дигәндәй, шуңа тотына-тотына, түбә буйлап төшеп китте. Бауның җирдәге очын тракторга бәйләп куйдылар. Әти аны Шәйхел бабайларның бәрәңге бакчасы ягына алып китте дә, аркан кылдай турайгач, сүндерми генә тракторын туктатты.
Мисбах бабайлар ишегалдына кеше тулган иде инде. Өлкән җиңгиләр әкрен генә сөйләшеп алдылар:
– Тәки кыйбла якка авар микән, Ходайның рәхмәте?
– Шул якка тарттырып бәйләп куйгач, кая аусын бүтән?.. Шәкүрт корткасы өенә аудармаслар бит инде аны.
– Туйиш мәчетенең манарасы төшкәч, җир икегә ярылып, ае җиргә иңеп киткән икән, – дип, Сәйдә әби тагын сүз кушты.
– Киткән менә сиңа! Әнә алачыкларында ята. Бу заманда юк сүз сөйләп, иске мунча себеркесе чәйнәп тормагыз. Манара җиргә авып төшкәч тә, мин дә аен үзем алып китәм. Коммунистлар да мәңгегә килмәгән, – үлгәч каберләренә йолдыз ясарга кирәк булыр бит… – Моны әйткән усал йөзле тимерче Мәгъдән абзый иде.
– Кәҗәгә – җан кайгысы, суючыга – мал кайгысы! – диде аңа бер апа.
Ә түбә астында Фидаил абыйлар манара кисәләр. Берара мәчетне төбе-тамыры белән селкеткәндәй, балта чаба башлый да янә туктап кала. Әкрен генә мотор эшләп торуга карамастан, сәер бер тынлыкта түбә эченнән үткен пычкы кискән бер көй ишетелгәндәй иде.
Әбиләр елаша башлады.
– Җыламагыз, корткалар! Алладан – ярдәм, изгеләрдән мәдәт сорагыз. Ил картлары! Кыям басып, сәҗдәгә әзерләнегез…
Мин артыма әйләнеп карадым. Тынлыкта бик каты ишетелгән бу хәлсез тавыш Размулла бабайныкы иде. Аның бөтен йөзе «ярамый, ярамый» дигәндәге сыман бертуктаусыз селкенә иде.
Менә бервакыт бөтен дөнья тынып калды. Фидаил абый белән Ярхәм абый мәчеттән чыгып, нигез буйлап кына тау битенә йөгерделәр. Алар менеп җиткәч, Акчурин агай:
– Әйдә! Тарт-тыр!.. – дип, әтигә кул изәде.
Шуны гына көтеп торган әти, тракторын яман үкертеп, әкрен генә кузгалып китте. Мәчет манарасы йолкынып, башы әйләнеп киткәндәй аз гына чайкалып торды да гөрселдәп җиргә ауды. Бабайлар сәҗдәгә егылды.
Җирдә җансыз яткан манараны шундук сүтә дә башладылар. Ае белән гөмбәзен чыннан да, җизенә була, Мәгъдән абзый алып китәргә иткән иде дә – картлар, бик каты тавыш күтәреп, якын да җибәрмәделәр, һәм алар, барысы бергә тотынып, мәет кебек итеп, Размулла бабайлар ишегалдына алып кереп киттеләр.
Шулай кистеләр мәчет манарасын…
2
Ә көзен әтине үтерделәр.
Кырыгынчы ел, алтынчы ноябрь, чәршәмбе көн иде. Әти төштән соң, яхшыга дигән киемнәрен киеп, МТСка үзләренең бәйрәм тантанасына китте. «Фидаилләргә кереп, өйдә булса, чәчне дә алдырып чыгармын», – дип, иртәрәк тә китте.
Без дә ул көнне кич, докладтан соң, үзебезнең клубта концерт куйдык. Концерт беткәч, Ярхәм абыйлар, бала-чаганы куып чыгарып, яшьләр кичәсе башлап җибәрделәр. Апалар кичәдә калды, мин кайтып киттем. Өйдә әни үзе генә иде.
– Әти кайтмадымыни әле? – дидем мин.
– Җәприм дәдәңнәргә кергәндер. Тиз генә кайтмас та инде ул анда керсә, – диде әни. – Көтеп утырма, ят, улым, – диде.
«Иртәгә бәйрәм!» шатлыгы белән мин йокларга яттым. Иртәгә демонстрация булачак! Без һәр елдагыча, кызыл әләмнәр күтәреп, «Яшәсен, яшәсен шанлы Октябрь бәйрәме!» дип җырлый-җырлый, урам әйләнәчәкбез. Минем өчен шуннан да күңеллесе юк. Әти дә демонстрациягә безнең белән чыгачак.
Ләкин иртән бик тә сәер дөньяга уянып киттем. Әни кичтән, иртүк торып пешерергә дип, камырлар куйган иде. Күземне ачсам, шыксыз салкын мич авызын ыржайтып утыра – өй эче җансыз, хәрәкәтсез, хәтта шомлы иде. Әтиләр урыны буш, җыештырылмаган. Мәйсәрә апа да юк, стена буенда төпчек апа гына йоклап ята. Кая киткәннәр болар дип аптырап, сәгатькә карадым. Әти чылбырын тартырга оныткан, күрәсең: сәгатьнең дә гере төшеп туктаган иде. Әллә йоклап калганмынмы мин?..
Сикереп торып, аягыма ката гына эләктердем дә ишегалларын әйләнеп кердем. Ләкин бер җирдә беркем юк. Кызык! Әллә әни дә демонстрациягә киткәнме?..
Кереп төпчек апаны уяттым:
– Апа, тор әле!.. Тор!..
Ул көчкә күзен ачып, берни төшенмичә, миңа карады.
– Әниләр кайда, белмисеңме? – дидем мин.
Төпчек апа, инде уянып җитеп, күзен як-якка йөртеп чыкты.
– Белмим шул, – диде ул, үзе дә аптырап. – Ишегалдында, чоланда түгелме?..
– Юк. Бар җирне карап кердем. Су чиләкләре дә кузгалмаган.
– Алайса, Җәприм дәдәйләргә китмәделәр микән?
– Әти кичә кайтмадымыни?
– Без кайтканда юк иде.
Мин тиз-тиз киендем дә мәктәпкә йөгердем. Демонстрациягә чыгасы халык шунда җыела иде. Ләкин, барсам, мәктәптә беркем юк. Мәгәр ишеге шыр ачык тора, флаг-ниләр дә кузгалган. Димәк, монда бүген кеше булган… Тик кая киткәннәр соң алар ишек ябарга да онытып?.. Кире урамга чыгып, Октябрь капкасы ягына карадым – ник бер җан иясе булсын! Үтә дә сәер хәл иде бу. Әллә юкса мин бар кешедән дә алда торып килгәнменме?.. Алай дисәм, инде яктырып беткән, күктә сыек кына ак болытлар агыла; җир туңдырып җибәреп, бит кенә сизә торган җиңел, рәхәт салкын иртә иде.
Димәк, бүген мин үзем соңга калганмын…
Тик кешеләр кая киткән соң?..
Шулай карап торганда, югары очтан Мәйсәрә апамның кайтып килүен күрдем. Йөгерүеннән үк нидер сизенгән йөрәгем дөп-дөп тибә башлады: нидер булган…
Көчкә көтеп алдым.
– Нишләп торасың монда, Даниал үскәнем?.. – диде апа.
Тавышыннан йөрәгем өзелеп төшеп китте.
– Апа, әтиләр кайда?.. – дидем мин.
Мәйсәрә апа сыгылып төшеп елап җибәрде. Аның болай да бөтен бите күз яшенә чыланып беткән, күп елаудан иреннәре йомшарган иде.
– И үскәнем!.. И туганым!.. Әткәйне үтергәннәр бит!..
Сыным катты да китте. Апа мине кочаклап алды: ул мине бик тә ярата иде.
– Әйдә, үскәнем, монда тормыйк, кайтыйк…
– Юк, мин кайтмыйм, – дидем мин. – Минем әтине күрәсем килә…
– Анда барырга ярамый, үскәнем… Анда барма, йөрәгең күтәрмәс…
– Юк, мин барам!.. Минем әтине күрәсем килә.
Апа кулыннан ычкындым да, үз-үземне белештермәстән, югары очка йөгердем.
Каршыга кешеләр очрый башлады. Ләкин берсендә бер кайгым юк: күз берни күрми иде. Шулай йөгерә торгач, урам киселеп кенә бетеп, юл ярдан түбәнгә, үзәнлеккә төшеп китте. Мин бер генә минутка туктап калдым. Каршы- да гына керәшен авылы җәйрәп ята. Ике ара бер чакрым да юк. Ике авылга бер елга – Сүсән елгасы. Кыш буе күпме тирес, күпме чуп-чар түгүләренә карамастан, быел язын өске юл белән бергә, Мәгъдән абзыйларның ярты бакчасын җимереп алып китте. Киләсе язга инде өйләре дер калтырап тора иде. Болай барса, ике-өч елдан югары очны очы белән йотачак дип, май аенда Сүсәнне авыл башыннан ике-өч йөз метр читкә борып җибәргәннәр иде.
Менә шул елганың яңа яры буена, Көҗмә дәдәй тегермәненнән астарак, бик күп кеше җыелган иде.
Мин, барып җитү белән, халыкны ерып, эчкә кердем. Төбе ләмле сай гына канаудан аккан елга эчендә башы белән агымга каршы, йөзтүбән капланып, әтинең үле гәүдәсе ята иде. Бу турыда елга минем тездән генә булып, әти гәүдәсен күмәр-күммәс кенә тора. Шәп агым әти өстендәге кайры тунны кабартып куйган. Су шыбырдап кына яка эченнән агып кереп китә иде дә чабуыннан килеп чыга. Әтинең бүреге юк, чип-чиста итеп кырылган ап-ак башы салкын су эчендә ята. Моны күргәч, мин тагы елап җибәрдем – өши торгандыр бит башы!..
Яр читенә якын җибәрмәделәр. Артымнан әни килеп, үз янына тартып алды.
Инде авыл советына ат чаптырганнар. Мин килгәч, күп тә үтмәде, идарә юргасын менгән Кара Самих җилдәй очып кайтып та җитте. Гел карлыккан тавышы белән Акчурин агайга хәбәр бирде:
– Хәзер киләләр! Хәмитшин абый район белән сөйләшергә генә калды. Ике авылга да җиткерегез: беркем беркая чыгып китмәсен, диде. Районнан тиешле кешеләр килеп җитми торып, мәеткә бармак та тидермәскә кушты.
Акчурин агай борчулы тавыш белән:
– Анысын шулай эшлибез дә инде, – диде. Аннары Кара Самихка боерды: – Бар, алайса, хәзер үк Бикләнгә чап, Гөргөри агайның үзен күреп, сельсовет әмерен аңа да җиткез.
Юрга әле тыелырга да өлгермәгән иде, Кара Самих, тезгенен бушатып, ялына иелү белән, йомылып кына күрше авылга чапты.
Акчурин агай – янында торганнарга:
– Кем уйлаган, ә!.. Кем уйлаган!.. Нинди кеше иде бит!.. – дип, баш чайкап сөйләнеп куйды.
Җыелган кешеләр:
– Демонстрация булмас, болай булгач… – дип шыбырдашып алдылар.
Инде кайтырга борылучылар да бар иде. Безне укыткан Юматов абый халыкка:
– Иптәшләр! Таралмый торыгыз! Хәмитшин ага килеп җитсен инде, демонстрация мәсьәләсен бергәләп хәл итәрбез, – диде.
Шунда кемдер:
– Киләләр!.. – дип сөрән салды.
Барча күз Биклән ягына карады. Көҗмә дәдәйнең тегермән өе почмагыннан, эре адымнар белән юыртып, кара тарантас җигелгән кара айгыр килеп чыкты. Бу тарантас белән бу айгырны танымаган кеше юк, ул Хәмитшин абыйныкы иде. Аның сул ягына биек булып тагы бер кеше утырган, анысын да халык ерактан ук таный: анысы фуражкасы югары очта күренү белән түбән очта бала-чага куркып качкан милиционер иде.
Алар килеп җиткәнне дә көтмичә, бала-чага тиз-тиз авыл ягына тая башлады; өлкәннәр дә, алдан ук юл биреп, читкә чигенделәр. Яр буенда әүвәлгечә Акчурин агайлар гына торып калды.
Хәмитшин абыйлар килеп җитү белән, күрешкәч-ниткәч, бераз әти гәүдәсенә карап торгач, киңәшләшеп алдылар да, Хәмитшин абый алга чыгып, уң кулын күтәрде:
– Колхозчылар и укучылар! Сез бүген Бөек Октябрьнең егерме өч еллыгы наменә демонстрациягә дип җыелгансыз. Ләкин нәкъ шушы бәйрәм көнне авылның гына түгел, ә районның алдынгы кешесе, коммунист Нуриазданов Нуриман иптәшнең гомерен кистеләр. Кистеләр димен, чөнки ул, үзегез күреп торасыз, тиктомалдан менә шушы көзге салкын суга кереп, капланып ятып үлмәгән. Аны үтереп суга ташлаганнар. Димәк ки, безнең арада дошман элементлары бетеп җитмәгән икән әле. Ләкин алар ялгышмасын без сыгылып төшәр дип… Ә хәзер, иптәшләр, әйдәгез, сәяси яктан бердәмлекне күрсәтеп, шушылай тупланган килеш, Октябрь капкасына китик. Мин дә сезнең демонстрациягә кушылам. – Ул, әз генә тын алып, Акчурин агайга әйтте: – Син монда каравыл калдыр инде.
Акчурин агай тиз генә:
– Нәмәт абзый! Син бер-ике егет белән үлек янында каласың.
Алар сөйләп бетергәч, милиционер абый үзенең тилгән күзе белән халык өстенә карады.
– Бер генә минутка дикъкать, иптәшләр! – диде ул һәм гәүдәседәй калын, усал тавыш белән күңелләргә кадап әйтте: – Демонстрациядән соң беркем авылдан чыгып китми. Райүзәктән тикшерүче килеп җитү белән сорау алу башланачак, һәркайсыгызның һәр минутта кирәк булуы мөмкин. Үтерүчене без табарга тиеш!.. Минем бетте. Миңа монда калырга рөхсәт итегез.
Аның сүзләре төндәй кара бушлык биләп алган күңелемне айкап җибәрде. Шунда Юматов абый да көзге җилдәй ачы тавышы белән:
– Дүртәрләп тезелергә! Тезелү тәртибен беләсез! – дип, команда бирде.
Кешеләр авыр адымнар белән сүзсез генә сафка баса башладылар.
Безнең өй эче бу олы кайгыдан сафка басып барыр хәлдә түгел иде. Әни, күрәм, егылмас чиктә генә тора, аны инде елап туктаган, ләкин әле күпме елыйсы ике апа ике ягыннан тотып, бер читтән генә кайтып киттеләр.
– Даниал кайда? Даниал!.. – диде әни.
Мәйсәрә апам да, безнең якка каерылып:
– Даниал!.. – дип дәште.
Ләкин мин, Юматов абый командасына буйсынып, барысы белән бергә кузгалып киткән идем инде. Минем, ир малай буларак, кеше алдында җебеп төшәсем килми: мин – тиз йөгерүче, тиз йөзүче, сугыш уеннарында гел разведчик булып уйнаучы, Юматов абыйдан «Унөч» дигән киноны ишеткән, «Чапаев» ны үзем караган кеше! – җебеп төшәргә тиешме? Әнә Хәмитшин абый да: «Сыгылып төшәр дип уйламасыннар», – диде бит. Һәм мин, шул сүзләр белән дәртләнеп, әтине үтергән кешене бүген үк тотарларына нык ышанып, саф белән бергә киттем.
3
Без, бүтән елдагыча, түбән очка ук барып җитмәдек, алар да ишетерлек итеп бер «ура» кычкырдык та кирегә борылдык. Мәктәп каршындагы Октябрь капкасы янында демонстрация таралды. Иртәдән бирле ачык җилдә торып, тәннәргә суык төшкән иде, өйгә кайтып кергәч, тешем тешкә тимичә, калтыранып өши башладым. Өе дә суык: мичкә яңа гына ягып җибәргәннәр. Шулай да өй өй инде, дөрләп янган мич каршына җилкәм куеп утыра торгач, эчеңә җылы кереп, иренең иренне тоя башлау белән, мин тагын әти янына китәргә кузгалдым.
Әни дә сәке йөзлегеннән купты.
– Кая! Ни гамь белән утырам әле мин өйдә? Барыймчы әле мин дә яннарына!..
Күршебез дә, кардәшебез дә Гөл җиңги, табалар әзерләп, тәбикмәк пешерергә йөри иде, юата-юата, әнине кире сәкегә утыртты.
– Сабыр бул, алма җиңгәм, сабырлар бул!.. Син барып кына ниләр кыласың? Йөрәгеңә тагын яра өстәргәме? Болай да инде күз алларыннан китәрлек түгел…
Әни йөрәк тавышы белән әйтте:
– Боздай сулар эчендә ята бит ул, туңып!..
Минем ирен тагы тартыша башлады, мин тизрәк урамга йөгереп чыгып, бирешмәскә уйладым, ләкин булма- ды – өйалдына чыгу белән, үкереп елап җибәрдем.
Елау мине буынсыз итте. Һәм мин егылмас өчен ишек артында торган чорма баскычына барып тотындым да битемне өй бүрәнәсенә терәдем – күз яшем салкын агач өстен эретеп агып китте.
Мәйсәрә апам өйдән чыгып:
– Әйдә, үскәнем, өйгә кер… Ашамагансың да бит әле син бүген… – дип, башымны күкрәгенә кысканда, мин инде еламый идем, тын гына үксүдән гәүдәм генә тартыша иде.
Шунда салкын битемә җып-җылы тамчы төште, – инде апама да минем сыман җебеп еларга ирек бирмәс өчен, кочагыннан кинәт тартылып чыктым да:
– Юк, мин өйгә кермим, мин әти янына барам! – дип, тышка атылдым.
Исемә килгәндә, мин урам буйлап югары очка таба йөгерә идем.
Үзәнлеккә кешеләр тагын җыела башлаган, күрше бикләннекеләр дә байтак. Баягыча, яр буена берәүне дә якын җибәрмиләр. Нәмәт карт күренми, аның урынына калган Әхмәдиша бабай:
– Якын килмәгез, җәмәгать! Якын килмәгез!.. Бәлки, эзе торып калгандыр, тапталмасын!.. – дип, кешеләрне читкә чигендереп тора иде.
– Инде эзенең эзе дә калмагандыр: баягынак күпме кеше таптады, – диде кемдер.
– Алай димә. Иртән туң иде. Әле генә җебетә төште. Салкын булса да, кояш үзенекен итә ул…
Шунда гына мин көннең аяз, кояшлы икәнен күрдем.
Әти һаман шул урында ята. Тун якасы эченнән һаман да су агып кереп тора. Бүтән бернинди үзгәреш юк. Тикшерүче кеше килеп җитмәгән әле. Район үзәген безгә егерме биш чакрым диләр, – кайчан килеп җитә әле ул!
Ә халык көтә… Ни көтәләр алар? Бәйрәм көн җылы өйдә рәхәтләнеп хәсрәтсез генә утырмаска? Тирә-якта ыбыр-чыбыр бала-чага йөри. Аларга минем әтинең үлеме кызык кынадыр инде… Минем дә биш яшь чагымда дәү әнием үлгән иде. Ул мине бик ярата иде. Җеназасын алып чыгар алдыннан, әни миңа дәү әниемнең очлы иякле, очлы борынлы сап-сары йөзен ачып күрсәтте дә:
– Карап кал, улым. Дәү әниең бүтән булмаячак инде… – дигән иде.
Ә мин еламадым да. Исән чагында дәү әнием миңа: «Кешенең үзе үлсә дә, җаны үлми, шул җаны күбәләк булып өйгә кайтыр да дога көтеп йөрер», – дип сөйли торган иде.
Шуңа күрә, йөзенә карап торганда, миңа да дәү әнинең инде чыккан җаны, мөгаен, күренмичә генә карап тора торгандыр кебек тоелды, һәм соңыннан нинди генә күбәләк күрсәм дә, ул миңа гел дәү әниемнең җаныдыр төсле тоела иде. Шуңа күрә мин күбәләк тотып, аны китап эченә тыгып та киптермәдем…
Мине әти дә бик ярата иде. Дүрт кыздан соң бердәнбер малай булгач!.. Мин моны бик яхшы белә идем. Менә шундый, мин туганны көтеп алган, мине бик ярата торган әтием инде юк; әнә йөгереп килеп, сикереп кенә чыгарлык елгада капланып үлеп ята. Дәү әнинең җаны гел очып йөри кебек иде – әткәемнең җаны очып та йөрмәячәк. Чөнки инде мин, мәктәптә иң яхшы укучы малай, җанның юклыгын гына беләм. Китапта шулай язылган. Юматов абый да шулай сөйләде. Ул белә! Ул Казанда укыган. Ул Халхин-Гол буенда сугышып кайткан. Инде ике ел укыта, ә шинелен һаман салганы юк, чөнки шинельдән дә матур кием юк…
Мин инде җанның гына түгел, Алланың да юклыгын беләм… Тик менә әтиең үлгәч нишләргә?.. Җан булмагач, инде әти бөтенләйгә үлгән булып чыгамы? Мин инде аны бүтән мәңге күрә алмыйм булып чыга түгелме?.. Их, газиз әтием!.. Нигә инде бу тикшерүчесе дә тизрәк килми? Ник яткыралар әтине салкын суда?.. Нигә, әти, үзең генә сикереп торып чыкмыйсың икән?.. Салкындыр бит инде сиңа салкын суда? Өшү генә түгел, туңыплар беткәнсеңдер…
Мин әкрен генә яр буена китеп барганмын. Мине беркем тотмады, туктатмады. Менә мин елга читенә басып әтинең капланып яткан олы гәүдәсенә карап торам. Су һаман яка эченә ага. Биклән авылы өстендә, үрелеп буй җитәр биеклектә генә торган кояш та, туктап, ялгыз хәсрәт белән әтиемә текәлеп калган кебек: әтиемнең баш түбәсе турында гына, су өстендә, тәңкәдәй нур уйный иде… Бүреге булса да, ичмасам, башы бу тиклем дә өшемәс иде!
Шунда бөтен дөнья тынып, колагыма әти аркасы буйлап төшеп, тун эченнән челтерәп кенә агып чыккан нәзек су тавышы гына ишетелеп тора башлады. Берзаман ул су минем аркам буйлап та, инде шаулап, мине дә туңдырып-өшеттереп ага башлады. Әти гәүдәсе калкынгандай итте – торырга җыена түгелме соң?..
– Ә-ти-и!.. – дип акырып җибәрдем.
Шунда артымда гына милиционерның усал тавышы яңгырап китте:
– Алыгыз әле бу малайны моннан!..
Мин, яр астыннан атылып менеп, халык төркеменә барып сыендым. Әтием белән бергә эшләүче, күрше авылның Җәприм дәдәй шунда гына икән, мине үзенең алдына бастырып кочаклап алды. Мин дер-дер калтырый идем. Җәприм дәдәй, озын тун чабуын ычкындырып, мине төрде.
– Курыктыңмыни? Курыкма син аннан. Әтиең сынлы нык бул.
Мин, аркам җылы тәнгә тигәч, тиз җылындым. Җылы рәхәтен тоеп, инде тагын йөрәгемнән әти уе агып киткәндә, халык дәррәү, мине сискәндереп: «Киләләр!..» – дип, дулкындай чайкала башлады.
«Киләләр!» дисәләр дә, килүче кеше берүзе генә иде.
Килеп җитеп, нәкъ минем каршыда гына җирән атын туктатты да, иске генә тарантасыннан җитез генә сикереп төшеп, Акчурин агайлар янына килде, кул биреп күрешеп чыкты. Мин аны Хәмитшин абый шикелле күн киемнәр кигән, наган аскан гыйбрәт таза гәүдәле бер кешедер дип уйласам, ул буйга милиционерның иңбашыннан гына диярлек иде. Өстендә дә күн түгел, шинельдәй озын шәһәр пальтосы, башында – эшләпә, аягында – итек; шарфы эченнән галстук төене күренеп тора иде. Беренче соравы, «Үлекне кузгатмадыгызмы?» – дигән сүз булды.
«Үлек» сүзе башыма суккандай итте: нинди «үлек» булсын – минем әти ич ул!..
– Юк, кузгатмадык, иптәш Вахитов, – диде милиционер. – Шаһитлар күргәндә кай җирдә булса, шул җир- дә ята.
– Яхшы. Елга буен таптап йөрүчеләр булмадымы?
– Мин килгәч булмады, – диде милиционер абый. – Бигрәк тә югары якны күз астында тоттык.
– Ә елга буен үзегез тикшереп чыкмадыгызмы?
– Юк, иптәш Вахитов. Мин сез килгәнне көттем.
Әле генә миңа акырган тилгән карашлы милиционерның шушы абыйга йомшак тавыш белән «иптәш Вахитов» дип кенә торуы миңа бик сәер, хәтта кызык тоелып китте: милиционер да песи була икән! Тикшерүче абый, минем күз алдында үсеп, серле бер көчкә әйләнде. Мин инде аңа өмет һәм хөрмәт белән, күзне дә алмый карап тора башладым. Менә ул тагын «яхшы» диде дә, Акчурин агайга карады:
– Мин райүзәктән врач алып килмәдем. Ерак җир. Сезнең Урсай больницасы белән генә сөйләштем. Хәзер үк ат җибәрегез, баш врач «үзем киләм» диде. Әле вакыт бар, шулай да тоткарланмый килеп җитсен.
Акчурин агайның күз уңыннан бер карыш та читкә китми торган идарә йомышчысы Кара Самих бу әмерне ишетеп тора иде инде, председатель ым кагу белән юк та булды.
Тикшерүче абый:
– Ә хәзер, әйдәгез, эшкә башлыйк, – дип, тарантасыннан кыр сумкасын алды да, җыелган халыкка бернинди игътибар бирмәстән, хәтта күрмәгән дә кебек, әти гәүдәсе яткан җиргә китте. Аңа Акчурин агайлар иярде.
Су читенә җитәрәк, тикшерүче аларны кул ишарәсе белән туктатты да, бераз алга китеп, үзе дә туктады. Бер әти гәүдәсенә, бер тирә-якка күз ташлый-ташлый, сумкасын тезенә куеп яза башлады. Аннары, берүзе генә су читенә төшеп, бик нык иелеп, агымның югары ягыннан да, түбән ягыннан да унбиш-егерме адым урап килде. Анысын да язып куйды. Аннары әкрен генә Сүсәннең теге ярына чыкты. Ул ягын да җентекләп тикшерде.
Аннары алар, милиционер белән икәүләп, сузылма метрны әтинең гәүдәсенә куеп, теге яктан да, бу яктан да үлчәп чыктылар. Бу кадәресен дә язып куйгач, киңәшләшеп алдылар да, милиционер абый, кемнәргәдер карап:
– Итек кигәннәр, бер өч кеше бире килегез әле. Мәетне чыгарырга! – дип кул изәде.
Юматов абый белән комсомол Ярхәм, тагы мине кочаклап торган Җәприм дәдәй беренче булып кузгалып киттеләр.
Йөрәгем тибүдән туктады.
Юматов абыйлар, әти гәүдәсен өчесе өч җиреннән тотып, әкрен генә ярга алып чыктылар! Әтинең туны, итеге эченнән шыбырдап су агып килә иде. Кай арада брезент китереп җәйгәннәрдер, әтине шуның өстенә чалкан китереп салдылар. Халык, авып китәргә җыенгандай, алга сөрлекте.
– Артка чигенегез! Артка!.. – дип, милиционер каты әмер бирде.
Һәркайсысы кире чигенеп, үз урыннарына кайтып баскач кына, мин әтинең йөзен күрдем. Йөзе танырлык түгел: күз төпләренә, мыегына тоташ лай каткан иде. Туны төймәләнгән – ачык чабулары судан авыраеп, ике якка каерылып төште.
– Йөрәгенә кадаганнар… – диде кемдер.
Чыннан да, әти сул кулын бөкләп, учы белән йөрәк турысын тоткан иде; бөтен йөзе, иңбашлары җыерылып, күкрәгенә тартылып каткан – әти, һаман да йөрәгенең авыртуына чыдый алмыйча, тирән газап эчендә ята сыман иде.
Мин башкача түзә алмадым – «Әт-кә-ем!» дип кычкырып җибәрдем. Ләкин шунда миңа да кемдер китереп кадагандай булды.
Мин башкасын хәтерләмим.
Соңыннан сөйләделәр: мин әти гәүдәсе яткан җиргә ташланганмын икән. Ләкин барып җитә алмаганмын – әти төсле, күкрәгемне тотып җиргә капланганмын. Мине өйгә Җәприм дәдәй күтәреп китереп куйган…
4
Исем кайтканда, иң әүвәл ерактан бик әкрен генә «Мунча кергәнмен икән…» дигән уй килде. Мин мунча керүне яратмыйм: мунчадан соң минем ике тәүлек буе башым сызлый. Әле дә менә чатный гына!.. Ләкин өскә нәрсә өйгәннәр? Кайда мин бу кадәр бастырылып ятам?.. Капшап карадым: өстемә юрган, юрган өстенә толып ябып куйганнар, ә түшәгем лычма су. Мин бик авырлык белән сызлаган күземне ачып җибәрдем. Тирә-ягым кап-кара, сул күземә генә кара төн эченнән сукыр бер яктылык сирпелгәндәй. Интегеп кенә башымны күтәрсәм, кучкарда ут яна – җиделе лампа кысып кына куелган. Үзебезнең өйдә ләбаса мин…
Шулчак идарә ягыннан бик таныш бер тавыш миемә кисеп керде:
– Бүген иртә белән сезгә тимерче Мәгъдән Мәрдәнов кергәндә, сәгать ничәләр бар иде?
– Мин торганда, көндәгечә, биш тулып кына киткән иде. Торып киенгәнче-ниткәнче алтынчы ярты җиткәндер. Шуннан мал-туар янына чыктым. Асларын түккәнче, эчерткәнче, ашатканчы дигәндәй, сана, бер сәгать кенә үткәндер. Артык та булмаса әле… Өйгә кереп, өстемнән салып кына торганда, Мәгъдән килеп керде. Килеп керде бу шулай. Аю кебек Мәгъдән куяндай кечерәеп калган. «Көҗмә тегермәненә Сүсән буйлап бара идем, күрәм: су эчендә кара нәрсә ята. Күземне ачып карасам – кеше!» ди. Шуннан, кире чабып кайтып, безгә кергән. Чыны да, ни, көчкә сулыш ала иде… Ул минем күрше генә. Кичтән бераз нитеп тә, кунак булып та утырган иек…
Мин инде бу тавышны да таныдым. Ул – минем белән бер класста укыган Бәздәвинең әтисе, көтүче Баһау карт иде. Шунда мин, инде тәмам уянып, бу әрнүле дөньяга кайттым, һәр минуты ничә газап белән, ничә сызлап үткән чиксез озын көннең кара, калын пәрдәсе ачылып китте. Кичтән үк демонстрациягә ашкынган күңел. Без быел Гафият белән икебез ике саплы әләм тотып барасы идек… Уянсам – якты иртә, салкын өй… Салкын су эчендә – йөзтүбән капланып, йөрәген тотып яткан әти… Чип-чиста итеп кырылган башы өстендә кояш чагыла…
Шабыр тиргә баткан тәнем туңудан калтыранып куйды. Мин торырга итеп ике терсәгемне дә түшәккә кададым. Тик башны ничек мендәрдән аерырга? Бигрәкләр дә авырайган шул!.. Ми түгелдер анда – таштыр… Ләкин торырга кирәк. Капыл күтәрсәм, мие чайкалып китәр төсле. Менә шулай, менә шулай… Ы-ыһ! Булмый – баш кире мендәргә төште. Ы-ыһ!..
– Чү, улым, чү…
Әни уң ягымда гына утыра икән, боздай салкын кулын маңгаема куйды.
– Ни кирәк, улым? Йомышың бармы әллә?
– Теге якка чыгасым килә… – дидем мин.
– Анда ярамый… Торганыңны күрсәләр, безне дә чыгарып җибәрерләр.
– Кемнәр?
– Теге абыеңнар. Түтәңнәреңне дә чыгарып җибәрделәр әнә…
– Ә сине?..
– Мине синең аркада гына калдырдылар.
Әни, колагыма иелеп, пышылдап кына сөйләшә. Минем тавышым исә бөтенләй зәгыйфь – үземә дә чак кына ишетелә иде.
– Әтине алып кайттылармы? – дидем мин.
Әни җавап бирмәде, минем кайтарып сорарга тыным кысылды. Икебез дә тынып калдык. Әни, әкрен генә торып, салкын суга чүпрәк чылатып килде. Аны ипләп кенә маңгаема япты. Мин салкын сулы чүпрәкнең рәхәтен тойдым.
– Инде тын гына ят. Йокла… – диде әни.
Ләкин йоклый алмый идем инде мин. Зиһенемне туктаусыз теге яктан килгән серле дә, шомлы да сүзләр уятып тора. Бу ялгыз, дөм-сукыр тынлыкта теге бүлмәдә сөйләшкән һәр сүз колакны ярып керә иде.
– …Мәгъдән Мәрдәнов сезне үзе белән бергә шаһит булып барырга чакырган. Сез баш тарткансыз. Ни өчен? Үзегез әйткәнчә, «минават» буласыгыз килмәүдән генәме? Шаһитның дөрес сөйләмәгәндә генә виноват булуы мөмкин.
– Минем әле шаһит булып ни каршына басканым юк. Хөкем каршына. Мине минават кына иттеләр.
– Бәлки, ачыграк сөйләрсез.
– Менә борынымны күрәсеңме? – диде кинәт Баһау карт калын, усал тавыш белән. – Ул мине кыйнаудан шулай нитеп, кимерчәге сынып, ямьшәеп калган… Хәзер менә бу ярыкны күр. Ул да тукмалган эз! Менә бу кулымны да тукмап сындырдылар. Анысы кәкрәеп ялганды…
– Кемнәр кыйнады соң сезне?
– Байлар булмый кем булсын?.. Нишләп үлмәгәнмен әле?.. Стражниклар килеп җитмәсә, үтерәселәре дә булган… Аннан инде – баструк. Ике елдан артык утырдым. Ярый революция чыгып коткардылар.
– Ни өчен утырдыгыз инде?
– Ни өчен буламыни? Знаме ат карагы булганым өчен. Атасыз үскән бала – яшьләй үк шул ниләр шайкасына уралып кереп киттем инде. Урманыбыз тулы ни – качкылар…
– Анысы кирәкми, – диде тикшерүче. – Сорауга җавап бирегез: мәчет манарасын кискәндә сез бар идегезме?
– Юк ием. Мин такыр басуда көтүдә ием. Колхоз чыкканнан бирле көтүдә инде мин. Башка нием юк, өнәрем. Көтү эшен беләм дә мылтык тота беләм. Әле дә менә ау җитмәгән, өйдә генә ятам. Мал-туар тирәсендә кайнашам. Дөньясы каралмаган кеше булса, ул – көтүче булыр. Бәй, кайчан карасын ул дөньясын? Бәрәңге утыртканда да көтүдә, алганда да. Кешеләр каралты-кура ныгыта, ә көтүче көтү көтә…
Баһау карт, чыннан да, иртә яздан алып кара көзгә тикле халыкның сыерын, сарыгын көтә. Авыл бәләкәй булгач, аеры-аеры ике көтүче ялламыйлар. Кышын аңа эш юк, кышын ул ауга йөри. Инде дә куяннарның җанын ала! Көнләшеп үләрлек! Аңардан да бигрәк, мин Бәздәвидән көнләшәм: ул җәй буе әтисе белән көтү көтә, кышын, ял көннәрендә, хәтта дәресен ташлап, ауга йөри. Үзе атып алганмы-юкмы, мәгәр ике ягына ике куян асып, тау өстеннән әтисе белән бергә кайтып төшәрләр иде. Шуңамы, Бәздәви укудан алдыра алмый – син аңа чаңгы бир дә мылтык бир, тик хәреф кенә күрсәтмә… Ат карагы диген, ә! Менә кем булган икән Бәздәвинең әтисе!..
Тикшерүче сүзне тагын мәчеткә борып кайтарды:
– Мәчет манарасын кискәндә, мәрхүм Нуриман Нуриазданов та булган. Ягъни ул киселгән манараны тракторы белән тартып төшергән. Беләсездер?
– Беләм. Андый эшкә бик хирыс ие мәрхүм.
– Соравым: манара кисешкән өчен, аңа берәрсенең янаганын ишетмәдегезме?
– Кайлардан ишетим инде мин? Көннең-көн буена, эт шикелле, көтү артыннан чабып йөре дә! Сыерлар сөйләсенмени аны миңа?..
– Тагы бер сорау: мәчет манарасын кискән көнне Мәгъдән Мәрдәнов янау кебегрәк бер сүз ычкындырган. Күрше буларак, ул сүз сезгә мәгълүмме?
– Ниндидер сүз әйткән бугай инде ул. Ләкин мин ишетмәдем. Үзем ишетмәгәч, кеше гөнаһысына керә алмыйм.
Тикшерүче кинәт бөтенләй башка сорау бирде:
– Ә сез үзегез манара кисүне ничек кабул иттегез?
– Минме? – диде Баһау карт. – Миңа ниемә манара?! Гомерем буе мәчеткә йөрмәдем дисәм дә, һич ни түгел – ялган түгел. Малай чакны бик малай ием. Аннан мәчет кайгысы булмады. Мәчетнең үзендә яшереп ат тоткан чакларны гына исәпкә тыксам инде… – Шулай дигәч, Баһау картның ютәлле көлүе ишетелде. – Динен дә, Алласын да белми үстем мин. Бу инде, чутта, мәрхүм Нуриман икебез бер иек. Ул да бит: «Мин үлгәч, гәүдәмне чокырга чыгарып ташласалар да, утта яндырсалар да, мин инде аны сизмим, миңа инде барыбер», – дип сөйләгән кеше.
Колагыма «И мәрхүм…» дигән утлы пышылдау авазы килде. Шунда мин әнинең дә тегеләр сүзен тыңлап утыруын белдем.
Инде йокым тәмам ачылып беткән, хәтта бая гына чатнап сызлаган күзем-башым да җиңеләеп басылган иде. «Әтине үтергән кеше кем? Кайчан тотарлар?» дигән сабырсыз уй каныма ут салды. Мин тагы, хыялым ялкындай кабынып, бөтенләем белән стена аша аермачык ишетелеп торган, бүгенге көн карасыдай серле сүзләргә йотылдым.
Кинәт тикшерүче мин бөтенләй көтмәгән яктан китереп сорау бирде:
– Чәчегезне кем алды?
– Чәчебезне, ни, үзебезнең тегермәнче Фидаил алды инде, – диде Баһау карт. Шунда ул кинәт: Тукта-тукта, погоди!.. – дип, нәрсәнедер исенә төшереп алды. – Кичке якта, ни, мәрхүм Нуриман да кереп китте түгелме соң аларга?..
– Кайда күрдегез?
– Тәрәзәдән күреп калдым. Фидаилләр өе безнең каршыда гына диярлек. Чапрышта гына. Мин тәрәзәдән караганда, Нуриман Фидаилләр капкасына борылган иде. Кайры тунын кигән. Мәгәр, туныннан да бигрәк, аякларын нитеп, эчкәрерәк басып, селлин-селлин атлавыннан таныдым.
– Сәгать ничәләр иде инде?
– Тәгаен генә әйтә алмыйм, энем. Якты ие әле.
– Чыгып киткәнен күрдегезме?
– Анысын менә күрмәдем. Күз бәйләнгәч, күршем Мәгъдән кереп, празник хөрмәтенә бераз сыйланып утыр- дык.
– Мәгъдән Мәрдәновмы инде ул?
– Шул инде, үзе.
– Ул сездә күпме утырды? – Тикшерүченең тавышы янә ныгып китте.
– Байтак гомер утырылган инде. Празник бит. Ул чыгып киткәндә, бик караңгы ие инде. Аның бит хәзер караңгысы да бик иртә төшә. Аннары, ни, әз дисәң дә, икебезгә бер чирек беткән. Мәгъдәнгә нәрсә аңа! Ул таза. Аның берүзенә бер чирек кирәк. Ә минем сыңар илле бишен узып киткән бер картка эчкән хәтлесе дә бик җитте. Йөрәгем бүген дә авырта, менә кулларым калтырый.
– Мәгъдән Мәрдәновмы озата чыктыгызмы?
– Чыкмыйча теге! Өйалды ишегенә хәтле нитеп куйдым.
– Ә капкагыздан чыгып киткәнен күрдегезме?
– Бәй, соң, күрмичә? Капканы ябып чыгып киткәнче, ишекне япмый тордым.
– Кайсы якка киткәнен чамаладыгызмы?
– Шактый җебегән ием инде, клубка китте микән, үзләренәме – караңгыда абайлый алмадым. Үзләренә булыр, клубта аңар ни калган икән?..
– Ә өйләре кай якта?
– Өйләре, шул, үзең күрдең, авыл чите инде. Югары очта.
Тикшерүче Баһау карт сөйләгәннәрне язып утырды, ахры, бик озак бернинди тавыш чыкмый торды. Бәлки, алай бик озак та булмагандыр, мәгәр миңа, сүзләренең һәрберсен кайнар тыным белән тартып алырга торганда, бу өзеклек караңгы бушлыктай чиксез иде. Ниһаять, тикшерүче язып бетерде бугай.
– Тагы нәрсәләр өсти аласыз? – дип сорады.
Мин аның, шулай дип, Баһау картның яньчелгән борынына текәлеп катканлыгын күргәндәй булдым.
– Юк шикелле…
– Булмаса, менә сөйләгәннәрегезне укыгыз да имзагызны куегыз.
– Мин укый да, яза да белмим, энем. Имзалык өч кенә хәреф белеп калдым. Баш китәр ниләр язмагансыңдыр бит? Кая, имзамны тырнаклап бирим…
– Искәртеп куям: тикшерү бетмичә торып беркая китмисез. Момент арасында кирәк булуыгыз бар.
– Кая китим инде мин!.. – дип, Баһау карт дөбердәп урыныннан торды. Дөп-дөп басып чыгып китте.
Өй эче тып-тын булып калды. Шик тулы, шөбһә тулы тынлык. Минем хыял үзенекен уйлый башлаган иде инде. Әллә юкса Мәгъдән абзый үтергәнме соң әтине? Мәчет манарасын кискәндә, үз колакларым белән ишеттем бит: «Коммунистлар да мәңгегә килмәгән, үлгәч, каберләренә йолдыз ясарга кирәк булыр», – диде бит. Менә ул урамга чыккан да әтине эзләп киткән. Яки кара төндә, читәнгә елышып, әтинең кайтканын көтеп торган. Әти алар турына җиткәч, олы кара гәүдәсе белән әти өстенә ташланган да, эһ тә иттермичә, йөрәгенә пычак кадаган. Әти йөрәген генә тота алган… Шулай эшен бетергәч, әти гәүдәсен, капчыктай, җилкәсенә салган да Сүсәнгә илтеп ыргыткан… Үзе соңыннан, «үлек күрдем» дип сөрән салып, Баһау картларга кергән…
Авыру хыялым шушы җиргә җиткәч, тәнемдәге бала йоннарын кабартып, йөрәгемне капыл чәч пәкесе йөзедәй салкын шом телеп үтте. Мин бик озак, тешем тешкә тимичә калтыранып яттым. Миңа тикшерүче абыйның иртәгә иртүк Мәгъдән абзыйны богаулап, милиционер абыйны сакка куеп, районга алып китүе күз алдыма чын булып килеп басты. Әтине үтергән кешене кеше алдында багана төбенә бастырып аталар микән?.. Әгәр Баһау картны, чакырып алып, «Куянга бик тиз атасың икән, менә сиңа күршең, атып күрсәт әле!» дисәләр, атар иде микән?..
Колак төбендә зеңләп торган бу тынлык бик озакка китте. Тикшерүче абый нишли анда? Язып утырамы, уйлапмы?.. Кемне кулга алыр ул иртәгә?..
Бу тынлык әнине дә ялкытты, ахры, менә ул буйдан-буйга тик утырган җиреннән торып, идәнгә басты; өй тулы төн карасын ярып, ишеккә юнәлде һәм шомлы тынлыкка кереп күздән югалды. Бераздан аның бер көн эчендә хәсрәт баскан тавышы ишетелде:
– Бәй, йоклап утырасың түгелме соң, энем? Кая, тор. Хәзер урын җәеп бирәм.
– Мәшәкатьләнмәгез, апа. Мондый көнне…
– Соң, өстәлгә баш куеп яталармыни шулай? Ярамаганны… Әйтәләр аны. Баһау абзый чыгып киткәч тә, урын җәеп бирер ием. Мин бит эш белән утыра икән дип торам. Утың да сүнмәгән.
– Арытылган икән. Бу арада эше дә күп булды. Сезнең укытучы Юматов, эшең беткәч, үзебезгә кайтып кунарсың, дип, квартирын да күрсәткән иде. Инде бик соң – унике тулып килә. Чит кеше ишеген бу вакытта шакып йөрисем килмәде.
– Ашамагансың да бит әле син, энем. Аш җылытып биримме соң әллә?
– Берүк, мәшәкатьләнә күрмәгез, апа.
Баһау карттан сорау алганда, бөтенләй башка иде бу абыйның тавышы: йөрәккә суккан усал түгел, мәгәр юаш та түгел иде. Әйттерми, сөйләттерми калмас кебек иде. Чыны исә бөтенләй башка – ягымлы икән.
Әнинең аны шулкадәр дә ашатасы килә иде.
– Сөт белән ипи булса да кабып ал, энем. Ач карын йөрмә болай.
Әни, шулай дип, үзебезнең якка керде. Тычкан утыдай гына янган лампаның филтәсен күтәреп, шүрлектән ипи алып кисте, сәкедәге чүлмәктән җамаякка сөт агызды. Икесен ике кулына тотып чыгып китте.
– Мә, энем. Җиңелдән генә булса да, тамагың ялгап ал.
– И апа, бу кадәр!.. – диде тикшерүче абый. Шултикле дә кыенсынып әйтте.
«Бөтен халык, исемен ишеткәндә дә хөрмәт катыш дертләп киткән прокурорлар, судьялар, әллә нинди ГПУларда да шушындый, безнең шикелле үк кешеләр эшли микәнни?» – дип, бик аптырап уйлап куйдым. Әнә ул әни кулыннан сөт алып эчә. Моны Баһау карт күрсә, аның соравына җавап биреп торыр иде микән?..
Шунда тикшерүче абый әнидән сорап куйды:
– Өегездә канцелярия тоту бик мәшәкатьледер инде сезгә, апа?
– Мәшәкать дип… кирәк бит. «Яңа кәнсәләрне язга өлгертерләр, түз инде, карчык» ди торган ие мәрхүм… Ә минем зарланганым булмады да. Исән-сау кешегә теге ягы да бик җиткән. Кешеләргә дә бик ияләшеп беткән иек. Кеше булмый торса, әллә ничек, күңелсез дә иде әле.
– Улыгызның хәле ничек, апа? Аңы кайтмадымы әле?
– Әле бая гына уттай янып уянып китте. Маңгаена сулы чүпрәк куйгач җиңеләйде, ахры.
– Апа, бер соравым бар сезгә. Тик сорау ала икән дип уйламагыз. Мәчет манарасын кискәч, ирегезгә янаучылар булмадымы?
– Кем янасын инде хәзер, энем… Бездә генә кисмәделәр бит мәчет манарасын. Тирә-як авылларда күптән кистеләр. «Сезнеке генә күзгә төшкән ак булып тора» дип, килгән бере тиргәде председательләрне. Колхоз чыкканнан бирле дигәндәй кәнсәләр тоткач, ишетмәсәң дә ишетәсең. Ә председательләр алмашынып кына торды. Колхоз да мантымый. Һәркайсысы әйтә: «Манара кисүдән башлый алмыйм: миңа кешеләр белән эшләргә кирәк», – ди. Шулай кала килде. Менә инде, шөкер, Акчурин өченче елын эшли. Колхозыбыз да тернәкләнә башлады. Чәчү беткәч сөйләштеләр, «быел кисик шул манараны» диделәр. Актив җыйдылар. Фидаилне кисәргә үгетләделәр. Көчкә риза булды. Кискәч – тартып аударырга кирәк. Минем карт МТСыннан кайтып кына кергән иде. Коммунист кеше. Чыкты кәнсәләр ягына. «Күптән вакыт иде инде, – ди. – Бау тартырга егет-җилән җыеп азапламагыз. Кешенең төрлесе бар, күбебезнең әби-бабасы гына түгел, әти-әнисе дә дин сөременнән азат түгел, ата белән бала җәдәле китәр, – ди. – Трактор үземнең кулда, баганаларын кисеп куйсагыз, манарасын үзем тарттырып төшерермен, – ди. – Тракторның кулы да, аягы да корымас, ә мин – коммунист кеше», – диде мәрхүм.
Мин үзем каршы ием. Курыктым. Тиюләреннән түгел, ил каргышы төшүдән курыктым. Илдә сүз күп йөрде бит, теге авылның мәчет манарасы кискән фәлән кеше акылдан язган, бу авылның – үз өенә үзе ут төрткән; берсенең кулы корыган, икенчесе телдән язган… Ни генә ишетмәдек ул елларны!.. Манара кискәннәрне үтереп ташлаулар да булмады түгел, булды бит. Минем сүзгә уен белән генә җавап бирде мәрхүм: «Син бер дә борчылма, әнкәсе. Динен дә, Алласын да танымагач, каргышы да төшәргә тиеш түгел», – диде. Акчурин да әйтте: «Нуриман абыйның илдә ихтирамы зур, бернинди каргыш төшмәс, апа», – диде. Күңелем барыбер күнмәде. Илдәге сүзне күбрәк без – хатыннар ишетә бит!.. Ишетелде инде сүзләр, ишетелде… Мәгәр мин, кемдер янады, дип әйтеп, кеше гөнаһысына керә алмыйм… Янаганнармы-юкмы, – инде аңардан ни файда: үлгән кире кайтырмы!.. – Әни мышкылдап елый башлады.
Тикшерүче абый:
– Тынычланыгыз, апа, тынычланыгыз. Елаудан да файда юк бит… – дип, әнине күңел тавышы белән юатып алды.
– Еламый нишлим?.. Еламый нишлим соң?.. Йөрәгенә чәнечкәннәр бит, йөрәккәйләренә!.. Шундый да курыкмас йөрәк иде бит аның йөрәге! Искене гел җимереп барды. Колхозын да ул төзеде. Кырык яшендә тракторга утырды. Сельсоветта иде бит ул, әлеге Хәмитшин урынында иде. Начар идеме әллә эше? Шуны ташлады. Шул тимер шайтанны йөртәсем килә дип, әлеге эшен ташлап, яшьләр белән тиң тракторга өйрәнде мәрхүм…
5
Сорау алу икенче көнне дә дәвам итте. Икенче көнне дә мин урынымнан тормадым. Минем өйдән чыгып китәсем килми. Хәтта мин шушылай авырып китүем өчен сөенеп тә куйдым. Минем канымны да, җанымны да тәмам үтерүчене тотып алу вакыйгасы биләп алган. Йөрәгемне бер кысып йә бер каты иттереп тибәргә мәҗбүр иткән бу түземсез көтү сәгатьләре әти кайгысы белән бергә кушылган иде.
Иртә белән беренче кеше итеп тегермәнче Фидаил абыйны чакырдылар.
Фидаил абый зәңгәр күзле, җитен чәчле бер кеше иде. Аларның өе югары очтан дүртенче генә. Мин аның әти- әнисе барлыгын белмим, дәү әтисе Ибрай бабай белән дәү әнисе Бәлхис әби барлыгын гына беләм. Ибрай бабай тегермәнче иде. Өченче ел үлде. Аның урынына яшьләй үк тегермәндә үскән, бу эшкә чарланып остарган Фидаил абый калды. Болай да ул Ибрай бабайга иптәш тегермәнче булып эшли иде. Аны егерме җиде яшьтә, диләр. Шулай да өйләнмәгән. Уртакул гына бер өйдә әбисе белән генә торалар. Быел инде өйләнергә тиеш булган. Бездән ерак бер авылда вәгъдәләшкән кызы да булган. Көзгә туй ясарга сүз дә куешканнар икән дип сөйләделәр. Кәнсәләргә җыелган халык өчен атна буена җитәрлек хәбәр булган иде. Ләкин быел җәй, мәчет манарасын кискәннән соң, ярәшелгән кызының әтисе, бик диндар карт, кисеп әйткән, имеш:
– Исемен дә ишетәсем килми денсезнең! Әгәр дә мәгәр, башы беткеренең, бусагамны атлап керәсе булса- мы! – әнә балта, әнә пычак – үземә үзем хуҗа түгел… Әнә керәшеннәрдән алсын кызны!.. – дигән дип сөйләделәр.
Бу хәлләрне ишеткәч, мин Фидаил абыйны гел кызгана идем. Хыялым үзебезнең күрше авылның кат-кат итәкле күлмәкләр кигән, чүпләмле алъяпкычлар бәйләгән, чәчләренә ука чачаклар таккан нәзек билле керәшен кызларына барып бәйләнә. Шуларның берсен – гел алача күлмәктән киенеп, аягына нәфис тула оек белән ак чабата кигәнен гел дә Фидаил абый алып кайтыр кебек уйлый идем…
Йомшак кына тамак кырып, йомшак кына йөткереп, кәнсәләр ягына Фидаил абый килеп керде. Исәнләште.
– Бире килегез. Утырыгыз, – диде аңа тикшерүче.
Бүген инде аның тавышы үткән төн әни белән сөйләшкән сыман түгел – каты иде. Әнинең олы хәсрәтен аңлап, йомшак-ягымлы итеп сөйләшкән тавышның әсәре дә калмаган иде инде. Башта Фидаил абыйның исем-фамилиясен, туган елын, эшләгән урынын, өйләнгәнме-юкмы икәнлеген сорап чыкты. Ярый, исем-фамилиясе кирәк тә булсын ди, ләкин өйләнү-өйләнмәве нәрсәгә? Мин бит беләм, Фидаил абыйдан аны сорарга ярамый. Ул – аның хәсрәте. Шул хәсрәттән ул Свердловск ягына да чыгып китәргә уйлаган дип сөйләделәр. Тик Бәлхис әбине генә ташлап китә алмаган. Бәләкәйдән үк тегермәндә он тузаны йотып үскәнгә, үпкәсенә чир йоккан, дип тә сөйлиләр. Булыр да. Гел йомшак кына йөткереп, тамак кырып йөри бит. Ләкин ул таза, көчле. Беләк тычканын кабартып, беләгенә бәйләгән тегәрҗепне шартлатып өзә торган иде.
Тикшерүче үзенең тигез, какшамас тавышы белән мәсьәләнең эченә керде:
– Алтынчы ноябрь көнне төштән соң Нуриман Нуриазданов сезгә чәч алдырырга кердеме?
– Керде, – диде Фидаил абый нык тавыш белән.
– Сәгать ничәләр иде?
– Сәгать биш тулып килә иде инде. Күз бәйләнгән иде. «Караңгы бит, Нуриман абзый. Иртән якты күздә керерсең», – дидем. «Иртәгә бәйрәм, чәч алдырып йөрү килешмәс, эшне бүген бетерү тиеш, – ди. – Мыекны, – ди, – якты күздә үзем төзәттем, сиңа чәч кенә калды, – ди. – Синең Гали пәкесе караңгыда да ялмап кына алыр әле», ди. Лампаны кучкарга куеп, Нуриман абзыйны шуның яктысына утыртып, чәчен алдым. «Бик чиста да киенгәнсең, кая болай?» – дип сорадым. «Бүген үзебезнең Эм-те-эста бәйрәм кичәсе була, шуңа барышым», – диде.
– Өегездә тагы кемнәр бар иде?
– Дәү әнидән башка кеше юк иде.
– Нуриман Нуриазданов сездә озак тордымы?
– Шул, чәчен алгач, җылы су салып торып, башын юдым. «Әзрәк кипшенсен инде» дип, мич буенда бераз утырып торды. Шул бер сәгать үткәндер.
– Кайчан чыгып китте инде?
– Без бергә чыгып киттек. Сәгать алтынчы ярты иде.
– Бу кадәр төгәл әйтүнең сәбәбе бармы?
– Мине сәгать бишкә Биклән авылы тегермәнчесе Көҗмә дәдәй чакырган иде. Аның хатыны үлгән, ялгыз. Мин өйләнмәгән, ялгыз. Бергә-бергә бәйрәмне каршыларбыз, диде. Нуриман абзый кергәндә, китәргә җыенып тора идем. Аңа инде «Минем кунакка барасым бар иде» дип әйтә алмадым. Дәрескә барасы түгел ич!..
– Хуш, бергә чыгып киттегез ди, ә кайда аерылыштыгыз?
– Көҗмә дәдәй тегермәненә чаклы бергә бардык. Мин тегермән өенә кереп калдым, Нуриман абзый МТСына китте.
Фидаил абый йөткереп куйды да, шуның белән сүзе беткәндәй туктап калды. Тикшерүче аның сүзне тагын да дәвам иттерүен көтте, ахры, ләкин Фидаил абый үзе сүз башламагач, бик сәер генә тавыш белән үзе сорау бирде:
– Нуриаздановны сез яңадан күрдегезме?
– Без Көҗмә дәдәй белән байтак утырганбыз. Ике тегермәнченең сүзе беткәнмени! Көмешкәсе дә бар иде. Башта мин үзебезнең клубтагы спектакльгә кайтып җитәрмен дип уйлаган идем. Тик, кызмача көе кайтып, кеше күзенә күренәсем килмәде. Сөйләшеп утыра бирдек.
– Ниләр сөйләштегез инде? – дип бүлдерде аны тикшерүче.
– Кеше табында ни сөйләшмәс! – дип, кырыс кына җавап бирде Фидаил абый. – Табындагы сүзне монда сөйләп бетереп буламыни?..
– Яхшы, дәвам итегез, – диде тикшерүче.
– Сәгать тугызлар булгандыр инде, бервакыт, ишек шакып, Нуриман абзый килеп керде. «Тегермәнегез тарта, тәрәзәгездә утыгыз да бар, – ди, – бәйрәм кичендә кереп чыкмау килешмәс, – дидем, – ди. Бәйрәм хөрмәтенә инде тегермәнеңне туктатсаң да гөнаһ булмас иде, Кузьма!» – ди.
– Анда ирсез Мәтрүк бодай тарта. Ике капчык бодае күптән ята ие. Бик ялынып сорады. Әйдә, ялгыз катын, тартсын, – ди Көҗмә дәдәй. – Начармыни, тегермән дә тарта, бәйрәм дә итәбез! Әйдә, син дә табынга утыр. Син – нык хөрмәтле кеше! Син җир сөрмәсәң, башкалар аңа иген чәчмәсә, без дә тегермән тарта алмас иек, – дип, Көҗмә дәдәй Нуриман абзыйны табынга кыстый башлады.
– Мин инде бәйрәм итеп кайтып киләм. Мине бүген җыелышта бик зурладылар: ике кызым белән карчыгыма күлмәклек ситсы, улым белән икебезгә чалбарлык полсукно бүләк иттеләр, – дип, Нуриман абзый култык астына кыстырган төргәген күрсәтте. – Әле иптәш тракторчым Җәпримнәргә кергән идек. Әйдә, тракторга гына димәгән, үзебезнең дә карбюраторга бераз горючий салыйк әле диде дә, салдык әле, – диде.
Шулай сөйләнә-сөйләнә, култык астындагын эскәмиягә куйды. Өстәл янына килеп утырды. Тегермән өе бик эссе иде. «Эссе икән!» дип, тунын салды…
Фидаил абый, йөткерә башлап, сүзеннән туктады. Минем тыным кысылды, гүяки мин юк – минем урынга йөрәк кенә калган, ул гына түшәк өстендә сулкылдап тибә иде.
– Ул сезнең белән эчтеме? – дип, тикшерүче сүзне тагын кузгатып җибәрде.
– Бер генә стакан эчте.
– Шуннан?.. Озак утырдымы?
– Юк. Чишенгән яллык та утырмады. «У-у иптәшләр, сәгать ун җитеп килә ләбаса! Кайтыйм әле», – дип, урыныннан кузгалды.
– Үзе генә чыгып киттеме?
– Юк. Көҗмә дәдәй белән икебез дә озата чыктык. Бик эссерткән дә иде. Алар тегермәне безнеке сыман, өе аерым, тегермәне аерым түгел. Атлы арба кереп, борылып чыгарлык амбар белән ялганган. Мин Нуриман абзыйны шул амбар капкасыннан тышка ук чыгып озатып куйдым. Йомышым да бар иде. Көҗмә дәдәй анда ук чыкмады. «Теге катын бетерәме инде, юкмы?» дип, тегермәнгә кереп китте. Мин читкәрәк китеп йомышымны йомышладым да тиз генә кире өйгә кердем.
– Кузьма Асанбаев кайчан керде?
– Ул хәтсез торып керде. Мәтрүк түтәйнең тартып бетергәнен көтеп торган, күрәсең. Кырык чөйгә запор салып, кәвесне басып ук кердем, диде.
– Йөзендә берәр төрле үзгәреш – куркып төшү йә кабалану галәмәте юк идеме?
– Беленмәде андый галәмәт. Киресе булыр: күңеле бик күтәренке сыман иде. Әллә, мин әйтәм, Мәтрүк түтәй белән шаярып-мазар итеп кердеме бу?.. Ялгыз ир, ялгыз хатын. Аларныкын белмәссең…
– Менә сез, ишектән үк чыгып, озатып куйдым, дидегез. Шунда, инде Нуриман Нуриазданов китеп баргач, берәр нәрсә шәйләмәдегезме? Кешеме?.. Сөйләшү-мазармы?..
– Юк. Ай да юк: айның беренче чиреге, сәгать унда ул да бата. Күз бәйләп, сукыр тәкә уйнаган төсле. Яктыдан чыккач – бигрәк тә. Нуриман абзый, дүрт-биш адым атлау белән, күздән юкка чыкты… Колагыма җырлап җибәргәндәй булды. Ләкин кәвестән аккан су шавы, таш әйләнүе барысын да күмде…
– Ә сез ник өегезгә кайтмадыгыз?..
– Минме?.. Мин кайтмадым. Дәү әни исереп кайтканны яратмый. Шунда сәкегә ятып йоклаганмын… Ә иртә белән бу хәбәрне ишеттем. Икебезне дә Акчурин җибәргән кешеләр уятты.
– Менә сез, исергән идем, дидегез. Ләкин күп нәрсәне шулкадәр вак, төгәл итеп сөйләдегез ки, исерек кеше болай сөйли алмас иде кебек? Ә?
– Мин бит чучкадай исермәгән ием бөтен нәрсәне онытырга.
– Нуриазданов мануфактурасын алып чыгып киттеме?
– Алды. Моны оныта күрмим тагы, дип алды.
– Ә ни өчен ул мануфактура тегермән өйалдыннан табылган?
– Тегермән өйалдыннан?.. Белмим… – Фидаил абыйның тавышы бөтенләй коелып төште.
Икесе дә тынып торды. Минем әкрен генә торып, ишек ярыгыннан карыйсым килеп китте. Ләкин кузгалсам, берәр нәрсә шыгырдап китәр йә төшеп ватылыр төсле сизеп, тын да тартмый ята бирдем. Әни, үзе чыгып киткәндә, миңа торырга кушмады.
– Чирле икәнсең – ят. Ишек төбенә барып танавыңны суза күрмә. Чыгарып кына җибәрерләр. Милиция дә монда. Сорау алганда, чит кеше тыңларга ярамый. Синең авыру икәнлегең өчен генә калырга рөхсәт. Без Ислам абызагаең белән әтиеңне алырга бүлнискә китәбез, – дип чыгып киткән иде.
Аңа да инде байтак гомер үтте. Милиционер абый тагы кемне китереп кертер инде дип ятканда, тикшерүче абый кинәт:
– Менә бу безне таныйсызмы? – дип сорап куйды.
Мин, йөрәгем тибүдән туктап, ястыкка сеңдем. Бу сорау Фидаил абыйның да өнен алды бугай: бик озак җавап бирми торды. Ахырда, бөтенләй икенче, беткән бер тавыш белән:
– Бәй, бу без… Көҗмә дәдәйнең… чучка кадый торган безе бит!.. – дип әйтә алды.
Йөрәгемә без кадагандай булдылар: димәк, әти йөрәгенә без белән кадаганнар!..
– Мондый без тагы берәрсендә бармы?
– Белмим. Мәгъдән абзыйда гына булмаса…
– Нишләп Мәгъдән Мәрдәновта булырга тиеш дип уйлыйсыз?
– Көҗмә дәдәйгә аны Мәгъдән абзый ясап биргән иде.
– Алтынчы ноябрь көнне Мәгъдән Мәрдәновны кайчан күрдегез?
– Көндез күрдем. Иптәш тегермәнчем Гыйният бабай әйтте: «Бар, кайт, улым. Празнигыгызны яса», – диде. Өйгә кайтып күп тә үтмәгәндер, минем кайтканны күреп торгандай, Мәгъдән абзый килеп керде.
– Менә кайтканыңны күрдем әле, яхшы булды, – ди. – Тегермәндә чират күпме? Сәлимә апаң, ару он бетте, ди. Бер капчык булса да тартып алып кайтсаң иде, дип, колагымны или, – ди.
– Чират булса да, бер генә капчыкны үткәреп тә бирер ием, тик бу арада гел арыш тартабыз, – дип җавап бирдем. Төрлесе бар – әремлесе, билчәнлесе. Чират торучылардан берәүнең дә әремле арыш артыннан мөшкәгә бодай саласы килми. Шулай берсен берсе тик көтәләр. Әле аның бер ишесе теләсә нинди бодай артыннан да салмый. Мәгъдән абзыйга әйттем: «Менә колхоз бодай тартканны көтә- без», – дидем. «Алай икән, алайса. Көҗмәнең хәлен белим инде, алайса», – дип чыгып китте. Баргандырмы-юкмы, анысын белмим. Көҗмә дәдәй ул турыда үзе дә әйтмәде.
Тагын шактый вакыт тынып торганнан соң, тикшерүче Фидаил абыйга да:
– Менә, укып, кулыгызны куегыз, – диде.
Фидаил абый салмак кына басып чыгып киткәндә, аның артыннан тикшерүче:
– Кузьма Асанбаев керсен! – дип кычкырып калды.
Ләкин Көҗмә дәдәй урынына кичәге милиционер абый килеп керде. Усал, каты тавыш белән:
– Кузьма Асанбаев өендә юк. Өч баш дуңгызы югалган, шуны эзли китте, диделәр.
Тикшерүче тагы да катырак тавыш белән:
– Хәзер үк берничә кеше табып эзләргә чыгыгыз. Табу белән туры бирегә алып килегез, – дип боерды. Ул моны шундый итеп әйтте ки, күз алдыма кинәт аттай гәүдәле милиционер абый бәләкәйләнеп калгандай булып килеп басты.
Ул арада өйгә Акчурин агайлар килеп керде. Тикшерүчегәме, башкагамы:
– Мәетне алып кайттылар, – диде.
Өстәл, урындыклар күчә башлады. Ике көн күренмә- гән хисапчы абыйның тавышы килде. Партизан Нәмәт карт, янә башка өлкән кешеләр тавышы ишетелде. Сүзләренә, аяк тавышларына караганда, кәнсәләр ягына бер унлап кеше кергән булырга тиеш. Акчурин агай башчылык итә иде.
– Барыгыз, мәетне алып керегез. Ә синең, Нигъмәтулла бабай, колашаларың-ниләрең әзерме? Үлек юасы картларың биредәме?..
– Барысы да әзер. Күршедә сулар да җылытып куелган.
– Яхшы, алайса. Җәмәгать, кабер әзер, инде мәетне өченче төн дә яткырып булмас. Шәригатькә дә, законга да сыя торган эш түгел. Мәрхүмгә хөрмәт кирәк, – дип, Акчурин агай бик борчу белән сөйләп алды. – Менә, тикшерүче иптәш, алып кайткан кәгазе. Инде дә күмәргә рөхсәттер?
Шул сүзнең сихере тигән кебек, өй эче тынып калды.
Мин инде дә ятып тора алмый идем. Юрганны атып кына бәреп, сикереп торырга иттем. Ләкин, колагым бик сак, зиһенем сау булса да, хәлем, чыннан да, юк икән: көчкә торып, салкын идәнгә бастым. Йон оекбашым мич башында булырга тиеш иде, шуларны табып алып кидем. Күлмәгем өстемдә иде, чалбарым кайда икән дип, чөйләрне, киштәләрне караштырып торганда, әни кайтып керде.
– И балакаем! Нигә тордың? – диде.
– Минем әтине күрәсем килә?! – дидем мин.
– Әле ярамый, улым. Башта юсыннар. Әле анда кереп-чыгып йөриләр, өзлегеп китүең бар. Ятып тор, балам. Ятып тор. Әтиеңне карарга ярагач та, мин үзем әйтермен. Юган чакны мин үзем дә синең янда гына торам.
– Мәйсәрә апалар кайда? – дидем мин.
– Гөл җиңгәңнәрдә. Алар да югач кына кайта…
Мин, бер кигән оекбашымны салмыйча гына, кире урыныма менеп яттым. Әни таң белән мич ягып, өйне бик нык итеп җылыткан иде, ләкин миңа барыбер салкын тоелды; әллә өшүдән, әллә хәл бетүдән – мин урынга яткач та байтак калтырап, дер-дер килеп яттым. Инде сорау алу өзелгәч, мине теге яктагы сүзләр кызыктырмый, мин җинаятьне үз юлым, үз хыялым белән эзли киттем. Тик, миңа калса, инде эзләп торасы да юктыр. Мәсьәлә ачык. Нигә «беркая китмисез» дигәч тә чыгып киткән Көҗмә дәдәй? Тыңлыйсы иде, нинди җавап иде икән? Аның безе диде бит!.. Бәлки, Фидаил абый да дөрес сөйләмәгәндер? Бәлки, әтине тегермәнче өендә үк үтергәннәрдер?
Бик тавышланмыйча гына, әти гәүдәсен алып керделәр. Менә өстәл өстенә салдылар шинелен, Ислам абызагайның «менә справкасы» дигән сүзе ишетелде. Шул сүзнең сихере тигән кебек, өй эче кинәт тынып калды. Мин «Нигә тикшерүченең тавышы-тыны юк, әллә чыгып киттеме?» дип борчылып беткән идем инде, тынлык эченнән аның тавышы тишеп чыкты:
– Монда чит кеше юк, иптәшләр, мәсьәлә ачыкланды. Йөзгә-йөз басып, һич көтмәгәндә, без белән китереп кадаганнар. Шундый көч белән йөрәкнең үзенә генә кадалган ки – тыгып кына алган төсле иткәннәр – мәрхүм йөрәген генә тотарга өлгергән. Артык исерек тә булмаган мәрхүм… Инде күмәргә рөхсәт, иптәшләр.
– Сорау барышы ничек соң – пәрдә чите ачылып китмәдеме? – дип сорады Акчурин агай.
– Тикшерү яңа башлана гына, – дип җавап бирде тикшерүче.
Минемчә, бу туры җавап түгел иде. Шунда минем түбәм күккә тигәндәй булды: мин Акчурин агайга да әйтергә ярамый торган серләрне беләм булып чыга! Хәтта мин белгәнне тикшерүче үзе дә белми бит!..
Берзаман өйдән болар дәррәү чыгып китте дә, башкалар керә башлады. Кемдер колаша сөйрәп керде. Әни белән Гөл җиңги көянтәләп кайнар су кертеп куйдылар. Идарә ягын тиз генә икегә бүлеп, ике карт чаршау элеп куйды. Гөл җиңги белән әни су таманлап, Нәмәт бабайга биреп тора, Нәмәт бабай чаршау эчендәгеләргә бирә; беркем бер сүз сөйләшмичә, тын гына әтине юа башладылар.
Комганнан койган, чәчрәп чупылдаган, колашадан өзек-өзек ялгашка аккан су тавышы минем күз алдына яңадан да әтинең капланып, агымсу эчендә яткан сурәтен яңартып җибәрде. Кабарып менгән тун эченнән, әтиемнең аркасы буйлап аккан судай салкынлык йөрәгемнән кабат өшеттереп ага башлады. Нигә болай озак юалар? Юылган бит инде аның тәннәре. Йөрәгемә төшкән салкынлыктан мин яңадан туңа башладым, һәм әтинең соңгы кабат йөзен күреп калуым бизгәк тоткандагы саташулы төш кебек кенә булып китте.
Бик озак үткәннән соң, инде теге якка халык берсе керә, берсе чыга йөри башлагач, «Әтиеңне күреп кал, улым» дип, әни минем өскә җылы итеп киендерде дә, җилкәмә кулын куеп, теге якка алып чыкты. Җыелып торган халык миңа юл бирде. Әтине инде кәфенгә төреп, җәймә ябып, өстәл өстенә куйганнар; ияге өскәрәк чөелеп, йөзе түшәмгә караган иде. Бәйрәм алдыннан гына чип-чиста итеп кырынган ияген, яңагын җирән төк баскан; күзе йомык. Йөрәгенә чәнечкәнгә дә, ярып эчен актаруга да инде исе китмәгәндәй, маңгай җыерчыклары да бетеп, йөзе язылып киткән иде. Ияк очына кадәр ярып, эре генә атлатып тегелгән тегәрҗептәй калын җепне күргәч, күземә яшь тулып, әтиемнең йөзе бозылып, кыегаеп, су төбенә төшеп киткәндәй юкка чыкты.
Юк, мин кереп ятмадым. Мәетне алып чыгып киткәндә дә, мин стенага сөялеп басып тордым, елый-елый, «мин дә зиратка барам» дип карадым, ләкин әнием, зур апам, мине үгетләп, кире урынга яткырдылар, минем аркада зур апа, үзе дә зиратка бармыйча, минем янда утырып калды.
Әтине алып китеп, сәгатькә якын вакыт үткәч, тау өстендәге зират ягыннан өч кабат мылтык аткан тавыш ишетелде.
6
Мин шул ятудан, бизгәк чирем кузгалып, айдан артык урын өстеннән кузгалмадым. Тәнем тыштан кызып янса да, бөтен эчем боз иде. Астымда – ике кат түшәк, өстем- дә – юрган, аның өстендә – әтинең сырма пальтосы, аның өстендә – толып. Ләкин янып торган мичкә ташласаң да, минем эчкә җылы төшәрлек түгел, шулкадәр кием астында туңып-бөгәрләнеп, тешкә тешне тигерә алмыйча дерелдәп ята идем. Ул эчкән хинин даруыннан авыз эчем тулы ачы тәм. Үземне үзем белешмәстән, бу дөньядан китеп торган араларда, мин саташулы бер халәттә яшим: Кама суыдай салкын дәрьяларга төшеп, һич чыга алмыйча, ташкын эчендә агып барам да дөньяда һич күрмәгән тау куышларына, әллә нинди караңгы мәгарәләргә кереп китеп югалам. Йә мин, күкрәгемә атланып утырган килбәтсез җеннәрне алып ташлый алмыйча, тирләп чыгып бастырылып ятам. Бу бәладән мине, ыңгырашуымнан белеп, әни йолып ала иде. Ул артымнан унысы ун без тотып мине куып килүчеләр дисеңме, минем шулардан кача алмый, йөгерә алмый интегүләрем: мине бит беркем тота алмый иде, ни булган, ник йөгерә алмыйм дип әрнеп елауларым; әтинең гел, атылган йолдыз кебек, миннән еракка китеп, башы чыпчык башыдай гына калып, күздән югалулары дисеңме… Бу саташуларны сөйләп бетерерлек кенә түгел иде…
Мин тәмам ябыгып, саргаеп, декабрь урталарында гына аякка бастым. Ләкин мин әле барыбер кышкы каникулга кадәр укуга йөри алмадым. Укытучы абый, ике-өч мәртәбә өйгә килеп, миңа дәресләр өйрәтеп китте, көндәлек биремне Гафият аша җибәреп торды.
Ләкин чир киткәч тә, башыма килгән беренче сорау:
«Әтине үтерүче кеше тотылдымы, нишләттеләр, аттылармы?» дигән сорау булды.
Ләкин ату түгел, әле үтерүчене дә белмәгәннәр булып чыкты. Мин моңа бик гаҗәпләндем. Ничек алай? Миңа калса, көн кебек ачык иде бит инде!
Әтине күмгәннең икенче көнендә үк Мәгъдән, Кузьма, Фидаил абзыйларның өчесен дә кулга алып, район төрмәсенә илтеп япканнар. Күпме кешене кузгатып, күпме тикшерүгә карамастан, өчесенең берсе дә гаепне танымаган, «Юк, мин үтермәдем!» дип барганнар. Инде дә әйттерә алмагач, Казанга алып киткәннәр, анда да шул ук хәл дип сөйләделәр. Бу хәбәрләр, мин терелеп аякка басуга, күңелләрдән кимегән, ак финнар белән сугыш башланып, авылның унҗиде яшьтән алып кырык яшькә җиткән ирләре агач мылтык, агач гранаталар асып, аръяк басуда муеннан кар ярып, сугыш уенына өйрәнеп йөри иде. Боларга Юматов абый башчылык итә. Алай гына түгел, атнага бер кабат ул хатын-кызларны да, нәкъ ирләрне йөрткән шикелле, шулай өйрәтеп кайтара.
Шулай мәш килеп йөргән айларның берсендә, январь ахырында, Казанның үзеннән безнең авылга өч кеше килеп төште. Нинди комиссия булгандыр ул, аны белүче юк, белсәләр дә, безгә әйтүче юк. Ләкин шунысы мәгълүм: болар безнең әтинең үтерелү сәбәпләрен тикшерергә килүчеләр иде. Аларга теге вакытны бездә сорау алган үзебезнең район тикшерүчесе дә ияргән иде. Килеп төшкән сәгатьтә үк, сугыш уены уйнап йөргән агайларны зиратка менгереп җибәрделәр. Һәм алар анда, милиционер күзәтүе астында, әллә күпме җир көрәп, әтинең каберен эзләп таптылар да ломнар-димәннәр белән әтинең каберен актара башладылар. Ә безнең өйдә, өр-яңадан шаһитларны чакырып, сорау алырга керештеләр. Без, көнне чибәр җиңгиләрдә үткәреп, өйгә кунарга гына кайта идек.
Халык тәшвишкә төште. Нигә казыталар? Нигә мәетне кабереннән алалар?..
Хәбәр тиз йөри. Күңелләрне шомландырып, безнең дә колакка иреште. «Яңадан яралар икән, күзен ачтырып, күзенең кешесен карточкага төшереп алалар икән, үтергән кешенең сурәте күзенең ясмыгында торып кала икән…» дип сөйләделәр. Ничек кала? «Әнә кеше күзенә кара, үзеңне үзең шунда күрәсең бит» дип, безне бер-беребезнең күзләренә карарга куштылар. Чыннан да! Без, апалар белән алмаш-тилмәш, күзләргә керердәй булып, бер-беребезгә караштык. Апаның күз карасында энә күзеннән әз генә зур булып мин басып тора идем.
Күңелләргә өмет дулкыны йөгерде. «Берәү аркасында икәү интегеп ятмас, нахакка ябылганнары кайтыр иде, ичмасам», – дип сөйләделәр.
Әти гәүдәсен кабат казып алуларын ишеткәч, кызганган булып, бүтәннәргә сабак итеп, Ходай җәзасын искә алучылар да булмады түгел, булды. «Менә бит, үзенә кайтты бит мәрхүмнең әйткәннәре: мине, үлгәч, тураклап эткә ташласыннар, миңа барыбер дигән ди бит – менә, эткә ташламасалар да, турыйлар», – дип, ачуны китерүчеләр дә бар иде.
Кышкы көн «әнә» дигәнче үтеп тә китте – каберне ул көнне ача алмадылар: январь төкерек җиргә төшмәс дәрәҗә суык булып, җир туңы бер метрдан ашу, диделәр. Икенче көнне иртә белән, без укырга барганда, ир-ат, ломнарын, димәннәрен тотып, зират тавыннан менеп баралар иде.
Дүрт дәрес бетү белән, мин, кайтып та тормыйча (барыбер өйгә кертмиләр), зиратка менеп киттем. Миңа бер-беребездән һич аерылгысыз дустым Гафият тә иярде. Зират капкасы төбеннән киң табанлы, үрәчәле чана борылып киткән. Ә зират эчендә карга билдән чумган кеше эзләре генә иде. Без шул эздән эчкә кердек. Безнең зиратта бер кәкре нарат, берничә сәрви куагыннан гайре бернинди агач заты юк. Бүрәнәдән бурап ясалган сирәк-мирәк чардуганнар кар өстеннән күренеп тора иде.
Без кешеләр ярган эздән туң каберләрне таптап, әти кабере янына килдек. Куркып кына кабер читенә килеп бастык – упкындай ачык кабер авызыннан җылы бу бәрелгәндәй булды. Кабер дә буш. Тирә-як дөньясы да буш. Яп-якты салкын кояш, төшлегеннән төшеп, баешына бара иде, без басып торган зират өстендә кар себертеп, салкын җил генә уйный иде. Ул инде кабер читенә кар сара һәм инде әз генә төтенли башлаган иде.
Без, артка борылып карарга да шикләнеп, зираттан чыктык та авылның хәлсез тын урамына төштек.
Мин әти гәүдәсен больницадан кире алып кайтуларын үз күзем белән күрергә теләп, соңгы өйдә ут алганчы, урам таптап йөрсәм дә, больницадан кайтучы булмады. Инде өметемне өзгәч кенә, берничә тапкыр Гафиятләргә кереп җылынып чыгуыма карамастан, өшеп-туңып, чибәр җиңгиләргә кайтып кердем. Үзебезнең өйдә сорау алу бетмәгән иде әле. Җиңгиләрнең өйләре җылы, тәрәзәләренә хәтле эрү иде, мин дә, аш ашагач, майдай эреп кенә киткәнмен һәм шунда йоклап та калганмын. Апалар да, көндәгечә, җиңгиләрдә йоклаган, мин әни тавышына уянып киттем:
– Төннә белән алып кайтып күмгәннәр… Ни гөнаһлары булды икән үлгәч тә тынгы бирмәслек?..
Мин әнинең йөзенә карый алмыйча, йөрәгем әрнеп, күземне читкә алдым. Ул елап туктагач кына, яңа уянган кеше кебек «уянып» киттем. Әни миңа әтине алып кайтып күмүләре турында бер сүз дә әйтмәде, «Тордыңмы, балам?» дип әйтү белән чикләнде.
Ял көне иде.
– Тикшерүчеләр китмәдеме әле? – дип сорадым мин әнидән.
– Юк әле, – диде әни күңелсез генә. – Йөриләр эт ризыгы ашап. Караңгыда кеше сурәте күзгә төшәмени? Яктыда үтергәннәр дисеңмени син аны!..
Ул боларны миңа сөйләми, төпчек абзый белән төпчек җиңгигә сөйли иде.
– Бүген дә печәнгә барылмады, кайчан китәрләр инде? – дип куйды төпчек абзый.
Ашагач, мин киенеп тә куйдым.
– Кая барасың? – диде әни.
– Тау шуарга, – дидем.
Узган кыш әти Казанга барып, миңа элмәдән ясалган сыгылмалы чын чаңгы алып кайткан иде. Шуны үзебезнең чоланнан гына кереп алдым да, ишек төбендә үк тагып, зиратка менеп киттем. Аста, авыл урамында йомшак кына уйнап очкалап йөргән кар өсте зират тау башында котырып дулый иде. Кичәгедән бернинди эз калмаган диярлек. Әти каберен күмеп куйганнар, кантар-кантар өелеп торган кабер түбәсе кар белән тигезләнеп бара иде инде.
Көне дә, күңелем дә тау шуа торган түгел иде. Мин котырынып дулаган буранга каршы, башымны да имичә, авылга таба шуып киттем. Ул көнне башкача өйдән чыкмадым. Ике апа да һәр ялны клубта була торган вечерга бармадылар.
Казаннан килгән комиссия, шул көнне эшен бетереп, дүшәмбе көн иртә белән китеп барды.
Килеп ни яңалык ачтылар, күз кабагы ачылгандай, җинаятьнең кара пәрдәсе күтәрелеп китмәгәнме – беркем берни белмәде, бу үзе төндәй караңгылыкта калды. Әтине, инде кеше-кара яткач, милиционер сагы астында дүрт кеше күмгән. Икенче көнне үк «Нуриманны күзе өчен генә кабереннән чокып алганнар икән, ике күзен дә тикшерер өчен Казанга алып киткәннәр» дигән сүз таралды. Күмүчеләр сер саклый.
– Безгә кеше ятуга әзер торырга куштылар. Үз кәфене инде череп тетелгән иде. Ап-ак җәймәгә урап кайтарганнар, нәкъ бала биләгән кебек иткәннәр. Башы-күзе чорналып беткән, йөзен ачып карар җире дә калмаган иде, – дип сөйләгәннәр.
Тик дүртнең берсе – идарә атларын караучы Имай абзый гына, ләхетенә кире төшергәндә, мин баш ягында идем. Баш астын җайлаган булып, ике баш бармагым белән басып, күзен капшап карадым – күз чокыры икесе дә буш иде, дип әйткән, диделәр.
Мондый сүзләрдән соң, тере сурәте күз өнемнән һич китмәгән әтиемне кызгану соң чигенә җитте. Инде бер җәлладның йөрәгенә без кадап җан алуы җитмәгән – врачлар, суеп, камыт энәсе белән генә теккәндәй тегеп куйганнар иде, инде күзен дә чокып алганнармыни? Үлеменнән дә бигрәк, менә шушылай интектерүләре йөрәкләрне яра иде. Ике апамның сәке өстендә чәнчеп куйган тезләренә башларын салып илереп елаулары күз алдымнан китәсе дә түгел. Толымы сүтелгән чәчләре тез өстеннән сәке өстенә асылынып төшкән, күз яшьләре шул чәчләре буйлап ага иде…
Комиссия килүнең нәтиҗәсе шул булды: яз җитеп, көндез өй буйларында чыпчыклар су эчә башлаган көннәрнең берендә Казан төрмәсеннән тимерче Мәгъдән абзый кайтып төште. Бик бетерешкән – үгездәй муены сызып, җыерчык җыелган, кигән сырмасы да бушап, озынаеп калган иде. «Котылып кайткан» диделәр. «Мәгъдән тикле Мәгъдән дә бу хәлгә калгач, сорау алганда интектерүләре хактыр, – дип сөйләп утырдылар кәнсәләрдә. Ләкин Мәгъдән абзый үзе, мин мәктәптә йә уенда чакны гына килмәсә, колхоз идарәсенә килмәде. Сабаннарга, тырмаларга ремонт көне җитеп, Акчурин агайның, яңа тимерчедән уңмыйча, Мәгъдән абзыйны көн саен искә алып, янып йөргән чагы иде – Мәгъдән абзыйның бөтенләйгә котылып кайтуына сөенеп бетә алмады. Мәгъдән агай үзе дә, тимерчелеген сагынып кайткан төсле, икенче көнне үк алачыгына килде. Без карарга бардык. Өстенә шул ук киемнәрен киеп алган: сырган сырма, сырган чалбар, ике кат олтанлы киез итек: майга, корымга буялып беткән, чәчрәп очкын тишкәләгән брезент алъяпкычын бәйләп куйган. Эшләгәндә гомер елмаймаган Мәгъдән абзый, ачык ишек авызында безне күргәч, бер елмаеп куйды. Күзләре бик азга гына миңа тукталып торды. Гел ут, ялкын, төтен эчендә эшләү сәбәпле, элек гел кызарып йөргән күзләре чистарып калган; гел шешенеп торган күз төпләре, күз кабаклары, шеше кайтып, үз урынына төшкән. Чын – шул күзләре аркасында бөтенләй икенче кеше булган иде Мәгъдән абзый!..
Гөжләп күрек өреп торган утлы күмер эчендә, инде алсу утка әйләнеп, сабан төрәне ята; Мәгъдән агай маңгаенда торган чите каплаулы күзлеген күзенә төшерде дә, ике куллап кыса торган озын, гайрәтле кыскычы белән мичтәге кызыл утка әйләнгән тимерне кыстырып алды да, безгә борылып:
– Китегез! Күзегезгә ут чәчрәмәсен! – диде.
Ул кып-кызыл утка әйләнгән зур бер тимерне сандал өстенә күтәреп салганда, без читкә сибелгән идек инде.
Бераз киткәч, колакка тигез ара белән бер зур чүкеч, бер бәләкәй чүкеч суккан ямьле авазны ишетеп алдым. Шуңа кушылгандай, өй кыекларыннан тыпылдап тамчы тама иде.
Мәгъдән абзыйның, кайтып, икенче көнне үк шулай сагынып эшенә тотынуы бар кешенең күңелен йомшартып җибәрде. Аны барысы да кызганып сөйләделәр. Ләкин ничә ай ябылып торганда ни күргәннәрен үзе берәүгә дә сөйләми, диделәр.
Чәчүгә төшәр алдыннан, кич нәрәттән соң, Акчурин агай, кешеләр китеп беткәч, кәнсәләр ягыннан безнең якка керде.
– Менә, Мәдхиҗамал апа, иртәгә без сездән күченә башлыйбыз. Яңа идарә бинабыз әзер. Кыш өстендә мич чыгарасы килмәүдән генә күченми тордык, үзең беләсең. Инде чәчүгә төшкәнче күченеп бетү кирәк: аннан күченү кайгысы булмас. Рәхмәт инде сезгә…
Әни шатланмады, күңелсез генә әйтте:
– Алайса, бөтенләй ятим калабыз икән. Әле кәнсәләр барда иртәдән кичкә хәтле кеше арасында булгач, ялгыз-ятимлекне ул кадәр тоймыйдыр идек, – диде.
– Анысы шулайдыр, Мәдхиҗамал апа. Ләкин барыбер күчәргә туры килә.
– Әллә безнең белән бер чәй эчеп китәсеңме, Солтан энем, – дип, әни аны чәйгә кыстап алды.
– Чәйләр эчеп тормыйм инде, Мәдхиҗамал апа. Хатын мунча ягып көтеп торадыр. Чәчүгә төшкәнче кереп калырга кирәк, аннан тиз генә кереп тә булмас.
– Кара, утырмадың да, ичмаса, – диде әни.
– Утырып та тормыйм. Минем бит сезгә әйтәсе сүзем күченү түгел иде. Кичә районда әйттеләр: дөрес булса, Кузьма дәдәй белән Фидаил үзләренең гаепләрен таныганнар, «Без үтердек» дип әйткәннәр, имеш…
– И Ходаем!.. – дип, әни сәке йөзлегенә лап итеп утырды.
– Һич аңламыйм, башыма да сыймый – ничә айлар буе нигә баш тартып килгәннәрдер… – дип, Акчурин абзый саубуллашып чыгып китте.
Әни, сәке йөзлегеннән кыймылдамыйча, бик озак утырды.
Бу хәбәр безнең беребезне дә шатландырмады. Киресенчә, әллә Мәгъдән абзыйның нинди булып кайтуын күргәнгәме, күңелгә тагын бер көенеч кенә ягылды.
Пароход төшү белән, Кузьма дәдәйнең хатыны Казанга китте. Ләкин ирен дә, Фидаил абыйны да күрә алмаган, «Новосибирскига җибәрделәр, дип әйттеләр» дип, ничә елга хөкем ителгәннәрен дә, суд булганмы-булмаганмы икәнен дә белә алмый кайтып төште.
Дөньяда беркеме калмаган, карап торган бердәнбер оныгы Фидаил абыйның мондый хәлләргә төшүен күтәрә алмаган Мәйшәкәр әбиебез, кыш буена сыза-сыза килеп, май башында гүр иясе булды. Аны әти каберенә якын гына җиргә күмеп тә куйдылар.
Әлбәттә, безнең башка ишелеп төшкән бу олы кайгыны авылыбызда төрле кеше төрлечә кичерде. Беләм, әтинең үлемен дә, безнең ятимлекне дә күп кеше үз кайгысыдай итеп кайгырып үткәрде. Мин моны кешеләрнең безгә карашыннан, базарларга баргач, бер дә белмәгән-күрмәгән кешеләрнең «Нуриман малае шушымыни инде?» дип, башларымнан, аркаларымнан сыйпап-сыйпап китүләреннән сизеп-күреп йөрдем.
Ләкин, сөенеп әйтелгән сүз булмаса да, җәрәхәтле күңелләргә тоз сипкән усал сүзләрне дә байтак ишетергә туры килде. Дин тоткан карилар түгел, ә дин түгел, тәһарәткә комган да тотмаган җиңгиләр зәһәрләрен безнең якка җибәрә торалар иде:
– Мәчет манарасы кискән кешенең әйбәт яшәвен күргәнебез дә, ишеткәнебез дә юк. Әнә берсен туракладылар, берсе төрмәдә чери…
– Коммунистның да юньлесе манара кисми… – дип, әтигә төрттереп әйткән сүзләре минем йөрәккә генә килеп кадала иде.
Шундый күңел җәрәхәте белән без җәйгә кердек. Мин дүртенче классны бетереп, мактау грамотасы алдым. Аны миңа Юматов абый, мине идарәгә чакырып, Акчурин абзыйлар алдында үз куллары белән тоттырды.
7
Тузан бөртеге дә очмаган күк йөзенә җете кояш балкып менгән бер көн иде. Болыннарның күпереп үскән, игеннәрнең буйга сикергән, җирнең тын алганы да ишетелеп торган тын, тыныч, якты көннәр иде. Буа буйларында бәбкә үләне өстендә чалбар төпләребез яшелгә буялганчы пәкеле уйнап, бишташлы уйнап; күбебез көзен күрше авылга – бишенчегә, кайберебез русчага – кабат дүртенчегә кереп укырга җыенган, план корган чаклар иде.
Колакка дәһшәтле бер сүз килеп ишетелде.
«Сугыш чыккан!..»
«Герман сугыш башлаган!..»
Сугыш… сугыш… сугыш…
Моңа тикле сугышларны ишетеп, укып кына үскән, «Чапай» киносында гына күргән без малайлар өчен сугыш кызык, мавыктыргыч уен, аның да чыны – атлысы, кылычлысы. «Нигә без үскәнче чыкмый тормады икән?» – дип үкенеп сөйләшүләр. «Нигә без сугыш чыккан җирдә түгел икән? Сугышканнарын читтән генә булса да карап торыр идек!..» – Унбер яшьлек малайлар хыялында сугышның җиңеллеге сурәтләнә иде.
Ләкин нигә елап озата ирләрне апалар, җиңгиләр, аналар? Безнең җитмеш тугыз гына өйлек авылдан да бер көнне кырык өч кеше китте! Халык, якшәмбе базарына баргандагыдай, пристаньга иярә барды. Кешеләр киткән буш өй тәрәзәләре генә авылда елап калды. Безнең өйдән китәр кеше юк: әни дә ике апа гына. Мин укытучыбыз Юматов абыйны озатырга булдым. Аның беркеме юк – әниләре еракта, Казан артында, дип сөйләгәне бар. Сугыш чыгасын белгән кебек, армиядән кайткач та, ике ел буе шинелен салмаган Юматов абый! Безгә үзе күргән барлык киноларын сөйләгән, композитор дигән кешеләр чыгарган көйләр өйрәткән, үзе тальянда уйнаган Юматов абый!..
Ләкин каерып ачылган басу капкасын чыгып, ап-ак кәүсәләре күзне камаштырган каен урманына җиткәч, әллә кайдан гына зур апам килеп чыкты. Тез астына җитә язган кыска итәкле, кыска җиңле, нәзек билле зәңгәрсу күлмәген кигән; муенына иңбашларын каплап торган зур челтәр яка куеп, аны алдан коңгыздай зур брошка белән каптырып куйган. Мине күргәч кызарып чыкты.
– Бәй, син нишләп монда, Даниал? – диде апа.
– Мине озата! – диде Юматов абый, елмаеп апага карады.
Апа тагын кызарды.
– Бар кайт инде, үскәнем. Әни югалтып торыр, – диде апа.
Мин киреләнеп башымны түбән идем.
– Әйдә, барсын, – диде Юматов абый.
Мин, башымны күтәреп, аңа карадым. Юматов абый әз генә шадра, ләкин матур йөзе белән елмаеп апага карап тора иде. Апа оялып кына Юматов абый янәшәсеннән атлый башлады, алар әкрен-әкрен генә артка калдылар.
Ә мин алга – ике абыйсын берьюлы озаткан дустым Гафият янына йөгердем.
Шулай озаттык без сугышка беренче китүчеләрне.
Июньнең егерме тугызында, башка елдан бер атнага соңлап, болынга чыктык. Башка елдагы ирләр, егетләр урынына чалгыны илле яшьтән өлкән бабайлар белән бергә егерме-утыз яшьлек апалар тотты. Башка елны чүмәләне дә, ат менеп, уйнап кына, унбиш-уналты яшьлек егетләр тарттыра иде. Анысы безгә күчте.
Болыннан кайтып, уракка төштек. Башка елларны ургыч машинага җигелгән ат башында җырлап, сызгырып кына унбиш-уналты яшьлек егетләр йөри иде – ул егетләр ирләр эшенә күчеп, очтагы атлар безгә калды. Моңа кадәр алты атлы суккыч машинада унбиш-уналты яшьлек егетләр ат куа иде, алар авыр көлтә ташу, кибән кую эшенә күчеп, көн буе түгәрәктә әйләнеп йөреп ат куулар безгә торып калды.
Печәнне бетереп, уракка төшәргә әзерләнеп яткан бер- вакытта безнең авылга, Ленинградтан эвакуацияләнеп, сигез гаилә килеп төште. Аларны Акчурин абый урынына калган Рамазан бабай белән күрше авылның аттай гәүдәле Палак түтәй – авыл советының яңа председателе урнаштырып йөрде. Иң зур гаиләлесен безнең өйгә – колхоз идарәсе чыгып киткәч һаман буш диярлек торган якка урнаштырдылар.
Бик карт бабай белән әби, безнең әнидән яшьрәк апа һәм аның өч кызы. Бишесенең берсе дә безнең дөнья кешесе кебек түгел иде. Бабайның башында – беретка, әби төзәнеп, чәчләрен чигәсеннән баскыч-баскыч китереп, каптыргычлар каптырып куйган; аягында – безнең әбиләр гомердә кимәгән үкчәле туфли; кызларының да өстендә авыл кызлары гомер хыялланмаган күлмәктер, кофта-дыр – гел курчакка кидергән кебек. Алар яшел чирәм өстендә тәгәрәп уйнаган, пычранып-караеп беткән ыштансыз бәләкәй малайларга исләре китеп карап торалар. Алар өчен чүмәлә төбендә кабык арбада чүпрәк имезлек имеп яткан бишек баласы сыер, сарык, кәҗә, үрдәк, күркә, каз шикелле үк сәер, ят иде. Алар – безгә, без аларга ятсынып карап торабыз, сөйләшергә тел юк: алар татарча, без русча бер авыз сүз белмибез.
Ләкин безнең халык аларга үз түрен бирде. Күршеләребез төрлесе төрле яктан маен, күкәен, сөтен кертә башлады. Иң башта бала-чага әбине яратты: ул җыелып, авыз ачып торган ыбыр-чыбырга каз тешедәй тигез тешләре белән елмайды да башта өске тешләрен, аннары аскысын казнасы белән суырып алды. Бала-чага аһ итте. Аннары әби тешләрен кире үз оясына куйды да тагын елмайды. Шунда гына бала-чага көлеп җибәрде.
Эшли алганнары, урнашып, әзрәк үзләшү белән, кырга эшкә чыга башлады. Берсе дә урак тота белми, шулай да аларны көлтә биреп торырга, көшел өяргә куштылар. Киеп килгән үкчәле туфлиләр белән ындыр табагында көлтә биреп тә, көшел өеп тә булмый иде, аларны чабата кияргә өйрәттеләр. Безнекеләр ни әйтсә дә, алар елмаеп баш кага, безнекеләр дә нәкъ шулай итә иде.
Безнең әни үзебездәге апага бик озак иттереп чабата кияргә өйрәтте, ләкин апабыз барыбер йон оекбашны яланаягына кия алмады, «ай-ай-ай» дип, аягыннан тиз генә салып ата иде. Чәнчә, кытыклый шул ул йон оекбаш!
Ләкин безнең апа укытучы булып чыкты. Сентябрь керү белән, ике авылга Ленинградтан килгән унбиш баланы туплап укыта башлады. Болар беренчедән алып дүртенчегә кадәрле балалар иде. Аннан өлкәннәр безгә дүрт чакрымлы МТСлы рус авылына йөреп укыдылар.
Мин дә русча укырга тотындым. Без авылдан Гафият белән икәү генә идек. Татарча бишенчедә укыйсы урынга кире дүртенчегә төшеп утырдык. Әтиемнең бик күп рус сүзе өйрәтүе дә, һәм шуларны хәзер кинәт кенә искә төшерә баруым, шуның өстенә көн саен Валентина апаның мине өйдә укытуы, аның кызлары белән бер кызарып, бер агарып русча сөйләшергә тырышуым бушка китмәде. Мин русчаны бик тиз элдереп алдым. Дүртенчегә рус мәктәбенә кергән алты баланың бишесе бер-ике айдан янә дә татар мәктәбенә барып керделәр, ә без Гафият белән укып киттек.
Көз көне сугыштан беренче кеше – Мәгъдән абзыйның зур улы яраланып кайтты. Ул сугышка хәрби хезмәт иткән җиреннән киткән. Аягы яраланып, тездән бөкләнгән килеш гипска катырганнар. Өеннән бигрәк, ире фин сугышында һәлак булган ике балалы Фәгыйлә апаларда яшәде дә, бер айдан артык вакыт торып, кире китте. Фәгыйлә апаның аны без укыган рус авылына кадәр озатып, кочаклап елап калуын үзем күрдем. Яңа елда инде аның да һәлак булды дигән хәбәре килде.
Кырык беренче елның соңгы, җиргә төкерек төшмәс салкын декабре керде. Бу декабрь кырык икенче елның кырлач суыгына ялганып китте. Сугышка кадәр җилле атлар, җилле ирләр барында колхоз малларына гына түгел, үзләренә дә печәнне һәркем ат белән кайтарып кына аудара торган иде. Ирләр генә түгел, атлар да сугышка китте. Калганнары җиде чакрым болыннан үзләренә көчкә ташып өлгертә. Бәләкәй чанага апалар җигелде. Минем бер кыш сугыш уены уйнап йөргән зур апам беренче көнне үк ат белән ирләр эшенә тотынды. Ул печәнне бер караңгыдан икенче караңгыга тикле унбиш-уналты яшьлек малайлар белән бергә ат белән ташый. Әни белән кече апа, башкалар кебек үк, зуррак бәләкәй чана ясатып алдылар. Бер караңгыдан икенче караңгыга алар шуның белән печән ташыйлар.
Сугышка кадәр җилле атлар, җилле ирләр барда урманны да ерактан кайтаралар иде. Хәзер үзебезнең Кама буендагы болыннан тал чыбыгы ташый башладылар. Ләкин ул да коткармады: чи чагында сызып кына бетә, киптерсәң – күкерт – ялкынын гына күреп каласың.
…Кырык икенче елның зәмһәрир кышында, кырлач ае чыгып, көннәр бераз сындыргач, бер көтмәгәндә-уйламаганда, аны уйларга кайгысында да булмаганда, инде аны беткәнгә санаганда, бер аягын тездән югары өздереп, Фидаил агай кайтып төште. Үлгән кеше әгәр, ләхетен күтәреп килеп чыкса да, кеше бу кадәр шаккатмас иде. Барысы шаккатты.
Көздән каралмаган, күздән кар басып киткән өенә керә алмады. Чыбык очы агай-энесендә атна-ун көн торгач, үзебезнең тегермән өенә күчте. Оста юклыктан гына тегермән тарттырып йөргән Әхмәтдин абзый үз өенә кайтып кунып йөри иде, тегермән өендә шул, тегермән тартырга килгән кешеләр җылынып кына чыгып йөриләр иде. Шул өйне колхоз Фидаил абзыйга бирде, бер йөк утын кайтартты. Инде чират торып ашлык тарттыручылар бетсә дә, тегермән тарта иде әле, күп кешенең сугышка кадәрге байлыгы бетмәгән иде. Тегермән түбән очта, хәтта авылдан байтак читтә иде. Фидаил абзый кайтып, шунда тора башлагач, бала-чага ул якка тау шуарга йөрми башлады. «Кеше үтергән» тамгасы әле бик тирәнгә киткән иде.
Ләкин Фидаил абзый һәркем белән ягымлы елмаеп, гаеплемен дигән кебегрәк итеп, күрешеп китә, сөйләшеп торганда, кеше китмичә, беренче булып үзе китәргә кыенсына иде. Ләкин тора-бара, алар йорты бала-чаганың иң яраткан бер урынына әйләнде. Фидаил абзый иркенләп, тәмләп сугыш турында сөйли; яраланса да, немецларны үзе күрми кайткан Газдали абый кебек түгел, бу немецларның агын да, сарысын да күргән; күзгә-күз чекерәешеп, немец солдатын чәнечкән, әүмәкләшкән, кылдай каты чәчләреннән йолкып, бугазларыннан ике яктан бармак батырып, кәҗә кебек акыртып, ничә немецны үтергәнен сөйли иде.
Кышкы сайлау җыелышында әзрәк кызмача Баһау карт Рамазан бабайга, «Нигә ул кеше үтерүчене кадерләп җылы тегермән өендә тотасыз?» дип, бик ямьсез итеп кадалып караган иде дә, авыл советы – инде шактый усалланып килгән Барбара түти, аягөсте басып, шашкан телне кисте:
– Аның бөтен документлары тәртиптә, иптәшләр. Гаебе хөкем карары белән расланмаган. Гаебе булса да, ул инде аны үз каны белән аклаган булыр иде. Батырларча сугышып, үлем аны түгел, ә үлемне ул җиңеп кайткан кеше, – диде. Бик сабыр тавыш белән әйтте. Бер Баһау картка гына түгел, башкаларга да үткәзеп әйтте: – Ул җинаятьтә гаепләнгән Кузьма дәдәйнең дә хәле шундый ук дип әйтергә кирәк. Ләкин Кузьма дәдәй инде мәрхүм. Аны да фронтның иң утлы авызына илтеп тыгалар. Аның хакында да безгә хат килде…
Җыелыш халкына бик нык уйлап әйтелгән бу сүзләр минем бу хакта инде уйламыйча, басыла төшкән миемне яңадан кузгатып җибәрделәр, һәр сүзе зиһенемә ярылып төшкән сорау алу вакыйгасы, менә кичә төнлә, бүген иртә генә булган кебек, терелеп, җанланып, каршыма килеп басты. Тикшерүченең каты тавыш белән сораулары. Аңа Мәгъдән абзыйның, Фидаил абыйның биргән җаваплары. Кузьма дәдәй ничек җавап биргәндер – анысын белмим. Ләкин тегеләрнең һәр сүзе хәтеремдә. Фидаил абыйның гаепле булуына мин ул вакытта ук ышанып бетмәдем. Баһау картның тимерче Мәгъдән абзый турында сөйләве, өйләреннән чыккач, кайсы таба китүен шикле генә әйтеп куюы… Инде Мәгъдән абзый да юк – фронтка китте дә, хаты килгәнче үлем кәгазе килде… Әтине иң соңгы күрүче бердәнбер кеше – Фидаил абый исән. Кузьма дәдәй белән аны икесен дә штрафной батальонга җибәргәннәр. Кузьма дәдәй керү белән киселгән, һәм менә меңгә бер бәхетле кеше – Фидаил абый кайтты. Ләкин бөтен кеше түгел, ярты кеше. Җәйгә чыгып, өен дә рәтләмәде, тегермән өендә яши бирде. Өйләнмәде дә, «Ятимнәр болай да күп, минем дә ятим арттырасым килми» дип әйткән дип сөйләделәр. Дөрес, солдатка Фәгыйлә апаның Фидаил абый хәлен белеп, ашарларына илтеп кайтып йөргәнлеген авылның бала-чагасына кадәр белә иде. Ләкин беркем аны гаеп санамады, бигрәк тә Фидаил абыйның гаебе санап сөйләмәде. Июньдә буа буган апалар да, Фәгыйлә апа җаен табып тегермәндә калганда да, «Җаны барның тыны бар» дип куялар иде.
Кырык өченче елга кергәндә, Фидаил абыйның хәле начарайды. Ул яралары өстенә күксәүгә әйләнеп, кәкшәеп, әкрен генә сыза барды, сыза барды. Бер йөткерә башласа, тартышып бетеп, маңгаендагы кан тамырлары бүртеп чыкканчы йөткерә иде. Шулай да ул тегермәнен ташламады: эше аз, элеккечә көн-төн тартасы түгел, күпчелектә колхозга фураж тарта иде. Кырык өченче елның башы – кышкы каникул иде. Мин, хезмәт көненә тигән бер пот арышны күтәреп, тегермәнгә киттем. Фидаил абый минем өчен генә тегермәнне җибәреп, вак тартырга көйләп куйды да:
– Әйдә, энем, монда катып-туңып торма, өйгә кер, – дип, мине үзе яшәгән тегермән өенә алып керде.
Өй эче шып-шыр – чүпрәк-чапрактан, савыт-сабадан бернәрсә юк. Эскәтерсез өстәл өстендә тышы янып-корымланып беткән котелок, бер читтәрәк алюмин кружка тора. Мичкә терәтеп стена буена сугылган сәке өстендә – җыелмаган урын, юрган урынына сары кайры толып ята иде. Чөйгә эленгән бердәнбер кием сугыштан киеп кайткан шинеле иде. Мәгәр өйгә кот биргән бер нәрсә – аның майдай җылылыгы иде.
Үзе үз сәкесенә барып утырды да, култык таягын мичкә сөяп куйгач, миңа каршы яктан урын күрсәтте. Монысы килгән-киткән ятып торыр өчен ясалган сәке иде.
– Утырып җибәр, энем. Җылын.
– Утырып тормыйм ла мин, – дисәм дә, шундук утырдым да.
Фидаил абый бик озак түбән карап, башын иеп утырды. Аннары:
– Даниал энем, – дип, гаепле генә елмаеп, миңа карады. – Безнең синең белән бер дә сөйләшеп утырган юк бит әле. Элек син яшь идең. Хәзер – мондый хәл килеп чыкты… Мин фронттан кайтканнан бирле гел сезгә керергә йөрдем. Җиңги белән, сезнең белән сөйләшергә йөрдем. Тик булдыра алмадым. Исемеңә бер тап төшкәч – булмый икән ул. Син инде бала булырга тиеш булсаң да, бала түгел. Хәзер сезнең яшьтәгеләрнең берсе дә бала түгел. Без үскәндәге шикелле, унҗиде яшькә җиткәнче лапталы уйнап йөрергә туры килмәячәк сезгә… Минем синең хәтереңдә һич кенә дә әтиеңне үтерүче кеше булып каласым килми. Мин нахактан эләктем. Нахактан кыйналдым. Фронт кына миңа ирек бирде. Шуңа мин фашистның бугазын чәйнәдем дә. Хәер, болары сиңа кызык түгел… Инде дөреслекнең бер калкып чыгуына да, гаделлек җиңәсенә дә ышанмыйм, хәтта мин әйткән сүзгә синең ышанырыңа да ышанмыйм. Мәгәр әйтәм: Нуриман абзыйны мин үтермәдем, энем. Башым нахактан бетте. Их, дөнья! Мин болай идеммени?! Минем урында рус кешесе булса, иртәгә бәйрәм итәр иде: алар бит туган көнне дә бәйрәм итәләр… Ә иртәгә миңа утыз яшь тула…
Ул шулай дип, уй тулы күзе белән миңа карап торды һәм башкача бер сүз катмады.
Ә икенче көнне Фидаил абый, йөрәгенә без кадап, үзен үзе үтергән иде.
Кулының көченә бик ышанып җитмәгәнме, – башта, басып торганда йөрәк тигезлегендә генә итеп стена бүрәнәсен бораулап, безнең очын үзенә каратып, сабы белән шунда тыгып куйган, – күкрәге белән шуңа ташланган булса кирәк. Ап-айнык баш белән шулай эшләгән.
Көн саен фронттан кара кәгазь алып торган кайгылы халык бу кайгыны да үзенеке итте. Тик борыны яньчек Баһау гына (бала-чагага кадәр аны «абзый» дими иде) ач яңаклы усал йөзе белән мәет өстенә акыргандай әйтте:
– Әнә мин үткән кыш җыелышта, кеше үтерүчене нигә яклыйсыз, дигәч, теге сәлсәвит Барбара, бер дә харап, яратмаган иде. Сугышта үзен үзе аклаган, имеш. Минем Газдалием гаепсез килеш тә сугышта үлде. Кем сугышмый хәзер? Ә бу үз гөнаһын күтәрә алмаган. Шул сәбәпле үзенә кул салган. Үзен дә Нуриман мәрхүмне үтергәнчә үтергән. Безе дә шундый ук бит, ә!.. – дип, җыелган халыкны шаккатырды.
Баһау картның зәһәреннән куркып, яклаучысыз ятим апалар йөрәкләрне суырган кызгану эчендә тел шартлатып, ияк кагып тик торалар иде.
Бу хәл әти үлеменә бернинди дә ачыклык кертмәде. Киресенчә, төшсә тиз күтәрелми торган кышкы томандай, җирне-күкне бер итеп каплады да куйды. Иң якындагы маяк та күренмәс булды. Кырык өчнең ел башында инде кырыктан узган абзыйларны да фронтка алып киттеләр. Әтинең энесе – моңарчы безгә терәк булып торган шәкерт абзыкайны да алдылар. Болары – туры Сталинградка. Шәкерт абзыкай киткәч, кызы Фәүзия туды. Барып җиткәч, хат язгандыр инде ул, ләкин хаты килмәде – хат урынына «Батырларча һәлак булды» дигән кәгазе генә килде.
Тагын да өлкәнрәк ирләр хезмәт армиясенә алынып, Свердловск заводларында корал коялар иде. Авылда шул йә бик яшьләр, йә бик картлар торып калды. Баһау карт яше белән берсенә дә эләкмәде.
– Баһауның бүресе улый!.. – диләр иде кешеләр.
Ул җәен һаман көтү көтә, ә кышын куян, бүре аулый иде. Көтүдән һәр җәй өч-дүрт сарык «кайтмый кала». Һәм һәрвакыт өендә үсмер егет заты, бабай заты булмаган җиңгиләрнең, апаларның соңгы сарыклары «кайтмый» иде. Безнең авылдан ерак түгел дәүләт урманында качкылар яшәвен дә халыкка бик куркыныч итеп Баһау карт сөйли, хатыны сөйли, минем белән бергә укыган малае сөйли. Чөнки ул да гәүдәгә бик таза-буйчан булып, шул качкылы урман авызларыннан икешәр-өчәр куян асып кайта иде.
Югалган сарык һәрвакыт шул качкыларга сылтана иде. Әмма Баһау картлар турыннан ничә үтсәң дә, борыннарны ярып, төтен белән бергә ит исе агылып чыга. Баһау картның ике баш бармагы, тире туный-туный, кире якка дугаланып бөгелеп тора иде. Аны шул ике бармагы белән ике яктан ике-өч кенә ышкып, куян тиресен салдырып кына ала дип сөйлиләр иде. Ләкин безнең, малайларның, бергә укысак та, алар өенә аяк баскан булмады: курка идек.
Алар итне гел төнлә белән генә пешерәләр. Казанда ит пешкәндә, ут алып тормыйлар. Кышкы төннәрдә өй турыларыннан үтсәң, караңгы өйдә, туң тәрәзә пыяласында шәүләләнеп, учактан төшкән ут уйный; соңра үзләре сизенепме, берәрсе әйтепме, урам яктагы ике тәрәзәне дә томалап куя башладылар. Ләкин ашыйсыларны китереп борын эчен кытыклаган ит исен томалап куеп булмый бит!
Кырык дүртенче елның язында, май башында ук, безне – алтынчы-җиденче класста укучы тазарак малайларны, укудан азат итеп, сабанга куштылар. Без, Гафият белән икәү, татарча дүртенчене бетереп, русча дүртенчегә барып кергәнлектән, татарча укучы яшьтәшләрдән бер класс артта бара идек. Шуңа күрә дүртенчегә кадәр бер класста укыган иптәшләребез, шул җөмләдән Бәздәви дә, инде җиденчене бетереп чыгып, колхоз эшенә җигелделәр. Бәздәви әтисе урынына көтүгә чыкты, ә әтисе Баһау картны безнең өстән бригадир итеп куйдылар.
Без кояш чыгып кына килгән салкын иртә белән иңбашларга йөгән, камчы салып, һәркем үз өеннән чыккан малайлар, һәркем аерым-аерым, атлар тибендә йөргән ерак такыр басуга юнәләбез. Басу юлында очрашып, бергә барсак та, такыр басуга җиткәч, һәркем үз атларын эзләп, аерылышып китәбез. Ләкин атлар төн эчендә тышаулы булсалар да, бик еракка китәләр – минем ат берәүгә дә баш бирми торган, тибешә торган җирән бия иде. Ике көннең берендә тышавын өзеп, дәүләт урманы буена китә иде. Ул такыр басудан ике-өч чакрым җирдә иде.
Куе томан төшкән бер таң иде. Атка барып төртелмичә танып та булмый. Басуның бер башыннан икенче башына, бер аттан икенче ат янына чабып йөреп тә, җирән бияне таба алмагач, сабанда буразнадан йөргән туры алашаны менеп, җиденче басу читеннән урманга таба юыртып киттем. Урман авызына җиткәч, чирәмле иңкүлеккә төшеп мендем. «Тирәнкүл» дип аталган, озынлыгы биш-алты чак- рымга җиткән чокыр менә шушыннан башланып, безнең авыл башына барып чыга иде. Безнең авыл көтүе урак җиткәнгә кадәр шул Тирәнкүлнең чишмәле, үләнле битләүләрендә йөри дә, игеннәр җыелгач, басуга менә иде.
Җирән биям анда булмагач, мин урман буйлап ары киттем. Атны алай да таба алмагач, үртәлүемнән елар чиккә җитеп, урман эченә барып кердем. Агачларга томан уралган; мин бераз барам да, атымны туктатып, тирә-якка колак салам; ат пошкырмыймы йә булмаса тавыш килмиме дим. Ара-тирә алашам колагын шомрайтып ала: андый чакта, тәннәремне кымырҗытып, йөрәккә шом төшә иде. Бу – урманның башы гына. Кайда беткәнен без малайлар белмибез дә. Ләкин элек-электән анда качкылар яши дип сөйлиләр. Урманның исеме дә күңелләрне шигәйтә торган: «Качкын урманы» дип атала. Үткән-сүткән казыкка гына кисеп алмаса, бер агачын да кистермиләр, шуңа күрә, юл өсте дә булмагач, безнең халык монда йөрми; майда миллек сындырырга гына киләләр, анда да ялгыз түгел – күмәкләп йөриләр.
Ләкин без кичә, мин сабаннан кайткач, җиде Кеше, тәмам караңгы төшкәнче, бу якларны актарып чыктык, әллә нинди аланнарга барып чыктык, ләкин чибәр җиңгиләрнең көтүдән «кайтмый калган» сыерын таба алмадык. Олысына ун яшь, кечесенә бер яшь – дүрт бала белән калган чибәр җиңги канлы күз яшьләрен түгеп елады! Бүген инде күрше авыл көтүләреннән эзләргә чыгачаклар иде. Кояш чыккан иде инде, ләкин урман эченә төшмәгән иде әле.
Шунда кинәт атым, өркеп китеп, бер читкә сикерде – атның җай гына атлавына көйләнгән гәүдәм моны көтмәгән иде – мин җиргә егылып төштем, ләкин тезгенне кулдан җибәрмәдем. Ат өреккән җирдән күмелеп бетмәгән сыер коерыгы чыгып тора иде. Мин ялт итеп як-ягыма карап алдым – күз күргән кадәр җирдә беркем юк иде. Котым очып, куркудан, мин атка атланалмый интектем, ахырда мин агач ботагына басып кына атлана алдым. Инде күземә ак-кара күренмичә, ботакларга сыдырылып бетеп, кепкаларым төшеп калып, урман читенә килеп чыктым. Ни күрим, утыз-кырык адымнар гына җирдә җирән биям басып тора. Атымны шул якка бордым.
Тышаулы килеш тә, баласытып, миңа башын бирмичә, гел тибәргә торган бияне мин хәзер тышаусыз килеш, тиз генә йөгәнли алмаячак идем. Хәтта, җиңел тоттырганда да, мин хәзер аттан төшәргә курка идем, шуңа күрә йөгән белән бергә билемә урап куйган чыбыркымны алып, биянең артына төштем. Беләгемдә булган көч белән, чыбыркымны шартлаткан булып, сыртына тамыздым. Ләкин, ни гаҗәп, атым тышаулы булып чыкты. Шунда минем кинәт, куркуым җиңелеп, аның урынына бетмәс ачу кабарып чыкты. Мин сабанга төшкәннән бирле, унбиш көн буена, каныма күп тоз салган, күземнән ачы яшьләр агызган бу җирән шайтанга чиксез ачуым чыгып, чыбыркымны икегә бөкләп яра башладым. Биям кушаяклап, әле уңга сикерә, әле сулга – чабып китмәкче була. Аның саен мин, каршысына чыгып, юлын кисәм. Бер ике-өч кабат камчы сабы белән бик нык итеп яңагына да сугып алдым.
Ахырда ул, тышавын өзеп, үзебезнең басу ягына чабып китте. Мин, әллә нинди авыр эш эшләгән кебек, көчкә тын алып туктадым. Шунда күзем урман буеннан миңа таба килгән Баһау картка төште. Нишләргә дә белмәстән, исем китеп, ат өстендә катып калдым.
– Тукта! – дип кычкырды ул, килеп җитәрәк.
Тавышында бернинди шәфкать юк; җитмәсә, тирә-якта кеше-кара да юк, – мин куркыныч сизеп, тыным кысылып, тезгенне кактым, ләкин соң иде инде. Баһау карт, ат башыннан җәһәт кенә эләктереп алып, кәкре борыны белән кыек яңагын миңа төбәде:
– Син монда, малай актыгы, ат кыйнап, корткычлык итеп йөрисеңме әле, ә? Бүген наруш артыңнан күзәтеп килдем. Аңладым мин сине хәзер: нурмыңны юри тутырмас өчен монда килеп, ат арытып, ат кыйнап йөрисең икән! Төш хәзер үк аттан, кулак калдыгы!
Мин: «Төшеп, тиз генә чокырга йөгерергә», – дип уйлап алдым. Ләкин шунда күкрәгемә каты сугудан җиргә очтым. Мин арка белән барып төшеп, тын ала алмый тордым. Ләкин һушым бик нык эшли иде – Баһау карт, атны читкә генә этәреп, күкрәгемә басардай булып өскә килә башлагач, йомгактай йомарландым да, чирәмле текә тау битеннән чокыр төбенә тәгәрәдем. Тыным да җибәрде. Бу әле куркынычтан котылу түгел иде: Баһау картның ат менеп, минем арттан чокырның сөзәк битеннән төшеп торуы бар иде. Монда инде мине үтереп куйсалар да беркем күрмәячәк иде. Мин тәгәрәп туктау белән сикереп тордым да иң аста бәләкәй генә инеш чыгып яткан тирән ярга сикердем. Бу ярдан инде ат түгел, кәҗә дә төшә алмый иде. Бу үзәк ярга бара-бара ике яктан да чирәмле тауны ярып төшкән башка ярлар кушыла, һәркайсыннан судыр, чишмәдер чыгып, бер-берсенә кушыла барып, бәләкәй генә бер инешкә әйләнә. Мин шул инеш буйлап элдердем генә! Инде ничә чакрым йөгергәч, авылга җиткәндә, каршы яктан, тау битеннән мөгерәшеп, бәэлдәшеп, сыеры-сарыгы бергә йөргән көтү килгәнен күреп алдым. Көтү артыннан килгән Бәздәви, мине күреп, өстән кычкырды:
– Даниал! Кая чабасың? Ни булды?
Минем чабып килеп тыным кыскан – сүз белән җавап бирә алмадым, кулым белән авыл ягына гына күрсәттем. Бәздәви дә минем өчен хәзер бер кара көч иде. Чибәр җиңгинең сыеры кичә аның көтүеннән кайтмый калган бит! Сыер энә түгел, күрми калырга. Көтүендә дә, булса, утыз сыер бардыр…
Мин инде йөгереп кызган идем (менә кайчан кирәк булды ул йөгерә белү!), авылга кергәч тә туктамадым. Туры чибәр җиңгиләргә чабып кердем. Чибәр җиңги бас- кычтан төшеп килә иде, минем болай чабып килеп керүемне күргәч, тәгаен бер хәбәр китергәнемне сизеп, өмет белән минем күземә текәлде. Ләкин минем сүз әйтерлек хәлем юк: биш чакрым йөгереп кайтып, эчем бер бата, бер калка – сүз әйтергә тыным җитми тора иде.
– Әйт тизрәк, ни булды? Әллә сыерыбыз табылдымы?..
Мин «юк» дигән ишарә белән баш чайкадым. Аннары, бераз хәл җыйгач, озын-озак сузмыйча, күргәнемне сөйләп бирдем.
– Күңелем сизгән иде инде шулай буласын!.. – дип, чибәр җиңги тагын елый башлады. – Дүрт сабый күз тегеп торган сыерыбыздан калгач, ничек көн итәрмен инде хәзер?!
Безгә кереп, әнине иярттек. Идарәдән хисапчы чулак Камай абзый иярде. Без көтү сукмагы белән, Тирән күл буйлап, Качкын урманына киттек. Минем бөтен курыкканым – тиренең күмелгән җирен таба алмам дигән уй иде. Ләкин безгә ат эзе ярдәм итте. Мин урманга шактый кергәнмен икән. Байтак кергәч кенә, кепканы табып алып кидем. Аннары ат өреккән җиргә дә барып җиттек. Койрык исән – шул килеш тора иде. Без аны бик җиңел тартып чыгардык. Йонына балчык сеңәргә дә өлгермәгән, селкеп җибәрү белән, тере сыер тиресе кебек ялтырап китте. Җиргә җәеп салдык. Чибәр җиңги тире өстенә ятып, ауный-тәгәри елый башлады. Беребездә бер аны туктатырлык көч тә, сүз дә юк иде.
– Ходайның ачы каһәрләре суксын сине суйган кешене!.. Куллары корып, муеннары аска килеп, кәкрәепләр катсын иде ул бәдбәхет адәм!.. – дип, туктаусыз кабатлый-кабатлый, тире өстендә канлы яшьләр түгеп елады чибәр җиңги. – Минем каргышым төшмәсме?.. Минем каргышым төшмәсме?.. – ди-ди, тире өстеннән торды да, тиренең койрыгыннан сөйрәп, зәһәр белән кузгалып китте.
– Кайтам да, йөзенә каплыйм ул канечкечнең! – дип, һичшиксез, Баһау картка яный иде.
Әни аның кулыннан ипләп кенә тирене алып, тәгәрәтеп төрде дә иңсәсенә салды. Шулай дүртәүләп кайтып киттек. Чибәр җиңги бара-бара да:
– Ул балаларга ни ашатырмын да ни эчертермен инде мин хәзер?.. Өзделәр бит авызларыннан сөтне!.. – дип, шыңшып елый башлады.
Әни йомшак, көйле тавышы белән:
– Елама, килен. Елап каза китмәс. Әле, шөкер, бозавы калды. Көзгә тана булыр, язга – башмак. Аңынчы безнең сыер исән булсын, бергә-бергә җиткерербез… – дип, чибәр җиңгинең күңелен күтәрергә тырыша иде.
– И җиңги, җиңги! Үзегезнең дә семья ишле бит!..
Чибәр җиңги өч кызы белән бездә торган Ленинград апасын кертеп әйтә иде. Бабай белән әбиләре кырык өчтә үк аллы-артлы гына вафат булып, икесен дә мин укып йөргән рус авылы зиратына җирләп куйдылар. Эвакуацияләнеп, безнең авылга килгән сигез гаиләнең инде җидесе бер ел эчендә үк кайсы Минзәлә, кайсы Алабуга кебек җирләргә таралышып бетте, бездә торган Валентина апа гына яшәвендә дәвам итте. Инде ул, шактый татарчага өйрәнеп алып, үзебезнең авылда икенче, дүртенче классларны укыта, зур кызы минем белән бергә күрше рус авылына йөреп укый, ә кечесе татар балалары белән бер класста утырып, әнисендә укый иде. Валентина апа, бездән көн саен, әни акчасын алмаска никадәр тартышса да, сөт алып тора иде.
Чибәр җиңги әле, шул Валентина апаларны да күз алдында тотып, семьягыз ишле, дип әйтте дә инде. Ахырда ул:
– Бу күз яшьләрем төшәр әле, төшәр! Төшми калмас, Алла бирсә!.. – дип өзгәләнеп бер әйтте дә, шул сүзләреннән үзе үк җиңеләеп киткәндәй, тыныч кына тавыш белән: – Кая, җиңги, үзем күтәрим, – дип, әни иңбашыннан алып, үзенең иңбашына салды.
Тире алдан да, арттан да асылынып бара иде, шуның алгы як өлешен тере бер җан ияседәй сөеп-сыйпап ала иде.
Без шулай дүртәү, тезелешеп, авылга кайтып кердек, туры колхоз идарәсенә юнәлдек.
Ни күрим: идарәнең болдыр төбендә минем җирән биям тора, ә баш ягында өелешеп биш-алты кеше баскан. Арырак, бүрәнәгә бәйләнгән авыл советы айгырын күргәч, йөрәгем жу итеп китте. Авыл советы председателе хәзер Барбара түти түгел, былтыр көз сугыштан сул аягын җәрәхәтләп кайткан, кисеп кенә ташлыйсы табанын кистермичә, шуны селтәп-селтәп ыргытып атлаган, бәләкәй буйлы, каты куллы Шәехов абый иде.
Безне күрү белән, ат янына җыелганнар безгә борылып карады.
– Әнә шул малай үзе! – дип, Баһау карт миңа бармагы белән төртеп күрсәтте.
– Кил әле монда! – диде капыл Шәехов абый. – Бу синең һөнәрме?
Мин, якын килеп, атка текәлдем: аның уң күзе йомык, тирәсе эренләп, туктаусыз агып тора иде.
– Менә шушы йөгән авызлыгы белән сугып, күзен имгәтте, – дип, Баһау карт минем билдән төшеп калган йөгәнне селкеп күрсәтте. – Бу беренче генә түгел. Җирәнне ул буразнада да кыйный, нигәдер каныккан ул аңа. Бүген юри артыннан күзәтеп бардым. Тач кыйнаган чагында өстенә барып чыктым…
– Юк, мин атка йөгән белән сукмадым. – Минем бар ачуым тышка бәреп чыкты. – Мин чыбыркы белән генә суктым. Анда да күзенә түгел – сыртына гына. Йөгән бөтенләй кулда түгел, билгә бәйләнгән иде. Син мине ат өстеннән сугып төшергәч кенә төшеп калды ул, – дип, мин, ярсып, кешеләр алдында гайрәтләнеп, йөзенә акырдым. – Син үзең анда сыер тиресе күмеп чыгып килә идең!..
Шунда, беркем бер сүз әйтергә өлгермәде, чибәр җиңги туп-туры Баһау карт каршына килеп туктады да:
– Мә тиресен өстеңә бөркән, ерткыч! – дип, кай арада җәеп тоткан сыер тиресен Баһау картның өстенә ташлады.
Баһау карт, селтәнә-селтәнә, тирене өстеннән алып ташлады.
Ачуы бик нык җыелган әни дә:
– Әле син, йөзең кара, үз гаебеңне яшерер өчен, гаепсез атның күзен чыгарып, минем бала өстенә яла ягарга төштеңме? – дип, карчыгадай очып килеп, Баһау картның кулыннан әле һаман тотып торган йөгәнен тартып алды.
Бу күренештән хәтта ни усал Шәехов абый аптырап калды. Идарә янына, бу хәлне күреп, карты-яше җыела башлады. Килеп басканы бере, мәсьәләне аңлап алу белән, Баһау карт өстенә сүз ыргыта иде.
Мәсьәлә Баһау карт өчен катлауланып китте. Үзебезнең председатель Рамазан бабай белән Шәехов абзый халыкка таралмаска кушып, идарәгә кереп китте. Бераздан берәм-берәм чибәр апаны, хисапчы Чулак Камай абзыйны, әнине, мине чакырып сөйләттеләр. Баһау карт та кереп, яңагы тагын да кыегайган кебегрәк килеп чыкты.
Шәехов абый тыелгысыз хәрәкәт кешесе иде. Шундук комиссия төзеп, Баһау картларга тентү кертте. Комиссия халкы уйланып, баш иеп кенә алдан китте, ә алар артыннан күкрәген киереп, әкрен, эре адымнар белән Баһау карт бара иде. Соңыннан гына, шигәя-шигәя генә, артларыннан без дә иярдек.
Ләкин, халык «ике катлы икән» дип сөйләгән караңгы базларына төшеп эзләсәләр дә, суелган сыер түшкәсе табылмады.
Моның шулай буласын үзе алдан белгән Баһау карт, бик тә гайрәт чәчеп:
– Мин пыркарулга җитәм: тентү керергә сезнең правагыз юк иде! Мин – үлгән фронтовик атасы! – дип җикеренә башлаган иде дә, Шәехов абый аны:
– Син, абзый, бездән права таптырма, кирәк булса, эзеңә тиз төшәрбез, – дип, тиз туктатты.
Ләкин җилкәләр чиләнеп тарткан зур, авыр колхоз эше кырылып ятканда, берәүнең сыеры югалган кебек бәләкәй эшләрнең кирәге булмагандыр; Баһау карт прокурорга барып тормаган шикелле, аның эзенә дә төшүче булмады. Моның эзе дә шулай кара урман эчләренә кереп юкка чыкты.
8
Еллар үтте. Сабыйларның күз төпләренә батып төшкән кара күләгәдәй булып, авырлыгы аналарның-җиңгиләрнең күкрәгенә кан саудырган, малайларның юка җилкәләрен батырып кергән сугыш еллары да инде артта калды. Сугыш чорында күпме газиз күкрәкләргә тигән кургаш кебек, исән күкрәкләргә дә тиеп-сызлатып үткән бер чорда әти кайгысы да салкын сулар югандай онытылды. Без инде әтине искә алганда да еламый идек.
Ләкин, еллар үткән саен, бу серле җинаять вакыйгасы күңелемне күбрәк били барды. Песи баласы түгел бит – кеше чаклы кеше – әти! Гаепләнгән өч кешенең берсе үтергәнме аны, әллә тагы шиктән бөтенләй читтә калган чын үтерүче бармы? Алай дисәң, кан коеп сугышып, немец пулясыннан исән калган Фидаил абзый нигә күкрәгенә без кадап, үз-үзен әти үлеменә дучар итә? Мине һаман, үтерү фактының үзеннән бигрәк яки җинаятьченең кем булуыннан бигрәк, тикшерүнең үзе кызыксындыра, күңелемне шунысы җәлеп итә иде. Мин теге вакытта да, тикшерүче абый безнең өйдә төн буе сорау алганда да, үлем кайгысын да онытып торып, тикшерүнең эченә керердәй булып, тыннарым буылыр чиккә җитеп тыңлап яттым. Ул төн бүген дә, һәр сүзенә кадәр бизгәк тоткандагы кайнар ут белән уелып, миемдә тамгадай ярылып ята.
Нибарысы җитмеш тугыз өе булган бер авылда кеше хәтле кешене үтерәләр! Кем үтергән – таба алмыйлар. Башына кигән күн тышлы бүреген дә таба алмыйлар – ут булган да, су булган! Ләкин бит ничә дуңгызның йөрәген айкап чыккан без бар – без!.. Гаҗәп хәлләр инде – әйтәсе дә түгел…
Димәк, тикшерү дөрес юлдан китмәгән. Ә бит сорау алганда минем бала зиһенем өчен бар нәрсә дә ачык, тикшерүче генә үз өендә ишек таба алмый йөргән төсле иде. Их, теге тикшерүче абыйның фикерен беләсе иде хәзер… Ләкин аны да «сугышта үлгән» диделәр. Ә теге Казаннан килгән комиссия нинди нәтиҗә ясаган? Күзнең кешесендә, чыннан да, үтерүче кеше сурәте төшеп калганмы?.. Анысы юктыр. Төшеп калган тәкъдирдә дә, көзге төн карасында нинди сурәт булсын ди икән? Аны шул, өйдә, ут яктысында үтереп, чыгарып ташламадылар микән дип кенә караганнардыр инде?..
Әле бит, сугыш бетсә дә, илдә җинаять бетмәгән. Әти иң соңгы кеше түгел. Сугыш чорында, күрәләтә сабыйларның ризыгын өзеп, «көтүдән кайтмый калган» күпме сарыкны бугазына тыккан, чибәр җиңгинең сыер тикле сыерын җир йоткандай йоткан Баһау карт та әнә җәзасыз йөри. «Тотылмаган карак түгел» ме? Алай булгач, җәен-кышын, ут алмый гына, урамны искә тутырып, нинди итләр пешерде соң ул?..
Каракларга, җинаятьчеләргә, үтерүчеләргә киләчәктә дә юл куелса, бу ярый торган эшме соң?..
Мине суд-хөкем, җинаять эшләре шулкадәр дә җәлеп итә башлады ки, мин киләчәк гомеремне, эшемне шул өлкәгә багышларга булдым. Ләкин ничек? Анысы миңа ала-чала гына шәйләнә иде.
Бәхеткә, минем матур язуым ярдәм итте. Җиденче класстан алып мине колхоз идарәсенә, авыл советына, МТСка чакырып, бик күп төрле кәгазьләр: учётный карточкалар, ведомостьлар, төрле докладлар, протоколлар яздыралар иде. Йә елга бер райондагы барлык мәктәпләрдән матур язучыларны военкомат, йә комсомол комитеты чакырып ала да, атна буе шундый ук документлар яздырып утырта. Миңа күпчелектә тоташ язмалар: доклад йә протоколлар туры килә иде. Шулай ел саен ике-өч тапкыр күчереп яза торгач (әйтергә кирәк, бу бик йөдәткеч эш – яза-яза кулларга кан төшкән кебек сызлый башлый иде), мин доклад йә протокол язуның бөтен серенә төшенә алдым. Шул сәбәпле, мәктәпне әйтеп тә тормыйм, үзебезнең колхозда җыелыш булдымы – протокол язарга мине өстәл башына менгереп утырталар иде.
1947 елның февраль ае иде. Минем унынчы класста укыган чак. Без, хәзер күрше рус авылында укыганнар, дүртенчеләр, бишенчеләрдәге шикелле, кеше сәндерәсендә кунып ятмыйбыз – көн саен кайтып йөри идек: биш чакрым юл нәрсә ул! Җыелыш көндез үк башланасы булгач, мин ул көнне, табигый, укырга барып тормадым: көтеп алган бәйрәм кебек, җыелышларны мин бик ярата идем. Халык – председатель дип тормый, бригадир дип тормый, вәкил дип тормый – чәчрәп сикереп тора да, бәрә дә әйтә, бәрә дә әйтә. Председательнең кемдә, кайчан кунакта булуын да, аңа ике центнер артык салам бирүен дә, больницага барырга ат бирмәвен дә, ә үзенең колхоз атын җигеп, бер тапкыр кунакка баруын да бик төгәллек белән әйтеп бирәләр иде. Ярты як председательне «алып ыргытырга» ди, ә ярты як «калдырырга» ди. Шуннан китә талаш, китә талаш, инде колхоз эше онытыла – инде кем кайчан нәрсә урлаган, кем кайчан эшкә чыкмаган, нинди хатын нинди ирне куна керткән – берсе дә калмый торган иде.
Сүз дә юк, күңелле үтә иде җыелышлар – халыкның югалтасы нәрсәсе юк – эчендәге тышында иде; куркыр нәрсәсе дә юк – һәммәсе фронтовик семьясы, һәммәсе бер үк хезмәт көненә эшли, һәммәсе ил өчен кан койган иде.
Бу юлы райкомнан, вәкил булып, гомердә килмәгән, ишетеп кенә белгән Вахитов дигән судья килгән иде. Председатель үзебезнең авылның, сугыштан кул-аягын өздерми кайткан бердәнбер кеше – бик гайрәтле Гыйльман абый иде. Эшкә дә ул гайрәтле тотынды – күпчелек кеше аңа ышана, таяна иде. Райком вәкиленең дә аның кандидатурасын якларга килгәнлеге мәгълүм булды. Ләкин җыелыш барыбер җыелыш инде ул – берсенә берсе очып-очып кунмагач, колхоз җыелышы буламыни ул!
Ревкомиссиянең үзен – сугыш вакытындагы председатель Рамазан бабайның үзен, «Бер йөк Кама болыны печәнен нишләп фермага җибәрмичә, үз капкаңа борып керттең? Әллә үз капкаңны картлык белән ферма капкасы дип ялгыштыңмы?» дип, аякка бастырып җавап алдылар.
Райком вәкиле Вахитов абый трибуна янында ук утыра иде, мин өстәлнең икенче читендә халыкка яным белән утырам, урыныннан торып, минем янга килде дә бик йомшак тавыш белән:
– Барысын да яз, энем, берсен дә калдырма, яме, – дип, аркама кулын тидереп китте.
Иреннән биш бала белән калган күпер башы Тәнзиләттәй Рамазан бабай белән председательгә кадалды:
– Уракка төштекме, басу капкасы төбендә хатын-кыз- ның ыштан төбенә хәтле капшап торасыз – сабыйларына берәр кадак салмаганмы, янәсе! Ә Шәрәфинең, төнлә заготзернодан кайтканда, бричка төбендә ничә кило ашлык кайтканын тикшерәсезме?
Моңа Рамазан бабай йә председатель җавап биргәнче, минем янда гына утырган президиумга сайланган актив – укытучы Сара апа, җавап бирмәстән, төгәллек кертте:
– Рамазан бабайның ыштан капшап торганы юк, яла якмагыз, тикшергән вакытларда да, «Хатын-кызның бот тирәсенә кул тигерә алмыйм, кызым. Анысын син кара инде» дип, миңа куша. Синеңчә әйтсәк, Тәнзилә апа, синекен берничә тапкыр мин капшадым. Рәхмәт, бер грамм иген белән дә тотылганың булмады.
«Бер арба сөяк» дип аталган бик усал Көбра түтәйнең ирләр тавышы белән, утырган җиреннән генә:
– Белдек, хатыннарның оят җирен син капшыйсың икән – белдек. Ә синең үзеңнекен кем капшый соң? – дип сорап куймасынмы! Клуб дер селкенеп көлеп җибәрде. Сара апа президиум өстәленә җәелгән кызыл ситсы кебек кызарып чыкты.
– Иптәшләр! Тавыш!.. – дип, председатель графин шакый башлады. – Иптәшләр! Җыелышны көлкегә әйләндермәгез!..
Аның үзенә дә эләкте:
– Былтыр яз идарә айгырының аягын сындырып суйдырдың. Аның зыянын капладыңмы, и ул керем кенәгәгә теркәлдеме?
Моны сугыш чорында бөтенләй башка сельсоветта председатель булып эшләгән, хәзер бума чире сәбәпле җаваплы эштә эшли алмаган этлекле Шәрәфетдин абзый бирде.
Бу бик начар сорау булып чыкты. Былтыр яз, чәчү өстендә, Зират тавыннан төшкәндә, дүрт кенә яшьлек идарә айгыры дулап китеп, идарә янында да тыела алмыйча чаптырып, урам уртасындагы күпергә барып керә. Күпернең сынган бүрәнә ярыгына атның ал ягы төшеп китеп, тездән шартлап кына сына да, елкы яшеннән яңа гына чыккан яшь айгырны суеп, тракторчыларга тоталар, бер өлеше сукада, чәчүдә булган колхозчыларга да тия.
Гыйльман абзый шулай аңлатып бирде. Ләкин бума Шәрәфетдин аңа гына канәгать түгел иде.
– Юк, син, Гыйльман, минем сорауга җавап бирмәдең. Менә син айгырның аягын сындырдың. Гаеплеме син? Гаепле! Яхшы. Инде шартлап аягы сынган айгырдан мал чыкмый. Суйдыгыз. Инде болай уйлыйк: әгәр син шул айгырны, аягы сынмаган килеш егып суеп, тракторчыларга ашатсаң, син бит под суд китә идең? Шулай бит, Вахитов иптәш? И айгыр бәһасен дә түли идең.
– Шәрәфетдин, син миңа түгел, җыелышка сорау бир, җыелыш белән сөйләш.
Гыйльман абзый торды. Аның да йөзе агарып киткән иде.
– Иптәшләр! Чыннан да, зыян колхозга акчалата кайтарылмады. Мәгәр ел саен суя торган сыер суелмый калды. Дөрес, айгырның аягы сынуда мин гаепле. Ләкин шунысы да дөрес, мин бит аны, аягын сындырыйм әле, аягы сынса, суеп ашарбыз дип, юри күпер ярыгына аягын тыгып, каерып сындырмадым. Итеннән тыш гомуми зыянны миннән түләтәсез икән, хәтта ки, Шәрәфетдин әйткәнчә, под суд җибәрәсез икән, менә сез – җыелыш, сез хәл итегез, – дип, урынына утырды.
Сораулардан соң аерым-аерым сөйләүгә күчеп киттеләр. Ләкин бу әле сораулар туктады дигән сүз түгел, сөйләгән кеше артыннан кабынып китәргә һәркемнең уты җитәрлек иде.
Ә башта әйткәнемчә, миңа килгәндә, минем киләчәк юлым шушы җыелыштан соң икенче көнне хәл ителде. Икенче көнне базар көн булып, без мәктәпкә бармадык. Иртән торып, ике апа да эшкә киткәч (зурысы ат белән тирес чыгара, кечесе кар тотуда иде), мин, киенеп, абзар чис- тартырга чыгарга гына дип торганда, идарәдән йомышчы Мәймүнә апа, килеп, мине тиз генә «районнан килгән судья чакыра» дип әйтеп китте. Мин, Мәймүнәттәйне дә узып китеп, идарәгә йөгердем. Әлбәттә, кичә колагыма иелеп әйткән йомшак тавышын, иңсәмә куеп кына алган җылы кулын ишетмәсәм-тоймасам, мин каушап-куркып коелып төшәр идем, ләкин мине бүген, идарәгә чабып барганда, ниндидер ашкынулы дулкын биләп алды. Мин шул дулкын эчендә идарәгә барып кердем.
Судья абый, мине көтеп торган кебек, көр, ягымлы тавыш белән, гади генә итеп:
– Килдеңме, энем? – диде дә, «әйдә!» дип, такта белән генә бүленгән председатель бүлмәсенә алып кереп китте.
– Утыр әле, – диде ул.
Мин, утырып, стенага эленгән Сталин рәсеменә карадым. Вахитов абый түргә, миңа каршы утырып, минем уемдагы судьяларга охшамаган җылылык, ягымлылык белән, хәтта шатланып сөйләнеп алды:
– Менә бүген эшем шул булды: мин синең кичә язган протоколыңны укып чыктым, һәммәсен төгәл итеп, матур итеп язгансың. Берничә урында сүз яки җөмлә хаталары гына калган. Мин менә күптән синең кебек егетне үземә эшкә алырга эзләп йөри идем… – Йөзен тутырып елмаеп, миңа карады. – Керәсеңме безгә эшкә? Миңа синдәй секретарь егет кирәк.
– Мин укыйм бит әле, абый, – дидем мин.
– Беләм, – диде ул. – Унынчыда укыганлыгыңны да, яхшы укыганлыгыңны да, русчадан грамоталы икәнлегеңне дә – барысын да беләм. Мин инде сораштым. Мин бит судья. Шуны да белмәгәч!.. – дип, ул тагы елмайды. Ул әле бөтенләй карт түгел, тулы ак йөзенә көлгәндә генә җыерчык сибелде, ләкин йомшак чәче инде яртылаш агарган иде.
Мин күңелемә тулган шатлыгымны кая куярга, үземнең дә суд, тикшерү эшендә эшлисе килүемне сөйләп бирәсем килеп утырам, тик нидән башларга гына белми утырам.
– Йә, ризасыңмы бездә эшләргә? – дип, Вахитов абый туп-туры күземә карады.
Мин дә көчем җиткән кадәр аның ак-чиста күзләренә карап тордым да, үземнең тикшерү эшләре белән кызыксынып януымны, уку беткәч, шул юнәлештә укырга китәргә ниятләнүемне кызып-кызып сөйләп бирдем.
– Бик яхшы! – дип, Вахитов абый да шатланып, өстәлгә шапылдатып учы белән сукты. – Мин нәкъ кешесенә тап булганмын икән! «Бирәсе килгән колына чыгарып куяр юлына» дип, нәкъ менә шундыйга әйтәләр. Укуың бетү белән мин сине үземә секретарьлыкка алам. Син миндә бер ел эшлисеңме, икеме, – хөкем процедурасының серләренә төшенәсең. Тәҗрибә туплыйсың. И аннары мин сине, яхшы кәгазь-характеристика язып, үзебезнең Казан университетына җибәрәм. Ленин бабай укыган юридик факультетка! Булдымы? Сөйләштекме? – дип, тагын елмайды.
– Сөйләштек, – дидем мин. «Уку беткәнче бик күп бит әле, онытмассызмы икән соң?» дип сорыйсым бик килсә дә сорый алмадым: бу абыйның ак-чиста, якты күзләре кешене алдый алмый иде.
Шулай булды да. «Их, тизрәк уку бетсен иде!» дип, ашкынулы, сөенеч тулы биш ай озак булса да, тиз үтте. Уку бетеп, аттестат алган көнне директорыбыз Коровкин абый мине Вахитов абый чакыртканлыгын әйтте.
Атна да ял итмәстән, июльнең бересендә судта секретарь булып эшли башладым. Вахитов кул астында эшләгән ике ел эчендә, минем кулдан язылып, күчерелеп, том-том «дело» лар булып, күпме кеше язмышы үтте!
Вахитов абый мине эштә каты таләпчәнлек, төгәллек белән эшләтте, ләкин туганыдай якын күрде. Мин дә, ни әтисез, ни абыйсыз үскән малай буларак, көчле ирләргә тартыла торган малайлык йөрәгем белән аны үземә терәк иттем. Мин аңа күңелемдә йөргән балалык җәрәхәтемне ачтым. Өр-яңадан карар өчен түгел, тикшерүнең әллә дөрес юлдан китмәгәнме икәнлеген белү өчен ачтым. Юка гына «дело» ны ул архивтан эзләп тапкан, ләкин хәзер, шаһитлары да, гаепләнүчеләре дә бу дөньяда булмау сәбәп- ле, бернәрсә эшләп булмавын, күпме вакыт үтүен кызганып әйтүдән узмады.
Вахитов абый сүзендә торды. Төп-төгәл ике ел эшләткәч, мине направление белән Казан университетына җибәрде.
Укырга керү дә, уку да миңа кыен булмады. Дөрес, борынгы Рим хокукларын, Марксның «Капитал» ын өйрәнгәндә, минем соңгы елларны көчәеп киткән күрәкарау күзем үзен бик нык сиздерә; күзлекне дә һаман көчледән көчлегә алмаштыра тора идем. Бик зур көч белән укыганда, күзләр томаланып, хәрефне тота алмас чиккә җиткән чакларым да булмады түгел, булды.
Мин Сталин стипендиясе алып укыдым. Һәм университетны бетерү белән, ике ел республикабызның Югары судында эшләдем дә, аспирантурага кердем. Ә өч елдан «Юридик фәннәр кандидаты» дигән дәрәҗә алып, университетта укыта башладым.
Мең тугыз йөз алтмышынчы елны үзебезнең район судьясы Вахитов абыйдан (ул һаман шунда эшли иде) җәйге каникул башланып, минем ялга чыгасы көннәрдә генә «Бик тиз кайтып җит» дигән телеграмма алдым. Кайт- мый калмавымны кисәр өчен, ахры, «нәкъ сине кызыксындырган эш карала» дип өстәгән иде.
Телеграмманы утызынчы июнь, шимбә көн алдым, шул көнне үк отпусканы бер атна алга күчереп эшләдек тә, икенче июль, дүшәмбе көн мин самолёт белән районга очтым. Мине кырык җиде яшендә чәче тәмам ак мамыктай агарып беткән, ләкин төсе һаман җыерчыксыз калган Вахитов абый каршы алды. Бертуган энеседәй иттереп кысып кочаклап, аркамнан сөйде дә туры өенә алып кайтып китте. Аэропорттан район үзәгенә кайтканда, ул машинада минем хәлләрне генә сораштырып кайтты. Фәүзия апа чәй куеп, чәй эчкәндә дә, һаман минем хәлләрне генә сорашты, һәр уңышыма сөенә, хәтта минем белән горурлана иде ул.
– Менә бит безнең районнан да кем чыкты, ә!.. Кем уйлаган бит, ә!.. – дип, яратып, әле миңа, әле Фәүзия апага карап ала иде.
– Йә, Вахитов абый, инде сөйләгез, мине чәй эчереп, болай мактар өчен генә миңа «срочный» телеграмма сукмагансыздыр бит? – дип, үтә җанлы, үтә җылы күзләренә карадым.
Мин карау белән, аның ак йөзенә кара күләгә йөгерде, күзе моңсу бер кайгыга батты.
– Әйдә, энем, верандага чыгыйк, – диде ул.
Вахитов абый өйне былтыр гына җиткереп кереп, инде һәр җирдә бер мода сыман булып киткән гаҗәеп иркен веранда да сугып куйган иде. Анда карават тора, өстәл, диван тора. Без диванга утырдык. Вахитов абый кайгылы йөз белән көрсенеп куйды да:
– Шулай шул, энем. Шулай шул… – дип сүз башлады. – Мин сине менә шулай тәмләп бер чәй эчеп утырыр өчен генә дә чакырып кайтарыр идем дә бит – булмый… Үзең дә елга бер дә, ике елга бер генә кайтып китәсең. Анысына да шөкер, бер дә кайтмаганнар да бар бит әле… Кыскасы, менә соңгы ике елда гел алименттыр-нидер, аерылышу-кушылудыр кебек, гел гражданнар «эше» белән мәшгуль булып ятканда, искә төшү белән, йөрәкләргә кан сава торган фаҗига килеп чыкты, энем… Сезнең авыл Баһау картның зур улы Бәздәви бертуган энесен үтерә…
– Хәмзәнеме? – дидем мин. Һәм минем дә йөрәккә бөтен тәннән йөгереп килеп кан бәрде.
– Әйе. Шул Хәмзәне үтерә…
Һәм минем күз алдына Баһау картның бәләкәйдән үк эткә, песигә көн күрсәтмәгән, ун яшендәме, куянга дип,әтисенең аю табанлы чаңгысын, мылтыгын сөйрәп чыгып киткән, яшьтән үк таза булып үсеп килгән кара-чибәр үсмер егет Хәмзә килеп басты. Мин инде аның егет булып җиткән чагын белмим дә кебек…
– Дүрт ел морфлотта хезмәт итеп, быел яз гына демобилизацияләнеп кайткан булган. Белеме җиде класс кына. Хезмәттән дә һөнәр алып кайтмаган. Колхозда да эшләп чиләнәсе килми. «Нефть ягына китәм» дип, абыйсы җилкәсендә ике ай ята бу. Инде әтиләре карт – эшли алмый. Әнисе дә карт – ул да эшли алмый. Хәер, болары асыл мәсьәлә түгел, мин сиңа асылын гына сөйлим… Шулай Сабантуйлар җитә. Бер көнне бу авылда Сабантуй, икенче көнне – икенче авылда. Болар беренче көнне үз авылларында көрәшкәннәр. Абыйсы да, буйга бераз калышса да, бирешердәй түгел. Шулай да, яңа хезмәттән кайткан кеше дип, бүләкне Хәмзә дигәненә бирәләр. Мәгъ- лүм инде, карт аталары белән өчәүләп Сабантуйдан соң эчәләр болар. Икенче көнне, икесе ике атка атланып, Тугай Сабан туена китә болар. Анда да, берәм-берәм көрәшә-көрәшә, батырлыкка икәү генә торып калалар. Бәздәви бу авылда ел саен батыр калган кеше. Кичә үз авылларында батырлыкны энесенә бирсә дә, монда, зуррак җирдә, абруен төшерәсе килми – ел саен көрәшеп, инде билне ныгыткан кеше. Көрәшкә аннары бик нык сол да кирәк. Энесендә көч булса да, сол юк, көрәш хәйләсе юк… Ике көрәштә дә абыйсы ега. Кайталар болар өйгә. Тагын эчәргә утыралар. Эчүдә икесе дә батыр. Күрше егетләр дә була. Сүз гел көрәш турында. Бер дә читкә чыкмыйча, гел бер эздән бара-бара, сүз тыелгысыз бәхәскә әйләнеп китә. Монда инде, билгеле, аракы үз сүзен әйтә. Кыскасы, бәхәсне көрәш кенә хәл итә ала. Иптәшләре дә «Давай!» ди, Хәмзә дә «Давай!» ди. Монысы үз башына җилкенә инде, мәрхүм. Чыгалар болар. Ишегалдында чирәмлек бар. Тотыналар болар кызган баш белән, кайнар акыл белән көрәшергә. Абыйсының бу юлы бер дә егасы килми, ләкин үзен дә көрәш башлану белән ектыра алмый: энесе ышанмаячак. Шулай йөриләр болар уңга-сулга, алга-артка сугылып. Инде алышалар, инде мышныйлар. Абыйсы, бил бирмәгән булып, ектырырга чама эзләп йөри. Момент килеп чыга: энесе моның билен суыра башлагач, каршы торган булып бирешә бу. Ләкин, гөнаһ шомлыгы, энесе моны күтәргәч, үзе егылып китә, абыйсы гөпелдәп өстенә барып төшә. «Аяк чалдың!.. Хәрәмләштең!.. Анаңны да, атаңны да!..» дип, Хәмзә сикереп тә тора, кызган баштан нишләгәнен белмәстән, алгы күчәре алып куелган арбадан кендеген суырып ала да һич уенсыз абыйсы өстенә килә. Минут түгел, секунд хәл итә: баш өстендә кендек уйнап китү белән, абыйсы берни уйламастан, фәкать шул секундта кендек төшеп, мие чәчрәп атылып китмәсен өчен, җан саклау инстинкты белән һәм җан ачысы белән энесенә тибеп җибәрә. Аягы энесенең нәкъ җан җиренә туры килә дә – энесе шул моментта тәгәрәп тә үлә… – Вахитов абый туктап, бу үлемне тач үз күзләре белән күреп торган кеше төсле, авыр итеп көрсенеп куйды. – Җентекләбрәк танышырга теләсәң, делоны үзең укып чыга аласың… Җинаять булган-беткән. Бәздәви Баһаветдинов үз җәзасын алыр. Тик, бит аңа, үзең дә күрәсең, егерме ел да, хәтта ун ел да биреп булмый. Бердән, үтерәм дип түгел, үземне саклыйм дип тибеп җибәрергә мәҗбүр була, һәм бернинди коралсыз килеш. Икенчедән, үз туганын үзе үтереп, ул инде гомерен мәңгелек кайгыга ураган; бу инде төрмәдән дә, үлемнән дә каты җәза! Бүгеннән атсалар да, бу мәсхәрә, бу кайгыдан котылам, ичмаса, дип кенә үләчәк. Аңа, әлбәттә, иң зур җәза бүген үк тоткынлыктан чыгарып җибәрү булыр иде. Бернинди хөкемсез-нисез. Ләкин закон бар, җинаять кодексы бар. Мин Бәздәви Баһаветдиновны өч-дүрт елга булса да ябарга тиеш, һәм ул ябылыр да…
Вахитов абый шулай, кеше хәсрәте баскан башын күтәрмичә, һәм күтәрә дә алмыйча сөйләде-сөйләде дә бертын туктап торды. Бу хәбәр коточкыч сурәте белән минем йөрәкне дә сыткан-изгән иде. Йөрәкне генә түгел, акылны да нидер томалап алды.
Вахитов абый, кинәт башын күтәреп, миңа карады.
– Ә бит мин сине, Даниал энем, «срочный» телеграммалар белән моның өчен чакырмадым. Бөтенләй башка сәбәп белән – синең өчен үтә дә мөһим сәбәп белән чакырдым… Әтиеңне үтергән кеше тотылды бит!
Һәм ул, күзен дә алмыйча, инде тантана белән балкып, миңа карап тора иде. Монысын мин көтмәгән идем: зиһенем катып, Вахитов абыйның яп-якты күзләре бер мәлгә томаланып киткәндәй булды. Телем дә, үзем дә бәйле, кыймылдарлык та хәлем калмаган иде.
– Кем?.. – дидем мин көчкә.
– Баһау карт… – диде Вахитов абый. – «Кырын эш кырык елдан соң да беленә» диләр. Юк! Бик беленми торсын әле!.. Әгәр Баһау картның гаиләсендә шушы фаҗига килеп чыкмаса – беленер иде менә! Дөрес, мин сиңа теге вакытта, әтиең үтерелүгә бәйле «дело» ларны укыгач, берни дә әйтмәдем. Хәлбуки анда Баһау картның җавап бирүендә шикле күренгән урыннар да бар иде. Син аның нинди җавап биргәнен хәтерлим дигән идең бит?
– Бүгенгедәй хәтерлим!..
– Анда ул беренче сүзеннән үк үзенең ат карагы булуын, кыйналып бетеп, төрмәгә утыртылуын, инде бернәрсәгә шаһит та, ни дә булырга теләмәвен, әтиеңнең аны яратмавын да – берсен дә яшермичә һәм, дикъкать ит, сораганны да көтмичә, сайрап түккән. Аның бу үзенә карата нык объективлыгы тикшерүчене (тикшерүче әле егерме биш яшьтә генә була, яшь була) бөтенләй башка юлга этәрә. Дөресрәге, ул Баһау картны үз юлына төшерә алмый, киресенчә, үзе аның юлыннан китә. Тегермәнче Фидаилгә юнәлтүе дә, тимерче Мәгъдәнне дә, шул якка китте бугай, дип, объектив төстә, бөтенләй кире якка китте, дип шикләнеп әйтүе дә – аның хәйләсе… Ләкин, үзең дә аңлыйсыңдыр, бу «хәйләсез» сүзләрнең чын асылы менә яңа гына, җинаятьче тотылгач кына, бөтен нечкәлеге белән ачылды. Бу турыда синең үзеңнең дә ныклап уйлаганың булмагандыр.
– Ә ничек тотылды җинаятьче? – дидем мин.
– Ул үзен үзе тоттырды. Билгеле инде, шаһит буларак, Баһау карттан да сорау алдык. Бу хәл аны тәмам бетергән, кабергә илтеп тыга язган: нинди явыз кеше булса да, ике малаеның да атасы бит! Кулы калтырый, башы калтырый. «Бу хәл ничек булды? Сөйләгез!» дип әйтү белән, «Мин ничә кешене үтердем, вә ләкин үз туганымны үтергәнем булмады» дип әйтеп ташламасынмы! Без моны элеп тә алдык: уен сүз түгел. «Ничә кешене үтердең, йә, кемнәрне?» – дип таптыра да башладык. «Юк, – ди бу, – мондый хәсрәт сыман хәсрәт булмаудан, зиһенем чуалып китүдән генә әйттем», – ди. «Юк инде! – дидек без. – Инде авызыңны ачтың – әйтеп бетер!»
«Бу хәсрәтләрне күреп үләрмен дип кем уйлаган!» – дип елап алды. Елау дип, яшьсез генә шыңшу иде. «Миңа инде күп калмаган, өемдә үләргә рөхсәт итегез, барысын да сөйлим», – ди. Сөйләде!
Ат карагы булып йөргәндә ничә кешене үтергәнен сөйләде. Дөрес, инде ул аларның кемлеген дә белми. Гөнаһына кермик, ул аларны, бәлки, белмәгәндер дә. Чөнки барысы да мәҗбүри үтерү – йә аларны, йә боларны бит инде. Шулай да синең атаң турында ләм-мим әйтми бу. Шунда бер моментны тотып алдым да: «Ә нигә Нуриман Нуриаздановны әйтмисең?» – дип, бик каты гына сорап куйдым мин. Бу агарып катты. Яңаклары тартыша башлады. Бер сүз дә әйтә алмыйча, миңа текәлеп калды. Ис алырга ирек бирергә кирәкми иде – «Мөмкинлек биргәндә танып кал: син үтердеңме?» – дидем мин. «Мин, – диде ул, – Нуриманны мин үтердем», – диде. «Сөйлә, ничек булды?» дигәч: «Бүген булмый, хәлем авыраеп китте. Кичектерергә рөхсәт итегез», – диде. Чыннан да, аның хәле әйбәт түгел иде. Врач чакырттык. Шул көнне үк мин сиңа телеграмма бирдем. Хәзер ул хәлләнеп җитте шикелле. Без аны, үзенә үзе кул салмасын дип, бик каты сак астында тотабыз. Шулай итеп, сорау алуны син кайтуга күчердек.
– Минем анда катнашуым, утыруым юридик рамкага сыеп бетмәс бит, Вахитов абый. Минем катнашымда гаепләнүчегә басым ясалган дип уйлануы мөмкин.
– Юкны сөйләп утырмасана! Син бит рәсми гаепләүче түгел, суд әгъзасы да түгел. Ләкин синең урының, профессияң теләсә нинди сорау алу, хөкем итү процессында була алу хокукы бирә. Син тыңлап кына утырасың, теләсәң, сорау да бирә аласың. Үтерүче аннары үз җинаятен син юкта таныды, безнең тарафтан мәҗбүр итү акты тырнак чаклы да булмады.
– Кайчан сорау аласыз? – дидем мин.
– Теләсәң, бүген үк.
– Юк, иртәгәгә калсын, – дидем мин.
Иртәгесен без иртә белән Вахитов абый, мин, тагы ике тикшерүче, бер секретарь тикшерү бүлмәсенә алдан ук кереп утырдык. Конвой Баһау картны алып керде. Ул бик нык бетерешкән, аркасы дугадай бөгелеп, башы күкрәгенә беркетеп куелган шикелле иде. Ләкин күзе үткен, керү белән мине күреп алды – күзенең миңа кадап кына алуыннан тәнем эсселе-суыклы булып китте: теге вакытны ат өстеннән сугып төшергәндә дә шул ук күзләр, шул ук агу иде.
Бөтен формаль сораулар беткәннән соң, мәсьәләнең үзәгенә төштеләр:
– Ничек булды? Ни өчен Нуриман Нуриаздановны үтердең? Барысын да сөйләп бир.
– Бик озынга китә инде ул…
– Син асылын сөйлә, Нух пәйгамбәр заманыннан башлама.
– Нуриманның әтисе бай мәзин иде. Безнең балалар укы- ган кара-каршы мәктәпләр дә, колхоз амбарлары да, тегермән дә – барысы да аныкы иде. Ун яшьтән мин аңа тамак ялына хезмәтчелеккә кердем. Нуриманга биш кенә яшь иде. Унбиш яшемдә мине мәзин күрше Бикбау байга ат илттерә башлады. Мин төнге ат караган җирдән хуҗа күрсәткән атка атланып алам да юлга чыгам. Мине, билгеләнгән урында, мин белмәгән кешеләр каршы ала; без атларны алмаштырабыз да мин кире кайтып китәм. Без ул атларны күрше авылның Карахмәт абзыйның абзарына кайтарып яба идек. Калганын мин белмим. Минем әти-әни юк. Җәй – мәзин абзыйның печәнлегендә, кышын кара мунчасында йоклап гомер иттем. Ак мунчасына кертми иде. Тора-бара инде, үзем белеп, ат караклыгына тартылып киттем…
– Гаепләнүче, мәсьәләнең асылын сөйлә, ни сәбәп сезне җинаять эшләргә этәрде?
– Менә шул инде. Нуриманны мин бай мәзин малае булган өчен дә, аның укымышлы, үземнең надан булганым өчен дә, аның бал-май эчендә йөзгәне, үземнең кара мунчада кара икмәк кимереп ятуым өчен дә, көнләшеп, каралай янып яратмый идем. Уникенче елны атасы Кәрим мәзин өченче хатынга өйләнгәндә, Нуриманга егерме яшь иде инде. Ата белән улы шушы өйләнү аркасында бик нык бозылышып киттеләр. Улын Дөнья сугышына җибәрмичә ничә ел саклап килгән мәзин абзый, шуннан соң улын тота да сугышка җибәрә, аның урынына мине алып кала. Шуннан ата белән улының юллары дошман киселеп аерыла. Нуриман инде сугыштан ата бәлшәвик булып кайта. Аклар-кызыллар сугышында да кылыч уйнатып йөри. Унтугызынчы елны мәзин мәрхүмне кызыллар Минзәләгә тотып алып китәләр – шуннан югала мәрхүм. Мин – батрак. Мин калам. Яшь чак. Мин инде мәзиннең егерме яшьлек өченче хатыны белән шаярыштыра башлаган идем. Мәзин үлгәч, без өйләнешергә булдык. Нуриман волисполкомда иде. Беркөнне әтрәте белән килеп төштеләр болар. Килеп төштеләр дә атадан калган барлык мал-мөлкәтне сәвиткә бирделәр. Яшь бичә торган дугайлы тәрәзәле йорт, аңа каршы торган тагын бер йорт мәктәп булды. Әнисе, энесе белән сеңлесе яшәгән алты почмаклы йортны гына үзенә алды Нуриман. Тегермәнне кооперативка бирде, атларны атсызларга өләште. Грамоталы кеше, барысын да закунный, кәгазьләр язып эшләде. Мин өйләнергә йөргән яшь бичә, Аллаһы әкбәр, битен сыйпап торып калды. Миңа, ничәмә ел үзләренә хезмәт иткән батракка, каккан казык та тимәде. «Ничауа, үзеңнең дә башыңа җитәр көннәр килер әле!» – дип, мин, ач бүредәй шыңшып, койрыгымны кыстым. Аннары Качкын урманы янәшә: үзебезнең исән калган караклар янына тайдым. Ләкин заманнар үзгәргән иде инде – мин тагын Нуриман хөкеменә эләктем. «Исән кайтсам, барыбер үтерәм» дип, колагыма киртеп куйдым. «Синең кулың батыр, йөрәгең куркак» ди торган иде миңа Нуриман. Моны да колакка киртеп куйдым. Ләкин җай чыкмады. Мин яшь чагымнан ук килгән кара көнчелекне җиңә алмадым. Мин – гомер буе батрак, көтүче, мин үз гомеремдә беренче тапкыр урамга ике генә тәрәзәсе карап торган бер өй салып керә алдым. Ә Нуриман элек тә бай иде, хәзер дә бай, атадан калган алты почмаклы йортта яши. Әнә бит әле дә минем малай утырмаган сезнең янга, Казаннан кайтып, Нуриман малае утырган.
– Мәсьәләгә кайт, – диде тикшерүче.
– Шуннан кырыгынчы ел җитә. Мәчет манарасын кистеләр. Миңа бу җай булды. «Вакыт җитте, – дидем мин, – балалар инде югалырдай түгел, власть та югалтмас», – дидем. Мәчет манарасы кискәч, картларның бәддога укыганнарын искә алдым. Күршем Мәгъдәннең «Үз башына шаша, коммунистларның да башы икәү түгелдер әле», – дип, кеше алдында әйткән сүзе дә ярап куйды. Миннән Мәгъдән чыгып китү белән, мин дә чыгып киттем. Тау битләп кенә турыдан МТС ягына киттем. Кузьма өендә ут күреп, аска төштем. Аран капкасы кеше иркен керерлек кенә ачык. Инде болай гына кереп чыгыйм, Нуриманны очратмадым инде, дип керергә дип ишек төбенә килсәм, өйдән Нуриман тавышы килә. Мин капчыклар артына постым. Кулда әле минем пычактан башка корал да юк. Фидаил дә анда. Анысы да әйбәт. Анысы да манара кискән. Ләкин шунда Кузьманың дуңгыз чәнчә торган безе хәтеремә килеп төшә. Аның верстак торган стенага башка инструментлар белән бергә кадаулы торуын беләм. Тегермән ишеге ябык, эчтә сүнәр-сүнмәс кенә фонарь яна. Минем инде караңгыга күзем күнеккән, яктыдан чыккан кеше мине күрмәсә дә, мин эттәй күрә идем. Барып безне алдым. Мин айный башладым, ләкин кулымда без белән бүрәнәне тишеп чыгарлык көч сизеп, каным котыра иде. Тегермәндәге кеше, чыгып, мине күреп калса, аның да җанын алырга әзер идем. Нуриман озак юанмады. Өчәүләп чыктылар. Фидаил исерек иде, йомышын йомышлады да кире кереп китте. Кузьма, тегермәнгә кереп, анда хатын кеше икән, шуның белән сөйләшә башлады. Мин әкрен генә Нуриман артыннан киттем. Ул авыз эченнән генә җырлап кайта. Калганы нәрсә, тиз инде: бер кулым белән авызын кысып, яңагыннан каерып тоттым, икенчесе белән йөрәген айкап алдым. Тун тиресе генә мытырдагандай булды. Ыһ итеп, кулы белән йөрәген тотты. Шулай тартышып үлгәнен көтеп тордым. Эше беткәч, якасыннан гына сөйрәп, тегермәннән ерак түгел генә җирдә суга илтеп салдым. Безне шайтан таяклары эченә ыргыттым. Мин мәетне агып китмәс дип уйлаган идем. Анда таррак та, тирәнрәк тә шул, әкрен-әкрен агып, безнең авыл башына ук килеп туктаган. Бу бер яктан әйбәт тә булды, чөнки халык: «Кузьмалар үтереп тә, гаебен безнең авыл кешеләренә япсарыр өчен, монда китереп ташлаганнар икән» – дип сөйләделәр. Ә инде шайтан таягы эченнән Кузьманың безен дә тапкач, тикшерүчедә бернинди шик калмады…
Мәсьәлә ачык иде инде. Шулай да, Баһау карт сөйләп туктагач, тикшерүче, «Сораулар бармы?» дип, ни өчендер миңа карады.
Мин, телем кычытып:
– Инде кеше үтергәнне дә яшермәгәнне сыер суйганны гына яшермәссең дип уйлыйм, әйт әле, чибәр җиңгинең сыерын син суйдыңмы? – дип сорыйсы иттем.
– Мин! – диде ул һәм, гәүдәсен турайтып, миңа кадалды, борынына кадәр тураеп киткәндәй булды. – Әле дә үкенәм: нигә сине шул чакны ат өстеннән генә сугып төшердем икән… Атаң кебек, йөрәгеңә без генә тыгып аласы булган да бит…
Конвойга аны алып чыгып китәргә куштылар.
Шул ук төнне Вахитов абый квартирасына шалтыратып, Баһауның үз үлеме белән үлгәнен хәбәр иттеләр.
Мин икенче көнне үк авылга кайтып киттем. Юматов абый сугышка китеп үлгәч, үзенә шуннан башка егет тапмыйча, кияүгә чыкмый калган зур апам белән әнием карчык мине елап каршы алды. Мин аларны сагынып кайтсам да, тизрәк кайтуымның сәбәбе – Баһау картны ялгыш әти янына күмеп куймасыннар дигән уй иде. Аны бөтенләй икенче читкә – яз көне су җыела торган, элек- электән ялгыш, кара гомер кичергән мәетләр янына күмделәр. Безнең әтинең инде кабере җир белән тигезләнгән. Бөтен зиратында быел ике кеше күмелгән булып чыкты: берсе – абыйсы үтергән Хәмзә, икенчесе аларның атасы, минем әтине үтергән Баһау карт кабере иде. Шулай, соң булса да, ул да үз җәзасын алды. Ләкин бик соң!.. Әтидән соң егерме ел буе һава сулагач, кояш күргәч…
1978
Хикәяләр
Туган як моңы
Карта битләрендә аның сурәте сәламәт кеше йөрәгенә охшап тора. Ул – Башкортстан, минем туган җирем. Йөрәктәге кан юллары шикелле, аның туфрагын да бик күп елгалар сугарып үтә. Шуларның иң өлкәне, халкыбызга иң якыны – былбыл моңыдай гүзәл Агыйделдер.
Агыйдел!
Бармы безнең чын татар җырларында синнән дә күп җырланган гайре бер елга!..
Әгәр дә мин елына бер сиңа кайтып, чабатасыз малай чагым кебек, иртә таңда салкын чыклар ярып буйларыңны бер әйләнмәсәм, чык күзедәй ак суыңда сары сагышларымны бер басмасам, бабамнарның сөяге түшәлгән җылы туфрагыңа битем куеп орынмасам, – мин үземне башка җирдә, хәтта Казанымда да бу тикле дә нык ватанлы тоймас идем.
И иртәләрен ак томанлы Ак Иделем!..
Мин Агыйделнең түбән карасаң йөрәкләр купмалы Төбә яры читендә басып торам. Миннән бик түбәндә, кызыл яр тирәли, кыелып-кыелып, керәшәләр очып йөри. Дөнья моннан капыл киңәеп, күз кабагыдай ачылып китә: уң ягымда, зәңгәр дымдай рәшәләнеп, офык өстенә Йолдыз-Тау уелып төшкән; сул ягымда – Питер тавы, аның очлы борыны Агыйдел аръягындагы Кызкала тавына төбәлеп каткан төсле. Моннан ике йөз ел элек империяне дер селкеткән Пугач явы Казанны алмага барышлый бу җирләрдән дә яңгырап үткән. Алар әнә шул Питер тавы өстенә урнашканнар. Әби патша гаскәрләре исә аларга каршы Идел Эченнән40 килгән булса кирәк: нәкъ Питер тавы турысына – уйсу япан җиргә хәзерге спорт сарайларыннан да зуррак итеп, камалы бүректәй түгәрәк тау өйгәннәр дә шуның артында һөҗүмгә көч туплаганнар. Әүвәл таудан тауга атышканнар дип сөйлиләр. Белмим, ул ераклыктан туп атышулары, бәлки, өеп тау ясаулары шикелле бер риваять кенәдер, әмма ләкин каты сугыш булуы хак. Әби патша гаскәрләре Агыйделне кичеп, авыр һөҗүм белән Питер тавы төбенә үк килеп җиткән: шулай булмаганда, Пугачёв егетләре болай да текә борын очына, иңеннән-иңенә чокыр казып, җирдән ныгытма өймәсләр иде (ул өемнәр бүген дә машинадан биек). Шуннан бирле бу тауны, үзен Пётр III дип игълан иткән Пугачёв «исеме» белән «Питер тавы» дип йөртәләр.
Идел Эченең көнчыгыш тарафында тагы, аяз көннәрне күгелҗем рәшә сирпеп, ә яшенле яңгыр килгәндә, кара кучкылланып ятучы иләмсез зур ике әүлия зираты бар. Боларын исә Алыпның агасы Бисрәк батырдан калган диләр: Агыйделне атлап чыккач, чабатасын салып, туфрагын кагып киткән, имеш… Калган җирләрдә ерак тау тезмәләренә кадәр болын да әрәмә, болын да әрәмә. Минем аста гына Күгәрчен, Акман, Каттарлау, Чәгерче болыннары… Алардан эчкәре язын су басмас чикләрдән авыллар, бүлем-бүлем урманнар башланып китә: Чумар, Мәнәк, Кәлтәй урманнары… Һәр тарафта – күпме кавем гомер кичкән чын табигать. Тик ул хәзер әүвәлгечә тын гына түгел: инде бу төбәкләргә дә тимерле-бетонлы БелАЗлары белән зур сәнәгать килеп керде. Әнә теге Кызкала тавыннан ары, Нугай, Кырым-Сарай якларында инде шаулатып нефть чыгаралар; ялкынланып янган утлары төн буена соргылт күк йөзендә нәҗәгайдай уйнап тора…
Мин Агыйдел буйларының искитмәле яменә карап, миңа кадәр унике буын элек болгар угланы Гәрәй бабабызның яр-юлдашы, карендәш якыннары белән Казан йорты Масрадан баш бирмичә чыгып киткән, арлар41 иле аша ике Идел кичеп, бу җирләрдә торак тапкан чагын гүя үзем күргәндәй күз алдына китерә алам… Борынгы Чулман белән Ак Идел килеп кушылган бер кыйтга. Кеше кулы тимәгән урманнар, киекле болын-тугайлар. Кичә-көнлек бу тараф, кичә-көнлек ул тараф җирләрдә чын кышлак кормыйча башкортлар (истәкләр) ыругы гына быел – монда, ярен анда җәйләп-кышлап йөри. Ыруг җирләре күп, хәтта чикләре дә мәгълүм түгел: болын-тугайларында елкылдап чапкан елкы көтүе; елга-күлләрендә балык, кондыз; карт юкә, имән куышларында аюлар гына менгән кыр- гый корт балы… Башкорт инде Болгарын белә, Казанын белә. Алар аша ул дин алган, хәреф алган, алардан күреп, иген игү эшенә дә ихлас бирә башлаган. Ул Болгарның үсүенә дә, һәлакәтенә дә шаһит. Бәлки, шуңадыр, болгар дигәндә, күңеле дә япандай киң, иркен…
Ә чынлап уйласаң, кемнәр генә килеп сыенмаган башкорт иленә! Бату ханның исәпсез-сансыз бәни әсфарлар кавеме42 баскыныннан соң Дәште Кыпчак бетеп – кыпчагы Бөек Болгар җимерелеп – болгары агылып килгән; Аксак Тимер белән Туктамыш хан арасындагы яман кыргыннан соң икенче кабатка янә болгар агылган; инде Казан җиңелгәч, егерменче йөзгә кадәр тукталмаган өченче агым килә. Башкорт инде бу агымны туктата да алмый – йә үзе буш җирләргә күчеп китә, йә тел берлеге, дин берлеге аркасында килгән беренә өлеш чыгара. Ул шулай Гәрәй бабабыз белән карендәш якыннарын да үзенә сыендырган. «Танып тамагыннан алып Ак Иделнең түбән тарафы ике якка таралмыш сулары, койгучы елгалары, тугай-камышлары, арка вә яланлары илә сезгә булыр; суларыннан – кондыз, урманларыннан киек тотарсыз…» дигән. Гәрәй бабаларыбыз яңа ватанда нигезе болгардагыча һиммәт кышлак йортлар корып, башкорт белән ут күрше булып, өйләнешеп, кыз бирешеп, «Идел буйлары вә урманларында бал корты илән, суларында кондыз, камасы илән, яланларындагы йөкерек төлкү, сусарларыйна сунар кылыб, сука илән җир сөреб, иген игеб гани улганлар…» Башкорт туфрагында нәсел шулай башланып киткән.
Пугач явыннан күп алда, инде җиденче буын акман бабабыз Болгар иленнән43 яңа гына килгән Апанай (Әпәнәй) гаиләсе белән туганлашып, янә мөселман диненә чыккан бер мари кешесен алып, Идел Эченнән Кыр Ягына – иген уңдырышлы җирләргә күчеп утырган.
Төрле юллар, ысуллар белән башкортның үзеннән йә ак патшадан башкорт җирләрен алу-алмауларына, ягъни бары тик җирле-җирсез булуларына карап, безнең нәселдә дә унике буын дәвамында башкорты булган, типтәре булган.
Ләкин нинди генә рәвешкә кермәсеннәр, алар үзләренең асыл болгарлыгын иман кебек саклаганнар (чөнки татар исеме татар халкына унтугызынчы йөз ахырында гына ныклап йога башлый); нәсел башын – Казан йорты Масрага, бик борынгысын Болгарга илтеп бәйли торган булганнар. Безнең телебез дә, йөзебез һәм моңыбыз да үзебезчә калган. Гәрәй бабамнар белән бергә күчеп килгән марилар безне әле һаман «суаз» ди. Ә суаз яки суар – болгарның бер кабиләсе булган. Рәхмәт онытмауларына.
Ә сезнең «Казанны яу алган көй» не ишеткәнегез бармы? Минем – бар. Ул көйне безгә анам ягыннан туксан яшенә җитеп үлгән бабам уйнаган иде. Тик мин аны ике генә кабат ишетеп калдым. Кайгылы сугыш чоры иде. Берсендә сугышта ирләре, уллары үлгән сагышлы аналар җыелып үтенгәч уйнаса, икенче кабатында тең үзе генә моңланып уйнады: өченче улының да үлү хәбәре килгәннән соң иде монысы. Йөзендәге бер сырын да кыймылдатмыйча, яшьсез генә уйнады-уйнады да: «Җитәр, күп уйнасаң көйнең дә төсе уңа», – дип, үзедәй карт венский тальянын сандыкка салып куйды. Казан моңы шулай, бабамның хәсрәт тулы йөзе сыман, күңелемә уелып төшсә дә, авызымнан көй булып чыга алмады. Тиздән бабам үзе дә бу дөньядан кичте, – шулай итеп, моңын йөрәгемә салды да көен үзе белән мәңгегә алып китте…
Мин Агыйделнең түбән карасаң башлар әйләнмәле Төбә яры өстендә басып торам. Миннән бик түбәндә, иң аста, эссе җәйдә кимеп, ярлары ачылып беткән Агыйдел ага. Ага да ага, ага да ага… Синең суларың белән генә дә буш диңгезләр тулып түгелгәндер инде, Агыйдел! Ярларың да, кеше гомере сыман, кителеп-кителеп кенә юыла тора, юыла тора… Пугач явын бастыргач, башкорт иленең Салаваттай асыл ирләрен асып, күпме дар агачы агызганнар синнән, Агыйдел! Алар сал өстендә җил-дулкынга чайкала-чайкала акканнар да акканнар, акканнар да акканнар – гел бер таба, гел түбәнгә таба…
Ләкин егерменче йөз башында кинәт, агымга каршы юл ярып, Агыйдел буйлап, яңа гасыр авазын салган Владимир Ульянов узып киткән. Мин басып торган ярга да карап узган ул Ленин… Соңыннан аңа меңнәр, миллионнар ияргән…
Агыйдел!
Синең ак суыңа халык азатлыгы өчен бу җирләрдән дә көрәшеп үткән Чеверев, Чапаев каһарманнарның да каны коелган бит!.. Аклар афәте дә үткән моннан. Нәкъ менә мин басып торган яр читенә бастырып, күпме коммунистны атып киткәннәр аклар. Ул шәһитләр каны да синең суыңда бит, Агыйдел! Бәлки, ярың да шуңа кызылдыр…
И газиз аналарыбыздай күпне күргән Агыйделем!..
Бу сугыш елларында без әтиләребезне пристаньнан туры фронтка озатып җибәргәч, тыннарыбыз бетеп, шушы ярга менә идек тә, соңгы кабат карап калырга теләгәндәй, пароходның куе төтене Йолдыз-Тау зәңгәрлегенә эреп югалганчы карап тора идек. Китте дә утка керде, китте дә утка керде безнең әтиләр…
Агыйдел!
Мин синең бүгенге тыныч, иркен-рәхәт, якты ярыңда басып торам. Миннән бик түбәндә, кызыл яр тирәли, уйнап-уйнап, керәшәләр генә очып йөри. Илгә иш булган Илешем басуларында да, болгар бабаларыбыз шикелле, иген игүдән башканы белмәгән, теләмәгән халкым эшли – Илем данын үстерәләр. Тик мин әле үткәннәрне уйладым. Чөнки бүгенгенең берсе дә төче камырдан гына әвәләп ясалмаган, – урак өстенең монарланып кызган һавасында битләргә ягылып үткән җепселдәй, барыбызның да бик ерактан өзелмичә килгән тамыры бар, тик без аны белмибез генә. Хуп, бик ерактан килгәнен күбебез белмәсен дә ди, анысы тарихка калсын ди, ә якынын барыбыз да җитәрлек микъдар беләбезме соң? Ише бабайлар гына түгел, әтиләребез дә, кайтмаска китеп, җәйге сулар кебек саега, бетә баралар. Ә бер уйласаң, шушындый да шаулы гасырыбызның кырык елы эчендә генә дә алар гомеренә нәкъ өч сугыш, өч революция туры килгән!.. Без шуларны белергә тиешме? Тиеш! Онытмаска тиешме? Тиеш! Алар кабызган революцион ут, каннан канга күчеп, безнең йөрәкләрдә дә янарга тиешме? Тиеш! Ниһаять, без бөек бәрелешләрдә алар яулап, безнең кулга тоттырган бөек бәхетнең, Икмәкнең кадерен белү өчен дә үткәннәрне белергә тиеш. Алар кигән чабатаны сөйләгәндә дә, чырай сытып түгел, ә күңел колагын салып, чабатага ихтирам белән тыңларга тиешбез…
Мин Агыйделнең еракларга төбәлеп торган Төбә яры өстенә битләремне астан искән җылы, дымлы, чәчәкле болын җиленә куеп басып торам. Күз күреме җирләрдә болын да әрәмә, болын да әрәмә, ә шулар эченнән, ярдан ярга тибеп, колындай уйнаклап, Агыйделем ага.
Агыйдел!
И минем туган җирем – унике буын буена сулап туймаган сулышым!..
Февраль, 1972
Яшьлек дусларым
Парчалар
(Абыйлар фатихасы)
Сугыш беткәннең өченче язы иде. Без, Касыйм белән икәү, соңгы басудан сабанны бетереп кайтышлый ук, атларыбызны идарә каршындагы баганага бәйләп куйдык та председатель янына кердек.
– Җиһаншин абый, менә сабанны бетердек…
– Рәхмәт, апайлар, булдыргансыз, – диде ул.
– Инде Кифая апа безгә эшкә әйтмәсен, без иртәгәдән үк әзерләнә башлыйбыз…
Җиһаншин абый, бик нык аптырап, колагын безнең якка борды:
– Нәрсәгә?..
– Бәй, укырга керергә, – диде Касыйм. Ул да, күзләрен тутырып, председательгә карады. – Шулай сөйләшкән идек бит инде, Җиһаншин абый. Әллә оныттың дамы? – Ул вакытта безнең авылда, бер генә кеше булганда, «сез» дип эндәшү юк, көләләр иде. – Сабанга төшкәндә, үзең әйттең бит: сабанны бетерең дә, бүтән эшкә кушмабыз, укырга керергә әзерләнерсез, дидең.
– Китең әле! – дип, Җиһаншин абый сугышта беләзектән өзелгән кулын селкеп куйды. – Шушы вакыттан әзерләнә башласаң, дивана, күзең күгәрер!.. Әле июнь дә кермәгән.
– Иртәгә июнь инде.
– Шулай булгач! Июнь эшләң дә, июль әзерләнерсез.
Касыйм белән Җиһаншин абый бер-беренә чын тиңнәрчә сөйләшеп алып киттеләр. Касыйм, әнисенә охшап, сүзне яра гына иде.
– Булмый, Җиһаншин абый, – диде ул. – Укыйсы бик күп. Барысын да өр-яңадан укырга кирәк: мәктәптә алганнарның исе дә, төтене дә калмаган.
– Китең әле, юкны сөйләп утырмаң, пажалыста. Япь-яшь башыгыз белән. Уку бетергәнегезгә әле кайчан гына!
– Исәплә, биш ел, – диде Касыйм.
– Шулай укмыни инде? – дип, Җиһаншин абый башын чайкап алды. – Мин кайтканда, сез укымый идегезмени инде?
– Син кайткан елны бетердек бит җидене.
Җиһаншин абый, тагы да башын селки-селки, зур зәңгәр күзләре белән бик озак итеп бер миңа, бер Касыймга карап торды:
– Күпкәрәк киткән икән шул, апайлар. Уйнап – уенга, көлеп көлкегә туймас чакларыгыз эшләп үтте шул…
– Уңга карасаң да эш, сулга карасаң да эш булгач…
Шунда нишләптер, кирәкмәгәндә, керфек төпләрем дымланып җылына башлады. Мин йөземне читкә бордым. Үтте.
– Ярый, алай булгач, – диде Җиһаншин абый да. – Эш ризык түгел, бозылмас. Өлгерерсез. Әйдә безнең авылдан да укыган кешеләр чыксын әле!.. Безгә инде бармак йөртеп укысак та җиткән, ә сезгә җитми. Сезнең әле егылсаң да сикереп торыр чак кына – укып калың. Тик, карагыз аны, майдай сеңеп утырың. Сынауларыгызны өчле-тугызлыга биреп, эләгеп-тагылып кына йөрердәй булсагыз, пычранмаң да. Лутчы әнә былтыргы шикелле Пономарёв абыегыз белән ремонтка керешегез: болынга чыгар вакыт та җитеп килә…
Шулай фатиха бирде безгә Җиһаншин абый.
Әйбәт кеше иде. Инсафлы иде. Бригадир Кифая апа җиде әрвахка җитеп сүгенә башласа, кулы белән колагын каплап, башларын селкеп торыр иде. Иртә китте мәрхүм: сугыштан алып кайткан яралары, авырулары көчәеп, илле бишнең апрелендә Уфа больницасында үлде.
Идарәдән канатланып чыгу белән, сабаннарыбызны алачык алдына илтеп, атларыбызны чирәмгә җибәрдек тә, инде ныклап торып, нинди техникумга китәсене уйларга тотындык. Башта гына җиңел тоелган икән: эзләнә-сайлана башлагач, шактый авыр булып чыкты бу. Чыннан да, нинди техникумга китәргә соң? Күрше авылның ике кызы беренче көннән үк, бер икеләнүсез, статистика техникумына китәргә булды. Ләкин безнең ул техникумга күңел ятмый: аннан хисапчыдыр-нидер генә чыга икән; хисап эшен аны безнең авылда укымый да эшлиләр, әнә Чулак Зиннәт абый аны гомере буе эшләде, бер дә техникум бетермәгән…
Врачлыктан да тиз баш тарттык. Больница бездән биш-алты чакрым гына булса да, мин белгән елларда безнең авыл халкы «бүлнис» дигәндә кул гына селкиләр иде. Чөнки халык, ипиенә түгел, арыш умачына туймаган бер вакытта, ул больница врачлары, бигрәк тә Вострецов дигәннәре, саф безнеңчә, татар теле белән, мыскыл иткән кебек: «Күбрәк күкәй аша, май аша, ит аша, кич ятканда, бер йомры җылы сөткә бер кашык бал салып эч…» – дип җибәрә торган иде. Әйтерсең лә, ул әйтмәсә, без май да, күкәй дә ашый белмибез!..
Берара без геологик разведка техникумына да тукталып тордык. Ул техникумнан әллә кемнәр, әллә кемнәр чыга диелгән; шулар эченнән без «нефть эзләүчеләр» дигәнен аңлап алып, шуңа ябыштык, чөнки ул елларны безгә сиксән-туксан чакрым гына җирдә нефть тапканнар, тиздән безнең районга да килеп җитәләр икән дип сөйлиләр иде. Шул шаукым эчендә безнең кемдер аръяктагы Тирән Кул буеннан керосинга охшаш таплар күреп кайткан да, нефть дигәннәре шул инде ул, дип әйтеп ташлаган. Без дә бер көн төшкә хәтле баш күтәрми укып утырдык та, әйдә, ял да булыр дип, Тирән Кулдан әйләнеп кайттык – ерып чыккысыз җикәнле камыш, таллыкларын, чишмәдәй тонык суында йөзгән көс балыкларын, төрле төстәге буяу балчыгы белән сабын ташларын, түмгәгенә баскан саен балак эченә су сиптергән мүкле сазлыкларын әйләндек. Без нефтьне ничек табып, ничек чыгарганнарын мәктәптә үткән, ишеткән малай түгел, безнең өчен ул карурмандай караңгы; тик шулай да нефть безгә нәкъ менә шушындый су-сөлле куллар, култыклардан чыгадыр төсле иде. Шунда кинәт хыялыбыз уйнап, без бәләкәй чакта «аждаһалар» гына яткан шушы серле, куркыныч Тирән Кул безгә капыл нефть яткыны булып күренә башлады. Касыйм хыялыйрак та иде, Илеш якларына таба китеп югалган Тирән Кул эченә караган килеш әйтте:
– Их, укуны бетереп, менә шушыннан самолёт белән генә кайтып төшәсе иде дә, бөтен авыл халкы алдында нефть чыгарып ташлыйсы иде, безнең авылның да даны китәр иде!
– Бу бит безнең авыл җире түгел, – дидем мин.
– Булмаса соң! Безнең авыл турында бит…
Тик кабынуыбыз никадәр тиз булса, сүнүебез дә шулай булды. Хыялыбыз бик ерактан әйләнеп кайтып, күзебез кабат аяк астына төшкәч, «әйдә, тикшереп карыйк әле» дидек тә, шырпы сызып, түмгәк төбендәге «керосин» таплары өстенә аттык – чыж да итмәде! Теге куптарайның нефть дигәне черек сазлык суы гына булып чыкты…
Без моннан соң да әле бик күп техникум, училищеның иңен-буен иңләдек. Ул чакта белдерүләрне хәзерге шикелле уптым гына басмыйлар, ә көн саен диярлек берәмләп кенә тамызып торалар иде. Безне шулар да миңгерәтеп бетерде: берсен укып бер фикергә килә алмыйсың, икенчесе басылып чыга, аннан өченчесе, шулай беткесез… Әмма иң нык гаҗәпләндергәне авыл хуҗалыгы техникумы дигәннәре биргән белдерү булды. Монысы безгә нефтьтән дә болайрак – һич башка сыймалы түгел: колхозда эшләү өчен дә уку кирәк микәнни дип хәйраннар калдык.
Һәрнәрсәнең ахыры була. Менә берзаман белдерүләр дә бетеп китте; газеталар буш ындыр табагыдай бушап, ямьсезләнеп калды. Тик без генә һаман бер таба да хәл итмәгән. Шулай да без тик ятмыйбыз – җиң сызганып әзерләнәбез: сабанга киткәндәге сыман күз ертып торабыз да, китапка тотынабыз, безгә бары да яңа, бары да кызык, истә берни дә калмаган, гүя без мәктәптә укыган да кебек түгел иде.
Июль башларында безнең очның мин белә-белгәннән бирле ялгызы яшәгән Гөлкәем әби үлеп китте. Без ул әбинең Газиз исемле, авылыбызда бердәнбер зур укыган, бердәнбер улы барлыгын белә идек. Шул Газиз абый утыз тугызмы, кырыгынчымы елда педагогия техникумы бетергән булган, ләкин, бер көн дә укыта алмыйча, хәрби хезмәткә алынган; хезмәте сугышка ялганып китеп, сугышны ул авиация полковнигы дәрәҗәсе белән бетергән; хәзер инде Украинада хезмәт итә иде. Гөлкәем әбигә ул ай саен ике-өч йөз сум акча салып тора, әмма үзенең кайта алганы юк; әле инде, анасы үлгәч, мин белгәндә беренче кабат авылга кайтып төште. Бәләкәй генә карчыктан зуп-зур туган Газиз абый сөлектәй озын гәүдәсе, ияк урталары чокырланып торган чибәр йөзе, ул вакытта халык үлеп яраткан матур хәрби киеме белән йолдыздай ялтырап, авыл малайларының күзен ут яндырды да әнисенең өчен уздырып китеп тә барды. Әмма безнең күңелгә дә ут салып өлгерде: Касыйм белән икебезгә, ике дә уйламастан, укытучы булырга киңәш итте.
– Бар булган профессиянең башы – укытучы, – диде ул. – Укытучыдан да күркәм, укытучыдан да олы бер хезмәт тә юк. Минем инде үкенечкә генә калыр: укып та, укытучы була алмам инде… Укытучылыкка укыгыз, егетләр, – диде.
Монысы без алган икенче фатиха булды.
Шул хәл итте дә. Без нәкъ Газиз абый укыган Бөре педучилищесына китәргә булдык. Бөре безгә Уфа түгел – якын. Җәй көне пароходы йөреп тора, ә кышкы каникулда җәяүләп тә кайтып китәргә мөмкин: ул безгә йөз ун чакрым гына иде. Без Җиһаншин абыйдан яздырып алган аванс оныннан ипи пешерттек тә, юлга акча юнәтеп, документларыбызны илтә киттек. Почта белән җибәрсәк озак: башта Теләкәйгә, аннан Исәнбайга, аннан Яркәйгә, шуннан соң гына Уфага китеп, Уфадан кире Бөрегә барып җиткәнче, кимендә бер ун көн вакыт үтәчәк иде. Ә болай без икебезгә ике бөтен ипи белән өч көндә урап та кайттык…
Имтиханнарны без ничек биргәнбездер – белмәдек. Исемлек-мазар элү юк, «икеле» алганнарга гына әйтәләр дә, алмаганнар шулай дәвам иттерә. Ул елны училищега кырык сигез урынга җиде йөзгә якын гариза килгән иде, – биш-алты ел укымый торганнар җыелган. Күбебез тамырларга яшьләй көч китереп, сугыш авырлыгын ябык иңнәребез белән тартышып-күтәрешеп чыккан унҗиде-унсигез яшьлек егетләр һәм кызлар иде. Безнең белем ягы да бик чамалы – укуыбыз да шулай гына булган. Хәер, безне укыткан апаларның да күбесе яңа гына унны бетергән япь-яшь кызлар булып, үзләре дә бездән бер генә дәрескә алда баралар иде. Шул белем белән без, сепарат авызына салган сөт кебек, имтиханга агылып кереп киттек, – алты йөз күпме кешедән йөз утызы гына торып калды. Инде шулар эченнән, башта эре иләктән генә үткәреп, кырык сигез урынга туксан алты кеше кабул иттеләр дә, тагын да ваграк иләккә салдылар: икенең бере кандидат булып, туксан алтының яртысы беренче чиректә үк коелып бетәргә тиеш, ә калганы, икегә бүленеп (әле без барыбыз бергә клубта укыйбыз), нормаль классларга күчәчәк иде. Дәрес саен кычкыртып сорый торгач, күбесе сентябрь белән октябрь аенда ук коелышып бетте; кайберләре исә үзләре китте: укый алсалар да, яши алмыйлар иде. Шундыйларның берсе дустым, авылдашым Касыйм иде.
Ул нишләптер стипендиягә эләкми калды. Өеннән ярдәм юк. Әтисе чахотка чирле, аның өчен дип, иң авыр елларда мунчаларын, сыерларын сатып ашадылар. Өй тулы бала – иң олысы Касыйм булып, аннан кече тагын дүрт сеңлесе бар; әтиле дип, аңа тулай торак та бирмәделәр. Шулай айдан артык, дәрестән соң пристань буена төшеп, эш булган көннәрне ашлыктыр, бәрәңгедер бушатып, дүрт-биш сумга яшәп карады да өйдән алып килгән ике капчык сохарие да беткәч, «ярый, киләсе елга килермен әле» дип, укуын ташлап кайтып китте… Ләкин ул киләсе елга да, киләсенең киләсе елларны да килә алмады: шул ук кышны әтисе үлеп, атасыз дөнья ипсез-сапсыз килеш моның өстенә өелеп калды, – тиз генә ерып чыкмалы түгел иде.
Мин аны көзге ачы таң белән пристаньга озата төштем. Октябрь башы иде инде. Томандай томалап, пыскак яңгыр сибәли иде. Без сөйләшмәдек тә – нәрсә сөйләшәсең! Касыйм билетсыз гына пароходка кереп утырды. Ямьсез, салкын, җансыз пароход, сыкрап елагандай, өч кабат кычкыртты да дустым Касыймны алып та китте. Ул – пароходның, мин дебаркадерның юеш таянмасына таянган килеш, салкын су буенда күзгә-күз карашып аерылыштык. Хәтеремдә тик аның алама гына сырмасы белән иске фанер чемоданы калган да, «Инде син дә ташлап кайта күрмә, Хәмит!» дип әйткән сүзләре калган. Бу сүзләрне мин шул яңгыр томаны төсле томанга әйләнгән еллар аша бүген дә ишеткәндәй булам: «Инде син дә ташлап кайта күрмә!..»
Юк, мин ташламадым. Минем дә, авызым ачсам, үпкәм күренә. Өйдән бер тиен акча, бер сынык ипи киләсе түгел. Йөз ун чакрым җәяүләп кышкы каникулга кайткан чакларны да ике кулым селтәп кайта идем дә, ике кулым селтәп килә идем. Ләкин минем күзгә карап торган сеңелләрем юк иде: минекеләр кан чирендә үк үпкәләренә кадәр косып бетереп үлеп беттеләр: минем – әни дә апа гына. Аннары мин аена йөз кырык сум стипендия алам; шуңа өстәп, тагы язлы-көзле пристань буенда эшләп алабыз, – безнең күбебез шулай итә, чөнки нык хәлле балалар бик сирәк; детдомнан килгәннәрнең генә өсте бөтен дә тамагы тук иде. Аларга йөге белән ак күмәч, ак он, сохари, шикәр-май китереп торалар; өсләрендә – пардан кием, аякларында – ботинка, ботинка өстеннән тагын галош кияләр; аларның хәтта кич ятканда кия торган эчке күлмәкләренә хәтле бар иде. Иртән яки кич, ашарыма булмыйча, берәр малайдан шырпы кабы белән үлчәп ипи алып торганда яки ямаулы чалбар, ямаулы күлмәк белән кызлардан оялып йөргән чакларымда, әрнеп:
– Нигә минем әти генә үлгән соң!.. Ичмасам, мин дә детдомда үсәр идем… – дип, коточкыч сүз әйтә идем дә, соңыннан, ничә еллар безне карап үстерер өчен миннән мең кабат күбрәк интеккән анамны искә алып, күңелемнән мең гафу белән мең тәүбә кылып, илергәнче елый торган идем.
Туктаганда инде, яшем белән бергә, минем әтине аткан, мине шушылай ятим иткән Гитлерына, Геббельсына – бөтен иблисенә йодрыгым төйнәлеп каткан була иде…
Шулай укылган икән шул. Кара, онытылып та бара түгелме соң…
Январь, 1972
Гыйлемдар
Икенче курстан башлап безне көзге айларга колхозга эшкә җибәрә башладылар. Без, класслап-класслап, бер йә ике көнгә барабыз да, кулдан килгән кадәр эшләп кайтабыз – йә ашлык сугабыз, йә бәрәңге алабыз. Без аеруча «бәрәңге алмага җибәрсеннәр иде» дип телибез: бәрәңге алсак, үзебезгә дә бераз тия торган иде. Авыллар ерак булмый – егерме чакрымнан да ары түгел. Без шунда иртә таңнан җәяүләп китәбез дә төн белән җәяүләп кайтабыз, йә ат-мазар туры килә.
Әле исемә шундый көннәрнең берсе килеп төште.
…Аруларны басарга теләгәндәй, салкын сулышы белән битләргә кагыла-кагыла, ипләп кенә күз бәйләнде. Караңгылык куера төшкән саен суыта торгач, борыннарга юеш томан исе килеп бәрелде; җир өстенә ак болыттан ак өрфия җәелеп ятты. Без дә үзебез укыган, трамвайсыз-нисез генә тын яшәгән калабызга – Бөрегә кайтып җиттек.
– Тр-р!..
Өчебез берьюлы кабык арбадан сикереп төштек. Атчы абыйның безне тулай торакка хәтле илтеп куярга нияте булса да, без кырт кистек:
– Бик рәхмәт, агай. Иртә белән эшкә чыгасы атны шәһәр урамыннан тояк бирчәйтеп йөртмәгез.
– Һи-и, шәһәрен генә күргән ат инде ул.
– Үзегезгә дә ял итәргә кирәк.
– Һи-и, ялны үлгәч тә итәбез аны!..
– Рәхмәт, агай. Без инде кайтып җиттек. Сау булыгыз!
– Сау булыгыз инде, алайса. Тагын килегез. Килсәгез, туры үземә төшегез… – дип, атчы абый атын кире борды да тиздән арбасы-ние белән кара төн йоткандай юкка чыкты. Тик каткан юлда тәгәрмәч келтерәве генә колакка сеңеп калды. Без, сөйләшмичә генә, төнен караңгылы- яктылы утлары янып торган шәһәребез буйлап үзебезнең тулай торакка таба юнәлдек. Кул селтәвебездән үк бик арыганлык сизелсә дә, колхоздагы ике көнлек эштән без канәгать, рухыбыз бөтен иде.
Эш авыр булды. Минутына унике-унбиш көлтә йоткан суккычка көлтә генә өлгерт. Ләкин без – сугыш чоры малайлары; мондый алты атлы суккычта тугыз яшьтән ат куып үскән; аннары инде сынатыр чак та түгел: безне иң көчлеләре дип, ике курстан сайлап алып, көлтә бирергә куштылар.
Башка иптәшләребез инде сәгать биштә үк кайтып китте: ике көн эшләп, унике чакрым җәяү кайту уен түгел. Ләкин безгә эш ташларга ярамый, чөнки әле машина туктамаган; шәфәкъ җуелып, эңгер төшкәч кенә, көне буе гүләгән барабан тынып калды, без дә эштән туктадык.
Без Гыйлемдар белән дүртәү идек. Төштән соң Гыйлемдар машинага күчте. Без суккан бодай турыдан-туры дәүләт поставкасына китә иде. Төш алдыннан безгә авылдагы бердәнбер машинаның да туктаячагын әйттеләр: ярдәмчесе авырып яту сәбәпле, шофёр инде болай да өч тәүлек буена кулалмашсыз йөргән. Ындыр табагы тулы икмәк, ә атлы олау Бөре иген пунктыннан бер генә урый ала… Шуннан Гыйлемдар тотты да машинага утырды. Ул, укырга килгәнче, дүрт ел МТСта эшләгән, ике-өч төрле правасы бар, – машина, трактор дигәндә үлеп бара иде инде. Әлбәттә, колхозга баргач шофёр булырмын дип башына да китермәгәнгә, правасын алып тормаган; хәер, туксан тугызга ярылырдай булып шофёр эзләгән бервакытта аны сорап та тормадылар. «Йөртә беләсеңме әллә?» – «Беләм». – «Һай рәхмәт! Әйдә, утыр!..» Гыйлемдар машинаны алып та китте. Көшел өюче апалар:
– Укыган кеше укыган кеше инде, барысын да белә.
– Әйтмә дә!.. – дип, аның артыннан тел шартлатып калдылар.
Без дә, маңгай тирләребезне сөртеп, бер-беребезгә карашып алдык. Чөнки шул «барысын да белә» дигәнгә без дә керә идек. Ә дөресен әйткәндә, өчебезнең беребез дә машина йөртә белми. Безнең колхозда инде аның булганы да булмады; минем трактор, комбайн янында гына булашканым бар, тик аларын да йөрткән юк, җирне шул күбрәк ат белән сөреп бетерә идек. Иптәшләремнең дә мәгълүматы шулай гына. Ләкин беребез дә «Ә менә мин белмим, машинаның әрҗәсеннән башка җиренә утырган юк» дип әйтергә батырчылык итмәде. Ул кемгә кирәк? Әйдә ындырдагы апаларның «укыган кеше укыган кеше инде» дигән уйлары җимерелмәсен…
Безгә әйтеп җибәрүенә караганда, Гыйлемдар үзе иртәгә иртә белән, дәрес башланганчы ук кайтып җитәргә тиеш иде. Ләкин йоклап таң аттырдык, төш җиткердек, дәрес бетердек – Гыйлемдарыбыз һаман юк; ә кичен укытучылар институты клубында без «Тормыш җыры» спектаклен куярга тиеш идек, ә Гыйлемдар анда тегенди-мондый гына рольне түгел, Басыйрны уйнаячак иде.
Мин – комсомол комитеты члены, спектакль миңа йөкләнгән. Дәрес бетү белән, ашыгып тулай торакка чаптым: бәлки, кайтып йоклап ята торгандыр дим. Ләкин… Мин бераз көттем дә, кабат училищега киттем: анда безнекеләр рольләренең аерым-аерым җирләрен кабатлыйлар, репетиция ясыйлар. Суфлёр белән булса да, Гыйлемдар урынына берәр егетне әзерләргә кирәк иде. Мин Максимовны күндереп, аны да иярттем – Басыйр сүзләрен укыта торсыннар.
Комсомол комитетында тагы бер шаулашып алдык:
– Үзебездә булса да бер хәл иде, институтта бит, институтта!..
– Атна буена белдерү эленеп тора, җитмәсә…
– Шөйлә өзелер микәнни? Ояты ни!..
– Юк, өзмибез, – дидем мин. – Начаррак чыкса чыгар, мин Максимовны алып килдем.
Өйрәтә башладылар…
Максимов – балалар йортында үскән керәшен егете. Бик үткен, башлы егет; абынса абына – егылмый. Алар шулай репетиция ясап калдылар, мин тагы тулай торакка кайтып киттем. Шулай ике арада тик чабып йөрим. Өченчеме-дүртенчеме кайтуымда тәрәзәмне ачып куйдым да, бераз ял да булыр дип, Гыйлемдар кайтып килер якка карап көтә башладым. Спектакль башланырга әле ике сәгатькә якын вакыт бар, әгәр дә бер сәгать эчендә кайтып җитмәсә…
Шулай көтәм. «Тагы биш минут кына…» дип, бишәр минутлап көтәм. Шулай көтә торгач, бик озын ярты сәгатьне дә үткәрдем. Шунда «тагы биш минут…» дип уйлавым булды, үзебезнең як тротуардан Гыйлемдарның кайтып килүен күрдем. Башын иеп кенә атлап кайта бу. Тәрәзәдән чыгарга җитешеп, шатлыгымнан кычкырып җибәрдем:
– Саумы, шофёр!
Ул җавап бирмичә генә башын күтәреп миңа карады – эре тешләрен күрсәтеп елмайды гына.
– И тиз дә кайта беләсең икән!
– Ә нигә?.. – диде ул. Капкадан урап, уфылдап бүлмәгә килеп керде. – Ярый әле машина туры килде, юкса ат белән төнсез дә кайта алмый идем.
– Алайса, бүген дә куна калырлар иде! – дидем мин. Инде шатлыгымны ачуым басып китте. – Иптәшләреңне күпме борчуга салдың. Машина күрдем дигәч тә…
– Мөмкин булмады, Хәмит дус, – диде Гыйлемдар. – Аннары бит мин үз белдегем белән түгел, директор рөхсәте белән калдым.
– Нинди директор?
– Соң, үзебезнеке. Авылдан председатель шалтыратып, тагы бер көнгә калуымны үтенде дә, Яушев абый рөхсәт бирде. Менә шул.
– Ә без монда ни уйларга да белми ятабыз.
– Нигә, Яушев абый әйтмәдемени?
– Яушев абый өйдә юк, Уфага ниндидер киңәшмәгә киткән, диделәр.
Институт клубында бер-бер кичә булса, безнекеләр дә калмый йөри иде; әле инде үзебезнең «пед» лар спектакль дә куйгач, берсе дә калмыйча китеп тә бетте диярлек (урын алып калырга кирәк), бүлмәдә тик мәңге мыштырдык Фәйзәви генә һаман мыштырдый иде. Мин Гыйлемдарга егетләр пешереп куйган бәрәңгене мендәр астыннан алып бирдем, ул да өстәлгә колхоз биреп җибәргән акмаен чыгарып куйды. Тиз-тиз булса да, тәмләп бәрәңге ашап алдык. Чәй әзерләп китергән арада, күрәм, Гыйлемдарның күзләре үк йомылып беткән.
– Карале, дускай, спектакльдә дә шулай йоклап китмәсәң ярар иде инде…
Гыйлемдар, авыр күз кабакларын көчкә ачып, урыныннан сикереп торды.
– Кая, башымны саф һавага тотыйм әле.
– Ятып ял итеп ал дияр идем дә, бер ятсаң, бөтенләй тора алмассың.
– Юк-юк, ятмыйм, – диде ул.
Инде сәгать сигезенче. Сигездә спектакль башланырга тиеш. Мин тәрәзәне ачып җибәрдем. Кичке салкын һава, битләребездән сыйпый-сыйпый, агылып бүлмәгә керде. Икенче атна инде көннәр искиткеч аяз тора. Күк йөзе матур, чиста. Тик урамның стадионга тоташкан җирендә генә берничә болыт кисәге эленеп калган; батып барган кояшның сыек нурларына тиеп, кызгылт-сары буяу белән бер-ике сыйпап алган кебек булып күренә иде.
– Әллә, чынлап та, бер ун минут ятып торасыңмы? – дидем мин.
Гыйлемдар бөтен гәүдәсе белән миңа таба борылды.
– Ятмыйм инде, Хәмит. Ятсам, чыннан да, тора алмам. Хәзер бик әйбәтләп юынып киенәм дә китәбез…
Бер ун минуттан без урамга чыктык…
Бөтен институт студентлары алдында беренче мәртәбә уйнавына карамастан, Гыйлемдар үз ролен менә дигән иттереп башкарды. Кул чабудан хәтта колаклар тонып торды. Гомумән дә әйбәт уйнадылар.
Спектакль бетеп, танцы башланганчы, без ишегалдына чыктык. Ул чакны без спектакльдән соң, җимереп, танцы итә идек. Төнге күк йөзе һаман аяз, саф; октябрь башының салкынча һавасы битләребезгә ягылып, күңелләргә саф рәхәтлек бирә иде.
Клубтан радиола тавышы ургылып чыкты – танцы башланды. «Әйдә!» диде Гыйлемдар. Ул үзен хәзер бер түгел, тагын ике тәүлек йокламаса да түзә алырдай тоя иде…
1956
Әндәлис
Без икенче курста укый идек.
Декабрьнең ничәсе дип тә әйтә алмыйм, һәрхәлдә, азагы булырга тиеш. Зур тәнәфес иде. Без январьның җидесеннән башланасы имтиханнар турында, стипендия турында бик борчылып сөйләшеп утырганда, ишектән бер баш күренде. Күренде дә юк та булды. Ләкин яңадан күренде. Бу юлы инде башы артыннан гәүдәсе дә барлыкка килде – ишек төбенә, елмаеп, безнең училищеда укымаган бер ят малай кереп басты. Ул шундый да кара иде ки, авыз тулы теше генә, тыгыз да, тигез дә булып, бите янында кардай ак күренә иде. Ул өстенә – кара бәрән якалы озын сырма, аягына актан карайган киез итек кигән; салкын булуга карамастан, сырмасының бер генә төймәсе эләктерелгән, – хәер, калганнары юк та иде бугай, ачык изүенә, урталай бөкләп, ике дәфтәр кыстырган, анысы да ничектер төшмичә, эләгеп кенә тора иде. Тешеннән башка бар җире дә кара: сырма чабуыннан хәтта көзге ләпек тә кубып төшмәгән иде булса кирәк.
Без аны шул рәвешчә карап тикшергән арада, ул да, керүчеләргә юл биреп, бер-ике адым читкәрәк басты да, ике кулы белән дә бүреген тоткан көе, безне күзеннән үткәреп чыкты. Шуннан соң гына, һәр сүзен керештәй суза-суза, ялкау-елак тавыш белән сорыйсы итте:
– Ялгышмасам, бу икенче «А» группасы бугай?..
– Әйе… – дидек без.
– Алай булгач, дөрес кергәнмен икән. Исәнмесез, иптәшләр!..
Аның йөзе яктырып китте, күзләре сызыктай кысылып, авызы ике якка җәелеп туктады, ләкин бу, елмаюдан бигрәк, бездән мыскыллап көлгәнгә охшый иде. Без аптырый калдык: әллә моның, чынлап та, бездән көлүеме?.. Гыйлемдар гына гадәтенчә коры-җитди тавыш белән сорап куйды:
– Сиңа ни кирәк соң, иптәш?
– Э-э… миңамы? Миңа берни дә кирәкми. – Ул моңа тикле нормаль тавыш белән сөйләшкән булса, әле инде тавышын кинәт кенә нечкәртте дә: – Мин сезнең белән бергә укыячакмын инде, иптәшләр. Мин Мәсәгут педучилищесыннан күчеп килдем… – дип көлеп җибәрде.
Әллә дивана инде бу дип, без дә тыела алмыйча көләргә тотындык. Ләкин ул шундук ерылган авызын бер җирдә туктатып куйды да тагын да безне мыскыл иткән кебек тора башлады. Без дә шып туктадык. Галәмәт тә сәер малай иде бу. Шуннан ул:
– Әйдәгез, таныш булыйк, иптәшләр, – диде дә, басып каткан сайгагыннан кинәт кубып, укытучы өстәле янына килеп басты. – Мин, иптәшләр, Әндәлис булам, фамилиям – Сәгыйдуллин…
Ул арада кыңгырау шылтырап, Сөләйманова апа белән Мостафин абый килеп керде. Сөләйманова апа безнең класс җитәкчесе иде.
– Сезнең группага яңа укучы өстәлде. Кая, кайсыгыз янында буш урын бар?.. – дип, яңа классташыбызны иң арткы өстәлдә берүзе утырган Фәйрушин янына җибәрде дә, үзе чыгып китте. Дәрес башланды…
Без инде бөтен группа үзара дуслашып, бер гаиләдәй булып беткән; яңа кешенең тиз генә ияләшеп китә алмавы да мөмкин иде. Ләкин Әндәлисне без бик тиз арада үз иттек. Ул үзе дә кеше белән момент дуслаша торган малай булып чыкты. Килүенә атна-ун көн дә үтмәгәндер, училищеда аны белмәгән беркем дә юк иде инде. Дөрес, аның беренче карауда ук кешене үзенә карата торган ягы – чиктән тыш көлке кыяфәте иде. Бу җәһәттән ул «чегән арбасыннан төшеп калган» Фәйзәвине дә уздырып җибәрде: аның янында Фәйзәви янар-янмас яткан чи утын кебек кенә булып калды. Шулай да ул, үзенең элекке даны бетүгә килешә алмыйча, шактый гына вакыт Әндәлис белән астыртын бәрелешеп, чәкәләшеп йөрде. Аның бик кызык бер гадәте бар иде: ул бездән йә укытучыдан фәкать үзе белгән сорауларны гына сорый торган иде. Әгәр ул сораганнарны без белмәсәк, бәләкәй буйлы кешеләргә хас көнчел мыскыл белән, күзенә үрелеп керердәй булып, үзе үк җавабын да бирер иде. Ул гадәтен без аның Әндәлис килгәнче үк белгән булсак та, сәбәбен уйламаганбыз, Әндәлис аны шундук тотып та алган иде. Беркөн бер дәрестә, институтны былтыр гына бетереп, беренче елын гына укыткан япь-яшь апага Фәйзәви үзенең мәкерле соравын бирмәсенме. Апабыз коелды да төште. Әгәр Әндәлис булмаса, оятка каласы көн кебек иде. Әндәлис коткарды – сикереп торды да әйтте:
– Апа, сез аңа җавап бирмәгез. Чөнки Фәйзәви ул үзе белмәгәнне түгел, үзе белгәнне генә сорый. Әле сораганын ул кичәгенәк кенә «Большая энциклопедия» дән укыган иде, – дип, Фәйзәвине группа алдында үтерде дә салды. Апабыз да котылды, Фәйзәви дә җиңелде.
Ләкин Әндәлиснең даны һич тә көлке кыяфәтеннән генә түгел, – без анысына тиз ияләштек, – ә бөтенләй башка нәрсәдән гыйбарәт: эчкерсезлеге өстенә гаҗәп тә шәп математик иде ул! Бу яктан ул барыбызны да җиргә егып салды. Теләсә нинди санның квадратын йә кубын, яки теләсә генә нинди гамәлне сорама, күз ачып йомганчы әйтә дә бирә! Мәсьәләләр китабында ул чишә алмаган бер генә мәсьәлә дә юк иде. Аңа, гомумән, безнең белән укуы кызык та булмагандыр: дәрескә әзерләнми, имтиханга әзерләнми, сорасалар – «бишле» дә «бишле» генә ала иде.
Тора-бара без аның белеме белән хәтерен бик ныклап җигә башладык, дәрес укыганда, безнең беребез дә хәзер китапка карап интекми: логарифм кирәкме, синусы-косинусы кирәкме, Менделеев системасымы… егермебез егерме тавыш белән, «Әндәлис!», «Әндәлис!», «Әндәлис!..» дип, бүлмә яңгыратып аңа дәшәбез; беренче курстан алып дүртенче курс укучыларына хәтле аңардан сорый иде. Ул безгә бер карусыз җавап бирә, килеп аңлатып китә, алай да аңламасак, «И-и, сезгә аңлатканчы…» дияр иде дә, үзе кәгазь-каләм алып, ялт иттереп эшләп тә бирер иде. Моның өчен без аңа ап-ак крахмал измәсе ашатабыз; бу измәләргә азрак сөт йә май салганда да жәлләмибез; «кабып кына карыйм әле» дип башласа да, «җитәр инде, малай» дигәнче ашый иде. Хәер, ул үзе дә саран түгел, юмарт, хәтта артыгы белән юмарт иде. Ел саен егерме сум арта барганлыктан, икенче курста инде без стипендияне йөз алтмыш сум ала идек. Әндәлис ул көнне, бар акчасын бетереп диярлек, кочагына сыйганчы прәннектер, печеньедыр алып кайта; карават өсте, тәрәзә төпләрен тутырып ташлый да, – кем иренми шул ашый, – ике-өч көн буена ул яткан почмакта олы бәйрәм була торган иде. Айның калган егерме биш-егерме алты көнен исә безнең өстә үткәрә яки кызлар алып китеп, шунда тамагын туйдырып йөрер иде.
Кайбер көннәрне ул кичкә кадәр шәһәр китапханәсендә утырып кайта. Нишли ул анда, ниләр укый – безгә мәгълүм түгел; безгә шунысы гына мәгълүм: ул көнне, кичен ятып йокыга киткәнче, иртән уянып йокыдан торганчы, одеалы астында, пыш-пыш килеп, үзенә генә билгеле булган мәсьәләләр чишеп ята иде.
…Ләкин Әндәлис безнең белән ярты гына ел укып калды. Шул ук елны база мәктәбендә пассив педпрактика башланып, шул практика аны бездән аерды да инде.
Башлангыч база мәктәбе училищеның үзендә үк – беренче катның ике бүлмәсенә урнашкан иде. Без көн саен, дүрткә бүленеп, икешәр смена практикага йөрибез, һәркайсыбыз бер баланың мәктәп, урам, өйдәге тәртибен күзәтәбез, яшәү шартларын тикшерәбез, – кыскасы, ул баланы сүтеп тә, җыеп та карыйбыз. Без, сигез кеше, дүртенче класска беркетелгән; Әндәлис тә безнең белән иде. Без аллы-артлы гына икебез ике малай янында утырабыз. Әндәлиснеке – класс саен диярлек икешәр ел утырган, төп кебек гәүдәле, Әндәлистән өч кенә яшькә кече малай иде.
Гөнаһ шомлыгына, беркөнне арифметика дәресендә теге малай класс эшен эшли алмый гына бит. Миңа да арттан күренеп тора: бөтенләй җиңел генә мәсьәлә инде үзе. Әндәлис түзмәде, безгә әйтергә өйрәнгән гадәте белән теге малайга әйтеп ташлады бит бу. Малай моны ошатмады, күрәсең, – ул без түгел иде, – ат чаклы гәүдәсе белән каерылып борылды да, күзләрен әллә кая куеп, Әндәлисне партадан этеп тә төшерде.
– Менә сиңа, бик әйтеп утырсаң!.. – дип, класстан ук чыгып китте.
Шуннан башланды инде. База мәктәбенең олысы да, кечесе дә мескен Әндәлисне «Менә сиңа, бик әйтеп утырсаң!» дип ирештерергә тотындылар. Хәтта беркөнне аны (теге, партадан төртеп төшергәне түгел, анысы аның Әндәлис кебекләр белән ваклашмый да), көрткә этеп егып, бүрегенә кар тутырып җибәргәннәр. Тулай торакка кайтканчы рәнҗүе беткән иде, күрәсең, безнең белән бергә үзе дә көлә-көлә, үзен ничек карда аунатуларын сөйләп бирде.
– Аттай гәүдәң белән шул маңка малайлардан ектырдыңмы, Әндәлис?.. – дип, без аңардан рәхәтләнеп көлдек.
– Ярый әле җайлы котылдым, берсе киез итекне үк салдыра башлаган иде, – дип, Әндәлис үзе дә буылып көлә башлады.
…Шулай кыш үтте. Уку бетеп, каникулга туктар вакыт та килеп җитте. Без соңгы имтихан биргәннең икенче көнендә, үз классыбызга җыелып, каникулда кем кая барасыны, ниләр эшлисене сөйләшкән, гәпләшкән булып, саубуллашу кебек мәҗлес кордык. Инде таралышырга гына торганда, иртәдән бирле училищеда буталып йөрсә дә, без җыелганда гына юкка чыккан Әндәлис килеп керде. Керде дә һич көтмәгән җирдән әйтә салды:
– Ягез, егетләр-кызлар, икенче төрле әйткәндә, классташлар, хуш итешик, булмаса; безгә башкача күрешергә туры килмәс, ахры, мин сездән бөтенләйгә китәм, – диде.
Без дә кайбер сүзләр ишеткән идек инде, барыбыз берьюлы аңа ябырылдык:
– Ничек?..
– Чын булдымыни?..
– Әллә шаяртасың гынамы?..
– Юк, шаяртмыйм, иптәшләр, – диде Әндәлис. – Мәсьәлә хәл ителгән. Миңа, кайтып, унъеллык мәктәпкә керергә куштылар. Яңа гына Яушев абый яныннан чыгуым. Юсупов абый да, Мостафин абый да, Сөләйманова апа да шунда иде. Барысы да китәргә киңәш итте. Ни өчен дигәндә, миннән барыбер әйбәт укытучы чыкмаячак. Үзегез дә күрдегез бит инде: шул башлангыч мәктәп балалары да башка менгәч…
Ул көлгән булды. Ләкин көлүе элеккечә түгел, бөтенләй басынкы, моңсу иде. Ул сөйләгәндә, беренче тапкыр безнең беребез дә көлмәде. Шундый әйбәт классташыбызның киләсе елга безнең белән укымаячагы җәйге ял шатлыгын күкрәкләрдән юды да төшерде. Бүген үк кайтып китәселәр Әндәлис белән хушлаша башладылар…
* * *
Илле җиденче елның август азакларында мин Уфаның «Родина» кинотеатры яныннан узып бара идем, күземә капыл бик тә таныш бер йөз чалынып китте. Мин каттым да калдым: Әндәлис бит бу!.. Ләкин, зиһенемне җыйганда, ул инде кинотеатрга кереп киткән иде. Мин аскы каттагы аерым билет кассасына йөгердем; ярый әле сеанс башланырга байтак вакыт бар иде, билетлар да бетмәгән икән.
Мин кергәндә, Әндәлис, фойе әйләнеп, стенадагы кино витриналарын карап йөри иде. Ул, минем туп-туры үзенә таба килүемне күргәч, аптырый төшебрәк миңа карады – шундук танып, эре гәүдәсе, эре адымнары белән аюдай атлап, минем каршыга килеп басты. Без, елмаешып, сүзсез генә күрештек. Әндәлис һаман шул элекке Әндәлис иде, тик буйга гына бик каты үсеп, калынаеп киткән, мин аның янында бик кайтыш булып калган идем. Ул:
– Ә беләсеңме, Хәмит, безнең беренче кабат очрашуга төгәл сигез ел да сигез ай да унҗиде көн үткән, – дип, калын белән башлады да, нәзек белән бетереп куйды. Тавышы да үзгәрмәгән! Аның өстендә кыйбатлы, ләкин сарфатсыз киелгән кара йон костюм, ак күлмәк иде.
– Син һаман шул икән, Әндәлис! – дидем мин.
– Шактый үзгәрелде инде, Хәмит, – диде ул. – Менә сез дә олыгаеп киткәнсез…
– Карале, Әндәлис, мин сиңа нишләп «сез» булыйм ди?
– «Сез» дип әйттеммени әле мин? Гафу итегез!.. – дип, тагы үзенчә сөйләшә башлады.
– Ярый инде, алайса, үзеңчә сөйләш, – дидем мин. – Кайлардан килеп чыгасы иттең Уфага?
– Ә мин ел саен диярлек Уфага тиеп китәм. Сезне генә күрә алганым юк. – Ул җитдиләнеп миңа карады.
– Әле кая барасың соң?
– Әле Мәскәүгә барышым, аспирантурага, – диде ул. Аскы иренен элекке шикелле очлайта төшеп, бер калын, бер нечкә тавыш белән сүзен бетереп куйды: – Мин бит, педучилищедан киткәч, ике ел урта мәктәптә укыдым: тугызны, унны. Аны бетергәч, Мәскәү университетына барып кердем, физматка. Быел инде менә аспирантурага калдырдылар.
Бу юлы инде мин текәлеп каттым.
Кинодан соң мин аны вокзалга озата төштем. Уфада берничә шешә авторучка карасы алган икән, вагонга кергәч, шуларны чемоданына салып куйды. Мин көлеп җибәрдем:
– Нәрсә, әллә Мәскәүдә кара юкмы?
– Очрады да алдым инде: Мәскәүдә магазинда йөргәнче…
…Шуннан бирле очрашканыбыз юк. Ләкин ишетеп беләм: аны хәзер математика фәннәре докторы, Себердәге бер гыйльми институтта эшли диделәр…
1956
Сары Сәрви
Бик ачык хәтерлим, ул көнне безнең училище клубында «Мститель из Эльдорадо» дигән кино булачак иде. Дәрес бетү белән, гадәттәгечә дәррәү кубып, ишеккә барып тыгылдык, тизрәк кайтып, мичкә чират алырга, пешеренеп, ашап, тизрәк клубка килергә кирәк иде. Ләкин тыгылып торган җирдән чыгып бетә алмадык – класс эчендә кемдер өзгәләнеп елап җибәрде. Барыбыз бер кешедәй артка әйләндек: сары чәче, сары сипкеле өчен Сары Сәрви дип йөрткән кызыбыз йөзе белән өстәлгә капланган, ә аны һәр көн кызлар тулай торагына озатып куючы Димка Максимовыбыз атылып-бәрелеп класстан чыгып китте. Без аңа, сибелешеп, юл гына биреп калдык. Мичкә чират алырга дип ашыгуыбыз да истән чыгып, киредән Сәрви янына җыелдык:
– Ни булды, Сәрви?..
– Авырыйсың мәллә?
– Әллә Максимов берәр авыр сүз әйттеме?..
Ләкин Сәрви гүя колаксыз да телсез, елаган бер таш иде. Шул хәлендә өстәл аяк астында чәчелеп яткан китап-дәфтәрләрен җыйды да бер сүз катмыйча ишеккә юнәлде; артыннан бергә кайтасы кызлар иярде.
Бу шимбә көн иде. Ә дүшәмбе Сәрви укырга килмәде.
Соңгы тәнәфестә комсоргыбыз Нина безгә игълан итте:
– Иптәшләр! Дәрестән соң берегез дә кайтмый, класс комсомол җыелышы була.
Класс берьюлы каршы төште:
– Атлаган саен нинди җыелыш ди инде ул?
– Үткән атнада гына булган иде бит…
– Мине җибәрегез әле, мин бүген дежурный, – дип, Фәйзәви дә сүз салды.
– Бер нинди сылтау юк, син дежурный чакта гына бүлмәгезне күтәреп алып китмәсләр әле, – диде Нина.
Дәрес бетү белән, күкрәкләрен уйната-уйната, өстәл янына чыгып басты. Тиз арада класс җитәкчебез Сөләйманова апа да кереп җитте. Нина җыелышны ачып җибәрде:
– Иптәшләр! Озак утырмыйбыз, сабыр булыйк. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә: комсомолец Максимовны тикшерү. Шимбә көнне Сәрви Ханованың елавын барыгыз да диярлек күрде; инде ишеткәнсездер дә: аңа Максимов суккан булган…
Сәрви үзе килмәгән иде, алдагылар берьюлы Максимовка әйләнеп карады. Ул минем белән бер рәттә – тәрәзә буенда утыра иде.
Шунда күбрәк Максимов тирәсендә уралырга яраткан кылый күз Дәниф чәчрәп торды:
– Нәрсә аңа карап каттыгыз, аю биетәләр мәллә? Сәрви килми торып, Диманы тикшермибез: әллә суккан, әллә юк, беребез дә белми бит әле.
– Тик тор, синнән сорамыйлар!.. – дип, Максимов аңа каты гына бәрелеп алды да иренен кысып, өстәл өстенә текәлеп туктады.
– Сукканын син белмәсәң, без беләбез, – диде Нина Дәнифкә.
– Бас әле, Максимов, – диде Сөләйманова апа коры гына.
Максимов кыегаеп кына торып басты.
– Булдымы шундый хәл?
– Булды андый хәл, апа, – диде Максимов. – Тик… ни өчен икәнен үзем дә аңламыйм… Фәкать ялгышлык белән… Мин Сәрви алдында гафу үтенергә тиеш…
Кызлар аны тетеп тә алып китте:
– Башта сук та, аннан гафу үтенме?
– Син нинди егет, кызларга суккан?
– Димка, оят түгелме сиңа?..
Гыйлемдар сүз алды:
– Иптәшләр, мин Максимовның кыз кешегә кул озайтуын түбәнлек дип саныйм. Аның мондый эше егетләргә генә түгел, бөтен курска, училищега тап төшерә. Аннары Максимов быел, бигрәк тә бу соңгы чиректә шактый үзгәрде – начар укый башлады. Хәтерегездәме, беренче, икенче курсны ул «дүрт» кә «биш» кә генә укыган иде. Ә быел нидер булды аңа. Тулай торакта да дежурлыгын юньләп итми, аш-мазар пешерер өчен плитәгә чират ала башласаң, гел алдан керергә тырыша. Инде – монысы. Мин белмим, иптәшләр… хатын-кызга фәкать хөрмәт, мәхәббәт белән генә карарга өйрәткән чын әдәбиятны өйрәнәбез, иң алдынгы педагогиканы өйрәнәбез, киләчәктә үзебез дә балалар укытырга, тәрбияләргә җыенабыз… Ничек була инде бу болай?..
– Йә, Максимов, үзең моңа ни әйтерсең? – диде Сөләйманова апа.
– Ни әйтим инде? Мин гаепле, иптәшләр! Чынлап та, миңа быел әллә ни булды… Әгәр бер юлга ышансагыз, сүз бирәм: моннан соң андый нәрсә кабатланмаячак, җәзаның ниндиенә дә ризамын…
– Минемчә, мәсьәлә ачыкланды, иптәшләр, – диде Нина. – Инде тәкъдимнәрегезне әйтегез.
– Гаеп эшләгәнен үзе дә үкенеп таныгач, минем бик каты кисәтеп үтәргә дигән тәкъдимем бар, – диде Гыйлемдар. Ул һич тә гаделсезлекне кичерә алмый иде. – Максимов укуын да, тәртибен дә яхшыртырга тиеш.
– Шуның өстенә, – диде Нина, – бөтен класс алдында Сәрвидән гафу үтенергә тиеш. – Ул, фикер көтеп, Сөләйманова апага карады.
– Минемчә, Гыйлемдар тәкъдименә кушылырга кирәк, – диде Сөләйманова апа. – Инде Максимов үзе нәтиҗә ясар дип уйлыйм…
Җыелыш шулай бетте. Максимовка телдән каты шелтә әйтелде. Ә шулай да аның Сәрвигә ни өчен сугуын кызларның күбесе барыбер белмәде. Аны без – класстагы җиде-сигез малай гына белә идек, дөресрәге, соңыннан белдек; белмәгәне шул Фәйзәви белән Әндәлис кенә калгандыр, чөнки аларга әле ярату хисе ят – бармы да юкмы гына иде. Ә бу күңелсез хәл нәкъ әнә шул яратудан килеп чыкты да инде.
Безнең училищеда класс саен өч-дүрт кеше детдом баласы булып, шуларның күбесе Илеш йортыннан килгән иде. Безнең класста да өчәү. Дөрес, берсенең әтисе дә, әнисе дә бар: детдом директорының бик басынкы, ләкин берни белми торган үз кызы; ә икесе, Сәрви белән Максимов, тулы ятим иде. Максимов – керәшен егете, исеме Владимир, ләкин күбебез аны исеме белән йөртми – Максимов та Максимов кына ди. Буе да бар, төсе дә бар, теле дә бар, үзе бик яхшы гимнаст, иртәнге гимнастиканы ул ясата; балачагыннан ук хәрби училище белән хыялланган, ләкин балачагыннан ук сөеп йөргән Сәрвиеннән аерыла алмаган: Сәрвиләрне детдом бу училищега җибәргәч, ул да аларга ияреп килгән. Максимов класста бердәнбер художник та иде. Дәрес дими, ни дими – онытылып, инде үзе дә сизмәстән, Сәрви сурәтен ясап утыра – шакмаклы дәфтәр битенә дә, елтыр ватман кәгазенә дә, киптергечкә дә ясый; ясый да Сәрвигә бирә бара. Сәрви – ягымлы кыз, кире какмый, ала да елмаеп рәхмәт әйтә, ала да рәхмәт әйтә – шул гына. Чөнки ул Максимовны балачактан ук бергә үскән туганыдай гына итеп күрә; ләкин үзе башканы яратмый да кебек. Хәер, кем белә! Аны да бит бер Максимов кына яратып йөрми торгандыр. Ләкин ул чакны әле безнең күбебез эчтән генә яна: без ярату хисләрен яраткан кызларыбыздан да яшерәбез – йә киемнән оялабыз, йә болай оялабыз… Әмма барысы да алай түгел, билгеле; арада чит егетләр белән йөрүче кызларыбыз да бар иде. Гөнаһ шомлыгына, беркөн Сәрви дә үзебезнең клубта икенче бер егет белән танцевать иткән. Бу Максимовның җененә кагылган, чөнки ул бик көнчел, кызу канлы егет иде. Көнләшүеннән ничә көн янып йөри торгач, сөйләшеп аңлашу урынына, җитмәсә, урынсыз җирдә әлеге хәл килеп чыккан…
Сәрви дәрескә ачынып, гарьләнүеннән килмәгән икән. Иртәгесен килде. Күңелсез иде. Ике көн эчендә суырылып ук киткән. Аңа Нина алдан искәртмәгән, ахры, искәртеп тә, бәлки, үз сүзен итәсе килгәндер, – ничек булса булган, Нина, беребезне дә зур тәнәфескә чыгармыйча, бик коры гына итеп, Максимовка класс алдында Сәрвидән гафу үтенергә кушты. Аңа тагы мондый хәлдән ямь тапкан бер-ике кыз ярсып килеп кушылды: үтенсен дә үтенсен!.. Максимов инде ихлас күңел белән класс алдына чыгарга да баскан иде, ләкин шунда Сәрви урыныннан сикереп торды да сипкелләренә кадәр ут янып әйтте:
– Дима, кирәкми!.. Тукта!.. Мин сине кичердем инде!..
Бу тавыш, бу сүзләр, бу ялкындай янган йөз Максимовка «сөям!» дигән сүздән дә катырак тәэсир итте, күрәсең, тәмам каушап сүзсез калды, ләкин шундук үзенә үзе ия булып, егетләрчә гафу үтенде:
– Юк, Сәрви, алай димә… Син мине гафу ит! Мин бит чынлап әйтәм, класс кушканнан гына түгел…
– Ярый, Дима, бетсен, – диде Сәрви. – Күтәр башыңны, Дима! Безнең ятим үскән балачагыбыз хакына мин сине күптән гафу иттем, бәлки, миңа синең сугуың да кирәк булгандыр… Иптәшләр, кызлар, сез аңа сүз әйтмәгез инде. Максимов – әйбәт егет. Яшьтән үк гел мине яклап килде. Мин үзем әти-әнине белмим дә, шуңа күрә миңа детдомда үсү ул тикле авыр булмады. Ә бит Максимов кан чирендә үлгән әнисен дә, кечкенә-кечкенә сеңелләрен дә бик яхшы хәтерли иде…
– Җитте!.. Аларын сөйләмә!.. – диде Максимов, баскан килеш, тамагына ачы төер килеп. Йөзен янындагы тәрәзәгә борды. Инде төшлеккә менеп барган апрель кояшы класс эченә нәкъ шул яктан карый иде. Шул яктылыкта мин аның сул битеннән зур бер тамчы күз яшенең тәгәрәп төшеп баруын күрдем. Ул иягенә җиткәч кенә сытылды. Ә аннан соңгылары инде тәгәрәп төшми – битенә ябышып кына ага иде…
* * *
Быел кайтып ишеттем: Максимовны училище бетергән елны ук армиягә алганнар. Хәрби дәрәҗә баскычыннан күтәрелә-күтәрелә, инде майор дәрәҗәсенә җиткән.
«Кемгә өйләнгән икән?» дигән сорауга «Бәй, ишетмәдеңмени? Кайтып Сәрвине алып китте бит! Инде зур кызлары бар, Ригада яшиләр» дип әйттеләр…
1956