Kitobni o'qish: «Вәгъдә – иман / Обещание – дело чести (на татарском языке)»
Валеев Разиль Исмагилович
Публицистические заметки, интервью, поэтические посвящения, юмористические зарисовки
Составитель Муртазин Мансур Газизянович

© Татарстан китап нәшрияты, 2019
© Вәлиев Р. И., 2019
© Мортазин М. Г., төзү, 2019
Иҗат белән сәясәт – минем ике канатым
Мин коеп куйган шагыйрь генә түгел…
Г. Тукай
Бәләкәй чактан ук шигырьләр язып, аларны башта район газетасында, аннары республика матбугатында, аерым китапларда бастыра-бастыра, әкренләп шигърият дөньясына кереп киткәч, мин үземнең язмышымны гомерлеккә бары тик әдәбият белән генә бәйләрмен дип уйлаган идем. Шул хыялымны тормышка ашыру нияте белән Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга кердем, анда күңелемә урын тапмыйча ике ел изаланганнан соң, Мәскәүгә М. Горький исемендәге Әдәбият институтына китеп бардым. Советлар берлегенең бик күп төбәкләреннән һәм төрле илләрдән җыелган хөр фикерле яшь әдипләр һәм укытучы-профессорлар белән биш ел аралашу, белем эстәү дәверендә минем дөньяга күзләрем ачылган кебек булды. Бу аралашулар иҗатыма гына түгел, ә фикерләү юнәлешемә дә бик нык тәэсир итте, мин илдәге вазгыятькә, татар халкының дөньяда тоткан урынына, аның тарихына һәм бүгенге хәленә башка күз белән карый башладым. Нәкъ менә шул елларда мин елап-сыктап, сыкранып-сукранып кына яшәмәскә, ә милләтнең киләчәген кайгыртып көрәшкә чыгарга кирәклеген әкренләп күңелемә сеңдердем. Нәкъ менә шул елларда мин үземнең фикердәшләрем белән бергәләп Татарстан язучылар корылтаенда татар яшьләре өчен әдәби журнал ачуны таләп итәргә карар кылдым, нәкъ менә шул елларда мин, тугандаш Кырым татарларына нахак гаепләр ташлаган профессор белән бәхәскә кереп, бәлагә тарый яздым, чак кына институттан куылмадым, нәкъ шул елларда минем милләт язмышы өчен гасабиланып язган тәүге шигырьләрем дөнья күрде. Кыскасы, Әдәбият институтында укыганда, минем киләчәк иҗатыма һәм язмышыма ныклы нигез салынды.
Ә инде иҗади һәм сәяси яктан күпмедер тәҗрибә туплап, Казанга кайткач, үземнең берьюлы әдәбият һәм сәясәт дөньясына кереп чумганымны сизми дә калдым.
Мин үз язмышымнан зарланмыйм, аның иҗат күкләремне биегәйткән чалт аяз көннәре дә, канатларымны канаткан ачы җилле, давыллы чаклары да булды. Язмыш мине вакыт-вакыт иркәләде дә, вакыт-вакыт типкәләде дә. Кайчакларда упкын читенә барып җитеп, Әҗәлнең үзе белән дә күзгә-күз карашып торырга туры килде. Язучылар берлегендәге җанымны телгәләгән катмарлы хәлләрдән соң язмыш мине Әфганстан мәхшәрләре эченә дә илтеп ташлады, чечен сугышы ялкынына да алып керде, җиде ай буе Казан һәм Мәскәү хастаханәләрендә аунарга, берничә мәртәбә пычак астына керергә дә мәҗбүр итте. Шул җиде ай эчендә палатада бер үк диагноз белән янәшәмдә яткан унөч хастаның унөче дә берәм-берәм вафат булып, бер минем генә исән калуымны язмыш бүләге димичә, аңа рәхмәт әйтмичә мөмкинме соң инде?!
Мин боларны монда ни өчен язам соң әле? Әлеге хәлләрнең менә бу китапка ни катнашы бар? Катнашы шунда: әгәр үз тормышымда шундый сынаулар узып, сират күперләрен кичмәсәм, мин дөньяда бик күп нәрсәләрне аңламаган, бәлки, тормышта да, сәясәттә дә үз юлымны таба алмыйча, гомер буе бәргәләнеп, адашып йөргән булыр идем. Әлеге сынаулар мине киләчәк елларым, алдагы эшчәнлегем өчен чыныктырды, иң мөһиме, миңа үз кыйбламны табарга ярдәм итте. Нәкъ шул елларда мин милләтебез һәм җәмгыятебезнең дә шулай ук хаста хәлендә булуын бөтен барлыгым белән аңладым, язучы һәм әдип язмышының милләт язмышы белән аерылгысыз булырга тиешлегенә иман ныгыттым.
Билгеле, милләткә хезмәт итүнең, аны дәвалауның төрле юллары, төрле ысуллары бар. Шигырь-җыр, роман-повесть-пьеса язып та, милләтнең рухын ныгыту, аны савыктыру өчен, бик зур һәм файдалы гамәлләр кылып була. Әмма, ни кызганыч, бездә бүген, элекке заманнардагы кебек, ил һәм халык белән руханилар, мәгърифәтчеләр, шагыйрьләр идарә итми, киресенчә, аларның җәмгыятьтә тоткан урыны, әдәби сүзнең тәэсире көннән-көн кими бара. Дөнья бүген икътисадчылар, финансистлар, сәясәтчеләр кулында, шуңа күрә көрәшнең алгы сызыгы шулар тирәсеннән уза. Бөек Тукаебыз бу вазгыятьне үз заманында ук аңлап: «Мин коеп куйган шагыйрь генә түгел, мин сәясәтче дә, дипломат һәм җәмәгать эшлеклесе дә, минем күзем күпне күрә, колагым күпне ишетә», – дип, юкка гына әйтмәгәндер инде…
Әйе, минем фикеремчә, һәрбер әдип, һәрбер әдәбият-сәнгать әһеле сәясәтче, үз халкының мәнфәгатьләре өчен көрәшүче дә булырга тиеш! Бигрәк тә бүгенге көндә, бүгенге шартларда. Ә сәясәтнең үзәгендә һәрвакыт кеше язмышы, халыклар, милләтләр язмышы тора. Кеше тулы канлы тормыш белән яшәсен, милләтләр көннән-көн камилләшә барсын, аларның исеме дә, җисеме дә дөньяга яңгырасын өчен, халыкны мул тормышта яшәтү белән бергә аның рухи дөньясын да баетырга, рухын ныгытырга кирәк. Телсез, динсез, гореф-гадәтсез, милли сәнгатьсез һәм мәгарифсез халык милләт булып яшәүдән туктый, аннары әкренләп бөтенләй онытыла, юкка чыга. Ләкин безнең, татар милләтенең, йә булмаса башка милләтләрнең юкка чыгасы киләме соң? Берзаманны, Бишкәк каласында очрашкач, мин кыргыз белән татарның бөек улы, дөньяга кыргыз язучысы буларак танылган Чыңгыз Айтматов белән милләтләр һәм телләр язмышы турында әңгәмә корган идем. «Чыңгыз ага, Юнеско мәгълүматлары буенча, дөньяда ел саен дистәләгән тел юкка чыга. Татар һәм кыргыз телләренә дә шундый куркыныч янамыймы?» – дигән сорауга ул, бераз уйланып торгач, болай дип җавап биргән иде: «Үз акылында булган бер адәм баласы да якты дөньядан үз теләге белән китәргә җыенмый. Ә милләтләр шундый кешеләрдән тора бит, димәк, бер милләт тә үз теләге белән үлемгә бармас. Татар халкы да, кыргыз халкы да озын гомерле, мәңгелек булыр. Ләкин моның өчен безнең һәммәбезнең дә милләт кайгысын кайгыртып, аңа куәт өстәп яшәвебез кирәк…»
Мәшһүр язучының бу сүзләре күңелемә гомерлеккә уелып калды. Әмма кайберәүләр әле һаман да шагыйрь-язучы кешенең сәяси эшчәнлеккә кереп китүен гайре табигый хәл дип саный. Алар фикеренчә, имештер, чын шагыйрь булу өчен, сукбай тормышы алып барырга кирәк, имештер, бары тик шундый затлар гына чын «шагыйрь-әдип» исемен йөртергә хаклы. Югыйсә дөньяда хәтта патша тәхете яулаган, ханнар һәм солтаннар затыннан булган, гомер буе сәясәт казанында кайнаган шагыйрь һәм әдипләр дә шактый бит. Мәсәлән, урыс дәүләтенең беренче юстиция министры булган якташыбыз Гавриил Державинны чын шагыйрь түгел дип әйтеп буламы соң? Үзебезнең Кол Шәрифләрдән башлап Тукай һәм Дәрдемәндләрне, Галимҗан Ибраһимов белән Муса Җәлилләрне дә бары тик «коеп куйган шагыйрь яисә язучы» гына дип әйтергә кем җөрьәт итәр икән?
Милләтне саклау һәм яклау өчен, бүген иң беренче чиратта аның телен, милли мәктәбен, милли мәгарифен, милли сәнгатен, милли мәдәниятен кайгыртырга кирәк. Моның өчен иң беренче чиратта әдәбият-сәнгать әһелләре көрәшкә чыгарга тиеш. Үзләренең милли рухлы иҗатлары һәм сәяси активлыклары белән! Бүгенге вазгыятьне яхшы якка үзгәртү өчен, газета-журналларда милләт кайгысын кайгырткан үткен телле һәм дәлилле публицистик язмаларның, республика һәм ил күләмендә барган вакыйгаларга үз мөнәсәбәтеңне белдереп, халык мәнфәгатьләрен яклап ясаган чыгышларның тәэсире кайчакта язучының әдәби әсәрләреннән дә тәэсирлерәк була. Әлеге дә баягы Тукайның публицистик язмалары һич кенә дә аның әдәби әсәрләреннән кайтышрак түгел, алар үз заманында газета чыгуга ук кулдан кулга йөреп укылган, искиткеч зур популярлык казанган.
Кемнәр нәрсә генә димәсен, мин үземнең сәясәт дөньясына кереп китүемә үкенмим. Әгәр Татарстан парламентында Туфан Миңнуллин кебек татар язучылары булмаса, туган телебезне, динебезне, милли мәгарифебезне яклап, кемнәр сүз әйтер иде икән? Без Туфан ага белән бер-беребезне аңлап, фикердәшләр булып, бер-беребезгә куәт өстәп, еш кына үз артыбыздан башкаларны да ияртеп, парламентның фикерен кирәкле юнәлешкә борып җибәрә ала идек. Милләтне милләт итеп саклап калу, аңа законлы шартлар тудыру өчен, Дәүләт Советында, һичшиксез, әдәбият-сәнгать әһелләре булырга тиеш. Дөрес, депутатлык эше, күпмедер дәрәҗәдә иҗатка зыян китереп, бик кадерле вакытны ала. Ә гомер бер генә. Әмма ул вакыт та бушка узмый бит, сайлаучыларның аһ-зарларын күңелеңә салып, аларга ярдәм итү өчен, мең төрле мәшәкатьләр аша үтү киләчәктә язучының әсәрләренә дә күчә, аны яңа әсәрләр язарга рухландыра. Кешеләр язмышы белән очрашмасам, халык тормышыннан хәбәрдар булмасам, мин нәрсә турында язар идем соң? Бары тик үз күңелендә генә казынып, үз фатиры яисә ишегалды кысаларыннан чыкмыйча гына иҗат иткән бер генә каләм иясенең дә әле зур әдәби һәм милли мәйданны яулый алганы, халык тарафыннан танылганы юк, бу барыбызга да мәгълүм.
Ныклабрак уйласаң, язучы белән депутатның уртак вазифалары, уртак максатлары шактый күп икәнне аңлый башлыйсың. Депутатның да, әдипнең дә төп бурычы – халык, милләт мәнфәгатьләрен кайгырту. Ә кайгыртуның төп чарасы, төп юлы – халык белән хакимият арасында даими багланыш булдыру, халык ихтыяҗларын хакимияткә җиткерү, аңлату. Моның өчен инде, билгеле, сөйләү һәм язу осталыгы, шуның өстенә бик тә мәгълүматлы булу кирәк. Талантлы язучы, гадәттә, нәкъ шушы сыйфатларга ия дә бит инде. Шуңа күрә мин парламентта әдәбият-сәнгать әһелләре булуны иң кирәкле шартларның берсе дип саныйм.
Югары мөнбәрләрдән ясаган чыгышыңны һәммә кешене ышандырырлык итеп образлы чагыштырулар, мәкаль-әйтемнәр белән баетып бизәсәң, иң кирәкле урында гыйбрәтле хәлләр турында оста итеп сөйләсәң, хәтта көн кадагына суга торган шигырь дә укып җибәрсәң, кайчагында иң катлаулы мәсьәләләрне дә чишәргә, депутатларның һәм җитәкчеләрнең күңелләрен кузгатып, фикерләрен үз ягыңа борып җибәрергә була. Моны үз мисалымнан да яхшы беләм: Дәүләт Советында беренче булып шигырь белән чыгыш ясаган депутат та мин булганмындыр, ахрысы…
Әдәбият җәмгыятебезнең көзгесе булырга, аның бөтен өлкәләрен дә күрсәтергә, чагылдырырга тиеш, дибез. Әйтүен әйтәбез, әмма чынбарлыкта алай ук булып чыкмый, әдипләребезнең күп кенә әсәрләре сюжет ягыннан да, тасвирланган даирәләре, күтәрелгән мәсьәләләре ягыннан да игезәкләр кебек бер-берсенә охшашлар. Ни өчен шулай? Чөнки авторларыбызның язмышлары да бер-берсенә бик нык охшаган. Алар һәммәсе дә диярлек авылда туып үскән, мәктәп тәмамлагач, Казанга килеп университетларга укырга кергән, тулай торакта яшәгән, аннары, гадәттә, редакциягә эшкә урнашкан, фатир алган, тормыш корып җибәргән. Ә бит язучы үзе күргәнне, үзе белгәнне генә яза ала, ә аларның күргән-белгәннәре бер-берсенә бик тә охшаш. Бу яктан караганда, язмыш мине башкарак юлдан алып китте. Менә инде алты тапкыр рәттән депутат булып сайланып, утыз елга якын парламентта эшләп, мин көн-төн сәясәт казанында кайныйм. Мәскәү белән ике арадагы катлаулы мөнәсәбәтләрнең, үзара тарткалашуларның да шаһиты булдым, республика җитәкчелеге белән һәрдаим аралашып, үземне хаклырак дип санаган очракта сүз көрәштереп яшәдем, хакимият мәйданындагы четерекле мөнәсәбәтләрне үз җилкәмдә татыдым. Юк, һәрчакта да башымнан сыйпап, аркамнан кагып тормадылар, кемдер әйтмешли, мин хакимияттә күп вакытларда «ала карга» идем, әмма нишләптер мине артык читкә дә тибәрмәделәр. Депутат-шагыйрьнең җан авазын хәтерләткән «җайсыз чыгышлары» аша, бәлки, гади халык фикерен ишетергә, халык кәефен белергә теләүләре булгандыр. Юкка гына әдәбият-сәнгать әһелләрен «җәмгыятьнең тере барометрлары» дип атамый торганнардыр инде.
Депутатларны «халык вәкиле», «халык илчесе» дип атыйлар. Шуңа күрә Дәүләт Советының бар эшчәнлеге һәрчак халык күз алдында булырга тиеш кебек. Әмма чынлыкта ул алай ук булып бетми, парламент комиссияләрендә, комитетларда, «түгәрәк өстәл» ләрдә, сессияләрдә күтәрелгән мәсьәләләр, андагы кайнар бәхәсләр, фикер бәрелешләре турында бик аз гына мәгълүмат дөньяга чыга. Бу китапка кергән язмалар менә шул бушлыкны тутырырга да күпмедер ярдәм итәр.
Яшьрәк чакта йөзләгән шигырьне яттан сөйли ала идем, депутат булгач, йөзләгән законны яттан өйрәнергә туры килде. Дәүләт Советында чыгыш ясаганда, мин еш кына: «Дөньядагы иң камил канун, иң камил Конституция – Коръән, чөнки ул шигырь теле белән язылган», – дип әйтергә яратам. Ә Коръәнгә мең еллар дәвамында да бер үзгәреш-поправка, бер өстәмә кертелмәгән. Димәк, без дә законнарыбызны, карарларыбызны да чын шигырь кебек камил итеп эшләргә тиешбез, димәк, ул – чарланган, остарган, тәҗрибәле каләм белән язылырга тиеш, дигән сүз бу.
Парламент дөньясы, хакимият даирәсе – әле моңа кадәр әдәбиятта чагылыш тапмаган гаять катлаулы һәм кызыклы дөнья, ачылмаган «планета». Бу китабымда мин сезгә шул «планетаның» үзем күргән, үзем белгән өлешен тасвирлап бирергә булдым. Мондагы язмалар, бәлки, киләчәктә кәгазьгә төшәчәк әдәби әсәрләрем өчен чимал да булыр әле.
Разил Вәлиев,
дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе,
Татарстанның халык шагыйре,
Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
Халык вәкиле
Вәгъдә – иман
– Сезгә сәеррәк бер сорау: ни өчен депутатлыкка кандидат булырга ният иттегез? Эшегез болай да хәттин ашкан лабаса…
– Депутатлыкны мин вакыты иркен булган, моңа кадәр ике кулын ике кесәгә тыгып йөргән кешеләр эше дип санамыйм. Бөтен ил бөлгенлеккә төшеп, халыклар хокуксыз, милләтләр телсез, кешеләр имансыз булып барган чорда язучы кеше, эчендә җаны булган һәммә кеше тыныч кына утыра алмый торгандыр. Матур сүзләрне күп сөйләдек, инде конкрет сүз һәм эш кирәк. Минем үз халкым, үз республикам мәнфәгатьләрен яклап, өстәл янында каләм тотып кына түгел, ә ил агаларына да үземнең фикеремне үтемле итеп әйтеп көрәшәсем килә. Язучы гомер-гомергә үз халкының илчесе булган. Ә инде депутат мандаты алган язучыны мин халыкның гадәттән тыш вәкаләтле илчесе дип атар идем.
– Кандидат булгач, сез халыкка нидер вәгъдә итәргә, үзегез әйтмешли «матур сүзләр сөйләргә» тиештер бит инде. Программагызның төп фикере нидән гыйбарәт?
– Мин, гомумән, «сайлау алды программасы» дигән нәрсәгә бераз икеләнебрәк карыйм. Барлык кандидатларның да программасы бик яхшы, алар нигездә барысы да бер үк проблемаларны күтәрәләр, бер үк нәрсәләр вәгъдә итәләр. Депутат булырга ният иткән кеше сезгә начар программа тәкъдим итмәс бит инде! Ә бу программаны киләчәктә тормышка ашыру мәсьәләсенә килгәндә, анысы күпкә катлаулырак… Минемчә, кандидат берничә көн утырып программа «сочинять итмәскә», ә депутат мандаты алу өчен, гомер буе әзерләнергә тиеш. Депутат булырга җыенган кешенең программасы – аның язмышы, биографиясе, моңа кадәр кылган эшләре.
«Культура бик кыйммәт тора. Ә культурасызлык аңа караганда да кыйммәткәрәк төшә», – дигән иде бер акыллы адәм. Культурага акчаны кызганырга ярамый, чөнки берничә елдан ул безгә икеләтә-өчләтә файда бирәчәк. Ә акчаны каян алуга килгәндә, безнең республика ул кадәр үк хәерче түгел. Ике миллиардтан артык тонна нефть чыгарган, бөтен дөньяга билгеле КамАЗлар, химия комбинатлары салган республика тамак хакына гына эшләргә тиеш түгелдер бит инде? Безнең белән бер чамада нефть сатучы гарәп дәүләтләре күптән коммунизмда яшиләр түгелме соң? Тамагыбыз тук, өстебез бөтен, күңелебез көр булсын өчен, безгә иң элек үз илебездә, үз җиребездә хуҗа булырга кирәк. Ә бу хокукны безгә беркайчан да бүләк итмәячәкләр. Ирекне, мөстәкыйльлекне бары тик көрәшеп кенә алып була. Соңгы бер ел эчендә генә дә йөз меңнән артык кеше, Татарстанга союздаш республика вәкаләтләре сорап, үзенең имзасын салды. Ләкин Мәскәүнең моңа бер кылы да селкенмәде. «Мәскәү күз яшенә ышанмый». Мин, милли-территориаль округтан тәкъдим ителгән кандидат буларак (ә андый округлар Татарстанда нибары дүртәү генә!), иң беренче чиратта халыкның милли мәнфәгатьләрен кайгыртуны, һич кичекмәстән союздаш республика статусы бирү мәсьәләсен күтәрүне үземнең төп бурычым дип саныйм.
– Социаль өлкәдә халык ихтыяҗларын кайгырту ягыннан нинди эшләр кылырга җыенасыз?
– Шуларның берничәсен генә әйтеп китәм… Бүгенге көндә илебездә кырык миллионнан артык кеше очын очка гына ялгап яши. Шуны истә тотып, мин, көндәлек кулланыштагы иң кирәкле товарларның бәясе арткан саен, аз хезмәт хакы алучыларның окладлары, пенсияләр, стипендияләр дә тәңгәл рәвештә арта барырга тиеш дип саныйм. Караучысыз калган картларга, авыруларга, инвалидларга, социаль ярдәм фондын арттыруны да көн тәртибенә куярга вакыт.
– Сезнең платформада «Аз эш хакы алучы мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә урындагы Советлар һәм предприятиеләр хисабыннан өстәмә түләү кертүне хәл итү» дигән пункт бар. Аның эчтәлеген тәфсилләбрәк аңлатмассызмы?
– Алда саналган һөнәр ияләре, бигрәк тә мәдәният хезмәткәрләре, илдәге уртача хезмәт хакыннан ике ярым мәртәбә кимрәк алып эшли. Мәсәлән, китапханәченең уртача эш хакы 80–100 сумнан артмый. Шунысы сәер: илдәге иң түбән хезмәт хакы алып эшләүче кеше дөньядагы иң югары культуралы кешене тәрбияләргә тиеш!
Быел мәдәният оешмалары яңача хуҗалык итү шартларына күчәргә тиеш. Димәк, алар күпмедер дәрәҗәдә мөстәкыйльлек алалар, үз хисапларына күчкән акчаны үзләре теләгәнчә файдалана башлыйлар, предприятиеләр, заводлар, оешмалар һәм шул ук Советлар белән килешүләр төзиләр. Моңа кадәр күп нәрсәне бушка эшләгән булсалар, хәзер алар һәр эш өчен түләү таләп итәрлек вәкаләткә ия булалар. Ләкин моның бер куркыныч ягы бар: кайбер җитәкчеләрнең, «безгә культура кирәк түгел, без болай да культурный» дип, мондый түләүле хезмәтләрдән баш тартуы мөмкин…
Үткән елны Эстониядә, Мәскәү карарын көтмичә, республика хисабына мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакын 30 процентка күтәрделәр. Безнең республиканың (аерым Советларның һәм предприятиеләрнең дә) шундый ук хокуклары бар. Бик теләгән очракта акчасын да табып булыр иде… Ләкин моның өчен акча гына түгел, ә культуралы җитәкчеләр дә кирәктер, ахрысы.
– Сез республикада эре промышленность предприятиеләре салуга һәм Татарстан, Башкортстан атом станцияләрен төзүгә каршы чыгыш ясыйсыз. Хәер, реаль фикер йөртүче күпләр шулай уйлый хәзер. Ләкин бу өлкәдә конкрет карарлар, кискен чаралар күрелми. Депутатлар корпусының кайчан да булса бу мәсьәләдә бердәм фикергә килә алачагына ышанасызмы?
– Бөек Тукайның «тотса Мәскәүләр якаң» дигән бик гыйбрәтле сүзләре бар. Безнең өчен хәзер бөтен нәрсәне Мәскәү хәл итә, җитәкчеләребез Мәскәү авызына гына карап тора. Республикабыз политик һәм экономик мөстәкыйльлек алмый торып, мондый зур мәсьәләләрне хәл итү гаять катлаулы булачак. Әнә бит Татарстан АЭСын төзүне туктату турында карар кабул иткәнгә күпме вакыт узды, ә Мәскәү һаман үз сүзен кистереп әйтми. Кем әйтмешли, Мәскәү бисмилласын әйтми торып, безнең догабыз, теләкләребез чынга ашмый. Ә депутатлар корпусының бердәмлегенә килгәндә дә, минем икеле уйларым байтак. СССР халык депутатлары арасында Казан каласыннан сайлаган 6 кешенең берсе дә үзебезнең милләттән булмады. Монысында да шул ук хәл кабатлануы мөмкин. Аннары райком секретаре, генераль директор «милләтеннән» булган кандидатларның да артык ишәеп китүе күңелгә шома сала.
– Миңа Сезнең платформаның бер пункты аеруча ошады. Сез анда: «…уртак иманыбызга, дин тудырган гаҗәеп зур рухи байлыкка киртә коручыларга, аннан баш тартучыларга каршы көрәшәчәкмен», – дигәнсез. Әлеге киртә коручылар кемнәр алар? Аларны конкрет атап буламы? Һәм, Сезнең фикерегезчә, бу мәсьәләдә тыеп тору политикасы алып баруларның сәбәбе нәрсәдә?
– Безнең партиябез, хөкүмәтебез менә инде җитмеш ике ел буена халыкка «үз иманын» кертергә тырышты. Яңа иман кертер өчен, халыкны искесеннән ваз кичтерергә кирәк. Шушы максатны тормышка ашыру нияте белән мәчетләр җимерелде, муллалар, дин тарафдарлары эзәрлекләнде, дини китаплар яндырылды… Болары, нигездә, партия вәкилләре һәм аларның куштан тарафдарлары кулы белән эшләнде. Дингә каршы көрәшүчеләрнең тагын бер армиясе кара шовинистлардан гыйбарәт иде. Төрле телдә сөйләшкән һәм милли аңы булган халыклар белән идарә итү – шактый катлаулы нәрсә. Шуны истә тотып, шовинистик тәхет башында торучылар тиз арада 160 милләттән «совет халкы» дигән бер милләт ясарга ният иттеләр. Ә халыкны халык иткән төп сыйфатның беренчесе – тел булса, икенчесе – һичшиксез, дин. Телгә каршы турыдан-туры көрәшергә кыенсынып (анысын астыртынрак алып бардылар), шовинистик идеология башлыклары, вульгар атеизмны корал итеп, диннән көлү, динне мыскыл итү юлына бастылар. Ләкин аларның ниятләре барып чыкмады. Киресенчә, еллар узган саен, халык алардан читләшә генә барды. Шунысы кызганыч: бу хакыйкатькә төшенгәндә, безнең күпләребезнең күңеленнән иман нуры качкан иде инде… Бүгенге көндәге бәлаләребезнең күбесе шушы имансызлыктан килә дип уйлыйм мин.
– Сез торгынлык елларында үз авылыгызда мәчет манарасы куйдырган идегез бугай?
– Дөньяга күзем ачылганнан бирле, минем диннән зыян күргәнем булмады. Ә дин китергән изгелек һәм әхлак нормалары, мәдәни байлыклар турында сөйләп бетерерлек түгел. Туган авылымдагы мәчеткә килгәндә, аның җимерек булуына күптән эчем пошып йөри иде. Казаннан булдыклы егетләр җыеп кайттым да, җәйге ял вакытында манараны торгызып та куйдык. Моның өчен баштан сыйпамадылар, билгеле… Моннан дистә ел элек, торгынлык заманында булды бит ул хәлләр… Әле күптән түгел генә мин эшли торган Ленин китапханәсе Печән базары мәчетен торгызырга алынды. Киләчәктә анда борынгы татар китаплары бүлеге ачарга, гарәп, фарсы телләре өйрәтергә уйлыйбыз. Хәзер аның манарасын торгыза башладык. Татарстанның 70 еллыгына мәчетне ремонтлап бетереп, манарасына алтын ай куярга ниятлибез.
– Алда торган эшләрегез, корган планнарыгыз бик зурдан. Амин, аларның барысы да тормышка ашсын иде.
– Буш вәгъдәләр тыңлап арыдык. Хәзер җиң сызганып эшкә тотынырга кирәк. «Вәгъдә – иман», ди бит безнең халык.
Әңгәмәдәш Флёра Низамова
Татарстан яшьләре
27 февраль, 1990 ел
Вәгъдә бирсәң, үтә!
Депутат итеп сайласалар, иң әүвәл нәрсәләр эшләргә, ниләр майтарырга җыенам соң мин? Тел сөяксез, сайлаучыларга алтын таулар вәгъдә итәргә була… Ләкин минем аларны да, үземне дә алдыйсым, буш вәгъдәләр бирәсем килми.
Бүгенге көндә сайлаучыларны, Казан халкын, республика халкын иң беренче чиратта ниләр борчый, аларга иң беренче чиратта нәрсә кирәк соң? Билгеле, һәммәгез дә бу сорауга «Фатир, йорт-җир, азык-төлек, кием-салым, дефицит товарлар…» дияр. Бу чыннан да шулай. Ләкин, төптәнрәк исәпләп карасаң, алай гына да түгел, мәсьәлә без уйлаганга караганда бик күпкә катлаулырак. Бүгенге хәлебезнең шулкадәр мөшкел булуын, тормышыбызның яме китүен иң беренче чиратта безнең күңелләребездән иман качуы, тәрбиясезлек, түбән әхлак, мәдәниятсезлек белән бәйле дип уйлыйм мин.
Күптән түгел икътисадчылар шундый мисал китерделәр… Эшкә җавапсыз карау, эчкечелек, тәртипсезлек, урлашу һәм әрәм-шәрәм итү, кыскасы, эштәге җавапсызлык һәм гомуми әхлаксызлык аркасында соңгы кырык биш елда безнең халык хуҗалыгы күргән зыян Бөек Ватан сугышы елларында ил кичергән коточкыч афәттән дә зуррак икән. Таркалган гаиләләр, ятим балалар, җимерек театрлар, клублар, китапханәләр, стадионнар, агуланган елгалар һәм инешләр, кара көйгән урманнар, мәктәпләрдән һәм институтлардан, хөкүмәт кулланышыннан, фән дөньясыннан куылган хокуксыз туган телебез, җитмеш ике ел буена мәсхәрә ителгән динебез, иманыбыз – болар һәммәсе дә җәмгыятебезнең һәлакәт алдында торуын ачык дәлилли булса кирәк. Алары янына көннән-көн ишәя барган җинаятьчелекне, алкоголизм, наркомания, СПИД, фахишәлекне дә өстәсәк…
Боларның һәммәсенә дә кем гаепле соң? Кем булсын, билгеле, үзебез: иң беренче чиратта әле һаман кая барганын, нинди система төзегәнен белмәгән, тоташ реформалардан гына торган җәмгыятебез, аннан соң ташландык хәлгә килгән гаилә һәм мәктәпләребез, аннан соң кешеләрнең бернәрсәгә дә ышанмыйча, дөньяга һәм гомер-гомергә изге саналып килгән нәрсәләргә төкереп каравы, тимер йодрыклы партия диктаты һәм киләчәккә өмет югалту…
Бу кыен хәлдән ничек чыгарга соң? Кулларына тимер күсәк күтәргән шәһәр яшьләрен ничек итеп акылга утыртырга, ничек итеп гаиләне, туган йортны һәр кеше өчен иң кадерле урынга әйләндерергә, ничек итеп күңелләребезгә якты иман нуры иңдерергә?
Сәясәтчеләр иң беренче чиратта җәмгыятебез корылышын тамырдан үзгәртергә кирәк дип саный. Аларның фикеренә кушылган хәлдә, мин үзем бер зур мәсьәләне хәл иткәндә, икенчесен «вакытлыча» онытып торуның беркайчан да яхшылыкка китермәвен, соңгы чиктә шул икенчел мәсьәләнең тормозга әверелеп, беренчесенә аяк чалуын һәм нәтиҗәдә безнең җәмгыятебезнең алга түгел, артка тәгәрәргә мәҗбүр булуын искәртмичә уза алмыйм. Миңа калса, шундый «онытылган» мәсьәләләрнең иң зурысы һәм катлаулысы – кеше тәрбияләү, аның җанын, рухын, күңелен тәртипкә салу. Ә бу эш иң элек өйдә, туган йортта, гаиләдә башланырга һәм гаилә гомер буена кеше өчен иң изге җир булып калырга тиеш. Ләкин бу эшне, хөкүмәт булышлыгыннан башка, һәркем аерым-аерым гына хәл итә алмый. Гаилә коруны һәркемнең аерым, шәхси эше итеп кенә түгел, ә ил күләмендә мөһим һәм үтә җаваплы эш дип санаганда гына, без аннан сыйфатлы продукция – Чын Кеше көтә алабыз. Ә моның өчен беренче чиратта республика күләмендә Гаилә үзәге төзергә кирәк. Бу үзәктә гаилә мәсьәләләренә караган бөтен сорауларга да җавап бирә алырдай кешеләр эшләргә, үзәкнең гаиләгә кагылышлы проблемаларны хәл итәрлек вәкаләте һәм матди базасы булырга тиеш.
Бала тәрбияләүнең, Кеше тәрбияләүнең теләсә кайсы җәмгыять өчен иң мөһим эш икәнен искә алып, баласын мәктәп яшенә кадәр өйдә тәрбияләгән аналарның эш стажын саклау, аларга эш хакы түләү мәсьәләләрен дә якын киләчәктә хәл итәргә кирәк дип саныйм.
Ә инде үсеп буйга җиткән, урам өерләренә ияреп юлдан язган яшьләр белән нишләргә? Төрмәгә утыртып аларны акылга кертеп булмый, аннан югары әхлакый тәрбия алып чыккан кеше күргәнем юк әле минем. Яшьләрне эзгә салыйк, аларның чиксез-чамасыз көч-куәтен, иҗат фантазиясен яхшы эшкә юнәлтик дисәк, иң әүвәл техника һәм спорт сарайлары, музыка һәм сәнгать үзәкләре, иҗат һәм фән түгәрәкләре оештырырга кирәк. Әгәр инде бүгеннән үк яңа биналар, йөзү бассейннары, ташпулатлар салырга хәлебездән килми икән, бергәләшеп җыелып, булганнарын нәтиҗәлерәк файдалану турында уртак фикергә килергә, дәрәҗәле карар кабул итәргә мөмкин. Мәсәлән, Казандагы һәм республикабызның башка шәһәрләрендәге иҗат берлекләре, мәдәният оешмалары, мәктәпләр, бергә берләшеп, бүгеннән үк яшьләр өчен эстетик һәм әхлак тәрбиясе үзәкләре оештыра алырлар иде.
Без бер нәрсәне һәрчак истә тотарга тиеш: бары тик күңелендә – иман нуры, башында яхшы уе булган мәдәниятле, тәрбияле кеше генә илгә, җәмгыятькә файда китерә. Мәдәниятле кеше беркайчан да эшкә эчеп яисә махмырдан башы чатнап килми, аннан-моннан вакыт үтсенгә генә эшләми, яхшы тәрбия алган кеше брак товар ясауны, урлашуны үзе өчен хурлык, түбәнлек дип саный.
Менә шуңа күрә дә мин, мәдәният һәм тәрбия мәсьәләләрен хәл итми торып, сәяси һәм икътисади реформаларның уңай нәтиҗә бирүенә, ә инде ахыр чиктә илдәге үзгәрешнең – перестройканың җиңүенә ышанмыйм. Кызганычка каршы, соңгы елларда бу өлкәдә сизелерлек алга китүләр күренмәде. СССР халык депутатларының II съездында кабул ителгән экономиканы савыктыру программасында мәдәният һәм тәрбия проблемалары иң соңыннан, сүз уңаеннан гына әйтеп үтелә.
Мәдәният ул кинога, театрга йөрү, китап уку һәм телевизор карау гына түгел. Мәдәният ул – кеше күңеленә ышаныч һәм олы максат иңдерүче иман шарты да. Мәдәниятсез кеше – әхлаксыз кеше, ә әхлак нормалары үтәлмәгән җирдә теләсә нинди трагедияләр булырга, табигать тә, хәтта кешелек үзе дә һәлакәткә дучар булырга мөмкин. Мисал өчен ерак йөрисе юк… Моннан берничә ел элек ил өстенә афәт китергән Чернобыль – иң беренче чиратта галимнәрнең, төзүчеләр, проектчылар һәм җитәкчеләрнең әхлаксызлыгы, җавапсызлыгы, димәк, элементар мәдәниятсезлеге нәтиҗәсе. Ничәмә-ничә ел буе илебез җитәкчеләре безгә Татарстан АЭСының куркыныч булмавы, аның республикага китерәчәк «файдасы» турында акыл саттылар. Ярый әле, халык бу ялган вәгъдәләргә ышанмады.
Фән-техника культурасы түбән дәрәҗәдә булган илләрнең атом куәтен эшкә җигәргә маташуын мин өметсез һәм кешелекне һәлакәткә китерәчәк куркыныч нәрсә дип саныйм. МАГАТЭ дип аталган халыкара оешма да, бу нәрсәне тагын бер кат искәртеп, үзенең төп документларының берсенә «куркынычсызлык культурасы» дигән термин кертте.
Халкының мәдәни дәрәҗәсе ягыннан безнең ил инде күптән алдынгылар рәтендә саналмый. Көнбатыш Европаның алга киткән илләрендә мәдәният ихтыяҗларына гомумбюджетның уннан бер өлеше (Швеция) бүлеп бирелсә, бездә исә бүгенге көндә күңел хаҗәтебезгә йөздән бер өлеш белән генә канәгатьләнергә туры килә. Соңгы ун ел эчендә бу өлкәгә тотылган акчаның гомумбюджетта тоткан өлеше бер ярым мәртәбә кимеде.
Татарстанда барлыгы сиксәннән артык милләт вәкиле яши. Аларның һәммәсе өчен (милли нигилистларны санамыйм) үз гореф-гадәтләре, үз тарихлары һәм йолалары, үз туган телләре кадерле. Әмма алар өчен бездә милли мәктәпләр дә, театрлар, радио-телевидение тапшырулары да юк. Башка милләтләрнең генә түгел, хәтта республиканың төп халкы да әлеге хокукларның бик азына гына ия. Бу мескенлектән һәм хокуксыз хәлдән чыгып, кешечә яши башлау өчен, безгә илдәге «беренче сортлы халыклар» рәтенә керергә – Союздаш республика вәкаләте алырга кирәк (ә киләчәктә республикалар һәммәсе дә бертөрле атама алырга тиеш дип уйлыйм). Эреле-ваклы милли түрәләребез, региональ хуҗалык исәбенә күчәбез, дип, аннан соң балда-майда йөзәбез, дип, безне дә, үзләрен дә алдыйлар. Республиканың 98 процент байлыгы үз кулыбызда булмаганда, без әллә нинди «исәпкә» күчсәк тә, бу хәерчелектән чыга алмаячакбыз. Исәпкә бар, санга юк хәлендә йөреп, һаман шул сәнәгать магнатлары биргән сәдакага гына көн күрәчәкбез. Бары тик республика халкы үз җиренә үзе хуҗа булгач, үз байлыгы белән үзе идарә итә башлагач кына, без милли мәктәпләр һәм югары уку йортлары, милли академия һәм киностудия, милли нәшриятлар, берничә каналлы телевидение һәм дөньядагы барча татарлар тыңларлык радио һәм гомумтатар матбугат органнары ача алачакбыз.
Моннан дистә ел чамасы элек җиде миллион татарның рухи башкаласы булган Казан каласының 800 еллык бәйрәмен үткәрүгә әзерлек башланган иде. Бер-ике галимнең бу мәсьәләдә нидер бүлә алмавын сәбәп итеп һәм Мәскәүнең «әтиләрчә акыллы киңәшен искә алып», бу олуг юбилейны тавыш-тынсыз гына йомып куйдылар. Югыйсә инде бәйрәм әзерлекләре башланган, йөзләгән төрле сувенирлар чыгарылган, газета-журналлар юбилейга багышланган дистәләрчә мәкаләләр бастырган, шактый ук чыгымнар да тотылган, – кыскасы, халык күңеленә бәйрәм рухы кергән иде. Юк, булмады, бу юлы да халкыбыз тарихы, Казан тарихы, аның истәлекле датасы рәсми төстә расланмыйча калды. Тарихсыз халыкның киләчәксез халык булуына тагын бер тапкыр ишарә ясау кебек тоелды бу миңа.
Менә инде дистә ел буе без Сөембикә манарасының нигезен чокыйбыз. Сөембикә манарасы инде күптән халкыбызның символына әверелде. Менә шушы авышып, кыйшаеп, биленә күгәргән тимер кыршау буып, шыксыз кыяфәткә кергән бердәнбер манарасын да рәткә китерә алмаучы җитәкчеләребезне мин милләт мәнфәгатен кайгыртучылар дип саный алмыйм.
Республикабыз җитәкчеләренең төп киңәшчесе Татарстан халкы булырга, аларга «олы башкала» мәнфәгатьләрен генә түгел, ә иң беренче чиратта үз халкы мәнфәгатьләрен кайгыртырга күптән вакыттыр инде. Үзләренең болай да кыл өстендә торган дәрәҗәләрен саклап калу өчен, безнең башлыкларга тиз арада «өр-яңадан туарга», махсус буфетлар, паёклар, дефицит товарлардан, «патша сарайлары» ннан баш тартырга яисә үз урыннарын башкаларга тапшырырга туры киләчәк. Озакламый Конституциянең алтынчы статьясы үзгәртелеп, партия диктатурасыннан котылгач, үзенең җитәкчеләрен халык, ниһаять, үзе билгели, үзе сайлый башлар дип өметләнәм.
Ләкин бу эшләр, мондый зур үзгәрешләр алай җиңел, көрәшсез генә хәл ителмәячәк. Соңгы арада илне икътисади һәм сәяси торгынлыктан чыгару өчен, үзәк хөкүмәт кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша, халыкны азык-төлек һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин итү программасын төзи. Ләкин мәдәният, мәгърифәт һәм тәрбия мәсьәләләрен хәл итми торып, бу матур программаларның берсе дә тормышка ашмаячак. Күпме генә тырышсак та, без мәдәнияттән, иманнан башка таза рухлы бай тормыш белән яши алмаячакбыз, киресенчә, башын алса – койрыгы, койрыгын алса, башы бозга ябыша торган олы корсаклы, бәләкәй башлы үрдәккә генә охшап калачакбыз.
Бүгенге икътисади, сәяси һәм рухи кризистан чыгу өчен, ил һәм республика күләмендә мәдәният программасы төзергә һәм, аны гамәлгә ашыру өчен, закон да кабул итәргә тиешбез.
Мин, татар язучысы һәм мәдәният хезмәткәре буларак, үземне иң элек туган халкым язмышы турында уйларга, аның кайгысы белән кайгырырга, аның шатлыгы белән шатланырга бурычлы кеше дип саныйм.
Мин партия һәм совет аппараты тарафыннан халыкка «бүләк ителәчәк» демократия һәм тигезлек турында инде күптән сабыйларча хыялланмыйм, бүгенге дәүләт корылышы, аппарат диктаты тамырыннан үзгәрми торып, илнең бу торгынлыктан чыгуына һәм халкыбызның язмышы яхшы якка үзгәрүенә ышанмыйм. Ләкин мин, туган телен һәм милләт рухын үзенең иң кыйммәтле байлыгы дип санаучы гади бер татар баласы буларак, халкымның әле яңа уянып килүче рухи куәтенә, иман берлегенә бөтен җаным-тәнем белән ышанам, шул ышаныч миңа өстәмә көч һәм кыюлык бирә.
Әйе, иң элек халыкның тамагын туйдырырга, өстен-башын карарга, аны йортлы-җирле итәргә кирәк. Ләкин шул ук вакытта бер генә мизгелгә дә аның күңелен, җанын, рухын истән чыгарырга ярамый. Югыйсә кайчан да булса безнең тамагыбыз тук, өстебез бөтен булыр, ләкин телебез, динебез, мәдәниятебез, димәк, халкыбыз булмас.
Социалистик Татарстан
25 февраль, 1990
Мөстәкыйльлек өчен тавыш бирәчәкмен
Хөрмәтле депутатлар, мин сезнең алда үз телемдә, татар телендә чыгыш ясарга җыенган идем. Ләкин мин хәзер барыгызның да, шул исәптән урыс туганнарның да, урыс телендә сөйләшүче татарларның да мине ишетүләрен һәм аңлауларын телим. Әгәр дә алар мине бүген урыс телендә дә аңламасалар, ул чагында без бер-беребезне беркайчан да аңлый алмабыз дип куркам.
(Текстның алдагы өлеше урысчадан тәрҗемә итеп бирелә.)
Минем белән барысы да килешерләр дип уйлыйм, Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе киләчәктә инде хәзергечә яши алмаячак. Ләкин гасырлар буена кешеләр аңына сеңдерелгән империячел фикерләү үзеннән-үзе генә бетми. Нәкъ менә шунлыктан бездә дә, башка милли республикаларда да Россияне һәм СССРны яңарту һәм деколонизацияләү процессының туктамавына ышаныч юк. Сәяси һәм икътисади суверенитетка омтылу менә шуннан килеп чыга. Татарстанның РСФСР һәм СССР составында булуы бүгенге көнгә кадәр бернинди закон актлары һәм килешүләр белән беркетелмәгән. Хәзер гаделлекне тергезер чак җитте.
Бу мәсьәләдә интеллигенциянең позициясе Татарстанның мөстәкыйльлеген яклап чыгучы сәяси көчләрнең күпчелеге позициясенә туры килә. Һәм бу позицияне республикада яшәүче барлык милләт кешеләре дә аңларга тиеш, чөнки аларның күпчелеге Татарстанда яшәргә уйлый һәм төп халыкка каршы көрәшергә җыенмый. Ә 150 миллионлы урыс халкының һәм 7 миллионлы татар халкының көчләр нисбәте безнең республикада азчылык дип аталган урыс халкының хокуклары чикләнер дип шикләнергә урын калдырмый.
Шушы уңайдан ТАССР Югары Советы Президиумы тарафыннан расланган Декларация проекты турында берничә сүз әйтәсем килә. Аның хокукый асылын халык кыен аңлый, бу исә җәмгыятьнең билгеле бер өлешендә кискен реакция тудырды. Декларациянең Татарстанны Россия һәм СССР субъекты дип игълан иткән беренче статьясы һәртөрле тәнкыйтьтән түбән. Киләчәктә безнең Югары Советка андый мөһим карарларны әзерләгәндә, ашыгучанлык күрсәткәнче, аларны юридик яктан исбатларга кирәк. Татарстанның мөстәкыйльлеген мин аның төзелеше демократик булганда гына кыйммәтле дип саныйм. Шул ук вакытта безнең шартларда Татарстанның мөстәкыйльлегеннән башка җәмгыятебезне демократияләштерүгә өметләнү беркатлылык булыр иде. Миңа калса, мөстәкыйль дәүләтчелеккә баруның хәзерге этабында беренче чиратта Татарстан Республикасының яңа Конституциясен эшләү турындагы мәсьәләне күтәрергә кирәк. Аны бөтенхалык тикшерүе, референдум аша кабул итәргә кирәк булачак. Сүз нәкъ менә Төп Законга карата референдум турында бара, ә дәүләт статусы мәсьәләсе буенча референдум турында түгел.
Депутатларның күпчелеге үзләренең сайлау алды программаларында Татарстанның союз статусы өчен көрәшергә ныклы ниятләре барлыгы турында белдерде. Димәк, халык, сайлаучылар, безне яклап тавыш бирүләре белән, республикабызның суверенитеты өчен дә тавыш бирделәр. Россиянең, Украина, Белоруссия, Молдова һәм башка республикаларның статусы мәсьәләсе дә референдум юлы белән түгел, бездәгечә, Югары Совет сессияләрендә хәл ителде ич.
Референдум юлы белән кабул ителгән Төп Закон республика халкының ихтыярын башка дәүләтләрнең аны, халыкара хокук традицияләрен исәпкә алып, танымыйча булдыра алмаслык итеп чагылдырыр иде. Шуның белән бергә, мөстәкыйльлек алуның дәвамлы процесс булуын да онытырга ярамый. Биредә юридик нигезләр белән беррәттән икътисади һәм социаль нигезләрне дә булдырырга кирәк, чөнки чын дәүләт мөстәкыйльлегенә ирешү тиешле сәяси актны күпчелек тавыш белән кабул итүгә генә кайтып калмый.
Әйе, халык әле безне консерватив Югары Совет дип саный. Ниһаять, бүген яңа сайланган парламент корпусы халыкка үзенең чын йөзен күрсәтер. Һәм без көчләр нисбәтен белербез, үзебезнең арада чын демократлар, интернационалистлар, консерваторларның, торгынлык чорындагы аппаратчыларның күпме икәнлеген күрербез. Үз республикасының патриотлары һәм бөек державачылык шовинистлары, империячел фикерләү һәм сталинизм варисларының да күпме булуы ачыкланыр.
Мин бу сессиядә нәрсә өчен тавыш бирәчәкмен соң? Беренчесе – тулы суверенитет өчен. Икенчедән, мин исемләп тавыш бирү, аны матбугатта игълан итү ягында. Өченчедән, мин, суверенитет һәм базар мөнәсәбәтләре шартларында яшәү өчен, хөкүмәт программасын ашыгыч рәвештә төзүне яклап тавыш бирәчәкмен. Әгәр безнең хөкүмәтнең мөстәкыйль экономик политикасын эшләү юлларын күрмәве ачыкланса, ул отставкага китәргә тиеш була.
Кайбер иптәшләр, безнең Татарстанда суверен республиканы идарә итәргә сәләтле кешеләр юк, диләр. Әйе, моңарчы бездә сәләтле лидерлар күренмәде, чөнки безгә ирек бирелмәде. Республиканың суверен мөстәкыйльлеге булмады, шуңа күрә лидерларга да ихтыяҗ юк иде. Суверен республика булса, бездә менә дигән җитәкчеләр калкып чыгачак.
Үзен хөрмәт иткән теләсә кайсы халык иреккә һәм тигезлеккә омтылырга тиеш, бу – дөньяда бөтен тереклек иясенең табигый теләге. Ә башка халыкларның законлы хокукларын танырга теләмәү иң гади цивилизациялелекнең дә булмавы, халыкара хокукны санга сукмау һәм кешелек дәрәҗәсен кимсетү турында сөйли.
27 август, 1990
Кеше кадере – иң мөһиме
(Казан шәһәренең 10 нчы Вахитов сайлау округыннан
ТАССР Верховный Советына депутатлыкка кандидат фикерләре)
Китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре җәмгыятебездә аеруча аз тәэмин ителгән, илебездә иң түбән эш хакы алучы кешеләрдән санала. Алар фатирлар белән тиешенчә тәэмин ителми, премияләр, балалар бакчалары һәм яслеләр юк. Шуңа да карамастан алар беренче чиратта китапханә подвалларында юкка чыгып ятучы борынгы китапларның язмышы турында уйлыйлар һәм борчылалар, үзләренең авыр хәлдә булулары турында шикаятьләр язып аптыратмыйлар, ә беренче чиратта укучылар өчен шартлар тудыруны, бай китап фондлары булдыруны таләп итәләр.
Хәзерге вакытта безнең 300 мең данә китапка исәпләнгән бинабызда 3 миллион томга якын китап саклана. Республиканың төп китапханәсе өчен яңа бина төзү турындагы мәсьәлә инде 1959 елдан бирле күтәрелеп килә. Соңгы вакытта боз кузгала башлады кебек.
Әмма Ленин китапханәсе – бүгенге көндә җәмгыятебезнең, шул исәптән республикабызның һәм Казан шәһәренең үсешен богаулап тора торган кимчелекләр арасында бер буын гына. Мондый хәлдән ничек чыгарга, рух, фикерләр, хисләр кризисын, кешеләр арасындагы һәм производстводагы мөнәсәбәтләр кризисын ничек бетерергә?
Депутат булып сайлансам, нәрсәләр эшли алыр идем мин? Сайлаучыларны барыннан да бигрәк нәрсәләр борчый? Республиканың һәр төбәгендә беренче чиратта торак һәм азык-төлек белән тәэмин итү проблемасы борчый. Әмма дистә еллар буена тупланып килгән авыр проблемаларны берничә ел эчендә хәл итеп булмый. Шулай да хәлне күпмедер дәрәҗәдә яхшырту мөмкин дип саныйм мин. Моның өчен бердәнбер юл – үзебездә булган байлыкны гадел бүлү. Торак фондын да, товар складларын да, азык-төлек базаларын да депутатлар һәм җәмәгать контроленә алырга кирәк.
Безнең башкалабыз элекке заманнардан ук хезмәт сөючән һәм мәгърифәтле халкы белән, В. Ленин, Л. Толстой, Г. Державин, Г. Тукай, М. Җәлил, С. Сәйдәшев кебек бөек якташлары белән дан тота. Ә бүген без үсмерләр арасындагы җинаятьчелек буенча бөтен илгә һәм хәтта бөтен дөньяга танылдык. Мондый хәлдән ничек чыгарга? Минемчә, беренче чиратта яшьләргә үз мөмкинлекләрен, иҗади энергия һәм бай фантазияләрен тормышка ашыру өчен, шартлар тудырырга кирәк. Ә хәзергә безнең шәһәр һәм авылларыбызда яшьләр өчен спорт, фәнни, һәвәскәрлек, иҗат һәм башка үзәкләр бик аз. Спорт корылмалары ярлы, заманча компьютер түгәрәкләре булдыру өчен шартлар юк.
Республика китапханәләре мәктәп китапханәләрен кирәкле әдәбият белән тәэмин итүдә һәм кадрларны укытуда ярдәм күрсәтергә әзер торалар. Мәсәлән, Ленин китапханәсе 111 нче һәм 93 нче мәктәпләр китапханәләренә үзенең резерв фондыннан кирәкле китапларны бушлай бирә. Мин әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен дәресләргә даими чакырырга тәкъдим итәм. Безнең республикада иҗат әһелләре күп, ә инициатива күрсәтүчеләр һәм талантлы оештыручылар җитми. Депутат вәкаләтләреннән һәм иҗат кешеләре белән җанлы элемтәләрдән файдаланып, укытучылар ярдәменә таянып, мин бу эшне урыныннан кузгатып җибәрә алыр идем.
Без: «Барлык яхшы нәрсәләрне – балаларга!» – дибез. Ә балалар йөри торган Курчак театрына күз салыгыз. Иске чиркәүнең авария хәлендәге бинасында эшли бит ул. Үсмерләр арасындагы җинаятьчелекнең арта баруы турында чаң сугабыз, ә үзебез Яшь тамашачы театрының ихтыяҗларына күз йомабыз. Халыклар дуслыгына дан җырлыйбыз, ә үзебез республикабызда яшәүче чуваш, мари, мордва, украин, удмурт халыкларының милли традицияләрен үстерү өчен җитәрлек эшләмибез. Зур драма театрыбыз үзенең данлы 200 еллыгын авария хәлендәге бинада каршылар, ахрысы. Мәдәният хезмәткәрләре тәкъдим иткән депутатның иң беренче бурычы – мәдәният экологиясенә булышлык итү, дип саныйм мин. Мәдәният мохитен саклау – табигатьне саклау кебек үк мөһим бурыч. Кеше биологик яктан биология экологиясе законнарын сакламау нәтиҗәсендә үлә, ә мәдәни экологияне санламасаң, кеше рухи яктан үләргә мөмкин. Шунлыктан мин Казанда һәм республикада мәчетләрне, чиркәүләрне һәм башка архитектура һәйкәлләрен торгызырга кирәк дип саныйм. Минемчә, Казанга болгар-татар язма поэзиясенә нигез салучы Кол Галигә һәйкәл кору кампаниясен башларга вакыттыр. Аның 800 еллыгын ЮНЕСКО масштабларында билгеләп үттек ич. Урыс әдәбияты патриархы Г. Державин һәйкәлен дә торгызырга кирәк. Ел саен Державинга багышлап Бөтенроссия һәм хәтта Бөтенсоюз әдәби бәйрәмнәрен үткәрү дә комачауламас иде. Үз шәһәремнең патриоты буларак, мине Казан символы Сөембикә манарасының язмышы борчый. Авыша баручы бу манара вакыт узу белән безнең гамьсезлегебез символына әверелергә мөмкин. Безгә үз республикабыз белән традицион бәйләнешләре булган илләр – Финляндия, Болгария, Төркия, Япония, Әфганстан, Куба, ГДР һәм башка илләр белән яңа дуслык җәмгыятьләрен булдырырга кирәк.
Халыкларның рухи байлыгын саклау һәм ишәйтү максатында, республикада татар, урыс, чуваш һәм башка милләт халыкларының үзәкләрен булдыруны да кирәк дип саныйм.
Болар – минем киләчәккә булган планнарым һәм уй-ниятләремнең бер өлеше генә. Әмма аларны башкарып чыгу бер кешенең генә, хәтта республика Верховный Советы депутатының да хәленнән килә торган эш түгел. Җәмәгатьчелек булышлыгыннан, сайлаучылар ярдәменнән башка эшләп булмый аларны.
Мөмкинлектән файдаланып, Татарстан АССРның В. И. Ленин исемендәге республика фәнни китапханәсе коллективына миңа зур ышаныч күрсәтүе өчен рәхмәт белдерәм. Минем кандидатурамны яклаучы, җәмгыять файдасына минем белән иңгә-иң торып эшләргә әзер торучы кешеләрнең барысына да рәхмәтлемен.
Социалистик Татарстан
21 октябрь, 1988
Сөйләнми калган нотык
Соңгы арада белгәне дә, белмәгәне дә депутатларны пассивлыкта гаепләп, аларның тетмәләрен тетәргә ияләшеп киттеләр. Үземне артык «пассивлар», сессиядә йокымсырап утыручылар рәтенә кертмәсәм дә, мин бүгенге парламенттагы эшемнән тулысынча канәгать түгел. Дөрес, сайлаучыларга парламент эшенең бары тик телевизордан күрсәтелгән өлеше генә билгеле. Ә Югары Советның төп эше даими комиссияләрдә, сайлаучылар наказларын, гозерләрен үтәүдә, закон проектлары эшләүдә чагыла… Кызганычка каршы, сайлаучылар боларның берсе турында да хәбәрдар түгел.
Әле иң кызганычы шунда ки, төн йокыларын калдырып, йөзләгән материаллар өйрәнеп чыгышка әзерләнгәннән соң да, еш кына сиңа сессиядә сүз бирмиләр. Ике ел ярым буена минем дистәгә якын шундый чыгышым җыелды инде. Сессияләрдә генә түгел, кирәкмәс сүз сөйләр дип, ахрысы, соңгы арада гына миңа, кат-кат мөрәҗәгать итүемә дә карамастан, Татарстан халыклары корылтаенда (23 май, 1992), Бөтендөнья татар конгрессында (19 июнь, 1992) сүз бирмәделәр. Демократик дәүләт төзибез дип лаф орып та, халык депутатының авызын томалап, сүз әйттермәскә тырышуны аңлый да, сайлаучыларыма аңлата да алмыйм. Шунысы гаҗәп: Татарстанның бәйсезлегенә аяк терәп каршы торучы, Россия империясе мәнфәгатьләрен кайгыртучы депутатларыбыз сүз ирегеннән рәхәтләнеп файдаланалар, алар өчен микрофон һәрвакыт ачык.
Язучы кеше буларак, мин киләчәктә бу сөйләттерми калган чыгышларымны бер китап итеп чыгарырмын дип өметләнәм. Хәзер сезнең игътибарыгызга шуларның берсен – Бөтендөнья татар конгрессында сөйләнмәгән, дөресрәге, сөйләтелмәгән нотыгымны тәкъдим итәм… Югыйсә анда калыпка сыймаган бер сүз дә юк иде…
Бүген безнең йортта олуг бәйрәм.
Бүген үзенең күңелендә милли хис һәм иман нуры йөрткән һәммә татар кешесе өчен олуг тантана. Бүген Җир шарының Татарстанлы ягында көннең иң озын мәле, бүген Җир кояшының Татарстанда иң биеккә – көн үзәгенә җиткән чагы.
Татарның бәйрәмнәре күп түгел: Корбан бәйрәме, Рамазан, Нәүрүз, Сабантуй һәм башкалар… Соңгы җитмеш елда без менә шушы санаулы бәйрәмнәребездән дә колак кага яздык, хәтта Сабантуйны да башка халыклардан качып-посып кына үткәргән чакларыбыз булды. Ә бүгенге бәйрәм – татар халкының милли конгрессы – мин белгән тарихта беренче мәртәбә үткәрелә. Әйе, без бу көнне, бу бәйрәмне, кимсетелү һәм хаксыз хурлауларга теш кысып түзә-түзә, гаҗәеп озын дүрт гасыр буе көттек. Бүгенге бәйрәм ул – күңел вә рух тантанасы, бүгенге бәйрәм ул – яхшылыкның һәм гаделлекнең яманлыкны җиңеп өскә чыга баруы, бүгенге бәйрәм ул – халкыбызның «бәйсезлек», «хөррият» дип аталган олы юлга чыгар алдыннан бер тукталып тын алуы, бергә җыелып уйлануы.
Без бүген монда кемнедер җиңүебез өчен куанырга, тантана итәргә җыйналмадык. Без бүген монда татар халкының дөнья халыклары арасында үзенә лаеклы урын дәгъвалавына, Татарстанның дөньядагы бәйсез дәүләтләр янәшәсенә басарга омтылуына фатиха бирү өчен килдек. Без бүген биредә үзебезгә, халкыбызга һәм җөмһүриятебезгә яңа куәт туплау өчен, кулай юллар эзләргә, шул хакта фикер алышырга, максатлар ачыкларга дип җыйналдык. Ә безнең бер-беребез белән сөйләшәсе сүзләребез бик күп, бу залда утырган һәр кешенең милләттәшләренә һәм газиз халкына әйтер сүзе бар. Милләтне милләт итәр өчен, иң элек уртак рух һәм уртак иман, уртак тел һәм уртак мәдәният, уртак хыял һәм уртак максат кирәк. Ә бүгенгесе көндә безнең максатыбыз да, иманыбыз да, рухи кыйблабыз да бер, ул да булса бәйсез, мөстәкыйль, суверен дәүләт – Татарстан Җөмһүрияте төзү. Чөнки дәүләтсез халык беркайчан да дөнья мәйданында бил алышырлык көчле-гайрәтле халык була алмый, чөнки дәүләтсез милләтнең күңеле ятим баланыкы сыман китек, рухы сүрән, киләчәге томанлы була. Татар халкын, татар милләтен саклап калу, аны дөньяга чыгару өчен, бүген безгә иң әүвәл Татарстанны саклап калырга, аңа үзебездән куәт бирергә, аны бөтен дөньяга күрсәтергә кирәк.
Ләкин моңа ничек ирешергә соң? Без монда берничә мең татар җыелышып, матур сүзләр сөйләүдән генә татар милләте тәрәккый итәрме, дөнья безнең авазны ишетерме, башка илләр безне танырмы? Әтәч кычкырганга карап беркайда да таң атмый, ә, киресенчә, әтәч таң атканга куанып кычкыра. Шуңа күрә без монда, еллар буена җыелып килгән хис-тойгыларыбызны бераз тыя төшеп, дөньяви эшләр һәм мәшәкатьләр хакында, алда торган бурычларны ничек бергәләп чишү, хәл итү турында нигезле, төпле сүз алып барсак, чын мәгънәсендә яхшы һәм файдалы эшләр майтара алыр идек.
Татар халкы – гаҗәеп моңлы, хисле, сагышлы халык. Әйдәгез, бүген гасырлар буе җыелып килгән хәсрәт-кайгыларны беразга онытыйк та, аска иелгән башларыбызны югары күтәреп, тураеп басыйк, үзебезнең горур, мәгърур, булдыклы һәм каһарман халык балалары икәнебезне искә төшерик! Елап һәм сыкрап, зарланып һәм уфтанып, кемгәдер яисә нәрсәгәдер үч саклап яшәгән кеше беркайчан да олы шәхес була алмый. Чөнки елаган һәм зарланган кешене хөрмәт итмиләр, яратмыйлар, ә бәлки кызганалар гына. Бүген үткәннәргә үч саклаудан да мәгънә юк. Дөнья халыклары танысын, дөнья халыклары үз итсен өчен, безгә бүген үчле булырга түгел, көчле булырга кирәк!
Әле күптән түгел Татарстан Президенты Минтимер әфәнде Шәймиевнең чит республикаларда һәм мәмләкәтләрдә вәкиллекләр ачу турында фәрманы чыкты. Ләкин бу бик вакытлы һәм кирәкле фәрманны тормышка ашыру җиңел булмаячак, аның юлына төрле киртәләр корылуы да бик ихтимал. Ә тарих безгә дүрт йөз кырык елдан соң үз авазыбызны дөньяга ишеттерү өчен, шундый форсат биргән икән, моннан файдаланмый калырга һич кенә дә хакыбыз юк! Рәсми дипломатия өлгермәгән, җитешмәгән җирдә безгә халык дипломатиясен эшкә җигәргә кирәк. Әлегә рәсми илчелекләребез булмаса да, бүген дөньяның дистәләгән илләрендә күпсанлы һәм куәтле татар диаспоралары бар. Бу корылтайда шушы диаспора идарәләренә татар халкының һәм Татарстанның рәсми булмаган илчелекләре – вәкаләтле вәкиллекләре статусы биреп, аларга татар халкының һәм Татарстанның мәнфәгатьләрен яклау бурычын йөкләсәк, без дөнья илләренә тиз арада Татарстанның тавышын ишеттерә, позициясен ныгыта алыр идек. Кыскасы, безгә күктән бәхет төшкәнен, кемнеңдер «бәйсезлек» бүләк иткәнен көтеп ятмаска, бүген үк, хәзер үк булган бөтен мөмкинлекләребездән файдаланырга кирәк. Җир шарының теләсә кайсы төбәгендә, теләсә кайсы илдә яшәгән татар кешесе үзен татар халкының һәм Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиле, илчесе итеп тоярга, аның мәнфәгатьләрен яклап көрәшергә тиеш.
Без – бу залда утыручы һәммәбез дә, төрле төбәкләрдә яшәүче башка милләттәшләребез дә – бер-беребезгә охшаган да, охшамаган да, без бер-беребезне аңлыйбыз да, ә кайчакта аңлап та бетермибез. Әйе, татар халкы бик күптөрле. Менә шушы күптөрлелектән файдаланып, бер бөек татар халкыннан дистәләгән вак милләтләр ясарга дәртләнеп йөрүчеләр дә булуы ихтимал. Дөньяда бүленә һәм бүленми торган нәрсәләр бар. Милләт шуларның бүленми торганнарына керә. Юкка гына татарда «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» дип әйтми торганнардыр инде. Бүгенге көндә татар халкын төрле вак халыкларга бүлү – милләт өчен үлемгә тиң. Шуңа күрә халкыбызның күптөрле булуын без аның искиткеч зур байлыгы дип кабул итәргә, төрле төбәкләрдә гомер сөрүче халкыбызның аерымлыкларын түгел, ә һәммәбезне дә бөек милләт янына берләштерүче уртак хисләрен, уртак моңнарын, уртак йолаларын, уртак бәйрәмнәрен эзләп табарга, ишәйтергә һәм үстерергә тиешбез.
Мин үземнең бу чыгышымны балачакта хәтергә уелып калган бер вакыйганы сөйләп тәмамламакчы булам…
Авылда минем бик тә диндар әбием бар иде. Шулай беркөнне әбием гадәттәгечә намазлык өстендә дога укып утырганда, тәсбихнең җебе өзелеп, төймәләре идәнгә чәчелде. Мин йөгереп килеп әбигә тәсбих төймәләрен җыярга булыша башладым. Туксан тугыз төймәле тәсбихнең туксан сигез төймәсен табып, әби белән яңадан җепкә тезеп куйдык. Ләкин күпме эзләсәк тә, идән ярыгына төшкән туксан тугызынчы төймә табылмады. Бу көнне әби кичкә кадәр кулына тәсбих алмады. Мондый хәлне күрмәгәнгә, мин аннан: «Әби, нигә тәсбих тартып дога укымыйсың?» – дип сорадым. Әби авыр итеп көрсенеп куйды да болай диде: «И-и улым, син берни дә аңламыйсың шул әле, туксан тугыз төймәле тәсбихемнең бер төймәсе җитми, ә мондый тәсбих белән дога укысам, минем догам кабул булмый…»
Менә бүген сезнең каршыгызга чыгар алдыннан, мин нигәдер әбиемнең шушы сүзләрен искә төшердем.
Бөтендөнья татар корылтаена бүген дөньяның туксан тугыз төбәгеннән милләттәшләребез килгән. Бу туксан тугыз төбәктә туксан тугыз холыклы, туксан тугыз кыяфәтле, туксан тугыз фикерле ватандашларыбыз яши. Үзебез туксан тугыз төрле булсак та, безнең теләгебез һәм максатыбыз бер – татар халкын югары мәдәниятле, хөрриятле, тулы хокуклы милләт итү, Татарстанны дөнья мәйданына чыгару. Туксан тугыз төбәктә яшәүче милләттәшләребезнең берсен генә онытырга да бүген безнең хакыбыз юк! Чөнки дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче туксан тугыз төрле татар халкы бер җепкә тезелгән туксан тугыз тәсбих төймәсе кебек. Шул төймәнең берсен генә югалтсак, бер генә татар төбәген онытсак та, бүген безнең уртак иманыбызга хилафлык килер, безнең һәммәбез өчен уртак, изге догабыз дөрес булмас, аны Аллаһы Тәгалә кабул кылмас.
1992
Мин халкыма ышанам
(119 нчы Васильево территориаль сайлау округы буенча
Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат
Разил Вәлиевнең сайлау алды программасы)
Мин язучы, ватандар, адәм баласы буларак, бүгенге үтә катлаулы тормышның үзәгендә булуны, мөмкин кадәр халыкның тормышын яхшыртуны, ил-дәүләттә иминлек урнаштыруны үземнең төп эшем, намус эшем дип саныйм. Безгә инде күптәннән бу очсыз-кырыйсыз сүз боткасыннан, буш вәгъдәләрдән арынып, җиң сызганып эшкә тотынырга вакыт җитте. Татарстан халык депутаты булып сайланган очракта, мин үземнең бөтен көчем һәм ныклыгымны менә шушы мәсьәләләрне хәл итү өчен сарыф кылачакмын:
– өйдә дә, урамда да, эштә дә кешеләр тыныч күңел белән яши һәм эшли алсын өчен, иң элек җәмгыятьтә тәртип урнаштыру, җинаятьчелеккә, караклыкка, ришвәтчелеккә, кода-кодагыйлыкка каршы аяусыз көрәш ачу, моның өчен кирәкле законнар һәм карарлар кабул итү, аларның үтәлешен һәрчак контрольдә тоту;
– гади сайлаучыларга, бигрәк тә авыл кешеләренә, йорт һәм каралты-кура төзү, газ кертү, мал асрау, юллар салу һ. б. өчен дәүләт тарафыннан кирәкле ташламалы шартлар тудыру;
– аз эш хакы алучы мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең хезмәт хакын республикадагы уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә күтәрү (бүген ул ике мәртәбә кимрәк), җирле Советлар, предприятиеләр һәм хуҗалыклар хисабына аларга өстәмә түләүне хәл итү;
– мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклауга дәүләт күләмендә игътибарны көчәйтү, аларны приоритетлы өлкәләр дип игълан итү, бюджеттан акча бүлеп бирүне арттыру;
– көндәлек кулланыштагы товарларның, азык-төлекнең бәясе арткан саен, аз хезмәт хакы алучыларның окладларын, пенсияләрне, стипендияләрне шул ук күләмдә күтәрү, караучысыз калган карт-корыга, авырулар һәм инвалидларга, пенсионерларга социаль ярдәм фондын арттыру;
– мәктәпкәчә яшьтәге балаларын өйдә тәрбияләгән хатыннарның эш стажын саклау, аларга пособие түләтү;
– республика күләмендә зоологик экспертиза үткәрү һәм аның нәтиҗәләре турында халыкка даими хәбәр җиткереп тору;
– зиратлар һәм каберлекләрне хөкүмәт тарафыннан изге урыннар дип игълан итү һәм аларны тиз арада тәртипкә китерү, иске мәчет һәм чиркәү биналарын дин тотучыларга кайтарып бирү, яңаларын төзергә булышу;
– кешеләргә вакытында хезмәт хакы түләү, эшсезлекне мөмкин кадәр киметү өчен яңа эш урыннары ачу;
– соңгы елларда саклык банкларында бәясе төшкән, меңнәрчә мәртәбә очсызланган акчаларга индексация ясап, «халык кесәсенә кергән хөкүмәткә» бурычын түләргә мәҗбүр итү;
– Татарстан җиреннән вакытлы хәрби хезмәткә алынучыларны сугыш барган җирләргә җибәрмәү, милләтара низагларны хәл итүдә катнаштырмау, аларга хәрби хезмәтне башка төрле хезмәт белән алыштыру (альтернатив хезмәт) өчен мөмкинлекләр тудыру;
– республикада яшәүче һәммә милләт вәкиле өчен бар өлкәдә дә тигез шартлар тудыру, милләтара тату-тыныч яшәүне тәэмин итү.
Мин үземне халык арасыннан чыккан гади авыл баласы, кагылган-сугылган халкымның гади бер улы дип саныйм, аның кайгысы белән кайгырып, аның шатлыгы белән шатланып яшим.
Мин кемнәрдер тарафыннан халыкка бүләк ителәчәк демократия, тигезлек, яхшы тормыш турында хыялланмыйм, бүгенге дәүләт корылышы тамырыннан үзгәрми һәм милли республикалар һәр өлкәдә мөстәкыйльлек һәм тулы хокук алмый торып, илдә тынычлык урнашуына һәм халкыбызның язмышы яхшы якка үзгәрүенә ышанмыйм. Ләкин мин бөтен җаным-тәнем белән үз халкыма, аның яшеренеп яткан эчке рухи куәтенә, иман ныклыгына ышанам, һәм шул ышаныч миңа өстәмә көч-куәт, өмет һәм кыюлык бирә.
«Чисталык өчен сүз белән көрәшүдән файда юк, ил-җир чиста булсын өчен, себерке тотып урамга чыгарга кирәк», – дигән бер акыллы адәм.
Мин бу мәгънәле сүзләр белән килешәм һәм шулай эшләргә тырышам да.
Идел ягы (Яшел Үзән)
4 февраль, 1995
Төп бурыч – хакимияткә килү
– Разил әфәнде, үткән сайлауларда сезне Татарстан халык депутатлыгына кандидат итеп Татарстанның Республика партиясе тәкъдим иткән иде. Сез бу партия эшчәнлегенә нинди бәя бирер идегез?
– Җөмһүриятебездә бүген сәяси партияләр шактый. Ләкин аларның күбесе әлегә халыкка тәэсир итәрлек, зур абруй казанырлык хәлдә түгел. Беренчедән, барысы да бик аз санлы. Икенчедән, партияләр үз программалары белән халыкны таныштырмадылар, халык арасында бик аз эш алып бардылар.
Тагын шунысын да онытмыйк: кайбер фиркаләрнең, иҗтимагый берләшмәләрнең программалары таррак даирәгә адресланган. Мәсәлән, бездә Россия партияләренең бүлекчә-филиаллары бар. Алар күбрәк Татарстан халкы мәнфәгатьләрен түгел, ә Россиянекен кайгырталар. Россия мәнфәгатьләре исә күп очракта Татарстанныкына туры килеп бетми.
Демократияле, цивилизацияле илләрдә халык, нигездә, 2–3 партия артыннан бара. Властька да шулар килә. Партия иң беренче чиратта хакимияткә килүне бурыч итеп куярга тиеш. Шулай булмаганда, ул ничектер агитбригада эшчәнлеген хәтерләтә. Бу – бик начар. Агитбригада да бит авылдан авылга күчеп, җырлап-биеп йөри, фикерләрен әйтә. Шуның белән вазифаларын үтәлгәнгә саный.
Бүгенге көндә милли хәрәкәтнең иң зур трагедиясе – хакимияткә килә алмавында. Моннан 7–8 ел элек олы юлга чыкканда, урамнарда шаулап митинглар үткәргәндә, алар ни өчендер хакимияткә килүне төп максатлары итеп куймадылар. Ул чагында халык милләтчеләрне нык яклый иде. Милли хәрәкәттән властька килүчеләр булмады да диярлек. Шуңадыр дип уйлыйм, халыкның күңеле сүнә-сүрелә башлады. Чөнки бераз фикеребез, аңыбыз уянса да, әллә ни зур эшләр башкара алмадык әле.
Татарстанның Республика партиясе турында уйланганда, беренчедән, миңа аның исеме ошый. Америкада да ул – ике төп партиянең берсе. Халык аның артыннан бара. Исеменнән үк күренгәнчә Республика партиясе безнең дәүләтчелегебез турында кайгыртырга тиеш һәм кайгырта да. Чөнки бүгенге көндә иң зур проблема – дәүләтчелегебезне торгызу, аны ныгыту, үстерү. Ә республика, турыдан-туры тәрҗемә иткәндә, «дәүләт» дигән төшенчәне аңлата.
Икенчедән, миңа Республика партиясе җитәкчелегенең артык шапырынмыйча, уңга-сулга бәрелмичә төпле, нигезле итеп эш алып баруы ошый. Аның тирәсенә җыелган кешеләр – акыллы, эшлекле шәхесләр, аларның иманнары, кыйблалары бар. Партия үзенең матбугат органын – газетасын булдырды. Чөнки шунсыз халык белән аралаша, уй-фикерләреңне аңа җиткерә алмыйсың.
Кызганыч, бүгенге парламентта Республика партиясе вәкилләре бик аз. Шәхсән үзем, мине депутатлыкка кандидат итеп күрсәтүләре өчен партиягә бик рәхмәтлемен.
– Разил әфәнде, сайлаулар ничек узды соң?
– Сайлаулар партия исемлекләре буенча булмады. Партияләр үз кандидатларын күрсәтә һәм яклый гына алдылар. Демократия үскәч, киләчәктә бездә дә сайлаулар мөгаен партия исемлекләре буенча үткәрелер әле. Моңа бүгеннән үк әзер булып торырга кирәк.
Минем үзем өчен соңгы сайлаулар җиңел генә узды димәс идем. Беренчедән, милли хәрәкәттә катнашып, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып йөргәнгә, кайбер даирәләрдә мине милләтче дип уйлаучылар да булгандыр. Моны аңлый торып, мин 67 проценты урыс халкыннан торган, татарларының да күбесе урыслашкан Зеленодол районыннан теркәлдем. Моңа кадәр мөстәкыйльлегебезне яклап үткәрелгән чараларда республика халкы бертөрле фикердә булса, Зеленодол, Бөгелмә, Чистай аңа каршы иде. Мин, менә шушы халык белән аралашу, аларны аңлау һәм үземнең дә фикерләремне аларга иңдереп булмасмы дип, шушы районнан барырга ниятләдем. «Сине сайламаслар, көндәшләрең андагы җитәкчеләр» диючеләр дә булгалады.
Мин 107 очрашу үткәрдем, һәр авылда, мәктәптә, хезмәт коллективында диярлек булдым һәм халык белән уртак тел таптым, дип уйлыйм. Үз янына баргач, күзенә карап, турысын әйтеп сөйләшкәч, халык аңлый икән. Мин зур аерма белән беренче турда ук депутатлыкка уздым. Моның өчен барлык сайлаучыларыма рәхмәтем зур.
– Һәркем алга карап яши, планнар кора. Сез дә, сер булмаса, шәхси планнарыгыз белән уртаклашсагыз иде.
– Бүгенге көндә Татарстан, аның җитәкчеләре алдында ике зур бурыч тора. Беренчесе – рухи байлыкны үстерү, саклап калу, баету. Хәзер бит иман качу заманы. Театрларга барсам шаккатам. Сәнгать сарайларына күпме кеше исерек килеш килә. Театр буфетларында ничәмә-ничә төрле аракы сатылуын күреп йөрәк әрни. Халыкның кыйбласы югалды. Шуңа күрә халкыбызны рухи яктан сафландырасы иде.
Икенче бурыч – Татарстанның дәрәҗәсен күтәрү, дәүләтчелеген ныгыту. Бу – бик катлаулы мәсьәлә. Татарстан Россия уртасында урнашкан, аның белән тыгыз бәйләнгән. Шунлыктан безнең җитәкчеләргә дә Россия белән сөйләшүләр алып бару җиңел түгелдер дип уйлыйм.
Безгә шушы бурычларны үтәүне тәэмин итәрлек законнар эшләргә кирәк. Әгәр читтән акча кермәсә, Татарстан үз байлыгы белән генә алга китә алмаячак. Ә инде читтән акча керсен өчен, салым системасын камилләштерү зарур. Икенчедән, чит ил инвесторларына Татарстанда киләчәктә дә иминлек булыр, власть нык, ул ел саен алмашынмас дигән гарантия бирергә кирәк.
Вәкиллекле һәм башкарма властьлар да бер-берсен аңлап, конструктив эшләсеннәр иде. Әлегә бу шарт бик үтәлеп бетми. Тагын бер зур нәрсә, республика хакимияте һәм халык арасында упкын барлыкка килмәсен, алар бер-берсе белән нык аралашып яшәсеннәр! Халык бөтен хәлне үз вакытында белеп торсын! Шул чагында без авырлыкларны җиңеп чыга алырбыз.
Әңгәмәдәш Әгъзам Фәйзрахманов
Шәһри Казан
1995
Без әле кая барабыз?
Алты ел буена Татарстан халык депутаты булып тору дәверендә минем әле бер генә тапкыр да трибунага тыныч күңел, канәгать йөз белән чыгып басканым булмады. Нишлисең бит, без өйләнгәч, төн кыскарды дигәндәй, безнең кебекләр парламентка сайлангач кына дөньяларның асты өскә килеп, тормышлар катмарланып китте.
Без, үзебезнең иманыбызны, халкыбызның, республикабызның тоткан юлын аныклап, 1990 елның 30 августында Дәүләт бәйсезлеге хакында Декларация кабул иттек. Без, кая барганыбызны бик яхшы аңлап, үзебезнең беренче президентыбызны сайладык, без, кая барырга ярамаганын бик яхшы аңлап, заманында Россия президентын сайлауда катнашмадык. Татарстан халкының күпчелеге аңлы рәвештә референдумда республикабызның мөстәкыйльлеген, тәрәккыяткә ирешкән башка милләтләр һәм халыклар белән тигез вәкаләтле булуны дәгъва кылып тавыш бирде. Һәм, ниһаять, 1992 елның 6 ноябрендә без, моңа кадәр башкарган эшләребезне бер тәртипкә салып, йомгаклап, тарихыбызда беренче мәртәбә мөстәкыйль Конституциябезне кабул иттек.
Бу җиңүләрнең берсе дә җиңел генә бирелмәде. Әгәр дә без соңгы биш-алты ел эчендә, бөкрәйгән билләребезне турайтып, бераз тураеп басканбыз икән, әгәр дә без һәммәбез дә бераз гына булса да үзен чын мәгънәсендә тигез хокуклы кеше итеп, ә республикада яшәүче башка милләт вәкилләре үзләрен тулы канлы шәхес итеп хис кыла башлаганнар икән, монда безнең һәммәбезнең дә әче суыкларда, көзге яңгырларда Азатлык мәйданында көн үткәргән әбиләр һәм бабайлардан башлап, бернинди кыенлыкларга да карамыйча, безнең табыннарыбызга нигъмәт иңдерүче игенчеләрнең дә, күпме мәсхәрәле сүзләр ишетеп тә, күңелләре сүрелмәгән, рухлары сынмаган тулы иманлы депутатларның да, иң авыр һәм катлаулы хәлләрдән дә исән-сау чыккан һәм, иң мөһиме, әле моңа кадәр республика халкын да исән-сау алып чыга алган президентыбызның да өлеше бик зур. Болар инде барысы да тарихка кергән, һәм аларны берәү дә оныта да, оныттыра да алмаячак.
Без Татарстанда ике телне – татар һәм урыс телләрен – дәүләт теле дип игълан иттек. Безгә җавап итеп булса кирәк, озакламый Россия дә президент Указы белән үз дәүләтендә икенче дәүләт теле итеп дөньядагы иң аңлаешлы телне – танклар һәм бомбалар «телен» кабул итте, һәм тезгеннән ычкына башлаган субъектлар бу «телнең» мәгънәсенә тәрҗемәсез дә бик тиз төшенделәр һәм, ашыга-ашыга, берсен берсе уздыра-уздыра, моңа кадәр кабул иткән мөстәкыйль карарларын һәм законнарын яңадан сүтәргә, моңа кадәр кылырга өлгергән «ялгышларын» төзәтергә тотындылар. И-их, беркатлы сабыйлар! Имештер, безгә яхшы патша ирек вәгъдә итте, имештер, без, ниһаять, үз җиребездә үзебез хуҗа булдык! Татарстанны урап алган мари урманнарындагы атакага ташланырга әзер торган танклар турында ишеткәч, безнең күңелләрне тагын шом басты, ә инде Ичкериядәге вәхшилекләрне күргәч, бөтен хыялларыбыз яңадан чәлпәрәмә килде. Кешеләрнең күңеленә яңадан шик-шөбһә, икеләнү, өметсезлек, курку кереп оялады. Шушы авыр хисләрдән котылу өчен, без, әле Президент сарае өстенә авышкан Сөембикә манарасына, әле кан төсенә кергән Мәскәү Кремленә карый-карый, яңа законнар язарга, элеккеләренең «хаталарын» төзәтергә тотындык. Безнең бүген кыла торган бу гамәлләребезгә тарих нинди бәя бирәчәген фараз кылу кыен.
Милли хәрәкәт, дәүләтчелегебезне торгызу, милли рухыбызны уяту өчен барган көрәш хәрәкәте соңгы елларда бераз сүрелеп, тынычланып калган кебек булды. Әмма бу тыштан, өстән караганда гына шулай. Ә чынында исә мәйданнарда, митингларда кешеләр күңеленә кереп калган бу очкын эчендә җаны булган һәр милләт баласының рухи дөньясына мәңге сүнмәс ут салды. Соңгы елларда ирешкән уңышларыбызның иң зурысы, минемчә, халыкның милли аңын уяту, гасырлар буена коллыкта ятып, милли рухы, милли горурлыгы оеган, йокыга талган халыкны кузгатып, аны бер олы максат – дәүләтчелегебезне торгызу максаты белән яшәтә башлау булды.
Болары инде – эшләнгән эшләр, кылган гамәлләребез, болары әле – юл башындагы беренче казыклар гына. Ә алда безне нинди эшләр көтә, без кая барабыз соң әле?
Милләтне тулысынча азат вә хөр итү өчен, ул милләтнең күпчелеген шушы уй, шушы өмет, шушы хыял белән яшәтү, шушы максат тирәсенә туплау кирәк. Бу максатка ирешү өчен, бүген бездән халкыбызның булган рухи мирасын барлап, аларны тәртипкә салу, телебезне, динебезне яклау, милли мәгариф системабызны аякка бастыру, мәдәниятебезгә җан өрү, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны яңарту таләп ителә. Әгәр дә безнең балалар бакчасыннан башлап югары уку йортларына кадәр эзлекле мәгариф системабыз булмаса, әгәр дә безнең һәммә дәүләт оешмасында, һәммә кибеттә һәм хастаханәдә, автобуста һәм трамвайда, Президент сараенда һәм парламент залында татар теле тулы хокуклы хуҗага, чын мәгънәсендәге дәүләт теленә әверелмәсә, әлеге өметләребез мәңгелек матур хыял булып кына калачак.
Без инде хәзер йодрык төйнәп лозунглар кычкыру яисә матур, купшы сүзләр сөйләп кешеләрне юату чорын уздык. Бүген конкрет сүзләр, конкрет эшләр вакыты җитте. Әгәр инде милләт кадәр милләт үзенең киләчәк буыннары, халкының киләчәге өчен бер Милли университет та ача алмый икән, бу милләтнең киләчәгенә ышанып, ул халыкның җитәкчеләрен милләт мәнфәгатен яклаучылар дип әйтеп буламы икән? Әгәр дә без татар авылларындагы китапханәләрне – китапсыз, клуб һәм мәдәният йортларын бер сыңар баянсыз калдырабыз, китап кибетләрен аракы кибетенә әйләндерәбез, тәүлегенә нибары алты сәгать сөйләүче телевидениебезнең алтын вакытының дүрттән өч өлешен милләт өчен бөтенләй кирәге булмаган буш һәм хәтта зыянлы тапшыруларга бирәбез икән, әгәр дә без Татарстаныбызда чыккан товарларга татарча ярлык язарга оялабыз икән, әгәр дә парламентта безнең законнарыбыз әле һаман бер телдә – урыс телендә генә кабул ителә икән, димәк, без әле һаман үз сүзебезне сүз итә алмыйбыз, димәк, без әле мөстәкыйльлек турындагы Декларациябездә, Төп Кануныбыз – Конституциядә язып куйган максатыбызга ирешә алмаганбыз.
1996
Хисап тотыйк без халыкка
Безнең татар халкында «Вәгъдә – иман» дигән бик тә гыйбрәтле сүз бар. Димәк, вәгъдәсен үтәмәгән, сүзендә тормаган кешене бездә имансыз кешегә тиңләгәннәр. Ә имансыз кеше инде ул, гомумән, кешегә саналмаган.
Моннан биш еллап элек Татарстан халык депутаты булып сайланырга йөргән заманда кандидатларның һәммәсе дә үз сайлаучыларына матур-матур вәгъдәләр биргәннәр иде. Халыкны мул тормышта яшәтү дә, демократик җәмгыять төзү дә, юллар салу һәм газ кертү дә, хезмәт хакын арттыру һәм кешеләрне йортлы-җирле итү дә, җәмгыятьне рухи яктан савыктыру һәм туган телебезгә җан өрү, аны дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрүне дә вәгъдә иттек. Менә бүген һәр депутат үзенең сайлау алды программасын искә төшереп, шушы вәгъдәләренең кайсысы гамәлгә ашканын тикшереп карасын иде.
Дөрес, алда саналган вәгъдәләрне үтәү өчен, бер депутатның гына түгел, бөтен җәмгыятебезнең, дәүләтебезнең дә көченнән килми торгандыр бүген. Әмма арадан сайлап алып, тиз арада башкарып чыгарлыклары да булган икән бит. Шундыйларның берсе – милли мәгариф системасын камил хәлгә җиткерү, аны ясле һәм балалар бакчасыннан башлап югары уку йорты белән тәмамлау, кыскасы, Милли университет ачу кулдан килмәслек, мөмкин булмаган эш түгел иде.
Без, депутатлар, йөремсәк халык, сайлаучыларыбыз белән һәрчак очрашып, аралашып торабыз. Шундый очрашулар вакытында безгә еш кына бер үк сорауны бирәләр: «Нигә безне алдадыгыз? – диләр. – Моннан җиде ел элек «Телләр турында» гы Закон кабул иткәндә, Сез, Татарстанда милли мәгариф системасы булачак, һәркем үз баласын яследән башлап югары уку йортына кадәр үз туган телендә укыта алачак, дидегез, бераз соңрак Дәүләт программасында «1995 елда татар Милли университеты ачарга» дигән карар чыгардыгыз, – диләр. – Без, сезгә ышанып, балаларыбызны татар балалар бакчаларына, татар мәктәпләренә, татар гимназияләренә бирдек. Ә кайда сезнең вәгъдә иткән Милли университетыгыз? Кайда сезнең төрле һөнәр ияләре тәрбияли торган махсус урта уку йортларыгыз?» – диләр. Без башны түбән иеп аларны тыңлыйбыз, әмма бу сорауларга җавап бирә алмыйбыз. Чөнки халкыбызның «Вәгъдә – иман» дигән сүзен истә тотабыз, халыкны буш вәгъдәләр белән алдамаска кирәклеген яхшы беләбез. Ләкин монда гаепне башкаларга, объектив һәм субъектив сәбәпләргә аударып акланырга маташу да урынсыз булыр иде.
Милли мәгариф системасының әнә шулай тәмамланмаган булуы соңгы елларда «Телләр турында» гы Законны гамәлгә ашыруны да сүлпәнәйтте. Татар телендә белем бирүче тулы канлы югары уку йорты ачылмавын күргәч, янып-дәртләнеп үз балаларын татар балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә бирүчеләрнең күңеле сынды, аларның хәлен күреп, башкалары да сүрелде. Татар мәктәпләрендә балалар саны хәзер кимүгә таба йөз тота. Һәр авыл кешесе яхшы белә: очланмаган кибәнгә су үтә, ул әкренләп череп юкка чыга башлый. Югары уку йорты булмаган безнең милли мәгариф системабыз да бүген шушы очламаган кибәнне хәтерләтә.
Кайвакытта миңа Татарстандагы уку йортларының берсе дә Татарстан өчен эшләми, алар безгә бөтенләй кирәк түгел сыман тоела башлый. Чөнки алар һәммәсе дә тулысынча Россия карамагында, аларның берсендә дә «Татарстан» сүзе юк, кайсы Казанныкы, кайсы Алабуганыкы, кайсы Чаллыныкы яисә Каманыкы… Бездә «Татсвинопром» бар, «Татптицепром» бар, әмма Татарстан исеме белән аталган югары уку йорты юк. Башкортстан хөкүмәте әкрен-әкрен генә булса да үзендәге югары уку йортларын башкорт канаты астына ала башлады, алар белән эшләүче махсус дәүләт структурасы да булдырды, ә бездә әле һаман күзгә күренерлек үзгәрешләр сизелми.
Безнең милләт дүрт гасыр буена дәүләтсез, патшасыз һәм хөкүмәтсез яшәп тә югалып бетмәгән, чөнки аны ислам дине, татар моңы, татар мәгарифе, татар китабы саклап калган. Патша хөкүмәте бер тиен акча бирмәсә дә, татар халкы һәр авылда, һәр мәхәлләдә үз милли телендә белем бирүче мәктәп-мәдрәсәләр тоткан. Ул заманнарда татарның югары уку йорты дәрәҗәсендә белем бирүче «Мөхәммәдия», «Галия», «Хөсәения», «Буби» кебек берничә мәдрәсәсе дә булган. Үзебезне суверен дәүләт дип игълан иткәч, югыйсә иң беренче чиратта безнең суверен милли мәгариф системабыз оешырга тиеш иде. Тугыз ел узды, ә кайда ул милли мәгариф, кайда ул Милли университет? Ул бүгенге көндә юк һәм аның булуына өмет тә елдан-ел кими бара. Ә инде Татарстандагы Россия университетларын татарчалаштырырга өмет итү ул ХХ гасыр башында бөтен Японияне мөселман итәргә маташкан Габдерәшит казый хыялыннан әллә ни аерылмый торгандыр.
Без инде 1994 елда «Телләр турында» гы Законны гамәлгә ашыру буенча Дәүләт программасы кабул иткәннән соң, 5 ел буена университет ачуның авырлыгы хакында сөйлибез. Ә аны ачу, аңа нигез ташы салу юлында кылган гамәлләребез чыпчык тезеннән генә. Күптән түгел мин Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Мәрмәрә һәм Фатыйх университетларында, Әнкарадагы Билкент университетында булдым, аларның җитәкчеләре, профессорлары белән очрашып, Милли университет проблемалары хакында фикер алыштым. Билкент һәм Мәрмәрә университетлары турында сөйләп тормыйм, алары бөтен дөньяга билгеле… Ә менә Истанбул читендәге Фатыйх университеты 1994 елда, нәкъ менә Татарстан Югары Советы Татар милли университеты ачу турында карар кабул иткән елда, япа-ялан басу уртасында салына башлаган. Ике елда биналары төзелеп бетеп, бүген инде анда 2800 студент белем ала. Араларында безнең татар егетләре һәм кызлары да бар. Нишләсеннәр, үзебездә милли югары уку йорты булмагач, Төркиягә барып, тугандаш төрек телендә укырга ният кылганнар. Татарстан парламентында карар кабул ителеп тә, Милли университетның Казанда түгел, ә Истанбулда төзелүе һәм анда да татар балаларының белем алуы – күңелле хәл, билгеле. Әмма бу университет Казанда төзелеп, анда безнең балалар белән бергә чит илләрдән дә яшьләр килеп укыса, тагын да күңеллерәк булыр иде…
Мин анда университет төзү өчен киткән чыгымнар белән дә кызыксындым. Ректорның әйтүенә караганда, заман таләпләренә тәңгәл китереп университет төзү өчен, алар 5 миллион доллар акча тотканнар. Димәк, әлеге дә баягы Голландиядән алган 100 миллион долларлык кредитка Татарстанда менә дигән 20 милли университет ачарга мөмкин булган икән.
Аннары шунысын да әйтергә кирәк: Фатыйх университетын бер төрек бае үз акчасына төзеткән. Бездә дә бай кешеләр, бай Фатыйхлар юк түгел, әмма алар әле бүген акчаларын башка нәрсәгә сарыф итә. «Урыс баеса – чиркәү салыр, татар баеса – хатын алыр» дигәннәре чыннан да дөрестер, ахрысы.
Хәзер Татарстанда бик күпләр, мәчет-чиркәү салып, үзләренә оҗмахтан урын «бронировать» итә башладылар. Бу – бик изге гамәл, билгеле. Әмма ахирәткә кадәр бу дөньяда яшисе, бу фани дөньяны тәртипкә китерәсе бар бит әле. Хәләл байлыгын университет салуга сарыф итеп, Татарстан һәм татар халкы тарихына мәңгелеккә кереп калачак кешене көтеп, шуңа өметләнеп яшим мин бүген.
Монысын сүз уңайлый гына әйттем, дәүләт кадәр дәүләт исеме йөртеп, бер университет та ача алмасак, парламентта карарлар кабул итеп, халыкка буш вәгъдәләр биреп утыруыбыздан ни мәгънә бар соң?
Безнең парламент, Дәүләтнең иң югары Канун чыгару һәм контрольлек итү органы буларак, үзе кабул иткән карарларның үтәлешен, һичшиксез, тәэмин итәргә тиеш. Шушы карарларыбыз, биргән вәгъдәләребез конкрет эшләр белән расланмаса, халык парламентка ышанычын бөтенләй югалтачак. Әгәр дә инде халык без кабул иткән карарларны үтәсен дисәк, киләчәктә хокукый дәүләттә яшәргә теләсәк, иң беренче чиратта без – парламентарийлар – сүздән эшкә күчәргә, үзебез кабул иткән кануннарны үзебез үтәргә өйрәнергә тиешбез.
Бүген Татар милли университеты ачу-ачмау турында бәхәс булырга мөмкин түгел, сүз бүген бары тик аны ачу өчен шартлар тудыру хакында гына барыр дип ышанам. Әгәр дә бу мәсьәләне хәл итә алсак, безне, ягъни бу чакырылыш депутатларын һәм бүгенге хөкүмәтне, иң беренче чиратта Президентны, беренче Милли университет ачкан кешеләр дип, киләчәк буыннар ихтирам белән искә алырлар иде.
«Вәгъдә – иман» диләр, ә безнең беребезнең дә вәгъдәсез буласыбыз, иманнан язасыбыз килмидер…
Мин һич кенә дә безнең парламент биш ел буена кул кушырып, юкны бушка узгарып утырды дип әйтергә теләмим. Дәүләт Советы, шул исәптән аның үтә сабыр һәм әтрафлы рәисе, тынгы белмәс халык депутатлары һәм аппарат хезмәткәрләре эшләгән эшләрне, кылган гамәлләрне, кабул ителгән кануннар һәм карарларны санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде. Әмма ләкин мин мәдәният, мәгариф, фән өлкәсендәге «Телләр турында» гы Законны гамәлгә ашыру юнәлешендә тиешле дәрәҗәдә эшләдек, зур нәтиҗәләргә ирештек дип әйтә алмыйм.
Габдулла Тукайның «Күп яттык без мәдрәсәдә…» дип башланган атаклы шигырен күпләр хәтерлидер. Депутатлык дәверебез ахырына якынлашканда, Тукайга ияреп, мин дә менә шушы юлларны яздым:
Күп күрдек без парламентта,
Төштек суга, кердек утка:
Берәүләрнең эше хутта,
Берәүләрнең эше судта.
Күп сөйләдек парламентта,
Узмагандыр биш ел юкка.
Нәрсә бирдек, нәрсә алдык, —
Хисап тотыйк без халыкка!
Күп шауладык парламентта,
Тугыз катлы тыгыз йортта.
Берәр изге гамәл кылып,
Милли уку йортлы булып,
Бишьеллыкка куйыйк нокта!
Татар дөньясы
30 июль, 1999
Бүленгәнне бүре ашар
Алда безне халык язмышын, ил язмышын хәл итә торган гаҗәеп зур вакыйга – сайлаулар көтә. «Безнең сайлауда беренче мәртәбә генә катнашуыбыз түгел. Монысы да узар, бернәрсә дә үзгәрмәс. Тормыш моңа кадәр ничек барган, шулай ук дәвам итәр» дип уйлаучылар да бардыр. Әмма мин мондый фикер белән килешмәс идем.
Беренчедән, без дөньяларның гаҗәеп тиз үзгәргән чорында, милләтләр һәм дәүләтләр язмышы хәл ителгән яңа шартларда яшибез. Икенчедән, Россиядәге романтик революция еллары үтеп, хакимияткә айнык башлы, каты куллы, кырыс күңелле прагматиклар килә башлады. Шуңа күрә безгә дә, кемнәрнеңдер рәхим-шәфкать күрсәткәнен, бәхет өләшкәнен көтеп утырмыйча, үз көнебезне үзебез күрү, үз хакыбызны үзебез яклау вакыты җитте. Ә үз хакыбызны, Татарстаныбыз мәнфәгатьләрен Россия күләмендә яклау өчен, Россия Дәүләт Думасында безнең хакта, сайлаучылары турында чынлап торып кайгыртучы, шул кайгыртуны матур сүзләр белән генә түгел, ә конкрет тәкъдимнәр, яхшы законнар белән дәлилләүче депутатларыбыз булу кирәк.
Моннан дүрт ел элек Дәүләт Думасына депутатлар сайлаганда, без әлеге романтик революция шаукымнарыннан айнып җитә алмаган идек әле. Аннары, Татарстанда туып, Татарстанда үсеп, Татарстаннан сайланып, зур вәкаләтле кешегә әверелгән депутатның үз сайлаучыларын, халкын онытуын, оныту гына түгел, хәтта шул халык мәнфәгатьләренә каршы килгән карарлар һәм законнар кабул итүен без күз алдына да китерә алмаган идек. Мәсәлән, Татарстан Дәүләт Советы халык фикерен җентекләп өйрәнеп, сайлаучылар белән кат-кат фикер алышып, ниһаять, бер фикергә килеп, бик тә кирәкле закон кабул итә. Ә шул ук халык, шул ук сайлаучылар тарафыннан сайланган, зур вәкаләтләр алган Дәүләт Думасы депутаты, әлеге законга куәт бирәсе, аны Россия күләмендә яклыйсы урында, киресенчә, бөтен көчен салып, аңа каршы көрәшә башлый.
Мондый мисалларны без дүрт ел буе күреп, күзәтеп килдек. Татарстаннан сайланган депутатларның берничәсе дүрт ел буена Татарстанның хакын хаклап, хокукын яклап дүрт кәлимә сүз дә әйтә алмадылар, ә кайберләре исә турыдан-туры Татарстанга каршы көрәш юлына бастылар. Бер республикадан, бер халыктан сайланган депутатлар, бертуганнар кебек киңәш-табыш итешеп, уртак мәсьәләләрне бергәләшеп хәл итәсе урынга, бер-берсе белән тарткалаша башладылар, кайберләре хәтта берсе-берсе белән исәнләшмәс, күрешмәс хәлгә җиттеләр. «Гаугалы йортта бәрәкәт булмас» диләр халыкта… Шуңа күрә дә алар ил күзенә күренерлек зур эшләр эшли, игелекле гамәлләр кыла алмадылар. Монысы инде булган хәлләр, бу инде безнең ачы тәҗрибәбез. Ә киләчәктә нишләргә, алдагы сайлаулар вакытында ничек итеп тагын алданмаска икән соң безгә?
Шушы яшькә җитеп, минем әле халыкка бары тик яхшылыклар гына эшләргә вәгъдә итмәгән кандидатны, халык мәнфәгатьләрен якларга җыенмаган партияне күргәнем булмады. Вәгъдә белән ялган һәрвакыт шулай матур була торгандыр инде ул. Менә бүген дә егерме партиянең егермесе дә бары тик яхшылык кына вәгъдә итә, теркәлгән кандидатларның да телләрендә бал да май гына. Әмма безгә инде буш вәгъдәне – изге нияттән, матур сүзләрне матур эшләрдән аера белергә вакыт җиткәндер. 40–50 яшькә җитеп, ил файдасына 50 тиенлек тә эш башкармаган кешенең, депутат булгач кына, кинәт үзгәреп китүенә һич кенә дә ышана алмыйм мин.
Газеталарда басылып чыккан партияләр исемлеген укыгач, егет чакларым искә төшеп китте. Яшь чагында чибәр кызлар бик күп була бит ул, кайсын сайларга белми аптырап бетәсең. Ә тормыш корып яши башлау өчен, аларның барысына да берьюлы өйләнеп булмый, арадан берсен генә сайларга туры килә. Киләчәктә кайсы партия вәкилләренә тавыш бирү мәсьәләсен дә ордым-бәрдем генә хәл итәргә ярамастыр. Ул партиянең «әти-әнисе», димәк ки, лидерлары кемнәр, аларның тоткан кыйблалары кайсы якта, яшәү рәвешләре нинди, ул партия тирәсенә ниндирәк кешеләр тупланган, аларның моңа кадәр халык файдасына эшләгән эшләре бармы, үз язмышыңны алар белән бергә бәйләп буламы?
Соңгы арада мин дә үз-үземә кат-кат шундый сораулар бирдем, үз тирәмдәге фикердәшләрем, тәҗрибәле кешеләр белән киңәштем. Дөресен әйтим, бер партиянең дә «куенына» кермичә, егет кеше булып, бер читтән генә карап торырга ниятләгән чакларым да юк түгел иде. Безнең Президентыбыз, Дәүләт Советы Рәисебез дә, тагын йөзләгән-меңләгән акыллы һәм төпле ил агаларыбыз да соңгы араларда Россиядәге сәяси вазгыять хакында еш уйланганнардыр, четерекле сорауларга җаваплар эзләп, йокысыз төннәр үткәргәннәрдер дип уйлыйм. Чөнки бүген бу хакта уйламаган кеше ул – үз язмышына да, ил язмышына да битараф, ваемсыз кешедер. Әгәр дә бүген шулай бар нәрсәгә битараф булып, горур кыяфәт белән бер читтә басып торсаң, син сәясәт арбасыннан төшеп каласың, димәк, синең язмышыңны башкалар хәл итәчәк. Ә инде ниндидер хәрәкәткә, кайсыдыр партиягә кушылып, нәрсәдер хәл итәргә теләсәң, башта кемнәр янына кушылуыңны һәм алар белән бергә халык һәм милләт файдасына ниләр эшләп булачагын бик ныклап уйларга кирәк.
Партияләр күп, ә безнең язмышыбыз, безнең максатыбыз берәү генә. Шуңа күрә безгә артык бүлгәләнмичә, бөтен көчебезне бер тирәгә туплау кирәк. Бердәм булганда гына без үз хакыбызны хаклый алырбыз, бердәм булганда гына үз максатыбызга ирешә алырбыз. Бу бердәмлек безгә Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында гына түгел, һәрдаим кирәк булачак. Чөнки бу сайлаулардан соң дөнья бетми, алда әле Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар, президент сайлаулар, җирле үзидарәгә сайлаулар көтә…
«Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» диләр безнең халыкта. Шуңа күрә халкыбызны өчкә яисә егерме өчкә бүлгәләү, аның көчләрен таркату киләчәктә һич кенә дә безнең файдага, сайлаучылар файдасына, республика файдасына булмаячак. Чөнки халык бары тик бердәм булганда, бер максат тирәсенә тупланып, үзенең лидерлары, милләт маягы булырдай ил агалары тирәсенә оешып алга атлаганда гына, кыйбласын бутамыйча, киләчәк көннәргә исән-имин барып җитә ала.
2003
Алда безне зур сынаулар көтә
Россия Федерациясендә дәүләт органнарын үзгәртеп кору турындагы Россия Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән закон проекты хакында сөйләү җиңел эш түгел. Мин бу урында кемнедер тәнкыйтьләп, үз-үзеңне авыр хәлгә кую яисә, киресенчә, кемнедер мактап һәм яклап, дивидендлар җыю турында икеле-микеле сүзләр алып бармыйм. Монысы мине артык борчымый. Иң авыры, иң кыены монда син сөйләгән сүзнең, син әйткән фикернең барыбер беркемгә дә, бернәрсәгә дә тәэсир итмәвендә. Чөнки мәсьәлә инде күптән кирәкле даирәләрдә хәл ителгән, тиешле кешеләргә күрсәтмә бирелгән, ә син бу микрофоннан гына сөйләү түгел, Айга менеп кычкырсаң да, бернәрсә үзгәрмәячәк. Хәлебезнең бөтен авырлыгы, безнең бүгенге утырышыбызның бөтен мәгънәсе яисә мәгънәсезлеге дә менә шушындадыр. Мин бүген монда үземне алтмыш меңнән артык сайлаучыларымның мәнфәгатен кайгыртырга тиешле депутат итеп түгел, хәтта шушы илнең тулы хокуклы гражданины, гап-гади бер кешесе дип тә хис итә алмыйм. Чөнки бу илдә мине тыңламыйлар, мине ишетмиләр, минем белән исәпләшмиләр, минем фикеремне санга сукмыйлар. Ә инде Кеше кадере булмаган илдә ниндидер абстракт демократия, федерализм, милләтләр, телләр, диннәр тигезлеге турында сүз алып бару – бөтенләй мәгънәсез нәрсә.
Менә шундый халәттә, шундый вазгыятьтә без нишли алабыз соң? Күкрәгебез белән амбразурага ташланып, үз-үзебезне корбан итикме? Өстән төшкән теләсә нинди фәрманны хуплап утырган замандагы кебек дәррәү кул күтәрикме? Әллә, акыллы кыяфәт чыгарып, дәшмичә генә мыек астыннан елмаеп утырыйкмы? Безнең татарда «Усал булсаң – асарлар, юаш булсаң – басарлар, урта гына кеше булсаң – синнән түрә ясарлар» дип юкка гына әйтмәгәннәрдер инде. Бүтәннәр теләсә нәрсә эшләсен, ә мин бүген үз сүземне әйтмичә, дәшмичә кала алмыйм.
Юк, мин бу чыгышымда илдә үзе белгәнчә тәртип урнаштырырга тырышучы Россия Президентын да, аның «ә» дигәненә «мә» дип торучы күндәм Дәүләт Думасын да гаепләргә җыенмыйм. Чөнки аларны гаепләүдән бернинди мәгънә дә юк. Чөнки алар бүтәнчә уйлый, бүтәнчә фикер йөртә, бүтәнчә эшли һәм идарә итә белмиләр. Һәм, ни кызганыч, белергә дә, өйрәнергә дә теләмиләр.
Илгә, кешеләргә терроризм куркынычы янаганын, дәүләттә тәртип урнаштырырга кирәклеген без барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Әмма тәртипне ничек урнаштырырга икәнен генә белмибез. Көч белән, күсәк белән, куркыту юлы белән генә бүген илдә тәртип урнаштырып буламы? Әллә аның башка, үтемлерәк юллары бармы? Бәлки, тәртипне күпмедер дәрәҗәдә көч белән дә урнаштырып буладыр. Әмма бу сәясәт перспективалы сәясәт түгел, бу – вакытлы юаныч, үз-үзеңне алдау гына. Илдә тәртип урнаштыру өчен, бөтен хакимиятне бер йодрыкка, бер кулга туплау түгел, ә, киресенчә, өлкәләргә һәм республикаларга күбрәк мөстәкыйльлек биреп, һәр субъектта үз көчләре, үз мөмкинлекләре белән тәртип урнаштыруны законлы юл белән тәэмин итү отышлырак булыр иде. Колхоз рәисе күпме көч кулланып та, авылдагы һәр өйдә, һәр гаиләдә тәртип урнаштыра алмаган кебек, Мәскәүдән торып һәр төбәк белән идарә итү, тәртип урнаштыру – мөмкин булмаган эш. Һәркем иң беренче чиратта үз өендә үзе тәртип урнаштырырга тиеш. Азмы-күпме мөстәкыйльлек алган килеш тә Татарстанның соңгы ун-унбиш елда никадәр алга китүе, милләтләр һәм диннәр арасында ыгы-зыгы тудырмыйча, үз өендә, үз республикасында дус-тату яшәве – моңа бик ачык мисал бит югыйсә.
Президентларны, губернаторларны Мәскәүдән билгеләп куюның киләчәктә нәрсәгә китерәсе барыбызга да билгеле. Россия, гадәттә, упкын читенә барып җитеп, үзенә таркалу куркынычы янаганда гына, милләтләргә бераз ирек биреп ала. Бу хәл 1918 елда да, 90 нчы еллар башында да булып алды. Әмма мондый иркенлек озак дәвам итми. Бу юлы да шулай булды. Гомер-гомергә бер милләтле дәүләт төзергә хыялланган Мәскәү, нефть бәяләре арту аркасында бераз тернәкләнә башлауга, яңадан шул күптәнге хыялын тормышка ашырырга тотынды. Белгәнебезчә, дөнья тәҗрибәсендә бер президентны икенче президентның билгеләп кую мисалы юк. Әгәр безнең президентыбыз киләчәктә кемдер тарафыннан билгеләп куела икән, димәк, Татарстан республика буларак, дәүләт буларак яшәүдән туктый, Россиянең гап-гади бер өлкәсенә әйләнеп кала дигән сүз. Ә моны тормышка ашыру өчен, иң элек Россиянең Конституциясен үзгәртергә, аның 5 нче маддәсендәге «милли республикаларның дәүләт булуы» хакындагы юлларны сызып ташларга кирәк булачак.
Әйе, безгә тәкъдим ителгән закон проектында президентыбызның Россия Президенты тәкъдиме белән Татарстан парламенты тарафыннан сайланып куелачагы әйтелә. Ләкин бу – чираттагы күз буяу гына. Россия Президенты ике мәртәбә рәттән тәкъдим итеп тә, парламент ул кандидатураны расламаса, безнең Дәүләт Советы куып таратылачак. Шулай булгач, монда ничек инде халыкның ирекле сайлау хокукы хакында сүз алып барырга мөмкин? Закон проектында ачыктан-ачык әйтелгән… «Мин сезгә президентлыкка бер кандидат тәкъдим итәм. Сез йә шул бер кеше арасыннан бер кешене сайлап раслап куясыз, йә мин сезне куып таратам. Ә таратканнан соң, барыбер шул ук кешене президент итеп билгелим. Димәк, нишләсәгез дә, барыбер минемчә була». Ничек кенә тырышсам да, мин мондый вертикаль ныгытуның демократик принципларга туры килүен, бу куркытып билгеләп куюның ни өчен «сайлау» дип аталуын аңлый алмадым.
Россиянең иң зур бәласе – үз халкына ышанмауда, үз халкын яратмау, хөрмәт итмәүдәдер. Бүген генә түгел, гасырлар буена дәүләт халыкны юләрсетеп алдап килде. Әле безнең гомердә генә, күзгә туры карап, иң зур трибуналардан: «Сез коммунизмда яшәячәксез», – дип алдадылар. Аннары 2000 елда бөтен кешене дә фатирлы итәбез дип алдадылар. Аннары: «Күпме теләсәгез, шулкадәр ирек алыгыз», – дип вәгъдә иттеләр дә берничә елдан соң барлы-юклы ирегебезне дә тартып алдылар. Менә бүген тагын халыкка, илгә бу үзгәрешләрнең нинди яхшылыклар алып килүен, демократик принципларның, халыкара хокук нормаларының бозылмаячагын вәгъдә итәләр. Мине, хәтта илдәге дәүләт корылышының үзгәрешеннән, республикаларның хокуклары кысылудан да бигрәк, дәүләтнең үз гражданнарына ышанмавы, үз республикаларын, өлкәләрен санга сукмавы, алар белән исәпләшмәве ныграк рәнҗетә.
Күзләрем белән күреп, күңелем белән сизеп торам: бу закон проектын Россиядәге бөтен төбәкләр дә, шул исәптән безнең парламент та яклап тавыш бирәчәк. Берәүләр моны безнең бердәмлегебез билгесе дип аңлатыр. Бәлки, алар үзләренчә хаклы да булыр. Моннан гасыр ярым чамасы элек бөек француз язучысы Виктор Гюго исә: «Бөтен кеше дә бертөрле уйлый торган җирдә, гадәттә, беркем дә уйламый», – дип әйткән булган. Кем белә, бәлки, Виктор Гюго тагын да хаклырактыр… Анысын инде вакыт галиҗәнаплары күрсәтер.
Әгәр дә Россия киләчәктә дә шулай Жириновский, Рогозиннар сызган юлдан баруын дәвам итсә, безне алда әле тагын да зуррак сынаулар көтәчәк. Ләкин без ул сынаулар алдында сыгылып төшәргә, мәшһүр шагыйребез әйтмешли, «вакытында җирне селкеттек, инде беттек, инде беттек» дип, күз яше сыгып, өметсезлеккә бирелеп утырырга тиеш түгелбез. Кемнәр ничектер, ә мин үз халкыма, республикабыз халкына ышанам. Ничәмә-ничә гасырлар дәвамында тарихның иң катлаулы сынауларыннан да исән чыккан халык бүген дә югалып калмас, үзенең туры сүзен әйтер, үзе сайлаган депутатларга һәм дәүләт җитәкчеләренә катгый таләпләрен куяр һәм, иң мөһиме, мәдәниятле, мәгърифәтле, туган телле һәм дәүләтле халык булып яшәү хыялыннан беркайчан да ваз кичмәс дип ышанам.
Россия – бик тә үзенчәлекле ил. Хакимияткә килгән һәр илбашы анда үзенең эшен реформалар ясаудан башлый. Һәр президентның үз «революциясе» була. Шуңа күрә дә безнең яшәү өчен, рәхәт тормыш кичерү өчен бирелгән бердәнбер гомеребез үзебез теләгәнчә яшәп түгел, ә кемнәрдер белән көрәшеп, кемнәрнедер җиңеп, кемнәрдәндер җиңелеп үтә. Узган бер гасыр эчендә генә дә без инде ничәмә-ничә реформа кичердек, ничәмә-ничә революциянең канлы көрәшләрен уздык. Меңнәрчә, миллионнарча корбаннар биреп булса да, шушы көнгә кадәр килеп җиттек.
Алла боерса, монысы да үтәр, һәм без чираттагы бу сынаулардан да исән-имин чыгарбыз дип өметләнәм.
Чыгышымны бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 1908 елда язган һәм бүген дә бик актуаль шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:
Ни кыйлырсың, хаҗи абзам, тотса мәскәүләр якаң?
Как ты будешь отвечать там, тотса мәскәүләр якаң?
Сыгъмаз ирдең киң җиһанга, малыңа мәгърур булып;
Даже в тюрьму сыярсың, тотса мәскәүләр якаң!
Бел, хәзер дөнья кяфергә һәм сиңа җәннәт әле;
«Мөэминә зиндан» булыр ул, тотса мәскәүләр якаң!
2004
Рәхмәт ишетүе рәхәт
Бер мандатлы Актүбә сайлау округыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Вәлиев Разил Исмәгыйль улының депутат эше турында
КЫСКАЧА ХИСАБЫ
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының киләчәк IV чакырылышына 26 нчы Актүбә сайлау округыннан депутатлыкка кандидат Разил Исмәгыйль улы Вәлиев шушы көннәрдә шәһәрдә һәм авылларда халык белән очрашулар үткәрә. Ул узган чакырылышта да шушы Түбән Кама төбәгеннән депутат булып сайланган иде. Очрашулар вакытында Р. Вәлиев үзенең сайлау алды программасы белән генә таныштырып калмый (программа «Туган як» ның 11.02.09 санында басылды), депутат буларак, моңа кадәр башкарган эшләренә хисап та ясый. Әлеге хисапның кыскача текстын Сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
– 2004 елда депутат һәм Комитет рәисе булып сайланганнан соң, эшне иң беренче булып Татарстан Дәүләт Советындагы ике комитетның Кама Аланында күчмә утырышын оештырудан һәм үткәрүдән башлады (Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты белән бергә). Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм спорт учреждениеләренә ярдәм итү турындагы конкрет тәкъдимнәр белән Комитетларның уртак карары Татарстан Республикасы Президентына, Премьер-министрына һәм министрлыкларга җибәрелде. Шуннан соң Кама Аланында хөкүмәтнең күчмә утырышы үткәрелде һәм Президент белән очрашу булды, посёлоктагы мәсьәләләр акрынлап хәл ителә башлады.
– Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашында «Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» гы Законны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Түбән Камада күчмә утырышы үткәрелде. Райондагы тәҗрибә өйрәнелде, гомумиләштерелде һәм республиканың барлык районнарында, шәһәрләрендә файдалану өчен тәкъдим ителде.
– Округ сайлаучылары һәм районда яшәүчеләр үтенече буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессияләрендә Р. Вәлиев Түбән Кама төбәгендәге катлаулы экологик вазгыять турында, шәһәрдә һәм авылларда яшәүчеләрне чиста су белән тәэмин итү, юллар төзү һәм ремонтлау проблемаларын хәл итүдә республика хакимият органнарының ярдәмен көчәйтү зарурлыгы турындагы мәсьәлә буенча чыгышлар ясады. Бу мәсьәләләрне хәл итүдә район һәм шәһәрдә байтак чаралар күрелде.
– «Татэнерго» аша депутат Түбән Кама районы авылларындагы урамнарга яктырткычлар куюда ярдәм итте.
– Ул җитәкләгән Комитет инициативасы белән республика бюджетына мәктәпләрдә класс җитәкчелеге өчен түләү хакында төзәтмә кертелде, шул максатларда ел саен республика бюджетыннан 120 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелә.
– Район җирле үзидарә башлыкларының үтенече буенча, депутат берничә мәртәбә республика хөкүмәтенә Ширәмәт, Каенлы, Ташлык, Афанас, Шәңгәлче авылларында, Түбән Кама шәһәрендә социаль-мәдәни объектлар төзүгә һәм капиталь ремонтлауга ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Бу объектларның кайберләре киләсе ел планына кертелде, кайберләре инде гамәлгә ашырылды.
– Муниципаль район җитәкчелеге тәкъдиме белән депутат республика инвестиция программасына шәһәр электр транспортының электр подстанциясе төзелеше мәсьәләсен (156 миллион сум) кертү инициативасы белән чыкты (бу эшкә Дәүләт Советының дүрт комитеты җәлеп ителде).
– Түбән Кама сайлаучыларыннан килгән мөрәҗәгатьләрне искә алып, Р. Вәлиев җитәкләгән Комитет инициативасы белән 2009 елда «ТНВ» каналында балалар һәм яшьләр өчен яңа телепрограмма оештырыла, моның өчен республика бюджетыннан акча бүлеп бирелде.
– Р. Вәлиев, шагыйрь һәм депутат буларак, шәһәр һәм район укучылары арасында ун елдан артык иҗади конкурс үткәреп, үз исәбеннән җиңүчеләргә исемле премияләр һәм бүләкләр тапшыра, югары уку йортына кергәндә аларга ярдәм күрсәтә.
– Ул китапханәләрне кирәкле әдәбият белән тәэмин итүдә конкрет ярдәм күрсәтә, район һәм республика газета-журналларына язылуны оештыра.
– Казанга дәваланырга килүчеләргә дәваханәләргә һәм башка дәвалау учреждениеләренә урнашырга ярдәм итә, республика министрлыкларында һәм ведомстволарда сайлаучыларның конкрет проблемаларын хәл итә.
– Шәһәрнең һәм районның мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрен кайгырта, районның һәм шәһәрнең бюджет өлкәсендәге оптимизация барышын, «Мәктәп автобусы» республика программасының үтәлешен, мәгариф учреждениеләрен җан башына финанслау мәсьәләләрен даими контрольдә тота.
– Шәһәрнең чуваш диаспорасы үтенече буенча, депутат чуваш гимназиясенең мәйданын киңәйтү мәсьәләләре белән шөгыльләнә, украин диаспорасы үтенече буенча, Татарстанда украин халкының күренекле вәкилләре истәлекләрен мәңгеләштерү эшен алып бара.
– Депутат милли мәдәният һәм милли мәгарифне, халыклар арасындагы үзара аңлашуны һәм ихтирамлы мөнәсәбәтне үстерүгә, толерантлык принципларына зур игътибар бирә.
– Аның үтенече һәм муниципаль район җитәкчелегенең актив ярдәме белән Түбән Кама шәһәр татар драма театры Татарстанның дәүләт театры статусына лаек булды.
– Депутатның турыдан-туры катнашы һәм ярдәме белән Казанда Түбән Кама авторларының уннан артык китабы татар, урыс һәм чуваш телләрендә бастырылды, шулай ук Шәңгәлче, Ташлык һәм Каенлы авылларының тарихы буенча китаплар басылып чыкты.
– Казан шәһәрендә Түбән Кама якташлыгы рәисе буларак, шәһәрнең танылган ветераннары – беренче төзүчеләре белән хәзерге хезмәт ияләренең зур очрашу кичәсен оештырды. Түбән Камадан килеп, республика башкаласында укучы иң яхшы биш студентка Р. Вәлиев җитәкчелегендәге якташлык җәмгыяте тәкъдиме белән Казан шәһәре мэрының 10 мең сум күләмендә еллык премияләре тапшырылды.
– Депутат тырышлыгы белән шәһәр футбол кырын ясалма чирәм белән җиһазлау өчен, кирәкле финанс бүлеп бирелде.
– Депутат Татарстан Эчке эшләр министрлыгы аша участок милиционерларын автотранспорт белән тәэмин итүгә иреште.
– Авыл хезмәтчәннәренә торак төзелеше өчен ташламалы шартлар булдыру инициативасы белән республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. Шушы мәсьәлә буенча берничә мәртәбә Татарстан Дәүләт Советы сессияләрендә чыгыш ясады, әлеге мәсьәләне хәл итүдәге уңай үзгәрешләрдә, һичшиксез, депутат Р. Вәлиевнең дә өлеше бар.
– Депутат инициативасы белән һәм аның турыдан-туры катнашында Татарстан Республикасының 7 законы һәм 2 Дәүләт программасы әзерләнеп кабул ителде, Россия Дәүләт Думасына 3 Федераль закон проекты җибәрелде.
– Р. Вәлиев Түбән Камада үз округында сайлаучыларны даими кабул итте, һәр очрашуга үзен борчыган мәсьәләләр белән 20–50 сайлаучы килде. Депутат аларга эшкә урнашуда, укырга керүдә, пенсия һәм торак мәсьәләләрен хәл итүдә, ремонт эшләрен башкаруда, читтән кайтучыларга яшәү хокукы яисә гражданлык алуда һ. б. да ярдәм итте.
– 5 елга якын вакыт эчендә, якынча исәпләгәндә генә дә, депутат тарафыннан барлыгы 1500 дән артык сайлаучы кабул ителде.
Шунысы куанычлы: һәр очрашуда сайлаучыларны кабул иткәндә депутат Р. Вәлиевкә ярдәм иткәне һәм миһербанлыгы өчен рәхмәт әйтергә килүчеләр саны да шактый.
– Түбән Кама муниципаль районы һәм шәһәренең социаль, мәдәни үсешенә зур өлеш керткәне, иҗтимагый тормышында актив катнашканы һәм Татарстан Дәүләт Советында сайлаучылар мәнфәгатьләрен яклауда нәтиҗәле хезмәте өчен Түбән Кама шәһәр Советының 2007 елның 6 мартында кабул ителгән 7 нче номерлы карары нигезендә, Вәлиев Разил Исмәгыйль улына «Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы» дигән исем бирелде.
2009
Халкыма ышану кыюлык бирә
(Разил Вәлиевнең сайлау алды программасы)
Мин – үземнең туган ягым Түбән Камага гашыйк кеше, сезнең якташыгыз һәм татар язучысы буларак, бүгенге үтә катлаулы тормышның үзәгендә кайнауны, мөмкин кадәр халыкның тормышын яхшыртуны, ил-дәүләттә иминлек урнаштыруны төп эшем, намус эшем дип саныйм. Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып сайланган очракта, мин үземнең бөтен көчем һәм кодрәтем белән менә шушы мәсьәләләрне хәл итәргә тырышачакмын:
– авылда да, шәһәрдә дә кешеләр тыныч күңел белән яши һәм эшли алсын өчен, иң элек җәмгыятьтә тәртип урнаштыру, җинаятьчелеккә, бозыклыкка, караклыкка, ришвәтчелеккә, кода-кодагыйлыкка каршы аяусыз көрәш ачу, моның өчен кирәкле законнар һәм карарлар кабул итү, аларның үтәлешен һәрчак контрольдә тоту;
– барлык заводларның һәм предприятиеләрнең даими эшләүләрен тәэмин итү, эшсезлеккә һәм тормыш шартлары начараюга юл куймау;
– җирле үзидарә берәмлекләренә үз-үзләрен һәрьяклап тәэмин итәрлек шартлар тудыру өчен кирәкле салым базасы булдыру;
– аз хезмәт хакы алучы мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең акчаларын республикадагы уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә күтәрү (бүген ул ике мәртәбә кимрәк), республика һәм җирле бюджетлар, предприятиеләр һәм хуҗалыклар хисабына аларга өстәмә түләүне хәл итү;
– көндәлек кулланыштагы товарларның, азык-төлекнең бәясе арткан саен, аз хезмәт хакы алучыларның хезмәт хакларын, пенсияләрне, стипендияләрне күтәрү, караучысыз калган карт-корыга, авырулар һәм инвалидларга, пенсионерларга социаль ярдәм фондын арттыру;
– газга, электрга һәм торак-коммуналь ихтыяҗларга халыкның күпчелеге түли алырлык бәяләр (тарифлар) билгеләү;
– республика һәм шәһәр-район күләмендә экологик экспертиза үткәрү һәм аның нәтиҗәләре турында халыкка даими хәбәр җиткереп тору;
– аз хезмәт хакы алучыларны, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен социаль ипотека Программасында ташламалы шартлар билгеләү;
– телевидениедә һәм башка матбугат чараларында бозыклык, ерткычлык, порнография пропагандалауны, тәмәкене һәм хәмерне рекламалауны тыю;
– республикада яшәүче һәммә милләт вәкиле өчен бар өлкәдә дә тигез шартлар тудыру, төрле дини оешмаларга ярдәм итү, милләтара тату-тыныч яшәүне тәэмин итү.
Мин үземне халык арасыннан чыккан гади бер авыл баласы, күп михнәтләр күргән халкымның гади бер улы дип саныйм, аның кайгысы белән кайгырып, аның шатлыгы белән шатланып яшим. Мин бөтен җаным-тәнем белән халкыма, аның рухи куәтенә, эшчәнлегенә, иман ныклыгына ышанам, һәм шул ышаныч миңа өстәмә көч-куәт, өмет һәм кыюлык бирә.
2009
Шик-шөбһәләргә нокта куелды
Без бу көннәрне бик тә дулкынланып, борчылып һәм өметләнеп көттек.
Бу залда утырган депутатлар һәм район-шәһәр башлыклары гына түгел, бөтен республика халкы җитәкчеләребез кем булыр, киләчәк тормышыбыз кайсы якка юл тотар дип борчылды, төрле фаразлар кылды, имеш-мимешләр дә күп булды.
Һәм менә, ниһаять, барлык шик-шөбһәләргә нокта куелды.
Без үзебез – авыл балалары, йолалары гасырдан-гасырга оешып килгән традицион гаиләдә үстек. Андый гаилә, гадәттә, өч буын вәкиленнән тора. Өлкән буын – әби-бабай, алар, акыл һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган кеше буларак, безгә киңәш-табыш бирә, ялгышканда ипле генә итеп төзәтеп куя, гомумән, гаиләдәге рухи халәткә һәрдаим күз-колак булып торалар иде. Әти белән әни көне-төне эштә, алар безнең тамагыбыз тук, өстебез бөтен булсын өчен барысын да эшли, гаиләнең матди хәле өчен алар җавап бирә, гаиләнең төп йөген алар тартып бара иде.
Ә без, яшь буын, әби-бабайдан акыл һәм тәрбия алып, әти-әнинең кул астына кереп, аларның сүзеннән чыкмаска тырышып яшибез, укыйбыз, өй тирәсендәге бөтен эшләрне үз җилкәбезгә алырга тырышабыз.
Безнең бүгенге эш башкару даирәсендәге җитәкчелегебез дә, бәхетебезгә, нәкъ менә әлеге традицион гаилә үрнәгендә төзелде. Бу гаиләнең тормыш тәҗрибәсе туплаган аксакал Бабае да, җир җимертеп эшли торган булдыклы Әтисе дә һәм аларга терәк булырлык, «Татарстан» дигән йортыбыздагы һәммә эшләрне башкарырлык яңа буын вәкиле – булачак Премьер-министрыбыз да бүген безнең күз алдыбызда, безнең арада.
Соңгы 20 елда республикабызда эшләнгән игелекле эшләрне, тарихка кереп калырлык вакыйгаларны санап чыгу өчен генә дә, 5 минут вакыт кына түгел, 5 көн дә җитмәс. Эшләнгән эшләр күп, әмма эшләнәселәре тагын да күбрәк. Чөнки шулай булмаса, җәмгыятьнең алга китеше, прогресс-тәрәккыяте дә була алмас иде. Соңгы елларда без спорт өлкәсендәге казанышларыбыз, уңышларыбыз белән бөтен Россияне, хәтта дөньяны шаккатырдык. Спорттагы җиңүләребез аша Татарстанны көннән-көн күбрәк таный башладылар. Монысы бик әйбәт! Әмма спорт ул әле безнең бер канатыбыз гына. Әгәр дә без ике канатлы кош кебек тагын да югарырак, тагын да биегрәк күтәрелергә телибез икән, мәдәниятебезгә, фәнебезгә, мәгарифебезгә тагын да зуррак игътибар биреп, республикабызны, халкыбызны ул яктан да дөнья күзенә күрсәтергә тиешбез. Монысы инде тагын да катлаулырак һәм масштаблырак эш. Әмма шунысы билгеле: мәдәниятебезне, фәнебезне, мәгарифебезне дөнья стандартлары дәрәҗәсенә күтәрми торып, без беркайчан да алга киткән халыклар һәм илләр дәрәҗәсенә күтәрелә алмаячакбыз.
Ә безнең бүгенге көндә мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә, бигрәк тә милли мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә эшлисе эшләребез хәттин ашкан. Чаллыдагы һәм Түбән Камадагы театрларыбызны заманга лаеклы биналарга күчерәсебез, ниһаять, Милли китапханә өчен яңа бина төзисебез, балалар бакчаларында урнашкан милли мәктәпләргә тиешле шартлар тудырасыбыз, аз комплектлы мәктәпләр мәсьәләсен хәл итәсебез һәм тагын шундый йөзләгән мәсьәләләргә җиң сызганып тотынасыбыз бар. Безне бүген авылларыбызның язмышы да, шәһәребездәге тарихи һәйкәлләрне, рухи мирасыбызны саклау проблемалары, татар китабының, милли матбугатның хәле дә, республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләребезнең хәл-әхвәлләре дә борчый.
Әйе, эшләнәсе эшләребез, кыласы гамәлләребез гаять күп. Әмма болар берсе дә кулдан килми торган эшләр түгел. Илдар Шәүкәт улы Халиков – Чаллы казанында кайнап чыныккан, сынау узган җитәкче, республикабызда билгеле шәхес. Гадәттә, кияү сайлаганда, иң беренче чиратта аның нәсел-нәсәбенә дә игътибар итәләр. Илдар Шәүкәт улының укытучылар нәселеннән булуы да безнең күңелгә хуш килә. Димәк, ул инде үзенең булачак вазифасы белән генә түгел, ә бөтен язмышы, тәрбиясе, кан тамырлары белән мәгариф һәм мәдәният дөньясына тоташкан, береккән дип тулы ышаныч белән әйтергә була.
Безнең Комитет депутатлары Илдар Шәүкәт улы кандидатурасын бертавыштан яклыйлар һәм киләчәктә, хөкүмәтебез белән кулга-кул тотынып, тату-дус һәм эшлекле хезмәттәшлек итәрбез дип ышанып калалар.
2010
«Бер горурлык хисе яна миндә»
Без бүген бөтен халык тарафыннан сайланган Президентыбызга хәер-фатиха бирәбез. Бездә бүген бәйрәм!
Ә тик торганда, бер сәбәпсезгә илдә бәйрәм ясап булмый. Гөрләтеп бәйрәм итәр өчен, эшләгән эшләрең дә хәйран булырга тиеш!
Мин үзем бу сайлауларда Рөстәм Нургали улы Миңнеханов өчен 94 процент түгел, хәтта 100 процент тавыш бирсәләр дә шаккатмаган булыр идем. Чөнки аның халкыбызга, республикабызга кылган игелекле гамәлләре, Татарстанның илкүләм дәрәҗәдә нинди үрләр яулавы барыбызның да күз алдында.
Халыкара масштабта олы мәртәбәләргә ирешкән Беренче Президентыбыз Минтимер ага Шәймиевнең эшен дәвам итәргә алыну өчен куш йөрәк һәм зур тәвәккәллек кирәк иде. Рөстәм Миңнеханов нәкъ менә шундый сыйфатларга ия булып чыкты һәм, берничә ел эчендә республика дилбегәсен кулга алып, остазының ышанычын тулысынча аклады.
Ул, республика икътисадын үстерү белән бергә, халыкның тормыш хәлен яхшыртуны, социаль мәсьәләләрне хәл итүне беренче планга куйды. Мәгариф өлкәсендәге «Киләчәк», «Бәләкәч» программаларын тормышка ашырып, соңгы елларда республикабызда йөзләгән балалар бакчалары, мәктәпләр салынды, искеләре ремонтланды, укытучыларның, тәрбиячеләрнең хезмәт хакы күтәрелде. Ә соңгы елларда күпләп җиткерелгән клублар, мәдәният йортлары, китапханәләр авылларыбызның киләчәгенә өмет уятты, яңадан торгызылган тарихи ядкярләребез Казанга һәм республикабызга ямь өстәде, дөнья халыкларының игътибарын үзенә җәлеп итте. Нәкъ менә шушы игелекле гамәлләргә җавап итеп, халкыбыз Президент өчен бердәм тавыш бирде, шулай итеп, аңа үзенең хөрмәтен күрсәтте һәм рәхмәтен белдерде. Рәхмәт әйтү белән бергә, сайлаучылар, билгеле, алда торган бурычлар, хәл ителәсе мәсьәләләр турында да уйлады. Милли мәгарифтәге четерекле вазгыять, уку йортларында милли кадрлар әзерләү мәсьәләсе, туган телебез язмышы, авылларны эшле һәм юллы итү кебек проблемаларны хәл кылу өчен, республика башында булдыклы һәм көчле шәхес торырга тиешлеген яхшы аңлап тавыш бирде алар.
Бездә бүген, Аллага шөкер, милләтара татулык, динара аңлашу хөкем сөрә. Шушы бәһасез байлыгыбызны саклау һәм үстерү өчен, республикада яшәүче күпмилләтле халыкның мәнфәгатьләрен һәрдаим кайгырту, җәмгыятьнең рухи нигезен ныгытучы әдәбият-сәнгать, мәдәният, фән, мәгариф һәм дин әһелләренә игътибарны тагын да арттыру кирәк.
13 сентябрьдәге президент сайлауны Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар да игътибар белән күзәтте. Чөнки алар да Рөстәм Миңнехановны үз Президентлары дип саныйлар. Милләтебезне туплауда, саклауда һәм үстерүдә аңа зур өметләр баглыйлар.
Әйе, унбиш еллык тәнәфестән соң бөтен Татарстан халкы катнашында без үзебезнең Президентыбызны сайладык. Әгәр Конституция буенча иң югары вәкаләткә ия булган халык үзенең Президентын сайлаган икән, ул киләчәктә дә Президент булып калырга һәм Президент булып эшләргә тиеш! «Как корабль назовёшь, так он и поплывёт» дип юкка гына әйтми бит урыс халык мәкале.
Минтимер ага Шәймиев Рөстәм Миңнехановны «хәрәкәт кешесе» дип атаган иде. Ә кыйбласы туры булган кешенең хәрәкәтендә һәрчак бәрәкәт була. Шуңа күрә без бүген: «Татарстаныбыз бәрәкәтле хәрәкәттә», – дип горурланып әйтә алабыз.
Республикабыз ирешкән казанышларга сөенеп, мәшһүр шагыйребез Сибгат ага Хәким болай дип язган иде:
Бер горурлык хисе яна миндә,
Эчтән бәреп яна битләрдә.
Сөйләр идем аны дөньядагы
Барлык-барлык парламентларда.
Киләчәктә дә шулай халкыбыз, республикабыз һәм Президентыбыз белән горурланып яшәргә язсын! Яңа уңышлар, яңа җиңүләр телибез Сезгә, Рөстәм Нургали улы Миңнеханов!
2015
Ватандашсыз дәүләт булмый
Калган эшкә кар ява
Кем ничектер, мин үземне иң беренче чиратта кеше дип саныйм, аннары татар милләтенең бер вәкиле, аннары Татарстан Җөмһүрияте гражданы дип исәплим. Менә мин шушы өч кит – кеше, милләт һәм гражданлык китлары өстендә басып торам. Минем хатыным бармы-юкмы, мин солдатка яраклымы-юкмы – анысы икенче мәсьәлә, шулай ук кайда пропискада торуым, нинди фатирда яшәвем дә ул кадәр үк мөһим түгел. Иң мөһиме, – инде әйткәнемчә, кеше булу, милләтеңә тугры булу, аның лаеклы гражданы булу. Әмма ләкин ике башлы козгын сурәте төшкән паспортта безнең кайда яшәвебезне, каныбызның ничәнче группа булуын, солдатка яраклымы-юкмы икәнлегебезне, хатын белән тору-тормавыбызны язачаклар, ә кайсы милләт баласы булуыбызны теркәмәячәкләр. Димәк, мине Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән хокукымнан – татар милләте вәкиле булудан, шул хакта рәсми төстә теркәлүдән мәхрүм итәчәкләр. Бүгенге көндә милләтләр өчен, халыклар өчен моннан да зуррак җинаятьнең булуы мөмкин түгел. Үткән кече сессиядә мин инде бу хакта шактый иркенләп, тәфсилләп сөйләдем, ул сүзләрне хәзер кабатлап торасым килми. Әмма мине һаман шул бер сорау борчый: «Кемгә кирәк булды икән бу мәсьәләне кузгату?» Безнең татарда «кычытмаган җирне кашу» дигән әйтем бар. Яңа паспорт мәсьәләсе дә шуңа охшаган. Хәзерге паспортларыбызда барысы да үз урынында, барысы да күрсәтелгән иде. Һәм менә тоттылар да, «авырткан башка тимер тарак» дигәндәй, шушы проблеманы тартып чыгардылар. Безнең Конституциябездә акка кара белән язылган: «Татарстан кешеләре ике гражданлыкка ия» диелгән. Әгәр дә Конституциябездә теркәлгән ике гражданлык ике суверен дәүләтнең суверен паспортларында чагылмый, аларда икетеллелек инкяр ителә икән, без халкыбызның бөтен ышаныч-өметен аяк астына салып таптыйбыз, үткән чакырылыштагы Югары Совет кабул иткән Төп Законыбызны сызып ташлыйбыз, Дәүләт суверенлыгы турындагы Декларациябездән, референдум нәтиҗәләреннән баш тартабыз дигән сүз.
1990 елның 30 августында әлеге Декларацияне кабул иткәндә, Президентыбыз, ул вакыттагы Югары Совет Президиумы рәисе М. Ш. Шәймиев болай дип әйткән иде: «Дәүләтчелегебезне торгызуның ике олы максаты бар. Аның беренчесе – халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны мул тормышта яшәтү, икенчесе – милләтебезгә рухи яңарыш тәэмин итү».
Әгәр инде, безгә биреләчәк паспортларда милләт инкяр ителгәч, милләт булмагач, билгеле, милли мәсьәлә дә, милли яңарыш, рухи яңарыш та булмаячак. Милләт булмагач, аның «дәүләт теле» дип игълан ителгән теле дә, милли мәдәнияте дә, милли мәгарифе дә әкренләп сүнеп-югалып бетәчәк.
Соңгы арада милләтсез һәм туган телсез паспорт турындагы шомлы уйлар көнен дә, төнен дә баштан чыкмый. Әгәр дә без шушы паспортны алабыз икән, әгәр дә без моның белән ризалашабыз икән, без үз-үзебез белән, үзебезнең намусыбыз, вөҗданыбыз белән гомерлек бәхәскә керәчәкбез. Әгәр без, депутатлар, моңа юл куйсак, үзебезгә һәм милләтебезгә хыянәт иткән кешеләр булачакбыз. Чөнки без монда, парламент әгъзалары булу белән бергә, һәммәбез дә кайсыдыр бер милләтнең вәкилләре дә бит әле.
Урыс милләте үзе дә бүген бетү, югалу тарафына юл тота. Ныклап уйласаң, бу авантюра, бу провокация татарга, башкортка, чувашка, марига гына түгел, ә бәлки иң беренче чиратта урысның үзенә үк каршы эшләнгәндер дә әле? Шушы милләт исемен йөрткән дәүләтне, федерацияне таркату өчен эшләнгәндер? Юк, татарга гына каршы кылынган гамәл түгел бу, татар монда икенче чиратта… Шуңа күрә урыс иптәшләр, «бу безгә кагылмый» дип, тыныч кына утырмасыннар иде.
Вкладыш яисә өстәмә бит турында сөйләп торасым да килми, аның «филькина грамота», «кәҗә билеты» икәнлеге һәммәбезгә дә ачык. Җитмәсә, хәтта шушы «вкладыш» дип аталган законсыз кәгазь кисәге бары тик Татарстанда яшәгән татарларга гына биреләчәк, имеш, ә читтә – Оренбургта һәм Чиләбедә, Әстерханда һәм Пермьдә, башка җирләрдә яшәгән татарлар бу «кәҗә билеты» ннан да мәхрүм калачаклар.
Моннан биш ел элек, I Бөтендөнья татар конгрессы алдыннан, оештыру комитеты, кайсы илдә күпме татар яшәвен ачыклау өчен, төрле тарафларга хатлар юллаган иде. Франциядән җавап килде: «Бездә милләт исәбе юк», – дигәннәр. Англиядән, Алманиядән, тагын бик күп илләрдән шундый ук җаваплар алынды. Ул вакыттагы премьер-министр М. Г. Сабиров җитәкчелегендәге оештыру комитеты, күпме тырышса да, кайсы илдә күпме милләттәшебез яшәвен конгресс делегатларына ирештерә алмады, һәм әле бүген дә без дөньяда күпме татар булуын анык кына әйтә алмыйбыз. Ә үзенең исәбен-санын да белмәгән халыкны сансыз халык, димәк, мәгънәсез, сантый халык дип атарга да буладыр. Әйе, Франциядә милли мәсьәлә, бәлки, юктыр да, чөнки анда, нигездә, французлар гына яши, калганнары – килеп-китеп йөрүчеләр. Алманиядә – алманнар, Англиядә – инглизләр, Төркиядә төрекләр генә яшәгәч, анда милләтне документта теркәү, язу, бәлки, хаҗәт тә түгелдер. Ә Россия Федерациясе һәм безнең Татарстаныбыз – күпмилләтле дәүләтләр. Шуңа күрә дә бу проблема бездә бар һәм киләчәктә дә булачак.
Көтмәгәндә-уйламаганда башыбызга ишелеп төшкән бу проблема, бу афәт искиткеч катлаулы, бу – милләт күләмендәге, дәүләт күләмендәге конституцион мәсьәлә. Россиянең яңа паспортында безнең өчен иң мөһиме – дәүләтчелекнең нигез ташы булган гражданлык гарантиясе төшеп калган, анда безгә үзебезне «Татарстан гражданы» дип язарга мөмкинлек калмаган, анда минем туган телемә, дәүләт телебезгә урын табылмаган. Димәк, без яисә бу сәмруг кошлы паспортны кабул итмәскә, яисә, дәүләтчелегебездән һәм тоткан кыйблабыздан ваз кичеп, Конституциябезгә үзгәреш кертергә, Россиянең яңа паспортында каралганча, «Татарстан кешеләре бер генә гражданлыкка – Россия гражданлыгына ия» дип язарга тиеш булабыз. Билгеле, бу залда утырган депутатларның һәм Татарстан мәнфәгатен яклаган ватандашларыбызның берсе дә андый юлга басмаячак дип уйлыйм. Бу хәлдән ничек чыгарга, кемнәрдер тарафыннан уйлап табылган мәкерле «паспорт проблемасы» н ничек чишәргә соң? Бу хакта уйламаган кеше безнең республикада гына түгел, хәтта бөтен Россиянең үзендә дә бик сирәктер бүген. Ләкин әлеге сорауларның һәммәсенә дә җавапны Казан урамнарыннан яисә Мәскәү коридорларыннан түгел, ә үзебезнең Конституциябездән, әле генә 5 яшен тутырган, заманында халыкара экспертларның югары бәясен алган беренче мөстәкыйль Конституциябездән эзләргә кирәк.
Татарстан Конституциясенең 19 нчы маддәсендә «Татарстан Республикасының үз гражданлыгы бар» дип язылган. Гражданлыгы бар икән, димәк, аны дәлилләүче документы – паспорты да булырга тиеш. Аның тышлыгында парламент кабул иткән барс сурәте ясалсын, эчендә һәркемнең милләте күрсәтелсен, текстлар ике дәүләт телендә язылсын.
Бары тик Татарстан паспорты йөрткән кешеләр генә Татарстан гражданы саналсын һәм бары тик шул паспорт ияләре генә Татарстанда сайлау һәм сайлану хокукына ия булсын. Бары тик Татарстан гражданнары гына Татарстандагы байлыкларга дәгъва кыла алсын, бары тик аларга гына Татарстандагы социаль ташламалардан файдалану хокукы бирелсен. Шушы хокукларны парламентта закон белән беркетеп, барлык халыкка җиткергәч, Татарстан паспортының ни дәрәҗәдә югары абруйга ия булачагына минем шигем юк.
Конституциянең шул ук 19 нчы маддәсендә «Татарстан гражданнары Россия гражданлыгына ия» дигән сүзләр дә бар. Димәк, теләгән кеше Россия паспортын да ала ала. Бу бигрәк тә Россиягә эше төшкән, Татарстаннан читкә йөргән кешеләргә кирәк булачак. Әмма ул паспортның тышлыгында Россиядә яшәүче төрле дин тоткан төрле милләт вәкилләренең берсен дә кимсетмәгән, рәнҗетмәгән законлы дәүләт гербы торсын. Эчендә милләт күрсәтелсен, совет паспортындагы кебек, текстлар ике телдә дә язылсын. Ул паспортта милли республикалар өчен аерым бит кертүне мин Конституциягә каршы килүче гамәл дип саныйм. Чөнки Татарстан Конституциясенең шул ук 19 нчы маддәсендә «Һәр кеше гражданлыкны сайларга һәм аны үзгәртергә хокуклы. Гражданлыктан яки гражданлыкны үзгәртү хокукыннан мәхрүм итү тыела» дип, акка кара белән язылган. Әгәр дә минем әби, мәсәлән, бары тик Татарстан гражданы гына булырга теләсә, берьюлы ике гражданлыкны күрсәткән Россия паспорты аны бу хокукыннан мәхрүм итәчәк, димәк, ул паспортның үзенә кирәксез битләрен ертырга тиеш булачак. Бары тик Россия гражданы гына булырга теләгән кешегә дә шулай ук көчләп Татарстан гражданлыгы тагылачак. Бу инде – турыдан-туры Конституцияне бозу, кеше хокукларын инкяр итү дигән сүз.
Бездә «Татарның акылы төштән соң» дигән әйтем бар. Без инде менә биш ел буена Гражданлык турында закон кабул итүне таләп итә тордык, әмма максатыбызга ирешә алмадык. Инде менә төш вакыты, эш вакыты узгач, Россия безне кәкре каенга китереп терәгәч, башны кашырга тотындык. Инде бүген дә ярты-йорты карар кабул итеп, тынычланып аерылышсак, без һәммәбез дә үзебезнең вкладышыбызны тотып калачакбыз. Минем тәкъдимем шул: Татарстан гражданлыгы турындагы Закон кабул иткәнгә кадәр, Татарстан җирендә Россиянең яңа паспортларын бирми торырга. Аз-маз үзгәртелгән Россия паспортына риза булып, Татарстан паспорты эшләүне киләчәккә калдырсак, Татарстанның беркайчан да үз паспорты булмаячагына минем иманым камил. «Калган эшкә кар ява» дип юкка гына әйтмиләр бит бездә. Кулыбыздагы СССР паспортлары әле 2005 елга кадәр гамәлдә булачак, димәк, без паспортсыз тормыйбыз. Татарстан гражданлыгы турындагы Закон проектын киләсе пленар сессиягә әзерләп тапшырырга. Ул Законда Россиядә һәм башка илләрдә яшәүче татарларның Татарстан гражданлыгын алу мөмкинлеген дә күздә тотарга.
Минем бу тәкъдимнәрем тулысынча Татарстан Конституциясенә тәңгәл килә, һәм шуңа күрә закон сагында торучы депутатларыбыз да, Татарстан Конституциясе үтәлешенең гаранты булган Президентыбыз да бу сүзләргә колак салырлар дигән өметтә калам.
1992
Иминлеккә ни җитә!
1995 елның 11–14 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасының рәсми делегациясе Чечен Республикасында һәм Ингушетиядә булды. Анда бару өчен, безгә Татарстан Президенты һәм хөкүмәте АН-26 махсус йөк самолёты бирде. Үзебез белән медикаментлар, дарулар, балалар өчен туклану әйберләре һәм 4 тонналап ашамлык – барлыгы 60 миллион сумлык кирәк-ярак алып бардык. Шул ук самолётта Кызыл Хач һәм Ярымай вәкиле, язмыш һәм хәрби түрәләрнең кушуы буенча уллары Чечен Республикасына килеп эләккән ике ата-ана да очты. Егетләребезнең берсен дудаевлылар әсирлеккә алганнар, һәм ул айдан артык инде Грозныйда Президент сарае бункерында утыра.
11 гыйнварда Минеральные Воды шәһәре аэропортында безнең делегацияне Ингушетиянең сәламәтлек саклау һәм социаль яклау министры Йосыф Тимерханов, республика шифаханәсенең баш табибы Магомед Арапиев каршы алды. Аннары гуманитар ярдәмне, ике йөк машинасына төяп, Ингушетия башкаласы Назрань шәһәренә илттек һәм сәламәтлек саклау министры җаваплылыгына тапшырдык. Моңарчы башка республикалардан һәм илләрдән гуманитар ярдәм, гадәттә, Моздокка китерелгән булган, һәм ул тиешле кешеләргә, ягъни качакларга, яралыларга, зыян күрүчеләргә еш кына барып та җитмәгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре безгә Чечнядагы һәм Ингушетиядәге яралы кешеләр өчен билгеләнгән медикаментларның Моздокта урланып, югалып бетү фактлары турында сөйләделәр. Ә без алып килгән әйберләр икенче көнне үк инде Кызыл Хач колоннасы белән бергә Чечняга – яралылар һәм зыян күрүчеләр тотыла торган районнарга озатылды.
12 гыйнварда безнең делегацияне Ингушетия вице-президенты, отставкадагы генерал-лейтенант Борис Николаевич Агапов кабул итте. Ул чечен низагы зонасындагы хәл турында сөйләде, кеше хокукларының, беренче чиратта кешенең яшәүгә булган хокукын бозуларның конкрет фактларын китерде, бу мәгънәсез, кешелексез, үтә дә аяусыз сугышны фаҗигале нәтиҗәләргә китерә ала торган «куркыныч ялгышлык» дип атады. «Минем карашымча, безнең дәүләт җитәкчелеге бербөтенлек проблемасын бары тик территория ягыннан аңлый, күрәсең. Ә чынлыкта башка нәрсәнең бөтенлеге – милләтләр бөтенлеге турында кайгыртырга кирәк иде бит», – диде Б. Агапов.
Сугышның чын картинасын без үз күзләребез белән күреп кайттык. Чечен һәм Ингушетия республикалары күгендә тәүлек буе бомбардировщиклар, хәрби самолётлар оча, тыныч авылларны һәм торак пунктларны бомбага тоталар. Грозный ягына таба тәүлек буена танклар, БТРлар һәм башка сугыш техникасы агыла. 48 сәгатьлек килешү игълан ителүгә карамастан, безнең күз алдыбызда Грозныйны һәм аның бистәләрен бомбага тотуны дәвам иттеләр.
Ингушетия Президенты сараенда очрашканнан соң, без вокзалда һәм тимер юл вагоннарында ничек кирәк алай урнашкан качаклар лагеренда булдык. Чечен качаклары безгә сугыш башланганнан бирле бер ай дәвамында үзләре кичергән дәһшәтле хәлләрне сөйләделәр. Аларның күп кенә туганнары, танышлары һәм якыннары бомбага тотудан һәм артиллериядән атудан һәлак булганнар, ә могҗиза белән генә исән калганнары Грозныйдан һәм башка торак пунктлардан китү ягын караганнар.
Аларның юньле-башлы кием-салымнары да, ашамлыклары да, медикаментлары да юк. 200 мең халкы булган Ингушетия Республикасы үзендә тагын Төньяк Осетиянең Пригородный районыннан куылган 78 мең ингушны һәм рәсми төстә теркәлгән 50 меңнән артык чечен качагын сыендырган. Шифаханәләр авырулар һәм яралылар белән тулы, дарулар җитми, хәтта гади генә бәйләү материалы һәм шприцлар да юк. Куркыныч эпидемия башланып китүе дә ихтимал.
Гуманитар ярдәмне тапшырудан һәм чечен кризисы тирәсендәге хәлне ачыклаудан тыш, республика җитәкчелеге безнең алга Татарстаннан чакырылган һәм хәзерге вакытта чечен җирендә хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләр турында мәгълүмат җыю бурычын да йөкләде. Казанда чакта ук инде без Президент, Югары Совет Рәисе һәм Премьер-министр адресына, башка дәүләт органнарына һәм җәмәгать оешмаларына килгән барлык хатларны һәм мөрәҗәгатьләрне өйрәндек. Татарстаннан чакырылган хәрби хезмәткәрләрнең гаскәри частьлары номерларын һәм кайда урнашуларын ачыкладык. Назраньга килеп җитүгә, хәрби хезмәткәрләрнең бу исемлеген без вице-президент Б. Н. Агаповка, Халык җыены (парламент) рәисенең беренче урынбасары М. А. Гулиевка, Ингушетия Республикасы һәм Россия Федерациясе җитәкчелеге вәкилләренә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, Ингушетия сәламәтлек саклау министрына, атаклы хокук саклаучы С. А. Ковалёв группасына тапшырдык. Россия Дәүләт Думасы депутатлары А. А. Осовцов, М. М. Молоствов, В. В. Борщов, Ю. А. Рыбаков әсирлектә һәм госпитальләрдә ятучы якташларыбыз турында мәгълүматлар җыюда безгә зур ярдәм күрсәттеләр. Аларның ярдәме белән без хәзерге вакытта Грозный подвалларында һәм бомбадан качу урыннарында ятучы әсир солдатлар һәм офицерлар исемлеген ала алдык. Аннары «Мемориал» җәмгыяте активистлары аша әсир хәрби хезмәткәрләр турында башка мәгълүматларны да ачыкладык. 94 хәрби әсир исемлегендә 13 татар фамилиясе бар. Татарстаннан чакырылган ике хәрби хезмәткәр турында тулы мәгълүмат алдык. Мәсәлән, Чаллы шәһәреннән рядовой А. А. Осовицкий һәм Теләче районыннан рядовой Р. З. Якупов хәзерге вакытта дудаевлылар кулында әсирлектә тотыла. Без бункерда Рәдиф Якуповны күреп сөйләшкән кешеләр белән дә очраштык. Рәдифнең әтисе безнең яныбызда иде, ул да бу кешеләр белән сөйләшә алды.
Ингушетия вице-президенты Б. Н. Агаповның рәсми мөрәҗәгать итүенә карамастан, безне Моздокка җибәрмәделәр. Фронт сызыгында булган чакта, 12 гыйнварда Россия армиясе офицерлары безнең белән элемтәгә керергә ашыкмадылар, сорауларга җавап бирүдән тайчындылар. Мин хәрби техниканың һәм хәрби хезмәткәрләр төркеменең Грозныйга таба хәрәкәт итүен видеотасмага төшерә башлагач, әгәр бу эшне дәвам итсәгез, бернинди кисәтүсез ут ачачакбыз, дип кисәттеләр. Без солдатларның ни өчен әти-әниләренә хат язмаулары турында да кызыксындык. Командирлар моңа кыска гына: «Язасылары килми», – дип җавап бирделәр. Ә соңыннан, солдатлар белән аерым әңгәмә вакытында, командирларның хат язуны тыюлары ачыкланды.
13 гыйнварда без, ниһаять, Ингушетиянең Гадәттән тыш хәлләр буенча министрлыгы җитәкчелеге һәм Россия министрлыгы вәкиле белән очраштык. Озак үгетләүләребездән соң һәм ата-аналарның ачы күз яшьләрен күреп, безне Грозныйга Гадәттән тыш хәлләр буенча министрлык хезмәткәре озата барырга булды. Кайчандыр ул Җ. Дудаев аппаратында хезмәт иткән, шунлыктан боевикларның кайда урнашуын һәм безнең хәрби хезмәткәрләр ята торган подвалларны яхшы белә. Җирле кеше буларак, ул мине һәм Татарстан хөкүмәте вәкиле М. Җиһаншинны Россия солдатлары саклый торган төп юлдан түгел, ә үзе белгән авыл юллары буйлап алып барды. Урыс-Мартан торак пунктыннан ерак та түгел Дудаев ополченецлары чолганышына килеп эләктек. Башта безнең белән бик тупас кыландылар, әмма, сөйләшә торгач, дудаевлылар шактый ачык йөзле һәм аралашучан булып чыктылар. Гуманитар миссия белән Татарстаннан килүебезне белгәч, алар тиз арада куркыныч ополченецлардан шәфкатьле хуҗаларга әверелделәр. Миңа видеокамерага төшерергә дә рөхсәт иттеләр. Әсирлеккә эләккән Татарстан хәрбиләрен беренче мөмкинлек булуга ук, безнең вәкил кулына тапшырырга вәгъдә бирделәр.
Ингушетия җитәкчелеге һәм гади кешеләр белән – чеченнар һәм ингушлар, урыслар һәм әрмәннәр, кабардиннар һәм балкарлар белән очрашулар вакытында без Татарстан турында бик күп мактау сүзләре ишеттек. Алар хәзерге шартларда үз мөстәкыйльлегебезне ныгыту буенча республика җитәкчелеге үткәрә торган сәясәтне дөрес дип саныйлар.
Шаһитларның сөйләвенчә, тыныч халык арасыннан инде 20 меңгә якын кеше һәм Россиянең берничә мең солдаты һәлак булган. Грозный ут эчендә, шәһәрнең үзәге нигезенә кадәр тар-мар ителгән. Әмма ул һаман да бирешми.
Митингларда һәм урамнарда халык федераль җитәкчелеккә, бигрәк тә Егоров, Грачёв, Ельцин һәм Степашинга ләгънәт укый, халыкның бер өлеше Дудаевны да тәнкыйтьли.
Чеченнар һәм урыслар, солдатлар һәм тыныч халык әлеге канлы суешны башлап җибәргән кешеләрне тагын һәм тагын бер тапкыр акылга чакыруны, күп газаплар күргән бу җирдә тынычлык урнаштыруда ярдәм итүне сорадылар. Татарстан Республикасының, аның җитәкчеләренең абруен белгән һәм ихтирам иткән хәлдә, алар безнең аша сезгә, парламентарийларга, халык депутатларына һәм җөмһүриятебезнең барлык кешеләренә мөрәҗәгать иттеләр.
Инде соңлап булса да, бүген кан коелуны туктатырга мөмкин әле. Моның өчен республикаларга, халыкларга берләшергә, бу дәһшәтле рәхимсез көчкә киртә куярга кирәк. Югары Совет Президиумы, Президентыбыз, Югары Совет Рәисе, җәмәгать оешмалары инде күп тапкырлар сугыш хәрәкәтләрен туктату һәм сөйләшүләр өстәле янына утыру таләбе белән мөрәҗәгать иттеләр. Әмма, кызганыч, безнең тавышны ишетмәделәр. Димәк, үз улларыбызның гомерен саклап калу хакына, киләчәгебез хакына без бүген тагын да катырак кычкырырга һәм бөтен көчкә чаң сугарга тиешбез.
1995
«Юк шул безләрдә берләшмәк…»
(Иртән уянгач беренче уем)
1906 елда, татар халкы рухи яңарыш кичергән бер чорда, Габдулла Тукай, ачынып, мондый сүзләр язган: «Юк шул безләрдә берләшмәк; Юк бергә-бергә гөрләшмәк, Бер җан, бер тән булып, һәр нечкә серне бергә серләшмәк…» Татарның иң зур кимчелеген, иң олы фаҗигасен 20 яшьлек бөек Тукай берничә сүз белән искиткеч төгәл әйтеп биргән.
Әйе, милләтне милләт итәр өчен, иң әүвәл шушы олы бергәлек – уртак рух һәм уртак иман, уртак тел һәм уртак мәдәният, уртак хыял, уртак максат кирәк. Ә хәзерге көндә безнең максатыбыз да, иманыбыз да, рухи кыйблабыз да бер, ул да булса бәйсез, мөстәкыйль суверен дәүләт – Татарстан Җөмһүрияте төзү. Чөнки дәүләтсез халык беркайчан да дөнья мәйданында бил алышырлык көчле-гайрәтле олы халык була алмый, дәүләтсез милләтнең күңеле ятим баланыкы сыман китек, рухы сүрән, киләчәге томанлы була. Татар халкын, татар милләтен саклап калу, аны дөньяга чыгару өчен, бүген безгә иң элек Татарстаныбызга куәт бирергә, аны лаеклы рәвештә ил-көнгә күрсәтергә кирәк.
Милләт ул, кызганычка каршы, үз милләте өчен җан атып йөргән кешеләрдән генә тормый. Бүген генә түгел, бу гомер бакый шулай булган. Үзебез нинди булсак, милләтебез, халкыбыз шундый. Милләтне туры юлга чыгару өчен, иң әүвәл үзеңә туры юлга басарга, милләткә иман иңдерү өчен, иң элек үзеңә иманлы булырга кирәк.
«Иман» сүзе минем өчен колач җитмәслек киң мәгънәгә ия. «Дин, әхлак, тәрбия, намус» кебек изге төшенчәләр белән беррәттән «милли идея» дигән тәгъбирнең дә күңел түребездә булырга тиешлегенә иманым камил. Соңгы арада Россия үзенең милли идеясе нидән гыйбарәт булырга тиешлеге хакында баш вата. Тарихчылар, галимнәр, дәүләт җитәкчеләре, берсеннән-берсе уздырып, концепцияләр язалар, бәхәсләшәләр. Әмма шунысы ачык: дөньяда бер милләт тә үзенә милли идея уйлап тапмый, чөнки милли идея ул – милләтнең җаны, бәгыре, кыйбласы, тоткан юлы, максаты, иманы. Милли идея милләт белән бергә формалаша, дөресрәге, милли идея милләтне милләт итеп яшәтеп килә, маяк булып, аны һәрчак алга дәшеп тора.
Гап-гади мәктәп укучысыннан: «Россиянең милли идеясе нидән гыйбарәт?» – дип сорасаң, ул, һич икеләнмичә: «Мәңге бүленмәс» империяне саклаудан», – дип әйтер иде. Чөнки мәктәп дәреслекләрендә бу идея турыдан-туры шәрехләнә, бүгенге көндәлек матбугат та көне-төне шул турыда язып һәм тәкрарлап тора.
«Татарның милли идеясе нидән гыйбарәт?» – дип тә артык баш ватып торасы юк. Безнең милли идеябез, – һичшиксез, татарның дәүләтчелеген торгызу, дәүләтчелеген ныгыту. Бәлки, кайберәүләр: «Иң беренче чиратта туган телне гамәлгә кертү, гореф-гадәтләрне кайтару, милли мәгариф системасын булдыру һ. б. кирәк», – дип әйтерләр. Дөрес, болар һәммәсе дә кирәк. Әмма дәүләтчелекне булдырмый, чын мәгънәсендә милли дәүләт төземи торып, боларның берсен дә кирәкле дәрәҗәдә, дәүләт дәрәҗәсендә тормышка ашырып булмаячак.
Мин инде шактый илләрдә булдым, АКШ кебек милли төсмере булмаган, нигездә, тук һәм бай тормышны идеал иткән дәүләтләрне дә, Төркия, Польша, Англия, Испания, Израиль сыман милли дәүләтләрне дә күрергә туры килде. Мул тормышның рәхәтлекләрен, халыкка уңайлыкларын таныган хәлдә, мин милли дәүләтләрнең дөнья мәдәниятенә, сәнгатенә, әдәбиятына, фәненә, гомумән, планетабыз цивилизациясе – тәрәккыятенә милләтсез дәүләтләргә караганда күбрәк өлеш керткәнен аңладым.
«Татарстан киләчәктә кайсы юл белән – милләтсез АКШ яисә милли төсмерле, милли җанлы Европа һәм Азия дәүләтләре юлы белән китәргә тиешме?» – дип сорасалар, мин, һич икеләнмичә, соңгысын сайлар идем. Чөнки бары тик милли төсмере, милли аңы булган дәүләттә генә шул дәүләтне оештырган һәм аңа исем биргән милләтнең теленә кадер-хөрмәт була, бары тик милли дәүләттә генә халыкның гореф-гадәтләре, йолалары саклана, аңа күңеле тарткан ризык ашарга, рухына яраклы дин тотарга, милли мәгарифне үстерергә мөмкинлек тудырыла. Кемгә ничектер, милли төсмере булмаган дәүләт төзүдә катнашасым да, анда яшисем дә килми. Әгәр андый дәүләттә яшисем килсә, мин инде күптән АКШка күчеп киткән булыр идем.
Милләтнең күпчелеге милли идея тирәсенә тупланмый торып, аның гамәлгә ашуы – мөмкин булмаган хәл, чөнки революцион юл белән китерелгән үзгәрешләр, күргәнебезчә, озын гомерле булмый. Милләтне бер уртак идея тирәсенә туплауда гомер-гомергә бездә милләтчеләр, милләтпәрвәрләр төп рольне уйнап килгән, чөнки татарның 1552 елдан соң башка көче, башка мөмкинлекләре булмаган. Дәүләтсез, патшасыз милләтне халыкның рухи көче, рухи ныклыгы, иман берлеге саклап калган. Милләтебезнең зәгыйфьләнгән рухына куәт биреп, аны исән-имин килеш бүгенге көнгә кадәр китереп җиткергән өчен, без туры иманлы һәр милләтчебезгә, күңелендә милли горурлык хисе саклаган һәммә милләттәшебезгә, милләт кайгысын кайгыртучы дәүләт һәм хөкүмәт башлыкларына чын күңелдән олы рәхмәтебезне әйтергә тиешбез. Аллага шөкер, милләтпәрвәрләребезнең фидакярлеге, җитәкчеләребезнең тырышлыгы, ныклыгы һәм маһирлыгы белән соңгы арада, акрынлап-акрынлап булса да, Татарстан дигән дәүләт тернәкләнә башлады. Чын мәгънәсендә дәүләт булып дөньяга аваз салу өчен, аңа әле бик күп сынаулар узарга туры киләчәк. Ә бу сынауларны җиңеп узар өчен, иң беренче чиратта милләтебезне бер йодрыкка туплау, төрле хәрәкәтләр һәм оешмалар арасындагы мәгънәсез низаглардан котылу, милли хәрәкәт белән дәүләт җитәкчелеге арасында уртак тел табу кирәк.
Җыенып олы юлга чыкканчы, иң элек кая барасыңны һәм анда ни өчен барасыңны ачыкларга, юлыңда нинди киртәләр очратачагыңны чамалау мөһим. Ә безнең юлдагы иң олы киртә әле озак еллар Россия белән мөнәсәбәтләрне ачыклау булачак. Татарстан белән Россия арасында төзелгән Шартнамә – ике Президентның кул кысышып егетләрчә килешүе нәтиҗәсе. Тик президентлар, никадәр әйбәт булсалар да, мәңгелек түгел, ә халык – мәңгелек. Бүген безгә үзебезнең Конституциябезне, «Татарстан – суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты» дип язылган Төп Законыбызны, Татарстанның статусын ачыклау өчен үткәрелгән референдум нәтиҗәләрен бөтен халкыбыз, бөтен милләтебез, дәүләт башлыкларыбыз белән бергәләп тормышка ашыра башларга, бу хакта кыюрак һәм максатлырак гамәлләр кылырга вакыт җиткәндер.
Безнең Татарстаныбызда татарлардан кала сан ягыннан икенче урында торган урыс халкы өчен мөмкин булган һәммә шартлар да тудырылган. Укыйсың килсә, урыс мәктәбе бармы – бар, балалар бакчасы, яслеләр бармы – бар, техникумнар, югары уку йортлары бармы – бар, урыс театрлары, музейлары, китапханәләре, газеталары, журналлары, нәшриятлары, телевидениесе, радиосы бармы – бар. Бар, бар, тагын бер тапкыр бар! Монысы Татарстанда булды. Ә Россиядә хәлләр ничек? Татарстанда урыслар сан ягыннан икенче урында булса, Россиядә татарлар да нәкъ шулай, урыслардан кала икенче урында тора. Әйдәгез, «урыс демократлары» шыплап тутырылган Россия башкаласы Мәскәүне генә алып карыйк… Мәскәүдә татар балалар бакчалары бармы, булса, җитәрлекме? Юк! Һич юк! Мәктәпләр, татар техникумнары, вузлары бармы? Юк. Театрлар, китапханәләр, музейлар, нәшриятлар бармы? Юк. Татарча газета-журнал чыгамы, радио сөйлиме, телевидение күрсәтәме? Юк, юк, тагын бер тапкыр юк! Шушындый тигезсезлеккә, шушындый тибәрелүгә, кысылуга һәм санга сукмауга нормаль кеше, нормаль халык, нормаль милләт түзеп торырга тиешме? Җавап бер генә – юк! Без беркемнән дә артыгын сорамыйбыз, без бары тик үзебезгә тигән өлешне, милләтләр тигезлеген генә таләп итәбез. Бөек шагыйребез Тукай сүзләре белән башланган бу язмамны Шәехзадә Бабичның шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:
И татар, калдың хөр һәм азат,
Хөрлеккә, көрлеккә алдың хак.
Артыңны – салкынны онытып,
Алга бак, кальбең як, ялкынлат.
1999
Аңлашып яшик!
Бүгенге Татарстан җирендә борын-борыннан, нигездә, төрки һәм фин-угор халыклары яшәгән. Татарлар, башкортлар, болгарлар, чувашлар, кыпчаклар, хазарлар, марилар, удмуртлар, мукшылар, эрзялар – бу җирләрдә абориген халыклар.
Тарихи мәгълүматлары безгә килеп җиткән соңгы мең-мең ярым ел эчендә бүгенге Татарстан җирләрендә янәшә гомер иткән әлеге халыклар арасында бер генә сугыш булуы да билгеле түгел. Алар гомер-гомергә бер-берсе белән килешеп, бер-берсен аңлап, бер-берсенең гореф-гадәтен, яшәү рәвешен, динен, телен, җырын хөрмәт итеп яшәгәннәр. Мин моны бүген без фикер алыша торган этник һәм дини толерантлыкның ачык бер мисалы, тарихи нигезе дип бәяләр идем.
Казан ханлыгы Урыс дәүләтенә кушылгач һәм бүгенге Татарстан җирләренә Россиянең үзәк өлкәләреннән урыс крестьяннары күчереп утыртылгач, мондагы халыклар инде урыслар белән янәшә яши башлыйлар. Баштагы елларда бу янәшә яшәү җайлы гына, тавыш-тынсыз гына бармаган. Урыс крестьяннары күчереп утыртылган урыннарда үзара бәргәләшү, корал тотып сугышу очраклары еш булып торган. Бу бәрелешләр уңдырышлы табигатьле Идел, Кама һәм башка елга ярларындагы татар авылларын читкә сөреп, аларга урыс крестьяннарын күчереп утырту, татар кешеләренә Казан шәһәренең үзәк өлешендә яшәүне тыю, булган мәчетләрне җимерү һәм яңаларын төзүне тыю, абориген халыкларны көчләп христиан диненә күчерү аркасында килеп чыккан. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: гаять зур милли һәм дини кысуларга дучар ителгән татар халкының Казанда һәм Зөя каласында күпләгән чиркәү, монастырьлар салуга каршы кораллы көрәш белән чыгулары яки бунт күтәрүләре тарихта билгеле түгел. Бу күренешне, әлбәттә, татар халкының Алтын Урда чорыннан ук килгән толерантлык традицияләрен дәвам итүе дип бәяләргә була.
Бүгенге көндә татар халкының һәм Татарстандагы башка абориген халыкларның Татарстан Республикасы халкының 43 процентын тәшкил иткән урыс халкы белән янәшә тыныч яшәве – әнә шул түземлелек, гасырлар буена урнашып килгән аңлашып яшәүне дәвам итү нәтиҗәсе ул.
Татар халкы бүген дә Татарстандагы абориген халыклар белән тугандаш, якын күршеләр булып, кыен вакытта бер-беренә ярдәм итешеп яши. Безнең республикада бу халыкларның йөзләгән үзешчән сәнгать коллективлары, дистәләгән милли мәктәпләре, балалар бакчалары эшли, газеталары басыла, республика һәм муниципаль радио-телевидениесендә тапшырулары оештырыла. Казанда һәм бу халыклар вәкилләре тупланып яшәгән һәр районда аларның милли-мәдәни оешмалары эшли, республикада һәм районнарда оештырыла торган сәнгать фестивальләре һәм конкурсларында аларның үзешчән коллективлары һәм артистлары катнаша. Бездә татар халкының милли бәйрәмнәре белән беррәттән бу халыкларның милли бәйрәмнәре дәүләт хакимияте катнашында үткәрелә.
Республикабызга соңгы елларда килеп төпләнгән башка милләт вәкилләренең милли һәм дини үсешенә дә юллар ачык. Республиканың Милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе ярдәме белән Казанда гына да украин, белорус, казакъ, таҗик, үзбәк, әрмән, төрек, азәрбайҗан, ассирия, яһүд, алман, әфган, башкорт һ. б. халыкларның милли-мәдәни җәмгыятьләре эшләп килә. Казанның Халыклар дуслыгы йортында эшләү өчен, хөкүмәт аларга даими ярдәм күрсәтеп тора.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Конституциясе һәм «Телләр турында» гы Закон нигезендә татар һәм урыс телләре Татарстанда тигез хокуклы дәүләт телләре санала. Татарстан Республикасының «Мәгариф турында» гы Законы нигезендә хәзер республикадагы гомуми белем бирү мәктәпләрендә урыс һәм татар телләре тигез күләмдә укытыла. Республика һәм муниципаль радио һәм телевизион компанияләр үзләренең тапшыруларын урыс һәм татар телләрендә алып бара. Республикада урыс телендә 102 газета-журнал басыла, ел саен йөзләрчә китап нәшер ителә. Татарстанда гомуми белем бирүче 1007 урыс мәктәбе, гимназиясе һәм лицее, аерым белгечлекләр буенча 66 махсус урта белем бирү уку йортлары, 559 балалар бакчасы эшли.
Толерант җәмгыять төзү, үзара килешеп яшәү өчен, иң беренче чиратта һәр кешенең, һәр милләтнең мәнфәгатьләрен тигез кайгырту, һәркемгә тигез мөнәсәбәт кирәк. Беренче карашка гади кебек тоелган шушы шартларны үтәми торып, бу өлкәдә уңышларга ирешү – мөмкин булмаган нәрсә.
Инде сөйләгәнемчә, без Татарстанда кулдан килгән кадәр шушы тигезлекне сакларга тырышабыз, бездә ул – гомумдәүләт күләмендә хәл ителә торган мәсьәлә, республиканың милли сәясәте. Дөрес, әлегә бар нәрсә дә ал да гөл дип әйтергә мөмкин түгелдер. Патша Россиясе вакытында да, коммунистик режим чорында да бездә күбрәк бер милләтнең мәнфәгатьләре генә алга сөрелде, ә калганнары, ассимиляция хәрәкәтенә буйсынып, үзләренең бетү, үлү көнен көтәргә мәҗбүр ителде. Әле бүген дә без бу тенденцияләрдән арындык дип әйтә алмас идем. Мәсәлән, Татарстанда ике дәүләт теле – татар һәм урыс телләре – тулы хокуклы дип саналса да, дәүләт эшләрендә, югары уку йортларында, гомумән, җәмгыятьтә урыс теле бик нык өстенлек итә. Безнең урыс теленә бернинди дә тискәре мөнәсәбәтебез юк, әмма татар кешесенең дә, һич югында, үзенең милли республикасында үз телендә белем аласы, дәүләт белән идарә итәсе, нәфис фильмнар чыгарасы, тәүлек буе туган телендә телевизион тапшырулар карыйсы, үз теленә кулай булган имляда язасы килә…
Россия Дәүләт Думасының махсус закон чыгарып, татарларның латин язуына күчүен туктатуын без демократик җәмгыятькә хас булмаган гамәл буларак кабул иттек. Дөресрәге, без аны акылыбыз белән дә, күңелебез белән дә кабул итә алмадык. Чөнки бу антидемократик закон Россия Конституциясенә каршы килеп кенә калмый, ә халыкара хокук нормаларын боза, кеше хокукларын чикли. Татарларның латин язуына күчәргә теләвен Мәскәүнең кайбер даирәләрендә бу Россияне таркатуга китерәчәк дип аңлатырга тырыштылар. Монысы инде бөтенләй сафсата! 1552 елны Казан ханлыгы җимерелеп, Урыс дәүләте эчендә яши башлаганнан бирле, татарлар 400 елга якын гарәп имлясында язсалар да, Россия таркалмады бит. Ә нишләп татарлар латинга күчкәч кенә җимерелергә тиеш икән соң ул? Аннары… татар алфавитына гына таянып торган дәүләт нинди дәүләт, ди, инде ул?!
Кеше заты Аллаһы Тәгалә тарафыннан шундый итеп яратылган инде ул – бары тик үзен хөрмәт иткән кешене генә хөрмәт итә ала. Әгәр дә ике милләт вәкиле озак еллар буе янәшә яшәп тә бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәнмәсә, арадан берсе күбрәк хөрмәткә ия булса, киләчәктә моның күңелсез нәтиҗәләргә китерүе мөмкин. Тыштан килешеп, ризалашып яшәгән кебек күренсәләр дә, арадан берсенең – хокуклары кимрәк булганының – күңел түрендә үпкә, рәнҗү хисе яшеренеп ятачак. «Карале, – дип уйлаячак ул, – мин аның телен дә яхшы беләм, тарихын, гореф-гадәтләрен, динен дә хөрмәт итәм. Ә ул минем телемдә исәнләшә дә белми, тарихымны санга сукмый, гореф-гадәтләремне, динемне хөрмәт итми. Димәк, ул мине үзенә тиң санамый…» Дус яшәү, тату яшәү өчен, безгә иң беренче чиратта бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк. Ә хөрмәт итү өчен, бер-береңне яхшы белү шарт.
Соңгы елларда Россиядә һәм дөнья күләмендә ислам диненә «террорчылар» кушаматы тагарга тырышу, исламнан бары тик яманлык кына эзләү дә күпмилләтле һәм күп динле җәмгыятьнең нигезен какшата, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да ныграк катлауландыра.
Татарлар – Россиядә урыслардан кала сан ягыннан икенче урында торган халык. 7 миллионлы татар халкының дүрттән бер өлеше генә Татарстанда яши, ә калганнары үзләренең тарихи ватаннары булган төбәкләрдә – Россиянең төрле республикаларында һәм өлкәләрендә гомер кичерә. Инде әйткәнемчә, Татарстанда бөтен милләт вәкилләре өчен һәммә яклап тигез шартлар тудырылса да, Россия төбәкләрендә милли мәсьәлә бик тә берьяклы хәл ителә. Мәсәлән, Казанда яшәүче 500 мең урыс кешесе өчен үз туган телләрендә эшләүче меңләгән балалар бакчалары һәм мәктәпләр, дистәләгән югары уку йортлары, театрлар, радио-телевидение тапшырулары – һәммәсе дә бар. Без моны күпсенмибез, бу бик яхшы дип уйлыйбыз, киләчәктә дә шулай һәммә халыкның мәнфәгатьләрен тигез кайгыртырга тырышачакбыз. Хәзер инде, мисал өчен, Россия башкаласы Мәскәүдәге хәлләргә күз салыйк. Бүгенге көндә Мәскәүдә дә, Казандагы урыслар кебек, 500 мең чамасы татар яши. Ә шул 500 мең татарның милли мәнфәгатьләрен кайгырту мәсьәләсе анда ничегрәк хәл ителә соң? Мәскәүдә бүген милли компонентлы 1 кечкенә татар мәктәбе, шундый ук 2 балалар бакчасы бар һәм шуның белән вәссәлам! Татар театрлары юк, татар радиосы, телевидениесе юк, татарча чыгучы газета-журналлар юк. Татар кешесе дә башка ватандашлар белән бер үк күләмдә налог түли, татар кешесенең дә башкалар белән тигез хокуклы булырга хакы бар бит югыйсә.
Көнбатыш илләренә, бигрәк тә Америкага барып чыккач, без андагы халыкның үз иленә, үз дәүләтенә ихтирамын күреп, патриот булуына гаҗәпләнәбез. «Ә без нишләп шулай патриот түгел икән?» – дип баш ватабыз. Монысының да җавабы бик гади: кеше дәүләтне ихтирам итсен өчен, иң элек дәүләт кешене ихтирам итәргә тиеш! Безнең халыкта моны «Кунак ашы – кара-каршы» диләр. Кеше кадере булмаган җирдә илнең, дәүләтнең дә кадере юк. Толерантлык ул кеше белән кеше арасында аңлашып, килешеп яшәү генә түгел, ә дәүләт белән кеше арасындагы шундый ук үзара ихтирамлы мөнәсәбәт тә бит әле.
Бүген сөйләшә торган мәсьәлә – дөнья күләмендә иң мөһим һәм иң катлаулы мәсьәләләрнең берседер. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, әле озак еллар, хәтта гасырлар кирәк булачак. Әмма Җир шары дип аталган шушы түгәрәк йортыбызда безнең килешеп, аңлашып яшәүдән башка юлыбыз юк.
2002
Ватандашсыз дәүләт булмый
Без бу көнне бик тә борчылып һәм хәвефләнеп, шомланып һәм өметләнеп көттек. Халык депутатлары һәм Республика җитәкчеләре генә түгел, бөтен Татарстан халкы, дөньядагы барча татар халкы шулай көтте бу көнне.
Россиянең иң югары закон чыгару органы булган Дәүләт Думасы үзенең кайбер җитәкчеләре авызыннан «күпмилләтле дәүләтнең бәла булуы, киләчәктә милли республикаларның бетәргә тиешлеге» хакында игълан итте. Күп тә үтмәде, әлеге идеяне тормышка ашыру максатыннан, Россия Конституциясендә булмаган законсыз округлар оешты, һәм Идел-Урал төбәгендәге милли республикаларның башкаласы итеп өлкә шәһәре Түбән Новгород билгеләнде. Бу гамәл, билгеле, безнең өчен көтелмәгән нәрсә булмады, ул тулысы белән патша Россиясенең һәм коммунистик режимның милли сәясәте һәм империячел идеологиясе традицияләрен дәвам итүгә корылган иде. Казан каласының Европа белән Азия арасындагы капка булуы, аның ил күләмендә әһәмиятле стратегик җирдә урнашуы хакында инде күп сөйләнде, моның шулай икәнлеген Мәскәүдә дә, хәтта чит илләрдә дә таныйлар. Тануын таныйлар, әмма Мәскәүдән Казанны күрмәмешкә салышалар, читләп үтәргә тырышалар. Уйлап карагыз әле: менә шул стратегик урында урнашкан Казанда Россиянең нинди стратегик, илкүләм мөһим үзәге бар?
Тимер юл һәм елга флоты үзәкләре – Горькийда (Түбән Новгородта), һава юлы үзәге гомер-гомергә Самарада булды, хәрби округ үзәге Свердловскида һәм Самарада урнашты, хәтта Казанның атаклы хәрби училищеларын да өлкә шәһәренең филиалларына әйләндереп калдырдылар. Мондый фактларны бик күпләп санап булыр иде… Димәк, Россия безгә, милли республикаларга ышанмый. Үзе Мәскәүгә берсүзсез буйсынуны, Мәскәүне һәм Россияне яратуны таләп итә, ә үзе беркемгә дә ышанмый һәм беркемне дә яратмый. Бу нәкъ бөек Пушкин әйткәнчә булып чыга инде:
Мой дядя самых честных правил,
Когда не в шутку занемог.
Он уважать себя заставил
И лучше выдумать не мог.
Менә инде ике елга якын Татарстан парламенты үзенең законнарын Россия законнары белән тәңгәлләштереп изалана. Билгеле, Россиянең закон кырында, закон басуында тәртип урнаштыру кирәктер. Ләкин бу тәртип бөтен Россияне бертөсле һәм тип-тигез кукуруз басуына әйләндереп калдырырга тиеш түгелдер бит?! Тәртип урнаштыру – халыкларны һәм республикаларны бер стройга, тигез рәтләргә тезеп, аларга униформа кидереп идарә итүне аңлатмыйдыр бит?! Баланың туа-тумыштан Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән үзенчәлекләрен, үзенә генә хас мөмкинлекләрен һәм сәләтен исәпкә алмаган гаиләдән ил өчен файдалы, талантлы шәхес үсеп чыкмаган кебек, милләтләрнең һәм республикаларның, төбәкләрнең үзенчәлеген исәпкә алмаган илнең дә перспективасы юк. Әйе, Россия безне үзенең бер аерылгысыз өлеше, үз гаиләсенең бер әгъзасы дип саный. Ә үзе безгә ышанмый. Үз баласына ышанмаган, гаиләдәге бөтен бәхәсләрне бары тик йодрык һәм көч белән, суд карарлары аша гына хәл иткән «ата-анага» нинди хөрмәт, нинди ышаныч булырга мөмкин соң?
Россиянең Конституция суды үзенең карарлары белән республикаларны суверенлык хокукыннан мәхрүм итте. Ә бу хокук, бу статус безнең республикада бөтенхалык җыены – референдум белән расланган иде. Судның җинаятьчене хөкем итәргә тиешлеген беләм, ә тулы бер халыкны хөкем итәргә, үз гражданнарының хокукларын күрәләтә аяк астына салып таптарга нинди дә булса судның хокукы бармы икән?!
Шушы көннәрдә Россия Дәүләт Думасы милли республикаларның моңа кадәр булган үз гражданлыкларын тартып алырга җөрьәт итте. Ә югыйсә Россия Конституциясендә акка кара белән «республикалар – дәүләт» дип язылган. Ә дәүләт гражданнарсыз, ватандашларсыз була алмый. Республикаларның үз гражданлыгы хәтта Сталин, Брежнев чорларында да, шәхес культы, «торгынлык» заманнарында да бар иде. Алайса, без хәзер нинди чорда, нинди каргалган заманда яшибез икән соң?!
Соңгы вакытта, милли республикаларның законнарында тәртип урнаштырам дип, Мәскәүдәге кайбер акыллы башлар үзләре дә буталып беттеләр бугай инде. Мәсәлән, Татарстан Конституциясендә моңа кадәр Президентның Ярлыкау комиссиясе оештырырга хакы булуы расланган иде. Бездә Президент фәрманы белән андый комиссия оештырылды, һәм ул берничә елда шактый гына игелекле эшләр эшләп өлгерде. Гаделсез хөкем ителгәннәрне иреккә чыгарырга булышты, туры юлга баскан тоткыннарга ярдәм кулы сузды. Әмма Татарстандагы шушы игелекле комиссия суд карары белән юкка чыгарылды. Күп тә үтмәде, Россия Президентының Указы чыкты, Указда исә мондый комиссияләрнең кирәклеге һәм Россия субъектларында оештырылырга тиешлеге игълан ителде. Һәм без яңадан үзебезнең Президентыбыз Указы белән әле генә бетерелгән комиссиябезне терелтергә тиеш булдык. «Сул кулы нәрсә эшләгәнне уң кулы белми» дигәннәре шушы була торгандыр инде…
Татар алфавитын латин язуына күчерү дә һич көтмәгәндә «Россиянең дәүләт иминлегенә яный торган гамәл» булып чыкты. Шундый карарга килгән Дәүләт Думасы бу хакта бөтен илгә хәбәр салды.
Дүрт йөз ел буе татарлар гарәп графикасында язып һәм укып та җимерелмәгән Россия, алар фикеренчә, без латин язуына күчү белән таркалырга тиеш булып чыкты. Әгәр дә эшләр шушылай дәвам итсә, Россия Дәүләт Думасында татарларга нинди дин тотарга, нинди түбәтәй кияргә, пәрәмәчне һәм бәлешне ничек пешерергә, балаларны сөннәткә ничек утыртырга өйрәткән яисә аларны тыйган яңа законнар чыгуы да бик мөмкин әле. Сәяси һөҗүмнәр, икътисади һәм салым тышаулары кидерү, суд һәм прокуратура атакаларыннан соң республиканы, татар халкын эчтән таркату хәрәкәте – диверсия эшләре башланды. Моның өчен иң кулай чара итеп чираттагы халык санын алуны файдаланырга булдылар. Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты хөкүмәткә бер татардан биш-алты татар милләте ясау турындагы документ әзерләп бирде. Тиз арада милләт ясап, шул ясалма милләтнең башлыгы булырга хыялланган кайбер кайнарбашлар Мәскәү һәм Түбән Новгород юлын таптый башладылар. Милли республикаларның һәм әле бүгенгә кадәр яшәп килгән милләтләрнең дә мәнфәгатен кайгыртмаган, кайгырту урынына аларның Россиягә бары тик бәла генә китерүен тәкрарлаган, аларның киләчәген шик астына куйган Мәскәү даирәләренең типтәр яисә ногайбәк, мишәр яисә керәшен, Әстерхан яисә Себер татары язмышы өчен борчылуын һәм кайгыртуын мин күз алдына китерә алмыйм. Татар халкы – бик күп кавемнәрне берләштергән, заманында берничә дәүләт төзегән борынгы һәм бердәм халык. Без бер-беребезне ихтирам итеп, бер-беребезгә булышып, тарихи бердәмлегебезне киләчәктә дә саклап калырбыз һәм алдагы халык саны алу сынавыннан сынып түгел, ә ныгып чыгарбыз дип өметләнәм.
Әйе, без бу көнне – Конституциябез язмышы хәл ителәчәк көнне – бик борчылып көттек. Мәскәү кабинетларында талана-талана шактый зәгыйфьләнгән, көчсезләнгән беренче мөстәкыйль Конституциябезнең язмышы өчен кайгырдык. Һәм, кулымны йөрәгемә куеп әйтәм, бүген безгә тәкъдим ителә торган проект нәтиҗәдә без көткәнгә караганда яхшырак булып чыкты. Безнең юристларыбыз, сәясәтчеләребез, галимнәребез һәм бигрәк тә җитәкчеләребез, Конституциябезнең умыртка баганасын саклап калу өчен, мөмкин булганның барысын да эшләгәннәр.
Конституциянең үзгәртелгән вариантында әлегә республика гражданлыгы да сакланган, татар һәм урыс телләре дәүләт телләре дип игълан ителгән, Президентның ике дәүләт телен белергә тиешлеге дә расланган. Татарстанның җир асты һәм җир өсте байлыклары гомумхалык (аның Татарстан халкы икәнен өстисе булыр) мөлкәте дип игълан ителгән, парламент эшчәнлегенә демократия төсмерләре өстәлгән…
Конституция комиссиясенең эше бик демократик төстә барды, анда һәрбер төзәтмә тәфсилләп тикшерелде. Һәм нәтиҗәдә һәрьяклап уйланган, төрле дәрәҗәләрдә килештерелгән шушы проект депутатларга тәкъдим ителде. Конституция комиссиясе әгъзасы буларак, бу проектны Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тәкъдим итәргә дип кул күтәрсәм дә, минем бүген әйтмичә кала алмый торган бер сүзем бар. Ул сүз Татарстанны суверен дәүләт һәм халыкара хокук субъекты дип игълан иткән 61 нче маддә хакында. 1992 елда Конституцияне кабул итүдә актив катнашкан депутат һәм әлеге статья язмышы хәл ителгәндә килештерү комиссиясе әгъзасы булган, референдум вакытында шуны яклап тавыш биргән Татарстан ватандашы буларак – мин бу статьяның төшеп калуы яисә үзгәртелүе белән һич тә килешә алмыйм. Дөресрәге, референдум нәтиҗәләренә ревизия ясарга минем мораль яктан да, юридик яктан да хакым һәм хокукым юк. Бер минем генә түгел, башка депутатларның да, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының да мондый хокукы юк. Моны без уйлап чыгармадык, бу – халыкара хокук нормасы, андый нормаларны Татарстан да, Россия дә бертигез хөрмәт итәргә һәм үтәргә тиеш.
Бу хәлдән чыгуның законлы ике генә юлы бар: йә гамәлдәге Конституциянең 61 нче маддәсе шул килеш сакланып калырга тиеш, яисә аның буенча яңа референдум үткәрергә кирәк. Шул вакытта гына без халык мәнфәгатьләрен яклаучы, халык ышанычын аклаучы, закон сагында торучы гадел һәм намуслы халык депутатлары булып кала алачакбыз.
2002
Бердәмлек җитеп бетми
Конгрессның үткән корылтаенда башкарма комитет сайланганнан соң, аның утырышында мине башкарма комитет рәисе урынбасары итеп куйдылар. Һәм шунда миңа, нигездә, фән, мәгариф, мәдәният мәсьәләләре белән шөгыльләнү эше йөкләнде. Бу – минем өчен бик якын өлкә, чөнки мин Дәүләт Советында да шушы проблемалар белән шөгыльләнәм. Гомумән, минем үземнең эшчәнлегем шушы проблемалар белән бәйләнгән. Аларны без конгресс, Татарстан Дәүләт Советы һәм дәүләт оешмалары белән бергәләп алып барырга тырыштык. Һәм бу бик дөрес тә.
Конгресс турында бик күп сүзләр сөйлиләр. Конгресс оешу, – чыннан да, бик зур вакыйга, ул – бик зур оешма. Аның төп максаты бөтен дөнья татарларын берләштерү, аларны рухи яктан – мәгарифен, мәдәниятен үстерүдән гыйбарәт. Әмма конгресста карарлар кабул итеп кенә, бу мәсьәләне тормышка ашырып булмый. Әгәр дәүләт оешмалары, хөкүмәт бергәләп эшләмәсәләр, конгрессның уңышлары бик кечкенә булыр иде. Шуңа күрә без эшебезне күбрәк дәүләт оешмалары, дәүләт органнары белән бергәләп алып барырга тырыштык.
Без конгресс утырышларын, аның башкарма комитеты, бюро, күчмә утырышларын берничә мәртәбә Дәүләт Советы комиссиясе белән бергәләп үткәрдек. Шулай ук хөкүмәт оешмалары, министрлыклар белән бергәләп үткәргән очраклар да булды. Безнең һәр күчмә утырышыбыз һәм башкалары да каралган мәсьәлә буенча тармак министрлары катнашуында үтте. Шуңа күрә кайбер уңышларыбыз да булды.
Билгеле, мин һич кенә дә барысы да ал да гөл дип әйтә алмыйм. Чөнки дәүләт белән, хөкүмәт белән бердәм эшләү без теләгәнчә тиешле дәрәҗәдә үк булмады.
Киләчәктә менә бу мәсьәләгә игътибар итәргә иде. Һәм шуны алдан күреп, без, Конституциянең яңа редакциясе эшләнгән вакытта, ягъни аңа төзәтмәләр керткән вакытта, халык депутаты Туфан Миңнуллин белән бергәләп, бик зур авырлыклар белән булса да, яңа бер статья эшләүгә ирештек. Үзгәртелгән Конституциянең 14 нче статьясында: «Татарстан Республикасы Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларга мәдәниятләрен, телләрен үстерүдә, үзенчәлекләрен саклауда ярдәм итә», – дип язылды.
Бу – бик зур нәрсә. Моңа кадәр без конгресс тарафыннанмы яисә дәүләт, хөкүмәт тарафыннанмы татарларга ярдәм кулы сузарга теләсәк, кулга сугалар иде. Сезнең моңа нинди нигезегез бар, нинди законыгыз бар, бу хакта Конституциягездә бернинди сүз дә юк, диләр иде. Менә хәзер безнең Конституциябездә бу хакта аерым статьябыз бар. Ләкин Конституция турыдан-туры эшләп китсен өчен, аңа хөкүмәт карарлары кирәк. Хәзер без, Татарстанның төзәтмәләр кертелгән Конституциясенең 14 нче статьясын гамәлгә ашыру буенча хөкүмәт программасы төзергә кирәк, дип, хөкүмәткә мөрәҗәгать иттек. Ул программада мәктәпләргә, китапханәләргә, ягъни башка мәдәният учакларына, милли оешмаларга, гомумән, читтә яшәүче татар халкына мөмкин кадәр ярдәм итү каралган булырга тиеш.
Билгеле инде, бу матди ярдәм Татарстан хисабына гына булмаячак. Бу ярдәм күбрәк милли кадрлар әзерләү буенча, аларга мәдәният хезмәте күрсәтү, татар мәктәпләренә методик әсбаплар, дәреслекләр әзерләү буенча булачак. Әмма аның кайберләре, мәсәлән, дәреслекләр, китаплар, кайвакытта бушлай да булырга мөмкин. Ә күп вакытта безнең республика хөкүмәте, урыннардагы хөкүмәт җитәкчеләре белән элемтәгә кереп, килешүләр төзеп, алардан заказлар алып, бергәләп эш итәргә тиешләр. Ә без үз чиратыбызда монда, Татарстанда, бу эшне башларга тиеш булырбыз дип уйлыйм мин.
Бу бик әһәмиятле. Әгәр без шуны җайга салсак, минемчә, дөньяда, аеруча Россиядә сибелеп яшәгән татарларга конкрет ярдәмебезне күрсәтә алырбыз. Чөнки алар безгә, ярдәм итегез, дип, бик күп тапкырлар мөрәҗәгать иттеләр инде. Алар бездән матди ярдәм генә көтми, аларга, мәсәлән, артистларны, театрларны җибәрергә кирәк, укытучылар җитми, кадрлар әзерләүдә ярдәм кирәк. Без үзебезнең уку йортларында чит төбәкләрдән килгән милләттәшләребезгә имтихан тапшырганда ташламалар бирергә, яшьләрне монда китертеп укытырга, белемне арттыру курсларына чакырырга тиешбез һ. б. Гомумән, бу яктан караганда, эш җитәрлек.
Тагын бер нәрсә – ул да булса татар эшмәкәрләрен бергә берләштерү. Бу юнәлештә инде конгресс шактый күп эш башкарды. Татарның эшлекле кешеләрен Казанда җыеп очрашулар да, фикер алышулар да үткәрелде. Әмма алар әле тулысынча тупланып бетеп, үзләренең тапкан малларының бер өлешен татар милләтен үстерүгә сарыф итәргә әзер түгел. Моның өчен алар: «Әгәр Татарстанда сәүдә эшләре, эшмәкәрлек элемтәләре урнаштыру өчен, ниндидер бер ташламалы шартлар булдырылса, без, үзара элемтәләрне җайга салып, табыштан кергән сумманың күпмедер өлешен милли хәрәкәткә, милли үсешкә юнәлтә алыр идек», – диләр. Моны, билгеле инде, конгресс дәрәҗәсендә генә кабул ителгән карар белән хәл итеп булмый. Монда хөкүмәт карарлары һәм үзебезнең Президентыбызның ярдәме кирәк булачак.
Минем иң зур теләгем шул: Бөтендөнья татар конгрессы Россиядә һәм дөньяда булган барлык татар иҗтимагый оешмаларын берләштерүче үзәккә әверелсен иде. Бүгенге көндә ул шул юлдан бара да. Дөньяга сибелгән татарны, бигрәк тә Россия төбәкләрендәге эшмәкәрләрне берләштерсен һәм, әйткәнемчә, аларның табышлары шушы эшкә юнәлтелсен иде.
Урыннардагы хөкүмәт, дәүләт оешмалары белән элемтәләребезне дә ныгытасы бар. Чөнки бу юнәлештә башкарасы эшләр күп әле. Һәм дә инде безнең кабул иткән карарларыбызны үтәү юлында конгресс активрак эшләсен иде. Без үткән конгресста, татарның үз милли телевидениесе, радиосы булырга тиеш, дигән идек. Шөкер, бу үтәлде. Кызганычка каршы, үтәлмәгәннәре дә байтак шул. Үткән конгресста шулай ук Милли университет ачарга дип тә карар кабул иткән идек. Әмма ул үтәлмәде.
Шулай ук латин графикасына кайту турында да карар кабул иткән идек. 1999 елның 15 сентябрендә Татарстан Дәүләт Советы бу хакта закон да кабул итте. Ни кызганыч, закон әле һаман да үтәлми. Моның ике төп сәбәбе бар. Берсе – үзебезнең арадагы каршылык, бердәмлек җитмәү. Аеруча татар галимнәре, укытучылар арасында бердәмлек җитми. Икенчесе – бу эшкә Мәскәү килеп кушылды. 5 сентябрьдә үтәчәк Дәүләт Советы сессиясендә без бу мәсьәләне көн тәртибенә кертәчәкбез һәм анда Россия Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать кабул итәргә җыенабыз. Чөнки «Россия халыклары телләре турында» гы Законга үзгәрешләр кертү беренче укылышта кабул ителде. Без Дәүләт Думасы депутатларына аны икенче укылышта йә карамаска, йә кабул итмәскә дип мөрәҗәгать итәбез. Чөнки ул Россия Конституциясенә дә каршы килә.
Бүгенге көндә җәмәгать оешмасын эшләтү авыр. Ул акчасыз, чыгымсыз гына эшли алмый. Иң беренче чиратта яңа сайланган башкарма комитетка үзенең гамәли эшли торган активын булдырырга кирәк. Мин аппарат турында әйтмим, ул эшли. Аның янында ниндидер бер аналитик үзәк кирәк, минемчә. Ул бүгенгә кадәр булган эшләребезгә йомгак, анализ ясап, киләчәктә нинди юлдан барырга, безнең нинди өстенлекле проблемаларыбыз бар – шуларга юнәлеш биреп, фәнни нигезләмә ясап юл күрсәтүче аналитик үзәк булырга тиеш. Бу – бер. Икенчесе – төбәкләрдә конгрессның рәсми вәкилләре булырга тиеш. Төрле мәдәни үзәкләр, мохтариятләр булуы бик яхшы. Әмма алар һәммәсе дә – җәмәгать оешмалары. Берничә төбәктә, мәсәлән, Мәскәүдә, Балтыйк буенда, Себердә, ерак чит илләрдә хезмәт хакы алып эшли торган вәкилләр булса иде. Бу җаваплылыкны арттыра. Ул кешеләрдән эш тә таләп итәргә була.
Күрәбез, проблемалар җитәрлек. Алар барысы да бөтен дөньяга чәчелгән татарны бергә туплауга, берләштерүгә юнәлдерелгән.
2002
Гыйрак бездән ерак дип тынычланып утырмыйк
Инде бер айга якын Гыйракта барган канлы вакыйгалар барыбызга да яхшы билгеле. Газеталардан укып, радиодан ишетеп, телевизордан күреп, бу хәлләргә җаны әрнемәгән, күңеле борчылмаган кеше юктыр. Сугыш афәтләрен кат-кат үз башыннан кичергән Россия халкы, Татарстан халкы бу вакыйгаларны бигрәк тә авыр кичерә.
Дөньяда яхшы сугыш булмый торгандыр, чөнки теләсә кайсы сугышта кешеләр кырыла, сабый балалар, карт-корылар һәлак була, тарихи һәйкәлләр җимерелә. Шуңа күрә дә бөтен дөнья җәмәгатьчелеге, халыкара оешмалар, бу сугышны булдырмау өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыштылар. Кызганыч, АКШ һәм Бөекбритания аларның сүзенә колак салмады, Гыйракка каршы сугыш башлады. Россиянең җитәкче даирәләре дә, безнең Президентыбыз да, йөзләгән җәмәгать оешмалары да, бу сугышка мөнәсәбәтләрен белдереп, үз сүзләрен әйттеләр инде.
Мин бүгенге сессиягә җыелган депутатлар да Гыйракта барган сугышка карата үз фикерләрен халыкка җиткерергә тиеш дип саныйм. Юк, без монда һич кенә дә гаеплеләрне эзләргә, кемнәрнедер каһәрләргә җыенмыйбыз. Халыкара хокук нормаларын бозып, сугыш башлаучылар күбрәк гаеплеме, әллә үз илендә этник репрессияләр алып барган, күрше илләргә һөҗүмнәр оештырган режиммы икәнлекне вакыт күрсәтер. Әмма без, парламент әгъзалары, халык вәкилләре буларак, авызыбызга су кабып, дәшмичә утыра алмыйбыз.
11 сентябрьдә Нью-Йорктагы коточкыч афәттән соң без, беренчеләрдән булып терроризмны гаепләп, Америка халкының кайгысын уртаклашып, үз сүзебезне әйткән идек. Бүген исә Гыйрак җирендә бомбалар шартлаганда, гөнаһсыз сабыйлар, бер гаепсез кешеләр меңәрләп кырылганда да битараф калмабыз дип уйлыйм.
Гыйракта һәм бөтен мөселман дөньясында шундый катлаулы вакыйгалар барганда, мөфти Т. Таҗетдинның утлы учакка таяк тыгып бутарга, янгынны көчәйтергә маташуына да без бүген тиешле бәяне бирергә вакыт җитте дип саныйбыз.
Кайберәүләрнең: «Багдадны алдылар, сугыш бетеп килә бит инде», – диюе дә мөмкин. Кызганыч, сугышның бетү-бетмәве һич тә бездән генә тормый, һәм бүген моны беркем дә фараз кыла алмый. Әле кичә генә Россиянең Гыйрактагы илчесе Владимир Титаренко: «Багдадны алу әле һич кенә дә сугыш бетте дигән сүз түгел», – дип, бик ачык итеп әйтте.
Хәтта сугыш беткән очракта да, Гыйракны аякка бастыру өчен, дөнья илләренең ярдәме кирәк булачак, һәм, һичшиксез, безнең Татарстаныбыз да бу эштән читтә калмаска тиеш.
Кичә бер сайлаучы апа, шылтыратып: «Сессиягездә Гыйрак мәсьәләсен күтәрәсезме? – дип сорады. – Улым, сугыш бездән ерак дип тынычлап утырмагыз», – дип кисәтеп тә куйды. Чыннан да, Гыйрактагы сугыш вакыйгалары бүген безнең һәммәбезне дә бик нык борчый. Сугыш афәтенең нәрсә икәнен белгән кеше өчен Гыйрак һич кенә дә ерак түгел.
Без, бер төркем депутатлар, Гыйрак сугышы мөнәсәбәте белән Белдерү тексты әзерләдек. Анда бөтен мәсьәләләргә дә бик сак килергә, дөньядагы сәяси хәлне һәрьяклап искә алырга тырыштык.
Мин, Гыйрак сугышы турындагы мәсьәләне бүгенге сессиянең көн тәртибенә кертеп, шул хакта Дәүләт Советының Белдерүен кабул итәргә тәкъдим ясыйм.
2003
Германиядән күп гыйбрәтләр алып кайттык
Депутатның эше – күптөрле, күпкырлы. Дәүләт Советында законнар язып, кабул итеп, үтәлешен контрольдә тотудан гына гыйбарәт түгел. Вәкаләтле орган вәкиле буларак, депутатның республикабыз, халкыбыз исеменнән эш йөртергә, сүз әйтергә хакы бар. Хакыбыз гына түгел, ул – безнең бурычыбыз да. Ә инде республикабыз, халкыбыз, сайлаучыларыбыз исеменнән сүз йөртү өчен, билгеле инде, Казанда утырып кына эш йөртеп булмый: чит төбәкләргә, чит илләргә дә чыгарга кирәк була. Анда үзеңнең халкыңны, мәдәниятеңне, сәнгатеңне кайгыртып чыгышлар ясарга туры килә. Билгеле, соңгы елларда чит илләргә бик еш чыгам дип әйтә алмыйм, әмма быел ике илгә бару мөмкинлеге булды.
Апрельдә Төркиягә «Диалог Авразия» (ДА) дигән оешманың эшендә катнашу өчен бардым. «Диалог Авразия» платформасына элекке Советлар Союзының, Азиянең, Европаның кайбер дәүләтләре керә. Безнең уртага салып сөйләшә торган сүзләребез – Европа һәм Азия халыкларының уртак проблемалары һәм аларны хәл итү юллары. Без сәясәткә бик артык кагылмыйбыз, мәдәният, мәгариф, дин, гомумән, рухи дөньяга кагылышлы мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәбез.
Ни өчен бу платформаны төзергә кирәк иде? Чөнки бөтен дөньяда бүгенге көндә глобальләшү процессы бара. Илләр белән илләр, халыклар белән халыклар, дәүләтләр белән дәүләтләр ярыша-көрәшә. Бу көрәштә кемнәрнеңдер җиңеп чыгуы, кемнәрнеңдер җиңелеп калуы мөмкин. Җиңелгән халыклар мәйданнан чыгарга тиеш булалар. Аларның телләре дә, гореф-гадәтләре дә юкка чыгарга мөмкин. Гомумән, кайбер халыкларның бөтенләй юкка чыгуы ихтимал. Бу беренче чиратта әдәбиятка, мәдәнияткә кагыла. Ә безнең юкка чыгасыбыз килми. Ә ничек итеп дөнья мәйданыннан китмәскә? Ничек мәдәниятне, әдәбиятны, гореф-гадәтне, мәгарифне, динне саклап калырга? Моның өчен берләшергә кирәк.
Соңгы вакытта Россия Белоруссия белән берләшергә, славян халыкларын үз тирәсенә тупларга тырыша. Инглиз телле, испан телле халыклар да үз проблемаларын бергәләп хәл итәргә омтылалар. Ә ни өчен без, төрки телле халыклар, берләшмәскә тиеш әле? Бигрәк тә аз санлы һәм үз дәүләтләре булмаган халыклар мондый берләшүгә мохтаҗ. Шуңа күрә бу платформага (ДА) без бик теләп кердек. Безнең анда татар милли комитеты бар. Платформада һәр дәүләтнең берәр милли комитеты эшли. Әмма Казаннан килгән безнең делегация таләбе буенча, Россиянең ике милли комитетын (Россия һәм Татарстан) оештыруга ирештек. Татарстан комитеты җитәкчесе итеп мине сайлап куйдылар.
Бу «Диалог Авразия» оешмасы үзенең журналын чыгара. Мин анда редколлегия әгъзасы, Татарстанга, татар халкына багышланган мәкаләләр бастырабыз. Күптән түгел аның Татарстанда вәкиллеген ачтык. Халыкара «ДА» журналының Казанга багышланган махсус санын да чыгардык. Аны егермедән артык илгә тараттык. Журнал төрек, урыс, инглиз телләрендә бастырыла.
Чит илләргә баргач, җыелышларда утырып, чыгышлар ясап кына калмыйбыз, мәдәният һәм мәгариф әһелләре белән дә очрашабыз. Бу юлы да шулай булды. Мине бигрәк тә Төркиядәге шәхси мәктәпләр кызыксындырды. Россия һәм Татарстан законнары буенча без дә андый мәктәпләр ачарга хокуклы. Татарстанда нибары 12 шәхси мәктәп бар. Ләкин алар аяныч хәлдә, дәүләтнең финанс ярдәме юк. Шәхси мәктәпләр дәүләт мәктәпләренә конкурент буларак та кирәк. Мәгариф ул – бик консерватив өлкә. Ә шәхси мәктәпләр бик тиз үзгәрә, чөнки алар ата-аналардан җыелган акча исәбенә эшли, шуңа күрә укытучыларның җаваплылыгы да бермә-бер арта. Шәхси мәктәпләрдә акчаның тотылышына ата-аналар контрольлек итә.
Төркиядә мәктәпләрнең 50 проценты – шәхси мәктәпләр, хәлле кешеләр балаларын шунда бирергә тырыша. Ә бездә байлар үз балаларын чит илләргә җибәрә, Татарстанда хәзер андый балалар берничә йөз. Әгәр үзебездә халыкара дәрәҗәдәге шәхси мәктәпләр ача алсак, бай ата-аналар балаларын шунда бирә алыр, акча да чит илләргә китмәс, салым да Татарстан казнасына керер, балалар да чит мохиттә чит тәрбия алмас иде. Ә укытучыны чит илләрдән дә чакыртып китереп укытып була бит.
Төркиядә без бу мәсьәләне нык өйрәндек. Алга таба моны хәл итәргә мөмкин булыр дип уйлыйбыз. Казан мэры Илсур Метшин да тәкъдимне хуплады. Казанда киләчәктә халыкара дәрәҗәдәге бер мәктәп ачылырга мөмкин. Андый мәктәпләр булдыру күз уңында тотылырга һәм анда тәрбия мәсьәләсе беренче урынга куелырга тиеш.
Әле күптән түгел Туфан ага Миңнуллин белән Президентыбыз М. Ш. Шәймиев янында булып, төп мәсьәләләрнең берсе итеп шуны куйдык, югыйсә бүгенге көндә мәктәптә тәрбиягә бик аз урын бирелә. Балаларның бозыклыгы, тәртипсезлеге, җинаятьчелек, наркомания – бөтенесе дә тәрбия җитмәүдән килә. Укытучы иң беренче чиратта тәрбияче дә булырга тиеш. Ата-ана баласын, укырга биргәндә, «кеше булсын» дип бирә бит. Кыскасы, әлеге проблемаларны уртага салып сөйләшүләр булачак әле.
Икенче сәяхәтем күптән түгел Германиягә булды. Анда ПЕН-клуб конгрессына бардык. Халыкара язучылар оешмасы буларак, ПЕН-клуб 1921 елда оештырылган, үзәге – Лондонда. ПЕН-клуб 99 илдән 141 ПЕН-үзәкне берләштерә. Россиядә ике ПЕН-үзәк бар: урыс һәм татар ПЕН-үзәкләре. Без анда тулы хокуклы әгъза. ПЕН-клуб ел саен язучыларның Бөтендөнья халыкара конгрессын үткәрә. Быел без бу конгресска Татарстаннан бишәү (Туфан Миңнуллин, Әхәт Мушинский, Харрас Әюпов, Зиннур Мансуров һәм мин) бардык. Безнең төп максатыбыз – татар әдәбиятын дөньяга таныту. Татар ПЕН-үзәге ел саен татар язучыларының ике китабын яисә халык иҗаты әсәрләрен, инглизчәгә тәрҗемә итеп бастырып, дөньяга тарата.
Баруыбызның тагын бер төп сәбәбе – Муса Җәлилнең 100 еллык юбилее. Берлинга килгәндә, Җәлилне дөньяда белүләренә шигебез зур иде. 7 миллионлы кечкенә татар халкының татарча язган шагыйрен – Җәлилне беләләрме икән? Чөнки илләр күп, халыклар күп. Без урыс ПЕН-үзәге җитәкчеләре белән, Моабит һәм Плетцензее төрмәләренә барып, шагыйрь утырган камераларга чәчәкләр салып кайттык. Моны белгәч, конгресска килгән язучылар арасында шактый популяр кешеләргә әйләндек, безнең белән исәнләшә башладылар. Уйламаганда-көтмәгәндә, конгресста безгә сүз бирделәр. Туфан ага һәм мин, шуннан файдаланып, анда үз ана телебездә Муса Җәлил, татар халкы, татар әдәбияты, Татарстан турында сөйләдек. Чыгышларыбызны инглизчәгә тәрҗемә итеп (Туфан аганың оныгы Данияр тәрҗемә итте, ул Казан дәүләт университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультетында укый), бөтен язучыларга тараттылар.
Бездән соң ПЕН-клуб президенты – чех язучысы Груша – Муса Җәлил турында чыгыш ясады. Без шаккаттык: батырлыгын да, иҗатын да белә. Германиядә иң гаҗәпләндергәне – 141 илдән җыелган 470 язучы, аягүрә басып, Җәлилне искә алды. Бу инде – Түбән Кама, Казан, Татарстан гына түгел, Җәлилнең кадерен бөтен дөнья белә дигән сүз.
Мин моннан гыйбрәт алдым: юбилей алдыннан үз илебездә төрле шәһәрләрдә төрле чаралар уздыру, һәйкәл кую тәкъдимнәрен керткән идек. Шунысы гаҗәп: бөтен дөньяда танылган Муса Җәлилгә үзебездә һәйкәл куяргамы-юкмы, кая куярга – тыкрыккамы, мәктәп ишегалдынамы, мемориаль такта куяргамы-юкмы дип икеләнеп калучылар булды. Берлинда шуларны уйлап, тетрәнеп калдым. «Бөек рейх» ка каршы эш алып барып, Плетцензее төрмәсендә башы киселгән шагыйрьгә Германиядә шундый хөрмәт. Нәфис фильм чыгарганнар. Шигырьләре дөнья телләренә тәрҗемә ителә. Халыкара дәрәҗәдә ихтирам аңа бүгенге көндә.
Ә бездә, кинотеатрга Җәлил исемен калдырыргамы-юкмы дип (Түбән Каманы күздә тотам), еллар буе бәхәс барды. Бу бернинди әдәп-әхлак кысаларына да сыймый. Үзебез патриотик тәрбия җитми дип сөйлибез. Россия Президенты В. В. Путин да күтәрде моны. Ә патриотик тәрбия өчен дөньяда Җәлилдән дә кулай шәхес булырга мөмкинме? Аның тормышын, батырлыгын, иҗатын пропагандалаудан да зуррак патриотик тәрбия булырга мөмкинме? Кинотеатрдан Муса Җәлил исемен алып ташлыйбыз икән, моны балалар күреп тора, бу бит антипатриотик тәрбия булачак. Түбән Камада, һичшиксез, иң үзәктә, бик тә күренекле урында Җәлилгә һәйкәл куелыр дип ышанам. Җәлил ул – мәктәп ишегалдына куярга мәктәп директоры түгел, Халыкара масштабтагы зур шагыйрь, герой! Җәлилгә һәйкәл юкка гына Казанда Кремль янына куелмаган.
Германиядә безне югары дәрәҗәдә кабул иттеләр. Германия президенты, федераль канцлер Меркель, Берлин бургомистры белән очраштык. Анда без милләттәшләребез белән, татар рәссамы Шамил Гыймаев белән дә күрештек. Ш. Гыймаев Берлин стенасында кырыклап метрда рәсем ясаган. Ике татар җәмгыяте бар Германиядә. Бик кызыклы яшиләр, җыела торган урыннары, татарча өйрәнү курслары бар. Укытучылары – Казаннан күчеп килгән фәннәр кандидаты Эльмира исемле кыз. Берлинда тюркология институтында татар телен, татар халкын өйрәнүче студентлар да, укытучылар да, галимнәр дә бар.
Шунысы кызык: Берлинның иң матур җирендә, паркта, ел саен Сабантуй үткәрәләр. Бәйрәмгә башка Европа илләреннән дә татарлар килә икән. Быел да уздырырга җыеналар. Сабантуйның видеофильмын карадым: безнең авылда Сабантуй ничек үтә, анда да шулай ук. Шаккаттым: бөтен уеннар, ярышлар безнең авылдагыча. Ат чабышы гына юктыр, Берлинда ат каян алсыннар дип уйлаган идем. Хәтта анысын да уйлап тапканнар: малайларын җилкәләренә утыртып, ат урынына ир-атлар узыша. Кызык, үзләре тәгәри-тәгәри көләләр. Батырга тәкәсен дә тапканнар. Безнең халык үлми, татар кая гына китсә дә яши икән. Телен онытмаска, динен дә, йолаларын, гореф-гадәтләрен дә сакларга тырыша.
Тагын бер гаҗәпләндергән нәрсә – Берлинда көндез урамда кеше бик аз, берән-сәрән генә. Озатып йөрүчеләрдән, нишләп болай халык күренми, йоклыйлармы әллә, дип сорагач, ник урамда булсын, бездә халык эштә, урамда йөрүчеләр – туристлар алар, диделәр. Биш миллион кеше яши торган Берлиндагы тәртипкә, чисталыкка да исебез китте.
Беренче бөтендөнья сугышында әсирлеккә төшкән татарларның зиратын да эзләп бардык. Берлиннан 50 километр ераклыкта урман эчендә икән. 209 татар әсире җирләнгән, исемнәре язып куелган. Кабер ташлары, зур һәйкәл дә бар. Барысы да пөхтә эшләнгән, зираттагы тәртипкә, чисталыкка гаҗәпкә калдык. Немецлар үзләренә каршы сугышкан кешеләрнең каберләрен дә шулай тәртиптә тоталар икән.
Туфан абый белән без ПЕН-клуб җитәкчесе Груша белән «язучыларның мондый конгрессын Казанда уздырып булмасмы» дип сөйләшкән идек. Бу мәсьәлә аларны кызыксындырды. Бигрәк тә башкалабызның 1000 еллыгы узганнан соң. Казан – Көнбатыш һәм Көнчыгыш мәдәниятенең, ике диннең очрашкан, кисешкән урыны, бик кызыклы шәһәр, дип әйттеләр. Үзебезнең җитәкчеләребез белән уртак тел таба алсак, 2009 елда Бөтендөнья язучылары конгрессын Казанда уздыру мөмкинлеге тууы ихтимал. Аны уздыру өчен, күп илләр чиратта тора. Конгресс 2007 елда – Сенегалда, 2008 елда Мексикада узачак. Әгәр 2009 елда үзебездә уздыра алсак, Татарстанны дөньяда таныту өлкәсендә зур вакыйга булыр иде.
Игътибарыбызны җәлеп иткән бик кызыклы тагын бернәрсә: бездә әгәр дә татар кызы урыска кияүгә чыкса, бик сирәк очракта гына ире аның телен өйрәнә, аның гореф-гадәтләрен кабул итә. Безгә Берлинда төрле гаиләләр белән очрашырга туры килде. Татарларны мактап сөйләгән немец егете Марк безнең белән рәхәтләнеп татарча сөйләште. Мәскәүдә укыганда, Әлфирә исемле татар кызына өйләнгән. Әлфирә аңа шарт куйган: «Минем телемне өйрәнсәң генә кияүгә чыгам, авылга кайткач, әнием белән татарча сөйләшерлек булсын. Әнием белән татарча сөйләшә алмый торган кешегә мин кияүгә чыга алмыйм, югыйсә болай да чит милләт кешесенә чыгуымны хупламыйлар, авылда миңа оятка калырлык булмасын», – дигән. Берлинда яшәүче бу немец егете татар телен өйрәнгән.
Тагын бер татар кызы яһүдкә кияүгә чыккан. Шул яһүд, хатынының таләбе буенча, Берлинга татар теле курсларына йөреп, хатынының телен өйрәнә. Инде безнеңчә аңлый башлаган. Ә үзебездә хәтта күршедә яшәүчеләр татарча исәнләшергә өйрәнмиләр дә, теләмиләр дә. Бер-береңнең телен, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, хөрмәт итеп яшәгәндә генә, чын дуслык була ала.
Германиядән без бик күп гыйбрәтләр алып кайттык. «Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт ал» дип юкка гына әйтмидер инде безнең халык.
2006
Дин һәм милләт
Безнең республикада бүген олы вакыйга – Россия Мөфтиләре шурасы үзенең күчмә утырышына һәм «Россия мөселманнары берлегенең көнкүреш-мәдәни үсешендә мөселман дини оешмаларының роле: тарих һәм бүгенге заман» дигән фәнни-гамәли конференция үткәрергә Казанга җыелды. Бу ике зур чараның Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан уздырылган беренче берләштерү корылтаеның унъеллыгына туры килүе аеруча әһәмиятле.
Мөхтәрәм мөселман кардәшләр!
Сезнең барыгызны да Республикабыз Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев, шулай ук Татарстан Дәүләт Советы һәм хөкүмәтебез исеменнән Россия мөселманнары тормышындагы әлеге әһәмиятле вакыйгалар белән чын күңелдән котларга һәм безнең башкалабызда үткәреләчәк игелекле эшләрегезгә уңыш теләргә рөхсәт итегез.
Беренче берләштерү корылтаеннан соң үткән ун ел эчендә республикабызның Диния нәзарәте тарафыннан бик күп җитди эшләр башкарылды. Шуларның иң әһәмиятлесе: Татарстан мөселманнары җәмгыятьтәге һәм көндәлек тормыштагы каршылыкларны җиңү өчен берләшеп, кулга-кул тотышып эшләүнең бик күпкә кулайрак икәнен күрсәттеләр.
Без бүген Татарстандагы мөселман дини оешмалары Россия мөселманнары өчен дә рухи тәҗрибә үзәгенә әверелә бара дип ышанып әйтә алабыз. Республикабызда мөселман оешмаларының саны меңнән артып китүе, мәчетләрнең күплеге, дини уку-укыту үзәкләренең, мәдрәсәләрнең һаман ишәя баруы шуны күрсәтә. Бүгенге көндә Казанда Россия Ислам университеты, «Мөхәммәдия», «Исламның 1000 еллыгы исемендәге» мәдрәсәләр, Казан ислам колледжы, Чаллыда – «Ак мәчет», Әлмәттә – Риза Фәхретдин исемендәге, Түбән Камада – «Рисалия», шулай ук Буада һәм Нурлатта мәдрәсәләр эшләп тора. Әлбәттә, мондый уңышларга республикабыздагы җитәкчелек, бөтен җәмәгатьчелек тырышлыгыннан башка гына ирешеп булмас иде. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең дини мәсьәләләрдә ярдәмчел зирәк гамәлләре, Татарстан Дәүләт Советының республикадагы гына түгел, ә бөтен Россиядәге дини конфессияләр хакындагы кануннарны камилләштерүдәге тырышлыклары, шулай ук хөкүмәтебезнең дини оешмалар хәлен яхшыртуга юнәлтелгән карарлары Татарстандагы мөселман өммәтен һәм башка дини конфессияләрнең бүгенге көн казанышлары дәрәҗәсендә эшчәнлек алып баруларын тәэмин итә.
Узган ун ел эчендә хаҗ кылган мөселманнарның саны бик нык артты. Әйтик, 2003 елда хаҗга баручылар 179 кеше булса, 2006 елда бу сан 1200 гә җитте. Хаҗга барып кайтуны оештыруда Татарстан Диния нәзарәтенең «Идел-хаҗ» департаменты белән берлектә дәүләт оешмалары да катнаштылар.
Дөрес, Татарстан Республикасы да, Россиянең мөселманнар тупланып яши торган башка төбәкләре дә уртак Ватаныбыз Россия шартларында көн күрәбез. Без үз тормышыбызны, үз эшчәнлегебезне Федераль Конституция, Федераль законнар нигезендә корабыз. Шул ук вакытта безнең Россия Конституциясе һәм Федераль законнарны камилләштерү эшендә катнашырга да хакыбыз бар. Әйтик, 1997 елда Россия Федерациясе «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр» дигән Закон кабул итте. Татарстан җәмәгатьчелеге, дини оешмалары, халык депутатлары бу Законны өйрәнеп, аңа төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертергә кирәк дип таптылар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, бу тәкъдимнәрне туплап, 2001 елның 27 июнендәге карары белән Россия Дәүләт Думасына һәм Россия субъектларының закон чыгару органнарына җибәрде. Безнең төзәтмәләр, нигездә, Россиядәге аерым бер дингә генә өстенлек бирүнең дөрес түгеллеге, экстремистлыкка һәм җәмгыять тормышында сыналган гореф-гадәтләргә каршы килүгә корылган өр-яңа диннәр үз эшчәнлекләрен закон нигезендә генә алып барырга тиешлеге, Россия субъектларына дини оешмалар белән эшләүче органнар булдырырга хокук бирүнең кирәклеге, шулай ук һәр субъектта бер дингә караган бер генә үзәк дини оешма төзелә алуы, дини төркемне теркәгәндә дәүләт нотариаль оешмасы таныклыгы булырга тиешлеге хакында иде. Шул ук вакытта без ислам оешмаларында вакыф мәсьәләсенең Россия күләмендә хәл ителергә тиешлеген дә күтәрдек.
Татарстан Дәүләт Советының бу тәкъдимнәренә Россиянең 17 субъекты үзенең мөнәсәбәтен белдерде. Шуларның унөче безне яклавын, дүртесе якламавын хәбәр иттеләр. Үз мөнәсәбәтен белдергән Россия субъектларының күбесе Татарстан Дәүләт Советы тәкъдимнәрен яклап чыкса да, Россия Дәүләт Думасы үзенең 2004 елның 7 июлендә кабул иткән карары белән Татарстан Дәүләт Советы тәкъдимнәрен кире какты.
Мөхтәрәм мөселман кардәшләр!
Әлеге Федераль законга ныклабрак тукталуымның сәбәбе шунда: диннәр турында Федераль законнарны әзерләгәндә, инде кабул ителгән законнарга төзәтмәләр керткәндә, федераль дәрәҗәдәге дини оешмалар да, Россия субъектларындагы дини оешмалар да, аларның һәрбер җитәкчесе, һәр дин әһеле мөмкин кадәр актив катнашсыннар иде. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган ислам әһелләре катнашында үтүче бүгенге очрашуда моны әйтеп китмичә булмый.
Гасырлар белән гасырлар алмашкан чорда ун ел гомер бик зур түгел. Шулай да узган унъеллыкта ирешкән уңышларны күрми калу ярамас. Ә инде эшләнәсе эшләр уңышлардан да күбрәк сыман. Әйтик, бүген без Татарстан мөселманнары берләште дип әйтсәк тә, мөселман дөньясына кагылышлы бөтен дин әһелләре, мөселман кешеләре рухи яктан берләшеп бетте дип әйтә алмыйбыз. Әле бүген дә мәхәллә белән мәхәллә, мәчет белән мәчет, мулла белән мулла арасындагы эреле-ваклы каршылыклар, үзара низаглар, бер-береңә юл бирмәскә тырышуларның беткәне юк. Мондый тискәре күренешләр халыкка, бигрәк тә яшьләргә, дини тәрбия, әхлак тәрбиясе бирүгә зур зыян китерә.
Бүгенге көндә дини кадрлар мәсьәләсе дә хәл ителеп беткән дип әйтеп булмый. Муллаларыбызның, бигрәк тә күпмилләтле шәһәрләрдәге, шулай ук үзәкләрдән ерактагы аулак мәхәлләләр җитәкчеләренең кайберләренә дини яктан да, мәдәни яктан да ныклы белем, югары әхлак җитенкерәмәү барыбызны да борчый. Бу мәсьәләдә мәгариф системасының камил булуы бик әһәмиятле. Билгеле булганча, дини өлкәдә мәгариф системасы ике юнәлештә бара. Берсе – дәүләт мәгариф учреждениеләрендә динне укыту мәсьәләсе булса, икенчесе – дини оешмаларның үз уку йортларындагы уку-укыту эшләре. Моннан берничә ел элек Россиядә дәүләт мәктәпләрендә православие динен укыту идеясен күтәреп чыктылар. Бу мәсьәләдә Татарстан үзенең катгый фикерен әйтте – дәүләт мәктәпләрендә аерым бер дин дәресләре түгел, ә дөньядагы иң зур, традицион диннәр тарихы укытылырга тиеш. Без бу мәсьәләне Россия җитәкчелегенә җиткерү өчен күп тырыштык, һәм, ниһаять, Владимир Владимирович Путин да, Дмитрий Анатольевич Медведев та дәүләт мәктәпләрендә диннәр тарихын укытуның дөрес булачагын яклап чыктылар.
Ә инде дини кадрлар, мәчетләрдә, мәхәлләләрдә эшләүче дин әһелләрен әзерләү, аларны укытып чыгару эшен дин оешмалары үзләре хәл итәргә тиеш. Бу мәсьәлә дәүләт югары уку йортлары белән тиңләштерелгән дини югары мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә уку-укыту һәм тәрбия эшләренең торышы белән бәйле. Әмма бүгенге көндә әле тирән белемле, әхлак һәм оештыру мәсьәләләрендә үрнәк булырлык дин әһелләре укытып чыгару эше тулысынча хәл ителгән дип әйтеп булмый.
Дини мәгариф системасы эшчәнлеге дин һәм милләт мөнәсәбәтләренә дә турыдан-туры кагыла. Әйтик, Татарстан җирлегендәге ислам дине тарихына күз салсаң, ислам диненең һәрвакыт татар халкының иң матур, иң игелекле гореф-гадәтләрен, әхлакый нормаларын, Татарстан җиренә генә хас табигый көнкүреш традицияләрен югалтмаска, киресенчә, аларны алга таба да үстерергә омтылуын күрәсең. Татар халкының гаилә, ата-ана, нәсел-нәсәп, бала-чага, кияү-килен, кода-кодачалык, күрше-күләнлек мөнәсәбәтләрен изгеләштерүен һәм аларның үзара туганнарча яшәвен, туган халкыбызның аш-суга, көнкүрештә чисталыкка маһир булуын, белем алуга, төрле һөнәрләр өйрәнүгә омтылышын, башка милләт кешеләренә хөрмәт белән каравын ислам дине һәрвакыт яклап килде. Үз чиратында татар милләтенең иң асыл сыйфатлары ислам динен күтәрүгә ярдәм итте. Бу татар халкы белән генә түгел, ә ислам динен кабул иткән бөтен милләтләр, бөтен халыклар белән дә шулай булды. Милли үзенчәлекләрне йота барган бүгенге глобальлек чорында ислам әһелләре милләтебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу мәсьәләсендә дә активрак эшләсеннәр иде. Барыбызга да билгеле булганча, хәзер Көнчыгыштагы бай мөселман илләрендә бик күп дини уку йортлары, зур мәдрәсәләр эшли. Аларда төрле мөселман илләреннән, мөселман төбәкләреннән килгән бик күп шәкертләр белем ала. Ул уку йортларында Россиянең мөселман төбәкләреннән килгән шәкертләр дә күп. Бүген безгә уйларга кирәк – алар ниндирәк белем алып кайтырлар? Алар анда татар халкының һәм Россиянең мөселман төбәкләрендә яшәгән башка халыкларның тарихы, гореф-гадәтләре, җирле үзенчәлекләре нигезендә тәрбия алганнармы һәм туган халыкларының иң асыл сыйфатларын дини тәрбия эшендә файдаланырга әзерләрме? Россиядәге Диния нәзарәтләренә, мөфтиләребезгә, тәҗрибәле муллаларыбызга бу турыда уйлану һәм туган җирләренә укып кайткан шәкертләрнең киләчәк эшчәнлегендә ярдәм кулы сузарга әзер булуларын телисе килә.
Дин һәм милләт мәсьәләсе турында сөйләгәндә, туган телебезне саклауның никадәр зур әһәмияткә ия икәнен дә әйтеп китмичә булмый. «Дин әһелләребез вәгазьләрен нинди телдә сөйләсәләр дә барыбер», – диючеләр бик нык ялгышалар, һәр мәхәлләдә, һәр мәчеттә, дин әһелләренең халык белән һәр очрашуында югары сыйфатлы туган тел, саф, чиста сөйләм теле хөкем сөрергә тиеш. Әйтик, чип-чиста татар җирлегендәге мәчеттә мулланың урыс телендә яисә татар телендә ватып-җимереп вәгазь сөйләве, ким дигәндә, мәхәллә әһелләрен мәчеттән биздерүгә генә хезмәт итәр иде. Ә мондый күренешләр әле бездә юк түгел.
Диннең җәмгыятьтәге урыны турында сөйләгәндә, исламның яшь буынны тәрбияләүдәге әһәмиятенә аеруча игътибар итәргә туры килә. Дин әһелләре тарафыннан яшь буынны тәрбияләү эшләре мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә генә түгел, ә җәмгыятебезнең, яшәешнең һәр өлкәсендә алып барылырга тиеш. Бүген безнең җәмгыятебездәге яшьләр тормышындагы гаять аяныч күренешләргә, әйтик, наркоманиягә, алкоголизмга, җәмәгать урыннарындагы әхлаксызлыкка, җинаять эшләренә каршы көрәшүдә ислам дине, үзенең югары әхлак нормаларына нигезләнеп, кыюрак эш итә алыр иде.
Соңгы елларда, республикабызда дини тормышның яңаруы нәтиҗәсендә, бала туу, аңа исем кушу, өйләнешү, туй кебек аеруча игътибар сорый торган ритуалларны матур итеп үткәрүдә шактый алга китеш сизелә. Әлбәттә, моны тәртипкә салуда дини оешмаларның тырышлыгы зур. Шулай да, өйләнешеп туй ясаганнан соң, гаиләнең ныклыгы, тотрыклылыгы, балаларга, әти-әнигә, өлкән буынга аеруча хөрмәт күрсәтү кебек игелекле яшәү рәвешен яшьләргә ныграк аңлатырга, аларны шушы рухта тәрбияләү эшен көчәйтергә иде. Бу мәсьәләдә соңгы елларда оешкан һәм инде матур гына эшли башлаган мөселман хатын-кыз оешмаларының мөмкинлекләре аеруча зур дип уйлыйм. Шул ук вакытта күптән түгел генә оешкан Татарстан Мөселман яшьләре ассоциациясенә тәҗрибәле дин әһелләренең һәрьяклап ярдәм итүләре бик кирәк.
Яшьләрне тәрбияләүдә, ислам диненең иң матур, игелекле эшләрен пропагандалауда исламның үз матбугат чаралары да күп эшли алыр иде. Әмма әлегә ислам басмаларының, газета-журналларының полиграфик яктан бик төссез, эчтәлек ягыннан һәр мөселман кешесенең күңеленә кереп җитәрлек язмаларга ярлы булуын әйтеп китми булмый. Дөрес, Коръәнне нәшер итү бөтен дөнья күләмендә югары сыйфатлы итеп башкарыла. Башка басмалар да шуңа омтылсыннар иде дип телисе генә кала.
Хөрмәтле мөселман кардәшләр!
Тормышыбызның бөтен өлкәләрендәге кебек, ислам җәмгыятенең бүгенге эшчәнлегендә, аның дәүләт органнары, төрле җәмәгать оешмалары, мәхәллә әһелләре, һәр ватандаш белән мөнәсәбәтләрендә ирешкән уңышлар белән бергә киләчәктә үтәлергә тиешле олы бурычлар да байтак. Шуны кистереп әйтергә мөмкин: без бергә-бергә, үзара аңлашып, кулга-кул тотынып эшләгәндә генә, бу бурычларны уңышлы башкара алачакбыз. Россия Мөфтиләр шурасы утырышы да, фәнни-гамәли конференция эше дә шушы юнәлештә барыр дип ышанып калам.
2008
Суверенитет өчен син нәрсә эшләдең?!
(«Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында Декларация» кабул ителүнең 10 еллыгына багышланган юбилей сессиясендә «вакыт җитмәү сәбәпле» сөйләнми калган нотык)
Төгәл ун ел элек, 1990 елның 30 августында, миңа, шушы трибунага басып, каушый-каушый, дулкынлана-дулкынлана, Татарстанның дәүләт суверенлыгын яклап сөйләргә туры килгән иде. Үз гомеремдә күп кичерешләр күрергә туры килсә дә, бу көн күңел түрендә иң кадерле һәм хәлиткеч көн буларак мәңгегә уелып калды. Бер минем өчен генә, яисә ул көнне шушы залда утырган 242 депутат өчен генә түгел, бөтен татар халкы, күпмилләтле Татарстан халкы өчен дә 30 август көне – тарихи көнгә, һәр кешенең, бөтен халыкның һәм республиканың язмышын үзгәрткән хәлиткеч көнгә әверелде.
Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул иткәндә, без үз алдыбызга ике иң олы максат куйган идек. Аның беренчесе халыкның тормыш хәлен яхшырту булса, икенчесе җәмгыятькә рухи яңарыш алып килү, рухи байлыкларыбызны саклау һәм үстерү иде.
Соңгы ун ел эчендә республиканың икътисади тормышында кылынган зур гамәлләр хакында инде күп әйтелде. Бу бик табигый дә. Чөнки, инде ишетүебезчә, икътисади нигезгә корылмаган реформаның, үзгәртеп кору һәм рухи яңарышның без теләгән уңышларга ирешә алмаячагы көн кебек ачык иде. Әмма үз чиратында фәнгә һәм белемгә, мәдәнияткә һәм әхлак нормаларына таянмаган җәмгыятьнең икътисади яктан перспективасыз, киләчәксез җәмгыять икәнлеге дә көн кебек ачык. Материалистлар буларак, без инде икътисадны, димәк, халыкның мул һәм тук тормышын тәэмин итүне беренче урынга куярга гадәтләндек. Әмма Ходай Тәгалә, кешене яратканда, иң өскә корсакны түгел, ә башны куйган, шуның белән кешенең уй-фикере, хыял-теләкләре, аң-белеме барысыннан да өстенрәк икәненә ишарә ясаган.
Соңгы ун ел эчендә ирешкән иң зур җиңүләребез һәм казанышларыбыз гуманитар өлкәдә, халык күңелендә, республиканың рухи тормышында булды дисәм, һич тә ялгышмам кебек. Моны исбатлар өчен, мисаллар бихисап күп…
Дәүләт чын мәгънәсендә суверен булсын өчен, ул дәүләттә яшәүче кешеләрнең һәммәсе дә суверен, ирекле, мөстәкыйль шәхес булырга тиеш. Кеше никадәр генә бай һәм мул тормышта яшәсә дә, әгәр ул теләгән урында үзенең фикерен әйтеп, таләбен куеп, үзенең сорауларына җавап ала алмаса, һәр адымда, һәр җирдә үзен тигез һәм тулы хокуклы шәхес итеп тоймаса, ул яшәгән дәүләт беркайчан да суверен, ул яшәгән җәмгыять ирекле җәмгыять була алмаячак. Шуңа күрә һәр дәүләтнең иң югары сыйфат критерие, иң төгәл бәясе анда кеше хокукларының ни дәрәҗәдә саклануы, тәэмин ителүе белән билгеләнә, кеше кадере булмаган дәүләт беркайчан да суверен, демократик, ирекле, мөстәкыйль дәүләт була алмый.
«Татарстанның дәүләт суверенлыгы турындагы Декларация» не кабул иткәннән соң ирешкән иң зур казанышыбыз, минемчә, бер аягы белән упкын читендә торган милләтебезне саклап калу, аңа җан өрү, аның күңелендә киләчәккә өмет, ышаныч уяту булды дисәм, һич тә ялгышмам кебек. Татар һәм урыс телләрен дәүләт телләре дип игълан итү, соңрак «Телләр турында» гы Закон, аны гамәлгә ашыру буенча Дәүләт программасы барлыкка килү милләт тормышында тарихи вакыйга булды. Берсе артыннан берсе ачылган милли балалар бакчалары, мәктәпләр, лицейлар һәм гимназияләр, тарихта беренче Татарстан Фәннәр академиясе, яңа чыга башлаган газета-журналлар, яңа телевизион һәм радиоканаллар, нәшриятлар һәм иҗади коллективлар халкыбызның рухи дөньясын баетып кына калмадылар, аның күңеленә җан өрделәр, аңа канат куйдылар. Дөрес, бу өлкәдә әле һәммәсе дә ал да гөл дип әйтергә бик иртә, эшләнәсе эшләр моңа кадәр эшләнгәннәренә караганда күпкә артыграктыр… Бу хакта мин бик тәфсилләп сөйли алыр идем. Әмма бәйрәм көнне зарланышып утыру килешмәс дип, бүген күбрәк үземнең сөенеч һәм куанычларымны гына җиткерәсем килә.
Бу арада бик еш кына «Суверенитет миңа яисә сиңа нәрсә бирде?» дигән сорауны ишетергә туры килә. Бу беркатлы һәм мәкерле сорауны кем уйлап тапкандыр, белмим, әмма аңа иң төгәл җавапны инде әллә кайчан ук биргән булганнар. Син – бишектәге сабый бала, ә суверенитет күктән төшкән мәми түгел. Әйе, бездә әле күктән төшкән мәми көтүчеләр, «Кабан күле спирт булып, күктән пилмән яусачы» дип җырлаучылар да бардыр. Әмма суверенитет ул син һәм мин – һәммәбез кылган изге гамәлләрдән, конкрет эшләрдән җыела. Ниндидер нәтиҗәгә ирешү өчен, башта ниндидер гамәл кылырга, иген үссен өчен, башта сөрергә, чәчәргә, аннан соң гына урырга һәм табын җәяргә мөмкин. Шуңа күрә алдагы көннәрдә без һәммәбез дә, бу сорауны кирегә әйләндереп, «Суверенитет өчен син нәрсә эшләдең?» принцибы белән яши башларга тиешбез. Бу хакта Президентыбыз Минтимер Шәймиев бик ачык һәм аңлаешлы итеп әйтте инде.
Кем үзенең киләчәген ничек күзаллыйдыр, суверен дәүләттә яшәүне ничек итеп күрәдер, белмим. Ә минем киләчәктә Татарстан дип аталган суверен дәүләттә, милли республикада рәхәтләнеп үз телемдә сөйләшеп, республика җитәкчеләре һәм эшем төшкән һәммә кеше белән рәхәтләнеп ике дәүләт телендә дә аралашып, балаларыбызны үз туган телләребездә тәрбияләп һәм укытып, динебезне, гореф-гадәтләребезне һәм йолаларыбызны саклап, бөтен милләтләр белән дус һәм тату булып, бер-беребезнең кадерен, кеше кадерен белеп, дөнья илләре һәм халыклары белән аралашып, бөтен яктан җитеш, мул тормышта яшисем килә. Габдулла Тукай әйткәнчә, сугышта юлбарыстай сугышкан, тынычта аттан артык эшләгән халкыбызның, Татарстан дәүләтендә яшәгән һәммә кешенең моңа хакы бар!
Без бу тарихи көннәрне һәм елларны, тарихи яңарышны, милли, рухи, сәяси һәм икътисади яңарышны, таң атуны көткән кебек, гасырлар буе көткән идек. 1990 елның 30 августында халыкның өметен һәм ышанычын аклап, аның таләбенә колак салып, без суверенлык турында Декларация кабул иттек, бөтен дөньяга халкыбызның таңы атуы хакында хәбәр салдык. Әмма таң ату әле ул – яктыра башлау, уяна башлау гына. Таң артыннан озын көн, миллион эшләр һәм мәшәкатьләр тулы озын көн килә. Без бу көнгә әзерме? Үзебез тоткан юлдан тайпылмыйча, моннан ун ел элек Декларациябезгә һәм соңрак Конституциябезгә уеп куйган максатыбызга хыянәт итмичә, бернинди киртәләргә карамыйча алга барсак, Татарстанның киләчәге якты көн кебек ачык, офыклары киң, күкләре биек булуына иманым камил.
2000
Сансыз халык – аңсыз халык
Тагын өч атнадан Россиядә илкүләм мөһим чара – халык санын алу кампаниясе башланачак. Халкыбызның бүгенге яшәү шартларын, илебезнең кеше ресурсларын барлау, өйрәнү һәм ачыклау өчен, аның әһәмияте искиткеч зур. Җәмгыятьнең киләчәк юлын билгеләгәндә, дәүләтнең перспектив планнарын төзегәндә дә, халык санын алу нәтиҗәләренә таянып эш итмәү мөмкин түгел.
Россия – күпмилләтле, күп динле дәүләт. Без, «Россия» дип аталган Олы йортта яшәүче халыкларның һәркайсына тигез мөнәсәбәттә булып, аларның киләчәк язмышы хакында бертигез кайгыртып, милли мәгариф, милли мәдәниятләр үсүе өчен тиешле шартлар тудырганда гына, чынлап та дус һәм тату гаилә булып яши алачакбыз. Ә моның өчен иң беренче чиратта һәр милләт, һәр халык үзенең төгәл сан-исәбен һәм сыйфат дәрәҗәсен, бер сүз белән әйткәндә, потенциалын белергә тиеш. Юкка гына борынгы бабайлар «Сансыз халык – аңсыз халык» дип әйтмәгәннәрдер инде.
Татар халкы, – урыс халкы һәм башка зур халыклар кебек, төрле-төрле кавемнәрдән укмашып берләшкән олы һәм бай тарихлы халык. Безнең чая холыклы мишәрләребез дә, борынгы төрки чалымнарын саклаган керәшеннәребез дә, җырлы-моңлы, мәгърифәтле типтәрләребез дә, шәркый рухлы, шәркый кыяфәтле Себер һәм Әстерхан татарларыбыз да бар. Бу төрлелек бергә туплангач, искиткеч зур рухи байлыкка, милли казанышка әверелә. Чөнки һәр кавемнең, һәр шивәнең аерым үзенчәлекләре белән бергә, безнең һәммәбез өчен уртак умыртка баганабыз – әдәби телебез, уртак олы тарихыбыз, уртак максатыбыз һәм милли аңыбыз бар.
Мин әле генә санап киткән үзенчәлекләр республикабызга исем биргән милләткә генә түгел, барча халыкларга, барча милләтләргә дә хас. Шуңа күрә дә безнең бүгенге Мөрәҗәгатебез күпмилләтле Татарстан халкына һәм бөтен Россиядә сибелеп яшәүче татар халкына адресланган. Чөнки без республикабыздагы һәммә милләтнең, шулай ук Россиядәге татарларның төгәл санын, аларның яшәү шартларын, белем дәрәҗәләрен, туган телгә, урыс теленә һәм башка телләргә мөнәсәбәтләрен ачык белергә тиешбез. Халык санын алган вакытта, милләтләрне урта гасырдагыча кавемнәргә бүлгәләп яңа вак милләтләр ясарга тырышу, сәер һәм шикле политтехнологияләр куллану һич кенә дә безнең файдага – күпмилләтле халкыбыз һәм республикабыз файдасына, гомумән, Россия Федерациясе файдасына булмаячак. Безнең якларда халык санын алуны, икенче төрле итеп, «җан исәбе алу» дип тә атыйлар. Ныклап уйласаң, бик тә мәгънәле сүзләр бит! Бу инде «тәнендә җаны булган һәр кеше җан исәбен алуга барырга тиеш» дигәнне аңлата. Әмма җан исәбе алу милләтнең җанын алуга гына әйләнә күрмәсен иде.
Уважаемые коллеги!
Как вы знаете, во второй половине октября в стране будет проведена очередная Всероссийская перепись населения. Дело это вроде бы обычное, ведь на исторической территории сегодняшней России перепись проводится с незапамятных времён, и эти мероприятия всегда были направлены на решение государственных задач, к примеру, получение, уточнение статистических данных по различным группам населения. Благодаря переписи мы сегодня получаем важные сведения о демографической обстановке, численности, структуре, национально-языковом составе и образовательном уровне населения, его расселении по территории Российской Федерации. Помимо этого, любые переписные акции во все времена, безусловно, содержали и содержат в себе определённые идеологические и политические составляющие, связанные с конкретными или отдалёнными стратегическими целями государства. Мне хочется сегодня обратить внимание депутатов на ту тенденцию, с которой мы впервые столкнулись при проведении переписи 2002 года. Речь идёт о дроблении единого татарского народа и некоторых других народов на мелкие этнические группы. Тогда наш Государственный Совет тоже принял аналогичное обращение, и это сыграло позитивную роль в активизации участия в переписной компании представителей всех народов Татарстана и в сохранении целостности татарского народа в Российской Федерации.
Увы, и на сей раз подготовленные нормативные документы и научно-методические материалы для использования в ходе переписи населения 2010 года вызывают у нас серьёзную обеспокоенность. По итогам переписи населения 2002 года стало ясно, что из состава татарской нации как отдельные этнические общности выделены сибирские (9,6 тысячи человек) и астраханские татары (около 2 тысяч человек), карагаши (ногайцы-карагаши) (4,6 тысячи человек), а также две этноконфессиональные общности – кряшены (24,7 тысячи человек) и нагайбаки (9,6 тысячи человек). В итоге данные перечисленные группы не были включены в общее количество татар по стране. Тогда это не имело глубоких демографических последствий, потеря составила порядка 50 тысяч человек. Но кроме этого, как выяснилось позже, тогда в братском Башкортостане мы потеряли более 130 тысяч татар.
Вызывает недоумение, что и новые научно-методические материалы для использования в ходе переписи населения 2010 года, утверждённые Росстатом, к примеру, Алфавитный перечень возможных вариантов ответов населения для кодирования ответа на вопрос № 7 Переписного листа о национальной принадлежности, продолжают тенденцию дробления татарского народа, и уже не на 40, как в 2002 году, а на более 100 самостоятельных национальных групп.
Никто из нас не отрицает, что исторически внутри каждой нации имеются различные этногруппы со своими исконно сложившимися внутриэтническими самоназваниями. При этом они не угрожают сложившемуся единству нации. Однако в методических документах предстоящей переписи каждому из сотни возможных самоназваний татар присвоен не единый, а отдельный самостоятельный код. Следовательно, при подведении итогов переписи данные самоназвания, согласно присвоенному коду, будут зафиксированы как самостоятельные этнические группы. Такое дробление заложено и для других наиболее крупных по количеству народов Российской Федерации, правда, не в таком объёме, как для татар.
Основа единства и целостности многонациональной Российской Федерации – единство и неделимость её народов. С дроблением любого народа на самостоятельные этногруппы внутринациональные вопросы неизбежно могут перерастать в межэтнические споры между представителями единой нации и новыми искусственно созданными народностями и этническими группами. Такие явления будут иметь негативные последствия для межнациональной стабильности во всей России.
Рабочей группой, с учётом мнений общественности и представителей госорганов республики, был подготовлен проект обращения Государственного Совета с призывом принять активное участие в переписи населения и внести свой вклад в дело сохранения единства многонационального народа Татарстана и татар Российской Федерации. Участвовать в переписи – значит проявить общественно-гражданскую зрелость. Мы считаем уместным напомнить об исторической ответственности каждого, будь то русский, татарин, чуваш, мариец, мордвин, удмурт, еврей или человек любой иной национальности, за судьбу своего народа, его единство, целостность и дальнейшее развитие.
Прошу депутатов поддержать предлагаемое Обращение.
Обращение
Государственного Совета Республики Татарстан к многонациональному народу республики и татарам, проживающим в Российской Федерации, в связи с проведением Всероссийской переписи населения
В октябре 2010 года состоится Всероссийская перепись населения. Это вторая по счёту переписная кампания в современной России. Цели переписи, действительно, уникальны: никаким иным способом невозможно получить полную и достоверную информацию о численности, структуре, национально-языковом составе, образовательном уровне и занятости населения, его расселении по территории Российской Федерации. Эти сведения используются затем при формировании бюджетов всех уровней, на их основе рассчитываются параметры социально-экономического развития Российской Федерации и её субъектов, финансируются образовательные, культурные и иные потребности людей.
Всероссийская перепись населения проходит под девизом «России важен каждый!». При этом следует помнить, что Российская Федерация – мультикультурное, многоэтническое, поликонфессиональное государство. И каждый человек важен как для всей страны, так и для своего народа, языка, культуры.
На исторической территории нашей республики на протяжении столетий формировался уникальный опыт взаимопонимания, добрососедства и синтеза различных национальных культур. Гражданский мир и межэтническое сотрудничество выступают гарантом социально-политической стабильности, главным условием поступательного развития современного Татарстана.
Мы, депутаты Государственного Совета Республики Татарстан – представители разных национальностей, обращаемся к многонациональному народу республики с призывом принять самое активное участие в переписи. Это будет проявлением высокого уровня гражданственности и общественной зрелости жителей республики.
Сохранение национального самосознания сегодня актуально как никогда. Основа единства и целостности Российской Федерации – единство и неделимость её народов. Предстоящая перепись имеет особое значение для татарского народа, который в силу разных исторических обстоятельств расселён по российским просторам и всему миру. У татарского народа много древних этнических корней, по-разному могут называть себя отдельные группы татарских общин. Естественно, исторические, географические, социально-экономические особенности регионов, многовековые традиции межэтнического взаимодействия наложили свой отпечаток на образ их жизни, языковые, этнокультурные особенности. Однако это многообразие никогда не мешало им ощущать себя частью татарского народа. Мы уверены, что такое единение подтвердит и предстоящая Всероссийская перепись населения.
В соответствии с Федеральным законом от 24 июля 2007 года № 199-ФЗ «Об утверждении Договора о разграничении предметов ведения и полномочий между органами государственной власти Российской Федерации и органами государственной власти Республики Татарстан», статьёй 14 Конституции Республики Татарстан об оказании содействия в развитии национальной культуры, языка, сохранении самобытности татар, проживающих за пределами Республики Татарстан, Государственный Совет Республики Татарстан обращается ко всем татарам – активно участвовать во Всероссийской переписи населения 2010 года как единый народ.
Такой итог переписи будет исключительно важен для будущих поколений, обеспечения преемственности многовековых исторических и культурных традиций.
2010
Зират – безнең тарихи хәтеребез
Узган 2011 елның февраль аенда без Комитет утырышында республикабыздагы зиратларга кагылышлы мәсьәләне караган идек. Зират ул адәм балаларын соңгы юлга озату урыны гына түгел, зират – безнең тарихи хәтеребез, мәдәни ядкяребез, үткән буыннарга булган мөнәсәбәтебез дә. Әмма, ни кызганыч, кайсы яктан гына килеп карасак та, авыл һәм шәһәрләрдәге изге урын саналырга тиешле зиратлар безнең мәртәбәле республикабызның бүгенге икътисади һәм матди дәрәҗәсенә тәңгәл килерлек хәлдә түгел. Соңгы елларда шактый гына авылларыбызда әкренләп мәктәпләр ремонтлана, клублар, ФАПлар төзелә, яңа асфальт юллар салына, ә шул авыл кешеләренең мәңгелек йорты – зират кына нигәдер игътибардан читтә, ярым ташландык хәлдә кала бирә. Зиратларны карап, тәртиптә тоту өчен, муниципаль бюджетлардан да, республика казнасыннан да бөтенләй диярлек акча бүлеп бирелми. Фани дөнья мәшәкатьләренә чумган кешеләр дә өмәгә чыгып, зиратларны тәртипкә салу йоласын әкренләп онытып баралар. Әйтерсең лә без бу җиргә мәңгегә килгән, әйтерсең лә безнең кайчандыр анда барырга исәбебез дә юк.
Соңгы елларда башкалабыз Казан да көннән-көн матурая, төзекләнә, архитектура һәйкәлләребез сафка бастырыла. Ә шул ук вакытта Казан зиратларының шактые һаман Самосырово чүплегенең филиалын хәтерләтә. Аларның да күбесендә инде дистә еллар элек үк кабер казырлык урыннар беткән, гади адәм баласын гына түгел, халкыбызның, республикабызның иң мәшһүр затларын соңгы юлга озатканда да, зиратта буш җир таба алмыйча иза чигәбез. Үз-үзләрен ихтирам иткән цивилизацияле халыкларның зиратлары гөлбакча эчендә утыручы музейларны хәтерләтә, бөек шәхесләрне җирләү өчен, аларда мәһабәт пантеоннар корыла. Ә безнең зиратларыбызга читтән килгән кунакларны алып барырга да уңайсыз, дөресрәге, оят. Казан зиратларында татар, урыс һәм башка халыкларның күпме данлыклы шәхесләре җирләнгән! Инде үзебезне хөрмәт итмәсәк, һич югында, килгән кунакларыбызны, меңләгән туристларыбызны хөрмәт итү йөзеннән булса да тәртипкә салырга тиеш без ул зиратларыбызны.
21 ноябрьдә узган Комитет утырышында без үткән ел кабул иткән карарыбызның үтәлеше хакында мәгълүмат тыңладык. Бераз гына кыймылдый башлау сизелсә дә, әлегә бу мәсьәләнең мөһимлеген аңлап, җиң сызганып эшкә тотынучы күренми. Монда Комитет карары гына җитми, республикабыз җитәкчеләренең һәм Дәүләт Советының да саллы сүзе кирәк.
Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы! Әгәр бу мәсьәләне бүгенге көн тәртибенә кертү мөмкин булмый икән, бәлки, хөкүмәткә һәм муниципаль район, шәһәр җитәкчеләренә протокол рәвешендә бурыч йөкләп, бер ел чамасы вакыт узгач, аларның информациясен-мәгълүматын тыңлау кирәктер?
Мәсьәлә, әйткәнемчә, бик мөһим, ул республикадагы һәммә кешегә дә кагыла.
2012
Ислам дине нинди дин?
19 июльдә Казаныбызда булган фаҗигале хәлләр (Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз утырган машинага һөҗүм һәм күренекле дин әһеле Вәлиулла Якуповны үтерү) барыбызны да тетрәндерде, республикабызда бу вакыйгага бер кеше дә битараф калмагандыр дип уйлыйм. Без, инде менә ике атна буе әлеге афәтнең объектив һәм субъектив сәбәпләрен ачыкларга тырышып, киләчәктә мондый фаҗигале хәлләрне булдырмау юлларын эзләп баш ватабыз. Һәм менә бүген дә шул максат белән парламентның чираттан тыш утырышына җыелдык.
Дини оешмалар эчендә моңа кадәр дә төрле каршылыклар булган, һәм дин әһелләре, җәмәгатьчелек, дәүләт органнары бергәләп киңәш-табыш итеп, кирәкле кануннар һәм карарлар чыгарып, аларны тыныч юл белән хәл кылып килгәннәр.
Бөтен ислам дөньясында танылган мәшһүр дин әһеле һәм галим Ризаэддин Фәхретдин безне бүген хафага салган мәсьәләләр хакында инде моннан йөз ел элек үк уйланган, аны чишү юлларын эзләгән булган. Аның «Ислам дине нинди дин?» исемле хезмәтеннән берничә җөмләне генә мисал итеп китерәм: «Ислам дине даирәсендә, кешеләр арасында тәртип саклау һәм гаделлек йөртү өчен, рәтле һәм тәртипле бер оешма булу тиеш, чөнки җыелышып яшәүдән гыйбарәт булган тормыш мәйданында һәртөрле үпкәләр, хәтта низаглар һәм шәригать кушмаган эшләр булуы табигый. Шундый – таләп ителмәгән эшләр хакында чаралар күрү, әлбәттә, әлеге оешма – хакимият өстенә төшәдер. Ләкин хакимиятнең ничеклеге, нинди рәвешләр белән төзелүе һәр заман һәм һәр өлкә халкының үзләренә тапшырыла. Ислам дине үзе бу турыда чикләрне бәян итеп сызык сызмый. Чынлыкта бу – дин эше дә түгел, бәлки, җәмәгатьнең үз эше. Һәрхәлдә, хикмәт хакимиятнең рәвешендә түгел, бәлки халыкны ризаландыруда һәм кешеләрне тынычлыкта яшәтүдә, араларында тынычлык урнаштырудадыр».
Бөек галим һәм дин әһеле Ризаэддин Фәхретдиннең Коръән-Кәрим аятьләренә нигезләнгән бу фикерләре бүген аерата актуаль яңгырый. Һәммә кеше, һәммә дин әһеле, зыялылар һәм дәүләт оешмалары бер теләктә, бер максатта булып, кулга-кул тотынып эшләгәндә һәм яшәгәндә генә, без җәмгыятебезнең тынычлыгына, иминлегенә ирешә алачакбыз. Инде әйткәнемчә, без бүген монда шушы максат белән җыелдык һәм моның өчен кирәкле булган карарларыбызны кабул итеп, аларны тормышка ашыру чараларын күрербез дип ышанам.
Әмма без мәсьәләнең никадәр четерекле икәнен яхшы аңлап, бу эшне кеше хокукларын бозмыйча, бер гаепсез адәм балаларын рәнҗетмичә, динебезгә, җәмгыятебезгә, халкыбызга һәм республикабызга зыян китермичә, закон кысаларыннан чыкмыйча алып барырга тиешбез.
Берничә көн элек Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты килде.
Бу закон проекты, әле генә санап үтелгән фикерләрне искә алып, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау, дини экстремизмны кисәтү, конфессия эчендәге һәм конфессияара татулыкны ныгыту максаты белән эшләнгән.
Закон проекты дәүләтнең дини берләшмәләр эшчәнлегенә тыкшынмау принцибына нигезләнеп төзелгән. Мәсәлән, рухани вазифасына дәгъва кылучы кандидат өчен нинди шартлар кирәклеген, шул исәптән Россия Федерациясендәге һәм чит илләрдәге уку йортларында алынган махсус белеме булу зарурлыгын дини оешмалар үзләре билгеләргә тиеш.
Гамәлдәге «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында» Татарстан Республикасы Законының 27 нче статьясында хезмәткәр белән дини оешмалар арасында хезмәт шартнамәсе төзү хокукы булуы хакында әйтелгән. Бүген без карый торган закон проектында исә бу шартнамә хезмәткәрне эшкә алу өчен мәҗбүри шарт итеп куела.
Шулай ук закон проекты «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында» Татарстан Республикасы Законын Федераль закон белән тәңгәлләштерүне дә күздә тотып эшләнгән. Мәсәлән, «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында» Федераль законның 9 нчы статьясы нигезендә җирле дини оешманы кимендә 10 Россия Федерациясе гражданы гамәлгә куярга мөмкин. Ә Республика законында 10 гражданның гамәлгә куючы булу ихтималы карала, димәк, әлеге маддә чит ил гражданнарына да Республикабызда дини оешма төзү мөмкинлеге бирә. Бу закон проектында әлеге хилафлык та төзәтелгән.
Хөкүмәт тарафыннан әзерләнгән закон проекты гамәлдәге норматив актларга үзгәрешләр кертүне һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә чыгымнар тотуны таләп итми.
Закон проекты Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында каралды һәм хупланды, Комитет аны беренче укылышта кабул итәргә мөмкин дип саный.
Хөрмәтле депутатлар! Әлеге закон проектына Дәүләт Советы Хокук идарәсенең, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының, Татарстан Республикасы Прокуратурасының, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының һәм лингвистик экспертизаның уңай бәяләмәләре бар. Шуларны искә алып һәм Дәүләт Советы Регламентындагы 96 нчы маддәнең 6 нчы пунктына нигезләнеп, сездән әлеге закон проектын тулаем кабул итүегезне сорыйм.
2012
Фани дөнья белән генә бетми
«Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел». Безнең халыкта шундый акыллы мәкаль бар. Дөрестән дә, кеше исән вакытында, аның җәмгыятьтә тоткан урынына, төрле дәрәҗәләренә карап, аны бәялиләр, аның турында сөйлиләр, аны еш кына хөрмәтләп искә алалар. Ләкин фани дөньядан киттеме, аның турында шунда ук оныталар, әйтерсең лә ул бу дөньяда бөтенләй яшәмәгән дә, эшләмәгән дә. Ә инде кеше турында истәлек онытылган икән, аның җирләнгән урыны да, кабер тирәләрен тазартып-карап тору да әкренләп юкка чыга. Бер караганда бу сәер кебек күренсә дә, безнең ыгы-зыгылы заманда әлеге күренеш сирәк түгел.
Шуңа күрә без сезнең белән бүген «Татарстан Республикасында тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр буларак зиратларның хәзерге торышы: аларны саклау һәм карап тору мәсьәләләре» дигән үткәнгә, бүгенге көнгә һәм киләчәккә караган гаять әһәмиятле мәсьәлә турында киңәшербез. Әлеге мөһим мәсьәләне һәрьяклап яктырту максатыннан, безнең утырышта галимнәр, дин әһелләре, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре катнаша.
«Всегда чти следы прошлого», –
говорили древние
В одном из своих стихотворений А. С. Пушкин писал, что без любви «к родному пепелищу» и «к отеческим гробам» «земля была б без них мертва», она была б пустыней «и как алтарь без божества». «Глубина человеческой души измеряется памятью её о прошлом… А беспамятные люди всё равно что бессовестные», – однажды отметил в своём дневнике Михаил Пришвин.
Намогильные памятники – самое естественное культурно-историческое наследие, доставшееся нам от предков. Их изучение стимулирует возрождение исторической памяти, укрепление духовной связи поколений. Сохранение памятников старины, кроме того, имеет большое научное значение: многие научные предположения и спорные вопросы могут быть решены только благодаря сохранившимся обломкам прошлого, а мәдәният некрополей – это древнейшая мәдәният, по которой, как по раскрытой книге, можно читать историю человечества.
Можно привести такой яркий пример непосредственно из нашей истории. При подготовке документов по празднику «Сабантуй» в 2004 году для включения его в Список мировых объектов нематериального наследия ЮНЕСКО нужно было чёткое научное подтверждение древности нашего праздника. Убедительным фактом древности этого праздника для Комиссии ЮНЕСКО стало наличие записи на могильном камне 1292 года, найденном на старом кладбище в деревне Иске Салман Алькеевского района Татарстана, где было указано, что покойный скончался в день праздника Сабантуй, а было это свыше 800 лет назад.
Особая тема – исторические захоронения. Иначе говоря, речь идёт о могилах людей, оставивших заметный след в истории не только Казани, но и всего нашего края в целом. Это – общественные и политические деятели, представители науки, искусства, культуры, образования, купцы и религиозные служители. В нахождении и восстановлении их могил и надгробий имеет место глубокий смысл: мы возвращаем этим людям свою признательность, мы возвращаем им свой морально-нравственный долг за годы беспамятства.
Такая непростая работа, безусловно, требует немалых дополнительных средств муниципальных органов и коммерческих организаций, оказывающих похоронные услуги населению. Надо подчеркнуть, что работа по изучению местонахождения могил известных личностей всегда велась и ведётся энтузиастами. Так, в результате кропотливых и многолетних полевых исследований на Арском кладбище доценту Казанского университета Валентину Королёву удалось вместе с МУП «Ритуал» систематизировать, составить и издать первый путеводитель по Арскому кладбищу, где указаны места захоронений многих видных педагогов и учёных Казанского университета, общественных и государственных деятелей. Многие утраченные на сегодня христианские некрополи были изучены и зафиксированы в своё время известным краеведом Анатолием Елдашевым. Изыскательская работа проводилась и по Ново-Татарскому кладбищу учёным-исследователем Иреком Хадиевым, по муниципальным древним кладбищам сотни мусульманских эпиграфических памятников изучено известным учёным Марселем Ахметзяновым. Это очень добрая инициатива. Надо её продолжать. Подобные издания, несомненно, должны появиться и по другим историческим кладбищам и не только в Казани, но и в других муниципальных районах республики, где располагаются такие древние исторические памятники. Необходимо соединить усилия учёных и власти, и, может, совместно с заинтересованными общественными организациями инициировать в республике молодёжную акцию под названием «Общая память» по очистке наших кладбищ.
В мире исторические кладбища – это места паломничества туристов. Например, в турах по Европе есть специальные программы для туристов по десяти знаменитым кладбищам, расположенным во Франции, Италии, Германии, Австрии и Чехии. Люди со всего мира приходят туда, как в музей под открытым небом. То же самое и в Стамбуле. Китайцы уже более двух тысяч лет сохраняют могилу Конфуция, куда нескончаемым потоком идут люди. Такие примеры заставляют нас задумываться о многом.
Готовясь к обсуждению этого вопроса, мы собрали подробные сведения о количестве и сохранности кладбищ, в т. ч. как мест исторической и культурной памяти, как в муниципальных районах республики, так и в городе Казани. Согласно полученным данным, всего в Республике Татарстан насчитывается 2978 кладбищ. Надо сказать, что ряд районов проигнорировали наш запрос и не предоставили информацию, это: Атнинский, Высокогорский, Заинский, Камско-Устьинский, Кукморский и город Набережные Челны.
В городской черте нашей столицы расположены 28 кладбищ. Все они – общественные. С точки зрения историко-культурной ценности наибольший интерес из них представляют Арское, Архангельское, Братское и Ново-Татарское кладбища.
В муниципальных районах республики также много захоронений, связанных с именами видных деятелей культуры, науки, знаменитых учёных как мусульманского, так и христианского вероисповедания.
Вопросы, связанные с погребением умерших, регулирует Федеральный закон № 8-ФЗ от 12 января 1996 года «О погребении и похоронном деле», содержание и сохранность кладбищ находятся в ведении органов местного самоуправления (Федеральный закон № 131-ФЗ от 6 октября 2003 года «Об общих принципах организации местного самоуправления в Российской Федерации», Закон Республики Татарстан № 45-ЗРТ от 28 июля 2004 года «О местном самоуправлении в Республике Татарстан»). Сохранение, использование кладбищ как объектов, представляющих историко-культурную ценность, также осуществляется на основании Закона Республики Татарстан № 60-ЗРТ от 1 апреля 2005 года «Об объектах культурного наследия в Республике Татарстан».
Согласно справкам, полученным от муниципальных районов республики, намогильные памятники второй половины XIII – первой трети XX века расположены на многочисленных древних и современных кладбищах на территории Татарстана. Значительная коллекция эпитафий хранится в фондах республиканских и других областных историко-архитектурных музеев-заповедников.
Отдельно хотелось бы остановиться на недействующих кладбищах. Согласно полученным данным, такие кладбища расположены как в муниципальных районах республики, так и в городе Казани. Недействующие кладбища закрыты для захоронения. Их территория является также закрытой для всех видов строительства, и этот запрет не ограничен по времени. Связано это с тем, что территория кладбищ – святое место, место людской памяти.
Общие проблемы
Все кладбища в муниципальных районах республики и городах находятся на балансе соответствующих сельских и городских поселений. На содержание и сохранность кладбищ отдельного финансирования в бюджетах муниципальных районов не предусмотрено. Ремонт, установка, покраска ограждений в основном проводится на добровольные пожертвования населения, с помощью благотворителей. В связи с этим проблем по сохранности кладбищ множество.
Предлагаемые меры
Изучение и анализ всех поступивших к нам материалов показывает, что данная проблема требует более глубокого подхода и внимания со стороны государственных и муниципальных органов власти. Необходимы единые подходы, методика по разработке комплекса мер, направленных на решение этой важной социальной, исторической и нравственной проблемы. В связи с этим целесообразно было бы принятие республиканской целевой программы по сохранению нашего историко-культурного наследия, находящегося на территории кладбищ.
2013
Сабан туе партхозактив җыелышы түгел
Сезнең кайберәүләрегезгә, бәлки, бу мәсьәлә бераз гына сәер дә тоеладыр, кайберәүләр, бәлки, каян килеп чыкты бу тәкъдим дип уйлап та куйгандыр. Ә чынлыкта бу без бүген генә уйлап тапкан нәрсә түгел. Аны инде күптән – дистә еллар буена җәмәгать эшлеклеләребез дә, язучыларыбыз да, галимнәребез дә күтәреп киләләр.
Һәрбер халыкныкы булган шикелле, безнең дә милли уеннарыбыз, милли сәнгатебез бар һәм, ни кызганыч, аларның күбесе әкрен-әкрен онытыла бара. Менә без соңгы елларда заманында онытыла башлаган Сабантуйларын зурлап үткәрә башладык. Авылларда да үткәрәбез, шәһәрләрдә дә, чит илләрдә дә – бу бик яхшы. Әмма Сабантуйларының эчтәлеге безне һич кенә дә канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә түгел.
Соңгы вакытта кайбер Сабантуйларыбыз партхозактив җыелышларына, гап-гади спорт уеннарына охшап кала башлады. Җыелалар, мәсәлән, район Сабан туена. Башта бер сәгать буена алдынгы эшчеләрне котлыйлар, аннан соң су буе сүзләр сөйлиләр, сөйләүчеләре, гадәттә, ел саен бер үк кешеләр була. Кызганычка каршы, безнең әле бик күп Сабантуйларыбыз формаль төстә оештырыла. Дөрес, бик матур, бик үзенчәлекле Сабантуйларыбыз да юк түгел. Бигрәк тә авыл Сабантуйлары шактый эчтәлекле үтә.
Сабан туе хәзер чит илләрдә дә үткәрелә башлады. Үткән елны мин Кытай татарлары Сабан туенда булдым. Әмма Кытайда үткән бу Сабантуйны мин һич тә без белгән традицион Сабан туе дип әйтмәс идем, дөресрәге, ул күбрәк үзешчән һәм профессиональ артистлар концертына охшаш иде. Шуңа да Сабантуйларын үткәрер алдыннан оештыручыларны җыеп, тәфсилләп аңлатып, аларга ниндидер кулланмалар, ярдәмлекләр чыгарып, бу эшне тәртипкә салырга иде.
Аннан игътибарыгызны тагын бер мәсьәләгә юнәлтәсем килә. Без, төрки халыклар, бер-беребезгә бик нык охшаган да һәм шактый үзенчәлекләребез дә бар. Моннан өч ел элек мин Таулы Алтайда аларның Ил-уен дигән милли бәйрәмнәрендә катнашкан идем. Ул безнең Сабан туебызга охшаганрак гаҗәеп кызыклы бәйрәмуен. Элегрәк безнең Сабантуйлары да шундыйрак булгандыр. Анда нинди генә милли спорт төрләре юк! Ә бездә инде аларның күбесе онытылып килә. Әгәр без, кардәш халыклар, бер-беребез белән аралашып, бер-беребездән өйрәнеп, уртак уеннар оештырсак, төрле халыкларның бу тарихи хәзинәләре, иш янына куш булып яңарыр, яңа үсеш алыр иде. Төрле милләтләрнең милли сәнгать һәм спорт уеннарындагы үзенчәлекләрне бергә туплап, бер-беребезнең үзенчәлекләрен өйрәнеп, киләчәктә Евразия күләмендә милли сәнгать һәм спорт бәйрәме оештырсак, минемчә, бу бик тә кызыклы бер чара булыр иде.
Дәүләт Советына шундый мөрәҗәгать килгәннән соң, без аны Мәдәният министрлыгына һәм Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына җибәрдек. Әмма алар аны бик хуплап, күтәреп алмадылар, чөнки бу – өстәмә, артык эш, спорт чаралары республикабызда болай да хәттин ашкан. Универсиаданы да, башкасын да үткәрәсе бар. Ләкин Универсиада булыр да үтәр, ә халык калачак. Халык милли йөзен саклап яшәсен өчен, безнең милли бәйрәмнәребез, милли уеннарыбыз сакланып калырга тиеш.
Казан каласында, Татарстан җирендә Евразия халыкларының милли спорт һәм сәнгать форумын үткәрү, һичшиксез, безнең халкыбызның рухи куәтен арттырыр, аның гомерен озайтыр иде.
2013
Универсиада кунаклары Казанның милли йөзен күрә алырлармы?
Быел башкалабыз Казанда елның иң зур вакыйгасы, һичшиксез, XXVII Җәйге Универсиада булачак. Менә тагын өч айдан шәһәребезгә дөньяның барча төбәкләреннән меңләгән спортчылар, йөз меңләгән кунаклар килеп төшәчәк. Ә без аларга нәрсә күрсәтергә, аларны нинди рухи һәм матди нигъмәтләр белән сыйларга җыенабыз соң?
Дөрес, Универсиада рәсми рәвештә Бөтенроссия чарасы санала, әмма ул бит Рязаньда түгел, ә Казанда – Татарстан дип аталган милли республика башкаласында узачак! Кунакларыбыз да Россиянең милли төбәгенә – Казанга – татар иленә барабыз дип уйлаячаклар. Теләсә кайсы илгә барганда, кеше беренче чиратта анда яшәүче халыкның милли мәдәнияте белән танышырга, милли ашларын татып карарга җыена. Ә безнең Казаныбызда чын милли бизәкләр белән бизәлгән, телне йотарлык милли ризыклар пешергән берәр чып-чын татар рестораны бар микән? Шулай ук музейларыбыз, китапханәләребез, күргәзмә залларыбыз ни хәлдә? Шәһәребезнең архитектура йөзендә бераз гына булса да милли төсмерләр чагыламы? Урамнарыбызның бизәлеше «бу – милли республика башкаласы» дип кычкырып торамы? Элмә такталар, географик атамалар бөтен җирдә дә ике дәүләт телендә язылганмы? Мин, Универсиада кунаклары утырып киләчәк «Мәскәү – Казан» поездына «Татарстан» исемен кайтаруны сорап, инде өч ел буе хөкүмәтебез әһелләре белән хат алышам. Күптән түгел алардан чираттагы алтынчы җавапны алдым: «Вагоннарга «Татарстан» исемен язар өчен, 200 мең сум акча кирәк, ә ул акча быелгы бюджетта каралмаган», – дип язганнар. Адәм көлкесе!
Универсиада безнең өчен халыкара спорт уеннары гына түгел, ә бөтен дөнья алдында республикабызны, күпмилләтле халкыбызны, милли мәдәниятебезне тәкъдир итү, үзенә күрә зур сынау тоту да. Мондый форсат безгә тарихта беренче мәртәбә бирелә, һәм ул соңгысы булмасын иде.
Мин, бүгенге сессиянең көн тәртибенә өстәмә мәсьәлә кертеп, Универсиада үткәрү буенча җаваплы җитәкчелекнең шушы сорауларга тәфсилле мәгълүмат бирүен, ачылу һәм ябылу тантанасында милли төсмерләр булу-булмавын, гомумән, Универсиада программасында Татарстанның ни дәрәҗәдә һәм ничек күрсәтеләчәген аңлатуны сорыйм.
Беләм, Универсиаданы оештыручылар: «Без әлегә серне ачмыйбыз, халыкка сюрприз ясарга җыенабыз», – диләр. Ләкин сюрпризның төрлесе була бит. Йөзләгән миллиард сумга төшкән бу грандиоз сюрприз күпмилләтле Татарстан халкын көендерерлек булмасын иде.
2013
Гимн – дәүләтчелек символы
Бүген – безнең барыбыз өчен дә тарихи көн. Ниһаять, бүгеннән башлап безнең гимныбызның теле ачылырга, ул берьюлы ике дәүләт телендә – татарча һәм урысча сөйләшә башларга тиеш.
1990 елда Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул иткәндә, ә бераз соңрак республикабыз статусы хакында референдум үткәргәндә һәм беренче мөстәкыйль Конституциябез өчен тавыш биргәндә, без үз алдыбызга дәүләтчелегебезне тергезү максатын куйган идек. Әмма бу юл шактый бормалы һәм сикәлтәле булып чыкты. Бар нәрсә дә без теләгәнчә, без уйлаганча гына бармады. Ил сәясәте, дөнья хәлләре үзгәрде, дөнья белән бергә үзебез дә, Конституциябез, законнарыбыз да үзгәреш кичерде. Тик, иң мөһиме, күңелләребезне яулап өлгергән хыял-максатларыбыз гына үзгәрмәде, алар бары тик тирәнгәрәк кенә кереп оялады.
Флаг, герб һәм Гимнны юкка гына дәүләтчелек символлары дип атамаганнардыр! Тормышыбызда күп нәрсәләр үзгәрсә дә, безнең дәүләт символларыбыз, максатларыбыз кебек, үзгәрешсез калды, һәм алар бүген дә барачак юлыбызны, алдагы бурычларыбызны искәртеп, һәрдаим исебезгә төшереп торалар.
1993 елда, Татарстан гимнын кабул иткән вакытта, Югары Советта шактый бәхәсләр булып алган иде. Башта без, гимн музыкасының төрле вариантларын тыңлап, арадан кайсын сайларга белмичә, шактый баш ваттык. Аннары «гимнга сүзләр кирәкме-юкмы» дип тә ярыйсы гына шаулашып алдык. Берәүләр: «Гимн сүзләрсез була алмый, без бит ярымкыргый ням-ням кабиләсе түгел, Россия Конституциясендә «дәүләт» дип аталган республика, безнең дөньяга әйтер сүзебез бар», – дип, үз таләпләрен куйса, икенче берәүләр: «Без әле бик болгавыр заманда яшибез, илебезнең кая барганын, нинди җәмгыять төзегәнебезне дә анык кына белмибез», – дип, сүзсез гимн өчен тавыш бирергә чакырдылар.
Һәр адәм баласының, зурмы ул, кечкенәме, барыбер ниндидер тормыш максаты була. Чөнки максатсыз кешенең тоткан кыйбласы, яшәү мәгънәсе югала. Теләсә кайсы җәмгыять сезнең, безнең кебек кешеләрдән тора, ә илдә яшәгән кешеләрнең уртак максаты, бергә җыйналгач, дәүләт идеологиясенә әверелә. Бу идеология, бу олы максат илнең Конституциясе һәм законнары белән ныгытыла, дәүләт программалары аша тормышка ашырыла. Һәм әлеге гомумхалык идеологиясе шигырь һәм музыка тылсымы белән гимн рәвешенә керә.
Конституциябез кабул ителгәнгә инде егерме ел вакыт узды, аннан соң йөзләгән законнарыбыз, Дәүләт программаларыбыз гамәлгә керде, Россия белән Татарстан арасында вәкаләтләр бүлешү буенча ике тапкыр шартнамә төзелде. Димәк, без инде күптән үзебезнең кая барганыбызны, нинди максат белән яшәгәнебезне беләбез дигән сүз. Шуңа күрә Россиядәге барча милли республикалар, бик күп өлкәләр һәм хәтта муниципаль берәмлекләр, авыз тутырып, горурланып, үзләренең сүзле гимннарын җырлаганда, Татарстан ватандашларының телсез кеше кебек сүзсез музыкага баш селкеп, моңаеп торуы шактый ук сәер күренеш иде.
Бүген безнең игътибарга тәкъдим ителә торган гимн сүзләренең халык арасында күп фикерләр уятуы да бу мәсьәләнең актуаль булуы хакында сөйли. Чөнки үзенә кирәк тоелмаган, үзен кызыксындырмаган нәрсәгә кеше, гадәттә, битараф була. Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан гимн шигыренә конкурс игълан ителгәннән соң, ел буе матбугат битләрендә, радио-телевидение эфирларында, Интернетта бәхәсләр, фикер алышулар тынмады. Ә бәхәстә катнашучыларның күпчелек өлеше гимнның, һичшиксез, сүзләре дә булырга тиеш дип тәкрарлады.
Ә гимн өчен идеологик һәм әдәби яктан камил шигырь язу гаҗәп катлаулы эш булып чыкты. Эстрада җырлары иҗат итү өлкәсендә тел чарлаган кайбер мәшһүр шагыйрьләребезнең дә гимн тексты язарга алынмавы шул хакта сөйли булса кирәк. Сигезьюллык шигырь форматында күпмилләтле республика өчен иң зарур һәм мөһим сыйфат булган халыклар дуслыгы да, гасырдан-гасырга күчеп килгән мәңгелек идеалларыбыз да, тарихи традицияләребез дә, алга куйган максатларыбыз да – һәммәсе урын алырга тиеш. Бүген безгә тәкъдим ителә торган «сүзле гимн» да боларның һәммәсенә дә урын табылган. Дөрес, арада Рамазан Байтимеров авторлыгына карата үзгәрәк фикерләр әйтүчеләр дә булды, комиссия эш барышында аларга да игътибар иткәндер. Ләкин монда шул нәрсә бәхәссез: беренчедән, бүгенгә кадәр без аягүрә басып тыңлаган гимн музыкасын язарга бөек композитор Рөстәм Яхинны Рамазан Байтимеров шигыре рухландырган, димәк, анда Рамазан Байтимеров рухы да бар дигән сүз. Икенчедән, бүген без тыңлаган гимн сүзләренә шагыйрьнең төп идеясе – Ватанга мәхәббәт хисләре салынган, шигырьнең үлчәме дә элеккечә калган. Әйе, конкурс барышында бу шигырьгә төрле кешеләрнең күпмедер өлеше, хәтта аерым-аерым сүзләре дә кергәндер. Советлар Союзы гимнын язганда, Сергей Михалков белән Габриэль Эль-Регистан текстына да Сталин үз тәкъдимнәрен керткән, хәтта берничә сүзне үзгәрткән, диләр. Әмма Сталин, никадәр генә авторитар шәхес булса да, гимн авторлыгына дәгъва кылмаган.
Татарстан гимнына конкурс игълан ителгәндә, аның ике телдә булуы хакында таләп куелган иде. Бу инде – эшне икеләтә катлауландыра дигән сүз. Минемчә, ул мәсьәлә дә шактый уңышлы хәл ителгән, һәм шуның белән республикабыздагы ике дәүләт теленә дә бертигез мөнәсәбәт булуына ишарә ясалган. Һәм ике телле гимнның Халыкара туган тел көнендә кабул ителүе дә аерым бер символик мәгънәгә ия булып тора.
Гимнның татарча һәм урысча өлешләрендә дә сүзләр бик гади һәм аңлаешлы, татарча – 33, урысча – 36, барлыгы 69 сүздән торган текстны яттан җырлау беркемгә дә кыен булмас дип уйлыйм. Татарстан радиосы һәм телевидениесе дә һәр иртәне үзенең тапшыруларын сүзле гимн белән башлап җибәрер. Киләчәктә без, депутатлар, Конституциябезне, законнарыбызны һәм дәүләт символларын халыкка аңлату һәм җиткерү эшенә зуррак игътибар бирербез. Ә бу эшне быел уздырылачак парламент дәресләрен дәүләт символларын аңлатудан башласак, минемчә, бик тә урынлы булыр иде.
Кыскасы, күп газаплар белән дөньяга килгән гимныбызның сүзләре халкыбыз һәм республикабыз кебек озын гомерле булыр, һәм без аңа һәрчак тугрылыклы калырбыз дип ышанам.
Хөрмәтле депутатлар!
Без бүген халыкларны бертугандай тату яшәргә, бердәмлеккә чакырган гимн текстын бертавыштан кабул итеп, сайлаучыларыбыз алдында үз бердәмлегебезне дә күрсәтербез дип уйлыйм. Бу гимн Татарстанда яшәүче һәммә кешене, нинди милләттән һәм диннән булуына карамастан, бер-берсенә якынайтыр, халкыбыз һәм республикабыз белән горурлану хисләрен көчәйтер, киләчәккә өмет белән карарга өндәр дип ышанам.
2013
Көн дә бәйрәм
Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, бәйрәм һәм ял көннәре артык күбәеп китте. Ялгышмасам, без хәзер ел дәвамында һәр 3 көннең 1 көнен ял итәбез. Билгеле, бу – илнең икътисади хәленә тискәре тәэсир ясый.
Ә бәйрәмнәргә килгәндә, мин, мәсәлән, Яңа елда Раштуа – Рождество бәйрәмен 11 көн бәйрәм итүне һич кенә дә аңлый алмыйм. Бу хакта матбугатта да, халык арасында сүз бик күп булса да, үзгәрешләр күренмәде. Россия Дәүләт Думасы да, Татарстан Дәүләт Советы да бу хакта закон кабул итмәде, хөкүмәтнең дә карары чыкмады.
Алга киткән илләрдә хәтта еллык отпуск-ял вакыты да бездәге Раштуа бәйрәменнән кыскарак. Мәсәлән, Сингапур халкының еллык отпускысы нибары – 7 көн, филиппиннарныкы – 6 көн, Мексикада 6 көн генә тәшкил итә. Ә Япониядә исә атна буена безнең кебек 5 көн түгел, ә 6 көн эшләп, бер көн генә ял итәләр. Японнарның еллык отпусклары да 18 көннән генә гыйбарәт, ә чынлыкта алар бу 18 көннең дә уртача 8–10 көнен генә файдаланалар икән.
Без хәзер карый торган закон проекты хакында матбугатта, Интернетта һәм җәмәгатьчелектә төрле фикерләр, хәтта кызу-кызу бәхәсләр дә булды. Бу закон проекты Федераль закон белән гамәлгә кертелгән бәйрәм көннәренә кагылмый, бары тик республикабыздагы 4 бәйрәмгә генә кагыла. Ә аларның икесе турыдан-туры Татарстандагы дәүләт статусына кагылса (Конституция көне, Республика көне), икесе мөселманнарның дини бәйрәмнәре – Ураза гаете һәм Корбан гаетенә туры килә.
Димәк, бу законны кабул итсәк, киләчәктә Татарстан халкы, бәйрәм көне ял көненә туры килгән очракта, күпчелек мөселманнар яшәгән Башкортстан, Дагстан һәм башка милли республикалар халкыннан аермалы буларак, 1 көн генә ял итәчәк. Минемчә, бу закон күпмедер дәрәҗәдә халык арасында аңлашылмаучылык, өстәмә проблемалар китереп чыгарырга мөмкин.
Моңа кадәр без кабул иткән Татарстан законы буенча Татарстан халкы бәйрәм итә торган 4 бәйрәмнең соңгы елларда бераз тернәкләнеп килгән дәүләтчелегебезнең конкрет мисаллары – нәтиҗәсе булуын исәпкә алып, бу закон проектының республикабыз тормышында уңай вакыйга булачагына шигем бик зур.
Әйе, закон проекты яхшы ният белән эшләнгән. Артык күбәеп киткән ял көннәрен кыскарту кирәктер. Әмма, минемчә, моның башка мөмкинлекләре дә бар. Әгәр без Дәүләт Советы исеменнән Россия Дәүләт Думасына Яңа ел бәйрәме көннәрен кыскарту турында тәкъдим белән чыксак, икътисадыбызга да файда булыр, халкыбыздан да хуплау таба алыр идек.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай моннан 100 ел элек безгә васыять итеп болай дип язып калдырган:
И сабыйлар, эшләгез сез,
Иң мөкатдәс нәрсә эш.
Эш агачы һәрвакытта
Бик юмарт китерер җимеш.
2014
Без битараф түгел
Сугыштан соң туган бала булгангамы, мин әткәй-әнкәй, әби-бабай авызыннан һәр көнне «Дөньялар гына имин булсын!» дигән сүзләрне ишетеп үстем. Ул елларда тамак туярлык ризыгы да, өскә кияргә юньле киеме дә юк иде, әмма алар бу хакта артык сөйләшмиләр, телләрендә иртә дә, кич тә һаман бер үк сүз – «Дөньялар гына имин булсын!» Гап-гади авыл кешеләре булсалар да, дөньялар имин булса, киләчәктә киеме дә, ашарга ризыгы да, илдә муллык та буласын бик яхшы аңлаганнар икән.
«Дөньялар тыныч булсын» дигәндә, алар, билгеле инде, үзебезнең авылны, төбәкне, республикабызны, хәтта Советлар Союзын гына да күз алдында тотмаганнардыр. Чөнки алар сугыш афәтен үз башларыннан кичергән, күпләре окоптан окопка күчеп, җәяүләп ярты Европаны кичкән, ә күпләре шунда ятып калган буын иде. Без балалар өчен дөнья иксез-чиксез булса, алар өчен ул кечерәеп, бәләкәйләнеп калган сыман иде. Шуңа күрәдер дә алар, «үз йортыбыз, үз дөньябыз тыныч булсын» дип әйтмичә, башка илләрне, җирләрне дә күз алдында тотып, «дөньялар тыныч булсын» дип кабатлый торган булганнардыр. Күрше йорты янганда, шулай бөтен авыл халкы, дәррәү күтәрелеп, ут сүндерергә ташлана бит бездә…
Безнең халыкта «Күрше хакы – Тәңре хакы» дигән бик тә мәгънәле сүз бар. Бу гыйбрәтле әйтемдә сүз кайсыдыр бер авылда күрше йортта яшәүчеләр турында гына бармый торгандыр. Тәңре хәтле Тәңре телгә алынгач, аның мәгънәсе дә зуррактыр, тирәнрәктер. Минемчә, сүз монда халыклар белән халыклар, илләр белән илләр арасындагы якынлык, дустанә мөнәсәбәт турында барадыр.
Украинада һәм Кырымда барган сәяси чуалышлар һәм ыгы-зыгылар хакында көннәр буе хәвефле хәбәрләр тыңлаганда, мин ирексездән менә шундый уйларга бирелдем. Мин бүген андагы хәлләргә сәяси бәя бирергә дә, тегеләй эшләргә, болай итәргә кирәк дип акыл сатарга да җыенмыйм. Аңа, бәлки, хакым да юктыр… Мин бары тик Кырымда яшәүче халыкларның түгәрәк өстәл янына утырып, аек акыл, салкын акыл белән бу катлаулы вазгыятьтән тыныч юл белән чыгу юлларын эзләүләрен генә телим.
Ә моның өчен беренче чиратта һәр халыкка ихтирам белән карау, бер халыкны икенчесеннән өстен куймау кирәк. Ыгы-зыгы, гадәттә, тигезлек, тигез хокук булмаган җирдә чыга. Цивилизацияле җәмгыятьтә һәр кешенең, һәр халыкның үзенчәлекләрен, динен, телен, гореф-гадәтләрен саклау өчен, мөмкинлекләр булырга тиеш. Украиннарга – украин, урысларга – урыс, татарларга татар булып яшәү өчен шартлар тудырылган җирдә мондый ыгы-зыгыларга сәбәп калмас иде. Ә халыклар белән халыклар берсен берсе ихтирам итеп, бер гаилә булып яшәгәндә, сәяси мәсьәләләр дә әкренләп чишелер, тарихи үпкәләр дә онытылыр, дөньялар да имин булыр иде.
Бу көннәрдә Кырымда яшәүче халыкның киләчәк язмышы хәл ителә. Без, Татарстан парламенты депутатлары, бу аянычлы хәлләрне бер читтән тыныч кына күзәтеп тора алмыйбыз. Без Украинадагы, Кырымдагы катлаулы хәлләргә битараф түгел, без болай да фаҗигале язмышлы тугандаш Кырым татарларының, Кырымдагы бер халыкның да яңа фаҗигаләргә дучар булуын теләмибез.
Юкка гына безнең халыкта «Татулыкка ни җитә?!» дип әйтми торганнардыр инде. Без бүген бу залда, тугандаш Кырым татарларын, украиннарны, урысларны татулыкка өндәп, әлеге мөрәҗәгатьне кабул итсәк, бик тә дөрес булыр. Чөнки күршедә бәла булган чакта, битараф калудан да яман нәрсә юк!
2014
Президентлы чакта югалмас
Бу мәһабәт залга керер алдыннан, Ирек мәйданы аша узганда, моннан 25 ел элек булган вакыйгаларны яңадан күз алдыннан кичердем. Ул көннәрне Ирек мәйданы гаять зур сәяси казанга әверелеп, көне-төне кайный, аның авазы, аның кайнарлыгы тора-бара бөтен Татарстанга, Россиянең башка төбәкләренә, Советлар берлегенә тарала иде. Мәйдан бездән, Югары Совет депутатларыннан, мөстәкыйльлек турында Декларация кабул итүебезне даулый. Мәйдандагы кайнарлык калын диварлар аша парламент залларына да үтеп керә. Депутатлар, берничә төркемгә бүленеп, ярсый-ярсый бәхәсләшә, Декларациянең бер-берсенә капма-каршы булган төрле вариантлары тәкъдим ителә. Арада, кырмыска оясына таяк тыккандай, мәйдандагы халыкка төрле гаепләр ташлап, болай да ыгы-зыгы килгән дөньяны бөтенләй тузгытырга маташучылар да табыла.
Шушындый мәхшәрле халәттә ничек итеп депутатларны уртак фикер, уртак максат тирәсенә тупларга, ничек итеп парламент белән мәйдан арасында уртак тел табарга? Ә хәлләр сәгать саен кызганнан-кыза гына бара. Иртән Югары Совет сессиясенә килүче депутатларны төне буе мәйданнан таралмаган халык каршы алып, инде үз коридоры аша гына үткәрә башлый, суверенитетка каршы чыгыш ясаганнарга ярсулы сүзләр һәм төйнәлгән йодрыклар белән чиксез нәфрәтен белдерә… «Инде нишләргә?» дип озаклап уйларга вакыт юк… Һәм шулчак менә-менә ярларыннан ургылыр дәрәҗәгә җиткән халык ташкыны каршына – мәйданга – Югары Совет Рәисе, хөкүмәт җитәкчесе, депутатлар чыга.
Бүген бу залда әлеге тарихи вакыйгаларның эчендә кайнаган Югары Совет депутатлары утыра. Шушындый катлаулы вазгыятьтә үзара уртак тел табып, мәйдан таләпләренә дә колак салып, Татарстан һәм Россия халкын зур бәлаләрдән йолып калганнары өчен, әйдәгез, аларга зурлап рәхмәт әйтик! Ә рәхмәтнең иң зурысы әлеге тарихи көннәрдә сәяси каһарманга әверелгән Югары Совет Рәисе Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә һәм аның көрәштәшләренә, фикердәшләренә тиеш! Шулай ук иҗтимагый хәрәкәт җитәкчеләренең, республиканың киләчәген кайгыртып мәйданга чыккан милләтпәрвәрләрнең дә бу уртак җиңүдә өлешләре гаять зур! Чөнки ул көннәрнең иң зур казанышы халыкның уртак максат тирәсенә туплануы, халык белән җитәкчелек арасында үзара аңлашу, уртак тел таба алу булгандыр.
Әлеге тарихи вакыйгалардан соң чирек гасыр вакыт үтеп тә киткән. Шул вакыт эчендә без ниләр эшләргә өлгердек соң? 1990 елның августында дөньяга аваз салган хыялларыбыз чынга аштымы, алдыбызга куйган максатларга ирешә алдыкмы? Хыял һәм максат һәрвакыт бүгенге вазгыятьтән, без булдыра алганнан югарырак була. Шуңа күрә бүген, авыз тутырып, күкрәк сугып, «Бар хыялларыбыз да чынга ашты» дисәк, ул инде үз-үзебезне юату гына булыр иде. Әмма шушы 25 елда ирешкән уңышларыбызны күрмәмешкә салышуны исә сәяси сукырлык яисә битарафлык дип атау гына мөмкиндер.
«Үзеңнең хәлеңне, ничек яшәвеңне беләсең килсә, күршеңнән кереп сора» диләр безнең халыкта. Ә Татарстанны бүген икътисади, мәдәни, фәнни яктан алга киткән көчле, куәтле республика буларак Россия төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы беләләр.
Гуманитар даирә вәкиле буларак, мине бигрәк тә мәдәният, мәгариф, фән өлкәсендәге казанышларыбыз куандыра. Элек күрше өлкәләрдән ары китмәгән театрларыбыз хәзер Европа, Азия, хәтта Америка кыйтгаларына гастрольләргә йөри, галимнәребез халыкара форумнарда даими катнаша, язучыларыбызның әсәрләре дөнья телләренә тәрҗемә ителә, шәһәр һәм авылларда йөзләгән балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары салына, искеләре ремонтлана. Ничәмә-ничә гасырлар игътибар күрмичә ярым ташландык хәлгә килгән борынгы Болгарыбыз, тарихи Зөя каласы, Казан Кремле халкыбыз хәзинәсенә, халыкара әһәмияткә ия тарихи-мәдәни ядкарь дәрәҗәсенә җиткерелеп рәтләнә, төзәтелә. Бөтен Россиядә тиңе булмаган спорт сарайлары, әкияти Курчак театры төзелә. Инде чиратта Милли китапханәгә яңа бина төзү мәсьәләсе карала. Болар исә – моннан 25 ел элек Татарстан Югары Советы кабул иткән Декларациянең, 1992 елны гамәлгә кергән Конституциябезнең, парламент раслаган йөзләрчә кануннарыбызның тормышка ашуы, уңышларыбызның кайбер мисаллары гына.
Узган 25 елда Татарстан парламентының дәүләт һәм муниципаль оешмалары белән бергәләп ирешкән иң зур казанышларның берсе төрле милләт һәм дин вәкилләренең үзара аңлашып, килешеп яшәвенә ирешү булгандыр. «Гаугалы йортка кот кунмас» диләр татарда. Әгәр халыклар дус-тату яшәмәсә, республика икътисады да уңышларга ирешә алмас, социаль мәсьәләләрне дә тиешенчә хәл итеп булмас иде.
Милли мәсьәләләр буенча безнең парламент кабул иткән кануннарның һәм карарларның нигезенә һәрвакыт тигез хокуклылык һәм тигез мөмкинлек принциплары салынды. Дөрес, вакыт-вакыт үзебездә дә, Мәскәүдә дә мондый тигезлеккә, димәк, гаделлеккә каршы чыгучылар табылып тора. Мәсәлән, хәтта милли республикаларда укучыларны Бердәм дәүләт имтиханын туган телдә бирү хокукыннан мәхрүм итеп, милли мәгариф системасы тәгәрмәченә таяк тыгучылар, татар һәм урыс телләрен бертигез күләмдә укытуны күпсенүчеләр әле дә тынычлана алмый. Югыйсә инде 2004 елда ук Россиянең Конституцион мәхкәмәсе татар һәм урыс телләрен бертигез күләмдә укыту турындагы Татарстан законнарының Россия Конституциясенә каршы килмәве турында карар кабул иткән иде. Үзләрен Россия патриотлары дип шәрран яручы бу активистлар һәм аларның Мәскәү даирәләрендәге кайбер йөгәнсез җитәкче-идеологлары, күпмилләтле Россия Конституциясенең умыртка баганасы булган халыклар, телләр һәм диннәр тигезлеге принципларына каршы чыгып, федератив дәүләтнең нигезен какшатырга маташалар, ахрысы. Билгеле, бу без барасы юл түгел.
Милли мәсьәләдә саксыз кылануның бик зур фаҗигаләргә китерергә мөмкинлеген без бервакытта да истән чыгармадык. Чөнки аның мисаллары барыбызның да күз алдында. Ә бүгенге санкцияләр чолганышында калган кризис чорында җәмгыятьтәге бердәмлек, татулык, халкыбызның рухи ныклыгы аеруча мөһим. Без – авырлыкларны күп кичергән халык, бу икътисади кризисны да, һичшиксез, җиңеп чыгарбыз. Иң куркынычы исә – рухи кризис. Өметсезлеккә бирелгән, кыйбласын югалткан кешенең кулы эшкә ятмый башлый.
Аллага шөкер, республикада бүген кулында дилбегәне нык тотучы гаярь рухлы Президентыбыз, зур эшләргә сәләтле хөкүмәтебез, бу катлаулы елларда чыныгу алган тәҗрибәле парламентыбыз һәм, иң мөһиме, дус-тату яшәүче булдыклы һәм эшчән халкыбыз бар.
Атаклы шагыйребез Хәсән Туфан сүзләрен бераз үзгәртеп әйтсәк:
Гасырларны кичте, исән калды
«Туган илем» дигән бу алмаз.
Чабаталы чакта югалмады,
Татарстанлы чакта югалмас!
Президентлы чакта югалмас!
Парламентлы чакта югалмас,
Югалмас!
2015
«Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?»
Соңгы арада халык белән очрашканда, безгә иң еш бирелә торган сораулар күбрәк Россия белән ике арадагы Шартнамә, Президент атамасы хакында булды. Әмма, ни кызганыч, безнең бу сорауларга анык һәм ачык итеп җавап бирү өчен җитәрлек мәгълүматыбыз, дәлилләребез, төпле нигезебез юк иде. Ә теләсә кайсы кеше өчен, хәтта тулаем бер халык өчен дә, киләчәк язмышын күзаллый алмаудан, билгесезлектән дә авыррак рухи халәт була алмый торгандыр.
Узган гасырның туксанынчы елларында республика халкы үз хокукларын даулап урамнарга чыкканда да, референдум үткәреп, беренче бәйсез Конституциябезне кабул иткәндә дә, безнең күңелләребездә якты хыял, киләчәккә ышаныч, өмет бар иде. Шушы ышаныч безне кыюрак һәм батыррак булырга, үз сүзебезне курыкмыйча әйтергә, хәлиткеч законнар һәм карарлар кабул итәргә дәртләндереп торды. Шушы ышанычка таянып, без Россия белән ике арада Шартнамә кабул итүгә ирештек. Шушы Шартнамә нигезендә Татарстан Республикасының сәяси һәм икътисади вәкаләтләре һәм хокуклары ачыклангач, безнең күз алдыбыз яктырып киткәндәй булды, Республикабызның соңгы елларда ирешкән уңышларында әлеге тарихи документның да өлеше булуын барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Чөнки зур гамәлләр кылу өчен, беләгең көчле булу гына җитми, ә теләгең көчле булу, максатың ачык булу да кирәк.
Россия Конституциясендә безнең илебез федератив дәүләт дип расланган һәм аның субъектлары федератив яисә башка шартнамәләр-договорлар нигезендә әлеге дәүләткә керә ала диеп акка кара белән язылган. Шулай булгач, Татарстанның Россия белән вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамә төзүе һич кенә дә гайре табигый хәл түгел, киресенчә, Конституция тарафыннан расланган ихтыяҗ булырга тиеш. Димәк, ике арада Шартнамә төземәү кемнәрдер тарафыннан Россия Конституциясен санга сукмау булып чыга түгелме соң? Әгәр Россия Федерациясен зур бер гаилә итеп күз алдына китерсәк, Конституциядә каралганча, Татарстан Республикасы бу гаиләнең рәсми акт – Шартнамә белән расланган тулы хокуклы әгъзасы булырга тиеш. Әгәр әлеге ике арадагы «язылышу турындагы документ – свидетельство о браке» ролен үтәгән Шартнамә булмаса, Татарстан үзен вакытлы квартирант-өйдәш ролендә генә итеп тоячак, соңгы елларда модага кергән никахсыз «гражданский брак-сожительство» халәтенә дучар ителәчәк. Ә мондый законсыз-документсыз гаиләләрнең язмышы күп очракта ни белән тәмамланганын барыбыз да яхшы беләбез.
Ике арада төзелгән мондый Шартнамәнең Татарстанга гына түгел, тулаем Россиягә дә нәкъ шулай ук кирәклеген аек акыллы һәркем аңлый торгандыр. Чынлыкта исә ул дәүләтебезнең умыртка баганасын тәшкил иткән, өй хуҗасы-ил хуҗасы булган федераль хакимияткә күбрәк кирәгрәктер дә әле. Чөнки һәммә гаилә әгъзасының – федерация субъектының – мәнфәгатьләрен, уй-теләкләрен исәпкә алган, һәркемне кайгырткан илдә генә тынычлык һәм муллык булуын, ниһаять, алар да аңларга тиештер бит.
Дөрес, сирәк-мирәк булса да, арабызда «Ул Шартнамә безгә нәрсә бирде соң?» дип әйтүчеләр дә очрый. Әмма аларга җавап эзләп ерак барасы юк. Моның өчен договорлы Татарстаныбызның соңгы елларда илебездәге иң алдынгы республикага әйләнә баруын, аны инде Россиядә генә түгел, дөнья масштабында да таный башлауларын әйтү дә җитә. «Бу уңышларның нигезендә нефть чыганаклары ята» дип лаф оручы «кара көндәшләргә» дә җавабыбыз әзер… Нефть тә җир астыннан үзеннән-үзе чыкмый, нефтехимия гигантлары да үзләреннән-үзләре барлыкка килми, вертолётлар, машиналар да безгә күктән төшми, игеннәр дә үзеннән-үзе гөрләп үсми. Болар һәммәсе дә – шулай ук Татарстанда үткәрелә торган халыкара спорт бәйгеләре, икътисади форумнар, фәнни-мәдәни ачышлар да – халкыбызның тырыш хезмәт җимешләре. Ә кеше тырышып эшләсен өчен, аның күңеленә ышаныч хисе салырга, аңа ихтирамлы булырга, аның белән тигез дәрәҗәдә торып сөйләшергә, аралашырга, аңлашып яшәргә кирәк.
Мин боларны кемгә һәм ни өчен сөйлим соң әле?.. Билгеле, депутатларга гына түгел. Заманында Декларация һәм Конституция кабул иткән, Референдум үткәргән һәм Президентыбыздан ант кабул иткән Дәүләт Советының – халык сайлаган парламентыбызның – тоткан юлы һәрвакыт ачык, максатлары билгеле булды. Бөек Тукай әйтмешли, безнең хөр мәмләкәт – хөр Русиядә яшисебез килә. Россия дип аталган олы гаиләдә һәр халыкның, һәр өлкәнең, һәр республиканың рухи һәм матди ихтыяҗларын исәпкә алганда, аның җан авазын, теләк-ниятләрен ишеткәндә, аның таләпләре һәм тәкъдимнәре белән исәпләшкәндә генә, без үзебезне шундый дәүләттә яшибез дип әйтә алачакбыз.
Утырышта чыгышымны Габдулла Тукайның моннан 104 ел элек, бүгенге хәлебезне алдан күреп, безгә васыять итеп язып калдырган шигъри юллары белән тәмамлыйсы килә:
Рус җирендә без әсәрле, эзле без,
Тарихында бер дә тапсыз көзге без.
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.
Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,
Бергә шаярыштык, вакытлар алмашып.
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? —
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.
Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? —
Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук!
2017
Татар мөһаҗире уйлары
(Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында үтүче «Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портретлар галереясы» дигән «Түгәрәк өстәл» утырышында ясалган чыгыш)
Безнең «Түгәрәк өстәл» ебез бик тә мөһим һәм үзенчәлекле мәсьәләгә – татар мөһаҗирлегенә багышланган иде.
Әгәр без газиз Татарстаныбызны бөек татар халкының йөрәге дип күз алдына китерсәк, аның кан тамырлары бөтен җир йөзенә таралган. Шуңа күрә дә без милләтебезнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген, аның сау-сәламәт яшәвен, озын гомерле булуын Татарстаннан читтә яшәүче кан һәм җан кардәшләребездән башка күз алдына да китерә алмыйбыз.
Халкыбызның язмышы бер яктан караганда гаять катлаулы һәм фаҗигале булса, шул ук вакытта аның тарихы, рухи мирасы һәм мәдәни хәзинәләре бик тә күптөрле һәм искиткеч бай. Әмма бүгенге көндә бу бәһасез байлыклар дөньяның төрле кыйтгаларында һәм илләрендә, аерым төбәкләрдә, оешмаларда һәм гаиләләрдә сибелгән-чәчелгән хәлдә яши.
Татар халкын тулаем күзаллау, аның күптөрлелеген һәм зурлыгын аңлау һәм башкаларга да аңлату, күрсәтү өчен, без бу рухи ядкярләребезне барларга, тупларга һәм тәртипкә салырга тиешбез. Тәсбихебездә бер генә төймә җитмәсә дә, укыган догаларыбыз кабул булмаган кебек, без төрле төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче милләттәшләребезне онытсак, чәчелгән җәүһәрләребезне тупламасак, кыскасы, дөньяга сибелгән халкыбызны бер дисбе җебенә тезеп җыймасак, иманыбыз камил, кыйблабыз туры, рухыбыз бөтен булмас иде.
Татар мөһаҗирен язмыш кайсы илгә генә илтеп ташласа да, милләттәшләребез, тормышларын бераз җайга салуга ук, иң беренче эш итеп милли мәктәпләр ачкан, дәреслекләр язган, китаплар бастырган, хәтта газета-журналлар чыгара башлаган. Халкыбыз иң авыр шартларда да, кайда гына яшәсә дә, гореф-гадәтләрен, йолаларын, динен һәм туган телен сакларга тырышкан. Ә без исә, бүгенге буын татарлар, шушы рухи мирасны туплап, саклап һәм өйрәнеп, киләсе буыннарга тапшырырга бурычлы.
Без, бер төркем делегатлар, милләт вәкилләре, шушы гаять мөһим мәсьәлә турында фикер алышу өчен, кичә «Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портретлар галереясы» дигән «Түгәрәк өстәл» үткәрдек. «Түгәрәк өстәл» эшендә 160 лап делегат катнашты һәм 28 кеше бик тәфсилле чыгыш ясады.
Хәзер сезнең игътибарыгызга «Түгәрәк өстәл» дә кабул ителгән мөрәҗәгать текстын тәкъдим итәм.
Якын һәм ерак чит илләрдәге татар милли оешмалары җитәкчеләренә, татар халкының чит илләрдәге күренекле эшлеклеләренә, татар милләтенең бакыйлыкка күчкән мәшһүр вәкилләренең гаилә әгъзаларына
Мөрәҗәгать
Без, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында үтә торган «Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портретлар галереясы» дигән «Түгәрәк өстәл» утырышында катнашучылар, тулы җаваплылык белән шуны белдерәбез:
Татар халкы, бөтен җир йөзендә таралып яшәүче бер зур милләт буларак, үзенең тарихи шартларда барып төпләнгән урыннарында бик әһәмиятле мәдәни-тарихи мирас булдырган, әлеге мирас татар милләтенең чит илләрдәге күренекле вәкилләре тарафыннан хәзер дә даими тулыландырылып тора. Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Борһан Шәһиди, Гомәр Таһир, Ләйлә Садри, Чыңгыз Әхмәрев, Мидхәт Булатов, Бәхтияр Табиев кебек дистәләрчә мәшһүр милләттәшебезнең, башка бик күп замандашларыбызның хезмәтләре һәм иҗат җимешләре татар бөтендөнья мәдәниятенең һәм тарихының кыйммәтле хәзинәсенә әверелде, һәм алар киләчәктә дә, һичшиксез, безнең халыкка хезмәт итәргә тиеш.
Кызганыч ки, милләтебезнең мәшһүр вәкилләре булдырган кабатланмас мәдәни ядкярләр язмышы, алар бу дөньядан киткәч, гаять катлаулана: кайбер уңайлы очракларда ул мирас үзләре яшәгән илләрнең дәүләт архивларына һәм музей тупланмаларына барып ирешә яки шәхси тупланмаларда һәм варисларында саклана. Әмма бик еш кына таралып юкка да чыга.
Татар халкының киләчәк буыннар алдындагы тарихи җаваплылыгын тоеп һәм Татарстан Республикасын татар милләтенең тарихи ватаны һәм халкыбызның төп кыйммәтләрен саклау, торгызу җирлеге дип танып, без, «Түгәрәк өстәл» дә катнашучылар, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татарстан башкаласы Казан шәһәрендә «Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портретлар галереясы» төзү башлангычын тулаем хуплыйбыз.
Без якын һәм ерак чит илләрдәге татар милли оешмалары җитәкчеләренә, татар халкының чит илләрдәге күренекле эшлеклеләренә, татар милләтенең бакыйлыкка күчкән мәшһүр вәкилләренең гаилә әгъзаларына, барлык милләттәшләребезгә:
– татар халкының үзегез яши торган илләрдәге мәшһүр вәкилләре булдырган мәдәни-тарихи мирас документларын һәм материалларын барлау, туплау һәм Казан шәһәрендә оеша торган «Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портретлар галереясы» фондына тапшыру эшен башкару;
– чит илләрдәге татар рәссамнарына шунда яшәгән һәм хәзер дә яшәүче танылган милләттәшләребезнең портретларын ясау һәм Казанга тапшыру эшен оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәбез.
Без Татарстан Республикасы хөкүмәтеннән халкыбызның мәдәни-тарихи мирасын тарихи Ватанга кайтару һәм саклауны тәэмин итү эшен дәүләт дәрәҗәсендә хәл итүне сорыйбыз.
Казан шәһәре, 2017 елның 2 августы
Делегатлар тагын бер тәкъдимне сезнең игътибарыгызга җиткерүне сорадылар. Белгәнегезчә, 2020 елда татар халкы өчен гаять мөһим ике вакыйга булачак. Аның беренчесе – газиз Татарстаныбызның 100 еллыгы, икенчесе исә – Россиядә узачак халык санын алу кампаниясе. Халык исәбен алу турында резолюциядә аерым пункт бар. Татарстанның бер гасырлык юбилеен Татарстанда гына түгел, ә бөтен татар дөньясында зурлап бәйрәм итү зарурлыгын да Корылтай резолюциясенә өстәп язып куйсак, бик тә урынлы булыр иде.
Кадерле дуслар, туганнар, милләттәшләр!
Татар мөһаҗирлегенә багышланган ялкынлы «Түгәрәк өстәл»дән соң шигырь язмыйча түзә алмадым. Ул шигырь «Татар мөһаҗире уйлары» дип атала.
Күпме татар, чит җирләргә китеп,
Тирләр түккән, даннар казанган,
Канатлары канап каерылса да,
Аерылмаган җаны Казаннан.
Ватаныбыз чөнки шушы җирдә,
Яшәсәк тә әллә кайларда.
Татар булып пешеп җитәр өчен,
Казаннарда кирәк кайнарга.
Адашмадык язмыш юлларында,
Давылларда сынып аумадык.
Без яңадан илле, җирле булдык,
Без Казанны кабат яуладык.
Мин бәхетле – ил бәхетле булса,
Халкым булса азат, тәхетле.
Мин милләтем – татарларым белән
Бергә чакта гына бәхетле!
2017
Мәдәният – милләтнең рухи нигезе
Күңелемдә дулкынландыргыч хисләр
(Истанбулда татар әдәбияты һәм мәдәнияте көннәре ачылу тантанасында ясалган чыгыш)
Кояшлы Төркия Җөмһүрияте җиренә чираттагы тапкыр аяк басып, Татарстан парламенты әгъзасы буларак, бүген шушы олы мөнбәрдән сезнең барыгызны да республикабызның Президенты М. Ш. Шәймиев, Дәүләт Советы һәм хөкүмәтебез исеменнән кайнар сәламлим. Ата-бабаларыбыздан мирас булып калган уртак туганлык һәм дуслык традицияләребез югалмас, киләчәктә дә дәүләтләребез, татар һәм төрек милләтләре арасында сәяси һәм икътисади, мәдәни һәм әдәби, рухи багланышлар өзелмәс, киресенчә, яңа югарылыкка күтәрелеп ныгыр һәм тагын да файдалырак нәтиҗәләр китерер дигән ышаныч белдерәм.
Татар язучыларының бер вәкиле, әдәби хәяткә һәм милли сүз сәнгатенә, китап дигән изге затка аеруча якын торган кеше буларак, бүгенге бәйрәм, бу тантана минем күңелемдә иң куанычлы һәм бер үк вакытта дулкынландыргыч хисләр өермәсен кузгатты. Туган халкым әдәбиятының шушы рәвешчә дөньяга таныла баруы бер минем өчен генә түгел, теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә мәхәббәт һәм ихтирам саклаган һәр татар кешесе өчен ни дәрәҗәдә шатлыклы күренеш икәнлеген әйтеп-аңлатып торуның кирәге дә юктыр дип беләм.
Без өченче меңьеллык бусагасын атлап керсәк тә, әдәбиятыбызның үз ел исәбе. Төгәлрәк итеп әйткәндә, сүз сәнгатебезнең унбиш гасырлык тарихы бар. Әле 922 елда Болгар дәүләтенә килгән гарәп сәяхәтчесе, елъязмачысы Әхмәд ибне Фазлан биредә мәктәпләр, мәчетләр булуы турында, гарәп язуының кулланылуы хакында теркәп калдыра. Мәктәп-мәдрәсәләр булган икән, димәк, аларда укучыларның күңеленә матур тәэсир ясауга исәп тотылган, сәнгатьчә алымнар белән язылган әсәрләр дә булган дигән сүз. Бу очракта без инде төрки халыклар өчен уртак булган гомуми язма ядкярләр турында әйтеп тә тормыйбыз. Гомумтөрки, Борынгы Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларындагы әдәбиятыбыз сәхифәләре хәзерге көнгә кадәр килеп җиткән бәхетле милләт без. Димәк, моннан мең еллар элек тә борынгы кавемнәребез затлы, мәдәниятле, язулы-китаплы булган. Шуңа да алардан начарлык, явызлык орлыклары чәчелеп калмаган, гыйлем, мәгърифәт һәм сүз энҗеләре безгә мирас булып килеп ирешкән.
Озын тарихлы татар әдәбияты чишмәсенең башы халык авыз иҗатына барып тоташа. Болгар бабаларыбызның килеп чыгышына, гореф-гадәтләренә һәм күрше халыклар белән мөнәсәбәтләренә караган риваятьләр, кыйссалар борынгы гарәп-фарсы, урыс чыганакларында һәм болгарларның үз әсәрләрендә дә теркәлгән. Ул риваятьләр халык аңында бүген дә яшиләр.
Татар халкының борынгы авыз иҗаты үзенең үсешендә күп кенә башка төрки кабилә һәм халыкларның фольклоры белән бәйләнешкә кергән, безнең бабаларыбыз аларның фольклор әсәрләре белән таныш булган. Күроглы, Алпамша, Кузы Күрпәч, Таһир – Зөһрә турындагы эпос һәм легендаларның татарлар арасында җирле төрдәшләре иҗат ителү шул хакта сөйли.
Халык авыз иҗаты язма әдәбият үсүенә нигез булган. Бик борынгы төрки фольклор үрнәкләре һәм шулар нигезендә туган язма әдәбият башлангычлары тел кардәшлегендә булган халыкларның уртак мирасы итеп карала. Язмачылык традицияләре борынгы булган төрки әдәбиятлар шушы уртак тамырлардан үсеп тармакланган. Руник һәм уйгур язулы Орхон-Енисей ядкярләре, юрау рәвешендәге һәм үгет-нәсыйхәт әсәрләре, «Котадгу белек» кебек дидактик истәлекләр, «Диване лөгатет-төрк» тәге үрнәкләр, төрки халыкларның уртак байлыклары буларак, – һәркайсы әдәбият тарихында урын алган, ул әдәбиятларның үсешенә тәэсир иткән һәм аларны үзара бәйләп торган. Шундый йогынты һәм бәйләнешләр эчендә татар әдәбияты һич тә үзенең мөстәкыйль йөзен югалтмаган, камилләшә-камилләшә үзенчәлекле, бай традицияле зур әдәбият булып формалашкан.
Идел буе болгарларында ислам дине рәсми төс алгач, Гарәп көнчыгышыннан, Иран һәм Урта Азиядән килгән язма китаплар арасында дөньяви эчтәлекле, фән һәм матур әдәбият әсәрләре дә аз булмаган. Фирдәүси, Низами, Сәгъди әсәрләренең, «Мең дә бер кичә», «Кәлилә вә Димнә» хикәятләренең халыкка бик электән таныш булуы шул хакта сөйли. Гарәп һәм фарсы әдәбиятлары аша халкыбыз антик дөнья, борынгы Юнан, Византия мәдәният җимешләре белән дә танышкан. Татар әдәбияты тарихында гарәп-фарсы телле әсәрләр хәтта аерым катламны тәшкил итә.
Шундый әдәби җирлектә шагыйрь Кол Галинең нәфис әдәбият казанышы булган «Кыйссаи Йосыф» әсәре иҗат ителә. Ул татар әдәбиятының бөтен тарихы буена поэтик үрнәк булып килә. Аның традицияләренең бүгенгә кадәр дәвам итүе әсәрдәге сәнгать чараларының һәм гомумкешелек идеяләренең тормышчанлыгы хакында сөйли. Урта гасырларда Идел буеның иң күренекле иҗат җимеше булган «Кыйссаи Йосыф» поэмасы тулысынча сакланып калган, һәм ул татар халкының күңелендә, йөрәгендә иң мактаулы урын алган.
Болгар һәм Казан ханлыгы чорлары арасында шаулап үскән Идел-Урал буе язма әдәбияты мәдәни мирасыбыз тарихында гаять зур әһәмияткә ия. Ул үзенә кадәрге төрки Шәрык рухи казанышларын мул файдалану, аларны иҗади үзләштерү нәтиҗәсендә туган һәм үскән. Алтын Урда – халкыбыз тарихының ике гасырлык гадәти тарихы гына түгел, ә татарны татар иткән тиңдәшсез бер чор да ул. Алтын Урда әдәбиятының үзәгендә кеше, аның эчке дөньясы, эш-гамәле, җәмгыять һәм табигать белән багланышлары. Ул, – гадәттә, мөселман, Аллаһыга ышанучы зат. Бу чор әдипләре – Котб, Харәзми, Сәйф Сараи, Рабгузый, Мәхмүд Болгари, Хисам Кятиб – белемлелек, әдәплелек, итагатьлелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек сыйфатларны кеше идеалының мөһим өлешләре итеп санаганнар. Аларның фикер-кичерешләргә бай шигъри юллары – поэтик камиллекләре, гармоник яңгырашлары белән классик әдәбиятыбызның матур үрнәкләре. Шуны күрәбез ки, Алтын Урда чоры язма мәдәнияте үзенең үсеше, эстетик байлыгы, поэтик дәрәҗәсе белән үз дәверенең алдынгы әдәбиятлары югарылыгында торган. Ә инде XIV йөздә ул төрки дөньяның әйдәп баручы үзәгенә әверелә. Госманлы әдибе Әхмәдигә, үзбәк шагыйре Лотфыйга, азәрбайҗан классигы Нәсимигә Алтын Урда әдәбиятының шифалы тәэсире үзе үк күп нәрсә хакында сөйли.
Казан ханлыгы чоры язма мәдәниятендә үзенең үлемсез «Нуры содур» һәм «Төхфәи мәрдан» әсәрләре белән бөек шагыйребез Мөхәммәдьяр йолдыз булып балкый. Ул Урта гасыр ислам мәдәнияте һәм Европадагы Яңарыш чоры ирешкән фәлсәфи тәгълиматларга аваздаш кыю фикер-карашлары белән мәйданга чыга. Аның әдәби иҗаты кешелек цивилизациясен үзенең ачышлары, казанышлары белән баеткан ислам мәдәниятенең гүзәл мирасы булу бездә тирән горурлык хисе тудыра. Чыгышы белән төрек халкы вәкиле булган шагыйрь Өмми Камал иҗаты Казан ханлыгы чоры татар әдәбиятында үзенчәлекле урын алып тора. Ул, – бер халык әдибенең икенче бер халык әдәбиятына да бер үк дәрәҗәдә хезмәт итеп, аның да аерылгысыз вәкиле булып китүенә ачык мисал. Ханлыкның мәшһүр дин эшлеклесе сәет Кол Шәриф тә безгә шагыйрь буларак билгеле.
Дәүләт мөстәкыйльлегенә ия булу рухи үсешне алга әйдәүче көч булып тора. Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларында үсешнең зур булуы аңлашыла, чөнки бу дәүләтләр чын мәгънәсендә мөстәкыйль иде.
Алтын Урданың таркалуы, бераздан аңа нигезләнеп туган татар ханлыкларының да бетерелүе Идел-йортның мәдәниятенә коточкыч зур зыян китерде: элеккеге казанышларның күпчелеге юкка чыкты, яңаларын тудыру өчен шартлар җитмәде. Әмма шуңа да карамастан борынгы төрки, болгар чыганаклары белән азыкланган, гарәп-фарсы әдәбиятыннан көч-куәт алган Алтын Урда мәдәни традицияләре тәмам өзелмәде.
Иҗатларында әдәби традицияләр дәвамчанлыгын саклап, яңа буын әдипләргә тапшыра барган XVII йөз шагыйре Мәүла Колый, татар шигъриятенең инде югала башлаган биеклеген ХVIII – ХIХ гасырлар чигендә кабат кайтарган Габдерәхим Утыз Имәни, аңардан соң мәйданга чыккан Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки, Габделҗәббар Кандалый исемнәрен атау, һичшиксез, күңелдәге горурлыкны тагын да арттыра. XIX йөз – XX йөз башы татар әдәбияты тагын Каюм Насыйри, Муса Акъегет, Заһир Бигиев, Ризаэддин Фәхретдин, Фатих Кәрими, Шакир Мөхәммәдев, Закир Һади, Гали Чокрый, Мифтахетдин Акмулла исемнәре белән дә билгеле.
XX йөз башындагы татар мәдәнияте яңарышы иң беренче чиратта дөньяда бары тик 27 ел гына яшәп, биниһая зур иҗат мирасы калдырган бөек талант иясе, милләткә фидакярләрчә хезмәт иткән мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайдан аерылгысыз. Соңгы дистә елда халкыбызга кабат әйләнеп кайткан (Төркия Җөмһүриятенең һәм төрек халкының да олуг ярдәм-булышлыгы белән) Гаяз Исхакый иҗаты үзе ни тора! Фатих Әмирхан, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев, Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал кебек язучы, шагыйрь, драматургларыбызның татар әдәбияты тарихында күренекле урыннары бар.
Татарстанның автономияле республика булып яши башлаган чорларыннан соңгы әдәбиятыбыз үсешен дә һичничек инкяр итеп булмый. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» татар шигъриятен дөньякүләм яңгыратты. Шагыйрьләр Һ. Такташ, Ф. Кәрим, С. Баттал, Ә. Фәйзи, Х. Туфан, С. Хәким, И. Юзеев, С. Сөләйманова, Ш. Галиев, Р. Фәйзуллин, Ф. Яруллин; прозаиклар М. Галәү, К. Нәҗми, М. Әмир, Г. Бәширов, Г. Әпсәләмов, А. Расих, Р. Төхфәтуллин, Ә. Еники, Г. Ахунов, М. Мәһдиев, Н. Фәттах, А. Гыйләҗев; драматурглар К. Тинчурин, М. Фәйзи, Т. Гыйззәт, Н. Исәнбәт, Х. Вахит, Т. Миңнуллин һ. б. бик күпләр XX гасыр сүз сәнгатебез үсешенә гаять зур өлеш керткән иҗат көчләре булдылар.
Татар язучылары гомер-гомергә халык, милләт мәнфәгатьләрен алга куеп иҗат иттеләр, бик катлаулы хәлләрдә дә кыйблаларыннан тайпылмадылар.
Татар әдәбиятының үткән юлын кыскача яктырткан бу «сәяхәт» тә татар һәм төрек мәдәниятләренең, әдәбиятларының үзара багланышы аз гына күләмдә булса да чагылыш тапты. Төрек һәм татар халыкларының килеп чыгышында, кавем буларак оешуында бер үк төрки катламның хәлиткеч роль уйнавы – бәхәссез хакыйкать. Озак еллар буе үзара аралашу нәтиҗәсендә этник уртаклыкка нигезләнгән тел якынлыгы, мәдәни охшашлык тагын да арта, тагын да көчәя төшә. Колониаль изүгә дучар ителгән дәвердә дә татарлар төрекләр белән рухи элемтәләрен саклап калырга тырышалар. Кызганыч ки, Октябрь инкыйлабыннан соңгы 60–70 ел эчендә ике арадагы традицион багланышлар тәмам бетү дәрәҗәсенә җитте. Россиядә һәм Татарстанда иҗтимагый-сәяси вазгыять үзгәрүнең нәтиҗәсе буларак, XX гасыр азагында төрек-татар багланышлары янә җанланып, көчәеп китте. Бу – дәүләтләребез алып бара торган сәясәткә дә, аерым затларның фидакяр эшчәнлегенә дә бәйле.
Татар язучыларының әсәрләре – Төркиядә, төрек әдипләренең һәм галимнәренең әсәрләре, фәнни хезмәтләре Татарстанда тәрҗемә ителеп дөнья күрә, уртак гыйльми тикшеренүләр алып барыла. Шушы уңайдан бер мисал китереп үтәсем килә. Төркиянең Мәрмәрә университетындагы тюркологик тикшеренүләр, ягъни бөтен төрки дөньяны өйрәнү белән шөгыльләнә торган институтны безнең милләттәшебез, хөрмәткә лаек галим Надир Дәүләт җитәкли. Ул үзе дә Россиядә яшәүче төрки халыкларның тарихына, мәдәниятенә караган кызыклы эзләнүләр алып бара, әһәмиятле хезмәтләр бастыра. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе аның «Россия төркиләренең милли көрәш тарихы (1905–1917 еллар)» дигән фәнни хезмәтен татар теленә тәрҗемә итеп, 1998 елда Казанда бастырып чыгарды. Бу китапның дөнья күрүе Татарстанның фәнни даирәләрендә мөһим бер вакыйга буларак кабул ителде.
Күпсанлы фәнни-гамәли конференцияләр, әдәби-мәдәни корылтайлар, сәнгать бәйрәмнәре бик еш ике милләт вәкилләренең уртак катнашлыгында уза, милли театрларыбыз фестивальләргә, гастрольләргә йөрешә, ике дәүләт халыклары өчен дә файдалы китап күргәзмәләре оештырыла, мәгариф өлкәсендә дә хезмәттәшлек ныгый бара: Татарстанда төрек лицейлары, гимназияләре эшли, яшьләребез Төркия уку йортларында белем ала, Төркиядән килеп тә Татарстан югары уку йортларында укыйлар, республикабызда татар һәм төрек телләрендә «Заман-Татарстан» газетасы нәшер ителә, «Тюрксой» халыкара оешмасы эшчәнлеге кысаларында мәдәниятләребезне үстерү буенча күп гамәлләр тормышка ашырыла, Татарстан Милли китапханәсе Төркия Милли китапханәсе һәм Төркиядәге берничә университетның китапханәләре белән даими рәвештә китаплар алмашып тора, Татарстанның һәм Төркиянең Дәүләт архив хезмәтләре арасында төзелгән килешүләр нигезендә ике халыкның да тарихына караган кыйммәтле документлар ачыклана, архив хәзинәләре аларның күчермәләре белән тулылана, Төркиядә яшәп эшләгән, иҗат иткән мәшһүр татарлар Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Йосыф Акчура һәм башкаларның мираслары халкыбызга кайтарыла. Болар – рухи-мәдәни багланышларыбызның гомумиләштереп саналган кайбер чаралары гына әле.
Безнең мәсләк ачык: рухи яктан бер-беребезне баету, күңелләребезне аңлау аша туганлыкны ныгыту. Бу исә – куллана торган язуларыбызны аңлаешлы итү, әдәби һәм сәнгати әсәрләр алмашу, дини асылыбызга кайту, шулар ярдәмендә затлы төрки традицияләрне мөмкин кадәр торгызу. Алар, билгеле булганча, гомумкешелек кыйммәтләренең олы диңгез-океаннарына барып тоташа.
Бу көннәрдә Төркиянең бай тарихлы, олы мәдәниятле мәшһүр шәһәре Истанбулда уза торган Татар әдәбияты һәм мәдәнияте көннәре – менә шуның ачык мисалы.
2001
Китапханәләрне саклыйк!
Бүгенге катлаулы тормыш шартларында Дәүләт Советы сессиясенең көн тәртибенә халкыбызның рухи тормышында әһәмиятле урын тоткан китапханәләр эше турындагы мәсьәлә кертелүне республика җитәкчеләренең, депутатларыбызның бу өлкәгә даими игътибар итүе дип санарга кирәк.
Чыгышымның башында мәсьәләнең Дәүләт Советы сессиясе дәрәҗәсенә күтәрелү сәбәпләрен искә төшереп үтәсем килә.
1999 елда Россия Федерациясе хөкүмәте Россия Мәдәният министрлыгының кайда күпме дәүләт китапханәсе булырга тиешлеген күрсәткән нормативларын раслады. Бу нормативлар буенча Россия Федерациясе субъектларындагы 500 дән кимрәк кеше яши торган авылларда эшләп килүче китапханәләр «нормативтан югары», ягъни «сверхнормативный» дип табылды.
Әлеге нормативлар нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2002 елның июнендә безнең республикадагы социаль гарантияләр дәрәҗәсен билгеләгән карар кабул итте. Үз чиратында, республиканың 2003 елгы бюджет проектын әзерләү барышында, Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан икътисади һәм социаль эзләнүләр үзәге мәдәни учреждениеләрне дәүләт финанславы буенча исәпләүләр эшләде. Бу исәпләүләр буенча Татарстан Республикасының 500 дән кимрәк кеше яши торган авылларындагы 304 авыл китапханәсе алдагы елларда дәүләт бюджетына кертелмәскә тиеш булды. Әлеге китапханәләрнең күпчелеге – егерменче гасырның утызынчы елларында дәүләт тарафыннан оештырылып эшли башлаган, Бөек Ватан сугышы елларында да ябылмыйча авыл халкына хезмәт итеп килгән, 70–80 ел эчендә бай китап фондларын, биналарын, бигрәк тә һәр авылның рухи, сәяси һәм тәрбияви тормышында әһәмиятле традицияләрен булдырган зур тарихлы мәдәният учаклары. Аларның юкка чыгуы яки танымаслык булып үзгәрү мөмкинлеге барыбызны да борчый. 2003 елгы бюджет проектын тикшерү барышында, безнең Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр даими комиссиясендәге халык депутатлары, бу хәлгә аеруча игътибар итеп, әлеге китапханәләрне саклап калу юлларын эзли башладылар. Дәүләт Советының XIII пленар сессиясе 2003 елгы бюджет проектын тикшергәндә, алар бу мәсьәләгә махсус тукталдылар. Бюджетны аерым чыгымнардан азат итү кирәклеге белән бергә, әлеге китапханәләрне ничегрәк саклап калу мөмкинлеге турында да сорау туды. Әлбәттә, бу катлаулы мәсьәләне тирәнтен өйрәнеп бетермичә әлеге сорауга тулысынча җавап бирү мөмкин түгел иде. Сессия һәм Президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев, бу мәсьәләне ныклап өйрәнергә, нәтиҗәләрне алдагы сессиядә депутатларга җиткерергә дип, безнең комиссиягә протокол рәвештә йөкләмә бирделәр.
Сессиядә «нормативтан югары» дип саналган китапханәләрне аларның эш юнәлешләрен үзгәртү юлы белән саклап калу максатыннан берничә тәкъдим әйтелде. Әйтик, тиешле шартлар булган авылларда авыл китапханәсе белән мәктәп китапханәсен яки аралары 3 чакрымнан ким булган авылларда урнашкан «нормативтан югары» китапханәләрне берләштерү.
XIII сессиядән соң безнең комиссиядә бу мәсьәлә белән шөгыльләнү өчен махсус эш төркеме расланды һәм аңа «нормативтан югары» дип саналган иң күп китапханәләр булган Аксубай, Яшел Үзән һәм Кайбыч районнарына барып мәсьәләнең торышын тикшерергә һәм, махсус анкеталар эшләп, бөтен республикадагы әлеге китапханәләр турында мәгълүмат булдырырга кушылды.
Төркем шул юнәлештә ике ай ярым эш алып барды, аннан бөтен нәтиҗәләрне туплап комиссиягә тапшырды. Комиссия, әлеге материалларга нигезләнеп, махсус белешмә эшләде, Дәүләт Советы карары проектын әзерләде. Алар сезгә таратылды, һәм мин әлеге мәсьәләне хәл иткәндә безнең тәкъдимнәрне якларсыз дип ышанам.
Эшче төркем туплаган материаллар күрсәткәнчә, Аксубай районында «нормативтан югары» 17 китапханә исәпләнә. Чынлыкта алар 15 кенә. Ике авылда халык саны арту сәбәпле, алардагы китапханәләр бүгенге көндә Министрлар Кабинеты эшләгән нормативларга сыеша. Тагын 7 авылда мәктәп китапханәсе юк, димәк, авыл китапханәләрен алар белән кушып булмый. Авыл һәм мәктәп китапханәләре булган өч авылның икесендә мәктәп китапханәләре урнашкан бүлмә 9 кв. метрдан артмый, ә бер мәктәп бинасы бик искергән. Дөрес, аралары 3 чакрымнан ким булган ике авыл китапханәсен кушу мөмкинлеге бар. Тик болай иткәндә кушылган китапханәдә эш күләме арта, китапханәчеләр штатын арттырырга туры килә. Моннан бюджетка бер тиен дә файда калмый.
Яшел Үзән районында «нормативтан югары» алты китапханә исәпләнә. Аларның бишесендә китапханәчеләр ярты ставкага эшли, китапханәләрне кушып, берәр ставка ясаганда, бюджет бер елга нибары 78 мең 700 сум гына отачак.
Кайбыч районында әлеге «артык» дип саналган китапханәләр унберәү исәпләнә. Әмма күптән түгел булып үткән җирле үзидарә органнарын үзгәртү барышында, аларның саны сигезгә генә калган. «Нормативтан югары» дип исәпләнгән өч авыл китапханәсе күрше тирәдәге өчәр-дүртәр авылга хезмәт күрсәтә. Китапханәләрне кыскартсаң, дистәдән артык авыл халкы китапханә хезмәтеннән мәхрүм калачак, чөнки аларның берсендә дә мәктәп китапханәсе эшләми. Бу районда аралары 3 чакрымнан ким булган авыл китапханәләре дә юк. Райондагы «нормативтан югары» дип саналган китапханәләрне япкан очракта, җиде ярым китапханәче штаты кыскартылачак. Шунысы да бар: бу китапханәләрнең барысы да клуб биналарында эшли. Димәк, коммуналь чыгымнарны янга калдыру мөмкинлеге юк. Райондагы өч авыл китапханәсенең биналары искергән. Район хакимиятенә аларга ремонт ясау чарасын күрергә кирәк. Эш төркеме Кайбыч районында бердәнбер китапханәне (Афанас авылы) ябарга мөмкин дип саный – аның бинасы авария хәлендә. Бу өч район белән хәлләр әнә шундый.
Безнең комиссия «нормативтан югары» булган китапханәләр турында мәгълүмат алу өчен җибәргән анкеталарга җавап итеп республикабызның 38 районы һәм шәһәре җитәкчеләре, шулай ук китапханә хезмәткәрләре «нормативтан югары» дип саналган китапханәләрне саклап калуның кирәклеге турында хәбәр итәләр. Республиканың берничә районында гына сессиядә мәсьәлә хәл ителгәнче үк үзгәрешләр кертергә өлгергәннәр – Минзәләдә ике авыл китапханәсе, кыскартылып, мәктәп китапханәләренә күчерелгән, Әгерҗе районында өлкәннәр һәм балалар китапханәләрен берләштергәннәр, Лениногорск районында ике авыл китапханәсен кыскартканнар һәм өч китапханәченең эш хакын яртышар ставкага калдырганнар.
Комиссия фикеренчә, республикада «нормативтан югары» дип исәпләнгән 300 китапханәне һич кенә дә ябарга ярамый. Аларның барлыгы 71 мең китап укучысы бар. Китапханәләр урнашкан авылларда 89 мең кеше яши. Шулардан 16 меңе – балалар, 46 меңе – эшләүче кешеләр, 27 меңе – пенсионерлар. «Нормативтан югары» дип саналган 104 китапханә урнашкан авылларда мәктәп китапханәләре дә бар. Әмма аларның иң зур күпчелеге 15 кв. метрдан артмаган кысан бүлмәләрдә урнашкан, авыл китапханәсеннән күчереләчәк китаплар анда сыймый.
Авыл китапханәләрен мәктәп китапханәләренә күчерү мәсьәләсе бик тә катлаулы. Беренчедән, биналар кечкенә, икенчедән, башлыча кичен генә китапханәгә йөри торган авыл кешесен укулар беткәч юып, җыештырып куелган мәктәп бинасына кертү мәктәптә уку-укыту эшен оештыруның санитар кагыйдәләренә каршы килә.
Шул ук вакытта мәктәп китапханәләренең барысында да диярлек уку заллары һәм олылар өчен нәшер ителә торган газета-журналлар юк.
«Китапханәләр һәм китапханә эше турында» гы Татарстан Республикасы Законындагы авыл китапханәләре эше турындагы таләпләрнең күбесен мәктәп эченә урнашкан кысан бүлмәләрдә башкарырга мөмкин түгел.
Республикадагы «нормативтан югары» дип саналган 156 авыл китапханәсе үзләре урнашкан авыллардан тыш әле тагын тирә-юньдәге 366 кечкенә авыл халкына хезмәт күрсәтә. Шулай итеп, әгәр әлеге 304 китапханә ябылса, республикабызның 514 авылы китапханә хезмәтеннән мәхрүм булачак.
Финанс чыгымнарын санаудан тыш, авыл китапханәләренең авыл һәм, гомумән, халыкның рухи тормышындагы урынын, һәр китапханәнең үзенә генә хас булган үзенчәлекләрен дә искә алмыйча булмый. Әйтик, татар халкының күренекле уллары Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Таҗи Гыйззәт, Хәсән Туфан, Нәҗип Думави, Зәки Нури, Газиз Кашапов, чуваш әдәбияты классигы Полоруссов-Шәләбиләрнең туган авылларындагы китапханәләр, «нормативтан югары» исемлегенә кертелеп, ябылу куркынычына дучар булдылар. Аларның күбесе бит халкыбызның рухи тарихында атаклы авыллар – Кушлавыч, Шырдан, Кармәт, Яңа Дума һәм башкалар… Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырдан китапханәсенә аерым тукталасы килә. Комиссиянең эшче төркеме бу авылда да булды. Авыл китапханәсе Каюм Насыйри үз акчасына төзегән элеккеге авыл мәдрәсәсе бинасына урнашкан. Дөрес, Каюм Насыйри заманыннан калган бу агач бина инде бик нык искергән, тузган. Әмма аның мемориаль бина, тарихи бина икәнен онытмаска кирәк. Безнең комиссия бу китапханәне ябарга түгел, киресенчә, дәүләт исәбенә төзәтеп, яңартып, аңа «Каюм Насыйри исемендәге мемориаль китапханә» дигән исем бирергә кирәк дип саный.
«Нормативтан югары» дип саналган китапханәләр исемлегенә 296 татар авылы китапханәсе һәм шулай ук 3 чуваш, 2 урыс, 2 удмурт, 1 мордва авыл китапханәсе керә. Бу китапханәләр – әлеге милләтләрнең рухи мәдәниятен, әдәбиятын, милли телдәге китапларны саклаучы бердәнбер милли мәдәният үзәкләре. Аларны ябып кую республикабызның бүгенге милли сәясәтенә һич кенә дә туры килмәс иде.
«Нормативтан югары» дигән китапханәләр исемлеге билгеле булгач, бу китапханәләр урнашкан авыллардагы китап сөючеләр, республикабыз районнары һәм шәһәрләрендәге китапханә хезмәткәрләре, җитәкчеләр, республикабызның мәдәни җәмәгатьчелеге әлеге авыл китапханәләренең язмышы өчен тирән борчылуларын белдерә башладылар. Республика һәм район газеталарында басылган күпләгән мәкаләләрдә, чыгышларда инде авылда бердәнбер мәдәният учагы булып кала барган китапханәләрне саклауның зур әһәмияткә ия икәнлеге әйтелде. Бүгенге көндә китапханә ул – гади китап фонды гына түгел, ә халкыбыз рухын саклаучы үзәк тә, хокук бозучылар, наркомания, эчкечелек, рухсызлык белән көрәш урыны да. Моны да истән чыгармаска иде. Минемчә, бу залда да, республикабыз җәмәгатьчелегендә дә эшләп торган китапханәләрне ябарга теләүчеләр юктыр. Шул ук вакытта без дәүләт кабул иткән карарларны да үтәргә тиешбез. Шуңа күрә безгә мәсьәләне, үзара килешеп, иң кулай мөмкинлекләрне файдаланып хәл итәргә кирәк. Әнә шулар нигезендә безнең комиссия сессиягә карар проектын эшләде. Безнеңчә, күпмилләтле республикабыз үзенчәлекләрен искә алып, әлегә яшәп һәм эшләп килә торган китапханәләребезне саклап калу максатларында нормативларыбызны яңадан бер карап, аларны яңартырга кирәк. Карар проектында моны тормышка ашырырга конкрет тәкъдимнәр бар.
Сүземнең соңында нормативлар мәсьәләсенә тагын бер тукталасым килә. Без, бик нык тырышып һәм зурдан кубып, китапханәләрне киметү нормативларын тормышка ашырырга тотындык. Ә бит бу өлкәдә башка нормативлар да бар: әйтик, китап фондларын яңарту, биналарның зурлыгы, аларны җылылык һәм башка коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативлары, көндәлек басмаларга язылу һәм башкалар. Бу нормативларның күбесе үтәлмәсә дә, нишләптер ул хакта чаң сугарга җыенып торучылар юк. Бүген без барыбыз да – Татарстан Мәдәният министрлыгы, республикабызның Милли китапханәсе, район һәм шәһәрләрдәге үзәк китапханә системасы җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, район һәм шәһәр хакимиятләре, җирле үзидарә органнары – боларны һәрдаим истә тотарга тиешбез.
2004
Милләткә – әфьюн
(Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә мөрәҗәгать)
Мөхтәрәм Минтимер Шәрип улы!
Дәүләт кадәр дәүләт сүтелгәннән соң, җәмгыятьтә күчеш чоры вакытында менә икенче дистә ел инде көн саен төрле бәла-казалар булып тора. Шөкер, аларның күбесе хәл ителеп килә, һәм тормышыбыз камиллеккә таба бара. Ләкин һәр чор, үзенең яңа авыруын да китереп чыгарып, рухиятебезне гарипләндерүче яңадан-яңа шаукымнарга җирлек бирә. Без, уңышларыбызга артыграк куанып җибәреп, аяк астында гына яткан бик куркыныч афәтне күз уңыннан ычкындырганбыз; әлеге афәт, шушы рәвешле дәвам иткән очракта, безне иртәме-соңмы коточкыч фаҗигагә китерәчәк.
Сүз бүгенгесе көндәге җыр сәнгатенең халыкны гарипләндерүче әфьюнга әйләнеп баруы хакында. Радио-телевидение аша һәм концерт залларында яңгыраган күп кенә мәгънәсез, төссез һәм оятсыз җырлар халыкның зәвыгын тупасландыра, рухын гарипләндерә. Композиторларны көй язарга, авторларны җыр сүзләре иҗат итәргә, җырчыга җырларга өйрәтеп алтын киңәшләрегезне бирсәгезче дип мөрәҗәгать итүебез түгел. Хосусый милек икътисадта шәп нәтиҗәләр бирә алса да, рухият, тәрбия өлкәсендә дәүләт контроле юкка чыгарга тиеш түгел дип беләбез! Андый контроль хәтта икътисадта да бар. Татарстан дәүләте бу өлкәдә төп координатор – эшләрне җайга салучы, көйләүче, буразнадан читкә тайпылырга ирек бирмәүче бердәнбер вәкаләтле көч дип исәпләп, без ялгышмыйбыз.
Әйе, аңлашыла, сәнгать аерым кулларга күчеп бара. Базар икътисады заманында бу – уңай күренеш. Ләкин дәүләт шәхси кибет хуҗаларына, бозылган ит, казылык яки бүтән ризыкны саттырып, гавамны агуларга мөмкинлек бирми бит! Ә «хосусый эстрада фабрикалары һәм кибетләре» рәхәтләнеп халыкны исәнгерәйтү, гарипләндерү эшен дәвам итә.
Хәер, искергән казылыктан соң адәм баласы, ашказанын юдыртып яки клизма ясатып, фаҗигадән котыла ала. Ләкин кешенең күңеленә, рухына, баш миенә «клизма» ясап булмый бит! Зинһар, безне дөрес аңлагыз! Бу – җан авазы, йөрәк тавышы. Ниндидер аерым кеше-авторларның һәм шәхси компанияләрнең җыр сәнгатендә эшләргә лицензияләре булса да, яшь буынны, милләтне рухи яктан гарипләндерергә лицензия-хокуклары юк лабаса!
Сезнең күптән түгел әйткән фикерегез әдәбият, сәнгать һәм тәрбия өлкәсендә гамәл кылучыларга бу болгавыр заманда төп критерий булырга тиеш. Тормышыбызга бик куркыныч чир үтеп керде: ул – төрле тискәре күренеш-гамәлләргә кешенең акрынлап ияләшә баруы, күнегүе (привыкание) дигән олуг фикер ишеттек без Сезнең авыздан узган язда.
Буш көйләргә, тозсыз, оятсыз сүзле һәм мәгънәсез җыр текстларын такмаклап сикергән җырчы кисәкләренә тамашачыбыз бер күнегеп, ияләнеп китә икән, соңыннан аның рухын сафландыру, күңелен нурландыру гаять кыен булачак…
Сезнең Указ нигезендә быелгы ел Әдәбият-сәнгать елы дип игълан ителде. Һәм өстебездә торган афәттән нәкъ быел ук арына алмасак, бу хатаны киләсе ел төзәтер дигән бернинди өмет-ышаныч юк бездә.
Дөрес аңлашылсын, без цензура кертергә җыенмыйбыз, андый гамәлдән Ходай сакласын! Үз заманында Руслан Аушев дигән күренекле шәхес һәм зирәк акыллы сәясәтче, «Экспресс-газета» кебек «чүп чиләкләре» н Ингушетия территориясенә кертүне махсус Указ белән тыеп, милләтен аз гына булса да рухи пычранудан аралап кала алган иде.
Безнең анык тәкъдимнәр шуннан гыйбарәт: Мәдәният министрлыгы каршында сәнгать киңәшмәсе төзергә. Аның составына өлкән буын, урта буын һәм яшь буын әдәбият-сәнгать әһелләре (композитор, язучы, җырчы) керергә тиеш. Киңәшмәне компетентлы җитәкчебез – м,?????
әдәният министры җитәкләргә тиештер. Бу Зур сәнгать киңәшмәсе дип аталсын. Икенчесе, Язучылар һәм Композиторлар берлеге идарәләре каршында Кече сәнгать киңәшмәләре эшләргә тиеш.
Һәр эстрада әсәре, һәр җыр әлеге дәрәҗәле киңәшмәләр фатихасы белән генә тамашачыга барып ирешсен.
Киңәшмәләрнең аерым Уставлары булып, әлеге документларда иң беренче чиратта яшь иҗатчыларга ярдәм итү күздә тотылсын иде. Һәм шулай ук әлеге сәнгать киңәшмәләре шоу-бизнес белән шөгыльләнүче хосусый компания, шәхси эшмәкәрләрнең җыр сәнгате өлкәсендәге эшчәнлекләрендә ышанычлы терәк, аларга иҗади яктан ярдәм итүче дәрәҗәсендә булырга тиеш.
Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова,
Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева,
Мирсәет Яруллин, Разил Вәлиев
һәм бер төркем сәнгать әһелләре
2006
Рухи гариплектән сакланыйк
Узган Әдәбият-сәнгать елында без, депутатлар, һәрвакыттагыча, Мәдәният министрлыгы оештырган һәр чарада катнашып, кулдан килгән кадәр үз өлешебезне кертергә тырыштык. Инде менә ун елга якын без республикадагы мәдәният хезмәткәрләренә үз һөнәре буенча озак эшләгән өчен өстәмә хезмәт хакы түләү мәсьәләсен хәл итү юлларын эзләгән идек. Бу тырышлыкларыбыз, ниһаять, узган елда тормышка ашты. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 100 млн сум чамасы өстәмә акча бүлеп бирелде. Бу казанышыбыз Мәдәният министрлыгы белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитетының чын мәгънәсендә бергәләп эшләү нәтиҗәсе, уртак уңышыбыз булды. Форсаттан файдаланып, мин безнең тәкъдимнәребезнең закон дәрәҗәсенә җитүенә хәер-фатиха биргән Президентыбызга, хөкүмәтебезгә, депутатларыбызга барча мәдәният хезмәткәрләре исеменнән рәхмәт сүзләре әйтсәм, урынлы булыр кебек. Шулай ук әлеге яңартылган Закон нигезендә профессиональ иҗат коллективларына җәмгысы 50 млн сумлык грантлар бирелү дә бик күркәм яңалык булды.
Әдәбият-сәнгать елы рәсми төстә тәмамланса да, узган елны көн тәртибенә куелган мәсьәләләр безнең белән бергә калды, һәм без аларны Хәйрия елында да, алдагы елларда да шундый ук уңыш белән хәл итәргә тиешбез. Ә проблемалар хәл ителгән саен, аларның тагын да мөһимрәкләре, тагын да зурраклары пәйда була тора.
Узган елны республикабызны шаулаткан вакыйгаларның берсе тарихи-мәдәни һәйкәлләребезне саклауга багышланган иде. Бу мәсьәлә әле бүген дә тулысынча хәл ителмәгән, аны хәл итү өчен хөкүмәтебез, парламентыбыз һәм җирле органнарның үзара килешеп эшләүләре таләп ителәчәк. Иң беренче чиратта безгә инде күптән «сакаллы» проектка әверелгән «Мирас» программасын тиз арада кабул итеп, бюджеттан акча бүлеп бирергә һәм, ниһаять, аны гамәлгә ашыра башларга кирәк. Әмма ни өчендер бу үтә дә мөһим һәм озак перспективага исәпләнгән мәсьәләне хәл итү өчен нибарысы өч ел вакыт бирелгән. Әгәр дә ул Дәүләт программасы кысаларына кертелеп, 10 еллык программа итеп төзелсә һәм закон белән расланса, аның статусы да, мөмкинлекләре дә бермә-бер арткан булыр иде. Проект авторлары җиңелрәк юлны сайлап, минемчә, эшне катлауландыра гына төшкәннәр кебек.
Инде әйткәнемчә, узган елны «Мәдәният» Законына аерым маддә өстәлеп, республикабызда мәдәният өлкәсендә беренче мәртәбә грантлар системасы гамәлгә керә башлады. Быелгысы һәм алдагы елларда аның даирәсен киңәйтә төшеп, мәдәният сарайларына, китапханәләргә, музейларга һәм башка мәдәният оешмаларына грантлар бирә башласак, республикабызның рухи тормышы күзгә күренеп җанланып китәр иде. Илкүләм приоритетлы проектлар арасында мәдәнияткә урын табылмавына безнең Президентыбыз ачыктан-ачык үзенең ризасызлыгын белдергән иде. Менә шушы гаделсезлекне бетерү өчен, республикадагы мәдәният оешмаларына, һич югында, берәр миллион сумлык 50 грант билгеләнсә, күләгәдә калган мәдәният бакчасына якты кояш нурлары төшкән сыман булыр иде. Ә мәдәниятнең, бигрәк тә милли мәдәниятебезнең чишмә башы, төп нигезе авылларда, шул ук мәдәният йортларында, китапханәләрдә, музейларда булуын истә тотсак, бу гамәлнең никадәр мөһим икәнлеге тагын да ныграк ачыклана төшә.
Быелгы Хәйрия елында гомерләрен әдәбият-сәнгатькә багышлап, лаеклы ялга чыккан ветераннарыбызга да аерым хөрмәт күрсәтелә башлар, аларга игътибар бераз булса да артыр дип уйлыйбыз. Мәсәлән, Мәскәүдән һәм С.-Петербургтан үрнәк алып, иң мәшһүр һәм ярдәмгә мохтаҗ әдәбият-сәнгать ветераннарына махсус стипендияләр билгеләүне гамәлгә кертсәк, бик тә яхшы булыр иде. Беренчедән, бу гамәл ветераннарны мескенлеккә төшүдән коткарса, икенчедән, сәнгать дөньясына яңа аяк басучы яшьләр алдында сайлаган профессияләренең, гомерлек һөнәрләренең абруен бераз булса да күтәрер иде.
Менә без, ниһаять, күптән борчылып көткән җирле үзидарә шартларына аяк бастык. Аның кыенлыклары, очы очка ялганмаган җирләре сезгә дә, безгә дә яхшы билгеле. Әгәр дә без бүген, әле камилләшеп җитмәгән Россия законнарына нигезләнеп, үзебезнең бөтен мәдәният оешмаларыбызны уптым илаһи башы-аягы белән җирле үзидарә җилкәсенә өеп куйсак, авыл-район мәдәнияте, бик тә авыр хәлгә төшеп, тора-бара бөтенләй күтәрәм хәлгә калырга мөмкин. Аннары аларның берәм-берәм ябылып, бермә-бер кимүләре дә котылгысыз булачак. Юк, мин һич кенә дә бүгенгесе көндә җирле үзидарәләргә республика казнасыннан бүленеп бирелә торган ярдәмне инкяр итәргә җыенмыйм. Әмма бу ярдәмнең күләме җан асрарга да көчкә-көчкә генә җитә, ә алга бару, үсеш турында хыялланасы гына кала. Компьютерсыз, китапсыз китапханәләрнең, музыка уен кораллары, музыкаль аппаратуралары, сәхнә җиһазлары булмаган, дистә еллар буена ремонт күрмәгән мәдәният сарайларының бүгенге кешенең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмавы, заман таләпләренә туры килмәве барыбызга да мәгълүм бит.
Безнең республикада елдан-ел бик тә кирәкле һәм яхшы законнар кабул ителә тора. Аларның күбесенең проектлары хөкүмәт тарафыннан эшләнә. Әмма шул яхшы законнарның гамәлгә ашуы гына җитенкерәми. Мәсәлән, моннан берничә ел элек без «Мәҗбүри данә турында» республика Законы кабул иткән идек. Шул Закон нигезендә зур китапханәләр һәм архивлар республика нәшриятларында басылган китапларның һәм башка төрле басмаларның, аудио-видеоязмаларның һәммәсен дә мәҗбүри төстә бер-ике данә алып барырга тиешләр. Әмма бу Закон һаман тулысынча эшләп китә алмый, республикада чыккан мәгълүмати продукциянең нибары 60–70 проценты гына тиешле урыннарга барып җитә. Хөкүмәтебез бу өлкәдә дә үзенең каты кулы белән тәртип урнаштырса, киләсе буыннар һәм тарих өчен тупланган мәгълүматларыбыз тагын да баерак һәм тулырак булыр иде.
Узган елны нәшриятларыбыз складларында сакланучы 25 миллион сумлык китаплар хакында да шактый сүзләр булды. Ә шул ук вакытта республикада ел буена бер дистәдән артык китап ала алмаган китапханәләребез байтак. Мәсәлән, узган елны Биектау, Кайбыч, Чүпрәле, Апас, Теләче районнарында китап сатып алу һәм подписка оештыру өчен, бер китапханәгә уртача 2–6 мең сум акча бирелгән. Әмма 2 мең сумга бүген бер яхшы альбом яисә атлас та алып булмый бит! Ә балалар китапханәләренең хәле тагын да аянычрак. Мәсәлән, Буа районында узган елны бер китапханәгә балалар өчен нибарысы – 5 китап, Балтач районында – 9 китап, Алабуга, Әгерҗе, Кама Тамагы районнарында бер яңа китап сатып алынган. Быелгы Хәйрия елында республикабыз китапханәләренә балалар китаплары алу буенча махсус акция оештыра алсак, бик тә игелекле эш кылган саналыр идек. Чөнки мәдәнияттән, китаптан, сәнгатьтән аерылган бала әкрен-әкрен рухи гариплеккә дучар ителергә мөмкин. Ә рухи гариплек – физик гариплектән дә куркынычрак нәрсә.
2007
Язмышыбыз елъязмачысы
«Ватаным Татарстан» – республикабызның Дәүләт Советы һәм хөкүмәте тарафыннан гамәлгә куелган татар телендәге бердәнбер рәсми газета. Бер караганда, рәсми газета булу аңа мәртәбә һәм дәрәҗә өсти, ә икенче караганда, рәсмилек бу басмада эшләүчеләрнең җаваплылыгын арттыра, аларны дәүләти һәм рәсми кысаларга керергә мәҗбүр итә. Ул журналистларга үз сүзләрен генә түгел, ә хөкүмәт фикерен җиткерү бурычын да йөкли. Бу исә күпмедер дәрәҗәдә сүз һәм фикер иреген йөгәнләп яисә тышаулап куя. Чөнки рәсми газетаның төп максаты һәм бурычы, – бер яктан, дәүләт идеологиясен халыкка аңлату булса, икенче яктан, халыкның уй-фикерләрен рәсми җитәкчелеккә һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерү. Менә шуннан чыгып караганда, үз көнен үзе күрүче яисә рәсмилек статусы беркетелмәгән башка басмаларның хәле җиңелрәк, иҗат мөмкинлекләре зуррак кебек. Газетада яисә журналда басылган язма өчен алар бары тик үз укучылары һәм закон каршында гына җавап тота. Ә «Ватаным Татарстан» ның һәр җөмләсе дәүләт – республика идеологиясенә дә аваздаш булырга, Татарстанның гавамга әйтергә теләгән фикере булып яңгырарга тиеш. Бу гаҗәп тә катлаулы һәм җаваплы бурычны, шөкер, «Ватаным Татарстан» газетасы һәм аның элгәрләре инде менә бер гасырга якын уңышлы рәвештә башкарып килә.
«Ватаным Татарстан» ны юкка гына халык белән дәүләт һәм җитәкчелек арасындагы күпер дип атамый торганнардыр. Ә күпернең язмышы беркайчан да җиңел булмаган. «Күпер – бик тә кирәкле нәрсә, әмма, гадәттә, күпер өстендә яшәмиләр, аның аркылы үтеп-сүтеп кенә йөриләр», – дигән иде кемдер. «Ватаным Татарстан» хезмәткәрләре – шушы күперне үз иңнәрендә тотып торучылар, ике ярны тоташтыручы рухи күпернең алтын субайлары!
«Ватаным Татарстан», татар телендә кануннар һәм рәсми карарлар бастыручы бердәнбер газета буларак, уникаль басма саналырга хаклы. Ләкин шунысы кызганыч: әлеге рәсми документлар барча халык тарафыннан да егылып укыла торган язмалар түгел. Бу нәрсә иң беренче чиратта газетаның тиражына тискәре йогынты ясый торгандыр. Чөнки ул, тираж арттыру өчен, үзенең битләренә урам кызларын һәм замана башкисәрләрен чыгарып, «матбугати оргияләр» оештыра алмый. Шуны истә тотып, дәүләт органнары газетага ярдәмгә килсә һәм республикадагы ике мең китапханә, ике мең ярым клубка һәм Мәдәният йортына, ике мең ярым мәктәпкә, бер мең муниципаль берәмлеккә, барча дәүләти оешмаларга берәр генә данә «Ватаным Татарстан» га язылуны оештырса, газетаның тиражы шунда ук бермә-бер артыр иде. Ә бу үз чиратында хокукый дәүләттә яшәргә җыенган халыкның законнар һәм карарлар белән танышу мөмкинлеген киңәйтәчәк. Без бит халыкка: «Законнарны белмәү беркемне дә җаваплылыктан азат итми», – дибез, ә үзебез аларга, законлы хокукларын һәм бурычларын тиешле дәрәҗәдә аңлату өчен, шартлар тудырмыйбыз. Билгеле, моның өчен газетада, законнарны һәм карарларны бастыру белән бергә, аларга тәфсилле аңлатмалар бирү һәм ул законнарның үтәлеше хакында даими язмалар урнаштыру да кирәктер. Юбилей алдыннан редакция коллективы белән очрашу вакытында Президентыбыз да бу хакта үзенең фикерен әйтте.
Заманында бөек Тукай: «Тәнкыйть – кирәкле шәйдер…» – дип әйткән. Ул бүгенге болгавыр һәм азгынлыкка чумган заманда, бәлки, Тукай заманына караганда да кирәгрәктер. Әмма соңгы елларда тәнкыйтьнең тәэсир көче кимедеме, әллә инде безнең тиреләребез калынайдымы, җан ачысы белән борчылып язылган мәкаләләр дә ни җәмәгатьчелек, ни җитәкчелек тарафыннан бөтенләй диярлек игътибарга алынмый башлады. «Эт өрер, бүре йөрер» дигәндәй, газета яза тора, азгынлыкка, бозыклыкка, ришвәтчелеккә баткан адәми затлар, берни булмагандай, үз гамәлләрен кыла тора. Бу хәлдән чыгу өчен, безгә, бәлки, хөкүмәт яисә парламент дәрәҗәсендә сүз кузгатып, җитәкчеләргә һәм контрольлек итүче органнарга тәнкыйть мәкаләсенә игътибар итү, нәтиҗә ясау һәм чара күрү бурычын йөкләргә кирәктер? Киләчәктә үзебезнең Комитет утырышларының берсен матбугат проблемаларына багышларга җыенабыз һәм анда бу мәсьәләне дә игътибар үзәгенә алырбыз дип уйлыйм.
«Ватаным Татарстан» Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Дәүләт Советы органы булса да, урыс телендә чыгучы шундый ук рәсми газета саналган «Республика Татарстан» нан аермалы буларак, аның әле тагын бер бик югары миссиясе бар. Ул – бөтен дөнья буйлап сибелгән һәр татар кешесенең үз газетасы; бу матбага бүгенге көндә бөтентатар газетасы вазифасын да башкара. Менә шул газетага, аның коллективына өстәмә бурычлар һәм җаваплылык йөкли. Әгәр сиңа шундый җаваплы вазифа йөкләтелгән икән, димәк, син бөтен татар дөньясын мөмкин булган кадәр үз битләреңдә яктыртып барырга, читтәге татарларның да рухи һәм мәгълүмати ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиешсең. Ә моның өчен техник һәм матди мөмкинлекләр тудыру, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә корреспондент пунктлары булдыру, алар белән ике яклы элемтә урнаштыру, газетаның кәгазь һәм электрон вариантларын дөньяның төрле төбәкләренә җиткерү чараларын күрү кирәк. Моннан алты ел элек без Татарстан Конституциясенә читтә яшәүче татарларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә Татарстанның ярдәме хакында аерым маддә өстәдек. Узган ел әлеге бурычны Россия белән Татарстан арасында вәкаләтләр бүлешү хакындагы Шартнамәдә Федераль закон белән беркетеп куйдык. Димәк, «Ватаным Татарстан» ны дөньяга тарату өчен, Татарстан Конституциясе дә, Россия законы да мөмкинлек бирә, безгә хәзер бергәләп шуны тормышка ашыру механизмын эшләргә һәм аны башкарып чыгарга кирәк.
Соңгы арада газета-журналлардан теләсә нинди юллар белән акча эшләүне таләп итә башладылар. Бер караганда, бу дөрестер дә. Әгәр бөтен илебез белән базар икътисадына кереп барабыз икән, без генә бер читтә коммунизм төзеп ята алмый торганбыздыр. Әмма «пәри башка, җен башка» дигәндәй, таләпне куйганда, иң әүвәл кемнән нәрсә сораганыңны акча янчыгы аша гына түгел, ә күңел аша да үткәреп карарга кирәктер. Мәсәлән, безнең илдә балага ундүрт яшькә кадәр эшкә урнашу, димәк, акча эшләү тыелган икән, шул яшьтәге балалар өчен чыгарылучы газета яисә журналдан көчләп акча эшләтү, акча таптыру дөрес гамәл булыр микән? Шулай ук бу очракта әдәби басмалардан да, матди байлыктан битәр, иң әүвәл рухи байлык таләп итү дөресрәктер, минемчә. Ә инде реклама бастырып акча эшләүгә килгәндә, бу өлкәдә татар басмалары урыс басмалары белән берничек тә ярыша алмый. Гомумән, татар теле чын мәгънәсендә дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелмичә, аннан акча эшләтергә тырышу зур нәтиҗәләр бирмәс. Җитмәсә, үзебезнең хөкүмәтебез дә, тендер-конкурслар турындагы реклама белдерүләрен урыс телендә генә бастыруны хуплап, татар басмаларын бу юл белән акча эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм итте. Рекламаны урыс телендә генә бастыру, татар телле газета-журналларның бюджетын ныгытуны гына чикләп калмыйча, татар теленең дәрәҗәсен һәм рәсми статусын түбән төшерә. Дөрес, мондый очракта газета-журнал укучыларның күңелләрен күрерлек язмалар өчен урын күбрәк кала, реклама бастырыласы урында алар үзләре теләгән кызыклы язмаларны күрә ала. «Татмедиа» җитәкчелеге киләчәктә газета-журналларның исәп-хисап нормативларын әзерләгәндә, һәр аерым басманың үзенчәлегенә игътибар итеп һәм милли басмаларның мөмкинлекләрен истә тотып эшләсә, дөресрәк булыр. Ә инде рәсми статустагы «Ватаным Татарстан» га аерым игътибар, дәүләти басмага, базар мөнәсәбәтеннән битәр, дәүләти мөнәсәбәт булырга тиешлеген беркем дә инкяр итә алмый.
Соңгы елларда республикабызда чыгучы милли басмаларның теле бик тә чүпләнде. Бу яктан караганда да башка басмаларга үрнәк күрсәтү – «Ватаным Татарстан» ның бурычы. Урыс теленнән алынган калькалар, әдәби тел нормаларына сыймаган гыйбарәләрне хәзер һәр язмада диярлек очратырга мөмкин. Ялгышмасам, баш редактор булып Шәмси Хамматов эшләгән заманда, шушы чирдән арыну өчен, редакциядә тел чисталыгын тикшереп торучы әдәби мөхәррир штаты булдырылган иде. Ул вазифага Шәмси ага күренекле язучы, тел остасы Хәсән Сарьянны чакырды. Бу тәҗрибә бүген яңадан тормышка кайтса, бик дөрес булыр.
Үзең кылган гамәлләргә, басылган язмаларга читтән күз ташлау өчен, редколлегия эшен җанландырып, чыккан саннар хакында кимендә айга бер мәртәбә тәфсилле фикер алышу, парламент һәм хөкүмәт әһелләре белән газета хакында «түгәрәк өстәл» ләр, эшлекле әңгәмәләр үткәрү дә зыян итмәс.
«Ватаным Татарстан» гомер-гомергә әдәби хәрәкәтебезнең үзәгендә булды. Язучыларның иң асыл әсәрләре аның битләрендә дөнья күрде, әдәби тәнкыйть мәкаләләренең дә иң саллылары шунда басылды. «Ватаным Татарстан» да әсәр бастыру теләсә кайсы язучы өчен мәртәбә санала иде. Дөрес, хәзер махсус әдәби-мәдәни басмалар дөньяга килде. Әмма халкыбызның төп газетасы буларак, «Ватаным Татарстан» үзенең туксан еллык бу күркәм традициясенә хилафлык китермичә, әдипләребезнең иң төпле әсәрләрен киләчәктә дә халыкка җиткерә торсын иде.
Гадәттә, юбилей көннәрендә мактау сүзләре генә сөйлиләр. Ә мин һаман хәл ителәсе проблемалар, чишеләсе мәсьәләләр хакында сөйлим. Әйе, «Ватаным Татарстан» – күккә чөеп мактарлык, теләсә кайда горурланып сөйләрлек затлы басма, уйлы-фикерле, хисле-моңлы, иманлы һәм туры кыйблалы газета. Ә безнең аны тагын да матуррак һәм үтемлерәк, дәрәҗәлерәк һәм затлырак итеп күрәсебез килә. Чөнки ул – халкыбызның рухи көзгесе, язмышыбыз елъязмачысы. Ә без халкыбызга да, аның олуг газетасына да, үзебезгә дә бары тик матур киләчәк һәм бәхетле язмыш кына телибез.
2008
Мәдәният елы – зур өметләр елы
Адәм баласына исем кушкан кебек, елларны да ниндидер исем белән атау инде бик борынгы заманнардан килә. Шәрык илләрендә һәр яңа елга бер җанвар исеме биреп, аны шул җанварга охшатып, анда шул җанвар сыйфатларын күрергә тырышканнар. Мәсәлән, Кытай календаре буенча быелгысы ел – Ат елы. Бик хуп, ат – татарлар өчен дә бик кадерле җан иясе, шуңа күрә бу елны без зур өметләр баглап, халкыбызга уңышлар китерәчәк ел дип кабул кылдык. Ә инде шуның өстенә Россия һәм Татарстан Президентлары тарафыннан 2014 ел «Мәдәният елы» дип игълан ителгәч, бу өметләребез тагын да бөтәебрәк, тулыланыбрак киткәндәй булды.
Безнең бабаларыбыз борын-борыннан атлы кавем булганнар, алар ат белән тормыш иткәннәр, атка менеп яу чапканнар, кыскасы, ат аларны туендырган да, киендергән дә, бөек дәүләтле дә иткән. Шунысы кызганыч: тора-бара без иярдән төшеп җәяүле язмышка дучар булганбыз, соңрак машина шаукымына бирелгәнбез, татарны татар иткән аттан акрынлап аерылганбыз. Яшьрәк чакта мин, шушы хакта сыкранып, болай дип язган идем:
Мине ташлап аргамагым качты,
Чабып китте дала ягына…
Ияренә менгермәсә дөнья,
Асылынып барыйк ялына!
«Ир күңелендә иярле ат ятар» диләр безнең халыкта. Мин моны, бераз үзгәртеп, «Татар күңелендә канатлы ат ятар» дип әйтер идем. Ә ул канатлы ат – безнең әдәбиятыбыз, сәнгатебез, көй-моңнарыбыз, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, иманыбыз, кыскасы, мәдәниятебез. Димәк, быелгысы Ат һәм Мәдәният елы – икеләтә безнең ел, пар атта җилдерәсе уңышлы елыбыз булырга тиеш. Тиешен тиештер дә, ә ул, чыннан да, шундый булсын өчен, без үзебез ниләр эшләргә тиеш соң?
Соңгы елларда республикабызның икътисади нигезе шактый ныгыды, ил каршында дәрәҗәсе дә үсте, шәһәр һәм авыл урамнары шәхси машиналар белән тулды, тормышыбыз да бераз көйләнде, юллар, күперләр салынды, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары калкып чыкты. Бер караганда, барысы да хәрәкәттә, үсештә кебек. Әмма ләкин…
Ходай Тәгалә һәрнәрсәне парлы итеп яраткан. Очар өчен кошларга ике канат биргән. Кешенең, кешелекнең дә ике канаты бар: аның берсе – матди тормыш булса, икенчесе – рухи дөнья. Кошлар кебек, халыклар да бер канатта оча, күккә күтәрелә алмый. Соңгы елларда безнең бер канатыбыз – рухи дөньябыз – шактый зәгыйфьләнде, халкыбызның, милләтебезнең рухи җирлеге какшады. Ә рухи яктан нигезе нык булмаган халыкның киләчәге өметсез. Моны исбатлап торуның хаҗәте дә юктыр, чөнки һәрберебез шаһит, соңгы елларда яшьләр арасында итагать, тәрбия мәсьәләсе зур проблемага әверелде. Дәүләт Советына да балалары төрмәләргә эләккән, хокук саклау органнары күзәтүендә торган ата-аналар бик еш мөрәҗәгать итә. Кызганыч ки, аларның саны даими артып тора. Итагатьле, тәртипле гаиләләрдә үскән балаларның да шундый афәткә очравы аеруча гаҗәпсенү уята.
Бүген ата-ана бала тәрбияләүгә тиешенчә игътибар бирә алмый. Өч яше тулгач, алар улларын, кызларын балалар бакчасына тапшыралар, аннары мәктәпкә, югары уку йортына «тәрбиягә бирәләр». Ә үзләре көн саен эштә. Чөнки гаиләне туендырасы, киендерәсе бар. Элек бала-чага күбрәк әби-бабай тәрбиясендә үсә иде. Хәзерге яшьләр әти-әнисеннән аерым яшәүне хуп күрә. Шунлыктан мондый гаиләләрдә әби-бабай оныклар тәрбияләү белән бөтенләй диярлек шөгыльләнми. Югыйсә аларның тормыш тәҗрибәләре бик зур, алар оныкларына ныклы тәрбия бирә алырлар иде. Ләкин әби-бабайлар белән яшәгән гаиләләр бүген бик сирәк шул.
Спорт та – бер караганда әйбәт тәрбия чарасы. Ул күпмедер дәрәҗәдә яшьләрнең вакытын, дәрманын ала. Әмма спортка кереп китеп тә, урам малаена әйләнеп, кеше кыйнап йөргән яшьләр турында да ишетеп беләм мин. Алар арасында «мин көчле, бүтәннәрдән өстен, теләсә кемне сугам да егам» дип йөрүчеләр дә очрый әле. Спорт кирәк, бу турыда бернинди бәхәснең булуы мөмкин түгел. Ләкин кешенең рухи нигезе нык булмаса, аны спорт кына коткарып кала алмый.
Ни кызганыч, бала күңеленә рухи байлыкны иңдерү мөмкинлеге елдан-ел кими бара. Чөнки балаларның күбесе әдәбияттан-сәнгатьтән бизде. Укучылар әдәбият дәресләренә бигүк теләп йөрми. Әдәбият буенча дәресләр саны да азайды. Гомумән, безнең җәмгыятьтә әдәбиятка, сәнгатькә игътибар бермә-бер кимеде. Дөрес, соңгы елларда дәүләтебез мәгарифкә игътибарны арттырырга тырыша. Бу җәһәттән төрле гамәлләр кылынды, программалар, законнар кабул ителде, укытучыларның хезмәт хакы артты. Хәзер мәгариф тармагында уртача хезмәт хакы 28 мең сумга җитеп килә. Бусы яхшы. Ләкин мәгарифнең туганы булган мәдәнияткә игътибар артмады. Авыл җирләрендә бүген мәдәният хезмәткәренә аена уртача 7–8 мең сум түлиләр. Ә республика буенча мәдәният хезмәткәренең уртача эш хакы 14 мең сум. Хезмәткә түләү аз икән, анда инде югары әзерлекле профессиональ кадрлар килми. Шуңа күрә эшнең сыйфаты да түбән була.
Бюджет кабул иткән сессиядә мин: «Мәдәнияткә акчаны 1 сумга кимрәк бирсәк, киләчәктә хокук саклау органнарына 10 сум артыграк бирергә мәҗбүр булачакбыз», – дигән идем. Юк, җинаятьчелеккә каршы көрәшүгә, хокук саклау органнарын җитәрлек дәрәҗәдә финанслауга һич тә каршы түгел мин. Әмма җинаятьчелекне бетерүнең бердәнбер чарасы полициягә яңа форма-кием тектерү, импортный күсәк сатып алу яисә яңа төрмәләр төзү генә дип уйлау да дөрес түгел. Мәдәниятсез җәмгыятьнең беркайчан да җинаятьчелектән башы чыкмасына иманым камил.
Соңгы елларда бездә Президент фәрманы белән клублар, мәдәният йортлары төзелә башлады. Әмма шушы мәдәният сарайларында эшләргә әзерлекле белгечләр җитми. Бу хакта күптән түгел Президент үзе дә искәртте. Татарстан Дәүләт Советы әлеге уңайдан тәкъдимнәр белән дә чыкты. Бюджет хисабына укып, вуз тәмамлаучыларны эшкә билгеләү хакында Россия Дәүләт Думасына закон проекты да эшләп җибәрдек. Совет чорында уку йортын тәмамлаучыларны эшкә тәгаенләү, өч елга эшкә җибәрү, минемчә, начар нәрсә түгел иде. Яшьләр дөнья күреп, тормышны өйрәнеп кайталар иде. Кайберләре шунда төпләнеп тә калды. Ә хәзер уку йортын тәмамлаучылар эш таба алмыйча Казан урамында киләп сарып йөри яисә базарда сату итә. Әнә ветеринария институтын тәмамлаучыларның дүрт проценты гына авылга кайтып эшли икән. Югыйсә сыерлар, сарыклар Казанда түгел, авылда бит. Авыл хуҗалыгы университетын тәмамлаучыларның да, рәсми мәгълүматларга караганда, 40 проценты гына үз белгечлеге буенча эшли. Чынлыкта ул тагын да азрактыр әле. Болай укытуның хөкүмәткә дә, халыкка да файдасы юк. Халыктан җыйган салым хисабына укучы кешене халыкка хезмәткә җибәрергә кирәк. Әгәр үз акчаңны түләп укыйсың икән, анысы инде – башка мәсьәлә. Билгеле, белгечне авыл-район җиренә җибәрәсең икән, аңа уңайлы торак, тиешле хезмәт хакы бирү, эш шартлары тудыру зарур. Әмма безнең бу тәкъдимебез Россия Дәүләт Думасында тулаем яклау тапмады. Бәлки, мәсьәлә киләчәктә уңай хәл ителер. Чөнки бу мәсьәләне чишүнең бүгенгә башка юлы юк.
Белгечләр белән тәэмин итү ягыннан шәһәрләрдәге мәдәният учакларының хәле күпкә яхшырак. Театрларыбызның да матди хәле шактый яхшырды. «Әкият» курчак театрына менә дигән итеп яңа бина салып куйдылар. Г. Камал, К. Тинчурин, В. Качалов, Опера һәм балет театрлары биналары ремонтланды. Г. Кариев театрының гына әлегә хәле авыр. Озакламый бу мәсьәлә дә хәл ителергә тиеш. «Әкият» театрында бер буш зал бар. Театр әлегә шунда кереп торачак. Офицерлар йорты бинасы ремонтлангач, Г. Кариев театры шунда күчәчәк.
Мәдәниятнең әле тагын бер бик тә четерекле өлкәсе – иҗат берлекләре бар. Мулласыз, мәзинсез мәчет булмаган кебек, язучысыз, композиторсыз, рәссамсыз милләт тулы канлы, цивилизацияле милләт була алмый. Дөрес, хөкүмәтебез һәр ел саен бюджеттан иҗат берлекләренә җан асрарлык кына булса да өлеш чыгарып тора. Әмма инфляция һәм бәяләр арту сәбәпле, бу акчалар аларның иң кирәкле ихтыяҗларын капларга да җитми. Ә инде гонорар мәсьәләсенә килсәк, анда эшләр тагын да катлаулырак. Инде ике дистә елдан артык республикабызда гонорар системасы игътибардан читтә калып килә. Бүгенге көнгә бездә гонорар хисабына гына профессиональ язучы, профессиональ композитор яисә рәссам булып яшәү, гаилә асрау мөмкин нәрсә түгел. Ел саен бюджет хезмәткәрләренең эш хакы беркадәр артса да, гонорар нишләптер арттырылмый, индексацияләнми, киресенчә, аның күләме елдан-ел кими генә бара, җитмәсә, авторлар шушы барлы-юклы акчаны да еллар буе ала алмыйча тилмерә.
Кайсы тармак турында сүз алып барсак та, коллективның хезмәт хакына, матди нигезебезгә әйләнеп кайтабыз. Башкалабыздагы берничә театрдан кала, әлегә күпчелек сәхнә хезмәткәрләренең дә эш хакы мактанырлык түгел. Авылларда клубларыбыз тиешенчә җиһазландырылмаган. Хәтта бер гармун белән генә «мәдәниятебезне үстерергә» тырышып утырганнары да бар. Андыйларда эш ничек гөрләп барсын, ди, инде?! Киләчәктә мәдәният өлкәсендәге мәсьәләләрне эченә алган Дәүләт программасы булдыру кирәк. Бездә моның матур үрнәкләре дә бар инде. Мәсәлән, мәгарифне үстерү өчен – «Киләчәк», балалар бакчалары буенча «Бәләкәч» программалары кабул ителде. Аларны гамәлгә ашыру өчен, ел саен бюджеттан миллиардларча сум акча бирелә. Мәдәниятне үстерү буенча безгә үзебезнең тәкъдимнәребезне бергәләшеп республика җитәкчелегенә җиткерергә кирәк.
Татарстанда шактый еллардан бирле дәүләт телләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның телләрен үстерү программасы эшләп килә. Узган елны без аның чираттагысын, киләсе 7 елга исәпләнгән шактый камилләшкән вариантын кабул иттек. Аны гамәлгә ашыру өчен тиешле механизм да эшләнде, акчасы да шактый мул бирелде. Чөнки беләбез: телебез бетсә, милләтебез дә юкка чыгачак.
Бу – һәммәбезгә дә билгеле. Ә менә музыкасыз, моңсыз, көйсез милләт була ала микән? Бу турыда да уйланырга вакыт. Республикабызда музыка сәнгатен үстерү буенча да шундыйрак программа эшләнергә тиеш. Югыйсә хәзер күпчелек музыкаль әсәрләрнең кайсы халыкныкы икәнен дә аңлап, аерып булмый. Аңа нинди телдә текст язсаң да барыбер, чөнки аның милли нигезе юк. Концерт оешмаларына, радио-телевидениегә талымлырак булу, җырларны да, җырчыларны да сәхнәгә һәм эфирга сайлабрак чыгару зарур.
Бүген татарча иң мәгънәсез сүзне ишетәсең килсә, эстрада җырларының сүзләрен тыңла. Көйләренең дә төрлесе бар. Ә сүзләренең туксан тугыз проценты бернәрсәгә дә ярамый, анда шигъриятнең исе дә юк. Хәзер кайбер җырчыларыбыз юньле җыр юк дип зарланалар, яңа, яхшы җырларның табадан төшүен көтеп яталар. Нишләп бездә яхшы җырлар булмасын, ди? Мәсәлән, 50–60–70 нче елларда иҗат иткән классик композиторларыбыз онытылып бара. Заһид Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи, Хөснулла Вәлиуллин, Александр Ключарёв, Мансур Мозаффаров, Исмай Шәмсетдинов, Аллаһияр Вәлиуллин, Мирсәет Яруллин, Фасил Әхмәтов язган искиткеч җырлар бар лабаса! Алар – безнең җыр сәнгатенең алтын фонды. Ник аларны җырламыйлар? Әйтик, Җәүдәт Фәйзинең Һади Такташ сүзләренә язган «Урман кызы» – ул бит классика. Чын татар җыры менә нинди булырга тиеш! Салих Сәйдәштән, Солтан Габәшиләрдән башланган җыр мәктәбе ул. Аның соңгы могиканы Фасил Әхмәтов булгандыр. Композитор Фасил Әхмәтовтан соң инде татар моңы әкренләп сүнә, җырыбызда миллилек көннән-көн кими башлады. Дөрес, алардан соң да Резеда Ахиярова, Луиза Батыр-Болгари, Рәшит Абдуллиннар матур-матур җырлар иҗат иттеләр. Ә бүгенге көндә миллилек инде бөтенләй юк диярлек. Рухи дөньябызда, җыр-моң, музыка өлкәсендә иң зур бәлабез дә шушында – дәвамлылык, эзлеклелек бетүдә. Бу яктан караганда, безнең консерваториябез бүген бик зәгыйфь. Казан консерваториясе, Татарстанда булса да, татарныкы түгел. Дөрес, алар кулдан килгән кадәр тырышалар, азаплана-азаплана милли музыка факультеты да ачтылар. Әмма ул факультет хәзергә зур бер чиркәүнең почмагында намазлык җәеп, намаз укып утырган мөселман агае хәлендә генә.
Мәдәният дигәндә, без шәһәрләребезнең һәм авылларыбызның архитектурасына да җитәрлек игътибар бирмибез. Бүгенге архитектурабызда бөтенләй диярлек милли чалым юк. Мин берничә тапкыр Казакъстанга, аның башкаласы Астанага барып кайттым. Астана бик матур. Үзе заманча, үзе милли. Башкала Алма-Атадан монда күчкәч, алар бүгенге заман шәһәр төзелеше буенча Япониянең иң оста архитекторын чакырганнар, ә милли бизәкләр эшләүне үз осталарына кушканнар. Япон һәм казакъ архитекторы бергәләп эшләгәч, матур бизәлешле, милли рухлы, менә дигән заманча шәһәр барлыкка килгән. Безгә дә мондый тәҗрибәне кулланырга кирәктер. Ләкин бу хакта ныклап уйлаган кеше күренми әлегә. Дөрес, рухы белән безгә якын Шәрык илләреннән булмаса да, Испаниядән һәм Голландиядән архитекторлар килгәләде, ләкин әлегә аларның да нәтиҗәләре күренмәде. Универсиаданы каршылау чорында Казанда шактый эшләр башкарылды башкарылуын. Аерым алганда, Иске Татар бистәсен торгызуга керештеләр. Дөрес, хәзергә ике урам гына тәртипкә китерелгән. Әмма алар да Казанга нур өстәде кебек. Элек кунаклар килгәч кая алып барырга, нәрсә күрсәтергә аптырый идек. Хәзер Сөембикә манарасын, Кол Шәриф мәчетен һәм Татар Бистәсен теләсә кемгә горурланып күрсәтергә була. Алабугада да шәһәрнең 1000 еллыгы уңаеннан шактый уңай үзгәрешләр булды. Ләкин анда татар чалымнары бик аз. Ул, нигездә, урыс шәһәре буларак торгызылды. Югыйсә Алабугада гомер бакый татарлар күпләп яшәгән. Гомумән, республикабыз шәһәрләре бер-берсенә нык охшаган. Урамнарда йөргәндә, кайчак кайсы шәһәрдә икәнлегеңне дә онытып җибәрәсең. Төрки халыкларның мәдәни дөньясын берләштерүче ТЮРКСОЙ оешмасы 2014 елда Казан каласын үзенең Мәдәни башкаласы дип игълан итте. Бу инде, нур өстенә нур булып, безнең мәдәни елыбызның эчтәлеген баетыр, яңа вакыйгалар, яңа төсмерләр өстәр, дип уйлыйм. Ел дәвамында Казанга төрки халыкларның мәшһүр иҗат коллективлары, күренекле шагыйрьләре, язучылары, галимнәре, рәссамнары, музыкантлары киләчәк, сентябрь аенда Мөселман киносы фестивале узачак. ТЮРКСОЙ бәйрәменә кунаклар җыелгач, бер-беребез белән ныклап аралашу, үрнәк алу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге туар. Әлеге чараларга мин аерым бер игътибар булыр дип исәплим. Без, төрки халыклар, бер-беребезгә тартылабыз. Чөнки бердәм булсак кына милләтләребезне саклап кала алачагыбызны яхшы аңлыйбыз. Дөньяда бит славян халыклары да, инглиз телле халыклар да глобализация чорында бер-берсен яклау өчен шулай бергә туплана. Аларның махсус оешмалары да бар. Төрки халыкларның ТЮРКСОЙ оешмасы да нәкъ шундый максат белән төзелде. Узган елны Универсиаданы каршылау көннәрендә Казанның Яңа Савин районында бер бик яхшы гамәл кылынды – Истанбул паркы ачылды. Бу Истанбулда Тукай паркы ачылуга үзенчәлекле җавап булды. Мәдәният елында Үзбәкстанның да, Казакъстанның да, Төрекмәнстанның да, Кыргызстанның да, Азәрбайҗанның да бездә парклары, скверлары, урамнары булдырылсын иде. Татарстанда ул халыкларның күпләгән вәкилләре яши, иҗтимагый оешмалары да бар. Шәһәр-район җитәкчелеге белән бергәләп, алар бу урыннарны карап, кайгыртып торырлар иде. Мондый чаралар тугандаш халыкларыбызны тагын да ныграк якынайтыр иде. Әнә азнакайлылар Төркиянең Тартус шәһәре белән дуслашканнар. Азнакайда Тартус паркы бар, ә Тартуста Азнакай паркы ачылган. Югыйсә «без – кардәш, тугандаш халыклар» дип сөйләнеп йөрүдән генә әллә ни үзгәрмәячәк. Казанда төрек мәдәнияте үзәге оештырылса да яхшы булыр иде. Төрекләр бу турыда күптән хыяллана. Билгеле, Казанда Төркиянең генераль консуллыгы бар, ул шактый актив эш алып бара. Ләкин болар гына аз. Быелгысы елга иң зур теләгем, өметем, ниһаять, мәдәнияткә игътибар артсын иде. Матди яктан да, финанслау ягыннан да. Әмма мәдәнияткә караш әлегә төрле районда, төрле шәһәрдә төрлечә. Китапханәләргә китап алу өчен ун мең сум акча бирмәгән районнар да юк түгел. Ә кайберләре исә мәдәният өчен дистәләгән, йөзләгән миллионнар сарыф итә, мәдәният йортлары сала, аларга җиһазлар ала. Мәдәният елында район башлыкларына бу өлкәдә таләпне тагын да арттыра төшәргә кирәк. Тагын шунысы да бар: һәр районнан, авылдан диярлек зур җитәкчеләр, бай табышлы эшкуарлар чыккан. Билгеле, алар да туган төбәкләрендә мәдәниятне үстерүгә ярдәм итә алырлар иде. Андый кешеләрне барлау, очрашып киңәшү – шулай ук район хуҗаларының бурычы. Мәдәниятнең язмышы бүген кемнәр кулында? Зинһар өчен, бу сорауга «мәдәният министры кулында» дип әйтергә ашыкмагыз. Ул заманнар узды. Мәдәният министрлыгы бүген, нигездә, республика оешмалары өчен генә җавап бирә. Чөнки ул оешмаларга каралган акча гына аның кесәсе аша үтә. Ә районнарда һәм шәһәрләрдә мәдәният проблемалары белән тулысынча хакимият башлыклары шөгыльләнә. Әгәр хакимият башлыгының күңеле мәдәнияткә ята икән, әгәр ул чын мәгънәсендә халык язмышы өчен кайгыртучы зыялы, белемле, интеллигент кеше икән, димәк, районда мәдәнияткә, мәгарифкә, туган телгә, гореф-гадәтләргә игътибар булачак. Әгәр дә инде хакимият башлыгының йорты райондагы мәдәният сараеннан да мәһабәтрәк, ә авылдагы клублары ташландык хәлдә икән, әгәр аның рухи ихтыяҗы мәҗлестә гармун тартып, «Баламишкин» ны җырлап утыруга гына кайтып кала икән, димәк, бу районда мәдәниятнең хәлләре мөшкел булачак. Соңгы елларда республикабызда йөзләгән мәчетләр салынды. Әмма бүген аларның шактыенда имамнар юк. Имам булмагач, халык мәчеткә йөрми. Авылга килгән имамнарга да шартлар тудырырга кирәк бит. Кызганыч, моңа кадәр атеизм чорында 70–80 ел имансыз яшәдек, хәзер исә, имамсыз яшибез, дияргә генә кала. Ә дин – безнең рухи дөньябызның, мәдәниятебезнең аерылгысыз өлеше бит. Мәдәният елына без бик зур өметләр баглыйбыз, аннан бик күпне өмет итәбез. Безнең быел ук Чаллы һәм Түбән Кама калаларында театр биналары салынуын, Милли китапханә өчен, ниһаять, Казанда махсус бина төзелүен, яңадан корылган «Болгар» кунакханәсендә «Тукай мемориалы» оешуын, «Шәрык клубы» бинасында театр музее корылуын, элекке Матбугат йортында зур Китап кибете ачылуын, республиканың һәр район үзәгендә китап сәүдәсе булдырылуын һәм шуның кебек тагын йөзләгән куанычлы мәдәни вакыйгаларны күрәсебез килә. Әмма боларның һәммәсен дә бер елда гына эшләп булмасын да яхшы аңлыйбыз. Безнең быелгы Мәдәният елыбыз шушы игелекле эшләргә нигез салучы, старт бирүче бәрәкәтле ел булып тарихка кереп калсын иде.
2014
«…Тукның күзе – хикмәттә»
(Мәдәният министрлыгы коллегиясенең еллык хисап утырышында ясалган чыгыш)
Узган Мәдәният елының иң зур нәтиҗәсе, казанышы дип, мин халкыбызның мәдәни байлыгына, рухи хәзинәләребезгә җитәкчелекнең дә, җәмәгатьчелекнең дә игътибары артуны санар идем. Без, ниһаять, мәдәниятнең кеше тормышында тоткан урыны, халык һәм ил язмышында хәлиткеч роль уйнавы турында ныклап торып уйлана башладык бугай.
Дәүләт Советы депутаты буларак, мин бүген монда күбрәк мәдәният өлкәсенә караган законнарыбыз һәм аларның үтәлеше турында сөйләсәм, урынлы булыр. Алга киткән, цивилизацияле илләрдә кешеләр һәм халыклар хокук нормалары, кануннар нигезендә яши. Законнар үтәлмәгән, законнар инкяр ителгән илдә беркайчан тәртип тә, җайга салынган рәтле тормыш та булмый.
Бу хакта, тирән уйланып, борчылып, инде 200 ел элек бөек урыс шагыйре Жуковский болай дип язган булган:
Закон – на улице натянутый канат,
Чтоб останавливать прохожих средь дороги,
Иль их сворачивать назад,
Или не путать ноги.
Но что ж? Напрасный труд! Никто назад нейдёт!
Никто и подождать не хочет!
Кто ростом мал – тот вниз проскочит,
А кто велик – перешагнёт!
Бу шигырь Россиядә бүген дә заманча яңгырый. Әмма хокукый дәүләт, хокукый җәмгыять төзү юлында соңгы 20–25 елда ирешкән уңышларыбызга бөтенләй күз йому да дөрес булмас иде.
Мәдәният өлкәсенең мөһимлеген аңлаганга күрә дә, Татарстанның яңа тарихы башланган 90 нчы елларда ук без иң беренчеләрдән булып «Мәдәният турында» Закон кабул иттек. Бүгенге уңышларыбыз һәм казанышларыбызның күбесе шушы канун кысаларында тормышка ашырылды. Аннары без Мәдәният министрлыгы һәм хөкүмәт белән бергәләп музейлар, китапханәләр, тарихи ядкярләрне саклау турында һәм тагын шундый дистәдән артык законнар әзерләп гамәлгә керттек.
Һәр ай саен Дәүләт Советының Мәдәният комитетында, ул законнарның үтәлеше турында хисапларны тыңлап, эшләгән эшләргә бәя бирдек, алга яңа бурычлар билгеләдек. Нәтиҗәдә 90 нчы еллар башында мәдәният даирәсе өчен республика бюджетының 1,5 проценты каралган булса, бүген бу өлеш 5 процентка якынлашып килә.
Билгеле, барысы да без теләгәнчә, закон кушканча гына булмады…
Бүгенге көндә мәдәният өлкәсенең иң авырткан җире аның матди хәле икәне барыбызга да билгеле. Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы якынча ике мәртәбә арткач, мәдәният хезмәткәрләре дә шуңа өметләнгәннәр иде. Чөнки мәдәният белән мәгариф бер кешенең ике кулы, ике аягы, ике колагы, ике күзе кебек. Аларның берсе зәгыйфьләнсә, кеше үзен тулаем сәламәт хис итә алмый.
Каршыбызга аждаһа сыман ажгырып кризис килгән чорда, бу трибунадан шәрран ярып хезмәт хакын арттыруны таләп итү дә урынлы булмас иде. «Юрганыңа карап аягыңны суз» диләр бит безнең халыкта. Әмма бездә тагын «Чирен яшергән үлгән» дигән бик мәгънәле әйтем дә бар. Мин бүген хәл ителмәгән проблемаларыбыз турында артык сүз куертырга җыенмыйм. Җитәкчелекнең ул мәсьәләләрне киләчәктә хәл итәчәгенә ышанганга күрә, быел 150 яшен тутырган Милли китапханәнең уникаль фондларын коткару өчен өстәмә бина кирәклеге, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге дәүләт театрларының әле һаман берсе – элеккеге райком бинасында, икенчесе иске кафе залында эшләве турында да зурдан кубып сөйләүне кирәк санамыйм.
Ә соңгы елларда мәдәният өлкәсендә республикабызда башкарылган иң масштаблы һәм игелекле эшләрне – тарихи Болгар һәм Зөя калаларын төзекләндерүне, Казан каласындагы борынгы биналарны рәтләп-сипләп аякка бастыруны, авылларда күпләп мәдәният йортлары салуны – кабатлап булса да әйтмичә булдыра алмыйм. Бөек Болгар җирендә Дәүләт Советы Президиумының һәм безнең Комитетның күчмә утырышларын үткәреп, Казандагы 14 тарихи бинаны Комитет контрольлегенә алып, алардагы реставрация эшләрен һәрдаим күзәтеп торып, без депутатлар да бу игелекле эшкә кулдан килгәнчә өлешебезне кертергә тырыштык. Йөзләгән тарихи-мәдәни ядкярләребезнең Казаннан читтә, район-авыл җирләрендә булуын да истә тотып, без шулай ук Арча, Әтнә, Биектау районнарындагы объектларны да контрольгә алдык. Бу эшләр барысы да республиканың «Мәдәни мирас объектлары турында» гы Закон һәм «Мирас» программасы кысаларында Мәдәният министрлыгы белән бергә эшләнде.
Республикабыздагы театрлар да һәрвакыттагыча Президентыбыз һәм хөкүмәтебезнең игътибар үзәгендә булды. Күпләгән театрларыбызны көнләштереп булса да, Казандагы берничә театрыбызга шактый мул Президент грантлары бирелде. Киләчәктә башка театрларга да мондый грантлардан өлеш чыгар дип өметләнәбез. Әмма республикада театр сәнгате хакында әлегә кадәр законыбыз юк иде, һәм без, шуны истә тотып, быелгы эш планыбызда «Татарстан Республикасында театрлар һәм театр эшчәнлеге» турында өр-яңа закон проекты әзерләүне бурыч итеп куйдык.
Күпмилләтле республикабызда яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли бәйрәмнәрен, кыскасы, милли үзенчәлекләрен – рухи байлыкларын яклау һәм саклау максатыннан киләчәктә «Матди булмаган мәдәни мирас турында» закон эшләргә кирәк дип саныйбыз.
Билгеле, мәдәниятнең исәпсез-хисапсыз проблемаларын бер елда гына хәл итү мөмкин түгеллеге барыбызга да мәгълүм иде. 2014 елны без бу өлкәдә башкарылачак зур эшләргә старт елы буларак кабул иттек. Моңа дәлил итеп, Мәдәният елының дәвамы рәвешендә 2015 ел бөтен Россиядә Әдәбият елы дип игълан ителде.
Мәдәнияткә кагылышлы законнарыбыз шактый күп булса да, әдәбиятка һәм иҗат әһелләренә багышланган программаларыбыз, карарларыбыз һәм кануннарыбыз әлегә һич тә җитәрлек түгел.
Инде 20 ел буе «Иҗат әһелләре һәм иҗат оешмалары» турындагы Федераль закон проектының кабул ителмичә ятуы аркасында, иҗат әһелләре «Иҗтимагый оешмалар» турындагы законга таянып кына эшләргә һәм яшәргә мәҗбүрләр. Ә профессиональ әдәбиятны һәм сәнгатьне үстерү өчен, иҗтимагый формада эшләүче үзешчәннәр түгел, ә закон нигезендә дәүләт яклавын тоеп яшәүче профессиональ язучылар, композиторлар, рәссамнар кирәк. Мәскәү ягыннан җылы җилләр искәнне көтеп ятканчы, безгә, бәлки, хөкүмәт белән килешеп, «Иҗат әһелләренә һәм иҗат оешмаларына дәүләт ярдәме» турында закон яисә программа кабул итәргә кирәктер. Югыйсә бүгенге гонорар түләү һәм иҗат әһелләрен социаль яклау системасы шушылай дәвам итсә, профессиональ сәнгатебезнең киләчәктә бөтенләе белән үзешчәнлек дәрәҗәсенә төшүе бик тә ихтимал. Безгә инде, ниһаять, иҗади эш өчен түләнә торган гонорарның сәдака яисә бүләк түгел, ә хезмәт хакы – зарплата икәнен аңларга вакыт җиткәндер.
Татарда юкка гына «Ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә» дип әйтмиләр бит. Ә безнең иҗат әһелләренә бүген, хикмәтле әсәрләр иҗат итү урынына, кайдадыр хезмәт итеп, беренче чиратта тамак кайгысын кайгыртырга туры килә. Без еш кына тәнкыйтьли торган совет чорында бу мәсьәлә күпкә яхшырак хәл ителә иде.
Әдәбият елында иҗатчыларыбызның матди хәленә дә, аларның әсәрләрен халыкка җиткерүгә, башка телләргә тәрҗемә итүгә дә игътибар арта төшәр дип өметләнәбез. Язган һәм басылган әсәрләр халыкка барып җитмәсә, ул – әрәмгә киткән, җилгә очкан хезмәт дигән сүз. Татарстан китап нәшриятында басылган китапларның 75 процентын китапханәләргә тапшыру турындагы хөкүмәт карарын чыгару бу өлкәдә бик игелекле гамәл булды. Соңгы елларда халыкның әкренләп электрон китапка күчә баруы һәм традицион китапның юкка чыгачагы турында хәвефле хәбәрләр тарала башлаган иде. Сезгә бер өр-яңа хәбәр җиткерәм: белгечләр әйтүе буенча, 2014 елда Америкада, Европа илләрендә һәм Австралиядә традицион китап сату 2013 ел белән чагыштырганда 10 процентка арткан! Димәк, электрон китап белән традицион китап бер-берсенә дошман түгел, киресенчә, бер-берсенә ярдәм итеп, янәшә баручы игезәк балалар сыман икән ләбаса.
Әле күптән түгел генә Президентыбызның китапханәләрдә китап сату эшен оештыру турындагы күрсәтмәсен дә бик куанып кабул иттек. Югыйсә моңа кадәр мондый инициатива белән чыгучылар урыннарда яклау тапмый, ә контрольдә тотучы оешмалар бу эшкә турыдан-туры киртә куя иде.
Китапханәләрдә китап сату эшен җайга салып, Казандагы тарихи Матбугат йортында элекке данлыклы китап кибетен кире кайтарып, төп китап йортыбыз – Милли китапханәне, ниһаять, биналы итеп, башкалабызда Әдәбият музее да оештырып җибәрсәк, Әдәбият елы уңышлы узды, дип, авыз тутырып әйтеп булыр иде.
Әйе, алда безне катлаулы заман, икътисади кризис афәтләре көтә. Әмма иң куркыныч кризис ул – рухи кризис, җан тынычсызлыгы. Мәшһүр Чыңгызхан заманында: «Рухы төшкән җайдакның аты әкрен чаба», – дип әйтеп калдырган. Ә халыкның рухын сау-сәламәт килеш саклау өчен, мәдәният-әдәбият-сәнгатькә игътибарны арттырырга кирәк. Узган елның – Мәдәният, быелгысы елның Әдәбият елы дип игълан ителүе илебез һәм республикабыз җитәкчелегенең нәкъ менә шул юнәлештә хәрәкәт итүе турында сөйли.
2015
Авылга кайткан мәдәният хезмәткәрләренә өстәмә акча нигә түләнми?
(Татарстан Республикасы хөкүмәтендә ясалган чыгыш)
Әгәр авыл җирлегендә мәдәният өлкәсендә эшкә яшь белгечләр әзерләү турында сүз башласак, беренче чиратта матди мәсьәләгә игътибар итү кирәктер. Сер түгел, мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хаклары бүгенге көндә һич тә мактанырлык түгел, авыл җирлегендә исә вазгыять тагын да катлаулырак.
«Мәдәният турында» Татарстан Республикасы Законының 28 нче статьясындагы 4 нче өлешендә, Татарстан Республикасы карамагындагы һәм авыл җирлегендә урнашкан мәдәният, сәнгать һәм кинематография оешмаларына эшкә килгән махсус белемле яшь белгечләргә бер мәртәбә пособие түләнә, дип билгеләнгән. Әмма, без Дәүләт Советы тарафыннан бу турыда соңгы елларда хөкүмәткә кат-кат мөрәҗәгать итсәк тә, бүгенгәчә әлеге акчалата ярдәмнең күләме һәм түләү тәртибе билгеләнмәгән, һәм аның түләнгәне дә юк. Соңгы ике елда законның әлеге өлеше, гомумән, Татарстан Республикасы бюджеты турында законнар нигезендә ел саен туктатылып тора.
Моның өчен әллә ни зур акча да кирәк түгел югыйсә. Мәдәният министрлыгы исәпләве буенча, югары белемле белгечләргә – 100 мең, урта белемле белгечләргә, 50 мең сумнан чыгып санаганда, әлеге түләүләргә ел саен 4 миллион 100 мең сум чамасы акча кирәк булачак.
Ә бит авылга табибларны кайтару өчен, дәүләт аларга 1 миллион акча вәгъдә итә, яшь укытучыларга авыл җирлегендә эшләгән өчен өстәмә түләнә, коммуналь ташламалар бирелә, авыл хуҗалыгы өлкәсенә юллама буенча эшкә кайтучы яшь белгечләргә закон нигезендә акчалата ярдәм күрсәтелә. Тик мәдәният өлкәсендәге яшь белгечләргә генә һаман да акча җиткерә алмыйбыз. Бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтып, аны чишү юлларын, яшь белгечләрнең матди хәлен яхшырту юлларын табасы иде. Авылга кайткан яшь мәдәният хезмәткәрләре авылның саф һавасын сулап кына яши алмый бит, аларның да гаилә төзисе, торак урынын булдырасы, бала үстерәсе бар.
Әмма бу түләү әле бары тик авылда урнашкан дәүләт оешмаларына эшкә кайтучыларга гына каралган, ә бит авыллардагы мәдәният оешмаларының күбесе муниципалитетлар карамагында. Ягъни, законның бу статьясы гамәлгә ашырылса да, әле авылга кайтып муниципаль мәдәният йортларында, музейларда, китапханәләрдә эшләргә теләгән яшь белгечләргә әлеге акчалата ярдәм барыбер тәтемәячәк. Алар турында да онытмаска иде. Монысы инде – район җитәкчеләре карамагындагы мәсьәлә.
Дөрес, соңгы елларда республикабызда авыл җирлегендә мәдәни мохитне торгызуга, мәдәниятне үстерүгә игътибар арта килә. Президент кушуы буенча әзерләнгән программа нигезендә авылларда мәдәният йортлары, клублар төзелә, киләчәктә тузганнарын ремонтлау программасы да гамәлгә керер дип көтелә. Болар, – әлбәттә, авыл халкы өчен бик зур бүләк, чөнки авыл җирлекләренең мондый зур эшләргә акчалары юклыгы көн кебек ачык.
Әмма авылда яшьләр булмаса, авылда тормыш гөрләмәсә, әлеге клубларга яшь белгечләр кайтарып кына авылда мәдәниятне алга җибәреп булмаячак. Авылларга барсак, очрашуларга күпчелек әби-бабайлар килә, балалары, оныклары күптән шәһәргә йә булмаса район үзәгенә күченеп киткән. Авылда тормыш шартларын яхшыртмасак, юллар, яхшы түләүле эш урыннары булдырмасак, бик тиздән анда мәдәният йортларының да, балалар бакчаларының да, мәктәпләрнең дә, гомумән, яшь белгечләрнең дә кирәге калмаска мөмкин…
Яңа салынган авыл клубларын җиһазлау турында да онытмасак иде. Нинди генә белемле, дипломлы яшь белгеч кайтса да, заманча аппаратурадан, музыка коралларыннан һәм бүтән кирәкле җиһазлардан башка коры дүрт стена эчендә ул әллә ни эшли алмас. Һәм яшьләр андый мәдәният йортына кайтырга да атлыгып тормас.
Бәлки, авыл җирлегендә эшләячәк белгечләр өчен махсус уку программалары да төзергә кирәктер. Мәсәлән, башлангыч сыйныф укытучылары әзерләгәндә, аларга бөтен фәннәрдән белем бирәләр. Авыл җирлегенә эшкә кайтасы мәдәният хезмәткәре дә күптөрле һөнәр иясе булырга тиеш – уен коралында уйнау, җырлау, биюдән тыш, фольклор, кул эшләре өлкәсендә дә хәбәрдар булу кирәк, компьютер, аппаратура белән оста эшли алырга, оештыру сәләтенә ия булырга, халык белән уртак тел таба белергә һәм башкалар. Чөнки еш кына авылда мәдәни эшчәнлекнең бөтен юнәлешләрен шул бер хезмәткәр оештыра бит инде.
Районга, авылга яшь белгечләрне тартуның тагын бер ысулын да онытмыйк: мәктәпне тәмамлаучылар белән махсус шартнамә төзеп, эшкә кайту шарты белән максатчан рәвештә укырга юллау. Район хакимиятләренә бу чараны мәдәният өлкәсендә белгечләр әзерләү өчен дә активрак куллана башларга буладыр.
Таким образом, для решения проблем подготовки молодых специалистов в сфере культуры и привлечения их для работы на селе необходимо в первую очередь заняться вопросами материального обеспечения работников культуры и повышением качества жизни на селе в целом. Надеемся, что статья 28 Закона Республики Татарстан от 3 июля 1998 года № 1705 «О культуре» в части выплаты выезжающим на село молодым специалистам единовременного пособия всё же будет реализована, для этого необходимо принятие Кабинетом Министров Республики Татарстан подзаконного акта, которым бы определялись порядок оказания данной меры социальной поддержки, порядок её финансирования, организационные структуры, ответственные за его реализацию. Выплата «подъёмных» может стать серьёзным стимулом для привлечения молодых специалистов в сельскую местность.
2015
Тукайны олылап
Тагын берничә көннән, 26 апрельдә, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. Бу олуг юбилейны зурлап үткәрү турында Президентыбызның Указы – фәрманы чыкты, хөкүмәтебез бик күп чаралардан торган тәфсилле программа төзеде. Юбилей уңаеннан республикада инде бик күп игелекле эшләр башкарылды. Тукай әсәрләреннән һәм Тукайга багышланган әсәрләрдән торган дистәдән артык китап дөнья күрде, Кырлайдагы һәм Кушлавычтагы Тукай музейлары ремонтланды, Тукайны үз кочагына алган Сәгъди абый йорты, нәни Апуш су эчкән кое рәткә китерелде. Әлеге бихисап эшләрне башкаруда безнең булдыклы депутатларыбыз да зур өлеш кертте. Иң беренче чиратта мин әдәбият-сәнгать әһелләре, зыялыларыбыз исеменнән «Таттелеком» ның генераль директоры, депутат Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллинга чиксез рәхмәтебезне җиткерер идем. Тукай шәхесен һәм иҗатын пропагандалауга, мәңгеләштерүгә, гомумән, республикабызның мәдәни тормышын баетуга, җанландыруга аның керткән өлеше гаять зур. Шулай ук мәдәни чаралар үткәрүдә депутат Рафаэль Сөләйман улы Юнысов та һәрдаим ярдәм итеп килә. Аңа да рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Әле шушы көннәрдә генә республикабызда «Җыен» фонды «Тукай ядкярләрдә» исемле ике томлы бик тә саллы китап бастырып чыгарды. Бу уникаль китапта Тукай турында моңа кадәр төрле сәбәпләр аркасында дөнья күрә алмаган бик күп документлар һәм истәлекләр урын алды. Моннан 5 ел элек Тукайның 125 еллыгына да шундый ук саллы китап дөнья күргән иде. «Җыен» фонды әзерләгән һәм «Идел-Пресс» полиграфия нәшрияты бик затлы итеп бастырган бу китап «Газпром трансгаз Казан» җәмгыятенең генераль директоры, депутат Рәфкать Габделхәй улы Кантюковның финанс ярдәме белән дөнья күрде. Аңа олы рәхмәтләребезне белдереп, әлеге уникаль басманы республика җитәкчеләренә тапшырырга рөхсәт итегез.
Хөрмәтле депутатлар! Дәүләт Советының 2 нче катындагы фойесында республика рәссамнарының Габдулла Тукайга багышланган зур күргәзмәсе куелган. Тәнәфес вакытында Сезне шунда көтеп калабыз.
2016
Бәхетем башкаласы
(Казан шәһәр Думасында ясалган чыгыш)
Бүгенге сессиянең көн тәртибенә төп мәсьәлә итеп культура проблемалары куелу үзе генә дә башкалабызда мәдәният өлкәсенә зур игътибар бирелүе хакында сөйли. Моңа кадәр чыгыш ясаучыларны кабатламаска тырышып, мин бүген үземне куандырган һәм шулай ук борчыган кайбер фикерләрем белән генә уртаклашырга телим. Чыгышымны татар телендә – дәүләт телендә ясармын. Кызганыч, бу залда Дәүләт Советындагы сыман синхрон тәрҗемә юк. Югыйсә чыгыш ясау өчен, ике дәүләт теленә дә бертигез мөмкинлек тудыру шулай ук культура билгесе булыр иде.
Соңгы елларда Казаныбызның йөзе яктырып, шәһәребезнең Россиядә генә түгел, халыкара масштабта көннән-көн таныла баруы һәммәбезнең дә күз алдында. Без инде үзебез моңа ияләшеп, моны гадәти хәлгә саный башладык бугай. Безнең халыкта «Үзеңнең ничек яшәвеңне беләсең килсә, күршеңнән кереп сора» дигән гыйбарә бар. Казанга читтән килүче кунакларның көннән-көн ишәя баруы, башкалабызның туристик үзәккә әверелүе шәһәребезгә бирелгән югары бәя дип санарга кирәк.
Әйе, без Казаныбыз белән горурланабыз, аны дөньяның иң матур шәһәре итеп күрергә телибез. Әмма, белгәнебезчә, матурлыкның, камиллекнең чиге юк. Моны башкалабыз җитәкчеләре дә яхшы беләләр һәм, башкалабызны, чыннан да, иң гүзәл шәһәр итү өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышалар.
Безнең халыкта «Киемеңә карап каршы алырлар, акылыңа карап озатырлар» дигән әйтем бар. Ә шәһәрнең киеме – аның йортлары, аның биналары, урамнары, аның бизәлеше. Бу яктан караганда да, моннан 15–20 ел элеккеге күренеше белән чагыштырганда, ул күзгә күренеп яхшы якка үзгәрде. Казан шәһәре, – белгәнебезчә, «Татарстан» дип аталган милли республиканың гына түгел, ә дөньяга сибелеп яшәгән дистә миллионлы татар халкының да рухи башкаласы. Әгәр без татар халкы исеме белән аталган республика башкаласында яшибез икән, кылган гамәлләребез белән дә һәрдаим моны истә тотарга тиешбез. Әмма, ни кызганыч, борынгыдан сакланып килгән һәм соңгы елларда калкып чыккан берничә дистә мәчеттән башка, шәһәребезнең архитектура йөзендә татар аһәңнәре, милли бизәкләр әлегә бик аз. Дөрес аңлагыз, мин һич кенә дә Казаныбызны тоташтан түбәтәйле, калфаклы һәм чәкчәкле шәһәр итәргә кирәк дип санамыйм. Чөнки ул безгә үзенең татар-урыс бергәлеге, культура төрлелеге белән кыйммәтле. Без Казанның Горький һәм Шаляпин, Качалов һәм Лобачевский һәм тагын йөзләгән бөек урыс һәм башка милләт шәхесләре шәһәре икәнен һич тә онытмыйбыз, әмма шулай ук аның бөек Тукай һәм Фатих Әмирхан, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Риза Фәхретдин, Муса Җәлил һәм Салих Сәйдәшев каласы икәнен дә истән чыгара алмыйбыз. Казан – татар һәм урыс милләтләрен, культурасын бер Казанда кайнаткан, мәдәниятләр төрлелеге белән дөньяга танылган уникаль шәһәр. Шуңа күрә киләчәктә, яңа проектлар төзегән вакытта, архитекторларыбызга шәһәребезнең үз йөзен саклау һәм баету бурычын куярга, алардан шуны таләп итәргә кирәк дип саныйм. Бу яктан үрнәк алу өчен, аларны Барселонага гына түгел, ә бәлки Астана, Ташкент кебек милли бизәкле шәһәрләргә тәҗрибә тупларга җибәрү кирәктер?
Россиядән һәм чит илдән килгән турист бездә моңа кадәр беркайда да күрмәгән нәрсәләр күрергә өметләнә. Соңгы елларда яңартылган Иске Татар бистәсенең күзгә күренеп популярлашуы, Казан халкының һәм кунакларның яраткан урынына әверелүе шул турыда сөйли. Казаныбызның һәр урыны, һәр мәйданы, һәр тыкрыгы бай һәм мавыктыргыч тарихка һәм вакыйгаларга ия. Әмма шушы бай тарихны, матурлыкны, гүзәллекне, мәсәлән, Төркия һәм Израильдәге шикелле мавыктыргыч итеп төрле телләрдә сөйли һәм аңлата белүче экскурсоводларыбыз да әлегә бик аз.
Без шәһәребезне атаклы Казан Кремленнән башка күз алдына китерә алмыйбыз, кунакларыбызны иң беренче чиратта шунда алып барабыз. Кремль хәзер чиста, пөхтә, анда яңадан-яңа музейлар, күргәзмәләр барлыкка килә. Кол Шәриф мәчете белән Благовещенск соборын сокланып тамаша кылганнан соң, без, гадәттә, Бауман урамына төшәбез. Әмма, ни кызганыч, шәһәребез тулаем яңара, матурлана барса да, үзәк урамыбыз бүгенге көнгә кадәр чын мәгънәсендә Казанның горурлыгы булырлык дәрәҗәгә җитмәде әле. Франциядә гөрләтеп Сабантуй үткәреп кайтканнан соң, бәлки, Париж урамнарыннан үрнәк алып, Бауман урамының эчтәлеге дә, тышкы кыяфәте дә, милли эчтәлеге дә, хәтта атамасы да яхшы якка үзгәрер дип өметләнәбез.
«Культура» дигәч, билгеле инде, иң беренче чиратта күз алдына театрлар, музейлар, китапханәләр, концерт заллары, сәнгать уку йортлары, күргәзмәләр килеп баса. Бу яктан караганда, Казан бик тә бай рухи тормыш белән яши, дип горурланып әйтергә була. Соңгы елларда барлыкка килгән Аксёнов фестивале, Константин Васильев музее, язучыларның ишегалды очрашулары, төрледән-төрле китап ярминкәләре шәһәребезнең рухи дөньясын тагын да баетып җибәрде. «Кемгә нәрсә, кәҗәгә – кәбестә» дигәндәй, бу яңалыкларга милли бизәкләр өстәп, берәр атаклы татар язучысына яисә сәнгать әһеленә багышлап «Аксёнов-фест» кебек татарча «фестлар» оештырылса, шәһәрдә үткәрелә торган мәдәни чараларда татар теленә, татар музыкасына, татар сәнгатенә дә зуррак урын бирелсә, рухи дөньябыз тагын да баебрак китәр иде. Бу үзебез өчен дә, туристларны күбрәк җәлеп итү ягыннан да нәтиҗәле эш булыр иде.
Узган елны Илсур Рәис улының туган шәһәре Түбән Камада янәшәсендә Тукай исемендәге гаҗәеп гүзәл һәм уңайлы «Уку паркы» булган заманча уникаль китапханә барлыкка килде. Без еш кына «хәзер халык китап укымый, китапханәләргә кеше аз йөри» дип кабатлыйбыз. Ә менә Түбән Камадагы әлеге заман таләпләрен истә тотып яңартылган китапханәгә йөрүчеләр, китап укучылар саны бер ел эчендә 5 тапкырга арткан! Бүгенге китапханә ул китап уку өчен генә түгел, ә үзара фикер алышу, очрашу-танышу, әдәбият-сәнгать әһелләре, күренекле шәхесләр белән аралашу урыны да булырга тиеш. Бу эшне, минемчә, иң беренче чиратта китапханәләрнең материаль-техник нигезен ныгытудан, аларны кирәкле әдәбият, вакытлы матбугат, заманча техника һәм җиһазлар белән тиешенчә тәэмин итүдән, яңа микрорайоннарда мәдәни объектлар төзүдән башларга кирәк. Белүебезчә, Казаныбызда хәзер, барыбызны да сөендереп, гаҗәеп зур һәм матур зоопарк бинасы төзелеп ята. Киләчәктә башкалабызда зоопарк бинасы кебек мәһабәт китапханәләр, концерт заллары, башка мәдәният объектлары төзелер, искеләре төзекләндерелер, маймылларга һәм зоопарк хезмәткәрләренә, зоопаркка йөрүчеләргә карата булган ихтирамлы мөнәсәбәт китапханәчеләргә һәм китап укучыларга да күрсәтелер дип ышанабыз.
Татарстаныбызны, Казаныбызны дөньяга таныту өлкәсендә мәдәни чараларыбызның әһәмияте бик зур. «Народ требует хлеба и зрелищ!» дип, борынгылар юкка әйтмәгәннәрдер бит. Аллага шөкер, хәзер күбебезнең тамагы тук, өсте бөтен. Ә шулай да әлегә ризыкларыбызның төрлелеге, табыннарыбызның миллилеге белән артык мактана алмыйбыз. Миллионлы Казаныбызда, дистәләгән япон, кытай, грузин, үзбәк, төрек, таҗик рестораннары булып та, татар һәм урыс халкының туристларны җәлеп итәрлек милли ризыклары белән сыйлаучы затлы ашханәләребез әлегә бармак белән санарлык кына. Ә милли аш, милли ризык – шулай ук милли культураның бик мөһим өлеше ул.
Аннары Татарстанны, Казанны, татар халкын хәзер шулай ук милли бәйрәмебез Сабантуйлардан башка күз алдына да китереп булмый. Әмма, ни сәбәптәндер, элек-электән башта – җиде районның җидесендә, аннары шәһәрнең биш урынында уздырыла торган иң популяр милли бәйрәмебез соңгы елларда бер урында гына үткәрелә башлады. Мондый зур масштаблы бәйрәмнәр үткәрүне глобальләшү шаукымы белән аңлатып булса да, аның уңайсызлыклары турында да әйтергә кирәктер. Әлеге зур бәйрәмне – глобаль Сабантуйны, – беренчедән, бик теләсәң дә, күреп һәм колачлап бетерү мөмкин түгел, аннары аңа теләсә кем барып җитә дә, керә дә алмый. Икенчедән, һәр район аерым, мөстәкыйль үткәрә торган Сабантуйда шушы тирәдә яшәүчеләр үз районнарының казанышлары, мәдәни-рухи дөньясы белән якыннан таныша алалар, бер-берсенә тагын да якынаялар. Һәр район, башка районнар белән ярышып, Сабантуйга яңа төсмерләр, яңа бизәкләр өсти. Хәтта 10–15 мең кешелек Әтнә, Теләче, Кайбыч кебек район үзәкләрендә дә ел саен гөрләтеп Сабантуйлар үткәрә алганны Казанның икешәр йөз меңле районнарын Сабантуйсыз калдыру һич кенә дә дөрес түгелдер. Россиянең татарлар яшәгән бик күп төбәкләрендә, район үзәкләрендә, хәтта Нью-Йоркта, Вашингтонда, Сан-Францискода, Монреальдә, Парижда, Берлинда, Истанбулда, Австралиядә үткәрелә торган Сабантуй татар халкының рухи башкаласы булган Казаныбызның һәр районында да үткәрелсә, бер дә артык булмас иде. Бу минем фикерем генә түгел, бу хакта Дәүләт Советына Казан кешеләре һәм Казан кунаклары бик еш мөрәҗәгать итә. Әле күптән түгел генә кабул ителгән «Матди булмаган мәдәни ядкярләр турында» гы законыбыз, милли бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләребезне һәм йолаларыбызны саклау һәм үстерү өчен, өстәмә мөмкинлек бирер дип уйлыйбыз.
Заманында без композитор Илгиз Закиров белән Казаныбызга багышлап «Бәхетем башкаласы» дигән җыр язган идек. Ул җырны без генә түгел, киләсе буыннар да яратып җырласын, Казан каласы безгә генә түгел, алар өчен дә «бәхетебез башкаласы» на әверелсен иде.
2017
Туган телдә дәшсәм генә…
Телебез аяныч хәлдә
Бу сессиядә сүз күбесенчә хокук саклау органнары һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш чаралары хакында бара. Ә минем бүген сөйләячәк сүзем бөтенләй башка нәрсә – татар теле турында… Бер мәзәк кеше әйтмешли, «Мин сөйлимен Япон белән Кытайны, ә ул миңа Хөппениса түтәйне» булып чыкмасын өчен, хәзер барысын да тәфсилләп аңлатырга тырышырмын.
Барыгыз да күреп торасыз: бүген татар теле үлем хәлендә. Чынлап санасаң, 7 миллион татарның бүгенгесе көндә нибары бер миллионга якыны татар телендә укый-яза һәм сөйләшә белә, татар балаларының нибары 7 проценты татар мәктәбендә белем ала. Без бүген кемнеңдер машинасын урлауны, фатир басуны бик хаклы рәвештә җинаять дип атыйбыз, ә халык кадәр халыкның телен урлауны, 15 гасырлык язма әдәбияты, 270 еллык басма китабы булган 7 миллионлы халыкның телен үлем хәленә җиткерүне гадәти хәлгә саныйбыз, бу турыда Югары Совет дәрәҗәсендә чаң сугарга ашыкмыйбыз.
Шушы залда ярты ел элек «Татарстан халыклары телләре турында» Закон кабул иттек. Ләкин бүгенге көндә бу закон эшләми, чөнки аны тормышка ашырырга тиешле Дәүләт программасы әле һаман Министрлар Кабинеты тарафыннан әзерләнмәгән һәм Югары Советта кабул ителмәгән. Бу законны кабул иткәндә, депутат И. Грачёв, аны тормышка ашыру өчен, 10 миллиард сум акча кирәк булачак, дигән иде. Иван Дмитриевич, сез бүген бер дә борчылмыйча йоклый аласыз. Министрлар Кабинеты сезнең сүзгә колак салды һәм бүгенгесе көндә «Телләр турында» гы Законны гамәлгә ашыру өчен 10 миллиард сум түгел, әле 10 тиен дә акча бүлеп бирелгәне юк. Татарстанда татар телен чын мәгънәсендә дәүләт теле итү өчен, иң беренче чиратта аңа карата ихтирамлы мохит, ихтирамлы тирәлек тудырырга кирәк. Татарстанда яшәүче кеше бары тик ике дәүләт телен белгәндә генә бу җирдә тулы хокуклы гражданин булып гомер итәргә мөмкин икәнлеген көн саен тоеп, күреп, аңлап тормаса, ул беркайчан да татар телен өйрәнмәячәк, аңа хөрмәт белән карамаячак. Мөхтәрәм депутатлар, Казанга килгәч яисә үзегезнең туган ягыгызга әйләнеп кайткач, игътибар белән як-ягыгызга әйләнгәләп карагыз әле: «Телләр турында» гы Закон кабул ителгәннән соң, нәрсә үзгәрде? Кибет, кинотеатр, урам, кафе, ашханә, ресторан, ателье исемнәре үзгәрдеме, юл күрсәткечләре һәммә җирдә ике дәүләт телендә языла башладымы? Радио-телевидение тәүлек буе дистәләгән программаларда урыс телендә сөйләп торганда, өч-дүрт сәгатьлек татарча тапшырулардан сез һаман канәгатьме? Зинһар өчен, мине дөрес аңлагыз, мин монда урыс теленә каршы сөйләмим, ә бары тик татар теленең дә дәүләт теле буларак урыс теле белән тигез статуска ирешергә тиешлеген генә исегезгә төшерәм.
Республикадагы хөкүмәт органнарыннан нәрсәдер таләп итү өчен, иң элек безнең үзебезгә үзебез үк кабул иткән законнарны хөрмәт итәргә һәм үтәргә өйрәнергә кирәк. «Телләр турында» гы Закон кабул иткәннән соң, без Югары Советта татар теле курслары ачтык. Бүген бу курсларга нибарысы 5–6 депутат йөри.
Сүземне тәмамлап, мин әле моннан ай ярым элек кенә кабул ителгән Конституциябезнең 96 нчы статьясын исегезгә төшереп үтәм. Анда болай дип язылган: «Татарстан Республикасы законнары татар һәм урыс телләрендә кабул ителә һәм бастырып чыгарыла». Татарча белгән һәм татар телен азмы-күпме хөрмәт иткән кешеләр аңлагандыр, димәк, бүген, кичә һәм өченчекөн бары тик урыс телендә генә тикшерелгән һәм кабул ителгән законнарыбыз турыдан-туры Конституцияне бозу булып тора, һәм аларны гамәлгә керткән өчен сайлаучыларның безне җаваплылыкка чакырырга тулы хакы бар.
1992
Телсез халык – сансыз халык
Телләр хакындагы мәсьәләне, дөресрәге, канун проектын тикшергәндә, сүземне Тукай шигыре белән башламасам, гөнаһ булыр сыман:
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Соңгы елларда, империяләр җимерелеп, аларның дәүләт гимннары онытылып барган чорда, мөстәкыйль дәүләте дә, мөстәкыйль гербы да, байрагы да, гимны да, мөстәкыйль Конституциясе дә булмаган халыкның, беркемнән дә сорамыйча, үз ихтыяры белән Габдулла Тукайның менә шушы изге шигырь-җыруын гимнга әверелдерүе бик күп нәрсә турында сөйли. «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы», – ди Тукай. Әйе, туган телебез аркасында, аның аркылы без әлегә татар халкын, аның әдәбиятын һәм мәдәниятен күпмедер дәрәҗәдә саклап кала алдык. Әмма ләкин соңгы дүрт гасырда, бигрәк тә соңгы җиде дистә ел эчендә, туган телебез үзе дә безнең аркада бик күп нәрсә күрде. Заманында патшалар теле булып, халыклар арасында аралашу өчен дипломатик даирәләрдә кулланылышта йөргән татар теле, дәүләт теле статусына гына түгел, хәтта халыкара статуска ия булган тел, бүгенге көндә парламентлардан һәм дәүләт идарәсе органнарыннан, уку йортларыннан һәм фәнни оешмалардан, завод-фабрикалардан һәм почта-телеграфтан, гомумән, дәүләт тормышыннан куып чыгарылып, «Асрамага бала бирәм, кем ала?» дип, ятим Тукайны сатып йөргән базарларда һәм кайбер иманлы авылларда гына сакланып калды. Бүгенге көндә татар балаларының бары тик җиде проценты гына үз ана телләрендә белем алуы проблеманың никадәр җитди булуы хакында бик ачык сөйли.
Бүген тикшерелә торган Закон проекты «Татарстан халыклары телләре турында» дип аталса да, сүземне татар теленнән башлавым өчен залда утыручы депутатлар да, сайлаучыларыбыз да мине гаепләмәсләр, дип уйлыйм. Бүген һәммә халыкның үз телен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыруны таләп итәргә хакы бар. Чөнки телсез халык чын мәгънәсендә халык була алмый, аның мәдәнияте дә, әдәбияты да, гореф-гадәтләре, йолалары да туган тел яшәгән вакытта гына яши. Ә инде бәйсез, суверен дәүләт төзибез дип җан атып йөреп, шул ук вакытта минем туган телем аяк астына салып таптала икән, ул күзгә күренеп үлеп бара икән, ул чакта инде миңа бернинди бәйсезлекнең дә, суверенитетның да кирәге юк. Үз туган телен дә яклап һәм саклап кала алмаган халык беркайчан да үзенең Дәүләт суверенитетын яклап зур эшләр майтара алмаячак.
Татар теле генә түгел, безнең республикада бүгенге көндә урыс теленнән башка һәммә телләр дә бик каты авыру, хаста хәлендә. Чуваш һәм мари, удмурт һәм мордва, украин һәм яһүд телләре дә дәүләт яклавына мохтаҗ. Шуңа күрә Закон проектының 10 нчы статьясында «Татарстан Республикасы гражданнарына туган телен һәм Татарстанның башка халыклары телләрен өйрәнү һәм укыту өчен шартларны дәүләт тәэмин итә» дип язылган, һәм бу инде безнең республикада татар һәм урыс телләренә генә түгел, ә барлык телләргә дә тиешле игътибар һәм шартлар тудырылачагына гарантия бирә.
Үз халкыннан аерылмаган, үзен шул халыкның баласы дип санаган һәркем өчен туган тел – иң якын һәм иң изге тел. Инде әйткәнемчә, бу татарларга һәм урысларга гына түгел, һәммә халыкларга да кагыла. Ләкин әлеге Закон проектында татар теленә аерым игътибар ителергә, аның яшәве өчен аерым шартлар тудырырга кирәклеге беркемдә дә шик уятырга тиеш түгел. Татар халкы – без яшәгән республикага исем биргән халык, татар халкы, димәк, үзенең телен һәм дәүләтчелеген бүгенге көндә бары тик шушы җирдә – Ташка халыкларның мондый мөмкинлекләре шулай ук үз халыклары исем биргән республикаларда һәм дәүләтләрдә тормышка ашырыла. «Телләр турында» гы Закон проектын яклап даими комиссияләрдә һәм радио-телевидение аша халык каршында чыгышлар ясасам да, мин шәхсән үзем аннан 100 процентка канәгать түгел. Бүгенге көндә урыс теле белән татар телен тигез хокуклы дип игълан итү демократия ягыннан караганда бик дөрес булса да, татар теленең һәм урыс теленең бүгенге хәлләрен һәм җәмгыятьтә тоткан урыннарын искә төшергәндә, бу ике телгә бертигез шартлар тудыру татар теленең тиз арада дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелә алуына шик калдыра. Инде бетеп, югалып барган, авыру әби хәлендәге татар телен әзмәвер ирдәй урыс белән бер мәйданга чыгарып, «менә сез икегез дә тигез хокуклы, көрәшегез» дип әйтүне мин демократия белән дә, кеше хокукларын яклау белән дә берничек тә аңлата алмыйм. Авыру кешегә, хаста адәмгә һәр дәүләттә, һәр халыкта, һәр гаиләдә аерым шартлар тудырыла: аңа ризыкның да тәмлерәге, урынның да йомшаграгы бирелә. Шулай итмәсәң, аның терелүе икеле. Бүгенге көндә татар теле дә хаста хәлендә, әгәр без аңа аерым игътибар биреп, аерым шартлар тудырмасак, дәүләт теле дип игълан итеп кенә аны үлемнән саклап кала алмаячакбыз.
Законда һәммә нәрсәне дә тәфсилләп язып булмый, «Телләр турында» гы Канун кабул ителгәч, хөкүмәт тарафыннан аны гамәлгә кертү һәм тормышка ашыру программасы төзелергә тиеш. Кайбер бер телле депутатлар, әлеге Законны гамәлгә кертү, татар телен өйрәтү бик кыйммәткә төшәчәк дип, әле тумаган балага бүген үк кабер казырга маташалар. Үзләренә «демократ» кушаматы тагып та, башка халыкларның, үзләре белән янәшә яшәгән һәм эшләгән кешеләрнең телләрен һәм хокукларын өч тиенгә дә санамаган бу депутатларны мин халык мәнфәгатьләрен яклаучы, республика халыклары дус һәм тыныч яшәсен дип кайгыртучы парламентарийлар дип атый алмыйм. Безнең бер депутатыбыз, «татар телен аякка бастыру, аны өйрәнү өчен 10 миллиард сум акча кирәк» дип, минем туган телемне, дәүләт телен өйрәнмәү һәм өйрәтмәс өчен, халык арасында коткы салып йөргәндә, ул үзен депутат итеп сайлаган татар яисә чуваш сайлаучыларының милли горурлыклары, рухи ихтыяҗлары турында уйлап карадымы икән, алар белән бу турыда киңәштеме икән?! Кеше никадәр генә каты бәгырьле булса да, бу бик кыйммәткә төшәчәк бит дип, үлем түшәгендә яткан авыруга дару сатып алырга акчасын кызганмас, киресенчә, ул, соңгы тиенен тотып булса да, үзенең туганын яисә дустын үлем тырнагыннан коткарып калырга тырышачак. Без беребез дә моңа кадәр һәм бүгенге көндә республикада урыс телен өйрәнүгә тоткан миллиардларны санамадык, ә инде татар теле һәм башка халыкларның телләре турында сүз кузгалгач, тиеннәрне санарга тотындык. «Телләр турында» гы Закон проекты юристлар экспертизасын гына түгел, ә мораль яктан да экспертиза аша үтәргә, бу законны һәммәбез дә үз күңелебез, үз вөҗданыбыз аша үткәрергә тиешбез. Әгәр инде без үзебезне «демократ» дип атаганбыз икән, ул демократиянең җирән сакалдан башка атрибутларын да үстерик.
1990 елның 30 августында татар һәм урыс телләрен дәүләт теле дип игълан иткәннән соң, ике елга якын вакыт узды. Димәк, бу Закон инде моннан, ким дигәндә, ел ярым элек кабул ителергә тиеш иде. Закон проекты дистәләгән иләк аша узып, ниһаять, бүгенге сессиянең көн тәртибенә кертелде. Төп проект белән бергә сезгә тагын башка вариантлар да таратылды. Һәр вариантта да игътибарга алырлык статьялар бар. Әмма ләкин мин, һич тә икеләнмичә, төп вариантны – Татарстан Югары Советының Милли мәсьәләләр һәм мәдәният буенча даими комиссиясе тәкъдим иткән вариантны кабул итәргә кирәк дип саныйм. Бу сессиядә, нигездә, кабул иткәннән соң, ул проект, яңадан комиссиягә кайтарылып, киләсе сессиягә сезнең тәкъдимнәр белән тулыландырылып, яңадан көн тәртибенә кертелер һәм тулаем кабул ителер, дип уйлыйм.
Ике ел элек Татарстанның Дәүләт суверенитеты турындагы Декларациядә без бертавыштан татар һәм урыс телләрен дәүләт теле дип игълан иткәнбез икән, бүген инде берәүнең дә моңа ревизия ясап утырырга хакы юк. Декларация бары тик декларация генә булып калмасын өчен, реаль эшләр эшләргә күптән вакыт җиткәндер. «Телләр турында» гы Закон кабул итү әлеге Декларацияне һәм референдум нәтиҗәләрен тормышка ашыруда безнең алга таба бер адым атлавыбыз булыр.
Мин үземнең чыгышымны Тукай сүзләре белән башлап җибәргән идем. Туган тел үз милләтен хөрмәт иткән һәркемгә дә: французга да, инглизгә дә, украинга да, урыска да, чувашка да, башкортка да, татарга да кадерле һәм якын. Ә кадерле әйберне күз карасы кебек сакларга һәм якларга кирәк. Тукай сүзләре белән башланган чыгышымны мин атаклы авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның һәммәбезгә дә билгеле шигъри юллары белән тәмамлыйм:
Кого-то исцеляет от болезней
Другой язык, но мне на нём не петь,
И если завтра мой язык исчезнет,
То я готов сегодня умереть.
1992
Bepul matn qismi tugad.