Kitobni o'qish: «Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи»

Shrift:

«Татар прозасы» сериясе 2012 елдан нәшер ителә.

Проект җитәкчесе – Ленар Шәех,

филология фәннәре кандидаты


Серия «Татарская проза»


Ибрагимов Галимджан Гирфанович

Дочь степи


В восьмую книгу из серии «татарская проза» вошли рассказы классика татарской литературы, выдающегося прозаика Галимджана Ибрагимова «Алмачуар» и «Глубокие корни», роман «Казахская девушка».


Казань. Татарское книжное издательство. 2017

На татарском языке



© Татарстан китап нәшрияты, 2017

Алмачуар
(Бер мәхәббәтнеңтарихы)

I

Ярый, бара торгач, мин дә бер теләгемә ирешәм, ахрысы.

– Алмачуар тай булмас, – дип җырлыйлар.

Бу юк сүз икән.

Алмачуар тай була, тик колын гына булмый икән.

Дөньяны күп күргән, күп җылкы асраган картлар колынның да, туганда башка төстәрәк булса да, әзрәк үскәч, алмачуарга әйләнәчәген алдан беләләр икән.

Туры бурлы булып туган кайбер колыннарның сабыйлык җоны бераздан соң, җир өстенә сибелгән ак чәчәкләр яисә ак йөзгә чыккан матур кара миңнәр кебек, тәңкә-тәңкә булып чуарлана башлый икән.

Миңа, күп куйганда, җиде-сигез яшь булгандыр, әллә нинди коточкыч кара йөзле, усал елтыр күзле бер башкорт һич көтелмәгән җирдән үзенең кара бурлы, матур, зур симез биясен безгә бүләк итте – алай-болай гына түгел, үз кулы белән йортыбызга китерә, капка төбендәге зур ташка утыра да кешеләр алдында дога кылдырып бирә.

Авыл халкы бу эшкә башта аптырап калалар: ни сәбәптән, бу тирә-якка усаллыгы, саранлыгы белән даны чыккан явыз көрәшче Әлемгол тик торганда, үзенең гомерлек дошманы Хафизга (безнең әткәйгә) бер бия китереп фатиха кылдыра?!

Эштән чыккан бер мал булса тагы бер хәл иде! Биясе нәрсә бит: бөтен тирә-якта дан тоткан ике алмачуар чабышкының анасы! Җитмәсә тагы, карынында бер колын бар!

Мондый бер хәл һичкемнең башына сыя алмый. Безнең күрше карчык Фатиха әби башкорт баһадирының үз күзе алдында ук:

– Балалар, бу эш хәерлегә булмас! Моның астында берәр хәйлә бардыр, – ди.

Безнең кардәш Сафа карт та, ак сакалын сыйпап, бу сүзне куәтләп куя:

– Китапча итеп әйтсәң инде, – ди, – мин әйтәм, – ди, – таштан су чыгар, усак агачы алма бирер, – ди, – Әбүҗәһел иманга килер. Әмма, – ди, – Әлемгол бай, – ди, – бу данлыклы бияне карынындагы колыны белән тиктән-тик Хафизга китереп бирмәс, монда берәр этлек юкмы икән, балалар, – ди.

Башкорт боларның һәммәсен тыныч кына тыңлап тора да, бераз җылмаеп, кара күзләрен тагы ныграк җылтыратып, үзенең хәлен сөйләп бирә.

Ул сөйләгәч, халыкның аптыравы шатлыкка, хәер-догага әйләнә.

II

Безнең әткәй Мөхәммәтхафиз исемле булса кирәк. Буйга зурлыгы өчен аны Озын Хафиз дип йөртәләр.

Ул яшь чакта имән кебек таза, лачын кебек үткен, арыслан кебек гайрәтле булган дип сөйлиләр. Тирә-якта теләсә сугышка булсын, теләсә көрәшкә булсын, аңа тиңдәш, охшаш чыкмаган. Иң зур Сабан туйларында да ул әллә кайлардан килгән данлыклы көрәшчеләрне шаяртып кына чөеп ташлый торган булган…

Менә бервакыт Чишмәдә зур Сабан туе ясала.

Асыл сөяк чабышкы атлар, үз тирәсендә исем казанган көрәшчеләр, шәп йөгерүче җегетләр бу җыенга йөзәр чакрымнан киләләр – көч сынамакчылар, үзләрен күрсәтмәкче, дан алмакчылар.

Көрәш башлана.

Ни күрәсең? Хафизга кем чыдасын!

Безнең әткәй чыккан бер баһадирны аз-маз шаярта да чөеп үк ташлый.

Ахырдан килеп чыга ябык, чандыр бер кара башкорт.

Ике баһадир, билләрен берәр тартып сыныйлар да, бер-берсенең сыртларына кулларын салган хәлдә, бөтен халыкның күзе астында түгәрәк мәйданда әйләнәләр.

Йа Ходай! Бу ни эш?!

Кинәт данлыклы Хафиз тәгәрәп-тәгәрәп китә дә чалкан барып төшә!

Мәйдан гөж килә. Әткәйнең дуслары бу хурлыкка чыдый алмыйлар:

– Башкорт хәрәмләде, аяк чалды! – дип шау-шу күтәрәләр, яңадан көрәшергә чыгуны сорыйлар.

Ике як та риза була. Баһадирлар тагы түгәрәк мәйданда. Бөтен халык тагын, тыннарын да алмыйча, бу зур көрәшкә карап катканнар.

Ал аякларын бер-берсенең сыртларына салган арыслан белән юлбарыс кебек, ике ир каһарман ярты сәгать буенча, бер-берсенең билләреннән алган хәлдә, мәйданны урап йөриләр.

Тагы кинәттән, һич көтелмәгән бер секундта, башкорт каһарман сиздермәстән генә кысып ала да үзе җиргә ята, баш очыннан Хафиз баһадирны шундый көч белән селтәп җибәрә ки, ул, әллә кая барып, сул кулы өстенә бик каты егыла.

Халык шау-шу килә. Мәйдан кайный!

Безнең әткәй исә тиз генә бер якка чыга да Зариф остага кулын күрсәтә:

– Сынганмы, чыкканмы?

– Зарар юк, чыккан гына, – ди.

Мин ул вакыт бик бәләкәй идем, шулай да хәзерге кебек күз алдымда тора: Сабан туе элеккечә шаулап калды, әткәй күп баһадирларны җиңеп алган кызыл башлы сөлгеләр белән яшел чапанны бер як кулбашына салды да, икенче кулын кызыл билбау белән муенына асып, акрын гына кайтып китте.

Мин аңар сүз дәшәргә курыктым; әллә тирләгәнгә, әллә ачуланганга, аның йөзе кара көйгән иде.

Ахрысы, бик гарьләнгәндер:

– Җитәр инде: заманында көрәштек, бусы актыгы булыр!   – диде.

Һәм сүзендә торды: шуннан соң Сабан туйларына аяк атламады. (Тик телләрдә генә аның баһадирлыкларын әкият итеп сөйләргә калды.)

III

Аңа байтак заманнар үткән иде инде, шулай да ул көннәр бөтен авылның хәтерендә иде. Шуңа күрә башкортның безнең әткәй белән көрәшеп, аны җиңүен сөйләгәндә:

– Без боларны беләбез… – дип тордылар.

Әлемгол, ачуланып, халыкка күз ташлый да:

– Шулаймы? Сез татарлар да боларны беләсезме? Әмма менә җиңүче башкортның йөрәгендә аннан соң ниләр булганы сезнең төшегезгә дә кермәгәндер, – ди. – Хафиз агакай,   – ди,   – мин сине екканда хәйлә ясадым… Үзеңә дә, карап торучыларга да сиздермәстән, уң аягыңны бераз чалдым… Бу вакыт күңелемә шик килде. Шулай да үземне тыя алмадым, ни булса, шул булыр, бәлки, бер юлга Ходай кичерер дидем дә сине шул хәрәмләвем аркасында баш аша чөйдем… Күңел   – әүлия, диләр бит, дөрес сүз икән. Сабан туеннан кайтып та җиттем, түшәккә дә егылдым: эчем бора, сул кабыргам астында нәрсәдер тырный, чәнчә башлый. Шуның белән өч ай акырып ятам, ашаганым – аш, эчкәнем су булмый… Шул каты хәстә чагымда: «Бу авыру Хафизга каршы хәйлә эшләп, аны рәнҗетүдән килгәндер, терелсәм, бурлы биямне аңа дога кылдырырмын», – дип нәзер әйткән идем. Терелдем. Нәфес шайтан бит: «Әй, ул татарның рәнҗеше төшәме соң», – дип уйладым. Бияне бирергә кызгандым. Берничә ел үткәч, тагы шул хәстә: эчем бора, сул кабыргам астында нидер тырный, нидер чәнчә… Һич түзәр хәлем калмады, бөтенләй аптырыйм. Шулвакыт әллә кайчан үлгән бабам үзенең зур ак сакалы, ак кәфене, ниндидер зур яшел таягы белән минем төшемә керә, миңа шелтәләп карый, ачулы тавыш белән: «Ахмак бала: сиңа җан кыйбатмы, бурлы бия кыйбатмы?» – ди. Үзе шунда ук гаиб була1. «Терелсәм, бер көн кичекми илтеп бирәм», – дип, тагы нәзер әйтәм. Күрәсез, мин терелдем. Менә нәзеремне үтим.

Картлар бөтенләй хәйран калдылар. Сафа бабай башкортның аркасыннан кага:

– Китапка язган кебек сөйлисең: этлеккә генә түгел, яхшы сүзгә дә синең акылың, телең җитә икән, – ди.

Башкалар да рәхмәт укыйлар, яңадан чүгәләп дога кылалар.

– Хафизның бик авыр еллары иде. Улы белән кызыннан да аерылган чагы иде. Бурлы бия җиңел аягы белән килгән булсын! Бу йортка бәрәкәт китерсен! – диләр.

Башкорт китә, картлар таралалар.

IV

Картларның сүзе дөрес: безнең йортның, чынлап та, авыр еллары иде. Әткәй кебек зур, таза, баһадир, сылу абзамны нахак бәлагә эләктерделәр. Авылыбызда бик череп беткән бер кара бай бар иде. Акчасы күп, имеш; күкрәкчә ясап, янында йөртә, имеш, дип сөйлиләр аның хакында. Ул бай белән безнең әти арасында, ниндидер бер җир талашы сәбәбеннән, әллә кайчаннан бирле дошманлык бара иде. Кыш көне шул кара черегән байны, каядыр китеп барган чагында, урманга алып кергәннәр дә авылдан бер чакрым җирдә көпә-көндез суйганнар. Гөнаһ шомлыкка каршы, шунда ук бетерә алмаганнар. Өенә кайткач, үләр алдыннан, әзрәк һушына килеп, бөтенләй нахактан: «Башкаларын танымадым… Берсе Озын Хафизның улы Шәяхмәт иде…» – дигән.

Абзыйны шул сәгатьтә үк богаулап алып китәләр.


Хөкем була.

Әткәй, бу нахак бәладән коткарыйм дип, көн чаба, төн чаба. Бөтен авылда мәлгуньнең дошманлыктан гына әйткәнен беләләр. Әткәй, коткарам дип йөри торгач, актык атыннан, сыерыннан яза, абзыйны егерме елга каторгага хөкем итәләр. Без бөтенләй фәкыйрьлектә калабыз…

Шул кайгы җитмәгән кебек, бердәнбер абыстай да түбән очның гармунчы Фәхригә ябышып чыга. Ул инде яшьтән үк бик башсыз кыз иде: аулак өй булса, биегән дә ул, җырлаган да ул, гармун тарткан да ул, җегетләрне кертеп, аякларыннан түшәмгә асып мәсхәрә кылган да ул…

Шулар аркасында аты-чабы чыгу белән генә калмады, ул, әтинең: «Быел еллар авыр, бераз сабыр итик», – дигәнен тыңламастан, Фәхри белән күрше авылга барганнар да никах укытып кайтканнар.

– Безгә фатиха бирегез, без ирле-хатынлы булдык инде,   – ди.

Әнкәй бик елап карады: «Үз балаң бит, кич», – диде.

Әткәй:

– Җегеткә сүзем юк, хәлле чагым булса, туйлап бирер идем. Гайния минем авыр елымны хәтергә алмады… – дип, аларны куып чыгарды.

Әнкәй һаман, сүз уңае саен күз яшьләрен сөртә-сөртә:

– Картым, ачуланмасаң, балаларны кунакка чакырыр идем,   – дип ялына торган иде.

Әмма әткәй үз сүзеннән кайтмый:

– Мин үлгәч чакырырсың! – дип кырт кисә иде…

Картларның «авыр ел» дигәне менә шулар иде. Аларның догасы кабул булды. Башкорт биясе безнең йортка җиңел аягы белән килде һәм үзе белән безнең йортка бәрәкәт тә китерде: атсызлыктан газап чиккән әткәй бу – моңарчы муены камыт күрмәгән симез бияне ике көн эчендә җигәргә өйрәтте дә дөнья җимереп эшләргә тотынды, һәм шундый бәрәкәт булды инде: көз көне безнең әткәй шул кәсептән, йөрүдән, игеннән җыелган акчага икенче ат та алды. Башкача да йорт-җирне байтак төзәтте.

Без бурлы бия аркасында аякка бастык.

Әмма, әмма бу көз минем өчен зур кайгы булып төште.

Ни арба, ни чана вакытта әткәй, бурлы бияне җигеп, урманга барган иде. Кайтканда, елга аша чыкканда, таеп егылып, бия колын салган. Әле өч-дүрт айлык кына иде. Шулай да йон чыккан иде, ди. Үзе мәчедән зуррак иде, ди.

Моны ишеткәч, мин көн еладым, төн еладым; ничек еламассың, бурлы бия бит ике алмачуар чабышкы биргән. Буаз дигәч, мин инде аның булачак колынын, әлбәттә, алмачуар дип, чабышкы дип башыма да утырткан, бөтен иптәшләргә дә мактанып беткән идем. Шул каһәр төшкән тайгак юл мине мәхрүм итте бит!

Әнкәй елаган өчен мине һаман орыша:

– Бу чаклы тиле булырсың икән, – ди, – тумаган тай өчен шулай елыйлармыни? – ди.

Әткәй ачуланмый, ике өлкән баласының хәсрәтеннән соң бөтен йөрәген миңа баглаган булса кирәк, ул мине ярата, сүземне тыңлый, һәрвакыт иркәли:

– Елама, балам, – ди. – Хәзер ике ат булды инде. Башкортка илтеп, алмачуар айгырдан чаптырырбыз да киләсе җәйгә бер дә җикмәбез. Сиңа алмачуар тай булыр, – ди.

Мин җәйне, кышын гына түгел, атналар, көннәр үтүен дә бармак белән санап барам…

Кыш үтеп бара, шулай да бик күп көтәсе әле…

V

Көткән көннәр якынлаша.

Бурлы бия буаз. Без хәзер аны җикмибез. Җиксәк тә, бик җиңелгә, якынга гына.

Әнкәй моның өчен һаман сукрана:

– Ике атың бар өстеннән, нәрсә шул хәерче кебек лырт-лырт бер белән йөрисең?.. – ди.

Әткәй аны бер сүз белән туктата:

– Йә, куй шул сукрануыңны, – ди, – нигә, – ди, – баланы юкка елатырга, – ди.

«Бала» дигәне мин булам.

Чыннан да, берәр авыр йөккә, ерак җиргә җигә башласалар, мин әткәйгә барып сыенам, иркәләнәм; ул минем күзләремдә мөлдерәп төшәргә-ташырга торган күз яшьләремне күрә дә, мыек астыннан көлеп, башымнан сыйпый:

– Йә, син, Закир, юкка елап барма… Ярар, җикмәбез, – ди.

Мин шатлыгымнан кая сикерергә урын тапмыйм. Көн буена аягым кая басканны белмим. Ни кушсалар, минуты белән эшлим.

Кайберәүләрнең бияләре кар эри башлагач та колынлады; язгы сабанга чыккач инде, авылда һәр йортта диярлек колыннар күренә торган булды.

Әнә алар инде уйнаклап йөриләр. Әнкәләреннән аз гына калсалар, үзләренең яшь, көмеш тавышлары белән бөтен тауны, урманны яңгыратып кешниләр.

Их, кайчан минем колын да шулай булыр икән!

Хәер, күп көттермәс инде: биянең эче калынайганнан-калыная бара. Сафа бабай әйтә, озакламас колынлар инде, ди. Күз-колак була торырга кирәк, ди.

Малайлар мине һаман:

– Сөенчегә нәрсә бирәсең, Закир? – дип шаярталар.

– Шауламагыз, бирәсе әйберем әллә кайчан әзерләнгән. Тик тизрәк тусын гына!

Соңгы көннәрдә әткәй белән бик нык бәрелешү дә булып алды.

Колын итен бүреләр бик яраталар булса кирәк. Фәхриләрнең матур бер колыны бар иде. Төнлә шуны бүре яралаган, ди. Кичә шуны ишеткәч, әтидән сорамыйча-нитмичә, нукта тоттым да йөгердем. Бияне яланда калдырырга ярамый. Кем белә, төнлә очрар да колынны бүре ашап китәр!

Бия ерак түгел икән. Тиз таптым. Тотар өчен икмәк катысы да алып барган идем. Элек ул, аз гына кул сузып чакырсаң, үзе үк килә торган иде… Бу арада әллә ничек үзгәреп тора: юк-барга ачулана, якын барсаң, өстеңә йомылып килә.

Әле дә бардым. Икмәкне күрсәтеп чакырдым. Элекке кебек тоттыру кая, пырых-пырых итеп, үзалдына холыксызланып, кызып тора. Мин аны тота алмыйча елап кайттым да әтигә ялына башладым:

– Колынлар чагы җиткән, – дим, – йортта гына асрыйк… Мин аны үзем карар идем, – дим.

Әти риза булмый:

– Ашатырга азык юк… Бернәрсә дә булмас, шунда болында, елга буенда йөрсен, – ди.

Мин еларга тотынам. Бүре куркынычын сөйлим. Әти һаман үзенекендә тора:

– Акылсыз булма: авыл янындагы болынга бүре килми ул, – ди. – Йортта ашатырга юньле нәрсә юк, монда тотсаң, колыны начар булыр, – ди. – Бик курыксаң, малайлар белән көндез каравыллап йөр, кич өйгә кайтарырсың, – ди.

«Бияне яхшы ашатмасаң, колыны начар була» дигән сүз мине җиңде. Мин баш-аяк риза булдым.

Тавык ояларыннан йомырка урладым. Яшереп куйган шырпыны алдым да, шуларга алдап, малайларны үзем белән елга буена, болынга, бия каравылларга алып китәргә әзерләнә башладым.

Көн матур. Язгы кояш нуры минем күзләремә карый; ул, ахрысы, минем шатлыкны сизәдер, бераз елмайган кебек тоела.

Йомырка белән шырпы барлыгын белгәч, малайлар сикерә-сикерә минем белән бия сакларга бармакчылар.

VI

Мин бер атуда ике куянны алмак булам: бияне дә сакларга, балык та тотарга. Балык дигәч, малайлар бары беравыздан Кондызлы күл ягына тарталар:

– Анда каптырырга да әйбәт, менә дигән чуртаннар, алабугалар да эләгә, – диләр.

Фәхри малае күзләрен елтырата-елтырата сөйли башлый:

– Без өченчекөн, – ди, – иртән көтү киткәч барган идек, кояш төшлеккә җиткәнче каптырдык. Галәви – утызны, мин егерме дүртне алдым. Арада беләк юанлыгы кызылканатлар бар иде, бик зур бер җәен эләккән иде, җебем чыдамады – кармакны өзеп алып китте, – ди.

Боларны ишеткәч, башкаларның да күзләре кыза, барысы да риза булып, шул Кондызлы күл ягына йөгерергә торалар.

Кызылканатлар, җәеннәр дигәч, мин дә, үземне-үзем онытып, иптәшләргә кушыла язган идем, бүген-иртәгә колынларга торган бурлы бия хәтеремә килгәч, кинәт туктадым:

– Юк, мин анда бармыйм, – дим, – әйдәгез, Өзән елгага барыйк, анда да шәп каба, – дип, бурлы бия ягына тарта башладым.

Мин ялгыз идем.

Шулай да җиңдем: минем ак киез эшләпәгә тутырылган йомыркалар белән шырпыны исләренә төшергәч, малайлар риза булдылар. Шул ук Апуш:

– Әйдәгез Өзән елганы сынап карыйк… Анда да былтырларда мин зур бер сазан белән шүкәләр эләктергән идем, – ди башлады.

Кармакларны, селәүченнәр, икмәкләр, йомыркалар, шырпыларны алабыз да, кыйбла якка, якты кояшка карап, болын буйлап Өзән елгага чабабыз…


Алабугамы, сазанмы эләгер, бөтенләй буш кайтырбызмы   – миңа алары кыйбат түгел: минем бүген-иртәгә колынларга торган бурлы биям Өзән елга буенда, болынлыкта йөри. Әткәй аның муенына зур арканны бәйләгән дә тышауламый-нитми генә җибәргән. Арканның икенче башына кызыл калын дуга тагылган. Минем бөтен күңелем менә шул дугасын, арканын өстерәп, су буенда, таллар арасында акрын гына йөргән бурлы биядә.

Без авылдан чыкканда, көн матур, җил юк иде. Болында безне кошлар сайрап каршы алдылар. Минем булачак колынымның әнкәсе, без барып җиткәндә, Әчеле тамак ярында ашамый-нитми, башын түбәнгәрәк салып, тик кенә тора иде. Ул миңа нәрсәдер уйлый кебек тоелды. Малкаем, син ни турында уйлыйсың? Аны күргәч, малайлар мине үрти-үчекли башладылар. Берсе әйтә, айгыр булыр, ди; берсе, бия булыр, ди… Миңа барыбер, тик исән-сау гына күрергә язган булсын иде.

VII

Безнең бия йөргән җиргә якын гына зур яту бар. Бу Әчеле тамакның түбән ягында, шуның белән янәшә генә. Монда өч яктан өч елга килеп кушыла. Болар кушылалар да, ул җиргә чаклы кечкенә бер «кул» гына булып агып яткан Өзән елганы берьюлы зурайтып җибәрәләр. Боларның суларын үз эченә алгач, безнең Өзән елга киңәеп, тулып китә: әллә ничек олы сыман булып, мәһабәт булып ага башлый.

Яратам мин үзебезнең авылны, бигрәк тә яратам авылның төньягын каплаган зур тауларны! Аңардан да бигрәк яратам шул таулар өстендә мең еллар буена шаулап утырган зур карт урманны!

Дөрес, бу урман хәзер безнеке түгел, аны әллә ничек итеп безнең кулдан бер бай тартып алган; хәзер безгә аннан бер чыбыркы сабы да алырга ярамый! Шулай булса да, бу урманның гөрләп утыруы, бигрәк тә аның язгы кузгалагы, көпшәсе, җәйге чәчәкләре, исәбе-хисабы булмаган җир җиләге, кура җиләкләре, карлыганнары, бигрәк тә көзге чикләвекләре минем күңелемне ул урманга тарталар, аны йөрәккә якын, бик якын, бик сөйкемле итәләр…

Бу урманнан да бигрәк, миңа шул өч яктан килеп төшкән «кул» ларның суларын үз эченә алгач, ярдан ярга тулып аккан сабыр, мәһабәт Өзән елга буйлары әллә ничек кадерле тоелалар…

Беләсе иде, кайдан чыга, кайларга бара икән бу сулар!

Беләм, бик беләм: таулар, болыннар буйлап килеп, безнең авылның буеннан аккан бу елга – Өршәккә, Өршәк – Димгә, Дим Агыйделгә коя. Агыйдел кая барадыр, анысын бер Алла белә.

Тик бик күп дөнья гизгән Сафа бабай гына кайвакыт сөйләп куя: көз көне кошлар китә торган якта, ди, Әстерхан дигән бер зур шәһәр – борынгы ханнар шәһәре бар, ди, шуның аръягында, ди, гаҗәп зур бер диңгез бар, ди. Агыйдел, ди, бик күп авыллар, шәһәрләр, таулар, кара урманнар эченнән агып, айлар, еллар буена бара-бара да, ди, әнә шул олуг диңгезгә барып коя, ди; сез моннан бер йомычка салып җибәрсәгез, ди, ул, ди, Өршәкләр, Димнәр, Агыйделләр буйлап агар-агар да әнә шул ерак диңгезгә барып төшәр, ди… Их, күрәсе иде ул диңгезләрне!

Мин әллә нинди уйлар белән бурлы бия тирәсендә, аңардан күземне ала алмый уралып йөргәндә, тегендә, яр башында балык каптырып йөргән малайлар миңа кычкыра башлыйлар:

– Закир, Закир, шырпы белән йомыркаларны китер, тизрәк ягабыз да көлдә пешерәбез, – диләр.

Кармакларны ташладылар. Уйнап, шаярып, көрәшеп, янган ут тирәсендә йомыркалар пешүен саклыйлар.

Безнең яннан гына Өзән елга һаман ага да ага… Минем хәтеремә бабайның сүзе килде.

– Беләсеңме, Апуш, – дим. – Бу елга кая коя? – дим.

Ул – бик усал нәрсә:

– Бер йомырка артык бирсәң, барын да сөйләп бирәм, – ди.

– Ярый, – дим, – бирермен.

Ул – юеш балчыкны йомарлап, әллә кайларга, күздән югалырлык итеп югары ыргыта да бармак белән санап сөйләргә керешә:

– Өзән елганы күрәсеңме? – ди. – Күрсәң, карап тор, – ди. – Бу елга, – ди, – унике чакрым киткәч, Өршәккә төшә, Өршәк Димгә кушыла, – ди. – Дим матур болыннар арасыннан бара-бара да Өере дигән зур кала янында, әллә нинди биек таулар каршында, Агыйделгә барып чыга, – ди.

Кемдер аның сүзен бүлә:

– Агыйдел кая бара?

Апуш тагы балчык йомарлый да, баш өстебездән очып барган торналарга төзәп, һавага очыра.

– Агыйделме? – ди. – Агыйдел, – ди, – урманнар, таулар, калалар ашасыннан бара-бара да Әстерхан диңгезенә төшә,   – ди.

Малайлар кычкырыша башлыйлар.

– Җегет син, Апуш, ал бер йомырканы, – диләр.

Апуш биргәнне дә көтми, бер йомыркамы миннән тартып ала да ашарга тотына.

Аяк астында бер зур йомычка ята иде, шуны алдым да, малайларга күрсәтеп:

– Әйтегез, – мин әйтәм, – Өзән елгага салып җибәрсәм, менә бу нәрсә шул кыйбла ягындагы ерак диңгезгә барып төшәрме-юкмы?.. – дим, йомычканы ярдан ярга тулып аккан Өзән елганың киң күкрәгенә ташлыйм. Дулкыннар аны кочаклап алалар да, ашыктырып-ашыктырып, үзләре белән түбән таба алып китәләр.

Малайлар талашырга тотына.

Апуш:

– Тукталмас та, батмас та, диңгезгә барып төшәр, – ди.

Башкалары:

– Барып җитә алмас, су белән авыраеп батар яисә, читкә чыгып, камыш арасында туктар, – диләр.


Инде төш тә ауды…

Йомыркаларны ашап беттек тә, кармакларны, балыкларны күтәреп, Өзән елга буйлап кайтырга чыктык. Малайлар: «Килү бушка китмәде», – диештеләр. Унар-унбишәр балык алганнар. Арада зур ук чабаклар, алабугалар, кызылканатлар бар.

Мин, күздән югалганчы, биягә борылып карый-карый бардым. Ул һаман шул хәлендә: ашамый, урыныннан кузгалмый, башын бераз аскарак салган да тик кенә тора. Ниләр уйлый икән минем бурлы биям?!

VIII

Өйдә табак тутырып бәрәңге пешергәннәр. Мин эттән яман ачыкканмын икән. Күземә ак-кара күренмәде, каз йомыркасы зурлыгындагы бәрәңгеләрне, тозлап-тозлап, арыш икмәге белән бөгәргә тотындым.

Үзем авыз тулы көенчә бурлы бия турында туктамый һаман сөйлим.

Әнкәй бер көлә, бер ачулана:

– Сиңа, ахры, ат җене кагылгандыр, торсаң – шул, ятсаң   – шул, бер белгәнең шул булды, – ди.

Мин, аның белән карулашырга уйлап, авызымны гына ачкан идем, түбән оч Фәхринең зур улы Сәпәр урам як тәрәзәдән баш тыкты да ут чыккан кебек акырып җибәрде:

– Закир! Закир! Сөенче! Бурлы бияң колынлады, – ди.

Ни эшләгәнемне белмәдем, әни, аптырап:

– Ай, бу бала харап була инде шул мал өчен! – дип кычкырып калды, мин, ашъяулыклар, табаклы бәрәңгеләр өстеннән атылып, йортка чаптым.

Әткәй бакча буенда арба төзәтеп маташа иде. Туры аңа ташландым.

– Әткәй, әткәй, әйдә тизрәк, бия колынлаган, – дип акырам.

Гаҗәп яратам мин әткәйне! Ул әз генә дә ачуланмады, минем сүзне ишетү белән, урыныннан торды да коймага эленгән нуктаны алды:

– Кем әйтте, сөенче бирдеңме?

Ул арада капкадан Фәхри малае Сәпәр сөенче сорап килеп керде.

Минем, каз кавырсыннары, чүпрәкләр сатып, сөенчегә дип әзерләнгән алты тиен акчам бар иде. Карап та тормадым, яшергән җирдән тиз генә алдым да Фәхри малаена китереп тоттырдым.

Без әткәй белән Өзән елга буена колынны алырга киттек.

IX

Шәп маллар аякланып туа, диләр.

Ахрысы, бу сүз дөрестер.

Без барып җиткәндә, колын үзенең әле бик ныгып бетә алмаган нечкә аяклары белән саклана-саклана басып йөри башлаган иде инде.

Бичаракаем, бик ачыгып туган, күрәсең, әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып, әнкәсенең сөт белән тулып каткан имчәкләрен суырып азаплана.

Бу арада бурлы бия бик артык холыксызланып киткәнгә, мин аның янына барырга курыктым. Үзенең нуктасы белән аңа якын килә башлагач та, ул, баласын бирмәскә тырышкан ана арыслан кебек, әллә нинди яшел тавыш белән чинап, әткәй өстенә ташланмакчы булды. Йомылып тешләргә, чыелдап, колынының әле бер, әле икенче ягында йөгереп тибәргә итеп карады.

Ләкин безнең әткәй курку дигәннең нәрсә икәнен белми, маллар да аның болай икәнен аңлыйлар булса кирәк. Биянең дулавына, тешләргә, тибәргә омтылуына карамастан, әткәй туры барды да муенына нуктаны ташлады; алай-болай иткәнче, бурлы биянең башы калын нукта эченә кереп тә өлгерде. Мин аптырап, хәйран булып тик тордым. Шатландыммы, юкмы – белмим.

X

Тик өйгә алып кайтып, бияне кое баганасына бәйләп куйгач кына, мин үз-үземә исәп бирә алырлык булдым.

Колын чыннан да гаҗәеп бер нәрсә иде.

Аның ботлары ничектер җиңел атлыйлар. Бәкәлләре озын, шундый нечкә, озын ки, мондыйлар тик чабышкы атларда гына була, диләр. Әле яңа гына кибеп килә торган койрыгы белән ялы, әз генә, кыска гына булсалар да, озаклап үреп, кабартып ясаган җефәк бәйләме кебек үзеннән-үзе дулкынланып торалар. Түм-түгәрәк сырты өстеннән, нәкъ арка турыннан, бармак калынлыгы кара тасма кебек булып, койрыктан ялга җиткәнче, кара җефәк җон сузылган. Озынча, акыллы башның киң маңгаендагы озын яра кашка – бу колынны мең, миллион иптәшләре арасыннан бөтенләй аерып, матурлыгы белән ялгыз итеп күрсәтәләр. Бөтен гәүдәсе әйтерсең Ходайның үз кулы белән, фәрештәләрнең ярдәме белән тигезләп, матур итеп, коелып ясалган. Шундый сылу, шундый асыл сөяк булып яратылганнар.

Төсе хакында аптырап калдым. Кара түгел, күк дип тә булмый. Анасы кебек саф бурлы да түгел, ничектер күгелҗем ак чәчәк төсе кебегрәк булып ялтырап тора.

Бер самовар кайнарлык вакыт үтмәгәндер, йортка бала-чага җыела башлады. Бары да, авызларын ачып, хәйран булып, бу асыл сөяк колынга карап каталар.

Кайдандыр ишетеп, безнең Сафа бабай да ак сакалын җилбердәтеп килеп керде. Ул бөтен тирә-якка ат тану белән дан тоткан кеше.

«Йа Ходай! Ни әйтер?» – дип, мин аңа карап каттым.

Колынны күрүгә, бабайның йөзе ачылды:

– Сөбханалла!.. Сөбханалла!.. Күз тимәсен!.. Бу колын да үзенең элекке ике агасына охшаган икән, – диде. Дәшми-тынмый тагы бик озак карап торды да: – Шулай, шулай! Яңлышмыйм. Бу да нәкъ агалары кебек… – диде.

Әти, миңа белдермичә генә, әллә кайчаннан кечкенә генә көмеш кыңгырау алып куйган икән. Әни кызыл тасма бирде.

Карт акрын гына, оста гына килеп, колынны кинәт кенә кочаклап алды да:

– Бисмилла… Сөбханалла!.. Яман күздән, эт-бүредән Ходай сакласын, – дип, догалар укый-укый, минем айгырымның муенына шул кызыл тасма белән кыңгырауны такты. Тагы бераз читкәрәк китеп карады да әткәйгә: – Беләсеңме, Хафиз, бу нәкъ агалары кебек булыр, төсе дә тиз арада алмачуарга әйләнер… Хәерле булсын, хәсрәтең зур иде, ике өлкән балаң хафасы сине бик картайткан иде, бурлы бия бу йортка җиңел аяк белән килде, бәрәкәт китерде, – диде.

Ике өлкән баласын хәтергә төшерү һәрвакыт безнең әткәйнең йөрәгенә авыр була; мондый чакта ничектер аның тавышы үзгәрә, сүзләре башкачарак чыга. Мин, аптырап, күзләрендә яшь юкмы дип аңа карыйм.

Юк, ул еламаган. Шулай да әсәрләнгән. Әллә нинди эчке тавыш белән:

– Сөйләмә инде, Сафа абзый, ул ике балам адәм түгел, лачыннар, арысланнар иде. Үзләре дә бәхетсез булды, минем дә вакытсыз чәчләремне агарттылар… – диде. Бераз туктап торып: – Язганы шулдыр инде… Менә бар өмет бу кечкенәсендә,   – дип куйды.

Сафа бабай тагы, теләкләр теләп, колынны мактады да минем колагымнан шаярып тартты:

– Закир, бәхетең зур икән: башкортның бурлы биясе атаңны аякка бастырды, сиңа алмачуар колын бирде, бу колын ике агасы кебек асыл сөякләрдән… Күз тимәсен, бу да чабышкы булыр… – дип сөйләнә-сөйләнә чыгып китте.

Мин кая басканымны белмим. Бер көндә әллә ничаклы үскән кебек булдым: уенмыни?! Минем колыным бар. Ул – айгыр! Төсе алмачуарга әйләнәчәк! Тирә-якта дан тоткан ике агасы кебек чабышкы булачак!

Әнә күрегез: ул ничек көмеш тавыш белән яңгыратып кешни! Ничек асыл сөякле гәүдәсе белән матурлап сикереп уйный!

XI

Шул көннән алып Алмачуар минем тормышымның үзәге була. Шатлыкларым, кайгыларым шуннан чыга, шуңа кайталар. Төшемдә шуны күреп саташам. Иртән торуга, киенмәстән, битемне юмастан, мин абзарга, Алмачуарны карарга, аның исәнлеген белергә йөгерәм. Исән, бик исән!

Ул, әкияттәге баһадир кебек, ай үсәсен көн үсә, үзе көннән-көн матурлана, асыллана бара. Хәзер авылда аңа тел тидергән кеше юк. Һәркем аңа:

– Күз тимәсен, сөбханалла! Бигрәк асыл сөяк нәрсә икән! Яхшы нәселдән шул!.. – дип кенә карыйлар.

Тирә-якта асыллыгы, сылулыгы белән генә түгел, тавышы, җиңел, җитез, килешле һәм акыллы уйнавы белән минем Алмачуарга тиңдәш булырлык бер колын күренми дә, ишетелми дә.

XII

Җәй, аның артыннан көз үтеп китә. Әллә нинди карлы, яңгырлы, болытлы чаклар килә. Мин иртәгә Покрау бәйрәме дигән көндә ничектер иртәрәк уяндым, шулай да торырга иренеп ятам.

Кайдадыр кемнәрнеңдер нәрсә хакындадыр ашыгыч-ашыгыч сөйләшкәннәре ишетелә.

Нидәндер йөрәгем жу-у итеп китте.

Колак салдым.

Әткәй белән әнкәй чаршау артында пыш-пыш сөйләшәләр. Тавышларында әллә ни бар: куркалармы, кайгыралармы, нәрсәдәндер, кемнәндер яшерергә телиләрме?

Бернәрсә белмим.

– Син аңа белдермәскә тырыш! Ишетмәсен! – диде дә әткәй, кулындагы арканын җилкәсенә салып, тиз генә чыгып китте.

Мин тагы курка төштем.

– Ни бар, әнкәй, ни бар?.. – дип, әнкәйнең итәгенә барып асылдым.

– Юк, балам, бернәрсә дә юк… Сиңа торырга иртә әле, бар, ят… Менә мин мичкә ягам да белен пешерәм… Самовар кайнагач, эссе беленгә уятырмын, – диде.

Күңелем тынычланмый, ятсам да, күземә йокы керми. Әни мич алдында, чыж-пыж итеп, нидер кыздыра калды, мин аннан-моннан киендем дә урамга чыктым.

Каршыма Апуш килә:

– Их, малай, бәхетең бар икән… Исән калган бит, – ди.

Мин шашып киттем:

– Ни бар?.. Ни булган? Кем исән?

Апушның күзләре дүрт булды:

– Әй, тавык баш! Шуны да белмисеңме?.. Бүген тауга бер көтү бүре килгән. Дүрт колынның бугазын чәйнәп, каннарын эчкәннәр, үтереп киткәннәр… Синең Алмачуарың үлмәгән, тик азрак яраланган гына… – ди.

Башыма нидер сукты, телем тотлыкты, сүз әйтә алмый катып калдым.

Апуш, моны күргәч:

– Тиле, нәрсә торасың! Бар, йөгер! Әнә алып кайтып киләләр, – дип, түбән очка, күпергә таба күрсәтте.

Чыннан да, ул яктан бер көтү халык әллә ничаклы бияләр, тайлар, колыннар куып киләләр иде.

Үземне үзем белмәдем, шул якка очтым.

Ни күрим!

Зур арбага безнең кола ат җигелгән: тәртә янына бурлы бия бәйләнгән, ул бертуктамый кешни, кайдадыр китәргә, ычкынырга азаплана.

Арба янында әткәй килә…

Якынрак баргач, тагы авыр хәл: минем Алмачуарым, аяклары бәйләнеп, арбага салынган…

Ни эшлим? Аптырадым. Каттым…

– Әткәй, безнең колынны да үтергәнмени! – дип кычкырып елап җибәрдем.

Әткәй, мине иркәләп, култыгына алды:

– Елама, Закир… Дүрт колынны үтергәннәр… Безнеке исән… Тик азрак арткы ботыннан тешләнгән генә… Шул ярадан кан күп акмасын дип кенә бәйләп арбага салдык, – ди.

XIII

Яра тирән түгел икән. Минем бәхет җиңде: көн-төн карау аркасында, бер атна дигәндә минем Алмачуарым бөтенләй элекке хәленә кайта алды. Тик аның уң ботында бер илле чаклы яра булып, бүренең ике теш эзе генә ак җонлы булып сузылып калды.

Алмачуарым белән бергә мин дә авырган – йокымны, ашау-эчүемне югалткан идем. Ул терелеп уйный башлагач, мин дә аңардан калышмадым.

Кыш шулай үтеп китте.

XIV

Икенче яшькә чыкканда, бездә яз көне тайның ялын, койрыгын бөтенләй кыркалар: «кырыкмыш» ясыйлар. Минем алай ямьсез итеп боздырасым килмәде: маңгай чәчен, күзенә төшмәслек кенә ясап, тип-тигез кистердем.

Бу хәзер алдан караганда рус боярларының матур кызлары кебек күренеп тора. Ялны да башкалар кебек бөтенләй бетертмәдем: бер чирек кадәрлерәк калдырып, үзеннән-үзе дулкынланып, күперенеп тора торган итеп төзәттердем генә.

Әнидән алып, ул ялга ике яклап чуклар, тасмалар тактым. Койрыкны да бүтән кешеләр кәбестә күчәне кебек, ялангач беләк кебек ямьсезләп кыралар. Моңа да якын җибәрмәдем: сөяктән түбән ягын гына кистеләр дә матурлап түгәрәкләделәр. Кырыкмыш тайлар, бигрәк тә язгы сабан өстендә, йолыккан карга кебек чырсыз булып йөриләр. Минем Алмачуар исә кунакка барырга ясанган бояр җегете кебек чибәр булды.

Мин моны Әпсәләм байларының берсендә, әтиләр ялланып урак урырга йөргән чакларында күргән идем. Шулай итик дип сөйләп биргәч, әти карышмады:

– Их, балам, көенечкә генә булмаса ярар иде синең бу кылануларың, – диде дә бөтенләй мин әйткәнчә эшләде.

Авылда, минем тайның болай матур кыркылуын күргәч, малайлар таң-хәйранга калдылар… Алдагы елларда башкалар да шулай ясый башладылар.

XV

Җәй, көз, кыш үтә. Яз килә.

Минем Алмачуар өченчегә керә. Авылда бу яшькә җиткәч, тайларны «беренче сабанга керде» дип сөйлиләр. Акрынлап, җиңелчәләп җигә башлыйлар.

Мин үзем моңа якын китермәдем.

Безнең Алмачуардан башка ике атыбыз бар. Бурлы бия быел кысыр калды. Ул бура кебек таза, калын булып симереп китте. Берүзе биш атның эшен эшләрлек. Кола айгыр да аңардан күп калышмый. Шулай булганга, әткәй дә Алмачуарны юк-барга җигәргә дип тел кузгатмый. Сафа бабайның «Бу колын ике агасына охшаган, бу чабышкы булыр» дигән сүзен ул да онытмый булырга кирәк. Ләкин гөлләр чәнечкесез булмый икән шул. Гөнаһ шомлыкка каршы: «Тарыны йомшакка чәчсәң, чүп басып харап итә», – дигән дә, әткәй Кысылдык башкортларыннан мәңге сабан-сука кермәгән бер җир, каты чирәм сатып алган. Тимер сабанны чыдатырлык түгел – урыны-урыны белән ташлы, чыбыклы җирләре дә бар. Шуңа күрә әллә кайчаннан кузгалмый яткан авыр төрән сабанны тартып чыгаралар. Моны ике ат йөртә алмый. Дүрт, иң азында нык, таза өч кирәк.

Үзара сөйләшкәннәр дә өченчегә Алмачуарны җигәргә булганнар. Моны ишеткәч, мин, еларга җитешеп, әткәйгә бардым.

– Ни бар? Кем тиде? – ди.

– Берәү дә тимәде! Ник минем Алмачуарны сабанга җигәсез? – дидем дә түзә алмый елап ук җибәрдем.

Минем тавышка әнкәй дә килеп керә.

Ул Алмачуарны миннән көнләшә булса кирәк. Кайчан гына шул турыда сүз чыкмасын, мине тиргәргә, каһәрләргә тотына. Әле дә әткәй ни барын сөйләп бетмәде, әнкәй, миңа каршы кызып, ачуланып китте:

– Фу, илаһым, – ди, – нинди бәла-каза килгән дип торам. Бер тай өчен адәм шулчаклы акырыр икән, – ди. – Әллә аны гомер буена җикми асрар идеңме? Менә тилергән нәрсә!.. – ди.

Әткәй ачуланмый, кызмый, мине юатырга тырыша:

– Чү! Закир, алай юк өчен елап барма, – ди. – Бернәрсә дә булмас, без аны буразна яклап очка гына җигәрбез… Үзең ат куарсың… Карап кына йөртерсең, – ди.

Мин аның саен ярсыдым, аның саен елый бирдем.

Ашарга чакырдылар – кермәдем. Самовар кайнаган диделәр, аңа да карамадым. Туктаусыз еладым да еладым. Шулай елый-елый барып, эштән чыгып, бакча буендагы такта өстендә йоклап та калганмын.

Уянып китсәм, ишегалдында түшәктә ятам.

Төш ауган. Кояш түбәнәеп бара. Дөнья бик рәхәт кенә, талгын гына тора, йортта бер кеше дә күренми. Сабаннар, арбалар да юк, капка туры ачык тора.

Сикереп тордым да абзарга йөгердем.

Барсам, ни күрим?! Минем Алмачуар, озын тезген белән бәйләнгән хәлдә, улакның бер башыннан икенче башына йөреп тора.

Ахрысы, сагынгандыр: мине күрүгә кешнәп үк җибәрде.

Телләребез сөйләмәсә дә, без бер-беребезне бик тирән аңлыйбыз. Мин килеп күренүгә, ул шатланып ук китте; өстен, ял, койрыгын тазартканда, йөзеннән сыйпаганда, айгырым бертуктаусыз «иһи… иһи…» дип, йомшак кына кешнәп, иркәләнеп тора.

Улагын төзәттем, коега илтеп, су эчердем дә өйгә кердем.

Әткәй ярым шелтә, ярым елмаю белән каршы алды:

– Елак малай! Җиңдең бит, ахрысы!.. Вилдан абзыйларың да безнең белән бергә янәшә чирәм алганнар икән, шулар белән алмашлап сөрергә булдылар… – ди.

Шатлыгым йөрәгемнән тулып таша. Җир-күге, бөтен дөньясы минем шатлыгымнан һәммәсе бииләр кебек тоела.

Бүген әни яныннан китмәдем. Ни кушса, барын-барын тыңладым.

Утын керт, диде – аны керттем. Каз бәбкәләрен Өзән елгага илтеп кайт, диде – аларны илттем. Тавыклар йомырка салгандыр, ояларны кара, диде – анда йөгердем.

Әткәйләр киткәндә, катык оеп җитмәгән, икмәк тә пешеп өлгермәгән, шуңа күрә азык алмый киткәннәр икән, аларга ашарга илтергә кирәк булды.

– Бар, Мохтарга әйт, – диде, – аркылы агач белән тотарсыз да яланга икмәк белән катык илтеп кайтырсыз, – диде әнкәй.

Бер сүзенә карышмадым, тик:

– Мин үзем генә дә илтә алам, әнкәй, – дидем.

– Булдыра алмассың, катыкны түгеп әрәм итәрсең, икәү барыгыз, – дигәч, аңа да күндем.

Яланга баргач, безнекеләр янында сабан сөрә торган Апуш мине көлеп каршы алды:

– Ну, малай, эт икәнсең, җиңдең бит, Алмачуарны җиктермәдең бит, – ди. – Әйдә, бирешмә, Закир, чабышкы буласы асыл сөякне сабанга җигеп әрәм иттермә, – ди.

Бу юлга җиңүен җиңдем…

Әмма бу җиңүләр миңа бик кыйбат төшкән чаклар да булды.

Мин берәр төрле карулаша башласам, тыңламасам, хәзер күз алдыма Алмачуарны китереп куялар.

– Бик күп сөйлән тагын! Алай бик карышсаң, Алмачуарыңны тотарбыз да урманга җигәрбез, – дип куркыталар.

Моңа җавап кайтарырга сүзем булмый, телем киселә: үземне җиксеннәр, аңа риза, тик минем Алмачуарыма гына тимәсеннәр.

Тирә-якта ат тану белән дан чыгарган Сафа бабай: «Бу колын үзенең ике агасына охшар, алар кебек чабышкы булыр…» – дигән иде. Һәммә кеше дә шулай юрыйлар. Урманга, тауга-ташка, сабан-сукага җиксәң, ул ничек чаба алачак? Аңарда нинди чабышкылык калачак?! Ни булса булыр, авырга җиктермим, менәм, чабыштырам, чабарга өйрәтәм, тирә-якта беренче чабышкы ясыйм!

XVI

Менә күптән көтелгән көн килеп җитте.

Бүген Сабан туе!

Андый-мондый гына түгел, тирә-якта бик сирәк була торганы, бик зурысы, бик шәбе! Данлыклы чабышкылар җыелалар. Атаклы көрәшчеләр киләләр. Исемле йөгерек ирләр бүген көчләрен сынашмакчылар. Алмачуар белән минем өчен дә бүгенге көн, бәлки, гомергә бер генә килеп китә торган зур көннәрдәндер. Айгырым сыналмаган түгел. Өченче яшенә чыккач та, менергә өйрәттек. Шуннан бирле авылыбызда үзара ат ярыштырулар күп булды. Әйтәсе дә юк, һичкемнең аты минем Алмачуарга якын килмәде – кузгалып китү белән, мин очам, башкалар күз күреме җир артта калалар.

Күрше авылларның атлары белән дә ярышкаладым. Болар арасында күп Сабан туйларында беренче, икенче килгәннәр дә бар иде. Алмачуар боларны да бик җиңел, бик уйнап уза иде.

Әмма, әмма бу Сабан туе башкарак. Әллә кайдагы, тау эчендәге башкортлар дан тоткан чабышкылары белән килгәннәр диләр. Араларында бер Күк бияне бик мактап сөйлиләр, үткән ел Өфе каласында чаптырганда, бөтен атларны адәм көлкесенә калдырган диләр. Башкаларын уйламыйм да. Менә шул Күк бия мине куркыта. Кайдан гына килеп чыкты икән соң ул гөнаһ шомлыгы нәрсә!

Әткәй белән Сафа бабай да минем хәлне бик аңлыйлар булса кирәк. Чаба торган атны бөтенләй башкача әзерләргә тиешле була икән: заманында күп чабышкы асраган Сафа карт, яз чыккач ук, әткәйгә моның юлларын өйрәтте: нәрсә ашатырга, ничек эчертергә, көн саен ничек аз-аз гына йөртеп кайтарырга – һәммәсен әйтеп бирде. Аның белән генә дә калмыйча, һәр көн диярлек үзе килә, карый, яңадан өйрәтеп китә.

Сабан туена бер атна калгач, бигрәк каты тотына башладылар. Печәннең корысын гына бирәбез, бүлеп-бүлеп солы салабыз, азлап-азлап апара суы эчерәбез… Әти иренми, көн-төн карый. Мин аңа ияреп йөрим. Ансыз да асыл сөяк булган Алмачуарым бу арада карап туйгысыз булып чибәрләнде. Ял, койрык җефәкләнеп, дулкынланып тора. Эч, каеш белән тарттырган кебек, нечкәреп, тип-тигез булып эчкә керде. Буе тагы да озыная төшкән кебек күренә. Аяк атлаулары шундый җиңел инде, әйтерсең ул җиргә басмый, бәлки күзгә күренми торган канатлары белән очып кына бара.

Ул электән дә ашауга бик назлы иде. Ахрысы, ярыш көннәренең якынаюын сизәдер, үзен үзе бик артык саклый башлады. Шуның белән бергә аны тыюлар бик авырайды.

Мин башка һичбер малайны мендермим. Йөрергә чыкканда, һаман үзем менәм. Шул вакытларда кайда гына булса да, нинди генә булса да, атланып кына барырга кирәк чакта да, башка берәр ат арттан килеп уза башласа, тыеп тотармын дип уйлама, авызлыкны тешләп ала да канатланып оча гына!

Бер дә шик юк, Алмачуар тиз арада Сабан туе буласын белә, анда үзенең чабачагын да сизә һәм шуңа бик нык әзерләнә. Минем әзерләнүем дә аныкыннан ким түгел.

Әткәй белән Сафа бабай, шаяртыпмы, чынлапмы, кайбер вакыт башка берәр малайны мендереп чаптыру турында сөйлиләр:

– Син яшьсең. Алмачуар да әле зур җирләрдә чабып өйрәнмәгән, – диләр.

Мин якын да килмим. Тагы әйтсәләр, күзләрем яшәрә башлый.

Сафа бабай мине юата:

– Ярар, балам, ярар, ни күрсәң үзең күрерсең, узсаң да – үзең, уздырсаң да – үзең! – ди.

XVII

Бүген бөтен авылның асты өскә килә. Әллә ничә йөзләп җегетләр ат менеп чыкканнар да, яшь киленле йортларга кереп, сөлге җыеп йөриләр. Малайлар, кайсы атта, кайсы җәяү, өйдән өйгә йомырка сорарга чыкканнар. Аларга яшелле-кызыллы буяуга буяп әзерләп куйганнар. Хатын-кыз бертуктаусыз кайный: киенәләр, ясаналар, буяналар, тырт-мырт өйдән өйгә йөгерәләр.

Башка Сабан туйларында мин дә шулар эчендә кайнаша идем. Бусында күңелем ул якка бармый.

Алмачуарның йөрәге түзми, баскан җирендә тора алмый. Мин аны менеп, берничә мәртәбә урап кердем. Яраулануы җитсен дим.

Сафа бабай әйтә: «Яраулануы килмәсә, иң шәп атлар да артта калалар», – ди.

Камчының бик зәһәрен әзерләделәр. Аңа әтидән беләзеккә эләрлек итеп элмәк куйдырдым. Өскә кызыл киҗеле күлмәкнең калынын кидем. Түбәтәй төшеп кала, диләр, чабарга барган малайларның күбе аны кими, башларына яулыкмы-ниме, бер нәрсә генә бәйлиләр.

Мин дә, әнкәйнең сандык төпләрен актарып, бер яшел яулыгын эзләтеп алдым. Кызыл яулыкны яратмыйм. Минем ат чибәрлектә беренче: аңа атланган малай да начар күренмәсен дим.

XVIII

Мәзин, өйлә намазына азан әйтергә дип, манарага менгән генә иде, тагы Сафа бабай килде:

– Атлар китәргә вакыт җитә, әйдәгез, мәйданга барыйк,   – ди.

Йөрәгем суга, тәнем бераз калтырый, күкрәгем никтер кысып-кысып ала.

Алмачуар миннән дә яманрак тынычсызлана.

Әти айгырны җитәкләде, мин аякны чишендем, чалбарны салдым да бер кулга камчы белән яшел яулыкны алдым.

Өчәүләп Җамали карт тыкрыгыннан туры мәйданга таба карап киттек.

Безнең авылның кояш батыш ягында зур киң бер сырт бар. Сабан туен һәрвакыт шунда ясыйлар.

Бер якта аллы-гөлле, кызыллы-яшелле чүпрәк диңгезе үз алдына дулкынланып тора: болар – хатын-кызлар. Икенче якта, бик куе булып, ирләр бер түгәрәк ясап оешканнар. Монда көрәш барадыр. Болардан читтә бала-чага, карт-коры, сатучы-фәлән, ат, арба, белмим, әллә ниләр кара болыт кебек бөтен сыртны каплап алганнар.

Бераз еракта, басу киртәсе буендарак, атлар йөреп тора.

Кайберенең өстендә яулыклы малай, кайберләрен икенче атка менгән кеше җитәкләп йөртә… Барының да эчләре суырылганнар. Бары да карап торырга сөлек кебек маллар. Болар   – чабышкылар.

Без теге халык диңгезеннән сулга, шул чабышкылар йөргән якка таба киттек. Боларга якынайган саен, минем Алмачуарның сабырсызлыгы арта бара иде.

Ул арада мәйданнан Садыйк абзый атка атланып килеп чыкты. Кулында зур таяк, аның башына кызыл башлы сөлге эленгән.

Ул чабышкыларга якынрак килде дә:

– Вакыт җитте, китә башлагыз, алдан китүчеләр Ялгыз каен янында көтәрләр, – дип кычкырды.

Мине Алмачуарга күтәреп мендерделәр, яулыкны урадылар, кәләпүшне әткәйгә бирдем.

Башка сүз әйтмәделәр. Тик Сафа бабай гына:

– Башта бик каулама, аерманың бу ягына чыккач, кызганма, нык сук! Берүк тезгенеңне иркен куй! Тарткалап баруны ярата торган мал түгел бу! – дип, кат-кат әйтеп калды.

Без, Ялгыз каенга карап, үзеннән-үзе очарга барган атларыбызны көч белән тыя-тыя киттек.

XIX

Ялгыз каен бездән унбиш чакрым.

Башка елларда булса, җиде-сигез чакрымнан чаптыралар иде, быел, төрле илләрнең данлыклы атлары килгәнгә, шулай ерактан куйганнар диләр. Ялгыз каенга ничек килеп җиткәнне белмим. Бу бик артык газап булды. Әлбәттә, атлап кына барырга кирәк. Алмачуарны тыяр хәл юк. Алда, яисә артта берәр ат күрсә, авызлыкны тешләп ала да оча гына. Мин барып җиткәндә, атларның күбесе андалар иде инде. Ерак китмичә, туктаусыз йөреп торалар.

Боларны күргәч, каушап калдым: берсеннән-берсе сылу, бер-берсеннән асыл маллар. Өметем азаеп ук калды. Болар бит берсе дә Алмачуардан ким түгел!

Теге данлыклы Күк бия дә килеп җитте. Күрүгә, шуңардан күзләремне алмадым. Гаҗәп бер мал икән: кыска яллы, сирәк койрыклы, чандыр гәүдәле нәрсә. Очасы тар, бер якка бераз чалыш, аркасы бераз бөкрерәк. Әмма күкрәк дигән бөтенләй арысланныкы – шундый киң, шундый нык күренә. Тезләре ике яккарак китеп тора, бәкәлләренә карагач, тагы хәйран калдым: алар шундый озыннар ки, мин гомеремдә андыйны күргәнем юк. Күзләре зурлар, уйнап, ялкынланып торалар. Өстенә кечкенә, кап-кара, башы бөтенләй ялангач, кулына камчы тотып, бер башкорт малае менгән.

Кечкенә булса да, күп чапкан малайдыр, ахры, бер дә каушамый, атның холкын бик белгәнгә охшый.

Чабышкылар арасында иң тыныч торганы шул Күк бия иде.

Атлар килеп бетте, Садыйк абзый безне тезә башлады. Бусы бик зур бәла икән: инде тигезләп тездем генә дигәндә, йә берәүнең аты, кузгалып, алга китеп бара, йә, баскан урынында тора алмыйча, кире чигенә. Күп азаплардан соң тезеп җиткерде:

– Берәү, икәү, өчәү! Һайди, туганнар! – дип кычкырып та җибәрде.

Ул «һайди» ның «һ»сен әйтеп бетә алмагандыр, атлар әйтерсең канатланып очтылар.

Башкалар кая киткәннәрдер, узганнардырмы, артта калканнардырмы – белә алмадым. Урыннан кузгалуга, без өч ат: мин, Күк бия, тагы бер җирән чабышкы, бер-беребезгә бәрелә язып, янәшә оча идек.

Аяклар җиргә тияме, әллә атлар яшерен канатлары белән һавадан баралармы – әле дә аерып җитә алмыйм. Агачлар, елгалар, зур-зур баткаклар алда ничектер күзгә чалынырга өлгерә алмыйлар, без аларны яшен кебек үтеп тә киткән булабыз.

Аеркул дигән бер тайгак елга бар. Бу юлда иң куркыныч нәрсә шул, диләр иде.

Очкан кошлар кебек, без бер-беребезне таптап, узып, каулашып, ул баткаклы елгага өчәү килеп кердек, ләкин ярның янында Күк бия белән минем Алмачуар гына иде, өченче иптәш – җирән чабышкы, малае белән баштүбән шунда баткакка чумды булса кирәк.

Инде икәү ярышабыз…

Көчләр бик тигез: бервакыт аның аты чак кына арттан бара, ләкин тагы бер каулый, минем атның башы Күк биянең койрыгы янына кала.

Тагы бер баткак; минем башым әйләнә, үзем егылам кебек булам. Күңелгә шөбһә килә; күзне йомам да Алмачуарның ялларына тотынам. Ачсам, баткакны чыкканбыз, ләкин Күк бия миннән өч-дүрт сажин алдан оча.

Инде якынлыйбыз да бугай, авылның манаралары күренгән кебек була.

Гайрәт белән бер тартам, камчы белән уңга-сулга җан ачуы белән сугам. Алмачуарым «эһ» дип суырып ала да күз ачып йомганчы Күк биянең алдына барып чыга…

Менә авыл, әнә басу капкасы, менә сырт өстен каплаган кара болыт кузгала!

Чабышкы ияләре безгә каршы ат өстендә киләләр.

Арада әткәй дә күренеп кала.

– Һайди, Закир, тагы бер сук! Тагы бер! Тагы!

– Һайди, Алмачуар!

– Һайди, Күк бия!

– Һайди, Алмачуар!

– Һайди, Күк бия!..

Ике яклап безне каулыйлар… Кычкыралар, сугалар, шаулашалар.

Ләкин Алмачуар белән Күк бия бөтенләй диярлек янәшә киләләр.

Тагы бер тартып җибәрдем, тагы бер бөтен гайрәтем белән уңнан-сулдан сугам…

Алмачуар «эһ» дип бер суырып ала да, Күк бияне аршын ярым чамасы калдырып, мәйданга килеп тә керәбез…

Кара болыт икегә ярыла.

Күк биянең башы минем Алмачуарның кабыргасындарак булган хәлдә чикне дә узып китәбез!

Шау-шу, тавыш, тапталыш! Әйтерсең мәхшәр көне!

Старостаның бер кулында яшел чапан – бусы беренче килгәнгә, икенче кулында зур сөлге – бусы икенче килгәнгә билгеләнгән.

Тузан, шау-шу эчендә староста, ялгышмы, ничектер, чапанны Күк биягә сузды, минем Алмачуарның муенына сөлгене ташлады:

– Син икенче килдең бугай, – ди.

Ни эшләгәнемне белмәдем, күз алдым караңгыланды, камчы белән уратып-уратып старостаның йөзенә селтәдем дә, кызулык белән Күк биядән чапанны тартып алып, бу кара болыт эченнән чыгып, читкә киттем. Камчы тигәндерме-юкмы, белмәдем…

Аны карап торырга вакыт та юк: чабып килгән атны туктатырга ярамавы һәркемгә билгеле бит!

Ул арада Сафа бабай, әткәй, күршеләр килеп, мине ат башыннан кочаклап алдылар, һәммәсе мактый, һәммәсе рәхмәт укый. Сафа бабай, кат-кат башымнан сыйпап:

– Җегетсең, балам, йөзне хур итмәдең, – ди.

Әткәй Алмачуарны җитәкләп йөртә башлады. Мин, яулыкны ташлап, кәләпүш кидем дә кайнашып торган халык туфанына барып кердем.

Малайлар мине куркыта башладылар:

– Камчы белән сугып, старостаның битен яргансың. Ну бирер үзеңә дә кирәгеңне! – диештеләр.

Ул арада староста үзе дә килде. Йөзе чыннан да ярылган булса кирәк: ак яулык белән бер күзе ашасыннан бәйләнгән.

Мин аңардан курыкмадым, тик аптырап калдым. Ул ачуланмады гына түгел, мине кочаклады, башымнан сыйпады да:

– Мин – балачакта үзем дә атка менеп күп чапкан кеше. Алдан килеп тә, икенченең бүләген бирсәләр, җан түзәлми аңа. Мин сиңа ачуланмыйм, арыгансың, бар кайт инде, – дип, миңа егерме тиенлек көмеш бирде.

Дөнья минеке иде. Бөтен тирә-якта дан тоткан Күк бияне узып килү Алмачуар өчен һичкемнең акылына килмәгән бер бәхет иде.

XX

Ләкин бу бәхет тиз арада бик артык авыр бәхетсезлеккә әйләнде. Белмим, атымны кызу каулап яндырганмынмы, белмим, килеп җиткәч, староста белән талашып, туктап тору харап иткәнме? – ни дә булса булган: Сабан туеның икенче көнендә Алмачуар аякларына баса алмас булды, ашавыннан, эчүеннән калды. Бичаракаем, адәмнән болай акыллырак күзләре белән һәркемгә мөлдерәп карап, бер атнага якын ыңгырашып ятты да җомга көн иртә белән сәгать унда дөньядан үтте.

Алмачуар җан биргәндә, мин аның баш очында идем. Елый алмадым. Йөрәгем таш булып катты.

Шуннан соң дөньяда һичбер малга, һичбер әйбергә күңелем дә, күзем дә төшмәде: һичбер нәрсәне сөя алмадым.

Алмачуар минем йөрәгемдә: җиргә, күккә, адәмнәргә, бөтен нәрсәләргә булган мәхәббәтемне үзе белән бергә алып китте.

1922

Казакъ кызы
Роман

 
Киң дала, күрәсең гуй, ана җаткан,
Җебәктәй җәсел чүптә битен җапкан.
Аскар тау, балдай татлы сулары бар,
Ана шул анам иде мине тапкан…
 

I

Казакъның уртача байлыклы, күп адәмле ике ыругсы бар иде. Берсен кара-айгыр дип, икенчесен сарман дип атыйлар иде. Болар, меңләгән җылкылары, яхшы нәсел төяләре, исәпсез куйлары белән Сары-Арканың киң далаларында, ак тирмәләр корып, бер җәйләүдән икенче җәйләүгә үзләренең маллары артыннан рәхәт-рәхәт күчеп йөриләр иде. Бәхетләре ким түгел иде. Мәгәр «канымыз Чингиздән килә» дип мактанучы кайбер кабиләләр соңгы заманнарда, җир-суга тарлык кылып, үзләренең җәберләрен арттыра башладылар. Тик менә шул аларның күңелләрен борчый иде. Болай барса, ике арада яман гауга чыгу куркынычын алга китерә иде.

Көннәрнең берендә, Тынычбай атаның елы тулганда, бата кыйлырга2 дип, илнең өлкәннәре җыелган зур бер кымыз мәҗлесендә, күп уен-көлкедән соң, заманның авыраюыннан, дошманның җәфасыннан зарланып, әңгәмә ачылды. Сүз сүзне тартты, картларның берсе камчысын уйната биреп әйтә салды:

– Ике йортның өлкәннәре кода булды дип ишеттек, мәгәр күз белән күрмәдек. Әгәр бу дөрес булса, җир берлеген кан белән беркетсәк, кайсы яман бу ике илгә җау чыгарыр? – диде.

Бу сүз, күңелдәге теләкне хәбәр рәвешендә сөйләп, димчелек кылу иде. Чалның3 тапкырлы кинаясе мәҗлеснең һушына китте. Ил агасы өлкән аксакал Биремҗан әкә4 моны куәтләп алды:

– Найманнар белән дүрткаралар һәр ике йортның мазасын китерәләр, кызларын урлыйлар, җәйләүләрен басып алалар, аяклы малларын куып китәләр; сарманнар белән кара-айгырларның кода булып кушылулары дошманның йөрәгенә ут салыр, башыннан акылын алыр, кодалык котлы булсын!   – диде.

Башка сүзгә урын калмаган иде инде.

Хәбәр бөтен җәйләүгә таралды, куанычлар, казакъ әйтмешли, куенга сыймады. Шул көн сүз куештылар. Бер атна үтүгә, югары-түбән ат җибәреп, илне җыйдылар. Кымызның мул чагы, туктыларның5 симез заманы, йөгерекләрнең дә, дер кайнап, йөрәк суккан вакытлары иде. Яше, карты, бүз баласы, сылу кызлары җыелып, үләң6, җыр әйтеп, думбра чиертеп, ат уйнатып, утыз көн уен, кырык көн туен кылып, ике ыруг кодалыкка кул бирештеләр.

Калым өчен күп сатулашу булып үтте. Озак талаштан соң йөз баш кара7, дүрт йөз алтын, ике сандык асыл зат өстендә килештеләр.

Шул көннән Сарсымбайның яшь ярымлык кызы Карлыгач кара-айгырларның ай ярымлык ир баласы Калтайга әйттерелгән булды. Берсе – кияү, берсе калымлык саналып китте.

Айлар, еллар үтә. Янадан-яңа җәйләүләргә күчәләр. Ике коданың катнашы күп, сыйлары уртак, уен-көлкеләре бергә бара. Тик әйттерелгән балалар гына үзләренең каената-каенаналарына күренмәскә, очраса качарга, яшеренергә тиеш булалар.

Шул далада, шул шатлыклы күченүләр, шау-шулы маллар эчендә кайнап, ашлык сугып, сахрада ат уйнатып, туйларда бүз балалар, сылу кызлар, төрле җегет, төрле матурлар арасында үләң, җыр әйтешкәндә катнашып, Калтай белән Карлыгач үсеп буйга җиттеләр. Мәгәр бер-беренә күңел якынлыгы юк иде әле. Кыз үзенең җегетен, очраганда һичнәрсә аңламастан, хәйран булып карый иде. Яшүсмер Калтай, бу сүзгә үткен, гәүдәгә үзеннән зур, чибәр кыз алдында ни әйтергә белмичә, бераз югалып, каушап кала иде.

Карлыгач сахраның матуры булып пешеп өлгерде. Тавышы өчен аны былбыл диләр. Җырлаганда казакъның акыннары аның зифа буен төз камышка охшаталар – билең нечкә, күзләрең тирән, керфекләрең уктай, үзең айдай, дип мактыйлар иде. Ил эчендә дә коры исеме белән генә әйтмичә, Карлыгач-Сылу дип атыйлар иде.

Кыз гомеренең унсигезенче язына аяк басканда, һәр ике йорт, зур туй кылып, аны каенаталар йортына озату чараларын күрү уена төштеләр. Тиешле калым түләнеп беткән иде. Казакъның гадәте буенча, хәзер инде җегет, ата-аналарыннан, өлкәннәрдән яшеренрәк, киленчәкләр аркылы, кызның куенында булырга хак алган; һәм караңгы төннәрдә, җәйләүләр тынгач, аның күңеле сабырсызланып, Карлыгач-Сылуның тирмәсенә тарта торган булды.

II

Җәйнең аяз, матур айлы кичләреннән берсе иде.

Җегет асыл киемнәрен киде, сөекле тулпары Байчобарны иярләде, камчыны билгә такты да, ил-күз тынгач, ат җилдереп, Алтын-Күлгә, Сарсымбай җәйләвенә килде.

Зур күлнең кыйбла як башында унике ак тирмә якты ай астында, яшел сахрада тезелеп утыралар. Боларның уртадагы өчесе байныкы. Кызның торганы шул өчнең сул ягындагы ак өй икәнен ул белә иде. Мәгәр туры анда барырга, гадәт буенча, иртәрәк әле. Ике арада илчелекне үтәүче килен авылның иң читендәге фәкыйрь тирмәдә иде. Атны бәйләп, шунда керде. Өйдә башка адәм юк, тар билле, күкрәге тәңкәле бишмәт кигән, башына ак урамал сарган киленчәк Айбала җегетне елмаеп каршы алды. Җегет, аманлык сорагач, туры үзенең серен ачты:

– Карагым8, җиңгәм, күңелемне беләсең, Сылуыма хәбәр ит: мин сагынып килдем, – диде.

Әзерләп килгән бүләген бирде. Болар һәммәсе һәркемгә билгеле гадәтләр иде. Айбала аз гына да тартынмады, кыенсынмады, сөйкемле күзләре белән көлеп:

– Ир-җегет үзенең ярын сагынмасмы?! – дип җавап кайтарып, тиз-тиз чыгып китте.

Тышта бәйләүле ат, бу хатынны күреп, бераз куркынып, бер якка тартылды. Кутандагы9 куйлар, өркеп, урыннарыннан кузгалдылар.

Киленчәк, вак, ашыгыч атлап, туры Карлыгач-Сылу тора торган ак өйгә юнәлде. Уң яктагы кечкенә тирмәдә якты юк. Уртадагы өлкән өйдә ирләр, ашарга көтеп, әңгәмә сугып утыралар булса кирәк. Аннан көлгән тавышлар килә. Шуның алдында гына тукалның10 ак урамал сарган башы, казан астындагы утның ялкыны күренә. Кызның өендә ут бар, мәгәр тавыш-тын юк.

Киленчәк ашыгып керә куйды.

Түгәрәк тирмәнең эче кечкенә лампа белән яктыртылган иде. Карлыгач-Сылу өйнең түренә, ике як кабыргасына кат-кат тезелгән күп сандыклар, палас, юрганнарның арасыннан нидер эзли иде. Аның башында каракүлле, озынча нечкә бүрек, өстендә нечкә билле, күкрәге, якасы укалы бишмәт иде. Аяк тавышына борылды, кара-туткыл йөзендә, матур кара күзләрендә җиңелчә елмаю уйнады.

Айбала аның янына ук барды, бераз серле тавыш белән:

– Иркәм җан, сиңа хәбәр белән килдем, – диде.

Кыз артык сүзсез үк аңлады, елмаюы югалды, керфекләре йөзенә таба сузылды.

– Карагым җиңгәм! Дустым булсаң, миңа андый сүзләр белән килмәс идең! – диде.

Киленчәк хәйран күзләре белән Сылуга карады:

– Колынчагым, бу ни сүз булды бу?

Кыз күтәрелеп карамады, акрын эчке аваз белән җавап кайтарды:

– Әйткәнем шул: минем аңа кабулым юк! Күңелем башкададыр! Мине җәфаламасаң иде!

Айбала һушыннан китә язды, телен югалтты, сердәшенең беләгенә тотынды:

– Акылың бармы?! Ике йорт уналты ел кода булып яшәде. Калымлык алынды. Уенчак яшь күңел кая сикермәс. Илнең арасына зур гауга ташлыйм дип торганыңмы бу синең, сәүләм11?! – диде.

Карлыгач-Сылуның күзләренә хафа чыкты. Ләкин әйткәне һаман шул мәгънәдә иде:

– Боларны күп ишеткәнмен, ни кылыйм? Үзең беләсең гуй: үткәндә берничә мәртәбә килде. Йортның җоласы, тәкъдирнең язганы шул икән дип, куеныма алдым… Мәгәр ни күрдем: буе тәбәнәк, йөзе яман шадра, борыны томшык, күзе кыйшык, тәненнән яман ис килеп тора! Ул бәндә белән, карагым җиңгәм, ничек гомер итәрмен?! Кайбер адәм бар: йөзе булмаса, сүзе, акылы белән күңелеңне ала, гайрәте, ирлеге белән йөрәгеңне тарта! Ул Калтай дигәннең яман куллары белән күкрәгемә маймыл кебек сузылудан башка эше дә юк, сүзе дә юк! Инде миңа ни кыл дисең?!

Киленчәк тагы: «Уналты ел кодалык дип, калым дип, ир-җегет үз ярын сагынып килмәсме», – дип сөйли башлаган иде, кыз аны:

– Җегетлеге корсын, сагынуы корсын, – дип бүлде.

Ул арада тыштан аяк тавышы ишетелде, буяулы нечкә ишек ике якка ачылды. Зур буйлы, солтанат кыяфәтле, агара башлаган чәчле байбичә килеп керде. Карлыгач өстен чишенә башлады, киленчәк уңайсызланып чыгып китте.

Ул аптырап, кая барырга белмичә катып калды. Тулган айны күрмәде, ялтыраган күл аңа сихерле диңгез кебек тоелды, үткен күзенә авыл читендәге тирмә янына бәйләнгән иярле ат чалынды.

Кунак җегетнең Байчобары аның куркуын тагын көчәйтте; буш кул белән, «кабулым юк» дигән җавап белән, ул иярле ат бәйләнгән йортка кайтырга аның йөрәге җитмәде.

Ләкин ни эшләргә, кемгә киңәш итәргә?! Киленчәк шулай аптырап торганда, уртадагы өлкән тирмәнең ишеге ачылды, бер адәм чыкты. Якты ай аның йөзен ачык күрсәтте. Үтә куе, елтыр җитү кара чәчле бу казакъ җегете хатынның ире иде. Айбала, сабыр атлап, шунда юнәлде.

– Картым, туктасаңчы! – дип дәште.

Ир җилкәсенә көпесен салган килеш көтте. Барып җитүгә, шаяра биреп, биленнән алды, көлеп әйтте:

– Ясаган иям үземә катынның тәүверен12 бирде гуй: син минем артымнан килдеңме? Ит ашыйм да кайтам! – диде.

Киленчәк аны яныннан этәрде, әрнүле тавыш белән:

– Куя бир мине, уйнар вакыт түгел, бер эштән башым әйләнде, – диде дә фаҗигане сөйләп бирде. – Карлыгач-Сылу үзенең киявен кабул кылмый торыр, җегетнең миңа бер күлмәклек белән бер тукты вәгъдәсе бар иде, инде ни кылыйм, миңа бер акыл әйт!

Ир, кулын селтәп:

– Үзе дә, вәгъдәсе дә корсын: дуңгыз кебек аска карап йөргән ул Калтаегызны яратмыйм мин! Карлыгач-Сылуны күп кызганам, – диде дә китә башлады.

Айбала бөтенләй куркынган төс белән аның кулларыннан тотты:

– Анаңа нәләт булгыры, синең сөйләгәнең нәрсә? Ике йорт уналты ел кода булганы юкмы? Сарсымбай, калымны алып, ике айдан кызын озатырга әзерләнеп ятмыймы?

Казан янында азапланучы тукал, табак тутырып, итне өлкән өйгә алып керде. Җегет, моны күргәч, вакыт әрәм итәсе килмәде:

– Куя бир мине, әнә ит керде, – диде дә, үзенең йомышын онытып, өлкән өйгә китте.

Учакта ут сүнде. Өлкән өйдә табак күренү белән булса кирәк, тавышлар, көлкеләр берьюлы басылды.

Айбала үзенең уйларга өйрәнмәгән башы белән бу эшнең очына чыга алмады, иярле Байчобар бәйләвендә тибенеп торган читке ак тирмәгә кайтып китте.

Кунак җегет тирмәнең түрендә, киез өстендәге мендәргә кырын яткан, шунда өйнең уртасына ягылган утны камчы белән уйнатып, сабырсызланып, бераз сызгырынгалап көтә иде.

Киленчәк сабырын туплады, көчләнеп елмайды: иркә, ягымлы тавыш белән, ләкин ялганлап, фаҗигане аңлатты:

– Җиңгәңне, – диде, – ничек шелтә кылсаң да ярый торган булды; мәгәр, колынчагым, гаеп миндә генә имәс; Карлыгач-Сылу бу кич кабул кыла алмый: карагым үпкәләмәсен, бик каты наукасланып13 калдым, ди…

Җегет кинәт урыныннан торды. Күз алды томаланып китте. Йөзенә усал, астыртын ерткыч төсе чыкты. Ни дияргә белмичә, ачуына, хурлыгына җиңелеп катты.

Ул гайбәтче кимперләрдән14 кайбер нәрсә ишеткән иде. Яман телләр аның калымлыгы Карлыгач-Сылу белән танабугаларның Арысланбай дигән бер җегете арасында тамырлык15 барын сөйлиләр иде. Мәгәр бу адәмне ике ел элек, ак патшага каршы тел әйтте дип, җир аудардылар16. Ул сөрелгәч, Калтайның күңеле тынычланган иде. Шул тамырның ике көн элек кайтуын ишетмәгән иде. Киленчәкнең сүзе җегетнең күз алдына тагын шул Арысланбайның куркыныч сурәтен китереп бастырды. Кызның «наукасланып калдым» дигән сүзенә, әлбәттә, ышанмады. Ләкин чит йортта моңа каршы берни кылырга да амал юк иде. Кәмәрен тартып бәйләде, очлы бүреген киде, камчысын кулына алды да чыга башлады. Айбалага егерме тиенлек көмеш бирде.

Күктә болытлар йөриләр, ай, бер капланып, бер күренеп, уенчак, сылу кыздай елмаеп үтеп бара иде. Байчобар хуҗасын акрын гына кешнәп каршы алды, тезгенендә тартылып, җегеткә таба борылды. Ләкин Калтай ачулы иде, гадәтенчә тулпарын иркәләмәде, каты кул белән баганадан чиште, тезгенен муенга кайтарды, аелны тартты да аягын өзәңгегә салды. Киленчәк үзенең кунагын озата чыккан иде. Ләкин ни әйтергә белмичә аптырабрак тора иде. Җегет атка сикереп менде дә хатынга әллә кайдан, астан чыккан карлыккан тавыш белән:

– Аман булыгыз! Сүземне әйтегез: яхшы атадан туган ул яман Сылу белән безнең кара-айгыр йорты ничек исәпләшергә белер! – диде. Ат, баскан җирендә түзә алмыйча, аякларын тупырдата башлады.

Айбала үзенең даими ягымлы иркә сүзләрен әйтте:

– Асылкан җегетем, бу ни сүзегез?! Сылуның наукаслыгы бетми тормас гуй!

Байчобар түзмәде, тартыла биреп, Алтын-Күл буеннан киң далага җегетне алып очты.

Ай болыт эчендә иде. Караңгылыкта кунакның шәүләсе тиз югалды. Мәгәр тулпарның каты тоякларының тавышы, дөп-дөп итеп, беразгача ишетелеп барды, соңра ул да тынды.

Айбала чыннан куркынды. Бу караңгы серне эченә сыйдырып калырга көче җитмәде, күңеле байбичәгә тартыла иде. Мәгәр аңа ни дип әйтергә? Әле бит җегетнең яшеренеп йөргән заманы гына. Гадәт буенча, бу йөрү кызның ата-аналарына белдерелмәскә тиешле. Сизелсә дә, болар белмәмешкә, күрмәмешкә салыналар. Хәл шулай булганда, бу хәбәрне Алтынчәч бикәгә әйтсәң, ул шелтәләп чыгарыр. «Казакъ йортында буй үстердең, ике бала анасы булдың, миңа мондый сүзләр белән килергә ничек йөзең оялмый?» дияр.

Мәгәр башка чара юк иде. Җегетнең киткәндә әйткәне   – ике ыруг арасында канлы талаш булачагы белән куркыту иде. Хатын чыдамады, сөйләми амалым юк; ничек шелтәләсә дә түзәрмен, бәлки, ачуланмас, туй алдыннан мондый гаугалы хәлнең чыгарга торуын аңлатканга, бәлки, рәхмәт әйтер дип уйланды. Ире кайтканны көтмичә үк, байбичәгә серен ачарга дип, куйлар, кутаннар арасыннан Сарсымбайның ак тирмәсенә китте.

III

Ил агасы Байтүрә морза үлем түшәгенә ятты. Мәгәр кабилә, партия талашлары эчендә кайнаган карт йөрәге, үткен мие сәламәт иде әле. Үзеннән соң найман, дүрткара балаларының язмышы ничек булуы турында күп уйланды. Дошманнарның баш күтәрүе аңа ачык иде. Үзенең бай тирмәсенең түрендә ятып, бу хакта күп баш ватканнан соң, чараларның берсе буларак, Биремҗан аксакалны чакыртып, аңардан бәхиллек алу фикеренә килде:

– Бу ялганда17, – диде, – яхшылыгым күп булды, мәгәр яманлыгым да аз имәс. Дөньяныкы дөньяда бетсен: Азым әкәне җибәреп, үтенечемне әйтим, килсә, ту бия18 суйдырып, кымызны мул куеп, асыл елкыдан үзенә берничә кара бүләк биреп, ризалыгын сорыйм. Сүземне алса кирәк: үзе белән бергә үстек, бергә сабакка йөрдек, бергә ат уйнаттык. Ул тамырымның күңелен тапмый китсәм, җаным тыныч булмас. Найман балаларының миннән соңгы эшләрендә дә күп кыенлык чыгар, – диде.

Карт бу сүзләрне әйткәндә, тукал өйдә иде. Зиннәтле зур, бай тирмәнең ишеге төбендәге сабадагы кымызны пешкәк белән шапырып тора иде. Хатын иренә аптырап карады: «Апырмай, бу ни булды? Югыйсә баем саташамы», – дип гаҗәпләнеп калды, ләкин каршы тел әйтергә йөрәге җитмәде.

Башына ак ефәк урамал сарган, кара күзле, ап-ак чәчле байбичә бу вакыт авыруның янында утыра иде. Байтүрәнең сүзләрен башына сыйдыра алмады, сабыр, мәгәр ачулы тавыш белән аны бүлде:

– Син, – диде, – акыл белән, баһадир ирлек белән гомер иттең. Инде ахыр көнендә бер тинтәклек кылыйм дип ятканыңмы бу?!

Авыру җавап бирергә өлгермәде, ишек ачылды. Аннан урта буйлы, калын муенлы, симез гәүдәле, агара башлаган сирәк сакаллы Якуп килеп кереп, агасының кәефен сорады. Рөкыя бикә моңа гаҗәпсенгән тавыш, аптыраган йөз белән фаҗигане аңлатты:

– Ханнарның, солтаннарның баласы, аксөяк найманнарның агасы, кырык ел ил тоткан абзаң бүген, мәлҗерәп беткән Биремҗан карт белән килешсәм, аны чакырып адәм җибәрсәм иде, дип ята, шуңа башым әйләнеп калды! Моннан егерме ел элек ул яман чалның Яңгырбайлар туенда миңа әйткән бер сүзе йортның хәтереннән чыкмаган булса кирәк… Ул адәмне мин ничек кабул кылырмын, ничек кунак итәрмен. Син бер нәрсә әйт, бәлки, телеңне алыр, – диде.

Якуп кирәгәгә асылынган иярләр арасыннан нидер эзли иде. Каеш аел белән көмешләнгән саплы камчыны тартып чыгарды да һичкемгә күтәрелеп карамастан әйтә куйды:

– Агам, – диде, – миңа моны кичә әйтеп иде. Ни дисәм дә, сүзем үтми калды… Биремҗан дигән ул исәр чал19 – йортның барына да билгеле адәм гуй!

Ләкин үз гомерендә әйткәнен эшләми калырга өйрәнмәгән карт арыслан, авыру булса да, боларга колак салмады, өстендәге атлас юрганнарны бер яккарак ташлый биреп, ачуыннан башын күтәреп:

– Сәүләм Рөкыя! – диде. – Аяллыгыңа20 барма, күп гомер эчендә яманын да, яхшысын да күрми амал юк! Син егерме ел элек аңардан бер каты сүз ишеткән булсаң, мин аның белән кырык ел талаш кылганмын; мәгәр акылыңны киң йөртергә кирәк: Сарсымбай дигән яман эт баласы безгә каршы гауга чыгарам дип ятыр; ил эчендә күп әңгәмә таралып китте. Уйлаганым – үзем өчен имәс, тәкъдир җитеп, ясаган иям җанымны үзенә кайтара торган булса, найманның, дүрткараның чамасын төзәтим дип яткан эшем гуй! – диде. Сөйләүдән арып китте, хәлсезләнеп, кире ятты, ахыр фәрманын кыенлык белән әйтә алды: – Мин ике сөйләргә гадәтләнмәгәнмен: Азымбай белән нугай молданы чакырыгыз, Кашка белән Дөлделне иярләгез, бу ике байгыш Коргак-Күл җәйләвенә барып кайтырлар!..

Башка чара юк иде. Яңадан каршы әйтергә һичкемнең батырлыгы җитмәде. Тукал сабасын бәйләде, пешкәкне кирәгәгә элде дә чыгып китте. Байбичәнең җаны әрнүле иде. Мәгәр, кабаттан сүз кузгатып, авыруны борчыйсы килмәде, янына барды, мендәрләрен, юрганнарын ипләде.

– Авызың кибеп калгандыр, бераз дәм итсәңче! – дип, ишек төбендәге кечкенә күн турсыктан, Бохараның яшькелт пыяласына салып, кымыз китерде.

Авыруның куәте аз, куллары калтырый, юан симез гәүдәсе бераз бушап калган кебек иде. Күп эчә алмады, бер-ике генә йотты да:

– Ай, карагым, үлемнең килүе шул булса кирәк. Тамагымнан үтми торыр… Артык бармый, алып куй, бавырым,   – дип, кире бирде.

Бу арада Якуп бөтенләй юлча киенеп бетте. Өстендәге буй-буй сырып тегелгән яңа көпе, башында бәрхет тышлы, кызыл төлке эчле, чите камалы очлы бүрек, билендә кара алтын белән бизәлгән көмеш кәмәр, кулында камчы. Ул, агасы авыру була торып та, каядыр китәргә теләвенең сәбәбен әйтергә тиешле тапты:

– Яңгырбайның, – диде, – бала туе икән. Йортның өлкәннәре җыелса кирәк… Төрле илнең агалары, биләре, аксакаллары белән әңгәмә кылып кайтсам дигән уем бар иде!   – диде.

Партиянең, ыругның элекке җиңелү белмәс куәте кими, урыны какшый, дошманнар көч ала башлаган заман иде. Бай үзе дә, хәлне аңлаган бикә дә моңа каршы әйтмәделәр.

Байтүрә аеруча кабул күрде:

– Миннән, – диде, – яхшыларга сәлам әйт, аксакаллар мәҗлесенә барып, әңгәмәләрен ишетә алмавыма күңелем бозылып калды!

Якуп чыгып барганда, байбичә аңа ярым шаяртып әйтә калды:

– Бүген Мәрьям өчен яучылар киләчәк дип хәбәр иттеләр… Безгә кода булам дигәннең баласы, дәүләте ничек икән? Шул турыда Яңгырбайның байбичәсе Гөлбарчын белән бераз киңәш кылсаң, ике якның чамасын тартып карасаң зарар итмәс!

Тукалның ике айлык кызын Йолдызбайның яңа туган улына әйттерү турында кодалык сәүдәсе бара иде. Бикәнең сүзе шул хакта иде.

Якуп моның эчендәге интриганы нык төшенгәнгә, Рөкыя байбичәнең шаян акылына хәйран булып елмайды:

– Хатын булып яратылуың әрәм синең, – дип китә бирде.

Тукал байның хәбәрен ирештергән булса кирәк, тыштан ук шаулап, тавышланып, Азымбай килеп керде.

IV

Бу ябык, чандыр гәүдәле, эчке хәйләкәр күзле, җиңел кузгалышлы бер карт иде. Ияге очланып килгән, яңак сөякләренең югары ягы тышка бәреп тора, берничә генә бөртек чал сакалы җилберди; аягында иске читек-кәвеш, өстендә начар камзул, такыр башында татарның белен кебек җәелгән, каешланган иске кәләпүше иде.

Ишектән аягын атлауга, тирмәнең эчендәге байлыкка, кирәгә буйлап тезелгән буяулы сандыкларга, кат-кат өелгән атлас юрганнарга, хәтфә келәмнәргә күзләрен йөртте, нечкә уенчак тавыш белән:

– Саламалайкем… Кәефең ничек, бай? – дип исәнләште дә, киез өйнең түренә, паласлар өстенә барып утырып, фатиха кылган сыман битләрен сыйпады. Шул ук җиңел, тәрилкәле тавыш белән иң элек ятактагы авыруга карап, мактау сүзе әйтте:   – Бай, син дөньяның үзен җиңгән идең: инде шул бер яман айгырның тоягыннан килгән чиргә бирешеп яткан көнеңме?! Синсез йорт ятим булып калды, – диде. Аннан соң Рөкыягә әйләнде: – Мал-җаның аманмы, данабикә21? Син исән булсаң, карт морзамны терелтерсең дип, дога кылып ятырбыз… Илнең өмете синдә гуй! – диде.

Байбичә бу картны яратмый һәм ышанмый иде. Ләкин ыругның бик күп йомышларын башкарганга, һәрвакыт иренә илчелек хезмәтләрен үтәгәнгә, үзенең күңелендәген аз гына да тышка чыгармый иде, зур аяк белән сабадан кымыз салып бирде дә, күзендәге яшен сөртеп, акрын, сабыр, эчле мәгънә белән әйтте:

– Тәкъдирдә язылганны бозарга адәм баласының куәте җитми икән! Мәгәр өметем бар, яхшыларның теләге, әүлияларның догасы белән Байтүрәбез тиз көндә яңадан аләүмәт эшенә22 чыкса кирәк дип торам!

Авыру яткан җирендә кунакка таба әйләнде, хәлсез, зәгыйфь рәвештә ни өчен чакыртуын сөйләде:

– Дөнья дигәннәре шул икән, Азым әкә! Хан бул, түрә бул, бай бул – һәммәңнең барып туктала торган җире бер икән!.. Үзең беләсең, Биремҗан аксакал белән күп талашымыз булды… Куәт миндә иде, илнең тоткасы миндә иде… Картны рәнҗеткән, күңелен сындырган чагым аз имәс. Үзем бүген-иртәгә дөньяны куйсам кирәк дип ятам… Телем, акылым сау көндә ул кордашымның ризалыгын алып, найман балалары белән килештереп китсәм икән дим… Синең белән бу ялганның яхшылыгын да, яманлыгын да бергә үткәрдек… Актык йомышымны да син үтә: күк Дөлделемне атлан, камчымны билеңә сал да Коргак-Күл җәйләвенә бар. Бирем әкәгә сәламемне тапшыр, арызымны23 әйт, найман, дүрткара илләренең кунагы булуыңны көтәбез, диген!..

Азымбай чал, кымызны эчеп, савытны бикәгә бирде, бераз аптырап, уйланып, сирәк сакалын сыйпады:

– Кушсаң, – диде, – бармый амалым юк. Мәгәр Биремҗан аксакалны яхшы танучы идем. Ул адәм, найман дигәннең исемен ишетсә дә, яман бер сүзгә килә: «Казакъ йортын ак патшага сатып, Сары-Арканы урыс түрәгә таптаткан ул этләрне минем алдымда телгә алмагыз», – дип әйтә торган каты бавырлы, аз акыллы бер исәр чал гуй. Карт күңел бер сынгач, яңадан төзәлерме? Аргамакны тирләтеп, ул җәйләүгә бару бушка булмасмы?..

Бу сүзләр авыруның йөрәгенә агу булып төштеләр. Аның йөзенә, күзенә ачу катнаш кайгы чыкты. Калын, салынкы кабаклары дерелдәде, ләкин кызмады, кабаланмады, тирән борчулы, ачулы тавыш белән Азымбайның сүзен бүлде:

– Картлыгым җитеп, акылым китеп калдымы?! Булмаса, казакъ йортының адәме бозылдымы?! Наукасланып ятканымнан бирле телемне алмас булдылар. Бүз балаларны, акылсыз аялларны бер якка куя биреп үзеңне чакыртсам, синең дә әйткәнең шул! – диде.

Байбичә картка күз белән ишарә ясады, бу бераз каушап калды:

– Сиңа коллыктан баш тартканым юк! Каршы әйтүем түгел иде… – диде.

Байтүрә яңадан аның сүзен кисте:

– Мин, – диде, – молдакә белән икәү барырсыз дигән идем. Инде ул уйдан кайттым. Үзенең чакча баш24 нугайлыгы белән бер-бер сүзне исәпсез әйтеп, эшне бозар дип куркам. Ул балаларны укыта бирсен. Ялгызың бар, – диде.

Карт хуш әйтеп чыгып китте. Байбичә: «Яхшы юл булсын»,   – дип калды.

V

Азым әкә үз гомерендә кабилә, партия талашларының борылмаларын күп кичерде. Ләкин бүгенге йомышы аның өчен тагы зуррак булып күренде: арадагы сүзләр ничек кенә әйтелгән булмасын, әмма аңа тапшырылган эш мәңге гаугалашып килгән ыругларның килешүе өчен бер чама тартып карау иде. Әгәр юл уңса, Байтүрәнең иң яман дошманнарыннан булган Биремҗан аксакал бу йортка килеп кымыз татыса, иттән авыз итсә, ул вакыт ике кабиләнең талаштан туктавында сукмак салынган булачак иде. Йөкләтелгән бурыч шундый зур булганга, карт үзен Якты-Күлдән кызылкортларга җибәрелгән илче итеп уйлады. Өс-башының да шуңа охшашлы бер рәвештә булуын кирәк тапты, авыру яныннан чыккач та, туры үзенең өенә таба бар кадәренчә киенеп килү өчен кайтып китте.

Бу җәйләүдә барлыгы унбиш тирмә бар. Боларның тугызы авылның ярлы казакъларыныкы, уртадагы алтысы Байтүрәнеке иде. Картның өе бер читтәрәк иде.

Байдан чыгып, үз тирмәсенә атлау белән аның җаны әрнеп китте: ул алтмыш ел дөнья куды, Ходайга: «Мал да бирче, бак25 та бирче!» – дип моңлык кылды. Шул Байтүрәләргә коллыктан котылуын, ил өстендә баш булуны өмет итте. Ләкин бәхет килмәде. Инде баеп җитәм дигәндә, каты буранлы, яман бозлы бер көздә, аның күп хайванын җот26 һәлак кылды. Карт, тагы зәһәрләнеп, дөньяга, Аллага, байга үч итеп, сүгенеп йөри торган булды. Авыру арысланның фәрманын алып чыкканда, аның каршына ачылган күренешләр бу ачуын, бу әрнүен тагы арттырдылар. Тирмәдән далага күз ташлауга, аның алдына кайнап торган җәйләү килде: әйтерсең штаб тирәсен сырып алган миллионлы гаскәр! Шундый кара болыт булып бөтен тирә-якны, даланы, кутанны, җәйләүне Байтүрәнең маллары каплап алып, шулай кайнашып торалар.

Әнә күлдән далага таба төяләр китеп баралар.

Гәүдәләре эре, өркәчләре ияр кебек ике аерылы, башлары кечкенә, муеннары түбәгә асылган; әйтерсең сафлап тезелгән кәрван: шулай акрын, салмак, сабыр гына тирбәлә-тирбәлә атлыйлар.

Нәзек буйлы, биек, нечкә аяклы, гаҗәеп матур күзле буталар алар янында уйнаклап йөриләр. Ерактарак иярләп ат менгән ике көтүче бара. Кулларында чыбыркы, яннарында озын колга сөйрәлгән.

Бу төяләр кәрваныннан бирерәк, күл белән тирмәләр арасында, ничә йөзләп колыннар бәйләүдә тора. Ак башлы, кара бишмәтле хатыннар шуннан ерак түгел йөргән бияләрне корыклап китерәләр дә савып йөриләр. Болардан ераграк, төшкә кайткан көтүче исәбе-саны булмаган, сахраны каплаган куйларны акрын гына киң дала буенча куып алып китеп бара.

Дәрья булып, болыт булып кайнашкан бу исәпсез мал картның күңелен кыздырды:

– Ай Кодаем, ау, шуның йөздән берсен миңа бирсәң, синең кай җирең җимереләчәк иде?! Телемне алмадың, ау, Тәңрем! – дип әрнеп, боларның эченнән ялгыз фәкыйрь тирмәсенә барып җитәм дигәндә, арттан бер хатын тавышы ишетелде:

– Азым әкә! Сары биянең җаен тапмый торабыз. Бире килсәңче!

Кычкыручы – байның яшь хатыны – тукал иде. Чара булмады, борылып, бәйләүдәге колыннар янына китте.

Азымбай карт, үзе ярлы булса да, гомер буенча мал арасында үскән, хайваннар белән гаҗиб27 үзләшкән бер адәм иде. Ул ат-җылкы тануда тирә-якның беренчесе санала. Аның кулы малга шифа дип карала. Бер байның кадерле юртагы авырса, аны чакырталар. Зур базарларда, ярминкәләрдә мал җыйган чакта, татарның Әхмәт, Гани, Яуыш дигән кебек байлары28 мал сайлау өчен аны күп акча белән алдыралар. Хатыннар арасында: «Азым әкә хайванның телен белә», – дип йөриләр. Кырыс, усал яшь бияләр саудырмаса, баласын имезмәсә, аңа киләләр. Әле дә байның тукалы көлә биреп каршы алды.

– Ялчы хатын сары бия саудырмый дигәч, үзем барып идем. Азым әкәне тыңлаган җылкы миңа ничек карышсын дип, эчемнән киберләнеп… Мәгәр эшем чыкмады, син безгә булышлык кыла күр, – диде.

Карт җавап бирмәде. Баягы әрнүле уйлардан соң аның күңеле төзәлмәгән иде әле. Хатын янында маташкан зур гәүдәле ялчының кулыннан корыкны алды да, бер-ике атлап, сиздермәстән, сары биянең муенына ташлады. Ат, куркынып китим дисә, арканга тартылып калды. Азымбай, адәмчә сөйләнеп, корык буйлап барып, биянең муенына кул салды. Бу сабырсыз хайван иде, пошкырып, дулап китәргә теләде. Ләкин карт аңа карамады, акрын, йомшак тавыш белән һаман иркәли биреп, аркадан, кабыргадан сыйпады, җиленгә килеп җитте дә, ике көн буенча савылмаганга, тулып таш кебек каткан имчәкләргә бармакларын тидерде. Сары бия, көйсез хатыннар кебек чыелдап, тибенеп дулый башлады. Тукал бераз мыскыл белән көлде:

– Дөньяда Азым әкәнең телен алмаган маллар да бар икән!   – диде.

Карт ашыкмады, бияне тынычлатып, ялыннан, сыртыннан сыйпап, тагы җиленгә кул сузды. Җылкы тагын тибенде, тагы дулады.

Хатынның көлүе бөтенләй мәсхәрәгә әйләнде:

– Ай, баба! Бу сары бия синең илле еллык абруеңны югалта гуй! – диде.

Азымбай гаҗиб бер сабырлык белән өченче мәртәбә тотынды һәм җиңде: бия, бер-ике тарткач та, рәхәтләнеп аякларын ике якка аерды, имчәкләрдән сөт агып китте.

Карт, мыскыл күзе белән тукалга карап әйтте:

– Инде хәзер зәгыйфь яратылган аяллар да сава алыр!

Хатын камил җиңелде:

– Азым әкә, үзең яхшысың, мәгәр кайбер вакыт яман телең адәмне чагып куя, – диде.

Баба монда эшен бетерде дә колыннар, бозаулар арасыннан, боларның нәселләрен, шәплекләрен карый-карый, өенә кайтып, бик тиз арада киенеп чыкты.

Аягында Казанның әйбәт читек-кәвеше, башында яңа колакчын, якасы бишмәттән кайтарылып төшкән ак күлмәк, эче-тышы сырулы эре чуар бизәкле яңа көпе, билдә кәмәр   – хәзер Азымбай, чыннан да, теләгән илгә би булып сайлана алырлык хөрмәтле бер аксакал иде. Байның үзе менә торган күк Дөлделен иярләп куйган ялчы аны бераз көлеп каршы алды:

– Асыл киендең, җылкының тулпарына мендең… Юлың ак булсын, Азым әкә, – диде.

Ләкин картның йөрәге тыныч түгел иде, атка менә биреп, әрле тавыш белән әйтә куйды:

– Ясаган Тәңрем мондый җылкыларны Байтүрәләргә биреп бетереп, безне мәхрүм калдырды. Монда хикмәте нидер, – күп уйласам да, акылым җитә алмады… – диде.

Бу атның бай үзе авырганнан бирле йөргәне юк иде, сабырсызланып кузгалды. Найманның илчесен, Коргак-Күл җәйләвенә карап, алып китә бирде.

VI

Якты-Күл җәйләвеннән чыгып, сәгать ярымнар баргач, ат өстендә чабып килгән бүз балалар очрады, карт балалардан Әхмәт авылының хәзер кайда күчкәнен сорады. Бик аз гына сузып: «Ә-нә… тора!» – диделәр. Ләкин казакъның «ә-нә… тора» дигәне алтмыш чакрым булып чыкты.

Азым әкә, күк Дөлделне тирләтеп, Коргак-Күл туфрагына аяк басканда, төш ауган, һава бераз талгынланган, маллар челләнең көндезге кызулыгыннан соң рәхәтләнеп ашый башлаганнар иде. Бу җәйләү картның күңеленә ошамады: туфрагы начар, саргылт; үләне сирәк, сыек, күле чыннан да корып бетеп бара, аның тирә-ягы әллә каян кая кызыл вак үлән белән капланган. Сахрада көтү-көтү йөргән малларның да чырае юк: җәй уртасы җитсә дә, Якты-Күлдәге кебек симереп җитмәгәннәр, кайбер тайлар әле һаман да ябагаларын коеп, матурланып китә алмаганнар. Ара-тирә корчаңгы атлар да күренә. Боларга карап:

– Дөнья тигез түгел, ау, Тәңрем! – диде дә Азымбай карт, бер баланың күрсәтүе буенча, авылның бае Әхмәтнең тирмәләреннән соңдагы бер киез өйнең артына барып туктады. Кычкырып бирелгән сәламгә каршы башына ак урамал сарган, фәкыйрьчә, ләкин бары белән пакь киенгән бер киленчәк чыкты. Сабыр, басынкы тавыш белән:

– Иркәкләремез өйдә юк, атам сукыр булганга, каршы чыга алмый, хуш киләсез! – диде.

Кунак, аттан төшеп, аргамагын бәйләп, камчысын кулына тотып, киленчәк артыннан өйгә керде.

Зур, биек, ләкин бик күп ямаулы тирмә.

Жир идәннең күп җире ачык, тик түргә генә бераз киез түшәлгән, кирәгә буенда буяулары югала башлаган берничә сандык, алар өстендә берничә юрган, келәм, сул якта бер камыт, кибеп ауган буш саба, күптән кымызга тимәгән пешкәк, керле самавыр, берничә табак – менә өйнең бөтен җиһазы шул иде.

Өйнең иң түрендә, озын кызгылт җонлы куй тиресе өстендә, сандыкка аркасың терәп, тезләрен бөкләп, бер карт утырган. Аягына иске читек-кәвеш, өстенә изүе бау белән бәйләнгән, якасы кире кайтарылган озын ак күлмәк, аның өстеннән төя җоныннан сугып, кыл катнаштырып эшләнгән зур көпе кигән, зур буйлы, бөркет танаулы, озын ак сакаллы, ләкин ябык, кипкән тәнле бу баба кунакның эзләп килгән мәшһүр Биремҗан аксакалы иде.

Азымбай керүгә, ул урыныннан кузгалмады, баш күтәрмәде, йөзе-күзе үзалдындагы бер ноктага текәлгән көенчә калды, ләкин бөтен торышында колаклары белән бик аз, бик әкрен тавыш тулкыннарын да аерып танып торган бер дикъкать сизелә иде.

Кунакның сәламен алмады, күзләрен шул элекке ноктага терәгән хәлдә:

– Юл булсын, кордаш! Тавышың, аяк атлавың найман иленең Азымбай әкәнекенә охшап калды… Сезнең ыруг бу Коргак-Күл җәйләүләренә килә торган юлларны онытып бетмәгән икән әле! – диде. Үз яныннан урын күрсәтеп, утырырга кушты, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сораша башлады.

Кунак, аманлык-саулык турыннан үткәч, беренче сүз буларак, аксакалның зирәклегенә хәйран калганлыгын әйтте:

– Сары-Арканың өлкән ил агасы Чингиз байның җиназасы Куй елында булып иде, инде икенче әйләнеп, Җылкы елы килде. Ялгышмасам, ундүрт ел үткән була… Ул чакта сез даланың асыл җире, Яшел-Сырт дигән җәйләүләрдә күчеп йөри идегез. Шул җиназадан соң Биремҗан агамны күрү насыйб булмады… Шунча гомер үтеп тә, сез мине тавышымнан таныдыгыз. Моңа адәм акылы ирешә алмый! Ясаган иямнең биргән зирәклегенә чик булмаса кирәк! – диде.

Хуҗа аксакал авыр бер сулады, һаман күзләрен бер ноктага терәгән көенчә, эчке, авыр хәсрәтле тавыш белән, ләкин бөтенләй икенче яктан җавап кайтарды:

– Колагымның зирәклеге белән ни кылыйм, чырагым! Күп ел инде ясаган иямә моңлык кылып утырамын, мәгәр сәгате җитмәсә кирәк, телемне алмый: аңа әйттем, Сары-Арканың бу авыр тәкъдирен күрсәтеп йөрәгемне яндырма, минем җанымны ал, дидем. Булмаса, күземне сукыр кыл, илнең бу җәфаларын, бу газапларын күреп утырудан мин котылыйм, дидем. Колагымны саңгырау кыл, йортның күз яше катнаш ыңгырашуларын ишетмәс идем, дидем. Телемне алмады, яшем сиксәннең эченә керде, туксанга табан карап бара ятыр, ризыгымны кис диеп, күп зарилык иттем… Тыңламады. Тик бер сүзем кабул булды – күзләремне күрмәс кылды. Мәгәр колагымның ишетүе элеккедәй көчле булып калды: унбиш ел элек бер мәртәбә очраган адәмне тавышыннан тану гына түгел, бөтен илнең, Олуг йөз, Кече йөз, Урта йөзнең һәрберендә, казакъ ярыктыгының авыр тәкъдирдән моңланып, анасы югалып кыйналган бутадай хәсрәтләнеп җылаганын шушы иске тирмәм эченнән ишетеп утырам… Җанымны алмаган өчен аңа үпкәм зур, – диде.

Ишектән, самавырын күтәреп, киленчәк керде. Тирмәнең сул ягында торган тәбәнәк шкафтан керле ашъяулык, сабы сынган чәйнек, ямаулы чынаяклар, берничә бавырсак салган бер тәрилкә алып, боларны кунак алдына китереп куйды, куе каймак салып, чәй ясый башлады.

Акылы, чәчәнлеге белән Сары-Аркада дан тоткан Биремҗан аксакал заманында уртача дәүләтле адәмнәрдән иде. Байтүрәләр эш башына менеп, бу аларга каршы гауга башлаганның икенче елында, караңгы төннәрнең берендә, бер көтү җылкысын куып алып киттеләр. Атбасар, Күкчәтау, Кызылъяр арасында йөргән зур кәрванын бастылар. Шул ике бәла аның билен сындырды, бәхетен кире җибәрде. Борынгы мактаулы Яшел-Сырт дигән җәйләүләр найман ыругларының интригасы белән урыс хәзинәсенең ат заводларына, хохолларга алып бирелеп, менә шул Коргак-Күл җәйләүләрендә күчеп йөри башлагач, малларга бу җирнең тозлы икълиме29 ошамады, аксакал акрын-акрын бөлде. Үзе сукыраеп, бердәнбер угылы Җанбирде дә авырып киткәч, карт инде менә шул хәзерге хәленә төште.

Казакъның борынгы гадәте буенча, ул кунакка хөрмәт кылу тик кымыз һәм ит белән генә була дип карый, самавыр, чәй, бавырсак кебек начар бидгатьләрне30 эшкә санамый иде. Килене чәй әзерләгәч, карт казакъ кунагыннан гафу үтенергә кирәк тапты:

– Ерак илнең мөсафиры безне гаеп кылмасын: байлыгымыз бетте… Өемез кымызсыз утыра! Үткән-барган кунакларны ит белән, кымыз белән сыйлап җибәрергә куәтемез җитмәүдән күңелем бозылып кала, – диде.

Дөньяны күп күргән, атаклы чәчәннәр белән сүз көрәштергән Азымбай бу аксакал алдында үзен югалтты. Картның һәрбер сүзе гүя аның йөрәгенә ук булып кадала; гүя уйлап килгән йомышы алдан ук җимерелә бара кебек иде. Шулай да сүзне ул якка таба борырга батырлык кылды, озын әңгәмәләрдән соң, ипләп китереп, Байтүрәнең арзын әйтә салды:

– Бу ялганда адәмнең яманлыгы да, яхшылыгы да булучан. Яшьлек тамырыбыз Байтүрә каты наукасланып, тәкъдирем җитте дип, әҗәл көтеп ятыр… Мәгәр кордашым Биремҗанның күңелен алмый китсәм, кабердә җаным тыныч тапмас дип, мине сезгә җибәрде, – диярәк сүз башлады да, соңгы утыз ел буенча найман белән сарман кабиләләре арасындагы талашны, моңа нигезләнгән партия, булыслык31, билек сайлавы өчен булган талашларның тудырган фаҗигаләрен озак-озак итеп, бер-бер санап чыкты. Ахырында: – Найман йорты ыруглары Урта йөзнең өлкән аксакалы Биремҗан әкәне үз илемездә кунакта күрсәк иде дигән өмет белән калдылар… Әгәр инде бу сүзләрдә хатам булса, олуг аганың ак күңеле мине кичерер, илченең аяк тайган җирләрен күрсәтер, төз юлга барырга акыл бирер, безнең теләгебез шул, – дип тәмамлады.

Казакъ сүзгә никадәр оста булса, башкалар сөйләгәнне дә шулкадәрле үк тыңлый белә. Кунакның ит пешәрлек вакыт сузылган сүзләрен Бирем әкә бик аз бүлдерүләр белән, тирән дикъкать эчендә, акылына салып утырды, аннан соң ашыкмый үзе сүз башлады:

– Безнең, – диде, – найман ыругсына ачуыбыз юк. Мәгәр ул партиянең башлыклары булган Байтүрәләр, Якуплар йортына барып кунак булуны, аларның кымызыннан, итеннән авыз итүне дуңгыз белән бер табактан тамак җию дип күрәбез! – диде.

Сүз акты. Байтүрәләрнең утыз ел буенча, урыс түрә белән берләшеп, Сары-Арканы нинди хурлыкка, коллыкка төшерүләре, үзләре дәүләт-мал арттырып, илне җирсез-сусыз калдырып, бөлгенлеккә салулары, алар сүзе белән җир аударылган, Өмбенең, Симинең, Яман Каланың, Тургайның, Кызылъярның зинданнарында, даласын, итен, кымызын, анасын сагынып, тимер рәшәткә эчендә елап утырган казакъ балаларының газапланулары акрын, сабыр тел белән кунакның күз алдыннан үтте. Ахыр килеп: – Илчегә үлем юк, мин сиңа шелтә кылмыйм мәгәр, – диде, – син Байтүрәгә әйт: адәм баласы кулы белән эшләгәнне муены белән күтәрергә тиешле! Илгә таш чәчте, кан агызды, әгәр болар бугазына утырса, үз чәчкәннәрем үсте дип белсен!!! Тәкъдире җитеп, дөньядан кайтса, яшьлек тамырым булганлык өчен җиназасына барачакмын, мәгәр дәверенә, тәһлиленә32 кермәм, бүләген алмам, итеннән, кымызыннан авыз итмәм… Найман ыругларының яхшыларына миннән сәлам әйт!

Сүзнең болай бетүен кунак үзенә фатиха дип аңлады, әдәп йөзеннән тагы берничә моң-зарын әйтте, дөньядан шикаять кылды:

– Өметем зур иде, бу талашларның чиге күренми, күңелем бозылып калды, Бирем әкә, – дип, кулына камчысын алды.

VII

Аксакал шул урынында күзләрен бер ноктага терәгән хәлдә утырып калды. Азымбай, исәнләшеп, гомер-аманлык теләп, далага чыкты.

Анда матур күк аргамак янына бер көтү халык җыелган иде. Ертык киемле, кайсылары бөтенләй ялангач кап-кара балалар атның иярен, көмешле йөгәннәрен карыйлар. Бүз балалар, яшь кызлар кебек, бер-берсе белән уен сүзләр әйтешәләр. Күкрәген бөтенләй ачып, баласын имезгән киленчәкләр, бер түгәрәк ясап, нидер сөйләшәләр. Болар уртасында кулына озын таяк тоткан бер кимпер, як-якка каранып, нидер сөйли, каргана. Моның күлмәге җыртык; берничә җирдән ләшпердәгән карт тәне күренә. Башындагы иске, керле урамалыннан алга да, артка да тузгып чыккан чәчләре, әллә нинди хыялый, саташулы күзләре моңа дивана төсен бирәләр. Ул куллары белән бутый, күзләрен туктаусыз төрле якка әйләндергәли…

Мөсафир, өйдән чыгып, халыктан аманлык сорашып, аргамакның тезгенен чишим дигәндә, дивана кимпер, җенләнеп, картка таба кызулап килде дә:

– Эт син! Байтүрәнең сөяген кимереп, йортны талыйсың!   – дип кычкырынып, Азымбайның өстенә ташланды. Үзе һаман нидер акырына, таягы белән әле бер якка, әле атка, әле картка кизәнә башлый.

Бала-чага, куркып, тавышланып, кызыксынып, лачыннар шаулап качкан чәүкәләр кебек, читкә сибеләләр. Киленчәкләр гадәттән тыш хәйранлык белән:

– Оят булды гуй, кунакка яманлык кылдылар, – дип, кимперне тотарга, таягын алырга азапланып, тагы шау-шуны арттыралар.

Өйдә утырган Биремҗан әкә бу тавышларны ишетүгә хәлне аңлап алган иде. Үзендә көтелмәгән бер гайрәт белән тиз генә таягын ала да шау-шулы җәмәгать эченә килеп чыга. Аны күрү белән, яшь хатыннар теге кимпергә ныграк тотыналар. Ләкин ул бирешми, һаман дулый, тыпырчына, кизәнә…

Аксакал бу гауганы тиз туктатты. Тавыш уңае белән килеп, тиле карчыкның беләгеннән тотты да:

– Дивана кимпер, бу ни кылганың синең? Азым әкә минем кунагым булды гуй! Казакъ йортының каюсында өйгә килгән кунакка мондый яманлык эшлиләр? – диде.

Халык тынды. Мондый гаделсезлеккә бары да оялып, кунактан гафу үтенделәр. Ләкин кимпер тиз айнымады. Үзен туктаткач, аның таяк белән сугышуы күз яше белән үкереп елауга әйләнде:

– Байтүрә дигән яман эт минем карагым – бердәнбер улымны алды, урыс түрәне үтерүдә катнашкан дип, ялганлап ант ясатып, катрга җибәртте. Балаларымны ятим калдырды… Салым дип актык атымны саттырды… Атасына нәләт булгыры! Җиде бабасының каберен ачып… фәлән кылаем!.. Үзем карт кимпер, балалар яшь… Барыбыз ач утырабыз!.. Таң сәхәр җылап үткәрәбез. Киң дала да безгә тар булып калды! – дип акырып, әллә нинди әрнүле кызганыч тавыш белән үкерергә, чәчләрен җолкып еларга тотынды.

Моны күреп, кечкенә ике бала үксеп җибәрделәр. Башкаларның да йөрәкләренә ачы кызгану төште, күзләренә яшь килде. Һәммә кеше ниндидер авыр фаҗига астында калган кебек булдылар.

Карчыкның елавы тагы талашка-бәргәләүгә әйләнәчәк иде. Биремҗан аксакал кунактан кат-кат гафу кулы сорады, кимпергә:

– Куй, җылама, мин сине Сарсымбайга озатырмын; мал багарсың, киез басарсың, тамагың ач булмас! – дип тынычландырып, киленчәгенең ярдәме белән өйгә таба көчләп алып кереп китте.

Кунак бу көтелмәгән, далада булмый торган тәхкыйрьдән33 шаша калды. Ул, яше алтмышка җитеп, мондый хурлыкны күргәне юк иде.

Һичкемгә һичбер сүз әйтмәде, авырлык белән күк аргамакка менде дә, найман юлына карап, атны әйдәде.

VIII

Ләкин бу уңайга күп китмәде, тезгеннең сул ягын тартты. Күк аргамак үз юлын яхшы белүче иде, бу карт ялгыша дип, бирешмәскә теләде. Һаман найман ягына каерды. Азымбай каты итеп өзәңгене кысты, ачулана биреп, яңадан сул якны тартты. Шуннан соң гына ат, хаталык белән түгел, башка бер җиргә барабыздыр, ахры, дип буйсынды.

Боларга каршы, яшь айгырны уйнатып, кулына озын корык тоткан бер казакъ килә иде. Җитәр-җитмәс туктала төшеп, сәлам бирде.

Һәр ике як: «Юл булсын!», «Алай булсын!», «Саламалайкем!» дигән сүзләрне әйтешеп, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сорагач, Азымбай карт:

– Танабуга ыругысы, Магҗан баласы Арысланбайның җәйләвенә барыйм дип идем, шушы көндә кайда күчкәннәрен белә алмадым, – диде.

Корыклы казакъ сабырсыз айгырын тарта төшеп, көнчыгыш ягына карап:

– Ә… нә… тора! – дип күрсәтте дә санап сөйләп китте:   – Күчемне, Кипкән-Үзәнне үтәрсең, чобар-айгырдан бер түбә күренер – әнә шул Яман-Чүл дигән җәйләүдә Арысланбай булыр!

Карт Сары-Аркада минем атым аяк басмаган урын юк дип мактанучылардан иде. Казакъның сүзләре артыннан аның әйткән җирләре, чыннан да, берәм-берәм күз алдына килә барды, һичбер сүзен кайтарып сорамады.

– Дәүләтең мул булсын, хуш! – дип, атның тезгенен бушатты, өзәңге белән бер кымтып алды да каты җилдереп китә бирде.

Азымҗан әкә, юл буена атның ирегенә куеп, кызу барды. Тик Күчемгә кереп, берәүдә кымыз эчеп чыкты. Чобар-айгырда, өлкән ак тирмәнең артындагы иярле атларны, сыек кына төтен чыгарып яткан учакны күреп, кунак барын, ит пешкәнен сизенде дә сәлам биреп керде. Таныш булмасалар да, хөрмәтләп каршы алдылар, хуҗаның янына утыртып, туктының симезе, җылкы казылыгының майлысы белән кунак кылдылар. Бу йортта тагы ике аяк кымыз эчте, берәүдән алып, аш сеңдерү өчен, насбай салды да, «дәүләтең мул булсын», «дөньягыз хуш булсын» ны әйтеп, юлына китә бирде. Күк аргамакның эче суырылды, сусаудан иреннәрен ялый башлады, күзләре ялтырады, шулай да теге әйткән түбәгә менгәндә, кояш яңа түбәнәя башлаган иде әле. Бу калкуның өстенә чыгу белән, картның күз алдына эзләп килгән җәйләвенең бөтен ягы ачылды. Ләкин ул моны яратмады. Күлләре юк яки кайчандыр булып та корыган. Хәзер аның урынында малга да, адәмгә дә файдасыз бер кызгылт үлән үсеп килә. Башка җирләрдә дә үсемлек сыек, әле яңа күчкән булсалар да, ярым саргылт. Тик урыны-урыны белән генә әйбәт яшеллекләр күренә. Бу җәйләү аны күңелсез уйга алып китте: «Борынгылар зирәк булганнар, ау! Һәрнәрсәнең чамасына карап исем бирә белгәннәр; бу җәйләү, дөрестән дә, яман чүл икән», – диде. Кибеп, кызарып торган уйсуның кыйбла ягына утырган унлап тирмәгә карагач, Азымбай бер күз салуда уртадагы зур ак киез өйне күрде:

– Арысланбайныкы шушы булырга тиеш! – диде.

IX

Бу тирмәләр белән Кызыл уйсу арасындагы кутанда, бәйләүле колыннар янында, ак башлы хатыннар, чиләк, корык тотып, бия савып йөриләр иде. Карт, атны уңга тартып, өйләрнең арт ягына чыкты. Ике тирмә арасында җылгыр күзле, кайбер калку күкрәкле киленчәкләр белән, җефәктәй кара чәчләрен җилкәләрендә тулкынландырып, башларына кечкенә кызыл кәләпүшләр кигән сылу кызлар ачык һавада җырлый-җырлый киез басалар, бер кимпер аларга юлбашчылык кыла; бүз балалар, шулар тирәсендә бушны-бушка бушатып, киленчәкләр белән, сылулар белән сүз көрәштереп, бүген кич янына барсам, кабул кылырсыңмы дигән мәгънәне аңлатып, шаярып йөриләр.

Йортның бер ягында ике төрәнле тимер сабан, уру һәм чабу машиналарының бу дала тормышының уртасында күренүе карт өчен, мәчет эчендә зур чәчле, тәреле урыс күренгән кебек, ят булып тоелды.

Карт боларның яныннан үтте, туры уртадагы өлкән ак тирмә артына барды. Анда бер ат янында берничә казакъ җегете тора, боларның берсе, яшьрәге, бөтенләй юлга әзерләнеп киенгәнгә охшый иде.

Азым әкә якынлашуга, бу җегет аңа каршы барды:

– Хуш киләсез! Яман-Чүл сезне күрмәгәнгә ун еллар үтеп инде, – дип сәлам бирде.

Бу җегет картның эзләп килгән Арысланбае иде.

Кул бирештеләр. Мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сораша-сораша өйгә керделәр.

Күп еллар элек Азымбай карт бу йортның кодасы иде. Дәүләте үсеп барган чакта җегетнең атасы Магҗан хаҗи белән якыннар иде. Ике яшьлек кызы Чулпанны дүрт яшендәге Арысланбайга әйттереп, бераз калым да алган иде. Кыз чәчәк авыруы белән дөньядан үтте.

Партия талашлары бик кызып киткән заманда Азым әкә Байтүрә ягында булды. Магҗаннар Сарсымбайга кушылды. Шулай итеп, ике арада йөрешү-кунаклашу да тукталды.

Үткәндәге ул якынлыклар өстенә җегет өчен бу кунакта аерым бер нәрсә бар иде.

Арыслан шул көннәрдә генә сөргеннән кайтты, карт исә Сары-Арканың аяклы хәбәрчесе, партия, кабилә талашларының барлык интригаларының үзәгендә кайнаучы иде. Соңгы ун елдагы ара суыклыгын бөтенләй онытты, Арысланбай моның килүенә чын ихластан шатланды.

Ул бүген иртә белән генә үзенең тамыры Карлыгач-Сылудан хәбәр алган иде. Кыз кичә кич үзенең кияве Калтайны кабул кылмый кайтаруын белдергән: «Кайтканыңа ике көн булды дип ишеттек… Тамырыңның хәлен белмичә, атаң урынына калган агаң Сарсымбайның йортына сәлам бирмичә торуың бер яман эш гуй», – дип әйттергән иде; Арыслан, хәзер шунда барырга әзерләнеп, ат иярләткән иде.

Ләкин, карт килеп төшкәч, кичегергә уйлады: Байтүрә дигәннәре үлем түшәгендә ята; партиянең, ыругның эшләре бик гаугалы заман; сайлаулар да җитеп бара… Мондый вакытта найманнарның өлкәннәреннән булган Азым әкәнең килеп төшүе бушка булмаячагы мәгълүм иде. Шуның өчен дә Арысланбай Азым әкәгә ачык йөз күрсәтте, байларча җыештырылган матур, зур ак тирмәнең түренә, кадерле урынга утыртты, шунда йөргән киленчәккә, ярым шаярып:

– Борынгы кодагыз гаепләп китмәсен: туктының симезен суегыз, кымызны мул китерегез, – диде. Ләкин кунагының кәефе мондый уенчак булмавы хуҗаны бераз гаҗәпкә калдырды. Карт, гәрчә аз-маз уен-көлке сөйләсә дә, аның йөрәгендә ниндидер бер яра бар кебек сизелә иде. Җегет берничә мәртәбә сорарга дип авыз ачса да, өлкән адәм үзе әйтмәгәч, батырлык кыла алмады. Мәгәр карт озак көттермәде, кымызның куәте тамырларга таралып, канны бераз кайната башлавы белән, Азымбай үзе серне ачты:

– Атаң мәрхүм белән якын дус идек… Кызым Чулпан исән торса, киявем булачак идең; шулай булса да, мин бу җәйләүгә кунак булып килмәдем, – диде. Коргак-Күлдә булуын, Биремҗан аксакалга ни өчен килүен сөйләде, ахыр килеп, теге дивана карчыкның – Миңдинең – таягына тукталды:   – Яшем, – диде, – алтмышны үтеп бара ятыр!.. Бүз җегет заманында тукалның җылкысын урлап бер тотылдым. Аркамны ярганчы кыйнадылар. Шуннан бирле һичбер адәм кул тидергәне юк иде… Бүген яман бер кимпер ил алдында түбәләп ташлады… Каршы әйтергә йөрәгем җитмәде… Гомеремдә бер мәртәбә авызым ябылды. Син, диде, җоны коелган яман этсең, Байтүрәнең ташланган сөякләре өчен аның хәрам малын багучы, аның ил талап җыйган дәүләтен саклаучы яман этсең, атаңа нәләт… сакал… дип, үземне хур кылды! – диде.

Арысланбай өчен бу гаҗәп бер хәбәр иде. Ихлас күңелдән картны кызганды, ләкин Азымбайның фаҗигасе тагын да тирәнрәк иде:

– Шул акылдан шашкан кимпер мине акылга утыртты! Каршы ни әйтим! Эт булуым рас гуй. Мәгәр миңа һичбер сөяк тигәне юк. Би кылып сайламадылар, авылнай ясамадылар, булыс булуны төшемдә генә күрәм! Ара-тирә байның кымызын эчәм, итен ашыйм икән – казакъ йорты үзенең бу нигъмәтләрен далада каңгырып йөргән бичара нугай хәерчегә дә бирә түгелме?! Карт күңелем бозылып калды… Коргак-Күлдән найманга кайтмыйча, күк Дөлделне Яман-Чүлгә тартуым менә шуның өчен иде! – диде.

Карт бу төнне Арысланбайда кунды. Җегет үзенең тамыры Карлыгач-Сылуның шелтә кылачагын белсә дә, сәбәбен аңлагач кичерер дип уйлады. Кунак белән озак әңгәмә кылды. Үзенең йөргәннәрен, күргәннәрен сөйләде, соңгы ике елның талашларын сөйләтте.

Азымбай әкә икенче көнне, итне ашап, кымыз белән әбдән мас булып алганнан соң34, үзенең актык сүзен әйтте:

– Балам, – диде, – Алтын-Күл җәйләвенә бар. Сарманнарга миннән сәлам әйт. Ул йортның өлкәннәренә минем шушы сүземне ирештер: тауның ташы, ничаклы каты булса да, бер барып җимерелә икән! Диңгез булып җәйрәп яткан күлләр дә бер корый икән! Байтүрә нәселе хәзер шуңа охшап калды!.. Әгәр сезнең танабугалар, кара-айгырлар, кызылкортлар, сарманнар яңа йорт салырга ният кылсалар, илнең ак күңел адәмнәре ярдәмгә әзер булырлар… Сарсымбай минем сүзләремә колак бирсен!

Илче кунакның бу кинаясе җегеткә ачык аңлашылды. Аның күңелен шатлык белән тутырды. Үз ягыннан җавап итеп:

– Инде, Азым әкә, безнең җәйләүнең юлын күрдегез! Танабуга йорты һәрвакыт сезне үзенең кунагы кылмакка тели!   – диде. Шул сүз белән далага чыктылар.

Атлар иярләнеп әзерләнгән иде. Карт, аягын өзәңгегә куя биреп, үзенең эчке зарын әйтте:

– Ясаган иям тел бирде, мәгәр малың булмагач, бу дөньяда кадерең юк икән! Байтүрәнең эте булып, яман кимперләрдән кыйналуым күп ел гомеремне кыскартты. Инде калганын адәм сынлы үткәрсәм иде!

Озата чыккан җегетләр, моны аңламыйча аптырашып, бер-беренә карандылар. Илче Азым әкә белән Арысланбай атларына менделәр. Берсе – Якты-Күлгә, берсе үзенең тамыры Карлыгач-Сылуның сагынып көтеп яткан җәйләвенә карап юлга төштеләр.

X

Җәйге челләнең кызгылт ут булып янып чыккан иртәнге кояшы белән дала уяна. Сарсымбайның Алтын-Күл буена утырган җәйләве дә үзенең көндәлек тормышы белән кайный башлый.

Иң элек куйлар кузгалалар. Болар бүген төндә, ике мәртәбә юктан гына өркеп китеп, үзләренең әллә ничаклы йокыларын калдырганнар иде. Шулай да вакытыннан кичегергә теләмәделәр. Таң килү белән, үзара акрын-акрын сөйләшә, тавышлана башладылар. Боларның шау-шуына, күзләрен тырнап, аксак көтүче – кечкенә буйлы Күчәрбай карт баш күтәрде; дөнья яктырган, күлдән сыек кына ак томан һавага җәелә, яшел сахраның үләнендә яңа чыгып кына килгән җәйге матур кояшның нурлары чык суы белән ялтырап уйныйлар. Ләкин болар картның арыган йөрәген кузгата алмадылар. Даланың ак таңнарын, мондый алтын иртәләрен ул үз гомерендә күп күрде, әгәр боларның һәммәсе бәрабәренә тагы бер генә сәгать йокы бирсәләр, аның ватылган сөякләре, бәлки, бераз ял итәрләр иде. Ләкин ул мөмкин түгел; кичә дә бай: «Соң китәсең, иртә кайтасың», – дип шелтә кылды…

Күчәрбай авыр, акрын кузгала, берничә тапкыр исни, оешып каткан сеңгерләрен селкенеп яза да уртадагы тирмәгә бара. Башка һәммә халык йокыдалар иде әле. Тик йортның бөтен хезмәтләрен башкаручы тукал гына картның керүенә уянды, тузган чәчләрен төзәтеп, урыныннан торды да йокылы тавыш белән куйчыга:

– Күчәрбай әкә, төнлекне ачып җибәрсәңче! – диде.

Карт, яңадан тышка чыгып, җиргә чаклы сузылган кыл катыш җон арканны тартты, тирмәнең түбәсендәге киезне бер яккарак төшерде. Өй эче бөтенләй якты белән, иртәнге саф һава белән тулды.

Ул арада тукал аксак куйчының барлык кирәген әзерләп бирде. Карт, кулына бер-ике тамчы су салып, керле сөлгегә сөртте дә, агач савыт белән бирелгән куе күҗәне, пешерелеп киптерелгән тары ярмасын ашап, кечкенә күн турсыкка салынган әйрәнне алып, йортка чыкты.

Аның менеп йөри торган үгезе кутаннан ерак түгел, арканда куна иде. Шуны барып чишеп алды, агач иярен, иске киезен салып атланды да юлбашчылык кылып йөри торган кәҗәләр артыннан, саны меңнәргә җиткән куйларны, болар тирәсендә йомшак тавышлары белән мегер-мегер килеп имәргә азапланган кечкенә, ап-ак матур бөтерек җонлы бүлтерекләрне, күп еллаган, зур мөгезле карт тәкәләрне куып, киң далага, кояш каршысына таба әйдәп китте.

Куй көтүе китүгә, тукал, йортка чыгып, янәшә тирмәдәге Каләмпергә:

– Җаның бармы үзеңнең?! Торсаңчы тизрәк! – дип, ачу белән кычкырды. Җавап булмагач, үзе эчкә кереп, ишек янында астына киез җәеп, өстенә капчык ябынып яткан берәүне аягы белән төрткәли башлады.

Бу һәр көн кояш белән бергә кузгалып, көн буенча лырт-лырт йөри, сыерын, биясен сава, самавыр куя, үгез җигеп, күлдән су ташый, даладан кипкән тизәк җыя, савыт-саба юа торган, шуларны туктамый эшләп, иң соңыннан, ярты төннәр җиткәч кенә ята торган ялчы хатын иде.

Тукалның типкәләвенә бер кузгалды, күзен ачып карады да:

– И-я-ү…– дип, сузылып, яңадан йокыга чумды.

Бай хатыны тагы ачуланып өстен ачкач кына, тәмам уянып, аякка басты.

Тукал:

– Су беткән, сыерга чаклы күлгә барып кайт, – диде дә үзе, комган алып, далага таба юнәлде.

Болар тавышына тирмә янындагы арбада йоклаган ялчы да кузгалды. Бер иснәде, сөякләрен шыгырдатып бер киерелде: «Ай, күп йоклап калганмын икән», – дип, зур кунычлы, киң табанлы, чалыш үкчәле иске итеген, буй-буй җыртылып, ямалып беткән бишмәтен киде. Билен җеп белән бәйләде дә, зур гәүдәсе белән эре-эре атлап, мичкәле су арбасы янына килде. Анда Каләмпер үгез җигеп маташа иде:

– Кичә бия тибеп, уң кулымны шештерде… Аркалыгын тартып бирсәңче! – диде.

Җегет минут эчендә үгезне кертте, аркалыгын бәйләде дә:

– Әйдә, йөрә бир! – дип, каеш чыбыркы белән сырт буена берне сызды.

Ялчы хатын чиләген мичкәнең авызына тыкты да, атлар-атламас барган үгезне куалый-куалый, күлгә китте.

Бу вакыт далада зур шау-шу күтәрелде: үзара тешләшеп, тынычсыз айгырларга каршы чыелдашып, колыннары белән бияләр кайталар. Төн буенча йокламый каравыллаган көтүче Акан, иярле ат өстендә чабып, озын корык белән селтәнеп, кутанга таба әйдәп килә.

Җылкы кайтуы белән бөтен җәйләүдә уенлы, шау-шулы хәят35 тагы да көчәя төшә.

Ялчы җегет кулындагы корык белән бияләргә каршы барды. Атыннан яңа төшкән җылкычыга карап, һәр көнлек гадәте буенча:

– Мал-җаман амандыр, Солтан ага? – дип сорады.

Солтан аңа, күтәрелеп карамастан, арыган, йокы баскан тавыш белән:

– Туры бия аксап калды, йөрәк итенә бер-бер нәрсә кергән, ахры. Атабай картка күрсәтергә кирәк, – диде.

Икәүләп колыннарны бәйләргә тотындылар. Барлыгы иллеләп савым бия бар иде. Боларның утыз бише Сарсымбайныкы, калганы икешәрдән, өчәрдән бүленеп, шушы җәйләүдәге фәкыйрь казакъларныкы иде. Бу авылдагы ун йортның тик өчесе генә биясез иде. Ялчы белән җылкычы, кайберләрен туп-туры кул белән, кырысракларын кечкенә корыклар белән тотып, җиргә кагылган тәбәнәк казыклар буенча сузылган арканнарга колыннарны бәйләп беткәндә, йокылы күз белән яшь киленчәк Айбала, тагын берничә хатын килеп, ирләргә юк-бар уен сүзләр әйтә-әйтә, болардан үзләренең колыннарын бәйләттеләр. Тукал, Каләмпер, тагы берничә ярдәмче хатын байның сыерларын савып беткәннәр, көтүче Әбеш боларны, якты кояш астында ялтырап уйнаган Алтын-Күл буе белән, яшел сахраның чыклы үләне өстендә карасу зәңгәр эз калдырып, акрын гына каулап китеп бара иде инде.

Колыннар белән эшләрен бетереп, тирмәләргә килгәндә, тукал самавыр куя, берсе сөт белән, берсе киез басар өчен су белән тулы ике зур казанның астына тизәк салып, янмаганга өреп азаплана, ялчы хатын Каләмпер, уң яктагы кара өйдән капчык-капчык куй җоннары чыгарып, шуларны җирдәге камыш чыпта өстенә аударып азаплана иде. Сул кулдагы яңа ак тирмәдән урта буйлы, асыл киемле, сулы, мәһабәт, ләкин бераз йокылы кыяфәт белән байбичә килеп чыкты. Ул кичә, кызы белән аңлашып, сүз тыңлата алмаганнан бирле кәефсез, караңгы күренә иде. Ялчыга карап:

– Җолкынбай, ак өйнең төнлеген ач, уң яктан бераз киезен күтәр, – диде. Аннан казан тирәсенә килеп, җоннар чыгарып маташкан Каләмпергә ачулы, ләкин сабыр тавыш белән: – Мин кичә әйтмәдемме сиңа?! Хәзергә каралар, кызыллар калып торсын, элек нәгыз36 ак җоннардан гына басарсыз! – диде.

Хатын каушап, калтыранып китте, ялварулы, үтенечле рәвештә:

– Ай Кодаем, ау! Акылым таралып калган гуй; сез кушканны онытып куйганмын, – дип, боларны ашыга-ашыга кире кертергә, тегеннән ак җоннарны ташырга тотынды.

Үз өендәге вак-төяк эшләрен башкаргач, һәрвакыт өлкән йортның хезмәтенә йөри торган яшь киленчәк Айбала да килеп җитте. Тукалның кушуы буенча, тирмәдән әле кибеп бетмәгән кортларны кояшка чыгарды, элеккеләре белән янәшә өченче казанны куеп, астына тизәк ягып, берничә көн буенча җыелган сөттән эремчек кайната башлады.

Байның яшь хатыны, зур самавырны чак-чак күтәреп, уртадагы өлкән өйгә алып керде, чәй әзерли башлады.

Бу вакыт сул яктагы ак өйдән йортның хуҗасы – калын җилкәле, тулы канлы, аз гына чал керә башлаган Сарсымбай үзе дә йокылы күзләре белән торып чыкты. Хезмәтче хатын, эшен ташлап, аңа сулы җиз комганны йөгертеп китерде. Бай, яшел үлән өстендә кояшта иркәләнеп, акрын, сабыр юынган хәлендә, Җолкынбайны чакырды:

– Бәйләүдәге атларың бераз хәл җыйсыннар, боларны җылкыга алып кайт, бүген синең белән калага барып килербез, – диде. Үзе чәй әзерләнгән өлкән тирмәгә кереп китте. Ишеккә җиткәч, шунда, казан тирәсендә маташкан Айбалага карап: – Ах, киленчәгем! Карлыгач-Сылуың тормаган булса кирәк, барып уятсаңчы! – дип, эчкә атлады.

XI

Карлыгач-Сылу күптән уянган булса да, кичәге күңелсезлектән соң анасына күренергә кыенсынып, күп уйларга гадәтләнмәгән башы белән үзенең авыр язмышы турында хафаланып, караңгы кайгы эчендә ята иде. Ялчы төнлекне ачты, югарыдан бөркелеп, сахраның саф һавасы тулды. Уң якның киезен күтәрделәр, якты кояш нурлары, кирәгәнең челтәрләре арасыннан кереп, өйнең идәнендә, киез өстендә түшәлгән паласларда шакмак-шакмак булып уйный башладылар, сул якның ачыклыгыннан тыштагы яшел үләннәрдә кибеп барган чык тамчылары ялтырап күренде. Ләкин иркә Сылу һаман кузгалмады, түгәрәк тирмәнең уң як түренә, кирәгә буена куелган караватында чәчләрен туздырып, кечкенә, нәфис, алсу-ак аякларын кичке күлмәк эченә, үзеннән-үзе тулкынланып торган матур тәнен йомшак юрганнар астына яшерә-яшерә, һаман бер яктан икенче якка ауный бирде. Зиһенен нәрсәгә генә юнәлдерергә тырышса да, анасының кичәге сүзе аның колагыннан китми иде:

– Телемне алмасаң, сиңа биргән ак сөтемне бәхилләмәм!

– Телемне алмасаң, сиңа биргән ак сөтемне бәхилләмәм!

Өченчекөн кич җегете Калтай килде. Туй булмаганга, гадәт буенча, ата-анадан яшеренеп, киленчәк Айбала аркылы хәбәр итте. Карлыгач-Сылу кискен сүз белән:

– Минем аңа кабулым юк, – дип җавап бирде.

Җегет хурланган, киленчәкнең калымлык исеменнән, ялганлап, «каты наукасланып калдым, карагым үпкәләмәсен» дигән сүзенә ышанмаган.

– Яхшы анадан туган ул яман кыз белән безнең кара-айгыр йорты ни кылырга белер! – дип, каты ачу белән үзенең Байчобарын суга биреп, караңгы төндә кире кайтып киткән. Арадагы илче Айбала боларның барын да кызга шул көндә үк әйткән иде.

Ләкин байбичәгә бу хәбәрне ишеттергәнме яки ана йөрәге, үзе сизенеп, кодалык йорты белән ике арада зур талаш чыгачагын уйлаганмы – иркә Сылу моны белмәде. Мәгәр анасы Алтынчәч бикә кичә кызын чакырды да башта сөеп, иркәләп, ай ярымнан туй булачагы турында ишарә кылды; кыз баланы, күз агыңдай кылып үстерәсең дә чит йортка җибәрәсең, ана күңеле өчен күп хәсрәтле бер эш бу дигәндәй кинаяләр сөйләде.

Карлыгач-Сылу башта сүз кайтармады, ахырдан түзмичә, анасының күкрәгенә капланып:

– Чичәм37, ике күзем, ул адәмгә бармыйм мин! – дип, туп-туры әйтте дә елап җибәрде.

Ана гадәттән тыш хафалы тавыш белән кызын юатты:

– Өлкән нәселнең, яхшы атаның баласы булган бер җегет… Тәкъдирең шул… Яшь ярымнан әйтелгән, калым алынган!.. – дип озак сөйләде.

Карлыгач, боларга карамастан, сүзендә нык торды, елавыннан туктап, ишек яңагына барып сөялде дә актык сүзен әйтте:

– Теләгәнеңне кыла бир, Калтайны яратмыйм, күңелем башкада… Әгәр көчләсәгез, гәүдәмне Алтын-Күлдән эзләп алырсыз!

Байбичәнең күңеле катты, шелтәле һәм үпкәле тавыш белән:

– Телемне алмасаң, без биргән җегетне ташлап, кодалар белән талаш чыгара торган булсаң, сиңа имезгән ак сөтемне бәхилләмәм! – диде. Шуның белән сүз киселде.

Кызның бөтен дала кояш нуры эчендә йөзеп, тышта мал-туар уйнап, җәйләү кызу кайнаган заманда, тирмәдә ялгызы ятып, очына чыга алмас уе менә шул күңелсезлекләргә бәйләнгән иде. Сарсымбайның казан янында эремчек кайнатып маташкан Айбалага йомшак тавыш белән «Киленчәгем! Карлыгач-Сылуың тормаган булса кирәк, барып уятсаңчы!» дигән сүзен ишеткәч, кызның йөрәге дерелдәп китте: атасы һәрвакыт «ялгызым» дип, «иркәм» дип кадерли, ул, бәлки, көчләмәс, сөйләп, итәгендә еласам, бәлки, күңеле кызганыр дип уйлады. Ләкин бу да шөбһәле иде. Чөнки Сарсымбай соңгы көндә никтер бераз хафалы күренә, үзенең сылу кызына йөрәгендә бер үпкәме, ачумы асрагандай бер хәлдә карый, үзен салкын тота иде. Кыз: «Ни кылыйм, башым җитми, ау!..»   – дип, тагын аптырауга чумды.

Тыштан аяк тавышы ишетелде, кулларын сызганган килеш, казакъның тирән музыкалы көе белән акрын сузып:

Асылдың кыягындамы,

Тулпарның тоягындамы,

Артык туган идең, ау!.. —

дип җырлап, Айбала килеп керде.

Кыз яткан җиреннән кычкырып көлә бирде, киленчәкнең җырының ахырын шаян тавыш белән үзе көйләп каршы алды:

Соңкардай чөелгән,

Лачын костай38 төелгән,

Җиңсез фиран киенгән,

Шаһзатдың39 токымы идең, ау!..

Айбала фәкыйрь, ямьсез, ләкин ваемсыз, һәрвакыт шат күңелле, дәртле йөрәк бер хатын иде. Ишектән керүгә, әле һаман юрганнар эчендә иренеп яткан дусын шаяртып шелтәләде:

– Тирмәнең төнлегеннән якты кояш үзеңне карап тора! Тургайлар өй турында: «Карлыгач-Сылу, торсаңчы!» – дип сайрап, һавага менәләр… Иркә таем, син ни кылып һаман ята бирәсең? Кузгалсаңчы! – диде дә, караватка килеп, кызның юрганнарын тартып уйната, кытыклап үбә, шаярта башлады.

Болар бик күптәнге дуслар, сердәшләр иде. Иркә кыз ачуланмады, тартып алган юрганнарын кире ябынып:

– Тәнемне ачасың, сәүләм, мин киенмәгәнмен гуй!.. – дип, рәхәтләнеп уйнап, яңадан юрганнарына төренде. Баягы кара уйлар бөтенләй югалдылар.

Шулай шаярышкан вакытта киленчәк кызның күз төпләрен, бераз тартылган яңакларын, әйтерсең яңа күргәндәй гаҗәпләнеп карады да кинәт уйнаудан тукталды:

– Карагым, сиңа ни булды? Сулган гөлгә охшап калгансың гуй!.. – дип, иркәле кызгану белән йөзеннән үпте, икесенең дә зиһеннәре икенче якка китте.

Шаяру бетте. Карлыгач-Сылу бераз хафалы тавыш белән:

– Йокым начар булды, яман төшләр тынычлыгымны алдылар, – диде.

Киленчәк ихлас күңелдән борчылды, кызның мендәрен каплап, тулкынланып яткан кара җефәк чәчләрен уйнатып, ярым кочаклады:

– Иркә таем, – диде, – кичә Калтай белән булган эш өчен акылсыз сердәшеңне кичергән булсаң, төшеңне сөйлә, йөрәгеңне ач! – диде.

Карлыгач авыр сулады.

– Сәүләм, синнән яшергән ни-нәрсәм бар? Сөйләсәң – сүз җитмәс, көйләсәң – көй җитмәс, бу киң даланың шундый бәхетсез бер баласымын гуй! – диде дә уйга калды. Бераз кысык кара күзләренә нечкә хәсрәт төсе чыкты. Кара туткыллы, үткен сылу йөзен ниндидер эчке бер борчу каплады.

Ләкин Айбала киленчәк кайгы-хәсрәткә җиңелеп озак тора алмый торган адәм иде. Аның бетмәс уен дәрте дә яңадан күтәрелде, кызны тагын шаярта биреп:

– Колынчагым, куйсаңчы юкны, мал, бәхет эчендә үсәсең, ил эчендә якты йолдыздай сылулыгың бар, тагы җитмәгәнең нәрсә? – дип, дусын күңелләтергә теләде. Бик сак, бик киная белән генә, икенче бер җегет күңелеңә хафа салып йөрсә кирәк дигән мәгънәдә ишарә ясады.

Кызның йөзе ачылды. Күзләрендә мәхәббәт нуры ялтырады, тулы карасу-кызгылт иреннәрендә елмаю уйнады… Гүя үз эчендә уйнаган шатлыкка, зиһенендәге матур хыялга карап, акрын гына:

– Сизгерлегең бар, ау, җиңгәм!.. – дип, акрын гына көлде. Саф энҗедәй тезелгән вак тешләре ялтырап калды.

Киленчәк кызның романын күптән сизә иде. Арысланбай белән ике арадагы тамырлыкның тирәнәюен дә чамалый иде. Ләкин бу дәрәҗәгә җитәр дип уйламый, яшь күңел бер тулкынлана да туктала, бу да шулай булыр дип карый иде. Мәгәр кичәге Калтай вакыйгасыннан соң аның алдында зуррак яра ачылды. Карлыгачның хәзерге сүзе аңа куәт бирде:

– Чырагым, күңелеңне аңлыйм, мәгәр кара-айгырлар йорты бер яманлык кылмасыннар! Йөрәгем шуннан куркып калды,   – диде.

Бу куркыныч кызның үз башын да күптән хафалый иде. Ләкин күңелен тыя алмый иде. Моны дусыннан яшермәде.

– Язганын күрербез, мәгәр мин Арысланнан бүтәнгә бармам дип ант эчтем… Анама да әйттем, Калтайга көчләсәгез, Карлыгачның гәүдәсен Алтын-Күлдән эзләрсез, дидем…

Айбаланың куркуы җиңелде, хатынлык дәрте кузгалды. Кызны уенлы үпкә белән шелтәләде:

– Арыслан ир-җегетләрнең асылыдыр. Аңа сүзем юк. Мәгәр дусыңнан моңарчы яшереп килүеңә күңелем рәнҗидер… Инде хәзер дә сөйләмәсәң, Айбаланың үпкәсе каты булыр, иркәм! – диде.

Кыз урыныннан торды. Акрын, иренеп төзәтенә башлады. Ярым ачы, ярым уен-көлке эчендә:

– Үпкәләвеңне күрәм… Инде, алайса, тыңла, – диде дә, үзенең дүрт еллык серен ачып, сөйләп бирде.

XII

Казакъ илендәге зур туйларның берендә бүз балалар белән яшь сылулар кара-каршы утырганнар. Думбрасы, зөрнәсе белән шау килеп, уен-көлке кылалар, үләң-җыр әйтешәләр. Карлыгач ундүрт яшендә генә, мәгәр буйга җитү, йөрәгендә дәрт уянган бер кыз иде. Аның каршысында асыл киенгән, укалы бүреге, алтынлы кәмәре белән ялтырап, кызылкортның бер җегете утыра. Мәгәр кызның күңеле моңа бармый. Җегетнең мактавына каршы каты чәнчеп, үләң белән җавап кайтара… Шулвакыт ишек ачыла, ялгыз бер җегет килеп керә. Бүз балалар, сылулар арасында кайнашып йөргән бер акын, тора биреп, кунак җегетне мактый башлый. Кыз аңа күз ташлый: озынча төз буй, яңа сызылып килгән куе кара мыек, маңгайга таба бераз киңәеп килгән акыллы йөз, билдә кәмәр, кулда камчы!

Яшь йөрәккә ут төшә, кан кайный, мәгәр танымады, кем дип сорарга кыймады, сүз әйтергә теле бармады…

Ахырдан түзмәде: «Кем ул иде?» – диде. Танабугаларның өлкәне Магҗан хаҗи дигәннең ялгыз баласы, диделәр. Мәгәр, диделәр, күңелеңне сузма. Найман иленең Азымбай дигән берәүнең, айдай йөзле, камыштай буйлы бер сылу кызы – ул җегетнең калымлыгыдыр, диделәр. Хәер, диде, киң далада кызның да, җегетнең дә сылулары аз имәс гуй, диде.

Мәгәр яшь күңел бу сүз белән тынычланырмы?! Адәмнең һичберенә әйтмәстән, аны эзли башлый.

Айлар үтә. Сарсымбай авылы Җылкы-Батканнан менә шул Алтын-Күл җәйләвенә зур кәрван булып күчеп барган заманда яңадан очрашалар. Картлар, өлкәннәр, хатыннар һәммәсе арбаларга утырганнар, кайберләре төягә менгәннәр. Карлыгач-Сылу, яулык ябынып, шул кимперләр белән утырып йөрсенме?! Ул кызлар, җегетләр белән ат өстендә уйнаклатып бара… Шулвакыт каршыдан асыл айгырларны иярләп менгән ике кыз, өч җегет килеп чыга. Арада теге Магҗанның баласы да бар.

– Юл булсын!

– Юл булсын!

– Сарсымбай әкәнең авылы Алтын-Күлгә күчеп бара ятыр.

– Танабугадан Яшел-Сыртка кунакка китеп барабыз.

Шул гади сүзләрдән соң арадан бер шаяны әйтә сала:

– Кызларның сылулары, җегетләрнең асыллары кара-каршы килгән икән, бер уенсыз үтеп китәргә ярамас… Алышмы, бирешме? – ди.

Карлыгач, үз атын тарта биреп, алга килә:

– Безнең йорт алышка да, бирешкә дә әзер, үз чамагызны карагыз, – ди.

Тезгеннәр тартыла, камчылар уйный, өзәңгеләр селкенә башлый. Якты кояш астында ачык далада, чаң40 кузгатып, айгырларны тирләтеп, ат өстеннән бер-берен тартып алу белән уйнап китәләр.

Сылу кызның бер яман уе бар иде, теге сызылган кара мыеклы җегетне, юртагыннан тартып төшереп, бер көлке кылсам дип ниятли иде.

Астындагы елдам атны суга биреп, җегетнең каршысына килә дә лачын коштай тизлек белән аның тезгенен тартып җибәрә, айгыры борылыйм дигәндә, култыгыннан тартып, бер якка өстери, җегетнең астындагы ак юртак бераз кайшала биреп куя, мәгәр егылмый; җегет тиз генә әйләнә дә кызның атына яман камчы бирә, Карлыгач тотып өлгерә алмый; җегет, аны куып җитеп, сүз әйтеп авыз йомылганчы, бөркет коштай кагына биреп, Сылуның биленнән ала да үзенә тарта; ат туктый, кызның аяклары өзәңгедән, үзе иярдән чыгам дигәндә асылып кала, егылырга рәт җитә…

Бүз балалар яңгырашып көләләр, җегет кычкыра:

– Җиңүчегә ни бирәсез? – ди.

Карлыгач үзе дә көлеп җибәрә:

– Җегетлегең зур, теләгеңне ал! – ди.

Һәр икесе ат өстендә булган килеш, җегет, кызның гәүдәсен үзенәрәк тарта биреп, битеннән, тулы кызгылт иреннәреннән үбә дә кире ияргә утырта.

Алар – кыйблага, Карлыгачлар төньякка карап китә бирәләр.

Менә бу җегет кызның хәзерге тамыры Арысланбай иде. Шул көн аларның беренче якынаюлары булды.

Айбала бу хикәяне гаҗиб бер дәрт эчендә кайнап тыңлады. Бетермичә туктыйсы килмәде. Анда казандагы эремчекләр өчен байбичәнең шелтәсе көтсә дә, сүздән аерыла алмады, Карлыгач үзе дә бөтенләй ачылган, күңеллеләнгән иде инде. Шаяртыбрак дәвам итте:

– Ике көннән соң үз йомышы белән безнең йортка бер киленчәк килде: кабулы булса, тамырлык арзуым бар, дип әйтә, диде. Эзләгән ир-җегетем шул булса, кабул кылмаска амалым бармы? Йортның бер асыл җегете икән, телен алмаска кыюлыгым җитмәс, дип җавап кайтардым… Шул көзне сабый Миңсылу белән ике яшәрлек Куйбагарны әйттерделәр. Ул җегетнең нәселе белән безнең йорт ераграк булса да, кода шикелле булды… Кымыз катнашы китте… Асыл җегеткә безнең өйнең кунагы булырга җай ачылды. Шуннан бирле ул җегетне йөрәгемдә асрыйм… Иренендәге бал тәмен суырганым, эссе кочагымда аны йоклатканым бар… Мәгәр ике ел кичкәч, яман Байтүрә аны, ак патшага тел әйтте дип, ялган ант ясатып, җир аударды… Ерак илләргә китте…

– Кайларда булды икән бичара җегет?

– Моны белмим. Мәгәр миңа бер хат килде… Моның белән ни кылмага аптырадым. Укытырга ышанычлы бер адәм тапмыйча, ай буена өстендә вак-вак итеп кара белән язылган шул ак кәгазьне күкрәгемдә сакладым. Башка юлы булмады, бер мумын41 нугай молдасы килеп чыкты. Бер сум бирдем: фатиха кыл, никтер йөрәгем авырта, дидем… Бичара адәм иде, ышанды, бөти язып тагарга бирде. Ахырдан аңа кәгазьне укыттым, гаҗәпләнеп күземә карады да: «Ай, чырагым, бөтием синең бу авыруыңа дәва булмас», – дип, көлеп китә бирде.

Киленчәк үз алдында ачылган бу фаҗигаләрдән тәмам югалып калды. Кызны күкрәгенә алып:

– Мине кичер, җаным, моннан соң Калтай дип авызга алмам! Синең колың булырмын, мәгәр миңа бер сүз әйт: йортның хәле ничек булыр? – диде.

Кыз уйлап тормады:

– Җегетем кайтты, киләм дигән хәбәре бар, аны бүген һәр сәгать көтәм, ни теләсә, шул булыр, мин һәммә нәрсәгә әзер, – диде.

Килен куркып кызга карады, ләкин башка сүз белән борчымады.

– Сәүләм җан, мине кичер, мин колың булыйм, – дип, ашыга-ашыга үзенең эремчекләренә йөгерде.

Карлыгач-Сылу үзенең кайгысын гомерендә беренче ачуы иде. Җаны җиңеләйде, йөрәгендә кискен карар туды, шул карар белән урыныннан торды. Кечкенә аякларына Казан эше булган кызгылт төсле тар, нечкә матур итек, өстенә зәңгәрсу кара күлмәк киде, кара чәчне, үрмичә, бәйләмичә, озаклап тарап, тулкынландырып, аркасына таратып җибәрде. Яшьрәк вакыттагы кечкенә кара кәләпүшне башының бер ягынарак салды да көннең эсселеге белән, хатын-кызның, малның шау-шуы белән кайнап торган далага чыкты.

XIII

Уртадагы өлкән өй белән ялчылар өчен ясалган читке кара-соры тирмә арасында җырлый-җырлый киез басучы хатыннар Карлыгачны:

– Күк кояшы, минем Сылуым йокыдан торсын дип, сабырсызлык белән көтсә дә, булдыра алмады, үз юлы белән китә барды, – дип шаяртып каршы алдылар.

Эремчек эшен бетереп, киезгә тотынган Айбала:

– Карагым, без арып калдык, бераз булышсаңчы! – диде.

Кыз карчыклар белән исәнләште дә көлеп җавап кайтарды:

– Әкәм белән чичәмә зур үпкәм бар: мине бу һөнәргә өйрәтми калдырганнар, – диде.

Айбала тагы:

– Моңа өйрәнәсе юк, күңелендә дәрт булса, бер күрүдә беләсең, – дип шаяртты.

Сылу, иркәләнеп, аның сүзен бүлде:

– Өлкән аналар гаеп кылса да әйтим, бу эшкә күңелем дә юк, – дип көлде.

Киез басу эшендә юлбашчылык кылган ак чәчле, керле күлмәкле, җимерек борынлы карчык:

– Өйрәнми куя бир, сәүләм. Кыз чагың – алтын чагың, ни әйтсәң – шул килешә, ни кылсаң – шул ярый… Мәгәр каената йортына килен булып төшкәч, аял көне – эт көне гуй, балам… Анаң канаты астындагы вакытның кадерен бел, уйна да көл! – диде.

Киленчәкләр:

– Кимпернеке дөрес, ау, кыз чагың – алтын чагың, килен булгач, хәл яман, – диешеп, бүрәнә кебек уралган киезне җәеп җибәрделәр дә казандагы эссе суны китереп сибә, кайбер нечкәрәк җиренә яңадан җон кушып баса башладылар.

Өлкән тирмәдән байбичә Алтынчәчнең тавышы ишетелде, кыз анасына барыйм дип борылганда, өйләренең артына ике тәгәрмәчле арбага ябык үгез җиккән бер кимпер килеп тукталды. Киез басучылар, эшләрен ташлап, арба янына җыелдылар. Айбала:

– Хуш килдең, чичә! – дип, кунакны, ярым күтәреп, әрҗәсеннән тартып төшерде.

Бу – Әхмәт авылының, әлеге Азымбайны кыйнаган дивана карчык иде; байның ялчысы Җолкынбайга, ераграк булса да, кардәш иде. Каршы алучыларга кул биреп, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сорашып бетәр-бетмәс, ярым каһәрләп, ярым елап, үзенең йөрәген ачты:

– Илнең Байтүрә дигән эте бердәнбер карагым улымны, урыс түрәне үтергән дип, ялганлап ант ясап, гуаһ42 табып, катрга җибәрде, актык җылкымны салым өчен дип саттырды… Акылдан язган бер кимпермен… Кая барыйм? Биремҗан әкә әйтте: «Үзеңнең энең янына, Алтын-Күл җәйләвенә барсаң, Сарсымбай сиңа тамак та бирер, кием дә бирер, малын багарсың, киезен басарсың, җебен-арканың ишәрсең», – диде. Өлкән аксакалның телен алмаска амалым бармы? Үгеземне җиктем дә юлга чыктым… Ни кылыйм, үлем көтеп йөргән бер карчыкка кабер табылмасмы?! – диде.

Шуның артыннан ук, бутап, ялгыштырып, Байтүрәнең илчесе Азым әкәне түбәләвен сөйли башлады.

Карчыклар, киленчәкләр аны:

– Син Җолкынбайның якын кардәше гуй, үзең бу авылда үскән бер адәмсең, җылавыңны куй, Сарсымбай бар чагында ач үлмәссең, – дип юата калдылар.

Карлыгач-Сылу кунак кимпернең таягын алды да өлкән өйгә, атасы Сарсымбайга йөгерде.

XIV

Кыз ике көннән бирле атасы белән үзе арасында ниндидер бер салкынлык сизә иде, кан дошманның илчесе кыйналу хакындагы сүз белән аның күңелен алмак булды. Ул кергәндә, Сарсымбай түгәрәк тирмәнең түрендә чәй эчеп утыра иде. Иркә Сылу, бик чак кына каушап, ләкин назланып, атасына барды, акрын гына елмайды.

– Әкәм, – диде, – кызың сиңа бер хәбәр белән килде, ни-нәрсә бүләк кыласың? – диде.

Казакъ Карлыгачны янына алып, чәченнән сөйде:

– Колынчагым, син минем ялгызым гуй! Синнән кызганганны эт ашасын! Сүзеңне әйт, ни сорасаң, шуны бирәм, – диде.

Кыз бөтенләй шатланып, йөзе, күзе балаларча саф шатлык белән нурланды.

– Ай, әкәм, ел буенча күк тулпарның баласы ала айгырны сорыйм, әле булса биргәнең юк! – диде.

Карт камил кәефләнде: Карлыгач-Сылу аның бөтен дөньяда иң зур шатлыгы булган баласы иде, мондый иркәләнү вакытлары сирәк була иде.

– Ярый, – диде, – әйтәчәк хәбәрең яхшы булса, бүген җылкыга барыйк, ала айгырны алып кайт, синеке булсын! – диде.

Карлыгач кире йөгереп чыкты да чәче тузган, өсте-башы керләнеп беткән карчыкны җилтерәтеп алып керде, үзе, туры атасына барып:

– Менә бу аның Байтүрә илчесе Азымбай чалны түбәләгән таягы, – дип, кәкре бер агачны сандыкка сөяде. Үзе, самавыр янына утырып, чәй эчәргә, әткәсенә ясарга тотынды.

Сарсымбай утырган килеш кимпергә:

– Юл булсын, чичәм, өйнең түреннән утыр, – диде.

Карчык, чәй янына, җирдәге киезгә утырып, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сорашканнан соң, Биремҗан аксакалның сәламен әйтте:

– Әгәр кумасаң, синең катыңа сыенырга килдем, – диде.

Бай:

– Казакъ йортында мондый сүзне сөйләмиләр, дала киң, жәйләү зур, безнең йортта бер кимпергә генә урын табылыр, син үзең бу авылда үскән бер адәмсең гуй, – диде.

Карчык үз гомерендәге иң зур вакыйганы акрын, сабыр, ләкин байтак бутап, кайбер вакыт Байтүрәне күз алдында күргән кебек сөйләп бирде.

– Байтүрәнең, – ди, – күк аргамагын менгән, көмеш иярен тарткан, камчысы кулында! Моны күргәч, йөрәгем чыдамады, таягымны алдым да чыкканын көттем… Ник килгәндер, белмәдем, мәгәр: «Атаңа нәләт булган Байтүрә… Бу синең адәмме? – дидем… Аксакал үзе әйтмәде, өлкән адәмнән сорарга телем бармады… «Син, – дидем, – атаңа нәләт Байтүрә, җиде бабаңның каберен ачып… фәлән кылаем…сакал!..» – дидем дә Азымбайның башына таяк белән үрмәләдем… «Син, атаңа нәләт, – дидем, – син җоны коелган бер этсең, Байтүрәнең ташлаган сөяге өчен аның хәрам малын багучы, ил талап җыйган дәүләтен саклаучы бер яман эт син, атаңа нәләт… сакал!» – дидем. Кыйнарга бирмәделәр… Җылап, үксеп, төнемне саташып үткәрдем дә сиңа килдем… Аксакалдан сорарга базмадым, мәгәр ул Азым дигән карт эт безнең илне шул яман эт найман балаларына карату өчен килгән булса кирәк… Киленчәк шулай әйтте…

Тышта ат аягы ишетелде, кимпер белән Карлыгач-Сылу чыгып киттеләр.

Кулларына камчылар тоткан, көннең кызулыгына карамастан, зур итек, көпе, колакчын кигән дүрт казакъ килеп керде.

Сәлам бирделәр.

Бай:

– Юл булсын! – диде.

Кунаклар, үз дәрәҗәләренә карап, кайсы түргә, кайсы түбәнрәк, аяк бөкләп утырдылар. Арадагы юан, симез, Этбай исемле бер казакъ:

– Кашкарбай хаҗиның елы тулган көн икән. Шуңа бата кылырга китеп бара идек… Мал-җанның аманлыгын белик, өлкән йорт кымызыннан дәм татыйк, яхшыларга сәлам бирик дип уйладык, – диде.

Бай «хуш килдегез» не әйтте; тукал кереп, ишек төбендәге зур сабаны пешкәк белән берничә кат шапырды да өлкән табак белән Сарсымбайның алдына кымыз һәм берничә савыт китереп куйды.

Дөньяның, йорт-илнең саулыгыннан, күчәргә җәйләүләр бетеп баруыннан, зур күлләр, асыл сахралар урыс түрәләргә китеп, казакъ өчен мал йөртергә генә түгел, балаларын күмәргә каберлек тә калмавыннан күп сүз булды.

Бай, шапыра биреп, кымызны сала торды.

Җәйләүдән Байтүрәнең үләм дип авырып ятуына, ул дөньядан кайтса, яңадан партия талашы башлануына үчтеләр.

Ул арада ак урамалны сарган, сабыр, мәһабәт Алтынчәч килеп керде. Кунаклар, урыннарыннан кузгалмыйча гына:

– Аманмысыз, байбичә? – диделәр.

Хатын, күтәрелеп карамыйча, ишетелер-ишетелмәс кенә:

– Шөкер! – дип җавап кайтарды да, түрдәге сандыклардан берсен ачып, нидер ала башлады.

Сүз яңа вакыйгага күчте.

Байтүрә партиясенең, найман ыругсының юлбашчыларыннан Яңгырбай дигән зур байның кызы җиде яшьтә икенче бер байның улына әйттерелгән икән. Калымлык башка берәүне сөйгән. Шул кызны бүген төндә дүрт җегет, ат менеп килеп, урлап алып качканнар. Бүген ике йорт арасында, алач әйтеп, гауга чыгарга торадыр, ди.

Аңарчы үз эшендә булган Алтынчәч, сүз моңа күчкәч, сандыгын ябып, мәҗлескә таба әйләнде. Берничә сөаль бирде; чөнки бу кодалык бөтенләй Байтүрәнең өлкән хатыны Рөкыя байбичәнең осталыгы белән эшләнгән иде. Бу ике байбичә исә яшь вакытларында матурлык белән, аннан соң байлык белән илдә өстенлек өчен ярышучылар иде. Хатын сабырлыгын җуйды, йөзенә җылан зәһәре чыкты. Кунакларга әйләнеп, начар яшерелгән шатлык катнаш агулы тавыш белән сүзгә кушылды:

– Рөкыя байбичә Тургайбай хаҗиның туенда, күп җәмәгать алдында, миңа иблистәй мактанып әйткән иде: «Кирәксә – мал бирәбез, кирәксә – кыз бирәбез, кирәксә – җир аударабыз, мәгәр үз теләгәнебезне кылабыз», – дигән иде! Инде күреп карыйк. Найманнар белән җегетнең кардәш-ыругысы, алач кычкырып, бер-берен канга батырса, малын-җылкысын куып китсә, Байтүрәнең данабикәсе ни-нәрсә кыла белер икән! – диде.

Мөсафирлар бу ике бичә арасындагы талашны яхшы беләләр, Байтүрә белән Сарсымбай арасындагы илгә баш булучылык көрәшенә караганда да бу ике матур, акыллы байбичә арасында хатыннарча зәһәрлерәк, ялкынлырак дошманлык барын күптән күрәләр иде.

Хуҗаның күңеле өчен бер сүз әйтүне кирәк таптылар; түрдәге калын казакъ, бикәгә карап:

– Борынгыларның бер сүзе бар: «Корымаган кое булмас, ярылмаган таш булмас», – дигәннәр. Рөкыянең хәле дә шуңарга охшап калса кирәк, – диде.

Кунаклар, савытларын бушатып, чыгарга уйладылар, ләкин Алтынчәч:

– Юлыгыз ерак, көн бик кызу, сау малдан да берәр аяк татыгыз, – дип, кечерәк бер сабадан тагы кымыз китереп утыртты.

Кунаклар, эчеп, бит сыйпадылар.

Авыл тиздән күчәчәк булганга, алдан барачак Кызыл-Ком җәйләвен барып карап кайтам дип, Сарсымбай да чыгып китте.

Байбичә табакны, аякларны алып куйды да, яңадан сандыгын ачып, ниндидер кәгазьләр актара башлады: ай ярымнан Карлыгач-Сылуның туе булырга тора, партия, сайлау талашлары да ерак түгел, боларның һәр икесенә күп чыгым кирәк булачак, малның хакы да күтәрелгән диләр. Шуңа күрә бай якын арада җылкыдан, куйдан, үгездән барлыгы бер илле баш караны шәһәргә сатарга кудырмак була. Кайберләренең язулары югалган, байбичә хәзер шуны эзли иде.

XV

Даладан бала елаган тавыш килде. Кем икән дип уйларга өлгерә алмады, бөтенләй ир балаларча киенеп, чәчләрен кырдырган бер кыз бала үкереп елап килеп керде дә, яман көйсезләнгән хәлдә:

– Куйчы карт Күчәрбай миңа үрдәк йомыркалары алып кайткан иде. Кәримнең маңкасы шуларны урлаган да миңа бирми ятыр… – дип өзгәләнә башлады.

Байбичә, эшен ташлап, каты тавыш белән тышка кычкырды:

– Китерегез шул Кәримнең яманын! Иртә юк, кич юк, әле йомыркасын, әле башкаларын талап, минем Гөлчәчәгемне кан җылатып йөри шул эт баласы!

Бу тавышка ишек ачылды. Ертык күлмәкле, ябык; кара-сары йөзле, нурсыз ач күзле бер киленчәк керде. Үзе белән сигез-тугыз яшьлек бер малайны уң колагыннан өстери иде. Бу бала бөтенләй ялангач, корсагы зур, аяклары кыска, кәкре, такта кебек җәелгән, кап-кара пычрак битенең уртасында ике тишек кебек кенә торган танавыннан маңка салынган иде. Үзе, суярга илткәнен сизенгән кәҗә кебек, туктаусыз акыра иде. Хатын бусаганы атлауга, байбичәнең йөзенә туры карап, үзе бераз иелде, уң тезен җиргә тидерә язганчы бөкте. Соңра күтәрелеп, бикәгә таба берничә атлады да, тагы үзе иелеп, сул тезен җиргә тидерде. Түргә якынайганчы шулай иелеп, тезләренең әле уңын, әле сулын җиргә тидергәнче бөгеп килде.

Бу шундый гадәт иде. Яңа яшь киленчәкләр, байның өлкән өенә, өлкән хатынына башлап кергәндә, олылау йөзеннән шулай итәргә тиешләр иде.

Моны үтәгәч, киленчәк курыккан тавыш белән:

– Әйтсәм, мине тыңламый. Сезнең алдыгызда күп оятлы булам, – дип, баласының гөнаһсына үзенең катнашы юклыгын аңлатырга теләде.

Малай елавыннан туктамады, әллә нинди бер иске кәләпүш ертыгына салган йомыркаларын бирмәс өчен, бот араларына тыкты, үзе кызганычлы елау белән:

– Мин аныкын алмадым, күл буеннан, камыш арасыннан үзем җыйдым, – дип, дөнья куптарып акыра иде.

Ләкин байның ир малайларча киенеп, чәчләрен кырдырган матур, назлы сабый кызы Гөлчәчәк тә үз дигәнен кылмый калырга чамасы юк кебек күренде.

Байбичә, кызып, сыктап барып, камытлар арасыннан кургашын башлы каеш камчыны тартып алды да малайга ташланды:

– Бирмәсәң, битеңне ярам! – дип, туп-туры йөзенә кизәнде.

Ялангач, пычрак кара малай, куркып, тагы яман акырып, йомыркаларын ташлап чыгып качты. Гөлчәчәк, күз яше ара көлеп, шатланып, йомыркаларны алды да, кәләпүш ертыгын бармак очы белән генә тотып, ачык ишектән далага ыргытты.

Фәкыйрь киленчәк чыгып китте.

Байбичә, сандыкларын бикләп бетергәч, Айбаланы чакырды. Күршедә бер карчык каты авырый иде, кичә шул, Алтынчәч кереп чыкмасмы икән дип әйттергән икән. Килен, хәле авыр, тамагым кибә, дип зарлана, диде. Бикә кечкенә турсыкка кымыз салдырды, кечкенә бер казылык белән майлы ял алды да авыруның хәлен белергә авыл читендәге тирмәгә таба китте. Аның белән Айбала да чыгып, яңадан киез басучы хатыннарга кушылды.

Кояш югарылана. Көн кызганнан-кыза бара. Урмансыз, таусыз, зур елгасыз сахраның һавасы әйтерсең үз алдына көеп, үз эчендә янып, куырылып тора. Бу коры, җилсез, тын эсселектән даланың төрле ягында, көмеш тулкыннары белән уйнаган диңгез кебек сагым (мираж) ялтырый. Малларның түземсезләре кайта башлыйлар. Украсына чыдый алмаган кысыр бияләр, үгез башмаклар, койрыкларын чәнчеп, ялан туздырып чабып киләләр дә күлгә төшәләр. Куйлар, кызудан, чебеннән сабырсызланып, борыннары белән җир сөртеп, пыр-пыр килеп кайтып, кутанга тулалар. Боларның артыннан иреннәре көеп, хәле бетеп, кечкенә буйлы, ябык гәүдәле, аксак карт куйчы Күчәр өстерәлгәне ерактан күренә. Ялчы хатыннар, Айбала, тукал, теге яңа килгән дивана кимпер тагы мал тирәсендә азаплана башлыйлар, авыруларын карыйлар, куйларны савалар, бүлтерекләрне саныйлар. Кояш төшлеккә менә, һава көйдергәннән-көйдерә бирә.

XVI

Карлыгач, бу кызуда янып, бүз балалар, киленчәкләр белән шаярып арыгач, тирләп-пешеп ак өйгә керде.

Төнлекне япты, кояш карамаган якларның киезләрен бөтенләй күтәреп, өч яктан кирәгәләргә челтәрләрне сөяде. Тирмәдә беркадәр талгын һава булды. Шуларны бетереп, үзенең кул эшен алырга гына торганда, шатлыгыннан кая басарга белмичә, Айбала килеп керде дә кызны кочаклап үбә башлады:

– Карагым, сөенечеңне әйт: тамырың килде! – диде.

Карлыгач:

– Сәүләм, җаным, җиңгәм! Зур бүләгем юк, яңа теккән ак күлмәгем синеке булсын! – дип, киленчәкнең биленнән алган хәлендә, ашыгып тышка ташланды.

Хәбәр дөрес: өлкән өйнең артында көмешләнгән иярле сылу айгыр, көннең кызулыгыннан, йөрүдән тирләп, башын чайкап тора; аның янында тукал, дивана кимпер, тагы берничә хатын күренә; болар уртасында башына укалы бүрек кигән, чуар кием өстеннән кара алтынлы кәмәр буган, урта буйлы, текә киң маңгайлы, карасу йөзле, тараеп килгән иякле, сызылып чыккан кара мыеклы, ялтыр кара чәчле, тулы канлы, камыш буйлы бер җегет, кулындагы камчысын уйната биреп, көлә-көлә нидер сөйли. Кызның йөрәгенә тулкын йөгерде, каны башына китте. Айбала курка калды, Карлыгач-Сылу бу яман телле, гайбәтчел кимперләр алдында яшьлек кылмагае иде дип уйлады. Ләкин кыз үзен бер минутта кулга алды, атлавын акрынайтты, ачык, шат елмайды, эчке мәхәббәтле, ягымлы тавыш белән:

– Ак патшага кара тел әйтеп, даладан сөрелгән минем тамырым өчен юллар ак булсын! Казакъ йорты еллар буенча сине күз яше белән көтте, – дип күреште.

Кунак жегете, Сылуның нәфис, кечкенә, йомшак кулларын җибәрмичә, бераз кысып, ләкин нурлы кара күзләрен аңардан алмыйча, тамырының сәламенә каршы:

– Казакъ йорты үзенең җир аударылган баласын искә алгандырмы-юктырмы, мәгәр Арысланбай, бу җәйләүләрнең алтын көннәрен сагынып, ерак илләрдә күп моңлык кылды,   – дип, кызга киная ташлады.

Бу сүзләрдән Карлыгач-Сылуның кара туткыллы сылу йөзенә, нечкә хәсрәт пәрдәсе белән өртелгән матур, кара күзләренә нур чәчелде. Бераз гына да уйлап тормыйча, тамырына елмайды, аңа каршы шундый ук киная ыргытты.

– Кунагым, – диде, – хафа булмасын, мал-җан аман, йорт-ил исән. Алтын-Күлнең ак кошлары турында югары һавада кара соңкарлар күп әйләнде, мәгәр тәкъдир саклады! – диде.

Кинаяләрне җегет белән кыз үзләре генә түгел, башкалар да аңладылар. Шаян, үткен, ләкин сак киленчәк Айбала, яратып көлә төшеп, сүзне икенчегә борды:

– Чит илләрнең җир-суы килешкән булса кирәк, безнең Арысланыбыз киткәндә бала сыман иде, ике елда әбдән мыктый, тәвер җегет43 булып кайткан, – диде.

Тукал да, йортның бу арада иң өлкәне булганга, кунакны сагынулары, аның язмышы өчен хафаланулары турында берничә сүз әйтте. Аңарчы ахмакча елмаеп торган дивана карчык та телгә килде:

– Ай Кодаем, ау! Ашыйсы ризыгы бетмәс, башы исән булса, адәм баласы бер кайта икән… Минем Шакирым үлеп калган булса кирәк! – дип үкереп елап җибәрде. – Атаңа нәләт… Байтүрә… җиде бабаңның каберен ачып… – дигән кебек мәгълүм тиргәүләрен тезә башлады.

Айбала уңайсызланды, кимперне:

– Кунак алдында оят булды гуй, чичәм, – диярәк, бер якка тартты.

Тукал, кымыз салып китерү өчен, уртадагы өлкән тирмәгә китте. Карлыгач-Сылу белән кунак җегет Арысланбай, йортның әдәпләре буенча, акрын, сабыр рәвештә сөйләшә-сөйләшә, ак өйгә юнәлделәр. Ләкин үзләре ут эчендәләр иде.

Түгәрәк киез өйнең эченә кереп, артта ишек ябылуга, илнең гадәте, йоласы, тышкы вәкаре бер секундта каядыр очтылар. Кызның сабыры бетте. Акылдан шашып, йөзе агарынган хәлдә, үзен үзе белмичә: «Карагым, иркәм, үләм, ау!..»   – дип, җегетнең көчле кочагында югалды. Дөньяны, адәм кайнап торган даланы оныттылар… Җир, күк әйләнде, аяк астындагы туфрак каядыр китеп, караңгылык алды. Айлар буенча озак сагыну утында газапланган йөрәкләр, эчке сөю ялкынында эреп, бергә яндылар. Кайнаган каннар, томаланган күзләр, янып көйгән иреннәр озак, каты үбү эчендә хәлдән тайдылар…

Тыштан ниндидер каты тавыш ишетелгән кебек булды. Кыз һушына килде, керәләр бугай дип, тузган чәчләрен рәтли-рәтли, ишеккә таба ташланды, ләкин берәү дә юк иде. Җегет, яңадан кочагына алып, Сылуның тулы канлы, карасу кызгылт иреннәреннән үпте…

Карлыгач:

– Харап булырбыз, өстебезгә килерләр, – дип, көченнән язган гәүдәсен гүя җәберләп, читкә таба тартты да өстендәге күлмәген рәтләде, йөзен, башын каплаган чәчләрен, тиз генә тарап, кулбашларына төшерде.

XVII

Ишек ачылды, зур чаган табак белән кымыз күтәреп, тукал керде. Аның артыннан байның кечкенә кызы Гөлчәчәк, йөгереп килеп, кунакка сыенды. Арыслан, аның башыннан сыйпап, йөзеннән сөйде дә, кулындагы ашыкларын карап, кайдан алуын сорашып, ике конфет бирде. Бала теге йомыркалар белән булган иртәнге талашын сөйли башлады. Яшь хатын фаҗигане сизә иде. Ләкин катнашырга йөрәге җитми иде, хәзерге ире белән үзе дә бәхетсез булганга, кайсы хәерле булачагын уйлап очына да чыга алмый иде. Карлыгач-Сылуның яңаклары кызарып януыннан, күзләрендәге ялкыннан, киемнәренең бөтәрләнүеннән эшнең җаен сизенсә дә, аз гына булсын, шөбһә күрсәтмәде, гөнаһсыз елмаю, ышанулы тавыш белән кунакка:

– Арыслан иркәм, сезне без генә түгел, бала да сагынганын күрәсезме? – диде. Утырырга өндәп, кымыз сала башлады.

Җегет җавап биреп өлгермәде, сабыр белән, вәкарь белән атлап, салкын караш белән байбичә килеп керде. Ләкин кунакны күрүгә аның йөзе ачылды, күзләрендә, иреннәрендә елмаю уйнады.

Җегетнең анасы мәрхүм Гөлсем бикә белән Алтынчәч якын дуслар иде. Әгәр партия, ыруг талашының интригалары кара-айгырлар белән кода булуны лазем итмәгән44 булсалар, бәлки, ул Арысланны кияү итәргә дә каршы тормаган булыр иде. Тәкъдир башкача чыкты, ләкин һаман да, аналарына хөрмәт йөзеннән, бу җегетне дә чын күңеленнән якын күрә иде. Бусагадан атлар-атламас ук:

– Хуш килдең, балам! – дип сәламләде.

Арыслан, торып, кул биреп күреште, аманлык сорады.

Бикә, кымыз мәҗлесенә таба утыра биреп:

– Күршенең бер кимпер үләм дип ятыр икән, шуның хәлен белим дип барып, озаклап калганмын… Гөлсем иркәмнең баласын каршы ала алмадым, оят булды, – диде.

Кунак, кымыздан авыз итә биреп, ерак җирләрдә бу йортны сагынып, күп кайгырганын сөйләде.

Байбичә:

– Чичәң Гөлсем бикә белән ахирәтлек булып гомер кылдык. Сине үз балам кебек күрүче идем, киткән вакытыңда күрми калгач, йөрәгем парчаланды… Инде тыныч аяк белән кайткан булсаң иде. Бала дип, җан дип, күңел шатлыгы белән үстерәбез дә көннең берендә аерылып калабыз! – дип, урамал очы белән күзендәге яшен сөртте.

Тыштан ат аягы тавышы ишетелде. Сарсымбайның калын, акрын тавышы килде.

Гөлчәчәк:

– Әкәм кайтты, әкәм кайтты, – дип, тышка атылды.

Башкалар да кузгалып каршы чыктылар.

Байның, күчәчәк җәйләүне карап, иртән китүдән яңа кайтуы иде. Арыган, янган иде. Хатыннар белән бергә Арысланбайны күргәч, кинәт җиңеләеп китте. Салынкы кабаклары күтәрелде, симез йөзенә шатлык чыкты. Дуслык шелтәсе белән:

– Атасы урынына калган агасы идем… Кайтканына ике көн булды, безгә һаман сәламе юк дип үпкәләп торадыр идем, – дип күреште, аманлык сорады.

Бары бергә яңадан, баягы ак өйгә түгел, уртадагы өлкән тирмәгә керделәр. Тукал үзенең хезмәтләренә китте. Төнлеге ябылган, киезләре күтәрелеп, челтәр куелган бу тирмәдә һава бераз талгын иде. Бай, кунак белән сөйләнә-сөйләнә, башындагы очлы бүреген, өстендәге көпесен салды, кып-кызыл, симез җилкәсен, муеннарын сөлге белән сөртте дә кунакның уң ягыннан түргә аяк бөкләп утырды. Карлыгач, теге өйдән аякларны алырга дип чыгып, тукалны күрде.

– Апам, – диде, – кунакның кадерлесе килде… Туктының симезен суйдырып, казылыкның, ялның майлысын салсаң кирәк, – диде.

Тукал: «Ай балам, йөрәгеңә бетмәс ут төшкән икән», – дип кызганып калды.

Кыз савытларны кунакларга куйды, яңадан өстәп, кымызны уртага китереп утыртты, шапырып сала башлады.

Сарсымбай, ил-көннең гади хәлләрен сорашканнан соң, кунакка:

– Җә, карагым, инде синең ерак илләрдә күргәннәреңне тыңлыйк, – диде.

Табак өстәлә барды, савытлар, бер-бер артлы йөреп, бушала, яңадан тула торды. Карлыгач үзенең кул эше белән мәҗлестән бераз читтәрәк утыра иде, күп эчмәде. Башкаларның чикәләре кызарды, йөзләренә тир чыкты, исереклек, кан тамырлары буена тарала биреп, кәефле, бераз кызмача хәлгә керде. Казакъның ансыз да сүз сөйләр теле хәзер бер ләззәт белән әңгәмәне акрын-акрын суза торган булды.

Җегет кайбере караңгы, кайгылы, кайбере көлке күренешләрдә үзенең күргәннәрен сөйләп утыра бирде. Атбасар, Кызылъяр, Күкчәтау, Кустанай, Сими, Өмбеләрдән алып, Сары-Арканың башка илләре: Урта, Кече, Олы йөзләре, Тургай, Мафышлак, Пешпәк чүлләре, Балкаш, Арал диңгезләре, Зарафшан буйларын кичеп, Ташкентлар, Актүбәләр аша Яман-Калага җитте. Аннан соң үзенең ничек кайтуына тукталды:

– Әкәмнең якын дусларыннан адвокат Тынычбаевның бу турыда зур ярдәме булды, – диде. – Ул адәм губернаторда булган, Петербурга барып, вәзирен-мәзирен күргән, бу кешенең димләве буенча: «Арысланбайның сөргенгә дучар булуын хаксыз күрәбез, без аны яхшы беләбез: ул ак патшага яман тел әйтә торган адәм имәс. Тик җәйләүдә үзе кебек бүз балалар белән, ил кыдырып, кымыз эчеп, кызык эзләп, кыз күзләп йөрүдән башканы белмәгән бер җай казакъ гуй», – дип, йортының яхшылары, кул куеп, кәгазь биргәннәр. Менә шуның буенча аңа калага: «Танабуга ыругсы, Магҗан баласы Арысланбай дигән җегет казакъның гөнаһсыз бер баласы икән, аңа үз иленә кайтырга рөхсәт бирелә», – дип язылган әмер килә, – диде.

Яхшы ук кызып алган Сарсымбай утырган җиреннән ишеккә таба каты итеп какырып җибәрде дә:

– Атаңа нәләт, шул найманнардан Сары-Арканың котылыр көне булырмы, юкмы?.. Сине сөрүчеләр шулар булды гуй, – дип, тәмләп, каһәрләп сүгенә башлады.

Сүз дивана кимпернең таягына күчте.

Бай кызына карап көлеп куйды:

– Азымбайны акылга утырткан ул кәкре агач кыйммәткә төште: Карлыгачым аның хәбәрен китергән өчен миннән сөенечкә күк тулпарның баласы – ала айгырны алды, – диде.

Моңарчы тик утырган Сылу, шатланып, сүзгә кушылды:

– Әкәмнән, – ди, – ел буенча шул асыл юрганы сорап йөридер идем, Байтүрәнең илчесе, үзе белмәстән, миңа алып бирде, – диде.

Кунак җегет:

– Минем атланганым да шуның ераграк бер нәселеннән килә, Сылу белән ярышып карасак ничек булыр икән? – дип шаяртты.

Кыз атасына карады:

– Әкәм миңа вәгъдә бирде, бүген җылкыга барып алып кайтсак, сезнең йөгерекнең чамасын күрербез!

Карт кәефләнеп көлде:

– Иркә таем! Атаң иртәдән бирле ат өстеннән төшкәне юк, ерак җәйләү карап кайттым, син аны тагын җылкыга алып китәргә кызганмыйсыңмы? – диде.

Байбичә эченнән ризасызлык белән дәшми утырды. Ләкин кыз үзенекен кылды, атасын, бүген көтүгә барып, айгырны алып кайтырга күндерде.

Кунак, Карлыгач, Сарсымбай өчәүләп көн бераз сүрелгәч барырга булдылар. Сүз яңадан «таяк» ка күчте.

XVIII

Моның төбе Арысланбайда иде:

– Кичә, – ди, – сезгә килергә ат иярләтеп идем… Шулвакыт йортның борынгы кодасы Азым әкә килеп төшмәсенме? Астында Байтүрәнең күк аргамагы! Мәгәр үзе арыган, чарчаган45, күңеле бозылган иде, туктының симезен чалып, кымызны мул куеп, кунак кылдым. Миндә кунып, бүген иртә бергә юлга чыктык… Ул найман иленә атын тартты, мин сезгә киттем… Ул адәмнең күп сүзе бар, карт көнендә акылы төзәлгәнгә охшый.

Сарсымбай ул картны яхшы белә иде. Заманында сәүдә белән алыш-биреше дә булган иде. Илчелектә осталыгы белән дә таный иде. Биремҗан аксакалга барып, дивана кимпернең таягын алганнан соң, бөтенләй кире юл белән Яман-Чүлгә борылуы ни дә булса тирән бер әйбер булганын аңа ачык күрсәтә иде.

Кымызны яңадан сала биреп:

– И… ни булган икән ул байгышка? – диде.

Кунак савытын бушатып куйды да:

– Азымҗан картның миңа әйткәне шул: балам, диде, Алтын-Күл җәйләвенә бар, сарманнарга миннән сәлам әйт. Ул йортның өлкәннәренә минем сүземне ирештер: тауның ташы никадәрле каты булса да бер җимерелә икән. Диңгез булып җәйрап яткан күлләр дә бер корый икән… Байтүрә нәселе хәзер шуңа охшап калды. Әгәр сезнекеләр яңа йорт салырга ният кылсалар, илнең ак күңел адәмнәре ярдәмгә әзер булырлар, – диде.

Һичбер сүзне качырмастан йотып утырган хуҗа урыныннан кузгала бирде. Бу аның өчен көтелмәгән бер эш иде. Бер минутта алдагы көрәшнең бөтен күренешләре күз алдына килде. Бер якта Байтүрә, Якуп, Яңгырбай; аңа каршы Сарсымбай, Арыслан, кияве Калтай ыругсы, тагы әллә ничаклы ярдәмчеләр! Дошманда мал күп, акча күп, урыс түрә дә астыртын аларны яклый; мәгәр сарман ыругсы, кирәксә, акча да бераз түгәр, халыкның Байтүрәгә ачуыннан да файдаланыр…

Боларны уйлап, Сарсымбай кунакны да, мәҗлесне дә онытып җибәрде. Башын югары күтәреп, тышка кычкырды:

– Җолкынбайга әйтегез, бире килсен, – диде.

Тиз арада зур буйлы, киң кара, шадра йөзле, ертык киемле ялчы килеп керде дә, ишек төбенә тукталып, ач күзләре белән табактагы кымызга текәлде. Бай утырган җиреннән аңа санап әмер бирде:

– Калага баруны иртәгәчә кичектерербез. Хәзер трантаска бүген яланнан кайтарылган Кола юрга белән Бүртә айгырны җик, арбага киез, юрган, мендәр сал, яныңа Кәрим картны утыртып, Коргак-Күл җәйләвенә бар! Туры Биремҗан аксакалга туктал, Сарсымбай сине кунакка чакырды, йортымызның туктысыннан, кымызыннан тәм татысын дип үтенде, диген! Танабуга иленнән Магҗан хаҗиның баласы Арысланбай да бездә кунак булып калды, диген. Төшендеңме?

Ялчы Җолкынбай кымыздан күзен алды, чөнки өметләнү файдасыз иде:

– Төшендем, – диде дә борылып юлына китте. Ләкин чыгып өлгермәде, бай аңа:

– Тукта, – диде. Җегет кире керде. – Син үзең, – диде, – кал, атларны җигеп бир дә Кәрим картның үзен генә җибәр, тиз йөрсен, – диде.

Ялчы, ярый дип, далага чыкты. Мәҗлестәгеләр аптырап калды. Кунак сорарга кыймады, ләкин байбичә аңламый калырга теләми иде:

– Яше туксанга карап барган ул аксакалны болай мәшәкатьләргә теләвеңнең сәбәбен белә алмадым, – диде.

Сарсымбай ике сүз белән аңлата куйды:

– Таяк үзе бар, мәгәр кыйналган Азымбайның Биремҗан аксакал белән ниләр сөйләшкәне, ни өчен килгәне безгә аз мәгълүм. Чакыртуым шуның өчен!

Кымыз бөтен тамырларга таралып өлгергән, артык сыйдырырга урын калмаган иде, ничектер сүзнең дә җае өзелгән иде, бу һәммәсенә сизелде. Кунак:

– Далага йөреп керсәк! – диде.

Бары да кузгалып сахрага чыктылар.

XIX

Төш ауган, һава бераз талгынланган, көндезге кызу да кайткан, маллар һәммәсе далага, яшел үләнгә таралганнар, тик бүген бәрәнләп тә бүлтерекләре әле еракка китәрлек ныгып җитмәгән дүрт куй гына өй тирәсендә күренәләр. Бәйләүдәге колыннар, киң сахрада чабарга сабырсызланып, арканнарында тартылып, кич җиткәнне түземсезлек белән көтәләр. Тукал, урта өй каршысында зур казан тутырып, ит пешерә.

Сарсымбай күрше фәкыйрь тирмәдән бер җегетне кычкырып чакырды:

– Балам, син безгә атлар иярләп бир, менә Карлыгач-Сылу арыган атасын ерак җылкыга алып барырга көчләп тора, – дип, кызы белән Арысланга карап аз гына елмайды. Үзе җиз комган тотып сахрага юнәлде.

Бай әйләнеп кайтып, атлар иярләнеп өлгергәнче, җегет белән кыз өчен берничә минут аулак вакыт булды.

Карлыгач-Сылу хәлне сөйләп алды:

– Ачык әйтеп бетермиләр, шулай да ике айдан туемны ясап, мине Калтай йортына озатырга әзерләнүләре сизелә… Җегет өч көн элгәре килгән иде… Айбала җиңгәм артыннан хәбәр иттергән. Мәгәр мин, кабулым юк дип, кире кайтардым. Ул киткәндә, яхшы атадан туган яман Сылу белән безнең ил ни кылырга үзе белер, Карлыгач өчен сарманнарга кара-айгыр ыругсы белән исәпләшергә туры килмәсен, дип әйткән… Анам да сизенә булса кирәк: чакырып, үгет кылды, мин җыладым, көчләсәгез, гәүдәмне Алтын-Күлдән эзләрсез, дидем… Ул күз яше белән рәнҗеде; телемне алмасаң, ике йорт арасында талаш чыгара торган булсаң, сиңа имезгән ана сөтемне бәхилләмәм, дип каргады… Инде ни кылабыз?

Җегет моны көтмәгән иде. Ул калымлыгын түләгән тәкъдирдә, ата-ана риза булыр, кара-айгырлар да талаш кузгатмаслар дип өмет итә иде. Ләкин тукталырга исәпләмәде:

– Карагым, син хафа булма, – диде. – Биремҗан аксакалны алырга атлар китте. Ул килер, мин аның белән киңәш кылып багыйм. Сарсымбай белән байбичәне ризалатырга, бәлки, өстенә алыр, булмаса, үз җаебызны карарбыз, – диде.

Кызның йөзе катты. Күзләренә ниндидер авыр уй чыкты:

– Бозылырга теләмәсәләр ни кылырбыз?

Җегет бер сүздә кисте:

– Мин ярты юлда тукталырга өйрәнмәгәнмен, синең йөрәгең батырлыгына да ышанам; ат өстендә уйнап оча торган казакъ җегетләре далада бетте дисеңме? Караңгы төндә асыл аргамаклар белән Алтын-Күлдән Яман-Чүлгә китсәк, бу йортның кайсы адәме безне куып тотар да, кайсы җегетләре, танабуганың Магҗан баласы Арысланбай җәйләвеннән Карлыгач-Сылуны тартып алып кайтам дип сугышка чыгар микән?!

Кыз мәхәббәт һәм кискенлек тулган матур кара күзләре белән җегеткә карады:

– Кара-айгырлар белән кан түгеш чыга калса?..

Атларны иярләтеп китерделәр. Бай да кайтып килә иде. Арысланбай, ачу катнаш усаллык белән:

– Хафа булма, колынчагым, бер җай табарбыз! – дип сүзен бетерде.

Атландылар да өчәүләп җылкыга киттеләр.

XX

Боларны озатучы җегет көтүнең кайдалыгын өйрәткәндә:

– Менә тора, – дип, бармак белән генә төртеп күрсәткән иде. Мәгәр аның «менә тора» дигәне унбиш чакрымга якын җир булып чыкты.

Далада җил кебек очарга гадәтләнгән атлар, хәтфәдәй яшел үлән белән капланган бер сыртның ике ягына болыт кебек җәелгән зур, тарау көтүгә килеп җиткәнче тирләп, янып төштеләр. Ләкин кырык минуттан артык вакыт үтмәгән иде.

Көтүнең уртасындарак, ат өстендә, үзара сөйләшеп торган өч ир күренде. Болар байның җылкычылары иде. Нәүбәтләп көтәләр; берсе көндез, берсе кич йоклый; җәйләүгә дә берәмләп кайталар иде. Хуҗаларны күрүгә, көтүчеләрнең берсе атын борды да боларга таба җилдереп килде.

Бу «җылкычы ата» ләкабе46 белән йөртелә торган Юныс карт иде. Гомерен төрле ат өстендә үткәрде, кулыннан корыгы төшкән вакыт аз булды. Яшьрәк чагында угрылык белән дә мәшгуль булып, берзаман ару гына мал да ясаган иде. Ләкин каты кышларның буранлы көннәренең берендә азбарсыз, ышыксыз, печәнсез бозлы далада калган маллар җот белән һәлак булдылар. Шуннан соң аякка баса алмады. Зур байларның җылкыларын көтү белән көн күрә башлады. Урланган атларны табуда тиңдәшсез санала, зур эшләр булганда, ат угрылары әле дә аның белән киңәшәләр, бергәлеккә чакыралар; кайбер вакыт катнаша; әгәр читтә кала икән – каракларның эзенә төшүгә һичбер төрле ярдәм күрсәтми. Кадерле атлары югалса, байлар аңа кеше җибәреп, кайгыбыз зур, бер-бер хәбәр белмиме икән, дип сорашалар. Юныс белән алдан киңәшеп урланган булса, белмим, хәбәрем юк, дип кайтара; әгәр аңа мәгълүм булмаган кешеләр кагылган булса, күп вакыт эзенә төшеп, югалган малны таба иде.

Аның кулында булган көтү югалу, урлану бәлаләреннән бөтенләй әмин47 санала иде. Байны күргәч, корыкны бер яккарак салып килде дә сәлам бирде.

– Аманмы сез, утагасы? – диде.

Хуҗа аны үзе белән тигез күргәндәй итеп сәлам кайтарды, малның аманлыгын сорады.

Көтүче:

– Бер колынны бүредән алдырдык, башкалары исән, – диде.

Арысланбайны таныгач хәйран калды, үткен, усал, ялтыр күзләре белән үтә карап:

– Тау тауга килмәс, мәгәр адәм адәмгә очрар, дигәннәр. Магҗан хаҗиның Арысланы гуй син, кадерле җегет! – дип, кунакка илтифат ясады. – Моннан ун еллар элек, хаҗиның исән чагында, менә шул менгәнегез сынлы асыл юргасын каракларның авызыннан тартып алып биргән идем… Син ул вакыт бала идең әле, – диде. Аннан соң, астындагы айгырын тыя алмыйча тыпырчынган Карлыгачка әйләнеп: – Аягыгыз бәхетле булсын, сез бу ел җылкыны оныткан идегез, – диде.

Сылу, һаман да атын тартып:

– Әкәм миңа күк тулпарның баласы ала айгырны бирде, шуны күрергә килдек, – диде.

Бу арада җылкылар арасына барып карап йөргән Сарсымбай, кызының сүзен ишетеп бире борылды, көлә төшеп:

– Күптән сораганы шул иде… Иркемә куймый алып килә бирде, – дип, шикаять сыман ясады.

Тегеннән тагы бер көтүче килде. Бай җылкычыларга ала айгырны бире табарак китерергә кушты.

XXI

Яшьрәге, атын чаптырып, сыртны аша төште дә егерме-утыз атлык кечкенә бер өерне болай таба каулый башлады. Араларында ике кысыр бия, берничә яшь айгыр, унлап тай бар иде. Болар һәммәсе шома җонлы, симез ботлы, кырыс күзле маллар иде. Уйнаклап килделәр дә, җил кебек үтеп, икенче якка чаптылар. Боларның тузынуыннан киң далага чәчелгән бөтен көтүдә бер кузгалыш булды. Маллар, ашый торган җирләреннән башларын күтәреп, колакларын торгыз-дылар. Уйнарга бер сылтау эзләп кенә торган яшьләре дала туздырып чабыша башладылар.

Җылкычы атаның кәефе китте. Ул мондый рәтсезлекне яратмый, кайсы кирәк булса, шуны бер ташлауда корыкка эләктерергә өйрәнгән адәм иде. Йөрәге түзмәде: «Фиу!» – дип, өзәңгеләрен какты, атын әйдәде дә, кош кебек очып, бая килеп әйләнгәннәрнең каршысына барып чыкты һәм сүз әйтеп авыз йомганчы корык очындагы арканны бер айгырның муенына салды. Ләкин эләккән мал хәйләле яки үтә көчле иде. Белепме яки үзлегеннәнме, арканны сизүгә кире чигенде дә, котылып китеп, әллә кая сикереп, шатлыгыннан дулап чапты.

Карлыгач, бу көрәшне йөрәк тулкыны белән күзәтеп, айгырның һәм җылкычының һәр икесенең тойгыларын үз эчендә кичерде. Бай белән Арыслан дәшми-тынмый карап тордылар.

Җылкычы атаның хурлыгы тәненә сыймас булды. Туктап, айгырның кая баруын күзәтте, ике юлдашына карап, ике яклап кысып килергә кушты. Үзе шулар уңаена, җылкылар эченә, акрын гына атлап бара башлады.

Ат өстендә бу юлы ни эшли дип эзәрләп торган сылу кыз юньләп күрми дә калды: җылкычының корыгы каядыр ташланды, яшен тизлеге кебек бәрелешү булып алды, көтүче ат өстеннән юк булды, егылып тапталдымы, башка маллар һәммәсе төрле якка, тыр-тыр килеп, дулап, сикереп таралдылар, ачык мәйданда бер-берен өстерәгән берсе иярле ике ат калды.

Кырыс айгыр, артык көч белән тартылып, көтүчене ярым еккан, ләкин аякларын иярдән, өзәңгедән чыгарып җиргә төшерә алмаган иде. Үзе муенындагы җепкә яртылай буылган хәлендә һаман тартыша, һаман бирелмәскә омтыла иде; яшь җылкычыларның берсе чабып килеп, корыктан тотты. Юныс, бераз җиңеләеп, яңадан ияргә утырды. Инде айгыр җиңелгән, арканга эләккән иде. Ләкин һаман дулый, сикеренә иде.

Бу тирәдән башка маллар качып беткәнгә, кунаклар да җыелып килеп җиттеләр.

Тотылган җылкы Карлыгач-Сылуга дигән ала айгыр иде. Хәзер бишенче яшьтә булып, әле гомерендә нукта орылмаган, адәм кулы тимәгән иде. Һәммәсе атларыннан төшеп, шуның янына килделәр.

Асып яки атып үтерүе мәгълүм булмаган ят, белемсез дошман кулына беренче мәртәбә эләгеп, һичбер сүз дәшмәстән, ачулы йөз белән, рәхимсез кыланыш белән аяк-кулына тимер богау салынган вакытта, яшь әсир адәм үзен ничек хис кылса, ала айгырның курку катыш кырыслыгы аңардан бик күп көчле иде. Муендагы бугалак аның хәлен бетерде. Шулай да, аркан буйлап килеп, беренче мәртәбә Юнысның кулы ялларын сыйпый башлаганда, ул түзмәде, актык куәтен җыйды, үзен үзе белмәстән дулап, дошманга сикерергә, һич булмаса, тартылып, өзеп качарга уйлады. Ләкин куллар рәхимсез, богаулар нык иде. Көтүчеләргә ярдәмгә Арысланбай белән Сарсымбай да килеп кушылдылар. Сылап, сыйпап, ялыннан, тамак астыннан иркәләп, аның башына озын, калын тезгенле каеш нуктаны кидерделәр, ике катлаулы сакалдырыкны каты тартып бәйләделәр. Яшь җылкы үзен котылмас әсир кебек хис кылды, ләкин тынычлана алмады. Аның тәне дерелди, зур ала күзләрендә куркулы дошманлык уты яна иде. Карлыгач-Сылу, күзен ала алмыйча, тирән бер тулкын эчендә үзенең күптән теләгән айгырына килеп кул салды, киерелеп, тулып торган калын җилкәсендәге зур кара ялыннан сөеп иркәләде.

Сарсымбай, көлеп:

– Инде күңелең булдымы, ялгызым? – диде.

Кыз, шатланып, атны мактап куйды.

XXII

Бу, чыннан да, казакъ зәвыгы өчен сирәк атларның берсе иде.

Буе озынча, зурлыгы уртача, чем-кара ял, койрык көлтәдәй тулкынланып, үзеннән-үзе бөтәрләнеп уйнап тора; ботларындагы бераз тышка бәреп торган калын, каты итләр белән киң күкрәк, маңгайдан авызгача боргаланып төшкән яра кашка айгырның нечкә, сылу гәүдәсенә аерым бер оригиналь төс бирәләр. Аскарак салынган иреннәре белән зур авыз эчендә тезелгән ак, озын тешләр, ут уйнап торган ялкынлы зур күзләр, бигрәк тә ут чыгаргандай каты, үткен, тиз баса торган йомры, кечкенә ялтыр тояклар аның бу киң далада бик күп җылкыларга алын бирмәс йөгереклеген күрсәтәләр. Симезлектән ялтырап торган чем-кара җон өстеннән аркасында, ялдан алып койрыккача, бераз гына тулкынланып сузылган ак буй эз, шундый ук ак авыз белән ак аяклар бу юрганы мең баш мал арасыннан бер күрүдә әллә кайдан танырлык итеп аерып торалар.

Айгыр бераз тынычланды. Җегет, сокланып, үзе аңлаган билгеләр буенча чамасын карады да Карлыгачка:

– Атның асылын алдыгыз, мәгәр мин үз астымдагы белән бер сынашыйм дип торам, – диде.

Кыз:

– Теләсәгез, атыгызның чамасын күрик, – диде.

Акрынлап айгырны йөгәнләделәр. Дулатып, җенләндереп иярләделәр. Аелны каты тартып бәйләгәндә, ала айгыр бөтенләй шашты. Ләкин аз-аз гадәтләнү чамасы күренә иде.

Сарсымбай, җылкычыларның берсенә карап:

– Асау айгыр48 өйрәткәнең бармы, менеп баксаң? – диде.

Иярне чиштеләр, көтүче җегет тезгенне ялга таба кайтарды да, атның аркасыннан бер-ике сыйпап, кинәт сикереп куйды. Айгыр өчен бусы бөтенләй көтелмәгән эш иде. Сыртына адәм атланганын сизү белән, ыргытып бәрү өченме яки өйрәнмәгән тәннең кытыклануыннанмы, җылкычы тезгенен тотып чак өлгерде, айгыр, яшен тизлеге белән кире чигенеп, авызының тартылуына чыдаша алмыйча, алгы аяклары белән гүя күккә омтылып, үрә сикерә, дулый башлады. Ләкин җегет әйтерсең аркага ябышып үскән иде, ат сикеренгән саен, авызлыкны тарта бирде. Аякларны кысты да камчы белән янбашка яман китереп бер сызды. Айгыр дулап-дулап далага чапты. Җегет аның белән бергә очты…

Мондагылар көлеп, шатланып, җегет өчен дә, айгыр өчен дә кәефләнеп карап калдылар. Асау айгыр белән көтүче бер минутта әллә кайда югалдылар.

Күп чабып, дулатып, мең бәла белән җегет яңадан шул җиргә килде. Җылкычы ата:

– Инде булды, яңадан иярлә! – диде.

Кызның йөрәге дерелди, үзем менсәм дигән өмет белән яна иде. Ләкин карт көтүче якын килмәде:

– Асау айгыр өйрәтәм дип, казакъ йортының бер сылуын югалту ярамас, – диде. Арысланга да бирмәде. – Ул үз гомерендә күп ат өйрәткән адәм иде, әле моның белән күп мәшәкать булачагын белә иде. Йортта кунак булгач, ит пешкәндер, туктыдан, казылыктан бер согынып килим дип уйлады. Үзе менеп кайтмак булды.

Әлбәттә, һичкем моңа каршы сүз әйтмәде.

Җылкычы атаны, ике көтүче булышлык кылып атландырдылар, кыз, җегет, Сарсымбайлар да үз атларына менделәр. Дүртәүләп Алтын-Күл җәйләвенә юнәлделәр.

Ләкин өйрәнмәгән ала айгырга бергә бару да кыен иде. Көтүче, әле кушылып, әле дулаган атын тыя алмыйча, дала буенча чабып, күп азапланды да, бераз җайлангач, нык тирләтү өчен ялгызы бер якка җилдерде.

Карлыгач әткәсенә:

– Мин дә Җылкычы ата белән бергә кайтырга телим, – диде.

Бай каршы килмәде. Кыз, атын суга биреп, асау айгыр менгән Юныс артыннан куып китте.

Кунак җегет, Сарсымбайны ялгыз калдырырга килештермәгәнгә, бик теләсә дә, алар белән бармады; кечкенә матур туры ат өстендә тигез, киң далада атылган ук кебек очып киткән сылу кызны карап калды.

XXIII

Болар кайтканда көн кичеккән, батып барган кояшның кызгылт-сары нуры белән иге-чиге күренмәгән хәтфәдәй яшел сахрадагы күлләр, алтындай ялтырап, күңелгә рәхәт, тыныч матурлык биреп торалар иде.

Кечкенә, зәгыйфь буйлы аксак көтүче Күчәрбайның куйлары кайтып кутанга урнашканнар, Җолкынбай белән ялчы хатын Каләмпер бәйләүдәге колыннарны ычкындырып йөриләр. Айбала белән тукал, тагын бер күршенең фәкыйрь киленчәге һәм көндез йомырка өчен Гөлчәчәк белән талаш чыгарган малайның анасы, сыерлар савып, бозауларны аналарына җибәрәләр, дивана кимпер, көндез баскан киезләрне төреп, кара киез өйгә ташып йөри иде.

Сахра кичне каршы ала. Бияләр, сыерлар көн буенча аерылган балаларына кавышып шатланалар, ялап, шаяртып иркәлиләр. Колыннар нечкә, көмеш тавышлары белән аналары тирәсендә чабып уйный-уйный далага таба китәләр. Бөтен җәйләү төнге рәхәткә әзерләнә.

Тукалның күптән салган симез куй ите, майлы казылыклары, яллары озак кайнап, гаҗиб тәмле, көчле булып өлгерделәр.

Өй тирәсендә һәммә кеше, итнең тәмен бөтен тамыр сизүләре белән сизеп, казаннан табакка бушата башлауны сабырсызлык белән көтәләр, тик кайбер гамьсез балалар гына, яңа җылкыдан алып кайткан матур, янар күзле, ак күбеккә батып тирләгән ала айгырны карап, үзләренчә шәпме, начармы, Арысланбайның юртагын узармы дип, сүз көрәштереп маташалар иде.

Җегет белән кыз кайткач та аерылдылар. Сөйләшергә җай булмады. Тик Арысланбай:

– Карлыгачым, сиңа сүзләрем күп, кич яныңа барсам иде,   – дип әйтә алды.

Сылу мәхәббәтле елмаю белән:

– Көтеп алган җегетне кире кайтарырга кайсы кызның куәте җитәр, – дип җавап кайтарды да ак тирмәгә, анасы янына кереп китте.

Зур табак күтәреп, тукал казанга чыкты, күршедән берничә казакъ, көпеләрен җилкәләренә салып, акрын, сабыр атлап, казаннан табакка сосылган итнең чамасына күз төшереп, уртадагы өлкән өйгә керделәр. Йортның ялчылары, хатыннары, ач күз бала-чага берәм-берәм шул ит керәсе зур тирмәгә таба юл тоттылар. Җылкычы ата үзенең кардәше аксак Күчәрбай белән сөйләшеп тора иде. Казан тирәсендәге кузгалу көчәйгәнен күргәч:

– Әйдә, итне состылар бугай, – диде.

Болар кергәндә, өлкән өйнең эче халык белән ярым тулы иде инде. Һәркем, үзенең дәрәҗәсенә карап, кайсылары ишек төбендә баскан, кайсы чүгәләгән, өлкәнрәкләре киез өстендә урнашканнар.

Иң түрдә, хәтфә палас өстендә, аякларын бөкләп, зур симез гәүдәсе белән Сарсымбай утыра. Аның бер ягында – ука бүрекле кунак җегет Арысланбай, аннан түбән – Җылкычы ата, аның янәшәсендә – авылның фәкыйрь карты Ирҗан баба, байның икенче ягында – хуҗаның сәүдә эшләре белән йөри торган Куйбагар атлы җегет, аңардан түбәнрәк – шул җәйләүнең ир уртасы фәкыйрьрәк казакълар тезелеп, бөтен мәҗлесне түгәрәк бер табын ясыйлар. Башкалар бу мәҗлескә кермиләр, читтә көтеп торалар.

Җолкынбай, кулына кечкенәрәк кенә җиз ләгән, комган алып, түгәрәк табындагыларның шул утырган хәлләрендә, мәҗлес уртасында йөртеп, кулларына су сала башлады. Иң элек байга әйткән иде. Ул:

– Мин юганмын, – диде, башкалар һәммәсе юдылар. Керле сөлге бирелде. Кулларын сөрттеләр.

Кемдер:

– Ит килә, – диде.

Ишек ачылды, аннан тукал белән ялчы хатын табаклар күтәреп килеп керделәр. Ишек тирәсендәге халык ач күзләрен парланып торган майлы итләргә текәделәр, түрдәге табынга туралмаган симез тукты, казлык белән түбәләмә тулы табакны китереп утырттылар. Иң өстә көйдерелеп пешерелгән куй башы, азрак җәймә бар иде. Бай, гадәт буенча, Тәңренең биргәненә шөкер дигән мәгънә белән ит өстенә карап бит сыйпады да табакны Җылкычы атага табарак этәрде.

Хезмәтчеләрнең һәммәсе – олысы-кечесе – ит, кымыз мәҗлесләрендә читтә, ишек төбендә күз атып карап торганнары хәлдә, Юныс карт һәркайчан табынның уртасында була иде. Чөнки казакъның көн итешендә җылкы асраучылык иң беренче урын тотканга, җылкы көтүләренең башлыкларының дәрәҗәсе дә башка ялчылардан югары тотыла; Җолкынбайлар, аксак Күчәр-байлар һәм башка бик күпләрдән аерылып, Җылкычы атаның уртада булуы шул гадәт буенча иде.

Юныс карт, алдына табак килүгә, кесәсеннән бер каеш тартма чыгарды, аннан агач саплы, кечкенә пычак алып, тимер табакның читенә берничә ышкыды да, биргәнеңә шөкер дип, иткә тотынды. Иң элек башны йортның хуҗасы Сарсымбайга бирде. Бу берничә җирдән өзеп капты да кадерле кунак җегет Арысланбайга тоттырды. Тирмәнең уң ягында утырган тукал, Юныска карап:

– Мин ак өйгә ит бирмәдем, шуннан өлеш чыгарасыз, – диде.

Кечкенә ак тимер табак китерделәр. Җылкычы ата аңа берничә кисәк казылык, дүрт кабырга, бер майлы бөер, бераз җәймә салды да: «Алыгыз!» – диде. Киленчәк Айбала моны алып чыгып китте.

Бусы теге өйдәге байбичә белән Карлыгач-Сылуга иде.

Калган ит шундагы җәмәгатьнеке иде инде. Бу читке өлешләрне бетергәч, Юныс карт пычагы белән турый башлады. Байның икенче ягындагы чәчле сәүдәгәр җегет тә кесәсеннән пәке чыгарып турарга тотынды, башкалар тураганны ашарга керештеләр. Ләкин тураучылар үзләре дә ким куймыйлар, авызлары даим селкенә, күп вакыт иң симез локмаларны49, елт иттереп, үзләре йоталар иде.

Бик сирәк сүзләр белән, берничә минут буенча яңаклар, куллар, тешләр туктаусыз эшләделәр. Өелеп килгән ит табакның төбендә генә калгач, эшнең чамасын сизүче Җылкычы ата иң элек үзе инсафка килде. «Булдым, биргәнеңә шөкер», – дип, майлы кулларын итек кунычларына сөртә башлады. Башкалар да, туйганмы-юкмы, бу ишарәне аңладылар. Азаккы локманы зур, симез итеп йота-йота туктадылар.

Бай, табакны алдынарак тартып, кунак җегеткә сонды; Арысланбай «булдым» дигәч, хуҗа теге ишек төбендәгеләргә берәм-берәм согындыра башлады. Бу өләшүдә алдан яки ахырдан, зур яки кечкенә бирү согынучының дәрәҗәсенә карап иде.

Сарсымбай, акрын, сабыр сайлап, кулына биш турам майлы ит алды да:

– Куйчым, кил бире, – диде.

Көтүче карт Күчәрбай, аксап килеп, уң кулын сузды. Бай бирмәде:

– Авызыңны ач, – диде.

Көтүче, барын кабып, чәйни-чәйни урынына барды. Аның бүгенге ит насыйбы шуның белән тәмам иде.

Хуҗа, тагы өч-дүрт кисәк ит алып:

– Ялчым, кил бире, – диде.

Зур, озын гәүдәсе белән күтәрелеп, җыртык киемле Җолкынбай килде дә үз өлешен йотып китте.

Күршедән берничә җегет бар иде. Икешәр-өчәр локма алар да согынды; көндез Гөлчәчәк белән талаш куптарган пычрак, бөтенләй ялангач кара малай ит кергәннән бирле кечкенә, елтыр кара күзләрен табактан алмый карап торды. Симез локмаларны бармак арасына кыстырып авызга сузуларын, чәйнәүләрен бөтен тәме белән үзе кичерә барды. Бирмиләр, бетә дип коты очкан иде. Ләкин бай аны да хәтерләде:

– Әбаш, кил бире, – диде.

Хуҗа юри кулын тутырып җәймә, ит, май йомарлаган иде, баланың авызына сыю шөбһәле иде. Малай атылып килде, авызын ачты; бай, бөтен җәмәгать көлешкән хәлдә, тыгызлап-тыгызлап тутырды, баланың тын алырга хәле калмады, авызының ике ягыннан май ага башлады, күзе әйләнде, тончыга язды, шулай да бирешмәде: тулы авызы белән сүзсез урынына барып, бөтен мәҗлеснең көлүенә карамастан, ләкин күп мәшәкать белән чәйнәп йотып җибәрде.

Табакта бер кисәк җәймә белән берничә локма ит калган иде, бай моны күтәреп тукалга сузды:

– Миңди кимпергә бирегез, – диде.

Бу әле бүген иртә генә килеп төшкән теге дивана карчык иде, ул көн буе эшләп, арудан калгып утыра иде. Хуҗаның сүзенә кисәктән уянды, бер-ике мәртәбә тәнен кашып алды да табактагы итне каплап куйды.

Моннан соң, ике-өч стакан сыешлы агач савыт белән кайнап суынган шулпа бирә башладылар. Күп һәм симез ит белән озак кайнаган бу шулпа бик көчле, бик тәмле, бик туклыклы иде. Бай өч кенә мәртәбә йотты да Арысланбайга бирде, ул бик аз гына татып карады. Табындагыларның һәммәсенең карыннары тулган, йотарлык рәтләре калмаган иде. Ләкин ишек төбендәгеләр кулларына тигән савытта күпме шулпа бар, һәммәсен эчеп бетерергә тырыштылар.

Бөтен өйдәгеләр шулпадан татып чыккач, һәммәсе, рәтләнеп утырып, дога кылдылар.

Яшь киленчәкләр, бала-чагалар, хезмәтчеләр, күрше җегетләр чыгып киттеләр, өйдә калганнар, тук ашаудан соң берәр аяк кымыз эчеп, һәркем дәрәҗәсенә карап урын тапты, мендәр, палас, киез яки ут башы урынындагы җиргә сузылып ятып, ара-тирә кикереп, «әлхәмдүлилләһ», «биргәнеңә шөкер» әйтеп, какырып, тагы кикереп, насбайны салып, кайбере тәмәке яндырып, озын-озак уен-көлкеле әңгәмәгә керештеләр.

Арысланбайның сөргендәге хәлләреннән, Сарсымбайның Байтүрә партиясе белән талашларыннан соң сүзнең иң кызыклылары Җылкычы ата Юныс картта булды. Ул үз гомерендә чит дошман илләрдән, бигрәк тә казакъ җәйләвенә утырган кукаллардан, көтү-көтү малларны ничек урлап, куып алып киткәнен, югалган асыл малларны караклардан ничек табып алганын көлке һәм куркыныч итеп сөйләде. Сүз арасында йөзенә чыккан усал төс, кысык, кечкенә кара күзләрендә ялтыраган ялкын аның хикәяләрен җанлы итеп күз алдына китерәләр иде.

XXIV

Тышта кемнәрдер сөйләшә башладылар. Арада, көмеш кыллардан уйналган музыка кебек саф яңгырап, Карлыгач-Сылуның көлгәне ишетелде. Өйдәгеләрдән һичкем моңа колак салмаса да, кунак җегете моның үзен чакыру икәнен аңлады. Шулай да яшь башы белән өлкәннәрнең сүзен, мәҗлесен ташлап китү ярамаганга форсат көтеп утыра иде.

Даладагы көлү-сөйләшү тукталды, каты, ашыгыч баскан атның, дөп-дөп итеп килеп, якында туктавы ишетелде, кемнеңдер ат өстендә хәлендә каушаулы рәвештә «вафат…», «җиназа…» дигән сүзләре ишетелеп калды.

Тирмә эчендәгеләр, кузгала биреп, тышка колак салдылар. Анда адәм тавышы бетте, яңадан ат аяклары дөп-дөп итеп җиргә бәрелгәне, моның ераклаша барганы ишетелде.

Әңгәмә киселде, һәммәсендә ниндидер бер куркулы сизенү уянды. Сарсымбай, һичкемне атамастан:

– Ни бар? Берегез чыгып белсәгезче! – диде.

Арада яшьрәкләре чәчле җегет иде, ул чыгарга кузгалды. Ләкин ишеккә дә җитә алмады, тар билле, күкрәкләре укалы, бәрхет бишмәт, башына түбәсе укалы, чите каракүлле озынча бүрек кигән Карлыгач-Сылу кызулап килеп керде дә тирән, җитди тавыш белән вакыйганы аңлатты:

– Без, – ди, – Айбала җиңгәм белән икәү бәйләүдәге ала айгыр янында тора идек, Озын-Күл ягыннан бер атчабар килде. Әйткән сүзе шул: «Бүген кояш баткан вакытта найман ыругсының өлкәне Байтүрә морза дөньядан кайтты… Кайгылы энесе Якуп белән тол калган байбичә Рөкыя сарман иленә мине хәбәр белән җибәрделәр, иртәгә төш вакытында җиназасы булачак…» – диде дә башка илләргә үзенең хәбәрен ирештерергә яңадан чабып китә бирде, – диде.

Кызның хәбәре яшен тәэсирен бирде, берничә минут һичкем һичбер сүз әйтми катып калды, гүя дошман Байтүрәне алган үлем үзенең кара канаты белән бу түгәрәк тирмә эченә кереп капланды… Шундый авыр, басынкы хәл килде.

Иң элек җитү чәчле җегет телгә килде:

– Атаңа нәләт булсын! Илне кортуың җиткән иде. Урының тәмуг!.. – дип сүгенеп куйды.

Ләкин акыллы, тактикалы Сарсымбай аны тыйды:

– Кулы белән кылганын муены белән күтәрер, адәмне үлгәч сүкмиләр, – диде.

Хәбәр тиз таралган булырга кирәк, ак өйдән байбичә килеп керде. Аның тышкы кайгы пәрдәсе астында йөзендә һәм күзендә зәһәрле шатлык күренә иде:

– Тол калган Рөкыя байбичәдән Байтүрәнең җиназасына чакырып атчабар чыккан диделәр, бу хәбәрнең аслы бармы?   – диде.

Кыз балаларча чынлык белән бөтен вакыйганы яңадан, каушап, кызуланып сөйләп бирде.

Тагы сүз киселде. Сарсымбай үлгән дошманының калдыклары белән көрәшү планнарына китте. Алтынчәч кара-айгырлар белән кодалыкны җимерүнең хәзер ничаклы зарарлы булачагын уйлады. Арысланбай исә Карлыгачның язмышы тагы чуалачагын хәтеренә китерде.

Башкалар өлкәннәрдән үтеп сүз ачарга кыймый утыралар иде. Ахыр Җылкычы ата түзмәде:

– Адәм, – диде, – кулы белән кылганының барын муены белән күтәрәчәк булса, Байтүрәнең кылганнарын күтәрергә Сары-Аркада муен җитәрме икән?

Аңарчы дәшми утырган кунак җегет Арысланбай да сүзгә кушылды:

– Байгышның туфрагы авыр булыр, үз йөрәгенә күп адәмнең күз яшен йоткан иде! – диде.

Бай белән бикә начар сүз әйтүне уңайсыз таптылар. Хуҗа сүзне икенчегә борды. Якын арада яңа җәйләүгә күчү турында сөйләде. Алтын-Күл буенда бу авыл айга якын утырган, үлән начарланган, маллар, сабырсызланып, башка яланнарны сорый башлаганнар иде инде. Шуңа күрә печән, иген эше башланганчы яңа урынга күчәргә тиешләр иде. Сарсымбайның бу хактагы сүзен һәммәсе, бигрәк тә Карлыгач, бәйрәм шатлыгы белән каршы алдылар. Чөнки кәрван кебек төялеп күчүләр, мәшәкатьле булса да, казакъ өчен бу бер бәйрәм, уен-көлке кебек бер ихтыяҗ иде.

Бай:

– Җиназадан соң кайтсак, безне көтмичә, кайбер нәрсәләрне җыя, төйи башларсыз! – диде дә кузгалды.

Аның белән башкалар да чыктылар.

Төн караңгы, күк йөзе болытлы, аз гына җил дә чыгып тора, күлнең тулкыныннан йөрәккә бер шомлы тавыш килә иде. Тулы ай болыт арасыннан бер генә күренде дә бөтенләй югалды. Даланы куе караңгылык басты. Ала айгырны бүген таң ашырырга булдылар. Юныс карт Карлыгач атланып кайткан юртакны менде.

– Җылкыны авылга кайтармам, туры Кызыл-Комга китәрбез, – дип кычкырды да көтүгә китте.

Башкалар ак өйгә керделәр. Җәйләү тынды.

XXV

Ялчылар, төн болытлы, җилле булганга, кара тирмәгә кереп яттылар. Тик көтүче карт Күчәрбай, куйларны үзләрен генә калдырсаң, төндә юк-бар нәрсәдән куркып, өркеп кача торган гадәтләре булганга, үзенең көтүенә якын бер арбаны тартып, шуның астына урнашты.

Иттән соң табак-савытны, казаннарны юып азапланган дивана кимпер дә, эшен бетереп, тукал йоклый торган уртадагы өлкән өйгә ятарга килде.

Ут сүндерелгән, тирмәнең эче дөм-караңгы, киез өстендә Гөлчәчәк белән бер хатынның йокы арасында тигез генә сулыш алуларыннан башка һичбер тавыш-тын юк.

Карчык бер савыттан алып әйрән эчте, киезен түшәде дә ятарга җыенды. Шулвакыт түрдәге караваттан кемнеңдер пысык-пысык итеп елавына охшаш бер тавыш килде. Кимпер аптырады:

– Бу кем булыр? Тукал чырагым, син йокладыңмы? – диде.

Елап үксеп беткән тавыш белән җавап килде:

– Күземә йокым керми тора…

Тагы елау, тагы үксү! Инде баягыдан да көчлерәк, кызганычрак!

Карчык, каушап:

– Сәүләм, ни булды, наукаслыгың бармы? – дип, тукалның янына барды.

Хатын чишенми-нитми, юрганнарын ачмый, мендәргә йөзе белән капланган, өзелеп елый иде. Сораганда икеле сүз белән җавап кайтара: тәнем сау, җаным авырта, ди. Ахыр килеп түзмәде:

– Ни кылыйм, чичәм? Күп көннәр үтте инде, баем минем төннәремне бикәгә бирә… Таң иртәдән караңгы төнгәчә мал артыннан, казан артыннан йөреп эт булам… Өстем пычрак, юынырга, киенергә амалым юк. Ни белән аның күңелен табыйм, Кодаем, ау!.. – дип үксеп, тавышын яшерер өчен мендәргә капланды.

Гадәт буенча, ир үзенең төннәрен хатыннары арасында тигез бүләргә: бер төн – берсендә, икенче төн икенчесендә йокларга тиешле. Ләкин Сарсымбай, гаделлекне бозып, күбрәк төннәрен Алтынчәчкә бирә иде. Соңгы ун көн тукалга ике генә кич насыйб булган иде. Хатын, кунаклар да булгач, бу кичне ире, әлбәттә, бу өйдә, моның кочагында йоклар дип өмет итә иде. Ит ашалды, уен-көлке, әңгәмә булды, ир тагы кадерле бикәсенә китте.

Тукалның күз яшен түктергән фаҗига менә шул иде.

Карчык тукалның янына утырды. Тын, караңгы тирмәдә икәү төн буенча серләшеп чыктылар. Кимпер дөньяны күп күргән адәм иде, ирен сөйдерү өчен төрле үләннәр, тылсымнар өйрәтте.

– Яман-Чүлдә Магҗан йортында яхшы бер багучы бар, килеп чыкса, шуңа киңәшмәк кирәк, – диде.

Ләкин тукал боларның барын эшләгән иде инде.

– Ул багучыны, – диде, – ике күрдем… Һәр икесендә бер сүз әйтте: «Синең ак юлыңа аркылы төшеп, яман кара җылан яткан күренә, бәхетсезлегең шуннан», – диде. – Ул кара җылан, – диде, – синең белән бергә тора, бер табактан ашый, бер аяктан кымыз эчә», – диде… Багучының башка сүзе булмады.

Бу сүзләрдән кимпернең коты очты:

– Багучының ул әйткәне ни-нәрсә икән? – дип, хатынны кочаклады.

Тукал яшьле күзләрен сөртеп әйтте:

– Кем булсын, чичәм! Багучының әйткән кара җыланы   – минем белән һәр көн бергә ашап, бергә эчкән Алтынчәч имәсме? Мин башканы күрмим! – диде.

Кимпернең башына бу фаҗигаләр сыймады, ул адәмнәр өчен дөньяда тик бер генә кайгы – хаксыз рәвештә улының сөргенгә җибәрелеп, салык өчен актык атының сатылу кайгысын гына белә иде. Шул хәлгә төшмәгәннәрне бәхетле саный иде. Тукалның сүзләре аның акылын шашырды: «Апырмай, ау!» – диюдән башка берни әйтә алмады.

Тукал йөрәгенә кара кан булып каткан бу хәсрәтне еллар буенча эчендә сакласа да, бу тыныч караңгы төндә үзен тыя алмады, җәберләнүләренең барын сөйләп бирде:

– Сарсымбайның туган энесе Асылҗегет исемле берәүгә баладан үземне әйттергән булганнар… Унбиш яшьтә чагында ул җегетне кочагыма алдым… Акылы, менәзе50 белән ил агасы була торган яхшы бер адәм иде… Урыс казакъ белән җир өчен, җәйләү өчен сугыш булды да… шунда үтерелде… – Хатын, күз яшенә буылып, мендәргә капланып, элекке ирен сагынып елады да тагын дәвам итте: – Казакъ йортының гадәтен беләсең гуй: калымга биргән мал кире китмәсен дип, туган үлсә, аның хатынын, яратса-яратмаса да, агасы, энесе алып куя бирә… Борынгыларның «ирдән китсә дә, илдән китмәс» дигәннәре шул булса кирәк… Каршы тел әйтергә ни амалым бар? Алтынчәчнең усаллыгыннан күңелем курыкса да, тукал булып шул йортта калырга тиешле түгел идемме? Ясаган иямә үпкәм зур, чичә! Күрек бирмәсә дә, акыллы бер иркәк биргән иде… Аны алып, мине менә шул көнгә калдырды… Күрәсең көнемне: иткәнем   – коллык, күргәнем – хурлык! Башка ни-нәрсә күргәнем бар?!

XXVI

Тышта яңгыр ява башлады… Җил көчәйде. Тирмәне вакыт-вакыт селкеп куя иде.

Бер ачылган хәсрәт чишмәсе тукталмады; хатын һаман сөйләде:

– Багучының әйткәне күп дөрес гуй… Алтынчәч минем ак юлыма кара җылан булып ятты гуй… Асылҗегетем үлеп, Сарсымбайга тигәнемнең икенче елы иде, кызым Гөлчәчәккә авырлы чагым иде. Авылга зур буйлы, таза куллы бер нугай җегет молдакә булып килде. Балалар да, аксакаллар да үзен яраттылар. Кызлар, киленчәкләр дә аны күп бимаза кылды… Көннәрнең көнендә бер өйдә сөйләшеп утырабыз. Молдакә дә шунда… Арысланбайның җитү чибәр кызы Гөлканыс аны шаярта башлады: молдакәм, диде, казакъ йортында ир-җегетнең ялгыз ятуы гаеп санала, бу кич синең янына барам, диде… Бичара нугай кызарды, җавап әйтә белмәде. Бер киленчәк, кызга карап, тагы уен кылды: молдакә ишеген бикләп йокласа ни кылырсың? Кыз, яман көлә биреп, кирәгәне күтәреп керермен, диде. Бичара мумын адәм иде, ни әйтергә белмәде, кыз бала кебек кызарып чыгып китте… Шуннан соң кызгандым, ничектер күңелем якын күрә торган булды…

Хатынның сүзе шунда җиткәндә, тирмәдә яткан бала, саташып:

– Әкәм… ап… – дип сөйләнә башлады да тагын йоклады.

Карчык калгып-калгып китә иде, ләкин тукалның тыңлаучыга мохтаҗлыгын сизгәнгә, һаман чыдарга тырыша иде, хатын тагын кереште:

– Ул вакыт байбичәнең миңа ачулы чагы иде… Өч көн баемны миңа җибәрмәде, иртә белән иремә әйттем: «Берәүнең өлешен башкаларга биргән өчен кыямәттә җавап ничек икән?»   – дидем, эндәшмәде; көттем, кич тагы килмәде… Күңелем тулып, күз яшем күл булып җыладым-җыладым да менә шул караватта ялгызым йокыга киттем… Молдакәм миннән күп элгәре менә шул тирмәдә, идәндә юрганнарга күмелеп яткан иде инде… Яхшы төшме күрәм, өнемме шулай, башта белә алмадым: ниндидер йомшак җылы бер кул, акрын-акрын күкрәгемне сыйпап, бөеремнән иркәли башлады… Каным уянды, борыныма хуш ис килде… Карасам, молдакәм икән! «Мине яныңа сал», – диде. Ни кылыйм, өлкән адәмнең сүзен ничек кире кайтарыйм. Аның күңел калуы юкмы? Кысып үптем дә кочагыма алдым… Рәхәт бер төн кичердек. Ак таң беленә башлагач кына аерылдык… Молдакәнең хуш исле мае миңа йогып кала торган булса кирәк… Беренче көннән соң йортның киленнәре, яман тел, гайбәтчел кимперләре алдында байбичә үземне хур кылды: «Тукал белән нугай молдакәнең тәне тәнгә тигән булса кирәк: һәр икәвеннән җөфардай яхшы хуш бер ис килә…» – дип әйтеп салмасынмы! Ачуым килде: «Телең корыр, бичә, – дидем, – балаларның остазы нугай булса да, ерак илнең бер өлкәне түгелме ул? Ни кылып аңа яман тел әйтәсең?» – дидем. Көлкегә сукты: «Ай, карагым, ачуланма: казакъ хатыны ара-тирә уен сүз белән күңел ачарга яратканын беләсең гуй», – диде. Мәгәр бу сүз йортка таралды; җитү кызлар, яшь киленчәкләр, бу хуш исле җегеттән безгә дә бер өлеш чыгарсаңчы, дип, үзем белән шаяра торган булдылар. Җегет башкага карамады, ирем Алтынчәч янында йоклаган төннәрдә нугай молдам минем кочагымда була иде…

Дивана карчык, куркып, хатынның сүзен бүлде:

– Сарсымбай һичнәрсә сизми йөрдеме?

– Сизгәне юк дип уйлый идем… Мәгәр ялгышканмын: көннәрнең көнендә ил кыдырып, кымыз эчеп, әңгәмә сатып йөргән берничә казакъ бездә кунак булды. Тукты симез, кымыз мул иде. Әбдән мас булганчы эчтеләр. Мин салып бирүче идем, ил-көннән, мал-туардан һәрнәрсәне сөйләп-сөйләп, хатыннарга җиттеләр. Кемнең хатыны ничек үбә, ничек кочаклый – һичбере калмады. Сарсымбай кызмача иде: «Борынгылар, – диде, – акыллы атын мактар, акылсыз хатынын мактар, дигәннәр. Шулай да әйтми амалым юк, минем тукалым уттан, ялкыннан яратылган булса кирәк: үпсә, кочса, шулай тәнеңне яндыра, каныңны кайната!..» – диде. Кунаклар, мыек асларыннан көлеп, бер-берсенә караштылар: «Беләбез без тукал кемнең тәнен яндырганын» дигән шикелле елмайдылар. Баем сүз әйтмәде, кинәт йөзе суынды, күзенә ачу чыкты. Хуҗаның кәефе булмагач, кунаклар да китә куйды. Алар чыгуга, Сарсымбай ялчыны чакырды да: «Хәзер трантаска пар ат җик, әнә теге чакча баш нугайны калага илтеп ташла», – диде. Мин коелып төштем. Яман хәл була икән, дидем. Куркып, агарып, молла килеп керде. Нидер әйтмәк булса да, теле бәйләнде. Баем сабыр, акрын тавыш белән моллага әйтте: «Менә акчаң, менә әйберләрең; һәммәсен ал да, кайдан килгән булсаң, шунда кит! Казакъ йорты алдында үз хатынымны бер нугай белән уртаклашуны намусым күтәрми, – диде. – Мин, – диде, – сине эт урынына кыйнатып, әйберләреңне муеныңа тагып, күлгә ташлаттырыйммы дигән идем, мәгәр балаларга укыткан сабагың өчен бу эштән тыелдым», – диде. Бичара нугай арбага утырып китте дә котылды, мин ут эчендә калдым… Бу эшләрнең бары да байбичәнең яман теленнән булды. Багучының «ак юлыңа яткан кара җылан» дигәне шул Алтынчәч булмасын да, кем булсын, чичәм?!

Карчыкның башы эшләми, күзен йокы баскан иде:

– Апырмай, ау, Кодаем, – диде дә киерелеп иснәде, үзенең сөргендәге улын, салык өчен сатылган актык атын уйлады.

Тукал эчендәге авыр хәсрәтеннән гүя бераз бушанды:

– Далада таң агарып килә бугай… Иртәгә, җиназага бару белән, күп эш булыр, авыл күчәргә тора, аңа да әзерләнәсе бар, – дип, ятагына ауды.

Тышта аяк тавышы ишетелде. Кемдер акрын гына атлап далага таба киткән кебек булды.

Бу – Арысланбай иде.

Кунак җегет, картлар йоклагач, көндезге вәгъдә буенча Карлыгач-Сылуның янына барып, төнне аның кочагында үткәрде. Еракта ак таң беленә башлагач, үз урынына күчеп ятыр алдыннан, кызның үтенүе буенча, бәйләүдәге ала айгырга күз салу өчен чыккан иде. Сусап, ачыгып, катып торган ат бераз курку белән каршы алды. Ләкин дуламады, җегет, ял асларын карап, аелны бераз йомшартты, йөзеннән сыйпады. Башта кем икәнен таный алмаган зур симез эт бер-ике генә өрде дә, кунакның янына килеп, койрыкларын селкә-селкә иркәләнде; Арысланбай ак өйгә керде, эт үзенең урынына барып ятты.

Җәйләү бөтенләй тынды.

Тик куе кара болытлар, җил белән кузгалып, киң даладагы зур күлләр, унары-егермешәре бергә тезелеп, чүлләргә утырган ак тирмәләр, бай җылкылы көтүләр, хәрабә хәлендәге кышлаулар, тыныч йокыдагы җәйләүләр өстеннән, ашыгып-ашыгып, каядыр агалар.

XXVII

Бөтен дала тирән йокыда, тик Якты-Күл буендагы найманнарның уртадагы зур ике тирмәсендә генә ут яна. Байтүрәнең вафаты, иртәгә булачак җиназа һәм үлем хәсрәте бу йортның тынычлыгын алган, болар авыр кайгы эчендә, иртәнге дәфен-күмү мәшәкатьләре белән, караңгы төнне уяу үткәрәләр. Якуб, Рөкыя, Яңгырбай, Азым әкәләр туктаусыз сөйләшәләр, нидер эшлиләр, нәрсәгәдер әзерләнәләр.

Якты-Күл җәйләве таң иртәдән шәрекънең51 базары, гаребнең52 карнавалы, гарәбнең мәхшәр дигәне кебек кайный башлады.

Көн яңгырлы, күктә кара-соры болытлар туктаусыз йөриләр, Якты-Күл ачулы тулкыннар белән өзлексез шаулый, юеш томанны бер яктан икенче якка куып, киң дала буенча каты җил сызгырып уйный иде.

Шуңа карамастан, төш алдыннан Байтүрә авылының бөтен тирә-ягы җиназага җыелган халык белән тулган иде инде. Нечкә билле, ука күкрәкле бишмәтләр кигән, ак урамалар ябынган ак чәчле, җыерчык битле, кайгылы күзле кимперләр, елап күзе кызарган киленчәкләр һәм шау-шулы җирне ярата торган сылу кызлар, ак тирмәләрнең берсеннән чыгып, берсенә кереп, нигәдер йөреп торалар. Симез җилкәле, калын гәүдәле, һәрвакыт ат өстендә йөрүдән бераз кәкрерәк аяклы, киң маңгайлы, тар иякле, карасу йөзле, сирәк сакаллы, ике якка бәреп чыккан яңаклы казакълар, яңгырдан, җилдән колакчынны басып киеп, көпе өстеннән билгә кәмәр бәйләп, унары-егермешәре, өем-өем булып, килгән-киткәнгә, кергән-чыкканга ара-тирә күз салып, төрле җирдә нәрсә хакындадыр акрын, сабыр тавыш белән сөйләшәләр. Болар арасында чалма, җилән кигән татар муллалары, каракүл бүрекле, казаки, читек-кәвешле төрле татар сәүдәгәрләре, студент, семинарист киемендәге казакъ җегетләре, кысыкча кара күзләре, карасу киң йөзләре белән кай халыкның баласы икәнен күрсәтеп торган берничә офицер, бөтенләй европача киенгән, өлкән ак сакаллы карт казакъ адвокаты, күкрәккә медаль таккан калын биләр, бәдәл эзләп йөргән, тар, нечкә чалмалы, сырган кызыл җөббәле гарәп хәерче хаҗилары, нәселе, киеме мәгълүм булмаган тагы әллә кемнәр   – һәммәсе, һәммәсе шул мәхшәр кебек җәмәгать эчендә бер яктан икенче якка тулганалар.

Бераз читтәрәк, бөтен басуны каплап, күбесенә пар ат җигелгән тарантас, арбалар, иярле атлар, алар тирәсендә чобалган ярлы казакъ ирләре күренә. Кутандагы киртәләрдә иллегә якын мал бәйләнеп тора. Арада берничә колынлы бия, ике симез айгыр, дүрт төя, биш корчаңгы тай, бер арты пычрак сыер, байтак куйлар күренәләр. Арбаларның, иярле атларның, өйләр арасындагы халыкның саны арткан саен, бу бәйләүле малларга да мәрхүмнең фидиясе өчен дуслары, кардәшләре тарафыннан китерелгән буталар, кысыр бияләр, яшь тайлар, чирле башмаклар, рәнҗү куйлар һаман кушыла бара, кушыла бара…

Бу хайваннар, үзара тыныша алмыйча тешләшәләр, бияләр чыелдап тибенәләр.

Өйләрнең берсендә елау күтәрелә, ат кешнәве, төя акыруы, арба тавышы, адәм сөйләше белән гөж килгән мәйдан бик күп хатыннарның, берсен берсе бүлә-бүлә, ачы, моңлы зар белән:

– Ай, түрәм, ау! Безне кемгә калдырдың, ау!.. – дип елап әйткән көчле, кызганычлы авазы белән дерелдәп китә, йөрәкләргә ниндидер авыр бер шом катнаш хәсрәт агуы төшә, кан тамырлары бу елаудан әрнеп өзеләләр.

Хатыннар тиз тукталмыйлар, мәрхүм Байтүрәнең яхшылыкларын сөйләп, аны сагынып, күз яшьле тавыш белән әйтәләр-әйтәләр дә, тагы йөрәк өзгеч бер ачы зар белән:

– Ай, җан түрәм, ау! Безне кемгә калдырдың, ау!.. – дип, бөтен җәйләүдә, һәммә йөрәкләрдә шомлы бер кайгы уятып, күзгә яшь китерәләр.

Бу ачы, зарлы елауларның бераз тынып торган заманында, биленә думбра таккан бер адәм ат белән килеп төште дә мәет яткан тирмәгә таба китте. Казакъча киемле, ябык йөзле, дивана йөрешле, хыялый күзле бу кеше тирә-якның мәшһүр акыннарыннан Тылсымҗан иде.

Мәйданда төрле яктан: «Акын килде, акын килде!» – дигән тавыш ишетелде.

Кичәдән бирле туктаусыз ат өстендә чабып, җәяү йөгереп, байбичә Рөкыя һәм мәрхүмнең энесе Якуп белән бергә дәфен-җиназа артыннан йөргән Азымбай карт, бу шагыйрьне күрүгә кулыннан алды:

– Күзеңдә яшь, йөзеңдә кайгы күренә. Сүзең беттеме? Ник бернәрсә әйтмисең дә? – диде.

1.Гаиб булу – күздән югалу.
2.Бата кыйлу – искә алу, еллыгын укыту.
3.Чал – карт.
4.Әкә – олылау сүзе: «ата», «ага», «абзый» мәгънәсендә.
5.Тукты – тууына алты айдан артыграк вакыт узган куй бәрәне.
6.Үләң – җыр, шигырь.
7.Кара – терлек.
8.Карагым – сөеклем.
9.Кутан – тирмәләрдән торган авыл уртасындагы уртак мәйдан.
10.Тукал – яшь хатын; ирнең икенче яисә өченче, дүртенче хатыны.
11.Сәүләм – яратып мөрәҗәгать итү: «нурлы йөзем», «күз нурым» мәгънәсендәрәк.
12.Тәүвер – чибәр.
13.Наукаслану – авыру.
14.Кимпер – карчык.
15.Тамырлык – дуслык.
16.Җир аудару – илдән сөрү.
17.Бу ялганда – бу вакытлы дөньяда.
18.Ту бия – кысыр бия.
19.Исәр чал – җиңел акыллы карт.
20.Аял – хатын-кыз.
21.Данабикә – зирәк акыллы бикә.
22.Аләүмәт эше – җәмәгать эше.
23.Арыз – үтенеч.
24.Чакча баш – артка калкып чыгып торган баш.
25.Бак – бәхет, уңыш.
26.Җот – азык җитешмәгәнлектән терлекләрнең кырылуы.
27.Гаҗиб – бик нык, искиткеч.
28.…татарның Әхмәт, Гани, Яуыш байлары… – эре татар сәүдәгәрләре: оренбурглы бертуган Әхмәт (1837–1906) һәм Гани (1840–1902) Хөсәеновлар; троицкилы Габделвәли Яушев (? – 1906). Алар Урта Азиядә зур сәүдә эшләре алып баралар.
29.Икълим – климат.
30.Бидгать – яңа кертелгән әйбер.
31.Булыс – волость.
32.Тәһлил – үлек күмгәндә «бер Алладан башка Алла юк» дигән җөмләне кат-кат әйтү.
33.Тәхкыйрь – хурлау, мыскыл итү.
34.Әбдән мас булып алганнан соң – бөтенләй исергәннән соң.
35.Хәят – тормыш.
36.Нәгыз – яхшы, гүзәл.
37.Чичә – әни.
38.Костай – коштай.
39.Шаһзат (шаһзадә) – шаһ улы, патша улы.
40.Чаң – тузан.
41.Мумын – тыйнак, сабыр.
42.Гуаһ – танык, шаһит.
43.Әбдән мыктый, тәвер җегет – бөтенләй таза, чибәр егет.
44.Лазем итмәү – тиеш күрмәү.
45.Чарчау – хәлсезләнү, ару.
46.Ләкабе – кушаматы.
47.Әмин – шөбһәсез.
48.Асау айгыр – кулга ияләшмәгән айгыр.
49.Локма – кисәк.
50.Менәз – характер, холык-гадәт.
51.Шәрекъ – көнчыгыш.
52.Гареб – көнбатыш.

Bepul matn qismi tugad.