Kitobni o'qish: «Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология»

Shrift:

Уку-укыту басмасы

Хисамова Фәһимә Миргали кызы

Фәнни мөхәррире филология фәннәре докторы Ф. Ш. Нуриева


© Татарстан китап нәшрияты, 2017

© Хисамова Ф. М., 2017

Фән буларак татар теленең тарихи грамматикасы

Тел тарихы һәм аны өйрәнүнең төп юнәлешләре

Лингвистикада, хәзерге телләрнең төзелешен һәрьяклап тикшерү белән бергә (хәзерге әдәби тел), тел тарихын өйрәнү дә әһәмиятле фәнни юнәлешләрнең берсен тәшкил итә. Тел тарихын өйрәнүнең хәзерге фәндә ачык билгеләнгән ике юнәлеше бар: тарихи грамматика һәм әдәби тел тарихы. Бу ике тармак өйрәнүнең максаты, ысуллары һәм өйрәнү өчен нигез булган төп чыганаклар буенча да бер-берсеннән шактый нык аерылып тора.

Тарихи грамматика татар гомумхалык теленең тарихын төзелеше буенча, ягъни структур яктан өйрәнә. Икенче төрле әйтсәк, тарихи грамматикада гомумхалык теленең фонетик, лексик һәм грамматик төзелеше тарихи яссылыкта өйрәнелә.

Мәгълүм булганча, татар теле үзенең тамырлары белән бик ерак чорларга, борынгы төрки нигез телгә барып тоташа, телебезнең тарихи грамматикасын өйрәнү дә гомуми рәвештә төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасын өйрәнү кысаларында алып барыла һәм күпмедер дәрәҗәдә аның состав өлешен тәшкил итә.

Тел белеменең «Әдәби тел тарихы» тармагы исә, борынгыдан килгән һәртөрле язма истәлекләргә нигезләнеп, теге яки бу телдә, яисә телләр төркемендә әдәби телләр формалашу тарихын, әдәби телнең чорларга бүленешен, кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнә. Тел тарихы бу очракта тарихи-иҗтимагый вазгыятькә бәйле рәвештә, ягъни функциональ юнәлештә тикшерелә.

Максаты, юнәлешләре төрле булуга карамастан, тарихи грамматика һәм әдәби тел тарихы бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тора. Гасырлар дәвамында тудырылган күп санлы һәм кыйммәтле төрки-татар язма ядкярләрне өйрәнү, мәсәлән, билгеле булганча, әдәби мирас һәм әдәби тел тарихы юнәлешендә алып барыла. Шул ук вакытта төрле чорларга караган язма истәлекләр телендә теркәлеп калган борынгылык күренешләре төрки телләрнең тарихи грамматикасын өйрәнү өчен дә кыйммәтле чыганак хезмәтен үти.

Татар филологиясе бүлекләрендә укытыла торган «Иске татар әдәби теле» курсы да татар теле тарихын өйрәнүнең бер состав өлешен, элгәресен тәшкил итә.

Татар теленең тарихи грамматикасы, аның состав өлешләре, өйрәнү өчен төп чыганаклар

Алда әйтелгәнчә, тарихи грамматика – гомумхалык теленең тарихи үсеш-үзгәрешен өйрәнә торган фән тармагы. Ул тарихи фонетика, тарихи морфология, тарихи синтаксис, тарихи лексикология бүлекләрен берләштерә һәм телнең фонетик, грамматик төзелешендә, лексик составында күп гасырлар дәвамында барлыкка килгән үзгәрешләрне өйрәнә.

Мәгълүм булганча, тел төзелешенең төрле тармакларында тарихи үзгәрешләр бердәй дәрәҗәдә булмый. Аның иң хәрәкәтчән өлеше – лексикасы, лексик составы. Татар телен алсак, узган гасыр дәвамында иҗтимагый вазгыятькә бәйле рәвештә телнең лексик составында барган үзгәрешләр генә дә моның ачык мисалы булып тора.

Телнең авазлар составы һәм грамматик төзелеше чагыштырмача тотрыклы булып санала, алар тарихи үзгәрешләргә авыррак бирелә, әмма аларда да төрле дәрәҗәдәге тарихи үзгәрешләр барлыкка килә. Идел буендагы төрки телләрдә, ягъни татар, башкорт, чуаш телләрендә, сузык авазларның системалы үзгәреше, сузыклар күчеше, мәсәлән, төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи фонетикасын өйрәнүдә үзәк мәсьәләләрнең берсен тәшкил итә.

Тарихи грамматиканы өйрәнү өчен төп чыганаклар:

1) хәзерге татар әдәби теле, диалектлар һәм сөйләшләр;

2) кардәш төрки телләр;

3) борынгы язма истәлекләр;

4) тарихи рәвештә бер төбәктә яшәгән кардәш булмаган халыкларның телләре;

5) ономастика материаллары, археологик чыганаклар һ.  б.

1. Аерым телнең тарихи грамматикасын өйрәнү иң беренче чиратта хәзерге әдәби телгә һәм аның диалектларына нигезләнә. Төрле тел берәмлекләренең тарихи үзгәрешләре, гадәттә, аның борынгы нигез телдәге төрдәшенә – архетипка мөнәсәбәттә ачыклана.

Тарихи грамматиканы өйрәнү өчен, телебезнең диалектлары һәм күп санлы сөйләшләре гаять кыйммәтле чыганак вазифасын үти. Диалект һәм сөйләшләрдә, билгеле булганча, борынгылык күренешләре күбрәк һәм тотрыклырак саклана.

2. Аерым төрки телләр тарихын өйрәнгәндә, башка кардәш төрки телләр материаллары да киң кулланыла. Төрки телләр үзләренең төзелеше буенча бер-берсенә бик якын торалар. Тел тарихын башлап өйрәнгән галимнәрдән В. В. Радлов, мәсәлән, кардәш төрки телләрне хәтта диалектлар дәрәҗәсенә куеп «сөйләшләр» («тюркские наречия») дип атый. Тарихи үзгәрешләр дә төрле телләрдә төрле дәрәҗәдә чагылыш таба.

3. Телдәге борынгылык күренешләре, һичшиксез, төрле гасырларга караган күп санлы төрки язма истәлекләрдә теркәлеп калган, һәм алар тел тарихын өйрәнүдә шулай ук әһәмиятле чыганак хезмәтен үти. Әмма шуны истә тотарга кирәк: борынгы язма истәлекләрдә чагылыш тапкан әдәби тел ул, кагыйдә буларак, билгеле бер төбәктә яшәгән халыкның сөйләмә теле белән тулысынча тәңгәл килми. Борынгыга киткән саен, язма әдәби тел һәм гомумхалык сөйләмә теле бер-берсеннән шактый нык аерыла. VI–VII йөзләрдән башлап кулланылып килгән төрки язма әдәби телләрдә тарихи күчемлелек һәм борынгы язма традицияләр нык саклана. Төрле географик төбәкләрдә аерым төрки халыклар формалашканга кадәр тудырылган бу язма әдәбият, язма истәлекләр гомумтөрки мирас булып санала.

4. Турыдан-туры үзара кардәш дип саналмаган телләрнең тарихи рәвештә бер-берсенә тәэсире башлыча бу халыкларның күп гасырлар дәвамында бер ареалда яшәүләре белән бәйле. Идел буенда яшәгән төрки халыклар (татар, башкорт, чуашлар) меңнәрчә еллар буена фин-угор төркеменә кергән мари, удмурт, мордва халыклары белән, бераз соңрак руслар белән янәшә һәм тыгыз аралашып яшәгәннәр, бу телләр арасындагы тарихи бәйләнеш, аларның бер-берсенә тәэсире хәзерге фәндә расланган күренеш булып санала. Күп кенә галимнәр, мәсәлән, татар, башкорт, чуаш телләрендәге сузыклар үзгәрешен (сузыклар күчешен) дә фин-угор телләре тәэсире белән бәйләп карау ягында торалар.

5. Тел тарихын өйрәнүдә ономастика материаллары, ягъни авыл, шәһәр һәм һәртөрле урын-җир атамалары, микротопонимнар, шулай ук археологик казылмаларда табылган язу элементлары да кызыклы гына тел материалын бирә.

Тел тарихын өйрәнү ысуллары

Тел тарихын өйрәнүдә кулланыла торган ысуллар:

а) чагыштырмалы-тарихи ысул;

ә) ареаль ысул (лингвистик география);

б) типологик ысул.

Болар арасында беренчел дәрәҗәдә әһәмияткә ия булган төп ысул (метод) булып чагыштырмалы-тарихи ысул санала.

Чагыштырмалы-тарихи ысул (компаративистика) тел белемендә XIX йөз башларында ачыла һәм башлап һинд-европа телләре семьялыгына кергән телләрнең тарихын өйрәнүдә кулланыла. Төрки компаративистиканың башлануы исә XIX   йөзнең II яртысына карый, һәм ул күренекле тюрколог галимнәр О. Н. Бётлингк, В. В. Радлов, В. Л. Томсен исемнәре белән бәйле. Алга таба төрки телләрне чагыштырмалы-тарихи ысул белән өйрәнүгә П. М. Мелиоранский, В. А. Богородицкий, Г.  Й. Рамстедт, А. М. О. Рясянен, А. Җ. Эмре, А.  М.   Щербак һ.  б. галимнәр зур өлеш кертә.

Хәзерге фәндә телләр тарихын өйрәнүдә бу ысулны куллануның төп нигезләмәсе һәм алымнары шактый ачык билгеләнгән1.

Чагыштырмалы-тарихи ысул дип кардәш телләрнең тарихын үзара чагыштырып өйрәнгәндә кулланыла торган фәнни-тикшеренү ысуллары җыелмасын – системасын атыйлар.

Бу ысулны куллану бер телдән үсеп чыккан кардәш телләрнең, борынгы нигез телдән башлап, тарихи үткәнен күзаллауны һәм аларның үсеш-үзгәреш закончалыкларын ачыклауны күз алдында тота.

Чагыштырмалы-тарихи ысул нәрсәләргә нигезләнә?

1. Борынгы нигез тел булу, аның таркалуы һәм аннан төрле кардәш телләр аерылып чыгуга нигезләнә.

Төрки телләр тарихында борынгы нигез телнең хронологик яктан ике халәте аерып карала: а) борынгы төрки нигез тел (пратюркский язык), ул төрки телләрнең язу белән теркәлгән үткәненә, ягъни б. э.ның VI–VII йөзләренә, Орхон-Енисей язмалары чорына нисбәтләнә; ә) иң борынгы төрки нигез тел (прототюркский язык) язу барлыкка килгәнгә кадәрге, ягъни тагын да борынгырак чорларны үз эченә ала.

2. Чагыштырмалы-тарихи ысул үзара кардәш булган телләрдә тарихи үзгәрешләрнең төрлечә дәрәҗәдә булуына нигезләнә.

Билгеле булганча, төрки телләр классификациясендә борынгылыкны күбрәк саклаган һәм тарихи үзгәрешкә ныграк дучар булган «яңа» телләр аерып карала.

3. Чагыштырмалы-тарихи ысул тел төзелешенең төрле ярусларында тарихи үзгәрешләрнең бердәй булмавына, шулай ук тел төзелешенең тулаем һәм берьюлы үзгәрмәвенә нигезләнә. Бу исә телнең, коммуникатив чара буларак, үзенең бөтенлеген саклау закончалыгы белән аңлатыла. Һәр аерым телнең үз эчендә дә төрле дәрәҗәдәге үзгәрешләр булырга мөмкин. Гадәттә, тарихи үзгәреш кичергән берәмлекләр һәм бик борынгы күренешләр телдә берлектә яши. Максат – борынгылык күренешләрен билгеләү һәм тарихи үзгәрешләрне төрки нигез телгә мөнәсәбәттә ачыклау.

4. Бу ысул шулай ук аерым төркемгә караган телләрдәге структур үзенчәлекләрнең башка телләр өчен дә уртак булуы мөмкинлегенә нигезләнә (типология).

5. Чагыштырмалы-тарихи ысул, телләрнең кардәшлеген билгеләгәндә һәм кардәш телләрне чагыштырып өйрәнгәндә, иң беренче чиратта даими аваз тәңгәллекләренә нигезләнә. Чагыштырыла торган берничә телдә сүзнең төрле позицияләрендә даими рәвештә бер аваз икенче аваз белән алышынса, бу күренеш ул телләрнең генетик яктан кардәш булулары турында сөйли. Тарихи аваз тәңгәллекләренең даими һәм закончалыклы булуы – бер сүздә барлыкка килгән аваз үзгәрешенең сүзнең шул ук позициясендә (сүз башы, сүз ахыры һ. б.) телдәге барлык сүзләрдә дә чагылыш табуы дигән сүз. Әгәр нинди дә булса аерым сүздә ул закончалык бозыла икән, ул сүз алынма яки аның үзенчәлекле яңгырашы башка сәбәпләргә бәйле булырга мөмкин.

Кыпчак һәм угыз төркеменә кергән төрки телләр өчен, мәсәлән, сүз башында т~д, к~г даими аваз тәңгәллеге хас.



Татар телендәге һәм аның аерым сөйләшләрендәге т~д, к~г чиратлашуын да (тары – дары, кәрәз – гәрәз, дулкын – тулкын) тикшеренүчеләр угыз телләре үзенчәлегенең татар телендә чагылышы дип билгелиләр.

Гадәти төрки телләр (шул исәптән татар теле) һәм чуаш теле өчен, мәсәлән, шундый ук закончалыклы фонетик күренеш – р~з, л~ш тәңгәллеге хас.



Телләр кардәшлеген нигезләүдә аваз тәңгәллекләренә өстенлек бирү нәрсә белән аңлатыла соң? Телдәге тарихи үзгәрешләр, билгеле, тел төзелешенең төрле берәмлекләрендә (тамыр, кушымча, сүзформа) чагылыш таба. Әмма кардәш телләрдә бу үзгәрешләр күпчелек очракта шул ук аваз тәңгәллекләренә яки авазларның төрлечә дәрәҗәдәге ассимилятив үзгәрешләренә кайтып кала. Мәсәлән, хәзерге татар телендәге тугыз саны (лексемасы) башка төрки телләрдә, асылда, фонетик яктан гына төрлечә яңгыраш ала: toğuz (рун), toğuz (казах), doğğuz (азәрбайҗан), tăхăr (чуаш), tuğyz (татар) һ.  б.

Чагыштырмалы-тарихи ысулның хәзерге телдә кулланыла торган төп алымнарыннан берсе – реконструкция алымы. Ул бер уртак нигез телдән үсеп чыккан телләрнең иң борынгы чыганагын, ягъни нигез телнең төп структур элементларын ачыклауны максат итеп куя. Билгеле булганча, тарихи рәвештә язу белән теркәлмәгән бик борынгы нигез телне җанлы хәлендә реконструкцияләү мөмкин түгел. Бу очракта кардәш телләрне үзара чагыштыру юлы белән борынгы телнең аерым структур үзенчәлекләрен, мәсәлән, сузык һәм тартык авазларның санын, составын; грамматик үзенчәлекләрдән исә сүз төркемнәрен, аерым грамматик категорияләрне, мәсәлән, исемдә – килеш, фигыльдә заман формаларын һ.  б. ны ачыклау күздә тотыла.

Хәзерге фәндә нигез тел ул борынгыда ук якын кардәш телләр җыелмасы булган дигән караш өстенлек итә. Төрки телләргә карата да галимнәр шул ук фикердә торалар. Ягъни иң борынгы нигез тел, прототөрки тел үзе дә аерым бер үзгәрмәс бербөтен күренеш түгел, ә төрле диалекталь төркемнәр җыелмасыннан торган дигән карашка өстенлек бирелә. Шуңа бәйле рәвештә, хәзерге төрки телләрдәге кайбер аермалыклар, мәсәлән, сүз башында б~м тәңгәллеге (бән~мěн~мин), шулай ук ә~и күчеше борынгы диалекталь үзенчәлекләрнең саклануы булырга мөмкин икәнлеге дә инкяр ителми.

Борынгы формаларны чагыштыру юлы белән ачыклау өчен, тышкы һәм эчке реконструкция алымы кулланыла.

Тышкы реконструкция алымында үзара якын һәм чагыштырмача ерак кардәшлектә торган тел күренешләрен чагыштыру билгеле бер эзлеклелектә алып барыла. Әйтик, аерым татар теле тарихын өйрәнүгә мөнәсәбәтле рәвештә телләрне чагыштыру түбәндәге тәртиптә алып барылырга тиеш булыр иде:

1) әдәби тел, диалектлар, сөйләшләр;

2) бер төбәктә яшәгән якын кардәш телләр (татар, башкорт, чуаш телләре);

3) бер этник төркемгә кергән, ягъни кыпчак төркеме телләре;

4) гомумтөрки телләр;

5) алтай семьялыгына кергән телләр (монгол, тунгус-маньчжур телләре һ.  б.).

Эчке реконструкция һәр телнең үз эчендә чагылыш тапкан тарихи үзгәрешләрне ачыклауга нигезләнә. Алдарак искәртелгәнчә, һәр аерым телдә борынгы тел күренешләре һәм тарихи үзгәреш кичергән яңа күренешләр берлектә яши. Мәсәлән, татар телендә бер тамырга караган азақ (азагы) һәм айақ сүзләре кулланыла. Бу сүзләрнең кайсы борынгырак дигән сорау туа. Бу очракта шул ук тарихи аваз тәңгәллекләренә (з – й) мөрәҗәгать итәбез: ийгелек – изгелек.

Айақ – азақ, димәк, й~з тәңгәллегендә з, һичшиксез, борынгырак. Монда тышкы реконструкция алымын кулланырга да мөмкин: қойо – қузуғ, бийек – бәзүк һ.  б.

Шулай ук, мәсәлән, татар әдәби телендә һәм диалектларда энә сүзе ике вариантта: инә – энә рәвешендә кулланыла. Бу очракта и авазының борынгырак булуы Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчеше белән аңлатыла (и > ě).

Реконструкция алымы ярдәмендә табылган тел берәмлекләре чагыштырмалы-тарихи ысул белән эзләнүләрдә башлангыч санау ноктасы булып тора, һәм алар тел тарихына караган хезмәтләрдә теге яки бу тел берәмлегенең иң борынгы үрнәге, ягъни архетибы буларак билгеләнә. Гадәттә, архетип *(йолдызчык) белән күрсәтелә. (Мәсәлән, төрки телләрдәге ачык әйтелешле *а авазы.)

Аерым телләрнең тарихын (тарихи грамматикасын) һәм кардәш телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасын өйрәнгәндә, ареаль ысул да кулланыла.

Ареаль ысул, аны икенче төрле лингвистик география ысулы дип тә атыйлар, кардәш телләрнең төрле этник төркемнәре (төрки телләрдәге кыпчак төркеме, угыз төркеме, карлук төркеме, мәсәлән), шулай ук бер үк телнең төрле диалектлары һәм сөйләшләре арасында тарихи-территориаль бәйләнешләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән уртак тел күренешләрен (изоглоссаларны) ачыклауны күздә тота. Асылда, кыпчак төркеменә кергән татар телендә, мәсәлән, угыз телләренә хас үзенчәлекләрнең дә саклануы бу кабилә телләренең тарихи рәвештә тыгыз бәйләнештә булулары турында сөйли.

Тел тарихын өйрәнүдә ареаль ысул шулай ук тарихи рәвештә бер төбәктә (ареалда) яшәгән, турыдан-туры кардәш булмаган яки ерак кардәшлектә булган телләрнең үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән тел күренешләрен ачыклаганда да кулланыла. Тел тарихы өчен бу җәһәттән татар теленең фин-угор төркеменә кергән мари, мордва, удмурт һ.  б. телләр белән үзара бәйләнешен өйрәнү гаять мөһим. Галим- нәр, мәсәлән, татар һәм башкорт телләрендә а авазының иренләшүен һәм чуаш телендә а > у күчешен, шулай ук чуаш һәм хакас телләрендә сүз башы тартыкларының саңгыраулашуын (саңгырау анлаут) фин-угор телләре тәэсире дип карыйлар.

Типологик ысул исә үзара кардәш булмаган телләрнең тарихи үсеш-үзгәрешендә дә аерым уртаклыклар булуга нигезләнә. Дөнья телләрендә типологик уртаклыклар яки аерымлыклар тел төзелешенең төрле өлкәләрендә (фонетика, грамматика һ.  б.) чагылыш табарга мөмкин. Фонетикада, мәсәлән, телнең фонологик төзелешендә бу күренеш сузык һәм тартыклар пропорциясендә дә күренә. Әйтик, татар телендә 12 сузык, 28   тартык аваз булса, рус телендә 6 сузык, 37 тартык аваз санала, һәм бу очракта инде без рус һәм татар телләрендәге типологик аерымлыклар турында сүз алып барырга тиеш булабыз. Төрле телләргә хас типологик уртаклыклардан исә галимнәр ике сузык уртасында саңгырау тартыкларның көчсезләнүен, ягъни яңгыраулашуын, сүз ахырында н сонор тартыгының төшеп калуын, тотрыксыз булуын (мәсәлән, татар телендә: белән  – белә, илән – илә), сүз башы позициясендә  – анлаутта  – авазлар өстәлү күренешен (әйбәт – һәйбәт, йокы – уйку) һ. б. ны күрсәтәләр. Типологик закончалыклардан А. М.  Щербак, мәсәлән, сүз эчендә геминатлар (кушык тартыклар) куллануның интервокаль позициядә тартыклар яңгыраулашу күренеше булган телләр өчен генә хас булуын билгели. Шул рәвешле, алда саналган фәнни ысуллар: чагыштырмалы-тарихи ысул, ареаль ысул, типологик ысул, телләр тарихын өйрәнгәндә, берлектә кулланыла, алар бер-берсен тулыландыралар.

 
Татар һәм төрки тел белемендә
тел тарихын өйрәнүнең торышы
 

1. Татар теленең тарихын, аның тарихи грамматикасын өйрәнүгә багышланган махсус хезмәтләр чагыштырмача соң, узган гасырның урталарында гына мәйданга чыга башлый. Бу уңайдан иң беренчеләрдән, күренекле диалектолог һәм тел тарихчысы Латыйф ага Җәләй хезмәтләрен искә алырга кирәк. Галимнең 1954 елда чыккан «Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар»2 дигән хезмәтендә татар телендәге сузык һәм тартык авазлар өлкәсендәге тарихи үзгәрешләр шактый эзлекле яктыртыла, һәм андагы күп кенә фикерләр бүгенге тел тарихы фәне өчен дә әһәмиятен югалтмаган. Иң кыйммәтлесе шунда: галим, телдәге тарихи үзгәрешләрне аңлатканда, башка төрки телләргә һәм татар теленең диалект һәм сөйләшләренә дә мөрәҗәгать итә. Л. Җәләйнең икенче капиталь хезмәте телебезнең грамматик төзелешен (морфологиясен) тарихи юнәлештә өйрәнүгә багышланган. Бу хезмәт профессор Л. Җәләй университет студентларына тел тарихы буенча укыган лекцияләрнең кулъязмалары нигезендә төзелгән, ул махсус китап рәвешендә 2000 елда басылып чыкты3.

Татар теленең тарихи грамматикасын өйрәнүгә нигез салган икенче бер әһәмиятле хезмәт – В. А. Богородицкийның «Введение в татарское языкознание» дигән хезмәте4.

В. А. Богородицкий – Казан лингвистика мәктәбенең күренекле вәкиле, СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Казан дәүләт университеты профессоры, русист галим. Аның татар телен өйрәнүгә багышланган әлеге хезмәте XX гасырның 30 нчы елларында ук дөнья күрә. Әмма хәзерге фәнни җәмәгатьчелеккә аның күбрәк икенче, 1953 елда кирилл әлифбасында басылган нөсхәсе билгеле. Бу басманың редакторы – зур тюрколог галим Н. К. Дмитриев. Редактор үзенең кереш мәкаләсендә В. А. Богородицкий хезмәтенә югары бәя бирә, ул аны төрки телләрне өйрәнүдә башлап чагыштырмалы-тарихи ысулны уңышлы кулланган галим буларак билгели. Тарихи грамматиканы өйрәнү җәһәтеннән бу хезмәттә «Фонетика» бүлеге аеруча әһәмиятле. Татар теленең вокализмын (сузыкларны) һәм консонантизмын (тартыклар системасын) чагыштырмалы ысул белән тикшерүгә багышланган бу бүлектә авазлар башта сыйфатлары, ягъни ясалыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре буенча рус теле авазлары белән чагыштырыла, һәр ике телдәге авазларның типологик юнәлештә уртак һәм үзенчәлекле яклары ачыклана. Галим, мәсәлән, рус һәм татар телендә бары тик ике сузык аваз у һәм и авазларының гына төп билгеләр буенча охшаш булуларын, шулай ук татар телендә а сузыгының, иренләшү төсмереннән тыш, арттарак ясалуын («…имеет более глубокую артикуляцию»), о, ө авазларының бик кыска әйтелешен һәм күтәрелеш буенча рус телендәге ō авазыннан таррак булуын һ.  б. ны билгели. Шунысы әһәмиятле: галим бу нәтиҗәләрен эксперименталь фонетика ысуллары белән дә дәлилли. В. А. Богородицкий хезмәтенең икенче өлеше исә турыдан-туры татар теле авазларын тарихи яссылыкта өйрәнүгә багышланган. Бу юнәлештә татар теле авазлары төрки телләр – төрек, алтай, казах телләре һәм шулай ук чуаш, монгол телләре белән чагыштырыла. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: В. А. Богородицкийның бу хезмәте, татар теленең тарихи грамматикасы буенча беренче гаять җитди хезмәт булу белән бергә, гомумән, төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасын өйрәнүгә дә зур өлеш кертә, анда, мәсәлән, төрки телләрнең тартыклар һәм сузыклар системасын чагыштырып өйрәнү, Идел буендагы сузыклар күчеше, төрки телләрдәге монгол телләре белән фонетик уртаклыклар һ.  б. мәсьәләләр фәнни югарылыкта анализлана5.

Татар теле белемендә XX гасырның 50 нче елларында шулай ук тарихи фонетика мәсьәләләренә багышланган махсус тикшеренүләрдән тел галиме Л.  И.  Яфаров хезмәтләрен билгеләп үтәргә кирәк6.

Узган гасырның 70 нче елларыннан башлап университетта татар теленең тарихи грамматикасы, гомуми тел тарихы фәненнән аерылып, «Татар теленең тарихи грамматикасы» һәм «Татар әдәби теле тарихы» буларак укытыла башлады. Шул уңайдан һәр ике фән буенча уку-укыту программалары, методик әсбаплар төзелде. Мәсәлән, 1975 елда А.  Х.  Нуриеваның «Татар теле тарихыннан материаллар» дигән дәреслек-кулланмасы7 һәм күнегүләр җыентыгы басылып чыкты.

Тел тарихын өйрәнү, гомумән, шул телнең хуҗасы булган халык тарихын өйрәнү өчен дә, әһәмиятле алшарт булып тора. Татар халкы, аның этногенезы, «болгар» мәсьәләсенә бәйле рәвештә, күренекле галим, тел тарихчысы Р.  Г.  Әхмәтьяновның татар һәм чуаш телләрен чагыштырып өйрәнүгә багышланган монографик хезмәтләре чыгу тарихи грамматиканы өйрәнүгә җитди этәргеч булды8. Бу уңайдан шулай ук галимнең әле соңгы елларда чыккан этимологик сүзлеген9 һәм татар терминологиясе тарихына багышланган хезмәтен10 дә искә алырга кирәк.

2. Төрки телләрнең тарихын, шул исәптән чагыштырмалы -тарихи грамматикасын өйрәнү, алдагы бүлекләрдә әйтелгәнчә, XIX йөз урталарыннан ук башлана. Бу өлкәдәге беренче җитди тикшеренүләр чит ил тюркологлары О.  Н.  Бётлингк, В.  Л.  Томсен һәм Россия галиме В.  В.  Радлов исемнәре белән бәйле. Соңгырак чорда исә төрки телләрне чагыштырмалы-тарихи ысул белән өйрәнүгә В.  Грёнбек, В.  Банг, Х.  Педерсен, Ф.  Е.  Корш, К.  Фой, П.  М.  Мелиоранский, Г.  Й.  Рамстедт, Ю.  Немет, А.  М.  О.  Рясянен, К.  Г.  Менгес һ.  б. галимнәр җитди өлеш кертәләр.

Россия тюркология фәнендә төрки телләр тарихын чагыштырмалы-тарихи ысул белән өйрәнү эшен күренекле тюрколог галим Н. К. Дмитриев башлап җибәрә. Узган гасырның 50 нче елларында аның турыдан-туры җитәкчелегендә СССР Фәннәр акдемиясенең Тел белеме институты төрки телләр бүлеге галимнәре тарафыннан төрки телләрне чагыштырмалы ысул белән өйрәнүгә багышланган 4 томлык капиталь хезмәт эшләнә, һәм ул 1955–1962 нче еллар арасында «Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков» дигән гомуми исем белән бастырып чыгарыла: «Фонетика» (1955), «Морфология» (1956), «Синтаксис (1961), «Лексика» (1962). Бу хезмәттә төрки телләрне хәзерге халәтендә төзелеше буенча, ягъни авазлар составы, грамматик формалары, җөмлә төзелеше, сүзлек составы буенча үзара чагыштыру шактый зур урын алып тора. Шул ук вакытта анда тарихи якка да аерым сылтамалар (экскурслар) ясала, тарихи үзгәрешләрне анализлау тәҗрибәләре китерелә. Авторлар арасында Э. В. Севортян, Н.  К.  Дмитриев, Ф. Г. Исхаков, Н. А. Баскаков, А.   А.  Юлдашев кебек зур тюрколог галимнәрнең булуы да бу күмәк хезмәтнең югары фәнни-методик дәрәҗәсе турында сөйли.

Россия тюркология фәнендә төрки телләрне чагыштырмалы-тарихи ысул белән өйрәнү өлкәсендә хезмәт куйган һәм бай фәнни мирас калдырган тагын бер галим – А.   М.   Щербак. 1970  нче елда А.   М.   Щербакның төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи фонетикасы буенча күләмле хезмәте басылып чыга.11 Дөнья тюркология фәне казанышларына таянып һәм аларны фәнни-тәнкыйди юнәлештә тәфсилле анализлап язылган бу хезмәт бер үк вакытта бөтен төрки телләр һәм аларның диалектлары материалларына нигезләнгән булуы белән дә гаять зур фәнни-методик әһәмияткә ия.

Төрки телләр тарихын эзлекле өйрәнүне дәвам итеп, галим 1977–1987 нче елларда чагыштырмалы-тарихи морфология буенча очерклар рәвешендә 3 томлык хезмәтен бастыра12. 1993  нче елда басылган яңа хезмәте исә галимнең төрки телләр тарихын өйрәнү буенча гомумтеоретик мәсьәләләрне эченә алган йомгаклау хезмәте булып тора13.

Төрки телләр тарихын, аның тарихи грамматикасын өйрәнүнең яңа этабы Мәскәү тюркологлары тарафыннан күренекле галим Әдһәм Рәхим улы Тенишев җитәкчелегендә төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасы буенча күп томлы һәм гаять зур фәнни кыйммәткә ия булган күмәк хезмәт язылуы белән характерлана. 1984–2006 нчы елларда басылып чыккан 6 томлык бу хезмәт алга таба аерым төрки телләрнең тарихи грамматикасын өйрәнү өчен дә ышанычлы фәнни-теоретик нигез булып тора.

Әлеге хезмәтнең беренче 4 томы төрки телләрнең төзелеше буенча төрле тармакларын (фонетика, лексикология, морфология, синтаксис) чагыштырмалы-тарихи ысул белән өйрәнүгә һәм шулар нигезендә иң соңгы чордагы14 борынгы нигез телнең төп структур үзенчәлекләрен ачыклауга, ягъни борынгы төрки нигез телне реконструкцияләүгә багышланган. Аларда шулай ук тагын да борынгырак чорларга, иң борынгы нигез тел үзенчәлекләрен ачыклауга да аерым экскурслар ясала15.

Региональ реконструкцияләргә багышланган 5 нче том16 төрки телләрнең төрле этник төркемнәре һәм аларның борынгы нигез телләрен, ягъни борынгы угыз, борынгы кыпчак, борынгы карлук-уйгур һ.  б. нигез телләрне реконструкцияләү тәҗрибәсен үз эченә ала. 6 нчы, йомгаклау томында17 исә алдагы томнардагы мәгълүматлар гомумиләштерелә, яңа фәнни казанышлар нигезендә аерым төгәллекләр кертелә. Бу томның икенче бүлеге тел материаллары нигезендә борынгы төркиләрнең дөнья картинасын өйрәнүгә багышланган. Әлеге бүлек бер үк вакытта төрки халыкларның бай лексик мирасын тарихи юнәлештә өйрәнү ягыннан да гаять әһәмиятле.

1.Карагыз: Общее языкознание (Методы лингвистических исследований). – М.: Наука, 1973. – С. 34—101; Сравнительное изучение языков разных семей (Теория лингвистической реконструкции). – М.: Наука, 1988. – С. 90—105, 181–189; Щербак  А.  М.   Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970.   – С.   9—24; Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 3—15 (алга таба «Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков» «СИГТЯ» дип кыскартылып биреләчәк).
2.Җәләй Л. Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар.  – Казан: Татгосиздат, 1954.
3.Җәләй Л. Татар теленең тарихи морфологиясе (очерклар). – Казан: Фикер, 2000. (Китапны төзү һәм матбугатка әзерләү эшен Ф.  С.  Фасеев башкарган. Кулъязмаларны әзерләүдә шулай ук филология фәннәр докторы Ф. Ю. Юсупов һәм Ә. Латыйпов катнашкан.)
4.Богородицкий В. А. Введение в татарское языкознание. – Казань: Татгосиздат, 1953.
5.В. А. Богородицкий хезмәтендә татар авазлары тарихына караган мөһим фикерләр алдагы бүлекләрдә тәфсиллерәк шәрехләнәчәк.
6.Яфаров Л. И. Некоторые тенденции в фонетике татарского языка: Автореф. дисс… канд. филол. наук. – Казань, 1955.
7.Нуриева А. Х. Татар теле тарихыннан материаллар. – Казан: КДУ нәшр., 1975.
8.Ахметьянов Р. Г. Сравнительное исследование татарского и чувашского языков. – М.: Наука, 1978.
9.Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге. 4 томда. 1  т. (А – Й). – Бирск, 2005.
10.Әхмәтьянов Р. Г. Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.
11.Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков.  – Л.: Наука, 1970.
12.Щербак А. М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (Имя). – Л.: Наука, 1977; Щербак А. М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (Глагол). – Л.: Наука, 1981; Щербак А. М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (Наречие, служебные части речи, изобразительные слова). – Л.: Наука, 1987.
13.Щербак А. М. Введение в сравнительно-историческое изучение тюркских языков.
14.«Соңгы чордагы төрки нигез тел» дигән төшенчә бу хезмәтләрдә «тюркский праязык периода распада» дип бирелә.
15.СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984; СИГТЯ. Морфология.  – М.: Наука, 1988; СИГТЯ. Синтаксис. – М.: Наука, 1986; СИГТЯ. Лексика. – М., 1999, 2001.
16.СИГТЯ. Региональные реконструкции. – М.: Наука, 2002.
17.СИГТЯ. Пратюркский язык-основа. Картина мира пратюркского этноса по данным языка. – М.: Наука, 2006.
Yosh cheklamasi:
0+
Litresda chiqarilgan sana:
06 oktyabr 2022
Yozilgan sana:
2017
Hajm:
257 Sahifa 29 illyustratsiayalar
ISBN:
978-5-298-03368-8
Yuklab olish formati:

Ushbu kitob bilan o'qiladi