Kitobni o'qish: «Көмеш дага / Серебряная подкова»
© Татарстан китап нәшрияты, 2021
© Тәрҗеманов Җ. Ә., варислар, 2021
* * *

Казанга, укырга!
1
1802 елның октябрь азагы. Олы юлдан таза, көр атлар җигелгән тройка килә. Тарантаска мәшһүр Казан сәүдәгәре Жарковның приказчигы һәм аның юлдашы, коллежский регистратор Лобачевский хатыны Прасковья Александровна утырган. Өч малай, кысылышып, алдагы тар эскәмиягә урнашканнар.
Тройка артыннан олаулар тезелеп киткән. Жарков приказчигы ул олауларда Мәкәрҗә ярминкәсеннән Казанга иләнмәгән тиреләр алып кайта иде. Тире эшкәртү буенча Казан борын-борыннан дан тота. Тире-яры мәсьәләсендә Жарков үзе дә һәм аның компаньоны – Подлужный бистәсендә күн заводы тотучы Гогулин да төшеп калганнардан түгел.
Юлчылар бик нык арыганнар: ни әйтсәң дә, Мәкәрҗәдән Казанга чаклы өч йөз чакрымнан артык ара үтәргә кирәк, ә сәфәргә чыгуларына дүртенче тәүлек киткән иде инде. Юл ифрат начар булганга, йөк атлары бик тиз эштән чыкты. Ярый әле бәлагә юлыкмадылар. Ватылып-җимерелеп яткан арбалар, экипажлар әледән-әле очрап кына тора. Олаучылар һәм кучерлар, юлны каргый-каргый, сынган күчәрләрне, ватылган тәгәрмәчләрне рәткә кертеп азапланалар иде.
Юл күбесенчә кара урман аша уза. Йөзәр еллык калын-калын имәннәр күкне каплаганнар, кояшның барлыгы да сизелми.
Юллар тыныч түгел иде: Иделне кичкәч, юлчыларга мылтык, сөңгеләр белән коралланган казаклар отряды очрады. Юлбасарлардан саклану өчен шәһәрдән махсус җибәрелгән бу отрядны күргәч, малайлар җанланып киттеләр, арыганлыклары онытылды.
Казанга якынлашкан саен, аркаларына капчыклар аскан крестьяннар еш очрады: татарлар, руслар, чирмешләр, чувашлар… Ач-ялангач бу бичаралар шәһәргә эш эзләп, бәхет кошы тотарга өметләнеп киләләр, күрәсең.
Быел көз иртә килде. Башта коеп яңгырлар яуды, аннары катырып җибәрде. Яңгыр суларының өсте кабырчыкланып, тәгәрмәч астында чытырдап ватылып кала. Көнчыгыштан кара болытлар агыла; алар инде бөтен күкне каплап алган – күп тә үтмәс, кар явар.
Казанга ни өчен килүләре искә төшеп, малайлар юл газабын бөтенләй уйламыйлар иде: алар бит Казанга укырга – гимназиягә керергә дип киләләр! Иптәшләре һәм укытучылары нинди булыр? Нинди форма бирерләр икән? Аларга бит форма бирәчәкләр!
Малайларның уртанчысы – ябык гәүдәле, кылыч борынлы, янып торган зәңгәр күзле Коля – аеруча нык борчыла һәм дулкынлана иде. Аның яңгыравык тавышын ишетеп, арыган җәяүлеләр дә борылып карыйлар һәм елмаеп куялар.
– Гимназия! Ул нинди булыр икән? – дип, малай әнисен алҗытып бетерде.
Әнисе аңа җавап итеп мөлаем гына елмая.
– Баргач күрерсең, – ди.
Коля, күзләрен кысып, хыялга бирелә. Аның күз алдына, әкияттәге сарай кебек ап-ак булып, Нижний Новгородтагы банкныкы шикелле биек болдырлы гимназия килеп баса. Атлар нигә бу чаклы акрын атлый соң? Болай ташбака адымы белән барсаң, Казанга кайчан барып җитәрсең?
Кучер артыннан сузылып карый-карый, Коляның муены авыртып бетте. Әмма юл бераз гына туры бара да, йә уңга, йә сулга борыла – шәһәр күренми дә күренми.
– Нәрсә ул анда? Казан түгелме әле? – дип, кучерны йөдәтә малай.
– Юк шул әле, улым, әнә теге үрне үткәч күренер, – дип җавап кайтара кучер һәм дилбегәләрен тарткалый: – Әйдәгез әле, малкайлар, җитезрәк!
Ләкин малкайлар чак кына юырткандай иттеләр дә яңадан адымга күчтеләр. Кучер аларны үз ирекләренә куя: тарантаста барин үзе түгел ич. Приказчикның да олаулардан аерыласы килми: юлда әллә ниләр булуы мөмкин иде.
Атлар юыртып барганда, тарантас чайкала һәм сикерә, малайлар, егылып төшмәс өчен, бер-берсенә тотыналар. Атлар тагын атлап бара башлагач, Коля авыр сулап куя, арык кулы белән бөдрәләнеп торган саргылт чәчен рәтли.
Прасковья Александровна балаларына карап уйга калган. Аның чәченә чал керә башлаган, маңгаенда җыерчыклар… Кем уйлар аңа утыз гына яшь дип! Шулай да аның мөлаем елмаюы, сөрмәле озын керфекләр астыннан караган акыллы күзләре ничектер күңелне тартып торалар иде.
Әйе, соңгы ун елда Прасковья Александровнага бик күпне күрергә, кичерергә туры килде. Менә хәзер, тормышында кискен борылыш булганнан соң, аның уйлары ирексездән үткәнгә кайта, күп нәрсәне искә төшерә. Тарантас кинәт сикергәндә генә, фикерләре беразга өзелеп тора.
– Зинһар, әкренрәк! – дип үтенде ул, борчылып. Аннан тагын уйга чумды…
…Кайгысыз үткән балачагы, күңелле кыз вакыты – соңгы ун елдагы тормышыннан ничек аерылып тора бит! Аларның Макарьевы өяз шәһәре генә булса да, җәй көне Мәкәрҗә ярминкәсенә Россиянең төрле почмакларыннан, хәтта чит илләрдән дә сәүдәгәрләр җыела. Гөрләп сату-алу итәләр. Әмма кыз баланы болар кызыксындырмый. Төрле телдә сөйләшүче бу халык өчен биредә бик күп кызыклар күрсәтелә. Энҗе белән бизәлгән көймәле карусельгә утырып әйләнүе яки таган атынуы нинди рәхәт! Ә кичке уеннар, җырлар…
Ул кыз чагында коңгырт-сары чәчләрен толымлап үреп, кызыл тасма белән бәйли торган иде. Аның мөлаемлыгына һәм тыйнаклыгына шәһәр егетләре дә, читтән килгәннәр дә сокланып карыйлар иде.
Кызның атасы зур булмаган куну йорты тотып, анда Мәскәүдән һәм Казаннан килгән олаулар туктый иде. Ул үзе бистә кешесе генә булса да, кызын чук итеп киендерде, белем бирергә дә онытмады. Кызның әнисе дә моңа каршы килмәде. Өяздә танылган землемер Сергей Степанович Шебаршин – аларның ерак кардәшләре – ягымлы һәм акыллы баланы бик яратты, кызга белем бирүне үз өстенә алды.
Параша укырга һәвәс булды. Ул инде аңарчы ук үзлегеннән укырга өйрәнгән, берәр кызыклы китап очратса, укып бетермичә ташламый иде…
Прасковья Александровна көрсенеп куйды һәм, кызыклы төштән уянган шикелле, күзләрен сыпырып алды. Истәлекләре аны кайгысыз чагыннан аерып торган бер вакыйгага китергән иде.
Унике ел үтүгә карамастан, әле кичәгедәй күз алдында. Шимбә көнне шулай кичкә таба дус кызлары аны алмага керделәр. Әнисе риза булып җибәрде. Ерак китәргә өлгермәделәр, Шебаршин коляскасы каршы очрады. Параша моңа бик шатланды. Әмма укытучы янына ике ят кеше утырган иде.
Кыз оялып, югалып калды. Сергей Степанович аны күреп кул болгады һәм кучерга туктатырга кушты.
– Кая барасың, Парашенька? – дип, ягымлы итеп эндәште укытучы. – Иптәш кызларың уенга синнән башка да барырлар. Сине бик сагындым мин. Утыр, өеңә илтеп куям.
Параша тагын да ныграк кызарды, әмма баш тартырга ярамый иде. Шулвакыт алгы эскәмиядән зәңгәр мундир кигән утыз яшьләрдәге егет сикереп торып баш иде дә:
– Сергей Степанович, мин җәяү барырмын, сезнең кардәшегезгә кысан булмасын, – диде.
Шебаршин шаркылдап көлде:
– Бер дә кысан булмас, биш минутлык кына юл калды. Утыр, Парашенька.
Ишетелер-ишетелмәс кенә исәнләшеп, кыз алгы эскәмиягә менеп утырды һәм Сергей Степанович белән янәшә утырган кунак ягына кыюсыз гына күз салды. Анысы Параша янына кысылып кына утырган чибәр егеткә караганда картрак икән, бераз шадрасы да бар икән. Зур зәңгәр күзлек астыннан ягымлы итеп карый, бер дә усал түгел. Усал карасын иде әле, янәшәсендә утырган егетнең зәңгәр күзләре кебек оялтмас иде.
Юл, чынлап та, биш минуттан артыкка сузылмады. Кайтып җиткәч, Параша үз бүлмәсенә йөгереп кереп китте.
– Нигә куркасың? – дип, йомшак тавыш белән сорап куйды әнисе. – Безнең хәлебезгә күрә бик дәрәҗәле кунаклар болар: Аверкиев әфәнде – губернабызның казённый палата казначее… Кулындагы йөзекләрен күрдеңме? Сергей Степановичны дус итеп килгән. Кардәш егетен ни өчен алып килүен үзең дә сизәсеңдер.
– Ой, әнкәем! – диде дә Параша куллары белән битен каплады.
Әнисе аңа ягымлы итеп карады, көрсенүен сиздермәде.
– Кыз баланың язмышы шул инде, – диде ул акрын гына. – Син курыкма, Парашенька, чәй янына чык. Ашамаслар әле. Белмәссең, язмышың булса…
Шулай булып чыкты шул. Егор Алексеевич Аверкиев кебек дәрәҗәле кешегә кардәш булгач, ул егетне иң кулай кеше дип уйладылар. Җитмәсә тагын, Нижнийда межевой конторада хезмәт итә, ди.
– Хәзергә чины бик зур түгел – коллежский регистратор, – дип сөйләнде кичен Парашаның әтисе. – Аңа карап тормабыз. Яшь бит әле, күтәрелер. Агасы ярдәм итәр.
Картларны тик бер сорау борчыды: ни өчен Аверкиев үзенең кардәшенә аларның Парашаларын сайлады икән?
– Сизгер кеше ул, – диде Сергей Степанович, аңлатып бирергә тырышып. – Безнең Парашаның һәр яктан килгәнлеген: акыллы, матур, тыйнак булуын күреп алгандыр. Мин дә киңәш иттем.
Параша аларның сүзләренә колак салмый – Иван Лобачевскийның чибәрлегенә, аның зәңгәр күзләренә гашыйк булып өлгергән иде ул.
Һәммәсе риза булгач, эшне озакка сузмадылар. Тиз көндә вәгъдәләшеп тә алдылар. Моннан да артыгын көтмәгән юмарт Аверкиев кызның калтыранган бармагына кыйммәтле якут кашлы йөзек кигезде.
– Әле монысы, киленкәем, башлап җибәрү өчен генә, – диде ул, ягымлы итеп. – Минем йортыма төшәрсез, шунда гомер итәрсез.
Тагын бер атнадан Макарьевның биш гөмбәзле чиркәвендә никах укылды. Уналты яшьтәгеләргә никахка керергә ярамаганлыктан, Аверкиев кызга егерме бер яшь дип яздырды. Туйдан соң ук яшьләр Нижний Новгородка, Аверкиевның Сретенский урамындагы иркен йортына күчтеләр. Өйнең тәрәзәләре Кремльгә һәм югары базар мәйданына карап тора иде.
Параша бераз вакыт төштәге кебек яшәде. Бер җәйге кичтән башка һични хәтерендә сакланмаган. Ул кичне Параша кунак бүлмәсеннән, тулган ай яктысында Иделне күрү өчен, балконга чыкты. Кичке тынлыкны ярып, бурлаклар җыры – сагыш һәм моң тулы җырлар яңгырады. Яшь килен аларны яратып тыңлады, ә шулай да, ниндидер авыр газаплар киләчәген сизенеп, йөрәге әрнеде.
Көн артыннан көн узды, бәла-каза килмәде. Аверкиев аңа кардәш итеп карый, яшьләрнең тату тормышына соклана, шатлана иде. Бай йорт, бакчадагы беседкалар һәм оранжереялар, өйдәге хезмәтчеләрнең һәм абзарлардагы атларның күплеге яшь киленне таңга калдыра, әмма иренең мәхәббәте аның өчен барысыннан кадерлерәк иде. Ире аның яныннан бер адым да читкә китми, һәрвакыт игътибарлы иде. Алар Аверкиевның туган-тумачаларына һәм таныш-белешләренә кунакка йөрделәр. Аларга зур хөрмәт күрсәтәләр, әмма ире кунакта үзен бик тыйнак тота, аракыдан баш тарта килде.
Аверкиев, аның аркасыннан каккалап, бик канәгать булып:
– Эшләр җайга тәгәрәп тора шикелле! – дип сөйләнгәләде.
Тегесе андый чакларда ояла, уңайсызланып кала. Аның яшь бикәче моны күреп аптырый, әмма төпченеп торырга кыюлыгы җитми иде.
Тагын берничә атна шулай үтте. Болар Парашаның гомерендә иң бәхетле көннәр иде. Аның гаҗәпләнүенә каршы, хезмәтенә ире бик сирәк йөри һәм әзгә генә китеп тора. Бергә булгач, шул җитмәгәнмени!
Ләкин кинәт барысы үзгәреп китте. Ире аңа карата суынып, үзе йокысыз, ашаусыз калды. Йөзе чырайсызланды. Яшь хатын сизеп тора: бу хәлне хезмәтчеләр дә күрәләр һәм астыртын гына, кызыксынып, аны күзәтәләр. Әмма Аверкиевлар гаиләсе гүя бу үзгәрешне күрми, ә Параша сорашырга кыймый иде.
Ниһаять, беркөнне Иван Максимович «хезмәтемә барам» дип чыгып китте дә әйләнеп кайтмады. Параша нишләргә белмичә йөрде, ә Егор Алексеевич бик тыныч кыяфәт белән аны юатырга тырышты.
– Хезмәттә бит өйдәге шикелле түгел, – диде ул. – Җир эшләре белән җибәргәннәрдер, өйгә кереп чыгарга өлгермәгәндер. Борчылма син, Парашенька.
Икенче көн дә узып бара, ире һаман күренми. Аверкиевлар кунакка киттеләр. Буш бүлмәләрдә Параша бер ялгызы калды. Ул ни уйларга да белмәде.
Асрау кыз Анюта, почмакта нәрсәдер җыештырган булып, озак кына аны күзәтеп йөрде дә, ниһаять, түзмәде, якын ук килеп сүз кушты:
– Анакаем, барыня, зинһар, мин әйткәнне сиздермәгез. Сезнең газаплануыгызга тыныч карый алмыйм, барын да сөйләп бирәм.
Ул куркынып як-ягына каранды, аяк очларына басып кына, ишек янына барып тыңлап килде һәм, Парашаның колагына ук иелеп:
– Эчә бит сезнең ирегез Иван Максимович, – диде пышылдап. – Алла күрсәтмәсен, бик эчә. Хезмәтеннән шуның өчен кудылар. Тик Егор Алексеевич аңа кәгазь тапты: бума авыруы, цинга булу сәбәпле, имештер, хезмәткә яраклы түгел. Эчкәнгә кудылар. Эчмичә тора алмый. Аракы сорап, аякларыңа егыла. Бер дә бирмәсәң, Алла күрсәтмәсен, ул кыланганны ерткыч җанвар да эшләми.
Кыз Парашаның йөзенә күтәрелеп карамады, сүзен дәвам итте:
– Сезне алдадылар, анакаем. Егор Алексеевич «егет сезне сөйгәч, аракысын ташлар» дип исәп иткән иде. Без сезне бик кызгансак та, әйтергә батырчылык итмәдек.
Кыз, сүздән туктап, Парашаның йөзенә караган иде, куркып кычкырып җибәрде:
– Анакаем, барыня, ни булды сезгә?.. Һай, нигә генә сөйләдем… Гафу итегез мин тинтәкне!
– Юк, юк, – диде Параша акрын гына тавыш белән. – Аннушка, әйтүең өчен рәхмәт. Хәзер бар, ялгызым калыйм. Берәүгә дә сөйләмәм, курыкма.
– Рәхмәт яусын, анакаем, барыня, – диде кыз, пышылдап. – Зинһар, кызганыгыз, белсәләр, башымны ашарлар.
Ул шулай курку катыш борчылу хисе белән китеп барды. Ә Параша утырган килеш калды. Озак утырганнан соң гына торып йөренә башлады. Аны-моны уйламыйча, иләсләнеп, түрдәге кечкенә өстәл янына килде. Өстәлдә яткан коңгырт папкага күзе төште. Бауларын чишеп, иң өстәге зур табак кәгазьне кулына алды һәм укырга кереште.
Бер минуттан Параша бөтен папкасы белән эләктерде дә яктырак җиргә – тәрәзә янына килде. Калтыраган бармаклары белән берәм-берәм алып, барча кәгазьләрне укып чыкты; ул үзенең чуалган фикерләрен җыярга тырышты – маңгаен уды. Озак кына акылына килә алмыйча торды.
Аның ире бу Аверкиевларга бөтенләй кардәш тә түгел икән ләбаса. Чыбык очы гына икән аларның якынлыклары: Лобачевскийның бабасы Андрей Яковлевич Гусенцов, яшь хатынга өйләнгәч, Егор Алексеевич белән баҗай булган.
Парашаның калтыранган бармаклары папкадан калын бер зәңгәрсу кәгазьне тартып чыгарды. Монысы нәрсә тагын? Аттестат… Кемгә бирелгән?
«Ошбу аттестатны күрсәтүче поляк милләтенең кешесе улмыш. Аның атасы Максим Василий углы Лобачевский 1757 елда мәнем тарафымнан Малороссиядән китерелмеш вә янә җырчы улгай хезмәт кыйлмыш, вә янә Животово дәю җирдә көн итмеш. Анасы мәнем крепостной кыз Аграфена Андрей кызы улмыш. Иван туганнан соңра, 1775 елда хезмәттән җибәрелмеш.
Хәзерге көндә тууын вә ирекле улгычын расламакта ошбу аттестатка 1777 елның февраль аенда, 24 нче көнендә Мәскәү каласында герблы мөһеремне басам вә имзам куям: князь Михаил Долгоруков, лейб-гвардия капитаны»1.
Параша бик озак уйланып утырды. Аннан соң, иренең аттестатын өстәлгә җәеп салды да, гүя шуннан да мөһимрәк эше юк иде, аттестатның бөгәрләнгән почмагын турайтты һәм Долгоруковлар гербының бизәкләрен җентекләп өйрәнергә кереште. Инде түземе җитмәде – башын өстәлгә салып, үксеп елап җибәрде.
– Алдаган… Алдаган, – дип сөйләнде ул, фәкать бер сүзне кабатлап.
Кинәт ул яшь түгүдән туктады. Балавыз сыгып эшне төзәтергә мөмкин түгел иде инде. Һәммәсен белергә, дөреслекне ахырынача белергә кирәк иде.
Параша яңадан папкага үрелде һәм, кич утырып, иренең үткән гомерен тасвирлаган кәгазь өемен укып чыкты. Хәзер ул аның турында һәммә нәрсәне белә иде.
Башлангыч мәктәпне бетергәч, 1777 елның 20 мартында уналты яшьлек Иванны Мәскәүдәге межа канцеляриясенә копияләр алып торучы хезмәтенә урнаштыралар һәм Ростов землемеры Настеров партиясенә билгелиләр: таныклыгында «буш вакансиягә елына алтмыш тәңкә жалованье куеп, шуннан госпиталь өчен тотып калырга» диелгән. 1786 елның башында ук Иван Максимовичны канцеляриягә күчерәләр һәм 7 июльдә губерна регистраторы чины бирәләр. 1787 елның азагында ул Нижнийдагы межа конторасына күчеп килә, ләкин, озак та үтми, аны отставкага чыгаралар. Табиб тарафыннан бирелгән таныклыкка караганда, «ул, ягъни Лобачевский, бума авыруы һәм цинга белән җәфалана. Шул сәбәпле хезмәткә яраксыз табыла».
Иван Максимовичның кәгазьләре арасында шулай ук межа канцеляриясенең 1789 ел, 2 майда чыгарган указы да саклана, ә анда түбәндәгечә язылган: «Регистратор Лобачевскийны, авыруы сәбәпле бирелгән үтенече нигезендә, межа эшләреннән азат итәргә һәм Россиядә ирекле рәвештә яшәү өчен паспорт, ә хезмәте хакында махсус аттестат бирергә».
– Махсус! – дип, бик озак кабатлады Параша бер үк сүзне. Әйе, хәзер инде ул бу сүзнең мәгънәсен яхшы белә. Һәм шуның белән бергә аның ни эшләп йөргәнен дә белә!
Егор Алексеевич Аверкиевка гына хәйран калырсың! Яшь киленгә шулчаклы ягымлы булып кыланды, аталарча мөнәсәбәттә булды лабаса! Кыз баланы кемгә кодалаганын белә торып әйтмәгән. Алдаган. Кызны да, аның әти-әниләрен дә, атасы кебек якын күргән Сергей Степановичны да алдаган… Белгән булсалар, исерек башка бирерләр идемени? Кыз үзе теләсә дә бирмәсләр иде.
Ә хәзер? Нәрсә эшләргә соң хәзер? Ирен ташлап китәргәме? Аверкиевлар өен ташлап кайтса, әти-әниләре нәрсә диярләр? Әтисе болай да үлем түшәгендә ята. Аннан соң кардәшләре нәрсә әйтер? Дус кызлары, күз атып йөргән егетләр?
Параша бүлмә буйлап йөренде. «Нәрсә эшләргә?» дигән сорау аңа тынгылык бирми иде. Ире яхшымы, начармы, ташлап кайтса – күзен ачырмаслар. Юк, Параша ул хурлыкка түзә алмаячак. Ләкин ире белән бергә алдакчы Аверкиевлар өендә калырга аңа горурлыгы кушмый.
Төнне Параша әнә шул рәвештә уздырды. Яңа көн туды. Исерек ире кайтты. Моннан өч көн элек Параша озатып җибәргән кешегә бөтенләй охшамаган иде ул. Башын игән кызганыч бер кеше иде ул хәзер. Параша үзенең нәфрәтен әйтә алмады – борылып, бүлмәдән чыгып китте. Бусаганы узганда әйләнеп карады: ире чишенмәгән килеш кроватька егылган иде.
Фәкать өч көн үткәч кенә, Иван Максимович сөйләшә алыр хәлгә килде. Яраткан кешесенең шундый кызганыч кыяфәттә булуы Парашаның күңелен йомшартты. Аны ташлап китәчәген әйтә алмаса да, алдакчы Аверкиевлар өендә яшәмәячәген һәм алардан бер тиен акча да алмаячагын аңлатты.
– Эчүеңне ташламый торып, хезмәткә урнашмый торып, минем күземә күренмә! – диде ул иренә.
Аверкиев тәрәзәдән аның сүзләрен ишетеп торды. Параша күңелендәген аңа да әйтмичә кала алмады:
– Сездән шулчаклы мәкерле алдау көтмәгән идем, Егор Алексеевич, – диде.
– Мин уйлаганча барып чыкмады шул, күрәм, – дип җавап кайтарды Аверкиев аңа, уңайсызланып. – Гафу ит син мине, киленкәем. Моннан соң миндә яшәргә теләмәсәң, һич югы, шуңа ризалык бир: мин сезнең өчен хәзер үк аерым өй сатып алам. – Шуннан ул, каршысында басып торган Иван Максимовичка төртеп күрсәтеп: – Моны бер көн кичектермичә хезмәткә урнаштырам, – дип өстәде. – Хезмәтен намус белән башкармаса, губернаторга кыланышларын сөйләп бирәм дә, ул кабахәтне Себергә олактырам.
Хатынының шулчаклы кырыс холыклы булуын күргәч, Иван Максимович куркуга төште. Аверкиев тапкан урынга өяз землемеры булып вакытлыча эшкә урнашты.
1791 елның мартында Аверкиев ниндидер губерна секретаре хатыныннан каралты-курасы, бәрәңге бакчасы белән бергә йорт сатып алды. Черек күл буендагы Алексеевский һәм Вознесенский урамнары2 кисешкән җирдәге бу өйне, яшәп тору өчен, Параша кабул итәргә мәҗбүр булды. Ишегалдында ике өй; һәркайсында хуҗалар өчен икешәр һәм хезмәтчеләр өчен берәр бүлмә иде. Лобачевскийлар күчеп килгән өй үзенең бизәкләп эшләнгән яшел капкачлы тәрәзәләре белән Алексеевский урамына карый. Өй тирәсендә бакча, тау астында гына Почайна инеше – җәй көне бу тирә дачага әйләнә.
Аверкиевларның ташпулатларыннан яңа өйгә күчкәч, Параша йорт эшләренә күмелде. Киләчәк турындагы күңелсез уйларыннан, язмышның рәхимсезлеге турындагы хәсрәтле фикерләрдән аерылу, онытылу иде аның теләге.
Ләкин авыр кичерешләрдән соң аның сәламәтлеге какшаган иде, һәм ул бер айга якын түшәк өстендә ятты. Хәтта авыру әтисен дә барып күрә алмады.
Җәен Парашаның сәламәтлеге яхшырды, һәм ул август азагында малай тапты. Баласы Саша турында кайгырта-кайгырта, шатлык-мәшәкатьләрдә яшь ана башка борчуларын онытып торды. Хәзер инде аның бөтен уйлары, хыяллары улына бәйләнгән иде…
…Прасковья Александровна, уйлары шул урынга җиткәч, үзенә-үзе елмаеп куйды. Аның талчыккан күзләре җанланып, яшәреп киттеләр…
Әйе шул, яхшы заман иде ул. Бала турында уртак кайгыртулар, уртак шатланулар, ир белән хатынның килешүе… Гүя аларның тормышында булган авыр һәм күңелсез чор узып беткән иде. Ләкин… бетмәгән булган икән шул.
Кыш азагында ире шулай бервакыт хезмәтеннән соңга калып, исереп кайтты. Шул көннән башлап яңадан эчә башлады. Бу хәлдән соң иренең төзәлүенә булган ышаныч юкка чыкты. Тормыш алып бару тулысынча хатын җилкәсенә төште.
Аверкиевның үгетләүләренә дә карамастан, Параша алардан ярдәм кабул итмәде. Ул чиновник, купец балаларын укытырга кереште, кием текте, чигү чикте, хәтта керләр дә уды. Чөнки ачтан үләргә ярамый, бала хакына булса да яшәргә кирәк, җитмәсә икенчесе булырга тора иде.
Кардәшенең һәм укучысының фәкыйрьлектә яшәвен ишетеп, Нижнийга Сергей Степанович Шебаршин килеп төште. Лобачевскийның эчкече икәнен белмичә кыз димләгәне өчен, ул үзен гаепле саный иде.
Сергей Степанович иске дусты Аверкиевның өенә тузынып барып керде дә, кардәшеңнең кем икәнен белгән көе нигә кызның башын ашадың, дип тиргәргә тотынды. Ләкин тегенең чын күңелдән кайгыруын күргәч кенә бераз йомшарды. Аверкиев, кызның матурлыгы һәм мәхәббәте егетне эчүдән туктата алмасмы, аны яңадан кеше итә алмасмы, дип уйлаган булган. Ул Парашаның ярдәмнән баш тартуын сөйләп бирде.
– Аны коткарырга сез ярдәм итегез! – дип ялварды ул Шебаршинга. – Сезнең хатыныгыз вафат, балаларыгыз юк, Макарьевта сезне ни тота? Алексеевский урамындагы ике өемне ярты бәясенә бирәм. Берсендә Параша яшәр, икенчесендә сез торырсыз, ярдәм итәрсез.
Сергей Степановичны үгетләргә дә туры килмәде, чөнки Парашаның язмышын ул үз язмышы кебек күрә иде.
Сату-алу эшләрен тиз тоттылар. Шебаршин җыенырга кайтып китте һәм тагын ике атнадан, май башында, Макарьевтан бөтенләй күченеп килде.
Нижний Новгородның Алексеевский урамындагы тып-тын ишегалды ыгы-зыгы белән тулды: капкадан олауларга төялгән өй җиһазлары, ящик-ящик китаплар кертелде. Сергей Степанович укырга бик һәвәс кеше иде. Аның хезмәтчеләре, олауларны тиз-тиз бушатып, әйберләрне Лобачевскийлар өе белән янәшәдәге буш өйгә ташыдылар. Аранда атлар кешни, абзарда ерак юл килеп арыган сыерлар мөгри башлады. Пычкы чыжлаган, балта чапкан тавышлар ишетелде: Шебаршинның балта остасы – егерме яшьлек таза егет Андрюшка – тавыклар һәм казлар өчен кетәклекнең коймасын рәтли, куначалар куя. Ишегалдында һәм өй эчендә өлкән яшьтәге хезмәтче Алексей эшләп йөри; уңган хатыны Авдотья аңа булыша. Йомышка аларның балалары Яшка һәм Фишка, ятим кыз Устя йөри. Шебаршинның хезмәтчеләре шулардан гыйбарәт, чөнки ул күп халык тотарга яратмый иде. Хезмәтчеләр ике өйнең дә кара ягына урнашырга тиешләр иде.
Өйдән кулына бала күтәргән Параша чыкты һәм болдырга сөялеп туктап калды. Балага ишегалдындагы шау-шу ошады, күрәсең, ул кулларын болгый һәм нидер кычкыра башлады.
Коляскадан кулына картузын тоткан Шебаршин төште, ишегалдын үтеп, болар янына килде. Бала аңарга кулларын сузды. Параша эндәшмәде, яңагы буйлап күз яшьләре генә тәгәри иде.
– Бар да рәтләнер, Парашенька, бар да рәтләнер, – диде Сергей Степанович калтыравык тавыш белән һәм хатынны кочаклап үпте. Ләкин аны тынычландырасы урында үзе дулкынланып, ирексездән сулкылдап куйды.
Бер минуттан ул, җитез атлап, болдырдан әйберләр янына юнәлде. Өй җиһазларының бер өлешен Лобачевскийларга ташыдылар. Параша, тынычланып, ашарга-эчәргә әзерләү һәм кешеләрне урнаштыру эшенә кереште. Бер-ике ел эчендә беренче мәртәбә аның җаны җылынды, ялгыз тормышның күңелсезлеге эреде, хәзер аңа таянырлык, балаларына сыенырлык кеше бар иде.
Шебаршинны Параша кыз чагыннан ук бик ярата, ләкин шул ук вакытта ятсына һәм бераз курка да торган иде. Хәзер, күршеләр булып яши башлагач, күңеле белән аңа ышанып омтылды.
Тышкы кыяфәте белән бераз тупасрак, кызып китүчән бу кеше, бүтәннәрнең әйтүенә караганда, ачуы килсә бик усал да, ләкин һәрвакыт гадел була иде. Шебаршин бик акыллы һәм укымышлы кеше: университет бетергән, берничә чит тел белә, матур гына рәсемнәр ясый, шигырьләр яза. Ул Декарт философиясен яклый – математиканы башка фәннәр өчен үрнәк саный. Ләкин ул, барыннан да бигрәк, политиканы күзәтеп бара һәм бәхәсләшергә ярата. Җирле халык аны бик тиз танып өлгерде һәм Макарьевтагы шикелле үк хөрмәт итә башлады. Бәхетсезлеккә очраганнарга ярдәм кулы сузарга әзер торган бу мәрхәмәтле һәм намуслы картның сүзенә һәркем ышана иде.
Аның акылы һәм гаделлеге Парашаның күңелендәге хәсрәт эзләрен киметте. Хатын акрынлап тынычланды һәм тормышка яңадан ышаныч белән карый башлады. Күп газаплар күреп, рухи сынау узган Параша унсигез яшендә зур милекнең хуҗасы булып китте: Шебаршинның йорт мәшәкатьләренә вакыты калмый, эше күп иде.
1792 елның 20 ноябрендә (яңа стиль белән беренче декабрьдә) Лобачевскийлар гаиләсендә икенче малай – Коля туды.
Иван Максимович тагын әйләнеп кайтты, Параша аны тагын бер мәртәбә гафу итте. Ләкин аңа карап кына гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен җаваплылыкны үзенә алырга җыенмады. Ихтыярсыз бу мескен гаиләсе турында кайгыртуны Сергей Степанович өстенә салды. Үзе шуңа бик канәгать иде.
Тагын бер мәртәбә «авыру сәбәпле» отставкага чыкканнан соң, Аверкиев аны 1795 елның азагында Нижнийдагы межа конторасына кечкенә генә бер урынга урнаштырды. Иван Максимович хезмәтендә бер дә уңышка ирешә алмаган иде.
Ә Шебаршинның эшләре әйбәт кенә тәгәри. Коля тугач, өй кысан була башлады. Сергей Степанович Печора кырында яңа йорт һәм буш җир сатып алды. Алексеевский урамындагы йорттан ерак түгел, каршыда гына иде ул йорт. Шебаршин анда зур бакча утыртты, аның оранжереясы Аверкиевларныкыннан да матуррак булды.
Нижний Новгород губернасында иң яхшы землемерлардан саналган Сергей Степановичның эше баштан ашкан, ул һәрвакыт юлда йөри иде. Балаларны сагынып, бераз ял итәргә дип кайтып өлгерми – икенче көнне үк ишек төбенә коляска килеп туктый. Елгыр пар атны кучер көчкә тыеп тора, Авдотья кузла астындагы ящикка таба ашлары төргән төенчекләрне һәм башка юл кирәк-яракларын куя. Кечкенә Саша Сергей Степановичка килеп сырпалана, күзләренә туры карарга тырыша, карт, моны күреп, читкә борыла, елмаюын яшерә иде.
– Парашенька, – ди ул, буш чынаягын читкә этеп, – көн бик матур, әллә бер йөреп керәбезме? Үзебез белән тагын берәрсен алырбыз, бәлки.
Параша эченнән генә көлә. Сергей Степанович белән алар алдан ук сөйләшеп куйганнар, шулай да берни белмәгәндәй кыланалар иде.
– Белмим шул, – дип куя ул. – Кемне алырбыз икән соң?
Бу сүзләрне ишеткәч, Сашаның түзеп торырлыгы калмый:
– Мине алыгыз, мине! – дип кычкырып җибәрә ул. – Серёжа абый, мин зур үстем, кузлага кучер янына утырып барам. Аннан яхшы күренә.
– Юк, юк, – дип каршы төшә ана. – Минем янга утырырсың, ерак бармабыз. Коленька…
– Коленькадан Устинья күзен дә алмаячак, белеп торасың лабаса, – ди моңа каршы хуҗа, урыныннан җиңел генә күтәрелеп. – Тизрәк бул, Парашенька, төшке челләгә чаклы атларга кигәвен дә артык каныкмый.
…Вакыт уза торды. Коля да үсте. Серёжа абыйсы Коляны бик ярата иде.
Балалар тәрбиясе турында кайгыртып, Сергей Степанович аларны җир үлчәү эшен яратырга өйрәтте. Ул бик кызык итеп сөйли; Серёжа абыйлары белән бергә уздырган һәр көн малайлар өчен бәйрәмгә тиң иде.
Андый кичләрдә ул еш кына:
– Карап-карап торам да, Парашенька, безнең сәфәр йөрүләр Саша өчен бик-бик файдалы бит, – дип сөйләргә тотына. – Мин межа уздырганны ул бик зур кызыксыну белән күзәтә. Үлчәүгә яки план төзүгә кагылышлы нәрсәләрне зурларча хәтеренә сеңдерә. Күр дә тор, землемер булачак! Аллага шөкер, файдалы һәм кирәкле һөнәр. Җирне дөрес итеп бүлеп бирү – изге эш ул: бәхәсләр туктый, ызгышырга сәбәп калмый, хуҗалык эшләре бөтен дәүләтебез күләмендә ныгый…
Сергей Степанович хатынга киңәш тә бирә:
– Исеңдә тот, Парашенька, Сашаны Мәскәү гимназиясенә бирергә кирәк булыр. Бер дигән землемер чыгар аңардан.
Аларның гаиләсенә карт якын туганнарча карый иде һәм Лобачевскийларның өченче малайлары Алексей тугач, ул аны үз исеменә яздырды.
Бу мәсьәләгә Иван Максимовичның бер дә исе китмәде. Күпчелек вакытын ул юлда йөреп үткәрә, өйдә чагында да балалар аңардан нык ятсыналар. Алар аның янына килергә дә куркалар, ә кече күңелле Сергей Степановичны торган саен ныграк яраталар иде.
1797 елны көзен, көтмәгәндә, Нижний Новгородтагы межа конторасын яптылар һәм бөтен чиновникларны Уфага күчерделәр. Ирен озаткач, Параша җиңеләеп калды. Тыныч тормыш итәргә моннан соң берни комачауламас дип уйлады ул. Тик ул уйлаганча булмады. Бер атна узгач, Сергей Степанович каты авырып китте. Ул озак авырмады. Кайгыдан ябыгып киткән Парашага, бәхилләшү өчен, балаларны алып керергә кушты.
– Укып кеше булуларын күрә алмадым шул, Парашенька. Тагын бер ялгызың кайгыртырга туры килә инде. Кара аны, университет бетереп, кеше булсыннар. Бар милкемне сиңа калдырам, – диде карт һәм калтыраган кулы белән Парашага рәсми кәгазь сузды.
Кичен ул вафат булды.
Параша мирас булып калган өйдә яшәвен дәвам иттерде. Шебаршинны истә тотып, ул үзенең өч улын да «мәрхүм капитан Шебаршин тәрбияләгән балалар» дип атый иде.
Ә Иван Максимович, хатыны һәм балаларының ничек яшәүләре белән бер дә кызыксынмыйча, Уфада яши бирде. Ул 1800 елны гына алар янына кайтып килде. Ләкин ул кайтканнан өйдә шатлык өстәлмәде. Аек чагында ул бернигә катнашмыйча һәм бернигә исе китмичә, юньләп сөйләшмичә йөрде. Озакламый тагын эчәргә тотынды, исергәч, һәркемгә бәйләнде. Елаулар-ялварулар ярдәм итмәде. Параша аның белән бергә тормыш алып бару мөмкин булмаячагын тәмам аңлады.
Ире кайтып киткәннән соң, Прасковья Александровна Шебаршинның милкенә рәсми рәвештә рөхсәт алды. Балаларын тәрбияләп үстерергә җитәрлек акча булгач, иреннән аерылырга һәм Нижнийдан китәргә дә була иде.
1801 елның җәендә ул, Нижнийдагы өйләрен сатып, Макарьевка күченде. Әти-әниләре үлгән, туган йорты аңа мирас булып калган иде.
Киләсе елда кече улы Алёшага җиде тула. Сергей Степановичның соңгы васыятен үтәү йөзеннән Прасковья Александровна Казанга барырга, балаларын гимназиягә бирергә булды. Идел буеннан алып Ерак Көнчыгышка чаклы булган арадагы бердәнбер гимназиягә разночинец балаларын урнаштыру бик авыр мәсьәлә иде. Ләкин тормышта очраган кыенлыклар аның ихтыярын сындырмаган, киресенчә, ныгыткан гына иде. Ул тәвәккәлләп юлга чыкты…
Кучерның кинәт кенә атка чыбыркы белән селтәве Прасковья Александровнаны уйларыннан тагын аерды. Тарантас таудан кызурак тәгәри башлаган иде. Юл кирәк-яраклары салынган кәрзиннәр һәм төеннәр сикерешеп алалар.
– Аллага шөкер, Казанга җитәбез! – дип куйды кучер.
Урман бетеп, татарларның борынгы башкаласы күренә башлады. Ак йортлар кояш нурында коена, алар арасында мәчет манаралары һәм чиркәү гөмбәзләре күренеп, кукраеп утыралар. Шәһәр заставасына җитәргә әле тагын берничә чакрым бар иде.
– Әнкәй, – диде Коля, түземсезләнеп, – болай артка карап бару алҗытып бетерде. Кучер янына утырып, алга карап барасым килә. Утырыйм инде?..
– Утыр, – диде әнисе, бераз көттереп, истәлекләреннән аерылып бетмәгән хәлдә. – Тик егылып төшмә.
Шатлыктан Коляның авызы ерылды, ул тиз генә кузлага менеп утырды.
– Эх, малкайлар, кызурак кыймылдагыз! Эх!.. – диде малай, атларны куалап. Ул чыбыркы шартлатып алды, тыңлап торды. – Ишетәсезме?.. Ишетәсезме, ничек шартлады? – дип сөйләнде. – Һава бар анда. Буш урында көтүче чыбыркысын селтәсәң дә, бу чаклы шартламас иде.
Приказчик белән кучер шаркылдап көлеп җибәрделәр. Прасковья Александровна да елмаеп куйды. Малай боларның көлүен күтәрә алмады – гарьлегеннән кызарып, чыбыркыны кучерга бирде һәм кире үз урынына төште.
Атлар, тиздән ял итү һәм ашау мөмкинлеге булачагын сизенеп, үзлекләреннән юыртып киттеләр. Приказчик сүз әйтмәде. Казанга җиткәндә, олауларны артта калдырганда да куркыныч юк иде.
Прасковья Александровна авыр юлның бетүенә сөенде. Ләкин аның йөрәге ешрак тибә башлады: Казан, Казан дип киләләр дә бит, шәһәр ничек каршылар аларны? Аның улларын нинди язмыш көтә?
Юл кырыенда утырган багана шәһәргә җитәргә нибары бер чакрым калганын белдерде. Чыннан да, Казанканың сул як ярындагы иң биек җиргә урнашкан Кремль диварлары, ак ташпулатлар һәм атаклы Сөембикә манарасы яхшы ук ачык күренә башлады. Биек агачлар яртылаш томалап торган тәрәзәләр һәм өй түбәләре, соңгы кояш нурларында коенып, аллы-гөлле төсләргә керәләр һәм шәһәрне әкияттәге шикелле гүзәл итеп күрсәтәләр иде.
Атлар дамба буйлап юырталар: дамбаның кырыйларына кыска баганалар утыртылган, гүя ниндидер землемер аларны юри, юлчылар адашмасын өчен утырткан инде. Коля юлның ике ягыннан еракка тезелеп киткән баганаларга озак карап барды. Ул баганалар аңа юл күрсәткеч маяклар булып тоелды. Кая юл күрсәтәләр соң алар? Әлбәттә, гимназиягә. Шуның өчен бу авыр юлга чыктылар бит алар.
…Менә алар зур якты залга килеп керәләр. Түрдә озын өстәл, ә өстәл артында укытучылар утыра. Күбәү алар, һәммәсе кара сюртуклы, чал сакаллы. Коля килеп керү белән, аңардан бөтен фәннәр буенча сынау ала башлыйлар. Бик күп сорыйлар… Җавабын тыңлаганнан соң: «Кызганычка каршы, сезне гимназиягә кабул итә алмыйбыз. Сез бик сай йөзәсез», – дисәләр?..
Хурлык! Нинди зур хурлык булачак! Әнкәй нәрсә әйтер? Сергей Степанович исән булса ни дияр иде.
Сергей Степановичның сулган йөзе Коляның күз алдына килеп басты. Үләр алдыннан, ул аларны үз янына чакыртып китерде һәм: «Укыгыз, балалар, җирнең чын хуҗалары булыгыз, – диде. – Кеше караңгыда яши алмый, яшәргә тиеш тә түгел. Табигатьнең бөтен серләренә төшенеп, кеше аның байлыкларына хуҗа булырга тиеш… Сезгә, алтыннарым, усал атны авызлыклаган кебек, табигатьне авызлыкларга һәм кешелек дөньясы өчен хезмәткә җигәргә туры килер. Ул чагында ярлы һәм көчсез баеп китәр, кодрәткә ия булыр. Надан, кара кеше гыйлем алыр, акылы артыр… Боларның һәммәсен дә фән бирер. Фәннең нигезе – математика, аның үсеше һәм камилләшүе нәтиҗәсендә безнең дәүләтебез чәчәк атар… Сүзем бетте, алтыннарым… Бәхил булыгыз».
Сергей Степановичның һәр сүзен хәтерли Коля. Тагын әле ул: «Гимназиягә кергәннән соң, бүләк итеп, минем землемер чылбыры белән эккерны бирерсез», – дигән иде.
Керә алмасалар? Ул чагында чылбыр белән эккерны нишләтергә? Гимназиягә биреп калдырыргамы, әллә кире Макарьевка алып кайтыргамы?
Коля, әнә шул сорауга җавап эзли-эзли, дамбаны чыгуларын һәм утын складлары, сәүдә лабазлары, тоз һәм тире өемнәре яныннан бара башлауларын сизми дә калды.
Юл бер пычрак урамга килеп керде. Әйләнә-тирәдә сасы ис – тире, дегет, балык, сабын исе бергә буталган иде. Күрше тыкрыктан тигезсез таш юл буйлап дөбер-шатыр килеп узган арба тавышы ишетелә. Ул арбаның майламаган тәгәрмәчләре шыгырдавыннан колакны томалыйсы килә. Шулвакыт кемдер әче тавыш белән: «Суу са-там! Ка-ба-а-ан суы!» – дип сузып җибәрде. Аңарга карлыккан тавыш кушылды: «Әй, балалар, бер тиенгә сыер ала алмассыз, миннән кабартма алып ашагыз!»
Һәркайда көл өеме, чүлмәк ватыгы, чүпрәк-чапрак. Нижнийдагы кебек, монда да чүп-чарны юлга ташлыйлар икән.
Заставаны үткәч, – элек монда Әби патшаның, ягъни Екатерина Икенченең Казанга килүен хөрмәтләп, Триумфаль арка эшләнгән булган, әмма ул Пугачёв явы заманында янып киткән, – тарантас Триумфаль урамга килеп керде. Биек коймалар эченнән бәйдәге усал этләрнең һау-һаулап өргәне ишетелде, өйләрнең киң кәрнизләре, яшел һәм кызыл төскә буялган очлы түбәләре күренде. Капка төпләрендә шәһәр халкы кайнаша. Балалар һәрнәрсәне кызыксынып күзәтте. Әнә җитез приказчиклар амбар яки лабаз тирәсендә бозау башы кадәрле йозакларын биклиләр, ачкыч бәйләмнәре белән шалтыр-шолтыр киләләр; әнә симез купец хатыннары, такта кибетләреннән башларын чыгарып, әче тавыш белән нәрсәдер кычкыралар; әнә каракүл бүрек, билле бишмәт, читек-кәвеш кигән кәҗә сакаллы татарлар юл уртасында кызып-кызып сөйләшәләр. Әнә бик зур һәм бик матур чиркәү алдында сәләмә киемле, озын чәчле куркыныч хәерчеләр көйләп-көйләп язмышларын каргыйлар:
– Ипилек кенә… Алла ризалыгы өчен, ипилек кенә бирсәгез лә…
Кинәт урам чатыннан крестьян киеме кигән бер төркем кешеләр һәм аларны урап алган конвой килеп чыкты. Бунт күтәрүче ул крестьяннарны башта крепостька алып барачаклар, аннан этап белән зәһәр табигатьле Себергә озатачаклар икән.
Урам буйлап, бунтарьлар алдыннан, мичкәле арбасы яныннан су сатучы татар агае килә. Ул үзенең ябага атына чыбыркы белән дә селтәнә тора, ләкин аты ун-унбиш сажень гына юырткан булды да бөтенләй туктап калды.
– Юлны бушат! – ди конвой начальнигы, карлыккан тавыш белән җикереп.
– Менә сиңа Казан! – дип бәя бирде Саша үзенең күргәннәренә.
– Бу әле Казан түгел, улым… Чын Казан түгел дигәнем… Дворяннар яши торганы әнә тегендә! – Кучер, кулын сузып, тау башында мәһабәт утырган ак ташпулатларны күрсәтте. – Анда урамнар киң, матур…
– Монысы нәрсә тагын, чылбырлы? Күпер түгелме соң? – дип сорап куйды Прасковья Александровна.
– Әйе, әйе, күтәрмә күпер… Болак аркылы… – диде аз сөйләүчән приказчик та, сүзгә катнашып. – Көндез аннан кешеләр йөриләр, төнлә, күтәреп, Иделдән пароход кертәләр. Иван Степанович үз акчасына эшләтте. Тегенди-мондый гына купец түгел шул безнеке – бөтен Россиядә сәүдә итеп йөри. Күпме машина эшләтә! Армия өчен күлмәклек һәм кием эчлек киндер, итек, ременьне ул куя. Яз һәм җәй айларында Иделдән чыпта, тугым, кайры, киндер, тире-яры, сабын, шәм кебек нәрсәләр озатыла. Әнә теге амбарлар һәммәсе безнең Жарковныкылар…. Менә килеп тә җиттек…
Атлар Болакның сул як ярында беренче булып утырган ике катлы зур таш йортның тимер капкасы төбенә туктадылар. Приказчик тарантастан сикереп төште һәм кучерга Лобачевскийларны Лядской урамга илтеп куярга кушты. Үзе Адмиралтейство тирәсендә артка калган обозын көтәргә калды.
Прасковья Александровна юлдашы белән әдәпле итеп саубуллашты, ә малайлар, түземсезләнеп, зурларның сөйләшеп беткәннәрен көттеләр – аларның тизрәк кузгалып китәселәре килә иде.
Кабан күлен Казанка белән тоташтырган яшел һәм пычрак сулы Болак аркылы чыккач, юлчылар халык гөр килеп торган Проломная3 урамын уздылар һәм Кремль стенасы буйлап тауга юнәлделәр. Авыр тарантасны арыган атлар көчкә тарталар. Менә Спасская башня алдындагы мәйданга җиттеләр. Бу – халыкка патша указларын укый һәм хөкемнәр чыгарылып, җәза бирелә торган мәйдан иде. Ләкин хәзер бу тирәдә күңел ачып йөрүчеләр генә очрый.
Воскресенский4 урамының почмагында гаҗәеп зур йорт – гостиный двор салынып ята. Аның каршында – бай фабрикант Дрябловның мәһабәт сарае. 1767 елда Казанга килгәч, Екатерина Икенче шунда туктаган. Әби патшага Казан ошаган, һәм ул аның турында болай дип язган: «Ошбу шәһәр, – шик юктыр, Мәскәүдән соң Россиядә беренче шәһәр».
– Кара! – диде Саша акрын гына, Коляны җиңеннән тартып.
Алар яныннан сөлек шикелле пар ат җигелгән, алтын бизәкле һәм лаклы карета чабып үтеп китте. Атларның сыртына күк ятьмә ябылган, дагаларын урам ташына тигезмиләр дә шикелле. Укалы киемнәр кигән ике лакей каретаның артына баскан.
– Егылып төшсәләр! – диде Алёша, коты алынып…
– Сезнең гимназиягез ә-ә-әнә кайда, – дип, кучер кулы белән Воскресенский урамының аргы башына күрсәтте.
Малайлар ялт итеп башларын уң якка бордылар, ләкин анда урамның ике ягыннан да матур йортлар тезелеп киткән иде; аларның кайсысы гимназия икәнен малайлар белә алмый калдылар.
Кремльнең Спас манарасындагы зур сәгать икене сукты.
Тарантас, мәйданны үтеп, кәкре тыкрыктан Черек күлгә таба төшеп китте. Анда, Воскресенский тавыннан башлап, такта кибетләр, палаткалар һәм ларлар тезелгән. Бу – азык-төлек белән сәүдә итә торган урын. Монда он, ярма, бәрәңге, суган, май, пешкән икмәк, калач, пирог һәм башка төрле ашамлыклар сатыла. Яшелчә һәм җимеш олаулары тирәсендә яланаяклы, сәләмә киемле малайлар йөренә. Алар җиргә коелган алмаларны җыялар, олаучы авызын ачып торса, капчыкларын яралар. Һәр җирдә халык кайный.
Черек күл буенда аш исе бөркеп, мунча шикелле каралып беткән берничә алачык утыра. Анда җитез карчыклар коймак, токмач, пилмән пешерәләр. Шунда ук ачык һавада, җиргә кагып эшләнгән өстәлләр янына тәбәнәк эскәмияләргә утырып ашаучылары да күренә; чират көтүчеләр дә бар. Аннан чак кына арырак комач, сабын, ислемай, кызыл мал белән сәүдә итәләр. Парикмахерлар, кайчыларын шак-шок китереп, халыкны чакыралар. Чәчен тигезләтергә теләүче табылса, алар аны бүкән өстенә утыртып, башына чүлмәк кигезәләр дә, чүлмәк кырыеннан чыгып торган чәчләрен тигезләп кыркып ташлыйлар.
Тимерче алачыклары һәм башка төрле тимер эшләре биналары тезелеп киткән Кузнечный рядны үткәч, тарантас сулга борылды һәм Лядской5 урамына керде. Ике катлы зур булмаган бер йортның парадный ишеге төбенә туктады. Йортның аскы каты – таш, өсте агач иде.
– Менә килеп тә җиттек, – диде Прасковья Александровна улларына.
2
Казанга килеп төшкән беренче көннәрдә малайлар өйдә бикләнеп утырырга мәҗбүр булдылар. Прасковья Александровна иртә таңнан эш белән чыгып китә һәм улларына: «Бәлкем, кирәк булырсыз», – дип, өйдә утырырга кушып калдыра. Иске танышларына төшүгә һәм аларның бик кунакчыл булуларына да карамастан, чит кеше өендә вакыт бик акрын уза иде.
Прасковья Александровна Сергей Степановичтан аның Казандагы дәрәҗәле дусларының адресларын алып калган иде. Ләкин аларның кайберләре үлгән, кайберләре бу шәһәрдән күчеп киткән булып чыкты. Эзли торгач, ниһаять, кирәкле кешеләр табылып, аңа балаларын гимназиягә урнаштырырга ярдәм иттеләр.
Беркөнне Прасковья Александровна шатланып кайтты. Кайтып керүгә, улларын кочаклады.
– Алдым… Сезнең өчегезне дә гимназиягә урнаштырырга рөхсәт алдым… – дип сөйләнде ул, күзеннән шатлык яшьләрен сөртеп. Аннары сумкасыннан пөхтә итеп бөкләнгән кәгазьне алып укып күрсәтте: «Укырга кабул итәргә. Казна исәбенә вакансия ачылганга кадәр үз исәпләренә тәрбия кылырга» диелгән.
– Кабул иттеләрме? – дип сорады хуҗа хатын, алар белән бергә шатланып.
– Әйе… иттеләр… – Прасковья Александровна авыр сулап куйды, – экзаменнарын тапшыра алсалар…
Ул заманда гимназиядә барлыгы өч – түбән, урта һәм югары класс була торган иде. Болардан тыш, гимназиядә укырга хәзерләү өчен башлангыч класс бар иде. Гимназияне тәмам итүчеләр тулы урта белем алып чыгарга тиешләр. Шуңа күрә түбән класска керер өчен дә шактый читен сынау узарга туры килә иде.
Казанга килер алдыннан ике ел элек Прасковья Александровна балаларын үзе укыта башлады: аларны грамматика нигезләре һәм арифметиканың башлангыч дүрт гамәле белән таныштырды.
Балалар укырга һәвәс булып чыктылар һәм күп укыдылар. Бер елны Саша белән Коля хәтта Нижнийда халык училищесында да укып йөрделәр. Әмма Прасковья Александровна хәзер балаларның үзләре кебек үк дулкынлана, тик ул моны сиздермәскә тырыша.
Менә сынаулар көне килеп җитте.
Кояшлы матур иртә. Өрәңгеләрнең соңгы яфраклары, һавада акрын гына бөтерелеп, җиргә килеп төшәләр. Анда-санда юл кырыйларында комачтай кызарып яткан бу яфраклар гүя җылы көннәрнең үтеп киткәнлеген сөйлиләр, шуңа зарланалар иде.
Прасковья Александровна улларын гимназиягә озата барды. Юка куртка кигән Коля, иртәнге салкыннан бөрешеп, иң алдан йөгерә. Бераз баргач, ул артына борылып карый һәм:
– Әнием, гимназия күренмиме әле? – дип сорап куя.
Аның артыннан Саша бара. Уң кулында – өчаяклы эккер, сулында – землемер чылбыры. Саша үзенең дәрәҗәсен белеп, башын артка ташлап, горур кыяфәт белән бара. Иң арттан Прасковья Александровна үзе атлый. Җилкә аркылы бау белән язу тактасы һәм грифель аскан кече малаен җитәкләгән.
Шәһәр инде йокыдан уянган. Балык базары кибетләре тирәсендә халык аеруча күп. Алдан йөгерүче Коля урам тыкрыгында кая барырга белмичә туктап калды. Аның күзе коймага ябыштырылган кәгазьгә төште. Якынрак килеп укый башлады:
«Игълан.
Ошбу игълан аркылы Казан губерна идарәсе түбәндәгеләрне белдерә: штабс-капитан Попов милкендәге ундүрт яшьлек Иван исемле крестьян угылы сатыла, бәһасе 300 сум, еллык доходы 30 сум. Вә янә өч яшьлек озын торыклы, соры төстәге алаша сатыла. Бәясен килешергә мөмкин».
Коля үзенә таба якынлашып килүче әнисенә күтәрелеп карады.
– Әйдәгез, балалар, – диде Прасковья Александровна, койма яныннан читкә атлап. – Бернәрсәгә дә шаккатмагыз. Гаделсезлек бу шәһәрдә дә бар. Сез моны соңыннан аңларсыз, укып чыккач. Ә хәзергә имтихан турында гына уйлагыз.
Ана үзенең балаларын Воскресенский урамына алып менеп китте. Урам башында матур булып ак таш бина утыра иде.
Гимназия Казандагы иң матур йортларның берсенә – элекке губернатор сараена урнашкан иде. Коринф стилендә салынган бу мәһабәт йортның фасадын калын һәм төз баганалар бизи. Ул колонналар өстендә өчпочмаклы фронтон булып, аңа глобус, лира һәм математика инструментларының рәсемнәре төшерелгән. Бинаның түбәсенә гөмбәз сыман бернәрсә эшләнгән.
Малайлар гимназия алдындагы мәйданда сүзсез генә басып тордылар. Гимназия, чыннан да, әкияттәге кебек гүзәл бер сарай булып чыкты. Әнә укучылар килә, һәрберсенең өстендә яшел постау куртка. Кызыл яка һәм кызыл кантлар, ялтыравык сары сәдәфләр. Тик кайберләренең генә кызыл кантлары юк. Сәдәфләре дә ак.
– Мин сезне әнә тегендә, кояш сәгате янында көтәрмен, – диде Прасковья Александровна, кулы белән урам чатындагы кечкенә бакчага күрсәтеп. – Сез, икенче катка менеп, инспектор Илья Фёдорович Яковкинны эзләп табыгыз. Сездән экзамен алуны гимназия советы аңар тапшырды.
Ана үзенең улларына тагын, инспектор Яковкиннан тыш, экзаменда математик Григорий Иванович Корташевский, физик Иван Ипатьевич Запольский һәм рус теле укытучысы Лев Семёнович Левицкий булачагын хәбәр итте.
– Алдан сөйләшкәнчә эшләгез – эккерны һәм чылбырны гимназиягә бүләк итеп бирергә онытмагыз… Башта, әлбәттә, экзаменыгызны тапшырырсыз. Йә, барыгыз. Кыю булыгыз, кыю булсагыз – бар да рәтләнер, – диде ана һәм улларын үбеп озатып калды.
Малайлар, төз колонналар арасындагы биек болдырның авыр имән ишеген ачып, каравылда торучы инвалид солдат яныннан үтеп, вестибюльгә керделәр. Бу киң, иркен вестибюльгә яктылык түшәмдәге пыяла гөмбәз аркылы төшә иде. Гимназиянең аскы катында камералар, ягъни йокы бүлмәләре урнашкан. Китапханә, контора, эконом яши торган квартира һәм төрле кладовойлар да шунда. Икенче катта, киң баскычтан менеп сулга борылгач, гимназия бинасының бөтен киңлеген алып торган зур зал, уң якта ашау-эчү бүлмәсе. Инспекторның квартирасы, шәрык типографиясе, физика кабинеты һәм класс бүлмәләре дә шунда урнашкан. Балалар корт иле кебек гөж киләләр.
Звонок шалтырады. Тынлык урнашты. Лобачевскийлар, дулкынлануларын яшерергә тырышып, залга керделәр: Воскресенский урамына караган зур тәрәзәләр буена куелган озын өстәл артында олы яшьтәге, ягымлы кызыл чырайлы юан гына укытучы утыра. Бераз читтәрәк, класс тактасы янында, көмеш укалы күтәрмә якалы, зәңгәр постау мундир кигән ике егет тора. Аларның берсе тактага нәрсәдер яза һәм тыныч кына тавыш белән аңлата. Тавышына һәм хәрәкәтләренә караганда, ул бик кырыс холыклы булырга тиеш. Икенчесе, киресенчә, бик юаш кыяфәтле. Монысы буйга да тәбәнәгрәк, бераз юанрак та.
«Кырыс холыклы» малайларны күреп алды.
– Иван Ипатьевич, Лобачевскийлар килде. Хәтерегездәме, безгә алар турында әйткәннәр иде, – дип, ул малайларга таба атлады.
Малайлар исәнләшкәннән соң, ул алардан:
– Экзамен тотарга килдегезме? – дип сорап куйды. – Бик шәп… Өстәл янына рәхим итегез… Исемнәрегез ничек соң? Николай Лобачевский дисезме? Бик шәп! О, ничаклы китап алып килгәнсез! Укырга яратасызмы? Күрсәтегез әле, нинди китаплар икән… – Һәм «кырыс холыклы» китап исемнәрен укый башлады:
– Ломоносовның «Грамматика» сы… Бик шәп… Монысы нәрсә?.. «Евклид геометриясе»… Кара син аны! Димәк, сез яшь геометр, яшь Евклид6 буласыз?..
– Инспектор әфәнде…
– Укытучы, – дип төзәтте Коляның сүзен «кырыс холыклы».
– Укытучы әфәнде, гафу итегез, мин землемер булырга тели идем шул…
Бу вакытны «Инспектор Илья Фёдорович Яковкин» дигән кечкенә генә такта кадакланган уң як ишектән кырык яшьләрдәге бер кеше чыгып, залдагыларга баш иеп, кызу адымнар белән өстәлгә таба юнәлде. Өстендә – кара фрак, ак жилет һәм зәңгәр панталон. Аның җәенке башы, ябышып торган майлы чәче, мыскыллы елмаюы, түгәрәк күзләре Коляның хәтеренә онытылмаслык булып кереп калды.
– Башлыйбыз, әфәнделәр! – диде ул, кечкенә яшел күзләре белән малайларны капшап. Шуннан ул «кырыс холыклы» га мөрәҗәгать итте: – Корташевский әфәнде, сез Иван Ипатьевич белән бергә зурысын сораштырыгыз, Лев Семёнович белән без – энеләрен.
Беренче булып Сашаны сынап карадылар. Туганнар арасында иң тазасы, иң сәләтлесе һәм тырышы буларак, Саша үзен кыю тотты, бөтен сорауларга ачык итеп җавап бирде. Аның оста укуы һәм язуы, Магницкий «Арифметика» сын, Ломоносов «Грамматика» сын белүе мәгълүм булды. Ул Казан гимназиясендә укып чыккан шагыйрь Державинның шигырьләрен күңелдән сөйләде һәм, чын актёрларча, хисләнеп, матур итеп сөйләде. Экзамен алучылар бер-берсенә карашып куйдылар. Инспектор кече Лобачевскийны да мактады. Икесен дә түбән класска алырга риза булды.
Коля гына сыната язды. Арифметиканың дүрт гамәле турында сөйләгәндә, Корташевскийның карашын очратып, ул югалып калды. Тик Лев Семёнович Левицкий, ягымлы кеше буларак, малайны тынычландырырга тырышты:
– Борчылма син, туганкай… Белгәнең күренеп тора. Хәзер звательный падеж турында сөйләп бир.
Коля агарынып басып тора.
– Ну, берәр кешене чакырган чагында, син ничек дисең?
– Әй! Әй, син!.. Монда кил! – дип кычкырып куйды Коля, әмма экзамен алучыларның йөзләрендә елмаю күреп гаҗәпләнде.
Лев Семёнович уңайсызланып калды. Ләкин Яковкинның мыскыллы елмаюын күреп, малайга ярдәмгә ашыкты:
– Бәлки, үзең яраткан шигыреңне сөйләрсең?..
– Уртага чыгыгыз! – дип, аңа ялгап китте Корташевский, кашларын җыерып.
Коля уртага чыгып басты. Аның йөзе ап-ак, иреннәре кысып йомылган иде. Хәтереннән Кантемир, Дмитриев шигырьләре үтеп китте. Менә ул башын күтәрде һәм ныклы тавыш белән латин телендә Гораций шигырен укып җибәрде:
AD MELPOMENEN
Exegl monument aere perennius
Regalique situ puramid altius7…
Quod non imber edax,
non Aquil impotens
Possit diruer aut innumerabilis
Annorum series et fuga temporum…
– Җитте, – дип, кискен итеп бүлдерде аны Яковкин. – Хәзер мәгънәсен әйтеп бир.
Үзен ярты юлда бүлдергәч, малай бик гарьләнде. Әйе, әйе, инспектор, аны рәнҗетер өчен, юри шулай эшләде. Шигырьне белә ич ул. Ничек кенә белә әле! Шигырьнең мәгънәсен өйрәтүче Сергей Степановичның тавышы һаман колак төбендә. Нәрсә дип аны Казанга китергәннәрдер? Нигә шул Нижнийдагы халык училищесында гына калдырмаганнардыр? Сергей Степанович бу укытучыларның барысыннан да күбрәк белә иде. Коляны ул өйрәтте. Бабаларына баргач, Коля бервакыт шул шигырьне сөйләп торып җибәргән иде, әнисе елмаеп кына торды…
– Син нәрсә, егеткәй, телеңне йоттыңмы, әллә мәгънәсен белмисеңме? Күрегез бу попугайны! – дип, мыскыллы көлде инспектор.
Коля аска карап басып тора, үпкәләүдән, рәнҗүдән күңеле тулган иде. Юк-юк, бу кыяфәтсез кешегә үлсә дә шигырьнең мәгънәсен сөйләмәячәк. Бер сүз җавап бирмәячәк.
– Син нәрсә миңа карамыйсың? – диде Яковкин, тавышын кинәт күтәреп. – Малай үзенең остазына туры карамый, күзен яшерә икән, димәк, монда эш шәптән түгел… Кара әле монда!
– Карамыйм! – диде Коля, кырт кисеп, һәм читкә борылды.
– Оят кирәк, Лобачевский, – диде «кырыс холыклы», арага кереп, эшнең кая таба барганын күргәч. – Хәзер үк гафу үтенегез!
– Укытучы әфәнде, мин бүтән алай итмәм… – диде Коля, авыз эчендә ботка пешереп.
Аның аска караган күзләре һәм йөзенә чыккан пошынуы гафу үтенүнең ничаклы авыр булганын сөйли иде. Левицкийның үткен күзләре моны шунда ук күрделәр, һәм ул сүзне шаяртуга борып җибәрде:
– Мине дә әби кечкенә чагымда бик кире малай булган дип сөйли. Үсә-үсә, әфәнделәр, үзгәрдем шикелле. Моннан кем чыгачагын хәзер үк әйтүе кыен… Коля, русча шигырьләр сөйләп кара әле.
– Михаил Васильевич Ломоносов шигыре, – диде Коля саңгырау тавыш белән һәм бераз көч җыйганнан соң башлап китте:
Фани дөньядагы без – кешеләр
Күтәрелеп күккә менә алсак,
Гади күзебез белән без Кояшны
Якын килеп янына күрә алсак,
Ачылыр иде аның һәр ягыннан
Мәңге янып торган океан.
Сугылыр ярлар таба алмыйча,
Анда чаба утлы дулкыннар.
Күп гасырлар бергә көрәшеп,
Котыра өермәле ялкыннар.
Ташлар эри анда, судай кайнап,
Һәм утлы яңгырлар ява шаулап…
Коля теләр-теләмәс кенә башлап җибәргән иде – тора-бара җанланды, рәнҗүен бөтенләй онытты һәм бик матур итеп сөйләп бетерде.
Корташевский белән Запольский бер-берсенә карашып алдылар һәм малайны хуплап баш кактылар. Ләкин ачуы килгән Яковкин һаман бәйләнергә урын эзләде.
– Ху-у-уш, – диде ул, сузып кына. – Әйтче, Лобачевский, сиңа бу шигырьне кем өйрәтте?
Коляның тавышы шунда ук сүнде, ул башын аска иде.
– Әни, – диде ул, теләр-теләмәс кенә…
– Уңышлы сайлаган димәс идем… димәс идем, – дип кабатлады инспектор. – Син әле мәгънәсенә төшенә алмаган шигырьне өйрәтмәскә иде… Әйе, башыңны катырмаска иде. Әйтче безгә, Иерусалим храмы кайчан салынган?
Коля, гаҗәпләнеп, инспекторга күтәрелеп карады. Ләкин арага Левицкий керде.
– Инспектор әфәнде, гафу итегез, – диде ул, әдәпле генә итеп. – Без бит Николай Лобачевскийны түбән класска кабул итү турында сүз алып барабыз. Хәзер генә сез бик акыллы фикер әйттегез: ул аңлый алмаган сораулар белән аның башын катырмаска кирәк.
Яковкинның кашлары җимерелде:
– Мондый попугайны түбән класска ничек кертеп утыртыйк?! Мин аны бөтенләй якын китермәс идем, тик инде мәрхүм Шебаршинның үтенечен искә алып кына… Әйдә, хәзерлек классында укып карасын…
Корташевский белән Запольский аның фикеренә кушылдылар, һәм шуның белән мәсьәлә хәл ителде. Экзамен тәмамланды. Инспектор таныклыкка кул куйды.
– Укытучы Фёдор Петрович Краснов әфәндедә укырсың, – диде ул Коляга, кәгазь сузып: – Арифметиканың башлангыч гамәлләрен һәм рус теленең беренче кагыйдәләрен өйрәнерсең.
Гимназиягә эккер белән землемер чылбырын тапшырганнан соң, малайлар ашыгып урамга чыктылар. Саша һәм Алёша, кулларын болгый-болгый, әниләре янына йөгерделәр. Ә Коля гарьләнүеннән аякларын көчкә өстери иде. «Димәк, мин попугай икәнмен! Димәк, мин энекәштән дә ахмаграк икәнмен!» – дип кабатлый, аңа гүя ул үзе дә кечерәеп калгандыр төсле тоела. Кинәт аның башы әйләнеп, күңеле болганып китте, һәм ул, егылудан куркып, колоннага сөялде.
Прасковья Александровна балаларын күптәннән көтә иде инде. Алар ишектән күренүгә, каршыларына китте. Коля булмагач, ул ниндидер күңелсезлек килеп чыкканын йөрәге белән сизенде һәм Сашага дөресен сөйләп бирергә кушты. Улы сөйләгәндә, ана сулу алырга да куркып, бүлдермичә тыңлап торды. Коляның горур булуын бик яхшы белә иде, һәм ул бары тик:
– Ах, Коля, Коля, – дип кенә пышылдап куйды. – Аны эзләп табарга кирәк. Хәзер үк табарга!
Шулчак ана үзенең уртанчы улын күреп алды. Коля ашыкмыйча гына, ныклы адымнар белән аларга таба килә. Башын артка ташлаган.
Ана ике кулын да аңа сузды. Коля бер генә минут туктап торды һәм әнисенә ташланды, аны муеныннан кысып кочаклады. Улының кинәт үсеп киткән кебек булуы, җитдиләнүе ананы хәйран калдырды.
– Әнием, гафу ит, яме, – диде Коля шыпырт кына. – Минем… барыннан да бигрәк, сине борчыйсым килмәгән иде… Шигырьнең мәгънәсен сөйләп бирә алмадым, әнием…
Прасковья Александровна саклык белән генә улының кулларын ычкындырды.
– Бер дә кайгырма, улым, – диде ул ягымлы тавыш белән. – Син әле үзеңнең бүтәннәр сүзен генә кабатлаучы попугай түгел икәнеңне, сандугач икәнеңне, үз тавышың, үз көең барлыгын күрсәтерсең. Хәзер, балалар, әйдәгез доктор Бенес янына. Лядской урамында яши ул, бездән ерак түгел…
Табиб аларны зурлап каршылады һәм Александр, Николай һәм Алексей Лобачевскийларның сәламәтлекләре яхшы булу турында өч таныклык бирде.
Шулай итеп, рәсми баскычлардан үткәннән соң, 1802 елның 5 ноябрендә гимназия советы түбәндәге карарны чыгарды: «…коллежский регистратор Лобачевский җәмәгатенең үтенечен искә алырга, ягъни аның өч улын да гимназиягә кабул итәргә».
Карарны кулына алганнан соң шатлыгыннан яшәреп киткән Прасковья Александровна, шунда ук гимназия конторасына кереп, укытырга дип алдан акчасын түләде һәм урамда аның чыкканын көтеп торган уллары янына ашыкты.
Ана бер үк вакытта көлде дә, елады да. Ул малайларның өчесен берьюлы кочаклап алды. Шатланмаска һич мөмкин түгел – аларга яңа тормыш үзенең капкасын ача иде.
Гимназиядә
1
Лобачевскийларның гимназиягә җыенулары озакка сузылмады. Ноябрь аеның салкын иртәсе иде. Капка төпләренә «барабыз» килеп туктады. Әниләре кухняда мәш килә – уллары яраткан таба ашы хәзерли. Ләкин бүген майда чыжлап пешкән тәмле кабартмаларга кызыгучы булмады. Иртә торып юынган, бәйрәмчә киенгән малайлар, тынгысызланып, бүлмә буйлап ишекле-түрле йөренәләр. Күңелләре белән алар инде күптән гимназиядә.
Чәй эчкәч тиз генә киенеп чыгарга теләгәннәр иде, әниләре ашыкмаска кушты һәм сәфәр алдыннан бераз утырып торырга кирәклеген әйтте.
Бер минут сүзсез утырганнан соң, ниһаять, ана, үзенең улларына фатихасын биреп:
– Ходай юлдашыгыз булсын! – диде.
Һәммәсе дә, урыннарыннан торып, иконага карап чукынып алдылар; Прасковья Александровна улларының һәркайсын аерым-аерым кочаклап үпте.
Алар чыкканда, «барабыз» хуҗасы татар агае шактый туңып өлгергән һәм, дилбегәсен тоткан килеш, тире бияләй кигән кулларын бер-берсенә шап-шоп суккалый иде.
– Гимназиягә! – диде Прасковья Александровна, «барабыз» га акча сузып. Ул туң чана табаннарының карны шыгырдатып кузгалып китүен, балаларының тыкрыктан борылып күздән югалуын карап калды. Җиңелчә генә киенеп чыккан ана, җилне дә, салкынны да тоймыйча, юлдан күзен ала алмый, болдырда озак басып торды.
Малайлар, бер-берсенә сыенып утырган көе, сөйләшми генә бардылар. Тик чаттан борылгач кына исләренә төште: әниләренә кул болгарга оныттылар ич!
Ләкин бу турыда озак уйланырга аларның вакытлары юк иде: «барабыз» хуҗасы атның дилбегәсен тарткалады, бер-ике мәртәбә чөңгереп алды, һәм алар кызурак бара башладылар…
Гимназияне күргәч, Алёша ирексездән:
– Килеп тә җиттек! – дип куйды.
Саша, абый кеше буларак, эшне кызу тотып:
– Тизрәк төшегез! – диде.
Гимназиянең тышкы ишеге авыр ачыла иде. Саша ул ишекне иңбашы белән этеп ачты, һәм алар өчесе бергә, як-якларына карый-карый, вестибюльгә керделәр. Алёша, абыйларыннан калмас өчен, Коляга ябышты.
Классларда дәрес барганлыктан, вестибюль тынып калган иде.
– Кая барыйк икән? – дип сорап куйды Коля.
– Сабыр итегез, хәзер килерләр, – диде ишек төбендә торучы инвалид солдат, киң таш баскычка ымлап.
– Әнә килә! – диде Алёша пышылдап, һәм абыйларының артына яшеренде.
Икенче каттан, баскыч култыксасына тотынып, ашыкмыйча гына чал чәчле офицер – дежур укытучы Василий Петрович Упадышевский төшеп килә иде. Малайлар аның муенына таккан орденын да күреп алдылар. Ул кара перчаткалы сул кулын киң кара тасма белән муенына аскан. Аның кулын беләзек турыннан туп ядрәсе өзеп киткән икән, – бу турыда өч туганга соңыннан иптәш малайлары әйттеләр.
Упадышевский аларга бик ягымлы карап тора. Ул аларның тәрбиячеләре Шебаршинны яхшы белә һәм аңа хөрмәт саклый иде.
– Лобачевскийлармы? – дип сорады ул карлыкканрак калын тавыш белән. – Сезнең кайсыгыз хәзерлек классына керәчәк?
Коля, башын аска иеп, абыйсына һәм энесенә күтәрелеп карарга да оялып, алга чыгып басты.
– Әйдә минем белән, – диде Упадышевский, бик ягымлы итеп. – Син Фёдор Петрович Красновта укыячаксың. Ә сез бераз сабыр итегез…
«Хәзерлек классына… Хәзерлек классына…» Киң баскычтан күтәрелгәндә, Коляга бу сүзләрне кемдер аның артыннан такмаклап менә шикелле тоелды. Ярый әле баскыч тиз бетте; Упадышевский, җиз тотканы борып, класс ишеген ачты.
– Кер әйдә, – диде ул малайга. Һәм укытучыга мөрәҗәгать итеп аңлатып бирде: – Фёдор Петрович, менә сезгә яңа укучы, Николай Лобачевский.
Чал чәчле офицер, ишекне акрын гына ябып, кире чыгып китте.
Коля башта югалып калды. Аптырап, тирә-ягына каранды. Биек түшәмле зур бүлмәгә тап-тар өстәлләр куелган. Өстәл араларындагы эскәмияләргә укучылар тезелеп утырган. Түрдә кафедра. Кафедра артында озын буйлы берәү бик тырышып тактага нәрсәдер яза. Упадышевскийның тавышын ишеткәч, ул башын күтәрде. Үткен күзләрен малайга текәде.
– Килгән икәнсең, утыр! – диде ул бик ямьсез тавыш белән. – Кая барасың?.. Шунда утыр, иң арткы эскәмиягә. Алга утыртырмынмы, юкмы, күз күрер әле.
Мондый күңелсез сүзләрдән соң Коля бөтенләй коелып төште. Ул курка-курка гына арткы эскәмиягә утырды һәм укытучыга күз салды.
«Безнең Макарьев побына охшаган, – дип уйлап алды малай. – Чәчен үргән, сакалы иске себерке төсле сирәк… борыны да аныкы шикелле, – почык борын. Укытучыга бер тамчы да охшамаган».
Шул чакта Краснов кулын күтәрде һәм тузган башын кашып алды. Кулын күтәргәндә, тар җиңле сюртугының терсәк турысыннан ертылган булуы күренде.
«Ни өчен ул, алга утыртырмынмы, юкмы, дип әйтте икән?» – дигән уй килде Коляның башына. Бу гимназиядә ялкау малайларны артка күчереп утырту гадәте барлыгын ул белми иде әле.
Коляны класстагы чиктән тыш тынлык гаҗәпләндерде. Укучылар гүя тын да алмыйлар, сихерләнгән кебек, зәңгәр сюртуклы теге кешегә текәлеп карап торалар.
Кинәт кабер тынлыгын укытучының ютәлләве бозды. Ул, кафедраның ике канатына тотынган хәлдә, кызарынып-бүртенеп, күзләрен мәхәббәтсез әйләндереп, буылып үләргә җитеп ютәлләде. Укучылар авыр сулап куйдылар; укытучы ютәлләүдән туктагач, алар яңадан таш кебек катып калдылар.
Коляның күз алдына ирексездән бер картина килеп басты. Анда Испания циркындагы бер күренеш тасвирланган иде: бер төркем кешеләр, үгез аренага чыккач, аның һөҗүменә каршы торырга хәзерләнеп катып кал-ганнар.
Ләкин класстагы тынлык озакка бармады. Коля башын уңга борды, сулга борды, иңбашларын селкетеп куйды. Тагын бер минуттан күршесе белән сөйләшәчәк иде. Тик анысы, яңа малайга шәфкатьлек күрсәтеп, алдан кисәтеп куюны кирәк тапты. Укытучыга туп-туры караган килеш, ул аягы белән Коляның аягына төртте һәм, иренен кыймылдатмыйча диярлек:
– Селкенмә, сорый башлар! – дип куйды.
Менә укытучы урыныннан торды. Алдындагы тәмәке савытыннан ике бармагы белән чеметеп тәмәке алды һәм, аны борынына салгач, беренче рәттәге өстәлләргә күз йөртеп әйләнеп чыкты. Алгы рәттә иң яхшы укучылар утырганга, андагылар арифметикадан биремне дөрес эшләгәннәр иде. Укытучы һәрберсенең эшен алып күздән кичерә һәм дәфтәрен кире өстәлгә ташлый.
Икенче рәттә хәлләр кинәт кенә үзгәрде. Краснов хаталы дәфтәрне өстәлгә ташламый, идәнгә ыргыта һәм дәфтәрнең иясенә иелеп алырга куша. Яки дәфтәр белән гимназистның битенә китереп суга.
Өченче рәткә җиткәч, Краснов бөтенләй котырынды. Класста аның аяк типкәне һәм «Ахмак! Тинтәк! Ишәк! Дуңгыз!» дигән тиргәү сүзләре ишетелеп торды.
Ләкин тиргәү генә аз тоелды, күрәсең, Краснов класстан күчми калган ике малайны чәчләреннән эләктереп алды һәм бер-берсенә башлары белән китереп бәрде. Мескенкәйләрнең күзләреннән яшьләре атылып чыкты. Кычкырырга яки ыңгырашырга ярамый: укытучы шауламаска куша, сүзен тыңламасалар – тагын да ныграк җенләнә. Җәза алучыларның шундыйлары да була: алар, авыртуга түзеп, хәтта елмаялар, ә укытучы читкә борылгач, өстәл астыннан гына аңа йодрык күрсәтәләр.
Боларны күреп, Коля шаккатты. Нижний Новгородтагы халык училищесында мондый явыз укытучылар юк иде.
«Ә әти?! – дип уйлап куйды ул һәм шунда ук үз-үзенә җавап та бирде: – Исерек чагында ул да шундый иде… Ә бу?..»
Җаен туры китереп, Коля күршесенә якынрак килде һәм:
– Ул… исерекме әллә?! – дип сорарга батырчылык итте.
– Әкрен! – диде тегесе, пышылдап. – Синең белән утырсаң, бәлагә тарырсың. Исерсә, ул яман котыра… Ул бит… Ой!
Ни күрсеннәр: Краснов болар өстәле янында басып тора иде.
– Сөйләшеп утырасызмы әле! – диде ул, җикеренеп. – Базар ясыйсызмы әле!
Укытучы, Коля аркылы иелеп, аның күршесенең кулын эләктереп алды һәм зәһәрләнеп чеметә башлады.
Коляның бу хәлгә түзәрлеге калмады, ул эскәмиядән сикереп торды да:
– Тимәгез аңа! Хакыгыз юк! – дип кычкырды.
Мондый нәрсәне көтмәгән Краснов гүя телсез калды, теге малайның кулын җибәрде. Укучылар исә тын алырга куркып утыралар, кайберләре хәтта куллары белән битләрен каплаган иде.
Ләкин Красновның алай югалып калуы озакка сузылмады. Кинәт ул шартлап ярылырга җитеп кызарды, чигәсендә кан тамырлары бүртеп чыкты.
– Укытучыңны өйрәтәсеңме! Укытучыңны өйрәтәсеңме! – дип акырды ул чәрелдәвек тавыш белән һәм Коляны, якасыннан тотып, почмакка өстерәде. – Тезлән! Укытучыңны өйрәтәсеңме! Ишәк!
Коля үзенең колак төбендә бертуктаусыз яңгыраган чәрелдәвек тавыштан исенә килергә дә өлгермәде, Краснов аны мич янына китереп ташлады һәм кулына кисәү агачы тоттырды. Әтисенең, исерек баш булып та, бу чаклы мәсхәрәләгәне юк иде аны! Бөтен класс алдында кисәү агачы тотып тор әле! «Әллә кисәү агачы белән…Әнигә күңелсезлек китерермен, – дигән уй килде аның башына кинәт кенә. – Түзәргә кирәк…»
Нәкъ шулвакыт кыңгырау тавышы ишетелде. Краснов кафедра өстендә яткан журналын алды һәм, артына борылып карамыйча, йөгереп чыгып китте. Коля кисәү агачын почмакка ыргытты. Аны төрле яктан укучылар сырып алдылар һәм, аркасыннан кага-кага, мактарга тотындылар.
Коля, йокы арасында ишеткән төсле, берәүнең тавышын ишетте:
– Әйдә, дуслашабыз!
Борылып караса – Краснов чеметкән малай икән. Авызы колагына җиткән ул малай Коляны ике иңбашыннан тотып селкеде һәм үзенең тәкъдимен кабатлады.
– Әйдә, дуслашабыз! Син шәп егет икәнсең! Звонок булмаса, кисәү агачы белән кундыра идең бит, ә? – дип тә өстәде ул, тавышын әкренәйтеп, як-ягына карангалап.
– Кундыра идем… әнкәй генә искә төште, – дип җавап бирде Коля; күңел серен ачканга, аның битенә алсулык йөгерде.
Тәнәфес тәмам булды. Укучылар урыннарына утырырга ашыктылар.
Краснов нидәндер кәефләнеп килеп керде, һәм рус теле дәресе җәнҗалсыз гына узды.
Коля да бераз тынычланган кебек булды, тик беренче дәрестәге җәберләнүен тиз генә оныта алмады, укытучы тарафыннан күрсәтелгән явызлык бала күңеленә гүя таш булып утырды.
«Иртәгә мәсьәләсен эшли алмасам, нәрсә эшләтер икән?» – дип уйлады ул ирексездән.
Уйланып утырганга, аның башына грамматиканың башлангыч кагыйдәләре дә кермәде. Бәхетенә каршы, Краснов аңарга игътибар итмәде.
Кыңгырау тавышы, ниһаять, икенче дәреснең дә тәмамлануын белдерде.
– Хәзер безне буйга карап тезәчәкләр, – дип хәбәр итте Коляның күршесе Миша. – Икебезне янәшә бастырсалар шәп булыр иде!
– Әйе шул, – диде Коля чын күңелдән.
Малайларның теләге кабул булды: икешәр-икешәр итеп тезгәндә, алар бергә туры килделәр. Ашау-эчү бүлмәсендә дежур торучы гимназист «яңа малайга» агач кашык тоттырды да:
– Югалмасын өчен, исемеңне язып куй, – диде. – Чыкканда, әнә тегендә, стенага эләрсең.
Өйдә пешкән тәмле ашларга күнеккән Лобачевский болганчык суны кабып кына карады. Икенчегә солы боткасы белән бер калҗа сыер ите бирделәр. Коля анысын да ашый алмады.
– Ачтан үләсең килмәсә күнегерсең әле, – диде Миша, кургаш миски төбен тыкырдатып.
Ашау-эчү бүлмәсендә тәртип саклау вазифасы тулы битле, җирән чәчле Сергей Александрович Поповка йөкләтелгән иде. Ниндидер фаҗига булып, борыны яньчелгән бу тәрбиячедән гимназистлар курыкмыйлар. Аның алдында ук малайлар Коляның батырлыгын кабат телгә алып сөйләделәр, Красновны яманладылар. Коля ул Красновның гимназиядә иң надан укытучы булуын, һәрвакыт исереп йөрүен, директорга һәм инспекторга тәлинкә тотуын, шуның аркасында гына гимназиядән куылмый торуын белде.
– Җитмәсә, үзе безнең гимназияне бетергән, Преображенский полкта хезмәт иткән, – диделәр малайлар. – Аңа гимназиядә укытырга түгел, ә каторгада юлбасарлар надзирателе буласы калган…
Малайлар шау-гөр килә. Өлкән классташлар гына беркадәр читтә, дәрәҗәләрен саклап, акыллы сүзләр сөйләшә иделәр.
Ашаганнан соң, малайларны, парлап тезеп, түбән класска рәсем дәресенә алып киттеләр. Коля анда, абыйсы белән энесеннән качып, бер почмакка барып утырды.
Тегеләр исә мондый хәлне күргәч пошындылар, читтән генә Коляны күзәттеләр.
Рәсем дәресен алып баручы яшь, матур укытучы Фёдор Иванович Чикиев Красновка бөтенләй охшамаган иде. Атаклы Петербург художество академиясендә тәрбия алган укытучы буларак, ул рәсем сәнгатен бик ярата һәм гимназистлар белән үзен әдәпле тота иде. Ләкин Коля аңа да башта шикләнеп карады. Аның рәсемгә өйрәтү ысулы малайга сәер тоелды. Нижнийда Коля китаптан сурәтләр күчереп ясарга, хәтта йорт хайваннарын рәсемгә төшерергә ярата иде. Ә монда Фёдор Иванович фәкать сызыклар сыздыра, дәфтәрне борырга, җайлап куярга рөхсәт бирми.
– Башыңны туры тот, телеңне чыгарма, ялгыш тешләп өзәрсең, – диде укытучы Коляга, ягымлы итеп.
Коля кызарынды, ишетмиләрме икән дип, туганнары ягына күз ташлады. Ләкин бу ягымлы укытучыга үпкәләргә яки рәнҗергә мөмкин түгел иде. Дәрес беткәнче, бу укытучы Коляның мәхәббәтен тәмам яулап өлгерде.
Звонок булгач, Коля тизрәк иптәшләре янына китәргә ашыкты. Ләкин шулвакыт ишектә Упадышевскийның мәһабәт гәүдәсе күренде.
– Лобачевскийлар, өчегез дә минем янга килегез, – диде ул карлыккан калын тавыш белән. – Аста сезне әниегез көтеп тора.
Прасковья Александровна залда, урындык аркасына тотынган хәлдә, тәрәзә янында басып тора; башындагы борчулы уйлар аңа тынгы бирми иде.
– Менә минем улларым! Гимназистларым! Йә, ничек, ошадымы сезгә гимназия? – диде ана һәм, улларына каршы килеп, өчесен бергә кочаклап алды.
– Ошады, әнкәй! – диделәр Саша белән Алёша икесе бертавыштан. Аларның йөзләрендә шатлык иде.
– Ошамаска! – дип сүзгә катнашты Упадышевский. – Безнең гимназиягә белем алырга Россиянең төрле почмакларыннан киләләр: Астраханьнан, Тоболдан, Бохарадан, Тифлистан, хәтта Петербургтан. Ат йөри алмаган җирне дөяләр белән кичәләр.
Упадышевскийның сөйләвен сокланып тыңлап торган Алёша:
– Без атка утырып килдек… тарантаска, – диде.
Ана уртанчы улы өчен борчылды: Коля елмаймый да, көлми дә, аска карап тик тора. Прасковья Александровна, аның колагына иелеп:
– Кайгырма, Колюшка, бар да җайланыр, – дип пышылдады.
Коля, үзен көчкә мәҗбүр итеп, әнисенә күтәрелеп карады. Әнкәсе бит аның хәзерлек классында укып йөрүне үзе өчен хурлык санавын гына белә. Бүген беренче дәрестә булган җәнҗалны белми. Әгәр аңа иртәгә дә шундый ук хәлне кичерергә туры килсә?.. Юк, әнкәсе болай да михнәт чигә. Белмәсен әле…
Коля әнисенә елмаеп карады. Әнисенең йөзе ачылып китүен күргәч:
– Әйе, әнкәй, җайланыр әле, – дип куйды.
Упадышевский, анага хөрмәт күрсәтеп, ишеккә чаклы озатты һәм аннан соң:
– Хәзер өчегез дә конторага чабыгыз, анда буйларыгызны үлчәп, гимназист формасы тегәчәкләр, – диде.
Беренче көн тәмамланып килә иде. Малайларны йокы бүлмәләренә алып кереп, урыннарын күрсәттеләр: Саша белән Алёшага – урам яктагы бүлмә, Коляга исә ишегалдына караганы туры килде.
Кичке сәгать алтыда яңадан звонок шалтырады. Гимназистлар, иртәгә булачак дәресләрне кабатлау өчен, иртәннән җыештырылмаган классларга кереп тулдылар һәм «хәзерләнә» башладылар. Гадәттә, һәркем кычкырып укыганга, тавышка түзеп торырлык түгел иде. Тәрбияче исә тәртип урнаштырырга уйламады да. Шкафтан китап алып, укырга утырды.
Иптәшләреннән күреп, Коля да колакларын томалап карады. Ләкин тавыш аның башына капты. Бу шау-шу аңа Мәкәрҗә ярминкәсен хәтерләтте. Ул дәресләрен хәзерләргә керешкәнче, звонок та булды.
Кичке аштан соң гимназистларның һәммәсен дә залга кертеп тутырдылар. Йокы алдыннан, ашны тизрәк сеңдерү максаты белән, алар бераз селкенеп алырга тиеш иделәр. Стройда йөреп туйган балалар, аеруча башлангыч һәм түбән класстагылар, зал буенча шап-шоп йөгерүдән бертөрле ләззәт таба иделәр. Коляның исә йөгергәндә дә башыннан: «Дәресләрем хәзерләнмәгән. Иртәгә нәрсә булып бетәр?» – дигән уй китмәде.
Йоклар вакыт җитте. Бүлмә надзирательләре, күзләрен чекерәйтеп, гимназистларның чишенүләрен күзәтеп тордылар. Мунчала тутырылган каты матрацлардан кибәк исе килә. Солдат одеялы тәнне кычыттыра.
– Базар ясамагыз! Йоклагыз! – дип боерык бирде шар күзле надзиратель һәм, бүлмәдәге бердәнбер шәмне алып, шак-шок басып, камерадан чыгып китте. Шунысы сәер иде: ишекне ябуга, аның адымнары шунда ук тынды.
Коля, моңа гаҗәпләнеп, Мишадан:
– Нәрсә, аяк очларына гына басып киттемени? – дип сорады.
Миша, көлеп җибәрмәс өчен, авызын кулы белән каплады.
– Тот капчыгың – китәр! Хәзер ул бер сәгать буена ишек төбендә тыңлап торачак, сөйләшкән, көлгән малайларны язып алачак. Иртәгә җәза бирдерәчәк.
«Иртәгә» дигән шомлы сүз Коляны тирән уйларга алып кереп китте, ишеккә колагын куеп тыңлап торучы надзирательнең дөньяда барлыгын да оныттырды. Нижнийда вакытта аларның йокы бүлмәләренә бик матур ай карый иде. Ә монда пәрдәсез, шәп-шәрә тәрәзәдән ямьсез ай карый. Анысы да Красновка охшаган. Ишек артында тыңлап торучы надзиратель кебек үк ничектер яшеренеп карый…
Коляның иптәшләре берәм-берәм йоклап киттеләр. Кайсылары гырлап йоклый, икенчеләре, көндез кичергән михнәтләрне төштә күреп булса кирәк, кычкырып җибәргәли. Кемдер төш күреп ыңгырашты, елады…
Коля моңа түзеп ята алмады, колакларын томалады, бераздан башын бөтенләй мендәр астына тыкты, һәм ул шулай күзләре яшьле килеш йоклап китте.
Төшендә ул Нижний Новгородны, таныш урамны күрде. Тирән чокырларга төшеп, текә ярлардан үрмәләве нинди күңелле! Сугыш уены уйнарга теләсәләр – әйләнә-тирәдә әрәмәлек. Камыш баскан Черек күл дә, Почайна инеше дә ерак түгел. Ул инеш кечкенә булса да, балыкның зурлары эләгә. Бервакыт шулай, гаҗәеп эре чуртан тотып, базарга китергәннәр иде, ерткычныкы төсле сары күзләрен, авызы тулы тешләрен күреп, бөтен кешенең исе китте. Ә малайлар бу турыда атна буе сөйләп йөрделәр…
Коля, төшләнеп, елмаеп куйды, таш кебек мендәрен читкә этәрде.
…Менә алар шаулашып агач башларына, өй түбәләренә менеп йөриләр, җәяләрдән уклар аталар, очырткыч җибәрәләр. Очырткычны алар дәү итеп ясыйлар, шалтыравыклар куялар, кызыл мунчаладан койрык тагалар.
– Әйдәгез, урамнан җибәрмик, ә Кикрик тавыннан җибәрик! – ди Саша, очырткычны ясап бетергәч.
Малайлар бу фикерне чыр-чу килеп каршы алалар:
– Кикриктән җибәрәбез!
– Кикриктән очырабыз!.. – диләр.
Алар һәммәсе бергә Лыков күперенә йөгерәләр. Ул Кикрик дигәннәре – Ока калкулыкларының түбәсе. Ләкин дәү очырткыч күтәреп тауга менүе җиңел эш түгел икән: очырткыч тартыла, ычкынырга тели, шалтыравыклары колакларны тондырып бетерә. Тау башына менеп җиткәч, ул хәтта бер малайны өстерәп алып китә язды, икенче бер малай бауның очын зур ташка бәйләп өлгермәсә, һичшиксез, алып китә иде.
Нинди шатлык, ничаклы горурлык китерде малайларга бу очырткыч! Җилдә тартыла, һавага омтыла, бөтен шәһәр халкын сокландыра кебек. Кешеләр: «Шундый матур очырткычны текә тау башына алып менәргә кемнең башы җиткән икән!» – дип әйтәләрдер төсле.
Очырткыч бик еракка очып китә. Малайлар таудан төшәләр, салкынча суга чумалар, йөзәләр, бер-берсен куалар, бер-берсенә су чәчрәтәләр.
Аннан соң учак ягып җибәрәләр, көлгә күмеп, бәрәңге пешерәләр. Кичен арып-талып өйләренә кайталар.
Кулына газета тоткан Сергей Степанович кабинетыннан аларга каршы чыга.
– Күңелле булдымы? – дип сорый ул, ягымлы елмаеп.
Кинәт… Коля, камерадагы башка малайлар кебек үк, ыңгыраша башлый, чөнки сөекле Сергей Степанович юкка чыккан һәм аның урынында кулына кисәү агачы күтәргән Краснов мәсхәрәле елмаеп басып тора икән…
Малай куркып уянды һәм торып утырды.
Камера тынып калган, хәтта юыну бүлмәсендә буш ләгәнгә сирәк кенә тамчы тамганы ишетелә.
Ай икенче урынга күчеп өлгергән инде, әмма аңа карап кына яктысы кимемәгән.
Авыраеп киткән башын Коля яңадан таш кебек каты мендәргә салды. Хәзер инде аны йокы алмый. Бик яхшы, алмасын әйдә, төшенә Краснов кереп интектереп кенә бетерер.
Коля тагын хыялга бирелде, ул туган шәһәрен исенә төшерә, өен сагына иде.
Зур булып үсеп киткән бакча эчендә аларның кечкенә өйләре күренми дә. Ләкин өйнең куе бакча уртасында булуы бик әйбәт. Әйләнә-тирәдә кошлар сайраша… Карлыган куагы янында сыерчык яши. Карт усак куышында песнәк бала чыгарды… Урам якта гаҗәеп зур тополь агачы үсеп утыра. Саша әйтә: «Ул тополь күкне терәп тора, ул булмаса, күк гөмбәзе өстебезгә җимерелеп төшәр иде», – ди. Абыйсы сөйләгән шул әкияткә ышана Коля һәм тополь башына менеп күкне күрергә тели. Кызык ич. Тик менә әнисенә сүз биреп кенә ялгыш итте. Сүз биргәч, тотмыйча ярамый шул. Менә ни сәбәпле Коля күкне күрмичә яшәргә мәҗбүр булды…
Коляның уена төрле нәрсәләр килде.
Кышкы кичләрдә аларның өенә, әнисе янына, бөтен урам халкы җыела. Бердәнбер укый-яза белгән кеше булганга, аның «Изгеләр тормышы» дигән китабы бар. Күрше хатыннары, кулларына эш алып, бакыр шәмдәлле ут тирәли тезелешеп утыралар, ә Коляның әнисе аларга кычкырып укый. Ул китаптагы изгеләрне һәрвакыт газаплыйлар, ә алар шуңа түзеп торалар. Кайбер вакыт фәрештәләр килеп юата үзләрен… Күрше түтиләренең ай-ваен ишетеп, бервакытны Коля шулай:
– Ә ни өчен фәрештә ул залимны куып кына җибәрми? – дип сорап куйды. – Ул чагында изгеләрне юатып торасы булмас иде…
Хатыннар аңа юньләп аңлатып бирә алмадылар, ачуланып, тиргәп, бүлмәдән куып чыгардылар. Шуннан соң Коля аларның сүзенә катнашмады. Сөйләшкәндә дә бер кешенең явызлыгы, икенче кешенең фәкыйрьлеге турында сөйләшәләр икән – моның ни кызыгы бар?
Ә менә аларның шәһәрләре Нижний Новгородның ничек барлыкка килүе турындагы һәм башка нәрсәләргә бәйләнешле борынгы риваятьләрне Коля бик яратып тыңлый иде. Аларны күркәм кыяфәтле карчык сөйли. Ул карчыкның көйләп сөйләвен дә, шулай ук орчыгының жуылдавын да яхшы хәтерли малай.
– Нәрсәдән икән ул, ә? – дип кычкырып әйтеп куйды Коля, үзе дә сизмәстән.
– Нигә йокламыйсың? – дип пышылдаганны ишетеп, Коля сискәнеп китте.
Әмма шулчак ул күрше кроватьта яткан Мишаның терсәкләренә калкуын күреп алды.
– Үзебезнең Нижнийны хәтерләп ятам әле, – диде Коля әкрен тавыш белән һәм ишек ягына куркып карап куйды. – Сөйлимме, тыңлыйсыңмы?
– Сөйлә! – диде Миша, пышылдап кына.
Ул кроватеннан сикереп төште, одеялын күпертеп куйды. Башыннан ябынып йоклаган икән дип уйларга мөмкин иде.
– Күрдеңме? – диде ул һәм, көлеп җибәрмәс өчен, авызын учы белән каплады. – Шар бәбәк керсә, мине йоклый дип уйлар.
Миша күз ачып йомганчы дусты янына килеп ятты.
– Җелегемә үтте салкын. Икәү булгач җылынабыз инде хәзер. Сөйлә, әйдә. Пышылдап кына сөйлә тик.
Бераз вакыт Коля, фикерен җыеп, дәшми ятты. Аннан теге карчык төсле көйләп сөйли башлады:
– Почайна инеше башланган төштә чиксез зур бер таш ята, ди. Ул ташны анда кем китереп куйганын берәү дә белми, ди. Ташка язган борынгы сүзләр дә шомарып беткән. Ә шулай да риваяте онытылмаган, телдән-телгә йөри, ди. Әнә шул серле таш һәммә кешенең котын алып тора.
– Нигә котлары алына соң ул таштан? – дип сорап куйды Миша, түземсезлек күрсәтеп.
– Син сорауларың белән мине бүлдермә. Борынгылар турында сөйләгәндә тавышланмыйлар, белдеңме шуны? – дип аңлатты Коля үз тавышы белән һәм шуннан соң баягыча ук көйли төшеп сөйләп китте: – Көннәрдән бер көнне ул ташның астыннан су бәреп чыгачак та, безнең шәһәрне су басачак икән. Нижний Новгород бит тау башына урнашкан; аны күмәрлек булгач, бик зур ташкын инде ул.
Булачак фаҗиганең зурлыгына малайлар хәйран калдылар.
– Коля, әгәр дә… ул ташны синең белән икәү эзләп тапсак? – диде Миша.
– Тапкан белән генә эш бетми ич әле! – диде Коля һәм тагын кроватена торып утырды.
– Ул ташта язганча булып чыкмасын өчен, нәрсәдер эшләр идек…
Миша да аның белән янәшә торып утырды. Караңгыда аларның күзләре генә ялтырый. Хыялга бирелеп, туңуларын да сизмиләр. Нәкъ шул минутта ишек сизелер-сизелмәс кенә шыгырдап куйды.
– Шар бәбәк! – диде Миша, пышылдап, һәм одеял астына чумды.
Озын чандыр гәүдәле надзиратель, бер кулы белән шәмен ышыклап, сагаеп кына кроватьлар арасыннан үтте. Шәм яктысында аның кылыч борыны, шар төсле күзләре генә күренә иде. Бәйләнерлек әйбер тапмагач, ул ишеккә табан атлады һәм кергәндәге кебек үк мыштым гына чыгып та китте.
– Котылдык! Сизмәде! – диде Коля, пышылдап.
– Синең одеял астында тәмам җылынып җиткән идем… Тик йоклауны да онытып бетермик әле. Ә таш турында уйларбыз, яме? – дип өстәде Миша һәм, үз урынына күчеп, башыннан ук одеялга төренде.
Ә Коля тиз генә йоклап китә алмады. Бер ягыннан икенче ягына әйләнде.
Тышта көчле җил исә һәм малайның күңелен шомландыра иде. Пәрдәсез тәрәзәдән инде таң яктысы керде. Коля кабат йоклап китәргә дә өлгермәде, колакларны тондырып, звонок шалтырады. Сәгать алты булган икән!..
Звонокны ишетүгә, дежурный малай, өстенә һәм аягына киенеп тә тормыйча, гимназистларны уята башлады.
– Торыгыз! Торыгыз! – дип, һәркемнең өстеннән одеялын йолкып атты ул.
Кайбер малайлар одеялларының бер читен эләктереп, үзләренә таба тарталар, тагын бер генә минут булса да йоклап алырга телиләр; ләкин дежурный сүзендә нык тора, одеялны икенче башыннан тарта иде.
– Сиңа берни түгел, – ди ул еламсыраган тавыш белән, – йоклап калсаң, сине шелтәләмиләр, мине шелтәлиләр.
Коляның да одеялы, аякланган кебек, каядыр китеп барды. Малай урыныннан сикереп торып, куркынып, як-ягына каранды. Бүлмә кысан иде. Тар гына тугыз кровать, һәркемгә кечкенә генә аерым өстәл. Бүлмә биек булуга карамастан, һавасы авыр. Таш плиталар белән түшәлгән боз кебек салкын идән аякларны куырып ала.
Хәзер инде Коля шуны хәтерләде: яктырмас борын ук әнисе аның кроватена килеп утыра, йомшак кулы белән башыннан сыйпый һәм: «Колюшкам, кабартма суына, тор», – ди торган иде. Ә монда…
Кемдер шулчак:
– Надзиратель! – дип кычкырып җибәрде.
– Тизрәк бул! – диде Миша. – Бәлагә эләгерсең.
Гимназистлар киемнәрен капшанып кына эзлиләр, чөнки иртән шәм бирелми, ә шакшы тәрәзә пыяласы аркылы таң яктысы бик аз төшә.
– Икешәрләп тезелергә! – дип, дежурный чәрелдәвек тавыш белән команда бирде һәм куркынган күзләрен керүче надзирательгә төбәде.
Малайлар тезелделәр. Бераз җылынып алу максаты белән, надзиратель күрмәгәндә төрткәләштеләр дә…
– Алып бар! – диде надзиратель, кулын селкеп.
Малайлар дежурный артыннан юыну бүлмәсенә атладылар. Анда барып җитү белән көрәш китте, чөнки юынгычлар икәү генә, сабын кисәге бер булып – һәркем тизрәк юынырга тели иде.
Озын буйлы, киң җилкәле бер гимназист Миша Рыбушкинны этеп җибәрде.
– Читкәрәк кит, Смолиннан соң мин юынам, – диде ул.
– Ни өчен син? – диде Миша, кызып китеп. – Смолин, бирмә шуңа сабынны!..
– Син – син бит, ә мин – мин! – диде озын малай, шаркылдап көлә-көлә.
– Кара, нинди белдекле булган! – диде Коля моңа каршы һәм, йодрыкларын йомарлап, дусты белән янәшә басты.
Смолин да нәкъ теге озын малай кебек оятсыз җан булып чыкты. Ул, башкалар турында уйламыйча, тирә-якка су чәчрәтеп юына бирде. Юынып беткәч, сабын кисәген югары күтәрде:
– Кемгә бирим? Смолинны кем сыйлар?!
Сигез яшьтәгеләр белән бер класста сакаллы сабыйлар да укыганга, малайлар арасындагы бәхәсне һәрвакыт диярлек көч хәл итә иде. Ләкин бүген мондый гаделсезлеккә озак түзеп тормадылар. Кемдер:
– Сабынны бир! Юкса надзирательгә әйтәбез! – дип кычкырды.
Смолинның ачуы килде:
– Кесәгез тулы күчтәнәч, миңа бирергә кызганасыз… Туктагыз әле, мин сезне! – дип янады ул һәм, кечкенәләр арасыннан үзенә корбан табуына сөенеп: – Әй, Панкратов Гаврило! Мә сабынны! – диде.
Зур башлы ямьсез генә бер малай, кыюсыз гына атлап, аның янына килде.
– Ал, ал, – диде Смолин. – Кичә сиңа әниең кабартма китерде. Миңа да бирерсең…
Панкратов нәрсәдер әйтергә теләгән иде, ләкин дәшмәде: кызарып, кулын гына селтәде. Сатулашу әле дәвам иткән булыр иде, надзиратель кереп туктатты. Ул кергәч, сабын кулдан-кулга тиз йөри башлады.
Малайлар, икешәрләп тезелеп, ашау-эчү бүлмәсенә киттеләр. Өстәл өсләрендә, пар бөркеп, кайнаган сөт һәм берәр кисәк бодай ипие тора. Ләкин, ашарга тотынганчы, дога укыганны тыңларга кирәк иде әле.
«Һәркемнең күзе, Ходаем, сиңа юнәлгән, ошбу сәгатьтә син аларга ризык иңдерәсең…» – дип, дежурный кычкырып укый һәм, алдындагы кружкага күз салып, авыз суларын йотып куя.
Дога тыңлаганнан соң, эскәмияләргә тезелеп утырдылар. Берәүләре кесәләреннән тәмле-тәмле ризыклар чыгарып ашый башлады. Төрле яктан тавышлар ишетелде:
– Княжевич, бер клиндер төртсәң, мин сиңа мәсьәләңне чишеп бирәм.
– Сенька, мин сине сыйладыммы – сыйладым. Хәзер синең чират.
– Әйдә, сөтне ипигә алмашабыз!
Смолин теләнми, надзирательнең башы аска иелеп, күзләре йомыла башлаганны көтеп утыра, аннан соң кулын Панкратов ягына сузып, зур осталык белән аның алдындагы кызарып пешкән кабартманы ала да авызына дыңгычлап тутыра.
Коля сикереп тормакчы булган иде, Миша аны тотып калды.
– Алдыңа кара, – диде ул кырыс кына. – Бәйләнмә шуның белән!
Вакыт беткәнне белдереп звонок шалтырагач, малайлар урыннарыннан сикереп тордылар һәм өерелеп ишеккә ташландылар: һәркем үз классына ашыкты.
Шаулаша, кычкырыша башладылар. Бер малай, иптәшләрен көлдерү максаты белән, икенче малайның җилкәсенә менеп атланды.
Шулвакыт баскычтан төшеп килгән надзиратель, моны күреп:
– Маймылланасызмы?! – дип кычкырды һәм, көтмәгәндә, теге малайны җитез генә «атыннан» өстерәп төшерде. Баскыч астындагы чолан ишеген ачып, малайны шунда төртеп кертте һәм чолан ишеген бикләп куйды.
Коля бу хәлне башта аңлый алмый торды. Гимназиядә аның икенче көне дә әллә ничек, көтелмәгәнчәрәк башланып китте шикелле…
– Нинди чолан соң ул, белмисеңме? – дип, Мишадан сорады ул.
– Караңгы урын, – дип аңлатып бирде Рыбушкин тыныч кына тавыш белән. – Гимназиядә тагын карцер да бар. Зур гаеп эшләгәннәрне шунда ябалар. Сиңа да эләгер әле.
– Эләктереп кенә карасыннар! – Коля тагын йодрыкларын төйнәде.
– Син куркаклардан түгел, ахрысы? Әләкче дә түгелсең. Артык бәйләнмәсләр, бәлки… Тик шулай да кыен ашыйсыбыз күптер әле. Түзәргә калган баш – түзәрбез. Син артык кызма.
Коляның гимназиягә килгәненә әле күпме генә, шулай булуга карамастан, күпне күрергә өлгерде. Ләкин иң авыры алда булачагын ул белми, сизми иде.
Гимназистларны классларына куып керткәннән соң, надзиратель үзенең бурычы беткән дип санады һәм китеп барды. Ә Краснов дәрескә ул көнне соңлабрак керде.
Күзәтүчесез калган гимназистлар йөгерешә, шаулаша башладылар. Бер малай, кәгазь чәйнәп, аны Княжевичның борынына тигезде. Анысы озак уйлап тормады, аспид тактасын алып тондырды. Такта, теге малайга эләкмичә, тәрәзә пыяласына тиде.
Чыңлап пыяла ватылганны ишетеп, сторож йөгереп килеп керде.
– Кайсыгызның һөнәре? – диде ул усал гына. – Ваткан кеше монда чыксын!
Малайларның котлары алынды, алар авызларына су капкан шикелле утырдылар.
– Менә мин сезне инспектор әфәндегә әйтим әле! – диде сторож каты тавыш белән һәм, ишекне шап итеп ябып, аксый-туксый коридор буйлап китеп барды.
– Княжевич, дөресен әйтеп бир, – диде Рыбушкин әкрен генә. – Әтиең губерна прокуроры, сиңа бер этлек тә эшли алмаячаклар, безгә…
Миша сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, бусагада инспектор Яковкин күренде. Зәһәре йөзенә иңгән. Куркып калган малайларны берәм-берәм, мәсхәрәле күзләре белән үтәли тишәргә җитеп, ашыкмый гына карап чыкты.
– Афәрин, афәрин, – диде ул, мыскыллы елмаеп. – Гимназия өчен сезнең әдәпле, итагатьле булуыгыздан да куанычлы нәрсә юк.
Таш кебек катып калган малайлар өстеннән тагын бер мәртәбә күз йөртеп чыкканнан соң, Яковкин Коляның агарынып калган йөзенә текәлде һәм татлы тел белән аңа мөрәҗәгать итте:
– Йә, Лобачевский, казна тәрәзәсенә кул күтәрүченең кем икәнен әйтеп бир әле?!
Коляның чыраена кызыллык йөгерде. Ул инспекторның мәкер тулы йөзеннән күзен алмыйча, җирәнгән шикелле, иңбашын җыерып куйды. Һәм бу хәл Яковкинны чыгырыннан чыгарды.
– Нәрсә син башыңны җүләргә саласың! – дип чәрелдәде инспектор, аяк тибеп. – Экзамен тапшырганда, попугай булып кыландың, инде биредә тинтәк малай ролен башкарасыңмы? Күрмәвеңә, белмәвеңә барыбер ышанмыйм!..
Инспектор тын алу өчен туктарга өлгермәде, Коля әйтеп салды:
– Беләм шул. Тәрәзәне мин ваттым, инспектор әфәнде!
Гаҗәпләнүдән һәммәсе сүзсез калды. Ә бер минуттан инспекторның ярсып җикергән тавышына килгән сторожлар Коляны коридорның аргы башына сөйрәп алып киттеләр.
– Карцерга ябыгыз! Ипи белән судан башка һичнәрсә бирмәгез! Гимназия советы аны нишләтергә икәнен хәл кылачак! – дип буыла-буыла кычкырды Яковкин һәм, тиз-тиз атлап, икенче якка китеп барды.
Сторожлар Коляны карцерга төртеп керттеләр һәм ишекне шапылдатып ябып бикләп алдылар.
Коля берничә минут хәрәкәтсез торды. Ләкин, аяк тавышлары ерагайган саен, ул аңына килә барды һәм, ишеккә ташланып, бөтен көченә дөбердәтә башлады.
– Җибәрегез! Бер көн тормыйм мин сездә! Качып китәм!.. Җибәрегез!.. – дип кычкыра-кычкыра, аның тавышы бетте. Ишеккә бәрә-бәрә, кулы канады.
Ләкин килүче-китүче булмады.
Малайның башы әйләнеп китте, һәм ул, аркасы белән шакшы стенага терәлгән килеш, идәнгә шуып төште.
Бүлмә кысан һәм караңгы иде. Тәрәзә юк. Түшәмгә пыяла куеп эшләнгән трубадан тонык кына яктылык төшә. Почмакларда пәрәвезләр… Малайга куркыныч булып китте.
Башындагы чуалчык фикерләрен җыеп, Коля эшнең ничек булганын хәтеренә төшерде. «Ахмак димә инде син! Нинди шатланып, канатланып Казанга кил-кил дә… Әниең, акчалар туздырып, шәһәрдән шәһәргә йөртсен, гимназиягә кабул итегезче, дип, Яковкиннарга ялынып йөрсен дә… Краснов, аннары Яковкин бар шул монда… Шул әйтте ич әле, попугай булып кыланасың, дип. Юк, барыбер түзә алмыйм! Китәм! Качам!..»
Коля бераз кыймылдап куйды. Ятса, ихтимал, башы болай әйләнмәс иде. Ул идәнгә ауды. Уйлары аны, үз кочагына алып, әллә кайларга алып китте.
…Көз. Агачларны, ишегалдын, урамны йомшак мамык кар каплаган иде.
– Саша, кар ни өчен ява? – диде Коля.
– Салкын булган өчен. Мин укып утырам, башка комачаулама.
Коляны бу җавап тулысынча канәгатьләндермәде, әлбәттә.
– Ә салкын ни өчен була? – дип бәйләнде ул абыйсына.
Саша китабыннан башын күтәрде:
– Салкынны җилләр алып килә… Бар, әнидән сора, күреп торасың, минем… – Абыйсы, аңа арты белән борылып, укуын дәвам итте.
Коля кухняга күз салды, ләкин анда әнисе таба ашы пешереп мәшәкатьләнә иде. Малай көрсенеп куйды һәм, өстенә-башына киеп, Сергей Степанович янына кереп чыгарга булды.
Күн белән тышланган иске диванга аякларын бөгәрләп менеп утыргач, Коляга бик рәхәт булып китте.
– Серёжа абый, кар ни өчен ява? – дип сүз башлады ул.
Сергей Степанович, сызым сызудан туктап, башын күтәрде:
– Ә белмәсәм?! – диде карт, трубкасын алырга сузылып.
– Сез белмәгән нәрсә юк ул, – диде малай, бер дә икеләнмичә. – Дөресен сөйләмәсәгез, язык булыр.
– Әйе, – диде Сергей Степанович, уйланып, Коляның күзенә карап, – синең кебек егетне алдау гөнаһ, әлбәттә. Сөйләми дә булмас. Иртән болын өстеннән томан күтәрелгәнен күргәнең бармы синең?
– Бар, – диде Коля.
– Ә ул томан югары күтәрелеп, салкын һава белән очрашкач, нәрсә барлыкка килә?
– Болыт барлыкка килә, – диде малай, әйтеп калырга ашыгып.
– Әйе, әйе. Болытка әверелгән пар суынып, тамчылар хасил була. Һава бик салкын чагында ул тамчылар…
– Карга әйләнә! Карга әйләнә! – диде малай, кулларын чәбәкләп. – Әйттем ич, бөтен нәрсәне беләсез, дип.
– Юк, юк! Син үзең ул һәммәсен беләсең, менә миңа, карт кешегә, аңлатып бирдең, – диде Сергей Степанович, көлеп. – Аңламаган берәр нәрсә килеп чыкса, синнән сорарга туры килә, болай булгач.
Ишек шакыдылар. Коляның әнисе икән.
– Шулайдыр дип уйлаган идем аны, – диде әнисе. – Серёжа абыеңны тузга язмаган сораулар белән алҗытып бетерәсең инде.
– Син нәрсә сөйлисең, Парашенька, – диде Сергей Степанович ягымлы тавыш белән. – Егетне һич тиргәргә ярамый. Ул аягөсте йоклап йөри торганнардан түгел. Һәммә нәрсәне күрә, кызыксына, төпченә, белмичә туктамый. Һәр кешедә дә була торган сыйфат түгел ул, әйбәт сыйфат…
Идәндә яткан малайның иреннәре дерелдәп куйды, һәм аның йөзендә елмаю чагылды. Әнә шулай күңелле истәлекләргә бирелеп, ул шалтыр-шолтыр килеп йозак ачылганны һәм үзенең иңбашына кемнеңдер сакланып кына кагылганын да тоймады.
– Аянычлы хәл килеп чыкты шул, – диде сторож, артындагы надзирательгә таба карап. Ул аңардан нинди дә булса җылы, йомшак сүз көтте.
– Синең эш түгел анысын тикшерү! – Надзиратель малайны, иңбашыннан тотып, бик нык селекте: – Торыгыз, Лобачевский! Тәрәзәне Княжевич ватканын әйтәсегез калган. Класска керегез.
Сторож, бераз читкә атлап, надзирательнең тупаслыгына шаккатып карап торды.
– Бу чаклы миһербансызлык булыр икән! – дип сөйләнде ул үзалдына.
Коля исенә килде. Йөзеннән елмаю качты. Үзсүзлеләнеп, иреннәрен кысып йомды. Яткан җиреннән сикереп торып, артка чигенде, надзирательнең күзләренә текәлде.
– Нәрсә әйткәнне ишеттегезме? – дип кабат эндәште надзиратель, тавышын күтәреп. – Яңадан класска керергә рөхсәт иттеләр. Шулчаклы кире булмасагыз, бу бүлмәгә эләкмәс идегез.
Коля, тәмам аңына килеп җиткәнче, баскан урыныннан кузгалмады. Аннан соң, хурланудан башын да күтәрмичә, коридорга чыкты. Надзиратель аның артыннан ачулы тавыш белән:
– Башта юыныгыз, класска адәм рәтле кыяфәт белән керегез! – дип сөйләнеп калды…
Коля үзен карцерга япканнан соң класста нәрсәләр булганын белми иде. Ә класста мондый хәл булды: малайларның бик нык ачулары чыкты, алар Княжевичны инспекторга барып дөресен сөйләргә мәҗбүр иттеләр.
Инспектор Лобачевскийны чыгарырга теләмәсә дә, моны эшләргә тиеш булды. Аның ачуын бүтәннәрдән кайтарды. Каршында басып торган инвалид сторожның өстенә, төкерекләрен чәчә-чәчә:
– Тинтәк! Күсәк! – дип чәрелдәде. – Ни өчен мине борчыдың? Надзирательгә әйтсәң ярамаганмыни? Хәзер үк эзләп тап, чыгарыгыз шул тискәре Лобачевскийны карцердан! Тиз йөре! Күсәк!..
Коляны чыгару тәнәфес вакытына туры килде. Гимназистлар коридорга атылып чыктылар һәм, аны күреп, төрле яктан уратып алдылар. Гимназиягә әле башы керсә аягы кереп җитмәгән бу яңа малайның игътибар үзәгендә артык еш булуына берәүләр гаҗәпләнделәр, икенчеләр көнләшеп карадылар. Княжевич, нәрсә эшләргә белмичә, бер почмакта басып тора. Аның ягына әйләнеп караган кеше юк.
Немец теле дәресе башланды. Класска Әхмәтев фамилияле яңа укытучы керде һәм тавыш тынганны көтә башлады. Сакал-мыегын кырган, бик пөхтә киенгән укытучыга, аның көязлегенә сокланып, балалар тынып калдылар. Әхмәтев алар белән немецча исәнләште – «г» авазын ул үзенчә, матур итеп әйтә иде.
Башкаларга ияреп, Коля да китабын ачып куйды. Ләкин кичерешләреннән арына алмыйча, берни аңламыйча газапланып утырды. Нижнийда ук өйрәнгән готик алфавитның бормалы хәрефләре күз алдында бии башладылар… Күзләре китапка текәлгән, башы иелгәннән-иелә бара…
– Лобачевский, сез төш күреп утырасыз түгелме? Әллә немец теле калып торса да ярар дисезме?
Укытучының эндәшкәнен ишетеп, Коля кинәт сискәнеп куйды, дәреслеге идәнгә төште.
– Мин… юк… мин… – дип сөйләнде ул һәм китабын алырга иелде.
Укытучы тәрәзә вакыйгасын ишеткән иде. Ул, Коляга шелтә ясамыйча, дәресен дәвам итте.
Коля читкә карамаска, укытучыдан күзен алмый утырырга теләде. Ләкин ул күп сүзләрне аңламый иде, шуңа күрә дәрестән бик тиз күңеле кайтты.
Звонок булгач, укытучы немецча саубуллашты һәм, журналны култык астына кыстырып, класстан чыгып китте. Хәзер гимназистларның буш сәгатьләре: ял итәргә, әти-әниләре белән күрешергә мөмкин. Алар һәммәсе дә күрешү бүлмәсенә йөгерделәр.
Зур караңгы залда кеше күп түгел. Улларын күрергә килгән ата-аналар анда-санда гына. Тәртип саклап, бүлмә уртасында әрле-бирле надзиратель йөренә. Хәер, монда тәртип саклыйсы да юк. Ата-аналар әкрен сөйләшәләр. Ә инде кемнең дә булса калын тавыш белән кычкырып сөйләгәне ишетелә икән, надзиратель аның ягына кырын караш ташлаудан узмый. Үзен шундый иркен тоткан кеше берәр түрә булырга тиеш. Димәк, сүз әйтергә, бәйләнергә ярамый.
Коля беркемне дә көтми: әнисе чирләп тора, бүген килә алмаячагын хәбәр иткән иде. Килмәве хәерле дә; Коля барыбер аны бүген үк күрәчәк бит. Бүген үк!.. Ничек килеп чыгар икән…
Коля, тәрәзә янына барып, тышка күз салды. Гимназиянең болын кебек иркен ишегалды койма белән икегә бүленгән. Койманың урта бер җирендә – капка. Ул капка янында – сторож будкасы. Гимназистларга койманың бу ягында, ишегалдының чиста өлешендә уйнарга рөхсәт ителә, теге ягына кирәк булса гына чыгаралар. Анда гимназиянең абзарлары, мунчасы, аннан ары күл, чокыр. Ул чокырдан шәһәргә чыгарга берәр җай булырга тиеш.
Койманың бу ягында берни юк, фәкать шәрә агачлар гына. Тәрәзә янындагы малайның да күңелендә хәзер шундый ук бушлык. Залдагы кешеләр бер-берсе белән сөйләшәләр, серләшәләр, ә аңа әйләнеп тә карамыйлар. Аны барысы ят итәләр, чит күрәләр кебек. Ә ул гимназия дип күпме хыялланган иде. Барысы да юкка гына булган икән! Хәзер монда нәрсә эшләп калсын ул?
– Барыбер качам! – дип куйды малай, онытылып. Үз сүзеннән үзе өркеп китте, як-ягына каранды. Ләкин аңа караучы, аның сүзен ишетүче юк, ул монда берәүгә дә кирәк кеше түгел иде.
– Бүген төнлә, – диде ул, тавышын әкренәйтеп. Гүя мондый фикер аның башына хәзер генә килмәгән, гүя ул качу мөмкинлеген, качып китү юлларын төрле яктан уйлаган иде.
Пальтолар элгән шкаф бикләнә, аның ачкычы дежур надзирательнең тумбочкасында ята. Дежурный йоклап киткәч, Коля, ачкычны алып, шкафны ачачак. Ә гимназиядән ничек чыгарга? Тышкы ишекне кичтән бикләп куялар. Тукта, бая ул повар белән сторожның сөйләшеп торганын ишетте түгелме соң! «Көне буе арып-талып, бераз черем итеп алу теләге белән башыңны мендәргә куясың гына – су ташучы ишек дөбердәтә башлый. Ул суны ташып бетергәнче күпме вакыт үтә, кабат йоклап та китә алмыйсың, ул арада мич ягып җибәрәсе була…» дигән сүзләрне исенә төшерде Коля. «Ишекне ачканнарын көтеп кенә торам да…»
Кинәт кемдер Коляны җиңеннән тартты. Ул сискәнеп куйды һәм Миша Рыбушкинның:
– Нәрсә курыктың? Кабыргаңа инә кадамадым ла, – дигәнен ишетте.
– Болай гына…
– Безгә яңа директор килә, – диде Рыбушкин, пышылдап кына. – Лихачёв дигән кеше… Моңа чаклы училищелар директоры булган. Бик усал түгел дип сөйлиләр.
Ләкин дустының сер итеп әйткән сүзләренә Коляның бер дә исе китмәде. Гимназия, директор… Яңасы килсә ни дә, искесе утырса ни… Коляның берсен дә күрәсе килеп тормый.
– Килсә ни…
– Син бигрәк инде! – дип куйды Миша, дустының салкынлыгына гаҗәпләнеп, һәм яңа хәбәрне сөйләргә бүтәннәр янына йөгерде…
Моңа кадәр бервакытта да кичнең болай озакка сузылганы, төннең бу чаклы ялыктырганы юк иде. Гимназистлар һәммәсе йоклыйлар. Надзиратель камерага кереп тикшереп йөргәндә, Коля тып-тын ятты. Ул надзирательнең үз почмагына кереп китүен дә, сүгенә-сүгенә һәм көчәнә-көчәнә итекләрен салып, пружинасыз диванга ятуын да ишетеп торды. Озак та үтмәде, надзиратель гырлап йоклый башлады. Коля әкрен генә кроватеннан торды да тирә-ягына колак салды. Аннан, яланаяк килеш, салкыннан һәм дулкынланудан дер-дер калтырап, надзиратель бүлмәчегенең ишегенә якынлашты… Бу чаклы шыгырдар икән!.. Әллә кире кайтыргамы? Юк, юк! Ул качарга тиеш!
Менә ул диванга якынлаша, менә тумбочкага кулын суза… йөрәге шашынып тибә. Аның тибүен ишетеп, надзиратель уяныр төсле… Менә ул тумбочканың капкачын ача, өске бүлегенә сузыла. Булды! Ачкыч эләкте.
Нәкъ шул минутта надзиратель, мыгырданып, икенче ягына борылып ятты. Коля кычкырып җибәрә язды, ачкычы чак кына кулыннан төшеп китмичә калды. Малай бүлмәчектән ничек итеп чыкканын да, ничек кроватена барып ятканын да сизмәде. Диван тагын шыгырдады, надзиратель тагын нидер мыгырданды… Хәзер һәр тавыш Коляны салкын тиргә батыра иде. Ләкин бүлмәгә керүче кеше булмады. Надзирательнең яңадан гырлавы ишетелде. Болай булгач, Коля котылачак иде.
Йоклап китүдән куркып, Коля башын мендәргә куймыйча, терсәгенә таянган килеш кенә ятты. Төнге тынлыкта шулчаклы күп тавышлар ишетеләдер дип, ул бервакытта да уйламаган иде: нәрсәдер шыгырдап куя, нидер кыштырдап китә, чыелдаган тавыш ишетелә… Тычканнар шулай сөйләшә, ахры…
Төнге авазларны тыңлап, Коля бик озак ятты. Вестибюльдә сәгать сугуы гына малайны аңына китерде. Бер! Ике! Өч! Дүрт! Вакыт иде инде.
Аягына-өстенә киеп, Коля коридорга чыкты. Хәзер, үч иткән шикелле, итек шыгырдый. Күтәреп чыгасы калган икән… Йөрәге шашып тибә башлады: «Ачкыч белән тотсалар… каракка чыгам түгелме соң мин?!»
Ләкин шул чакны малайның күз алдына Яковкин, Краснов, карцер килде. «Юк, юк, үтерсәләр дә, монда калмыйм!»
Коля калтыраган кулы белән шкаф ишегендәге йозакны ачты. Ишек шыгырдавына кинәт уянып киткән надзирательнең тавышы ишетелде:
– Иван абый, синме ул анда?
Коля баскан урынында катып калды. Бер минутка сузылган тынлык бер сәгать булып тоелды.
– Тычканнар йөри, ахры. Нәрсә калган инде аларга? – Бу сүзләрдән соң надзиратель яңадан йоклап китте.
Коля үзенең пальтосын эзләп тапты. Бүреген кигәндә, маңгаенда салкын тир тамчылары бәреп чыкканны тойды. Шкафны ачык көе калдырды: иртәгә барыбер беләчәкләр. Аннары аяк очларына гына басып барып, коридордан ишегалдына чыга торган урынга, баскыч астына яшеренде.
Хәзер су ташучы килгәнне көтәргә калды. Иң авыры, иң куркынычы үтелгән иде, һәм ул бераз тынычлана төште. Йөрәге тигезрәк тибә башлады.
Ниһаять, тышкы ишекне шакыган тавыш ишетелде. Башта әкрен генә, соңга таба шактый каты дөбердәттеләр. Кухня ишегеннән аякларына иске башмак кигән повар чыгып, тиргәнә-тиргәнә ишек ачты.
– Кадалып та китә белмәдең, кайчан гына йоклыйсыңдыр син, Парфентий? – диде ул, исни-исни, һәм кире кухнясына кереп китте.
Коля моңа каршы әйтелгән «Аякны без юрганга карап сузабыз, шуннан артыгы ярамый» дигән шаярту сүзләрен ишетте. Бу сүзләрне әйтүче егет, күрәсең, йокы дип бик уфтанмый иде.
Коля баскыч астыннан башын чыгарды. Су ташучы егет, авыр чиләкләр күтәреп, кухняга кереп бара. Ишек ачык калган… Тизрәк чыгып чабарга кирәк!
Ишектән чыккач, ул болдырдан сикереп кенә төште. Коймага күз салды. Капка шар ачык, сторож күренми. Коля капкадан чыкканда, будка эченнән сторожның тамак кырганы ишетелде. Күзәтеп тормыйдыр ич?
Тәвәккәл таш ярган, диләр. Коля, уйлап-нитеп тормастан, чокырга таба йөгерде. Анда койма астыннан язгы сулар ерганак ясаган иде. Чокырның төбе караеп күренсә дә, Коляны куркыта алмады: Нижнийда ул моннан тирәнрәк чокырларны да күргән һәм кичкән малай. Куакларга ябыша-ябыша, ул түбән төште. Сөрлегеп, тез капкачын авырттырды; шулай да туктап калмады. Авырткан тезен карап торырга аның вакыты юк иде. Аксый-аксый алга йөгерде.
Чокырның икенче ягына үрмәләп менгәч, ул урамга килеп чыкты. Туктап хәл җыйды. Хәзер аңа йөгерергә ярамый – урам каравылчылары туктатуы ихтимал. Тик аның атлап барырга түземе җитмәде. Аягының авыртуын бөтенләй онытып, алга ыргылды. Куып җитә алсалар, тотсыннар! Ул иректә хәзер! Иректә!
Воскресенский урамына җиткәндә, Коля шактый арыды һәм атлап кына бара башлады. Бераз ял итәргә, сулу алырга кирәк. Тыкрыктан борылуга, ул Черек күлгә килеп чыкты. Монда инде юл таныш иде. Моннан өйгә дә ерак калмый.
Ләкин үз урамнарына якынлашкач, малай адымнарын әкренәйтә төште. «Әни нәрсә әйтер?» – дигән уй килде аның башына.
Ул ике катлы таныш йортның болдырына менеп, ишек белән янәшә тәрәзәгә чиртте. Тагын, тагын чиртте. Ниһаять, тәрәзә пәрдәсе күтәрелде.
– Кем бар? – дип сорады борчулы хатын-кыз тавышы.
– Мин… Коля… – диде малай кыюсыз гына. – Прасковья Александровна улы, – дип өстәде аннары.
– Хәзер ачам, – диде тавыш.
Бераздан ишек ачылып китте.
Йокыдан айнып җитмәгән асрау, гаҗәпләнеп, Коляга карап алды һәм:
– Керегез, – диде. – Әниегез торды, юлга җыена.
Коля икенче катка ташланды. Хәзер инде ул: «Әни аңлармы хәлемне, әллә юкмы?» – дип, үз-үзенә сорау бирми. Әнкәсен күрү теләге бөтен нәрсәдән өстен иде.
Әнисе өстенә-башына киенгән, кыштыр-кыштыр килеп, юл кәрзине янында маташа иде. Ишек ачылып, кемнеңдер килеп кергәнен ишеткәч, ул сынын турайтты һәм бермәлгә өнсез калды. Аннан соң алга атлады, улын чишендерә башлады; салкын бармакларын учына алып җылытты, бит алмаларын уды. Улының җылынганын тойгач, аның башын күкрәгенә кысты һәм ягымлы итеп сорады:
– Нәрсә булды соң, балам?
Коляга шул җитә калды: ул тетрәнеп, үксеп елап җибәрде.
– Качтым!.. Качтым!.. – диде ул, елый-елый. – Түзә алмадым. Китик моннан! Макарьевка алып кит мине!..
Прасковья Александровна, улының башын күтәреп, күзләренә текәлде. Бала күзләрендә коточкыч зур газаплану күргәч, көтелмәгән бер карарга килеп, катгый рәвештә әйтте:
– Алып китәм, балам. Калдырмыйм!
Берничә минуттан алар, икесе дә бераз тынычланып, диванда утыралар иде инде. Коля гимназиядә башыннан кичергән хәлләрне әнисенә сөйләп бирде. Прасковья Александровна бүлдермичә генә тыңлады. Битеннән күз яшьләре тәгәри, ләкин ул аларны сизми иде.
– Колюшка, без болай итик, – диде Прасковья Александровна, улы сөйләп бетергәч. – Боларны миннән башка беркемгә сөйләмә. Хәзер өйдә калып тор. Мин барып Саша белән, Алёшенька белән саубуллашыйм. Директорны да күрермен… Аннары бүген үк Макарьевка кайтып китәрбез. Мин Жарков приказчигын күреп сөйләштем инде.
2
1803 елның март аенда соңгы чана юлы белән Прасковья Александровна Коляны Казанга кабат алып килде: малай гимназиягә яңадан керергә, үзенең тинтәк попугай булмавын күрсәтергә тели иде.
Улын квартирада калдырып, ана шул ук көнне гимназиягә йөгерде. Инспектор Яковкинны күреп, бик озак ялварганнан соң, Коляны яңадан гимназиягә кабул итәргә ризалык бирделәр. Ләкин бу юлы малай үз исәбенә тәрбияләнергә тиеш иде.
Гимназиягә килгәч, аңа күңелендә бертөрле дә нәфрәт уянмавына Коля шаккатты. Киресенчә, әкияттәге кебек матур бина, шау-гөр килеп йөргән иптәшләре сагындырган иде.
Малайның чәчен тагын кыркып ташладылар, мунча керттеләр, форма буенча тегелгән куртка кигезделәр, постау галстук бәйләделәр. Перчатка, кулъяулыклар һәм тарак бирделәр.
Коля бу әйберләргә сөенеп бетә алмады, чөнки алар аны гимназист иптәшләре арасына алып керәчәк иде.
Надзиратель Сергей Александрович Попов малайны баштанаяк күздән кичерде, галстугын рәтләде һәм ягымлы тавыш белән:
– Әнкәгез камерада, абыегыз белән энегез янында булса кирәк, – диде. – Әйдәгез, сезне дә шунда озатып куйыйм, бергә-бергә яшәрсез.
Ләкин йокы бүлмәсендә Лобачевскийлар юк иде. Коля аларны икенче каттан эзләргә булды. Залга керергә надзирательдән рөхсәт сорады.
– Класс ишекләрен генә ачмагыз, анда хәзер дәрес бара, – диде Попов.
Баскычтан менеп барганда, Коля үзенә эндәшкән тавышка артына борылды.
– Туктагыз әле, туктагыз! – диде аңа таба ашыгып килүче сары чәчле, күк күзле малай.
Ул сулуы кабып, көлә-көлә йөгереп менеп килә иде.
– Сезнең аякларыгыз озын шул, һич куып җитә торган түгел, – ди малай. – Мин сезне күрү белән танып алдым. Теге вакытны «Княжевич ватмады тәрәзәне, мин ваттым» дигән малай бит сез… Абыегыз Саша белән бер класста укыйбыз без. Аксаков мин, Сергей, таныш булыйк.
Лобачевский аңа беркадәр вакыт аптырап карап торды. Ләкин тегенең калын иреннәрендә – елмаю, күз карашы ачык иде. Коляның күңелендәге боз эреде.
– Әйдәгез! – диде ул. – Минеке – Коля… Николай, – дип төзәтте ул шунда ук, олырак күренергә тырышып.
– Менә булды. Сезгә бүлмәләрне күрсәтеп йөримме? – диде Серёжа һәм тагын да җанлана төшеп, үз кеше итеп өстәп куйды: – Синең нәрсә күрәсең килә?
Коляга аның сүзләре бик ошады.
– Һәммәсен күрсәт, – диде ул. – Теге вакытны, беренче килгәндә, мин һични күрергә өлгермәдем…
– Син өскә менә идеңме? – диде Аксаков, аның сүзен бүлдереп. – Әйдә, йөгердек. Бүген башым авырта, шуңа күрә класска кермәдем. Бик шәп булды бу! Әйдә тизрәк!
Өскә менгәч, Серёжа үз өендәге кебек аңлатып йөрде.
– Менә бу бүлмәдә квартирмейстер поручик Михайлов яши. Боларында – канцелярия кешеләре… Син, гимназиягә кергәндә, доктор Бенесның өенә барган идеңме? Менә шушы бүлмәдә утыра ул… Монысы больница… Менә монысы – артиллерия һәм фортификация укытучысы яши торган квартира…
– Гимназиядә артиллерия укыталармыни? – диде Коля, гаҗәпләнеп.
– Артиллерия генә түгел, фехтование дә, хәрби белем тактикасын да укыталар. Гимназия бит безне гражданский хезмәткә дә, хәрби хезмәткә дә яраклы итеп чыгарырга тиеш.
– Син боларның барын да каян белеп бетердең? – дип сорады Коля, торган саен ныграк гаҗәпләнеп. Ул инде үзенең яңа иптәшенә зур хөрмәт белән карый башлаган иде.
Серёжа моны сизеп алды һәм хозурланудан аның түгәрәк йөзе җәелеп китте.
– Әйдә шкаф артына! – диде ул һәм Коляны куртка җиңеннән өстерәде. – Анда беркем дә күрмәс. Гимназиянең бөтен тарихын сөйләп бирермен… әгәр теләсәң…
Теләмиме соң Коля! Тын алырга да куркып, ул Аксаков артыннан коридорның аргы башына атлады. Шкаф бик зур, аның күләгәсенә унлап малай сыярлык иде.
– Менә шунда! – диде Серёжа һәм, озак уйлап тормыйча, тузан баскан идәнгә утырды. – Курыкма, утыр, ахырдан чистарынырбыз. Аю өне кебек монда.
– Аю өне кебек! – Лобачевский көлеп куйды. – Син бигрәк инде…
Коля кинәт сүзен бүлде һәм тынып калды. Аның тизрәк дусты сөйләгәнне тыңлыйсы килә иде.
– Бер укытучының әйткәнен ишеттем. Язып алдым хәтта. – Серёжа тезләрен кочаклап, бик җайлап утырды. Ашыкмыйча, тәмләп сөйләргә җыенган иде ул.
– Элек Казанда духовная семинария, духовное училище гына булган. Дин әһелләре чыккан алардан, – дип аңлатты Аксаков. – Дини фәннәр укытканнар. Ә берзаман Мәскәү университеты ректоры Казанда гимназия ачу турында сүз кузгаткан; киләчәктә студент буласы халыкны тиешенчә хәзерли башларга вакыт, дигән ул.
– Гимназия кайчан ачылган соң? – дип сорап куйды Коля.
– Ул кадәресен хәтерләмим, илле ел чамасы элек булса кирәк8, – диде Серёжа, төгәл белмәвенә гарьләнеп. – Беренче елны барлыгы ундүрт укучы укый. Шулар арасында, – дип өстәде ул, җанланып, – Державин була. Бөек Державин!
Коля моңа шаккатты.
– Геометрия укыганнармы алар?
– Каян килсен аларга геометрия! – Серёжа көлеп куйды. – Мин бая әйткән теге укытучыдан Державинның истәлекләрен сорап алып торган идем. Шунда күчереп язып калдым…
Серёжа бер кесәсенә тыгылды, икенчесенә тыгылды.
– Кая китте соң? Менә ич! Таптым! – Ул кесәсеннән куен дәфтәре тартып чыгарды. – Тыңла! – диде һәм, почмакта караңгы булу сәбәпле, дәфтәрен борын төбенә үк китереп, акрын гына укый башлады: «Барыннан бигрәк, безне укырга, язарга, сөйләргә, азмы-күпме грамматиканы белергә, әдәпле булырга өйрәтергә тырыштылар. Гимназистларны укытучылар язган речьләрне күңелдән ятларга һәм кафедрадан торып сөйләргә мәҗбүр итәләр иде. Сумароков трагедияләре, танцылар һәм фехтование буенча халык алдында экзамен тоттыралар иде. Ул заманда безне тел гыйлеменә – грамматикасыз, санау һәм үлчәүгә – исбатлаусыз, музыкага нотасыз өйрәттеләр. Дин китапларыннан башка нәрсә укытмадылар».
Серёжа, дәфтәрен ябып, Лобачевскийга тантаналы рәвештә карап куйды.
– Моны язарга ничек акылың җитте? – диде Коля, исе китеп.
– Мин күп нәрсә язам. Язарга бик яратам, – дип төшендерде Серёжа, дәфтәрен кесәсенә яшереп. – Кайвакыт үзем дә… Йә, җитте! – дип сүзен бүлде ул. – Хәзер дәрес бетә, күреп калулары мөмкин. Миңа ятып кына торырга кушканнар иде. Хуш!
Коля аңа «Хуш!» дияргә өлгермәде, яңа дусты, өстендәге тузанны кага-кага, баскычтан йөгереп төшеп тә китте.
Коля да өстен каккалады һәм баскычка таба юнәлде. Гимназиянең язмышы белән кызыксынуы, көтмәгәндә башланып киткән дуслык аркасында ул әнисен һәм туганнарын хәтердән чыгара язган лабаса!..
Төшке аш вакытында Коля үзенең иске танышлары белән очрашты. Яковкин аны, элеккегечә үк, хәзерлек классына билгеләгән һәм иптәшләрен куып җитү өчен бик тырышып укырга кушкан иде.
Ә Коля, ул әйтмәсә дә, җаны-тәне белән шуңа омтылды. Аның теләге буенча, укытучылар үтелгән материалдан аңарга өстәмә рәвештә ике-өч дәреслек эш бирәләр һәм көн дә сорыйлар. Коля һәрвакыт дәресләрен өйрә-неп килә. Аның сәләтлелеге, тырышлыгы бер ай эчендә иптәшләрен куып җитәргә мөмкинлек бирде. Ул хәтта түбән класстагы абыйсы Саша белән бергә латин телен дә өйрәнә башлады; энеләре Алёшага исә моңа рөхсәт бирелмәгән иде әле.
Коляның уңышлары укытучы Красновка да тәэсир итми калмады. Краснов үзен һаман әшәке тота, ләкин Лобачевскийга каныкмый, вакыт-вакыт сәер итеп карап кына куя иде.
Көннәрдән бер көнне, туйганчы башбаштаклык кылганнан соң, Краснов әйберләрен күтәреп чыга башлады. Коля турыннан үткәндә, аның алдына арифметикадан мәсьәлә язылган бер табак кәгазь куйды һәм:
– Дәресне үткәреп бетерерсең, – диде, башын читкә борып. – Шушы мәсьәләне чишегез. Тик карагыз аны!.. – Сүзен әйтеп бетермәде, ишекне каты ябып чыгып китте.
Берникадәр вакыт класс тынып торды. Шуннан, гүя команда булды, һәммәсе урыныннан сикереп торды. Шау-шу башланды.
– Яңа укытучы! Исәнмесез!
Коля торып баскан; чөгендер кебек кызарып, берәүгә дә күтәрелеп карарга кыймыйча, мәсьәлә язылган кәгазьне бөтерә иде.
Бу уңайсыз хәлдән аны Миша Рыбушкин коткарды.
– Silentium9! Әфәнделәр! Silentium! – дип кычкырды ул, өстәлгә менеп басып.
Һәммәсе, кызыксынып, аның ягына борылдылар. Тавыш басыла төште.
– Сез ничек уйлыйсыз, – дип сүзен дәвам итте Рыбушкин, тавышын акрынайтып, – сөекле укытучыбыз нәкъ менә шушы минутта ярыктан күзәтеп, тыңлап тормыймы икән?
Бер минут кына элек шау-шу килгән класс бөтенләй тынып калды. Бу хәлне күреп, Рыбушкин кычкырып көлеп җибәрде.
– Менә шулай, менә шулай, дускайларым, – диде ул, көлә-көлә яшьләнгән күзләрен сөртеп. – Хәзер әйтегез миңа: мәсьәләне ничек чишү рәхәтрәк булыр, укытучы беләнме, әллә укытучысызмы?
– Укытучысыз! Укытучысыз!
– Шулай икән, рәхим итеп чишегез, җүләр сатмагыз, – дип киңәш бирде Рыбушкин һәм өстәлдән сикереп төште.
Класста инде тынлык урнашкан иде.
– Николай, нинди мәсьәлә анда? Әйдә сиптер! Красновка, бәлки, ошап китәр дә, шулай тагын берәрсе үзебезне генә калдырыр.
Коля үзен кулга алып өлгерде. Ул мәсьәләне кычкырып укыды, аңламаучыларга төшендереп бирде. Алай гына да түгел, бер кызып киткәч, ул һәркемнең ялгышкан җирен күрсәтеп, өстәлләр арасында йөрде. Малайлар уен катыш үткәрелгән бу дәреснең бетүен дә сизмәделәр.
Икенче көнне дәфтәрләр тикшергәндә, Краснов, кызмача булса да, малайларга бәйләнерлек сәбәп тапмады. Үзе дә гаҗәпкә калды һәм, Коляның аркасыннан кагып:
– Молодец, рәт чыгачак синнән!.. – дип куйды. – Инде шушы өч мәсьәләне чишегез, мин китәм…
Һәр көн шундый ук хәл кабатланды. Красновның эше ансат иде: кыяфәтсез генә елмая, Коляны аркасыннан кага һәм арифметика дәресен үткәрергә кушып чыгып китә.
Тора-бара малайларга бу ошамый башлады. Алар, көнләшеп, Колядан читләшә башладылар. Шуның нәтиҗәсендә малайның укуга булган дәрте сүрелә төште.
Бер ай вакыт бик күңелсез үтеп китте. Ләкин беркөнне…
Май уртасы, җылы бер көн иде. Түбәнге латин классына эштән куылган Васнецов урынына яңа укытучы керде. Ул килеп кергәч, укучылар дәррәү торып бастылар. Укытучы, кулы белән ишарәләп, утырырга кушты. Ул тәбәнәк буйлы, таза гәүдәле, ягымлы кыяфәтле, кечкенә үткен күзле, егерме-егерме биш яшьләрдәге кеше иде. Өстендәге куе зәңгәр төстәге мундирының күтәрмә якасы көмеш ука белән каелган, сәдәфләре һәммәсе каптырылган.
Класс белән исәнләшкәннән соң, яңа укытучы такта янына килде, акбур алды һәм җитез хәрәкәтләр белән уңнан сулга, бик матур итеп, гарәпчә язып куйды.

– Минем исем менә шулай, – диде укытучы, елмаеп. – Аңлашылдымы, әфәнделәр?
– Берни аңлашылмый, – диделәр малайлар.
– Аңлашылмый дисезме? Уңнан беренче сүз – минем фамилиям, икенчесе – исемем, өченчесе – әтием исеме… Хәзер дә аңлашылмыймы? Аңлатырга тырышып карыйк. Шул ук сүзләрне латин хәрефләре белән язам.
Акбур тагын такта өстендә биеп алды, тик инде бу юлы энҗе кебек хәрефләр сулдан уңга тезелде:
Ibrahimoff Nigmat Mirsaiti
Класс җанлана төште. Төрле яктан тавышлар ишетелде:
– Монысын укый алабыз!
– Ибраһимов Нигъмәт Мирсәети!
– Укытучы әфәнде! – Миша Рыбушкин, кулын күтәреп рөхсәт алырга да онытып, урыныннан сикереп торды.
Яңа укытучы үзен шулчаклы гади тоткач, моңа кадәр тыелып килгән укучылар да үзләрен иркенрәк тота башладылар.
– Укытучы әфәнде, русча ничек була инде ул?
– Безнең татар халкы исемнәрне гарәптән алган. Русчага күчергәндә, минем исемем – «ашамлык», әтиемнең исеме «олуг» яки «өлкән» дигән төшенчәләргә тәңгәл килә.
Бу сүзләр һәркемгә кызык тоелды, һәм класс күңелле итеп гүләп алды.
– Фамилиям генә тәрҗемә ителми, – дип, гүләүгә исе китмичә аңлатуын белде укытучы. – Ибраһим ул – пәйгамбәр исеме. Французча сез мине – Ibragime Nourriture Doyen дип, немецча – Ibrahimman Nahrung Senior, ә инде латин теленә тәрҗемә иткән тәкъдирдә – Ibrahim Cibus Magister дип йөртергә тиеш булырсыз. Димәк, җир йөзендә ничә тел булса, минем исемем дә шулчаклы.
Укучылар моңа шаккаттылар. Миша Рыбушкин исә куркуга төште:
– Укытучы әфәнде, ул чагында сезгә ничек дияргә соң?
– Элек мин Мәскәү университетында укыдым, соңрак шунда укытырга калдым. Анда мине русчалатып Николай Мисаилович дип йөртәләр иде. Сез дә, әфәнделәр, шулай дип атый аласыз.
Укытучы класска күз йөртеп чыкты һәм тагын елмайды. Аның елмаюы ничектер бик сөйкемле тоелды укучыларга.
– Хәзер, әйдәгез, чынлап торып танышыйк, – диде укытучы, кафедра янына килеп. – Кемнәр нинди шигырь беләләр? Кайсы телдә булса да ярый. Укыгыз. Мин кемнең нәрсә яратканын күрермен.
Коля кыймылдау түгел, тын алырга куркып утыра иде. Күзләрен яңа укытучыга текәгән. «Терекөмеш кебек» дигән уй килде малайның башына, тик ул аны шунда ук куды. «Юк, юк, аны берни белән чагыштыру мөмкин түгел. Бу укытучының елмаюы да, сөйләшүе дә, хәрәкәтләре дә фәкать аның үзенә генә хас…»
Коля укытучының сөйләгәнен көчкә үзләштереп, җитез хәрәкәтләрен көчкә күреп өлгерә иде. Онытылмый, сихерләнми мөмкин түгел иде.
Малай, үзенең уйларына бирелеп, класста барган хәлләрне бөтенләй күрмәде һәм ишетмәде. Ә аның иптәшләре бер-бер артлы сикереп торалар да төрле телләрдә шигырь сөйлиләр. Рус, татар, немец, француз, латын телләрендә яңгыраган шигырьләрне Ибраһимов, күрәсең, бик ләззәтләнеп тыңлап утыра: елмая, башын селки һәм шигырь уңаена кечкенә генә каратутлы кулы белән өстәлгә бәргәләп ала:
– Афәрин! Афәрин! Монысы да бик матур…
Малайлар берьюлы икәү-өчәү кул күтәрәләр, шигырь сөйләргә ашкынып торалар, чөнки һәркемнең шундый күңелле укытучыдан мактау сүзе ишетәсе килә.
Коля, имтихан вакытында Яковкин мәсхәрәләгәннән соң, һичкайда шигырь сөйләмәде. Ләкин хәзер ул сынауда булган күңелсезлекне исеннән чыгарды һәм үзе дә сизмәстән кулын күтәрде.
Ибраһимов дәресне бик шау-шулы үткәрсә дә, һәрнәрсәне күреп утыра икән. Коляның дулкынлануын да ул бик тиз сизеп алды.
– Әйдә, белгәнеңне сөйлә, – диде ул.
Коля торып басты, як-ягына каранды, чак кына уйлап торды һәм сөйли башлады:
AD MELPOMENEN
Exegi monument аеге perennius
Regalique situ pyramid altius…
Аның тавышы беренче юлда калтырап чыкса да, бик тиз ныгып китте. Күптән сөйләгәне булмаганлыктан, латин теленең килешле һәм матур агылуына ул сокланып туя алмады. Шигырь тәмамлангач та әле, борынгы сүзләрнең аһәңенә, шигъриятенә колак салып, берникадәр вакыт басып торды.
– Молодец, Лобачевский! – дип мактады аны укытучы. – Ритмны бик дөрес тоясың. Шагыйрь яки математик булырсың, ахры. Мәгънәсен дә сөйлә инде.
Коля башын аска иде. Яковкин! Ул да нәкъ шулай дигән иде бит…
Малай укытучысына күтәрелеп карады һәм аның көләч күзләрен очратты. Юк-юк! Һич тә Яковкин кебек мыскылларга җыенмый.
– Ну, ну, син йөз яшьлек картлар сыман бөкрәйтмә аркаңны! Башла әйдә! – диде ул күтәренке тавыш белән.
Малайның күңелендә яткан рәнҗү, кайгы кинәт юкка чыкты, һәм ул Горацийның гүзәл әсәрен бик ансат тәрҗемә итеп бирде.
– Афәрин! Афәрин! – дип кабатлады Ибраһимов бу юлы да.
Нәкъ шул чакны звонок шалтырады. Соңгы дәрес бетте. Ләкин Ибраһимов класстан чыгарга ашыкмады.
– Кемнәр минем белән Кремльгә бара? – диде ул, һич көтмәгәндә. – Сөембикә манарасыннан язгы ташкынны карарга! – дип өстәде.
Малайларның шатлыклы чыр-чуы аны тагын елмаерга мәҗбүр итте.
Чирек сәгатьтән алар инде крепость эчендә иделәр. Хәрби складларны, гауптвахталарны, җәмәгать биналарын, архиерей йортын һәм консисторияне үткәч, татар ханнарының соңгы вәкиле Сөембикә исеме белән аталган манара янына килеп җиттеләр.
Коля, башын күтәреп, манараның түбәсенә карады, гүя ул егылып китсә, кая килеп төшәчәген алдан белергә тели иде. Шулчак аның фуражкасы җиргә тәгәрәде.
Аның янына абыйсы Саша килде. Фуражкасын алып башына кигезде һәм, аның беркатлылыгыннан көлә-көлә, тәбәнәк ишеккә таба әйдәде:
– Укытучыдан калма! Атла!
Тәбәнәк ишектән салкын бөркелә иде.
– Караңгы бит анда.
– Аста гына шулай ул, – дип аңлатты Саша. – Өскә менгәч яктыра… Менә шушы таш баскычтан атла.
– Ә син?
– Мин синең арттан.
Караңгыда капшана-капшана, малайлар таушалып беткән текә таш басмалардан менә башладылар. Атлаган саен нәрсәгә дә булса килеп бәрелүдән яки таеп егылудан курка-курка менделәр. Шулай да егылмадылар. Йөз сиксән җиде басманың һәммәсен үтеп, тар тәрәзәле иң өске ярусына менеп җиттеләр.
Коля түбән караган иде – бөтен Казан уч төбендәге төсле күренде. Кремль, Спас манарасы, Черек күл, гимназия, Воскресенский урамы буенча ике рәт булып тезелеп киткән өйләрнең кояшта көзге кебек ялтырап торган калай түбәләре… Мәйданга туктаган атлар, чокыр-чакырлардагы кәҗәләр, моннан караганда, коңгыздан да зур түгелләр… Моннан караганда, һәрнәрсә кечерәеп кала икән шул. Кызык! Карчыга, югарыдан шулай көлеп карый алганга күрә, кешедән курыкмыйдыр әле…
Аның уйларын Саша бүлдерде:
– Күр, нинди гүзәллек!
Ул энесен икенче якка алып китте. Анда, тәрәзә янында, Ибраһимов малайларга Идел турында сөйләп тора иде.
– Казан турысында быел Идел унҗиде чакрымга җәелгән. Моннан алып Ослан тауларына кадәр барып җитә ул. Суның бу ягында, көнбатышында, бистәләр тезелгән: берсе Бишбалта, икенчесе Бакалтай. Анысында бөек Пётрның әмере буенча Каспий флотилиясе өчен кораблар төзү эшен башлап җибәргәннәр. Бистәләрдән ары – Елан тавы, монастырь… Көнбатышта әнә тагын ике монастырь күрәсез, алары куе нарат урманы эчендә утыралар. Су шунда чаклы гына җәелә… Ә-әнә тегендә, төньякта, Щербаково һәм Савиново авыллары…
Коля һәм аның иптәшләре язгы ташкын вакытларында Казанның матурлыгын моннан соң да күп мәртәбәләр күзәтәчәкләр әле. Тик беренче тәэсирләре алар күңеленә гомерлеккә кереп урнашты.
Гимназиягә кайтырга вакыт җитте. Укучылар баскычтан төшә башладылар. Ләкин төшүе менүгә караганда авыррак һәм куркынычрак булып чыкты.
– Әйе, төшүе күңелле түгел шул, – дигән нәтиҗә ясады Ибраһимов. – Шуңа күрә, әфәнделәр, киләчәк тормышыгызда югарыдан югарыга менәргә тырышыгыз, һәрхәлдә, зур хезмәт куеп ирешкән дәрәҗәгезне саклап калыгыз.
Укытучысының бу сүзләрен Лобачевский гомергә онытмады.
Ул көнне Коляга һәммә нәрсә дә гаҗәеп матур, гаҗәеп якты булып тоелды. Әйе, җир йөзендәге бөтен әйберләр арасында эчке бәйләнеш бар икән, алар бер-берсенә кирәк икән. Кояш үзенең нурларын һәм җылысын үләннәр яшәрсен өчен, Воскресенский урамында да юкәләр матур булып үссен өчен бирә. Үләннәрнең яшәрүе, юкәләрнең чәчәк атуы – кояшның үзенә күңеллерәк булсын өчен, талгын җилнең исүе – үләннәргә һәм нәфис чәчәкләргә суларга рәхәт булсын өчен кирәк. Үләннәр, чәчәкләр җилне бал исләренә туендыру өчен дә кирәк. Һәм боларның һәммәсе дә Коляга тын алуы җиңелрәк, тормыш итүе күңеллерәк булсын өчен яшиләр. Коля үзе дә, әгәр шулай яши белсә, аның яшәве, язгы кояшның җылы нурлары кебек үк, кешеләргә кирәкле булачак бит!
Тәүге талпынулар
1
1804 елның җәй башы хәйран эссе килде. Күктә болытның әсәре дә күренмәде, һәр көн төш вакытында мунча ташыдай кызган урамнар бөтенләй диярлек бушап кала, шәһәрдә ыгы-зыгы туктала торган булды.
Гимназия урнашкан бинада гына, көннәр эссе булуга карамастан, тормыш киеренкелеге аз гына да йомшармый иде. Гимназистлар, бал кортлары кебек, иртә таңнан алып кичке караңгыга кадәр башларын күтәрмичә сабак укыйлар. Ләкин «мәгърифәт чишмәсе» аларга бал кебек татлы түгел, бәлки әремдәй әче дә тоела иде.
Эсселек һәм булачак имтиханнар «бизгәге» болай да читен, ялыктыргыч бертөсле, күңелсез казарма көнкүрешен икеләтә авырайта. Җитмәсә, классларга да, чиркәүгә дә, хәтта ашханәгә дә гимназистларны элеккечә «фрунт» итеп сафка тезеп йөртәләр. Тәмам туйдырып бетергән солы боткасын малайларның бөтенләй күрәселәре дә килми иде. Ә үз акчаларына ашамлык сатып алырга рөхсәт ителми. Хәер, акчалары да надзиратель кулында саклана һәм аның киңәше белән генә тотыла. Ичмаса, күңелләренә утырган юшкынны хатка күчерергә дә мөмкинлек юк, чөнки ата-аналарга язылган хатларны җентекләп тикшерәләр. Көннәре газап эчендә узганга һәм тамаклары ярым ач булганга, малайларны туган өйләре бик сагындыра иде.
«Табыш алу» көннән-көн кыенлашты. «Бал кортлары» ның чыгар вакыты килеп җитте.
Май аеның соңгы көннәре иде. Эсседә укый-укый миңгерәүләнгән, хәлдән тайган гимназистларны икенче каттагы ашханә залына алып керделәр. Тәрәзәләр ачык булуга да карамастан, түрдә, «разночинецлар» өчен куелган өстәлләр янында бик бөркү, һич тын алырлык түгел. Җитмәсә, аш-суны да дворян балаларын ашатканнан соң гына китерәләр.
Коля Лобачевский абыйсы һәм энесе белән бергә иң түрдә утыра иде. Якынлашып килгән имтиханнар турында уйга батып, такыр башын сыйпап йокымсырый торгач, ул тирә-ягында иптәшләренең кинәт кенә шаулаша башлауларын да сизмичә калды.
Ашханәгә директор Лихачёв кергән икән. Аның килеш-килбәтенә һич тә кызыгырлык түгел: аскы ирене, корт чаккандай, ямьсез булып бүлтәеп киткән иде. Алпан-тилпән атлап, өлкән гимназистлар янына килде дә, кәефен бик күтәренке итеп күрсәтергә тырышып:
– Йә, ничек, әфәнделәр, тамагыгыз туйдымы? – дип сорап куйды.
Гимназистлар үзара карашып алдылар.
– Туймаган кая! Безне бит сукага төшәчәк атларны ашаткан сыман сыйлыйлар, – диде Дмитрий Княжевич, бераз вакыт сүзсез торгач, һәм алдындагы боткалы мискиен аңарга табан этте.
Директор аның тел төбен аңлап җитмәде һәм тагын да ягымлырак тавыш белән сүзен дәвам итте:
– Бик рас. Тиздән имтиханнарыгыз җитә, сезне ашатмыйча ярый димени?
Нәкъ шулвакыт тәрәзә кырындагы өстәл яныннан Фёдор Пахомов сикереп торды. Кулында – кургаш миски белән ботка.
– Хата сөйлисең, Княжевич! – дип куйды ул яңгыравык шаян тавыш белән. – Куян куарга чыгар алдыннан да этләргә моның кадәр чучка мае тәтеми. Ә менә безнең турыда кайгыртучанлык күрсәтәләр, – диде дә агач кашыгындагы кеп-кечкенә май кисәген күрсәтте.
Гимназистлар шаркылдап көлеп җибәрделәр. Пахомов кына, тынычланырга өндәп, кулын күтәрде.
– Менә минем әтинең шәм заводы булса икән! – дип сүзен дәвам итте ул. – Кыш буена чучка маен җыеп барыр идем дә, баеп бетәр идек.
Лихачёвка шул сүзләр җитә калды. Ул, ярсынып-зәһәрләнеп:
– Нәрсә, нәрсә? – дип акырып җибәрде.
Ә гимназист аңа:
– Валлаһи, шулай, – дип, тыныч кына җавап бирде. – Карагыз әле менә. Кешегә шундый май бирәләрмени? Сабын белән шәм ясарга гына ярый ич бу.
Пахомовның иптәшләре дә көлүдән туктадылар. Урыннарыннан сикерешеп торып, шаулаша башладылар.
– Үзегез ашагыз бу үләксә итен!
– Без дә адәм балалары, нигә безне эткә тиңлисез?! – дигән тавышлар ишетелде.
Кемдер сызгырып җибәрде, мискиләр идәнгә очты; дирекция җәнапларына атап сүгенүләр дә ишетелде. Лихачёв, ике кулы белән башын томалап, ишеккә таба ташланды. Надзирательләр, ялагайлык күрсәтеп, аны гимназистлардан араларга ашыктылар, тизрәк ишек ачып, ашханәдән чыгардылар.
…Кичен Коля бүлмә надзирателенең үз почмагына кереп ятуын гына көтеп торды да, киенеп, шыпырт кына чыгып китте. Класска менде, анда яшереп куйган җиреннән шәм кисәге алып кабызды да дәресләрен хәзерләргә кереште. Таң әтәчләре кычкыра башлагач кына урыныннан кузгалды. Йокы бүлмәсенә төшәр өчен баскычка килү белән ул, югарыда ниндидер сәер тавышлар ишетеп, сагаеп калды. Караңгыга күзе ияләшә төшкәч, гимназия бинасының түшәм гөмбәзен тәшкил иткән пыяла өлгеләрнең берсе ачык булуын күреп алды. Шуннан кемнеңдер аяклары һәм гәүдәсе һавада асылынган. Түбәдән: «Шүрләмә, Петя!» – дигән пышылдау ишетелде.
Коля, ул тавышны танып, үзалдына: «Княжевич! Митя!» – дип куйды.
– Яз инде, яз, нык тотабыз, шүрләмә, – диде Княжевич. – Арканның бер очын бәйләп куйдык.
Күрәсең, алар Петяны, биленә бау бәйләп, түбәдән төшергәннәр. Петяның бер кулында – бәләкәй чиләк, икенчесендә пумала булса кирәк. Шул пумаласын ул түшәмнән йөртә иде, һәм бераздан борчу катыш тантаналы тавыш белән:
– Булды! Тартыгыз! – дип пышылдады.
Аны түбәгә тартып менгергәч, тәрәзәне кире ябып куйдылар.
Лобачевский гөмбәздән күзен ала алмыйча аптырап басып торды: «Өнемме бу, төшемме?»
Бүлмәгә кереп үз урынына яткач та әле Коля озак вакыт баш ватты. Кем булыр икән ул Петя дигәннәре? Өлкән класста укучы Пётр Алёхин түгел микән? Стенага ул нәрсә язды икән? Шундый уйлар эчендә акрын-акрын аның күзләре йомылды.
Күпме йоклагандыр, хәтерләми – өстеннән одеялын тартканга уянып китте. Дежурныйдыр дисә, Алёша икән.
– Тор инде, тор тизрәк! – дип төрткәли иде аны энесе. – Дежурныйлар сөртеп маташалар, күрми каласың… Гөмбәз астында ук бит!..
Әһә, төшенә кермәгән, өнендә булган икән!
Өстенә рәтләп киенеп тә тормыйча, ул вестибюльгә атылып чыкты. Анда инде гимназистлар җыелып өлгергәннәр, кычкырып көләләр, чыр-чу киләләр. Сторожлар баскыч буендагы стенаны ышкып-ышкып юып маташалар. Ә иң өстә, гөмбәз астында ук, кызыл буяу белән язылган сүзләр ярылып ята: «Бетсен хокуксызлык! Лихачёвны долой!»
Надзирательләр шаулашкан гимназистларны көч-хәл белән классларга куып кертә алдылар. Язуны кырып ташлар өчен, янгын сүндерүчеләр китерелде.
Ул көнне укуларның рәте булмады. Инспектор Яковкин бик гайрәтләнеп тикшеренергә тотынды. Эшне казна исәбенә укучылардан башлап җибәрде. Берәм-берәм кабинетына чакыртып алды һәм юмалап та, җикеренеп тә сораштырып карады. Малайларның күпчелеге аның яныннан күз яше белән чыктылар. Ә төнлә белән надзирательләр йокы бүлмәләренең ишек төпләрендә колакларын тырпайтып тыңлап тордылар. Берәрсе сүз арасында ялгыш ычкындырып ташламасмы, янәсе. Ләкин андый хәл булмады. Шундый зур эшкә тәвәккәлләгән малайларны таба алмадылар.
Инспектор Яковкин исә надзирательләр өстенә аяк тибеп җикеренде.
– Бунт бит бу, бунт! – дип, төкерекләрен чәчә-чәчә акырды ул. – Яшүсмерләрне фетнәче иткәнсез! Властька каршы чыгуларына авыз ачып карап торгансыз!
Надзирательләр аның каршында үлек төсле агарынып, калтырап басып тордылар. Ләкин Яковкинның дулавына карап кына тикшеренү эшләре уңай нәтиҗә бирмәде. Киресенчә, гимназистлар арасында бунтарьлык көчәйгәннән-көчәйде. Ял вакытларында берничәсе бергә җыелып, пышын-пышын сөйләшүләр гадәткә кереп китте. Сөйләшкән чакларында надзиратель якынлашса, шып туктыйлар иде.
Ләкин ризасызлык галәмәтләре андый пышын-пышын сөйләшүләр белән генә чикләнмәде. Чып-чын бунтка охшаган бернәрсә булып алды. 4 июньдә, шимбә кич башланып китте бу хәл. Төшке аштан соң гимназистлар «чиста» ишегалдына чыкканнар иде. Койманың теге ягындагы арткы ишегалдыннан кинәт сүгенгән һәм җикеренгән тавышлар ишетелде. Малайлар койма ярыгыннан шунда күз салсалар, ат абзары алдында квартирмейстер прапорщик Михайлов гимназистларның сөеклесе – иң карт сторож Емельянны таяк белән кыйнап тора.
– Минем ни гаебем бар, ваше благородие, ни өчен кыйныйсыз? – дип өзгәләнеп кычкырып җибәрде Емельян бабай.
Бу хәлне күреп, Дмитрий Княжевич:
– Әйдәгез! – дип команда бирде.
Гимназистлар ничектер ачык калган кече капкага ташландылар һәм күз ачып-йомганчы квартирмейстерны уратып алдылар. Сөйләшүне иң алда торган Иван Крылов башлап җибәрде:
– Прапорщик әфәнде, карт кешене, георгиевский кавалерны кыйнарга оялыр идегез! Вәхши булырга кирәк моның өчен!
Крыловның бу сүзләрен иптәшләре:
– Вәхши!.. Тиран!.. Палач!.. – дип эләктереп алдылар һәм бөтен өерләре белән прапорщикның өстенә килә башладылар.
Квартирмейстер:
– Пугачёв маймыллары белән сөйләшергә теләмим! – дип шашынып кычкырды. Ләкин, яшүсмерләрнең ачулы кыяфәтләреннән коты алынып, тизрәк үз квартирасына качып котылу ягын карады.
Бердәнбер яраткан надзирательләре Попов килеп үгетләмәсә, гимназистлар әле классларына керергә уйламыйлар иде. Сергей Александрович аларның таләбен баш надзиратель Фишер аша директорга җиткерергә вәгъдә бирде.
Гимназистлар Емельян картны рәнҗеткән һәм үзләренә карата начар сүзләр әйткән өчен, квартирмейстер Михайловны эштән кууны таләп итәләр иде. Ләкин директор Лихачёв бу урынлы таләпне үтәргә уйлап та карамады, киресенчә, ул гимназистларның үзләрен тәртип бозуда гаепле санады һәм башлап йөрүчеләрен җәзага тартырга әмер бирде.
Мондый чаралар, әлбәттә, чуалышка чик куя алмады. Кич белән, надзирательләрнең ашарга китүләреннән файдаланып, Княжевич, Пахомов, Алёхин, Крылов тегеләр яши торган бүлмәләргә кереп, мендәрләрен һәм башка нәрсәләрен пычак белән кискәләп бетерделәр.
Икенче көнне өлкән класс укудан баш тартты, урта һәм түбән класслар да аңа иярде. Лихачёвның коты алынды. Коридорда һәм ишегалдында ялгызы күренмәс булды, хәтта гимназия советына да яшерен юллардан – Яковкин квартирасы аша керде.
Ә гимназистлар бирешмәделәр. 9 июньдә гимназия советының «экстраординар» киңәшмәсе барган конференц-залга берничә дистә гимназист килеп керде. Иң алдан, кларнетта марш көен кычкырта-кычкырта, Балясников атлый. Алар, директорны уратып алып, Михайловның хәзер үк эштән куылуын таләп иттеләр. Куркып йөрәге ярыла язган Яковкин директорның колагына:
– Директор әфәнде, үтереп ташлаулары ихтимал, ризалык бирегез! – дип пышылдады.
Лихачёв ишеккә күз төшереп алды. Анда гимназистлар сакта торалар иде. Лихачёв ризалык бирергә мәҗбүр булды. Квартирмейстерны эшеннән чыгару турындагы фәрманга кул куелды. Гимназистлар, тынычланып, таралыштылар.
Бу төнне алар соңгы атнада беренче мәртәбә яхшы йокладылар. Ә Яковкин кабинетында төннең-төн буе ут янып чыкты. Өлгер инспектор халык мәгарифе министры Завадовский исеменә һәм Казан губернаторы Мансуровка хат язды. Хатларының һәркайсында, гимназистларның «бунтын» дәһшәтле итеп күрсәтү өчен, кара буяуларны кызганмады. Директор Лихачёв турында исә: «Падишаһымыз кушканнан читкә тайпылды вә прапорщик Михайловны эшеннән азат итте», – диелгән иде. Бу «яман» эшне кылуда Лихачёв аның киңәшен тотуын әйтеп язарга гына «онытты».
Әләк нәтиҗәсез калмады: берничә көннән губернатор гимназиягә солдатлар китертте. Дмитрий Княжевич җитәкчелегендәге уналты гимназистны карцерга яптылар. Йокы бүлмәләренең ишек төпләренә солдатларны сакка куйдылар. «Бунт» дигән нәрсә бастырылды. Шулай булуга да карамастан Михайловны яңадан эшенә алмадылар.
Җәйге имтиханнар тәмамланды. Катехизис белән изге тарихтан кала барлык фәннәрдән дә Коля «отлично» алды. Июль башында үткәрелгән тантаналы җыелышта, башка яхшы укучылар белән беррәттән, аңа да мактау кәгазе тапшырылды. «Укудагы тырышлыгы һәм ирешкән уңышлары өчен» дип алтын хәрефләр белән язылган сүзләрне Коля кат-кат укыды. Әнисен хәтеренә төшерде. Менә әнисе әйберләрен кәрзингә тутырган, кайтып китәргә тора. Малай, күз яшенә буылып, әнкәсенең муенына сарыла. Әнкәсе аңлады шул аның күңелен ул чакта. Бер сүз каршы әйтмәде. Казаннан алар бергә киттеләр. Өйләренә кайткач, әнисе әкрен-әкрен үгетләде, һәм берничә айдан соң Коля гимназиягә кире әйләнеп кайтты. Менә хәзер бу алтын хәрефләр белән язылган мактау кәгазе икесенә дә бүләк иде. Әнкәсенә тизрәк, тизрәк күрсәтергә кирәк аны!
Ләкин өйгә тиз генә кайтып китеп булмады. Гимназистларны маршировкага һәм мылтык белән эш итәргә өйрәтә башладылар. Гарнизон батальоныннан унтер-офицерлар, барабанчылар чакыртып алдылар. Занятие вакытларында каты хәрби дисциплина хөкем сөрде. Иртәдән алып кичкә кадәр сугыш уеннарын уйнаткач, гимназистларның буш вакытлары бөтенләй калмады. Ләкин хәрби күнегүләр моның белән генә бетмәде әле. Бераз соңрак ат өстендә йөрергә өйрәтә башладылар. Шул уңай белән кояш сәгатьле бакча артындагы калкулыкта манеж корырга тотындылар.
Гимназия тормышы үзенең әүвәлге эзенә төште. Бунтка һәм Михайловның эштән куылуына кагылышлы булган вакыйгалар артта торып калган кебек иде. Ләкин бу шулай тоелган гына икән шул. Тикшеренү дәвам итте…
Июль азагында көннәрдән бер көнне ашханә залына губернатор белән берлектә гимназия советы килеп кермәсенме! Гимназистларның эчләре жуу итеп китте. Өстәлләре янына торып бастылар. Яковкин үзенең гайрәтле тавышы белән башкаладан килгән фәрманны кычкырып укырга кереште:
«Гимназиядә булмыш тәртипсезлекнең төп сәбәпчеләре Княжевич, Пахомов, Алёхин вә Крыловны гимназиядән аттестатсыз куып чыгарырга, вә янә Балясниковны, бертуган Петровларны һәм Упадышевскийны бер атна дәверендә каты сак астына алырга», – диелгән иде ул фәрманда. Таякның бер башы Лихачёвка да барып тигән. Аның хакында: «Яшьләремезгә явызлык шаукымы кагылмышка юл куйган вә шул әхлаксызлыкның тамырын корыта алмаган өчен, гимназия директоры вазифасыннан азат ителә», – диелгән иде. «Эшкә яраксыз дип табылуы нәтиҗәсендә» өлкән надзиратель Фишер да куылды.
Боларның һәммәсеннән Яковкин отты. Эштән куылган ике кешенең урынына, «итагатьлелеге белән яшьләремезне әдәпле булырга өндәгән» өчен, Яковкин билгеләнде. Аның үз вазифасы да сакланган иде.
Фәрман укылып беткәч тә, губернатор хәрби каравылда торган солдатларны гимназиядән алырга әмер бирде. Иптәшләренең каты җәзага тартылуы гимназистларның җен ачуын чыгарды, ләкин алар нәрсә дә булса эшләргә көчсез иделәр.
2
Август уртасы җитте. Әмма җәйнең үтеп баруына һәм яңадан укулар башланачагына һич тә ышанасы килми иде.
Өлкән класста балалар шау-гөр киләләр: звонок булып, укытучы кергәнче, һәркемнең үзе турында сөйлисе һәм башкалар сөйләгәнне тыңлыйсы килә.
Такта янындагы ундүрт-унбиш яшьләрдәге киң җилкәле, тәбәнәгрәк буйлы малай иптәшләрен үзенә каратырга тырыша иде.
– Әфәнделәр! Әфәнделәр! – дип, бар көченә кычкыра-кычкыра, ул кулындагы таушалган китабын селки. Алай гына игътибар булмагач, тәрәзә төбендә яткан төргәктән киң бер кара җәймә тартып чыгара һәм, шуңа төренеп, урындыкка менеп, бик мәһабәт поза ала.
Малайларга бусы ошап куйды, сөйләшүдән туктап, алар аңа текәлделәр.
– Әфәнделәр! – дип игълан итә гимназист тантаналы төстә. – Геометрия фәнен өйрәнүгә багышланган беренче дәресебезне башлыйбыз. Колак салып тыңлагыз! Гафил булып калмагыз! – Ул имән бармагы тырпайган уң кулын мәгънәле итеп югары күтәрде һәм, сул кулындагы ачык китапка бераз иелә төшеп, нечкә тавыш белән көйләп сөйләвен дәвам итте:
– Ошбу мәгарәгә сезне, мөхтәрәм шәкертләрем, «Нигезләр» исемле китабымдагы тәгълиматларны зиһенегезгә салу максаты белән чакырдым.
Гимназистлар, көлешә-көлешә, оратор янына тупландылар. Уен ошап китте аларга.
– Мин өйрәтәчәк гыйлем билгеләмә, постулат һәм аксиомалардан башлана, – дип акыл өйрәтүен белде оратор. – Ошбу фәнгә тирәнрәк үтеп керәсегез килсә, иң элек аның төп төшенчәләрен үзләштерергә тиеш булырсыз.
Оратор үзенең тыңлаучыларына кырыс караш ташлады һәм тагын да тантаналырак кыяфәттә сүзен дәвам итте:
– Беренче билгеләмә. Нокта – кисәкчекләре булмаган нәрсә ул… Үзләштердегезме?!
– Хөрмәтле Евклид галиҗәнаплары, – дип, карлыкканрак тавыш белән мөрәҗәгать итте тәрәзә төбендә утыручы озын буйлы, ак чырайлы гимназист, – ни өчендер минем башыма сыеп бетми: кисәкчекләре булмагач, ул нокта үзе дә юк дигән сүз түгелме соң?
«Пьедестал» ында бераз вакыт аптырап басып торган «Евклид» шулай да җавабын таба белде:
– Хөрмәтле Дмитрий Перевощиков әфәнде, – диде ул эре кыяфәт белән, – сезнең соравыгызга җавабымны Бруккерның «Философия тарихы» китабында әйтелгән сүзләргә таянып бирәм: «Философия – төшенчәләр ярдәмендә әйберләрнең сыйфатларын һәм үзенчәлекләрен танып-белергә өйрәтә торган фән ул».
Шулвакыт арткы рәтләрдән кемнеңдер:
– Юк, алай түгел, нәкъ киресенчә, – дип кычкырганы ишетелде. Ләкин гимназистлар, яңа уен белән артык мавыгып киткәнлектән, аңа игътибар итмәделәр.
– Икенче билгеләмә! – дип игълан итте «Евклид». – Сызык – киңлеге булмаган озынлык ул.
– Кара әле, Казан Евклиды, – дип, кабат аның сүзен бүлдерде Митя Перевощиков һәм, тәрәзә төбеннән сикереп төшеп, такта янына килде. – Нәрсә болгаткан буласың әле?
Ул, акбур алып, кара тактага калын итеп сызык үткәрде.
– Менә сиңа сызык. Синеңчә, нәрсә, аның калынлыгы юкмыни? Ә нәрсә соң ул озынлык? Гомумән, башта сызык төшенчәсен билгеләми торып, озынлык турында сүз алып барырга мөмкинмени?
«Евклид» ны уратып алган гимназистлар җанланып куйдылар.
– Хәйран чуалчык фән икән бу геометрия дигәннәре! – диде берсе төшенке күңел белән. Класс тынып калды.
Менә шулвакыт «Евклид» каршына зифа буйлы матур бер гимназист килеп басты. Монысы да кулына китап тоткан.
– Кадерле укытучыбыз, рөхсәт итсәгез, сезнең өчен җавап бирер идем, – диде ул, көлүен көчкә тыеп.
– Рәхим ит, Саша… Лобачевский әфәнде! – дип, «Евклид» үзенең дәрәҗәсен саклап кына урындыктан төште.
– Миңа пьедестал кирәкми, – диде Саша, елмаеп, һәм кулындагы ачык китабын баш өстенә күтәрде. – «Казан Евклиды» безгә аңлатып бирә алмады… Менә бу китап «Кыскача математика» дип атала. Авторы – Фәннәр академиясе адъюнкты Румовский. Кереш сүзендә нәрсә язганын укып биримме, теләгегез бармы?
– Бар, бар! – дигән тавышлар ишетелде.
– Евклид аңлата алмаганны Румовский дигәннәре төшендерә алыр микәнни? – диде бер калын тавышлысы.
– «Гәрчә математика үзенең төгәллеге ягыннан барлык башка фәннәрдән өстенрәк торса да, һәм аның башлангыч өлешен үзләштерү һәркемгә диярлек кирәкле булса да, аның ошбу кереш өлеше яңа өйрәнә башлаучыларның гайрәтен чигерә. Шул сәбәптән математикларны «сез математик хакыйкатьләрне танып белүнең бүтән ысулын уйлап чыгарырга тырышмыйсыз» дип гаепләүләре мөмкин, әмма бу очракта аларны Евклидның падишаһына биргән җавабы аклый ала…»
Саша Лобачевский «Казан Евклиды» на серле итеп бер карап куйды һәм укуын дәвам итте:
– «Птолемей патша Евклидтан, математиканы өйрәнүнең болай ук кыен булмаган бүтән юлы юкмы, дип сорагач, Евклид аңар: математиканы үзләштерүдә хәтта патшалар өчен дә махсус ансат юл юк, дип җавап бирде, ди».
– Әйттем бит, Румовский гына ярдәм итә алмаячак! – диде баягы калын тавыш.
Шул чакны звонок шалтырады һәм диспут өзелде. Гимназистлар үз урыннарына утырырга да өлгермәделәр, тыныч һәм ныклы адымнар белән класска геометрия укытучысы Григорий Иванович Корташевский килеп керде. Ул озын буйлы, куе кара кашлы, үткен карашлы яшь кеше иде. Гимназистлар күзенә ташланганы – аның кулындагы журнал һәм китаплар, култык астына кыстырылган кәгазь төргәк булды.
Укытучы артыннан карт сторож математикага бәйләнешле инструментлар һәм күрсәтмә әсбаплар салынган кәрзин күтәреп кертте.
Корташевский гимназистларны кырыс караш белән күздән кичерде һәм тыныч кына:
– Утырыгыз, әфәнделәр, – диде. Аннары, кафедрага да менеп тормастан, дәресне башлап җибәрде: – Математиканы төгәл фәннәрнең теле дип атыйлар. Чынлап та, әфәнделәр, математик формулаларны һәм теоремаларны белми торып, механика, физика, архитектура, артиллерия шикелле фәннәрне өйрәнү мөмкин түгел. Ә инде аларны белми торып, ватаныбызны алга илтеп, фәнни ачышлар ясап булмаячак. – Корташевский фикерен тупларга теләгәндәй туктап торды. – Димәк, без сезнең белән бүген математиканың «геометрия» дип аталган бүлеген – «математика агачы» ның иң борынгы, иң олы тармагын өйрәнергә керешәбез. «Геометрия» дигән сүз, әфәнделәр…
Тик бу вакыт кемдер көрсенеп куйды, башкалар да кыймылдаша һәм пышылдаша башладылар. Корташевский, сүзен бүлеп, акрын гына өстәл шакып алды. Класс тынып калсын өчен шул бик җиткән иде. Укытучы яңадан кара такта янына барып басты һәм төшендерүен дәвам итте:
– Геометрия10 – грек сүзе, безнеңчә әйткәндә, җир үлчәү, межа яру дигәнне аңлата. Әйе, әйе, шаккатмагыз. Бу фәннең исеме аның килеп чыгышына һәм җисеменә туры килә. Мин сезгә почмаклык, циркуль, транспортир алып кердем. Геометриядә әнә шул инструментлар ярдәмендә эш итәләр. Шулар ярдәмендә без дә төрле фигуралар сызарга һәм аларның зурлыкларын үлчәргә өйрәнербез.
– Укытучы әфәнде, сорау бирергә рөхсәтме? – дип, кул күтәрде «Казан Евклиды».
– Фамилиягез ничек?
– Панаев… Иван.
– Соравыгыз нидән гыйбарәт, Панаев? – диде укытучы ярыйсы ачык чырай белән.
– Укытучы әфәнде, сез менә геометрияне «җир үлчәү» дисез. Бу чаклы бәләкәй инструментлар белән җирне ничек итеп үлчәмәк кирәк?
Корташевский үзенең канәгать икәнлеген белдереп башын селекте.
– Афәрин, бик урынлы сорау. Чынлап та, кәгазь белән эш итүе бер хәл, ә менә туры сызыкны кырда ни рәвешле уздырырга? Берничә чакрым озынлыгында межа сызып, аны ничек итеп үлчәргә мөмкин?
Григорий Иванович сторож китергән кәрзиннән шактый озын сүс бау һәм ниндидер тимер чылбыр алды.
– Сезнең фамилиягез ничек? – диде ул алгы рәттә мундирының алтын сәдәфләренә җепне башта урап, аннары сүтеп, шаярып утыручы җирән чәчле, алсу йөзле, юан гәүдәле гимназистка.
Гимназист гамьсез генә кыяфәт белән урыныннан кузгалды да сүлпән генә:
– Овчинников… Дмитрий, – дип җавап бирде.
– Овчинников, менә бу чылбырның нәрсә өчен кулланылуын әйтеп бирмәссезме? Ихтимал, сез аның ничек дип аталуын да беләсездер?
Җавапны түшәмнән эзләгәндәй, Овчинников башын югары күтәрде.
– Әти Мәкәрҗә ярминкәсеннән шундый ук чылбыр алып кайткан иде, – дип сөйләп китте ул, бераз дәшми торгач. – Эт бәйләргә… чөнки ул сүс бауны тешләп өзә…
– Утырыгыз, Овчинников, – диде укытучы, кырт кисеп. – Без хәзер этләр турында түгел, бәлки җир үлчәү турында сүз алып барабыз.
Овчинниковның кашлары җимерелде.
– Утырыгыз! – дип кабатлады укытучы кырысрак тавыш белән. – Сәдәфләрегезгә ураган җепне алып куегыз да күңел биреп тыңлагыз.
Шуннан Корташевский бөтен класска мөрәҗәгать итте:
– Бу чылбырның ничек аталуын һәм ни өчен хезмәт итүен кем әйтеп бирер?
Кинәт иң арттагы рәттән берәү акрын гына тавыш бирде:
– Мин әйтеп карыйм әле, укытучы әфәнде.
Бу ят тавышка гимназистлар һәммәсе дә борылып карадылар. Кем булыр икән бу?
Стена буендагы эскәмиядән унике яшьлек чандыр гәүдәле, коңгырт-сары бөдрә чәчле бер малай кыюсыз гына торып басты.
Сәүдәгәр улы Митя Овчинников, аның мундирындагы көмеш сәдәфләрне һәм җиң очларындагы яшел кантны күреп, галәмәт эре кыяфәт белән:
– Түбән класстан икән. Разночинец аламасы икән, – дип кычкырып әйтеп куйды.
Корташевскийның чырае кара янып чыкты. Ул зәһәр ачулы тавыш белән:
– Овчинников, хәзер үк класстан чыгып китегез! – дип кычкырды. – Инспекторга барыгыз да тәртип бозган өчен, иптәшегезне рәнҗеткән өчен куып чыгаруымны әйтегез. Тиз булыгыз!
Юан гәүдәле гимназист, башын эчкә тартып, ишеккә юнәлде. Укытучы кырыс күз карашы белән аны озатып калды һәм, берни булмагандай, бөдрә чәчле малайга мөрәҗәгать итте:
– Бу сезмени… нәни Евклид!
– Гафу итегез, укытучы әфәнде, минем фамилиям Лобачевский, – диде малай сабыр гына, баягы мыскыллы сүзләрдән ачылып җитмичә. Ләкин укытучының ягымлы карашын күреп, елмаймыйча кала алмады.
– Такта янына чыгыгыз, Лобачевский, – дип, йомшак тавыш белән дәште укытучы. – Менә сезгә чылбыр. Аның турында бөтен белгәнегезне сөйләгез.
Чылбырга кагылгач, Коляның куллары калтырап куйды. Гимназиягә алар бүләк иткән чылбыр ич бу! Тик ул шунда ук үзен кулга алды һәм, кәрзиннән өчаяк белән эккерны да алып, кырда туры сызыкның ничек итеп үткәрелүен һәм үлчәнүен сөйләп бирде.
Гимназистлар аны авызларын ачып тыңлап утырдылар. Менә сиңа «ак сәдәф»!
Бар нәрсәне белергә тырышучан, кызу канлы Панаев түзмәде:
– Ә син, Коля, гимназия ишегалдын үлчи аласыңмы? – дип куйды.
– Эшмени ул! – дип сүзгә кушылды өченче гимназист, Лобачевскийның җавап биргәнен дә көтмичә. – Бабай әйтә: геометриясез бер канал да казып булмый, ди. Ул үзе – Болакны казыткан кеше.
– Геометриясез шәп итеп йорт та сала алмыйсың, – диде дүртенчесе.
Укучыларының кызып-кызып сөйләшкәннәрен тыңлап бетергәч, Корташевский, ниһаять:
– Менә күрдегезме, геометрия һәркайда кирәк, – дип, сүзен дәвам итте. – Борын заманда ук моның шулай икәне мәгълүм булган. – Укытучы кәгазь төргәкне җәеп җибәрде һәм тактага беркетте. Борынгы Көнчыгышның кулдан ясаган картасы иде бу.
– Борынгы тарих дәресләрендә сез төрле мәмләкәтләрнең географиясен өйрәндегез, – диде укытучы, картага күрсәтеп. – Борынгы Мисыр дәүләтен дә хәтерлисездер. Менә ул. Бөек Нил елгасы үзәнлегенең төньяк өлешенә урнашкан.
Һәр елны җәй якынлашу белән, эссе кояш нурлары астында Абиссиния тауларындагы кар эри һәм, илдә яңгырлар ява башлагач, Нил үзенең ярларыннан ташып чыга, һәм Мисырның бөтен үзәнлеген су баса икән. Калкулыкларда урнашкан шәһәрләр һәм авыллар ташу вакытында утрауларга әйләнеп калганнар. Шулчак үзара бәйләнеш тоту һәм суның җимергеч көченнән саклану өчен, борынгы мисырлылар дамбалар һәм буалар төзергә мәҗбүр булганнар.
Су октябрь уртасына кадәр шулай җәелгән килеш торган һәм аннан соң акрынлап кими башлаган. Ләм утырган уңдырышлы җирне иген чәчү өчен эшкәртер вакыт килеп җиткән. Узган елгы ызаннарны су юкка чыгарганга күрә, мисырлылар һәр хуҗалыкның җир бүлемтеген эзләп табарга һәм аның чикләрен яңадан билгеләргә – межа сызарга тиеш булганнар. Бу үлчәү, сызым һәм исәпләү эшләре белән бәйләнгән. Дамбалар, бөяләр һәм фиргавеннәргә табут-пирамидалар төзү өчен дә геометрия буенча белем кирәк булган.
Боларның һәммәсен кызыклы итеп сөйләп биргәч, Корташевский:
– Шулай итеп, борынгы Мисыр халкын геометрия белән шөгыльләнергә тормыш үзе мәҗбүр иткән, – дигән нәтиҗә ясады.
Коля укытучының авызыннан чыккан һәр сүзен язып барырга тырышты.
«Борынгы Көнчыгышның башка дәүләтләре – Вавилон, Һиндстан һәм Кытай халыклары да каналлар үткәргәннәр, зур-зур биналар төзегәннәр, төрле савытларның күләмен билгеләгәннәр, күктәге йолдызларның йөрешен өйрәнгәннәр, шуның нәтиҗәсендә геометриядән шактый бай тәҗрибә туплаганнар. Бу илләр белән борынгы Греция сәүдә итешкән. Греклар мисырлыларның, вавилонлыларның һәм башка Көнчыгыш халыкларының белемнәрен үзләштергәннәр, аларны тулыландырганнар һәм үстергәннәр. Ниһаять, безнең эрага кадәр өченче гасырда яшәгән грек математигы Евклид геометриядән аңа чаклы билгеле булган барлык мәгълүматларны, бергә җыйнап һәм камилләштереп, үзенең «Нигезләр» дип аталган китабына туплаган. Менә ни сәбәпле геометрияне «Евклид геометриясе» дип атыйлар.
Гасырлар үтү белән, геометрик төшенчәләр күбәя барганнар һәм гаҗәеп дәрәҗәдә киң кулланышлы фәнгә әверелгәннәр, ә аның тәүге тәгълиматы – җир үлчәү – бәләкәй бер өлеше генә булып калган».
Коля соңгы сүзне язып бетерде һәм, каурый каләмен куеп, кырыс кыяфәтле укытучыга сокланып карап алды. «Геометрия мәһабәт сарайлар һәм храмнар салырга, туп-туры каналлар үткәрергә, күктәге йолдызларны өйрәнергә ярдәм итә – һәммә нәрсәне булдыра икән ләбаса! Искиткеч фән икән бу геометрия!» – дигән фикергә килде ул.
Башка гимназистлар да шул турыда уйладылар. Корташевскийның төпле итеп, эчтәлекле итеп аңлатуы, аның китергән дәлилләре һәркемнең күңелен җәлеп итте. Бу яңа фәндә ачылган кызыкларны алар тын да алмыйча тыңладылар.
Ул арада укытучы геометрия тарихына кереш ясавын тәмамлады һәм өстәлгә төрле модельләр тезеп куйды. Шуннан ул дулкынланган тавыш белән гимназистларга мөрәҗәгать итте:
– Әфәнделәр, гомер буе исегездән чыгармагыз: бүтән фәннәр шикелле үк, геометрия дә табигатькә нигезләнергә, тәҗрибә юлы белән әйберләрнең үзенчәлекләрен өйрәнүгә таянырга тиеш. Башкача булуы мөмкин түгел. Безнең атаклы ватандашыбыз Радищевның алтын сүзләре белән әйткәндә, кешенең практик эшчәнлеге, ягъни тәҗрибә – танып белүнең нигезе булып тора. «Кешене куллары, ягъни хезмәт акыллы иткән», – дип, Гельвеций да юкка гына әйтмәгән шул…
Укытучы, катыргыдан ясалган тартманы кулына алып, сүзен дәвам итте:
– Әйберләрнең төрле үзлекләре арасында иң беренчесе, безнең тою органнарыбызга иң элек тәэсир иткәне – ул әйбернең өч үлчәнеше. Шунсыз ул пространствода урын алып тора алмый, шунсыз аны без күз алдына да китерә алмыйбыз. Бу үлчәнешләрнең озынлык, киңлек һәм биеклек икәнлеген һәркем белә. Мисал өчен менә шушы тартманы һәм класс бүлмәсен генә алыйк. Аларның, табигатьтә очрый торган бөтен әйберләр кебек үк, өч үлчәнеше бар, әмма зурлыклары төрлечә. Ә менә бу агач кубикның өч үлчәнеше дә бертигез, – Корташевский агач кубикны башка әйберләрдән читкәрәк алып куйды. – Мин, сезгә күрсәтер өчен, бильярд шары һәм чуен ядрә дә алып кердем. Менә алар. Күргәнегезчә, аларның формасы бөтенләй башка. Нәтиҗә ясап, шуны әйтә алабыз: димәк, без әйләнә-тирәбездәге әйберләрнең үлчәмнәрен дә, формаларын да аера белергә тиешбез…
Григорий Иванович сюртугының күкрәк кесәсеннән сәгатен алып карады һәм башын чайкап куйды:
– Ай-һай, тиз үтә бу вакыт! Төп геометрик төшенчәләрне дә аңлатмакчы булган идем, өлгермәбез, ахры.
Гимназистлар, берсен берсе бүлә-бүлә:
– Өлгерәбез әле, Григорий Иванович, өлгерәбез! – дип кычкырдылар. – Тәнәфескә чыкмыйбыз, сөйләгез генә! – дип үтенделәр.
Ләкин Корташевский, елмаеп:
– Алай ярамый, әфәнделәр, – диде. – Вакытында укый белергә, вакытында ял итә белергә кирәк… Хәзергә мин сезгә геометрик җисем турындагы беренче төшенчәне генә аңлатам. Өйгә биреләчәк эшегез шуңа бәйле булыр. Язып алуыгызны сорыйм: нәрсә ул өслек, сызык һәм нокта? Дәреслек итеп Тимофей Осиповскийның «Математика курсы» дигән китабын файдаланыгыз. Аның икенче томы геометриягә багышланган. Ул китапны Гостиный дворда, Пугикның кибетеннән сатып алырга мөмкин. Гимназия китапханәсендә дә бар.
Корташевский гимназистларның өй эшен язып алганнарын көтте дә геометриянең тәүге төшенчәсен аңлатырга кереште:
– Сезгә аңлаешлы булсын өчен, әфәнделәр, менә мондый бер мисал алыйк… – Укытучы кәрзиннән ниндидер сыекча салынган пыяла савыт чыгарды һәм, гимназистларны гаҗәпкә калдырып, кулына бер салам кисәге алды.
– Колбада – сабынлы су, – дип, аңлатуын дәвам итте ул һәм, тәрәзә янына барып, пыяла савытны тәрәзә төбенә утыртты.
Шуннан көтмәгәндә көлеп җибәрде:
– Сабын күбегеннән куыклар ясарга сезне өйрәтеп торырга туры килмәстер, мөгаен?!
Гимназистлар көлешеп алдылар, ә Корташевский саламының җәенке очын суга манчып, икенче башыннан саклык белән генә өрергә тотынды. Сабын куыгы зурайганнан-зурая барды, салават күпере төсле матур булып балкыды һәм, кинәт саламнан аерылып, һавада тибрәнеп торгандай булды да ачык тәрәзәдән урамга очып чыгып китте.
Класс бермәлне гөр килеп алды. «Очты бит, очты! Тагын җибәрегез әле?!» – дигән тавышлар яңгырады. Укытучы, көлемсерәгән килеш, саламының очыннан икенче куыкны да өреп төшерде, өченчесен һәм дүртенчесен дә… Ә куыклар, кояшта күкле-зәңгәрле булып җемелдәп, бер-бер артлы ачык тәрәзәдән урамга оча тордылар.
Хәзер миңа өстәлдән чуен ядрәне алып бирегез, – диде Корташевский бер укучыга. – Рәхмәт. Сабын куыгы белән шушы чуен ядрәне чагыштырып карагызчы. Берәр төрле охшашлыклары юкмы?
Кемдер кыюсыз гына:
– Икесе дә түгәрәк, – дип куйды.
Корташевский аның сүзен:
– Бик дөрес, – дип раслады. – Зурлыклары һәм физик үзлекләре төрле булса да, форма ягыннан куык белән ядрә икесе дә – шар, ягъни бер үк геометрик җисем. Шулай итеп, мондый нәтиҗә ясарга була: физик җисем – билгеле бер пространство биләп торучы материя ул; ә геометрик җисем – материя биләп торган яки биләп торуы мөмкин булган пространство гына. Сабын куыгы – геометрик җисемнең бик шәп моделе. Буп-буш булса да, бездә шар турында тулы бер төшенчә тудыра. Менә тагын бер мәртәбә карагыз әле…
Григорий Иванович яңадан саламга өреп җибәрде, һәм ачык тәрәзәдән, матур төсләрен җемелдәтеп, зур бер куык очып чыгып китте. Нәкъ шулвакыт коридорда тиз-тиз атлаган аяк тавышлары һәм кемнеңдер ярсып сөйләве ишетелде:
– Директор әфәнде, адәм мәсхәрәсе бит бу! Корташевский укыткан класста дәрес вакытында гимназистлар сабын куыклары очыралар… Ышанмыйсызмы? Губернатор кадәр губернатор күрде. Гимназия алдында басып тора идек…
Класс ишеген тутырып ачып, шашынган һәм сулуы капкан директор килеп керде. Укытучы аның ягына тыныч кына карап алды һәм искиткеч зур осталык белән салам очындагы зәңгәрле-яшелле куыкны чөеп җибәрде. Гимназистлар сулу алырга да курыктылар. Дәрес вакытында шундый хәлне күреп таңга калган Яковкин, ниһаять, исенә килде, аның күзләре зәһәр очкыннар сипте.
– Шула-ай! – дип сузды ул һәм класстан атылып чыгып китте.
Коридорда кыңгырау шалтырады. Ләкин моңарчы һәр звонокны түземсезлек белән көтеп алган укучылар гүя аны ишетмәделәр дә. Алар, сихерләнгән төсле, укытучыдан күзләрен ала алмыйча утыралар иде.
– Лобачевский, – диде Григорий Иванович, – сез бүген минем дәрестә утырдыгыз. Ә үз классыгыздан китәргә рөхсәт сорадыгызмы?
Коля уңайсызланып кына урыныннан торды һәм, башын түбән иеп:
– Сорамадым, – диде.
Корташевскийның кашлары җыерылды.
– Укытучы әфәнде, сез аны гафу итегез, – дип якладылар аны малайлар. – Сезнең дәрестә утырырга теләде ул. Геометрияне үлеп ярата…
Укытучы алар ягына борылып та карамады.
– Башка сүзегез юкмы? – диде ул. – Булмаса, мин сезне тотмыйм, чыга торыгыз. Ә сез калыгыз, Лобачевский.
Гимназистлар теләр-теләмәс кенә кузгалдылар. Алар класстан чыгып киткәч, Корташевский, кинәт тавышын бөтенләй үзгәртеп, ягымлы итеп:
– Ягез, яшь Евклид, геометрияне тыңлар өчен, нинди дәрестән качтыгыз? – дип сорап куйды.
– Катехизистан, – дип җавап бирде Коля акрын гына.
Укытучының йөзе җитдиләнеп китте:
– Бик начар килеп чыккан. Әгәр Яковкин сизсә – кирәгегезне бирер бит. Ни өчен мәсьәләнең шул ягын уйламадыгыз?
Коляның башы тагын да түбәнрәк иелде, тавышы тагын да әкренәя төште.
– Уйладым, – диде ул, көчкә ишетелерлек итеп. – Тик менә, укытучы әфәнде, кайчан геометриягә керербез икән, дип, ике ел көттем. Геометрия юк та юк. Бүген менә… Минем сездән сорыйсым килгән бер әйбер дә бар әле…
– Нәрсә турында сорамакчы идегез? – диде укытучы игътибар белән.
– Евклид китабы миңа ни өчен аңлашылмый икән, дип сорамакчы идем.
Евклид язганнарны аңларга тырышучы бу ябык гәүдәле малай Корташевскийны бик нык кызыксындырды. «И сабый, сабый! Ул хезмәтләрне син түгел, зурлар да аңлап җиткерми әле», – дигән уй килде укытучының башына. Ләкин җавап көтеп каршысында басып торган малайга һич тә алай дип әйтергә – фәнне тирәнтен үзләштерергә булган омтылышын сүрелдерергә ярамый иде.
Корташевский малайның юка иңбашына кулын салды һәм:
– Карап-карап торам да, безнең сөйләшү озакка сузылачак, – диде. – Хәзер вакыты да, урыны да ул түгел. Якшәмбе көнне минем өйгә килегез. Кайда яшәгәнемне беләсезме?.. Юкмыни? Өлкән класста укучы Аксаков белән сез таныш түгелме?
– Шигырьләр язучы Серёжа беләнме? – дип сорап куйды Коля, җанланып.
– Әйе, әйе, нәкъ үзе. Менә шуның белән килегез, ул белә минем квартираны. Ләкин бертөрле дә аңлашылмаучылык килеп чыкмасын өчен, бүлмә надзирателеннән рөхсәт алырга онытмагыз. Төшендегезме?
Шулвакыт ишекне бәреп ачтылар, һәм бусагада кабат директор күренде. Ул, буш классны күздән кичергәч:
– Сез ни өчен биредә? Нигә үз классыгызда түгел? – дип, Коляга бәйләнә башлады.
Корташевский ашыгып якларга тотынды:
– Директор әфәнде, Лобачевскийны монда мин чакыртып китергән идем, – диде ул һәм, малайга таба борылып, – сез китә аласыз, – дип өстәде.
«Тәки коткарды бит! – дип уйлап куйды Коля, күңеленнән укытучыга рәхмәт әйтеп. Тиз генә коридорга чыкты, ләкин шунда тукталырга мәҗбүр булды. – Минем аркада аны ачуланмас микән директор? Кире керүдән яхшысы булмас!..»
Яковкинның әче тавышы аңа класска керергә ирек бирмәде.
– Корташевский әфәнде! Гимназияме бу сезгә, әллә кәмитме? – дип җикеренде ул, буыла-буыла.
Укытучы өстәлдән җыеп алырга өлгермәгән әсбапларга күз төшергәч, директор мыскыллы тонга күчте:
– Шу-ла-ай! Димәк, сез гимназистларны менә шушы уенчыклар, сабын куыклары белән көлдерәсез?! Көпә-көндез, губернатор кадәр губернаторның борын төбендә! Хурлык! Нинди хурлык! Император гимназиясе, ярты гасыр дәверендә яшәп, мондый зур хурлыкны күрмәгән иде… Һич башыма сыйдыра алмыйм, укытучымы сез, әллә кәмитчеме?!
«Кара, нәрсә дип бәйләнгән була! Минем өчен түгел икән сүзгә килүләре… – дип, Коля, тиз-тиз атлап, үз классына таба китте. – Менә ичмасам укытучы Григорий Иванович! Ә тегеләр…»
Корташевский Яковкинның сулу алырга туктаганын көтеп торды да тыныч кына тавыш белән:
– Инспектор әфәнде, сез укыту мәсьәләсендә иң зур әһәмияткә ия булган нәрсәне күздән ычкындырасыз, – дип каршы төште. – Күрсәтү әсбапларының роле геометрия кебек авыр аңлашыла торган фән өчен…
Бу сүзләрне ишеткәч, Яковкин бер адым артка чигенде, авызыңнан җил алсын, ни сөйлисең дигән сыман, кулларын селтәп куйды.
– Авыр аңлашыла торган фән дисезме?! – Яковкин зәһәрен чәчәргә тотынды. – Аллаһы Тәгаләнең акыл хәзинәсеннән алынган фән авыр аңлашыла торган булдымыни? Ничек телегез бара андый сүзне әйтергә? Сезнең ул сабын куыгы чыгарып шамакайлануыгыз…
Корташевский җирәнеп иңнәрен җыерды:
– Шамакайлану, имеш. Шундый сүзне кеше акыл белән уйлап әйтәдер дип ышанасы килми. Авыр үзләштерелә торган төшенчәләр иң гади нәрсәләр ярдәмендә исбат ителергә тиеш. Аксиома ич инде бу. Укучыларга һәр әсбапны күрсәтеп, кулына тоттырып каратырга кирәк. Шул рәвешле укытканда, ике төрле файдага ирешергә мөмкинлек туа: белемнән тормышта файдаланырга өйрәтәбез һәм фәнне алга таба үстерергә юл ачабыз…
– Сез һаман үз сүзегезне итәсез! – диде Яковкин, чыгырыннан чыгып, һәм өстәл сугып алды. – Икенче җирдә бәхәсләшергә туры килер, болай булгач!
– Бәхәсләшсәк бәхәсләшербез! Ләкин болай шашынмый гына. Бәхәстә хакыйкать туа, ә инде талаш-ызгыш шайтан коткысына бирелү була…
– Нәрсә дидегез? Миңа әйттегезме аны? Йа Раббым!.. – Яковкин, еш-еш төртенеп, ишеккә таба чигенде.
Аның артыннан Корташевский кырыс кына карап калды.
3
Якшәмбе көнне үзләренең чиркәүләрендә төшке гыйбадәтне кылгач, казна исәбенә укучы гимназистлар төрлесе төрле җиргә таралыштылар.
Класслар, коридорлар, йокы бүлмәләре бушап калды, шунлыктан шау-шуга тонып беткән колакларга тынлык башта бераз сәер тоелды. Коля бер ялгызы калуына чиксез шатланды. Ичмаса, укып утырырга комачауламаслар.
Абыйсы аңа Румовский дәреслеген калдырып киткән иде. Артсыз урындыкны тәрәзә кырына китереп куйды һәм, китабын ачып, урамга күз салды. Көн бүген үзгәреп тора: әле кайчан гына вак яңгыр сибәләгән иде, хәзер менә каурый болытлар арасыннан кояш күренде, дымлы һавада салават күпере хасил булды. Даң-доң чиркәү чаңнарын суктылар.
– Укырга ирек бирмиләр! – дип, ачу белән үзалдына сөйләнде Коля һәм, тәрәзәнең ике катын да ябып, китабына иелде.
«Ике төрле математика китаплары басылып чыга, – дип укыды ул, пышын-пышын килеп. – Кайберләрендә кагыйдәләр бирелеп, исбатлау китерелми, ягъни мисаллар ярдәмендә генә аңлатыла, ә икенчеләрендә, моннан тыш, исбатлаулар һәм төрле очракларны дәлилләү өчен сәбәпләр дә тәкъдим ителә…
Математик тәртип нидән гыйбарәт соң?..» Малай бер минут чамасы уйланып торды.
– Кая, карап карыйк әле!
«Математик фикерләүләрдә хакыйкатьнең нигезе итеп иң гади, иң мәгълүм төшенчәләр алына, ә моның өчен, беренчедән, тәкъдим ителгән әйбер хакында ачык аңлаешлы билгеләмә, ягъни бер исемнән төрле мәгънәләр аңлашылмасын өчен, теге яки бу сүзнең аңлатмасы бирелә. Аннары аксиомалар11, ягъни һичнинди исбатлаулар таләп итми торган, дөреслеге үзеннән-үзе билгеле булган чынлыклар китерелә… Математиклар шуннан соң кыенрак төшенчәләргә күчәләр, аңлашылмаган һәм исбат ителмәгән бернәрсәне дә нигез итеп алмыйлар. Берничә билгеләмә һәм аксиомаларның эчтәлекләреннән генә килеп чыгуы мөмкин булган раслаулар теоремалар дип атала…»
Коля китапны тәрәзә төбенә ташлады һәм, уйга калып, чәчен кирегә сыпырды.
– Менә шәп әйткән, ичмасам! – диде ул, урындыгыннан кубып. – «Аңлашылмаган һәм исбат ителмәгән бернәрсәне дә нигез итеп алмаска» ди бит! Академик Румовский шулай ди. Ә үзе нәрсә тәкъдим итә икән, укып карыйк әле…
Маңгаена төшкән чәчен алып ташлап, Коля тиз-тиз китапны актарырга кереште:
– Әһә!.. Теоретик геометриянең башлангыч нигезләре…
«Беренче билгеләмә. Геометрик җисем – барлык якларга мәгълүм сузылышы булган нәрсә ул. Җисемнең сузылышы – өслекләрдән, өслекнеке – сызыклардан, ә сызыкныкы нокталардан тора.
Искәрмә. Һәр әйбернең өч үлчәнеше, ягъни биеклеге, киңлеге һәм озынлыгы була, әмма бу үлчәнешләрнең берсен дә һичничек әйбердән аерып алу мөмкин түгел…»
Коля, укудан туктап, кабат уйга калды. Григорий Иванович та нәкъ әнә шулай диде бит. Беренчел итеп әйберне алабыз, диде. Тагын нәрсә бар икән?..
«Геометрик җисемнең билгеләмәсеннән күренгәнчә, аның турында төпле рәвештә фикер йөртергә керешкәнче, нокталар, сызыклар, өслекләрнең яки яссылыкларның үзлекләрен тәгаен аныкларга кирәк, моның өчен иң әүвәл ноктадан башлап, сызыкка күчәргә, сызыктан өслеккә һәм иң соңыннан геометрик җисемнең үзен аныклауга күчәргә тиешле».
Коля әрле-бирле йөренә башлады һәм, фикерләренә мавыгып китеп, үзалдына сөйләнүен дә сизмәде:
– Моңа кадәр аңлап килдем… Һәммәсе аңлашыла иде. Ә менә монысы һич башыма керми. Ни өчен нокта, сызык һәм өслекнең үзлекләрен белмичә дә геометрик җисем турында нигезле фикер йөртүе мөмкин булмасын икән? Григорий Иванович сөйләгәнне бик шәп аңлап бардым бит…
Коля кинәт кенә үзалдына сөйләнүдән туктады: ул тәрәзәдән очып чыгып киткән сабын куыгын һәм ишектән атылып кергән Яковкинны хәтерләде… Ләкин малай ул күңелсез күренештән бик тиз арынды. Кашларын җыерып, яңадан уйга калды:
– Кем хаклы соң? Геометрияне нәрсәдән өйрәнә башларга икән: ноктаданмы, әллә табигатьтәге җисемнәрдәнме?.. Укып карыйк әле. Менә ич!
«Икенче билгеләмә. Нокта – бернинди зурлыгы булмаган билгеле… кайбер галимнәр нокта дип өлешләре булмаган нәрсәгә әйтәләр. Ләкин ни рәвешле билгеләнүенә карамастан, шуны истән чыгармаска кирәк: математикада нокта дип аталган нәрсә, ул әйбернең үзендә булмыйча, безнең уебызда гына туа».
Коля аңлаудан бөтенләй өметен өзде, шулай да кабат-кабат укып карады.
«Өченче билгеләмә. Сызык – калынлыгы да, киңлеге дә булмаган озынлык ул».
Менә аңлап кара син! Ничек була инде ул?.. Ноктаның һичнинди кисәкчекләре булмагач, аны кәгазьгә иң нечкә грифель белән дә тамгалый алмыйсың инде. Алай булгач, аны ничек итеп күз алдына китермәк кирәк?.. Ә сызыкны?.. Башта бит Румовский үзе үк, тәгаен аңлаешлы булмаган нәрсәне нигез итеп алмаска, дигән иде, хәзер нәкъ киресен эшли… Бәлкем, мин генә аңламый торганмындыр…
Коля шунда гына бүлмәнең эссе һәм бөркү икәнен сизде. Тәрәзәне ачып, урамга башын тыгып карады. Яңгыр чылатып киткән урамны кояш киптереп өлгергән. Чаң тавышлары әле һаман ишетелә. Еракта гармонь тарталар, күңелле җырлар җырлыйлар. Ләкин Румовский дәреслеге һич тә тынгылык бирми. Шул турыда Григорий Ивановичтан сорашсам, ничек булыр икән?.. Ой, онытып җибәргәнмен! Сәгать унбердә кояш сәгате янында Аксаков белән очрашасым бар ич минем!
Малай китабын тумбочкага яшерде дә урамга йөгерде.
Ләкин билгеләнгән урында Серёжа юк иде. Коля гимназия бакчасының ышык кына бер эскәмиясенә утырып көтәргә булды. Бераздан башы авыртуы кимүен сизде. Күрәсең, яфракларның үзара әкрен генә сөйләшүләре күңелне тынычландыргандыр. Куе яшеллек арасында берән-сәрән генә саргылт яки кызгылт яфраклар – көз якынлашканны белгертүче беренче билгеләр күренгәли иде.
Воскресенский урамында бәйрәмчә күңел ачып йөриләр. Көр атлар җигелгән зиннәтле фаэтоннарга купшы киемле ханымнар, симез купец хатыннары үзләренең бала-чагалары белән утырган. Аларның ашыгыч эшләре юк, шуңа күрә ашыкмыйлар; кучерлар да атларга тик ара-тирә генә чөңгереп куйгалыйлар.
Коляның йөрәге әрнеп куйды. Әнкәсен искә төшерде… Әнкәсенең гомер эчендә бер затлы күлмәге булмады. Болар шикелле күңел ачып йөрергә аның вакыты да юк. Тизрәк гимназияне бетерәсе иде. Серёжа абзыкае кебек, землемер булып алыр иде. Әнкәсе турында бик-бик кайгыртыр иде. Михнәт күрүдән котылыр иде бичаракай…
– Син нәрсә, көпә-көндез төш күреп утырасың? – дигән таныш тавышка ул уянып киткәндәй булды. Башын күтәреп караса – каршысында күм-күк күзле Серёжа Аксаков басып тора. Серёжа белән бергә аның тәрбиячесе Евсеич – мәһабәт кыяфәтле карт та килгән.
– Йокламыйм, уйга калганмын, – дип, оялчан гына елмайды Коля. – Утырыгыз!
– Уйга калгансың… – дип кабатлады Серёжа аның сүзен. – Кайберәүләр уй-хыялдан көләләр. Ә миңа калса, хыяллану – бик яхшы гадәт.
Коля да җанланып киткән сыман булды. Иптәшенең сүзләре аның күңеленә ятты. Ләкин оялчан холкы аңа сүз куертырга ирек бирмәде. Ул арада Евсеич та үзенең барлыгын сиздерде:
– Серёжа, сез биредә бик озакламагыз, ярыймы?.. Григорий Иванович кая булса да чыгып китмәгәе дим… Мин базарга барып кайтам. Хушыгыз!..
– Григорий Ивановичны син күптән беләсеңме? – дип сорады Коля, Евсеич киткәч.
– Гомер буе беләм кебек… ике ел инде, – дип, бик җанланып сөйләргә кереште Аксаков. – Бәлки, миңа гына шулай озак булып тоеладыр?.. Теге чакны Казанга мине әнием белән әтием китерделәр. Алар гимназиядә Упадышевский Василий Петровичны гына беләләр иде. Мине берәр яхшы тәрбияче карамагында пансионга урнаштырырга дигәч, Василий Петрович безнең физика укытучысы Иван Ипатьевичны тәкъдим итте. Шуннан мин аңарда яшәп калдым.
– Григорий Ивановичта түгелмени? – диде Коля, гаҗәпләнеп.
– Тукта, ашыкма, – диде Серёжа, көлеп. – Запольскийда шактый гомер яшәгәннән соң, берчак ул үзенең ярәшкән кызы янына өйләнергә китеп барды. Шуннан мин вакытлыча Григорий Иванович тәрбиясенә күчтем.
– Вакытлыча гынамы?
– Вакытлыча гына шул. Ә шулай да хәзер ул миңа абыем кебек. Беләсеңме, кем ярдәм итте? Ибраһимов.
– Ибраһимов! – дип кычкырып җибәрде Коля, шатлыгын кая куярга белмичә. – Ул быел да безне укыта. Латиннан түгел хәзер, югары арифметикадан һәм телдән керә. Дәрестә үк шигырь язарга өйрәтә, күнегүләр ясата. Шәп кенә уйлап чыгарган малайлар бар. Ә үзе нинди матур яза! Русларың бер якта торсын!
– Әлбәттә, шулай, – диде Серёжа. – Син беләсеңме икән, аны бит Казанның беренче шагыйре дип атыйлар. Мәскәү университетында укыган чакны ук славян теленең грамматикасын язган. Немецчаны һәм французчаны да шәп белә. Җитмәсә, үзе математик!
– Сиңа ничек ярдәм итте соң ул? – диде Коля, иптәшенең исенә төшереп.
– Әйе бит әле! Үзең беләсең, ул, дәрес биргәндә, һәрвакыт йөренеп тора. Ә мин класста яңа укучы идем. Шуннан бу минем янга килде дә сорау артыннан сорауны яудырырга тотынды. Башта славян грамматикасын сорады, аннан рус теленә күчте: һәр бүлектән сорый бу миннән. Җавап бирә-бирә хәлдән тайдым. Ә ул, башын селкә-селкә, елмаеп йөрүен белә. Кинәт минем кулдан менә шулай эләктерде дә, – Серёжа утырган урыныннан сикереп торды һәм Коляның кулына ябышты, – класс буйлап алып китте. Кая алып барганын да белмим. Ә ул мине беренче өстәл янына алып килде һәм шунда утыртты: «Менә сезнең урыныгыз шунда булырга тиеш!» – ди. Мин утырдым.
– Шәп булган! – дип куйды Коля, сөенеп. – Бик шәп. Ләкин Григорий Ивановичның ни катнашы бар соң монда?
– Нишләп булмасын? Ибраһимов бит Григорий Ивановичның иң якын дусты, әле Мәскәү университетында укыган чакта ук бертуганнар кебек яшәгәннәр. Аларның минем турыда кайгыртулары да уртак булды. Белдеңме инде? Запольский кайткач, киредән аның өенә күчтем, ә Григорий Иванович йөрәгемдә гомерлеккә калды.
Серёжа бераз вакыт дәшми торды һәм күңел түрендә яткан серне әйтергә булды, ахрысы:
– Григорий Ивановичтан күчкән чакта елаган да идем әле, – диде. – И орышты, и орышты үземне Григорий Иванович! «Нәрсә, Иван Ипатьевич кырысрак мөгамәлә кылыр дип куркасызмы?» – ди. Аның өчен түгелен… – Серёжа тотлыгып торган сыман булды. – Аны яраткан кебек, Иван Ипатьевичны үз итә алмаячагыңны ничек әйтәсең? Кайгыдан укуымның да рәте китте, шуның аркасында язын югары класска имтихан тапшыра алмадым.
– Ничек инде ул алай? – диде Коля, кара коелып.
Серёжа авыр көрсенеп куйды.
– Ничек килеп чыккандыр, үзем дә белмим. Укучыларның өчтән берен генә күчерделәр.
Кинәт ул кычкырып көләргә тотынды. Аңа ияреп, Коля да елмайды.
– Ә беләсеңме, кемнәрне күчерделәр? – диде ул, көлүдән туктый алмыйча. – Класста өч ел утырып, буйга укытучыдан узып киткәннәрне. Андый малайларның сыйрагыннан тотып селкесәң, бер хәреф төшми. Кул гына селтәделәр дә күчерделәр. Ә минем… буем җитмәде…
– Ә хәзер сез кайда торасыз? – дип сорады Коля, сүзне икенчегә борып.
Ләкин Серёжага җавап кайтарырга туры килмәде. Урам ягыннан бер иләк виноград күтәреп килүче Евсеич күренде. Ул ерактан ук:
– Кара инде син аларны! Бер сөйләшә башласалар, бөтен дөньяларын онытырлар дип уйлаган идем аны. Ярый әле бире килдем. Корташевский әфәнде янына барасыгызны…
Малайлар икесе берьюлы сикереп тордылар һәм Евсеичка каршы йөгерделәр.
– Син нинди алтын кеше! – диде Серёжа, Евсеичны кочаклап. – Чыннан да, без бөтенләй онытканбыз. Әйдәгез, тизрәк!.. Виноград сатып алуың да шәп булган.
Серёжа иләкнең өстенә бәйләнгән мунчала бауларны тартып өзде һәм, берничә виноградны алып авызына капкач:
– Аша… ал инде… – дип, Коляны кыстый башлады. – Нинди баллы!
Урамда халык күп иде, шуңа күрә өчесенә бер рәттән барырга туры килмәде. Малайлар, кулларына виноград тәлгәшләрен тотып, алдан йөгерделәр, Евсеич та калышмады.
Юллары кыска булды аларның, ике катлы һәм балконлы ак таш йортка җиткәч тә, Серёжа туктады.
– Мине көтеп торма, үзем кайтырмын, – диде ул Евсеичка һәм аннан Коляга карап әйтте, – менә шушы кечкенә капкадан керәбез.
Ишегалды зур түгел иде: сарай, ат абзары һәм кое.
Малайлар, бер ишеккә кереп, текә баскычтан йөгерә-йөгерә, икенче катка менделәр. Кыңгырауның бавын тарткач, асрау кыз чыгып ишек ачты һәм кабинетка кадәр озата барды.
Кыюсыз гына ишек шакыганнар иде, эчтән бик таныш көләч тавыш ишетелде:
– Керегез, кер, – диде.
Малайлар, бер-берсенә карашып, кабинетка керделәр.
Түрдә – бик дәү язу өстәле. Өстәл өстендә төпләнгән һәм төпләнмәгән, зур һәм кечкенә китапларның күплегенә Коля хәйран калды. Ләкин шунда ук өстәл артында утырган кешене күреп, Серёжаны кулыннан эләктереп алды. Башына ука белән чигелгән түбәтәй кигән, сюртугын муенына чаклы каптырган киң җилкәле кадерле укытучылары аларны ачык йөз белән каршылады.
– Нигъмәт… Николай Мисаилович?! – дип, куанычыннан кычкырып җибәрде Коля. – Мин бит әле…
– Сихер ярдәмендә Корташевский Ибраһимовка әйләнгән дип уйладыгызмы? – дип көлә-көлә, аның сүзен очлап куйды укытучы һәм алдындагы китабын ябып читкәрәк этте. – Әллә мине күрәсегез килмәгән идеме?.. Шулай дисәгез генә, юкса мин күңелсезләнә идем. – Ул, хәйләле елмаеп, малайларга каршы килде һәм Серёжаның аркасыннан сөеп сорау бирде: – Минем Телемакның12 хәле ничек?
– Яхшы, Нигъмәт абый.
Ибраһимов Коляга карап алды:
– Геометрия патшалыгында нинди уңышлар бар?.. Ишетүемә караганда, катехизис чаклы катехизис та сезне геометрия дәресенә качудан туктата алмаган. – Ибраһимов көлеп җибәрде, һәм аның кара күзләрендә очкыннар чагылды.
«Минем турыда барын да каян белә икән ул?» – дип аптырады Коля.
– Качкан идем шул… – дип сөйләнде малай. – Тик менә геометрия мин уйлаганнан авыррак булып чыкты. Бүген өч сәгатькә якын Румовский дәреслеге белән утырдым. Тагын да ныграк бутала гына төштем…
Ибраһимов тәрәзә янына барып, аның ике канатын да ачып җибәрде. Бүлмәгә алма исе килеп керде. Яфраклар кыштырдаганы ишетелде.
– Сәламәтлекнең кадерен белмичә, ял көнендә дә китап укып утыруыгыз миңа ошамый, – диде укытучы, бераз сүзсез торгач. – Геометрия… геометрия ул – усал ханбикә, аның өчен зирәк башың булу гына җитми, сәламәтлегең дә бер дигән булырга тиеш. Юкса аның гаскәрләрен – теоремаларын тиз генә җиңә алмассың. Искиткеч үзсүзле, чая сугышчылар. Сезгә ничә яшь хәзер? – дип, көтмәгәндә сорап куйды ул.
– Унике… тула.
– Ала-ай икә-ән, – диде Ибраһимов, сузып кына. – Әтиегез бармы соң?
Коля кызарынып китте, аның өчен бу бик четерекле сорау иде.
– Барын бар да, безнең белән тормый.
– Юк дип исәпләргә була, – диде Ибраһимов уйчан гына, башын тәрәзәгә таба борып. – Аңа таяна алмаячаксыз, үзегезгә таянырга кала, үз көчегезгә. Тормышта көч күп сорала. Акыл да, шулай ук сәламәтлек тә бик кирәк була. – Кинәт ул, әсәрләнеп: – Бура уйный беләсезме? – дип сорап куйды.
Малайлар бер-берсенә карашып алдылар, тик инде Ибраһимов моңа игътибар итеп тормады, Серёжаның аркасыннан кагып:
– Үткән якшәмбедә оттырганыгызны оныттыгызмыни, Телемак? Хәзер үк сарайдан бура таякларын алып чыгыгыз. Сәламәтлек – шунда. Мин хәзер чыгып җитәм.
Малайларның үкчәләре генә ялтырады. Баскычтан атылып төштеләр һәм узыша-узыша сарайга таба йөгерделәр.
– Беләсеңме, ни өчен бура уйнарга ярата ул? – дип кычкырып сорап куйды Серёжа. – Геометрияне яхшырак аңлар өчен! Менә күрерсең әле!
Малайлар таяклар һәм чүрәкәйләр күтәреп Ибраһимов янына килгәндә, ул инде бакча ишеген ачып өлгергән иде. Кытай һәм әнис алмалары белән сыйлангач, алар арткы капка аша бушлыкка чыктылар. Анда ни эшләргә белмичә каңгырып йөргән берничә үсмер малай бар иде, боларны күреп, йөгереп килделәр. Ике командага бүленеп уйнарга булдылар.
– Ну, геометр, белемеңне практикада күрсәт әле, – диде укытучы Коляга, «конверт» итеп тезелгән чүрәкәйләргә ымлап.
Коля оялып китте: моңа кадәр аның бура уйнаганы юк иде.
– Тизрәк инде, тизрәк! – дип ашыктырды Серёжа. Ул инде җайлырак таяклар сайлап алган һәм, түземсезләнеп, баскан урынында тора алмый иде.
Коля аткан таяк «конверт» ның өстеннән генә очып узды һәм ерак барып төште. Икенчесе дә тимәде.
Ибраһимов таяк тоткан кулын тырышып-тырышып төзәде дә «конверт» ка ыргытты. Таяк «конверт» ның нәкъ уртасына төшеп, берничә чүрәкәйне бәреп чыгарды.
…Уйный торгач мавыгып китеп, Коля үз яннарына Корташевскийның килеп басуын сизми дә калды.
– Ерактан сезнең чыр-чуыгызны ишетеп килдем… Исәнмесез, дускайларым! – диде Григорий Иванович һәм кинәт Колядан: – Лобачевский, Сергей Александрович сезне сәгать ничәгә чаклы җибәрде? – дип сорады.
Коляның чырае ап-ак булды.
– Рөхсәт сорарга онытканмын, – диде ул.
Корташевский, сәерсенеп:
– Аптыраган инде сезнең белән, – диде. – Яковкин кулына кабат эләгәсегез килмидер ич? Әйдәгез, Сергей Александровичка язу язып җибәрим. Сезнең китүегез турында, ихтимал, хәбәр итеп өлгермәгәндер әле… Городкины җыймый торыгыз, мине дә кызыктырдыгыз.
Кабинетына кергәч, ул тиз генә кәгазь алып берничә сүз язды һәм Коляга сузды.
– Хәзер инде сөйләшер чак түгел, икенче килерсез, – диде һәм китаплар арасыннан берсен алып сузды. – Менә Ломоносов биографиясе… Ә менә бу дәфтәрдә – Радищевның Ломоносов турында язганнары. Укыганда сак булыгыз, начальство күзенә эләкмәгез. Хәзер йөгерегез!
Коля, укытучыга рәхмәт әйтергә дә онытып, ишеккә атылды.
4
…Очсыз-кырыйсыз кар диңгезе. Көчле җил исә. Күз ачып күз йомганчы кеше биеклеге көртләр өеп ташлый. Кар, себереп, юлны күмә. Суытканнан-суыта бара. Туңмас өчен, Коля йөгерә дә йөгерә, ләкин салкын аның җелекләренә кадәр үтә… Күз күреме җирдә һич бертөрле җан иясе юк.
Берзаман алда, еракта, ниндидер карамчык күзгә чалынган сыман була. Олау икән ич! Бер олау, ике, өч… Кешеләр… Коля актык көчен җыеп йөгерә һәм олауларны куып җитә. Чаналарга туң балык төягәннәр. Арткы чанадан чуртаннарның ачылган авызлары күренә, гүя алар нәрсәдер әйтергә телиләр. Чү! Коля олаулар артыннан баручы киң җилкәле үсмер белән тигезләнде түгелме! Ул үсмернең аркасында капчык, адымнары кызу. Аның йөзе Коляга таныш төсле тоела. Кайда күрде икән?..
– Кая ашыгасың болай? – дип сорый Коля.
– Мәскәүгә, укырга барам, – дип җавап кайтара теге. – Исемем Михайло, фамилиям Ломоносов минем.
– Чынлап та шулай ич әле, – ди Коля, шатланып. – Мин сине таныдым. Бүген портретыңны күргән идем. Тик анда син бик олы. Хәзер ник бәләкәй? Син нәрсә, кирегә үсәсеңме әллә? Күр, ничек җил котыра. Кире кайтмыйбызмы?
Үсмер, үзсүзлеләнеп, башын чайкый.
– Гадәтем шундый минем, – ди, – юлга чыксам – кирегә борылмыйм. Эшкә тотынсам – бетермичә ташламыйм. Сиңа да шулай эшләргә киңәш бирәм…
Шулвакыт кар бураны бөтерелә – атлар, чаналар, авызларын ачкан туң балыклар һәм аркасына капчык аскан үсмер каядыр китеп югалалар…
Коля тагын берүзе генә. Ул кычкырып карый, ләкин аңар берәү дә җавап кайтармый. Карны ерып бара торгач, ул биек тау янына килеп чыга. Менә башлаган иде, бик тиз хәлдән тайды. Шулчак кайдандыр югарыдан Ибраһимовның «Бирешмәгез, бирешмә!» дигән тавышы ишетелә. Соңгы көчен җыеп, ул тагын күтәрелмәкче була, ләкин аягы таеп китә дә түбәнгә оча…
Коля куркынып кычкырып җибәрде һәм күзен ачты. Одеялы идәнгә төшкән, ачык тәрәзәдән салкын җил өрә. Янәшәсендә Саша белән Алёша тыныч кына йоклап яталар. Коля тәрәзәне ябарга дип урыныннан торды. Кроватеннан идәнгә шапылдап китабы килеп төште. Ломоносов биографиясе. Әнә каян икән аның хәзер күргән төше! Ничек диде әле? «Юлга чыксам – кирегә борылмыйм. Эшкә тотынсам – бетермичә ташламыйм» дидеме? Яхшы төш. Гомереңдә онытмассың.
Сызылып таң атып килә иде инде. Коля китапны кадерләп кенә тумбочка өстенә куйды. Ләкин йоклый алмады. Мендәр астыннан теге серле дәфтәрне тартып чыгарды да, ишек ягын одеялы белән пәрдәләп, укырга кереште.
«Ата-анасының өендә ул юньле тәрбия алмаган, тик шулай да белем ачкычына ия булган: укырга һәм язарга өйрәнгән, ә табигать аңарга кызыксыну кебек асыл сыйфат биргән…»
Гимназистлар һәммәсе йоклыйлар. Коля, инде укуга бер бирелеп киткәч, саклык дигән нәрсәне хәтереннән үк чыгарды, иңбашыннан шуып төшкән одеялын да сизмәде. Ул фәкать кулдан күчереп язылган юлларны гына күрде. Кинәт ул абыйсының: «Коля, минем янга килеп ят, бер сүз әйтәм», – дип пышылдаганын ишетте.
Саша йокламый икән. Бәлки, бүтәннәр дә шулайдыр? Малай тирә-ягына каранды. Юк икән, йоклыйлар икән. Ул абыйсы янына күчеп ятты.
– Син нәрсә укыйсың? – дип, кырыс тавыш белән төпченергә тотынды абыйсы. – Баядан бирле карап ятам – нигәдер яшерәсең. Тыелган әсәр укыйсыңмы?
– Әйе шул, – дип җавап кайтарды Коля, оялып кына. – Радищевның «Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт» е. Миңа аны Григорий Иванович бирде. Укыганың бармы синең?
– Бар, – диде Саша. – Ул әсәрне язган кешене императрица Екатерина Икенче Петропавел крепостена ябарга кушкан. Язучыны үлем җәзасына хөкем иткәннәр, ләкин асмаганнар, Себергә сөргәннәр.
Коля тын да алмыйча тыңлап ятты. Берара гына:
– Григорий Иванович миңа аларны сөйләмәде бит, өлгермәгәндер инде, – дип куйды.
– Беләсеңме, Радищев без Казанга килер алдыннан бер ай элек кенә үлгән. Кәгазьләрен актарып карасалар – «Киләчәк буыннар минем өчен үч алыр» дигән язу ята, ди.
Бераз вакыт, шул сүзләрнең тәэсиренә бирелеп, дәшми яттылар. Коля беренче булып телгә килде:
– Син, абый, нинди фәнне яратасың? – дип сорады ул.
– Философияне.
– Бөтен гомереңне шул фәнгә багышларга ризамы син?
– Риза булмыйча! – дип әсәрләнеп җавап бирде Саша. – Кешеләргә чак кына булса да файдам тиячәгенә ышансаммы!..
Бу сүзләргә Коля сөенеп бетә алмады.
– Мин дә шулай бит, – диде ул. – Тик менә син философияне яратасың, ә мин – геометрияне… Хәзер үз урыныма ятам: акай күз кергәнче, Радищевны укып чыгасым бар, бүген үк кире кайтарам.
Ул көнне Коля дәресләр беткәнне түземсезлек белән көтеп алды. Аннан соң, рөхсәт сорап, Корташевский квартирасына китте.
Григорий Иванович аны ачык йөз белән каршы алды.
– Бүген надзирателегездән рөхсәт сорап килгәнсездер инде, – дип шаяртты укытучы. – Шулай булгач, утырыгыз да сөйләп җибәрегез. Нәрсә турында сорарга теләгән идегез?
– Геометрия турында. Ул фәнне ничек өйрәнергә? Нәрсәдән башлап җибәрергә?
– Уйлашып карыйк бергә-бергә, – диде Корташевский. – Әйтик, менә сез Ломоносов биографиясен укып чыктыгыз. Хәтердә саклар өчен, ниндирәк фикерләрен күчереп яздыгыз?
– Күчереп язмадым мин, – диде Коля, бөтенләй югалып калып. – Белмәдем мин… Яткан килеш кенә укыган идем.
– Анысы жәл. Күрәсең, сез, гомумән, укыганда игътибар биреп җиткермәгәнсез. Нәрсәдән башлап җибәрергә икәнен Ломоносов турыдан-туры әйткән.
Корташевский китапны ачты:
– Менә өченче биттә үк алтын сүзләр китерелгән: «…зур белемле вә янә галим булу өчен, латин телен белү зарурдыр». Бераз арырак киткәч, алтынчы биттә Ломоносов турында автор болай дип яза: «Бер ел эчендә ул латин телен шулчаклы яхшы үзләштерде ки, хәтта шигырьләр дә язгалый башлады. Аннан соң грек телен өйрәнергә кереште. Моның максаты – Эллада математикларының хезмәтләрен бозылып тәрҗемә ителгән нөсхәләреннән укымыйча, төп чыганагында танышып, аларның фикер байлыкларын бергә китереп, чагыштырып карау иде…» Менә шушы сүзләрне сезгә, һичшиксез, күчереп язарга кирәк булган, – дип тәмамлады сүзен Корташевский һәм, китапны өстәлгә куеп, зәңгәр тышлы дәфтәрне ачты.
– Төшендем хәзер! – дип куйды малай. – Озакка сузмыйча, бүген үк эшкә башлыйм!
Кичен укытучысы яныннан кайтканда, аның куенында бик кадерле ике китап ята иде: «Грек теле грамматикасы» һәм «Грек теленең лексиконы». Грамматика китабы аның өчен аеруча кадерле тоелды, чөнки ул китапны Мәскәүдәге славян-грек-латин академиясе бастырып чыгарган. Ломоносов та шунда укыган бит. Ихтимал, нәкъ менә шул китаптан өйрәнгәндер!..
Малайның башында фикерләр өерелә, ашкына. Малай тирә-ягында нәрсә барын да күрми, канатланган сыман кайтып бара.
– Юл бир! – дип, ямьсез тавыш белән баш өстендә кычкырганга айнып киткәндәй булды. Күз алдында ук атның танавы күренде, бер хатынның коты алынып чәрелдәгәне ишетелде. Коля читкә тайпылып калды, аның яныннан выжлатып зиннәтле фаэтон узып китте.
Малай шунда гына үзенең урам уртасына чыкканлыгын абайлады. Китапларын кысып тоткан килеш, як-ягына карана-карана, урам аркылы чыкты һәм гимназиягә таба атлады.
Шул көннән алып Коля, дәрестән соң буш класска кереп, почмакка утырып, грек теле грамматикасын өйрәнә торган булып китте.
Көннәр кыскару сәбәпле, сукыр лампа яндырып, төтен исе сулап утырырга туры килде. Ләкин малай бер көнен дә бушка уздырмады. Аның юньләп ашамыйча, рәтләп йокламыйча, төннәр буе тырышып-тырышып грек телен өйрәнүе һәркемне таңга калдырды. Ниһаять, аның бу үҗәтлегенә чик куелды: көннәр суыту белән, ул авырып егылды.
Нәкъ шул вакытны Казанда бизгәк авыруы таралган иде. Доктор Бенес урынына килгән Риттер фамилияле табиб исә авырулар һәм даруларга караганда аракыны яхшырак өйрәнгән кеше иде. Бу нинди авыру икән дип баш ватып ятмый, атка җитәрлек итеп хина һәм глаубер тозы язып бирә. Коляга да Риттер үзе белгән даруны язды.
Авыруның хәлен белергә килгән Ибраһимов белән Корташевский аңардан зирәгрәк булып чыктылар. Коляның соңгы айларда ничек яшәгәнен белгәнгә күрә, Сашага энесенә күз-колак булырга, китап ише нәрсәне кулына да тоттырмаска куштылар һәм җиләк-җимеш китерделәр.
Ноябрь ахырында гына Коляның хәле яхшырып, врач аңа торып йөрергә рөхсәт итте. Малайга шул гына кирәк тә иде: ул кача-поса грек телен өйрәнүен дәвам иттерде.
Бер якшәмбедә аңа Корташевский квартирасына барырга рөхсәт иттеләр.
Тиз-тиз киенде һәм, китапларын култык астына кыстырып, вестибюльнең авыр ишеген ачып, урамга чыкты. Тротуарга аяк басу белән, аңа әллә нәрсә булып китте, башы әйләнергә тотынды… колоннага сөялеп кенә аяктан егылмый калды. Салкын саф һава, кан тамырларына үтеп, хәл кертеп җибәрде. Төн буе котырынган буран иртән басылган, нурланып кояш чыккан. Зур-зур булып өелгән көртләргә карарлык түгел – күз чагыла. Дворниклар, көрәкләрен-себеркеләрен күтәреп, кар көрәргә чыкканнар. Аларга ярдәмгә хатыннары, хәтта бала-чагалары да килгән иде.
«Григорий Иванович грек теленнән нинди сораулар бирер икән?..» Ирексездән малайның хәтеренә исемнәр һәм фигыльләр килде… Теләсә нәрсә сорасын – Коля һәммәсен белә.
Менә ул Григорий Иванович яшәгән Елагиннар йортына килеп җитте һәм капка төбендә Серёжа Аксаковның зур агач көрәк белән кар көрәвен күреп, туктап калды.
– Син түгелме соң?! – дип гаҗәпләнеп сорап куйды Коля, исәнләшергә дә онытып.
Ә аның дусты, бит алмалары алсуланып киткән Серёжа, көлә-көлә көрәген җайлы гына итеп селтәп җибәрде һәм икесенең дә өстенә кар тузаны очырды.
– Күрдеңме абыеңны? Дворниктан көчкә алдым мин бу көрәкне. Бирмәскә маташа. Барин эше түгел ул кар көрәү, ди. Мин әйтәм аңа, фәннәрне уңышлырак үзләштерү өчен, акыл сафлыгыннан тыш тән сәламәтлеге дә кирәк, дим. Син аякка баскан икәнсең инде. Әйдә, Воскресенская урамын бер урап килик!
Коля дустының теләгенә каршы килә алмады, әлбәттә. Серёжа теленә һич тә ял бирергә уйламый иде.
– Мин дә бизгәк белән яттым бит, – диде ул. – Ә Иван Ипатович үзенең пансионын япты. Әнкәй Григорий Ивановичны кабат мине үз өенә алырга күндерде. Беләсеңме нәрсә?.. – Кинәт Серёжа тотлыгып калды. Бераз уйланып баргач: – Беләсеңме нәрсә? – дип кабатлады. – Хәзер безнең арада укытучы белән укучы мөгамәләсе бетте, хәзер без иптәшләр, якын дуслар булып киттек. Аның 26 яшьлек галим икәнлегенә ышанасы да килми.
Сүзгә мавыгып китеп, Серёжа дустының пальто сәдәбен тарткалый башлавын да сизмәде. Коля исе китеп тыңлый иде. Үзалдына сөйләнгән кебек сөйләнеп куйды:
– Иптәшләр, диген!.. Дуслар, диген!..
– Әйе шул! Өйдә мине аерым укыта. Гимназиянең кирәге дә калмады, ахры. Тик менә… – Серёжаның кинәт башы аска иелде, аның аяк астына боз кисәге килеп эләкте, һәм ул аны тибеп очырды. – Тик менә математикадан эш пешми.
– Математикадан? – дип кабатлап сорады Коля, бик гаҗәпләнеп. – Арифметика белән алгебраның ние бар инде аның? Үзеннән-үзе башка кереп утыра. Геометрия дисәң инде…
– Үзеннән-үзе кереп утыра! – диде Серёжа, көлемсерәп. – Ә менә минем башыма бүген кереп утырса, иртәгә җилләр исә. Еларга җитәм. Әдәбиятны, тарихны көч белән дә куып чыгара алмыйсың менә…
Малайлар кирегә борылдылар.
– Беләсеңме нәрсә? – диде Серёжа, сүзен дәвам иттереп. – Григорий Иванович миңа әдәбиятка күбрәк игътибар бирергә куша. Ломоносов, Державин, Сумароков китапларын укытты. Әдәбият турында, шигырь турында сөйләгәнен тыңлыйсың да, их, язучы булсам иде, дисең.
– Булырсың әле, – диде Коля уйчан гына. – Бәлки, синең тормыштагы юлың шулдыр. Бәхетле кеше син, Серёжа!
– Юк шул, – диде Серёжа, башын чайкап. – Алай ансат түгел ул. Беләсеңме, Григорий Иванович бәяне ничек саран бирә? Күптән түгел бер нәрсә язып ташладым мин. Ибраһимовка бик ошады. Ә Григорий Иванович, беләсеңме, нәрсә диде? – Серёжа уңайсызланып куйды, шуннан аңлатып бирүне кирәк тапты: – Тыңлап торган дип уйлый күрмә, алар күрше бүлмәдә кычкырып сөйләштеләр, шуны ишеттем. «Серёжаның язмасына бүтән кеше әсәреннән җиде җөмлә килеп кергән, шуңа күрә бәя бирергә ашыкмыйк әле», – диде. Аннары тагын…
– Тагын нәрсә диде? Аның үз сүзләре белән әйт син!
– Гомердә онытасым юк аның сүзләрен, – диде Серёжа һәм, бер минут чамасы дәшми баргач, ашыкмыйча гына, күз алдында торган юлларны укыган сыман, тезеп алып китте: – Иң әүвәл, үзенчәлекле һәм игътибарга лаек каләм осталары язган китапларны укып, яшьләр үзләрендә матур зәвык тәрбияләсеннәр иде. Шуннан инде аларга үзләренә дә каләм тибрәтергә мөмкин булачак…
– «Каләм тибрәтергә мөмкин булачак», – дип кабатлады Коля. – Тибрәтеп тә рәт чыкмаса нишләргә ди?
– Анысын әйтмәде… Ул чагында көчтән килмәслек эшкә тотынмаскадыр инде…
Коляны гүя корт чакты, барган җирендә читкә сикереп куйды һәм аны-моны әйтмичә генә саубуллашырга тотынды.
– Григорий Ивановичны күрми китәсеңмени?
– Юк, бүген кермим аның янына, – диде Коля һәм кискен итеп әйтә куйды: – Син сөйләгәннәрне тыңлаганнан соң, мин аның күзенә тиз арада гына күренмәскә булдым әле. Авырган чакта бик нык артта калынды, шуларның һәммәсен үзләштергәч, иптәшләрне куып җиткәч килермен.
Кырт борылып китеп барган иптәше артыннан Серёжа гаҗәпләнеп карап калды.
Икенче көн Коля өчен бик зур күңелсезлектән башланып китте. Болытлы ямьсез көн иде. Хәтта ак кар да ничектер соры булып күренә иде.
Яковкин дәрес алып бара. Күңелсез, ялыктыргыч дәрес. Кинәт болытлар таралып, күктә кояш күренде. Укучыларның кәефләре яхшырып китте. Бу үзгәрешне сизеп, Яковкин гимназистларга үткен күзләрен чекерәйтеп карады: һәртөрле күңеллелекне ул тәртип бозу дип бәяли иде. Менә бервакыт аның күзләре, класс өстеннән йөри торгач, Лобачевскийга тукталды. Ә теге, аны-моны абайламыйча, әдәбият дәресеннән бирелгән эшне язып утыра. Җитмәсә тагын, каурый каләме белән берүзенә мәгълүм ритмны чыгара – селтәнеп куя да кәгазьгә төшерә.
Яковкин, сөйләвен дәвам иткән булып, гамьсез генә кыяфәт белән класс буйлап йөреп китте һәм, кем дә булса эшне сизәргә өлгергәнче, Коляның артына килеп басты.
– Шаярып утырасызмы әле дәрестә? – Яковкинның юан симез бармаклары өстәлдә яткан бер табак кәгазьне алып, күзенә якын китерде. – Афәрин! Бу нәрсә Лобачевский әфәнденең матбугатта чыкмаган даһи әсәре булса кирәк?
Коля, агарынып, аның артыннан талпынды.
– Бирегез! – дип кычкырып җибәрде.
– Мондый эш белән шөгыльләнгән өчен, мондый тәртибегез өчен класстан чыгарып җибәрмәгәч, шыпырт кына утырыгыз, шагыйрь әфәнде, – диде Яковкин, мыскыллы елмаеп, һәм бөтен класс алдында шигырьне кычкырып укып чыкты:
Кыю Колумб алга йөзде,
Эзләп яңа җирләрне.
Тик озын юл ялыктырды,
Диңгезчеләр чирләде.
Күзләде Колумб океанны,
Шул борчыды йөрәген:
Ул соң дөрес юл тотамы,
Үтәлерме теләге?..
Һәм менә – зарыктырган яр,
Кычкыра диңгезчеләр:
«Җир! – диләр. – Колумб, илеңне
Данга күмдең син!» – диләр.
Яковкин кәгазьне дүрткә бөкләде:
– Гүзәл әсәр! Киләчәк өчен сакларга тырышырбыз…
Ләкин шулчак аны Коля бүлдерде. Киндер кебек агарынган малай, урыныннан торып, Яковкинның тычканныкыдай түм-түгәрәк, кечкенә, йөгерек күзләренә кадалды.
– Минем шигырь ул. Бирегез! – диде, кискен итеп.
– Кара син аны, ә!.. Элек синеке булган, хәзер минеке, – дип җавап кайтарды Яковкин һәм кәгазьне сюртук кесәсенә тыга башлады.
Коля, ачудан үз-үзен онытып:
– Алай эшләү намуссызлык була! – дип кычкырды.
– Намуссызлык була? Миңа әйтүеңме моны? – дип, чәрелдәвек тавыш белән акырып җибәрде Яковкин һәм кафедрадан сикереп төште.
Класс тынып калды. Һәркемнең ачулы күзе директорга текәлде. Бу хәлне күреп, Яковкин йомшарды:
– Лобачевский поэмасын дәрес беткәч алыр, ә сез, ихтирамсыз булуыгыз өчен, классыгыз белән төшке аштан мәхрүм ителерсез.
Гимназистларның бервакытта да болай ансат котылганнары юк иде әле.
Дәресләр беткәч, Коля бушап калган классның бер почмагында укып утыра иде, аның янына Серёжа атылып килеп керде: Яковкин белән булган бәрелеш турындагы хәбәр һәм Коляның шигыре бөтен гимназиягә тapалып өлгергән иде инде. Серёжа дустының муенына ташланды.
– Молодец та инде үзең! Молодец! Менә кем язучы булачак! – диде ул, сөенеп. – Григорий Иванович хәзер генә мине чакыртып алды. Алар бүген Ибраһимов белән театрга бармакчы булганнар икән, ләкин ниндидер эш килеп чыккан. Билетларын безгә бирәләр. Белдеңме шуны? Сергей Александрович сиңа рөхсәт итте инде. Ул да бара.
Коляның шатлыгы әйтеп бетерерлек кенә түгел иде. Бүгенге бәрелештән соң каядыр китеп онытылып тору һәм бераз ял итү, әлбәттә, шәп булачак. Шуның өстенә ул, ниһаять, театрны күреп кайтачак.
Менә ул Серёжа һәм Сергей Александрович белән бергә урамга чыкты. Кичкә табан суытып җибәргән. Морҗалардан төтен баганалары күтәрелгән. Агач ботакларына челтәр-челтәр бәс сарган. Аяк астында кар шыгырдый. Кичке эңгердә болар һәммәсе дә әкияттәге сыман булып күренә.
Балык базары тирәсендә халык мыж килә иде. Кайсы җәяү, кайсы атка утырып, театр мәйданына агылалар. Караңгы төшәр-төшмәс үк, бозланган тәрәзәләрдән саран гына саркып, утлар күренә. Ерактан, салкын һаваны ярып, төнге каравылчының шакылдавык тавышы ишетелә.
Малайлар һәм Сергей Александрович, Грузинский13 урамына җиткәч, әле узган ел гына салынып беткән мәһабәт агач бина каршында туктап калдылар. Казанның беренче даими театры шунда урнашкан иде. Афишаларга күз салдылар. Алпавыт Есиповның крепостнойларыннан оешкан труппа Фонвизинның «Җитлекмәгән егет» комедиясен куя, бүген шуның премьерасы икән.
Сергей Александровичка ияреп, малайлар театрның вестибюленә керделәр. Партердан үзләре утырачак урыннарны таптылар. Шуннан Сергей Александрович аларга звонок булганчы галеркага менеп төшәргә рөхсәт бирде. Малайлар галеркадан түбән караганнар иде – исләре китте: театр ифрат зур коега охшап тора, ә стенага уеп эшләнгән яруслары исә карлыгач ояларын хәтерләтә.
Звонок булгандырмы, юктырмы – малайлар аны ишетмәделәр. Тик менә берзаман аларның күз алдында түр стена чайкала-чайкала түшәмгә менеп китте. Пәрдә күтәрелә дигәннәре шул икән. Коля, барьерга ябышкан көе, урыныннан кузгала алмыйча торды. Шулчаклы гүзәллекне күреп сокланды. Актёрларның гаҗәп оста уйнавы малайны көлдерде дә, шулай ук уйланырга да мәҗбүр итте. Митрофанның ничәмә-ничә ел дәверендә укып та чеп-чи надан калуын күреп, ничек көлми түзәсең? Әнисенең мәзәклеге… Скотининның тупаслыгы… Фамилиясен дә тапканнар бит үзенә! Чиләгенә күрә капкачы. Дөрес, сәхнәдә Правдин, Стародум һәм Софья кебек әйбәт кешеләр дә бар. Гадел һәм кискен Стародум, инде карт булуына да карамастан, нәрсәсе беләндер Григорий Ивановичны хәтерләтә иде. Ятим кыз Софья ролен башкаручы уртача буйлы, ябык чырайлы, зур кара күзле крепостной кыз Феклуша Аникиева үзенең гади, әмма бик табигый уйнавы, тыйнаклыгы белән һәркемнең мәхәббәтен яулап алды.
Театрдан кайткач, Коля таң алдыннан гына йоклап китте. Спектакльнең тәэсире белән тузга язмаган төшләр күреп бетерде. Имеш, Скотинин белән бергә Яковкин да сәхнәдә чуала, ә Митрофан иң симез, иң ялкау гимназист Овчинниковка әйләнгән. Тәэсирләре нәтиҗәсендә малай, иртән звонок булгач та, киенгәндә, нәрсәнең – төш, нәрсәнең өн икәнлеген аера алмый торды.
Ләкин ул көнне театрдан алып кайткан тәэсирне оныттырырлык зур хәбәр килеп җитте һәм бөтен гимназияне дер селкетте. Ул ашыгыч хәбәр Петербургтан килде: Казанда университет ачасылар икән. Ул заманны Россиядә фәкать өч кенә шәһәрдә – Мәскәүдә, Юрьевта14 һәм Вильнода – университет булып, монысы дүртенче иде.
Гимназия умарта оясына охшап калды. Куанычтан малайлар бер-берсен кочаклыйлар, тәбриклиләр, университетка кереп уку өчен көчләрен кызганмаска ант итәләр. Өлкән класстагыларны көндез дә, төнлә дә китаптан аерып булмый башлады. Артык тырышудан сәламәтлекләренә зарар килмәсен дип куркып, начальство хәтта аларга ул чаклы көч түкмәскә кушты. Дежур надзирательләр йокы бүлмәләрендә шәмнәрне сүндереп йөрделәр, сөйләшүне тыйдылар. Ләкин гимназистлар анда да аптырамадылар: караңгыда одеялны башларыннан ук бөркәнәләр һәм бер-берсенең ничек үзләштергәнен шыпырт кына тикшерәләр иде.
Малайларның бу үҗәтлеге укытучыларга да йокты, әлбәттә. Алар, кичләрен һәм ял көннәрен кызганмыйча, үз теләкләре белән балаларга өстәмә рәвештә белем бирергә алындылар. Корташевский исә аеруча сәләтле гимназистларга математикадан махсус лекцияләр укыды.
Саша белән Серёжа, мөгаен, быелдан ук студент булырлар, ә Коляга тагын бер елын гимназиядә уздырасы… Малайның күңелен моңаю кебек тә, көнләшү кебек тә авыр бер тойгы әрнетеп алды.
5
1805 елның 29 гыйнвары, суык иртә иде. Санкт-Петербургның кар баскан урамнарыннан тугыз ат җигелгән зиннәтле карета кызулап узды. Ул, шәһәрдән чыгып, борынгы трактка таба борылды һәм очы-кырые күренмәгән якты кар даласына кереп югалды.
Чал чәчле юлчының битләрен җилсез коры суык чеметтереп алды: ул төлке толыбының якасын күтәрергә, җыелыбрак утырырга мәҗбүр булды. Бу карт, Фәннәр академиясенең вице-президенты, гомеренең соңгы яртысын – кырык елдан артыграгын башкаладан беркая да чыгып йөрмичә уздырды – үзенең бөтен вакытын һәм иҗат көчен туган иленең фәненә багышлады.
Хәзер ул Санкт-Петербургтан ике атналык юлга – Казанга барырга чыккан иде.
Аның портфелендәге рәсми кәгазьләр арасында шундый документ та бар: «…действительный статский советник, Казан уку-укыту округының попечителе, господин Степан Яковлевич Румовский башкаладан Казанга, падишаһ галиҗәнаплары боерыгы буенча, кайбер мәктәпләрне тикшерү өчен бара». Чынында исә, бу «яшерен визит ясаучы» карт академикның Казанга юл тоту максаты 1804 елның 5 (17) ноябрендә патша тарафыннан уставы расланган Казан университетын ачып җибәрү иде.
Әйе, ул яңа университет ачарга бара! Нижний-Новгородтан Каспий диңгезенә кадәр – бөтен Волга буе өчен, барлык Кавказ районнары өчен, Урал тауларыннан Тын океанга чаклы сузылган иксез-чиксез зур край өчен бердәнбер булган югары белем алу учагы – Казан университетын ачарга бара. Бу уку йортының уставы расланудан җиде көн элек кенә Румовскийга 70 яшь тулган иде. Әмма ул сынатырга теләми, үзен нык һәм көчле ихтыярлы итеп тотарга тырыша. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки аның алдында гадәттән тыш җаваплы бурыч, моңарчы башкарырга туры килмәгән олуг бурыч тора. Тизрәк Казанга барып җитәргә, ялыктыргыч озын юлны җиңәргә кирәк. Ә хәзергә аның үткәндәге кичерешләрне искә төшерергә дә, киләчәктәге эшләр турында уйланырга да вакыты аз түгел иде.
Менә Степан Яковлевич үзенең остазы Ломоносовны, аның 1755–1760 елларда Ватаныбыздагы беренче югары уку йортын – Мәскәү университетын ачу һәм аякка бастыруда күрсәткән чиксез кыю эшчәнлеген күз алдына китерә. Ул чакта хәтта җәмәгатьчелекнең алдынгы катлавы дип саналган дворяннар да югары белем бирә торган «фән храмнары» ачуга бөтенләй каршы булдылар. «Университетлардан хөкүмәт өчен файда көтеп булмый, алар казнага бары зарар гына китерә», – диделәр алар.
Ләкин илебезнең алдынгы галимнәре һәм мәгърифәтчеләре, Ломоносов юлы белән барып, югары белем учакларын күбәйтү өчен көрәшәләр һәм әкрен-әкрен булса да үз максатларына ирешә баралар иде. Моннан берничә ел элек Вильно һәм Юрьевта университетлар ачылды. Хәзер инде Румовский, Казанда илле елга якын диярлек гимназия яшәвен күздә тотып, бу шәһәрдә яңа университет ачарга бара.
Шулай да Степан Яковлевич, бу округның попечителе буларак, узган 1804–1805 уку елында Казан гимназиясендә укучылар саны нибары 173 кеше булганлыгын да, шуның белән бергә бу укучыларның дистәләрчә губернияләрдән җыелган булуын да белә иде. «Әйе, – дип нәтиҗә ясады Румовский, – башкаладан 15 көнлек юлдагы бу университетка, үз эшен башлап җибәргәндә, гаять авыр шартларны кичерергә туры киләчәк».
Әле моннан ике ел элек кенә уку йортларының баш идарәсенә Казан байлары тарафыннан җибәрелгән рәсми кәгазьдә: «Биредә университет ачканда, аның фәкать яшүсмер дворяннар катлавы өчен, дәүләт эшләрендә мөһим хезмәтләрне башкарырлык яшьләр өчен булуын күздә тотарга кирәк», – дип тәкъдим ителгән иде. Степан Яковлевич бу турыда да ачынып фикер йөртте, чөнки дворян балалары белем алуга караганда хәрби хезмәткә язылуны артыграк күрәләр. Алар фәннең үсеше, культураның алга китеше белән кызыксынмыйлар. Ә шул ук вакытта түбән катлау балаларының берничә буынына югары белем алу ишекләрен бөтенләй ябарга туры киләчәк. Юк, мондый кыргый шартлар белән килешергә ярамый иде.
Ломоносов башлаган көрәшне дәвам иттерергә лаеклы, шундый көчле ихтыярга ия булган нык характерлы, тирән акыллы һәм армас-талмас кешене Казанда табып булырмы? Ул кеше чын мәгънәсендә халык университетын тудыра, аны үстерә алырмы? Чөнки мондый авыр бурычны карт Румовский үзе генә башкарып чыга алмаячак – моңа аның үз көче генә җитмәячәк. Әле яхшылап кабынырга да өлгермәгән яңа культура учагының сүнүе мөмкин.
Румовский, әнә шундый авыр уйларга батып, 1805 елның 11 февралендә Казанга килеп төште.
Өч көннән соң, 14 февральдә, гимназиянең актлар залында билгеләнгән сәгатьтән күп элек өлкән укытучылар киңәйтелгән советның беренче утырышына җыйналдылар. Ачылачак университетка профессор итеп чакырылган Цеплин да килде. Актлар залының киң, авыр имән ишегеннән күзләрен алмыйча, пышын-пышын гына сөйләшеп утырдылар.
Ул ишек, ниһаять, ике якка ачылып китте. Залга акрын, йомшак адымнар белән тәбәнәгрәк буйлы, юан гәүдәле, модасы чыккан камзол кигән бер карт килеп керде. Залдагылар аны аягүрә торып каршы алдылар. Аның артыннан канцелярия эшләрен башкаручы Соколов һәм, бераз читтәнрәк юргалап, Яковкин керде.
Румовский өстәл янына килде, эре генә кыяфәт белән елмаеп, укытучыларның баш иеп сәламләвенә җавап бирде һәм, Соколов ягына кулын сузып, аңардан күн тышлы зур папканы кабул итте. Папканың озын ефәк шнурына сугылган сургуч печать авыр булып аска салынып төште.
Яковкин, юрга тайдай юргалап, академикның икенче ягына барып чыкты һәм аңа креслоны якынрак китерде. Румовский башын кагып рәхмәтен белдерде, ләкин утырмады, папканы ачып, укытучылар өстеннән күз йөртеп чыкты. Алар һәммәсе аягөсте торалар иде. Румовский картларга хас калтыравык тавыш белән Казан шәһәрендә университет ачу турындагы грамотаны укырга кереште:
«Мәрхәмәтле әбиебезнең әбисе мөхтәрәм императрица Елизавета Петровна, Россияне яңабаштан үзгәртеп коручы бөек Пётрның изге юлын дәвам иттереп, башка данлыклы казанышлар рәтеннән 1758 елны Казанда гимназия ачып, зур илтифат күрсәткән һәм шуннан элек кенә Мәскәү университетына биргән кайбер хокукларны аңа да бүләк иткән иде. Аның үрнәге буенча, заманыбызның аң-белем дәрәҗәсенә туры китереп, шул ук урында университет төзергә, бу затлы йортның яшәвен мәңгеләштерергә, ватаныбызга файдалы гражданнар хәзерләүдә, гыйлем тарату бурычларына ирешүдә аңа мөмкинлекләр бирергә булдык вә үзебез һәм киләчәк балаларыбыз өчен түбәндәгеләрне боерырга карар иттек…»
Шушында җиткәч, попечитель тирән сулап куйды һәм, инде тантаналы тонны шактый киметә төшеп, грамотадагы аерым пунктларны санарга кереште. Аларда исә әле кәгазьдә генә «яшәүче» – бинасы да, аны төзергә акчасы да, уку әсбаплары да, хәтта студентлары да булмаган, – кыскасы, бернәрсәсе дә булмаган Казан университетының хокуклары һәм «төп нигезләре» турында язылган иде.
Ниһаять, Румовский раслау грамотасын ахырынача укып чыкты да аның төп нөсхәсен тантаналы төстә җыелышка тапшырды. Шуннан соң ул, халык мәгариф министры граф Завадовскийның 1805 ел, 23 гыйнвар көнне чыгарган боерыгын игълан итте. География һәм тарих укытучысы Яковкин – Россия империясенең тарихы, географиясе һәм статистикасы профессоры итеп, ә гимназиянең өлкән укытучылары Корташевский, Запольский, Левицкий һәм Эрих адъюнктлар итеп билгеләнде.
Приказ белән танышкач, яңа университетка укытучы итеп билгеләнгән кешеләрне тантаналы шартларда ант иттерү церемониясе булып алды. Соңыннан Румовский Казан университетының ачылуы турында «Московские ведомости» газетасына игълан җибәрергә тәкъдим итте. Шуның белән утырыш та тәмамланды.
Попечитель гимназия биналарын карап чыгарга теләге барын белдерде. Яңа университетның яңа укытучылары аның артыннан иярделәр. Степан Яковлевич башта классларны, ашханәне карап йөрде, аннары йокы бүлмәләренә күз салды. Көннең бу вакытында, гадәттә, гимназистлар ишегалдына чыгып китәләр. Бүлмәләр бушап калган, тик берсендә генә ниндидер гимназист өстәл янында утыра, ә өстәлдә бер өем китап ята. Малай, иягенә таянган килеш, бик бирелеп китап укый, ишек ачылганны да, аяк тавышларын да ишетми.
Румовский, артына борылып, укытучыларга туктарга ишарә итте. Үзе, әкрен генә өстәл янына килеп, малайның җилкәсе аша китапларга күз төшерде. Башта аның йөзендә аптырау чагылды, ләкин шунда ук галимнең чырае ачылып китте: өстәл өстендә аның «Кыскача математика» сы, Евклидның грек телендә чыккан «Нигезләр» е, сүзлек һәм ачып куелган дәфтәр ята иде. Гимназистның грек теленнән Евклидны тәрҗемә итеп утыруын күргәч, академик фәнгә үзенең ничек итеп беренче адымнар ясавын хәтеренә төшерде, һәм күңеле нечкәреп китте. Калтыраган кулы белән кесәсеннән кулъяулыгын чыгарды, күзен сөртеп алды.
Яковкин алга ташланмакчы булып талпынып куйды, әмма Корташевский, тиз генә өстәл янына килеп, малайга эндәште:
– Лобачевский әфәнде!
Коля башын күтәрде. Янында ук Корташевскийны һәм таныш булмаган картны күргәч каушап калды, урыныннан сикереп торды:
– Гафу итегез, Григорий Иванович…
– Галиҗәнап, – диде Корташевский, аның сүзен бүлеп, янындагы кешенең кем икәненә ишарә ясап. – Таныштырырга рөхсәт итегез: урта класста укучы Николай Лобачевский. Математика фәннәренә карата беркадәр сәләте бар. Әйтик, аны геометриянең күңелсез башланып китү сәбәбе кызыксындыра. Сез, галиҗәнап, үзегезнең «Кыскача математика» дигән китабыгызда бик урынлы рәвештә шулай дип әйтеп китәсез бит…
Яковкинның ачуы ташып чыгарга җитеште, нидер әйтергә кыймылдап куйды, тик, исенә килеп, шунда ук тынды.
– Әйе шул, башлангыч төшенчәләрнең ни дәрәҗәдә аңлаешлы булуына бик күп нәрсә бәйләнгән, – диде Румовский. Ул, тәмам тынычланып, оялчан малайны бик җентекләп күзәтергә кереште. – Менә сез, егетем, «Нигезләр» не грекчадан өйрәнәсез икән. Афәрин. Евклидның җөмләләре рус телендә аңлаешлы итеп бирелгәнме, шул хакта нәрсә әйтә алырсыз?
Коляга фикерен тупларга бераз вакыт калдырыр өчен, җавап бирүне Корташевский үз өстенә алды:
– Галиҗәнап, сез үзегезнең дәреслегегездә геометриянең башланып киткән өлешендәге сөрем – ялгыш тәрҗемә нәтиҗәсе генә түгел, дип, бик хаклы күрсәттегез, – диде.
Көтмәгәндә Россия академиясенең вице-президенты белән күзгә-күз килеп очрашудан малай бөтенләй югалып калган иде. Уен эшмени: Румовский бит – Ломоносов шәкерте, үткән гасыр галимнәре вәкиле!
– Алай икән!.. Димәк, сез, егетләр, Евклидтан соң дөньяга килгән галимнәрне математикада ансатрак юллар эзләп тапмаган өчен гаепләргә җыенасыз?.. Ә бу хакта Евклидның җавабы сезгә мәгълүмме? – дип сорап куйды академик, тавышын әллә чынлап, әллә юри күтәрә төшеп. Аның Коляга төбәп каравы җавапны малайдан ишетергә теләвен күрсәтә иде.
Коля башындагы фикерләрен тупларга өлгергән иде инде.
– Әйе, галиҗәнап, бу хакта сезнең китабыгызда бар, – диде ул. – Евклид, геометрияне үзләштерүдә падишаһлар өчен дә махсус ансат юллар юктыр, дигән.
– Минем китапны укыганыгыз, үзләштергәнегез күренеп тора. – Галимнең йөзенә елмаю чыкты. – Бу сорау ике мең ел дәверендә бөтен математикларны борчып килә. Мине дә борчый, әлбәттә. Сезне дә тыныч калдырмый, күрәм… Математик хакыйкатьнең чишмәсе башланып киткән җиргә җитү өчен күпме көч куйдым, тик уңышка ирешә алмадым. – Шуннан ул, малайга төбәп караган килеш, сүзен тәмамлады: – Менә сезнең күзләрегездә, егетем, шушы изге максатка ирешү теләге күрәм, ялкын күрәм… Уңыш телим!
Попечитель Коляның аркасыннан сөйде һәм ишеккә табан атлады. Ишек төбендә ул ымлап кына Яковкинны үз янына чакырып китерде дә, Коляны күрсәтеп:
– Директор әфәнде, сез бу укучыны яхшы беләсезме? – дип сорады.
– Ничек белмәскә, галиҗәнап, – диде Яковкин, кабалана-кабалана. – Николай Лобачевский иң тискәре…
– Мин сездән ул хакта сорамыйм, – дип, ачуланып аның сүзен бүлде Румовский һәм, камзулының эчке кесәсеннән күн тышлы кенәгә алып, буяу карандашы белән: «Гимназист Николай Лобачевскийның чын математик булуына өмет бар», – дип язып куйды. Язуны директорга күрсәтеп:
– Шушы гимназистның язмышы өчен Ватан каршында җавап бирәсез. Төшендегезме? – диде.
Директорның җавабын да көтеп тормыйча, сөйләшүнең тәмам икәнен күрсәтеп, Румовский бүлмәдән чыкты. Башкалар аңа иярде. Аптыраган Яковкин артка калды. Озын коридорның икенче башына җиткәндә генә, ул үзен кулга алган сыман булды һәм, башкалардан алгарак чыгып, академик артыннан юргалый башлады. Корташевский һәм Запольский бер-берсенә мәгънәле генә карашып алдылар.
…Гимназиянең ашханә залында көндезге ашны ашаганнан соң, Румовский, ял итү исәбе белән, аскы катка – кунак бүлмәсенә юнәлде. Ләкин йоклап-ял итеп алу мөмкин булмады. Аның күзе язу өстәлендә яткан, әле язылып бетмәгән хатка төште. Бу хат граф Завадовскийга җибәрелергә тиеш иде. Чөнки министр аңа, юлга чыгар алдыннан, «Казан университетының тышкы күренеше нинди булачак, аны нинди урында нигезләргә мөмкин, моның өчен нәрсәләр эшләү таләп ителә – шуларның барысын да Казанның үзендә билгеләп, белеп кайту» бурычын йөкләгән иде.
Румовский үзенең камердинерын дәшеп алды да Яковкинны чакырырга һәм карета бирергә кушты.
Әйе, министр да, ул үзе дә университет бинасының нинди булачагын аз гына да күз алдына китерә алмыйлар әле. Шуңа күрә аңа урындагы шартлар белән якыннан танышырга кирәк иде.
Румовский белән Яковкин каретага кереп утыруга, кучер кузлага сикереп менде дә дилбегәне какты, һәм елгыр атлар шундук кузгалып киттеләр. Башта алар Воскресенский урамы буйлап Кремль ягына таба бардылар, аннан Черноозерскийга15 төшеп, Лядской һәм Арча кыры аркылы Грузинский урамына борылдылар. Ара-тирә зуррак бина очраганда, Румовский каретадан төшә һәм, дикъкать белән карый-карый, хыялындагы яңартылган бинаны күз алдына китерергә тырыша, ләкин бераздан аның яңадан риза түгеллеге йөзенә чыга иде. Шулай итеп, кичкә таба карета Рыбнорядский16 урамына төште һәм аннан, борылып, яңадан Воскресенскийга таба күтәрелә башлады. Шулчак каршында гимназия йорты – үзенең зур ак колонналары, глобус һәм математик фигуралар төшерелгән өчпочмаклы фронтоны белән һәммә ташпулатлардан аерылып торган мәһабәт бина күренде.
«Әйе, Казанда башка андый юк. Иң биек урынга салынганга күрә, бөтен шәһәрдән өстен булып тора!» – дип уйлады Румовский. Ләкин моннан биш ел элек кенә губернатор өчен дип төзелгән һәм соңыннан гимназиягә бирелгән бу бина, әлбәттә, университет өчен кечерәк, киңәйтелүне, яңадан зурайтып салуны сорый иде.
Попечитель, Яковкин белән киңәшкәч, хәзер үк губерния архитекторы Шелковниковны чакырырга һәм аның белән бергәләп гимназия күршесендәге урыннарны яңадан карап чыгарга кирәк дигән карарга килде.
Гимназиягә килеп җитәрәк, Румовский атларны туктатырга кушты һәм, оеган аякларын көчкә-көчкә өстерәп, каретадан төште.
Гимназия белән янәшә генә губернатор Мансуров яши торган «Тенишев йорты» урнашкан иде. Шелковников килү белән, Румовский һәм Яковкин өчәүләп беренче чиратта шул таш бинаны карарга булдылар.
Попечительгә дә, Яковкинга да «Тенишев йорты» гимназиянекенә караганда да уңайлырак күренде. Аның югары һәм аскы катларында да коридорлары бар, алардан һәр бүлмәгә аерым ишек ясалган; ә гимназия бинасында исә барлык бүлмәләр аркылы үтелмәле, бу төрле классларда укулар алып баруда зур җайсызлыклар тудыра иде. Губернатор йорты аларга йортның элекке хуҗасы Тенишев вакытында ук утыртылган яхшы җиләк-җимеш бакчасы булу белән дә бик ошады.
Губернатор йортына янәшә төзелә торган, ләкин әле салынып бетмәгән ике катлы, балконлы ташпулат та бар иде. Бу йортның хуҗасы – шәһәр коменданты генерал-майор Кастелли. Ниһаять, нәкъ почмакта, Воскресенский чиркәвенә каршы чатта, инженер подпоручик Спижарныйның да йорты бар.
Шулай итеп, бу дүрт йорт шактый зур бер кварталны – сөзәк тау бите буйлап түбәнгә, шәһәрнең үзәге Проломная урамына кадәр сузылган территорияне биләп тора иде.
Румовский, архитекторга шушы кварталның планын ясауны тапшырып, гимназиягә янәшә губернатор йортын һәм күршедәге калган ике ташпулатны сатып алу турында уку йортлары баш идарәсенә тәкъдим кертергә булды. Аның теләге – шушы дүрт йорттан файдаланып, бөтен бер университет кварталын оештыру иде. Тик шунысы читен: мәсьәләнең финанс ягын җайларга, моның өчен патшаның ризалыгын алуга ирешү кирәк. Өстәвенә гимназия өчен яңа бина табу, аны анда күчерү мәсьәләсе дә җиңел булмаячак иде.
«Гимназия, үзенең иң яхшы укытучыларын һәм бинасын биреп торып, яңа университетка ярдәмгә килде инде, ихтимал, киләчәктә дә файдасы тияр», – дип, Румовский үз-үзен бераз тынычландырырга тырышты.
Икенче көнне иртәдән үк, попечительнең күрсәтмәләре буенча, гимназиядә мәшәкатьле эшләр башланды. Югары класслардагы яхшы укучыларны студент итеп «билгеләргә», моның өчен аларның ата-аналарыннан ризалыгын алырга, ул студентларны аерым класска, аерым йокы бүлмәләренә урнаштырырга кирәк иде. Алар өчен, кечкенәрәк булса да, аерым ашханә залы да табарга кирәк булды. Иң кыены – яңа сайланган студентларга университет лекцияләрен башлап җибәрү иде. Бу кызу оештыру эшләре нәкъ бер атна буенча дәвам итте.
Ниһаять, 22 февраль килеп җитте. Бу көнне студент итеп билгеләнгәннәрнең исемнәре игълан ителәчәк иде. Шундый зур тантананы актлар залында билгеләп үттеләр. Мундирлар кигән, постау галстуклар таккан гимназистларны, уртага каратып, сул якка сафка тезделәр. Университетта укыячак малайлар, исемнәре әйтелүгә, уң якка чыгарга тиеш иделәр.
Миләүшә төсендәге постау ябылган өстәл тирәсенә тантаналы төстә университетның профессорлары һәм адъюнктлары утырган. Председатель креслосында – Румовский. Аның алдында – исемлек. Шул исемлектә фамилияләре күрсәтелгән гимназистлар тагын берничә минуттан студент булу бәхетенә ирешәчәкләр. Укучыларның сафка тезелгәч кыймылдау яки пышылдашу түгел, тын алырга да куркып торуларын күреп, Яковкин кадәр Яковкин гаҗәпләнде: һәркемнең күзе председатель кулларына төбәлгән иде.
Ниһаять, ул куллар кыймылдап куйды, һәм картларга хас калтыравык тавыш, тынлыкны ярып, аермачык ишетелде:
– Аксаков Сергей!
Гимназистлар сафы дерт итеп куйды, ә Серёжа баскан урынында тик тора. Кузгалырга аның көче юк. Ул иптәшләренең: «Нәрсә торасың, чык инде!» – дигәннәрен ишетеп алды һәм, кып-кызыл кызарып, сафтан чыкты.
Попечительгә һәм укытучыларга чак кына башын иеп алгач, ул, маршка атлаган төсле нык басып, залның икенче ягына барып басты. Буш стена янында ундүрт яшьлек студентның гәүдәсе тагын да кечерәя төшкән сыман күренә иде. Карт академик, урыныннан торып, кул чабып алды, аннан күзләрен сөртте.
Серёжа артыннан уң якка әле күптән түгел генә гимназиядә купкан бунт нәтиҗәсендә бер атна карцерда утырып чыккан Балясников Пётр күчте. Аның артыннан уң якка күчкән 38 гимназист арасында киләчәктә Казан уку-укыту округының попечителе булачак Еварист Грубер, финанс министры булачак Александр Княжевич, Александр Лобачевский, булачак язучылар – бертуган Панаевлар, булачак академиклар – бертуган Перевощиковлар һәм башкалар бар иде. Ләкин хәзергә әле алар һәммәсе дә бертигез – йөзләрендә шатлык балкыган, дулкынланган яшүсмерләр иде.
Урта класста гына укыганга, Коля үзенең исеме чыкмаячагын тәгаен белә. Ләкин шулай да абыйсы өчен, иптәшләре өчен шатлануына карап, бу малай да бүгеннән студент булу бәхетенә ирешә икән дип уйларга мөмкин иде. Коля икенче рәткә баскан һәм Румовскийга күренми, шулай да академик исемлектәге соңгы фамилияләрне атаган чагында аның турында уйлыйдыр сыман, күзләре белән аны эзлидер төсле тоелды, һәм Коляның тыны кысылды, йөрәге өзелеп төшәргә җитешеп типте…
Рәсми бүлекнең азагында попечитель речь белән чыкты. Студентлар һәм гимназистлар яңадан бергә кушылды, тик инде моңа кадәр булган якынлык һәм тигезлек бетеп, алар арасында күзгә күренмәгән киртә хасил булган иде.
Профессорлар һәм адъюнктлар өстәл яныннан алгы рәттәге креслоларга күчеп утырдылар. Студентлардан Пётр Кондырев, Александр Панаев һәм Василий Перевощиков университет ачылу тантанасына багышлап язган шигырьләрен укыдылар, ә Павел Попов исә попечительгә сөяктән үзе чокып ясаган сыннар бүләк итте. Карт академик сокланып туя алмады.
Ике көннән гимназия бинасының университетка бирелгән бүлмәләрендә студентларга беренче лекцияләр укыла башлады.
25 февральдә Румовский Санкт-Петербургка кайтып китте. Бу – аның сигез еллык попечительлек эшчәнлегендә Казанга беренче һәм соңгы мәртәбә килүе булды.
Попечитель киткәннән соң, Яковкин, студентлар инспекторы, гимназиянең баш надзирателе һәм директоры буларак, рәсми рәвештә булмаса да, ректорлык вазифасын да үзләштереп өлгерде, үзен тулысынча хуҗа итеп тота башлады. Университетның бөтен профессорлары һәм адъюнктлары гимназия советында член булып торалар, ә ул – председатель иде. Аның боерыгы белән «Студентларның әхлак дәфтәре» булдырылды. Ул кенәгәгә беренче булып «башбаштаклык кылганы вә өлкәннәргә буйсынмаганы өчен», Пётр Балясников эләкте. Күзәтү алып бару һәм эзәрлекләү көчәйтелде. Йокы бүлмәләрендә, «начальствоның күзләре һәм колаклары» итеп, өлкән студентлар билгеләнде, алардан иптәшләренең үз-үзләрен ничек тотуларын өзлексез рәвештә күзәтеп торуны һәм килеп хәбәр итүне таләп иттеләр. Иң ялагай студент Пётр Кондырев тора-бара инспектор Яковкинның якын ярдәмчесе булып китте.
Университетта уку-укыту эшләре ничек туры килсә, шулай алып барылды. Лекцияләрнең бертөрле эзлеклелеге дә, шулай ук факультетларга бүленеш тә юк иде әле. Башта һәммәсенә бергә әдәбиятны, математиканы, борынгы телләрне һәм ботаниканы өйрәтү белән чикләнделәр. «Койрыклары» булган студентлар өстәмә рәвештә гимназия дәресләренә дә йөрде. Рус профессорлары җитешми, шуңа күрә лекцияләрнең күпчелеге латин, немец һәм француз телләрендә укытыла иде. Ул лекцияләрне аңлар өчен, студентларга башта чит телләрне яхшылап өйрәнергә туры килде.
Мондый авыр шартларда университет әле кәгазьдә генә яшәп килә дияргә мөмкин иде. Ләкин аның шулай яшәве дә күпләр өчен сөенеч иде.
6
Макарьевта Лобачевскаяның кечкенә өендә ул кичне бик озак ут сүнмәде. Өстәл өстендә – кара савыты, каурый каләм, бер табак кәгазь. Прасковья Александровна кулындагы зәңгәрсу калын кәгазьгә язылган хатны укый-укый ятлап бетерде диярлек. Университет печате сугылып, Яковкин имзасы куелган ул хатның әһәмияте бик зур иде шул. Хатта болай диелгән иде:
«Сез үзегезнең балаларыгызны, гимназия курсын тәмам иткәннән соң, яңа ачылган университетка кертергә ризамы? Әгәр алар казна хисабына укысалар, соңыннан университет карамагында алты елга укытучылык яки башка эшкә барырга тиеш булырлар».
«Ризалык бирергә?! Укытучылыктан да затлырак һөнәр бармыни ул? – дип уйлана Прасковья Александровна. – Кешеләргә белем бирү – иң мактаулы хезмәт».
Ананың йөзе балкып һәм нурланып китә. Ул, каләмен карага манып, кәгазьгә иелә. Әмма нык уйлап язарга, төпле итеп җавап бирергә кирәк. Ана уйлана, уйлана…
Моңа кадәр әле ул хатны улларына гына яза торган иде. Күңелендәгене яза да куя – һич баш ватып тормый. Ә бу очракта һәр сүзне үлчәп язарга кирәк. Вакыт та кыса: олы улы Сашаны студент итеп күтәргәннәр. Соңга калып куюы ихтимал. Болай да әле, авырып китеп, университеттан килгән беренче хатка җавап яза алмады, инде икенчене җибәргәннәр. Авырганын улларына да язмады: борчыйсы килмәде.
Прасковья Александровна, яңа очлаган каләмен кысып тоткан килеш, һәр сүзне ашыкмыйча матур итеп язды. Язып бетергәч, бик җентекләп укып чыкты, аннары дүрткә бөкләде дә кулына сургуч17 кисәге һәм мөһерле алтын йөзеген – Сергей Степанович төсе итеп саклаган йөзекне алды. Хатның почмакларын ябыштырып, мөһерен басты.
Бертуган Лобачевскийлар ул хатны түземсезлек белән көтә иделәр. Җавап килмәүне сылтау итеп, Сашаны университеттан кусалар? Өчесе дә шул турыда уйлый, тик андый сүзне бер-берсенә кычкырып әйтергә йөрәкләре җитми. Нәрсә хакында гына сөйләшмәсеннәр, сүзнең очы шуңа килеп терәлә, һәм арадан берсе, «бүген килмәдеме икән?» дип, университет конторасына чаба. Ишектән кергәч тә, йомышын әйтергә кыймыйча, бер урында таптана.
Коллежский регистратор Пётр Курбатовның кайчан керсәң дә эше тыгыз: читтән килгән кәгазьләрне калын җеп белән папкага тегеп маташа. Бусага төбен таптаучы малайны күреп алгач, эчкерсез генә сөйләнеп куя:
– Тагын хат белешергә кердеңме? – ди. – Сезнең хатларыгызны истә тотмасам, башка эшем юк инде минем. Әнә папканы ал да үзең кара. Белмәссең, бәлки, мин аны тегеп тә куйганмын…
Табаклы кәгазьләр дә, кош теле кебекләре дә тегеп куелган ул папкага. Лобачевскийлар өчәүләшеп актарырга керешәләр. Һәр кәгазьне күздән кичерәләр. Менә Ляпунов әнисеннән килгән хат. Бәхетле кешегә килә шул. Малайлар хатны игътибар белән укып чыгалар.
– Карагыз әле, карагыз, – ди Коля, пышылдап кына. – «Үзе яза белмәгәнгә, аның кушуы буенча улы Яков Ляпунов кул куйды». Безнең әнкәй һәр хатын үз кулы белән яза…
– Монысын күрегезче, – дип пышылдый Алёша. – Княгиня Чхеидзе, Алексей әнисе. Аның өчен дә икенче берәү кул куйган… Княгиня, имеш, инде…
– Башка берәү кул куйса да, тизрәк хаты килсен иде аның. Яковкин җенләнеп сызып ташласа, кая барырмын? Яңадан сезнең янга гимназиягә кайтырмынмы?..
Коллежский регистратор, бу хәлне күреп, ачусыз гына сөйләнеп куя:
– Җитәр, егетләр, – ди. – Үзегезнекен тапмагансыз икән, кешенекен төпченмәгез. Иртәгә әйләнерсез…
Көтә торгач, андый бәхетле көн дә килде.
Ул көнне дә тәнәфестә малайлар өчесе бергә конторага юнәлделәр. Хат килмәгән булса, өчәү бергә күңелсез хәбәрне күтәрүе җиңелрәк. Тик алар бусагада күренергә дә өлгермәделәр, Курбатов аларны үзе каршы алды:
– Көтә-көтә көтек булдыгыз инде, егетләр! Мәгез, укыгыз! Җайланды хәзер сезнең эшләр.
Өчесенең дә башы соры кәгазьгә иелде. Шулчаклы матур, шулчаклы күңелгә якын хат булыр икән! Сүзләрен каян тапкан бит, сүзләрен!
«Галиҗәнап Илья Фёдорович!
Гимназия советыннан Сез кул куеп җибәргән ике хатны да алу бәхетенә ирештем. Авыру сәбәпле, җавапны тиз арада гына яза алмадым – гафу кылыгыз. Балаларым укучылык вә студентлык курсын тәмамлаганнан соң, алты ел дәверендә укытучы булып эшләү шарты белән, аларның киләчәктә дә казна исәбенә укуларына минем ризалыгымны сорагансыз. Мин бу эшкә бик теләп ризалык бирәм. Галиҗәнапның без фәкыйрьләргә кылган изгелеге бәрабәренә балаларымның мөмкин кадәр тырышып укуларын телим. Сезгә ихтирамымны белдереп калам, Мөхтәрәм Галиҗәнап! Сезнең фәкыйрегез Прасковья Лобачевская».
1805 ел, 19 март
– Әнкәй авырый булып чыгамыни?! – Малайлар, котлары алынып, бер-берсенә караштылар.
– Бер дә уфтанмагыз, егетләр, – дип юатты аларны регистратор. – Әнкәгез сәламәтләнгән икәнне күреп торасыз лабаса. Үз кулы белән хат язып җибәргән, кайберәүләр кебек итмәгән.
Шул сүзләрне ишеткәч, малайлар тынычланган кебек булдылар һәм өчесе бергә, куанычларын кая куярга белмичә, классларына йөгерделәр.
Алтын өчпочмак
1
– Коляны күрмәдегезме?
Геометрия бүлмәсенең ишеге чак кына ачылып китеп, аннан Панкратовның ак башы күренде.
Класста Николайлар җидәү: Афанасьев, Балясников, Зыков, Корсаков, Княжевич, Лобачевский һәм Упадышевский. Шуңа күрә аларны, исемнәре белән атамыйча, кушаматлары белән атап йөртәләр. Упадышевскийның абыйсы да Николай булганга, анысына «Николай икенче» диләр18.
Панкратов:
– Күрмәдегезме? – дип, яңадан кабатласа да, һәркем эш белән мәшгуль булганга, җавап бирүче табылмады.
Менә-менә беренче звонок булырга тора, Ибраһимов бүген өчпочмакларның яңа геометрик үзенчәлекләрен сөйләргә вәгъдә иткән иде, үткәннәрне кабатлап куймыйча ярамый. Кайбер тырыш укучылар төрле төстәге кәгазьләрдән, картоннан өчпочмаклар эшләп, өстәлләренә чыгарып куйганнар. Өчпочмакларның юка тар такталардан, вак кадаклар кагып ясалганнары да бар.
Җавап ала алмагач, Панкратов класска атылып керде һәм якындагы бер малайны, иңбашыннан тотып, бик нык селекте:
– Чукраклармы әллә сез? Коля кайда, диләр сезгә!
– Кайсы Коля? – диде теге малай, эшеннән аерганга ризасызлык күрсәтеп, тупас кына тавыш белән.
– Математик.
– Кит әле! Мин каян белим! – диде төксе кыяфәтле малай һәм шунда ук үз эшен дәвам итәргә кереште: «АВС өчпочмагын АВС өчпочмагы өстенә салабыз»…
Панкратов гайрәтләнеп кулын селтәде һәм класстан атылып чыгып китте.
«Математик» – Коля Лобачевскийның кушаматы. Коляга аны Румовский белән сөйләшкәннән соң тактылар. Малайның үзен бу һич тә кимсетми, киресенчә, хәтта әле горурлык хисе дә өсти. Математиканы үзләштерүдә ул, чыннан да, иптәшләрен бик артта калдырды: гимназия китапханәсеннән алып, рус, француз, немец һәм латин телләрендә язылган зур-зур хезмәтләрне укып чыкты19. Директорга сиздермичә генә, Корташевскийның университетта укыган лекцияләренә йөрде.
Григорий Иванович яңа уку елы башыннан, гимназистларга дәрес бирүен ташлап, фәкать студентларга гына лекцияләр укыды. Аның урынына Ибраһимов керәчәген ишетеп, гимназистлар гаҗәпкә калдылар. Ул бит малайларның иң яраткан әдәбият укытучысы. Әдәбиятчы геометр да була ала микәнни?
Бу хәбәрне беренче булып ишетеп кергән Гаврило Панкратов тәмам кайгыга сабышты:
– Университетка имтихан тотасы бар, күпме генә вакыт калды, – дип сөйләнде ул. – Уен эшмени…
– Корташевский безгә җил-яңгыр тидерми иде шул, – дип сүзгә катнашты гимназиянең иң яхшы укучыларыннан саналган Павел Петров. – Һәммәсен аңлатып, төшендереп бирер иде. Монысы ничек булыр икән, ә, Математик?
Коля аңа тыныч кына карап куйды.
– Ибраһимов сөйләгәнне бик аңлап җиткермәсәң, китаплардан укып үзләштерерсең.
– Сиңа ансат ул алай сөйләшү, чит телләр белгәч, – диде шунда кемдер.
Коля иңнәрен генә биетеп алды, җавап кайтармады, чөнки юктан гына сүзгә килергә теләми иде.
…Менә хәзер дә, иптәшләре һәммәсе класста хәзерләнеп утырганда, ул ишегалдындагы биек итеп эшләнгән трапециядә таган атына. Панкратов аны шуннан эзләп тапты һәм:
– Ташла шаяруыңны, класска керергә вакыт! – дип кычкырды.
Карап торучы студентлар арасыннан берсе аңа:
– Комачаулама, – диде дә эшнең нәрсәдә икәнлеген төшендереп бирде: – Алар Овчинников белән бәхәсләштеләр. Кызу атынган шәпкә баштүбән әйләнергә тиеш. Аннары Овчинниковның маңгаена йөз тапкыр чиертә.
– Элек баштүбән торып күрсәтсен әле менә, – диде тегесе сүлпән генә. Геометрия классында инде Овчинников ике ел утыра, өченчегә калдырсалар да, бик алай кайгырыр төсле күренми.
Панкратов исә, иптәшенең егылып төшүеннән куркып:
– Математик, шаярма! – дип кычкырды.
Ләкин ул арада Коля көчле талпыну белән гәүдәсен артка ташлап өлгерде һәм, бауны тез астында калдырып, баштүбән торган килеш атынуын дәвам иттерде. Бераз шулай атынгач, кыю гына итеп җиргә сикерде. Овчинниковның исә йөзе ап-ак булды. Студентлар, чыр-чу килеп, сырып алдылар. Арадан берсе:
– Башла әйдә! – дип куйды.
Коля үзенең корбанына якынрак килде, уң кулын югары күтәрде, тик чиертмәде.
– Ярар инде, бәхиллим, – диде. – Икенче кирәкмәгәнгә сүз көрәштермә! – дип өстәде һәм Панкратов белән бергә классына йөгерде.
Овчинников, болай җиңел котылуына ышанырга да, ышанмаска да белмичә, акрын гына алар артыннан китте. Студентлар, көлешә-көлешә, кайсы кая таралдылар.
Малайлар, соңгы звонок булганда, класска атылып килеп керделәр дә тиз генә урыннарына барып утырдылар.
Күппочмак моделе, аршын һәм зур циркуль күтәреп, Ибраһимов керде. Ул, гадәттәгечә, кемнәр барын, кемнәр югын да тикшереп тормыйча:
– Такта янына чыгыгыз әле икегез дә! – дип куйды.
Һәммәсе дә укытучы караган якка борылдылар. Уң яктагы икенче партада Лобачевский төрле төсләргә буялган саламнар ярдәмендә күршесе Панкратовка нәрсәдер аңлатып утыра иде. Үз эшләре белән мавыгып китеп, укытучы сүзен ишетми калдылар. Аркасына төрткәч кенә, Коля, башын күтәреп, укытучыга карады һәм торып басты. Аның артыннан Панкратов торды. Егерме сигез малай, аларга текәлеп, нәрсә булыр икән дип көтте.
– Минме? – диделәр Коля белән Гаврило икесе бертавыштан.
– Әйе, әйе, икегез дә, – дип кабатлады Ибраһимов. – Өчпочмаклар тигезлегенең өченче билгесен ничек үзләштердегез икән.
Гимназистлар сагая калдылар. Бер үк әйберне икәү бер вакытта ничек сөйләрләр инде?
Ә тегеләр, кыюсыз гына атлап, класс тактасы янына килделәр, икесе ике якка бастылар. Коля акбурны урталай сындырды да яртысын иптәшенә сузды. Шуннан:
– Укытучы әфәнде, икәү бер теореманы исбатлаганчы, үзем генә исбат итеп бирим, – диде.
Ибраһимов сизелер-сизелмәс кенә кашын җыерды.
– Тактаны акбур белән икегә бүлегез дә нәрсә эшләргә кирәклеген языгыз. Булдымы? Ә хәзер шул теореманы һәркайсыгыз үзенчә исбатлап бирсен. Ләкин өчпочмаклар сызганда да, шулай ук исбатлаганда да уйлап эш итәргә тиешсез.
Класс шаккатты. Дәреслектә күрсәтелгән ысулдан башкача исбатлау мөмкиндер дип, моңа кадәр беркем уйламаган иде. Ә укытучы әнә елмаеп тик тора.
Панкратов, бераз вакыт уйлап торгач, тирән итеп көрсенеп куйды һәм, кыюланып китеп, акбуры белән шак-шок бәргәли башлады. Нәкъ дәреслектәге өчпочмаклар тактага төште, дәреслектәге хәрефләр язылды…
Коля читкә карап тора бирде. Аның кулында ялгыш алып чыккан салам кисәкләре иде.
– Ни өчен исбатларга керешмисез, Лобачевский? – диде укытучы, аңарга шактый вакыт карап торгач. – Әллә белмисезме?
– Беләм, – диде Коля, шикләнергә урын калдырмыйча.
– Ни өчен сызым сызмыйсыз, белгәч?
– Миңа сызымның кирәге юк. Бер өчпочмакның өч ягы икенче өчпочмакның өч ягына тиңдәшле рәвештә тигез булса, андый өчпочмаклар үзара тигез икәнен мин сызымсыз да исбатлый алам. Аның өчен сөйләп тә торасы юк.
Бөтен класс гаҗәпләнеп тынып калды. Ибраһимовның күзләре очкынланды.
– Исбатлагыз, – диде ул, кырт кисеп.
Чынлап та, сөйләми генә исбатларга җыенуын күрсәткән шикелле, Коля авызын бөреп куйды. Өч кызыл саламны урталай бөкләде һәм аларны бер-берсенә тоташтырып, өчпочмак ясады. Буялмаган саламнардан шундый ук өчпочмак ясады һәм, салам кисәкләрен тарткалый-төрткәли, ул өчпочмакларның кырларын берәм-берәм тигезләп чыкты. Аннары кулларын югары күтәрде һәм ул өчпочмакларны берсе өстенә икенчесен каплады. Аларның тәңгәл килүен һәркем күреп торды. Укытучы нәрсә әйтер икән дип көттеләр.
– Афәрин, афәрин! – диде Ибраһимов, башын иеп, елмаеп. – Өчмочмакларны сез үзегезчә төзедегез, теореманы ышандырырлык итеп исбатлый алдыгыз. Евклид та фигураларның тигезлеген нәкъ әнә шулай билгеләгән. Әйбәт ысул. Утырыгыз.
Коля, бик канәгатьләнеп, урынына барып утырды.
Ә Ибраһимов бөтен класска мөрәҗәгать итеп сөйләвен дәвам итте:
– Әмма бу ысулны һәммә очракта да кулланып булмый. Мәсәлән, җир үлчәгәндә яки йортлар төзегәндә, бу ысул белән эш итеп булмый. Шуңа күрә өчпочмакларның тигезлеген башка юллар, башка ысуллар белән исбатларга туры килә. Панкратовның исбатлавын тыңлап карыйк.
Көтә-көтә ялыгып беткән Панкратов ялт итеп тактага таба борылды.
– ABC өчпочмагының… – дип, бик кыю сөйли башлады ул һәм бер тотлыкмыйча исбатлап бирде.
– Яхшы, – диде аңа Ибраһимов. – Ләкин сез моны, дәреслектәгечә, күңелдән ятлагансыз. Тагын ничек итеп исбатларга мөмкин булыр икән? Менә шул турыда уйламадыгызмы? Бәлки, берәрегез үзенчә исбат итәргә телидер?
Гимназистлар аптырап бер-берсенә карадылар.
– Өченче юлы да бармы әллә? – дип сорады арадан берсе.
– Бар шул, – диде Ибраһимов. – Мәсәлән, Румовский үзенең дәреслегендә китергән ысул гадирәк тә, җыйнаграк та. Башыгызны эшләтеп карасагыз, яңа ысуллар да табар идегез. Дәреслектән өйрәнү, әлбәттә, җиңелрәк. Такыр юлдан барганда, көтелмәгән рәвештә каршылыклар кичәргә туры килми. Ләкин бит ачышлар ясавы күп мәртәбә кызыклырак һәм файдалырак. Кечкенә ачышлардан сез киләчәктә зур ачышлар ясарга өйрәнерсез.
Игътибар биреп тыңлап утыручы Коля берничә мәртәбә кулын күтәрмәкче булып талпынып карады. Ибраһимов, моны сизеп:
– Лобачевский, сез нәрсәдер әйтергә телисезме әллә? – дип сорады.
Алтынсу-сары һәм кызыл төстәге өчпочмакларын кулына тоткан килеш, Коля торып басты.
– Укытучы әфәнде, сез, исбатлау өчен яңа юллар эзләргә кирәк, дисез. Нигә кирәк соң аны эзләү, ни өчен? Безнең теореманың дөреслеге бер карауда күренә бит, аны, гомумән, исбатлап торуның кирәге юк.
Тагын берәр укучы кул күтәрмәсме дип көтеп, укытучы класс буйлап йөренде. Ләкин бүтән кул күтәрүче күренмәде.
– Сезне, Лобачевский, тиз генә җиңү мөмкин түгел. Геометрик фигураларның сызымына яки моделенә карагач, дөрестән дә, аларның кайбер үзенчәлекләрен күрәбез. Борынгы Мисырда геометрия әнә шулай күрүгә нигезләнгән була, һәм аны практик тормышта гына кулланалар. Моның ачык мисалын салам өчпочмакларыгыз белән сез бик оста күрсәттегез. Утырыгыз, утыр! – диде кинәт Ибраһимов, сүзен бүлеп. – Ләкин табигатьтәге материаль җисемнәрнең катлаулырак геометрик үзенчәлекләрен билгеләү өчен, ул гына җитми. Күрәм, хәзергә сез ышанып бетмисез. Исбатлау дәверендә ышандырырга тырышырмын…
Дәреснең мавыктыргыч әңгәмәгә әйләнеп баруын күргәч, малайларның йөзләрендә җанлану сизелде.
– Без бүген өчпочмакның эчке почмаклары суммасының ике туры почмакка тигез булуы турындагы теореманы тикшерәчәкбез, – диде Ибраһимов, сүзен дәвам итеп. – Моны исбатлау өчен… – укытучының күзе уң як рәттәге икенче партага төште. Анда утыручы Коля тагын кулын күтәреп өлгергән. – Әйтеп бирегез, Лобачевский.
– Укытучы әфәнде, бу очракта да исбатлау урынына «Карагыз!» дип бер генә сүз әйтү дә җитә.
Бәхәсләшеп укытучыны җиңә алырмы-юкмы дип, класс тынып калды.
Ибраһимов исә тыныч кына:
– Чыгып исбатлагыз, – диде.
Коля такта янына бер укучының калын кәгазьдән ясаган өчпочмагын эләктереп чыкты. Ул өчпочмакның ике почмагын өзеп алып, «исән» калганына ике яктан китереп ялгады. Нәтиҗәдә, почмаклар өчесе бергә янәшә куелгач, җәенке почмак хасил булды.
– Карагыз! – дип кычкырып җибәрде Коля, кәгазь корамасын баш өстенә күтәреп. Ләкин үзе шунда ук уңайсызланып китте һәм кулларын түбән төшерде.
– Күтәрегез, күтәр! – диде Ибраһимов. – Һәркем күрергә тиеш. Аңлашыламы?
Гимназистлар, берсен берсе бүлеп, кычкырып сөйләшергә тотындылар:
– Аңлашыла!
– Менә ничек итте!
– Исбатлады бит тәки!
Ибраһимов кулын күтәрде:
– Акрын, әфәнделәр, акрын. Сез дәрестә утырасыз. Лобачевский, урыныгызга барыгыз… Димәк, бу теореманы исбатлап торырга да кирәкми? Исбат итмичә дә аңлашыла?
– Әйе, – дип җавап бирде Коля, тик аның тавышында элеккеге ышану һәм үзсүзлелек юк иде инде. Ул укытучыга төбәп карады һәм Ибраһимовның көлемсерәп куюыннан үзенең хаталануын аңлады.
– Мәсьәлә болай тора, әфәнделәр, – дип, җитди итеп сөйләп китте Ибраһимов. – Борын заманда һинд математиклары нәкъ әнә шулай, исбатлап торуны артык санаганнар. Алар, ачык аңлаешлы сызымнар сызып, шул сызымнар астына Лобачевский әле генә безнең алда әйткән «Кара!» дигән сүзне язып куя торган булганнар. Уникенче йөздә яшәгән индус математигы Бехаскера Чарж үзенең «Лилавати20» дип аталган мәшһүр китабында, Пифагор теоремасын исбатлау өчен, фәкать ике сызым гына китергән. Шуннан артык берни кирәк түгел, дигән ул галим.
Ибраһимов тынып калды, укучыларына әле генә әйткән фикерне үзләштерергә мөмкинлек биргән төсле, ашыкмыйча гына класс буйлап йөренеп алды. Аннары гимназистларга сорау рәвешендә сүз башлады:
– Исбатлауның тоткан урынына тиешле бәя бирер өчен, аның мәгънәсенә чынлап торып төшенергә кирәк. Шунсыз аны тулысынча инкяр итү килешеп бетми. Көндәлек тормышка күчергәндә, бу хәл ят бер тәмле ашамлыктан моңа кадәр авыз итеп карамаганга күрә генә баш тарту кебегрәк килеп чыга.
Класс яңадан җанланып алды.
– Безнең эрага кадәр дүртенче гасырда, – дип, сүзен дәвам итте Ибраһимов, балалар тынычланып җиткәч, – Аристотель ул заман өчен гаҗәеп кыю фикер әйткән. Беләсездер, дигән ул, Ай тотылган вакытта, Җирдән аңа һәрвакыт түгәрәк күләгә төшә. Ә бит андый күләгәне фәкать шар формасындагы җисемнәр генә бирә ала. Димәк, Җир – шар формасында. Шулай итеп, Аристотель, һәркем ышанган ике фикергә таянып, үзенең зур ачышын раслый алуга, исбатлауга ирешкән. Логик фикер йөртүнең кыйммәте чиксез зур.
Укытучы сөйләгәндә, геометрия фәне гимназистларның күз алдына бик нык уйланылган, логик эзлеклелек дәрәҗәсенә җиткерелгән, сокланып карарлык бер бина кебек булып гәүдәләнде. Исбатлау дигән нәрсә дә кызыксыну уятты. Укучыларындагы бу үзгәрешне, әлбәттә, Ибраһимов та сизми калмады.
– Хәзер индусларга һәм Лобачевскийның үзенчәлекле күрсәтмәсенә мөрәҗәгать итик, – диде ул, тагын да ныграк әсәрләнә төшеп. – Лобачевский безне бер сүз белән генә, «Карагыз!» дип кенә ышандырырга теләде. Ләкин бу очракта исбатлау булмады дисәк, ялгышмабызмы? Әлбәттә, ялгышырбыз. Бертөрле дә фикер йөртмичә, янәшә куелган ул почмакларга карап кына торсак, без бернинди нәтиҗә ясый алмас идек. Ә без уйладык, җәелгән почмакның ике туры почмакка тигез булуын исебезгә төшердек. Аннан без ул фигураның җәенке почмак икәнлегенә төшендек. Шуннан соң гына, өчпочмакның эчке почмаклары суммасы ике туры почмакка тигез була икән, дигән нәтиҗә ясадык. Димәк, гади күзәтү белән генә чикләнмәдек, бер үк вакытта фикер дә йөрттек.
Ибраһимов һәр сүзне йотлыгып тыңлап утыручы Коля Лобачевский өстәле янына барып туктады һәм:
– Әфәнделәр, бер әйбергә игътибар бирегез әле, – диде, хәйләкәр елмаеп. – Лобачевскийның сөйләмичә генә исбатлавы, гәрчә эффект тудырса да, һаман бәхәсле булып кала.
Укучылар, гаҗәпләнеп, шаулашып алдылар.
– Үзегез уйлап карагыз: өчпочмакның почмакларын кушканнан соң, аларның кырый сызыклары бергә туры килеп, җәенке почмак хасил итүенә без ни өчен ышанырга тиеш әле? – дип, укытучы класс алдына сорау куйды.
– Күренеп тора ич инде!
– Ул бәхәс уятмый ла!
– Ышанмый чараң юк! – диештеләр укучылар.
– Ә бит аксиома булмаган һәрбер геометрик раслау исбатланырга тиеш. Хәтта аның шулай булуы күренеп торса да, исбат ителергә тиеш, – дип кисәтеп куйды Ибраһимов. – Фәндә, гомумән, күз күргәнгә генә бик үк ышанып җитмиләр. Хәтерегездәдер, кешеләр озак вакытларча Кояшны Җир тирәли әйләнә дип йөргәннәр. Һәркем үз күзләре белән күреп торган. Ләкин фән моның киресен исбат иткән. Димәк, өчпочмакның почмаклар суммасы да исбатлауга мохтаҗ. – Соңгы сүзләрен укытучы басым ясап, иҗекләп әйтте.
– Транспортир белән почмакларны үлчибез дә – эше бетте! – дип, утырган җиреннән әйтә куйды Лобачевский.
– Яхшы! – диде Ибраһимов, елмаеп. – Һәркем үзе сызган өчпочмакның почмакларын үлчәп бергә кушсын да безгә җавабын әйтсен. Лобачевский, сез тактага чыгыгыз. Язып барырсыз.
Гимназистларның дәртләнеп эшкә тотынуларын күргәч, Ибраһимов, аларны үз ирекләренә куеп, кафедрадагы урындыкка барып утырды.
Озак та үтмәде, класста гаҗәпләнгән авазлар яңгырады:
– Минем 181° чыкты! Ник алай?
– Ә минем 179° чыга! Менә сиңа кирәк булса!
– Минеке дә башкача: 180 градус 30 минут…
Коля, акбурын шак-шок бәрә-бәрә, тактага саннарны тезде – бөтен тактаны диярлек сан баганалары белән тутырды.
Ибраһимов аңа таба борылды:
– Йә, Лобачевский, җавап әзерме?
– Юк әле, – диде Коля, тиз-тиз саный-саный. – Хәзер бетерәм. Ничек була инде ул? 178° белән 181° арасында, – дип сөйләнде ул, тәмам аптырап.
– Күренгәнчә бит, – диде укытучы, көлеп. – Нәрсә, күзләрегез төрлечә күрә булып чыгамыни?
Коля бертөрле дә җавап бирә алмады. Башын аска иеп басып торды.
– Утырыгыз, – диде аңа Ибраһимов ягымлы тавыш белән. – Ялгыш нәтиҗәгә сезне, әфәнделәр, күзләрегез түгел, бәлки карандашларыгыз, линейкаларыгыз, транспортирларыгыз китереп чыгарды. Икенче төрле итеп әйткәндә, төзегәндә һәм үлчәгәндә ялгыштыгыз. Ничә генә өчпочмак үлчәмәгез, шул ук хәл кабатланачак. Монда икенче бер нәрсәгә дә игътибар итәргә кирәк. Безгә өчпочмакның эчке почмаклары суммасы ике туры почмакка тигез булуын белү генә җитми, бәлки моның ни өчен шулай икәнлеген дә белергә кирәк. Ә үлчәү яки тәҗрибә юлы белән генә моңа ирешергә мөмкин түгел. Бу юл белән теореманы фәкать якынча гына нигезләргә мөмкин.
– Әллә ни зур ялгыш түгел ич инде, – дип сөйләнеп куйды Коля. Укытучының сөйләгәне фәкать аны – «Математик» ны кимсетер өчен генә эшләнәдер сыман тоелды аңарга.
Ибраһимов, бу сүзләрне ишеткәч, дары кебек кабынып китте.
– Сез шуннан артык берни аңламадыгызмыни? – дигән сорау куйды ул.
Класс ни булыр икән дип көтте. Укучыларның сагаеп калуын күреп, укытучы үзен бик тиз кулга алды. Акрын гына барып, форточканы ачты. Тыштан салкынча саф һава аның кызарган йөзенә килеп бәрелде.
Иптәшләре Коляга үпкәле караш ташладылар. Ул башын аска иеп, беркемгә дә күтәрелеп карарга кыймыйча утыра иде.
Ибраһимов ашыкмыйча гына кафедра янына килде һәм салкын кан белән сөйли башлады:
– Кеше, үзенең сәләтенә бик нык ышанган тәкъдирдә дә, масаюга бирелмәскә тиеш. Масаю бервакытта да рухи көч өстәми, бәлки акылга зыян китерә. Шуның нәтиҗәсендә кеше үзенең кимчелекләрен, ялгыш фикер йөртүен күрми, башкаларның фикеренә, башкаларның карашына хөрмәт белән карый алмый.
Ибраһимов, класс буйлап йөренә-йөренә, сүзен дәвам итте:
– Менә сез, Лобачевский, әллә ни зур ялгыш түгел, дидегез. Ә бит чынлыкта өчпочмакның эчке почмаклары суммасы ике туры почмакка төп-төгәл тигез булмаса, Евклид геометриясе, гомумән, ялгышка чыгар иде. Бу теореманы Насретдин Түси21 параллельлек турындагы аксиомага, ягъни ике параллель сызык турындагы постулатка тиңләгән. Шул теоремага таянып, җир мәйданнарын үлчиләр, менеп булмаслык биеклекләрне һәм ерак араларны исәпләп, планнар һәм географик карталар төзиләр. Әгәр дә әнә шул гаҗәеп почмакларның суммасы кими яки арта торган булса, бу эшләрне дөрес эшләү мөмкин булмас иде.
Класс тып-тын. Ачык форточканың җилдә шыгырдаганы ишетелә. Гимназистлар алларында яткан өчпочмакларны курку катыш хөрмәт белән караштырырга тотындылар, гүя ул серле фигуралар эченә илаһи законнар һәммәсе бергә тупланган иде. Вакыт үткәнен беркем сизмәде: дәрес һичкемне ялыктырмаган иде.
– Бик борынгы заманнарда яшәгән философлар, – дип, сүзен дәвам итте Ибраһимов, кафедрасы янына туктап, – иң гади геометрик фигура булган өчпочмакка аеруча зур игътибар биргәннәр. Өчпочмакны алар барлык җисемнәрнең диярлек башлангычы дип бәяләгәннәр, аның һәммә үзенчәлекләрен өйрәнеп, Галәм законнарын белергә теләгәннәр.
Икенче елга калган Овчинников күршесенә төртеп алды:
– Ниндидер өчпочмак аркасында Николай Мисаилович шулчаклы дулкынланыр икән! Бик исе киткән, күрәсең.
– Синең ише ахмактан юньле сүз чыгамы соң! – диде күршесе усал гына. – Лыгырдама юкны!
Ул арада Ибраһимов өстәлдән агач планкаларны кадаклар белән тоташтырып ясалган бишпочмакны алды һәм аңлатырга кереште:
– Борынгы акыл ияләрен таңга калдырган өчпочмакның сере нәрсәдә? Күрегез менә. Күппочмакны мин аркылыга тартып карыйм, буйга тартам – аның формасы бик җиңел үзгәрә. Бер планкасын алып ташласак та, шундый ук хәл: дүртпочмак – ромб яки квадрат була. Тагын бер планкасын алсак, өчпочмак кына кала. Менә хәзер өчпочмакның формасын үзгәртеп карагыз сез. Мәгез. Чалшайтыгыз. Булмыймы?
– Булмый икән шул, – дип куйды аптырауга калган Овчинников, өчпочмакны тегеләй дә, болай да тарткалап. – Бик нык икән. Ватып карасак кына…
– Туктагыз, тукта! – диде Ибраһимов, аның кулыннан өчпочмакны алып. – Нык шул менә. Өчпочмакның кыйммәте дә шунда. Техникада һәм төзелештә әнә шул сыйфатка таяналар. Күперләр салганда, өйләр төзегәндә һәм аларга түбәләр эшләгәндә, нык булсын өчен, һәрвакыт өчпочмак формасыннан файдаланалар. Аннан тыш, теләсә нинди күппочмаклы фигураны өчпочмакларга бүлгәләргә мөмкин. Шулай булгач, борынгы галимнәрнең өчпочмакны башка фигуралардан артык күрүенә гаҗәпләнергә урын калмый. Өчпочмакның эчке почмаклар суммасы ике туры почмакка тигез булмаса, Евклид геометриясе үзе дә булмаячак, дигән Аристотель.
Бу фикерне, – гүя укучыларының миенә тирәнрәк сеңдерергә тели иде, – Ибраһимов аеруча тәмләп, аеруча басым ясап әйтте. Аннары йомгаклау рәвешендә болай диде:
– Хәзер инде бу теореманы исбатларга кирәк икәне, математик төгәллек белән исбат итү, гомумән, зарур икәне сезгә дә аңлашылгандыр. Без бу очракта дедуктив алымны, ягъни элек билгеле булган геометрик бәйләнешләрдән фикерләү яки исбатлау юлы белән үзебезгә кирәкле геометрик бәйләнешне китереп чыгару алымын кулланабыз.
Укытучы кыска гына пауза ясады һәм теореманы исбатларга кереште:
– Димәк, без, өчпочмакның эчке почмаклары суммасы 180° ка тигез, дибез. Иң әүвәл Евклидның «Туры сызыктан читтә ятучы бер нокта аша бу турыга ике параллель үткәреп булмый» дигән постулатын искә төшерегез. Аннары, ике параллель сызык һәм аларны кисеп үтүче туры сызык арасында барлыкка килгән почмаклар турындагы теореманы хәтерләгез. Шуннан инде үзебезнең раславыбызны элек кабул ителгән хакыйкатьләр белән бәйлик.
Ибраһимов тактага тиз-тиз генә өчпочмак сызып, аның почмакларын A, В, С дип хәрефләр белән билгеләде, С түбәсе аша АВ нигезенә параллель үткәрде, аны DE дип билгеләп куйды.
– Онытмаган булсагыз, эчке аркылы ятучы почмаклар бер-берсенә тигезләр. Шуннан чыгып, А, В, С почмакларының суммасы 180° ка якын дип әйтү белән генә чикләнмичә, нәкъ ике туры почмакка тигез, дибез.
Ибраһимов класска күз йөртеп чыкты.
– Әфәнделәр, – диде ул, – без бүген математик исбатлауның бик кирәклегенә, аның гаять зур әһәмиятенә һәм кодрәтенә ышандык булса кирәк. Иң әһәмиятлесе – логик төгәллек белән исбатлау нәтиҗәсендә геометрик хакыйкатьләр бергә тупланыла, алар арасындагы эчке бәйләнешләр ачыкланып, билгеле бер фәнни системага салына. Тик шунысын да әйтеп китим: чын-чыннан белемле булу өчен, тәҗрибә юлы белән исбатлый белүнең дә роле бик зур. Бу ике ысул бер-берсенә өстәмә булып торалар. Образлар теленә күчергәндә, болай дияргә мөмкин булыр иде: әйтик, безнең ике баскычыбыз бар. Ләкин араталары сирәк булу сәбәпле, без ул баскычларның берсеннән дә югары менә алмыйбыз. Әгәр шунда икесен бергә китереп капласак, араталары ешаеп һәм якынаеп, без бик ансат өскә менеп китәчәкбез.
Ибраһимов сөйләүдән туктады. Ул кафедрага ике кулы белән дә таянган, аның йөзендә азмы-күпме алҗыганлык сизелә, әмма күмердәй күзләре ут яна иде.
– Сорауларыгыз юкмы?
Якында гына звонок тавышы ишетелде. Ишек ачылып китте, һәм бусагада кулына кыңгырау тоткан сторож күренде.
– Гаеп итмәгез инде, галиҗәнап, – диде ул укытучыга зур хөрмәт белән. – Беренче дәрестән соң тәнәфескә чыкмадыгыз, мин әйтәм, звонокны ишетмәгәнсездер, дим. Хәзер инде икенче дәрес бетте, шуңа сөрән салуым…
Класс шау-гөр килде:
– Ничек сизми калдык икән, ә?
– Менә сиңа геометрия!
Ибраһимовның талчыккан йөзендә елмаю чагылды.
Коридорда звонок тавышы тагын да ныграк яңгырады. Аңа кушылып, балаларның ыгы-зыгысы ишетелде. Ләкин укучылар класстан чыгарга ашыкмадылар, Ибраһимовны сырып алып, сораулар яудыра башладылар.
– Икенче мәртәбә сөйләшербез, – диде Ибраһимов көләч йөз белән. – Бүген минем тагын дәресем бар.
Шуннан ул укучыларга, һич югы, бер таныш теореманы үзләренчә, Осиповский дәреслегендә күрсәтелгән юлдан башкача исбат итеп карарга киңәш бирде. Аннары бөтен класска берьюлы баш иеп алды һәм гадәттәге кызу адымнары белән чыгып китте.
Лобачевский аны баскычтан төшеп барганда куып җитте.
– Николай Мисаилович! – дип, дулкынланып сүз башлады ул: – Гафу итегез! Ничек килеп чыкканын үзем дә сизми калдым… Кәефегезне кырырга теләмәгән идем бит… Тәртибемнән начар куйсагыз куегыз, тик ачуланмагыз гына…
Коля, укытучысына ялварулы караш ташлагач, Ибраһимовның бер дә ачулы булмавын, киресенчә, ягымлы карап торуын күрде.
– Мәзәк малай сез, Лобачевский! Каян килгәндер башыгызга шундый нәрсә? – диде ул, ниһаять, көлемсерәп. – Бүгенге дәрестә бит фәкать сезнең аркада шундый кызыклы сөйләшү килеп чыкты. Сез бөтен класска исбатлауның нәрсә икәнлеген аңлатып бирергә ярдәм иттегез.
– Минме? – дип сорап куйды Коля, үз колагына үзе ышанмыйча. – Мин бит ул исбатлауны танырга теләмәгән идем. Әле хәзер дә бик үк төшенеп җитмим…
– Вакыты белән төшенерсез. Һәммәсен белү, һәммәсен үзләштерү тиз генә мөмкин дә түгел ул. Бигрәк тә геометриядә, – диде Ибраһимов һәм акрын адымнар белән баскычтан төшеп барган шәпкә малайның иңбашына кулын салды. – Әйе, геометрия ул – бөтен фәннәр арасында иң гүзәле. Аңарга тирән үтеп керергә теләгән кеше аның үсеш юлын үз көче белән, тәпи-тәпи атлап үтәргә тиеш. Алдагы төшенчәләрне һәм хакыйкатьләрне, шулай ук алар арасындагы һәр төшенчәнең тууына яки һәр хакыйкатьнең дөреслегенә китергән эчке бәйләнешләрне эзлекле рәвештә үзләштерми торып, геометриянең бер генә төшенчәсен яки хакыйкатен дә аңлап булмый диярлек.
– Димәк, беренче төшенчәләрдән башларга кирәк дигән сүз?
Ибраһимов бу фикерне хуплап баш какты.
– Бик дөрес! Чөнки башта ныклы нигез салмыйча, өй җиткерергә дә, шулай ук фән булдырырга да мөмкин түгел. Менә шуны хәтерегездән чыгармагыз. Ә хәзер классыгызга керегез, – диде Ибраһимов һәм Коляны ягымлы караш белән озатып калды.
2
Тәрәзә янындагы кечкенә генә өстәл янында, иягенә таянып, Коля утыра. Ул Евклидның «Нигезләр» ен укый. Көзге кояш аларның йокы бүлмәләрен саран яктырта. Тышта көчле җил уйный.
Укыган саен, малайның кашлары ныграк җыерыла.
– Бу чаклы булыр икән: берсеннән-берсе чуалчык билгеләмәләр!
Шыгырдап ишек ачылды, һәм Панкратовның ак башы күренде.
– Математик, әйдә минем белән геометрия бүлмәсенә, – диде ул.
Коля, башын күтәрмичә генә, ачулы тавыш белән:
– Нәрсәгә? – дип сорап куйды.
– Теоремалар исбатларбыз… ялгызыма күңелсез анда…
Математик бераз уйлап торгач ризалык бирде, тик үзенең шартын куярга онытмады:
– Беребез исбатласын, икенчебез сораулар биреп торсын. Җавап биргәндә, һәр билгеләмәне аңлатырга, һәр раслауны нигезләп күрсәтергә. Хәтереңдәме Николай Мисаилович сүзләре? – Ул кисәк кенә урындыктан сикереп торды да, Панкратовның борын төбендә кулын болгый-болгый, укытучының әйткәннәрен сүзен-сүзгә кабатлады: – Һәр яңа раслауны, моңа кадәр кабул ителгән хакыйкатьләргә таянып, логик исбатларга кирәк.
– Аңлашылды, – дип, аның сүзен бүлдерде Панкратов. – Бер нәрсәгә дә коры ышану булырга тиеш түгел. Әйдә инде!
Малайлар, китапларын култык асларына кыстырып, баскычтан икенче катка йөгереп менделәр һәм, караңгы тар коридор буйлап барып, геометрия бүлмәсенә керделәр.
– Беркем юк, – диде Панкратов, бүлмәнең буш булуыннан канәгатьләнеп.
Ул, тиз-тиз атлап, такта янына барды һәм кафедрага менеп оялаган Коляга таба борылып, түбәнчелек белән аңа мөрәҗәгать итте:
– Укытучы әфәнде, минем сезгә бер гозерем бар иде…
– Ташла инде! – дип бүлдерде аны Коля. – Тизрәк эшкә тотыныйк.
– Мин эш турында ич! – диде Гаврило, үпкәләп. – Син миңа авыррак теореманы бир. Җиңелен мин үз сүзләрем белән исбатлый белмим. Әйтик, перпендикуляр авыш сызыктан кыскарак була. Сызымын сызасың, ә сөйләргә сүз дә калмый – болай да аңлашыла. Тагаракта йөзгән кебек. Ә менә авыр теореманы исбатлавы күңелле. Бусагалы, тиз ага торган елга кебек. Йөзүе читен булса да, бөтен сәләтеңне күрсәтергә мөмкин…
– Бөтенләй йөзеп китмәсәң ярый да бит, – дип, Коля аның сүзен бүлде. – Вакыт аз. Акбур ал да яз: «Һәр өчпочмакның тышкы почмагы үзе белән чиктәш булмаган эчке почмакларның һәркайсыннан зуррак». Яздыңмы? Исбатла!
Панкратов көрсенеп куйды һәм, көрәшергә хәзерләнгән батыр кебек, курткасының җиңнәрен сызганып, тактага тырышып-тырышып зур итеп өчпочмак сызды.
– Кара син аны, нинди авыр теорема бирде, – дип сөйләнде ул. – Монда бер ай элек үткәнне дә искә төшерергә туры киләчәк.
– Укучы Панкратов, акыл сатмый гына, – дип бүлдерде Коля, тавышын бик оста итеп Яковкин тавышына охшатып.
Гаврило пырхылдап көлеп җибәрде, ләкин шунда ук үзен кулга алды һәм тактага таба борылды:
– Өчпочмакны ABC дип билгелик. ВС кырын D га кадәр дәвам иттерик. ACD тышкы почмагы ВАС һәм СВА эчке почмакларының һәркайсыннан зуррак, дибез. АС кырын Е ноктасында урталай бүләбез…
– Тукта, тукта! Ашыкма – ашка пешәрсең. Өчпочмакның тышкы һәм эчке почмаклары дигәнеңне ничек аңларга?
– Шуны да белмисеңмени? – диде Панкратов, гаҗәпләнеп.
Коля елмаеп куйды.
– Ә ничек дип вәгъдәләшкән идек? Оныттыңмыни?
– Үзебез кулланган барлык төшенчәләр тулысынча аңлатылырга тиеш. Әйе бит?
– Шул шул менә! – диде Коля, җитди кыяфәттә баш кагып.
– Өчпочмакның нинди дә булса почмагы белән чиктәш почмак шул өчпочмакның тышкы почмагы дип атала. Бу очракта ACD почмагы тышкы почмак була. Тышкы почмаклардан аермалы буларак, өчпочмакның үз почмаклары эчке почмаклар дип атала. Шуның белән вәссәлам!
– Юк, бер дә вәссәлам түгел әле, – диде Коля тыныч кына. – Мин бит синең чиктәш почмак дигәнеңне дә белмим.
– Ә-ә… – дип сузып кына әйтеп куйды Панкратов һәм аңлатырга кереште: – Әгәр ике почмакның берәр яны уртак булып, калган яннары берсе икенчесенең дәвамын тәшкил итсә, андый почмакларга чиктәш диләр.
– Бик дөрес. Дәвам ит!
– Нәрсә дәвам итәргә соң? – дип сорап куйды Гаврило, күңел төшенкелегенә бирелеп.
– Нәрсә булсын?.. Әле бит почмакның нәрсә икәнен дә аңлатып биргәнең булмады. Аннары мин почмакның яннары дигән сүзне дә аңламый утырам…
– Уфф!.. – дип көрсенде Панкратов. – Син бигрәк инде…
– Ачуың килеп шартлый күрмә.
– Син көлмә, Математик… Хәзер мин сиңа һәммәсен аңлатып бирәм. Почмактан башлыйк. Бер ноктадан чыгучы ике нур тарафыннан ясалган фигура почмак дип атала. Ә ян яклар дип… Син нәрсә авыз ерасың әле?.. Берәр төшенчәне онытып калдырды дип уйлыйсың булыр?.. Юк, туган, шаярма! Анысын мин соңыннан әйтәм. Почмак ясаучы ярымтурылар ул почмакның ян-яклары дип атала. Хәзер менә нурга да билгеләмә бирергә мөмкин. Бер генә яктан чикләнгән туры сызык нур яки ярымтуры дип атала. – Гаврило тантаналы кыяфәт белән Коляга карап куйды. – Хәйләмә төшендеңме инде?
– Молодец, бер атуда ике куян баласын үтердең… тик менә куянның үзен качырдың!
– Куянны? – Панкратов уйга калды. – Нинди куянны әйтәсең әле син?
– Ә менә нинди… Почмак турында сөйләгәндә, син Евклидның тәүге төшенчәсен – ноктаны телгә алдың. Ни өчен аңа билгеләмә бирмәдең?
– Ни өчен, ни өчен! – дип үртәнеп сөйләнде Гаврило. – Нәрсә, әллә син миннән ноктаны кисәкчекләре булмаган нәрсә дип яки туры сызыкны туры булган нәрсә дип билгеләтер идеңме?
– Нокта… сызык… Их! – дип әйтеп куйды Коля, кинәт кенә маңгаена шапылдатып сугып. – Бу турыда әле үткән елны Корташевскийның беренче дәресендә үк ишеткән идем. Ничек шуңа башым җитмәгәндер инде?! Чынлап та, безнең моңа кадәр кулланган төшенчәләребез ахыр чиктә әнә шул нокта белән туры сызыкка кайтып калды. Әгәр бүтән геометрик төшенчәләр дә шуларга ук таянса, аларның ни өчен…
– Кит инде! – дип, аның сүзен бүлдерде Панкратов. – Алай булмас! Мисал өчен параллель турылар дигән төшенчәне алыйк. Николай Мисаилович сүзләре белән әйткәндә, бу – бер яссылыкта ятучы һәм уртак ноктасы булмаган ике туры сызык. Нокта һәм туры дигән ике төшенчәдән тыш, әле тагын яссылык дигән төшенчә дә килеп катнаша. Ә аңарга нокта һәм сызык төшенчәләре ярдәмендә билгеләмә бирергә мөмкинме икән?
– Кара әле! – дип куйды Лобачевский, дәртләнеп. – Яссылык та бит, нокта яки туры сызык кебек үк, үзбилгеләнешле тәүге төшенчә.
– Шулай икән шул! – диде Гаврило, җанлана төшеп. – Ничек әле? Яссы өслек ул – яссы нәрсәме? Ә бәлки, мондый башлангыч төшенчәләр тагын да табылыр?.. Тикшереп карыйкмы?
– Карасак карыйк! – дип куйды Коля һәм шунда ук нечкә тавыш белән мәзәк итеп җырлап җибәрде:
Яшәгән патша,
Зур йорты булган,
Сарае таштан…
Тотындык баштан.
Җырлап бетергәч, ул дәреслеккә ябышты:
– Берәр нәрсә төшеп калмасын өчен, син «Нигезләр» не кара, мин – Осиповскийны. Беренче биттән алып барлык геометрик төшенчәләрне тикшерик. Тик бер-беребезгә комачауламыйк кына.
Яктыгарак килеп, тәрәзә буена урнаштылар һәм игътибар белән укырга тотындылар.
Тик аларның һәркайсы үзенчә укый: Лобачевскийның кулында – кәгазь-карандаш, алдагы билгеләмәләргә һәм теоремаларга кайта-кайта күз сала, үзенә кирәген кәгазенә төшерә. Панкратовның хәтере искиткеч әйбәт, ул шактый авыр математик исәпләүләрне күңелдән эшләргә күнеккән, хәзер дә ул аеруча кирәкле урыннарга гына кабаттан кайтып күз салгалый.
Ул арада кич якынлашты. Кичке шәфәкъ тәрәзә пыяласында уйнап сүнде. Класс бүлмәсе акрын-акрын караңгыга күмелде.
Панкратов, укудан туктап, Коля янына килде.
– Җитәрдер инде? Берни күреп булмый, күз бозудан ни мәгънә, – диде. – Баягы сүзең дөрескә чыгар, ахры. Укый торгач, параллелограммга кадәр килеп җиттем, төшенчәләр бөтенесе һаман да шул нокта, туры сызык, яссылык ярдәмендә билгеләнә. Димәк, төп төшенчәләр – барлыгы өчәү. – Гаврило кинәт бер адым артка чикте дә бик тәкәллефле итеп баш иде. – Нокта, Туры һәм Яссылык ханымнар, гафу итегез, мин үземнең наданлыгым аркасында сезне кирәкми торган нәрсәләр дип йөргән идем. Чынлыкта исә бер генә геометрик корылманы да, бер генә төпле фикер йөртүне дә сездән башка үтәп булмый икән. Менә, ичмасам, ханымнар!..
Лобачевскийның ачуы килде.
– Нәрсәсенә сөенәсең аның, дивана? – диде ул һәм кулына тоткан китабын тәрәзә төбенә тондырды. – Коточкыч хәл бит бу! Башың булса, уйлап кара бераз. «Нокта – кисәкчекләре булмаган нәрсә» диелә. Шундый томанлы, мәгънәсез төшенчәләргә корылган фәннән нинди ачыклык көтәргә мөмкин? Юк, без нәрсәне дә булса аңлап җиткермибездер…
– Тәмам башым катты инде, – дип, Гаврило көрсенеп куйды. – Әйдә урамга чыгып керик, саф һава сулыйк. Бәлки, бераз җиңелрәк булыр.
Тик урамда йөреп керү дә, кичке аш та аларга җиңеллек китермәде. Дуслар янә геометрия бүлмәсенә кереп утырдылар. Нокта, сызык һәм яссылык төшенчәләренә кагылмаска сүз куештылар.
– Вакытлыча гына, – дип аңлатты Коля. – Юкса теореманы кайчан үзебезчә исбатларбыз?
Һәркайсы аерым-аерым эзләнергә кереште. Ләкин дәреслектән аермалык фәкать фигураларның төзелешендә һәм хәрефләр белән билгеләнүендә генә булып чыкты. Калганында алар тулысынча дәреслекне кабатладылар. Бер сызымны сөртеп, икенчесен сыздылар, анысын да сөртеп ташладылар, яңаны сыздылар, бәхәсләштеләр, елар хәлгә килделәр… Менә бервакыт сукыр лампаның мае бетте, ул бераз пыскып торды да бөтенләй сүнде. Малайлар үзләренчә исбатлау юлын тапмый калдылар.
– Әйдә, йокларга керик, яңача исбатлауны төштә күрмәбезме, – диде Панкратов күңелсез генә.
Лобачевский аңа җавап кайтармады, кул гына селтәде.
Икенче көнне класска җыелганда, гимназистларның һәммәсенең кәефе кырылган иде. Үткән дәрестән чыккач ук дәртләнеп эшкә тотынганнар иде, тик ул башваткыч теоремаларга берәү дә яңача исбатлау юлы таба алмады. Укытучыга нәрсә дип җавап бирерләр инде?..
Ләкин ул дәрес алар бөтенләй көтмәгән юнәлеш алды. Ибраһимов, бусаганы атлап керүгә:
– Әфәнделәр! Кояшта җылынырга теләмисезме? – диде. – Без бүгенге дәресне Казанка аръягындагы басуда үткәрербез. Геометриянең бабасы булган җир үлчәү белән шунда танышырбыз. Ризамы сез шуңа?! Киенергә, әзерләнергә биш минут вакыт бирәм!
Гимназистларга гүя тылсымлы көч белән тәэсир иттеләр. Һәркемнең йөзе яктырып китте, этешә-төртешә, уйный-көлә класстан чыгарга ашыктылар.
Ибраһимов инде вестибюльдә озын туры таяклар, җир үлчи торган чылбыр, эккер – кырда эш итү өчен кирәкле бөтен приборларны хәзерләтеп куйган иде. Малайлар күз ачып йомганчы ул инструментларны бүлешеп бетерделәр. Коля чылбырны эләктереп калды. Бу юлы да үзләре бүләк иткән чылбыр туры килде, Серёжа абыйсының чылбыры! Малай аны кадерләп күкрәгенә кысты. Моңа кадәр миен бораулап килгән нокта, сызык һәм яссылык турындагы күңелсез уйлар гүя җилгә очты. Аның йөрәге катырак һәм ешрак тибә башлады…
Сентябрь кояшы гадәттәгедән көчлерәк кыздыра. Күктә болытлар да юк диярлек. Урам тулы халык, һәркемнең йөзендә елмаю.
Ибраһимов малайларны сафка тезмәде, шуңа күрә һәммәсе аның яныннан барырга тырышты, атлап барган көйгә нәрсәдер сөйләде, көлде, шаярды. Һәркем үзен бик бәхетле тойды. Иң кызыгы Казанкага килеп җиткәч башланды.
Ибраһимов, яр буенда туктап, зур тантана белән:
– Әфәнделәр, без менә шушыннан елганы кичәрбез, – дип игълан итте. – Ләкин башта аның киңлеген үлчәргә тәкъдим итәм.
Ике гимназист, үлчәү шнурларын алып, яр янындагы көймәгә йөгерделәр.
– Туктагыз, туктагыз! – дип кычкырды аларга укытучы. – Шнурларыгыз кыска, елганы барыбер иңләмәячәк. Мисал өчен, безнең үлчәү чылбырларыбыз да, көймәбез дә булмады ди. Нәрсә эшләргә кирәк?
Малайлар аптырап калдылар.
– Күз белән чамаларга ярамасмы икән? – дип әйтеп куйды Коля кыюсыз гына. – Монда бер егерме сажин булыр…
– Чамалый беләсез икән, – дип, укытучы Лобачевскийны мактап алды. – Землемер өчен иң кирәкле сыйфат. Чынбарлыкка никадәр якын килгәнегезне хәзер тикшереп белербез. Моның өчен… Менә сез, Панкратов, әйтегез әле, өчпочмаклар тигезлегенең беренче билгесе нидән гыйбарәт?
– Әгәр ике өчпочмакның икешәр ягы һәм алар арасындагы берәр почмагы үзара тигез булса, – дип тезеп китте Гаврило, үзеннән сораганга шатланып, – бу өчпочмаклар тигез булалар.
– Афәрин! – диде Ибраһимов, баш кагып. – Менә шул теореманы истә тотып, елганың киңлеген без хәзер… – укытучы Панкратовка текәлде, – фуражка козырёгы ярдәмендә үлчәрбез. Фуражка бит ул чылбыр түгел, һәрвакыт башыбызда.
Малайларның әле моңа кадәр андый җир үлчәү инструменты турында ишеткәннәре юк иде, үзара карашып алдылар.
– Булдыра алмабыз… – диде кемдер.
– Нәрсә, ышанмыйсызмыни? – дип көлемсерәде Ибраһимов. – Исбатлап карыйк, алай булгач. Панкратов, елгага карап басыгыз әле. Фуражкагызны күзегезгәрәк төшерегез – козырёгын елганың аргы ягы белән бертигез итегез… Менә шулай… Ә хәзер, башыгызны күтәрми генә, сулга борылыгыз һәм бу ярда козырёк астыннан күренгән иң ерак ноктаны билгеләгез… Менә шулай! Хәзер инде ул ноктага чаклы араны адым белән үлчәргә генә кала. Башта алган теорема нигезендә, ул ара нәкъ менә елга киңлегенә тигез булыр. Өчпочмакның үзенчәлегеннән ничек итеп файдалануыбызны аңладыгызмы?
Панкратов әйткән араны үлчәргә һәммәсе бердәм, этешә-төртешә тотындылар. Практик дәрес кызыклы уеннан да күңеллерәк булып китте.
– Күрдегезме, – диде укытучы, – адым – иң кирәкле үлчәү инструменты. Землемер өчен авыр йөк тә түгел.
Һәр гимназист үз фуражкасының козырёгын шундый тылсымлы эштә сынап карамый торып, дәресне дәвам итәргә мөмкинлек тумады.
Басуда җир үлчәү малайларга бик мавыктыргыч булып тоелды. Алар, бау сузып, туры сызык сыздылар, почмакларны үлчәделәр, эккер ярдәмендә параллель туры сызыклар үткәрделәр, җир участокларының планын төшерделәр. Геометрик фигураларның төп үзенчәлекләре турындагы мәгълүматны борынгы геометрлар да нәкъ әнә шундый юл белән – җир үлчәп алганнар…
Кайтканда да күңелле кайттылар. Дәрестә рухланып киткән Гаврило Панкратов үзе туган шәһәрнең планын төзегәндә шагыйрь Державинның көлкегә калуын искә төшерде.
Бу вакыйга һәркем өчен кызык тоелды, тыңларга дип, алар яшел чирәм өстенә утырдылар.
– Кайчан булган вакыйга ул? Сөйләгез әйдә, – диде Ибраһимов.
– 1760 елда булган хәл. Минем үземә бабай сөйләгән иде. Ул чакны әле безнең гимназия директоры Верёвкинны командир дип йөрткәннәр. Бервакыт моңа Чебоксарның планын төзергә кушып, Сенаттан фәрман килә. Геометрия укытучысы капитан Морозовның яңарак кына үлгән чагы була. Верёвкин нәрсә эшләргә дә белми аптырап кала. Шуннан бу эшне Державин җилкәсенә аудара. Ә Державин шул елны гына гимназияне бетергән икән. Верёвкин аңарга ярдәмгә берничә укучы да бирә. Болар һәммәсе дә – геометрияне исбатлаусыз гына өйрәнгән халык, тәҗрибәләре булмый. Нишләсеннәр? Китәләр болар Верёвкин янына. Ничек үлчәргә икәнен өйрәт, диләр. – Үзен тыңлап утыруларына канәгатьләнеп, Панкратов сүздән туктап, бераз кыстатып торды.
– Шуннан нәрсә эшлиләр?
– Нәрсә эшләсеннәр, шуннан Верёвкин өйрәтә тегеләрне урам үлчәргә, – дип, Гаврило хикәясен дәвам итте: – Иңе сигез сажин, озынлыгы уналты сажин рам эшләттерә, аны калай белән тышлаттыра. Аннан инде шул рамны чылбырлар белән тартып, урам буйлап сөйрәп китәләр. Рам сыйса – йорт урынында кала, рам эләксә – моның капкасына акбур белән «ватарга» дип язалар.
– Шулай ук язганнармы? – дип куйды Ибраһимов, тыела алмыйча көлеп. Гимназистлар яшел чирәмдә тәгәрәп-тәгәрәп көлделәр. Ибраһимов тизрәк хикәянең азагын тыңларга теләде һәм: – Аннары нишләгәннәр? – дип, сөйләүченең исенә төшерде.
– Державин бер өйгә дә сыймаслык зур итеп план төзегән. Чормага менеп сыза торган иде, ди бабай. Ләкин ул планны, эшләнеп тә бетмәгән көе, Казанга алып киткәннәр. Ә йортлар җимерелми калган…
– Кызык нәрсә! – диде Ибраһимов. – Шундый нәрсә сөйләгәнегез өчен рәхмәт, Панкратов. Күңелебезне ачтыгыз, рәхмәт! Ә хәзер, әфәнделәр, гимназиягә ашыгыйк. Соңга калуыбыз ихтимал…
Бүген Лобачевский көн буена башкалар белән бергә укыды, уйнады, шаярды. Төн җитеп, йокы бүлмәләрендә утлар сүндерелде. Дежур надзиратель яткан алгы бүлмәдән дә гырлаган аваз ишетелә башлады. Ә менә Коляны йокы алмый, ул бер ягыннан икенче ягына әйләнгәләп ята. Менә ул, одеялын читкә этеп, урыныннан сикереп торды, киенде һәм грифелен, аспид тактасын, көндез яшереп куйган шәм кисәген алды. Тәрәзә янындагы өстәл өстенә шәмен яндырып куйды һәм ут яктысын китабы белән ышыклады.
Коля бүлмәнең салкынлыгын да сизмәде, чөнки уйларына бик нык бирелгән иде. Бүген Казанка буенда үткәрелгән дәрес вакытында ул кабат яңа исбатлау эзләргә карар бирде. Ибраһимовның дәрестә әйткән сүзләре һич исеннән чыкмый: «Әгәр өчпочмакның эчке почмаклары суммасы ике туры почмактан бер генә почмак минутына аерылса да, Евклид геометриясе булмаячак!» Табарга иде яңа исбатлауны. Ничек тә табарга иде!
Ул «Нигезләр» не алды һәм, кирәкле битен ачып, укый башлады:
«32 нче раслау. Һәрбер өчпочмакта аның бер ягын дәвам иттергәндә барлыкка килгән тышкы почмак каршы якта ятучы ике эчке почмакка тигез, һәм өчпочмакның өч эчке почмагы ике туры почмакка тигез».
Теореманы акрын гына яңадан укып чыккач, китабын читкә куйды, сызым сызды да фикер йөртергә кереште:
– Теләсә нинди өчпочмак бирелгән. Шуның теләсә кайсы тышкы почмагының бу тышкы почмакка чиктәш булмаган ике эчке почмагы суммасына тигез булуын һәм эчке почмаклар суммасының ике туры почмакка яки 180° ка тигез булуын исбат итәргә кирәк. Әлбәттә, моны бирелгәннән чыгып, ягъни өчпочмакның үзенең почмакларыннан чыгып исбатларга да мөмкин. Әйтик, почмакларны кисеп аласың да өчесен бергә китереп кушасың, шуннан эчке почмаклар суммасына тигез җәенке почмак хасил була. Тик мин инде бу юл белән дәрестә исбатлап караган идем – оятка гына калдым.
Малай бераз вакыт уйланып торды. Кинәт аның башына ап-ачык булып бер фикер килде: «Әгәр мин кире баштан фикер йөртергә тотынсам? Әйтик, эчке почмаклар суммасы ике туры почмакка тигез булсын, диик. Нәрсә соң ул ике туры почмак? Нинди почмаклар ике туры почмакка тигез була?»
Коля өчен бу иң бәхетле көн булды, ахры. Әллә озак вакыт аерылып торганнан соң туйганчы җир үлчәү килештеме, әллә җәйге каникул бетеп, уку башлангач беренче мәртәбә кәефе ачылдымы – аның башына фикерләр бер-бер артлы килеп кенә тордылар. Үтелгәннәрне хәтеренә төшереп, ул үзенең дәфтәренә тиз-тиз язып куйды:
«Беренчедән, җәенке почмак ике туры почмакка тигез.
Икенчедән, ике чиктәш почмакның суммасы 180° ка тигез.
Өченчедән, бер туры почмак янына тагын берне китереп куйгач, ике туры почмак килеп чыга».
Язганны игътибар белән күздән кичерде һәм уйга калды: «Менә хәзер башым эшли башлады шикелле… Әгәр өчпочмакның эчке почмаклары өчесе бергә җәенке почмак хасил иткәнне, яки ике чиктәш почмак, яки туры почмак плюс туры почмак барлыкка китергәнне исбатласам…» Үз фикеренә үзе сокланып:
– Шулай ич инде! – дип сөйләнеп куйды.
Кычкырыбрак әйтте булса кирәк – якын-тирәдәге кроватьлар шыгырдап алдылар. Бер малай хәтта башын күтәрде, йокы аралаш нәрсәдер әйтеп куйды, тик инде ахыр чиктә йокысы барыбер җиңде: одеялы астына чумды.
Ләкин Коля боларның берсен дә күрмәде, ишетмәде. Ул сөйләнә-сөйләнә, ашыгып-ашыгып сызым сыза иде.
– Беренче раслаудан файдаланып карыйк… Өчпочмакның кайсы да булса бер түбәсе аша, әйтик, С түбәсе аша, теләсә нинди туры сызык, әйтик, DE турысы, үткәрик. Моннан җәенке почмак барлыкка килә. Боларның берсе – өчпочмакның үзенең эчке С почмагы. Кара син, нәрсә килеп чыга бит! Хәзер инде калган ике почмак – DCA һәм ЕСВның икесе бергә А һәм В эчке почмаклары суммасына тигез булуын исбатларга гына кала… Тик менә ирекле рәвештә уздырган DE турысы андый нәтиҗә ясарга ирек бирмәс, ахры… Ә ул туры сызыкны тикшерелә торган почмаклар арасында нинди дә булса геометрик бәйләнеш сизелеп торырлык итеп үткәрергә мөмкин түгелме? Ике параллель һәм кисүче ярдәмендә ясалган почмаклар турындагы теореманы алыйк. Моның өчен фәкать DEны АВга параллель итәргә генә кирәк. Шуннан инде DCA почмагының А почмагына һәм ЕСВ почмагының В почмагына тигез икәнлеге ачык күренә, чөнки алар параллель турыларны өченче туры белән кисештергәндә ясала, ә андый почмаклар тигез була. Әгәр шулай икән, өчпочмакның эчке почмаклары, чыннан да, җәенке почмак хасил итәләр. Димәк, аларның суммасы ике туры почмакка тигез була һәм алынган теорема исбат ителә.
Тукта, Коля ни өчен бер дә шатланмый соң әле? Болай исбат итү күңеленә ошамыймы әллә? Ошавын ошый да бит, барыбер яңабаштан тотынырга туры киләчәк… Мондый исбатлауны Ибраһимов дәрестә күрсәткән иде… Хәер, син үзеңчәрәк килдең дә бит, башкалар белгәч, аны инде яңа дип булмый.
Коля, кәефе кырылып, шактый вакыт бер ноктага карап утырды. Аннары аспид тактаны якынрак китерде дә:
– Барыбер китереп чыгарам! Барыбер үземчә исбатлыйм! – дип пышылдап әйтеп куйды.
Бу юлы Коля, нигез итеп, ике чиктәш почмакның суммасы ике туры почмакка тигез дигән раслауны алды.
– Әгәр ABC өчпочмагының бер ягын, әйтик, АВ ягын, D га кадәр дәвам иттерсәк, CBD тышкы почмагы хасил була. Аның эчке В почмагы белән чиктәш булуын һәм чиктәш почмакларның суммасы турындагы раслауны искә төшерсәк, аларның суммасы ике туры почмакка тигез икәнне белербез. Шуннан безгә ул тышкы CBD почмагының калган ике, ягъни аның белән чиктәш булмаган эчке А һәм С почмаклары суммасына тигез икәнен генә расларга кала. Әгәр шуны раслый алсам, теорема тулысынча исбат ителгән була. Тик моны ничек эшләргә?
Шәм төти башлады. Йокы бүлмәсендә шәмнең филтәсен рәтли торган кечкенә кыскыч юк иде, шунлыктан Коля шәмнең «борынын» кулы белән сындырды. Ут яктырып киткәч, гүя аның уе да яктыра төште.
– Тукта әле, ярдәмгә мин тагын ике параллель турындагы теореманы алып карыйм. Чыннан да, В түбәсеннән АСга параллель рәвештә BE турысын үткәрсәк, менә нинди нәрсә килеп чыга бит: параллель сызыкларны кистергәндә ясалган тиңдәш EBD һәм А почмагы тигез, аркылы ятучы почмаклар буларак, СВЕ һәм С почмаклары да үзара тигез, димәк, бөтен тышкы CBD почмагы каршы ятучы эчке А һәм С почмакларына тигез булып чыга. Шулай булгач, теорема яңадан исбат ителде дигән сүз. Ләкин бу юлы да…
Коля, көрсенеп, урындыктан торды һәм тиз-тиз «Нигезләр» не актарырга кереште.
– Кая китте соң әле ул теорема?.. Хәзер генә күчереп яздым бит… «10 нчы… 19 нчы раслау…» 32 нчесе кайда соң? Әһә, таптым! «Әйтик, ABC өчпочмагы бирелгән булсын… Туры үткәрик…» Шул ук бит бу! – дип, Лобачевский кинәт тыела алмыйча кычкырып җибәрде. – Тик мин барыбер бирешмәячәкмен! Яңа юл белән исбатларга мөмкинлек бар икән – йөз мәртәбә башласам башлармын, ләкин тапмый ташламам. Бераз ял гына итеп алыйм.
Малай арыган башын аспид такта өстенә салды, һәм шунда аның күз алдына чал чәчле, сөйкемле Серёжа абыйсы килеп басты, аның акыллы сүзләре хәтеренә төште: «Крестьянның, һөнәрченең хезмәтен камилләштерүгә һәм җиңеләйтүгә, шулай ук табигать көчен йөгәнләүгә – боларның һәммәсенә фән аркылы ирешергә мөмкин… Бүгенге надан һәм кара халык гыйлем эстәр, акыл иясенә әверелер. Боларның һәммәсенә фән сәбәпче булыр… Бөтен фәннәрнең нигезе – математика».
Коляның кашлары җыерылды: бервакыт үзенең иптәшләренә фән турындагы әнә шул акыллы сүзләрне кабатлап әйткәне исенә төште. Малайларның күпчелегенә ошады ул сүзләр. Тик менә башкалар сөйләшкәндә йокымсырап утырган Овчинников кына, урындыгыннан кинәт сикереп торып:
– Мәгънәсез акыл сату бу, – диде. – Уйлап кына карагыз инде: надан һәм кара халык гыйлем эстәр. Без дворяннарга моның бер дә файдасы юк. Җир сөрсеннәр әнә, оброк түләсеннәр. Гыйлемле булу – бу безнең эш, дворяннар эше, – диде ул һәм Коляга таба мыскыллы итеп карап куйды.
Коляның йодрыклары төйнәлде.
Ике арага Княжевич килеп керде.
– Юкны сөйлисең, Митя! – диде ул ачу белән. – Синең кебек дворянинга бернинди гыйлем ярдәм итә алмаячак. Лобачевскийның сүзләре башлырак кешеләргә карый.
– Дворянин булган, – дип нәфрәтләнеп кабатлады хәзер Коля һәм, күңелсез күренешне күз алдыннан куу өчен, башын чайкап алды.
Малайның күзе грифельгә һәм аспид тактага төште. Алар гүя исбатлау тапканны көтеп яталар иде. Яңа исбатлау эзләми чараң юк. Теленә таныш җыр килде:
Яшәгән патша…
Бәхеткә каршы, дежур надзиратель һәм барлык гимназистлар үлгән кебек йоклыйлар. Салкын аларның һәрберсен башыннан ук одеялга төренергә мәҗбүр иткән, күрәсең.
Коля грифелен кулына алды.
– Теләсә нинди өчпочмакның эчке почмаклар суммасы ике туры почмакка тигез икәнен исбат итәргә кирәк. Ике туры почмак дип нинди нәрсәгә әйтәләр?.. Туры почмак плюс туры почмакка, – диде ул, шыпыртлап кына. – Бер дә аптырыйсы юк. Әйтик, АВ нигезенә перпендикуляр рәвештә өчпочмакның ике түбәсеннән AD һәм BE турыларын үткәрәбез икән, туры почмак плюс туры почмак була. Ул чагында, теоремабызның дөреслегенә ышандыру өчен, безгә эчке С почмагының перпендикулярлар белән өчпочмакның ян-яклары арасында хасил булган ике өстәмә почмакның суммасына тигез икәнлеген исбатларга кала…
Малай бераз вакыт уйланып торды.
– Тукта әле! – дип куйды ул кинәт. – Мин бит бу очракта да ике параллель турындагы теоремага таяна алам. АВ нигезенә С түбәсеннән шулай ук перпендикуляр төшерәбез, ул AD һәм BE перпендикулярларына параллель була. Аркылы яткан почмаклар тигезлегеннән чыгып, DAC почмагының – АСК почмагына һәм СВЕ почмагының ВСК почмагына тигез икәнен раслыйбыз, шуның нәтиҗәсендә эчке С почмагының тулы көенчә без тикшерә торган ике өстәмә почмак суммасына тигез булуын исбатлыйбыз. Димәк… – Коля утырган җиреннән сикереп торды, ләкин үзенең кайда икәне исенә төшеп, кычкырып җибәрүдән тыелып калды. – Димәк, теореманы тагын бер мәртәбә исбатладым, – диде ул, үзалдына сөйләнүен дәвам итеп. – Ышанасы килми. Әгәр тагын берәр юл табылса?.. Булырга тиеш… Кызык нәрсә бит, ә!
Исбатлавының дөреслеген белү максаты белән, ул сызымны кабат-кабат тикшерде. Һәммәсе дөрес икәнлегенә тәмам ышангач кына, ул үзенең арыганлыгын тойды, аның йокысы килә башлады. Шәмне сүндереп, караңгыда чишенде. Ятар алдыннан, кадерле аспид тактаны кровать астына идәнгә куйды. Мендәр астына кыстырса, язуы сөртелер дип курыкты.
Иртән күзен ачып җибәргәч, берни дә аңлый алмый торды. Бөтен тәне җылыга рәхәтләнеп оеп киткән. Кемдер аның өстенә икенче одеял китереп япкан. Абыйсыдыр инде – аның одеялы. Энеләре турында Саша һәрвакыт кайгыртып тора. Әнә ул тәрәзә янына баскан да иптәшләренә нәрсәдер сөйли, кулында – аспид такта.
Коляның башыннан яшен тизлеге белән «ул исбатлауны күргән» дигән фикер үтте.
– Саша! – дип дәште ул абыйсына.
Александр:
– Уянды! – дип кычкырып җибәрде һәм тиз-тиз атлап энесенең кроватена якынлашты. Одеялның бер читен кайтарып, кроватька утырды һәм энесенең бөдрә чәчле башыннан иркәләп сыйпап алды. Ул бик нык дулкынланган иде. Энесенә ниндидер бер горурлык хисе белән текәлгән килеш: – Молодец син! Молодец! – диде. – Кровать янында тактаны күргәч тә аңлап алдым. Менә дигән исбатлагансың! Яңача! Үзеңчә!
– Тикшердеңмени? Чыннан да үземчәме? – дип, Коля торып утырды. – Мин бит дәреслеккә карарга курыктым. Китапны ачарсың, ә ул анда булыр…
– Юк, юк. Бар да дөрес. Үзеңчә исбатлагансың. Ә хәзер бар, тизрәк юынып кил. Инспектор керсә, ач калдырыр.
…Шул көннән башлап теоремаларга яңа исбатлау эзләү Коля өчен гимназиядә иң кызыклы нәрсәгә әверелеп китте. Дәресләр бетеп, төшке ашны ашагач, ул йокы бүлмәсенә чаба. Иптәшләре һавада йөреп керергә, бура уйнарга чакырсалар, «бүген чыга алмыйм шул» дип җавап кайтара һәм китапларына яки аспид тактага иелә. Ул үзен беренче тапкыр чит җирләргә сәяхәт итәргә чыккан кеше кебек сизә иде. Бер яктан, кызыклы сәяхәт, ә икенче яктан, бик читен. Фактлар кинәт аның алдына тау булып өеләләр, һәм аңарга яңадан-яңа исбатлаулар эзләргә, бик еракка китеп барырга туры килә. Әмма инде кечкенә генә җиңүгә ирешсә, ул чакта Коляның шатлыгы ташып чыга…
Әнә шулай акрынлап тәҗрибә өстенә тәҗрибә өстәлде, белеме артты, адымнары торган саен ныграк була барды: Лобачевский үзе исбатлаган һәр теореманың үзе өчен кыйммәтле белем багажына әверелүен, яңа геометрик фактларны һәм элемтәләрне ачарга ярдәм итүен, практикада көннән-көн киңрәк кулланылуын ачык аңлады.
Хәзер инде ул, яңа теореманы уку белән, аны ничек исбатларга икәнлегенә төшенеп ала. Хәтта тагын да ниндидер теоремаларның барлыгын, булырга тиешлеген сизенә һәм, аларны дәреслектә күреп, иске дусларын очраткан кебек шатлана, геометрияне инде бик күптәннән белә, хәзер исә аны өйрәнми, бәлки исенә генә төшерә сыман иде.
Ләкин беркөнне ул көтелмәгән хәлгә очрады.
Кич ашап-эчкәннән соң, Лобачевский, гадәттәгечә, китапларын, кәгазен, шәмен алып, тынычрак урын эзләп китте. Классларына кереп утыргач, кинәт ул дәфтәрен читкә этәрде дә сикереп торып басты. «Ничек инде ул алай? – дип, тәмам аптырап фикер йөртте Коля. – Һәрбер яңа теорема үткәннәргә таянып исбат ителә. Алары тагын да алдагылар нигезендә исбатланыла. Тегеләр үз чиратында шулай ук алдагыларга таяна… Панкратов белән без төп геометрик төшенчәләрне табарга тырышкандагы кебек, тоташ бер чылбыр хасил була икән шул. Ә бит иң беренче теоремалар булырга тиеш! Алар нәрсәгә таяна икән?»
Коля, шулай аптырап, бик озак хәрәкәтсез утырды. Шәмнең филтәсе күмерләнеп, факел сыман көйрәде, шәм уртасындагы «уймакның» кырые кыйпылып, эрегән май өстәлгә ага башлады. Малайны шәмнең чытырдап януы исенә китерде. Коля филтәнең көйрәгән өлешен өзеп алды, аннары дәфтәрен япты һәм дәреслеген актарырга кереште.
– Бернәрсә эшләп булмый! Алга чабарга дип торганда, артка борылырга туры килә! – диде ул, авыр сулап.
Исбатлауларны кире юнәлештә бер-бер артлы карый торгач, шактый вакыт утырылды. Ләкин иң гаҗәбе шул булды: Коля үзенә таныш билгеләмәләр, постулатлар, аксиомаларга барып терәлде. Аның башында бер генә сорау бөтерелде: «Болары нәрсәгә таяна икән? Алардан элек бушлык хөкем сөрәме икән?»
Дәреслектән аңарга саф-саф булып тезелгән биш постулат карап тора. Менә алар:
«Таләп ителә: I. Теләсә нинди ноктадан теләсә нинди икенче ноктага туры сызык үткәреп булсын.
II. Һәм һәрбер чикләнгән туры сызыкны туры буенча өзлексез дәвам иттереп булсын.
III. Һәм теләсә нинди үзәктән теләсә нинди радиуслы әйләнә сызып булсын.
IV. Һәм барлык туры почмаклар үзара тигез булсын.
V. Әгәр ике туры сызыкка төшүче туры ике туры почмактан кечкенәрәк булган эчке һәм бер якта ятучы почмаклар хасил итсә, бу туры сызыкларны чиксез дәвам иттергәндә, алар почмаклары ике туры почмактан кимрәк булган якта очрашалар».
Латин телендә «постулатум» сүзе таләп итүне аңлата. Мөгаен, беренче дүрт постулатның «таләп ителә» дип башлануы да шуннан киләдер. Ләкин нигә алай дип куюлары һич аңлашылмый, чөнки ул раслауларның дөреслеге беркайчан исбат ителми. Алай дигәнче, теләсә нинди ике нокта аша туры сызык үткәрергә мөмкин, барлык туры почмаклар үзара тигез дип алсалар, җайлырак булган булыр иде кебек. Соңгысы, бишенче постулат, калганнарыннан аерылып тора, һәм аны теорема кебек исбатларга мөмкиндер…
Евклидның «Нигезләр» ендә постулатлардан соң аксиомалар (гомуми төшенчәләр) китерелә. Алар арасында, әйтик, мондыйлары да бар: «бер бөтен үзенең өлешеннән зуррак», «ике туры сызык яссылык тәшкил итми». Ни өчен алар «таләп ителә» дип башланып китмиләр һәм постулатлардан аерылып торалар? Болар арасында нинди аерма бар икән?
Коля, бик пошынып, дәреслекне актарды.
Ә Румовский нәрсә ди? Ачыкланмаган яки исбат ителмәгән бернәрсә дә нигез итеп алынмый, дип яза бит. Ә нигә бу очракта, беренче теоремаларны исбат иткәндә, без бөтенләй чит нәрсә турында сөйләгән чуалчык төшенчәләргә таянырга тиеш?.. Ни өчен геометриянең нигез ташы ролен үтәгән постулатлар һәм аксиомалар бернинди исбатлаусыз, бернинди аңлатусыз китереләләр?.. Алар үз чиратларында, бернәрсәгә таянмыйча, һавада асылынып торалармыни?..
«Россиядә тормышның начарлыгы халыкның кара булуыннан, надан булуыннан килә», – дип әйткән иде бервакыт Серёжа абыйсы. Геометрия фәненең башланган җирендә үк шундый караңгылык хөкем сөргәндә, халыкны ничек итеп агартырга икән?
Шатлык, борчылу һәм кайгы
1
Китапханә гимназия бинасының аскы катындагы дүрт бүлмәне алып тора иде. Иң зур бүлмәдә – уку залы, ә калган өчесендә китаплар, кулъязмалар, атласлар, ноталар, эстамплар һәм портретлар саклана. Сирәк очрый торган минераллар, спиртлы банкалар эчендәге төрле бөҗәкләр, борынгы болгар татар акчалары да шунда ук куелган иде. Аннары җир һәм күк глобуслары, Казан губернасының зур итеп эшләнгән планы, хәтта телеграф моделе дә булып, ул китапханә бер үк вакытта музей ролен дә үти кебек иде.
Китапханә, гадәттә, атнага ике мәртәбә, чәршәмбе һәм шимбә көннәрне сәгать уннан гына ачылуга карамастан, бүген, тугыз тулар-тулмастан ук, Николай Лобачевский шунда утыра. Кояш үзенең көлтә-көлтә нурларын өстәл өстендә өелгән китапларга коя. Ачык тәрәзәдән иртәнге саф һава агыла, шакмак түшәлгән урамга шак-шок бәргән тояк тавышлары ишетелә.
Күңелең тулы шатлык булганда, сиңа берни дә укырга комачауламый.
Әле узган дүшәмбе көн генә яңа инспектор Фёдор Эвест гимназия конторасына үзенең беренче рәсми кәгазен язып тапшырды. Ул кәгазьдә «югары классларда озак күнегүләре нәтиҗәсендә киләчәктә гимназиядә укудан бертөрле дә файда алмаячак» укучыларның исемлеге китерелгән.
Ул исемлектә Николай Лобачевский турында «иң белемлесе» диелгән.
Мондый куанычлы хәбәрне аңа өченчекөн дәрестән соң Ибраһимов әйтте. Укытучы үзенең яраткан шәкерте белән кочаклап саубуллашты һәм тантаналы төстә Корташевскийга тапшырды. Ибраһимовның җылы сүзләреннән һәм тавышы калтырап китүеннән Коляга әллә нәрсә булды: күңеле нечкәреп, күзенә яшьләр килде. Малай, моны укытучыларына сиздермәскә тырышып, тәрәзәгә карагандай итте.
– Һи-һи! Үзе тагын студент булам ди… Университетта укый башлаганчы, ниләр эшләргә кирәген уйлар идегез, ичмасам. Геометриянең башлангыч өлеше ни сәбәпле шулай аңлаешсыз икәнен белмисез ич әле. Борынгы бөек дәүләтләрнең, бигрәк тә Грециянең географиясен, тарихын, культурасын, философиясен ныклап торып өйрәнергә кирәк сезгә. Шунсыз берни ачыклый алмаячаксыз, чөнки Евклидның «Нигезләр» е аша безнең көннәргәчә килеп җиткән фән тиңдәшсез логик системага шунда салынган, – диде Корташевский.
Менә хәзер Николай бөтен буш вакытын китапханәдә уздыра. Тәкъдим ителгән китаплардан «Борынгы тарих» ны, «Кеше акылының мәгърифәттә казанган тәүге уңышларыннан алып Эпикурга кадәр булган тарихы» н, «Пифагор сәяхәте» н, «Дөнья яратылганнан бирле тупланган философиянең кыскача тарихы» н укып чыгарга кирәк.
Бүген ул Иаков Бруккерның «Философия тарихы» дигән китабын укып утыра. Пифагор турындагы өлеше малайның күңелен аеруча җәлеп итте. Кечкенәдән үк Пифагорны әтисе, Финикиягә илтеп, гыйлем алу өчен философ Ферецидка тапшыра. «Аннан соң, – диелгән китапта, – акыл вә гыйлем өстәп, ул Мисырда, Вавилонда була, Һиндстанга чаклы барып җитә. Туган иленә әйләнеп кайткач, ул яшерен рәвештә мәгарәдә мәктәп ачып җибәрә…»
«Мәгарәдә укуны «Казан Евклиды» әнә каян алган икән!» – дип уйлап куйды Николай, геометрия дәресе башланыр алдыннан Иван Панаевның шаяртуын исенә төшереп. Малай, үзалдына елмаеп, укуын дәвам итте: «…геометриядә Пифагор фигураларны саннарга бәйли. Аның өйрәтүенчә, саннар илаһи акыл нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр һәм һәммә нәрсәнең башлангычы булып торалар. Пифагор – геометриядәге һәркемгә мәгълүм төшенчәләрне иҗат иткән галим…»
– Тукта, тукта, ничек була инде ул алай?! – Лобачевский китапны читкәрәк этәрде. – Төп геометрик билгеләмәләр ни өчен илаһи акыл нәтиҗәсендә барлыкка килсен ди?.. Тукта әле, аларның аңлаешсыз һәм мәгънәсез булуы да шуннан килми микән?.. Алай булгач, ни өчен Корташевский һәм Ибраһимов, геометриянең нигезләре табигатьтән, төрле әйберләрнең үзенчәлекләреннән тәҗрибә кылу юлы белән алынырга тиеш, дип өйрәттеләр? Кайсына ышанырга? Геометриядәге тәүге билгеләмәләр табигатьтән килеп чыкканмы, әллә инде илаһи акылданмы?..
Ул яңадан укырга кереште: «…Колофониядә туган Ксенофан…» Монысының фикере ничегрәк икән?.. «Аның әйтүенчә, дөнья һәм андагы үзгәрешләр безнең күзләребезгә күренгән төрле әйберләрдән тора. Шул фикердән чыгып, ул бар нәрсәне дә мәңгелек дип, элек-электән яшәп килә дип кабул итә, юктан бар була алмый дип өйрәтә…»
– Коля… Николай, бүген ничәсе? – дигән тавыш малайны китаптан аерылырга мәҗбүр итте.
Аңарга сүз кушучы Петровский күрше бүлмәдә утыра иде. Петровский – гимназиядә артиллерия һәм фортификацияне укыткан кеше. 1803 елның башында аңа китапханәче вазифасын йөкләделәр.
– Егерме икенче август… чәршәмбе көн бугай, Степан Сергеевич…
Егерме икесе диген! Вакыт бу чаклы тиз үтәр икән! Моннан ике ай элек Николай Лобачевский җәйге имтиханнарын тапшырды һәм барлык класслардан да отлично билгесе алды. Шунда ук Ибраһимов аны китапханәгә алып килде.
– Менә сезгә кирәкле гимназист, – дип тәкъдим итте ул аны Петровскийга. – Рус теле белән беррәттән латин, немец, грек һәм татар телләрен дә ярыйсы белә, французча өйрәнә башлады. Китапларны рәткә китереп урнаштыру өчен…
– Аннан да яхшы кеше табылмас! – дип, Ибраһимовның сүзен йомгаклады китапханәче. – Ничек хәтердән чыкты икән? Ул бит минем фәнне дә отличнога үзләштергән иде. Ну, егетем, ризамы сез шул эшкә?
Куанычтан Николайның бит алмалары кызарып китте. Петровскийны гимназистлар укытучы буларак та, кеше буларак та хөрмәт итәләр иде. Ул гимназиянең чарлагында яши һәм кышын, укучылар кардан крепостьлар ясаганда, сугыш уеннары уйнаганда, бик теләп катнаша – сугыш һөнәренә өйрәтә иде.
Китапханә оешкан көннән22 алып ничәмә-ничә китапханәче алмашынды, ә китаплар һаман тәртипкә китерелмәгән иде әле. Бу эшкә Петровский тотынгач кына, хәлләр үзгәрде. Ул махсус китап шкафлары эшләтеп алды, һәм Коля менә хәзер, каникулга чаклы, аңарга китапларны телләренә һәм форматларына карап рәткә китерергә, каталог төзергә бик теләп булыша. Артык мавыгып китеп, дәресләрен хәтердән чыгарган чаклары да булмый түгел. Китапханә яшүсмергә ниндидер сихри дөнья булып, андагы китаплар кешеләргә үзләренең серләрен ачалар сыман тоела. Шуңа күрә ул аларның авыр күн тышларын сокланып, хөрмәт белән сыйпап-сыйпап куя. Үзенең монда башкаларга керергә ярамаган көннәрдә һәм сәгатьләрдә дә керә алуына куана. Дәресләрен дә шунда гына хәзерли.
Николай, «Философия тарихы» ның тагын бер битен ачып, онытылып укырга кереште. Ксенофанның эшен Демокрит23 дәвам иттергән икән. «Дөнья яратылуга сәбәпче итеп ул материянең биниһая вак һәм бүленми торган кисәкчәләрен, ягъни атомнарны саный; илаһи көчне инкяр итү максаты белән ул атомнарны үзлекләреннән хәрәкәткә килергә сәләтле дип таба… Аннан тыш, Демокрит, иксез-чиксез бушлыкта очсыз-кырыйсыз дөньялар бар, дип һәм, аларның күпчелеге бер-берсенә охшаган, дип өйрәтә… Ул Алланың булуын инкяр итә һәм диннең куркытуга таянганлыгын әйтеп үтә… Сөйләүләргә караганда, Демокрит көн вә төннәрен шәһәр читендә кабердә укып-язып үткәрә, өрәкләргә ышанмый. Ниндидер яшьләр, өрәк булып киенеп, Демокрит янына барганнар икән, ләкин ул, язудан туктамыйча гына: «Шамакай булып кыланмасагыз иде», – дигән…»
Николай, укуын бүлеп, Демокритның куркусыз кырыс чыраен күз алдына китерергә теләде. Яшүсмернең күз алдыннан томан таралгандай булып, әле күптән түгел генә катлаулы тоелган нәрсә аермачык аңлашылган төсле тоелды. Кара инде син аны, Демокрит моннан ике мең елдан артык элегрәк Алладан курыкмаска, табигатьне өйрәнергә, аның серләрен чишәргә өндәгән, һәм галим яшәү максатын әнә шунда күргән! Демокритның искиткеч акыллы фикерләрен Николай көннәр буе укырга һәм үз дәфтәренә күчереп язарга әзер. Ләкин, сәгатькә карагач, бер көрсенеп куйды һәм китапны япты: француз теле дәресенә барырга кирәк иде.
Икенче көнне билгеләнгән вакытта ул Григорий Иванович квартирасына китте.
Август аеның җылы һәм аяз бер көне. Салмак кына җил исеп куя, ничектер атлап баруы рәхәт. Әллә остазы белән сөйләшергә сүзе булганга шулаймы икән?
Лобачевский ике катлы таныш йортның ишегеннән тиз-тиз кереп китте, икенче катка менеп, кыю гына звонок бавын тартты. Ишекне Евсеич ачты һәм, кунакка юл биреп, пышылдап кына кисәтеп куюны кирәк тапты:
– Акрынрак, акрынрак, хөрмәтле әфәндем! Григорий Иванович эшләп утыра. Төне буе йокламады. Берәр сәгать ятып алды да яңадан эшкә утырды. Серёжа әйтә, ниндидер гыйльми китап яза, ди.
– Гафу итегез, белмәдем, – диде Николай, колакларына кадәр кызарып. Шуннан ул, коридорны шыпырт кына үтеп, Серёжа бүлмәсенең ишеген ачты һәм аптырап кире чигенде. Иске мундир кигән, чал сакаллы, зур бүксәле, тәбәнәгрәк кенә бер кеше, көзге каршысына баскан килеш:
– Яле, кем кыюрак, синме, минме? – дип җикеренә иде.
Картның шпагасы көзге алдында бик кискен хәрәкәтләр ясаганга, Николайның коты алынды һәм ул:
– Көзгене ватасыз ич! – дип кычкырып җибәрде.
– Сезнең анда ни эшегез бар, хөрмәтле әфәндем? – диде чал сакаллы кеше шактый ачулы тавыш белән һәм шунда ук шаркылдап көлеп җибәрде.
Николай фәкать шунда гына дустын таный алды. Ничектер кәефе кырылып:
– Синең башыңда һаман юк-бар нәрсәләр! – диде.
– Нигә юк-бар нәрсәләр булсын? Мин, бер карт генерал, яшь офицерны дуэльгә чакырам, – дип аңлатты Серёжа, көлә-көлә. – Пьесадагы ролем ул минем… Беләсеңме, театрга кем мәхәббәт уятты? Туган абзам! Ул монда кунакка килгән иде. Берничә мәртәбә Есипов театрына24 бардык. Шуннан күңелем әллә нишләп китте бит…
Дустына башыннан кичкәннәрне сөйли-сөйли, Серёжа тиз-тиз генә өстеннән мундирын салып, урындыкка ташлады, шпагасын да ыргытты, чал сакалын да йолкып атты.
– Кил, утыр менә монда! – дип, ул Николайны диванга тартты. – Шул менә… Башымда – рыцарьлар, гүзәл ханымнар, фәрештәләр… Укуны бөтенләй оныттым. Григорий Иванович моны сизеп алды да, абзамнан һәммәсен сораштырып, кирәгемне бирде, малай! – Серёжа, чытлыкланып, ике кулы белән битен каплады. – Вәгазь сөйли-сөйли тәмам елатты бу мине, – диде ул, битеннән кулларын алып. – Шуннан, малай, тотындым укырга, тотындым укырга! Хәтта Григорий Иванович та канәгать калды. Беләсеңме нәрсә турында үзе башлап сүз кушты? – Сүзгә мавыгып китеп, Серёжа, диванга аякларын бөкләп утырган җиреннән төшеп, Николай каршында кулларын болгый башлады:
– Театр турында! Миңа сәхнә сәнгате турында, рус актёрлары турында сөйләде. Ничек итеп сөйләде диген син! Көннәрдән бер көнне бу мине үзе белән операга алып барды. Андагы кызыкны күрсәң! Минем күңел яңадан кузгалды бит, малай! – Серёжа көлә-көлә сөйләвен дәвам итте: – Укуын ташлаган икән бу дип уйлама син минем турыда. Юк, ташламадым. Үз көчебез белән спектакль куеп карасак ничек булыр икән, дип хыяллана башладым.
– Шәп фикер! – дип хуплады Лобачевский. – Шуннан нишләдең?
– Әле бу арада Александр Панаев белән икәү бергә кечкенә генә драма да яздык. Үзебез яздык бит! – дип, Серёжа өстәлдә яткан дәфтәрне алып дустына бирде. – Менә ул. Панаевларда рольләргә бүленеп уйнап та карадык инде. Бик шәп чыга. Мине пистолеттан атып үтерәләр анда… Григорий Ивановичка гына сөйләгәнем юк әле, ул берни белми…
Шулвакыт алар артында Корташевскийның басынкы тавышы ишетелде:
– Ялгышмыйсызмы икән?
Яшьләр кырт борылдылар һәм оялып, аптырап калдылар. Бу хәлне күреп, укытучы үзенең гадәттәге кырыслыгын югалтты һәм ишек төбендә туктап калган Ибраһимов белән карашып алды. Ике укытучының да йөзендә елмаю чагылды.
– Генерал ролен оста башкаргансыз, мин бу турыда ишеткән идем, – диде Корташевский.
Сүзгә Ибраһимов та катнашты:
– Тик менә өйдә куела торган спектакльләрнең бер кимчелеге бар: аларны күп кеше карый алмый. Ә инде тамашачысы аз булгач, ул спектакльдән күпме генә файда көтәргә мөмкин? – диде. – Минемчә, сезгә университетта үз көчегез белән театр оештырырга кирәк. Студентлардан, гимназистлардан тыш, спектакльдә уйнарга шәһәрнең башка яшьләрен дә тартыр идегез. Григорий Иванович, бу мәсьәләгә сез ничек карыйсыз? – дип, Ибраһимов сүзен тәмамлады.
Көтелмәгән бу тәкъдимнән Аксаков телсез калды, ялт-йолт килгән күзләрен әле Ибраһимовка, әле Корташевскийга текәде.
– Бу хакта уйлап карарга кирәк әле, – диде Григорий Иванович. – Николай, сез минем янга килгән идегезме?.. Әйдәгез.
Лобачевский җиңелчә генә Сергейның иңбашына кагылып алды да:
– Соңыннан керермен әле! – диде һәм, өстәлдән китапларын алып, таныш кабинетка юнәлде.
Укытучысы күрсәткән урындыкка утыру белән, ашыгып сүзгә башлады:
– Григорий Иванович, соңгы вакытта мин менә шушыларны укыдым. Бик кирәкле нәрсәләр, бик кызык үзләре. Тик сез әйткән иң мөһимен тапмадым…
Шул чакны кабинет ишеге ачылып китте, һәм Николайга таныш түгел бер кеше килеп керде.
– Хәерле көн, коллега! – диде ул кеше калын тавыш белән.
Корташевский аны урыныннан торып каршылады.
– Казан университетының беренче медицина профессоры Каменский әфәндегә бездән сәлам! – диде Григорий Иванович, купшылыкка бирелеп. – Ничек соң, Иван Петрович, яңа җиргә ияләшү читен түгелме?
– Ияләшеп киләм шикелле. Директорыгыз, профессор Яковкин, мине конторага әгъза итеп билгеләде инде, – дип җавап бирде Каменский, мыскыллы көлемсерәп. – Эшли башлавымның беренче көннәреннән үк шактый күңелсез хәлләрнең җанлы шаһитына әверелдем. Яковкин башбаштаклык итә, килмешәк профессорлар, икенче төрле әйткәндә, немец чиновниклары яңа барлыкка килгән университетка нәфрәт баглыйлар. Доктор Мартин Герман яки Генрих Бюнеман өчен Казанда профессор булу, һичшиксез, фәкать янчыкларын тутыру өчен генә кирәк. Русча бер авыз сүз белмиләр, лекцияне тик латин телендә укыйлар, ә студентлар аларның латин сүзләрен немецчалатып әйткәннәрен аңлый алмый газапланалар. Кичә минем күз алдымда студентлар, юкка вакыт әрәм итәселәре килмичә, Бюнеман лекцияләренә йөрмәскә Яковкиннан рөхсәт сорадылар. Мин сезгә шаккатам, Григорий Иванович: бу хәлләргә ничек түзеп торасыздыр?!
Каменский кызып-кызып, кулларын селкә-селкә сөйләде. Ул килеп кергәч тәрәзә буена барып баскан Николай аның һәр сүзен йотлыгып тыңлады. Зурлар сөйләшкәнне тыңлап тору бик килешеп бетмәгәнне аңласа да, ул нишләргә кирәклеген белмәде һәм баскан урыныннан кузгалмады.
– Түзми ни хәл итәсең! – диде Корташевский. – Мин бит фәкать адъюнкт кына, миннән сорап та тормыйлар, санга да сукмыйлар. Ә бит мондый көчле идарә органы, мондый автономия җир йөзендәге бер генә университетта да юк дип исәпләнә. Тик болар һәммәсе фәкать кәгазьдә генә! – диде Григорий Иванович, бик нык ачынып.
Каменский, кашларын җыерып, бүлдерми-нитми тыңлап торды.
– Чынбарлыкта нәрсә килеп чыга соң? Хәйләкәр Яковкин һәммә нәрсәне алдан күргән – чит ил профессорларын җыйган. Сез бик дөрес әйттегез, аларга янчыкларын рус акчасы белән дыңгычлап тутырсалар – шул җиткән, башка нәрсә кирәк түгел. Менә ни өчен алар директор әфәнде төрткән һәр кәгазьгә кул куеп яталар. Хәер, укып карарга тырышсалар да, берни чыкмас иде, чөнки алар русча бер авыз сүз белмиләр, чи наданнар, – Григорий Иванович кулын селтәде һәм читкә борылды.
Каменскийның түземе бетте, ул ярсыбрак сөйләргә кереште:
– Менә шуңа күрә бөтенләй сәләтсез, фәннең «ф» хәрефен дә белмәүче бер надан, университетның ничек булырга тиешлеген сизмәгән-белмәгән башы белән «Университет – мин ул!» дип лаф ора да шул.
– Алай гынамы соң! – дип, Корташевский аның сүзен куәтләде һәм, нидер әйтергә теләп, дулкынланып, диваннан сикереп торды. Шулвакыт ул тәрәзә янында аптырап басып торучы шәкертен күреп алды.
Сөйләшә торгач, артык тирәнгә кереп киттеләр шул. Егетне бу бәладән коткарырга кирәк иде.
Корташевский өстәлдән берничә табак ниндидер язулы кәгазьләрне алды һәм Лобачевскийга сузды:
– Гафу итегез, мин сезне хәтердән чыгарганмын. Шуларны алып, Серёжа янына керсәгез иде. Без сөйләшкән арада укып та чыгарсыз. Анда сезне кызыксындырган кайбер сорауларга җавап булырга тиеш.
– Бик зур рәхмәт! – диде Николай һәм, укытучысы белән аның кунагына баш иеп, тиз-тиз атлап кабинеттан чыгып китте. Лобачевский кулъязма өчен сөенә идеме, әллә уңайсыз хәлдән котылуынамы – әйтүе кыен.
Сергей каядыр чыккан иде. Николай өстәл янына барып утырып, кулъязманы җәеп салды. «Платон вә Аристотель». Бәлки, остазы көннәр-төннәр буе шуны язгандыр? Николай шунда ук зур кызыксыну белән укырга тотынды. Аның күз алдында борынгы гасырларның атаклы галимнәре пәйда булды.
2
Моннан ике мең еллар чамасы элек егерме яшьлек грек Платон беренче тапкыр Сократның25 сөйләгәнен ишетү бәхетенә ирешә. Остазының галимлегенә хәйран калып, ул иң алдынгы шәкертләр рәтенә баса. Сократ вафат булганнан соң, Платон озак вакытлар Мисыр буйлап сәяхәт итә, астрономнардан күктәге йолдызлар турында сораштыра, ул йолдызларның ни рәвешле хәрәкәт итүен өйрәнә. Фиргавен пирамидаларын төзүчеләрдән исә геометрия гыйлеме буенча мәгълүмат ала. Бу борынгы фәнне үзләштерү өчен, Платон һәммә нәрсәне күрергә, һәммәсе турында ишетергә омтыла.
Беренче геометрлар сызыкларны һәм фигураларны комга таяк белән сыза торган булганнар. Җирнең түгәрәк икәнен белмәгәнгә һәм аны ниндидер яссы нәрсә дип күз алдына китергәнгә күрә, алар ике ноктаны тоташтыручы иң кыска сызыкны туры дип атаганнар. Чынбарлыкта моның туры сызык булмыйча, гаять зур дуга кисемтәсе булуын белмәгәннәр. Тактага, шома ташларга һәм папируска төрле фигуралар ясаган очракта да, алар бу яссы сызымнар Җир өслеген дөрес чагылдыра дип уйлаганнар, фикерләрен үстергәннән-үстерә барып, шул яссылыкта һәм пространствода яңадан-яңа теоремалар китереп чыгарганнар.
Гасырлар буе күктәге йолдызларны күзәтә торгач, кеше үзе яшәгән Җирнең яссы булмыйча, шар сыман икәнлеген белгән. Хыялда туган геометрик яссылык Җир өслегенә тәңгәл килми, бәлки аның фәкать бер ноктасына орына гына икән. Бу ачыш геометрларны борчуга төшергән. Моңа кадәр бәхәссез дип саналган раслаулар уйдырма гына булып чыга түгелме? Җир өсте түгәрәк булгач, туры сызыкны ике нокта арасындагы бердәнбер иң кыска сызык дип билгеләргә мөмкинме соң? Чөнки шарда, мәсәлән, аның диаметраль капма-каршы якларында ятучы ике нокта аша чиксез күп андый сызыклар үткәрергә була, ә геометрик яссылыкта исә фәкать берне генә уздырырга мөмкин бит. Өстәвенә туры сызыкны ике якка да теләгәнчә дәвам итә алабыз дип уйлый идек, чынбарлыкта исә Җир шарындагы сызыкларның очлары очрашалар ич. Нәрсә эшләргә инде?
Әмма Сократ шәкерте Платон шундый кыен хәлдә дә «югалып калмый» – үзенчә хәл итә:
– Тикмәгә баш ватмагыз! – ди ул. – Безнең яссылыктагы һәм пространстводагы геометриябез – электәге җир үлчәү, ягъни җир өстендәге геометрия белән бернинди уртаклыгы булмаган фән ул. Бәс, шулай икән, нокта, туры сызык, яссылык һәм пространство турындагы төшенчәләрнең үзләрен дә тәҗрибә һәм үлчәү нәтиҗәсендә килеп чыккан дип түгел, ә бәлки кеше акылына табигый хас булган, тумыштан килгән, мәңгелек илаһи идеяләр дип карарга кирәк.
Геометрия кануннарының килеп чыгуын бу рәвешле аңлату – грек философлары һәм геометрлары арасында зур гауга кубуга сәбәп була. Аларның күпчелеге Платонга каршы чыга. Ләкин арада Платон җырын җырлаучылар да табыла, һәм әнә шул хәл галимнең мин-минлеген үстереп җибәрә. Димәк, ул инде хәзер Сократ шәкерте генә түгел, хәзер инде аның үз мәктәбе бар!
– Безнең геометриябез кыска гомерле һәм күзгә күренә торган әйберләр дөньясыннан, әлбәттә, аерыла, – ди Платон. – Аның каравы бу гыйлемнең илаһи хикмәте Бөек геометрыбыз – Ходай Тәгалә тарафыннан иҗат ителгән. Шуңа таянып, без нинди генә матди фактларны да инкяр итә алабыз. Ләкин геометриянең, кызганычка каршы, Ходай Тәгалә куйган таләпләргә җавап бирерлек фән булу дәрәҗәсенә ирешә алганы юк әле. Математиклар күргәннәреннән чыгып фикер йөртәләр һәм бу фәнне илаһи биеклеккә күтәрмиләр. Геометрия бар фәннән дә өстен саналырга лаеклы: аңны үстерүдә бу фәннең файдасы чиксез зур, һәм безнең өчен бу – иң әһәмиятлесе. Ә инде күзгә күренгән әйберләр белән исәпләшү, тоеп белүгә ышану, һичшиксез, борынгыларның Җирне яссы дип фараз кылуына охшаш иллюзияләргә китереп чыгара. Бәс, шулай икән, тоеп белүдән читләшергә, мәңге үзгәрми яшәүче идеяләр дөньясында кайчандыр күргәнеңне искә төшерү өчен тирән уйга чумарга кирәк…
Платон хыял диңгезенә чума. Аның башында тизрәк шәкертләр туплау фикере туа. Ул туган иленә кайтырга ашыга – Афинада академия оештырып җибәрә. Академиянең авыр ишегенә «Геометрияне белмәсәң – якын килмә!» дигән язу язып элә. Бу сүзләрнең тылсымлы көче Грециянең, Италиянең һәм Мисырның төрле почмакларында фәнгә сусап яшәүче бик күп яшьләрне үзенә тарта. Ләкин гади халык өчен академиянең авыр ишеге ябык килеш кала, «гыйлем чишмәсе» ннән авыз итү фәкать аристократ балаларына гына рөхсәт ителә.
Геометриянең «серләрен» шәкертләренә акрынлап ача-ача, Платон бу фәнгә илаһи идеяне танып белү максатын йөкли.
Аның өйрәтүенчә26, һәрбер геометрик фигура чын-чыннан танып белүнең символы булып тора. Геометрия, төрле фигуралар белән эш итүгә күнектерүдән тыш, Галәм серләренә төшенергә дә ярдәм итә.
– Җиргә генә күз салыгыз, – ди ул. – Җир безне туендырып тора, һәм шул ук вакытта ул – күктәге беренче җисем дә. Аллаһы Тәгалә аны Галәмнең нәкъ уртасына хәрәкәтсез шар сыйфатында урнаштырган һәм аңа мәңгелек көн белән төнне булдырып тору вазифасын йөкләгән. Аннан соң, вакыт билгеләү өчен, Кояш, Ай һәм планета дип аталучы янә биш иярченне иҗат иткән. Аларның Бөек геометр сызган сызык буйлап Җир әйләнәсендә йөрүләрен үзегез күрәсез.
Җир өстеннән елгалар ага, иксез-чиксез җәелгән океаннар чайпала. Боларның һәммәсе өстендә – һава. Менә шушы өч эссенция – җир, су, һава һәм аннан соң табигатьнең дүртенче көче – ут – җир өстендәге һәммә нәрсәнең: кешенең, хайваннарның, агачларның, ташларның һәм башка әйберләрнең җисемнәрен тәшкил итәләр.
Аннары Платон стихияләрнең табигатен аңлатуга күчә.
– Ут һәм җир, су һәм һава, һәркемгә мәгълүм булганча, – җисемнәр. Ләкин һәрбер җисем билгеле сандагы яссылыклар белән чикләнә, һәрбер яссылык исә гадирәк геометрик элементлардан, ягъни өчпочмаклардан тора… Безнең уебызча, утның һәм башка барлык җисемнәрнең дә башлангычы әнә шунда. Хәзер килеп, шуны ачыкларга кирәк: бу җисемнәр нинди беренче элементлардан тора һәм нинди геометрик формада яшәп килә? Җисемнәр арасында иң җиңеле, нечкәсе, нәфисе, үткене һәм хәрәкәтчәне, – әлбәттә, ут. Шуңа күрә бу җисемгә дүрткырлы пирамида27 тәңгәл килә. Шушы күзлектән чыгып караганда, уттан соң икенче урында – һава, өченче урында – су, дүртенчесендә җир җисемнәре тора, һаваның геометрик формасы – төзек октаэдр28, суныкы – төзек икосаэдр29, җирнеке исә иң тотрыклы геометрик фигура, ягъни куб булырга тиеш…
Аристократ балалары философның акыл сатуын мөкиббән китеп тыңлыйлар. Һәм аларның карусыз ышануын, хуплап кабул итүен күреп, Платон үзенең геометрик фантазиясендә колачын тагын да киңрәк җәя.
– Әнә шул дүрт эссенциядән хасил булган әйберләрнең төрлелегенә килгәндә, – ди Платон, сүзен дәвам итеп, – моның сәбәбен, аларның һәрберсендә ике төп илаһи элемент – тигезьяклы булмаган турыпочмаклы өчпочмак һәм тигезкырлы өчпочмак булудан эзләргә кирәк. Бу ике төп элемент иң тәүге дәвердә үк үзләреннән бик күп, ягъни һәр ыру сыйдыра алган кадәр эреле-ваклы өчпочмаклар тудырганнар. Ул төрләр соңга табан үзара буталып һәм аралашып бетү нәтиҗәсендә табигатьтәге төрлелек хасил булган. Табигать турында дөрес караш тудырырга теләүче кеше, һичшиксез, әнә шуларны исендә тотарга тиеш…
Кеше тәненең сәламәт һәм авыру булуы да геометрик төгәллеккә бәйле. Тәнне төзүче элементларның өчпочмаклары тән эченә керә торган матдәләрнең өчпочмакларын җиңәрлек дәрәҗәдә чыдам булса, тән нык һәм сәламәт була; киресенчә, аның өчпочмаклары читтән керә торган өчпочмакларга бирешерлек дәрәҗәдә көчсезләнсә, тән зәгыйфьләнә, хәлсезләнә; ниһаять, бөтенесен бергә тоташтыручы ми өчпочмаклары тышкы өчпочмакларга һәртөрле каршылык күрсәтү сәләтләрен югалтсалар, тәннән ычкынган җан очып китә…
Аннары Платон һич көтелмәгән нәтиҗә ясый:
– Әйтик, тәннәре каурый белән капланган кошлар ыруы җиңелрәк акыллы кешеләрнең әкренләп үзгәрүе нәтиҗәсендә килеп чыккан. Кайчандыр андый кешеләр күк җисемнәрен һәм аларның хәрәкәтен күзәтергә яратканнар, ләкин беркатлы булулары сәбәпле, ул җисемнәрне шул рәвешле маңгай күзе белән күреп, ягъни тәҗрибә аша гына өйрәнергә мөмкин, дип фикер йөрткәннәр. Андый аяныч хәлләр бүгенге көндә дә булгалый. Фани дөньяда яшәү дәверендә, барча белемнең чыганагы булган илаһи акылны югалту яки баетуларына карап, бер ыруның җан ияләре икенче ыруларга әверелеп торалар…
Шулай да «маңгай күзе» белән күреп табигатьне өйрәнүче күп кенә галимнәр Платонның күрәзәлек итеп әйткән сүзләренә игътибар итмиләр һәм, кошка әйләнүдән курыкмыйча, Афинадагы академия башлыгына ачыктан-ачык каршы чыгалар, аның акыл сатуыннан көләләр.
Платонның табигать турындагы фантастик тәгълиматына каршы аеруча кискен рәвештә бөек галим, геометриягә кагылышлы гыйльми трактат иҗат итүче Демокрит чыга:
– Галәмдәге төп матдәләргә Платон уйлап чыгарган дүрт эссенциянең, ягъни матдәви булмаган өчпочмакларның һичбер төрле катнашы юк, – ди Демокрит. – Табигать җисемнәренең теге яки бу сыйфатын аңлату өчен, ниндидер абстракт геометрик төшенчәгә таянуның кирәге юк, киресенчә, геометрик фигуралар, шул нисбәттән өчпочмаклар да, җисемнәрнең теге яки бу сыйфатыннан алына.
Демокритны халык таный һәм ярата. Аның популярлыгы көннән-көн үсә бара. Әнә шул хәл Платонны куркуга төшерә. Һәм ул, бөтен аристократияне Демокритның тәгълиматына каршы күтәрү максаты белән, Греция буйлап сәяхәт итә башлый. Төрле шәһәрләрдә аристократлар алдында чыгышлар ясаганда, ул үзенең дошманын юлдан язган бер алласыз итеп күрсәтә, югары сыйныфлар властен бәреп төшерергә бөтен халыкны һәм колларны котыртып йөрүче бәндә дип атый. Аристократларга шул җитә кала, Демокритның атомистик философиясенә иярүчеләрне рәхимсез рәвештә җәзага тарта башлыйлар: кулларын кисәләр, телләрен өзәләр. Демокрит үзе халык арасына, мәгарәләргә яшеренеп исән кала, әмма аның язганнарын «платониклар» бөтен Греция буйлап эзләп йөриләр һәм тапкан берсен юкка чыгаралар. Геометрия турындагы атаклы хезмәте әнә шулай эзсез югала.
Платон яклылар «җиңеп чыгалар». Өчпочмак – Галәмнең төп нигезе, дип игълан ителә, дин әһелләре аны илаһи символ дип белдерәләр. Табигатьне өйрәнүдә геометрия бердәнбер ысул итеп табыла. Платон әйткән өчпочмакларның илаһи көченә шиген белдергән кешене үлем көтә. Мондый шартларда бәхәсләшергә теләүчеләр табылмый…
Тик берзаман Афина академиясен аяз көндә яшен суккан кебек була: Платонга каршы берәү чыгыш ясаган икән, тик ул кеше җәзаланмый калган атомист түгел, бәлки академиянең иң алдынгы укучысы, зур дәрәҗәгә ия булган аристократ улы Аристотель30 икән! Һәм аның белән Платонның үзенә дә исәпләшергә туры килә.
Эгей диңгезе буендагы Стагир шәһәреннән академиягә килеп урнашкан чагында Аристотельгә фәкать унҗиде яшь була. Афинага килгәндә, ул сирәк очрый торган гыйльми кулъязмаларны укып белем алу, Платонның үзе белән сөйләшеп, геометрия һәм философияне яхшы итеп үзләштерү турында хыяллана. Ләкин егерме ел дәверендә академиядә ятып, ул андагы халыкның сафсатадан арына алмавына, фән белән шөгыльләнмәвенә тәгаен ышана. «Идея» турындагы сөйләнүләрнең реаль тормыш фактларына һәм тәҗрибәгә таянып эш итүче фәнгә нинди зур зыян китерүен аңлый. Көннәрдән бер көнне ул:
– Остазымны да, хакыйкатьне дә бер үк дәрәҗәдә яратам, ләкин хакыйкатькә тугры булу – минем изге бурычым, – дип игълан итә. – Платонның «һәр табигый җисем геометрик фигуралардан – өчпочмаклардан тора» дигән сүзе белән килешеп булмый, чөнки сызык һәм нокталарның бер үк нәрсә тәшкил итүе мөмкин түгел. Бу бит көн кебек ачык.
Аристотель йолдызлар хәрәкәтен белүче, диңгезләр гизүче кыю һәм көчле гимнаст була. Платон иярченнәренең купшы сүзләреннән арынгач, нәрсәне яклап һәм нәрсәгә каршы көрәшергә икәнен яхшы аңлый. Көрәш башлауга, аңарга академияне ташларга туры килә. Афина Ликеенда31 ул үз мәктәбен оештырып җибәрә, табигатьтәге һәм җәмгыятьтәге үзгәрешләрне күзәтеп һәм дөрес итеп язып баручы күренекле грек галимнәрен үз тирәсенә җыя. Аристотель, гадәттә, күләгәле аллеяларда йөргән чагында, үзенең шәкертләренә философиянең теге яки бу мәсьәләсен сөйли торган була. Шуннан чыгып, аның мәктәбенә «перипатетиклар», ягъни «йөреп укучылар мәктәбе» дигән исем тагыла.
Ликейда философлар мәктәбе ачылганнан соң берничә ел үтүгә, Аристотель бөтен Грециядә иң атаклы галим булып китә. Ләкин шулай да аның башы «әйләнми». Ул һәрвакыт бер үк фикерне кабатлый:
– Кеше, нинди генә даһи булса да, ирешкән уңышлары өчен үзеннән элек яшәүчеләргә рәхмәт әйтергә тиеш. Үткәннең тәҗрибәсен ныклап өйрәнми торып, фәнне алга этәрү мөмкин түгел. Шуңа күрә Фалестан Платонга кадәр барлык галимнәр һәм философлар иҗат иткән байлыкны бертөрле логик системага китерергә вакыт җитте. Ләкин бу авыр бурычны бер ялгызым, сезнең ярдәмегездән башка гына, һич башкарып чыга алмаячакмын…
Бу сүзләрне Аристотель үзенең шәкертләренә атап әйтә. Шәкертләре җиң сызганып эшкә башлыйлар. Шундый изге эштән берсе дә читтә калырга теләми. Менон медицина тарихын өйрәнергә керешә, Теофраст үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының тарихын яктыртуга алына, Евдем геометрия теориясенә һәм тарихына тотына.
Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә чиксез күп фактик материал җыйнала. Аны ничек итеп рәткә китерү, логик эзлеклелек белән билгеле бер системага салуны беркем белми.
Чыннан да, һәрнәрсәне дәлилли һәм нигезли башласаң, бик тирәнгә кереп китәсең, һәм ул чагында «Иң әүвәл нәрсә булган соң, нидән башланып киткән соң?» дигән сорауга килеп төртеләчәксең.
Шәкертләр, хафаланып, остазларының ярдәмен көтәләр. Аристотель, әнә шул иң кыен мәсьәләне чишә алмыйча гаҗиз булып, Платон позициясенә чигенергә мәҗбүр ителә. Аның уенча, фән бернинди аңлатуга мохтаҗ булмаган (кеше акылына тумыштан хас) төп төшенчәләрдән һәм исбат итмичә кабул ителә торган чынлыклардан – аксиомалардан башланып китәргә, ә калганнары барысы да әнә шул нигез итеп алынганнардан, алдан әйтелгәннәрдән, фикер йөртү юлы белән табыла (аныклана) торган нәтиҗәләр булырга тиешләр.
Аристотель геометрия фәне алдына куеп калдырган тарихи бурыч – барлык җыелган материалны әнә шул күзлектән чыгып билгеле бер системага салудан гыйбарәт була.
Безнең эраның бишенче гасырында яшәүче грек комментаторы Проклның32 әйтүенә караганда, бу бурычны үтәү эшенә Гиппократ Хиосский, Февдий Магнезийский, Гермотим Колофонский һәм башка галимнәр алына. Әмма аларның хезмәтләре Евклидның «Нигезләр» е янында югалып калалар.
Евклид33 Александрия шәһәрендә яши, геометрия мәктәбе оештыра. Ул геометриянең барлык тәгълиматларын җыю белән генә чикләнми, бәлки аларны бер калыпка сала, Евдокс һәм Теэтет тарафыннан эшләнгән өлешен дә камилләштерә һәм аңа кадәр аннан-моннан гына аңлатылган теоремаларны җитди рәвештә исбатлап бирә. Евклид, мөгаен, Афинада Платон шәкертләреннән, шул исәптән Аристотельдән укып белем алгандыр һәм шуның нәтиҗәсендә аксиоманы «акыл җимеше» дип атыйдыр…
* * *
Корташевскийның кулъязмасы әнә шунда өзелә иде. Николай, аны укып чыккач та, бик озак уйланып утырды. Бөек фикер иясе Аристотельнең аксиомаларны «акыл җимеше» дип аңлатуын һич тә башка сыйдырып булмый иде. Ничек инде ул алай булсын?
Монда икенең берсе: йә Григорий Иванович фикерен әйтеп бетермәгән, йә Николай үзе төшенеп җитми. Иң тәүге башлангыч итеп, нигез итеп нәрсәне алырга соң инде? Акылны алыргамы, әллә матди дөньянымы? Әгәр табигать һәммәсенең нигезе һәм тәүге башлангычы икән, ул чагында геометрия кагыйдәләре, кануннары акылдан гына килеп чыга аламы? Евклид та үзенең хезмәтендә ялгыш юлга кереп китмәгәнме икән?
…Николай, урыныннан торып, тәрәзә янына барды. Ләкин ул әле фикерләреннән арынып җитмәгән иде, тәрәзәгә карап торса да, берни күрмәде.
Теге вакытны «Философия тарихын» укыганда туган төп соравына һаман җавап алганы юк әле. Кемгә мөрәҗәгать итәргә икән? Ломоносов белән Радищевтан ярдәм сорасаң, булышсагыз ла, дисәң, ә?!
Николайның йөзенә елмаю җәелде. Малайлык димә инде син!
Кулъязманы тоткан килеш, ул Сергей бүлмәсеннән чыкты һәм Корташевский кабинетына таба юнәлде. Кабинет ишеге ачык, анда яңа кунаклар өстәлгән иде.
Адъюнкт Запольский, гимназия конторасы бухгалтеры Әхмәтов, рәсем укытучысы Чикиевлар килгән. Кунаклар кызып-кызып сөйләшәләр иде.
Николай кыюсыз гына бусага төбендә тукталды һәм, кунакларны баш иеп сәламләгәч, Корташевскийга кулъязманы сузды.
– Григорий Иванович, мин башка вакыт килермен инде, – диде.
– Киләсе атнада, дүшәмбе көнне килегез, яме! – дип җавап кайтарды укытучы һәм, гафу үтенгән сыман: – Килми калмассыз бит? – дип өстәде.
Кырыс холыклы укытучысының әнә шундый ягымлы мөгамәләсе Николайның күңелен үстереп җибәрде. Ләкин бу йорттан чыгып барганда, бу ишекләрне тиз генә ача алмаячагы башына да килмәде.
Урамда ул йөгереп кайтып килүче Сергейны очратты.
– Николай? Менә шәп булды әле очравың, – диде Сергей, тыны бетеп. – Николай Мисаилович белән директор янында булдык. Күндердек бит үзен! Гимназистларның йокы бүлмәсендә спектакль куярга ризалык бирде. Верёвкинның «Шулай булырга тиеш» дигән комедиясен уйныйбыз. Син судья роленә ризамы?
– Әйттең инде син дә! – дип куйды Николай, коты алынып. – Минем бит гомердә дә уйнаганым юк, уйнарга да җыенмыйм.
– Алай кырт кисмә әле син! Кызык ич ул уйнау, – диде Сергей һәм, дустының җилкәсенә сугып алып, өенә йөгерде. Ерактан да аның: – Уйлап кара! – дигәне ишетелде.
Икенче көнне өлкән класс гимназистлары һәм студентлар мәш килеп сәхнәдә уйнарга ярарлык киемнәр хәстәрләргә, ак җәймәләрдән пәрдә тегәргә керештеләр. Шимбә көнгә күп калмаган, һәммәсен өлгертергә кирәк иде.
Менә килеп тә җитте ул шимбә көн. Озынча бүлмәнең бер башын пәрдә белән бүлеп алдылар. Ул сәхнәне шәмнәр белән яктыртып җибәрделәр һәм комедияне уйнарга тотындылар. Яшь артистларның бик мәзәк киемнәре, уены тамашачыларның күңелен әсир итте.
Карт Доблестин ролен башкаручы Сергей гимназиянең инвалид сторожы киеменә бик охшаган ертык солдат сюртугы киеп сәхнәгә чыкты. Башында акбур комы сибелгән чүбек парик, ә кулында чылбыр (бәйдәге эт, чылбырдан җибәргәч, урамга чапкан һәм берәүне тешләп тә өлгергән).
Тамашачылар бүлмә тулы. Университетның, гимназиянең начальствосы, укытучылары үзләренең хатыннарын һәм кызларын алып килгәннәр. Студентлар һәм гимназистлар да кергәч, бүлмә шыгрым тулды. Спектакль тоташтан кул чабулар белән үтте. Тамаша беткәннән соң, Николай дусты янына барды. Бик нык дулкынланган Сергей аңа каршы атлады һәм, килеп җитәргә дә өлгермәде, кулъяулыгы белән битеннән акбурын сөртә-сөртә:
– Ничек соң, ә? – дип сораштыра да башлады. – Шәп киенгәнме мин? Икенче баш тартмассыңмы инде уеннан?
– Тартмам шикелле, – диде Николай оялчан гына. – Шунда бер кечкенә генә роль бирсәң…
– Менә булды! – дип көлеп җибәрде Сергей. – Йогышлы чир кебек ул. Бер башлап кына җибәр.
Театр эшләре көннән-көн алга китте. Попечитель рөхсәтеннән чыгып, казна студентларына «итагатьле булганнары өчен» махсус бер класс бүлмәсен бирделәр. Элек ул бүлмә стена белән икегә бүленгән булган, хәзер шул стенасын алганнар, ике якта ике колонна гына утырып калган – спектакль куярга шуннан да җайлы бүлмәнең булуы мөмкин түгел иде.
Ләкин көтмәгәндә бу уеннардан шактый күңелсез «уймак» килеп чыкты. «Килешү нәтиҗәсе» дигән драманы әзерли башлаганда, Александр Панаев, «театр директоры» Аксаковны үгетләп, генерал ролен алды. Шуның белән ул бер чибәр туташның күңелен яуламакчы булган икән. Рольне алуын алды, әмма репетицияләрдә бу искиткеч матур егетнең бөтенләй уйный белмәве күренде.
Студентлар арасында:
– Хур булабыз моның белән!
– Генерал ролен Балясниковка бирергә кирәк! – дигән ризасызлык авазлары ишетелде.
Ләкин «театр директоры» бу сүзләргә колак салмады. Беркөнне, репетиция барганда, үзара «бәхәсләшүче» Аксаков белән Панаев арасына Николай килеп керде дә:
– Александр, бу рольне булдыра алмыйсыз, баш тартыгыз, – диде.
Панаев агарынып китте, әмма ул авыз ачып сүз әйткәнче, кызу канлы Аксаков, дары шикелле кабынып:
– Кем директор, синме, минме? – дип җикеренергә тотынды. – Дворянга акыл өйрәтмә!
Лобачевскийның тыны кысылды. Ул, йодрыкларын йомарлап:
– Нәрсә дидең?! – дип, аның өстенә бара башлады.
Бәхетенә каршы, Балясников һәм башка студентлар аны тотып калдылар. Николай талпынып та карады, ләкин ычкына алмады.
– Җибәрегез, тимим, – диде ул акрын тавыш белән. Һәм, беркемгә дә күтәрелеп карамыйча, бүлмәдән чыгып китте.
Студентлар һәм гимназистлар Аксаковка шелтәле караш ташладылар. Иптәшләренең фикерен Зыков әйтте.
– Барыбер Александрның хәленнән килми, – диде ул. – Карышып тормагыз, Аксаков, рольне Балясниковка тапшырыйк.
Оятыннан нишләргә белмәгән Панаев, тәрәзә янына барып, иптәшләренә арты белән басты.
Аксаков яңадан кабынып китте.
– Әле шулаймы? – диде. – Ул чагында мин директорлыктан да, ролемнән дә баш тартам.
Аның гаҗәпләнүенә каршы, моңа шунда ук риза булдылар.
– Бик дөрес, алып ташларга кирәк!
– Театрга килеп йөрмәсен. Борынын күтәрмәсен әле. Кемнәр чыгарырга ди? Кул күтәрегез.
Һәммәсе дә кулын күтәрде.
Бу хәлне күреп, Аксаков шаккатты. Ачуына буылып, ул:
– Үкенерсез – мин булмам! – дип куйды һәм, дәшми генә басып торган Панаевны кулыннан эләктереп, залдан атылып чыгып китте.
Студентлар һәм гимназистлар бер-берсенә караштылар. Бары тик Балясников:
– Кайгырмагыз, егетләр! – дигәч кенә, эчләренә бераз җылы кергән сыман булды…
Бу вакытны Лобачевский җил-җил атлап урам буйлап бара иде.
– Дворянга акыл өйрәтмә, имеш, – дип кабатлады ул, ярсуын баса алмыйча. – Өйрәтсәм, нәрсә диярсең? Дворян грамотасы белән генә галим була алмассың әле. Аның өчен баш та кирәк.
Ул көнне Лобачевский тәмам арыганчы урамда йөрде. Киредән университетка кайтып җиткәч, күңеле сыкрап, моннан ары Григорий Ивановичның өенә барып йөри алмаячагы турында уйлады. Юк, юк, Аксаков яшәгән йортка ул бүтән аяк басачак кеше түгел!
Әмма Николай кырыс холыклы сөекле укытучысыннан аны мәңгегә аерачак икенче бер сәбәпне белми иде әле.
Казан университеты яши башлауның беренче көненнән алып Корташевский бу югары уку йортын гимназиядән аеруны, устав кушканча мөстәкыйль итүне яклап килде. Гимназия советы утырышларында шул фикерен көчәйтеп, Яковкинның башбаштаклык кылуына каршы тәнкыйть белән чыкты.
Аның хыялында яңа университет күп сандагы яшь галимнәрне тәрбияләп үстерергә тиеш иде. Ә немец профессорлары укытуга да, тәрбия эшенә дә эленке-салынкы гына карыйлар. Студентлар, имтиханнарны да юньләп алмыйлар, ничек тә безне мыскыл итәргә тырышалар, дип зарланалар иде. Тик Григорий Иванович студентлар белән якынлашкан саен, Яковкин һәм немец профессорларының нәфрәтен ныграк казанды. Университетта хәлләр кискенләшкәннән-кискенләшә барды. Моңа, әлбәттә, идарә итү эшенең куелышы төп сәбәп булды.
Моннан ике ел элек, Румовский киткәч тә, Яковкин профессорлар һәм адъюнктлар мәҗлесенең элеккечә Казан гимназиясе советы дип аталуында дәвам итүе турында приказ чыгарган иде. «Университет әгъзалары күпчелекне тәшкил итүгә дә карамастан, совет, агымдагы мәсьәләләрне хәл иткәндә, университет уставындагы күрсәтмәләргә өлешчә таяначак» диелгән иде ул приказда.
Һәм әнә шул приказ нигезендә Яковкин теләсә нәрсә эшли ала иде. Корташевский мондый хәл белән килешмәде һәм язма рәвештә үзенең фикерләрен исбатлады. Университеттагы эшләр белән идарә итү өчен, гимназия советының көче җитми, дип язды ул. Моның өчен Яковкин адъюнкт Корташевскийны «училищеларның баш идарәсе һәм халык мәгарифе министры тарафыннан расланган карарга каршы чыгучы» дип игълан итте. Ләкин Григорий Иванович бирешергә уйламады.
Хаклыкның кем ягында икәнен күреп, аңарга профессор Каменский да кушылды. Алар университетның гимназиядән аерылуын, мөстәкыйль яшәвен таләп иттеләр. Яковкин ничек кенә булса да моңа юл куймаска тырышты. Үзенең максатына ирешүдә ул ялган ише нәрсәдән дә тайчанмады. Немец профессорларының русча белмәүләреннән файдаланып, ул алардан күңеленә ошамаган өлкән надзиратель Пухинский өстеннән язылган әләк кәгазенә кул куйдырды. Яковкин сүзенә ышанып, тегеләр, ул кәгазьдә өлкән надзирательнең вазифалары турында язылган дип, абайламыйча да калдылар.
Бу хакта Григорий Иванович гимназия советы утырышында бик ачынып сөйләде. Каменский аны яклап чыкты.
Яковкин шул ук төнне аларның үзләрен әләкләп Мәскәүгә язды: «Бик зур мәшәкатьләр тудырып, минем җанымны ашыйлар».
Министр Завадовский исә, кем хаклы икәнне төпченеп тормыйча, Яковкинга җавап та җибәрде. «Казан гимназиясе советындагы тәртипсезлеккә вә итагатьсезлеккә чик кую максаты илә, башкаларга йогынтыларын булдырмау нияте илә, профессор Каменскийны, адъюнкт Корташевскийны вә янә алар коткысына бирелүчеләрне эш урыннарыннан алырга һәм башкалар белән алыштырырга», – диелгән иде аның фәрманында.
Николай университет коридоры буйлап тирән уйга батып бара иде, кинәт иңбашына кагылуларын тоеп, башын югары күтәрде. Каршысында Аксаков басып торганны күреп, ул бер-ике адым артка чикте.
– Ташла шул җыен юк-барга ачу саклавыңны! – дип сүз башлады Сергей. – Яковкинның соңгы этлеге турында ишеттеңме әле? Безнең Григорий Ивановичның башын ашаган. Каменскийныкын да. Әхмәтов белән Чикиевны да куган. Бу Яковкин Алланың кашка тәкәсенә әйләнде бит. Немецлар да бәйрәм итә.
Уртак кайгы иске дусларны кабат якынайтты. Университеттан алар бергә чыктылар.
– Григорий Иванович янына барыйк, – диде Сергей.
Николай сүзсез генә баш кагып ризалыгын белдерде. Алар килгәндә, Корташевский гадәтенчә эшләп утыра иде. Ул бераз ябыга төшкән, бөкресе чыккан сыман тоелды Николайга. Әмма укытучының тавышы үзгәрмәгән: тыныч һәм нык иде. Егетләрне ул ачык йөз белән каршы алды, кул биреп күреште, икесенә дә урын тәкъдим итте.
– Минемчә, озакламый бар да җайланыр, хакыйкать өстенлек алыр, – диде укытучы. – Хәзердән үк кайгыра башлау иртәрәк булыр. Бигрәк тә сезгә, Лобачевский. Ике атнадан бит университетка керү өчен имтихан тотачаксыз. Әйтмәделәрмени әле сезгә?
Григорий Иванович көтмәгәндә Николайны ике иңбашыннан алып күкрәгенә кысты.
– Сезгә, Николай, хәзер инде бер минутыгызны да әрәм итәргә ярамый! Бер көн кичекмәстән эшкә башлагыз, – диде һәм күңел йомшаклыгына бирелүдән үзенең үк коты алынган төсле читкә тайпылды.
Николайның тамак төбенә ниндидер төен килеп утырды, һәм ул:
– Хушыгыз! Рәхмәт! – дип кенә әйтергә өлгереп, ишеккә ташланды.
…Университет! Ничаклы өмет баглый сиңа бу егет. Аның бөтен киләчәге синең кулыңда…
Николай бу мәһабәт ак бина алдында туктап уйга калды. Шушы авыр имән ишекне беренче мәртәбә курка-курка гына ачканына дүрт кенә ел узды микәнни? Ә бит аңарга йөз ел, юк, алай гына да түгел, инде мең ел булгандыр сыман тоела иде.
3
1807 елның 14 феврале, көн уртасы иде. Университетның авыр имән ишеге кинәт ачылып китте, һәм аннан мундир кигән, шпага таккан зифа буйлы бер егет атылып килеп чыкты.
Көчле җил исеп, егетнең коңгырт бөдрә чәчен тузгытты, битенә вак кына кар бөртекләре сипте. Ләкин егет моңа игътибар итмәде, авыр сулый-сулый, колоннага сөялде.
Озак та үтмәде, агач аягы белән шак-шок атлап, инвалид сторож килеп чыкты. Ул бер кулына шинель белән эшләпә тоткан иде.
– Нишләвегез инде бу, Лобачевский әфәнде? Яз җитмәгән ич әле, суык-фәлән тидерүегез бар.
Лобачевский ялт итеп аңа таба борылды да, шинелен ала-ала, бик ягымлы гына:
– Рәхмәт инде, Емельян агай, – диде. – Киенми генә чыгылган шул. Залда утырганда нишләптер баш әйләнеп китте, йөрәк урыныннан чыгарга җитеп тибәргә тотынды… Хәзер әйбәтләнде шикелле…
– Зур шатлыктан ул, зур шатлыктан, – дип сөйләнде карт. – Шатлыкның аның кайгыдан ныграк китереп суккан чагы да булгалый. Әйдәгез, шинелегезне миңа бирегез дә үзегез залга үтәрсез. Хәзер анда музыка, сый-хөрмәт башлана.
Солдат, чатанлый-чатанлый барып, ишекне тутырып ачты.
– Капельмейстер Новиков әфәнде боерыклар бирә калган иде инде. Укучылар, университетны олылап, кантата җырларга тиешләр. Әйдәгез, рәхим итегез!
– Рәхмәт, Емельян агай! – диде Николай, күңеле нечкәреп. Ул соңгы тапкыр үзенең эсселәгән маңгаен җилгә куйды, күкрәк тутырып бер сулу алды һәм ачык ишектән эчкә керде.
Өстән, актлар залыннан, тантаналы кантата җырлаулары ишетелде:
Фән бакчасына әйләнеп,
Дан алыр мәңге Казан…
Николай, җырга колак салып һәм бүген кичергәннәрен искә төшерә-төшерә, акрын гына атлап өске катка менә башлады.
Юк-юк, бер дә төш түгел. Өлкән класстагы сигез укучы бүгеннән студент. Менә ич шпагасы!
Ул саклык белән генә шпаганың эфесына тотынды һәм кылычын яртысына кадәр тартып чыгарды. Шулвакыт ул, гүя шпага кулын көйдереп алды, баскыч уртасында туктап калды. Ничек итеп шундый хәлне абайламады соң әле? Университет ачылуга ике ел тулган көнне һәммә кеше бәйрәм иткәндә, укытучылардан бер Корташевский гына юк. Ни өчен килмәде икән?
Николай кылычын кынына тыкты һәм кире түбәнгә йөгереп төште.
– Емельян агай, шинель белән эшләпәне тиз генә бирегез әле! Григорий Иванович юк бит, хәлен белеп кайтыйм…
– Шулаймыни? – диде карт сторож, элгечтән шинельне кабалана-кабалана алып. – Кара инде, ә!
Ул соңгы сүзләрен әйткәндә, Лобачевский инде вестибюльдән атылып урамга чыккан һәм Черек Күл ягына таба йөгерә иде.
Буранда да халык урамда иде. Әнә бакчада балалар бик зур итеп кар бабай ясап куйганнар. Хәзер ярыш бара: шуның кишер борынына кем тидерә ала дип, йомарлам-йомарлам кар ыргыталар. Башка вакыт булса, Николай да ярышка катнашмый калмас иде, хәзер әйләнеп тә карамады.
Елагиннар йортына җитүгә, ул, күңеле нидер сизенеп, кинәт кенә куркынып китте. Парадный ишекне ни өчендер тупсасына кадәр ачып куйганнар. Баскычтан йөгереп менгәч, Николай аптырап калды. Григорий Ивановичның кабинет ишеге төбендә зур-зур әрҗәләр тора.
«Бәлки, бүтән квартирага күчәдер?» – дип үзен үзе тынычландырмакчы булды Николай, әмма күңеле моңа ышанмады.
Николай башын күтәреп караса, ни күрсен – Корташевский елмаеп бусагада басып тора. Менә ул егеткә таба атлады.
– Шпага бирделәрмени инде? Бик әйбәт! Тәбрик итәм, Николай… Иванович… Хәзер инде шулай дию дә килешә. Рәхим итегез.
Кабинет бушап калган. Киштәләрдән китаплар, стеналардан картиналар алынган. Егет күз йөртеп чыкты да, мондый хәлгә ышанырга теләмичә, сорау бирде:
– Григорий Иванович, әллә сез… – ләкин ул сүзен әйтеп бетерә алмады.
Корташевский аның иңбашына кулын салды.
– Әйе, китәм шул, Николай. Бүген иртән Петербургтан көенечле хат килде. Сенат безне университетка кабат эшкә урнаштыруга каршы. Туган шәһәр, университет… Әллә бирегә әйләнеп кайтам, әллә юк инде…
Корташевскийның тавышы калтырап китте. Ә Николай читкә борылды һәм ике кулы белән йөзен каплап елап җибәрде. Әкрен генә сулкылдап, Сергей килеп керде.
Ләкин Григорий Иванович үзен бик тиз кулга алды.
– Николай, сез бит шпага таккансыз! – диде ул кырыс тавыш белән. Хәзер инде ул әүвәлге тыныч кыяфәтле укытучы иде. – Сез киләсен белеп, менә кайбер нәрсәләр калдырган идем, – диде ул, өстәлгә таба борылып, һәм кулы белән күн тышлы калын-калын китапларны күрсәтте. – Болары Ломоносов. Ә менә дәфтәрдә философ Дидродан күчереп алган кайбер фикерләр. Сезнең белән безгә бик кирәкле нәрсәләр. Тыңлап карагыз әле менә.
«Фән өлкәсе иксез-чиксез кырны хәтерләтә; ул кырның кайбер урыннары караңгы, кайбер урыннары яктыдыр сыман тоела. Безнең хезмәтләребез әнә шул якты җирләрне киңәйтә төшәргә яки басудагы утларны ишәйтергә тиеш. Беренчесен даһи акылы булдыра алса, икенчесен үзгәртү һәм яхшыртуга сәләтле зирәк акыл иясе башкарып чыга…» Төшенәсезме?
Алар шулай бик озак сөйләшеп утырдылар. Корташевскийның әле моңа кадәр бервакытта да яраткан укучыларын болай үз итеп, якын күреп сөйләшкәне юк иде.
Лобачевский университетка әйләнеп кайтып, үз бүлмәсенә кергәндә, иптәшләре һәммәсе йоклыйлар иде инде. Мөгаен, бу тантаналы көндә бик нык тәэсиргә бирелеп арыганнардыр. Николай, чишенеп, урынына ятты. Ләкин Григорий Иванович турындагы фикер аның миен игәүләүдән туктамады. Шуңа күрә егет үзалдына:
– Булмас! Булмас! – дип сөйләнеп ятты.
Ә инде күз алдына мәкерле елмаеп торучы Яковкин килеп баскач, үзе дә сизмәстән:
– Ул хаиннән яхшылык көтмә инде син! – дип шактый кычкырып әйтеп куйды. Һәм барыбер йоклап китә алмаячагын сизеп, урыныннан торды. Китапларын култык астына кыстырды да, кулына шәм тотып, икенче катка юнәлде.
Караңгы коридорда класс бүлмәсенең ишеген ул капшанып кына эзләп тапты һәм, эчкә кереп, ишекне япкач кына, шәмне яндырып җибәрде. Шуннан Григорий Ивановичтан алып кайткан Ломоносов китапларын актарып, Аристотель турында язылганны эзли башлады.
– Бөтенләй тапмам кебек тоелган иде, менә ич! – дип куйды ул, бик озак эзләгәннән соң үзенә кирәген табып. Вольфның «Физика» сына язган кереш сүзендә Михаил Васильевич болай ди:
«Ошбу фәнгә34 мөнәсәбәте булган галимнәр һәммәсе бер Аристотельгә ияргәннәр, аның фикерләрен хакыйкать дип кабул иткәннәр, хаталануы мөмкин түгел дип уйлаганнар һәм шуның нәтиҗәсендә философиянең үсешенә, шулай ук ошбу фәнгә бәйле бүтәннәренең үсешенә зур зыян килгән. Ошбу фикер нәтиҗәсендә фән белән шөгыльләнүчеләрнең берсе икенчесеннән уздырырга теләп яңадан-яңа ачышлар ясарга булган изге омтылышлары юкка чыгарылган…».
Ломоносовның кереш сүзенә эчкәрерәк чумган саен, Николай ныграк җанланды.
– Шулай шул менә! Бик дөрес! – дип җөпләде ул һәм кычкырып укый башлавын сизми дә калды.
«Кыскача итеп әйткәндә, соңгы вакытларда фәннәр искиткеч дәрәҗәдә алга киттеләр, һәм ошбу хакта моннан мең ел элек яшәүчеләр генә түгел, хәтта йөз ел элек яшәүчеләр дә хыяллана алмаганнар булса кирәк.
Ошбу хәлнең килеп чыгуына иң төп сәбәп менә нәрсә: хәзерге галимнәр, аеруча табигый әйберләрне тикшерүчеләр, берәүнең башында туган уйдырмаларга һәм купшы сүзләргә мөкиббән китмиләр, күпчелек очракларда хак сәнгатькә35 мөрәҗәгать итәләр».
– Әнә бит ул ничек ди! Аристотель кебек даһиларга да тәнкыйть күзлегеннән карарга куша. Язып алыйк әле.
Николай үзенең дәфтәренә каләме белән энҗе шикелле вак хәрефләр тезәргә кереште. Язып бетергәч, Ломоносов китабын читкә алып куйды һәм, бөдрә чәченә бармакларын батырып, ике учы белән күзләрен каплады.
– Бу мәсьәләне Дидро ничек аңлата икән, тукта, карыйм әле! – дип, Николай тиз-тиз генә Корташевский биреп җибәргән дәфтәрне актарырга тотынды. Эзли торгач, ул аннан «Табигатьне аңлатуга карата фикерләр» дигән хезмәттән алынган өзекләрне тапты. Анда болай диелгән иде:
«…математик фәннәр тәҗрибәдән башка гына бернинди төпле белем бирмиләр… Табигатькә таянычы булмаган төшенчәләрне төньякта үсә торган тамырсыз агачларга тиңләргә мөмкин. Андый агачлардан яки идеяләрдән торган урманны аудару өчен җил исеп куюы да, кечкенә генә факт та җитә».
Димәк, француз галиме дә, Ломоносов шикелле үк, табигатьтән өйрәнергә өндәүче философияне алга сөрә икән. Әмма Лобачевскийга барыннан да әһәмиятлерәк күренгән фикер дәфтәрнең соңгы битенә күчереп язылган иде. Шуны укыганда, Николайның берара хәтта тыны кысылган кебек булды.
«Материя хәрәкәткә һәм торгынлыкка битараф дип философлар нинди мәгънәдә әйткәннәрдер, белмим… Философларның бу фикере математикларның: берничек тә үлчәнми торган нокта, бернинди киңлеге булмаган сызык, бернинди калынлыгы юк яссылык турындагы карашларын хәтерләтә».
Бу сүзләрне укыгач, Николай урынында утырган килеш кала алмады, әлбәттә. Ул, сикереп торып, кулын болгый-болгый, класс буйлап йөренде. Гүя бөек акыл ияләренең әле хәзер генә укылган фикерләре аңа да кагыла, аны да башын эшләтергә мәҗбүр итә иде. Аларның ачышларына хозурланып, хискә бирелеп:
– Демокрит! Ломоносов! Дидро! Радищев! – дип тезеп китте егет.
Хәзер инде ул нинди юлдан барачагын белә. Ихтимал, караңгылык, наданлык һәм искелек дөньясына каршы алып барылган бөек көрәшкә катнашачагын күңеле белән ул нәкъ әнә шул чакны сизенгәндер.
4
Яңа көн туып, Николай яңа мәшәкатьләргә күмелде. Тиз-тиз генә киенде һәм Балясниковны эзләргә тотынды. Кыю һәм тапкыр булганы өчен, ул аны ихтирам итә иде. Коридорда очратуга:
– Пётр! Сенат Корташевскийны университетка кире кайтармаган. Башкаларны да шулай ук, – дип, ерактан ук эндәште һәм: – Нәрсә эшлибез? – дип тә өстәде.
Балясников аның янына җитеп туктады. Николай, кабаланып:
– Кичә мин Григорий Ивановичның күчеп китәргә әзерләнүен күрдем, – диде.
Балясников, бераз дәшми торганнан соң:
– Губернаторга барырга кирәк, – диде. – Бүген үк барырга, Яковкинны кудыртырга, ә Григорий Ивановичларны кире кайтартырга кирәк!
– Рәт чыгар дисеңме? Томана кеше ич ул Мансуров. Гимназия белән университет аның ике ятып бер төшенә керми торгандыр.
– Казанның югары даирәләрендә, кызганычка каршы, аңардан да акыллырак кеше юк, – диде Балясников, кырт кисеп. – Барына канәгатьләнергә туры килә.
Лобачевский күнде.
– Барабыз, алайса! – диде. – Дәресләр беткәнче егетләрне күреп сөйләшергә өлгерербез бит?
– Өлгерербез! – Балясников уң кулын Николайга сузды. Бер-беренә ышанырга яраганын һәркайсы сизде.
Көн буена студентлар мыштым гына икәү-өчәү җыела, сөйләшә тордылар, ә надзирательләр күренгәндә, бернигә исләре китмәгән кыяфәт белән таралыштылар.
Кичке якта аларның яртысыннан артыгы кара ишегалдына җыелды һәм тиз генә җыелыш сыман бернәрсә үткәрде. Болай дип карар кылдылар: һәммәсе бергә җыелып барачаклар; губернатор белән өлкән студентлар исеменнән – Балясников, кечеләре исеменнән Лобачевский сөйләшәчәк.
Студентларны күреп, Мансуров бер дә шатланмады. Ләкин губернатор, гәрчә аларның начальствога буйсынмавын күреп торса да, ачык чырай белән кабул итте һәм якын арада үтенечләрен тикшерергә вәгъдә итте.
Әмма эшне кузгатып җибәрү-җибәрмәвен белергә икенче көнне тагын килүләрен күреп бик нык ачуы кабарды. Студентларны кабул итмәве бер хәер, ул хәтта дежурный офицерга аларны университет начальствосы карамагына илтеп тапшырырга кушты.
Шул рәвешле тәртип урнаштыргач, Мансуров тынычлап калырга уйлады булса кирәк. Ләкин аның мондый җиңел акыл белән кылган чарасына җавап итеп, студентлар лекциягә йөрми башладылар. Бунтка охшаган бер нәрсә килеп чыкты.
Буш аудиторияләрне күргәч, Казанга зур акча эшләргә өметләнеп килгән немец профессорлары куркуга төштеләр. Алардан да бигрәк бунт күтәрүчеләрнең әти-әниләре һәм шәһәр җәмәгатьчелеге борчуга калды. Гомердә булмаган хәл бит! Университетның әле гимназиядән аерылып җиткәне дә, бинасы да, юньле профессорлары да юк. Мәгариф министрының ачуы килеп, бөтенләй ябып куюы бик ихтимал иде. Университеттагы хәлләр белән бөтен шәһәр кызыксынды. Бик зур җәнҗәл купты. Җәмәгатьчелек Яковкинны тиргәде. Университетта эшләүчеләр һәм укучылар ачыктан-ачык ризасызлык белдерделәр.
Губернатор Мансуров студентлар бунтын, гадәттәгечә, полицияне өстереп кенә туктатырга мөмкин дип уйлавы ялгыш икәненә төшенде. Шуннан ул, университетка җитәкчелек итәр өчен Яковкинның ярамавы турында әйтеп, эчке эшләр министрына хат язарга мәҗбүр булды.
«Шәһәребездә университет ачканда, акылы бар кешеләр мәгърифәтнең үсеп китәчәгенә зур өметләр баглаганнар иде… Гимназиядә моңа нигез салына кебек тоелган иде. Әмма, кызганычка каршы, халыкның гадел фикерен көчәйтеп, түбәндәгене әйтергә батырчылык итәм: уку йортларына идарә итү эше сәләтсез профессор Яковкинга ышанып тапшырылган, ә гомуми фикер ул затның кешелек сыйфатларын, холкын хуплап бетерми. Тәрбия эшенең кулдан ычкындырылуына, ичмасам әдәп-әхлакның гына да булмавына карата ишетелгән ризасызлык авазлары нәтиҗәсендә кайбер укучыларны укып бетермәс борын кире алдылар, ә күпләр үз балаларын гимназиягә бирмиләр.
Ниһаять, җәмәгатьчелек алдында ышаныч казанган, тәртипсезлекләрне бетерергә омтылган университет әгъзалары кинәт чыгарып ташланды. Мәсәлән, профессорлардан доктор Каменский – үз өлкәсендә зур белем туплаган, элекке начальствосы тарафыннан бик әйбәт аттестат белән бәяләнгән, шәһәребездә үзенең таланты һәм әхлагы җәмәгатьчелек тарафыннан хупланган кеше – бөтенләй эштән куылды. Шулай ук искиткеч сәләтле һәм мәгълүматлы, әхлак ягы тулысынча гамәлгә сыя торган адъюнкт – профессор Корташевскийны да кудылар… Вакытында алар икесе дә куылуның сәбәпләрен сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде, тик аларга җавап булмады»…
Мансуров бу эш белән чынлап та кызыксына икән дип уйлау ялгыш булыр иде. Чөнки хатның ахырында ул университеттагы фетнә өчен үзенә эләкмәсен дип кенә тырышканлыгын күрсәтә:
«Әгәр халык файдасын хәл итәчәк фәннәр мәгърифәткә бәйле булмаса… әгәр куылганнарны яклап һәм тәрбия файдасын күздә тотып белдерелгән ризасызлык авазларына битараф калсам, кайгырмасам, миңа ышанып тапшырылган губернадагы чит бер эш белән Сез галиҗәнапны борчымас та идем».
28 февральдә студентлар, губернаторның эчке эшләр министрына хат язганлыгын белгәч, лекцияләргә кабат йөрергә карар бирделәр. Лобачевский, Фукс лекциясенә керү урынына, Григорий Ивановичка барып, губернатор хаты турында әйтте һәм аның, министрдан җавап килмичә, шәһәрдән китми торуын үтенде. Шуннан соң гына бераз тынычланып, университетка әйләнеп кайтты.
Кичке якта, йокы бүлмәсенә кереп барганда, аны Сергей туктатты. Уңга-сулга каранып, кулына бер язу тоттырды һәм:
– Григорий Ивановичтан, – дип пышылдап кына аңлатып та бирде.
Николай тәрәзә яктысына барып дүрткә бөкләнгән кәгазьне ачты. Анда: «Бер сәгатьтән китәм. Кил», – дип язылган һәм аста янә ике сүз өстәлгән иде: «Тавышсыз гына».
– Димәк, беркемгә дә әйтәсе түгел, – диде Николай, соңгы сүзләрне укыгач.
Бер-ике минуттан алар инде урам буйлап йөгерәләр иде.
– Петербургтан әле генә депеша килеп төште, – диде Сергей, барган шәпкә. – Григорий Иванович белән Каменскийны чакыралар. Ә нәрсәгә икәнен әйтмәгәннәр.
Алар йөгереп килеп кергәндә, Корташевский инде чыгып китәргә тәмам әзерләнгән, юл киемнәре – туны, бүреге, тире бәяләйләре – ишек төбендәге урындыкта ята иде.
Григорий Иванович тыны беткән Николайны кочаклап алды.
– Тиз килүең өчен рәхмәт. Бүген төнлә сәфәр чыгабыз. Югыйсә иртәгә икенче якка – Себергә озатулары ихтимал. Хәер, анысы аның вак мәсьәлә. Синең турыда сөйләшеп калыйк.
Укытучы аңа яратып һәм үз итеп «син» дип эндәшүен сизмичә калды. Моны шулай ук Николай да абайламады. Аларга комачауламас өчен, Сергей үз бүлмәсенә юнәлде.
– Син хәзер математика хакыйкатьләрен дөрес итеп өйрәнү юлына кердең, – диде Корташевский. Ул ашыкмыйча гына диванга утырды һәм Николайга кулы белән ишарәләп урын күрсәтте. – Ләкин әлегә син беренче адымнарыңны гына ясыйсың. Геометриянең чып-чын нигезенә үтеп керү юлын Демокрит, Ломоносов, Дидро һәм Радищев күрсәтеп бирерләр. Андый бөек эшкә мин катнаша алмам, күрәсең. Минем әйтергә теләгән фикеремне, хәтереңдә булса, Румовский әйтте. Киләчәктә, Николай, ул проблеманы син һәм синең иптәшләрең чишәргә тиеш. Радищев сүзләрен һич онытырга ярамый. Ә ул: «Эшкә тәвәккәл тотыну, армый-талмый башкарып чыгу – Россия халкына иң хас сыйфат», – дигән.
Григорий Иванович бераз вакыт тынып торды. Николайга килсәк, ул авыз ачып сүз әйтерлек түгел иде. Укучысының хәлен аңлап, Корташевский урыныннан кузгалды.
– Вакыт җитте, дустым, – дип саубуллаша башлады.
Николай баскычтан ничек төшкәнен дә, шулай ук шәһәр урамнарында күпме йөргәнен дә хәтерләми. Кул-аяклары тәмам күшегеп беткәч кенә, университет ягына кайтты. Төнге сторож аны шыпырт кына бүлмәсенә кертеп җибәрде.
Корташевский китеп, бер-ике атна үткәч, сөекле укытучысы янына Сергей Аксаков та китеп барды. Бу хакта ул ахырдан истәлекләрендә болай дип язды:
«Иртәгә юлга чыгарга дигән көнне мин университет һәм иптәшләрем белән саубуллашыр өчен актык мәртәбә килдем. Зур бер төркем булып, кочаклашып, бүлмәләрне, аудитория һәм залларны айкап йөрдек. Аннары озаклап үбешеп-кочаклашып саубуллаштык. Аерылышкан чакта бер өер студентлар һәм гимназистлар мине озата чыкты; мин акрын гына басмалардан төштем; күңелемне авыр сагыш биләде; янә бер мәртәбә артыма борылып иптәшләремә, университет бинасына карадым да тиз-тиз атлап киттем… Минем артымнан таныш тавышлар: «Хуш, Аксаков, сау бул!» – дип калдылар…»
Якын кешеләреннән аерылу Николайга бик нык тәэсир итте. Ибраһимов – Казанда: тик ул каты авырып ята. Яковкинның «тырышлык күрсәтүе» нәтиҗәсендә Петровский да эштән чыкты, аның урынына китапханәгә яңа мөдир килде.
Николайның кыяфәте әле яңа гына озак авырганнан соң аякка баскан кешенеке төсле иде. Ябыкты, яңаклары эчкә батты. Көче дә, тырышлыгы да кимеде. Хәтта университеттан да күңеле кайтты. Моңа, ахрысы, укуның кызыксыз булуы да йогынты ясады: Корташевский киткәч, математика фәнен укытуны студент Владимир Графка тапшырдылар. Ә ул гимназия курсын кабатлаудан уза алмады. Николай, бу «укытучы» дан күп мәртәбәләр яхшырак белгәнгә, аның лекцияләренә йөрмәде. Шуңа күрә студентларның уңышларын чагылдырган ведомостьны тикшергәндә, Яковкин бу хәлгә сөенеп куйды.
– Бөек математигыбыз сүрелгән икән, – дип көлемсерәде ул. – Попечитель хәзрәтләре, ай-һай, зур өметләр баглаган иде, ялгышкан икән. Ишетсә, кәефенә кырау суга икән, һе-һе!.. Алдан кычкырган күкенең башы таз була шул!
Яковкинга чынлап та мыскыллап көләргә мөмкин иде. Николай берара, йокыдан уянып киткәндәй, элеккеге бер дәрт белән фәнне мөстәкыйль рәвештә өйрәнергә талпынып карады: гаҗәеп катлаулы геометрик мәсьәләләрне чишкәләде. Тик бу юлы аның эшкә булган дәрте бик тиз сүнде. Университет аңа бөтенләй бушап калган сыман тоелды. Күңелендә һәммә нәрсәгә карата гамьсезлек туды.
5
Кояшлы апрель көнендә Николай шәһәрдә йөреп керергә дип чыккан иде. Проломный урамыннан барганда, кибетчеләрнең һәм хезмәтчеләрнең:
– Ой, студено бара, студено! Карагыз әле, кылычы кәкрәйгән! – дип шаяртуларын ишетте.
Николайның бит алмалары алсуланып китте, һәм ул, озак уйлап тормыйча, тар тыкрыкка борылды. Болакка җиткәч, ирексездән туктап калды. Җәй көне бөтен шәһәргә сасы ис чыгара торган бу каналга Иделдән кереп чиста су тулган, бер-бер артлы баржалар тезелгән. Сокланырлык та шул.
Менә бурлаклар, Идел буенда үскән егетнең күңелен җилкендереп, таныш көйгә:
– Эй, ухнем! – дип сузып җырлап җибәрделәр һәм, йөк төягән баржаны үткәрү өчен, озын чылбырлар белән агач күперне күтәрә башладылар. Николай баржаның күпер астыннан чыкканын көтеп алды һәм аны Болак буйлап озата барды. Яр буен тутырып агылган халык белән бергә атлый торгач, ул Ташаяк ярминкәсенә барып чыкканын да сизми калды.
Ярминкәнең исеме җисеменә туры килеп тора: ташаякның, ягъни савыт-саба ише нәрсәнең төрлесе бар. Пыяла савыт-саба да күп, фарфоры да җитәрлек, балчыктан ясалганын инде әйткән дә юк; баржадан бушата торалар, сата торалар. Аннары тагын читтән китерелгән паласлар, Казанда эшләнгән түбәтәйләр, читек-кәвешләр сатыла. Бала-чага тирә-юньне күңелле авазлар белән тутырып сыбызгы сызгырталар, чыр-чу киләләр. Шуграк малайлар, кеше күрмәгәндә, су сиптереп качалар…
Якты кояш, ярминкәдәге ыгы-зыгы, күңеллелек Николайны да үз эченә бөтереп алды. Һәрхәлдә, аю биеткәнне күреп, егет туктап калды. Аю биетүче – каешланып беткән түбәтәй кигән сыңар күзле татар агае – тырышып-тырышып юкә барабанын кага; ә юлдашы үзе ясаган скрипкада ниндидер көйне сыздыра. Аның кыланышын күреп, көлми калырга мөмкин түгел: ат кылы тартылган смычогы нечкә көй чыгарганда – кашлары югары күтәрелә; смычок калын авазларга күчсә – кашлары түбән төшә. Смычок тизрәк йөрергә тотынган иде – моның кашлары да бер өскә, бер аска сикерә башлады. Каратутлы бу татар агаеның кашы-күзе биегәнне күреп, тирә-юньдәге һәммә халык шаркылдап көлде. Көлдерә алсаң, халык юмартлана һәм акча янчыгын чишеп җибәрә. Чыннан да, әнә бии-бии хәлдән тайган аю ал аяклары белән бүрек күтәреп мәйданны әйләнеп чыккан иде – шактый гына бакыр чыңлаганы ишетелде. Николай да бер бакыр акча салды.
Ярминкәдә туйганчы йөргәч, ул ыгы-зыгыдан аерылып тору һәм кошлар сайраганны тыңлау теләге белән шәһәр читенә чыкты. Университетка фәкать кичен генә, укуга ныклап тотынырга карар биреп, эшлекле кыяфәттә кайтып керде.
Вестибюльдә аны карт сторож туктатты:
– Кабул итү бүлмәсенә рәхим итегез, – диде ул шат тавыш белән. – Сезне анда әнкәгез күптәннән көтә.
Николай коридор буйлап аргы башка йөгерде, залның ачык ишеге төбендә кинәт кенә туктап калды. Әнисе, улларын – Николайның абыйсын һәм энесен кочаклап диванда утырган килеш, аларга бик кызыклы нәрсә турында сөйли иде булса кирәк.
Николай атылып барып әнисен кочаклады.
Ләкин Прасковья Александровнаның бик исе китмәде, каршысына утырырга кушып урын күрсәтте һәм коры гына:
– Йөрим менә синең аркада, – диде.
Николай бу сүзләргә бик гаҗәпләнде:
– Минем аркада?.. Әни, мин бит… – дип нидер әйтмәкче булган иде, тик ана үзенең килү максатын аңлатып бирде:
– Григорий Ивановичтан хат бар. – Прасковья Александровна кесәсенә тыгылды.
– Григорий Ивановичтан? Кайда соң ул хәзер, әни?
– Менә бит, син аның кайда икәнен дә белмисең, ә ул синең хакта барысын белеп, кайгыртып тора. Мине дә менә юлга чыгарга мәҗбүр итте. Килгәндә, Идел аша чыккан чакта, батып үлгәннән калдым. Тыңла менә, нәрсә дигән. – Прасковья Александровна кесәсеннән хат чыгарып, аны җәеп салды һәм укырга тотынды: – «…Казаннан алынган, безнең һәммәбез өчен күңелсез хәбәрләрнең чынбарлыкка туры килүенә мин әле һаман ышанып җитмим. Иң әйбәт шәкертемнең укуны ташлавына ничектер ышанасы килми…»
Николай, артык дулкынлану сәбәпле, башта дәшми генә утырды, аннары пышылдап кына:
– Шулай шул, – дип куйды. – Лекцияләренә кермәдем, йөзләрен күрмәс өчен, урамда йөрдем. Бу бинада, кая гына карасам да, Григорий Иванович исемә төшә. Ул Яковкиннарын күрәсем килми… Китаплардан гына өйрәнермен, ахры…
– Григорий Иванович шуны да күздә тоткан шул менә, – диде ана, һәм аның йөзендә кайгы катыш елмаю чагылып китте. Менә тыңла, аның язганын укыйм: «…Ихтимал, Николай мөстәкыйль рәвештә укырга җыенадыр. Әгәр шулай икән, ул бик нык ялгыша. Андый ысул белән тәрбияләнгән очракта кешегә иң нык тәэсир итә торган көч, яшь йөрәкләрне җилкендерә торган этәргеч, ягъни намуслы һәм инсафлы булуга әйди торган ярышу мөмкинлеге читтә кала. Мондый мөмкинлекне гимназиядә һәм университетта очрата аласыз, чөнки ярыш ул күмәк тәрбия вакытында барлыкка килә. Аннан тыш, бай китапханә, физика кабинеты, ботаника бакчасы, төрле машиналарны фәкать уку йортында гына табарга мөмкин…»
Прасковья Александровна улына сораулы караш ташлады.
– Нәрсә эшләргә булдың, Коля? Университетта каласыңмы, әллә минем белән Макарьевка кайтасыңмы? Иптәшләрең янында укыйсыңмы, ялгыз башың укыйсыңмы?
Николай кисәк кенә утырган җиреннән сикереп торды да, әнисен үбеп, бертөрле җавап бирмичә, залдан йөгереп чыгып китте.
Әниләре уку елы беткәнче дип Казанда калды. Әмма уртанчы улы өч көн буена аның күзенә күренмәде. Күз-колак булырга тапшырылган абыйсының әйтүенә караганда, Николай авыру Ибраһимов янына барып, анда бик озак утыра, ни өчендер сукно фабрикасы тирәсендә уралып кайта, Бишбалтага барып чыга һәм суднолар төзегәнне карап йөри иде.
Ә беркөнне ул әнисе янына килде һәм кыска гына итеп үзенең җавабын әйтте.
– Казанда калам. Укыйм.
Икенче курска күчү имтиханнарына бик аз вакыт калган. Әмма Николай, теге чакта «нигә?» дигән соравына җавап эзләгәндәге кебек, дәртләнеп эшкә тотынды. Көн димәде, төн димәде, һичбер нәрсәгә әйләнеп карамады, фәкать укыды да укыды ул.
Имтиханнар Прасковья Александровнага бик зур шатлык алып килде. Алар тәмамлангач, Александрның «физик фәннәрдән искиткеч зур сәләт күрсәтүе, зур уңыш казануы» мәгълүм булды. Алексейны университетның беренче курсына кабул иттеләр, ә Николай математиканы һәм натураль тарихны бик яхшы тапшырды.
Прасковья Александровна белән бергә Макарьевка җәйге ялга кайтырга аның өч улы да җыелды. Юлга иртәгә, 19 июньдә, таң алдыннан кузгалырга булдылар, чөнки кояш күтәрелгәнче атлар да шәбрәк юырта, үзләренә дә рәхәт булачак. Ә инде кояш ныклап кыздыра башлагач, ялга туктарлар.
Кичке якта Николай, саубуллашу һәм кайбер китаплар алып тору теләге белән, Дмитрий Перевощиков янына китте. Түгәрәкнең квадратурасы турында сөйләшә торгач, алар шактый озак утырдылар. Кинәт ишекне бәреп ачып, бүлмәгә Василий Перевощиков атылып килеп керде. Николайны күргәч, ул куркынып туктап калды.
– Әле генә… Казанкада… Казанкада… – Сүзен әйтеп бетермичә, кроватена барып ауды, йөзен мендәргә яшерде дә үкереп елап җибәрде ул.
– Вася! – дип, Дмитрий аны иңбашыннан тотып селекте. – Вася! Әйт тизрәк! Нәрсә булды?
Василий яшьле күзләрен мендәрдән алды.
– Әйтмим, – диде, Николайга күрсәтеп. – Аңар әйтергә ярамый. Чыгып торсын ул!
Моны ишетеп, Николай да сагайды.
– Нәрсә булды? – дип, ул урыныннан сикереп торды.
– Акылыңдамы син, юкмы? – дип кычкырды Дмитрий һәм ачу белән мендәрне тартып алып бер почмакка ыргытты. – Әйт хәзер үк!..
Василий торып утырды.
– Саша… – дип башлады ул, аның һәр сүзне көчкә генә әйткәне сизелеп тора иде. – Лобачевский… суга… батты!.. Ул, тыела алмыйча, үксеп янә кроватена капланды.
Николайны яшен суккандай булды. Ул бераз һушын җыя алмый торды, аннары:
– Саша! – дип ачыргаланып кычкырып җибәрде һәм атылып урамга чыкты.
Ул Казанка ярына ничек килеп җиткәнен дә сизмәде. Тик ерактан ук яр буена җыелган халыкны күреп алды. Кайсы багор, кайсы бау тоткан юеш киемле кешеләр аңа юл бирделәр. Саша җирдә чалкан ята, кемдер өеннән алып килеп аның өстенә ак җәймә япкан…
Кайгылы хәбәрне анага әйтерлек кешене озак эзләделәр. Ләкин Николай, өйгә җиткәндә, башкаларны туктатты.
– Кирәкмәс, үзем әйтәм, – диде ул тонык тавыш белән.
Прасковья Александровна китәргә тәмам әзерләнеп җиткән иде. Менә аның янына бүлмәгә Николай килеп керде, артына борылып, ашыкмыйча гына ишекне япты…
Ишек төбендә калган иптәшләре кыймылдарга һәм сулу алырга да куркып тордылар. Бүлмәдән ананың бер кычкырып куйганы ишетелде дә тынлык урнашты. Елаган тавышы да, өзгәләнгәне дә ишетелмәде. Монысы һәркемнең күңелен шомландырды.
Ниһаять, ишек ачылды. Бусагада әнисен җитәкләгән Николай күренде. Икесенең дә күзләре кызарынган, әмма алар инде елаудан туктаганнар иде.
Прасковья Александровна акрын гына тавыш белән:
– Улым янына алып барыгыз мине, – дия алды.
Янә бер тәүлек үткәч, Сашаны җирләгәч, төнлә белән Николай һәм Алексей әнкәләрен Макарьевка алып киттеләр.
Николай Лобачевскийның университеттагы беренче елы шулай зур кайгы белән тәмамланды.
Химикмы, әллә математикмы?
1
Корташевскийның рәхимсез рәвештә куылуы, абыйсының фаҗигале үлеме Николайны бик озакка күңел тынычсызлыгына дучар итте. Аның төннәре саташып, йокысыз үтә торган булды. Мондый халәттә озак калырга ярамаганлыгын аңласа да, нәрсә эшләргә кирәклеген ул белмәде, һәм, иптәшләре йоклап киткәнне генә көтеп, кроватеннан сикереп тора, кулы белән шәм яктысын томалап, коридор буйлап берәр буш аудиториягә юнәлә торган булды. Яковкинның явыз кыяфәте күз алдына килеп газапланды.
«Ул кешене күрәсем килми, аның белән бер үк һаваны суларга теләмим! Качарга кирәк!.. Ә вәгъдәм? – дип сорап куйгалады ул үз-үзеннән. – Әнкәйгә вәгъдә бирдем бит…»
Үзен газаплаган тойгылардан котылу максаты белән, ул яңадан, зур тырышлык куеп, геометриядәге эзләнүләрен дәвам итәргә кереште. Ләкин тырышуы бушка китте, ә сәламәтлеге көннән-көн начарланды. Аның эчкә баткан күзләренә һәм сулган йөзенә карап, энесе Алексей берчак: «Бигрәк ябыкты инде», – дип уйлап куйды һәм дәрестән соң урамга чыгып йөрергә дәште. Николай шунда ук ризалык бирде.
Алар Казанка буенда йөрделәр. Арча кырыннан иске койма белән аерылган, ташландык Болхов паркына барып чыктылар. Андагы тирән чокырлар, ул чокырларда куе булып үскән төрле матур агачлар һәм куаклар, бормаланып аккан елга, аның еракка җәелгән ягының сөзәк яры – болар һәммәсе дә туган-үскән Нижнийларын, чокырлы-чакырлы Почайна буйларын хәтерләтте.
Николайның йөзе яктырып киткән һәм күзләре очкынланган сыман булды.
– Синең исеңдәме икән, Алёша, мин бервакытны шигырь язган идем, – дип эндәште ул энесенә. – Карт имән белән елга турында иде ул шигырь. Көлмә әле син. Хәзер мин аны хәтергә төшерәм…
Алар шулай, дөнья мәшәкатен читкә куеп, шактый озак йөрделәр. Яшел чирәм өстендә, чәчәкләр арасында күбәләкләр куып кәефләнделәр, көймәдә йөзеп, күңел ачтылар. Бүгенге көндә үз-үзләреннән һәм бөтен дөньядан канәгать булулары аларның йөзләрендә чагыла иде.
Кайтканда да ашыкмыйча гына кайттылар. Гимназия күршесендәге Тенишев йортына җиткәч, Алексей туктап калды. Ул йортның аскы катында химия класслары урнашкан, Алексей дәрестә әнә шунда булган иде. Хәзер дә кереп чыгарга уйладылар. Кабинет ишеген ачу белән, әчкелтем ис борыннарына килеп бәрелде. Йөткерергә тотындылар.
– Нәрсә соң бу? – дип сорады Николай, аптырап.
– Тәҗрибә бу, тәҗрибә, егетләр, – дип, шкаф артыннан күңелле тавышлы берәү җавап кайтарды.
Николай пышылдап кына:
– Эвестмы ул анда? – диде.
– Юк, безнең лаборант-механик Горденин, Никита Филиппович, алтын куллы кеше дә инде! – диде Алексей, сокланып, һәм ачык ишектән бүлмә эченә кулы белән күрсәтте: – Әнә күрәсеңме, нинди зур мич? Ул мичтә өч утлык, бер казан бар. Шул мичкә һава өрдерү өчен күрекне механик үзе эшләде. Комиссия тикшерде. Фукс та, Эвест та, Запольский да бик мактадылар. Өстәвенә пыяла эшен дә яхшы белә. Химия кабинеты өчен әнә күпме пробиркалар, колбалар әзерләде. Биредә һәммә нәрсә аның кулы белән эшләнгән.
Алексей үзе сөйләгәнне абыйсының кызыксынып тыңлавын күреп сөенде. Ике туганның күптән болай иркенләп сөйләшә алганнары юк иде.
– Кышын Никита Филиппович бер ай буена Юшковның пыяла заводында булды… – Менә кара, мин шунда утырам инде, – диде ул, төрле сыекчалар салынган банкалар тезелгән өстәл янына алып килеп. – Күрергә телисеңме минем нәрсә эшләгәнне?
– Минем өчен кызык булмас бит ул, – диде Николай кыяр-кыймас кына. Ул инде кабат үзенең элеккеге рухи дөньясына бикләнеп өлгерде.
– Их син, шул математикаңнан башканы белергә дә теләмисең! – диде Алексей, үпкәләп. – Ә Ломоносов барысына да вакыт тапкан. Математик та ул, философ та… Кара менә моны! – дип, киштәдән бер китапны алып күрсәтте. – «Химиянең файдасы турында». Кызыксынган бит… Вакыт тапкан бит…
Ломоносов дигәнне ишеткәч, Николай җайланып киткән төсле булды һәм китапка кулын сузды.
– Алмый гына тор әле! – диде Алексей һәм китапны киштәгә кире куйды. – Син башта минем ниләр эшләгәнне күр. Мәсәлән, менә бу ике колбада кызыл һәм сары төстәге эремәләр. Ләкин алар бер-берсенә катнашмыйлар. Эрегән матдәне бер эремәдән икенчесенә ничек күчерер идең? – дип кинәт кенә абыйсына текәлде.
– Беренче эремәне парга әйләндерер идем, – диде Николай, озак уйлап тормыйча.
– Эремәне парга әйләндергән чакта эрегән матдәң дә очып бетсә? – дип, Алексей тагын сорау бирде. – Шул шул менә! Химияне дә алай ансат кына җиңеп булмый әле!
Алексей, артка борылып, шкафтан кара кәгазьгә уралган колбаны алды. Аңа төссез сыекча салынган.
– Сероуглерод булыр бу. Бик көчле эреткеч. Су белән катнашмый. Кара менә!
Ул, сөйли-сөйли, кызыл төстәге эремә салынган колбага шул төссез сыекчаны чак кына агызды, аннары пыяла таяк белән болгатты. Оста фокус күрсәтүче кебек баш иеп, колбаны абыйсына сузды.
– Айн, цвай, драй! Хәзер кара инде!
Николай кулындагы колбаны, кызыксынып, яктыга тотты.
Сероуглерод судан өскә менгән. Тик инде аның төсе үзгәргән, кып-кызыл булган, ә су тоныкланып калган.
– Күрдеңме?! – диде Алексей, җиңүче кыяфәте белән. – Су эремәсендәге матдәне сероуглерод үзенә алды. Кызык бит, ә! Судан да аерылды, теге матдәне дә үзенә ияртеп чыкты…
Кинәт абыйсына гаҗәпләнеп караган хәлдә тынып калды. Николай, колбаны күз турысында тоткан килеш, үзалдына мыгырдана иде:
– Ике катлау, диген… Әһә!.. Араларында уртак чик – су һәм сероуглеродны бер-берсеннән аерып торучы өслек… Димәк, өслекне билгеләү өчен, ике әйбернең бер-берсенә тиеп торуына игътибар итәбез. Сероуглерод әле тагын һавадан да өслек белән аерылып тора.
Николай, тәрәзәгә якынрак барып, колбаны бер ерак тотып, бер якын китереп карады. Аның нәрсә эшләвен Алексей дәшмичә генә күзәтеп торды.
– Әгәр шулай икән… – дип сөйләнә бирде Николай, бөтен дөньясын онытып, – әгәр шулай икән, тигез күләм биләүче һәм пространствога бер үк төсле тиеп торучы әйберләр геометрик яктан тигез булалар. Әйе, әйе, табигатьтәге барча нәрсә өчен дә бер-берсенә тиеп тору хас, һәм ул аларның уртак геометрик үзенчәлеген тәшкил итә дә. Димәк, сызык һәм өслек турындагы тәгълиматны шуннан башларга кирәк.
Николай бик зур саклык белән колбаны өстәлгә утыртты. Аның күзләрендә шатлык балкый, маңгай җыерчыклары язылган иде. Күптәннән эзләгәнен бүген, ниһаять, тапты шикелле. Нокта, сызык һәм өслек турындагы төшенчәләрне хәзер инде ул үзе чыгара ала.
Абыйсының кыяфәте шулкадәр тиз алмашынганны шаккатып күзәтүче Алексей дәшми генә басып торуын дәвам итте.
– Таптым бит, Алёша! – дип күтәренке тавыш белән әйтеп куйды Николай. – Синең химияң ярдәмендә таптым. Менә бит ул тәҗрибәнең роле. Тәҗрибә һәм фикер йөртү. Ике баскычны бергә китереп каплау. Дөрес әйткән Ибраһимов!
Ул аптырап басып торган энесен кинәт кочаклап алды һәм бүлмә буйлап әйләндерә башлады. Өстәлдәге банкаларны чак кына идәнгә бәреп төшермәде.
Шул ук кичне, иптәшләре төрлесе төрле якка таралышкач та, ул Григорий Ивановичка хат язарга утырды. Озак язмый торуы өчен гафу үтенеп, укытучысына үзенең серен ачты:
«…Тәүге нигездән, ягъни җисемнәрнең бер-берсенә орынуыннан чыгып, геометриянең башлангыч төшенчәләрен аңлатып була кебек.
Җисем икенче бер җисемгә орынып торса һәм шул үзара орыну гына исәпкә алынса, ул җисемне өслек дип атыйбыз. Һәр икесенең бер-берсенә орынып тормаган өлешләрен күздән төшерәбез.
Җисем икенче җисемгә кыл юанлыгында гына орынып торса, андый җисемгә сызык дибез. Бу очракта да бер-берсенә орынмаган өлешләрен читкә ташлыйбыз һәм кыл нечкәлегенә, каләм белән кәгазьгә ясалган сызык нечкәлегенә ирешәбез.
Һәм соңгысы. Җисем икенче җисемгә бер төрткедә генә орынса, аның орынмаган өлешләрен читкә ташласак, андый җисемгә нокта дибез. Бу юлы без ком бөртеге яки каләмнең кәгазьгә тиеп торган очы кадәр кечкенә җисем белән эш итәбез.
Шулай итеп, өслектә, сызыкта һәм ноктада без игътибар үзәгенә җисемнәрнең фәкать бер-берсенә орынып торган өлешләрен генә алабыз…»
Хатны язып бетергәч, Николайның өстеннән тау төшкән төсле булды.
Ишегалдына чыгып, бераз саф һава сулап керергә теләгән иде, кинәт хәтеренә килде:
– Ә Ломоносов? «Химиянең файдасы»…
Аның сандыгында Ломоносовның тулы сайланма әсәрләре саклана, тик галимнең химия турындагы хезмәте, ничектер кызыксыз тоелып, бүгенге көнгә кадәр укылмый ята иде. Көтмәгәндә, химиядән үткәрелгән тәҗрибә аркасында, геометриянең тәүге төшенчәләрен ачыклауга ирешкәч, Николай аны хәзер үк укырга булды. Моңа кадәр ничек игътибар бирмәде икән? Бу хезмәттә бит фәннең төрле өлкәләре – аерым алганда, химиянең табигать тарихы һәм математика белән нык бәйләнгән булуы оста итеп күрсәтелгән. Химия турындагы китаптан математикага караган мәгълүмат алырмын дип кем уйлаган!
«Ни өчен табигый әйберләрне өйрәнүчеләр ошбу өлкәдә зур уңышка ирешә алмыйлар?» – дип сорый Ломоносов һәм үзе үк шуны аңлатып бирә: моның өчен галим бер үк вакытта химик та, математик та булырга тиеш. Химиктан зур теоретик белем, практик эш таләп ителә. Математик исә «уйлап табу һәм исбатлауда төгәллеккә күнегеп, табигатьнең иң тирән серләрен дә ача белергә тиеш» ди. Химияне бөек галим фәннең куллары дип, ә математиканы фәннең күзләре дип атый.
Бу хезмәттән Лобачевский үзенә кирәкләрнең һәммәсен дәфтәренә теркәде. Ахырда, нәтиҗә ясап, чын-чыннан математик булыйм дисәң – башка фәннәрне, аеруча тәҗрибәгә нигезләнгән фәннәрне: химияне һәм физиканы тырышып үзләштер, дип язып куйды.
Иртән беренче лекция математика, ә аны әле һаман студент Граф укый иде. Лобачевский, анда кермичә, химия белән materia medica36 фәннәрен алып баручы адъюнкт Эвест янына, химия кабинетына юнәлде.
Ул Эвестның алгы бүлмәдә ниндидер металл кисәген утта кыздырып торган чагына туры килде. Аңар әле кырык та тулмаган, әмма үзенең тузгыган чәче һәм шапшак кыяфәте белән ул картрак күренә иде.
Николайның олылап сәламләвенә каршы ул, баш кагып кына, артсыз урындыкка ымлады һәм башлаган эшен дәвам итте. Эшен төгәлләгәч кенә, егеткә сүз кушты. Николайның химия әлифбасын үзләштерергә теләге барлыгын белгәч җанлана төште һәм эчке бүлмәгә – төп лабораториягә ияртеп алып керде.
Николай андагы әйберләрнең тәртипсез рәвештә аунап ятуларына һәм пычраклыкка таң калды, күңеле болганып киткән сыман булды.
Химик исә үз карамагына яңа студент килгәнгә шатланды, күрәсең.
– Химияне өйрәнгәнегез бар идеме? – дип шунда ук сорашырга тотынды. – Бөтенләй туры килмәдеме? Кайгырмагыз. Куып җитәрсез. Дару препаратлары эзләү белән шөгыльләнербез. Materia medica дип аталган махсус фән турында мәгълүматыгыз бармы? Минем лекцияләремә йөрергә Яковкиннан рөхсәт алыгыз.
– Мин бит химия белән кызыксынсам да, табиб буласым килми, – дип куйды Николай, оялып кына.
– Анысы һич тә мәҗбүри түгел, – диде Эвест, өстәл өстендәге ниндидер пычрак приборларны рәткә китереп. – Безнең фән дару матдәләренең организмга ничек тәэсир итүен өйрәнә. Materia medica буенча сез минем беренче шәкертем булырсыз. Ни сәбәпледер һәммәсе химиягә языла. Ә мин үзем хәтта materia medica фәнендә дә, дару өчен кирәкле матдәләр белән беррәттән, гадәттәге химик элементларга зур игътибар бирәм. Ләкин сез…
Эвест кинәт сөйләүдән туктады һәм Николайга, шаяртып, банка тоткан кулы белән янап алды.
– Ләкин сез бу турыда Яковкинга әйтә күрмәгез. Килештекме?
– Килештек! – диде Николай, елмаеп.
Эвестның исә елмаюдан йөзе бөтенләй җәелеп китте. Сүзен дәвам итәргә дип авызын гына ачкан иде, нәкъ шул вакытта күрше өстәлдә нәрсәдер чыжлап кайный башлады. Химик шул якка ташланды. Анда бер колбадан булар бөркелә, бүлмәгә сасы ис тарала иде. Николай бик канәгать булып чыгып китте.
Икенче көнне ул Эвестның лекцияләренә йөри башлады, ә кичләрен лабораториядә үткәрә торган булды. Яңадан-яңа ачышлар вәгъдә иткән фәнгә ул көннән-көн ныграк якынайды. Эвест, аның янына кереп-чыгып йөрсә дә, кайбер күрсәтмәләр бирү белән генә чикләнде. Укытучының мөстәкыйльлек тудыруы Николайга бик ошады, һәм ул, башы-аягы белән тәҗрибәләргә чумып, «химик» дигән кушамат та алып өлгерде.
1808 елны ул әнә шулай яңа мавыгулар белән каршылады…
Яковкинның өстәл өстендә калын папка ята. «Студентларның шөгыльләре һәм өлгерешләре ведомосте». Профессор-директор бик төпченеп шуны актарып утыра. Кинәт аның тар маңгаендагы җыерчыклар язылды, һәм нечкә иреннәрендә мыскыллы елмаю чагылды.
– Афәрин!.. Бик күркәм! – дип, үзалдына ашыкмыйча гына сөйләнеп алды һәм очлап куелган бер өем каурый каләмнәргә сузылды.
Профессор-директорның шатлыгы күкрәгенә сыймый: математика лекцияләренә йөрергә язылган студентлар исемлегендә ул Николай Лобачевскийны тапмады.
– Менә сиңа математик! Нәрсә эшләгән бит… Materia medica тирәсенә елышкан! Эвест үзенең бердәнбер тыңлаучысын мактап бетерә алмый.
Яковкин ведомостьларны бик җентекләп тикшерүен дәвам итте.
– Минем киңәшне тотып, анасы медицинага аударган булса кирәк. Бар иде математик – юк инде математик. Хәзер попечитель дә кызыксынмаячак. Безгә шул гына кирәк тә!
Директор кулындагы каурый каләм кәгазь өстеннән биеп кенә йөри. Шундый күңелле хәбәрне ничек итеп хөрмәтле попечитель хәзрәтләренә язмый түзәрсең? Хатны Яковкин бик зур осталык белән язды: әүвәл төче телләнеп галиҗәнапның гаиләсен Яңа ел белән тәбрикләде, Казанны күреп китәргә чакырды… Хатның азагында, ялгыш ычкындырган кебек кенә, мондый сүзләрне тезеп алып китте: «Студент Николай Лобачевский үзен зур тырышлык белән медицина факультетына хәзерли»37. Аннары кабаттан кайтып тәбрик итте һәм изге теләкләр теләде.
– Борычлы булды бу хат! – дип кеткелдәде Яковкин һәм, сургучны мул тамызып, университет печатен шапылдатып сугып куйды.
Ләкин бу «борыч» Яковкин бөтенләй көтмәгән нәтиҗәләр китереп чыгарды.
2
…Санкт-Петербург.
Гранитка төренгән яр буйларына тезелеп киткән мәһабәт йортларга тия язып, Нева елгасы өстеннән кара-кучкыл болытлар йөзә.
Көннәр бозылырга торганын Степан Яковлевич Румовский алдан ук сизенә. Ничә әйтсәң дә, карт сөяк шул: төннәр буе сызланып чыга. Көндезге мәшәкатьләр генә бераз онытырга мәҗбүр итә.
Бу юлы юеш кар кичтән үк яварга тотынды. Озакка сузылыр, ахры. Тагын йокы күрмим икән, дип уйланып, Степан Яковлевич кабинетына юнәлде. Бүген килгән газета һәм журналларны өстән-өстән генә караштыргалап, хатларга күчте. Беренче чиратта ул Казаннан килгән хатны укырга кереште.
Казандагы хәлләр аңа бертөрле табышмак сыман тоела, былтыр университетта булып үткән күңелсез вакыйгаларның төп сәбәпләре һаман ачыкланып җитмәгән иде әле. Профессор Каменский һәм адъюнкт Корташевскийның бик борчылып сөйләүләренә карамастан, шулай ук губернатор Мансуров язган әләкләү хатына һәм башкаларның зарлануына карамастан, Румовский Казан университетында эшнең шундый ук аянычлы булуына ышанып җитмәде, профессор-директордан көнләшеп сөйлиләр, дип уйлады.
Ә менә Яковкинның үз хаты. Картлач аны акыллы язылган хат, эчкерсез хат дип кабул итте. Укыган саен профессор-директорга карата күңелендә туган шикләнү җылы суга ташланган боз кисәге кебек эреп бетте. Тукта, монысы нәрсә булды соң әле? – «…Лобачевский үзен зур тырышлык белән медицина факультетына хәзерли».
Попечительнең чал кашлары җыерылып өскә сикерде. Ул күзлеген рәтләде һәм бу могҗизалы сүзләрне кабаттан укып чыкты. Аннары, хатны читкә куеп, терсәкләрен өстәлгә чәнчеп, уйга калды.
Лобачевский… Карт попечитель бер өем китап белән утыручы малайны хәтеренә төшерде. Математика һәм философия китаплары иде бит анда. Иптәшләре ишегалдында шаулашып уйнап йөргәндә, бу малай башын да күтәрми укып утыра иде…
Аннары, студент булгач, геометриянең нигезләрен эзләү һәм өйрәнү белән мавыгып киткән иде шикелле. Һәрхәлдә, адъюнкт Корташевский бик мактаган иде…
Попечитель үзенең хәтер түреннән Яковкин белән сөйләшкәндәге сүзләрне тартып чыгарды. «Директор әфәнде, сез бу укучыны, Лобачевскийны, яхшы беләсезме?» – дип сорагач, Яковкин аңа: «Белмичә ни, тискәре гимназист», – дип, кабаланып җавап кайтарган иде. Профессор-директор өчен, димәк, ул малайның математикага, философиягә, чит телләр өйрәнүгә булган сәләте игътибарга да лаек түгел. Сабый чактагы шаяруларын күтәрә алмаган. Шундый кеше яшь буынны тәрбияләргә лаекмы? Алардагы талантны күреп алырга һәм үстереп җибәрергә сәләтлеме? Хакыйкать әнә шулай соңга калып ачыклана башлады.
Әгәр Лобачевский математикадан алай читкә тайпылган икән, димәк, моңа ниндидер сәбәп булырга тиеш. Башкача һич мөмкин түгел. Яшьлегендә Румовский үзе дә ялгыш адым ясый язган кеше.
Атмосферадагы электр тогы белән тәҗрибәләр ясаганда, аның яраткан профессоры Рихманны яшен сукты. Сөекле укытучысы үлгәч, студент Румовский бик нык кайгыга калды, иптәшләреннән читләште, академиягә йөрми башлады. Математикага һәм астрономиягә булган мәхәббәте сүрелгән төсле тоелды. Фәкать Ломоносовның химиядән укыган лекцияләренә генә йөрде. Бөек фән иясе шәкертенең тирән кичерешен аңлады һәм шунда ук егетне, математикадан белем алу өчен, атаклы математик һәм механик Леонард Эйлер янына Берлинга җибәрде. Яшь буынны аталарча тәрбия кылучы Михаил Васильевич аның математикадан бөтенләй китмәвен һәм китәргә тиеш түгеллеген аңлады, шуңа күрә аны бу фән өчен саклап калды.
Ә менә хәзер ул үзе, Фәннәр академиясенең вице-президенты, Лобачевскийны геометриядән читләшергә мәҗбүр иткән сәбәпләрне ачыклый алдымы соң? Яковкинга ул теге чакта:
– Бу егетнең язмышы өчен сез фән каршында җаваплы, – дигән иде. Ә ул үзе җаваплы түгелмени?
Румовскийның күзләре ирексездән Ломоносов портретына текәлде һәм… укытучысының күзләрендә кырыслык күргәндәй булды.
– Иртәгә үк Казанга китәм. Яковкин бар нәрсәне болгатып ташламадымы икән, үзем тикшерәм!
Шул сүзләрне әйтә-әйтә, Румовский креслодан сикереп тә торды… ыңгырашып кире килеп тә төште.
Степан Яковлевич берничә көн урыныннан кузгала алмыйча ятты. Аягының авыртуына, чыдый алмаслык булып, вөҗдан газабы өстәлде. Яковкинга шулчаклы ышаныч баглавына үкенде. Профессор Каменский белән адъюнкт Корташевскийның сүзләренә юкка гына колак салмаган ул, һәм аларны Казаннан куып бик начар эшләгән. Менә хәзер шуның нәтиҗәсен күрә. Математика өлкәсендә, һичшиксез, зур сәләткә ия булган Лобачевский читкә тайпылган…
Бу хатаны төзәтү юлларын табарга кирәк. Иң әүвәл Яковкинның эшен контрольгә алырга кирәк булыр. Якын айларда үзенең Казанга чыгып китә алмавы эшне катлауландыра. Хәер, министрдан ревизор җибәртергә мөмкин ич. Университетны гимназиядән аерып, 1804 елгы уставта каралган автономия биргәндә, гимназия советындагы башбаштаклыкка чик куелыр иде. Тик аның өчен яңа бинаны тизрәк җиткерергә кирәк.
Югары уку йортында укыту эшенең сыйфатын яхшырту галимнәргә килеп терәлә; Казанда университет ачканчы ук Румовский шуның кайгысына керешкән иде. Илдә галимнәр җитәрлек булмагач, андый кешеләрне читтән, бигрәк тә Германиядән чакыртырга туры килде. Ләкин аларның күпчелеге ышанычны акламады: акчага кызыгып Россиягә килсәләр дә, җирле галимнәрне тәрбияләп үстермәү генә түгел, хәтта әле үсеп килә торганнарына да ирек бирмәде, төрлечә комачаулык ясады. Димәк, киләчәктә ул галимнәрне сайлабрак, фәкать чын күңелдән фәнгә бирелгәннәрен – Бернулли, Эйлер һәм Рихман кебекләрен генә чакыртырбыз. Шуның белән бергә, Россияне килмешәк сорыкортлардан арындыру өчен, үзебезнең яшь галимнәребезне икеләтә тырышлык күрсәтеп тәрбияләрбез.
Румовский кабат-кабат әнә шундый фикерләргә кайта торды. Казанда университет оештырып җибәргән чакта ук аның күңелендә шул өмет яна иде. Ләкин башта уйлаганча килеп чыкмады. Хатаны төзәтергә һәм яңаларын эшләмәскә генә кала. Сәламәтлеге яхшырып, аякка басу белән, ул бу эшкә ныклап тотынырга булды.
3
…Ә Казан университетында тормыш иске юлдан бара бирде. Гыйнвар ахырында, студентларны зур залга җыеп, Яковкин «Студентларның тәртип кагыйдәләре» дигән нәрсәне игълан итте. Беренче мәртәбә кабул ителгән ул кагыйдәләр студент халкына файдалы әйбер түгел иде. Иң алгы планга моңа кадәр яшәп килгән җәзалар, куркыту һәм тыю чаралары куелган. Моны ишеткәч, яшьләр начальствога карата көлке җырлар, чәнечкеле эпиграммалар чыгарды. Николай Лобачевский бу эштә иң актив студент булды.
Ләкин озакламый аларның игътибарын башка нәрсә яулап алды.
Февраль башында беркөнне студентлар, йокыдан тору белән, надзирательләреннән яңа хәбәрләр ишеттеләр: бүген төнлә шәһәргә Европаның танылган галиме профессор Мартин Христиан Бартельс килгән, диделәр. «Казан университетының беренче почётлы члены бирегә килә икән» дигән имеш-мимеш күптән йөргәнгә, студентлар бу хәбәрне бик тиз күтәреп алдылар, аның нинди кеше булуы белән кызыксына башладылар.
Яңа профессор турында мәгълүмат бирергә субинспектор Пётр Кондырев алынды. Университетны яңа тәмамлап, шунда эшкә урнашып калган Кондырев, профессор-директорга ярарга тырышып, үзен бик әшәке тота, һәм студентлар аны начальство алдында ялагайланырга яратучы, вакчыл һәм бәйләнчек булганга яратмыйлар иде. Бу юлы субинспектор аларның мәхәббәтен казанырга теләде.
Аның сөйләвенә караганда, Бартельс ярлы гаиләдән чыккан. Башта ул ятимнәр йорты мәктәбендә укыган, соңыннан Брауншвейг училищесына барып кергән. Уналты яшькә җиткәч, укытучы ярдәмчесе булып эшли башлаган: балаларны матур язуга өйрәткән. Шулар арасында Гаусс фамилияле бер малай математиканы ифрат яхшы үзләштерә икән. Яшь аермалары сигез ел булуга карамастан, болар дуслашып киткәннәр. Бартельс аңарга кирәкле китапларны табышкан, һәм үзе дә аның белән бергә математика өйрәнгән. Соңыннан атаклы математик, Петербург Фәннәр академиясенең почётлы члены Иоганн Пфафф тәкъдиме белән алар Геттинген университетына укырга кергәннәр.
Ә 1801 елда Гаусс инде мәшһүр математик буларак Россия Фәннәр академиясенә чакырылгач, үз урынына Бартельсны тәкъдим иткән. Румовский Бартельсның галимлегенә бик югары бәя биргән, аның турында: «…немец җирендә туган беренче математиклардан, Германиядә аңа тиңнәр юк диярлек», – дигән һәм Казан университетына чакырткан.
Кондырев сөйләгәнне Лобачевский зур кызыксыну белән тыңлады. Ул шунда ук, Бартельс лекцияләренә язылырга теләп, директордан рөхсәт алырга китте. Ләкин Яковкин аның сөйләп бетергәнен дә көтмәде.
– Тагын нәрсә җитмәгән иде! – дип сүзен бүлдерде. – Лобачевский әфәнде, сез кайчанга кадәр шулай профессор сайларсыз икән? Әле күптән түгел генә математикадан materia medica фәненә күчкән идегез, хәзер тагын математикага кайтмакчы буласыз! Бәлки, яңадан берәр нәрсә уйлап чыгарырсыз?
Лобачевский математиканы гына яратуын әйтергә теләде, ләкин директорның мәкерле күз карашын очратып, тешен генә кысты һәм борылып чыгып китте.
Бартельсның лекцияләре март аенда башланып, һәр көнне иртәнге 7 дән 9 га кадәр һәм кичке 4 тән 6 га кадәр булырга тиеш иде. Профессор аналитик, яссы һәм сферик тригонометрияләрне, аларның математик географиядә һәм астрономиядә кулланылышын укытырга җыена иде.
2 март җитте. Лекция башланыр вакыттан бик күп алда студентлар математика аудиториясенә кереп тулдылар. Корташевский куылганнан бирле мондый хәлнең булганы юк иде әле. Бартельсның кереш лекциясенә өлкән студентлар һәм беренче курстагылар, шулай ук гимназистлар һәм аларның укытучылары җыелды. Расписаниедә геометриягә кагылышлы сүзләр булмаганга, Лобачевский директор каршына кабат кереп түбәнсенеп йөрергә теләмәгән иде, ләкин ул түзә алмады һәм, икенче катка менеп, математика аудиториясенә юнәлде. Нәкъ шул чакны аңа таба атлаучы урта буйлы, түгәрәк акыллы йөзле бер әфәнде һәм аның белән бергә килүче күркә шикелле киерелгән Яковкин күренде. Күз карашлары очрашкач, Николай директорның тантана белән көлемсерәгәнен күрде һәм, кире борылып, баскычтан йөгереп түбән төшеп китте.
Бу хәлне күреп, Бартельс туктап калды, аптырап иңбашын җыерды һәм аудиториягә керде.
Ә Николай йокы бүлмәләренә атылып килеп кергәч тә йодрыкларын тиз генә ачмады. Бераз тынычлангач, иелеп, кровать астыннан китаплар тутырылган сандыгын тартып чыгарды.
– Ярар, үзлегемнән өйрәнермен, – диде ул, ныклы бер карарга килеп. – Онытылганны хәтергә төшерим дә, иптәшләрдән артта калмаска тырышырмын.
Идәнгә утырган килеш, ул шунда ук эшкә тотынды. Ләкин аңа озак утырырга туры килмәде: бүлмәгә шаулашып бер төркем студентлар керде. Николайны күреп, Дмитрий Перевощиков бусагадан ук кычкырып җибәрде:
– Менә сиңа кирәк булса! Коля, син нигә лекциягә кермәдең? Берәр күңелсезлек бармы әллә?
– Беттемени лекция? Бик тиз, – диде Николай, гаҗәпләнеп.
– Булмады ул!
– Бөтенләй булмады! – дип җавап бирделәр иптәшләре.
– Ничек инде ул алай? – Николай идәннән сикереп торды, алдына куйган китаплары төшеп китте.
– Мәзәк кенә килеп чыкты, Коля, әйтсәк, ышанмассың менә! – диде Панкратов, сүзгә катнашып. – Күз алдына китереп кара менә! Бартельс, аудиториягә кергәч: «Кем дә булса такта янына чыгып, нәрсәләр белгәнегезне күрсәтсен», – диде. Александр Княжевич тотты да чыкты. Дифференциаллардан һәм коник кисемнәрдән шайтан муенын сындырырлык бернәрсәне эшләп ташлаган иде, Бартельс башта күзләренә ышанмый торды, аннары безгә: «Мондый студентларга лекция укыр өчен, минем үземә ныклап әзерләнергә кирәк», – диде. Шуннан… – Панкратов пауза ясады һәм як-ягына карады.
– Безгә баш иеп чыгып китте! – дип тәмамлады бер студент.
– Чынлапмы? – диде Николай, бик үк ышанып җитмичә. – Кара, ничек кызык иткәнсең! Молодец, Саша! – дип, дустының җилкәсенә сугып куйды.
– Болай килеп чыгар дип үзем дә уйламаган идем. – Княжевич оялып кына елмайды. – Мәшһүр математик дип шапырынуларына ачуым килде. Ә математика бездә, чыннан да, начар куелмаган икән… – диде һәм: – Начар куелмаган булган, – дип төзәтеп әйтте.
– Ибраһимовка рәхмәт моның өчен, – диде Перевощиков. – Тагын Корташевскийга рәхмәт… Хәзер кайларда йөри икән Григорий Иванович, шуны белсәң иде!..
– Кичә мин Петербургтан хат алдым. Аксаковтан, – диде Панаев. – Григорий Иванович законнар төзү комиссиясендә эшли.
– Әйдәгез аңа хат язабыз! – дигән тәкъдим кертте Панкратов. – Бартельс хакында да язсак, бәлки, сөенер.
Бу тәкъдим барсына да ошады. Панаевны өстәл янына утыртып, алдына кәгазь, каләм куйдылар. Һәм, берсен берсе бүлә-бүлә, нәрсә язарга икәнен әйтеп тора башладылар.
Лобачевский бер читтә торып калды. Ул, кычкырып елап җибәрмәс өчен, каты итеп иренен тешләде. Иптәшләренең шатлыгы аны кузгата алмады. Бартельс хәзерләнер, Бартельс лекцияләр укыр, тик ул гына тыңлый алмас шул инде…
Аның бүлмәдән чыгуын беркем сизмәде.
Тенишев йортына урнашкан химия лабораториясендә сулыш алуы гимназиягә караганда җиңелрәк тоелды. Николай шунда гына күңеленә юаныч тапты. Өстәл янында басып реакциянең барышын күзәткәндә, ичмасам, башына төрле сораулар кереп газапламый.
Химия дәресләренә көн дә йөри торгач, Лобачевский Горденин белән дуслашып китте. Алтын куллы механик, фантазиягә бай бу уйлап табучы буш вакытларда пиротехника белән мавыга булып чыкты. Ул Николайны да ракеталар ясарга өйрәтте, һәм алар, кеше йөрмәгәндә, төнлә, Арча кырында ул ракеталарны очыра торган булдылар. Шул тирәдән узучылар, төн караңгылыгын ярып, чыжылдый-чыжылдый вак кына йолдызлар фонтаны атылганны күреп гаҗәпләнгәннәрдер, билгеле. Дуслар үзләренең бу һөнәрләрен озак вакыт сер итеп сакладылар. Ә бер төнне әллә саксызлык күрсәттеләр, әллә шуклык аркасында булды – ракета университет ишегалдында шартлады һәм бар кешенең котын алды.
Яковкинның җен ачулары чыкты, һәм ул «явыз пиротехникны» табу эшенә үзе кереште. Моның өчен ул шикле күренгән студентларга аш урынына су бирергә, ә калганнарын гимназистлар нормасы белән генә ашатырга боерык бирде. Һәм тиздән ул шатлана-шатлана совет карамагына болай дип язды: «17 сендә иртән студент Стрелков миңа килеп гаебен сөйләде: ракетаны ул җибәргән, ә аны аңа өлкән Лобачевский ясап биргән; бу хакта студентлыкка билгеләнгән Филипповский һәм янә берничә кеше белгән…»
Ракета вакыйгасының Лобачевский өчен шактый күңелсез очлануы мөмкин иде. Ул төнне каланчадагы солдат, йокы аралаш фейерверкны күргәч, янгын чыкты дип уйлаган һәм, чаң сугып, шул тирәдә яшәүче дворяннарның котларын алган: тегеләр эчке күлмәкләрдән генә урамга йөгереп чыкканнар. Димәк, Яковкинга башбаштак студенттан котылу мөмкинлеге бар. Ләкин профессор-директор, гәрчә совет карамагына «каты чара күрү мәгъкуль» дип язса да, юк-бар җәза бирү белән чикләнде; Лобачевскийны өч көнгә карцерга ябарга һәм ипи белән судан башка берни бирмәскә кушты. Яковкинны «миһербанлы» иткән сәбәп шуннан гыйбарәт: Румовскийның үтенечен искә алып, университетта ревизия үткәрү өчен патша Казанга сенатор Данауровны җибәргән, һәм ул түрә тиздән монда килеп җитәчәк иде.
Яковкин, әлбәттә, экс-профессор Каменскийның попечительгә зарланганын белми калмады. Ревизиянең үзе өчен яхшы бетәчәгенә ышанмыйча, ул тизрәк чигенү юлы хәзерләргә кереште.
«Хәлемнең авырлыгын икърар итү кыен булган кебек, бу турыда бәян итүе дә ансат түгел, – дип язды ул попечительгә. – Күзем начарланды, сәламәтлегем какшады, бигрәк тә гимназия директоры һәм студентлар инспекторы вазифалары бертуктаусыз мәшәкать һәм борчу тудыралар. Аллаһы Тәгалә ни язган булса, шуны күрермен, тиздән, ихтимал, дөнья куярмын… Әмма калган юклы-барлы сәламәтлегемне ныгыту максатын күздә тотып, Сез галиҗәнаптан мәрхәмәт сорарга җөрьәт итәмен – ошбу вазифаларымның һәр икесеннән, вакытлыча булса да, азат итсәгезче… Хезмәттән азат итүне сорап язган рәсми гаризамны ошбу хатым белән бергә җибәрәмен…»
Ләкин директор-профессор бераз соңга калды: ул хат җибәргәннең икенче көнендә Казанга Данауров килеп төште. Танышырга дип барган Яковкинны түрә бөтенләй кабул итмәде. Ул аны фәкать бер атна үткәч кенә кабул итте, анда да әле дилбегәне бик кыска тотты: сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмичә, шул вакыттан бирле килми торуы өчен сүкте, шулай ук университетта һәм гимназиядә эшләрнең торышы хакында рапорт китермәве өчен тиргәде. Хәтта урынсызга латин телендә мөрәҗәгать итүе өчен дә бәйләнде.
Ревизорның төксе кыяфәт белән кабул итүе Яковкинны куркуга төшерде. Ләкин карт төлкене алай гына эләктерү мөмкин түгел иде. Ул үзенең кабинетына кереп бикләнде һәм төн буе шәм яндырып чыкты. Таң алдыннан тәрәзәләрдәге караңгылык кача башлагач кына, Яковкин утырган җиреннән торды. Аның йөзендә мыскыллы елмаю чагылды.
– Кызлар алтын алка тага, – диде ул үзалдына һәм, йөзен чытып, кулын алга сузып, акча санаган төсле, баш бармагын имән бармагына ышкып алды. – Алтынны аны сенаторлар да ярата, – дип, ул соңгы сүзләрен теш арасыннан кысып чыгарды. – Кыйммәткә төшәр, ахры, миңа бу сенатор. Башка чарасы юк… Хәер, кайтарырмын әле!
Сенатор белән директор шул көннән башлап икәүдән-икәү калып сөйләшә торган булдылар. Һәм моның нәтиҗәсе бик тиз сизелде.
Университет һәм гимназия белән өстән-өстән генә танышып, Данауров бик канәгать калды. Күргәннәрен ул министрга гына сөйләп калмыйча, император хәзрәтләренә дә җиткерергә вәгъдә итте.
Хәзер инде Яковкин эштән азат итүне сорап язган гаризасын кире алырга да курыкмады. «Өстемә йөкләтелгән хезмәтне ташлап китәргә Аллаһы Тәгаләдән куркам», – дип язды ул попечительгә.
Казан университетына ясалган беренче ревизия әнә шулай тәмамланды һәм тиздән Яковкинга дүртенче дәрәҗә Владимир ордены китерде. Ләкин шуны да әйтеп китәргә кирәк: ревизия нәтиҗәләре карт Румовскийны канәгатьләндерә алмады. Ул Данауров язган мактау сүзләрен укыганда, озак итеп башын чайкап торды. Укып бетергәч, уйланып утырды һәм серле итеп әйтте:
– Томанлы бу. Киләчәк нәрсә күрсәтер…
4
Университет ачылуга дүрт ел тулу көненә багышланган тантаналы акттан качып, Николай үзе яши торган бүлмәгә төште һәм, парад формасын салмыйча, хәтта шпагасын да ычкындырмыйча, кроватена ауды. Ак перчатка кигән кулларын баш астына салып, тирән уйга чумды. Бүлмә буш, иптәшләре һәммәсе югары катта җыелышлар залында. Тынып калган гимназия бинасында кинәт Яковкинның шат тавышы яңгырап ишетелде:
– Әфәнделәр! Әфәнделәр!..
Николайның иптәшләре, адъюнктлар, профессорлар – һәммәсе анда… Ни өчен ул анда түгел?.. Ни өчен?..
Нәкъ ике ел элек, 14 февральдә, ул студент исеменә лаек табылды һәм шпага алды. Ә нәрсәгә иреште? Ни математик чыкмады аңардан, ни химик… Иптәшләреннән артта калды: әнә Дмитрий Перевощиков, университетны тәмамлап, Сембер гимназиясендә укыта; Василий Перевощиков магистр дәрәҗәсен алачак һәм студентларга лекция укыячак. Дөрес, Николайга караганда алар ике-өч яшь олырак та бит, ә яшьтәше Александр Княжевичны кая куясың? Ул да бит әнә бүген магистрлыкка кандидат дигән исемне алды. Ә Николай?..
Лобачевский ялт итеп кроватена торып утырды. Аның башында ике төрле фикер тарткалаша иде.
«Корташевский киткәннән бирле синең математикадан бер генә лекциягә дә кергәнең булмады, – диде беренчесе. – Яковкин сине Бартельс лекцияләренә йөрергә язмасын да ди, ә шуңа ирешү өчен син үзең нәрсә эшләдең? Бартельсның күзенә күренергә оялыр идең! Бик тиз бирештең син!»
«Бирешми торсын әле! – диде икенчесе. – Геометриянең нигезендә ни өчен Евклид постулатлары һәм аксиомалары ятканын уйлап баш ваттым мин».
«Баш ватудан узмадың шул…»
Югарыдан, залдан, музыка уйнаганнары ишетелде. Николай сикереп торды һәм бүлмә буйлап йөренергә тотынды. Әйе, бер елдан артык вакыт инде аксиомалар турында фикер йөрткән саен, ул нәкъ әнә шул мәсьәләгә җитеп туктала, сихерләнгән кебек, шуннан уза алмый…
«Вакыт үтә бит, – диде теге бәйләнчек уй. – Бүгеннән башлап син инде өченче курс студенты. Тагын бер елдан тәмамлыйсың. Аннары нәрсә эшләргә уйлыйсың? Үзалдыңа куйган максатка ирешергә көчең җитәрме? Бер урында таптанмыйсыңмы? Күпме вакытны әрәм иттең бит! Ә нәрсә кырдың?..»
Николай, тәрәзә янына барып, пыялага маңгаен терәде. Бераз җиңелрәк булып китте.
– Үзем гаепле: үз көчемә артыграк ышандым. Университетта беркемнән киңәш тә, ярдәм дә сорамадым. Ә бит дусларча сөйләшсәң, бер-береңне аңласаң, бәлки, болай килеп чыкмаган булыр иде… Төзәтеп җибәргән булырлар иде…
Николай тәрәзә пыяласыннан маңгаен алды. Пыяла аның тирән күңел газабы кичергән йөзен көзге шикелле чагылдырды. Кинәт, сискәнеп, артка чигенде. Өстән яңгырап ишетелгән музыка тавышына бүтән колак салмыйча, ул бүлмә буйлап йөренә башлады.
– Җисемнәрнең бер-берсенә орынып торуыннан чыгып, башлангыч төшенчәләрне билгеләү дөрес булырмы икән? – дип, үзалдына сөйләнеп фикер йөртте ул. – Ичмасам, бер математик шул фикергә кушылырмы? Григорий Ивановичка ул турыда язган идем – җавап юк. Авырыймы, әллә күңелемне төшерергә теләмиме?
Шул чакны шыгырдап ишек ачылды, һәм бусагада сторож карт күренде.
– Лобачевский әфәнде, сезгә посылка белән хат бар, почтальон китергән.
– Хат? – дип, Николай кабатлап сорады, аның тавышы калтырап куйды. Һәм ул, сторожның җавап биргәнен дә көтмичә, коридорга атылып чыкты.
– Яшьләр безнең кебек атламый шул! Күр, ничек йөгерә! – диде карт, аңа сокланып.
Лобачевский хатны һәм посылканы алганга тиз-тиз генә кул куйды да, почтальонның учына карап тормыйча гына, бер көмеш акча төртте. Хат Григорий Ивановичтан иде.
Нәрсә икән бу хатта: шатлыкмы, әллә кайгымы? Коридорда ук егет калтыраган куллары белән конвертны ачты һәм ашыгып бүлмәгә кереп укый башлады.
«Хатыгызга шулчаклы озак вакыт җавап язмый торуыма гаҗәпләнмәгез: чит илдә командировкада идем, әле шушы көннәрдә генә исән-сау Петербургка әйләнеп кайттым…» – дип яза Корташевский.
Николай хатның кереш өлешен күз йөгертеп кенә укып чыкты; әмма ары киткән саен, ныграк уйланырга мәҗбүр булды.
«Үзалдына ачык максат куеп, шул максатка ирешү өчен зур тырышлык күрсәткән, үз юлындагы барлык киртәләрне җиңә алган кеше генә көчле ихтыяр иясе дип санала. Бу сыйфатлар билгеле бер күләмдә, әлбәттә, һәркемдә диярлек бар, тик алар бик ерак яшеренгән булалар. Әнә шул сыйфатларны үстерергә кирәк… Үз-үзеңә һәрвакыт ышанырга, тик масаймаска гына кирәк…» – дип яза Григорий Иванович.
Укытучысының бу сүзләре Николайны борчуга салды. Чөнки еллар буе дус булгач, ул инде аның тикмәгә алай әйтмәгәнен сизеп алды.
«Геометрияне нокта, сызык һәм яссылыктан башламыйча, киресенчә, конкрет җисемнәрдән башлап җибәрергә кирәк, дип дөрес әйтәсез. Әмма алгы планга аларның «орынуын» куйганда, сез геометриянең беренче чиратта ераклыкны үлчәү фәне икәнлеген хәтердән чыгаргансыз.
«Нигезләр» не аеруча абстракт итеп, пространстводагы реаль формалардан ни ераклаштырган һәм фәкать формаль рәвештә логик фикерләүгә нәрсә китергән соң? Беренче чиратта фән буларак геометрия алдына куелган максатны һәм бурычны Евклидның күрсәтмәве китергән».
– Ә мин моны ничек хәтердән чыгардым икән? – дип куйды Николай, хат укуын бүлеп. – Геометрия белән кызыксынуым да бит җир үлчәү аркасында булды.
Бераз тынычланып, укуын дәвам итте.
«Табигатьтә һәр җисемнең, ком бөртегеме ул, әллә кояшмы, өч төрле юнәлешкә – озынлыкка, киңлеккә һәм биеклеккә сузылышы бар… Бер юнәлештәге сузылышны – сызык, ике юнәлештәге сузылышны – яссылык, ә өч юнәлештәгесен геометрик җисем дип атыйбыз.
Шулай итеп, өч төрле юнәлеше булган сузылыштан чыгып, без геометриянең барлык тәүге төшенчәләрен табабыз: геометрик җисем, яссылык, сызык һәм нокта. Соңгысын, ягъни ноктаны, бер юнәлештә дә сузылышы булмаган урын дип билгелибез.
Дустым, Сезгә мин чын күңелдән язам, киләчәктә дә шулай ук язачакмын, шуңа күрә турысын әйткәнгә үпкәләмәгез. Кызганычка каршы, үзем турында геометрия белән шөгыльләнәм дип яза алмыйм. Департаменттагы бетмәс-төкәнмәс чиновниклык эшләре ул шөгыльне туктатып торырга мәҗбүр итте. Безнең өчен уртак фән бик күп кыенлыкларны яшереп саклаган, аларны башта сизү мөмкин булмаган. Хәзер Сез үзегез дә күргәнсездер, табигатьтәге башлангыч хакыйкатькә якынлашкан саен, ул кыенлыклар үскәннән-үсә бара. Хәер, бүредән курыккан – урманга бармый, диләр. Ә бит Казанда бик оста аучы бар: атаклы Гауссның укытучысы Бартельс.
Сезне университетта укуыгызның өченче елы башланып китүе белән тәбриклим һәм шул уңай белән Радищев әсәрләренең беренче ике томын җибәрәм, аларны миңа хәзер генә Мәскәүдән алып кайттылар».
Николай шул сүзләрне укыгач кына посылканы исенә төшерде. Төргәкне чишеп, китапларны алды. Беренче томның титул битендә тигез матур хәрефләр белән түбәндәге сүзләр язылган иде:
«Өченче курс студенты Николай Лобачевскийга!
Радищевның рус халкына, аның иҗат көченә һәм бөек киләчәгенә чын күңелдән ышанып язган мәңгелек сүзләре Сезгә фән биеклекләрен яулаганда юл күрсәтүче йолдыз булсын!»
Николай үзенең яраткан укытучысы җибәргән бүләкне күкрәгенә кысты. Аның йөзеннән караңгылык качты, күзләре шатлыклы балкыды. Менә бит дуслыкның көче нәрсәдә! Моннан соң ул, әлбәттә, Бартельстан дәрес алачак. Ә Яковкин һичничек комачаулык итә алмас. Әйе, хәзер үк Бартельсның өенә барып, Николай аңа геометриядә үзенә тынгы бирмәгән төшенчәләр турында сөйләячәк. Кирәк була калса, аның укучысы булып язылырга ярдәм итүен дә сорар…
Бүреген һәм перчаткаларын эләктереп, Николай урамга атылды.
Бартельслар гаиләсе университет кварталының Воскресенский чиркәвенә каршы почмагында инженер-подпоручик Спижарный салдырган ике катлы таш йортта яши иде.
Лобачевский звонок бавын тартты. Ишек ачкан горничнаядан:
– Ist Herr Professor zu Hause?38 – дип сорады.
– Ja… ja39, – диде горничная һәм алгы бүлмәдән эчке ишеккә күрсәтте.
Николай, шактый иркен бүлмәгә килеп кергәч, як-ягына каранды. Китап тутырган шкафлар, өстәл һәм урындыклар, күн диван, фортепиано. Стеналардагы бик зур булмаган нәфис гравюралар, чикләвек агачыннан эшләнгән тартмалы, җиз герле сәгать һәм читтән китерелгән башка төрле җиһазлар бүлмәгә ят бер матурлык биреп торалар иде.
Түр ишектә Бартельс күренде. Аның өстендә өйдә кия торган зәңгәр сюртук һәм яшел панталон, сул кулына озын челем тоткан. Профессор урта буйлы, зур башлы, куе озын чәчле, киң маңгайлы, бөркет борынлы кеше иде. Аның акыллы уйчан күзләре югалып калган студентка ягымлы итеп карадылар.
– Рәхим итеп утырыгыз… Сезгә нинди хезмәт күрсәтә алам? – диде Бартельс Николайга ул чакта модада булган француз телендә, тирән кәнәфигә ипләп кенә утыргач.
Лобачевский, бер урындыкның кырыена гына утырып, оялып кына немец телендә сүз башлады:
– Мин, һерр профессор, III курс студенты Николай Лобачевский булам.
– Танышуыма бик шатмын! – Бартельс ягымлы итеп башын иеп алды. – Мин сезне көттем. Әйе, әйе, гаҗәпләнмәгез. Non magister ad discipulum venire debet, sed discipulus ad magistrum40, – дип ашыкмыйча гына латинча бик матур итеп әйтте.
– Гафу итегез, һерр профессор, сез мине каян беләсез? – диде Лобачевский, кызарып, шул ук телдә.
Бартельс елмаеп куйды.
– Төрле телләрне белүегез бик күркәм, – диде ул немецча. – Латинны үзләштерүегез бигрәк мәгъкуль. Чөнки латин теле – бөтен фәннәргә фән; ул мәгърифәтнең һәр өлкәсенә үтеп керергә мөмкинлек бирә. Сезнең хакта, Лобачевский әфәнде, Петербургта адъюнкт Корташевскийдан ишеткән идем.
– Григорий Ивановичтанмы? Ул сезнең белән минем турыда сөйләштемени? – дип куйды Николай, дулкынланып.
Бартельс яңадан башын иеп алды.
– Сөйләште, күп тапкырлар сөйләште. Сезнең турыда ул бертуган энесе шикелле кайгырта. Мин Казанга китәр алдыннан, махсус кереп, студент Лобачевскийга карата аеруча игътибарлы булуымны үтенде. Ул студент үзе минем янга килергә тиеш икәнне дә әйтте. Бераз кичегеп булса да, андый хәлне дә күрдек.
– Гафу итегез мине, һерр профессор…
– Анысы өчен борчылмагыз. Монда аннан әһәмиятлерәк нәрсә бар. Миңа Корташевский әфәнде сезне геометрияне фәнни нигезләү мәсьәләсе кызыксындыра дигән иде. Бу эшегезне бик мәгъкуль күрәм. Ләкин сез шунысын тәгаен беләсезме икән: сез бит үз алдыгызга артык авыр, хәтта әле, мин әйтер идем, чишәргә мөмкин булмаган мәсьәлә куясыз. Ачыктан-ачык сөйләшик. Александриядә яшәгән атаклы галим Птолемей: «Тәүге нигезләрнең асылына төшенү мөмкин түгел, һәрхәлдә, бик читен эш», – дип язган. Дөрес әйткән. Евклидтан соң ике меңнән артык ел үткән. Шул дәвер эчендә антик математиклар Папп белән Проклдан алып чорыбызның энциклопедистлары Даламбер белән Лежандрга чаклы яшәгән күренекле геометрлар һәммәсе башлангыч геометрик төшенчәләрне һәм аксиомаларны үзләренчә аңлатырга, камилләштерергә тырышып, ул мәсьәлә өстендә баш ватканнар.
Ягылмаган каминга борылып, Бартельс челеменең көлен койды. Аннары, үзен игътибар белән тыңлап утыручы Николайга карап, яңадан сөйләргә кереште:
– Аларның хезмәтләре төрле исемдә дөнья күргән: «Яңартылган Евклид», «Һәртөрле таплардан азат ителгән Евклид», «Геометрия элементларын камилләштерү тәҗрибәсе…» – дип санап китте ул. – Шуны да әйтеп китим: минем данлыклы шәкертем Гаусс та геометрияне нигезләү проблемасы өстендә инде берничә ел баш вата. Ә менә Евклидтан уңышлырак беркемнең хәл итә алганы юк әле. Шуның өчен бөек эллинга мәдхия җырлыйк та юкны эзләп көчебезне әрәм итмик. Математиканың югарырак өлкәләренә мөрәҗәгать итү дөресрәк булмасмы?
Бартельс бер дә кызмыйча, тыныч кына сөйләде, фәкать аерым очракларда гына матур челемен селеккәләп алды.
Лобачевский профессорның сүзләреннән уйга калды. Ә бит Дидро: «Фән өлкәсе иксез-чиксез кырны хәтерләтә; ул кырның кайбер урыннары караңгы, кайбер урыннары яктыдыр сыман тоела. Безнең хезмәтләребез әнә шул якты җирләрне киңәйтә төшәргә яки басудагы утларны ишәйтергә тиеш», – дигән. Лобачевский әнә шул сүзләрне әйтергә теләгән иде, ләкин дәшми калды: профессорны бүлдерергә батырчылык итмәде. Ә теге, креслода җайлап утырган килеш, сөйләвен дәвам итте:
– Геометрия нигезләрен яңача үзгәртеп коруга юллар эзләп газапланырга кирәкме икән? Әйтик, геометрияне бөтенләй әзер хәлендә, мең еллык байлыгы белән кабул итсәк, аннан безгә ни зыян? Безнең эрага кадәр 300 ел элек Евклид тарафыннан камил системага салынган бу фәннең җимешләре һәртөрле белемнең нигезе һәм бөтен төгәл фәннәрнең фундаменты булып китмәдемени? Бу фәннең дөреслегенә карата бездә шик тудымыни? Аны яңадан үзгәртеп корырга кирәклек булдымыни?
Профессорның сүзләренә колак салгач, Николайның күңелендә каршылыклы уйлар туды. «Евклид геометриясенең дөреслеген тормыш, чынбарлык үзе раслый шул. Евклид төзегән геометриянең нигезендә аңлаешсыз билгеләмәләр ятканга карап кына йортлар ишелми ич әле… Шулаен шулай да бит…»
– Һерр профессор, – диде ул, ниһаять, бөтен кыюлыгын бергә туплап, – Евклид «Нигезләр» е, аларның бик борынгы заманнан булуларына да, математикада безнең күренекле уңышларыбызга да карамастан, хәзергәчә үзләренең тумыштагы кимчелекләрен саклап килгәннәр. Ә бит нинди генә фән дә, хәзерге авторлар, Евклидны кабатлап, геометрияне башлап киткәндәге кебек чуалчык төшенчәләрдән башланырга тиеш түгеллеккә кем генә күнмәс икән?..
– Әмма Евклид системасы бүгенге көнгә кадәр иң камил, иң җитлеккән математик абстракция буларак яшәп килә, сез мәсьәләнең шул ягын истән чыгармагыз… – диде Бартельс, егеткә дусларча елмаеп.
– Чиктән тыш абстракт булганга күрә үзенә реаль нигез таба алмаган да шул, – дип аңа каршы төште Лобачевский. Хәзер инде ул тартынмый иде, тавышы да ныгып китте. – Евклидтан соңгы егерме гасыр эчендә абстракт төшенчәләрнең һәм аксиомаларның ачыкланмый килүе һич тә ярый торган хәл түгел. Геометрия шуның аркасында катып калган да… Ә Гераклит41 нәрсә дигән? Һәммә нәрсә үзгәреп тора, дигән…
Лобачевский сөйләгәндә, Бартельсның нечкә ирен кырыйларында яратып елмаю чагылды. Зур бер галимнең тәҗрибәсез геометрга, аның кызып китүенә шулай елмаеп каравы иде бу.
– Дөрес, фәннәр күктән иңмиләр, бәлки түземле рәвештә бик күпләрнең хезмәте нәтиҗәсендә үсәләр, – диде профессор, елмаюдан һаман туктамыйча. – Бүгенге көндә геометрия нигезләрендә фикер чуалышы иксез-чиксез зур, анысы да дөрес. Минем уйлавымча, ул буталчыкның сәбәбе – тәүге геометрик төшенчәләрнең төп башлангычын, асылын билгеләүгә төрлечә килүдә. Төшендереп бирәм: борынгы заманда геометрия җирне аерым өлешләргә бүлү ихтыяҗыннан килеп чыга. Ул төбәкләрне озын баулар ярдәмендә һәм адым белән үлчәгәннәр. Менә шуңа күрә беренче геометрлар тәүге нигез итеп өлеш, озынлык һәм киңлекне алганнар. Ә инде шулар ярдәмендә нокта, сызык һәм өслек төшенчәләрен китереп чыгарганнар.
– Ничек итеп? – дип түземсезләнеп сорап куйды Лобачевский.
– Ә менә ничек итеп: җир участокларының чикләрен төгәл итеп билгеләү нәтиҗәсендә киңлеге булмаган озынлык, ягъни сызык төшенчәсе барлыкка килә. Шундый ук борынгы геометрик төшенчәгә – «нокта – өлешләре булмаган нәрсә» дигән төшенчәгә – ниндидер җисемне яки җир участогын абстракт рәвештә кечерәйткәннән-кечерәйтә бару нәтиҗәсендә ирешкәннәр булса кирәк.
– Ләкин һәрбер материаль җисем, никадәр генә кечкенә булмасын, тагын да ваграк өлешләрдән тора бит, – дип, Лобачевский бик дулкынланып каршы төште. – Җисемне бүлгәләүнең чиге юк.
Бартельс канәгатьлек белдереп баш какты: кызып китә торган холкы булса да, егет ярыйсы ук төпле күренә иде.
– Мин сезнең белән килешәм. Борынгы грек философы Анаксагор: «Бар нәрсә никадәр генә бүлгәләсәң дә югалмый», – дигән.
– Ничек матур әйткән бит! Һерр профессор, сез рөхсәт итсәгез, мин моны язып та алыр идем, – дип, Лобачевский кесәсеннән тиз генә куен дәфтәрен чыгарды һәм борынгы философның сүзләрен теркәп куйды. Куен дәфтәрен кесәсенә яшергәч, ул яңадан бәхәскә кереште: – Шулай да баягы мәсьәләдә мин борынгы геометрлар хаклы булган дип уйлый алмыйм. Бит өлеш, озынлык һәм киңлек төшенчәләре турыдан-туры табигатьтән алынмаганнар, ә безнең фикер йөртүебез нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр. Димәк, аларны башлангыч төшенчәләр итеп алу хата була.
Бартельс, тагын бер мәртәбә баш кагып, өстәлдәге тәмәке тартмасына сузылды, аннары акрын гына челеменә тутыра башлады.
– Борынгы геометрлар китереп чыгарган төшенчәләрне, әлбәттә, камил дип мактарга ярамый, – диде ул. – Ләкин бит ул чакта геометрия хәзерге кебек киң мәгънәдә кулланылмаган. Ә без үзебез борынгылардан кайсы җиребез белән аерылабыз? Геометрияне нигезләп бирүдә без мәсьәләне бөтенләй чуалтып ташладык. Хәзер һәрбер бәйләнчек геометр тәүге нигез сыйфатында үз билгеләмәләрен уйлап чыгара. Кайсы «өч үлчәүле пространство» ди, кайсы «хәрәкәт» ди, ә кайберәүләр хәтта «җисемнәрнең бер-беренә орынуы»…
– Һәм аларның киселеше, – дип өстәде Лобачевский, гаҗәпләнүдән күзләрен шар кебек итеп. – Һерр профессор, минем фикерне сез каян белдегез?
– Кичә генә Корташевский әфәндедән хат алдым, – дип аңлатып бирде профессор көләч йөз белән. – Кызыклы фикер. Әмма Декарт һәм Кантның да фикерләре игътибарга лаек. Универсаль математиканың атасы Декарт һәммәсен хәрәкәт нәтиҗәсе дип аңлата. Аның карашы Евклид «Нигезләр» ендәге өслек һәм сызык төшенчәләреннән күп мәртәбә гадирәк. «Дөнья турындагы трактат» ында ул болай ди. – Бартельс язу өстәленнән бик матур тышлы бер китап алып, каурый каләм кыстырган җирен ачты һәм укый башлады: – «…нокта хәрәкәтеннән сызык, ә сызык хәрәкәтеннән өслек туа…» Йә, хәзер нәрсә диярсез? Хәрәкәт төшенчәсе тәүге нигез булырга хаклы түгелмени? Төнлә йолдыз атылганны күргәнегез бардыр бит: утлы нокта күк йөзенә сызык сызып үтә. Фейерверкның якты эз калдырып шартлаганын күргәнегез юкмы?
– Нигә булмасын, бар, бар… – диде Лобачевский һәм ракета белән булган хәлне хәтерләп елмаеп куйды. – Минемчә дә, хәрәкәт – иң лаек тәүге төшенчә.
– Ә өч үлчәнешле пространство? Һәркемгә мәгълүм булганча, барлык табигый җисемнәрнең дә өч төрле үлчәнеше була. Шуннан килеп мондый нәтиҗә чыга. – Бартельс ачык килеш яткан китапны алып, сүзен сүзгә аерып укырга кереште: «Геометрия – пространство үзенчәлекләрен билгеләүче фән ул…»
– Кем әйткән аны алай дип?
– Минем ватандашым Иммануил Кант әйткән, менә шушы китапның авторы.
Профессор, имән бармагы белән кирәкле битне тоткан килеш, китапның тышын күрсәтте.
Лобачевский анда «Саф гакылны тәнкыйтьләү» дигән сүзләрне укыды.
– Күргәнегезчә, һәркем үз фикерен дөрескә саный һәм нәкъ шуны өстен чыгарырга тырыша, – диде Бартельс. – Моның нәтиҗәсендә һәммә нәрсә буталып беткән, өйрәнергә теләүчеләр геометриянең нигезеннән үк куркалар. Менә безнең акыл сатуыбыз нинди нәтиҗә бирә…
– Һерр профессор, һәртөрле белемнең нигезендә бер үк табигать ята, димәк, геометрияне нигезләүдә дә карашлар берлеге булырга тиеш, – диде Лобачевский, үз фикерен яклап.
Геометриянең тәүге проблемалары хакында Бартельс моңа кадәр дә күп мәртәбәләр сүз көрәштергән кеше. Бөтен сорауларга да аның башында җавап әзер. Ул, мөгаен, Евклид геометриясенең кимчелекләрен һәммә кешедән яхшырак белә. Ләкин үзенең җан тынычлыгын бозарга теләмичә, геометрияне үзенчә корудан баш тарткан иде.
– Яшь чакта мин үзем дә кешелек дөньясына геометриянең серләрен ачып бирергә хыялланган кеше, – дип ашыкмый гына сөйләп китте профессор, берәр минут чамасы дәшми утыргач. – Ләкин хәзер андый өметем юк инде. Математикларның күбесе шундый язмышка очрады. Хәзерге көндә безнең Германиядә яшәүче кайбер галимнәр, уңышка ирешә алмагач, үзләрен юату өчен, төгәл итеп исбатлау яки нигезләү фәкать тар акыл ияләренә генә хас нәрсә ул, диләр.
«Тапканнар икән!» – дип уйлап алды Лобачевский, ләкин профессорга бөтенләй икенче нәрсәне әйтте:
– Һерр профессор, миңа сезнең лекцияләрегезгә йөрергә рөхсәт итсәгезче, – диде ул.
– Әлбәттә, йөрерсез, – диде Бартельс һәм аягүрә торып басты. – Корташевский әфәнде ялгышмаган: сез бик өметле укучы. Бүгенге сөйләшүне дәвам иттерербез дип ышанам. – Ул өстәлдә яткан китапны алып Лобачевскийга сузды. – Сезгә, һичшиксез, Монтюклның «Математика тарихы» н укып чыгарга кирәк.
Лобачевский китап өчен рәхмәт әйтеп саубуллашты һәм урамга чыкты. Бу сөйләшү аның башындагы бөтен уйларны чуалтып ташлады. Саф һавага чыккач, җиңел һәм рәхәт булып китте. Әйе, фикерләрең ничек кенә дөрес булып тоелмасын, нәтиҗә чыгарганда барыбер ашыгырга ярамый икән. Бартельс дөрес әйтә булса кирәк: нигез итеп җисемнәрнең бер-беренә орынуын алган кебек, өч үлчәнешле пространствоны да, шулай ук хәрәкәтне дә алырга мөмкин шул. Димәк, тагын күптөрле нигезләрнең булуы мөмкин. Әгәр шулай икән, геометрияне төзү мәсьәләсенә бер генә төрле караш була алмый. Димәк, фәннең нигезендә үк башбаштаклык һәм караңгылык хөкем сөрәчәк…
Николай урамдагы йортларны да күрмәде, шинель чабуларын йолыккалаучы җилне дә тоймады, һаман әле йокыдан уянып җитә алмаган кеше сыман, онытылып атлавында булды. Менә ул университетны үтте, элек гимназистлар манежы булган уйсулыкны узып, балык базарына таба юнәлде.
Кичке эңгердә салкын тагы да көчәя төшеп, базарда сату итеп туңган халык тарала башлады. Мичкә белән су ташучы татар агайлары да якты күздә кайтып җитү ягын карадылар.
Лобачевский такта кибетләр һәм туң балык төялгән чаналар яныннан берничә тапкыр урап чыкты. Астрахань, Пермь, Байкал байларының приказчиклары, кичке якта балыкны ярты бәясенә булса да сатарга тырышып, урамнан узучыларга товарларын мактыйлар. Атлары белән балык китерергә ялланган толыплы абзыйлар, туңмас өчен, бер-берсенә дөп-дөп сугалар һәм көрәшәләр иде.
Кемдер Николайның иңбашына кагылды.
– Сезгә нәрсә булды, Лобачевский? Күпмедән бирле артыгыздан йөрим, күрмисез.
Николай дертләп куйды һәм туктап калды. Аның каршында өр-яңа студент шинеле кигән ят бер егет басып тора иде.
– Әнә теге почмакта чәйханә. Әйдәгез, кереп җылынабыз! – диде ул ягымлы тавыш белән һәм Лобачевскийны җиңеннән тартты.
Николай, нәрсәнедер исенә төшерергә теләгән кебек, кашын җыерып, таныш булмаган егеткә карады да аңа ияреп китте.
Чәйханәнең ишеге, салкыннан зарланган сыман, шыгырдап ачылды, өй җылысы битләренә килеп бәрелде. Шакраеп каткан шинель гүя хәзер генә тәнгә суык бөрки башлады, һәм Николай калтыранып куйды.
Аның юлдашы, бусаганы атлап керүгә:
– Ике стакан чәй! – диде һәм: – Әйдә, әнә тегендә җылырак булыр, – дип, түргә үк узды.
Кыек якалы ак күлмәк кигән половой шунда ук аларның алдына өстәлгә берсе зур, берсе кечкенә чәйнекләр китереп куйды.
Николайның юлдашы сүзгә генә түгел, ә эшкә дә оста булып чыкты һәм, тиз-тиз чәй агызып, чынаяктагы шикәрен болгатырга да тотынды. Уналты яшьләрдәге бу егет шактый озын буйлы, киң җилкәле, таза гәүдәле иде. Пәке белән кырдырган түгәрәк башын бик горур тота. Каратутлы йөзендә бераз шадрасы да бар. Аның кысык күзләре куе кашлары астына яшеренгән төсле тоела. Нечкә иреннәре бер караганда кырыс, икенче караганда балаларча шук кыяфәт биреп, алга чыгып торган иягенә бер дә туры килми иде. Лобачевский аны бер күрүдә ошатты.
– Сез мине бик вакытлы җылыга алып кердегез, – диде Николай һәм кинәт сүзен икенчегә борды: – Туктагыз әле, сез үзегез кем буласыз соң? Мине каян беләсез?
Моңа җавап итеп, егет дусларча елмаеп кулын сузды.
– Әйдәгез, алай булгач, танышыйк. Симонов булам мин. Иван Симонов42. Астраханьнан килдем. Өч ай буена мондагы гимназиядә университетка хәзерләндем. Бүгенге тантаналы акт вакытында студент иттеләр. Шинелемне күрәсезме, әле иңнәре дә йомшарып җитмәгән.
– Ә мине каян беләсез? – диде Николай, соравын кабатлап.
– Зур сер түгел ул, – диде Симонов, көлемсерәп. – Таныш студентлар күрсәткән иде. Сезне математика белән дә, химия белән дә нык мавыга дип сөйләделәр. Яңа һөнәрегез өчен карцерда өч көн утыргансыз диләр, дөресме шул?
Николай дәшмәде. Тик бераздан гына ул ашыкмыйча җавап бирде.
– Теләк бер нәрсә, ә аңа ирешү башка. Әйтик, математика белән кызыксынган һәрбер кеше үзен геометр дип атый алмый бит… Һәрбер пиротехник та чын-чынлап химик була алмый, – диде ул, елмаеп. – Ә ракета өчен утырып чыктым. Анысы дөрес.
Егетләр көлешеп алдылар.
Яңа танышы янында Николай үзен бик иркен тота башлады; ул, чын күңелдән аңа рәхмәт әйтеп:
– Сез булмасагыз, катып үләр идем әле, – диде.
– Шулай шул менә! – диде моңа каршы Симонов. – Геометриядән баш тартырга уйламагыз да. Ләкин ул абстракт фән белән мин дуслашып китмәм төсле. Чынбарлык якын минем күңелгә.
Симонов стаканын читкә этәрде дә, кесәсеннән кулъяулык чыгарып, маңгаеннан тирен сөртте.
– Табигатьне бик яратам, – диде ул, сүзен дәвам итеп. – Гимназиядә чакны физика белән мавыгып киткән идем. Ахырга таба Галәмнең төзелеше, аның аерым кисәкләренең үзенчәлеге белән кызыксына башладым. Боларның һәммәсен астрономия аркылы белергә мөмкин. Шул фәнне ныклап өйрәнү өчен менә монда килдем, университетка кердем…
Ишек кабат шыгырдап ачылды. Чәйханәгә салкыннан бөрешкән кешеләр кереп тулды. Лобачевский, урындыктан торып, яңа танышына дәртләнеп кулын сузды.
– Без икебез дә бертөрлерәк фикер йөртәбез, ахры. Әйдәгез, дуслашыйк… Хәзер монда сөйләшерлек түгел, тизрәк чыгып китик.
Университетка кайтып җиткәнче, алар бер-берсенә дусларча «син» дип эндәшү белән генә калмадылар, бәлки һәркайсы үзенең теләкләре һәм уңышсызлыкка очраулары турында сөйләп өлгерде. Үзара ярдәмләшергә вәгъдә биреп аерылдылар. Дустының кулын кысып, Николай бертөрле шатлык хисе кичереп:
– Көн саен күрешәбез, димәк? Иртәгә сәгать дүрттә миңа киләсең, – диде.
– Төп-төгәл дүрттә киләчәкмен, – диде Симонов та шат күңел белән.
Ә икенче көнне Николай бик каты башы авыртып уянды. Тәне ут яна, тамагы кипкән иде.
– Башым!.. Башым!.. Су!.. Су!.. – диде ул, үзен үзе белештермичә ыңгырашып.
Саташудан туктап, күзен ачып җибәрсә – баш очында, мендәрен рәтләп, энесе басып тора.
– Уяндыңмыни? – диде Алексей борчулы кыяфәт белән. – Син инде баядан бирле ыңгырашып ятасың, уяна гына алмыйсың. Калдырып китәргә курыктым. Хәзер су алып киләм.
Бүлмәгә надзиратель керде. Авыруның башын тотып карагач, хәзер үк врач Фуксны чакырырга кушты.
Таныш исемне ишеткәч, Николайга бераз җиңелрәк булган төсле тоелды.
1806 елның азагыннан башлап гимназиянең һәм университетның врачы булып шөһрәте Казаннан читкә дә таралган медицина докторы Карл Фёдорович Фукс эшләде. Фәнгә мөкиббән киткән булуына карамастан, кешеләр белән аралашучан, киң күңелле ул руслашкан немецны студентлар бик яраталар иде.
Аның тәэсиренә бирелеп, бервакыт Лобачевский да, табигать белеме белән мавыгып китеп, кичләрен озаклап микроскоп янында уздыргалады…
Менә ишектә Фукс күренде. Ягымлы елмаеп, ул авыруның кровате янына килде, ниндидер юату сүзләре әйтеп, башыннан сыйпады. Аннары жилет кесәсеннән сәгать чыгарып, йөрәк тибешен санады, тамагын карады. Боларның барын эшләп бетергәч:
– Салкын тидергәнсез, дустым, – диде. – Дару эчеп кенә, урында ятарга туры килер. Югыйсә авыруыгызның икенче төс алуы ихтимал…
Доктор язып биргән дару кебек әче, күңелсез дүрт көн бик озакка сузылды. Авырудан бигрәк эшсез ятуы авыр иде Николайга. Иртәнге якта кәефе бераз гына яхшырган кебек тоелды, һәм ул шунда ук үзенә эш тапты.
Көн бик аяз булып, кояш үзенең алтын нурларын көлтә-көлтә итеп бүлмәгә койды. Николай сәгатьләр буе шул нурларда очып йөргән вак тузан бөртекләрен күзәтеп ятты. Шулчаклы тәртипсез очарлар икән! Җәйге җылы кичтә черкиләр очканнан бер дә ким түгел. Микроскоптан караганда, су тамчысындагы чәчәк тузаны да әнә шулай бөтерелә бит. Шулчаклы тынгысыз булырлар икән! Нәрсәдән болай хәрәкәтләнәләр соң алар? Тузан бөртекләрен әле бер якка, әле икенче якка очарга, ниндидер күзгә күренмәгән киртәгә килеп бәрелгән сыман, юнәлешне кисәк кенә үзгәртергә нәрсә мәҗбүр итә? Тикмәгә алай очмый торганнардыр, моның берәр сере булырга тиеш. Тузан нәрсәдән барлыкка килә? Нәрсә ул тузан? Ком һәм таш кебек әйберләрнең вак кисәкчекләре. Ләкин бит ком да, таш та һавадан авыррак, алар хәтта суда да баталар. Ә ни өчен аларның вак кисәкчекләре бер түбән төшә, бер югары менә, әле уңга, әле сулга бертуктаусыз очып тора! Вак булгангамы? Юк, аннан түгел. Әйбернең зурлыгына-кечкенәлегенә карап, аның чагыштырма авырлыгы үзгәрми бит…
Николай шулай уйланып ятканда, аның хәлен белергә Симонов керде. Салкыннан битләре алсуланган егет, килеп керүгә, елмаеп исәнләште һәм кроватька утырырга рөхсәт сорады.
– Утыр, утыр, – диде Николай. – Моннан яхшырак күренер… Әнә кара әле, кояш нурында вак кына тузан бөртекләре ничек биешәләр!
– Биешсәләр ни була?! – дип гаҗәпләнеп җавап кайтарды Симонов һәм, күзен кысып, дусты күрсәткән якка текәлде. – Саныйсыңмы әллә син аларны? Монда тузан җитәрлек!..
– Мине башка мәсьәлә кызыксындыра, – диде Николай, терсәгенә калкып. – Синеңчә, Ваня, ул тузан ни өчен шулай хәрәкәткә килә?
– Әнә кая барасың икән! – Симонов дустының соравына җитди карамаганы өчен оялып куйды һәм, бераз уйлап торгач: – Минемчә, һаваның бервакытта да тыныч тормавыннан киләдер, – дип җавап бирде. – Салкын һәм җылы агым, бер-берсенә каршы агылганда, тузан бөртекләрен дә хәрәкәткә китерә.
– Юк! – диде Николай. – Һава агымы һәрвакыт шактый зур күләмдә була һәм тузанны бер юнәлештә генә ияртеп алып китә. Салих бабайның мич якканын карап торганым бар. Эссе мич янында тәмәке төтене өскә күтәрелә. Салкын тәрәзә янында, киресенчә, аска төшә. Тузан бөртекләре бөтенләй башкача хәрәкәтләнә бит: берсе өскә менә, шуның күршесе үк түбән төшә, гомумән, төрлесе төрле юнәлештә оча.
– Һм… – диде Симонов, уйга калып. – Димәк, тузан бөртекләренең кайсы кая очуына һава агымы бер дә гаепле түгел. Син дөрес әйтәсең, болай булгач…
– Дөрес әйткәннән ни файда? Тузан бөртекләрен бер яктан икенче якка ыргытучы көчнең нәрсә икәнен белмим бит.
– Николай, син хәзергә куеп тор аны, уйлама аның турында. Болай да башың авырта. Уйлама.
Лобачевский ачуланып башын чайкады.
– Ничек уйламыйсың ди инде? Тузан бөртекләренең хәрәкәтләнүендә билгеле бер сәбәп, ачык бер мәгънә булырга тиеш! Галәм төзелеше турындагы фәндәге кебек, бу очракта да шул ук төп факторлар белән эш итәбез: пространство, җисем һәм хәрәкәт. Йолдызлар йөрешенең билгеле бер законы булган кебек…
– Менә искә төшердең! – дип кинәт кычкырып җибәрде Симонов, дустының уйларын бүлдерергә теләп. Китаплары арасыннан зур форматлы бер брошюра тартып чыгарды. – Гимназия китапханәсеннән профессор Тимофей Осиповскийның бик кызыклы хезмәтен табып алдым менә…
– «Осиповскийның» дисеңме? Кая, Ваня, тизрәк бир әле! – Николай түземсезләнеп кулын сузды. – Геометрия дәреслеге язган кеше булырга тиеш ул… «Пространство һәм вакыт…» Харьков университетында 1807 елның 30 августында булган тантаналы җыелышта сөйләгән нотык…» Пространство турында ничек дип яза икән, шуны белергә иде.
– Ул Германиянең иң яңа философларыннан саналган Кантка каршы бик кискен сүзләр әйтә.
– «Кантка каршы», дисеңме? Пофессор Бартельс аның «Саф акылны тәнкыйтьләү» дигән хезмәтенә карата уңай фикер әйткән иде.
– Нәкъ үзе! Осиповский шул хезмәткә бәйләнгән дә инде.
Ләкин шулчак аларның сүзләре өзелде. Доктор Фуксны ияртеп, директор Яковкин атылып килеп керде. Йөзендә ясалма елмаю. Бусаганы атлауга, ул:
– Афәрин, афәрин! – дип үзенең соклануын белдерде. – Дуслыкны яратам мин. Авыруны иптәшләре ташламаганга мин бик канәгать.
Симонов аны күреп торып басты. Яковкин аңа, әйдә, утыра бир, дигән сыман итеп кул гына селтәде, һәм үзе дә кроватька килеп утырды. Лобачевскийга икенче кырыйга шуышырга туры килде.
– Дустым, сезнең организмыгыз йомшак, – дип акыл өйрәтергә кереште профессор-директор. – Организмыгызны төрле зарарлы нәрсәләрдән сакларга кирәк. Бөтенләй төсегез качкан бит! Шулчаклы ябыгырга ярыймыни?
Лобачевский:
– Директор әфәнде, мин… – дип сүзен башларга өлгермәде, Яковкин, шунда ук аны бүлдереп:
– Минем ишетүемә караганда, сез күп укыйсыз булса кирәк, – диде. – Авыру өчен китап дошман ул. Барыннан да бигрәк, китап уку белән артык мавыгып китеп, профессор Бартельс лекцияләренә йөри алмаячаксыз. Ә ул лекцияләрне калдырырга һич ярамый.
Николайның күзе дүрт булды. Нәрсә сөйли ул? Бартельс лекцияләренә йөрергә рөхсәт бирмәүче шул үзе түгелмени? Шуның аркасында бер ел әрәм китмәдемени?
Яковкинның очлы елтыр күзләре Николай күзләре белән очрашты, егетнең сүзсез сорауларыннан куркып читкә борылды. Ләкин үзен бик тиз кулга алды.
– Сәламәтләнгәч тә һәммә лекцияләргә йөрергә тырышыгыз, – диде ул, урыныннан кузгалып. – Хөрмәтле профессорыбыз Бартельсның лекцияләрен бер дә калдырмагыз. Ә хәзер сәламәтлегегез турында кайгыртырга миңа сүз бирегез.
Николай, нәрсә дияргә белмичә, аптыраган кыяфәт белән «сүз бирәм» дип әйткәнен үзе дә сизми калды.
– Менә шулай кирәк тә. Хушыгыз! – диде Яковкин һәм, елмаеп кулын болгый-болгый, Фуксны ияртеп чыгып та китте.
Егетләр, бер-берсенә карашып, шаркылдап көлеп җибәрделәр.
– Тикмәгә йөрми бу, – диде Симонов, күзендәге яшьне сөртә-сөртә. – Ул явыз нинди генә этлек эшләгәндә дә җайлый белә…
Өч көннән соң Николай беренче мәртәбә Бартельс лекциясен тыңлады.
Профессор сферик астрономиядә һәм математик географиядә тригонометриянең катнашы турында сөйләде. Тригонометрик функцияләрнең төп үзенчәлекләрен геодезик һәм астрономик исәпләүдә куллануны аңлатты. Кечкенә вариацияләрне тикшерү өчен, дифференциаль исәпләүнең башлангыч элементларын телгә алды һәм логарифмик функцияләргә дә кагылды. Студентларга, шулай итеп, математиканың төрле тармаклары бергә тоташканлыгы, бербөтен булуы аңлашылды. Аудитория тып-тын иде.
Лобачевский профессорның һәр сүзен игътибар белән тыңлады. Бер ел буена Бартельс лекцияләренә йөрмичә, күпме нәрсәне белми мәхрүм калды бит!
– Барыбер куып җитәчәкмен! – диде ул, дәфтәренә профессор сөйләгәнне яза-яза.
Бартельс лекцияләрендә Николай эчке бәйләнешнең геометрия өчен генә түгел, гомумән математика өчен хас бернәрсә икәнлегенә төшенде. Бу бәйләнеш нәтиҗәсендә математиканың төрле өлкәләре үзара катнашып, аралашып бетәләр икән.
Әнә шул ачыш Бартельс лекцияләренә булган игътибарны көчәйтте. Ә киләчәктә, яңа геометрия ачканда, моның никадәр зур файдасы тиячәген Лобачевский, әлбәттә, алдан белә алмый иде.
Көннәр берсеннән-берсе тизрәк үттеләр. Николай хәтта яз җиткәнен дә сизми калды. Ул бөтен барлыгы белән югары математикага бирелде, теориягә торган саен эчкәрерәк керә барды. Бартельс лекцияләреннән тыш, моңа тагын икенче бер нәрсәнең дә тәэсире булды.
Лобачевский авырып алганнан соң күп тә үтмәде, кичке гыйбадәткә керер алдыннан, студентларны көтмәгәндә генә утырышлар залына җыеп алдылар. Алар кергәндә, профессорлар һәм укытучылар залда утыралар иде инде. Яковкин Петербургтан попечитель хәзрәтләреннән хат килгәнлеген игълан итте һәм тантаналы тавыш белән Румовский хатыннан шушы сүзләрне кычкырып укып чыкты:
«Студентлар һәм кандидатлар арасыннан математика, физика, философия фәннәре белән шөгыльләнергә хәзерләнүчеләрнең күбрәк булуын теләр идем…»
Кемдер Лобачевскийның кулын каты итеп кысты. Борылып караган иде – Симонов икән.
– Яковкин ни өчен синең сәламәтлегең турында кайгыртканны, Бартельс лекцияләренә йөрергә рөхсәт иткәнне сиздеңме инде? – диде ул, көлеп.
Лобачевский баш какты: ул моны төшенгән иде.
Ялагай профессор-директорның кыланышларын дуслар бик дөрес аңладылар – Румовскийдан хат килеп төшкәч, аның коты алынган иде.
– Шул әшәке студентны нигә математикадан җибәрдең, дип бәйләнәчәк карт. Медицинага авышты, дип, җитмәсә, тагын үзем үк хәбәр итеп торам бит. Ишәк түгел диген инде, ә!
Хатаны төзәтеп, эшне җайга салгач, хәзер инде борчылырга урын калмады. Киресенчә, «Лобачевскийны химиядән йолкып алып, математик фәннәргә кайтардым» дип хәбәр итәргә мөмкин…
Тиздән ул субинспектор Кондырев аша аеруча зур уңыш казанган студентлар турында советка рапорт бирдерде. Исемлектә Николай Лобачевский да бар иде. Кондырев гәрчә аңа карата үзенә чәнечкеле эпиграммалар чыгарган өчен күңелендә үч сакласа да, директорга каршы килә алмады һәм рапортка түбәндәгечә язарга мәҗбүр булды:
«Тулы бер елны исәпкә алып әйткәндә, иң яхшы тәртип үрнәкләре күрсәткән Николай Лобачевский, Доримедонт Самсонов, Алексей Пятов… начальствога хәбәр итәргә лаеклы дип табыла…»
Шуннан чыгып, совет үзенең карарында болай язды:
«Бу хакта протоколга теркәргә һәм, студентларны җыйнап, уңыш казанучыларны совет каршында телгә алырга, соңра бу хакта попечитель һәм кавалер галиҗәнапларына махсус рапорт җибәреп хәбәр итәргә».
Румовскийның шикләнүләрен бетерү өчен, Яковкин әле моның белән генә дә чикләнмәде, бәлки «тәртибе өчен бүләкләү рәвешендә» Николай Лобачевскийны камера студенты итеп билгеләтте; инструкция буенча, камера студенты йокы бүлмәләрендә иптәшләренең үзләрен ничек тотуларын һәм фән белән шөгыльләнүгә вакытны дөрес бүлү-бүлмәүләрен күзәтергә тиеш иде.
Ләкин Николай начальствога ярарга тырышмады. Иптәшләренә карата ул һаман турылыклы һәм эчкерсез мөгамәләдә калды. Аның каравы камера студенты дигән исем Николайга аена биш сум жалованье китерде. Зур байлык белән укымаучы Лобачевскийларга бу акча, әлбәттә, ярап куйды.
Рәсми карар булуга, Николай үзенең шатлыгын белдерү өчен әнисенә хат язарга утырды.
«Сөекле әнием, – дип язды ул. – Тиздән жалованье алачакмын. Ул акчаны ничек бүләрмен дигәндә, ике сумын сезгә җибәрермен, бер бик кирәкле китап, тагын кечкенә генә бүләк алырга уйлыйм… Кемгә икәнен сезгә әйтергә кыюлыгым җитми… Ләкин сез мине яхшы беләсез, начар юлга кереп китмәячәгемә ышанырсыз…»
Николай хатны читкә куеп уйга калды. Августның бер җылы айлы кичен хәтерләде. Студентлар, кичке аштан соң, университетның ишегалдына караган киң болдырына җыелдылар. Арада берсенең, Гроздовскийның, кулында кларнет чагылып китте. Ул бик матур итеп һәркемгә таныш халык көен уйнарга тотынды, иптәшләре Ибраһимов сүзләренә таныш җырны җырлап җибәрделәр:
Во поле берёзонька стояла,
Во поле берёзонька стояла.
Люли, люли, стояла,
Люли, люли, стояла…
Барысы да җырладылар. Университетның үз шагыйре Панаев, хыялга бирелергә яратучан егет, бераз уйланыбрак җырлады; Николай үз энесенең яңгыравык тавышын да башкалардан аерды.
Кинәт өске катта Яковкин квартирасының тәрәзәсе ачылды. Николай ирексездән башын күтәрде һәм ай яктысында директорның зур гәүдәсен күрде. Мөгаен, айлы матур кич һәм күмәк җыр хәтта аңа да тәэсир иткәндер. Шулвакыт Яковкин белән янәшә тагын ике кеше пәйда булды. Болары зифа буйлы кызлар иде. Алар түбән үк иелделәр һәм… студентлар хорына кушылып җырлый башладылар:
В чистом кудрява бушевала,
В тереме девица горевала.
Люли, люли, горевала,
Люли, люли, горевала…
Николай тәрәзәгә якынрак килде. Кызлар, җыр белән мавыгып китеп, аны күрмәделәр. Япь-яшь кызлар иде әле алар: Парашасы уналтыда, Аннасы унбиштә. Аларның хәтфә тавышлары Николайның күңелендә хорны күмеп китте һәм бу төнне тагын да тылсымлырак итте. Башка студентлар да, сихерләнеп, тәрәзәгә карап җырлый башладылар. Яковкинга бу хәл ошамады, һәм ул шартлатып тәрәзәсен ябып куйды. Николай бераз вакыт канәфер куагы күләгәсендә басып торды һәм сиздермичә генә капкадан чыкты. Урамда да әле ул хорның:
Люли, люли, горевала,
Люли, люли, горевала, –
дип җырлаганын ишетте. Ләкин кызларның йомшак тавышы булмагач, хорның аңа һич тә мәгънәсе калмады.
Йокыга талган шәһәр урамнары буйлап шактый йөреп, Николай торагына төн уртасында гына кайтты һәм ачык тәрәзәдән бүлмәгә керде.
Ә иртән уянгач, энесе Алексей:
– Тәрәзә сиңа үзе ачылып китте дисеңмени? Төн уртасына чаклы кайтмаячагыңны сиздем инде мин, – диде.
Николайга бу сәер тоелды, һәм ул:
– Нәрсәдән чыгып син алай уйладың әле? – дип сорады.
Энесе:
– Ике чибәрнең җырлавыннан тәэсирләнүеңне күрмәдеммени? – диде, көлемсерәп.
– Сөйләмә юкны, – дип, абый кеше аның сүзен өзде, тик үзенең кызаруын сизеп, бик нык гарьләнде. – Мин бит болай гына…
– Болай гына түгел дигән кеше юк бит әле сиңа, – дип, энесе һаман канга тоз салуын дәвам иттерде.
Абый кеше тизрәк сөлгене эләктерде дә юыну бүлмәсенә йөгерде. Үзе дә ныклап төшенеп җитмәгән тойгыларын Алексейның аңлавы аны шаккатырды.
…Чынлап та шулай икән шул. Менә хәзер, хат язып утырганда, ул моны икърар итәргә мәҗбүр булды. Әнисенә яза башлаган хатны язып бетермәвен күреп, авыр көрсенде. Каләме кулында булса да, күңеле үткәнгә кайтты…
Ә беркөнне ул зур бәхеткә иреште: аны кызларның икесе белән дә таныштырдылар. Хәзер инде ул аларны урамда күргән саен баш иеп исәнләшә. Кызлар да исәнләшәләр. Ә берсе, Анна исемлесе, кызарган да төсле тоела.
Ниһаять, ул Яковкин олы кызлары өчен өйләрендә яки дачада үткәрә торган кичәләргә катнашырга рөхсәт алды.
Аларга еш очрашырга мөмкинлек юк, ә инде җиткән кызлы өйгә һәрвакыт кереп йөрергә фәкать туган-тумачаның яки вәгъдәләшкән егетнең генә хакы бар иде. Ул аларга туган-тумача да, шулай ук… вәгъдәләшкән егет тә түгел. Фәкыйрь студент, разночинец башы белән Яковкиннан фатиха ала алмаячак. Тик инде Анна үзе…
Кинәт кабынып киткән бу сөю хисе һәммә нәрсәне үзгәртеп ташлады. Моңа кадәр Николай башы-аягы белән фәнгә чумган, бөтен буш вакытын шуңа багышлый иде. Ә менә беренче мәхәббәт хисе тугач, күңеленә рәхәт булып китте, куен дәфтәрендә математик формулалар белән янәшә… шигырьләр дә урын алды.
Бу турыда көн-төн уйларга мөмкин иде. Тик менә башлаган хатны бетерергә кирәк. Николай бөдрә чәчен сыйпап алды да яңадан каләменә тотынды: кайбер эшләрне эшләмичә калырга ярамый.
Әнисенә язып бетергәч, ул Корташевскийга яза башлады. Университет тормышындагы яңалыклар белән таныштырды. Воздвиженский урамда гимназия өчен төзелә торган йортның тиздән эше бетәчәген һәм шуннан соң университетның мөстәкыйль рәвештә яшәячәген белеп торуы Григорий Иванович өчен кызык түгелмени?
«Яңа билгеләнгән технология адъюнкты Фёдор Христианович Вуттиг безнең университет галимнәреннән беренче булып, андагы минераль байлыкларны һәм техника эшләрен өйрәнү максаты белән, җәй һәм көз айларын Уралда йөреп кайтты. Ул кайтканчы, 1809 елның 26 октябрендә химия классына нигез салучы кадерлебез Фёдор Леонтьевич Эвест вафат булды. Химиядән хәзергә лекция укучы юк, ә лаборатория әйберләрен вакытлыча миңа кабул итеп торырга куштылар», – дип язды Николай.
«Университетта типография ачылуы хакында Сезгә хәбәр иткән идем шикелле. Күптән түгел генә типографиянең беренче карлыгачы – адъюнкт Ибраһим Хәлфиннең «Татар теле әлифбасы һәм грамматикасы» дигән китабы чыкты. Беренче эш хакымнан ук шул китапны сатып алып, татар телен яхшылабрак өйрәнәчәкмен.
Тагын нинди яңалык бар икән? Беткәндер инде. Әйе, онытып җибәргәнмен: Яковкин әфәнде орден алуын, ягъни дүртенче дәрәҗә изге Владимир тәресе белән бүләкләнүен бик зур тантанага әйләндерде…»
Николайның кулына тоткан каләме һавада асылынып калды. Студентлар арасында телдән-телгә күчереп йөртелгән эпиграмма кинәт хәтеренә килеп төште:
Юк, моны язарга ярамый. Гәрчә Яковкин шуннан башкага лаек булмаса да, Анна бар бит әле…
Эзләнүләр
1
Язгы кичләрнең берсендә Лобачевский дворянское собраниегә балга барырга чакыргач, Симонов гаҗәпкә калды.
Гаҗәпләнмәслек тә түгел: моңа кадәр Николайның андый җиргә аяк атлаганы юк, ул фәкать шәһәр читенә генә чыгып йөрергә гадәтләнгән иде. Бик сирәк очракларда гына дуслары белән студентлар кичәсенә яки танцыга керә торган иде.
Ә менә Анна белән танышу барын да үзгәртте. Ул, акча түләп, надзиратель Мейснер үткәргән танцы дәресләренә йөри башлады. Анда ул салмак менуэт белән катлаулы контрдансны тиз үзләштерде һәм җитез полька-кадрильне дә җиңел биергә өйрәнде. Баллар, маскарадлар күңелле бернәрсә булып тоела иде. Ә бүген ул балга Анна чакырганга бара.
Дворянское собрание Воскресенский урамында фабрикант Дрябловның ике катлы пулатына урнашкан. Кайчандыр ул йортка Екатерина Икенче туктаган булган һәм, Казан дворяннарының кабул итүеннән канәгатьлеген белдерү өчен, үзен Казанның беренче алпавыты дип атаган. Ташпулатның тәрәзәләреннән матур булып киң Идел һәм шәһәрнең түбәнгә җәелгән бистәсе күренә.
Арыслан башына охшатып эшләнгән җиз ишек тоткасына Николай зур дулкынлану белән тотынды. Егетләр киң һәм иркен вестибюльгә керделәр. Түшәмгә балавыз шәмнәр куелган авыр люстра асылган. Чишенү бүлмәсендә алар Владимир Панаевны очраттылар. Теге чакта Лобачевский белән Аксаков арасында низаг килеп чыгуга сәбәпче Александрның энесе иде ул. Студент Владимир Панаев Яковкинның олы кызына гашыйк.
– Николай! – дип куйды ул чәчен рәтләп торган җирдән, көзгедә иптәшләрен күреп. – Синең монда килүеңне ничек аңларга? Әллә бүген кояш икенче яктан чыктымы?
– Нинди генә кояш чыкты әле! – диде Симонов, күз кысып, һәм, аларның икесен дә култыклап, киң баскычтан икенче катка алып менеп китте. Баскычның буеннан-буена диярлек кызларын көтеп торучы егетләр тезелгән. Кайсының өстендә фрак, ә кайсылары офицер мундиры кигән.
Иркен зур залда инде пар-пар булып контрданс биергә тезелә башладылар. Ялтыравык төймәле карасу зәңгәр мундирлар кигән, кара муар тасма белән шпагалар таккан өч студент килеп керүгә, кызларның күзе шул якка юнәлде. Николай үзенең ябык төз гәүдәсе һәм куе бөдрә чәче белән иптәшләреннән аерылып тора иде.
Анна күренмәде. Тиздән апасы белән алар да килеп җиттеләр. Мондый җиргә үзләре генә йөрергә ярамаганлыктан, әдәп саклау йөзеннән, бер туталарын да ияртеп килгәннәр. Алар артыннан ук диярлек субинспектор Кондырев керде. Аннаның сул кулында үзе бүләк итеп биргән җилпәзәне күреп, Николайның йөзенә елмаю чыкты. Ә кыз исә, Лобачевскийны күргәч, кызарынып, аска карады.
Нәкъ шул минутта скрипкалар чыңлап куйды да, контрданс башланып китте. Владимир мәгънәле итеп Николайга күз кысты, һәм алар, бер-берсен аңлап, кызларга табан юнәлделәр. Анна кулындагы җилпәзә дерелдәп куйган сыман булды. Биючеләргә мәһабәт ике пар килеп кушылды.
Кинәт Пётр Кондырев профессор-директорның кызлары студентлар белән биегәнне күреп алды. Ә инде Лобачевскийны таныгач, бөтенләй кәефе кырылды. «Ничек итеп оялмыйча директор кызы белән биергә кирәк! Җитмәсә бит әле, аның, субинспектор Кондыревның, күз алдында!..»
Ул озак уйлап тормады, балны ташлап, университетка чапты. Яковкинның кабинетында ут күренде, һәм ул, икенче катка менеп, курка-курка гына ишек шакыды.
– Илья Фёдорович, гафу итегез…
– Килдегезме, бик шәп! – диде Яковкин, ярдәмчесенең сүзен бүлеп. – Менә мин полицмейстер Симонов әфәндегә хат яздым. Ничек чыкты икән, укыгыз әле.
Кондырев гаҗәпләнеп хатны алды, яктыга килде һәм укырга кереште.
– «Хөрмәтле әфәндем Григорий Егорович!
Кичә, 1810 елның 22 апрелендә, Казан университетында укучы бертуган Лобачевскийлар – аларның олысына, ягъни Николайга, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, докторлар аеруча саф һавада йөрергә тәкъдим итәләр – башта Неялов паркында йөреп, Болхов паркы аша урамга чыгарга теләгәннәр. Ләкин ниндидер чит кешеләр, Болхов паркында йөрү тыела дип, аларга килеп бәйләнгәннәр. Үзләрен сторож дип атаучы ул кешеләр нахакка Лобачевскийларга карата тупас мөгамәлә кылганнар, ягъни аларның студент икәнлекләрен белә торып, башта Сез галиҗәнап каршына, соңра полициягә барырга мәҗбүр иткәннәр. Студентларның берсе дә беркемгә бернинди начарлык эшләмәгән, шулай булуга карамастан, аларны полициягә илткәннәр…»
Укый-укый субинспектор зәһәреннән буыла башлады. Шул әдәп белмәүче малайны акылга утыртырга торганда, директор, үч иткәндәй, аны яклап хатлар яза. Нәрсәдән булыр икән бу? Анна сүзе белән йөрмидер бит?
Аның уйларын Яковкин бүлде:
– Укыгыз!
Субинспектор укуын дәвам итте:
– «Студентларга карата мондый тупас мөгамәлә күрсәтү падишаһ хәзрәтләре тарафыннан грамота вә устав илә Казан университетына бирелгән хокукларга каршы килү була…»
Яковкин, ярдәмчесе хатны укып бетергәч, аңа:
– Иртәгә иртүк полицмейстерның үз кулына тапшырырсыз, – диде. – Ә хәзер китәргә мөмкин… Туктагыз, миңа нәрсәдер әйтергә теләгән идегез түгелме?
Кондырев ничек итеп сүз башларга белмәде.
– Студент Лобачевский пансионнан китеп йөрергә сездән рөхсәт алдымы? – диде ул. – Моннан ярты сәгать элек мин аны дворянское собраниедә күрдем…
– Һм… Миңа кергән иде шикелле, – диде Яковкин, турыдан-туры җавап бирергә теләмичә.
Субинспектор бөтенләй югалып калды. Иңнәрен эчкә тартып, сүзне ничек итеп икенче нәрсәгә күчерергә белмичә, бер урында басып торды. Сүз таба алмагач, башын иеп саубуллашты да чыгып китте.
Яковкин, чиста кәгазь алып, попечительгә хат яза башлады.
«Совет һәм университет эшләре бүгенге көнгәчә, Ходайга шөкер, яхшы бара, иминлек хөкем сөрә».
Имтиханнар алдыннан урнашкан тынлык, чыннан да, профессор-директорны сөендерә иде, һәм ул, язуын бүлеп, карага буялган кулы белән чукынып алды. Аннары язуын дәвам итте:
«Астрономия профессоры Литтров әфәнде исән-имин Казанга килеп җитте. Мин аны вакытлыча Великопольский йортына урнаштырдым. Аның үтенечен искә алып, өч укучы билгеләдем: Лобачевскийны, Линдегренны һәм Симоновны. Аннан тыш, ул тагын кайбер инструментлар сатып алу мәсьәләсен Сез галиҗәнап каршында кузгатырга дигән иде»…
Яковкинның каләме әле шуннан соң да озак кыштырдады. Урынында ныгып калу өчен, директор ялган вәгъдәләр бирүдән тартынмады. Ниһаять, эшеннән канәгатьләнеп, кабинет ишеген бикләде дә, студентларның йокы бүлмәләренә күз салу теләге белән, коридор буйлап китте.
Кондырев дөрес әләкләгән: Николай Лобачевскийның кровате буш иде. Директор, башын чайкап, ишеккә юнәлгәндә, коридордан аяк тавышлары ишетеп алды. Шәмен кулы белән ышыклап, читкәрәк китеп басты.
Кичәнең тәэсиреннән сихерләнгән Николай сагаюдан һәм аны-моны уйлаудан ерак иде. Балга барырга Анна чакырды. Ул аның белән бик озак биеде. Югары катлау гадәтләре рөхсәт иткәнгә караганда артыграк биеде. Алар сөйләшә-сөйләшә биеделәр. Тик нәрсә турында сөйләшкәннәрен генә Николай хәтерләми. Хәер, моның әһәмияте дә юк. Сүз белән әйтеп бирә алмаганын ул мөлаем күз карашы белән аңлатты.
Йокы бүлмәсенә кергәч, Николай туктап калды. Шәм директорның тар маңгаен һәм юка иренен яктырта иде. Тик бу юлы хәтта шул юка иреннәр дә гадәттә булмаганча елмаеп куйдылар.
– Ай-яй, – диде Яковкин, башын чайкап. – Озак йөрисез, егеткәй, озак. Әйдәгез әле минем белән! – Киң коридорга чыккач, ул шәмне каплап торган кулын алды. Шәм үзенең тигез тонык яктысын һәр якка тигез сибә башлады. Николайның киң маңгаен, нечкә төз борынын, гаҗәпләнүдән киң булып ачылган шатлыклы күзләрен яктыртты.
«Матур бит, җен алгыры! – дип уйлады Яковкин ирексездән. – Акыл ягы да бар. Чыгышы белән разночинец та булмаса…»
– Күптән очрашырга туры килгәне юк, – дип, Яковкин үзенең татлы теле белән сүз башлады. – Камера студенты итеп билгеләгәннән бирле миңа бер мәртәбә дә, устав кушканча, донесение керткәнегез юк. Ләкин хәзер сүз ул хакта түгел. Менә сез үзегез тәртип бозасыз: начальство рөхсәтеннән башка балга йөрисез. Мин сезгә рөхсәт бирмәс идеммени?
Николай мондый мөгамәләдән югалып калды. Моның дус булып кылануы астында нәрсә ята икән? Бу сагаюны Яковкин да сизде. Аның иреннәре бер-берсенә ябышып куйды. Ләкин шунда ук аның йөзенә кабат елмаю чыкты. Яковкин шелтә катыш үпкә белән сүзен дәвам иттерде:
– Үзегез белмисез дә бит, ә мин һәрвакыт сезнең язмышыгыз турында кайгыртам. Мин сезне, Симоновны һәм Линдегренны астрономия күзәтүләре алып бару өчен профессор Литтровка44 беркеттем.
Николай өчен бу яңалык иде, әлбәттә.
– Профессор Литтровка?! – дип сорады ул, шунда ук җанланып китеп.
Лобачевскийның бу чаклы дәртләнүен күреп, директор бер-ике адым артка чикте.
– Хәзер кайда соң ул, профессор Литтров?
Студентны таң калдыруына шатланып, Яковкин эре генә итеп:
– Литтров әфәнде Казанга килде инде, – дип җавап кайтарды. – Аның белән очрашу өчен иртәгә кичке алтыда обсерваториягә рәхим итегез. Ә хәзер… – Яковкин бүлмә ишегенә ымлады. – Мондый шаяруларыгызны кабатламассыз дип ышанам.
– Ярар, директор әфәнде, – диде Николай, әсәрләнеп. – Сезгә бик зур рәхмәт. Китәргә рөхсәтме?
– Әйе, әйе! – диде Яковкин ягымлы тавыш белән, һәм үзе дә борылып китеп барды.
Аның кулындагы шәм, коридорны яктыртып бераз баргач, борылышта күмелде. Николай исә, әле генә ишеткән сүзләргә ышанырга да, ышанмаска да белмичә, баскан урыныннан китә алмый озак торды. Бер көн эчендә шулчаклы бәхет ишелеп төшәр икән!..
Яковкин исә, квартирасына кергәч, үз-үзеннән канәгать бер кыяфәттә, кан тамырлары беленеп торган каты кулларын угалап алды…
Икенче көнне, билгеләнгән сәгатьне түземсезлек белән көтеп алып, Николай гимназия өчен салынган яңа бинага юнәлде. Обсерватория шунда урнашкан иде.
Воскресенский урамыннан ул Гостиный дворга чаклы барды да тар гына бормалы тыкрыктан уңга кереп китте. Воздвиженский45 урамындагы ике катлы ак йортны ул ерактан ук күреп алды, йортның авыр колонналары өстендә матурлап бизәп эшләнгән балкон, ә түбәсендә манара сыман пыялалы гөмбәз. Әнә шул гөмбәзне Яковкин обсерватория дип атый.
Йөрәге бик ашкынса да, Николай гимназиягә акрын атлап килеп керде, икенче каттагы залга менде.
Залда аны озын буйлы, бөкресе чыга төшеп торган карт сторож туктатты:
– Сезгә кем кирәк? – дип сорады.
– Профессор Литтров кирәк иде!
– Менә бу ишектән кереп, өскә менегез, – диде сторож. – Серваторий шунда булыр.
Бормалы текә баскычтан капшана-капшана менәргә туры килде. Караңгыда Николай ниндидер ишеккә килеп төртелде. Ишекне ачып җибәрсә – түгәрәк зур бүлмә, һәр ягында тәрәзә. Бүлмә уртасында иске постау япкан озын өстәл. Өстәл өстендә кургаштан коелган кара савыты, ерактан карар өчен ике бакыр труба һәм тагын түгәрәкнең чиреген тәшкил иткән ниндидер астрономик инструмент. Алар янында матур итеп очланган каурый каләмнәр, бер өем кәгазь һәм китаплар. Өстәл тирәли бер рәт урындыклар тезелгән. Читтәрәк агач өчаяк өстенә көйләнгән аршын ярым озынлыгындагы зур труба да бар икән.
Өстәлнең аргы башында җәелеп кенә профессор Бартельс утыра. Аның кәефе яхшы иде.
Профессорның уң ягында, гөмбәзнең ачык күзе янында ук, урындык аркасына таянып, муенын алга сузып, егерме биш яшьләрдәге, зур буйлы, киң җилкәле, куе кызгылт чәчле, төскә-биткә әллә ни матур булмаган бер егет тора. Өстендә шактый таушалган панталон һәм катып беткән сюртук. Бу математикадан яңа билгеләнгән магистр Григорий Борисович Никольский иде.
Стена буендагы артсыз урындыкларда Иван Симонов һәм Осип Линдегрен утыра. Студентлар да, магистр да Бартельсның сөйләгәнен игътибар белән тыңлыйлар. Профессор һаман әле рус телен өйрәнергә теләми һәм менә хәзер, Литтров килгәнче, Лапласның «Галәмне тәфсилләп аңлату» исемле хезмәте турында немецча әңгәмә алып бара иде.
Профессорга һәм магистрга баш иеп, дусларына күз кысып алгач, Николай өстәл янына барып утырды.
Бартельс ашыкмыйча гына сөйләвен дәвам итте:
– Шулай ук философ Иммануил Кантның «Гомуми табигать тарихы һәм күк теориясе» дигән хезмәте космогониядә46 шактый зур яңалык булды. Философ үзенең ул хезмәтендә мин сезгә әле хәзер генә сөйләгән мәшһүр космогоник гипотезаны күтәреп чыкты. Ул галимне хаклы рәвештә чорыбызның иң зур фикер иясе дип саныйлар…
– Гафу итегез, һерр профессор, – дип кинәт сүзгә Симонов катнашты, – ләкин, минемчә, «Гомуми табигать тарихы» н иҗат иткән философ зур акыл иясе булудан тукталды шикелле. Чөнки акыллы кеше «Саф акылны тәнкыйтьләү» кебек нәрсә язмас иде.
Бартельсның гаҗәпләнүдән кашлары өскә сикереп куйды. Ул, кабаланмыйча гына:
– Сез моны ничек аңлыйсыз соң? – дип сорады.
– Мин студент фикеренә кушылмыйм, – диде Никольский, арага төшеп. – Кант чаклы Кантка тел тидерергә беркемнең дә хакы юк.
– Кем соң ул Кант?! – дип, кызып китеп, русчалатып җавап бирде Симонов аңа. Русча ул «о» авазын бераз суза төшеп сөйли иде. – Аның бөтен философиясе үзе язган саф акыл галәмәте. Шуннан артык берни түгел! – диде һәм, немецчага күчеп, Бартельска мөрәҗәгать итте: – Һерр профессор, Кант бит пространствоның безгә бәйсез рәвештә яшәвен бөтенләй инкяр итә, ул бит аны акыл тарафыннан иҗат ителгән дип таба.
– Бик дөрес, – диде профессор тыныч кына. – Ә сез шуның белән килешмисезме?
– Алай дип әйтү котылгысыз рәвештә дөньяны, дөньядагы әйберләрне, күренешләрне инкяр итүгә китерә бит.
– Сез шулай дисезме?
– Мин әйтмим аны, рус математигы Осиповский әйтә.
– Аның белән генә чикләнми әле, – дип, Лобачевский да бәхәскә катнашты. – Кант әйткәнчә, пространство төшенчәсен акыл уйлап чыгарган булса, ул чакта геометрик пространство да тышкы дөньяның чагылышы була алмый. Ахмак фикер бит бу!
– Егетләр, юкка бәхәсләшәсез, профессор бик дөрес әйтә, – дип, магистр янә арага төште һәм профессор ягына баш иде.
Ә профессор үз фикерен әйтергә ашыкмый, ул бик зур кызыксыну белән яшьләр сөйләгәнне тыңлап утыра иде.
– Сез геометрия фәненең үзенчәлекле фән булуын, тәҗрибә нәтиҗәсендә үсмәгәнлеген төшенеп җитмисез, – диде Никольский Лобачевскийга. – Әйе, математик һәм геометрик корылмалар, саф акыл продукты буларак, тышкы дөньяга бәйләнешсез рәвештә яшәп киләләр. Шуңа күрә дә шул бөек Платон, математиканы өйрәнү кеше акылын материаль дөньядан аера һәм идеаль булган нәрсәне аңлау дәрәҗәсенә китерә, дип өйрәткән.
Никольский профессор ягына тагын бер мәртәбә күз төшереп алды һәм, профессор белән икесе бер карашта дип белеп, тантаналы рәвештә сүзен тәмамлады:
– Бу фикерне раслау өчен шуны әйтү дә җитә: матди дөнья кинәт кенә юкка чыкса да, математик үзенең фәнен үстерүне дәвам итә алачак.
Моңа кадәр аның сөйләгәнен тыныч кына тыңлап утыручы Лобачевский түзмәде:
– Табигать булмаса, геометрия булыр идемени?! – дип, Никольскийга текәлде.
Магистр нәрсә әйтергә дә белмәде. Аның бәхетенә каршы, нәкъ шул чакны ишек ачылып китте, һәм бусагада шәм тоткан озын сторож күренде. Бүлмәгә кергәч, ул читкә тайпылды, артыннан кереп килүче утыз яшьләрдәге, шактый юан гәүдәле, пөхтә итеп киенгән бер кешегә юл бирде.
Кунакны аягүрә басып каршыладылар.
– Хәерле кич, әфәнделәр! – диде кунак һәм баш иеп исәнләште.
Николай аны шунда ук танып алды. Бу мәшһүр академик-астроном Вишневский иде. Авылларның географик координаталарын билгеләү максаты белән Россия буйлап сәяхәт итеп йөри. Бүген университетка килеп, дәресләргә дә кереп утырды һәм Лобачевскийны бик мактады. Чөнки Николай авыр һәм катлаулы мәсьәләне тиз генә чишеп ташлады…
Академик бүлмәдәгеләргә күз йөртеп чыкты һәм, Николайны күргәч, ягымлы итеп елмаеп куйды.
«Таныды бит!» – дип уйлады Николай, һәм аның бит алмалары кызарып китте.
Шулвакыт бүлмәгә тиз-тиз атлап Яковкин, аның белән бергә чандыр гәүдәле, кырыс кыяфәтле, куе бакенбардлы, өстенә фрак кигән бер әфәнде килеп керде. Аны күргәч, егетләр бер-берсенә карашып алдылар: көн аяз булуга карамастан, ул кеше кулына зур гына зонтик тоткан иде. Аның соры күзләре тыныч һәм игътибар белән карыйлар. Сулына караганда текәрәк күренгән уң кашы аның кыяфәтенә уйчанлык бирә. Бу шул яңа билгеләнгән профессор Литтров үзе булып чыкты.
Яковкин астрономны яшьләр белән таныштырырга кереште:
– Сәләтле математик магистр Никольский, – диде һәм үрә каткан студентлар ягына кулын җәеп күрсәтте: – Болары киләчәктә сезнең ярдәмчеләрегез, астроном булачак егетләр: Николай Лобачевский, Иван Симонов, Осип Линдегрен.
– Бик шатмын, – диде Литтров, башын ия-ия. Ул русча бик үк чиста сөйләшә алмый иде.
Астрономия өйрәнү өчен билгеләнгән бүлмәне профессор Литтровның игътибар белән караштыруын сизгәч, Яковкин төшендереп бирергә ашыкты:
– Обсерваториябез тәрәзәләре ачылмалы итеп эшләнгән…
Бүлдермәсеннәр, тизрәк әйтеп калыйм дигән кебек, ул йотлыгып-йотлыгып сөйләде:
– Күргәнегезчә, обсерваториянең эчке ягы юка тактадан корылган һәм шул сәбәпле мич чыгарта алмадык, ләкин аның каравы биредә күк гөмбәзе сурәтен төшерергә мөмкин булачак. Ләкин анысы инде бездән түгел, бәлки…
Аның нәрсә сөйләгәнен аңлый алмыйча аптыраган академик Вишневский көтмәгәндә бүлдерде:
– Петербургтан киткәндә, попечитель әфәнде яшен кайтаргычын искә алган иде. Бу хакта сезгә махсус хат язып, сызымнар да җибәргән булса кирәк. Ләкин нигәдер ул яшен кайтаргычыгыз күренми…
– Әйе шул, попечитель галиҗәнапларыннан миңа шундый әмер килде. Тик без аны эшләргә соңга калдык, төзелеш бетеп килә иде, – дип, Яковкин туры җаваптан качты. – Хәзер инде, Аллага тапшырып, гадәттәге саклану чараларын кулланырга гына кала.
Астроном мондый җавапка шаккатты, иңнәрен җыерып куйды.
Тагын бераз сөйләштеләр дә, профессор-директор академикны түбәнгә алып төшеп китте. Аларга Бартельс һәм Никольский да иярде.
Укучылары белән ялгызы калгач, Литтров кулы белән өстәл янындагы урындыкларга күрсәтте, һәм үзе дә утырды. Ул кереш сүзләр сөйләп тормады, астрономиянең тарихы белән таныштырырга кереште. Моңа кадәр катлаулы һәм чуалчык булып күренгән дөнья төзелешен гади генә итеп төшендереп бирде. Һәрнәрсә ачыкланды, һәрнәрсә үзенең исемен һәм урынын алды.
«Табигать күренешләренең серен өйрәнеп белү буш хыял гына түгел икән, фән аңа ирешә алачак икән, – дип уйлады Лобачевский, профессор сөйләгәннәрне тыңлый-тыңлый. – Килер вакыт, фән кешеләрне күк могҗизаларыннан курыкмаска өйрәтер. Мондый максатка гомереңне багышласаң да кызганыч түгел».
Студентлар профессор сөйләгәнне онытылып тыңладылар. Алар сторож яндырып чыккан шәмнәрнең вакыт-вакыт чытырдап куйганын да ишетмәделәр, төн якынлашканны да күрмәделәр. Тик инде күк йөзендә йолдызлар калыккач кына, профессор сөйләүдән туктамакчы булды һәм:
– Безнең беренче әңгәмәбезне Лаплас сүзләре белән тәмамлау урынлы булыр кебек тоела. Ул үзенең «Галәмне тәфсилләп аңлату» исемле хезмәтендә болай дип яза, – диде һәм шунда ук кирәкле битне табып, тантаналы төстә укып та җибәрде: – «Фәндә уңыш казану өчен, философның, бердән, чикләнмәгән хыял иясе булуы, икенчедән, кыю рәвештә фикер йөртүе, күзәтү һәм тәҗрибәне җентекләп үткәрүе зарур…»
Шул сүзләрне укыгач, астроном китабын шап итеп япты да, зонтигын алып, студентларны «йолдызларга якынрак» менәргә чакырды.
Егетләр, аптырап, аның артыннан иярделәр, тар баскычның агач култыксаларын шыгырдатып, гөмбәз өстенә менделәр.
Югарыга менгәч, алар кызык күренешкә хәйран калдылар. Зәңгәр күктә иксез-чиксез йолдызлар җемелди. Ә түбәндә урам буйлап кемнәрдер үтеп бара – аларның сөйләшкәне тонык кына ишетелә. Тәрәзәләрдә сирәк-мирәк ут күренә…
Идел ягыннан салкынча җил исеп куйды. Николайның йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Йолдызлар белән тәүге очрашуы аның хәтерендә гомер буе сакланачак иде.
Литтров мәйданчык уртасындагы түгәрәк урындыкка утырды да зонтигы белән төртеп күрсәтә-күрсәтә аңлатырга кереште:
– Йолдызлар дөньясын яхшылап өйрәнү максаты белән, күк гөмбәзен борынгылар аерым өлешләргә бүлгәннәр. Шуларның һәркайсында бер тирәдәге йолдызларны төрле сурәтләргә охшатканнар һәм исемнәр биргәннәр…
Литтров, һавада берничә түгәрәк ясап, зонтигын түбән төшерде. Студентлар, гәрчә йолдызлар арасында бертөрле аерма күрмәсәләр дә, күзләре белән күкне айкадылар.
– Әфәнделәр, хәзер безгә күк гөмбәзенең чуар картасыннан Җидегән йолдызны эзләп табарга кирәк. Чүмечкә охшаган ул йолдызлар төркеменә карап, без кайсы якның кайда икәнлеген беләбез. Чүмечнең кырыендагы ике йолдыздан өскә таба туры сызык үткәрсәк, Тимерказык йолдызына килеп төртелербез. Ул йолдыз якты яна, һәм аны елның төрле фасылында күрергә мөмкин. Шуның буенча төньякны билгелибез дә, хәзер инде астрономик зонтик ярдәмендә беренче мәртәбә күкне гизә башлыйбыз.
Литтров зонтын баш өстенә күтәрде һәм пружинасына басты. Зонтик җәелеп, аның эчке ягына бик зур осталык белән чигеп эшләнгән төньяк ярымшарының йолдызлы күге пәйда булды. Моны күргәч, студентлар таңга калдылар. Һәркемнең күзе нәкъ уртага чигеп куелган Тимерказык йолдызына текәлде.
Литтров, елмаеп, Николайга карап куйды, ләкин егетнең йөзендә уңайсызлану күреп, читкә борылды. Зонтны Тимерказык йолдызына каратып бераз авыштырды да Җидегәнне күктәге Җидегән йолдызга туры китерде. Аннары әле зонтик «бизәкләрен» һәм алар астындагы язуларны, әле күктәге йолдызларны күрсәтеп, күк гөмбәзенең төньяк ярымшарына кергән иң төп йолдыз төркемнәре турында сөйләп китте.
Дәрес төн уртасы авышкач кына тәмамланды. Университетка җиткәнче егетләр Литтровны мактап, аның галимлегенә сокланып кайттылар. Андый остаз бар чакта өйрәнергә була иде.
Симонов белән ярышып укый торгач, Николай астрономиядә көннән-көн үзе өчен зуррак яңалыклар ача барды. Ул һәр кичне йолдызлар калыкканны түземсезлек белән көтеп алды, аннары обсерваториягә йөгерде, анда зур трубадан күк йөзен күзәтте. Баш әйләнерлек, акыл җитмәслек күренеш бит! Гади күз белән карап ике-өч йолдыздан артык күренмәгән төштә телескоп йөзне, хәтта әле аннан да күбрәкне күрсәтә. Йолдызлар дөньясы очсыз-кырыйсыз булып тоела. Кемнәр санап бетерер икән ул күк җисемнәрен? Галәм киңлеген кемнәр үлчи алыр икән?
Тик Лобачевский нәрсә белән генә мавыкмасын, ул һәркайда, һәркайчан яңалык эзли иде. Телескоп янында дежур торганда, шулай бервакыт ул Юпитер белән Сатурнны күзәтте. Ләкин аларның хәрәкәтенә сокланып кына калмады, бәлки ул планеталарны Кояш тирәсендә эллипслар ясап әйләнергә мәҗбүр иткән көч турында уйлана башлады. Гомумән, йолдызлар ничек егылып төшмиләр икән? Аларны нәрсә хәрәкәткә китерә икән?
Күзәтүләр алып барганда да, шулай ук лекция тыңлаганда да «ни өчен алай икән?» дигән сорау Лобачевскийга тынгылык бирмәде.
Еш кына ул таңны аудиториядә китаплар укып каршылады. Күн тышлы, зур форматлы, калын китаплардан ул борынгының бөек галимнәре язып калдырган фикерләрне өйрәнде. Литтровтан алып торып, хәзерге философларның һәм астрономнарның хезмәтләре белән танышты. Укучысының тырышлыгына һәм сәләтенә профессор сокланып карый иде. Ә Николай үзе борынгы телләрне белүенә сөенде һәм Корташевскийга күңеленнән рәхмәт укыды.
Николайны борчыган сорау күпләрне кызыксындырган икән. Аристотель үзенең «Физика» сында болай дип язган:
«Табигать хәрәкәтнең һәм үзгәрешнең башлангычы булу сәбәпле, табигатьне өйрәнгәндә без хәрәкәтнең нәрсә икәнлеген ачыкламый калдыра алмыйбыз, чөнки аны белмәү табигатьне аңламауга китерәчәк…»
Ләкин «Физика» га эчкәре кергән саен, Николайның кәефе кырыла барды. Аристотель башта үзе табигатьтәге эчке хәрәкәтне икърар иткән иде, ахырда никтер мондый нәтиҗә ясый: «…җисемнәрнең барысын да ниндидер көч хәрәкәткә китерә… тәүге этәргеч көч булырга тиеш», – ди.
Астрономиягә багышлап язылган китаплар арасында иң борынгысы булган «Альмагест» та да шундый ук фикер: планеталарның хәрәкәтен Клавдий Птолемей ниндидер этәргеч көчнең булуы белән аңлата.
Хәзерге астрономнар һәм философлар, бу мәсьәлә турында шактый күп сөйләсәләр дә, канәгатьләнерлек җавап бирә алмыйлар иде. «Фикерләү һәм тәҗрибә физикасының тәүге нигезләре» дигән китапны кулына төшерүгә, Николай комсызланып укырга кереште. Авторы – Харьков университеты профессоры Афанасий Стойкович47. «Хәрәкәт күренешләре» дип аталган махсус бүлек тә бар икән. Автор шул бүлектә болай дип яза:
«Табигатьтә торгынлык юк, бәлки һәммә нәрсә пространствода үзенең мөнәсәбәтен үзгәртә, ягъни һәммә нәрсә хәрәкәттә. Материя һәм аның хәрәкәте бөтен бер табигатьне тәшкил итәләр… Ләкин материя үзлегеннән хәрәкәткә килә алмый, һәм бу яктан без аны җансыз кебек кабул итәбез…»
Хәрәкәт турында язганнарны Лобачевский кабат-кабат укыды, ләкин укыган саен каршылыкка очрады. Галимнәр һәрвакыт мәсьәләне бертөрле аңлатып, бөтенләй икенче төрле нәтиҗә чыгаралар иде.
«Әгәр ул галимнәр хаклы булса, пространство, хәрәкәт һәм материя һәркайсы үзенә аерым яши булып чыга. Димәк, алар арасында бертөрле дә эчке элемтә юк. Ул чагында Космостагы гаҗәеп төгәллекне, планета һәм кометаларның, тәртипсез рәвештә йөрмичә, Кояш тирәсендә билгеле бер тәртиптә әйләнүен ничек итеп аңлатырга соң?..» – дип баш ватты Николай.
Андый чакта ул, борчылып, урындыктан сикереп тора да аудитория буйлап йөреп китә. Стенага җитеп, кире борылган саен, фикерләре дә күзгә күренми торган киртәгә килеп бәрелгән шикелле тоела. Моңа кадәр җисем, өч үлчәүле пространство һәм хәрәкәт турында күпме баш ваткан иде, әле һаман шул тәүге нигезләргә җитеп туктарга мәҗбүр була…
Әйе, Лобачевский нинди генә фән белән мавыгып китмәсен, геометрия проблемаларын һичбер вакыт оныта алмады. Киресенчә, астрономиядән профессор Литтровның лекциясен тыңлаганда һәм телескоптан йолдызлар хәрәкәтен күзәткәндә, бу фән белән геометрия арасында уртаклык эзләде. Ихтимал, геометриянең серләрен чишүгә юнәлтелгән кыю фикере нәкъ әнә шундый чакта тугандыр…
Беркөнне Литтров, кешелек дөньясының Галәмне өйрәнү дәрәҗәсенә ничек итеп ирешүен сөйләгәндә, күк җисемнәренең хәрәкәтенә дә кагылып үтте. Лобачевский моны бик игътибар белән тыңлады.
– Җирнең һәм башка планеталарның Кояш тирәсендә йөрүен беренче булып Коперник исбатлый, – диде профессор. – Ләкин ул, күктәге хәрәкәт үзенең тигезлеген сакларга тиеш, планеталар түгәрәк буенча йөрергә тиеш, дип уйлый. Аның тәгълиматын Иоганн Кеплер тулыландыра, ягъни планеталарның хәрәкәт итү законын ача һәм шуның нәтиҗәсендә Птолемей системасын тәмам юкка чыгара. Кеплер беренче булып астрономиягә коник киселеш төшенчәсен кертә һәм Җирнең Кояш тирәсендә эллипс ясап әйләнүен исбат итә. Ләкин ни өчен алай булуын төшенеп җитә алмый. Ә Галилей, снаряд очышының траекториясе аның авырлыгына бәйле икәнен ачса да, планеталарның хәрәкәтенә шул ук авырлыкның тәэсир итү мөмкинлеген аңламый. Шулай итеп, галимнәр күк җисемнәренең ни сәбәпле үзенә бер тәртип белән хәрәкәтләнүен шактый вакыт ачыклый алмыйлар.
Профессор, фикерен тупларга теләгән кебек, бераз сөйләүдән туктап торды. Студентлар түземсезләнеп көтеп утырдылар; беркем бер сүз әйтмәде.
– Бу сәбәпне Исаак Ньютон таба, – диде профессор сөйләвен дәвам итеп. – Бөек даһи тарту көче законын ача. Лаплас ул законга «табигать законы» дигән исем бирә, һава кебек үк кирәкле һәм табигый булган ул законны без һәрвакыт очратабыз. Мәсәлән, алмагачтан алма өзелеп төшә икән – аны Җир тарта, ә Җирнең үзен Кояш тарта һәм орбита буйлап йөрергә мәҗбүр итә…
Лекция беткәч, Николай профессор янына килде.
– Һерр профессор, сез миңа берничә минут вакытыгызны бүлә алмассызмы?
– Бик рәхәтләнеп, – диде Литтров ачык йөз белән.
– Ньютон үзенең «Табигый философиянең математик нигезләре» исемле хезмәтендә күктәге күренешләрне һәм диңгезләрнең ташуын тарту көченә таянып аңлатып бирә, – диде Николай. – Тик менә тарту көченең нәрсәдән барлыкка килүен генә әйтми.
– Тарту көченең булуы һәм Ньютон аңлаткан закон белән эш итү дә бик җиткән, әфәндем, – дип җавап бирде Литтров. – Димәк, бу закон безгә табигатьнең бөтен ишекләрен ача һәм серләрен өйрәнергә мөмкинлек тудыра. Сез шуңа канәгать түгелмени?
Николай башын түбән иде, җавап бирергә ашыкмады. Профессор көтте. Ул инде егетнең уйламыйча сөйләмәвен, төпле фикер йөртүен сизеп өлгергән иде.
– Канәгать түгел шул, – диде Николай бераздан. – Хәрәкәтнең тәүге сәбәпләрен белми торып, Кояш системасының барлыкка килүен ничек итеп аңлатырга соң?
– Сезнең бу соравыгызга Ньютонның үз сүзләре белән, гениаль хезмәтенә йомгаклау рәвешендә язган сүзләре белән җавап бирергә мөмкин. – Литтров кулындагы китапны ачты да ашыкмыйча гына һәр сүзенә басым ясап укып чыкты: – «Планеталар һәм кометалар, яңа ачылган законнар нигезендә, даими орбиталары буенча туктаусыз әйләнеп торалар. Гәрчә алар тарту көче законы нигезендә орбиталарында калсалар да, ул законга таянып кына орбиталарның башлангыч урнашуы һич мөмкин булмаган…»
Профессор, укудан туктап, Лобачевскийга игътибарлы итеп карап алды.
– Сезнең соравыгыз бик урынлы. Бөек даһи бу турыда менә ничек яза, тыңлагыз, – диде ул һәм укуын дәвам итте: – «Кояш, планеталар һәм кометаларның шулчаклы мәһабәт урнашуы, әлбәттә, илаһи бер көчнең катнашыннан башка гына эшләнмәгән…»
– Алайса, Кояш системасы тарту көчен Алладан алган булып чыгамыни? – дип сорады егет, укытучысының сүзен бүлеп. – Алайса, нинди дә булса хәрәкәтнең асылын аңлатырга теләсәк, башлап кузгатып җибәргән көчкә, беренче хәрәкәткә китерүче акыл иясенә, ягъни Аллага мөрәҗәгать итәргә тиеш булабызмыни?
– Әйе, хәзергә бүтән чарабыз юк, – диде Литтров, кызып китмичә генә.
Николай сүзсез генә баш иеп хушлашты да аудиториядән чыгып китте. Профессорның үз артыннан нинди зур кызыксыну белән карап калуын егет сизмәде.
– Кояш яктысында күренүдән тузан бөртекләрен хәрәкәткә китерүче дә шул ук Алла булып чыга түгелме соң? Аларны бер яктан икенче якка куып йөрүдән башка мөһимрәк эше юк микәнни? – дип, үзалдына сөйләнеп, кызу-кызу атлады Николай. Гүя ул җавабын таба алмый аптыраган катлаулы сораулардан качарга тели иде. – Сорарга кешесе дә юк бит! Сорарга кешесе дә юк! – дип гарьләнеп кабатлады ул.
2
Җәйге вакация үтеп, университетта инде 1810–1811 уку елына расписание дә элделәр. Ә Лобачевский һаман әле Макарьевтан, әнисе янына кайткан җирдән килә алмый ята: юк кына түләү бәрабәренә өч бай малаен гимназиягә керергә хәзерли. Гәрчә соңгы курс аның өчен бик җаваплы булса да, Николай Казанга сентябрь башында гына – укулар башланып, ике атна узгач кына килеп җитте.
Якшәмбе көн булганга, пансионда ул иптәшләрен очрата алмады: төшке аштан соң кайсы кая таралышып беткәннәр иде. Николай да, урамга чыгып, базарга табан юнәлде.
Базарга җитәр-җитмәс үк, аны извозчиклар чолгап алды:
– Утыр!.. Садись, барин!..
Николай алардан көчкә котылды.
Балык базарында халык гадәттәгечә күп, шау-шулы. Монда балыктан тыш тагын төрле ашамлык әйберләре: калач, пәрәмәч, казылык һәм шулай ук төрле эчемлекләр дә саталар.
Базар ыгы-зыгысына артык игътибар бирмичә, Николай Театр мәйданына юл алды. Матур таш йортлар тезелеп киткән Грузинский урамы буйлап баргач, тар гына тыкрыктан борылып, шәһәрнең төньягындагы бакчага – үзенең яраткан урынына килеп чыкты. Кызу килеп эсселәгән иде, баш киемен салды да кече капканы ачып керде.
Бакча бик матур җиргә, бормалы-сырмалы Казанканың текә ярына урнашкан. Елганың аргы ягында киң булып болын җәелгән, әрәмәлек һәм вак күлләр, еракта Идел һәм Ослан таулары мәһабәт булып күренә. Сулда Фёдор калкулыгы, анда еш-еш утырган бер катлы агач өйләр. Уңда исә бакчаларга күмелгән Подлужный бистәсе. Язгы ташу вакытында Казанканың сөзәк ягын су баса, ике-өч чакрымга җәелә, диңгезгә охшап кала. Шулвакыт судан калкып торган яшел утрауларга һәм ялгыз агачларга каравы күңелле була иде.
Николай бакчаның бердәнбер аллеясыннан барып, сәрви агачына елышкан ялгыз эскәмиягә утырды. Йөрәге ешрак тибә башлады. Күз алдына сөйгән кызы Анна килеп басты.
Алар шушында, текә яр буенда, сирәк кенә булса да очрашкалыйлар иде. Соңгы күрешүләрен хәтерләп, егет күзен йомды. Хуш исле җил аның битенә бәрелде, талгын рәхәтлек сирпеде.
Кинәт эскәмия артындагы сәрви куаклары кыштырдап куйды. Борылып караса – Анна. Өстендә алсу төстәге җәйге күлмәк, башында киң кырлы эшләпә, кара бөдрә чәче, дулкын-дулкын булып, эшләпә кырыеннан чыгарга теләгән кебек, – кыз бик килешле, матур иде.
Николайның, аны күргәч, бар әйткәне:
– Сез түгелме соң?! – булды.
Кыз бу сүзләргә елмаеп куйды, кызарынды. Аның зур соры күзләре нурланып киттеләр. Һәрхәлдә, Николайга шулай тоелды.
Анна, як-ягына каранып, якын ук килде.
– Мин шул, – диде ул, хәйләле елмаеп. – Очратуым яхшы булды әле… Сез монда икәнне сизенгән кебек… Бүген безнең дачада кичә. Иллюминация, фейерверклар белән булачак. Киләсезме?.. Юк, юк, миңа якын килмәгез. Бик ашыгам. Хушыгыз!
Анна текә ярга салынган сукмактан йөгереп төшеп китте дә шунда ук күздән югалды – куаклар гына кыштырдап алды. Николай кыз киткән якка бераз карап торды һәм бакчадан тизрәк чыгарга ашыкты. Кичәгә пөхтә, матур итеп киенеп, шпага тагып барасы бар. Димәк, хәзерләнергә кирәк.
Яковкиннарның шәһәр читендәге дачаларын ул яхшы белә. Өр-яңа өч өй, киң ишегалды, каралты-кура, ә бакчалары Казанкага чаклы сузылган. Анна тау башындагы бакчага әнә шуннан качып килгәли иде.
Аларның дачасында халык һәрвакыт күп була: кызлар, студентлар, яшь офицерлар. Әдәбият, фән һәм политика турында кызып-кызып бәхәсләшәләр. Алмагачлар астына утырып кына яки террасада чәй эчәләр. Биюләр оештыралар.
Николайның Анна белән иркенләп сөйләшә алган урыны да әнә шул дача булды. Анна күп укый, укыганын яхшы аңлый, көтмәгәндә үткен һәм акыллы фикерләр әйтеп Николайны гаҗәпкә калдыра иде.
Билгеләнгән сәгатьне көчкә җиткереп, Николай Яковкиннар дачасына барырга чыкты. Анда җитәрәк ул Владимир Панаевны очратты. Аягына ефәк оек, өстенә ак жилет кигән, сюртугын җилбәгәй җибәргән бу егет бик чибәр булып күренде Николайга. Ләкин аның өстендәге зиннәтле киемнәре зур матур күзләрендәге моңсулыкка бер дә туры килми иде.
– Владимир! Сиңа нәрсә булды? Авырыйсыңмы әллә? – дип сораштыра башлады Николай, борчылып.
– Авырырга уйлаганым да юк, – диде Панаев боек кына тавыш белән. – Эшләр начар: синең белән минем борынга чиртергә торалар бит әле.
– Берни аңламыйм.
– Аңлагач соң булыр, – диде Панаев, мәгънәле генә итеп. – Илья Фёдорович кызлары өчен күренеклерәк пар эзләргә уйлаган. Әйе, әйе. Казанга барон Врангель килгән бит. Борынгыдан яшәп килә торган рыцарьлар фамилиясе. Яковкин инде аңа университетта хокук буенча экстраординар профессор булырга тәкъдим итеп өлгергән. Рыцарь, профессор. Ни өчен аңарга кияү дә булмаска, ә?
Панаев елмаерга теләгән иде, ләкин көлемсерәү урынына йөзе генә кызганыч кыяфәткә кереп сытылды.
– Бүгенге кичә – рыцарь өчен. Ә йортта җиткән кызлар. Төшенә башладыңмы инде?
Нәкъ шулвакыт террасадан Яковкинның тавышы яңгырады:
– Яшьләр, һәммәгез дә өйгә рәхим итегез!
Террасага унбишләп кунак җыелды. Гәрчә алар бер-берсе белән таныш булсалар да, нигәдер бүген әңгәмә куерып китә алмады. Күпләрнең күзе бакча ишегендә: яңа кунак турындагы фикер таралып өлгергән булса кирәк. Николай, күңелсезләнеп, терраса почмагына барып басты.
Бердәнбер сөйләүче кеше – тарих фәннәре буенча яңа магистр Пётр Кондырев иде. Ул, кызларга ошарга тырышып, акыл сатып маташа: бөтен фәннәрнең нигезендә фикер байлыгы ята, кешенең акылы һәммә нәрсәдән алда туган, янәсе…
Кызлар, бер-берсенә карашып, тыңлаган сыман булдылар, ниһаять, аларның түземнәре калмады. Шаян холыклы Параша:
– Әткәй безгә алтын балыклар алып кайтты, әйдәгез күрсәтәм, – диде.
Кызлар, чыр-чу килеп, бүлмәгә кереп югалдылар. Террасада тагын да күңелсезрәк булып калды.
Кондырев, аптырап, сүздән туктады. Кем өчен генә сөйләргә соң инде?
Нәкъ шулвакыт бакча ишеге ачылып китте дә кунакларга таныш булмаган берәү килеп керде. Яше егерме бишләрдә булыр, төскә-биткә чибәр, өстендә кофе төсендәге пөхтә сюртук. Аның кыяфәтенә карап, галим булудан бигрәк, зур бер түрә дип уйларга мөмкин иде.
Яковкин, башкаларга сиздермичә генә, тәрәзәдән күзәтеп торган, ахры: өйдән йөгереп чыгып, кунакны каршылады.
– Врангель әфәнде! Егор Васильевич! Рәхим итегез! – диде ул, төчеләнеп. – Ә без борчыла да башлаган идек инде. Менә монда рәхим итегез! Җәмәгатем белән таныштырырга рөхсәт итегез… Кызларым кайда булдылар соң әле?..
Врангельне бик тырышып култыклаган хәлдә, көләч йөзле хуҗа үзенең кунакларына мөрәҗәгать итте:
– Таныштырырга рөхсәт итегез! Егор Васильевич Врангель.
Шул рәвешле таныштыру церемониясе беткәч тә әле кызлар күренмәде. Яковкин эшлекле кыяфәт белән:
– Террасада табын хәзерләгәнче, әйдәгез, мин сезгә кызларымның китапханәсен күрсәтим, – диде.
Врангельне култыклаган килеш, ул яшьләрнең һәммәсен кызларының кунак йортына ияртеп алып керде. Матур җиһазландырылган зур гына бүлмә. Стеналары инглиз рәссамнары эшләгән берничә гравюра белән бизәлгән. Алардан тыш әле тагын алтын кысалы, дини сюжетка ясалган ике картина да бар. Пыяла ишекле китап шкафларының саны юк. Ә тәрәзә янындагы бәләкәй түгәрәк өстәлдә матур гына аквариум. Кызлар шуны уратып алганнар һәм, чыр-чу килеп, икмәк валчыклары ташлыйлар.
Дәрәҗәле кунак Яковкинның кызлары янына барып сәлам бирде.
Николай, сөйгәненең йөзенә карап, аның эчке халәтен аңларга теләде. Анна һәрвакыттагыча ук үзен бик гади тота һәм тыйнак сөйләшә. Китапларын һәм альбомнарын күрсәткәндә дә, Врангельнең нәзакәтле сорауларына хәтта бераз корырак итеп җавап кайтара. Шулай да Николай аңардагы үзгәрешне сизеп алды, күңеленә шик төште.
Ләкин сөйләшү тиздән гомуми төс алды. Яңа кунак, җаен туры китереп, клавесинга таба атлады.
– Сезнең уйнавыгызны үтенсәм, мәрхәмәт күрсәтмәссезме икән? – диде ул, Аннага мөрәҗәгать итеп.
Анна шунда ук, утырган җиреннән торып, клавесин янына килде һәм бер дә ялындырмыйча уйнарга кереште. Врангель, аның янына баскан килеш, ноталар актарды. Шуннан артык берни булмаса да, Николайның йөрәге тыныч түгел иде.
Башка вакытта Анна дәртләнеп, хискә бирелеп уйнаса, бу юлы ни өчендер җанланып китә алмады. Гайднның гүзәл һәм бай сонатасын гүя күңел кичерешләре белән баетып клавесин янында утырган кыз үзе уйнамады, бәлки уйнау техникасын үзләштергән бармаклары гына клавишлар өстендә йөрде.
– Тагын! Тагын! – дип, кунаклар яңадан-яңа әсәрләрне тыңларга теләкләрен белдерделәр. Анна баш тартмады, ләкин берсен дә күңел биреп башкармады. Ниһаять, ул инструмент яныннан җиңел генә торды һәм капкачын ябып куйды.
– Мерси, – диде Врангель, аңа хөрмәт белән башын иеп. – Мадемуазель, сез чын артистларча уйныйсыз!
Анна да нәзакәтле итеп чүгеп җавап кайтарды. Күзләрендә Николай яраткан шаянлык чагылып алды.
– Уйнаган өченме ул рәхмәт, әллә сезне ялыктырган музыканы туктаткан өченме? – дип сорады.
Врангель шаяртуга шаярту белән җавап кайтарды: бу сорауга шаккаткан булып кыланды. Ләкин кызның күзләрендәге шаянлык бик тиз сүнде.
Кунакларны террасада хәзерләнгән табын янына чакырдылар. Яковкин ачык йөз белән кыстарга тотынды. Аның игътибар үзәгендә, баягы кебек үк, булачак профессор Врангель иде.
Лобачевский белән Панаев икесе бергә туры килделәр.
– Күрәсеңме инде? – дип акрын гына сорап куйды Панаев.
Николай сүзсез генә тегенең кулын кысты.
Ләкин хуҗаның артык тырышуы нәтиҗәсендә табынның бөтенләй яме китте. Ул болай булды: кызларының ни дәрәҗәдә укыган, белемле икәнлекләренә кунакны шаккатырырга теләп, Яковкин сүзне астрономиягә борды; Никольский һәм Кондырев, бу фәннән хәбәрдар кешеләр буларак, үзләренең галимлекләрен күрсәтергә ашыктылар.
– Тәҗрибә нигезендә без нәрсә белә алабыз соң? Фәкать мәгълүм сәбәпләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән кайбер күренешләрне генә белә алабыз, – дип акыл өйрәтте Никольский, шактый зур бәлеш сыныгын кабып. – Ә инде мәсьәләне тирәнтен өйрәнгән очракта, ягъни пространство һәм хәрәкәтнең серенә төшенергә теләсәк, һичшиксез, бар нәрсәне Аллаһы Тәгалә яраткан дигән фикергә киләбез. Хәтта бөек Ньютон да…
– Шулай ук бөек Гераклит, хәтерегездә булса, – дип, Николай аның сүзен бүлдерде, – дөнья һәммә нәрсәне үз эченә ала, аны бертөрле Алла да, кеше дә яратмаган, ул мәңге яшәүче ут шары, дигән.
Моны ишеткәч, Кондырев, тавышын күтәреп:
– Динсез! – дип әйтеп куйды. – Аллага болай тел тидерүегез мине шаккатыра!
– Ялгышасыз, ул һич тә динсез түгел, – дип, Анна да сүзгә катнашмакчы булган иде, ләкин шулчак әнисенең куркынган һәм ачулы күз карашын очратып кызарынды һәм сүзен әйтеп бетермәде.
Кызның кемнедер якларга теләвен, әлбәттә, Врангель дә сизми калмады. Аның кашы җыерылды, күзендә усал очкыннар кабынды.
– Ләкин, әфәндем, – диде ул, Лобачевскийга мәсхәрәле караш ташлап, – Ходай яратканны инкяр итсәгез дә, тарту көченең һәм гомумән хәрәкәтнең сәбәбен үзегезчә аңлата алмыйсыз булса кирәк?
Николайның иреннәре дерелдәп алды, тик сөйгәненең ялварулы карашын күреп кенә, бәхәсне туктатты.
– Аңлата алмыйм… хәзергә, – дип, соңгы сүзенә басым ясап җавап бирде дә, сөйләшергә теләмәвен белдереп, читкә борылды.
Врангель җиңелчә генә иңбашын җыерды да, хуҗаларны ихтирам итү йөзеннән бәхәсне дәвам итмәвен күрсәтеп, башын аска иде.
– Әйе шул, картлар дөрес әйткәннәр: «Оста барда кулың тый, галим барда телең тый», – диде күркә кебек кабарынган Яковкин, Лобачевский ягына баш кагып. – Хәтерегезгә нык сеңдерегез, яшьләр: сан – бердән башлана, дөнья – Ходай Тәгаләдән. Шулай булмаган очракта, философия дингә каршы булырга тиеш килеп чыга. Ә моның булуы мөмкин түгел… тиеш түгел.
Николай ничек кенә тыелып калырга теләмәсен, Яковкинның мәсхәрәле карашына түзеп тора алмады һәм акрын тавыш белән, аермачык итеп:
– Белемле кеше фәнгә, надан кеше дингә ышана, – диде. – Гиппократ шулай дигән.
Яковкин, Ходай ормасын дигән сыман, учларын өскә каратып, кулларын югары күтәрде.
Ләкин сүзгә артык катнашмый гына утырган хуҗа ханым иренә дорфа кыланырга ирек бирмәде, өстәл яныннан кузгалып:
– Кызларның бииселәре килә, – диде, хәйләкәр елмаеп.
Аның артыннан башкалар да кузгалды. Сүз шунда өзелеп калды. Никольский һәм Кондыревны исәпләмәгәндә, яшьләр моңа бик шатландылар. Биюләр өчен бакчага махсус эшләнгән мәйданчыкта өч музыкант инструментларын көйли башладылар. Май салынган таш савытларда утлар яндырылган. Күктән, шуңа өстәп, тулган ай да үзенең тонык нурларын сибә. Менә килбәтсез зур канатлы ярканатлар очып үтте, аларның чыелдавына кызларның чәрелдәп кычкырып җибәрүе кушылды. Бу бик мәзәк килеп чыгып, һәммә кешене көләргә мәҗбүр итте.
Николай Анна янына барырга торганда гына, Яковкинның кырыс тавышын ишетте.
– Лобачевский әфәнде, минем кабинетка кереп чыгыгыз әле, – диде профессор-директор.
Анна егеткә ялварып карады.
– Николай, зинһар, дим, кызмагыз.
Лобачевский сүзсез генә ризалык биреп башын иде һәм, террасага менеп, аннан өй эченә керде.
Профессор-директор инде биек артлы креслога утырып өлгергән иде. Аның кыяфәте дә, шулай ук тавышы да теге вакыт бал-маскарадтан соң коридорда сөйләшкәндәге төсле түгел.
– Утырыгыз, – диде ул мәгърур гына, өстәл каршындагы үргән креслога күрсәтеп. – Ни өчен сез үзегезнең яшьтәшләрегез алдында шулчаклы әдәпсезлек, тотнаксызлык күрсәтәсез? – диде, кызганнан-кыза барып. – Әгәр сез акылга утырмасагыз, дингә каршы, Ходай Тәгаләгә каршы тел озайтуны дәвам итсәгез, тәртибегез турында попечитель галиҗәнапларына язарга мәҗбүр булачакмын. Сез аның ышанычын акламыйсыз. Күңелсез булса да, шуны әйтми кала алмыйм. – Яковкин, бер генә минутка сүзсез калып, үзенең корбанына текәлде.
Лобачевский, бүлмәнең караңгы түр почмагына караган хәлдә, кымшанмый да утыра бирде. Аңардан бертөрле дә җавап ала алмагач, профессор-директор яңадан вәгазенә кереште:
– Кызым Аннага карата булган ниятегезне сизүемне һәм хупламавымны да әйтми кала алмыйм. Минем йортның ишеге сезнең өчен ачык икән, бу әле үзегезне әллә кемгә санарга хокук бирми, – диде һәм, креслосыннан калкып, зәһәрләнеп, болай дип өстәде: – Професcop-директор кызына өйләнеп, карьера ясарга, галим исеме алырга телисез булыр…
– Нәрсә, нәрсә? – дип кычкырып җибәрде Николай. Куллары кресло култыксаларын ныграк кысты, иреннәре, нәрсәдер әйтергә теләп, бер ачылды, бер йомылды. Ләкин шулвакыт: «Николай, зинһар, дим, кызмагыз», – дигән тавыш ишетелеп киткән төсле булды, һәм ул хәтта борылып карады.
Лобачевский өстәлгә якынрак килде дә тыелып кына:
– Анна Ильинишнага булган хөрмәтем аның әтисенә әйтергә тиешле сүзләрне йотып калырга мәҗбүр итә. Хушыгыз, – диде һәм, кырт борылып, кабинеттан чыгып китте. Ул, беркем белән саубуллашмыйча, урамга атылды.
– Профессор-директор кызына өйләнеп, карьера ясарга! – дип, гарьләнеп кабатлады ул.
Урамнан баручылар, гаҗәпләнеп, аңа борылып карадылар.
– Качарга моннан, качарга! – Аның башында шул фикер, телендә фәкать шул сүзләр булды. Ләкин бераз баргач, аның хәтеренә күптән әйтелгән үгет килеп төште. «Гомеренең максаты итеп фәнгә хезмәт итүне куйган егет һәммәсен ташлап качар дип ышанасым килми…» Николай университеттан китәргә уйлап йөргән берчакта аның әнисенә Григорий Иванович шулай дип язган иде. Юк, биргән антын Николай бозмаячак! Аңарга ышаныч баглаган Григорий Ивановичны алдамаячак! Ә Яковкин бервакытта да аны бу хыянәтне эшләргә мәҗбүр итә алмаячак!..
Подлужный бистәсенең чокырлы-чакырлы урамнарын үткәч, ташландык бакчага килеп чыкты.
– Болхов бакчасы! – диде ул һәм көтмәгәндә көлемсерәп куйды: Алёша белән безне менә шунда йөргән өчен полициягә илткәннәр иде ич.
Тирә-якта тынлык хөкем сөрә. Кайдадыр еракта дыңгырдап барган тәгәрмәч тавышы аермачык булып ишетелә. Ләкин бу тынлык һәм күктә җемелдәгән йолдызлар гына күңелдәге авыр хисне баса алмыйлар. Яковкинның дорфалыгы, Врангельнең үз-үзенә мөкиббән китеп, әдәпле булып кылануы һәм Аннаның буйсынырга хәзер торуы Николайга тынгы бирми, күз алдыннан һич китми иде.
Егет авыр гына ыңгырашып куйды. Төнге тынлыкны бозуыннан уңайсызланып, шунда ук үзен кулга алды.
Ай яктысында болын уртасындагы печән чүмәләсен күреп, шуңа табан юнәлде. Чүмәлә өстенә менеп, чалкан ятты. Күз алдыннан берәм-берәм Яковкин, Анна, Врангель үтте…
– Тәмам акылдан шашарсың, болай ярамый, икенче нәрсә турында уйларга кирәк, – диде ул, үзалдына сөйләнеп. – Бәхәс турында уйларга мөмкин менә. Әйе… Табигатьтә хәрәкәтләнүче җисемнәр, планетадан башлап тузан бөртегенә кадәр, һәммәсе дә Алла тарафыннан кузгатып җибәрелгәнмени? Башка җавапның булуы мөмкин түгел, әйеме? Димәк, сезнеңчә, материя, пространство һәм хәрәкәт бер-берсенә бәйсез рәвештә яшәп киләләр… Димәк, геометрияне нигезләп бирү мәсьәләсендә дә төрле ысуллар яшәргә тиеш… Ә планеталар? Алар ни өчен тәртипсез рәвештә хәрәкәтләнмиләр, бәлки эллипслар буенча әйләнеп йөриләр?.. Башка җавапны тапсак, нәрсә дип әйтерсез?..
Күктәге ай шактый югары күтәрелде. Лобачевский төн уртасында гына йоклап китә алды.
Менә яңа көн туды, йокы аралаш озынборын безелдәве ниндидер матур бер көй булып яңгырады. Шул көйне сокланып тыңлый торгач, Николай тәмам уянып китте, күзен ачып җибәрде. Һәм шунда ук аның хәтеренә кичәге рәнҗетелүе, мәсхәрә ителүе килде. Ләкин ул инде хәзер нәрсә эшләргә белми торучы, көчсез һәм мескен бер кеше түгел, Анна өчен көрәшергә әзер торган батыр йөрәкле егет иде. Әйе, Анна әтисенә каршылык күрсәтә алмаса да, Николай тиз генә бирешмәячәк: сөйгәне өчен дә, үзе өчен дә көрәшәчәк!
Кинәт чүмәлә төбендә үлән кыштырдады. «Нәрсә булыр икән?» – дип кызыксынды Николай. Чүмәлә өстеннән шуып төште дә бер-ике адым атлады. Шулчак яшел кәлтә аңардан читкә атылды, бик тиз күздән югалды, аның артыннан тик үлән сабаклары чайкалып калды.
Николай моңа шаккатып карап торды.
– Үләннәр кыймылдавыннан чыгып, кәлтәнең хәрәкәтен билгеләргә мөмкин, – диде ул, уйланып. – Һавадагы тузан бөртекләренең уйнаклашуы да шундый ук бер күренеш тәшкил итмиме?
Юк-бар сорау түгел иде бу. Тик менә җепнең очын табуы кыен иде. Уйлый торгач, гүя аның күз алдында яшен яшьнәп һәммә нәрсәне яктыртты: кәлтә йөгергәндә селкенгән үлән сабаклары кебек үк, тузан бөртекләре дә һава кисәкчекләре хәрәкәте нәтиҗәсендә уйнаклашалар.
Шулай булырмы? Әйе, нәкъ шулай булырга тиеш. Бер дөрес юлга кергәч, ул инде хәзер, һичшиксез, хәрәкәтнең серенә төшенәчәк.
Николай мундирының йомарланган урыннарын аннан-моннан гына төзәткәләде, бармаклары белән чәчен тарады. Тик менә шпага тагып та, эшләпәсез көе шәһәр буйлап ничек кайтып җитәргә? Хәзергә дворниклардан башка кеше тормагандыр әле, җан-фәрманга йөгерергә кирәк!
Бакчада кошларның иртәнге концерты башланды. Сулавы рәхәт, атлавы җиңел иде.
Ә фикерләр Николай башыннан бер дә китеп тормыйлар. Кайда укыды соң әле ул һава турында? Ломоносовтамы, әллә инде Лукрецийдамы? Тизрәк ачыкларга, тизрәк табарга кирәк.
Арча кырында Лобачевский извозчикка утырды.
– Университетка! Тизрәк!
Кояш инде, шактый югары күтәрелеп, чиркәү манараларының гөмбәзләрен ялтырата башлады. Урамнарда сирәк-мирәк кешеләр күренде. Кәрзин тоткан асраулар базарга элдертәләр. Су ташучы агайлар исә, буш мичкәләрен шалтыр-шолтыр китереп, елга буена ашыга. Пекарнялардан кайнар ипи исләре чыгып борынны кытыклады.
Тенишев йортына җиткәч, Николай извозчиктан төште дә ишегалды буйлап, сәрви куакларына яшеренә-яшеренә, үзләре яши торган бүлмә тәрәзәсенә килде. Менә бәхет – тәрәзә ачык булып чыкты. Бер минуттан ул инде бүлмә эчендә иде. Иптәшләре һәммәсе йоклыйлар, энесе Алексей гына уяу килеш ята иде.
– Төне буе күземә йокы кермәде, – диде ул абыйсына һәм шунда ук кроватена торып утырды. – Кая югалдың син болай? Симонов күпме эзләде, миннән сорады! Чәчеңә каян салам ябышкан?
Николай, «тавышланма» дигәнне аңлатып, бармагын иреннәре янына китерде.
– Башка вакыт сөйләрмен. Хәзер комачаулама.
Ул китаплар салынган сандыгына иелде, аны ачып, нәрсәдер эзләргә кереште. Ломоносовның күн белән тышланган әсәрләрен тартып чыгарды. Энесенең, кул селтәп, башыннан ук одеялга төренеп, арты белән борылып ятуын ул бөтенләй күрмәде – кровать кырыена утырып укый башлады.
– «Һаваның аерым атомнары, бер-берсенә якын килеп, без күреп өлгергәнче үзара бәрелешәләр, һәм алар бер-берсенә тигән чакны, икенче атомнар бер-берсеннән этешеп, якындагы атомнарга барып бәреләләр дә янә читкә атылалар; шулай итеп, үзара еш кына этешү нәтиҗәсендә…» Николай китаптан башын күтәрде һәм җөмләне үз сүзләре белән тәмамлады: «Шулай, һавадагы тузан бөртекләренә өзлексез рәвештә бәрелеп, аларны да төрле якка күченергә мәҗбүр итәләр. Һавадагы тузан бөртекләренең туктаусыз хәрәкәттә булуы әнә шуннан килә. Аллага сылтау – бик зур ахмаклык».
Николай кроватеннан торды, бүлмә буйлап бераз йөренде дә өстәл янына килеп туктады. «Ә соң һава атомнары үзләре ни рәвешле хәрәкәткә килгәннәр?» – дип кинәт кенә сорап куйды, аннары тагын китабына тотынды.
Шулай укып, берничә минут утырдымы, әллә берничә сәгатьме – Николай аны сизмәде. Ул бөек галимнең «Җылылык һәм салкынлыкның нәрсәдән килеп чыгуы турында уйланулар» дигән хезмәтеннән аерыла алмады. Укый торгач, иң кирәклесенә юлыкты: менә ич, җылылык материягә бәйле эчке хәрәкәт нәтиҗәсендә туа, дип аңлата Ломоносов! Димәк, хәрәкәтнең чыганагы материянең үзендә!
Зур шатлык кичергән Николай энесенең нәрсә әйткәнен башта аңламый торды. Алексей аны иртәнге чәйгә чакыра иде.
– Хәзер барам! – диде Николай күтәренке рух белән.
Алексей аңа, бусагадан борылып:
– Чәчеңнән саламны алырга онытма! – дип кычкырды. – Киемеңне дә алмаштыр. Парадный формадан бармассың ич инде!
Лобачевский үзенең яраткан шөгыленә фәкать лекцияләр беткәч кенә кайта алды. Ә лекцияләр, үч иткән шикелле, озак булган сыман, вакыт акрын үткән сыман тоелды.
«Мондый нәтиҗәне ашыгып ясамадыммы икән?» – дип шикләнде ул, укыган китапларын бер-бер артлы күз алдыннан үткәреп, бүлмә буйлап йөри-йөри.
Һәм Ломоносовтан соң Радищевның «Кеше, аның үлеме һәм үлмәс булуы турында» исемле хезмәтен кабат укырга кереште: бәлки, үземә кирәклесен табармын, дип уйлады ул.
– Боларын хәтерлим, боларын… – Лобачевский укырга тотынгач онытылып китте. 143 нче биттә ул мондый сүзләр укыды: «Һәр җисем, читтән берәр көч тәэсир итми торып, торгынлык хәленнән чыга алмый… Торгынлык табигать өчен хас күренеш дип икърар итү мәгънәсезлек булырга тиеш…»
– Хәрәкәтнең сере менә кайда икән! – диде Лобачевский, үзалдына сөйләнеп. – Тагын нәрсәләр бар икән, карыйк әле, – дип, укуын дәвам итте: «Табигатьтә һәммә нәрсә хәрәкәт иткәндә һәм яшәгәндә, бик кечкенә тузан бөртеге дә, чиксез зур җисем дә ирексездән үзгәреп, таркалып һәм кушылып торганда… дөньяда хәрәкәт яшәп килә, һәм бу аның матдилегенә хас, аңардан аерып алу мөмкин булмаган сыйфаты дип расларга хакыбыз бар».
Укып бетергәч, Николай бүлмә буйлап йөренеп алды. Бөек философның акыллы фикерләрен ахырынача аңларга тырышты.
Галәмдәге һәр күренеш – материянең мәңге үзгәреп торуы, мәңгелек хәрәкәте. Ә материя үзе исә бөтен табигатьне тәшкил итүче бердәнбер көч. Чиркәү дә, төрмә дә бу фикерне юкка чыгара алмаган һәм төрле Никольский-Яковкиннар да моны эшли алмаячак. Дөрес фикер яши һәм мәңге яшәячәк!
Шулвакыт кемдер, ишектән башын тыгып, аңа эндәште:
– Николай, без шәһәрдә йөреп кайтмакчы идек, сезнең дә теләгегез юкмы? – диде.
– Юк! – диде Николай, кырт кисеп. Ләкин андый тупас җавабыннан уңайсызланып, әдәплерәк итеп: – Рәхмәт, мин чыга алмыйм шул, – дип өстәде. – Бер фикер килде әле…
– Карагыз аны, фикер эзли-эзли, булган акылыгыздан язмагыз! – дип, егетләр ишекне шапылдатып яптылар да көлешә-көлешә китеп бардылар.
Николай исә:
– Котылдым! – дип иркен сулап, өстәлгә иелде. Шулай итеп, ул кем чакырганын да белми калды.
Димәк, материяне хәрәкәттән башка күз алдына китерү мөмкин түгел, ә материянең хәрәкәте пространствода бара. Менә ни сәбәпле тәүге геометрик төшенчәләрне билгеләгәндә нигез итеп җисемне яки өч үлчәүле пространствоны, йә булмаса хәрәкәтне генә алуыбыз белән безнең һәркайсыбыз билгеле дәрәҗәдә хаклы булса, шулкадәр үк ялгыша да. Ә һәркем үз фикерен яклаганга күрә, геометрияне нигезләүдә карашлар берлеге була алмас кебек тоелган.
– Бу проблеманы хәл итәргә мөмкин ич! – дип кычкырып әйтеп куйды Лобачевский. – Моның өчен хәрәкәткә, ягъни хәрәкәттәге материягә таянып эш итәргә генә кирәк.
Николай бармаклары белән күзләрен томалады һәм күз алдына килгән картинаның бөеклегеннән таңга калган төсле хәрәкәтсез торды. Аннары, башын бераз ял иттерергә теләп, китапларын сандыгына яшерде. Тик шунда ук аның йөрәге кысылып куйды. Әйе, күңелдәге әрнү бетмәгән, зур фикерләр белән мәшгуль булганда онытылып кына торган икән.
Бүген үк Аннаны күреп, һәммәсен хәл итәргә кирәк.
Николай озак уйлап тормады, тиз генә киенде дә Подлужныйга юнәлде. Сөеклесенең дачасына якынлашкан саен, хәтерендә Яковкинның сүзләре ныграк калкып чыкты: «Профессор-директор кызына өйләнеп, карьера ясарга телисез!» Николай адымнарын акрынайтты… һәм шулчак рәшәткә аша Аннаның чәчәкле күлмәген күреп алды. Кыз, башын аска иеп, бакча юлыннан атлап бара иде.
Николай, рәшәткәгә якын ук килеп, акрын гына тавыш белән:
– Анна! – дип эндәште.
Кыз борылып карады һәм елмаеп куйды. Рәшәткә янына йөгереп килде дә кулларын тышкы якка сузды.
– Николай!
Егет аның кулларын үпте.
– Николай, – дип кабатлады кыз, тавышын акрынайтып.
– Анна, әтиегез белән сөйләшү ничек беткәнен сез беләсезме? – дип сүз башлады егет.
– Беләм, – диде кыз еламсыраган тавыш белән.
– Мине кабат сезгә килүдән мәхрүм иттеләр, – диде Николай. – Бүген мин бөтенләй өйдә кунмадым.
– Кайда кундыгыз? – дип, коты алынып сорады кыз.
– Печән чүмәләсе башында, – диде егет, көлеп. – Сезне уйладым… Әтиегез кайчан миңа булган карашын үзгәртер икән дә, кайчан сезнең кулыгызны сорармын икән, дип кайгырдым.
Кыз авыр сулап куйды.
Лобачевский кинәт бүгенге баш ватуларын хәтерләде һәм фикерләрен сөйгәненә әйтми кала алмады.
– Врангель юкка сөенде кичә, – диде Николай, дулкынланып. – Хәрәкәт материянең үзендә барлыкка килә. Ломоносов та шулай яза, Радищев та. Сезгә шуны әйтәсем килә: бөек галимнәрнең әсәрләрен кабат-кабат өйрәнергә кирәк, укыган саен, белемең артачак. Музыка да нәкъ шулай бит. Мәсәлән, Моцартның «Юпитер» ын, Бетховенның симфонияләрен күпме генә тыңлама – барыбер бөтен эчтәлеген аңлап җиткермәскә мөмкин…
Лобачевский Аннага текәп караган иде – кызның йөзендәге үзгәрешкә гаҗәпләнде.
– Сезгә нәрсә булды? – дип сорады ул, кызның кулын кысып.
– Бернәрсә дә булмады, – диде Анна, кулын кире алып, һәм башын аска иде. – Сез мине ничек кенә яратсагыз да, фәнне өстенрәк күрәсез…
Николай дәшмәде: бу сүз белән килешергә дә, каршы әйтергә дә кыюлыгы җитмәде.
Авыр тынлыкны Анна үзе бозды.
– Киләчәк күрсәтер, – диде ул акрын гына тавыш белән һәм ике кулын да аңа сузды. – Николай, бәгърем, өметсез шайтан дигәннәр, бөтенләй үк өметне югалтмыйк әле.
Ә егет үбәргә дип иелгәч, кулларын тартып алды да китәргә җыена башлады. Егетнең:
– Кайда күрешә алырбыз икән? – дигән соравына каршы:
– Белмим шул. Хушыгыз, Николай, – диде.
Егет, моның белән килешергә теләмичә:
– Анна! – дип мәрхәмәт көтеп карап калганда, кыз агачлар арасына кереп югалган иде инде.
3
Шуннан соң булган вакыйгалар һәммә нәрсәне үзгәртеп ташладылар.
Яковкинның күптәннән кәефе юк иде. Җәй көне үк Петербургтан аңа, сайлаулар үткәрү өчен, кызыл агачтан эшләнгән ящик белән утыз сөяк шар җибәрделәр. Попечитель үзенең хатында: «Ректор сайлагыз, факультетларга бүленешне булдырыгыз, һәр факультет саен декан сайлагыз», – дип язган иде.
Моңа кадәр гимназиягә дә, университетка да Яковкин берүзе җитәкчелек итеп килде. Теләгәнчә расписание төзеде, яңа килгән профессорларга укыту сәгатьләрен һәм укучыларны билгеләде. Совет членнарыннан берәүнең дә бу эшләргә катнашырга хакы юк иде. Ә менә хәзер яшерен сайлауның эшне бозып ташлавы мөмкин.
Бу беренче сайлау аның университетта кылган башбаштаклыгына чик куячагын Илья Фёдорович аңлый иде. Дәрәҗәле чагында җиткән кызларын кияүгә биреп калырга, ә моның өчен бераз юньлерәк кешеләрне табарга кирәк. Берсенә барон Врангель ярар шикелле… Тик аның хөрмәтенә оештырылган беренче кичәдә үк динсез Лобачевский профессор-директорны кадерле кунаклар алдында чак кына хурлыкка төшермәде. Ә бит кайчандыр ул да, Румовскийга ошады дип, Корташевскийның шул көчегенә ачык йөз күрсәткән, хәтта кияү итү турында да уйлый башлаган иде.
Аллага шөкер, Врангель ачуланмаган икән! Сайлауда да җиңеп чыкса… Тик менә яшерен булуы гына…
Сайлау көне итеп 1810 елның 16 сентябре билгеләнгән иде, ул көн килеп тә җитте. Профессор-директор дөрес сизенгән икән: ректорлыкка үтмәде. Аның файдасына ак шар салучылар, үзе белән бергә исәпләгәндә, барлыгы өч кеше булды. Ә калганнар исә кара шар салды, тик аларның кемнәр икәнен Яковкин белә алмады. Аны тел һәм тарих фәннәре бүлегенә декан иттеләр. Кайгысыннан ул хәтта берничә көн авырып та ятты.
Үч алырга өйрәнгән Яковкин тиз генә тынычлана алмады, гаепле кешене эзләде. Аның шиге Лобачевскийга төште. Бервакыт ул шулай, студентларны котыртып, аның өстеннән губернаторга әләкләгән иде. Казаннан куылган Корташевскийның кушуы буенча, ул хәзер дә бөтен сайлаучыларны Яковкинга каршы котырткан булырга тиеш…
– Лобачевскийдан башка кеше түгел! Аннага үрелергә теләүче дә шул иде бит! – диде Яковкин, зәһәрен чәчеп.
Үч алу теләгенә бирелеп, ул шунда ук Кондыревны чакыртып, диннән язган студент артыннан күзәтү алып барырга боерык бирде.
Субинспектор исә Лобачевскийдан үч алу турында күптән хыялланып йөри иде; сөенеп эшкә тотынды. Ул һәр көнне, Лобачевскийның күләгәсе шикелле, артыннан тагылып йөрде, аның һәр адымын калын куе дәфтәренә яза барды.
Кондыревның әләге дә, Яковкинның теләге дә икесе бер максатка – Лобачевскийны университеттан кудыру максатына юнәлтелгән иде. Ләкин ул талантлы егетнең нинди зур сәләткә ия булуы, математика-физика фәннәрен өйрәнүдәге тырышлыгы һәм зур уңышка ирешүе турында университет профессорларына да, шулай ук попечитель академик Румовский галиҗәнапларына да мәгълүм. Аны һичшиксез гаепле итеп күрсәтер өчен, шактый әһәмиятле фактлар кирәк иде.
…Көннәрдән бер көнне Лобачевский, ниндидер лекцияне тыңларга теләмичә, йокы бүлмәсенә килеп керде. Ни күрсен – Кондырев аның китапларын һәм дәфтәрләрен актара!
– Кеше өстәлен актарырга кем рөхсәт бирде сезгә, Кондырев әфәнде? – дип, бусагадан ук кычкырды Николай.
Субинспектор баскан урынында катып калды. Кулыннан дәфтәрләре һәм китаплары төшеп китте.
– Сезгә минем язуларым кирәк булдымы? Шуларны Яковкинга илтеп, начальство каршында мине начар итеп күрсәтергә телисезме?
Кондырев калтырап төште, бер сүз әйтмәде.
Лобачевский җитез генә иелеп идәндәге дәфтәрләрне алды да Кондыревка сузды:
– Мә, илт тизрәк, хәшәрәт!
Субинспектор, бу егетнең кызып китсә берни алдында да туктап калмаячагын белгәнгә, тизрәк камерадан сызу ягын карады.
– Тенти башладылар, тагын нәрсә уйлап чыгарырлар икән инде?! – дип, Николай чигәләрен куллары белән кысты. – Мондый шартларда ничек укырга кирәк?! – Ул, тынычлана алмыйча, бүлмә буйлап йөренде.
Кем белән киңәшсен икән? Ибраһимов үлем хәлендә ята. Аннаны, аңардан ерак булсын өчен, Петербургка җибәрделәр. Ваня Симонов үзенең астрономиясеннән башка нәрсә турында уйларга да, сөйләшергә дә сәләтсез.
– Бартельс! Физика һәм математика бүлегенең яңа деканы! – дип куйды Николай һәм, дәфтәрләрен өстәл тартмасына яшереп, бүлмәдән атылып чыкты.
Бартельс кабинетында иде. Аның игътибарлы күзләре һәрвакыт борын очына шуып төшә торган күзлеге аша егеткә текәлде.
– Нәрсәдер булган, ахры? – диде ул, егетне диванга утыртып һәм үзе дә аның янына урнашып. – Күзләрегез әйтеп тора.
Аның шулай кайгыртучанлык күрсәтүе һәм ягымлы тавыш белән сөйләшүе Николайның күңелен эретеп җибәрде.
– Бетте, бетте, – диде Бартельс шаярткан сыман һәм аңа үзен кулга алырга мөмкинлек биреп сөйләргә кереште: – Сезне дингә каршы чыккан диләр! Советның үткән утырышында Яковкин әфәнде үзенең чыгышын тулысынча сезгә багышлады. Турысын гына әйткәндә, аның сөйләвеннән мин бернәрсә дә аңламадым. Сезнең килүегез бик яхшы булды әле, төшендереп бирерсез дип ышанам. Ягез, тыңлыйм!
Николай башыннан үткән күңелсез хәлләрне кызып-кызып сөйләде. Ләкин тиздән ул үзен борчыган фәнни эзләнүләргә, уйлануларга күчте һәм бер сәгать шул турыда сөйләде. Профессор аны бер дә бүлдермичә тыңлап утырды. Николайның сүзе беткәч кенә, бик нык дулкынланып:
– Бик күркәм эш! – дип бәя бирде. – Сез моңа кадәр беркем кулланмаган ысул белән тикшерә башлагансыз… Әйе шул! Сез үзегезнең укытучыларыгызны узып киттегез.
Егет, бу сүзләрдән уңайсызланып, башын чайкады.
– Юк-юк, һерр профессор! Әле бит минем бертөрле дә эш күрсәткәнем юк. Эзләнәм генә әле мин…
– Шул шул менә! – дип аның сүзен бүлдерде профессор. – Эзләнәсез! Беркемдә булмаган тырышлык белән эзләнәсез! Мин ышанам – табачаксыз. Тик менә… – Бартельс, урыныннан торып, кабинет буйлап сүзсез генә йөренеп алды һәм яңадан килеп утырды. – Тик менә сез чыннан да артык кыю фикер йөртәсез. Дөньяның барлыкка килүен чагылдырган төп мәсьәләләрне тикшергәндә, без мондый кыюлыкка гадәтләнмәгәнбез. Яковкин әфәнде тикмәгә куркып калмаган икән шул. Мондый караш гомумән бик күпләргә ошамаячак. Чиркәүнең дөнья яратылу турындагы карашын юкка чыгара. Менә шуның өчен сезне күзәтеп йөриләр. Күңелсезлекләр килеп чыкмасын дисәгез, кайбер чаралар күрергә кирәк булыр: беренчедән, укыган китапларыгызны һәм язган дәфтәрләрегезне кичекмәстән яшерергә кирәк; икенчедән, вакытлыча, күз буяу өчен генә булса да, философик эзләнүләрегезне туктатып торырга кирәк…
Николайның сискәнеп китүен күргәч, Бартельс аны юатырга кереште.
– Бер дә кайгырмагыз, – диде ул аталарча ягымлы тавыш белән. – Мин бит вакытлыча дидем. Аннан тыш, сезгә башка нәрсә турында уйларга туры киләчәк. «Дифференциаль һәм интеграль исәпләүне» тәмамлагач та, мин сезгә ике яңа курс укырга керешәм: «Аналитиканың геометриядә кулланышы» һәм «Аналитик механика». Беренчесен Монжга таянып, икенчесен Лагранжга таянып өйрәнәчәкбез. Баш ватарлык урыннар җитәрлек анда.
– Рәхмәт сезгә, һерр профессор, – диде Николай, диваннан кузгалып. – Сез миңа бик зур ярдәм күрсәттегез. Шуңа күрә мин сезгә килдем дә.
Бартельсның да күңеле нечкәрде. Аның күгелҗем зур күзләре ялтырап китте. Ул егеткә кулын сузды. Николай аның кулын ике куллап кысты.
– Ә менә сезнең философик карашларыгызга тәнкыйть күзе белән карарга, бик теләсәм дә, мөмкинлегем юк. Чөнки мин философ та, шулай ук табигать белгече дә түгел, мин – математик, – диде Бартельс, егетне ишеккә чаклы озатып. – Тиздән Казанга минем бер дустым киләчәк. Броннер аның фамилиясе. Безнең университетка ул теоретик һәм тәҗрибә физикасы кафедрасына ординар профессор итеп билгеләнгән. Киң колачлы галим ул, бигрәк тә инде табигать белеменең төрле өлкәләреннән мәгълүматы зур. Аның белән дуслашып китәргә мин үзем ярдәм итәрмен…
Ләкин профессор Франц Броннер белән Лобачевский бөтенләй башка шартларда танышты.
Ноябрь башында Николай беркөнне кичке якта Гостиный двордагы китап кибетенә юнәлде. Өстәл өсләрендә һәм киштәләрдә рус, татар, француз, немец, латин телендәге өр-яңа һәм бераз таушалган китаплар ята. Алар арасында оригиналь һәм тәрҗемә романнар, дини китаплар, фәнни трактатлар һәм дәреслекләр бар. Пугинның ул кибетендә, моннан тыш, төрле географик карталар, гравюралар, картиналар сатыла. Монда хәтта сирәк очрый торган үсемлекләрнең – Альп җитене, Америка дөгесе һәм Кытай киндере орлыкларын табарга мөмкин.
Лобачевский сәүдәгәрнең шушы көннәрдә сатып алган китаплары белән кызыксынды. Авыр күн тышлы бу иске китапларның кайберләре шактый таушалган, берсенең хәтта почмагы көйгән…
Моны күргәч, егет «китапларның да үз язмышлары бар» дигән борынгы әйтемне хәтерләде.
Аның күңелен 1617 елны Амстердамда латин телендә басылып чыккан фәнни трактат җәлеп итте. Николай аны күңеленнән генә «Күк сферасындагы үзгәрешләр» дип тәрҗемә кылды. Өстәлгә кире куясы килми иде: Коперникның бөек хезмәте! Николай бу китап турында күп ишетсә дә, бүгенгә кадәр тотып караганы юк иде әле.
Егетнең дулкынлануын сәүдәгәр дә сизеп алды.
– Бик дөрес уйлыйсыз, мондый китап сирәк очрый, – диде ул. – Аның өчен хәтта ун сумны да кызганырга ярамый… Тик инде сезгә, китап сөюче студентка, мин өч тәңкәгә бирәм…
Лобачевский шунда ук кесәсенә тыгылды һәм, әлбәттә, берничә вак көмеш акчадан башка нәрсә таба алмады. Шулай да Коперниктан баш тартырга теләмәде.
– Калдырып торыгыз әле, икенче вакыт керермен, – диде ул кыю тавыш белән.
– Баш өсте, – диде Пугин һәм шунда ук китапны читкә алып куеп, аның урынына икенчесен тәкъдим итте. Монысы грек телендә иде.
– «Физика», – дип укыды Николай һәм беркадәр паузадан соң: – Аристотель, – дип өстәде. Саргайган битләрне саклык белән генә ача башлады.
Кинәт кемдер аның җилкәсенә көчле кулын салды һәм яңгыравык матур тавыш белән грек телендә:
– Аристотель сезне күптән кызыксындырамы? – дип эндәште.
Лобачевский борылып карады һәм үз янында илле яшьләрдәге католик руханиен хәтерләткән бер кешене күрде. Яңак сөякләре чыгып тора, күзләре бераз кысыграк, гаять үткен. Ә менә күз тирәсендәге тирән җыерчыклар аның ягымлы елмаюына ничектер килешми сыман.
– Таныш булыйк: Броннер – Аристотель! – диде руханига охшаган кеше. Егетнең гаҗәпләнеп карап торуын күргәч: – Гафу итегез, сезнең белән нинди телдә сөйләшергә мөмкин? – дип сорады.
– Немец телендә сөйләшергә мөмкин, хәер, мин сез әйткәннәрне аңладым, һерр Броннер, – диде Николай грек телендә, хөрмәт белән баш иеп.
– Шулчаклы күп тел белгәч, сез студент Лобачевский булырга тиеш… Әйе бит?! – диде Броннер немец телендә һәм, шатланып, егеткә кулын сузды. – Көтмәгәндә очраштык! Сезнең белән танышуыма бик шатмын, – дип сүзен дәвам итте Броннер. – Әле бүген генә сезнең турыда профессор Бартельс сөйләгән иде. Нинди борынгы китапны алып читкә куйдыгыз? – диде, бер кырыйда яткан сафьян тышлы иске китапны күрсәтеп.
– Коперникның «Күк сферасындагы үзгәрешләр» дигән трактаты. Мин аны алмадым, бәлки… алмам да әле.
Броннер шунда ук бу сүзләрнең серенә төшенде.
– Кыйммәтрәктер шул студент кешегә, – диде. – Шулай да андый китапларны ычкындырырга ярамый. Мин түлим сезнең өчен.
Алар урамга чыктылар. Көн шактый салкын, һава дымлы иде. Көчле җил исә, шәрә агачларны туктаусыз чайкалдыра. Лобачевскийның юка пальтосы бер дә җылытмый диярлек иде. Тиз кайтырга булдылар.
– Хәзер эшегез юкмы сезнең? – дип сорады Броннер. – Ул чагында мине университетка чаклы озатыгыз әле.
Профессор оялчан егетне дусларча култыклап алды, һәм алар Воскресенский урамы буйлап киттеләр.
– Петербургта чакта Корташевский, ә биредә Бартельс студент Лобачевский турында сөйләгәндә үк, мин сезнең белән танышырга уйлап куйган идем. Ә менә бүген кулыгызда Аристотельне күрдем… Геометриядәге эзләнүләрегез ифрат үзенчәлекле булса кирәк. Сезнең яшьтә мин дә шулай дәртләнеп мавыга идем…
– Нәрсә белән мавыга идегез, һерр профессор? – дип, аның сүзен бүлдерде Лобачевский һәм, түземсезлек күрсәтүеннән уңайсызланып, комачтай кызарды.
Броннер студентка игътибар белән карап куйды һәм, уйга калып:
– Нәрсә беләнме?.. – диде. – Юк, сезгә яхшырак аңлашылсын өчен, мин элек икенче нәрсәне сөйлим… Моннан илле ел чамасы элек Дунай буендагы кечкенә шәһәрдә – Гехштэдтта – аксыл чәчле бер малай дөньяга килә. Аның әтисе эшче, кирпеч хәзерләүче эшче була. Тик аннан килгән акчага гына яшәргә мөмкин булмаганга, скрипка белән дә кәсеп итә… Сезгә гаҗәп тоеладыр инде: скрипка һәм кирпеч!
Броннерның йөзе саргылт, ә тавышы артык моңлы тоела иде. Ул бераз тынып торды да Николайдан:
– Дустым, кызык булмаган нәрсә сөйләп сезне бик ялыктырмыйммы? – дип сорап куйды.
– Юк-юк, һерр профессор! Мин, киресенчә, бик шатланып тыңлыйм. Минем белән… болай итеп бик еш сөйләшмиләр.
– Миңа да бит еш сөйләргә туры килми. Димәк, ул малайның тарихын ахырына кадәр тыңларга вәгъдә бирәсез? Тыңлагыз, сөйлим. Ул малай бик башлы була, һәммә нәрсә белән кызыксына, кечкенәдән үк укырга-язарга өйрәнә. Ләкин өйләрендә китап сатып алырга түгел, ипигә дә акчалары җитми. Нәрсә эшләргә аптырагач, малай Бенедиктин орденына монахлыкка керә һәм, аерым хөҗрәдә яшәп, монастырьның бай китапханәсендә укырга мөмкинлек ала. Китап укыр өчен ул бар кыенлыкка, хәтта әле хөҗрәсендә чыелдашып чабып йөргән тычканнарга да түзеп яшәргә риза була.
Китапханәдә ул математиканы, механиканы, физиканы бик тырышып үзләштерә, perpetium mobile48 ны гамәлгә ашыру турында хыяллана. Хәтта әле оча торган машина уйлап табып, шул машинага утырып, ирекле кош кебек күкләргә очарга һәм күңеле бизгән монастырьдан котылырга тели. Малайның фәнни хәзерлегенә югары бәя биреп, руханилар үз араларында зур галим булдырырга исәплиләр һәм аны монастырь акчасына Эйхштадт шәһәрендәге католиклар университетына укырга җибәрәләр.
Броннер, кинәт сүзен бүлеп, мәһабәт ак йорт каршында тукталып калды. Йортның ишеген таш арысланнар һәм шулар янына баскан сакчылар саклый иде.
– Бу нинди бина?
– Казанның хәрби губернаторы яши монда, – дип аңлатты Николай. – Әнә теге сарысы, кварталның буеннан-буена сузылганы – Духовная семинария.
– Шулаймыни?! Димәк, университеттан куылган очракта, мин шунда эшкә урнаша алам! – диде профессор, көлеп.
– Сез рухани булмагансыздыр ич?
– Эһе… – диде Броннер, ике төрле уйларга урын калдырып. – Хикәяне дәвам итик. Димәк, 1782 елның башында яшь монах университетта үзенең белемен арттыра башлый: математика фәннәрен үзләштерә, бигрәк тә җир үлчәү һәм астрономия белән ныклап мавыга. Галәмнең чиксез булуы, безнең Кояш системасы кебекләрнең күплеге һәм аларда тереклек булу ихтималы аңарга тынгылык бирми. Дини китаплар инде аны кызыксындырмый. Һәм ул, монахлыктан баш тартып, иллюминатлар орденына49 керә, Аристотель дигән кушамат ала. Ул яшерен союзның максаты – халыкны агарту һәм тормышны камилләштерү була. Тик менә хөкүмәт кенә моңа тыныч карый алмый һәм 1785 елда ул орденны тар-мар итә. Иллюминатларны эзәрлекләү башлана. Теге егетебез, әлбәттә, кулга алып төрмәгә япканны көтми, Швейцариягә кача. Анда ул үзен тулысынча фәнгә багышлый, галим дигән исем ала, төрле илләрдә була һәм, ниһаять… «Азиянең тәрәзәсе» булган Казанга килә… Шуның белән минем баштан үткәннәр дә бетә, – диде Броннер.
Алар инде бу вакыт университетка җиткәннәр иде.
– Сезнең баштан үткәннәр? – дип гаҗәпләнеп сорап куйды Лобачевский, профессорга текәлеп.
– Әйе шул, – диде профессор егеткә сынап караган хәлдә. – Керәбезме?
– Рәхмәт, һерр профессор… – диде Николай, бик дулкынланып. – Ләкин хәзер керә алмыйм әле…
– Мин аңлыйм сезне… – Броннерның күз төпләрендәге җыерчыклар беткән сыман тоелды. – Мин хәзер сезнең хәлне аңлыйм, шуңа күрә баштан үткәннәрне сөйләдем дә. Вакытында бит мин үзем дә фән белән бик мавыккан кеше. Сез, дустым, минем янга теләгән чакны керегез. Хушыгыз! – Аның тавышында җылылык сизелә иде.
– Хушыгыз! – диде Николай һәм, профессорга хөрмәт күрсәтеп, ишекне ачып җибәрде.
Ул кичне Лобачевский бик соң әйләнеп кайтты: Броннерның авыр язмышы турында, үзенең күргәннәре турында уйлап йөрде. Әйе, фәнгә юлны тиз генә салырга мөмкин түгел икән! Бартельс дөрес әйткән: Броннер чынлап та зур галим икән!
…Франц Ксаверий Броннер исә кабинетында, уйга калып, тәрәзәдән карап тора. Буш урам… Чит шәһәр… Ят халык… Шул ят халык арасында күпме яшәргә туры килер?.. Ә ни өчен ул халык ят булсын ди аңа? Профессорның күңеле кинәт яктырып, йөзе ачылып китте. Менә бүген бер студент белән танышты, һәм көтмәгәндә беренче күргән кешесенә үзенең башыннан үткәннәрне сөйләп бирде. Ә бит аның биографиясендә политик яктан шактый шик тудыра торган детальләр бар…
Хәер, профессорга бүгенге сөйләгәннәренә үкенергә туры килмәде.
4
Лобачевский профессор Броннер белән көн саен диярлек очрашып, сәгатьләр буе сөйләшеп утыра торган булып китте.
Алар фән турында да, шулай ук мәгариф эшләренең бик түбән торышы турында да, хәтта фән үсешен тоткарлаучы крепостное право турында да бер-берсенә ышанып, эчкерсез рәвештә сөйләштеләр.
Андый сөйләшү вакытында бунтарь гадәтле профессорның күзләре ут кебек яна башлый, йөзендәге һәр мускулы киеренке төс ала.
Броннер яныннан студент Лобачевский һәрвакыт рухланып чыга иде.
Хәзер инде ул, Бартельсның сак булырга киңәш итүенә карамастан, Ломоносов, Аристотель, Коперникның хезмәтләрен тырышып үзләштерде һәм хәтта Вольтер белән Дидроны да укый башлады.
«Ничаклы күбрәк укыса, шулчаклы хөр фикерлерәк була бара», – дип язды аның артыннан армый-талмый күзәтү алып барган Кондырев. Лобачевский исә субинспекторга тупас итеп җавап бирүен һәм, аның «бакчасына таш атып», студентларны көлдерүен дәвам итте.
Николай профессор Бартельсның һәм профессор Литтровның бер генә лекцияләрен дә калдырмады һәм алар җитәкчелегендә югары математика һәм астрономиянең төрле өлкәләрендә фәнни-тикшеренү эше алып барды. Көннәр буе фән белән шөгыльләнеп, ул үз өстендә кара болытлар җыелганын сизми калды.
Субинспектор аңа бәла тагу өчен нәрсәләр генә эшләмәде! Инспектор журналына Лобачевскийның «рөхсәтсез университеттан китеп йөрүләре» шикелле ялган белешмәләрне һәм «тәрбияле кеше өчен мәҗбүри булган кагыйдәләрне боза, итагатьсезлек күрсәтә һәм начальствога буйсынмый» дип язган гаепләү кәгазьләрен терки барды.
Кондыревның яла ягуы нигезендә «студентларның тәртип бозуларына юл куйган һәм үзе катнашкан өчен, әдәпсез булганы өчен… өлкән Лобачевскийга шелтә игълан итәргә һәм камера студенты буларак елына 60 сум иганә алудан, шулай ук начальство рөхсәтеннән башка университеттан чыгып йөрүдән мәхрүм ителә» дигән фәрман чыкты.
Озак та үтмәде, аннан да куркынычрак бер вакыйга булды.
Майның беренче көннәре иде. Яковкин студентларны актлар залына җыйдырды. Анда ул тантаналы төстә патша указын кычкырып укыды. Петербургтан хәзер генә килеп төшкән ул указда: «Казна хисабына укучы разночинец студентларны, гаеп эшләр эшләгән өчен, университеттан чыгарырга һәм солдатка озатырга. Дворян студентларның андый эшен падишаһ әгъзәмгә хәбәр итәргә…» – диелгән иде.
Разночинец Лобачевскийдан котылырга, ниһаять, җайлы момент туды. Патша указында әйтелгән «гаеп эшләр» не теләсә кемнең теләсә ничек аңлавы мөмкин иде. Солдатка куарга бу әдәпсез студентны!
Кондырев, бер көнен әрәм итмичә, Яковкинга бик зур итеп рапорт язып тапшырды.
«Лобачевскийларның олысы, – дип чыкты субинспектор, – соңгы өч елда күп вакыт әдәпсез булды, иптәшләре алдында тәрбиясезлек галәмәтләре күрсәтте, күп тапкыр җәзага тартылды, шулай да төзәлмәде; үзсүзле, кире холыклы булып, начальствоны тыңламады, үзе турында артык зур фикердә булды», – дип язды ул.
Лобачевскийның аеруча зур гаепләр эшләгәне өчен генә дә утыз өч мәртәбә инспектор журналына теркәлгәнен искә алып, субинспектор мондый тәкъдим кертте: «бу студентны акылга утырту эше… кичектерелмәскә тиеш; яхшылык яки начарлык белән тәртипкә чакыруны начальство үзе хәл итәр».
Ә инде хәл иткәндә начальство яхшылыкка авышмасын өчен, Кондырев шул көннәрдә үк яңа рапорт тапшырды, монысында исә Николай Лобачевскийның дингә каршы чыгуын күрсәтте.
Динсез студентны университеттан, «гыйлем йортыннан» куу өчен шул гаепләре бик җиткән иде. Һәм инспектор бик рәхәтләнеп студент Лобачевскийның тәртибен тикшерү мәсьәләсен совет утырышына куйды.
Совет 1811 елның 10 июлендә җыелды. Совет бу мәсьәләне Яковкин тәкъдим иткәнчә хәл кылган очракта, Николай солдат шинеле киячәк: дворян нәселеннән булмагач, аны солдатка җибәрү өчен патша рөхсәте кирәкми иде.
Ләкин яла ягучылар бик нык оттырдылар. Физика-математика бүлеге профессорлары сәләтле студентны бердәм рәвештә яклап чыктылар. Нәкъ шул көннәрдә Казанга килеп чыккан академик Вишневский да аны яклады. Инспекторның мәкеренә үч итеп, профессорлар Бартельс, Литтров һәм Броннер коллектив тәкъдим керттеләр. «Николай Лобачевскийның математика һәм физика фәннәрендә ирешкән уңышларын һәм сәләтен искә алып, аны магистр дәрәҗәсенә күтәрергә», – диделәр профессорлар, шуның нәтиҗәсендә аны университетта калдырырга һәм киләчәктә профессор дәрәҗәсенә хәзерләргә тиеш таптылар.
Бер яктан солдат шинеле кигезергә тырышсалар, икенче яктан профессор итәргә теләк белдерелде.
Шулай итеп, Николай котылып калды. Күпчелек тавыш белән совет «ошбу егетне фән өчен сакларга тиешле» дигән карар чыгарды. Шул ук вакытта, «шактый дәрәҗәдә динсезлек галәмәтләре күрсәткән өчен», аны тантаналы шартларда тәүбә иттерергә карар кылынды.
Советның ул карарын попечитель Румовский 1811 елның 3 августында раслаган һәм бер үк вакытта Лобачевскийның «искиткеч зур сәләтенә тап төшерүче тәртибе хакында» әйтеп китәргә кирәк тапкан. Николай, аның аталарча кырыс сүзләрен яхшы аңлап, төзәлергә вәгъдә бирде.
Тиздән Лобачевскийны магистр иттеләр. Аның реферат итеп язган «Күк җисемнәренең эллипс рәвешендә хәрәкәт итүләре теориясе» дигән хезмәте беренче язма эше булды.
Шул хезмәткә карата Бартельс болай дип язды: «Кыска гына шушы хезмәтнең күп урыннары авторның зур математик сәләтен күрсәтә, һәм бу сәләтнең киләчәктә шөһрәт казанырлык рәвештә үстереләчәгенә шик юк».
Шулай итеп, бу вакыйга Яковкин, Кондыревларның хурлыклы рәвештә җиңелүе һәм Лобачевскийның зур җиңүе белән тәмамланды.
«Кояштагы тап»
1
1816–1818 уку елының беренче көне иде.
Казан университетының математика аудиториясе, шактый зур булуына карамастан, шыгрым тулы. Иң алгы рәттә, кафедрага якын ук, вицмундирлар яки фраклар кигән, крахмал якалары иякләренә үк терәлгән, мәһабәт сакаллы һәм чал чәчле профессорлар һәм адъюнктлар. Калган рәтләрдә студентларның сюртук төймәләре ялтырый. Физика-математика бүлегенең беренче курсында укучылардан тыш, бирегә башка факультетларның һәм бүтән курсларның студентлары да җыелган. Яңа экстраординар профессорны һәммәсенең күрәсе килә: университетта аның турында төрле мактау сүзләре йөри.
Лекция башланачагын белдереп кыңгырау тавышы яңгырады, һәркемнең башы чак кына ачык калган авыр имән ишеккә таба борылды. «Ниндирәк булыр икән ул егерме өч яшьлек профессор? Бөек галим диләр бит аны!..»
Коридордан аяк тавышлары ишетелде. Беренче курстагылар ашыгып урыннарыннан тордылар. Ишек ачылды, һәм аудиториягә төз гәүдәле бер егет килеп керде. Аның өстендә алтын төймәле, күтәренке якалы, карасу зәңгәр постаудан тегелгән сюртугы бик килешле утыра. Ачык йөзендә кыюлык һәм кырыслык чагыла, маңгае киң һәм биек, коңгырт чәче бераз бөдрәләнеп тора, чигә сакалы урынында исә бала йоны төге.
Аның артыннан кергән базык гәүдәле кеше, вакытны бер дә сузмыйча, шәм кебек тураеп басып торучы студентларга мөрәҗәгать итеп, тантаналы тавыш белән:
– Әфәнделәр, сезне яңа профессорыгыз Николай Иванович Лобачевский белән таныштырыpга рөхсәт итегез! – диде. – Бүгеннән башлап ул сезгә элементар математикадан лекцияләр укыячак. Уңышлар телим! – дип өстәде һәм борылып чыгып китте.
Лобачевский кызыл агачтан эшләнгән кафедрага менде һәм аудитория өстеннән күз йөртеп чыкты. Арада аның яшьтәшләре дә күренә шикелле.
Ул, кафедра кырыена җиңелчә генә таянып, лекцияне ничек башларга икәнен исенә төшереп, аудиториянең тынычланып җитүен бермәл көтеп торды. Шуннан соң салмак тавыш белән кереш лекциясен башлап җибәрде:
– Әфәнделәр, кеше табигать өстеннән хакимлек итәргә, аны үзенә буйсындырырга, аның патшасы булыр өчен туган, – диде профессор. – Ләкин идарә итә белергә кирәкле зирәклек аңарга тумыштан бирелмәгән: ул уку белән булдырыла. Тыелгысыз рәвештә алга баручы фән, табигать күренешләрен ясалма рәвештә бер-берсеннән аерып торган киртәләрне җимереп, аның тирән серләренә үтеп керә һәм һәртөрле байлыкларын кешегә ачып бирә.
Табигатьнең үзендә бернинди дә киртәләр юк. Табигать ул – безнең алда һәрвакыт ачык иң бөек китап. Ләкин ул китаптагы сүзләрнең мәгънәсенә теләсә кем төшенә алмый, чөнки, Галилей әйтмешли, «аның хәрефләре безнең әлифбадагыга охшамаганнар. Ул китапның хәрефләре – өчпочмаклар, дүртпочмаклар, түгәрәкләр, конуслар, пирамидалар һәм башка математик фигуралар, ә шулар ярдәмендә аны укырга мөмкин…»
Лобачевский туктады, тынып калган аудиториягә күз йөртеп алды һәм тагын да ныграк дәртләнеп сүзен дәвам итте:
– Димәк, математика табигатьне өйрәнүдә кереш сүз ул. Мин моны беренче мәртәбә геометриядә күрдем. Әле балачагымнан ук җир үлчәү белән мавыкканга күрә, пространство чагыштырмалары миңа яхшы билгеле иде. Геометрияне фән буларак өйрәнергә керешкәч, аның логик фикерләүне үстерергә ярдәм итүче ысулы гына да минем өчен сокландыргыч яңалык булды. Һәм шул искиткеч ысулдан файдалана башлагач, фәннең башка өлкәләрендә миңа комачаулаган кыенлыкларның берәм-берәм юкка чыга баруларын сиздем. Алай гына да түгел, элек ничектер ят булып тоелган астрономиягә карата миндә тирәнтен кызыксыну туды. Ә инде галәмнең төзелеше мине барыннан да бигрәк үзенең геометрик төгәллеге белән таңга калдырды…
Лобачевский бер мәлгә тынып калды һәм алгы рәттә, кафедрага якын ук утырган таза гәүдәле, үзе шикелле үк яшь галим, астрономия профессоры Симоновка күз төшерде. Алар икәү бер үк елны университет тәмамлап, башта магистр, аннары адъюнкт, ә быел профессор булдылар. Менә хәзер Лобачевский өчен җаваплы бу минутларда Иван Симонов дусты янында, аның ашкынып укыган лекциясен бирелеп тыңлый һәм сөйләгәннәрен җөпләп утыра.
Дустының ягымлы күз карашы белән очрашкач, Лобачевский иркен итеп сулу алды һәм, ерактан фәкать үзенә генә күренгән бер нәрсәне күрсәткән сыман, кулын югары чөйде дә лекциясен дәвам итте:
– Әйе, нәкъ менә планеталарның йөрешен күзәткән чагында мин Галилей сүзләренең тирән эчтәлегенә төшендем. Ә аның әйтемендә мондый мәгънә бар: табигать белеме законнары шикелле үк, математика кануннары да табигатьнең үзендә яшиләр, һәм аларны күзәтергә, өйрәнергә, тормышта файдаланырга мөмкин; математика ул гаять кодрәтле арсенал, һәм табигатьне өйрәнүчеләр иң яхшы коралларны шуннан алганнар, алалар һәм киләчәктә дә алачаклар…
Хәзер инде Лобачевский студентларның да, галимнәрнең дә йөзләрендә гаҗәпләнү күрде. Башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки университет кафедраларыннан торып бервакытта да әле мондый фикер әйткән кеше юк иде. Залның дулкынланып тыңлавын күреп, лектор кызганнан-кыза барды:
– Әфәнделәр, мин бу очракта коник кисемнәрне, ягъни конусны аның очы аша узмаучы яссылыклар белән кистерүдән барлыкка килгән сызыкларны күздә тотам. Ул гүзәл кәкре сызыклар – эллипс, парабола һәм гипербола – әле безнең эрадан өч-дүрт гасыр элек яшәгән грек математикларына да билгеле булган. Әмма ничәмә йөз еллар буе Аполлоний Пергскийның коник кисемнәрдәге геометрик үзенчәлекләр турындагы хезмәтләренә чынбарлыктан аерылган буш сүзләр тезмәсе итеп кенә караганнар. Иоганн Кеплер һәм Исаак Ньютон заманында гына коник кисемнәр кинәт зур фәнни әһәмияткә ия булалар. Табигатьтәге төрле күренешләрнең нәкъ әнә шул кәкре сызыкларга буйсынган булуы ачыклана: снаряд яки таш парабола ясап оча, газ күләменең басымга бәйлелеге гипербола белән билгеләнә, күк җисемнәре коник кисемнәр буйлап хәрәкәт итә икән…
Аудитория игътибар белән тыңлый иде. Фикерләренең студентларга аңлаешлы булуы, аларны кызыксындыруы Лобачевскийның күңелен тагын да күтәреп җибәрде. Һәм ул үзенең уйларын ачыкларга кереште:
– Шулай итеп, геометрик сызыклар табигатьнең бер-берсеннән ерак булып күренгән төрле законнарын бергә туплый. Табигатьтәге төрле күренешләр арасында эчке бер элемтә барлыгы, аларның үзара ныклы бәйләнештә булуы ачыклана. Иң әһәмиятлесе – логик фикер йөртү нәтиҗәсендә табигатьне өйрәнү мөмкинлеге туа. Ә табигать күренешләренең законнарын белү – аны үзеңә буйсындырырга, аның хуҗасы булырга ярдәм итүче тылсымлы ачкыч ул. – Әфәнделәр! – дип, тыңлаучыларны үз фикеренә кушылырга өндәгән кебек, Лобачевский уң кулын алга ташлады. – Математиканың бөеклегенә шуннан да олы дәлил булырга мөмкинме?! Әгәр геометрияне, аерым алганда, коник кисемнәрне белмәсәк, кеше табигатьнең шулчаклы нык яшеренгән искиткеч гаҗәп серләрен ачуга ирешә алыр идемени? Әлбәттә, юк! Математиканы тирәнтен өйрәнергә туры килмәгән кешеләр генә бу фәнне тормыштан аерылган коры бер тәгълимат итеп күрәләр. Чынлыкта исә бу фәнне тирәнтен үзләштерү өчен фантазиягә бай булу таләп ителә. Математик башкалар күрмәгәнне күрергә, башкалар аңлый алмаганны аңларга тиеш.
Сез, әфәнделәр, математика бүлегенә укырга кереп, изге эшкә башлыйсыз. Биредә сез, художник фантазиясен һәм аптекарь төгәллеген, философ абстракциясен һәм һөнәрче осталыгын бергә берләштереп, җир йөзендәге иң зур бәхеткә – иҗади хезмәт бәхетенә ия булачаксыз!
Университет залларында мондый көчле алкышлар бервакытта да яңгырамагандыр, мөгаен. Яшь профессор, бик нык дулкынланып, бераз вакыт дәшми торды. Ә инде яңадан сөйли башлагач, лекциянең кереш өлешенә кире кайтмыйча, төп курсны аңлатырга тотынды:
– Мин сезгә математик фәннәрнең нигезен тәшкил итүче төшенчәләр турында сөйләргә телим, – диде Лобачевский, дулкынлануын тәмам җиңеп. – Бу мәсьәләне хәл итү геометрия фәне өчен бик әһәмиятле. Гәрчә без математикада бик зур уңышларга ирешкән булсак та, Евклид «Нигезләр» ендәге кимчелекләр бүгенге көнгә кадәр яшәп килә. Чыннан да, Евклид артыннан барып, без геометрияне аңлашылмый торган төшенчәләрдән башлап җибәрергә күнеккәнбез. Шуны да әйтергә кирәк: ул төшенчәләрнең аңлашылмавы геометрияне, фән буларак, туган җирлегеннән аерып караудан килә. Формулаларның символикасын һәм геометрик фигураларның катлаулыгын үзе өчен әйтерсең лә бер биек дивар итеп математика тормыштан ваз кичкән. Ул дивар математикларны фәкать уйдырма төшенчәләр белән эш итәргә күндереп, алар алдындагы горизонтны каплый, тышкы дөньяга күз салырга комачаулый. Шулай итеп, математиклар акрынлап, андый төшенчәләрне кеше үз башыннан гына чыгарган булырга тиеш, дигән фикергә килгәннәр.
Лобачевский тагын бераз туктап тын алды да алгы рәттә утыручы галимнәргә күз төшерде. Алар арасында әнә галим, шагыйрь Ибраһимов чак кына башын алга сузып, йотлыгып тыңлый. Гәрчә сәламәтлеге начар булса да, рухы көчле аның. Лобачевскийга беренче җылы сүз әйткән, аны канатландырган һәм фәнгә туры юл күрсәткән кеше дә шул Ибраһимов булды бит50. Аңардан ерак түгел Иван Симонов профессор Бартельсның колагына иелеп нәрсәдер сөйли. Бартельс, аны тыңлый-тыңлый, үзенең шәкертеннән – лектордан күзен дә алмый карап тора. Нәрсә сөйләшәләр икән? Алар янында университетның беренче мәртәбә сайланып куелган ректоры – яшьләрчә төз гәүдәле, озын буйлы Иван Осипович Браун – анатомия профессоры утыра. Аның белән янәшә урындыкта саф математика фәненең экстраординар профессоры – Григорий Борисович Никольский. Ул бик бирелеп тыңлый: лекторның артык кыю фикерләре аны шаккатырган булса кирәк. Лобачевскийның үзенә карап торуын сизгәч, Никольский калтыранып куйды һәм башын читкә борды. Николайның йөзенә елмаю чыкты, һәм ул яңадан сөйли башлады:
– Платоннан алып Кантка чаклы яшәгән галимнәр арасында бик күпләр мәңге үзгәрми торган идеяләр дөньясын гына таныйлар. Ул философлар, төп төшенчәләр идеяләр дөньясыннан килеп чыккан, ә математиклар фәкать шул төшенчәләрне генә бер системага салганнар, математика бинасын төзегәннәр, дип карыйлар. Чынбарлыкта исә бу һәркемгә билгеле нәрсә, иң кыю архитектура корылмасының да җирлеге була, ягъни матди җир өстенә корылган була.
Яшь профессор, тавышын күтәрмичә генә, яңадан студентларга мөрәҗәгать итте:
– Сез дә, әфәнделәр, матди җирлеккә таяныгыз, чөнки шуннан башка бернәрсә юк та, булуы да мөмкин түгел. Геометриянең Евклид заманыннан бирле һич тә алга китмәвен башкача ничек итеп аңлатырга кирәк?..
Никольскийга бу фикер ошамады, ахры, ул башын чайкады, йөткеренде. Лобачевский моны күреп торды, шулай да, тавышын күтәрмичә, күптән хәл ителгән гади бер нәрсә турында сөйләгән төсле, фикерен дәвам итте:
– Математик фәннәрне нигезләү өчен безнең аңыбызның җисемнәрне фараз итүенә турыдан-туры бәйләнешле, безнең уй йөртүебез күнеккән һәм дөреслеген табигатьтә турыдан-туры тикшереп була торган төшенчәләргә таянырга, ә инде тумыштан килә һәм үзгәрми дип санала торган уйдырма төшенчәләргә ышанмаска кирәк! – Бу сүзләрне Лобачевский аеруча басым ясап әйтте, һәм аудиториядә һәммәсе сагаеп калды. – Әмма шушы яңа төшенчәләр белән фән үзенең башлангычында ук бөтенләй икенче юнәлеш ала. Ул юлны безгә атаклы галим Бэкон күрсәткән иде. «Кеше гакылыннан барча белемне табарга тырышып юкка көч түгүегезне ташлагыз, – дигән иде философ, – табигатьтән сорагыз: бөтен хакыйкать шунда саклана һәм ул сезнең сорауларыгызга, һичшиксез, уңай җавап бирер». Безнең бөек укымышлыбыз Ломоносов та нәкъ әнә шул юлдан барды, армый-талмый фәнгә хезмәт итте. «Без күрә торган нәрсәләрнең һәммәсен башта ук тәңре яраткан дип уйлаучылар нык ялгышалар», – диде Михайло Васильевич…
Кинәт пышылдаулар гөрелтесе бөтен аудиториягә таралды, һәркем, үз колагына ышанмыйча: «Нәрсә? Ничек диде? Нәрсә әйтте?» – дип, күршесеннән сорады. Алгы рәттә утыручы профессорлар лекторга кырыс карап куйдылар. Никольский чукынып алды. Аның күзләрендә курку чагылды: «Мондый фетнә сүзләр өчен соңыннан бер Лобачевскийга гына җавап бирергә туры килмәсә? Тыңлап утыру үзе гөнаһ эш түгелме?..»
Тынычлануларын таләп итеп, Лобачевский кулын күтәрде һәм, берни булмаган сыман, лекциясен дәвам итте:
– Табигать белән үзара мөнәсәбәткә керү нәтиҗәсендә иң әүвәл нинди төшенчәләр барлыкка килә соң? Табигатьтә без, асылда, җисемнәрне һәм аларның хәрәкәтен генә танып беләбез. Димәк, барлык башка төшенчәләр, шул исәптән геометрик төшенчәләр дә, табигатьтәге хәрәкәт сыйфатлары итеп алынганлыктан, безнең үзебез тарафыннан ясалма рәвештә уйлап чыгарылган булырга тиешләр.
Лобачевский хәрәкәтнең асылын аңлатырга керешкәч, залда кабат ризасызлык туды: хәрәкәтнең геометриягә нинди катнашы бар соң? Математика профессоры авызыннан боларны ишетүе сәер түгелмени?!
Вакыт бетеп бара, лекцияне очларга кирәк иде:
– Табигатьтәге хәрәкәтнең чыганагын әллә кайдан эзлисе юк, – дип нәтиҗә ясады Лобачевский. – Һәртөрле хәрәкәтне, үзгәрешне һәм бихисап төрлелекне китереп чыгаручы көчләр табигатьнең үзендә. Димәк, дөньядагы теләсә нинди күренешне илаһи кодрәт катнашыннан башка аңлатып бирергә мөмкин.
Шулвакыт Никольский, тарих профессоры Кондыревка мөрәҗәгать итеп, шактый каты тавыш белән:
– Шулай ярыймыни, Пётр Сергеевич? – дип куйды. – Кем рөхсәт биргән аңа дингә каршы сөйләргә?
Лобачевский, гәрчә бу сүзләрне ишетсә дә, исе китмәде: фанатик Никольскийдан нәрсә көтәргә мөмкин? Лекторны башкалар – студентлар кызыксындыра иде. Ул дикъкать белән аларга текәп карады. Яшьләрнең йөзләрендә гаҗәпләнү, таңга калу… «Лекцияне аңладылар микән?..»
Әле генә шундый ялкынлы булган нотык кинәт сүнде, тынып калды. Лобачевскийның башына: «Искелеккә һәм күз буяуга каршы көрәш башладым, әмма аны дәвам итәргә көчем җитәрме?» – дигән уй килде. Ләкин шунда ук ул үзен кулга алды һәм сүзен дәвам иттерде:
– Минем сөйләгәннәрем чын хакыйкать булса да, ихтимал, аңлашылып җитмәгәндер. Математикада тәүге нигезләрнең асылына, төп башлангычына төшенү ансат эш түгел. Авырлыклар белән көрәшә алган кеше генә җиңү шатлыгына ирешәчәк…
Кереш лекция тәмам булды. Николай кафедрадан төште дә, һичкемгә борылып карамыйча, залдан ашыгып чыгып китте. Аудитория аны шаккатып озатып калды.
Лобачевский урамга ук чыкты. Аның битенә йомшак җил бәрелде. Башында һаман лекция турындагы уйлар чуалды. Нигә уңышлы килеп чыкмады соң? Әйтергә кирәк нәрсәләрне әйтеп бетермәдемме, әллә икенче төрле итеп сөйләргә кирәк булганмы? Юк, юк, ничек тәэсир итсә иткәндер, тик ул лекциясен башкача сөйли алмас иде. Лобачевский төрлечә уйлап юкка газапланды. Лекциянең студент халкына көчле тәэсир иткәнен күрү өчен аның тәҗрибәсе юк иде.
Ул заманда мәктәп һәм университетларда бертөрле дә шик тудырмый торган, искереп беткән мәгълүматларны гына өйрәтәләр иде. Россиядә генә түгел, Көнбатыш Европада да шулай иде…
Геометрияне ничек инде фәнни яктан камил, тәмам эшләнеп беткән бер тәгълимат дип карарга кирәк? Ул бит борынгы грек мифындагы Зевс башыннан чыккан Афина-Паллада түгел ләбаса! Ни өчен аны үзгәртергә, үстерергә ярамасын икән? Юк, Лобачевский моңа риза түгел. Фән бер урында гына тора алмый, һәм ул, табигать серләрен елдан-ел күбрәк ачып, искегә каршы кул күтәрүдән курыкмаска тиеш…
Уйлары тагын бүгенге лекциясенә әйләнеп кайтты, һәм яңадан йөрәге әрнеп куйды. Лобачевский кулларын авыртырлык итеп кысты һәм үзе дә сизмәстән Кремльгә таба атлады.
Урамда халык күп иде. Августның соңгы көннәре булганга, алма һәм муртайган яфрак исе килә.
Лобачевский атлады да атлады, кая баруын ул Черек күлгә килеп чыккач кына аңлады. Казан кешеләре шундагы бакчада кәеф-сафа кылып йөрергә яраталар иде. Урта бер җирендә чишмә суыннан зур гына күл хасил булган. Күлнең төньягыннан киң аллея сузыла, эскәмияләр куелган. Ул эскәмияләрдә профессорлар, укытучылар, туташлар һәм чиновниклар утырып торырга гадәтләнгәннәр. Аллея буйлап, бәйрәмчә киенгән ханымнарны култыклап, орденнар белән бизәлгән мундирлар кигән зур түрәләр һәм беренче гильдия купецлар йөреп тора. Көньяктагы аллея тар гына, монда инде начальствоның күзенә эләгеп ачуын китерергә теләмәгән хезмәткәрләр һәм студентлар була. Хәрби оркестр рус көйләреннән торган попурри уйный.
Николай, тар аллеяда тукталып, иң кырыйдагы эскәмиягә утырды. Биредә халык юк диярлек, тынычлап утырырга мөмкин. Бүгенге лекция турында уйлый башлаган иде, үткәндәге бөтен тормышы, тәүге омтылышлары күз алдына килеп басты. Фән белән кызыксыну малай вакытыннан ук башланды шикелле. Шебаршин аларны басуга алып чыга, һәм шунда чылбыр, эккер, казыклар ярдәмендә туры сызыклар үткәреп, җир үлчәп йөриләр иде. Нәкъ әнә шул землемер таягы аның тормышында беренче юл күрсәткеч маяк булып китте. Серёжа абыйсы аны зур түземлелек белән үзенең һөнәренә өйрәтте, укытучысы булды.
Аннары ул Казанга укырга килде. Ерактан ук Сөембикә манарасын күреп алганы хәтеренә төште. Беренче мәртәбә ак колонналы гимназиягә керүе, имтихан тапшыруы, пансионга урнашуы һәм гыйбадәт кылырга да, ашарга да, укырга да сафка тезелеп йөргәннәре – ул чакта яңа булып, сәер булып тоелган күп нәрсә яңадан исенә төште.
Беренче тапкыр әниеңнән аерылып калуны, аның шулвакыттагы уйчан күзләрен һәм ягымлы сүзләрен онытырга мөмкинмени?
Үткәннәр бер-бер артлы күз алдына килә торды. Менә геометриядән беренче дәрес. Укытучы Корташевский, тәрәзәдән сабын күбекләре очырта-очырта, геометрик җисемнең нәрсә икәнен аңлата. Менә Ибраһимов искиткеч мавыктыргыч итеп өчпочмаклар турында сөйли. Бу укытучыларның дәресләрендә Николай фәнгә иҗади килергә, эзләнергә, гел алга омтылырга өйрәнде. Күпме шатлык бирде аңа аларның һәр дәресе!
Лобачевский биографиясендә яңа бүлек 1811 елның 10 июлендә башланды. Ул көнне аңа магистр дигән гыйльми исем бирелде һәм фән белән шөгыльләнергә, укытучылык эшен алып барырга рөхсәт ителде.
Берникадәр вакыт үткәч, «классный чин» га имтихан тотарга теләгән чиновникларга арифметика һәм геометрия курсын укырга тапшырдылар. Аннары, университет советы кушуы буенча, ул студентларга математиканы рус телендә өйрәтә башлады: читтән килгән профессорлар рус телен бөтенләй белмиләр иде…
1812 елгы Ватан сугышы башланды. Аның ялкыны Казанга килеп җитмәсә дә, шәһәр тормышына бик нык тәэсир итте. Французлардан куркып җылы ояларын ташлаган качаклар килде, Мәскәүдән иң югары хөкүмәт учреждениеләре күченде, һәм шәһәргә хезмәткәрләр килеп тулды. Урта Иделдә урнашкан Казан вакытлыча Россиянең икенче башкаласына әйләнде.
Тик сугыш Лобачевскийның фәнни эзләнүләрен туктата алмады. Магистрлык өчен язган «Күк җисемнәренең эллипс буенча хәрәкәтләнү теориясе» дигән хезмәтеннән соң, ул факультетка яңа фәнни эшен – «хп – 1 = 0 алгебраик тигезләмәне чишү турында» дигән хезмәт тапшырды…
…Истәлекләргә тирәнрәк кергән саен, Николай үзе өчен иң зур шатлык китергән нәрсәнең иҗади хезмәт икәнлеген ачыграк күрде. Ул үзен җитеш кешегә санамый. Шушы көнгә кадәр ни башлы-күзле, ни мал-мөлкәтле булганы юк. Ләкин ул моңа бер дә уфтанмады. Фәкать Анна турында, аның башка берәүгә – князь Максутовка кияүгә чыгуы турында уйлаган чакта гына йөрәге әрнеде. Николайның хәтеренә сөйгәненең Подлужнаядагы дача янында соңгы тапкыр очрашкандагы кыяфәте килде: каратут йөзле, беркадәр сагыш белән караучы матур соры күзләр, өстенә ятып торган кичке күлмәк… Гүя ул менә хәзер дә Николайның каршында басып тора һәм ягымлы тавыш белән: «Николай, нинди уйлар борчый сезне?..» – ди.
…Лобачевский күзен ачып тирә-ягына каранды. Бульварда халык арткан, буш эскәмияләр калмаган иде.
Шәһәр кичке эңгердә йөзә сыман. Якында гына, крепость янында, кемдер гармонь тартып җибәрде. Икенчесе җыр башлады:
He ищи меня, богатый:
Ты не мил моей душе.
Что мне, что твои палаты?..
Ибраһимов чыгарган һәм халык яратып җырлый торган «Вечерком красна девица» дигән җырның таныш сүзләре Николайның хәтеренә кабат Аннаны китерде, йөрәген телгәләде. Нинди матур Панаевны читтә калдырып, Яковкин Прасковьяны да барон Врангельгә кияүгә бирде бит.
Күңелсез уйларны куарга теләгәндәй, Лобачевский башын селкеп куйды.
1814 елның яз айлары хәтердә күңелле истәлек булып калган. Бөтен халык Наполеон армиясен җиңүне тантана белән бәйрәм иткәндә, Симонов белән аңа мәгариф министры адъюнкт дәрәҗәсен бирде. Тагын да тырышыбрак, тагын да күбрәк эшләргә туры килде. Беренче мәртәбә теоретик курс буенча лекция укырга кирәк булачак иде. Фәннең хәзерге үсешен белү өчен, Лобачевский кыска гына вакыт эчендә бик күп китап һәм журнал укыды. Ләкин артык көч куюның күңелсез нәтиҗәсе дә күренде: аның сәламәтлеге какшады, һәм ул, берничә ай буена юньләп эшли алмыйча, дәвалану өчен туган ягына, әнисе янына кайтып китәргә мәҗбүр булды. Анда табигатьнең матурлыгы, Иделдә коенулар егетнең хәлен яхшыртты. Лобачевский озак ял итмәде, бүленеп калган эшен дәвам итәргә ашкынды. Әмма эшкә ныклап тотынуы булды, көчле баш авыртуы башланды. Лекцияләр укуны һәм фәнни эш алып баруны туктатып торырга туры килде. Эшсез яту авырудан бигрәк начар тәэсир итте. Күңелсез тойгыларга бирелеп, ул ботан бакчасының бормалы аллеялары, университетның караңгы коридорлары, кабинет буйлап күп тапкырлар йөренде…
Ә хәзер менә, 1816 елның 7 июленнән, ул экстраординар профессор. 23 яшендә аның тормышында яңа чор башлана. «Фәннең алга җилкендереп торган иксез-чиксез горизонтларын күрә алырмынмы, юкмы?..»
Табигать күренешләрен өйрәнгәндә һәм аларның геометриягә бәйләнешен эзләгәндә, ул һәрвакыт бу хикмәтле серләргә ачкыч табу турында хыялланды. Ләкин таба алырмы икән ул андый тылсымлы ачкычны?
…Шулай уйланып утырганда, Лобачевский үз янына Симоновның килеп туктаганын күрми калды.
– Менә кайда утырасың икән син! – дип куйды Иван, шатланып. – Ә минем сине эзли-эзли бармаган җирем калмады. Коля, синең профессор буларак укыган беренче лекцияң хөрмәтенә иптәшләр белән чәй мәҗлесе оештырган идек. Һәммә кеше җыелды, син юк та юк.
Дустының сөйләгәнен Лобачевский дулкынланып тыңлап утырды һәм, ул туктауга:
– Әйт әле дөресен, Ваня, кереш лекциям ошадымы сиңа, юкмы? – дип сорады. Үзе, дулкынлануын күрсәтергә теләмичә, икенче якка борылды.
Симонов аның янына эскәмиягә утырды, студент чактагыча кулын аның җилкәсенә салды да, ябык йөзенә җитди караш белән карап:
– Дустым, син сөйләгәнне мин һәрвакыт шатланып тыңлыйм, – диде. – Синең фикерләрең һәрвакыт кыю булыр, тик мин ул фикерләрнең эзлеклелеген тоеп җиткермим. Әйтик, геометрия структурасы белән хәрәкәтнең асылы арасында нинди бәйләнеш булуы мөмкин?
Лобачевский, башын иеп, уйчанланып утырды. Симонов, аңа игътибар белән текәлгән килеш, сүзен дәвам итте:
– Минемчә, Коля, син бераз арттырып җибәрәсең, – диде. – Нигә кирәк ул алай итү?! Математика философиядән аерым яшәргә тиеш, дип, син үзең әйттең бит…
Лобачевский сикереп торды. Фикереңә башкаларны ышандыру өчен иң элек үзең тәгаен белергә кирәк шул.
– Әйдә, киттек! – диде ул, дустының сүзен бүлеп.
Уңайсызланган Симонов дәшми генә урыныннан кузгалды.
2
Чәйдән соң җитди гыйльми әңгәмә башланып китмәгән булса, бу очрашу, ихтимал, традицион мәҗлес булудан узмаган булыр иде. Өстәл яныннан торып, кунак бүлмәсендәге диван һәм креслоларга җайлап урнашырга өлгермәделәр, профессор Броннер яшь коллегасының кереш лекциясе турында сүз башлап җибәрде:
– Nicolas, мин сезгә бик үк күңелле булмаган бернәрсәне әйтергә тиешмен, – диде ул яшь коллегасын бик якын күреп, аеруча нәзакәтле итеп. – Ике сәгать буе укыган лекциягездә сез геометрия фәненең нигез ташлары булган аксиомалар һәм постулатларны бөтенләй телгә дә алмадыгыз. Ни өчен сез аларны читләтеп үттегез?
– Ни өченме? – дип кабатлады Николай, профессорның үткен күзләренә текәлеп. – Курсның башында ук аңлашылмый торган аксиомаларны, постулатларны атап китүдән…
– Нинди файда? – дип, Лобачевский сүзләрен төгәлләп куйды шахмат уйнап утырган җиреннән профессор Никольский. – Хәтерем алдамаса, француз галиме Лакруа, без бит исбатлаганда да аларны барыбер файдалана алмыйбыз, дип яза шикелле…
– Юк, мин аксиомаларның ролен инкяр итмим, – диде аңа каршы Лобачевский. – Гимназиядә укыганда, Корташевский, Ибраһимов дәресләрендә үк инде, мин геометриянең һәрбер яңа раславы алдагыларыннан логик эзлеклелек белән килеп чыкканын аңладым. Бу раслаулар һәм исбатлауларның тоташ чылбыры ниндидер беренче хакыйкатьләрдән башланып китәргә тиеш. Мондый дедуктив ысулны, әлбәттә, борынгы грек галимнәренең бөек казанышы дип санарга кирәк. Ләкин мин Евклид постулатларының асылында ни ятканын аңламыйм. Ни өчен нәкъ менә шул раслаулар исбатланмыйча (аныкланмыйча) гына кабул ителергә һәм барлык төгәл фәннәрнең башлангычы булырга тиеш әле?!
– Сезнең шикелле даһи математик аксиома һәм постулатларның нәрсә икәнлегенә төшенә алмасын, имеш! – диде профессор Кондырев, шаркылдап көлә-көлә. Анна князь Максутовка кияүгә чыкканнан соң, Кондырев инде Лобачевскийга ачу сакламый иде. – Көлдереп үтерәсез бит, Николай Иванович! Сезнең бу сүзләрегезгә надан гимназисттан башка тагын кем ышаныр икән?!
– Юкка гаҗәпләнәсез! Бу мәсьәләдә мин дә нәкъ әнә шул гимназистыгыз шикелле даһи, – диде Лобачевский кискен тавыш белән. – Әйе, әйе! Аңламыйм шул. Һәм бу бер дә көлке түгел, Пётр Сергеевич, – дип, дулкынланып китеп бүлмә буйлап йөренә башлады. – Румовский, Лежандр, Лакруа кебек мәшһүр математиклар фикеренә кушыла алмыйм. Аларча фикер йөрткәндә, аксиомалар һәм постулатлар – үзеннән-үзе билгеле хакыйкатьләр, ә теоремалар – дөреслеге исбатланырга тиеш раслаулар. Ләкин «ике туры сызык бер генә ноктада кисешә ала» дип раслау, «ике нокта аша бер генә туры сызык үткәрергә мөмкин» дигән кебек үк, аермачык күзгә күренеп тормыймыни? Тагын шунысын да исәпкә алырга кирәк: һәрбер сары нәрсә алтын түгел. Фәндә, гомумән, күз күргәнгә генә ышанып җитмиләр. Шул уңай белән безгә гимназиядә Ибраһимов гаҗәп үткен мисал китергән иде, әле дә булса хәтеремдә. Моннан өч гасыр элек кенә дигән иде ул, кешеләр Кояшны Җир тирәли әйләнә дип йөргәннәр, чөнки һәркем үз күзе белән күреп торган. Ләкин Коперник моның киресен исбат итте…
Лобачевский сөйләүдән туктады, күзләре белән нәрсәнедер эзләде һәм, ниһаять, бер ноктага текәлде. Симонов үзенең дустына гаҗәпләнеп карап торды. Никольский шахмат тактасын читкә этәрде. Аның елгыр күзләре, теләктәшлек күрсәтүләрен өмет итеп, бер галимнән икенчесенә йөгерде.
– Табигатьтәге башлангыч хакыйкатьләргә якынрак килгән саен, кыенлык арта бара икән, – дип уйчан гына сүзен дәвам итте Лобачевский. – Беренче карашка геометриянең нигезләре гади, һәм шулай булырга тиеш кебек күренә. Тик инде аларның асылына төшенергә, каян килеп чыгуларын ачыкларга тырышсак, гадилекләре юкка чыга, берни аңлашылмый башлый. Ә ачыкламыйча калдыру, читләтеп үтү укытуда зур кимчелекләр китереп чыгара. Хакыйкатьләрне атап китү белән генә канәгатьләнергә ярамый, аларны һәркем һичшиксез ышанырлык итеп аныклап, ныгытып бирергә кирәк. Аксиомаларның каян килеп чыгуын ачыкламый торып, геометриягә чын-чыннан математик нигез ташлары салмый торып, минемчә, бу фәнне өйрәтүне аксиомалардан башламаска кирәк.
– Сезнең фикерегезгә, яшь дустым, беркадәр мин дә кушылам, – диде Бартельс, ягымлы гына итеп.
Ул гәрәбә саплы челемен көйрәтте, аны йотлыгып суырды да куе итеп төтен өрде. Төтенне кулы белән як-якка таратып, сүзен дәвам итте:
– Әйе шул, геометриянең нигезенә салынган фараз итүләрнең тарихы бүгенге көнгә кадәр мәгълүм түгел. Аксиома һәм постулатларны без үз теләгебез белән билгеләгәнбезме, тамырлары мәңгелек идеяләргә барып тоташамы? Әллә инде алар тәҗрибә нәтиҗәсендә барлыкка килгән хакыйкатьләрме?.. – Профессор яңадан челемен төтәтеп алды. – Евклид бу сорауларның берсенә дә җавап бирми. Ул фәкать аксиомаларны билгеләп кую белән канәгатьләнә. «Нигезләр» дә китерелгән постулатларның аксиомалардан нәрсә белән аерылганын да әйтми. Хәзер без аларны аерып та мәшәкатьләнмибез, һәммәсенә аксиома дибез. Евклид заманында, мөгаен, болай булгандыр: бары тик геометрик төзүләргә генә хас фараз итүләрне (мәсәлән, барлык туры почмаклар үзара тигез булалар) постулатлар дип, ә инде һәртөрле зурлыкларга кагылышлы раслауларны (мәсәлән, бөтен үзенең кисәгеннән зуррак) аксиомалар дип атаганнардыр.
Диспутның барышына игътибар биреп тыңлап утырган профессор Кондырев:
– Димәк, постулатлар – геометрик фикер йөртү юллары, ягъни шахмат уйнагандагы кебек үк, логик эзлеклелек белән, нәзакәтле рәвештә үзенә бер уен алып бару кагыйдәләре, – дип сүзгә катнашты. – Геометриядә шахмат фигуралары урынына башлангыч төшенчәләр, икенче төрле итеп әйткәндә, төп геометрик образлар, ягъни нокта, туры сызык һәм яссылык кулланыла. Ә фигураларны йөртүнең мәгълүм кагыйдәләре бәрабәренә постулатлар алына, әйтик, теләсә нинди ике нокта аша бары бер генә туры сызык уздырырга мөмкин…
Кондырев шахмат тактасына якынрак килеп утырды, үзенең позициясеннән чыгып, ниндидер фигураны йөртте һәм коллегаларына фикерен аңлатуны дәвам иттерде:
– Әфәнделәр, менә хәзер генә минем атым дошман солдатлары өстеннән Г хәрефе ясап сикереп чыкты. Ләкин бит шахмат уены уйлап чыгарган кеше атны башкача да йөртә алгандыр. Тик инде ул чагында бер атның йөреше генә үзгәрмәс иде, бәлки шахмат уенының бөтен системасы үзгәрер иде. Геометриядә нәкъ шундый хәл. Күп гасырлар элек Евклидмы яки башка берәүме үзлегеннән кайбер постулатлар уйлап чыгарган һәм бөтен башка тәгълиматын шуларга нигезләгән…
– Шуңа күрә Кант геометрияне тышкы дөньяга бәйсез рәвештә туган саф акыл продукты дип саный да шул, – диде Никольский, зур түземсезлек белән сүзгә катнашып. – Минемчә, аксиома һәм постулатлар аңыбыздагы мәңгелек хакыйкатьләр, аларны безгә Ходай Тәгалә иңдергән, башкача булуы мөмкин түгел! Калганына үзебез ирешкәнбез. – Ул ниндидер шахмат фигурасын алды һәм шуның белән кемгәдер янап сүзен дәвам итте: – Әйе, шул гына! Монда мин Ходай Тәгалә белән кеше арасындагы танып белү аермалыгын күрәм. Ходай Тәгалә нишли? Ул, бер күз ташлау белән, һәммә нәрсәне танып белә. Ә без фикер йөртүләр юлы белән генә теге яки бу нәтиҗәгә киләбез. Шуннан артыгына без сәләтсез… Менә сезнең, Николай Иванович, бүгенге кереш лекциягездә киткән кимчелекләрегезнең иң зурысы – дингә таянмавыгызда. Ә бит диннән башка өйрәтелгән фәннең файдасыннан бигрәк зарары күп…
Мондый акыл сатуларга Симонов түзеп утыра алмады, шахматчылар янына атылып килеп җитте һәм, болай да кысык күзләрен тагын да кыса төшеп, ачу белән:
– Ягез инде, әйтеп бетерә күрегез, – дип, сүзләрен теш арасыннан кысып чыгарды.
Никольский, шахмат фигураларын гипнозлап үз иркенә буйсындырырга теләгән сыман алдына карап утыру сәбәпле, Симоновның йөзен күрмәде һәм аның тавышындагы мәсхәрәле тонны да сизмәде.
– Гео-ме-трия, – дип сузды ул, – аксиомаларның нәрсә икәнен хәл итми, бәлки Ходай Тәгалә күрсәтмәләрендә искиткеч математик төгәллек барлыгын раслый. Димәк, чыннан да геометрияне мәңгелек кагыйдәләргә, ягъни постулатларга Ходай Тәгаләнең үзе тарафыннан нигезләнгән акыл уены дип карарга, шахматка тиңләргә мөмкин…
– Григорий Борисович, сез галимме, әллә дин сабагы укытучымы?! – дип, Симонов аның сүзен бүлдерде.
Никольский шунда гына астрономия профессорына ялт иттереп кырылган йомры башын күтәреп карады.
– Сез сөйләгәннәрнең һәммәсе дә сафсата лабаса! – дип сүзен дәвам итте астроном. – Ничек итеп сез алай барлык төгәл фәннәрнең нигезен тәшкил итүче геометрияне шахматка, эш юктан вакыт уздырырга гына ярый торган буш уенга тиңли алдыгыз?!
– Йа Раббым! – диде Никольский, авыр көрсенеп, маңгаендагы тирен сөртеп. – Таптыгыз сәбәп.
– Юк, бу вак нәрсә түгел! – дип, аңа каршы төште Симонов, кызганнан-кыза барып, һәм урындык аркасына учы белән сугып куйды. – Геометрия хакыйкатьләре тәҗрибәдән алынмыйча, зиһенебезгә тумыштан салынып куелганмыни?.. Юк шул! Туган чакта без йөри белеп тумыйбыз, ләкин ике аягы булган һәр бала акрынлап шул һөнәргә өйрәнә. Шуның кебек үк, һичкем әзер белемнәр белән дөньяга килми, ә аларга тормыш барышында ия була. Күзәтү яки тәҗрибә генә безне, хәтерләү һәм фикерләү ярдәмендә, пространстводагы теләсә нинди ике нокта аша бер генә туры сызык үткәрергә мөмкин, туры – иң кыска юл дип өйрәтә. Соңгысын хәтта җанвар да белә: ул үзенең корбанына туп-туры ташлана…
Симонов дулкынланып һәм гадәттәгегә караганда да «о» лаштырып сөйләде.
– Евклидның башка постулатларына һәм аксиомаларына карата да шуны ук әйтергә мөмкин, – дип, ул фикерен төгәлләргә ашыкты. – Аларның дөреслегенә көндәлек тәҗрибә һәм күзәтү нәтиҗәсендә кабат-кабат инанабыз. Шунлыктан без аларны исбатламыйча гына кабул итәбез дә. Моны фәкать геометрияне тормышта кулланмаган, теодолит ярдәмендә өчпочмакларның почмаклар суммасын үлчәмәгән кеше генә инкяр итәр. Эш менә шулай тора, галиҗәнап Григорий Борисович.
Бәхәс кызып киткәч, Симонов үзе дә сизмәстән акыл өйрәтүгә кереште. Иптәшләр арасында моның килешеп бетмәвен яхшы белгәнгә, Николай сүзне шаяртуга борып җибәрергә теләде.
– Ваня, ул чаклы күп сөйләргә ярамый, тамагың карлыгыр, – диде Лобачевский. – Башкалар да үз фикерләрен әйтсеннәр. Мин менә синең шахматны бушка вакыт уздыруга гына кайтарып калдыруыңа һич кенә дә кушыла алмыйм. Шахмат уены, һичшиксез, фән белән сәнгатьне бергә тоташтыра, аларның күркәм сыйфатларын үзендә чагылдыра. Геометриядәге кебек үк, шахмат уйнаганда да без алдан күрә белү сәләтебезне чарлыйбыз, иҗади эзләнүләрне нык торып дәвам итәргә күнегәбез… Форточканы ачыйк әле… Аннан соң, Ваня, син «ни өчен нәкъ менә шушы раслаулар геометриянең нигезен тәшкил итәргә тиешләр?» дип куелган сорауга ышандырырлык җавап бирә алмадың. Күп гасырлар буена озак күзәтү һәм тәҗрибә нәтиҗәсендә барлыкка килгән булулары белән генә, аксиомалар теоремалардан өстен тора алмыйлар әле, чөнки, математика тарихыннан күренгәнчә, теоремаларның да күпчелеге кешеләрнең хуҗалык (көнкүреш) ихтыяҗларыннан туган һәм ул теоремаларны гомумиләштергән һәм билгеле бер системага салган Евклидка кадәр үк билгеле булган.
Лобачевскийның сүзләре Кондыревка җитә калды.
– Менә шул-шул! Ә сез, Иван Михайлович, – диде ул, Симоновка мөрәҗәгать итеп, – яссылыктагы туры сызыктан читтә бирелгән нокта аша, ул турыга параллель итеп, бары бер генә туры уздырып була икәнлеген тәҗрибә юлы белән исбатлап күрсәтегез әле. Туры сызыклар чыннан да бер яссылыкта ятканлыгын без күреп торабыз, ләкин аларны җитәрлек дәвам иткән очракта кисешү-кисешмәүләрен тәгаен әйтә алмыйбыз. Дөрес, параллель сызыклар менә бу шахмат тактасы яки шушы бүлмә озынлыгында дәвам иткән очракта, ихтимал, кисешмәсләр, ә менә атмосферада яки галәм киңлекләрендә кисешүләре мөмкин бит. Ике асма, бер-берсенә параллель булып тоелсалар да, Җир шарының үзәгендә барыбер кисешәләр. Шулай түгелме?
Кондырев, бераз масая төшеп, Бартельска текәлеп карады. Ә математик, моңа җавап итеп, авызыннан челемен алды һәм элеккечә үк ягымлы елмаеп куйды.
– Әфәнделәр, үзегез күреп торасыз, – диде Кондырев, һәммәсенә берьюлы мөрәҗәгать итеп, – Евклидның бишенче постулаты дөрес икәнлеген тәҗрибә юлы белән беркемнең дә раслый алганы юк һәм киләчәктә дә булмас, ахры. Димәк, борынгы галимнәрне нинди генә акыллы булганнар дип күз алдына китерергә тырышмыйк, ул аксиомаларны ничек итеп тормыш тәҗрибәсеннән китереп чыгарулары безнең өчен сер булып кала. Башкача әйтү мөмкин түгел, чөнки без әле хәзерге инструментларыбыз белән дә моңа ирешә алмыйбыз. Шунлыктан без геометриянең төп кануннарын илаһи акыл уйлап чыгарган дип икърар итәргә тиешбез, аларның абсолют дөрес булуы нәкъ шул турыда сөйли. Чыннан да… – Кондырев шахмат фигурасын кулына алып йөрергә хәзерләнде һәм гаҗәпләнеп кычкырып җибәрде: – Миңа мат ич!.. Авыз ачып калганмын, их… Туктагыз әле…
Уенның нәтиҗәсеннән бик канәгать Никольский тыныч кына:
– Мат инде, мат, – диде.
Һәммә кеше, урыныннан торып, шахмат уйнаучылар янына килде. Көлке, шаян сүзләр әйтелде һәм бәхәснең кызыгы беткән кебек булды.
– Үзең гаепле, – диде Лобачевский, көлә-көлә Кондыревның җилкәсенә суккалап. – Телеңә салынмыйлар аны. Игътибар биреп уйнаган булсаң, Никольскийны отар идең.
Галимнәр көлештеләр. Моңа Кондыревның хәтере калса да, ул җавап кайтармауны артык күрде.
Шахматчылар яңа партия башлагач, калганнар нәүмиз генә киредән үз урыннарына кайттылар. Акрынлап сүз тагын постулатларга күчте. Лобачевский тыңлап кына утырырга тырышты.
– Беләсезме нәрсә? – диде Симонов, матур фикер әйтүенә рухланып. – Бишенче постулатның үзеннән-үзе билгеле хакыйкать дип саналуы тәҗрибә аша туган туры сызык төшенчәсеннән килеп чыккан булса кирәк…
Бартельс:
– Бу турыда француз галимнәре Лежандр һәм Лакруа күптән язып чыктылар инде, – дип ачыклады.
Шуннан соң Лобачевский да түзеп утыра алмады:
– Карамзинның кеше акылы белән генә яшәп булмый дигән сүзенә тулысынча кушылсам да, төпле фикерне читкә кагу мөмкин түгел, – диде ул. – Әгәр бишенче постулат хакыйкате туры сызык үзенчәлекләреннән килеп чыга икән, димәк, ул, башка теоремалар кебек, Евклидның калган постулатлары һәм аксиомалары ярдәмендә исбатланырга тиеш. Бу турыда мин күп баш ваттым. Теорема сыйфатында исбатланса, ул нинди постулат була ди инде?!
– Ә сез аны безгә исбат итеп күрсәтегез! – диде Бартельс, нәзакәтле елмаеп. – Әле Евклидтан соң ук яшәгән борынгы грек галимнәре дә параллель турылар аксиомасын, үзенең мәгънәсе буенча башкаларга караганда катлаулы булганга (аңа төшенү өчен күп кенә башлангыч геометрик мәгълүматларны белү сорала) һәм бүтән постулатларга караганда шактый кичектерелеп, «Нигезләр» нең 28 нче раславыннан соң гына (ә бит башка постулатлар беренче теоремаларны исбат итү өчен үк кирәк) тәкъдим ителгәнгә күрә, геометриядәге бердәнбер ачыкланмаган урын дип, алай гына да түгел, «Кояштагы тап» дип санаганнар. Ике мең елдан артык вакыт эчендә күп кенә мәшһүр математиклар ул постулатны башка билгеләмә, аксиома һәм постулатларның логик нәтиҗәсе итеп чыгарырга тырышып карыйлар. Тик бишенче постулат бертөрле исбатлауларга да буйсынмый. – Профессор тагын елмаеп куйды, сүнгән трубкасын кабызды. – Тәҗрибә юлы белән тикшереп карарга да, шулай ук исбатларга да мөмкин булмагач, бишенче постулатның дөреслеге каян килеп чыга соң дигән сорау туа.
Бәхәстә катнашучыларга һәммәсен уйлап, үлчәп карарга юл калдырган кебек, Бартельс бераз челеме белән мавыгып утырды.
– Кант геометрияне пространствоның үзлекләрен билгели торган фән дип атый, – диде профессор. – Икенче төрле әйткәндә, аның нигезләре без акыл көче белән күз алдына китергән пространстводан килеп чыга. Уебызда без галәмдәге бөтен әйберләрне алып ташлый алабыз. Шунда безнең алда очсыз-кырыйсыз, һәркайда һәм барлык юнәлешләрдә бер үк төсле бушлык, ягъни тышкы күренешләрнең һәм безнең күзаллауларыбызның һәммәсен үз эченә сыйдыра һәм яшәтә алырлык абсолют киңлек пәйда булыр. Әнә шуңа без пространство дибез. Димәк, бу – һәртөрле тышкы тойгылардан мөстәкыйль рәвештә яшәүче күзаллау, фикерләү. Шунлыктан пространствоның теге яки бy үзлекләре турындагы раслауларыбыз да үзеннән-үзе билгеле, аермачык хакыйкатьләр була.
Бәхәс яңадан кызып китте. Галимнәр, бер-берсен бүлеп, французча да, русча да, немецча да сөйләделәр. Шахмат уйнаучылар да, өстәл яныннан торып, бәхәсләшүчеләргә килеп кушылды.
– Хөрмәтле коллегалар, күпме генә бәхәсләшмәгез, Пётр Сергеевич белән без хаклы булып чыгабыз, – диде Никольский, җиңүче кыяфәте белән бармак шартлатып. – Ике параллель турындагы аксиоманы эксперименталь һәм логик исбатлау мөмкин булмагач, без котылгысыз рәвештә мондый фикергә киләбез: геометриянең нигезендә мәңге үзгәрми торган хакыйкатьләр ята, һәм ул хакыйкатьләр Ходай Тәгалә тарафыннан безнең аңыбызда тумыштан үк салынган…
Мондый сүзләргә түзеп тора алмыйча, Николай үзенең серен, омтылышын ачып салырга мәҗбүр булды:
– Сез әйткән мәңге үзгәрми торган нигезләрне мин туздырып ташлаячакмын! – диде.
– Андый гөнаһ эшкә тотынырга ничек җөрьәт иттегез? – дип, Никольский аңа карап башын чайкап алды. – Илаһи нигезләрне инкяр итү, ул бит инде… ул бит инде Ходай Тәгаләгә каршы бару, аны инкяр итү, аңа ышанмау белән бер, димәк, үзегезне генә түгел, тыңлаучыларыгызны да…
– Григорий Борисович, шуннан башка сүзегез юкмы әллә? – диде Лобачевский, аны бүлдереп. – Университет яшьләрен укытучыларга Библия сүзләрен кабатлау килешми. Фәннең һичбер вакытта дингә таянуы мөмкин түгел.
– Әмма параллель турылар аксиомасын башкача аныклый алганыбыз юк бит әле, – дип, Никольский мыскыллы елмаеп куйды. – Ихтимал, сезгә генә мәгълүм яңа бер нигезләү бардыр?
Лобачевский сорауның ничек бирелүенә игътибар итмәде, ә шулай да үзен күптәннән бирле борчыган мәсьәләгә болай каты кагылгач кызып китте:
– Бар шул! Геометрия формаль рәвештә фикер йөртүләрдән генә торган һәм башлангыч пунктына илтүче юлы бөтенләй буталган лабиринт түгел ул. Мәсьәлә шунда: геометрия нигезләгән хакыйкатьләр нинди хакыйкатьләр соң алар?.. Моңа җавап бирергә теләп, коры күзәтү һәм бертуктаусыз тәҗрибәләр алып бару белән генә мавыгу, шуны чын белем алуның бердәнбер юлы дип карау бик үк дөрес булырмы икән? Шулай ук, акылны илаһи бер көч дип санап, акыл көче белән генә хакыйкатьне ачыклауга ирешеп булмас.
– Илаһи көчнең тәэсирен Адәм ата заманыннан ук тоеп яшибез, – диде Никольский.
– Платон яшәгән чордан бирле димәкче буласызмы? – дип, Лобачевский аның сүзенә төзәтмә кертте. – Ә мин икенче төрле уйлыйм. Акыл – Галәмдәге тәүге сәбәпләрнең, табигать күренешләренең чагылышы ул. Лаплас нәрсә ди? «Табигатькә бер-бер артлы сораулар биреп һәм аның җавапларын анализлап, эзлекле рәвештә тирән фикер йөртүләр нәтиҗәсендә без барча аерым фактларны тудырган гомуми күренешләргә барып җитә алабыз», – ди. Әнә шул бөек хакыйкатьләрне ачу һәм аларны мөмкин кадәр азрак санга китерү – безнең төп максатыбыз…
Кондырев тыныч кына тыңлый алмады, һәм:
– Тырышсагыз тырышырсыз, анысы үз эшегез, ләкин моның геометриягә һәм бишенче постулатка ни катнашы бар? – дип, Лобачевскийның сүзен бүлдерде.
– Геометрия, миңа калса, табигатьне өйрәнүче гомуми фәннең бер өлеше булып тора, – диде Лобачевский. – Шулай булгач, геометриянең төп максаты – төшенчә һәм аксиомаларында табигатьнең, безне чолгап алган дөньяның үзенчәлекләрен ачыклау. Демокрит, Ломоносов, Дидро һәм Радищев безне, табигать күренешләренең тәүге башлангычы материя, дип өйрәтәләр. Ә материя үз чиратында һәрвакыт хәрәкәттә була, хәрәкәт исә пространствода барлыкка килә…
– Тагын шул үзенекен… – дип, Никольский бөтенләй кул селтәде. – Материя… Хәрәкәт… Кемгә кирәге бар андый буш сүзләрнең?.. Николай Иванович, бүгенге лекциягездә бит аларны ничек итеп Евклид «Нигезләр» енә бәйләү турында берни әйтә алмадыгыз. Шулай түгелме?
Күңелсез тынлык урнашты. Лобачевский үз көйсезлеген икърар итәргә теләмәде.
– Бу турыда ныклап уйларга кирәк әле, – диде ул. – Аксиомаларга тукталмавымның сәбәбе дә шунда. Ләкин ул бәйләнешне тапмый калмаячакмын. Туры сызыклар аксиомасының дөреслеге дә аның табигать белән бердәмлегендә түгелме икән әле?
Кондырев, моны ишеткәч:
– Эһе, – дип куйды, ләкин каршы әйтергә сүзе булмагач, бик җитди төс белән баягы сорауны кабатлады: – Ә бишенче постулат?
– Хакыйкатьне без күп вакыт турыдан-туры тәҗрибә ясау юлы белән табабыз, ә инде җитәрлек күзәтүебез булмаган очракта фараз итәргә кала.
– Шулаймыни?! – диде Никольский, әтәч кебек очынып. – Менә кайда ята бит илаһи акыл!
– Һич тә алай түгел! – дип төшендерә башлады Лобачевский. – Параллельлек аксиомасын теорема буларак исбат итәчәкбез. Моның өчен…
– Хе, хе, коллега! – диде Никольский, аның сүзен бүлдереп. – Кеше акылы ирешә ала торган нәрсә түгел ул! Гәрчә студентларга сөйләсәгез дә, андый нәрсәне безгә сөйләү килешми.
Сүзен бүлдергәнгә Лобачевскийның ачуы чыкты, йөзе киндер төсле агарды, тыны кысылды. Ул, урыныннан сикереп торып:
– Нинди хакыгыз бар?! – диде. – Болай мәсхәрәләгән өчен…
– Акрын, акрын! – дип арага төште Броннер. – Шулчаклы кызып китәргә ярамый. Болай кыза торган гадәтегезне белсәм, сүзне башлап җибәрмәгән булыр идем. Сезне бит, дустым, чынлап та аңлавы кыен. Бик кыен! Тик шулай да мин ышанам сезгә, ышанам… Киңәш төсендә бер генә әйбер әйтәсем килә: зинһар, башкалар сүзенә дә колак сала күрегез. Алар әйткәннең бер өлешен алып, шуңа үзегез ясаган нәтиҗәләрнең бер өлешен кушсагыз, һичшиксез, теләгегезгә ирешерсез.
Лобачевский, кызып киткәне өчен оялып:
– Гафу итегез, дусларым! – диде.
Никольский иңнәрен селкетеп куйды, җавап бирмичә калырга ярамаганлыктан:
– Әфәндем, сезнең өчен шундый шатлыклы көндә ачуланышмыйк, – диде һәм беренче булып Лобачевскийга кул сузды.
Бәхәс тынгач, төрле кеше төрле нәрсә турында икешәрләп-өчәрләп сөйләшеп утырдылар һәм бераздан дуслык кичәсен оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралдылар.
3
Ул төнне Лобачевскийның йокысы тынычсыз булды. Төшендә Никольский һәм Кондырев белән саташып бетте: аларның берсе ладья кебек, ә икенчесе ат кебек йөри; сөйләшүләрен дә аңларлык түгел – мәче мыраулаган төсле иде. Ике-өч мәртәбә шабыр тиргә батып уянды һәм, ниһаять, кичәге бәхәснең бетмәгәнен аңлап, торырга карар кылды. Тәрәзәнең канатларын як-якка ачып җибәрергә өлгермәде, каяндыр кровать астыннан чыгып, аның яныннан мыраулый-мыраулый мәче үтеп китте.
– Монысы нишләп йөри тагын? – дип сөйләнә-сөйләнә, Николай башын тәрәзәдән тыкты.
Яңгыр ява икән ләбаса! Эре тамчылар, түбәгә төшеп, вак кисәкләргә бүленәләр дә, үзләре белән салкынча һава алып килеп, биткә бәреләләр. Ара-тирә яшен яшьнәп куя, шунда өй түбәләре ялт итеп күренеп китә.
Николайның әнисе һәм энесе Алёша белән бергә Лядской урамындагы ике катлы йортта яши башлаганына менә бер елдан артык вакыт узды. Тау башына утырган бу йорттан университетка бик тиз барып җитәргә мөмкин иде.
Николай дымлы һаваны күкрәк тутырып сулады да, тәрәзәсен ябып, йокларга ятты. Кондыревлар бүтән мырауламады, Николай тынычлап йоклады. Ә йокы аңа гомумән алты сәгать кенә эләгә иде…
Менә таң атты. Кояш нурлары бүлмәгә керделәр, идән һәм стена буйлап йөгерешә башладылар, мендәргә чумып йоклаган ябык йөзне эзләп таптылар. Лобачевский күзен ачып җибәрде һәм кроватеннан сикереп торды. Иңбашына чуар төстәге бохар халатын эләктереп, ишегалдына төште.
Яңгырдан соң күк йөзе ачылып киткән. Бер генә болыт кисәге дә күренми. Кояш күзне чагылдыра.
Николай, халатын салып, күнегүләр ясый башлады.
– Йокыны тиз качыра. Сиңа да ясарга кирәк, – диде ул тәрәзәдән күзәтүче энесенә. – Шәп нәрсә бит гимнастика, греклар юкка уйлап чыгармаганнар!
Билдән югары салкын су белән юынганда, Лобачевский тагын кичәге бәхәсне хәтерләде, әллә су салкыныннан, әллә бәхәстән аркасы кымырҗып куйды. Киндер сөлге белән тәнен ышкырга кереште һәм үзендә көч, сәламәтлек сизде. Хәзер инде иң әһәмиятлесе – бәхәс вакытында туган фикерләрне туплау, тәртипкә китерү.
Өйгә кереп, Лобачевский тиз генә киенде дә тамагына капкалап алды.
«Димәк, барыннан да элек башкаларның нәрсә әйткәнен исәпкә алыйк, шуннан уйларбыз, әйе шул, уйларбыз…»
Николай дәфтәрен ачып өстәлгә куйды да каурый каләм белән яза башлады:
1. «Бишенче постулат – геометриядәге тап» (Бартельс).
2. «Параллельлек аксиомасының дөреслеге тәҗрибә нәтиҗәсендә табылган туры сызык төшенчәсенә бәйләнгән» (Симонов).
3. «Туры сызык аксиомасы шул сызык урнашкан пространствоның төп үзлеген билгели» (Броннер).
– Кызык фикер, мәгънәле фикер! – дип куйды ул, язудан туктамыйча гына.
4. «Геометрия – пространствоның үзлекләрен билгеләүче фән ул» (Кант).
5. «Пространство ул очсыз-кырыйсыз, һәр юнәлештә бер үк төсле бушлыктан гыйбарәт» (Кант, Бартельс). Ньютон да шул ук фикердә бугай. Ачыкларга!
6. «Бишенче постулат пространство турындагы төшенчәләрдән зарури рәвештә килеп чыга» (Бартельс).
7. «Геометрия, шахмат кебек үк, мәгънәсез уен, математиклар уйлап чыгарган аксиомаларга корылган» (Кондырев, Никольский).
Язып бетергәч, дәфтәрен читкә куеп, Лобачевский шактый вакыт урыныннан кузгалмыйча уйланып утырды. Уйлаган саен, тирәнгәрәк керде, ләкин геометриянең ул белмәгән серләре күп иде әле. Ә бит ничә мәртәбә максатына якынайган кебек тоелган иде. Гүя тагын бер генә адым ясыйсы калган, менә шул адымны атлый да… Тик максаты якынлашмый, киресенчә, ераклаша гына бара…
Менә хәзер дә шулай. Кичәге бәхәс аны авыр бер проблема алдына китереп бастырды. Ничәмә йөз еллар буена математикларны борчыган, күренекле геометрларның күңеленә шом салган бишенче постулат һаман чишелмәгән көе… Чишеп тә булмас, ахры.
Булмас?.. Ни өчен булмас?!
Лобачевский, сикереп торып, бүлмәсендә йөренә башлады.
– Чишәргә кирәк! Чишми калдырырга һич ярамый! Геометрияне математиклар уйлап чыгармаганын, аның акыл уены гына түгел икәнлеген күрсәтергә кирәк! – Ул шкаф янына барды, карамыйча гына үзенә кирәкле китапны тартып чыгарды.
Евклид. Китапны актара-актара, Лобачевский өстәл янына килде. Менә алар – параллель турылар теориясен тәшкил итүче биш раслау. Николай аларны яттан белә: таныш юллар күз алдында торган кебек. Ә шулай да, китапны ачып карагач, моңа кадәр игътибарга алынмаган берәр нәрсә табылыр, постулатның сере ачылыр төсле.
Дәфтәренә сызым ясый-ясый, Лобачевский «Нигезләр» әсәрендә тәртип буенча 27 һәм 28 нче урыннарда китерелгән раслауларны – параллель турыларның уңай теоремасын кабат-кабат укыды:
«Әгәр ике турыны (АВ һәм СД) өченче туры (EF) белән кистергәндә аркылы ятучы почмаклар (с һәм е) тигез булсалар, бу ике туры (АВ һәм СД) параллель була».
«Әгәр ике турыны (АВ һәм СД) өченче туры (EF) белән кистергәндә тышкы почмак (а) эчке тиңдәш почмакка (е) тигез булса яки эчке якташ почмакларның (d һәм е) суммасы ике туры почмакка тигез булса, бу ике туры (АВ һәм СД) параллель була».
Лобачевский каләмен куеп уйга калды. Юк, монда бәйләнергә урын юк. Параллельләрнең уңай теоремасын исбат итүне Евклид үзенең ике постулатына һәм логика кануннарына таянып бик оста башкарган.
Үзеннән-үзе шундый сорау килеп туа: бу теореманың киресе дөресме, ягъни әгәр ике туры үзара параллель булса, югарыда китерелгән шартлардан кайсының да булса берсенең үтәлүен, мәсәлән, эчке якташ почмакларның суммасы 2d га тигез булуын исбат итәргә – бу шартны нәтиҗә итеп куярга мөмкинме икән?
Гадәттә, уңай теореманың дөреслеген аңа кадәр кабул ителгән геометрик раслауларга нигезләп исбат иткәннән соң, кире теореманы исбатлауга керешәләр. Чөнки уңай теореманың дөреслеге кире теореманың да хаклыгын исбат итә алмый әле. Әйтик, Казан университетында эшләгән кеше, әлбәттә, Казан губернасында яши. Ләкин бит әле моңа карап кына Казан губернасында яшәгән һәр кеше Казан университетында эшли дияргә мөмкин түгел. Эшләве дә, эшләмәве дә ихтимал. Геометриядә нәкъ әнә шундый хәл: теге яки бу теореманың хаклыгы кире фикер йөртүнең дөрес булу-булмавын китереп чыгармый. Шуңа күрә Евклидның «Нигезләр» ендә 27 һәм 28 нче раслаулардан соң менә мондый 29 нчы теорема бирелә:
«Ике параллель турыны кисеп үткән өченче туры аркылы ятучы тигез почмаклар хасил итә, тышкы почмак тиңдәш эчке почмакка тигез була, ә эчке якташ почмакларның суммасы ике туры почмакка тигез була».
Ике параллель турындагы бу кире теореманы исбатлауны да моңа кадәр кулланылган юл белән, ягъни элегрәк кабул ителгән раслауларга нигезләп һәм ахыр чиктә баштагы дүрт постулатка һәм гомуми логик кануннарга таянып башкарырга кирәк булган. Әмма Евклид бу очракта үзенең принцибына хыянәт иткән: параллель турыларның кире теоремасына капма-каршы раслауны постулат, ягъни исбат итәргә кирәкми торган хакыйкать дип санаган, һәм кире теореманы исбатлаганда шуңар таянган. Менә бит ул:
«Әгәр бер яссылыкта ятучы ике турыны өченче туры белән кистергәндә төзелгән эчке якташ почмакларның суммасы ике туры почмактан (2d) кимрәк булса, бу ике турыны җитәрлек дәвам иттергәндә, алар кисешәләр һәм нәкъ әнә шул эчке якташ почмакларның суммасы 2d дан ким булган якта кисешәчәкләр».
Евклидның бишенче постулаты51 әнә шул инде. Геометрияне өйрәнергә керешкән һәркем аның дөреслегенә исбат итмичә үк ышанырга, бу раслауны төп геометрик хакыйкатьләрнең берсе дип кабул итәргә тиеш.
Аннан алдагы раслаулар ышандырмыймыни? Әгәр ышандыра икән, әгәр алар да шундый ук икән, ул вакытта ни өчен берсен генә аксиома дәрәҗәсенә күтәрергә? Евклидның бу постулаты теоремадан берни белән аерылмый; бүтән аксиома һәм постулатларга караганда катлаулырак, аны аңлау өчен мәгълүматлы булырга кирәк; алай гына да түгел, башкаларын Евклид иң беренче теоремаларны исбатлау өчен куллана, монысын ахырга таба гына китерә.
Әйе, исбатлауны сорый торган теореманың постулат дип алынуы геометриядәге төгәллеккә каршы килә, фәндәге «кара тап» булып тора. Аны, элегрәк кабул ителгән аксиомаларның һәм постулатларның ияртмәсе дип карап, фикер йөртү юлы белән исбат итәргә мөмкин түгелмени? Юк, мөмкин. Тик Евклид үзе аны хәл итәрлек чарасын тапмаган һәм шуңа күрә постулат дип кенә атаган. Ул чараны табарга һәм геометриядәге «кара тап» ны бетерергә кирәк.
Лобачевский әнә шулай уйлады.
– Ләкин моңа ничек ирешергә соң? – дип, шактый озак баш ватып утырды. – Туры сызык аксиомасыннан башлап карыйк әле. Тик менә ул аксиома белән бишенче постулат арасында геометрик бәйләнеш бармы икән?
Яшь галим, йомгакны сүтәр өчен, җепнең очын эзләде, ләкин ул җепнең очы табылырга уйламый иде.
Кабинетка Прасковья Александровна керде һәм, арттан килеп, улын назлап кына кочаклап алды.
– Ашлар өлгерткән идем, улым.
Николай, йокыдан уянган төсле, дерт итеп куйды.
– Ашыйсы килми әле, әни, – диде ул һәм: – Иртә бит әле… Яңа торып утырдым, – дип өстәде.
Прасковья Александровна улының гадәтен яхшы белә. Онытылып эшкә бирелгән чакларында ул бөтенләй ашамый-эчми. Әмма эш дип тамакны да истән чыгарырга ярамый. Вакытында ашап алырга да кирәк.
– Нинди иртә булсын, Колюшка, төш җитте бит инде, – дип, аның сүзенә каршы төште Прасковья Александровна. Һәм шул ук йомшак, назлы тавышы белән үзенең карарын белдерде: – Мин сиңа монда гына китерермен.
Николай әнисенә каршы бер сүз дә әйтмәде, чыраен гына сытты. Ләкин биш-ун минуттан әнисе язу өстәленә тәмле ашлар китереп куйгач, йөзе ачылып китте, ашарга тотынды.
Моны күзәтеп утырган Прасковья Александровна, бик канәгать булып, Николайга әле тегесен, әле монысын якынрак куйды.
Лобачевский ашап-эчеп кенә бетергән иде, җилбәгәй җибәргән озын сюртугының чабуларын җилфердәтеп, эшләпәсен кулына тотып, өермәдәй атылып, Броннер килеп керде.
– Николай, таптым! Таптым! – дип кычкырды ул бусагадан ук. – Иллюминатлар миңа юкка гына Аристотель кушаматы бирмәгәннәр икән. Бүген иртәдән алып эзләгән идем, таптым бит менә!
Лобачевский физикка аптырап карап торды. Озын чәчен артка җибәргән, киң маңгайлы, түгәрәк битле ул галим дулкынланган һәм ашыккан вакытта агарынып китә иде. Хәзер дә, күрәсең, шундый чагы булса кирәк:
– Guten Tag, mein Lehrer!..52 Гафу итегез, мин берни аңламадым, – диде Николай. – Узыгыз, утырыгыз!
Броннер алып килгән төргәгеннән таушалып беткән зур гына китапны, саклык белән алып, Лобачевскийга сузды.
– Менә моннан укыгыз!
– «Математик положениеләрнең зарурлыгы белән табигатьтә барлыкка килүче әйберләр зарурлыгы арасында билгеле бер охшашлык бар, – дип укыды Николай грек телендәге китапны, – әгәр менә бу туры сызык икән, өчпочмакның эчке почмаклары суммасы ике туры почмакка (2d га) тигез булырга тиеш…» Карагыз, нинди кызыклы фикер! – диде Николай, укудан туктап. – Кем сүзләре соң болар?
– Кызыклы шул менә! – дип горурланып әйтеп куйды Броннер. – Укыгыз инде!
– «…әгәр менә бу туры сызык икән, өчпочмакның эчке почмаклары суммасы ике туры почмакка тигез булырга тиеш, – дип кабат укыды Николай. – Ләкин соңгы положение дөрес булудан чыгып кына алдагы положение дә дөрес дигән нәтиҗә ясарга ярамый, бары тик ул ялгыш булган очракта сызык та туры булмый..» Әгәр өчпочмак ике туры почмакны тәшкил итмәсә, нигезләр дә булмас иде. Димәк, күренә ки, табигать күренешләрендәге зарурилык материя дип аталган нәрсә һәм аның хәрәкәте…» – Николай башын күтәреп укытучысына карады. – Әһә! Аристотельдән башка кеше түгел бу! Аның ялкынлы сүзләре хәтергә сеңеп калган: «Әгәр өчпочмакның эчке почмаклар суммасы ике туры почмакны тәшкил итмәсә, нигезләр дә булмас иде». Мин гимназиядә укыганда, бу сүзләрне беренче мәртәбә Ибраһимов китергән иде.
– Ә сез укыгыз, туктамагыз! – диде физик, елмаеп. – Менә моннанрак укыгыз.
– «Кайбер нәрсәләр хакында дөрес фикер йөрткән тәкъдирдә дә, бу барысына да хас дип уйларга ярамый, – дип тиз-тиз укыды Лобачевский карандаш белән билгеләнгән юлларны. – Өчпочмакның почмаклары һәрвакыт ике туры почмакка тигез, ләкин моның сәбәбе башкада, ә менә мәңге яшәүче нигезләр өчен андый башка сәбәп юк…» Һм… Бер җөмләдә шулчаклы фикер байлыгы – башым эшләп өлгерә алмый. Нинди хезмәтендә язган бу сүзләрне? Мин аларны хәзер үк дәфтәремә күчереп язарга тиеш. – Титул битен ачып карады: – «Физикa»?!
– Әйе шул, кайчандыр Кремль янындагы китап кибетеннән икәү бергә сайлап алган «Физика», – диде Броннер сузып кына. – Студент чакта астрономия белән мавыгып китеп, бу хезмәтне бик җентекләп өйрәнгән идем. Беләсезме Аристотельнең нинди сүзләре хәтердә сакланган?
– «Әгәр менә бу туры сызык икән, өчпочмакның эчке почмаклары суммасы ике туры почмакка тигез булырга тиеш», – диде Николай һәм дулкынланып җавап көтә башлады. – Дөрес әйттемме? Шулмы?
– Шул, – дип раслады физик. – Нинди тирән мәгънә ята бу сүзләрдә! Борынгы Элладаның бөек акыл иясе язып калдырган хезмәтләр бүгенге көндә безне таң калдыра һәм киләчәктә дә шулай ук таң калдырачак. Менә кичә банкетта бәхәс чыгып, кемдер бишенче постулатның дөреслеге туры сызык үзлегеннән чыга дигәч, минем хәтергә Аристотель сүзләре килде…
Броннер шунда гына яшь дустының уйга калуын һәм ул әйткәннәрне тыңламавын сизеп алды.
Лобачевский, бераз вакыт әнә шулай тәрәзә янына китеп уйланып торганнан соң, кинәт үзенең башында туган фикерләрен укытучысы белән уртаклашты:
– Өчпочмакның эчке почмаклары суммасы турындагы теорема параллель сызыклар постулатына нигезләнгән, – диде ул. – Әгәр дә Евклид постулатыннан башка гына өчпочмакның почмаклары суммасы ике туры почмакка тигез икәнлекне исбат итәргә мөмкин булса, шуңар таянып постулатның үзен дә исбатлап ташлар идек…
– Әлбәттә, шулай, – диде Броннер. – Туры сызык аксиомасыннан өчпочмакның эчке почмаклары суммасы турындагы теореманы, ә инде анысыннан Евклид постулатында яткан раслауны китереп чыгарырга мөмкин. Моны, һичшиксез, исбатлап була. Борынгы философлар да нәкъ шулай дип уйлаганнар. Мәсәлән, сезгә мәгълүм Прокл бу турыда менә ничек яза. Мин аның сүзләрен 1792 елда Лондонда чыккан китабыннан тәрҗемә итеп укыйм: «Бу положениене постулатлар рәтеннән чыгарып ташларга кирәк, чөнки ул теорема гына, теорема буларак та шикле, һәм аны Птолемей үзенең бер китабында ачыкларга да тырышып карый, ләкин аның исбатлавы артык күп билгеләмәләргә һәм теоремаларга нигезләнә; Евклид үзе дә бу раслауны теорема сыйфатында куллана».
Броннер, укуын бүлеп, Лобачевскийга текәлде.
– Нәрсә, һерр профессор, беттемени?
– Юк, бетмәде әле. Менә хәзер мәшһүр юлларны укыйм: «Туры почмаклар урынына кысынкы почмаклар алынган очракта туры сызыкларның бер-берсенә авышуын53 әйтеп үтәргә кирәк. Ләкин ул сызыкларны дәвам иткәндә тәгаен кушылалар дип әйтергә махсус логик исбатлау булмый торып мөмкин түгел, чөнки бер-берсе белән кушылмаучы бик күп авыш сызыклар яшәп килә. Бер караганда моңар ышануы авыр һәм сәер тоелса да, башка төрле сызыкларның кисешмәве бертөрле дә шик тудырмый54. Башка төрле сызыклар шулай булгач, ни өчен туры сызыклар алай була алмас икән? – дип укыды Броннер, куелган сорауга аеруча нык басым ясап. – Исбатлау юлы белән моны аныкламый торып, башка төрле сызыкларны чиксез дәвам иткәндә килеп чыга торган сыйфатлар безнең хыялыбызга тынгылык бирмәячәк. Әгәр сызыкларның кисешүе бездә шик тудыра икән, ул шикле һәм иррациональ фараз итүне доктринабыздан ничек итеп куып чыгарырга соң? Әлбәттә, бу теоремага исбатлау табарга кирәк, ә мондый таләп исә постулатларның җисеменә туры килми. Бу раслауның дөреслегенә үзеннән-үзе билгеле хакыйкать дип түгел, бәлки исбатлау нәтиҗәсендә ышанырга кирәк». Хәзер ни диярсез икән?
Лобачевский аның кулын кысты:
– Besten Dank55, һерр профессор! – дип рәхмәтен белдерде. – Сез укыганнарны күчереп алырга рөхсәт итегез. Алар минем фикеремне куәтли.
– Шулай булгач, бу чуалчык мәсьәләне – чияләнгән төенне – сез чишәргә тиеш инде. Миннән фатыйха! – диде Броннер, шәкертенә ягымлы карап. – Хәлбуки соңыннан ваз кичсәм дә, мин бит кайчандыр рухани булган кеше.
Бераз уйланып торгач, ул:
– Яшь галимнең төп бурычы – уйларга өйрәнүдә… – дип өстәде. – Ә инде уйлый белү фикерләреңне туктаусыз бер максатка, тикшерелә торган әйбереңә юнәлтеп тору, аны бервакытта да хәтердән чыгармау, һәр көнне шул турыда сөйләшү, бәхәсләшү һәм язу, мәсьәләгә төрле яктан килеп карау, уңай дәлилләр белән бергә кире дәлилләрне дә бергә туплау, аларның һәммәсен аерым-аерым үлчәп карау дигән сүз. Шул вакытта сез максатыгызга ирешерсез. Менә сезгә минем киңәш, дустым! Аннан тыш, Лежандрның «Геометрия нигезләре» нә игътибар итегез. Ул үзенең китабының һәр яңа басмасында аксиомалар арасына параллель турылар постулатын кертмичә, аның урынына нинди дә булса исбатлау китерә, ләкин һәрчак канәгатьләнерлек булмый. Ә сез, Николай Иванович, әлбәттә, уңышка ирешәчәксез. Мин баштан ук сезнең якта: механика һәм оптиканың төп законнары турыдан-туры параллельлек проблемасына бәйләнгән бит. Уңышлар телим, дустым!
Броннер киткәч, Николай Иванович бик озак тынычлана алмый утырды: физикның әйткәннәре аның күңеленә дәрт биреп кенә калмады, яңадан-яңа эзләнүләргә дә этәрде.
Николай Иванович барыннан да бигрәк Симоновның магистр дәрәҗәсе өчен язган хезмәтен хәтерләде: «Кояштагы тапларны күзәтү аркылы аның тәүлек хәрәкәтен билгеләү».
Кояштагы таплар! Кешеләр аларны бик борынгыдан, телескоп уйлап тапканга кадәр үк күзәткәннәр. Ул таплар ут диңгезендә күчеп йөри торган утрауларга охшаган. Аларның нәрсәдән килеп чыгуын белмәсә дә, шуларга таянып, Галилей Кояшның үз күчәрендә әйләнүен исбат иткән.
Шуның шикелле, бәлки, геометриянең серләрен белүгә дә шул ук бишенче постулат, «геометриядәге тап» ярдәм итәр. Төрле гасырларда яшәгән бөек математикларның игътибарын үзенә тартуы, бәлки, тикмәгә түгелдер…
Аристотель ничек әйткән бит: «Әгәр өчпочмакның эчке почмаклар суммасы ике туры почмакны тәшкил итмәсә, нигезләр дә булмас иде… Ләкин моның сәбәбе башкада…»
Тик Аристотель, бөек галим булып та, ул сәбәпне күрсәтмәгән.
Лобачевскийның миендә һаман бер сорау әйләнә: параллельләр постулатыннан башка гына ничек итеп өчпочмакның эчке почмаклар суммасы ике туры почмакка тигез икәнлекне исбатларга?
Аның хәтеренә күптәннән таныш сүзләр килә: «Өчпочмакның почмаклар суммасы ике туры почмактан зуррак булырга мөмкин түгел». Әйе шул, француз галиме Лежандр әнә шулай дигән.
Николай шкафтан искереп беткән, гимназиядә укыган чакта файдаланылган китапны эзләп тапты: «Геометрия нигезләре». Лобачевский – ничәнче мәртәбә! – шуны укырга кереште.
Лежандр үзалдына мондый максат куйган: «Нигезләр» дәге бишенче постулатка бәйле булмаган раслауларга гына таянып, эзлекле рәвештә фикер йөртү нәтиҗәсендә өчпочмакның эчке почмаклары суммасы турындагы теореманы исбатларга һәм шуннан Евклид постулатын китереп чыгарырга! Шундый бурыч куеп, ул иң әүвәл өчпочмакның почмаклары суммасы ике туры почмактан зуррак булу мөмкин түгеллеген исбат итә һәм тагын ике гипотеза кала: 1) ул сумма 180 градуска тигез; 2) ул сумма ике туры почмактан ким.
Француз галиме әнә шул икенче гипотезаны кире кагарга тырыша. Аның фикер йөртүләре нигезле кебек. Ә шулай да ул үзенең яңа дәреслегендә бу исбатлавын төшереп калдырган. Нигә?
Лежандрның ничек итеп фикер йөртүенә кабат-кабат анализ ясый торгач, Лобачевский, ниһаять, аның бишенче постулатка тиң раслаудан файдаланган булуы һәм шуның нәтиҗәсендә исбатлавын юкка чыгарганын ачыклады.
«Димәк, без максатка шактый якынлашсак та, аңа тәгаен ирешә алмадык, – дип язган Лежандр, үзенең көчсезлеген танып, – чөнки исбат итү өчен безгә яңа башлангыч (postulatum) кирәк булды, ә без аны инкяр иттек. Менә бу хәл мине тугызынчы басмада Евклид алымына кире кайтырга мәҗбүр итте».
Ничек инде, өчпочмакның эчке почмаклар суммасы ике туры почмактан зуррак булырга мөмкин түгеллеген параллель турылар постулатына бәйсез рәвештә исбатлауга ирешкәч, ул сумманың нәкъ 180 градуска тигез икәнлеген исбатлау өчен фәкать аның ике туры почмактан ким була алмавын гына ачыкларга калганда, максатыңнан баш тартып, киредән Евклид позициясенә басарга ди?
Юк, Лобачевский француз галиме кебек ярты юлда туктап калмаячак!..
Ни өчен өчпочмакларның һәммәсенең: кечкенәсенең дә, зурысының да эчке почмаклары төп-төгәл ике туры почмакка тигез булырга тиеш әле? Төрлечә булсалар? Бер өчпочмакның почмаклары 2d га тигез булганга карап, барлык өчпочмакларыныкы да шулай булырга тиеш дип кем хәл иткән? Евклид «Нигезләр» ендә, шулай ук геометрия буенча язылган бүтән кулланмаларда бу турыда бер сүз әйтелмәгән.
– Ярый, карап карыйк тагын, – дип, Лобачевский каләмен яңадан кулына алды, ләкин эшен дәвам итә алмаячагына төшенеп кире куйды.
Чыңлап торган башына бераз ял бирергә теләп, ул Казанка буена төшеп китте.
Кич. Яр буе бушап калган. Көнбатыштан йомшак, талгын җил исә. Николай сюртугының якасын ычкындырды.
Николай бу якларда йөрергә ярата иде. Таныш урыннар күңелен тарта, күрәсең. Әнә Яковкиннар дачасы. Егет ирексездән адымнарын акрынайтты. Әнә бакча ишеге… Ул хәзер ачылып китәр дә… сөекле Аннасы чыгар төсле тоелды. Егетнең фикерләре чуалып, күз аллары караңгыланып китте, йөрәге урыныннан атылып чыгарга җитешеп типте…
Ләкин аның янына сөеклесе чыкмас инде. Ул монда юк. Ул моннан китте. Актык мәртәбә җибәргән хатында: «…Ялварып сорыйм сездән: онытыгыз мине!..» – дип язган иде.
Шулай итеп, Николай аңа әйтергә теләгән сүзләрен дә әйтеп өлгермәде. Назлы сүзләр йөрәгендә торып калды. Хәзер аларның кирәге юк инде. Язмышның болай хәл ителүенә егет үзе гаепле. Очрашкан саен диярлек кыз аңардан:
– Николай, нигә уйга калдыгыз? – дип сорый торган иде.
Янәшәсендә кыз бара, ә ул, җүләр, геометриясе белән саташа. Нинди кыз шуңа түзеп торсын ди? Аннадан артыграк яратты шул геометриясен. Менә хәзер галим булды, профессор исемен алды. Тик янында сөеклесе юк. Үткәнне кире кайтарырга мөмкин түгел. Язмыш. Бик кызганыч!..
Акрын адымнар белән Лобачевский дача яныннан китеп барды. Их, күңел ярасын да шулай дача шикелле артта калдырып китеп булса иде! Һич югы, Анна турында уйламаска иде. Бүтән монда килеп йөрмәскә кирәк…
Лобачевский агач күпердән Казанканың уң ягына, сөзәк ярына чыкты һәм шактый вакыт тал куаклары арасында йөрде. Гимназиядә укыганда, аларны менә бу урынга Ибраһимов алып чыккан иде. Тик хәзер малай чактагы җир үлчәп йөрүләр истәлеге аның сөеклесе турындагы уйларын читкә куа алмыйлар шул…
– Нәрсә, мин гомерем буе ялгыз калырмын микәнни? – дип куйды ул, онытылып китеп.
Өйгә кайткач, ул бик нык арыганлыгын аңлады һәм шунда ук йокларга ятты.
…Вакыт үтә, Лобачевскийның эше һаман рәтләнеп җитә алганы юк. Параллель сызыклар теориясен ничек итеп аңлатырга аптырагач, ул инде геометриядән лекцияләр укуын туктатты һәм логарифмнарны аңлатырга кереште. Шуның белән бергә ул метеорологик күзәтүләр алып барды, җирнең магнитлылыгын өйрәнде. Ул китапларга чумды: китапханәгә кереп тә укыды, өендә дә китаптан аерыла алмады. Дәфтәренә күчереп яза торды, язганнарын күңеленнән кайта-кайта үткәрә торды. Аның миендә бишенче постулатны исбатлау өчен комбинация артыннан комбинация туды, ләкин аларның берсе дә канәгатьләнерлек түгел иде әле. Димәк, эзләнүне дәвам итәргә, башны тагын да ныграк эшләтергә кирәк… Яшь галимнең маңгаена тирән булып җыерчыклар ятты.
Студентларның очлы күзе Лобачевскийның ни өчендер бик үзгәреп китүен сизделәр: аның лекцияләре тирән эчтәлекле һәм кызыклы була торган иде – ә хәзер кызыгы бетте. Профессор еш кына әйтергә теләгән сүзен әйтеп бетерми, студентларны онытып, сөйләми генә аудитория буйлап йөренә. Бераз вакыт үткәч, маңгаен тота һәм кинәт, йокыдан уянган кеше төсле, сүзен дәвам иттерә. Йөзе һәрвакыт уйчан, борчулы. Сөйләшкәндә шулай ук игътибар белән тыңламый һәм әледән- әле:
– Гафу итегез, ишетеп җиткермәдем, – дип кайтарып сорый.
…Ничектер шулай бервакыт февраль ахырында, лекциясе беткәч, ул аудиториядә ялгызы калды. Уң кулында – акбур, сулында – чүпрәк. Ниндидер формула чыгарып, аны сөртеп атты да шаккатып баскан урынында катып калды:
– Таптым түгелме соң?!
Яңгырап киткән тавышка үзе үк артына борылып карады. Тактага киредән күз төшерсә, тактада берни юк. Бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте. Шуннан тизрәк язарга тотынды, сызым сызды.
Башта өр-яңа теорема исбатлады: «Нинди дә булса бер өчпочмакның эчке почмаклар суммасы ике туры почмакка тигез икән, теләсә нинди өчпочмакта да шулай булырга тиеш».
– Моннан нәрсә килеп чыгар икән, тикшереп карыйк әле! – дип, үзалдына сөйләнде Лобачевский. – Теләсә нинди өчпочмакның почмаклар суммасы ике туры почмакка тигез яки аннан ким була дип фикер йөртик.
Шуннан ул, туры почмаклары булган сынык сызык турындагы яңа леммага таянып, теләсә нинди өчпочмакның почмаклар суммасы ике туры почмакка тигез була дигән теореманы китереп чыгарды. Һәм шуның ярдәмендә Евклидның параллельлек постулатын исбатлауга кереште…
Лобачевский, такта яныннан читкә киткәч, үзендә хәлсезлек сизде. Аның каравы күңелендә шатлык иде. Әйе, ничә гасырлар буена исбатларга мөмкин түгел дип саналган бишенче постулатны исбатлауга иреште!..
Берничә көннән ул үзенең ачышын студентларга укый торган лекциясендә файдаланырга булды. Параллель сызыклар теориясен яңача башлап җибәргәндә, профессор дулкынланмый кала алмады. Сүз уңаенда ул үзе укыткан студентлар арасыннан киләчәктә фәнгә файда китерәчәк дип тапкан егетләрне барлап чыкты. Әнә, соргылт дәфтәренә иелә төшеп, Михаил Темников ашыгып яза. Аның янында Семён Мухачев, бераз читтәрәк декан улы Эдуард Бартельс утыралар.
Звонок булгач, Николай Иванович акбурын һәм такта сөртә торган чүпрәген куйды да ишеккә юнәлде. Бу вакыт аның йөзендә канәгать елмаю, бит алмалары ут кебек яна, иреннәре кыймылдый, гүя ул әйтеп бетерергә теләгән фикерен үзалдына сөйләвен дәвам итә иде.
Коридорда аны Бартельс туктатты.
– Әһә, сез бүген бөтенләй икенче кеше! Мин шат бу үзгәрешкә. Юкса безнең котны алган идегез бит. Сөйләп җибәрегез әле, нинди үзгәреш булды икән. Эш нәрсәдә соң?
Лобачевский кинәт деканны кочаклап алды һәм, балаларча беркатлылык күрсәтеп, шатлыгын уртаклашты:
– Мартин Фёдорович, исбатладым бит!
– Postulatum?! – дип сорап куйды Бартельс.
Гадәттә ул ашыкмыйча гына, уйлап кына сөйләшә торган иде, бу юлы исә уйлап-нитеп өлгермәде һәм башта кычкырып җибәрде, аннары, үзе дә сизмәстән, яшь дустын иңбашларыннан эләктереп алды.
– Юктыр, булмас! Параллельлек аксиомасын исбатлый алган кеше Җир шары зурлыгындагы бриллиантка лаек булачак дигән иде Гаусе. Шаяртасыздыр әле, дустым?
– Юк, профессор, шаяртмыйм, чынлап та исбатладым. Хәзер менә фикеремне сезнең белән уртаклашырга телим.
– Хәзер түгел, дустым, хәзер түгел, – диде Бартельс калтыраган тавыш белән. – Бүген кичке чәйгә өемә рәхим итегез. Беркем комачауламаячак. Уңышлар телим!
– Рәхмәт сезгә! Килермен. Рәхмәт!
Тик Лобачевский, шулай дип вәгъдәләшсә дә, кичне җиткерә алмый аптырап бетте. Шуннан, билгеләнгән сәгатьне дә көтмичә, Бартельс өенә китте.
Март яңа башланган чак иде. Күбәләк-күбәләк кар ява, җил аны кешеләр өстенә, йортларга китереп ябыштыра. Ләкин эре кар бөртекләре шунда ук су тамчысына әйләнәләр.
Лобачевский Театр урамына борылды. Ул тиздән укытучысын күреп сөйләшәчәк. Бартельс бик зур белем туплаган кеше, Николайның эзләнүләренә, әлбәттә, лаеклы бәя бирергә сәләтле. Нәрсә дип әйтер икән? Моңа кадәр баш ваткан математиклар кебек үк, ялгыш юлга кереп киткәнсең, дип әйтсә нишләрсең?..
Бартельс үзенә йорт салдырып, шунда яши иде. Николай хәтта ул йортның ишек төбенә килеп җиткәч тә куркып һәм икеләнеп торды. «Ялгышкан булсам нишләрмен?..» дигән уй аңа тынгы бирмәде. Ниһаять, үз-үзен җиңеп, звонок бавын тартты. Калын ишек аркылы йомшак атлап килгән аяк тавышлары ишетелде.
Горничнаяга пальтосын биреп, Лобачевский эчкә үтте. Кабинет ишеге яртылаш ачык иде, хуҗа үзе елмаеп каршы алды. Кунакны түргә уздырып, бик дулкынланган тавыш белән:
– Көтә-көтә гаҗиз булдым, – диде. – Менә креслога рәхим итегез. Ә менә кәгазь-карандаш. Сөйләгез!..
Лобачевский, өстәлдән карандашны алып, креслога утырды. Дулкынланудан сулышы кыскан хәлдә:
– Менә болай итәбез, – диде һәм кәгазьгә тиз-тиз сызым артыннан сызым, теорема артыннан теорема тезә башлады.
Бартельс күз дә йоммый күзәтеп утырды, баш селекте.
Берничә минут кабинетта тынлык хөкем сөрде. Шуннан Лобачевский кәгазьне укытучысына сузды.
Бартельс язуга караган килеш уйга калды, күңеленнән исәпләп һәм чамалап карады. Башта ул могҗиза күргән кеше төсле гаҗәпләнгән, таңга калган иде, соңга табан йөзенә тирән кайгы билгеләре чыкты.
Лобачевский борчыла башлады. Ни өчен дәшми бу укытучы? Ни өчен?..
Ниһаять, хуҗа ашыкмыйча гына урыныннан торды, кабинет буйлап йөренеп алды, челемен кабызды һәм бары тик шуннан соң гына сүзгә кереште. Ләкин аның нәрсә сөйләгәнен яшь профессор төшенә алмый газапланды.
– Шулай бервакытны, Геттинген университетында укыган чакны, минем кулыма Клюгельнең диссертациясе килеп керде. Ул хезмәтнең исеме: «Параллель сызыклар турындагы теореманы исбатлап карауларның әһәмияткә ия булырлыкларына күзәтү». Исеме дә күңелсез, кулыма да очраклы рәвештә генә килеп керде, ләкин минем тормышымда искиткеч зур роль уйнады. Миңа аеруча нык тәэсир иткән юлларын хәзер укып күрсәтәм, – дип, Бартельс киштәдән юка гына китап алды. Кирәкле җирен бик тиз тапты һәм укырга кереште: «Һәр фәннең үз сере бар. Кеше акылы билгеле дәрәҗәдә чикләнгән булуы сәбәпле, күп нәрсәне белүгә ирешә алмый, күпчелек фактларның чыганакларын һәм сәбәпләрен ачыкларга сәләтсез. Шул ук вакытта геометрия эчендә фәнне үзебез теләгәнчә өйрәнә башлауга тоткарлык ясаучы киртәләрнең яшәп килүе безнең акыл зәгыйфьлегеннәнме, әллә хакыйкатьнең катлаулыгыннанмы икәнлеген аермачык әйтә алмыйм. Геометриядә параллель сызыклар турындагы теоремадан башка исбат ителә торган хакыйкатьләр бик аз санда; тик инде аның үзен исбатлау өчен файдаланырлык хакыйкатьләр тагын да азрак». – Бартельс бераз дәшми торды һәм Лобачевскийга текәп карады. – Шушы китапны укыганнан соң, минем күңелемә җен кереп оялады һәм рәхимсез рәвештә мине газаплап килде. «Геометриянең серләренә төшенергә теләсәң, тап шул исбатлауны», – дип теңкәмә тиде. Төн уртасында йокыдан уята, лекциямне бүлдертә торган иде. Минем яшьлегемне әнә шул ашады!..
Бартельс ачу белән кулындагы китапны креслога ыргытты.
– Бер караганда бик ансат кебек. Туры сызыкка төшерелгән перпендикуляр һәм авыш сызык, әлбәттә, кисешәчәкләр. Моны исбатлап күрсәтергә генә кирәк. Ләкин бөтен фаҗигасе дә әнә шунда икән шул. Моның исбатлавын, – Бартельс бармак бөгеп санарга кереште, – грек Прокл да, азәрбайҗан математигы Насретдин Түси дә, итальян иезуит Иероним Саккери да, англия галиме Джон Валлис та, Швейцария математигы Луи Бертрану да, француз Адриен Лежандр да, математиклар короле, минем Геттингендагы дустым Гаусс та таба алмаган.
– Һерр профессор, газапламагыз, – диде, ниһаять, Лобачевский ялварулы тавыш белән. Ул инде Бартельсның йөзендәге үзгәрештән үк сүзнең нинди юнәлештә барачагын аңлап алган һәм яхшы нәтиҗә көтми иде. – Сез мине кызганып тормагыз, турысын әйтегез: мин тапкан исбатлау ярыймы, юкмы?
МельпоменегаБакырдан зур һәйкәл салдым мин үземә,Патшалар пирамидасыннан биек ул…
[Закрыть]
Тәредәге каракныКоткаргансың, тәңрем!Хәзер инде коткар синКарактагы тәрене.(Шагыйрь Нигъмәт Ибраһимов язган эпиграмма. – Җ. Т.)
[Закрыть]