Kitobni o'qish: «Көмеш дага / Серебряная подкова»

Shrift:

© Татарстан китап нәшрияты, 2021

© Тәрҗеманов Җ. Ә., варислар, 2021

* * *

Казанга, укырга!

1

1802 елның октябрь азагы. Олы юлдан таза, көр атлар җигелгән тройка килә. Тарантаска мәшһүр Казан сәүдәгәре Жарковның приказчигы һәм аның юлдашы, коллежский регистратор Лобачевский хатыны Прасковья Александровна утырган. Өч малай, кысылышып, алдагы тар эскәмиягә урнашканнар.

Тройка артыннан олаулар тезелеп киткән. Жарков приказчигы ул олауларда Мәкәрҗә ярминкәсеннән Казанга иләнмәгән тиреләр алып кайта иде. Тире эшкәртү буенча Казан борын-борыннан дан тота. Тире-яры мәсьәләсендә Жарков үзе дә һәм аның компаньоны – Подлужный бистәсендә күн заводы тотучы Гогулин да төшеп калганнардан түгел.

Юлчылар бик нык арыганнар: ни әйтсәң дә, Мәкәрҗәдән Казанга чаклы өч йөз чакрымнан артык ара үтәргә кирәк, ә сәфәргә чыгуларына дүртенче тәүлек киткән иде инде. Юл ифрат начар булганга, йөк атлары бик тиз эштән чыкты. Ярый әле бәлагә юлыкмадылар. Ватылып-җимерелеп яткан арбалар, экипажлар әледән-әле очрап кына тора. Олаучылар һәм кучерлар, юлны каргый-каргый, сынган күчәрләрне, ватылган тәгәрмәчләрне рәткә кертеп азапланалар иде.

Юл күбесенчә кара урман аша уза. Йөзәр еллык калын-калын имәннәр күкне каплаганнар, кояшның барлыгы да сизелми.

Юллар тыныч түгел иде: Иделне кичкәч, юлчыларга мылтык, сөңгеләр белән коралланган казаклар отряды очрады. Юлбасарлардан саклану өчен шәһәрдән махсус җибәрелгән бу отрядны күргәч, малайлар җанланып киттеләр, арыганлыклары онытылды.

Казанга якынлашкан саен, аркаларына капчыклар аскан крестьяннар еш очрады: татарлар, руслар, чирмешләр, чувашлар… Ач-ялангач бу бичаралар шәһәргә эш эзләп, бәхет кошы тотарга өметләнеп киләләр, күрәсең.

Быел көз иртә килде. Башта коеп яңгырлар яуды, аннары катырып җибәрде. Яңгыр суларының өсте кабырчыкланып, тәгәрмәч астында чытырдап ватылып кала. Көнчыгыштан кара болытлар агыла; алар инде бөтен күкне каплап алган – күп тә үтмәс, кар явар.

Казанга ни өчен килүләре искә төшеп, малайлар юл газабын бөтенләй уйламыйлар иде: алар бит Казанга укырга – гимназиягә керергә дип киләләр! Иптәшләре һәм укытучылары нинди булыр? Нинди форма бирерләр икән? Аларга бит форма бирәчәкләр!

Малайларның уртанчысы – ябык гәүдәле, кылыч борынлы, янып торган зәңгәр күзле Коля – аеруча нык борчыла һәм дулкынлана иде. Аның яңгыравык тавышын ишетеп, арыган җәяүлеләр дә борылып карыйлар һәм елмаеп куялар.

– Гимназия! Ул нинди булыр икән? – дип, малай әнисен алҗытып бетерде.

Әнисе аңа җавап итеп мөлаем гына елмая.

– Баргач күрерсең, – ди.

Коля, күзләрен кысып, хыялга бирелә. Аның күз алдына, әкияттәге сарай кебек ап-ак булып, Нижний Новгородтагы банкныкы шикелле биек болдырлы гимназия килеп баса. Атлар нигә бу чаклы акрын атлый соң? Болай ташбака адымы белән барсаң, Казанга кайчан барып җитәрсең?

Кучер артыннан сузылып карый-карый, Коляның муены авыртып бетте. Әмма юл бераз гына туры бара да, йә уңга, йә сулга борыла – шәһәр күренми дә күренми.

– Нәрсә ул анда? Казан түгелме әле? – дип, кучерны йөдәтә малай.

– Юк шул әле, улым, әнә теге үрне үткәч күренер, – дип җавап кайтара кучер һәм дилбегәләрен тарткалый: – Әйдәгез әле, малкайлар, җитезрәк!

Ләкин малкайлар чак кына юырткандай иттеләр дә яңадан адымга күчтеләр. Кучер аларны үз ирекләренә куя: тарантаста барин үзе түгел ич. Приказчикның да олаулардан аерыласы килми: юлда әллә ниләр булуы мөмкин иде.

Атлар юыртып барганда, тарантас чайкала һәм сикерә, малайлар, егылып төшмәс өчен, бер-берсенә тотыналар. Атлар тагын атлап бара башлагач, Коля авыр сулап куя, арык кулы белән бөдрәләнеп торган саргылт чәчен рәтли.

Прасковья Александровна балаларына карап уйга калган. Аның чәченә чал керә башлаган, маңгаенда җыерчыклар… Кем уйлар аңа утыз гына яшь дип! Шулай да аның мөлаем елмаюы, сөрмәле озын керфекләр астыннан караган акыллы күзләре ничектер күңелне тартып торалар иде.

Әйе, соңгы ун елда Прасковья Александровнага бик күпне күрергә, кичерергә туры килде. Менә хәзер, тормышында кискен борылыш булганнан соң, аның уйлары ирексездән үткәнгә кайта, күп нәрсәне искә төшерә. Тарантас кинәт сикергәндә генә, фикерләре беразга өзелеп тора.

– Зинһар, әкренрәк! – дип үтенде ул, борчылып. Аннан тагын уйга чумды…

…Кайгысыз үткән балачагы, күңелле кыз вакыты – соңгы ун елдагы тормышыннан ничек аерылып тора бит! Аларның Макарьевы өяз шәһәре генә булса да, җәй көне Мәкәрҗә ярминкәсенә Россиянең төрле почмакларыннан, хәтта чит илләрдән дә сәүдәгәрләр җыела. Гөрләп сату-алу итәләр. Әмма кыз баланы болар кызыксындырмый. Төрле телдә сөйләшүче бу халык өчен биредә бик күп кызыклар күрсәтелә. Энҗе белән бизәлгән көймәле карусельгә утырып әйләнүе яки таган атынуы нинди рәхәт! Ә кичке уеннар, җырлар…

Ул кыз чагында коңгырт-сары чәчләрен толымлап үреп, кызыл тасма белән бәйли торган иде. Аның мөлаемлыгына һәм тыйнаклыгына шәһәр егетләре дә, читтән килгәннәр дә сокланып карыйлар иде.

Кызның атасы зур булмаган куну йорты тотып, анда Мәскәүдән һәм Казаннан килгән олаулар туктый иде. Ул үзе бистә кешесе генә булса да, кызын чук итеп киендерде, белем бирергә дә онытмады. Кызның әнисе дә моңа каршы килмәде. Өяздә танылган землемер Сергей Степанович Шебаршин – аларның ерак кардәшләре – ягымлы һәм акыллы баланы бик яратты, кызга белем бирүне үз өстенә алды.

Параша укырга һәвәс булды. Ул инде аңарчы ук үзлегеннән укырга өйрәнгән, берәр кызыклы китап очратса, укып бетермичә ташламый иде…

Прасковья Александровна көрсенеп куйды һәм, кызыклы төштән уянган шикелле, күзләрен сыпырып алды. Истәлекләре аны кайгысыз чагыннан аерып торган бер вакыйгага китергән иде.

Унике ел үтүгә карамастан, әле кичәгедәй күз алдында. Шимбә көнне шулай кичкә таба дус кызлары аны алмага керделәр. Әнисе риза булып җибәрде. Ерак китәргә өлгермәделәр, Шебаршин коляскасы каршы очрады. Параша моңа бик шатланды. Әмма укытучы янына ике ят кеше утырган иде.

Кыз оялып, югалып калды. Сергей Степанович аны күреп кул болгады һәм кучерга туктатырга кушты.

– Кая барасың, Парашенька? – дип, ягымлы итеп эндәште укытучы. – Иптәш кызларың уенга синнән башка да барырлар. Сине бик сагындым мин. Утыр, өеңә илтеп куям.

Параша тагын да ныграк кызарды, әмма баш тартырга ярамый иде. Шулвакыт алгы эскәмиядән зәңгәр мундир кигән утыз яшьләрдәге егет сикереп торып баш иде дә:

– Сергей Степанович, мин җәяү барырмын, сезнең кардәшегезгә кысан булмасын, – диде.

Шебаршин шаркылдап көлде:

– Бер дә кысан булмас, биш минутлык кына юл калды. Утыр, Парашенька.

Ишетелер-ишетелмәс кенә исәнләшеп, кыз алгы эскәмиягә менеп утырды һәм Сергей Степанович белән янәшә утырган кунак ягына кыюсыз гына күз салды. Анысы Параша янына кысылып кына утырган чибәр егеткә караганда картрак икән, бераз шадрасы да бар икән. Зур зәңгәр күзлек астыннан ягымлы итеп карый, бер дә усал түгел. Усал карасын иде әле, янәшәсендә утырган егетнең зәңгәр күзләре кебек оялтмас иде.

Юл, чынлап та, биш минуттан артыкка сузылмады. Кайтып җиткәч, Параша үз бүлмәсенә йөгереп кереп китте.

– Нигә куркасың? – дип, йомшак тавыш белән сорап куйды әнисе. – Безнең хәлебезгә күрә бик дәрәҗәле кунаклар болар: Аверкиев әфәнде – губернабызның казённый палата казначее… Кулындагы йөзекләрен күрдеңме? Сергей Степановичны дус итеп килгән. Кардәш егетен ни өчен алып килүен үзең дә сизәсеңдер.

– Ой, әнкәем! – диде дә Параша куллары белән битен каплады.

Әнисе аңа ягымлы итеп карады, көрсенүен сиздермәде.

– Кыз баланың язмышы шул инде, – диде ул акрын гына. – Син курыкма, Парашенька, чәй янына чык. Ашамаслар әле. Белмәссең, язмышың булса…

Шулай булып чыкты шул. Егор Алексеевич Аверкиев кебек дәрәҗәле кешегә кардәш булгач, ул егетне иң кулай кеше дип уйладылар. Җитмәсә тагын, Нижнийда межевой конторада хезмәт итә, ди.

– Хәзергә чины бик зур түгел – коллежский регистратор, – дип сөйләнде кичен Парашаның әтисе. – Аңа карап тормабыз. Яшь бит әле, күтәрелер. Агасы ярдәм итәр.

Картларны тик бер сорау борчыды: ни өчен Аверкиев үзенең кардәшенә аларның Парашаларын сайлады икән?

– Сизгер кеше ул, – диде Сергей Степанович, аңлатып бирергә тырышып. – Безнең Парашаның һәр яктан килгәнлеген: акыллы, матур, тыйнак булуын күреп алгандыр. Мин дә киңәш иттем.

Параша аларның сүзләренә колак салмый – Иван Лобачевскийның чибәрлегенә, аның зәңгәр күзләренә гашыйк булып өлгергән иде ул.

Һәммәсе риза булгач, эшне озакка сузмадылар. Тиз көндә вәгъдәләшеп тә алдылар. Моннан да артыгын көтмәгән юмарт Аверкиев кызның калтыранган бармагына кыйммәтле якут кашлы йөзек кигезде.

– Әле монысы, киленкәем, башлап җибәрү өчен генә, – диде ул, ягымлы итеп. – Минем йортыма төшәрсез, шунда гомер итәрсез.

Тагын бер атнадан Макарьевның биш гөмбәзле чиркәвендә никах укылды. Уналты яшьтәгеләргә никахка керергә ярамаганлыктан, Аверкиев кызга егерме бер яшь дип яздырды. Туйдан соң ук яшьләр Нижний Новгородка, Аверкиевның Сретенский урамындагы иркен йортына күчтеләр. Өйнең тәрәзәләре Кремльгә һәм югары базар мәйданына карап тора иде.

Параша бераз вакыт төштәге кебек яшәде. Бер җәйге кичтән башка һични хәтерендә сакланмаган. Ул кичне Параша кунак бүлмәсеннән, тулган ай яктысында Иделне күрү өчен, балконга чыкты. Кичке тынлыкны ярып, бурлаклар җыры – сагыш һәм моң тулы җырлар яңгырады. Яшь килен аларны яратып тыңлады, ә шулай да, ниндидер авыр газаплар киләчәген сизенеп, йөрәге әрнеде.

Көн артыннан көн узды, бәла-каза килмәде. Аверкиев аңа кардәш итеп карый, яшьләрнең тату тормышына соклана, шатлана иде. Бай йорт, бакчадагы беседкалар һәм оранжереялар, өйдәге хезмәтчеләрнең һәм абзарлардагы атларның күплеге яшь киленне таңга калдыра, әмма иренең мәхәббәте аның өчен барысыннан кадерлерәк иде. Ире аның яныннан бер адым да читкә китми, һәрвакыт игътибарлы иде. Алар Аверкиевның туган-тумачаларына һәм таныш-белешләренә кунакка йөрделәр. Аларга зур хөрмәт күрсәтәләр, әмма ире кунакта үзен бик тыйнак тота, аракыдан баш тарта килде.

Аверкиев, аның аркасыннан каккалап, бик канәгать булып:

– Эшләр җайга тәгәрәп тора шикелле! – дип сөйләнгәләде.

Тегесе андый чакларда ояла, уңайсызланып кала. Аның яшь бикәче моны күреп аптырый, әмма төпченеп торырга кыюлыгы җитми иде.

Тагын берничә атна шулай үтте. Болар Парашаның гомерендә иң бәхетле көннәр иде. Аның гаҗәпләнүенә каршы, хезмәтенә ире бик сирәк йөри һәм әзгә генә китеп тора. Бергә булгач, шул җитмәгәнмени!

Ләкин кинәт барысы үзгәреп китте. Ире аңа карата суынып, үзе йокысыз, ашаусыз калды. Йөзе чырайсызланды. Яшь хатын сизеп тора: бу хәлне хезмәтчеләр дә күрәләр һәм астыртын гына, кызыксынып, аны күзәтәләр. Әмма Аверкиевлар гаиләсе гүя бу үзгәрешне күрми, ә Параша сорашырга кыймый иде.

Ниһаять, беркөнне Иван Максимович «хезмәтемә барам» дип чыгып китте дә әйләнеп кайтмады. Параша нишләргә белмичә йөрде, ә Егор Алексеевич бик тыныч кыяфәт белән аны юатырга тырышты.

– Хезмәттә бит өйдәге шикелле түгел, – диде ул. – Җир эшләре белән җибәргәннәрдер, өйгә кереп чыгарга өлгермәгәндер. Борчылма син, Парашенька.

Икенче көн дә узып бара, ире һаман күренми. Аверкиевлар кунакка киттеләр. Буш бүлмәләрдә Параша бер ялгызы калды. Ул ни уйларга да белмәде.

Асрау кыз Анюта, почмакта нәрсәдер җыештырган булып, озак кына аны күзәтеп йөрде дә, ниһаять, түзмәде, якын ук килеп сүз кушты:

– Анакаем, барыня, зинһар, мин әйткәнне сиздермәгез. Сезнең газаплануыгызга тыныч карый алмыйм, барын да сөйләп бирәм.

Ул куркынып як-ягына каранды, аяк очларына басып кына, ишек янына барып тыңлап килде һәм, Парашаның колагына ук иелеп:

– Эчә бит сезнең ирегез Иван Максимович, – диде пышылдап. – Алла күрсәтмәсен, бик эчә. Хезмәтеннән шуның өчен кудылар. Тик Егор Алексеевич аңа кәгазь тапты: бума авыруы, цинга булу сәбәпле, имештер, хезмәткә яраклы түгел. Эчкәнгә кудылар. Эчмичә тора алмый. Аракы сорап, аякларыңа егыла. Бер дә бирмәсәң, Алла күрсәтмәсен, ул кыланганны ерткыч җанвар да эшләми.

Кыз Парашаның йөзенә күтәрелеп карамады, сүзен дәвам итте:

– Сезне алдадылар, анакаем. Егор Алексеевич «егет сезне сөйгәч, аракысын ташлар» дип исәп иткән иде. Без сезне бик кызгансак та, әйтергә батырчылык итмәдек.

Кыз, сүздән туктап, Парашаның йөзенә караган иде, куркып кычкырып җибәрде:

– Анакаем, барыня, ни булды сезгә?.. Һай, нигә генә сөйләдем… Гафу итегез мин тинтәкне!

– Юк, юк, – диде Параша акрын гына тавыш белән. – Аннушка, әйтүең өчен рәхмәт. Хәзер бар, ялгызым калыйм. Берәүгә дә сөйләмәм, курыкма.

– Рәхмәт яусын, анакаем, барыня, – диде кыз, пышылдап. – Зинһар, кызганыгыз, белсәләр, башымны ашарлар.

Ул шулай курку катыш борчылу хисе белән китеп барды. Ә Параша утырган килеш калды. Озак утырганнан соң гына торып йөренә башлады. Аны-моны уйламыйча, иләсләнеп, түрдәге кечкенә өстәл янына килде. Өстәлдә яткан коңгырт папкага күзе төште. Бауларын чишеп, иң өстәге зур табак кәгазьне кулына алды һәм укырга кереште.

Бер минуттан Параша бөтен папкасы белән эләктерде дә яктырак җиргә – тәрәзә янына килде. Калтыраган бармаклары белән берәм-берәм алып, барча кәгазьләрне укып чыкты; ул үзенең чуалган фикерләрен җыярга тырышты – маңгаен уды. Озак кына акылына килә алмыйча торды.

Аның ире бу Аверкиевларга бөтенләй кардәш тә түгел икән ләбаса. Чыбык очы гына икән аларның якынлыклары: Лобачевскийның бабасы Андрей Яковлевич Гусенцов, яшь хатынга өйләнгәч, Егор Алексеевич белән баҗай булган.

Парашаның калтыранган бармаклары папкадан калын бер зәңгәрсу кәгазьне тартып чыгарды. Монысы нәрсә тагын? Аттестат… Кемгә бирелгән?

«Ошбу аттестатны күрсәтүче поляк милләтенең кешесе улмыш. Аның атасы Максим Василий углы Лобачевский 1757 елда мәнем тарафымнан Малороссиядән китерелмеш вә янә җырчы улгай хезмәт кыйлмыш, вә янә Животово дәю җирдә көн итмеш. Анасы мәнем крепостной кыз Аграфена Андрей кызы улмыш. Иван туганнан соңра, 1775 елда хезмәттән җибәрелмеш.

Хәзерге көндә тууын вә ирекле улгычын расламакта ошбу аттестатка 1777 елның февраль аенда, 24 нче көнендә Мәскәү каласында герблы мөһеремне басам вә имзам куям: князь Михаил Долгоруков, лейб-гвардия капитаны»1.

Параша бик озак уйланып утырды. Аннан соң, иренең аттестатын өстәлгә җәеп салды да, гүя шуннан да мөһимрәк эше юк иде, аттестатның бөгәрләнгән почмагын турайтты һәм Долгоруковлар гербының бизәкләрен җентекләп өйрәнергә кереште. Инде түземе җитмәде – башын өстәлгә салып, үксеп елап җибәрде.

– Алдаган… Алдаган, – дип сөйләнде ул, фәкать бер сүзне кабатлап.

Кинәт ул яшь түгүдән туктады. Балавыз сыгып эшне төзәтергә мөмкин түгел иде инде. Һәммәсен белергә, дөреслекне ахырынача белергә кирәк иде.

Параша яңадан папкага үрелде һәм, кич утырып, иренең үткән гомерен тасвирлаган кәгазь өемен укып чыкты. Хәзер ул аның турында һәммә нәрсәне белә иде.

Башлангыч мәктәпне бетергәч, 1777 елның 20 мартында уналты яшьлек Иванны Мәскәүдәге межа канцеляриясенә копияләр алып торучы хезмәтенә урнаштыралар һәм Ростов землемеры Настеров партиясенә билгелиләр: таныклыгында «буш вакансиягә елына алтмыш тәңкә жалованье куеп, шуннан госпиталь өчен тотып калырга» диелгән. 1786 елның башында ук Иван Максимовичны канцеляриягә күчерәләр һәм 7 июльдә губерна регистраторы чины бирәләр. 1787 елның азагында ул Нижнийдагы межа конторасына күчеп килә, ләкин, озак та үтми, аны отставкага чыгаралар. Табиб тарафыннан бирелгән таныклыкка караганда, «ул, ягъни Лобачевский, бума авыруы һәм цинга белән җәфалана. Шул сәбәпле хезмәткә яраксыз табыла».

Иван Максимовичның кәгазьләре арасында шулай ук межа канцеляриясенең 1789 ел, 2 майда чыгарган указы да саклана, ә анда түбәндәгечә язылган: «Регистратор Лобачевскийны, авыруы сәбәпле бирелгән үтенече нигезендә, межа эшләреннән азат итәргә һәм Россиядә ирекле рәвештә яшәү өчен паспорт, ә хезмәте хакында махсус аттестат бирергә».

– Махсус! – дип, бик озак кабатлады Параша бер үк сүзне. Әйе, хәзер инде ул бу сүзнең мәгънәсен яхшы белә. Һәм шуның белән бергә аның ни эшләп йөргәнен дә белә!

Егор Алексеевич Аверкиевка гына хәйран калырсың! Яшь киленгә шулчаклы ягымлы булып кыланды, аталарча мөнәсәбәттә булды лабаса! Кыз баланы кемгә кодалаганын белә торып әйтмәгән. Алдаган. Кызны да, аның әти-әниләрен дә, атасы кебек якын күргән Сергей Степановичны да алдаган… Белгән булсалар, исерек башка бирерләр идемени? Кыз үзе теләсә дә бирмәсләр иде.

Ә хәзер? Нәрсә эшләргә соң хәзер? Ирен ташлап китәргәме? Аверкиевлар өен ташлап кайтса, әти-әниләре нәрсә диярләр? Әтисе болай да үлем түшәгендә ята. Аннан соң кардәшләре нәрсә әйтер? Дус кызлары, күз атып йөргән егетләр?

Параша бүлмә буйлап йөренде. «Нәрсә эшләргә?» дигән сорау аңа тынгылык бирми иде. Ире яхшымы, начармы, ташлап кайтса – күзен ачырмаслар. Юк, Параша ул хурлыкка түзә алмаячак. Ләкин ире белән бергә алдакчы Аверкиевлар өендә калырга аңа горурлыгы кушмый.

Төнне Параша әнә шул рәвештә уздырды. Яңа көн туды. Исерек ире кайтты. Моннан өч көн элек Параша озатып җибәргән кешегә бөтенләй охшамаган иде ул. Башын игән кызганыч бер кеше иде ул хәзер. Параша үзенең нәфрәтен әйтә алмады – борылып, бүлмәдән чыгып китте. Бусаганы узганда әйләнеп карады: ире чишенмәгән килеш кроватька егылган иде.

Фәкать өч көн үткәч кенә, Иван Максимович сөйләшә алыр хәлгә килде. Яраткан кешесенең шундый кызганыч кыяфәттә булуы Парашаның күңелен йомшартты. Аны ташлап китәчәген әйтә алмаса да, алдакчы Аверкиевлар өендә яшәмәячәген һәм алардан бер тиен акча да алмаячагын аңлатты.

– Эчүеңне ташламый торып, хезмәткә урнашмый торып, минем күземә күренмә! – диде ул иренә.

Аверкиев тәрәзәдән аның сүзләрен ишетеп торды. Параша күңелендәген аңа да әйтмичә кала алмады:

– Сездән шулчаклы мәкерле алдау көтмәгән идем, Егор Алексеевич, – диде.

– Мин уйлаганча барып чыкмады шул, күрәм, – дип җавап кайтарды Аверкиев аңа, уңайсызланып. – Гафу ит син мине, киленкәем. Моннан соң миндә яшәргә теләмәсәң, һич югы, шуңа ризалык бир: мин сезнең өчен хәзер үк аерым өй сатып алам. – Шуннан ул, каршысында басып торган Иван Максимовичка төртеп күрсәтеп: – Моны бер көн кичектермичә хезмәткә урнаштырам, – дип өстәде. – Хезмәтен намус белән башкармаса, губернаторга кыланышларын сөйләп бирәм дә, ул кабахәтне Себергә олактырам.

Хатынының шулчаклы кырыс холыклы булуын күргәч, Иван Максимович куркуга төште. Аверкиев тапкан урынга өяз землемеры булып вакытлыча эшкә урнашты.

1791 елның мартында Аверкиев ниндидер губерна секретаре хатыныннан каралты-курасы, бәрәңге бакчасы белән бергә йорт сатып алды. Черек күл буендагы Алексеевский һәм Вознесенский урамнары2 кисешкән җирдәге бу өйне, яшәп тору өчен, Параша кабул итәргә мәҗбүр булды. Ишегалдында ике өй; һәркайсында хуҗалар өчен икешәр һәм хезмәтчеләр өчен берәр бүлмә иде. Лобачевскийлар күчеп килгән өй үзенең бизәкләп эшләнгән яшел капкачлы тәрәзәләре белән Алексеевский урамына карый. Өй тирәсендә бакча, тау астында гына Почайна инеше – җәй көне бу тирә дачага әйләнә.

Аверкиевларның ташпулатларыннан яңа өйгә күчкәч, Параша йорт эшләренә күмелде. Киләчәк турындагы күңелсез уйларыннан, язмышның рәхимсезлеге турындагы хәсрәтле фикерләрдән аерылу, онытылу иде аның теләге.

Ләкин авыр кичерешләрдән соң аның сәламәтлеге какшаган иде, һәм ул бер айга якын түшәк өстендә ятты. Хәтта авыру әтисен дә барып күрә алмады.

Җәен Парашаның сәламәтлеге яхшырды, һәм ул август азагында малай тапты. Баласы Саша турында кайгырта-кайгырта, шатлык-мәшәкатьләрдә яшь ана башка борчуларын онытып торды. Хәзер инде аның бөтен уйлары, хыяллары улына бәйләнгән иде…

…Прасковья Александровна, уйлары шул урынга җиткәч, үзенә-үзе елмаеп куйды. Аның талчыккан күзләре җанланып, яшәреп киттеләр…

Әйе шул, яхшы заман иде ул. Бала турында уртак кайгыртулар, уртак шатланулар, ир белән хатынның килешүе… Гүя аларның тормышында булган авыр һәм күңелсез чор узып беткән иде. Ләкин… бетмәгән булган икән шул.

Кыш азагында ире шулай бервакыт хезмәтеннән соңга калып, исереп кайтты. Шул көннән башлап яңадан эчә башлады. Бу хәлдән соң иренең төзәлүенә булган ышаныч юкка чыкты. Тормыш алып бару тулысынча хатын җилкәсенә төште.

Аверкиевның үгетләүләренә дә карамастан, Параша алардан ярдәм кабул итмәде. Ул чиновник, купец балаларын укытырга кереште, кием текте, чигү чикте, хәтта керләр дә уды. Чөнки ачтан үләргә ярамый, бала хакына булса да яшәргә кирәк, җитмәсә икенчесе булырга тора иде.

Кардәшенең һәм укучысының фәкыйрьлектә яшәвен ишетеп, Нижнийга Сергей Степанович Шебаршин килеп төште. Лобачевскийның эчкече икәнен белмичә кыз димләгәне өчен, ул үзен гаепле саный иде.

Сергей Степанович иске дусты Аверкиевның өенә тузынып барып керде дә, кардәшеңнең кем икәнен белгән көе нигә кызның башын ашадың, дип тиргәргә тотынды. Ләкин тегенең чын күңелдән кайгыруын күргәч кенә бераз йомшарды. Аверкиев, кызның матурлыгы һәм мәхәббәте егетне эчүдән туктата алмасмы, аны яңадан кеше итә алмасмы, дип уйлаган булган. Ул Парашаның ярдәмнән баш тартуын сөйләп бирде.

– Аны коткарырга сез ярдәм итегез! – дип ялварды ул Шебаршинга. – Сезнең хатыныгыз вафат, балаларыгыз юк, Макарьевта сезне ни тота? Алексеевский урамындагы ике өемне ярты бәясенә бирәм. Берсендә Параша яшәр, икенчесендә сез торырсыз, ярдәм итәрсез.

Сергей Степановичны үгетләргә дә туры килмәде, чөнки Парашаның язмышын ул үз язмышы кебек күрә иде.

Сату-алу эшләрен тиз тоттылар. Шебаршин җыенырга кайтып китте һәм тагын ике атнадан, май башында, Макарьевтан бөтенләй күченеп килде.

Нижний Новгородның Алексеевский урамындагы тып-тын ишегалды ыгы-зыгы белән тулды: капкадан олауларга төялгән өй җиһазлары, ящик-ящик китаплар кертелде. Сергей Степанович укырга бик һәвәс кеше иде. Аның хезмәтчеләре, олауларны тиз-тиз бушатып, әйберләрне Лобачевскийлар өе белән янәшәдәге буш өйгә ташыдылар. Аранда атлар кешни, абзарда ерак юл килеп арыган сыерлар мөгри башлады. Пычкы чыжлаган, балта чапкан тавышлар ишетелде: Шебаршинның балта остасы – егерме яшьлек таза егет Андрюшка – тавыклар һәм казлар өчен кетәклекнең коймасын рәтли, куначалар куя. Ишегалдында һәм өй эчендә өлкән яшьтәге хезмәтче Алексей эшләп йөри; уңган хатыны Авдотья аңа булыша. Йомышка аларның балалары Яшка һәм Фишка, ятим кыз Устя йөри. Шебаршинның хезмәтчеләре шулардан гыйбарәт, чөнки ул күп халык тотарга яратмый иде. Хезмәтчеләр ике өйнең дә кара ягына урнашырга тиешләр иде.

Өйдән кулына бала күтәргән Параша чыкты һәм болдырга сөялеп туктап калды. Балага ишегалдындагы шау-шу ошады, күрәсең, ул кулларын болгый һәм нидер кычкыра башлады.

Коляскадан кулына картузын тоткан Шебаршин төште, ишегалдын үтеп, болар янына килде. Бала аңарга кулларын сузды. Параша эндәшмәде, яңагы буйлап күз яшьләре генә тәгәри иде.

– Бар да рәтләнер, Парашенька, бар да рәтләнер, – диде Сергей Степанович калтыравык тавыш белән һәм хатынны кочаклап үпте. Ләкин аны тынычландырасы урында үзе дулкынланып, ирексездән сулкылдап куйды.

Бер минуттан ул, җитез атлап, болдырдан әйберләр янына юнәлде. Өй җиһазларының бер өлешен Лобачевскийларга ташыдылар. Параша, тынычланып, ашарга-эчәргә әзерләү һәм кешеләрне урнаштыру эшенә кереште. Бер-ике ел эчендә беренче мәртәбә аның җаны җылынды, ялгыз тормышның күңелсезлеге эреде, хәзер аңа таянырлык, балаларына сыенырлык кеше бар иде.

Шебаршинны Параша кыз чагыннан ук бик ярата, ләкин шул ук вакытта ятсына һәм бераз курка да торган иде. Хәзер, күршеләр булып яши башлагач, күңеле белән аңа ышанып омтылды.

Тышкы кыяфәте белән бераз тупасрак, кызып китүчән бу кеше, бүтәннәрнең әйтүенә караганда, ачуы килсә бик усал да, ләкин һәрвакыт гадел була иде. Шебаршин бик акыллы һәм укымышлы кеше: университет бетергән, берничә чит тел белә, матур гына рәсемнәр ясый, шигырьләр яза. Ул Декарт философиясен яклый – математиканы башка фәннәр өчен үрнәк саный. Ләкин ул, барыннан да бигрәк, политиканы күзәтеп бара һәм бәхәсләшергә ярата. Җирле халык аны бик тиз танып өлгерде һәм Макарьевтагы шикелле үк хөрмәт итә башлады. Бәхетсезлеккә очраганнарга ярдәм кулы сузарга әзер торган бу мәрхәмәтле һәм намуслы картның сүзенә һәркем ышана иде.

Аның акылы һәм гаделлеге Парашаның күңелендәге хәсрәт эзләрен киметте. Хатын акрынлап тынычланды һәм тормышка яңадан ышаныч белән карый башлады. Күп газаплар күреп, рухи сынау узган Параша унсигез яшендә зур милекнең хуҗасы булып китте: Шебаршинның йорт мәшәкатьләренә вакыты калмый, эше күп иде.

1792 елның 20 ноябрендә (яңа стиль белән беренче декабрьдә) Лобачевскийлар гаиләсендә икенче малай – Коля туды.

Иван Максимович тагын әйләнеп кайтты, Параша аны тагын бер мәртәбә гафу итте. Ләкин аңа карап кына гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен җаваплылыкны үзенә алырга җыенмады. Ихтыярсыз бу мескен гаиләсе турында кайгыртуны Сергей Степанович өстенә салды. Үзе шуңа бик канәгать иде.

Тагын бер мәртәбә «авыру сәбәпле» отставкага чыкканнан соң, Аверкиев аны 1795 елның азагында Нижнийдагы межа конторасына кечкенә генә бер урынга урнаштырды. Иван Максимович хезмәтендә бер дә уңышка ирешә алмаган иде.

Ә Шебаршинның эшләре әйбәт кенә тәгәри. Коля тугач, өй кысан була башлады. Сергей Степанович Печора кырында яңа йорт һәм буш җир сатып алды. Алексеевский урамындагы йорттан ерак түгел, каршыда гына иде ул йорт. Шебаршин анда зур бакча утыртты, аның оранжереясы Аверкиевларныкыннан да матуррак булды.

Нижний Новгород губернасында иң яхшы землемерлардан саналган Сергей Степановичның эше баштан ашкан, ул һәрвакыт юлда йөри иде. Балаларны сагынып, бераз ял итәргә дип кайтып өлгерми – икенче көнне үк ишек төбенә коляска килеп туктый. Елгыр пар атны кучер көчкә тыеп тора, Авдотья кузла астындагы ящикка таба ашлары төргән төенчекләрне һәм башка юл кирәк-яракларын куя. Кечкенә Саша Сергей Степановичка килеп сырпалана, күзләренә туры карарга тырыша, карт, моны күреп, читкә борыла, елмаюын яшерә иде.

– Парашенька, – ди ул, буш чынаягын читкә этеп, – көн бик матур, әллә бер йөреп керәбезме? Үзебез белән тагын берәрсен алырбыз, бәлки.

Параша эченнән генә көлә. Сергей Степанович белән алар алдан ук сөйләшеп куйганнар, шулай да берни белмәгәндәй кыланалар иде.

– Белмим шул, – дип куя ул. – Кемне алырбыз икән соң?

Бу сүзләрне ишеткәч, Сашаның түзеп торырлыгы калмый:

– Мине алыгыз, мине! – дип кычкырып җибәрә ул. – Серёжа абый, мин зур үстем, кузлага кучер янына утырып барам. Аннан яхшы күренә.

– Юк, юк, – дип каршы төшә ана. – Минем янга утырырсың, ерак бармабыз. Коленька…

– Коленькадан Устинья күзен дә алмаячак, белеп торасың лабаса, – ди моңа каршы хуҗа, урыныннан җиңел генә күтәрелеп. – Тизрәк бул, Парашенька, төшке челләгә чаклы атларга кигәвен дә артык каныкмый.

…Вакыт уза торды. Коля да үсте. Серёжа абыйсы Коляны бик ярата иде.

Балалар тәрбиясе турында кайгыртып, Сергей Степанович аларны җир үлчәү эшен яратырга өйрәтте. Ул бик кызык итеп сөйли; Серёжа абыйлары белән бергә уздырган һәр көн малайлар өчен бәйрәмгә тиң иде.

Андый кичләрдә ул еш кына:

– Карап-карап торам да, Парашенька, безнең сәфәр йөрүләр Саша өчен бик-бик файдалы бит, – дип сөйләргә тотына. – Мин межа уздырганны ул бик зур кызыксыну белән күзәтә. Үлчәүгә яки план төзүгә кагылышлы нәрсәләрне зурларча хәтеренә сеңдерә. Күр дә тор, землемер булачак! Аллага шөкер, файдалы һәм кирәкле һөнәр. Җирне дөрес итеп бүлеп бирү – изге эш ул: бәхәсләр туктый, ызгышырга сәбәп калмый, хуҗалык эшләре бөтен дәүләтебез күләмендә ныгый…

Сергей Степанович хатынга киңәш тә бирә:

– Исеңдә тот, Парашенька, Сашаны Мәскәү гимназиясенә бирергә кирәк булыр. Бер дигән землемер чыгар аңардан.

Аларның гаиләсенә карт якын туганнарча карый иде һәм Лобачевскийларның өченче малайлары Алексей тугач, ул аны үз исеменә яздырды.

Бу мәсьәләгә Иван Максимовичның бер дә исе китмәде. Күпчелек вакытын ул юлда йөреп үткәрә, өйдә чагында да балалар аңардан нык ятсыналар. Алар аның янына килергә дә куркалар, ә кече күңелле Сергей Степановичны торган саен ныграк яраталар иде.

1797 елны көзен, көтмәгәндә, Нижний Новгородтагы межа конторасын яптылар һәм бөтен чиновникларны Уфага күчерделәр. Ирен озаткач, Параша җиңеләеп калды. Тыныч тормыш итәргә моннан соң берни комачауламас дип уйлады ул. Тик ул уйлаганча булмады. Бер атна узгач, Сергей Степанович каты авырып китте. Ул озак авырмады. Кайгыдан ябыгып киткән Парашага, бәхилләшү өчен, балаларны алып керергә кушты.

– Укып кеше булуларын күрә алмадым шул, Парашенька. Тагын бер ялгызың кайгыртырга туры килә инде. Кара аны, университет бетереп, кеше булсыннар. Бар милкемне сиңа калдырам, – диде карт һәм калтыраган кулы белән Парашага рәсми кәгазь сузды.

Кичен ул вафат булды.

Параша мирас булып калган өйдә яшәвен дәвам иттерде. Шебаршинны истә тотып, ул үзенең өч улын да «мәрхүм капитан Шебаршин тәрбияләгән балалар» дип атый иде.

Ә Иван Максимович, хатыны һәм балаларының ничек яшәүләре белән бер дә кызыксынмыйча, Уфада яши бирде. Ул 1800 елны гына алар янына кайтып килде. Ләкин ул кайтканнан өйдә шатлык өстәлмәде. Аек чагында ул бернигә катнашмыйча һәм бернигә исе китмичә, юньләп сөйләшмичә йөрде. Озакламый тагын эчәргә тотынды, исергәч, һәркемгә бәйләнде. Елаулар-ялварулар ярдәм итмәде. Параша аның белән бергә тормыш алып бару мөмкин булмаячагын тәмам аңлады.

Ире кайтып киткәннән соң, Прасковья Александровна Шебаршинның милкенә рәсми рәвештә рөхсәт алды. Балаларын тәрбияләп үстерергә җитәрлек акча булгач, иреннән аерылырга һәм Нижнийдан китәргә дә була иде.

1801 елның җәендә ул, Нижнийдагы өйләрен сатып, Макарьевка күченде. Әти-әниләре үлгән, туган йорты аңа мирас булып калган иде.

Киләсе елда кече улы Алёшага җиде тула. Сергей Степановичның соңгы васыятен үтәү йөзеннән Прасковья Александровна Казанга барырга, балаларын гимназиягә бирергә булды. Идел буеннан алып Ерак Көнчыгышка чаклы булган арадагы бердәнбер гимназиягә разночинец балаларын урнаштыру бик авыр мәсьәлә иде. Ләкин тормышта очраган кыенлыклар аның ихтыярын сындырмаган, киресенчә, ныгыткан гына иде. Ул тәвәккәлләп юлга чыкты…

Кучерның кинәт кенә атка чыбыркы белән селтәве Прасковья Александровнаны уйларыннан тагын аерды. Тарантас таудан кызурак тәгәри башлаган иде. Юл кирәк-яраклары салынган кәрзиннәр һәм төеннәр сикерешеп алалар.

– Аллага шөкер, Казанга җитәбез! – дип куйды кучер.

Урман бетеп, татарларның борынгы башкаласы күренә башлады. Ак йортлар кояш нурында коена, алар арасында мәчет манаралары һәм чиркәү гөмбәзләре күренеп, кукраеп утыралар. Шәһәр заставасына җитәргә әле тагын берничә чакрым бар иде.

– Әнкәй, – диде Коля, түземсезләнеп, – болай артка карап бару алҗытып бетерде. Кучер янына утырып, алга карап барасым килә. Утырыйм инде?..

– Утыр, – диде әнисе, бераз көттереп, истәлекләреннән аерылып бетмәгән хәлдә. – Тик егылып төшмә.

Шатлыктан Коляның авызы ерылды, ул тиз генә кузлага менеп утырды.

– Эх, малкайлар, кызурак кыймылдагыз! Эх!.. – диде малай, атларны куалап. Ул чыбыркы шартлатып алды, тыңлап торды. – Ишетәсезме?.. Ишетәсезме, ничек шартлады? – дип сөйләнде. – Һава бар анда. Буш урында көтүче чыбыркысын селтәсәң дә, бу чаклы шартламас иде.

1.Борынгы актлар саклана торган Үзәк Дәүләт архивы (ЦГАДА), 1294 ф., 2 ап. 1777, № 2896, 2 б.
2.Түбән Новгород шәһәрендәге Дзержинский һәм Октябрь урамнары.
Yosh cheklamasi:
16+
Litresda chiqarilgan sana:
15 sentyabr 2021
Yozilgan sana:
1970
Hajm:
534 Sahifa 7 illyustratsiayalar
ISBN:
978-5-298-04219-2
Yuklab olish formati:
Audio
O'rtacha reyting 4,9, 83 ta baholash asosida
Audio
O'rtacha reyting 4,5, 240 ta baholash asosida
Matn, audio format mavjud
O'rtacha reyting 4,7, 539 ta baholash asosida
Matn
O'rtacha reyting 4,3, 288 ta baholash asosida
Matn, audio format mavjud
O'rtacha reyting 4,9, 1932 ta baholash asosida
Matn
O'rtacha reyting 4,8, 290 ta baholash asosida
Audio
O'rtacha reyting 0, 0 ta baholash asosida