Kitobni o'qish: «Күңелемнең иләс-миләс чагы…»
Автор сүзе
Сәлам, дусларым. Мин, Дилбәр Исраева, сезгә үземнең иҗат җимешемне – беренче шигырьләр җыентыгымны тәкъдим итәм. Әйдәгез, башта танышып үтик.
Мин 1993 елның 9 апрелендә Башкортостанның Тәтешле районы Чургылды авылында туганмын. Әтием – Илдар, әнием – Рәйфәнә, һөнәрләре буенча икесе дә укытучылар. Сеңлем Алия белән матур, тату гаиләдә үстек. Мәктәптән соң Башкорт дәүләт университетының Нефтекамда филиалында икътисадчы һөнәрен үзләштердем. Аннары 2 ел Ижау шәһәрендә банкта эшләдем. Иҗатымның чәчкә аткан вакыты да нәкъ шул елларга туры килә. Аңа тиклем дә бераз шигырьләр яза идем, әмма аларны кешеләргә күрсәтергә ояла идем. Ә инде 2017 елны Ижаудагы "Татар кызы" конкурсында катнашканда, үземнең иҗат җимешләремне социаль челтәрләрдә куя башладым. Икетуган апам Эльмира Нигмәтҗанның киңәшләре, интернеттагы дусларымның уңай комментарийлары, шигырьләремнең Удмуртиянең Яңарыш газетасында басыла башлавы -болар миңа канат куйды, яңадан иҗат итәргә илһам бирде. Шул ук елларда шигырьләрем җыр буларак та яңгырады.
2018 елда кияүгә чыктым, Нефтекама шәһәренә күченеп кайттым. 2019 елны игезәк балаларыбыз туды. Хәзерге көндә тормыш иптәшем Илнур белән 3 бала тәрбиялибез: игезәкләр Арыслан, Нәргизә, һәм кечкенә улыбыз Чингиз. Кияүгә чыгып балалар тапкач, иҗатым да яңа борылыш алды дип саныйм, хәзер шигырьләр сирәгрәк туса да, алар элеккеге кебек самими түгел, тирәнрәк мәгънәле, минемчә.
Бу җыентыкта сезгә 2014 елдан алып, бүгенге көнгәчә язылган шигырьләремне тәкъдим итәм. Аларда минем яшәешем, уй кичерешләрем, борчуларым. Күңел түремнән ургылып чыккан иҗат җимешләрем сезне дә уйландырыр, күңелегезгә дәрт өстәр, яшәү көче бирер дигән өметтә калам.
Мин бәхетле!
Мин бәхетле! Бу турыда
Оран салам бар дөньяга!
Тормышымны башладым мин
Яңа биттән, өр-яңадан!
Елмаясым килә минем,
Килә айларга җитәсем,
Дөньядагы бар кешене
Килә бәхетле итәсем!
Кайвакыт шушы бәхеттән
Хәтта елыйсым килә.
Бәхетемне көйгә салып
Җырлар җырлыйсым килә.
Ә нәрсә ул бәхет? – диеп,
Сорарсыз сез бәлки миннән.
Бәхет – ул бит шундый гади)
Бәхет – яшәү шушы җирдә!
Сәламәтлек – ул зур бәхет,
Бәхет – тыныч кунелең.
Таңның атуын күрүең
Үзе бәхет түгелме?
Бәхет – синең якыннарың
Булсалар янәшәңдә,
Бәхет – канәгать булуың
Хезмәт түккән эшеңдә.
Бәхетлемен – бу тормышта
Яшәвемнән тәм табам.
Теләгем – бу бәхетемнән
Аермасын бер Аллам!
2016 ел.
Татар кызы
Мин татар дип горур әйтә алам:
Сойләшәмен татар телендә.
Татар әкиятләрен тыңлап үстем
Тумасам да татар илендә.
Нечкә күңелемә сеңеп калган
Әтиемнең гармун моңнары.
Шул моңнарга кушылып әниемнең
Искә тошә матур җырлары.
Мин татармын! Татар кызы үзем.
Татарлыгым белән мактанам!
Әле дә ярый татар кызы булып
Туганмын дип ихлас шатланам!
Үз халкымнын гади бер кызы мин
Татар кызы үзем, татармын!
Милләтебез белән горурланып
Бу хисләрне мәңге саклармын!
2017 ел.
Күңел көче
Һаваларда очкан кошлар кебек
Хис итәмен кайчак үземне.
Күпме уйлар, күпме хис күңелдә,
Шат елмаю бизи йөземне.
Илаһи көч чолгап ала мине,
Таулар күчерерлек көч сизәм!
Барысы да үзебезнең кулда,
Бар да яхшы булыр бик тиздән!
Һәр кешенең күпме изге эшләр
Аткарырлык күңел көче бар.
Әммә сәбәпләре дә юк түгел:
Кәефе юк, яки вакыты тар.
Шул сәбәпләр аркасында күпме
Эшләр ята башлап ташланган.
Беләм, сездә дә бар андый уйлар,
Күңел түрләрендә сакланган.
Ә вакыт – ул аккан суга тиң бит,
Әйләнә дә яңа көн туа.
Көннәр арты айлар, айлар арты еллар…
Гомер көндәлегенә тула.
Әмма безнең гомер тик бер генә,
Мәңгелеккә килми бер кем дә.
Яхшы гамәлләрсез үтмәсен иде
Ходай безгә биргән бер көн дә.
2017 ел.
Атлыйм шәһәр урамнары буйлап…
Атлыйм шәһәр урамнары буйлап,
Күпме кеше килә каршыга.
Йөзләрендә җитди, усал битлек,
Белмим, кая барсы ашыга?
Әй, чабабыз, әйтерсең лә гомер
Мәңгелеккә безгә бирелә…
Көннәр үтә, бер-берсенә ошап.
Гомер үтә – кайтмый кирегә.
Гомер үтә.
Нишләп үтә гомер?
Нинди максат белән яшибез?
Кадерен белеп калыйк димибез шул,
Вакыт җитми, эш тә эш дибез.
Эш үлгәч тә торып кала диләр,
Ни язгандыр безнең гомергә?
Үкенмәслек итеп, кадерен белеп
Яшәп булса иде бу жирдә!
2017 ел.
Әле генә язга кергән идек…
Әле генә язга кергән идек
Шул арада инде көз җиткән…
Әле генә сабый бала идек,
Инде акыл кергән, буй җиткән…
Әле генә көтә идек сыман
Тизрәк үсеп, зурлар булганны…
Инде зурбыз. Әмма балачакның
Хыяллары кабул булганмы?
Йөгерәбез, ашыгабыз һәрчак
Без бит, дибез, дөнья куабыз.
Куып җитте микән берәр адәм?
Йөгерергәме без туабыз?
Эх, бер туктап, азрак ял итергә,
Якыннарга әйтеп җылы сүз,
Күңел кушкан теләкләрне үтәп…
Әлегә юк… Тагын бераз түз…
18.09.18
Чынга ашса иде хыяллар…
Килер вакыт, дибез. Хыялларны
Ашырырга әле иртәрәк.
Кабул булыр әле теләгебез
Бәлки соңрак, бәлки иртәгә.
Уйланабыз: гомер әле озын
Әле алда көтә бик күп еллар.
Үтелмәгән әле бик күп юллар,
Җырланмаган әле бик күп җырлар…
Вакыт килми, ул бары тик уза
Гомер көннән көнгә кыскара.
Хыялларны киләчәккә саклап
Тормышыбыз җайлап узып бара.
Кемдер бик яшь кенә булса да
Инде арабыздан китеп барган.
Аның да бит күпме хыяллары,
Максатлары чынга ашмый калган.
Гомер – мизгел. Бу мизгелдә безгә
Кирәк, бәлки, бераз ашыгырга?
Җитсә иде шушы гомеребез
Хыялларны чынга ашырырга.
2017 ел.
Юллар
Кайда гына илтми юллар безне,
Тоташтыра ерак араны.
Адаштырмасын тик барыр юлда
Табигатьнең давыл, бураны.
Юллар, юллар… Тасма кебек алар
Офыкларга барып тоташа.
Шул юллардан барып илдән илгә
Кеше белән кеше очраша.
Юллар… Уйландыра, моңландыра…
Фикер очын табу икеле.
Юлның да бит очы-кырые юк
Нәкъ әнә шул уйлар шикелле.
Гомер дә бит тоташ бер юл кебек
Сикәлтәле, озын, бормалы.
Кайсы тарафларда йөресәм дә
Өзелмәсен барыр юлларым!
2018 ел.
Бәхет юлы
Бу тормышта һәркемнең дә
Язмышы үзгә икән.
Ул тормышның эчтәлеген
Язарга безгә икән.
Бары тик үзеңнән тора,
Бәхетең үз кулыңда.
Аны тапканчы ерасы
Киртәләрне юлыңда.
Җинел түгел бәхет юлы,
Үтәм димә бер көндә.
Сиңа бәхет өеп бирми
Бу тормышта бер кем дә.
3.06.17
Айга карап уйланулар
Күк йөзендэ йөзгән ялгыз аем
Тәрәзәдән карый үрелеп.
Мин дә бүген синең кебек ялгыз,
Ялгызлыктан өши күңелем.
Карыйм сиңа, ялгыз булсаң да син
Болыт ерып төнне яктыртасың.
Әллә якты нурларыңны сибеп,
Адашканнымы син кайгыртасың?
… тормышта да төрле хәлләр була,
Кичә ялгыз, бүген парлы син.
Боекма син, кешем, айдай бар дөньяга
Күңелеңнән якты нурлар сип!
Сип нурларың, адашканга юлда,
Караңгыда йөреп аргандыр.
Аның да бит күңеле түрендә
Өмет чаткылары калгандыр.
Моңсуларга син елмаеп кара,
Сагышлары бераз таралсын.
Шулчак син дә узеңнең дөньяда
Ялгыз түгелеңне аңларсың.
…төнге күктә якты нурлар сибеп
Ай елмая, кысып күзләрен.
Кай арада йолдыз сырып алган,
Болытның юк хәтта эзләре…
2016 ел.
Үзем белән үзем сөйләшәм
Бар да үтә, бар да вакытлы дип
Юатамын кайчак үземне.
Җимерелсә әгәр планнарым,
Санга сукмасалар сүземне.
Бар да үтә, бу бит бары бер көн
Син көткәнчә барып чыкмады,
Ни булса да, барсы яхшыга дип
Юатамын күңел сыкравын.
Әллә Ходай үзе рөхсәт итми,
Бәлки ясыйдыр ул ишарә?
Барыбыз да Ходай кулында бит
Ясама үзеңнән бичара.
Кыенлыклар кемдә булмый дисең,
Бер син генә түгел дөньяда.
Көч-дәрт туплап башлап кара әле
Шушы ниятеңне яңадан.
18.02.17
Кадерен белик
Без исән бит әле, яшәгәндә
Һәр минутның кадерен белеп яшик,
Яныбызда булган якыннарга
Шат елмаеп, матур сүзләр дәшик.
Авырлыклар булса, артта калсын
Алда көтсен бары яхшысы.
Көч-дәрт бирсен якын кешеләргә
Күңел учагының яктысы.
Бары Ходай белә кемнең бу дөньяга
Кайчан килеп, кайчан китәсен
Шуның өчен сөенеп каршы алыйк
Һәрбер аткан таңның иртәсен.
6.04.17
Нидер җитми
Миңа тагын азрак нидер җитми,
Бер карасаң, бар да бар кебек
Тамагым тук, өстем бөтен, ләкин
Әллә нидән сыкрый бу күңел.
Сәламәтлек җитә, Ходаема
Ансы өчен укыйм гел рәхмәт,
Зарланырга сәбәп юк та кебек,
Бар да кебек, тоймыйм мин рәхәт.
Күңел һаман сыкрый, ярсый-ярсый
Нидер тәлап итә, таптыра.
Әллә тормыш юлым дөрес түгел?
Минем башта туа мең сорау.
Гел шатлыктан гына торган тормыш
Булса да дөньяда, сирәктер.
Рәхәтлекнең тәмен белер өчен
Авыр минутлар да кирәктер.
2.03.17
Вакыт
Туган якка, якыннарым белән
Күрешергә кайттым кунакка,
Әле генә кайткан идем кебек
Булмый ләкин калып озакка.
Эх, тагын бер сәгать торсам әгәр
Күңел булыр төсле, туярмын.
Авылымның, өйнең һәр почмагын
Күңелемә салып куярмын…
Юк шул, вакыт җитми, ашыгабыз,
Кузгалырга кирәк – эш көтә.
(Әйтерсең лә берәр кайчан ул эш
Азая, я бөтенләй бетә.)
Кеше бу дөньяда яшәгәндә
Һәрчак нидер җитми, нидер көтә.
Туган якка кайту, хезмәт хакын,
Бәлки югарырак үрләү эштә…
Балаларның үсүләрен көтә
Ә аннары тормыш коруларын…
Ялгыз ана көтә баларның
Хет бер тапкыр кайтып урауларын…
Шулай яшәү тормыш кануныдыр
Гел бер төрле булмый безнең гомер.
Бөтен нәрсә җитсә, туйсак әгәр
Бу гомернең ахыры җитүедер…
2.12.18
Без бит яшьләр
Без бит яшьләр дибез, имеш,
Яшьлек кадерен беләбез.
Әти-әни тапкан белән
Яшәп күңел күрәбез.
Барыннан да ләззәт алып
Калырга тырышабыз.
Тормыш әле озын булыр
Күрмәбез кайгы-сагыш…
Кайвакытта эш итәбез
Уйламый алдын-артын.
Әмма барсы өчен җирдә
Түләргә кирәк хакын.
Хәзер яшьләрнең күбесе
Эчә, тарта, сүгенә.
Читтән карасаң бу кыланыш
Бигрәк ямьсез күренә.
Начар гадәтләрең сине
Бизи дип уйлыйсыңмы?
Әти-әни ни әйтер дип
Бер уйлап куймыйсыңмы?
Әти-әни баласына
Була йомшак күңелле.
Алар аңлар, ә үз балаң
Үзеңне кичерерме?
Киләчәктә бар синең дә
Ата, ана буласың.
Үз әти-әниләреннән
Балалар оялмасын.
Онытмасак иде шуны
Яшьлек – бер генә вакыт.
Милләтебез горурлыгы
Булсак иде һәрвакыт.
2017 ел.
Ятимнәр
Балалар йортында сабыйлар
Күңелен юатыр я, кемнәр?
Кызганыч, әмма бик күпләре
Әтиле-әниле ятимнәр.
"Безгә бит яктырта бер кояш
Бер үк ай елмая төннәрен.
Әйт әле, нигә соң һаман да
Әнием, юк сине күргәнем?
Бер җирдән без атлап йөрибез,
Ә бәлки кисешә юллар да?
Әнием, борчымыймы сине -
Сабыең җиде ят кулларда?"
Кем тапкан – үстерсен дә шулар,
Газизләрдән газиз баласын.
Бәхетле булсын һәрбер бала,
Ятимлек ачысы калмасын.
7.01.19
Ялгышулар
Бар микән ул бу дөньяда
Бик дөрес яшәүчеләр?
Һәрбер эшне вакытында,
Төп-төгәл эшләүчеләр?
Бер тапкыр да ялгышмыйча
Буламы тормыш көтеп?
Әллә инде өйрәнәсең
Бары күп юллар үтеп?
Дүрт аяклы атның да бит
Абынган чагы була.
Бик сабыр күк тоелса да,
Кайчакта китә дулап.
Әмма ялгышларсыз яшәп
Тормыш алга бармый ла.
Сабыйлар да, егылмыйча,
Тәпи китә алмыйлар.
Ялгышлар юк, бу бит бары
Кабатланмас тәҗрибә.
Тормыш биргән дәресләрдән
Качып котылам димә!
Яңа үрләр яулыйм дисәң,
Булмый һич тә хатасыз.
Хата ясамыйча гына
Гомер итү – файдасыз.
2020 ел.
Бу дөньяда барсы да бар
Бу дөньяда барсы да бар:
Агы да, карасы да.
Йөрәкләрдә бар җылылык,
Бар анда ярасы да.
Бер карасаң, дөнья бик киң,
Бер карасаң, тар сыман.
Кешеләрнең яхшысы бар,
Яманы да бар сыман.
Игътибар нигә юнәлсә -
Без шуларны күрәбез.
Дөньяны һәркем үзенчә
Матур итеп үрәбез.
Күңеле изге булган кеше
Яхшыны күрә белә.
Ә начарлык уйлаганы
Барыннан явыз көлә.
Бу дөньяда бар нәрсәне
Ничек бар, шулай итеп
Кабул итергә өйрәнсәк,
Күңелләр булмас китек.
2020 ел.
Дүртъюллыклар
Караңгылык, сүнгэн утлар,
Төнге җиле салкын хәтәр.
Бу дөньяда калган төсле
Ай, йолдызлар, мин һәм шәһәр…
***
Һәркемнең дә күңел төпкелендә
Үзе генә белгән сагыш бар.
Ул сагышны җиңеп чыга алсак
Матур булыр иде язмышлар.
***
Тормышның рәхәтен, яшәүнең ләззәтен,
Тоям туган якта.
Кадерләрен белик, матурлыгын күрик
үзебез яшь чакта.
***
Уйласыннар, әйдә, тиле диеп
Уйласыннар әле бүтәннәр.
Әмма алар түгел минем юлдан
Минем тормыш юлын үткәннәр.
***
Юлга чыктым, бәхетемне эзләп
Бәхеткә илткән юл катлаулы.
Ышанам, бәхетем көтәдер
Булмаса уйларым хаталы.
***
Язмышларның якты мизгелләрен
Хәтер сандыгыма җыямын.
Кыен чакта күңелемнән барлап
Авыр уйларымны җуямын.
***
Күңел елый… Бар да яхшы -
Күңел урынында түгел.
Сәбәбен дә таба алмыйм,
Янә ни булды бүген?
Күңелемнең иләс-миләс килгән,
Шигырь туа торган халәте…
Күңелемнең иләс-миләс чагы…
Күңелемнең иләс-миләс килгән,
Шигырь туа торган халәте.
Андый чакта миңа бик рәхәт тә,
Бик авыр да була кайвакыт.
Кайчак бу хис кинәт кенә килә,
Кайчак килә хәйран көттереп.
Килә дә ул, мине көтмәгәндә
Баштан аяк ала бөтереп.
Качып калып булмый бу халәттән,
Ул кайдан да сине табачак.
Табачак та, я бетмәс шатлыкка,
Я сагышка урап алачак.
Бу халәтнең иясе мин түгел.
Мин тик үзем аша үткәрәм.
Ул килгәндә мин дә башка төрле,
Андый чакта мин дә үзгәрәм.
Бу халәтне һәркем кичермидер,
Аңлый алмас мине бар галәм.
Ярый әле күңел бушатырга
Ак кәгазь бар, һәм дә бер каләм.
22.11.22.
Минем күңел
Нәни шатлыктан да күңелемдә
Бөтен дөнья китә яктырып.
Әйтерсең лә бары минем өчен
Кояш сибә җиргә яктылык.
Шатлыкларым хәтта эчкә сыймый
Ташып чыга читкә ярыннан.
Яхшылыкны гына күрә башлыйм
Әйләнә-тирәмдә барыннан.
… Әмма кечкенә бер начарлык та
Боза ала шушы халәтне.
Нигә Ходай миңа бирде икән
Нечкә күңел, тою сәләтен?
Тәүлегенә әллә ничә тапкыр
Күңелемдә үлеп тереләм.
Ә башкалар мине аңлый алмый…
Мин генәме шулай тилергән?
Күңелемне әгәр күлмәк кебек
Киеп карарга дип алсалар,
Күпме вакыт түзә алырлар да
Һәм нинди нәтиҗә ясарлар?
Зарлануым түгел язмышыма,
Бар да яхшы минем бүгенгә.
Тик бәхетле итеп тою өчен
Тынычлык та кирәк күңелгә.
2017 ел.
Мин Җир кызы
Мин Җир кызы! Мин Ходайның
Яраткан кызы!
Иркәләп-сөеп үстергән
Якты йолдызы.
Кояш нурларыннан алдым
Йөрәк җылысын.
Шул җылым белән җылытам
Кечесен, олысын.
Мин Ходайның җирдәге бер
Урынбасары.
Кулларымда гөлчәчәкләр:
Кызыл, ак, сары.
Минем куллар гади түгел -
Ходай куллары.
Ярдәмен күрә Ходайның
Кыз һәм уллары.
Ходай биргән мәхәббәтне
Сезгә өләшәм.
Җирдәге начарлык белән
Шулай көрәшәм.
Җаным Ходайдан бирелгән,
Яшимен җирдә.
Бу гомер белән чикләнмәм
Шикелле бер дә.
Ходай – атам, Җире – анам,
Мин – гади кеше.
Гадилектән тылсым табу -
Һәркемнең эше.
Бәхет өчен килдек янә
Шушы дөньяга.
Бу тормыш миңа бик ошый,
Рәхмәт Ходайга.
27.06.20.
Яратам тормышны!
Яратам тормышны!
Кояшлы көннәрен,
Йолдызлы төннәрен
Яратам!
Шатлыклы көндә дә,
Сагышлы төндә дә,
Дөньяга шат җырым
Яңгыратам!
Яратам тормышның җәен дә, кышын да,
Чәчәкле язын да
Яратам!
Карагыз, офыкта ничек матур булып,
Өр-яңа көн туа,
Ата таң…
Яратам тормышның агын һәм карасын,
Яратам искесен, яңасын.
Бары яратканда дөнья учагында
Пыскып түгел, дөрләп янасың.
Сагышы, кайгысы – ансы да кирәктер,
Бу дөнья тормый гел шатлыктан.
Бары аермасын Ходаем күңелне
Сөюдән, аклыктан, сафлыктан.
Сагышы, кайгысы – ансыз булмый тормыш,
Булмый шатлык гелән.
Әмма яңгырдан соң һәрчак кояш чыга,
Хәзер инде беләм.
Шатлыгы, сагышы, барысы да минеке,
Минем юл – үтә алмас бүтәннәр.
Бәхеткә ирешмәс, җинел юл сайлаган,
Тик ятып бәхетен көткәннәр.
6.08.17.
Монда минем якын кешеләрем,
Монда яши минем күңелем…
Чургылдым
(җыр)
Туган авылым, газиз Чургылдыма
Бүген тагын кайтып килүем.
Монда минем якын кешеләрем,
Монда яши минем күңелем.
Туган ягым – яшел бишегем син,
Бу дөньяга синдә мин тудым.
Ераклардан сине сагынып кайтам
Туган авылым – газиз Чургылдым!
Авылымның даны – ике герой.
Исемнәре мәңге күңелдә.
Алар батырлыгын хәтерләтә
Мәрмәр бюстлар авыл түрендә.
Авылымның тирә-ягын бизи
Чишмә-таулар, кырлар урманнар.
Табигате генә түгел гүзәл
Кешеләре шундый уңганнар!
Туган авылымда якын миңа
Һәрбер йорты, һәрбер кешесе.
Еллар үтсә, тормыш үзгәрсә дә
Газиз авылым мәңге яшәсен!
2017 ел.
Туган якка кайту
Вагон тәрәзәсеннән үрелеп
Кояш карый минем күземә.
Эсседәнме, әллә шатлыктанмы
Ят алсулык чыккан йөземә.
Сәгать теле сыман келтер-келтер
Поезд чаба туган ягыма.
Бик сагындым туган авылымны!
Ул да микән шулай сагына?
Көткән чакта минуты да аның
Бер сәгать шикелле тоела.
Туган якта үткән һәрбер мизгел
Хәтеремә мәңге уела.
Әле дә истә: бала чакта уйнап
Көннәр буе тышта йөрелгән.
Су буйлары, басу, каенлыклар
Бар да хатирәгә үрелгән.
Тынып калган хәзер су буйлары
Сукмакларны чирәм каплаган.
Ә шулай да авылым табигате
Балачагым төсен саклаган.
2018 ел.
Әти-әниемә
(җыр)
Сагынуымны сезгә әйтер өчен
Табып булмас, ахры, сүзләрне.
Беләсезме, бик күрәсем килә
Җанга якын нурлы йөзләрне.
Сез бит минем йөрәк түрендәге
Балкып янган якты кояшым
Килә сезнең назлы елмаюны,
Җылы карашларны тоясым.
Балачакта уйландырмый иде,
Хәзер аңлыйм – сез иң яхшысы!
Ераклардан мине тартып тора
Гаилә учагының яктысы.
Сезнең янда мин һәрвакыт бала.
Барлык мәшакатем онытыла.
Кайда барсам, кайда йөресәм дә
Күңелем туган йортка омтыла.
Сезгә булган рәхмәт хисләремне
Салам шушы шигъри юлларга
Сездән яхшы әти-әни юктыр
Бу тылсымлы фани дөньяда!
2014 ел.
Энҗе туегыз белән!
30 ел элек бу көнне
Бер бик матур туй булган:
Чургылды авылында
Өр-яңа гаилә туган!
Безнең әти кияү булган,
Әниебез – яшь кәләш.
Шул көннән алып 30 ел
Яши алар бергәләп.
Безне, ике бөртек кызны
Яратып үстерделәр.
10 бармак көче белән
Йорт-җирне күтәрделәр.
Кызлар үскәч, насыйп булды
Сезгә онык сөяргә.
Язсын аларга күп еллар
"Зүрнәй, зүрәтәй" дияргә.
Әти, әни, рәхмәт сезгә,
Тату гаилә коргансыз.
Сез безнең өчен һәрвакыт
Үрнәк булып торасыз.
Эшләрегез гөрләп бара,
Тормышларыгыз җитеш.
Үзегез яшь, сау-сәламәт -
Калыгыз гел шул килеш!
Бу бәхетегезне берүк
Ходай артык күрмәсен!
Сез икегез – бик матур пар,
Күзләр генә тимәсен!
Алда тагын да бәхетле
Бик күп еллар көтсеннәр.
Яман чирләр, җил-давыллар
Сезне урап үтсеннәр.
Безне һәрвакыт якты йөз,
Мул табын каршы ала.
Рәхмәт сезгә, әти-әни!
Без – иң бәхетле бала!
25.07.2022
Тормыш иптәшемә
Бер карасаң, бик күп кебек,
Бер карасаң – аз.
Биш ел элек икебезне
Кавыштырды яз.
Яз көне никах укыттык,
Җәй туйлар үтте.
Ул кабатланмас мизгелләр
Үтте дә китте.
Инде яшь гаилә түгелбез,
Тәҗрибәбез бар.
Тәгәрәшеп үсеп килә
Газиз балалар.
Безнең тормыш гади генә -
Сериал түгел.
Үз көебезгә тынычлап
Яшибез бүген.
Савыт-саба да шылтырап
Куя кайвакыт.
Хәзер аңа бик игътибар
Итмибез артык.
Еллар үткән саен сиңа
Хөрмәтем арта.
Балаларыбыз өчен син -
Иң яхшы ата.
Моннан соң да татулыкта
Яшәргә язсын.
Гаиләбездә бәхет, муллык
Тагын да артсын.
23.03.23
Әниемә
Әни, бүген синең юбилеең
Котлап килгән дуслар, туганнар.
Синең туган көнең хөрмәтенә
Календарьда бәйрәм куйганнар.
Сине алтын юбилеең белән
Чын күңелдән котлап үтәбез.
Син булганга гына якты безнең
Һәрбер туган кич һәм иртәбез.
Син бит безнең туган өйнең яме,
Пешкән ашың телне йотарлык.
Әйткән сүзең җанга җылы өсти,
Беткән чакта башлар буталып.
Бездән башка күпме укучылар -
Барсына да җитә җылы сүзең,
Алай гына түгел, һәрберсенең
Талантларын күрә күңел күзең.)
Сиңа карап өйрәнәбез без дә
Бар нәрсәгә шөкер итәргә.
Булганына рәхмәт әйтә белеп
Саклык белән дөнья көтәргә.
Барсына да өлгерәсең үзең,
Ишегалды тулы чәчәкләр.
Һәрбер бәйрәм саен өстәлләрдә
Бәлеш, казың, манты, чәкчәкләр.
Яшә әле, әни, әти белән
Йөзгә тиклем, бәлки күбрәк тә.
Сез бит безнең өчен олы үрнәк,
Таянырлык ныклы терәк тә.
Шушы матур көнне телибез без
Сәламәтлек, озын гомерләр.
Туар таңнар сиңа бәхет-шатлык,
Яңа хисләр алып килерләр.
12.06.2020.
Әтиемә
Әти, бүген синең туган көнең,
55 яшь – матур юбилей.
Туганнарның, дуслар, якыннарның
Котлавыннан бөтен өй гөрли.
Син бит безнең таяныч һәм терәк,
Яраткан ир, әти, зүрәти.
Әле тагын бик күп матур язлар,
Җәйләр, көзләр, кышлар күр, әти.
Син күпләргә маяк – гадел остаз,
Хөрмәтле һәм яхшы җитәкче.
Шул хөрмәтне, мәхәббәтне тоеп
Яшә, әти, йөзгә җиткәнче.
Гаиләң, коллективың, туганнарың
Колак сала әйткән сүзеңә.
Дәресләрдә куйган яхшы билге -
Ике "5"ле бүген – үзеңә.
Синең кебек көчле ир-ат кына
Спорт белән җитди мавыга.
Чаңгы, күнегүләр, йөгерүдән
Авырулар да хәтта савыга.
Кеше бәхете өчен нәрсә кирәк -
Тормышыңда бар да бар бүген.
Моннан соң да бәхет кояшының
Нурлары бизәсен гомер күгең.
1.03.2020.
Сеңлемә
Туганнарым бик күп минем,
Иң якыны – син генә!
Озак көткән бертуганым,
Сеңлем минем, бергенәм!
Кай арада туып-үсеп
Буйга җиткәнсең үзең?
Карап сокланып туялмыйм
Тимәсен генә күзем!
Алтын куллы, оста телле
Кеше ул минем сеңлем!
Куанычым, таянычым,
Сердәшчем дә ул минем!
Үземә бик тә ошаган,
Игезәк сыңар кебек.
Танышлар хәтта аермый
Безне янәшә күреп.
Сеңлем, сиңа саулык телим
Бүген туган көнеңдә.
Бәхет-шатлык янәш булсын
Синең белән гомергә!
08.04.2020.
Нәнәемә
Балачактан безгә якын булдың,
Киңәшчебез булдың һәр эштә,
Теләкләрең безне саклап йөртә,
Син бит, нәнәй, гүя, фәрештә.
Шуңадырмы, Ходай гомерне дә
Кызганмаган, биргән озынын.
Тагын бик күп еллар яшә әле
Кадерен тоеп улың-кызыңның.
Туксан яшьлек юбилеең белән
Килә сине котлап үтәсе.
Бу елларда күпне кичергәнсең,
Артта калсын борчу, киртәсе.
Картаямын диеп моңайма син,
Картлык бит ул – Ходай бүләге.
Балаларың, онык-оныкчыгың -
Һәрберсенең син бит терәге.
Сәламәтлек сине ташламасын,
Килер көннәр шатлык китерсен.
Туксан – гомер чиге түгел әле,
Бәхет белән йөзгә җителсен!
18.12.18.
Зүрнәемә
Син тормышка гашыйк идең
Гашыйк идең язларга,
Тугыз балаңны үстердең
Күмеп сөю-назларга.
Балалардан да күберәк
Оныклар хәзер синең,
Тик сөенеп каршыларга
Яныбызда юк үзең.
Зүрәткәй белән икегез
Коргансыз матур оя.
Һәр балагыз бер-берсе өчен
Зур терәк булып тора.
Суытмабыз ул ояны,
Туганнар бергә булсак,
Әлегедәй аралашып,
Очрашып, йореп торсак.
Син бит безгә һәрвакытта
Изге теләк теләдең
Шигырьләрең, киңәшләрең
Яхшылыкка өндәде.
Шатлык тулы шигырьләрең
Китапларда урын алды.
Сине сагынгач укырга
Ярый әле алар калды.
Сине белгән танышларың
"Чәчән-ана" диделәр.
Атнабайның премиясен
Шуның өчен бирделәр.
Зүрнәй, телим якты төннәр
Караңгы гүрләреңдә
Ышанам, синең урының
Оҗмахның түрләрендә.
2016 ел.
Балаларым
Мин бәхетле! Кабул булды
Күптән көткән теләгем!
Тиздән җиргә аваз сала
Ходаемның бүләге!
Түземсезлек белән көтәм
Тәүге очрашкан көнне.
Сабыйларым, мин әле үк
Бик яратам бит сезне!
Берүк сау-сәламәт булып
Бу дөньяга туыгыз.
Бәхет-шатлыкка төренеп
Үтсен гомер юлыгыз.
Минем хәлне бары аңлар
Бәби көткән аналар.
Насыйп булсын һәр гаиләгә
Сау-сәламәт балалар.
Сабыйларым, карынымда
Сезнең тибүне тоям.
Моннан да зур бәхет бармы?
Дип, кайчак уйлап куям.
Шул тиклем ярата алам
Дип уйламаган идем.
Әниләрнең сөю көчен
Хәзер инде мин белдем.
3.12.18.
ЧЫН МӘХӘББӘТ ШУШЫ БУЛАДЫР УЛ…
Мин гашыйк
Бер күрүдән сиңа гашыйк булып
Хыял дулкынында атындым.
Ничек кенә ерак булмасаң да
Күңел һаман сиңа талпынды.
Синең моңлы тавышыңны тыңлап
Гомер буе яшәргә дә әзер.
Өнемдә дә, төшемдә дә минем
Уйларымда гел син генә хәзер.
Эх, бер генә тапкыр синең белән
Янәш утырып телим сөйләшергә,
Барлык хисләремне белдерергә,
Танга кадәр бергә серләшергә…
Юк шул, төштә генә күренәсең,
Күрешергә өндә юк бер чара.
Әмма өмет яши күңелемдә,
Син күңелне буйсындырып кара!
Минем хисләр – ул бары тик хыял.
Син белмисең минем барлыгымны.
Шуңа курә шигъри юллар аша
Ачам сина күңел сандыгымны…
2016 ел.
Син карасаң минем күзләремә…
Син карасаң минем күзләремә,
Күрерсең бар сагыш, сөюне,
Шул минутта онытырмын төсле
Кайнар утта янып-көюне…
Син карасаң минем күзләремә,
Бар мәшакать эреп бетәр иде.
Шул караштан миңа бит кайчандыр
Башлар әйләнерлек сөю килде.
Син карасаң минем күзләремә,
Сүзсез дә бит мине аңларсың,
Аңларсың да, гомерең буена
Ярың итеп мине сайларсың.
Син карасаң минем күзләремә,
Миннән бәхетлесе булмас төсле!
Һәм тоярсың шул вакытта син дә
Безнең сөю барыннан да көчле!
2017 ел.
Бәхет парлы булуда
Һәр көн иртән Ходаема
Рәхмәт әйтеп уянам:
Бу тормышта якыннарым -
Гаиләм бар дип куанам.
Синең белән яшәүләре
Ул бит үзе бер рәхәт.
Улым өчен, кызым өчен
Җаным, сиңа мең рәхмәт!
Татулыкта, иминлектә
Балаларны үстерик.
Авыр чакта терәк булыйк,
Яшәр өчен көч бирик.
Һәркемгә дә бу тормышта
Парлы булырга язсын.
Бер-берсенә гашыйкларның
Таңнары бергә атсын.
2020 ел.
Яшьлек язым
Синең белән бергә йөргән чаклар
Калды инде бары хәтердә.
Ә мин һаман сине генә сөям
Ләкин куркам сиңа әйтергә.
Син ятларда, хәзер мин ялгызым
Каршылыймын инде язларны.
Искә аласыңмы син дә мине,
Шул язларда калган назларны?
Син ялгышым минем, язларымда
Торып калган татлы сагышым.
Сине көтү бушка – моны аңлыйм.
Ник сагышлы минем язмышым?
2017 ел.
Син генә бул янымда
Сине очраткан көнемә
Мин һәрвакыт рәхмәтле.
Бары синең белән, җаным,
Мин бу җирдә бәхетле.
Мәхббәтем син бит, иркәм,
Сиңа тиңнәр юк җирдә,
Насыйп булсын яшәүләре
Иңнәрне куеп иңгә.
Пар аккоштай гомер юлын
Тигез үтәлсәк иде.
Гомер йомгагын икебез
Бергә сүтәлсәк иде.
Бары синең җылы сүзең
Дәва минем җаныма.
Башка беркем кирәк түгел,
Син генә бул янымда.
23.10.18
Сагыш
Син киттең, ә мин ялгызым,
Моңсу миңа кичләрен.
Вакыт үтә, син кайтмыйсың,
Синсез ниләр эшләрмен?
Нигә шундый газаплы соң?
Сөюләр – бәхет, диләр.
Бәхет түгел, сагыш алды
Минем күңелне биләп.
6.01.19
Серле күзләр
Ай-яй-яй, серле күзләрең,
Сихерләде карашың.
Гомер буе синең күзләр
Миңа гына карасын.
Сине тәү күргән мәлдә үк
Җәлеп итте күзләрең.
Шунда миңа нидер булды,
Гашыйк булдым, түзмәдем.
Күзләреңә тутырып карыйм,
Аннан нурлар сибелә.
Син дә битараф түгелсең,
Күзләреңнән сизелә.
Серле күзләреңдә табам
Яшәвемнең мәгънәсен.
Безнең мәхәббәтебезгә
Күзләр генә тимәсен!
22.02.22
Өлешемә тигән бәхетем
Кемдер килә җиргә "күлмәк киеп",
Тулып тора алтын касәсе.
Нәрсә тели – шундук пәйдә була,
Урап үтә тормыш әчесе.
Кемдер бик тырышып-тырмашып та
Теләгенә алмый ирешә.
Юкса, хыяллары зурдан түгел -
Бары яшәп карау кешечә.
Зарлану да, мактану да түгел
Мин бәхетле, чиксез бәхетле!
Алтын таулар да юк, миллионнар да
Гаиләм – минем гади бәхетем!
Шөкер кылам бүген булганына,
Кирәк түгел алтын, тәхете.
Бары Ходам күпсенмәсен иде
Өлешемә тигән бәхетне.
2.08.18
Чын мәхәббәт
Әкрен генә атлап, кар өстеннән
Тар сукмактан икәү баралар.
Әле гаилә кормаганнар алар,
Әле тумаганнар балалар…
Әле хисләр бөреләнеп кенә
Чәчәк ата яшьләр күңелендә.
Әле болытларның әсәре дә
Сизелмидер тормыш күгендә.
Әнә шулай башланадыр инде
Озын гомерләрнең юл башы.
Булыр әле киләчәктә алар
Бер-берсенең тормыш юлдашы.
Шатлыгын да, кайгысын да бергә
Үткәрерләр тормыш юлында.
Барсы җиңел үтәр, икесенең
Бер үк фикер булса уенда.
…Әкрен генә атлап, кар өстеннән
Олы юлдан икәү баралар.
Куллар кулда, ярсу күңелләрдә -
Җылы хисләр, уйда – балалар.
Чын мәхәббәт шушы буладыр ул -
Күпме гомер бергә үтелгән.
Кыенлыклар, борчуларны җиңеп,
Тормыш йомгаклары сүтелгән.
5.01.19
ЕЛМАЕП АЛЫЙК ӘЛЕ))
Шигырь яздым котырып…
Шигырь яздым котырып,
Ак кәгазьне тутырып.
Каләмемнең очы сынды,
Ә мин калдым утырып.
Утырып уйлар уйладым,
Уйлап-уйлап туймадым,
Аннан фәлән кешеләрнең
Нервысында уйнадым.
Язганымны сызып аттым,
Аннан тагын башладым.
Миннән шагыйрь чыкмас диеп
Дәфтәремне ташладым.
2016 ел.
Бер хатын-кыз зары
Бүген яңа күлмәк алдым
Тулыланды дөньялар.
Әллә ничә киеп салдым,
Искеләре гел яман.
Көне буе очып йөрдем
Бәхет кошы тоткандай,
Алтын тәңкә тапкан төсле,
Лотерея откандай.
Икенче көн иртән торып
Тагын кибеткә киттем,
Керү белән сатучыга
Шушы сүзләрне әйттем:
"Күлмәк янына кирәк бит
Хәзер туфли, сумкасы,"
…Тагын әллә күпме акча
Шунда калды, кыскасы.
Кайтып тагын көзге алда
Әллә ничә әйләндем,
Бер матур сүз ишетмәгәч
Иремә дә бәйләндем.
Иртәгә салонга барам,
Тырнак, чәчне ясатам…
Керфегемне дә ясатсам,
Тагын бурычка батам…
И авыр ла дөньялары,
Бигрәк тә хатын-кызга,
Чибәр хатын булам дисәң
Эшлә, иреңне кызган.
2018 ел.
Шундый мәхәббәт
Яратуымны сиңарга
Аңлатырга ничекләр?
Шундук сине сагына башлыйм
Ябылуга ишекләр.
Ялт итеп басып торасың
Тәрәзәбез каршында
Синсез кыен яшәүләре,
Җанкисәгем, машинам!
Кайда телим, кайчан телим,
Шунда алып барасың.
Монсы тузгач алам әле
BMWның карасын.
Машинасыз тормыш бармый,
Барса да артта кала.
Элек ничек яшәгәннәр,
Уйлыймын да таң калам.
Җырлый-җырлый җилдерәбез
Карамый көнгә, төнгә.
Бөкеләре дә булмаса
Шәп булыр иде дөнья!
2017 ел.
БӘЙРӘМ БЕЛӘН!
Яңа елның Яңа карлары
Менә тагын ел ахыры җитә,
Яңа елга аяк басабыз.
Яңа өмет баглап тормышларның
Яңа битен янә ачабыз.
Янә карлар ява, ак бәхеттәй.
Яңа елның яңа карлары,
Шул карлардай бәхет яусын безгә
Артта калсын борчу-зарлары.
Яңа еллар ел да кабатлана
Ел саен без аны көтәбез.
Һәм нигәдер Яңа елдан һәрчак
Могҗизаны өмет итәбез.
Ә могҗиза үзебезнең кулда!
Ятмыйк аны көтеп кемнәндер.
Зур максатлар куеп, Яңа елда
Ирешергә язсын – теләк бер!
Табышлар һәм югалтулар белән
Үтеп бара тагын бер елы.
Тормыш – тормыш инде. Бәхет һәм сагышның
Гел янәшә бара шул юлы.
2017 ел.
Кыш бабайга хат
Балалыктан чыксам да мин
Могҗизага ышанам.
Шуңа күрә Яңа елда
Кыш бабайга хат язам.
"Исәнме-саумы, бабакай,
Ни хәлләрдә яшисең?
Суык көннәрдә син дә ме
Безнең кебек өшисең?
Бар теләкләрне үтәргә
Җитәме тылсым көчең?
Җәй көннәрендә ниләрдән
Гыйбарәт синең эшең?
…Быел нәрсә телим диеп
Озак утырдым уйлап.
Инде менә сиңа, бабай,
Хат язам сырлап-буйлап.
Һәрбер кеше бу дөньяда
Булсын шат һәм сәламәт.
Урап үтсен кайгы-хәсрәт,
Афәтләр һәм һәләкәт.
Вакытында яңгыр явып
Чәчәкләр атсын иде,
Яңа елда ялгыз җаннар
Парларын тапсын иде.
Һәрбер бала бу дөньяда
Әти-әниле булсын.
Тулы, тату гаиләләрдә
Сәламәт сабыйлар тусын.
Ипотека түләгәннәр
Бурычтан котылсыннар,
Квартплата, бензин хакын
Арттыруны тыйсыннар.
Эшсезләр эшле булсыннар.
Кыен бит ул тик яту.
Кешеләр бер-берсе белән
Булсыннар дус һәм тату!
Үзем өчен ни телимме?
Минем пока бар да бар.
Ничек бар, шулай ук калсын.
Сау булып торчы, бабай!"
12.12.18
8 март белән!
Язның бер матур көнендә
Хатын-кызлар бәйрәме.
Бу көнне һәр гүзәл затка
Тиеш чәчәк бәйләме.
Әгәр гөлләмә бирүчең
Бөтенләй дә булмаса,
Чәчәк кибетенә чык та
Үзеңә бүләк яса.
Син лаек бу чәчәкләргә,
Бүләкләргә, назларга.
Шундый матур бәйрәм өчен
Рәхмәт инде язларга.
Һәр көнне кадерле булып,
Үзебезне яратыйк,
Бәхеттә һәм мәхәббәттә
Яшәүнең тәмен татыйк.
8.03.2020
Туй көнегез белән!
Сезнең мәхәббәт тарихын
Күптән күреп беләбез.
Ә бүгеннән сез бер гаилә.
Ныклы булсын гаиләгез!
Котлыйбыз туй көне белән,
Бездән изге теләкләр:
Йөз яшьтә дә бергә типсен
Сөю тулы йөрәкләр!
Озын гомер юлларыннан
Гел янәшә атлагыз,
Ходай биргән мәхәббәтне
Тапламыйча саклагыз.
Гаиләнең иң зур байлыгы
Ул, әлбәттә, балалар.
Телик сезгә сау-сәламәт
Матур кыз һәм малайлар.
Сөю учагыгыз бер дә
Сүнмәсен, сүрелмәсен.
Сезнең мәхәббәт күгендә
Болытлар күренмәсен!
Бәхет белән тулып торсын
Сезнең тормыш кәсагез.
Пар аккошлардай гөрләшеп
Мәңге бергә яшәгез.
2015 ел.
УЙЛАР, УЙЛАР…
Аңламыйм
Бу тормышны аңларга тырышып
Күптән инде башым катырам.
Нинди генә китаплар укымыйм,
Әмма һаман йөрим аптырап.
Мин аңламыйм: нигә яшьләр китә
Бик вакытсыз фани дөньядан?
Нигә чирли кеше? Каян килә
Гади кешеләргә ул яман?
Нигә шулкадәрле бәгырьсез без
Аңламыйбыз дусны, туганны?
Нигә табалмыйбыз азрак җылы
Эретергә җаны туңганны?
Нигә бер-беребездән гаеп эзләп
Үтә икән безнең гомерләр?
Гомер үтә, зая үтә гомер,
Йөрәкләрдә сүнгән күмерләр…
Ничек бар ул, шулай кабул итеп
Булмый мени якын кешеңне?
Соралмаган киңәш таратасың
Ташлап бөтен булган эшеңне.
Бәлки безнең салкын күңелләрне
Җылытырга җитәр бер чаткы?
Бары Ходай кабыза аладыр
Йөрәкләрдә сүнмәс учакны.
22.01.2020
Арыдым тыюлардан
Сез ничектер, ә мин, дуслар,
Ирекле тормыш телим.
Теләгән җиремә барып
Күңел ачарга телим.
Күкрәк тутырып, иркенләп
Һава сулыйсым килә.
Кайчак бу тормыштан арып
Кычкырып елыйсым килә.
Килә дус-туганнар белән
Кочаклап күрешәсем.
Интернеттан түгел, күреп,
Хәлләрен белешәсем.
Арыдым бу тыюлардан,
Куркытудан, алдаудан.
Кайда дөреслек, ә кайсы
Сөйли үзенең файдага?
Бармы соң ул тыюларның
Берәр нинди мәгънәсе?
Бәлки миңа бу тормышны
Аңлаталыр берәрсе?
Бу хәлләрнең берәр кайчан
Булыр микән азагы?
Әллә шушы була микән
Ахырзаман газабы?
Сораулар күп. Ә әлегә
Җавап бирүче сирәк.
Ахырысы, бу тиле шау-шу
Кем өчендер бик кирәк.
04.02.22
Утызга җитеп киләм
Әти-әни безнең яшьтә
Җитди булгандыр кебек.
Аларга да яңа гына
30 тулгандыр кебек.
Хәзер инде шул утызга
Мин җитеп киләм икән!
Ә минем хыялый күңел
Бу хакта белә микән?
Мин әле дә, бала сыман,
Хыялларда яшимен.
Паспорт ничә яшь бирсә дә
Күңел яшь һәр кешенең.
Аптырарлык: үзебезнең
Үсеп килә өч бала.
Шул балаларга ияреп
Яшьлек тә үтеп бара.
Ә шулай да еллар үткәч
Гомер ныграк кадерле.
Юк-бар өчен өзгәләнеп,
Телгәләмим бәгырьне.
Күңел тынычлыгы тели
Дус-туганнар бәйрәмдә.
Аның нәрсә икәнлеген
Инде беләм үзем дә.
Һәр кешегә ярыйм диеп
Хәзер тырышмыйм артык.
Кеше нәрсә уйлавыннан
Тыныч күңел мең артык!
Бар нәрсәм дә бар хәзер, дип
Шөкер итәргә беләм.
Ә әлегә булмаганы
Килер үз вакыты белән.
Әти-әни безнең яшьтә
Җитди булгандыр кебек.
Аларга да яңа гына
40 тулгандыр кебек.
Көтсен безне дә алда
Кырык, илле, алтмышы.
Һәрбер елы бәхет белән
Үтсен иде тормышның.
14.05.22
Куркыныч төш
Февраль башы иде. Мин төш күрәм:
имеш,
Илебездә сугыш башланган.
Туган җиребезнең якты күген
Кап-кара болытлар каплаган.
Уяндым да гаҗәпләнеп яттым:
Нәрсә генә керми төшләргә!
Тик яхшыга юрарга тырышып
Тотындым көндәлек эшләргә.
Уйлыйм шулчак: нинди сугыш булсын?!
Шундый матур безнең дөньялар!
Шундый якты безнең тормыш күге,
Тыныч сулап йоклый балалар…
Әмма тиздән начар хәбәр килә…
Авыр сулап куйды аналар:
Ир-егетләр сугыш башламас иде
Белсә, ничек туа балалар.
Сәясәттән ерак торам үзем -
Ник кирәктер сугыш?! Аңламыйм!
Бу дөньяга кеше тудыручы -
Хатын-кыз мин, гади ана мин.
Нәрсә көтә безнең якыннарны?
Нәрсә көтә газиз улларны?
Ничек кенә итеп таратыйм икән
Күңелдәге авыр уйларны?
Ни булса да, бар да яхшыга дип
Үз-үземне бераз юатам.
Йоклар алдан яуда булганнарны
Исән-сау булсыннар, дип ятам.
Бу көннәрдә күпләр борчыладыр,
Борчылудан хәзер ни файда?
Тыныч күңел белән теләк телик:
Алар тиздән әйләнеп кайта.
07.10.22