Kitobni o'qish: «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)», sahifa 31

Shrift:

Җиденче бүлек

1

Икенче көнне иртән Габдулла бик озак йокы белән өн арасында изрәп ятты. Мәдрәсә тәрәзәсеннән төшкән кояшның нурлары аны һаман бимазалады, ул, алардан качып, һаман күләгәгә шуышты, шуышты… Ләкин ул тирән йокы белән йоклап китә алмады. Ара-тирә генә ул оеп киткәләде һәм шундук Сәфәрнең мыегын бөтергәләп, үзенә карап торганын күрде, һәм Сәфәр аңа һаман бер сүзне тукыды:

– Син аны салкын су белән, салкын су белән!..

Ахрысы, Габдулла юрганын ачып ташлады һәм торып утырды: әйе, чынлап та, Чаганга йөгерергә һәм суга чумып алырга кирәк! Ләкин нәрсә бу?

Күзләрен йомган арада, аңа карап торган Сәфәрнең күзләре өнендә дә аңа карап торалар. Әнә! Габдулла аларга текәлеп карый. Күзләр аңа елмаялар.

– Сабахларыңыз хәерле улсун, әфәндем! – ди аңа карап утыручы. Бу – киң җилкәле таза гына егет. Ул Габдулладан ерак түгел генә аякларын бөкләп идәнгә утырган һәм кулларын күкрәгенә кушырган да Габдуллага елмаеп карый.

Габдулла аптырабрак аңа сорау бирә:

– Сез әйттегезме «салкын су, салкын су белән» дип?

– Юк, бән дәелем…

Төрекчә сөйләшә… Габдулла уңайсыз гына кызарына һәм, бер сүз дәшми, тиз генә чыгып китәргә җыена. Ул, сөлгесен чөйдән алып, ишеккә юнәлә, ләкин әлеге егет аны туктатып өлгерә.

– Сиз чимәгә гидиюрсиз? Бән һәм сизниңлә гидиюрем96!..

Ул утырган җиреннән җиңел генә сикереп тора. Бу – буйга уртачадан тәбәнәгрәк, ләкин киң җилкәле, киң маңгайлы, кыска гына кара чәчле, зур кара күзле тере генә кеше. Мыек Сәфәрнеке кебек зур түгел, ләкин елкылдап торган чем-кара, матур гына бөтерелгән мыек…

Алар Чаганга төшеп китәләр. Габдулла юлда аның кемлеге белән кызыксына. Ләкин егет үзе турында күп сөйләргә яратмый, күрәсең:

– Габделвәли. Стамбулдан. Мосафир, – ди һәм үзе турындагы мәгълүматны шуның белән чикли дә Җаек турында, аның табигате, аның кышы һәм суыклары, аларның дәвамлылыгы турында сорашырга тотына.

Габдулла, мөдәррискә килә торган төрек газеталарын һәм китапларын укып, төрекчә шактый төшенә башлаган иде инде. Шуңа күрә аңа Габделвәли белән аңлашу читен булмады. Ул аның бөтен сорауларына җавап бирә барды.

Ярга барып җитү белән, Габдулла тиз генә чишенде дә суга кереп китте һәм чиркәнчек алыр өчен чумарга ашыкты. Өч тапкыр чумып алганнан соң, ул, чәчләрендәге суны сыпырып төшерә-төшерә һәм авызына кергән суны пошкырып чыгара-чыгара, ярга күз салды. Габделвәли күлмәген салган да, күкрәгендә бөдрәләнеп торган кара төкләрне кулы белән сыйпый-сыйпый, көлеп, Габдуллага карап утыра иде.

– Нигә төшмисез? Су бик шәп! – дип кычкырды Габдулла.

Габделвәли үз телендә:

– Сезнең бу гаять зур суыгызга кереп батуымнан куркам! – дип кычкырып көлде. Аннан соң ул суга сикереп төште һәм үзенең бик шәп йөзүче икәнен күрсәтте.

– Куркам, дигәч, мин сезне, чынлап та, йөзә белми икән дип торам, – дип гаҗәпсенде Габдулла.

– Һа, Габдулла әфәнде! Мактанудан булмасын, без Кара диңгез буенда үскән егетләр, – диде, хәйләкәр генә елмаеп, Габделвәли.

– Каян бу минем исемне белә, – дип, эченнән генә гаҗәпләнеп куйды Габдулла.

Аннан соң билгеле булды: Габделвәлине мәдрәсәгә китерүче мөдәррис һәм аны каршы алучы Сәлүк суфи Габдулла турында бөтен мәгълүматны аңа биреп бетергәннәр икән…

Судан чыгып, алар яр башына менеп утырдылар һәм кояшта кызына-кызына, ашыкмый гына киенделәр.

Габделвәли, кесәсеннән бик арзанлы нәзек кенә папирослар чыгарып, Габдуллага тәкъдим итте. Алар тәмәке тартырга тотындылар.

Габделвәли кызыксынды:

– Сезне шагыйрь дип сөйлиләр?..

Габдулла кызарынды:

– Мөбаләга97, Габделвәли әфәнде! Һәрбер назым98 язган кеше шагыйрь түгел, кешеләр арттырып сөйлиләр.

Габделвәли мәгънәле генә иреннәрен тешләде һәм күзләре белән генә елмаеп куйды. «Яшерегез, яшерегез, ләкин барыбер миннән яшерә алмассыз!» – ди иде аның бу елмаюы. Аннан соң ул үзенең шигырь яратуын, төрек һәм француз шагыйрьләрен яратып укуын сөйләде, һәр ике телдә бер-ике юл шигырь укып алды.

Габдулла француз телен беренче тапкыр ишетә иде. Француз шигыре үзенең шигырь аһәңе, яңгырашы белән Габдулланы бөтенләй гаҗәпләндерде:

– Карагыз әле, шигырь дип әйткән нинди көчле нәрсә! Ул аңлаешсыз телдә дә шигырь булып яңгырый…

– Чөнки йөрәк теле бу! – диде, кулын күкрәгенә куеп, Габделвәли.

Бу Габдулланың кайчандыр бала чагында ишеткән «күңел күзе» дигән төсле яңгырады.

– Йөрәк теле… Әйе… – дип, Габделвәлине дөресләп куйды ул.

* * *

Һәм ул Габделвәли белән уртак телне тапты. Алар танышуларының беренче көненнән үк дуслашып киттеләр. Дуслашкан саен, Габделвәли үзенең монда килеп чыгу тарихын ача барды.

Ул качак булып чыкты. Стамбул университетында укыганда студентлар хәрәкәтенә катнашып, бик нык полиция эзәрлекләвенә эләккән һәм шунда Россиядән килгән Кәбир әфәндегә очрап, аның киңәше белән Россиягә качып киткән һәм туп-туры Җаекка килеп чыккан.

Ниһаять, Габдулла Кәбир әфәндегә килә торган төрек газеталарында укып белмәгән коточкыч хәлләрне Габделвәли авызыннан ишетеп белде.

Төрек халкының феодаллар тарафыннан таланган иң кара елларында: «Мине тәхеткә утыртсагыз, мин сезгә конституция һәм реформалар бирәм!» – дип алдап, тәхеткә менеп алган солтан Габделхәмит, үзенең теләгенә ирешү белән, ил өстендә элекке феодаллардан да ерткычрак үз хөкемен урнаштыра. Аның ялган вәгъдәләренә ышанып, аны тәхеткә менгезүгә булышкан кешеләрне: «Ә, әле сезгә конституция кирәкмени?» – дип, төрмәләргә яба, сөргенгә озата. Халык һәм дәүләт интересларыннан күз йомган, бары үзенең шәхси тынычлыгы өчен генә тетрәп торган солтанның капризы өчен Стамбул, Измир, Анатоли шәһәрләренең урамнарында каннар түгелә, демократларны мәңге чыгармаска Босфорның таш капчыкларына утырталар, халыкның иң талантлы вәкилләре, язучылары, тарихчылары, художниклары Гарәбстан чүлләренә сөргенгә җибәреләләр һәм шунда аның үтә зарарлы һавасына түзә алмый һәлак булалар. Канлы солтан үзенең «Йолдыз сараенда» җарияләре белән көн-төн типтерә, кәефләнә, аның өчен хөкүмәт казнасы акча җиткерә алмый. Халык өстенә яңадан-яңа салымнар салына. Халык тәмам бөлә. Провинцияләрдә ачтан үлә башлыйлар, солтанның анда эше юк. Типтерер өчен аңа акча кирәк. Ләкин налог түләүчеләрнең тиреләре җиде тапкыр туналган, сигезенче тапкыр тунау мөмкин түгел. Шунда солтан дәүләт банкын инглиз һәм француз банкирларына тапшыра: «Алыгыз, әнә сезгә халык, теләсәгез ничек талагыз, менә сезгә җир, концессияләр төзегез, теләсәгез нишләгез, тик миңа акча гына бирегез, минем кесәмдә акча өзелмәсен!» Дәүләт һәлакәт чокыры алдына килеп баса. Солтанның канлы сәясәте белән ризасызлык җәмгыятьнең бөтен катлауларын чолгап ала. Шымчылар моны солтанга җиткереп торалар, һәм үзенең шәхси тынычлыгы өчен тетрәп торган солтан һәрбер шик астына алынган кешене, ул кем генә булмасын, ачыктан-ачык яки яшерен рәвештә үтерүләр оештыра, алдан кая булса да чакырып яки ашка агу салып үтерүләр хөкүмәтнең сәясәтенә әверелә.

Боларның берсе дә канлы солтанга үзен җирдәге мөселманнарның бердәнбер хәлифәсе итеп атарга комачауламый. Ул аларның, шулар эчендә Россия мөселманнарының да, дини фанатизмнарын файдаланып, Госманлы империясенең чикләрен әллә кайларга җәеп җибәрү хыялы белән яши.

Габделвәли бу хәлләрне сөйләп беткәннән соң, французча бер шигырь укыды һәм аның Виктор Гюго шигыре икәнен әйтте. Аннан соң ул аның эчтәлеген төрекчә сөйләп бирде.

…Сәләмә киемнәргә төренгән бер дәрвиш урамда ефәк киемнәргә төренгән, алтыннар белән зиннәтләнгән һәм мәһабәт аргамакка атланган төрек патшасының атын тезгененнән тотып туктата һәм аңа шул сүзләрне әйтә:

 
Факеллар төтенлиләр һәм алар сине табутың янында көтәләр…
Синең явызлыгың егылган халык өстенә тулышкан касә булып түгелә…
Назлы үләннәр өстендәге урак кебек селтәнәсең син кешеләр өстендә.
Зиннәтле, мәһабәт сараең белән масаясың син,
ә ул сөякләр өстенә корылган бит!
Бел, соңгы сәгатең якынлаша, егылыр синең пайтәхетең!
Аяк баскан җиреңдә, аяк астыңда каберлек ачылыр!
Теге дөнья богауларыннан сиңа котылу юк!
 

«Карале, бу бит нәкъ теге Сәфәр күрсәткән кәгазьдәге «Бетсен самодержавие!» дигән сүзләргә туры килә!» Шигырь Габдулланың күз алдында, үзенең абстракт мәгънәсеннән чыгып, тормыш белән бәйләнгән реаль мәгънәгә әверелеп китте…

2

Мәдрәсә ачылуга, Кәбир әфәнде Петербургтан кайтып төште. Аның артыннан зур гына багаж белән апельсин сарысы төсле, юка гына кәгазьгә басылган тышлыкта, кечкенә генә күләмдә «Бәхетле Мәрьям» китабының тиражы кайтты. Кәбир әфәнде шунда ук Габдулланы үзенә чакырып, анда алар китапны тагын бер тапкыр басма хәлендә укып чыктылар. Үзе язган әйбернең басма китап рәвешендә чыгуы Габдуллада көтелмәгән шатлык белән бергә беренче «мөхәррирлек» горурлыгы да тудырып өлгерде. Китапның ике данәсен мәдрәсәгә алып кайтып, берсен, шәкертләр яткач, иркенләп үзе генә укып чыгар өчен мендәр астына салып куйды, икенчесен иптәшләренә укырга бирде. Ләкин бу китапта күпме дә булса үзенең катнашы барлыгын ул берәүгә дә әйтмәде. «Кем язган?» – дип сораучыларга ул бары: «Кәбир әфәнде әсәре», – дип кенә җавап бирде.

Шәкертләр китапны көлешә-көлешә, бик кызыксынып укыдылар. Ишетеп, башка мәдрәсә шәкертләре дә килеп җиттеләр. Кәбир әфәнде аларга китапның Мортаза бай кибетендә сатылачагын әйтеп җибәрде. Ике меңлек тиражның бер өлеше казах арасында йөри торган таныш сәүдәгәрләргә тапшырылды. Күп тә үтмәде, китаплар сатылып бетте, хәтта җитми дә калды…

Габдулла көн саен, шәкертләр яткач, бишле лампа яктысында «Бәхетле Мәрьям» не ачты һәм һәрбер ачуда аны төрлечә аңларга тырышып укып чыкты. Әйтик, беренче көннәрне ул бары үзе язганның басма хәрефләргә әверелүенә гаҗәпләнеп, сүзләрнең бер-бер артлы тигез сафларда тезелеп торуына сокланып укыды. Аннан соң ул аны язучысы булып түгел, киресенчә, үзенең моны язучы икәнен онытырга тырышып, китапны беренче тапкыр кулына тоткан гади укучы булып укып чыкты: нинди тәэсир калдыра икән? Аннан соң ул аны иң таләпчән кеше, әйтик, Әхмәтша учитель күзлегеннән карап, һәрбер җөмләсенә, һәрбер сүзенә бәйләнеп укып чыкты. Аннан соң бу китапның кемдә нинди тәэсир калдыруын беләсе килеп, аны бай хуҗа булып, приказчик булып, сала мужигы булып, Сәфәр яки Мирхәйдәр абзый булып, Саҗидә һәм Газизә апалары булып, ниһаять, Сәрви булып укып чыкты һәм һәрбер укуында ул китапның аерым якларын ача барды.

– Менә ничек була икән ул китап язу, аны бастырып тарату һәм аны уку! – дип, ул таңга калды.

Аннан соң ул мәдрәсә тормышына чумды. Җәйге очрашулар, Сәфәр һәм Габделвәли белән танышулар, прокламация сүзләре, «Бәхетле Мәрьям» нең басылып кайтуы – болар һәммәсе аның мәдрәсә тормышына өр-яңа төс бирде. Ул инде хәзер былтыргы, аннан битәр өченче елгы Габдулла түгел, тышкы кыяфәте белән дә, эчке дөньясы белән дә интеллигент Габдулла, яңа фикерләр белән кабынып алган, нидер эшләргә теләүче, эзләнүче, тынгысыз Габдулла иде. Аның киеме, кыяфәте, үзен тотуында, сөйләшүендәге бәйсезлеге берьюлы әллә нихәтле иярүчеләр тудырып өлгерде. Берсе Габдулла кебек штиблет киеп алды, икенчесе чәчен Габдулла тараганча тарап йөртә башлады, өченче берәү Габдуллага иярүне тәмәке тартуда күрде, дүртенче берәү карт хәлфәләр белән кычкырып һәм үзен аларга тиңләп сөйләшүне үрнәк итеп алды. Һәрхәлдә, Габдулла мәдрәсәнең төче камырына бик ачы чүпрә салды, камыр чемер-чемер итеп, әчешеп, күпереп китте.

Габдулланың беренче эше яз көне бүленеп калган «Мәгариф» не дәвам иттерү тәкъдиме белән Кәбир әфәндегә бару булды. Ләкин Кәбир әфәнде «Мәгариф» не инде үтелгән баскыч, шәкертлек мавыгуы дип кенә карый һәм халык өчен зур күләмдә басма газета чыгару фикере белән мавыгып йөри иде.

Басма газета турындагы фикер Габдулланың дәртен тагы да ныграк кабызып, дөрләтеп җибәрде.

– Басма газета?! Үз телебездә?!

«Бәхетле Мәрьям» чыкканнан соң, инде ул бу эшкә гамәлгә ашуы читен булган хыял дип карамый, бәлки реаль эш итеп карый иде.

– Кәбир әфәнде моны да булдырыр! – диде ул.

Ләкин басма газета, ни булса да, һавадагы торна иде әле, аңа карап Габдулла кулындагы чыпчыкны да очырасы килмәде. Ул «Мәгариф» не дәвам иттерәчәген әйтте. Кәбир әфәнде аның редакторы булудан баш тартса да, аның дәвам итүенә каршы килмәде.

Габдулла, җиңен сызганып, «Мәгариф» не чыгару эшенә кереште. Ул һәрбер иптәшенә мөрәҗәгать итеп, үтенеп, кыстап, мәкаләләр яздырып алды. Укып чыкканнан соң, алар аңа ошамадылар. Һаман шул ук былтыр «Мәгариф» тә урнаштырылган фикерләр: наданлыкның зарары, гыйлемнең кирәклеге, яхшы тәфсир һәм тәҗвитнең юклыгы, фәлән-фәсмәтән… Һаман бер балык башы!

Алайса, нәрсә язарга, ничек язарга?

Габдулла аптырап калды.

Шулвакыт мәдрәсәгә соңарып кына Казаннан Йосыф кайтып төште. Габдулла аны атлыгып каршы алды:

– Йә, йә, сөйлә тизрәк. Казанда эшләр ничек?

Йосыф Габдуллага карады да:

– Ятабыз икән без монда дөмегеп! – диде.

– Нигә? Ни өчен? Йә, сөйлә инде, нигә зарыктырасың? – дип, Габдулла иптәшен бөтереп алды һәм куыра башлады.

– «Мөхәммәдия» шәкертләре даулашып мәдрәсәгә яңа программа керттергәннәр. Анда җәгърафия, һәндәсә, риязият99 табигать дәресләре, рус теле һәм әдәбияты бар. Без нәрсә карап ятабыз? Алар бердәм кузгалганнар шул. Алар мәдрәсәнең мөтәвәлли байлары һәм мөдәррисләренә каршы «Тәрәккый» дигән газета чыгарганнар. Аларга җилем басмада яшерен басыла торган «Җөмһүрият» газетасы килеп тора. Менә аның бер данәсен миңа да биреп җибәрделәр. Мә, укы! Аннан ышанычлырак шәкертләргә укытырбыз, хәзергә әле бу ачыктан-ачык кычкырып укыла торган әйбер түгел, бу газета уңае белән Казанда полиция эзәрлекләү алып бара, чыгаручыларны эзлиләр, таба алмыйлар. Аны миңа да әйтмәделәр. Ләкин болай үзара пышылдап кына Хөсәен, Гафур учитель дигән исемнәр телгә алына. Ләкин алар да тәгаен түгел, чама белән генә әйтелгән исемнәр, һәрхәлдә, Казанда бик көчле яшерен оешма булырга тиеш. Анда урысның иң көчле кешеләре инкыйлаб фикерләрен мастеровойлар, студентлар арасында тараталар икән. Бу төрлеләре, юк, инкыйлабе гомумияне мастеровойлардан түгел, крестьяннан көтәргә кирәк, алар белән эшләргә кирәк, дигән фикерне куәтлиләр икән. Ләкин алар бик аз, ди, һәм аларны, гомумән, мастеровойлар белән студентлар бик куәтләмиләр, ә крестьян аларны бөтенләй белми, ди. Әнә укып кара, шактый нәрсә аңларсың…

Габдулла газетаны йотлыгып укып чыкты. Моңарчы рус китапларында һәм журналларында күзгә чагыла торган, ләкин бервакытта да Габдулланы кызыктырмаган бу партия, класс, рабочий вопрос, социализм, демократия кебек сүзләр хәзер ниндидер якын мәгънәләр булып очкынлана, кабына башладылар. Габдулла бу газетада беренче тапкыр «социал-демократия» дигән сүзне укыды. Аннан соң «Җөмһүрият» не яшерен генә Вафа, Ярулла, Мортаза һәм Иргали укып чыктылар.

Йосыф белән әңгәмәдән һәм «Җөмһүрият» не укып чыкканнан соң, «Мәгариф» кә нәрсә язарга, ничек язарга мәсьәләләре үз-үзләреннән чишелде. «Җөмһүрият» не укып чыккан шәкертләр шунда ук үзләренең теләкләрен мәкалә итеп язарга утырдылар. Йосыф белән Ярулла программа төзү, фәннәр кертү турында, Вафа мәдрәсәне төзекләндерү турында, Иргали казахлар арасындагы уку-укыту эшләренең артталыгы турында язып бирделәр.

– Габдулла, синең «Гыйльми мәҗлес» тә укыган шигыреңне язарга кирәк. Байның колагына барып җитмәгән әле ул, газета аша бик тиз барып җитәр.

Габдулла ул шигырен, төзәтеп, газетага кертте. Ләкин ул гына аны канәгатьләндермәде. Ул, гомумән, шәкертләрне, шәкертләрне генә дә түгел, гомумән, татар халкын уянырга чакырып нидер язасы килде. Шунда аның исенә бервакыт рус шагыйре Кольцов җыентыгында укыган бер шигырь килеп төште. Дөрес, анда шагыйрь аерым бер мужикның йокысы турында гына язган. Ләкин шул ук шигырь бит Габдуллага гомумән «уяну» фикерен ачып салды! Һәм Габдулла шул шигырьне табып, яңадан укып чыкты. Аннан соң ул каләм, кәгазь алып, шул шигырьнең татарча яңгырашын эзләргә кереште. Аның алдында ачылып куелган китап бөтенләй онытылды. Кольцов фикерләре аның үз фикерләре белән бәйләнеп, үрмә гөлгә сырылган колмак кебек бергә үрелеп китте…

 
Ник йоклыйсың, мужик?
Яз җитте, һәм үсте
Чирәмнәр йортыңда;
Тор, уян, күтәрел!
 

Габдулла үзе яза, үзе гаҗәпләнә: китап сүзләрен түгел, халыкның үз сүзләрен сорап тора шигырь. «Нигә алай?» – дип сорый үз-үзеннән Габдулла һәм шунда ук җавап бирә: «Халыкның үз уйларын аның үз теле белән әйтми, гаруз формасы белән ничек әйтәсең? Юк, йә мин моны аңлап бетермим, ә Чулпани монда нәрсәдер бутый…»

3

Газета язылып, стенага эленүе белән, шәкертләр аның янына килеп ябырылдылар.

Чыгаручылар газетаның шәкертләргә бу кадәр нык тәэсир ясаячагын үзләре дә көтмәгәннәр иде. Куркаграк берничә шәкерт кенә мәкаләләрдәге «Без бу тәртипне байларыбыздан, мөтәвәлли вә мөдәррисләребездән таләп итәбез!» дигән сүзләрне укыгач, шыпырт кына китеп бардылар һәм, гомумән, газетаны күрмәгәнгә, укымаганга салыштылар. Калган шәкертләр, хәрефен дә калдырмый укып чыкканнан соң да, газета яныннан китә алмый басып тордылар, кайбер урыннарны кабатлап укыдылар. Газета янында төрткәләш китте:

– Кит әле, син укыдың ич!

– Юк әле, укып бетермәдем…

– Икенче кат укыйсың ич!

– Кая өскә менеп барасың?

– Алла, аягыма бастың!

Ниһаять, газетаны бөтен шәкертләр укып чыктылар. Мәдрәсәдә ниндидер тулгану башланды. Гадәтчә тәртип бозылды. Шәкертләр дәрескә утыру урынына «Беренче сада» ны яңгыратып җибәрделәр. Зур шәкертләр бүлмәсеннән, чыбыгын тотып, Әхтәм казый килеп чыкты һәм, чыбыкны уңга-сулга чажлатып, дәрескә утырырга чакырып йөрде. Кинәт Йосыфлар почмагында шау-шу купты. Шәкертләр бар да шунда өелделәр. Анда Йосыф казый чыбыгының очыннан тотып алган да җибәрми тора, казый чыбыгын тарткалый һәм кычкыра иде:

– Син нишлисең, дәюс! Мин сине хәзрәткә әйтеп, чоланга яптырырмын!

– Әйтә бир, яптыра бир! – дип, аңа каршы төште Йосыф. – Ләкин кеше булып җиткән шәкертләр өстеннән чыбык уйнатырга юл куймабыз!

– Әйе, әйе, юл куймабыз! – дип кычкырдылар шәкертләр.

– Мин сине мәдрәсәдән кудыртырмын!

– Бик шәп булыр! Без яхшырак мәдрәсәгә күчеп китәрбез.

Зур шәкертләр арасыннан үгетләүчеләр табылды:

– Шәкертләр, яхшы түгел, хәзрәт дәрескә керергә тиеш ләбаса!

– Егетләр, ташлагыз, кирәкми, мөтәвәллиләр алдында яхшы түгел…

Кемдер барып әйткәнме, тыны-көне бетеп, Хәмидулла абзый йөгереп килеп керде.

– Бу ни эш? Нинди башбаштаклык бу, ә? Шәкертләр!

Мәдрәсә бераз тынып калды.

– Хәзрәткә ишетелер, нәрсә әйтербез?

Йосыф, тавышын мөмкин хәтле басынкырак ясарга тырышып:

– Без мәдрәсә тәртибенә каршы берни дә эшләмибез. Киресенчә, мәдрәсәнең хәлен кайгыртабыз, – диде.

Хәмидулла Габдуллага карады: менә ул ни әйтер икән?

– Хәмидулла әфәнде, – диде Габдулла, – тәрәккый бездән күп нәрсәдән ваз кичүне, күп нәрсәне яңартуны сорый. Шәкертләр шул турыда борчылалар, һәм бу борчылуны без урынлы дип саныйбыз…

Хәмидулла абзый Габдулланы шәкертләрнең акыллысы һәм сүзне үлчәп сөйләүче дип таный иде. Шуңа күрә ул аның җавабыннан соң уйланып калды.

– Ярар, бу турыда мәслихәт кылышырбыз. Ләкин, зинһар, бу башбаштаклык рәвешендә булмасын. Бүгенге хәлне без мөдәррискә ирештермәбез, үзара бетсен!..

Инде бөтен мәдрәсә кубып кычкыра башлады:

– Ничек үзара гына? Мөдәррис моны ишетергә тиеш!

– Мөтәвәллиләр дә ишетергә тиеш. Мәдрәсәне төзәтү алар эше ләбаса!

– Фәннәр кертелсен безгә!

– Рус теле кертелсен!

– Яңа хәлфәләр чакырылсын!

Хәмидулла абзый нидер әйтергә теләп карады, аның тавышы ишетелмәде, ул кулын күтәреп, башын иеп, шәкертләрнең тынуын көтеп торды. Шәкертләр тынмады. Шуннан соң ул, Габдулла янына килеп, болай диде:

– Габдулла әфәнде, әйтегез иптәшләрегезгә, мин аларның теләкләрен мөдәррискә һәм мөтәвәллиләргә ирештерермен. Ләкин, зинһар, бу мәдрәсәдән читкә чыга күрмәсен, мәдрәсәбезне хур итмик! Алла хакы өчен!

Һәм ул чыгып китте.

Ул көнне мөдәррис дәрескә кермәде. Шәкертләр Габдулла дирижёрлыгы астында «Беренче сада» һәм «Бәхилләшү»не җырладылар.

* * *

Шәкертләрнең бүген йокылары качты. Мәдрәсә гадәттәгедән бик соң гына тынды. Габдулла почмагында ут һаман сүнмәде. Габдулла, Йосыф, Габделвәли шыпырт кына сөйләшеп утырдылар. Габделвәли бу хәлләрнең Стамбул университетында булуын, ләкин студентлар үзләренең теләкләренә ирешә алмыйча, күп кенә шәкертләрнең кулга алынуы белән тәмам булуын сөйләде.

– Без ялгыштык, – диде ул, ачынып, – полицияне куркытыр өчен безнең кулда корал түгел, коры таяк та юк иде. Әгәр дә без аларны университетка кертми кайтарып җибәрә алган булсак, безнең бик күп юлдашларыбыз иректә калырлар иде, ә хәзер алар зинданда утыралар…

– Әйе, дөрес әйттегез, әфәндем, – диде Йосыф. – «Мөхәммәдия» ләр, бу мәсьәләдә сездән уздырганнар. Будочник киләсен белеп, алар мөдәррискә барганнар һәм аңардан «бездә тынычлык, ул-бу юк» дип, будочникны кире борып җибәрүен таләп иткәннәр.

– Шуннан, шуннан?! – дип бик нык кызыксынды Габдулла.

– Шуннан шул. Мөдәррис шәкертләрнең таләбен үтәргә мәҗбүр булган һәм будочникны борып җибәргән.

– Аларның кораллары булганмы? – дип сорады Габдулла.

– Менә нинди кораллары булган аларның, – диде Йосыф һәм чалбар кесәсеннән балавызлы соры җепкә тагылган бер кадаклы гер чыгарып күрсәтте.

Габдулланың исе китте.

96.Сез су керергә барасызмы? Мин дә сезнең белән барам.
97.Мөбаләга – арттырып әйтү.
98.Назым – көйле, тезмә әйбер.
99.Һәндәсә, риязият – геометрия, математика.
Yosh cheklamasi:
16+
Litresda chiqarilgan sana:
20 sentyabr 2021
Hajm:
561 Sahifa 2 illyustratsiayalar
ISBN:
978-5-298-04263-7
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Ushbu kitob bilan o'qiladi