Kitobni o'qish: «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)», sahifa 24

Shrift:
8

Чәй дә эчелә, Сәлүк суфи белән бәхәсләр дә самавырдан бөркелгән пар сыман шунда ук юкка чыга. Мәдрәсә эчен авыр тынлык баса. Тәрәзә пыяласында бәргәләнә торган шөпшәнең ярсый-ярсый бызылдавы да ул тынлыкны бозмый, киресенчә, ул аның эчпошыргычлыгын арттыра төшә. Габдулла, урыныннан кузгалып, тәрәзәгә бара һәм аны ачып шөпшәне чыгарып җибәрә. Тышта ком бураны…

Җаекның июль-август айлары өчен табигый картина бу… Кара тузан, Каспий ягыннан искән җил белән җирне-күкне иңләп, шәһәр өстенә кемнеңдер каһәре булып дулап килә. Габдулла, үзенең Казанда калган әнкәсе Газизә апайга хат язганда, дөрес адресын күрсәткәннән соң, шаяртып, «Город Комбуранский, чокыр-чакыр урамский, дип язсаң да килер» дип куйган иде. Бу уен сүздә, уйлап карасаң, никадәр чынлык!

– Тәрәзәне яп, дамелла Габдулла, тузан кертәсең бит өйгә! – дип сукрана Сәлүк.

Габдулла әйтерсең аны ишетми, тәрәзәдән ком бураны аша еракка, Чаганның аръякларына, Әнисим күлләренә карап тора. Язгы ташудан соң бик нык кайткан һәм саегып калган Чаганның комлы ярлары буйлап өермәләр биешеп уза…

– Эх, шул өермә булып бөтерелеп үтсәң иде бер! – дип уйлана Габдулла. Нәрсәнедер өерәсе, кыйратасы, тамырыннан куптарып ташлыйсы килә аның. Тик нәрсәне? Ул аны үзе дә белми.

Җилнең яңа дулкыны тәрәзәне шалт итеп яба. Сәлүк суфи моны Габдулла япты дип уйлый: «Минем сүзне тыңлый үзе тагы», – дип кинәнеп куя.

«Газизә апа янына барыргамы әллә?» – дип, Габдулла уйланып кала һәм шунда ук фикереннән кире кайта: юк! Яшь җизние Савраска Габдерахман өйдә бит! Габдулланы күрсә, ул, нидер йотып, аны тамагыннан үткәрергә белми йөргән күркә кебек, «голдыр-голдыр!» килә башлый, кикеренә, аның саруы кайнарга тотына.

Габдерахман – үзе күптән түгел генә баеның йөгәненнән котылган, тегеләй итеп, болай итеп җыйган акчасы белән тире сәүдәсенә керешкән егет. Шул акчасын да ул туйга тыгып бетерә язды. Хәзер аның иң курыккан нәрсәсе бер-бер көтелмәгән хәл: янгын, талану, югалту, тире бәяләре төшү, бер-бер кардәш-ыругы белән берәр хәл булып, моңардан ярдәм сорап килү, теге, бу… Шулай булгач, ул карун кебек саран һәм артык сак булырга тиеш иде. Бу андый түгел. Көтелмәгән хәлләрдән куркуы аркасында ул артык акча җыймый, тапканын берсен типтереп бетерергә ашыга. Аның иң кызыккан һәм кәеф тапкан әйбере – ат. Кыбырсынып торган таза күк айгырны каралы-кызыллы лак белән буяган, елтырап торган җиңел генә пролёткага җигеп, дилбегәләрне күтәрелеп, сузылып торган кулларына тоткан килеш, кирәк булса-булмаса, шәһәр уртасыннан узып китүе үзе нәрсә тора!

– Кем бу уклау йоткан кебек утырып бара? – дип көлеп сорыйлар кайберәүләр аның турында.

Ләкин аның юртагына, аның төз сынына, кырынрак салган кырпу бүрегенә, очларын бөтеребрәк җибәргән мыегына карап, сокланып калучылар да була:

– Карасана, кемәй, нинди сылу кеше!

Аның купшы юртак җигеп, елтыравык пролёткада кәефләнеп йөрергә яратуы кеше күзендә билгеләнми калмады: «Савраска» дигән кушамат тактылар үзенә.

Менә шул Габдерахман каенише Габдулланы күрү белән телдән кала, аны очкылык тота башлый. Үксез каенише әйтерсең аның менә шул «кәефләнеп яшәвен» тартып алырга, аның җилкәсенә менеп атланырга дип килә! Юк, юк! Ул бары хатыны Газизәне генә белә, ә аның үксез, ярлы туганнарын ул «знайт ни знайт!» Болай да бу өйләнүендә ул шактый оттырды. Дөрес, ул Газизәне яратып алды. Ләкин, шуның белән бергә, Галиәсгар байның балдызы итеп алды бит ул аны. Бай придан һәм киләчәктә Галиәсгар бай белән компаньон булу өметләре бар иде бит аның. Кайда булып бетте алар? Бай үлде. Компаньонлык планнары, бай семья белән туган-тумача булу, йөрешү хыялы юкка чыкты. Шуның өстәвенә менә монда бер ятим һәм ярлы шәкерт килеп, «аның җилкәсенә менеп утырырга» тора!

Габдулла, җизнәсенең үзенә карашын һәм аның фикерләрен сизеп алу белән, аларга йөрмәс булды. Урамда очраганда да ул аңа сәламне ярлы һәм ятим Габдулла булып түгел, аңардан да баерак, тәкәбберрәк кеше булып, башын күтәребрәк биреп китә башлады. Габдерахман хәтта беркөн, кайтып, хатынына зарланып торды:

– Ул синең энең нишләгән, йөз мең тапкан мәллә, җизнәсе белән бөтенләй әллә кем булып исәнләшә?!

Кешеләрнең үзара мөнәсәбәте байлык, дәрәҗә белән генә билгеләнә дип белгән, шулай тәрбияләнгән кешенең бу гаҗәпләнүе табигый иде, әлбәттә…

Беркөн Газизә апасы Габдулланы урамда очратты һәм бик рәнҗеп аны битәрләде:

– Җизнәң белән холыкларыгыз килешми икән, миңа кинә тотып йөрүең нәрсә? Туган-тумачадан бизгән кардәш турында укыган китапларың ни әйтә? Әнә дәү апа авырып ята: Габдулланың киткәннән бирле бер килеп караганы да юк, ди. Тәкәбберлегеңме бу синең?

– Җизни үлгәч, Галекәйне сыйдырдылар, мин сыймадым бит, инде нигә миңа рәнҗи? – диде Габдулла. – Юк, мин анда бармыйм. Җизни берәр яры киткән арада, синең яныңа барып чыгармын әле…

Һәм ул, Саврасканың каядыр сәүдә белән китүен ишетеп, апасы янына барып чыкты. Тәрәзәләре яшел гөлләр белән челтәрләнеп торган, апасының уңган куллары белән җыештырылган җыйнак һәм чиста өйдә өч-дүрт кенә сәгать булса да үз өендә, үз семьясында утырган кебек утырып калды ул. Апасы аңа керләрен алып килергә кушкан иде.

Апасы кер юган арада, Габдулла йөгерә-йөгерә һәм бик зур теләк белән аның савыт-сабаларын юып йөрде.

– Кирәкми, Габдулла, үзем юармын, – дип карады апасы.

– Юк, апа, бу миңа үз өемдә, үз семьямда эшләп йөргән төсле рәхәт бирә, – диде Габдулла һәм, кирпеч вагы төеп, самавыр агартырга тотынды.

Аңа, чынлап та, бик рәхәт иде. Саҗидә апасыннан соң аның өчен туганлык җылылыгы саклап килгән бердәнбер кеше иде бит Газизә. Алар эшли-эшли бик күп сүзләр сөйләштеләр шунда. Габдулла Өчилене, Кырлайны, Яңа бистәне исенә төшерде. Газизә әти-әниләре турында әлегәчә Габдуллага билгеле булмаган нәрсәләрне сөйләп бирде. Әтисе Мөхәммәтгарифның, Әтнә базарыннан кызмача кайтып: «Минем улым мулла булмас, Алла боерса!» – дип өстәл сугуын хәтерләде.

– Менә кызык! Ни өчен мин мулла булырга тиеш булганмын соң, нигә ул алай дип әйткән икән? – дип төпченде Габдулла. Хәзерге чор өчен табигый булып килә торган бу сүзнең ул чор өчен өр-яңа һәм кыю сүз булуын ул төшенмәде.

Бит киявенең шул сүзе һәм эчкәләргә яратуы өчен бабасы, кызы Мәмдүдә янына килеп:

– Бу эчкече белән торганчы, әллә аерыласыңмы? – дип язып бирде. (Бу вакыт Мөхәммәтгариф каяндыр «төшереп» кайткан да түр башында сәкедә черем итеп ята иде.) Шунда аның кызы – Габдулланың анасы Мәмдүдә – камыш каләмен зәгъфран карага манып атасына:

 
Мине аннан аерганнан,
Илтеп утларга салганнан,
Ля язарры вә ля янфәгь,
Моны фәһем ит, газиз әткәй!47
 

дип язып бирде һәм сөйгән ире Мөхәммәтгарифтан аерылуны кискен рәвештә кире какты.

Габдулла, апасыннан бу вакыйганы ишетеп, бигрәк тә анасының шигырь язуын белеп, бик әсәрләнде. Ул бу дүрт юлны кабат-кабат эченнән укып утырды, аннан соң апасына:

– Апа, мин дә бик күп җыр беләм бит, – диде һәм мәдрәсәдә атнакичләрне җырлый торган җырларны сыздыра башлады:

 
Ак Иделкәй буе андызлык,
Ай-һай гына безнең ялгызлык;
Яшь чагында аңсыз түгел идем,
Кисте муенымны ялгызлык…
 

Газизәгә бу бик нык тәэсир итте. Ул да үзенең әкрен генә тавышы белән үз җырын ялгап алып китте:

 
Биек, биек кенә, ай, өйләрдән
Төтен генә чыга кыл кебек;
Чит җирләрдә яшәү бик ямансу,
Бер көннәрем тоела ел кебек.
 

Аннан алар икәү бергәләп җырладылар. Габдулла үзе җырлый, үзе: «Әй тагын шулай бераз утырсамчы, җизни генә кайтып кермәсәче!» – дип уйлана иде. Габдулланың исенә Казаннан киткәндәге җыр килеп төште:

 
Аяз гына булса, айга көч,
Болыт булса гына, көнгә көч,
Кая да гына барсаң, ай, бер кояш,
Күбәләктәй газиз җанга көч…
 

Газизә кер юып торган җиреннән кинәт идәнгә утырды да, башындагы яулыгын кайтарып, күзләрен каплады.

– Апа, ни булды сиңа? – дип, Габдулла йөгереп килде һәм, апасының җилкәсенә кулын салып, аның янына утырды.

Апасы шунда ук аны кочагына кысып алды һәм энесенең битләреннән, күзләреннән үпте. Габдулла уңайсызланып китте, ләкин апасының кочагыннан аерыла алмады. Ул үзенең иреннәрендә яшьнең тозлы тәмен тойды, тик кем яше, үзенекеме, апасыныкымы – белмәде.

9

Менә шуларны искә төшереп утыра иде Габдулла. Ишек ачылып китте. Мәдрәсәгә кече балаларны укытучы һәм мәдрәсәнең хуҗалык эшләрен алып баручы Хәмидулла абзый килеп керде. Какча гәүдәле, түгәрәк кара сакал-мыеклы, ягымлы гына сөйләшә торган кеше иде ул. Сөйләшеп киттеләр.

– Ни белән яшәмәкче буласың соң? – дип сорады Хәмидулла абзый Габдулладан.

– Менә хәзрәткә метрикә дәфтәрләре күчерәм, ул вак-төяк биреп торгалый.

– Метрикә дәфтәрләре бетәр, нишләрсең?

– Белмим, әле уйлаганым юк.

– Менә нәрсә. Безгә мәдрәсә өчен сторож кирәк. Читтән кеше чакырып, акча түләгәнче, алын син шул эшкә. Эчеңне төртеп тишмәс. Барыбер син шунда яшисең, йортны сакларсың, ишегалдын себерерсең, пожар мичкәләрен тутырып куярсың…

– Аты кая соң?

– Мәдрәсәбезнең мөтәвәллие48 Мортаза әфәнде үзенең атын биреп торырга булды. Шуның өчен аларга да берәр мичкә меңгезеп бирергә туры килер инде. Жалуньяны үзем түләрмен, диде. Ярлы-ябаганы әбижәт итмәс. Бик дианәтле49, бик юмарт бай, Алла гомерен бирсен!..

Шул көннән башлап Габдулла мәдрәсәдә сторожлык хезмәтен үти башлады. Йортны себерде, ишегалдындагы бердәнбер тал агачының кайрысын кимереп торучы кәҗәләрне себерке белән өертеп куып чыгарды һәм капканы ябып, келәне элеп куйды. Тагын нишләргә? Кырлайда Сәгъди абзыйның үз йортында, тегене-моны рәтләп, хуҗа булып йөрүе аның исенә килеп төште.

– Ул булса, монда тагын нишләр иде? – дигән сорау куйды ул үзенә үзе. Шунда аның күзе Чаган ягына таба авып бара торган коймага төште. Тиз-тиз генә чама корып алды ул һәм капканың ярым сынык иске бастырыгы белән койманы терәтеп куйды.

Үзен кая куярга белми ямансулап йөргән Габдулла өчен бу эшнең бөтенесе бик тансык булып чыкты. Үзенең бүгенге эшеннән шактый канәгать булып һәм бераз талчыгып, ул мәдрәсәгә керде. Каты-коты белән тамак ялгап, Сәлүк белән чәй эчеп алганнан соң, сәндерәгә менеп ятты һәм гадәттәгедән тизрәк йоклап та китте.

13

Габдулла мәдрәсә сторожы булып бер ай гына эшләп калды. Аның Мортаза бай белән борчаклары пешмәде. Әллә нидә бер тамып куя торган бер сум, ике сум бәрабәренә Габдулла, мәдрәсәдәге сторожлыктан тыш, Мортаза бай йортына су ташыды, аның йорт белән кибет арасындагы йомышларына йөгерде, хәтта аны беркөнне хатын-кыз белән бергә капчыклар ямарга утырттылар. Шулар өстенә әле ул эш арасында хәзрәтнең китапларын күчерергә тиеш иде. Эш кайчакларны шулкадәр ишәеп китте, Габдулланың китап укырга гына түгел, мунчага барырга да вакыты калмады. Җизнәсеннән чыгып, Мортазага яллану бу бер камытны салып икенчесен кию икәнлеген, ниһаять, төшенеп алды ул. Шуннан соң беркөнне, Мортаза йортына су китерү урынына, тотты да сандыгыннан юылган күлмәк, ыштан алып, мунчага китте. Аннан кайтты да Казанда, Пороховойда калган Саҗидә апасына, Иске бистәдәге әти-әнисе Вәли абзый белән Газизә апага, аннан Гурьевтагы иптәше Яруллага хатлар язды. Әхмәтша учительдән алып кайткан һәм моңарчы укырга вакыт тимәгән китапларын алып укырга тотынды. Кыскасы, ул шул көнне үзенә ял көне ясады…

– Әйтегез, Гыймади теге күк айгырны җиксен, Белоусовларга барып кайтасым бар, – диде Мортаза бай.

– Ул өйдә юк, – дип хәбәр иттеләр аңа.

– Кая киткән?

– Мичкә белән суга төшеп киткән…

– Ничек алай? Минем су ташучы бар лабаса! Галиәсгар бай каенишен ялладым бит мин су ташучы итеп?..

Бибизөһрә аркасында бозылышканнан соң, ул Галиәсгарны, урыны чыкса-чыкмаса да, гел шулай сүзгә катнаштырып, кимсетеп килде. Бу юлы да аның каенишен үзенә хезмәткә яллауны ул бик зур эчке канәгатьләнү белән, Галиәсгарлар нәселен кимсетү, төшерү теләге белән әйтте.

Ләкин бу канәгатьләнү рәхәте шунда ук юкка чыкты. Аңа Габдулланың бүген су китермәве турында әйттеләр.

Үз боерыкларының үтәлми калуына күнекмәгән Мортаза ачуына буылды.

– Чакырыгыз миңа Хәмидулла хәлфәне! – дип боерык бирде ул.

Хәмидулла абзый килгәч, ул аңа Габдулланың ни өчен су китерми калуын сорап торуны да кирәк тапмады, турыдан-туры:

– Галиәсгар токымы нәсел-нәсәбе белән тискәре, аны мин беләм. Ул малай актыгы миңа хезмәт итәргә теләми икән, алдыннан арты хәерле, башка кеше тап! – дип, боерык бирде.

Хәмидулла абзый табигате белән кешегә каты кагылуны сөйми, ә Габдуллага карата аның аеруча мәхәббәте бар иде. Шуңа күрә ул, мәдрәсәгә килеп, Габдуллага Мортаза байның боерыгын ирештереп тормастан, турыдан-туры болай диде:

– Карагыз әле, Габдулла әфәнде, мин уйлап тордым-тордым да шундый фикергә килдем. Бу мужик эше сезгә кул түгел. Балалар укытырга кирәк сезгә. Күмәчче Фазыл әнә балаларына хәлфә эзли иде. Алыныгыз әле шул эшкә!

Һәм Габдулла, дворниклык эшен ташлап, күмәчче Фазылның ике улын укытырга тотынды. Күмәчченең кече улы зирәк кенә булып, Габдуллага ул бик тиз ияләшеп китте. Габдулла да аны теләбрәк укытты. Әмма хуҗаның олы улы әллә нинди сүз аңламас күсәк булып чыкты. Ул үзенең кәнфиткә катып беткән авызы-борыны белән Казандагы тавис хуҗасы Ибраһим бай малаен хәтерләтә иде. Балаларын укыткан өчен, хуҗа Габдуллага бер тиен дә түләмәде. Тик шунысы: Габдулла ике ай буена җылы күмәчкә аптырамады. Иң әһәмиятлесе: ул китаплар укырга вакыт тапты. Быел беренче тапкыр ул, Әхмәтша учитель киңәше һәм тәкъдиме белән, Җаекның Приказчиклар клубына барып, аның китапханәсенә язылды. Беренче тапкыр ул меңнәрчә китапларны пөхтәләп тезгән озын-озын шүрлекләр һәм түбәләре биек түшәмгә тиеп торган зур-зур шкафларны күреп исе китте:

– Менә кайда икән ул китапның хәзинәсе!

Биредә китап биреп торучы карт кына хатын аңа дөньяда иң бәхетле кеше булып күренде: кара инде, никадәр китап аның карамагында, теләсә кай шүрлеккә үрелә, теләсә кайсы китапны урыныннан суырып тартып ала, теләсә кайсы китапны алып укый…

Шуның белән җәй дә узып китте. Мәдрәсәдә укулар башланды.

Бишенче бүлек

1

…Җәмгыятьтә яңа фикерләрнең тамыр җәя башлаган чоры иде бу. Ләкин яңа фикерле яшьләрнең дә бик күбесе иске традицияләр басымыннан берьюлы гына котылып җитә алмады. Яңача укыту мәктәбе үзе Җаекка беренче тапкыр бик сәер килеп керде.

Беркөнне Мортаза бай үзенең Казан сәфәреннән кайтып керде һәм кияве Нури хәлфәне чакыртып алды.

– Кияү, – диде ул, – сине чакыртуымның сәбәбе шул. Казанда, Уфада, Оренбургта яңача укыту мәктәпләре ачыла. Кара такта кертелә, көрсиләр… Дини гыйлемнәр янына шут гыйлеме, кайда нинди шәһәр, кайда, ничек пароход йөри – шуларны өйрәтә торган гыйлемнәр килеп кушыла. Дөньялык өчен бик кирәк нәрсә. Шут гыйлеме белән поездда, пароходта йөрү гыйлеме – сәүдә халкы өчен аеруча кирәк әйбер. Безгә дә ул эшне башлап җибәрергә вакыт. Без башламасак, аны барыбер башкалар башлап җибәрәчәк. Ярамый. Ул эшне без үз кулыбызга алыйк. Югыйсә әнә Казанда бу эш кайбер ни җитте кешеләр кулына эләгеп, шәкертләр арасында кирәк-кирәкмәгән китаплар уку, мөдәррисләргә һәм мөтәвәллиләргә буйсынмау кебек хәлләр килеп чыккан…

Һәм иске мәдрәсә ишегалдында, кечкенә иске агач йортта Нури хәлфә балаларны көрсиләргә утыртып, алларына кара такта куеп «укыта» башлады. Мортаза бай Казандагы Сәйдәшевкә, Оренбургтагы Әхмәт байга мактанып хатлар язды. Җирле рус газетасында хәтта «Шәһәребезнең почётлы гражданы Мортаза Гобәйдуллин яңа метод белән укыта торган мөселман мәктәбе ачтырды» дип язылды. Ләкин моның исеме генә яңа иде. Анда һаман шул ук иске гарәп сарыфы, гарәп нәхүе, намаз, ураза, зәкят, хаҗ гамәлләренең бетәсе түгел кагыйдәләре укылды. Хисап борынгыча – «әүвәл алдым бер куян тиресе өч тиен, вә янә алдым бер куян тиресе ике тиен» нән һәм «бәбде бәҗвин» нән50 узмады. Җәгърафия дигәннәре Казанның «Мөхәммәдия» сеннән соратып алдырган кулъязма дәфтәр эчендәге белемнәрдән гыйбарәт иде. «Җәгърафия өч төрле булыр: җәгърафияи табигый, җәгърафияи риязый, җәгърафияи сәяси вә яки пулитикый» дип язылган бу белемнәрне Нури хәлфә, үзе үк аңлап бетермәстән, шәкертләренә ятлап килергә һәм аны тутый кош сыман такмакларга боерды. Әле тагын «тарих» дигән бер дәрес кертелгән иде. Ләкин аның борынгы, урта, яңа дәвер тарихлары белән уртак бернәрсәсе дә юк, ул бары пәйгамбәрләрнең күрсәткән могҗизаларыннан, табигатьтә булмый торган гадәттән тыш вакыйгалардан һәм легендалардан тора иде. Борынгы мәдрәсәләрдән аермасы юк дәрәҗәсендә аз булуына карамастан, җәдит укытучы Нури хәлфә куркып йөрде:

– Мөселманнар, берүк, моның өчен мине битәрли күрмәсеннәр.

– Мөселман җәмәгатенең күзеннән төшә күрмим…

Чалманы ул гадәттәгедән зуррак итеп чорнады, мәчеттә мөселманнар күзенә күбрәк күренергә тырышты, шәкертләрен мәчеткә йөрергә мәҗбүр итте. Яңалык аның хосусый тереклегендә дә юк, ул ишаннар кебек өшкеренә, хатыннарга зәгъфран белән тәлинкә язып бирә, им-том ясый, үзе ике хатын белән тора иде.

Үз ихтыяры белән ул гомергә бу «яңача» укытуга ябышмас иде. Хәтта аңа теше-тырнагы белән үзе үк каршы иде ул. Бары бай бабасының сүзен «екмыйм» дип кенә тотынды ул бу эшкә.

Татар дөньясына менә шундый «яңалык» та килеп кергәләде һәм ул ачы телле яшьләр тарафыннан тиешле бәя алмыйча кала алмады. Нури хәлфә мәктәбе турында соңгы вакыт шундый памфлет та чыгып өлгерде, һәм аны Җаекның зур мәдрәсә шәкертләре генә түгел, Нури хәлфәнең үз шәкертләре дә бик канәгатьләнеп әйтеп йөрделәр:

 
Мөгаллим Нури
Зур чалма урый.
Халыкка тугры
Күренә, дусларым.
Мөгаллим надан,
Укымый калган,
Укыта ялган –
Аңла, дусларым!
Нури да тугрый –
Кыйшык торбадан
Төтеннәр тугры
Чыкса, дусларым.
Ватык та тишек
Тәрәзә, ишек,
Хәлфәсе кыйшык
Авыз, дусларым.
 

Бу памфлетның авторы «Мотыйгия» шәкерте Габдулла иде.

2

Габдулла үзенең иптәшләре белән бер нәрсәне ачык төшенеп алды: мулла булыр өчен генә уку эш түгел. Ниндидер галим булыр өчен укырга кирәк. Әйтик, Әбүгалисина кебек йә менә «Фәвакиһел-җөләса» ның мөхәррире Каюм Насыйри кебек. Аннан соң уразада авыз ачарга йөрүче шәкертләрне моннан берничә ел элек җизнәсе йортында бер тапкыр күреп нәфрәтләнгән Габдулла, мәдрәсә шәкертләре кебек, төшемле, сәдакалы урыннарга, үлек күмәргә, авырулар өстендә Коръән чыгарга йөрмәде генә түгел, андый эшләргә чирканып карады, анда йөрүче шәкертләрдән көлде. Шуның өчен шәкертләр аны «мөтәкәббир»51дип атадылар. Ләкин Габдулла да, аның иптәшләре дә галимлеккә ирешүдә мәдрәсәдә үтелә торган «Мантыйк», «Гакаид», «Кәлам» кебек «фәннәр» нең роле зур дип уйладылар һәм шул «фәннәр» не яулап алырга тырыштылар. Башкалар ике-өч ел утырып казана торган гыйлемне Габдулла аеруча дәрт белән бер кышта үтте. Ул инде, олы шәкертләр белән беррәттән торып, моназарәләргә52 катнашты. О, Габдулла моназарә вакытларны танымаслык булып үзгәрә, ярсуыннан кып-кызыл булып яна, кызара, аның күзләре очкынланып, елтырап торалар, урынында утыра алмый, бәхәсләшүче каршы як өстенә очып-очып куна иде.

Атнакич иде. Мәдрәсәдә ыгы-зыгы купты.

– «Рәкыйбия» шәкертләре килгән! – диделәр.

«Рәкыйбия» – Җаекта үзенең дини фанатиклыгы һәм тискәрелеге белән дан тоткан Рәкыйп мулла Тулбаев мәдрәсәсе. Рәкыйп үзе – Таш мәчетнең карт мулласы, ә Габдулла укый торган мәдрәсәнең мөдәррисе Мотыйгулла аның яшь мулласы булып исәпләнә һәм алар анда алмашлап имам торалар иде. Дөрес, аларның мәдрәсәләре укыту ягыннан күп нәрсә белән аерылмады. Ләкин «Рәкыйбия» дә шәкертләрне, һичшиксез, мулла булыр өчен укыттылар. «Мотыйгия» бу мәсьәләдә шәкертләренә беркадәр иркенчелек бирде: кем булырсыз әле, анысын күз күрер, ә хәзер укыгыз гына! Бу инде һәр мәдрәсәнең укуга һәм тормышка үз карашы, үз омтылышы бар дигән сүз иде. Бу хәл мәдрәсәләрнең шәкертләрендә, аларның үзара мөнәсәбәтендә бик ачык чагылды. Шуңа күрә «Рәкыйбия» шәкертләре килде» дигән сүз «Мотыйгия» шәкертләрен аякка бастырды. Алар тегеләрне «чәйнәп», «төкереп» ташларга әзерләнделәр. Тегеләрнең күзләрендә дә: «Без сезне ашап ташларга килдек!» – дигән кыҗрау уты күренеп тора ие.

Ике якның да шәкертләре дәрес бүлмәсендәге киезләр өстенә бер-берсенә каршы тезләнештеләр. Башта: «Сез башлагыз!» – «Юк, сез башлагыз!» – дип кысташып утырдылар. «Рәкыйбия» шәкертләре башларга булгач, алар: «Син сора!», «Әйдә, син сора!» дип, бер-берсенә терсәкләре белән төртештеләр. Ниһаять, бер нәзек кенә тавышлы шәкерт «Гакаид» тән сорау бирде. «Мотыйгия» шәкерте озын Фәттах аңа җавап кайтарды.

Боз кузгалды. Китте ике арада сораулар белән җаваплар чәкәштерү. Бәхәсләшүчеләрнең һәркайсы тел белән бер-берсен эләктереп алырга һәм берни әйтә алмаслык дәрәҗәгә китереп аптыратып калдырырга тырыштылар. Берсеннән-берсе мәкерлерәк сораулар бирделәр, дошман якны саташтырыр өчен, мәсьәләгә бәйләнеше булмаган башка фикерләрне китереп тыктылар. Каршы якның моназарәчеләренә үз өсләренә аударылган бик күп сүзләр өеме астыннан ерып, котылып чыгарга һәм үз-үзен саклау өчен тагы да үткеррәк берәр сүз хәнҗәрен дошманның йөрәгенә кадарга кирәк булды.

– Адәмне «хайван натыйк»53 дип әйтәбез икән, аның дәлиле адәмнең телендәме, акылындамы?

– Адәмнең хайван натыйклыгы аның телендә, нигә дисәң, хайван Алланы мактап хәмет әйтә алмый, адәм әйтә ала.

– Ла нөсәллим54. Әгәр дә адәмнең хайван натыйклыгына дәлил тел булса, яңа туган бала яки тумыштан телсез туган адәм хайван натыйк түгел, алар хайваннар, чөнки аларның һәр икесе дә Алланы мактап хәмет әйтә алмыйлар. Шулай булгач, хайван натыйклыкның дәлиле телдә түгел, акылда.

– Их, куянбаш, әгәр дә ул акылда булса, бал корты белән кырмыска да хайван натыйк булырлар иде. Аларның да акылы бар бит, бакчы, алар ничегрәк йорт салалар, кәрәз ясыйлар…

– Ахмак, син Алланың кодрәтенә ышанмыйсың, алайса. Пәйгамбәребез Мөхәммәд рәсүлулланы яраткан Тәңре Тәгалә аның дошманы Әбүҗәһелне дә яраткан түгелме?

Бәхәс кызды. Моназарәчеләр, дәлил китереп бер сүз әйткән саен, кызышып, киез өстендә бер-берсенә таба шуышып куялар. Алар инде күзләрен күзгә терәп бер-берсен ашарга әзер торалар, һәр якның үз казыйлары аларны янә чигендереп урыннарына күчеп утырырга мәҗбүр итәләр. Бәхәс тагын кыза. Ул инде, «гыйльми» төстән чыгып, «шәхси» төсләргә керә башлый.

– Кайтып, тагын бер кат укып кил, надан! – ди беренче як.

– Син укыганны мин укып оныткан, чучка борын! – ди икенче як.

«Мотыйгия» ягы җиңелә башлый. Дәлилләр әйтелеп беткән, ә «надан» яки «чучка борын» белән ерак китеп булмый. Шулвакыт көтелмәгәндә арттан бер тавыш килә:

– Ла нөсәллим. Син миңа шуны әйт әле: син китергән дәлилне Алла үзе кире кага аламы? Әгәр дә кире кага ала икән, синең дәлилдән нәрсә кала?

Бар да әйләнеп карыйлар. Сораучы – Габдулла.

Кинәт мәдрәсәдә тынлык урнаша. «Рәкыйбия» ләр өчен сорау ят түгел. Әмма сорау шундый мәкерле итеп куелган, берьюлы гына җавап бирү бик зур тәвәккәллек сорый. Ниһаять, «рәкыйбия» ләрнең берсе аңа ниндидер җавап кайтара. Сораучы җавап бирүчене үз сүзләре белән чәбәләндерә башлый. Теге чуалып бетә, ярдәм сорап иптәшләренә карый, тегеләре киезгә карап, дөмегеп утыралар. Ниһаять, «Рәкыйбия» нең бер кара шәкерте (аны инде муллалыкка димләп килүчеләр бар), «Рәкыйбия» нең дәрәҗәсен төшермәс өчен:

– «Гакаид» тә андый сүз юк. Теләсәң, Мулла Җәләлдән сынашып карыйк, – ди.

Габдулла аңа болай дип җавап бирә:

– Сабан туенда егылгач, бер көрәшче: «Әйдә, безнең ындыр артына чыгып, астыбызга юрган җәеп көрәшәбез. Анда мин гел егам», – дип әйтте, ди, шуның кебек була түгелме бу?

«Мотыйгия» ләр шаркылдап көлделәр. Тегеләр гарьсенеп кузгала башладылар. Алар инде үзләренең җиңелүләрен икърар итеп китеп тә барырлар иде, ләкин араларындагы озын кара шәкерт гарьчел булып чыкты һәм ул башын иеп китәсе килмәде, киткәндә дә тегеләргә чәнчеп китәсе килде:

– Без белми килгәнбез, бу шәкертләрнең әле борын асты юеш икән. «Гакаид» тән ары узмаганнар икән әле болар. Мулла Җәләлгә тешләре үтми, – диде ул, юхаланып.

Бу «Мулла Җәләлче» Фәттахның йөрәгенә килеп кадалды.

– Кем белми, безме белмибез! Утырыгыз, төнлә туган нәмәрсәкәйләр! Малайлар, бикләгез ишекләрне, чыгармагыз! Без аларны «Гакаид» белән сыйладык, инде Мулла Җәләл белән дә сыйлап җибәрик!..

Моназарәчеләр яңадан утырыштылар. Габдулла ни өчендер Фәттахка ышанмыйрак карап куйды һәм бер читкә китте. Ул үзе Мулла Җәләлгә җитмәгән иде әле.

Габдулланың шиге юкка булмаган икән. Теге кара шәкерт белән бераз алышкач та, Фәттахның җегәрлеге бетә башлады. Ниһаять, бәхәс шәхси темага күчте:

– Көчең җитмәс булгач, керешмиләр аны! – диде чеметтереп кара шәкерт һәм урыныннан кузгалды.

Башкалар да аңа иярделәр. Ләкин Фәттах һәм тагын берничә мәдрәсә патриоты бу хурлыкка түзә алмый дәвам иттеләр:

– Мулла Җәләлнең «җим» ен генә ашагансыз әле, менә «лам әлиф» енә җиткәч килеп сөйләшерсез, ганкалар!

– Ул вакыт сез безгә килерсез, әмма сез наданнар белән без сөйләшеп тә тормабыз!

– Әле без наданнармыни шулай! Бир авызына берне!

– Чыгарма, каталарын яшер!

– Әйдәгез, әчелекне55 себерттерәбез үзләреннән!

Әчелектә ыгы-зыгы китте. «Рәкыйбия» ләр, ашыга-ашыга, каталарын кия, муеннарына шарфларын чолгый башладылар. Ул арада эчке ишектән бер кул кара шәкерткә киез итек белән тондырды. Кара шәкерт, әйләнеп, аны-моны исәпләми, икенче шәкертне салып екты. Бер минут эчендә бүлмә оча торган киез итекләр һәм каталар белән тулды. Көрмәкләшү һәм оятсыз сүгенү тавышлары бер-берсе белән аралашты. «Рәкыйбия» ләр көч-хәл белән ишекне бәреп чыгып качтылар…

47.Ни зарар йә ни файда?
  Шуны уйла, газиз әткәй!
48.Мөтәвәлли – мәдрәсәне тотучы.
49.Дианәтле (диянәтле) – динле, тәкъва.
50.Хисаптан тапкырлауны хәрефләр ярдәме белән эшләү (мәсәлән, бәбде = 2×2 = 4).
51.Мөтәкәббир – тәкәббер.
52.Моназарә – сүз көрәштерү, бәхәсләшү.
53.Хайван натыйк – сөйләшүче хайван.
54.Ла нөсәллим – риза түгел.
55.Әчелек – иске мәдрәсәдә ишек төбендә аяк киемнәрен салып керә торган урын.
Yosh cheklamasi:
16+
Litresda chiqarilgan sana:
20 sentyabr 2021
Hajm:
561 Sahifa 2 illyustratsiayalar
ISBN:
978-5-298-04263-7
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Ushbu kitob bilan o'qiladi