Kitobni o'qish: «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)», sahifa 21

Shrift:
7

Быелгы җәйне Габдулланың Җаектагы тормышында шактый әһәмиятле үзгәрешләр булып алды.

Язгы пычраклар бетеп, юл тәмам ачылгач та, Галиәсгар бай хатыны белән Казанга китте. Алар анда, кардәш-ыругларында кунак булып, ике атна чамасы тордылар. Казаннан Галиәсгар буш кул белән кайтмады, казах далаларында аеруча үтемле Казан кызыл малы, читекләр, кәләпүш һәм такыялар, комганнар төяп алып кайтты. Олауның берсендә Казан байларының Мәкәрҗәдә сатылмый әйләнеп кайткан кызыл мал товарлары, үтемсез җете кызыл бизәкле ситсылары, шундый ук сыйфатсыз сабын һәм чәйләр төялгән иде. Бусы, билгеле, бер процент бәрабәренә казах арасында алдап-йолдап сатып бирер өчен алынган комиссион товар иде. Ярминкәләрдә һәм зур базарлы шәһәрләрдә үтемсез арзанлы товар, гадәттә, «кыргыз товары» дип атала һәм, казах далаларында куйга алыштырып алу юлы белән, ул үз бәясеннән күп тапкыр кыйммәт үтә иде. Чын мөселман кирәк-ярагы: теш чистарта торган мисвәк агачлары, гатырша майлары, дарчин, канәфер, бадьян, сагыз, сары тамыр, күкташ, шайтан бармагы шикелле дару һәм им-том әйберләре. Габдулла хаҗига кереп алган ике шешә «зәмзәм суы», рәсүлнең Өфедән «Мәхкәмәи шәргыя» дан килгән берничә мыскал чәче һәм тырнагы – һәммәсе шул ук «кыргыз товары» исәбеннән кайтты. Үз семьясы өчен кирәк кыйммәтле кием-салым, өй җиһазы, атлары өчен таза сбруйлар һәм башка кирәк-ярактан тыш, Галиәсгар Җаекның күп кешеләренә, аларның үтенүе буенча, күп кенә әйберләр алып кайтты. Алар арасында, хәзрәт үтенүе буенча, мәчет өчен палас, «Борадәрән Кәримовлар» га кереп, шул ук хәзрәт өчен «Истилахе Мәдарис» дигән китап, мәдрәсә өчен дини китаплар, шәмаилләр, догалыклар, Әхмәтша учительнең язуы буенча ниндидер калын гына русча китап, сөяк башлы таяк, Шәпеш хәлфә өчен Печән базары мәчете чатындагы каптырмачы Мөхәммәтҗаннан шыпырт кына, хәтта хатынына да сиздерми сатып алынган әфьюн һәм башка нәрсәләр бар иде.

Аннан соң Госмановлар икәү киткәннәр иде, дүртәү кайттылар. Галиәсгар белән якын туган-тумачаның ятим балалары ниндидер бер чыбык очы кардәшләрендә калып, алар кулында бик кадерсез көн күрәләр икән. Шуларны Галиәсгар: «Җиде ятим асрасам да, дәүләтем бар, әлхәмделилла! – дип, ә эченнән генә: – Хуҗалык үсә, үземә дә, хатынга да булышчы кирәк, ни булса да, өй эчендә чит кеше тотканчы, үз кешеңнең булуы ышанычлырак», – дип, ятимнәрне Җаекка алып кайтырга уйлады. Хатынының:

– Алып кайтыйк, Гобәйдуллам һәм Марзиям урынына булырлар, Габдуллага таянып булмый, бик үзбелдекле булып үсәр күренә, – дигән сүзе аның карарын ныгытырга җитә калды.

«Менә, Габдулла, без сиңа иптәшләр алып кайттык», – диясе урынга, Галиәсгар:

– Галекәй, Фәйрүзә, менә ул да сезнең белән бергә булыр, – дип, Габдуллага ымлап күрсәтте.

Габдулла сынык күңеле белән үзенең бу балалардан соң өченче булып калуын шундук сизеп алды. Моны хәтта дәү апа да сизде, ахры:

– Бер-берегезне дус күрегез, сез өчегез дә бертөсле үксезләр, – диебрәк төзәтеп куйды.

Габдулла яшь кунакларга күтәрелеп карады. Галекәй нечкә борынлы, сызылып торган кара кашлы чибәр генә малай иде. Кечкенә борынлы Фәйрүзә ул кадәр үк чибәр булмаса да, аның һәрнәрсәгә ышанып һәм җылылык чәчеп карый торган зур соры күзләре Габдуллага берьюлы ошады. Абыйлы-сеңелле алар, сандык өстенә менеп, аякларын салындырып, кулларын әдәпле генә тезләренә салып, дәшәргә дә кыймый, бераз ятсынып янәшә утыралар иде.

Газизә, балаларның бер-берсенә ничек якынаерга белми торганнарын сизеп, Габдуллага дәште:

– Габдулла, бар, кунакларны йортка алып чык, аш өлгергәнче, бераз уйнап йөрегез!

Кунаклар Габдулла, белән йортка чыктылар. Акколак ят балаларны күреп ырылдый һәм өрә башлады. Кунаклар шып туктап калдылар.

– Тешләми ул, болай гына шәбәя! – дип, Габдулла аларны тынычландырырга тырышты һәм, сүзен дөресләп күрсәтер өчен, барып, этнең колак артын кашырга тотынды.

Акколак, кинәт борынын күтәреп, Габдулланың кашуына рәхәтләнеп калды. Галекәй дә якынлашты. Акколак башын Габдулланың бармаклары иркенә куйган килеш, аны кузгатырга теләмәде, тик Галекәйгә күзләрен әйләндереп кенә карады һәм бүтән ырылдамады. Галекәй дә аның колак артын кашыды, һәм эт аның белән шундук дуслашып китте. Аннан акрын-акрын Фәйрүзә дә алар янына килде.

Гыймади келәтләрнең иң аргысыннан яңа гына ярылган такталар күтәреп чыкты. Ул үз өенә кереп китәр алдыннан, такталарны җиргә куйды да, балаларга карап:

– Габдулла, бай абзый сиңа берәр сүз әйттеме? – дип сорады.

– Ни дип?

– Моннан соң син үзеңнең яңа иптәшләрең белән бездә тора башларсың, дип.

– Юк, әйтмәде.

– Алайса, бүген безгә төшәсез. Менә мин сезгә сәкеләр корыштырып йөрим. Әлбәттә, өстәге кебек булмас. Безнең өй кысынкы да, тәбәнәк тә, тәрәзәләре дә кояшка карамый. Әйтеп карадым да бит, безнең сүз нәрсә…

8

Шул көннән алып Габдулла үзенең яңа иптәшләре белән бергә аскы кат өйдә яши башлады. Габдулла үзе генә төшсә, Гыймади белән хатыны моңа каршы килмәсләр, хәтта аны өйрәнелгән, күнегелгән кеше итеп, шатланып каршы алырлар иде, бәлкем. Инде аңа ияреп тагын ике баланың төшүе аларны тарсындырды. Ни әйтсәң дә, бала-чагага күз-колак булырга, алар артыннан җыештырып йөрергә кирәк. Моның өчен Гайни белән Гыймадиның үз кайгылары да җитәрлек.

Галекәй белән Фәйрүзә бу хәлне сизмәделәр. Ә сизсәләр, аларга нәрсә? Аларны монда алып килделәр, һәм алар кайда булса да, ничек булса да торырга тиешләр бит. Моңарчы өстә, апасы янында, яхшы урында, яхшы тәрбия күреп яшәгән Габдулла өчен генә бу төшү аның яңа семьяда кадере кимүне бик ачык күрсәтте. Икенче яктан, үз балаларын юньләп карарга вакыт җиткерә алмаган Гайни белән Гыймади өчен ул үзен һәм иптәшләрен артык йөк итеп тойды. Ләкин шул ук вакыт бу өй аның җанына якын, хуҗалар белән ул һәрвакыт уртак тел таба, моңарчы ул монда тормышының күңелле кичләрен уздыра иде. «Әбүгалисина» китабын ул шушында укыды һәм аннан тыш алар монда нихәтле кызык нәрсәләр укыдылар: «Кырык вәзир», «Кырык бакча», Каюм Насыйриның календарьлары… Хәйләкәр егет Шомбай яки кыз-аккошлар турындагы әкиятне Габдулла беренче кат менә шунда Гыймадидан ишетте. Ә Гайни үзенең күршеләрдә, кибеттә, базарда ишеткән сүзләрен түкми-чәчми алып кайтып сөйли торды. Мортаза бай, Галиәсгарның кызы Зөһрәне аергач, яшь хатынга өйләнүен, юаш кына булып килеп кергән яшь хатынның хәзер юха кебек зәһәргә әйләнүен, Латыйф хаҗи асравының бала төшерүен, Мамашевлар приказчигы Әбүлгатаның рус кызы белән йөрүен, хуҗасы сизеп аны куып чыгаруын, хәзрәт малае Кәбирнең Мисырга укырга китүен, Гурьев байларының мәчет салыр өчен халыктан акча җыеп йөрүләрен Габдулла шунда ишетте.

Монда төшү белән, Габдулла бер нәрсәдән котылды. Өстә ул һәрвакыт җизнәсенең күз уңында иде. Җизнәсе үзенең сары керфекле чәнечкеле күзләре белән һәрвакыт Габдулланы күреп, аның ни эшләгәнен төпчеп тора иде. Күрмәгәндә исә, ул аны сорашмый, аның белән кызыксынмый, әмма күреп алу белән:

– Ә кем, Габдулла, бар әле, йортка чыгып карап кер, Гыймади атларны сугарып кайтты микән, ә теге нишләде икән, бу кая булды икән? – дип, Габдулланы темтекләп торды.

Кайвакыт базардан кәефе кырылып кайткан арада бер дә юкка: – Син нәрсә тик утырасың, китабың качмас, кул астына кер, эш тап, ярамый бит, әнә баскычка кемдер ярма түгеп киткән, бер дә булмаса, шуны соскыга җыеп алып, кош-кортка чыгарып сал, – дип бәйләнергә тотына иде.

Бервакыт кич белән дәү апасы Габдуллага ләгәндәге сабынлы суны чыгарып түгәргә кушты. Габдулла, ләгәннең ике читеннән тотып, караңгы баскычтан төшеп килә иде, түбәндә ишек ачылды һәм кемдер баскычтан менә башлады. Габдулла искәреп тә өлгермәде, менеп килүче аңа кагылды, һәм ләгән Габдулланың кулыннан ычкынып, эчендәге суны түгә-түгә, тәгәрәп төшеп китте. Кагылган кеше мәчеттәнме, кунактанмы кайтып килүче җизни булып чыкты.

– Аһ, кулың коргыры нәрсә, – дип сүгенеп алып китте ул, – карап йөрергә булмадымыни? Намаз киемемне пычраттың ич, атаңа нәләт!

Атасына кагылган бу авыр сүз Габдулланың йөрәгендә төер булып утырып калды. Шуннан бирле җизнәсе кушканны эшләргә аның җаны тартмады. Ул кушкан бер эшне дә Габдулла үз эше итеп, яратып эшләмәде. Аска төшеп, җизнәсенең күз уңыннан киткәч: «Теге эшлексез, атасына нәләт, нишләп ята монда», – дип, җизнәсе эзләп керер, тикшерер сыман тоелды. Шуңа күрә ул, аның белән очрашмас өчен, йортта үзенең кулыннан килердәй эшне әйткәнне дә көтми эшләргә ашыкты. Ул ишегалдын себерде, кош-кортка җим болгатып бирде, Гыймади янына мичкәгә менеп утырып, Чаганга су алырга төште, чиләк белән өйгә су кертте, Гайнигә идән юарга булышты. Беркөнне кичкә таба ул чәй эчеп утырган җиреннән кинәт сикереп торды да өске катка менеп төште.

– Нәрсәңне оныткан идең анда? – дип сорады аңардан Гыймади.

– Өстә чагында, – диде Габдулла, – атна саен мин лампаларның филтәләрен кисеп, куыкларын тазарта идем. Шуның вакыты килеп җитте. Җизни лампаларны күрер дә, мин аның исенә төшәрмен…

Гыймади кычкырып көлде:

– Җизниеңнең исенә төшәсең килмимени бер дә?

– Бичара! – дип кызганып куйды йомшак күңелле Гайни. – Бигрәк үзәгенә үткән икән…

Җизнәсенең тавышыннан ул беравыкка бөтенләй диярлек котылды һәм җаны тынып калды. Китап укыганда йә уйнаганда, ул, гадәтенчә, «Җизни килмиме?» дип каранудан туктады, иркенләп укый, иркенләп уйный башлады.

Әй, күп уйнады да ул быел ашыкны! Отуга караганда күбрәк оттырды ул, әмма оту түгел, аның өчен уен үзе кызык иде. Уйный-уйный шомарып беткән ашыкларны такыр җир өстенә араларын тигез калдырып, тезеп утыртасың: син икене, Талип икене, Галекәй икене. Дүртне утыртсаң, тегеләр бер тапкыр бәргәндә, син ике тапкыр бәрәсең. Ләкин бәрүдән элек кулыңдагы бәрә торган авыр аткыларны чөясең әле, ничек төшә: әлчеме, чөкме, әллә таугамы? Шуңа карап, кем элек, кем соңыннан бәрергә тиешлек билгеле була. Кем ашык уйнаганы бар, ул белә: иң кызыгы, – әлбәттә, солдатлар сыман тезелеп торган ашыклар өстенә беренче булып бәрү. Бервакыт тезелгән ашыкларга карап, сул аягың белән ярты адым алгарак баскан килеш, аткыны күз турына китереп төзисең! Йөрәкнең «леп-леп!» итеп типкәне ишетелә, егетләр, эх, тиярме, юкмы? Бу минутта син дөньядагы бөтен нәрсәне оныткансың яки бөтен дөнья әйтерсең сиңа карап тора, – син шуны гына беләсең! Менә бервакыт кулыңдагы кургашланган аткы белән ашык-солдатлар өстенә җибәрәсең! Аткы, томырылып, йә тезелгән ашыкларның нәкъ буена туры килә һәм күңелләргә музыка ләззәте бирә торган сөяккә сөяк сугылу, шыкылдау, кырылу тавышлары чыга, тузан күтәрелә, йә ашыклар кырылу тавышы урынына үз аткыңның коры җир өстенә дөп итеп килеп сугылу тавышыннан тыш берни ишетелми. Беренчесе – тантана, икенчесе – җиңелү, әрәм киткән көч, оттырылган ашыклар!

Беркөнне Габдулла, шундый дәрт һәм шуклык белән ашык уйнап, берьюлы дүрт ашыкны бәреп екты да аларны бик зур тантана белән кесәсенә тутырып тора иде, өске кат тәрәзәдән җизнәсенең тавышы ишетелде:

– Габдулла, кер әле бирегә!

Бу чакыруның хәерлегә булмавын Габдулла җизнәсенең тавышыннан ук сизеп алды.

– Әйдә, уз, уз, курыкма, мин сине ашамам, – дип, каршы алды аны җизни кеше. – Утыр шунда!

Габдулла өстәл янына, җизнәсенең каршысына утырды. Җизни ничектер, башын артка чөеп, каенишенә өстән һәм кырынрак карап, сүзләрне теш арасыннан чыгарып әйтте:

– Җизнине җенем сөйми, күрәсем килми, дип әйттем диген, ә?! – Шуның артыннан ук ул бармаклары белән барабан суккандай өстәлгә каккалап куйды: – Әйт, шулай дип әйтмәдем, дип!..

Габдулланың әйткәне бөтенләй алай түгел иде, шуңа күрә ул табигый рәвештә:

– Мин алай дип әйтмәдем, җизни! – диде.

Җизни моңа ышанырга якын да бармады. Ул Габдулланың җавабын бөтенләй ишетмәгән сыман дәвам итте.

– Әй Габдулла, Габдулла! – дип, ул ачуланмый гына көрсенеп, тирән сулап куйды: – Кайгыртып, күпме расходлар чыгарып, эзләттермәдеммени мин сине? Кайдан кая китертеп, туганнарың белән кавыштырмадыммы, өстеңне бөтәйтеп, менә дигән хәлфәгә сабакка утыртучы мин булмадыммы? Башта сиңа хәлфә ярамады. Инде килеп, мине күралмыйсың…

Габдулла нәрсә дисен: җизнәсенең бөтен әйткәне дөрес иде. Ул хәтта җизнәсен кызганып куйды һәм үзен аның алдында бик-бик гаепле санады.

«Чынлап та, китаптагы «нигъмәт кадерен белмәгән ишәк» шул мин түгелме?» – дип уйлады ул. Каршы бер сүз дә әйтми, аска карап борынын гына тартып куйды ул.

– Мондый сүзләр өчен, чит кеше булса, сине урамга куып чыгарган булыр иде. Бу кәрәхтерең белән беркайда да сыя алмас иде синең башың. Син миңа туган-тумача шул. Бик шөкрана итәрлегең бар. Мин сине куып чыгара алмыйм. Минем шулай эшли алмавымны белеп шулай дип әйттеңме?

Беркөнге битәрләүнең бик җайсыз килеп чыгуын истә тотып, Галиәсгар Габдуллага мөмкин хәтле каты кагылмаска, йомшак сүзләр белән генә сеңдереп әйтергә теләгән иде. Булмады. Монда да аның җизнилек, олылык, байлык, дәрәҗә тойгылары җиңеп чыкты, һәм ул инде үзен тыя алмады, китте, китте…

– Мин бер дәшмәм, ике дәшмәм, аннан соң, юк, мин синең, тотып, арка тиреңне тунармын моның өчен, белдеңме? Бер сынык икмәккә зар булып йөрерсең, мин сине шул көнгә калдырырмын, сукин сын! Мин белермен нишләтергә! Ялангач йөрерсең, кеше күзенә каратып тилмертермен мин сине…

Ул тагын әллә никадәр битәрләү, шелтәләү сүзләре әйтте, мыекларын тарткалады, бармак буыннары белән өстәл какты. Габдулла үзен инде капчык күтәреп, соранып йөри торган, тәнендә җаны чак эләгеп торган, ач һәм эштән чыккан сәләмә теләнче һәм бәхетсез малай итеп күрде. Шуның белән бергә ул бер нәрсәнең очына чыга алмады: «Каян ишеткән соң ул Габдулланың аскы өйдә сөйләгән сүзен? Тыңлап торган? Гайни кереп әйткән? Гыймади сөйләгән? Фәйрүзә лыкылдаган? Галекәй әләкләгән?..»

9

Бөтен эченә җыеп килгәнне чыгарып салган, ахры, җизнәсе, шуннан соң мөмкин хәтле Габдуллага каты сүз әйтмәскә тырышты. Аңа эш, йомыш кушулар да сирәгәйде. Моңарчы ул Габдулланы алдан кисәтеп киендерә иде:

– Сүз тыңлаучан булсаң, менә бәйрәмгә камзул тектерербез, сабагыңны тырышып укысаң, язга чалбар тектерербез, фәлән-фәсмәтән, – ди торган иде. Бу юлы ул, кисәтми-нитми, Галекәй белән икесенә берочтан камзул белән чалбар, читек белән кәвеш, күлмәк белән кәләпүш тектереп кидерде. Икесенә дә бертөрле мөнәсәбәттә булды.

Габдулла җизнәсенең соңгы битәрләүләрен инде оныткан, тик аннан элекке «атаңа нәләт!» дигән сүзе генә һаман аның кечкенә йөрәгендә әрнеткеч төер булып тора иде. Ләкин җизнәсенең теге сүзләрне кайдан ишетүе аның өчен һаман табышмак булып калды. Ниһаять, бер вакыйга аңа бу табышмакның серен ачарга ярдәм итте.

Беркөн алар өч малай – Габдулла, Талип, Галекәй – кармакларын алып, Чаган буена балыкка киттеләр. Балыкны өскәрәк менеп тотар өчен, алар яр буйлап шактый бардылар һәм кемнеңдер бакчасы артындагы комлыкны иң тыныч урын санап, шунда утырдылар. Бакча эчендә коймага терәп салынган каралты сыман әйбер тора, аның белән янәшә зур гына печән кибәне өелгән иде.

Кармакларын суга ыргытып, алар шактый утырдылар. Ниһаять, Талип бер кечкенә балык тартып алды. Габдулла белән Галекәйгә сукыр балык та эләкмәде. Малайларның балык тоту дәрте суына төште, һәм алар, кармак чыбыкларын ярга кадап, ком өстендә тәгәри-тәгәри, күп нәрсәләр сөйләштеләр.

– Мин тәмәке тарта беләм, – дип мактанды Галекәй.

– Алдыйсың, – диде Талип, ышанмый гына.

– Валлаһи! Менә хәзер тәмәке булса, тартып күрсәтер идем.

Шул арада Талип кесәсеннән кечкенә итеп кәгазьгә төргән бакча тәмәкесе һәм шырпы чыгарып күрсәтте.

– Берәүгә дә әйтмәссезме? – диде ул, куркып кына.

Иң элек Галекәй кычкырып җибәрде:

– Юк! Шту син! Аны әйтергә ярыймыни?

Ул, чынлап та, тәмәке тарта белә икән: кәгазьне ертып алып, юан гына итеп тәмәке чорнап алды да кабызып төтәп җибәрде. Аның белән бергә Талип та төреп капты. Алар икәүләп Габдулланы кыстадылар. Габдулла төрә башлады. Ләкин аныкы төргән саен сүтелде.

– Кая, ясап бирим, – дип, Галекәй Габдулла өчен төреп бирде, Талип, көйрәтер өчен, аңа үз тәмәкесен сузды.

– Мә, кабыз, үзеңнекен минем тәмәкенең утына терә дә эчкә суыр, хәзер кабынып китә…

– Беләм инде! Мин төрә белмәсәм дә, тарта беләм, – дип мактанды Габдулла, иптәшләреннән калышасы килмичә.

Тәмәке чынлап та кабынды, ләкин Габдулла төтенгә чәчәп бертуктаусыз йөткерергә тотынды һәм тәмәкене атып бәрде.

– Эх син, – диде Галекәй, – тарта да белмисең.

– Белмәс! – диде Габдулла, үчегеп, – тартасы килгәндә, мин синнән шәбрәк тартам, әле минем тартасым гына килми.

Шулвакыт койма артыннан ниндидер бер карт кеше кычкырды:

– Кем анда ут белән уйный, малайлар тәмәке тарталар түгелме соң? Печәнне яндырырлар бит, кем малайлары икән, чыгып карале!

Моны ишетү белән, малайлар, тәмәкеләрен суга ыргытып, кармакларын ничек кирәк алай эләктереп, тизрәк моннан сызу ягын карадылар.

Юлда Габдулла тәкъдим ясады:

– Әйдәгез, олы урам белән кайтабыз. Анда бер кибет тәрәзәсендә шундый зур җәнтәфи аю басып тора. Күзләре ут кебек, нәкъ тере аю диярсең!

Габдулла белән Талип шунда юнәлделәр. Галекәй:

– Әй, аның ни кызыгы бар, мин аскы урамнан кайтам, – дип, турыга китте.

Габдулла белән Талип җәнтәфи аюны да, коммерческий банк башындагы пешнә42 һәм кылыч тотып торган бакыр казакларны да, яңа гына салынган чиркәүнең кояшка ялтырап торган тәреләрен дә карадылар. Урамның теге ягыннан күкрәгенә зур алтын тәре таккан поп үтеп барганын күрделәр, аңа сиздерми генә, олылар өйрәткәнчә, төкереп киттеләр һәм эчләреннән «әшһәде» укыдылар.

Талип бер кыш Әхмәтша учительдән укыган һәм вывескалардагы алтын белән язылган эре-эре хәрефләрне укый белә иде. Габдулла, аңа вывескаларны, урамдагы әйләнмә витриналарны күрсәтеп: «Укып кара әле, монда нәрсә язган?» – дип сораша килде. Тәрәзәсенә өр-яңа киемнәр киеп торучы кеше сыннары куелган кибет өстенә «Шубников, Логашов и К°» дип язылган иде… Талип моны кибет хуҗаларының исемнәре дип аңлатты, тик менә «К°»ның гына нәрсә икәнен аңлатып бирә алмады.

Балык алып кайтмасалар да, бүгенге йөрүләреннән канәгать булып, ике иптәш өйләренә якынлашты. Талип алдарак иде, шуңа күрә ул капкага башлап керде һәм… бу нихәл? Шундук аны капка артыннан кемдер зур кулларын сузып эләктереп алды. Габдулла исен җыеп өлгермәде, капка артында Талипны тотып алган Шәпеш күренде. Ул бер кулы белән улының ике кулын, җиңеннән эләктереп, бергә кысып тоткан да икенче кулы белән аның кесәсенә тыгылып, нидер эзләнә иде. Ниһаять, ул аннан әлеге тәмәке белән шырпы кабын тартып чыгарды. Малайны аягы белән почмакка кысрыклап тоткан хәлдә, ул кәгазьне актарып карады һәм, анда нәрсә төрелгәнне анык белгәннән соң, Талипны җилкәсеннән умырып тоткан килеш җилтерәтеп өйгә алып кереп китте. Моның алдан белеп эшләнгән эш икәнен Габдулла шунда ук төшенеп алды, һәм бу теге вакытны кемнеңдер аны җизнәсенә әләкләү вакыйгасын исенә төшерде. Аның башыннан яшен кебек бер уй чагылып үтте: димәк, Галекәй! Ул ара булмады, келәт почмагыннан Галекәй килеп чыкты һәм, Габдулланы күрмәстән, Талиплар тәрәзәсенә текәлгән һәм анда Талипның әрнеп кычкыруына сак кына колак салган килеш, Гыймадилар ишегенә юнәлде. Шунда гына Габдулла, аны куып җитеп:

– Син әләкләдеңме? – дип сорады.

Галекәй, кинәт әйләнеп:

– Аны сиңа кем әйтте? Үзең күрдеңме? – дип сорады һәм, Гыймадиларга керәсе урынга, янәшә ишеккә тайпылып, өскә йөгереп менеп китте.

Габдулла аңа сүз әйтергә дә өлгерә алмый калды.

Шул көнне кич Гыймадиларга Вәрәкыя җиңги керде һәм акрын гына, иңрәгән кебек итеп:

– Сездә юкмы Талип? – дип сорады.

– Юк, ул бүген безгә бөтенләй кермәде, – дип җавап бирде Гайни, – кайда соң ул?

– Әтисе бик каты кыйнагач, чыгып киткән иде, шуннан бирле кайтканы юк, – диде Вәрәкыя апа һәм, яулыгын кайтарып, күзләрен каплады. Аннан соң яшь аралаш өзек-өзек тавыш белән дәвам итте: – Күңелемә әллә ниләр килә, Ходаем! Өч тапкыр Чаган буена барып кайттым. Бик йөрәкчел малай, суга ташлануы-нитүе бар, Алла сакласын!..

…Талип ул көнне дә, икенче көнне дә кайтмады. Ул, чынлап та, суга төшкән кебек юк булды…

Өченче бүлек

1

Габдулла быелгы укуын, «булса да, булмаса да ярый торган» эш итеп, бернинди ашкынусыз каршы алды. Нәрсәгә ашкынсын? Шул ук Шәпеш хәлфә, «тушыннан алып тушында хәтле» дип бирелгән йөрәккә ятышсыз сабаклар, шул ук «Хәмдебихәт» белән «Әминтәзәк» ләрне, Гыймади әйтмешли, ач дөя төсле бертуктаусыз күшәү…

Җаекка килгәндәге өметләр һәм хыяллар берәм-берәм юкка чыгалар. Габдулла инде үзенең киләчәген көннән-көн ачыграк күз алдына китерә башлый: менә ул биленә ак алъяпкыч бәйләп алган да, мичкә башына утырып, Чаганнан су ташый, кайдадыр, кемдәдер хезмәтче малай булып эшли, Гыймади кебек, балта сабы юна-юна, мәдрәсәне сүгә, ә гыйлем алып дәү кеше булу хыялы киштәгә кыстырылган «Әбүгалисина» китабы рәвешендә генә торып кала.

Җитмәсә, аның быел мәктәпкә бергә йөри торган иптәше Талип та юк. Аның урынына ул кем белән иптәш булып мәктәпкә йөрергә тиеш диген? – Галекәй белән!

Иртәгә мәктәпкә барам дигән кичне Габдулла шундый күңелсез уйлар белән басылып утыра иде. Өске өйдән Газизә апасы, төшеп:

– Габдулла, әйдәле, аккошым, сине җизни чакыра, – диде.

Габдулла өске өйгә килеп кергәндә, Галекәй дә анда иде. Җизнәләре, аларны үз янына чакырып алып, болай диде:

– Балалар, сез иртәгә мәдрәсәдәге сабакларыгыздан соң Әхмәтша хәлфәгә урычча укырга йөри башларсыз. Дөньялык өчен анысы да кирәк. Без менә үзебез, урычча укымагач, прошениеме, адресмы язарга кирәк булса, Әхмәтша учительгә йә судтагы писарьга йөгерәбез. Хәзер муллалар да урычча укый, дөньясы укыта…

Җизнәсенең бу карары Габдуллага шактый сәер тоелды. Былтыр Габдулла русча укырга йөрүне үзе сораган иде. «Сиңа иртәрәк әле!» – дип, аның соравын кире кактылар. Иртәлектә түгел иде хикмәт. Габдулла үз колагы белән ишетте:

– Аксак Әхмәтшага йөртәсегез килсә, башына картус алып киертегез дә аңа гына йөрсен! Мин дин, ислам һәм шәригать кешеләре ясап чыгарырга укытам шәкертләремне, – диде Шәпеш.

Ә кичен Гыймади сөйләп утырды:

– Син белмисеңмени әле, Габдулла, алар бит переписьтән бирле бер-берсенә дошман…

– Нинди перепись?

Гыймади «перепись вакыйгасы» н сөйләп бирде:

– Син килеп төшкән кышны перепись булды бит монда. Монда гына түгел инде, бөтен Рәсәйдә. Менә шул. Өйдән өйгә кереп язып йөрделәр. Ягъни исемең кем, атаңның исеме, ничә яшь, крестьянмы, мищәнме, кайсы диндә торасың? Безнең халыкны беләсең бит, куркуга төште: нигә язалар моны? Хәзрәткә барып сорадылар, картрак хәлфәләргә бардылар. Алар ни әйткәндер, белмим, әмма Шәпеш хәлфә шыпырт кына тегеләрнең колагына сала: «Яхшыга түгел бу. Үткән заманнарның берендә шулай ук язып йөргәннәр һәм моның нәтиҗәсе чукындыру белән тәмам булган. Үзегез карагыз тагын, берүк, мин әйтте дип әйтә күрмәгез!..» Берме, икеме кешенең колагына салынган бу сүз яшен тизлеге белән телдән-телгә күчә, бөтен татар аякка баса: «Юк! ни генә булмасын, динебезне бирмибез! Йә җан, йә дин!»

Китә әзерлек: балталар, кендекләр, герләр белән кораллана башлыйлар, урындык, өстәлләрне ваталар, яндыралар, хатыннар җиргә хәситәләрен, чулпыларын күмәләр, кызлар кырык оборкалы күлмәкләрен чормага яшерәләр… Бу хәл казачий атаманга барып җитә, теге муллаларны, байларны чакыртып алдыра үзенә, ягъни бу нинди эш? Мин сезне, ягъни ике көпшәле туптан кырдырып бетерермен, казакларым бөтенегезне турап ташлар! Муллалар, байлар көч-хәл белән, ялынып ялварып, казачий атаманнан кичерү сорыйлар, тегенең бала-чагасына күлмәк-ыштанлык ике йөк мануфактура китереп аударалар, салынып ята торган собор чиркәвенә биш мең сум акча җыеп бирәләр һәм халыкны, үгетләп, переписькә күндерүне өсләренә алалар. Әмма алар түгел, аксак Әхмәтша учитель халыкны акылга утырта. Ул үзенең олы шәкертләрен җыеп, аларны сан алучы итеп билгели, бер ай буена сан алуның тәртибен, халык белән ничек сөйләшергә кирәклекне өйрәтә. Перепись көне килеп җиткәч, алар һәммәсе үзләренә билгеләнгән йортлар буенча кереп язып йөри башлыйлар. «Килеп кердем бер йортка, – дип сөйли, ди, Әхмәтша хәлфә, – карты, яше, ире, хатыны дисбеләр тотып, тәсбих укып каршы алдылар мине, – дип әйтә, ди. Сораштым, исем, фамилияләрен әйтәләр, ләкин: «Тагын нәрсә сорар икән бу?» – дип, бөтенесе күзгә карап, көтеп торалар. Бервакыт мин: «Кем динендә торасың?» – дип сорауга, бер карт, гайрәтләнеп: «Динем ислам, китабым Коръән, пәйгамбәрем Мөхәммәд, Аллага шөкер!» – дип җавап кайтара. Мин тыныч кына: «Ярый, алайса, бабай, ислам динендә дип язып куйыйк!» – дидем һәм шулай язып куям. Сизәм: бөтенесе иркенләп тын алалар, бер-берсенә карашалар, йөзләрендә Дию пәриен җиңеп салган кебек сөенеч, күзләрендә яшь. Мине бөтен өй эче белән «Рәхмәт, улым!», «Рәхмәт, абзый!» дип озаталар». «Мөселманны мөселман дип язалар икән» дигән хәбәр татар арасына таралып өлгерә. Хөкүмәткә, башка урыннардагы кебек, халыкны обжорный команда, чыбык белән куркытырга туры килми. Әхмәтша хәлфә шул эш вакытында переписькә каршы коткының кемнәр тарафыннан чыкканын белеп ала да, Шәпеш хәлфә белән очрашып, бик каты сүзгә килә. Шуннан Әхмәтша Шәпешнең күралмаган дошманына әверелә…

Менә моны ишеткән Габдулла, җизнәсенең русча укытырга карар итүен белеп:

– Нигә, мин быел кода абыйдан укымыйммыни? – дип, шатлыгын яшерә алмыйча, сорамый булдыра алмады.

– Нигә укымаска?! – дип гаҗәпләнде җизни кеше һәм Габдулланың үз шатлыгын яшерә алмыйча соравын сизеп кызып китте: – Мин сине сабакка кемгә бирсәм, син шуңа йөрерсең, яме? Хәлфә сайлау синең эш түгел. Иң тәкъва, иң укымышлы хәлфәбез ул безнең. Әхмәтша хәлфә дөньялык өчен әйбәт булса, Шәфигулла хәлфә ахирәт өчен әйбәт. Икесе дә кирәк!..

42.Пешнә – казачествоның балык тоту коралы, сөңгегә охшаш.
Yosh cheklamasi:
16+
Litresda chiqarilgan sana:
20 sentyabr 2021
Hajm:
561 Sahifa 2 illyustratsiayalar
ISBN:
978-5-298-04263-7
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Ushbu kitob bilan o'qiladi