Kitobni o'qish: «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1»

Shrift:

ХИКӘЯЛӘР

ЗӘҢГӘР ЯУЛЫК

Бергә буй җиткергән дус-ишләр, күрше-күлән, бигрәк тә әни белән иркенләбрәк, кабаланмыйча күрешәсе килде дә авылга кайтып киттем. Сагынылган. Аермадан борылып, үзебезнең авыл читеннән уза торган юлга төшүгә, шофёрга эндәштем:

– Шәп тирбәттең. Мин нитим әле… төшим.

– Түз инде, күп калмады, – дип ризасызланды имчәк баласы тотып утырган бер хатын.

– Тиз бул, – диде шофёр.

– Ә син көтмә, егет, бар.

– Өч чакрым ич әле!

– Булсын. Җәяү атлыйсы килеп китте.

Әнә шулай төшеп калдым. Машинаны алдан әйләнеп чыктым да урманга кереп киттем. Анда, эчтәрәк, кыр юлына янәшә урман юлы бар. Озын түгел, күп булса бер чакрымдыр. Тик аннан кайту тузанлы юлдан бару түгел инде. Урман кошлары сайравына кушылып, «Кара урман»ны сызгыра-сызгыра, аны үткәнемне сизми дә калганмын, кырыйга килеп чыктым. Моннан инде юл гел тауга түбән. Йөк җиңел, әз-мәз күчтәнәч салган портфель генә. Киләклек урманы сукмагына төшеп, кыр өсләтә китсәм, хәзер кайтып җитәм. Әнинең нәкъ сыер сауган вакытына. Анда инде чиләкне авыштырып кына – күпме тының бар – эчәсең дә эчәсең. Сулыш алырга туктаган арада, аяк астында сырпаланып йөргән кәкре сыйраклы эткә дә салып бирәсең. Әни аны яңа сауган сөткә ияләштергән. Шул булса, синең кала күмәчләреңә исе дә китми безнең этнең. Иркә. Ул ризыкның чәйнәми йотып җибәрә торганына гына күнегеп бара инде. Әнинең ялгызлыгын уртаклашып картаю җиңел түгелдер шул.

Яшеллеккә чумган кырда япа-ялгызым. Күкрәк тутырып кыр һавасы сулыйм. Шәһәр ыгы-зыгысы һәм юл мәшәкатеннән соң кыр тынлыгы сәеррәк кебек. Колакка мамык тыгып куйганмыни. Үзем дә сизмәстән, үр сыртында туктап калганмын. Коры елга үзәнен соры тузан белән тутырып, авыл көтүе кайтырга чыккан. Алда, һәрвакыттагыча, кәҗәләр теркелди. Мин иң алда нинди төслесе икәнен чамалап алам. Кара булса – яңгырга, ак булса – аязга, хәерлегә. Ак икәнен күреп сөенеп куям. Мондый сөенечләрнең ихласлары, тулылары кайдадыр артта калган инде. Хәзер дөньяның балачактан килгән ырымнарын күңелнең иң тузган кесәләрендә генә йөртәбез шул – берәм-берәм төшеп калалар, онытабыз. Вакыт юк. Авылга кайткалаганда гына бераз сулыш аласың. Гомер юлыңның кайсы өлешендә басып торганыңны менә шунда тоясың да инде. Кайткач, шул кечкенә ырымнарны искә төшерәсең һәм шуңа канәгать буласың!

Баш очында тургай сайрый. Әйтерсең лә тирә-юньдә аның белән мин генә калганбыз да бер-беребезнең хәл-әхвәлләрен белешергә керешкәнбез. Ә хәлләр үтә чыккан икән. Ул шатланып сайрыйдыр; мин дә, кайгым булса, аның энә күзе хәтле генә авызыннан чыгып, бөтен кырны тутырган җырына колак сала алмас идем.

Җәһәт-җәһәт атлап кына киткән идем, тагын туктап калырга мәҗбүр булдым: минем тирәдә күбәләкләр куыша башлады. Өчәү. Үзләре ап-ак. Күк зәңгәрлегендә купшы, дәү булып шәйләнәләр. Басынкы тынлыкка һич кенә дә буйсынмыйча тулганалар. Ник икәнен башта аңламадым. Күзәтә торгач төшендем: туйларына әзерләнәләр, ахрысы. Үзләренчә бик җилләнеп, икесе гомерлек (ә гомерләре – бер көнлек) юлдаш сайлый. Өченчесе, ике егетнең кайсын яратырга аптыраган кыз бала кебек, тыйнак кына оча, гел биеккә күтәрелә, гүя «егетләр»ен читтәнрәк сыный. Кайсы җиңәр дә, язмышым кем белән бәйләнер дигән шикелле, җилпеп-җилпеп очкан җиреннән уйга калгандай итә. Тагын шунысын шәйләдем: күбәләкләрнең берсенә ул канаты белән кагылып-кагылып китә. Әллә шунысын үзенә тиң сизеп, аңа теләктәшлеген белгертә микән?

Бу кадәресен юрарга кыймадым. Читтән генә күзәтеп, кемнеңдер йөрәк эшенә дөрес бәя бирерлекме соң?

Ниһаять, күбәләкләрнең берсе, тын көздә өзелгән яфрактай чайкала-чайкала, ак канатларын җәеп, җиргә якынайды. Биектәгеләре тагын да югарырак күтәрелеп талпына башлады. Аларыннан әллә ничек, күзне аласы, яшерәсе килгән шикелле бер уңайсыз хис биләде – серләшкән, пышылдашкан кешеләрне кача-поса тыңлап торгандай була түгелме соң?

Мәхәббәтен югалткан күбәләк юл читендәге былтыргы әрем сабагына төшеп кунды. Шунда мин бусыннан бер адым читтәрәк тагын бер күбәләк күреп алдым. Тик бусы аңа якынаймады. Күрәсең, баягы ят күбәләккә насыйп булганын гына ошаткан булган, гомерлеккә ошаткан.

Менә бит табигать, көтмәгән-нитмәгәндә, үзенең нинди хикмәтләре белән гаҗәпләндереп ала. Нигә гаҗәпләнергә әле? Кавышмый берне сөйгән, гомерлеккә сөйгәннәр кешеләр арасында да бар лабаса…

Язның исерткеч көннәре хәзер. Кая карама – яшел киң- лек. Шул яшеллекнең күз карашын үзенә тартып торган күп- ме утраулары бар! Мин юл читенә сыенып үскән кәрлә шомырт куагы янына килеп җитәм. Әйтерсең эреми калган бер кар көрте! Тик шомырт агачы, кыз баланың ертылган күлмәге кебек, юл ягыннан ышкылып үткән машиналар ботакларын сындырып бетергәнгә күрә ачылып калган. Шомырт, ачык калган тәнен капларга теләгәндәй, уңайсыз хәлдә янтаеп тора, менә-менә аркан борылыр да үпкәләп китеп барыр сыман. Әй!.. Тагын бер фаҗига. Оялчан шомырт белән янәшә пар каен үсеп утыра. Кайрылары арба күчәрләре тигән җирдә каралып, кутырлап тора. Ә берсе корыган ук инде. Мин аларның төбендә ике ашлама капчыгы күреп алам. Димәк… Аңлашыла. Кемдер үзләрен сәламләп калган каеннарга рәхмәт урынына агу ташлап киткән. Агу… Мин булмасам, безнең ишек алдында кызыл теле белән сөт эчәргә яраткан кәкре аяклы дустыбызга да бирмәкчеләр иде ул агуны. Ни өчен? Акыллы булганы өчен. Шомырт куагы белән каен агачлары яныннан үтешли, шул искә төште.

Ул чагында Түбәтәй (этебезнең хәзерге исеме шундый) безнеке түгел иде әле – көтүче Робертныкы иде. Берзаман, капка төпләренә тәмәке тартып алырга туктагач, этенең койрык очын шырпы белән өтеп алганына ачуым килде.

– Ник бозасың аны? Матур ич, йонлач, – дим.

– Исең китмәсен лә! Барыбер аттырам мин аны.

– Акыллы бит.

– Өрми. Бозау белән бер.

– Соң, азрак бәйдә тот, кешегә ияләштермә, – дим.

– Тоткан инде аны. Файдасы тимәде. Чарасы бер – аттыру.

– Каян алган идең соң аны?

– Кырдан тотып кайттым. Кырныкы булгач, усал булыр күк иде. Юк, бозау да бозау, бу да бозау. Кем керсә дә өрми. Күзенә текәлеп ката да кала.

Безнең аяк турысында яткан эт колагын шәңкәйтте. Тыңлап торган диярсең. Маңгаендагы ак миңеннән кала бар җире кап-кара. Чыннан да, шунда мин аның чыраенда эт төсмере булмауга игътибар иткән идем. Өрүдән битәр, мөгрәп җибәрер күк. Ник алай тоелгандыр. Күзе шундый булып чыкты аның – тирән бер сагышлы, яшьле. Үз зиһененә колак салып кына йөри: юк-бар белән вакланмый.

– Ә бәлки, агу гына бирергәдер?

– Бир.

– Әһә, агумы?

– Юк, агу түгел. Этеңне миңа бир.

Менә шуннан алып кайттым мин аны. Кайбер чакны кеше дигәнеңә хәтта этләрнең дә акыллы булуы ярап бетми шул. Кемгәдер арттагы каеннарның матурлыгы ярамаган кебек. Түбәтәйнең кешеләргә ни өчен өрмәгәнен белдем шикелле мин. Кырда кыргый һәм ач булып дөньяга килеп тә, алып кайтып ризык биргән кешеләргә ник өрсен ул? Маңгаендагы ак миңе күңел күзе булган аның. Бозау булса бозау булсын, тик каен төпләренә ашлама калдыгы салып киткән кеше кебек «эт» кенә булмасын!

Кинәт минем кузгалак ашыйсым килеп китә. Ә ул хәзер мин борылачак Киләклек урманчыгы кырыенда инде! Мөгаен, дөньядагы кузгалакларның иң сусылы, иң әчесе шундадыр. Аннары, урман тынлыгында калып, киеренкелектән бушанасы, шәһәр ыгы-зыгысы юшкыныннан арынасы иде. Өйгә бераз соңарып кайтылыр. Тик эңгер-меңгердә көтмәгәндә өйгә килеп керүнең үзгә бер тәме бар. Әни токмачлы аш пешергән булыр… Аннары – печәнлек, үзең шикелле үк ялгыз чикерткә сайравы… Бу уйлар җанны яктыртып җибәрә, һәм бу тойгы әйтерсең лә минем тәннән тирә-юньгә тарала: буй җибәргән арыш өсли талгын дулкын кыштырдап үтә, бытбылдык аваз сала, аяк астыннан ниндидер кош күтәрелә…

Урманчык… Кар базындагыча салкынча дым бәреп торган текә ярлы чокырга йөгереп төшәм, сусыл үләннәр аякны тайдыра. Чокыр төбендәге карт миләш агачы тамырлары арасында – сулар-суламас чишмә авызы. Сусалган, кичке бөркүлек буыннарны алҗыткан. Җиргә таяндым да теш арасыннан сөзеп кенә чишмә күзеннән су эчтем.

– Тешләрегез сынмасын, суы салкын!

Кисәк тавыштан чишмә йөзенә каплана яздым. Сикереп тордым да мине сискәндергән адәм баласын күрим дип борылсам – кара чәч көлтәсе бөтен иңбашын, күкрәген капла- ган бер кызмы, хатынмы черек төпкә менеп баскан да көлеп тора!

Кояш инде офык артына күмелгәндер, чокырда эңгер-меңгер. Ә бу зат кем дә, монда нишли? Күпме юрап маташсаң да белерлек түгел. Телне йоткандай торам әле, сүз катмыйм. Ә ул ансат кына итеп төптән сикереп төшә дә каршыгарак килеп баса. Балачак ырымнары арасында моңа охшаганнары юк иде бугай. Кинәт аның күзендә миңа таныш чаткы шәйләнгәндәй булды, ниндидер таныш елмаю… Муенындагы зәңгәр яулыгы тагын…

– Танымыйсыңмыни? – Аның тавышы агач арасыннан килеп чыккан кош сыман сискәндереп җибәрде. Аннары ул кулын сузды: – Исәнме.

– Син түгелме соң?

– Мин идем шул… Каян килеп чыктым дисеңме? Бер автобуста идек.

– Менә бит…

– Шушында сугылырыңны сизендем дә…

Сизенгән дә… Шуннан соң ни? Димәк, ул миннән соң төшеп калган, монда миннән элегрәк килгән.

– Әйдә, меник, – дим мин, аның сумкасын кулыма алам. Ә үземнеке өстә калган иде.

Күтәреләбез. Аяк тая. Ул беләгемә таяна. Мин бер чыбыкка абынам да, икәүләшеп чак түбән шумый калабыз. Ул көлә, минем иңбашыма таяна, талпынып узып китә, көлә. Болай да кыска күлмәге атлаган саен күтәрелә, ул, шуны сизепме, мине алга җибәрә, үзе минем кулга тагыла, мин аны өскә тартып менгерәм.

Ниһаять, без өстә. Икебез дә тирән-тирән сулыйбыз – сулу капкан. Беркавым хәл җыябыз.

– Озаккамы? – дип сорый ул.

– Ике-өч көнгә. Ә син?

– Ялга. Бер айга. Сабан туена хәтле.

– Гомер үтә, ә минем күбрәккә вакыт юк.

– Үтә… Утыз өченче җәй. Ә чын тормышның башланганы юк әле.

– Тормыштадыр ич?

– Булды.

– Булды?

– Тормыш – челпәрәмә! Хәзер – ирекле кош! Син теләгән бәхетләр тәтемәде… бугай инде.

– Ничек?..

– Шулай. – Ул уфтанып алды. – Ә син?

– Мин – беркөе. Зарланырлык түгел.

– Ишетеп беләм.

– Ник сорыйсың соң?

– Үз авызың ни әйтә бит. – Ул җитез бер хәрәкәт белән чәч шарламасын артка агызып җибәрә. Күзендә яңадан теге таныш чаткы уйнаклап ала. Үзе таныш елмаю белән көлемсе- ри иде. – Тагын бер генә очрашасы иде дип теләгән идем… менә…

«Килдең бит, барыбер килдең, шайтан кызы!» дип, аны җилтерәтеп күтәреп аласым килде. Үземне көчкә тыйдым. Йөрәкне үткәннәр хатирәсе тырнап узды. «Менә бит ничек очраштыра ул дөнья!» диясем килде. Дәшмәдем. Болар урынына:

– Хәтерлисеңме син? – дидем.

…Хәтерлисеңме син?.. Мин хәтерлим. Истә, әллә кайчан музейда күргән картина шикелле истә. Син дә язмыш музееннан килеп чыктың мәллә соң?.. Хәтерлисеңме син?

Кама суын ак дулкыннар буйлый. Киң сулыштай иркен итеп дулкын шаулый. Син китәсең. Мин озатам. Дебаркадер су трамвае килгәнче «черем итә». Без текә яр астында йөрибез. Аяк астында юеш чуер ташлар кыштырдаша. Тешләреңне җемелдәтеп көлә-көлә, учларыңа су тутырып миңа сиптең, дулкын-дулкын чәч учмаңны артка чөеп, ак йөзеңне салмак искән җилгә куйдың.

– Дәшмә, – дидең, мин сөйләргә керешкәндә. – Кирәк түгел. Беләсеңме… язгы урманда йөргән чакта, кызлар чәчәк җыйды ди. Күрше аланда алар моңарчы очрамаган тагын да матуррак чәчәкләргә тап булдылар. Һәм… элеккеге чәчәкләрнең барысын ташлап, яңаларын җыйдылар. Ишетәсеңме? Мин дә шулай. Хисләремне алыштырдым. Башка берәү очрады.

– Кардан калкып чыккан беренче умырзаяны дамы?

– Аны да… сине.

– Нидер бар иде ич, нидер бар.

– Белмим. Хәтерләмим.

– Ә хатларың?

– Соңгысында: «Оныт, оныт бөтенләйгә», – дип языл- ган.

– Бусы исеңдә икән.

– Исемдә.

– Исемдә… Берчакны без унынчыда җәдәч аерган идек. Син гел шулай «исемдә!» дия идең. Откан идең. Зәңгәр яулык.

– Югалды.

– Синең ядкяр исән әле – талир тәңкәң. – Мин күрсәткән көмеш тәңкәгә озак кына карап тордың. – Исән әле.

Ярга көчле дулкын кагып, дебаркадерга «Ракета» килеп туктады. Иңеңнән авыр йөк ташлагандай, син тирән сулап куйдың. Әкрен генә:

– Йә, хуш, – дидең.

– Хуш… Талир тәңкә. Җирдә яшәү учта яткан тәңкә кебек ике яклы икән ул.

Син йөгердең. Яр буеннан каерылып карап калдым. Мәңге онытмаслык итеп карыйсы калган икән. Күз керфекләрем талганчы… Талир тәңкәң синең арттан еллар дулкыннары аша тормыш төбенә чумды.

Хәтерлисеңме син?..

– Хәтерлисеңме син? – дим мин, кабатлап.

– Әй!.. Онытылса иде дә бит…

– Кузгалырга вакыт инде. – Мин ялкынланып торган офыкка ымлыйм. – Әйдә. Соң инде.

– Соң шул. Соң. – Ул куаклыктан бер ботак сындырып ала да төз аягына чәпәли. – Хушлашыйк шушында гына. Бергә кайтмыйк. Сукмаклар аерым безнең.

Уңайсыз булып китә. Кыймый гына аңа каршы басам, битеннән сыйпыйм.

– Кирәкми! Җибәр, җибәр! – Ул, ярсып, чыбыгын чокырга томыра. – Бар, кит!

Һәм кинәт, үксеп, ул муеныма сарыла, күкрәгемнән, иңбашымнан үбә.

– Килдең бит, барыбер килдең, шайтан кызы!

Аның чәче, күлмәк изүеннән кереп, тәнне кытыклый. Иркәлисе, юатасы иде аны, тик мин бары:

– Кайтыйк инде, – дип кенә калам.

– Оныттыңмыни?

– Ә син елама, юләр, тынычлан.

– Бетте инде. Кал.

Ул китте. Берүзем инде авыл өстендә кабынган утларга каршы атлыйм. Тынычлыгымны югалттым, йөрәгем кузгалды. Нәрсәгәдер шатланам, нилектәндер көенәм, нәрсәдер җитми, нидер эзлим, юксынам, ямансу һәм әйтеп бетергесез читен.

Кинәт кыштырдау тавышы ишетеп сагаям. Чү! Муенымда зәңгәр яулык. Кайчан бәйләп өлгергән? Без бит җәдәчләшмәдек бүген. Әллә безнең тормыш булганмы ул сүзсез җәдәч? Синең исеңдә калмаган бит. Оныт дигәнең өчен отылдың мәллә?

Берәм-берәм йолдызлар кабынырга тотына. Мин барам да барам. Алдымда бер шәүлә атлый. Бу – ул. Мин ашыкмыйм. Арабыз гел бер – моңа кадәр булганча. Якынаймый да, ерагаймый да. Хәер, мин чиксезлекне якынайта алмыйм бугай. Аның каравы мин ул чиксезлеккә йомшак җилдә үзенә пары булмаган күбәләк кебек боек җилфердәгән зәңгәр яулыкны очыртып җибәрдем. Мин үз күбәләгемне күптән таптым инде.

1970

СОҢГЫ СҮЗ

– Казыгыз! Тизрәк! – диде офицер.

Аларның аяк астына шапылдап ике көрәк килеп төште.

Нечкә билле, зәңгәр күзле чибәр немец офицеры баскан урынында сүлпән генә борылды да этләр кебек һәр хәрәкәтенә буйсынырга әзер торган солдатларына үзенчә нидер сөйләнеп куйды. Тегеләре ясалма бер ялагайлык белән көлешеп алдылар һәм, автоматларын әле чыклары да кибеп өлгермәгән әрем, исле ромашка арасына куеп, флягаларын ачтылар.

Рахман эсэсчыларның һәр хәрәкәтен күзәтеп торды. Ул тәртипсез яткан автоматларны кояш җылысына шуышып чыккан кара еланнарга охшатты. Күңелендә туган бу тойгысы шулкадәр көчле һәм яшен чаткысыдай кискен иде – ул бер мизгелгә генә кайчандыр авыл малайлары белән урманга җиләккә баруын, юл кырыендагы черек төп өстендә бөгәрләнеп яткан нечкә кара еланны кемдер төшереп калдырган каеш чыбыркы дип белеп эләктереп алуын һәм, «камчы»ның нәзек телен чыгарып сызгыруын ишеткәч, кабаланып читкә сикерүен күз алдына китерде, шул еланның юеш салкынлыгын яңадан тойган кебек булды. Шул чактагы сыман, чирканудан тәне чымырдап китте.

«Үлемем шушы микәнни?»

Юк, үлем аны куркытмый иде. Киресенчә, гитлерчылар бүген иртән салкын таш подвалдан чыгарып, тузанлы юл буй- лап авыл читенә алып килгәч, ул җиңел сулап куйды. «Ниһаять, газаплардан котылам», – дип уйлады ул. Ахмак немецлар!.. Рахманның үлемне ике атна буе көткәнен беләләр ми- кән?

Рахманның үлемне шулай җиңел каршылармын дип күз алдына да китереп караганы юк иде. Аны куркыткан бердәнбер нәрсә – хыялланган эшләрен үтәмичә юкка чыгу, кызгандырган бердәнбер нәрсә Җиргә инде ансыз язлар киләчәген, тормышның инде аңардан башка дәвам итәчәген, кемнәрнеңдер аңардан башка җырлаячагын аңлау иде. Үз гомерендә ул байтак әшәкелеккә каршы чыкты. Димәк, ул эшләренең көче килгән кадәресен түгәрәкли, төгәлли алган. Чын ир өчен шуннан да канәгать кичереш бармы? Ә тормыш… җырласын! Аның үлеме галәм чиксезлеге алдында тузан бөртегедәй кечкенә булып, тормыш өчен әллә ни зур югалту түгел икән, бу фашист үрмәкүчләренең үз корбаннарына әллә ни кырган шикелле карап торулары көлке бер комедия генә ич!.. Шуңа күрә аның, башын горур кыяфәттә артка чөйгән килеш, эсэсчылардан һәм үлемнән көләсе, фашистларны, җирдә аунаган автоматларны кара еланны изгәндәй аяусыз таптыйсы, сытасы килде. Тик бу мөмкин булмастай эш иде. Кычкырып көләсе урында, аның иреннәрен чак кыйшайтып елмаерга гына хәленнән килде:

– Казымыйлар, обер-лейтенант әфәнде!..

Офицер, гаҗәпләнгән төсле, әсирләргә әйләнеп карады. Озын аяклары белән дөп-дөп атлап килде дә, кулларын артка куеп:

– Нәрсә, сезнеке кабер казу теләмиме? Снаряд чокыры кирәк! Казыгыз! – диде һәм көрәкләрне итеге белән аларга таба этеп җибәрде.

Юк, бу аның партизаннар өчен ләхет кайгыртуы түгел. Күрәсең, кешенең үз-үзенә кабер казуын карап тору аңа ләззәт бирә иде. Әйе, бу фашист үлем алдыннан совет разведчикларының калтырануларын күрергә тели. Ә Рахманга хәзер дошман алдында тыныч кына кабер казу да батырлыкка таба бер адым атлау булыр кебек тоела. Рахман, шуны уйлап, кулына көрәк алды да күршесенә:

– Әйдә, Вася, керешик, булмаса… Мин үзебезчә, кыйблага карап ятар идем, – дип эндәште.

– Барыбер түгелмени, туган?..

Разведчиклар икесе ике як баштан көрәкләрен коры кәскә батырдылар.

Күк йөзе зәп-зәңгәр иде. Баш очыннан, пырылдап, чыпчык көтүе үтә. Кайдадыр шәүлегән кычкыра. Туп көпшәсен җир- гә кадап тынып калган тәреле танк өстенә кәлтә елан менеп яткан.

– Безне озата, туган, – диде Вася. Кәлтә еланны ул да күргән икән.

Рахман үзенә әллә кайдан көч кергән кебек хис итте. Дошманнары алдында сынатмаска теләпме, ул туфракны каерып-каерып ала. Эшкә күнеккән куллары әйтерсең лә кабер түгел, бәлки бәрәңге базы казый.

– Кара әле, туган, – диде Вася шыпырт кына.

– Кычкырып әйт, Вася! Урланган алтын казымыйбыз ич!

Рахманның көр тавышына гитлерчылар борылып карады. Офицер авызын күтәреп көлә иде:

– Рус дуңгызлары тиресме актара?

– Кабер казый, фашист! – диде Рахман, тешләрен кысып. Көчәнүдән аның яңагындагы тирән ярасы ачылган һәм аннан кан саркып, муенына, күкрәгенә агып төшкән иде.

– Шым бул, туган. Монда кара, – диде Вася һәм аяк астына ымлады. Туфрак астыннан яртылаш калкып, пехота минасы күренеп тора иде. – Әҗәл. Тик фашистларга да өлеш чыгар.

Разведчиклар, карашып, бер мәлгә туктап калдылар. Җаннарының ни әйткәнен алар күзләреннән аңлый иде.

– Казымыйлар, обер-лейтенант әфәнде…

– Хәл җыябыз, – дияргә ашыкты Вася.

– Калтырый? Курка? – диде офицер. – Партизаннар кайда – әйтми? Без сезне ашыктырмый. Уйла. Әйтсәгез, оберст әфәнде сезнең җан саклый. Әйтмәсәгез, капут!..

Үлем… Ул разведчикларның аяк астында агач тартма кыяфәтендә ята. Әнә шул үлемнең үз кулларында булуы Рахманны шатландырып җибәрде. Үлемеңне сайлау иреге – давылдан соң кояш чыгу түгелмени? Ач бүреләргә ботарлатканчы, болан упкынга ташлана ич!

– Йә, туган, хуш!

– Бәхил бул, Вася…

Алар астан гына кулларын кысыштылар. Рахман аягын мина янына куйды. Хәзер аңа орыну җитә иде.

– Офицер!

– Мин тыңлый.

– Без монда уйлашып тордык та…

– Әйтергә булдыгыз?

– Әйе, офицер әфәнде. Бер сүзебез бар.

– Гут, гут, – диде эсэсчы һәм аларга таба атлады.

– Миңа әйтәсезме, оберст әфәнде янына кайтыйк телисезме?

– Сиңа…

Ул солдатларны чакырып кул изәде. Алары да казыла башлаган чокыр тирәсенә килеп басты.

– Йә, кайда партизан? Кайда лагерь?..

– Монда, этләр, сезнең алда…

Әремле кыр гөрселдәү авазы белән тулды. Ул якындагы урмангача һәм ерак тауларгача җәелеп, әкренләп сүнә, сүрелә барды… Кайтавазны алар ишетмичә калды.

…Рахман абзый бәрәңге бакчасы башында чикләвек куакларыннан читән үрә. Юанраклары җайлы бөгелмәсә, ул көчәнеп ыңгыраша. Ул чагында аның җәрәхәт җөйләре белән тулган өске ирене агарып кала. Ә аскы ирене яртылаш кына исән, иренсез ягына ул, авызыннан һич төшермичә, трубка кабып йөри.

– Шуннан исән чыктыңмы? – дип гаҗәпләндек без, ул сөйләп бетергәч.

– Безнең кабердән исән чыкканны саный башласаң, минем генә бармаклар җитми аңа.

Ул, күңеленнән шуларны санагандай, бермәл сүзсез эшләде. Сыңар кулы белән казык араларына салынган чыбык эченә юан, ә юанраклары булмаса, ике-өч бәйләвеч чыбыкны бергә тыгып әйләндереп сала да, өстенә менеп, аягы белән таптый, кыса.

– Кулың шунда өзелдемени?

– Анысы ялгышып. Немецның урман сукмагына күмеп куйган минасын алганда ялгышып.

Без әле читән үрә белми идек. Килер заман, үргән чак та булыр, соңгы сүзне шунда әйтербез кебек тоела иде… Рахман абзый үргән читәннәр, безнең балачак шикелле, күптән тузды. Инде читән үрмиләр…

1970

КОЯШНЫҢ САЛКЫН ЧАГЫ

Бүген шимбә. Атна буе эшләп арыгач, табигатьтә бер чеметем генә булса да ял итеп алырга теләп, Әсфән белән Хәдичә шәһәрдән утыз-кырык чакрымдагы кечкенә күл буена килеп чыктылар. Хәдичә торган фатир хуҗасының Акбар атлы җор этен дә иярттеләр. Әсфән мылтык асты, болай гына, купшылык өчен генә. Аннары тагын ул аны Хәдичәсенә эрерәк күренергә теләп тә аскан иде. Камышлы күл янына килеп җитүгә, мылтыгын тәбәнәк юан имәнгә сөяп куйды да кирәкмәс әйбердәй тәмам онытты. Хәер, күлдә атардай кош-корты да күзгә чалынмады. Күрәсең, күптән өркетеп бетергәннәрдер инде. Әсфән белән Хәдичәгә, якындагы урманчыкны аркылы-буйга гизеп, гөлҗимешеннән, кыргый алмасыннан, миләш-баланыннан әз-мәз авыз иткәләп йөрү һәм тирән чокыр кырыенда учак ягып җибәрүдән бүтән чара калмады.

Иңкүлеккә сөт күбегедәй томан иңгән. Табигатьне көзләрен генә була торган тынлык баскан. Ара-тирә очкыннар чәчеп, учакта коры ботаклар чатный.

Әсфән рюкзактагы җете кызыл баланнар арасыннан иң йомшагын сайлап каба да әчкелтем тәмнән йөзен чыта. Хәдичәгә шул җитә кала: юеш яфрак арасыннан чикләвек эзләп күшектергән кулларын учакка сузган җиреннән рәхәтләнеп көлә:

– Телисеңме, бер уч итеп кабам!

Хәдичә Әсфән бригадасында ташчы булып эшли. Танышуларына да, күп булса, өч-дүрт ай чамасы гына әле. Бүген аның әзгә генә булса да Хәдичә белән ялгыз каласы, юньләп сөйләшәсе һәм, соңгы нәүбәттә, бар тәвәккәллеген туплап, бер аңлашасы килә иде. Бергәләп сәяхәткә чыгуы аудан битәр шуның өчен.

– Телисеңме, бер уч итеп кабам!

– Тешләрең кашан алмасыннан болай да камашып беткәндер. Балан да капсаң үләсең.

– Куркыттың… Үлсәм күмәрсең. Шушы имән төбенә.

Кыз, кечкенә учына тутырып, үтә күренмәле балан бөртекләрен авызына капты. Аның вак тешләре чагылып китте.

– Искиткеч тәмле!

– Тәмсез димим лә. Әче генә…

Тынлык. Көзге иртәдә урман почмагында учак ягып сүзсез калуы икесенә дә рәхәт иде. Башта тойгылар, фикерләр өермәсе куба, аларны уртаклашасы килә, әмма тик кенә утырып бер-береңә әледән-әле караш ташлап алуы да бик җитә.

Хәдичәнең алга сузылган уч төбенә, әйлән-бәйлән атынып, алтынсу-кызгылт өрәңге яфрагы куна. Ул куана, яфракка соклана… Урак өстеннән калган карабодай саламы өеменә чалкан яткан Әсфәннең баш очында – зәңгәрсу күк гөмбәзе. Хәдичә аның күзендә биек-биектә очкан самолёт чагылышын күреп ала… Торна кычкырганы ишетелә.

– Хәсрәт аучы, үрдәксез кайтсак, дус-ишләргә ни дияр- без?

– Тыңла әле, Хәдичә! Ишетәсеңме, «тор-рыйк!» диләр… Китмик, торыйк, диләр. Аңлыйсыңмы?

– Чыннан да, торналар! Берәү, икәү, өчәү!..

– Санама, таркатасың ич.

Күзе белән торналарны күмелгәнче озатып калгач, Әсфән Хәдичәгә таба борылды. Тегесе җиргә коелган коры яфракларны кыштырдата-кыштырдата шуышып килде дә, Әсфән белән янәшәдә генә урын алгач, тавышланмаска кушып, бармак изәде. Бер мәлгә Әсфән күз алдына су дулкыны килгәндәй булды. Малай чактагыча, шул дулкынга каршы йөгерәсе, аның салкын кочагында югаласы килеп китте… Чибәр икән шул Хәдичә, бик чибәр.

– Карале, Әсфән, кыр казлары! – дип пышылдады кыз, чокырның аръягына ишарәләп.

Егерме биш-утыз адымдагы салам эскерте янына ике кыр казы килеп кунды.

Хәдичә үрелеп мылтык алды да Әсфәнгә сузды. Әсфән аны күз ачып йомганчы корып куйды. Ипләп ятты да ашыкмый гына казларга төбәде.

– Уңдагысы нинди дәү! – Сулуы капкан Хәдичә нәзек билле гәүдәсе белән аңа елышарак төште. – Шунысына төзә, Әсфән…

Әсфәнне ау дәрте биләп алды. Мушкадан казлар якынаеп, зураеп күренә. Алар томшыклары һәм канатлары белән иркәләнә, сөйләшә кебек тоелды. Кешеләр шикелле сөешәләрдер әле… Кем белә? «Матурлар, – дип сокланды Әсфән. – Горурлар!» Менә ул хәзер курокка басар да, тирә-юньне мылтык гөрселдәве тетрәтер. Һавада исән калган ялгыз каз гына сызланып кычкырыр… Тукта… Шулай итеп үзеңә, Хәдичәгә, табигать тынлыгына, яшәешкә атсалар?!

Әсфән мылтыгын Хәдичә белән ике арага төшерде:

– Кул бармый. Жәл.

Бу нинди әкәмәтең тагы дигән төсле, тегесе Әсфәнгә текәлде. Ә ул сигаретын кабызырга иелде.

Тынлыкны челпәрәмә китереп, мылтык гөрселдәде. Башын кәкре аякларына куеп яткан Акбар читкә сикерде. Куаклардан тырылдап чыпчык, песнәк көтүе күтәрелде. Әсфән йолкына-тузгына күккә томырылган ялгыз казны шәйләп алды. Кыр казы җирдә тыпырчынган иптәшен чакыра-чакыра әйләнгәләде дә ыңгырашуга охшашлы тавыш белән очып китте…

– Менә ничек аталар аны, Әсфән! Мылтыгың шәп ата!

Хәдичә кинәт тынып калды. Әсфәннең күзенә карады да: «Син нәрсә?» – дип пышылдады. Аннары салам эскертенә таба китте. Эскерт турысына җиткәч, казның инде суына башлаган гәүдәсенә иелде:

– Гафу ит, кыр казы…

«Мылтыгың шәп ата, мылтыгың шәп ата».

– Акбар, әйдә!

Әсфән читкә борылды да әле генә каз очып киткән, инде җирне әз җылыткан кояш ягына атлады. «Кояшның да, кешеләрнең дә салкын чагы бар».

– Әсфә-ән, син кая киттең?

– Акбар, өйгә киттек, өйгә!

Эт әле Әсфәнгә, әле Хәдичәгә талпынып карады. Үзен ияртеп килгән кешеләрнең көлүләре тынуга, кемне гаепләргә белмичә, яңадан очып килгән казга өрә башлады…

Әсфән, тынычланырга теләп, болыт тауларына карады. Алар Хәдичәнең йөзе кебек ачык, якты. Аның болытларга кагыласы килде. Ләкин алар ерак иде.

1971

ЛӘКЛӘК

Кар сулары китеп бетәр-бетмәс вакыт. Кайдадыр, күк гөмбәзенең көндезге йолдызлары булып, тургайлар җилпе- нә.

Олы көтү чыкмаган әле. Тезмәләрдә печән бозау белән бәрәннәргә генә калган. Шуңа күрә, кар ачыла башлауга ук, мал-туарны башта Бирге, аннары Аргы тугайга көтәргә алып чыгабыз. Кар тәмам эреп, ташу узды дигәндә, Атау болынына төшәбез.

Болында әвен базыннан калган ике түгәрәк чокыр бар. Сыер тизәге, былтыргы әрем сабакларын җыеп, шунда ут ягабыз. Бишмәт кесәләребезгә тутырып килгән бәрәңгеләребезне утлы күмергә күмгәч, бер уйнап алу өчен, тауга менәбез.

Нинди генә утлы тизәк көленә күммик – безнең бәрәңгеләр, Ишмөхәммәт бабайныкы кебек, авыз суларын китерерлек тәмле булып пешми. Кабыгы ярылып, эче саргая, төтен исе сеңә.

Бәрәңгесе бер хәл. Ишмөхәммәт бабай җиз казанында бик тәмле балык шулпасы да пешерә.

Болын түрендә күл җәелеп ята. Яр читләрендәге бозы чәрдәкләнсә дә, эчтәрәк нык әле. Дәү чишмә тирәсендәгеләре генә эри дә һавага сусаган кәрәкә балыклары шунда җыела. Ишмөхәммәт бабай, таягы белән капшанып, кичтән салган мурдасын өстерәп чыгара. Мурда вак үрелгән җәтмә белән чорналган, яссы кәрәкәләр бер эләккәч ычкынырлык түгел.

Салкынчарак иртәне бабай боз өсләтә үк йөреп китә. Бозның кайбер җирләре сыгылып, аңа су саркый. Ә төнлә ул су боз булып ката. Су белән кысылып, боз ярыгыннан чыккан вак балык, хәтта карп та ике катлы боз арасында кала. Ишмөхәммәт бабай шуларны да тоткалый.

Җиз казан шактый тирән. Ишмөхәммәт бабай аңа бәрәңге белән балык сала, бер баш суган турый, былтыргы бөтнек яфракларын уып сибә. Безнең уен онытыла, казан тирәли утырышабыз. Бабай казанны ташка утырта, ирен очы белән генә шулпаның тәмен татып карый. Куеныннан бәрәңге кушып пешерелгән ипи телеме чыгара да ашыкмый гына ашарга керешә. Күзләребезгә туры карамый гына капкалагач, агач кашыгын чиратлап безгә тоттыра. Кайнар аш тәменнән тамак төбе кытыклана, түземсезләнеп, шуңа авыз тидергәнне көтәбез. Казаны шактый тирән күренсә дә, тамак туймагач, ул безгә уймак хәтле генә булып тоела.

Бабайның сые ул гына түгел. Әнә шул җиз казанында кайнаган суга салып, ул безгә кыр үрдәге белән акчарлак йомыркалары да пешергәләп биргәли – ничек тә безнең тамакны туйдырырга исәпли. Аларны җыюны ул беркайчан да безгә ышанмый. Әдрәс кәләпүше өстеннән кигән ямьшек бүреген кулына ала да камыш арасына кереп китә һәм, бик озак йөреп, алача бишмәтенә җикән камыш мамыгы сарылдырып чыга. Күрәсең, ул йомыркаларны оясы-оясы белән, белдермичә, ишлеләреннән берән-сәрәнләп, кошларны кыерсытмыйча гына җыя торган булган.

Ә бер дә бер көнне йомырка җыярга ул мине, минем белән бергә һәр әйткәнгә баш ия торган юаш Вагыйзьне, «өй-өй» уйнаганда мин – «әти», ул «әни» булып йөргән Фираяны җибәрде.

– Өн булыгыз, һәр оядан бер-икене генә, җәмгысы нәкъ бер дистә чүплисе! – дип кат-кат кисәтте, зирек агачлары үскән калкулык буенча керергә кушты.

Озак айкалмыйча, сары камыш араларыннан чуар һәм ак йомыркалар җыйдык. Зирекләр төбенә җитәрәк, табышларыбызны ватмас өчен минем бүреккә салыйк дисәк, Фирая, без бүлешкәнчә өчне түгел, алты үрдәк йомыркасы җыйган булып чыкты. Шушы килеш Ишмөхәммәт бабай күзенә чалынсак, аның тиргисе ап-ачык. Кире борылып берәр ояга кую башка килмәгән, болай гына ташлау әрәм дә, кызганыч та.

Без орышудан авызы турсайган Фирая, елый язып, Вагыйзьгә ымлады:

– Әнә ләкләк оясына менгерик тә куйыйк. Бассыннар шунда!

Карт зирекләргә ул елларны ләкләкләр дә оя кора иде. Агачларның берсе, үгисенеп, зиреклектән аерым, сазлыктан чыгу юлында үсә. Якын булганга, шунысына киттек. Вагыйзь, бүрек колакчынын тешләгән көйгә, мәче җитезлеге белән югары үрмәләде. Өч җәпле ботак арасына корылган ояга җиткәч, эшен бетереп шуып та төште.

– Болай кызыграк та әле, – диде Фирая.

Көтелмәгән уеныбыз белән ләкләкләрне үзебезчә бәхетле ясап, Ишмөхәммәт бабай янына ашыктык.

Ләкләкләр үзләрен сиздерми генә яши. Үтә тыныч кошлар. Без аларга әллә ни дикъкать бирмибез. Ләк-ләк басып, мактанып йөргән кәҗә бәтиләре кебек горур кыланышларына ерактан гына багар идек. Бер нәрсә генә аңлашылмый, тик сере белән сокландыра килде – ләкләкләр ялгыз йөрмәс. Берсе томшыгын ләмгә тыкса, икенчесе күтәрер. Үтә сак, аерылгысыз кошлар. Гомерлек вәгъдәлеләр. Кешеләр бер-беренә бу кадәр тугрылыклы микән?

Ахырында мин түзмәдем: хәлне түкми-чәчми Ишмөхәммәт бабайга сөйләдем. Йомыркаларның бер оядан алынмаганлыгын белгәч, башкага исе китмәде.

– Актыгы бүген. Бер-ике көннән басарга утыралар, – дип, ашалган йомырка кабыкларын кәз астына күмеп куйды.

Хәзер, Әсмәндияр авылы урысларының пасхалары җитмичә, авызга йомырка эләкмәстер, шәт. Әсмәндияргә шушы болын өсли сузылган ат юлы белән барып, буяулы йомыркаларны туйганчы бер ашыйсы бар әле. Өйдән өйгә йөри торгач, без анда түбәтәй-түбәтәй йомырка җыябыз. Ни хикмәттер, марҗа әбиләре, башыбыздан сыйпап, буялган йомыркаларны биреп җибәрә, һәркайсы үзенчә сүз әйтә.

Шунысын белмибез: тавык-чебеш бездә дә хәттин ашкан. Әмма май-июньнәрдә әни йомыркаларны, тавыклар салганынча, тире җыючы Мисбахларга төшерә бара.

– Әүвәл налог түләнсен. Сезгә инде, насыйп итсә, печән өсләренә табантын… – дия иде әни.

Берзаман зиреклек ягында ят аваз кузгалды. Без кыр үрдәге йомыркалары салып киткән оя ияләре кара-каршы басканнар да, томшыкларын шакылдатып, ни хакындадыр әрләшәләр.

Сәер кыланышлары барчабызны җәлеп итте. Әле берсе, әле икенчесе, һавага күтәрелеп, ояга кырын күз ата. Ыгы-зыгылары хәвефле булырга охшамый – ояларына берәр куркыныч килсә, болай гына кыймылдамаслар, тузынырлар, ачынырлар иде. Ихтимал, баягы күчтәнәчләребезгә куануларыдыр, дидек.

Берсе, каршы әйтергә базмагандай, ничектер тыеладыр, боегадыр кебек тоелды. Аның каравы бүтәне, эрерәк күренгәне, калынрак, корырак аваз белән кечерәге тирәли очына иде. Башта бу безнең өчен кызык булудан ары узмады. Ниндидер бәлагә тарыганнардыр дигән шик беребезнең дә күңеленә килмәгән.

Шулай бәхәсләшә торгач, ләкләкләр тынды. Үпкәләшкән шикелле аерылыштылар. Һәркайсы үзалдына килеп, ләмгә башын төртте. Кошларны мавыгып күзәтүебез сүрелде. Үз уеныбызга биреләбез дигәндә, ләкләкләр, канатларын җилпеп, янә һавага күтәрелделәр, тал чыбыгы кебек нечкә аякларын сузып, ояга кундылар. (Фираяның да аягы шундый. Моңарчы мин аны күңелемнән генә керәшәгә тиңләп йөри идем. Инде капылт ләкләккә охшатып, «Ләкләк» дип атыйсыма куанып куйдым.)

Беравыктан болары янына зиреклектән алты ләкләк очып килде. Ыгы-зыгы көчәйде. Таптанышып, үз телләрендә нидер аңлашкач, игътибар белән ояны караштылар да читтәге түмгәләкләргә кундылар. Томшыклары белән байтак ләкелдәгәч, кинәт шым булдылар.

– Хәерлегә булашмагансыз, оланнар, – дип, бик бирелеп күзәтте Ишмөхәммәт бабай. – Сизәмсез, өнәмәделәр ят йомыркаларны. Хәрәм малны килештермәүләредер. Хәерлегә булмас, ояларыннан бизмәсеннәр тагын. Хаталык кылгансыз, ахры, хата…

Йомыркаларны кире алырга башта ул безне җибәрмәкче иде. Нидер хөкем итеп, титак-титак үзе китте. Баласытып, кошлар безне талар дип уйламадымы икән? Агач башына үрмәләргә мине ияртте.

Әллә ни ара үтмәдек. Ояның хуҗасы – ана ләкләк ялгызы югары талпынды, хәйран биек, Җалпы тауларыннан ашып күтәрелде дә таш булып кинәт түбән ташланды, ук булып җиргә кадалды, һәм бернинди тавыш-өнсез…

Дәррәү кычкырып, бәтиләр кебек сикерешә-сикерешә, шунда ябырылдык. Әллә безнең кычкырудан өркеп, әллә хәлнең болай очлануын өнәмичә, калган ләкләкләр кайсы-кая таралышты. Ата ләкләк дусты янына төшмәкче иде дә, бездән кыймыйчадыр, теләмичә генә күлнең теге ягына барып кунды. Селкенмәде дә. Ерак бер чакыруны сагаеп тыңлаган кеше кебек торды да торды. Башын янтайтып, күкне күзәтте.

Без килеп җиткәндә, ләкләк җансыз, җирне кочкандай, канатларын җәеп хәрәкәтсез ята иде инде. Тургайлар җыры тынып, тоныкланып калгандай булды, ачынулы тавышы белән тәкәрлек аваз салды. Йомшак җил корыган камышларны ачуланыбрак кыштырдата сыман. Бары тик кояш кына, ләкләкнең канлы томшыгында чагылырга теләгәндәй, юка болытны нечкә бер нуры белән кисеп чыкты.

Бик гаҗәпсенеп, Ишмөхәммәт бабай ләкләккә текәлде. Уятырга өмет иткәндәй, таягы белән канаты очына кагылып алды. Ләкләкнең яртылаш ярыга томаланган көрән күзенә орынгалады. Аннан соң чүкте. Эре сөякле гәүдәсе белән, гафу үтенгәндәй, кечкенә кош алдына чүкте.

Тын иде…

Ишмөхәммәт бабай һәммәбезгә күз йөртеп чыкты. Иреннәре калтырануын күрдек. Шуны басарга теләпме, ул бүлтәеп салынган аскы иренен тешләде дә башын ваемсыз терлекләр белән тулы яланга борды. Әмма авыр күз кабаклары астындагы күзендә бернинди уй чалымы сизелмәде. Ул ниндидер тирән бер уйга талган иде.

Сәер фаҗига серенә ни юрап та төшенә алмадык. Ләкин ләкләкне, канатларын гәүдәсенә җыеп, бик пөхтәләп җирләдек. Фирая үксеп елады, минем дә тамак төбендә һич йота алмастай бер төер калтыранды.

Ишмөхәммәт бабай гына нидер яшерә кебек иде. Озак офтанып, бетеп йөрде. Ник кенә сезне юлладым икән, дип үкенде. Җаныма авыр гөнаһ алдым, дип пошынды. Алай да, вакыйганы тагын да серлерәк томанга урап, ләкләкне җирләгәндә әйткән иде:

– Ялгышны кошлар булып кошлар да кичерә алмый икән.

Ни кыстап та, кошларның серле, хәтта бераз сихерле фигылен ул безгә төшендермәде. Бераз үпкәләдек тә оныттык.

Ялгыз калган ләкләк күзгә чалынмады. Кабатланмас төш кебек, язын әйләнеп кайтмады. Эзсез югалды. Ул да онытылды. Әйтерсең лә җыр бер яңгыраган да кызганыч итеп мәңгегә тынган.

Бер атнадан соң инде көтүне чын көтүчеләр алып чыга. Без, укулар бетмичә торып, болын эченә бүтән төшмибез. Җәй көне инештә балык тотып йөргәндә генә, нигәдер эчендә эреми калган бозы бардыр кебек тоелган әлеге бу ояга астыртын гына карап үтә идек.

Бернинди хәсрәттән, авырлыклардан сынмаган Ишмөхәммәт бабай. Сазлыгын киптереп сөргәч, яшелчә бакчасы ителгән болында каравылчы булып тора. Инешне буып, торбалар белән бакчага су җибәргәннәр. Шул буа янында аның җайлы корылган салам куышы тора. Эре тоз сибеп, карбыз эчедәй ярмалы помидор ашый-ашый, дөнья хәлләрен сөйләшәбез. Балачак шулхәтле якын – кул сузымы арада гына кебек: алтынланып янган кизәк учагы көленә тәгәрәткән куш йодрык кадәр бәрәңгеләрдә, әллә кайчангы теге җиз казанда шаулап пешкән балык шулпасында. Тик Ишмөхәммәт бабай аны бераз бүтәнчәрәк пешерә икән инде: борыч өсти, учактан алып, яссы ташка утырткач, шулпа төсе үтә күренмәле булсын дип, бер-ике кашык серкә кушып җибәрә. Ипи дә инде теге – арыш камырына бармак башы кадәрле бәрәңге аралаштырып пешерелгәне түгел – күпереп торган бодай ипие.

Ә таулар, искергән түбәтәй кебек, бераз җәелгән, җәлпәкләнгәндәй тоела. Үзеңнең кемлегеңне белер өчен, кайчандыр синең балалыгың үткән җирләргә килеп чык икән. Әнә ич Ишмөхәммәт бабай – элек нинди зур, таза күренгән Ишмөхәммәт бабай – инде юып бауга элгән җәймә шикелле. Юкарган, җил исте исә, талпынып, өч билле кайры тун итәкләрен җилпеп калтырар сыман.

Ләкләкләр зиреклектә бүтән ояламый. Ләкелдәшүләре күптән ишетелми, ди.

– Ишмөхәммәт бабай, шулай да теге ләкләк үзен нигә һәлак итте икән?

Карт күшеккән кош тәпие кебек тырпайган озын, нечкә бармаклары белән учак күмерен өештергәли. Соравымны ишеткәч, аның тыныч йөзе иске яра җөйләре булып чытыкланды.

– Каян беләсең инде аны…

– Ялгышуны кошлар да кичерә алмый, дигән идең…

– Дигән идем шул.

– Ләкләкне җирләгәндә… Мин ни сораштым, ул кош белән ни булганын әйтергә галимнәр дә авырыксына.

– Син дөньядан сора.

– Дөнья теле – картларда.

Карт теләми генә сөйләшә иде. Беркадәр гамьсезлек сизелеп торган йөзе кинәт ачылып китте, тонык күзендә чык тамчысы ише нур күренгәндәй булды.

– Хак сүз. Ничек онытмадың?

– Онытылган иде. Хәзер искә төште.

Туры әйтмәдем. Ләкләкне онытсам, вөҗданым коргаксыр иде. «Ләкләгем» Фирая иде ич. Вәгъдәбез гөнаһсыз бер шаяру аркасында чатнады-китте. Чынаяк кебек. Яшь узган, китекләре белән «өй-өй» уйнар чакмы? Күңелдә, шул китекләр сыман, истәлекләр ялтырап-ялтырап китә. «Ләкләгем» без җирләгән ләкләктән дә горур булып чыкты.

Боларны сөйләп карт алдында нигә мескенләнергә?

– Онытылган иде. Хәзер искә төште. Хикмәтле ич.

– Хикмәтле.

– Юк, мин ләкләк һәлакәтен әйтәм. Нигә, мәйтәм, башын җиргә орды соң ул?

– Мин дә шуны тукыйм бит. Син әллә андый галәмәтләрне адәм балаларына хәрәм саныйсыңмы?

– Шикле сөйләшәсең әле.

– Син тыңла. Әт-тә-тә, бәрәңге пеште. Карасана!.. Син тыңла. Нахакка үлде кош. Аны гаепләделәр. Оя тулы йомырка!.. Уйлап кара үзең. Теге алтысы килде дә хөкем чыгарды… Ләкләк – тугры кош. Хыянәт кыла белми. Ә хакыйкатьне, күрдең, ничек чәнечтереп дәгъваларга әмәл тапты. Әҗәлләргә төкереп… Ә менә мин… дөнья сөрәм әле, һаман аякта!..

«Әллә Ишмөхәммәт бабайның да үз «ләкләге» булганмы?» дип уйлап бетермәдем, ул тагын телгә килде:

– Мин менәтерә яшим… Баш югары, шөкер. Түбәнәюе дә бар иде… Иелгәнне кылыч кисә, кисә!

Үзалдына шулай сөйләнде карт. Кычкырып әйтелгән уйлары булганга кысылмадым. Кешенең үз сере булсын. Серсез кеше – буш йомырка кебек ул.

Кояш көлтә-көлтә нур сибә иде. «Ләкләгем» янымда утырсачы!.. Инде менә ләкләк дигән кошлар да юк. Аларны бу тирәләрдән без сөргәнбездер кебек… Бер бизгән кош кире кайтмый. Ялгыш ватылган чынаяк кебек.

Ишмөхәммәт бабайның балык шулпасы әүвәлгеләренә биргесез тәмле иде.

«Нинди гөнаһың бар икән соң синең, карт? Кемне рәнҗеттең? Нигә үкенәсең син? Кайчандыр кемнедер нахакка хыянәттә гаепләгәнеңәме?» – дип уйладым мин.

1973

ПӘРӘВЕЗЛЕ КӨЗНЕҢ БЕР ЧИТЕ

Тупыллардан яшел, юкәләрдән сары яфрак коела иде.

«Саргайса да коела яфрак, саргаймаса да, – дип уйлый Зөлкарнәй. – Кеше дә: берәү саргаеп бетеп дөнья куя, тупыл яфраклары шикелле торыр да торыр дигәннәре дә китеп бара. Вакытны алдамассың. Вакыт – каен суы – эчтән йөри, төптән. Тамырдан менә дә агачнымы, кешенеме сары сагышка күмеп оча да китә. Үзе күренми».

Шулай уйланып, Зөлкарнәй яфрак җыя. Юеш булганга, тупылныкыларын бәрәңге базы өстенә түши. Юкәнекеләрен сарай нигезенә тутыра. Арымый, ашыкмый гына эшли. Яфрагы да вакыт шикелле санаулы, тиз җыелып бетә. Көннекен көнгә себереп баргач, алай күп тими. Хәзер кая ашыгасың? Моңа кадәр мунчачы булып эшли иде. Кичә азат иттеләр. Куган шикелле.

Хәл алырга дип, ул куш юкә төбендәге кул тегермәненә чүәк кигән уң аягын куя. Баз өстенең байтак җире ачык әле. Нигезгә дә, төя-төя тутырганда, ару гына кирәк булыр. Аның каравы коеласы яфрак та күп әле. Юкәгә карасаң , тоташ алтын. Табигать акыллы ул: җыя-җыя Зөлкарнәйнең бөкресе чыксын дип, яфракларны бер сыдыру белән сыпырып төшерми, һәрнәрсәнең үз агышы, үз сәгате бар. Яфракларның да үз вакыты. Кая ашыгасың?

Ә менә кешеләр бераз ашыга бугай.

Әйе, ашыга шул.

Зөлкарнәй йөзьяшәр кешенең маңгай җыерчыклары кебек сай, вак ярыклар белән тулы кул тегермәненә карады. Аның әйләнә торган өске өлеше кая киткәндер, инде хәтерләми. Кул тегермәне түбәтәен салган картка охшап калган кебек. Аның иске ураклар кисеп кагылган һәм шадраланып яргаланган кытыршы йөзлеге көнбагыш табагын хәтерләтә. Эреле-ваклы киселгән урак тимерләре үзәктәге кендек тишегеннән башланган да, көнбагыш бөртекләре шикелле әйләнмәләнеп, бүкән йөзлегенә чәчелгән. Шул тимер нурларга текәлгәч, Зөлкарнәйнең күз карашы үзеннән-үзе киңәя: озаклап кояшка карап торгандагы шикелле, күзе төбәлер нокта тапмый, әйләнмәләр юлы белән йөзлек үзәгендәге тишеккә омтыла, урак кисәкләрен күрмәс була.

Җил, исеп, пар юкәнең хәрәкәтсез ботакларына җан өрде. Зөлкарнәй коелган яфракларның сагыш уята торган исен тойды. Чүмәләгә өелгән бәрәңге сабагы исе, озак ягылмаган мунча исе, аертканда җылымсаланган яңа бал исе бөркелгәндәй булды. Ул, тәмле исне күрергә теләгән шикелле, маңгаен җыерып, баш очындагы алтын тәңкәләрне күзләде һәм тирән-тирән итеп суларга кереште.

Ләкин бу тойгылар Зөлкарнәйне кул тегермәне хакындагы тыныч уеннан арындырмады. Кая гына куйсаң да – рәшәткә баганасын алыштырганда дисеңме, язын баздан чәчүлек бәрәңге чыгарганда дисеңме, мунча бурасы бураганда, баз казыганда дисеңме – ул әллә каян гына күзгә чалынып, гел мәшәкатьли, аяк астында бутала, ул аны күпме тапкыр утын итеп ярырга ясканды инде. Кибеп яргаланмасын дип, әйләнмәле карамадан кисеп ясалган, җитмәсә, өч җирдән тимер кыршау белән буылган бүкәнгә Зөлкарнәйнең балтасы тавышсыз гына керә дә, аннары аны аркага тозлы тир чыкмый торып алып булмый иде. Тимер тешле бүкәннең берзаман тузасын белеп, Зөлкарнәй аны чыгарып атмады, аңа чалгы суккыч сандал кагып тотты, күчереп йөртергә авыр булганга, ахыр килеп, өй артына чыгарып ташлады. Ләкин ни сарай нигезенә, ни мунча нигезенә куеп калдырмады: кызганды, барыбер тузар, ярырмын дип үҗәтләнде, бер дә бер көнне аны җиңәсенә шикләнмәде. Шунысын гына белмәгән булып чыкты: карама бүкән йөзлеге ярыклар белән каплана барган саен, аның үз йөзендәге җыерчыклар да арткан. Кайнар кояш, салкын кар бүкәнне әкрен-әкрен йомшартты – үткән еллар Зөлкарнәй тәнен дә юкартты, буыннарының хәлен алды. Тәнен авырттырганга, ул чалбарына каеш бумас булды. Әйтерсең лә, аннан күреп, бүкән дә кыршауларын салып атты. Үз гомерендә күпме алабута орлыгы, арыш, бодай тарткан шул тегермәннең бүкән йөзлегендәге тимерләре, өлгергән көнбагыш бөртекләре кебек, әкрен-әкрен коелды, сирәгәйде. Яфраклар шикелле саргаешып, Зөлкарнәйнең дә күпме ипи чәйнәп арыган тешләре берәм-берәм коелды.

«Вакытында чынлап керешмәгәнмен мин сиңа, – дип уйлады ул. – Чүп эш булса да, теләгеңне вакытында үтә икән».

Яшь чагында яра алмаган әйләнмәле карама бүкәнне Зөлкарнәй пар юкә төбенә чыгарып утыртты…

Аның үзен дә, җитмеш яшь тутырганын бәйрәм итәргә дип, кичә клубка чакыртып алдылар.

Клуб аның авылдашлары белән шыгрым тулы иде. Кул чабуына кушып, тышына алтын белән «Атказанган колхозчы» дигән язу язылган кызыл кенәгә тоттырдылар. Шуңа өстәп, тракторчы Раббани аның алдына колхоз идарәсе бүләк иткән телевизор китереп утыртты. Зөлкарнәй, самовар артында калган шикелле, күренмәс булды. Тик самовар кайнарлыгыннан түгел, шул зурлаудан оялып тирләп чыкты.

– Күп эшләдең, рәхмәт, җитте, ял ит, – диделәр.

Ул үзен Сабан туеның көрәш мәйданында кебек тойды. Яшь вакыттагы җиңүләре, һәммәсе җыелып, картлыкка кунакка килгән шикелле булды. Бөтен кеше аны ярата, аны мактый, аңа озын гомер тели. Әллә соң кеше үз гомерендә шушындый бер хис, уй кичерер өчен генә дә яшәсен микән?

Кызыл кенәгә бөтен авылга өченче кешегә генә бирелә әле, диделәр. Шулай булгач, Зөлкарнәй шатланмый булдыра алмады. Үзен сугышта медаль алгандагы кебегрәк хис кылды. Караңгы төндә кордашы һәм фронтташы Шәйхулла белән кайтып керделәр дә, карчыгы Ләмига көндезен үк хәстәрләп куйган кызыл аракы белән юанып, икенче әтәчләргә хәтле утырдылар.

Зөлкарнәй моңсуланып калды. «Кемгә хаҗәт мин хәзер? – дип уйлады ул. – Инде мин мунчачы булып та эшләмәслек хәлгә килдем микәнни? Бу мактаулар, бу бүләк, картлык йөзенә кидерелгән яшьлек битлеге шикелле, ямьсезлекне матурлык белән генә каплау лабаса…»

– Син әйт әле, кордаш! Шушы аракы шикелле, зәһәр канлы идек. Хәзер кем, хәзер? – диде Зөлкарнәй.

– Кем дип… җан бар әле, кан ага.

– Анысы дәрт бар әле, бүтәннәргә бурычка керерлек түгел. Күрде инде безнең башлар…

– Гомеребез ямау белән тулы: монда бәхет, анда кайгы, монда ачлык, анда җылы…

– Тик алмашка безгә берни дә кирәк түгел.

– Кирәк түгел! Безнең бәхет шунда, кордаш, ә? Безнең бәхет нужалы еллар иләге аша үткән, чәчүлек бодай ише сайланма, – диде Шәйхулла, тешен кысты, күзе тирән бер көчне белгертеп янып тора иде.

– Балаларыбыз бәхетле булсын инде, – диде Зөлкарнәй, иске ярасына төбәлгән энәләр өермәсенең кымырҗый башлавын тойды, уң аягын ышкып алды. Аның тезе калтырый башлады.

– Алар бәхетенә керү язмасын, – диде Шәйхулла.

– Менә, бүкән, – диде Зөлкарнәй, кичәге шушы хәлләрне искә алып, – тигезләштек. Син дә ялда, мин дә. Тынычлангансыңдыр. Тик мин алышам әле синең белән. Ярам да, сине ягып, үз мунчамда мунча керәм. Моңарчы гел эш урынында керелде.

Яфраклар коелды да коелды. Ул, урыныннан кузгалып, бакча капкасыннан капка төбенә чыкты.

Карчыгы Ләмига сауган сыерын абзардан куып чыгарды да урам буенча сузылып узган көтүгә кушып җибәрде.

Төтен исе, каен яфрагы исе, инеш исе килә иде.

Зөлкарнәй, һава торышын гадәтенчә чамалар өчен, чия ботакларына сарышкан пәрәвезләргә карап алды. Рәшәткә аркылы үрелде дә буе җиткәнен эре тырнаклы бармак очына элеп иснәп карады. Аяз көн буласын белдереп пәрәвезгә төшкән энә очы хәтле генә чык бөртекләренең исен дә тойды шикелле.

Ишегалдында чиләк шалтырады. Ләмига, Зөлкарнәй юыныр өчен дип, коедан су ала. Хәзер карт салкын су белән битен чылатыр да, карчыгы сузган сөлгегә сөртенгәч, чәй эчәргә кереп китәр.

– Нәрсә, Зөлкарнәй абзый, телевизорыңны юдыңмы соң кичә?

Карт әз генә алданрак кереп китмәгәненә үкенеп куйды. Яратмый ул Фәйзулланы. Дөньяны иңендә тотарлык ир уртасы кеше булуына карамастан, авыл көтүе көтеп йөри. Ул күп һөнәр иясе. Мич чыгара. Коега бура иңдерә белә. Итек баса. Техниканы да белми түгел, мотоциклы бар, теләсә, трактор да йөртә. Ә ул – көтүче. Колхоз мал-туарын көтсә әле бер хәер. Кирәкле эш. Ләкин ул, хуҗалык малын көтәргә кеше алынмауны сәбәп итеп, ел да шул кәсепкә сатыла. Акчасы күп төшә, янәсе. Үзе урынына малайларын җибәрә дә җәй буе мич чыгарып йөри, кое казып бура иңдерә, түбә яба. Кирәкле кеше. Аңа йомыш чиратлап тора, кадерле. Шуны белеп ашыкмас, кыстатыр-кыстатыр да, туп-туры кашын сөзәк маңгае уртасына җыерып, үз бәясен әйтер. Бәхәсләшеп тормыйлар. Хатын-кыз ул килер алдыннан тавыгын суйдыра да кибеткә чаба. Ирләр кырда, өй эшләренә куллары тими. Фәйзулланыкы шикелле, атадан улга күчә килгән һөнәрләре юк.

Зөлкарнәй Фәйзулланың ир һөнәрләренә кулы ятуын хөрмәт итә. Ә менә холкын чи усакка охшата. Янса да, җылысы чыкмый. Кеше тимерче миче кебек булсын ул – күреген бер өрдердеңме, яхшылык ялкыны белән дөрләсен. Фәйзулла – шырпы кытлыгы заманында чүлмәктә асралган күмер сымаграк. Бөтен авылга бер. Тик, иркә кыз кадер яраткан шикелле, аны гел кадерләп тору кирәк. Чыгымчылап, сүнә калса, авылың белән уттан мәхрүм буласың.

Ирексездән кодагый дигәндәй, Зөлкарнәй дә Фәйзулладан мунча миче чыгартты. Сүз дә юк, җиде-сигез кисәк утын тыктыңмы – мунча ташы ут була. Әле тагын таш арасына пыяла ватыгы тутырды. Чажлап су сибәсең – кан яна!

– Бер чүмеч су җиб-бәрәсең миченә – ут чыга: ташлары кителеп, колак төбеннән чажлап ярчыклары оча! – ди Фәйзулла үзе бу хакта.

Теле дә шул мунча ташлары кебек кайнар аның – саксызрак кагылсаң, көйдереп алуы бик ихтимал.

Кулы да ут Фәйзулланың. Ә күңеле – ләйсән кар менә: учка алып, ниндилеген күреп өлгермисең – эри дә китә. Күрим дисәң, җиргә иел, бил бөк.

– Фәйзулла эне, өч кадак ярымнан итек бастырасы иде бит әле, малай.

– Түшәлгәнме?

– Түшәлгән.

– Гаҗилә түшәгән, ахрысы? – Бусын ул итек түшәү белән яңа кәсеп итә башлаган Гаҗилә эшенең тупаслыгын белеп әйтә, бәя күпертә.

– Түгел, Мостафа кулы, Мостафа…

Кыек атып туры тидермәкче. Алай да Фәйзулла итек түшәмәсеннән кырлык табып ала. Аны борын төбендә әйләндерә-әйләндерә тикшерә – гүя нечкә күзле энә саплый, ә җебен кер- тергә ашыкмый. Күзе кылыйлана, иреннәре очлана. Әллә борыны белән иренен исни, әллә иреннәре белән борын очын үбәргә азаплана. Кыяфәтеннән көлеп җибәрмичә чак түзәсең. Басылмаган итегеңне кире алып кайтырга риза булсаң көләсең инде.

Зөлкарнәй Фәйзулланы менә шуның өчен өнәми.

– Телевизорыңны юдыңмы соң кичә?

– Чәч көмешен юар су бар микән, Фәйзулла эне?

– Мин телевизорны диюем.

– Мал куанычы – яшьлектә.

– Алай микән?

– Картлыкка озату – күрер күзгә генә бәйрәм ул: күз елмая, ә җан елый.

– Ял аның каруы.

– Эшсез торуны әллә рәхәт булыр дисеңме?

– Телевизор юатыр.

– Миңа телевизор нәрсә – коелган яфрак. Икесе дә ике нәрсә, тик бәяләре төрле. Телевизор алыр өчен яшибезмени?

– Зыянлы түгел инде, бушка ич.

– Бөтен кеше, синең сымак, бар нәрсәне мал да акча итеп күрми.

– Миннән – хәләл көч. Салган мичләремнең данына шикләнәсең мәллә?

– Мичне аны дан булсын дип түгел, кешегә җылы булсын дип чыгаралар. Атаң мәрхүм шулай итә иде. Әле дә гел сагынып сөйлибез.

– Сүз күп инде ул. Сүз заманы шул.

– Җылы сүз алыр, җылы сүз бирер өчен тормыш кылабыз. Атаң сиңа үз һөнәрен генә калдырды, димсең?

– Ә тагын нәрсә? Иң элек шушысы өчен мең рәхмәт.

– Атадан улга мал гына түгел, кан, ә кан белән җан да күчә. Җан да!

Зөлкарнәй үз сүзләренең Фәйзулланың зиһен төбенә төшкәнлеген бик яхшы белә. Ләкин Фәйзулла:

– Кояш та чыкмас борын, кәҗә фәлсәфәсе сатма әле, Зөлкарнәй абзый, – дип читкә борылды. – Тиктомалдан.

– Ни уйлаганымны кайчандыр бер әйтергә тиешмендер бит мин? – диде Зөлкарнәй.

– Җылы сүз алып кына, сарай түбәсеннән салам төшми, – диде Фәйзулла.

Йөзен бормыйча гына, Зөлкарнәй карашын иске сараеның салам түбәсенә юнәлтте. Аннан күккә карады: аяз иде.

«Фәйзулла нигә берәр усал сүз әйтми икән? – дип уйлый карт. – Аның күңел коесына минем сүзләрем ни дә булса иңдергәндер ич?»

Ә Фәйзулла, берни булмагандай, мал көтүенә карап тик тора. Коеның да төбе бар бит. Теләсә ни атсаң, ул да сасый, суы корый. Ә Фәйзулла – астыртын, ни әйтсәң дә, үзенә җыя, авыр җавап кайтармый, күңелендә ни барлыгын сиздерми. Әрләшүдән качып, үз күләгәсенә поса. Күләгәдә – ни кояш кайнарлыгы, ни яңгыр салкынлыгы анда. Үзенең кая таба читләшкәнен бик яхшы белә Фәйзулла. Шуңа дәшми.

– Салам дисең инде син, Фәйзулла. Саламга ни булган?

– Ни булган дип… черегән, диюем. Җылы сүз белән түбә япмассың.

– Күңел черемәсен, Фәйзулла эне.

– Үлгәч, тән белән бергә чери инде ул шунда.

– Яши белгәннәр үлми. Әнә атаң кешеләр күңеленнән чыкканы юк. Аны белгәннәр үлгәнче шунда яшәр!

– Ни калдырды ул миңа? Өе дә салам түбәле иде.

– Аның каруы җаны чиста – алтын иде. Күпме яхшылык чәчте.

– Чәчкән. Ә ура белмәгән. Син дә менә акыл сатасың. Мичнең кешегә – җылысы, остага – акчасы. Син ни дип яктың соң колхоз мунчасын? Алтмыш тәңкәңне ала килдең ләбаса моңарчы, ала килде-е-ең!

Зөлкарнәй соңгы елларны колхоз мунчасында мунчачы булып йөрде. Атнакич эштән кайтуларына – ирләргә, якшәмбедә хатыннарга мунча ягып өлгертә иде. Баштарак кайберәүләр борын астыннан гына көлгәләделәр дә. Тик ул аларга үпкәләмәде. Олыраклар аңа бераз моңсуланып карыйлар иде. Алай да аны-моны сиздермиләр, кайсы сырхаудан нинди пар әйбәт тә нинди себерке кайчан сихәтле дип, хәзер үз мунчалары булмаганнары яр астындагы элеккеге кара мунчаларын, яшьлекләрендә мунча кергән чакларын сагынып, сөлгеләренә әкрен генә сөртенә иделәр дә Зөлкарнәйгә рәхмәт әйтеп кайтып китәләр иде.

Ә беркем дә беркайчан да, Фәйзулла шикелле, аның мунчачы булып йөрүен гаеп итеп әйткәне булмады. Ник әйтсен, бала коендырган ана эше белән аның эше арасында ни аерма бар? Кешеләрне ул үзенең балаларына саный лабаса. Җитмеш яшькә җитеп, моңа әзме-күпме хакы бардыр ла!

Халыктан сөт җыючы Җиһангирлар тыкрыгына җыйналган көтү инде шәп-шәрә калган кыр ягына таба кузгалды.

– Менә шулай, – диде Фәйзулла. – Мин кирәк әле кешеләргә. Яшәү нужасы беткәнче. Син – мунчачы, мин – мичче. Икебез бериш.

– Тән тире белән табылган ипи кадерле, Фәйзулла.

– Әйтәм җирле, минем әти салкын тегермәндә кан төкереп үлгән… Кияренә бер кат ыштан иде.

– Утыз сигезенче елны, Фәйзулла, хезмәт көненә тигән биш олау бодайны ишегалдына кертмәс өчен балта күтәреп каршы тордым. Безгә артыгы кирәк түгел иде. Анда, ачуым килмәгәе, бер… мең ыштанлык кына мал бар идедер. Без бәхетне малдан түгел, алдагы көннән көттек: сездән…

– Әллә начар эшлибезме? Мичләрен кем чыгара бу авылның? Итекләрен кем баса? Кое бураларын кем иңде- рә? Менә син, иң кимендә, мич чыгарып кара. Килерме кулыңнан?

– Безне теләсә кем алмаштыра ала. Хәтта син дә. Ә сине? Авылда синнән гайре кем мич чыгара? Авырдың – кем алмаштыра сине? Үлдең – урыныңа кемне калдырасың?

Туйдырды Зөлкарнәйне сүз көрәштерү. «Бу чияләр яфракларын ник коймый икән инде?» – дип уйлады ул. Кинәт ни өчен болай уйлавына гаҗәпләнергә өлгермәде, Фәйзулла, кашын маңгай уртасына җыеп, авыз эченнән нидер мыгырдана-мыгырдана китеп барды.

«Әх, Фәйзулла, Фәйзулла! Мунча тиренең ни икәнен беләсең микән соң син? Мунча тире – эшләп арыган тән тире, яшәү тире ул!»

Үз шөгыле белән Зөлкарнәй яшерен генә горурлана да иде. Ул яккан мунча авылдагы санап бетергесез кешегә тән җиңеллеге биргәндер, ул җылыткан су күпме кешенең тән гөнаһын югандыр, ул җибәргән пар ничәмә кешегә тән гайрәте иңдергәндер. Ун ел буена колхоз мунчасын якты ул, ирләр гайрәтенә куанды, хатыннар дәртенә изгелек теләде, балалар гөнаһсызлыгына көнләште. Ун ел эчендә эшләгән эше тормышның кирәкле бер ихтыяҗы иде, ә ул үзен шул ихтыяҗның профессоры итеп тоеп йөрде. Күрәсең, мунчада ул кешеләрнең әйбәтләрен генә түгел, начарларын да юып йөргән икән. Шул ук мунчага Фәйзуллалар да йөрде. Нишләтәсең. Андыйларга, җаныгыздагы керне юыгыз дип, мунчала сузасыңмыни?

Ул бакча артындагы кысыр җирдә үскән кыргый чия чыбыкларыннан ясалган себеркесен пар юкәгә сөягән җирен- нән алып чыкты да, басып-басып, капка төбен себереп ташлады.

– Арыдым, – диде ул әкрен генә. – Тик бу ару гына. Миндә көч бар әле.

– Ашарга кер, Зөлкарнәй! – дип кычкырды Ләмига баскыч төбеннән. – Чәй кайнады.

«Хәзер керәм, – дип уйлады карт һәм рәшәткә аркылы кул тегермәненә күз төшерде. Әллә кайчан югалткан нәрсәсен тапкандай, күңелендә үсеп чыккан таныш уйга сөенде: – Ярыйм әле мин бу кул тегермәнен, гел буталып йөрмәсен».

– Кул тегермәне, – дип эндәште ул, – ярыйм әле мин сине.

– Кем белән сөйләшеп йөрисең анда?

Яфраклар коелган тынлыкта кинәт яңгыраган тавышка сискәнеп, ул капкага таба борылды. Үзе дә сизмәстән, кычкырып сөйләнүенә оялып китте. Ләкин, яшь чакта Ләмиганы беренче ярату кояшында янгандагы кебек, битенең ояттан, уңайсызланудан кайнарлануын тоймады. Күңел төбендә нидер өзелгәндәй генә булды. Кул тегермәнен утынга ярам дигән хыялы каядыр артка чикте.

– Болай гына, карчык, болай гына. Анау бүкәнне ярып ташламаммы әллә дигән идем, кул тегермәнен. Гомер буе аяк астында буталды.

– Көчең ташыганые шул. Чәй суына… Кулыңны ю. Су җылыттым. Комганда.

Ләмига алып чыгып утырткан ак комган борыныннан иртәнге салкынча һавага бу сузыла иде.

– Кайдадыр тимер чөй йөри иде, Ләмига, хәтерләмимсең? – дип сорады Зөлкарнәй.

– Былтыр койма баганасына дип имән ярганда кысылып калды ич, ала алмадыгыз. Хәтерең…

«Алырга булыр, – дип уйлады Зөлкарнәй. – Алдан чөйне алырга булыр, аннары бүкәнне ярырга».

Пәрәвезләр очкан кояшлы иртәнең кайсыдыр бер читеннән нигәдер пышылдап әйтелгән аваз ишетелде: «Зөлкарнәй, прицел – бер дә биш, угломер – ике йөз дә бер! Заряд тулы! Анасын-баласын белмәгән хәшәрәтләргә – ут! У-у, нәсел-нәсәпләре коргырлары!» Юк, аның командиры сержант Шәйхулла тавышы түгел иде бу. Һаваны селкеткән шартлау Зөлкарнәй тубы аткан тавыш түгел иде инде: инешнең теге ягындагы урман турысында биек-биектән очкан ялгыз самолёт тавыш киртәсен үтте.

«Ә миңа картлык киртәсен үтәсе иде», – дип хыялланды Зөлкарнәй һәм аягындагы күн чүәген салды да, үкчәсе ямаулы ак оегы белән баскычның юылган идәненә басып, ачык болдыр ишегенең караңгы авызына кереп китте.

1975

АК КАЕН ДЕГЕТЕ

I

Шәймәрдән Касыймханов комбайнын, төзәтеп бетергәч, әзерлек сызыгына куйды да ике көн беркая чыкмады – үз бакчасында бәрәңге алып ятты.

Инде менә бәрәңге алынып та бетте, ә Шәймәрдән бүген ял итә.

Ул уйга калды. Уйлары гади иде – кышын кайда эшләп үткәрү хакында. Тегермәнгә барырга булды. Тегермәнче Мәүлет Нәбиенә врачлар анда бүтән эшләмәскә дигәннәр. Үпкә тирәсендә ниндидер чир тапканнар бугай. Урынына куярга кеше юк иде, Шәймәрдән риза булды. Тегермәнче эше шәп, гомер-гомердән абруйлы.

Зәйтүнәсе бәрәңге алынып бетү уңаеннан кабак бөккәне пешереп, шуның өлгереп җитүен сагалый. Әнисе карчык мичтән күмер тарттырган иде, Шәймәрдәннең шуны урнаштырып йөрүе. Көз, музыкант скрипка көйләгән шикелле, күңелне үз тәэсиренә җайлый: хәрәкәтләр салмак, буш кырларга, урманга, бакчадагы юкә агачының коелып бетмәгән орлыкларына картлар кебек мәгънәле карала.

Күмер көйри. Ул кайнар, кызыктыргыч алтын төс белән сулый. Зәйтүнә томалап куйган мич төбендә бөккән саклый. Әнисе күмер тулы чуенны күтәрә алмый инде. Йә төшереп чәчәр. Шәймәрдәнгә калды. Хатын-кыз эше инде дә, ярар, аннан калмасын. Карлыган бакчасына чыгарып, кое төбенә утыртты.

Ул чуенны китек таба белән каплап куйды. Җан кайнаганда, аны да шулай сүндереп була микән? Юктыр. Кеше – дөнья. Аның күңеле каплап бетерерлекме? Чуен гына түгел лә! Җан кояшы сүнү кеше өчен кояш сүнү белән бер үк ич. Бу уе Шәймәрдәнне җанландырып җибәрде. Сүлпәнлеген зәңгәр ялкын ялап алдымыни!

Инде нишлисе? Ишегалды себерелгән. Абзар чистартылган. Мунча мичен төзәтәсе бар – кат-кат маташканчы, яңасы салыныр, ярар.

Эшсезлектән дә гайрәт чигә. Торганына күпме генә әле, дөнья хәтле эш эшләп ташларга да өлгергән. Әллә кайчан, фронттан алып кайткан гадәте шундый. «Нинди эшне дә кәнфит суырган күк итеп кенә тәмләп эшләрмен» дигән нәзере бар иде. «Нәзеренә ялкаулык дегете кушмам» дигән сүзе дә бар. Каен ап-ак югыйсә, ә җир белән томалап эченә ут салсаң, аннан да кара дегет саркый…

Шәймәрдәннең бите-кулы тыгыз итле, сеңерле. Һич кенә дә илле бирмәслек. Чәчәк авыруы ашаган битендә картлык буразналары күренми, шадралары аның яшен яшереп тота шикелле. Өстәвенә холык-фигыле белән дә, тәнгә дә ир уртасы кебек елгыр, адымнары ышанычлы, алдагы ике алтын теше аның елмаюына эчкерсезлек төсмере биреп тора.

Аның теш казналары шыгырдап, уйнаклап алды. «Шайтан төкерегенә дегет кушып эчергере! Бер эш заты калмаган! Мәсхәрә, күмер сүндереп йөре, имеш».

Сызгырынгалап, өйгә керде. Бөккән пешмәгән әле. Исе генә тәм томаны булып бөтен өйне баскан. Төчкертерлек итеп борынны ярып керә.

Шәймәрдән, стартёр төймәсенә баскандай, тырнагы кара янган баш бармагы бите белән телевизорын кабызып җибәрде. Сәгать яңа унынчы киткән икән, бер малай, ике кыз тән күнекмәләре алып маташа.

– Безнең малайлар шикелле, колхоз бәрәңгесе алдырасы иде сезгә! Кирәге калмас иде бот күтәрүегезнең, – дип, шактый ук җитү кызның яткан җирдән физкультура ясап маташуын өнәмәде. Шунысы бар: ул моны килештермәүдән түгел, азмы-күпме көнчелек коткысы белән кытыклануыннан әйтә. Дөрес, ул балаларының һәммәсен укытып бетерде: үз янындагысы – тугызынчы класста укып йөргән Мөхәммәдьярыннан кала, өчесе дә югары белемле хәзер. Бәлки, шушы хәчтерүшләр ише, аның оныклары да, иртән торгач, арык аяклары белән тырык-тырык килеп, физкультура ясаган буладыр, хе-хе…

Белемле итте дә бит, ата сабагын гына колакка элмәделәр, хәерсезләр, исәбе – берәрсен булса да Казанда калдырып, кәеф барында барыр-килер җир ясамакчы иде. Җил очырган тузганак чәчкәседәй әллә кайларга таралыштылар бит, игелексезләр! Казанга дип кузгалды исә, фронтташ дусты Илюшага гына исәп тотарга кала.

Телевизорда гел шул нәмәстәкәйләр сикеренә. Кичләрен генә булса да, күздән яшь чәчрәтеп чыгарырдай берәр татар көе тапшырмыйлар, ичмаса! Кая инде иртән! Әллә ниткән гадәт алдылар бит әле тагын, җырларын үзебезчә башлыйлар да, аңламаслар дипме, бүтән телдә тәмамлыйлар… Бар иде заман – бәйрәмме, дус-иш киләме, бозау суйган көнме, каладан бәрәңге сатып кайтасыңмы – әзрәк салынса, каз муены шикелле торбасыннан тотып, патефон уйнатырга куя идең… Рәхәт иде! Хәзер дә шәп анысы. Зарланырлыкмы соң! Шәймәрдәннең телевизоры иң зурысы. Инде чират – төслесенә.

– Нәрсә, гел пешмимени әле? Карын ачты ич. Хатын дим! Пешмимени әле?

– Пешми әле. Бәрәңге түгел, кабак бөккәне ич.

– Син үзең кабак бөккәне!.. Бер… бишесенә өстәп май сал. Өчәр бал калагы! Үзем ашыйм аларын.

Шәймәрдән болай каты телләнүен үзе дә өнәп бетермәде. Нәрсәдер җитми, тик нәрсә? Түземсезлек һәм эшсезлек басты – бөтен җире суынды, муены белән иңбашы пружина кебек кысылды, менә-менә сикереп торыр да бернәрсәгә тотыныр, ә анда инде ватамы-төзәтәме – барыбер.

«Иртәнге почта», – дип укыды ул телевизорда башланган тапшыру хакында. Кара, малай, патефон әйләндерә түгелме соң бу? Һе, патефон ич, мәлгунь! Менә, җен баласы!

«Тукта әле, безнең дә тора түгелме туфраксада? Кая китсен мал булган нәрсә. Тормый гына карасын! Шундадыр».

Ишегалдына чыгып, мәче җәһәтлеге белән чардакка үрмәләде дә аның кара авызлы ишегенә кереп чумды.

Хәтерендәге патефон яңа иде әле. Баксаң, дерматин тышы купкан икән дә әүвәлге ялтыраулы җирләре тутык, тузан белән капланган.

Ачты, боргычын куеп җибәреп карады – әйләнә! Ниндидер бер тәлинкә дә онытылып калган булган, кул сырты белән тузанын сыпырып, каз муеныдай кәкре тимерен шуңа чәнечте. Бераз гына гыжлап торды да көй китте. Чит, колакка ятышсыз, ләкин күңелне җилкендерә торган тернәкле бер көй. Тик бераздан, акрынлап, ул, коелган яфракның ботакларга кунып-кунып төшкәндәй, җанга тиеп-тиеп ала башлады, ике яр арасында адашып буталган җил астындагы күл сыман әле шомарды, әле дулкынланды. Анда шатлык рәхәте дә, хәсрәт әчесе дә, дулкыны белән йөрәккә ягылырдай бер көч тә бар, һәм ул җанны да әле артып, әле кимеп торган диңгез шикелле итеп дулкынландыра, назлый иде. Күзен йомган гына иде, җитез хәтере, ак күгәрчен булып, үткәнгә очты… Исенә төште: Австриянең бер шәһәрчегеннән табып алган иде ул бу патефонны. Сугыша-сугыша, гел шуны уйнатып йөргәннәр иде.

– О, Луи, Луи, – дип мактаган иде патефонны американнарның ит консервысына алышкан немец карты карлыккан тавышы белән. Шушы тәлинкәне уйнатып та күрсәткән иде. Шушы икәне тәгаен истә: гел шул ялгыз быргы өзгәләнә дә, аңа кушылып, барабан ярсый.

– Луи, Луи Армстронг, – дип, шул карт төртеп-төртеп күрсәткән иде быргының ялгызы гына бигрәк тә сызланган урыннарында. – Джаз, гут джаз. Танцен, танцен!..

– Танцен, – дип, авыз эченнән кабатлады Шәймәрдән. – Танцен, җен баласы! – дип, чүгәләгән җиреннән күтәрелде. – Танцен!.. – Ритмлы авазлар чыгарган быргы көенә ул арт санын телевизордан күргәненчә бора-сикерткәли, аннан, колачын җәеп, кулларын уйната башлады. – Танцен бер! Кабыргаларың шалтыратырлык итеп! И-иех, и-и-иех!

Болай итеп күптәннән бирле биеп караганы юк иде. Хәтта чүгеп-чүгеп тә алды. Галош эченә туфрак тулды. Куркытылган тузанга, алтын хәнҗәр булып, түбә ярыгыннан өч кояш нуры кисеп керде. Тамакка наждак кәгазе ябыштырып куйгандай булды.

Хатыны тавышына гына искә килде.

– Ни җимерәсең анда?

Кисәк туктап, ул патефон муенын, өскә килгән казны томшык очыннан элеп атарга җайлаган кебек, чеметеп кенә өскә күтәрде. Патефон шул казның муенын кыскандагыча гыжлап кына тора башлады.

– Нишлисең, дим, юләр, бөккәннәргә чүп коеп бетердең ич, мәнсез!

Чардакның ачык ишегеннән сузылып кына тузан чыгып тора. Юшкәсе ачылмый калган мич авызыннан төтен бәреп торган шикелле. Иртәнге салкынча кояшта алтынланып торган шул тузан эченнән Шәймәрдән үзе дә күренде. Бүлдергәнгә риза түгеллеге йөзенә язылган: маңгаендагы яра җөе кызарып тора.

– Бөккән, бөккән! Пешмәдеме, карын ачты лабаса.

– Әзер.

– Өстәп май сал әле. Өч бал калагы. Бер… җидесенә.

– Салдым. Унысына. Бишәр бал калагы.

– Әйтәм җирле, исе белән бөтен ишегалды тулды. Борынны ярып керә. – Ул төчкереп куйды. – Хәтерлисеңме, әнкәңнән сине сорый баргач, кабак бөккәне пешергән идегез. Өчне ашаган идемме әле?

– Җидене генә.

– Һәркайсына өчәр бал кашыгы май өстәп салдың бугай.

– Әни салды. Унысына. Бишәр бал калагы.

– Бүгенге минем нормам шуннан калган, алайса.

Ул, аягын салындырып, баскыч басмасына утырды да тирләгән йөзен зур канәгатьләнү белән кояшка каршы куйды.

– Карале, хатын, әйдә кунак җыябыз… Кече хатын сорамыйм ич, нәрсә авызыңны ачтың, яп!.. Җырлыйсы килә, биисе. Туйганчы. Умыртып алыйк та селкеп салыйк әле бер – кунак җыйыйк!

– Ниткән кунак? Үзегезнең арт-ал бушагачтын… Күпме кәбестә күчәндә утыра әле, син барып җыймыйсың ич аны, гел безгә…

– Ярар, алайса, җыймыйбыз. Мин Казанга барып кайтам. Бер көнгә. Күн итекне чистарт.

– Ниең калган ул җәһәннәм ераклыгында? Ичмасам, сатарга бер… ун капчык бәрәңге алып барыйм дисәң, бер хәер.

– Армстронг тыңлый барам мин.

– Ниткән «әрем страмы» ул тагын?

– Исеңдәме, мин сугыштан кайткан көнне төн буе патефон уйнатып чыккан идек? Исеңдәме… «Сөйсәң сөй, сөймәсәң сөймә генә-ә!» дигәнгә охшаган бер төше? Каравылчы Сөббух бабай йөгереп кергән иде, кемне кыйныйлар дип… Менә шушы тәлинкәдәге Армстронгның үзен күрәсе килә, җен баласы! – дип, ул Зәйтүнәгә патефон тәлинкәсен алып күрсәтте.

– Чәче агара башлаган ир тиктормастан күгәрек патефонга биеп ятамы инде? Кара ул башыңны – тузганак, өрдең исә, бөтен чәчең очып китәргә тора лабаса.

– Тиктормастан шул. Патефон көен әйтәм: яңа ачылган ярамыни!.. Унбиш ел буе биелмәгән, ә ярты Европаны айкап кайткан аяк тик торырга күнекмәгән – шуңа биелде.

– Уйлап та чыгарасың, билләһи, булмаганны.

– Булган, бик булган. Берлинга барып җиткәнче шушы тәлинкәне уйнаттык. Белдеңме?

– Ни гомергә бер уйнатып караган тәлинкәңнең ни икәнен каян белим мин? Сугыш безнең үзебезне тәлинкә итеп әйләндерде. Тик җыр түгел, ыңгырашу гына чыга иде.

– Уйнатырга вакыты юк ич. Безнең гомер Гитлер туктата язган дөньяны яңадан әйләндереп җибәрергә генә җитте.

Зәйтүнә өйгә кереп китте.

Шәймәрдәннең күз алдына бер сугыштан соң исән калган расчётының, сөремле әрҗәдәге патефон тирәли утырышып, шартлаулар шадралап бетергән кыр тынлыгында ялгыз торба изалануын тыңлавы килеп басты. Әнә ул үзе, Шәймәрдән, туп станинасына утырган килеш күзен кысып, янган солы басуын күзәтә. Ә сугыш тәмам басылгач, өйгә кайту юлында һәр станция саен да шуны уйнатулары, сугыштан кайтып кергән көнне тирә-күрше белән, аннары кызын һәм улын тезенә утырткан килеш, иң соңыннан Зәйтүнәсе белән икәү генә калгач та әйләндерүе исенә төште. Луи Армстронг. Кызык исем, җен баласы! Бу чит исемне пуля сызгырулары, көзән җыергандагыча катып калган бармаклары белән җир тырный-тырный үлгән җәрәхәтле солдатлар елавы, сугыштан соңгы игеннәрне урган комбайны, тракторы гөрелтеләре – һәммәсе хәтердән ничек йолыккалап бетермәгән икән соң? Ул ми тамырларына нинди җепләр белән тегелгән икән дә, һәр авазы белән ничек шулай яктырып тора икән?

Хәер, нәрсәсе гаҗәп? Алай дисәң, үзе үстергән-җыйган иген микъдарын санамаса да, үзе азат иткән күпме авыл-шәһәр исемен кабатлый алыр иде Шәймәрдән Касыймханов! Коттбус, Люббен, Цоссен, Беслитц, Лукенвальде, Тельтов һәм, ниһаять, Берлин… Бу аның туктаусыз сугышларда, әмма инде соңгы сугышларда үткән соңгы көрәш юлы. Луи Армстронг. Быргысын ничек шулхәтле сызландыра ала икән ул? Тылсымлы кодрәт белән микән, әллә гап-гади һәвәслек беләнме? Ничек кенә булса да, могҗиза могҗиза инде ул! Менә бүген дә ич: аның эшсезлектән интеккән җанына чишмә булып бәреп керде. Бәреп керде, җилкән итеп әллә кайларга илтеп ташлады. Татылмаган бөтен рәхәтлек, дөньяның бөтен сәерлеге, ул күрмәгән һәм күрмичә үлеп тә китү ихтималы булган бөтен нәрсә Шәймәрдән өчен әнә шул Л-У-И А-Р-М-С-Т-Р-О-Н-Г дигән җырчы исеменә сыеп беткән шикелле. Әгәр язмышына язган юлларны тагын бер мәртәбә урап-урап йөгерергә керешсә, елан булып боргаланган-сыргаланган, әкертен-әкертен җыела килеп, күкләргә күтәрелгәндәй яңгыраган бу быргы тавышын кабат очратыр иде микән ул – шуны беләсе килде. Дөньяда бер-берсенә охшамаган, бер-берсен кабатламаган нәрсә бар микән? Аның зиһенендә, бәлки, кайдадыр тагын бер Шәймәрдән һәм аны әйләндереп алган башка нәрсәләр дә бардыр әле дигән яшертен уй кыбырсып яши иде. Бу тойгысы да фронттан – үлемнең якынлыгын сизеп, әнә шул уе белән булса да үзенең үлемсез икәнлеген тоеп тынычланырга теләүдән калган. Аның үзен үтерсәләр дә, теге Шәймәрдән исән калыр кебек. Кеше яшәргә килгән ләбаса. Һәм шулхәтле дә газапланудан яки анда рәхәтлектән, бәхетле мизгелләрдән соң, кеше кадәр кеше кинәт кенә юкка чыкмастыр кебек иде. Кояш бата да калка, йолдызларны болыт каплый да, ул болытны җил куып тарата, орлык җиргә күмелә дә орлык булып кабат әйләнеп кайта ич әле! Шәймәрдән бөтен тәне һәм аңы белән йолдызлар арасында кешеләр яши торган тагын бер җир барлыгына, ә ул җирдә Луи Армстронг дигән негр җырчысын тыңларга теләгән тагын бер «Шәймәрдән» яшәгәнлегенә ышана. Тик менә нәрсә кызык: «Шәймәрдән» күн итеген үзе чистарта микән, әллә хатынына куша микән?

Баскыч басмасына аягын салындырып утырган Шәймәр- дән менә нәрсә уйлап алды. Аның дары сөреме белән каралгандай күренгән тузанлы бите буенча юл-юл булып тир ага иде.

– Ярар, күнитекне үзем чистартам, – диде ул тавыклар чакырып, аларны ашатып йөргән хатынына. – Синдәге хәтле генә сипкел минем үземдә дә бар. Пештеме әле?

– Пеште.

– Өстәп, өчәр бал калагы май салдыңмы соң?

– Салдым.

II

Калага ул өйлә узгач килеп төште. Автобус аны Куйбышев мәйданына илтеп ташлады. Шәһәр аңа командасыз калган гаскәр булып күренде. «Бер оя кырмыскага икенче ояны кушканнармыни, – дип уйлады ул, аркылы-торкылы юнәлгән халык, машина агымына карап. – Боларның берәр ашыкмаганы бар микән?»

Шәймәрдәннең өс-башы шәһәр кешеләренекенә биргесез, ә күн итеге елкылдап тора. Галстугы чуар, киң. Дөрес, әнә теге чандыр ирнеке сыман итеп, күкрәк кесәсенә, өчпочмаклап, галстук ише нәрсә бөкләп тыгылмаган. Кулъяулыгын ян кесәсендә йөртә. Ләкин тәртибе шулай икән, галстук төсендә булмаса да…

Шәймәрдән, кулъяулыгын алып, башта борын, күз тирәсендә йөртте дә шакмаклы пинжәгенең күкрәк кесәсенә тыгып куйды. «Зәһ-һәр!» – диде ул, үзенең ниндидер йорт тәрәзәсендәге чагылышына карап. «Диңгез шаулыймыни! – дип уйлады ул, тагын халык агымын күзләп. Мәгәр аның бер дә чын диңгез күргәне юк иде. – Миндә беркемнең эше юк. Адашкан кырмыска сымак торсам да. Кызганыч хәтта». «Кем кызганыч? – дип сорады ул үз-үзеннән. – Халыкмы?» «Юк, – дип җавап бирде ул бу сәер соравына. – Үзем кызганыч. Без дә яшибез дип санала инде, ә? Әнә нинди матурлар! Ә без? Гел эш, эш…»

Үз авылларына кергән юл өстендәге бер язу исенә төште: «Җиребезне чәчәк аткан бакча итик!» – дип язылган иде анда. «Кая анда бакча – авылның бөтен тәнен техника таптап бетергән. Сугыш кырымыни! Ә киноларда Европаны күрсәтәләр – шау чәчәктә! Булмый ни! Җирләрен үз тәннәребез белән ашлап, үз каныбыз белән сугаргач соң… Менә шул…»

Авырттырып ук, арттан кемдер иңбашына китереп сук- ты:

– A-а, мал-лай! Танырлык түгел сине, Шәймәрдән абый! Шик-модерн!

Үзе дә каршындагы ерык авызлы, тилгәннекенә охшаш борынлы егетне танымыйча торды. Аннары гына аңышты: тегермәнче Мәүлет Нәбиенең төпчек малае икән.

– Нәрсә саттың? – диде Нәби малае Фәйзелхак. – Бәрәңгедер инде.

– Болай гына килеш. Коньяк эчмәмме бер туйганчы дип.

Ул аңа килүенең чын сәбәбен аңлатып тормады.

– Туйганчы дип, ә? – Фәйзелхак ышанмады. – Эчтеңме соң әле?

– Кая борылырга икән дип уйлап торам. Берәр шәбрәк җир әйтә алмыйсыңмы? Телевизордагы ишерәк…

– Тапмыйбызмы соң! Менә генә! – Фәйзелхак янәшәдәге биек бер йортның тәрәзәләренә ишарәләде.

– Ару гына күренә, – диде Шәймәрдән һәм, муенын каерып, бинаның тоташ пыяладан торган биек тәнендә суда йөзгән казлар шикелле чагылган болытлар көтүен күзәтеп торды. Кепкасы шапылдап асфальтка килеп төште. – Ярый соң, күрсәт, – диде ул, аны иелеп алгач.

Эчкә уздылар. Өстәлләр арасында түгәрәкләп калдырылган бер урында дәү таш, ә аның янына, ялтыратып буяп, тармаклы агач төбе куйганнар. Музыка уйнап тора. Фәйзелхак, иңбашын сикерткәләп, музыка көенә бармакларын шартлатып алды.

Ерак почмакка узып утырдылар.

– Шәһәр табигатьне сагына, – диде Шәймәрдән, таш белән төпкә күрсәтеп һәм өстәлгә йомарланып беткән акчалар чыгарып салды.

– Үпкәләтәсең, – диде Фәйзелхак. – Яшер. Бу киек бездә чылбырсыз тотыла. – Ул, иренен бүлтәйтеп, күкрәк кесәсенә сугып куйды.

Официант килеп җитте. Фәйзелхак кыздырылган тавык, минераль су, коньяк, кофе сорады.

– Мул шаярасың син, – диде Шәймәрдән.

Фәйзелхак тезләрен кушырып утырды, балагыннан кызыл оегы күренде.

– Әле һаман комбайндамы? – дип сорады ул.

– Шунда.

Иң алдан коньяк китерделәр. Сакал-мыеклы официант рюмкаларга бүлеп тә куйды. Шәймәрдән үз рюмкасын фужерга бушатты да тагын өстәп салды.

– Безнең расчётның нормасы йөз грамм гына иде, – диде.

– Үпкәләтәсең. Өч йөз тәңкәне без уйнап кына алабыз. Баш исән булсын.

– Нинди баш? Баш белән эшли торганга укымадың бугай ич.

– Баш белән. Монтажчы мин. Анда, башың әйләнсә, кул ни дә кыра алмый… Ә! Әти-әни ни хәл минем анда?

– Зарланмыйлар… Атаң колхоз мунчасына мунчачы булып урнашам дип калды. Тегермәндә эшләү ярамый, ди.

– Мунчачы? – Фәйзелхакның иңбашлары җыерылып килде.

– Үпкә чире таптылар… Врач шундый итеп баш чайкаган ди… Рентген белән бар әгъзаларының сурәтен алганнар.

– Соңгы кайтуымда бер дә аны-моны әйтмәде ләбаса.

– Кайчан кайткан идең соң?

– Сабан туенда, ахрысы.

– «Ахрысы!» Әх, балалар!.. Сал әле печтик кенә, энем.

Беравык дәшми утырдылар.

– Атаң өй сипләтергә җыена.

– Әйткәне юк.

– Кайсыгызга гына әйтеп бетерсен соң. Дүрт ул ич сез аның. Таралышып беттегез, җен баласы! Карале, авылга кайтыр идең, Фәйзелхак… Тракторчы ич син.

– Белмим, белмим.

Тавык кимерделәр. Шуның белән булашып, сөйләшми утырдылар.

– Беләсеңме врач ник баш чайкаган?

– Чайкарлыгы булгандыр, – диде Фәйзелхак, сөмсере тәмам коелып.

– Ничек кенә әле!.. Беләсеңме ник?

– Ник?

– Атаңның күкрәгендә ярчык ята, ди. Менә ник, җен баласы. Шул кузгалган, диме… Чит нәрсә ич, фашист калдыгы… Тәннең кабул итмәведер. Бактың исә, инде күнегергә тиеш шикелле. Юк икән! Чит нәрсәгә күнегелми, күрәсең. Җан белән генә түгел, тән белән дә күнекмәс нәрсә икән ул сугыш… Кайтыр идең син, энем, ә? Атаң чабындырыр иде, ә син аның аркасын уарсың. Әх, чабындырыр иде!

Озак утырганнар икән. Шәймәрдән берзаманны сәгатенә караса – алты тулып ята. Урамда эңгер-меңгер төшеп килә. Шәймәрдән үз-үзенә сынаулы уй белән текәлде: исермәгән- ме? Ул-бу сизмәде. «Откат шәп!» – дип уйлады ул, торып баскач.

Фәйзелхак кызлар янына барам дип китте. Шәймәрдән, җир асты юлыннан чыгып, озын бер йорт буенча атлый торгач, таксилар күреп алды.

«Уһу, бер көтү ич болар! Кала булып кала хәтле җирдә берәр Луи Армстронг ише җырлый торган артист кеше табылмый калынмастыр». Үзенчә ул такси йөртүче шофёрларны каладагы бөтен нәрсәне белә дип аңлый иде. Кайда нинди концерт-фәлән буласын да белергә тиешләр.

– Гаражга кайтыр якка булса, әйдә, утыр, – диде ул эндәшкән шофёр.

– Рәхмәт, энекәш. Гараж кай очта соң?

– Түбән очта! – диде шофёр. Шәймәрдән алдан әйләнеп, ишек ача алмыйча торган арада кузгалды да китте.

Тукталган һәрбер такси аны алмыйча китеп барды. Ул «кая?» дип сораштырган арада бүтән кешеләр тыныч һәм һаваланып кына кереп утыра да китә иделәр. Ул да шулай итәргә булды.

«Үч итеп өйрәтәм мин сезне, печелмәгән маллар!» – дип уйлады ул машиналар хакында.

Яңа гына килгәне туктап калуга, Шәймәрдән, юри ашыкмый гына кыланып, аның эченә кереп утырды да, утыргычның йомшаклыгына кинәнеп, күзен йомды. Ачса – тик торалар.

– Ник бармыйбыз? – дип сорады ул.

– Кая? Бу сиңа… туалетмы әллә – кердең дә җәелдең!

– Ә син телеңне тыяр идең. Әйе! Синнән йомшак кәгазь сорамыйлар. Кәгазь бездә – менә! – Ул, шапылдатып, күкрәгенә сугып куйды.

– Чыгып кит моннан… авыл казы!

Шәймәрдән, аның күзенең яхшы карамаганлыгына шикләнеп, карышырга кыймады…

Сәгать җиденче егерме минут иде инде. Әллә соң трамвай белән генә фронтташы Илюша янына китеп барсынмы?

Ләкин булырга тиеш бит бу каланың да берәр Луи Армстронгы!

Быргылы концерт күрергә килүен дә онытып, ул ничек кенә булса да бер таксига утырырга ант итте. Усаллык белән түгел икән, бәлки, яхшылык белән җүн чыгар? Ул исә үзен яхшылык миллионеры булганы өчен ихтирам итә. Зәйтүнәсен дә шуның белән яулаган иде ич. «Уйлама да, чыкмыйм», – ди- гән иде. Шәймәрдәннең «Битеңдәге алтмыш өч сипкелең белән ант итәм, чыгасың!» диюенә чыдамады… Үзе саный алмаган, буталган, иптәш кызыннан санаткан – алтмыш өч. Эресе, вагы…

– Йомыш бар иде, энекәш, – дип эндәште ул үзенә төрттереп диярлек туктаган машина шофёрына.

– Кая сиңа, абый кеше? Утыр. Җилдән җитез йөрибез.

Шәймәрдән шофёр артындагы йомшак утыргычка кереп урнашты.

– Миңа, иптәш, шундый җир кирәк иде…

– Апкил шуны, белмим нинеме?

– Берәр музыкалы төшкә илтеп куй син мине.

– Ресторангамыни?

– Юк. Музыкалы… Концерт буласы берәр җиргә. Яктысына, кеше күплесенә.

Алгы ишекне ачып, таксига портфель тоткан зур гәүдәле, яланбашлы бер егет кереп утырды.

– Горкига, – диде ул, керә-керешкә үк. – Без дүртәү.

– Буш түгел бит, – диде шофёр.

– Син бәя күпертмә. Буш итмәбез. Кунакка барыш. – Егет Шәймәрдәнгә таба борылды. – Сиңа кысанрак булыр инде, абзый, төшеп тор. Ягез әле, егетләр…

– Сез нәрсә… – дигәнче, ул үзен сөйрәп төшергәннәрен сизми дә калды. Әмма ул тиз генә кереп китәргә торган бер егетнең якасыннан эләктереп алды да чәнчелдереп йолкып та чыгарды. Машинадан чыгып, каршысына портфельлесе килеп басты. Портфелен бастырып куйды да, бөтен саны белән артка каерылып, аңа кизәнде.

– Авыл тузаны!..

– Әх, до-ре-ми! Син әле шулай тик тормастан… Сезнең ишеләргә өс бирсәм, дөньяда яшәмим дә мин! – диде Шәймәрдән, бар зәһәрлеге белән бусының кулын артка каерып та куйды. Портфелен тибеп очырыйм дип кизәнгән иде, иңбашына кактылар.

– Гражданин! Нишләвең бу?

Эндәшкән кешенең милиционер икәнлеген абайлагач, җиңел тын алды.

– Нишлим? Концертка барыш. Менә болар сөйрәп чыгарды.

– Нигә сөйрисез аны?

– Сез нәрсә! Безнең әле кунакка барыш кына, ә аның кайтышы инде, – дип көлештеләр егетләр.

– Әйдә, аңлашырбыз, – диде милиционер Шәймәрдәнгә. – Өр әле.

– Дөрес, шул кирәк аңа, үзе бәйләнде, – диде шофёр. – Егетләрдә гаеп юк.

– Син, ялагай!.. Намусың бармы синең әзрәк?! – дип калтыранды Шәймәрдән.

Милиционер егет аны урам буйлап алып китте. Ерак бармадылар.

– Җитәкләп алып барасың, ә? Подручкым. Ә мин, хәзер син мине алып барган кебек итеп, тылдан фашист алып кайткан бар, энекәш, – дип сөйләнде Шәймәрдән. – Мин дә дошманга әйләндем микәнни?

– Син түгел, эчүчелек безнең дошманыбыз, абзый.

Исем-фамилия сораштырган арада, каршы ишектән чал чәчле, боек карашлы бер майор килеп чыкты. Шәймәрдән белән дежур лейтенант бәхәсенә колак салды.

– Нишләп эчеп йөрисез авылдан Казанга килеп? – дип сорады каршыдагы лейтенант. – Үзебезнекеләр дә җитәр- лек.

– Эчәргә килмәдем мин, билләһи газим, эчәргә түгел. Туры килде әз генә. Миңа Луи Армстронг кирәк.

– У-у, әти кеше, эш харап ук икән бит сезнең, Армстронг эзләп йөрисезмени? Ван Клиберн кирәк түгелме?

– Нам клевер кирәк түгел. Колхоз люцерна бүлде.

– Горячка, – диде милиционер.

– Әйе, лейтенант, Армстронг эзләп йөреш. Австриядә чакта патефоннан уйната идек без аны. Анда берәү снарядның амбразураны актарганы шикелле итеп быргы уйнатып үзәкләрне өзгән иде.

– Турист булып барган идегезмени?

– Әйе, лейтенант. Гаубица көпшәсеннән карап йөрдек Европа маҗараларын. Ник дисәң, һәр матурга фашист оялаган иде.

– Армстронг да сезнең белән идеме?

– Безнең белән иде, лейтенант. Җиңеп кайтканда, станция саен безгә уйнады.

– Ак горячка, – диде Шәймәрдәнне алып килгән милиционер.

– Кысылма! – дип кычкырды Шәймәрдән, сабырлыгы сынып.

– Әйтәм ич…

– Таптыгызмы соң ул Луи Армстронгны? – диде лейтенант. – Әллә Америкадан, кабереннән уятып китерикме сезнең янга?

Шәймәрдән, урыныннан торып, кепкасын салды.

– Бусын белмәдем. Борчып йөрмәгез алай булгач. Сез мине чыгарып кына җибәрегез дә, үзем табармын әле берәрсен.

– Әллә берьюлы өчнеме? Дүрт борынга, – дип көлде милиционер.

– Күреп тордың ич минем ике борынга менеп төшкәнне. Ул кабахәтләрне кунакка җибәрдегез дә кунак булып килгән кешедән сорау аласызмы?.. Минем берәр концерт карыйсы килә. Җибәрегез сез мине.

– Сержант, син такси номерын язып калдыңмы? – дип сүзгә кушылды талчыккан карашлы майор.

– Юк иде шул, иптәш майор.

– Бар, тап, язып кил. Бел аны!

– Утыз өч тә уналты, – диде Шәймәрдән.

Майор, милиционерга шелтәле караш ташлап, яшел тышлы бер китап ачты да телефонга ябышты.

– Филармонияме? – диде ул. – Хәерле кич. Майор Җәмилов борчый. Сезнең бүген берәр урында джаз-фәлән… шуның ише берәр концерт бармыймы?.. Диксиленд?.. Ленинградныкы укмыни? Рәхмәт… Фазыйлов, болай итик, – диде ул лейтенантка, трубканы куйгач. – Спорт сараенда Ленинград артистлары уйный, ди. Озат әле моны шунда… Гафу итәсез, кем әле?

Ул, елмаеп, Шәймәрдәнгә таба иелде.

– Шәймәрдән.

– Шәймәрдәнне шунда илтеп кертеп куй. Башланырга – ярты сәгать. Карасын… Миңа вакыт тими. Югыйсә без дә тыңлаган ул Армстронгны блиндажларда. Шәп уйный, әйеме, фронтташ?

– Шәп уйный иде, иптәш майор.

– Мин оныткан инде Коттбус, Люббеннарны, Берлины гына онытырлык түгел. Бүген безнең истә җинаятьчелек Коттбуслары, эчкечелек Люббеннары. Җитәргә иде шуның Берлиннарына!..

…Шәймәрдән Касыймханов машинаның кызыл палас җәелгән идәненә ялтыравыклы күн итегенең үкчәсе очын гына тидереп утырган иде.

«Хатынны да аласым калган, – дип үкенде ул. – Бик коры булдым әле бүген мин аның белән. Алай ярамый…»

– Кем булып эшлисең? – дип сорады лейтенант.

– Иртәгәдән тегермәндә, – дип җавап бирде Шәймәр- дән.

1975

ГАЛЬЕРИ

– Тынсыз калыйм – кабызам!..

Җәйләүдәге күчмә йортта арзанлы вермут эчеп утырган өч көтүче ир тышка йөгерешеп чыкты. Кичке савымны алырга килгән шофёр һәм аның йөкле булганга сыер саву эшеннән хисапчы итеп күчерелгән хатыны, сугышалармы әллә дип, алар арасына ташландылар. Сыер савучылар да җыелышты. Бөтен җәйләүне көтүчеләрнең кайнар бәхәсе яңгыратып торды. Шау-шу, ыгы-зыгы. Җәйләүләрдә шушындый чакта кызык.

– Кабызам дигәч кабызам! – дип, беркемгә атамый җикеренде көтүчеләрнең берсе. Аның битен төк баскан, кара күзе, сигарет төтене кергәндәй, кешеләргә кысылып, төбәлеп карый, ә тулы ирене бер чите белән елмаеп тора. Тавышы көр, калын, ышанычлы. Ул, бик зәһәрләнеп, түгәрәкләп төрелгән чыбыркысын сүтмәкче була, ләкин чыбыркы чуалган иде. – Кабызам! Кулны кис, аякны… Валлаһи… кабызам! – Ул чалбарыннан күлмәге чыгып торган яшь көтүче өстенә килә башлады. – Әйдә, куй! Үзең шикелле тел бистәсе дип беләсең мәллә мине? – Комбайн каешыннан ясалган авыр чыбыркысын, менә-менә селтәнеп сугам дигән шикелле, корсагы турысында селеккәләде.

Тегесе дә, ул каршы атлаган саен, ачык изүеннән йонлач икәне күренеп торган киң күкрәген киереп, аңа таба якынайды.

Шушы урында аларның араларына керделәр.

– Сыер шикелле тыгыналар да… – дип, иң алдан хисапчы хатын атылып керде. – Ташла чыбыркыңны, Гали абый!

Гали, җиңел генә итеп, сул кулы белән аны читкә этеп җибәрмәкче иде, хатын аның чыбыркысына ябышты.

– Кит әле моннан, кырмавык шикелле ябышты! – дип кычкырды Гали. – Син ул тыгынгансың. Кара моны… – Ул күлмәге өстеннән бер генә сәдәпкә каптырып халат кигән хатынның эченә карап куйды. – Җиде ай дигән була тагын. Монда инде елдан ашкан.

Кыска итеп кычкырып көлеп куйдылар.

– Телеңне тыеп сөйләш, яме! – Шофёр егет хисапчы хатынын сак кына читкә этәрде дә Галинең изүеннән каптырып алды. – Ник саныйсың син минем хатынымның айларын? Башта миннән рөхсәт сорадыңмы?

Гали, җиңел генә ычкынмакчы булып, пешкәктәй аска-өскә талпынып караган иде – булмады. Шофёрның вак җәрәхәт эзләре белән тулып торган кулы нык, саллы иде – балта саплыкка киптерелгән өрәңгемени!

– Җибәр әле, Самат, уеннан уймак чыгарма. – Яшь көтүче шофёрның иңбашына каккалап алды. – Бозма әле безнең бәхәсне.

– Ник минем хатынга кагыла? – Ул карашы белән Галине тагын бер кат сөзеп алды да кулын ычкындырды.

– Кая, Нәкый, куй, – диде Гали яшь көтүчегә. Түгәрәктән чыкты да, киң селтәнеп, инде чишкән чыбыркысын сузып салды. – Кабызам булгач кабызам.

– Өч яртыдан бәхәсләшәбез, – диде Нәкый. – Таяк башына беркетелгән шырпы кабына чыбыркы очына бәйләп шырпы кабызам, ди. Камчы белән… биш метрдан!..

Хатын-кыз таралышып бетте.

– Аннан булыр да!

– Очты синең яртыларың, кабыза… Шуның өчен дә – Гальери. Ул, пәрәми, Ибени Хөршите кызы Нәркисне дә бәхәстә отып алды.

Бусы хакында күпләр белә иде. Бусы – Галине Гальери иткән дан. Бу аның, үзе уйлаганча, элеккеге мактанычы. Егетлегем, мине ир иткән, дөньяга таныткан эшем, дип уйлый иде ул үзе. Бөтен кеше дөньяга үз сүзен әйтеп калдырыр өчен килә. Гальери дигән кушамат – аның шундый сүзе. Утыз биш ел гомер итеп, аның әле халык теленә кергән бу сүзнең үзен данлыймы, хурлыймы икәнлеген ачыклап җиткергәне юк. Авылда кем кушаматсыз? Данлы дисәң – моннан данлыраклары да бар, хурлыклысы дисәң – хурлыклырагы да. Исе китми.

Әйе, моны һәммәсе белә. Хисапчы хатын гына ишетеп белми икән. Шофёр аны күрше районнан алып кайткан иде. Җиде ай элек кенә.

– Кызларны отып та алалармыни сездә?

– Дөнья булгач, булгалый, – диде Самат. Инде күчмә йорт артына күчеп шаулашкан көтүчеләргә таба китте.

– Мә, – дип, Гальери Нәкыйгә шырпы кабы сузды. Өр-яңа кап.

Нәкый, күкертле кырын өскә каратып, шырпы кабын бер таякка беркетте дә җиргә кадап куйды. Ә Гальери чыбыркы очына шырпы бәйләде һәм, нык селтәнеп, аны артка сузып салды.

Нәкый казык каршына барып басты. Бу ызгыш мәгънәсез күренсә дә, ул отылам дип шикләнә иде. Чөнки белә: Гальери беркайчан да кулыннан килмәстәйгә алынмый. Алай да, сер бирергә теләмичә:

– Ятып, кендек белән кадак суырган шикелле ич инде бу! – дигән булды.

– Аллага тапшырдык, – диде көтүчеләрнең Гариф атлысы.

Гали өчен дөнья гаме бетте. Ул бөтен игътибарын чыбыркы очы белән биш адым ары торган шырпы кабына төбәде кебек: тел очын чыгарып, күзен кыса төште. Тыштан тыныч күренсә дә, дулкынлана: ирененә капкан сигареты калтырый. Ул торышы, торышы! Галәмәт! Теле белән черки ялмап алырга әзерләнгән бака диярсең.

Шофёр Самат казыкка иелгән генә иде…

– Әйдә инде, көттермә! – диде Нәкый. Тавышы нигәдер пышылдап кына чыкты.

– Анау карга гына очып китсен дә… – Гальери ияген югары чөйде, сул кулын чалбар кесәсенә тыкты.

Һәм… чыбыркы шартлады! Сизми дә калдылар. Шофёр Самат чытырдатып күзен йомды. Борын төбендәге шартлау тавышы Нәкыйне сискәндереп җибәрде, күзенә утлар күренде. Гальери, атылып килеп, йөзе белән казыкка капланды, торып басканда, аның чыбыркы очындагы шырпы яна, ә сигарет төтенли иде инде.

Ә Гальери һәйкәл кебек һаваланып карап тора.

– Мал-лай! – диде Нәкый.

– Цирк! – Гариф сүзенә илтифат итмәделәр. Ул тавышын күтәрә төшеп кабатлады: – Мәйтәм, цирк… Юкка монда йөрисең син. Сыер урынына савар идең акчаны.

– Юк. Циркта күз буалар. Ә монда – юк. Өч кызыл гына әз дә инде әзлеккә… Ярар, минем күңел киң – талап ала алмыйм ич инде, – диде Гальери.

– Соң, мин өстим. Болай килеп чыгасын белгән булсаммы? И-и!.. Билләһи, өстәр идем. Мондый тамаша гомергә бер килә, жәл түгел.

– Түгел, – диде Гальери.

Алар вагонга кереп киттеләр.

– Кабызды бит! – диде Самат хатынына. – Тикмәгә Галье- ри түгел.

– Ник Гальери соң ул?

– Сальеридан… Син Сальерины белмисеңдер әле… Ягы- гыз караңгырак шул сезнең… Менә шул, бер Сальери бер кешене агулап үтергән. Көнләшкән дә үтергән. Тел очында гына менә исеме. – Самат, күрәсеңме дигәндәй, телен чыгарып күрсәтте.

– Моцартны, – диде хатыны.

– Әйтәм ич шунда, тел очында гына дип.

– Телең, анысы, очлы. Тик буш.

– Кеше ишетсен тагын. «Оч!» –диде ул, мыскыллап. – Очлаганнар!

Тындылар. Бидоннар янына яңа сауган сөт белән чиләкләрен тутырган савымчылар килә башлады.

Саматтан:

– Кабыздымы? – дип кызыксындылар.

– Кабызды.

– Аннан булыр!

– Хатынын, Нәркисне әйтәм, ничек өтеп бетермәгәндер диген, пәрәми… И-их-хи-хи!..

Самат машинасы моторын караган булып маташты. Бидоннар тирәсе яңадан тынып калгач, тагын хатыны янына килде.

– Кем әле…

– Моцарт.

– Бездә шул Моцарт шикелле атаклы бер гармунчы булган. Арслангали исемле.

– Моцарт синең кыңгыраулы гармуныңда уйнаган ди! Композитор булган ул.

– Бүлдермә әле. Сиңа барыбер түгелмени?..

– Гали абый шул гармунчыны үтергәнме? – Хатынының күзендә яшь күренде.

– Ул аны бүтәнчә үтергән – авылда иң оста гармунчы Арслангалидән дә яхшырак итеп гармунда уйнарга өйрәнгән дә тегенең яраткан кызын яулап алган – Нәркисне. – Хәзер инде Самат бер-бер артлы сөт бушатырга килгән хатыннарга илтифат итеп тормыйча сөйли. Чөнки тегеләрнең аны тыңлап торырга вакытлары юк. Әле җәй башы гына, сыер сава торган машиналарны көйләп бетермәгәннәр иде.

– Ә ник Гальери дигән кушамат такканнар?

– Соң, Гальери – Сальерины бозып кушылган инде. Арслангалинең атасы Ханзафар абзый кушкан аны. Менә шуннан Гальери да Гальери киткән.

…Галинең чын исеме Галиәкбәр иде. Авылда Гальери дип йөртә башлагач, Арслангалинең атасы Ханзафар белән аның арасында бер аңлашу булып алган иде.

– Тапкансың да инде кушамат, ә?! Менә дигән исемемне бозып, – диде Галиәкбәр.

– Кем бозгандыр бит әле… Сальериның кем икәнен беләсеңме?

– Тукай язганмы әле?

– Бутыйсың – Пушкин.

– Кушаматың Сахалиндагы туганнарыңа хәтле ирешеп хурлыкка калгач бутарсың да шул!

– Суң… тирә-юньгә атаклы Арслангалидән уздырып гармун уйнарга өйрәндең дә яраткан кызын тартып алдың… Бу, Сальери ише, иптәшеңә агу эчертү генә түгел инде, агай- не! Арттан пычак кадау белән бер бу!.. Кайда хәзер Арслангали? Китте-барды, бакчы, котыпта бозга утырып йөри – дрейф!

– Әллә начар уйнаганмынмы? Кыз хәтле кызны гармунда уйнау белән үз ягыңа караткач, начар уйналмаган инде ул… – Гали сүгенеп үк куйды.

– Уйнаган шул… Гармунда түгел. Кеше язмышында… Ә бәлки, Нәркиснең язмышы белән дә уйнау булып чыккандыр әле…

Ханзафар дөрес сиземләгән икән: шуннан соң озак та үтмәде, Гальери белән Нәркиснең аралары суынуга таба китте. Башта Нәркис котыптан хатлар ала башлаган, ә аннары…

– Ә Нәркис хәзер кайда? – дип сорады хатыны Самат- тан.

– Котыпта.

– Гальери белән балалары бар идеме соң?

– Малайлары бар иде. Арслангали абый аны Нахимов училищесына урнаштырган.

Тормыш диңгезендә шушындый «дрейф»лар да булгалый шул. Гальериның төшләрендә хәзер инде котыплардан килгән кайнар җилләр исә. Гармун телләренә орынудан курка – бармаклары кара көеп чыгар төсле, сузып җибәрсә, көнләшкән җаны янартаудай көйрәр кебек. Гармуны җәйләүдәге вагон сәкесе астындагы арыш капчыгында ята. Нәркисне ул, болан кебек, планета түбәсен матурлап йөри дип күз алдына китерә. Гальериның күңелендә ул мәңге өйрәнеп булмаслык бер көй булып кына калды. Болай килеп чыгардай түгел иде дә бит кана…

Гальери ул иртәне, калай түбәле, такта белән тышлан- ган һәм зәңгәргә буялган мунчасында юынып чыккач, үзе ясаган кәнәфидә ял итә иде. Кәефе көр, җаны тыныч. Ике тәүлек эшләп, бер тәүлек ял итә. Тракторын ташлап, колхозның сыер көтүен көтә башлаган гына чагы. Ә Нәркис эшкә ашыга.

– Иртә ич әле. Өйдән качарга гына торасың, – диде Гальери.

– Җәннәттә генә тору да туйдыра икән. Дөнья мәшәкате тарта.

– Кыланма әле идейный булып. Профсоюз җыелышы мәллә? Ял белән бәйрәм күрми лаеш шулпасы эчтек, форсаты барында яшәп калыйк. Бакчы, нинди өй кордык! Кухнясы кафельле, мунчасы классически. Өй эче – полирауланган оҗмах. Михнәт белән таптык, инде рәхәт белән торыйк.

– Шуңа хозурланып утырасыңмыни?

– Мин синнән ник төне буе уфтанып чыктың дип сорамыйм ич әле!

– Син сора.

– Юк белән вакланмыйм, беләсең.

– Син эреләнә генә беләсең шул.

– Инде, Нәркис, миңа да үпкәң булса…

– Юк шул. Минем сиңа үпкәм юк, синең миңа ачуың юк.

– А-а-а! – диде Гальери, зәһәр елмаеп. – Татулык белән бәрәкәттән туйган берәү!

– Аннан түгел. Йөрәк янмый әүвәлгечә.

– Бүтәннәрнең янсын йөрәге. Бездән көнләп. Әнә синнән көнләсеннәр. Аның янасы килгән!.. Кем өчен?

– Ахрысы, синең өчен түгелдер дип куркам, Галиәкбәр.

– Минем синең өчен курыкмау җиткән. Бүген дисә, атна буена туй ясап, яңадан өйләнер идем мин сиңа. Билләһи газим, менәтерә өйләнер идем яңадан бер мәртәбә! – Гальери, хатынын кочаклап, әле генә үзе купкан кәнәфигә утыртты да тирбәтеп җибәрде. – Бишегемдәге курчагым бит син минем, Нәркис!

– Ә мин сиңа бүтән кияүгә бармас идем инде, – дип пышылдады Нәркис моңсу гына.

Гальери, кәнәфи тирәли әйләнеп, аның каршысына килеп басты.

– Ник? – диде ул бик җитди.

– Сиңа дан өчен курчак кирәк… Миңа дан өчен гармун кирәкми инде. Бүтән нидер. Менә шул уфтандыра төннәрен.

– Нәрсәсе уфтандырсын моның? Минем ничек өйләнгән турында җыр чыгарып була!

– Кемгә – җыр, кемгә – бәет. – Нәркис күз төпләренә бармак бите белән кагылып-кагылып алды. Озын кара керфекләре чыланган иде.

– Сиңа бәетмени? Оҗмахка кергән хатын бәете. Сәбәпсез-нисез балавыз сык тагын.

– Сәбәбе бар, Галиәкбәр.

– Ни?

– Хыянәт иткәнбез.

– Кем кемгә? – Ул, сынап, Нәркискә кырын карап торды. – Минем үземә моңа кадәр вакыт тигәне юк андый эшләр белән шөгыльләнергә.

Нәркис учлары белән йөзен каплады:

– Ни сөйлисең?.. Яшьлеккә хыянәт иткәнбез без.

– Ниләрдер язуың өчен минем сүз катканым юк ич әле… Малайга дәрес әзерләшкән булып бит!.. Карама алай, карама… Үткән атнаны. Ә?

– Балалар бакчасы мөдире ни язмас?

– Аңа «Авиа» конверты кирәкмәс.

Нәркис читкә борылды. Бите кызарып чыкты.

– Хыяллануым гына, – диде ул.

– «Тапшырылмаган хатлар!» – диде Гальери, иренен мыскыллы чалышайтып.

– Тапшырылган, Галиәкбәр. – Нәркис тирән итеп сулыш алды.

Гальери, өч бармагы белән чеметеп кенә аның иягеннән тотып, күзенә карады.

– Кемгә? – Тавышы калтырап чыкты. Ул хәтта бите буйлап сузылган күз яшен дә сизмәде.

– Яшьлеккә, – диде Нәркис йомшак кына. – Хыяллануым гына… Аңа җавап итеп.

– Җавап? Кемгә җавап?

Нәркис басты да, бераз сүзсез торгач, иренең күкрәгенә капланды.

– Аңа… Аның хатларына, – диде ул, сулкылдый-сулкылдый. – Беләсеңме, котып артларыннан килгән хатларда – дөнья җылысы. Дөнья җылысы…

– Кызык… – дип сузды Гальери. Бу хакта ул яңа ишетә иде. Нишләргә дә белмичә, хатынының чәченнән сыйпый-сыйпый тик басып торды. – Мин салкынмыни?

– Синең җылы – оҗмах җылысы ул, Галиәкбәр. Томанлы. Миңа аяз кирәк… Йә буран!.. Эх, җанымны конвертка салып җибәрер идем каядыр! – диде Нәркис һәм, аны этеп җибәреп, урамга ташланды.

– «Авиа» белән, «авиа» белән! – дип калды аның артыннан Гальери. Аннары, кәнәфигә капланып, ирләрчә, тавышсыз гына елап алды.

Шуннан соң Нәркис озак тормады Гальери белән. «Авиа» конвертларына язган хатлары артыннан самолётка утырып, үзе дә китеп барды. Мурманскига. Әрләшми-нитми, ләйсән карның эрүе шикелле тыныч кына итеп аерылыштылар…

– Карале монда! – Вагон ишегендә Гальери күренде. – Сиңа әйтәм, Самат, кер әле… Ышанмый болар. Әйт әле, кабыздым бит, әйеме?

– Барма! – Хисапчы хатын иренең күлмәк җиңенә ябышты. – Йә эчертерләр… Биш чакрымга сөт илтеп кайтасың бар. Эчсәң, өйгә кертмим, бел! Машинаңда кунарсың.

Вагонда тагын шаулаша башладылар.

– Колак сал әле монда, Нәкый! Сиңа әйтәм, тыңлап бетер башта!

Гальерины тыңламадылар. Көтүчеләрнең кайсысыдыр аны ачык ишеккә таба төртеп җибәрде, һәм ул, сөрлегеп, Саматның аяк астына килеп төште. Нәкый йөгереп чыкты да аның битенә бер уч шырпы сибеп җибәрде:

– Бирән! Чөмерде, алай да ялганлый, ә? Ничә шырпы монда, ничә шырпы?..

Гальери йөзтүбән яткан җиреннән башын калкытып торырга талпынды.

– Кырык тугыз, – диде ул.

– Я-ат! – дип кычкырды Нәкый, аягын Гальериның аркасына куйды. – Тормаслык итеп аударам юкса!.. «Кырык тугыз!..» Ә тагын берсе кайда?

– Чыбыркы очына бәйләдем ич. – Гальери башын җиргә салды.

– «Бәйләдем!..» Күзен күрегез әле сез моның, койган да куйган мут бит, ә? – Нәкый тагын җыелып өлгергән хатыннар тирәли әйләнеп килде. – Сиңа әйтәм! – Нәкый аңа туфли очы белән төртеп алды. – Кемгә әйтәләр?! Син кулың белән кабыздың бит ул шырпыны!

– Әйттем ич цирк дип. Кыш көне соң, циркка баргач, бер клоун икенче клоунның ыштан төймәсен чыбыркы белән өзеп төшергән иде. Хәтерлисеңме? – дип кушылды Гариф.

– Йөрәкне яндырма, ичмаса. Мунча салучыларыма дип алынган кызыллар иде! – Ул, борылып, Гальерига йодрык изәде. – У-у, Гальери! Карале, кара… Юк, ятуын кара дим, ятуын! Эш кырган үгезмени? Өч гектар җир сөргән диярсең, билләһи!

Нәкый белән Гариф вагонга кереп киттеләр.

– Инде дә кабыздым. – Гальери, башын күтәрә төшеп, хисапчы хатынга күз кысты. Аннары бик канәгать кыяфәт белән аягына басты, чалбар балакларын каккалады. – Инде дә кабызды-ым! – дип кабатлады ул. Ярата Гальери мондый үзешчәнлекне. Чөнки аның һәр уены, шаяртуы авыл халкы телендә ким дигәндә бер ай йөри – аңа шул рәхәт. Ул, чыннан да, сәхнәдәге шикелле, тәкәббер карашы белән җәйләүне күзләп чыкты. Ул тирән-тирән итеп сулыш ала, болын киң, Гальери шул болын уртасында торган көтүчеләр йортына таба бара, җәйләүгә аның калын тавышы җәелә:

– Нәкый, ә Нәкый!

– Ни җитми тагын?

– Гармунны гына алып бир әле, малай. Сәке астында шунда… капчыкта.

Ул, Нәкый сузган гармунын алып, язгы ташу күпердән каерып алган һәм ярга чыгарып аткан субайга килеп утырды. Ярның җәйләү ягы сөзәк, ә каршы ягы текә, биек. Таш катыш кызгылт ком катламы кояш нурында алтындай яктырып тора. Су төбендә дә шул ук ком. Яр комы, киселгән кәрәздән агып төшкән бал сыман, көндезге эсседә эрегән дә су төбенә җәелеп яткан шикелле.

«Ага сулар… Кендеккә арканлап куясыңмыни аны?»

Гальери гармунын сузып җибәрә. Суның салмак агымына аның бармаклары астыннан чишмәдәй ургып чыккан моңнар барып кушыла. Гальериның хыялында типкән ул чишмәгә Нәркис-болан килгән дә иренен тидерер-тидермәс кенә итеп су эчәдер төсле. Ул үз моңы кушылган суның Нәркис йөзгән бозларга кадәр барып җитүен тели. Ишетер микән? Эх, ишетерлек итеп яшисе килә! Кулына гармун алган вакытларында Гальери моны бигрәк тә өзелеп тели.

Бераздан ул гармун күреген йөрәге турысына җыеп китерә дә:

– Инде дә кабыздым, – дип уфтанып куя.

Ә йөрәк… йөрәк…

1976

АКЧУРАНЫҢ ҖИР ҮБҮЕ

Ат караучы Мифтах Акчурин, иртүк утарга барып, тайларга кичтән чабып алып кайткан җылымса люцернаны салып менде. Ашап-эчкәч, урманга барырга җыена башлады. Пычкысы яхшы үтә иде, балтасын кайрап алды да арбасындагы үлән астына салып куйды. Урман ул әнә генә, офык читендә, тиз әйләнәчәк. Хатыны төрле эшкә йөри, ярты көн калудан колхозның түбәсе ишелеп төшмәс әле, утын кирәк ич. Бүтәннәр әнә машина гына сорап ала да әллә кайлардан табып алып кайта. Акча түләп, билгеле. Ә ул беркемне мәшәкатьләми, йөдәтми. Аңа машина кирәкмәс – машина колхоз эшенә йөрсен. Аты үз кулында, ул үз көен үзе күрә. Яшел агач кисми, урманда ауган-сауганы да, түзем белән җыйганда, ел тәүлеге ягарга җитәрлек табыла. Әлбәттә, бушка инде. Былтыр, яңа өй җиткезеп шактый «чишенгән», чыгым тоткан иде, аның өчен утынның бушлай булуы да мөһим.

– Әйдә, Сәвәрия.

Акчура (авылда аны шулай атап йөртәләр – Мифтахлар байтак, Акчура бер генә) тары бөртеге сыярлык та тишек-тошыгы булмаган кабык төпле арбасының астына чалгысын бәйләп куйды, атның аркалыгын тарттырып бәйләде.

Кулына пешкән дүрт йомырка, башлы суган кыяклары, май ягылган ике телем икмәк, чәйле шешә салынган букча тотып, ишек-капка келәләрен элә-элә, Сәвәрия дә чыкты. Ул аркан басып капка келәсенә үрелгәндә, тәбәнәк буйлы Акчура ат муены астыннан яшертен генә хатынына сокланып карап торды. Сәвәрия тар иңенә сары яулык салган. Ак алъяпкыч ябып, бәйләвечләре белән, сыгылып төшә күрмәгәем дигән шикелле, нечкә генә билен буып куйган. Үрнәк өчен колхоз идарәсенә куелган кечкенә бодай көлтәсемени!

Үзенә таба борылганда, Акчура аның кызларныкына алыштыргысыз йомры күкрәгенә кызганулы бер караш белән карап куйды. Кызганулы, чөнки Сәвәриягә бала имезү насыйп булмады. Бу коеп куйган буй-сынны табигатьнең хатын-кыз тулылыгыннан мәхрүм итүе Акчураның күзләренә яшьләр китермәде түгел. Икесенә уртак булган бер өметләрен күпме тапкыр бер-берсеннән яшереп, күңелләренең иң яралы төшенә күмеп куйды инде алар. Акчура менә иртәгә, менә иртәгә кулын Сәвәрия тотып алыр да салкынчаланып торган эченә куяр дип, җанының колагын сагайтып, унҗиде ел яшәде. Инде менә көтәсе көннәр кимегәннән-кими бара, өмет учагының соңгы күмерләре сүнәр-сүнмәс кенә тора…

Ул Сәвәриягә карап туймады:

– Яхшы элдеңме? Бала-чага ачып шаярырлык булмасын, – диде.

– Минем буй көчкә җитә әле – балаларга кая инде монда!..

– Юк, син кара… Тагын кара… иренмә! – дип, Сәвәриянең сузылып келәгә үрелгәнен, чөелдерек тикшергән атлы булып, ат ялы арасыннан карап торды.

– Киттек соң, – диде Сәвәрия. Үрәчәгә тотынып аркан басты да аякларын салындырып арбага утырды. Зәңгәргә ак чәчәкләр төшкән күлмәге тартылып, гәүдәсе карандаш бе- лән сызгандай шома калды. Мул булып, үлчәп кенә килгән Сәвәрия дөньяга – яхшы тегүче кисеп теккән күлмәкмени! Тик менә тамчы да тузмыйча, кайберәүләр кебек җәелмичә, мәңге шулай җыйнак тәнле килеш кенә үләр дә китәр микәнни соң?

– Шәрифелләр бүген җиләккә китте, – диде Сәвәрия. (Шәрифел – күрше хатыны.) – Мине дә үзләре белән барырга кыстаганнар иде…

– Ник иярмәдең соң?

– Утынга барасы ич.

– Шулаен шулай да… – Акчура: «Барыбер җибәрмәгән булыр идем», – дип, хатынының бу сүзне башлавына ризасызланып куйды.

– Кышын бер бал калагы вареньесын кабуы ни тора, – диде Сәвәрия.

Кузгалып киттеләр. Мул итеп майланган арба күчәре лычкылдап алды, көпчәкнең тимер кыршавы астына туры килеп, бер пыяла кисәге ватылды.

Акчура хатынының күз карашын тотып алды: биянең әле өч кенә атналык колынын карап бара икән. «Әллә көнлиме? Көнли. Эх, ничек кенә көнлидер әле!..»

– Кышын шул җиләкне… өзеп алулары искә төшәр иде… Чык тамчысын тоткан сымак кына өзепләр аласың да ишләре арасына саласың. Кечкенәләренә тимисең… Алары да үсә тора – балалары…

Гадәттә, телгә артык юмарт булмаган хатынының үз сүзләрен, езеп-өзеп авызга җиләк каптырган шикелле, тәмләп кенә күңелгә салырга тырышуыннан Акчура Сәвәриянең бүген җиләккә бик тә барасы килгәнлеген аңлап алды, аны тагын кызганып куйды.

– Утыны да кирәк ич, Сәвәрия. Менә апкайтыйк, турыйк та ярып өйик… Барырсың… бер-ике көннән.

– Ул чакта соңара инде – кояшта бөрешеп кипши…

– Кая кипшесен әле, яңгырлар килә дә ява тора.

– Яуса җемсери инде… җиләкне әйтәм. Вареньесы утыручан була. Көне бүген иде, бүген. Бакчы – кояш!

– Кояш та, әнә теге якта болытлар яшелләнмәкче була әле.

– И-и, Шәрифел җырлыйдыр да соң! Җиләктә түгел, чөгендердә дә чат артис…

– Анау болытны җил болайга куса, артык җырлый алмас!

– Алайга киткәчтен, безгә биисе кала инде… икебез ике баштан бүрәнә күтәреп. Гомер буена шулай биюдән баш чыккан юк.

«Гомер буена шул». Гаилә тормышын мичәүләп Акчура үзе тартып алып барса, янәшәсендә һәрвакыт Сәвәрия. Шушы ук урманга утынга баруны алып кара: бүрәнә бит ул ике башлы. «Ичмасам, өлешебезгә иң киме – уртасына ябышырлык бер малай заты да тимәде. Сәвәрияне дә ничек чыдый диң. Шәрифелләр моның урынында булса, күптән шәлперәеп төшкәннәр иде инде. Моның шул кыз гайрәте белән бирешмәведер, – дип уйлап барды Акчура. – Бакчы аны: ничек алсам, шул килеш. Бүген дисә, яшь кияүгә бирерлек… биш көн туйлап… Мондыйдан биш гомер яшәп тә күңел бизмәстер. Нәфсе дә туймастыр…»

Сәвәрия:

– Кире борылабызмы әллә? – дип, аның уйларын куркытып җибәрде.

– Ник? – Җавап бирмәсә дә, ник икәнен аның карашы юнәлгән як әйтеп тора иде: офык буйлата кара болыт үтеп бара. – Монда килми ул, – дип юатты Акчура. – Җил ыңгай бара. Җилгә каршы килсә, бер хәер: ул чагында күпме тының бар, тай җәтрәк моның ише утлы-яшелле болыттан.

Ул як томансу иде. Бер генә мәлгә кечкенә болыт кисәге белән кояш та капланып торды. Матур иде табигать. Арыш эчендә бишеккә салган бала сыман яткан Сигез зирек күлен тирәләп үткән юлдан барган чакта, Акчура балыклар уйнавына карап узды.

– Ник сикерешә икән инде болар? – диде Сәвәрия.

– Кемнәр?

– Балык…

– Ә-ә!.. – «Бу дөнья матурлыгын күрер өчендер, ник булсын. Ә күргәч, сикерә алмаганнарга сөйләр өчен». Хатынына: – Кем белсен, яңгыргадыр, күрәсең, – генә диде. Үзен ул, суда калган балык кебек, дөнья матурлыгыннан нәүмиз калган дип тойды. Ул да бу дөньяның үзе йөзгән бер тирәлеген генә күрә ләбаса. Сәвәрия дә. Чын дөньяга, матурлыгын бүтәннәргә дә сөйләрлек дөньяга ул сикереп чыга алмады. Ихтимал, чыгулары да икеле булыр инде. Адәм затының иң матур дөньясы – балаларындадыр. Баласы матур кеше ничек ямьсез булсын да дөньясы ничек гамьсез булсын! Җылы, мәшәкатьле, чыр-чулы дөньяга атлап чыга торган бусага кайда икән ул? Җавап эзләп, Акчура хатынының аркасына карады. Чәчәкле күлмәк кигәнгә, ул җыйнак, урта бер җиреннән билләп куелган чәчәк бәйләменә охшап утыра. Күлмәге һаман үрәчәгә утырганда тартылган килеш калган – тыгыз итеп шома тәненә сыланып тора… Нинди чәчәкнең дә бер дә бер заманны туфракка төшеп борнарлык орлыгы өлгерә… Юк инде, юк…

Үзенең балалары булмавын Акчура шушылай авыр киче- рә, хатынын һаман кызгана, моны онытып торыр өчен үзен дә, Сәвәрияне дә эш, мәшәкать урманына кертеп адаштыра. Адашкан чакта кайтыр як кына эзләнелгән кебек, аны йорт-җир хәстәре генә уйландыра. Уйлана торгач, былтыр әнә нин- ди өй салдырып керделәр: зур түгел, тыйнак, аларга зур кирәкмәс, ләкин икәвенең дә уртак хыялыдай югарыга омтылган – биек.

Ә болыт һаман якынлаша бара иде.

– Ярыйсы гына килә бу, – диде Сәвәрия.

Арыш басуын үткәч, үзәнлеккә таба төшеп баралар иде, каршы яр каплаганга күрә, болыт күздән югалып торды. Ә күтәрелеп җиткәндә, өскә ишелердәй булып якынлашкан иде инде. Әмма иртәнге кояш гел югарыга үрмәли: болыт, күбәләккә үртәнгән эт кебек, аның артыннан куалый, тота алмый, ерактан тонык ырылдавы гына ишетелә. Аннары ул, арып, янга янтайды, бары тик бер почмагы гына киселеп, язгы елга буендагы боз кисәгедәй аерылды да, үз агымында бөтерелә-бөтерелә, боларга табан кузгалды.

– Биле сынды бусының, – диде Акчура. – Бу арада артыкка китте… Яңгырны әйтәм.

Урманга җитеп төртелгәнче, юл үргә каршы. Атка авыр килмәсен диптер, текәрәк бер урынында үргә кыйгачлый салынган. Менә шунда борылып кергәндә, Акчура бу дөньяның ике көчен күрде. Аның берсе матурлык иде: үрләр-кашлар аша аксыл ераклыктан авыл карап тора. Икенчесе – хәвеф. Беренчесе йөзәр ел яткан инде, тагын йөзәр ел ятар. Бусына Акчураның катнашы кечкенә, бусы аның ул булса да тора, булмаса да тора. Әнә шул ераклыктан карап барганда, яңакка чабып җибәргәндәй чатнап күк күкрәде. Ә көн кояшлы, ә көн тыныч. Акчура, ят тавыш ишетеп, урманга табан борылды. Ә ул яктан, нәкъ үзләренә каршы, әле зәңгәрләнеп, әле алтынланып, әле яшелләнеп утлы бер шар тәгәрәп, юк, очып килә иде. Нәкъ алар барасы юл буенча. Бер сөям дә читкә тайпылмыйча. Нәкъ ат турысына. Газ белән эретеп ябыштыру тавышы чыгарып ысылдый-ысылдый.

Ат туктады, колакларын шәңкәйтте, авыз эченнән генә кешнәп куйды: хәвефтән курка.

Якынлашкан саен, шарның ысылдавы көчәя барды. Ул инде ысылдамый, ә чытырдый иде.

– Нәрсә соң бу?.. Өскә килә ич, Мифтах! – дип чапаланды Сәвәрия. – Ләтчәмени!..

– Яшен… Яшен ташы…

Менә бит ул ничек: әле генә табигать шәп, якты, сабыр; Ак- чураның утын алып кайту нияте белән «бала» дигән иң зур те- ләгеннән битәр бернәрсә юк иде. Ә дөньяда моннан күпкә зуррак мәшәкать, хәвеф йә афәт бар икән ләбаса! Әнә ич, өскә килә… Башыңа төшмәсә, болар искә килеп тә карамый. Яңа туган бала өчен табигый үлем ерак булган кебек, иң зур кайгы миндә дип йөргән кеше өчен дә алар ерак бер нәрсә булып санала.

– Бор атыңны, ник каттың! – Сәвәрия арбадан сикереп төшмәкче булып талпынды. Акчура аны тотып калды да, арбаны аудара язып, атны кире борды. Ул арада утлы шар арасы унбиш-егерме адымга кыскарып өлгерде.

– Но-а-а!.. Җә, җанаш… Инде… тының җиткәнче!.. – дип, Акчура баш очында дилбегә болгады.

Сикәлтәләрне тоймыйча чаптылар. Арба астында бәйләнгән чалгы шалтырады. Кыйгач юл башланган борылышны узгач, Акчура артка каерылып карады. Нәкъ шул мәлне борылыш башында торган ялгыз кәрлә имәнгә колак тондыргыч чытырдау белән ут капты – аны яшен ташы сукты. Ат сикереп алга ташланды. Акчура дилбегәгә тартылып арбага ауды, ә хатыны Сәвәрия, һичнинди тавыш чыгармыйча, арыш арасына егылып калды.

«Тормыш та бит… каһәр суккыры… яшен кебек шулай арттан куа, – дигән уй килде Акчурага. Ул, курыккан атын ничек кирәк тыеп, өстен-башын каккалап торган Сәвәриягә таба борды. – Куа да… синнән әнә кара кисәү генә кала…»

Имән бик тиз яна иде. Акчурага ул кайнар урынга куелган шәм шикелле эрегән сыман күренде.

Баягы болыт кисәге урман өстеннән узып бара, күзгә күренеп тарала иде. Акчура ниндидер табышмак серенә төшендемени, хатыны янына килеп җиткәч:

– Алай икә-ә-ән… – дип сузды.

– Нәрсә алай икән? – дип сорады Сәвәрия.

– Дөнья.

– Дөньяның нәрсәсе алай, нинди?

Акчура эндәшмәде. Сәвәриягә кул сузып:

– Әйдә, хатын, – диде.

– Кая?

– Кая булсын – урманга. Рас бүген… җиләк өлгергән вакыт икән, җиләк җыйык. Безгә хәрәм мәллә?

– Кара, кулың каный түгелме соң?

– Пычкы теше тигән, күрәсең…

«Иманын өч тиенгә сатыем, – дип уйлады Акчура, кулыннан юл читендәге зәңгәр чәчәккә тамган ал кан тамчысына карап. – Бу тормышын әйтер идем… Бер карасаң, яшен ташы шикелле куа икән. Көндәлек мәшәкатьләргә карамастан, җиләк вакытында җиләк җыярга чыгып кит икән. Югыйсә, сукыр тычкан ише, үлгәнче үз мәшәкатьләреңдә генә казынып калырсың…»

Икесе дә әле генә туптан атылган ядрә сыман булып өсләренә килгән хәвеф куркуыннан әкренләп арынды. Алар инде урманга бара. Утынга түгел, ә җиләккә. Шәп иде, рәхәт. Икесенә дә. Тик биянең ак очлы колагы гына әүвәлгечә куркудан шәңкәйгән иде.

Имән инде кисәү булып кына көйри, кара көйгән кәүсәсе пыскып тора, һәм җил, ниндидер җанвар ялын тузгыткан кебек, аның ялкын катыш төтен телләрен калтырата иде…

Унбиш-егерме көн үтеп китте. Инде утыны да, печәне дә әзерләнеп бетте – җан тынычланды. Яшен ташы, җиләк онытылды. Акчура белән Сәвәрия хәл җыярга дип янәшә ятып торган уентыктагы үләнне күптән чабып алганнардыр… Акчура күңеленә, үзенең кулыннан юл тузанына тамып калган ал кан тамчылары булып, изелгән җиләкләр генә кереп калды…

Беркөнне Акчура таң беленер-беленмәстә уянып китте. Тышта пышылдап кына яңгыр ява иде. Кулына күтәрелеп (тәрәзә буенда ята иде), ишегалдына карады. Киң ишегалдында аты басып тора – лапас астыннан җылы яңгырга чыгып баскан – су коена. Канатлары белән кагынгалап, казлар йөри. Түбәдән агып, нигез читендә шыбырдаган су тавышына бераздан хатынының эндәшүе килеп кушылды.

– Мифтах, карале… – диде Сәвәрия. Һәм бармак очлары белән генә аңа орынды.

– Суң… – Акчура кымшанмады да. Кырын яткан җиреннән иңбашы аша хатынына карады. – Суң, – дип кабатлады ул иртәнге калын тавыш белән.

– Җиләкләрең бигрәк тәмле булды, – дип, Сәвәрия тәненең бөтен кайнарлыгы белән аңа елышты.

– Иске авыздан яңа сүз… – Тәрәзә төбендә яткан каптан алып папирос кабызды. – Саташасың мәллә? Яңгыр әнәтерә… Лапастагы печәнне кичтән җыйдырмадың… кипкән иде.

– Юк, монда карале, монда… – диде Сәвәрия. Ике арада яткан кара чәч толымын, бөтен учы белән тотып, артка алып салды. – Борыл әле дим…

– Чә!.. – Акчура папиросын өчме-дүртме тапкыр тирән итеп суыргалады да гөл туфрагына кадап сүндерде. – Әллә нишләгән син. Башка вакытны яныңа ник шунда узгынчы кереп ятмый, сизми йоклый торган идең. – Алай да ул аңа таба борылмыйча яхшысынмады.

– Ул башка вакытны… бүген…

– Нәрсә бүген?

– Әллә нишләдем… мин.

– Ә? Нишләдең тагын?

– Белмим. Көтмәгән-нитмәгәндә…

Акчура кыюсыз хатынының күзенә карады һәм аның ни әйтергә җыенганын аңлап алды.

Сәвәриянең йөзенә елмаю дулкыны җәелеп китте, аннары, күзеннән иреннәренә җиткәч, сизелер-сизелмәс калтырау булып басылды, сүрелде. Эчтән аны нидер яктыртып тора сыман иде. Акчураның хәле киттемени – таянган кулы тотмады, чалкан авып, беләген маңгаена куйды.

– Ничек көтмәгән-нитмәгәндә? – диде ул коры тавыш белән. – Мин моны синнән унҗиде ел көтәм инде. – Түзмәде, кү- зенә яшь килгәнлеген тоеп, хатынына күрсәтмәс өчен, йөзе бе-лән аның күкрәгенә капланды. – Акыллым, – дип ыңгырашты.

«Акыллым». Бу сүзне никахлашкан елны Сәвәриягә еш әйткәли иде ул. Тора-бара, сүнгән өмете кебек, ул сүз каядыр югалган, онытылган иде. Менә хәзер сагындырып, оялтып, теленә кайтып керде.

– Җиләкләрең тикмәгә генә тәмле булмаган икән… – Сәвәриянең кыска пышылдавын әкрен-әкрен көчәя барган тыныч яңгыр шыбырдавы шунда ук үзенә йотты. Ә хатынының сүзләре, шифалы дару үләне суы булып, Акчура күңеленең иң зур кимсенүе яшеренгән яралы урынга барып җитте.

Бөтен ачыклыгы белән төшенсә дә, ул бары тик:

– Җиләк җиләк инде ул, малай, – дия генә алды. Дулкынлануы көчле иде. Акчура башын күтәрде, тагын Сәвәриянең күзенә карап алды.

– Бармаган булсак… – диде Сәвәрия, күзен яшерде. – Үз насыйбың барыбер үзеңә икән! – Ул чиста тавышы белән сүзләрне сузып, күңеленнән суырып алгандай сөйләште.

Түзмәде Акчура. Сәвәрия аркылы сузылып чыкты да киенә башлады.

– Кая җыендың?

– Монда гына.

Аты гел шулай: сылу, төз аякларына нык итеп баскан да яңгыр астында йокымсырап тора. Өйалдыннан йөгән тоткан ак күлмәкле Акчура килеп чыккач, ул кешнәп куйды.

– Әйдәле, Шөлди, очыйк әле бер!

Акчура ни өчендер кече капканы түгел, дәү капканы ачып куйды. Яланаяк килеш кенә атланды да, үкчәләре белән атының касыгына төртеп алып, пычрак чәчрәтә-чәчрәтә тын авыл урамы буенча урман ягына таба юнәлде. Сәвәрия түр тәрәзәгә капланып карап калды.

Әнә инде янган имән… һәм менә беркавым җиләк җыйгач теге көнне хәл алырга дип яткан урыннары. Үләне чабып алынган, яңа китәрелгән баш кебек кытыршы.

Ул тезләнде. Аннары, кулын җәеп, әкрен генә юеш, җылы җиргә сузылып ятты.

– Рәхмәт, җир.

Һәм ул, кайчандыр, әллә кайчан инде, Сәвәрияне беренче кат үпкән шикелле итеп җирне үбеп алды.

Хәзер инде көтәсе, бары тик көтәсе калды.

Бу җир аңа шундый бәхет эчертте. Көтү бәхете… Бәхет көтү…

Табигать тын иде. Ул бар куәтен Акчурага бирде кебек. Тәне белән утыз җиде яшьтә булган Акчура җаны белән, икенче покос үләнедәй, яшәреп китте.

1976

ҖАН ТЫНЫЧЛЫГЫ

I

Урып-җыю эшләре тирләп чапкан атның сөрлегеп китүе сыман туктап калды. Көннең зәңгәр күзен төш вакытында яшен чаткылары белән чатнап торган караңгы болыт тавы томалады. Инешнең текә ярына оялаган керәшәләр, канатлары белән шадра суга тия язып, чыркылдашып очарга керештеләр. Авыл советы бинасына кадакланган игъланны җил кубарып алды да, үртәгән шикелле, колхоз председателе Мөдәррис Рәмзиевнең эш бүлмәсе тәрәзәсенә китереп сылады. Председатель урак өстендә театр килүгә риза түгел иде: эш бүленә. Күңеле белән яңгырны да, артистларны да бер кат каһәрләп алды.

– Ит турагычы, – диде ул авыз эченнән генә, артистлар белән күрешкәндә күккә карап.

Аңламыйча:

– Нәрсә, нәрсә? – диештеләр.

– Телгәләнә җан кырыкка… ит турагычыннан чыккан күк. Акланып, яңгыр белән йөрисез, ә? Эш кала.

Аның уенча, тәрәзәне каплаган игъланны алып аткандай, артистларны кире борып та булыр иде кебек, ә болытны пумала белән генә куасыңмыни? Ләкин, көннең югалуына үзәге өзгәләнсә дә, спектакльне бушлай бөтен авыл халкына күрсәтергә килешеп, театрга колхоздан тиешле акча күчерергә кушты.

Тагын да бөркүләтеп җибәрде. Кырлардагы комбайннар, нидәндер куркынып бер урынга тупланган сыерлар сыман, техника паркына кайтып җыелдылар. Ындыр табакларында эш тукталды.

II

– Бүген алар сугыштагы кебек хәл ала. Фронтовикларга уйнаган шикелле уйнарга кирәк.

Карт артист Хәмзә Уразаев тамаша алдыннан яшьләрне әнә шулай җилкендереп йөрде. Тик үзеннән рухлану качкан иде. Көн бозылудан иртә белән радикулиты кузгалып уянды. Сәхнәдә йөз кат куелган спектакльнең репетициясендәгечә, сүзләрне җансыз, йөрәгенә үткәрми генә кабатлады. Тамашачының сәхнәдәге һәр хәрәкәткә, һәр сүзгә мөнәсәбәтен белдереп утыруы аңа салкын дулкыннар кагуы булып кына тоелды.

Бу гастрольгә чыгарга аны беркем дә кыстамады. Чалт аяз торган көн куе зәңгәр болыт өемнәре белән тула башлаганда, аның күңелен «Ник йөрим соң әле мин дөнья куып, ни җитми? Менә ул халык күңелен күреп, биле сызлаганда да сикерекләп биергә мәҗбүр. Ә аның күңелен кем күрә? Кем?» дигән үз-үзен яратмау, хөрмәт итмәү хисе басып китте. Юлда ул автобус тәрәзәсеннән көчле җилнең салам өемнәрен тузгытуын карап килде. Үз күңелендә дә уйлар өермәсе тузгыды. Кешеләр җан-фәрманга төпләнеп эшли, аларны нинди җил дә урыныннан кузгата алмый. Ә менә аны җәй буена бер сәхнәдән икенчесенә куып йөртә.

Кичкә кырын авыл күге бермәл бозлар белән буылып торган, ә аннары кинәт чистарып калган елга кебек бушап, тынычланып калды. Ә Хәмзә Уразаевның берсеннән-берсе төшенкерәк уйлары, язгы суның текә борылышында кайнаган бозларга охшап, өсте-өстенә өелде, бәрелеште.

Баер алдыннан гына, дөньяны алтынсу нур һәм зөбәрҗәт төскә күмеп, болытлар арасыннан кояш күренде. Озак тормады, җәелеп батканда, аның нурлары көнбатыш ягын сары төскә манчыды. Яңгыр чистарткан һава саф иде. Бар нәрсә юеш һәм ялтырап тора.

Аннары кичке эңгер-меңгер чак җитте. Бер генә мизгелгә әйберләрнең төсе үзгәреп – йортларның кызыл калайлы түбәләре яшелләнеп, тупылларның яшел яфраклары кара булып күренде, көньяктагы куе зәңгәр болытлар сыегаеп, агарып киткән кебек тоелды.

Авыл өстендә аш-су, мунча төтене исе таралды. Өч атна буе тоташлый иген урган, ашлык җыйган халык көтмәгәндә килеп чыккан бу тын алуның һәр минутын чистарынып ял итү, күңел ачып калуга тота иде. Академия театры артистлары куячак спектакль авыл күңелен кытыклап, бәйрәм рухы белән тутырды. Халык тамаша залына чистарынып-ясанып, көр кәеф, тук канәгатьлек белән килеп утырды.

Хәмзә Уразаевның биле бөтен сынын катырып сызлый иде.

III

Яшел бәрхет пәрдә ачылып уен башланганда, кешеләрнең көн буе җыелып торган ашкынулы түземсезлеге бердәм кул чабу булып ташып чыкты. Бу мәлдә бөтен залдан бары тик бер генә кеше, сәхнәгә карамыйча, төбенә хәтле ачык ишекләргә күз йөртеп чыкты. Ул – колхоз председателе Мөдәррис Рәмзиев иде.

– Шофёрлар кайтып җитмәгән, – дип пышылдады ул күршесендәге парторг Шәриф Мортазин колагына.

Яңгырның беренче авыр тамчылары юл тузанын шадраларга керешкәндә генә, ике машина, ындыр табагыннан бодай төяп, ашлык кабул итү пунктына юл алган иде.

– Өлгерерләр, – дип пышылдады Мортазин исе китмичә генә.

– Нәүмиз калалар.

– Шофёр халкы үпкәсез. Язмышлары шулайрак.

Бу вакытта ике машинаның уты кайтыр юлның пычрак йөзен кармалый иде. Асфальттан авыл юлына төшкәч тә, кайтып җиткәнче унөч чакрым бар иде әле. Бурсык үрен менгәндә, байтак чиләнделәр. Аның уртасына җиткәч, арттагы машина биш-алты тапкыр төчкерде дә сүнеп туктап калды. Бензины бетте. Шофёр, Баязит исемле ябык йөзле, озын буйлы егет, гәүдәсенә ятышсыз калын тавыш белән сүгенеп куйды.

Куначага кунгандай, үр маңгаенда аны көтеп торган алдагы машинадан Баязит ике чиләк бензин алып төште. Өскә менеп җиткәндә, каш өстендәге каеннар аклыгы шәйләнми иде инде. Фара утлары яктыртканнары гына, су коенганда читләр күзеннән качкан кызлар шикелле, караңгылыкка тайпылышып калдылар. Төн дөм караңгы. Җил исеп, өлгерә башлаган тары исе алып килде. Төрле якка айкалган фара утында бер кереп, бер чыгып, ике ябалак куышып йөри иде.

IV

Спектакльнең беренче бүлеге бетә дигәндә, утыргычларда утыручылар белән стена буенда басып торучылар арасыннан, шар шикелле тәгәрәп, парторг Шәрифнең анасы узды. Иелеп медердәгән сүзе парторгның аңына барып җиткәнче, өченчеме, дүртенчеме рәттән бер ир-ат:

– Бәхет басты Шәриф туганны, җәмәгать! Әнә, хатыны бәби апкайтырга җыенган! – дип ярып салды. Халык Шәрифнең хатыны бәби көткәнен белә иде.

Шәриф әнкәсенә ияреп караңгылыкка чыгып басуга, аның йөзенә каршы килеп туктаган машинаның ут көлтәсе сибелде. Ул аның басмасына сикереп менде.

– Сүндереп торма инде, Баязит. Эш килеп чыкты бит әле, – диде ул шофёр егеткә.

– Ник миңа гына чыга суң ул гелән? Мин дә кеше ич.

– Мин түгел, яңа кеше сорый.

– Мәгъсүмә апа, җыенганмыни?

– Әйе, корт чаккыры! Малай кирәк…

– Тапкан көнен!

– Синнән сорыймыни ул?!

– Спектакль кызык идедер, ә? – Баязит фара уты астында ялтырап торган тәрәзәләргә ымлады.

– Кызык иде.

– Әйдә суң. Тапшырдык. Сиңа, Шәриф абый, бүген кызыгы анда булыр. – Баязит калын тавышы белән бөтен авылны тутырып көлеп җибәрде.

Шапылдатып ишекләрне яптылар да кузгалып киттеләр. Баязитның машинасы, уты белән караңгылыкны телгәләп, Мортазиннар өенә юл алды. Алда тайгак Бурсык үрләрен үтәсе бар иде әле.

V

Тамаша залы яңгырдан соңгы урман аланыдай тынып, бушап калды. Артистлар чишенә, гримнарын сала башладылар. Ә Хәмзә Уразаев, уйнаган киемнәрен алмаштырмастан һәм йөзен чистартып тормастан, һава алырга дип, баскычка чыгып басты. Иңбашлары күтәрелгән, әйтерсең лә олы гәүдәсе белән кысан бер почмакка кереп кысылган. Аны бу тирәдән каядыр качасы килү хисе биләп, тынгысызлап тора иде. Гадәттә мондый тойгы аңа үз-үзеннән, үз уеныннан канәгать калмаган чакта килеп урала. Бүген теләмичә генә, рольгә җаны-тәне белән бирелмичә генә уйнаганы өчен оят иде. Сагындырган артистларны күрергә дип җыелган халык, билгеле, аның бу хисләрен сизмәгәндер, аның уенын ошаткандыр. Ләкин халык Уразаевның бөтен сәләтен салып уйнавын карарга да хаклы лабаса! Аңа бил авырта дип акланасыңмыни?

Сискәндереп, урам чатыннан машина килеп чыкты да Уразаевны баштанаяк якты нурга коендырып куйды.

– Бетте дәмени? – дип сорады машинасын сүндереп төшкән Баязит.

– Бетте шул, энекәш.

– Әх, корт чаккыры!

– Кайда йөрдең соң?

– Шул инде, кешеләр дип… Әй! – Шофёр егет, ярсып, кулын һавада селтәп алды. – Ярар, кайтам. Йоклыйсы гына калды.

Уразаев аны кызганып куйды. Калак сөяге астында утырган мина ярчыгы кузгалган кебек булды: чәнчеп алды.

– Исемең ничек? – дип сорады ул.

– Баязит ла.

Уразаев Баязитка текәлебрәк карады. Шушында гына ул аны ник кызганганын төшенде. Ул аның йөзен кайдадыр күргән сыман икән. Фронтта бугай. Әйе, сугышның тынып торган бер мәлендә концерт куйгач. Кайтыр юлда, ерганакка төшеп машиналары баткач, аларга ялан кыр буйлап фронт сызыгы ягына атлаган бер татар егете булышкан иде. Госпитальдән чыгышы икән. Әллә кайта бу туган ягына, әллә татар моңын кабат ишетәме-юкмы дип, шул егеткә берничә җыр җырлап күрсәткәннәр, хәтта биегәннәр дә иде. Ул егет ахырдан аларга зур-зур рәхмәтләрен әйтеп калган иде. Ул чагында Уразаев, дөньяда шул егетнеке кебек шатлыктан яшьләнгән күзләр күрер өчен генә булса да яшәрлек икән дип, үз һөнәре белән шөкер генә горурланган һәм ул күзләрнең дымсу зәңгәрлеген гомере буе хәтерендә йөртә иде.

«Әллә соң моңа да шулай итәсеме?» Ул, сынап, баскычтан төшеп барган Баязитка карап торды:

– Егет, тукта әле. Әйдә, кер әле.

Баязитны караңгы залда калдырып, ул сәхнәгә үтте, пәрдә артыннан аның карлыккан, салмак тавышы ишетелде:

– Үтенечем бар иде, җәмәгать…

Байтак гомер нидер сөйләде. Баязит, түземен җуеп, йокысы белән көрәшеп арыгач, инде чыгып китәргә җыенганда гына, чыжлап пәрдә ачылып китте.

Спектакль башланды.

Хәмзә Уразаевның, калак сөяге тирәсендәге ярчык бимазалавын искә алмаганда, бөтен тәне, җаны тыныч иде.

Беренче бүлектән соң пәрдә ябылгач, аның йөрәген кайнарлатып, залда кул чабу ишетелде. Әйтерсең лә су өстеннән нидәндер өреккән кыр үрдәкләре көтүе күтәрелде дә ерак-еракларга очып китте. Пәрдә читен ача төшеп, ул залны күзләп чыкты. Буш урыннар күп түгел иде.

1977

ШӨПШӘ

Мөшәрәф Мәрдехановка фатир бирделәр. Яңаны түгел. Өр-яңасын ул эшләгән контораның башлыгын йөртә торган шофёр Коля Шульгинга бирделәр. Өч бүлмәлене. Дүрт кешегә. Дөрес, ул үзендә «әбисен» дә тота. Мәгәр, ордер алуга, аны зур җәнҗал белән куып чыгарганын контора кешеләре ис китеп сөйләгәннәр иде. Шульгин аны авылдан кубарып алып килгән. Әби белән бергә мәрхүм ире җыйган байтак кына акча да ияреп килгән, имеш. Ул акчалар, «Жигули»га әйләнеп, Шульгинның гаражына кереп кунаклаган. Хәзер инде әби кешегә авылдагы тузган йортына кире кайтып китүдән башка чара калмаган, ди.

Эше төшеп Шульгин белән алыш-бирешкә кергәне булмагач, Мөшәрәф аны мондый адәмдер дип белми иде.

Ике малай үстерсә дә, Мөшәрәфкә Шульгиннан бушаган бер бүлмәле фатирны бирделәр. Күрәсең, башлык йөртү таш йөртү түгелдер. Ә Мөшәрәф канәгать. Яшь белгечкә артыгын бирмиләр. Кайберәүләрнең фатир алганда «Инде ник шунда шәрә йөрмисең – үз өем!» дип куануларының ни аңлатканын ике бала белән кеше кулында яшәп татыган иде инде ул.

Ял көне иде. Хатыны Һаҗәр белән фатир карарга киттеләр.

Мөшәрәф юлда:

– Мәчене капчыкта килеш сатып алып булмый бит инде, – дигән булды.

– Сайлап алырга ирек биргәннәрмени!

– Алай димә, карлыгачкай. Иләкне дә карап алалар.

– Иләкне менә сайлап була ичмасам. Көне буе сайла, сүз әйтмәүләре мөмкин, – диде Һаҗәр. – Ярар инде, булмаганда кәҗә дә сыер… Безгә инде өч бүлмәлене бирерлек… тиздән… – Һаҗәр, оялып, башын түбән иде. Алар тагын бер бәби көтәләр иде.

– Күчик әле бусына, күз күрер. Тартуны ташлыйм, спорт белән шөгыльләнә башлыйм. Анда базар янәшә генә.

– Базарның синең спортыңа ни катнашы бар?

– Бергә катнаша инде ул… тиздән. Бәрәңгесе, тозлы кыяры дисеңме… Үземә чабасы була. Бәлки, төсле телевизор алырбыз әле… бераздан.

– Иң элек кухняга ап-ак өстәл-урындыклар, шкаф кирәк, – диде Һаҗәр.

– Үзем ясыйм, – диде Мөшәрәф.

– Ясарга сиңа куш инде…

Мөшәрәфнең юну-ышкылауга кулы ята иде. Керешкән сурәттә, вак-төякне ару гына әтмәлләп куя. Кибеткә кергән чакларында Һаҗәр берәр нәрсәгә кызыкса, ул:

– Нәрсәсе бар моның? Күрәсеңме, анау төшендә фәлшесе бар. Үзем ясыйм, – дип читкә китә. Кухня дигәч, тагын кызды: – Нитәм, Һаҗәр… идәннән түшәмгә кадәр – киштәләр. Күп итеп чүлмәк алабыз. Тәрәзәсенә минем теге кызыл башлы сөлгене эләбез. Сабан туенда көрәшеп алганны әйтәм. (Сөлгене, Һаҗәрләр авылына кияү булып кайткан елны көрәш мәйданына чыккач, берәүнең моңа, кунак итеп, егылганы өчен биргәннәр иде.) Ир икән – Сабан туенда көрәшеп сөлге алсын кеше: күрсен килгән-киткәннәр!.. Нидә калдым әле? Урындыклар урынына – каен бүкәннәре. Өстәл… Беләсеңме өстәл урынына нәрсә?

– Агы кирәк, кибетнеке.

– Таптың! Андыйлар теләсә кемдә бар, атлаган саен. Авылда йон тегермәненнән калган агач шкиф бар минем. Күчәренә подшипник куеп, каен бүкәненә утыртсаңмы?.. Кая әле, брат, менә монаусыннан җитеш дип әйләндереп җиббәрәсең кунакка!.. Сизәсеңме? Мм!

Шульгиннарга килеп җиттеләр.

– Кайтканда сөйләп бетерермен, – диде Мөшәрәф һәм, сак кына итеп, Шульгиннар квартирының кыңгырау төймәсенә басты. Зың-зың итеп кыңгырау тавыш бирде. Иртәгәме, бер атнаданмы бу төймәгә үзенеке дип басачагын уйлап, тагын кагылды – яңадан зың-зың. Бу юлы эчтә нидер кыштырдады, ишектәге «тычкан күзе»нә күләгә төште.

Эчтән коры, таныш тавыш:

– Кем? – дип сорады.

– Тавышы матур икән, – диде Һаҗәр.

– Шульгинныңмы?

– Кыңгырауларының.

– Без идек. Сез кирәк, – диде Мөшәрәф ишеккә.

Ишек ачылды. Дөресрәге, аның ике йозагы аваз салды да, ишек белән ишек яңагы арасында Шульгинның калкып торган күзе күренде.

– Ә, сез икән, – диде ул. Ишек чылбырын ычкындырды да аларны эчкә уздырды. Көрән халат кигән. Шуның итәге ачылып киткәндә, аның йонлач, озын һәм нечкә сыйрагы күренеп ала. Үзе моңа илтифат итми, ә Һаҗәр гел читкә карарга тырышты.

Шульгинның хатыны да өйдә. Кухняда помидор тозлап йөри, ахрысы, бөтен җир әнис, сарымсак, су исе белән тулган иде.

– Карарга килдек, – диде Мөшәрәф.

– Шушында җан асрыйбыз инде. – Шульгин, өстәл бе- лән сервант арасыннан кысылып, түргә узды. Бүлмә кысан. Мебельнең һәммәсе бер төстән – ялтыраган көрән. Өстәл нигә икәү дә бер бүлмәгә ике шифоньер нәрсәгә – Мөшәрәф төшенеп җитмәде. – Бусы кызның пианиносы, бусы минем эш өстәле.

«Шофёрга эш өстәле нәрсәгә икән? – дип уйлады Мөшәрәф. – Эш өстәле! Минем рәтле аш өстәле дә күргән юк әле».

– Шура, менә безне карарга килгәннәр! – дип кычкырды Коля кухня ягына.

– Сезне түгел, ә фатирны карарга килдек, – дип төзәтте Мөшәрәф.

– Квартир, анысы, яңа түгел.

– Яңартылыр. Сыланыр, буялыр…

– Яңага күчкәч, монысын мин төзәтеп китәргә тиеш. – Бусын Мөшәрәф белми иде. – Тик яңасын да бер кат карап чыгасы бар әле. Дөньяга бер көнгә килгән шикелле итеп төзиләр, сапожниклар.

– Ике төштә сезгә көчкә килә икән, – диде Мөшәрәф. Хатыны аның аягына басып куйгач, ялгышын аңлап төзәтергә ашыкты. – Бусы безгә кагылмый инде, агайне.

Кухнядан Шура килеп чыкты.

– Син хәчтерүшкәме соң ике җирдә ремонт ясау, – диде ул симез кулбашы белән ишек яңагына сөялеп. – Бакчы почмаклардагы ярыкны!

– Үзем булышырмын, – диде Мөшәрәф.

– Барыбер байтак чиләнәсе, – диде Шульгин. – Болай гына итсәк… мин сезгә төзәтәсе дигәннең акчасын гына нитсәм… бирсәм. Берүземә ике квартир төзәтү күбрәк шул.

– Минем ни эшем бар?

– Мин ремонтлаганны ошатмавыгыз мөмкин. Акчасын бер… биш көннән бирермен.

– Безгә нәрсә. Безгә тизрәк кереп утыру хәерле. Төзәтәсе-нитәсе әз генә түгелме соң? Бәлки, үзегез генә…

Шульгин хатыны белән карашып алды.

– Мин җитәрлек бирәм акчаны… Курыкма син.

– Нәрсәдән? – диде Һаҗәр. Ул күңеленнән генә, җебегән дип, ирен битәрли, ләкин хуҗаларга катгыйрак таләп куярга үзе дә кыймый тора иде.

– Безнең ремонтлау әллә ошый, әллә юк, – диде Шура. – Буяу төсе… ние… Курыкмагыз.

– Курыкмагыз, – дип хуплады аны Шульгин.

– Нәрсәдән? – Мөшәрәф, үзенә куркыныч янагандай, як-ягына каранып алды. – Сез мине кыйнарга җыенмыйсыздыр ич?

– Мин үзем турында начар уйлаучыларны яратмыйм, – диде Шульгин. – Син, мөгаен, акча түләми инде бу дип уйлыйсыңдыр.

– Ә сез ник безне алай уйлый дип шикләнәсез әле?

– Дөньяда төрле кеше бар, – диде Шульгин, туры җавап бирмичә. Тәрәзә янына барып басты да, кулын халат кесәсенә тыккан килеш, ниндидер ялкау бер ишарә белән башын кагып, урам якка күрсәтте. – Мунча якын, урам аша гына. Керосин кибете дә чатта гына.

Мөшәрәфнең кәефе кырылды.

– Керосин эчмим мин, – диде ул. Кулын йодрыклаган иде, хатыны тагын аягына басты.

– Анда сабын да саталар, – дип дәвам итте Шульгин.

– Ә кандала даруы саталармы соң?

– Саталар. Тик бездә кандала юк.

– Ә син кем? – диде Мөшәрәф. – Суйган да каплаган… полуктенидае.

– Нәрсә ул?

Мөшәрәф:

– Энциклопедия карагыз, белерсез! – дип, хатынын җитәкләде дә урамга чыгып китте.

Урамда Мөшәрәф артка борылып карады. Бишенче каттагы балкон тәрәзәсеннән Шульгин карап тора иде. Батып барган кояш яктысында, пыяла аша аның йөзе биш тиенлек бакыр булып күренде.

– Шөпшә син! – диде Мөшәрәф тешен кысып һәм черт иттереп төкереп куйды. – Халат кигән, имеш. Беләбез без синең нигә халат кигәнеңне – мебелеңә төс итеп!

Мөшәрәфкә узгынчылар карап китә башлады.

– Җитте, – диде Һаҗәр. – Кеше карый.

– Кеше нәрсә… кеше әнә шул шөпшәләрне карасын ул! Юк, карамый кеше шөпшәләрне. Күрсә дә кача тизрәк. Белә чөнки: шөпшә оясына кагылмавың хәерле. Кеше ул… шөпшә- дән курка да күбәләк куа башлый. Бәйләнеп кара син шөпшәгә!..

Мөшәрәфнең каен бүкәннәреннән кухняга өстәл-урындыклар ясыйсы килми иде инде.

Күчү мәшәкатьләре башланды. Оя ясаган карлыгач шикелле, Мөшәрәф ял белми йөрде. Кеше яллап, түшәмне агарттырды, стеналарны, ишек-тәрәзәләрне, идәнне буятты. Чират әйберләрен күчерүгә килеп терәлде. Конторадан машина белән ярдәм иттеләр. Телевизор, савыт-саба илтергә башлык Николайны юллады.

– Син курыкма, түлим мин, – диде Николай. Үз квартирында халат кигән Шульгин Мөшәрәфкә бик саллы, эре сөякле кеше булып тоелган иде, бактың исә ябык яңаклы вак адәм икән. – Ремонтлыйсы дигәч тә, ул кадәр бетәшеп йөрерлек булмагандыр әле. Без чиста тордык. Ул квартирга керүгә, кызның колагын борып куйдым мин: әгәр дә мәгәр, мәйтәм, стенага сызсаң… – Сөякчел йодрыгы белән айкап, Шуль- гин стенага сызган кызын нишләтәчәген күрсәтте. – Сыз- мады. Стена бер дә үбелмәгән кыз шикелле чиста торды ми- нем.

– Ремонтлыйсы күп дип зарланган идегез ич әле.

Подъезд төбенә туктап, Мөшәрәф Мәрдеханов әйберләрне бишенче катка ташырга кереште.

– Мин инде ни… булыша алмыйм. Үземнең пианиноны төшергәндә, билемне кузгаттым.

– Мәшәкатьләнмәгез, мин үзем.

– Ремонт күпмегә төште?

– Чүп. Алай да осталар канәгать калды.

– Әйтәм ич, эш аз иде анда.

– Күп дигән идегез ич әле, дим.

– Беләсезме, мин ремонтлый башласам, баштанаяк кирәк иде ул. Намус кушмый миңа башлаган эшне аннан-моннан гына эшләргә… Кем нәрсәгә канәгать бит, кем нәрсәгә риза.

– Минем намус куша булып чыгамы? Мин нәрсәгә дә риза дип беләсезме? Юк, энекәш! Уң яңакка сукканда, сулын куючылардан түгел мин. Бигрәк тә фатирлы булгач.

– Ә мин ындыр табагы хәтле квартирда балалар белән берүзем тырпаеп калдым.

– Хатыныгыз кайда?

– Больницада. Операция ясаячаклар, ди.

Күңеленнән яхшысынмаса да, ниндидер үч аласы килеп, Мөшәрәф:

– Әбиең кайда? – дип сорады.

– Мин әле аңа хатын турында хәбәр итми торам.

«Кайтып төшәр дип куркасың, шуңа хәбәр итми торасың», – дип уйлады Мөшәрәф. Ул Шульгинның боек йөзенә үзенең усал бер канәгатьлек белән караганын сизеп алды. Гадәттә, кешенең кайгысы гына түгел, пошынуы да аны битараф калды- ра алмый иде. Әмма кешенең бәхетсезлегенә сөенүе аны оялта иде.

Күчтеләр. Дус-ишләрен җыеп, Мөшәрәфләр өй туе сымак бернәрсә үткәрделәр. Җырлашып утырганда гына ишек шакыдылар. Теге «зың-зың» кыңгырауны Шульгин алып киткән, Мөшәрәф куярга өлгермәгән иде әле. Һаҗәр ишек ачты. Тамагын кыргалап, Николай Шульгин килеп керде.

– А, Коля! Түрдән уз, синсез бармый әле монда! – диде Мөшәрәф.

– Мөшәрәф Солтаныч, сиңа сүзем бар иде.

– Сүз генәмени?

Николайның йөзе орлыкка киптерелгән кыяр кебек җыерылып килде.

– Уйлаган идем әле аны…

– Нәрсәне?

– Шулай диясеңне.

– Тукта әле… – Мөшәрәф хәлсезләнеп калды, аягы калтырый башлады. – Сез нигә миңа «син» дип дәшәсез әле?! Сез – шофёр, ә мин, җүнлеме-җүнсезме, бүлек мөдире!

– Моны хәл итәргә килмәдем мин. Миңа әзрәк акча кирәк иде.

– Акча?! Ә мин аны миңа кирәк дип торам…

– Мин бурычка сорыйм.

– Башта алдагы бурычыңны түлә әле, яме? – дип, ул Шульгинны баскыч мәйданчыгына сөйрәп чыгарды. Аның өчен бу вакыйганың ямьсез ягы бетеп, ниндидер көлкеле ягы башланган иде инде.

– Рәхәт икән синең белән, Коля! Алтын егет икән ич син! Ә мин тагын бакыр дип торам. Әллә ялгышаммы? Әйдә, сөйләшик әле.

Ишекне ул тышкы яктан бикләп куйды. Эчтән Һаҗәр дөбердәтеп караган иде – ачмады.

– Хәзер менә иркенләп сөйләшик инде, – диде ул. – Миннән сиңа ни кирәк, шефның алтын кешесе? – Аның Шульгинны тешләрен кысып елатырлык түбәнлеккә төшергәнче хурлыйсы килә иде.

– Рәхмәт, – диде Шульгин боек тавыш белән. – Мин ялгышканмын. – Ул, калтырана-калтырана, күкрәк кесәсеннән кызыл акчалар чыгарды. – Мәгез, илле сум… Ә миңа тагын нәкъ шуның кадәр кирәк иде. Биреп тормассызмы дип килеш иде минем.

Аның гөнаһсыз чыраен күреп, Мөшәрәфнең кулы бу- шап китте. Ул Шульгинны этеп җибәрде дә ишек тоткасына үрелде.

– Бабаңа сәлам әйт, – дип кычкырды ул. – «Тагын илле тәңкә!» Миңа синең сукыр тиенең дә кирәкмәс. Ул гына да түгел… мин сиңа хәтта бурычка сораган илле тәңкәне дә биреп торам.

Ул ачкычны борып кереп китте, биш унлык йомарлап чыкты. Шульгинны күптән киткәндер дип уйлаган иде инде. Шунда берочтан аның төк баскан иягенә сугып та җибәрмәгәненә үкенеп куйды. Чыкса, берни булмаган кыяфәт белән Николай аны көтеп тора иде.

– Мә, бабаңа сәлам әйт, әбиең утырмага килсен.

– Тёщамы?

– Миңа димәгәе, ник шунда шайтанның үзе түгел! Кайберәүләргә шайтанның үзе булып күренә бит ул «тёща»лар. Бигрәк тә яңа фатирлар алгач.

– Белмим. Минеке әйбәт. Зарланмыйм.

– Билгеле! «Жигули»лык акча биргән тёщадан зарланырлыкмы соң! Оят та юк кешедә, ә, Николай Митрофанович? – Ул Шульгинның күзенә текәлде. Мөшәрәфкә бу минутта рәхәт иде. Аның әйтәсе килгән туры сүзен, кешенең йөзенә сылап куйгандай итеп, күптән ябыштырганы юк иде инде. Булдыра ала икән ләбаса! – Зарланмагач, ник куып чыгардың соң син аны?

– Куып чыгармадым мин аны. Курортка җибәрдем.

– Шәп курорт! Авылдагы иске өенә кайтарып җибәрүме синең курортың?

– Трусковецта ул. Хатыным, кайтсын, ди. Бу акча аның юлына җибәрергә кирәк. Операциядән соң Шура янында утырырга кеше юк.

– Яратасың икән син тёщаңны… үзеңә кирәк булганда. Син бит аны тагын… шөпшә ояңа алып керәсең дә кирәге калмагач чыгарып ыргытасың, бер кат талагач!

– Куып чыгарганым юк минем Зинаида Павловнаны! – дип кычкырды Шульгин бөтен подъездга. Бар дөнья яңгырап куйды. Аннары Мөшәрәфкә биш унлык сузды. – Мәгез, рәхмәт… Аннары соң… Зинаида Павловна авылда тормаган. Укыта ул, музыка укыта. Пианинолар, шифоньерлар да аныкы… Өстәл дә. Ленинград кешесе ул. Блокададан… Ә хәзер курортта. Авырый. Хатын да. Өйдә мин дә балалар гына… – Шульгинның иңбашлары калтырый башлады. Ул тавышсыз гына елый кебек иде.

Ә Мөшәрәф Мәрдехановны, чыннан да, шөпшә чаккандай булды. Оят шөпшәсе.

1977

ЯБАЛАК

Кинәт башланган яңгыр, утлы чыбыркысы һәм офыктан офыкка тәгәрәп йөргән күкрәве белән өркетеп, зәңгәр «Жигули»ны урман ышыгына куып кертте. Калын кара болытлар нәкъ алар турысында эленеп калды да орып яварга тотынды.

– Озакка булыр микән бу? – дип сорады Мәсхүдә.

– Юк. Болытлар тиз куерды. Тиздән таралырлар, – диде Зиннәт.

Машина түбәсенә яфраклардан эре-эре тамчылар тама баш- лады. Зиннәт тәрәзә чистарткычларны туктатты да ишек- не ачып куйды. Машина эченә юкә яфрагының баллы, кырмыска ояларының әчкелтем, яшь чикләвек кәшәнкәләренең төче исе бәреп керде. Мәсхүдә арткы утыргычта утыра. Юка ак күлмәк кигәнгә, салкынча һава аны калтыратып җибәрде. Зиннәт, үрелеп, чикләвек өзеп алды, кәшәнкәсеннән аерып, кабыгы-ние белән чәйнәп карады, бөтен авызына кузгалакныкыдай әче тәм таралды. Баш очындагы куак яфрагы астында яңгыр узганны көтеп торган бер кырмысканы бармагына алырга ниятләгән иде дә, аның гайрәтләнеп үрә басуына елмаеп куйды.

– Кузгалыйк инде, – диде Мәсхүдә. Бая ул, беренче тамчыларга сөенеп, яңгыр астында басып торган иде. Чәче тузгыган, юеш, иңбашы һәм күкрәге чыланган, юка күлмәге аша эчке киемнәренең челтәр-тасмалары беленеп тора. Бите чылангач, ул керфек һәм күз кабагына тарткан зәңгәр сөрмәне, иренендәге бака кашыгы эчедәй тонык ялтыраган перламутр иннекне сөртеп алды.

– Өлгерербез, – диде Зиннәт, утыргычы өстеннән мәче кебек шома сузылып кына аның янына кереп урнашты. Зиннәткә Мәсхүдә ягыннан ниндидер сизелер-сизелмәс җылымса, йомшак бер ис сулышы килеп орынды кебек. Яңгыр шыбырдавы, тәртипсез коелышкан тамчыларның машинага төшеп чәчрәгән авазы Зиннәтнең зиһененнән каядыр артка чигенде, су астыннан ишетелгән кебек кенә булып калды. Ул кулын Мәсхүдәнең иңбашына салды.

– Кузгалыйк, – диде Мәсхүдә яңадан. – Караңгылана.

– Урман күләгәсе ул.

Машина эчен неон яктысына манчып, яшен яшьнәде. Мәсхүдә чытырдатып күзен йомды. Баш очыннан гөрелдәү шуып үтте. Яңгыр, әле генә алар туктап торган җитен басуын үтеп, Кама буе тугайларына җәелде. Болытлардан җиргә сузылып төшкән яңгыр сөлгесенең җитеннәрне тарап үтүен арткы тәрәзәдән кочаклашкан килеш карап утырдылар.

– Матур яңгыр, – диде Мәсхүдә. – Тик караңгылык төшә. Вакыт, кайтыйк.

– Инде күп калмады, алты-җиде чакрым гына.

Зиннәт, машинасына утыртып, Мәсхүдәне бабасы Исәнбәт һәм Сафия әбисе белән таныштырыр өчен алып кайтып килә. Дөресрәге, аларны ике-өч көннән соң киленнәре булачак Мәсхүдә белән таныштырыр өчен. Зиннәтнең авылга күптәннән кайтканы юк инде. Былтыр көз бәрәңге алышырга кайтканнан бирле. Бабасы үзе дә килеп чыга алмый. Умартачы ул. Җәен-кышын – колхоз умарталыгында. Бүген дә иртән шунда киткәндер әле. Телеграмманы алгач кайтасы булса гына инде. Зиннәт Мәсхүдәнең атасы кул астында бөреләнеп килгән өметле яшь галим булып санала – кайтып бер күренергә дә ара юк хәзер. Бар вакыты Мәсхүдәгә китә, һәм юкка түгел. Менә ич, бөтенләе белән Зиннәт иркендә. Күптәнме соң әле бу турыда уйлау тау артларыннан ишетелгән кайтаваздай ерак иде. Инде менә янәшәдә генә. Җитен орлыгы төсендәге ялтырап торган зур күз… әз генә бөкрерәк борын… колмактай бөтерелгән чигә чәче… киптерелгән чикләвек төсенә кереп каралган беләк һәм тез башлары…

– Матур уйлап чыгардың син туебыз алдыннан авылга кайтуны, – диде Мәсхүдә.

– Җитен басуы гына да ни тора бит!

Бая алар, асфальттан төшеп, зәп-зәңгәр чәчәктә утыручы җитен басуын урталай ярып үткән авыл юлына килеп керделәр. Иртәнге салкынча суның тәнне куырып алуы кебек, җитен зәңгәрлеге дә тынны кысып куйды. «Жигули»ларын туктатып, икесе дә тышка чыгып бастылар. Мәсхүдә искиткеч зур зәңгәр чәчәккә кунган ак күбәләккә әйләнде дә калды. Моны үзе дә сизгән шикелле, кулларын җәеп, җитен эченә ташланды. Ә Зиннәт аның артыннан йөгерде… Сулулары капкач, эссе җиргә чалкан яттылар да йомшак кыштырдау дулкынын тыңладылар… Алар турысындагы җитенне болгатып, кайнар сулышлы «шайтан туе» бөтерелеп үтте, Мәсхүдәнең битенә кисәк башланган мул яңгырның беренче тамчысы килеп төште. Әйтерсең лә бу яңгыр зәңгәр ялкын белән янган басуны дөрләп китүдән сакларга җибәрелгән…

«Жигули», болганчык суларны чәчрәтә-чәчрәтә, алга ыргылды. Батар алдыннан гына, кояш кайчыга охшаш ике нечкә нуры белән офыктагы болытлар пәрдәсен кисеп чыкты да югалды. Ә җитен басуы өстендәге аяз күктә тулган ай төсмерләнде. Аның хәзер зәңгәр чагы. Җитен шәүләсе шулай зәңгәрләткән мәллә аны?

Урман кырые буйлап сузылган юл ачыклыкка килеп чыкты. Кипшерә төшкән туфрак көпчәккә сумаладай сылана, машина көчәнә, ыргылып-ыргылып китә. Ә фара уты җирне бөтенләй коры төсле итеп күрсәтә. Зиннәт өченче тизлекне икенчегә күчерде, чөнки сулы урыннарда көпчәкләр чалулый иде.

Ачыклыкны үткәч, юл тагын чөй шикелле очлаеп торган урман кисентесенә килеп керде, борылышлар башланды.

– Саграк, бәрелә күрмик, – дип кычкырды Мәсхүдә, машина тавышын басарга тырышып. Ул инде Зиннәт белән янәшә утыра иде. – Бетәме соң әле бу урман?

– Ике чакрымнан – кыр, аннары, үр төшкәч, авыл. – Зиннәт руль тәгәрмәченә ятып диярлек бара. Ләкин аның машинаны оста йөртүе күренеп тора иде. Юл тауга түбән борылды. Зиннәт тизлекне башта өченчегә, аннары дүртенчегә үк күчерде. Үзенең көзгедәге чагылышына күз кысып куйды.

– Карале, борылышта кеше тора түгелме?

– Каян килсен бу яңгырда кеше? Сынык агачтыр.

– Югалды.

Машина пычрак чапылдатып, су чәчрәткәләп барды. Текә бер борылышны үткән чакта, аның яктысы ниндидер бер шәүләне калтыратып куйды. Алгы тәрәзәгә канаты белән орына язып, зур бер кош очып үткәндәй булды. Сулы чокырга туры килүгә, машина селкенеп, үкереп алды; аннары арткы тәгәрмәчләр сикереп куйды, аста нидер шытырдады, сынды. Тик машина туктамады, юл шундук уңга каерылды.

– Туктале, теге – кеше иде бугай, – диде Мәсхүдә һәм рульгә ябышты.

– Җибәр!.. Болай да көчкә тотам…

– Зиннәт!..

– Күләгә иде ул. Агач күләгәсе.

– Туктат. Тавыш ишеттеңме?

– Кош ул. Ябалак. Уттан өреккәндер.

– Кеше. Ян тәрәзәгә таянды.

– Ябалак, сөеклем… Мәче башлы дип атала. Кеше башлы дип түгел.

– Кем кычкырды?

– Үзең. Сикерткәндә.

– Ир кеше булыпмы?

– Курыкканда ат булып та кешнәрсең. – Зиннәт көр тавыш белән көлеп куйды.

– Ат булып? Бәлки, ябалак булыптыр?

– Миңа димәгәе, ник шунда бегемот йә көнгерә булып түгел! Бу джунглида күптән күргәнем юк иде минем аларны. – Зиннәт үз шаяртуыннан үзе көлеп куйды.

Юл электр чыбыклары астындагы ачыклыкка килеп чыкты. Юл тигезләнде, киңәйде, борылышлар бетте. Тәгәрмәчләр чалуламый башлады.

– Бәлки, кире борылып, карап килергәдер? – диде Мәсхүдә.

– Саламнан инә эзләтмәкче икәнсең… Табарсың урманда ябалак!.. Саташасың, дисәм…

– Кире борыл, кеше булып, таптатмагаек.

– Чыннан да шулай булуын теләмисеңдер ич? Таптаткан булсак, безнең туйлар очты-китте, җаным.

– Борылырга куркасыңмыни?.. Син икенче кеше булып күренә башладың. Хәзер син икәү, ә миңа аларның берсе генә кирәк. Мин сай-лар-га керешәм!..

Зиннәт көлеп җибәрде:

– Мәче башлы ябалакка көндәш булыр көннәр дә бар икән әле.

– Мин – студент. Нинди формулаларны да бер карауда отарга күнеккән. Анда – кеше формуласы, – диде Мәсхүдә, артка таба баш изәп. – Курыкма, без аны таптатмадык, ул тайпылып калды.

– Анда эт тә юк. – Зиннәт тизлекне арттыра төште.

– Алайса, бераз көтеп торыйк, куып җитсен. Утыртып кайтырбыз.

– Үзебезне «утыртмагайлары» төн уртасында. Беләсең килсә, моннан дүрт чакрымдагы совхозда консерв заводы салалар. Шартлы хөкем ителгәннәр. «Ит игелек – көт явызлык» килеп чыкмагае.

– Миңа ышанмавыңның һәр минуты сине миннән ерагайта, Зиннәт. Бәлки, бу… безгә төшкән сынау ише бернәрсәдер?.. Холыкларыбызны сынау…

– Нинди сынау? Хәзер бабайларга кайтып җитәбез. Өзеп керәбез суган, кыяр… Әби сауган кичке сөт… Ачабыз бер шампан суы… Таң атканчы, таң атканчы!.. Телисеңме, бергә таң каршылыйбыз бүген? Бабайның алма бакчасында куышы бар. Ятасың… күз ачык… бервакыт мунча артындагы чиялектә сандугач сайрап җибәрә…

Урман артта калды. Юл уйсулыкка төшеп китте. Берара коры елга үзәне буенча баргач, ул яңадан үргә күтәреләчәк. Ә анда менеп җиткәч, авыл өйләренең сирәк утлары күренер. Аларның җирдәге тәрәзәләрме, әллә күктәге йолдызлармы икәнлеген беренче мәлдә тиз генә аерып та булмас.

– Туктат! – Мәсхүдә ишекне ачып җибәрде, машина эченә су, пычрак чәчрәп керде. – Сикерәм, юкса!..

– Паласны буялтасың ич, яп! – дип кычкырды Зиннәт һәм, тормозга басып, ишеккә үрелде, ләкин өлгерми калды: Мәсхүдә юеш җиргә сикереп төште. Мотор сүнде, һәр икесенең еш-еш сулыш алганы һәм авыл ягыннан эт өрүе, казлар кычкырганы гына ишетелеп торды.

– Утыр, – диде Зиннәт.

– Рәхмәт. Машинаңның паласын буйыйсым килми.

– Шаярма, соңарабыз.

– Ә миңа иртәләгәнбез шикелле.

– Нинди иртәләү? – Зиннәт Мәсхүдәнең тел төбен аңлап җиткермәде, ә тавышының калтырап чыгуын кичке салкын һава чиркандыруыннандыр дип кенә уйлады. – Иртәләү… Сәгать… ун тула инде… Бабай белән әби күптән яткандыр, уятуы кызганыч булыр… ә юк, уятабыз. Бабайның карлыган бөресеннән ясаган төнәтмәсен татымыйча, сине дә йоклатасым юк.

– Син кайта тор, Зиннәт.

– Ә син?

– Син йокыдан уянуга кайтып җитәрмен.

Артта, урман аръягындагы Кама өсләрендә, аҗаган канат җилпеп алды. Шуның күктәге шәмәхә шәүләсе сүнгәч, караңгылык куерып китте. Зиннәт моторны кабызды да, артка чигендереп, шлангтан су сиптергәндәй, машина утын Мәсхүдәгә юнәлтте. Ул исә терсәге белән йөзен каплады да, яктыга якынлашкан балык сыман яктырып, утка каршы атлады, ә Зиннәт машинасын арткарак чигендерә төште. Уты белән алдалап, ул Мәсхүдәне үз тозагына якынайта кебек иде. Ниһаять, бу аны туйдырды.

– Ә мин сине уятмам, Зиннәт. Йокларсың, – диде Мәсхүдә.

– Йә, шаярдык, җитте, – диде Зиннәт, туктап. – Юкка пыч- ратасың аягыңны.

Мәсхүдә машинаны читләтебрәк үтте дә караңгылыкка кереп китте. Бераздан төн кочагыннан аның:

– Аякны юып була, Зиннәт! – дигән авазы яңгырады.

Зиннәт борылышта машинадан читкә тайпылып калган кешене утыртмавына хәзер генә үкенеп куйды. Бу аның бүген бары тик Мәсхүдә белән буласы килүдән генә ләбаса. Ул беркавым нишләргә белмичә торды. Бераз курыксын әле Мәсхүдә. Әзрәк баргач, кире борылырга исәпләп, ул машинасын алга кузгатып җибәрде. Ул чакта Мәсхүдә дә борылган булыр инде. Тик ул куркуыннан борылган булыр, ә Зиннәт аны шул куркуыннан йолып алырга дип. Аерма зур. «Сынау, диде ич. Кем сыналыр бит әле. Өйләнмәс борын баш бирсәң, өйләнгәч нишләмәс ул? Ә теге кеше ул арада килеп җитәргә өлгерми әле. Мәсхүдәгә ул ябалак кына булып калачак.

Зиннәт хәзер машинаны кире борачак. Алда су җыелып торган урын күренде. Шуны үтсен дә… Ләкин арт көпчәкләр, тозакка капкандай, шул урынга кереп батты. Зиннәт көчле итеп газ бирде, көпчәкләр әйләнгән саен тирәнрәк күмелә барды. Алар пычракта гына әйләнеп тора иде. Ул артка да чигендереп карады, тик машина инде сыегаеп беткән пычрактан чыга алмады. Баткаклыкта алай итәргә ярамаганлыкны яхшы белсә дә, Зиннәт ачуыннан тагын озак итеп газ биреп торды. Ахыр килеп, моторны сүндерде, балакларын сызганып машинадан чыкты да арткы протекторга китереп типте. Иелеп, машина астын карады, тик арткы күчәрнең җиргә утырганлыгы болай да беленеп тора иде инде.

– Сынадыңмы? – Әллә көпчәкне, әллә үзен, әллә Мәсхүдәне үчекләде – ачыклап тормады. – Килеп кенә җит, этәрсең арттан. Ихтимал, эчең төшкәнче! – дип янады ул караңгылыкка. – Ябалак!.. Җитмәсә, мәче башлы… Утыртсам, эттерә идем мин сиңа, бәхетең!.. Узып киткәндә көләрсең инде. Хурлап, әйдә этешәм дә диярсең әле, бәлки. Тот капчыгыңны! Әйдә бар, тыйтакла Йөзенгә хәтле. – Аның артта калган кешене нигәдер күрше рус авылыныкы итәсе килде. Ә бабасы авылыныкы булса? Бусы, хәер, хәлне катлауландыра. «Тик бит юлда очраган берәүгә ишек ачарга димәгән…»

Шулай үзен үзе битәрли-битәрли, ул көпчәк астына майлы чылбыр, трос, тишек брезент капчык салды. Аңа пычрак чәчрәде, туфлиенә калын балчык ябышты. Аннары ул, караңгы кабинага кереп, моторны кабызды, беренче тизлек белән кузгалып китмәкче булды, әмма көпчәкләр тыңламады: астагы бар нәрсәне артка чыгарып атты, урыныннан бер сөям дә кузгалмады. Ул, чыгып, арттагы багажникның капкачын ачты да кыска саплы көрәк алды һәм, җиз төймәле сары күлмәгенең җиңен сызганып, арткы көпчәкләр астын казырга кереште. Казуы җайсыз булганлыктан, аңа тезләнергә туры килде. Чәче юешләнде, маңгаена тир бәреп чыкты. Тиздән уң кулының уч төбе әчетә башлады: күрәсең, уч төбе кабарып чыккандыр.

«Утырткан булсам, син казырга тиеш идең моны, ябалак! Ник утырганыңа үкенер идең».

Кемнедер сүгә-сүгә казуы җиңелрәк тоела иде.

Зиннәт, казып бетергәч, кул арты белән маңгай тирен сыпырып алды. Чишмәмени! Ул хәтта яңагы буйлап аккан тирнең учы астында чапылдавын да ишеткән кебек булды. Ә, юк. Бусы артта икән. Юлда. Аяк тавышы. Кем? Ә! Билгеле, Мәсхүдә! Ул. Борылган, димәк! Зиннәтне үзен көтә дип беләдер әле. Машина батты дигәнгә ышанмый интектерер. Элегрәк ник батмаган да, Мәсхүдә төшеп калгач кына ник баткан?

Аяк атлаган тавыш якынайды, арткы ут яктысының караңгылык читендә эрегән урынында аксыл хәрәкәт күреп, Зиннәт:

– Күрдеңме соң ябалакны? – дип аваз салды. Мәсхүдәнең дымлы салкыннан калтыранган тавышын ишетер күк иде. Аның урынына:

– Син үзең ябалак! – дигән гөлдерәвек җавап ишетеп сискәнеп китте, көрәген, сизмичә, кадаган җиреннән үзенәрәк авыштырды. «A-а, куып та җиткән! – дип уйлады ул. – Турыдан кистергәндер. Балан чокыры үзәненнән, чирәмнән. Алдатыр алар! Әнә ич, Мәсхүдәне очратмаган, берүзе… Каршы бар син аңа, ябалакка!..»

– Анда бер кыз очратмадыңмы? – дип кычкырды ул, Мәсхүдә турында белешүдән бигрәк, юлчының кем икәнлеген ачыклыйсы килеп. Аны яхшырак күрер өчен чүгә төште. Ерак офыкта уйнаган аҗаган пәрдәсе алдында үзенә таба атлаган ике шәүлә төсмерләнде.

– Ул үзе мине очратты, әйеме, килен?

– Нинди килен? Кыз кеше очрамадымы дим мин, ак күлмәкле.

– Ак күлмәге буялды инде аның, таеп егылды ул. – Арткы кызыл ут яктысына түбәтәй кигән бер кеше белән Мәсхүдә килеп басты, Зиннәт үзе янга, караңгылыкка чигенде.

– Югач агара ул, – диде Мәсхүдә.

– Күлмәк агарыр, – диде гөлдерәвек тавыш. – Анысын әбиең дә агарта аның. Ә бу ябалакның җанын агарту синең кулдан гына килер. Байтак чиләнерсең күк. Тик курыкма, килен.

Бабасы тавышын хәзер генә танып алган Зиннәт машина яктысыннан чыгарга кыймый торды. «Ябалакка караңгыда иплерәк шул», – дип уйлады ул нигәдер. Ләкин бүтән чарасы юк иде – кызыл яктылыкта, караңгы баздан ярдәм сорап сузылгандай, әкрен генә аның кулы, аннары үзе күренде.

– Исәнме, бабай!

Исәнбәт бабасы орышырга керешер дип шикләнгән иде.

Ә ул:

– Саумы, улым! – дип, бармаклары бөгелеп торган ике кулын каршы сузды. Туңган кулларын күкрәгенә кыскан килеш, озынборын тешләгән аягын туфли очы белән кашып торган Мәсхүдәгә карарга уңайсызланды Зиннәт, бөтен йөзе белән елмайган бабасына балачактагыча сыенасы килде аның.

– Беркөе, бабай, – диде.

– Кайттыгызмы, улым, – диде карт. Зиннәтнең суелган уч төбе әчетеп куйды. Ул әчелек, токлы чыбыкка ялгыш орынгандагыча, аның аягыннан башлап чемердәп үтте дә йөрәге турысына килеп кадалды. Ә бабасы аның аркасыннан ук кагып куйды:

– Ай улым! Улым минем…

Бабасыннан гел шул ук ис – балавыз, төче бал, әчкелтем төтен исе килеп тора иде.

Зиннәт:

– Гафу ит, Мәсхүдә, – диде. Аңа, нигәдер, Исәнбәт бабасының чак кителми калган күңеленә бүгенге сукмак Мәсхүдәдән башланадыр сыман тоелды.

– Итмиме соң, ә, килен? Минем өчен генә әчелешә күрмәгез тагын.

Учак дип белепме соң, машина каршына зәңгәр караңгылыктан бер ак бия чыгып басты. Аның муены астыннан качып кына уйчан һәм тирән күзләре белән тае карап тора иде. Аннары бия пошкырып куйды да, тышаулы аягын алга ташлый-ташлый, караңгылыкка кереп китте.

– Безне көтеп тора идеңмени? – диде Мәсхүдә.

– Батты.

– Казырга кирәк. Кая, улым, көрәгең бармы?

– Казыдым инде, бабай. – Караңгылыкка кулын тыгып, Зиннәт көрәген алды, кулы тагын әчетеп куйды. – Утырыгыз.

– Утыргач чыгамы соң?

– Кеше булмаганга батты да ул. Йөк белән чыга.

– Былчыракка буярбыз ич, улым. – Исәнбәт карт, кыймыйча гына, Мәсхүдә ачкан алгы ишеккә башын тыкты, иснәп карады. – Җылы икән монда, йомшак. Чат шалаштагы ише, – диде ул ипләп утыргач, Мәсхүдә үзе артка урнашты.

Зиннәт моторны кабызды, беренче тизлеккә куеп, газга басты, ә тоташтыру педален әкрен генә ычкындыра барды. Машина очып китәр алдыннан кагынган каз шикелле алгы һәм арткы утлары белән һаваны калтыратып торды да, җиңелчә генә көчәнеп алгач, алга шуышты. Машинасын туктатып, Зиннәт чылбыр белән тросны йөк бүлеменә салып куйды.

– Каян килеп чыктың соң син бу вакытта? – дип сорады Зиннәт, яңадан кузгалып киткәч.

– Умарталыктан кайтыш, – диде Исәнбәт карт басынкы гына. – Мин сезне берәр авылга бала табучы янына җилдергән больнис машинасы дип торам.

– Ник кунмадың шунда гына? Пычрак ерып йөрмәсәң…

– Сез кайтасы ич. Менә телеграм. – Ул, түш кесәсеннән чыгарып, бер кәгазь күрсәтте. – Мәйтәм, ничек итеп киленне яшь бал татытмыйча кундырмак кирәк? – Исәнбәт карт, пинжәген кайтарып, куен кесәсендәге кәгазь бөкеле шешәгә ымлады.

– Мин әле килен үк түгел, бабай… – Мәсхүдә йөзен кулы белән каплады да йомшак кына көлеп куйды.

Өзек-өзек кеткелдәве белән аңа Исәнбәт карт та кушылды.

– Булырсың әле, кызым. Монда тиклем кайткач, кая китәсең, әйеме, улым? Безнең алма бакчасын килен ошатырга тиеш.

– Аннары соң мин эчмим дә әле…

– Алайса, бу дару бигрәк таман икән сиңа, килен. Бу нәрсә исе өчен генә… кайбер кияүләрдәге артык дуамаллыкны басарга гына.

– Төне нинди! – дип куйды Зиннәт, сүзне икенчегә борып җибәрер вакыт җиткәнен сизеп.

– Ябалаклар очар өчен каплаган да куйган. Мондый төнне тычкан аулый алар. Яңгырдан соң тычкан өскә чыга – оялары юеш.

– Рәхәт түгелдер ябалакларга, – диде Мәсхүдә.

– Ябалаклар ул, килен, төнлә очар өчен яралган. Беләсеңме ник?

– Ник?

– Көндез оялганга.

– Ябалакка оялу нигә?

– Корбаннарының күзенә карамас өчен. Болай алар кем тотканын чамаламый да кала. Оят ул һәр җан иясенә хаҗәт нәрсә, килен…

«Минем шикелле икән, – дип уйлады Зиннәт. – Мин дә кем икәнемне сиздерми генә узып китәм, янәсе. Тик миңа ояты ахырдан гына килде».

Алар, авылга кергәнче, уйсулыктан бардылар. Сыер сауганда җыела килгән күбек шикелле тыныч кына кабарып, тыелгысыз томан иңә башлаган иде инде.

– Ай, балалар, кайттыгыз бит, ә, җанашларым!

– Кайттык, бабай, – диде Зиннәт.

– Тансыкка гына ла шул, – дип сузды Исәнбәт карт.

Вак таш кыштырдатып, инешнең сөзәк ярыннан югары менделәр дә авылга килеп керделәр. Бер генә мизгелгә күктәге тулган ай йөзендә бу авылның манарасы киселми калган мәчет башындагы айның шәүләсе күренеп алды. Зиннәт башта шулай берәр кош очып үтте мәллә дип уйлаган иде. Яңгыр алдыннан тузынып очкан карлыгачларның һавада текә борылышлар ясаганда шушындый уракка охшап калганын күргәне бар – соңгы елларда шәһәрдә карлыгачлар күбәйде. Аларның койрыклары ике аермалы түгел, очлы…

Кинәт Исәнбәт карт көйләп җибәрде:

 
Киереп ач басу капкасын,
Дагалы атлар чирәм таптасын;
Безнең яшь йөрәкләр җилкенгән чак,
Кызлы кеше кызын сакласын…
 

– Ә, Зиннәт? – Аннары карт, соңгы ике юлны тагын кабатларга әзерләнеп, тирән итеп сулыш алды… Аның тавышы беткән икән инде: хәзер җырны йөгерек сөйләм белән генә алып бара. Бары тик иң ахырдан гына әүвәлге киң сулышлы тавышы белән тәмамларга тырышып карый иде.

Булышырга теләп, Зиннәт тә кушылды:

 
Безнең яшь йөрәкләр җилкенгән ча-ак…
 

Соңгы юлны җырламады, тавышы сөрлегеп калды. Картка җайлашуы кыен булудан түгел. Менә кайтып керерләр, юынып, табынга утырырлар, бераздан бабасы, бала үчтекиләгән сыман, тезләрендә биетә-биетә, саратски гармунын сузып җибәрер… Менә шунда инде… Бүгенге үз-үзен тотышы тәмам онытылганчы җырлап күрсәтәчәк ул Мәсхүдәгә!

– Соңардык, – дип сүз катты Зиннәт.

– Ә миңа иртәләгәнбез шикелле, – диде Мәсхүдә.

– Кая? – диде Исәнбәт арыган тавыш белән. Машина җылысы һәм тирбәтүе аны изрәтә үк башлаган иде, ахрысы.

– Синең янга парлашып кайтырга, бабай, – диде Мәсхүдә.

Карт дәшмәде. Бер сикәлтәне үткәч кенә, кулын тез арасына җайлап кыстырды да карлыккан тавыш белән:

– Юл начар, – дип куйды.

Зиннәт хәзер генә арыганлыгын тойды.

– Начар булса да, хәзер туры инде, – диде ул. – Бу юлның куркыныч җире кайда икәнлеген инде мин беләм хәзер.

– Кайда? – дип сорады Мәсхүдә һичнинди кызыксыну чагылмаган тавыш белән.

– Теге борылышта, – диде Зиннәт. «Тукай маршы»н сызгыра башлаган иде дә өзелеп калды. – Текә борылышны үткәч, юл җиңеләя ул, бабай.

– Инде җиңеләясе калмады, – диде Исәнбәт карт коры гына. – Инде килеп җиткәнсең.

– Авылгамы? – диде Мәсхүдә һәм, парланган тәрәзәне учы белән сөртеп, караңгы бушлыкка карап бара башлады.

– Кая икәнен үзе белә ул, – диде Исәнбәт карт.

– Кая, Зиннәт?

– Сиңа, Мәсхүдә… Сиңа кадәр килеп җиттем. Тәмам килеп. – Зиннәт җыр сузып җибәрде:

 
Киереп ач басу капкасы-ын,
Дагалы атлар чирәм таптасын…
 

– Ябалак син, Зиннәт, – дип пышылдады Мәсхүдә.

– Әй лә, – диде Зиннәт, читкә карап.

1978

БЕР ЙОТЫМ СУ

Авыл Культура йортының икенче катындагы китапханәдә алты мең дүрт йөз утыз җиде китап исәпләнә. Калын амбар кенәгәсенә теркәлгән бу санның дөреслегенә һич шик юк. Чөнки китапханәче Риза үзенең пөхтәлеге белән мәгълүм кеше. Сөйләүләренә караганда, ул сугышта снаряд кыйпылчыгы кыеп өзгән уң кулын окоп төбенә үзе үк күмеп куйган. Шундый кеше инде ул: аңа ышанырга, кирәк калса, таянырга да була.

Тәхау Яркәев, такта киртә арасыннан аның янына үтеп, шүрлекләрдән китап сайлый. Анысы сайлап мәшәкатьләнәсе дә түгел, һәммәсен, ә кайберләрен кабаттан укып чыкты инде. Хәзер ул биек, түшәмгә кадәр җиткән киштәләрнең берсе каршында авышрак итеп тезелгән китапларны күз алдыннан кичерә. Ул китаплар «Ц», «Ч», «Ш» хәрефләре язылган катыргылар белән аерыла.

Бүлмә салкынчарак, кояш нуры төшеп китап тышларын уңдырмасын өчен пәрдәләр кысып куелганга күрә, монда эңгер-меңгер. Идән күптән түгел генә юылган, һава дымсу, такта араларындагы ярыклар юеш.

– Институтларда да синең хәтле укымыйлардыр, – ди Риза, хәл-әхвәл белешкәннән соң сүзне дәвам итеп.

– Кем белә инде, – ди Тәхау, аскы шүрлектәге китап тыш- ларын чүгәләп карый-карый. – Минем малайны гына ал. Өченче курска күчте дигән елны бер-бер артлы ике кәләшен күрсәтеп китте. Кайсысына өйләнергә дип киңәш сорый, янәмәсе. Институтта нишләп ятулары маңгайларына язылмаган.

– Кайсысын ал дидегез соң?

– Шайтан белсенме аларны! Сыерны гына имчәге белән сыртына карап алалар ич. Хатынның кемлеген туйдан соң бер ел узгач кына белеп бетерәсең икән ул. Ә боларга нинди киңәш бирмәк кирәк?

– Үзгәрде кызлар, тәгаен. Хәзер бер кызны чылбырда тотуга караганда, йөз борчаны тышаусыз саклавы җиңелрәктер.

– Син дә зарланма инде, Риза абый. Биш кызыңны биш авылга туйлап озаттың. Калган дүртесе дә озак тормас.

– Көр бозауны сатып алмага өйгә киләләр, үзең беләсең, Тәхау. Ә ябыгына базарга чыгарсаң да ия тапмассың.

– Юк өчен кайгырма әле.

– Анысы бәладән котылып була, ә бер генә ир-атның да хатын-кыздан качып калганы юк әле. Шулай булгач, ниткән кайгыру ди? Егетләрне әйтәм: бакалар теләсә, бака челәне бетми, – дип, Риза рәхәтләнеп көлеп җибәрде. – Казынма әле син, казынма! Ана каз сымак… Менә бер китап бирәм, кичә районнан апкайттым. Әнә өстәл кырыенда, кызыл тышлы… Хәзер хатын-кыз үзенә кирәкне белеп каптыра. Ник чалбар киеп йөрүләрен беләсеңме?

– Ник?

– Элегрәк юбкадыр, күлмәктер аларга артык чабуларга ирек бирмәде. Хәзер аларга ирләрне куып җитү чүп тә түгел. Холыкларын килештермәсәләр, узып та китәләр. Тузаннары гына тузгып кала… Әнә минем җиденче кыз ни кыланды: олырак апаларының чираты җиткәнне көтеп тормады. Кияүгә чыкты да инде өченче иренең муенына менеп атланды. Сәбәбе ни диярсең?

– Ни?

– Чалбар киеп куйды – менә ни. Үзе фәннәр кандидаты, студентлар укыта!..

Янгын командасы башлыгы Тәхау Яркәев шулай итеп авыл китапханәсеннән алты мең дүрт йөз утыз җиденче дип тамгаланган кызыл тышлы калын китапны алып кайтты. Бу – китапханәдәге ул укымаган, иң кимендә җентекләп актарып чыкмаган соңгы китап иде.

Бүген аның ял көне. Тик ул шундук китапка ябышмады. Җылы башак салынган улакка ташланган ач сыер түгел лә ул! Ул китапларның тәмен белеп, кабаланмыйча укырга ярата. Бүген дә шул гадәтенә тугры калды, тик берара үз-үзенә урын таба алмый йөдәде. Эче пошкандай, әле келәткә кереп чыкты, әле өй бүлмәләрендә айкалды. Әле үткән-сүткәннәр исенә төште, күңелен әле яңа вакыйгалар биләде. «Риза абый белән озаграк утырасы калган, – дип уйлады ул. – Җүнләп сөйләшеп тә бетермәдек». Гадәттә, алар әллә нәрсәләр хакында сүз куерталар, бәхәсләшәләр…

Ахырда түзмәде, кер машинасында кызарына-бүртенә кер юып яткан хатыны Хәкимә янына чыгып басты.

– Менә, карчык, соңгысы, – диде ул һәм, хатынын үчекләгәндәй, кызыл тышлы китабын әйләндергәләп алды.

– Ай-һай!.. – диде Хәкимә.

– Нәрсә «ай-һай»?

– Соңгысы микән дим. Ничәнчесе инде?

Тәхау китапның өченче битен ачты да, Риза кулы белән язылган шәмәхә саннарны укып, ниндидер горурлык сизелеп торган тавыш белән, тик ничектер моңсу һәм әкрен генә:

– Алты мең дүрт йөз утыз җиденчесе, – диде.

– И Алла! Бу көннәрне күрергә дә насыйп булыр икән! – диде Хәкимә, сабын күбегенә буялып беткән кулын сөрткәләп. – Инде ничек торырсың икән соң? Китапсыз дим.

– Киләсе кварталда китапханәче тагын алып кайта.

– Әйтәм ич!.. Ничек туйдырмыйдыр?.. Бусын укып бетергәч, бәлки, үзеңә генә яза башларгадыр?

Тәхауның күкрәгендә ниндидер бер авырту уянып киткән сыман булды: Хәкимә кер юу машинасының капкачын ачып җибәрде. Аннан, ачык читлектән азат ителгән кошлар кебек, эреле-ваклы дистәләгән сабын куыгы очып чыкты. Алар йөзләрендә дөньяны чагылдырып ялтыраштылар да, бераз күтәрелүгә, тавышсыз гына юкка чыгып беттеләр.

Тәхау ямьсез яшәмәде. Укыган бер китабы саен, караңгы төннәрдә яктырган күбәләкләрдәй, аның хыялында ак кәгазь белән алтын каләм хәрәкәткә килә иде. Менә шушы сабын куыкларыдай ялтырашып, аның күз алдыннан ничәмә-ничә еллар йөзеп үтте. Ул елларның һәркайсында Тәхауның хыял дөньясы чагыла иде дә өн-тавышсыз гына сүнеп юкка чыга иде. Ул хыяллар – язылмаган китаплары аның…

– …Бәлки, үзеңә генә яза башларгадыр?

– Янгын сүндерүче белән йоклап туйдың мәллә?

– Тагын кем белән йокларга кушар идең?! – диде гаҗәпсенгән Хәкимә.

– Язучы белән, мәсәлән.

– Язучы белән?

– Язучы белән, карчык. Мал врачы белән генә йоклау мине туйдыра башлады.

– Тагын кем белән йоклар идең, оятсыз? – дип, Хәкимә еларга ук кереште.

– Язучы хатыны белән.

– Укый-укый соңгы акылларың чыгып бетә бит инде, бәгырькәй!

– Язучы хатыны буласың киләме соң?

– Каян килгән ди безгә язучылар?

– Ә мин? Кара бу мыекны?! Галимҗан Ибраһимовныкыннан кимме әллә?

– Аның чәче булган. Ә син пеләш.

– Пеләш язучылар күбрәк ул. Суйган да каплаган язучы мин!

– Кодрәтеңнән килгәч, академикка ук әйлән инде.

– Язучыга җитсәм, академикларыңны сызгыртып узып китәм мин! Алар шундый халык. Академикларың бер читтә торсын… Була алмыйсың син язучы хатыны, Хәкимәкәй җанаш! Үлсәң дә.

– Кара, кара! – диде Хәкимә. – Җүләр җүләрлеген акыллыга сылтаган, ди.

Ишегалдында әрле-бирле йөренүеннән капылт туктап, Тәхау хатынына текәлде. Аның йөзе ниндидер уй белән якты- рып, янгын сүндерүчеләр өйрәнүендә көйдереп кайткан керфекләре эчендәге зур зәңгәр күзе ниндидер үкенеч белән тулы иде.

– Сылтамыйм, сылтамыйм, җанкисәгем! Сиңа сылтамыйм мин үземнең язучы булмаганлыкны. Тик моңа мин дә гаепле түгел.

– Ә кем? Мин дип шикләнәсең мәллә? Соңаргансың. Башта ук әйтәләр аны.

– Кайчан?

– Өйләнешер алдыннан. Уйлаган булыр идем. Кем белә, бик тырышкан шәттә берәр язучы кисәге очраткан булыр идем әле. Әллә кем түгелләрдер. Ит белән сөяктән торалардыр.

– Билгеле, бер җирләре дә алтыннан коелмагандыр, хы-хы…

– Әнә ич, килгәлиләр клубка. Бер дә кешедән узмаганнар шикелле. Карап торышка битләрендә тамчы гөлләр дә үсми. Кигәннәренең дә артык җире юк. Сөйләшүләре дисәң генә инде.

– Шул шул, Хәкимә. Синең белән миннән ким түгелләр.

– Артык булмасалар, ким түгелләрдер анысы. – Хәкимә ирен баштанаяк карап чыкты: ябык, кояшта янган йөз, яргаланган ирен, тыгыз итле төксез тән… Су төбендә озак ятып шомарган, тагын да катылана төшкән кайрысыз имән агачымыни. – Алайса, ник язучы гына булмадың, янгын сүндерүче булып калдың?

– Хәзер искә төште: бер йотым су җитмәгәнгә.

– Бер йотым су?

– Су, гап-гади су.

– Язучы булганнарга җиткәнме?

– Аларга да һәрчак нидер җитмәгән.

– Шуңа күрә яза башлаганнармыни?

– Шуңа күрә.

– Ә син ник башламадың, алайса?

– Телисеңме, бүген башлыйм.

– Бәлки, мәшәкатьләнмәссең? Нәрсәгә ул сиңа?

– Сине язучы хатыны итәр өчен.

– Юк белән баш катырганчы, әнә мунча ләүкәсен төзәт. Кичкә мунча ягам.

– Чынлап әйтәм.

– Мин пужарник хатыны булуыма да бик риза.

Тәхау канәгать кыяфәт белән тамагын кырып куйды:

– Ул яктан, карчык, зарланырлык түгелсең, кхм-кхм… Ут белән бер. Синнән узганнар юктыр.

Хәкимә, су коенып чыккан казлар канат ипләгәндәй, көянтәне сыгып китергән кер тулы чиләкләрне җиңел генә итеп иңенә элде.

– Ләүкәңне төзәт, – диде ул һәм, капкадан чыгышлый, тагын борылып карады. Сипкелле йөзе саран гына елмаеп алды. Тәхау үз тәнендә сагындырып килгән яңгырның беренче эре тамчыларын тойгандай булды. Көянтәсен сыгылдыра-сыгылдыра, Хәкимә ачык капкадан урамга атлады, урамнан тыкрыкка, тыкрыктан инешкә таба төшеп китте…

Хатыны Хәкимә, иренең «китап җене»н куып чыгарыр өчен, заманында телен кылыч итеп кенә айкамады. Бу мәсьәләдә җиңү Тәхау ягында калды. Унөч ел элек, Джек Лондон китапларын Сабан туе мәйданына да чыкмый укып яткан бер көнне, Хәкимә ничә елларга сузылган изге көрәшне соңгы кат рәхәтләнеп, җәелеп елавы белән төгәлләде дә солых төзергә тәкъдим итте. Ул куйган таләпләр кыска иде:

– Тәхау Яркәев мәҗлес-мазарларда, өмә-бәйрәмнәрдә, юлда-фәләндә йөз граммнан артык аракы эчми (Хәкимә авызга да алмый дигән дәгъва куярга курыкты – бер дә эчмәсә, ир кешедә саранлык чире кузгалуы ихтимал икәнлеген ул яхшы белә) һәм тәмәке тартуны ташлый;

– йорттагы хакимлек дилбегәсе бөтен тулылыгы белән Хәкимә кулына күчә;

– йә китап укуыңны ташлыйсың, йә мин әйткән белән килешәсең.

– Темпора мутантур эт нос мутамур ин иллис, – диде Тә- хау моңа каршы.

Читтән торып авыл хуҗалыгы техникумында укыган чакта латин белән байтак интектерүләренә карамастан, Хәкимәнең колагы чит сүзләрдән бизәргә өлгергән иде инде.

– Сүгенмә әле, – дип кисәтте ул ирен. – Мине иблис белән күп бутасаң, бүгеннән идәндә йоклый башламагаең.

– Мал врачына укып йөргәндә синең китапларыңны кочаклап ятканнарымны оныткансың, карчык.

– Аңа инде күпме гомер.

– Яшисең, яшисең… Ә темпора мутантур икә-ән, эт нос мутамур ин иллис икә-ән…

– Бутаптыр шул, бутаптыр.

– Нәрсәне «бутаптыр»?

– Минем белән китапларыңны бутап яшисеңдер, дим.

– Юк. «Вакытлар үзгәрә, аның белән бергә без дә үзгәрәбез» дим мин латинча. Үзең өйрәттең ич теге вакытны. Хәзер «ясалма каплату» дигәннең латинчасын да оныткансыңдыр инде.

– Синең җиде класс белемле башыңда торса шул гына тора инде…

Менә бусы кирәкмәс иде. Хәкимәнең сүзләре Тәхауның күңеле аша бал кортлары күче кебек мыжгып, болганып узды. Шавы басылды басылуын, мәгәр ул күч шунда, йөрәк астында калды.

Бу сөйләшүдән соң Тәхау авыл һәм мәктәп китапханәләрендә ничә китап булса – шуларның һәммәсен укып бетерде. Хатынының «җиде класс» дигәненә үч итеп. Бүген инде менә соңгысын алып кайтты.

Тәхау, өйгә кереп, бер чүмеч салкын су эчеп чыкты да алма бакчасының теге ягындагы куе чиялектә күмелеп утырган мунчага таба китте. Тик ул кулына балта, ышкы-пычкы түгел, ә унике битле шакмаклы дәфтәр белән шәмәхә карандаш тоткан иде. Мунчада аның итек баса торган өстәле бар. Ул кергәндә, өстәлдә гөберле бака утыра иде, Тәхауга исе дә китмәгән кыяфәт белән, яңакларын бүлтәйтә-бүлтәйтә сулый бирде. Әйтерсең лә сагыз чәйни.

– Нәрсә, дәфтәр күргәнең юк мәллә? – диде ул бакага. Бака авызын шар күзенә җиткәнче ерып җибәрде дә бөтен мунчаны тутырып кычкырып куйды.

– Өстәлне бушат. Язам, ф-фәл-лән-төгән! – Тәхау, салкын сыртыннан тотып, аны ләүкә астына төшереп җибәрде. Ә анда тамырдан борнап чыккан зәгыйфь ике чия үсентесе агарып утыра иде. Тәхауның аларны йолкып атасы килде. Тик кулы үзеннән-үзе ярты юлда туктап калды. Шул үсентеләр сыман, аның күңелендә дә нидер борнап чыгарга тормыймы соң? Кемгәдер аның язганы да шулай зәгыйфь тоелыр. Тик ул бүген аны тиз генә йолкып атуларын теләмәс иде.

Нәрсә язарга? Ул бер генә нәрсәне белә: аның язганы бүтәннәр башына килеп тә карамаган нәрсә хакында булырга тиеш. Берәр яңалык шундый, кызык. Көлке булса, бигрәк тә шәп. Бусы иң авыры бугай. Көлүе генә җиңел ул. Аңларга тырышмасаң бигрәк тә. Көлкене аңлагач, көлке буламыни? Көлкене аңлагач, еларга кирәк. «Шул ук бер йотым суны ал, – дип уйлады ул. – Бер караганда, көлке ич инде».

Шул бер йотым су аңа гомер буена тынгылык бирми килә. Бу хакта беркемгә дә сөйләгәне юк. Әллә ничек шунда, оят. Иң элек энеләреннән. Алар оныткандыр да инде. Хатынына да сөйләмәде. Хәкимә белән аның арасында яшертен серләр күптән юк инде югын. Ир белән хатын тормышы ачкыч белән йозак кебек бит ул. Бер-береңә туры килмәсәң, изалану гына. Ә туры килер өчен, ачкычның йозакка билгесез чемәге, йозакның ачкычтан яшертен биге булмавы кирәк. Тәхау белән Хәкимә шулай яшәде дә. Аңа сөйләмәгән бердәнбер нәрсәсе шул: бер йотым су. Ә сөйлисе килә үзе! Бүген аеруча. Күңелдән ташыр дәрәҗәдә. Язучылык та шундый шөгыльдер ул, бәлки – яшертен, үзеңә кадерле, сине борчып торган, йокы бирмәгән сереңне кешеләргә сөйлисе килү. Тик оялып. Хәкимәгә сөйләргә дә шул ирек бирмәде.

Карандаш очын теле белән юешләп, Тәхау дәфтәр битенең нәкъ уртасына бер сүз язып куйды: «Су». Һәм башлады. Берни күрмәс, дөньяның бернинди өнен ишетмәс булды. Әйтерсең лә буранлы төндә җигүле чанага утырып бара. Андый чакта бар ышанычыңны ат сизгерлегенә тапшырасың – дилбегәне бушатасың. Инде юлга ат үзе хуҗа. Тәхауны да, шул ат шикелле, күңеленнән ыргылып торган ниндидер бер аваз әйдәп китте. Тик ул аваз белән аның арасында ниндидер дилбегә бар бугай. Тәхау бөтен көченә шуңа ябышкан, ул менә-менә шартлап өзелер күк. Тәхауның үз күңелен, бөтен дөньяга күренерлек итеп, кешеләр алдына җәеп саласы килде.

«Сыер какысының чәчәк аткан чагын күргәнегез бармы? Яр буйлары, тугайлар, күл тирәләре сап-сары була. Кояшта ялтырап торган җиз ләгәнмени! Чын менә! Ышанмасагыз, безнең авылга килеп карагыз… Тик хәзер соң шул инде. Бераз алданрак кирәк иде. Моңарчы кайда йөрдегез соң? Шайтаным да үсми хәзер су буйларында! Бушлыкларда да. Маллар белән тракторларга таптатып бетердек. Янгын машинасыннан су сиптереп үстерәсеңмени хәзер аларны? Үзебез гаепле, нәрсә аны… Ә исе дә иде соң, исе! Бөтен авылга тарала иде. Иртә-кичен яңа сауган сөт исе дә сыер какысы исе иде. Сыер какысы исе сыер какысы исе инде ул, җәмәгать!»

Аны язуыннан бүлеп, ләүкә астындагы бака аваз салды. «Дөрес, сыер какысының ни катнашы бар минем йотым суда?» Язган битен ертып, мич авызына ыргытты. «Ул көнне үләнгә бардык без. Июль башы иде инде. Сыер какысы чәчәген койган чак», – дип уйлады ул. Тирләгән маңгаен күлмәк җиңе белән сөртеп алды да, карандаш сөрмәсен төкереге белән юешләп, тагын язып куйды: «Су!»

«Беренче һәм соңгы тапкыр мин үземне унөч яшемдә үтердем…»

Болай башлау Тәхауга ошады. Нәрсә сузып торырга? Яр да сал. Тегермәнче Галәветдин сымак, комнан бау ишмә. Әнә нәрсә дип сөйләп ята беркөнне! Имеш, эчкәннәр болар. Эчсәләр соң! Әллә Тәхауныкын эчкәннәрме? Мактана! Сезнең эчү эчүмени ул, янәсе. Менә алар ичмаса!.. Эчкәннәр, эчкәннәр… Берзаман теше сызлый башлаган моның, үтерә язып. Берсе кит- кән Мәфтуха әбиләргә. Сөлеккә. Алып килгәннәр бер банка сөлек, Галәветдиннең бөтен битенә каптырып куйганнар. Күзе генә агарып кала тегенең. Сизә бу – суыралар моның ка- нын. Суыралар да, туеп, тегермән ташына коелышалар икән. Коелыша торалар, кочаклашып: «Әти тапкан мал түгел, кешенеке жәл түгел», – дип җырлый-җырлый буа суына төшеп чума торалар ди, имеш. Аракылы кан эчеп исерешкәннәр канечкечләр… Көлке, билгеле. Тик көлкенең мәгънәсе булырга тиеш бит.

Тукта, ни өчен үтерде соң әле Тәхау үзен унөч яшендә беренче һәм соңгы тапкыр?

Шул бер йотым су аркасында инде. Кешелегемне үтереп, хайванга әйләнгән идем. Бик каты сусаган идем мин. Суга гына түгел. Дөнья назына, туйганчы бер йокларга, симез суалчаннарга балык каптырып утырырга, чыклы чәчәкләр чабып, печән итеп киптерер өчен, кул арбасы белән алып кайтырга түгел, ә күрше кызы Зөлфиягә такыя үрер өчен алып кайтырга сусаган идем… Ә мин үз-үземне үтердем. Эчемдә посып яткан бөтен дөньяга үпкәле бүрене мин хыянәтчел төстә ике энекәшем өстенә өстердем дә, кояш көйдергән кара җирдә ауната-ауната, гөнаһсызга талаттым. Менә шунда үлеп калдым мин. Йөрәгемә таш булып утырган ул гаделсезлегем бүтән беркайчан да баш күтәрмәсен өчен, мин үземне беренче һәм соңгы тапкыр унөч яшемдә үтердем. Нәрсә шыңшып утырасың, башың пеләшләнеп беткәнче яшәгәнсең ич дип бәйләнүегез дә ихтимал. Юк, балавыз сыкмыйм мин. Ә ул көнне еладым мин, яшермим. Ул күз яшьләре, һавалар, елгалар аша океан дулкыннарына кадәр җитешеп, әле дә булса әчелеген җуймаганнардыр. Яисә шул чактагы җинаятем өчен кемнәндер җавап таләп итеп, континентлар ярын тырный-тырный үксидер. Усаллык һәм явызлык, кайда гына кылынса да, шушы – без басып торган җиргә төшә.

«Ул көнне, җәйнең һәр көнендәгечә, без үләнгә бардык. Мин, сипкелле аркама чалгы салып, алдан киттем. Ул сипкелләрне кытыршы куллары белән сыйпап, әни миңа «бәхетле булырсың» дия торган иде. Хәзер бәхет шәрифләренә карата зарым юк анысы. Өс бөтен, тамак тук. Хатыннан да уңдым. Тик ул көнне бүгенге бәхетләргә ерак иде әле. Үз насыйбың барыбер үзеңә киләсен белгән булсам, мин ул көнне ничек тә түзгән булыр идем. Инде хәзер башны ташка орасыңмыни? Үкенүдән ни мәгънә. Андый үкенеч сәбәбе минем кебекләргә бөтен бер гомергә җитә ул.

Ул җәйнең коры килгәне истә калган. Әти вафат булганның икенче җәе иде. Җирне тереләй тунагандай итеп, кылган, ак әрем, сары мәтрүшкә, кыр канәфере катыш үлән чабам. Чалгы үткен, һәвәслегем дә булгандыр, мактанып әйтүем түгел. Әти чалгысы узган җирдә дә ике елсыз үлән чыкмый ди торганнар иде.

Ярар. Иртәнге сигездән уннарга кадәр шулай бер арбалык үлән әзерләп куйдым. Җир яна. Әйтерсең лә дегет һәм күмер яндыру өчен каен әрдәнәсен күмгән җир өеменә менеп басканмын! Элек дегетне, тимерчелек күмерен туфрак белән күмгән каен йә туйра ягып алалар иде. Хәтерләүчеләр дә бардыр әле… Ул җәйне кылганнар гына түгел, ә минем куе чәч, каш-керфекләргә кадәр бабайларныкыдай агарып килде. Йөздән тозлы тир ага. Күз ачарга ирек бирмичә. Буранга каршы баргандагы шикеллерәк. Тузанлы биттә тир эзләре сузылып кала. Картлык буразналарымыни! Без тормышка хезмәт аша килеп кердек шул. Хәзерге бала-чага шикелле трай тибеп түгел.

Берзаман каршыдагы үр сыртына арба тарткан энекәшләрем килеп чыкты. Олысы – Ризван, кечесе – Рәмзи. Хәзер берсе – Казанда врач, икенчесе – атом бозваткычында штурман. Ул вакытта берсенә – унбер, икенчесенә сигез генә яшь. Рәшә аларны ниндидер бөҗәк сөйрәп барган сары кырмыскалар күк итеп күрсәтә. Рәшә теләсә нишләтсен, миңа алар су тутырган ике шешә булып күренде. Берәүләргә хәзер тик торганда да аракы шешәсе күренә. Азынды халык. Ә миңа су гына кирәк иде ул көнне. Иреннәрне тел белән ялап кына чылатам.

Мин печәнне бодай басуы белән шактый текә үр арасында – авыл көтүе якын килмәгән җирдә чапкан, басу уртасында буш калган төшләрдәге күзлут, сүсән уты үләннәрен кул белән җыйган идем. Арба тартып менү энекәшләрнең үзләренә генә авырга киләсен белсәм дә, каршы төшмәдем. Алар әле яңа гына килә, ә мин күпме кырам инде кайнар җирнең сирәк чәче булып җилфердәгән кылганлы үләнне. Түзәрләр, янәсе. Кабахәт, ә?! Түзәрләр, имеш! Менә сез арба тартып менеп карагыз әле шул текә үргә, нишләрсез икән! Карап торыр идем мин бераз… Беренче хатам шул булды. Үчләндем. Шуннан китте. Текә тау маңгаеннан тәгәрәтеп җибәргән таш шикелле китте. Кем дә туктата алмаслык булып. Без җыйган печәнне ашыйсы сыер-сарыкларга, янәшәдәге Чүнник күленең төбен ярылып беткәнче киптергән кояшка, безне салкынча сулы инешләрдән аерып печән җыярга мәҗбүр иткән тормышка, шул тормышны бөтен Европаны айкап кайтып та яхшылый алмый үлеп киткән әтигә үпкәләмәдем мин, әле һаман да үр сыртына менеп җитә алмаган энекәшләргә үчләндем. Зиһенне шул чуалтты – су, су.

Ниһаять, күтәрелделәр. Әлсерәшкәннәр, тирләп ямьсезләнгәннәр. Килеп туктаулары белән кычкырдым мин боларга:

– Ник, – мәйтәм, – Ямаш карт үгезе шикелле сөйрәләсез?

– Эссе, – диләр. – Арба авыр.

– Буш арбамы? Әле сез миңа үләнне берүземә җыйдыру гына түгел, берүземә тарттырып та кайтармакчымыни?

– Без булышырбыз.

– Тәртәне сезгә тоттырам, белегез аны.

Арбаны тәртәдән тартуга караганда, арттан этүе җиңелрәк шикелле. Тәртәдән тартканда, арбаны алга да, артка да чөйкәлдермичә тигезләп кайтасы да бар. Ә арттан, көчәнеп этәсе булса да, башны үләнгә терәргә мөмкин, таудан төшкәндә инде син бөтенләй азат, бар хәсрәтең – хәлсез аякларыңны өстерәү.

– Ярар, – диделәр.

– Су!

Рәмзи миңа сулы шешә китереп тоттырды. Иренем белән шешә авызына ябыштым. Бер йоттым, ике… Өч йоттым, дүрт… Су түгел, бер уч ком гына йотып җибәрәмдер сыман. Йотым саен тамак төбе авыртып кына кала… Күкрәк тутырып сулыйм да тагын йотам, тик инде чынлап та су түгел, ә үз төкерегемне генә. Шешә авызын иреннән алмый гына, энекәшләрнең күзләренә карыйм. Гүя миңа кирәк бишенче йотым суны шул күзләрдән агызып булыр күк. Ә ул бишенче йотым су миңа бик кирәк. Сусауны, хәлсезлекне, эчтәге бар үпкәне басар өчен.

– Әх, сез әле алаймы? Килеп җитмәс борын эчеп бетердегезме, бирәннәр?

– Без үз өлешебезне генә ич. Бишәр йотым гына.

– Миңа ник дүртәү генә калган?

– Без тигез бүлдек.

– Алдашмагыз! Дүрт йотым гына калган!!!

– Син зур йотымнар белән эчтең. Шуңа дүрт.

– Санап тордыгызмыни әле?!

Дәшмәделәр. Үзләре дә сусаган бит. Тик тагын бер генә йотым булса да су эчәсе килү мине сукырайткан иде инде. Һәм мин үчле күңелем кайнарлыгын бастым, күзләреннән яшь итеп агызып. Кыйнадым мин боларны. Хәлсезлектән кошлар да ара-тирә генә аваз салган ялан кыр буйлап куа-куа кыйнадым. Кыйнадым дип… ул хәтле түгел инде. Әмма ул чакны дөнья уртасында аларның елаган тавышлары гына торган шикелле иде. Карышмадылар да ичмасам. Мескеннәрем минем, мескенкәйләрем! И-эх!..»

Тәхауның күзеннән яшь бәреп чыкты. Үрдән көтмәгәндә ишелеп төшкән кар суларыдай мул күз яше. Сөртмәде. Акты да акты. «Егерме елдан соң бит, ә?» – дип гаҗәпсенде ул үз-үзенә. Бер йотым су өчен егерме елдан соң балавыз сыксын инде ир кеше.

– Юк, үзем өчен еламыйм мин хәзер, – диде ул һәм йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты. – Аларның күз яше өчен елыйм мин.

Суга чумар алдыннан тирән итеп тын алгандай сулап куйды да дәвам итте: «Авылга хәтле ерак – дүрт чакрымнан артык. Тагын бер йотым су эчмичә кайтып җиталмам шикелле. Җыелган үләнне төйи торырга кушып, суга киттем. Ике чакрым арырак Түллинкә урманы бар. Ә анда – сыерчык оясыдай кечкенә генә буралы кое. Кире як дип тормадым, бодай, тары басуларын турыга кистереп, шунда киттем. Бару-кайту дүрт чакрым. Авылга җитәрәк, без аркылы чыгасы күпер астындагы Лашман чишмәсенә дә шулкадәр генә. Мин бер йотым су якынрак якка киттем…»

Шуннан соң ни булганын Тәхау төшереп калдырды. Тизрәк ахырын язасы килде. Аныңча, иң кызыгы ахырда иде. Теләсә нәрсәнең иң кызыгы ахыры дип белә иде ул. Тормыш та шулай аныңча. Югыйсә, иң кызыгы ахырда булмаса, алты мең дүрт йөз утыз алты китапны иң соңгы битенә чаклы ник укып йә актарып чыкты соң ул? Иң кызыгы ахырда дип көтелмәсә, дөньяда ник соңгы сулышка кадәр яшәлә соң? Алай гына да түгел. Иң кызыгы ахырда булсын өчен, гомеренең башын да, уртасын да кеше мәгънәле итеп яшәргә тырыша.

«Коеда эчкән белән дә туймадым. Миңа гел җитмәгән бишенче йотым су энекәшләргә дип тутырган шешәдәдер төсле тоела иде. Ул суның биш йотымы барыбер минем өлеш ич. Түзмәдем. Яннарына барып җиткәнче үк, шешәнең өчтән берен эчеп бетердем.

– Мәгез, эчегез.

– Анда барып йөргәнче, кайтып җитә язганыек инде, – диде Рәмзи.

– Эч, эч!

– Әле тагын бер мәртәбә әйләнәсе ич, ә сәгать инде уникеләрдер.

Өйлә җиткән иде инде, анысы хак – кыр читендәге мәче борчагының чәчәге йомылган чак. Ә печәнгә тагын бер барасы бар. Яңгыр яумаганда, көнгә ике юл ясыйсың. Өч ай җәйгә алты ай кыш туры килә. Без алып кайта торган бер арба кычыткан, күзлут, сүсән уты, эт эчәгесе, кыргый тары үләннәреннән, киптергәч, сыер белән сарыкларга өч салырлык печән чыга. Бер көнлек, димәк. Шуннан инде исәпләп карагыз. Көнгә ике юл – моны безгә әни түгел, тормыш куша. Ә без тормыш кушканны үтәргә өйрәнгән. Әзергә бәзер булу безнең нәселдә юк ул.

– Әнә бит үз өлешеңне син дә эчеп бетергән. Килеп җиткәнче үк…

Ризванның кыймый гына әйткән бу сүзләре мине арттан килеп суга төртеп төшердемени! Күз карашларыннан утка салган кәгазь шикелле бөрешеп, аркан бастым. Яшеннән качкандагыча, карашларыннан качасым килде. Кыр киң. Мин кеп-кечкенә. Энекәшләрнең күз карашыннан качарлык җир ул көнне дөньяда юк иде. Минем эчне бишенче йотым су тырный. Аларга каршы борылдым да, күлмәк якасын ачып, елый-елый җиргә чүктем.

– Кыйнагыз мине дә!

– Син үз өлешеңне генә эчкән. Безнекен түгел.

– Кыйнагыз дим!

Минем кычкыруга өркеп, аяк астыннан гына тургай очып китте.

– Сук, Ризван… Рәмзи, сук инде!

– Кайтыйк. Тагын киләсе бар.

– Берәрне генә сугыгыз, миңа күп кирәкми.

– Безнекен эчмәгән син.

– Эчкән булсам, сугар идегезме?

– Юк.

– Ник?

– Син абый ич. Су табылыр ул. Әни самавыр куйгандыр инде.

Тимәделәр. Мине үчекләгәндәй, үр сыртында ялгыз бытбылдык кына кычкырып калды. Мин кыйнаганны әнигә дә әйтмәделәр. Инде үзләре онытканнардыр. Ә мин – юк. Ничек онытасын үзеңнең беренче мәртәбә үләсе килүеңне? Үзеңнең балачагың егылып үлгән көнне ничек итеп истән чыгармак кирәк? Ауный-ауный елап, кояш көйдергән ялан кыр уртасында үлеп калды минем балачак. Жәлке, егетләр! Их, ничек кенә жәлке әле. Ә хәзер нинди тормыш китте? Бер генә сүз – матур. Елыйсы килә!..»

…Төнлә яшенле яңгыр яуды. Мунча кереп кайткан Тәхау белән Хәкимә кече өйдә йокламый яталар. Уллары олы якта. Хәкимә, күк чатнаган саен сискәнеп, йөзен иренең култык астына яшерә. Тәхауның киң күкрәгендә аның күз яшьләре кибә. Әле генә ул аңа үзенең беренче һәм соңгы хикәясен укып күрсәтте. Яңгыр, агачлар шавы, күк күкрәве, яшен чаткыларына кушып укыды Тәхау үз язганын.

– Сук әле миңа, карчык, – дип пышылдады ул.

Хәкимә, калтырап, аның күкрәгенә капланды:

– Син нәрсә? Тәхау, син нәрсә?

– Берне генә сук инде, карчык. Жәлләсәң, авырттырмый гына. Миңа шул да җитә.

– Тик торгандамы? Гомер булмаганны?

– Булсын әле бер.

– Икебезгә уртак булган бәхетнең үз өлешеңә тигәнен дә миңа биргәнең өченме?

– Үз өлешемне үземә алам мин. Сиңа соңгы тамчысы гына эләгә.

– Соңгы тамчы су – иң җитмәгәне, иң кирәге… иң татлысы, – дип пышылдады Хәкимә, сулышы белән аның колагын кытыклап.

Ә яңгыр яуды да яуды, яшен яшьнәде дә яшьнәде.

– Шәп ява, – диде Хәкимә.

– Җир туярлык була.

– Ул туйса, без тук инде.

Беравык сүзсез генә тыңлап яттылар.

– Хикәяңне нишләтәсең?

Тәхау торып газ кабызды да, дәфтәрен урталай ачып, почмагына ут элде.

– Нишлисең?

– Янсын, карчык. Йөрәкне көйдереп тормасын.

– Кызганыч.

– Кызганычрак шул. Ә мин аларның кызыкларын яратам. Кызганычларын түгел.

Өйне тутырган сары ут шәүләсен яшеннең зәңгәрсу яктысы басып киткәләде.

– Дөрес әйтәсең син, карчык. Янгын сүндерүче янгын сүндерүче инде ул. Язучы түгел.

Ә олы яктагы телевизор өстендә Тәхауны авыл китапханәсендә алты мең дүрт йөз утыз җиденче сан белән йөргән кызыл тышлы китап көтеп тора иде. Тәхау ул китапны кем язганын һәм аның ни хакында икәнен иртәгә генә белер.

1978

КӨРӘШЧЕЛӘР

I

Сабан туена өч атна кала дигәндә, колхоз председателе Исрафил Бакиров үз малаен – тракторчы Заурны иптәшләр судына бирде.

Район үзәгеннән шылтыратканнар иде. Шуннан башланды да.

– Карале, Бакиров, элеп алыйк та селкеп салыйк. – Исрафил «элеп алыйк та селкеп салыйк» дигәннән аның кемлеген шундук таныды: авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Хәсбиев иде ул. – Синең дә чәчүдән соң бераз тын алган чактыр. Урып-җыюга хәтле каплыйк та куйыйк без синең буаны…

Колхоз зур итеп буа будырмакчы иде. Авыл бер елны да буасыз калмый анысы. Ел саен май азакларында тирес, чыбык-чабык, туфрак өеп, коеныйм дисәң зарланмастай су җыярлык бернәрсә укмаштырып куялар. Егерме еллар элек ун-унбиш көн бөтен авыл халкы буа торган тегермән буасын хәзер бульдозер биш сәгатьтә өеп бетерә. Ә тегермән ташлары инде ничәмә еллар электр белән әйләнә. Ләкин суның, буаның хаҗәте беткән юк – хәзер үләнгә хәтле су сибеп үстерәләр. Өч йөз гектар люцернага җәй буена җәннәт – көн дә яңгыр.

Культуралы көтүлек. Әүвәлге болыннарны культурасыз димиләр иде. Кинәт кенә – культуралы! Тамаша! Бакиров бу сүзгә һич канәгать түгел: нинди көтүлек булсын – печәнлек ич!

Инде менә йөз сажиннар астарак иң биек ярлы бер төшкә, мәңгелек итеп, бетон субайлар белән яңа буа буарга да чират җитте. Элек кем уйлап, кемнең төшенә кергән – авылның үз диңгезе шаулап торачак.

– Керешик соң, – диде Исрафил.

– Проектны тузан басмагандыр бит әле?

– Каккалап торабыз вакыт-вакыт.

– Бүген-иртәгә килеп төшсеннәр алай булгач безнекеләр. Карарсыз.

– Төшсеннәр. Карарбыз.

– Ярый соң… Ә, Бакиров, карале! Теге болыныңа да керешсәк, ә? Инеш, буа буйлый алтмыш гектар тигез болын – кемдә бар ул! Көтүлегеңне шунда күчерсәң, синнән бәхетле кем кала?

– Болынмы? – Бакировның ябык муенындагы сеңерләре тартылып куйды. – Шулай, Баттал Хәсбиевич, шулай. Уйлаганда ярый.

– Уйлагыз, уйла, Бакиров… Ярар, уңышлар!

– Хуш итеп тордык… Нинди бәхеттер бит, – диде ул, трубканы куйгач. Тәмәке кабызды да уйга калды. Ә ул ләззәт белән уйлый белә иде.

Берәүнең бәхете икенче берәүгә әллә нәрсә булып тоелуы мөмкин. Хәсбиевкә алтмыш гектарлы җирнең сөрелеп, «культуралы»га әйләнүе – бәхет. Тик әгәр дә Исрафил Бакировтан: «Егерме җиде ел колхоз җитәкләү чорында үзең өчен иң зур бәхет санаган эшең нәрсә?» – дип сорасалар, ул ни дияр иде икән? Ихтимал, кайчандыр дәүләткә зур бурычы булган хуҗалыкның хәзер инде миллионнар белән эш йөрткәнен искә алыр. Ике зур терлекчелек комплексын өстәгәндә дә ярый. Соңгы елларны гына колхоз исәбенә салдырып, бер урам итеп сузып куйган йортларны, аннары мәктәпне, Культура сараен әйткән дә юк. Ә халыкның көнкүреше нинди? Яшисе дә яшисе! Боларда Бакировның өлеше әзме-күпме икәнен санап, исәпләп тору кирәкмәс. Нигә ул? Эш андамыни?

Тик… Бәлки, ул боларны телгә алыр, бәлки, алмас иде – үз ихтыярында, теленнән суырып чыгармаслар. Әмма Бакировның төннәрен, кайбер чакта хәтта ыгы-зыгы белән тулы көндезләрен дә искә төшкәли торган бүтән бер бәхете бар. Дөрес, бәхет дигәч тә – бәхет микән? Бәлки, бер кичереш кенәдер, бер хис, уй… Шунысы бар: бәхетме, кичереш, хис, уймы (монысы аның, ахыр килеп, мөһим түгел) – ни генә булса да, Бакиров өчен яшертенлеге белән татлы бу нәрсә – бала чагыннан җәйрәп, яшелләнеп торган әлеге дә баягы шул болын.

Соңгы елларда колхоз идарәсе кешеләреннән дә бер-икесе, бигрәк тә яшь белгечләр, район башлыклары да авыл каршындагы инешнең аргы ягында җәелеп яткан шул болынны сөрү хакында сүз кузгаткаладылар. Буш ята, янәсе. Алаймы икән? Авыл көтүе йөри, колхоз атлары да гел шунда. Алар утлап йөргәндә, болын кыргый бер дала төсмере ала… Җәен шуның аркылы үткәндә, Исрафил күңелендә «Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә…» дигән сүзләр яңара.

Дөнья чиксез, диләр. Әмма нәрсә ул – чиксез? Нинди? Аны күреп булмый. Аны аң да тоймый. Ә менә шул болынга чыгып, шунда сибелешкән атлар арасына кереп бассаң яисә яшел хәтфә үләнгә сузылып ятсаң, – әнә нинди ул чиксезлек. Кырмыскалар, атлар, син – ул чиксезлек алдында тузан гына. Ләкин монда синең Болгар җимерелгәч күчеп килгән бабаларың урман кискән, ышна ясаган, үз җирен киңәйткән, кыргый даланы басу иткән – ә авыл каршындагы бу болынны сөрмәгән, чәчмәгән. Ерак басуларда эшләп арып кайтканнан соң сөтле умачын ашап чыккан да, капка төбендәге бүрәнәгә утырып, әнә шул болынны, болынны кыйгачлый ярып үткән юлны, узгынчыларны, ат көтүләрен карап уйга талган. Ул чиксезлек – синең туган ягың, ватаныңның бер кисәге – авылдашларыңның йөзе кебек чиста, хыялы кебек киң. Ул чиксезлек – син кешенең чиксез бер дөньясы.

Юк, чиксезлек буш, файдасыз була алмый. Кешенең йөрәксез була алмаганы кебек. Күк йөзен кем буш, әрәм дияр? Анда – авыл каршындагы болында гомер-гомердән халыкның җыены – Сабан туе мәйданы торган.

Хәсбиевкә «Уйлаганда ярый» дип килешкән төстә әйтүенең үз сәбәбе бар: кистереп «юк» дисә, Хәсбиев тә кискенлеккә күчәчәк. Шундый бит ул дөнья: никадәр катырак карышсаң, сиңа шулхәтле үҗәтлерәк каршы торалар.

Түзмәде Бакиров: буа буыласы урынны карап кайтырга ниятләп, машинасына чыгып утырды. Авыл уртасыннан, күпердән – тегермән, амбар, техника паркы яныннан китмичә, түбәннән – елгадагы Тимери чыгышыннан урап узды. Лашман ерганагын таш юл кискән төшне үтте дә болын аркылы кыйгачлап үткән юлга төште. Менә ул – болын!

Инде дә бу җәй башларының әрем исләре! Аны тоеп кына түгел, күреп тә буладыр шикелле. Бакиров түзмәде: машинасыннан чыгып, җәяү китте. Ул әле кипшеп тә җитмәгән дымлы җир өсли атлады. Ерактан ишетелгән тәкәрлек авазы белән шушы әрем исе икәве ике кулыннан җитәкләп бара шикелле. Уеның агышы кинәт үзгәрде – мендәр-мендәр соры күбек йөзгән әйләнмәле чоңгыл кебек кинәт киңәйде, тирәнәйде. Уйдык-уйдык язгы сулар ялтыраган киң яшел болында ул кеп-кечкенә булып калды кебек. Уйларын, һава шары сыман итеп, әрем исе өреп зурайтты да ыгы-зыгылы тормыштан юга- рырак алып менеп оныттырды. Исрафил үзен үзе үтәли күргәндәй булды: изге ният, саф уйлар белән яшәүдән дә рәхәт- рәк нәрсә бармы? Юк, ялгышмады ул бу болынны саклап калып.

Әрем исе. Якты болынның түренәрәк, гомер-гомердән Сабан туйлары уздырыла торган урынына якынлашкан саен, әрем исе төнгә каршы ачыла торган гөл сыман ачыла – көчлерәк, ачыграк сизелә барды. Каян килә шулхәтле мул булып?

Бакиров иңкүлектән биш тиен бакыр шикелле тигез, түгәрәкләнеп торган бер урынга күтәрелде дә «аһ!» итеп куйды. Нәкъ менә шушы җирдә Сабан туеның көрәш мәйданы җыела. Хәзер шуның кыл уртасында көпчәкле трактор арбасы тора. Арба тирәли ун-унбиш метр кадәрле җирнең быел борнаган үләне саргаеп кипкән – арбадагы цистернадан сыек аммиак агызганнар.

Председательнең йөрәге чәнчеп, кысылып куйды. Йөрәге түгел икән – мина ярчыгы теткәләгәч, җайсызрак ялганып калган кулбаш сөяге йодрыгын катырак кысудан уңайсызланган икән. Башында кемне дә булса әрләү-сүгү уе бөтенәеп өлгергәнче, ул бер генә мәлгә үзен шушы эшне эшләүдә гаепле кеше урынына куеп карады. Кемдер, алдалап, иң кадерле нәрсәсен алып китте сыман. Нәрсәсен соң, нәрсәсен? Әле генә үзен үзе үтәли күрердәй хис биргән саф әрем исенме? Шуны. Әллә гомер буе саклап килгән яшерен бәхетнеме? Аны да.

«Ничек күз җитми калган соң? – дип үкенде Исрафил. – Күрәләтә, үч иткәндәй… биткә төкергән шикелле иткәннәр ич, әх, үләт кыргыры!» Күпме еллар йөргән бәхетле кичерешнең кинәт кенә, үлән арасына шуып качкан тузбаш елан кебек, күңеленнән югалуын тойгандай, хәтта күргәндәй үк булды. Һәм җаны, әллә ничек, шушы арба тирәсендәге аммиак белән яндырылган җир кебек, саргаеп бушады да калды.

«Чиксезлекнең дә чиге булган кебек, кешеләрнең дә йөрәксезе, җансызы бар икән лә! Көрәш мәйданнарына аммиак агызыр чакмыни хәзер?.. Көрәшәсе бар әле безнең, бар! Билләрне алышасы бар әле. Кем эше икән бу, ә? Менә имансыз!»

– Туктале, минем малай тракторының арбасы түгелме соң бу? Аныкы ич, әкият, Заурныкы! Өченче көн аммиак ташыды ич.

«Бигрәк тә шәп! – дип зәһәрләнеп куанды ул. – Бигрәк тә шәп». Нәрсә шәп, нигә шәп – бусын ул уйлап тормады, борылып, болын уртасында яшел ефәккә тамган кан тамчысы булып күренгән кызыл «Жигули»ена таба китте. Ул инде баягыча, әрем исенә таба баргандагыча туры басып, ымсынып атламый. Көчле җилгә каршы атлагандай бөгелгән, бая чәнчешкән кулын кыл да кыймылдатмый. Аны, машинасына кереп утырганчы, мыскыл иткәндәй котыртып, аммиак исе озата барды.

Менә шуннан соң, бу юлы турыдан – күпердән генә җилдереп авылга кайтып керде дә, улын иптәшләр судына куюны сорап, гариза язды. Бераздан, көндәлек эшенә чумгач, ул суына төште төшүен. «Дөрес итәм микән мин? Ни әйтсәң дә, газиз, өмет итеп торган төпчек ул, варис. Яшь кеше, бөтен авыл күзе алдында салып суккан шикелле… Ә нигә – суксын. Белсеннәр!» Аннары ул, бушагачрак, гаризасын укып карады.

«… авылының иптәшләр судына

«Туры юл» колхозы председателе И. Т. Бакировтан гариза.

Мин тракторчы Заур Бакировны, Сабан туе уза торган урынны аммиак белән көйдергәне өчен, иптәшләр судында тикшерүегезне сорыйм. Кайберәүләр аръяк болын зур ул, бәйрәм итәр җир бетмәгән, чүп өчен егетне рәнҗетү ярар микән, диярләр. Юк инде! Чүп эш түгел бу! Бит халык алай дими – бәйрәмен гел бер урында үткәрә. Быел нишләрләр – көрәш мәйданы урыны сап-сары, корыган. Ике-өч елсыз үлән дә үсмәс анда, мөгаен. Ул бит бөтен авыл күңеленә сары ямау салып куйган, оятсыз. Ә безнең авыл кешеләренең күңеле беркайчан да ямаулы булганы юк. И булмас та! Бигрәк тә – сары… Бу бит – хурлык! Комсомол башы белән ничек шушы эшкә барган? Механизатор була торып… Сабан туе мәйданнары бозар чакмыни хәзер?! Торганнар мәңге һәм торырлар мәңге! Менә шушыларның һәммәсен искә алып, Заур Бакировны, әгәр әз булмаса, бер… 50 тәңкәгә штрафка тартуыгызны сорыйм. Бәлки әле, көрәшче буларак, быел аны көрәшүдән мәхрүм итү ягын да уйламаска микән.

Имзам: Бакиров И. Т.
2 июнь, 1976 ел».

Беркавым уйлап торгач, Исрафил Бакиров гаризаны яңадан күчереп язды. Бу юлы, баягы ачуының кимүе шикелле үк, гариза да шактый кыскарган иде инде. Бусыннан канәгать калып, яңадан укып чыкты.

«…Сабан туе бәйрәме уза торган урынны сыек аммиак белән бозганы өчен, механизатор З. Бакировның тәртибен иптәшләр судында тикшерүегезне сорыйм».

«Иң әйбәте – шома чыкты, – дип уйлады ул. – Калганын мин аның күзенә карап әйтәм».

II

Председательнең үз малаен судка бирүе турындагы хәбәр, яңа чыккан черки көтүедәй, авылда өч көн гөжләп торды.

Ата белән ул арасында әңгәмә булып алды.

– Үпкәләдеңме? – диде Исрафил.

– Авыл ич бу, бөтенесен каян карап бетерәсең? Ак перчатка кисә, мәче тычкан тота алмас иде.

– Өйлән син, акыл кермәсме.

– Акыл кергәч карарбыз.

– Синең хәтле чакта ике малай бар иде инде безнең.

– Моңа акыл кирәкмәс.

– Телең озын…

– Бер дә харап: чирәм ашлау ярамаган.

– Ашламаган – бозган.

– Ә үзегез? Имәсез җирне коры сөяккә калганчы. Аммиаксыз да химиясез ни безнең җир? Кысыр сыер. Ни кала сездән безгә? Кайда таш, кайда ерганак… Исенә төшкән берәүнең, аммиак тамчысы саный. Күпме санасаң да, аның соңгы тамчысы үз битеңә төшә синең.

– Минем биткә шул. Кем малае бозган? Председательнеке. Шелтәләп кара шуннан соң берәрсен. Күз ачырмая- чаклар, – диде Исрафил. Ә эченнән генә: «Хаклыгы да бар малай актыгының, – дип уйлады. – Күп имгәттек җирне. Имәсен имдек җан кисәгенең. Әле ярый вакытында туктадык». – Бездән сезгә ни каламы? Аена ике йөз сумлык хезмәт хакы кала. Сиңа, тракторчыга – ике йөз! Ә миңа – председательгә күпме? Миңа да шул чама. Сизәсеңме җилнең кая искәнен?

– Сиңа күп әле ул. – Заур клубка җыена иде. Кырынгач, битенә пырхылдый-пырхылдый одеколон сөртте.

– Сиңа җитмиме?

– Җитми. Миңа, солярка исен басар өчен, аена ун тәңкәлек одеколон гына кирәк.

– Аздыгыз. Иренегезгә иннек кенә сөртмисез.

– Җил ярса нишләрсең? Ярык ирен белән йөрергә куян мәллә мин?!

– Сөрт, сөрт. Кияүгә сорап килмәсләрме.

– Килерләр дә. Әнә нишләттегез дөньяны: Самат Фәттахов сыер сава, чулак Мөнир кызы Рәшидә – тракторда. Кем кемне сорап килсә дөресрәк?

– Син башканы күр. Самат – районга бер бөртек. Ә Рәшидәләр ничәү? Бездә унбиш! Кем аягын иңбашына салып ка- ча авылдан? Егетләр. Берәүнең хатын-кызны алмаштыруы ярамаган. Ә хатын-кыз күпмегезне алмаштыра?.. Шул шул менә!

– Күп судлашып йөрсәң, мин дә чыгып сызармын әле.

– Сыз, үзеңне дә сызып атасың килсә.

– Каян?

– Минем йөрәктән…

Тәрәзә каршындагы канәфер куаклары аша күренеп торган яшел болынга караган җиреннән, мәгънәле чыга дип, эчтән генә куанып сөйләнгән Исрафил малаена мәгънәле караш та юнәлтмәкче иде – Заур юк, аның урынына әнкәсе баскан, итәкләр кыстырулы, кул – билдә, ул йөз, йөз!..

– Никләр генә каныктың инде ул балага?! Бәгырь яраларыма борыч саласың ласа! Үзе юк чагында да шуны чәйнәп утыра, ә!..

– Әле генә шушында иде, анасы. – Исрафил эзләнгәндәй итте. – Яңа кырынып бетерде.

– Мин булсаммы?! Мин булсам, ул гаризаны… – Хатыны гаризаны нишләтергә теләгәнен күрсәтте. Аннары, йомшак кына итеп, җыр башлагандай сузып кына, әкрен-әкрен үкерүгә күчеп еларга кереште. – Әй-йеү-уу-ыы-хы-хый… – Бу озакка иде. Хатыны сулкылдавына кушылып, Бакировның кулбашы сызларга кереште.

Шушы сөйләшүдән соң, Заур ике кич өйдә кунмады. «Шәп. Төшенгән, димәк, ояла», – дип уйлады Исрафил.

…Һәм менә суд. Көн яңгырлы иде, эштән туктап тордылар – шуңа күрә генә җыела алдылар. Авыл Советы бинасына шул тирәдә эшсез тулганган байтак ир-ат кереп тулды.

– Аның хәтле генә сыер туктап койрыгын күтәрсә дә саргая инде ул. Ә монда – илле тәңкә! – дип тел шартлатты Әкрам карт. Ул гомерен янгын каланчасында үткәргән, һәм шунда теле дә шактый үткерләнгән иде. Шуңа күрә кушаматы да – Әтәч. Керешсә, шул теле белән үтмәс пычактай актарып кисә. – Сыерың койрык күтәргән саен илле тәңкә түли башласаң… артыннан чиләк тотып йөрергә риза булырсың.

Чыраен да сытмады. Халыкка беркавым тын алырга ирек бирде дә:

– Ә мескен Зиннәтулла нишләр? – дип салды. Тимерче Зиннәтулланың артыграк төшереп йоклаганда ике яшьлек бала хәлендә калгалый торган «һөнәре» барлыгын беләләр иде. Үзе дә шушында утырганга, Әкрамның шаяртуы бигрәк тә әче килеп чыкты.

Зиннәтулла:

– Минем матрас – көрәш мәйданы түгел, штраф түлисе юк! – дип сикереп торган иде, Әкрам аны тиз утыртты.

– Синең түшәгеңнең нинди көрәш мәйданы икәнен карап торган юк анысы. Монысын инде бер син дә хатының гына беләдер…

– Әтәч тек әтәч!

Зиннәтулла шөпшә чаккандай үрсәләнеп чыгып китте. Бөтен кеше тын ала алмый көлеп калды.

Иптәшләр суды рәисе Вәлиша Хуҗин нишләргә белми торды. Башкаларга җитди сабак булырга тиешле судның мондый юнәлеш алуы Исрафилны да борчуга салды. Хәлне тагын шул ук Әкрам карт үзгәртеп җибәрде. Халыкның тына төшүен көтеп торды да бүтәннәргә ияреп көлгән Заурга текәлде:

– Ә синең авыз ник ерык?

– Кызык ич, – диде Заур.

– Кызыгы алда әле, энем… Беләсеңме күпме ыштраф түләтергә кирәк синнән?

– Илледән дә ким түгел, – диде Исрафил, беренче гаризасында язганны исенә төшереп.

– Миңа димәгәе, – диде Заур тыныч кына. – Өч көндә эшләп алам мин аны.

Әкрам картның күзләре түгәрәкләнеп килде:

– Ник ул хәтле күп? Мин, каланчада көн дими, төн ди- ми авылны ут-күздән саклап, бер айга шуның хәтле генә алам.

– Ә син аммиак ташып кара, Әкрам бабай. Саксызрак йөрсәң, борчак бете шикелле, өч минутта кәкрәеп катасың син анда.

– Ә миңа димәгәе, беләсеңме күпме чәпәргә кирәк сиңа ыштраф? – Әкрам карт, бик мәгънәле сүз әйтергә җыенганын белдереп уйлап торды да, бүлмәдәгеләрне сынагандай күз йөртеп чыккач: – Йөз тәңкә! – диде. – Ул агулы үләнне ашап, минем кара сарык үләргә мөмкин идеме? Юк, йөздән ким ярамый.

– Иптәшләр суды ун сумнан да артыкны бирә алмый, – дип төзәтте рәис Вәлиша. Исрафил моны онытуына оялып куйды. Кызган баштандыр инде.

– Чарасына керешсәңме? – Әкрам үзе генә белгән ниятеннән ләззәтләнеп, чыелдап куйды да өстәл янына ук узды. – Түккән ыммыегы йөз тәңкәлек кенә булгандыр ич?

– Нинди мыегы?

– Шул инде, сыегы. Менә шуны түләсен. Социалистик милекне әрәм-шәрәм иткән ул. – Дөрес сөйлимме дигәндәй, ул куе каш астыннан халыкны күздән кичереп алды. – Шуңа өс- тәп синең ун тәңкәне дә, – диде ул, Вәлиша алдындагы дәфтәргә буынтыклы бармагын кадап. – Яз. Әкрам Шәйморзинның тәкъдиме шундый.

Шаулашып алдылар. Кайберәүләрнең бу тәкъдимгә күркәдәй ачулары кабарды. Фикерләре икегә бүленде. Кайсы ун тәңкә ди, кайсы – йөз. Исрафил кешеләрдән яшереп кенә улына карап алды. Ул исә көлә-көлә маңгаена төшкән бөдрә чәчен тарый иде.

– Алайса, җинаять урынын барып карарга кирәк, – диде дулкынланудан тирләп чыккан Әкрам. Мондый тамашаларга аның бөтен җаны-тәне белән кушылып китә торган гадәте бар иде.

– Бу эш җинаять дип бәяләнми, – дип бүлдерде аны Вәлиша. – Безнең алда – ваемсызлык, гамьсезлек үрнәге.

– Ә мин әйтәм – җинаять. Бер генә сүз – көрәш мәйданы! Халыкны сансызлаган бит ул, игелексез… Үзе дә көрәшеп маташа бит әле. Әйтәм аны, былтыр Мөбарәкша Хатибы белән көрәшкәндә аяк чалган шикелле тоелган иде… Ышанмаган булдыгыз.

– Чалмады, дөрес салды аны Заур.

Әкрам бик тирәнгә кереп бара иде, Вәлиша махсус алып килгән кыңгыравын чылтыратып алды.

– Тәкъдимең ни, Әкрам?

– Заурны быел көрәшкә кертмәскә. Ел саен сарык тәкәсе алырга димәгән. Бүтәннәрнең ашыйсы килми мәллә?.. Менә шул… Ә ыштраф – үзеннән-үзе аңлашыла – йөз дә ун тәңкә! Шуннан кимгә мин риза-бәхил түгел, теләсә нишләтегез… Әкрам кодаңны үпкәләтмим дисәң, карар чыгар, Вәлиша кода.

– Ике йөз тәңкә түлим, Әкрам бабай, тик көрәштән генә тыя күрмәгез мине. Бәхилләтсәң, бер ярты сиңа.

– Ә-ә! Ришвәт биреп котылмакчымы? Ишеттеңме, кода? Көпә-көндез хурлый ап-ак сакалымны, кайсыгыз шаһит, судка бирәм!

Әле генә елмаеп торган улының кинәт кызганыч кыяфәт алган йөзен күреп, Исрафилның йөрәге сулкылдап куйды. Кырысрак хөкемгә тартты мәллә? Әле бит, өйгә кайткач, хатыны елавына да түзәсе бар. Өч көн буена, шуннан киметмәс, шәт.

Тагын шаулашырга керештеләр. Бер як Әкрамга каршы кычкыра иде инде.

– Бакчаңны беренче булып сукаламаганга үч итәсең син аңа. Оныттылар дип беләсеңме әллә бакча сукалаганда «асылынам» дип йөргәнеңне?

Бусы дөрес иде. Тик Әкрамның сер бирәсе килмәде.

– Ә-ә, асылынуым кирәкмени? Без дә ахирәти җәннәткә күчсәк, Сабан туенда кем судья тора? Болай да тоташ аяк чалуга китте. Билләһи газим, былтыр аяк чалды Заур. Быел да чала. Иманым камил – чала. Ыммиак түккәнне, аяк кына чалмыймы соң!

– Суд беткәч бәхәсләшерсез, иптәшләр. Кода, бар әле, чыгып суынып кер әле бераз… Тагын нинди тәкъдимнәр бар, иптәшләр? Минемчә, беренче очракка ун сум штраф белән чикләнсәк, гадел булыр.

– Риза түгел! – дип кычкырды Әкрам. Эшләпәсен салып, аяк астына бәрде. – Рикугнисируфка ясарга кирәк.

– Бусы ни тагын?

– Җинаять урынын карап, үлчәп, урында хәл итәргә, дим. Шуннан үзегез дә күрерсез… моның ише аяк чалучыларга кай яктан атака ясарга икәнлеген.

Җыенысы бергә болынга чыгып киттеләр. Юлда аларга бала-чага, дүрт-биш авыл карты, эштән кайтып барган ферма эшчеләре дә иярде. Болынга төштеләр. Тик цистерналы арба юк иде. Көрәш мәйданы җыела торган урын түгәрәк эчендә калды. Читтәнрәк караганда, чыннан да, мәйдан бер. Кичкә авышкан чиста һавага, дулкын-дулкын булып, шау-шу таралды. Ул төш кайнап тора иде. Зур таш ыргыткач кузгалган сумыни!

– Кая, кая аммиак?

– Менә бу ни? – Әкрам, оясында озак утырган каз сымак, мәйдан уртасында таптана иде. – Ямь-яшел. Шушында түккән.

– Бу бит яшел, ә саргайган, көйгән булырга тиеш иде.

– Ул бит генерал ашлама! Ник саргайтсын! Саргайткач, ник сибәсез соң аны игенгә?

– Син үзең генерал – каланча генералы! Минераль диген, ичмасам!

– Түккәне факт, ярылып ята. Ник бүтән җирнең үләне мондый яшел түгел?

Бөтен кеше Әкрамнан көлә иде. Ә ул, котырткан саен кызган әтәчтәй, кабара гына барды. Вәлиша белән Исрафил, нишләргә дә белмичә аптырап, читтәрәк басып тора. Бигрәк тә Исрафил шаккатты. Заурның йөзенә, су өстендәге май кебек, тагын елмаю җәелде.

– Туктале, җәмәгать. Монда кәз җәелгән түгелме соң? – Әкрам карт, үләненнән куптарып, аяк астыннан дүртпочмаклы кәз кубарып алды. – Төлке! Саргайткан кәзен кубарып, бүтәнне җәйгән, тоттыкмы койрыгыңнан каптырып?

– Сиңа, Әкрам абзый, койрык түгел, койрыкның асты гына калган монда! Ә? – диде кайсыдыр.

Шуның белән суд тәмам булды.

Таралыштылар. Мәйдан уртасында Исрафил белән Заур гына калды.

– Ике төн шуңа өйдә кунмадыңмыни?

– Шуңа.

– Курыктыңмыни?

– Булды инде.

– Нәрсәдән?

– Көрәштермәсләр дип.

– Штраф барыбер түләтәбез синнән. Бүтәннәргә сабакка. Ун тәңкә.

– Бер ай одеколон сөртмәү безгә ни торган!

– Шулай. Яратса, солярка исең белән бергә яратсын ул… Бу кәзне каян алып җәйдең соң?

– Су буеннан.

– Ә саргайганын кая куйдың?

– Кырга илтеп түктем. Ашлама.

– Берүзеңме?

– Хатип белән. Былтыр җиңелгәне белән килешәсе килми аның. Ә мин аяк чалмадым аңа, әти.

– Чалмагансың. Инде ышандым…

Күзгә күренеп, караңгылык иңә башлады. Юеш, ләкин җылы иде. Тын. Авыл ягыннан йомшак төтен исе килеп җитте. Хатын-кыз сыер савып, яшелчәләргә су сибеп кергәндер дә аш-су әзерлидер. Аннары йокларга ятачаклар. Кайсыдыр бер тыкрык башында (ә аның кайсы тыкрык икәнен Исрафил сизми түгел) аның Зауры белән тиздән аңа «әти» дип дәшәчәк кыз затының пышылдавы гына озак ишетелеп торыр әле.

Ә беркөнне кичкә кырын авылның ике очыннан бер-берсенә кара-каршы ике төркем якынлаша башлар. Алларында, яшь киленнәрнең аллы-гөлле сөлгеләре эленгән колга тотып, берәр бабай барыр. Аларның берсе тәгаен Әкрам карт булыр. Ул тыкрыкка җитәрәк, егетләр Заурның янтыгына төртеп-төртеп куярлар. Теге кыз заты юри генә, гореф-гадәт кушканча гына, чолангамы – кая качкан булыр. Заур барыбер табачак аны. Табачак та егетләр каршына баянының каптырмасын яшел каймалы ефәк кулъяулык белән бизәп чыгар. Ул өйгә соңыннан Хатип та керердер. Ләкин теге кыз Сабан туена бер генә кулъяулык чиккән булыр шул. Кызларның Сабан туена берәр генә кулъяулык чиккәнлеген Исрафил Бакиров онытмаган әле.

Тиздән, бу болынны тутырып, көрәш мәйданы җыйналыр. Бәхет менә шул инде ул – үз көрәш мәйданың булу, шуннан торып, дөньяга үзеңнең кемлегең хакында аваз салу, җиңү даулау.

1976–1978

УЕН

I

Берәү булса, Кәүсәриянеке ише тормышта куанып кына яшәр иде. Ләкин ул эштән соң буш квартирга кайтып керүне өнәми башлады. Тол хатынмы әллә ул? Чынлап уйласаң, аның Гыйззәте кунарга гына кайта. Ашый, йоклый, китә. Ашый, йоклый… Ул хәтта ял көннәрендә дә юк шикелле – һаман язу белән мәшгуль. Ашавы – аяк өсли, йокларга ятса – күзе ачык. Төн уртасына хәтле утыруы җитмәгән, урын-җирдән сикереп тора да, ут кабызып тормастан, өстәле янында кәгазь кыштырдатырга керешә.

Кәүсәрия, тыштан йозакны ачканчы, кыңгырау төймәсенә басып ала. Янәсе, ул шылтырата, аны көткәннәр, аңа ишек ачалар… Юк, ишекне ул үзе ача. Эчкә уза, ә анда телефон шылтырый икән. Туфлиен салып түргә узганчы, телефон тына да. Аннары ул чишенми генә кухняга үтә, анда сөтле сеткасын калдырып чыккач, портфелен идәнгә куеп, караңгыда гына плащын сала, күлмәген халатка алыштырып кия. Шуннан соң гына ут кабыза. Ә бәлки, аның күлмәген яктыда алыштырып, иренең үзенә карап торуыннан ояласы киләдер? Ул чагында каршыдагы йорт тәрәзәсеннән берәүнең бинокль белән күзәтүенә төкереп тә бирмәс иде! Өстен алыштырганда, ул менә ни өчен ут кабызмый. Ләкин иренә: «Син минем чишенгән чагымны карап тор, минем ояласым килә», – дия алмый лабаса инде ул!

Кәүсәрия алып кайткан сөтен кәстрүлгә салып кайнатырга куя. Табада май эретеп, йомырка тәбәсе куыра, дүрт алма, яшел суган, күрәгә юа. Шуннан соң бүлмәгә чыгып, телефоннан шылтырата, тик озын зыңнар гына ишетә. Аннары ул озаклап табын әзерли, күкеле сәгатькә күз төшереп ала да, уфтанып, кухня утын сүндерә, бүлмәгә чыккач утны кабызып, телевизорны тоташтыра, кәнәфидә алма ашый-ашый, бермәл карап утыра. Моңа да озак түзми, кичә юган керләрен үтүкләргә керешә. Кичә кер юу, бүген үтүкләү, иртәгә бәйләү (иренә шарф), берсекөнгә…

Бары тик шул вакытта гына, сискәндереп, ишек кыңгыравының чыңлаганы ишетелә. Гыйззәт, аны куркытмаска тырышып, төймәгә кыска гына итеп басып ала, ләкин Кәүсәриянең бер дә сискәнми калганы юк әле.

Ул ишекне барып ача, кухня утын кабыза да йомырка тәбәсен җылытырга, чәйнекне тагын бер кат кайнатырга куя. Исенә төшеп, чәйнектәге суны түгә дә краннан яңа су агызып утырта – иренең үт куыгы авырта, врачлар аңа бер кайнаган суны яңадан кайнатып эчмәскә кушканнар. Күкеле сәгать сигезне суга. Ире чишенеп керә дә алма ашый башлый, ә Кәүсәрия сүзсез генә аңа карап тора.

– Ник дәшмисең? – ди Гыйззәт.

– Ә син?

– Карыным ачты.

– Минем дә.

– Аша, кем куша ашамаска?

– Сине көтәм.

– Рәхмәт.

Кәүсәрия өстәлгә чыжлап торган йомырка тәбәсе куя, аны тәлинкәләргә бүлә.

– Шушы гынамы? – дип йөзен чыта Гыйззәт.

– Бисмиллаңны әйт – туярсың. Күбрәк ипи аша.

– Ипи нәрсә! – ди ире, нидер исенә төшереп. Чыгып китә дә ялтыравык тышлы китап тотып керә. – Айзек Азимов! Менә ул эшли, ичмаса! Ике йөзенче китабын язып ята. Берүзе. Секретарьсыз, стенографист, машинистка һәм референтсыз! Өлгерә дә соң кеше!.. Мин дә әзрәк аңа охшаган, әйеме?

– Кай төшең белән?

– Иң кимендә, секретарь, стенографист, машинистка, референтсыз эшләвем белән.

– Ә мине кая куясың? Аларның бөтенесен мин сиңа берүзем алыштырам түгелме соң?.. Өстәвенә поварың да… хәтта… сөяркәң дә шикелле – куна гына кайтасың ич инде… – Кәүсәрия үз сүзләреннән үзе оялып китә. Ул ялтыравык тышлы китапны ала да, аны актаргалап: – Ипи алып кайттыңмы соң? – дип сорый.

– Шылтыратып әйтмәдең ич.

– Бүген онытканмын, – дигән була Кәүсәрия. Әмма онытмаган, ә көн саен әйтеп торудан туйган инде. Ипине кем алып кайтырга тиешлеген алар өйләнешкәннең икенче көнендә үк бүлешеп куйганнар иде. Кәүсәриягә ул чагында моны әнкәсе өйрәтте. «Өйгә кайтмый торган сарыкны авылда ипигә күнектерәләр», – диде ул, башы күккә тиеп йөргән Кәүсәрияне бер аулакта туры китереп. «Ул сарык түгел ич – Гыйззәт!» – «Кайгырма, сарык чагы да булыр». – «Аннары соң бу авыл да түгел, ә шәһәр». – «Сарыкларны вакытында кайтартмый торган тозлар шәһәрдә инде ул, кызым!» Юк, Кәүсәрия иренең соңга калулары сәбәбен чит ипиләргә кызыгуда түгеллеген бик яхшы белә. Тик әнкәсе әйткән сүзләр ул чакны аның күңеленә ярыйсы ук нык оя корып куйган иде. Шуннан бирле ипи алып кайту Гыйззәтнең көндәлек вазифасы булып китте. Ипи гаилә табынына көн дә кирәк. Кәүсәрияне ач калдырасың килмәсә, ипи алып кайт, Гыйззәт. Әмма онытма – кичке табын сәгать җидедә!.. Инде менә сигезләргә кадәр кайтмый башлады. Моннан соңарганрак көннәре дә байтак.

– Сөткә кергәнсең. Шуннан бер адымдагы кибеткә дә керә кайтсаң, аягыңа сөял чыгар идемени? – ди Гыйззәт канәгатьсез генә.

– Букчага сыймый.

– Буш кулыңны селтәп кайттыңмы?

– Ә портфель?

– Култык астыңа кыстыр идең.

– Портфельнеме?

– Ипине! – Гыйззәтнең тавышы шактый күтәренке чыга. – Гомумән, ипи мәсьәләсендә безгә карашны үзгәртергә вакыт. Тормыш үз төзәтмәләрен кертә. Монда альтернатива булырга тиеш тә түгел, мөгаен. Ни гомер һаман бер проблема! – Кызса, Гыйззәтнең шулай гаилә бәхәсен фәнни нигездә хәл итәргә омтыла торган гадәте бар. Сүзне ул тарих белән бәйләп тәмамлый: – Хан кызы булып беттегез…

– Көн дә вакытында кайтсаң, ярты бөтен ипи ала кайтырга елап торыр идемме соң мин, йа Хода! – Әйткәненә фаҗигалерәк төс бирер өчен, Кәүсәрия кулларын ялварган кыяфәт белән югарыга җәеп җибәрә. – Шәп принцип, көнләшеп үләрлек! Подъезд төбендәге ипи кибетенә төшеп менәр өчен, ярты сәгать тарткалаша. Фельетон язарга менә дигән чимал, игътибар ит, иптәш корреспондент.

– Хәзер фельетоннарны шул хакта язсаң гына инде, – дип килешә газета корреспонденты Гыйззәт һәм плащын да киеп тормастан чыгып китә. Ул тиз арада әйләнеп керә дә өстәлгә ярты бөтен ипи китереп куя. – Ә нигә ул ипине ике көнгә бер бөтен итеп алмаска? Врач миңа искергәнрәк ипи ашарга куша.

Бер-берсенә карашмый гына ашый башлыйлар.

– Андамыни эш?!

– Күптән шулай диләр аны. Белмиләр ди хәйләңне.

– Хәйлә?

– Хәзерге заман ирләрен ипи белән кендегеннән бәйләп куя алам дисеңмени? Синең баш булып синең баш шуңа җитмәгәч.

– Бәлки, мин… синең тавышыңны ишетәсем килептер… – ди Кәүсәрия, өчәр күрәгә салып, чәй ясый. – Кирәкми миңа синең ипи алып кайтуың. Миңа синең вакытында өйгә кайтуың кирәк.

Ире, ни әйтергә белмичә, тамагын кырып ала.

– Кухняга яңа урындыклар аласы бар икән, – ди ул, бик зур ачыш ясагандай. – Аяклары какшаган, селкенәләр. Алганыбызга дүрт ел ич инде.

– Боларына бер ел. Тегеләрен әниләргә бирдем.

Үзенең кем икәнлеген белгертергә сәбәп чыгуына эчтән куанып, инде ире һөҗүмгә күчә:

– Һаман әнкәләреңә! Нинди эш ул? Сатып алырга өлгермисең, икенче көнне үк аларга күчә.

– Алар модадан чыккан иске әйберләр ярата… Улыбыз Шамил туганга бер ел үттеме-юкмы – анысын да аларга биреп җибәрдек ич. Инде алты ел тора! Моңа каршы килмәдең шикелле?

Гыйззәткә дә чигенергә туры килә. Алай да нинди җиңелүдә дә ир ир булып кала белергә тиеш:

– Барыбер аяклары какшаган, – ди ул, карышып.

– Юк. Шөрепләре какшаган. Софа аяклары – алар менә какшаган, шыгырдый. Күршеләрдән оят…

– Әйтәм җирле тәбә генә пешергәнсең, Кәүсәрия, – туймасаң, минем колак итен ашар өчен икән. Ә мин ни ашыйм?

– Көндәге рационыңны: тугызга кадәр газета я журнал, аннары – «Вакыт» программасы, бер чынаяк кофе һәм – пьеса. Ә иң соңыннан, үт куыгың юлы ачылсын өчен, ярты стакан бөтнек төнәтмәсе.

Алар өстәл яныннан купканда, сәгать тугыз тулып килә иде инде. Хатын кухняда савыт-саба юа кала, ир, бүлмәгә чыгып, кәнәфигә утыра да бер өем газета актара башлый. Күкеле сәгать тугызны суккач, телевизор кабыза. Бераздан телевизордан һава торышын әйтерләр. Ир телевизорны өзеп, өстәл лампасын кабызыр да бүлмә утын сүндерер һәм машинкада яза башлар. Ә ваннада юына башлаган хатыны нәкъ шул вакытны:

– Әй, арканы уып чык әле! – дип аваз салыр.

Ир берара югалып торыр һәм, яңадан машинкасы янына утыргач, ашыга-ашыга сигарет кабызыр…

…Халатының путасын бәйли-бәйли, Кәүсәрия ваннадан чыга. Бүтән көннәрне, өйдә тәмәке тарткан өчен, иренә тел тидерми ул. Ә бүген монысына да сәбәп бар: ваннада ник, ичмаса, колакны кытыкларлык бер сүз әйтергә омтылып карасын Гыйззәт!

– Өйдә тартма, – ди Кәүсәрия. – Бүлмәгә исе сеңә. Гомумән, йә ташларга вакыт, йә әнә – тыш.

Гыйззәт урамга чыгып китә, ә Кәүсәрия чәченә бигудилар чорнап кала. Гыйззәт өйләреннән ерак түгел генә торган кызыл эчле телефон будкасы тирәли йөренә, ә Кәүсәриянең монда һич кенә дә эше юк, чорный да чорный чәчен бигудига. Ул университетта психология укыта.

«Ярый, софа шыгырдый, анысы минем гаеп. Тик бит ялкаулыктан түгел, кул җитмәүдән! Каян җитсен эштән соң язып? Үзем өчен генә мәллә?.. Ипи алып кайтмый, имеш! Тун алып кайтам дигәч җибәрмәде, үзе китте. Һәм алып кайтты… дүрт йөз тәңкәлеген аласы урынга сигез йөзлекне!.. Театрларда биш пьесам уйналып ятамыни? Ипи!.. Күрсәтәм мин хәзер сиңа ипи!» – дип уйлана Гыйззәт. Кесәсеннән вак акча алып, телефон будкасына кереп китә дә номер җыя. Ул тәмәке дә тарттырмыйча квартирыннан урамга куып чыгарган хатынына шылтырата. Башка көннәрне тартканны, бүген ник ярамаган?.. Тик мөнәсәбәтләрне чуалтып җибәрү өчен артык кечкенә сәбәп түгелме соң әле бу? Гыйззәт трубканы элеп куярга уйлаганда гына, Кәүсәриянең чит кешеләр белән сөйләшкәндә генә куллана торган мөлаем тавышын ишетеп туктап кала. Әнә ич:

– Тыңлыйм сезне, – ди хатыны, бактың исә елмаядыр да әле. Шушы тавышы һәм шул елмаюы белән ирен каршыласын ул!

– Гафу итегез, ханым… – дип, Гыйззәт сүзне ничек башлап китәргә белмичә тотлыгып кала. Тәмәке тарттырмыйча өйдән куып чыгарганы өчен генә, йокы алдыннан шундый матур, йомшак тавыш иясенең кәефен кырырга ул бит әле катып беткән хиссез ир түгел! Ул, шаяртырга, өйгә кергәч, рәхәтләнеп бер күңел бушатырга исәпләп: – Ханым… бу… Айзек Азимовлар фатирымы? – дип сораганын сизми дә кала.

– Юк, номерны ялгыш җыйгансыз, – ди Кәүсәрия коры гына.

– Җиде – кырык – кырык тугызмы?

– Җиде – кырык – кырык тугыз. Тик Айзек Азимовлар монда тормый.

– Гафу итегез, ханым… Ә кайда тора?

– Мин аның секретаре түгел. Әлегә сөяркәсе дә түгел! Белмим.

Гыйззәтнең рәхәтләнеп көләсе, үзен танытасы килә, ләкин ул, үзен тыеп:

– Аның телефон номерын әйтә алмыйсызмы? – дип кенә кала.

Ә Кәүсәрия:

– Америка илчелегенә шылтыратып белешкәч хәбәр итәрмен, – ди дә трубканы куя. «Тинтәк!.. Эше юктыр бичараның, телефон белән уйнамаса… Биноклен ташлап, телефонга керешкән икән, бичара. Тапкан юмор!..»

Хатынының шушындый уйлар белән софага барып ятканын Гыйззәт белми. «Ник танымаган булып кыланды әле соң бу? Җиде ел бергә торган иренең тавышын танымау ни дигән сүз ул? Ул ничек танытырга белер!.. Тукта, кызык түгелме соң бу? Шаярсын әле Гыйззәт!» Ул тагын номер җыя.

Кәүсәрия алмаска уйлый, әмма авызын каплыйм әле шуның дип, юрганын селтәп ата да йөгереп килеп трубкага үрелә. Тик, иренең, йә үзенең берәр таныш-белеше була калмасын дип, беренче сүзен тагын:

– Тыңлыйм сезне, – дип башлый.

– Гафу итегез, ханым, сез мине берәр исерек дип уйлагансыздыр инде, әйеме? – ди Гыйззәт.

– Юк, – ди Кәүсәрия, ярсуын бары тик кан басымы күтәрелмәсен өчен генә тыеп.

– Рәхмәт.

– Исерек дип түгел, тинтәк дип уйладым.

«Таныган бу, – дигән шик төшә Гыйззәтнең күңеленә. – Менә көләдер!»

– Рәхмәт… Мин моның киресен исбатлармын, ханым.

– Псих! – ди Кәүсәрия, трубканы ташлагач.

Аны ишеткәндәй, Гыйззәт тә кабатлый:

– Псих…

– Телефонны коридорга күчер дип күпме әйттем! Ниндидер тип шылтырата, – дип каршылый аны Кәүсәрия.

Гыйззәт аның күзенә карарга тели, ләкин кыймый. Кәүсәрия ачулы, иренә күтәрелеп тә карамый… «Таныган, тик яшерәме? Иң кирәк чагында гына козырь итеп салмакчыдыр, козырь итеп… Саграк, Гыйззәт!»

– Котлыйм! Ниһаять, сиңа да күз төшергәннәр икән. – «Ул ир-атның үз ирең икәнен беләсеңме икән син?»

Кәүсәрия бинокльле ир яшәгән квартир тәрәзәсенә күз төшереп ала. Утлары юк.

– Ярый, мин ятам инде, – ди Кәүсәрия, иренә елышып. Ә иренең күңелен: «Ә нәрсә сөйләшкәнебезне әйтмәде, яшерә», – дигән шик тырный башлый. – Әгәр берәрсе чынлап торып шылтыратса, бу нишләр иде икән? Ихтимал, миңа нәкъ шушылай ук елышыр иде. Артыграк та кыланыр әле, мут».

– Режиссёр финалны башкачарак күрергә тели. Языйм әле мин, – ди Гыйззәт, Кәүсәрияне үзеннән сак кына читкәрәк этәреп.

Ә Кәүсәрия кисәк кенә аңа аркан борыла да, юри кырыс итеп:

– Алайса, сәгать герләрен күтәреп куй! – дип кычкыра. Ул иренә елышканы өчен оялып китә. Чишенгәнен теге бинокль иясе карап торгандагы кебек.

– Мине вак-төяк белән ваклама әле, – ди Гыйззәт.

«Инде мин дә вак-төяк микәнни? Миңа телефоннан җыен тинтәккә җавап биреп утыру гына калды микәнни?..» – дип уйлый Кәүсәрия һәм, уфтанып, сәгать герләрен күтәреп куя да софага менеп ята.

Гыйззәт җавап бирми. Машинкасын алып, өстәл лампасын сүндерә дә кухняга чыгып китә.

II

Икенче көнне Кәүсәриянең чәе кайнап, боткасы пешеп чыкмас борын, Гыйззәт кайтып керде. Чишенмичә генә кухняга үтте дә горур кыяфәт белән өстәлгә ярты бөтен ипи китереп куйды.

– Ник дәшмисең? – диде ул.

– Ә син?

– Эш эшләргә кирәк. Сүз белән тамак туймый ул.

– Кыргансың инде: айга бер мәртәбә ипи алып кайткан, янәсе.

– Аның каруы пьесаны тәмамладым, ә ул режиссёрга ошады.

Кәүсәрия ашарга бүлеп куйды.

– Тагын карабодай боткасы! – диде Гыйззәт.

– Бишенче номерлы диета, үскәнем. Бераздан кефир эчәрсең. Кичен ашарга дигәнеңне дошманыңа бир, дигән халык.

– Үзенә дигән итне миңа китерсә, мин теләсә кемнең дошманы булырга риза.

– Хәзер син генә түгел, бөтен кеше диетик.

Кичәге бәхәсләрне искә алмыйча гына ашап-эчтеләр. Кәүсәрия савыт-саба юа башлады, ә Гыйззәт, рәхмәт әйтмичә генә торып, урындыкларны берәм-берәм өстәлгә каплады да шөрепләрен кыса башлады. Мондый хәлнең өйдә күптән булганы юк иде инде.

– Ни булды? – дип кычкырып җибәрде Кәүсәрия. – Пьесаңны кире кактылар мәллә?

– Урындыкның пьесага ни катнашы бар?

Гыйззәт, эшен төгәлләп, бүлмәгә чыкты да, ачкыч белән борып, софа аякларын ныгыта башлады. Кәүсәрия дә аңа ияреп чыкты:

– Әйтәм ич, пьесаңны кабул итмәгәннәр.

Ачкычын ташлап, Гыйззәт Кәүсәрияне софага күтәреп салды, үзе янәшә ятты.

– Шул, драмаңны кире борганнар икән. Югыйсә урындык белән софа төзәтәсеңме соң син!

– Пьеса ахырына яңа вариант таптым. Бүген бетерәм. Режиссёр да хуплады.

– Героиняң ирен ташлыймыни?

– Ташлый. Шул көнче ир белән торсынмыни?.. Тагын нишлим, Кәүсәрия Җәүдәтовна?

– Аргансыңдыр, бүтән өшәнмә инде.

– Әле сәгать герен күтәрәсем бар.

– Үзем, үзем! – Кәүсәрия иренең култык астыннан җи- тез генә шуып чыкты да ашыгып телевизорны кабызып җибәрде.

– Бүген – хоккей! Хәзер кофе кайнатам.

Ул кухняга кереп киткәч, Гыйззәт телевизорны сүндерде дә ак мәрмәр аяклы, яшел эшләпәле өстәл лампасының кара төймәсенә басты. Тонык ут бүлмәне сыек яшел якты белән тутырды һәм суүсемле аквариумга охшатып калдырды. Гыйззәтнең бүген шул аквариумда ничә айлар буе эзләгән алтын балыгын тотып, иртәгә режиссёрына сәхнәдә пешерә башлар өчен илтеп бирәсе килә. Ваннада коенган Кәүсәрия атлы су кызы аның зиһененнән читтә иде. Тик ул үзен бик тиз искә төшерде. Аның:

– Әй, арканы уып чык әле! – дигән тавышы яңгыра- ды…

…Ул бүген дә өйдә кабызган сигаретын урамда тартып бетерде. Шул очтан Кәүсәрия аңа чүп чиләген дә биреп чыгарды. Үзе, калын журнал алып, софага менеп ятты. Ә Гыйззәт, бушаткан чиләген тотып, тагын телефон будкасы янына килде. Махсус әзерләп куйган ике тиенлеген кесәсеннән чыгарып, телефон ярыгына салды да трубканы алды: «Бүген ничек сайрарсың икән?»

Телефон шылтырады. Кәүсәрия трубканы күтәреп кенә куярга уйлаган иде дә, кире уйлап, колагына якынайтты.

– Хәерле кич, ханым.

– Кем әле бу?

– Танымыйсызмыни?

– Каян килгән Монте Кристо!.. Псих! Эчкән икәнсез, ты- ныч кына йоклагыз. Хулиган! – Трубканы ташлагач, Кәүсәрия: – Хам! – дип тә өстәде.

«Кая монда хулиган гына! Нәкъ хамнарча кыланам… Ә ми- не танымавың кызык». Гыйззәт кесәсендәге соңгы ике тиенлекне кызыкка сусаган күңелен басар өчен корбан итте. Телефонның тагын телгә киләсен Кәүсәрия сизеп торды. Аның трубканы алуын Гыйззәт үзенчә аңлады: «Ә, сиңа да кызыкмыни инде?!»

– Ханым, зинһар өчен көлмәгез миннән.

– Миннән сезгә ни кирәк?

– Тавышыгызны ишетү.

– Нәрсә бу – мәхәббәттә аңлашумы?

– Әлегә юк.

– Нәрсә ул – әлегә?

– Бу сезнең миңа мөнәсәбәтегезнең дәвамы нинди булуга бәйле.

– Мин сезгә нинди дә булса өмет вәгъдә итә алмыйм.

– Алайса, нигә трубканы куймыйсыз, ханым?

– Кызык.

– Нәрсә?

– Сезнең беркатлылыгыгыз.

Гыйззәт җавап таба алмады.

– Ә мин сезнең яшьлегегезне сагынам, – диде ул.

– Мин әле дә карт түгел. Мине беләсезмени?

Бусына Гыйззәт ни әйтергә дә белмәде. Сүзне дәвам итәр өчен:

– Сүз уңаенда, Айзек Азимовның кайда торганлыгын әй- тимме? – диде. Кәүсәриянең рөхсәтен алмастан: – Нью-Йоркта, Милли парк каршындагы йортның утыз… – Ул, «утыз өч» димичә, ялганларга булды: – …Утыз икенче катында тора икән.

– Минем аның янына барырга җыенганым юк – нигә хаҗәт аның адресы?

– Тормышта һәрнәрсәнең кирәк булып чыгуы бар.

– Бер кызыксыну мөмкинме? Хатын-кыз буларак.

– Әлбәттә.

– Сез хатыныгыздан качып сөйләшәсезме?

– Ул мине бу минутта телефоннан сөйләшә дип башына да китерми… бугай… Ә сез ирегезнең тыңлап тормаганына ышанасызмы?

– Аның өчен барыбер бу.

– Алайса, сезнең белән телефоннан сөйләшеп кенә түгел, очрашып та була икән.

Кәүсәрия бусын һич көтмәгән иде.

– Сез – хам!.. Әгәр мин трубканы ташламыйм икән, мине хәзерге заман хамының психологиясен өйрәнәсе килүем генә тотып кала.

– Ә хәзерге заман ирләренең нинди булмаска тиешлеген беләсегез килмиме, ханым?

– Сез миңа хатыннарның нинди булмаска тиешлеген белер өчен шылтыратмыйсызмыни? Хатыныгыз янына кайтырга вакыт, Монте Кристо.

– Хушыгыз, ханым. Иртәгәгә җавабыгызны әзерләп куя алырсыз микән? Бер очрашу… Бары тик бер очрашу, ханым…

Кәүсәрия аны тыңлап бетермәде. Чиләк тотып ире кергәндә ул, бигудилы башын кәнәфи аркасына терәп, телевизор карап утыра иде.

– Мәрткә киттең мәллә? – дип каршы алды ул аны.

– Телефоннан сөйләшеп алдым.

– Телефоннан? Менә хәзер генәме?

– Автоматтан. Яңа элдем.

– Кем белән сөйләштең, сер булмаса?

– Билгеле, синең белән түгел… Режиссёр белән.

– Ул… тагын шылтыратты, – диде Кәүсәрия, Гыйззәтне аптырашта калдырып. Ул бүгенге сөйләшүне хатыны аңа әйтергә базмас дип уйлаган иде.

– Кем?

– Кичәге тип.

– Монте Кристомыни?

– Каян беләсең?

– Нәрсәне? – дияргә ашыкты Гыйззәт, ялгышын төзәтеп.

– Аның Монте Кристо икәнен…

– Ошамаса, бүтәнчә атыйк. Икс атлы тип дип.

– Миңа аның тавышы таныш шикелле тоела.

– Минекенә охшамагандыр ич?

«Икенче тапкыр, – дип уйлый Кәүсәрия. – Кем белән сөйләштең дигәч, бая ул нәкъ шушылай «Билгеле, синең белән түгел» дип, иң алдан үзен кире кактымы әле?» Ә иренә ул, телевизордан күзен алмыйча гына:

– Тавышына караганда, ул синең яшьләрдәге ир кеше булса кирәк, ләкин синнән күпкә акыллырак. Ул мине беләм ди, ә үзенең кем икәнлеген белгертмәс өчен, бөтен акыл көчен куеп тырыша, мескен… Курыкма, синнән акыллырак тоелуы шуннан гынадыр, – диде.

«Әллә бу мине танып, шуны кисәтәме?» Шуны белергә теләп, Гыйззәт:

– Берәр танышың шаяртамы әллә? – дип сорады.

– Юктыр. Җитди сөйләшә.

– Җитди? Нинди мәгънәдә?

– Ул диалогны дәвам итәргә тели.

– Иртәгә мин аның белән үзем сөйләшермен!

– Уйнасын. Педагог-психолог буларак, миңа кызык. Ни белән бетәр икән? Минем аны җиңәсем килә. – Бусын Кәүсәрия иренең күзенә туры карап әйтте.

– Ә ир буларак, миңа нишләргә? – Гыйззәт, нигәдер, хатынының «Минем белән уйнавыңны ташла» диюен көтте. Кәүсәрия, чыннан да, аның көткәненә охшатыбрак:

– Чын ир, хатынын яраткан ир бу очракта үзен башкачарак тотарга тиеш дип санамыйсыңмы син? – диде. Ләкин Гыйззәтнең эчке бер шиген көчәйтәсе урынга, ул аны басты гына бугай.

– Мәсәлән, ничек итеп? – дип сорады ул.

– Бу уен мине чынлап торып җәлеп итсә?

«Юк, сиңа минем белән алышу иртәрәк әле, ханым».

– Мин кемнән ким? Ипи алып кайттым, урындык шөрепләрен бордым, софа шыгырдамый, аркаңны уам, чүп түгәм…

– Ул Айзек Азимовның адресын әйтте.

– Соң?

– Нью-Йорк. Милли парк янындагы йортның утыз икенче каты… Ул татар ничек барып чыкты икән анда? Хәер, искитәрлек нәрсәме?

– Ялганлаган. Айзек Азимов утыз өченче катта тора.

«Ул!» Кәүсәрия, торып, телевизорны сүндерде.

– Ятмыйсыңмыни әле?

– Язам бераз. – Гыйззәт, язу машинкасын күтәреп, кухняга чыгышлый: – Минем героиня ирен ташламас, ахры, – диде.

– Нигә, сер булмаса?

– Яшәргә кирәк бит!

– Һәркем синең героиняң түгел. Мин кызганам андый куш- тырнаклар эчендәге героиняларны!..

III

Күкеле сәгать җиденче яртыга сукканда, Кәүсәрия – ишек катында. Ул, гадәттәгечә, букчасын күтәргән килеш кухняга уза. Аннары чишенә дә сөт кайнатырга, коймак пешерер өчен камыр тугларга керешә. Беренче коймаклар табадан төшүгә, ишек кыңгыравы чыңлый – Гыйззәт. Бүген ул ипи генә түгел, зур төргәк тә тоткан.

– Ачкычыңны югалтыңмы әллә? – дип каршылый аны Кәүсәрия.

– Юк. Миңа синең ачуың рәхәт.

– Сиңа караганда, ул миңа тансыграк.

– Тагын беленме? – Гыйззәтнең Кәүсәрия зарын тыңлыйсы килми.

– Белен түгел, коймак ул. – Иренең тәлинкәгә үрелгән кулына җиңелчә генә сугып: – Кулыңны ю! – дип искәртә Кәүсәрия.

– Пьесаны алдылар, Кәүсәрия Җәүдәтовна. – Гыйззәт, авызын тутырып, үзе өчен махсус көнбагыш маенда пешерелгән коймакны ашый башлый.

– Котлыйм. Теге хатын ирен ташлап китмиме?

– Китми.

– Кызганыч.

– Башкача нишләсен ул?.. Режиссёрга бигрәк тә минем геройларның үзләре уйлап чыгарган ситуациядә дә үзләрен тормыштагыча тотулары ошады. Теләсә нинди чын хәлдә яки ялган уенда кеше үз холкы сыйфатларын белгертмичә калмый. Яшереп калырга мөмкин булганда да! – Бу сүзләре белән Гыйззәт үзе утырган ботакны үзе чабуын белми иде әле.

– Синең белән мин дә шулай итәбезме?

– Әйе.

Гыйззәт Кәүсәрия пешергән коймакны әле кызыл уылдык сыман ярмаланып торган балга, әле карлыган вареньесына мана-мана ашый бара, ә Кәүсәриянең бүген ашыйсы килми.

– Теге төргәгеңдә нәрсә ул?

– Бүләк.

– Кемгә?

– Үземә түгел.

– Миңамыни? Сәбәпсез-нисезме?

– Пьеса тәмамлау сәбәп түгелмени?

Кәүсәрия төргәкне ача башлый.

– Ник бу кадәрле кәгазьгә төрдең аны? – Төргәкне чиш- кәч, Кәүсәрия кулында аккош мамыгыннан ясалган ак эшләпә торып кала, ул аны кашына төшеребрәк киеп карый – дәү күзле, иркә иренле шаян бер кызчыкка әйләнә дә куя. – Чыгарып түгәргә чүп булсын өчен шулхәтле төрмәгәнсеңдер ич? Сине чүп түгәргә ни гомер үгетләргә кирәк икәнен оныттыңмыни?

– Бүген миңа үгетләү кирәкми.

«Әйе, сиңа бүген дә урамга чыгарга кирәк шул», – дип уйлый Кәүсәрия.

– Бүген режиссёрга шылтыратасың юк ич инде. Үзем түгәм.

– Менә бу биш иске вариантны да чыгарып ташлыйсы. – Гыйззәт өстәлдән үзенең инде буталып беткән кулъязмаларын алып килә, эшләпәдән бушаган кәгазьгә куя.

– Бәлки, теге хатынның ирен ташлап киткән вариантын калдырырсың?

– Тормыш – сәхнә һәм режиссёр кебек ул. Аның үз кагыйдәләре бар. – Ул кәгазьләрне, төя-төя, ванна бүлмәсеннән алып чыккан кызыл пластмасса чиләккә тутыра. Аннары портфеленнән вино алып килә, борынгы шкафтан ике фужер ала, яртылаш кына салып куя.

– Пьеса өчен! – ди ул, фужерлы кулын югары күтәреп.

– Андагы ирнең хатынын ташлап китәргә мәҗбүр иткән җүләрлеге өченме?

– Китми ул.

– Ышанып әйтәсеңме?

– Сәхнә кагыйдәсе шулай таләп итә.

– Уен кагыйдәсеннән битәр, тормыш кагыйдәсе дә бар ич әле… Синең героиняң өчен эчә алмыйм мин. Үпкәләмә, яме?.. Чөнки андый түгел мин, шаярма, Гыйззәт… Үкенмәгәең.

– Үзем уйлап чыгарган пьеса өчен ник үкеним икән? Мин үземә генә үпкәләргә хаклы. – Ул үзе генә эчә. – Уен кагыйдәләренә карап, тормыш кагыйдәсен бозмыйлар – пьеса шул хакта.

– Синең андый уйдырма пьесаңнан (Кәүсәрия «уеныңнан» дия язып калды) минем елыйсым килә!

– Пушкинча әйттең: «Уйдырмадан яшьләремне түгәм…»

– Ул героиняң иреннән китсен. Алай яшәү дөрес түгел.

– Тамашачы матур тәмамланган спектакльләр ярата. Һәр уеннан уймак чыга димәгән. Киреләнеп, режиссёрны ачуландырырга ярамый.

– Минем яшәү режиссёрым бар – тормыш… Йөрәгемнеке… син… – Кәүсәрия караңгы тәрәзә каршына барып баса, ә аны кыйгач яңгыр эзләре чылаткан… Яфраклар коела. Көз җиткәч, яфраклар агачыннан аерыла… – Бәлки, иске вариантны калдырырсың?

– Юк инде. Жирәбә салынган. Репетиция башланды.

– Әле синең генераль репетициягә кадәр вакытың бар.

Күкеле сәгать тугызга суга.

– Соң икән инде. Минем режиссёрга шылтыратасым бар ич әле. – Гыйззәт ашыгып телефонга таба бара, чиләккә абынып чак егылмый кала. – Ә аннары – чүп түгеп керәсем…

– Үзем түгим.

– Юк. Син ваннага кер, аркаңны уармын да син юынган арада түгеп керермен. Тартасым да бар. – Ул телефон трубкасын ала, номер җыя, ләкин Кәүсәрия, килеп җитеп, рычагка баса.

– Алайса, иптәш корреспондент, бар, автоматтан шылтырат. Берочтан тәмәке дә тартырсың.

– Ә! Сиңа граф Монте Кристо шылтыратырга тиеш бит әле! – Гыйззәт, көлә-көлә, өстенә куртка кия. – Уңышлар телим!

– Бәлки, көтеп торырсың? Бергәләшеп көләр идек.

– Кемнән?

– Билгеле, синнән түгел, – ди Кәүсәрия, Гыйззәткә охшатып.

– Ярар инде. Психологик тәҗрибәңә комачауламыйм. Аннары көләрбез, – дип, Гыйззәт чүпкә әйләнгән кулъязмалар тутырылган чиләкне алып чыгып китә.

– Көлке көлә килер, артыңнан куа килер, – дип пышылдап кала Кәүсәрия. Ул, көләргә дә, еларга да белмичә, дулкынлануын басарга тырышып, бүлмәдә арлы-бирле йөренергә керешә. Ниндидер бер карарга килеп, урындыкка баса да шифоньер өстендәге чемоданны үрелеп ала. Һәм, тавышсыз гына елый-елый, аны ачып куя. Чемоданның кара эче аны шомландырып җибәрә.

Гыйззәт тә тыныч түгел. Ул хатынының «генераль репетициягә хәтле» диюенең мәгънәсен аңларга тырыша. «Кәүсәрия Монте Кристо белән очрашырга риза булса нишләргә?»

Кәүсәрия уйнаткычка тәлинкә куя – танго, моңсу танго. Тормыш кагыйдәләрен бер минутлык уеннар белән какшат- маска кирәклеген искәртеп торган мәңгелек танго. Аның Гыйззәте заман ритмнарын ярата. Ә танго, – сөюнең мәңгелек кагыйдәсе кебек, – мәңгелек. Кәүсәриянең, тәрәзәне ачып, бар дөньяга: «Уеннан уймак чыга бит, Гыйззәт!» – дип кычкырасы килә.

Гыйззәт телефон будкасының кызыл буяуга буялган эченә керә. Әйтерсең лә ниндидер җанварның кызыл авызына эләгә – хәтта тирләп тә китә шикелле. Ул номер җыя. Гыйззәт җиде-кырык-кырык тугыз дигән саннар җыелмасын үзенең хатыны белән тоташтыра дип уйлый. Ә Кәүсәрия ире белән үзе арасындагы телефон тоташтырачак күренмәс җепләрнең бүген өзелергә ихтимал икәнен аңлый иде. Ул телефонның шылтырамавын тели. Бүген Гыйззәтнең режиссёры – ул, Кәүсәрия. Ул үзе белән кырыс сынау уены уйнаган мондый ир белән кала алмый. Ул телефон янына килергә ашыкмый әле. Гыйззәт трубканы куяргамы-куймаскамы дип икеләнеп тора. Кәүсәриянең түземе бетә, ялтыравыклы кара телефон аңа үз авызына тылсымлап бака тартып китерүче бөгәрләнеп яткан кара елан булып күренеп ала. Ул, күз яшен сөртеп, трубкага үрелә.

– Хәерле кич, ханым.

– Синме бу, Монте Кристо?

– «Син» дип эндәшүегезне ничек аңларга һәм кабул итәргә кушасыз?

– Үзең теләгәнчә.

– Очрашабызмы? – дигәнне ишетә Кәүсәрия. Тик телефоннар Гыйззәтнең «Аннары инде беләбез синең кем икәнеңне, Кәүсәрия Җәүдәтовна» дигән уен да ишетерлек итеп эшләнмәгән шул әле. Бәлки, берзаманны шундыйларны да уйлап чыгарырлар.

– Бу безнең соңгы очрашу булыр, – ди Кәүсәрия.

– Нигә соңгы?

– Анысын синең миннән ни теләгәнеңне белгәч әйтермен… Кайда очрашабыз?

– Мин борылышта булырмын.

«Борылышта шул, борылышта», – дип уйлый Кәүсәрия.

– Мин дә чатта торам бугай, – ди ул, ачык чемоданга карап. – Кайсы якка борылырга да белмичә басып торам менә.

– Миңа каршы кил.

– Сиңа каршымы, әллә Монте Кристо каршысынамы?

– Миңа каршы, – ди Гыйззәт. – Очрашканга кадәр сау булып тор.

– Әйе, соңгы очрашуга кадәр, Гыйззәт.

Гыйззәт эсселе-суыклы булып китте. Ул кергән җанвар, аны мәңгегә шунда калдырырга исәпләп, авызын япты мәллә? Теләми моны Гыйззәт, теләми!

– Алло, алло! – Аның чигәсендәге кан тибешен санагандай, микрофоннан озын зыңнар пульсы гына ишетелеп тора. Кәүсәрия трубканы алмый. Гыйззәт будкадан атылып чыга, өйгә таба йөгерә, юеш асфальтта кызыл чиләк кенә утырып кала. Аның уенының беткәнлеген белгерткән соңгы нокта. «Начар драматург мин, – дип уйлый Гыйззәт. – Ә Кәүсәрия – тормыш кагыйдәләренә генә буйсынган искиткеч актриса».

– Премьера! Авторны!.. – дип, Кәүсәрия чемоданга киемнәрен тутыра. Кинәт әнкәләрендәге улы исенә төшә. «Шамилем янына бармаганыма өч көн инде». Ире Гыйззәтне ул елый-елый кул чабып каршылый: – А-фә-рин!..

Һәм чемоданына күлмәкләрен тутыра башлый…

1978

ТӨШ

Диңгез буендагы ялларының соңгы көне иде.

– Төштә әнине күрдем, – диде ире хатынына.

– Ничек итеп?

– Мм… хәтерләмим.

Ул, әнисен ничек итеп күргәнен онытканга үзен гаепле тоеп, хатынының күзенә карап алды. Аның күзе куе көрән төстә һәм иренең төше белән бөтенләй кызыксынмый иде бугай. Ул әледән-әле әйләнгәләп ята; шул арада, затлы тун кигәндәге кебек, кояшта янган тәненә куана-куана караштырып ала.

– Ә мин йоклый алмадым, – диде хатыны. – Ашказаны авыртты.

– Ешлады, – диде ире, төшен хәтерләргә азаплануын ташлап.

– Үзем дә куркам инде.

– Кайтуга тикшертерсең.

– Кая инде! Дачаны чүп баскандыр.

– Җиләк өлгереп бетмәсә ярый инде.

– Безнең анда һавалар нинди икән?

– Әйбәт – елдагыдан салкынчарак.

– Алайса, ник әйбәт булсын?

– Җиләк нәкъ без кайтуга гына өлгереп җитә. Җылы булса, өлгереп, күптән бозылып бетәр иде инде.

– Сиңа әйбәт, – диде хатыны. – Ә андагы кешеләргә?

– Әйе, – дип килеште ире. – Һәркем диңгезгә бармый.

Ком эссе, йомшак иде. Ә тирәндәрәк салкынча, дымлы.

Күңеленә кинәт: «Ә безнең бәрәңге бакчасының туфрагы йомшак, салкынча», – дигән уй килде.

Җил көнбатыштан – якындагы бер абхаз авылы ягыннан исә иде. Авылның бу башындагы сыер фермасыннан сизелер-сизелмәс кенә булып тирес исе килеп тора. Бу да аңа үз авылын исенә төшерде. Күптән кайтканнары юк иде инде.

– Пес-с итәсем килә, – дип, кызлары йөгереп килде.

– Каптыр әле, – диде йөзтүбән яткан хатыны.

Ире, аңлап, иренеп кенә аның лифчик каптырмасын эләктерде. Хатыны, торып, кызларын бамбук арасына алып барып килде. Аннары үзе дә суга кереп китте. Һәм, тиз генә чыгып, йомшак сөлгесенә аркан сузылып ятты.

– Син шәп каралдың, – диде ире, сокланмыйча гына. – Шикалат төсле. Юк, тутыккан тимер. Дөресрәге, чикләвек кабыгы төсле.

– Миңа карап торганда да язма әле, яме! – диде хатыны. – Миңа шикалат төсле булды ни дә чикләвек кабыгы төсле булса ни – кызынам, бетте-китте.

– Әйе, мин язганда кулланыр өчен онытмаска тиеш… Бүтәннәргә карап язуымны теләмисеңдер ич?

Хатыны эндәшмәде.

– Черем итеп ал, – диде ул хатынына. Үзе, кайчандыр күптән печәнгә ятып тургай карагандагыча озаклап, акчарлак көтүен озатып калды. Бу диңгез акчарлакларының, эре һәм тук булганга, ыгы-зыгысыз, дәрәҗәле очканлыгын күңеленә салып куйды.

Бераздан хатыны, күзен ачып:

– Ә ник менә чикләвек төсендә? – дип сорады.

– Белмим, – диде ире башта. Аннары: –Чөнки мин сине яратам, – дип өстәде.

– Чикләвек кабыгы төсенең моңа ни катнашы бар?

– Минем ярату синең эчтә, – диде ул. – Ә син аны, чикләвекнең төше шикелле итеп, үз эчеңдә саклыйсыңдыр шикелле.

– Бәлки, ул синеке түгел, үземнең яратудыр?

– Ярату ул – үз яратуыңны бүтәндә – сөйгән кешеңдә саклый белү.

Ул матур сүзләр сөйләнеп ятуына оялып һәм үкенеп куйды: хисләрен ачып салуны өнәми иде. Саранрак тоткан акча озаккарак җитә.

Ул төзелә башлаган пирсның бетон баганалары арасыннан күренеп торган ак күбекләрне карарга кереште. Алар өч юан торбадан аккан суның диңгезгә көчле, тыгыз агымлы тау елгасыдай бәреп кергән урында барлыкка киләләр һәм дулкыннар арасында әкрен генә эреп юкка чыгалар иде. Ул күбекләр- не туган авылындагы инештә йөзгән казларга охшатырга теләде.

Хатынына нидер сөйлисе килүен исенә төшерде. Тик ни – оныткан иде инде. Хәтерләргә дә иренде.

Ул торды да кызын чакырып алды: шәһәрдә калган балыклы савытларына җәяр өчен төрле төстәге ташлар җыя башладылар. Аларның әле аквариумдагы балыкларга кирәкле ниндидер матдә бүлеп чыгара-чыгара эреп бетә торган куе яшел төстәге ташлар да эзләп табасылары бар. Берне тапканнар иде инде. Күз яше кадәрле генә, тавык йотып чыгарган пыяладай тонык. Икәүләшеп, вак чуерташны бармак битләре һәм кул сыртлары белән ишә-ишә эзләделәр. Аның шушылай, куе чәчне аралап, чал бөртекләр эзләгәне бар. Кайчан һәм кемнекен – исенә төшерә алмады.

Дулкын бөтен ташларны да шомартып бетергән. Ишкәндә күмелеп калган бер ташның вак тамгалы чуар өслеген нәрсәгәдер охшатып, ул кире актарып алды. Беренче карашка, ул кояшта янып, сипкелләре чыккан йөзне хәтерләтә иде. Хатынының йөзе шундый. Юк икән: тамгаларны вак кына рәсемнәр хасил иткән һәм алар тәртип белән тезелешкән. Дөресрәге, тәртипсезлек белән; әмма нәрсәнедер тәгаен хәтерләтә. Биектә очкан эре кошларны бугай. Ә бәлки, түбәнтен очкан вак кошларныдыр? Әйе, соңгысын хәтерләтә. Август ахырындагы зур көтү булып укмашкан сыерчыклар җыенын. Ә мондый җыенны аның үз авылында гына күзәткәне бар.

«Тагын авыл», – дип уйлады ул. Һәм хатынына ни әйтергә теләгәнен исенә төшерде: аның иртәдән бирле туган авылына кайтасы килгән икән.

– Кайтыйк әле без, – диде ул, хатыны янына килеп.

Хатыны сәгатенә карап алды.

– Кызыныйк бераз, – диде ул. – Төшке ашка хәтле кырык… җиде минут бар ич әле.

– Мин авылга дим.

– Шулай кинәттәнме? – Хатыны торып утырды.

– Кинәттән? Кинәттән кызыграк.

– Дачаны карагач. Чүп баскандыр.

– Ярый соң, дачаны утагач. Җиләк вареньесы кайнатабыз да…

– Каен себеркесе әзерлисең дә бар әле. Соңармадың ук микән инде?

– Яз соңарып килде. Җәе дә елдагыдан салкынчарак. Себеркенең нәкъ вакыты әле.

– Авылга бүләкләр алып кайтырсың, – диде хатыны. – Төш- тән соң Гаграга барып кил. Көньяк бүләкләре тансык була ул.

– Ә син?

– Мин әйберләрне җыйныйм.

– Бүләкләр түгел, күчтәнәчләр! – дип төзәтте ул, тавышын күтәреп. Аның хатынына ачуы чыкты. Ул иренең авылына кайтуны өнәп бетерми. Моны теле белән әйтмәсә дә, белгертергә җай таба белә. Ир аның үзе белән бергә күчтәнәчләр алышырга бармавын да шуннан күрде. – Нәрсә алсам да, бәйләнәсе түгел, аң бул! – диде ир.

Төшке ашны ашаганнан соң, хатыны акча санап бирде.

«Кызык, – дип уйлады ир, як-ягында кипарислар, эвкалиптлар үскән юлдан автобуста барганда. – Үзем эшләп тапкан акчаны миңа ике тапкыр санап бирәләр: бухгалтериядә һәм хатыным. Һәм өченче тапкыр – анысы кайткач – тагын хатыным санап ала. Хәер, моны мин үзем шулай теләдем. Тик, һәрбер матур теләк кебек үк, бу теләкнең дә асылында яткан мәгънәсе танымаслык булып ямьсезләнгән иде инде».

– Ул акча синеке генә түгел, – дия иде хатыны, бу хакта сүз кузгалганда.

«Анысы дөрес, – дигән нәтиҗәгә килде ул тагын бер тапкыр. – Ләкин мин үземнекен үзем урлый алмыйм ич инде. Чик куярга вакыт – санамыйча гына бирсен».

Әмма ул моны шундук онытачагын, барысы да әүвәлгечә калачагын һәм моның үзе өчен уңайлырак икәнлеген дә бик яхшы белә иде.

Ул, хатынын гаҗәпләндереп һәм кызын куандырып, кәрзин тулы конфет тотып кайтып керде.

– Күчтәнәч, – диде ул, хатынының карашына җавап биреп. – Кечкенә чакта мин сары чәчле булганмын һәм баллы яратканмын.

– Хәзер синең чәчең кара инде, ә баллы сиңа килешми, – диде хатыны.

– Баллы миңа килешә, – диде кызлары. – Минем чәчем сары.

Көлешеп алдылар.

– Нигә конфет алдың? – дип сорады аннан хатыны.

– Өйнең кайсы гына почмагына яшермәсеннәр, мин яше- реп куелган шикәр-конфетларны табып ала идем, – диде ир. – Без алты малай үстек. Алты малайдан әйбер яшерүне күз алдыңа китерә аласыңмы? Шул хакта язып карасаң, ә?

Хатын кәрзингә ишарәләде.

– Бу шуңамыни – язарга?

– Ә бервакыт мин әнинең студент апа алып кайткан шикалат конфетын урлап ашаган идем. Хәтерлим әле – «Карлыгач» дигән конфет. Бер кесә урлаганмын. Ашап бетереп булмады, абзар артындагы иске салам чүмәләсенә яшереп куйдым. Икенче көнне карасам – юк.

– Яшергән җиреңне бутагансыңдыр, синең хәтерең начар бит. Кибеттә акча да санап бирә, санап ала белмисең.

– Исеннән тычкан йә эт табып алгандыр, күрәсең. Конфет исе ич. Шикалат!

– Пианинога яшерәсе иде, – диде кызлары.

Ир көлемсерәп куйды. Ә хатын иренең гадәттә бөтен тирәнлеге белән елмая торган күзендә сагыш кына күрде.

– Кызым үземә охшаган икән, – диде ир, кызының сары чәчен сыйпап. – Ә мин, чыннан да, өйдә мандолина эленеп торганын онытканмын. – Аннары ул, хатынына туры карап: – Минем әнигә шул урлаганым бурычын түлисем килә, – дип өстәде.

Хатыны аннан күзен яшерде дә әкрен генә:

– Вафат ич инде ул, – диде.

– Вафат? – диде ир һәм, нидер исенә төшергән шикелле, конфет тулы кәрзингә текәлде.

– Ни булды? – диде хатын, пышылдап һәм кычкырып: – Сиңа ни булды?! – дип сорады.

– Курыкма, – диде ире, аны кочаклап. – Төш күрдем, бары шул гына… Аша, аша, кызым, – диде ул, кәрзин алдына тезләнгән килеш конфет актарган кызының сары чәчен тагын бер тапкыр сыйпап. – Синең чәчең сары. Тик ул каралыр әле.

«Ә аннары агарачак, – дип күз алдына китерде ул. – Ул чагында, вак ташларны аралап, яшел таш эзләгәндәге шикелле итеп, чал чәчләреңне чүплисе булыр. Кайчандыр мин әнинекен чүпләгән кебек. Ә бервакытны син арыган тавыш белән улыңа: «Инде чалларын түгел, караларын чүпләү кирәк», – диярсең.

– Төш күрдем, – диде ул, хатынының күзенә янәдән карап. – Төш. Әнине. Исән итеп…

1979

ИНДЕ МӘҢГЕГӘ

Июнь ахыры һәм июль башында балта остасы Харис белән аның хатыны Асия Кара диңгез буендагы бер санаторийда ял итеп кайттылар. Һәм менә шунда, һич уйламаганда, Харис гашыйк булды. Үз хатынына. Юк, сүз аның өйләнгән чагындагы мәхәббәте хакында түгел. Беренче сөюләр китап битләре арасына кыстырып киптергән истәлек чәчәген генә хәтерләтә иде инде. Йокысыз иртәләрне Харисның бу хакта түшәмгә карап уйланганы да бар хәтта. Әнә шул түшәм буявының иң элгәрегесе сыман, беренче хисләр хәтернең әллә ничә катламы астында калган инде. Беренче катлам сабый бала кулының юка тиресе сымак үтә күренмәле, нәфис иде бугай. Ә хәзер, балта сабы сөялләтеп бетергән кул шикелле, ул хис әүвәлге сизгерлеген югалта башлады, ахрысы.

Баксаң, Харисның йөрәк астында, учак кабызып җибәрер өчен киптерелгән каен тузыдай, бернәрсә калган икән әле. Менә шуңа очкын төште дә аны дөрләтеп җибәрде. Ул очкын үз хатыны Асия булып чыккан икән, моңа ник көенергә? Бәлки әле, бергә гомер иткән, бер телем ипине урталай бүлеп ашаган хатыныңа, инде актыккы хисләрне яңадан җыеп, кабат гашыйк булу сирәк килә торган бер бәхеттер ул? Һәрхәлдә, Харис моны шулай кабул итте.

Кызык кына килеп чыкты, каһәр.

…Бу аларның диңгезгә үз гомерләрендә беренче мәртәбә килүләре иде.

Төнлә килеп урнашканга, беренче көнне алар соң гына уянды. Таң белән торырга күнеккән авыл гадәте ул көнне аларга хыянәт итте. Һичкайчан булмаганча, үзе – бер, хатыны икенче тахтада йоклаган. Хәтере ялгышмаса, күзен Асиясе белән уртак җәймә астында йомган иде бугай, төнлә күчеп яткан, күрәсең.

Чат авылдагыча, ул каргалар кычкыруына уянып китте. Тик мондагылар авылныкылар ише генә түгел, әллә ничек ачыргаланыбрак кычкыра бугай. Әйтерсең лә һәммәсенең ояларын туздырырга, бөлдерергә керешкәннәр. Авылдагы өйләре тирәли дистәгә якын карт тупыл, аларның ботагы саен бер карга оясы, оя саен дүртәр-бишәр карга баласы, һәркайсының үз тавышы. Элегрәк каргалар зират каеннарына оялый торган иде. Алары корый башлагач (ә соңгы елларны авыл халкының зиратка үсентеләр утыртырга исе китми торган булып китте), каргалар авыл тупылларына таралышты. Баштарак Харис аларның ояларын туздыргалап та карады, ахырдан тимәс булды, күнекте. Таң тишеге белән уятулары гына кәефен кыра торган булып калды. Тик авыл җирендә иртәрәк тору хәерле.

– Киләсе калмаган. Мондый карга курорты минем үз өемдә дә бар! – дип, балкон тәрәзәсеннән караган иде – шаккатты. Нигәдер пышылдап: – Асия, кара әле, ак каргалар! – диде ул. – Күпме гомер яшәп, ак карга күргән юк иде, менә хикмәт!

– Акчарлаклар ич!

Харис акчарлак күрмәгән кеше түгел. Кәрәкә күле сазлыгында байтак алар. Камадан менеп, бала чыгарып китәләр. Тик, ни хикмәт, алар болай кычкырмыйлар, күбрәк тавыш-өнсез генә очалар. Ә монда чәүкә чамасындагы коштан бер пар каргага җитәрлек тавыш чыга!..

Тагын бер шаккатарлык хәлгә Харисның ашап-эчеп, диңгез карарга дип пляжга чыгып баскач исе китте. Менә кайда икән ул дөньяның хикмәте белән нигъмәте! Аяк басарлык түгел – киптерергә таратылган бодай шикелле эре ком өсте шәрә тәннәр белән тулы. Шәрә дип, тиешле җирләре капланган, гөнаһысы кирәкмәс. Ләкин авылда мондый сыйфатта күзгә чалынуның ни икәнлеген дә онытырга ярамый. Аның Асиясе авыл инешендәге Ярми чыгышының сары комлы ярына шушы кыяфәттә сузылып ятсын ди инде! Ул, хатынына борылып:

– Болай җыйнаулашып, су буенда авыл көтүе генә ята ич бездә! – димичә түзә алмады. – Анда да төшлектә өч сәгатькә генә!

– Бу сиңа Ярми чыгышы түгел – диңгез! Чишен, ят, – диде Асия.

– Әллә син дәме?

– Мин аннары. – Асия, як-ягына карангалап алгач, күлмәге изүен биш тиен бакыр хәтле генә ачты да аңа эчтәге челтәр-мелтәрләрен чеметеп күрсәтте. – Монда бүтән кирәк. Мин кибеткә йөгердем. Син чишен. Синең плавкиең әйбәт. Миңа да урын ал. – Һәм ул, изү сәдәбен сәдәпләп, яр буена әле дә төркем-төркем булып агылган халык арасына кереп югалды.

Баскан урынында гына чишенгәч, Харис сузылып ятардай урын күзли башлады. «Ташкын кагып чыгарган бүрәнәләрмени, баш-аяклы буталышып яталар!» – дип уйлады ул, аяк очларына гына басып диярлек атлый-атлый. – Кешеләр, чын- лабрак карасаң, дөрестән дә агачларга тартым икән: кайсысының тәне каен тузыдай ак, кайсысыныкы нарат кайрысыдай көрән. «Каян җыелган берьюлы моның хәтле эшсез? Бу бит инде колхозың белән кырга чыгып яту белән бер!»

Үзен ул эшсезләр хисабына кертмәде. Беренчедән, путёвканы үзе сорап алмады, ирексезләп диярлек бирделәр, икенчедән, әллә аңа диңгез күрми үләргә дигәнме? Тик печән вакытында диңгез кайгысымы? Кышын сыер белән сарыкларга нәрсә ашатырсың? Председатель «юкка кайгырма» дигәч кенә барырга күнде. Әле ярый шундый председательләр бар дөньяда. Югыйсә колхозчы диңгез буена чыгып китә аламы? Май аенда кузгалыр иде – бәрәңгесен кем утырта? Июнь, июльдә кем аның төбенә өя, кем сиңа печән җыя, утын әзерли? Аннары – урып-җыю, тагын бәрәңге алу, мал-туар, кош-корт сую… Ә кышын рәхим ит, җаның теләгәнчә кызын. Юк, рәхмәт инде, кышкы диңгезгә караганда мич башы җылырак икәнлеген генә Харис белә…

Бу юлы кызык итте әле – төкерде дөньясына! Балтасы ял итсен әле бераз, Асияне дә сыерлары сагынсын. Үч итеп, дөньясының зәңгәр түшәменә төкерә-төкерә, комда кызынып ятсын әле Харис Шәрәпов! Путёвка бәясенә комда кызынуны да керткәннәрдер аны.

Әмма пляжда аны көтеп тормаганнар икән – буш җир юк, берәү дә урын бирергә җыенмады. Инде бүлмәсенә кереп китәргә дигән уй килгәндә генә, ул берәүнең сәгатенә караганын, аннары, сикереп торып, каядыр йөгергәнен күреп алды һәм аның урынына килеп ятты. Бернәрсәне генә искәрмәде Харис: хатынының үзен ничек табачагын. Шул уй башына килеп, тиз генә киенде дә Асиясе белән аерылган урынга барып басты. Ә ул тирләп, бите янып һәм кечкенә төргәк тотып кире килеп җиткәндә, яр буе аяк баскысыз тулы иде инде.

Асиягә ул кырын караш кына ташлады:

– Басып кына торыйк. Мин ләүкәдә кызынырга гына күнеккән.

– Безнең эш белән тетелгән тәннәрне мунча ташларына гына күрсәтсәң инде, – диде Асия.

Ә Харис, тирән үпкәсен яшерергә теләүдән, ышкылып тоныкланган пыялалы кара күзлеген киде. Ул үзен, бигрәк тә Асиясен кызганып куйды. Асия, таңнан торып, чуар сыерны сауганда һәм малларны көтүгә куганда, ә ул ишегалды себереп, абзар чистартып йөргәндә яки сукага җигелгән ат каулап күрше Гайса белән бәрәңге бакчасын сызганда, кемнәрдер кайнар комлы ярларга йөзтүбән яисә чалкан яткан көйгә аркаларын каралта йә корсакларын кыздыра икән ләбаса! Ә бу хакта һич кенә дә башына китермичә, Асия җәйләвенә йөгергән, ул, һич кенә дә уйламыйча, төзелешенә ашыккан. Шулай итеп, көн артыннан – көн, ел артыннан ел үткән, гомер тәгәрмәче тир белән майланган күчәрдә әйләнгән дә әйләнгән. Ә күз диңгез суы күрергә, тән ком җылысы тоярга, җан тынычлыкка, гамьсезлеккә сусаган икән. Моңа төшенгәч, Харисның күңеле иркенәеп китте. Игеннәргә бик кирәкле яңгыр яуган чакта сөенгәндәге шикелле.

– Төшендеңме инде? – диде ул хатынына.

– Нәрсәсенә төшенәсең моның? Кеше иртүк чыккан да яткан. Иртәгә без дә шулай итәрбез – урынны алдан ук алып куярбыз.

– Иртәгә генә түгел.

– Әйе, көн саен. Иртүк уянырга безгә күнегәсе юк.

– Бар, Асия. Иртәгә генә түгел, ел саен бер шушындый төшләрдә ял итәргә күнегәсе бар.

– Ел саен? Акча каян төткәрермен дисең?

– Анысы табылыр аның. Ә менә гомер дигәнең бердән гайре бүтән табылмас. Җәренгә тагын киләбез.

– Нәфесең… Әле бусын башламаган – җәренгә. Ә путёвка? Колхозда әллә син генәме?

– Минем ишеткән бар – ансыз да мөмкин. «Кыргый» булып.

– Җитмәгән тагын. Без болай да кыргый. Бакчы, торабыз басып, ә кеше ята… Ә мин шундый купальник алдым, – дип сузды Асия, аңа кояшка караган күк карап. – Кисәм танымыйсың инде.

– Синеме? – Харис кеткелдәп куйды. – Сине мин алтынга төренсәң дә таныйм!

– Сыер савучы авыл хатыны икәнлегең әллә кайдан кычкырып тора дисеңме? – Асиянең тавышы калтырап, пышылдап чыкты, әле генә төргәген күкрәгенә кысып торган кулы, хәлсез канаттай, аска шуып төште. Шул кулны карашы белән озатканда, Харис Асиянең калку, тик җәенкерәк күкрәген, үлчәве мулрак күлмәге эчендә дә сизелеп торган матур нечкә билен, киңрәк, мәгәр тигез дугаланып торган ботларын һәм кояшта янган көчле аягын карап чыгарга өлгерде. Тик ул хәтта аркаларындагы элмәкләренә хәтле ычкындырып кызынган хатын-кызлар белән тулы ком ястыгында Асияне күлмәксез хәлдә күзаллап, шикләнеп куйды. Мәк бөртегеннән алып бодай зурлыгынача сипкелләр белән тулган, тәне тазалыгына карамастан, ач яңаклы битен кая яшерер Асия, сүтеп җибәрсә, тез чокырына җитәрлек авыр, йошмак толымын нишләтер, тавык йомыркасыдай ак тәнендәге пионер галстугына охшап каралган изү эзен ни белән каплар? Юк инде: алтын кием кисә дә, аның Асиясе авыл хатыны, һәм аны Харис җәһәннәм караңгылыгыннан да танып алыр күк.

Оятына каршымы, бәхетенә яки кызганычка каршымы, – танымады. Танымады дигәч тә, алай ук түгел, таныды. Тик… Йа Хода! Каршысында күктән төшкән фәрештәдәй пәйда булган ул зат аның Асиясе идемени соң?!

Бу инде икенче – Харис пляжның урта бер җирендә урын алып калырга һәм иртәнге аштан соң ук ике кеше ятарлык йомшак җәймә җәеп куярга өлгергән көн иде.

Ул үзе баскан урында гына чишенеп ятты. Ә Асия кабинага кереп китте, хәзер аның башы белән аягы гына күренеп тора.

Харис чалкан әйләнеп ятты. Күк йөзендә – сирәк болытлар. Ул аларны көзге инештә аккан каз каурыйларына охшатты. Бик биектән тавышы да ишетелмәс самолёт очып бара. Картаны күз алдына китереп, Харис ул якта Һиндстан икәнлеген чамалап алды. Самолёт, тылсымлы бер ышкы сыман, күкнең зәңгәр түшәмен ышкылап бара һәм аның артыннан бөтерелмәле ак йомычка тасмасы кала шикелле. Тик ул йомычкадан тыннарны кысардай чәер исе аңкымыйча, юеш ташлар һөм су исе килеп тора кебек.

Ул йөзтүбән әйләнеп ятканда, Асия күлмәкләрен салып бетергән, кулларын инде өстә йөртмичә, аклы-зәңгәрле нәрсәләре белән аягы тирәсендә йөртә башлады. Шул ук кабина эчендә йонлач нечкә аяклар һәм кара бөдрә чәчле баш та шәйләп, Харис сикереп тора язды: аның Асиясе янында кемдер бар лабаса! «Күрәләтә харап итәләр ич хатынны!» Әмма шул кабинадан баярак бер пар аяк чыгып киткәнлеген хәтерләп, әлегә түзәргә, катнашмаска булды. Кабина ике бүлмәледер, күрәсең.

Менә шунда Асия аягын да каплап, йонлач аякны да оныттырып, аның борын төбендә генә яңа аяк пәйда булды. Озак эленеп торган балавыз төсендә. Тырнаклары чия кызыллыгы белән янып, ялтырап тора. Ул гынамы, әнә шул «чия»гә, клиндергә сибелгән мәк бөртекләредәй, ямь-яшел төрткеләр төшерелгән. Харис карашын кояш нурлары алтынлаган сирәк төкләр, зәңгәрсу кан тамырлары, кызарып пешкән кечкенә кабартмадай түгәрәк тез капкачы, «фабричный» ат дугасыдай матур, тигез генә ике якка киңәеп киткән ботлар, зәңгәр төстәге су коену киеме аша югарыга таба шудырды. Киноларда гына күренә торган йөз, иннекле ирен, сөрмәле күз, әллә кайларга дәшеп торган тылсымлы караш очратыр күк иде – күршеләрендәге Рөстәм хатыны кибетче Сәгъдәнурга охшаганрак гап-гади хатын булып чыкты. Тик ул тән, тән… ком белән ялтыратылган җиз самовармыни! Әйтерсең лә ул хатын кояшта кызыныр өчен түгел, ә һаваны үз тәне белән яктыртыр, җылытыр өчен чыгып баскан. Хәтта Хариска аннан таралган җылылык дулкыны килеп орынгандай булды – аркасы кымырҗып куйды. Ул, үзе дә сизмәстән читкәрәк шуышып, янәшәсендә бер кеше сыярлык урын бушатты.

– Рәхмәт! – диде хатын, тыйнак кына елмаеп. – Күпме эзлим, урын юк…

– Сатып алынмаган, – диде Харис, аның урнашуын дикъкать белән карый-карый.

Хәзер, кабинада чишенеп чыккач, аның бер ягында Асия, икенче ягында шушы хатын ятачак. Икесе дә орынып диярлек. Кырык ике яшькә җитеп, Харисның яртылаш шәрә ике хатын арасында ятканы юк иде әле.

– Ялгызлык читен, – диде хатын гаепле тавыш белән. – Сезнең шикелле урын алып калучың булса иде.

«Нәрсәгә ишарәли бу?» – дип уйлап куйды Харис. – Ваннасына да, массажга да йөргәч, өлгерлек җитми. Сез яңа килгәнсез күренә, тәнегез ак, мәгез, «Гелиос» сиптерегез, – дип, чебен агуы савытына охшаш савыт сузды. – Тәнегезгә сиптерегез. Тиз каралта һәм тирене куптармый.

Харисның савытны нишләтергә белми торганын күргәч, үзе үк ярдәмгә килде: савытның капкачын ачып, аның аркасына салкынча сыекча сиптереп җибәрде. Харис чирканып китте, беләгенә каз тәне чыкты.

– Хәзер ал белән борылыгыз, – диде хатын.

Тыгыз һава агымы Харисның күкрәген ялый башлады. «Менә ничек каптыралар икән чит ирләрне!» – дип гаҗәпләнде ул.

– Җитте, – диде ул ашыгып, – рәхмәт. Ә эченнән: «Үзенә сиптерергә кушмасын тагын, Асия күрсә харап», – дип уйлап куйды.

– Аягыгызга үзегез сиптерегез, – диде хатын һәм йөзе белән кулына капланып ятты. Хариска ул керфек арасыннан гына үзен күзәтеп торадыр кебек тоелды. Әллә нинди маҗараларга тарудан шикләнеп, кубып китәргә чамалаган иде, Асиясе исенә төште. Кайда соң әле ул?.. Ул чишенгән кабинада Асия аягы да, теге йөнтәс аяк та юк иде инде. Әллә аның хатынына да берәр җирдә «Гелиос» сиптереп яталармы?

Шулчак аның каршысына тагын берәү килеп туктады. Асиягә дигән урынны алырга ниятләптер, мөгаен. Бусы да хатын-кыз. Аяклары юнып ясалгандай тигез, шома. Кан юллары гына бүртенкерәк. Бусын Харис алдында торган хатынның берничә бала анасы икәнлегенә юрады. Тора бит каһәр аяк, китми. Кымшанмый да. Бары тик балтырына кунган чебенне куар өчен генә таптанып алды.

– Монда буш түгел, – диде ул, башын күтәреп.

Хатын дәшмәде. Әллә Хариска, әллә кая карый – билгесез. Кара күзлек, өч тиен акча зурлыгындагы зәңгәр борчаклы, киң кырлы ак эшләпә кигән, бөтен йөзе белән елмайган, чак ачылган ирене арасыннан ак тешләре җемелдәп күренә. Анысы да монысы – эре сөякле гәүдәсенә карата шактый нечкә биленә таянган да аягын биеткәләп тора, мәхәббәтсез. Ә үзенең тәне күзне чагылдырырдай ак, шул аклыкта чыпчык күзедәй ике бөртек көрән миң.

Харисны (бүген инде икенче тапкыр) таныш түгел хатын-кыз тәненнән чак сизелерлек ток булып таралган дулкын капшап узды. Ул, оялып һәм уңайсызланып, карашын яшерде, җәймәнең уртасынарак шуышты. Янәсе, җайлабрак ята. Каршындагы аяк узып китте. Харис аны яшертен карашы белән озатып калды. Киеме янәшәдәге хатынныкы төсле: зәңгәр, җиз каптырмалы. Кырык ике яшьлек ирне күзләп йөрмәсә соң! Әнә бит ничек әйләнеп карый, мөртәт. Ул елмаюы, елмаюы!.. Ирек куйсаң, сагыз булып сыланыр иде бугай!

Чукынды! Аның белән янәшә сузылып ятты лабаса! Сыланып, тәне кайнарлыгы белән өтеп! Ул, котылу эзләп, күршедәге хатынга елышты, тик анысы, кара күзлек астыннан хәтәр мут елмаеп, тагын да ипләбрәк, җәелебрәк ятты, терсәген аның кабыргасына төртеп куйды.

– Бу урын буш түгел бит, – диде Харис. Тамак төбе кипкән, теле аңкауга ябышкандай әйләнми, гадәттәге гөлдерек, бәрхет тавышы коры, кыштырдап ук чыкты бугай. Һәрхәлдә, аңа шулай тоелды. Хатын игътибар итмәгәч: – Чукрак мәллә сез? Буш түгел, – дип кабатлады.

Колагына да элми, ичмаса! Алай да Харис тыелгысыз канәгать бер хис кичерә иде. Ул да төшеп калганнардан түгел икән ләбаса. Ике яклап ике чит хатын кысрыклап алсын әле! Сөйләсәң, Төлке Хәе ышанырлыкмы соң. Бигрәк тә Госман. Ә факт – менә күз алдында. Ул, корсагына яткан җиреннән артка таба каерылып, үз гәүдәсенә күз атты. Буй-сын шәп, сөбханалла. Чандыррак, тик симезлек белән елкылдап торырга ул сугым үгезе түгел лә! Дөрес, тәнендә майка эзе агарып тора, майкасын салмаган да диярсең. Андый гына гаеп зыянсыз. Әнә ич, гаеп итмәгәннәр, яталар. Бигрәк тә әле генә ятканы, ак тәнлесе. Ашапмы ашый күзе белән, кымшанырга да җай юк. Ичмаса, бу Асия кая олакты икән көпә-көндез? Әллә теге йөнтәс аякка ияргәнме, ачык авыз? Беркатлы авыл хатынына күпме кирәк соң? Сатлык очсыз товар бар дигән хәйлә белән берәр муты алып китте булыр да әзләп кара аннары. Табылыр анысы, үз аягы белән кайтып керер…

Калганын күз алдына китереп бетерергә түземлеге җитмичә сикереп тормакчы иде дә… Туктап калды. Эшләпәлесе Харисның муенын кочып алды.

– Ничек оялмыйсыз?!

– Әйтәм ич танымыйсың.

Юк, Харисны шөпшә чакмады, ә йөрәгенә Асия тавышы килеп чәнчелгәндәй булды. Тирә-юньдә хатын-кыз көлми түгел, ләкин иркен җәйләүләрдә тыелгысыз көләргә күнеккән Асиянең тирән күкрәк тавышы һәммәсенекен күмеп китте:

– Алтынга төренсәң дә таныйм, имеш! Әй син, хәсрәт!

Карасана! Яныңа килеп яткан хатыныңны таныма, имеш. Егерме ел бергә торган хатыныңны. Менә нишләтә икән бит кешене диңгез!

– Алтынга төрәм диючеләрне кыз чакта күпме ишетмәгән димсең? «Кешечә торсак, канәгать» диюеңне ошатып чыктым ич мин сиңа, и Харис! Алтын катнашкан вәгъдә өч көннән соң тәүбәгә әйләнә бит ул.

Харисны кочаклап, аның оялчан Асиясе моңарчы әйтергә кыймаган сүзләре белән баштанаяк коендырды да ташлады. Ә ул, хәтәр дәрәҗәдә сусаган чакта су эчкәндәй, аны рәхәтләнеп тыңлады.

– Мин бит, җаным, әбиләрнең кышка киптереп куйган җиләге түгел әле, – диде Асия.

– Димим ич.

– Мин әле сабакта, сабакта.

– Өзелгән дигәнем бармыни?

– Димисең дә, сизмисең дә инде анысы.

– Каян алдың соң син бу эшләпәне? – диде Харис, аның бу сүзенә ни дип тә җавап бирә алмагач.

– Бер яхшы хатын булышты… Дүрт балам бар дигәч шаккатты. «Укытучымы?» –ди. «Юк, – мәйтәм, – сыер савучы».

– Бусына ни ди?

– Авылны әрләп алды. Нинди матурлыклар эзсез югалгалый шунда дип. Бәлки, язмышка әз генә катнашу кирәк булгандыр, кем белә, бәлки, әллә кемнәр булып бетәр идең, дип тә өстәде. Хәзер сине ирең танымый, дип, ул әйтте дә инде миңа.

Харис кисәк торып утырды да каядыр читкә, диңгез ягына бармак янап куйды.

– Һы, язмышка катнашасы килгән, ә? Ни булган безнең язмышка? Катнаштың ди әз генә. Шуннан нәрсә? Ни файда миңа, әгәр син… әйтик, артистка булдың ди? Беләбез без кайбер артистларның ирләренә нинди «язмыш» күрсәткәннәрен! Нәрсә, аныңча, без эзсез югалганмыни? Иртә әле безгә югалырга. Бер… утыз елдан соң башка сүз. Анда да югалмабыз әле без. Ник дисәң, дүрт балабыз кала… – диде Харис, кызганнан-кыза барып. Кызган тимерне суга салгандай: – Бәлки, дүрт белән дә туктамабыз әле, – дип пышылдады. – «Эзсез югалгалый!» Балалар гомеренә булса да калкып торачак кабер кала әле бездән!..

– Тукта, карыйлар ич. – Асия, муеныннан этеп, аны җәймәгә таба иде. – Ник елыйсың? – диде ул, Харис басыла төшкәч.

– Кем?

– Син.

Баш бармагы буынын тырпайтып, Харис күзен сөртеп алды.

– Елау түгел бу.

– Ни соң?

– Гарьлектән ул.

– Мине танымагангамы?

– Соң…

– Ә бәлки, гомергә бер танымау да кирәктер?

– Бәлки.

– Ник дип уйлыйсың?

– Үлгәч тә таныр өчен.

– Кем, мин үлгәчме?

– Беркем дә түгел. Мин гомумән әйтәм.

Асиянең эссе тыны Харисның колагын кытыклап алды.

…Бу сөйләшү ир белән хатынның яшьлекләрен сагынуы иде. Бер-береңә кабат гашыйк булу шушы микәнни? Һәрхәлдә, әллә ничә тапкыр күргән чыпчык күзе кадәрле ике миңе чәчрәп торуга карамастан да танымаслык чибәр хатыны булу белән Харис горур иде.

– Теге хатынга дүрт бала гына димәскә иде. Тагын икене генә булса да өстисең калган…

Алар сүзсез тынычлыкта яттылар да яттылар. Харис тәнендәге ак эз кып-кызылга әйләнгәнче. Әйтерсең лә кояш аның тәнендәге майкасын кызылга манчыды. Әллә мунчадан соң үзе яңаны алыштырып кигән кебек иттеме?

Нәрсә, дөрестән дә алмашты шул. Үз хатынын да танымаслык хәлдә йокыга талган хисләрен соклануга алмашты. Ә хатының белән соклануны ярату түгел дип кем әйтер икән?

1979

ТЕГЕРМӘН

Авыллары яңа урынга күченгәч, Бәхтизар карт оныгы Каюмны үргә алып менде.

– Күреп кал, – диде ул.

– Ник? – диде Каюм.

– Онытмаска.

Аларның авылы элек шушы үр итәгендә утыра иде. Ә хәзер ул анда түгел инде. Әйтерсең лә аны, ничә гасырлык нигезеннән тоташлый кубарып, «шайтан туе» бөтереп алып киткән. Бөтен җирне, киноларда күргән снаряд чокырларына охшап, идән асларының һәм җимерек базларның кара күзләре шадралап тора. Корым һәм сөремгә буялган берничә җимерек мич агарып күренә – алары көтүдән аерылып, ялан басуда төн кунарга калган хәлсез кыр казларын хәтерләтә төсле. Күзне иркәләрдәй бер генә агач әсәре дә юк: утынга ярардайларының барчасын да кисеп аударып, кешеләр үзләре белән алып киткәннәр, ә һәммә куакларны бульдозерлар белән өйдереп якканнар.

Инешнең аръягындагы җил тегермәне белән янәшәдә, кызгылт авызын тешсез әбиләр сыман ачып, зәңгәр күк чоңгылы астында курган ята. Ул урта бер җирдән актарылып беткән. Үзен өйгән борынгы кешеләрнең «Нигә безне болай сансызладылар икән?» дигән зарларын галәмгә кычкырып торалармыни! Бульдозерлар белән ямь-яшел битен ертып, археологлар аның эчендә ике мең елдан артык сакланган җиз хәзинәләрен музейга алып киттеләр. Инешнең яшел ярлары, текә борылышларындагы сары һәм соры комлыклары кара-кучкыл тамгалар белән чуарланган: таллыклар белән әрәмәлекләрне дә кырдырып яктылар. Чөнки бу инеш, бу кырлар һәм бу үзәннәр су астында калачак: азат Каманы кешеләр тагын бер җирдән буып куйды, һәм тиздән яңа электр станциясенең суы Каюм белән аның бабасы басып торган үр итәгенә кадәр күтәреләчәк тә, кәз астыннан чыгачак ташларга ышкылып, чал сыртларын үткерли башлаячак.

– Ул агачларны ник өеп яктылар? – дип сорады Каюм.

– Станцага барып тыгылмасын өчен, – диде бабасы. – Кешеләр шулай ут ягарга ярата инде ул.

– Инеш бетәмени инде?

– Бетми. Агуыннан гына туктый.

Хәзер авыл – үрнең көнчыгыш ягында, һәммә өй өр-яңа. Байтагы таш. Ике катлылары да бар. Ә күбесе әүвәлгечә үк агачтан салынган. Нарат бүрәнәләренең ботак эзләреннән әчкелтем исле чәер тамып-тамып тора. Каюмга алар әнкәсенең алка гәрәбәләре булып та тоелгалый.

– Инде иртәрәк ятарбыз, – диде бабасы.

– Ник?

– Кояш алданрак батар – хәзер без көн чыгышы ягында ич.

– Аның каруы иртәрәк уянырбыз, – диде Каюм.

– Син зиһенле бала. – Бабасы дәү, кытыршы учы белән аның чәчен сыйпап алды. – Иртә уянган халык озаграк яши.

– Кешеләр – халык дигән сүзме?

– Кешеләр йокласа да ярый. Ә халык… халык ул көне-тө- не уяу торырга тиеш. Бер йокыга китсә, бүтән күзен ачмый ул.

– Чү! Төн җиткәч, бөтен кеше йокларга ята ич! Бөтен кеше йоклагач, халык та йоклый булмыймыни?

– Үзебез йокласак та, безнең зиһен белән хәтер йокламый, улым, – диде Каюмның бабасы.

– Хәтер ул – төшмени? – диде малай, әзрәк уйланып утыргач.

– Ник? – дип сорады бу юлы бабасы.

– Үзем йокласам да, минем төшем йокламый. Кино шикелле, ут кабынгач, кояш чыккач кына сүнә.

Бабасы кеткелдәп көлеп җибәрде. Аннары зур учы белән битендәге елмаюны сыпырып алды да моңсу күзе белән генә түбәндәге авылларына, дөресрәге, инде авыл булудан туктаган җиргә ишарәләп күрсәтте:

– Хәтер әнә шул инде ул.

– Буш җирме?

– Бу җирләрнең борын-борыннан буш торганы юк.

– Чү! – диде оныгы, гаҗәпсенеп. Исе киткәнне ул, бабасыннан отып, «чү!» дип белдерә.

– Уйла әле, уйла.

Каюм бермәл уйланып утырды. Берүзе утырып калган җил тегермәненең мүкләнеп яшелләнгән такта түбәсенә ике кеше менеп басканы күренде. Малай аларны әрекмән яфрагында үрмәләп йөрүче кырмыскаларга охшатып куйды. Алардан өркеп, тегермәннең текә стенасындагы, кәрниз астындагы бихисап тишек һәм ярыклардан әллә нихәтле күгәрчен, чәүкә тузгып чыкты. Ә тегермән үзе, салам кибәненә кунаклаган җиреннән очып китәргә җыенган карт тилгәнне төсмерләтеп, инеш аръягындагы түбәнкерәк үр башында утыра иде. Кайсыбер такталары какшаган, асылынып-асылынып тора – шул тилгәннең җил тузгыткан йоннары төсле. Дүрт канатының икесе генә калган инде; тегермән, яралы кош сыман, талгын җилдә канатлары белән кисәк-кисәк талпынгалап куя һәм аның бөтен тәне шыңгырдау белән тула.

Түбәдәге кешеләр купкан берничә тактаны аска төртеп төшерделәр.

– Сүтәргә тотындылар, – диде Каюм.

– Тотындылар, – дип килеште бабасы. – Карт-карчыкларга утын итеп өләшергәдер.

– Матур тегермән.

– Матур. Аны минем бабайлар бурап салган иде.

– У-у! – Малай дәшми торды. – Тик анда күселәр күп, – диде ул беравыктан.

– Күп.

– Утрауда калгач, ул явызлар ачлыктан кырылачак!

– Күселәр һичкайчан ачтан үлми, улым. Алар кайда да җайлаша! Үтә сизгер җанвар ул күсе: хәвеф килсә, – син күр дә мин күр.

– Сүтеләсен сизенеп, тегермәннән дә качканнардыр ин- де.

– Юк әле, шунда әле алар. Менә сүтсеннәр дә кирәкләрен бирербез. Югыйсә өерләре белән яңа авылга таралышырлар. – Бабасы изүенең иң өске ялтыравык сәдәбен ычкындырып җибәрде. – Аларда минем үз үчем бар, – диде ул.

– Нинди үч?

– Сугыштан кайтып, тегермәнче булып торганда күрсәтте алар миңа күрмешне. Күпме ашлык, күпме он исраф иттеләр. Һич җиңәрлек булмады.

– Сүтсеннәр әле, сабакларыгызны укытырбыз! – Каюм тегермән тарафына бәләкәй йодрыгын күрсәтеп куйды. Йодрыклары бәләкәй булсалар да – каты, сөякчел; бер генә малайга да аларны каерып ачарга ирек биргәне юк иде әле аның. – Ә су тегермәнгә шайлы җитми ди, – диде ул. – Геодезист абыйлар әйтте.

– Ул биек урында – бөтен җилләргә каршы.

– Утрауда калса, шу-ундый матур торыр иде, әйеме, бабай?

– Торыр иде.

– Алайса, ник бетерәләр?

– Бетми ул.

– Сүткәч тәме?

– Үлгәч, кеше кала ич әле.

– Кала?

– Әйе. Әнә шул тегермәнне салган бабай минем хәтердә тере күк тора әле.

Малай көлеп җибәрде.

– Нидән көләсең?

– Уйлап таптым бит, бабай! Бу җирләрнең нигә буш түгеллеген.

– Соң?

– Кырлар белән, күл, инеш, урманнар белән тулы бит бу җирләр, бабай! Инде менә зур су белән тула.

– Әйе, – диде Каюмның бабасы. – Тагын беләсеңме ни белән? – Үзе үк җавап та бирде: – Тарих белән, улым. Безнең ата-бабалар тарихы белән.

«Бу тирәнең тарихы унөченче гасырдан башлана. Моңа шул заманнардан калган кабер ташлары, тау башындагы шәһәрчек эзләре шаһит. Ихтимал, алданрактыр да: кемнәрдер курган өйгән ич. Анысы инде борынгыдан да борынгы… Ә безнең кан бабаларыбыз – болгарлар монда монголлардан качып чыгып утырган. Инешнең Кама белән кушылган култыгына. Бер яктан Чулманга таянганнар, арт яктан шушы тауларга, үзәннәргә ышыкланганнар да иген иккәннәр, балык тотканнар. Җайлы, уңдырышлы җирләреннән аларны уналтынчы гасырда куып җибәргәннәр. Аларга инеш үзәне буенча югартын күчеп утырудан гайре әмәл калмаган. Инде менә яңа күчеш. «Хәерлегә булсын. Урыны гына оттырышлырак – күз алдында су тормавы күңел нурын сүрәнәйтә. Хәер, Кама күтәрелгәч, бар тарафтан урап күренәчәк, имеш», – дип, Каюмның бабасы хәтер төенчеген тагын бер кат барлап куйды. Уйлаганын оныгына да сөйләп бирде.

– Хәтер менә шушы була инде ул, олан, – диде.

Икесе дә тын калып, үзләре яныннан төшеп киткән һәм, инде инешне кичеп, тегермәнгә таба күтәрелә башлаган йөк машинасын карап калдылар.

– Синең бабайларыңнан әнә ниләр калган! – диде малай. – Ә менә сездән монда берни калмый – су баса… Җил тегермәнен дә сүтәләр.

– Сүтәләр, – дип килеште бабасы һәм тирән итеп уфтанып куйды. Оныгыннан яшереп кенә бармак бите белән күз төпләренә кагылып алды, тик малай анда ялтырашкан ике бөртек күз яшен барыбер күреп калырга өлгерде. Картайды инде Каюмның бабасы: бөтен җире агарды; бер кулы юк, бер аягы йөрми; тәнендә кылыч эзеннән калган җөй ярылып ята, ярчык эзләре дә тамаша күп.

Үр сыртына бөркәүле машина сикереп менде.

– Әти машинасы, – диде Каюм, танып. Тик нигәдер гадәттәгечә аның каршысына йөгереп китәсе килмәде. – Әти булсам, мин ул тегермәнне сүттермәс идем, – диде.

– Рәхмәт, улым, – диде бабасы. – Мин дә.

Берарадан алар янына бөркәүле җиңел машина килеп туктады.

– Нишләп утырасыз монда? – дип сорады Каюмның атасы.

– Тегермәнне сүтүләрен көтәбез, – диде Каюм, аңа карамыйча гына.

Атасы, машинадан төшеп, аның чәчен сыйпап куйды:

– Кызык булыр дисеңмени?

– Без андагы күселәр чыкканын көтеп торабыз, – диде Каюм. – Алар хәтле әшәке-е!.. Үтерергә кирәк аларны.

– Ничек итеп? – Каюмның атасы үз атасына карап алды. Бу аның «Нигә минем улымның башын юк-бар белән катырасың?» диюе иде. Каюм шулай аңлады.

Күселәрне ни рәвешле тотарга икәнен Каюм белми иде әле. Җавапны бабасының күзеннән эзләп бакты, ә таба алмагач:

– Аларны яңа авылга кертмәскә кирәк, – диде.

– Зиһенле малай син, – диде атасы.

– Ә син хәтерсез, – диде аңа малае. Ул, булдыра алганча, кашын җыерырга тырышты. – Бабайның бабасы салган ич аны. Ә син сүттерәсең.

– Сүттермим, – диде атасы, елмаеп. Аннары, җитди итеп: – Сүтмибез, – дип өстәде.

– Түбәдәге кешеләрне күрмисең мәллә? Агачларын төяргә машина да китте.

– Сүтмибез, – диде атасы тагын бер тапкыр. – Түбәсен яңадан ябабыз без аның, калай белән. Такталарын да яңартабыз.

Бәхтизар карт улы белән оныгының сөйләшүен тын гына тыңлап утырды.

– Ник? – дип сорады малай атасыннан.

– Минем әтинең бабасы салган тегермәнне синең улыңның улы да күрсен дип.

– Шәп хәтер бу, әйеме, бабай! – Каюм үз башы турысында атасы белән бабасының куллары очрашуын сизеп алды: аларның икесе дә аның чәчен сыйпарга дип үрелгән иде.

– Күселәрне нишләтәбез? – дип сорады малай, җиңел машинада әүвәл тауга түбән төшеп, аннары җил тегермәне үренә күтәрелгән чакта.

– Капкыннар куярбыз, – диде бабасы.

– Бәлки, «җен үләне» таратып чыгарсыз? – диде атасы. – Шундый хикмәтле үлән бар бит: исеннән күседер, тычкандыр уттан качкан шикелле кача.

– Кирәкмәс. Хикмәт аларны куып таратудамыни? Хикмәт – аларны бөтенләй юк итүдә, – диде бабасы.

– Мин көчлерәк ирләргә кушармын, – диде атасы. Аннары: – Син авырыйсың, әти, – дип өстәде. – Мәшәкатьләнеп йөрмә, өшәнерсең.

– Җиңеп үлсәм, миңа шул җитә, – диде Каюмның бабасы.

Каюм аның соңгы сүзләрен аңлап өлгермәде – тегермәнгә килеп җиттеләр. Аннары сорар да аңлар әле.

Җил тегермәненең череп тузган такталарын кубаралар, машинадан ялтырап торган ак калай бушатып яталар. Тавыш – гүя тегермән бөтен тәне белән көлеп тора иде.

– Бөтен җилләргә каршы берүзе калды, – диде Каюмның бабасы һәм тегермәннең канатын борып җибәрде. Яралы кошны юатуы, терелтергә тырышуымыни!

– Берүзе. – Каюм машина көзгесендә атасының үзенә елмаеп карап торган шат чагылышына күз кысып куйды.

1979

ӘҖӘТ

Кичтән чәйне куерак итеп эчте микән соң – Мәрьям әби тынычлап йоклый алмады. Әле яңгыр тавышына, әле мич астында ара-тирә сайраган ялгыз чикерткәгә, әле йөрәк кагуына колак сала-сала байтак әйләнгәләп ятты да төнге берләрдән соң гына изрәп китте. Ләкин барыбер саташып чыкты. Төшенә әллә ниткән кеше чырайлы бер козгын кереп йөдәтте. Каурыйлары тузгып беткән ул кара кош, зурайганнан-зурая барып, баганадан баганага, тупылдан тупылга күчә-күчә, ниһаять, аның корымлы кирпеч морҗасына килеп кунды. Ә ул үзе яшел чирәмле ишегалдында тавык-чебеш ашатып йөри, имеш. Козгын болай да, тегеләй дә кууга карамастан, ач кара күзләре белән тын гына ялварып, азык сорады. Суга чылаткан ипи кыерчыгы ыргыткач алмады, канлы ит кисәгенә генә риза булды. Аннары, каурыйлары тузгыган киң канатларын җәеп, тавыш-тынсыз гына кузгалды да, торган саен кечерәя барып, күздән югалды, төпсез караңгылык белән кушылып бетте. Иләмсез зур һәм шөкатьсез кыяфәтле козгынның ерактан гыжлап көлүе генә ишетелеп калгандай булды.

Мәрьям әби тыны кысылып уянганда, өй эче таң яктысы белән тулган иде инде. Авыл өстеннән самолёт очып үткәне ишетелә икән. Козгын тавышы булып, шул төшенә кермәде микән? Аның гөрелтесе тәмам басылгач, сарайдан өзек-өзек итеп, кәҗәсе тонык кына аваз салды. Мич авызы алдында бер-берсенә сыртларын терәшеп яткан кәҗә бәтиләре уянышты. Карават очындагы мәче дә корсагын җәймәгә ышкый-ышкый киерелеп торды. Кәҗә бәтиләре койрыкларын селкеткәләп сузылдылар да әниләренә җавап бирделәр. Чак кына авыш идән буенча алар турысыннан ике юеш эз сузылып китте.

Карчык, кымшанмыйча, беравык шушы авазларны тыңлап, кәҗә бәтиләрен, мәчене карап ятты. Күргән төшенең өн түгеллегенә сөенеп куйды. Йөрәге киңәеп, тәне җиңеләеп китте.

Ул торды да ашыкмый гына күлмәген киде, идәндәге юешне чүпрәк белән сөртеп алгач, почмактагы кулъюгычны ишетелер-ишетелмәс кенә шылтыратып, зәңгәрсу төстәге исле сабын белән кулын, битен юды. Кәҗә бәтиләренә «хәзер, хәзер, балакайларым!» дип дәшә-дәшә, шакмаклы ак сөлгегә сөртенде. Аннары тирән эчле калай тәлинкәгә су салды да вак кына итеп ипи турады, аны өйалдында йомырка басып утырган ана казы алдына чыгарып куйды.

Ул, казның озын, салкын муенын сыйпап:

– Туңмадыңмы суң? – диде.

Ана каз каңгылдап җибәрде дә томшык кырыйларыннан су чәчрәтә-чәчрәтә, башын югары чөя-чөя ашарга кереште. Ишегалдында ата каз да аваз салды.

Өйгә кергәч, ул, сырмасын киеп, яулык өстеннән башына мамык шәлен япкач, сырпаланып аягы астында буталышкан кәҗә бәтиләрен култык астына кыстырып күтәрде һәм әнкәләренә алып чыгып кушты. Сарайда җылы тирес белән сөт исе килә иде. Тезмәдән бер култык тукранбаш печәне алып төшеп, кәҗәнең утлыгына салды. Керешли кочагына усак утыны төяп, галошын болдыр ишеге төбендәге инде сабы гына диярлек калган себеркегә ышкыгач, өенә узды һәм, чишенеп тормастан, морҗа калагын ачып, учак көйләп җибәрде, күмер салып, самавырын көйрәтте. Өй җылына башлагач, чишенеп, тагын кулын юып алды.

Боларның һәммәсен ул ашыкмыйча, бит-кулын юган кебек рәхәтләнеп, ансат эшләде.

Кичтән калган биш коймакны мичнең плитәсендә җылытып, радиодан татарча җыр тыңлый-тыңлый чәй эчкәндә, кызыл чәчәкле чокыр төбендәге ике кара җимешкә карашы төште дә козгынның күзләрен, ачык томшыгыннан чыгып торган кызыл телен яңадан аермачык күргәндәй булды.

Ялгыз яшәп, ялгызы гына уйланып, ялгызы гына сөйләшкәләп йөрергә күнеккән Мәрьям әбинең тормыштагы барлык күренешләрнең хикмәтен, кеше сүзенең мәгънәсен, шулай ук үз төшләренең серен беләсе килә торган иде. Яшәүнең тәме, мөмкин булганнарны күреп бетереп, аңлардай нәрсәләрне аңларга тырышып үлүдә дип белә иде ул. Бүген дә менә учактагы күмерне буташтырды да, исле зәңгәр ялкыннарының сүрелгәнлегенә ышангач, морҗа калагын япты һәм, кәҗәсенә бәрәңге кабыгы салынган суны чыгарып, тавыкларына азык бутап биргәч, ахирәте Галимә янына барып кайтырга булды. Төшен дә юратасы, сөйләшеп тә утырасы килә иде.

Ул капканың тимер келәсен чыңлатып ачты да, яргаланып беткән имән баганага сөялеп, әйләнә-тирәсенә күз салды.

Быелгы язның беренче төнге яңгыры авыл йортларын, үз өенең сул ягындагы карт өч тупыл белән уң яктагы ялгыз ак каенны каралтып, юешләтеп калдырган. Яшел күзләрен ачкан яфрак очларына чиста тамчылар кунган. Каен ягындагы рәшәткә буенда яткан усак бүрәнә астыннан кычытканнарның кызгылт-яшел яфраклары борнап чыккан икән. Һавада каен суы исе сизелә.

Менә җил исеп куйды. Агачтагы яңгыр тамчылары җиргә коелышты. Карчыкның җыерчыклы ябык битен җил белән бергә җир исе сыйпап үтте. Аны салкынча һава агымы калтыратып җибәрде. Ул гына да түгел бугай. Күргән төше һаман күңел төбендә. Якадан кереп, арка буенча төшеп киткән боз кисәге кебек.

Күршеләрнең ишегалдыннан, җыр дисәң җыр булмаган сәер, ят тавышлар яңгырый. Гөләндәмнең студент оныгы ялга кайткандыр. Шул егеткә көчек шикелле ияреп йөри торган бәрдемле-суктымлы җыр бу. Ара-тирә Мәрьям әби кәҗәсенең ачыкканда яисә сусаганда кычкырган тавышын да хәтерләтеп куйгалый ул.

Ак яр астында каралып күренгән тар инеш бернигә исе китмәстән ага да ага. Карчык аны иртәнге томанда шуышып барган кара еланга охшатты. Уена килгән әлеге чагыштыру күңелен чиркандырып, йөрәген тагын сулкылдатып җибәрде.

Таза, нык йортларны, челтәрле-чачаклы тәрәзә йөзлекләрен карый-карый һәм юлында очраган кешеләр белән хәл белешә-белешә, ул урам буенча китте.

Козгын хакындагы төшне Галимә ахирәте килененең баласын затлы арбада тирбәтә-тирбәтә, җитез теле белән иренен ялый-ялый тыңлады.

– Менә шул иде, – диде Мәрьям әби, сүзен йомгаклап һәм тәрәзә төбендәге тамчы гөленең саргайган бер яфрагын өзеп алып, бармак битләре белән угалап куйды. Галимә янына үзен кызгандыру исәбе белән килмәде ул, үзе генә күтәрә алмастай төшен уртаклашкач, аның серенә төшенгәч онытуы, арынуы җиңелрәк булмасмы дип килүе ич.

Галимә карчык, бераз уйланып утыргач:

– Берәрсенә әҗәтең юктыр ич? – диде.

– Кит әле, булмаганны… Күпме гомерем калгандыр димсең? Шушыныңчы кешегә әҗәтле тораммы суң? – диде Мәрьям әби.

Алай да уйга калды. Ниткән әҗәт? Бу араларда һичкемгә йомышы төшмәгән иде бугай. Киресенчә, мәтрүшкә, миләш, балан, кипкән каен җиләге, юкә чәчәге ише вак-төяк йомыш белән күрше-күлән аның үзенә кергәли. Шушы бар күк табигать хәзинәсе белән кешеләргә кирәге тиеп торганга да шөкер, шуңа бик канәгать, риза. Әйе, якын-тирә арада аның кешеләргә бурычка кергәне юк.

Ә шулай да Галимәнең юравы аның җанына борчу салды бит, бакчи. Гүя ул бик кирәкле бер эшен оныткан да шуның өчен үкенечкә төшкән. Ә хәзер генә исә алтмыш ике еллык гомеренең кемгәдер әҗәтле калган көнен, сәгатен һичничек исенә төшерә алмады. Хәер, әҗәттән үлмиләр, әҗәлдән үләләр. Ә ул, ни алса да, кире кайтарды. Шөкер, аның намусы керсез, тәрәзә төбендәге шушы тамчы гөленең алсу чәчәге белән бер. Моңа ул тәгаен кемнедер ышандырырга җыенмаса да, үзе шуңа эчтән икеләнмәс, шәт.

– Рәхмәт, Галимә, – диде ул, пәрәвездәй нечкә һәм йомшак чәчен ак яулыгы астына җыйнап.

Өенә кайткач, самавырын яңартты. Өфләп кенә, бу юлы ике өрек җимеше салып чәй эчте. Эчеп туйгач, ана казын ишегалдына канат язарга чыгарып җибәрде, ата казы буяган такта баскычны чистартып себерде.

Сулап туймастай булып, яз исе килә. Көн, болытлы булса да, саф, пакь. Анда-санда яңгыраган авазлар аһәңле. Теге иләмсез җыр тынган: Гөләндәм, колагы тонып, саруы кайнап, студент егетнең җырын туктаткан, күрәсең. Бар дөнья тын. Бишектә йоклап яткан сабый бала кебек. Мәрьям әбинең кайчандыр коңгырт-кара булган, хәзер инде уңып, тоныкланып калган күзеннән ике бөртек яшь тамчысы бәреп чыкты. Инде ул яшьләр аның битен чылатмый, ә вак җыерчыклар челтәрләгән күз төбен генә кытыклап тора. Бармак бите белән сөртеп аласы да килми. Әллә ничек, шулай җиңелрәк шикелле. Коры хистән яшьле хис кадерлерәк.

Ул калай ләгәндәге яңгыр суы белән чистарынган һәм инде болдыр ишеге төбендә сабырсызланып таптанган ана казын өйалдына – оясына кертте, җайлап кына күтәреп, йомыркаларына утыртты. Ә ата казын инешкә куалап төшерде. Өенә кайтырга юнәлгәндә, тыкрык борылышыннан, тар чалбарына көчкә сыеп, зифа билле, яңаклары янып торган бер кыз килеп чыкты. Ул җырлый иде, аны күргәч тынды тагын. Оялып китте, ахрысы. Оялып җырлау – чын җыр инде ул, Мәрьям карчык моны яхшы белә.

«Кем кызы суң әле бу? – дип уйлады ул, хәтерен җыйнарга тырышып. – Чат Кәшифәнең яшь чагы. Карасана, танымый да торам, тишек хәтер – Зөбәрҗәт ләбаса! Күз тимәсен!»

Кыз, аның янына килеп җитмәс борын:

– Исәнме, Мәрьям әби! – дип эндәште.

– Шөкер генә, кызым! Үзең ни хәлләрдә суң?

– И-и, әби! Клубка оркестр апкайттык! Кич белән биергә кил!

«Ә Кәшифәнең әнкәсе Сөембикә иде», – дип уйлады карчык.

– Биибез әле, биибез. Ахирәткә кергәнче, чат биеп калыр чагыбыз, – диде ул.

– Сине авылда «Җырчы Мәрьям» дә диләр бит әле.

– Безне, кызым, хәсрәт җырлатты шул…

– Ә шатлык?

– Шатлыгы сезгә насыйп булсын инде. Сез җырласагыз, без җыламабыз. Бакчи, кыяфәтең үк җыр белән бер.

– Киемемә карап әйтәсеңме? – диде кыз. Зәңгәрле-кызыллы курткасының ялтыравыклы төймәсен әле ычкындырды, әле чыртлатып төймәләде.

– Киемеңә карап әйтүем түгел. Эш дип янып йөрүеңә карап.

Алай да карчык кызның кызыл тырнаклы, затлы йөзекле бармакларына карап алды да карашын үзенең йөрәк тибешенә ияреп селкенгән ябык бармакларына күчерде. Заманында ул үзе дә, Зөбәрҗәт кебек, сыер савучы иде. Тик аның кулына вазелиннан битәр бүтән май заты кунмады, бармакларына көмеш балдактан гайре зиннәтле әйбер тимәде. Аның бар байлыгы кер кунмастай, гөнаһ ябышмастай җаны иде бит. Шуңа куанып, шуңа юанып яшәде.

– Эшең уңмы суң? – дип сорады ул.

– Тау күчерәбез, Мәрьям әби!

Кыз тип-тигез ак тешләрен күрсәтеп елмайды да ефәк яулыгы астыннан биленә салынып төшкән юан чәч толымын уйната-уйната китеп барды.

«Тау күчерәбез… Тау күчерәбез…» дигән сүзләр Мәрьям әбигә ерак-еракларга очып китеп баручы кыр казлары тавышы кебек кенә ишетелеп калды.

Ул, күзен кыса төшеп, күрә алганчы кызның артыннан карап калды. Аның да күпләрне кызыктырып, күпләрне иләсләндереп, күпләрне көнләштереп йөргән яшь чаклары бар иде лә! «Җырчы Мәрьям» дип кенә түгел, «Чибәр Мәрьям» дип тә атыйлар иде лә аны… Шул чаклар сагындыра, әй сагындыра икән дә суң!.. Хәзер әллә кайчангы теге каз өмәләренә, шанлы Сабан туйларына, дәртләнеп печәнгә төшүләргә, кеше күзенә чалынмаска тырышып, Садретдины белән болынның аулаграк төшләрендә алсу таң каршылауларга кире кайтып булса икән!.. Юк шул, юк. Салкын чишмәләр тау ташлары арасына кире керми, җылы инеш гел түбән ага, карт атларга яңа теш чыкмый… Тормыш камыр түгел: нәфескә ничек кирәксә, шулай әвәлим димә… Садретдиннар бу тормышны кирәгенчә җайлап куйдылар да бит, тик әнә үзләре салкын җир кочагында шул инде: их, күмәкләшү чорында яманнар башларына җитте. Хәтта ки төшләргә дә кермиләр инде, уяу истә генә яшиләр.

Мәрьям әби бүген күргән төшен һәм Галимә ахирәтенең шуны үзенчә юравын яңадан исенә төшерде. Карт хәтер бозга язган булган да, аның уйлары, кисәк җил ачып җибәргән тәрәзә өлгесе кебек сискәндереп, сугышта хәбәрсез югалган улы Нәкыйпкә барып тоташты.

Сугышның беренче язында яралангач һәм госпитальдә дәваланып чыккач, Нәкыйп авылга кайтып торган иде. Беркавым җылы сөт, үлән сулары эчеп сихәтләнгәч, өй түбәсенең черегән такталарын алыштырып бетергәнен дә көтмәстән:

– Үпкәләмә инде, әнкәй, ярыймы? Китим әле мин… Өйдә ятсак, фашист козгынны кем куар? – дигән иде.

Ана нишләсен инде? Бердәнбер улының күзенә карады, һәм барысын да аңлады. Сүзсез генә рөхсәтен бирде. Ул рөхсәтнең иң соңгы рөхсәте икәнен белгән булса да, каршы килә алыр идемени? Шуннан соң:

 
Күз керфекләрем талганчы
Карыйсым калган икән, –
 

дип, меңнәрчә мәртәбә җырлап кына юанды.

Мәрьям ул чакны җилпучында өч-дүрт кенә уч он калган йортта ары сугылып, бире кагылып аһ орса да, сугышчы улына тамагы туярдай күчтәнәч хәстәрли алмады. Күрше Гөләндәмнән әҗәткә бер бөтен арыш ипие алып чыкты. Аның ире тракторчы иде, сугышка җибәрми тордылар. Әзме-күпме хәлләре бар, Гөләндәмнең күңел тәрәзәсе ачык иде.

Нәкыйп ул ипине, киң күкрәгенә терәп, урталай кисте дә яртысын солдат биштәренә төреп салды, калган яртысын өстәлгә куйды.

– Гөләндәм апага әйт, әнкәй, үз бурычымны кайткач үзем түләрмен, дип әйтте диген… Ә иртәгә колхоз председателе янына бар. Сөйләштем: өч пот арыш язып бирергә вәгъдә итте, – диде.

Нәкыйп шул китүдән кайтмады… Кем белә, исән-имин әйләнеп кайткан шәттә, баягы Зөбәрҗәт, ихтимал, Мәрьямгә онык тиешле кыз булыр иде әле, әй? Кәшифә, Нәкыйп… Кеше-карага белгертмичә, Мәрьямнең үзеннән дә яшереп, йөрешеп кенә калдылар шул. Тик андый эшне ана, үз күзе белән күрмәсә дә, күңеле белән сизми каламы соң?.. Өзелгән җыр, өзелгән җеп; өзелгән гомер, өзелгән нәсел…

Ә ипи әҗәте шул көенчә үтәлми калган икән ләбаса! Ул аны элегрәк елларда изге ният белән кайтармаган, кертмәгән иде. «Ашар ризыгы бетмәгән булса, Нәкыйбем кайтыр да үзе түләр», – дигән өмет шулай итте. Күрәсең, тора-бара баштан чыккан… Галимә ахирәте әйткән әҗәт шул инде, алайса. Теге козгын да шуны искәрмәде микән? Кеше икмәге белән озак яшәмәссең бит инде.

Мәрьям әби: «Туктале, куәсемә баш ясап, ипи салыйм да Гөләндәмгә шул бурычны үз кулларым белән кертеп бирим әле. Ипи салып карамаганга ни гомер инде. Һаман кибетнеке. Гөләндәм үзе күптән оныткандыр, шәт. Ни әйтсәң дә, биргән онытыла, алган онытылмый… Кайтыр тәкъдирдә Нәкыйбемә бер эш кими торыр, ичмасам», – дип уйлады.

Шундый ният белән кече капканы ачып эчкә атлады. Бирәчәгең бирми, гүргә кереп булмый ич.

Ялтырап кояш чыкканын ул абайламыйча да калды.

Ә кояшның якты, җылы нурлары яфракларда елтырашкан яңгыр тамчыларын ни арада кипшетеп бетерде. Агач кәүсәләре югандай чистарып калды. Тәрәзә каршындагы миләш агачы ботагына алгы канатларына киң кызыл тасма төшкән чуар күбәләк килеп кунды. Әйтерсең лә кемнеңдер тылсымлы кулы, табигать белән шаярып, вакытыннан бик күпкә алдан миләш тәлгәшен кызартып чыгарды.

Икенче көнне таң белән урам буенча фермага таба ашыгучы кыз-кыркыннар, хатыннарның сөйләшеп узганы ишетелде. Алар арасындагы Зөбәрҗәт усак бүрәнәдә башын иеп утырган Мәрьям әбине шәйләп алды.

– Нихәлең бар, Мәрьям әби? – диде ул, кичәгечә бөтен йөзе белән елмаеп.

Тиз генә узып китмәкче иде дә, җавап алмаганына сәерсенеп, капылт әйләнеп карады. Аннары, янына килеп, аның иңбашына шуып төшкән мамык шәленә орынды:

– Исәнме, әби!.. Галәмәт, йокыга киткән ич ул, кызлар!

– Таң күзеннән кая кузгалган икән?

– Яз дигәнең карт сөякне дә эретә шул.

Карчык, чая кызның тагын бер кагылуыннан уянып киткәндәй, авыртмыйм дигән төсле, чак кына янтайды да аркан авып төште, рәшәткәгә терәлеп калды.

– Үлгән ич ул, кызлар!

– Әни-и-и!..

– Үлгән? Кит әле, булмаганны…

– Бүрәнәгә утырып үләләр димени?!

– И әби, әби…

Ни ара халык җыелды.

Мәрьям әби, яшь бала кочкан кебек, күкрәгенә кызарып пешкән бер бөтен ипи кыскан иде.

1972–1980

ИР

Кояш нурына коенып яткан умарталыкка каеннар арасыннан ак кәрзинле бер хатын килеп чыкты. Җете яшел ашъяулыкка ак гөмбә бастырып куйдылармыни! Ак күлмәк-чалбардан һәм киң кырыйлы көрән эшләпәдән булганга, ул бөтен- ләе белән гөмбәне хәтерләтә иде. Тикмәгә түгел, күрәсең. Чыннан да, гөмбә вакыты. Чыннан да, аның гөмбәгә килгәнлеге шиксез.

Киенүенә караганда, бу хатын тормыштан зур тәм табып яши белә булса кирәк. Нечкә зәвыклы икәнлеге сизелеп тора. Гөмбә җыю аңа театрга яки мәҗлескә баргандагы шикелле бер тамаша, күңел ачу гына, ахрысы. Әйтерсең ул беләгенә кәрзин асмаган, бәлки иннек-кершән, бер саплам җепле энә, акча янчыгы, кулъяулыклы бәләкәй сумка гына элгән. Каен яфраклары лепердәшкәндә уйнаклап алган кояш нурлары аның муенындагы алтын кулон чылбырында җемелдәп куйды. Әле, озын керфекле күзен кыса төшеп, каенлыкны, әле эшләпәсен тотып, агач ябалдашларының чайкалуын күзәткәли иде.

Умартачы хатын аңа кызыгып, көнләшеп, сокланып карап торды. Ул да ак халаттан, кортлардан саклагыч иләк кигән. Яланаяк. Кулында – борыныннан зәңгәрсу төтен чыгып торган төсләвеч. Гүя ул киенмәгән, бәлки баштанаяк төтен һәм бал исенә төренгән. Үзен читтән карагандай барлап чыккач, ул янга борылды да кимсенеп аскы иренен тешләде. Ак киемле хатын белән аны ничек янәшә куймак кирәк инде? Ул, кырын баскан килеш, саклагыч иләген, салып, умарталык өенең стенасындагы чөйгә элеп куйды, астан гына ят хатынны күзәтеп торды.

Әнә ничек килә! Ул йөреше!.. Атлаган көйгә биле бөгелә дә сыгыла. Вәкарьле, горур кеше икәнлеге әллә кайдан кычкырып тора шикелле. Эшләпәсенең бөгелеп килгән киң кырые ябыграк йөзен күләгәләп, күзен тылсымлы бер нур, мөлдерәмә сер, моң белән тутырып куйган.

Ә ул нинди? Каршысына күңеле белән бер көзге бастырып, ул үзенең шундагы чагылышына күтәрелеп карады… Икегә тарап, ике толымлап үргән, чигәсе тирәсендә көдрәләнеп торган коңгырт чәч, читенә кара миң кунган чак кына җәенкерәк борын… Әй, нигә кимсенеп тора соң әле? Хәзер аның нинди булуының ни мәгънәсе бар? Инде дә килеп, хикмәт йөз белән кыяфәттәмени?.. Аның «Йөрәкле Сөембикә» дигән аты бар лабаса… Халык теләсә кемгә йөрәкле димәс. Киресенчә, йөрәксез дип чыгарсалар, нихәл итәрсең?

Ят хатынның якынаюын күргәч, Сөембикә итәген сыпыргалап алды, төсләгечен баскычка куеп, кулын халатына сөрткәләде дә, бөтен йөзе белән елмаеп:

– Исәнмесез! – дип эндәште.

– Матур икән монда, – дип җавап бирде ак киемле хатын. Тавышы таң җиле сыман ягымлы икән. Ул тавышны тагын ишетәсе килеп тора кебек.

– Каенлык булгангадыр, – диде Сөембикә. – Ә бу якта юкәлек, аннан ары карабодай басуы.

– Монда бер ир кеше буталмадымы?

– Иртә белән завхоз килеп киткән иде.

– Юк, күн курткалы, күлмәге шакмаклы. Күн итек кигән.

– Бөркү ләбаса, ник алай киенгән?

– Күренмәдеме, дим?..

– Юк.

– Ә машина? Зәңгәр.

– Моннан үтмәде.

– Хөрәсән! Кая олакты соң бу?

– Кем?

– Ирем лә, чәнчелеп киткере! Машинаны юып киләм дип китте дә, суга чумдымыни! Мокыт! Гөмбә оясы күрсәтәм, дип, әллә ниткән җәһәннәм ераклыгына алып килде дә… Дөньяга бу кадәрле дә бәхетсез җан булып килермен икән, билләһи!.. Матур сездә, әй, матур да икән соң!..

Кисәк җил исеп куйды. Аның көрән эшләпәсе умартачы өе почмагындагы сулы кисмәккә очып төшә язды. Сөембикә тотып калмаган булса, аның эссе кояш астында сасып беткән суга барып төшәчәге шиксез иде.

– Рәхмәт, – диде ак киемле хатын. Таралып төшкән чем-кара чәчен арттан җыйнады да эшләпәсен тагын да батырыбрак киеп куйды. – Авыл еракмы?

– Кайсысы? Моннан кай якка китсәң дә авыл.

Ак киемле хатын югалып калгандай булды, читкә, каядыр каен ябалдашларына карап сөйләшкән җиреннән кырт борылып, Сөембикәне баштанаяк сөзеп чыкты.

– Иң якыны, – диде ул.

– Иң якыны – безнең авыл. Тик анда җәяү ераграк – өч чакрым.

– Шунда аракыга киткән инде, алайса, имансыз.

– Эчәмени? Машинада булгач ярамыйдыр ич?

– Эчүен эчми. Тик ихтимал. Ирләргә ышансаң…

– Шулайрак шул… – дип уфтанды Сөембикә.

– Синеке эчә мәллә?

– Элек салгалый иде… Зуррак берәр эш эшләп ташлаган саен.

– Нинди эш инде ул «зуррак»?

– Утын алып кайтса… Шәһәргә ит, бәрәңге сатарга барса… Авыл җирендә эш бетеп тормый инде.

– Ә хәзер саламы?

– Белмим… Карагыз әле, мин баягынак чәй эчкән идем, самавырым суынмагандыр әле… Бал белән, ә?

Сөембикә ире турында сөйләүдән җиңел котыла алуына сөенеп куйды. Очраган бер кешегә зарлану эшмени ул? Ул ир яманлауны өнәми. Сәлимҗаны ташлап чыгып киткәч тә, аны хурлардай бер генә авыз сүз дә ычкындырмады. Әйе, аның ире салгалады. Яшерүдән ни мәгънә? Ул иренең бу хилафлыгын вакытлы чир дип кабул иткән, аның белән килешкән, үзе белеп туктар дип көтә иде. Көче җитмәде. Ташлап чыгып китте. Шәһәргә. «Сине кызганам. Күрәләтә бәхетсез итә алмыйм», – диде. Сөембикә ялынмады. Ул да ирен кызгана иде. Шуңа өстәп – ярата. Өзелеп. Һәм сагына… Тик аны бернинди көч тә ирен эзләп шәһәргә барырга мәҗбүр итә алмас. Хатын-кыз бөтен нәрсәсен югалта ала. Әмма горурлыгын… Анысы кагылгысыз. Ул – изге. Ул – үлгәнче кирәк. Мәңгегә. Хатын-кызның горурлыгы – үз-үзен ихтирам итүе ул. Шул ихтирамын югалткан хатын-кыз – беркем дә түгел. Үз-үзенә ихтира- мын югалткан хатын-кыз иң кирәкле нәрсәсеннән мәхрүм кала – ярату хисеннән. Сөембикә моны бик яхшы сиземли. Искиткеч яхшы. Ярата иде ул Сәлимҗанын! Матур итеп. Бар дөньясы белән. Ләкин ялынып түгел. Һичкайчан. Ялынып яратканчы, яшәмәвең артык. Ирне үзең белән калдырырга ниятләп ялынуны ул яратуга иң зур хыянәт кылу дип белә иде. Болай уйлау, бәлки, ялгыштадыр. Әмма дөньяда кайбер һич кире каккысыз дөреслекләрдән дә кешелеклерәк ялгышулар булу ихтималын ул күңеле белән сизенә, шуңа инана, хәтта табына.

Үзен умарталыкка килеп чыккан ак киемле хатыннан ямьсез санаган Сөембикә менә нинди иде.

Ак киемле хатын, гәрәбә кебек алтынсу балны кызыл тел очы белән генә каба-каба, бер чеметем мәтрүшкә чәчәге салынган чәй эчте. Тәмләп. Ашыкмыйча. Мактый-мактый. Чынаякның эчке йөзендәге алтын кайма белән аның бармагындагы тар гына алтын балдак бер-берсен тулыландырып тора. Сул кулындагы зур кызыл кашлы йөзек нуры әле аның битендә, әле самавыр корсагында уйнаклап ала. Кызыл җирлеккә ялтыравыклы вак яшел төрткеләр төшерелгән тырнаклар… «Әкрен, чү, ашыкма, кабаланма» дигән төсле читкә тайпылып тырпайган чәнти бармагы… Сөембикә аның чәй эчү рәвешен ошатты, каршысына утырып һәм тулып торган яңакларына таянган килеш карап торды. Телевизор карагандагыча.

Умарталык өенең тәрәзәсе икәү генә, алары да кечкенә итеп уелган. Салкынча һәм күз бераз торгач кына ияләшерлек караңгылык. Әмма өй эчен самавырга сузылып төшкән пычак калынлыгы гына кояш нуры җылытып һәм ике хатынның ак киемнәре яктыртып тора сыман. Стенадагы агач чөйләргә кәрәзле һәм буш рамнар элеп куелган. Шүрлектә, тәрәзә төпләрендә кипкән агач гөмбәләре. Сәкедә печән, тун, зәңгәр тышлы бер мендәр, юрган. Почмакта тирләп торган су савыты һәм балта. Тәрәзә пыяласында ялгыз бал корты бәргәләнә иде, канатларыннан сак кына тотып, Сөембикә аны ачык ишектән тышка чыгарып җибәрде.

– Уф-ф! – диде ак киемле кала хатыны һәм әллә каян гына яшел каймалы ак кулъяулыгы чыгарып, сак кына баскалый-баскалый, маңгаен, колак артын, муенын сөрткәләде. – Рәхәттә яшәүчеләр бар да соң! Сахра!.. Табигать нигъмәтләре… Бакчы нинди чәй, ә? Рәхмәт, кадерлем! Без дә торган булабыз инде. Шәһәрне әйтәм… Ә! Сөйләп бетермәдең ич әле! Ирең, ирең…

– Белмим дидем ич. Элек эчкәли иде, хәзер белмим.

Ак киемле хатын эшләпәсен өстәлгә салып куйган иде. Ул ат ялыдай бер якка асылынып төшкән чәч көлтәсен артка селтәп җибәрде дә авызын бармак очлары белән генә каплап көлеп алды:

– Ничек белмисең?

Сөембикә сүзнең тагын былтыр яз чыгып киткән иренә әйләнеп кайтуын теләми иде, шуңа күрә торды да ачык ишек бусагасына барып басты, кулларын баш артына кушырып, ишек яңагына сөялде һәм, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп:

– Китте ул, – диде.

– Ташлапмы?

– Ташлап.

– Балаларыгыз бар идеме соң?

– Икәү. Кызык, сагынмыйлар…

Тыштагы яктылык Сөембикәнең ак халатын үтә күренмәләндереп тора иде. Ак киемле хатын аның халат астыннан берни дә кимәгәнлеген күреп алды. Ул аның яктылык алтынлатып калдырган балтыр төкләренә, нәзек биленә, мул күкрәгенә кырын караш ташлады да: «Сәламәт тә соң, чукынчык!» – дип уйлады.

Кара ишек яңаклары кинәт кенә рамга әйләнде. Ә рам эчендә яланаяклы шушы сәламәт хатын, яшел үлән, өч умарта, арканлап куелган аклы-каралы бозау, саргайган печән чүмәләсенең ярты ягы. Чиста, тын. Кан басымы күтәрелгәндә колак шаулаган шикелле, тигез генә итеп бал кортлары гөжли. Печән, бал, төтен исе…

– Котылгансың, – диде шәһәр хатыны, тавышына юату билгесе чыгарырга кирәклеген вакытында искәреп. Ә ул моны булдыра ала иде.

– Юатмагыз… Кызганыч, – диде Сөембикә.

– Безнең язмыш кызганырлык та шул.

– Мин аны әйтәм… Ялгыз башы нишли торгандыр. Монда, ичмаса, вакытында җылы ашы, юган киеме әзер иде.

– Төкерсәнә! Дөньяда ирләр беткән димени?

«Анысы шулай, – дип уйлады Сөембикә. – Әнә аңа да сүз катучылар юк түгел дә бит кана…»

– Үземнекен мин үзем куып чыгардым, – дип дәвам итте ак киемле хатын. – Кибеттә эшлим, үз көнемне үзем күрәм… Аерылышуга, машина алып куйдым. Атка ияр генә табыла инде ул. Кем кызыкмас, мәйтәм. Мин сине, син мине белешмибез дигәндәй, яшереп тормыйм: миңа гыйшык тоткан атлы кыланып, машинага кызыгучылар… Ярар инде, сөйләп тормыйм. Булды, булды… Бер көтү, ачуым килмәгәе. Тик бозау көтүе… Ошаганнары булды, ошамаганнары… Әй сеңлем!.. Әйе, әйе, гаҗәпләнәсе юк, сеңлем… Син минем йөземә карама, хатын-кыз үз-үзен саклый белсә, гүргә дә кыз булып керә ала ул… Әйе-е-е, булмады түгел… Аннары минем кибетемә – мин кибет мөдире – бер йөкче килеп урнашты. Кем икәнен күз асла- ры бер чакрымнан кычкырып тора… Ичмасам, тегеләре шикелле тел сындырып, үзләренең чәүкә генә икәнлекләрен былбыл дип тәкъдим итеп азапланмады. «Ниса Хаковна, – ди бу, беркөнне чираттагы премиясен чөмереп кергәч, – машинаңны күгәртеп яткырма, рульне генә түгел, үзеңне дә ничек тотасын белермен, мине әрәм итеп сасы тулай торакта яткырма инде син». Туры сүзе майлар булып күңелемә ягылды да ятты бит, әй!.. Үземнең дә иләсләнебрәк йөргән чак иде, шушы премияңне эчүне соңгысы дип ант итсәң, риза, дидем. Икмәк тотып ант итте. Ант иткән ирне ничек тотасын беләм мин, сеңлем.

Керттем… Язылышырга ашыкмыйм әле, аның белән бүлешәсе килеп торган мөлкәтем юк, дөнья хәлен кем белә. Кем белә әле аның нинди булып чыгасын. Дөрес, гөнаһысына кермим, машинаны күз карасы кебек кенә тота. Ир буларак та… Хи-хи-хи… Тик менә бозау да бозау, ул да бозау инде!.. Бер яктан, кулайлыкка бик кулай инде бу – кай якка өрсәм, койрыгын чәнчеп, шунда чаба. Әле менә быел курортка бардым, үземне генә җибәрде, карышмады. Ә менә кайтып төшсәм – гаражның йозагы күгәреп беткән. Машинага утырып та карамаган, юньсез. Бер ай буена бит ул. Кеше ял иткәндә, миңа язык мәллә дип маташа. «Кеше» дигәне мин булам инде, янәмәсе. Ах, мәйтәм, иманыңны фәлән-төгән!..

– Нигә, яхшы ич инде: машинаны, үзенчә, саклавы булгандыр.

– «Саклавы»! Машинаның бер кич гараждан чыкмавы күпмегә төшкәнен беләсеңме соң син?!

– Кеше гаражында тотасызмыни? Түләпме?

Ак киемле хатын, шуны да белмисеңмени дигәндәй, читкәрәк борылып, башын артка ташлап куйды.

– Бәй! Шәһәр кешесен трамвай белән такси гына ташып бетерерлекмени?

– Ә-ә-ә…

– Шул шул менә!

– Ниса… апа… Минем бераз гына әчеткән балым бар иде… бәлки, ни… әз генә, ә? Кала кешесендә… бигрәк тә сез кибетчеләрдә затлырагы да бардыр. Шулай да, тансыкка, дим.

Сөембикә шикләнеп кенә ак киемле хатынга карап алды. «Ярык тәлинкә шикелле әйләнүеннән туйганымны сизмәгәнме?»

Ак киемле хатын, изүен чеметеп кенә һәм чәнти бармагын тырпайтып, күкрәгенә һава җилпегәндәй итте:

– Тышта бөркү ләбаса.

– Әз генә. Тәмен генә белергә. Председатель кайбер чакны колхоз кунакларын алып килгәли, шулар өчен генә куйган нәмәрсә.

– Оетмасмы соң?

– Чиста балдан гына. Колмаклап. Дәва ише генә.

– Рәхмәт, алайса. Бу бозауны да «берәр шешә кыстырмагансың» дип сүккән идем. Искә төште, шуны эзләп киткән инде ул, алайса… Шәһәргә килеп чыксаң, минем кибеткә сугыл. Дөньяда юк нәрсәне дә табып бирермен, сеңлем. Ачык чырай, такта чәй белән генә калмабыз. Арча кырында, зиратка каршы. Беләсеңме?

Кала хатынының ягымлы тавышын тыңлый-тыңлый, Сөембикә алтын каймалы чынаякны чайкап түкте дә урыны-урыны белән акшары кубып төшкән мич авызына иелде. Ак киемле хатын, бөтен тәне белән борылып, аны арттан карап торды. «Сәламәт тә соң, чукынчык!» – дип уйлады ул тагын бер мәртәбә. Шушындый хатынны ташлаган ир аның кулына эләксәме? Ул аны нишләтәсен уйлап бетермәде. Иренде. Һәрхәлдә, нишләтәсен белер иде. «Әх, бу тәкъдирен әйтер идем!.. Үзен ташлап китәрлек бер ир һәм шул ирнең аякларын кочаклап елый-елый, кал инде, кал, дип ялварырлык язмыш белән очраштыра алмады, хәерсез!»

Сөембикә өстендә колмак чүбе йөзеп йөргән бал китереп сузды. Кала хатынының борынына әчкелтем ис килеп бәрелде. Ул тирән итеп тын алды да, иренен чынаяк читенә тидерер-тидермәс кенә якынайтып, бер йотым эчеп куйды. Зәңгәргә буялган күз кабакларын йомар-йоммас кына бал тәменә ләззәтләнеп торды. Әйе, ул тормышның һәр тәмен тоярга ярата иде. Аннары, ак һәм шома чәнти бармагын чәй эчкәндәгечә үк тырпайтып, йотымлап кына эчә башлады. Эчеп бетергәч, ирененә кулъяулыгын тидереп алды. «Мескен ир», – дип уйлады Сөембикә, кала хатыны сөйләгән ирне күз алдына китерергә тырышып. Нигә мескен? Дөнья хикмәтләрен хәзер генә ачыклап бетерерлекме соң?

Койрыгын бөгеп, өйгә сары мәче килеп керде. Сөембикә аны биредә кунган чакта иптәш булсын дип үзе белән йөртә иде. Ят хатынга исе дә китмичә, ул сырты белән Сөембикәнең яланаягына килеп ышкынды. Сөембикә теге йөкчене күз алдында күргәндәй булды. Ул кала хатынының ак чалбар балагына ышкынган сары мәче кыяфәтендә иде. Юк, юк, аның дөньядагы бер генә ир затын да ул кыяфәттә күрәсе килми. Ул шул ук мич авызыннан бидон алды да, консерв савытына сөт салып, мәчесе алдына куйды. Ул ире Сәлимҗанның да кайнаган сөт яратканын исенә төшерде.

Урманның тигез шавына ерактан гүләп килгән машина тавышы кушылды. Аннары ул туктады бугай. Моторы сүнде. Үзенә бертөрле көй чыгарып, сигнал бирделәр. Юк, председатель машинасы түгел икән. Сөембикәнең мондыйны ишеткәне юк. Кара, «Ниса, Ниса» дигән шикелле кычкырта түгелме соң?

– У-у, бозау, килеп җитте!

Кала хатыны һичнинди ашыгу хәрәкәте ясамыйча торды да Сөембикәгә матур кулын сузды:

– Сау бул, сеңлем! Онытма, кер! Рәхмәт, яме!

– Мәгез, кечкенә генә күчтәнәч, – дип, Сөембикә аңа кәгазь каплап бәйләнгән ярты литрлы банка сузды. Аңа алтынсу бал салынган иде.

– И-и, бигрәк тә зур рәхмәт инде, сеңлем. Кер, һичшиксез, керә күр, яме… Сау булып тор. – Ул эшләпәсен кигән иде инде, аның алгы кырыен кайтара төшеп, Сөембикәнең маңгаен үбеп алды. – Сау бул, кадерлем! Рәхмәт!

– Хушыгыз!

Тыштан «Ниса!» дип кычкырган ир-ат тавышы яңгырады. Каенлык ягында да, юкәлек ягында да «са! са!» дигән кайтаваз уйнаклап йөрде. Сөембикә ул кайтавазны кунар урын тапмыйча бәрелеп-сугылып йөргән урман күгәрчене итеп күз алдына китерде.

Ак киемле хатын, мич уентыгына беркетелгән ватык көзгегә карап, иңбашларын, чалбар каешларын сыйпаштыргалады да баллы банканы төбендә өч гөмбә моңаеп торган кәрзиненә салып чыгып китте. Өйдә мич, бал, самавыр, кояш җылыткан тун исе генә калды. Сөембикә яшел үләннән зәңгәр җиңел машинага таба йөзеп баргандай җиңел генә атлаган кала хатыныннан тагын көнләшеп куйды. «Бәхетле», – дип уйлады ул. Бәлки, яманларлык ирең булу да бәхеттер ул?

– Кая олактың син, бозау? Машинаны ник юмадың?

– Бу тирәдә су юк икән.

– Ник өстерәлдең шулхәтле?

– Кибет ачылмый торды. Танышлар да очрады.

– Нинди танышлар?

– Шушы авылныкы мин.

Сөембикә сискәнеп китте. Тәрәзәдән карап тора иде, ишек янына ашыкты. «Кем булыр икән?»

– Тапкансың вакыт!

– Нитмәле, Ниса Хаковна… Нитмәле син, әйе! Кызма…

Сөембикә бусагага менеп басты, бөтен гәүдәсе белән алга омтылып куйган иде дә тыелып калды. Әйтерсең лә бүрәнәгә менеп баскан җиреннән егылып төшә язды. Машина янына барып җиткән ак киемле хатынның кулын үбәргә дип иелгән күн курткалы һәм күн итекле кеше аның ире Сәлимҗан иде. Тураеп баскан чагында ул караңгы ишек төбендәге яланаяк- лы Сөембикәне танып алды. Авылда ул балаларын очратмаган, ә кешеләр Сөембикәнең умарталыкта эшләгәнен әйтмәгәннәр иде.

Ул төнне Сөембикәнең зәңгәр тышлы мендәре ике яктан да күз яшенә чыланып бетте. Бу Сөембикәнең ире ташлап киткәннән соң әле беренче тапкыр гына елавы иде.

1980

ЯЗМЫШ

Җиз белән тышланган кургашын герле, җиз телле борынгы зур сәгать кичке алтыга сукты. Аның картларныкы төсле калтыравык тавышы әкрен генә сүрелеп, тынып калгач, өй эчендәге караңгылык куера төшкәндәй булды. Дәү бер күбәләк сыман, түшәм белән стеналарда учактан төшкән ялкын шәүләсе талпынып тора иде.

Тышта җил, җәяүле буран. Йортка тоташкан электр чыбыклары өй бүрәнәләрен зыңлата. Кайвакыт аның карт сөякләре шушыңа охшашлы эчке бер зың белән сызлангалый иде. Ул, яран гөленең сирәк яфраклы ботакларын аера төшеп, тәрәзәдән урамга карамакчы булды, әмма пыяла бозланган, көмешләнеп каткан иде. Кызы – мәктәптән, кияве колхоз идарәсеннән кайтмаган әле. Төпчек оныгы күршеләргә кереп озаклады. Шуңа күрә ул ялгызы утыра иде. Караңгы булуга, күзе начар күрүгә карамастан, ул бәйләү бәйли, тик гомер буе эшләгән бу эшенә аның дөм караңгыда яисә дөм сукыр килеш тә кулы барыр иде.

Көндезен кәстрүлгә әзерләгән, күперсен өчен җылы мич башына төреп куйган әче камырын ул учак янындагы өстәлгә китереп утыртты. Күмер чәчрәп, берничә урыннан тишелгән алъяпкычын кирәкмәсә дә биленә кыстырды һәм, беләкләрен алмаш-тилмәш югары күтәрә-күтәрә, җиңнәрен сызганды. Кисәү белән учактагы утыннарны болгаткалап алгач, мичкә тагын дүрт имән утыны ыргытты.

Кызган табаларын каз каурыйлары белән майлап алды да коймак пешерә башлады. Ялкын телләре мичнең саргылт кирпечләрен ялый, шәүләсе түшәмдә, учакка каршы стенада уйный. Ул утның үз йөзендәге җылы чагылышын сизә, арттагы күләгәсенең җилдә торган карачкы шикелле калтырануын тоя.

Моңсу һәм җылы тынлыкта күмер чатнаган, май чыжлаган, табага табагач бәрелгән тавышлар, аның тирән-тирән итеп тын алганы ишетелә, мичтән чәчрәп чыккан очкыннарның кызыл яисә сары эзләре күренгәләп кала. Ул инде шундый картайган, хәтта кайнар учак алдында да тирләми. Тәмам кипшенгән, күрәсең.

Ул табаны мич авызына тыккан чакта, кулбашына янтаеп, уңайсызлап торган чулпысын терсәге белән артка айкап ташлый. Учак тавышына талир тәңкәләрнең көмеш чыңы килеп кушыла.

Көмеш чың… Җилеп үткән гомер аргамакларының дугасындагы шөлдерләр һәм кыңгыраулар чыңы түгел, сүрелеп, суынып беткән учак көле төсендәге чәч чулпысының чыңы.

Аның күзе ялтырап китте. Яшьләнде, күрәсең.

Учактан ялкын яллы кызыл аргамак килеп чыкты. Арбасына шыплап егетләр утырган. Гармуннарын калдырып, ике егет арбадан сикереп төштеләр дә аның каршысына килеп бастылар. Егетләр үзләре бик ерак, танылмыйлар. Тавышлары гына янәшәдә яңгырый. Ул аларны тавышларыннан танып алды – уллары икән. Бераз сүзсез торгач, аларның йөрәк турысындагы кесәләренә үрелүләрен ул зур сабырлык белән көтеп торды.

– Әни, мә… – диде олысы һәм, мыек астыннан гына елмаеп, аның кытыршы учына көмеш тәңкә чыгарып салды. Йөзлегендәге сурәт, язулары шомарып беткән.

Аннары кечесе телгә килде. Анысы такыр башын кашып торды да елап җибәрде һәм, йөзен читкә борып, абыйсының көмешенә үзенекен – ялтырап торган, сурәтлене, язулыны каплап куйды. Шуннан соң арбаларына менеп утырдылар да яңадан учакка кереп киттеләр. Атларының утлы яллары гына уйнаклап калды.

 
…Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз –
Сау булыгыз, туганна-а-ар…
 

Кайтмадылар. Хәтердә аларның сүнмәс учаклары гына дөрли. Әнә шул хәсрәт төтене күзне әчеттерә, гомерләренең сүрелгән күмерләре җанны көйдерә…

Ул чулпысын күкрәгенә кайтарып карады. Әүвәлгечә икесе урынында юк иде.

Дошманның ике солдаты тынып калган сугыш кырында мәетләрнең кесәләрен актарып йөри. Кесә актарыр өчен мәетләр кулай: кулыңнан тотмыйлар. Аларга сәгать тә, сигарет та, көмеш портсигарлар да кирәкмәс инде. Ә тереләргә бу нәрсәләрнең бүген дә, иртәгә дә кирәге бар. Алар айга бер тапкыр бушлай посылка озата алалар. Мондый мөмкинлекне нигә файдаланмаска?

Әһә, бу калын кара кашлы, ярты саны белән снаряд чокырының суына баткан старшинаның түш кесәсендә нидер бар бугай. Ул чалкан яткан старшинаның гимнастёрка кесәсе сәдәбен ычкындырды, өч бармагы белән генә аннан таныш булмаган хәрефләр белән чуарланып беткән кәгазьләр суырып чыгарды – хатлар бугай. Ул аларны җепшек кар катыш пычракка ташлады да күн итеге белән таптады. Әһә, тагын ниндидер түгәрәк ак металл, акча, ахрысы. Әйе, акча. Тик сәер – нигә тишек? Ул акчаның ике башлы бөркет астындагы саннарына игътибар итте – «50 копеекъ 1896 г.» Мәеткә иелгән килеш кенә акчаның икенче ягын әйләндереп карарга уйлаган иде – кемдер аның беләгеннән каптырып алды. Башта ул кәсептәше Мюльке шаярта дип көлеп җибәрә язды. Ә сынын турайтып басам дисә, турая алмады – аны кемдер җиргә таба тарта иде. Шунда гына ул калын кара кашлы совет солдатының коңгырт күзенә төшкән кар бөртегенең әкрен генә эреп беткәнен күреп алды. Ул ниндидер бер хәвефле тирәнлектән үзенә төбәлгән шул күздән куркып китте. Старшина салкын учы белән аның бармак очларындагы тишек тәңкәне каерып алды да алга, үзен билдән күмгән суга ыргытып бәрде. Аның күзенә төшкән яңа кар бөртеге бу юлы эремәде…

Тәңкәләрнең икенчесеннән Бухенвальд концлагереның мәетләр командасындагы румын Константин үзенә мөштүк ясады. Ул крематорий мичен чистартканда көлдә ялтыраган металл тамчысының көмеш икәнлеген шундук танып алган иде…

1980

Bepul matn qismi tugad.

Yosh cheklamasi:
16+
Litresda chiqarilgan sana:
05 mart 2022
Yozilgan sana:
2016
Hajm:
871 Sahifa 2 illyustratsiayalar
ISBN:
978-5-298-03249-0
Yuklab olish formati:

O'xshash kitoblar