Kitobni o'qish: «Әтием кайда, Суслонгер?!»

Shrift:

Әтием кайда, Суслонгер?!.
Повесть

Әсәремне ТАССРның – 100 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллык олуг юбилейларына багышлыйм. Шулай ук хәбәрсез югалган дәү әтием Шәйхи Гыймадиев һәм сугыш елларында, аннан соң да гомер буе колхозда «таяк» ка хезмәт итеп гарипләнгән, ачлык-юклык елларында шул хәлендә ике ятим кыз үстергән дәү әнием Рәхилә, дәү әтинең бертуган энесе, ятим калган гаиләгә гомере буе ярдәм кулын сузып торган Гыйлаҗ абый Гыймадиев һәм аның хатыны Асия апа, дәү әнинең бертуган абыйсы Хафиз абый Вәлитов, хатыны Мәрфуга апаларның якты истәлегенә багышлыйм. Бүгенге көнгә кадәр әтиләренең кабере кайда икәнен дә белмичә яшәгән, аны гомер буе сагынып– өзелеп көткән әнием Һәдия белән бертуган сеңлесе Зәйтүнә апама шул рәвешле үземнең чиксез мәхәббәтемне, хөрмәтемне, аларның рухи көченә соклануымны белдерәм. Аллаһы Тәгалә озын гомер бирсен үзләренә! Әсәр Ватан өчен канлы орышта шәһит киткән геройларга, хәбәрсез югалган батырларга, ветераннарга, шул авыр елларда һәм аннан соң да тылда үзләрен аямыйча хезмәт иткән ватандашларга мәңгелек дан булып яңгырасын.


Дөнья – каты чикләвек.

Ваткан идек җилкенеп:

Эче тулы корт икән,

Анда безнең йорт икән —

Яши торган ил икән…

(Дәү әнинең еш кабатлый торган такмагыннан)

Козгын да кеше кебек сөйләшергә өйрәнә…

Бүген иртәдән бәрәңге бакчасындагы карт тупыл янында тагын теге козгын кычкырды.

Ул, яткан җиреннән капылт башын күтәреп, мендәрен әйләндерде һәм калай тартманың урынында икәнен белгәч тынычланып, җиңел сулады. Уф… Исән икән, тимәгәннәр… Моңарчы аны мендәр астына ук яшереп тормый иде. Соңгы көннәрдә урлап китәрләр дигән шөбһәсе бермә-бер артты, шуңа күрә уяу булырга тырышты.

Бүген иртә таңнан карт тупылда козгын кычкыра.

Әүвәл кемдер урам тәрәзәсе ягыннан: «Мәдинәгә мидәл бирәләр, кәҗә мидәле бирәләр!» – дип кычкырып узды. Бөек Җиңүнең олуг юбилее алдыннан сугыш ветераннарын бүләкләү – гадәти хәл. Ә менә Мәдинәгә кайсы рәхмәт төшкересе мидәл тапшырырга уйлады икән? Әллә әтисенең кабере табылганмы?! Әтисенә дигән мидәлдер әле!

Хәер, бу юлы ул «кәҗә мидәле» дигәнне ишетмәде. Әлеге җөмлә, хәтерендә яңарып, еллар кайтавазы кебек кенә яңгырады бугай. Әллә анысын миһербанлы Вакыт үзе төшереп калдырган инде?..

Бәйрәм иде шул бүген. Кич буе телевизордан аттылар, урамда да ниләрдер шартлаттылар. Әллә җил тегермәне дә авып төште инде бу хәтле дөбердәүгә?! Урамда җилнең әсәре дә юк шикелле, югыйсә бәрәңге бакчасындагы тупылның шаулаганы колакка керер иде…

Баксаң, Җиңү бәйрәме уңаеннан салют бирәләр икән! Телевизорда әлеге салютны төнге күккә туплардан чөйделәр, урамда исә малай-шалай пугач белән шаярды…

Ә козгын иртәдән бирле кычкыра. Шул карт тупылны көчле давыл чыгып аудармаса, йә кисеп атмасаң китмәс инде ул. Шунсыз аннан котылып булмас…

Әлеге уеннан кинәт сискәнеп китте: ә тупыл ауса?! Алай-болай тупыл ава калса – баш бетә бит, Ходаем! Әтисе кайтканчы ава гына күрмәсен! Аның төбенә дә хәзинә күмелгән, ди, шундук табып алачаклар бит?!

– Йә лә, кычкырсана шунда! Кычкыр, кычкыр, козгын!.. Тик тупыл гына аумасын. Әти киткәннән бирле гел шулай бер килеп кычкырып китәсең инде син, – дип куйды Мәдинә. «Әтиең кайткач туктый ул, кызым, коркылдап, тик утырсын шул тупылында!» – дип әйтә торган иде әнисе. Күпме яши икән соң бу козгыннар?

– Әй дим, ничә яшь инде сиңа?

Козгын Мәдинәнең телен аңлый иде, шулай да җавап бирәсе килмәде.

– Үпкәләде тагы…

– Сиңа үпкәләп буламыни? – диде козгын. Күп инде миңа, күп, Мәдинә сеңел!

– Мин сиңа сеңел тигәч, шактыйдыр инде, алайса?

Ул тәрәзәне ябып куйды. Шул бер үк козгындыр инде, әти чыгып киткәндә, тупылда утырып калган Аллаһ кошыдыр? Ул көнне кычкырмады ул нигәдер… Утырды-утырды да аннары зур канатларын җилпи-җилпи очып китте.

Телевизордагы аткан тавышларны козгын ишетмәде. Телевизор өй эчендә, ә козгын бәрәңге бакчасындагы тупыл башында иде. Күрше Габдулла булса: «Хәзер тилибизорында да козгыннар кычкыра башлады», – дип көләр иде. Теге чакта шулай күп теленә салынса, алып китәрләр иде Габдулланы.

Мәдинә, шайтан сурәтләреннән туеп, телевизорны сүндерде. Аның арткы ягына тоташкан чыбыгыннан колакчан кебек нәрсә сузылган. Оныгы Тимербулат нидер маташтыра инде. «Без генә аларны түгел, алар да без әйткән сүзне ишетсен өчен, телефон уйлап таптым, шуны урнаштырам!» – ди. Үз телевизорларын бозарга әтисе рөхсәт бирми, дәү әнисенеке белән рәхәтләнә Тимербулат. Әйдә, кыландырып карасын инде, яшьләр хәзер туганда ук, ун класс бетереп туа.

Телевизорда, салютка кадәрле, ветераннарны тезеп, медаль өләштеләр. Менә монысы сиңа, Нурихан, бу медаль – Галәүгә… Чү, туктале, әтисе Шәйхигә дигән медаль бөтенләй үзгә түгелме соң? Нурихан белән Галәүнекенә караганда матуррак, ялтыравыгы да бүтәнчә, күрәсең, чын алтыннан коелгандыр. Гыймадиев Шәйхигә чын алтын медаль тиеш, дип уйлаганнардыр…

Козгын тагын коркылдап куйды. Бу чукынчык козгын да матур хәбәр алып килсә килер икән, әнә бит нәрсә ди: «Мәдинәгә мидәл бирәләр!» Бу юлы «кәҗә мидәле» димәде… Әллә Нәфи тавышы иде инде? Әллә козгын шул рәвешле күптән җан тәслим кылган Нәфи тавышына охшатып, кеше шикелле сөйләшә башлаган? Ишетә бит ул кешеләрнең сөйләшкәнен. Һәр әйткәнне, тутый кош кебек үк булмаса да, ятлап, томшыгына чорнап утыра торгандыр әле…

Медаль Мәдинәнең үзенә түгел, әтисенә икән. Кайтуга, Мәдинә аны әтисенең түшенә тагачак. Кәчтүме күптән шкафта. Җитмеш ел буе эленеп тора. Көя төшеп, ничә мәртәбә яңасына алыштырдылар.

Дөньяда «хәбәрсез югалды» дигәннән дә авыррак, ачырак хәбәр бармы икән?! Каберенең кайда икәнен дә белмә инде… Җитмеш биш ел диген! 1941 елның 20 маенда хәрби лагерьга алганнар иде, шуннан соң суга төшкәндәй юк булды. Кызы Гөлнар эзләп тапты: «хәбәрсез югалган» дигән тамга салынган кәгазе бар… Авылдашы, дусты Нәфи белән бергә киткәннәр иде югыйсә. Өч елдан артык Нәфи дә хәбәрсез югалып торды, аннары пылт итеп кайтып төште. Түше тулы орден-медаль. Түбән оч Хәбри тугыз елдан соң кайтты. Менә шундый солдатлар авылда тагын күренә башлагач, әнисенең дә, ятимә ике кызның да сүрелә башлаган өметләре янә кабынган иде. Күрешү өмете. Татлы өмет… Тора-бара өмет әтисенең кабере кайда икәнлеген белү, аны эзләп табу, шул хакта берәр хәбәрнең читен генә булса да ишетү хыялына әйләнеп калды.

Әнисе Рәхимә дә шундый татлы хыял белән гомер кичерде. Мәмдәл хастаханәсендә дөньядан үтеп барышлый, кызы Мәдинәнең күзләренә сораулы карашын төбәп җан тәслим кылды: «Андый-мондый хәбәре юкмы?» – дигән мәгънәне тотты Мәдинә.

Әнисе Рәхимә күзләрен йомгач, сеңлесе Зәйнәп тын гына елап: «Күрешерсездер инде, әни, анда баргач… Безнең турыда да сөйләрсең әтигә, яме», – дип пышылдады. Күрешкәннәрдер инде, үзенең хәлләре хакында бәйнә-бәйнә сөйләгәндер әтиләре. Бу көнгә тиклем кайларда йөргәнен дә әйткәндер. Ә кызлар һаман берни белми… Кызлар хәзер каберен эзләп табу өмете белән яши. Өмет дигән нәрсә сүнми…

…Намаз вакыты җитеп килә икән. Ул, бар шартын китереп, тәһарәтен алды да намазга утырырга җыена башлады. Намазны урындыкка утырып укый ул хәзер, тез башлары авырта, йөргәндә дә, берьюлы ике таякка таяна. Кем әйтмешли, дүрт аякланды. Тәсбихен эзләргә кереште, анысы куйган җирендә юк иде.

– Әй дим, кая югалдың инде шул арада?

Өстәлдә яткан догалар китабы астыннан тавыш килде:

– Бу хәтереңне әйтер идем инде, Мәдинә абыстай! Үзең күз алдында торсын дип куйдың, үзең шул арада онытып та өлгергәнсең.

– Кайда соң син?

– Өстәлдә бит инде, догалык астында. Әнә бер мәрҗәнем чыгып та тора.

Ул тәсбихне күреп көлеп җибәрде:

– Әй лә, тавык баш, онытканмын да ни ара.

– Тәһарәт алырга онытмагансыңдыр бит?

Мәдинәнең үзе белән «сөйләшә» башлаган тәсбихенә үпкәлисе дә килде:

– Аны оныталармы соң, Алла язмаганны!

– Үпкәләмә инде, исеңә генә төшерүем.

Мәдинә алдына намазлык җәйде, килештереп, яулыгын ябынды һәм урындыкны җайлап куйды да намазга кереште. Каенатасыннан калган зур өстәл дә:

– Алла кабул итсен намазыңны, Мәдинә, – дип пышылдагандай тоелды.

– Амин! – диде ул эчтән генә.

Мәдинә абыстай әнисе Рәхимә кебек һәрнәрсәне җанлы дип кабул итә, алар белән сөйләшеп рәхәтләнә иде. Биш бала, каената белән каенана, иренең сеңлесе, әле өстәвенә карт әби бергәләшеп яшәгән алтыпочмаклы өйдә, кайсылары дөнья куеп, балалар исә оядан очкан кошлар кебек төрлесе төрле якка таралышып, ялгыз башың калгач, сөйләшми нихәл итәрсең?! Бу шөгыленнән тәм таба иде ул. Хәер, әнисенә охшагандыр инде: ул да гомер буе кәҗә бәтиләрен, песиләрен тиң күреп, шулар белән кеше кебек сөйләшеп, гәпләшеп гомер кичерде. Хәтта кәҗәләренә печән ташыганда, «уфалла» арбасын да дусты итеп сөйләшә иде. Тагын бер гадәте бар иде әнисенең: гел үз эченнән берәр көй көйләп йөрде. Ишетелер-ишетелмәс, ниндидер гаҗәеп бер көй иде ул. Мәгәр ул көй өзелеп тора икән, димәк, әнисенең хәле авыр, кәефе юк. Андый чакта Мәдинә, курка-курка гына: «Әни, нишләп җырламыйсың син бүген?» – дия торган иде. Бу сүзләрдән Рәхимә аптырап кала, нинди җыр, ди, ул, янәсе? Аның беркайчан да җырлаганы юк бит! Аларның сөйләшүен тыңлап торган нәни Зәйнәп, бик тапкыр, тере кызчык, шундук эләктереп ала – ул нарасый барысын да белеп тора икән! – «Әни, апа авыз эчеңнән шыңгырдап йөрүеңне әйтә ул!» – дип чатнатып җавап биреп куя. Рәхимә һәрвакыттагыча матур итеп көлеп җибәрә дә: «Ә, аны әйтәсез икән…» – ди. Тик бу юлы көй ялганмый. Арыгандыр әниләре, алҗыгандыр. Фермада берьюлы берничә эштә эшли: сыерлар янында да ул, атлар да карый. Ир-ат калмагач, һәммә эш тә хатын-кыз җилкәсендә иде шул. Тик күпләре атларның янына килергә дә курка, син булдырасың, син батыр хатын дип, күңелен күтәрә-күтәрә, салпы якка салам кыстырып, мал табибы Мөхәррәм ул эшне Рәхимәгә йөкләде. Тегесе, чыннан да, батыраеп: «Курыкмыйм, ник куркып торыйм! Суслонгердагы кылыч борынлы әфисәрдән дә курыкмадым әле!» – дип куя. Күрше Мөхәррәм хатынның Суслонгерга ире янына барып йөрү маҗараларын белә иде, кабатлап сорамый. Әле ярый сорап, вакыт уздырып тормаган Мөхәррәм: озак та үтми, аның үзен дә Суслонгер лагерена алып киттеләр…

Көй турында иде бит әле уйлары… Әнисе аны үзе «моң» дия торган иде. Гади генә итеп әйтеп тә куя белә иде: «Һәркем моңлана инде ул. Кеше генә түгел, әнә тупыл да моңланып утыра анда. Козгыным күптән күренми, ташлап китте, ахры, мине, дип моңлана торгандыр, бахыр». Ә кызлар уенча, бәрәңге бакчасындагы тупыл моңланмый, бары шаулый гына. Анда да каты җил чыкса гына. Җил булганда, авыл башындагы тегермән канатлары да шаулап әйләнә башлый.

Әнисе моңлы гына түгел, уен-көлкеле, хәтта кайчак исәррәк кебек тә күренгәндер чит кешегә. «Безнең тупыл гайбәтче ул. Тегермән канатларына җил ташыган гайбәтне тыңлап утырудан башка эше юк аның!» – дип, кызларын да көлдерә иде… Ничек көләселәре килгәндер инде ул чакта, алмашка кияргә күлмәгең булмасын, әтиләре киткәннән бирле бер телем ипи күргәннәре юк – көлеп утыр инде җүләр кебек…

Мәдинә шуларны уйлап елмаеп куйды, ирен читләре белән генә көлемсерәү гадәте дә аңа әнисеннән күчкән иде, күрәсең…

Кызулагыз, кызлар!

Теге чакта да бик көткән иде Шәйхинең кайтуын Рәхимә. Мәдинәсе белән Зәйнәбе хакына булса да… И, инде ул кара күмергә әйләнгән өметләр, аккан күз яшьләре, төннәрен, керфек тә какмыйча, капка тавышын тыңлап ятулар, сыңар хат кисәге булса да килмәсме дип тилмереп көтүләр…

Шәйхи белән Нәфи – ике авылдаш, яшьтәш – Суслонгер янындагы Сурок лагерена эләктеләр. Дөбъяз военкоматыннан Суслонгер ерак түгел, шул көнне үк алып барып куйдылар хәрби уенга чакырылган ир-атларны.

Ә менә Рәхимәгә шул юлны урман аша җәяүләп узарга туры киләчәк. Күрешергә барасы килә. Ашарына илтергә дип ашкына. Анда алар ач яталар икән, ди.

Зур Көелдән Сурокка турыдан тагын да якынрак. Көелләр аңарчы да Сутнор ярминкәсенә, әле тагын да арырак Моркидагы мал базарына да еш йөриләр иде. Рәхимәнең Шәйхи белән дә барганы бар. Шәйхинең бертуган абыйсы Гыйлаҗ – бик җете кеше, ул инде бу юлны күп таптаган. Бер баруларында Моркидан өчесенә ике сыер җитәкләп кайттылар. Үзләренә дигән кызыл сыерны аеруча яраткан иде Рәхимә, бергә сайлап алдылар. Ике ир, малларның мөгезләренә бау эләктереп, алдан атлады, Рәхимә кулындагы чыбык белән арттан кугандай итте. Күз ачып йомганчы узылган кебек иде бу юл. Әүвәл – Ашытта, аннары Илләтне кичкәндә, әйбәтләп тамак ялгадылар.

Зур Көелдән Сурокка шулай ук урман аша туры юл да бар дип сөйлиләр. Ирләре янына анда бөтен дөнья хатыннары йөри, диләр. Ач яталар дигәч, ризык ташыйлар, дару илтәләр.

Шәйхидән дә, Нәфидән дә бер атна дигәндә, хат килеп төште. Нәфи хатында бик зарланган, халык ачтан кырыла, авырулар күп дигән. Ә Шәйхи исә бу хакта бер сүз дә әйтмәгән, Рәхимәнең, туганнарының хәлен сорашкан, биш яшьлек Мәдинәсен, алты айлык Зәйнәбен сагынуы хакында шигырь сырлап җибәргән.

 
Зәйнәпбану, Мәдинә,
Көләсез болай нигә?
Сез көлгәндә, көн дә көлә,
Сугыш бетүен телә!
 

Әүвәл көелләр кайсы хатка ышанырга белмәде. Берсе, монда безне ачтан үтерәләр, ди, икенчесе агач мылтык белән булса да, сугыш һөнәренә өйрәнәбез, мине взвод командиры итәргә уйлыйлар, дигән. Бер– ике атна эчендә Сурок-Суслонгерга тагын дистәгә якын ир-ат эләккәч кенә, андагы хәлләрнең дөреслеге ачыкланды: чебен кебек кырылып ята икән бит хәрби лагерьда әзмәвердәй ирләр! Туганнары ризык, дару ташырга кереште. Ләкин Рәхимә, алты айлык күкрәк баласын калдырып, берничек тә чыгып китә алмас кебек иде. Юк, түзалмады. Беркөн иртән, баласын яхшылап төреп, юлга җыенды. Ярый әле, урамда килендәше Асия очрады һәм шундук аларны кире борды. Килендәше балаларны үзе алып калырга булды, ә Рәхимә исә авылдаш кызлар белән икенче көнне таңнан юлга чыгарга карар кылды. Туры юлны аңа, кичтән кабатлап сөйли-сөйли, аннары, «аңладыгызмы» дип, имтихан алгандай сораштыра-сораштыра, Гыйлаҗ абзый өйрәтте. «Кызулагыз, кызлар! Анда хәлләр яман икән!» – диде ул, саубуллашканда. Шул көнне аның үзенә дә, колхоз рәисенә дә фронтка китәргә повестка тапшырдылар.

Агач мылтык белән атар идем…

«Мари ягында гел урман, адашмас өчен авыллар аша барыгыз!» – дип кисәткән иде Гыйлаҗ абзый. Менә ул әйткән Чодраялны уздылар. Красный Стекловарга керсәгез, әйләнеч була, урман аша турыдан чыгып була, дип өйрәтте юлда бер мари карты. Бәхетләренә, Күркәтаудан килүче тагын ике хатын очрады, аларның да ирләре янына Суслонгерга барышлары икән. Мари хатыннары юлны яхшы чамалый, кайбер урыннарда адашып йөрергә туры килсә дә, урманнан уза торган ат юлына килеп чыктылар; шактый араны арбага утырып үтү бәхете дә тәтеде әле. Курамастан өч җигүле ат Сутнор базарына бара икән. Иске-москы сатарга. Шулар утыртты, рәхмәт төшкерләре.

Суслонгер дигән җиргә килеп җитәргә күп калмады, ди, мари кызлары. Сурок әле тагын да арырак икән. Кызлар Суслонгерда калды. Шулчак каршыларына үзләре кебек үк чабаталы хатыннар очрый башлады.

Әйтерсең, урман эченә чебен гөмбәсе кебек бар дөньяның төенчекле кыз-хатыннары сибелгән. Баручылар ашыга, аларның йөзләрендә – күрешүгә өметләнгән бәхет чаткылары, кайберләре, башларын да күтәрмичә, аяк очларына карап атлый, тик, ни дисәң дә, кайтып килүчеләр, нигездә, сүлпән, күңелсез күренә… Араларында бик сирәкләре генә ачылып сөйләшә һәм тизрәк барып җитәргә куша…

Кемнәрдер, чабаталарын сүтеп ташлап, агач төбенә сөялеп ял итә, кайсылары урманны чыгу юлына атлый. Каршы килүчеләрнең кулында төенчек ише нәрсә күренми. Алар күкрәк арасына яшергән ипи катыларын алып суыралар да юлларын дәвам итәләр. Болар инде ирләре яныннан кайта. Арада барып та күрешү бәхетенә ирешә алмый кайтып килүчеләр дә бар. «Аллага шөкер, безнеке исән әле», – дип пышылдый кайсыларының кипшенгән иреннәре.

Хәрби лагерьга чакырылган ирләренең хәлләре мөшкел икәнлеген алар юлда ук аңлады. Бу хис аякларына көч өстәде, тизрәк барып җитәргә дә ачлыктан интеккән ирләренең тамагын туйдырырга!

Рәхимә юлда капкалап алырга дигән икмәген дә төенчеккә төрде. Үзе ничек тә түзәр, Шәйхигә кирәгрәк бит ул. Берзаман Гәүһәр, капылт туктап, каен янына иелде.

– Нәрсә тагы? – дип аптырап карады Рәхимә. – Түзәбез, кара аны, барып җиткәнче, бер тәгам ризык та капмыйбыз!

Әлеге сүзләрдән соң Гәүһәр гаепле күзләрен аска текәде.

Озын буйлы Рәхиләдән гәүдәгә кайтышрак булса да, Гәүһәр бик җитез, хәрәкәтчән, нәсел кушаматлары да «Чикләвек» аларның. Буйга озын булмасалар да, сөйләшкәндә, бавырларына таянып, әллә кем булып сөйләшәләр, чикләвек кебек каты булганга, кушаматлары да шундыйдыр инде.

Гәүһәр абыйсы Нәфи янына бара. Җиңгәсе исә, катгый рәвештә баш тартты. Инде җыенганнар иде, инде әзерләнеп беткәннәр иде, көне килеп җиткәч: «Бармыйм, куркам», – диде. Чөнки нәкъ шул көннәрдә Суслонгер урманында ирләре янына баручы хатыннарның төенчекләрен талыйлар, үзләрен мыскыл итәләр икән дигән хәбәр таралган иде. «Нәфи бик көнче безнең… Алла сакласын! Берәр хәл була калса, бәреп кенә үтерәчәк бит ул мине! Кайтуга аерып җибәрәчәк!» – дип акланды җиңгәсе. Моңа Гәүһәр сөенде генә, шундук: «Үзем барам абый янына!» – дип чәчрәп чыкты. Гәүһәрнең шулай җан ату сәбәбе һәркемгә мәгълүм булса да, ул хакта берәү дә теленә салынмады. Өйдәгеләр елмаешып кына куйды: Суслонгердагы хәрби лагерьга күптән түгел Гәүһәрнең егете Хәлил дә алынган. Кызның бик тә шуның белән күрешәсе килә иде. Киленнең юк-бар нәрсәне сәбәп иткән булып, Нәфи янына барудан баш тартуыннан кәефе киткән Гатифә апа да, Галиулла абзый да, кызларының бу карарына каршы килмәде, шуның белән өйдәге киеренкелек тә йомшарды.

– Хәлилең өчен борчыласың син, хәчтерүш! – дип көлде Рәхимә һәм учындагы кипкән шомыртны авызына озатты. Узган ел ул үзләренең өй каршындагы агачтан күп итеп шомырт җыеп киптергән иде. Кипкән шомырт ашказанына файдалы, кеше сөйләве буенча Суслонгерда әллә нинди дизентерияләр башланган, ди, имеш. Кипкән шомырт, бердән, тамак алдарга яраса, икенчедән, Шәйхиенә дару да булачак.

Гәүһәр җыелып торган күлләвекләргә текәлеп карап-карап ала, өс-башын төзәткәндәй итә. Югыйсә ямьсез һәм котсыз булып күренү өчен нинди ертык-иске бар, шуларга махсус төренделәр. Юлбасарлар очрый калса, күз төшерерлек булмасын, янәсе. Ә сөйгән егет каршында матур булып күренергә теләүдән кыз баланы кем тыя алсын?! Тормыш дәвам итә, үз көенә бара. Дошман туплары гына кешеләрдә булган рухны, өметне, мәхәббәтне үтерә аламы соң?!

Лагерьга җитәргә шактый ара бар иде әле. Аны күл янында, диделәр. Шуннан ерак түгел Ушут (Ышык) елгасы. Юл гел бертөрле түгел, йә ачыклыктан комлык ерып барасы, аннан урман-чытырманга килеп керәсең. Суслонгер сазлыкларына якынлашарак, кигәвен, бөгәлчән, чебен-черки, сукыр чебен кебек канечкечләр бермә-бер артты. Юлчылар башларын яулыкка урады, күзләре генә күренеп калды.

Гәүһәр, каратут йөзле, коңгырт күзле, терекөмеш кебек кыз, сөйгәне Хәлилне озаткач, кинәт боегып калды. Элек колхоз басуында күмәкләшеп бәрәңге алганда булсынмы, яисә ындырда ашлык киптергәндә булсынмы, гел уен-көлке сөйләшә, һәрбер нәрсәдән кызык таба белә торган чибәрләрнең дә чибәре иде. Моңарчы уен-көлкедән башканы белмәгән Гәүһәр усалланды да. Сүзләрне дә турыдан бәреп әйтә, колхоз рәисен дә, бигрәк тә бригадирны, сүгеп ташларга да күп сорамый. Тегеләре аңа каршы сүз дә әйтә алмый, чөнки кыз хаклы, кыз гадел иде. Өстәвенә, ул комсомол ячейкасында тора, төрле эшләрне оештыруга бик һәвәс, актив комсомолка.

Хәлил белән бик яратышып йөрделәр. Капылт кына лагерьга алмаган булсалар, Сабан туена өйләнешергә дә сүз куешкан булганнар.

Кинәт урман бушап калды, каршы килүчеләр очрамый башлады. Әллә юлдан яздыкмы, дип борчыла башлаганнар иде. Тик озакламый алда ботак сынган тавышлар ишетелде – кеше йөри икән дип куанды юлчылар һәм тагы да кызурак атларга кереште. Тик ботак сынган тавыш артыннан ук каршыларына ике ир килеп чыкмасынмы! Куркуыннан юлдашы кычкырып ук җибәрде, Рәхимә исә йөрәге дерт итеп куйса да, таралып төшмәде, каушавын кызга күрсәтмәскә тырышты. Киресенчә, кулындагы таягын тагын да кысыбрак тотты.

Юлчылар бер урында тукталып калды. Тегеләр исә, бер сүз дә әйтмичә, һаман каршыларына килә. Кеше түгелдер болар, үлгән мари өрәкләредер?! Болай ук куркыныч булмаслар иде! Шыр сөяктән генә торалар! Җаннары ничек чыгып качмаган?! Куркуын җиңү өчен Рәхимә алардан юл сорашкан булды, адашмаганнармы, янәсе. Тегеләр телсез кебек тора бирде. Менә берсе кинәт алга ыргылды да Гәүһәрне тотып алды, икенчесе Рәхимәгә ташланды. Башларына бер үк уй килде: «Мыскыл итәргә мәллә ниятләре?!» Озын буйлы, сөяк сарае кебек бу чандыр ирләрнең ниятләре хәзер ачыктан-ачык аңлашыла, күрәсең, алар әйләнә-тирәдә адәм әсәре юклыгын яхшы беләдер, киемнәре сәләмә булса да, кыз-хатыннарның чибәрлеген чамалау кыен түгел.

– Лагерьга барасызмыни? – дип сорады кинәт ирләрнең берсе. Тавышы йомшак, юлбасарга охшамаган иде ул. Каршы торырга әзерләнгән хатыннарга алар хәзер ерткычтай ташланып, мүк өстенә аударып әүмәкләргә үк керешерләр, күкрәк изүләрен аерып, шәрә калдырырлар кебек тоелды. Ир-атларга каршы торырга көчләре җитмәс дип уйланган арада, тегеләр хатын-кызларның төенчекләрен йолкып алдылар да комлы юл буйлап чабарга керештеләр.

Шулвакыт алда этләр өргәне ишетелде, каршыларына солдатлар килеп чыкты. Аларның өлкәнрәге мылтык көпшәсен Гәүһәрнең күкрәгенә терәп:

– Кая качырдыгыз дезертирларны! Алар сезнең ирләрегез идеме?! – дип сорау ала башлады. Хәл-әхвәлне кыскача аңлатып биргәч, солдатлар качкыннар артыннан йөгерде.

Кинәт Гәүһәр җүләр кебек шашынып көләргә кереште, аның көлү тавышы бөтен урманны яңгыратты. Рәхимә, «шаулама, тынычлан инде» дигәндәй, кызның иңбашыннан селки, тегесе исә ни сөйләвен үзе дә аңлап бетермичә: «Кая монда ир-атлар, безне каен төбенә егып салырлык берәр сыңар егет кисәге кая?!» – дип кычкыруын белә. Бу мизгелдә Рәхимә аны тыярга көчсез иде. Кинәт еракта мылтык шартлаган тавыш ишетелде. Аның гөрелтесеннән хәтта корыган агач ботаклары ылыс өстенә сынып төште. Гәүһәр көлүеннән дә, кычкыруыннан да туктады һәм, буш кулларын селки-селки, артка борылып:

– Агач мылтык белән атарыем мин сезне! – дип, йөрәк ачысы белән өзгәләнеп әйтеп куйды. Чын мылтык аткан тавыш янә урманны шаулатып алды.

Инде Рәхимә барган җиреннән туктап көләргә кереште. Аннан арттарак калып барган Гәүһәр, күзләрен зур ачып, юлдашына карап тора башлады. Анысы ни кушылып көләргә белми, нигә көләсең дип тә сорый алмый. Рәхимә апаның кайгыдан башы китте, ахры, дип тә уйлап куйды ул һәм, курка-курка гына, юлдашының бишмәт җиңеннән тарткалады. Тегесе аның саен катырак көлде. Рәхимә, Гәүһәрнең шомланганын күреп, көлүеннән бераз тыелып торды һәм:

– Юк, юк, курыкма, сеңлем… чынлап торып көләсе килеп китте. Тик торганда, – диде.

Кыз һаман аны аңламый иде:

– Ни ашатабыз Шәйхи абыеңа, дисеңме?! Шуны уйлап көләсеңме син, җүләр тәре! Әәә, моның яшереп куйганы калгандыр әле. Кая әле, кая! – дип, ул ачудан кулын Рәхимәнең бишмәт эченә шудырды. – Күкрәгеңә яшергән идеңме?! Ыштан бөрмәңә тыгып куйган идеңме? Каяле, күрсәт әле, алайса!

Рәхимә аның кулын ипләп кенә күкрәкләреннән алды:

– Чү, күкрәкләрем тулды, авырта, тимә! – диде ул, көлүеннән көчкә тыелып. – Ә мин бит, чынлап та, хәзер безне тотып көчләрләр дип курыктым. Яфрак кебек калтырана башлаган идем. Ну, бирешми идем түлке. Йөзләрен умырып төшерә идем.

Чак кына тын алганнан соң:

– Кая монда безне егып көчләрлек ир-ат дисеңме? – Ул янә елмаеп куйды. – Синең сүзләреңнән көләм. Йә үксеп, чәчләрне йолка-йолка еларга кирәк безгә, Гәүһәр, йә җүләр кебек көләргә! – Кинәт аның йөзе караңгыланды, ул, өстенә уранган иске-москыны тартып алып: – Боларның да кирәге калмады инде хәзер! – дип куйды һәм атлавын дәвам итте.

– Каты чапма әле алай! Синең аякларың озын булгач та!

Кәтүк Гәүһәр хәзер аның артыннан чак өлгерә иде. Өстәвенә, Рәхимәнең кыланышы һаман аңына барып җитә алмый. Дөрес, ул, Гәүһәр белгәннән бирле, уен-көлкеле хатын булды, һәрнәрсәдән кызык табып, рәхәтләнеп көлә, авыр булса да, гел елмаеп тора иде. Кушаматлары да «Кояш» аларның. Әмма бу юлы Рәхимәнең бер дә көләсе килеп көлүе түгел, чарасызлыктан, йөрәгенә күз яшьләре савар дип куркудан, үзе дә белештермичә көлә башлады түгелме?

Чама буенча хәрби лагерьга ерак калмаган шикелле иде. Анда аларның берсен – газиз ире, икенчесен туган абыйсы һәм сөйгән егете көтә. Аеруча Рәхимәнең тизрәк барып җитәсе килә. Бер дә булмаса, юлда сыңар мари авылы да очрамый, йортка кереп, күкрәкләрен савасы иде дә соң. Таш булып каттылар ласа. Инде болай да алты айлык бала имезүче яшь хатынның эчке киемнәре сөткә чыланып бетте.

– Кая ашыгасың, Рәхимә апа? – диде Гәүһәр еламсырак тавыш белән. – Нәрсә ашатабыз аларга хәзер? Каен тузы җыеп барабызмы?! Кире кайтып китүең хәерлерәк түгелме?

Рәхимә үзе дә аптырашта иде. Ничек буш кул белән барасы хәзер?!

Сазлык ягында шарт-шорт ботак сынган тавышлар ишетелде, һәм, аюгамы, сыергамы охшатып, ниндидер хайван үкереп куйды. Бәлки, адашкан мари үгезедер?! Мондый кара урман эчләрендә авыл бар микәнни? Бәлки, берәр аучы өедер яки урман кисүчеләрдер әле? Шундый уйлар белән кыз-хатыннар кечкенә аланлыкка килеп чыкты һәм куркудан өнсез-телсез калды…

Bepul matn qismi tugad.

Yosh cheklamasi:
12+
Litresda chiqarilgan sana:
17 mart 2026
Yozilgan sana:
2023
Hajm:
100 Sahifa 1 tasvir
ISBN:
978-5-4494-0151-9
Mualliflik huquqi egasi:
ТАТМЕДИА
Yuklab olish formati: