Kitobni o'qish: «Гомер биштәре / Котомка жизни»

Shrift:

Йөрәк канатлары

(Тәэссорат)

Мин, тәпи йөри башлаганнан бирле, агачларга, баганаларга үрмәләргә, агач ябалдашларында тирбәлеп утырырга ярата идем. Өй түребездә тупыл, миләш, шомырт агачлары үсә иде. Инештә күлмәк-ыштан белән балык сөзеп чебиләгән аякларны машина мае – солидол белән майлап төзәтәбез, имеш. Аннан тагын да шәбрәк дәвасы табылды (кайсы уйлап чыгаргандыр): тупыл башларына менеп, карга ояларыннан кош күкәйләре җыеп төшеп «чебиләр»гә сылый идек. Ә агачка үрмәләүдә, әйткәнемчә, мин беренчеләрдән идем. Соңыннан мин, әлеге тойгыларны шигырь итеп: «Шуннан бирле мин тупылдан очам, ярдәм эзләп күккә тотынам. Очам һаман тупыл ботагыннан… Тик уянып кына котылам», – дип язган идем («Карга каргышы»). Балачак, дибез. Әмма күпмегә сузылачак ул балачак?.. Тәэсирләнүчәнлек, хыялга бирелү, адәм күзе күрмәгәнне күрергә тырышу, яңага омтылу – болар бар да хыялыйлыктан киләдер инде. Бер уйласаң, хыялларның, романтиканың масштабы балачак өчен уртак берәмлекләрдән башланадыр ул. Тумышы белән һәркем хыялый, романтик. Кемнәр язларын, кар астына су төшкәч, буалар буып, гөрләвекләр агызып уйнамаган, күлдәвекләрдә кәгазь көймәләр йөздермәгән? Хыялны да, романтиканы да тәрбияләп, тормышка җайлап буладыр ул. Әйтик, балачакның аквариумнары сине диңгез-океаннарга чыгарса, кәгазь көймәләрең җилкәннәргә әверелсә, агач атлардан чын тулпарларга күчеп утырсаң – болар хыялның, романтик талпынуларның чынга ашуы бит инде! Күп вакыт аерым шәхесләрнең, шагыйранә җаннарның кайбер гадәтләре гомумтормыш, яшәеш фонында сәеррәк күренсә, моны гомумстандарттан китү, гайре табигый, «ненормальный» күренеш итеп тә бәяләргә мөмкиннәр. Күп очракта бу шулай кабул ителә дә. Гомеремнең нәкъ менә шушы төшендә үземнең кайбер гадәтләремә исем китә. Сүземнең башындагыча, миңа яшьтән биеклек, Туфанча әйтсәк, «лунатыйлык» зәхмәте кагылган иде бугай…

Безнең авыл урманы буенда бүрәнәләрдән чөйләп-шпилләп торгызылган озын агач манара, безнең якның үзенә бер «Эйфель башнясы» бар иде. Аны ул чакта «маш» дип атыйлар иде. Безне, авыл малайларын, сихерләде бит шул маш! Беркөнне, җыелып, көзге урманга соңгы чикләвеккә менәргә булдык. Көзге соңгы чикләвекне «кияү чикләвеге» дип тә йөртәләр, аны инде берәмтекләп, санап кына җыясың. Кояшлы алтын көз тора! Камыллар ерып, урманга менәбез. Яңадан шул маш тартып китерә бит үзенә! Барыбыз да аңа үрмәләргә, түбәсенә үк җитәргә чамалый. Табаннарымны төкерекләп, беренче булып мин тәвәккәллим. Машның иң очына кадәр диярлек менеп, гөмбәз астындагы түгәрәк өстәлчегенә басам да башта күлмәгемне, аннан… чалбарымны очыртам. Күлмәк, парашюттай кабарып, өстән кычыткан чаклы гына күренгән урман ягына оча, кинәт искән җилдә чалбар да шул тарафка авыша… Әлеге «маш» дигәннең калтырап торган агач басмаларына кайда басып, кайда тотынып өскә үрмәләве җиңелрәк икән. Ә менә төшүе?! Аска карап булмый. Аяклар белән капшап, сак кына басарга туры килә! Шулай да төштем. Малайларның күзләре миндә, авызлары ерылган, кайсыдыр ауный-ауный көлә! Янәсе, тап менә хәзер күлмәк-ыштаныңны! Көтү булып, башларыбыз әйләнгәнче эзләсәк тә таба алмыйча, трусиктан гына, яланаяк камыллар ерып өйгә кайтам. (Күлмәкләр урман эчендәге бер ботакта черегәндер инде.) Кырда ярый әле, өйгә ничек кайтып керәсе? Бәхеткә күрә, әни бакчада иде. Киенеп, берни булмагандай, аның янына чыктым.

Төшәсеңне белмичә биеккә үрмәләү үзе бер фәлсәфәгә әйләнде минем өчен. Чөнки мондый хәлләр кабатлана торды. 1963 елны Латвиягә баргач, Сигулданың «Турайд Розасы» замогы диварына тырышып үрмәли торгач, тәки арка өстенә менеп бастым. Ә менә төшү – кая ул? Аска карасам – баш әйләнә! Юлдашларым ераклаша баралар. Кычкырдым түгел, акырдым бугай. Хәлне аңладылар, автобустан җәймәләр алып, батут ясап йолып калдылар…

 
Төшәм, төшәм… Менүләрдән
Кыенрак икән төшүләр.
Ничек төшәрләрен уйламыйча,
Кыяга да менә кешеләр! –
 

дип язганнарым үземә үк булып чыга икән бит!

Аннан соң, 1964 елдамы, беренче кырпак карлар төшеп торганда, шагыйрь Зөлфәт белән (аның әле студент чагы) Әлки районына укучылар белән очрашуларга бардык. Кайтканда да Кама аша Саескан тавына паром белән чыкмады. Исәпсез-хисапсыз машиналар чираты! Мин бит җитәкче, «без беренче булырга тиеш»! Машина эзләп күперчек буйлап барганда, чигенеп торган «Татра» машинасының иңбашына кагылып китүе була, мин, тигезлекне югалтып, 8–10 метрлы биеклектән көзге болганчык Камага очам! Очкан хутка ике бүлемле портфельнең ике йозагы да ачылган. Суда кулъязмалар йөзә… Шулай да, Ходай юнь биреп, бер төзелеш нәчәлнигенең кара «Волга»сына утырып, Казанга беренче булып җилдереп кайттык!

Ә менә… искә төшерсәм, чәчләрем бүген дә үрә торырлык бер мизгел һич тә онытылмас. Ялтага иҗат йортына баргач, диңгездә биш баллы шторм вакытында су кереп харап була яздым. Ишелеп килгән дулкынны төпкә чумып уздырып җибәрәм, имеш! Бер дулкынны уздырдым, кабарып килгән икенчесе мине каплады да, суырып алып, вак ташлар белән бутап әвәли башлады. Бөтенләй үк тынсыз булдым дигәндә, өченче бер дулкын ярга ук очыртып чыгарды! Рәхмәтле дулкын булгандыр, күрәсең!.. Кешеләргә карарга уңайсыз. Янәшәдә хатын-кызлар аһ итеп торалар: «Господи, надо же!..» – диләр. Ошбу хәлне дә мин шигырь белән «беркеттем». «Эчке Аваз» дигән шигырь шундый гарасат хакында:

 
…Талпынды да соң кат, ярга чыкты
кайнап торган упкын арасыннан,
һәлакәтнең нинди зур буласын
күрде бары кешеләр карашыннан…
Хәвефлесе аның – Эчке Аваз,
иң хәтәре аның – соңлаганы;
кан тавышы,
вөҗдан кычкырганы,
сулык-сулык
намус елаганы!..
Җансызмы соң, –
яши һәр үләндә,
һәр яфракта яши Эчке Аваз.
…Диңгез тынган иде.
Пар шикелле
чыгып тора бер сүз:
«Кот-ка-ры-гыз!..»
 

…И күңелнең нарасый чаклары! Сагындырмаслык та түгел шул. 1957 елны беренче тапкыр Кара диңгезгә баргач (мин инде малай түгел юкса, икенче курс студенты), Ялтадагы Учан-Су шарламасы янында «әкияти» бер кызый белән танышып китеп, көньякның кара бәрхеттәй күгендә бриллианттай йолдызлары кабынгач, ни хикмәттер, икебез ике агачка менеп, тирбәлә-тирбәлә, төн ката җыр җырлап утырдык. Аерым агачта шыңшып утырганчы, ул кызыйны бүтәнчәрәк назлый алмадым микәнни? Хәзер болар көлке генә! Шунысы да бар: курсовкамның яртысын да ял итеп бетермичә, минем өчен оҗмах тоелган, магнолияле, кипарислы көньяк диңгезен ташлап, караңгылы-яктылы бер таңда автовокзалга дип нигә кузгалдым икән? Янәсе, Казан, андагы гүзәлем сагындырды!.. (Яшьлек бит, йөрәк канатлана!) Бүген дә диңгез акчарлаклары, дулкыннар шавы колагымда тора!.. Шунысын әйтим: кая гына барсам да, юлларымда мине һәрчак ашкынулы дәрт, шигърият озата барды. Тормышның, табигатьнең моңарчы адәм күрмәгән якларын күрү, яңалыклар ачу теләге – үзе бер күңел байлыгы, романтика лабаса! Шагыйранә хыялыйлык мине тормыш чытырманлыкларына да алып керде, шигърият мине коткара да килде, шөкер. Бу хакта минем фикердәш дустым, шагыйрь: «…Аны бары тик бер фәрештә – шигърият кенә саклады, исән калдырды», – дип язган иде. Күңелемне аңлавы өчен мең рәхмәтләр аңа!

Романтика, әйе, миңа һәрчак канат булды.

Минем Әстерхан өлкәсендә бер ел яшәвем үзе бер гомергә торырлык. Җәмәледәге укучыларым минем хөрмәткә утырткан Ак Тирәгем исән-саумы икән? Ошбу хатирәне искә алганда, елмаймый-көлми һич тә булдыра алмыйм! Балаларны дөге җыярга басуга алып чыккач, бу якта беренче дөяне күреп, укучыларымнан аерылып, шул дөя янына баруым да үзенә бер сабак булды. Тут тирәге төбендә бер гөнаһсыз басып торган дөягә, табигать баласына бер түмгәк алып томырдым бит! Ә үзем мөгаллим, имеш! Дөя дә җавапсыз калмады: салмак кына минем тарафка борылды да, иреннәренә җирәнгән кыяфәт чыгарып, «хач!» итеп бер төкерде! Әмма миңа килеп җитмәде, шөкер…

Шуннан соң мин халыкның «Аягыңа сыер басмасын!» дигән тәгъбирен, үземчә үзгәртеп: «Битеңә дөя төкермәсен!» – дип йөри башладым. Йә, бәрәкәт!

 
Кемнәрнең юк,
Тормыш ташына бәрелеп,
Җанын канатканы?!
Романтика – адәмнәрнең
Йөрәк канатлары!..
 

Нәкъ шулай…

Роберт Әхмәтҗанов
2003

I

 
Ятам ярда. Тыныч дәүләт сыман.
Баш очымда шаулый тупыллар.
Баш очымда Идел әкият сөйли.
Йөрәгемне юа дулкыннар.
 

«Йөзең куйсаң талгын җылы җилгә…»

 
Йөзең куйсаң талгын җылы җилгә,
Җирнең йөрәк тавышы ишетелә.
Җир-ананың калку күкрәгеннән
бодайларга татлы сөт килә!
 
 
Һәрбер нәрсә инде үзе сөйли, –
нигә кирәк игълан, белдерү?
Вакытын белеп, яшерен юллар аша
табигатькә килде Өлгерү!
 
 
Вакыт җитте! Уяныгыз, дуслар! –
Җир әҗәтен бирер минутлар.
Суын алып үскән туфрагыма
яңгырлата түли болытлар.
 
 
Тау капкасын каерып чыга сулар,
шау гөлләрен болын күтәрә.
Кояшлата түли аяз көннәр
максатыңа барып җитәргә!
 

Тормыш!

 
Сиңа иртә ымсындым мин,
ымсынгандай әтәч энҗегә…
Ни булмасын, күзем күргән көннән
әле төнне һаман көн җиңә!
 
 
Сиртмәләрдә күзем ачу белән,
һаваларың шундый саф, аяз!
Кышны җиңеп, ел да өй түрендә
яңгырлары белән шаулый яз.
 
 
Кеше синдә гел яшәүгә гашыйк,
мөмкин түгел моны тоймаска.
…Олы бүрек кигән нәни малай
авыз ачып карый кояшка!.
 

Язга таба

 
Март бураннары ишелде,
Ишелде генә күктән…
Шатлана бүген күк йөзе,
Арынып авыр йөктән.
 
 
Сизәр чак җитте йөрәкнең
Йөрәккә кушылганын.
Тоясың, «Котлы булсын!» дип,
Бөреләр пышылдавын.
 
 
Шаулы яз, якты мәхәббәт,
Илһамлы кайнар таңнар!..
Туачак бәхетне уйлап,
Җылынып китә җаннар!
 
 
Кәрниздә елтыр сөңгеләр
Запаста торган сыман.
Тыныч өйләр дә йөзләрен
Кояшка борган сыман!
 

Автобиографиядән

 
Аяк чебиләнгән сазлы суда йөзеп,
күлмәк-ыштан белән
маймычларны сөзеп.
 
 
Зарым булса юган
бөдрә таллы инеш.
Дөнья миңа мәңге
аллы-гөлле, имеш!
 
 
Сабыйлыктан һаман
биек йөргән башны,
сиздермичә генә,
олы бүрек басты.
 
 
Басмаган шул башны
олы бүрек кенә –
киләм икән әле
дөнья күреп кенә!
 
 
Әйтте миңа Тормыш:
«Юлга вакыт», – диеп.
…Тирәкләрем калды,
моңсу башын иеп.
 
 
Калды миннән ерак
бөдрә таллы инеш.
Гомерем елгасының
башы шуннан, имеш.
 

Күгәрчен очып туймас көн

 
Күгәрчен очып туймас көн,
һич сулап туймас һава!
Мәйданнар буйлап килә Көн, –
беркем чик куймас аңа.
 
 
Көн керә тыныч өйләргә,
нурлары әле кыйгач.
Көндәгечә, соңламыйча
төшлеккә килә Кояш.
 
 
Көн белә ич үз вакытын,
өрсеннәр, янасыннар…
Өрсеннәр дә бу кояшны
сүндереп карасыннар!..
 
 
Туктатсыннар йә Җир шарын, –
ник гел алга бара ул?..
Йолдыз яңгырлары аша
үзенә юл яра ул!
 
 
Мәйданнар буйлап килә Көн,
максатын яхшы беләм:
күгәрчен очып туймас көн
расланды Кояш белән!
 

Туган як моңнары

 
Мәңгелек вакыт буйлата
кайтам сиңа, балачак.
Киләчәк еллар күгендә
синең кояш яначак!
Суы Тәпәнле Чишмәнең,
Мирәтнең бормалары!..
Кайларда аваз саласыз,
Тәрбели торналары?!
Чишмә буе талларының
тирәндә тамырлары.
Шыбырдап коя күңелгә
таң алды яңгырлары!..
 

«Идел-йортка килә яңгыр…»

 
Идел-йортка килә яңгыр –
тәрәзәгә шыбыр-шыбыр
нидер сөйли…
Тиздән, тиздән карлыгачлар килә диме,
көймәләрне көйлә диме –
пыялага шыбыр-шыбыр
нидер көйли…
 
 
Томанлы-яңгырлы киңлек!
Сулар шавы, кырлар тавышы
бу яңгырда.
Куя кебек җил аралаш ишетелеп
тургай тавышы, муллык тавышы
язгы җырда,
хәбәр килә уҗымнардан…
 
 
Идел-йортта яңгыр тора!
 

Җавап

 
Сорый миннән һәрбер кулны кыскан:
– Син кайда соң, туган, тормышта?..
Акыллыга тиеш лаек җавап –
сораулары тоела хак булып.
– Күрәсезме, дуслар, кыр өстендә
асылынып тора ак болыт? – дим, –
ак болытның кыл бер уртасында
минем йортым күренә ак булып, –
тургай оя корган җирдә,
сандугачлар торган җирдә,
Идел-елга аккан җирдә,
моңын ярга каккан җирдә, –
минем оям!
Шунда сыям…
Кыскасы:
әрем арасыннан киләме авазым,
диңгез буеннанмы,
кайгым муеннанмы, билдәнме,
сөю ташкынында йөзәмме,
нәфрәт дәрьяларын гизәмме… –
илем юлы – минем юлым!
 
 
Алтын кырлардамы авазым,
ишетелә язданмы, көздәнме,
сагыш күбәләкме, бәхетем түгәрәкме,
җил каршымы, әллә юлдашмы –
илем уе – минем уем!
 
 
Илт Йөрәкне, Сөю, дау кырына,
Җыр каршына илт син бу башны!
 

Балачак кышы

 
Кая ул күңелнең беренче карлары,
тирәкләр шыгырдаган иртә?
Кыш карларын или читән аша,
киртәләргә куна көмеш көрпә.
 
 
Уза күңел кышкы эңгер аша,
таңгы баскычларда буран эзе.
Чөйдә бүрек мине көтә. Төнен
Сагынгандыр шундый урам безне!..
 
 
Зеңли капка. Тамак кыра кемдер,
морҗаларда төтен чайкала.
Төшен сөйли әни: «Әтиең кайтыр…»
Тәрәзәдә сары ут яна.
 
 
Көн күзенә карап сүрелеп бара,
тоныкланып кушыла ак көнгә.
Төн эчендә тупыл чәчәк аткан,
шомыртларда үскән ак чемнәр!..
 
 
Юлда – карга, карда – «ат төшләре»,
үрәчәләр уза чалулап…
Ап-ак таңның уйнак өермәсе
Муйнак булып каба чабудан!..
 

«Туган якка кайтып барам…»

 
Туган якка кайтып барам
тыгыз җилләр астында,
күктә уйный керәшәләр.
 
 
Яшел иңкү тулып
чыңлый зәңгәр кыңгыраулар;
калкулыкта тирбәлешә рәшәләр.
 
 
Куаклыкта – төклетура!
Дегет чәчәкләре…
 
 
Кояш инде!
Карабодай чәчәләр…
 

Яшьлек кырлары

(Новелла)
 
Салкынча таң.
Офык сызыгыңа тияр-тимәс,
ахак төсле
калтыранып балкый
салкын йолдыз.
 
 
Таң атканда,
шул йолдыз астында
ялгыз тракторның
сукалавы ишетелә.
 
 
Аның гөре
яңгырап кайта гүя
йолдыздан.
 
 
Ул актара туган кырларымны,
ул җәйге басуларның битен
камыл сызыклары белән бергә
кире каплый язга чаклы.
 
 
(Ул кырларның йомшак туфрагына
йолдыз күмсәң,
кояш шытар иде!)
 
 
Гади кешеләр инде йоклап арды.
Дөнья җилкәсендә бер нокта
тынгы белми…
Ул – трактор,
һаман йокламаган.
Шулчак әнкәй төште исемә:
без йоклыйбыз,
ә ул кыштыр-кыштыр
төннәр буе
онын или,
нидер пешерә,
ә йөзенә
кызыл шәүлә төшә учактан…
 
 
Газиз ана
шул трактор сыман
сөрә
сөрелмичә калган ызаннарын,
кайта-кайта сөрә
үткәннәргә,
яшьлегендә
чиерәк калган клиннәргә
     кайта бугай…
Маңгай тире белән юа
үкенеч тузаннарын:
улларына чи калмасын!..
Салкын йолдыз,
калтыранып,
чыклы басулар өстендә
янып калыр,
ак диңгездәй
     карабодай кырларында
         төклетура гөжләр,
таң җиленнән килер
арыш исе.
Тик
күңелем
тормыш буразналары арасыннан
туган кырларымның
гөрелтесен эзләр…
 
 
Таң зәңгәре йөзә камылларда.
Иңнәремнән сыйпый июнь җиле…
Инде көз.
Каеннарым язга китте.
Җир кыйгачлап очты
     карлыгачтай,
шуды кырлар
офык сызыгына.
Килеп чыгар алар яз каршына,
кыңгыраулы ызаннарга.
 
 
Ул чак булыр баш очымда
     тургайлар гимны,
язгы йолдызлар мириадасы
чакырып янар
гашыйк йөрәкләрне
югарыга.
Тик әлегә
басуларым таң ягына
төн зонасын кичеп килә.
Офык сызыгына тияр-тимәс
калтыранып яна
салкын йолдыз.
 
 
Нәкъ шул йолдыз турысында
ялгыз тракторның
яшьлек кырларымны
сукалавы ишетелә!..
 

«Уйларымда кабат туган ягым…»

 
Уйларымда кабат туган ягым,
кырларыңа килеп кердем мин.
Җилләреңдә – Татарстан исе!
Ак болытлар оеп калган тын.
 
 
Урманнарым – август кочагында,
саф җилләрдә шаулап ала тын.
Җилләреңдә – Татарстан исе –
шуңа барам кояш ягыннан!
Таулар аша,
сулар,
еллар аша
урап киләм
сабый чагымнан.
 
 
Чакрымнарны артка томырып кайтам,
җилләреңдә – Татарстан исе!
Арышлардан урманнарга агыла,
шулай кагыла дулкынлану хисе!
Саумы, җирем! Алтын камыл җырлый
уңыш турындагы бөек җырны.
Ватан үлчәвендә саллы булды
уңышларың!
Шуңа
түрдә урының…
Саумы, Татарстан!
 

Мәңгелек иҗат

 
Көздән керде кырга алтын бөртек, –
өмет калды кырлар түрендә.
Шытты ул Җыр, чыкты җирдән төртеп
һәм шаулады туган җиремдә!
 
 
Тыелгысыз ташкын булып акты,
офыкларга чапты дулкыннар!
Игенченең иңнәренә ятты
шау башаклар, җилдә сулкылдап.
 
 
Игенченең биргән сүзе – иген,
чынлык була килгәч өстәлгә.
Батырлык ул эзли үзенә тиңен,
муллыкларга муллык өстәлә.
 
 
Игенчедә иң борынгы сәнгать,
сыналган ул буын-буынга…
И башаклар – телгә килгән сәгать
авылымның басу юлында!
 
 
И кырларда бодай, камыл исе,
тырышлыктан туган ямьлелек!
Тутлы куллар, җирне сөю хисе –
шушы Иҗат җирдә – мәңгелек!
 
 
И сабыйның нәни кулы тоткан
хәләл икмәк, тормыш терәге!
Тамырларны безнең шул ныгыткан,
шаулый ныгып Гомер тирәге!..
 
 
И кырчының сөенеп елмаюы,
тургай белән таңны каршылап!
Камылларга карап моңаюы,
кара көзгә кергәч басулар!..
 
 
И бабамның хәер-фатихасы
җир кадерен белгән улына…
Юлдаш булып бара Ил догасы
игелеккә илткән юлында!
 
 
Буразнага басса күкри җаны, –
Җирдән килә көче-дәрманы!..
Бертуктаусыз алга илтә аны
иминлектән алган фәрманы!..
 

«Яшел тауга яттым…»

 
Яшел тауга яттым – Җир кешесе, –
җитте донкихотлык итүләр!
Биредә – җәй, җирчә тормыш яме,
яшел тауда йөри көтүләр…
 
 
Ишелеп-ишелеп, җирдә үлән шаулый,
җиләк исе килә җилләрдән!
Ачкан гүя дөнья изүләрен,
җиләннәрен чишеп җибәргән!..
 
 
Көтүченең чыбыркысы монда
демагогның «хаклык!» сүзеннән
реальрәк яңгырый! – таудан тауга
яңгырап кайта
чыклы эзләрдән…
 
 
Шәһәрләрен ташлап чигендем мин,
чигенмәдем ләкин җырларда!..
…Баш очымда гына яшь чикерткә
сыза икән нинди кылларга?
 
 
Итәгендә аунап яшел тауның
ятам менә –
үткән елларда!
 

Мирәт буе

 
Күк – юылган зәңгәр кафель,
таштан ташка су ага…
Яз шигыреңне, каләм әһеле, –
ак каурыйлар елгада.
 
 
Яр өстеннән аска очты,
ташка төште чикләвек…
Менә сиңа көзге почта:
«Җәең килә чикләнеп.
 
 
Ичмасам, бу ярны, талны
күзләреңә алып кал!»
…Салмак кына йөзеп калды
без тотмаган балыклар…
 

Диалог

 
– Язга чаклы хушыгыз, тургайларым!
Яңгырлардан яфрак сипкелле…
– Без җыр булып тирбәлербез язын,
ачылырбыз китап шикелле.
 
 
– Язга чаклы хушыгыз, буразналар!
Сез беләсез вакыт исәбен…
– Ял итәрбез. Тик әзерли торыгыз
орлыкларның безгә иң шәбен!
 
 
– Таңга чаклы син дә, йә, хуш, шагыйрь,
төн буенча сулма сөрлегеп.
– Күңелем кыры тулып, җыр өлгерде,
давыл коя аның бөртеген!..
 

«Тын ярлар ишелә шаулап…»

 
Тын ярлар ишелә шаулап,
сискәнеп куя таллар.
Тик кичә генә сыман да,
еракта икән, томанда
кул изәп калган ярлар…
Сискәнеп куя таллар…
 
 
Тын ярлар ишелә шаулап,
тын ярлар тавышлана.
Чакырып үткән көннәрне,
исемен дәшеп кемнәрнеңдер
күңелләр сагышлана.
 
 
Тын ярлар тавышлана!..
 

Урак өсте

(Поэмадан өзек)
 
Күпме сукаладың, күпме чәчтең,
ниләр иктең, бала, бу дөньяда?
Вакыт җитте, килде урак өстең, –
кемнәр бүген күпме урып ала?
 
 
Игелекләрме иктең кырларыңа,
шатлыклармы тормыш юлларыңда,
гектарыннан күпме бәхет чыга? –
Ил карашы синең кулларыңда.
 
 
Ни төйисең тормыш олавына:
кибәк-кырлык, әллә алтын орлык?
Уңыш табын җәя, хакың бармы
шул табынга килеп утырырлык?
 
 
Утыру кая! Миең кайнар көннәр,
урак өсте бүген, урак өсте!
Кояш бүген утлы таба төсле –
Эссе! Эссе! Эссе!..
 

Саумы, кояш!

 
Таралды инде болытлар,
аязды һавалар.
Иделдә зәңгәр дулкыннар
ярларга кагалар:
«Саумы, кояш,
саумы, иртә,
исәнме!» – диләр.
Иркәли, иркәли җанны
ягымлы көйләр.
Күтәрдем ак пәрдәләрне,
карыйм ерак, ерак…
Яшь көннәрем, мәхәббәтем
кайтты миңа урап:
«Саумы, кояш,
саумы, иртә,
исәнме!» – диләр…
Иркәли, иркәли җанны
ягымлы көйләр.
Күзләрем карап туялмый
ямь-яшел кырларга.
Ак пароход гудоклары
чакыра юлларга:
«Саумы, кояш,
саумы, иртә,
исәнме!» – диләр…
Иркәли, иркәли җанны
ягымлы көйләр.
 

«Бу төбәктә, бу төбәктә бары…»

 
Бу төбәктә, бу төбәктә бары
Шат көннәрнең тәүге авазы.
Юлларыма бурап яуган кары,
Уйларыма биек һавасы!
 
 
Тыңлап туялмаслык әкиятләре,
Чишмәләре ургый таш ярып;
Буыннарның гореф-гадәтләре
Бу төбәктән китә башланып.
 
 
Бу төбәктә безгә дигәннәре
Тора балкып кояш утыннан.
Шаулый җирдә татар имәннәре,
Шаулый илдә якташ тупыллар!
 
 
Көрәш шавы тулы заманнарда
Шунда туып гомер кичелгән,
Язмышыбыз шунда ялганган да,
Кендегебез шунда киселгән.
 

«Авылым – Арышым…»

 
Авылым –
Арышым,
син минем Парижым!
Үрләр аша миңа үреләсең,
солы кырларыннан карыйсың.
Карабодай тулы төклетура,
бәбәкләре зеңли ясмыкның.
Шул уйларда ничә көзгә кердем,
шул хис белән ничә яз чыктым!
Каенстан!
Урман башыннан ук күренәсең –
йөрәгемә матур утырган!
Әнә синең яңгыр басмаларың,
урамнарың –
минем Нотр-Дам1!
 
 
Әнә зәңгәр инешең, шатлыгыннан
ташларына чаклы яктырган!
Авылым,
күтәреп куй хәтер пәрдәләрен, –
сагыну җиле иссен үрләрдән…
Алып китә мине еллар синнән,
суларыңда кала күләгәм…
 
 
Инешеңә иелеп, кояш белән
чәчен юа синең талларың.
Еллар аша күренә: шундый биек
күтәрелер икән таңнарың!..
Еллар аша күрәм кояшыңның
камылларда чәчрәп янганын.
 
 
…Тау артыннан ишетәм туган якта
әрекмәнгә
тамчы
тамганын!
 

«Имән яфраклары оча…»

 
Имән яфраклары оча,
оча яшел курпыга.
Аланлыкта туйраларым
бер шаулый да бер тына.
 
 
Имәнлектә искә алдым
Мин дә туйра чагымны.
Уйга да китермим, урман,
Җырлап туяр чагыңны.
 
 
Шаулый әле яшь туйралар
Имәнлек уртасында.
Гүя син дә яшь туйрадай
Шауларсың, тотарсың да!..
 

Мизгел

 
Сары эт чаба болында,
җил исә, уйный гөлләр,
инештә уйнаклый ташбаш…
Яктырып туймый көннәр!
 
 
Сыена үлән төбенә
кояштан килгән өннәр…
Чап, әйдә, Сарбай, җилгә өр,
тауларга, кабат – җилгә.
Күбәләк күләгәседәй,
бу мизгел калсын җирдә.
 
 
Ник соң җил күзгә күренми? –
Әйталмыйм анысын бер дә…
 

«Чал имәннәр яфрак коя…»

 
Чал имәннәр яфрак коя,
                 гүя
җәйге диңгез шаулый еракларда.
Көзге җилдә
алтын сандугачлар
очып киткән төсле куаклардан.
 
 
Җәйге моңнар әле эзләп йөри
үз сукмагын даулап, үткән юлын.
Кемне сагынып, синдә
тып-тын үкси
яшь көннәрем минем, яшел болын?
 
 
Кемне сагына болын уртасында,
гөлләр арасында бала чагым?
Белмәгән ул, аерылып миннән,
болыннарда аунап калачагын.
 

Яңага күчү

(Бусага догасы)
 
Бу бусага – тормыш чиге,
хаклык торсын сакта.
Намус калсын безнең белән,
ялган – теге якта.
Тугрылык калсын безнең белән,
гайбәт – теге якта!
Теге якта – кәгазь гөлләр,
көя кискән уют;
базарның таш мәчеләре
утыра анда оеп!..
 
 
Кала шулай,
кала бездән, –
бөтен чүп-чар кала!..
Иске бистә каршысында
калка яңа кала.
 
 
Без генәме? Ил күченә,
күчеш бара һаман;
җырлап яңа калаларга
күченә яңа заман.
Күченә яңа заманга
гүзәл яңа гадәт…
 
 
Хәерле юл, күчүчеләр,
сезгә изге сәгать!
 
1.Париждагы собор.
Yosh cheklamasi:
12+
Litresda chiqarilgan sana:
14 oktyabr 2022
Yozilgan sana:
2018
Hajm:
200 Sahifa 1 tasvir
ISBN:
978-5-298-03619-1
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Ushbu kitob bilan o'qiladi