Hajm 186 sahifalar
2021 yil
Ислам дине: яшүсмерләр өчен
Kitob haqida
Китап битләрендә Коръәни Кәримдәге аять-сүрәләр урын алганлыктан, басмага игътибарлы булуыгыз сорала.
Әлеге китап Ислам дине нигезләре белән таныша башлаган яшүсмерләр өчен әзерләнде. Хезмәтнең максаты – укучыларыбызга гади һәм аңлаешлы итеп, динебездәге мөһим төшенчәләрне, шәригать хөкемнәрен аңлату. Биредә намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу кебек төп фарызларыбыз һәм аларның тәртипләре хакында да җентекләп аңлатылган. Шуңа күрә әлеге хезмәт дәреслек сыйфатында да кулланыла ала.
Китапта урын бирелгән һәр темага Коръән аятьләре, хәдис-шәрифләр китерелгән, кирәк булган очракта, укылырга тиешле булган догалар да искә алынган. «Ислам дине нигезләре» китабына нигезләнеп әзерләнгән «Ислам дине: яшүсмерләр өчен» хезмәте һәркем өчен дә файдалы китап булып, гыйлем алуда, шәригать мәсьәләләрен өйрәнүдә ярдәмлек вазифасын башкарыр дип уйлыйбыз.