Kitobni o'qish: «Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир?»
Зыялылык әгәр җитмәсә…
Кайсы гына дәверләрне алма, барлык милләтләрнең, халыкларның да азмы-күпме асыл ул-кызлары, затлы шәхесләре булган. Андыйлар төп массадан, гавамнан үзләренең аңлылык дәрәҗәләре, киң карашлары, киләчәкне кайгыртулары, милләт өчен олы эшләргә әзер булулары, белемнәре белән генә түгел, ә күбесенчә батырлыклары, фидакяр гамәлләре белән аерылып торганнар. Ходай Тәгалә аларны, яралтканда ук, үзләрен хәстәрләү-кайгырту өчен түгел, бәлки, милләтнең алгарышы, абруе, бөеклеге хакына яралтадыр, ахрысы. Шигърияте белән чын каһарман – бөек Тукаебыз гына булмаса да, без бүген башка халыклар арасында бер башка түбәнрәк булыр идек. Исхакыйлар, Риза Фәхретдиннәр, Батыршаларыбыз булмаса – янә бер башка. Әмма сүз үткәндәге түгел, бүгенге асыл затларыбыз, аларга булган ихтыяҗ, кытлык, шул кытлык китереп торучы бәлаләр хакында иде…
Милләтнең сарыкмас көче
Милләтнең көче, ныклыгы, иминлеге һәм шулар белән турыдан-туры бәйләнгән даны, дәрәҗәсе нәрсәдә? Әлбәттә, дәүләтле булуда. Әлбәттә, шанлы казанышларда, икътисади уңышларда, лаеклы тормыш-яшәешне кора, оештыра белү осталыгында, милләт вәкилләренең гыйлемлегендә. Ә гомумиләштереп әйткәндә, милләтнең көче – шул милләт ул-кызларының элек һәм бүген кылган, кылачак күркәм гамәлләрендә, ул гамәлләрнең дөнья масштабындагы урынындадыр. Ул халыкның башка халыкларга һәм үз-үзенә булган ихтирамындадыр.
Ә дәүләтсез милләтнең көче, төп потенциалы нидә? Монысы да сер түгел – һәрдаим азатлыкка, дәүләтчелеккә омтылуда. Шул омтылыштагы эзлеклелектә. Үзаң югарылыгында, рух биеклегендә, милләтнең чын, фидакяр зыялылары булуда.
Чын зыялылык, үзаң дәрәҗәсе, рух биеклеге. Дәүләтлеме син, дәүләтсезме, милләтне чын милләт иткән иң беренче шартлар һәм сыйфатлар шуларда, миңа калса…
Күпләрне тетрәндергән япон трагедиясе (җир тетрәү тудырган дәһшәтле цунами, АЭС авариясе, күп санлы корбаннар) бар дөньяга бу милләтнең эчке көчен, ныклыгын, тыйнак батырлыгын тагын бер тапкыр күрсәтте. Хикмәт гарасат вакытында бер генә мародёрлык очрагы да булмау, бер генә кибет хуҗасының да бәяләрне күтәрмәве, радиация тәэсирендә калып та, андагы халыкның паникага бирелмәвендә генә түгел.
Икенче бөтендөнья сугышыннан соң аларның хәле йөз тапкыр катлаулырак иде. Баш өсләренә ташланган ике атом бомбасы, Америка бомбавозлары җир белән тигезләгән авыл-шәһәрләр, сәнәгать предприятиеләре. Өстәвенә репарацияләр нигезендә тартып алынган сәүдә, балык тоту флотлары. Заводлардагы исән калган җиһазлардан да колак кагу. Утрауларда бернинди дә чимал, ресурслар булмау. Әле тагын шуларның барысына да өстәп – җиңелү ачысы. Бер сүз белән әйткәндә, тәгәрә дә үл. Уртакул бер дәүләт, милләт булса нәкъ шулай булыр иде дә, бәлки. Яисә ил берничә кисәккә бүлгәләнер, таркалыр иде. Андый очрак булмаганда да, хәерчелектә яшәр, бик озак аякка баса алмас иде.
Әмма японнар, бар дөньяны шаккатырып, егерме-утыз ел эчендә Җир шарының иң алга киткән илләренең берсенә әйләнделәр дә куйдылар. Ничек? Ни хисабына?
Миңа калса, бу могҗиза, барыннан да бигрәк, һәр япон кешесендә булган шул эчке энергия, традицияләрдән килгән рух ныклыгы, япон культурасына хас бердәмлек, хезмәт сөю, тырышлык нәтиҗәседер, ил, милләт бәласен үзеңнеке итеп кабул итә белүдәндер…
Дәүләтле япон белән биш гасырга якын башкалар кулында булган илсез татарны чагыштыру, бәлки, урынлы да түгелдер. Тик шулай да искәртәсе килә: безнең халыкта алда санап киткәннәрдән, ни кызганыч, бары хезмәт сөю, тырышлык кына бар. Алары да бераз тартып-сузып. Әгәр дә шуларга өстәп, тагын бер генә сыйфат – милләт фаҗигасен һәрчак үзеңнеке итә белү булса, без бүген дәүләтсез көе дә мондый ук мөшкел халәттә булмас идек төсле. Бәлки әле, Ходай кушып, дәүләтле дә булып куйган булыр идек.
Алда язганнарны истә тотып, мин биредә әйтергә теләгән төп нәтиҗә шундыйрак: японның күпчелек халкын, артык икеләнмичә, чын зыялылар дип атау хата булмас кебек. Бер-береңне, милләтеңне, мәдәниятеңне ярату, үз традицияләреңә тугрылык – менә кайда ул халыкның сарыкмас көче. Милли үзаң теләсә кемне, хәтта гыйлеменә, башкасына да карамыйча, чын зыялы итә ала, миңа калса. Һәм киресенчә, коры укымышлылык кына кешене зыялы ясый алмый. Дмитрий Быков дигән рус язучысы: «Интеллигентлык ул – чит кешеләргә килгән читенлекләрне күреп ярдәм итә белү», – ди. Минемчә, бу таррак мәгънәдә шулай, ил-көн өчен, иртәгәң өчен кайгың булмаганда дөрес. Яңадан үзебезнең милләткә кайтып фикер йөрткәндә, бүгенге шәлпе хәл-әхвәлебезне истә тотып, шикләнми шунысын ассызыкларга була: японнардагы затлылык, андагы тоташ зыялылык хыялыбызда да булмау өстенә, зыялы дип атарлык затларыбыз да ифрат та аз шул безнең. Үзаң сыеклыгы тудырган милли наданлык, нигилизм, зыялылык кытлыгы – безнең көчсезлекнең беренче сәбәбе, бүгенге бәлаләрнең башы, төп фаҗигабез, миңа калса…
Сандамы икән хикмәт?
Кайберәүләр без җиде миллион дип мактанырга яратсалар да, бу – арттыру, әлбәттә. Без күпкә азрак. Татарлыктан җәяү качканнар, бер авыз сүз татарча белмәгәннәр, татар моңнарын тыңлаганда, күз яшьләрен сөртмәгәннәр безнекеләр түгел инде. Азмы-күпме татар җанлылыкны, телне, гореф-гадәтләрне саклаганнарны санасаң, ике-өч миллион чыгар идеме икән? Тик хикмәт санда түгел, сыйфатта. Сыйфат булмау санга суга, санны билгели бит. Сыйфатлы милләт булсак, без санлы да, данлы да булыр идек, шәт.
Тик күләмне, санны да гел кирәксез әйбер дип булмый торгандыр. Инглизләр, алманнар, французлар, испаннар кебек бар дөньяга йогынтылы олы милләт булып яшәү күпкә җиңелрәк. Милләтләргә генә түгел, табигатьтә дә зурларга яшәү күпкә кулай. Аларга тимиләр, аларны кыерсытмыйлар. Киресенчә, зурлар үзләре кечеләрне тотып ашый. Бүгенге дөньяви милли сәясәт тә шуннан бик азга гына кайтыш. Кече милләтләрне шушы егерме беренче гасырда да «ашый» торалар. Бигрәк тә үз яшәү пространстволары булмаганнарны. Хөрлек, ирекне алга сөрмәгән дәүләтләрдә җан асраганнарны. Күбрәк элеккеге дәверләргә хас ачыктан-ачык юк итү, төрле геноцидлар булмаганда да ассимиляция дигән нәрсә кала килә. Глобализация дигән шаукым, авторитаризм басымы, шовинизм аны тизләштерә торалар.
Дәүләткә ия илләрнең, хәтта бик зур булмаганнарының да, борчу-мәшәкатьләре, проблемалары, ким дигәндә, бергә аз – үзләрен ничек саклап калырга дип, зурдан кубып баш ватасылары юк. Зыялылары да андый кайгыдан азат.
Безне буйсындырган рус милләтенең көче, потенциалы – күп гасырлар буе үз дәүләтчелеге, үз территориясе булуда, күп санлылыгында. Чималга бай территориясендә. Һәм шуның белән шул, бетте дә. Аларның унтугызынчы гасырдагы бөек әдәбиятлары белән чагыштырганда, хәзер аеруча күтәренке рух егәре, бердәмлек, милләткә, мәдәнияткә олы мәхәббәт, бөеклек турында сүзне бик алып бармаска да була, миңа калса. Русның чын зыялылары, затлы шәхесләре бүгенгесе көнне шактый аз. Юрий Шевчук кебек курыкмыйча, турыдан ярып, Путинның үзенә «Кайчан ирек булачак?» дип сорау бирүчеләр, Угаров кебек «Театр. doc» куючылар, илдәге бүгенге чиктән ашкан гаделсезлекләрне йөрәге аша уздыручы, күркәм фильмнар авторы Станислав Говорухин кебекләр, башка шундый азмы-күпме фидакярлеккә, батырлыкка тартымнар 100–120 миллионнан артып киткән милләт өчен бик аз. Ә инде безнең, милли азчылык халыкларның хәленә кереп, аларны яклап чыккан рус зыялыларын мин бөтенләй диярлек белмим. Бер Юрий Афанасьев бар иде, хәзер ул да күренми. Безгә андый хәерхаһка бик исәп тотарга да кирәкмидер. Чөнки алар өчен «спасение утопающих – дело рук самих утопающих» кына булмады, «батарга» да һәрвакыт ярдәм итеп килделәр. Эне, сеңелләрен батыручы «абый» кем була соң инде ул, дип сорыйсы килә кайчак. Һәм ничек аны ихтирам итмәк кирәк?
Русиядәге чын зыялыларга булган бүгенге кытлыкны илдәге сәяси тыюлар, сүз ирексезлеге, авторитарлылык белән күпмедер аңлатырга буладыр, әлбәттә. Ләкин чын зыялы, – кем әйтмешли, ул инде Африкада да зыялы. Олы эшләргә сәләтлеләрен, диссидент дәрәҗәсендәгеләрне әйтүем. Шулай дисәк тә, аларның якын үткәндә генә яшәп алган, тоталитар системаны җимерүгә ифрат та зур өлеш керткән А. Солженицын кебек кыя-затлары булды. Таланты белән дә, рух ныклыгы, үҗәтлеге ягыннан да руска гына түгел, татар зыялыларына да үрнәк булырлык Солженицынның бурычлары, максаты башкарак иде – сталинизмның явызлыкларын бөтен дөньяга фаш итү. Аңа милләт исәнлеге, бәйсезлеге өчен зурдан кубып көрәшәсе булмады. Гәрчә, Русиягә кире әйләнеп кайткач, «Сбережение русского народа» дигән милли идея тәкъдим итеп маташса да. Илдәге башка милләтләр язмышына бармак ашарак каравы аның бөеклеген безнең алда шактый түбәнәйтте, әлбәттә. Ләкин Солженицын барыбер егерменче гасырдагы ирек, хөрлек буылган караңгы, авыр елларда рус халкы тудырган бердәнбер дип әйтерлек чын зыялы, биек кыяташ булып калды.
Әле тагын Лихачёв, Сахаровлар, алда искә алынган Афанасьевлар, башкалар булды. Соңгыларын (Сахаровтан кала), әлбәттә, хәбәрдарлык шаукымы, иреккә юл ачу, авызлык салдыру тудырды. Авызлар яңадан томаланып, хөрлек тагын кысылгач, андыйлар тумый башлады. Бүген Русия милли-сәяси офыгында милләт намусы, хөрлек байрагы булырдай кешеләр, чын демократия, рух өчен корсакларын, тиреләрен аямыйча көрәшүчеләр күренми дисәк, хакыйкатькә хилафлык булмас төсле. Павел Чухрай дигән кинорежиссёр моңа үз аңлатмасын бирә. «Реформалар дигән булып, шулар белән мавыгып, без интеллигенцияне югалттык», – ди ул. «Нефть энәсе» дә үз чиратында барыбыздан да кулланучылар ясады. «Икмәк һәм тамаша». Кибетләр һәм телевизор әлегә моңа мөмкинлек тудырып тора. Ә яшәвебез кәкре көзгеләр арасында. Демократия дә, хокук саклау органнары белән бергә суд системасы да, профсоюзлар да бар сыман. Коррупция белән дә аяусыз көрәш бара. Тик боларның барысына кем генә ышаныр икән? Җәмгыять үз-үзенә, картларына, балаларына да битараф. Ә җәмгыятьтә намус уятырга тиешле кешеләр кастасы – зыялылар – бүген аз.
Асылларыбыз
Шушы юнәлештә, кабат фикерли-уйлый, мин эчтән генә татарның бүгенге чын зыялыларын санаштыргалыйм. Санаган саен, тагын кемнедер искә төшерәсем, бөекләребезне арттырасым килә, әмма арттыра алмый аптырыйм. Аз, бик аз шул алар, санарга бер кулның бармаклары да җитә.
Бүген безнең Солженицын югарылыгына омтылган асыл затыбыз – диссидент рангындагы Фәүзия Бәйрәмовабыз бар. Империянең татарга каршы эшләгән явызлыкларын даими фаш итеп килүдә бүген аңа тиңнәр, миңа калса, юк та. Шәхси фидакярлек, батырлык ягыннан алганда да, ул, – хатын-кызларыбызга гына түгел, ирләргә дә үрнәк. Баштагы чордагы кайбер хаталары, әле дә сакланган кискенлекләре белән дә. Кискенлекләр дә кирәктер. Безнең белән бит дүрт гасыр ярым буе беркем дә кәнфитләнмәде. Астылар да, кистеләр дә, чукындырып та тордылар. Без исә һаман юашлана тордык һәм кыска хәтерлерәк булдык. Фәүзия Бәйрәмова безгә элекке дәверләрне һәм якын тарихыбызны кире кайтаруда ифрат та олы эшләр башкарып килә. Шул кайткан тарих белән, көрәшкә багышланган гомере белән батыр ханым үзенә һәйкәл дә куйды. Аның алдында барыбызга да башны иясе генә кала. Ләкин фаш итүләрдә, тарихны кайтаруда, шәхси батырлыкта бер Фәүзия генә бик тә аз шул безгә.
Мин Разил Вәлиевнең ипле уңган-булганлыгына сокланам. Интернет-форумнарда кайберәүләр язганча, аның өрми генә тешләвенә мөкиббән китәм. Чын зыялы нәкъ шулай булырга тиештер дә. Акырып-бакырып йөреп, бүгенге вазгыятьтә беркемгә дә бернәрсә исбатлый алмыйсың. Эзлекле, өзлексез рәвештә эшли алу сәләте кирәк. Вакыйгалар уртасында булу, нидер эшләр алдыннан, Мәскәү ягына карап алучы хакимият тирәсендә дә кайнау кирәк. Разил абый нәкъ менә шундый урында. Бу кешегә алдарак японнарга карата әйтелгән, безнең татарда сирәк күзәтелгән тыйнак батырлык хас.
Өлкәнәйсә дә, безнең чын көрәшчебез, легендар Фәндәс ага Сафиуллиныбыз бар. Тик соңгы араларда ул «урамга» бик сирәк чыга. Интеллигентлык белән ипле агрессивлыкны үзенә сыйдырган, әйткән һәр сүзен язып барырлык милләттәшебезне бүген махсус рәвештә күләгәдә тоталармы әллә, белмим. Минем аны мөмкин булган кадәр активрак булырга чакырасым килә. Исраф ителмәгән милли зыялылык потенциалы ул кешедә, миңа калса, күп әле.
Шаулы туксанынчы елларда Мәскәү алдында суверенитет принципларын яклап, исбатлап йөргән затлы галимебез Индус абый Таһировтан да өйрәнәселәр бик күптер безнең. Ул да – татарның асыл улы.
Милли яңарыш елларында шул ук когортада булган Рафаэль Хәкимовны да тыңларга, укырга бик ярата идем мин. Ул да бүген кайдадыр күләгәдә. Ипле, акыллы аналитик, татар суверенитеты тәгълиматы авторларының берсе, инде бу татардан барыбер булмый дип кул селтәде, ахры. Әллә хакимият коридорлары үзгәрттеме аны. Бу сорауларга җавап бардыр инде ул. Тик абсолют күпчелек һәм без генә белмибез, белә дә алмыйбыз.
Бүгенге татарның әле тагын, саный китсәң, үтә дә милли җанлы, әмма ләкин аз санлы язучы-журналистлары, миллилекне күз уңында тоткан галимнәре, сәнгать әһелләре бар.
Хыяллану да зарарлы түгел
Әйтәсем килгәне, хыялланганым шул: минем шушы алда санап кителгән һәм саналмаган, исемнәре әйтелмәгәннәрне дә кушып, җәмгысы алтымы-җидеме, тугыз-унмы, күбрәкме кешене, бер өстәл артына утыртып, озын-озак итеп сөйләштерәсем, киңәш-табыш иттерәсем һәм ахыр чиктә алардан берәр төрле Милләтне коткару комитеты дипме, башкачамы аталачак, кәгазьдә – рәсми, ә чынында азмы-күпме яшерен дә булган оешмага нигез салдырасым килә. Ленин бер гасыр элек әйткән сүзләр искә төшә: «Дайте мне организацию революционеров, и я переверну Россию!» Безгә нәрсәнедер әйләндереп каплыйсы юк, анысы. Революция дә кирәкми. Татарга яңа милли яңарыш, яңа, кире кайтмый торган позицияләр яулау, киләчәккә өмет белән карау мөмкинлеге, исәнлек гарантиясе кирәк. Сулар һавадай кирәк. Шуңа күрә, соңгарак калып булса да, татарның чын ул-кызларына да бер йодрыкка тупланырга, чын-чынлап оешырга, нәтиҗәле, эзлекле эш-гамәлләр кылырга тотынырга кирәктер бит инде.
Ачыктан-ачык рәвештә милли партия оештырырга, әлбәттә, беркем дә ирек бирмәячәк. Империядә милли партия төзү түгел, милләтне кайгырту, милләтче булу да гадәттән тыш күренеш санала. Шуңа күрә, иҗтимагый оешма булып теркәлеп тә, бик теләгәндә олы эшләр майтарырга була торгандыр ул, диясе килә. Аны яртылаш «идән астына» кертү шуннан – оешманың бар дөньяга чыгарып селкемәгән, киң җәмәгатьчелек вакыты җитмичә белмәгән серләре, эш алымнары, гамәлләре дә булырга тиештер. Ахыр нәтиҗәләр саллы, күркәм булсынга. Һәм инде ул оешма нинди форматта, статуста булуга карамастан, иң беренче эш итеп, бар яктан да уйланылган, җентекле программа-план төзергә алынсыннар иде дип, хыялларымны дәвам итәм мин. Якын арадагы һәм киләчәктә эшләнергә тиешле эшләр планы. Яһүдләр үзләренең 1897 елгы яшерен «Сион акыл ияләре беркетмәләре»н («Протоколы Сионских мудрецов») – стратегиясе белән тактикасы бәйнә-бәйнә, энәсеннән җебенә кадәр эшләнгән көрәш программаларын тулы – бер гасыр алга төбәп төзегәннәр бит. Татарга дөньякүләм хакимият тә, йогынты да кирәкми. Безнең бар булган кайгыбыз – исән-сау булу. Әмма ки японнарга сокланган кебек, бу халыктан да үрнәк алмаслык, өйрәнмәслек түгел.
Уй-хыялларымда әле тагын, нәтиҗәсе нинди булуга да карамастан, шушы ук мөхтәрәм затларыбызны республиканың беренче кешесенә кертәсем, яхшылап аңлашырга тырышып каратасым да бик килә. Президент та – шушы милләт кешесе, бетү юлына чыкканыбызны, кичектермичә нидер эшләргә, майтарырга кирәклекне аңлый шикелле. Мин, ул кочак җәеп каршы алыр, килешер, бар эшен ташлап ярдәм итә башлар, димим. Болай уйлау беркатлылык булыр иде. Әмма уртак таяну нокталары табарга мөмкиндер. Хакимият белән килешеп эшләнгән эшләр нәтиҗәне дә тизрәк бирер иде. Моның сәбәбе дә бик гади: инертлык, өстән әйтмичә бездә беркем дә кымшанмый, инициатива күрсәтми. Чиновникларны инде әйткән дә юк. Зыялыларда да бар андый чир.
Хыяллануны тәмамлап, тагын шуны әйтәсе килә: туксанынчы еллардагы кебек кискен, революцион милли яңарышка бүген өмет тотып булмый. Ул вакыттагы шартлар, мөмкинлекләр юк. Ләкин Мәскәү соңгы араларда авызлыкны бушайтырга кирәклеген аңлады. Бигрәк тә сайлаулардан соң килеп чыккан «кечкенә революцияләр» тәэсирендә. Алда күпмедер «җепшеклек» көтелә. Шунлыктан халкыбызның милли аң дәрәҗәсен елның-елына, баскычлап, акрынлык белән булса да, өскәрәк күтәрү, милләтне наданлыктан аралауның нәтиҗәле, өзлексез эшләүче юлларын табып, шул механизмны хутка җибәрәсе иде. Безгә ипле үсеш, яңарыш китерәчәк, милли хәвефсезлек тәэмин итәчәк ул даими «комитет»ның максатын һәм бурычларын шунда күрәм мин. Бу эштә барысыннан да көчлерәк, үтемлерәк корал ул – телевидение. ТНВ каналын милләт исәнлеге сагына куя алсак, ул беренче олы җиңүебез булыр иде. Милли мәгърифәт өчен көрәштә дә без отарга тиеш. Оттырсак, бетү юлында тагын бер олы адым атлаган булабыз.
Хыяллар димәктән, алар бөтенләй буш фантазия, мәңге эшкә ашмаслык түгел икәнен чамалыйсыздыр. Хыяллар – планга, планнар гамәлләргә әйләнсен иде диясе килә…
Эшкә ашмаслык түгел дисәм дә, шикләнмичә дә булдыра алмыйм. Алда саналган зыялыларыбыз бер фикергә килә, бер якка карый алырлармы дип хыялларда да хафаланам. Татарның иң начар чире тагын рецидив бирмәсә, «мең җирдә мең учак пыскымаса» иде дим…
Зыялылар һәм хакимият
Чын, башбирмәс зыялылар белән хакимияттәгеләр, үзсүзле хакимнәр арасындагы гомер-гомерләргә килгән мөнәсәбәтләр катлаулылыгы да бар бит әле. Туксанынчы елларда хакимнәр белән зыялылар бер мәсләктә булганда, нинди матур нәтиҗәләргә ирешә башлаган идек югыйсә. Шул искә төшсә, шагыйрь сүзләре белән «их, булса иде ирек» дип уйлап куясың.
Әйе, хөр, ирекле җәмгыятьләрдә зыялылар сүзе хакимияткә барып җитмичә калмыйдыр. Ул җәмгыятьләрдә уңай кайтавазга, эшлекле реакциягә дә өмет тотарга буладыр. Тик без Русия дигән ошбу илдә демократиянең бер читен, чагылышын гына күреп калдык. Иртәгәбезне дә өметле дип әйтү читенрәк. Ә хөрлек булмаганда, хакимнәрнең һәм хакимияттәгеләрнең ниндилеген, аларның фикерле вә намуслы милләтче интеллигентка, алар белән бергә милләткә, халыкка да ничек каравын, ниләр кылануын бик аңлатып торырга кирәкмидер дә. Чөнки гамәлләренә караганда, алар эчтән генә түгел, тыштан да безгә, азчылык халыкларга, Крылов Бүресенең Куянга әйткән сүзләрен һәрчак кабатлыйлар бит: «Минем тамагым ач булганга гына да гаепле ич син!» Ягъни, аз санлы булганга, титул милләт булмаганга гаепле сез. Русия хөкүмәтенең нияте ачык – бер милләт, бер дин, бер мәдәният, ягъни унитар дәүләт булдыру. Моны алар яшермиләр дә. Алар «Аргументы и факты» дигән атналык газета аналитигы, зыясыз «зыялы» В. Костиков сүзләре белән: «Ни өчен татар һаман татарча, бурят бурятча сөйләшә?» – дип, гел аптырап торалар. Америкага карап, аларның Русия Кушма Штатлары төзиселәре килә. Аларның үзләре мөкиббән киткән АКШның килмешәкләр ватаны икәнен дә, ә бездәге милләтләрнең гомер-гомергә үз тарихи җирләрендә яшәгәннәрен дә аңлыйсылары да, исәпкә аласылары да килми. «Өлкән туганның» зыялылары, билгеле кешеләре арасында да, әйткәнемчә, азчылык халыкларны яклаучылары күренмәде диярлек. Үзебезнең берничә бөртек зыялыбызның тавышы анда барып җитә алмый. Җитсә дә, Мәскәүдә ишетмәячәкләр, мыекларын да селкетмәячәкләр. Ишетсеннәр дисәк, бары ике генә юлны истә тотарга кирәктер: йә таләпләрне язып, алар ишетерлек итеп шаулап алу, йә үз хакимиятебез аша йогынты ясарга тырышу. Тагын шул әлеге дә баягы хакимият инде.
Урындагы хакимият милли моң-зарларыбызны, сирәк чаң сугуларны ишеткәли, әлбәттә. Әмма аның да һушы бик китми. Кайчакларда «Эт өрә, кәрван бара» принцибында тора. Болгар номерларын саклап калып булмый идеме әллә? Ә милли мәгарифне зурдан кубып якламаска хакимияткә кем комачаулый? Юк шул, «тегеләр» билгеләп куйгач, милләт ягына, аның проблемаларына бер карасалар, Мәскәү ягына биш карап алалар шул.
Хакимиятнең һәрдаим үз мәнфәгатьләре. Аның бездәгесе дә, Мәскәүдәгесе дә буйсынганны, үзе оештырган тәртипне санлаганны ярата. Буйсындырганда, мавыгып китеп, кайбер чикләрне узып китүен дә абайламый. Шулай тиеш дип уйлый. Хаталарын төртеп күрсәттеңме, тиз генә «халык дошманы»на әйләнүең дә бар. Әйе, бер генә режим да зыялыларның актив булуын өнәми. Хәтта исәпләшкән очракта да. Чөнки актив зыялылар – көч чыганагы. Актив интеллигенциягә халыкны үз артыннан ияртү ихтималы бик югары. Шуны аңлаган башлыклар матди хәле әллә ни булмаган зыялыны үз ягына авыштырудан да тартынмый. Сарай «зыялылары» – партия әдипләре һәм хакимнәр кушканны гына «җырлаучылар». Барча илләрдә-җирләрдәге, дәверләрдәге кебек, безнең милләтне дә читләтеп үтмәгән күренеш бу. Менә бу урында инде сораулар туа. Хакимият кәнфит сузганда, аңа үрелми калу авырмы? Ул кәнфиткә ымсынган, аны алган кешене зыялы дип атап буламы? Әллә «сатылган» зыялы ул инде, гомумән, зыялы түгелме?
Мин тагын шуны төшенәм: чынлыкка, асыллыкка дәгъвалаган интеллигент беркайчан да меркантиль булырга тиеш түгел. Аның шигаре «Дөнья малы – дуңгыз каны» булганда гына, ул – чын зыялы. Мал, байлык турында баш ваткан кешенең уйлары милләт язмышы тирәсендә бөтерелә алмый. Аңлы эшкуардан әле яхшы меценат чыгарга мөмкин. Тик күрәбез, аңлылык дәрәҗәсенең түбәнлеге бу очракта да үзен сиздерә. Татарда әлегә кадәр яңа бертуган Акчуриннар да, бертуган Хөсәеновлар да күренмиләр.
Аерым кешене күздә тотып әйтмим, кайбер меркантиль зыялыларыбызның, үзләренең перәнниккә алдануларын яшерергә тырышып, мәгълүмат чараларында яки сүз чыкканда, «Хакимияткә үтмичә, аңа йогынты ясап булмый» дигән кебегрәк аклануларын ишеткәнем бар. Хакимиятләрдә «бишенче колонна» тоту эчне төртеп тишмәс иде, әлбәттә. Тик сез анда кәнәфи билисез икән, әнә Разил Вәлиев кебек эш күрсәтегез…
«Зыя» сүзе, ялгышмасам, «яктылык» дигәнне аңлата. Ягъни зыялы – яктылык сибүче зат. Якты уй-фикерләр, ниятләр, бигрәк тә якты гамәлләр иясе. Безнең шушы ярым караңгы дөньяны яктыртырга, нурлы итәргә туган кешеләр. Шул сәбәпле гел зарланып, шыңшып, кайгырып йөреп кенә дөньяны үзгәртеп булмыйдыр диясе килә. Коры иҗат белән, китап язып кына да тормышны үзгәртү икеле. Аның өчен, ким дигәндә, Солженицын кебек яза белергә кирәк.
Зыялылар җәмгыять, милләт алдында җаваплы. Алар дәшмәгәндә, сүлпән булганда, милләтнең киләчәге югала. Татарның киләчәген без яртылаш югалттык инде. Юашлык, үшәнлек, телсезлек, власть кушканны җырлау – интеллигентның мескенлеге, кирәксезлеге. Әйтә белеп әйтү, оешканлык, проблемаларның чишелеш юлларын берөзлексез эзли, таба, билгели белү, реаль эшләр һәм дә көрәшче булу, көрәштә калу кирәктер безгә.
2012