Kitobni o'qish: «Сайланма әсәрләр»
Shrift:
Проект җитәкчесе һәм китапның төзүчесе Ленар Шәех
© Татарстан китап нәшрияты, 2021
© Шәехов Л. М., проект җит., төзү, 2021
* * *
I. Җырым булсын бүләгем
Күңлемә
Ник кенә киттең, күңел, җирдән бизеп,
Күккә омтылдың нигә? Нәрсә сизеп?
Белмисеңме, күктә соң нәрсә барын?
Дөньяда бар нәрсә тыштан ялганын!
Уйлама күргәч тә йолдыз нурлы дип,
Ай тагы изге яхуд саф, серле дип.
Ул кояш та тик ерактан тын кебек,
Нурлы, чын изге гарешле гөл кебек,
Бар да бер, бар хәл аларда җир кебек,
Бар да бер валчык яхуд бер җим кебек.
Юк, саташма, кайт кире, күңлем, бире,
Кайда барсаң да бер үк хәл, билгеле.
Очма, барны эзлә тик җирдән генә,
Эзлә җирдән, җирдәге илдән генә.
Эзлә нык, күңлем, табарсың эзләсәң!
Шарты: тик түзсәң, өметең өзмәсәң.
1921
Тукай Каберендә
Кабер!
Сиңа килдем гөлләр белән,
Сәлам белән, изге уй белән.
Тәбрик сөйләр өчен бу күңлемнән
Сахибеңә1 хөрләр иленнән.
Әйе. Монда синең өстеңдә дә
Ал чәчәкләр үскән; һәммәсе —
Алар инде матур,
Киң илдә дә
Хәзер шундый ирек, ямь яши.
Ул илдә дә хәзер шулай ирек,
Шатлык, дуслык туен итәләр.
Барлык эш дуслары, бергә җыелып,
Мәңгелек ямь суын эчәләр.
Ил бәйрәме белән бу кабердә
Ята торган изге гәүдәне
Мин котларга килдем;
Таки бездә
Сәламлиләр бөтен җир аны.
Нинди ямьле бу җир,
Күк кояшың!
Җылы итеп көлеп яз килә.
Ул да, сине котлап, ал чәчкәсен
Иң әүвәл үк сипкән кабреңә.
Шатлан, изге!
Синең яшь йөрәгең —
Алдан сизгән иркен ил язы —
Син моңланып көткән ярлыларның
Ал бәйрәме – ямьле дөньясы.
Син җырлаган бәхет, дус-туганлык,
Син теләгән батыр эш көне,
Синдә булган хаклык, миһербанлык,
Илгә килде хәзер бөтене.
Шатлан!
Сиңа изге дускайларың
Тәбрик белән сәлам җибәрә.
Инан безгә – синең сүзкәйләрең
Мәңге калыр алар дөньяда.
Кабер!
Куан, синдә менә гөлләр,
Гөлләр белән бизим мин сине,
Бу гөлләрем аңар сәлам сөйләр,
Куандырыр алар изгене.
Әйе… Монда синең өстеңдә дә
Ал чәчәкләр үскән һәммәсе —
Алар нинди матур!
Киң илдә дә
Хәзер шундый ирек, ямь яши.
Апрель, 1923
Мин булырмын…
1
Кичке җилләр улый-улый, түр ягыңны
Кага-кага, тын йокыңнан уятсалар,
Тышкы шомнар, тырный-тырный йөрәгеңне,
Әллә нинди шомлы уйлар уйлатсалар,
Шунда бер-бер юлчы килеп ак ишегеңне
Ыңгырашып әкрен генә дөбердәтсә,
Кар каплаган биек баскыч бусагаңны
Аяклары белән таптап шыгырдатса,
Син… каргана күрмә, җаным, ялгыш аңа,
Рәнҗемәсен ул мескенгә мәгъсум күңлең,
Төнлә ялгыз юлда калган мескен анда,
Өзгәләнгән ул юлаучы – мин булырмын…
2
Көмеш кебек ак елгада коенганда,
Гөл чәчәкләр сине күмеп иркәләсә,
Син тамчылар белән уйнап сөенгәндә,
Каргалган бер язмыш сиңа иртәләсә,
Соңгы сулыш сулап, янып, арып, талып,
Бер яшь фәкыйрь килеп сиңа кулын салса,
Һич рөхсәтсез су савытыңны җирдән алып,
Комсызланып эчсә, киемең янына ятса,
Ачулана күрмә…
Соңгы ал юлыңда
Дошман угы җәрәхәтләп сүнмәс күңлен,
Соң сулышына җитеп килеп, хозурыңда
Җан бирүче мәгъсум егет – мин булырмын…
3
Язгы нәфис бакчаларның киң юлында
Барган чакта юлларыңа гөлләр үссә,
Уйный-уйный күбәләкләр кулларыңда
Иркәләнсә, сине котлап җилләр иссә,
Шул вакытта ак юлыңны (гөнаһ шомлык)
Сузылып яткан канлы гәүдә киртәләсә,
Яткан булса ак йөзләре канга тузып,
Синең җанлы шат бәхтеңне үртәләсә,
Син шикләнә күрмә… бәгърем!
Ул – кан белән
Яраланып утлар кисеп тапсыз күңлен
Әрни-әрни соңгы сүнмәс вөҗдан белән
Җанын биргән үле гәүдә – мин булырмын.
4
Кичкә калып, җиләк җыйган киң урманда
Кайтканыңда кичке җилләр каршыласа,
Ул җилләргә уйный-уйный толымнарын,
Бер җилкенеп, бер җилпенеп салкынланса,
Тагын… ләгънәт!..
Кара көйгән кызыл балчык
Өстен япкан кабер синең юлың бүлсә,
Син килгәндә ашыгып-ашыгып, арып-алҗып,
Ул кинәттән синең юлга каршы булса,
Син шомлана күрмә… гөлкәй!
Кан җиреннән
Ләгънәт белән әрнеп качкан керсез күңлен —
Югалткачтан тар гүренә кереп тынган
Кансыз гәүдә, үлгән шагыйрь – мин булырмын…
1923
Беренче яңгыр
Яңгыр килә… Корыч сабан белән
Ерткаланган җирнең сусаган
Йөрәгенә ялга яңгыр килә…
Орлык әзер. Чүптән бушанган
Амбардагы чәчү тубалын да
Күптән корып куйдык шикелле…
– Муса, ат әзерме?
– Әзер.
– Ындырга йөр!
Анда нинди матур, сөйкемле!..
Ындыр арты. Әле кап-кара ул,
Юл-юл җәелеп ята кинәнеп;
Яңгыр җиле өерә, ярны күмә,
Тузан оча, җирдән сөйрәлеп.
Әти кулын куйган маңгаена,
Күккә карый, сөенә-шатлана:
– Улым, чәчү алды, күрәмсең, – ди, —
Яңгыр килә – туклык бакчага!..
25 апрель, 1924
Съезддан
Ат-арбага юл юк,
Язгы пычрак…
Каткан тунын көнгә кыздырып,
Чабатадан, карлы суны ерып,
Кайтып килә ашыгып, кызынып,
Ул – шәһәрдән.
Анда съезд иде,
«Мир» сайлавы белән барды да,
Бик күп, бик күп кирәкләрне тыңлап,
Алып кайтып килә авылына.
Аңа әйттеләр:
– Тукта, бер унбиш көн,
Җир корысын, юллар төшсен дә —
Ат белән кайт!..
Ә ул… шундый инде…
Тыңламады аның берсен дә.
– Көтәргәме… юк… юк…
Ничек түзсен?!
Бик күп нәрсә бит ул тыңлады,
Бик күп кирәкләрне язып алды,
Аны әйтмичә түзеп буламы?!
Эх, Калинин2, әле дә кичәгедәй
Сөйли кебек аңа үзеннән:
«Тракторлар, абзый, сезнең өчен…
Алты басу,
сигез басулы кыр сезгә,
Куегыз эшкә барын бүгеннән…»
«Ә ун көннән бездә сукага да
Чыгар авыл, кыр да бүленмәс —
Бүгенге сүз – бүген кирәкле сүз —
Мин кичеккән өчен беленмәс…»
Ул ашыга, тирли,
менә тиздән,
Кояш баеганчы, тауны да —
Ул үтәр дә басу капкасыннан,
Кайтып җитәр якын авылына…
Юк, кирәкми юл да, ат-арба да,
Тиз бул, әйдә, сука төшкәнче…
– Тфү,
Тукта!
Нинди сука булсын,
Тракторлар килер кушлашып.
Февраль, 1925
Көз җитте
Киң болыннарда,
Урман-кырларда
Агачлар, гөлләр,
Күрәмсез,
Кибеп сулдылар.
Уйсу җирләрдә,
Елга, күлләрдә
Көзге салкыннан,
Күрәмсез,
Сулар туңдылар.
Көннәр суынды,
Чишмәләр тынды,
Безне калдырып,
Сизәмсез,
Кошлар да китте.
Кошлар шикелле
Бергә гөр килеп,
Мәктәптә укыр,
Беләмсез,
Вакытлар җитте.
1929
Куян
(Уенлы җыр)
Куян салкыннан
Туңган, куырылган,
Башы салынган,
Колагы шиңгән.
Әйдәгез, дуслар,
Аны терелтик,
Җылы бүлмәгә,
Мәктәпкә илтик.
Куян уянды,
Куркып уйланды,
Сикреп урманга
Чабып югалды.
– Куян, син кайда?
– Яшел тугайда.
– Куян, син кайда?
– Ерак чүлләрдә.
– Куян, син кайда?
– Калын урманда.
– Куян, син кайда?
– Карлы буранда.
Әйдәгез, дуслар,
Кырны, урманны,
Чүлне актарып
Табыйк куянны.
1930
«Без һаман да шулай керфек аша…»
Без һаман да шулай керфек аша
Бер-беребезгә карап көләбез.
Бер-беребезне үлеп сөябез без,
Ә әйтмибез,
нинди юләр без.
Мин сокланып һаман сиңа карыйм,
Син үзең дә аны сизәсең.
Мин түзалмыйм, янам,
ялкын миндә;
Әйт әле, син ничек түзәсең?
Мин карасам, бераз кызарасың,
Бармак янап миңа дәшәсең.
Шаян да соң үзең,
молодец син,
Мең яшә син,
мәңге яшә син!..
– Нихәл, Муса?
– Бик шәп әле, – дим мин.
Башка сүз юк,
нәрсә әйтик соң?
Тел сөйләми безнең, күзләр сөйли,
Телсез калдык инде әйтерсең!..
Синең караш җылы яңгыр төсле,
Синең караш кояш шикелле.
Синең караш минем йөрәгемә
Ал чәчәкле язлар китерде.
Керфекләрең,
абау, керфекләрең,
Утлы уклар төсле яналар…
Йөрәгемә барып кадалалар,
Мәңге китмәс яра салалар.
Мин сагынам бит сине,
күп чагында,
Килмим дим дә барыбер киләм мин.
Күп чагында инде китим дим дә,
Вакыт үтә,
һаман киталмыйм.
Кызык та бу,
тәмле, рәхәт тә бу,
Яшрен генә сөелеп сөюе;
Озаккамы, ләкин
белсәң иде
Яшь йөрәкнең юләр тибүе!..
1931–1932
Яшьлек
Яшьлек кызык,
хушлашмады да
Кул да биреп-нитеп тормады,
Әйләнде дә китте.
Тик мин, юләр,
Нәрсә диптер кулны болгадым.
Әллә кайтармакчы булдым,
Әллә аңа
Гомрем яртысына кадәрле
Юлдаш булган өчен,
Бу кул болгау
Булды микән соңгы сәламем?!
Ул җил төсле җиңел,
җитез генә
сыйпап китте.
Бары аңардан,
Җил күл өстен җиңел күперткәндәй,
Бөдрә сырлар калды маңгайда.
Мин каерылып артка карадым,
Күңел сизде моңсу читенлек.
Яшьлек ерак,
томан эчендә
Күмелеп калган урман шикелле.
Наян яшьлек,
белмим, нәрсәң белән
Якын булдың минем йөрәккә.
Бу юксыну кайдан туды икән,
Нәрсәң өчен икән бигрәк тә?!
Миләш ирене белән иреннәрне
Тибрәндереп, күңел түрендә
Ут кабызган көләч Раузаң белән
Син бик үзме минем күңелгә?!
Әллә юкса…
спорт сөючелек
Бәйләдеме сиңа күңелне?
Оныталмыйммы —
иркен стадионда
Йөгерә-йөгерә футбол тибүне?
Әллә менә…
Шинель кочагында,
Мишень белән күзне кысышып,
Курок тартып кына сөйләшүне
Сагынам микән шулай, эч пошып?!
Белмим… белмим…
Нинди явыз хәтер
Моңсулыкка мине өстери?
Инде миңа чират җиттемени
Моңаерга, яшьлек үтте дип?!
Юк, пошынма,
бу бит болай гына,
Һәр аерылышу шулай читен ул.
Мин гомремнең кайсы яшендә дә
Сизмәм, дуслар,
җанда читсенү.
Яшьләр белән бер үк сафка безне
Чакырып сукса набат илебез,
Без шулай ук ярсу йөрәк белән
Җитен сакал селкеп килербез.
Юк, шаярма, яшьлек!
Ярсып кабыну
Синдә генә түгел икән ул,
Бу өр-яңа тойгы,
ахры, безнең
Бөтен гомребезгә китәр ул.
Рауза кебек чибәр тагын үсәр,
Ул килер дә миңа иртәләп,
Минем «егетлеккә» сокланыр да
Сакалымны сыйпап иркәләр.
Юк, шаярма, яшьлек!..
Ярсып сөю
Синдә генә түгел икән ул.
Чор тудырган
Яңа тойгыларга
Яшь куя алмый хәзер чикләнү.
Кайнар яшьлек, үттең.
Инде хәзер
Борылып карасам да артыма,
Яшьлек ерак,
зәңгәр диңгез төсле,
Күкселлеккә төренеп ялтырар.
Бүген менә соңгы мәртәбә,
Артка борылып, кулны болгадым.
Шушы булыр безнең иптәшләрчә:
– Хуш, – дигәндәй,
күрешеп кул алу.
Бөтен гомрем буе эш өстендә
Ялкын булып ярсып янарга —
Мине кабындырган яшьлегемне
Мин сагынмам инде яңадан.
Көрәшләрдә ярсу егетләрчә
Алга чыгу янып, үчләнеп —
Шушы булыр хәзер йөрәгемдә
Сиңа булган иң зур истәлек.
Февраль, 1933
Тирга
Кояш, малай,
бик төз атучы икән,
Нурын төртте
туры йөрәккә.
Әйтерсең бу йөрәк мишень аңа,
Әйтерсең ул тирга эләккән.
Мин күземне кысам,
кояш миңа
Мишень төсле күренә кечрәеп.
Сизәм,
мине җиңәр
бу йөрәкнең
«Атучы бул» диеп көчләве.
Бер шлемлы егет күргән саен,
Мине хәзер шушы уй баса.
Әхмәт туган3,
ташла каләмеңне,
Әйдә, киттек тирга,
булмаса.
Беләм сине,
Синең күз укларың
Кәгазь юлларына тегелгән.
Кара савыты сиңа —
мишень булып,
Каләм —
мылтык булып күренә.
Без күптәнме әле синең белән
Яңа җиңүләргә барышлый —
Кулыбызга кыскан винтовканы
Кара-каләм белән алыштык?!
Мин ялгышам,
юк, юк,
алай түгел,
Без фронтта курыкмый-чигенми
Дошман белән күзне терәшкәндә,
Син шундый ук шагыйрь идең бит!
Без анда да күмер каләм белән
Тәмәкегә дигән кәгазьгә —
Шигырь яздык…
Безнең җыр катышты
Туп авызыннан чыккан авазга.
Винтовкамы,
әллә каләм микән
Ул вакытта күбрәк көч биргән?
Без җиңә алдык бары
винтовка һәм
Каләм биргән күмәк көч белән.
Кояш, шаян,
күзен кыскан төсле,
Җем-җем килеп карап тора да
Нуры белән туры
йөрәгемә
Прицел алган төсле кылана.
Без кояшлы көнне
винтовкалар
Уты белән алдык сугышып.
Без көрәшле көнгә
багышлыйбыз
Җырыбызның кайнар сулышын.
Бездә хәзер тирны тормышында
Үз итмәгән кеше сирәктер.
Көрәш безне оста атарга да,
Оста җырларга да өйрәтте.
Җырны ничек
дошман окобына
Оста төзәп ата белсәк без,
Винтовкадан шулай ата белик,
Бер пуля да әрәм китмәсен.
Әхмәт туган,
әйдә, тирга киттек,
Минем киңәш шушы сиңа да,
Төз атучы булдык без җырда да,
Төз атарбыз чиксез тирда да.
Февраль, 1933
Исемдә
Беренче кат сөю дәрте белән
Елмайганың минем исемдә.
Күзләреңә карап: «Сөям», – дигәч
Оялганың минем исемдә.
Өметләрем кинәт юкка чыккач,
Йөрәк әрнеп газап эчендә,
Төннәр буе күзгә йокы керми
Сызланганым минем исемдә.
Үтте инде ул көн;
хәзер бар да
Күргән төсле бары төшемдә.
Яндырса да сөю, туңдырса да
Туйдырмый икән, шунсы исемдә.
1933
Язгы юлда
Кар шул инде,
тузган чикмән кебек,
Аннан киткән,
моннан сүтелгән.
Кар чикмәне хәзер җитми
кырның
Коңгырт-кара тәнен өртергә.
Кояш ашыга
безнең калку кырны
Ак күбекле кардан әрчергә.
Безгә хәзер менә әйтергә иде:
– Даёшь, кояш,
иртә чәчүгә!..
Юк шул, Мотый,
безнең тамак кипкән,
Борын очына саркый тиребез.
Без орлыкны ташып куймаганбыз,
Сынык юлдан чана сөйрибез.
Тузган чикмән ямап йөргән кебек,
Кардан карга сикереп, әйләнеп —
Без кайтабыз авыр йөк өстендә,
Иртә чәчү безгә кайда әле!..
Тузган чикмән күпме ямасаң да
Сүтелә инде,
без дә, кар эзләп,
Күпме сөйрәлсәк тә,
яз соңламас,
Яз үзенчә кышны каезлар.
Сиңа карыйм, Мотый,
тирләгәнсең,
Мыш-мыш килеп, атны куасың.
Син әйт инде,
болай безнең амбар
Уңыш белән кайчан тулар соң?
Орлык фондын җыйнап куяр көнне
Безнекеләр йөрде кинәнеп:
– Район бирер әле,
юк орлыкны
Каян җыйыйк? – дип сөйләнеп.
Хәзер карыйм сиңа,
мыш-мыш килеп,
Алып кайтасың район орлыгын.
Кышкы юллар көлеп яткан чакта,
Сез соң нәрсә карап тордыгыз?
Кар шул инде – тузган чикмән хәзер,
Аннан киткән,
моннан сүтелгән.
Юллар сынык,
мескен ат терлеге
Бер атлый да карга сөртенә.
Ул малкайга хәзер әйтергә иде:
– Аша, малкай, симер,
аннан соң,
Тырма җиткәч, кырда «эһ» тә дими,
Басуларның чәчен тарарсың.
Юк шул, Мотый,
хәзер безнең малкай
Кара җирдә чана өстерәп,
Иңбашлары чыга,
өйгә кайткач,
Аурып ятар шуның өстенә.
Кояш көлә,
кояш кызганмый да,
Кар чикмәнен сүтә,
тарткалый.
Аңар зәвык, ахры,
колхозчының
Эш өстендә йоклап ятканы.
Юк, без хәзер, Мотый,
кулыбызны
Күтәрербез,
шушы ачудан
Иртә орлык,
иртә мал хәзерләп,
Иртә чыгып,
иртә чәчүгә!!!
1933
«Таң атканчы икәү бергә булдык…»
(Соңгы кич)
Таң атканчы икәү бергә булдык,
Серләр сөйләп үтте ярты төн.
Син, ай төсле балкып, төн буена
Йөрәгемне минем яктырттың.
Таң сызылды,
Мине иң соңгы кат
Син үптең дә аннан кузгалдың.
Таң алдыннан баткан ай шикелле
Әллә кая киттең, югалдың.
Тәрәзәмнән кояш караганда,
Мин, ялгызым өйдә каңгырып,
Утыра идем инде авыр сулап,
Сине көтеп, сине сагынып.
Ник килдең син, кояш, күрмисеңме
Минем башым авыр кайгылы?!
Ник килдең син матур төнне куып,
Ник урладың минем аемны?!
Ник тиз үтте шулай бу серле төн,
Нигә шулай иртә атты таң?!
Кая киттең…
миңа шундый назлар
Бүләк иткән көләч ләтыйфәм? —
Белсә идең минем, йөрәк дустым,
Белсә идең минем күңелне…
Бу соңгы кич миңа яшьлегемнең
Соңгы җыры булып күренде.
Бу соңгы кич – минем иң ялкынлы
Хисләремне үзенә яшерде…
Синең белән бергә мәңге миннән
Киткән төсле булды яшьлегем.
Әллә нәрсә булды бу күңелгә,
Ник мин болай янам, борчылам.
Кич ятсам да, һаман сине уйлыйм,
Таң атса да, сине юксынам.
Мин онталмам, ахры, синең назны,
Синең күкрәгеңнең җылысын!..
Син калдырдың миндә мәңге бетмәс,
Мәңге сүнмәс сагыну тойгысын!..
Еллар үтә…
Ә мин һаман көтәм,
Бу гомернең гөле сулганчы —
Күрсәм иде сине тагын бер кат,
Сөйсәм иде сине туйганчы!
Теләр идем хәзер…
Исергәнче
Ал иренеңнән синең үбәргә!
Үлгәндә дә сөю җырын җырлап,
Синнән ялкын эчеп үләргә!..
1933
Колхоз кызына
Мин алдым да,
никтер, кызыксынып,
Хезмәт дәфтәреңне карадым.
Күңлем сизде —
кинәт бөрлегәндәй
Алсуланды синең яңагың.
Кояш инде
ерак офыктагы
Болытларга кереп күмелгән.
Сезнең сабан
офык яктысында
Ялтыр-йолтыр чагылып күренә.
Болыт аша качып-посып кына
Нурын сузган кояш шикелле,
Керфек аша
көләч карашыңны
Суздың миңа,
көлеп сөйкемле.
Мин дәфтәрдә күрдем
нормаларның
Бик еш кына йөздән ашканын,
Шуңар синең горур йөрәгеңдә
Сөенү дәрте ярсып ташкандыр.
Битләреңдә уйный
кызу эшләп
Арганлыктан туган кызыллык.
Ул – яшьлегең таңы —
эш өстендә
Туа булыр шулай сызылып.
Маңгаеңа кунган тир тамчысы
Керфегеңә төшә егылып.
Ул —
шулай ук синең яшьлегеңнең
Таң аттырып туган чагыдыр.
Шомырт чәчең, җилгә дулкынланып,
Иелеп үбә шаян кашыңны.
Син оялдың,
кинәт, түбән карап,
Күзләреңнең көлүен яшердең.
Мин сокланам,
зәңгәр колхоз кыры
Таудай уңыш бирү өстенә
Батыр эшләп, матур көлә белгән
Шундый сылу кызлар үстерә.
Бу кырлардан ерак китсәм дә мин,
Тирән калыр минем хәтердә —
Дулкынланып торган киң басулар,
Шул басуда йөргән батырлар.
Хуш, акыллым!
Бик тиз күрешмәсәк,
Сагыш белән йөзең сулдырма!..
Сайраштык без язгы сабанда,
Ыңрашмабыз көзге ындырда!
Бүләк итеп миңа яулык чикмә,
Минем күңлем сине, ягымлым,
Сабан теше белән казып чиккән
Колхоз кыры белән сагыныр.
1933
Карлар
Җил изүемне чиште,
кар каймагын
Күкрәгемә сылап җибәрде.
Ул, ахрысы, минем йөрәк утын
Шул кар белән басыйм дигәндер.
Җил, белмисең,
йөрәк эссесенә
Түзә алмый синең карларың.
Күкрәгемдә һаман ялкын калды,
Син китергән карлар калмады.
Мин каерылып карыйм көнчыгышына,
Баса алмыйм күңел газабын.
Җил, сизмисең,
минем уйлар сагына
Фәйрүзәсе булган Казанны.
Якын идем,
поезд еракларга
Алып китте мине каныгып,
Нигә инде мине аерды ул,
Нигә инде аны калдырды?
Инде менә күңлем чәшкәләрен
Тутыра алмый хәзер саргая,
Көләч, матур Фәйрүзәсе булган
Шул Казанны өзелеп сагынам.
1933
«Бүген таңда ап-ак карлар яуды …»
Бүген таңда ап-ак карлар яуды,
Ә кич белән бар да эреде.
Мин көрсендем,
Минем сөенечем дә
Шулай эрер кебек күренде.
Иртән кояш иде,
Ә кич белән
Күк төренде ямьсез болытка.
Синең сөю әгәр шулай булса,
Мин үләрмен, җаным, хурлыктан.
Карлар язгы урам уртасыннан
Җырлый-җырлый агып китәләр…
Бу сөешү шулай агып бетсә,
Күңелем,
Безгә ни хәл итәргә?
Бик еракта минем кояшым бар,
Томан каплап тора араны,
Өзелеп сагынам
Матур кояшымның
Томаннарны ертып каравын.
Мин нишләрмен,
Шушы кояшым да
Бер көн килеп мине алдаса?
Болытлары качкан кояш төсле
Хыялымнан эз дә калмаса?
1933
«Еллар, еллар …»
Еллар, еллар…
Сезнең һәркайсыгыз
Сыйпап үтте минем битемне.
Чәчләремне күмеп ташлар өчен,
Ефәк кебек карлар китерде.
Сезнең эзләр буй-буй сызылып калган,
Җыерчыклар тулы маңгаем.
Шул эзләрдән аксын дидегезме
Яшьлегемнең алсу таңнарын.
Үпкәләмим сезгә!
Мин яшьлекне
Иң күрекле чорда кабызып,
Иң бәхетле илне төзегәндәге
Кайнар тирем итеп агыздым.
Безнең илдә тиңсез хезмәт белән
Социализм йорты төзелә.
Минем гомрем кирәк бер таш булып
Кереп ятты шул йорт нигезенә.
14 гыйнвар, 1934
Су буенда
Яр читендә,
Агымсуда,
Кызылармеец
Атын юа.
Ялын тарый,
Сыртын уа
Һәм басмага
Карап куя.
Басма өстендә
Колхозчы кыз
Җитеннәргә
Су эчерә.
Һәм сиздерми —
Нитми генә
Яр читенә
Күз төшерә.
Елга ага
Бөдрәләнеп,
Кызның алтын
Чәче кебек.
Кыз керфеген
Түбән сузып,
Битен каплап,
Сорау бирә:
– Матур егет,
Әйтче миңа,
Кызылармеец
Кемне сөя?
Егет аның
Янына килеп,
Чәчен сөеп,
Җавап бирә:
– Кызылармеец
Синең кебек
Эшчән, батыр
Кызны сөя.
Февраль, 1935
«Дим буена кайтсаң …»
Зәйтүнәгә
Дим буена кайтсаң,
мин тирбәнгән
Зифа тирәкләрне күрерсең,
Мин аунаган яшел чирәмнәрдә
Ал чәчәкләр өзеп йөрерсең.
Дим буена кайтсаң,
яшем тамган
Яшел камышларны өзәрсең.
Камыш төсле зифа гәүдәң белән
Дим дулкынын ярып йөзәрсең.
Мин кайталмам инде Дим буена,
Кайталмаган төсле яшьлегем.
Яшьлегемнең иң саф тойгыларын
Мин Дим ярларына яшердем.
Анда минем кайнар йөрәгемә
Дәртле сөю уты кабынды.
Мин беренче кат сине шунда күрдем,
Күңлем белән сиңа табындым.
Димнең серле яры,
дулкыннары
Минем сердәшләрем булдылар.
Алар минем бөтен моң-зарымны,
Уйларымны бүлешеп тордылар.
Мин күңлемнең энҗе-мәрҗән төсле
Иң кыйммәтле яшьлек серләрен —
Беркемгә дә түгел,
бары Димгә,
Аның ярларына сөйләдем.
Ул аңлады мине, дулкын чәчеп,
Күбекләнеп ярга сикерде.
Йөрәгемдә ярсып дулкынланган
Минем тойгыларым шикелле.
Ул тирбәтте мине дулкынында,
Ул күңелне назлап ярсытты.
Хыял белән торып, сиздермичә
Алып калды минем яшьлекне.
Хәзер менә сагынам зәңгәр Димне,
Аның уйчан серле агышын.
Димдә минем назлы мәхәббәтем,
Димдә минем яшьлек сагышым!
Хуш, Дим кызы!.. Минем сөюемне
Саклап мәңге йөрәк түреңдә,
Дим шикелле ак син тыныч кына,
Кайгы күрми гомер-гомергә.
Ә мин шулай Дим һәм син тудырган
Хыял белән ялгыз юанып
Көн итәрмен… серле истәлекләр
Томанына күмелеп, югалып.
Дим буена кайтсаң…
икәү бергә
Йөргән юлдан җырлап үтсәнә!..
Бик күңелле булыр, төсем итеп,
Дим чәчәген өзеп үпсәнә!..
1935
Кышкы шигырь
Кар —
әйтерсең ап-ак кәгазь,
Теләсәң – шигырь,
теләсәң җыр яз.
Нур каләмен кулына тотып
Чыгып баскан шагыйрь – кояш.
Кыш иртәнге җиле белән
Карны өерә җиңел генә.
Нурга төренеп, карлар оча,
Бу ичмасам шигырь менә!..
Аны зәңгәр урман укый,
Бөдрә карлы кырлар укый.
Чыршы кызы җырлап утыра,
Ә, күрәсең, ул да укый.
Яшел бәрхет күлмәк кигән,
Итәкләре җиргә тигән.
Беләм, беләм,
Кояш менә
Шушы Чыршы кызын сөя.
Яшел фуфайкасын киеп,
Чаңгы өстендә
җырлап, биеп,
Битләреннән нур балкытып,
Минем сөйгән кыз да чыкты.
Ул тауларга менеп басар,
Ефәк карда чигеш ясар,
Яшьлек дәрте балкый анда,
Менә шигырь бу ичмасам!..
Кояш!
Нинди тормыш бездә!!
Бәхетле без икебез дә:
Данлыклы, шат илнең җырын
Җырлау насыйп бүген безгә!
Февраль, 1935
1.Сахибеңә – хуҗаңа, ияңә.
2.Калинин Михаил Иванович (1875–1946) – дәүләт эшлеклесе. Ул XIV съездда чыгыш ясый, шигырьдә шул искә алына.
3.Биредә Муса Җәлил шагыйрь Әхмәт Фәйзигә (1903–1958) мөрәҗәгать итә.
Bepul matn qismi tugad.
17 405,46 s`om
Janrlar va teglar
Yosh cheklamasi:
16+Litresda chiqarilgan sana:
30 sentyabr 2022Hajm:
124 Sahifa 7 illyustratsiayalarISBN:
978-5-298-04120-1Tuzuvchi:
Mualliflik huquqi egasi:
Татарское книжное издательствоseriyasiga kiradi "Классическая татарская поэзия (Классик татар шигърияте)"