Kitobni o'qish: «Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6»
Ачы тәҗрибә
(Истәлекләр)
Икенче китап1
Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген,
Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.
Г. Тукай
Автордан
Безнең буын җирдә озак яшәмәс. Без сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда яшәп аяк бастык. Ул еллардагы ачлык, кычыткан ашлары, черек бәрәңге күмәчләре, газаплы авыр эш, шәт, безнең организмга тиешле программаны биреп куйгандыр. Без кисәк егылырбыз, кисәк үләрбез.
Безнең буын – «брабансон» дигән нәселле атлар. 1950 елларда селекционерлар шундый исем белән яңа нәсел чыгарып, ул нәселнең айгырларын колхозларга тараттылар. Мәһабәт болыт яллы, зур авыр тояклы, киң күкрәкле бу айгырлар, бер ел, ярты ел колхоз авылын шаккатырып йөргәч, бер-бер артлы кинәт үлделәр. Шунысы гаҗәп булды: бу айгырлар барысы да юлда, чабып барган җирдән кинәт егылып үлделәр. Мин әле берсенең гәүдәсен дә күрдем: Югары Курса колхозыныкы кышын юлда үлгән дә, гәүдәсен кар каплаган, яз көне аның тау кадәр түшкәсе өстендә козгыннар иркенләп утыра иде. Ачлык белән яшьлеге киселгән, тамагы туйгач күп итеп аракы эчәргә өйрәнгән безнең буын – брабансоннар. Өлкәннәр яши бирә: җитмеш, сиксән, туксан… Шуңа күрә мин, ашыгып, 1960–1980 еллар эчендәге әдәбият дөньясын, очрашуларны, сөйләшүләрне язып калдырмакчы булдым. Архивта сакланыр. Бу кулъязмадан объективлык көтү кыен, чөнки мин бары тик үзем ничек күргәнне, үзем ничек кабул иткәнне генә язам. Мин начар дип бәяләгән күренеш, икенче бер иптәш тарафыннан яхшы дип бәяләнергә мөмкин. Көрд халкында шундый мәзәк бар. Кияүдәге ике кызының хәлен белергә дип, әтиләре юлга чыга. Беренче кызына туктала. Болар игенчеләр икән. Кыз әйтә:
– Әти, Алладан яңгыр теләп намаз укы инде. Явымнар булса, бодаебыз бик уңар, без дә баер идек…
Икенче кызына барып чыга. Алары чүлмәк ясап, базарда шуны саталар икән. Кыз әйткән:
– Әти, Алладан коры көннәр телә инде. Кояшлы көннәр булса, базарда чүлмәк сатып, көзгә таба без дә баер идек…
Мин бәя бирмим: әлеге картның кызлары кебек субъектив булудан куркам. Әдәбият дөньясында ниләр булганын югарыдан торып түгел, ә түбәннән – окоптагы солдат булып уйлап язам. Утыз еллык тәэсирләр, сөйләшү-аралашулар. Иҗат һәм иҗат иткән әсәреңне бастыру газаплары. Табышлар һәм югалтулар…
Шагыйрьне сагынганда
Хәрби хезмәттән кайтып, читтән торып вузда укып йөрим. 1957 елның җәйге тын киче. Заочникларның җәйге сессиясе беткән көн, план үтәлгән, кәеф гадәттән тыш яхшы, үзем укыган пединститутны моннан өч-дүрт ел элек стационарда тәмамлаган туташ белән Кольцо тирәсендә йөрибез. Бер план да юк, болай гына, рәхәтлектән генә. Шунда, Тукай һәйкәле каршындагы 2 нче троллейбус тукталышында транспорт көтеп торган халык яныннан узганда, кызыем кинәт кенә миннән аерылды да халык арасындагы бер иргә матур чыркылдап дәште, тегесе исә, төркемнән аерылып, кызыйны култыклап ук, бер читкә чыгып та басты. Мин дә, бераз читкә китеп, сигарет кабыздым. Авыл егетенең язмышы! Кызын тарттылар да алдылар! Ә син, мокыт, шулай басып тор инде. Нәрсә, йөргән егетеме әллә? Юктыр, яшькә бу кызыйдан өлкән күренә. Борылыбрак карадым: юктыр, буйга бик тәбәнәк. Ә минем кызый буйга – күз тимәсен… Тукта, нәрсә сөйли соң бу чуар кәләпүш кигән каратут йөзле чибәр ир? Колакка керә (борын белән сөйли):
– Шулай, иртән уянып киттем. Чалкан ятам икән. Күземне ачыйм дисәм – ачып булмый: күз чокырларында яшь тулган. Үксеп-үксеп елыйм. Әнине төштә күргән идем. Шуннан, сикереп торып, менә бу шигырьне яздым.
Ул шигырь укып китте, тукталыштагы татарлар моның тирәсенә җыелды. Тукайга һәйкәл ул вакытта булгандыр бит инде? Менә шуның янында әлеге тәбәнәк абый, унлап кешене җыеп, шигырь укыды. Ул арада транспорт килеп җитте, һәм халык белән бергә чуар кәләпүш тә, кызый белән саубуллашып, эчкә узды.
– Шагыйрь Мәхмүт Хөсәен бу, – диде кызыкай. – Безнең пединститут кызлары янына гел килә иде. И андагы осталык, андагы җор тел…
Кызый бераз каушаган иде – сизеп алдым. Көнчелегем уянды. Салкын гына аерылыштык. Их, ник кенә шагыйрь булынмаган соң? Мин дә иртән шулай елап уяныр идем, торып шигырь язар да, халык җыелган җирдә, һич югы, Арча автовокзалында булса да, шулай укыр идем, ә кызлар, каушап, дулкынланып, мине тыңларлар иде.
Бу дөньяда Мәхмүт Хөсәен кадәр бәхетле кеше юктыр…
Ул елларда яшь кызлар арасында «Мехкомбинат», «Жиркомбинат» клубларында авылның авыр тормышыннан качып шәһәргә килгән татар яшьләре Мәхмүтнең «Чеп-чеп, чебиләрем» шигырен тыңлап (шагыйрь үз шигырен теләсә нинди актёрга караганда да яхшырак сөйли иде), «Буй бәласе»н ишетеп рәхәт чигәләр, тормыш авырлыкларын онытып торалар иде.
Тик… аның буй гына түгел, тагын бер бәласе бар икән әле: Язучылар союзына әгъза итеп алмыйлар. Ул чорда Язучылар союзына берьюлы җидешәр-сигезәр кеше алмыйлар, ә бәлки елына ике-өч кеше генә кабул итәләр иде. Кабул итүчеләре дә – сугышка кадәр үк, СССР Язучылар союзы оешкан (1934) вакытта ук, әгъза булган кешеләр. Менә шул агайлар Мәхмүтне Союзга якын да китермиләр икән (мин бу хәлләрне, Казанга күчеп килгәч, язучылар белән очрашып-аралашып яши башлагач кына, кеше сөйләгәннәрдән ишетеп беләм).
1953–1956 еллар гаҗәеп бер чор… Бу елларга бәяне тарихчылар биреп бетерә алмады әле. Әйтик, Казанда, ничә еллар буе телгә алырга да куркып киленгән шагыйрьләрне дә кертеп, «Татар поэзиясе антологиясе» әзерли башлыйлар. Фикер туа: моның төп-төгәл русчага тәрҗемәсен дә чыгарырга кирәк. Китә эш, китә бәхәс. Шагыйрьләргә күпме урын бирергә? Мәсәлән, Тукайга, Такташка ничә юл бирәсе һәм… Мәхмүт Хөсәенгә? Яки компрессор заводы эшчесе, өйрәнчек шагыйрь фәлән фәләневкә ничә юл бирергә?
Болары хәл ителә, һәркемгә өлеш чыгарыла. Кол Галидән башлап эшче Ислам Галләмовка кадәр килеп, калын китап төзиләр. Бер үк вакытта антологиягә шактый зур пай белән кергән М. Хөсәенне Союзга әгъза итеп алырга да әзерлек бара. Инде була дигәндә генә, бер бәхетсезлек чыга. Бу хәл, сөйләүләренә караганда, менә мондыйрак шартларда була.
Антологияне русчага тәрҗемә итү эше тәмам. Өлкән язучылар моңа бик зур әһәмият бирәләр, чөнки татар поэзиясенең төзелеп беткән антологиясе Ватан сугышы башлану сәбәпле дөнья күрә алмый кала (аның төпләнмәгән өч данәсе дөньяда яши, берсен Якуп ага Агишевтанмы икән алып танышып чыккан идем), ә менә хәзер шуны татарча гына түгел, русча да чыгарырга мөмкинлек туды. Зур хәл бит бу!
Һәм Язучылар союзы идарәсе мөхтәрәм тәрҗемәчеләр өчен ресторанда тар күләмле генә бер банкет оештыра. Әлбәттә, үзебезнең яктан идарә җитәкчелеге һәм татар шагыйрьләре дә катнаша. Әйтик, Рувим Моран янына ничек инде Сибгат Хәкимне утыртмыйсың? Михаил Львов янына ничек инде Әнвәр Давыдовны утыртмыйсың?
Шулай матур, тыныч әңгәмәле мәҗлес башлана. Касәләр күтәргән арада, татар халкының Кол Галидән башлап килгән бөек поэзиясе мактала, «өлкән брат» белән татар халкының сайрашып гомер итүе, Казан ханлыгының үз теләге белән бөек рус дәүләтенә кушылуының татар халкы өчен тарихи әһәмияте турында сөйләнә…
Үтә дә җылы, күңелле мәҗлес була бу. Ләкин… ишектән йомры бер ир керә дә зал буйлап туп-туры әлеге «сайрашып» гомер кичергән өстәл янына килеп баса һәм, әлеге сандугачлар аңнарына килгәнче, өстәл өстендәге җәймәне тартып та төшерә.
– Ах, әле сез монда миннән башка гына утырмакчымы? Ә без фронтта кан түккәндә… Әле сез шулаймы? Менә эчми торыгыз әле… Без – фронтовиклар.
Борын авазы белән тагын берничә сүз әйтә дә йомры ир, буш калган өстәл янындагы ирләр аңнарына килгәнче чыгып та китә.
Йомры – шагыйрь Мәхмүт Хөсәен икән.
Өч көннән соң идарә утырышында Союзга алу турында гаризасы караласы икән үзенең. Түзеп торса да ярыйсы булган да бит. Ләкин мәрхүмнең эчендәгесе тышында иде шул. Ул эчтән рәнҗеп, эчтән көеп йөри торганнардан түгел иде. Без булсак, «тукта, әле минем Союзга керәсем бар» дип, теш кысып түзәр идек. Идарә утырышында булганнар сөйлиләр: Мәхмүт чын күз яшьләре белән елаган, гафу үтенгән, Союзга алуларын сораган. Кая инде Афзал Шамовлар, Ибраһим Газилар барында андый гөнаһны гафу итү!
Ул шулай, әгъза булмаган көе генә, җитмешенче елларга кадәр йөрде.
Аның иң популяр чагы – М. Мозаффаров, Ал. Ключарёв, З. Хәбибуллин, И. Шәмсетдинов кебек композиторлар белән җырлар язган вакыты – 1954–1960 еллар булды. Татарстанның сәнгатьтә үзен мактаган еллары иде ул. Без нефть бирәбез, мех бирәбез, без гел бирәбез, менә без нинди шәп… дип җырлаган чор бу. Радиода ул вакытта М. Хөсәен сүзләре генә иде. Бәхетле иде ул.
Аның белән танышуым Гаграда булды. Мин Язучылар союзы әгъзасы идем инде, ләкин мине халык белми, ә менә бөтен халыкка мәшһүр булган Мәхмүт әгъза түгел, регистратурада бергә басып торабыз, путёвкаларны кабул итеп, бүлмәләрне билгелиләр. Ярый, минеке булды: урамга караган, машина тавышына тәрәзәләре селкенә торган ике урынлы бүлмә бирделәр.
– Союз кенәгәгез кайда? – диде регистратурадагы хатын. Мин кыенсынып тордым: кызганыч бит, мин малай-шалайда бар ул кенәгә, ә менә илленче еллардан бирле радионы, сәхнәне тоткан, татар кызларының күңел түрен биләгән Мәхмүттә юк. Нәрсә дияр инде бу? Бигрәк тә минем алда. Хурлык бит…
– Мин аны өйдә онытканмын, – диде ул тыныч кына. Грузин хатыны вакланып тормады, үзенең амбар кенәгәсенә «член СП» дип язып куйды.
Мин Гаграга үземнең бертуган абыемны алып килгән идем. Нәзерем бар иде. Тарихы болай. 1945 елның язында безнең гаскәрләр Польша, Германия җирләренә барып кергәч, абый миңа сугыштан, калын конверт эченә салып, дәфтәр җибәргәләде. Малайлар, каты калын сары кәгазьне ертып, дәфтәр теккәндә, мин бик затлы герман кәгазенә яза идем. Ара-тирә ул конверт эченнән затлы кара унлыклар чыга иде. Шул вакытта ук уйлый идем, үскәч, кеше булгач, абыйга бу яхшылыгын түләрмен дип. Һәм мин аны менә үз гомерендә беренче тапкыр диңгезгә алып килдем. Беренче көнне үк аларны – ике фронтовикны таныштырдым. Мәхмүт диңгез буендагы караңгы, ямьсез бер катлы йортка урнашты, аныкы белән чагыштырганда, безнеке, әлбәттә, әйбәтрәк иде. Гаградагы Иҗат йорты (хәер, ник андагысы гына?) – безнең җәмгыятьнең көзгесе. Анда өч корпус булып, шуның төп корпусындагы урамга караганнары – СССР дигән күпмилләтле халык вәкилләренә: татар, кумык, чуаш, удмурт язучыларына, Мәскәү язучыларының кызларына, кияүләренә, каенаналарына. Диңгез буендагы бер катлы корпусныкы да шулай: урамга караганнары – уртакул язучыларга (Мәхмүт шунда эләккән иде), диңгезгә караганнары – Мәскәү язучыларына. Ләкин алда, диңгез буенда, тагын бер корпус бар. Ике катлы, затлы… Анысы – гел Мәскәүнең түрә язучыларына һәм аларның гаиләләренә. Ни хикмәт, ул затлы корпусның үз эчендә дә традиция бар: урам якка караган бүлмәләр, гәрчә аларны автобус тавышыннан мәһабәт эвкалиптлар каплап торса да, икенче категория булып исәпләнә. Ә диңгезгә караган бүлмәләр инде… Беренче катның лоджиясеннән аяк атлап чыксаң – пляж. Синең бүлмәңнән унбиш метр ераклыкта – дулкын. Икенче каттагы да югарырак категориядә, чөнки Кара диңгез өстендәге бөтен кояш синеке, балалар белән килгән булсаң, син, язу өстәлеңнән аерылмыйча гына, аларның ничек йөзгәнен, нәрсә эшләгәнен карап-карап аласың, еракта, зәңгәр офыкта, аксыл төтен өрфиясен сузып ак теплоходлар узганын күрәсең, оҗмах шушы – дөньяда шуннан да артык гүзәллек, рәхәтлек була алмый. Ләкин, монда эләгү өчен, син СССР Язучылар союзының идарәсе, Литфонды тирәсендәге иң зур кеше яки шуның кияве, килене булырга тиешсең. Әйтик, С. Михалков килене яки Алим Кешоковныкы (Литфонд председателе иде бугай). Кая ул безгә анда эләгү…
Шулай иҗат көннәре башланды, мин төшкә кадәр бераз эшләп алам да пляжга чыгам, караңгы бүлмәсеннән Мәхмүт ага да кәефсез генә чыгып килә. Сизеп торам: ул нәрсәдәндер канәгать түгел. Дөрес, урамнан узган автобус, «Беларусь» тавышларына мин дә инде менә ике төн йоклый алмыйм, минем дә кәеф шәп түгел. Ике көн буена мин инде Иҗат йорты директоры янына ике тапкыр кердем, «Диңгез ягыннан бүлмә бирә алмассызмы?» дип. Юк, булмый. Юк, мөмкин түгел. Хәер, ник булсын инде? Мин кем аның өчен? Күреп торам бит: аның өстәлендәге телефоннан, мин кергән саен, Мәскәү тавышы ишетелә: елмаеп сәламләүләр, каршы алу мәсьәләләре, кайсы бүлмә, самолёт нинди рейс белән, нинди төстәге «Волга» Адлерга килеп торыр һ. б. Шушы шартларда син, әйе, әйе, Казан артының «несчастный» камыл басулары турында, бозау арканы, сыерга бирелә торган башак һәм аның тагарагы турында язып ятучы татар малае, син кем? Директорның, бәлки, Мәскәүдә, килгәндә кирәк була калса дип, өч-дүрт бүлмәле квартира аласы бардыр, кызын аспирантурага, киявен ЦКга этәрәсе бардыр, тагын әллә нинди эшләр бардыр. Шуларны уйлап, мин үземнең йокысыз төннәремә күндем, риза булдым. Эшем акрын гына бара, тагын ни җитми? Әнә фронтовик Мәхмүт агай бөтенләй караңгы бер бүлмәдә әле… дип уйлап, беркөнне пляжга чыксам, чишенсәм, кояш нурына рәхәтләнеп бер киерелсәм… өстән тавыш. Борын тавышы:
– Хәерле көн! Мин инде унике чакрым йөзеп килдем.
Мәхмүт ага, шат елмаеп, корпусның диңгезгә караган ягында, икенче каттагы лоджиядә басып тора. Ах, Мәхмүт… Менә сиңа «Союз әгъзасы кенәгәсен онытып» калдыру!
Шуннан икенче тормыш, икенче Мәхмүт башланды. Боларны күрү, өйрәнү минем өчен өр-яңа бер дөнья иде. Мәсәлән, мәсәлән…
Казахча түгәрәк сакал үстергән юан тәбәнәк Мәхмүт калын гәүдәсен шортысына тутыра да, Гаграның урамына чыгып, болай да тар тротуарыннан «Гагрипш» ресторанына таба йөгерә. Баш пеләш, гәүдә юан, тән кояшта янган, хикмәтле сакал. Бер көн йөгерә бу, ике көн йөгерә, менә бервакыт участковый тотып моңа кисәтү ясый, чөнки Мәхмүтне күреп алган автобус шофёрларының авария ясаулары мөмкин – Гаграда урам бик тар, ә Кавказда тизлек тә зур, машина да чамасыз.
Мәхмүт йөгерүдән туктый. Ләкин сенсацион бер хәл кирәк, шунсыз яшәүнең ни мәгънәсе бар?
Һәм Мәхмүт, иртүк торып, диңгезгә кереп китә дә, йөз-ике йөз метрлар ераклыкта чалкан ятып, Гагра күгенә карап кычкырып җырлый. Йә була ул «Арча», йә «Сарман». Бер көн җырлый бу, ике көн. Иртә, бик иртә әле. Көне буе пляжда ятып арыган иркә язучылар әле изелеп йоклыйлар, диңгез буе тып-тын, әле йокларга да йокларга. Юк бит, диңгез ягыннан ниндидер бер аваз ишетелә, җитмәсә борын авазы. Халык зарланып, иңенә калын халатларын салып, лоджияләренә чыга, киерелеп, ыңгырашып, еракка күз сала. Ә анда, фирәзә дулкыннар арасында, бернәрсә ялтырый, аннан ниндидер «Сарман», «лай-вай» дигән авазлар, сүзләр чыга. Бу ни бу? Нәрсә ялтырый? Ә бу – шагыйрь Мәхмүт Хөсәен башы. Аның башына төшеп ялтыраган кояш, кире кайтып, әлеге ризасыз мәскәүлеләрнең күзләрен чагылдыра. Берничә рыцарь, бу «хулиганның» кем икәнен ачыклау өчен, аны каршы алырга пляжга чыга. Ачыклыйлар: шушы корпустан ук икән. Кисәтү ясыйлар. Ә юк инде, бу кеше алай гына бирелмәс!
– Сез нәрсә, татар халык җырын тыясызмы?
Аристократлар мыгырданып кереп китәләр, җырны, чыннан да, тыеп булмый бит.
Ә, алаймы? Сез мине җырлаудан тыясызмы әле? Шагыйрьнең авызын томаларга уйлыйсызмы? Менә сезгә бер шигырь… Төшкә хәтле бер бит машинка кәгазенә көчле бер протест шигыре язылып та бетә, ахырына, шәп итеп чорнап, «М. Хөсәен» дип имза куела. Мәхмүт инде пляжда тәрҗемәче эзли һәм таба да: юлга-юл тәрҗемәсен дә эшләгән инде ул.
Ләкин бу шигырьне тегеләргә укырга иде бит. Нишләргә? Мәхмүт ага китапханәгә кереп китә. Поэзия кичәсе кайчан була? Тагын ун көннән. Юк, алай түгел, алай озак. Әйдәгез бу атнада. Һәм Мәхмүт инде пляжда, китапханәдә, ашханәдә: сез катнашасызмы? Нинди шигырь укыйсыз? Кайсы шәһәрдән? Шулай әдәби кичә әзерләнә. Андый кичәне Мәскәүдән килгән берәр яһүд шагыйре ача инде, гадәттә. Бу юлы да шулай булды, тик аның тирәсендә гел Мәхмүт бөтерелде, сценарийны төзүче буларак, җитәкчегә гел басым ясады. Менә, ниһаять, аңа сүз бирделәр. Башта ул кереш сүз сөйләде, үзенең «Буй бәласе»н укыды, көлдерде, бер анекдот та сөйләп алды. Эчтәлеге болай: хатын-кызлар бәхәсләшкәннәр, арада кем иң матуры дип. Казыйга килгәннәр. Казый арадан берсен күрсәткән. Хатын-кызлар ачудан казыйга ташланганнар һәм, аның аяк-кулын бәйләп, үлем җәзасына хөкем иткәннәр. Соңгы теләген әйтергә кушканнар. Казый әйткән: мине, дигән, иң ямьсез хатын үтерсен. Әлбәттә, берсе дә кулын күтәрмәгән, казый исән калган. Анекдот үзенекен эшләде. Концерт залында көньякта ял итүче бик күп графоманка бар иде, шау итеп кычкырдылар, кул чаптылар. Сәхнәдә Мәхмүт дигән шәхес барлыкка килде. Тик бу әле башы гына иде. Төп эффект ясалмаган иде әле. Һәм шагыйрь хәлиткеч һөҗүмгә күчте. Ул үзенең теге шигырен гел борын авазына гына күчереп, кычкырып укыды:
Я пою про Сарман,
Я пою про Минзяля…
Ул менә диңгез өстендә үзенең Татарстаны турында кычкырып җырлый иртән, ә менә кайбер явызлар аның авызын томаларга тырышалар, аны тыялар. Юк, булмас, мине тыя алмаслар, чөнки мин үземнең Арчамны, Сарманымны җырлыйм…
Иртәгесен бөтен пляж ирләре, хәтта Мәхмүткә кисәтү ясаганнары да, аңа якты елмаеп баш ияләр, кул бирәләр, гөрелдәп аның белән гәп коралар иде. Ә инде хатын-кыз… Пляжда аны белмәгән, яныннан ул узып барганда, купальнигын, чәчен бер сыпырып рәтләп алмаган берәрсе бармы икән?
– Махмут… Әнә Махмут килә!
Пляжда шундый шәхес барлыкка килде. Аңа бары тик Кавказ ирләре һәм хатын-кызларының гына исе китмәде, шуңа күрә ул берничә көн узгач әйтте:
– Юк, мин монда бүтән килмим, иң яхшысы – Коктебель, – диде. – Син дә шунда йөр.
Хәзер ул бераз басыла төшкән, теге әдәби кичәдә безнең көйләрне яратмаган дошманнарын җиңгәч, ул инде иртән диңгезгә чыгып җырламый иде, шулай да соңгы атнада үзенең тагын бер сәләтен күрсәтте.
Диңгезгә беренче тапкыр килүчедә була торган хәл: абый кинәт кенә авырып егылды. Икебезгә бер бүлмә – авыру кеше янында язып утырып булмый. Шәфкать туташы кереп карый, врач кереп карый, дарулар бирәләр – файдасы сизелми. Бер-ике көн шулай таптангач, мин аның янына Мәхмүтне алып кердем. Сүз китте. Кызды. Шунда, ничектер, Фәйзулла Туишев искә алынды (абый – гармунчы, өч-дүрт гармун тота). Мәхмүт җанланып китте. Һәм шунда ул Фәйзулла агайның, радиодан үзен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләүләре турында ишеткәч, обкомның беренче секретаре Зиннәт Моратовка телефоннан чылтыратып сөйләшүеннән искиткеч җанлы спектакль күрсәтте. Бюро утырышы бара икән дә, Фәйзулла агай, бернигә дә карамыйча, тегене битәрли икән телефоннан:
– Карале, Зиннәт, үзгәрттер әле син ул карарны, Ленин ордены бирсеннәр әле, давай, тиз генә Мәскәүгә хәбәр ит әле, – ди икән бу.
Тегесе телефоннан әйтә икән:
– Фәйзулла, миндә бюро утырышы бара, Верховный Совет президиумының указын үзгәртеп булмый, давай, булганына шатлан…
– Юк инде, Зиннәт, әгәр теләсәң үзгәртә аласың син аны. Миңа бит Ленин ордены кирәк иде…
Мәхмүт, рольгә кереп, икесе булып та сөйли, ә абыйның Фәйзулла Туишевны күргәне бар икән, тавышын хәтерли икән.
Авыру тончыга-тончыга көлде, ютәлләде.
Төштән соң, кереп, Мәхмүт авыруны торгызып ук утыртты: Фатих Хөсни булып сөйләште. Икенче көнне Сибгат Хәким булып. Абый тәгәри-тәгәри көлә иде.
Берничә сеанстан соң абый терелде, диңгезгә чыкты.
Мәхмүт ага аерылганда әйтте:
– Әйдә киләсе елга Коктебельгә, – диде. – Мин, – диде, – әле монда ничек икән дип карарга гына килгән идем.
Мин ризалык белдермәдем, чөнки моннан бер ел гына элек Коктебель Иҗат йортында гаделсезлек күргән идем: директоры Зазвонов безнең белән бер купеда килгән, язучы булмаган очраклы танышларыбызны – зур иркен бүлмәгә, ә безне, ике бала белән килгән гаиләне, тар бер кетәклеккә урнаштырган һәм безнең арада бик ямьсез бер талаш чыккан иде.
– Зазвонов – минем егет, – диде Мәхмүт ага, – менә күрерсең.
Ни гаҗәп, икенче елны, алдан сөйләшмәгән көе, Коктебель путёвкаларыбыз бер үк көннәргә туры килгән. Ул самолёт белән китәсе икән, ә без, – бер көнгә дип әйтерлек соңга калып, поезд белән.
– Мин иртүк барып төшәм, – диде ул телефоннан, – сиңа иң яхшы бүлмә әзерләп куярмын. Кара әле, ни… Аның хатынының аяк размеры – утыз җиде. Бер пар Арча чүәге алырга онытма. Кызыл бәрхетлесен. Минем чуттан тагын бер пар ал. Зәңгәр бәрхетлесен. Мин анда көтеп торырмын…
Ул вәгъдәсендә торды. Мин директор янына кергәндә, анда ялан тән, шортыдан гына Мәхмүт утыра иде, чүәкләрнең бер тартмасын аңа тоттырдым, икенчесен – директорга. Директор бик нык каршы торды, шулай да алды һәм миңа иң шәп бүлмәнең ачкычын тоттырды.
Аңлашылды: монда фактик директор Мәхмүт ага икән. Ул әле дә Союз әгъзасы түгел иде, ләкин алган бүлмәсен күреп чыккач таң калдым. Бер-ике көннән соң күрдем: шау иткән мәскәүле Лев Ошанинның да, дөнья шаулатып яшәгән Евтушенконың да бүлмәләре безнең Мәхмүт агайныкыннан нык кайтыш иде. Күктүбәдә ул үз кеше икән. Өч-дүрт көн узуга, шул ук мәшәкатенә – поэзия кичәсе оештырырга кереште. Евтушенко гадәт буенча бер атна торды, шампан шешәләре күтәреп, бакчаларда, диңгез буйларында, шау итеп, төннәр буе компания белән йөрде дә китеп барды. Гаграга китте, диделәр. Аларның шулай инде. Без генә ул, авыл малайлары, путёвканың егерме өч көнен сытып яшибез дә, китәсе көннең «сухой паёгын» гына булса да алырга дип, таң тишегеннән ашханәнең арткы ишеге тирәсендә пакет тотып торабыз: түләнгән бит аңа, янәсе…
Әдәби кичәне алып барырга Лев Ошанин бар, мәңге яшь егет бар. Кичләрен без диңгез буенда йөргәндә күрәбез: ашханәнең бер бүлмәсенә Мәскәү әдәбият институты кызлары җыела, алар, кайсы путёвка белән, кайсы путёвкасыз, шушы Иҗат йортында җәй уздыралар, ә Лев Ошанин – шагыйрь – шул институтның профессоры, бөтен кызлар – аныкы.
Алар, таң атканчы, шампан эчеп, шунда, ашханәнең бер залында утыралар. Кызык инде. Мин иртүк торып коенып керәм дә иртәнге аштан соң, гаиләне диңгезгә куып чыгарып, эшкә чумам. Повесть язам, имеш… «Кеше китә – җыры кала», имеш. Бик кирәк нәрсә, халкым өчен бик кирәк, имеш. Анда ат арбасы, дегет чиләге, арыш чүмәләсе, чабата тузаны… Хурлык бит! Әнә Ошанин бу килүендә Александр Македонский турында поэма язган, аны язар алдыннан, ул бөек полководец эзләреннән Көнчыгышта йөреп кайткан, төн утырып, кызларга шуннан өзекләр укый, ашханә залыннан төн уртасында чыркылдап көлгән, кул чапкан тавышлар ишетелә. Вәт дөньяда Лев Ошанин булсаң иде…
Менә теге көн – поэзия кичәсе дә килеп җитте. Күктүбә Иҗат йортының клубы – ачык һава астында, сәхнә өстендә түбә бар. Иртән яр буендагы коймаларга белдерүләр эленде, Судак ягындагы ниндидер совхоздан бер автобус халык махсус чакырылганы әйтелгән иде.
Кичке аштан соң шул ачык эстрадага ашыктык, сәхнә тирәсендә Мәхмүт ага ыгы-зыгы килеп йөри иде. Ачык зал шыгрым тулды, яртысы – совхоздан килгән украин кызлары. Ошанин, гадәттәгечә, тонык күзлектән, кызыл күлмәктән, чибәр, мәһабәт, ышанычлы. Сәхнәгә унлап шагыйрь чыгып утырды. Ошанин торып басты һәм мәңге искермәс фразасы белән залга дәште:
– Друзья мои…
Кичә башланып китте.
Кем нәрсә уйлап утыргандыр, мин ара-тирә биек Кырым күгенә күз ташладым, ул әле якты, чип-чиста. Ерак түгел генә Карадаг күренеп тора, аның башы кичке кояшның кызгылт нурларына чумган да моң чәчеп утыра сыман, ә монда, сәхнәдә, әле Украина, әле Кострома шагыйре сөйли, совхоз кызлары көнбагыш яралар, шигырь тыңлаучы юк. Шигырьләре дә бер үк төрле: барысының да уч төбендә кояш, барысы да туган җирендә түгел, ниндидер меридианнарда йөри, барысында да «мироздание», «океан», «ерак йолдызлар» бар. Тик… тик Кырым татары, ике тапкыр Герой Әхмәтхан Солтан гына юк, Кырым татарлары гына искә алынмый. Авыр хисләр белән утырдым.
Менә сөйләмәгән кешеләрдән икәү генә калдылар: Мәхмүт Хөсәен һәм Ошанин. Соңгысыныкы билгеле инде: алып баручы буларак, ул үзе йомгак ясый, ә менә Мәхмүткә сүз биргәндә, ялгыш сүз ычкындырды:
– Соңгысы итеп мин татар шагыйре Мәхмүт Хөсәенгә сүз бирәм…
Мин бер мәлгә теге авыр уйлардан арындым: нәрсә сөйләр икән? Совхоз кызлары һаман әле, егетләре белән төртешкәләп, көнбагыш чертләтәләр иде. Мин шигырь көттем. Ләкин Мәхмүт сәхнә алдына чыкты да борын авазы белән ярып салды:
– Ошанин иң соңгы сүзне миңа, татар шагыйренә бирде, шуның белән ул минем халкымны кимсетте, мин сөйләүдән баш тартам, – диде һәм кире урынына китте.
Ошанин урыныннан сикереп торды, Мәхмүтне барып кочаклады, гафу үтенә башлады.
– Юк, мин һич алай итәргә теләмәгән идем, зинһар, гафу ит, – дип, Мәхмүтне кочагына кыса төште.
Ләкин Мәхмүт рольгә кергән иде инде, һәм ул, бөтенләй борын тавышына гына калып, тагы да ныграк дулады.
– Юк, юк, син минем халкымны мыскыл иттең…
Сәхнәдә ыгы-зыгы китте, болар – берсе озын, берсе кыска, – кочаклашып, әүмәкләшеп йөриләр, урындыклар күчә, сәхнәдәге шагыйрьләр авыша, саклана. Ситуациянең иң кыены шунда ки, Мәскәү шагыйре Казан шагыйренең яңагыннан бер үбеп алмакчы була, әмма икесе дә зур гына «багажлы» булганлыктан, йөзләре йөзгә якын килә алмый, кыскасы, җәфаланалар иде. Аннан соң, Мәхмүтнең яңагыннан үбү өчен, Ошанинга бик нык иелергә дә кирәк бит әле. Шулай байтак әүмәкләштеләр, совхоз кызлары шау итеп көләләр, «татарин, татарин» дип пышылдашып та алалар. Миңа, алар янында утыручыга, бик авыр булды, чөнки бу – Кырымда туып үскән буын, ә күчеп килгән әти-әниләренә «татарлар – хыянәтчеләр, кеше ашаучылар» дип сөйләгәннәр – болар шуңа ышанып үскәннәр. Болар бит инде мәктәптә вакытта ук Бакчасарайга экскурсиягә йөргәннәр. Ә минем, дөньяның унбишләп илендә булып та, бик күп музейларда йөреп тә, Бакчасарай музее кадәр кабахәт, шовинистик, кешелексез музей күргәнем булмады. Ничек җир тотып тора бу музейны төзүчеләрне?
Мәхмүт чигенде, ризалашты. Аны хәтта совхоз кызлары да тыңлады. Юмористик шигырьләрен укыганда, дөбер күчереп кул да чаптылар. Тик Ошанин гына үзенең поэмасын әйбәт укымады: тыны кысылган, авырлык белән сулый иде.
Иртәгесен Мәхмүт суга кереп тә тормады, бер таякка таянып, пляж буйлап гел йөренде. Ул узып киткәндә, пляжда басып торган, кызынып яткан хатын-кыз йә чәчен, йә купальнигын рәтләп ала һәм үзара сөйләшә иде. Диңгез шавы, ташлар, ком кыштырдавы арасында бер генә сүзне аерып алып була иде:
– Махмуд…
– Махмуд…
Без Казанга кайтып киткәндә, ул икенче срокка калды: путёвканы директор Зазвонов Мәскәү Литфонды аша аңа үзе эшләп биргән иде…
Мәхмүт Хөсәен миңа шулай итеп Күктүбәне ачты. Аннан соң мин анда еш булдым, байтак әсәрләремне шунда яздым.
Урамнарында кырым-татар телендә язылган такталар, белдерүләр эленгәч, тагын бер барып, яшьлекне искә алырга кирәк әле…