Kitobni o'qish: «Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10»
XX йөз башы татар әдәбияты һәм публицистикасын яңа чыганаклар нигезендә өйрәнү мәсьәләләре
(Кереш)1
Һәрбер революция алдыннан материаль һәм рухи хәзерлек чоры була. Рухи хәзерлек дигән төшенчәгә гыйлемнең, революцион идеологиянең, әдәбият һәм сәнгатьнең, философиянең үсеше керә. Бөек Француз революциясе алдыннан шулай зур хәзерлек – «рухи мая туплау» чоры була. Франциянең иң яхшы язучылары «алда торган куәтле революцияне кабул итәргә»2 кешелекнең аңын хәзерлиләр. Рус совет әдәбияты белгече Д. Д. Благой нәкъ шул хәлне XIX йөз рус әдәбиятындагы реализмда да күрә, «Октябрь социалистик революциясенә рухи хәзерлектә, – ди ул, – рус әдәбиятындагы реализм ХVIII гасыр ахырындагы француз буржуаз революциясендә мәгърифәтчелек философиясе башкарган рольне уйнады»3.
Прогрессив әдәбият һәм революцион фикернең бердәмлеген XX йөз башы татар әдәбияты мисалында да күрәбез. Бу чор әдәбиятында демократ Г. Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирханнар иҗаты большевик Х. Ямашев һәм революционер М. Вахитовның ялкынлы публицистикасы, күренекле марксист Г. Коләхметовның әдәби һәм журналистик эшчәнлегеннән аерылгысыз.
XX йөз башы татар демократик әдәбияты һәм публицистикасының бөтен барышы, эмоциональ көче, динамикасы бер генә нәрсәгә корылган: гаделсез җәмгыять кануннарын инкяр итү, хезмәт иясе массаларының интересын яклау, хезмәт кешесенең генә бәхетле тормышка хаклы икәнлеген раслау. Димәк, Октябрь революциясе алды елларындагы татар демократик әдәбиятының гомуми барышы самодержавиенең нигез ташларын какшатуга юнәлтелгән иде.
Сүз яңа революцион күтәрелеш елларында һәм Беренче бөтендөнья сугышы елларындагы әдәбият һәм публицистиканы яңа чыганаклар ярдәмендә тулыландырып өйрәнү турында барачак. […]
XX йөз башы татар әдәбияты филология фәнендә аз өйрәнелгән өлкәләрдән саналмый. Бу чор әдәбияты Октябрь революциясеннән соң һәрвакытта да галимнәрнең игътибар үзәгендә булып килгән. Егерменче-утызынчы елларда бу чорның классик мирасы зур активлык белән өйрәнелгән. Утызынчы еллардагы вульгар социологизмның зарарлы йогынтысы да XX йөз башы татар демократик әдәбиятының прогрессив традицияләрен имгәтә алмаган; шундый катлаулы әдәби атмосферада да марксистик-ленинчыл сәнгать теориясенә һәм партия документларына таянып, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Дәрдемәнд һ. б. классикларның иҗатлары тикшерелә торган, әсәрләре басылган.
Ләкин 1905–1917 еллар татар әдәбиятын иң актив өйрәнү чоры моннан унбиш-уналты еллар элек башланды. Бу чорда вакытлыча онытылган әдипләрнең иҗаты кабат тикшеренү, өйрәнү объектына әйләнде. Соңгы елларда Г. Тукай, Ш. Камал кебек язучыларның академик басмалары дөнья күрде, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Ш. Әхмәдиев, Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, Ш. Мөхәммәдев, З. Һади, З. Бәшири, С. Рәмиев, Дәрдемәнд, Ш. Бабич, М. Укмасый, Г. Газиз, Д. Гобәйдиләрнең әсәрләре аерым китап булып басылып чыкты. Бу чор әдәбиятына кагылган аерым монографияләр дөнья күрде. Болар: «XX йөз башы татар әдәбияты», «Путь к зрелости» (профессор И. Нуруллин), «Татарская литература и публицистика начала XX века» (профессор М. Гайнуллин), «Тукай үткән юл» (филология фәннәре докторы Г. Халитов), «Галимҗан Ибраһимов» (рус һәм татар телләрендә – профессор М. Хәсәнов) кебек фундаменталь хезмәтләр.
Бу чор татар әдәбиятының барышы революцион хәрәкәт, иҗтимагый фикер үсеше белән аерылгысыз булганлыктан, тарих, философия галимнәренең хезмәтләрендә дә әдәби процесс тикшерелә. Тарих фәннәре докторы профессор Р. Нафиговның «Формирование и развитие передовой татарской общественно-политической мысли», «Мулланур Вахитов», философия фәннәре докторы профессор К. Фасеевның «Туганлык һәм дуслык көче», «На путях к интернационализму» исемле хезмәтләрендә, тарих фәннәре докторы Х. Хәсәновның татар журналисты большевик Х. Ямашевка багышланган хезмәтләрендә XX йөз башы татар әдәбияты һәм публицистикасына кагылышлы күп мәсьәләләр яктыртылган.
Тарихчы галимнәрнең тикшеренүләре әдәбият теоретикларының эшенә уңай йогынты ясый: тарихи хезмәтләр һәрвакытта да яңа табылган архив чыганакларына нигезләнгән булалар. Татар әдәбиятының барышына кагылышлы документлар архив шүрлекләрендә үзләренең тикшеренүчеләрен көтеп яталар әле. Моның шулай икәнлеге Г. Ибраһимов иҗатын тикшерүче М. Хәсәнов хезмәтләрендә, Г. Мөхәммәдова мәкаләләрендә күренеп тора: алар әледән-әле Г. Ибраһимовның иҗатына, биографиясенә кагылышлы кыйммәтле документлар табып торалар.
Димәк, архив чыганаклары белән баетып, әдәбият тарихын тагы да тирәннәнрәк өйрәнү филология фәненең кичектергесез бурычы булып кала.
ХХ йөз башы татар әдәбиятын өйрәнгәндә моңарчы татар вакытлы матбугатындагы материаллар тиешенчә файдаланылмады. Хәлбуки татар вакытлы матбугатында әдәби процессның бөтен тармаклары буенча (әдәби әсәрләр, рецензияләр, әдәби полемика, информация, язучының биографиясенә кагылышлы хәлләр һ. б.) иксез-чиксез материал бирелгән. Шуның өстенә вакытлы матбугаттагы бу материаллар бик күп очракларда архив документлары белән туры киләләр – берсен берсе тутырышалар. Киресенчә дә була: матбугаттагы информацияне архив документы яки соңгысын матбугат информациясе юкка чыгара. Әдәбиятчы галимнең бурычы исә чыганакларга критик анализ ясауга, аларның асылын, мәгънәсен, дөреслеген, фактик кыйммәтен билгеләүгә кайтып кала. Әдәбиятка кагылышлы чыганаклар да, нәкъ тарихи чыганаклар кебек, билгеле бер иҗтимагый мохитнең продукты буларак каралырга тиеш. Бу документлар да – матбугаттамы ул яки архивтамы – бер-берсе белән бәйлелектә, үзара буйсындырылган хәлдә, бөтен бер комплекс буларак, синтетик өйрәнелергә тиеш. Югыйсә ХХ йөз башы татар әдәбиятын өйрәнү өлкәсендә безнең фәндә эшлисе эшләр әлегә күп кенә: бездә әле бу чор әдәбияты, нигездә, бары тик классиклар иҗаты буенча гына өйрәнелә. Әдәбият-публицистикада катнашкан башка йөзләрчә каләм әһелләренең әдәби процесска керткән хезмәтләре өйрәнелми, телгә алынмый. Рус совет галимнәре исә соңгы елларда XX йөз башы әдәбиятын тикшерүдә бу алымнан котылдылар. Алар Л. Н. Толстой, А. М. Горький, А. П. Чехов, А. И. Куприн, И. А. Бунин, А. А. Блок кебек әдипләр янына дистәләрчә башка язучыларның иҗатын куйдылар һәм, бердәм әдәби процесс буларак, комплекслы тикшерә башладылар (мәсәлән, «Судьбы русского реализма начала XX века». АН СССР. – Л., 1972; «Русская литература XX века: дооктябрьский период» / А. А. Волков. – М., 1970 һ. б. хезмәтләр). Әйтергә кирәк, моның матур үрнәкләре совет чорына караган татар әдәбияты фәнендә дә бар. Профессор Х. Госманның «Бөек Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышы чорында татар поэзиясе» дигән монографиясендә өйрәнелә торган чорның әдәби барышына аз гына файдалы өлеш керткән шагыйрьләрнең дә иҗаты комплекста тикшерелгән. Әлбәттә, әдәби ташкынны әдәби тормыштагы зур елгалар гына тудыра, ләкин бер генә зур елга да кушылдыксыз булмый, ул шулар белән көчле. Әдәби процесста әгәр Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Камаллар алгы линиядә барганнар икән, димәк, алар артыннан баручы икенче, өченче сафлар да булган. Безнең фәндә әнә шул икенче, өченче сафлар тиешенчә барланмаган, өйрәнелмәгән. Классикларны бастырып чыгарганда да документлар белән эш итү тиешле дәрәҗәгә куелмаган: «академик басма» исемендәге хезмәтләр чын мәгънәсендә академик түгел, аларның фәнни аппаратлары – фактик хаталар белән, текстлар үзгәртүләр, гаделсез кыскартулар белән тулы. Кайбер язучыларга алар үзләре язмаган әсәрләр (бигрәк тә бу язучы эшләгән матбугат органының баш мәкаләсе, имзасыз басылган фельетоны һ. б.) «тагылган». Әдәби чыганаклар белән эш итү исә һәр документның килеп чыгу тарихын – авторын, язылу вакытын, язылу сәбәпләрен, текстның чынлыгын, текстның беренче вариантын, псевдонимны ачу кебек төгәллекләрне таләп итә. ХХ йөз башы татар әдәбиятында моңа кадәр без өйрәнмәгән, авторлары ачылмаган йөзләгән хикәя, повесть, романнар бар. Ул чорның дистәләгән газета-журналларында әдәби әсәрләр авторы буларак әлегә ачылмаган берничә йөз псевдоним бар. Аерым кулларда әлегә кадәр гыйльми оешмаларга тапшырылмаган искиткеч кыйммәтле документлар, язучыларның хатлары бар. Боларны ачмый, тупламый, тикшерми торып, әлбәттә, әдәбият тарихы тирәнтен өйрәнелгән дип әйтергә хакыбыз юк.
ХIХ гасырның немец публицисты, сатирик-тәнкыйтьче Г. Лихтенберг болай дигән: «Аерым күренешләр турында кыю рәвештә язар өчен аларны бераз гына булса да белү зарури». Әдәби фактлар белән эшләүдә таләп ителә торган төгәллек һәрвакыт көн тәртибендә тора. Филолог Я. Гордин әдәбият тарихындагы төгәлсезлекләрне ике төрлегә бүлеп карый: фактның ялгыш булуы һәм фикер ялгышлыгы. Шуның өстенә болар да характерлары буенча икегә бүленәләр: фәнгә авыр зарар салучы төгәлсезлекләр һәм «гөнаһсыз» ялгышулар. Әлбәттә, боларның барысы да җавапсызлык нәтиҗәсе. Әйтик, язучы М. Галәү үзенең истәлекләрендә Тукайның «Катиле нәфескә» шигыре журналист И. Бикчуринның үзен үзе үтерү уңае белән язылган дип раслый икән, бу – гөнаһсыз ялгышу. Аны хәтере адаштырган. Ләкин инде шушы истәлек журналда, әдәби җыентыкларда басылып еллар буе буталып йөри икән, бу – әдәбият галимнәренең фактлар белән эш итүдә җавапсызлыгын күрсәтә. Югыйсә И. Бикчуринның үлеме турында газеталарда унлаган мәкаләләр, некрологлар бар. Әйтик, Тукайның «Тәмсил» шигыренә аңлатма биргәндә «1912 елгы Италия-Төркия сугышы уңае белән язылган» дип, хронологик хата җибәргәннәр икән (сугыш 1911 елда була, 1904–1914 еллар эчендә вакыйгалар шулкадәр тыгыз ки, монда бер вакыйганы бер елга урыныннан күчерү зур хаталарга китереп чыгарыр иде), бу әле әдәбият галимнәренең тарихи фактка җавапсыз караулары; ләкин инде «Йолдыз», «Вакыт» кебек газеталар пантюркизмга хезмәт иттеләр дип тамга сугыла икән, монысы – авыр нәтиҗәле фальсификация. Моны әйтү өчен бу газеталардагы Г. Тукай, Г. Камал, Г. Ибраһимов, Ш. Камалларның демократик әсәрләрен, бу газеталарда бөек рус культурасына симпатия тәрбияләнгәнлекне сызып ташларга кирәк. Я. Гордин болай ди: фактлар белән эш итүдә төгәллек, бу, димәк, аерым шәхесләргә бирелә торган характеристикада төгәллек дигән сүз. Шулардан теоретик фикер төгәллеге туа. Боларга ирешү үз предметыңа ихтирам белән карау дигән сүз. Төгәллек исә күп нәрсәләрдән хәбәрдар булуның нәтиҗәсе4.
Әдәбият тарихын язганда белешмәлекләр белән эш итү сорала. Белешмә әдәбият белән эш итә белү – әдәби культураның дәрәҗәсен күрсәтә. Бу хезмәтне язган вакытта берничә төрле белешмә, мемуар әдәбият нигез итеп алынды. Кызганычка каршы, безнең филологиядә белешмә әдәбият бармак белән генә санарлык. Болар: И. Рәминең «Татар вакытлы матбугаты» дигән альбомы, аның ук «Татарча басма сүз» дигән китабы, З. Бәширинең «Замандашларым белән очрашулар» дигән мемуары, Г. Тукай, Г. Ибраһимов турында истәлекләр җыентыклары, «Татар поэзиясе антологиясе» һәм «Татар язучылары» дигән биобиблиографик белешмәлек. Боларның күбесе төгәлсезлекләрдән азат түгел.
Кыскасы, әдәбиятчыларга теориянең материаль базасын ныгыту буенча шактый эшлисе бар әле. Бу хезмәт татар либераль-буржуаз матбугатындагы, Татарстан Үзәк дәүләт архивындагы, ХХ йөз башы рус вакытлы матбугатындагы яңа чыганакларга таянып язылды. Аерым бүлекләрдә рус һәм татар әдипләре арасындагы әдәби-публицистик багланышлар, татар әдәбияты һәм публицистикасының гражданлык мотивлары белән баюы, татар әдәбияты һәм публицистикасында милләтләр дуслыгы идеясе мәсьәләләре каралды. Яңа революцион күтәрелеш һәм Беренче бөтендөнья сугышы елларындагы татар демократик әдәбияты һәм публицистикасы татар хезмәт ияләре өчен рухи хәзерлек мәктәбе булганлыгы исбат итәргә тырышылды. Шул мәсьәләләр барлыгы биш бүлекчәдә бирелде. Төп мәсьәләләрне тикшерүгә керешкәнче баштагы ике бүлектә әдәби чыганаклардагы псевдонимнар белән, һәм шул чорның либераль-буржуаз матбугаттагы әдәби чыганаклар белән эш итү методикасы бирелде. Либераль-буржуаз матбугаттан әдәби чыганаклар итеп, нигездә, түбәндәге матбугат органнары алынды: «Аң» журналы, Казанда, редакторы һәм нашире – Әхмәтгәрәй Хәсәни; «Шура» журналы, Оренбургта, наширләре – Рәмиевләр, редакторы – Р. Фәхретдинов; «Йолдыз» газетасы, Казанда, нашире һәм редакторы – Әхмәтһади Максуди; «Вакыт» газетасы, Оренбургта, наширләре – Рәмиевләр, редакторы – Ф. Кәрими; «Идел» газетасы, Әстерханда, редакторы һәм соңыннан нашире – Г. Гомәрев; «Кояш» газетасы, Казанда, редакторы һәм соңыннан нашире дә – З. Садретдинов.
Хезмәтнең нигезенә нәкъ менә шул газета-журналлардагы чыганакларны алуның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, бу матбугат органнары – шул чордагы башка газета-журналлар арасында иң системалы, стабиль органнар; икенчедән, бу газета-журнал битләрен татар демократ әдипләренең иң танылганнары әдәби процессны үстерү, алга җибәрүдә актив файдаланганнар; өченчедән, бу органнарның редакция, редколлегия составларында шул заманның иң күренекле әдипләре эшләгән. Әдәби атмосфера, нигездә, шул югарыда саналган редакцияләрдә, шул органнарның битләрендә тудырылган. Башка матбугат органнары да әдәби процессны алга җибәрүгә өлеш керткәннәр, ләкин аларның әдәби процесста үзләренә генә хас юлларын аерып алу кыен5.
Хезмәтнең хронологик рамкасы – 1910–1917 еллар. Ләкин кайбер очракларда тарихка таба эчкәрәк тә керелде. Бу чыгарма бигрәк тә либераль матбугат битләрендә демократ язучыларның самодержавиене тәнкыйть итү традицияләрен тикшергәндә («Бәянелхак» мисалында) һәм татар публицистикасының сәнгать мәсьәләләрен күтәрү тарихына кагылышлы материаллар да чагылыш тапты. Ләкин һәр ике очракта болар тарихи экскурс формасында гына бирелде.
Әдәби процесска кагылышлы һәрбер күренеш иҗтимагый-әдәби процесстагы прогрессив һәм реакцион лагерь вәкилләренең бу күренешкә мөнәсәбәтен чагыштырып тикшерелде. Чөнки чыганакларны бер генә яклап тикшерү, бер генә яклап бәяләү авторны фактлар әсирлегендә калдыру куркынычын тудыра…
Авторның бу хезмәтенең аерым фрагментлары кайбер матбугат органнарында 1964 елдан бирле басылып килде. Болар профессор М. Гайнуллинның «Татарская литература и публицистика начала XX века» дигән хезмәтенә рецензия (соавтор белән), аның «Дуслык көче» дигән гыйльми җыентыгына сүз башы, «Профессор М. Гайнуллин һәм татар филологиясе» дигән мәкалә, профессор И. Нуруллинның «XX йөз башы татар әдәбияты» һәм «Путь к зрелости» дигән хезмәтләренә рецензияләр; филология фәннәре докторы Х. Ярминең «Татар халкының поэтик иҗаты» дигән хезмәтенә, С. Кудашның «Яшьлек эзләре буйлап» дигән әдәби-тарихи мемуар хезмәтенә рецензия; «Солтан Рахманколыйның иҗат портреты», «Буби мәдрәсәсе», «Габдрахман Сәгъди», «Татар педагогикасында Рахманкуловлар», «Таип Яхин» исемендәге мәкаләләр; Г. Шәрәф, К. Тинчурин, Ш. Әхмәдиев, Г. Коләхметов турында рус һәм татар матбугатындагы мәкаләләр; урта мәктәпнең VII–VIII класслары өчен булган дәреслекләрдә Г. Тукай, Ш. Камал, Г. Камал, М. Гафури, К. Тинчурин турындагы бүлекләр; «Татар әдәбиятында псевдономастика мәсьәләләре» дигән мәкалә һ. б., һ. б.
Куелган һәм тикшерелә торган мәсьәләләре буенча бу хезмәт әдәбият галимнәре М. Гайнуллин, И. Нуруллин, Г. Халит, М. Хәсәнов, тарихчы Р. Нафигов, философ К. Фасеевларның алда телгә алынган хезмәтләрендәге кайбер бүлекләре белән органик рәвештә бәйләнгән.
Август, 1973
ХХ йөз башы татар әдәбиятында псевдонимнар6
ХХ йөз башы татар әдәбиятында моңарчы махсус өйрәнелмәгән өлкәләрнең берсе – псевдонимнар мәсьәләсе. Мәгълүм булганча, Бишенче ел революциясе тәэсирендә төрле төбәкләрдә бик күп санда газета-журналлар ачылган. Берьюлы күпләп дөньяга килгән матбугат органнарына татар укымышлыларының, бигрәк тә мәдрәсә хәлфәләренең, шәкертләренең меңләгән армиясеннән әдәби әсәрләр яуган. Әдәбият теориясенең эшләнмәгән, журналистикада мәгълүм бер кануннарның урнашмаган булуы аркасында әдәбият-матбугат битләрендә бүгенге көндә ачыклавы читен булган кайбер мәсьәләләр калган. Арадан берсе – газета-журналларда зур-зур гына әдәби тәнкыйть мәкаләләренең еш кына имзасыз басылган булуы. Кайбер матбугат органнарында еллар буе инициалдан (бер-ике хәрефтән) торган псевдоним белән мәкаләләр бастырып килгән авторлар бар. Казан, Оренбург нәшриятларында бу чорда авторлары күрсәтелмәгән әллә никадәр әдәби әсәрләр аерым китап булып чыккан. Кыскасы, аерым әсәрләрнең авторларын табу, күп кенә псевдонимнарны ачу, ә кайбер «ачылган» псевдонимнарга төзәтмәләр кертү әдәбият галимнәренең алдагы бурычы булып кала.
Псевдонимнар турындагы фәнне рус совет галимнәре исемнәр турындагы фән – ономастика белән рәттән куеп псевдономастика (уйлап чыгарылган яки ялган исемнәр турындагы фән) дип атыйлар7. Псевдономастика теләсә кайсы телдәге әдәбиятның мөһим бер тармагы булып исәпләнә. Псевдонимнарны өйрәнү дөнья әдәбиятында бик күптәннән – ХVII гасырдан ук башланган. 1674 елда немец юристы Винцент Плакций латыйн телендә авторы күрсәтелмичә яки псевдоним белән бастырылган әсәрләрнең исемлеген төзи. Совет галиме В. Дмитриев бу өлкәдә беренче хезмәт итеп 1690 елда Парижда чыккан Адриен Байе китабын күрсәтә. Соңрак бу мәсьәлә белән кызыксынучы илләр арта. Наполеон I нең китапханәчесе А. Барбье 1806–1809 елларда дүрттомлык бер сүзлек бастыра. Бу сүзлеккә француз телендә псевдоним белән чыккан әсәрләрнең исемлеге тупланган. Казан галиме П. Васильев псевдонимнар буенча зур чыганак итеп 1867 елда Лейпцигта басылган Эмиль Веллер сүзлеген күрсәтә8. Хәзерге заман инглиз псевдонимнары сүзлегенә – 60 мең, немецча псевдонимнар сүзлегенә – 83 мең, датчаннарныкына 10 мең уйлап чыгарылган фамилия тупланган9.
Рус псевдономастика фәненең традицияләре шулай ук бик бай. Псевдонимнар белән чыккан әсәрләрне барлау, аларның сүзлеген төзү өлкәсендә ХIХ гасыр галимнәре Г. Н. Геннади, Н. Н. Голицин, В. С. Карцов, М. Н. Мазаевлар актив эшлиләр. Бу эш Казан галимнәре арасында да башланган булган. 1868 елда Казанда «П. Библиограф» псевдонимы белән «Показатель псевдонимов» дигән бер китап басылып чыга. Автор псевдонимнар белешмәлегенең кирәклеген Көнбатыш Европа тәҗрибәсенә таянып дәлилли. Бу китапка, ди ул, мин бары тик инде ачылган, әдәбият өчен дә, җәмәгатьчелек өчен дә сер булмаган псевдонимнарны гына тупладым. «Шулай булмаганда, мондый исемлекне бастырып чыгарырга минем хакым да булмас иде, чөнки авторының рөхсәтеннән башка мәгълүм псевдонимны ачу бер дә мактаулы эш түгел һәм бер әдәбиятта да кабул ителмәгән күренеш». Авторның төзегән исемлеге зур түгел. Ләкин автор үзе кем соң? Псевдонимнар турындагы китап псевдоним астында чыга. Моны ачыкларга безгә китапның автографы ярдәм итә. Аның титул битендә мондый сүзләр бар: «Осип Фёдорович Готвальд җәнапларына ихлас күңелдән ихтирам билгесе итеп бу китапны төзүче П. Васильевтан». Китап шулай итеп, Готвальд фонды белән университет китапханәсенә килеп керә. Ахырдан бу фондның каталогын төзегән профессор Н. Ф. Катанов «Показатель псевдонимов» дигән китапның авторы П. Васильев дип күрсәткән. П. Васильевның бу китабы ахырдан берничә басма күргән. Ләкин псевдономастика фәненә чын гыйльми нигезгә корылган җирлекне – 80 меңнән артык псевдоним туплаган сүзлекне – совет библиографы И. Ф. Масанов хәзерли. Күренекле галим бу өлкәдә кырык ел чамасы эшли, аның сүзлекләре өч тапкыр басыла. Соңгы басмасы дүрттомлык булып 1956–1960 елларда дөнья күрә10.
Псевдонимнар сүзлеге әле псевдономастика фәненә җирлек кенә. Бер генә сүзлек тә псевдонимнарның килеп чыгу сәбәпләрен, аларның мәгънәви үзенчәлекләрен, ачу юлларын аңлатып бирми. Совет галиме В. Дмитриевның тикшеренүләрендә исә әнә нәкъ шул мәсьәлә – атрибуция (псевдонимнарны ачу, аноним әсәрләрнең авторларын билгеләү) мәсьәләсе карала. Псевдонимнарны язучының үзе исән вакытта аның рөхсәтеннән башка ачу әдәби этика кагыйдәләренә сыймаганлыктан, В. Дмитриев үзенең фәнни хезмәтенә нигез итеп элек ачылган псевдонимнарны ала һәм шулар мисалында атрибуция кагыйдәләренең кайберләренә өйрәтә.
Псевдономастика – татар филологиясендә әлегә тиешенчә өйрәнелмәгән фән. Шулай да алтмышынчы еллардан башлап псевдонимнарны өйрәнү өлкәсендә бераз җанлану сизелә башлады. Мәсәлән, Ш. Абилов әдәбият тарихында моңарчы Мәүла Колый исеме белән йөргән шагыйрьнең исеме «Мелләгол» булу ихтималын күрсәтте11. Г. Саттаров исә, шагыйрьнең исеме – Мәүла, ә «Колый» туган җиренә бәйләнешле исем дигән фикер әйтеп, Ш. Абилов белән бәхәскә керде12.
М. Бурнашева татар әдәбиятында псевдономастика мәсьәләләрен гыйльми нигезгә куеп өйрәнергә кирәклеген әйтүче кешеләрнең беренчесе булды. «Совет әдәбияты» журналының 1960 елгы 8 нче санында басылган мәкаләсендә ул аерым язучыларның иҗатын өйрәнгәндә псевдонимнарны ачыклауның әһәмиятенә, псевдонимнарны ачуның кайбер ысулларына туктала. «Псевдонимнарны ачу, – ди автор, – тикшеренүчедән зур түземлелек, күп көч сорый. Фәлән кеше фәлән псевдонимнар кулланган дип санап чыгу белән генә котылып булмый монда. Чөнки бу юл белән бик зур буталчыклар, аңлашылмаулар туарга мөмкин». М. Бурнашева шул ук вакытта язучыларның үзләренә псевдоним алу тәртибендәге бер әһәмиятле закончалыкны ача. Язучылар, ди ул, псевдонимнарны язган әсәрләренең характерына карата кулланалар. Мәсәлән, Г. Ибраһимов бервакытта да хикәяләренә «Габди» дип имза куйма-ган. Ф. Әмирхан исә сатирик әсәрләренә – «Ташмөхәммәд», «Т-д», әдәби-тәнкыйди мәкаләләренә – «Дамелла», Октябрь революциясеннән соң язган политик мәкаләләренә «Марксист» дип имза куйган. Әлбәттә, мәкаләдә әле бәхәсләшерлек урыннар да бар. Автор, мәсәлән, безнең әдәбиятта псевдонимнар куллану 1905 елдан соң башланды дигән фикер уздыра. Хәлбуки, XVIII–XIX йөз әдипләрен һәм галимнәрен алып карасак, барысының да диярлек псевдоним кулланганын күрербез: Утыз Имәни, Курсави, Кандалый, Мәрҗани, Шәмсетдин Зәки, Акмулла, Гафил бине Габдулла… Г. Камал да гасыр башында ук инде псевдоним кулланган: аның беренче пьесалары «Г. Казаный» псевдонимы белән дөньяга чыкканнар.
Псевдонимнарны ачуның әдәбият һәм иҗтимагый фикер тарихын өйрәнүдә никадәр әһәмиятле урын алып торганлыгын профессор Р. Нафигов та әйтә. «Тукайның, – ди ул, – …шушы көнгә кадәр кайбер псевдонимнары бөтенләй ачыкланмаган, ачыкланган дигәннәрнең дә кайберләре бәхәсле13. Чыннан да, Г. Тукайның дүрттомлык басмасына кертелгән берничә фельетон һәм мәкалә бернинди дәлилсез рәвештә шагыйрь тарафыннан язылган итеп күрсәтелә.
М. Мөхәррәмов һәм А. Әхмәдуллин, «Эш» газетасы битләрендә басылган әдәбият-сәнгать мәсьәләләрен тикшереп, шулай ук татар әдәбияты публицистикасын өйрәнүдә псевдономастиканың әһәмиятле урын алып торганын әйтәләр. Галимнәр бу газета битләрендә очраган күп кенә псевдонимнарның авторларын ачалар һәм авторлары мәгълүм булмаган псевдонимнарның исемлеген бирәләр14.
М. Һади «Псевдонимнар хакында берничә сүз» исемле мәкаләсендә XX йөз башы һәм совет чоры татар әдәбиятына кагылышлы кайбер әдәби исемнәрне ачып бирә. Татар әдәбиятындагы псевдонимнарны ачу методикасына карата ул бик әһәмиятле бер фикер әйтә. «Псевдонимнарны ачканда, – ди ул, – кайсы язучының нинди стильдә язуын, уйлау һәм җөмлә төзү алымнарын, үзенең чыгышы ягыннан кайсы төбәкнеке икәнлеген, ул җирлектә нинди сүз-тәгъбирләр кулланылуын һәм башка бик күп моментларны» искә алырга кирәк. Аның язуынча, псевдономастикага Г. Ибраһимов, Г. Камал, Ф. Әмирхан, Ш. Камал зур әһәмият биргәннәр15.
Татар әдәбиятында псевдонимнарны ачуның никадәр әһәмиятле икәнлеген исбатлау өчен мисаллар күп: әдәби-политик-фәлсәфи журнал булган «Шура»да әлегә ачылмаган сиксәнгә якын псевдоним бар. Болар аерым сүзләрдән (Гарип, Гасаби, Татар, Тугры һ. б.), инициаллардан (Г. М; М. М. һ. б.), аерым хәрефләрдән (Б., Н., Ә.), аерым атау җөмләләрдән («Дөньяга килүе өчен мәхзүн бер адәм») һ. б. бик күп төрле шартлы исемнәрдән гыйбарәт. Мондый имзалар белән басылган әсәрләр арасында, әлбәттә, әдәбият тарихы өчен әһәмиятле булмаган чүп-чарлар да, реакцион эчтәлеклеләре дә бар. Әмма гаҗәп матур лирик хикәя, нәсер, үткен телле прогрессив мәкалә авторлары да, кызганычка каршы, ниндидер сәбәпләр аркасында тыйнаклык күрсәткәннәр.
Соңгы елларда псевдонимнар өйрәнүне гыйльми нигезгә салу буенча кайбер конкрет эшләр эшләнде. Университет китапханәсенең кулъязмалар бүлегенә татар язучыларының пседонимнарын ачкан кулъязмалар килеп керде. Ләкин бу әле беренче адым гына. Шуның өстенә бу мәгълүматлар билгеле бер гыйльми нигезгә салынмаганнар. Кайбер псевдонимнар өлкән әдип-журналистларның хәтерләве буенча гына ачылып, фәнни әйләнешкә кереп китәләр. Тукайның Сәгыйть Сүнчәләйгә язган хатларын «Сәгыйть» дигән сүзеннән чыгып кына Сәгыйть Рәмиевкә язылган дип аңлату әдәбият тарихында никадәр буталчыклык керткәне моңа мисал.
Мәгълүм булганча, гарәптән кереп татарларда кулланыш тапкан кеше исемнәре сан ягыннан әллә ни күбәя алмаган. Нәтиҗәдә бер үк исемнәр күп кабатланган. XX йөз башы татар әдәбиятында һәм матбугатында әнә шуңа күрә ун-унбиш исем астында бик күп язучы-журналист язган (Гафил бине Габдулла, Габдулла Тукай, Габдулла Харис, Габдулла Кариев; Ш. Камал, Г. Камал; Галимҗан Ибраһимов, Фәрит Ибраһимов; Харис Фәйзи, Мирхәйдәр Фәйзи, Фәйзи Вәлиев; Сәгыйть Сүнчәләй, Сәгыйть Рәмиев һ. б.). Хәтта исем-фамилияләре белән туры килгән әдипләр, журналистлар бар: Фатих Әмирхан беренче һәм икенче; Фатих Сәйфи-Казанлы һәм Фатих Сәйфи-учитель һ. б., һ. б.
Нәкъ шундый кабатлаулар псевдонимнар арасында да еш очрый. Моны «Габди» дигән псевдоним мисалында тикшереп карыйк. Габди – Галимҗан Ибраһимовның псевдонимы дигән караш фәндә ныклы урын алган. Ләкин «Габди» имзасы Г. Ибраһимов темасына, стиленә бөтенләй туры килми торган вак, әһәмиятсез мәкаләләр астында да очрый. Татар дөньясын тутырган Габдулла, Габдрахманнарның берсе үзенең мәкаләсенә шулай имза куя икән, бу бер дә гаҗәпләнерлек эш түгел. Шуңа күрә псевдонимнарның чын ияләрен ачканда зур саклык таләп ителә. Мәсәлән, «Вакыт» газетасында «Габди» псевдонимы белән берничә мәкалә басылган. Болар Г. Ибраһимовныкымы? Башка кешенекеме? Шул мәкаләләрнең берсендә Габдинең Ишми ишан доносы буенча төрмәгә эләккән кешеләрдән интервью алганлыгы әйтелә16. Г. Ибраһимовның биографиясендә бу хәл булганмы, чагылыш тапканмы? Әгәр бу кеше Г. Ибраһимов түгел икән, «Габди» псевдонимы белән тагын кемнәр язган?
Күрәсең, псевдонимнарны ачканда хәтергә таянып кына эш итеп булмый. Аларны ачу – иҗади эш. Һәм, әлбәттә, һәрбер псевдонимны ачу тарихи фактларга нигезләнгән булырга тиеш. Түбәндә ХХ йөз башы татар әдәбиятында һәм публицистикасында очраган кайбер псевдонимнарны ачу ысуллары турында сүз барачак. Псевдонимнарны ачканда еш кына гарәп алфавитындагы хәреф исемнәре белән очрашырга туры килә. Мәсәлән, бер әдәбиятчы үзенең мәкаләләренең ахырына «Гайннун» дип имза куя. Нәрсә дигән сүз бу? Гайнуллинмы? Алфавитны хәтерлик: «гайн» гарәп алфавитында («гади» дигәндәге) «г» хәрефенең, «нун» исә «н» хәрефенең әйтелеше. Димәк, автор бу очракта үзенең инициалларын гына куйган: «Г. Н.». Ә «Г. Н.» үзе кем? Бу кадәресен ачу инде икенче мәсьәлә. «Җим Әлиф» дигән псевдоним белән дә шул ук хәл. Моның нигезендә «Җ. А.» дигән инициал алынган. Димәк, болар икеләтә авырлаштырып яшерелгән фамилияләр булалар.
Ләкин псевдонимнарның бик нык катлауландырганнары очрый. «Йолдыз» газетасында, мәсәлән, «Йыгъбд» яки «Ягъбд» дигән псевдоним еш күренә. Моны ничек укырга? Ихтимал, монда инде кабул ителгән, укучылар массасы өчен ачылган псевдонимны тагы да ныграк яшергәннәрдер? «Габди»нең бер варианты түгелме бу? Әллә «Гыйбди»нең катлаулы бер формасымы? Гарәп шрифты белән язганда «Габди», «Гыйбди» сүзләрендә бер үк тартыклар кулланыла.
Псевдоним шулай шиккә калдырган очракларда стиль һәм тема ягыннан ачу мөмкинлеге кала. Мәсәлән, мәктәп-мәдрәсә темасына язган кайбер мәкаләләрнең яки бик гади информациянең астына «Габди» дип имза куелган. Сорау туа: Г. Ибраһимов мәктәп-мәдрәсә мәсьәләләрен күтәргәнме? Күтәргән. Бу органда Г. Ибраһимов мәкаләләр бастырганмы? Бастырган. Димәк, тема, псевдоним, файдаланган матбугат органы барысы да Г. Ибраһимовка туры киләләр. Ләкин тикшеренүче филолог шикләнә. Чөнки, тема бер булса да, мәкаләнең стиле шикләндерә. Филолог өчен мәгълүм: Г. Ибраһимовның тыныч кан белән, салмак стильдә язган мәкаләсен очратуы кыен. Публицистикасында һәм тәнкыйть мәкаләләрендә ул гаҗәп югары, чакыручан, һөҗүмчән стильдә яза, үзе дөреслегенә инанган фикерне ул логика көче белән, куәтле сүзләр белән укучыга җиткерә. «Һәр милләтнең һәр эше – мөхәррире, шагыйре, мөдәррисе, мәдрәсәсе, мәктәбе – бары да әхваль мәдәнияте илә мөтәнасиб була. Без башка һәрнәрсәне инкяр итә алырбыз, «Хөсәения»гә башка булган һәрбер мәдрәсәнең берничә фидаи затларның тырышлыгы белән генә барганлыгын инкяр итү – сукырлык булыр.
Кайда дәүләтебез? Кайда хәзинәбез? Кайда вәкыфларымыз? Кайда мәдрәсәләрнең мадди ягын тәэмин итә торган җәмгыятемез? Кайда мөгаллимнәргә чын мөгаллим булып чыгарга хәзерлек бирәчәк җиремез?»17 Менә бу – Г. Ибраһимов стиле, һәм мәкаләнең ахырына таба эчтәлекнең эмоциональ куәте арта бару – Г. Ибраһимов мәкаләләрендәге төп сыйфат. Псевдонимнарны ачканда мондый үзенчәлек белән исәпләшү, әлбәттә, ярдәм итә. Кайбер очракларда аерым мәкаләләрдә кулланылган лексик фонд та авторның кемлегенә ишарә ясый. «Хәзер шундый заман килде ки, дөньядагы бөтен милләтләр, хәтта бер-берсенә дошман булган кавемнәр, бәйле бер-берсен танырга, бер-берсенә дуслашырга тырышалар. Мисал: немецлар илә инглизләр һәр ел берничәшәр балаларын алмаштырып торалар (укыталар. – М. М.). Бу – Ф. Кәрими мәкаләсе, салмак, үгет-нәсыйхәтле, вәгазьле тон. Хәзер шул ук елларда язылган башка мәкаләләрне алып карыйк: «Европаның мәдәният кадиме мәркәзе булган Юнанда һәм Румда…» Яки: «Ләкин дөньяда иң аз дәвам иткән нәрсә сәгадәт диләр. Шагыйрь алдында ачылган шул киң, якты күкне карап туя да алмады – анда куе кара болыт чыгып, күк күкрәде, яшен яшьнәде, күз ачып йомганчы шагыйрь үзен арестант киемендә Петербург юлында күрде». Менә болар – образлы, тирән мәгънәле, көчле эмоцияле куәтле сүзләр – шулай ук Г. Ибраһимовныкы.
Аерым бер газета яки журналдагы кайбер псевдонимнарны башка чыганаклардан эзләп ачарга мөмкин. Мәсәлән, «Йолдыз»да «Хәерби» псевдонимы белән басылган мәкаләләр, фельетоннар бик күп. «Йолдыз» моны үзе ачмый. Бәлки, «Хәерби»не башка газеталар телгә аладыр? «Кояш»ны актарабыз. «Йолдыз» мөхәррире Хәерби әфәндене кем генә белми торгандыр инде», – дип яза Ф. Әмирхан үзенең бер фельетонында18. «Йолдыз»ның мөхәррире Һади Максуди икәнлеге ул чордагы газета укучыларга мәгълүм. Псевдоним, димәк, бу юлы башка матбугат органы аркылы, башка чыганактан алынды. Рус газеталарында татар әдәбияты, татарлар турында мәкаләләр бастырган бер кеше үзенең имзасын «Татарин» дип куеп килгән. Әдәбият дөньясын шактый буталчык фикерләр белән тутырган бу кешенең кем икәнлеген, мәсәлән, бер төркем мөселманнар 1911 елда рус матбугатында ачалар19. Ул – мәгълүм авантюрист, провокатор Хаҗи Тәлашиның псевдонимы. Шунда ук аның тагын дүрт-биш псевдонимын атыйлар.