Kitobni o'qish: «Ул көннәрдә…»

Shrift:

КАЧҮ
ПОВЕСТЬ

ТӨНГЕ ЮЛЧЫ
I

…Аһ, бу төнге вокзаллар!

Аһ, бу төнге сәгатьләр. Вакытны уздыра алмыйча аптырау, тилмерү газаплары… Ни өн, ни төш түгел бит дип утырасың шулай аңгы-миңге хәлдә тынчу вокзал бинасы эчендә. Мәш килеп торган кеше арасында…

Утырган килеш кенә йоклап та булмый, поездыңны ишетми калудан куркасың. Шулай ук урамга чыгып йөреп тә керә алмыйсың, инде төн: бөтен гәүдәң арыган, хәлең беткән. Бары тик менә шулай утырырга, газаплануыңны дәвам итәргә генә кала.

Болай да гаять йончыган, алҗыган кешеләрнең тагын да ачуын китереп, шикле адәмнәр күренгәли. Аларның кайсыбере, почмакка барып сыенган җиреннән ара-тирә күзен ачып, дөньяга усал бүре карашы ташлап ала.

«Бу дөньяның бөтен бәхетсезе гел вокзалга җыела инде әллә? – дип уйлап алды Билал, аларга карап. – Әллә инде алар өчен вокзалдан да уңайлырак урын юк?.. Тәннәренә һәм җаннарына җитмәгән җылыны бу мескеннәр әллә менә шушы кырмыска оясына кушылып, кеше көтүенә елышып кына таба ала инде?»

Менә бит әле язмышы Билалны да җиде төн уртасында шушы җан сөймәгән, күңел тартмаган пычрак вокзалга алып килде. Барысыннан берьюлы котылу, качу өчен, поезд көтә хәзер Билал.

Туйды, тәмам туйды ул! Мондый эссе җәйләрдә мәхшәргә әйләнә торган шәһәреннән дә туйды! Соңгы араларда котып салкынлыгы иңгән гаиләсе белән дә яши алмый. Кайчандыр бик яраткан эше дә сөендерми башлады.

Тик вокзалга иртәрәк килгән бугай әле, перронда аннан башка бүтән беркем дә күренми. Ә вакытны ничек тә уздырырга кирәк… Менә шулай арлы-бирле таптанып булса да…

Әйе, Билалга бу шәһәрдән аерылуы бер дә җиңел түгел.

Ачу килеп, ташлап китеп барса да, бер дә җиңел түгел аңа бу шәһәр белән аерылышу! Чөнки… Чөнки аның бөтен хыяллары бәләкәйдән үк менә шушы якты һәм нурлы шәһәргә килеп тоташа.

Бу шәһәргә килеп, архитектура институтында уку иң зур бәхет кебек иде… Аннары, укып бетергәч, шул шәһәрдә калып, җаны тарткан, күңеле ашкынган эштә архитектор булып эшли башлау иң-иң олы мәртәбә иде.

Аннан соң да Билалның бик күп өметләрен үзенә бәйләде бу шәһәр. Еракта, бик еракта – җир чите дип йөртелгән якта хезмәт иткәндә, иң бәхетле кешеләр менә шул шәһәрдә торадыр кебек тоела иде аңа. Шул шәһәргә кайту, шунда кайтып элгәшү һәм анда тормыш көйләп җибәрү аның иң зур максаты булды.

Боларның барысына әкрен-әкрен ирешеп тә килә сыман иде. Ләкин юк икән: иң-иң төптәгесе – барысына да терәк һәм нигез булып торганы, иң беренче ниргәсе – бик үк таза булмаган икән ул салган өйнең, ул корган тормышның. Мәхәббәт дигән нәрсәнең уңышлы килеп чыгуы – кеше тормышында иң беренче ниргә икән ул… Әнә шул ниргәнең саф-чиста да, нык-таза да булуы кирәк икән иң башта һәркемгә, бөтен кешегә!

Билал сәгатенә карап алды, поезд килергә инде күп калмаган. Тик әле һаман кеше күренми. Билал һаман берүзе… Әйе, бүтән юлчылар күбрәк көндез йөрергә ярата шул… Билалга гына менә төнге поезд туры килде… Нишлисең инде, бүтәне булмагач!

Поезд килер минутлар якынлашкан саен, Билал үз күңелендәге ниндидер бер көчнең аңа каршы төшеп маташуын сизде. Бераздан гына аңлап алды. Ә-ә… Эш менә нәрсәдә икән: ул бит башта үзенең китүен һич тә болай булыр дип күз алдына китермәгән иде… Үз-үзенә нык ышанган кыяфәттә, горур һәм бәйсез адымнар белән вагон баскычына менеп баруын тасвирлый иде бит аңа хыялы… Кинодагычарак итеп… Ә менә чынлыкта, үз башыңа төшкәч, алай горур булып кылануы кыен икән шул… Тиздән килеп җитәчәк поезд да әллә нинди йөрәккә ят нәрсә шикелле тоела. Элекке заманнарда, ичмасам, моның ише вакытларда пар ат җигеп, кибиткаларга утырып киткәннәр. Моңсу халәттәге кешене атлар алып киткән… Алар, әлбәттә, аерылу сагышына чумган кешенең әз генә булса да күңелен күтәргәндер, ялгызлыкта калган җанына юаныч булгандыр…

Ә Билал язмышына менә тимер атлар – җансыз юлдашлар гына калган шул! Билгеле, алар тиз юырта юыртуын. Ләкин алар тимер, җансыз шул!

Әнә шул җан өнәмәгән тимер поезд менә хәзер төн караңгылыгыннан килеп чыгар… Килеп чыгар да Билалны еракка, бик еракка алып китәр… Әллә кайларга, яңадан бер дә кайта алмастай җирләргә илтеп ташлар… Билалның күңеле шулай сизенә…

Их син, җырларда нурлы дип макталган шәһәр! Нигә соң син мин теләгән зур бәхетне бирә алмадың?! Нигә соң мине дә үзең кебек бәхет нурыннан балкучы кеше итә алмадың?!

Хәер, сиңа, зур шәһәргә, үз эчеңдәге кечкенә генә бер җан иясенең «бәхет» дип аталган сәер тойгысы кирәкмени соң! Синең бит аңа исең дә китми! Синең кайгың бөтенләй икенче төрле нәрсәләрдә бугай бит, зур шәһәр! Сиңа күбрәк шау-шу, дәртлерәк һәм көчлерәк музыка, тагын да яктырак балкырдай урам утлары гына кирәк бит!

Ә менә адәм баласы өчен, ныклап уйлап караганда, боларның берсенең дә артык әһәмияте юк икән… Тып-тыныч кына калып уйланган чакларында үзенең пар канатлы икәнен тою гына кирәк икән аңа…

II

Ниһаять, төнге вокзалга җан керде, каядыр югарыга, күзгә күренмәстәй урынга элеп куелган репродуктор «Мәскәү–Төмән» поезды килүен хәбәр итте. Шул сүзләр белән бер үк вакытта диярлек көнбатыш яктан тепловозның көчле прожекторы да күренде. Вокзал тирәсендәге барлык почмакларны үзенең куәтле нур көлтәсе белән тиз-тиз генә айкап, көчле бер сихер иясе кебек бик тиз якынлашты ул поезд.

Билал үзенең билетында күрсәтелгән вагонга үтте. Нишләптер аңа проводник та очрамады… Әллә инде йоклый иде…

Шулай да, үз вагонының тамбурына кереп баскач, ул эчкә үк узарга ашыкмады әле. Кулындагы портфелен тимер идәнгә куеп, ачык ишеккә таба борылды. Китәр алдыннан саубуллашу өчен, соңгы тапкыр шәһәренә күз салырга теләде. Бу калага карата күңелендә бер-бер җылы хис уянуын көтте. Ләкин стенасының буяулары уңып һәм пычранып беткән, биек һәм ярым караңгы тәрәзәләре, әллә нинди бер шом сибүче вокзал бинасы Билал гомер иткән шәһәрнең үзе кебек үк күңелдә җылы хис тудыра алмады. Киресенчә, төнлә бу вокзал бинасы әкиятләрдәге куркыныч җанварга охшый икән. Безнең төнге юлчыбызның болай да шәп булмаган кәефен ул тагын да хөртиләтте. Аны тагын да күңелсезрәк, ямансурак уйларга тартты.

Билалның монда бердәнбер кызы кала… Ул инде менә хәзер, менә бу минутларда: «Әти кая? Кая китте ул?» – дип йөридер, әнисен аптырата торгандыр… Ә аның әтисе Билал менә китеп бара… Кызын калдырып китә ул. Бәгыре телгәләнсә дә, тешен кысып түзә-түзә китеп бара.

Монда аның дуслары да кала. Эшендәге фикердәшләре, иптәшләре… Аларга үзенең китүен әйтеп тә тормады Билал. Кан кызган чагында шулай килеп чыкты инде – иптәшләрен кисәтүне кирәксенмәде. Ә дөресен генә әйткәндә, аның күңелен, җанын аңлап бетерүләренә шикләнде Билал. Аңлап бетермәгән көе аңа каршы төшәрләр дип уйлады. Шуңа күрә аларга әйтеп тә тормады. Үпкәләрләр, билгеле. Тик соң шул инде. Хәзер берни дә эшләп булмый!

Әнә поезд да кузгалырга итенеп кымшана башлады. Билал да баскан урыныннан купты, портфелен кулына алды. Бүтән кеше күренмәгәч, тышкы ишекне дә аның үзенә ябарга туры килде. Әнә шул авыр тимер ишекне шапылдатып ябуы үзенең ничә ел гомер иткән шәһәре белән саубуллашуы булды сыман.

Шулай итеп, төнге юлчының төнге сәфәре башланды. Ул вагон эченә үтте.

Хәзер инде Билалга монда үз купесын эзләп табарга һәм тизрәк кереп ятарга, онытылырга, ял итәргә кирәк иде…

Менә беренче купе… Менә икенчесе…

Аның билетына «тугызынчы урын» дип язылган, димәк, ул урын шушында – өченче купеда булырга тиеш.

Монысы ярый ла, үз урынын тапты бугай ул, ләкин хәзер кеше йоклый торгандыр бит инде. Аларны борчымый гына ничек кереп ятарга соң?

Бу арада аның күптөрле шик-сораулар белән газапланган җанына тагын бер «корт» килеп керде. «Мин монда да артык кеше, ахрысы…» дигән уй иде ул. Моңа кадәр бер генә җирдә дә үзенә ипле, җайлы урын таба алмаган нечкә җан биредә тагын бер мәлгә шик-шөбһә дулкыны арасында калды.

Ә бераздан, үзен җиңеп, ишекне шакымыйча гына тартып карарга булды. Шудырмалы ишек, бәлки, әкрен генә ачылып та китәр әле? Ипләп кенә, бик зур саклык белән тоткага тотынды – шылт иткән тавыш та чыкмады. Аннары, берәр минут чамасы шулай торгач, акрын гына ишекне уң якка таба этеп карады. Билалның бәхете – ишек төнгә бикләнмәгән булып чыкты.

Тар гына ачылган ишек ярыгында төн уртасы өчен шактый көчле тоелган яктылык күрде Билал. Бу аны бик тә гаҗәпләндерде. «Төн уртасында нишләп әле ут яна соң монда?» Билгеле инде, мондый очракта сыңар күз белән генә карамыйча да булмый. Билал да шулай итте, ишеккә таба иелә төште, эчкә күз салды… һәм… шактый ук аптырап калды.

Эчтә, уң яктагы сәкедә, яшь кенә бер ханым китап укып ята иде… Юка ак җәймә аның гәүдәсен яртылаш кына каплаган. Ачык яшел төстәге халаты аның зифа буен һәм күкрәкләрен яшерә алмаган. Ханым мендәрен терсәк астына салган да, кырын яткан килеш шуңа таянып, ниндидер китап укый…

Күрәсең, китап дөньясына ул шактый тирән чумган, аны бәхетле бер тойгы, серле халәт биләп алган… Әнә шул хисләр кочагында бу яшь ханым бөтенләй эреп беткәнгә охшый. «Хатын-кызны бары тик мәхәббәт кенә шулай мавыктыра аладыр», – дип уйлап куйды Билал.

Аннары күзе өстәл өстенә төште. Анда ачылган эчемлек савыты, поездда чәй эчә торган стаканнар һәм тагын әллә нинди кәгазь савытлар… Конфетлар, печенье, ипи, ит кисәкләре дә күренә…

«Тукта, ә сул як сәкедә кем соң?» Билал анысын да карап алды. Икенче сәкедә дә хатын-кыз иде. Ул биш-алты яшьлек баласын кочаклаган да, башын артка ташлап, тыныч кына йоклый бирә.

«Әйе… кызык хәлгә эләктем бит әле мин… Бүген Вахитлардагы бер мәҗлестән качып котылдым дигәндә, инде монда икенчесенә килеп кабаммы?!»

Әмма үз шәһәрен һәм андагы үз фатирын ташлап китеп баручы төнге юлчыбызның бирегә – үз купесына керми хәле юк иде. Ул ишекне кирегә тартып куйды да, әле генә килеп баскан кеше төсле, акрын гына шакыды.

Беренче шакуга эчтән тавыш бирүче булмады. Билалның кыенсынуы, чыннан да, бик көчле идеме, әллә теге ханым укый-укый йоклап ук киткән булдымы, – һәрхәлдә, аңа ишекне ныграк итеп яңадан шакылдатырга туры килде.

– Әйе, әйе, керегез! – Күрәсең, ханым беренче шакуны да ишеткән, ләкин нигәдер көттерүне кирәк тапкан яисә укыган дөньясыннан аерылып өлгерә алмаган. Югыйсә тиз генә арада шундый матур чиста тавыш белән җавап бирә алыр идемени?!

Кулындагы иләмсез портфелен тар гына ачылган купе ишегеннән көчкә сөйрәп, Билал эчкә үтте. Аскы сәкеләрдә буш урын тапмагач, әйберен өскә – сул як киштәгә куйды. Аның астагы үз урынын алганнар иде…

Ул, купега килеп кереп, әллә ни күп хәрәкәт тә кылырга өлгермәде, ләкин шул арада сизеп, тоеп өлгерде: ханым сәер бер елмаю белән Билалның һәр кыймылдавын күзәтеп ята иде. Аның яту рәвеше Билал кергәч тә алышынмады диярлек, бары тик китабы гына читкәрәк күчте.

– Сез бер дә кыенсынмагыз… Бу сезнең үз купегыз бит. Тик менә без генә… сезнең урынны алганбыз, ахры.

– Ә, юк, юк, анысы өчен борчылмагыз, – дигән булды Билал, ханымга таба борылып. – Мин түбәнге урынны барыбер сезгә биргән булыр идем…

– Рәхмәт… Тукта, мин торыйм әле… Югыйсә болай сезгә дә уңайсыз бугай…

Ханым халатын рәтли-рәтли торып утырды, ябынып яткан җәймәсен почмакка табарак этеп куйды… Зәп-зәңгәр тәрәзә фонындагы бу зифа сын ниндидер әкияти тәэсиргә ия иде. Аның әле тәртипкә китерелмәгән чәчләрендә, мендәр рәхәтлегеннән аерылырга өлгермәгән тәнендә төн уртасы серлелеге белән кушылган, көчәйтелгән сихер, тылсым, күз буу хикмәте чагыла иде. Күрәсең, хатын-кыз төнлә генә, әле аның да билгеле бер сәгатьләрендә генә шуның кадәр сихергә ия була торгандыр…

Ниндидер бер мизгелдә аларның күз карашлары очрашты. Гаять тиз арада акыл ирешә алмаган әллә нинди берсүзсез сөйләшү булып узды. Билал ни эшләргә белмичәрәк калган бик кыска бер моментта яшь ханым гаҗәеп эчкерсезлек белән:

– Әйдәгез, танышыйк. Мин Нина булам! – диде. Билалга таба назлы гына итеп кулын да сузды.

Билал аның кулын үзенең зур учына алды. Ияләнгән гадәте буенча нык итеп кысып җибәрүдән куркып кына, ләкин шул ук вакытта бу матур тәнгә җавап та бирә алырлык итеп кысты ул аны…

Ә үз исемен әйтергә кирәклеге соңыннан гына башына килде.

– Ә мин Билал исемле! Сезне төн уртасында борчып йөрүче адәмнең исеме шулай була, – диде ул, бераз каударлана төшеп.

– Соң, нинди комачаулау булсын инде бу… Без дә йомыш белән йөрибез, сез дә дуамалдан гына төн уртасында юлга чыкмагансыздыр… Әйдәгез, кыенсынмагыз, менә монда утырыгыз…

Ул Билалга үзе белән янәшәдән урын күрсәтте. Билал теләсә, теләмәсә дә, җәелгән урынга утырырга мәҗбүр иде. Ничә сәгатьләр буе аяк өсте йөреп поезд көткән кеше мондый йомшак, уңайлы урыннан ничек баш тарта алсын соң?!

Аннары, купедагы бердәнбер буш урын бит әле бу. Калган бөтен җирдә чемоданнар, төенчекләр… Шулай булгач, инде тагын кая утырасың!

III

…Билал үзендәге аруны, кыенсынуны җиңәргә тырышып утыра, ә Нина, һичнигә исе китмичә, җай гына сөйли бирә:

– Халидә белән бергә эшлибез без… – Ул, сизелер-сизелмәс кенә ым ясап, йоклаган ханымга таба күрсәтте. – Менә бер атнага ял алдык та Төмән өлкәсендәге дус кызыбыз янына барып кайтырга уйладык. Бик матур җирдә, тайга уртасындагы посёлокта яши ул анда… Минем ир каршы иде, билгеле. Ну, минем бәхеттән әни килде. Ә минем ирем чит кеше алдында бик тә тату күренергә ярата!.. Шәп сыйфат бит, әйеме?! Тик сез аны бик изге кеше икән дип уйлый күрмәгез тагын, шактый югары постта утыра ул, шуңа шыкая бераз.

Үзе белән әле генә танышкан бу ханымның шулай тиз арада эчен бушатып ташлавына Билал гаҗәпләнеп куйды. «Ирен дә өнәми генә телгә алды бит әле шул арада… Хәер, нишләп миннән куркып торсын инде ул! Мин аңа кем соң? Җиде ят бер кеше бит… Бүтән җирдә гомергә дә очрашмаячак, күрешмәячәк очраклы бер юлдаш бит мин аңа…»

– Мәскәү каласы ни хәлдә яшәп ята соң?

Билал Нинага табарак борылып утырган иде, соравын биргәндә, күзләренә күтәрелеп карады. Зур зәңгәр күзләр, тыныч кына карап тору мөмкин булмаган күзләр иде алар!

Нина аның кыюсыз карашын, әлбәттә, бер секундта сизеп алды, ләкин үзе тиз генә күтәрелеп карамады. Яңа танышын үзенә бераз ияләндерү идеме бу, бөтен чибәрлеген күздән кичерергә мөмкинлек бирү идеме, әллә бөтенләй безнең башыбызга да килмәгән бүтән бернәрсә идеме – ничек кенә булмасын, аның бөтен кыланышы ипле, табигый, ягымлы килеп чыга…

Билал да тора-бара аңа таба ешрак карады, баштагы кыенсынуы әкренләп бетә барды. Ул кыенсыну урынына эчкә ниндидер җылы хис, инде байтактан бирле татылмаган рәхәт ләззәтле тойгы тула, җыела бара иде. Моны, әлбәттә, әллә нинди нечкә җепләр аша Нина да бик яхшы аңлап утырадыр, ләкин тыштан ул берни дә сиздерми. Бары тик тагын да ягымлырак тавышлы, назлырак карашлы, йомшаграк хәрәкәтле генә була бара…

Билал сирәк-мирәк бер-ике сүз кыстыргалап куя, Нина күбрәк үзе сөйли, үзе ачыла. Әйтерсең менә хәзер Билал күз алдында ямь-яшел болыннан бер зәңгәр чишмә бәреп чыкты да шул чишмә челтер-челтер агып, җырлап ята… Билал шуның йомшак ярында искиткеч рәхәтлек кичереп утыра гүя…

– Менә юлга чыккач кына, Халидәнең туган көне икәне исебезгә төште… Төмәнгә барабыз, дип җенләнеп йөреп, бөтенләй онытканбыз! Әйдәгез, Мәскәү эчемлеген сез дә авыз итеп куегыз. Әле аны биредә поезд буфетыннан гына алдык.

Нина йолдызлы савытны аңа табарак кузгатып куйды. Аның пешкән чия төсендәге маникюрлы бармаклары пыяла савыттагы йолдызларга кушылып китте. Әйтерсең Билал каршыннан бихисап күп һәм тирә-юньгә ут, ялкын сибүче йолдызлар өермәсе узды…

Юк, Билал артыгын кыстатырга һич тә яратмый… Гомумән, кешенең иң әйбәт гадәте дип аның табигыйлеген, үзен бервакытта да, беркем алдында да көчләп һәм ясалма кыяфәттә тотмавын исәпли. Әнә шуны ул иң дөрес яшәү дип саный… Теге яисә бу кешенең ихласлыктан качуын ул бары тик курку дип бәяли, үзенчә яшәү кешенең хәленнән килми, эчке көчсезлек дип күрә… Яисә инде әлеге кеше, ниндидер чит холыкны, үзенеке булмаган рәвешне үзләштереп, берәр максатка ирешергә тели… Әлеге чит холык аңа шуның өчен кирәк.

– Әйдәгез, сезнең өчен, Нина! Сезнең менә шушы сихри гүзәллегегез өчен!

Билал, үзенең теленә шундый баллы сүзләр килүгә аптырый төшеп (шәрабның илһам китерә диюләре хак инде әллә), төбенә әз генә, матур итеп кенә эчемлек салынган стаканны Нинага сузды. Нина аны нәфис бармаклары арасына килешле генә бастырып куйды. Аның әз генә кыстату исәбе дә бар төсле иде… Соң, әлбәттә, Билал кыстарга тиеш иде инде аны… Бүтән кем булсын?!

– Безнең танышу хөрмәтенә була инде бу, Нина ханым… Шушындый матур итеп танышу бик сирәк буладыр әле ул! Төн… Безнең поезд, шау-шулы Европаның үзәгеннән килеп, Ерак Төньякка китеп бара… Югары цивилизацияле Европаның уртасында яшәп тәмам туйган, интеккән адәм балалары, икенчерәк, табигыйрәк тормыш эзләп, бүтән якка, икенче материкка – әлеге атаклы Европадан читкәрәк, ераккарак ашкына… Чыдап булмаслык эссе дә, шул ук вакытта кеше өчен өшеткеч салкын да булган зур-зур таш шәһәрләр, алардагы көн-төн туктамый дәвам итүче ыгы-зыгы, бетмәс-төкәнмәс ашыгу, каударлану, нервлану адәм балаларын, инде тәмам гарык иткән… Аларның, адәм балаларының, хәзер чын тормыш белән, үзләрен табигый зат буларак канәгатьләндерә алырдай тормыш белән яшиселәре килә. Алар чынлыкка, табигыйлеккә бик тә, бик тә сусаганнар.

Билал, уйнап-шаярып кына башлаган тост сыманрак сүзен әйтә-әйтә, үзе дә сизмәстән эчендәге уйларына кереп киткән икән. Сөйләп бетергәч кенә искәреп алды. Зәп-зәңгәр тәрәзәгә карап әйткән икән ул үзенең ялкынлы монологын… Шуннан соң күзен кинәт Нинага күчергән иде, менә-менә түгеләм дип торган, түгелеп китү өчен бары тик бер генә тамчы хис көткән ике зәңгәр ут күренде… һәм шунда үзе дә, әллә нинди тыныч, ипле, сабыр тавышка күчеп:

– Әйдә әле, Нина… – диде. Ә күзе, аерылмаслык булып, әлеге ике ут учагына бәйләнгән иде инде.

Нина кайчан кыстатырга, кайчан кыстатып тормаска икәнлеген яхшы белә иде булса кирәк – савыты төбендә бик юка гына катлам калдырып, матур итеп йотып алды… Билал конфет сүтеп аңа бирим дигән иде дә, Нина әле савытын куймаган, кулыннан җибәрмәгән икән – аның бармаклары йомшак кына булып өстәл өстенә таралган, ә алар арасында, матур бер композиция хасил итеп, алсу балкышлы савыт утыра… Нина үзе дә, аз гына иелә төшеп, әнә шул сәнгать әсәренә төбәлгән…

Билал Нинага шоколад конфет сузды… Коньяктан соң әле берни дә капмады бит… Нина аның кулы якынайганны тойды, ләкин кымшанмады… Шоколад конфет сизелер-сизелмәс кенә хәрәкәт белән Нинаның иреннәренә орынды… Шунда Билалның учы Нинаның кайнар яңагына тулысынча тиеп кенә өлгергән идеме, әллә аның учы Нинаның битенә якынаеп, сыланып кына алган идеме, шул мизгелдә Нина: «Аһ…» – дип, кисәк кенә борылды һәм… иреннәр – бер-берсен бик-бик озак көткән төсле зарыккан иреннәр – магик көч белән үзләренең бердәнбер һәм уртак утына ташланды…

– Аһ!.. Нишлибез без!.. Әгәр Халидә уянса! – Нина, иреннәрен кисәк аерып, ашыга-ашыга шулай диде… Бу сүзләрдә акланырга теләү дә, үзенең ашыгуы өчен уңайсызлану да бар сыман иде… Ә Билалның уң кулы аның йомшак билендә калды…

Төш белән өн арасындагы шундый бер сәер халәттә тагын күпмедер гомер утырдылар. Ә Халидә уянырга уйламый да, кымшанмыйча да диярлек рәхәтләнеп йоклый бирә. Баласы гына йокы аралаш авызын чыпылдаткалап ала һәм сирәк-мирәк ниндидер сүзләр әйткәләп куя.

Биш йолдызлы савытта инде күп калмаган иде. Алар, бер-берсенең күзләренә текәлгән хәлдә, әллә эчемлекне, әллә бер-берсенең күз карашын дөньядагы иң тәмле ризык итеп тагын кабып куйдылар… Бу юлы шоколад кирәк түгел иде инде…

Бераздан купедагы утны сүндерделәр… Поезд тәгәрмәчләре ашыга-ашыга тыкылдый бирде… Ул, югары цивилизацияле Европаның үзәгеннән килеп, еракка, төньякка чаба иде…

– Билал…

– Әү.

– Йоклыйсыңмы?

– Юк. Йокламыйм.

– Бернәрсә сорыйммы?

– Сора… Рәхим ит.

– Синең моңарчы мондый эшкә тарыганың бар идеме?

Билал бер мәлгә уйга калды. «Заманнан артта калгансың дип миннән көләргә җыенмыйдыр бит… Хәзерге хатын-кызны белмәссең».

– Әйдә, болай итәбез, Нина!

– Әйе, Билал… Мин сине тыңлыйм.

– Әйдә, бүген барысын да ачыктан-ачык сөйләшәбез. Бер-беребездән бернәрсәне дә яшермичә! Сиңа минем алда кыенсынасы юк, миңа шулай ук синнән уңайсызланыр сәбәп күренми.

– Әйдә, Билал! – Нина кискен бер хәрәкәт белән яткан җирдән башын күтәрде дә терсәгенә таянды. – Башта мин сөйлимме сиңа үзем турында?!

Ул күз карашын стенага күчерде, кулын җайлабрак куйды… Аның бармаклары Билалның тәненә тиеп-тиеп алалар… Ул, бик сак кына итеп, пианинода моңсу да, ягымлы да көй уйнаган кебек. Гүя аның бармаклары клавишларга кагылып-кагылып ала, ә иреннәре арасыннан ул уйнаган көй үзе чыга… Каяндыр эчтән, йөрәк түреннән үк чыга ул моңлы авазлар…

– Иремә яратып чыктым мин… Байтак кына белә дә кебек идем аны. Чөнки институтның соңгы ике курсын без бергә укып бетердек. Ул заочнодан безнең группага күчте… Хәзер инде менә ике балабыз бар. Бер кыз, бер малай үстерәбез… Кечесе дә мәктәпкә бара инде… Анысы шулай, балалар үсә үсүен, тик нишләптер минем өчен хәзер тормышның кызыгы китте. Нигә дип сорыйсыңмы? Әйтәм: ну, менә мин балаларымны үстердем, аякка бастырдым, ди. Тагын алга таба нәрсә инде?! Җирдә, үзем кебек үк, җанына урын таба алмаган адәмнәр санын арттырдыммы? Минем кирәгем шуның өчен генә идеме?! Бу гына бик аз бит… Шуңа күрә яшәүнең әллә ни сере, кызыгы калмады хәзер минем өчен…

Нина, ашыкмый гына, үз эченнән уйлана-уйлана, тыныч тавыш белән сөйли дә сөйли… Ә Билал дәшми. Тыңлый бирә…

– Ә ирем… Ул үзенең эшенә чумган! Аның өчен яшәү дигән нәрсә ай саен план үтәүгә генә кайтып кала! Аның айлык планны, еллык планны үтисе бар!.. Мин аны кызганам да, билгеле, мескенне… Ләкин кешегә бер генә бирелә торган яшәү дигән нәрсә шулай көн-төн дөнья куып, чутсыз акча туплауга гына кайтып калмаска тиештер бит инде! Алай гына булса бик тә күңелсез ләбаса! Белмим, белмим! Әллә инде хәзер без үзебез туеп сикерә башладык… Әллә яңа гына чын-чыннан яши башларга уйлыйбыз?! Чын-чыннан кеше булып.

– Нина, ә ирең синнән канәгатьме соң?..

Билалның бу соравына Нина көлемсерәп кенә куйды:

– Һе, канәгать булмыйча тагын!.. Әйтәм бит, аның хатын-кыз, гаилә мәсьәләсендә таләпләре зурдан түгел. Заманча мебель куелган иркен квартирасы бар, эшенә иртән машина килеп ала. Кайтуга, чибәр генә хатыны каршылый… Ә акча күп безнең, мин хәзер аның кыйммәтен дә югалтып киләм бугай инде… Күп булса, ничектер акчаның да кызыгы китә икән ул…

Болары инде Билалга моңа кадәр ишетергә туры килмәгән сүзләр иде, шулай да гаҗәпләнүен артык сиздермәскә тырышты:

– Әйе, һәр гаилә үзенчә бәхетсез, ә бөтен бәхетле гаиләләр бертөсле, дигәнме әле Толстой бабай…

Ә Нинаны үз уйлары биләп алган иде, ул сүзен дәвам итте:

– Мин аңа бер мәртәбә әйткән дә идем, әйдә әле, аерым яшәп карыйк, дип… Күзе маңгаена менде! «Син нәрсә? – ди. – Минем бүтән мәшәкать беткән мәллә? Эшсезлектән аптырасаң, әнә балалар белән күбрәк шөгыльлән!» – ди… Аңа карап кына мин барыбер үз уемнан кире кайтмадым, билгеле. Минем әле чын табигать эчендә яшәп, шундый җирдә эшләп карыйсым килә! Күңелем сизә: ошар кебек ул миңа! Дус кызым янына да әнә шундый өмет белән барам мин… Әгәр дә ул риза икән, тотам да күченеп киләм балаларым белән! Иремнең сүзенә карап тормыйм. Мин бит чит телләр факультетын бетергән кеше… Посёлокта берәр эш табылыр әле. Мәктәпме шунда…

Билал да үз тормышында шундыйрак үзгәреш тели түгелме соң? Ул да шулай уйлый, шулай эшләмәкче була бит… Нинаның сүзенә кушылып, үз фикерен белдермәкче иде, ләкин аның әле әйтәсе сүзе бар икән…

– Беләсеңме, Билал, уңайлы квартирада, байлыкта яшәгән кеше тормыштагы иң гади, әмма иң мөһим, иң кирәк нәрсәләрнең бәһасен, кадерен белми башлый икән ул!.. Менә мине генә алыйк. Мин, Мәскәүдә туып, Мәскәүдә үскән кыз. Анда инде, үзең беләсең, болай карауга барысы да бар, барысы да җитә кебек… Әйткәнемчә, акчабыз да күп, теләгән җиргә йөреп тә кайтып була. Әмма… Әмма күңелем сизә – бу чын тормыш түгел! Кайдадыр матуррак, чынрак тормыш бар! Минем, бик соңга калганчы, әнә шуны табасым, шуңа ирешәсем килә! Әнә шул чын тормышның тәмен татыйсым килә! Ә болай… туйдырды!

Нина тынып калды. Яңадан мендәргә ятты.

Билалны да уйлар биләгән иде… Нина турындагы уйлар. Үзенең инде айлар буена башыннан чыкмаган чуалчык фикерләре… Тик менә хәзер аларның барысын да ничек итеп тиз генә сөйләп, аңлатып бетерәсең?! Әле күбесенә үзең дә төшенеп җитмәгән нәрсәләрне… Шулай да сөйләмичә булмый инде.

– Ә мин инде менә гаиләмне ташлап китеп барам, Нина… Суд безне аермады… Мин үзем китәргә булдым… Дөрес, әлегә бер генә айга, ялга диеп кенә китәм… Ләкин кире анда кайтып яшәүне күз алдына китерә алмыйм… Эштә дә күңел үсми хәзер. Анда да Алла белсен нәрсә икәнен…

Билалның үтә тыныч итеп әйткән сүзләренә Нинаның исе китте:

– О-ой, Билал… Алай кисәк кенә була микән соң ул?! Син инде… бигрәк хәтәр адым уйлагансың… Балаң да бардыр бит?

– Бар шул… Җиде яшьлек кызым бар.

– Аны ташлап китә алам дип уйлыйсыңмы?!

– Моңа кадәр аерылмый яшәвем дә шуның өчен булды инде.

– Белмим, белмим, түзалырсың микән?! Син бик бала җанлы кешегә охшагансың. Синең ише кешегә гаилә җылысы, бала иркәләү бәхете бөтен кешегә караганда да ныграк кирәктер…

– Ярый, Нина, син дә күңелне нечкәртмә әле! Күңел, күңел диеп болай да күп җәфа күрәм мин… Әнә шул күңел белән тиз алдандым, тиз әсәрләндем дә инде!.. Хәзерге акылым булса, мин хатын-кызларның да ир-атлар сыман ук гап-гади кешеләр икәнлеген белер идем… Аларның да әйбәт һәм каты күңеллеләре, таш бәгырьлеләре булганын аңлар идем… Хәзер инде тышкы матурлык кына миңа бөтен хатын-кызны да матур итеп күрсәтмәс, үзенә баш идермәс иде…

Эчендәге бөтен ачуы, моңарчы җыелган ниндидер үче чыга баруын тойды Билал, ләкин ул кыенсынмады, сүзен дәвам итте:

– Мин дә яратып өйләнгән идем төсле, Нина… Аның тәрәзә төбендә сәгатьләр буе басып тора идем. Кинолардагы сыман серенадалар сузарга әзер идем… Ләкин… Ләкин мин ул кешене бөтенләй аңламаганмын икән… Мин аның бары тик фасадына, тышкы кыяфәтенә генә алданганмын икән… Миңа, әле хатын-кыз дөньясында тәҗрибәсез кешегә, аның кем һәм нинди кеше булуы түгел, гомумән, хатын-кыз, ир-атны тартучы зат булуы гына тәэсир иткән икән.

– Йә, шуннан ни әйтмәкче буласың инде?

– Берни дә әйтмим, бары тик уйланам гына. Мин монда сиңа сөйләүгә караганда нәрсә булганын күбрәк үзем аңларга телим әле. Минем ялгышым нәрсәдә булды икән? Хатын-кызны ныграк, күбрәк белгәннән соң гына өйләнергә кирәк булганмы?

– Син, Билал, үзеңнең иң төп сүзеңне һаман әйтмисең әле… Нишләп соң син хатыныңнан риза түгел? Сиңа нәрсә җитми?

– Беләсеңме, Нина, судта сөйләгән ямьсез сүзләрне мин монда искә төшерергә теләмим. Урыны ул түгел! Ну, сиңа дөресен әйтмичә дә булмый. Мин аның күңел тупаслыгыннан, тышкы матурлык астындагы эчке ямьсезлегеннән җәфа чигәм бугай. Хатын-кыз маскасына төренгән кешелексезлекне күрә алмаганмын. Тышкы матурлыкның кибет витринасы һәм күргәзмә өчен генә яраганын аңлый алмаганмын ул чакта!.. Билгеле, мин судта кискенрәк сөйләгәнмендер, дәлилләр китергәнмендер. Ләкин төп фикерем менә шул иде…

– Әйе, мин сине аңлыйм кебек… Синдә дә әзрәк… максимализм дип әйтимме, бар икән. Без аларның үзебез өмет иткәнчә булуларын телибез икән… Ләкин мин иремнең үзгәрәчәгенә инде ышанмыйм! Чөнки… бөтенләй икенче холык бит анда! Кеше ничек шуның кадәр үзгәрә алсын инде, әкият!

– Максимализмның катнашы юк монда, Нина! Мин сиңа үз башымнан үткәнне генә сөйлим!

– Ну, барыбер инде: сиңа эчке дөньясы ярлы булган кешеләр ошамый… Әнә шул адым саен теңкәңә тия! Ә син үзең каядыр югарыдарак яшисең…

– Бусы салпы якка салам кыстырудыр инде аның – шулай бит? Ну, аннан гына хәл үзгәрми шул, һаман элеккечә кала.

– Аннары бит әле, Билал, мәсьәләнең менә бу ягы да бар: кеше белән кеше беркайчан да охшаш була алмый! Табигать бит ул…

– Шулай шул, теория һәрчак җиңелрәк… Анда әллә нинди матур фикерләр китереп чыгарырга мөмкин. – Билалның тавышында кырыслык чагылып китте. Аны шундук Нина да сизеп алды һәм:

– Ярар, шактый нәрсә ачыкладык бугай, инде әзрәк ял итеп алыйкмы әллә? – диде ул, Билалны ипләп кенә сыйпый-сыйпый.

Алар йокыга киткәндә, тәрәзәдә инде таң беленә башлаган иде.

…Иртән барысыннан алда уянды Билал.

Ә уяну белән иң беренче башына килгән уй шул булды: ничек болай килеп чыкты соң әле? Һич тә көтмәгәндә, уйламаганда…

Больницада операциядән соң тәннән наркоз чыкканда, шулай әкрен генә әрнү, авырту тоя башлыйсың… Билал да үзендә шуңа охшашрак халәт сизде. Ул да тылсымлы исерүдән соң ушына килде, эчтә, бик тирәндә нәрсәнеңдер сыкрап авыртуын сизде…

«Ай-яй-яй… Мәхәббәтне шушындый вакытлы очрашуларга алмаштырырмын дип уйлаган идеммени соң мин?! Минем өчен бик тә изге хис иде бит ул… Ә чынлыкта менә ничек килеп чыкты».

Югары сәкедә чалкан яткан Билал әнә шулай уйлана, үзен-үзе битәрли… Ә бераздан аның башына яңа уйлар килә. Капма-каршылары…

«Тукта, ә кем алдында шулай акланасың соң әле син? Кем каршында шундый чиста булып күренергә телисең? Аерылам дип гариза биргән хатының алдындамы?! Ха!.. Аерылган хатыны каршында да изге булып күренәсе килә кешенең, ә! Нинди изге тип!.. Ә бәлки, аның каршында түгел, үз алдыңда акланасыңдыр син, ә?! Шулай дисәң генә инде… Алай да шикле әле синең логикаң. Йә, әйт әле, бу очракта бүтәнчә эшли ала идемме соң мин?! Юк бит! Син үзеңне, чын тормыштан аерып, ниндидер бер кирәкмәгән кысага кертеп бикләмәкче түгелме? Андый кысада яшәү кызганыч, мескен кешеләр язмышы гына түгелме соң?! Син андыйлардан үзең үк көлә идең бит!»

Әйе, иртән иртүк Билалның башына килгән уйлар тиз генә котылырдай түгел иде. Инде моңарчы да үз кайгысыннан башы каткан Билалга бу төн яңа сораулар өстәде. Аларның барысына җавап итеп Билалның уенда «Китәргә, котылырга, качарга!» дигән бер фикер генә буталды.

Аскы сәкедә Мәскәү хатыны Нина үзе генә рәхәтләнеп ял итә. Күрше сәкедә баласын кочаклаган килеш Халидә йоклый… Ә поезд, кара шәүлә төсле, дөбер-шатыр килеп, көнбатыштан көнчыгышка ашыга…

ЯКТЫ КҮЛ
I

Икенче көнне кичкә кадәр Билал үзенең төнге юлдашлары белән барды. Кызлар берөзлексез диярлек Мәскәү хәлләрен сөйләштеләр, андагы уртак танышларын искә алдылар.

Ә Билал күбрәк тәрәзәгә карап утырды, сүзгә сирәк катышты. Бары тик Нина белән күз карашлары очрашкан чакларда гына ул аннан озак аерыла алмады.

Билал төшәсе тукталыш тагын төнлә булачак икән! Моны әйткәч, кызлар көлешеп тә алдылар:

– Сине безгә төн биргән иде, төн үзе ала да… Әллә төш кенә булды инде бу!

Төнге сәгать бер тулып килгәндә, Билал поезддан төшеп калды… Аңа хәтле алар, бер җаен туры китереп, Нина белән адреслар алмашмакчы иделәр, әмма икесе дә шаккатты: икесенең дә әлегә ныклы адресы юк икән бит! Моңа көләргә дә, еларга да белмәде Билал. Шулай да Нина үзе бара торган дус кызының адресын бирде. «Бәлки, син дә килеп чыгарсың…» – дип өстәде, аның күзенә өздергеч итеп карап.

…Менә инде «Якты күл» вокзалы да. Бик кечкенә икән ул – тәбәнәк түшәмле залында да унлап кына диван. Билал аларның иң почмактагысына барып ауды.

Бераз утыргач, исенә килеп, портфеленнән пинжәген тартып чыгарды. Аны диванга җәеп салып, шуның өстенә ятты. Әмма болай гына каты иде, ул тиз генә җайлап ята алмады: боргаланды-сыргаланды, әллә ничә тапкыр торып та утырды. Шулай шактый изалангач кына йокыга китте.