Kitobni o'qish: «Китаб-әт-тәрбия / Книга о воспитании»
Китаб-әт-тәрбия
…Тәрбия кыйлмак вә тәрбия итмәк дигән сүз фәкать ашатып-эчертеп үстермәк мәгънәсендә генә түгелдер, бәлки ашатып-эчертеп үстермәк, вә баланың холкын, фигылен ислах кыйлмак вә төзәтмәк, вә, хайванидан чыгарып, инсаният дәрәҗәсенә китермәк, вә тәгълим бирмәк, вә үгрәтмәк, вә укытмак, вә әдәп нигезе бирмәк мәгънәсендәдер. Ошбу китабта зикер кыйлыначак хикәятләр, вәгазьләр вә нәсыйхәтләр һәммәсе вә бу рисаләнең һәрбер кәлимәсе – бер тәрбиядер, шул җәһәттән «Тәрбия китабы» дип ат бирдек.
Беренче тәрбия
Бер хәким балаларга шуйлә нәсыйхәт бирде ки: «Әй җаннарым, угланнарым, нәсыйхәтне ишетегез – һөнәр үгрәнегез. Дөньяның милкенә вә дәүләтенә ышанырга ярамас. Алтын-көмеш – сәфәр кешесенә хәтәрдер; вә йорт-йир кешесенә дәхи хәтәре бар: йә угры алып китәр, яки утка янып китәр. Әмма һөнәр – бер агым судыр вә ышанычлы дәүләттер. Һөнәр иясе әгәр дәүләттән төшсә дә – кайгы юк.
Имде, әй угыл, бу урында максуд бер хикәят түгелдер. Син дә шулай ук һөнәр үгрән, тәрбия үгрән, гыйлем үгрән».
Икенче тәрбия
Аксакаллардан берсенә бер адәм шикаять кыйлды ки: «Фәлән кеше, минем бозык эшләремне сөйләп, фәлән йирдә мине яманлаган», – диде. Ул аксакал әйтте ки: «Син аның яхшы эшләрен сөйләп, аны оятлы ит», – диде. Бу – дәхи сиңа бер тәрбиядер.
Әй угыл, һәрбер хикәяттән бер мәгънә фәһем иткәйсән ки, аңсыздан берәү сине бер йирдә яманлаган булса, аңар каршы син аны макта. Шаять ки, ул үзе дә, адәм булса, инсаф итәр вә оялыр.
Өченче тәрбия
Бер падишаһның берничә углы булып, араларыннан берсе – зәгыйфь, кыска буйлы, кечкенә нәрсә иде. Гайреләре озын буйлы, матур йөзле иделәр, әмма аталары ул углына нәфрәт вә кимсетү белән карар иде. Ул углы бер зиһен иясе вә мәгърифәтле бала иде. Әйтте: «Әй ата, гакыллы тәбәнәк надан озыннан яхшырак түгелме? Һәрнәрсәнең кыйммәте күләменә карап йөрмәйдер. Мунча ташы бик ире, йөге бер тәңкә, энҗе бик вак, мыскалы ун тәңкә», – диде. Аталары вә дәүләтнең зур кешеләре барчасы көлештеләр вә тәхсин кыйлыштылар.
Бәс, әй угыл, гыйлем вә мәгърифәт дигән нәрсә буйга вә кыяфәткә карап булмайдыр.
Бишенче тәрбия1
Локман хәкимнән сорадылар: «Син хикмәтне кемнән үгрәндең?» – диделәр. Әйтте: «Күзсез кешеләрдән үгрәндем, чөнки алар аяк басасы урынны күрмәенчә аяк басалар», – диде…
Әй угыл, монда сиңа тәрбия шулдыр ки, Локман хәкимнең сүзен яхшы фәһем итеп кара, ягъни ул: «Күзсезләр, аяк басасы урынны күрмәенчә, йә абыналар, яки төртеләләр, яки егылалар, шулай ук аңы юк кешеләр вә наданнар – сүзнең урынын белмәй сөйләшәләр вә ахырын уйлап сөйләшмәйләр. Аларның наданлыкларын күрдем дә хәким булдым», – диде.
Алтынчы тәрбия
Олуглардан бер адәм үзенең углын бер галим остазга тәгълим вә тәрбия өчен тапшырды. Вә әйтте ки: «Әй остазе камил, ошбу баланы тәрбия кыйл вә укыт ки, галим вә гакыйл булсын», – диде. Берничә вакыт бу баланы остаз тәрбия кыйлды вә укытты. Әмма һичбер гыйлем әсәр кыйлмады. Ул баланы атасына кайтарып йибәрде. Әйтте: «Бу бала һичбер белемгә сәләтле түгелдер, хәтта үземне диванә кыйлды», – диде…
Җиденче тәрбия
Бер падишаһ диңгездә бер көймәдә сәфәр кыйлганда күрде: бер егет бар, аслан, моңарчы көймәгә утырганы юк, имеш. Вә көймәнең мәшәкатен күргәне юк, имеш. Куркып егълап утырыр, дер-дер калтырар. Никадәр җуатып карадылар, егълаудан һәнүз2 туктамай. Падишаһ дәхи хафа булды. Анда бер хәким бар иде, әйтте: «Әй әфәнделәр, әгәр боерсаңыз, мин бер хәйлә кыйлаем: шаять, сабыр итәр», – диде. Падишаһ әйтте: «Белгәнеңне эшлә», – диде. Бәс, хәким әмер итте. Бу егетне бәйләп дәрьяга аттылар, бер-ике мәртәбә чумдырып, янә көймәгә алдылар. Бу егет үлемнән терелеп кайткан кебек хәйран булып, бер дә дәшмәенчә утырды, күңеле карар тапты. Падишаһ, моны бик тәхсин кыйлып3, хәкимгә әйтте: «Йә хәким, монда ни хикмәт бардыр?» Хәким әйтте: «Ул егет әүвәл көймәнең мәшәкатен вә су сәфәрен күргәне юк, янә суга батуны белгәне юк вә көймәдә сәламәт йөрүнең кадерен белгәне юк, имеш», – диде.
Монда сиңа тәрбия шулдыр, әй угыл, шулай ук адәм гафиятнең вә сәламәтлекнең кадерен бер михнәткә дучар булгач беләдер.
Сигезенче тәрбия
Бер падишаһ углының атасыннан калган күп хәзинәсе бар иде. Киң күңеллелек вә җумартлык кулын ачты вә үзенең гаскәр халкына вә үз дәүләте кешеләренә ниһаятьсез хәзинәләр түкте. Бервакытны бер ахырын уйламаучы киңәшчесе нәсыйхәт әйтте: «Әй шаһзадә, элкеге падишаһлар бу хәзинәне иҗтиһад белән хасил иткәннәрдер вә бер мәслихәт өчен хәзерләгәннәрдер. Син азрак кысыбрак тот, вакыйгалар алдадыр, хәзинәнең хаҗәт вакыты килер», – диде. Шаһзадә аның мәслихәтен мәгъкуль күрмәде… «Ни була, ашармын, эчәрмен, бирермен, мин ул хәзинәгә каравылчы булганым юк», – диде.
Әй угыл, урынсыз саранлык кыйлырга да ярамый.
Тугызынчы тәрбия
Ике туган бар иде. Бере падишаһ хезмәтендә булып гомер кичерер иде. Бере үзенең кул көче белән табыш итеп тереклек кыйлыр иде. Бервакытны ул падишаһ хезмәтендәге бай туганы әйтте: «Әй туганым, ник падишаһ хезмәтенә кермәйсән? Таки каты хезмәтләрдән котылыр идең», – диде. Ул туганы әйтте: «Син ник кул көчең белән те- реклек кыйлмайсән? Таки хезмәт хурлыгыннан вә кимсетелүдән котылыр идең. Хәкимнәр әйткәннәрдер ки: үз икмәгеңне ашап өеңдә утыруың кеше хезмәтендә алтын кәмәр баглавыңнан артыграктыр…»
Үз көчең белән тапкан бер тиенең кеше көче белән хасил булган мең тиеннән бәрәкәтлерәктер.
Унынчы тәрбия
Нуширван падишаһ сараенда бер гөруһ хәкимнәр бер мәслихәт хосусында сөйләшеп утырырлар иде. Ул мәҗлестә Бөзәрҗөмһөр һәм бар иде. Әмма ул һич сүз дәшмәенчә сөкүт кыйлып4 утырыр иде. Әйт- теләр: «Йә Бөзәрҗөмһөр, син бу хосуста безнең сүземезгә бер дә катышмайсән», – диделәр. Бөзәрҗөмһөр әйтте: «Вәзирләр – табиблардыр: авыру түгел кешегә дару бирмәйләр. Мин күрәмен ки, сезнең фикерегез растыр, бу тәкъдирдә минем катышуымның хикмәте бер дә юктыр», – диде.
Әй угыл, Бөзәрҗөмһөрдән сиңа тәрбия шулдыр ки: хәкимнәр булып хәкимнәр урынсыз йирдә кеше сүзенә катышмадылар. Кешенең сөйләшә торган сүзен кисеп сүз әйтмәк – начар холыктыр. Әгәр кеше сүзенә катышмакчы булсаң, мәҗлесдәшләрең сүздән туктаган арада сүзгә катышкайсән.
Унберенче тәрбия
Искәндәр Румидан сорадылар: «Мәшрикъ вә Мәгъриб5 илләрен ничек итеп алдың? Элкеге падишаһлар никадәр гаскәр вә акча, вә хәзинә түгеп тә алалмаганнар иде», – диделәр. Искәндәр әйтте: «Һәр мәмләкәтне алдым, халкын рәнҗетмәдем. Вә элгәре падишаһларны изгелектән гайре нәрсә белән зекер кыйлмадым», – диде.
Әй угыл, имде күрдең, ниндәен тәрбияле кешеләр бар, имеш. Хилем6 вә йомшаклык белән бөтен мәмләкәтне яулап алалар; хилем вә йомшак сүзле булырга тиеш: гәрчә дошманың булса да, изгелектән гайре зекер кыйлмагайсән.
Уникенче тәрбия
Олуглардан берәү бер падишаһтан сорады: «Фә- лән дәрвиш хакында ни әйтәсән? Бәгъзеләр аны хурлыйлар», – диде. Ул падишаһ әйтте: «Мин тышкы яктан караганда гаеп күрмәймен, әмма эче, күңеле – билгесездер. Шуңа хөкем итә алмаймән», – диде.
Әй угыл, фәкать үзеңнең шигең белән генә: «Бу кеше фәләндер», – дип, кеше өстенә гаеп исбат итмәк хатадыр. Моны явызлык диерләр, хәрәм эштер, моннан саклан.
Унөченче тәрбия
Шәех Сәгъди әйткән икән: «Хаҗда Габделкадыйр Гилянины күрдем. Кәгъбәгә башын куеп яткан: «Әй Ходаем, гафу кыл! Әгәр гафу итмәсәң, кыямәттә күзсез итеп каберемнән кубар: изге кешеләр арасында оятка калганымны күрмәсәм иде!» – дип такмаклый икән».
Әй угыл, дөньяда бер кечкенә генә гаебеңне дә кешеләр күзенә күрсәтергә ояласың. Кыямәттә, пәйгамбәрләр, изгеләр һәм бөтен дөнья халкы күз алдында гаепләреңне һәм гөнаһларыңны йөзеңә бәрсәләр, анда бит качарга урын булмаячак. Инде сиңа тәрбия булыр: ахирәттә йөзеңә чыгарлык гаепне эшләмә. Габделкадыйр Гиляни кебек изге кешеләр шулкадәр курыкса, сиңа, миңа ни кала?! Иманлы булу – фарыздыр.
Ундүртенче тәрбия
Изгеләрдән бер адәм бер падишаһны төшендә күрде – оҗмахта утырыр. Вә дәхи бер фәкыйрь суфины күрде – җәһәннәмдә газапта, имеш. Сорады: «Бу падишаһ бу дәрәҗәне ни белән тапты да, бу фәкыйрь суфи бу түбәнлеккә ни сәбәпле төште? Без моның хилафын уйлайдыр идек», – диде. Әйттеләр: «Падишаһ – фәкыйрьләрне вә дәрвишләрне сәүгән7 өчен оҗмахлык булды. Әмма бу фәкыйрь – падишаһларга якынлыгы сәбәпле җәһәннәмлек булды», – диделәр.
Унбишенче тәрбия
Юнан вилаятендә бер кәрванны талап, хисапсыз малларны алып киттеләр. Сәүдәгәрләр бик егълаштылар, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм теләделәр. Ни файда? Ул кәрван эчендә Локман хәким бар иде. Берәү әйтте: «Йә хәким, ул угрыларга берничә хикмәт кәлимәләре әйтче, таки малларымызны кайтарып бирсеннәр», – диделәр. Локман әйтте: «Аларга хикмәтнең тәэсире тимәс», – диде. Ягъни, кара күңелгә хикмәт вә вәгазь әсәр итеп, ташка кадак кагып булмайдыр, диде…
Уналтынчы тәрбия
Локман хәкимнән сорадылар: «Син әдәпне кемнән үгрәндең8?» – диделәр. Локман әйтте: «Әдәпсезләрнең әдәпсезлеген күреп, үземә килешмәгән кебек булды да, һаман андаен фигыльләрдән саклана килдем, әдәпле булдым», – диде.
Әй угыл, гакыллы балага атлам саен гыйбрәтләр бар, вәгазьләр бар, мәгърифәт хасил итә күр.
Унҗиденче тәрбия
Хикәят кыйлынмыштыр ки: бер дәрвиш кичендә бик күп тәгам ашап, сәхәргә кадәр бертуктаусыз намаз укый, имеш, диделәр. Моны бер гакыл иясе ишетеп әйтте: «Әгәр, бичара, ярты кадак икмәк ашап ятып йокласа, күп артык булыр иде».
Әй угыл, корсакны күп тутырмак файдага түгелдер.
Унсигезенче тәрбия
Шәех Сәгъди сөйләгән икән: бер сәфәремез вакытында, ялда, төн урталарында уянып китсәм, ни күзем белән күрим: бер юлдашыбыз бер читтәрәк, җырлап-елап, шигырьләр әйтеп, күзен дә йоммастан төнне уздырды. «Бу ни хәл тагы?!» – дип сорадым. Әйтте: «Былбылларны күрдем: куактан куакка очып, аһ-зар кылалар. Киекләр таулардан әрнүле авазлар салалар. Бакалар суда иңриләр. Төрле җанварларның шау-шуыннан урманнар гөрләп тора. Шундый фикергә килдем: барлык җан ияләре, киекләр, кошлар, йокламастан, зекер-тәсбих әйткән бер вакытта, минем изрәп йоклап ятуым аңкаулык9 булмасмы?» – диде.
Унтугызынчы тәрбия
Бик озак заманнар бер урманда үлән вә яфрак белән тәрбияләнеп тереклек кыйлгучы бер дәрвиш бар иде. Бер падишаһ ул дәрвишкә хәлен белергә барды. Әйтте: «Йә шәех, әгәр мәслихәт күрсәң, шәһәрдә тор, сәнең өчен урын хәзерләем, тыныч вә рәхәт гыйбадәт кыйлып ятар идең, – диде. – Дәхи дә сәнең бәрәкәтле нәфесең белән файдаланыр идек. Вә һәм сәнең изге гамәлләреңә безләр дә иярер идек», – диде. Дәрвиш кабул итмәде. Дәүләтнең зур кешеләре падишаһка әйттеләр: «Мәслихәт шулдыр ки, берничә көннәргә ул дәрвишне шәһәргә китереп, бераз кунак итеп караек, кәефенә хуш килеп, бәлки, торырга да разый булыр», – диделәр. Бәс, теге дәрвишне шәһәргә чакырып китерделәр, бер сарайда үзенә хас бер урын хәзерләделәр. Анда шундый гүзәл вә хозур ки, әгәр мәет керсә дә – хәят табар. Падишаһ ул дәрвишнең хезмәтенә бер чибәр йөзле кәнизәк йибәрде, янә гүзәл сыйфат бер егет йибәрде. Аннан соң ул дәрвиш ләззәтле ризыкларны татып карый башлады. Ләтыйф вә йомшак киемнәрне кия башлады. Вә татлы эчемлекләр белән, вә хуш исле җимешләр белән тәрбияләнә башлады. Вә кәнизәкнең гүзәллегенә тамаша кыйлып күз сала башлады. Бервакытны падишаһ ул дәрвишне күрмәгә карар кыйлды. Килеп күрде ки, дәрвишемез элгәреге дәрвишлек сыйфатыннан чыкмыш: куллары агармыш, йөзләре кызармыш, үзе вә нәфесе симермеш – җефәк мендәрләргә таянмыш, ай йөзле бер кәнизәк хезмәтенә тормыш, тависдай бер егет баш очында җилпәзә тотмыш. Падишаһ хәйран булды. Әйтте: «Бу ике таифәне, ягъни голяманы вә дәрвишләрне мин дуст тотадыр идем», – диде. Бер вәзир әйтте: «Әй падишаһым, голямага алтын бир – таки гайреләр һәм галим булырга җөрьәт итсеннәр. Дәрвишләргә шундаен нәрсә бир ки – урыннарында дәрвиш булып калсыннар», – диде, ягъни, ләззәти дөньядан алар юнәлеш алмасыннар, димәктер.