Kitobni o'qish: «Сыналганнар – сынатмый»
ТАТАР ДӨНЬЯСЫНА СӘЯХӘТ
Мин моңа кадәр татар дөньясын, халкыбызның күренекле шәхесләрен шактый яхшы беләм дип йөри идем. Шулай уйлау бик табигый дә, чөнки туа-тумыштан милләтебез мохитендә кайнап яшим. Аннары язучы-шагыйрь буларак та бар әсәрләрем халкым язмышы белән бәйләнгән, депутат буларак та кылган гамәлләрем халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртудан гыйбарәт. Әмма кулыма шактый саллы кулъязма алып, танышып чыккач, үзем турында да, татар дөньясы турында да фикерләрем үзгәрә башлады.
Гөлназ Шәйхинең «Сыналганнар – сынатмый» исеме астында тупланган әлеге журналист юлъязмаларын һәм күренекле шәхесләребез хакындагы тәфсилле очеркларын, дустанә рухтагы әңгәмәләрен укыганда, мин төрле хисләр кичердем. Беренчедән, татар дөньясының гаҗәеп тә зур һәм бай, мәшһүр шәхесләребезнең бихисап булуын күреп-аңлап, милләтебезгә карата күңелдә йөргән ихтирам һәм горурлык хисләрем бермә-бер артса, икенчедән, моңа кадәр боларның шактые хакында мәгълүматларым булмавы өчен кыенсынып, хәтта оялып та куйдым.
Студент чакта бер профессор безгә: «Күбрәк яшәгән, күбрәк укыган саен, кеше үзенең бик аз белүен аңлый барырга тиеш», – дип әйткән иде. Бүген мин бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инандым. Кулъязманы укыган саен, минем өчен татар дөньясы күзгә күренеп зурая, киңәя барды. Кыскасы, китап авторы мине кулымнан җитәкләп, моңа кадәр күрмәгән-белмәгән «татар утраулары» буйлап сәяхәткә алып чыгып китте. Бу сәяхәтнамә-китап белән таныша барган саен, мин татар дөньясын өр-яңадан ачкан кебек булдым.
Радиодагы мәгънәле әңгәмәләре, газета-журналлардагы кызыклы язмалары аша Гөлназ Шәйхи безгә моңа кадәр дә яхшы таныш иде. Без аны үзара «Бөтендөнья татар конгрессының елдырым елъязмачысы» дип атый һәм үз эшенә фидакярләрчә бирелгән журналист буларак ихтирам итә идек. Ә бу китап исә аның гади каләм иясе генә түгел, ә милләтпәрвәр рухлы шәхес, өлгергән сәясәтче, оста әңгәмәче икәнлеген дә күрсәтте.
Аннары Гөлназга һәр иҗатчы өчен иң кирәкле сыйфат – ихласлык хас. Ул кешеләрдән һәм без яшәгән дөньядан яманлык эзләми, ул кешеләргә һәм дөньяга мәхәббәтле күзләре белән карый. Дөрес, Г. Шәйхи тормыштагы аянычлы хәлләргә дә битараф түгел, ул аларны да читләп узмый. Әмма, барыбер, аның язмаларында һәр татар төбәген үз туган авылы, туган йорты кебек якын күрү, милләттәшләребез ирешкән һәр уңышка сөенә белү хисе өстенлек итә.
Әйе, дөньяда татар яшәмәгән илләр, төбәкләр сирәктер. Әмма без – бер халык, уртак иман, уртак хыял, уртак максат тирәсенә берләшкән олуг милләт. Ә бердәм милләт булып яшәү өчен, без бер-беребез белән аралашырга, дуслашырга, туганлашырга, бер-беребездән даими хәбәрдар булып торырга тиеш. Дөрес, бөтен дөньяга сибелгән һәр татар белән һәрчак күрешеп-аралашып тору мөмкин дә түгел. Әмма моның өчен бүген махсус мәгълүмат чаралары: газета-журналлар, радио-телевидение, Интернет һәм башка мөмкинлекләр бар. Ә милләттәшләрнең яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, рухи халәтләрен яхшырак белим дисәң, һичшиксез, алар турындагы җанлы әңгәмәләрне, тәфсилле сәяхәтнамәләрне, йөрәк җылысын кушып, чын күңелдән яратып иҗат ителгән китапларны уку лязем.
Гөлназ Шәйхинең «Сыналганнар – сынатмый» китабын укыгач, сез моңа үзегез дә ышанырсыз.
РАЗИЛ ВӘЛИЕВ,Татарстан Республикасының халык шагыйре
ТАТАРЛАР СЫЗГАН ЮЛДАН…
ШЫГЫРДАН
Чувашия Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында менә дүртенче тапкыр «Шыгырдан укулары» үткәрелде. Узган ел да мин әлеге чарада катнашкан идем. Быел да, чакыру алгач, бик теләп юлга кузгалдым. Казан белән Шыгырдан арасы әллә ни ерак түгел – 160 чакрым.
Көзге матур көн, юллар әйбәт, табигатьнең матурлыгына хозурланып барып, Чувашиягә килеп җиткәнне сизми дә калганмын.
Мин – Шыгырданда. Ул Татарстандагы авыллардан аерылып тора. Дөресрәге, бездә андый авыл, гомумән, юк. «Нинди генә булса да, авыл авылдыр инде», – дияр, бәлки, кайберәүләр. Юк шул, җәмәгать, бүгенге көндә ул – Россиядә 1700 хуҗалыгы, 7000 халкы, 5 мәчете, республика күләмендә эшләп килүче «Гөлстан» мәдрәсәсе, 2 мәктәбе, 20 дән артык кибете, 2 китапханәсе, Мәдәният йорты, балалар бакчасы булган, милли йола, гореф-гадәтләребезне саклаучы төзек, бай татар авылы. Мондагы мәһабәт йортларны күреп таң каласың. Авыл урамнарында асфальт юл. Йорт тирәсендә әле көзге кырауларга бирешмичә чәчәк атып утырган гөлләргә дә игътибар иттем. Шыгырданга беренче аяк баскан кеше дә бу җирдә уңган, оста, булдыклы халык яшәгәнгә инана.
Китапханә, балалар бакчасында төзекләндерү эшләрен башкарганнар. Балалар бакчасында 100 гә якын сабый тәрбияләнә. Өлкәннәр китапханәсенең 1000 укучысы бар. Иң күп укыла торган китаплар Нәбирә Гыйматдинованыкы икән.
2003 елдан бирле авыл белән Рәшит Купканов җитәкчелек итә. «Бездә Аксакаллар советы эшли. Һәр эшкә алар белән киңәшләшеп, өлкәннәрнең фатихасын алып тотынабыз. Шуңа күрәдер бар эшебез дә алга бара», – ди рәис. Авылның иң өлкән кешесе – туксан биш яшьлек Нуретдин абый Хәсәнов.
Сезнең авыл эчендә такси йөргәнен күргәнегез, ишеткәнегез бармы? Шыгырданда такси йөри. Ураза вакытында ифтар ашына баручы әбиләр, бабайлар телефоннан дәшеп кенә такси чакырталар икән. Һәрберсенең кулында кәрәзле телефон. Авылның SAO. SHYGYR.ru дигән үз сайты эшли. Теләгән һәркем анда кереп, үзеннән хәбәр калдыра ала. «Владивостоктагы авылдашлар да сайт аша безнең белән хәбәрләшә. Үзләренең яңалыкларын җиткереп бара», – ди Рәшит әфәнде.
Алда әйткәнемчә, минем Шыгырдан авылына килүемнең максаты «Шыгырдан укулары»нда катнашу иде. Әлеге чара башланырга вакыт булудан файдаланып, кызыксынып, авыл халкы белән аралашып калырга тырыштым.
Тамир абый Салихов мәктәптә математика, физика укыткан. «Татарча укыттым, ирексездән русча сөйләргә туры килгән чаклар булды», – дип искә ала балаларга белем биргән чакларын Тамир абый. Менә ун ел буе, инде пенсиягә чыккач, башаягы белән авылларының тарихын өйрәнүгә чумган. Моның өчен ул Мәскәү, Казан, Сембер, Чабаксар архивларында да күп булган. Аның сүзләренә караганда, Шыгырданга XVI гасырның ахырында Шаһигардан морза нигез сала. Вакытлар үтү белән, Шаһигардан исеме үзгәреп, Шыгырдан дигән сүз килеп чыга, авыл бүгенге көндә шул исемне йөртә.
Биредә яшәүче халык гомер-гомергә игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек, сәүдә белән шөгыльләнә. XVIII гасыр ахырында анда I, II гильдия сәүдәгәрләре була. Алар чит төбәкләр белән дә сәүдә иткәннәр. Бүген дә авыл элеккеге гадәтләрдән читләшми. Ата-бабаларының эшен дәвам итәләр, кече эшмәкәрлек алга киткән. Халык «Дуслык» авыл хуҗалыгы кооперативына берләшкән. Шулай ук Шыгырданда 21 фермер хуҗалыгы да бар. Фермерларның берсе Фәрит Чабатовның 300 гектар җире, 5 эшчесе бар. Ул Чувашиядәге «Татар көрәше» федерациясен җитәкли. 40 ка якын булачак батыр-малайлар «Ак Барс» спорт комплексында милли көрәшебезнең серләрен үзләштерә икән. Шулай ук ирекле көрәш белән дә шөгыльләнәләр. Күптән түгел Ивановода узган халыкара фестивальдә Фәритнең 7 шәкерте катнашкан. Көрәшчеләрнең икесе – III, берсе II урынны яулый, дүртесе чемпион була. «Егетләрне Олимпия чемпионнары бүләкләде. Бу алар өчен киләчәккә бер стимул да булды», – ди остаз. Риназ Саттаров, Илназ Чабатов, Илнар Таранов, Илнар Шәмсетдиновлар өметле көрәшчеләр икән.
Мин, авыл буйлап барганда, «Булат» исеме язылган такта эленгән берничә бинага игътибар иттем. Алар арасында кунакханә, ашханә, ресторан, кибет тә бар. Аларның хуҗасы төзелеш, сәүдә, җәмәгать туклануы тармакларын берләштергән «Булат» оешмасының генераль директоры, район Җыелышы депутаты, эшкуар Ринат Абделвәлиев икән. Ринат – шушы авыл егете. Кайчандыр кооператив институтын тәмамлап, икътисадчы дипломы алган. Өч бала атасы. Кызы Эльвирага унсигез яшь, уллары Булат 11 нче сыйныфта, Ильяс 5 нче сыйныфта укый. Хатыны Флёра – Ринатның ышанычлы юлдашы. Оешмага исем олы малай хөрмәтенә бирелгән икән. «Балалар татарча беләме соң?» – дип сорыйм хуҗадан. «Русча беләләрме дип сорасагыз, әйбәтрәк булыр», – диде ул, шаяртып.
Авыл элек-электән мәгърифәтле була. Шыгырданнан ил күләмендә танылу алган фән докторлары, профессорлар, академиклар, фән кандидатлары чыккан. Шуларның берсе Әнвәр Зиатдин улы Фәизов авылдашлары белән очрашуга кайткан иде.
Әнвәр абыйга тиздән сиксән яшь тула. Ул бүген дә галимнәр сафында. 1946 елда яшь егет Әнвәр Казанга килә, педагогика институтының педагогика һәм психология факультетына укырга керә. 1950 елда туган авылына кайтып, мәктәптә балаларга белем бирә башлый. Ике елдан ул Чабаксарга күчә. «Менә шуннан бирле мин анда», – ди Әнвәр Зиатдин улы. Казанда кандидатлык, Мәскәүдә докторлык диссертацияләрен яклый. Хәзер инде ул – философия фәннәре докторы, профессор, Чуваш дәүләт университетының философия һәм методология фәннәре кафедрасы мөдире, Философия буенча докторлык диссертациясе яклау советы рәисе дә. Аның эшен кызы дәвам итә. Галия Әнвәровна философия фәннәре докторы, авыл хуҗалыгы академиясендә кафедра мөдире икән.
Шыгырдан гомер-гомергә динле авыл була. XIX гасыр ахырында анда 3 мәчет булса, бүген 5 мәчет халыкка хезмәт итә. Бишенче мәчет төзелешен Зәки Хәсәнов башлап йөри. Бу эштә аңа, авылдашлары белән беррәттән, Краснодардан «Сахар Кубани-М» оешмасының генераль директоры Әлиулла Хәлиулла улы Сәнҗапов ярдәм итә. Аның әнисе, Рокыя ханым, чыгышы белән Шыгырданнан. Әлиулла Сәнҗапов Краснодарда үзе мәчет төзетү хыялы белән яшәгән була. Зәки абый аны эзләп тапкач, аралашкач, Әлиулла әфәндегә дә күңелдә йөрткән хыялын тормышка ашырырга мөмкинлек туа, ул биш ел эчендә якташларына матди ярдәм күрсәтә.
«Шыгырдан укулары» кысасында, алтынчы мәчеткә, булачак Җәмигъ мәчете нигезенә дә таш салынды. Ул моннан 1100 ел элек җимерелгән Болгар мәчете планы белән, бераз кечерәйтеп төзеләчәк икән. Әлеге тантанада Чувашия, Самара, Мари Эл, Ульяновск мөфтиләре, имамнар һәм бик күп кунаклар катнашты. Төзелеш эшләрен 2008 елдан башлап җибәрергә хыялланалар.
Чувашиянең мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов та нәкъ менә шушы авылдан. Ул җиде яшендә намазга баса. Авыл имамы, мәчет картлары аңа дин гыйлеме өйрәтәләр. 1991 елның маенда, мәчет ачылу тантанасында, аңардан шигырь укыталар. Бу булачак мөфтинең беренче тапкыр халык алдында чыгыш ясавы була. Ә 1994 елның май аенда унҗиде яшьлек Әлбир Кргановны Чувашия имамнары мөфти итеп сайлыйлар. Менә шуннан бирле ул әлеге җаваплы вазифаны башкара. Белемле, акыллы хәзрәт. Бик күп илләрнең дин әһелләре белән очрашкан, аралашкан кеше ул. 1999 елның декабрендә Россия Президенты Владимир Путин, Гудермеска барганда, юкка гына Чувашия мөфтиен үзе белән алмагандыр. Халык ярата, хөрмәт итә үзен. Гаиләсендә дә ул – терәк, таяныч. Хатыны Урмай кызы Ләйсән белән ул һәм кыз үстерәләр. Гомәргә биш яшь, Хәдичәгә сигез ай. «Гомәр, үскәч кем буласың?» – дим. Малай, ике дә уйламыйча: «Әти кебек мөфти булам», – дип җавап бирде. Димәк, дәвамчы үсә.
Шыгырданга килгән саен, андагы үзгәрешләргә сөенеп кайтам. Авыл үсә, яшәрә, матурая. Яңа йортлар калка. Татар авылы бетә, яшьләр авылдан китә дип, чаң кагучыларга мин: «Шыгырданга барыгыз, алардан үрнәк алыгыз», – дип әйтер идем. Монда үрнәк алырлык эшләр байтак.
«Кәеф ничек?», 2007, октябрь
ТҮБӘН ВАРТА
Хәзерге техниканың алга киткән чорында кешене берни белән дә гаҗәпләндереп булмый. Дөньяның кайсы почмагын күрергә телисең, көнендә шунда барып җитәргә дә, кире әйләнеп кайтырга да мөмкин, акчаң булса, әлбәттә.
Ханты-Манси автономияле округының Түбән Варта шәһәре белән Казан арасы 2500 чакрым. 25 сентябрь көнне Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова җитәкчелегендәге рәсми делегация, шул араны махсус (чартер) рейста узып, кабат башкалабызга исән-имин кире кайтты. 5000 километрны самолётта узу җиңел булмаса да, Түбән Вартада алган уңай тәэсирләр барысын да оныттырды. Безнең бу калага баруның максаты – халкыбызның герой-шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачу. Ни өчен Себернең бу почмагында татар шагыйрен зурлыйлар? Мине менә шул кызыксындырды.
Түбән Вартаны өч буын шәһәре дип атыйлар. Бу – бик күпләр өчен яшьлек шәһәре. Аңа бүген – утыз биш яшь. Нефть һәм газ ятмалары табылгач, бу җиргә бәхет һәм байлык эзләп, Татарстан һәм Башкортстаннан бик күп татар егетләре агыла. Менә шул чорда яңа төзелә башлаган биш урамлы шәһәрнең бер урамына безнең егетләр Муса Җәлил исемен бирәләр, һәм ул урамда иң беренчеләрдән булып ике катлы йортлар калка. Шул вакыйгалардан соң дүрт дистә елга якын вакыт узган. Халкыбызның милли герое Муса Җәлил исемен йөрткән урам – татарлар өчен кадерле ядкяр. Урамны һәм шагыйрьне мәңгеләштерү йөзеннән, татар җәмәгатьчелеге Муса Җәлилгә һәйкәл куйдыру теләген күтәреп чыгалар. Бай татар егетләре табыла. Шәһәр җитәкчелеге дә моны хуплый. Бу эшкә Казан сынчысы Мәхмүт Гасыймов алына. Өч елдан соң шагыйрьнең сыны Түбән Вартада үз исемен йөрткән урам башында, Обь елгасы буенда урын алды. Бу тантанада катнашкан Салават Фәтхетдинов: «Булдыклы татар егетләре тарафыннан башкарылган бу изге эшне мин, кая гына чыгыш ясасам да, үрнәк итеп сөйләячәкмен», – диде. Дөрестән дә, бик күп җирләрдә, теләк булып та, сүздә генә кала торган эшләребез шактый. Бик күпләргә һәйкәл ачарга җыенып та, дистә еллар көтәбез. Ә биредә булдырган татарлар!
Бүгенге көндә Түбән Вартада якынча 242 000 кеше яши. Шуларның 22 % ын татарлар тәшкил итә. Самолёттан җиргә төшкәндә, иллюминатор аша бу каланы кемдер безнең Түбән Камага, кемдер Алабугага охшатты. Баксаң, Обь елгасы буенда урнашкан Түбән Варта үзенә генә хас табигате, көчле инфраструктурасы булган, Россиянең яшь, бай, матур шәһәрләренең берсе икән.
Түбән Варта шәһәренең символы – Самотлорны буйсындыручыларга һәйкәл. Самотлор – күл исеме. Аның тирәсеннән бик күп нефть һәм газ ятмалары табыла. Биредә көч түккән, хезмәт иткән батырлар хөрмәтенә һәйкәл СССР Министрлар Советы карары белән 1978 елның 15 июлендә ачыла. Ул вакытта һәйкәлнең бәясе 1 400 000 сумга төшә. 10 метрлы гранит пьедесталга куелган 12 метрлы бронза фигура әллә каян күренеп тора. Ул җыелма образны гәүдәләндергән. Түбән варталылар аны үз итеп, «Алёша» дип йөртәләр, туй вакытларында шәһәр символына чәчәкләр салалар икән.
Көз хакимлек иткән бу көннәрдә безне иң элек сибәләгән яңгыр каршы алса, бераздан кояш елмайды. Машина тәрәзәсе аша күз салганда, урамнарның чиста, юлларның төзек икәненә игътибар итәсең. Кайчандыр вагон, барак, палаткаларда яшәгән нефтьчеләр, газчылар бүген заманча төзелгән йортларда торалар. Яңа сафка баскан йортлар, биналар күзгә ташлана. Гомумән, шәһәр бай яши. Монда безнең татар егетләренең дә хезмәте бик зур. Муса Җәлил истәлегенә һәйкәл ачканда, Ханты-Манси автономияле округының губернаторы Александр Филлипенко һәм шәһәр башлыгы Борис Хохряков татар халкының көчле рухлы, акыллы, эшчән, булдыклы икәнлекләренә басым ясадылар. Округ, шәһәр өчен башкарган хезмәтләре өчен рәхмәтләрен дә җиткерделәр.
Бәйрәмнең беренче өлеше Муса Җәлил урамында, Обь елгасы ярында узса, икенче өлеше Сәнгать сараенда үтте. 1000 кешелек зал шыгрым тулы. Сәхнәдә – шагыйрь рәсеме. Аңа багышланган җырлар, шигырьләр яңгырады, матур сүзләр сөйләнде. Түбән варталылар үзләре дә концерт куйдылар. Бәйрәмне котлап, Казаннан килгән Салават Фәтхетдинов, Фердинанд Сәләховларның чыгышы алкышларга күмелде. Менә шундый зур чараны оештырган милләттәшләргә тирән ихтирам һәм рәхмәт хисләре уянды.
Дөрестән дә, биредә гомер итүче татарлар белән аралашкач, аларның эшләгән эшләрен, тоткан урыннарын күргәч, Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең «Без булдырабыз!» дигән сүзләре кабат искә төшә.
Марат Равил улы Юнысов чыгышы белән Курган өлкәсенең Өчкүл авылыннан. Аңа бүген утыз алты яшь. Кайчандыр бу якларга бәхет эзләп килгән һәм эзләгәнен тапкан дип тә әйтергә була. Ныклы гаиләсе, ике улы бар. Үзе бизнеста – «Сервис-гарант»ның җитәкчесе. Түбән Вартада – 2, Сургутта 1 төзелеш материаллары сата торган зур кибете бар. Аның кул астында 150 кеше эшли. Бүгенге көндә Марат дин юлында. «Миңа Аллаһ дөрес юл күрсәтте», – ди ул. Ураза тота, биш вакыт намаз укый икән. Быел хаҗга барырга җыена. «Эш вакытында намаз укырга вакыт табасыңмы соң?», – дип сорагач, «Минем эштәге компьютерда биш намазның да вакыты кертелгән. Намаз вакыты җитүгә, бөтен офисны яңгыратып, азан яңгырый. Баштарак эштәгеләр гаҗәпләнеп карыйлар иде. Хәзер инде ияләштеләр. Бүгенге көндә минем белән бергә эшләүче егетләрнең күбесе намаз укый. Моның өчен безнең офиста барлык шартлар да тудырылган», – ди Марат. Бик матур, үзенә генә хас акценты белән татарча сөйләшә. Машинасындагы магнитофонында гел татар җырлары. «Узган ел, Казанга баргач, 400 компакт-диск алып кайттым. Хәзер рәхәтләнеп татарча гына тыңлап йөрим», – ди егет. Туган авылы Өчкүлдәге 1890 елда төзелгән мәчетне яңабаштан төзекләндергән. Тиздән шуны ачарга җыеналар икән. Маратның изге юлында уңышлар телисе генә кала.
Мин танышкан икенче татар егете – Ринат Фәрхат улы Әбүзәров – «Сибтрансойл» оешмасының генераль директоры. Ринатның әти-әнисе Фәрхат абый белән Асия апа 1973 елда Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Кече Труев авылыннан килгәннәр һәм Түбән Вартада төпләнеп калганнар. Бу вакытта Ринатка бер яшь була. Хәзер инде ул – үзе әти, хатыны Ульяновск өлкәсе Барыш районы кызы Гөлнара белән ике кыз үстерәләр. Ринатның бүгенге көндә «Метелица» дигән үз рестораны да бар. Анда хатыны хуҗабикә. Шәһәрнең нәкъ үзәгендә җир алган. Тиздән анда зур сәүдә үзәге һәм татар ризыкларыннан торган ресторан төзеләчәк икән. «Шәһәр җитәкчелеге татарларга хөрмәт белән карый һәм һәрвакыт ярдәм итә», – ди Ринат Әбүзәров.
Мондый булдыклы татарлар күп Түбән Вартада. Мин аларның кайберләрен генә телгә алдым. Беләкләрендә ныклык, күңелләрендә татарлык көчле аларның. Акча эшләп кенә калмый, милли тормышны да алга тарталар. Татар-башкорт китапханәсе эшли. Анда барлыгы 3500 китап саклана. «Татарстан безгә китаплар җибәрә. Татарстанда дөнья күргән газета-журналлар алдырабыз. «Сердәш» китап сөючеләр клубы да җыела», – диделәр. 2 мәчет бар. Өченчесенә, 800 урынлы булачак дин йортына да нигез салганнар. Янында 50 урынлык мәдрәсәсе дә булыр дип планлаштырганнар. Балалар бакчасында татар төркеме бар. Быел егерме бишенче тапкыр милли бәйрәмебез Сабан туен уздырганнар. Гомумән, үз телеңне, динеңне, моңыңны сакларга, аралашырга мөмкинлек бар. Калганы үзләреннән тора.
«Кәеф ничек?», 2007, октябрь
ПЕТЕРБУРГ
1703 елның 16 маенда Нева елгасы култыгында Петербургның үзәге булачак крепость-ныгытмага нигез салына. Аңа төзелешнең җитәкчесе булган патша Пётр I һәм көрәштәшләре хөрмәтенә Петропавел исеме бирелә. Патша указы нигезендә, Россиянең үзәк өлкәләреннән төзелешкә меңнәрчә кеше чакырыла. Башка милләт вәкилләре белән беррәттән, Казан, Түбән Новгород, Пенза якларыннан татарлар да бу төбәккә агыла. Хезмәт вакытлары тулгач та, алар туган якларына кайтып китәргә ашыкмыйлар, әлеге җирдә төпләнеп калалар. Үзләре теләгән җирдә йорт корырга да мөмкинлек бирелә, шулай итеп, татар урамнары калка. Безнең милләттәшләребез йөкчеләр, төзүчеләр, һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр булалар. Иран, Кытай, Төркестан белән сәүдә татарлар кулында була. Татарлар кибетләр тоталар. Хәрбиләр арасында да безнекеләр җитәрлек. Аларга барлык мөселман йолаларын үтәргә мөмкинлек тудырыла. 1907 елда Николай II указы белән мәчет төзергә рөхсәт алына. Беренче татар газетасы – «Нур» нәшер ителә башлый.
350 ел тарихы булган шәһәрдә бүген 45 000 гә якын милләттәшебез көн күрә. Алар арасында фән әһелләре, танылган мәдәният-сәнгать кешеләре, эшкуарлар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре бар. Татар милли-мәдәни автономиясе эшли. 1914 елда төзелгән мөселман архитектурасы үрнәге булган мәчет, эшкуар милләттәшләребезнең клубы, «Ак калфак», «Сандугач» ансамбльләре бар. Россиянең икенче башкаласын төзү эшендә катнашкан кардәшләребезнең тарихын чагылдырган Татар тыкрыгы дигән урам исеме яши.
Тарихи вакыйгаларга бай, Петроград, Ленинград, Санкт-Петербург исемнәрен йөрткән бу шәһәргә минем беренче баруым. Максатым – мондагы истәлекле урыннарны үз күзем белән күрү, бөек шәхесләр йөргән эзләрдән йөрү, анда яшәгән татар тормышы, милләттәшләребез белән якыннанрак танышу. Тимер юл вокзалында мине, чәчәкләр тотып, Әлфия Рәхмәтуллина каршы алды. Бирегә аяк басуга, мин монда яшәүче халыкның зыялылыгына, килгән кунакларга хөрмәт һәм ихтирам белән карауларына игътибар иттем.
Әлфия – гаҗәеп, милләтпәрвәр татар кызы. Чыгышы белән Оренбург якларыннан. Үзләрендә кызыл дипломга училище тәмамлагач, укуын дәвам итәргә Ленинградка, ул вакытта СССРда химик-фармацевтлар әзерли торган бердәнбер институтка килә һәм студент елларыннан ук милли тормышта кайный башлый. Татар дөньясына бер кереп китсәң чыгам димә. Менә Әлфия Рәхмәтуллина да егерме елдан артык Санкт-Петербург татарларын бер-берсе белән аралаштыру, берләштерү, әле алай гына да түгел, халкыбызның мәдәниятен, әдәбиятын башка милләтләргә дә җиткерү өчен күп көч куя. Ул әзерләгән милли проектларда шәһәрдә яшәүче башка милләт вәкилләре дә теләп катнаша икән. Әлфия оештырган Рөстәм Яхин, Сайра Вельшакова, Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, шулай ук сугыш һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтләп үткәргән кичәләрне гел мактап телгә алдылар. Ул милли тормышның үзәгендә кайный. Мине аның үзе яшәгән шәһәрне «биш бармагы кебек» белүе, һәрбер тарихи һәйкәл турында яратып сөйләве сокландырды.
«Санкт-Петербургка килгәнсең икән, бер минутың да әрәмгә узмасын, шәһәр белән якыннанрак танышырга кирәк», – дип, миңа үзе төзегән экскурсия планын күрсәтте. Ә мин рәхәтләнеп үземне аның карамагына тапшырдым. Иң элек без Нева проспектыннан, ягъни үзәк урамнан ерак булмаган цирк кунакханәсенә урнаштык. Безне монда Казан кызы – Нурания Зәкәрия кызы көтә иде. Ул ике дистә елдан артык биредә директор икән. Безне, үзенең туганнарыдай хөрмәтләп, чын күңелдән кунак итте. Бу кунакханәдә соңгы елларда Татарстаннан килгән бик күпләр тукталганнар: Илһам Шакиров, Фердинанд Сәләхов, «Сөембикә», «Татарстан» журналы хезмәткәрләре…
Бераз ял итеп алгач, без шәһәр буйлап сәяхәткә кузгалдык.
Беренче эш итеп татар халкы тарихын дөрес итеп күрсәткән, «гомерем буе татарны яладан саклаган рус кешесемен» дип язган галим Лев Гумилёвның музей-йортына юл тоттык. Ял көне булса да, бернигә карамыйча, безнең белән очрашырга музейны оештырган, Лев Николаевичны якыннан белеп, аралашып яшәгән Марина Козырева килгән иде. Әлеге фатирда галимнең рухы саклана. Монда безнең татарлар еш кунакта булалар икән. Теләк-тәкъдимнәр дәфтәрен алып, андагы язмаларга күз салам. Бик күп якташларыбыз татар тарихын дөресләп, бозмыйча язган тарихчыга үзләренең рәхмәт хисләрен җиткергәннәр. «Без дә Лев Гумилёвта кунакта булдык. Тагын бер кат аның талантына, әти-әнисен яратуына сокландык. Гомер юлының, тормышының авыр һәм катлаулы булуына да карамастан, аның кешеләргә карата мәхәббәте һәм ышанычы югалмавы, галимгә карата тирән хөрмәтне арттыра», – дип язып калдырган Татарстан хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Равил Моратов. Без дә, галимнең рухы яшәгән изге йортка кунакчыллыгы өчен рәхмәт әйтеп, экскурсиябезне дәвам иттек. Танылган тарихчы, олы гуманист, төрки халыкларның эчкерсез дусты булган Лев Николаевич Гумилёвның каберенә барып, чәчәкләр салдык.
Әмма күңелдә иң уелып калганы Юсуповлар сараенда булгандыр, мөгаен. «Петербургка килгәч, әлеге сарайга бармасак, андагы матурлыкны күрмәсәгез – дөрес булмас. Елына әллә ничә тапкыр барсам да, андагы затлылыкны күреп, күңел сөенә, туймыйм», – диде Әлфия. Мин дә Юсуповлар сараена ул вакыттагы татар байларының тормыш шартлары белән якыннан танышырмын, үз күзләрем белән күрермен дигән өметләр белән барган идем. Экскурсоводның «Здесь жили знаменитые русские дворяны Юсуповы» дигән беренче җөмләсеннән үк бөтен хыялларым, «татарларның Петербург үзәгендә үз сарайлары булган. Менә нинди булган безнекеләр» дигән горурлык хисләрем чәлпәрәмә килде.
Баксаң, аның тарихы болайрак икән. Идегәйнең оныгының оныгы Муса морзаның биш хатыны була. Беренчесенең исеме – Кондаза. Ул иренә улы Йосыфны бүләк итә. Юсуповлар нәселе шуннан башлана. Йосыф егерме ел рус патшасы Явыз Иван белән дус яши. Йосыфның дүрт кызы Кырым, Әстерхан, Казан, Себер ханнарының хатыннары була. Шуларның берсе – Сөембикә. Йосыф морзаның уллары, ислам динендә калып, Явыз Иванга хезмәт итәләр. Һәм аларның нәселе аннан соңгы рус патшаларының да игътибарын тоеп яши. Алар карамагына күп җирләр бүләк ителә. Юсуповлар ыруы тарихында хәлиткеч борылыш ясаган вакыйга Ярославль янында, Идел буендагы Романов шәһәрендә була. Рус дәүләте белән ул чорда патша Фёдор Алексеевич идарә итә. Йосыф морза оныгының оныгы Абдулла морза үз өендә патриарх Иоакимны кабул итә. Бу православ динендәгеләрнең пост (ураза) вакыты була. Кунакчыл хуҗа хөрмәт йөзеннән кунакка каз тәкъдим итә. Ә патриарх аны балык дип белеп, тәмләп ашый. Соңыннан гына каз ите икәнлеген белеп ачуы чыга һәм, Мәскәүгә кайтуга, «уразамны махсус боздырды» дип, бу хәбәрне патшага җиткерә. Фёдор Алексеевич бер сәгать эчендә бай татарның бөтен җирләрен, шәһәрләрен, крестьяннарын дәүләт карамагына ала. Абдулла морза шул бер сәгать эчендә бөлә. Аның өчен бер генә юл кала. Өч көн уйлаганнан соң, Абдулла чукынырга, Дмитрий исемен, Юсупово-Княжево фамилиясен алып, православ динен кабул итәргә була. Шул көнне ул төш күрә. Аңа «син бүгеннән иманыңа, динеңә хыянәт иттең. Синең нәселеңдә дәвамчы булып бары тик бер генә ир заты булачак. Әгәр дә алар икәү икән, егерме алты яшенә кадәр генә яши алачак» дигән аваз ишетелә, имеш. Һәм бу шулай булып чыга да.
Ә патша Пётр I Дмитрийның улы – генерал-лейтенант Григорийга гади генә итеп Юсупов фамилиясен калдырырга боерык бирә. Рус исемнәре, татар фамилиясе белән православ динендә аларның нәселләре дәвам итә. Әмма каргыш үзен озак көттерми. Гаиләдәге ир балалар тугач та үлгән яисә, үсеп беткәч, егерме алты яшь тулганчы, бу дөньядан киткән. Бүгенге көндә Юсуповларның дәвамчылары чит илдә яши. Юсуповлар сарае, аларның тарихы белән танышып, урамга чыкканда, минем башымда мең төрле уй кайный иде.
Ә татар милләте, аның сафлыгы, берлеге өчен көрәшүчеләр күп булган бу шәһәрдә. Аларның дәвамчылары бүген дә бар. Беренче «Нур» татар газетасын чыгарган Атаулла Баязитовның эшен дәвам итүче, бүген инде сиксән яшьлек юбилеен бәйрәм иткән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы Әлфинур апа Гафурованы күрми китсәм, дөрес булмас дип уйладым. Ул безне тәмле пәрәмәчләр пешереп каршы алды. Әлфинур апаны Санкт-Петербург шәһәренең һәр татары белә. 90 нчы елларда башланып киткән милли күтәрелеш чорында бу төбәктәге татарларны уятучы да ул. 2000 елда Әлфинур Шәрәфетдин кызы Санкт-Петербург шәһәрендә татар милли матбугатын торгызу һәм үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен «Сөембикә» журналының иң зур бүләге – «Сөембикә беләзеге» белән бүләкләнә. Ул бүген дә хезмәттә: «Нур» газетасы белән элемтәдә, үзендә булган язмаларны, фоторәсемнәрне туплап, китап итеп әзерләргә тырышып йөри. Әлбәттә, Асия Садриева кебек аңа ярдәм итүче яшьләр дә бар.
Петербург ул – миңа калса, күперләр һәм тарихи һәйкәлләр (ядкярләр) шәһәре. Анда һәр бина тарих мизгелләрен саклый. Петергофта булдык, Эрмитаж белән дә таныштык, Исаак соборын да күрдек, Нева елгасы буйлап катерда да йөздек, кичке шәһәр буйлап та сәяхәт иттек, яңа гына куелган Тукай һәйкәленә дә чәчәкләр салдык (Тукай бу калада булган, милләттәшләр белән очрашкан, берничә көн яшәгән), татарның танылган шәхесләре – Санкт-Петербургтагы милли-мәдәни автономия рәисе, Азнакай егете Рәис Яркәев, Татар общинасы җитәкчесе Ринат Мәгъдиев белән дә очраштык. Гомумән, очрашуларга, кызыклы сәяхәткә бай булды бу сәфәр.
Казанга Санкт-Петербургтан алган уңай тәэсирләр, андагы татарларның милли тормыштагы уңышларына сөенеп кайттым.
«Кәеф ничек?», 2007, октябрь