Kitobni o'qish: «Казакъ кызы (җыентык) / Дочь степи», sahifa 3

Shrift:

Карт бу сүзләрне әйткәндә, тукал өйдә иде. Зиннәтле зур, бай тирмәнең ишеге төбендәге сабадагы кымызны пешкәк белән шапырып тора иде. Хатын иренә аптырап карады: «Апырмай, бу ни булды? Югыйсә баем саташамы», – дип гаҗәпләнеп калды, ләкин каршы тел әйтергә йөрәге җитмәде.

Башына ак ефәк урамал сарган, кара күзле, ап-ак чәчле байбичә бу вакыт авыруның янында утыра иде. Байтүрәнең сүзләрен башына сыйдыра алмады, сабыр, мәгәр ачулы тавыш белән аны бүлде:

– Син, – диде, – акыл белән, баһадир ирлек белән гомер иттең. Инде ахыр көнендә бер тинтәклек кылыйм дип ятканыңмы бу?!

Авыру җавап бирергә өлгермәде, ишек ачылды. Аннан урта буйлы, калын муенлы, симез гәүдәле, агара башлаган сирәк сакаллы Якуп килеп кереп, агасының кәефен сорады. Рөкыя бикә моңа гаҗәпсенгән тавыш, аптыраган йөз белән фаҗигане аңлатты:

– Ханнарның, солтаннарның баласы, аксөяк найманнарның агасы, кырык ел ил тоткан абзаң бүген, мәлҗерәп беткән Биремҗан карт белән килешсәм, аны чакырып адәм җибәрсәм иде, дип ята, шуңа башым әйләнеп калды! Моннан егерме ел элек ул яман чалның Яңгырбайлар туенда миңа әйткән бер сүзе йортның хәтереннән чыкмаган булса кирәк… Ул адәмне мин ничек кабул кылырмын, ничек кунак итәрмен. Син бер нәрсә әйт, бәлки, телеңне алыр, – диде.

Якуп кирәгәгә асылынган иярләр арасыннан нидер эзли иде. Каеш аел белән көмешләнгән саплы камчыны тартып чыгарды да һичкемгә күтәрелеп карамастан әйтә куйды:

– Агам, – диде, – миңа моны кичә әйтеп иде. Ни дисәм дә, сүзем үтми калды… Биремҗан дигән ул исәр чал19 – йортның барына да билгеле адәм гуй!

Ләкин үз гомерендә әйткәнен эшләми калырга өйрәнмәгән карт арыслан, авыру булса да, боларга колак салмады, өстендәге атлас юрганнарны бер яккарак ташлый биреп, ачуыннан башын күтәреп:

– Сәүләм Рөкыя! – диде. – Аяллыгыңа20 барма, күп гомер эчендә яманын да, яхшысын да күрми амал юк! Син егерме ел элек аңардан бер каты сүз ишеткән булсаң, мин аның белән кырык ел талаш кылганмын; мәгәр акылыңны киң йөртергә кирәк: Сарсымбай дигән яман эт баласы безгә каршы гауга чыгарам дип ятыр; ил эчендә күп әңгәмә таралып китте. Уйлаганым – үзем өчен имәс, тәкъдир җитеп, ясаган иям җанымны үзенә кайтара торган булса, найманның, дүрткараның чамасын төзәтим дип яткан эшем гуй! – диде. Сөйләүдән арып китте, хәлсезләнеп, кире ятты, ахыр фәрманын кыенлык белән әйтә алды: – Мин ике сөйләргә гадәтләнмәгәнмен: Азымбай белән нугай молданы чакырыгыз, Кашка белән Дөлделне иярләгез, бу ике байгыш Коргак-Күл җәйләвенә барып кайтырлар!..

Башка чара юк иде. Яңадан каршы әйтергә һичкемнең батырлыгы җитмәде. Тукал сабасын бәйләде, пешкәкне кирәгәгә элде дә чыгып китте. Байбичәнең җаны әрнүле иде. Мәгәр, кабаттан сүз кузгатып, авыруны борчыйсы килмәде, янына барды, мендәрләрен, юрганнарын ипләде.

– Авызың кибеп калгандыр, бераз дәм итсәңче! – дип, ишек төбендәге кечкенә күн турсыктан, Бохараның яшькелт пыяласына салып, кымыз китерде.

Авыруның куәте аз, куллары калтырый, юан симез гәүдәсе бераз бушап калган кебек иде. Күп эчә алмады, бер-ике генә йотты да:

– Ай, карагым, үлемнең килүе шул булса кирәк. Тамагымнан үтми торыр… Артык бармый, алып куй, бавырым,   – дип, кире бирде.

Бу арада Якуп бөтенләй юлча киенеп бетте. Өстендәге буй-буй сырып тегелгән яңа көпе, башында бәрхет тышлы, кызыл төлке эчле, чите камалы очлы бүрек, билендә кара алтын белән бизәлгән көмеш кәмәр, кулында камчы. Ул, агасы авыру була торып та, каядыр китәргә теләвенең сәбәбен әйтергә тиешле тапты:

– Яңгырбайның, – диде, – бала туе икән. Йортның өлкәннәре җыелса кирәк… Төрле илнең агалары, биләре, аксакаллары белән әңгәмә кылып кайтсам дигән уем бар иде!   – диде.

Партиянең, ыругның элекке җиңелү белмәс куәте кими, урыны какшый, дошманнар көч ала башлаган заман иде. Бай үзе дә, хәлне аңлаган бикә дә моңа каршы әйтмәделәр.

Байтүрә аеруча кабул күрде:

– Миннән, – диде, – яхшыларга сәлам әйт, аксакаллар мәҗлесенә барып, әңгәмәләрен ишетә алмавыма күңелем бозылып калды!

Якуп чыгып барганда, байбичә аңа ярым шаяртып әйтә калды:

– Бүген Мәрьям өчен яучылар киләчәк дип хәбәр иттеләр… Безгә кода булам дигәннең баласы, дәүләте ничек икән? Шул турыда Яңгырбайның байбичәсе Гөлбарчын белән бераз киңәш кылсаң, ике якның чамасын тартып карасаң зарар итмәс!

Тукалның ике айлык кызын Йолдызбайның яңа туган улына әйттерү турында кодалык сәүдәсе бара иде. Бикәнең сүзе шул хакта иде.

Якуп моның эчендәге интриганы нык төшенгәнгә, Рөкыя байбичәнең шаян акылына хәйран булып елмайды:

– Хатын булып яратылуың әрәм синең, – дип китә бирде.

Тукал байның хәбәрен ирештергән булса кирәк, тыштан ук шаулап, тавышланып, Азымбай килеп керде.

IV

Бу ябык, чандыр гәүдәле, эчке хәйләкәр күзле, җиңел кузгалышлы бер карт иде. Ияге очланып килгән, яңак сөякләренең югары ягы тышка бәреп тора, берничә генә бөртек чал сакалы җилберди; аягында иске читек-кәвеш, өстендә начар камзул, такыр башында татарның белен кебек җәелгән, каешланган иске кәләпүше иде.

Ишектән аягын атлауга, тирмәнең эчендәге байлыкка, кирәгә буйлап тезелгән буяулы сандыкларга, кат-кат өелгән атлас юрганнарга, хәтфә келәмнәргә күзләрен йөртте, нечкә уенчак тавыш белән:

– Саламалайкем… Кәефең ничек, бай? – дип исәнләште дә, киез өйнең түренә, паласлар өстенә барып утырып, фатиха кылган сыман битләрен сыйпады. Шул ук җиңел, тәрилкәле тавыш белән иң элек ятактагы авыруга карап, мактау сүзе әйтте:   – Бай, син дөньяның үзен җиңгән идең: инде шул бер яман айгырның тоягыннан килгән чиргә бирешеп яткан көнеңме?! Синсез йорт ятим булып калды, – диде. Аннан соң Рөкыягә әйләнде: – Мал-җаның аманмы, данабикә21? Син исән булсаң, карт морзамны терелтерсең дип, дога кылып ятырбыз… Илнең өмете синдә гуй! – диде.

Байбичә бу картны яратмый һәм ышанмый иде. Ләкин ыругның бик күп йомышларын башкарганга, һәрвакыт иренә илчелек хезмәтләрен үтәгәнгә, үзенең күңелендәген аз гына да тышка чыгармый иде, зур аяк белән сабадан кымыз салып бирде дә, күзендәге яшен сөртеп, акрын, сабыр, эчле мәгънә белән әйтте:

– Тәкъдирдә язылганны бозарга адәм баласының куәте җитми икән! Мәгәр өметем бар, яхшыларның теләге, әүлияларның догасы белән Байтүрәбез тиз көндә яңадан аләүмәт эшенә22 чыкса кирәк дип торам!

Авыру яткан җирендә кунакка таба әйләнде, хәлсез, зәгыйфь рәвештә ни өчен чакыртуын сөйләде:

– Дөнья дигәннәре шул икән, Азым әкә! Хан бул, түрә бул, бай бул – һәммәңнең барып туктала торган җире бер икән!.. Үзең беләсең, Биремҗан аксакал белән күп талашымыз булды… Куәт миндә иде, илнең тоткасы миндә иде… Картны рәнҗеткән, күңелен сындырган чагым аз имәс. Үзем бүген-иртәгә дөньяны куйсам кирәк дип ятам… Телем, акылым сау көндә ул кордашымның ризалыгын алып, найман балалары белән килештереп китсәм икән дим… Синең белән бу ялганның яхшылыгын да, яманлыгын да бергә үткәрдек… Актык йомышымны да син үтә: күк Дөлделемне атлан, камчымны билеңә сал да Коргак-Күл җәйләвенә бар. Бирем әкәгә сәламемне тапшыр, арызымны23 әйт, найман, дүрткара илләренең кунагы булуыңны көтәбез, диген!..

Азымбай чал, кымызны эчеп, савытны бикәгә бирде, бераз аптырап, уйланып, сирәк сакалын сыйпады:

– Кушсаң, – диде, – бармый амалым юк. Мәгәр Биремҗан аксакалны яхшы танучы идем. Ул адәм, найман дигәннең исемен ишетсә дә, яман бер сүзгә килә: «Казакъ йортын ак патшага сатып, Сары-Арканы урыс түрәгә таптаткан ул этләрне минем алдымда телгә алмагыз», – дип әйтә торган каты бавырлы, аз акыллы бер исәр чал гуй. Карт күңел бер сынгач, яңадан төзәлерме? Аргамакны тирләтеп, ул җәйләүгә бару бушка булмасмы?..

Бу сүзләр авыруның йөрәгенә агу булып төштеләр. Аның йөзенә, күзенә ачу катнаш кайгы чыкты. Калын, салынкы кабаклары дерелдәде, ләкин кызмады, кабаланмады, тирән борчулы, ачулы тавыш белән Азымбайның сүзен бүлде:

– Картлыгым җитеп, акылым китеп калдымы?! Булмаса, казакъ йортының адәме бозылдымы?! Наукасланып ятканымнан бирле телемне алмас булдылар. Бүз балаларны, акылсыз аялларны бер якка куя биреп үзеңне чакыртсам, синең дә әйткәнең шул! – диде.

Байбичә картка күз белән ишарә ясады, бу бераз каушап калды:

– Сиңа коллыктан баш тартканым юк! Каршы әйтүем түгел иде… – диде.

Байтүрә яңадан аның сүзен кисте:

– Мин, – диде, – молдакә белән икәү барырсыз дигән идем. Инде ул уйдан кайттым. Үзенең чакча баш24 нугайлыгы белән бер-бер сүзне исәпсез әйтеп, эшне бозар дип куркам. Ул балаларны укыта бирсен. Ялгызың бар, – диде.

Карт хуш әйтеп чыгып китте. Байбичә: «Яхшы юл булсын»,   – дип калды.

V

Азым әкә үз гомерендә кабилә, партия талашларының борылмаларын күп кичерде. Ләкин бүгенге йомышы аның өчен тагы зуррак булып күренде: арадагы сүзләр ничек кенә әйтелгән булмасын, әмма аңа тапшырылган эш мәңге гаугалашып килгән ыругларның килешүе өчен бер чама тартып карау иде. Әгәр юл уңса, Байтүрәнең иң яман дошманнарыннан булган Биремҗан аксакал бу йортка килеп кымыз татыса, иттән авыз итсә, ул вакыт ике кабиләнең талаштан туктавында сукмак салынган булачак иде. Йөкләтелгән бурыч шундый зур булганга, карт үзен Якты-Күлдән кызылкортларга җибәрелгән илче итеп уйлады. Өс-башының да шуңа охшашлы бер рәвештә булуын кирәк тапты, авыру яныннан чыккач та, туры үзенең өенә таба бар кадәренчә киенеп килү өчен кайтып китте.

Бу җәйләүдә барлыгы унбиш тирмә бар. Боларның тугызы авылның ярлы казакъларыныкы, уртадагы алтысы Байтүрәнеке иде. Картның өе бер читтәрәк иде.

Байдан чыгып, үз тирмәсенә атлау белән аның җаны әрнеп китте: ул алтмыш ел дөнья куды, Ходайга: «Мал да бирче, бак25 та бирче!» – дип моңлык кылды. Шул Байтүрәләргә коллыктан котылуын, ил өстендә баш булуны өмет итте. Ләкин бәхет килмәде. Инде баеп җитәм дигәндә, каты буранлы, яман бозлы бер көздә, аның күп хайванын җот26 һәлак кылды. Карт, тагы зәһәрләнеп, дөньяга, Аллага, байга үч итеп, сүгенеп йөри торган булды. Авыру арысланның фәрманын алып чыкканда, аның каршына ачылган күренешләр бу ачуын, бу әрнүен тагы арттырдылар. Тирмәдән далага күз ташлауга, аның алдына кайнап торган җәйләү килде: әйтерсең штаб тирәсен сырып алган миллионлы гаскәр! Шундый кара болыт булып бөтен тирә-якны, даланы, кутанны, җәйләүне Байтүрәнең маллары каплап алып, шулай кайнашып торалар.

Әнә күлдән далага таба төяләр китеп баралар.

Гәүдәләре эре, өркәчләре ияр кебек ике аерылы, башлары кечкенә, муеннары түбәгә асылган; әйтерсең сафлап тезелгән кәрван: шулай акрын, салмак, сабыр гына тирбәлә-тирбәлә атлыйлар.

Нәзек буйлы, биек, нечкә аяклы, гаҗәеп матур күзле буталар алар янында уйнаклап йөриләр. Ерактарак иярләп ат менгән ике көтүче бара. Кулларында чыбыркы, яннарында озын колга сөйрәлгән.

Бу төяләр кәрваныннан бирерәк, күл белән тирмәләр арасында, ничә йөзләп колыннар бәйләүдә тора. Ак башлы, кара бишмәтле хатыннар шуннан ерак түгел йөргән бияләрне корыклап китерәләр дә савып йөриләр. Болардан ераграк, төшкә кайткан көтүче исәбе-саны булмаган, сахраны каплаган куйларны акрын гына киң дала буенча куып алып китеп бара.

Дәрья булып, болыт булып кайнашкан бу исәпсез мал картның күңелен кыздырды:

– Ай Кодаем, ау, шуның йөздән берсен миңа бирсәң, синең кай җирең җимереләчәк иде?! Телемне алмадың, ау, Тәңрем! – дип әрнеп, боларның эченнән ялгыз фәкыйрь тирмәсенә барып җитәм дигәндә, арттан бер хатын тавышы ишетелде:

– Азым әкә! Сары биянең җаен тапмый торабыз. Бире килсәңче!

Кычкыручы – байның яшь хатыны – тукал иде. Чара булмады, борылып, бәйләүдәге колыннар янына китте.

Азымбай карт, үзе ярлы булса да, гомер буенча мал арасында үскән, хайваннар белән гаҗиб27 үзләшкән бер адәм иде. Ул ат-җылкы тануда тирә-якның беренчесе санала. Аның кулы малга шифа дип карала. Бер байның кадерле юртагы авырса, аны чакырталар. Зур базарларда, ярминкәләрдә мал җыйган чакта, татарның Әхмәт, Гани, Яуыш дигән кебек байлары28 мал сайлау өчен аны күп акча белән алдыралар. Хатыннар арасында: «Азым әкә хайванның телен белә», – дип йөриләр. Кырыс, усал яшь бияләр саудырмаса, баласын имезмәсә, аңа киләләр. Әле дә байның тукалы көлә биреп каршы алды.

– Ялчы хатын сары бия саудырмый дигәч, үзем барып идем. Азым әкәне тыңлаган җылкы миңа ничек карышсын дип, эчемнән киберләнеп… Мәгәр эшем чыкмады, син безгә булышлык кыла күр, – диде.

Карт җавап бирмәде. Баягы әрнүле уйлардан соң аның күңеле төзәлмәгән иде әле. Хатын янында маташкан зур гәүдәле ялчының кулыннан корыкны алды да, бер-ике атлап, сиздермәстән, сары биянең муенына ташлады. Ат, куркынып китим дисә, арканга тартылып калды. Азымбай, адәмчә сөйләнеп, корык буйлап барып, биянең муенына кул салды. Бу сабырсыз хайван иде, пошкырып, дулап китәргә теләде. Ләкин карт аңа карамады, акрын, йомшак тавыш белән һаман иркәли биреп, аркадан, кабыргадан сыйпады, җиленгә килеп җитте дә, ике көн буенча савылмаганга, тулып таш кебек каткан имчәкләргә бармакларын тидерде. Сары бия, көйсез хатыннар кебек чыелдап, тибенеп дулый башлады. Тукал бераз мыскыл белән көлде:

– Дөньяда Азым әкәнең телен алмаган маллар да бар икән!   – диде.

Карт ашыкмады, бияне тынычлатып, ялыннан, сыртыннан сыйпап, тагы җиленгә кул сузды. Җылкы тагын тибенде, тагы дулады.

Хатынның көлүе бөтенләй мәсхәрәгә әйләнде:

– Ай, баба! Бу сары бия синең илле еллык абруеңны югалта гуй! – диде.

Азымбай гаҗиб бер сабырлык белән өченче мәртәбә тотынды һәм җиңде: бия, бер-ике тарткач та, рәхәтләнеп аякларын ике якка аерды, имчәкләрдән сөт агып китте.

Карт, мыскыл күзе белән тукалга карап әйтте:

– Инде хәзер зәгыйфь яратылган аяллар да сава алыр!

Хатын камил җиңелде:

– Азым әкә, үзең яхшысың, мәгәр кайбер вакыт яман телең адәмне чагып куя, – диде.

Баба монда эшен бетерде дә колыннар, бозаулар арасыннан, боларның нәселләрен, шәплекләрен карый-карый, өенә кайтып, бик тиз арада киенеп чыкты.

Аягында Казанның әйбәт читек-кәвеше, башында яңа колакчын, якасы бишмәттән кайтарылып төшкән ак күлмәк, эче-тышы сырулы эре чуар бизәкле яңа көпе, билдә кәмәр   – хәзер Азымбай, чыннан да, теләгән илгә би булып сайлана алырлык хөрмәтле бер аксакал иде. Байның үзе менә торган күк Дөлделен иярләп куйган ялчы аны бераз көлеп каршы алды:

– Асыл киендең, җылкының тулпарына мендең… Юлың ак булсын, Азым әкә, – диде.

Ләкин картның йөрәге тыныч түгел иде, атка менә биреп, әрле тавыш белән әйтә куйды:

– Ясаган Тәңрем мондый җылкыларны Байтүрәләргә биреп бетереп, безне мәхрүм калдырды. Монда хикмәте нидер, – күп уйласам да, акылым җитә алмады… – диде.

Бу атның бай үзе авырганнан бирле йөргәне юк иде, сабырсызланып кузгалды. Найманның илчесен, Коргак-Күл җәйләвенә карап, алып китә бирде.

VI

Якты-Күл җәйләвеннән чыгып, сәгать ярымнар баргач, ат өстендә чабып килгән бүз балалар очрады, карт балалардан Әхмәт авылының хәзер кайда күчкәнен сорады. Бик аз гына сузып: «Ә-нә… тора!» – диделәр. Ләкин казакъның «ә-нә… тора» дигәне алтмыш чакрым булып чыкты.

Азым әкә, күк Дөлделне тирләтеп, Коргак-Күл туфрагына аяк басканда, төш ауган, һава бераз талгынланган, маллар челләнең көндезге кызулыгыннан соң рәхәтләнеп ашый башлаганнар иде. Бу җәйләү картның күңеленә ошамады: туфрагы начар, саргылт; үләне сирәк, сыек, күле чыннан да корып бетеп бара, аның тирә-ягы әллә каян кая кызыл вак үлән белән капланган. Сахрада көтү-көтү йөргән малларның да чырае юк: җәй уртасы җитсә дә, Якты-Күлдәге кебек симереп җитмәгәннәр, кайбер тайлар әле һаман да ябагаларын коеп, матурланып китә алмаганнар. Ара-тирә корчаңгы атлар да күренә. Боларга карап:

– Дөнья тигез түгел, ау, Тәңрем! – диде дә Азымбай карт, бер баланың күрсәтүе буенча, авылның бае Әхмәтнең тирмәләреннән соңдагы бер киез өйнең артына барып туктады. Кычкырып бирелгән сәламгә каршы башына ак урамал сарган, фәкыйрьчә, ләкин бары белән пакь киенгән бер киленчәк чыкты. Сабыр, басынкы тавыш белән:

– Иркәкләремез өйдә юк, атам сукыр булганга, каршы чыга алмый, хуш киләсез! – диде.

Кунак, аттан төшеп, аргамагын бәйләп, камчысын кулына тотып, киленчәк артыннан өйгә керде.

Зур, биек, ләкин бик күп ямаулы тирмә.

Жир идәннең күп җире ачык, тик түргә генә бераз киез түшәлгән, кирәгә буенда буяулары югала башлаган берничә сандык, алар өстендә берничә юрган, келәм, сул якта бер камыт, кибеп ауган буш саба, күптән кымызга тимәгән пешкәк, керле самавыр, берничә табак – менә өйнең бөтен җиһазы шул иде.

Өйнең иң түрендә, озын кызгылт җонлы куй тиресе өстендә, сандыкка аркасың терәп, тезләрен бөкләп, бер карт утырган. Аягына иске читек-кәвеш, өстенә изүе бау белән бәйләнгән, якасы кире кайтарылган озын ак күлмәк, аның өстеннән төя җоныннан сугып, кыл катнаштырып эшләнгән зур көпе кигән, зур буйлы, бөркет танаулы, озын ак сакаллы, ләкин ябык, кипкән тәнле бу баба кунакның эзләп килгән мәшһүр Биремҗан аксакалы иде.

Азымбай керүгә, ул урыныннан кузгалмады, баш күтәрмәде, йөзе-күзе үзалдындагы бер ноктага текәлгән көенчә калды, ләкин бөтен торышында колаклары белән бик аз, бик әкрен тавыш тулкыннарын да аерып танып торган бер дикъкать сизелә иде.

Кунакның сәламен алмады, күзләрен шул элекке ноктага терәгән хәлдә:

– Юл булсын, кордаш! Тавышың, аяк атлавың найман иленең Азымбай әкәнекенә охшап калды… Сезнең ыруг бу Коргак-Күл җәйләүләренә килә торган юлларны онытып бетмәгән икән әле! – диде. Үз яныннан урын күрсәтеп, утырырга кушты, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сораша башлады.

Кунак, аманлык-саулык турыннан үткәч, беренче сүз буларак, аксакалның зирәклегенә хәйран калганлыгын әйтте:

– Сары-Арканың өлкән ил агасы Чингиз байның җиназасы Куй елында булып иде, инде икенче әйләнеп, Җылкы елы килде. Ялгышмасам, ундүрт ел үткән була… Ул чакта сез даланың асыл җире, Яшел-Сырт дигән җәйләүләрдә күчеп йөри идегез. Шул җиназадан соң Биремҗан агамны күрү насыйб булмады… Шунча гомер үтеп тә, сез мине тавышымнан таныдыгыз. Моңа адәм акылы ирешә алмый! Ясаган иямнең биргән зирәклегенә чик булмаса кирәк! – диде.

Хуҗа аксакал авыр бер сулады, һаман күзләрен бер ноктага терәгән көенчә, эчке, авыр хәсрәтле тавыш белән, ләкин бөтенләй икенче яктан җавап кайтарды:

– Колагымның зирәклеге белән ни кылыйм, чырагым! Күп ел инде ясаган иямә моңлык кылып утырамын, мәгәр сәгате җитмәсә кирәк, телемне алмый: аңа әйттем, Сары-Арканың бу авыр тәкъдирен күрсәтеп йөрәгемне яндырма, минем җанымны ал, дидем. Булмаса, күземне сукыр кыл, илнең бу җәфаларын, бу газапларын күреп утырудан мин котылыйм, дидем. Колагымны саңгырау кыл, йортның күз яше катнаш ыңгырашуларын ишетмәс идем, дидем. Телемне алмады, яшем сиксәннең эченә керде, туксанга табан карап бара ятыр, ризыгымны кис диеп, күп зарилык иттем… Тыңламады. Тик бер сүзем кабул булды – күзләремне күрмәс кылды. Мәгәр колагымның ишетүе элеккедәй көчле булып калды: унбиш ел элек бер мәртәбә очраган адәмне тавышыннан тану гына түгел, бөтен илнең, Олуг йөз, Кече йөз, Урта йөзнең һәрберендә, казакъ ярыктыгының авыр тәкъдирдән моңланып, анасы югалып кыйналган бутадай хәсрәтләнеп җылаганын шушы иске тирмәм эченнән ишетеп утырам… Җанымны алмаган өчен аңа үпкәм зур, – диде.

Ишектән, самавырын күтәреп, киленчәк керде. Тирмәнең сул ягында торган тәбәнәк шкафтан керле ашъяулык, сабы сынган чәйнек, ямаулы чынаяклар, берничә бавырсак салган бер тәрилкә алып, боларны кунак алдына китереп куйды, куе каймак салып, чәй ясый башлады.

Акылы, чәчәнлеге белән Сары-Аркада дан тоткан Биремҗан аксакал заманында уртача дәүләтле адәмнәрдән иде. Байтүрәләр эш башына менеп, бу аларга каршы гауга башлаганның икенче елында, караңгы төннәрнең берендә, бер көтү җылкысын куып алып киттеләр. Атбасар, Күкчәтау, Кызылъяр арасында йөргән зур кәрванын бастылар. Шул ике бәла аның билен сындырды, бәхетен кире җибәрде. Борынгы мактаулы Яшел-Сырт дигән җәйләүләр найман ыругларының интригасы белән урыс хәзинәсенең ат заводларына, хохолларга алып бирелеп, менә шул Коргак-Күл җәйләүләрендә күчеп йөри башлагач, малларга бу җирнең тозлы икълиме29 ошамады, аксакал акрын-акрын бөлде. Үзе сукыраеп, бердәнбер угылы Җанбирде дә авырып киткәч, карт инде менә шул хәзерге хәленә төште.

Казакъның борынгы гадәте буенча, ул кунакка хөрмәт кылу тик кымыз һәм ит белән генә була дип карый, самавыр, чәй, бавырсак кебек начар бидгатьләрне30 эшкә санамый иде. Килене чәй әзерләгәч, карт казакъ кунагыннан гафу үтенергә кирәк тапты:

– Ерак илнең мөсафиры безне гаеп кылмасын: байлыгымыз бетте… Өемез кымызсыз утыра! Үткән-барган кунакларны ит белән, кымыз белән сыйлап җибәрергә куәтемез җитмәүдән күңелем бозылып кала, – диде.

Дөньяны күп күргән, атаклы чәчәннәр белән сүз көрәштергән Азымбай бу аксакал алдында үзен югалтты. Картның һәрбер сүзе гүя аның йөрәгенә ук булып кадала; гүя уйлап килгән йомышы алдан ук җимерелә бара кебек иде. Шулай да сүзне ул якка таба борырга батырлык кылды, озын әңгәмәләрдән соң, ипләп китереп, Байтүрәнең арзын әйтә салды:

– Бу ялганда адәмнең яманлыгы да, яхшылыгы да булучан. Яшьлек тамырыбыз Байтүрә каты наукасланып, тәкъдирем җитте дип, әҗәл көтеп ятыр… Мәгәр кордашым Биремҗанның күңелен алмый китсәм, кабердә җаным тыныч тапмас дип, мине сезгә җибәрде, – диярәк сүз башлады да, соңгы утыз ел буенча найман белән сарман кабиләләре арасындагы талашны, моңа нигезләнгән партия, булыслык31, билек сайлавы өчен булган талашларның тудырган фаҗигаләрен озак-озак итеп, бер-бер санап чыкты. Ахырында: – Найман йорты ыруглары Урта йөзнең өлкән аксакалы Биремҗан әкәне үз илемездә кунакта күрсәк иде дигән өмет белән калдылар… Әгәр инде бу сүзләрдә хатам булса, олуг аганың ак күңеле мине кичерер, илченең аяк тайган җирләрен күрсәтер, төз юлга барырга акыл бирер, безнең теләгебез шул, – дип тәмамлады.

Казакъ сүзгә никадәр оста булса, башкалар сөйләгәнне дә шулкадәрле үк тыңлый белә. Кунакның ит пешәрлек вакыт сузылган сүзләрен Бирем әкә бик аз бүлдерүләр белән, тирән дикъкать эчендә, акылына салып утырды, аннан соң ашыкмый үзе сүз башлады:

– Безнең, – диде, – найман ыругсына ачуыбыз юк. Мәгәр ул партиянең башлыклары булган Байтүрәләр, Якуплар йортына барып кунак булуны, аларның кымызыннан, итеннән авыз итүне дуңгыз белән бер табактан тамак җию дип күрәбез! – диде.

Сүз акты. Байтүрәләрнең утыз ел буенча, урыс түрә белән берләшеп, Сары-Арканы нинди хурлыкка, коллыкка төшерүләре, үзләре дәүләт-мал арттырып, илне җирсез-сусыз калдырып, бөлгенлеккә салулары, алар сүзе белән җир аударылган, Өмбенең, Симинең, Яман Каланың, Тургайның, Кызылъярның зинданнарында, даласын, итен, кымызын, анасын сагынып, тимер рәшәткә эчендә елап утырган казакъ балаларының газапланулары акрын, сабыр тел белән кунакның күз алдыннан үтте. Ахыр килеп: – Илчегә үлем юк, мин сиңа шелтә кылмыйм мәгәр, – диде, – син Байтүрәгә әйт: адәм баласы кулы белән эшләгәнне муены белән күтәрергә тиешле! Илгә таш чәчте, кан агызды, әгәр болар бугазына утырса, үз чәчкәннәрем үсте дип белсен!!! Тәкъдире җитеп, дөньядан кайтса, яшьлек тамырым булганлык өчен җиназасына барачакмын, мәгәр дәверенә, тәһлиленә32 кермәм, бүләген алмам, итеннән, кымызыннан авыз итмәм… Найман ыругларының яхшыларына миннән сәлам әйт!

Сүзнең болай бетүен кунак үзенә фатиха дип аңлады, әдәп йөзеннән тагы берничә моң-зарын әйтте, дөньядан шикаять кылды:

– Өметем зур иде, бу талашларның чиге күренми, күңелем бозылып калды, Бирем әкә, – дип, кулына камчысын алды.

VII

Аксакал шул урынында күзләрен бер ноктага терәгән хәлдә утырып калды. Азымбай, исәнләшеп, гомер-аманлык теләп, далага чыкты.

Анда матур күк аргамак янына бер көтү халык җыелган иде. Ертык киемле, кайсылары бөтенләй ялангач кап-кара балалар атның иярен, көмешле йөгәннәрен карыйлар. Бүз балалар, яшь кызлар кебек, бер-берсе белән уен сүзләр әйтешәләр. Күкрәген бөтенләй ачып, баласын имезгән киленчәкләр, бер түгәрәк ясап, нидер сөйләшәләр. Болар уртасында кулына озын таяк тоткан бер кимпер, як-якка каранып, нидер сөйли, каргана. Моның күлмәге җыртык; берничә җирдән ләшпердәгән карт тәне күренә. Башындагы иске, керле урамалыннан алга да, артка да тузгып чыккан чәчләре, әллә нинди хыялый, саташулы күзләре моңа дивана төсен бирәләр. Ул куллары белән бутый, күзләрен туктаусыз төрле якка әйләндергәли…

Мөсафир, өйдән чыгып, халыктан аманлык сорашып, аргамакның тезгенен чишим дигәндә, дивана кимпер, җенләнеп, картка таба кызулап килде дә:

– Эт син! Байтүрәнең сөяген кимереп, йортны талыйсың!   – дип кычкырынып, Азымбайның өстенә ташланды. Үзе һаман нидер акырына, таягы белән әле бер якка, әле атка, әле картка кизәнә башлый.

Бала-чага, куркып, тавышланып, кызыксынып, лачыннар шаулап качкан чәүкәләр кебек, читкә сибеләләр. Киленчәкләр гадәттән тыш хәйранлык белән:

– Оят булды гуй, кунакка яманлык кылдылар, – дип, кимперне тотарга, таягын алырга азапланып, тагы шау-шуны арттыралар.

Өйдә утырган Биремҗан әкә бу тавышларны ишетүгә хәлне аңлап алган иде. Үзендә көтелмәгән бер гайрәт белән тиз генә таягын ала да шау-шулы җәмәгать эченә килеп чыга. Аны күрү белән, яшь хатыннар теге кимпергә ныграк тотыналар. Ләкин ул бирешми, һаман дулый, тыпырчына, кизәнә…

Аксакал бу гауганы тиз туктатты. Тавыш уңае белән килеп, тиле карчыкның беләгеннән тотты да:

– Дивана кимпер, бу ни кылганың синең? Азым әкә минем кунагым булды гуй! Казакъ йортының каюсында өйгә килгән кунакка мондый яманлык эшлиләр? – диде.

Халык тынды. Мондый гаделсезлеккә бары да оялып, кунактан гафу үтенделәр. Ләкин кимпер тиз айнымады. Үзен туктаткач, аның таяк белән сугышуы күз яше белән үкереп елауга әйләнде:

– Байтүрә дигән яман эт минем карагым – бердәнбер улымны алды, урыс түрәне үтерүдә катнашкан дип, ялганлап ант ясатып, катрга җибәртте. Балаларымны ятим калдырды… Салым дип актык атымны саттырды… Атасына нәләт булгыры! Җиде бабасының каберен ачып… фәлән кылаем!.. Үзем карт кимпер, балалар яшь… Барыбыз ач утырабыз!.. Таң сәхәр җылап үткәрәбез. Киң дала да безгә тар булып калды! – дип акырып, әллә нинди әрнүле кызганыч тавыш белән үкерергә, чәчләрен җолкып еларга тотынды.

Моны күреп, кечкенә ике бала үксеп җибәрделәр. Башкаларның да йөрәкләренә ачы кызгану төште, күзләренә яшь килде. Һәммә кеше ниндидер авыр фаҗига астында калган кебек булдылар.

Карчыкның елавы тагы талашка-бәргәләүгә әйләнәчәк иде. Биремҗан аксакал кунактан кат-кат гафу кулы сорады, кимпергә:

– Куй, җылама, мин сине Сарсымбайга озатырмын; мал багарсың, киез басарсың, тамагың ач булмас! – дип тынычландырып, киленчәгенең ярдәме белән өйгә таба көчләп алып кереп китте.

Кунак бу көтелмәгән, далада булмый торган тәхкыйрьдән33 шаша калды. Ул, яше алтмышка җитеп, мондый хурлыкны күргәне юк иде.

Һичкемгә һичбер сүз әйтмәде, авырлык белән күк аргамакка менде дә, найман юлына карап, атны әйдәде.

VIII

Ләкин бу уңайга күп китмәде, тезгеннең сул ягын тартты. Күк аргамак үз юлын яхшы белүче иде, бу карт ялгыша дип, бирешмәскә теләде. Һаман найман ягына каерды. Азымбай каты итеп өзәңгене кысты, ачулана биреп, яңадан сул якны тартты. Шуннан соң гына ат, хаталык белән түгел, башка бер җиргә барабыздыр, ахры, дип буйсынды.

Боларга каршы, яшь айгырны уйнатып, кулына озын корык тоткан бер казакъ килә иде. Җитәр-җитмәс туктала төшеп, сәлам бирде.

Һәр ике як: «Юл булсын!», «Алай булсын!», «Саламалайкем!» дигән сүзләрне әйтешеп, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сорагач, Азымбай карт:

– Танабуга ыругысы, Магҗан баласы Арысланбайның җәйләвенә барыйм дип идем, шушы көндә кайда күчкәннәрен белә алмадым, – диде.

Корыклы казакъ сабырсыз айгырын тарта төшеп, көнчыгыш ягына карап:

– Ә… нә… тора! – дип күрсәтте дә санап сөйләп китте:   – Күчемне, Кипкән-Үзәнне үтәрсең, чобар-айгырдан бер түбә күренер – әнә шул Яман-Чүл дигән җәйләүдә Арысланбай булыр!

Карт Сары-Аркада минем атым аяк басмаган урын юк дип мактанучылардан иде. Казакъның сүзләре артыннан аның әйткән җирләре, чыннан да, берәм-берәм күз алдына килә барды, һичбер сүзен кайтарып сорамады.

– Дәүләтең мул булсын, хуш! – дип, атның тезгенен бушатты, өзәңге белән бер кымтып алды да каты җилдереп китә бирде.

Азымҗан әкә, юл буена атның ирегенә куеп, кызу барды. Тик Күчемгә кереп, берәүдә кымыз эчеп чыкты. Чобар-айгырда, өлкән ак тирмәнең артындагы иярле атларны, сыек кына төтен чыгарып яткан учакны күреп, кунак барын, ит пешкәнен сизенде дә сәлам биреп керде. Таныш булмасалар да, хөрмәтләп каршы алдылар, хуҗаның янына утыртып, туктының симезе, җылкы казылыгының майлысы белән кунак кылдылар. Бу йортта тагы ике аяк кымыз эчте, берәүдән алып, аш сеңдерү өчен, насбай салды да, «дәүләтең мул булсын», «дөньягыз хуш булсын» ны әйтеп, юлына китә бирде. Күк аргамакның эче суырылды, сусаудан иреннәрен ялый башлады, күзләре ялтырады, шулай да теге әйткән түбәгә менгәндә, кояш яңа түбәнәя башлаган иде әле. Бу калкуның өстенә чыгу белән, картның күз алдына эзләп килгән җәйләвенең бөтен ягы ачылды. Ләкин ул моны яратмады. Күлләре юк яки кайчандыр булып та корыган. Хәзер аның урынында малга да, адәмгә дә файдасыз бер кызгылт үлән үсеп килә. Башка җирләрдә дә үсемлек сыек, әле яңа күчкән булсалар да, ярым саргылт. Тик урыны-урыны белән генә әйбәт яшеллекләр күренә. Бу җәйләү аны күңелсез уйга алып китте: «Борынгылар зирәк булганнар, ау! Һәрнәрсәнең чамасына карап исем бирә белгәннәр; бу җәйләү, дөрестән дә, яман чүл икән», – диде. Кибеп, кызарып торган уйсуның кыйбла ягына утырган унлап тирмәгә карагач, Азымбай бер күз салуда уртадагы зур ак киез өйне күрде:

– Арысланбайныкы шушы булырга тиеш! – диде.

IX

Бу тирмәләр белән Кызыл уйсу арасындагы кутанда, бәйләүле колыннар янында, ак башлы хатыннар, чиләк, корык тотып, бия савып йөриләр иде. Карт, атны уңга тартып, өйләрнең арт ягына чыкты. Ике тирмә арасында җылгыр күзле, кайбер калку күкрәкле киленчәкләр белән, җефәктәй кара чәчләрен җилкәләрендә тулкынландырып, башларына кечкенә кызыл кәләпүшләр кигән сылу кызлар ачык һавада җырлый-җырлый киез басалар, бер кимпер аларга юлбашчылык кыла; бүз балалар, шулар тирәсендә бушны-бушка бушатып, киленчәкләр белән, сылулар белән сүз көрәштереп, бүген кич янына барсам, кабул кылырсыңмы дигән мәгънәне аңлатып, шаярып йөриләр.

Йортның бер ягында ике төрәнле тимер сабан, уру һәм чабу машиналарының бу дала тормышының уртасында күренүе карт өчен, мәчет эчендә зур чәчле, тәреле урыс күренгән кебек, ят булып тоелды.

Карт боларның яныннан үтте, туры уртадагы өлкән ак тирмә артына барды. Анда бер ат янында берничә казакъ җегете тора, боларның берсе, яшьрәге, бөтенләй юлга әзерләнеп киенгәнгә охшый иде.

Азым әкә якынлашуга, бу җегет аңа каршы барды:

– Хуш киләсез! Яман-Чүл сезне күрмәгәнгә ун еллар үтеп инде, – дип сәлам бирде.

Бу җегет картның эзләп килгән Арысланбае иде.

Кул бирештеләр. Мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сораша-сораша өйгә керделәр.

Күп еллар элек Азымбай карт бу йортның кодасы иде. Дәүләте үсеп барган чакта җегетнең атасы Магҗан хаҗи белән якыннар иде. Ике яшьлек кызы Чулпанны дүрт яшендәге Арысланбайга әйттереп, бераз калым да алган иде. Кыз чәчәк авыруы белән дөньядан үтте.

19.Исәр чал – җиңел акыллы карт.
20.Аял – хатын-кыз.
21.Данабикә – зирәк акыллы бикә.
22.Аләүмәт эше – җәмәгать эше.
23.Арыз – үтенеч.
24.Чакча баш – артка калкып чыгып торган баш.
25.Бак – бәхет, уңыш.
26.Җот – азык җитешмәгәнлектән терлекләрнең кырылуы.
27.Гаҗиб – бик нык, искиткеч.
28.…татарның Әхмәт, Гани, Яуыш байлары… – эре татар сәүдәгәрләре: оренбурглы бертуган Әхмәт (1837–1906) һәм Гани (1840–1902) Хөсәеновлар; троицкилы Габделвәли Яушев (? – 1906). Алар Урта Азиядә зур сәүдә эшләре алып баралар.
29.Икълим – климат.
30.Бидгать – яңа кертелгән әйбер.
31.Булыс – волость.
32.Тәһлил – үлек күмгәндә «бер Алладан башка Алла юк» дигән җөмләне кат-кат әйтү.
33.Тәхкыйрь – хурлау, мыскыл итү.
Yosh cheklamasi:
16+
Litresda chiqarilgan sana:
15 iyun 2018
Yozilgan sana:
2017
Hajm:
491 Sahifa 3 illyustratsiayalar
ISBN:
978-5-298-03319-0
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Ushbu kitob bilan o'qiladi