Kitobni o'qish: «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»

Shrift:

© Татарстан китап нәшрияты, 2021

© Моратов Г. В., төзү, 2021

Шигырьләр

I

«Гыйлемлек нурани җәүһәр…»

 
Гыйлемлек нурани җәүһәр1
Ки мөэминләр содурында2;
Һәуа3 бер аждаһа кеби
Чыгар җисмең къөбурендә4.
 
 
Гыйлем сахибе5 һичбер дә
Черемәс – үлсә дә – гүрдә,
Тереклекдә җире6 – түрдә,
Булыр мәҗлес хозурында7.
 
 
Һәуа сахибе зурланыр,
Кәсеб итәргә хурланыр,
Зәмимә8 берлә болганыр,
Булыр нәфесе зурында9.
 

«Сачәк бер вакыт атадыр…»

 
Сачәк бер вакыт атадыр,
Коела, йиргә ятадыр;
Кибәдер – корып катадыр,
Көзенә керсә яринда.
 
 
Гомер дәхи шулай үтәр, –
Сачәк вактың үтеп китәр,
Йөзеңнең рәүнәкъе10 бетәр,
Йәшендән керсә кайгыга.
 

«Иляһи, бу асыл кошны…»

 
Иляһи, бу асыл кошны
Тубай агачына11 кундыр,
Иляһи, мин сабырсызны
Сабырлык юлына күндер!
 
 
Каләмем дә тая инде,
Ки яза алмай турыдан;
Яна бәгърем, сула йөзем
Авырлыклардан, гуредан12.
 
 
Языйм микән, җитәр микән?
Язу файда итәр микән?
Бу кайгулар бетәр микән,
Гомерлеккә китәр микән?!
 

«Бәйан итәм ки бән сезгә…»

 
Бәйан итәм ки бән сезгә,
Гаеп итмәңез сез безгә:
Гыйлемлек булмады бездә, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан13.
 
 
Нәчә еллар гомер сөрдем,
Даим мәдрәсәдә тордым,
Җаһиллегем бүген белдем, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан.
 
 
Бәйан итдем ки хәлемне,
Сарыф итдем, и, малымны,
Хисабламадым алдымны, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан.
 
 
Йөрәкләрем булып бирйан14,
Гомер үтде, булып гирйан15,
Даим булдым үзем гъөрйан16, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан.
 
 
Һаман тордым үзем кышда,
Торып чыга идем тышка,
Гомерләр үтде күп бушка, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан.
 
 
Чыга(р) идем даим юлга,
Тота(р) идем китаб кулга,
Эшем калды бәнем юлда, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан!
 

«Бу илләрдә торып калсам…»

 
Бу илләрдә торып калсам,
Ярамас кызга күз салсам,
Атамның каргышын алсам… –
Качыйм тизрәк бу илләрдин!
 
 
Арысландай егет-иргә,
Батып бетсә дә кан-тиргә,
Чит илләргә, ерак җиргә
Качу әүля17 бу илләрдин.
 
 
Сөеп бу илгә килсәм дә,
Ки юрга кеби җилсәм дә…
Бөтен вөҗүдем18, ил, сәндә, –
Нигә тиз мине ятсындың?..
 
 
Туган илем ерак калды,
Җәяү йөреп сыйрак талды,
Тагы бигрәк йөрәк янды…–
Әзәлдәген19 ник азсындың?
 
 
Бу илнең һич чиге юкдыр,
Биниһайә адәм чукдыр20;
Бере ач юк – бары тукдыр, –
Нигә соң миңа тарсындың?
 
 
Тарсынма бер дә, китәрмен:
Җен, Иблистән дә битәрмен,
Үз белгәнемне итәрмен, –
Ки әгъля-гъәршә21 ашкындым!
 
 
Миңа бердер: кая булсам,
Багъ алмадай пешеп тулсам,
Ки соңрадин шиңеп сулсам… –
Шуның чөн сиңа гъәрсендем.
 
 
Кусагыз да, һич уфтанмам,
Язуымнан да тукталмам,
Котылмассыз барыбер сез,
Әле болай гына калмам:
 
 
Төреп чалма-чапанларны,
Йөресәм кыр-япанларны,
Онытмам сез наданларны, –
Элеп салмыйча һич калмам!
 

«Ки кяшки…»

 
Ки кяшки22 дөньяга килмәгәй идем,
Бу хәсрәтләрне бән күрмәгәй идем!
 
 
Язарга бән каләм алдым камышдин,
Йөрәккә кан утырды ла сагышдин.
 
 
Йөрәккә ут төшәдер яна-яна,
Бу хәсрәтдин булам микән дивана?
 
 
Мәгәр төшәр идем утның эченә,
Вәли23 сабыр итәмен Хакъ эшенә.
 

«Бәнем эчемдәге нарым…»

 
Бәнем эчемдәге нарым24,
Дөньяга чыгарсам барын,
Эретеп су итәр карын, –
Сабырлык бирсәнә, Алла!
 
 
Нә кадәрле языйм дисәм,
Язарга сүзләрем калды;
Нигәдер хәлләрем китеп,
Язарга кулларым талды.
 
 
Мөнәҗәтләр язарга да
Зиһенләрем таралгандыр.
Күп хәсрәтләр күрер өчен,
Газиз башым яралгандыр.
 

«Ходауәндә, яна бәгърем…»

 
Ходауәндә25, яна бәгърем:
Бу йирдә юк бәнем кадрем,
Чыдарга калмады сабрым, –
Сабыр бирсен үзе Алла!
 
 
Йәтимлек гъөрбәте26 йитде,
Дәхи әгъзаләрем кипде,
Бу хәсрәт гомремә китде, –
Сабыр бирсен үзе Алла!
 
 
Бәнем ошбу аһым-зарым
Җиде кат күкләргә ашды,
Фиракъ27 уты бәни баеды, –
Иляһи, бир сабырлыкны!
 
 
Фиракълыкдин яна бәгърем,
Сабырсыздин китә һушым…
Озын булса әгәр гомрем, –
Иляһи, бир сабырлыкны!
 
 
Надан кеше көтү көтәр,
Галим кеше Бохар китәр…
Бәнем гомрем шулай үтәр, –
Иляһи, бир сабырлыкны!
 

«Моңаеп сайрыйдыр кошлар…»

 
Моңаеп сайрыйдыр кошлар,
Асыл җәй фаслы булганда.
Моңаеладыр безгә дә,
Мөбарәк айлар тулганда.
 
 
Йәшел чирәм бу җәй чагы –
Безем илнең Ирәм багы,
Тәмам җәннәт кеби шул ан28,
Гүзәл мәхбүб29 булу тагы!
 
 
Бу май әгъраф имәс, җәннәт,
Утыру монда бик һәйбәт;
Бу җәй сафа мәкянедер30
Күңелдә калмыйдыр гъилләт31.
 
 
Гөлстан мәүсиме32 кәлде,
Мәй эчмәк нә гъәнимәтдер33,
Каты ташдай йөрәкләрне
Бу май ае эретәдер.
 
 
Бу егетлек, имеш, бер көн –
Йомып ачканчы бер күз дә…
Күрәм хәзер өрәкләрне,
Күмелгәнләр иде көздә.
 
 
Кыш үтде, зәмһәрир кичде,
Хәрарәт34 тапды һәр инсан,
Бөрешкән Котлыбай, Ихсан… –
Күренә ал, кызыл йөздә.
 
 
Бәһар35 мәүсиме гәр кәлсә,
Агачлар укыйлар сәна36.
Бөек шадлык бу көн бәңа, –
Бу шадлык күрнә һәр сүздә.
 

«Сарып башка кара өрпәк…»

 
Сарып башка кара өрпәк37,
Киеп пәҗи38 кара күлмәк,
Гүйә маластаулы чүлмәк –
Йөрисең, и Җәмиләкәй.
 
 
Табалсаң – чабата ярый,
Буе булыр ике карый39,
Булыр ярты аршын барый
Баш-үкчәсез, Җәмиләкәй.
 
 
Камыл эчендә лапырдап,
Юеш балчыкта чапырдап,
Йөрисең лә сән аһылдап,
Җыеп көлтә, Җәмиләкәй.
 
 
Оек-чабата кигәләп,
Йөрерсең катутка40 тигәләп,
Сырышыр тагы тигәнәк
Киемләргә, Җәмиләкәй.
 
 
Тавышлар бетәр карылып,
Тәнең туфракка ярылып,
Чебеш чыгар да, ярылып,
Кул-аяктан, Җәмиләкәй.
 
 
Кара гарәп кеби бите,
Тузан-туфрак булыр бите,
Иренләр, күзләрең чите, –
Ябыкканга, Җәмиләкәй.
 
 
Әгәр корсак та күтәреп,
Йөрсәң саныңны китәреп41,
Кич улай өйгә җитәлеп
Дүнәлмәссең42, Җәмиләкәй.
 
 
Килеп, лап-лоп итеп басып,
Йөрерсең төнлә каранып,
Өеңдә искеләр сасып43,
Катып кунар, Җәмиләкәй.
 
 
Ашыгып, ашыңны пешми
Ашарсың, чашкага төшми;
Иренеп, аягың чишми
Ятарсың, и Җәмиләкәй.
 
 
Ки көз көне дә кыш көне –
Мужикның бар да эш көне;
Буламы елда биш көне
Тыныч, эшсез, Җәмиләкәй?
 
 
Җәен жарга44 тәнең пешеп,
Дәхи дә кыш көне өшеп,
Битең, ботың, башың шешеп,
Катып-туңып, Җәмиләкәй.
 
 
Кадерсез шулкадәр йортта,
Кичә, көндез дә һәм иртә
Агар эш эшләп биретә45
Кара къолтик, Җәмиләкәй.
 
* * *
 
…Кием ясап киендереп,
Сөеп, үзең, сөендереп,
Утыртып түргә мендереп,
Итәрләр бер газизәкәй.
 
 
Абыстай, ди-ди, сүз башда,
Тотып үзеңне күз-кашда,
Йөретеп җәйдә дә кышда.
Йөрерләр, и Җәмиләкәй…
 

Әбйате чәй бәйанында

 
Җиһан эчрә ул Алланың
Ләзиз нигъмәтләре46 чукдыр47,
Вәләкин бу безем йирдә
Бу чәйдик һичбере юкдыр.
 
 
Бу чәй кеби дәуа юкдыр,
Гаҗәб хасыйәте чукдыр,
Әгәр ачлар эчәр булса,
Белерсән: барчасы тукдыр.
 
 
Ки җәй фаслында бер ирне
Һауа сукса хәрарәтдән48,
Эчәр булса бу чәйдин ул,
Котылыр ул мәзъәррәтдән49.
 
 
Шита әййамидә50 дәхи
Бөрүдәтләнсә51 бер инсан,
Самавырлә чәй эчәрсә,
Бөрүдәте китәр шул ан52!
 
Хасыйәте чәй
 
Хәуасындин53 дәхи аның
Йокыны мөндәфигъ әйләр54,
Белер моны мөҗәррибләр55
Хәкыйкать чәй эчән байлар.
 
 
Самавырдыр дәхи мәтълуб56;
Къәлебләрдә ирер мәхбүб57, –
Самавырлә чәй эчсәләр,
Эчәнләрә ирер мәргуб58.
 
 
Самавыр съәуте дилкәшдер59,
Мисале сайрайан кошдыр;
Килеп ултырса сөфрәгә60,
Кунакнын күңле бик хушдыр.
 
 
Нә дәклү нигъмәтең чукдыр,
Самавырлә чәең юкдыр,
Кунак чәһрәсе61 ачылмас,
Һәмишә күңле сыныкдыр.
 
 
Әгәр чәеңне килтерсәң,
Ачылыр багъдагы гөлдик,
Ләтыйф сүзләрене сүзләп,
Утырыр мисле былбылдик.
 
 
Иляһи, сән аермагыл
Бу чәйдин без зәгыйфь колный;
Эчәрсә чәй бетәр булса,
Алырга вирәсән полный62!
 
Чәйнең шартлары
 
Бу чәйнең шартлары вардыр,
Бәҗа килтерәсән аный63,
Бәйан идәм сәңа бер-бер,
Колак салгыл моңа, җаный.
 
 
Аның шартларының бере
Самавырдыр ирер мәзкүр64,
Йәнә янында бер мәхбүб
Утыра – ул ула мәнзур65.
 
 
Шәрайәтдин66 дәхи аның
Мөсаффа67 һәм була балың,
Ки чын кясәгә салубән
Көмеш кашык илән алың!
 
 
Ушал балыңны измәгел
Чынаяк эчрә сән суда,
Әгәр изсәң аны суда,
Чәеңне кыйласән худа68.
 
 
Суы булсын аның яхшы:
Шималә каршы69 акган су;
Гаҗәбләнмә бу сүзләргә –
Әттыйбадин бу гөфтегү70.
 
 
Дәхи лимун салыр булсаң,
Аның къәдре, бәс, әгълядер71:
Лимун илә чәй эчелсә,
Эчәнләрә күп әүлядер72.
 
 
Бу шартлар берлә эчсәләр,
Ула мәсрур, ула хушхаль73,
Къәму гъәмләр74 китәр андин
Ки шадан әйләйүбән филхаль75.
 
 
Моны идән кеше имля76
Ирер үз урныйда мелла,
Гөнаһларыны гафитеп77,
Вирә мәкъсудыни Алла78.
 

«Иляһи, барча галәмне…»

 
Иляһи, барча галәмне
Яратдың кодрәтең берлән;
Нәҗат кыйл79 рәхмәтең берлән
Бәңа дөшкән җәфалардин.
 
 
Сәбах эчрә ки йилләрдин
Киләдер илгә илләрдин.
– Хәбәр көтәм туганлардин, –
Дәйүб сорам ки анлардин.
 
 
– Әйа йил, сән беләрмүсән?
Тугайларым күрәрмүсән?
Хәбәрләр килтерәрмүсән? –
Дәйүб сорам ки анлардин.
 
 
– Әйа йил, сән кая исдең?
Нәчә сахра үтә кичдең?
Туганымны кайда күрдең? –
Дәйүб сорам80 ки анлардин.
 
 
– Әйа йил, сән китәр булсаң,
Фәлян йиргә йитәр булсаң,
Туганымны күрәр булсаң,
Дога дигел ки безләрдин.
 
 
– Әйа йил, исмәгел бик тиз,
Бәнем халем итеп йиткез,
Вәләкин һич карар кыйлма81, –
Әманәтдер ки безләрдин.
 
 
– Әйа кош, сән күрәрмүсән?
Фәлян җирдән кәләрмүсән?
Туганымны күрәрмүсән? –
Дәйүб сорам ки анлардин.
 
 
– Әйа кош, сән бармы балаң?
Атаң берлән дәхи анаң?
Вәсъил итеп йөрәрмүсән82,
Фиракъмүсән83 ки анлардин?
 
 
Туганың сагына, дигел,
Сагынып, саргая, дигел;
«Туганым, сән кайда?» – дигел, –
Дога булсын ки безләрдин.
 
 
Нәгяһ84 бән сахрага чыксам,
Нәчә төрле йыгач85 күрсәм,
Ул ук катларына барсам,
Хәбәр сорам ки анлардин:
 
 
– Әйа йыгач, йәшең күпме?
Түгелгән йимешең күкме?
Бәнемдик сагышың күпме? –
Дәйүб сорам ки анлардин. –
 
 
Нәчә йимешләрең үсде?
Нәчә яфракларың дөшде?
Ботакларың кемләр кисде?! –
Дәйүб сорам ки анлардин.
 
 
Яфраклар йәш гомер икән,
Ботаклары бала икән;
Фиракълык бер бәля икән, –
Бәгырь өзгән туганлардин.
 
 
Йыгачлардин нә чыкмаган?
Сачакләрдин нә булмагай?..
Бу дәрдемә86 дәуа тапмай, –
Дәйүб кайтдым ки анлардин.
 
 
Языйм микән, йитәр микән?
Ушал кайгу бетәр микән?
Ушал87 кайгу, ушал хәсрәт
Күңелләрдин китәр микән?!
 

«Ки әүвәл ибтида итдем…»

 
Ки әүвәл ибтида итдем88
Хода исмене йад итдем,
Ки һәркем исми йад итсә,
Вирә максудыни Алла.
 
 
Сагынмакдин бәет яздым,
Газиз балам, әйа, сезгә;
Мөлякъәт көненә89 тиз дә
Ирештерсен үзе Алла.
 
 
Сары сугып, кызыл йөзем
Ки саргайды, ике күзем;
Ходай бирсен бәңа түзем, –
Ирештерсен үзе Алла.
 
 
Фиракълык90 яндыра бәгърем,
Кәбаб кыйлды91 тәмам садрем92,
Карарым калмады, сабрем, –
Күрештерсен үзе Алла!
 
 
Йөрәгем садпарә улды93,
Ки фиркъәтдин94 яра улды,
Газиз балам ерак улды, –
Янамын наре хәсрәтдин95.
 
 
Сези бу әткәгез сагънып,
Елайдыр юллара багып,
Балакай дип, йәше агып,
Елап көтә сәбилләрдин96.
 
 
Иляһи, хәсрәтем агыр,
Ничек итим икән сабыр?
Газиз балам фиракъендин
Янып бетде йөрәк-бәгырь!
 
 
Каләм алсам, язып булмый,
Мөкъәддәрдин97 узып булмый,
Фиракъеңне хисаб итсәм,
Еламый һич түзеп булмый.
 
 
Чыгамын дәхи сахрага,
Йөрәгем утдай янганга,
Тәзәрригъ кыйлам98 Аллага,
Сорап сези, әйа балам!
 
 
Бу кадәр моңлы зар берлән,
Бу кадәр игътизар99 берлән,
Бу кадәр интизар берлән
Сорыйм сези, әйа балам!
 
 
Агар су тирәсе таллы,
Гъәҗаиб яфрагы баллы…
Ходаем кодрәте илә
Бу гъәмне къәлбемә100 салды.
 
 
Озак бергә торалмадым,
Йөзең күреп туялмадым,
Ерак йиргә китеп баргач,
Гомергә хәсрәтең калды!
 

«Бу бала хәсрәте түкде…»

 
Бу бала хәсрәте түкде
Кара сачларем башымдин,
Инешләр ташды йәшемдин, –
Җитешмәсме әҗәлләргә?!
 
 
Бу тәкъдир дигәнең нидер? –
Изеп, йәнчеп, орыр йиргә;
Бары тыкмасын ук гүргә, –
Китермәсен әҗәлләргә.
 
 
Кеше дигән дә мәзълумдыр101:
Йөгерер, егылыр, торыр,
Башыны ташлара орыр,
Сөренмим дип әҗәлләргә.
 
 
Фиракълык хале мөшкел халь,
Яна бәгърем, уты сүнмәс;
Бу хәсрәтдин кеше үлмәс,
Ирешмәсә әҗәлләргә.
 

«Ерак йирдә газиз башың…»

 
Ерак йирдә газиз башың,
Яныңда һич юк юлдашың,
Мөшкелдер сәнең тормышың,
Сабырлык булсын юлдашың.
 
 
Параходлар төшкән чакда,
Газиз балам, сәне көтдем;
Әткәң-әнкәңне калдырып,
Туган илдән ерак китдең.
 

«Тагын азрак [бән] язаем, йитәрме…»

 
Тагын азрак [бән] язаем, йитәрме,
Бу хәсрәтләр йөрәкемдән китәрме?
 
 
Балакаем, сәңа һич юк бүләгем,
Кауышмакда хәер-дога теләгем…
 

«Кызыл гөл булмаса иде…»

 
Кызыл гөл булмаса иде,
Кызарып тулмаса иде;
Шул айрылу белән үлем –
Икесе булмаса иде.
 

«Көләрмен мин, елый дошман…»

 
Көләрмен мин, елый дошман,
Бәнем бәхтем ачылганда,
Йөрәгенә төшә[р] хәсрәт,
Утый бездә басылганда.
 

«Сәламдин гайри сезләргә сүзем юк…»

 
Сәламдин гайри сезләргә сүзем юк,
Моны язган: сүзе монда, үзе юк.
 

«Иген икмәк бирер икмәк…»

 
Иген икмәк бирер икмәк,
Белеп иксәң, бирер күпләп.
 

«Кунак булдык түреңездә…»

 
Кунак булдык түреңездә,
Зикер әйтик үзеңезгә:
Иман нуры йөзеңезгә,
Нур балкысын йөзеңездә!
 

«Әгәр багында булса гөл эрйасы…»

 
Әгәр багында булса гөл эрйасы102,
Кайчан булгай чырагының зыйасы103.
 

«Кил, и талиб…»

 
Кил, и талиб104, гыйбрәт илән күзең ач,
Мәхәббәтсез кешедән бик ерак кач!
Әгәр үткәрмәсәң анда сәламәт,
Колын, риза улмас рузый кыямәт105.
 

«Туганлык кадрене белсә – туган ул…»

 
Туганлык кадрене белсә – туган ул,
Әгәр белмәсә – бер ачы суган ул!
 

«Килсен җөмлә берлә түрә вулыстан…»

 
Килсен җөмлә берлә түрә вулыстан,
Курыкмыймын мин вә дәхи урыстан!
 

«Йакутлар табыладыр вакыт берлән…»

Йакутлар табыладыр вакыт берлән,

Вакытлар табылмайдыр йакут берлән.

«И кояшым, чыгармусән болытдин?…»

 
И кояшым, чыгармусән болытдин?
Алырмусән бәне бу ялкын-утдин?!
 

II

«Тотынышып кулың кулга…»

 
Тотынышып кулың кулга,
Үзең кергән сары тунга,
Кая киттең болай, хәзрәт,
Абыстайны салып уңга?
 
 
Үзең түргә утыргансың,
Ауызыңны тутыргансың,
Төгәл кәефне коргансың,
Абыстай утырып уңга.
 
 
Сәнең өчен тавык чалган,
Суган, балтырганын салган,
Сән әйткәч, чакырып алган,
Егермесен сатып унга.
 
 
Качырма сән бу форсатны,
Чәеңә сал бауырсакны,
Тутыр бик яхшы корсакны,
Икенче калмасын соңга.
 
 
Сәңа атап тавык суйгач,
Ашап-эчеп тамак туйгач,
Кесәгә ун тиен кунгач,
Чәй эчеп төн буе кунма.
 
 
Ләкин, мулла, онытма сән,
Бу ашларга кызыкма сән,
Ки алдыңа сызыкла сән;
Мужиклар да бизәр соңра.
 
 
Сауыт-саба ышылдамас,
Бу коймаклар чыжылдамас,
Дәхи хәлвә хышылдамас,
Ки акча юк, ди-ди, онга.
 
 
Абыстай да сөйми башлар,
Катаңны да өстеңә ташлар,
Чытык йөзләр, түбән кашлар, –
Чакырмыйлар нигә шунда?
 
 
Торып иртә битең югач,
Ашык-пошык намаз кыйлгач,
Берәр ашка баруны сән
Үзеңә зур бәхет сандың106.
 
 
Абыстай берлә икәүләп,
Мужикның сыртып игәүләп,
Тавык, күркә, казын ашап,
Ки кайтып йокыга талдың.
 
 
Тавык төштә тары күрә,
Сәнең дә ашларың керә,
Йокыңда сөйлисең нигә:
«Абыстай, чык, кеше керә!»
 
 
Чакыручы түгел икән,
Бу бары төш кенә икән,
Күп ашап саташып шулай
Төшеңдә сөйлисең икән…
 
* * *
 
Катаң бозга катып беткән,
Ки чаңгыдай шуып киткән,
Абыстайны да сән сөйрәп,
Кай арада барып җиткән?!
 
* * *
 
Агайга сән сада салдың107, –
Өйдәме? – дип, хәбәр алдың,
Икәү бергә йөреп ашка,
Гомергә көлкегә калдың!
 

«Киез итектә һич зарар юк…»

 
Киез итектә һич зарар юк –
Казандин алуга кигән.
Шакирҗан, бик һауаланма:
Үзең тычкан итен йигән108!
 

«Бу сүзне кара «Мишкят» дин…»

 
Бу сүзне кара «Мишкят» дин,
Яки сора ишек катдин.
 

«Күркәленең картлары…»

 
Күркәленең картлары,
………………………….лары
Бу Кандалый шәкертен
Куркытырсыз, әкертен!
 

«Бүген без утырдык хушлап…»

 
Бүген без утырдык хушлап,
Ишан сагышын сагышлап,
Сезнең рухыңызга багышлап,
Теге якта Урайкинда.
 
 
Ишан хәзрәтне мәдехләп109,
Ишан сохбәтен110 сагышлап,
Ки мәрхүмләргә багышлап,
Гүләйт итдек Урайкинда.
 

«Алдар Чумай – агадин ага…»

 
Алдар Чумай – агадин ага,
Ник йөри ягадин яга?
Ишан биргән, имеш, сага,
Шуның өчен йиңел чаба.
 

«Әгәр эчсә кызыл кандик винаный…»

 
Әгәр эчсә кызыл кандик винаный,
Янымдин китмидер сукмый-кыйнамый.
 

«Тра-ля-ля-ля, тра-та-та…»

 
Тра-ля-ля-ля, тра-та-та,
Сбижий бинек111 вә кайнар су
Сырхауларны тарата.
 

«Сәлам ул сын сезә, мелла Рауилә…»

 
Сәлам ул сын сезә, мелла Рауилә,
Ки ултырсаң да йар илә,
Бу угъланның сорауилә112
Безгә күндер пырауилә.
 
17 маһи рәҗәб113 Габ-р Кандалый.

«Сән тәнауел биррәли…»

 
Сән тәнауел биррәли114,
Онытмадыңмы ани?
Хастә тайдин башка итне
Тапмадыңмы, йа гъәни115?!
 

«Че хушемән мийайәд тарильдә орех…»

 
Че хушемән мийайәд тарильдә орех.
Вә ин ләм йөэкәл булырса грех.
 

«Дийә кат ки…»

 
Дийә кат ки: – Читек кимә,
Гаед елда ике килә;
Мона угълың йитеп килә, –
Аңарга калсын ул мирас.
 
 
Бабаңдан калмыш атаңа,
Атаңдан соң дәхи сәңа.
Ки сәндин калсын угълыңа, –
Нәселгә калсын ул мирас…
 

«Мажик дигәндә, без динлек…»

 
Мажик дигәндә, без динлек,
Нә дөньясы, нәдер динлек116?
Аны йар әйләмәк шинлек117
Сәнең кебек матур затка…
 

«Бу юха ла, бу юха ла, бу юха…»

 
Бу юха ла, бу юха ла, бу юха,
Гүйә охшады ла имрәти Нуха118;
Пылута119 ла, пылута ла, пылута,
Гүйә охшады ла имрәти Лута.
 

«Къәләмгөл атлыдыр карчык…»

 
Къәләмгөл атлыдыр карчык,
Хөбәйбәнең йөзе ачык;
Киленне хурлыйдыр: «Малчук,
Гөлестанны, бар, алып чык!»
 

«Әфзале нисани…»

 
Әфзале нисани120 булдичә,
Хөснине хурлыйдыр Хәдичә;
«Къәдичә – къөндичә», –
Диеп әйтә Хәлимәкәй.
 
 
«Килсен, дигәндә, бедняшка121,
Утыралмыйдыр, йоклашка122,
Кимерә коры муклашка», –
Диеп әйтә Хәлимәкәй.
 

«Мажик кия аршын ярым чабата…»

 
Мажик кия аршын ярым чабата,
Чабатасын кия-кия таң ата.
 

«Унике күркә бер әтәчне кайчан җиңмәс?…»

 
Унике күркә бер әтәчне кайчан җиңмәс?
Әтәч дәхи күркә берлә бер тиң ирмәс,
Алай да һәм анларга серен бирмәс,
Артка чигеп: «Ки-крик!» – дип кычкырыр имди.
 

«Каләм әйтер: караң улса, тагын яз…»

 
Каләм әйтер: караң улса, тагын яз,
Абыстайга укырга булмасын аз.
Каләм әйтер: тагын әзрәк язасы,
Абыстайның китә төшсен мазасы.
 

«Фатыйма, сән, сеңелем…»

 
Фатыйма, сән, сеңелем,
Бүген әллә нишләгән:
Тышы күгән123 камырыңның
Эче генә пешмәгән.
 

«Ашап карачы бер кашык ашымны…»

 
Ашап карачы бер кашык ашымны,
Кара кашларың ашады башымны.
 

«Мөхәммәдия» алып кулга…»

 
«Мөхәммәдия» алып кулга,
Даим кызлар көйләр микән?
«Мөхәммәдия» каты серле,
Сезең берлән сөйләр микән?
 

«Әгәр, җаным, барыр булсаң наданга…»

 
Әгәр, җаным, барыр булсаң наданга,
Салам салып, ябып куяр аранга.
 

«Сәнең башың ирер мисле пудаука…»

 
Сәнең башың ирер мисле пудаука124,
Колакларың гүйә торыр ылаука125,
 
 
Күзең елтырыйдыр сулы чиләкти,
Авызың җәйрәгән иске иләкти.
 
 
Нәсыйб булып, ала калсам, җанашым,
Савыт-саба, табаклар да кирәкми!
 

«Йа сакалым, сән юк идең, бән хуб идем…»

 
Йа сакалым, сән юк идең, бән хуб идем,
Кызларның каршысында мәхбүб126 идем.
 
 
И сакалым, сәнлә127 булдым бичара:
Кая барсам, андин кызлар кача ла!
 

III

«Ки бән алдым каләмемне…»

 
Ки бән алдым каләмемне
Язаем дип сәламемне,
Яза белмим кәлямемне128, –
Кем илткәй бу сәламемне?
 
 
Кызыл гөлдер сәнең йөзең,
Кызыл йакут сәнең ирнең,
Төшемдә агъзыма тирдең129, –
Кем илткәй бу сәламемне?
 
 
Атаң улдыр фәлян атлы,
Сүзеңдер шикәрдин датлы,
Нәчек тугъмыш бу сыйфатлы? –
Кем илткәй бу сәламемне?
 
 
Әйа җаным, нечкә билем,
Үзең зирәк, үзең гыйлем,
Үзең үткен дә бик дилем130, –
Кем илткәй бу сәламемне?
 
 
Буш сүзләргә колак салма,
Бәнем күз йәшемә калма,
Гомергә хур булып калма, –
Кем илткәй бу сәламемне?
 
 
Әгәр калсам сәне алмай,
Кулымны буйныңа салмай,
Гомерлеккә булыр ай-вай, –
Кем илткәй бу сәламемне?!
 

«Нигә булган бу Шонталы?…»

 
Нигә булган бу Шонталы?
Минем йөрәкне тырнады:
Мин өйләнгәнче тормады,
Китеп барды бу кыз иргә.
 
 
Нигә юкка моңайдым мин?
Кямиләмдин соңайдым мин.
Үз илемне нахак ташлап,
Ки тап булдым бу ят җиргә.
 

«Әйа җаным, кызыл алма…»

 
Әйа җаным, кызыл алма,
Ки бәндин гайригә варма;
Сәнең кебек матур җарны
Кайчан нәсыйб итәр Алла?
 
 
Кашыңданмы, күзеңдәнме? –
Сийакың131 кыйлды дивана;
Җиһанга киләне вармы
Сәнеңдик матур кыз бала?!
 

Нәзъме Йосыф

 
Хакъ Тәгалә язып, әгәр сәне алсам,
Тәкъдир кыйлып, ки куйныңа керә калсам,
Ләбләреңдин сурып үбеп132 ләззәт алсам, –
Ул ләззәти гомерлеккә китәр имди.
 
 
Һилялә охшар133 сәнең кашларың бар,
Йенҗүйә биңзәр134 сәнең дешләрең бар,
Гаҗәб зиба кара җефәк сачларең бар, –
Һич кемсәнә сәңа тиңдәш булмас имди!
 
 
Тулган айга охшар сәнең йөзләрең бар,
Бал-шикәрдин татлы сәнең сүзләрең бар,
Зөһрә йолдыз кебек сәнең күзләрең бар, –
Кыяфәтең фәрештәгә биңзәр имди.
 
 
Хакъ Тәгалә гашыйк кыйлды бәне сәңа,
Фазле берлә[н] үзе бирсен сәне бәңа;
Хөкме берлән бирер булса сәне бәңа, –
Бер Ходайда һич мохтаҗым калмас имди.
 
 
Бер Ходайдин бән сорыймын сәне даим,
Теләкләрне кабул кыйлсын бер Ходаем,
Сәнең өчен эреп сарка йөрәк маем, –
Фазле берлән135 сәне бәңа бирсен имди!
 
 
Әйа җаным, гайәт күркәм сәнең йөзең,
Нәзар кыйлсам136, ала алмыйм сәндин күзем,
Кичә-көндез телләремдә сәндер сүзем, –
Бер Ходаем сәне бәңа бирсен имди!
 
 
Хакъ Тәгалә язган микән сәне алырга,
Сәне алып, рәхәтләрдә бер калырга,
Ике садрең өсләренә кул салырга, –
Дөнья-ахирәт бергә булсак кәрәк имди.
 
 
Әйа җаным, ике күзем, йөрәк бәгърем,
Зифа буең күркәйтәдер ике садрең137;
Әгәр алсам, белер идем сәнең кадрең, –
Кичә-көндез хезмәт кыйлып йөрем138 имди.
 
 
Әйа җаным, ике күзем, кызыл алмам,
Сәндин гайре кемсәне һәргиз139 алмам,
Сәндин гайре кемсәгә күз дә салмам, –
Сәндин башка һич кемсәгә бакмам имди!
 
 
Диванага әйләнәдер газиз башлар,
Күземдин агадыр канлы йәшләр,
Бу сүзгә йомшар иде каты ташлар, –
Бу йомшару һич тә сәндин кәлмәз имди.
 
 
Имди безгә кауышырга вакыт йиткән,
Әл дә140 безнең гомеремез заигъ үткән;
Кайда бар сәүгән йарын ташлап киткән? –
Кауышуны җәһед итү141 кәрәк имди!
 

«Нисъф-ел-мөлякъәт» – дәйүбән, нурлы йөзем…»

 
«Нисъф-ел-мөлякъәт» – дәйүбән, нурлы йөзем,
Ак чырайлы кыйгач кашым, кара күзем,
Кабул итеп укысана ошбу сүзем, –
Мисрагъ142 саен сәне мәдех кыйлам143 имди.
 
 
Мәдех кыйлсам, охшатырга оҗмах хурый,
Хур мислендин балкыйдыр йөзең нурый,
Җәмалеңә төшәр булса күзем турый, –
Шул заманда сабрым карар кыйлмаз имди.
 
 
Сәлам яздым, җаныем, сәне мактап,
Сән дә бәне яманлама, хәтер саклап;
Сән дә бәне яманласаң, үзен ятлап,
Бу дөньяны ташлап китү кирәк имди. (…)
 
 
Ник сикертдең, җаныкәем, әй, кашыңны,
Әйләндердең бәнем газиз, әй, башымны?
Һич дә бән тыя алмыйм күз йәшемне, –
Һич такъәт тоту мөмкин дәгел имди.
 
 
Диванага әйләнәдер газиз башлар,
Күземдин агадыр канлы йәшләр;
Бу сүзләргә йомшар иде каты ташлар, –
Бу йомшау сәндин һич дә кәлмәз имди.
 
 
Егълый-егълый кан урнашды бәнем күзгә,
Ышанмыйсыңмыни, җаным, шушы сүзгә?
Күрмәймүсән: сары тулды нурлы йөзгә? –
Бу сүзләргә ышанырга кирәк имди!
 
 
Бәне сәүми диеп әйтсәң – телең корыр,
Бәне ташлап ятка китсәң – Ходай орыр;
Җәһед ит144: эшең үткәч эчең борыр, –
Бер ахмакга атаң биреп куяр имди!
 
 
Имди безгә кауышырга вакыт йиткән,
Әл дә безнең гомеремез заигъ үткән145;
Кайда бар сәүгән йарын ташлап киткән? –
Кауышуны җәһед итү кирәк имди.
 
 
Атаң ятка биргәнне тоймый калма,
Үгет бирәм, җаныкәем, яхшы аңла,
Бармыйм дигән сүзеңне телдин салма, –
Бу үгетне яхшы аңлап торың146 имди.
 
 
Бу сүземне тыңлагыл колак салып,
Ятка бирү охшар микән, сәүгән калып? –
«Йөрсә иде эчеңдә утлар янып!» –
Шулай дип къәһре дога147 кыйлам имди.
 
 
Сәнең буең, җаныкәем, зифа үсә,
Бәнем йөрәк-бәгыремне шулар кисә;
Һич исемдин чыкмыйсың көндез-кичә, –
Һич тә такъәт тоту мөмкин дәгел имди!
 
 
Сәнең буең, җаныкәем, зифа үссә,
Бәнем йөрәк-бәгыремне шулар киссә,
Иртә торсам, сезнең якдыйн җилләр иссә, –
Шул җилләрдин исәнлегең сорыйм имди!
 
 
Сәнең өчен бәнем эчем утлар яна,
Бәнем йөрәк-бәгыремне чолгап ала,
Кауышуны, җаныкәем, теләп кара, –
Бер Ходаем кабул итмәс микән имди?! (…)
 
 
Торсам иде бу дөньяда сәне алып,
Сәнең өчен йөримен көеп-янып;
Һич бүтәнгә йөрмимен күңел салып, –
Бу күңелдин кайгы кайчан бетәр имди?!
 
 
Әгәр килсә яучыга сәңа ятлар,
Үзең сакланмасаң, сәне кем[ләр] саклар?
Үзең саклансаң, сәне Хода саклар, –
Бу сүзләрне яхшы аңлап торың имди!
 
 
Бу сүзләрне тота күрмә, җаным, ялган,
Сәнең кебек бар биргәнне тоймый калган148
Шул буладыр үз башыны суга салган, –
Бер баргачдин кайту мөмкин дәгел имди!
 
 
Суга киткән нәрсәне булмый алып,
Сән дә дәхи шулай булма, тоймый калып;
Гомрең буе йөрерсең көеп-янып, –
Бу үгетләр исеңә төшәр имди.
 
 
Сәүгән [ярлар] калып ятка, әй, баруың,
Андин артык утка кереп, әй, януың,
Көнен-төнен кайнар, җаным, әй, саруың! –
Гыйшык уты һич сүрелми янар имди.
 
 
Гыйшык уты янар, һич сүрелмидер,
Дөнья-галәм күзләргә һич күренмидер;
Үлгәндин соң тәүбә кабул булынмыйдыр, –
Бу гыйшыклык бар шуңарга мисаль имди. (…)
 
 
Бәне сәүсәң, җаныкәем, үзең белеп,
Бергә йөрсәк иде икемез уйнап-көлеп,
Яныңдин йибәрмәсәң үзең сөреп, –
Бәне сәүгәнең шундин беленер имди.
 
 
Әйа җаным, Сылукаем, кызыл алма,
Бән бик матур кыз диеп һауаланма149,
Сәүгәнеңдин аерылып утка янма, –
Бу мәгъшукның эше бик яман имди!
 
 
Һауалану җаиз ирмәс150 сезгә-безгә,
Һауалансаң, нәзар кыйл151 Гъәзазилгә;
Хатасыз һич кем булмас хакъдин үзгә, –
Күзе күргәнләр шундан белер имди. (…)
 
 
Әгәр барсаң, бәне ташлап, сән ятларга,
Башың төшсен сәнең яманатларга! –
Шуны язып йибәрсәм имди хатларга,
«Менә къәһр дога төшде!» дирсең имди.
 
 
Барган ирең торсайде чыбыркы тагып,
Көне-төне торса иде алып-чагып,
Сукъган йирең чыкса иде кара янып, –
Шул вакытда бән исеңә төшәрем имди.
 
 
Китерерләр сәне эшкә иртә торып,
Көне буе йөрерсән урак урып,
Ахры, бер көн бетәрсең кибеп-корып, –
Ул чакларда егълау файда бирмәс имди. (…)
 
 
Шулай бетәсең, җаныем, кибеп-корып,
Һаман эшкә йөртерләр к…ңә тибеп;
Егъларсың төп йортыңа көн дә килеп, –
Ул чакларда егълау файда бирмәс имди. (…)
 
 
Буйларыңны охшатамын зифа талга,
Тел[ләр]еңне охшатамын сөчек балга;
Бер генә алып сөйәр идем [сәне] алга, –
Аулак йирдә күрү мөмкин булса имди.
 
 
Көмеш йөзек кийәсең, әй, кулыңа,
Ука яка сапкансың, әй, муйыныңа,
Бер генә кич керә калсам, әй, куйныңа,
Бу дөньяда һич хаҗәтем калмаз имди! (…)
 
1.Нурани җәүһәр – нурлы (нурдан барлыкка килгән) җәүһәр.
2.Содурында – күкрәгендә.
3.Һәуа – монда: эрелек, тәкәбберлек.
4.Җисмең къөбурендә – тәнең каберендә.
5.Сахиб – хуҗа, ия.
6.Җире – урыны.
7.Хозурында – каршында, алдында.
8.Зәмимә – бозыклык, начар эш.
9.Булыр нәфесе зурында – нәфесе көчләвендә булыр.
10.Рәүнәкъе – нуры, яктысы.
11.Тубай (туба) агачы – җәннәт агачы.
12.Гуредан – горедан (русча – горе); кайгыдан.
13.Йөрепмез гъәфләтә һәр ан – һәр мизгелне йөргәнбез (барганбыз) гъәфләткә таба.
14.Бирйан – көйгән, куырылган.
15.Булып гирйан – елауда булып.
16.Гъөрйан – ялангач, шәрә.
17.Әүля – артык, яхшырак.
18.Вөҗүдем – барлыгым, бар булган-беткәнем; монда: бөтен күңелем.
19.Әзәл – башы һәм ахыры булмаган чиксезлек, мәңгелек; монда: яратылыш, тәкъдир.
20.Чукдыр – күптер.
21.Әгъля-гъәршә – югарыга, күккә.
22.Кяшки – әгәр дә.
23.Вәли – ләкин («вәләкин» нең кыска варианты).
24.Нар – ут, ялкын.
25.Ходауәндә – йа Хода, Ходаем.
26.Йәтимлек гъөрбәте – монда: интегү, ятимлек каңгыруы.
27.Фиракъ – аерылу, аерым яшәү.
28.Шул ан – шулвакыт, шулчак.
29.Мәхбүб – сөйгән яр.
30.Сафа мәкянедер – рәхәтлек урыныдыр.
31.Гъилләт – чир, кимчелек; бозык уй.
32.Мәүсим – вакыт, чор.
33.Нә гъәнимәтдер – а) ганимәт (казаныш) түгелдер; б) никадәре ганимәттер.
34.Хәрарәт – җылылык, эсселек.
35.Бәһар – яз.
36.Сәна – мактау (монда: Аллага мактау уку).
37.Өрпәк – бөркәнчек, бәләкәй шәл.
38.Пәҗи – мошко, киндер.
39.Карый – монда, карыш.
40.Катутка – каты утка: каты үләнгә, чүп үләнгә.
41.Йөрсәң саныңны китәреп – дәрәҗәңне (кадереңне) төшереп.
42.Дүнәлмәссең – дүнә алмассың, әйләнеп кайта алмассың.
43.Сасып, катып кунар – юылмаган килеш икенче көнгә калыр.
44.Жарга – эссегә, кызуга.
45.Биретә – имгәтә, гарипләндерә.
46.Ләзиз нигъмәтләре – тәмле ризыклары.
47.Чукдыр – күптер.
48.Хәрарәтдән – эсселектән.
49.Мәзъәррәтдән – зыяннан, чирдән.
50.Шита әййамидә – кыш көннәрендә.
51.Бөрүдәтләнсә – суынса; өшесә; салкын тидергән булса.
52.Шул ан – ул мизгелдә, шул чакта.
53.Хәуасындин – өстенлегеннән; монда: үзенә хас сыйфатыннан.
54.Мөндәфигъ әйләр – ташлар, кире кагар, монда: йокысы ачылыр.
55.Мөҗәррибләр – тәҗрибә итүчеләр, сынап караучылар.
56.Мәтълуб – таләп ителгән (нәрсә).
57.Къәлебләрдә ирер мәхбүб – күңелләрдә сөйгән (кеше) булыр.
58.Мәргуб – теләп алган (кеше, нәрсә).
59.Самавыр съәуте дилкәшдер – самоварның тавышы ягымлыдыр.
60.Сөфрәгә – ашъяулыкка, табынга.
61.Чәһрәсе – чырае, йөзе.
62.Пол – акча.
63.Бәҗа килтерәсән аный – аны урынына китерсәң.
64.Самавырдыр ирер мәзкүр – әлеге самавырдыр.
65.Ула мәнзур – күз алдында була.
66.Шәрайәтдин – шартлардан.
67.Мөсаффа – саф, чистартылган, ягъни кәрәздән суыртылган.
68.Худа – худо (русча); начар.
69.Шималә каршы – төньякка каршы.
70.Әттыйбадин бу гөфтегү – табиблардан (врачлардан) бу әңгәмә.
71.Әгълядер – югарыдыр.
72.Әүлядер – өстендер.
73.Ула мәсрур, ула хушхаль – шат була, хуш күңелле була.
74.Къәму гъәмләр – барлык гамьнәр, кайгылар.
75.Ки шадан әйләйүбән филхаль – шатландырып шунда ук.
76.Моны идән кеше имля – моны имля иткән (язган, төзегән) кеше.
77.Гафитеп – гафу итеп.
78.Вирә мәкъсудыни Алла – Алла теләгәннәрне бирә.
79.Нәҗат кыйл – коткар.
80.Сорам – сорыйк.
81.Карар кыйлма – тукталма.
82.Вәсъил итеп йөрәрмүсән – очрашу эзләп йөрерсеңме.
83.Фиракъмүсән – аерым торасыңмы, аерылгансыңмы.
84.Нәгяһ – бердән, кинәт; монда: кайчак.
85.Йыгач – агач.
86.Дәрдемә – хәсрәтемә, авыруыма.
87.Ушал – шушы.
88.Ибтида итдем – башладым.
89.Мөлякъәт көне – кавышу, күрешү көне.
90.Фиракълык – аерылышу, аерым тору.
91.Кәбаб кыйлды – куырды.
92.Садрем (садрым) – йөрәгем.
93.Садпарә улды – йөз кисәк булды, йөзгә телгәләнде.
94.Фиркъәт – аерылу, аерылышу.
95.Наре хәсрәтдин – хәсрәт утыннан.
96.Сәбил – юл.
97.Мөкъәддәр – язмыш, тәкъдир.
98.Тәзәрригъ кыйлам – ялварам.
99.Игътизар – үтенү, ялвару.
100.Къәлбемә – йөрәгемә, күңелемә.
101.Мәзълум – золымланган, изелгән, җәбер ителгән.
102.Гөл эрйасы – гөлләр клумбасы, чәчәклек.
103.Чырагының зыйасы – шәменең яктысы, нуры.
104.Талиб – укучы, шәкерт.
105.Рузый кыямәт – кыямәт көне.
106.Сандың – санадың, исәпләдең.
107.Сада салдың – тавыш салдың, хәбәр җибәрдең.
108.Йигән – ашаган.
109.Мәдехләп – мактап.
110.Сохбәт – сөйләшеп утыру, әңгәмә.
111.Бинек – себерке (русча – веник).
112.Сорауилә – соравы илә (белән).
113.Маһи рәҗәб – рәҗәб ае.
114.Тәнауел биррәли (тәнавел бир әле) – ашарга, ризык татырга бир әле (кунакка чакыр әле).
115.Гъәни – бай, хәлле кеше.
116.Нә дөньясы, нәдер динлек – ни дөньясы (байлыгы) юк, нәрсәсе дин өчен (бар)?
117.Шинлек – кимлек, түбән төшү.
118.Имрәти Нуха – Нухның хатыны.
119.Пылута – плута (плутовка): алдакчы, мәкерле.
120.Әфзале нисани – хатыннарның иң яхшысы.
121.Бедняшка – бедняжка (русча): мескенкәй.
122.Йоклашка – йоклый ашка.
123.Күгән – көйгән.
124.Пудаука – пудовка: бер пот ашлык сыя торган зур чиләк (үлчәү итеп кулланылган).
125.Ылаука – ләүкә (лавка).
126.Мәхбүб – сөйкемле.
127.Сәнлә (сәнең илә) – синең белән.
128.Кәлям – сүз, сөйләм.
129.Тирдең – тидердең.
130.Бик дилем (бик тәлим) – бик күп.
131.Сийакың – тәртибең, әдәбең, манераң, монда: кыяфәтең.
132.Ләбләреңдин сурып үбеп – иреннәреңнән суырып үбеп.
133.Һилялә охшар – яңа туган айга охшар.
134.Йенҗүйә биңзәр – энҗегә охшар.
135.Фазле берлән – рәхмәте, мәрхәмәте белән.
136.Нәзар кыйлсам – карасам.
137.Ике садрең – ике күкрәгең.
138.Хезмәт кыйлып йөрем – хезмәт кылып йөрермен (йөрер идем).
139.Һәргиз – һичкайчан, һич тә.
140.Әл дә – әле дә.
141.Җәһед итү – тырышу.
142.Мисрагъ – юл, шигырь юлы.
143.Мәдех кыйлам – мактыйм.
144.Җәһед ит – тырыш; монда: ашык.
145.Заигъ үткән – әрәм үткән, бушка үткән.
146.Аңлап торың – аңлап тор, аңлап торчы.
147.Къәһре дога – каргышлы дога.
148.Бар биргәнне тоймый калган – сөймәгән кияүгә биргәнне тоймый калган бар.
149.Һауалану – эреләнү, тәкәбберләнү.
150.Җаиз ирмәс – дөрес түгел, ярый торган түгел.
151.Нәзар кыйл – кара.
Yosh cheklamasi:
16+
Litresda chiqarilgan sana:
17 sentyabr 2021
Yozilgan sana:
2021
Hajm:
200 Sahifa 1 tasvir
ISBN:
978-5-298-04227-7
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Ushbu kitob bilan o'qiladi