Kitobni o'qish: «Ялгыз таган»

Shrift:

© Татарстан китап нәшрияты, 2017

© Гайнетдинова Д. З., 2017

Китапта Дания Гайнетдинова картиналарының репродукцияләре файдаланылды

* * *

Үткәннәргә кайтып булса әгәр…

Туган авылымнан киткәнгә дә шактый гомер вакыт үткән икән. Авыл урамнарын урап узулар, һай, әллә кайларда адашып калган… Дөрес, әти-әнине мәңгелеккә сыендырган зират капкасын елына әллә ничә тапкыр ачып, аларның кабере янында дога кылып, чардуганын, ташларын төзәткәләп, чәчәкләр утыртып, матурлап тотабыз. Менә бүген дә, гадәтләнгән йолаларны үтәп, зират капкасын ябып чыкканда, авыл башында мәңге агып ятучы гомер чишмәсен барлап килергә уйладым. Адәм баласы, еллар узган саен, үткәннәргә борылып карый. Чирәм түшәлгән сукмаклардан, еракта калган сабый чагымны табар булып, аяк киемнәремне кулга тотып, яланаяклап үткәннәргә кайтып барыш…

Һәрберебезнең үз гомер юлы, үз хатирәләре. Әйтерсең лә нәкъ менә шушы балачак сукмаклары сине үткәнеңә алып кайтыр да гомер чишмәсе юып шомарткан ташлар, чишмәнең гөнаһсыз күзләре сине янә сабый чагыңда сәяхәт иттерер сыман. Юкка гына адәм баласы, алга барыр юлы кыскарган саен, артына борылып карамыйдыр…

Үзем авыл урамы буйлап чишмәгә таба барам, ә колагымда әниемнең оя-оя казлары аваз сала сыман. Кыйгак-кыйгак!.. Күпме еллар узган, ә аларның күңелгә мәңгегә сеңеп калган каңгылдаулары әле бүген дә җанны әйдәкләп, чишмә юлына дәшеп торалар сыман. Мине янә бала чагыма кайтарып, безне онытма, дияләр сыман…

Ел башында ук дөньяга килгәнмен. Кендек әбием ызан күршемдә генә. Әниемнең тугыз баласын да бу якты дөньяга килгәндә, кендек әбием каршылаган, ә мин әти-әниемнең җиденче баласы. Ак биләүгә биләп, түрдә матчага эленгән сиртмә бишеккә салгач та, җиде тапкыр бер-бер артлы теләк теләнгән. «Әти-әниеңә Яңа ел бүләге булып тудың син», – дия торган иде кендек әбием. Инде тәпиләп киткәч, уйнарга чыккан саен, күлмәк кесәсеннән алып, кәнфите, җимеше белән сыйлый да: «Бәхетле була күр, балам», – дия-дия, башымнан сыйпый иде кендек әбием. Рәхмәт инде аңа. Үзем дә аны еш искә алам, белгән догаларымнан калдырмаска тырышам.

И-и, туган якның мәңгелек тарту көче. Безнең буын хәтерле әле. Туган туфрак, кендек каны тамган нигез һәрчак дәшеп тора үзебезне. Юкка гына җан тартмаса, кан тарта димиләрдер. Очар кошларны да җиде диңгез артларыннан туган туфрак тартып кайтара бит.

Язмыш җилләре кая гына илтеп адаштырмасын, һәркемгә туган җире, кендек каны тамган нигезе, тәпи йөреп киткән сукмаклары кадерле. Шуңадыр да без дә каз-үрдәкләр саклап үскән инеш-чишмә буйларын, җиләкле урман аланнарын, чәчәкле болыннарны сагынып яшибез. Туган ягым, гамьле бала итеп үстергән авылым да минем өчен бик кадерле һәм якын. Авылымны икегә бүлеп агучы сай гына елга ярларында авылым кешеләренең үткәне яңара кебек. Анда күпме истәлекләр, хатирәләр уелып калган. Агымсу да әйтерсең лә еракта калган сабый чак истәлекләрен, авылым тарихын җанландыра сыман. Су хәтере мәңгелек бит ул. Агымга карап, халкымның сагыш-моңын ишеткәндәй булам. Кичке уенда уйнап җырлаган көйләр, тальян моңнары яңара. Еллар узган саен, без дә, хәтеребезне чарлап, нәсел җепләребезне барлап, туган якка сәҗдә кылабыз. Туган якның киңлеге, иркенлеге, чиксез күкләрнең биеклеге сабый чагыма алып кайта да бәбкә үләне арасыннан йөгертә. Инеш буендагы таллыкта сайраган сандугачлар моңы әле дә күңелемнән җуелмаган. Без үскәндә, авыл өйләре дә ничектер җылырак елмая иде кебек. Бүген авыл шәһәрләшә бара, дисәм ялгышмамдыр. Тарихи чыганакларга күз салсак, минем туган авылым Олы Тиләҗегә XVIII йөз башларында нигез салынган дип фаразлана. Теләченең «Туган якны өйрәнү» музеенда авылымның 1873 елда төшерелгән картасын күреп куануларымны язып тормыйм. Бу картадан күренгәнчә, авылым аңарчы ук зур янгынга дучар булган икән, бу мәгълүмат нык тетрәндерде. Заманында минем бабайлар да хәлле гаилә булган. Әниемнең әйтеп калдырган сүзләре әле дә истә. «Бабаңнар бай нәселдән иде, ике катлы йортлары булган. Аскы катта кибет тотканнар», – дип сөйли иде әнием. Урыннары оҗмахта булсын… Авылым Мишә елгасының уң кушылдыгы буенда урнашкан. Ә аның бихисап күп чишмәләре ничә буын балаларын саф суы белән сыйлап, үзен шушы чишмәләргә гашыйк итте икән?! Шул чишмәләрнең берсен мин әнием чишмәсе дип атадым. Аңа багышлап җырлар, хикәяләр иҗат иттем. Һәм күпме еллар үтеп, инде үзем гомер йомгагымның очына чыгар булып сүтеп килгәндә дә, авылым чишмәләренең гөнаһсыз күзләре белән очрашам да аларның моңын тыңлап туя алмыйм.

 
Назлы җырыңнан, хәтфә ярыңнан
Мәхрүм итмә син, ятим итмә син.
Синдә уянды, синдә сафланды,
Тәүге сөюнең ядкяре калды,
Гомер чишмәсе, әй изге чишмәм.
 

Әлеге шигырь юлларын мин нәкъ менә әнием чишмәсенә багышлап язган идем. Үзешчән композитор Мансур Хәсәнов аны узган гасырның туксанынчы елларында ук көйгә салып, «Гомер чишмәсе» дигән җыр туган иде. Ул җыр танылган җырчы Айдар Фәйзрахманов башкаруында бүген дә радио дулкыннары аша яңгырый әле. Менә шул җыр тәэсирендә ялантәпи йөргән сукмактан кабат чишмәгә килешем. Авылымның югары очында, чишмә башындагы йорт нигезе безгә җылы бишмәтләр тегеп кидерүче, тирә-як авылларның да атаклы тегүчесенә әйләнгән Дәүли бабайларныкы иде. Хәзер ул нигездә башка кешеләр йорт тергезгән инде. Дәүли бабай теккән бишмәт җылысын әле бүген дә тоям сыман. Урыны оҗмахта була күрсен!.. Гомер агышы да чишмә агышы сыман. Кеше гомеренең чикле булуы гына күңелгә бераз моңсулык өсти. Нихәл итмәк кирәк, үзеңнең артыңнан оныкларың буй җиткереп килгәндә, Ходай биргән гомереңнең истәлекле мизгелләре белән куанырга гына кала…

Балачак хатирәләренең күңелдән китеп торганы да юк бугай. Болын-тугайларда көтү көткән, «уфалла» арбасы белән, әнигә ияреп, урманнан печән ташыган, җиләккә, чикләвеккә йөргән чаклар истән чыга димени?!

Әллә кайлардан танып, кешнәп каршыма йөгерүче әтием атының тояк тавышы бүген дә хәтеремнән китми. Безнең авыл юл өсте, шәһәрдән кайтучы юлаучыларны авылларына кадәр озатып куярга атын әтием миңа гына ышанып бирә иде. Ул чакларда үзем дә үсмер бала гына идем бит әле. Ә кире авылга кайтканда, бөтен дөньяга мин хуҗа. Арбага аягүрә басам да, дилбегәне болгый-болгый, җыр сузам. И-и-и, хыялый чаклар!.. Бер елны күрше авыл Сабан туенда ат чабышында да катнаштым әле. Үзем ише малайлар арасында мин бердәнбер кыз бала. Баштарак ярышка кертмәскә дә уйлаганнар иде, үземне танып белүче абыйлар ярдәмгә килде. Шунда әтием аты белән беренчелекне алуым әле дә хәтеремдә. Тәүге тапкыр бүләккә чигүле сөлге дә эләкте әле!.. Сорамыйча гына атын алып киткән өчен, өйгә кайткач, шәп кенә әтием шелтәләде үземне. Шулай да әтием күңеле белән минем өчен горур иде. Юкка гына үземне авылда калдырырга теләмәгәндер. Мәктәпне тәмамлаганда, ветеринария институтына районнан юллама да алып кайткан иде. Ләкин мин башка юлдан киттем. Адәм баласын язмышы озата йөридер. Калада төпләнеп, авылны сагынып яшәсен, дигәндер. Соңрак атлар минем әдәби әсәрләремдә һәм рәсем сәнгате аша картиналарымда яңарды. Мин аларны чабышкы итеп тә, Мишә елгасында су керүләрен дә, болын-тугайларда утлап йөрүләрен дә, колыннарының әнкәсенә сыенган чакларын да әллә ничә дистәләп ак киндергә төшерә тордым. Атлар, атлар… Үземне белә башлаганнан бирле гашыйк мин аларга. Әй ул бахбайларның тояк тавышлары!.. Кече елгада ат саклаулар, Мишә буендагы болында җилдән җитез җилдерүләр, тәүге тапкыр абыйлар белән ат иярләүләр… Болар үсмер чакның күңел түренә кереп оялаган кайбер мизгелләре генә әле. Бүген менә үземнең сабый чагыма гомер сукмаклары буйлап атлар кешнәгән кайтавазлар тәэсирендә үткәннәргә кайтып килеш.

Балачакта без һәммәбез дә рәсем ясарга яратабыз. Без үскәндә, төсле буяулар бик эләкмәде дә бугай. Авыл балалары ич. Шулай да табигатьнең гади күз белән күрә алмаган төсләрен, аяк табаннарын кытыклап үскән чирәм исенең тәмен бары тик авыл баласы гына илаһи итеп тоядыр, мөгаен. Без, хәтта күктәге болытларны да ниндидер җәнлек-җанварларга охшатып, аларга кул изи идек. Ак кәгазь бите белән төсле карандашлар кулга эләксә, тизрәк шуларны дәфтәр битендә җанландырырга ашыктык. Хәтта ясаган рәсемнәребездә чәчкәләр исен, җиләкләр тәмен дә татып була иде бугай. Рәсем сәнгате рухи үсешебезгә ярдәм иткәндер, дип уйлыйм. Бүген дә бу сәнгатьнең тәрбияви көченә ышанам мин. Юкка гына борынгы грек рәссамнары рәсем ясауны белем бирү һәм тәрбияви яктан да мөһим дип уйламаганнардыр. Чыннан да, рәсем төшерү логик фикерләүне, күзәтүчәнлекне, фантазияне үстерә. Ул хәтта үз-үзеңә ышанычны да арттыра. Мин боларны үз тормыш тәҗрибәмнән чыгып та дәлиллим. Үземнең рәсем сәнгатенә килүемне дә очраклы дип санамыйм. Бала чагымдагы үтә күзәтүчәнлегем, кызыксынуым да сәбәп булгандыр. Кызганыч, без үскәндә, авыл җирендә рәсем ясарга өйрәтә торган түгәрәкләр дә, сәнгать мәктәпләре дә юк иде. Бәлки, район үзәкләрендә булгандыр алар. Анысын мин хәтерләмим. Мәктәпне тәмамлап, калада яши башлагач, кесәмдә бераз акча булса, күргәзмә залларында йөрергә ярата идем, хәзер дә шулай. Шундагы сәнгать әсәрләре мине чын мәгънәсендә тылсымлы сихри көче белән үзенә бөтереп ала, бу халәт бүген дә шулай. Балачакта андый күргәзмәләрдә йөрү эләкмәде шул. Кайчакларда мин үземне шул картиналарның эчендә йөзгәндәй хис итәм. Еш кына буяулар, киндерләр сатыла торган кибетләргә керәм дә андагы күз явын алырлык матур буяуларга озаклап карап торам. Күп очракта сәгатьләр буе кызыгып күзәтеп торып та бер генә буяу да алмыйча чыгып китәргә туры килә иде. Һай, ул чактагы кесәнең такырлыгы!.. Шөкер, хәзер андый вакытларны еракта калган яшьлек хатирәсе итеп кенә искә алам. Бүген исә тормыш та, мөмкинлекләр дә башкачарак, вакытың гына булсын, рәхәтләнеп иҗат ит. Ә инде минем әлеге шөгылемне күреп, үземә киңәш-фикерләре белән ярдәм иткән остазларымны телгә алганда, иң беренче Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халык рәссамы Илдар абый Зариповка, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Рәшит абый Имашевка һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Газиз Гобәйдуллинга олы рәхмәтлемен. Остазларым, минем беренче шәхси күргәзмәләремне оештырып, аларны ачу тантаналарында да катнаштылар. Аларның хәер-фатихасы белән рәсем сәнгате нигезләрен тирәнтенрәк үзләштереп, бүген дә аларның әйткән киңәшләрен истә тотып иҗат итәм. Кызганыч, Илдар абый белән Рәшит абыйлар мәрхүмнәр инде, ләкин аларның мәңгелек иҗатлары мине һәрчак рухландырып тора. Авыл баласына табигать якын инде ул. Табигать үзе дә сабый бала кебек саф, үсмер кызлар сыман нәфис һәм гомер йөген сабыр гына иңнәрендә күтәрә алган өлкәннәр төсле акыллы да бит ул. Туган ягымның искиткеч гүзәл табигатен, чишмә буйларын, бормаланып аккан инешемне күпме тапкырлар киндергә төшерсәм дә, аның барлык бизәкләрен сурәтләп бетерә алмадым шикелле. Әнә чишмә сукмагы әле дә булса балачак эзләребезнең җылысын саклый сыман. Туган җиремнең туфрагы да үз баласын, әллә кайлардан танып алгандай, елмаеп каршылый, күктән кояш нурларын сибә, шаян җилләр иңнәремә кагылып үтә, әйтерсең лә әнкәм куллары!..

Чишмә башына килеп җитүгә, авылым урамына янә күз салам. Үзгәргәнсең, авылым, без сабый чактагы авыл түгел инде син… Безне читкә очырганнан соң төзелгән йортлар арасында мин үземне ятим бала итеп тоям. Үземне битәрләп тә алам шунда, юләр дә инде мин, әле һаман да ялантәпи йөгереп үскән чирәмлекләрне, челтәрле тәрәз йөзлекләрен, чигүле-кашагалы өйләрне эзлим… Авылга кереп, урам буйлап чишмәгә кадәр күпме юл үтеп тә, капка төпләрендә бер авыл кешесе дә очрамасын әле!.. Элегрәк олы юлдан ук авылга кергән кешене ак яулыклы әби-апалар, кулларын каш өстенә куеп, каршы алалар иде. Ә бүген… бүген авыл тып-тын. Авыл картлары да хәзер урамга чыгып, гәп корып утырмый. Әйтерсең лә кошлар кебек авыл балаларын ерак-еракларга очырып җибәргән дә аларның кабаттан әйләнеп кайтуларын көтә. Ярый әле, кайберәүләребез эчәр суларыбызны сагынып, балачак сукмакларын урап киләбез. Сер түгел, инде гомерләре өзелеп, мәңгелеккә китеп барганнары да шактый. Урыннары оҗмахта була күрсен, берүк.

Ә инде үзем, каланы әллә кайчан үз итсәм дә, уйларым авылга кагылдымы, таң тынлыгын ярып кычкырган әтәчләрне, яшел чирәм өстендә сары йомгаклар булып тәгәрәшкән каз бәбкәләрен искә төшерәм. Хатирәләр хуш ис бөркеп чәчкәгә күмелгән алмагачлары, шомырт, чия үскән туган нигезгә алып кайта. Урам артындагы басудан чикерткә сайравы, төннәрен йокы аралаш ат пошкырган тавышлар үзенә бертөрле шомлы да, сихри дә булып күңелне айкый. Яшелле-сарылы дулкыннар йөгерешкән басу-кырларым, инеш-елгаларым, челтерәп аккан чишмәм, көзге муллыкның амбарлар ягыннан килгән бөртек исе – һәммәсе дә хәтер экраны аша үтә тора. Үз җиреңнең шифасы иңгән тәмле чишмә суы белән сыйлану олы бәхет түгелмени? Мин әнкәм чишмәсенә үзем дә: «Адашып калган бала чагымны эзләп килдем сиңа», – дип дәшәм. Кешеләр генә түгел, чишмә дә үзе белән күзгә-күз очрашканны көтеп тора сыман. Чишмәнең гөнаһсыз күзләре хәтеребезне барлый. Ә менә бүген авыл халкы торбадан килгән суга шулкадәр ияләшеп китте ки, алар өчен, чиләк-көянтә асып, суга бару искелек калдыгы сыман тоела бугай. Кыз-кыркын су тәмен татырга өлгерми калган, ә өлкәннәрне тормыш мәшәкате баскан. Чишмәнең гөнаһсыз күзләре чиксез күкне күзли бүген. Алар яшь парларның вәгъдә бирешкән мизгелләрен сагына. Авылда әниләре чишмәдән алып кайткан сабыйларны да очратмассың. Кендек әбиләре юк бит хәзер, шуңадыр чишмәдән бәби алып кайтмыйлар бугай. Әллә Теләче базарында бизәкле көянтәләр сатучылар юк микән? Чишмә юлын күптәннән оныткан авылдашлар. Әнә яр буйлары, чишмәгә илтүче сукмак ничәмә-ничә тапкыр ишелеп төшкән дә, текә кыяны хәтерләтеп, җанны сыкрата. Чишмә суының шифасы турында оныттыгызмыни, дип аваз саласы килә. Югыйсә аның җаның-тәнеңне сафландыра торган үзенә генә хас сихри көче, шифасы әйтеп бетергесез ләбаса!.. Без, читтә яшәсәк тә, еш кына туган җиребезнең дә безне сагынып-юксынып торуына өметләнеп яшибез. Туган җир җылысы безне һәрчак яшәүгә өметләндереп тора. Авыл халкының мондый кичерешләргә бирелеп утырырга вакыты юк, күрәсең…

…Әнә кояш ерак офыкка иңеп бара. Мин дә, үземнең юлга кузгаласымны искә төшереп, янә чишмә күзләре белән очрашам да күңелемне бушатам… Минем хәтер болыннарым, ак болытлы офыклар, мәтәлчек атынып та кинәнеп туя алмаган киңлекләрем – балачак хатирәләрем сандыгында сакланган туган төбәгемдә табигатьнең үзе шикелле гадел карашлы кешеләр белән аралашып үсүемне олы бәхетем дип саныйм. Нинди генә вакыйгалар булса да, сабый чак барыбер үзенең кабатланмас мизгелләре белән истә. Күз алдымнан алкалы юкәләр арасыннан җете зәңгәр күктә пәрәвезләр күренеп китә. Күңел хисләренең дә пәрәвез җебе кебек нечкәргән мәле бу. И-и, гомернең санаулы көннәре!.. Күз ачып йомганчы үтә дә китә. Көн ачкычы – таң баскычы астында, диләр бит. Нәкъ шушы мәлдә гомер дисбесенең тагын бер төймәсен артка таба шудырып куясың. Гомер таҗыннан сибелеп калган санаулы көннәрнең берсе булган бу көннең узганыннан да кадерлерәк икәнен тоясың…

Балачак сукмакларым, кендек каны тамган газиз нигезем, яр буенда үскән тал-тирәкләрем, рәнҗеп кала күрмәгез, зинһар! Мин бүген янә сезнең янда сабыйлыкка кайттым да, кабат сезне калдырып, шаулы, бөркү калага китеп барам. Күк белән җирне тоташтыргандай кояш нурлары сибелгән табигатьнең шушы тылсымы кемнәрне генә битараф калдырыр икән?.. Адәм балаларының да кичерешләре без яшәгән җирлеккә генә сыеша алмыйдыр, алар, шушы кояш нурларына үрелеп, күкләргә дә ашадыр сыман. Югыйсә җылы яңгырдан соң, җир белән күкне тоташтырып, салават күпере сузылмас иде. Моны мин үземчә күкләрнең безне күзәтүе һәм безнең халәт-кичерешләрне үзләре белән бүлешеп хәбәрләшүенә юрыйм. Төннәрен йолдызлар атылуы да бер могҗиза ич!.. Менә шундый уйлар белән китәр юлга кузгалам. Үткәннәргә кайтып булса әгәр, дигән уем озата килә…

Дания Гайнетдинова

Повесть

 
Мәхәббәт җәмал теләмәс,
Сукырдыр аның күзе.
Утка да салыр, суга да
Бәгырьдән чыккан сүзе.
 

Авыл иртәсе

Мәктәпнең актлар залын тутырып утырган укучылар Мидхәт Фәезханов сөйләвен бирелеп тыңлыйлар, сорау бирәләр, җавап алалар иде.

Сынлы сәнгать музеенда оештырылган күргәзмәдә моннан ике ел элек Суриков исемендәге институтны тәмамлап кайткан Мидхәтнең дистәгә якын картинасы куелган булса да, ни сәбәптәндер сүз башлыча рәссамның быел гына язып бетергән «Авыл иртәсе» дигән картинасы тирәсендә куерды. Ул полотно, күрәсең, авторның иң уңышлы хезмәте иде. Студент елларында иҗат иткән рәсемнәре дә күпләрнең дикъкатен тарткан иде югыйсә.

Укучылар һәм педагоглар исеменнән рәссамны шушы очрашуга чакыра барган унынчы сыйныф җитәкчесе Мәрзия Сәмәрханова Мидхәтнең һәр сүзен күңел түренә сала торды, сорауларга биргән җаваплардан нәрсәне дә булса абайламый калмыйм дип, бар ихласын җикте. Мәрзиянең бөтен булдыгы белән йотлыгып утыруына читтән күз салучы булса, минуты-мизгеле белән төшенер иде: бөтен дөньясы белән гашыйк бу кунак рәссамга! Үрмәкүч пәрәвезенә килеп эләккән чебендәй, Мидхәт әсирлегендә туташ. Моңарчы үтә тыйнак булган Мәрзия күңелендә озак еллар йоклап яткан гыйшык вулканы уянган иде бугай. Студент елларында да үтә сабыр-салмак иде ул, укыта башлагач та, әүвәлге тынычлыгын саклый иде кебек. Бүген менә, бөтен дөньясына кул селтәп, «мәхәббәт диңгезе» нә чумарга батырчылык иткән. Тәвәккәлләгән!

Мәрзия, барыннан да битәр, рәссамның озын, төз буй-сынын ошатты шикелле, күңеленнән генә аның янәшәсенә басып-басып та карады: җилкәсеннән генә… Мидхәтнең карасу йөзен, чын ирләрчә ныклык галәмәтен дә бик килештерде туташ. Куе кара кашлар, зур коңгырт күзләр. Аларны куе озын керфекләр камаган. Төз борын, кырыслык сиздереп торган иреннәр, ихтыяр көчен искәртүче ияк.

Әгәр тормышта тышкы чибәрлек хәлиткеч нәрсә була алса, Мәрзия дә рәссамга тиң матурлыкка ия. Озынчарак йөз, багалмадай алсуланган бит очлары аның йөзен нурландырып тора. Күзләре зәңгәр. Иреннәре пешеп тулышкан чиядәй. Чәч дулкыннары күңелен биләп алган рухи халәтенә ишарә диярсең. Чигә бөдрәләре теләсә кем йөрәген урап алырлардыр кебек. Сөйләшүе чишмә чылтыравын хәтерләтә. Кешеләргә мөнәсәбәтенең бик мөлаем, үтә нәзакәтле булуы сокландыра. Ә бит матурлыкны саклар өчен дә гашыйклык дәрте, үзеңнең кемгәдер кирәклегеңне тою, үзеңне бәхетле хис итү сорала…

Мидхәт «Авыл иртәсе» нә кагылышлы сорауларга җавап тота.

– Бу картина хыялымда күптән йөри иде инде. – Рәссам тоныграк тавыш белән һәр сүзне аермачык әйтеп сөйли, җөмләләрдә мәгънәви басымны дөрес итеп куя. – Авылны яратудан туды ул. Шәһәрдә туып үссәм дә авылда әниемнең туганнарында еш була идем. «Идем» дип, хәзер дә мин әледән-әле кайтып торам Мишә буйларына. Авылның урманын, болыннарын, иген үскән басуларын, инешләрен, халкын яратам. Гадиләр, ярдәмчелләр, гаҗәеп эшчәннәр, туры сүзлеләр, җор теллеләр. Кирәгендә төрткеле дә була беләләр. Әкияткә бик һәвәс кешеләр, җыр яраталар. Араларында шәп җырчылар да байтак. Авыл егетенең җәйге таңда җырлап кайтуын бер тыңлау да дәртләндергеч илһам бирә. Үз авылларына мәхәббәтләрен төчеләнеп түгел, матур җыр белән, осталыклары белән раслыйлар. Авыл халкы арасында шундый осталар бар, аларны рәссам дими мөмкин түгел. Мин кайта торган авылда йортларның шактые агач челтәргә төренгән. Алтын куллы авыл агайлары шулай бизи аларны! Шундый йортларның икесен, аларның тәрәзә йөзлекләрен, капкаларының, ишек-баскычларының бизәлү үрнәген сез минем картинада да күрдегез. Авыл осталарының күңел балкышы булган ул бизәкләрне мин офыктан күтәрелеп кенә килә торган кояш балкышы белән бергә янәшә күрсәтергә теләдем. – Мидхәт, азга гына сүзсез калып, залны күздән кичерде. Әйткәннәрем барып ирешерме, дип каравы иде, күрәсең. – Урамның киңлегенә игътибар иткәнсездер?! Чулпан авылының урамнары чыннан да киң, якты. Мин исә моны басым ясабрак та сурәтләдем. Төшенәсездер дип уйлыйм, урам киңлеген һәм матурлыгын мин кешеләрнең җан иркенлегенә, күңел киңлегенә, рухи матурлыгына параллель куярга телим. Олы җанлы кешеләрне күрсәтүдә бер тәңгәллек эзләвем бу. Олы җанлылар дип авыз тутырып әйтәм, ник дигәндә, алар туган туфракка тугрылыклы, авылларны саклап тоту өчен җан аталар. Безнең халык туган туфракның кадерен бик белә, кендек каны тамган нигезен күз карасыдай саклый. Татар авыллары бөтен, төзек, чиста.

Картинада вакытның бик иртә икәнлеге дә аңлашыладыр. Кояш чыгып кына килә. Эш өсте. Уракка төшкән көннәр. Көтү инде чыгып киткән. Ферма савымчылары – җәйләүгә, механизаторлар комбайннары янына китеп баралар. Мин ни дәрәҗәдә хаклымындыр, әмма картинамда Чулпан авылының чын кешеләрен чагылдырдым. Алар үзләрен таныдылар, рәхмәт, диделәр. Фотографиягә тартым булмыймы диючеләр табылыр. Минемчә, юк, булмый. Чөнки бу кешеләрне типиклаштырып торасы юк, һәркайсы – бик күркәм шәхес. Тормыш дөреслегенә дә, сәнгать чынлыгына да хилафлык кылмадым, дип уйлыйм. Композициянең ике планлы булуын да искәргәнсездер. Алгы планда – кешеләр, алар көн күрә торган йортлар, каралты-кура, бакчалар. Икенче планда – шушы хезмәт, иминлек, мәхәббәт дөньясын кочып алган биек, саф күк йөзе, ерактан томанланып күренгән урманлы елга яры…

– Портретлар ясау белән күптән шөгыльләнәсезме? «Әнием» портретын язганда, нинди хисләр кичердегез? Авыр булдымы аны ясау?

Мидхәтнең җавабы бик гади иде:

– Рәссамлык юлым портретлардан башланды да бугай. Сәнгать мәктәбенә йөргәндә үк, сыйныфташларымның, хәтта укытучыларымның рәсемнәрен ясый идем. Шуннан китте… «Әнием Тәгъзимә Фәезханова» – портретның тулы аталышы шулай – институтта укыганда ук язылды. Ике елга сузылды ул. Каникулларга бик сагынып кайта идем әнием янына. Ул ике апама һәм миңа бөтен гомерен багышлады. Лаеклы ялга чыкканчы, гомере буе производствода эшләде, шәһәрне су басудан саклау оешмасында. Әтием дә шунда йөзмә кран машинисты иде. Иделдә көчле давыл вакытында кран авып һәлак булды. Мин җиде яшьтә генә идем әле. Безне әнием ялгызы үстерде. Шуңа да аңа ихтирамым зур… Кеше үз әнисен бик якыннан һәм бик яхшы белә бит инде. Менә шул хәл портрет язуны кыенлаштыра да икән. Парадокс кебек, әйеме? Күп белү комачау итә булып чыга. Тормыш материалы останың хыялын чикли дип әйтимме?..

Мин әгәр дә болай дисәм гаҗәпләнмәссез бит: безнең дәүләт хатын-кызларның һәр буынына конкрет бер вакытта үзе өчен генә файдалы урынны һәм рольне биреп килде. Егерменче елларда, хезмәт мәйданында эшче куллар җитәрлек чагында, гаилә мәшәкатьләренә генә чумып яшәүче хуҗабикә хөрмәттә булган. Аннары бишьеллыклар төзелешләрендә бетон изү өчен эшче кулларның кирәге тугач, кызыл кыекча бәйләгән хатын-кызларны алга чыгарганнар. Хатын-кыз – тракторчы, хатын-кыз – ташчы, хатын-кыз – юл ремонтлаучы… Өйдә генә мәшгульләргә кимсетеп карау башланган. Югары квалификацияле кадрларга зарурият булмаганда, кызларны югары уку йортларына алуны да чикләгәннәр. Инженерларга зур хаҗәт тугач, хатын-кызларның укуын хуплау нык сизелгән. Ул еллардагы плакатларда култык астына китаплар кыстырган кызлар елмаеп тора.

Тора-бара бездә казна эше белән гаилә, өй мәшәкатьләрен үреп алып баручы хатын-кызга мәдхия җырлау гадәте керде. Бүген дә шулай әле. Ә менә базар мөнәсәбәтләре дигән нәрсәгә күчү җәһәтеннән эшсезлек үзен сиздерә башлагач, тагын өйдә генә мәшгуль хуҗабикәләрне хуплау китәчәк… Мин әнием портретын язганда, производствода да сынатмаган, шул ук вакытта гаиләдә дә бик өлгер затны күрсәтергә теләдем. Аннан соң бит сәнгать ул әле иҗтимагый трибуна гына түгел, аның тамашачы җанына һәм уйларына килеп тоташучы хасиятләре бар.

Аннары яшьләр Мидхәтнең бүгеннәрдә нинди картина язуы белән кызыксындылар.

– Соңгы айларымда бүгенге көн темасыннан чигенеп торам әле, – дип җавап бирде рәссам. – Үткәннәргә кайттым. Үткән чордагы мәхәббәт темасына. Бәхетсез сөешү, фаҗигале гыйшык темасы тынгы бирми башлаган иде. Сез беләсез инде, дөнья әдәбияты мәхәббәт трагедияләрен күп тасвирлый. Ромео белән Джульетта, Таһир – Зөһрә, Кузы Күрпәч белән Баян-сылу, Нарспи белән Сетнер… Безнең татарда исә Галиябану белән Хәлил. Менә мин шул темага «Атылган мәхәббәт» дигән картина язып бетереп киләм. Шуңа ясалган эскизларның берничәсен монда да алып килдем…

Рәссам укучыларга берничә эскиз таратты. Алар кулдан кулга, рәттән рәткә киттеләр. Егетләр-кызлар рәсемнәрне караган арада, Мидхәт мәктәп директоры белән нидер сөйләшеп алырга өлгерде. Эскизлар кире әйләнеп кайткач, укучылардан берсе сорап куйды:

– Мидхәт абый, тәмамланып бетмәгән булса да, менә бүгенге хәлендә «Атылган мәхәббәт» не карарга рөхсәт итмәссезме? – диде.

Мидхәт көлемсерәп җавап бирде:

– Рәхим итегез. Хәрби сер түгел ләбаса. Минем остаханәм, әнә Мәрзия апагыз белә, Зур Кызыл урамында.

Рәссамның үз исемен телгә алуы Мәрзияне ялкын урагандай итте. Аның бит урталары янып чыкты, тыны кысылгандай булды. Үз халәтен укучыларга сиздермәскә тырышып, башын тәрәзә ягына борды. Ә үзенә бик рәхәт иде, «Мәрзия апагыз» дигәннең сихри ләззәте бар төсле тоелды.

Очрашу тәмамланып кайтырга кузгалгач, Мидхәт белән Мәрзиянең юллары бер тарафка булып чыкты. Рәссам – Фатих Әмирхан урамында, укытучы туташ Рәшит Мусин урамында тора икән. Тимер юл вокзалыннан бергәләп кайттылар. Мәрзия белән Мидхәт бер тукталышта төште. Бераз җәяү генә үтәрмен, һава сулавым шул булыр, диде Мидхәт. Һәм, әлбәттә инде, әдәп йөзеннән кызны үз өйләренә тикле озата китте.

– Мин очрашуда бөтен биографиямне диярлек сөйләп бетердем шикелле, – дип көлемсерәде Мидхәт. – Гел шулай туры килә. Сертотмас Үрдәк шикелле… – Аннары ул тиз генә сорауларга күчәсе итте. – Сез кемнәр белән яшисез, Мәрзия? Әтиегезнең исеме белән эндәшкәләделәр, хәтерләп кала алмадым…

– Мирфатыйх кызы, диләр… Тик, зинһар, исемем белән генә әйтегез…

– Килештек.

– Әти күптән түгел генә вафат. Бик иртә китте. Чернобыль катастрофасы нәтиҗәләрен бетерешергә дип җибәргәннәр иде. Ихтыяри-мәҗбүри… Дүртенче блокка саркофаг кидерүдә катнашты. Радиация зәхмәте нык суккан булып чыкты. Тик бер ел үттеме икән, сырхаулады. Сулды, кипте. Кан рагы алып та китте үзен… Хәзер әнием белән икәү. Ул да яңарак кына пенсиягә чыкты. Һөнәре – акушерка… Абыем бар. Инженер. Әүвәлге исеме белән әйтсәк, Нижний Новгородта… Шулай да сезнең иптәшегез белгече буенча кем, сер булмаса?

Дөресен әйткәндә, бу сорауны ишетәсе килми торган чагы җитте инде Мидхәтнең. Гомер юлындагы баганаларның егерме җидесен санап узды, һаман буйдак әле. Тик кызыксынган кешенең соравын гаепкә алмады, уенын-чынын бергә үреп җавап бирде:

– Хатынымның кем буласын, нинди һөнәргә ия адәм икәнлеген күрәзәче генә әйтмәсә, Мәрзия, үзем бихәбәр кеше бит әле мин. Өйләнергә вакыт таба алганым юк…

Мәрзия чаялана төште:

– Бик сайлаучан, димәк, сез. Тиңегезне таба алмый интегәсездер.

– Алай дию бик үк дөрес булмастыр, мөгаен. Шулай да бер-береңә туры килеп бетмәү очрагы баштан узды. Институтны тәмамлар алдыннан…

– Анда торып калырга ризалашмадыгызмы? Казанны, Татарстанны бик яратам, дисез бит. Аның Казан килене булып провинциягә кайтасы килмәгәндер.

– Мәсьәлә тирәндәрәк иде, Мәрзия. Ул рус кызы иде.

– Тәгъзимә апа бик каршы килдеме?

– Әни күңел эчкәресеннән риза-бәхил булмаса да, кистереп каршы төшмәс иде. Мин димәгән сулышы юк аның. Кызның әти-әнисе якын да килмәделәр.

Мәрзиянең йөзенә көтелмәгәндә кырыслык чыкты. Чибәрлеген артка тибәрә язарлык кырыслык. Гаҗәеп җитди итеп, бүтән фикергә урын калдырмаслык төстә әйтеп тә салды:

– Бик дөрес эшләгәннәр. Минемчә, катнаш гаилә – пешмәгән борчак боткасы ул. Һәммә милләт вәкилен чын күңелдән ихтирам итәргә кирәк, әмма өйләнешеп түгел. Һәр халыкның үз каны, үз сүле, үз рухы. Аларны кушып, винегрет ясауның азагы хәерле булып бетми…

– Мин хәзер үзем дә шул карашта ныгып барам төсле.

Кызның чыраена янә яктылык сирпелде.

Алар тагын күрешергә сүз куешып аерылыштылар. Очрашу теләген һәм көнен Мидхәт башлап әйтте. «Атылган мәхәббәт» не карарга теләгән егет белән килегез, диде. Бу кадәресе бик бәләкәй генә дипломатия иде бугай.

Мидхәт белән саубуллашып киткәч тә, Мәрзия капыл гына өйгә кермәде, тугыз катлы йортның ишегалдындагы бакчада эскәмияләрнең берсенә барып утырды. Җыйнак күн сумкасыннан блокнотын алып, бүгенге очрашуда Мидхәт сөйләгәннәрдән теркәп куйган юлларны күздән кичерде. Ике ел элек кенә педагогия институтының филология факультетын тәмамлап чыккан яшь педагог өчен искитәрлек яңалык юк иде анда. Әмма аларны ул әйтте бит, ул! Хатын-кызларның һәр буынына урын һәм роль биргәндә, дәүләтнең үз мәнфәгатен генә күздә тотуы турында бик дөрес әйтте ич! Бүгеннән Мәрзиянең тойгыларын биләп алган рәссам үткәннәргә дә, киләчәккә дә үзенчә карый…

Май азагы көннәренең берсе үтеп бара. Кояш, баерга җыенып, аксыл-зәңгәр болытлар артында калды. Көн сүнәр тараф алсуланып тора башлады. Шул алсулык Мәрзиягә яңа көн тугандагы манзара булып тоелды.

Хикмәтле бит ул кеше йөрәге дигәнең, кичне иртә итеп күрергә дә күп сорамый. Мондый минутларда, Такташ бабагыз әйтмешли, җенеснең канда уйнавы, нәселнең канда хәрәкәте, канның омтылышы… дулавы башлана.

Яшь юкәләргә дә һичкайчан булмаганча сөеп карады Мәрзия. Алардагы сыек яшел яфракчыкларның һәркайсын аерым-аерым сөясе килде.

Азрак тынычланган төсле булгач, эскәмиядән салмак кына күтәрелде, киемнәренә туры китереп сайланган туфлиләренә карап куйды һәм вак адымнар белән үзләренең подъездына юнәлде. Дүртенче каттагы, үз фатирларына күтәрелде. Лифтка кереп тормады. Анда басып, ябылып торган секундлар аның җанында бөтерелгән якты хисләрне кыерсытырлар төсле тоелды.

Әнисе Зөлхиҗә ханым кызындагы эчке бер януны шундук абайлады.

– Берәр шатлыклы хәбәр алып кайттыңмы әллә, кызым? Җаның бәйрәм итә кебек күренә, – диде.

– Шатлыгым шул: танылып баручы рәссам белән очрашу үткәрдек. Мидхәт Фәезханов дигән егет. Очрашу бик әйбәт үтте. Укучылар да, укытучылар да канәгать булды. Директорның да күңеле түгәрәкләнде, җиренә җиткереп оештырдың, рәхмәт, Мәрзия Фатыйховна, рәхмәт, сеңлем, – диде.

– Ярар, бик әйбәт булган. Ахыры да хәерле булсын! Ашым әзер, юын да утыр.

– Әлегә ашыйсым бер дә килми, әни. Бер чынаяк чәй генә эчәм дә…

Шуннан ни эшлисен әйтмәде, ник дигәндә, үзе дә белми иде. Алай гынамы! Үзенең мондый хәлдә калуын да аңлый алмады. Унҗидедә чагы түгел лә инде! Егерме дүртен тутырып килә. Үз-үзенә икърар кыласы килмәсә дә, сазаган кызлар сафына күчеп баруын бик чамалый һәм шуңа күрә тымызык бер көенү белән көенә иде. Менә шундый чакта килеп чыкты бит әле Мидхәт дигән егет асылы…

Мәрзия шәбәеп киткән уй-хыялларны тезгенләргә дә маташты. Йә, күрде ди ул Мидхәт Фәезханов дигән рәссамны. Ул иптәш аны өенә чаклы озата да килде, тәмләп сөйләште дә, ди. Янә күрешергә дә вәгъдәләштеләр, ди. Шуннан? Мәрзиянең еракка китәрдәй план-исәп корырга җирлеге бармы соң әле?! Рәссам егет үзе Мәрзияне якын да итте, ди. Улы дип сулыш алмаган Тәгъзимә ханым нинди күз белән карар бит әле?! Баласын дөнья тоткасына чутлаган аналар еш кына яшьләрнең юлына таш булып ятмыйлармыни?!

12 487,50 s`om