Kitobni o'qish: «Бүре баласы Чатан»

Shrift:

ХӨРМӘТЛЕ УКУЧЫМ!
(Кереш сүз)

Сезнең хөкемегезгә бу юлы тәкъдим иткән повесть һәм хикәяләремне яза башлаганчы, мин әүвәл аркама биштәр асып, иксез-чиксез зур һәм киң илебезнең бер башыннан икенче чигенә кадәр йөреп чыктым; булмаган җирем, аяк басмаган почмагым калмагандыр. Сәяхәт итү дөньяны колачлы тануымны, фикерләвемне баетты. Туризм күңел офыкларымны киңәйтте. Туган илебез, яшәгән җиребез, чыннан да, иксез-чиксез киң, соклангыч матур һәм гүзәл безнең! Нәкъ менә шушындый сәяхәтләрдә үзеңне Галәмдәге Җир дигән планета вәкиле, Кеше итеп тоясың. Күңелләрдә ирексездән шушы җирнең бүгенге хәле, аның киләчәге турында уйлана башлыйсың. Уйланырлык та шул…

Табигать-анабыз без кешеләргә акыл биргән, фикерләү өчен ми, бер-берең белән аралашу, рәхәтләнеп сөйләшү өчен тел биргән. Алай гына да түгел. Табигать-анабыз Җирдә кешеләр күңелле яшәсеннәр, рәхәтләнеп тормыш корсыннар дип, безгә бихисап тереклек ияләрен, ягъни кош-кортлар, җәнлекләр, хайваннар дөньясын бүләк иткән.

Кайчакларны мин үз-үземә шундый сорау куям: «Табигать безгә бүләк иткән мөмкинлекләргә тугры калып, бик рәхмәтле булып яшибезме? Үзебез утырып тирбәлгән мәңге яшел агачның ботагына балта чапмыйбызмы?»

Кызганычка каршы, Кеше дигән олуг затыбыз соңгы вакытларда үзен Җирдә аеруча әдәпсез, дуамал тота башлады. Сәяхәтләрдә йөргән чакта ук минем башыма «Дөнья искиткеч матур, әмма бу гүзәл табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк» дигән фикер килде. Беренче чиратта безгә Җир йөзендәге Тереклек белән бик сак булырга кирәк. Әрем – чүп үлән, кычыткан кулны чага, аларны йолкып ташларга кирәк, төлкеләр хәйләкәр – кетәклеккә кереп, тавыкны чәлдерәләр, бүреләр ерткычлар – сарыкны урлыйлар дип, барысын да юк итә башласак, безгә Җир дигән матур планетада япа-ялгыз калу куркынычы яный.

Минем өчен Табигатьтә бер генә артык тереклек иясе, артык җан юк. Табигать аларның һәркайсын, һәр төрен бик белеп яралткан. Мин беренче чиратта каурый канатлы, дүрт тәпиле, җитез тояклы, очлы мөгезле, азау тешле кече туганнарыбыз – терлекләр һәм кыр-урман киекләре турында яза башладым. Күп санлы сәяхәтләремдә алар белән аралаштым.

Табигать турында язганда, дөньякүләм танылган классиклар В. Биянки, М. Пришвин, А. Куприн, А. Чехов, Ф. Купер, Дж. Лондон, В. Песковтан үрнәк алдым. Һәм бу изге жанрны көчәйтү максатында, үземнән дә бераз яңалык өстәргә тырыштым. Минем әсәрләремдәге геройларым – энҗе чәчәкләр дә, күлдәге балыклар да, көтүдәге атлар-елкылар да, хәтта бүреләр дә, үз-үзләре белән сөйләшүләре бер хәл, алар минем белән дә рәхәтләнеп әңгәмә коралар, катлаулы диалогларга керәләр. Моңа бер дә гаҗәпләнмәгез. Аларга сүз катып карагыз. Әгәр аларны сөйсәгез, яратсагыз, сез дә хайваннар, үсемлекләр, кош-кортлар белән рәхәтләнеп сөйләшеп китәрсез. Алар үз телләре аша без кешеләргә дөньяда яшәү теләкләрен җиткерергә тырышалар. Һәр тереклек иясенең яшәргә хакы бар! Табигатькә карата миһербанлы булыгыз! Кыерсытмагыз! Рәнҗетмәгез!

Повесть

БҮРЕ БАЛАСЫ ЧАТАН

Газинур берсеннән-берсе чибәр, берсеннән-берсе уңган ике кызы – Гөлшат һәм Айгөл белән, кеше-кара гына түгел, хәтта кыр тавыгы да уза алмастай куе урман-чытырманлыкны кичеп, кәләпүштәй җыйнак, бар почмакларын җылы кояш нурлары иркәләгән-назлаган, бик тә аулак бер аланга килеп чыкты. Абау! Бер якта – башың әйләнердәй хәтәр, менә-менә убырылып-ишелеп төшәргә әзер текә яр. Аста тирән чокыр төбендәге сазлыктан чыпчык тезеннән генә инеш саркый. Кыл урталыкта, кәкре-бөкре озын тамырларын күккә ямьсез чөеп, байтак еллардан бирле биредә тәмам сөяк булып кипкән, тораташ булып каткан карт имән ята. Аны кайчандыр әллә шаярып кына яшен сугып киткән, әллә дуамал давыл аударганмы? Иртәнге чыкка чыланып, билдән чат су булып, шушы аланга килеп керсәләр – тамаша! Әлеге имән тирәли бер өер эт-маэмай балалары мәш килеп әүмәкләшәләр. Дөнья матур, дөнья киң боларга. Әнкәләре дә тапкан бит оя корырга шундый аулак почмак! Бик акыллы җанвар булса кирәк.

Көчекләр, онытылып, нәкъ балаларча әүмәкләшүләрен беләләр. Бернидә гамьнәре юк. Соңыннан, еллар узгач, һәркем сагынып искә алган бер хәсрәтсез, бер кайгысыз бәхетле балачак шушы буладыр инде ул. Газинур һәм аның апалы-сеңелле кызлары кичләрен, үз аланнарыннан торып, шушы шыптыйларның чәң-чәң килүләрен ишеткәннәр икән. Имәндә булып чыкты бит чикләвек!

Көтмәгәндә, уйламаганда гына берәрсе килеп чыгып аяк басышлы түгел шул бу аулак алан. Ай-яй! Шуңа күрәдер көчекләрнең дә бернидә гамьнәре юк. Җаннары тыныч. Әүмәкләшеп-әүмәкләшеп, рәхәтләнеп уйнауларын беләләр. Газинурның кызлары бермәлне аларга хәтта бераз кызыгып та карап тордылар әле. Көчекләр, ара-тирә бөтенләй кызышып китеп, бер-берсенең колагын йә тәпиен тешләп алалар. Колагын йә тәпиен тешләткәне шундук бөтен урманга шар ярып чинап җибәрә. «И-и, син! Елакның елагы икәнсең! Чебен тимәс чер итәр икәнеңне белмәдек бит. Белгән булсак, уенга да катнаштырмаган булыр идек» дип, башкалары аңа тәпи янап та алалар. «Чинарлык булгач, кермә безнең арага! Бер читтә генә утырып тор!»

Ә тегесе: «Сезгә шул тешләшергә генә булсын. Әйем, уйнамыйм мин сезнең белән», – дип үпкәләп, читкә үк китеп утыра. Аннары, үпкәсен шунда ук онытып, янәдән иптәшләре арасына килеп кушыла.

Көчекләр арасында берсе, иң матуры, кара, әй, күзгә күренеп кәегрәк. Җитмәсә, бераз чатанрак та бугай әле. Анысы уенга да юньләп катыша алмый: атлый да абына, атлый да егыла. Монысы әнкәләренең иң сөйгәне, иң яратканы, төпчеге бугай. Төпчекләр һәрчак шулай бераз кәегрәк була, ахры, алар.

Көчекләрнең гамьсез уйнауларын килештереп карап торганнан соң, кара, әй, бик ишле түгелме соң болар, дип куйды үзенә үзе Газинур. Бармакларын бөкте, саный башлады. Берәү, икәү, өчәү… Абау! Җиде үк түгелме соң? Бу тикле тиктормасларны әнкәләре ничек туендырып өлгерә икән? Бичара ана ул кадәрен үзе генә белә булыр. Хәер, балалары күплегеннән кайсы ана зарлана инде? Шатлана, сөенә генә. Ана өчен балаларының кайсы да – саф энҗе бөртеге бит! Балалар менә шул хакыйкатьне беркайчан исләреннән чыгармасалар икән алар…

Алар ерып чыккан куелыктан алан бик яхшы күренә. Маэмай балаларының өннәре кайчандыр җил-давыл аударып ташлаган әлеге карт имән куышында икән. Җылы, бик ышык җирдә. Өн алдында, ике-өч җирдә, чүмәлә-чүмәлә булып, сөяк өемнәре ята. Әнкәләре өстерәп кайтканда, алар арасында симез итле, майлы-сеңерле, татлы җелеклеләре дә булгандыр. Бу шайтан чыбыкларына аларны ташып кына өлгер. Сөякләрне бик оста кимереп, тәмам ялтыратып, шомартып бетергәннәр. Яңаларын ташый тор. Аягың талса да, табаныңа ут капса да зарланма. Монысы – ананың изге бурычы.

Көчекләрнең, әйе, анда-монда эшләре юк, әүмәкләшеп уйнауларын беләләр. Ара-тирә, әйе, үпкәләшеп тә алалар. Барыннан күбрәк әлеге чатан тәпигә эләгә. Абыйлары күбрәк аны кыерсыталар. Кайда да, хәтта кешеләр арасында да шулай бит ул. Өлкән абый-агайлары төпчек туганнарын, үзенә аерым бер ярату белән яратсалар да, үзләре дә сизмәстән кыерсытып та куйгалыйлар. Күп чакта, син әле кечкенә, бездән дә акыллырак булып кыланма, дип. Кылансаң, кирәгеңне дә хәзер аласың. Үзеңнән өлкәнрәкләрне кечкенәдән үк ихтирам итәргә өйрәнеп үс! Тормыш нигезе шундый хакыйкатькә корылган.

Боларга хәзер дүрт-биш атналар бардыр, артыграк булмаса. Көчекләр дөм сукыр булып туалар бит. Аларның күзләре ике атналардан соң гына ачыла. Ә бу шыптыйларның күзләре кесә фонарьлары уты кебек уйнап торалар.

Бу нарасыйларның гамьсез уйнауларын тын да алмый күзәтеп торганнан соң, Газинур «кхым! кхым!» дип тамак кырды. Шул җитте. Көчекләр башта шып булдылар. Аннары, уеннарын ташлап, өннәренә йөгерделәр. Әлегә болай хафага төшәрлек нәрсә күренми. Аларга берни дә янамый. Бераздан, өннәреннән башларын тыгып: «Әй, сез кемнәр буласыз? Без сезне белмибез, танымыйбыз. Безнең аланыбызга ни дип килеп чыктыгыз? Йөрмәгез монда безне шикләндереп, куркуга салып!» – дип, кисәтүле-янаулы тавыш белән чәң-чәң килделәр. Үзләренә күрә генә түгел болар. Әнә ничек ризасызлык белдерәләр. Янәсе: «Ни калган сезгә монда? Менә әниебез кайтып кермәсме әле?! Ул – кайтса, күрсәтәчәк әле сезгә күрмәгәнегезне! Безнең аланыбыздан үкчәгезне күтәрегез тизрәк!»

Көчекләрнең әлеге абына-сөртенә атлаган иң кечерәге генә, аларны күреп, әллә ни өрекмәде. Уйнаган җирендә утырып калды. Аннары, бөтенләй кыюланып китеп, күптәнге танышларын очраткандай, Гөлшат белән Айгөл апалары каршына килеп утырды. Башын бер яккарак янтайтып, аларга төбәлде. Янәсе: «Берегездән-берегез матур апалар, сез кемнәр буласыз соң? Безнең аланыбызга каян килеп чыктыгыз? Мин үзем сезне күрүемә чиксез шат. Сезнең белән танышырга буламы?»

– Син, бәләкәч, ай-яй кыю малай күренәсең, – дип, Айгөл, иелеп, аны кулына алды. – Әтием, менә монысы бигрәк матур, – дип, көчекне башыннан сыйпап, аны күкрәгенә кочты.

Тегесе дә тартынып-нитеп, тыпырчынып тормады. Айгөл апасының куенына йомшак курчак булып сыенды.

– Ә тәпиләре менә ничек йомшак! Күзләре ничек матур итеп карыйлар. Абау, ә менә борыны боз кебек салкын. Әтием, бу бәләкәч авырмыймы, аның температурасы юкмы икән? – дип сорады Айгөл.

Шунда Газинурның йөрәге жу-у-у итеп китмәсенме. Болар бит! Болар бит көчекләр түгел! Болар – теп-тере бүре балалары! Менә сиңа мә! Газинур һәм кызлар, үзләре дә сизмәстән, бүре оясы өстенә килеп чыкканнар. Айгөл кочагында да маэмай – эт көчеге түгел, ә теп-тере бүре баласы. Чү, саграк була күрсен. Өннәре авызыннан башларын тыгып, хор белән чәң-чәң килүчеләр дә – безнең як урман-далалары җанварларының иң дәһшәтле соры бүре балалары! Ай-яй-яй! Нишләргә хәзер?

– Борыннары салкын булганда, алар тап-таза була, кызым, – диде Газинур. – Борчылма. Синең кочагыңдагы бәләкәч тә тап-таза. Ләкин кочма, хәзер үк җиргә җибәр үзен.

– Әтием, бу бәләкәчне әллә үзебезнең аланга алыйкмы? Бигрәк матур бит. Безне дә ошатты…

– Ярамый! – диде Газинур. – Хәзер үк җиргә төшер үзен!..

– Әтием! Үтенеп сорыйбыз.

– Ярамый булгач ярамый! Җибәр! Тизрәк китик бу аланнан… Киттек, киттек! Үзебезнең аланга төшәбез.

* * *

Газинур мәктәптә укыган елларында, үзләренең Кара Чишмәләрендә җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, алардан биш чакрымнар ераклыктагы Түбән Чыршылы авылына барып укып йөрде. Мәктәпләрендә көнаралаш үткәрелгән төрле чараларда актив катнашып, концертларда җырлап, спектакльләрдә уйнаганнан соң, авылларына берүзе генә кайткан кичләре күп булды. Ике авыл арасында калын гына урман бар. Халык әүвәл-әүвәлтеннән «Бояр урманы» дип йөртә аны. Менә шул урманда бүреләр күп үрчегән, дип сөйли халык. Барын да бар инде. Берара шул урманнан өерләре белән төшеп, колхозның сарык фермасына бәреп кереп, сарыкларны буып чыкканнары булды. Ә һөҗүмнәре уңышлы чыкмаганда, авыл урамында очраган этләрне дә урлап киткәлиләр. Газинур, менә шул бүреләрдән саклану чарасы итеп, букчасында өч ел рәттән бер бәйләм коры чыра йөртте.

Ул чорларда бер бөртек шырпының баш бәясе торган чагы. Алыйм дисәң, кибетләрдә дә юк. Китап-дәфтәрләр йөрткән букчасында, нәни генә киндер янчыкта, игәү кисәге, чакматаш, өстендәге куфайкадан йолкып алган коры мамык кисәге дә йөртте. Ул кайтасы юл өстенә бүре-мазар чыгып утырса, Газинур, тиз генә шул чакматашны алып, мамык кисәгенә ут төртеп, чыраны кабызырга тиеш. Әнисе чыраларны, бәйләү энәседәй юка итеп, тик кара чыршылардан гына телә. Чөнки кара чыршыдан телгән чыралар бер дә галәмәт яналар. Әй-й-й, шушылай чытыр-чытыр очкыннар чәчрәтеп янган чыраны күрсәме?! Күңелендә иң усал ният булган бүре дә, шундук коты алынып, качу ягын караячак. Хәзерге бенгаль утлары тагын да күбрәк очкыннар чәчәр иде дә. Бүреләрнең котын шундук алган булыр иде. Ул чакларда бенгаль утлары юк иде шул әле. Букчасында гел бер бәйләм чыра йөрткәнгә, сыйныфташлары ничек кенә шаяртмадылар, ә Газинурның үзен «Чыңгыз хан гаскәре укчысы» дип тә йөрттеләр.

Бу чыра бәйләменнән ул үзе дә бик туя иде. Алып чүплеккә ташлаган чаклары да булды. Әмма әнисе Бибинур апай улының букчасына аларны сиздерми генә тагын салып куя иде. Алай да кара чыршыдан телгән чыраларның кирәге чыгып куйды бит. Ул язны аларның мәктәбендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә узды. Шул кичәдән соң бер сыйныфта укыган күрше кызы Кадрия белән кайтырга чыктылар. Март ахыры, апрель башлары. Аяк астын чак кына чираткан. Бик матур айлы кич. Бояр урманын чыгып җитәрәк күрәләр: юл өстендә өч бүре утыра. Газинурлар ерактан ук сөйләшеп килсәләр дә, бүреләрнең кузгалырга, юл бирергә исәпләре юк. Кадрия бөтенләй куркып калды. Курыкмассың, бар. Үтәсе юл өстендә өч бүре утырып торсын әле.

Кадрия:

– Беттек без, беттек! Әнкәйләребез, бичараларыбыз, иртәгә безнең коры сөякләребезне генә күрерләр инде. Әҗәлебез шушы икән, – дип шыңшый ук башлады. – Кире борылыйк та авылга йөгерик, – ди.

Газинур шунда тиз генә чыраларын алып, берьюлы өчне яндырып җибәрмәсенме! Чыралары очкыннар чәчрәтеп, чытыр-чытыр янып китмәсеннәрме!

Газинур, бөтенләй батыраеп китеп:

– Хәзер, чак кына көтегез! Өчегезне берьюлы өтәлим мин сезнең! Өчегезнең дә койрык астына янган чыра кыстырам, – дип, тегеләр өстенә китмәсенме!

Тегеләр дә аның тарафыннан мондый батырлыкны көтмәгәннәрдер. Чытыр-чытыр очкыннар чәчкән утлы чыраларны күрүгә үк, койрыкларын бот араларына кыстырып, каршы як үргә таба шылдылар. Карт бүреләр булса, бәлкем, алай куркып та төшмәсләр иде. Ә болар әле бер кыш кына кышлаган яшь бүреләр иде бугай.

«Берни булса, «Кешеләр! Кешеләр!» дип аһ итәләр. Әниләребез безне, алардан бик сак булырга кирәк, дип кисәтәләр. Кемнәр икән алар Кешеләр? Шуларны үз күзләребез белән күрик әле», – дип, юл өстенә бернинди усал ниятсез чыккан яшь бүреләр булгандыр алар. Ул чакта Газинур, чыннан да, аларны утлы чыралары белән чак тотып өтәләмәде, йоннарын көйдермәде.

* * *

Менә бу аланда әүмәкләшүчеләр дә – теп-тере бүре балалары. Башлары зур, тәпиләре озын, танаулары очлы. Койрыклары да артык озын, шөкәтсез. Колаклары тырпайган. Кем белә, бәлкем, әнкәләре дә шушы тирәләрдә генә йөри булыр. Хәзер, менә шушы минутта, аланга атылып кайтып керсә?.. Кайтып керсәме, җүләр?! «Ә-ә, кунаклар бар икән бездә! Хуш килдегезме? Әйдүк, әйдүк, кадерле кунаклар! Түрдән узыгыз!» – дип, колач җәеп каршы алмас. Арыслан булып ажгырып, өстеңә ташланыр. Газинурның бөтен тәне буйлап югары көчәнешле электр тогы узгандай булды. Салкын тир бәреп чыкты. Чыкмас, бар. Бала ул кемгә дә бик кадерле. Бала дигәндә, ана утка да керә, суга да сикерә. Чебешләренә куркыныч янаганда, хәтта чуар тавык та, үз-үзен белешмичә, тилгән-карчыга, хәтта бөркет өстенә ташлана. Ә бу шукларның әнкәләре – соры бүре! Ерткычның ерткычы. Яхшы, исән-имин чакта бу аланнан тизрәк ычкынырга, үкчәңне ялтыратырга кирәк.

Газинур сәгатенә күз салды. Көндезге унберләр тирәсе. Шушы минутларда, бәлкем, Ана бүре, үрдәк-казмы, йә боҗыр-байбак түшкәсеме эләктереп, балалары янына ашыгадыр. Тизрәк, һич кичекмичә китәргә кирәк аларга бу аланнан.

– Кызым, ике әйттермә, хәзер үк төшер көчегеңне кочагыңнан, иптәшләре янына җибәр! – диде Газинур кырыс тавыш белән.

– Нигә, әтием? Кочагымда тәмам эреп ята бит. Әйдә, монысын үзебез белән аска алыйк. Без аны куе сөт белән сыйларбыз. Бу көчек миңа бигрәк ошады.

– Төшер, дидем! Җибәр хәзер үк! Аларны хәтта кулга алырга да ярамый! – диде әтиләре, бу юлы тагы да кискен итеп. – Киттек бу аланнан! Киттек! Үз аланыбызга төшик! Әниләре кайтып керүе бар… Ул чакта…

Газинур, кызларын куркытмас өчен, аланда уйнаган көчекләрнең эт-маэмай балалары түгеллеген, ә ерткыч соры бүре балалары булуын әйтмәде. Бу юлы аның кулында күп итеп теленгән кара чыршы чыралары да юк. Шалашлары каршындагы юкә ботагына элеп куйган, түтәсе ярык берданкасын да алмаган иде. Дөрес, билендә үткен хәнҗәре бар. Урманда хәнҗәрсез йөрми инде ул. Кулында – чукмар башлы чикләвек таягы. Ана бүре кайтып кереп, алар өстенә ташланса, күз күрер. Бирешмәс.

…Әйе, аңар гына бирешмәс. Ике кызын да артына бастырыр. Хәнҗәре белән кизәнер, кулында чукмар башлы таягын уйнатыр, һәрхәлдә, буш кул гына түгел бит. Аннары, нигә әле тавыш куптарырга? Әлеге аланга басып керүчеләр – алар. Алан – бүреләрнеке, һәр ананың үз оясын, үз балаларын сакларга хакы бар. Аланына кайткач, Ана бүре ни кылса да хаклы. Ул үз биләмәсендә, үз өнендә. Әйе, исән-имин чакта, тавыш-гауга куптармый, аларга моннан тизрәк китәргә кирәк.

Айгөл кочагына алган, борын очыннан гына ике-өч тапкыр пәп итеп өлгергән чатан тәпи генә: «Нигә инде алай тиз китәсез? Үзегезне күргән төсле дә булмадым. Алайса, үзегез белән мине дә алыгыз, зинһар», – дигән төсле, аларны алан читенә хәтле килеп, күңелсез генә озатып калды.

Айгөл апасы, кат-кат артына борылып, аңа кул изәде. – Хәзергә сау булып тор, Чатан! Көт мине. Синең яныңа мин әле тагын менәрмен. Без синең белән чын дуслар булып китәрбез. Мин сине әле яңа гына ачкан бик тәмле куертылган сөт консервасы белән сыйлармын. Беләсеңме, нинди тәмле ул?! Телеңне йотышлы. Көт, яме! – дип ышандырды. – Хәзергә сау булып тор, матурым. Чатан аяк, бик ошадың син миңа.

Инде алан читенә җиткәч, Чатанны тагын үз янына дәшеп: «Кил, алайса, юеш борыныңны шушы кулъяулыгым белән корытыйм. Юкса чебеннәр кунып борчыр үзеңне. Чиста йөр, иртән торгач, битеңне юарга онытма», – дип, аны янәдән кулына алып, танавын сөртте. Чатанның борын очыннан гына тагын бер тапкыр пәп итеп алды.

Әтиләре, кече кызының бу гамәлләрен килештермичә:

– Җитте инде, җитте! Киттек бу аланнан! Кхым! Кхым! – дип, кат-кат тамагын кырды.

* * *

Матур җәйләр җитеп, чәчәкләргә ишелеп бал төшәр алдыннан, Газинур ел да шулай итә: умарталарын машинага төяп, урманга чыгара. Шулай эшләмичә соң! Аның берсеннән-берсе уңган-булган кызлары, ак мунчаларына суны ишегалдында кое була торып, авылның теге башындагы буадан ташымаслар бит инде. Умарта кортлары да шулай. Алар да балны ояларына авылдан җиде-сигез чакрымдагы болыннан түгел, якында гына үскән йөзәр еллык юкәләрдән ташырлар. Әлбәттә, баш очларындагы шундый хуш исле юкәләрдән!

Быел Газинур, бер-берләрен күп еллардан бирле белгән җиде умартачы агай белән бергәләп, умарталарын Чыпчык урманына чыгарырга сөйләште. Булса, бал шушында булачак инде. Чыпчык урманында юкәлек күп. Кочакласаң, кочагың җитмәстәй юаннары, йөзәр еллыклары бар. Барысы шашып чәчәк атарга җыеналар, һәр елны алай булмый. Йә кыш артык салкын була, йә җәе коры килә. Юкәләр дә ел саен чәчәк атмыйлар. Быел менә ышандыралар балны. Дөресрәге, нектарны. Ә бал дисәң, бер кими, кашык тыксаң, биш кими торган үзе татлы, үзе искитмәле ризыкны бал кортлары нектардан ясыйлар. Кич утырып, төн йокламыйча. Алар көндез җыйган нектарны балга әйләндергәндә, умарта оялары төннәрен дә кайнап утырган самавырдай гөжләп тора.

Умартачылар беренче эшләре итеп, урманга чыгып, күңелләренә хуш килердәй аланлык сайладылар, аның печәнен чабып өйделәр. Умарталарны машиналардан бушатканда ук, ояларны ипләп кенә утырта барыр өчен, казыклар кагып чыктылар. Бу ышык аланда аларга кимендә берәр айлар чамасы яшәргә туры киләчәк. Чәй кайнатырга, бит-кул юарга урыннар билгеләделәр. Биш көн рәттән яңгыр койса да, су үтмәслек итеп, барысы да сыярлык иркен шалаш корып куйдылар. Янәшә генә көмештәй саф сулы чишмә агып ята. Монысы – иң кирәклесе. Чөнки җәйнең бу чорында умарта кортлары суны күп эчәләр. Оялары алдындагы агач тагаракларга суны салып кына өлгер. Эчәр сулары алларында булмаса, кортлар, аны эзләп, ерак араларга очалар. Бал җыясы урында, үзләренә һәм оядагы ун меңнәрчә балаларына су ташып, вакытны бушка уздыралар. Чәчәкләргә җәен бал төшү чоры болай да кыска. Аның һәр минуты алтын бәясенә тиң.

Кортларны чыгарырга урманда урын әзер. Бик матур аланны сайладылар. Тачокка1 кем кайчан чыга, кайчан күченә, анысы һәркемнең үз эше. Үз җаена карый.

Газинур, эшне озакка сузмыйча, шул кичне үк күченергә булды. Мондый чакны бик тәвәккәл булу кирәк. Юкса соңга калуың да бар. Елның-елында Газинурның кортларын күршесе Ильяс күчерешә. Шәһәрне яшелләндерү, төзекләндерү конторасында эшли, кортлар төяп йөрергә бик ипле, әрҗәсе киң йөк машинасын йөртә ул. Ильяс бу кичне Газинурлар капка төбенә сәгать кичке сигезләр тирәсендә үк килеп туктады. Әмма җәйнең бу чорында кортлар көнозын эшлиләр, ояларына да тәмам караңгы төшкәч кенә кайталар. Аларның кырдан кайтып беткәннәрен кичке уннарга кадәр көтәргә туры килде. Умарта ояларын көндез төясәң, бар кортың очышта, басуда калачак. Кортларның утырып беткәннәрен көтеп, оя авызларын юеш чүпрәкләр белән томалап чыкканчы төнге унберләр дә җиткәндер.

Машина кабинасына, дәшкәнне-чакырганны да көтмичә, Газинурның ике кызы – Гөлшат белән Айгөл дә кереп утырдылар. Алар шулай һәр елны әтиләре белән тачокка чыгалар. Сезгә, кызларым, малайлар гына булып туасы калган, дип, бер дә юкка гына әйтми әтиләре. Тачокка чыккач, алар ниләр генә кыланмыйлар. Моңарчы тып-тын утырган урман аланнары яңгырап тора. Карамадан җәяләр бөгәләр. Уклар ясыйлар. Иң хәтәр ботакларга аркан бәйләп таган атыналар. Кайчакта әтиләре орышып та куя үзләрен. Чөнки нидән дә булса бераз шүрләп, куркып калу аларга бөтенләй ят нәрсә. Әтиләренә ярдәмнәре дә җитәрлек. Аңа нык булышалар. Рамнарга яңа кәрәзләр тарталар, умарта күче чыга-нитә калса, аны җыешалар. Әтиләре дә аларны яратып кына орыша.

Алар күченәсе көнне кояш төшкә чаклы утка бастырып кыздырды. Тын алышлы булмады. Ә кичке якта, ишеп, яңгыр явып китте. Ә төнгә, ерып үтә алмаслык стена булып, куе томан төште. Чыпчык урманы – болай үзе йөз тапкыр аркылыга-буйга йөрелгән, белгән җир. Әмма көндезен казыклар кагып кайткан аланга Ильяс әллә барып җитмәде, әллә узып китте. Менә хәзер көч-хәл белән томан пәрдәсен ертып барган юллары бөтенләй таныш түгел. Бара торгач, бөтенләй таныш булмаган урынга барып керделәр. Юлны чынлап торып ялгыштылар, ахры.

– Кире борылудан файда юк. Киттек шушы урман юлы буйлап, – диде Газинур. – Себер тайгасы түгел, бер читенә чыгарбыз әле, шәт. Бу юлның да бер очы булыр. Иплерәк кенә алан да бетмәгәндер. Әйдә, Ильяс, алга, газуй!

Белмәгән, бер кат та узмаган урман юлы башваткычларның да иң мәкерлесе бит ул. Монысы да чокыр да чакыр булып чыкты. Чокырлар барысы да су белән тулы. Шуларга кереп чума-чума, ни алга, ни артка китә алмыйча, бер урында таптанып торып, байтак чакрымнар уздылар бугай. Көндезен сайлаган аланга тәки чыга алмадылар. Җәйге төн терсәк буе гына. Әнә яктырып та килә инде. Машина әрҗәсендә егерме биш баш умарта оясы! Һәр оя эчендә җитмеш-сиксән мең баш бал корты. Аларга анда гаять тынчудыр.

Газинур бер араны машина әрҗәсенә менеп карап төште, һәр оя корыч торбасына нарат-чыршы күркәләре салып кайнаткан самавыр кебек гөжли. Аларга туктарга, кичекмичә йөкләрен бушатырга кирәк. Юкса машинадагы кортлар пешәчәкләр. Оя эчендәге тынчуга хәзер түзешле түгелдер. Чөнки аларның авызы ябык, саф һава керми. Яңа урынга күченгәндә, бер елны шундый хәлгә тарыды инде ул. Юлда озаграк маташып, вакытында бушатырга соңарып, ул чакта Газинурның бер оя кортлары пеште. Ике чиләк үле корт бушатты ул җиргә. Яннарына утырып еламады гына. Әгәр шул ике чиләк кортны исән-имин килеш урман аланына чыгарып утырткан булсамы?! Алар Газинурга кимендә өч-дүрт чиләк бер дигән юкә балы җыеп биргән булырлар иде.

Әйе, менә хәзер дә кортларны бер минут кичекмичә бушатырга кирәк. Юкса харап булачаклар. Туктап, иплерәк урын сайлап йөрер ара калмады. Ни булса, шул булыр дип, юл өстендәге беренче аланга бәреп керделәр.

Газинурның күршесе Олыяз Ильясы бик булган егет ул. Берәр эшкә алынса, кулыннан гөлләр тама. Кортларны да тиз бушаттылар. Җиргә төшергән бер ояның авызын ача бардылар. Газинурның кортлары да нәкъ аның үзе кебек уңган-булган. Әлеге аланда әйтерсең алар инде мең еллар яшәгән. Чит итеп, ят итеп тормадылар. Оя авызларын ачу белән, баш очларындагы юкәләргә ашыктылар. Мондый тамашаның шаһиты үзең булу кирәк. Шунсыз аны төшенү кыен. Дөньялыкта шундый могҗизалар барын моңарчы белмәгән, ишетмәгән, күрмәгән ярым кыргый урман аланы, иртәнге чык, куе томан төсле, бөек Бетховенның атаклы 9 нчы симфониясенә тиң симфония белән тулып килә. Бу бөек музыка, аһәң алдында йөз еллык юкәләр дә тез чүгәргә әзер. Башкасын әйткән юк, йокыдан уянып, үз эшләре белән ашыгырга җыенган күбәләкләр дә, юл өстендә очраган беренче чәчәкләр керфегенә кунып, бер мәлгә тын калдылар. Җиһанда яшәү, тереклек итүнең төп мәгънәсе менә шундый булырга тиешлеген раслап, аланны кочкан симфонияне тик оста маэстролар гына башкара булыр. Увертюрага керешне беренче башлап, әлбәттә, прима-скрипка суза. Челтер-челтер аккан чишмә авазлары белән аңа арфа кушыла. Кошлар булып кларнет сайрап ала. Тромбон, күп санлы быргылар туып килүче таңны сәламлиләр. Җир йөзен үзләре белән бизәргә дип, кешеләрдән кырык миллион еллар алда туган умарта кортларының дөньялыкта бүтән тиңдәше булмаган иң затлы, иң баллы, иң шифалы Бал галиҗәнапларын җыярга керешкән мизгелләр бу. Моңарчы ялгызы утырып торган аланда бәйрәм бүген. Уңыш җыюга керешү бәйрәме! Шушы процессның гади бер шаһиты булу – сатып та алып булмаслык бәхет ләбаса! Газинур моны бөтен җаны-тәне белән сиземли. Җирдә яшәвенә сөенә. Ә кайчакларны, бөтенләйгә хыял дөньясына чумып, үзен үзе аңлап бетермәстәй мизгелләр кичерә. Бал кортлары чагудан авызым, иреннәрем кабартма булып шешмәгәе дип тормый. Булмаса, бераз хәл җыеп, ял итеп алыйм дип, аның иңнәренә, җиңнәренә кунган кортларның әле берсен, әле икенчесен кадер белән генә алып очыра. Аларның тырышлыкларына, зирәклекләренә сокланып, баш иеп, бил бөгеп, тез чүгеп. Хәер, аларны шулай яратмаган кеше умартачы була да алмый торгандыр. Монысы хак! Җир йөзендәге барча кешеләр исеменнән бу тырыш җан ияләренә рәхмәтен дә әнә шул рәвештә җиткерә булыр. Чөнки Җир йөзендә өч йөз меңнән артык төрдәге тереклек иясе яши. Гаҗәеп зур сан бу! Филләр, арысланнар, крокодиллар, очар кошлар, күбәләкләр. Бер эләктереп алса, арысланыңны буардай көчле анакондалар, еланнар. Ә менә шул бихисап тереклек иясе арасында гаять шифалы ризыкны тик Бал кортлары гына җыялар. Җыя беләләр. Саклый беләләр. Халык бер дә юктан гына әйтмәгәндер: «Бал бозылмый, кыз картаймый!». Дөрес сүзгә җавап юкның нәкъ менә конкрет очрагы бу. Борынгы Мисырның дөньяны тетрәткән фиргавеннәре дә зур бер бит кәгазьгә сыешлы озын исемнәре, дәрәҗәләре соңында һәрчак «Бал корты углы» дип тә өстәп куя торган булганнар. Шул сүзләрне өстәмәсәң, тулы дәрәҗәле саналмаган.

Умартачылар инде яктыргач, бераз күз-баш алгач карасалар, чын әгәр, үкенер җирләре юк. Ат дагасыдай ярым түгәрәк, үзе ышык, үзе җыйнак кына бик матур аланга килеп утырганнар бит алар. Кортлары гына түгел, аланны кызлары да ошаттылар. Төне буе килеп, аннары кортлар бушатып, кызларының күзенә бүген йокы эләкмәде.

Гөлшат, әтисе каршына килеп, дәррәү булып эшкә керешкән кортларга ымлап:

– Безнекеләр сыгачак бу аланнан балны! – диде. Әтисенә шаян күз дә кысып алды.

– Изге сәгатьтә әйтелгән сүз булсын, кызым. Бирегә чыгып утыруыбызның да төп максаты шул бит инде, – дип елмайды Газинур. – Сыксыннар! Безгә генә түгел, илгә, табигатькә шифа. Кортларыбыз канаты тиеп киткән һәр үлән, һәр чәчәк сафлана, яшәрә, серкәләнеп, яшәреп кала. Табигать бер дә белми, ахырын уйламый гына яратмагандыр Бал кортларын. Җир йөзендә Кешеләр дигән затлар барлыкка килгәнче 40–45 миллион еллар элек. Җир катламнарын казып өйрәнүче геолог агайлар шулай раслыйлар!

* * *

Уң якта, тау астында чишмә чылтырый. Үзләренә чәй кайнатырга, кортларга ташырга су эзләп тә йөрисе юк. Аланның әйләнә-тирәсен йөзәр еллык юкәләр бизи. Барысы да менә-менә шау чәчәккә күмелергә торалар. Юкә чәчәк атканда тараткан хуш исне тагын ни белән генә чагыштырып була икән? Сулыйсың, сулыйсың, ә тын юлларың киңәйгәннән-киңәя, иркенәйгәннән-иркенәя төсле. Юк, Парижның үзендә чыккан иң затлы хушбуйлар исен дә юкә чәчәге исе белән рәттән куеп булмас. Ә соң балы! Юкә балы белән тагын нинди ризыкны тиңләргә мөмкин?! Мичтә күпереп пешкән ап-ак күмәчебезне генә бер рәткә куя алабыз.

Бал шәп булачак быел бу аланда! Чыпчык урманына шуның өчен чыктылар да бит инде. Гомумән алганда, чәчәк аткан чорларында бик күп үләннәр һәм чәчәкләр нектар бирәләр. Аларның кадерен белеп җыючы умарта кортлары булмау, җитешмәү сәбәпле, табигатьтә елның-елында миллионлаган тонна бал-нектар җыйналмый кала. Җыйналмый кала, димәк, дөньяда көндәше булмаган иң затлы ризыкларның берсе өстәлләребезгә эләкми кала. Бик кызганыч! Илебездә умартачылыкны җәелдерергә, үстерергә кирәк. Халкыбыз да сау-сәламәт, шат күңеллерәк, озын гомерлерәк булыр.

Алдан белми-күрми, шулай очраклы гына килеп кергән аланны Газинурның кызлары да бик ошаттылар. Әтиләреннән дә уздырып, аны күзәтергә, үзләштерергә керештеләр. Йөгереп кенә чишмәгә төшеп, су алып менделәр. Бит-кул юарга урын билгеләп, кышын үзләре чиккән матур тастымал-сөлге элделәр. Учак тергезеп, чәй куеп җибәрделәр. Умартачылар арасында чәйне казанда кайнату гадәте юк. Үзләре сыйган машинага җиз самавыр да менеп утыра. Умартачылар табигать кочагында чәйне җиз самавырда кайнатып эчәләр. Кортлар карый-карый тәмам тамагың кипкән чакта, самавырдан кайнар чәй агызып эчүләре, и-и-и, бер дә галәмәт, үзенә бер ләззәт ул! Бал кабып түгел. Бал шапыртма тиргә төшерә, тирләтә. Шалашың ышыгында кайнап чыккан чәйне керт-керт итеп шакмаклы шикәр кабып эчәләр. Шикәрнең дә нинди татлы ризык икәнен чынлап торып менә шунда сизәсең. Аның һәр шакмагына аерым бер ихтирам хисе белән үреләсең.

Чәй өстәле әзерләнәчәк җиргә Газинур кызлары радиоалгыч элделәр. Иртәнге якларда һәм кичен яңгырый торган татарча концерт та монда, урман аланында, аеруча моңлы яңгырый. Газинур үзе җырга оста түгел. Кичен, кортлар утырып беткәч, бер мәлгә урман тып-тын кала. Кош-кортлар да кыштырдашмыйлар. Ярканатлар да әле ауга чыкмаганнар. Баш очыннан гына очып үтүләре күренми. Шундый сихри тынлыкта, радиодан татарча җыр-моң агылганда, Газинур да концертка кушылмый кала алмый. Тамагын кырып тора да «Керим әле урманнарга, урманның карасына» дип җырлап җибәрә. Урман килештерә аның бу халәтен. Тып-тын калган урманда аның «Керим әле урманнарга»сы бик еракларга тарала, аннары, кайтаваз булып, кире аланга кайта. Галәмәт халәт инде!

Аларны китергән Ильяска иртән эшкә кайтып өлгерергә кирәк. Бер чынаяк кына чәй эчте дә эшенә ашыкты ул. Ара чыкса, хәлегезне белергә кичке якларда тагын бер әйләнермен әле дип ышандырды.

Әлеге аланны Газинур белән аның кызлары гына түгел, ә бал кортлары да ошатты. Картрак юкәләрнең очлары инде чәчәккә күмелеп килә. Оя авызларын ачу белән, кортлар шул юкәләр очына омтылдылар. Хәзер аларны берничек тә туктата алмыйсың. Физиклар телендә бу процесс «необратимая цепная реакция», ягъни «туктата алмаслык чылбыр реакциясе» дип атала. Газинурлар туктаган әлеге аланлык бик зур аэропортны, берсе артыннан берсе очарга торган дистәләрчә реактив самолётны хәтерләтеп, жу-у-у килеп тора. Тормаска! Бер оядан гына да утыз-кырык меңләп корт очып, нектар төяп, кире кайтып тора.

1.Тачок – умарталарны чыгара торган алан.
Yosh cheklamasi:
12+
Litresda chiqarilgan sana:
05 mart 2022
Yozilgan sana:
2014
Hajm:
261 Sahifa 3 illyustratsiayalar
ISBN:
978-5-298-02701-4
Формат скачивания:

Ushbu kitob bilan o'qiladi