Kitobni o'qish: «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән… / Мудры слова поэтов…»

Shrift:

Мифтахетдин Акмуллага бәйле кайбер мәгълүматлар1

Мифтахетдин Акмулла 1831 елның 26 (иске стиль белән – 14) декабрендә Оренбург губернасы Күл иле (меңле) волосте Дүсән авылында (хәзер Башкортстанның Бишбүләк районы) дөньяга килә (Р. Фәхретдинов мәгълүматы буенча).

Әтисе – Мөхәммәдьяр Сырдәрья буендагы Акмәчет (хәзерге Кызыл Урда) аймагының казагы.

Әнисе – Сәлим кызы Биби(өмме)гөлсем исемле татар кызы.

Икенче версия (башкорт галимнәре мәгълүматы) буенча, Мифтахетдин Акмулла Уфа губернасының Бәләбәй өязе Елдәр волосте (хәзер Башкортстанның Миякә районы) Туксанбай авылында туган.

Акмулланың әтисе Мөхәммәдьяр хакында мәгълүмат:

Эстәрлебаш авылыннан Нигъмәтулла Биктимеров исемле шәкерт Бохара шәһәренә мәдрәсәгә укырга килә. Монда ул Сырдәрья буеннан килгән Мөхәммәдьяр исемле казакъ егете белән дуслаша. Әмма Мөхәммәдьяр, башлангыч белеме дә түбән

һәм тормышы да ачлы-туклы булу сәбәпле, даими ялланып эшләргә, укуын калдыргаларга мәҗбүр була. Шулай да укуга омтылышы зур икәнлеген күреп торган Нигъмәтулла, мәдрәсәне тәмамлауга, Мөхәммәдьярны үзе белән бергә Эстәрлебашка чакыра, анда аңа мәдрәсәдә укырга ярдәм итәчәген дә әйтә.

Мөхәммәдьяр, Эстәрлебашта бер ел укыганнан соң, хәлфәлеккә күчә. Тагын бер елдан Нигъмәтулла йортындагы асрау кыз Бибигөлсемгә өйләнә. Ул вакытта Мөхәммәдьяр Дүсән авылында муллалык хезмәтендә булган, күрәсең. Аларның уллары туа. Аңа Мифтахетдин исеме бирәләр. Әмма күп тә үтми Мөхәммәдьяр каты авырып китә һәм вафат була.

Нигъмәтулла ишан Бибигөлсемне ялгыз калдырырга теләми, аны Бәләбәй өязе Туксанбай авылыннан килгән мулла Ишмөхәммәд улы Камалетдингә (мулла Камалетдин Исхуҗа улына) кияүгә бирә. Мифтахетдинне Камалетдин мулла, метрика дәфтәренә Туксанбай авылында туды дип, үз улы итеп яздыра.

Тормыш юлы. Мифтахетдин Акмулла Елдәр волосте Мәнәвезтамак мәдрәсәсендә укый башлый, аннан Карамалы волосте Әнәс авылы мәдрәсәсенә күчә. Моннан данлыклы Эстәрлебаш мәдрәсәсенә китә һәм мәшһүр шагыйрь Шәмсетдин Зәкидә укый. Бераздан Оренбург яклары һәм Җаек буйлары авылларында йөреп, Троицкидагы Зәйнулла ишан мәдрәсәсенә килеп урнаша. Зәйнулла ишанның хөрмәтен казана, аңа үзенең нәсел-нәсәбе хакында мәгълүмат бирә. Аның киңәше белән казакъ даласына китеп, балалар укытып йөри. Балта эшләрен дә башкара.

Унөч елдан соң Акмулла авылына әйләнеп кайта. Монда аны үги әтисе Камалетдин хәзрәткә каршы куярга тырышалар. Акмулла: «Әтиемнең гыйлеме минем белемнең аяк йөзлегенә дә чыкмый ул», – дип белдерә.

Әтисе янына сыеша алмыйча, ул яңадан, Троицк якларына китеп, Карабалык казакълары арасына барып чыга. Карагыз аймагының Карасу авылындагы Батуч исемле байга ялланып, аның ярдәме белән муллалык итә башлый.

Ләкин 1867 елда шушы аймакның түрәсе Исәнгилде белән сүзгә керә. Вакыйга болай була:

Мулла буларак, Мифтахетдинне җеназага чакыралар. Мәетне җирләгәч, җеназа укыганда, кабер янындагылар арасына аймакның түрәсе Исәнгилде килеп керә һәм, шаяртыпмы, әллә Акмулланы өнәмичәме:

– Ай-бай, казакъта бер мәкаль бар: «Утлык бар җирдә үгез симерә, үләксә бар җирдә эт симерә, үлек бар җирдә мулла симерә!» Шуның сыман, бу мулла ничек симергән, карагыз! – дип, кулындагы таягы белән төртеп күрсәтә.

Акмулла да аптырап калмый:

– Агам, дөрес әйттең, утлык бар җирдә үгез симерә, үләксә бар җирдә эт симерә, үлек бар җирдә мулла симерә, далада безнең кебек мулла булмаса – сезнең кебек наданнарның башын эт кимерә! – дип әйтеп сала.

Шушы сүзләрен ишеткән халык Акмулланың тапкырлыгына сокланып көлешә башлый. Тәкәббер түрәнең күңеле кителә, сүз таба алмыйча торганнан соң:

– Башны эттән кимерткәнне күрсәтермен әле мин сиңа! – дип яный.

Чынлыкта Акмулла бу түрәгә муллаларның җәмгыятьтәге урынын, халыкка хезмәтен генә аңлаткан булса да, Исәнгилде түрә үч саклап кала. Акмулланы солдат хезмәтеннән качып йөрүче нугай (татар) дип, өстеннән донос яза. Мифтахетдинне тотып, Троицк төрмәсенә ябып куялар.

Дүрт ел буе эше судта йөреп, ахырда аны ике ел ярымга арестантлар ротасында хезмәткә җибәрергә дигән хөкем чыгаралар. Суд карарын кабат карау өчен, бер ел вакыт бирелә. Әхмәтбай Бакиров, акча җыеп, ике мең сум залог салып, аны 1871 елның язында порукага ала.

Төрмәдән чыккач, Акмулла Карагыз аймагындагы Батуч байга барып, җәй буе шунда ял итә, кымызда була. Көзгә таба Петербург шәһәренә, суд эшләре артыннан юлга чыга. Оренбург даласындагы авылларда кыш чыгып, Самарага кадәр арбалы атта килә. Аннан Казанга пароходта күтәрелә. Шиһабетдин Мәрҗани белән очрашу ниятеннән, аның янына килә. Әмма Ш. Мәрҗани өендә булмый. Алар очраша алмыйлар.

Акмулла юлын поездда дәвам итә. Петербургта татар хәрбиләренә ахун хезмәтендәге Гатаулла Баязитов һәм аксөяк Гобәйдулла Җиһангиров белән очраша, үзен Хөббехуҗа бине Нияз (мөгаен, нәсел башы исеме беләндер) дип атый, алар аша, суд эшен хәл итүне сорап, шикаять язып бирә. Патша Александр II исеменә гариза күндерелеп, Мифтахетдин хөкемнән котылып кала.

М. Акмулла, кабат казакъ даласына әйләнеп кайтып, Кустанай, Акмулла, Петропавловск якларында була, Себер татарлары арасында тора. 1881 елда Троицкига килә, Тау Каратайдагы Моктаган исемле казакъ кешесендә яши.

1892 елда Казанда аның «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе» исемле китабы университет типолитографиясендә басылып чыга, һәм Акмулла шагыйрь буларак дан казана.

Мифтахетдин Акмулла әүвәл башкорт кызына өйләнә, әмма яшәп китә алмыйлар. Икенче тапкырында Миасс шәһәре тирәсендәге бер авыл кызын хатынлыкка ала, ләкин бу хатыны да аннан аерылып китә. Моңа ачуы чыккан Акмулла Уфага юл ала һәм, талак хөкеменең дөрес булмавын дәлилләү өчен, мөфтигә шикаять яза. Бу вакыйга 1894 елда була. Мөфти, аның ничә яшендә булуын искә алып, талак хөкеменең дөреслеген раслап фәтва бирсә дә, Акмулланың шагыйрь булуына хушланып, аның күңелен күтәрү өчен, Р.Фәхретдиновның киңәше белән, аңа атап хөрмәт мәҗлесе уздыра. Анда башкорт шагыйре М. Өметбаев та чакырулы була.

Мәҗлес барышында ике шагыйрь кара-каршы шигырь әйтешә башлый, үзенә күрә шигъри бәйрәм-ярыш килеп чыга. Мәҗлестәгеләрнең күңелендә бу тамаша гүзәл бер вакыйга булып уелып кала.

Р. Фәхретдинов Акмулладан, китап итеп бастыру өчен, шигырьләрен калдыруны үтенә. Әмма Акмулла, бу җыентыгын яңабаштан төзеп бирергә вәгъдә итеп, юлга чыга.

1895 елның 15 (27) октябрендә (кайбер чыганакларда – 8 (20) нче октябрендә) Акмулла Миасс шәһәре белән Сарыслан авылы арасындагы бер тегермән янына килеп туктый, атын тугарып, учак ягып, төнне шунда уздырырга җыена. Исәнгилде старшинаның дусты, башкорт старшинасы Бурнагуловка ялланган Гафиятулла (Гафият) Байморат улы белән Дәүләтшаһ (Дәүли) Нәдершаһ улы, Акмулланың артыннан килеп, аны пычак белән кадап үтерәләр һәм гәүдәсен суга ташлыйлар.

Бу фаҗига халыкны тетрәндерә, аңа карата бәет тә чыгарыла.

Мифтахетдин Акмулланың җәсәден укытучысы Зәйнулла ишан Рәсүли Миасс зиратына китертеп дәфен итәләр. Баш очына кабер ташын да Зәйнулла ишан куйдырта.

Кызганыч, үтерүчеләр хөкемсез кала.

1904 елда Казанда И. Н. Харитоновның лито-типографиясендә «Хезмәт ширкәте» тарафыннан Габделбарый ибне Габдулла әс-Сәиди (Баттал) наширлегендә Мифтахетдин Акмулланың «Акменла әфәнденең иншад итдеке мәнзумәтилә башка беркач мөншәдатыны вә кәндесенең тәрҗемәи хәлене мөштәмил мәҗмугадыр» («Акменла әфәнденең иҗат иткән шигырьләре белән берникадәр әсәрләре һәм тормыш хәлен үз эченә алган җыентыгы») дигән шигъри мәҗмугасы басылып чыга.

1907 елда Казанда «Шәрәф» электро-типографиясендә Троицк «Хезмәт» китапханәсе наширлегендә, Ш. Мәрҗанинең рәсеме һәм тормыш юлына тасвир урнаштырылып, «Мәшһүр шагыйрь Акменла. Шиһабетдин әл-Мәрҗани мәрсиясе вә башка шигырьләре» дигән китабы дөнья күрә.

Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе

 
Казанда бер фазыйл2 чыкты алмас булып,
Хасидләре3 күбәйде гамь-хас булып4,
Мәгани җәваһирен5 кулга элгән –
Хакаикъ6 диңгезендә гаувас булып7.
 
 
Мәйданда ул чыкарды артык гайрәт,
Мөзмәрда8 сабикълардан9 чыкты гасрәт10;
Хәмдулиллаһ11, бу диярда12 бездән чыкты
Мәржани Шиһабетдин13 ахунд хәзрәт!
 
 
Караңгыда фанусны14 кабызган ул,
Кайнар сөткә сары майны тамызган ул;
Йәнбугус-сәламәттән15 юллар ачып,
Әнһарул-хакаикъны16 агызган ул.
 
 
Сүз кузгар17 ул ир асыл кирәк йирдән,
Ходаем фирасәтле18 йөрәк биргән;
Мөһәндисләр19 сизмәгән йирдән казып
Чыкарды татлы суны тирән йирдән.
 
 
Болагы20 – саф, чәйгә һәркем су алгандай,
Хаклыкка чуллаганнар21 куангандай;
Дөррәсеннән22 канча23 бала сөткә туеп24,
Башкалар була калды су алгандай.
 
 
Тәхкыйкларын25 күргән адәм куангандай,
Голямага26 сәрдар27 булып ту28 алгандай;
Мөбариз29 майданына бу чыккан соң,
Батырлар була калды җугалгандай.
 
 
Аңынаусыз30 һичкем аңа тотынмасын,
Анау-монау31 кеше имәс чубалгандай32,
Палваннардан33 йыйгылып34 бу күргән юк,
Бәйгене берәү алса – бу алгандай!
 
 
Мөселманга карышуга лаек имәс,
Инсафлы урыс күрсә – инангандай,
Ул бер фазыйл галләмә35 – узган таптан36,
Хаззы37 бар дәрәҗәи иҗтиһаддан38.
 
 
Әгъдасенә39 җан аямай каршы торып,
Аның өчен мөҗәһидмез40 алгы сафтан!
 
 
Дәкаикъта41 мөшкел чишеп калдырган ул,
Биш йөз елгы батырларны талдырган ул;
Мисалына әһле гасыр42 гадил43 тапмай,
Йөрәген мөганиднең44 яндырган ул.
 
 
Һәр йирдә сәнәд илә45 сүзе баһир46,
Хәленә кале47 шаһид көндәй заһир48;
Бу заманда туган юк аңа нәзыйр49,
Мәгърифәтүр-риҗалидә50 мондай маһир.
 
 
Үтәлмайлар эзеннән басып аның,
Китәлмайлар юлыннан ашып аның;
Хак нурын сүндерә алмай мөганидләр,
Күрә алмайлар галәмгә фашын51 аның!
 
 
Ah, дәрига52! Баралмадым кашына53 аның,
Сүзенә артыкча мин гашыйк аның;
Һәр тарафка сөйүлүде-дәкаикътан54
Агызган йиме гыйрфан55 ташып аның.
 
*
 
Мин үзем бер дәрдемәнд диванамын56,
Каеда57 бер тәхкыйк58 күрсәм куанамын;
Бу затта гаҗәп тәхкыйк күргәннән соң,
Би зарур59 шул сәбәптән хубаламын60.
 
 
Мин бер арык бүредәй җилеп йөргән,
Куян, карсак, төлке исен сизеп йөргән;
Берәве кулга төшсә, бере төшмәй,
Арык, аксак, кәиз61 килсә, элеп йөргән.
 
 
Мәҗлесенә карай гына гаугамыз бар,
Кодыгына62 карай гына каугамыз63 бар,
Эрбет менән64 Мәкәрҗәгә65 чама кайда –
Базарына карай гына сәүдәмез бар.
 
 
Бәхтемез ачылмаган без бер фәкыйрь,
Абыруем артыгы юк, эшем такыр;
Яшьтә җыйган бер буаз мәҗмәгым66 бар67,
Аның һәм бәгъзе йире какыр-макыр –
 
 
Ул заман китап кайда бу замандай,
Йөримен тирән йирдән су алалмай;
Бер шәрик68 калын китап остап торса69,
Кызыгып, мин фәкыйрьнең күзе алаңдай70.
 
 
Үгәй ана кулында ятим калдым71,
Аннан да бик рәтем китеп калдым:
Өстемдә керле күлмәк, йыртык дамбал72,
Кайда мулла бар дисә, йитеп бардым.
 
 
Фәкыйрьлектән артык фән күралмадык,
Шәһәр чыгып, алыс73 юлга йөралмадык;
Мәргәннәрне74 танырлык хәлемез бар,
Шул сәбәптән сабыр кылып торалмадык.
 
 
Аз гына дәресем бар кыш вакытта,
Китап карау – гадәтемез буш вакытта;
Бездән дә фәез бабы бикләгән75 юк –
Аңлаемыз кәеф килгән хуш вакытта.
 
*
 
Уйламаңыз «Җарудә»не76 күргән юк дип,
Әгәр күрсә, гыйбарәтен белгән юк дип;
Кадәри хәл садак тарткан77 егетләр бар –
Уйламаңыз дөньяда мәргән җук дип.
 
 
Мәргәнгә Ходай бирсә туры сәһем78,
Аңа булса мөкарин79 туры фәһем80,
Гатасына манигъ81 юк, беләсезме –
«Кадде гыйлем көлли ән-нас мәшрабиһим»82.
 
 
Тәгаррузга 83минем нә микъдарым84 бар?
Үземнең ноксаныма икърарым85 бар;
Без – кырмыска, сез Сөләйман булганда да,
«Фә-әйнә тәзһәбунә?»дән әхбарым86 бар!
 
 
Дамелла икәнеңез исемездә,
Фәкыйрьне дә алыңыз исеңезгә;
Акырын җәяүләтеп артка төштек87,
Акмулланы фәлән-төгән дисәңез дә.
 
 
Ирнең хәле беленер ләфыз атса88,
Кемнең хәле беленер мөбһәм ятса89?
Мәгърифәгә, сыйфатка ярап китә –
Нөкирә бер вәҗһедән90 тәхсыйс91 тапса.
 
 
Берәүгә морад булса Хакның яды,
Мәгърифәт микъдарынча аңа бади92,
Әл-һади әсмасына мозһир93 булыр:
Истигъдад94, кабилият95 шарты – гади.
 
 
Һәркемгә хазз96 бирелгән кыйсмәт97 берлән,
Ирләргә нисбәт бирмә хиссәт98 берлән;
Тәхкыйрьгә99 муллалыкның хаҗәте юк,
Галим булса, лаф орсын хикмәт берлән!
 
 
Дәртсезләрнең эше юк һиммәт100 берлән,
Һиммәтленең кулы кыска кыйльләт101 берлән;
Халыкның нәзарында102 хур103 күренеп,
Гомре үтәр бичараның зилләт104 берлән!
 
*
 
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән,
Анчә105 күз алартмаңыз хиддәт106 берлән;
Ниһайә107 булса мөкайяд йә мөнәүвәл108:
Харам-хәлал шәхсенә нисбәт берлән.
 
 
Һәр фәндә шигырь менән китап тулы,
Карасак, ияләре кандай олы!
Газалидәй риҗальгә109 кем туктамай,
Үзеңез дә беләсез – Аллаһ колы!
 
 
Әһле дәрт110 шагыйрь булса, үзен – малик111,
Булмаса – шигырь менән вирдтән тарик112,
Мотлака мәнгы кылмак113 уңай булмас
Һәм янә ләһү114 булса ләм йөбарик115.
 
 
Шагыйрьләрнең әксәре әһле саликъ116,
Әйткәннәр ничә төрле көйгә салып;
Вәхшәттә шигырь түгел – җыр җырлаган
Әзһәде117 сәхабәдән Ибне Малик118.
 
 
Шигырь дөрес – нәсыйхәтне хамил булса119,
Иясе кадәри хәл гамил120 булса;
Ишеткән адәмнәрне елаткандай,
Вәгазь менән гыйбрәтне шамил булса121.
 
 
Киткәннәр кандай ирләр гәүһәр сачып,
Аларның эшләренең юлы ачык –
Гаҗәеп кыйммәт әсәр калдырганнар,
Хикмәтнең мәхзәненнән122 мисрагъ ачып123.
 
 
Һәр җандар124 сәйран кылыр сәбилендә125,
Былбыллар җәүлан кылыр сәрирендә126,
Әс-сәмигул-каләмне127 тәхмир кылды128
Ходаем фөсәханең замирендә129.
 
 
Кандай риҗәл130 туган юк йир йөзендә,
Остазының нәтиҗәсе – тәлмизендә131,
Җариядән тәганни132 вакыйг133 булган
Гаед көн Рәсүлуллаһ диһлизендә134.
 
 
Максудны бу урында кылдык нәфад135,
Инша Аллаһ, карышмас әһлен-нәкъкад136,
Җариянең тәмкинедән137 заһир дәлил –
Шәригънең сөкүтеннән138 җәваз мөфад139 140.
 
*
 
Бер китап бар, иясе кайсыңыз ул?
Китабында исеме юк, шәхсе мәҗһүл141,
«Тәварихыл-Болгар» диеп исем биргән142,
Эчендә савабыннан хатасы мул.
 
 
«Назурә»гә бер мөганид143 батыр икән,
Тиз керсә ярар иде оҗмахка шул!
Үз тарафын күтәргән күккә чаклы,
Муллалары булган соңы үзенә кол.
 
 
Борадәр144, сезгә үтенәм, сәлам язып,
Күзең сал: Мәрҗани ул – Тимерказык!
Булмаса – кыйбла тапмай адашырсың,
Караңгыда җүн белемәй юлдан язып!
 
 
Имгәнеп, коры, бикяр145 азапланма,
Бакыр чыкмас урыннан алтын казып!
Төлкедәй йөгрекмен дип ашсаңыз да,
Сыйракдан ала торгам мин бер таз эт146.
 
 
Бу сәбәпдин сезләргә сәлам язам,
Бу якка килеп ятыр сезнең азан147;
Ир булган ирәннәрне148 хур тотмаңыз –
Гатасына149 шарт имәс Кышкар-Казан.
 
 
Әдәпсезлек имәсме бу кылганың:
Ишәккә тиңәрәсез150 ир тулпарын!
Мөхакәмә кылмас151 дип уйладыңмы,
Сукыр дип белепмидең йортның барын?!
 
 
Сезләргә таң каламын уйлай-уйлай, –
Калаенча сезнең як зиһен куймай?
Болыттай көннең нурын пәрдәләгән –
Сезләргә шул сәбәпдин күңел тулмай!
 
 
Хәленчә голямага мәдех152 лаек,
Вәләкин һәр кош очып лачын булмай;
Моннан башка әйтер сүзем тулып ятыр,
Тәгаенләп һәрбер сүзне әйтеп булмай.
 
 
Эшеңез мөзәйяндер вәһмеңездә153,
Сүзеңез мөбәйяндер зәгъмеңездә154;
Меңе мулла рәдд кылсаңыз155 – ни кайгы бар?–
Дустлар да бар кагарлык рәгъмеңезгә156!
 
 
Җик157 күргәч, бер яланы158 ябарсыз сез,
Кәик кылгач159, бер караны ягарсыз сез;
Арткы як ачылганның ачуыннан,
Әлбәттә, бер яман ат тагарсыз сез.
 
 
«Бәркул-вәмиз»160 чигәңезгә чирткәннән соң,
Чаяндай чыдай алмай чагарсыз сез,
Ул фазыйл Газалидәй161 булсадагы,
Рәдденә тәһафетләр162 язарсыз сез.
 
 
Хакаикул-голумнән163 әгъраз кылып164,
Киберсеп165, ул ягына нәзарсыз166 сез.
Үзеңездән бер фазыйл була калса,
Иттифакы җөмләгә167 – начарсыз сез.
 
 
Хәсәд бәгъзе гадавәткә мөбдаэ булып168,
«Фә-исләху!» әмереннән169 качарсыз сез;
Арыслан берлә алышып арыклаган,
Хәсәд берлә саргайган ажарсыз сез170.
 
 
Әлбәттә инде, мине сөймәссез сез,
Бер бичара хакгүй171 икән димәссез сез;
 
 
Карендәш, бер инсафка килсәңез ни?
Фиргавеннең варисы имәссез сез!
 
 
Борадәр, минлекне куй галәл-хосус172,
Мин-минлек иясенә китерер нус173;
Мәрҗанигә алышырга кем чыдасын –
Куәсенә174 дәлаләт кылса носус175!
 
 
Фазыйлны фазыйл белсәк, эчең көймәс,
Һәркачан тәвазыйгда176 бармы нәкыс177?
Батыр менән көрәшсәң, сау калмассың,
Ай-аймын, бил-умыркаң178 өзелсә, дус.
 
 
Ул сезгә җәүһәр җыеп нисар кылды179,
Инде син, кадерен белеп, итәгең тус180;
Ала алмай ул җәүһәрдән коры калсаң,
Бәхетеңнең шомыннан, бел, артыңны кыс!
 
 
Кил, зиныһар, борадәрем, инсафка кил,
Куәтең канча икән – чамаңны бел!
Хәл килсә, аның эшен сез дәшләңез181,
Булмаса – файда бирмәс такылтак тел.
 
 
Белгәнгә нигә эчең көя синең –
Эшен күр моталәга иясенең182!
Һәр фәннең бер сайлаган риҗале183 бар –
«Иясе серен белер биясенең».
 
 
Керләсәң һәрнәрсәне – карайтырсың,
Хасидсез андай фазыйл калай торсын?
Исламбул, Мисыр, Шамда назыйре184 юк,
Кышкар, Казан, Дагыстан болай торсын!
 
 
Бу чакда һичкем аңа тиң килмәйде,
Бу яклар һичкемне аңа тиңәрмәйде.
Батырлары мәйданга чыгып күрсен,
Булмаса – «ул белмәй»не кем белмәйде?!
 
 
Үлчәде истирлябин мөһәндисләр185,
Тәхкыйкын тәхсин күреп мөбарисләр186,
Һәр йирдә табгы сәлим әфазыйлдән187:
Хосусән – Труйски мөдәррисләр.
 
 
Хосусән хаҗи хәзрәт кылды тасдыйк188,
Ушандак ишан хәзрәт галәт-тәхкыйк189,
Фокарага190 кыйбла-и хаҗәт булган,
«Хәвалиһе мин көлли фәҗҗе гамикъ».191
 
 
Болар да сез белгәнне белгәндәйләр,
Китапны сез чамалы күргәндәйләр;
Шаһбаздай192 ялтыраган бер шоңкарлар,
Тойгынның193 аягыннан әлгәндәйләр.
 
 
Моталибе галиядә хаккан мәркат194,
Мөкасыйде талиядә хакка миръат195;
«Игътибар»да игътибарга алган икән
Хөрмәтле Ризаэтдин196 – бер камил зат.
 
 
Җөмлә дилсаф әһле инсаф197 алды гыйбрәт,
Казанга бу сәбәпдин килде фәхрәт198,
Рөтбәсенә мөтталигы мөхлис икән199
Дамелла Борһанетдин200 казый хәзрәт.
 
 
Әл-хасыйль201, күп әфазыйл салды колак,
Барып табып әйтүгә телем чулак,
Мәмсәви202 дамелланың мәдхе калай203?
Ләззәтле гыйбарәте – егет сымак.
 
 
Гайре чит вилаятьтән ничә ирләр,
Исламбул, Һиндстаннан мөшаһирләр204
Китапларын кабул кылып бастыртканнар,
Чалкаеп205 йөри бирсен мөкәбирләр206!
 
 
Тәгассыбын207 калдырмас бозык замир208,
Сусыныңны кандырмас корык гадир209;
Ай торганда Чулпанга гашыйк булган –
Ни кылсын Көннең210 нурын ул бер зарир211!
 
 
Ай булмаса, йолдыз берлә төн яктырмай,
Фәркадандан мөстәгъни бәдре мөнир212;
Замирем мөзәккәр213 дип мактанмасын –
Кояшка хурлык бирмәс тәэнис замир214.
 
 
Ничә минмен дигәннәр йокысын ачкан,
Гафләттән тәнбиһ кылган215 бу бер назир216;
Җиһанда хәле гаян, кале бәян217,
Әфазыйлдан мөсәлләм җами гафир218.
 
 
«Җәлал»га хашиясе аңа шаһид219,
Нә кадәр мәдех кылсак, шунчә җәдир220;
Лива-и тәхкыйкатьне хамил булган221
Мөбариз222 арасында бу – бер әмир!
 
 
Җәдидәи заманнан223 җәмал224 ачып
Күргәзде йәде бәйза225 ялгыз бу ир;
Кайсысыннан күренде мондый бәян –
«Өййәһүмә йә-нәббиүкә мисле хәбир»226.
 
 
«Хикмәте балигасе»227 кандай228 икән?
Зәүкы сәлим иясенә229 балдай икән;
Ысулы хакаикъны хамил булган230
Адәмнең тәнендәге җандай икән.
 
 
Хәдистә мәһарәтен нәзар кылсаң231
Әсхабдән232 ишеткәндәй аңлай икән;
Мондай гали галимгә тел озаткан –
Ул үзе дүрт аяклы малдай икән!
 
*
 
Казакъча шигырь яздым, ачык кылып,
Хасидләрнең йөрәген ачындырып;
Тәхкыйкләрен233 күргән соң куанганнан,
Китапларын карыймын гашыйк булып.
 
 
Таснифлары басыйрәтне ярук кылган234,
Нәфис-хәсис арасыны фәрикъ кылган235;
Адашканда кәиз236 килеп балга төшкәй –
Мин байгыш237 бер кырмыска гарык булган.
 
 
Унбиш ел «Назурә»сен238 алганыма,
Карай-карай баш очыма салганыма;
Шифаи садр239 аннан хасил итдек,
Эленмәй хасидләрнең кармагына.
 
 
Морадлары мөкәбәрә240 булганнан соң,
Хасидләр күз салмайлар аръягына;
Гавамнары241 – мулласына табигъ булып242,
Дерләтеп243 ярып йөри ярма гына.
 
 
Нигә мончә244 безләрдә әдәп кыска?
Кәмаләт245 болай торсын, гакыл – вуста246.
Бер йиргә килештереп хат язалмай –
Берәүне яманнарга кандай оста!
 
 
Бәгъзесе укый да алмай гыйбарәтен,
Камилгә кандай кыла хәкарәтен?
Дамеллалар бәгъзесе, белә торып,
Хасмының247 морад кыла хәсарәтен248.
 
 
Әдвия хамил булмас249 бәгъзе мәрыйз250,
Нәсыйхәт кабул булмас фәззе, гализ251;
Шәятыйнның әбһәрен252 өзеп киткән –
Атылып түбәсеннән бәркул-вәмиз253 254.
 
 
«Җарудә» иясенә255 сүземез юк,
Аларга каршы килер йөземез юк;
Рахимуллаһи рахмәтән васигатән256,
Дөньяда сүземез бар, үземез – юк!
 
 
Ул да бер галим икән сөйләй торган,
Голяма мәҗлесендә мәйдан алган,
Морадына мөнафины257 сөймәй торган,
Курае килешкәндә көйләй торган.
 
 
Без дә күрдек угының аткан йирен,
Кай йиргә угы төшеп яткан йирен;
«Фәли көлли вәҗһәтин мүәҗ-җиһәтин»258,
Бәрәкәллаһ, килештереп тапкан йирен.
 
 
Аңа шәрик259 дамелла Мөхибулла,
Рәббани голяманы мөхиб260 мулла!
Әүвәлдә кырын-ярын йөреп иде,
Ахырында кайтып булды мөхикъ261 мулла.
 
 
Дамелла Рәхмәтуллаһ аңа нәзыйр262,
Тәхрират, иттиләгъда раушан замир263,
Мәрхүмнәр Мәрҗанигә гакс төшкән264,
Аларга һәм мөтабигъ җәме гафир265 266.
 
 
Остазлары Кышкар хәзрәт алга чыккан267,
Галәл-хосус Кәламдә268 данга чыккан,
Бәрагатьтә269 дамелла Мәчкәрәдәй,
Күп галимнәр, мөдәррисләр аннан чыккан.
 
*
 
Курса хәзрәт алардан борын булган270,
Мәдехкә271 ул бер лаек урын булган;
Ул мәрхүм – Мәрҗанидәй мәфтүн булып272,
Күп галим ул газизгә кырын булган.
 
 
Бу зат һәм үз гасрында әгъла273 галим.
Хасидләрен мөбтәла табгы сәлим274,
Артына бераз әсәр ташлап киткән,
«Камигул-бидәга»275 гүя сәйфе сарим276.
 
 
Һәр бәндә хәзинәсен идәр изһар277,
Вәләкин хәзинәдә тәфавет278 бар;
Ни бар-югын белерсез – дөкән279 ачса,
Һәркемдә бер сәүдә бар хәле микъдар.
 
 
Вәләкин Мәрҗанинең эше башка –
Йылкының толпарындай йолдыз-кашка;
Алыстан шәгъшәгасе280 балкып торган –
Җәүһәрдәй кундырылган алтын ташка.
 
 
Кай эше ул фазыйлның таң калмастай,
Кай сүзе ул камилнең күз салмастай? –
Дәртенә дәрдемәндләр шифа тапды,
Сукырлар күзен ачды карманмастай!
 
 
Сәрхәбадлы281 кешеләргә бик килеште,
Булдылар аяк-кулы сызланмастай,
Кәмале282 йир йөзенә мәшһүр булды,
Булдылар яманлауга алданмастай.
 
 
Әсма-и мөстәүрәдән җәмал ачып283,
Әхбабын284 гашыйк кылды җан калмастай;
Шәҗәрәи дәлилнең285 тамыры тирән –
Алай-болай койынга286 кузгалмастай.
 
 
Беркеткән хөҗҗәт берлән мөддәгасен287
Остаи сылу җунып салган таштай;
Эше пөхтә машинаның ширазындай288
Җебенең төйгән йире289 таркалмастай.
 
 
Хасидләрнең йөрәкләре салмакланды,
Кирәсе290 авыр булды тарталмастай;
Батырларның кылычыннан каяу291 чыкды,
Кайтадан эшкә кереп ялганмастай.
 
 
Айрылдылар күп хасидләр әдәбеннән –
Хасыйле тәкәбберлек292 сәбәбеннән;
Мөганид293 күркәм йиргә күзен салмай –
Мәкъбулатка тәмәррен гадәменнән294.
 
*
 
Адәм камил булмады кайнап пешмәй,
Мәхәббәт фәнҗаненнән295 шәраб эчмәй.
Дошманнар хәбаләне296 салып карай –
Тургайның тозагына лачын төшмәй.
 
 
Һавада ул бер шоңкар – әйләнә очкан,
Без йөрәмез кара коштай эзләп тычкан;
Төлкеләр анда чыдап торалмайлар,
Гүя бер киң апаннан297 йөрәге очкан.
 
 
Без сатдык муллалыкның коры атын,
Бездән артык яулыклы дөрес хатын;
Күңлемезне бер сындырып еламаймыз,
Уйланып гарасатның вәкафәтен298.
 
 
Ашкан бер галим чыкса – яманлаймыз,
Мәҗлесне гайбәт илән тәмамлаймыз;
Эшемез йә истиһза299, йә хәкарәт,
Үземезне һәр гаептән амандаймыз300.
 
 
Яхшыны сүккән илән аты китмәс,
Яман сүзнең күңелдән даты301 китмәс;
Саф алтынны нәҗескә буяу илән –
Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс!
 
 
Кыйсык302 ук аткан менән туры китмәс,
Күңелдән яман сүзнең коры303 китмәс,
Котырган эт һава карап өргән менән
Асманда304 торган айның нуры китмәс!
 
*
 
Ул ирде шәмсе базигътан305,
Мөнәүвәр бәркы ләмигътан306,
Галиш-шаин мөназигътан307
Җөда булдык, дәрига, ah308!
 
 
Аның шөһрәттә гонваны309
Мөхаккак, дөрре-мәрҗани310 311,
Хакаикъ гыйльменең кәне312, –
Җөда булдык, дәрига, ah!
 
 
Ки яздым мәрсия бән хар313,
Хасаисын314 кылып изһар,
Бу хиндә315 юк аңа мигъяр316
Җөда булдык, дәрига, ah!
 
 
Аның фәкъденә317 күп пишләр318,
Көенде барча дуст-ишләр –
Труйски мөдәррисләр, –
Җөда булдык, дәрига, ah!
 
 
Аның фазлына һиб гонван319
Тәсанифы ачык борһан320,
Басыйрәтне321 ачык кылган, –
Җөда булдык, дәрига, ah!
 
 
Качан ул зат китеп барды,
Казан күрке китеп калды,
Һәммә әхбаб322 ятим калды, –
Җөда булдык, дәрига, ah!
 
 
Аның мәддахы бихәддер323,
Дагыстан, Һиндтә бигадәттер324,
Бәнем мәдхем викахәттер325, –
Җөда булдык, дәрига, ah!
 
 
Бәрагатьле шәһамәттә326,
Бәлигышшә-и нәҗабәттә327,
Бәдигыл-каль ләтафәттә328, –
Җөда булдык, дәрига, ah!
 
 
Мөхәддис җамигыл-әхбар329,
Мөхаккыйк хавиел әсрар330,
Мөдәкъкыйк кәшифел-әстар331, –
Жөда булдык, дәрига, ah!
 
 
Сәкыйуллаһ рухә һәр ан332,
Зөлал гафвилә гофран333,
Фиракына йөрәк голян334, –
Җөда булдык, дәрига, ah!
 
 
Гыйнаять335 кылсаңый, йа Рабб,
Үзем – байгыш336, атым – арык,
Казан шәһренә бер барып –
Күралмадым, дәрига337, ah!
 
 
Илаһи, җөмлә338 хаҗәтем,
Кабул әйлә мөнәҗәтем,
Кабахәт җөмлә халәтем, –
Түзалмадым, дәрига, ah!
 
 
Аның мәдхендә бән газиб339
Казакъча бер бәет язып,
Тараттым йортка бән таз эт340, –
Җөда булдык, дәрига, ah!
 
*
 
Акмулла, күп сөйләнмә, инде җитәр!
Үзеңнең кайгыңны күр, гомер үтәр,
Яхшының алдын бераз күреп идең –
Имәс идең юл күргәнсез мужик-мишәр.
 
 
Иң әүвәл тулып ятыр синең менең341,
Ник кирәк сәмәрәсез342 коры белем?
Сәфәр – алыс343, инсаф кыл, Хакдан оял,
Борынгы кабахәтлек йитәр, энем!
 
 
Хур кылган үз-үзеңне син бер кисер344,
Әфлисүн арасында син бер кишер;
Намазда лөббе мәгънә345 – бернәрсә юк,
Заһирга346 горурланган син бер кыйшер347!
 
 
Миңа мәгълүм – син үзең күптән яман,
Нәфсең сине өйрәтеп бөккән яман;
Бәлки, бераз яхшырак булыр идең,
Син күрсәң үз-үзеңне эттән яман?
 
 
Котырып, нәфсең буйлап киткән яман,
Җуан муен үгездәй җиккән яман;
Морадынча йитәкләп алып йөреп,
Ничә урында абруеңны түккән яман.
 
 
Күкрәгең катып калган таштай яман…
Эшең күп килешмәгән аннан башкай;
Гыйбадәт дип азапланган коры гадәт –
Ахирәт файдасына ярамастай.
 
 
Аннан башка бик күп синең начар йирең,
Каберчыгар348 йокыңны ачар йирең,
«Вә-әмтаз вәл-йәүм»349 дигәндә кәндә350,
Бәдбәхет, бармы шунда качар йирең?
 
 
Борадәр351, баштан бәла без кичергән,
Күп кайгы тарта-тарта, без исергән;
Башым хәйран, эчем вәйран352 – диванамын,
Ни мәгънә чыгар дисез бер исәрдән?
 
 
Кимчелегем билгеле каләмемдән353,
Җүнсезлегем билгеле кәлямемдән354;
Саде-һәзар гаибанә догаңыздан355,
Өмидвармыз олугъларның җәнабендән356.
 
 
Бар микән бу дөньяда миндәй яман?
Һичбер эшем бармады алга табан;
Моң булып кырык биштән яшем үтте,
Бер эшем төзелгән юк әле һаман.
 
 
Эчемдә юк яшереп саклаганым,
Яманлыкта үземә тиң тапмаганым,
Үземне эт, дуңгызга хисаб итсәм –
Үземне ул вакытта мактаганым.
 
 
Мәгъзурмен357 – инсаф кылып карасаңыз,
Без байгыш – биекләрдән аласамыз358;
Кечрәйтсәңез, кечрәергә мин яраймын –
Үзеңез зураерга ярасаңыз!
 
1.Китап шагыйрьнең академик Миркасыйм Госманов төзегән җыентыгы (Акмулла. Шигырьләр / төз. М. Госманов. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1981. – 271 б.) һәм М. Акмулла әсәрләренең башка төр басмалары нигезендә төзелде.
2.Фазыйл – галим.
3.Хасидләре – көнчеләре, көнләшүчеләре.
4.Гамь-хас булып – югары һәм түбән катлаудан кат-кат булып.
5.Мәгани җәваһирен – мәгънә гыйлеме җәүһәрләрен.
6.Хакаикъ – хакыйкать гыйлеме.
7.Гаувас булып – чумып йөзүче.
8.Мөзмәрда – илаһият гыйлеме, изге гыйлемнәрдә.
9.Сабикълардан – элгәреләрдән, элеккеге галимнәрдән.
10.Гасрәт – хата.
11.Хәмдулиллаһ – Аллага шөкер.
12.Диярда – өлкәдә.
13.Мәрҗани Шиһабетдин – Шиһабетдин Мәрҗани (1818–1889), илаһият галиме, тарихчы, мәгърифәтче.
14.Фанусны – утны, маякны.
15.Йәнбугус-сәламәттән – сәламәтлек чыганагыннан.
16.Әнһарул-хакаикъны – хакыйкать елгаларын.
17.Кузгар – кузгатыр.
18.Фирасәтле – курку белмәс, батыр-кыю.
19.Мөһәндисләр – инженерлар, һөнәр осталары.
20.Болагы – кайнап чыккан чишмәсе.
21.Чуллаганнар – иелгәннәр (су эчәргә).
22.Дөррәсеннән – энҗеләреннән, энҗедәй саф тамчыларыннан.
23.Канча – никадәр.
24.Дөррәсеннән канча бала сөткә туеп… – Мөхәммәд пәйгамбәргә Мигъраҗда энҗе кадәр тамчы сөт каптыралар. Бу тамчы гыйлем булып чыга. Шагыйрь әлеге шигъри юлларда менә шуңа ишарә ясый һәм сөт дигәнендә гыйлемгә киная итә.
25.Тәхкыйкларын – хакыйкатьне ачыклап бирүләрен.
26.Голямага – галимнәргә.
27.Сәрдар – юлбашчы, юл күрсәтүче.
28.Ту – байрак.
29.Мөбариз – көрәш, бәхәс.
30.Аңынаусыз – аңламыйча, аңсыз килеш.
31.Анау-монау – аңгы-миңге.
32.Чубалгандай – чуалучы.
33.Палваннардан – пәһлеваннардан, батырлардан.
34.Йыйгылып – җыелып.
35.Фазыйл галләмә – мәртәбәле галим.
36.Узган таптан – борынгы табигыйннар (ягъни сәхабәләргә иярүчеләр) мисалыннан.
37.Хаззы – өлеше.
38.Дәрәҗәи иҗтиһаддан – дин һәм хокук фәннәре буенча катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алу дәрәҗәсеннән; дин галиме булу мәртәбәсеннән.
39.Әгъдасена – дошманнарына.
40.Мөҗәһидмез – сугышучыбыз.
41.Дәкаикъта – фәндә нигезле тикшерүдә.
42.Әһле гасыр – тарихчылар.
43.Гадил – тиң.
44.Мөганиднең – дошманлашучының.
45.Сәнәд илә – дәлил белән.
46.Баһир – ачык, өстен.
47.Хәленә кале – гамәленә сүзе.
48.Заһир – ачык, якты.
49.Нәзыйр – охшаш, тиңдәш.
50.Мәгърифәтүр-риҗалидә – мәгърифәтле-гыйлем иясе ирләр арасында.
51.Фашын – фаш булуын, танылуын.
52.Аһ дәрига – аһ кызганыч.
53.Кашына – каршысына.
54.Сөйүлүде-дәкаикътан – нечкә фикер ташкыннарыннан.
55.Йиме гыйрфан – белем ризыгы.
56.Дәрдемәнд диванамын – сагышлы диванамын.
57.Каеда – кайсы җирдә.
58.Тәхкыйк – хакыйкать; хакыйкать иясе, хакыйкатьне яклаучы.
59.Би зарур – зарурсыз, тиешсез.
60.Хубаламын – яхшырамын.
61.Кәиз – тизәк.
62.Кодыгына – коесына.
63.Каугамыз – чиләгебез.
64.Менән – белән.
65.Эрбет менән Мәкәрҗәгә… – ХIХ йөзнең иң зур һәм данлыклы сәүдә базарлары саналган Эрбет шәһәре һәм Мәкәрҗә ярминкәләре күздә тотыла.
66.Буаз мәҗмәгым – калын шигырьләр җыентыгым.
67.Яшьтә җыйган бер буаз мәҗмәгым бар… – монда М. Акмулла үзенең яшь чагыннан туплаган шигырьләре җыентыгы барлыгын искәртә. Әлегәчә аның ул тупланмасы табылганы юк.
68.Шәрик – дус, иптәш.
69.Остап торса (эстәп торса) – тотып (туплап) торса.
70.Алаңдай – алырдай, алан-йолан.
71.Үгәй ана кулында ятим калдым… – М. Акмулланың әнисе Бибиөммегөлсем (Бибигөлсем) исемле булган. Әмма аның шагыйрьгә үги ана булуы фәндә ачык мәгълүм түгел.
72.Дамбал – чалбар.
73.Алыс – ерак.
74.Мәргәннәрне – төз атучыларны, укчыларны.
75.Фәез бабы бикләгән – белемне күңеленә җыйган.
76.«Җарудә» – Габдулла бине Мозаффар ән-Насавиның «Мөзаһарат әл-кәлимә әл-җәрудә әлләти һийә фин-Назурат» («Назурат («Яктырту») китабыннан шомлы фикерләрне ачыклау») әсәре хакында сүз бара. Ул исә Ш. Мәрҗанинең «Назурат әл-хак фи фәдийәт әл-гашаи вә ин ләм йагаб әш-шәфәкъ» («Шәфәкъ күмелгәндә кичке фарыз намазны үтәүгә бәйле хакыйкатьне яктырту») хезмәтенә тәнкыйть рәвешендә язылган (к.: Юзеев А. Н. Шихаб ад-дин Марджани: мыслитель, религиозный реформатор, просветитель (К 180-летию со дня рождения). – Казань: Иман, 1997. – 60 с.).
77.Кадәри хәл садак тарткан – көч җиткәнчә, җәя тартып, ук аткан.
78.Сәһем – ук.
79.Мөкарин – кушылган.
80.Фәһем – зиһен, зирәклек.
81.Гатасына манигъ – әҗеренә инкяр, бәхетенә тоткарлык.
82.«Кадде гыйлем көлли ән-нас мәшрабиһим» – «Гыйлем һәр кешегә савытына күрә».
83.Тәгаррузга – дошман арасына кереп сугыш башларга.
84.Нә микъдарым – нинди өлешем-күләмем.
85.Ноксаныма икърарым – җитешсезлегемә дәлилем.
86.«Фә-әйнә тәзһәбунә?»дән әхбарым – «Кая барасыз әле?»дән хәбәрем, ягъни башкаларга юл бирү, итагать иясе булу кирәклек күздә тотыла. (Монда сүз Сөләйман пәйгамбәрнең хәтта кырмыскаларга да, хәл белешеп, кая барасыз әле дип юл биргәнлеге хакында бара.)
87.Артка төштек – иярдек.
88.Ләфыз атса – сүз атса.
89.Мөбһәм ятса – яшерен ятса.
90.Нөкирә бер вәҗһедән – надан кеше бер сәбәп белән.
91.Тәхсыйс – эзләгәнен, билгесен.
92.Бади – ачык, күренеп торыр.
93.Әл-һади әсмасына мозһир булыр – күкләр катына юл күрсәтеп, балкып торыр.
94.Истигъдад – зирәклек, зиһенлелек.
95.Кабилият – сәләтлелек.
96.Хазз – өлеш, насыйбы.
97.Кыйсмәт – язмыш.
98.Хиссәт – түбәнлек, хәсислек.
99.Тәхкыйрьгә – хурлау-мыскыллауга.
100.Һиммәт – тырышлык, мәртәбә, олы җанлылык.
101.Кыйльләт – вакыт азлык (юклык).
102.Нәзарында – күз алдында.
103.Хур – җәннәттәге фәрештә, ягъни фәрештәдәй.
104.Зилләт – түбәнлек.
105.Анчә – аңа.
106.Хиддәт – әллә кемлек, тупаслык.
107.Ниһайә – нәтиҗәсе.
108.Мөкайяд йә мөнәүвәл – әҗер йә өмет.
109.Риҗальгә – ир кешегә, затлы иргә.
110.Әһле дәрт – дәрт иясе, диндар.
111.Үзен – малик – үз мәртәбәсен белүче, үзенә хуҗа.
112.Вирдтән тарик – намаз-догадан ваз кичүче.
113.Мотлака мәнгы кылмак – шигырьне кире кагу.
114.Ләһү – шаярту, уен-көлке.
115.Ләм йөбарик – бәрәкәте юк, файдасыз.
116.Әксәре әһле саликъ – күбесе иман юлында йөрүче, хакыйкать иясе; үз фикерле, ирекле кеше.
117.Әзһәде – тугры, тәкъва.
118.Ибне Малик – Мөхәммәд пәйгамбәр заманында яшәгән Мәккә шагыйрьләреннән берсе. Әүвәл Мөхәммәд пәйгамбәргә дошманлык күрсәтеп, аны хурлап шигырьләр язган. «Шигырь (монда сүз җыру, ягъни нәсыйхәтсез шигырь хакында бара – Ф. Я.) ул – Шайтан чыбыркысы» дигән хәдис аңа карата әйтелгән. Соңыннан Ибне Малик иман китерә. Мәккә кяферләрдән азат ителгәч, бервакыт Ибне Маликнең Кәгъбәне шигырь сөйләп тәваф кылуын күргән сәхабәләр моңа канәгатьсезлек белдерә. Шунда Мөхәммәд пәйгамбәр: «Сөйләсен, нәсыйхәтле шигырь – җыру түгел, Аллаһыны данлау», – дип җавап бирә. Акмулла монда шушы вакыйганы искәртә. Шигырьләрендә дә җыруны шигырьгә каршы куеп яза. Аның фикеренчә, шигырьнең асылы нәсыйхәткә корылырга тиеш, шулвакытта ул буш булмый, мәгънәгә ирешә, ди.
119.Нәсыйхәтне хамил булса – нәсыйхәт йөртүче булса.
120.Гамил – эш иясе; гамәл иясе; дәрәҗәле кеше.
121.Шамил булса – эченә-үзенә алса, тупласа.
122.Мәхзәненнән – хәзинәсеннән.
123.Мисрагъ – шигъри юл ачып.
124.Җандар – җан иясе.
125.Сәйран кылыр сәбилендә – юлында очып, әйләнеп йөрер.
126.Җәүлан кылыр сәрирендә – оясы тирәли очып, сайрап йөрер.
127.Әс-сәмигул-каләмне – рифмалы шигъри сүзләрне.
128.Тәхмир кылды – тәэсирле итте.
129.Фөсәханең замирендә – шагыйрьнең күңелендә.
130.Кандай риҗәл – андый ирнең.
131.Тәлмизендә – шәкертендә, укучысында.
132.Җариядән тәганни – кол хатыннан җырлату.
133.Вакыйг – гадәт, вакыйга.
134.Диһлизендә – ишегалдында, йорты янында.
135.Нәфад – тәмам.
136.Әһлен-нәкъкад – тәнкыйть иясе.
137.Җариянең тәмкинедән – кол хатынның җырлавыннан.
138.Шәригънең сөкүтеннән – пәйгамбәрнең эндәшмәвеннән.
139.Җәваз мөфад – бу гамәлнең дөреслеге раслана.
140.Шәригънең сөкүтеннән җәваз мөфад. – Гает көнендә бәйрәм итү һәркемгә тиешлек, шәригатькә таянып, бу шигъри юлларда бәян ителә.
141.Мәҗһүл – билгесез.
142.«Тәварихыл-Болгар» диеп исем биргән… – сүз Шәрәфетдин бине Хисаметдин әл-Мөслими әл-Болгариның мистик-мифологик символикага төрелеп бирелгән 1551–1584 елларда язылган «Тәварихы Болгария» («Болгар иле тарихы») китабы хакында бара. Ш. Мәрҗани үзенең тарих буенча язылган хезмәтләрендә бу китапны кискен тәнкыйть итә. М. Акмулла монда Ш. Мәрҗанигә ияреп фикер йөртә.
143.Мөганид – дошманлык итүче.
144.Борадәр – агай-эне, кардәш.
145.Бикяр – бушка, юкка.
146.Таз эт – таза, елгыр эт.
147.Азан – тавыш.
148.Ирәннәрне – диндарларны, асыл ирләрне.
149.Гатасына – язмыш бүләгенә, бәхетенә.
150.Тиңәрәсез – тиң күрәсез.
151.Мөхакәмә кылмас – хөкем итмәс.
152.Мәдех – мактау.
153.Мөзәйяндер вәһмеңездә – уегызча матур күренәдер.
154.Мөбәйяндер зәгъмеңездә – ачык билгеледер үз фаразыгызча; ачык бәян ителгәндер уегызча.
155.Рәдд кылсаңыз – кире каксагыз.
156.Рәгъмеңезгә – нәфрәтегезгә.
157.Җик – егет.
158.Яланы – ялганны.
159.Кәик кылгач – пычраткач.
160.«Бәркул-вәмиз» – Ш. Мәрҗанинең «Әл-бәркул-вәмиз фи рәдди галәлә-бәгыйзин әл-мөсәмми бин-нәкыйз» («Нәфрәтләнерлек ялганнарны сугучы яшен уты») дигән китабына ишарә. Бәркул-вәмиз – утлы яшен, яшен уты. М. Акмулла Ш. Мәрҗанинең китап исемен шигъри киная өчен файдалана.
161.Газали – Әбү Хәмид Мөхәммәд әл-Газали (1058/1059–1111), шәригать һәм тарикать буенча бөек галим, философ.
162.Тәһафетләр – бер-берсенә ташлану, үзара ызгышулар.
163.Хакаикул-голумнән – гыйлем хакыйкатьләреннән.
164.Әгъраз кылып – бозык итеп.
165.Киберсеп – һаваланып.
166.Нәзарсыз – карамыйсыз; күз салмаучылар.
167.Иттифакы җөмләгә – һәммәгез бердәм булып.
168.Гадавәткә мөбдаэ булып – дошманлыкка чыганак булып.
169.«Фә-ислаху!» әмереннән – Аллаһының «Яңарыгыз!» дигән әмереннән.
170.Ажарсыз сез – аждаһа сез.
171.Хакгүй – хаклык иясе.
172.Галәл-хосус – бигрәк тә үзеңнән.
173.Нус – кире кагылу.
174.Куәсенә – куәтенә.
175.Дәлаләт кылса носус – язмалары дәлиллек итсә.
176.Тәвазыйгда – тыйнаклыкта.
177.Нәкыс – кимлек, кимчелек.
178.Умыркаң – умырткаң.
179.Нисар кылды – чәчте.
180.Итәгең тус – итәгеңне тот (җыеп тот).
181.Дәшләңез – дә эшләгез.
182.Моталәга иясенең – гыйлем нуры иясенең.
183.Риҗале – ир-егете.
184.Назыйре – охшаш-тиңдәше.
185.Истирлябин мөһәндисләр – инженерлар астролябиясе, ягъни үлчәү кораллары белән иңгә-буйга үлчәде.
186.Тәхкыйкын тәхсин күреп мөбарисләр – дөреслеген хуп күрде баһадир көрәшчеләр.
187.Тәбгы сәлим әфазыйлдән – холкы сәламәт галимнәрдән.
188.Кылды тасдыйк – дөрескә чыгарды, раслады.
189.Галәт-тәхкыйк – хакыйкатьлегенә иреште.
190.Фокарага – гади халыкка.
191.«Хәвалиһе мин көлли фәҗҗе гамикъ» – «Һәр тарафтан барчасы да нигезләнелгән», ягъни Мәрҗанинең барча фикерләре дә дәлилле, фәнни фикерләргә нигезләнелеп язылган.
192.Шаһбаздай – лачындай.
193.Тойгынның – «туган» дип аталган ау кошы, аны «каракош» та диләр.
194.Моталибе галиядә хаккан мәркат – олы мәсьәләләрдә хакыйкать нечкәлекләренә төшенүче.
195.Мөкасыйде талиядә хакка миръат – эзлекле аңлатып биргәнендә хакыйкатьнең көзгесе.
196.Ризаэтдин – Ризаэтдин Фәхретдин (Риза Фәхретдинов, 1859–1936), мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе. «Игътибар» – Р.Фәхретдиннең беренче китапларыннан.
197.Җөмлә дилсаф әһле инсаф – барлык саф күңелле инсаф ияләре.
198.Фәхрәт – дан, шөһрәт-шатлык.
199.Рөтбәсенә мөтталигы мөхлис икән – дәрәҗәсен төшенүче ихлас кеше икән.
200.Дамелла Борһанетдин – бу кешенең тексттан казый булганлыгы аңлашыла. Әмма фәндә кемлеге төгәл ачыкланмаган.
201.Әл-хасыйль – гомумән, кыскасы.
202.Мәмсәви – дәрәҗәле.
203.Мәдхе калай – мактаулы сыйфатлары нинди.
204.Мөшаһирләр – шөһрәт-дан ияләре, мәшһүрләр.
205.Чалкаеп – кылтаеп.
206.Мөкәбирләр – тәкәбберләр.
207.Тәгассыбын – фанатизмын, искелеккә ябышып ятуын.
208.Замир – күңел, вөҗдан.
209.Сусыныңны кандырмас корык гадир – корыган күллек сусавыңны баса алмас.
210.Көннең – Кояшның.
211.Зарир – сукыр.
212.Фәркадандан мөстәгъни бәдре мөнир – нурлы ай (Тимерказык йолдызы тирәли) аерыла алмыйча әйләнеп йөргән йолдызларга мохтаҗ түгел.
213.Замирем мөзәккәр – батыр йөрәклемен; ирлек исеме бар.
214.Тәэнис замир – хатын-кыз йөрәкле, куркак йөрәк; хатын-кыз исеме.
215.Гафләттән тәнбиһ кылган – томаналыкны шелтәләгән.
216.Назир – күреп алучы, игътибар итүче; сакчы.
217.Хәле гаян, кале бәян – хәле ачык билгеле, сүзе ачык аңлаешлы.
218.Әфазыйлдән мөсәлләм җами гафир – гафу-мәрхәмәт савытын кире какмаган Аллаһ галимнәрдән канәгать.
219.«Җәлал»га хашиясе аңа шаһид… – Ш. Мәрҗанинең «Әл-газьбүл-форат вәл маэүз-зәлал фи шәрхи «Җәлал» («Җәлал» китабына аңлатма буларак кирәкле саф чишмә») исеме белән язылган «Мулла Җәлал хашиясе» китабы хакында сүз бара. «Мулла Җәлал китабы» (дөрес исеме – «Шәрхе-гакаид») Җәлалетдин Дувани (1502/1503 елда вафат) каләме белән язылган, мәдрәсәләрнең югары сыйныфларында дәреслек сыйфатында кулланылган.
220.Җәдир – лаек.
221.Лива-и тәхкыйкатьне хамил булган – хакыйкать байрагын күтәргән.
222.Мөбариз – көрәшчеләр.
223.Җәдидәи заманнан – яңа заманнан.
224.Җәмал – матурлык, күркәмлек.
225.Йәде бәйза – аклык кунган; саф гайрәтен.
226.«Өййәһүмә йә-нәббиүкә мисле хәбир» – «Әй сез, пәйгамбәрең хәбәр бирүче кебек».
227.«Хикмәте балигасе» – Ш. Мәрҗанинең «Әл-хикмәтүл-балигат фи шәрхил-гакаид нәсәфийәт» («Нәсәфәнең «Гакаид»ен аңлатуда җитлеккән фәлсәфә») китабы хакында сүз бара. Ул Нәҗметдин Нәсәфәнең (968 елда вафат) «Гакаид» («Гакаиде Нәсәфи») китабына шәрех буларак язылган.
228.Кандай – нинди.
229.Зәүкы сәлим иясенә – зәвыгы сәламәт кешегә.
230.Ысулы хакаикъны хамил булган – хакыйкать ысулларын иңенә алган.
231.Хәдистә мәһарәтен нәзар кылсаң – хәдистә маһирлыгына карасаң.
232.Әсхабдән – сәхабәләрдән.
233.Тәхкыйкләрен – хакыйкатьне ачыклап бирүләрен.
234.Таснилары басыйрәтне ярук кылган – язганнары күңелләрне яктырткан.
235.Фәрикъ кылган – аерып куйган.
236.Кәиз – тизәк, нәҗес.
237.Байгыш – мескен.
238.«Назурә» – Ш.Мәрҗанинең «Назурат әл-хак фи фәдийәт әл-гашаи вә ин ләм йагаб әш-шәфәкъ» («Шәфәкъ күмелгәндә кичке фарыз намазны үтәүгә бәйле хакыйкатьне яктырту») китабы хакында сүз бара.
239.Шифаи садр – җан дәвасы.
240.Морадлары мөкәбәрә – максатлары һавалы.
241.Гавамнары – кешеләре, кара халык.
242.Табигъ булып – буйсынып.
243.Дерләтеп – дөбер-шатыр, зер-зер.
244.Мончә – болай, бу рәвешле.
245.Кәмаләт – камиллек.
246.Вуста – уртача.
247.Хасмының – дошманының, көндәшенең.
248.Хәсарәтен – зыянын.
249.Әдвия хамил булмас – даруны күтәрә алмас.
250.Бәгъзе марыйз – кайбер авыруларга-чирләргә.
251.Фәззе, гализ – тупас, әдәпсез.
252.Шәятыйнның әбһәрен – шайтаннарның кан тамырын.
253.Бәркул-вәмиз – яшьнәгән яшен, яшен уты.
254.Атылып түбәсеннән бәркул-вәмиз. – «Бәркул-вәмиз» дип, автор Ш. Мәрҗанинең «Әл-бәркул-вәмиз фи рәдди галәлә-бәгыйзин әл-мөсәмми бин-нәкыйз» («Нәфрәтләнерлек ялганнарны сугучы яшен уты») китабына ишарә итә.
255.«Җарудә» иясенә… – сүз мулла Габдулла бине Мозаффар ән-Насави хакында бара. Ул «Мөзаһарат әл-кәлимә әл-җәрудә әлләти һийә фин-Назурат» («Назурат («Яктырту») китабыннан шомлы фикерләрне ачыклау») дип исемләнгән Ш. Мәрҗанигә каршы китабын Исмәгыйль Үтәмешев Кышкарый киңәше белән язган.
256.Рахимуллаһи рахмәтән васигатән – Аллаһының рәхмәте иксез-чиксез.
257.Мөнафины – каршы килүчене, килешмәүчене.
258.«Фәли көлли вәҗһәтин мүәҗ-җиһәтин» – «Һәр юлның юнәлгән бер урыны бар».
259.Шәрик – иптәш.
260.Рәббани голяманы мөхиб – Аллаһыга бирелеп, хакыйкатькә хезмәт итүче; саф күңелле галимнәрне якын күрүче-яратучы.
261.Мөхикъ – дөреслек яклы, гадел.
262.Нәзыйр – охшаш, иш, иярүче.
263.Тәхрират, иттиләгъда раушан замир – ирек бирү, азат итүдә күңеле нурлы.
264.Гакс төшкән – каршы төшкән.
265.Мөтабигъ җәме гафир – ияргән бик күпләр.
266.Аларга һәм мөтабигъ җәме гафир. – Бу шигъри юлларда дошманнарының Ш. Мәрҗанинең муллалык указын алдыртуларына ишарә ителә.
267.Остазлары Кышкар хәзрәт алга чыккан… – 1873 елда, Ш. Мәрҗани өстеннән Диния нәзарәтенә «рапорт» язып, аның эшен тикшерү өчен, Мөфтиятнең указы буенча төзелгән комиссиянең рәисе Исмәгыйль Үтәмешев (кушаматы – Кышкар хәзрәт) һәм шул комиссиянең әгъзалары күздә тотыла. Мәрсиядә ул хәзрәтләрнең исемнәре дә телгә алынып узыла.
268.Галәл-хосус Кәламдә – спекулятив теология үзенчәлекләрендә.
269.Бәрагатьтә – китап яки мәкалә керешендә алга таба бәхәс кылынырга тиешле мәсьәләләргә тукталып, мәсьәләләрнең куелышын белдергән өлеш; мәсьәләләр куелышында.
270.Курса хәзрәт алардан борын булган… – ислам дөньясында хөр фикер идеясенә хезмәт иткән галимнәрнең беренчеләреннән саналган Габденнасыйр Курсави (1776–1812) күздә тотыла.
271.Мәдехкә – мактауга.
272.Мәфтүн булып – бирелеп.
273.Әгъла – бөек, олы.
274.Хасидләрен мөбтәла табгы сәлим – көнчеләрен кайгыга салган сәламәт акыл иясе.
275.«Камигул-бидәга» – «Камигул-бидәга» («Бозыклыкларны бастыручы») исемле мәшһүр китапның авторын галимнәр Г. Курсави дип белдерә.
276.Сәйфе сарим – үткен кылыч.
277.Хәзинәсен идәр изһар – хәзинәсендә барын ачып бирер.
278.Тәфавет – аерма.
279.Дөкән – кибет.
280.Алыстан шәгъшәгасе – ерактан нуры, мәһабәтлеге.
281.Сәрхәбадлы – сырхаучан, чирләшкә.
282.Кәмале – камиллеге.
283.Әсма-и мөстәүрәдән җәмал ачып – онытыла барган исемнәрдән матур йөзен ачып.
284.Әхбабын – сөеклеләрен.
285.Шәҗәрәи дәлилнең – дәлил агачының.
286.Койынга – тавыш-гауга, җил-давылга.
287.Хөҗҗәт берлән мөддәгасен – дәлил белән дәгъваларын-фикерләрен.
288.Ширазындай – тәртибедәй, эшләү рәвешедәй.
289.Төйгән йире – төйнәгән җире.
290.Кирәсе – күтәргән йөге.
291.Каяу – кыелып, киселеп.
292.Хасыйле тәкәбберлек – тәкәбберлек хасил итү.
293.Мөганид – дошман, каршы килүче.
294.Мәкъбулатка тәмәррен гадәменнән – кабул итүгә гадәтләнмәгәнлектән, яхшылыкка гыйззәте юк сәбәбеннән.
295.Мәхәббәт фәнҗаненнән – мәхәббәт савытыннан.
296.Хәбаләне – тозакны, ауны.
297.Киң апаннан – симез, зур аюдан.
298.Вәкафәтен – киләчәген, булачагын.
299.Истиһза – көлү, мыскыллау.
300.Һәр гаептән амандаймыз – һәр гаептән имин кебек.
301.Даты – аһы, авырлыгы; тутыгы.
302.Кыйсык – кыек.
303.Коры – күмере, көле.
304.Асманда – күктә.
305.Шәмсе базигътан – охшашы, тиңе булмаган кояштан.
306.Мөнәүвәр бәркы ләмигътан – ялтыраган яшеннән якты.
307.Галиш-шаин мөназигътан – үз фикерен бәхәс кылучыдан.
308.Җөда булдык, дәрига, аһ – аерылыштык (аерылуга дучар булдык) ни кызганыч, аһ!
309.Гонваны – олылыгы-зурлыгы.
310.Мөхаккак, дөрре-мәрҗани – чыннан да, энҗе-мәрҗәндәй.
311.«Мөхаккак, дөрре-мәрҗани…» – М. Акмулла монда Мәрҗани белән энҗе-мәрҗәнне махсус тәңгәл куя, шул рәвешле, сүз уйнатып, Мәрҗанинең, чыннан да, асыл мәрҗәндәй булуына киная итә.
312.Хакаикъ гыйльменең кәне – хакыйкать гыйлеменең чыганагы.
313.Бән хар – мин мескен-бичара.
314.Хасаисын – хас үзенчәлекләрен, үткенлеген.
315.Бу хиндә – бу чорда.
316.Мигъяр – тиңдәш.
317.Фәкъденә – юклыгына, үлеменә.
318.Пишләр – укучылары; ияреп килүчеләре.
319.Фазлына һиб гонван – галимлегенә бүләк-дәрәҗәле исем.
320.Тәсанифы ачык борһан – язганнары ачык дәлил.
321.Басыйрәтне – аң-акылны.
322.Әхбаб – сөеклеләр, якыннар.
323.Мәддахы бихәддер – мактаучылары чиксездер.
324.Бигадәттер – гадәттән тыш; хисапсыздыр.
325.Мәдхем викахәттер – мактавым ирешмәслектер.
326.Бәрагатьле шәһамәттә – өстенлеге – зирәклектә.
327.Бәлигышшә-и нәҗабәттә – камиллеге – аксөяклектә.
328.Бәдигыл-каль ләтафәттә – оста телле – гүзәллектә.
329.Мөхәддис җамигыл-әхбар – һәммә хәбәрләрне сөйләүче; серләрне ачып бирүче.
330.Мөхаккыйк хавиел-әсрар – серләр дөньясыннан хакыйкать эзләүче; күпме пәрдәләрне ачып салучы.
331.Мөдәкъкыйк кәшифел-әстар – пәрәнҗәләрне ачуда нигезле фикер әйтүче.
332.Сәкыйуллаһ рухә һәр ан – Аллаһ һәрдаим рухын сугарсын.
333.Зөлал гафвилә гофран – Аллаһ шәфкате белән гафу итеп кичерсен.
334.Фиракына йөрәк голян – аерылышуга йөрәк сыкрый-өзгәләнә.
335.Гыйнаять – ярдәм, шәфкать.
336.Байгыш – йокысыз, фәкыйрь.
337.Дәрига – кызганыч.
338.Җөмлә – барлык.
339.Мәдхендә бән газиб – хакында мактауда мин газаплы.
340.Бән таз эт – мин елгыр, усал, таза эт.
341.Менең – мин-минлегең.
342.Сәмәрәсез – файдасыз, җимешсез.
343.Алыс – ерак.
344.Кисер – кире.
345.Намазда лөббе мәгънә – намазыңда асыл мәгънәдән.
346.Заһирга – тышкы якка.
347.Кыйшер – кабык; тышка рәвеш.
348.Каберчыгар – каберлек.
349.«Вә-әмтаз вәл-йәүм» – «бүген көн яхшы».
350.Кәндә – анда.
351.Борадәр – иш-туган.
352.Вәйран – бозык.
353.Каләмемдән – каләмемнән; монда: язган сүземнән.
354.Кәлямемдән – сүзләремнән, әйткәннәремнән.
355.Саде-һәзар гаибанә догаңыздан – гаепләремә (әйткән) йөз мең догагыздан.
356.Җәнабендән – рәхим-шәфкатеннән, тарафыннан.
357.Мәгъзурмен – гозерле мин, ялваручымын.
358.Аласамыз – ерактабыз.

Bepul matn qismi tugad.

Yosh cheklamasi:
0+
Litresda chiqarilgan sana:
14 mart 2023
Hajm:
81 Sahifa 2 illyustratsiayalar
ISBN:
978-5-298-03126-4
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip