Kitobni o'qish: «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)»

Shrift:

© Татарстан китап нәшрияты, 2021

© Моратов Г. В., төзү, 2021

«Акмулланың сүзе шул, кылсаң нәзар…»

 
Акмулланың сүзе шул, кылсаң нәзар1,
Тереләй үлгәнгә исәп без бер мәзар2;
Дуслар җыелып, мәҗлес хушлаганда,
Алдымыз әле дә булса кызма базар!
Бер лаикъ урынга туры килмәй,
Казакъта тинтерәп йөр азар-мазар.
Һәрнәрсәгә моң булып гомрем үтде,
Мондан болай тәкъдирдә калай3 язар?
Карасаң, Акмулланың диваны1+ бу,
Диванда – шүлләгәнгә4 ширбәтле су;
Бәйтенең бере көләр, бере сүгәр,
Туры сүз2+ берәүгә – им, берәүгә – у5.
Тәзкирә6 буламы дип язган булдык,
Хата булса, гаффарсыз7, йа Аллаһу!
Күңел дәрде кузгалып тышка чыкды —
Тулган суң чыдатбады8 эчтәге4+ бу!
 

I


Галим булса, лаф орсын хикмәт берлән!..

* * *

Казанда бер фазыйль чыкды алмас булып…

* * *

Сүз кузгар ул ир асыл – кирәк йирдән…


Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе

 
Казанда бер фазыйль9 чыкды алмас булып,
Хасидләре10 күбәйде гам-хас булып11,
Мәгани җәваһирен12 кулга элгән,
Хәкаикъ13 диңгезендә гаувас14 булып,
Мәйданда ул чыкарды артык гайрәт,
Мизмарда сабикълардан чыкды гъәсрәт15;
Хәмде лиллаһ, бу диярда16 бездән чыкды
Мәрҗани Шиһабетдин ахунд хәзрәт!
Караңгыда фанусны17 кабызган ул,
Кайнар сөткә сары майны тамызган ул;
Янбугыссәлямәтдән18 юллар ачып,
Әнһарелхәкаикъны19 агызган ул.
Сүз кузгар ул ир асыл – кирәк йирдән,
Ходаем фирасәтле20 йөрәк биргән;
Мөһәндисләр21 сизмәгән йирдән казып,
Чыкарды татлы суны тирән йирдән.
Болагы22 – саф, чәйгә һәркем су алгандай,
Хаклыкка чүлләгәнләр23 куангандай;
Дөррәсендән24 канча бала сөткә туеп,
Башкалар була калды су алгандай.
Тәхкыйкләрен25 күргән адәм куангандай,
Голямага26 сәрдар булып ту27 алгандай;
Мөбариз мәйданына бу чыккан соң28,
Батырлар була калды җугалгандай.
Аңлаусыз һичкем аңа тотынмасын,
Анау-монау кеше имәс29 чобалгандай.
Палуанлардан30 йыгълып бу күргән юк,
Бәйгене берәү алса – бу алгандай!
Мөселманга каршуга лаикъ имәс,
Инсафлы урыс күрсә инангандай,
Ул бер фазыйль галляма31 – узган тапдан32,
Хаззы33 бар дәрәҗәи иҗтиһаддан;
Әгъдасенә34 җан аямай каршы торып,
Аның өчен мөҗаһидмез35 алгы сафдан.
Дәкаикътә36 мөшкил чишеп калдырган ул,
Биш йөз елгы батырларны талдырган ул,
Мисленә әһле гасыр гъәдил тапмай37,
Йөрәген мөганиднең38 яндырган ул.
Һәр йирдә сәнәд39 илә сүзе баһир40,
Халенә къале41 шаһид көндәй заһир42;
Бу заманда туган юк аңа нәзыйр43
Мәгърифәтерриҗальдә44 мондай маһир.
Үтә алмайлар эзендән басып аның,
Китә алмайлар юлындан ашып аның;
Хакъ нурын сүндерә алмай мөганидләр,
Күрә алмайлар галәмгә фашын аның45!
Аһ, дәрига46! Баралмадым кашына аның,
Сүзенә артыкча мин гашыйк аның;
Һәр тарафка сөйүледдәкаикъдан47
Агызган йиме гыйрфан48 ташып аның.
 
* * *
 
Мин үзем бер дәрдемәнд49 диванәмен,
Кайда бер тәхкыйк күрсәм, куанамын.
Бу затда гаҗәб тәхкыйк50 күргәнән соң,
Биззарур51 шул сәбәбдән хуб аламын.
Мин бер1+ арык бүредәй җилеп йөргән,
Куян, карсак, төлке исен сизеп йөргән;
Берәүе кулга төшсә, бере төшмәй,
Арык, аксак киз килсә52, элеп йөргән.
Мәҗлесенә карай гына гаугамыз бар,
Кодыгына53 карай гына каугамыз54 бар,
Эрбет менән Мәкәрҗәгә2+ чама кайда —
Базарына карай гына сәүдәмез бар.
Бәхтемез ачылмаган без бер фәкыйрь,
Абыруем артык юк, эшем такыр.
Яшьтә җыйган бер буаз мәҗмәгым55 бар3+,
Аның һәм бәгъзе йире какыр-макыр.
Ул заман китаб кайда бу замандай,
Йөримен тирән йирдән су алалмай;
Бер шәрик56 калын китаб остап торса57,
Кызыгып, мин фәкыйрьнең күзе алаңдай.
Үгәй ана кулында йәтим калдым,
Андан да бик эрәтем китеп калдым.
Өстемдә керле күлмәк, йыртык дамбал58,
Кайда мелла59 бар дисә, йитеп бардым.
Фәкыйрьлекдән артык фән күрә алмадык,
Шәһәр чыгып, алыс юлга йөрә алмадык;
Мәргәннәрне танырлык хәлемез бар,
Шул сәбәбдән сабыр кылып тора алмадык.
Аз гына дәресем бар кыш вакытда,
Китаб карау – гадәтемез буш вакытда;
Бездән дә фәйзъ бабы60 бикләнгән юк —
Аңлаймыз кәеф килгән хуш вакытда.
 
* * *
 
Уйламаңыз «Җарудә»не4+ күргән юк дип,
Әгәр күрсә, гыйбарәтен белгән юк дип.
Кадәри халь61 садак тарткан62 егетләр бар, —
Уйламаңыз дөньяда мәргән җук дип5+.
Мәргәнгә Ходай бирсә туры сәһем63,
Аңа булса мөкарин туры фәһем64,
Гатасына манигъ юк65, – беләсезме?
Къәдде гыйлем көлле аннас мәшрәбеһем,
Тәгаррызга минем нә микъдарым бар?66
Үземнең ноксаныма67 икърарым бар;
Без – кырмыска, сез Сөләйман6+ булганда да,
«Фә-әйнә тәзһәбунә?» дән әхбарым бар!68
Дамелла икәнеңез исемездә,
Фәкыйрьне дә алыңыз исеңезгә;
Акырын җәяүләтеп артка төштек,
Акмулланы фәлән-төгән дисәңез дә.
Ирнең хәле беленер ләфыз атса69,
Кемнең хәле беленер мөбһәм ятса70?
Мәгърифәгә71, сыйфатка ярап китә,
Некирә бер вәҗһедән тәхсыйс тапса72.
Берәүгә морад булса хакъның яды73,
Мәгърифәт микъдарында аңа бади74.
Әлһади әсмасына мазһар булыр:
Истигъдад, кабилият, шарты гади75.
Һәркемгә хазз бирелгән кыйсмәт берлән76,
Ирләргә нисбәт бирмә хиссәт77 берлән;
Тәхкыйрьгә78 меллалыкның хаҗәте юк,
Галим булса, лаф орсын хикмәт берлән!
Дәрдсезләрнең эше юк һиммәт берлән,
Һиммәтленең79 кулы кыска кыйльләт80 берлән;
Халыкның нәзарында81 хур күренеп,
Гомре үтәр бичараның зилләт82 берлән!
 
* * *
 
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән,
Анчә күз алартманыз хиддәт берлән;
Ниһайя булса мөкайяд йә мәъүл83:
Хәрәм-хәләл шәхсенә нисбәт берлән.
Һәр фәндә шигырь менән китаб тулы.
Карасак, ияләре кандай84 олы!
Газалидәй7+ риҗальгә85 кем туктамай,
Үзеңез дә беләсез, Алла колы!
Әһле дәрд шагыйрь булса, үзен – малик,
Булмаса, шигырь менән вирдән тарикъ86:
Мотлака мәнгы кылмак87 уңай булмас,
Һәм йәнә, ләһү булса, ләм йөбарик88.
Шагыйрьләрнең әксәре әһле салик89,
Әйткәнләр ничә төрле көйгә салып,
Вәхшәтдә шигырь түгел – җыр җырлаган
Әзһәде сәхабәдән90 Ибне Малик8+.
Шигырь дөрест – нәсихәтне хамил булса91,
Иясе кадәри халь гамил булса92;
Ишеткән адәмнәрне йылаткандай,
Вәгазь менән гыйбрәтне шамил булса93.
Киткәнләр кандай ирләр гәүһәр сачып,
Аларның эшләренең юлы ачык.
Гаҗаиб кыйммәт әсәр калдырганлар,
Хикмәтнең мәхзәнендән мисраг ачып94.
Һәр җандар95 сәйран кылыр сәбилендә96,
Былбыллар җәүлан кылыр97 сәрирендә98,
Әсаҗигылькәләмне тәхмир кылды
Ходаем фөсәханең замирендә99.
Кандай рижаль туган юк йир йөзендә —
Остазның нәтиҗәсе тәлмизендә100.
Җариядән тәганни вакыйг булган101
Гаед көн рәсулулла дәһлизендә102.
Мәкъсудны бу урында кылдык нәфад103,
Иншалла, карышмас әһленнәкъкад104,
Җарияне тәмкиндән заһир – дәлил,
Шаригънең сөкүтендән җәваз мөфад105.
 
* * *
 
Бер китаб бар, иясе кайсыңыз ул?
Китабында исме юк, шәхсе мәҗһүл106,
«Тәварихел-Болгар»9+ дип исем биргән,
Эчендә сәвабендан107 хатасы мул.
«Назурә»гә10+ бер мөганид108 батыр икән,
Тиз керсә ярар иде оҗмахка шул!
Үз тарафын күтәргән күккә чаклы,
Муллалары булган соң үзенә кол.
Борадәр109, сезгә үтенәм сәлам язып,
Күзең сал: Мәрҗани – ул Тимер казык!11+
Булмаса, кыйбла тапмай адашырсың,
Караңгыда җүн белмәй юлдан язып!
Имгәнеп, коры, бикяр110 азапланма,
Бакыр чыкмас урындан алтын казып!
Төлкедәй йөгрекмен дип ашсаңыз да,
Сыйракдан ала торган мин бер таз эт111.
Бу сәбәбдин сезләргә сәлам язам,
Бу якка килеп ятыр сезнең азан;
Ир булган ирәнләрне хур тотмаңыз —
Гатасына112 шарт имәс Кышкар12+, Казан.
Әдәбсезлек имәсме113 бу кылганың:
Ишәккә тиңәрәсез ир толпарын!
Мөхакәмә кылмас дип уйладыңмы,
Сукыр дип белепмидең йортның барын?!
Сезләргә таң каламын уйлай-уйлай, —
Калайынча114 сезнең як зиһен куймай?
Болытдай, көннең нурын пәрдәләгән
Сезләргә шул сәбәбдин күңел тулмай!
Хәленчә голямага мәдех115 лаикъ,
Вәләкин һәр кош очып лачын булмай.
Мондан башка әйтер сүзем тулып ятыр,
Тәгъийнләп һәрбер сүзне әйтеп булмай.
Эшеңез мөзәйяндер вәһмеңездә,
Сүзеңез мөбәйяндер зәгъмеңездә116,
Мең мулла рәдд кылсаңыз117 – ни кайгы бар? —
Дустлар да бар кагарлык рәгъмеңезгә118!
Җик күргәч, бер яланы ябарсыз сез,
Кик кылгач119, бер караны ягарсыз сез;
Арткы як ачылганның ачуындан,
Әлбәттә, бер яман ат тагарсыз сез.
«Бәркыльвәмиз120»13+ чигәңезгә чирткәндәй соң,
Чаяндай, чыдай алмай чагарсыз сез.
Ул фазыйль Газалидәй булсадагы,
Рәдденә тәһафөтләр14+ язарсыз сез121.
Хәкаикыльголүмдән әгъраз кылып,
Киберсеп, ул ягына нәзарсыз сез122.
Үзеңездән бер фазыйль була калса,
Иттифакы җәмилгә123 – начарсыз сез;
Хәсәд бәгьзы гадаүәткә мөбдаэ булып124,
«Фә-исляху!»125 әмерендән качарсыз сез.
Арыслан берлә алышып арыклаган,
Хәсәд берлә саргайган аҗарсыз126 сез.
Әлбәттә, инде мине сөймәссез сез,
Бер бичара хакъгүй127 икән димәссез сез.
Карендәш, бер инсафка килсәңез ни? —
Фиргавеннең15+ варисы имәссез сез!
Борадәр, минлекне куй галялхосус128,
Мин-минлек иясенә китерер носс129,
Мәрҗанигә алышырга кем чыдасын? —
Куәсенә дәлаләт кылса носус!130
Фазыйльне фазыйль белсәк, эчен көймәс,
Һәркачан тәвазыйгда бармы нәкыс131?
Батыр менән көрәшсәң, сау калмассың,
Аяймын, бил-умыркаң өзелсә, дус.
Ул сезгә җәүһәр җыеп нәсар кылды132,
Инде син кадерен белеп итәгең тус133;
Ала алмай ул җәүһәрдән коры калсаң,
Бәхтеңнең шомындан, бел, артыңны кыс!
Кил, зинһар, борадәрем, инсафка кил,
Куәтең канча134 икән – чамаңны бел!
Халь килсә, аның эшен сез дә эшләңез.
Булмаса – файда бирмәс такылтак тел.
Белгәнгә нигә эчең көя синең? —
Эшен күр моталәга иясенең135!
Һәр фәннең бер сайлаган риҗале бар, —
«Иясе серен белер биясенең».
Керләсәң һәрнәрсәне – карайтырсың,
Хасидсез136 андай фазыйль калай137 торсын?
Исламбул, Мисыр, Шамда16+ нәзыйре юк138, —
Кышкар, Казан, Дагыстан болай торсын!
Бу чакда һичкем аңа тиң килмәйде,
Бу яклар һичкемне аңа тиңәрмәйде.
Батырлары мәйданга чыгып күрсен,
Булмаса, «ул белмәй» не кем белмәйде?!
Үлчәде истыйрлябен мөһәндисләр,
Тәхкыйкын тәхсин күреп мөбарисләр139,
Һәр йирдә табгы сәлим140 әфазыйльдән141,
Хосусән Труйски17+ мөдәррисләр.
Хосусән хаҗи хәзрәт кылды тәсдикъ,
Ушандак142 ишан хәзрәт галяттәхкыйк14318+ —
Фөкарага144 кыйблэ-и хаҗәт булган,
«Хәвалиһе мин көлли фәҗҗе гъәмикъ»145.
Болар да сез белгәнне белгәндәйләр,
Китабны сез чамалы күргәндәйләр;
Шаһбаздай146 ялтыраган бер шоңкарлар,
Тойгынның147 аягындан элгәндәйләр.
Моталиб талиядә хәккан мәркат,
Мәкасыйд талиядә хакка миръат148,
«Игътибар» да игътибарга алган икән
Хөрмәтле Ризаэтдин19+ – бер кямил зат.
Җөмлә дилсаф149 әһле инсаф алды гыйбрәт,
Казанга бу сәбәбдин килде фәхрәт150,
Рөтбәсенә мөтталигъ мөхлис икән151
Дамелла Борһанетдин казый20+ хәзрәт.
Әлхасыйль152, күп әфазыйль салды колак,
Барып табып әйтүгә телем чулак;
Мәмсәви дамелланың21+ мәдхе калай?
Ләззәтле гыйбарәте – егет сымак.
Гайре чит вилайәтдән153 ничә ирләр,
Исламбул, Һиндстандан мөшаһирләр154
Китабларын кабул кылып бастыртканлар22+,
Чалкаеп йөри бирсен мөкябирләр155!
Тәгассыбын156 калдырмас бозык замир157,
Сусыныңны23+ кандырмас корык гадир158,
Ай торганда чулпанга гашыйк булган, —
Ни кылсын көннең нурын ул бер зарир159!
Ай булмаса, йолдыз берлә төн яктырмай,
Фәркъдандан24+ мөстәгъни бәдре мөнир160,
Замирем мөзәккәр161 дип мактанмасын,
Кояшка хурлык бирмәс тәэнис замир162 25+.
Ничә мин-мин дигәнләр йоксын ачкан,
Гафләтдән тәнбиһ кылган бу бер нази163,
Җиһанда хале гайан къале бәйан164 26+,
Әфазыйльдән мөсәлләм җами гафи165;
«Җәлал» га хашиясе166 27+ аңа шаһид,
Нә кадәр мәдех кылсак, шунчә җәдир167.
Ливаъи тәхкыйкатьне хамил булга168
Мөбариз169 арасында бу – бер әмир!
Җәридәи замандай җәмал ачы170,
Күргәзде йәде бәйза28+ ялгыз бу ир.
Кайсысындан күренде мондый бәйан?
«Өййәһум йүнәббиъүкә мисле хәбир?»171
«Хикмәте балигасе»29+ кандай икән?
Зәукы сәлим172 иясенә балдай икән;
Осуле хәкаикъны хамил булган173
Адәмнең тәнендәге җандай икән.
Хәдисдә174 мәһарәтен нәзар кылсаң,
Әсхабдән ишеткәндәй30+ аңлай икән175.
Мондай гали галимгә тел озаткан —
Ул үзе дүрт аяклы малдай икән!
 
* * *
 
Казакъча шигырь яздым ачык кылып,
Хасидләрнең йөрәген ачындырып.
Тәхкыйкләрен күргән соң куангандан,
Китабларын карыймын да гашыйк булып.
Тәсныйфлары басыйрәтне ярук кылган176,
Нәфис, хәсис177 арасын фәрекъ кылган178;
Адашканда киз килеп179 балга төшкән —
Мин байгыш бер кырмыска гарык булган.
Унбиш ел «Назурә»сен алганыма,
Карай-карай баш очыма салганыма;
Шифаи садр андан хасил итдек180,
Эленмәй хасидләрнен кармагына.
Морадлары мөкябәрә181 булгандай соң
Хасидләр күз салмайлар аръягына;
Гавайлары, мулласына табигъ булып182,
Дөрләтеп ярып йөри ярмагына183.
Нигә мончә безләрдә әдәб кыска?
Кәмаләт болай торсын – гакыл вуста184.
Бер йиргә килештереп хат язалмай,
Берәүне яманларга кандай оста!
Бәгъзесе укый да алмай гыйбарәтен,
Кямилгә кандай кыла хәкарәтен?
Дамеллалар бәгъзесе, белә торып,
Хасмының морад кыла хәсарәтен185.
Әдвия хамил булмас бәгъзе мәрыйз,
Нәсихәт кабил булмас фәззы гализъ186.
Шәятыйнның187 әбһәрен188 өзеп киткән —
Атылып түбәсендән «Бәркыльвәмиз189».
«Җарудә» иясенә сүземез юк,
Аларга каршы килер йөземез юк,
Рәхимуллаһи рәхмәтән васигатән190,
Дөньяда сүземез бар – үземез юк!
Ул да бер галим икән сөйләй торган,
Голяма мәҗлесендә мәйдан алган,
Морадына монафины191 сөймәй торган,
Курае килешкәндә көйдәй торган.
Без дә күрдек угының аткан йирен,
Кай йиргә угы төшеп яткан йирен, —
«Фәликөлли вәҗһәтин муәҗҗиһәтин»192,
Бәрәкалла, килештереп тапкан йирен.
Ана шәрик дамелла Мөхибулла31+,
Раббани голяманы мөхиб мулла193,
Әүвәлдә кырын-ярын йөреп иде,
Ахырында кайтып булды мөхикъ194 мулла.
Дамелла Рәхмәтулла аңа нәзыйр195 32+,
Тәхрират иттилягъда рәүшан замир196,
Мәрхүмләр Мәрҗанигә гъәкс төшкән197,
Аларга һәм мөтабигъ җәме гафир198.
Остазлары Кышкар хәзрәт33+ алга чыккан,
Галялхосус кәлямдә34+ данга чыккан,
Бәрагатьдә199, дамелла Мәчкәрәдәй,
Күп галимләр, мөдәррисләр андан чыккан.
 
* * *
 
Курса хәзрәт35+ алардан борын булган,
Мәдехка ул бер лаикъ урын булган,
Ул, мәрхүм, Мәрҗанидәй мәфтүн булып200,
Күп галим ул газизгә кырын булган.
Бу зат һәм үз гасрында әгъля галим201,
Хасидләрен мөбтәля табгы сәлим202,
Артына бераз әсәр ташлап киткән,
«Камигыльбидәга»36+ гүя сәйфе сарим203.
Һәр бәндә хәзинәсен идәр изһар204,
Вәләкин хәзинәдә тәфаүәт205 бар;
Ни бар-югын белерсез – дөкян206 ачса,
Һәркемдә бер сәүдә бар хале микъдар207.
Вәләкин Мәрҗанинең эше башка,
Йылкының толпарындай йолдыз-кашка.
Алыстан шәгъшәгасе208 балкып торган
Җәүһәрдәй кундырылган алтын ташка.
Кай эше ул фазыйльнең таң калмастай,
Кай сүзе ул кямилнең күз салмастай? —
Дәрденә дәрдемәндләр шифа тапды,
Сукырлар күзен ачды карманмастай!
Сәрхәбадлы209 кешеләргә бик килешде,
Булдылар аяк-кулы сызланмастай.
Кәмале йир йөзенә мәшһүр булды,
Булдылар яманлауга алданмастай,
Әсмаэи мөстәүрәдән җәмал ачып210,
Әхбабын211 гашыйк кылды җан калмастай;
Шәҗәрәи дәлилнең212 тамыры тирән, —
Алай-болай койынга213 кузгалмастай.
Беркеткән хөҗҗәт214 берлән мөддәгасен215,
Остайы сылу216 җунып салган таштай;
Эше пөхтә машинаның, ширазындай,
Җебенең төйгән йире таркалмастай.
Хасидләрнең йөрәкләре салмакланды,
Кирәсе217 авыр булды тарталмастай.
Батырларның кылычындан каяу чыкды,
Кайтадан эшкә кереп ялганмастай.
Айрылдылар күп хасидләр әдәбендән —
Хасыйле тәкәбберлек сәбәбендән;
Мөганид218 күркәм йиргә күзен салмай —
Мәкъбулатка тәмәррөн гадәмендән219.
 
* * *
 
Адәм кямил булмады кайнап пешмәй,
Мәхәббәт фәнҗанендән220 шәраб эчмәй.
Дошманлар хәбаләне221 салып карай —
Тургайның тозагына лачын төшмәй.
Һавада ул бер шоңкар әйләнә очкан,
Без йөрәмез кара коштай эзләп тычкан;
Төлкеләр анда чыдап тора алмайлар,
Гүя бер киң апандан222 йөрәге очкан.
Без сатдык меллалыкның коры атын,
Бездән артык яулыклы дөрест хатын;
Күңлемезне бер сындырып еламаймыз,
Уйланып гарасатның вәкафатын223.
Ашкан бер галим чыкса – яманлаймыз,
Мәҗлесне гайбәт илән тәмамлаймыз;
Эшемез йә истиһза224, йә хәкарәт,
Үземезне һәр гайбдән амандаймыз225.
Яхшыны сүккән илан аты китмәс,
Яман сүзнең күңелдән даты226 37+ китмәс;
Саф алтынны нәҗескә буяу илән
Нәҗес китәр алтынның заты китмәс!
Кыйсык ук аткан менән туры китмәс,
Күңелдән яман сүзнең куры227 китмәс,
Котырган эт һава карап өргән менән
Асманда торган айның нуры китмәс!
 
* * *
 
Ул228 ирде шәмсе базыгдан229 38+,
Мөнәүвәр бәркы лямигъдан230,
Галәшшәэн моназигъдан231, —
Җөда булдык232, дәрига, аһ!
Аның шөһрәтдә гонваны:
Мөхәкъкак дөрре мәрҗани233,
Хәкаикъ гыйльменең кяне234, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Ки яздым мәрсия бән хар,
Хасаисын235 кылып изһар,
Бу хиндә236 юк аңа мәгъяр237, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Аның фәкъденә күп пишләр238,
Көенде барча дуст-ишләр —
Труйский мөдәррисләр, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Аның фазлына һиб гонван239,
Тәсанифы – ачык борһан240,
Басыйрәтне241 ачык кылган, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Качан ул зат китеп барды,
Казан күрке китеп калды,
Һәммә әхбаб242 йәтим калды, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Аның мәддахы бихәддер243,
Дагыстан, Һинддә бигадәддер,
Бәнем мәдхем вәкахәтдер244, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Бәрагатьле шәһамәтдә,
Бәлигышшәэн нәҗабәтдә,
Бәдигылькъаль ләтафәтдә245, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Мөхәддис җамигыль әхбар,
Мөхәкъкыйк хавиел әсрар,
Мөдәкъкыйк кяшифеләстар24639+, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Сәкыйулла рухә һәр ань,
Зөлял гафвилә гофран,
Фиракына йөрәк голйан, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
Гыйнайәт кылса247 ни, йа рабб,
Үзем байгыш, атым арык,
Казан шәһренә бер барып
Күралмадым, дәрига, аһ!
Илаһи, җөмлә хаҗәтем,
Кабул әйлә мөнәҗәтем248,
Кабахәт җөмлә халәтем, —
Түзалмадым, дәрига, аһ!
Аның мәдхендә бән газиб,
Казакъча бер бәет язып,
Тараттым йортка бән таз эт249, —
Җөда булдык, дәрига, аһ!
 
* * *
 
Акмулла, күп сөйләнмә, инде җитәр!
Үзеңнең кайгыңны күр, гомер үтәр.
Яхшының алдын бераз күреп идең,
Имәс идең250 юл күргәнсез мужик-мишәр.
Иң әүвәл тулып ятыр синең менең251 40+,
Ник кирәк сәмәрәсез252 коры белем?
Сәфәр – алыс253, инсаф кыл, хакъдан оял.
Борынгы кабахәтлек йитәр, энем!
Хур кылган үз-үзеңне син бер кисер254,
Әфлисун арасында син бер кишер;
Намазда лөббе мәгънә255 бернәрсә юк,
Заһирга256 горурланган син бер кыйшер257!
Миңа мәгълүм: син үзең күпдән яман,
Нәфсең сине өйрәтеп бөккән яман.
Бәлки, бераз яхшырак булыр идең,
Син күрсәң үз-үзеңңе этдән яман.
Котырып, нәфсең буйлап киткән яман,
Җуан муен үгездәй җиккән яман;
Морадынча йитәкләп алып йөреп,
Ничә урында абруеңны түккән яман.
Күкрәгең катып калган таштай яман…41+
Эшең күп килешмәгән андан башкай,
Гыйбадәт дип азапланган коры гадәт
Ахирәт файдасына ярамасдай.
Андан башка бик күп синең начар йирең,
Каберчыгар258 йокыңны ачар йирең,
«Вә-әмтаз вәлйәүем» дигәндә көндә259,
Бәдбәхет! бармы шунда качар йирең?
Борадәр, башдан бәла без кичергән,
Күп кайгы тарта-тарта без исергән;
Башым хәйран, эчем вәйран – диванәмен,
Ни мәгънә чыгар дисез бер исәрдән?
Кимчелегем билгеле каләмемдәй,
Җүнсезлегем билгеле кәлямемдән260;
Сад-һәзар гаибанә догаңыздан,
Өмидвармыз олугъларның җәнабендән261.
Бар микән бу дөньяда миндәй яман?
Һичбер эшем бармады алга табан;
Моң булып кырык биштән яшем үтде42+,
Бер эшем төзәлгән юк әле һаман.
Эчемдә юк яшереп саклаганым,
Яманлыкда үземә тиң тапмаганым;
Үземне эт, дуңгызга хисаб итсәм —
Үземне ул вакытда мактаганым
Мәгъзурмен262 – инсаф кылып карасаңыз,
Без байгыш биекләрдән аласамыз43+,
Кечрәйтсәңез, кечрәергә мин яраймын,
Үзеңез зураерга ярасаңыз!
 

«Бәгъдәссәлам, Нургали мулла, сезгә…»

а)
 
Бәгъдәссәлам, Нургали мулла1+, сезгә,
Ходаем инсаф бирсен күңлеңезгә;
Бозау улып уйнакласа, утка басар, —
Тик ятмасаң, төшдең инде безнең күзгә.
Сез дә бер йөгрексенгән төлке икәнсез,
Без йөреп төшдек инде сезнең эзгә;
Бер дә нәүбәт килде инде бу көн безгә,
«Безгә йитәр кеше юк», – дип өмид өзмә.
Синең дә бер әрүахың263 күтәрелсен,
Җәелсен хасиятең бераз «йөз» гә2+;
Хәрарәтдән мәхмүм булып264 эчең көйсә,
Сусыныңны кандырыр безнең сөзмә.
Мөхәкъкыйк265 Мәрҗанигә аузын ачкан,
Йыландай зәһрен сачкан мулла сезмә?..
Моныңны аяймын, борадәрем, —
Котырсаң да, Уралдай тауны сөзмә!
Һәр шәйне мәузыйгына266 куймак кирәк,
Мөрәүәрне267 мунчак берлә бергә тезмә!
Мулла дигән кари була беләсезме?
Тасаууф268 китабларын күрәсезме?
Башкортның наград алган кантонындай,
Мулласызмы йә чинауник-түрәсезме?!
Мөҗтәһид269 галимгә каршы торып,
Кабергә талаш берлә керәсезме?
Гомреңезнең күбе үтде гауга берлә,
Мәрҗанине йиткәрмәм3+ дигән сәүдаэ270 берлә;
Сөннәтчә эшемез юк һәм алдаймыз,
Әһле сөннәтмез4+ дигән дәгъва берлә.
Артыкызны ачкан соң күрәсез йик271,
Әйтәсез шул сәбәбдән «залль-мозыйлль»272 дип.
Кәлимулладан5+ әсдәкъ273 ни нәрсә бар?
Әйтделәр: «Әсатирел әүвәлин»274, – дип.
Сез дә шулай тәҗавез кылдыңыз275 күп,
Йортымызга фетнә салды ушындай гәп.
Сезгә каршы без әйтсәк – ник ярамай:
«Вә һәм фи тогъяниһим йәгъмәһун», – дип?276
Батырны «батыр» диләр – көчен күргәч,
Останы «оста» диләр – эшен күргәч,
Ул минем атам имәз, остаз имәз277 6+, —
Хаклыкны тәсдикъ зарур, эшен күргәч!
Фикъһдә278 бу заманның Ногманы7+ бу,
Хикмәтдә бу заманның Локманы8+ бу;
Үткәнләр үтеп китде, инде хәзер
Әһле сөннәт рәһбәре279 – солтаны бу!
Борадәр, син үзеңне ихтисаб ит280,
Мәрҗанине мөҗтәһиддән9+ син хисаб ит, —
Йир йөзенә нуры төшкән ул бер кояш,
Ул кояшның нурындан икътибас ит281!
 
б)
 
Күп сәлам, Нургали мулла, сезгә,
Ходаем инсаф бирсен күңлеңезгә;
Бозау10+ күп уйнакласа, утка баса, —
Тик ятмай син дә төштең безнең күзгә.
Синең дә әрүахың11+ күтәрелсен,
Җәелсен хасиятең бераз «йөз» гә;
Сез дә бер йөгерек төлке икәнсез,
Без бүредәй төштек инде эзеңезгә.
Тик тору кирәк иде җүнең белән,
Тыныч кына, кадәри халь көнең белән;
Гыйлемең зур, йәшең өлкән ага булсаң,
Сөйләшеп кара син бер энең белән.
Ишетдем акырып яткан бер батыр дип,
Борын сәүдәм юк иде синең белән.
Бер чалуга мин дә яман имәс идем,
Кем икәнең инде бел моның белән.
Борындай белгәнем юк синең серең,
Бу якка мәгълүм түгел үлең, терең;
Мәрҗанине һәм җиңалмай, ни куялмай,
Кан булып җыелдымы эчтә чирең?!
(…)
Бәлки сез ул тарафда дамелласың,
Хәкыйкатьдә йә мулла, йә сулдасың,
Раббани голямадан282 булам дисәң,
Сабыр кылу кирәк иде бу юлда син!12+
Мәрҗанигә галиб булу283 сезгә мәмнугъ284,
Гадавәт җиһанга фаш: хөссәд, матмугъ285;
Ул фазыйльне ифк газим286 нийәт кылып13+,
Уйнай торган улмы иде синең тиңең?
Мөҗтәһиддәй галимгә тел тигезгән,
Сәлямәт торса икән кямил динең14+.
Биниһайә хәкарәт15+ кылды дигәч,
Йөрәгем булып китде телем-телем;
Бер газизне талатып тормайык дип,
Кузгалды бу сәбәбдән фәкыйрь энең.
Кызу мичтән чыккан соң, эссе булып,
Аузыңды пешермәсен безнең белен!
Мөселманның пәрисе суккан микән,
Касыйдәсез басылмас синең җенең16+.
(…)
Батырны «батыр» диләр – көчен күргәч,
Останы «оста» диләр – эшен күргәч;
Ул миңа остаз имәс, ата имәс, —
Хаклыкны тәсдикъ зарур, эшен күргәч17+.
(…)
Гомреңнең күбе үтде гауга белән,
Барыгызны җиңәм дигән сәүдаэ белән,
Сөннәтчә һәм булмаймыз, һәм алдаймыз,
Әһле сөннәтмез дигән дәгъва белән18+.
Тыя торган аксакаллар вафат булды,
Инде безгә фетнә салу ансат булды;
Казан халкы башларын без каңгырттык19+,
Вөҗүдемез гайне287 бер афәт булды.
(…)
Сүз күп булыр дөньяда тотылмаган,
Дошмансыз һичкем тыныч утырмаган,
Даимән сәбәб: әгъдаэ288 фетнәсендән
Җиһанда әфазыйльләр котылмаган.
Симерсә, берен бере этдәй талар,
Дәүләткә адәм бармы котырмаган?
Сәлиметтамгъ289 адәм табыр хәл юк,
Эчен бер гөман менән тутырмаган20+.
Туры сүзгә һауалылар очынып китә,
Чатнаган пыяладай шытырдаган;
Хаклыкда урыны килсә, тел тартмайды,
Акмулла дигән байгыш тыпырдаган.
(…)
Әрләшкән хатын-кыздай, көлке булып,
Ояты ким булганы юк усыргандан.
Әүляде хакыйкатькә хәҗаләт шарт290 —
Нәтиҗә хасил булмай кысыр малдан.
Бокаларны291 сөзештереп, бак-бак булып,
Мөселман сыйырлары кысыр калган.
Ясауылны шайтандай сайласаңыз,
Дөньяда нәрсә куймас мөселмандай?
Әллә качан сезнен паруд292 тунган микән,
Булмаса, хакъдан күзен йомган микән?
Артыкча таза йирне артка ташлап,
Чебендәй кутыр җиргә кунган микән?
(…)
Йөргән җирем казакъның, бадиясе293,
Гыйлемгә аз әсбабе гадиясе294.
Тирә-ягым китабдан хали имәс,
Утырган урыным – бер каз оясы!
Куйганмын төрле китаб каршыма өеп,
Караимын фарсымдан295 башым иеп;
Сезнең дә рәддеңезгә296 күз саламын
Форсатымның барында, күңел җебеп.
Мулла икән дип һәркемгә алданмаймын,
Җебе таза булмаса – җалганмаймын;
Азрак җунып куйган сөялләр бар,
Ибе килсә, җилкәдән салгандаймын.
Шәп икән туйыңызда сезнең сорнай,
Ишеткән чыдамай колак бормай; һай-һайсың,
Бохар чыккан мулла икәнсең,
Күккә чыгып китсәңче, җирдә тормай!
Галим булса – дин бабында зарлы булсын,
Кирәк ул бай, кирәк [ул] ярлы булсын.
Бу сүземне сөймәгән тәкәбберләр
Бәгазабә вә гъизә297 ярлып үлсен!
Белмәйсез мәртәбәдә галиясен298,
Нигә син шунчә артык далиясең299?
Әфәндем, Мәрҗани кем, үзеңез кем? —
Тәнавел кыл300 [бер]къәтрә301 даниясен302!
(…)
Бәланең күбе чыга эчемездән,
Дамелла-фәлән дигән кешемездән,
Мәгазалик303, эшем хак дигән дәгъва
Зөлҗәлал304 гафил имәс эшемездән305.
Бу якда батырлар бар сулдыргандай,
Алышканда билеңне сындыргандай;
Тәкыйсскә306 суйылдай307 дәлилләр бар,
Кундырганда колагыңны тондыргандай.
(…)
Мин әйтдем кадәри халь эчемдәген,
Һәркем эшләр үзенең көчендәген.
Бер кямалнең хәйрәте дәлил батыйнән308 —
Һәр савыт чәчрәтер эчендәген.
Беленде күкрәгендә хәкыд309 барлык,
Гомереңдә китмәде күңел тарлык;
Тәзвират310 базарына төшеп алып,
Сәүдәңез йә гаддарлык311, йә мәккярлык312.
Казанда мондай фазыйль зат килмәгән,
Казан торсын – күп гайре җиргә тап килмәгән.
Йөз мосанниф313 китабларын бер якка куй —
Бу кешенең бер үзенә чак килмәгән!
Һәр «йөздә» була икән бер мөхәкъкыйк314,
Һәрбере мәгасөннәт әһле тәхкыйк315;
Сөйутый, Газалидән21+ зат булмаса,
Башкалар әксәрендән316 бу – мөдәкъкыйк317.
Хирфәтеңез318 ихласы – мөназәрә319,
Хакыйкать нәзыйр имәс мөкябәрә320.
Бу талаш нәтиҗәсе, мәгаз Алла321,
Шифаһ-хәзрәт322 булмасын парә-парә!
Ул кешене танымай күп бәйләнсәң,
Дошманың бер йөз имәс – меңгә тулар.
Әсхабләр безгә салып киткән эз бар,
Сезләрдә ярма булса, бездә тоз бар —
Акмулла әйтә бирсә, эчең сызлар!
Хаклыкны күрәм дисәң, бездә күз бар,
Арыслан айга сикреп аягы сынар;
Чырадай янып торган күзең тонса,
Батыр үлеме марҗадан дигән сүз бар!
Сез караган китабны без карыймыз,
Аягыңны чалуга бер ярыймыз,
Тәнкыйс кылган323 [сездәй] адәмләргә
Карышып яткан [без дә] бер малаймыз.
Нургали, курыкды дип, булма алаң,
Әгәр син таяк алсаң, мин ук алам;
Батыр «батыр» аталыр – көчен күргәч,
Инкярдә бер мәгънә юк – эчең белгәч;
Ул минем атам имәс, остаз имәс,
Алыстан гашыйк булдык – эшен күргәч!
Башым минем исән торса – китаб кулда,
Әгәр син мылтык алсаң, мин туп алам!
Һичкем мондай талаш белән морад тапмай.
Талашыгыз дәфтәрен бер ат тартмай;
Мөназәрә ачылып, мирза белән
Әйтешмәй һәм тартышмай, колак тартмай.
Көчле су тавыңны базып китсә,
Казакъның тегермәнен Форат22+ тартмай!
 
* * *
 
Бу заман – табигате шундай хәтәр,
Кирәк ул казакъ булсын, кирәк – татар;
Күрәбез морны324 биек кәттәләрне —
Фәрештә затыннан имәс – безнең катар325!
 
1.Кылсаң нәзар – карасаң, күз салсаң.
2.Мәзар – кабер, зират.
3.Калай – ничек.
4.Шүлләгәнгә (чүлләгәнгә) – сусаганга.
5.У – агу (аку).
6.Тәзкирә – истәлек язма.
7.Гаффар – кичерүче, гафу итүче.
8.Чыдатбады – чыдатмады.
9.Фазыйль – өстен, олы (зур галимнәргә карата кулланыла торган эпитет).
10.Хасид – көнче, көнләшүче.
11.Гам-хас булу – түбән һәм югары катлау (кешеләре) бергәләшү.
12.Мәгани җәваһирен – фикер, идея җәүһәрләрен.
13.Хәкаикъ – хакыйкатьләр, чынлыклар.
14.Гаувас – суга чумучы (водолаз).
15.Бәйге мәйданында элгәргеләрдән ялгышлар чыкты.
16.Дияр – мәмләкәт, ил; җир, өлкә.
17.Фанус – фонарь, маяк.
18.Янбугыссәлямәт – сәламәтлек чишмәсе.
19.Әнһарелхәкаикъ – хакыйкать елгалары.
20.Фирасәтле – сизгер, кыю.
21.Мөһәндис – инженер.
22.Болагы саф – чишмәсе саф.
23.Чүлләү – сусау, эчәсе килү.
24.Дөррәсендән – энҗе бөртегеннән.
25.Тәхкыйкләр – хакыйкать ачыклаучылар.
26.Голямага сәрдар – галимнәргә баш, җитәкче.
27.Ту – байрак.
28.Көрәшчеләр мәйданында бу (Мәрҗани) чыкканнан соң.
29.Имәс – түгел.
30.Палуан – пәһлеван (батыр).
31.Галляма – зур галим, эрудит.
32.Тап – гади халык (гавам); сословие.
33.Хазз – өлеш.
34.Әгъда – дошманнар.
35.Мөҗаһид – тырышучы.
36.Дәкаикъ – нечкә фикер; тирән уй.
37.Гъәдил тапмау – тиң тапмау.
38.Мөганид – кире беткән, карышучы.
39.Сәнәд – дәлил, документ.
40.Баһир – ачык, анык.
41.Къаль – әйткән сүз.
42.Заһир – ачык.
43.Нәзыйр – охшаш, тиңдәш.
44.Мәгърифәтерриҗальдә – мәгърифәтле ирләр арасында.
45.Галәмгә фашын аның – аның дөньяга мәшһүр булуын.
46.Аһ, дәрига! – Аһ, үкенеч!
47.Сөйүледдәкаикъдан – дәкаикъ силләре, ягъни: нечкә фикер ташкыннарыннан.
48.Йиме гыйрфан – гыйрфан җиме (белем җимеше).
49.Дәрдемәнд – кайгылы, моңлы.
50.Тәхкыйк – хакыйкать ачыклаучы.
51.Биззарур – чарасыз, ирексездән.
52.Киз килү – туры килү, очрау.
53.Кодык – кое.
54.Кауга – коедан су ала торган махсус чиләк.
55.Мәҗмәгъ – җыентык.
56.Шәрик – иптәш, иш (сабакташ).
57.Остап тору – тотып тору.
58.Дамбал – ыштан, чалбар.
59.Мелла – бу урында: белемле кеше, хәлфә, дәрес бирүче.
60.Фәйзъ бабы – белем һәм бәрәкәт ишеге.
61.Кадәри халь – кулдан килгәнчә (хәл кадәре).
62.Садак тарту – җәя керешен тарту.
63.Сәһем – ук.
64.Аңар дөрес аңлау якын булса.
65.Гатасына манигъ юк – әҗеренә каршы төшүче юк.
66.Гыйлемлек кыяфәте барлык кешеләргә дә уртак,
  Тыкшынуга минем нинди саным (катышым) бар?
67.Ноксан – кимчелек, җитешсезлек.
68.«Кая барырсыз?» дан хәбәрем бар.
69.Ләфыз ату – сүз башлап әйтү (авыз ачып сүз әйтү).
70.Мөбһәм яту – буш, тик яту.
71.Мәгърифә – билгеле исем, хас исем (тел белемендә).
72.Билгесез исем бер яктан үзенә билгеләмә тапса.
73.Хакъның яды – Алланы искә алу, яд итү.
74.Бади – сәбәп, эшнең башы, әүвәле.
75.Юл күрсәтүчелек дәрәҗәсенә менәр өчен кирәк:
  Зирәклелек, сәләтлелек, гади шартлар.
76.Һәркемгә өлеш бирелгән язмыш буенча.
77.Хиссәт – түбәнлек, хәсислек.
78.Тәхкыйрь – хурлау, хәкарәтләү.
79.Һиммәт – тырышлык, олы җанлылык.
80.Кыйльләт – азлык, җитешмәүчәнлек.
81.Нәзарында – карашында.
82.Зилләт – хурлык, гарьлек.
83.Нәтиҗәсе булса әҗер яки өмет.
84.Кандай – нинди.
85.Риҗаль – ир кешеләр, ир-ат, ир агасы.
86.Дәрт иясе шагыйрь булса, үзен патша (итеп сизә),
  Булмаса, шигырь белән буш сүздән ваз кичә.
87.Мәнгы кылмак – тыю, туктату.
88.Һәм тагын күңел ачу булса, бәрәкәт эшләүче булмас.
89.Әксәре әһле салик – күпчелеге дөрес юлдан баручы.
90.Әзһәде сәхабәдән – турылыклы сәхабаләрдән.
91.Хамил булу – йөкләү (күтәрү).
92.Гамил булу – эшләү, хәрәкәт итү; гамәли көч булу.
93.Шамил булу – эченә алучы, үзенә җыючы.
94.Хикмәт хәзинәсеннән юллар ачып (сүз башлап).
95.Җандар – җан иясе.
96.Сәбилендә – үз юлында, үзенчә.
97.Җәүлан кылу – гомер сөрү.
98.Сәрир – оя.
99.Илһам ияләрен Ходаем чәчәннәр арасында күрекле итте.
100.Тәлмиз – укучы, шәкерт.
101.Җариядән көйле җыр барлыкка килгән.
102.Дәһлиз – алгы бүлмә, коридор.
103.Нәфад кылу – бетерү, тәмам итү.
104.Әһленнәкъкад – тәнкыйтьче.
105.Җарияне кодрәт белән барлыкка китерү – дәлил, канунчының инкяр итмәве шулай уйларга урын калдыра.
106.Мәҗһүл – билгесез, беленми.
107.Сәваб – дөрес.
108.Мөганид – дошманлык күрсәтүче, карышучы.
109.Сүзегез бик ачыктыр үз фаразыгызда.
  Борадәр – туган, кардәш.
110.Бикяр – бушка, тиккә.
111.Таз эт – бу урында: тазый эт, йөгерек ау эте (бурзай).
112.Гата – бүләк, әҗер.
113.Имәсме – түгелме.
114.Калайынча – ничек итеп.
115.Голямага мәдех – галимнәргә мактау.
116.Эшегез бик күркәмдер үз уегызда.
117.Рәдд кылу – кире кагу.
118.Рәгъмеңезгә – каршылык итүегезгә (рәгъм – карышу, кире кагу).
119.Кик кылу – үч тоту, ачу саклау.
120.Бәркыльвәмиз – яшьнәгән яшен, яшен уты.
121.Кире кагу өчен үзара юкка чыгарулар язарсыз сез.
122.Чын гыйлемнәрдән аңлатмалар биргән булып,
  Һаваланып, әлеге ягына игътибар итмисез.
123.Иттифакы җәмил – күркәм бердәмлек.
124.Көнчелек кайбер дошманлыкка чыганак булып.
125.Фә-исляху! – Төзәлегез!
126.Аҗарсыз – нурсыз, чырайсыз.
127.Хакъгүй – туры сүзле, дөрес сөйләүче.
128.Галялхосус – бигрәк тә, аеруча.
129.Китерер носс – төгәлсезлек китерер.
130.Үз куәтенә язмаларны дәлил кылса!
131.Тәвазыйгда бармы нәкыс? – тыйнаклыкта (әдәплелектә) кимчелек бармы?
132.Нәсар кылу – өскә сибү.
133.Итәк тусу – итәкне тоту.
134.Канча – күпме.
135.Моталәга иясе – укытучы, өйрәтүче.
136.Хасид – көнче, көнләшүче.
137.Калай – ничек.
138.Нәзыйре юк – охшашы юк, тиңе юк.
139.Инженерлар астролябияләрен үлчәделәр,
  Үз фикерендә торучылар тикшерүен яхшы күрде.
140.Табгы сәлим – саф табигать, сәламәт табигать.
141.Әфазыйль – өстенрәк, иң өстен галимнәр.
142.Ушандак – шулай ук.
143.Галяттәхкыйк – чынлыкта, дөреслектә.
144.Фөкара – фәкыйрьләр, гади халык.
145.Фәкыйрьләргә сыену урыны булган
  Йорт-җире аның барлык тарлавыклардан тирән.
146.Шаһбаз – лачын, шоңкарларның затлысы.
147.Тойгын – ау кошларының бер төре.
148.Бөек мәсьәләләрдә чыннан да нечкә күзәтүче.
  Максатта эзлеклелектә дөреслек көзгесе.
149.Дилсаф – саф күңел.
150.Фәхрәт – дан, горурлык.
151.Дәрәҗәсен аңлаган ихлас (күңел) икән.
152.Әлхасыйль – җыеп әйткәндә, кыскасы.
153.Вилайәт – өлкә, ил.
154.Мөшаһирләр – шөһрәт ияләре.
155.Мөкябирләр – үзләрен эре тотучылар, тәкәбберләр.
156.Тәгассыб – фанатизм.
157.Замир – вөҗдан, йөрәк, күңел.
158.Корык гадир – коры (корыган) чишмә, кипкән күлчек.
159.Зарир – сукыр.
160.Нур сибүче тулган ай фәркъдан йолдызларына мохтаҗ түгел.
161.Замирем мөзәккәр – йөрәгем ир җенесле.
162.Тәэнис замир – хатын-кыз (женский родка) җенесенә әверелгән йөрәк.
163.Гамьсезлекне шелтәләгән бу бер кисәтүче.
164.Хале гайан, къале бәйан – хәле ачык, сүзе аңлатылган.
165.Бик күпсанлы танылган галимнәрдән.
166.Хашия – бит кырыйларындагы аңлатма яки бер әсәргә багышланган аңлатма китап.
167.Җәдир – лаек.
168.Хакыйкать байрагын күтәргән.
169.Мөбариз – көрәшчеләр.
170.Замана гәзитәсенең (басма сүзенең) күркәмлеген ачып.
171.Алар сиңа белгән булып хәбәр иттеләрме?
172.Зәүкы сәлим – сәламәт зәвык.
173.Хакыйкать нигезләрен күтәрүче булган.
174.Хәдис – пәйгамбәр сүзләре.
175.Хәдистә осталыгына карап карасаң,
  Сәхабәләрнең үзләреннән ишеткәндәй аңлый икән.
176.Язганнары күңелләрне (аңны) яктырткан.
177.Хәсис – түбән, пычрак.
178.Фәрекъ кылу – аеру.
179.Киз килү – туры килү, очрау.
180.Йөрәккә дәва аннан хасил иттек.
181.Мөкябәрә – эрелек, һавалылык, мин-минлек.
182.Табигъ булу – буйсыну.
183.Ярмак яру – биредә, зур эшне ваклап, «буш фикер таратып йөрү» мәгънәсендә (элекке сум металлдан вак тәңкәләр яруга ишарә).
184.Камиллек болай торсын, акыл да уртача.
185.Көндәшенең зыян күрүен максат кыла.
186.Кайсыбер чир дәваны күтәрә алмас,
  Нәсыйхәтне кабул итүче тупас, мәрхәмәтсез булмас.
187.Шәятыйн – шайтаннар.
188.Әбһәр – кан тамыры.
189.Бәркыльвәмиз – яшьнәгән яшен.
190.Алланың рәхмәте иксез-чиксез.
191.Монафи – каршы, килешмәүче.
192.Һәрбер кешегә үз йөзе бирелгән.
193.Алла яклы галимнәрне сөюче мулла.
194.Мөхикъ – гадел, хаклык ягында булучы.
195.Нәзыйр – охшаган, тиңдәш, иш.
196.Аңлатучы әсәрләр язуда күңеле нурлы.
197.Гъәкс төшү – каршы төшү.
198.Аларга ияргән бик күпләр.
199.Бәрагать – башкалардан өстенлек; белемлелек, сәләтлелек.
200.Мәфтүн булу – үз-үзен онытып мавыгу, тәмам бирелү.
201.Әгъля – югары, бөек.
202.Көндәшләрен сәламәт күңеллелеккә дучар иткән.
203.Сәйфе сарим – үткен кылыч.
204.Изһар итү – күрсәтү, ачып салу.
205.Тәфаүәт – аерма.
206.Дөкян – кибет, магазин.
207.Хале микъдар – хәленә күрә, үз хәленчә.
208.Шәгъшәга – нур, балкыш.
209.Сәрхәбадлы – авыручан, чирләшкә.
210.Яшерен исемнәрдән матурлык ачып.
211.Әхбаб – дуслар; яраткан кешеләр.
212.Шәҗәрәи дәлил – дәлил агачы.
213.Койын – өермә, җил-давыл.
214.Хөҗҗәт – документ, аргумент.
215.Мөддәга – претензия, дәгъва.
216.Остайы сылу – сылу оста (уңган оста).
217.Кирә – төялгән йөк.
218.Мөганид – карышучы, дошманлык күрсәтүче.
219.Кабул ителмәгәннәргә гадәтләнмәгәненнән.
220.Фәнҗан – чынаяк, кәсә.
221.Хәбалә – ау, тозак.
222.Апан – аю яки бүре өне; җимерек кое чокыры.
223.Вәкафат – киләчәк.
224.Истиһза – көлү, мыскыллау.
225.Амандаймыз – исән кебек тоябыз, азат шикелле сизәбез.
226.Дат – кер, тап; кимчелек (зәгыйфьлек).
227.Кур – дуен, калдык, чүп-чар.
228.Бу өлешнең хәзерге әдәби телгә юлга-юл күчермәсен искәрмәдән карагыз.
229.Шәмсе базыгдан – кояшның зурысыннан.
230.Яшьнәгән яшеннән якты.
231.Низаглашучылардан өстен торучы.
232.Җөда булу – аерылу, аерылуга дучар булу.
233.Дөрре мәрҗани – энҗе бөртеге.
234.Кян – шахта, карьер.
235.Хасаисын – хосусый сыйфатларын, үзенчәлекләрен.
236.Хин – вакыт, ара, чор.
237.Мәгъяр – критерий, билгеләр чамасы.
238.Аның юкка чыгуына туры килүчеләр (дучарлар) күп.
239.Аның өстенлегенә бүләк – дәрәҗәле исем.
240.Язганнары – ачык дәлил.
241.Басыйрәт – аң, аңлылык, үткен күзлелек.
242.Әхбаб – якыннар, дус-ишләр.
243.Аның мактаучылары чиксез күптер.
244.Вәкахәт – әрсезлек, әдәпсезлек.
245.Батырлыкта башкалардан өстен,
  Затлылыкта күркәм холыклы,
  Үткен сүздә матур телле.
246.Хәбәрләр җыелмасыннан сөйләүче,
  Серләр дөньясында хакыйкать эзләүче,
  Чаршаулар күтәрүдә төпченүче…
247.Гыйнайәт кылу – ярдәм итү.
248.Мөнәҗәт – мөнәҗәтләр.
249.Таз эт – биредә: йолкыш (кутыр) эт.
250.Имәс идең – түгел идең.
251.Мен – кимчелек, гаеп.
252.Сәмәрә – җимеш, нәтиҗә.
253.Сәфәр – алыс – барасы юл ерак.
254.Кисер – кире беткән, көйсез; көфер.
255.Лөббе мәгънә – эчке мәгънә, асыл мәгънә.
256.Заһир – ачык, мәгълүм (биредә: тышкы кыяфәт).
257.Кыйшер – кабык, тышкы рәвеш.
258.Каберчыгар – кабер булыр (кабердер).
259.«Бүген көн яхшы» дигән чакта.
260.Кәлям – сүз, сөйләм.
261.Читтән торып (әйткән) йөз-мең догагыздан,
  Бөекләрнең рәхименнән өмет итүче без.
262.Мәгъзурмен – гозерлемен, ялварудамын.
263.Әрүах – ата-баба, нәсел даны, «хасиятле нәсел».
264.Хәрарәтдән мәхмүм булу – эсседән бизгәк тоту.
265.Мөхәкъкыйк – хаклык эзләүче.
266.Һәр шәйне мәүзыйгына – һәр әйберне үз урынына.
267.Мөрәүәр – энҗе-мәрҗән.
268.Тасаууф – суфыйчылык.
269.Мөҗтәһид – тырышучы.
270.Сәүдаэ – омтылыш, теләк.
271.Йик күрү – начар мөгамәлә күрү.
272.«Залль-мозыйлль» – аздыручы, адаштыручы.
273.Әсдәкъ – дөресрәк.
274.Әсатирел әүвәлин – борынгы риваятьләр.
275.Тәҗавез кылу – агрессивлык күрсәтү, һөҗүм итү.
276.«Алар үзләренең азгынлыкларында баталар», – дип.
277.Имәз (имәс) – түгел.
278.Фикъһ – мөселман юриспруденциясе, шәригать.
279.Рәһбәр – җитәкче, юлбашчы.
280.Ихтисаб итү – тикшерү, контроль ясау.
281.Икътибас итү – алу, кабул итү.
282.Раббани голяма – Аллага бирелгән галимнәр.
283.Галиб булу – өстен булу.
284.Мәмнугъ – тыелган, мөмкин түгел.
285.Дошманлыкның (сәбәбе) дөньяга фаш: ул – көнчелек, комсызлык.
286.Ифк газим – алдарга ниятләп.
287.Вөҗүдемез гайне – бар булуыбыз нәкъ.
288.Әгъдаэ – дошманнар.
289.Сәлиметтамгъ – сәламәт нәфесле.
290.Хакыйкать нәселенә (тарафдарларына) ояла белү шарт.
291.Бока – үгез (нәсел үгезе).
292.Паруд – токым.
293.Бадия – сахра, дала.
294.Гыйлемгә өйрәтә торган җитәкче кулланмалары аз.
295.Фарсымдан – фарсыча китапларымнан.
296.Рәддеңез – кире кагуыгыз.
297.Бәгазабә вә гъизә – газаптан һәм ачудан.
298.Галия – бөеклек.
299.Далия – күрсәтеп торучы (акыл өйрәтергә яратучы).
300.Тәнавел кылу – тату, тәмен белү.
301.Къәтрә – тамчы.
302.Дания – «дан» нан үзгәргән, белем.
303.Мәгазалик – шуның белән бергә, шулай итеп.
304.Зөлҗәлал – Алла.
305.Бер Алла хәбәрсез түгел эшемездән.
306.Тәкыйсскә – җавабына.
307.Суйыл – күсәк, корык.
308.Хәйрәте дәлил батыйнән – яхшы дәлиле эчтә.
309.Хәкыд – яшерен дошманлык.
310.Тәзвират – ялганчылык.
311.Гаддарлык – хаинлык.
312.Мәккярлык – алдакчылык.
313.Мосанниф – чын иҗат иясе.
314.Мөхәкъкыйк – хаклык эзләүче.
315.Һәрбере сөннәт буенча – хаклык тарафдарлары.
316.Әксәрендән – күпчелегеннән.
317.Мөдәкъкыйк – төпченеп тикшерүче.
318.Хирфәтеңез – һөнәрегез, кәсебегез.
319.Мөназәрә – бәхәсләшү, сүз көрәштерү.
320.Хакыйкать тәкәбберләргә тиң түгел.
321.Мәгаз Алла – Алла сакласын.
322.Шифаһ-хәзрәт – ирен шәрифләре (ирония).
323.Тәнкыйс кылу – кара ягу (яла ягу).
324.Морны – борыны.
325.Безнең катар – безнең ише.
Yosh cheklamasi:
16+
Litresda chiqarilgan sana:
17 sentyabr 2021
Yozilgan sana:
2021
Hajm:
125 Sahifa 10 illyustratsiayalar
ISBN:
978-5-298-04253-6
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip