Kitobni o'qish: «Юл. Романнар, хикәяләр»
Олы Юлда атлар буза,
Йөрәк ите тузганга.
Тоякларны кыеп була,
Коеп булмый тузанга.
Олы Юлда көпчәк тузмый,
Тугымнары тарала.
Яшьлекләрне тузан баса,
Картлыклардан арыла.
Олы Юлда тузан тузган,
Гомерләр инде узган.
Тузган япь-яшь мәңгелеккә
Сузылган безнең ызан.
Олы Юлдан атлар уза,
Безгә кала тузаны.
Алда гомер бардыр барын –
Сагындыра узганы.
БОГАУЛАРДАН АРЫНУ
Татар әдәбияты тарихында әлегәчә иҗатлары тиешенчә үк өйрәнелмәгән язучылар катлавы бар. Сүзебез әдәбиятта, бигрәк тә аның проза һәм публицистика дип йөртелгән мәйданында заманында яхшы ук ат уйнаткан Әхәт Гаффарның иҗаты турында. Ул – Көнбатыш Европа әдәбияты үрнәкләреннән һич кайтышсыз булган «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы» (1979–1984), «Богау» (1998), «Олы юлның тузаны» (1986–1988) исемле романнар, күпсанлы повестьлар һәм хикәяләр авторы.
Романнарының берсен Ә. Гаффар «Богау» дип атаган. Нәкъ менә әлеге атама минем үземә бу авторның тик ул гына тапкан иҗат юнәлешен төшендерердәй, аның гражданлык позициясен һәм әдәби-эстетик үзенчәлекләрен ачарга ярдәм итәрдәй ачкыч ролен уйный торган фактор яисә татар әдәбиятында кабатланмас бер күренеш булып тоелды. Бу хәл, бәлки, күпләрне гаҗәпләндерер дә, чөнки заманында, ягъни әсәр дөньяга чыккан көннәрдә ул укучыларга артык катлаулы, буталчыграк сюжетлы һәм әдипнең ничек тә каләм ияләренең бүтәннәренә охшамаска тырышып, оригиналь булып кылануы рәвешендәрәк күренгәндер. Бер әйбер бәхәссез: әсәр – әдипнең бөтен иҗатын сугарган төп идея – кешенең хөр, азат яшәүгә хокукы, һәртөрле рухи коллык богауларыннан азат булырга тиешлеге хакыйкатен яклау идеясе аеруча нык чагылган роман.
Символлар, күп мәгънәле метафорик алымнар тарафдары Ә. Гаффарның үз иҗат җимешенә аңлаешлы, шомлы исем куеп, укучы алдына чыгуы сискәндереп җибәрә – кешенең тәненә, кулына, аягына кигертелгән богаулар бик ачык, конкрет халәтендә күз алдына килә: гүя ул богаулар безнең үзебезне, һәркайсыбызны буып, чикләп, кысып тора – аларны тизрәк өзәсе, котыласы килә. Берәүләр аларны киң социаль яссылыкта – тоталитар режимның халыкларны рәнҗетүе, интектерүе һәм шуңа каршы көрәш дип аңласа, икенчеләр эстетик җирлектә – элеккеге катып калган постулатлардан котылу кирәклеге дип уйласа, безнеңчә, язучы әлеге төшенчәгә тагын да тирәнрәк мәгънә сала: кешенең хөрлегенә, азатлыгына, үзенчә яшәвенә, тормышны аңлавына, олы Тәңре хөкеменнән башка һичнинди киртәләр булмаска тиеш дип саный һәм шушы хакыйкать аның бөтен иҗаты белән раслана. Ә. Гаффар иҗатын иңләгән яктылык гүзәллеге әнә шуннан килә дә инде.
Мәгълүм ки, замандашларыбыз тормышның һәр тарафыннан ямь, тирән мәгънә табып, алларына ачык максатлар куеп, проблемаларның чишәсен чишеп, алдагысына өметле карап яшиләр. Андыйларга тормыш юлларының барысы да ачык – яшәргә дә яшәргә генә кала. Әдәбият-сәнгать чын тормышның бер чагылышы дип саналганга күрә, галимнәрнең дә моңа карата фикерләре, җаваплары бик ачык: әдип реалистик сәнгать кысаларыннан аз гына читкә авышса, алар яңа алымнар, яңа күренешләрнең кайсын сюрреализм, кайсын модернизм яисә постмодернизм шүрлекләренә урнаштырып куя һәм… шуның белән мәсьәлә хәл ителде, чишелде дип уйлый. Инде безгә барысы да мәгълүм кебек, чөнки күренешкә яисә әсәргә үзенә тиешле мөһерен сугарга өлгердек, алга таба бу иҗатны җентекләп өйрәнмәскә дә була – нәрсә икәнлеген әйттек бит инде. Әмма чынлыкта исә мондый классификация әлегә исем кушудан гайре бернәрсә дә түгел, бу – әтрафлы анализга чакыру гына әле.
Әнә шундый уйлар минем башыма Әхәт Гаффарның Татарстан китап нәшрияты тарафыннан 2016 елда чыгарылган дүрттомлык «Сайланма әсәрләр»е белән танышканда килде. Әлеге танышу барышында байтак фикерләрем үзгәрде, яңарды, кайберләре юкка да чыкты. Юкка чыкканы – бу әдипнең иҗатын яхшы беләм дип йөрүем икән. Күз алдымда өр-яңа әдәбият хәзинәләре коесы, хәтта дәрьялары ачылды.
Авторның иҗат диапазонының киңлеге игътибарга лаек: бигрәк тә безнең игътибарыбызны «Язлар моңы» (1972), «Яра» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Бабай чишмәсе», «Су астындагы чишмә» (1983), «Бишек» (1985), «Яшиселәр алда иде» (1985), «Дәрья башы» (1995) һ. б. повестьлары, якты, ачык сурәтләрдән эшләнгән йөзләп хикәясе җәлеп итә. Аларның һәркайсында нәкъ шушы авторга гына хас иҗат билгеләре, чалымнары, төсмерләре бар. Әгәр боларның берсе дә булмаган очракта да, автор үзенең «Иртәгә улың булам», «Язлар моңы», «Җиләк вакыты бер генә» кебек лирик пьесалары, тарихи шәхесләр – М. Җәлил, М. Вахитов, Г. Тукай турындагы «Хөкем», «Сызылып таңнар атканда», «Соңгы сәгать» драмалары белән генә дә әдәбиятыбыз һәм театр тарихында үзенә лаеклы урынын алыр иде. Бу әсәрләр төрле татар театрлары сәхнәләрендә зур уңыш белән барды, күпсанлы тамашачыларның олы ихтирамын казанды. Әлеге зур иҗат ташкыны дәрьясы артында нинди зур шигърият – саф лирика, поэмалар дөньясы да ята бит әле! Боларның барысы янына әдипнең фәкать балалар, сабыйлар укысын дип кенә язылган төрле парчаларын, әкиятләр, хикәяләр, пьесалар, шигырьләрен дә өстәсәк, «диапазон» дигән төшенчә тагын да тулылана төшәр.
Әле без Ә. Гаффарның гаять көчле коралы – публицистикасы турында бер сүз дә әйтмәдек; ә бит анысын аның саф әдәбият дип саный башлагандагы пар иҗат канатларының икенчесе дип әйтергә, алай гына да түгел, авторны чын гражданин һәм олы художник иткән төп фактор дип атап була. Иң әүвәл әдипнең һәртөрле гаделсезлекләргә карата килешмәүчән актив мөнәсәбәте күзгә ташлана. Мондый мөнәсәбәтне аның төп тормыш позициясе дип тә, сәяси хәлләргә карата үзенең бәясе рәвешендә дә аңларга кирәк. Бу бигрәк тә тарих битләренә гаделсез сугыш чагылышы рәвешендә кереп калган әфган сугышы мисалында ачык күренә. Үз вакытында язучының бик күп әсәрләрендә әнә шул сугышның аяныч нәтиҗәләре, бигрәк тә, шуларны аңлатканда, массакүләм мәгълүмат чараларының ялганы, ә соңыннан шул гаделсез сугышта физик һәм рухи яктан имгәнеп кайткан асыл егетләребезнең җәмгыятьтә үзләренең лаеклы урыннарын һәм кылган эш-гамәлләрен хак-дөрес бәяләүне таба алмый интегүләре публицистик әсәрләрдән тыш («Билгесез сугыш», «771 аршын җир», «Ил фаҗигасе», «Хәтер тактасы»), «Яшиселәр алда иде» (1985) повестенда, «Олы юлның тузаны» (1986–1988) романында, «Күзләремне тутырып» драмасында, «Утын» исемле һ. б. хикәяләрендә дә чагылды. Әгәр дә Әхәт Гаффарның, нигездә, якты кояш нурларында коендырылгандай үтә оптимистик иҗатына вакыты-вакыты белән шактый ук шомлы бизәкләр һәм сурәтләр (зират күренешләре, каберләр, ачылган табутлар, каркылдап утыручы козгыннар һ. б.) килеп керә икән, кайчагында моны тормыштагы әнә шул гаделсезлекләрне төзәтә алмау чарасызлыгыннан килгән гаҗизлектән дип тә аңлатып була торгандыр. Әмма әдипнең реалистик иҗатны ара-тирә бик табигый рәвештә экзистенциаль чаралар белән аралаштырып бару сәләте бик көчле икәнлеген белсәк, барысы да аңлашыла төшәр. Гомумән, Әхәт Гаффар ул – яшәеш, тормыш агышы, галәм, табигать халәте турында бик тирәннән һәм җентекләп уйланучы фәлсәфи сүз рәссамы. Бу философия аның үзенең җир кешесе, галәмнең, табигатьнең бер күзәнәге буларак, туган ягыннан, шулай ук дуслары, каләмдәшләре тирәлегеннән аерыла алмый, һич тә шуннан читкә китә алмый торган газиз баласы итеп тоюыннан килә булса кирәк.
Шәхсән мине аеруча сокландырганы: авторның һәртөрле әдәби алымнар, сурәтләр, хәтта иҗат юнәлешләрендәге махсус чаралар белән үтә дә иркен, бик кыю эш итүе, – дөресен әйткәндә, монысы да аның шул хөрлеккә омтылуы, үз-үзен чикләмичә, безнең барыбызны да тышаулап торучы гадәтилек стандартларыннан, ягъни богауларыннан ычкыну омтылышы. Әлбәттә, мондый халәтнең отышсызрак яклары да булырга мөмкин, әмма монысы да авторның гаебе яисә кимчелеге түгел, тик барыбер аның үзенә уңайсызрак, чөнки әзерлексез һәм талымсызрак укучылар әлеге алымнар катнашмасында адашып калырга, бигрәк тә әһәмиятле булган яисә шулар янындагы икенче, өченче рәтләргә куелган ваграк нәрсәләрне үзара буташтырырга да мөмкин. Кайберәүләргә авторның шартлы алымнар белән мавыгып, иҗат фантазиясенең бик ерак югарылыкларга очышы аңлашылып җитмәве дә бик табигый, тик монысы өчен хөрмәтле укучыбыз үз-үзен шелтәләсен. Ошбу язучы күп очракларда әзерлекле, үзен аңлардайларны күздә тотып иҗат итә һәм ялгышмый. Бу фикерне раслау өчен, мисалга фәкать берничә вариантта язылган «Язлар моңы» повестеның бәхетле язмышын гына искә төшерик. Аның шартлы да, гаять тормышчан да алымнарга корылган сәхнә варианты татар театрлары сәхнәләрендә зур уңыш белән барды. Шулай ук зиһенне кузгатырдай ачык, якты, ассоциатив, яңача метафорик сурәтләргә нигезләнгән «Әҗәт», «Кояшның салкын чагы», «Ак каен дегете», «Акчураның җир үбүе», «Бабай чишмәсе» кебек хикәяләре дөнья халыкларының уналты теленә тәрҗемә ителеп танылды. Бу фактлар Әхәт Гаффарның үз укучылары һәм тамашачылары күп икәнлеге турында сөйли.
Әгәр дә укучы классиклар, замандаш каләмдәшләре, зыялы артистлар, театр һәм музыка әһелләре турындагы мәгълүматларны белергә тели икән, ул аларны Әхәт Гаффарның «Сайланма әсәрләре»нең дүртенче томыннан таба ала. Әлеге томны язучының метафорик, беркадәр ироник фикерләү сәләтен, урыны-урыны белән шактый зәһәр сарказм аша сугарылган мәкаләләренең бер энциклопедик җыелмасы дип тә санап булыр иде.
Әхәт Гаффар үтә сыгылмалы, кинаяле, бай татар телебезнең мөмкинлекләреннән киң файдалана. Бүген, газиз телебезне чикләп, гаять кыен шартларга куеп кысрыклаган бер заманда, аның матурлыгын, сафлыгын, куәтен халкыбызга, укучыларыбызга күрсәтү үзе генә дә зур игътибарга лаек. Әдип үзенең язмаларында гел шуңа басым ясый, текстта чит-ят сүзләрне кулланмыйча, туган телебездә иҗат итә.
Кайбер очракларда Әхәт Гаффар Н. В. Гоголь әсәрләрендәгеләрен хәтерләтерлек сурәтләргә дә күчә. Мондый хәл бигрәк тә «Богау» романы битләрендә күренеп тора. Бу әсәрне аның кызыклы эксперименты яисә яңа тәҗрибәләр мәйданы дип тә санап булыр иде. Чыннан да, һәртөрле фантасмагорик һәм мистик элементларны мул кулланып, бүгенге тормыш агышын сурәтләгән, яшәешебезнең күпләрне борчыган җитди мәсьәләләрен күтәрергә яисә хәл итәргә тырышу үрнәкләре милли әдәбиятыбыз тарихында алай еш очрамый. Тик заманында бөек рус классигы, аеруча бер кыюлык белән шул юлга басып, гүзәл иҗат үрнәкләре тудырган бит! («Вий», «Диканька хуторы янындагы кичләр», «Коточкыч үч алу» һ. б.) Татар әдибе дә бүгенге реаль тормыш хәлләре янына, шуның янәшәсенә әкияти, фантастик дөнья галәмәтләрен китереп куя һәм шуның шартлы җирлегендә җәмгыятебезнең һәртөрле догмаларга, кешелексез, мантыйксыз тәртипләргә бирелеп, мәгънәсезлек упкынына тәгәрәп төшүебезне искәртә. Моны аңлау өчен, янәшәгә Тукаебыз заманнарыннан ук укучыбызга якын һәм таныш шүрәлеләр дөньясы тәкъдим ителә. Нәкъ әнә шул шүрәлеләр гавамы янында адәми затларның үз-үзләренең нинди богаулар тоткынлыгында көн итүләре, шул тоткынлыкка дучар булулары бик ачык күренә.
Бүгенге татар авылының гап-гади кешесе Ибрай Зәкуановның реаль тормыш белән аралаштырылган, әмма әкияти язмышы аша әдип байтак күп фәлсәфи фикерләр әйтергә тели – моны үзенә күрә мәшһүр «Фауст»ка охшатып, шуның сюжетына беркадәр янәшә эшләнгән фәлсәфи притча дисәң дә ярый торгандыр – биредә адәми зат үзенең гомере буена ниндидер котылгысыз чикләр, нормаларга кысылып яшәргә мәҗбүр ителә, шулардан арыну омтылышы белән яши, әмма тулы азатлыкка аның җаны Тәңре карамагына киткәч кенә ирешә икән. Бәлки, әсәрдәге катлаулы сурәт-бизәкләр һәм сюжет борылышларын әнә шулай аңларга да мөмкиндер, тик минем үземә калса, мәсьәләнең икенче ягы әһәмиятлерәк: автор үзенең барлык иҗаты дәвамында гел иркенлеккә сусап, шуңа омтылып яши: һәртөрле әдәби клише, штампларны санламыйча, тышауларыннан котылган, йөгәне салдырылган аргамак кебек, иҗат болыннарында үзенчә гизә. Мондый шәхесләр өчен тормышта богаулар була алмый.
Әхәт Гаффар – бәхетле иҗади язмышка ирешкән әдип, чөнки ул үз халкына кирәкле сүзен өздереп, кистереп әйтә белде, үз укучысын, тамашачысын, әдәби шәкертләрен тапты туган якларының, Олы Әшнәк болыннарына, чишмәләренә сокланып, аның матурлыгын тоеп, андагы һәр җан иясенең – сандугачларының җырын тыңлап, күкеләренең моңын аңлап яши белде. Болар барысы да аның йөрәк хисләре белән аралашып, фәлсәфи фикерләү, лирик хисләр, юмористик бизәкләр нурында коендырылган әсәрләре аша үз укучыларына барып җитә.
«Әхәт Гаффар феномены» дип аталырлык нәтиҗәле күренешкә әдибебез үзенең ярты гасыр чамасына сузылган иҗат дәверендә иреште. Аның өчен зур бәхет дөнья һәм милли мәдәниятләренең байлыкларын үзләштерү, шулардан файдаланып, хәзерге олы иҗат казанында кайнауда, иҗат итүдә дә иде. Яраткан язучысы Эрнест Хемингуэй каһарманнарының берсе авыр мизгелдә «кеше ялгызы калса, берни дә булдыра алмый ул» дигән сүзләрне ычкындыра. Әхәт Гаффар ялгыз калмады: авыр югалтулары булса да, ул һәрдаим туганнары, якыннары, каләмдәшләренең ярдәмен тоеп яшәде. Аның гаилә терәге – кызлары Ләйлә, Сөмбел һәм инде шулай ук бакыйлыкка күчкән хәләл җефете Фәридә дә – иҗат кешеләре. Туганнары – җәмгыятебезнең асыл егетләре Ренат һәм Рәкыйп Гаффарлар – аның иң ышанычлы гомер юлдашлары булдылар.
Рифат Сверигин
РОМАННАР
ОЛЫ ЮЛНЫҢ ТУЗАНЫ
Perdidit antiquum litera prima sonum – беренче хәреф үз мәгънәсен югалтты.
Латинчадан
Кылганнары өчен әҗере бирелер.
Коръән (7:179)
Мне отмщение, и Аз воздам.
Евангелие
Үлемнән соң да яшәү бар бит әле.
М. Җәлил
Беренче кисәк
ҖИР АСТЫНА
I
Сандугач бишенче төн оча иде инде. Алдагы көнне ул үзенең юлдашлары белән диңгез буендагы кыялар ышыклаган эссе иңкүлектә ял итте. Һәрьяктан куркыныч янады. Күк гөмбәзеннән лачыннар югалып тормады. Кошлар арасыннан берәр корбан эләктерсәләр, ярдан ерак булмаган текә кыялы ялангач утраучыкка кунып ашыйлар. Җирдә исә сандугачларны еланнар сагалый иде.
Алар, айсыз, ләкин аяз күкле төнне ярып, Крит дигән утрау юнәлешендә очалар. Анда кыска гына вакытка тукталыш ясыйсылары, тукланып та тормастан, яңадан юлга чыгасылары бар. Ул утрауга кадәр озак очасы. Төне буена һәм көннең байтак өлешен һавада үткәрергә туры киләчәк. Ара ерак, юл авыр. Кайбер кошлар барып та җитмәс. Тик алар моны белмиләр әле. Бар ышанычлары канатларында. Юлга кузгалганчы, алар үз канатларын яхшы ныгыттылар.
Сандугачның үзе дөньяга килгән туган ягына беренче тапкыр әйләнеп кайтышы. Ул анда очарга, үзе яшәгән тирәлекне танырга өйрәнгән, әмма бер тапкыр да сайрап карамаган иде әле. Юлдашлары да нәкъ шулай. Сандугачларның бу төркемендә яшь тә тулмаган бала кошлар гына. Һәммәсе дә – ана кошлар. Алар юлга үзләренең булачак парларыннан соң җыйналып кузгалды. Булачак парлары юлга аларга караганда алданрак чыгып китте. Иң соңыннан аларны дөньяга китергән элеккеге әти-әниләре очачак: башта аталары, аннары аналары. Гомер-гомердән килгән гадәтләре шундый. Хәер, хәзер инде алар да юлдадыр. Туган җирләрендә аларны кунып сайрар таллары, туй җырлары, куаклар арасында бер-берсе белән кавышасы аулак урыннары, оя кору мәшәкатьләре һәм бала чыгару, аларны үстерү, очарга өйрәтү авырлыклары көтә.
Йолдызлы биек күк йөзе сандугачның күзенә ачыклык, җанына тынычлык, ә төнге киңлек канатларына ышаныч, көч бирә иде.
Ләкин төн урталары тирәсендә ул һәркайсы үзалдына тезелешеп очкан кошлар көтүеннән аерыла язды. Ачык диңгез өстендә каршы яктан килгән давылга очрадылар. Кошларны шундук калын болытлар һәм куе караңгылык чорнап алды. Аста диңгез чайкала, дулкыннар дулаша, шаулап ишелеп төшә. Йолдызларны тыгыз болытлар каплады. Караңгылыкны күз чагылдыргыч яшеннәр телгәләде, озын-озак итеп күкләр күкрәде. Болытлар арасында сандугач кайчакны иптәшләрен шәйләп алгалады. Яшен балкышлары кошларны ал, зәңгәр, шәмәхә төсләргә манчый иде. Балкышлар сүнгән мәлдә, алар үзләренең күләгәләре сыман каралып калалар да күздән югалалар. Ә кайберләре түбән төшеп китәләр, һәм аларны дулкыннар йота.
Көчле, дымсу һава агымнары сандугачны әледән-әле артка алып ташлады. Тик бу аның күңелен төшермәде, җанына курку иңдермәде. Ярсу җил арттан иссә, күпкә начаррак, хәвефлерәк булыр иде. Юл уңаендагы тымызык җил бер хәер әле. Ә давылга килеп эләккән вакытларда, болытлар арасындагы бушлыкны канатлары белән эзли-эзли, җилгә каршы очуы кошларга күпкә җиңелрәк.
Йолдызлар күмелгән чакта, кошлар тәннәре белән сизенгән магнит дулкыннарын тоеп очалар иде. Давылда исә ул дулкыннар соң чиккәчә тартылып киерелгән кебек була. Шуннан соң магнит дулкыннарын тою авырая, алар җәя бауларыдай кинәт ычкынып китәләр дә сандугачларның эчке ритмы тотып алалмастай хәлдә калтыранып тора башлыйлар, таркалалар, чуалышалар. Менә шунда кошлар үзләренең очу юнәлешләрен югалта, буталыша, таркала. Чөнки аларның һәркайсы магнит дулкыннарын фәкать үз йөрәкләре тибеше белән яраклаштыра, шуның аркасында куркуга бирелмәскә, үзләрен алга әйдәгән чакыруны югалтмаска тырыша иде. Төннәрен ай белән йолдызлар күренмәсә дә, көндезләрен кояш хәрәкәте сизелмәсә дә, кошларны әнә шул соңгы ышанычлары – магнит дулкыннары алга әйди дә инде.
Сандугач, соңгы маягыннан тайчанмас һәм адашмас өчен, бер һава агымыннан икенчесенә күчә-күчә, төрле якка талпынып оча башлады: әле өскә күтәрелде, әле аска ташланды. Канат кагышлары белән йөрәк тибешләре чуалды, бер-берсен тыңлый алмас хәлгә килде. Йолдызлар юклыгы һәм әйдәүче магнит дулкыннарының бозылуы юнәлешне дөрес тотарга комачаулый иде. Күздән югалган иптәшләрен чакырып һәм аларның үзенә дәшүләренә җавап итеп, ул әледән-әле тавыш биргәләп барды. Болытлар эчендә кошлар бер-берсенең тавышын яхшы ишетә. Сандугачның адашып калудан куркуы шулкадәр дә көчле иде ки, бу тикле курку аңа төп юнәлештән бер чеметем дә читкә тайпылмаска ярдәм итте. Моңа өстәп, адашмас өчен, аның тагын чарасы бар иде әле. Анасы һәм атасының сайрауларыннан аңа тагын бер сизгерлек иңеп калган: ул очышын үз тавышының аста ишелеп-ишелеп каккан дулкыннардан кире кайтарылган кайтавазына көйләп алып бара ала. Кайтаваз аңа юнәлешне дулкын түбәләренә карата тиешле якка җайларга булыша.
Киеренкелек сандугачның бөтен тәнен калтыратты. Ә күңелендә салават күпередәй төрледән-төрле төсләр белән балкыган чәчәкләр, аларның хуш исләре һәм таныш тавышлар яңарды. Боларның һәммәсе аны үзен көткән тугайларга, су буйларына таба тыелгысыз төстә чакырып тора иде.
Көтмәгәндә каршы якта колак тондыргыч гөрелте ишетелде. Сандугач юлдашларына тагын чакыру авазы салды. Әмма бу юлы үз тавышының дулкыннардан кайтарылган кайтавазын тоймады. Аны канатларын хәлсез иткән курку хисе биләп алды. Каршы җил китереп бәргән ачы төтен сулышын кисте, тынын буды. Аңа бу гөрелтенең һәм төтеннең чыганагы яхшы билгеле. Озын һәм очлы томшыклы, хәрәкәтсез каткан канатлы һәм ут койрыклы тимер кошлар шулай саңгыраулатып гөрелди, күңел болгаткыч исе белән тынны буа. Гадәттә, сандугачлар, бу тимер кош күренүгә, лачыннан өреккән шикелле, төрлесе төрле якка качалар, посалар иде. Тимер кош кыска муенлы. Ерткыч кошларныкы кебек үк. Озын муенлы зарарсыз кошларныкыннан әллә каян аерылып тора.
Каршыдан килгән тимер кошның күзләреннән бәреп торган нур көлтәләре болытларны тишеп чыкты да сандугачны бераз вакытка сукырайтып калдырды. Иләмсез тимер кош туп-туры аңа таба очып килә иде. Сандугач нишләргә дә белми калды, канатлары хәлсезләнде. Әмма ул чигенә, читкә тайпыла алмый иде инде, алда – туган җир. Алда – шулай ук дәһшәтле ерткыч дошман да. Ләкин ул ата-анасының «карурманга караганда, сандугач көчлерәк» дигән җырларын онытмаган бит әле. Карурманда дошманнар күп. Хәзер исә сандугачның каршысында аларның берсе генә. Иң зурысымы, иң кеч- кенәсеме – барыбер. Ялгыз дошман – куркыныч көндәш кенә ул. Ялгыз көндәшне җиңеп була дигән якты ышаныч сандугач күңеленә ата-анасы җыры белән үзенә генә түгел, ә балаларына да җитәрлек булып, мәңгелеккә кереп калган.
Сандугач читкә тайпылмады. Кош белән самолёт арасы әлегә шактый, ләкин һичнинди киртәсез, буш һәм якты иде.
Кичкырын, кошлар көтүе диңгез ярының тын кыялары турысыннан очып үткәч, сандугач тимер кошларның астагы диңгезне иңләп йөзгән шыксыз дәү оясын абайлап өлгергән иде. Тирә-якны бихисап утлары белән яктыртып, ул оя ярга янәшә йөзеп бара иде. Аның сыртларында эре ак йолдыз сурәтләре яна, шундый ук йолдызлар тимер кошлар сыртында да күренә. Оядагы кошлар менә-менә ут чәчеп күтәрелерләр дә арттан куа чыгарлар кебек.
Тик сандугач алардан курыкмады. Оясында йоклап яткан тук кошлардан өркәсе түгел. Дошман һавага күтәрелгәч кенә яный.
Тимер очкычлар оясының артында зәңгәрле-аклы киң буразна сузылып кала, аңа ыгы-зыгыга бирелгән акчарлаклар ияргән иде. Акчарлаклар куркытылган көмеш балыкларны чүпләп бардылар.
Әнә шул оядан, әйләнә-тирәне гөрелтесе белән дер калтыратып, ут койрыклы ике тимер кош күтәрелгән иде. Ләкин сандугачлар ул арада алардан шактый ераклаштылар, артка әйләнеп карамадылар, шуңа күрә аларның нишләгәннәрен күрмәделәр.
Континентның иң көньягында – сандугачлар кышлаган җылы урыннарда да боларга охшаган көмеш кошлар таш юллардан күтәреләләр дә ниндидер корбаннарын эзләгән кебек ажгырып очалар иде. Соңгы вакытларда алар кара тәнле кешеләрнең тимерчыбык киртәләр белән уратылып алынган тәбәнәк йортлары турысыннан күп очтылар, ә кешеләр, алар пәйда булганчы, котыртылган кырмыскалар кебек йөгерештеләр, кулларын йодрыклап, нидер кычкырдылар. Ак тәнле кешеләр исә, аучылар сыман, аларга мылтыклардан атты. Кара тәнлеләрнең байтагы егылып калды.
Шулай итеп, сандугач үзенә таба ыжгырып килгән самолёттан читкә тайпылмады. Яшенле болытларны ерып очкан тимер кош алдында ул үзен ком бөртегеннән дә кечкенәрәк итеп сизде. Тимер кош аны черки урынына гына кабып йотар шикелле иде.
– Унсигезенче!
– Әйе, сэр!
– Курс турысында – эре кошлар. Курс – ике йөз уналты һәм җилгә төзәтмә – алты градус.
– Аңладым, сэр: ике йөз уналты һәм җилгә төзәтмә – алты градус. – Боерыкны үтәгәч, истребитель очучысы үзалдына: – Миграция вакыты, шайтан! Җитмәсә, бу яшенле давылы… – дип сукранды.
Сандугач үз юнәлешендә оча бирде. Ә тимер кош, аңа төтен исе бөркеп, кинәт сулга янтайды. Юл ачык иде. Сандугач, юлдашларына үзе хакында хәбәр биреп, чакыру авазы салды. Тиздән аларны киң почмак ясап очкан фламинголар узып китте. Очучыга самолётлар йөртүче корабтан шулар турында хәбәр иткәннәр иде.
Әлбәттә, сандугач моны белмәде.
Кояш, күтәрелеп, шактый югарыга үрмәләгәндә, сандугачлар көтүе диңгез эчендәге утрауга якынлашты. Төнге яшенле яңгыр һәм давыл артта калды. Планктон диңгезне шәмәхә төскә керткән иде. Яр читендә үк көмеш медузалар күренде. Сандугачның шатлыктан кабат-кабат аваз саласы килде. Арган-талчыккан канатлары яңа саф көч белән тулды. Үзе кунасы үлән сабагының ныклыгын чамалап, ул кыска гына вакытка һавада талпынып торды, төшеп кунды, ләкин, кызыл ташлар арасында посып шуышкан еланны шәйләп, чәнечкеле кыргый роза куагы арасына күчте, үзе хакында иптәшләренә белгертеп сызгырып куйды. Сайрап та җибәрәсе килде һәм ул тыелып калалмады: менә аның томшыгында үзеннән-үзе диярлек нечкә генә һава агымы хасил булды, ул аның тавыш элпәсенә кагылды, ә анда, чишмәнең кара күзендә тибрәлгән якты ком бөртеген хәтерләтеп, тыйнак кына, сандугачның әле үзенә дә таныш булмаган беренче сайрау авазлары бөреләнде.
Әмма сандугач шундук тынды. Аның беренче сайравы туган җирендә генә яңгырарга тиеш. Туган җирен дәртле моңнар белән күмәрлек беренче җыры аны алда көтә иде.
Ана сандугач парлашкан ярыннан соң гына, фәкать балалары йомыркалардан борнап чыгар алдыннан гына сайрый.
II
Ярлары тал, камыш белән каймаланган инешнең елгага кочак җәйгән шикелле киңәеп кушылган тамагы томанлы иде. Зифа таллар һәм яшь камышларның җете яшел яфраклары нәфис, чиста, тик бүгенге иртәне алар чык төшмәгән килеш каршыладылар. Тын иртә күзен тутырып елгага, яр читеннән үк башланган иске, ташландык зиратка карап тора. Әллә нидә бер акчарлак кычкыруы шул күзнең керфек сирпүе сыман тоела. Тынлык бу сак тавышка борчылып әйләнә дә тагын да җайлабрак ята, тагын да тирәнәебрәк, киңәебрәк кала. Томан юрганы, калынайганнан-калынаеп, күтәрелгәннән-күтәрелеп, зират ягына авыша; андагы ташлар, тәре, чардуганнар һәм карт каеннар арасында ерткалана, кискәләнә, аннан соң ул бөтерелеп яңадан укмаша, агач ябалдашлары, үр кашыннан астарак торган чиркәүнең гөмбәзләре, аның кыегайган тәреләре тирәсендә кояшның беренче нурлары белән очраша, эри, югала.
Һәм шунда тирән тынлыкны, калын томанны мотор тавышы шытырдатып ерткан кебек булды. Текә, биек яр артыннан зур борылыш ясап, елганың якты култыгына ялгыз көймә килеп керде. Су өсте кабарып китте, аңа кыйгач дулкыннар таралды. Сөзәк ярдагы вак ташлар, ком кыштырдады, таллар, камышлар калтыранды.
Мотор тавышы тынды. Яссы төпле дюраль көймә салмак кына ярга килеп төртелде. Тынлык элеккегә караганда да сагаярак төште. Судагы вак балыклар көтүе, таллардагы кошлар тынычланды. Сулык-сулык килеп, фәкать дулкыннар гына какты. Елга суы, бала кебек, йокы аралаш көлә иде шикелле.
Көймәдә ике кеше утыра иде. Аларның берсе, килеп туктау белән, көймә борыныннан ярга төште. Кулында – тимерчыбыктан челтәрләп үрелгән савыт, анда – балыклар. Алар тере иде әле. Ул йөген су төбендәге яссы соры ташка куйды. Савыт җәелә төшеп, иркенәебрәк калды. Балыклар елдам боргаланып, бәргәләнеп алдылар да тындылар, имезлек капкан бала шикелле сулый башладылар.
Көймәдән төшкән кеше көрән сыртлы судакларга, кызыл канатлы бәртәсләргә кәефләнеп карап торды, тычкан тоткан мәче кебек, аларны капшап-капшап куйды. Кыска чәчле, кабарынкы мыеклы, коңгырт күзле бу кеше өстенә зәңгәрле-кызыллы йөнтәс свитер кигән, джинсы чалбары көчле ботларына сыланып тора, аягында – шулай ук зәңгәрле-кызыллы кроссовка. Сыгылмалы итеп, беркадәр биебрәк атлавы белән ул, чыннан да, сабыр холыклы, кирәк чакта бик елдам мәчене хәтерләтә. Аның аяк астындагы яссы яки түгәрәк ташлар ул йөргәндә кузгалмады да бугай. Балыкларны суга куйганда, ул чүгәләмәде, ә бәлки, үкчәсе үкчәгә, тезе тезгә орынып торган озын аягын төз тоткан хәлдә, биленнән генә бөгелеп иелде. Бөтен гәүдәсеннән ниндидер пөхтәлек, чисталык бөркелеп тора кебек. Әгәр дә балыкларның берәрсе савыттан сикереп чыгып, суда йөзеп китсә, ул аны йә һавада ук эләктереп алыр, йә аның белән уйный-уйный, ярыша-ярыша янәшә йөзеп китәр сыман. Әйтергә кирәк, ул (бөтен килеш-килбәтенә туры китереп сайлаган диярсең) җәядән ук атуда танылган спортчы Солтан Наймушин иде.
Ул балыкларга сокланган арада, көймәдәге икенче кеше әйберләр саклагыч урыннан ике шешә аракы, ике стакан, бербөтен ипи, тоз салынган пыяла банка алып, утыргычка тезә барды. Аннары, кисәтеп тә тормастан, аракы шешәләрен берәм-берәм ярдагы иптәшенә ыргытты. Солтан аларны үзенә каныккан чебенне учы белән тоткандай гына эләктереп алды да суга яткырып куйды. Көймәдәге кеше шулай ук стаканнарны, банканы чөйде. Үзе һаман нидер урнаштырып, актарынып маташты, гел баскан урынында таптанды, әйләнгәләде, тулганды, ярга чыгарга ашыкмады. Аның өстендәге штормовкасы кояшта, яңгырда уңып, ә якасы, җиң очлары керләнеп, ялтырап беткән, култык асларындагы, бил турысындагы эчкә баткан сырлары гына саргаеп калган – бу нәрсә киң җилкәле, авыр сөякле һәм таза гәүдәле әлеге кешене төсе җуелган иске самавырга тартым иткән. Әйтерсең лә ул самавырны ком белән ышкый-ышкый ялтыратканнар, ә яньчек урыннары элеккегә караганда да каралыбрак калган. Бу тәэсирне аеруча аның йөзе көчәйтә: гүя ул яньчелгән булган да, хәзер аны тигезләгәннәр – аның бите җәрәхәт җөйләре һәм янган эзләр белән тулган иде. Көймәдәге кеше – Степан Масленников – биш ел элек Әфганстан сугышыннан яраланып, танымаслык булып кайткан егет.
Ул кечкенә балта да ыргытты. Түбәннән очканга күрә, Солтан анысын тотып алырга кыймады. Балта ташка килеп төште, зыңгылдавы акчарлак кычкыруына кушылып ишетелми калды.
Озак кайнаган самавыр кебек, Степан һаман көймәдә булышты әле. Ниһаять, бербөтен ипи һәм яшел суганлы полиэтилен капчык тотып, көймә сыртыннан атлап суга төште дә ярга чыкты. Озын кунычы кайтарып салынган резин итектән. Балык савытына төртеп, ул көр тавыш белән:
– Яхшы градусниклар бит, ә? – диде.
– Балыкка градусник дигәнне беренче тапкыр ишетүем.
– Газета укырга кирәк, яшьти. Хәзер безнең балыклар миендә терекөмеш тәгәрәп йөри. Белмичә ашасаң, үзеңнең дә тәгәрәп китүең ихтимал. Шуннан соң градусник куюның кирәге дә чыкмавы бар.
Степан, һавадагы балык сыман, авызын зур ачып көлеп җибәрде.
– Әйтәм аны, аптекаларда градусниклар табып булмый… Терекөмешне суга агызганга икән, – диде Солтан, юеш кулын чалбарына ышкып. Ул беркавым елгага карап торды.
Су чиста түгел иде. Шушы арада өч көн тоташ яңгыр явып, ерганаклар, инешләр ташыган, елганың суы арткан булган. Ул үзе кичә генә бабалары янына кайтып төште. Аларга бәрәңге утыртышырга исәпләгән иде. Яңгыр аркасында авылда язгы чәчүдән туктап торганнар, ә колхозчыларның бакчалары сукаланмаган да икән әле. Кайткач бер ял булсын дип, Степан аны бүген иртүк балык тотарга, яр буенда сөйләшеп утырырга алып чыкты. Кичә көн аяз иде, җир кибәргә дә өлгерде, елга суы да кимегән, үз эзенә төшә язган. Бераз юанып утырырлар да, Степан эшенә китәр, ә ул, бабалары янына умарталыкка барып, кулыннан килгәнчә ярдәм итәр. Колхоз умарталыгы моннан ерак түгел, ике чакрымлап өстәрәк, шушы елганың калкулык астындагы уйсу ярында, бәләкәй генә урман аланында. Солтанның шунда тукталасы килгән иде дә, Степан риза булмады. Әллә нигә бер күрешкән, бераз тамак чылатырбыз, ә картлар алдында хәмер чөмереп утыру килешмәс, диде. Биредә дә начар түгел. Яр ышык, аяк астында – вак ташлы ком, кеше-кара йөрми торган аулак урын. Яхшы!
– Томан да соң! – диде Солтан.
– Көн эссе булырга ул. Кичәге шикелле үк, эштиеңне куырыр әле.
– Берәр кабер ташына шакырбыз. Бәлки, ачып кертерләр. Анда салкынчадыр, ә, Стёпа?
– Анда шакып кермиләр шул, парин, – диде Степан һәм, кулындагы әйберләрне җиргә куеп, балтасын алды. – Әйдәле, ботак-чатак җыеп килик.
Алар инеш култыгының кызыл үзле балчыклы һәм җирән төстәге комлы ярына таба атлап киттеләр. Степанның аяк астында ташлар чыгырдады, ваграклары, зур балыктан курыккан маймычлар сыман, алга очкалады. Эзләре батып-батып калды. Солтан исә, аның белән чагыштырганда, юка боз буенча гына бара диярсең: аяк атлаулары җиңел, сыгылмалы иде.
Ике метрлап биеклектәге яр кисентесеннән үк сөзәк үр күтәрелә, ә анда – ташландык рус зираты. Солтан ул зиратның елгадан шактый читтә торганын хәтерли әле. Элек бу үр астында болын җәйрәп ята иде. Су күтәрелгәч, аста калды. Хәзер язгы ташкыннар һәм бозлар кимерә, ашый, агыза торгач, яр зиратка ук килеп төртелгән. Кайбер каберләр, алар өстендәге агачлар агып ук киткәндер. Әнә яр читендә үк үскән тагын бер нарат тамырлары тотмыйча авып төшкән. Тагын берсе тәмам кыйшайган, астына барып басарга куркыныч хәлдә калган. Ара-тирә эреле-ваклы ташлар чыгып торган яр шулай елның-елында ишелә, чигенә, киңәя бара, күрәсең.