Kitobni o'qish: «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3»
ПЬЕСАЛАР
ЯЗЛАР МОҢЫ
Ике бүлекле драма
Катнашалар:
Фәрдәнә.
Сәгыйдулла.
Ярми.
Сара.
Люция.
Хөрмәт.
Безнең көннәр һәм үткәннәр. Авыл.
Беренче бүлек
Сугыш җыры
Кыш. Иртә. Өй эче. Кыңгырау чыңы.
Фәрдәнә. Бар дөньяны яңгыратып чыңлый!
Сәгыйдулла күренә.
Сәгыйдулла. Без кыңгыраусыз гына өйләнешкән идек. Мәгәр гомер моңлы узды. (Югала.)
Фәрдәнә. Артыгы белән моңлы.
Ярми күренә.
Ярми. Дөнья уртасында торган кыңгыраулар булып, заманында сулкый-сулкый безнең йөрәкләребез чыңлады. (Югала.)
Люцияне күтәреп, Хөрмәт керә.
Хөрмәт. Яңа ел бүләге алып кайттым сиңа, Фәрдәнә әби!
Люция (Хөрмәткә). Мине сиңа ул биреп чыгарды түгелме соң әле?
Фәрдәнә. Әҗәткә түгел, бөтенләйгә!
Хөрмәт. Бөтенләйгә. Бүләк әҗәткә бирелми ул.
Фәрдәнә. Кемнең кемгә бүләк икәнен тормышыгыз әйтер. Бер-берегезгә бүләк булып яшәгез! (Аяк асларына мендәр сала.)
Хөрмәт. Инде туй! (Люцияне төшерә.)
Люция. Әти-әни килеп төшәр менә…
Хөрмәт. Мин аларга кем диярмен икән?
Люция. Әти, әни диярсең… Алар яшьләр әле.
Хөрмәт. Чит кешеләрне алай атау авырдыр ул. Гомергә бер әйтеп карамагач.
Фәрдәнә. Гомергә бер дә әйтмәү авыррактыр.
Люция. Анысы да монысы, «документыбыз» артты, Фәрдәнә түти. Менә. (Күрсәтә.) Тагын бер таныклык алып кайттык. Инде икенчесе.
Хөрмәт. Икенчесе?
Люция (көлә). Беренчесе, бүген синеке булу өчен, минем егерме өч ел элек дөньяга килүем турында иде. Бусы – син минеке булу турындагысы.
Хөрмәт. Аңа калса, кеше гомеренә өч туй тиеш. Минеке бергә ким: бәби туемны уздырырлык әти-әнием булмаган. Үчен шушы туебыздан алам. Үткәрәбез шундый итеп, иң соңгы – үзебез үлгәч үткәрелә торган туебыз узгач та, сагынып сөйләрлек булсын! Кыңгыравың өчен рәхмәт, әби. (Кыңгырау суза.) Чыңнарыннан агачларны сарган бәсләр авыл буйлап коелып калды.
Фәрдәнә (үзалдына). Башта коела да, чәч бәсләре булып, кире куна ул. Әйтәм кар тузгый – бәхетегез күккә тигән икән. Юлыгызга ак җәймә булып түшәлсен!
Xөрмәт. Инде туй!.. Кара әле, Люция, минем яктан да кода-кодагыйлар табыйк әле.
Люция. Эзлисе юк – әнә Фәрдәнә түти.
Хөрмәт. Кунакларга кодагый бул әле, Фәрдәнә әби. Анам кебек итеп.
Фәрдәнә. Булдыра алсам, шуңар хакым булса.
Хөрмәт. Хакы булмаганнар, сиңа килеп, әҗәткә алсын. Аларга өләшкәннән соң калганы да синдә минем кебекләр- нең йөзәвенә җитә. Синең шикеллеләр хакы җитми әле бу дөньяга!
Люция. Риза, риза, әйеме, Фәрдәнә түти? Әх, бер… кодалы да булсак!
Фәрдәнә. Кешеләр тиң яратылган кана… Бәхеткәйләре генә ким таратылган аның. «Уф!» дигән тыннарың белән тартып алыр хәл калмаган… Эзләгән-эзләгән – парлыларны табыгыз инде. Беләсезме, оланнар, дәшегез әле түбән оч Сәгыйдулла абзагыз белән Сара астагызны.
Люция. Ә без дәштек инде. Менәселәр.
Хөрмәт. Тик Сәгыйдулла абзый авырып тора бугай.
Фәрдәнә. Шуңа әйтүем дә. Җилкенеп бер менсен әле. Мәҗлескә дисәң, күңеле көр, уен дисәң, теле җор аның.
Сара керә.
Люция (аны күреп). Йөз яшәрсең, Сара түти!
Фәрдәнә. Килен төшергән мәлгә туры килдең. Бәхет өстенә.
Люция (аңа). Синең өчен килене белән кияве бергә инде.
Хөрмәт. Ни булды, Сара апа?
Сара. Таң белән Сәгыйдулла абзагыз вафат булды, җирләргә кирәк.
Фәрдәнә. Аһ!
Хөрмәт. Бәхет хәсрәт күршесе икән.
Люция. Яңа елга каршы төндә үләләр димени? Бүген безнең туй көне ич.
Сара. Шуңа мендем. Кеше җибәрсәм аңламассыз дип.
Хөрмәт. Аңламаудамыни эш! Булмады инде.
Сара. Булмасын иде шул…
Люция. Нәрсә «булмасын иде»?..
Фәрдәнә (сак). Туймы?
Сара. Боздык. Тик бездән торамыни? Үпкәләмәгез ин- де.
Хөрмәт. Үлем үпкә сәбәпчесе түгел.
Сара. Бүгенгә кичектереп тормыйсызмы?
Люция. Гомергә бер килгән бәхетнеме?
Сара. Үзегезгә үк читен булыр, кызым. Югыйсә урамның бер очында – үлем, икенче очында – туй.
Люция. Без туйны әкрен генә, сабыр гына, тыйнак кына итеп үткәрербез, рөхсәт ит, Сара астай.
Хөрмәт. Тукта, чү, Люция. Бәлки, шулай кирәктер.
Фәрдәнә. Тел әйләнми – Сәгыйдулла вафат!..
Сара. Вафат…
Фәрдәнә. Авыл тарихында үлем-китем белән туй итү бергә туры килгәне хәтеремдә юк. Бала табулар булды. Анысы аңлашыла – дөньядан китү дә, дөньяга килү дә сорап алынмый. Ә туй…
Сара. Мин китим, алайса. (Китәргә юнәлә.)
Люция. Хөрмәт, Хөрмәт! Әйт инде бер сүз!
Хөрмәт. Ул Сәгыйдулла абзый бит, Люция!
Люция. Күпме кунак килеп төшәчәк, аларны нишләтик, ди?
Хөрмәт. Өлкәннәрне рәнҗетмик.
Фәрдәнә (аларга карап торгач). Йөрәк ышанмый. (Сарага.) Алай да үлгән артыннан үлеп тә булмый лабаса инде, Сара.
Сара. Ни диюең?
Фәрдәнә. Миннән түгел, үзеңнән сора.
Сара (туктый). Мондый көнне туегыз канатсыз, моңсыз булыр ич. Сәгыйдулла рухы да риза кылмас. Халык килештермәс.
Фәрдәнә. Һәммәбезгә шунда барасы. Тик әле берәү дә исәннәргә җырламагыз да биемәгез дип әйтеп китмәгән.
Люция. Китмәгән бит, әйеме, Хөрмәт?
Сара (кисәк борыла). Ә китсә?
Фәрдәнә. Шулай дип китәр идектер, әгәр дөньяга үләр өчен генә килә торган булсак… Яшәргә дип киләбез ич, Сара! Үзеннән соң калган туйларны Сәгыйдулла гына алып китә алмый.
Люция.
Без китәбез, сез каласыз! – дип җырлармын,
Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә…
Әнә ич Тукай «җырлармын» дигән!
Хөрмәт. Сүз безнең йөзебез турында ич, Люция.
Люция. Тукай халык күңелендәгене әйткән ләбаса. Авыл халкы гаеп итмәстер… ихтимал.
Сара. Мин яхшылык белән мендем. Яманлыкка алмагыз, оланнар… Яшьләр яшьләр инде: сиңа килешмәс ич, Фәрдәнә…
Фәрдәнә. Сәгыйдула туйга сүз әйтмәс иде. Мин аны беләм!
Сара. Сәгыйдулланың сиңа атап ни әйткәнен мин җиткерермен әле.
Фәрдәнә. Мине искә алган икән әле. Онытмаган. Рәхмәт.
Сара. Ничек кенә искә алды әле! Җиткерермен… (Люциягә.) Әллә аңлата алмадым, әллә аңлый алмадыгыз, оланнар?..
Хөрмәт. Алай димә әле, Сара апа. Без тагын бер уйлап карарбыз.
Фәрдәнә. Мин әйткәнчә булыр, Хөрмәт улым.
Сара. Бүрек ташлап котылмыйлар бүредән, Фәрдәнә! Соңаргансың. Яшьләрдән оял әзрәк. (Китәргә борыла.)
Люция. Безгә дисә, бездән генә калмас… Кирәк икән, үткәрмәбез дә. Кечерәк кенә мәҗлес тә ярап куяр.
Хөрмәт. Инде юк – туйны үткәрәбез.
Люция. Дөрестән дә, ихтимал, килешмәстер, Хөрмәт.
Хөрмәт. Килешмәс иде… әгәр мин Сәгыйдулла абзый белән Фәрдәнә әбине белмәсәм. «Нишлик?» дигәнгә, Сәгыйдулла абзыйның «Туй!» диячәгенә ышанмасам.
Сара. Күп беләсез, үзегезгә генә ышанасыз шул сез, яшьләр.
Хөрмәт. Сәгыйдулла абзый риза-бәхил булыр иде. Чөнки җырлап яшәгән кеше җылап үлми, Сара апа. Ул шундый кеше иде. Әзерләнә торыгыз, Люция.
Люция. Кая, нәрсәгә?
Хөрмәт. Туйга.
Люция. Ә син?
Хөрмәт. Озатышып кайтам. Җирләшеп… Әйдә, Сара апа.
Сара. Ялгышмыйсызмы, оланнар?
Хөрмәт. Туй көненең кай төше ялгыш, Сара апа?! Туй көне – тормыш көне.
Сара (үзалдына). Сәгыйдулла, ни диярсең?
Сәгыйдулла күренә. Гармун тоткан.
Сәгыйдулла. Үз тәнемне генә алып киттем. Дөнья гаменә шатлыгы-кайгысы белән исәннәр хуҗа. (Югала.)
Люция. Инде нишлибез, Фәрдәнә түти?
Фәрдәнә. Инде нишлибез? (Үзалдына.) Ярми исән булса, әйтер иде микән?
Ярми күренә. Ефәк күлмәк таратып җибәрә.
Ярми. Без әйтәсене әйтеп бетердек. Мәгънәсен кылган гамәлләребездән эзләгез. (Югала.)
Сара (Хөрмәткә). Әллә, оланнар, сез хаклы микән?
Люция (Фәрдәнәгә). Хата ясыйбыз түгелме, Фәрдәнә түти?
Хөрмәт. Дөреслек ялгышсыз гына була, ә ялгышуда бернинди дөреслек юк дип әле һичкем әйтмәгән. Шуны аерырга өйрәнер өчен яшибез.
Караңгылык. Туй шавы. Люция белән Хөрмәт чыга. Үбешәләр. Бар дөнья яктырып китә, сафлык, чисталык.
Люция. Шушымыни инде, шушымыни?!
Xөрмәт (сулы кисмәккә таяна). Әгәр мин сиңа… сөюем шушы кисмәктәге су сымак… гел мылкып, ташып торыр дисәм, ышанма!.. Төрле чак булыр.
Люция. Ни диюең бу? (Шаярып.) Төбендә өч тамчысы калса, миңа шунысы җитәр. Бер дә калмаса, иң элек үзең коргаксырсың ич.
Хөрмәт (уйга бирелә). Картаеп, инде йөземнән, кыяфәтемнән сөюемне берничек таный алмый башласаң да бел: коргаксымам. Антым дип бел. (Кисмәктән чүмеч белән су алып эчә.)
Люция. Салкын тияр.
Хөрмәт. Детдом баласынамы? Син дә эч әле. Менә шушы сусыз тора алырлык булсаң, миннән бизсәң дә ярый. Бер сүз әйтмәм. (Чүмеч белән су алып, Люциягә бирә.)
Люция. Матур әйттең. (Эчә.) Чур – хәзер мин!.. Инде мине тыңла.
Урыннарын алмашалар.
Хөрмәт аңа су чәчрәтә.
Көзге итеп, шушы суга кара әле. Күрәсеңме? Битемдәге бу су тамчылары күз яшьләренә әйләнерлек итсәң… хәтереңдә яшьлегеңә кайта алмыйча адашып йөр!
Кара-каршы басып, суга карыйлар.
Хөрмәт. Хәтерсез кеше сусыз мичкә кебектер ул әйеме? Җаны коргаксыйдыр.
Люция (чүмечне күтәреп). Коргаксымас өчен!
Көлешә-көлешә алмаш-тилмәш су эчәләр. Зур җиз самавыр күтәреп, чаршау артыннан Фәрдәнә чыга.
Фәрдәнә. Тамакларыгыз киптемени, шулхәтле сыйлашасыз? Әйдәгез, табынга, чәй куям.
Хөрмәт. Ай-яй, әби! Нинди көчең белән күтәрәсең моны? (Самавырны ала.)
Фәрдәнә. Шушыннан эчкән сулар көче белән, Хөрмәт улым!..
Хөрмәт. Бер Иделлек кенә су үткәндер моннан! (Кереп китә.) Чәй, җәмәгать!
Фәрдәнә. Безнең йөрәк ярсуларын шул – Идел сулары гына басса басты инде.
Люция. И мәшәкатьләдек тә инде сине, Фәрдәнә түти!
Фәрдәнә (кисмәктәге суга кырын карап). Кеше, кызым, үз гомерендә җиде мәетне гүргә озатсын дигән, ә мәшәкать димәгән.
Люция. Ә күпме кызны кияүгә бирсен дигән?
Фәрдәнә. Анысын әйтмәгән.
Стенага эленгән баланның бер тәлгәшен сындырып ала.
Люция (аның балан бөрчегәнен карап). Тегендә кереп эч, түти! Кеше белән.
Фәрдәнә. Анда да элгәшербез. (Чәй ясый.) Башта монаусын аударыйк әле.
Люция. Ник балан белән эчәсең? Авырыйсың мәллә?
Фәрдәнә. Балан хикмәтле ул, бәбкәм. Матурлыгы сезнең туй сымак, әчесе – тормышның кайгы-хәсрәте ише. Әнә ич үлем белән башланган көн нинди: ямьле туй белән очлана.
Люция. Искә алма инде, түти… Балан Сәгыйдулла абзый үлгәнгәмени?
Фәрдәнә. Синең язмышыңа язган әчеләрне ашавым. Сезгә дөньяның җиләкләре генә калсын. (Чәй эчә.)
Люция (аны кызганып карап тора, аннары кинәт елмаеп, аны авыр кичерешеннән арындырырга теләп, тиз). И, бүләкләр, Фәрдәнә түти, бүләкләр! (Кереп китә, эчтән.) Тутырганнар! (Чыга, бер төргәк сүтә.) Карале, түти, нинди эчке күлмәк! Кайсысының бүләге икән? (Көзге каршына басып карый.)
Фәрдәнә (күлмәкне капшый, үзенә үлчәгәндәй итә). Сау тәнеңдә тузарга язсын, бала… Без яшьлектә боларсыз да хәйран булдык, буып-кысып йөрмәдек. Әүвәле, кызым, кием затлыгыннан битәр, җан сафлыгы кыйммәт иде.
Хөрмәт чыга, аларга карап тора.
Люция. Хәзер дә шулай, түти.
Фәрдәнә. Булмыйча! Тормышның алмашка күлмәге юк. Бар киеме – сафлык. Ә аның тамыры бездә – хатын-кызда. Тормышның кияре сафлык булсын, кызым.
Хөрмәт. Фәрдәнә әбине кызлар итеп киендерәсеңмени? Кара аны, бутап куймагаем!
Люция. Алайса, егетләр итеп киендерәм.
Фәрдәнә. И оланнар! Әллә безне гел шушылай булган дип беләсезме? (Кулын югары күтәрә. Күлмәк җиңе кайтарылып, беләзеге терсәгенә кадәр шуып төшә.) Бу билдәрле көмеш беләзек беләккәйләргә таман гына иде, оланнар!.. Хәзер бөтен тән буенча шуып йөри. Кулга киеп, баштан салырлык…
Хөрмәт Люциянең беләгенә карап тора да кереп китә.
Люция. Фәрдәнә түти, куркам мин.
Фәрдәнә. Уйлама, кызым. Картлык ул кеше башына сиздерми төшә. Язгы сулар кар астыннан төшкән шикелле.
Люция. Мин ул турыда түгел, Хөрмәтне әйтәм. Укытучы булганым өчен генә өйләнмәдеме икән?
Фәрдәнә. Шушы матурлыгың беләнме? Сөбханалла! Укытучылыгыңны уйлап торгандыр тагын. Укытучының кадере элегрәк иде.
Люция. Сөйләшми дә.
Фәрдәнә. Пычак йөзеннән күренә, җегет кеше – сүзеннән. Андыйлар саескан шикелле гел такылдамыйлар. Сандугач шикелле бер сайрар.
Люция. Дөньяга бигрәк исе китмәс кеше инде.
Фәрдәнә. Тормыш башлауның яме – пар кашык белән тар ястыкта ул.
Люция. Безнең «пары» белән «тары» да юк ич әле.
Фәрдәнә. Менә ич өем ындыр шае. Түшәк-ястыкларым җитәрлек, кашыклар күп. Йокыгыз түр караватта булыр. Үз өегез күк яшәрсез.
Люция. Рәхмәт инде, түти.
Фәрдәнә. Кияүне яманлар сүзең беттеме?
Люция. Бетте.
Фәрдәнә. Әле дә ярый, былтыргы шикелле, ялгыз башым кыш чыгасы итмәдем. Каладан яңа агроном белән яңа укытучы кайтты дигәнне ишеткәч, кайсыгызны кертим икән дип уйга калган идем. Хөрмәтне кертсәм, ягарга утын, кәҗәгә булса да печән, тавыкларга бодай-мазар табарга булышыр иде, дим. Сине сайладым. Хөрмәткә әби генә булыр идем… Сиңа ана күк буласым килде.
Люция. Түти! (Аңа килеп сыена.)
Фәрдәнә. Бәхеткәйләрем ташып чыкты: икегез дә миңа тидегез. Шулай ул дөнья, кызым… Сәгыйдулла гына үлде менә. Өлгермәдем, өлгермәдем…
Люция (сак). Нәрсәгә?
Фәрдәнә. Бәхилләшеп чыгарга. Ул авыргач, коймак пешереп кертермен дигән нәзерем таулар булып иңемдә калды…
Эчтә «Әче!» дип кычкыралар. Хөрмәт күренә.
Хөрмәт. Люция!
Люция. Чүеп тор әле.
Фәрдәнә. Бар, кызым. Яңа гадәтегез шундый.
Хөрмәт. Фәрдәнә әби, син дә кер инде.
Фәрдәнә. Баланлап чәй эчәм әле.
Хөрмәт, Люция түр өйгә узалар. Эчтә «Әче!» дип кычкыралар. Фәрдәнә балан өзеп каба.
Фәрдәнә. Әче шул. (Җырлый.)
Балансукай куаклар балансу,
Баланнарын җыйгач ямансу.
Ел шәенә еллар туры килми,
Килде быел еллар ямансу…
Эчтә тавыш. Җәмәгать, Люция җырласын әле! Уйна, Хөрмәт!
Кайдадыр читтә Люциянең җырлаганы, ә Хөрмәтнең баянда уйнаганы күренә.
Люция (җырлый).
Күптән инде, күптән очрашкан юк –
Хәтерлимсең бергә чакларны?
Күңелләрдә йөргән татлы сагыш –
Шул чакларның моңлы ядкяре.
Уртак иде хисләр, айлы кичләр –
Без кертмәдек анда ятларны.
Күңелләрдә йөргән дуслык хисе –
Шул чакларның моңлы ядкяре.
Бергә откан өмет тулы җырны
Йөрәк инде мең кат ятлады.
Үткәннәрдән бары шул җыр калды –
Ул җыр безгә – яшьлек ядкяре1.
Кереп китәләр.
Фәрдәнә, тәрәзә төбеннән алып, кыңгырау чыңлатып карый.
Фәрдәнә. Үткәннәрнең ядкяре… Бергә утырып, соңгы мәртәбә чәй дә эчелми калды.
Сәгыйдулла күренә.
Сәгыйдулла (кисмәккә таянып, үзенең чагылышын карый). Үткәннәрне искә алыр идек.
Фәрдәнә. Күңелдән бөтен хәсрәт юшкыннарын юып.
Сәгыйдулла. Хәсрәт түгел. Үткәннәрдән калган безнең ядкяр киләчәккә очкан хәтеребез кошы мәллә?
Фәрдәнә. Мәшәкатьләр артыннан куып, картлык соңарды. Хикмәт диген: бүген иртән бөтен дөньяны тутырып килеп төште.
Сәгыйдулла. Яшьлеге дә әллә ни ерак түгел. Хәтерлә генә: сандыгың шикелле ачылыр да күз алдыңа җәелер… (Суга иелеп, үзен күзәтә.)
Фәрдәнә. Ерак булмаган кая… Мыегың әнә әллә нинди, күрмисеңмени?
Сәгыйдулла. Нинди?
Фәрдәнә. Кунык кунган. Яшел.
Сәгыйдулла. Ә синең битеңдәге теге борчак кадәрле генә чокыр торамы әле?
Фәрдәнә (битен капшый). Билдәрле беләзек… беләк буйлап шуып йөри.
Сәгыйдулла. Зират сукмагына җил кар тузгыта. Күмелгәнче китим.
Фәрдәнә. Киткәнче әйтеп кал әле. Нинди васыять ул?
Сәгыйдулла. Сара әйтер.
Фәрдәнә. Ул инде әйтте. Әле ишетмәдем генә.
Сәгыйдулла. Ишеткәндә, колагың белән түгел, күңелең белән тыңла.
Фәрдәнә. Авыз белән әйткәнне күңел ишетер иде дә… Сара ым белән генә белгертте шул.
Сәгыйдулла. Ымның мәгънәсе меңләгән. Минеке меңнең берсе генә. Хәтер көзгеңдә шунысы чагылсын. (Чыгып китә.)
Хөрмәт белән Люция керә.
Люция (җырлый).
Бергә откан өмет тулы җырны
Йөрәк инде мең кат ятлады.
Үткәннәрдән бары шул җыр калды,
Ул җыр безгә – яшьлек ядкяре.
Фәрдәнә (кисмәккә карап). Үткәннәрдән бары шул җыр калды… Аккан сулар белән ярыша-ярыша уза икән гомер… Җиле кузгаткан дулкыннан камыш кына тавыш сала… баштагы хәтер шикелле кыштыр-кыштыр…
Сара керә. Яулыкка төрүле төенчек тоткан.
Хөрмәт. Әйдүк, Сара апа!
Сара (бераз тын торганнан соң, туй шавына колак сала-сала). Инде менә Сәгыйдулла абзагызны да җирләдек.
Люция. Яңа елга каршы, ә? Бүген безнең туй көне инде.
Фәрдәнә. Балаларны рәнҗетмик, Сара.
Сара. Шуңа мендем. Иртән аңламагансыздыр дип. Кеше генә җибәртеп әйттерер идем, әллә минемчә әйтә, әллә юк.
Люция. Бик яхшы аңладык. Кеше җибәрсәгез дә, сездән усалрак итеп әйтә алмас иде.
Хөрмәт. Сабыр ит әле, Люция!.. Кичектереп булмады инде туйны, Сара апа. Бик аңлыйбыз да бит… Син дә аңла инде, битәрләмә.
Сара. Ни сөйлисең, олан? Урамның бер очында – үлем. Икенче очында – туй. Тормыш шулай булмаса, ничек яшәр идең? Йөрәк кабул итми бүтәнчә. Һәммәбезгә шунда барасы. Җырламагыз да, биемәгез дә дигән сүз белән йөрмим бит.
Хөрмәт. Өстеңне сал, Сара апа. (Булыша.)
Люция. Әйдәле, утыр, күңелең булмасмы?
Сара. Җәяүле буран кузгалды. Бераз җылынам да китәм. (Люциягә төенчек суза.) Мәле, кызым, алып куй түргәрәк.
Люция. Юк, юк. Зинһар, кирәкми. Безгә синнән бүләк кирәкми.
Сара (Фәрдәнәгә). Алып куй әле бер төшкә… Сине искә алды. Соңгы мәлендә дә искә алды. Сиңа атап әйткән васыятеннән йөрәкләрем өшеп китте инде менә.
Фәрдәнә (әкрен). Исән чагында кыланмаганны да кыланган икән. Куй үзең анау урындыкка. Җиткерергә бүтән вакытын тапмас идеңмени?
Сара. Әллә аңлата алмадым, әллә аңлый алмадың, Фәрдәнә. Иртәгә дә менә алган булыр идем, иртәгә чаклы күңелең елап, эчең пошып тормасын дип уйладым. Яшиселәр дә бар ич әле.
Фәрдәнә. Уз, утыр. Балалар, сез барыгыз, бәйрәм итегез.
Люция. Әлбәттә, әлбәттә!..
Кереп китәләр.
Сара. Иртәнге өчен үпкә тотма инде.
Фәрдәнә. Анысы шулай… Әйдә, чәй эчик әле. Сөйләшик. Таш булып күңелдә калмасын.
Чәй эчәргә утыралар.
Бал кап.
Сара. Тирләтер. Кайтасы бар.
Фәрдәнә. Кун димим. Кунаклар күп.
Сара. Бүген өйне ничек ялгыз кундырасың? Балалар көтеп калды. Һәммәсе кайтып җиттеләр, сабыр гына озаттылар.
Фәрдәнә. Безнең Габделхарис кына өлгермәде. Күңеле белән безгә якын да бит, эше белән дөнья читендә. (Тынлыктан соң.) Сәгыйдулла җир җимертеп йөри иде әле. Узган атнакич төзелештән кайтып килә. Балтасына агач башы элгән. Шул кичне төш күрдем. Имеш, ана казымны күтәреп, аның янына килгәнмен дә: «Суеп бир әле», – мәйтәм, ә ул: «Ана казны суймыйлар», – ди.
Сара. Миһербанлы булды.
Фәрдәнә. Чәй эч. Балан кабып кара әле, тамагыңа каптырмасмы әзрәк?
Сара. Ул юклыкка ничек кенә күнегелер инде.
Фәрдәнә. Күнегелмәс. Ир күмү – ярты җанны күмү белән бер ул.
Сара. Син инде икенче кат. Башта Ярмине…
Фәрдәнә. Өченче. (Тынлыктан соң.) Сәгыйдулланы ике тапкыр.
Сара. Вилдан мине калага алып китәм ди.
Фәрдәнә. Хәерлегә булсын… Мине күпме чакырдылар. Ул Габделхарисым инде… Таш астындагы бака күк шәһәрдә яшисем килмәде. Күчтәнәчләре болай төгәл йөри йөрүен.
Сара. Балаларга ата-аналарның хәсрәтен күрмәү яхшы. Безнең бәхетебез шунда – белмәсеннәр. (Фәрдәнәнең күзенә карап.) Берсен дә белмәсеннәр, Фәрдәнә… Йөзгә чыгармадык, тату яшәдек. Үпкә тотмадык, шөкер. Беребезгә бер бурычлы калмадык. (Төенчеккә ымлый.) Менә соңгысын алып менүем.
Фәрдәнә. Шулхәтле дә серле ни соң ул, Сара?
Сара. Сәгыйдулла язларының моңы.
Төенчекне чишә. Урындыкта гармун ятып кала. Сара орынгач, кыңгыраулары чыңлап куя. Фәрдәнә читкә борыла.
Фәрдәнә. Ник күтәреп йөрисең аны?
Сара. Сәгыйдулла кушты.
Фәрдәнә (үз-үзенә). Нәрсә соң бу, Сәгыйдулла?
Сәгыйдулла күренә. Фуражка кигән, орден-медальле гимнастёркадан.
Сәгыйдулла. Гомер. Ул гармунга ничә яз сыйды!
Сара. Җир кешенең моңнарын да күмә микәнни?
Сәгыйдулла. Кабул итсәгез, анысы исәннәргә кала.
Фәрдәнә. Васыяте шушымыни?
Сара. Шушы. Аңар бу гармунны син алып биргән булгансың.
Фәрдәнә (тәрәзәдән карый). Усал мәгънә.
Сәгыйдулла. Усал яшәмәдем.
Фәрдәнә (Сарага). Салкынайтты тышта, бакчы, тәрәзәләргә нинди боз катты.
Сара. Гармунны Фәрдәнәгә менгез, дигәч, үзем дә өшеп киткәндәй булдым.
Фәрдәнә (сак). Үч итеп эшләде микәнни ул моны?
Сара. Юк, Фәрдәнә. Башта минем дә исләрем китте. Аңлагач, бәхетеңнән көнләп куйдым. Мине шул өшетте. Мә, алып куй. Күз алмасыдай саклап яшәде.
Фәрдәнә (гармунны ала). Рәхмәт. (Борылып.) Хәтерлисеңме, Сәгыйдулла? Өйләнешеп, башка чыккан көздә Йөзен базарыннан алып кайткан идем. Төп йорттан килгән ун баш казның җидесенә алмаштырып.
Сәгыйдулла. Курка-курка гына.
Фәрдәнә. Сабан алырга дип акча җыя идек. Ә мин гармун алып кайттым.
Сәгыйдулла. Куанып бетә алмадым, җүләр. Күрсеннәр, янәсе! Кунак-төшем, туй-мазарда иң кадерле кеше мин хәзер дип…
Фәрдәнә. Искесен Габделхариска биреп, эңгер-меңгердә урам әйләндең.
Сәгыйдулла. Ә сабанның кирәге чыкмады.
Фәрдәнә. Колхозга кердек, атны илтеп биргәнең өчен и еладым, и тиргәдем сине!
Сәгыйдулла. Күәскә дә күршегә чаба идең. Безне колхоз кеше итте. Ялгызың азапланган ише булдымы соң?
Сара. Газиз хатирәле гармун. Кайчандыр исемең гәҗитләрдән төшмәгән орденлы тракторчы Фәрдәнә Басыйрова идең, шуның истәлеге.
Фәрдәнә. Сәгыйдулланың ачы васыяте…
Сара. Ачы димәде.
Фәрдәнә. Димәде? Тилгән тавында ич: аның җаны белән минем җаным өзгәләнүе тәкәрлек булып аваз салган иде. Өстә ул гармун уйный, аста, сазлык өстендә әйләнә-әйләнә, тәкәрлек кычкыра… Тикмәгә булмаган.
Сара. Урак ура идек.
Сәгыйдулла. Ә аңынчы минем үлүем хәбәре килгән.
Фәрдәнә. Яшәү ямен югалттым. Балаларын югалткан каз сыман, дөньяда гамем бетеп, алны-артны карамый йөргәч, йорт-җирем янды. Өй каршында үскән каен кара көйде. Карлыгачлар кайткач, икесе кара кисәүләр өстендә өзгәләнеп очтылар да югалдылар.
Ярми күренә. Гимнастёрка, галифе кигән. Бер җиңе буш, ул бил каешына кыстырылган.
Ярми. Карлыгачларың оя тапмый, Фәрдәнә. Киттеләр.
Фәрдәнә. Кошлар яңа оя корыр. Мин генә улым белән кая барыйм? Кошлар булмаганбыз, ичмасам, очар да китәр идек.
Ярми. Мин дә очар идем. Сыңар канат белән ерак китеп булмас… Синең ояң юк, минем – канатым… Сугышларга үч итеп яшиселәр бар әле! (Тын торгач.) Чык кияүгә!
Фәрдәнә. Кемгә?
Ярми. Миңа.
Фәрдәнә. Минем ирем бар.
Ярми. Кайтыр дисеңме?
Фәрдәнә. Бер кайтмаса, бер кайтыр күк.
Ярми. Синең ояң юк, минем – канатым. Яшиселәр бар әле! Чык кияүгә. (Күккә карап.) Карлыгачларың оя кора, Фәрдәнә. (Китә.)
Хөрмәт белән Люция туендагы шау-шу. Җыр.
Фәрдәнә. Бау булып ишелепләр генә торган хәсрәтләрне төйни башлаган идек инде.
Сара. Ә ул кайтты да төште!
Фәрдәнә. Кыш көне күк күкрәгән шикелле.
Сара. Тилгән тавы кырында көлтә бәйли идек.
Фәрдәнә. Ә мин – тракторчы, комбайн тагып йөрим.
Сара. Төшлеккә туктап, бәпкә төпләренә хәл алырга яттык.
Фәрдәнә, йөзен яулык белән каплап, бәпкә төбенә ята. Сара тотып тора, Ярми чалгы суга башлый. Гармунда уйнап, Сәгыйдулла керә.
Сәгыйдулла. Сәламәтләрме, хатыннар! Исәннәрмесез!
Сара. И-и-и, күрми дә торабыз! Басыйрныкылар югаламы соң! Бөтенесе кайтып бетте. Минеке генә ул… (Фәрдәнәне уята.) Фәрдәнә, Фәрдәнә… Тор! Сәгыйдуллаң…
Ярми читкә китеп баса.
Фәрдәнә (изү төймәсен каптыра, йокы аралаш). Нинди Сәгыйдулла?
Сара. Берәү генә ләбаса ул синең!
Сәгыйдулла (Фәрдәнәгә таба атлый). Әнкәсе! Сөбханалла!
Фәрдәнә әкрен генә баса, кулына урак ала.
Саумы, әнкәсе!
Фәрдәнә каршы бара, тик кинәт, борылып, Ярми янына ташлана.
Фәрдәнә. Ярми!..
Сәгыйдулла. Кызлар диярсең – кара, кая качасың? (Көлә. Сара аны читкә сөйри.) Тукта әле, ник сөйрисең?.. Ярми, кордаш, тот, җибәрмә! Тапкан уен!..
Сара (Сәгыйдулланы сөйрәп алып чыгып китә). Тоткан инде ул аны. Кил әле, дим!..
Ярми (Фәрдәнәгә). Ник йөзең качты?
Фәрдәнә. Үзеңнең соң!
Ярми. Ат урламаган ла!
Фәрдәнә. Җан яралы, Ярми!
Ярми (Фәрдәнәнең чәчен сыйпый). Җан… төзәлер. Җинаять кылмадык. Ахыры хәерле булсын. Күрәсең, бу сугышның ялкыны тәнне генә көйдермәгән. (Фәрдәнәнең урагын алып, аны кылыч кебек итеп селти.) И-их!.. Дөньясын төбе-тамыры белән!..
Бию көе уйнап, Сәгыйдулла керә.
Сәгыйдулла. Бас ярсуларны, хатыннар!
Сара. Минем Ибраһимымны күрмәдеңме, Сәгыйдулла?
Сәгыйдулла. Бие, Ярми! Бас ярсуны, бие!
Сара. Кызган табадагы балык сыман итеп! (Бии.)
Сәгыйдулла. Бие, Ярми! Миңа караганда да авыр булыр сиңа.
Ярми уртага чыга, әйләнеп килә дә аңа текәлеп торган саен ярсурак биергә керешә. Чыгып китәләр. Бию анда дәвам итә.
Фәрдәнә. Молотилка барабанына тыккан көлтәләр күк биеделәр. Егермеләп хатын, биш-алты ир… Ләкин Тилгән тавы басуында җан авыртуының бер бөртеге дә коелып калмады. Югыйсә җир чыдамас иде: безнең яраларыбызны шул язларда шыттырып чыгарыр иде. Яфраксыз карт агач итеп. (Чыгып китә.)
Җил авазы. Сәгыйдулла белән Сара керә.
Сәгыйдулла. Шундый-шундый хәлләр икән монда, Сара.
Сара. Фәрдәнә белән синең арадагы күперләр җимерелде шул инде.
Сәгыйдулла. Әйе икән, Сара. Әллә юкка кайттым инде?
Сара. Ничек юкка булсын?
Сәгыйдулла. Үз каберемне күргән кебек булдым әле.
Сара. Чак кына аның каберенә кайтмадың.
Сәгыйдулла. Каберенә?.. Сүз сөрешеңне тота алмыйм – контузия бәргән ише.
Сара. Яшәр өмете киселгән иде Фәрдәнәнең. Ярми ялгады. Йөрәкне йөрәккә түгел, син уйлама ниндидер гыйшык-мыйшык нәрсә булгандыр дип. Тик Ярми аның сулган тормыш тамырына үз кан тамырын гына ялгады. Яшәр өчен. Бар үлемгә каршы торып яшәр өчен.
Тынлык.
Сәгыйдулла. Син көтәсеңме?
Сара (тыйнак елмаеп). Көтәм.
Сәгыйдулла. Көтмә.
Сара (читкә тайпыла). Фәрдәнәгә үч итеп әйтәсеңме? Көлмә. Көлмә син!
Сәгыйдулла. Көлмим. Чынлап әйтәм. Кем белә бит болай килеп чыгасын? Кем белә?! Сара! Бүген монда минем урында, беләсеңме, кем басып торырга тиеш иде?
Сара. Үзеңнән гайре беркем дә түгел. Кимсетмә үзеңне. Яраларга вакыт дәва. Онытылыр. Синең урында булсам, мин беразга китеп торыр идем.
Сәгыйдулла. Китеп…
Тынлык.
Китсәң иде дә бит…
Сара. Кем тота?
Сәгыйдула (әкрен). Син.
Сара. Мин?! (Тыела алмый көлә.) Ай-яй бу ирләр, ә? Әле кайтып бисмилласын әйтү түгел, кулын да юмаган… (Көлә, читкә китә.)
Сәгыйдулла (сузылган гармунын ярсу ябып куя). Көлмә, Сара! Ибраһимны күрдем мин.
Сара (көлүеннән туктый алмыйча). Ибраһимны?
Сәгыйдулла. Гозерен алып кайттым.
Сара. Гозерен? Гозерен… Нәрсәгә аның миңа гозере?
Сәгыйдулла. Сиңа түгел, миңа.
Сара. Нишлим мин гозер белән, үзе булмагач? (Көлеп һәм елап.) Нишлим мин синең гозерең белән! Үзе кирәк! Миңа үзе генә кирәк! Үзе генә!.. (Тыела алмый елый.) Үзе!
Фәрдәнә белән Ярми йөгереп керә. Караңгылык.
Пәрдә
Икенче бүлек
Сагыш җыры
Яз. Фәрдәнә белән сәнәк тоткан Сәгыйдулла очраша. Фәрдәнә читтән үтеп китмәкче була.
Сәгыйдулла (мыегын тешләп). Саумы, Фәрдәнә!
Фәрдәнә. Бер көе.
Сәгыйдулла. Торасызмы?
Фәрдәнә. Торабыз… Бу капка төбендә… ешладың.
Сәгыйдулла. Менә Сарага печән китердем. Чана чалулап, сәнәгем төшеп калды.
Фәрдәнә үтеп китә. Сәгыйдулла карап кала, Фәрдәнә, бераз баргач борылып карый.
Фәрдәнә. Габделхарисыбыз өйләнә. Хат язган. Кайта алмыйм, дигән.
Сәгыйдулла. Үзең бармыйсыңмы соң?
Фәрдәнә. Кем белән?
Сәгыйдулла. Безнең улыбыз өйләнә ич! Минем белән.
Фәрдәнә. Алайса юк. Юл өзегендә ерак китеп булмас.
Сәгыйдулла. Безнең юлларыбыз иртәрәк өзелде. (Сәнәген көч белән печәнгә батыра.)
Фәрдәнә. Язы әллә нинди килде. Нурсыз, моңсыз. Пычрак.
Сәгыйдулла. Моңланасың киләмени? Моңнары да булыр әле. Булыр! Пычракларны юар өчен.
Сара күренә. Фәрдәнә китә.
Сара. Кирәкмәс иде.
Сәгыйдулла (печән кертеп чыга). Ничек кирәкмәсен, ничек кирәкмәсен?!
Сара. Ни уйламаслар?
Сәгыйдулла. Ни уйларлар икән, ике балалы тол хатынга дүрт пот печән китергәнгә? Каһәрен әз күрделәр мәллә сугышның алай уйларга?
Сара. Кирәкмәс. Синең өлеш кирәкми миңа!
Сәгыйдулла. Минеке түгел. Ибраһим өлеше. Исән кайтсаң, минекеләргә дә булышкала, кордаш! Сараның миннән башка беркеме дә юк. Онытма, кордаш, Сараны ярдәмеңнән калдырасы түгел, бел аны! Менә нәрсә диде үләргә калыр алдыннан Ибраһим.
Сара. Тагын бер кат сөйлә әле.
Сәгыйдулла. Инде кырыкмаса-кырык сөйләдем!
Сара. Тагын берне генә…
Сәгыйдулла. Нигә берне генә? Кирәк икән, тагын туксан тугыз мәртәбә сөйлим. Моны үлгәнче сөйләргә дә сөйләргә. Дога итеп сөйләргә! Ә бүтәннәргә сәҗдә кылган кебек тыңларга…
Сара. Син миңа шулай сөйлә генә. Китермә печән, алып кайтма утын, аны кисешмә, турашма. Кирәк түгел түбә ябуларың, абзар-кура төзәтешүең дә… Балага итек басып бирүләрең дә кирәк түгел… Син миңа әнә шулай сөйлә әле тагын бер мәртәбә. (Әкрен.) Соңгы мәртәбә…
Сәгыйдулла (утыра, тәмәке төрә. Тамак кырып алгач). Безне төрле роталардан җыйдылар. Унтугыз кеше. Иң гаярь разведчиклар, авыр бурыч дип. Карасам… Ибраһим! И-и, ул күрешүне сөйләп кенә аңлатырлыкмы?! Ярар… шулай… кердек немец тылына. Ерак кердек. Шунда, эчтә, дошманның яшерен аэродромын табарга куштылар. Сигез тәүлек йөрдек. Таптык, кирәген-кирәкчә шартлаттык, тоттык бер «тел», кире борылдык… Безне куа чыкканнар икән… Тегеләрне тоткарлар өчен, әле бер төркемебез кала, әле икенче төркемебез… Унбиш кешедән алтау калдык. Тагын эзгә төштеләр безнең. Ә «тел»не ничек тә алып чыгарга кирәк. Чират Ибраһим белән миңа калырга җитте. Менә ул шунда командир каршына чыгып басты да… (Паузадан соң.) «Икебезнең беребез кайтсын, иптәш капитан!» – дип ярып салды… Шул калудан калды… Аннары мин дә калдым… Бөтенләйгә каласым калган да бит. И-их!
Сара. Рәхмәт, Сәгыйдулла!
Сәгыйдулла. Миңа ниткән рәхмәт?
Сара. Үзең дә ялгызың, әманәтен ташла инде. Җитте.
Сәгыйдулла. Ир кеше. Каян килеп, кая китмәгән? Син хатын-кыз башың белән нужаның бугазыннан алып көрәшкәндә, мин, биленнән генә алып, аркасы белән салмам мәллә?
Сара. Бүтән көчәнеп йөрмә инде. Сыерымны сатам мин. Кәҗә дә җиткән. Ике балага күпме кирәк соң ул?
Сәгыйдулла. Ишеттем. Авыр. Алай да сабыр ит. Менә бу печәнне ашата тор әле. Тагын тора-бара күз күрер. Минем нәрсә – бер кәҗә дә ике баш сарык. Ә җәе шәп килде. Печән күп миндә. Аларга да җитәр, синең сыерыңа да.
Сара. Кызык бу дөнья! Мин, сыерлы була торып, печәнгә интегәм, синең печәнең булып, сыерың юк…
Сәгыйдулла. Кешеләр дөньясы да шул, анасы коргыры!
Сара. Ничек шул?
Сәгыйдулла. Ибраһим урынына үзем генә калсам соң! Болай килеп чыгасын кем белә бит. Син дә йөрисең каңгырып… мин дә… Шул печән шикелле: дөнья яктысы ни сиңа, ни миңа юк.
Сара. Бәхет ике яклы, күрәсең… (Печәнне исни.) Бөтнек исе… Әх, бөтнек исе!
Сәгыйдулла Сарага печән ташлый.
Сара (көлә, кул суза). Хәл китте, торгыз.
Сәгыйдулла, печәнгә авып, аны кочаклап үбә. Сара ычкына да аңа селтәнә.
Шушымыни гозер үтәвең?.. Бүтән берәү булса… Өзгәләр, сөякләреңне ватар, маңгаең җиргә тигәнче… тибәр идем! Авыртудан түгел, тол хатын хәтерен калдырудан, оятыңнан сызланыр идең!
Сәгыйдулла. Йә, ялгыш… Кем белән булмас хәл…
Сара (тора). Теләсә кем белән… минем белән кирәкмәс иде. (Елый.) Байтак исәрләрнең телен аркылы тешләттем!
Сәгыйдулла. Ялгыш, дим. Хата.
Сара. Әллә кемнәрне эт итеп кудым, әллә кемнәрне төшләрдә күрдем…
Сәгыйдулла. Бар икән соң дөньяда изге җаннар!.. (Чикә карап, салкын.) Утының бер-ике атнага җитәрлекме?
Сара (өстен кага). Йөрмә бүтән. Үзем! Үзем! Вилданым да эшкә ярый хәзер. Йөрмә бүтән…
Сәгыйдулла (коры). Алайса, менә ни… Сыерыңны миңа сатасың.
Сара. Сатам… Аны түгел, ярты җанымны сатам.
Сәгыйдулла. Ни күрәм, шуны алам. Сатулашып тормыйбыз, бәяне үзем куям.
Сара. Ә минем нием бар, шуны сатам. Киләчәкне алдап булмый, сыер кысыр. Алдап ни мәгънә? Шуңа сатам да.
Сәгыйдулла. Миңа иткә кысыр сыер кирәк. Симертеп, беразын ашарга, беразын сатарга. Кая, карап чыгыйм да…
Сара. Әйдә.
Кереп китәләр. Бераздан яңадан күренәләр.
Сәгыйдулла. Ялгыша күрмә, Сара. Сыерың буаз, бушка ашарга җыенмаган. Апрель бетүгә, җиңеләясен көт тә тор… Тол хатынга ышанып, кыз шикелле сыер кысыр каламы соң?!
Сара. Каян килеп? Көтүче дә ул-бу шәйләмәгән.
Сәгыйдулла. Сыерың көтүче күзенә чалынырга оялгандыр.
Сара. Инде дә телең… Ибраһимның шул булыр иде… Телең белән түгел, әллә ниең белән сөйләшәсең шунда… Буаз икәнен каян беләсең?
Сәгыйдулла. Сатучы түгел, алучы әйткәч, син ышан инде.
Сара. Сатып алучы кеше малын мактамый торган иде.