Kitobni o'qish: «Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр»
«ИНКЫЙРАЗ»ГА – ЙӨЗ ЕЛ
Рәфгъ итеп Аурупаны сән гарше әгъляя кадәр,
Нә ичөн бези дөшердең фәрше әдная кадәр?
Г. Тукай
Барабыз, ләкин арбага таккан дегет савыты кабилендән шөгурсыз, касдсыз, мәҗбүри сурәттә барабыз, «юк, без мондый сәфәргә риза түгелбез» дияргә кодрәтебездән килсә дә, туктап калырга көчебез җитми. Моңа имкян юк, булачак та түгел. Без, мөселманнар, башкалар белән берлектә сәфәр итәбез, ләкин хәятка таба түгел, бәлки инкыйразга барабыз. Алдыбыздагы фәлякәтләр бик дәһшәтледер.
Р. Фәхретдин
Исә җилләр, күчә комлар… бетә эз…
Дәригъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез!
Дәрдемәнд
2004 елда Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дип аталган мәшһүр әсәре дөньяга чыгуга бер гасыр тула.
Шул рәвешле, без инкыйразга – бетүгә, юкка чыгуга таба Исхакый әйткән ике гасырлык юлның яртысын үткәнбез дә инде.
Ә ярты гасыр элек (атап әйткәндә, 1949 елларда) СССР да татар язучысы Гаяз Исхакый исеме дә, аның «Инкыйраз»ы да тәмам онытылган иде. Онытылган дип, өлкәннәр, әлбәттә, Исхакыйны да, «халык дошманнары» исемлегенә теркәлгән Галимҗан Ибраһимов белән Кәрим Тинчуринны да хәтерлиләр, ләкин берәрсе бу исемнәрне ялгышып кына телгә алса, як-якларына карангалап, пышылдап кына сөйләшүгә күчәләр, һәм алардан әлеге шәхесләр турында ярты сүз дә тартып чыгара алмыйсың. Совет хакимиятләре Гаяз Исхакыйның «Инкыйраз»ын истән чыгарган халык үзенең бетүгә йөз тотканын сизми дә калыр дип уйлаган, күрәсең.
Исхакыйны оныттырдылар, егерменче гасыр башларында татар дөньясында иң мәшһүр әдипнең исемен халык күңеленнән сызып ташладылар.
Исемдә: Рангазар авылы активистлары бәләкәй генә ТБУМның (ягъни тулы булмаган урта мәктәпнең) бәбкә үләне үскән ишегалдында, ике баганага лом беркетеп ясалган турник димәсәң хәтере калырлык бер спорт җайланмасы янындагы кара җирдә Ибраһимов белән Тинчуринның һәм тагын әллә кемнәрнең күбесе «комган хәрефләре» белән, беркадәресе яңалиф белән басылган китапларын өеп яндырганнар иде.
Ай, ничек карыштылар ул китап-журналлар ялмавыз ялкынга… Китап алай тиз генә янмый икән. Калын томнарның бигрәк тә бирешәсе килми. Алар, ачы-төче исләр чыгарып, озак-озак пыскып яталар, тышлыклары җыерылып кубып төшкәч кенә, ут аларны дүрт почмагыннан кимерә һәм битләрен актара башлый. Менә иң өстәге китап өемнән шуып төште дә, ике кыеклы түбә шикелле куыш ясап, җиргә утырды. Шул чагында, җил чыгып, ачык китап сәхифәләренә дөрләп ут кабынды.
Аклы-зәңгәрле төтен күзне ачыттыра, тамак төбенә утыра.
Инквизиция учагын урап алган авылдашлар дәшми. Бая бер чәкүшкә хәмер хакына китапларны әрдәнәләп өеп маташкан кызмача агай каядыр юкка чыкты, сәяси тамаша оештырырга дип, районнан килгән инквизитор вәкилнең дә әйтер сүзе беткән иде, ахрысы, хуш исле папиросын кабызды да, ютәлләштереп, читкәрәк китте. Ә-ә, аты тугарылган чем-кара тарантасына барып утырган икән. Мәктәптә җыештыручы булып эшләүче Фатимәттәй бөрчекле яулыгы белән күзен сөрткәли… Ул бит язулы кәгазьне ихтирам итәргә күнеккән…
Өлкәннәр таралышкач, без, яланаяклы малай-шалай, сүнгән учак янына килеп чүгәләдек. Сүнгән гыйлем учагы янына… Мин үземнең уч төбем хәтлерәк бер кәгазь яныгын сакланып кына кулыма алып карадым. Менә-менә очып китәргә торган кара күбәләктәй нәфис кәгазь күмерендә хәрефләрне дә танып була иде әле. Аннары язулы өрфия, үзеннән-үземе, әллә инде минем сулышымнанмы, таралып ук төште…
Менә хәзер, ничәмә еллар үткәч тә, мин, юынган саен, кулымда шул хәрефләрдән йоккан эзне күргәндәй булам. Хәтта бер сүзе аермачык укыла. «Кирәк» дигән сүз ул. Мин бу каһәр суккан кәлимәне төшемдә дә күргәлим. Чөнки төтеннең үзе кебек томанлы тамгалар бала күңелендә уелып калганнар, һәм аларны бернинди сабын да юып төшерә алмый инде.
«Кирәк…» Шушындый учакмы? Нигә кирәк? Ни пычагыма?..
Инде күп еллар үткәч шуны белдек: залим Николай патша Россиясендә барлыгы 248 исемдәге китап юк ителгән булса, Совет хакимияте елларында мондый тыелган һәм әйләнештән чыккан китаплар саны 100 000 гә җиткән. Укучым, бу саннарны хәтереңдә калдырырга тырыш. Чын мәгънәсендә библиоцид, китапны үтерү турында сөйли алар.
Бөтен Рәсәйне НКВД – КГБ сексотлары пәрәвезе һәм кызыл авызлы сәяси проституткалар калыплаучы партшколлар челтәре баскан…
Катыргы репродукторлар көне-төне даһи Сталинга мәдхия җырлый…
Аннары сәясәт 180 градуска борылды да куйды.
…Иосиф Сталин үлеп ун ел үтәр-үтмәс, партиянең Татарстан өлкә комитеты бюросы утырышында яшь галим Әбрар Кәримуллин үзенең бер библиографик белешмәсендә әлеге даһилар даһие Сталинга багышланган җырларны да исемлеккә керткәне өчен, каты кисәтелеп, Казан университетының үзе эшләгән фәнни китапханәсендә директор урынбасары хезмәтеннән бушатылды һәм «Бегемот» кушаматлы йорт хәрабәләрендә урнашкан китап саклауханәсенә гади библиотекарь итеп «сөрелде»… Фән кушканча эшләгәне өчен, аңа шундый җәза бирделәр. Бервакыт, күрешергә дип баргач, Әбрар Кәримуллинның минем янга тишек кесәле зәңгәр амбар халаты кигән килеш чыкканын хәтерлим.
Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романы белән мин 1948 елларда, Казанга килгәч таныштым. Таныштым дим, чөнки мин үзем урнашкан фатир хуҗаларының утын сараенда табылган гарәп хоруфатындагы китапны көч-хәл белән генә ерып чыга алдым. Хәреф танырга мине революциягә кадәр ике катлы зур гына агач йортның хуҗасы булып, хәзер үзләренә ике бүлмә белән чолан гына калдырылган элекке байбикә әби өйрәтте дияргә мөмкин.
«Тирән тамырлар»ны мин баштарак көнгә бер-ике генә бит укысам, берәр атнадан инде, Совет чорында аз-маз яңартылган гарәп хоруфатына «күзем ияләшеп», иртә-кичләрен бишәр, унар бит актара башладым. Үзем укыйм, үзем уйланам: «Ахыргы ноктасына кадәр советчыл, хәтта җете кызыл сыман булган бу романның хакимиятләргә кайсы җире ошамады микән?» – дим. Ул, минем шактый чикләнгән карашымча, нәкъ менә соцреализм кануннары буенча язылган, хәтта ул кануннарны татар әдәбиятына китереп керткән һәм ахыр чиктә социалистик реализм дигән исерткеч принципны канунлаштыруга булышкан әсәр иде… Ул вакытларда мин, бу әсәрнең иң өстә ята торган беренче катламнарын гына аңлаган хәлдә, кайчагында детектив сюжет коллизияләренә генә ияреп, аны әдәби яктан бер үрнәк, хәтта өлге сыманрак кабул иттем. Дистә еллар үтеп, Г. Ибраһимов реабилитацияләнгәч һәм аның әсәрләре халыкка кире кайткач та, минем әлеге фикерем какшамады, киресенчә, рәсми тәнкыйть беренче тапкыр укыганда алган тәэсиремнең дөреслеген раслаган кебек булды. Хәер, дөнья артыннан куып, «Тирән тамырлар»ны кабат әйбәтләп укып чыгарга вакыт та тимәде шикелле. Хакимият башына Никита Хрущёв менеп, халык бераз иркенрәк сулый башлаган, яз җылысын, яз исен тойган, киләчәккә өмет уяткан еллар иде бу.
Шул ук такта сарайда аунап яткан бер мәктәп дәреслеге дә мине шактый җәлеп итте. Биология дәреслеге иде анысы. Анда безнең буын балалары ишетеп кенә белгән Мендель, Вейсман, Морган теорияләренә зур урын бирелгән иде. Хәзерге генетикага нигез салган бу теорияләрнең төзеклеге һәм гүзәл математик нигезләмәсе мине таң калдырды һәм мин, физмат студенты, мәктәптә безнең башларны катырган бакчачы Мичурин белән агроном Лысенко «теорияләре»нең пүчтәк бернәрсә булуына инандым. Ә Мендель һәм Морганнар төзегән гүзәл теорияләрнең тыелган булуы минем башыма сыймый иде.
Хуҗа карчык кайчандыр остабикәгә йөреп сабак алган, хәтта «Шәрык клубы»нда җәдиди яңа ел кичәсендә дә катнашкан, Тукайларны, заманында шул тирәдәрәк яшәгән Галиәсгар Камалларны, Фатих Әмирханнарны да күреп белә иде. Минем иске татар әдәбияты белән кызыксынганлыгымны күреп алгач, ул бераз ачыласы итте: өйдә кеше-мазар булмаса да, пышылдап кына, үзе бөек дип санаган татар әдипләреннән тагын берәүне – Гаяз Исхакый исемен атады… Бу исемгә битараф калганымны күргәч:
– Гаяз Исхакыйны белмиләр шул хәзер, мәктәптә дә укытмыйлар, – дип көрсенеп куйды.
– Нигә? – дип сорадым.
– Аны фашист булган дип әйтәләр, кайдадыр чит илдә диләр… Исән микән – белмим, – дип пышылдады әби.
Бик ялынып сорагач кына, ул миңа Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән хикәясе турында аз-маз мәгълүмат бирде. Берочтан минем өчен мәгънәсе караңгы булган «инкыйраз» сүзенең дә эчтәлеген аңлатты. Дөп-дөрес аңлаткан! Рәхмәт йөзеннән мин хуҗабикәгә Болак буендагы бер җимерек кызыл кирпеч китапханәдән атна саен китаплар алып кайтып бирә торган идем.
Ләкин бу аз-маз мәгълүмат дигәнем үзенә бертөрле бомба булган икән… Һәрхәлдә, минем күңелемә салынган ул орлык бик тиз шытып чыкты…
Хәзер менә үз-үземә шаккатам инде: мин хыял көче белән, күңелем сәхнәсендә «Инкыйраз» темасын үземчә «уйнатып» карадым һәм, чыннан да, халкыбызны аяусыз инкыйраз көткәненә ышана башладым.
Илленче еллар уртасында Казанга килеп төпләнгәч, Татарстанның бер атказанган физика укытучысы белән танышырга туры килгән иде. Заманында ул мәшһүр «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган булган, хәтере дә гаҗәеп яхшы иде әле. Ул да, замана кушканча, бик сак кеше иде, калын күзлеге аша бик игътибар белән карый торган бу абзыйның ышанычын ничек яулап алганмындыр, – белмим, ләкин көннәрнең берендә ул миңа «Ике йөз елдан соң инкыйраз»ның эчтәлеген бәйнә-бәйнә сөйләп чыкты… Шул рәвешле, китапның үзен кулыма тотып караганым булмаса да, мин аны ике кат укыган кеше төсле аермачык күз алдыма китерә идем инде.
Иске китапларга һәм «Букинист» кибетенә мәхәббәтем шул заманнардан калды. Дөрес, Казандагы бердәнбер «Букинист» кибетендә гарәп хәрефләре белән басылган татарча әдәбият юк, аның каравы мин чын китап сөючеләр һәм милләтпәрвәрләр белән шунда таныштым. Үзара ышаныч казангач, әкренләп иске китапларны алардан алып торгаларга һәм ят кешегә бик күрсәтми генә укырга мөмкинлек туды. Шул вакытларда мин Тукай булып Тукайның күп кенә шигырьләре Совет хакимияте елларында басылмыйча, китаплары махсус фондларда бикләнеп ятуын һәм, асылда, безнең ярты Тукайны гына белүебезне аңладым. Без белгән Тукай аристократларны «сорыкортлар» дип кенә атый, диннән һәм дин әһелләреннән ачы көлә торган бер дәһри иде. Ә чынлыкта…
Шул вакытларда мин Габдулла Тукайның Гаяз Исхакыйга багышланган түбәндәге шигыре белән таныштым.
Кем ул?
Кем ул бу милләте тәрфиг идән кәс?
Кем ул телләндерән һәм вирдерән сәс?
Бәһаимдән бези тәрфикъ идән кем?
Төбендән вәхшәти тәхриф идән кем?
Бези дошманлара тәгъриф идән кем?
Бу гамькин милләте тәфрих идән кем?
Караңгыда идек, аттырды «Таң» кем?
Бези бер көлдереп, бер аглатан кем?
Кәчән көнләрне уйга алдыран кем?
Вә бер дә «Инкыйраз»ы андыран кем?
Әҗаниб дикъкатене җәлбидән кем?
«Татар» ләфзын «тотар»а кальбидән кем?
Беземчөн зәхмәтен там әйләйән кем?
Соңындан рәхмәтен гам әйләйән кем?
Бу шигырь беренче тапкыр 1907 елда басыла һәм аннары 1913 елда «Г. Тукаев шигырьләре» дигән китапта дөнья күрә. Ни аяныч, ул безнең буын кешеләре өчен билгесез булып калды… Искә төшерик әле, бу вакытта Гаяз Исхакыйга нибары 29 яшь, ә Габдулла Тукайга 21 яшь була. Һәм егерме бер яшьлек шагыйрь үзенең өлкән каләмдәше турында куйган сораулар (асылда, җаваплар) Исхакыйның шәхесенә һәм хезмәтләренә ачык һәм төгәл бәя бирәләр бит.
Милләтне кем югары күтәргән?
Кем ул аның телен ачкан?
Аны мәхлүкаттан (хайваннардан) кем аерган?
Вәхшилек төпкеленнән кем тартып чыгарган?
Безне дошманнарга танытучы – кем ул?
Кайгыларын таратып, милләткә шатлык китерүче – кем ул?
Кем ул безгә таң аттыручы?
Безне көлдерә дә, күзебездән яшь тә чыгара алучы – кем ул?
Кичкән көннәрне кем хәтеребездә яңарта?
«Инкыйраз»ы белән безгә аң бирүче кем?
Кем ул чит-ятларның күзен ачып, дикъкатьләрен безгә юнәлтә?
«Татар» исемен байрак итеп күтәрергә җөрьәт итүче – кем ул?
Безнең өчен бар булдыгын хезмәткә куючы кем?
Халык рәхмәтенә лаек булган зат – кем ул? Кем ул?
Замандашлары өчен бу сорауларга җавап аермачык булган: андый бөек зат – Гаяз Исхакый ул.
Тукай Гаяз Исхакыйга әнә шундый бәя биргән.
Ә узган гасырның урталарында Тукайның бу соравына җавап бирә алучылар ничәү булыр иде икән? Юк, әле ул вакытларда өлкән буын вәкилләре җавапны белгәннәр белүен… Тик шуларның ничәсе генә халык каршында чатнатып җавап бирә алыр иде? – минем соравымның бөтен хикмәте шунда…
Замандашлары Гаяз Исхакый иҗатын югары бәялиләр, һәм алар арасында рус укучылары да була.
Без Тукайның «Китмибез!» дигән шигырен кабатларга яратабыз. Дөрес эшлибездер. Бүген ул шигырь, ихтимал, кичәгедән дә актуальрәк яңгырый торгандыр әле. Безнең йөрәк тамырларыбыз шушы Идел буена береккән, бабаларыбыз тир түккән һәм кан койган җиребез шушында… Тукай Ватанның нәрсә икәнен яхшы белгән, хәтта Пушкиннан да яхшырак аңлаган. Горбәттәге ватандашларын да Идел-йортка кайтырга чакыра ул:
И мөхәррир! Кайсына биргән яшен күз кибриа!
И мосаувир! Кемгә биргән пакь вә чын сүз кибриа!
Кайт әле, монда ватанга, кайт әле, саргайтмале!
Күз карашыңнан керер җир тапмасынчы кер, рия!
Бу шигырь юлларын инде канатлары каерылган Тукай 1913 елда Гаяз Исхакыйга багышлап язган. Юк, хәлсез түгел аның фәрештәле каләме! Бүген, алтын баганаларыбыз бер-бер артлы егылып, әдәбиятыбызда мотлак авторитетлар калмаган каһәрле бер мизгелдә әлеге шигырь аеруча мәгънәле яңгырый. Тукай Гаяз Исхакыйны милләтнең җитәкчесе (чупан, чабан) итеп таный:
Алты ел торды чупансыз, айрылышты яшь көтү,
Карт бүре күк, бары корган аерым-аерым бер оя.
«Ул Гомәрдән курка шайтаннар» дигән төсле Рәсүл,
Бер карашың ни шома ялганчыны сүздән тыя…
Әгәр Габдулла Тукай исән калып, Совет хакимияте елларына килеп җитә алган булса, Черек күл аны гаепләү актының беренче пункты итеп менә шушы шигырьне телгә алыр иде дип уйлыйм.
«Кайт, Исхакый, күңелләребездәге керне, рияны пакь сүзләрең белән юдырып төшер, остаз!» – дибез бүген без дә.
Һәм Исхакый кайта. Аны болгавыр XXI гасырда адаштырмыйча йөртергә алынган рәһбәрләр (гидлар) көтеп тора.
Петербургта чыга торган «Современник» журналының 1913 елгы 4 нче санында түбәндәге юлларны укыйбыз: «Исхаков является не только родоначальником татарской литературы и единственным по сию пору крупным представителем ея, он отец татарского литературного языка. Его язык совершенно освобождён от чужого влияния и окончательно вытеснил чуждые народу жаргоны». Мондый бәяләүгә түбәсе күккә тигән Җамал Вәлиди, аны шундук тәрҗемә итеп, «Вакыт» гәзитенең 1913 елгы 5 май санында бастыра. Чагыштыру өчен анысыннан да өзек китерәбез: «Гаяз Исхакый татар әдәбиятының башлыгы гына түгел, ул, – шуның илә бергә, хәзерге татар әдәби теленең атасы да, аның теле чит тәэсирдән бөтенләй азат, ул татар телен жаргонлыктан коткарды». (Җамал Вәлиди русча тексттагы «единственным по сию пору крупным представителем ея» сүзләрен төшереп калдырган, бусы хакында гөман-фаразлар гына корырга мөмкин.)
Рус язучысы В. А. Гордлевский (1876–1956) Исхакыйның «Мулла бабай» романыннан бер өзек тәрҗемә итеп бастыра һәм кереш мәкаләсендә болай дип яза: «М. Г. Исхаков халыкның сөйләм телен әдәби тел дәрәҗәсенә күтәрүгә ирешә һәм «татар әдәби теленең атасы» дигән ат казана» (1914 ел).Бу чыннан да шулай! Татар әдәби телен үстерүгә Исхакыйдан да күбрәк өлеш керткән икенче бер шәхес бар – ул да булса Галимҗан Ибраһимов. Аны рәнҗетергә исәбебездә дә юк, ләкин шулай да Галимҗан Ибраһимов – әдәби телебезнең атасы түгел, бәлки өлкән агасыдыр…
Публицист, тәнкыйтьче Мәүләмбирдиев Мөхәммәтнәҗип Аллабирде улының (1886–1934) шул ук «Современник» журналының 1911 (?) елгы 4 нче санында чыккан бер мәкаләсе «Пробуждение русских татар и их литература» дип атала (рус теленә Г. Свердлов тәрҗемә иткән). Мәүләмбирдиев мәкаләгә «Неджиб» дип кул куйган. Ул бу мәкаләсендә татар мәдәниятенә һәм әдәбиятына гомуми күзәтү ясый. Автор Гаяз Исхакый иҗатына зур әһәмият бирә һәм аны уңай бәяли. Бер искәрмәсендә ул: «Гаяз Исхакыйның дошманнары аның телен «урам теле», үзләренең төрек һәм гарәп сүзләре катнашмасыннан торган телләрен «әдәби тел» дип атыйлар», – дип тә өсти.
Ш. Мөхәммәдьяров яза: «Аның (Гаяз Исхакыйның. – А.Т.) зоһуры илә татар әдәбиятында яңа дәвер вә реализм агымы башланадыр».
Гаяз Исхакыйны гади халык, гавам да таный.
Гаяз Исхакыйның реаль тормыштан алып язылган «Зөләйха» исемле пьесасында көчләп чукындырылган татарларның тетрәндергеч фаҗигасе тасвир ителә. Шул вакытларда бер «мөселман керәшен карчыгының» Гаяз Исхакыйга бер кием чабата бүләк итеп җибәргәнлеге билгеле. Самими карчыкның эчке кичерешләрен һәм фаҗигасен аермачык күрсәтә торган бүләк бу.
«Йолдыз» гәзитенең 1910 елгы 12 гыйнвар санында Г. Ибраһимовның псевдонимы «Габди» имзасы белән басылган «Татар матбугаты» исемле мәкаләсендә автор мондый нәтиҗә ясый: «Татар шигыре мәйданында Тукаев исә, тасвирымыз мәйданында Гаяз әфәндедер». Кашки бу сүзләр ихлас күңелдән әйтелсә иде! Билгеле булганча, бер ел үтүгә, Галимҗан Ибраһимов үзенең бик җитди хезмәтендә Тукайның шагыйрьлеген шик астына куя. Ә җиде еллап үткәч…
Әйдәгез, 1917 елның 29 октябрендә Уфада Г. Ибраһимов мөхәррирлегендә чыккан «Безнең юл» гәзитен ачып карыйк. Анда яшерен «Габди» имзасы куелган бер рецензия Гаяз Исхакыйның шул көннәрдә Уфада сәхнәләштерелгән «Тартышу» драмасы турында.
Кыска гына бу мәкалә беренче җөмләсеннән үк ризасызлык тудыра, аның тональлеге укучыны шундук сагайта, шомландыра. Менә укып карагыз:
«Кулына каләм алган, үзе дә аз гына язу ашкынуын сизгән бик күп мөхәррирләр бундый нәрсәләрне язалар да, бер-ике мәртәбә укып, соңында җыеп көлә-көлә җандыралар. «Тартышу» да – шундый балалык языгы».
Рецензент әсәр искергән, бүгенге укучыны җәлеп итми дими (чөнки «Тартышу»ны Исхакый моннан ун ел элек язган бит!), юк, ул: «Тартышу», «Мөгаллимә» әсәрләре белән Гаяз әфәнде яңа хәяттан язарга куәтсезлеген бик ачык күрсәтте», – дигән нәтиҗә чыгара. Агуы тагы да көчлерәк тәэсир итсен өчен, мәкаләсен ул болай тәмамлый: «Уйнаучылар, тиреләреннән чыкканча тырышып, әсәрне адәм рәтле итәргә тырыштылар, ләкин караучылар, уен буенча йөз чытып, наразыйлык күрсәтеп утырдылар».
Хәзерге укучыга бу рецензиянең авторы анык билгеле. Ул – Ф. Сәйфи-Казанлы, Галимҗан Ибраһимов кебек үк, Сталин культы корбаны. Өстәвенә ул шушы гәзитнең нәшире дә булып саналган. Бөек каләм иясе турында мондый пычрак сүзләр язарга ничек батырчылык итте икән бу дип аптырамагыз. Вакытына, датасына күз салыгыз: әле генә Петроградта түнкәреш ясап, хакимият башына большевиклар менде, һәм реалист кешеләр мылтык тоткан исерек матросларның бөтен Рәсәйне таптап узачагын чамалыйлар иде инде. Фатих Сәйфи-Казанлы белән Галимҗан Ибраһимов Гаяз Исхакыйны «бөекләр исемлеге»ннән сызып ташлаганнар. Алар үзләре бөеклеккә ашкына. Кая ашкынасыз, революционерлар? Һәрбер революциянең үз балаларының башын ашаганын белмисезмени? Их, сез, үзегез үк языклы сабыйлар!
«Инкыйраз» – Гаяз Исхакыйның тәүге әсәрләреннән. Ул 1902 елның 27 ноябрендә Оренбургта язылып беткән, 1903 елда «Хатимә»се өстәлеп, 1904 елда Казанда, Харитонов матбагасында 96 битле китап булып басылып чыккан. 1990 елда ул «Казан утлары» журналында (1–3 саннарда) кабат дөнья күрде, аннары ике тапкыр «Мирас» журналында басылды (икенче тапкырында патша цензоры В. Д. Смирнов сызып ташлаган урыннарның байтагын академик Миркасыйм Госманов табып тергезгәннән соң). Чаллы басмасы да бар.
М. Госманов «Ике йөз елдан соң инкыйраз» китабында цензор купюраларының саны 27 гә җитүен ачыклап, шуларның 11 ен Ленинград архивында эзләп таба. Цензор Смирнов әсәрне, төрле карандашлар тотып, ике тапкыр укып чыккан икән.
1904 елда «Инкыйраз»ы дөнья күргәч, Смирновның аны ни дәрәҗәдә бозганлыгын яхшы аңлаган яшь Исхакый, кыдрачланып, Петербургка барып цензорны үтерү турында да хыялланып йөргән диләр.
Төпченүчән галимебез М. Госманов тикшеренүләренә караганда, Исхакый тарафыннан язылган кулъязманың кыскартылган битләре (барысы җидәү) амбар кенәгәсе зурлыгында (22х35,5 см) булып, кәгазьләрнең ике ягы да «вак-вак хәрефләр белән шыплап тутырылган». Кулъязмага карап фикер йөрткәндә, авторның никадәр ашыгып, хәтта кабаланып язганлыгы ачык күренә. «Язган, сызган, бер язганын акка күчереп тормыйча, шунда ук алга таба дәвам иткән» (М. Госманов). Патша цензурасының эш технологиясен белеп җиткермәсәм дә, Смирновка әсәрнең автор кул куйган караламасы җибәрелгән булырга тиеш дип уйлыйм. Димәк ки, Казанда нәшир Харитонов кулында аклама данәсе (күчермәсе) калган булырга тиеш, һәм анда инде нәширләр үзләре «тиешле» кыскартуларны ясаганнардыр. Бу кыскартуларның үз вакытында авторга күрсәтелмәгән булуы да, автор тарафыннан корректураның «тотылмаган» булуы да аңлашыла. Тексттагы аерым хаталар һәм төгәлсезлекләр, асылда, шуның белән аңлатыла торгандыр әле (барысы да түгел). Китап дөньяга чыккач, цензор күрсәтмәләренең үтәлгән булуын күрсәтү өчен, нәширләр кыскартылган сәхифәләрне Смирнов әфәндегә кайтарганнар (М. Госманов). Әлбәттә, алар белән бергә әзер китапның бер данәсе дә, әлеге купюраларның урыны һәм тәртибе күрсәтелеп җибәрелгән булыр. Киләчәктә ул данәнең дә табылу ихтималы юк түгел. Тагы шуны гөманларга мөмкин: Миркасыйм Госманов санап күрсәткән «бушлыклар» (лакуналар) әллә ни озын түгелләрдер, күрәсең. Һәрхәлдә, әлеге 7 сәхифәнең нумерациясенә карап һәм басылып чыккан китап күләме белән чагыштырып, өстәмә 16 бушлыкның күләмен чамалап булса кирәк.
«Инкыйраз»ның һәр сәхифәсендә үзенең эчтәлеге белән бүгенге көннең дә кадагына суга торган мәгънәле җәүһәр табасың. Татар әдипләренең кайсысы фикергә шушы кадәр бай? Эзләп интекмәгез: юк андыйлар. Ибраһимов булып Ибраһимовның да мирасы Исхакыйныкыннан кайтыш, әле кайчагында «ике сарылы»… Башкаларны инде әйткән дә юк.
Чәчтараш кулы тимәгән «ялангач» фикерләр – иң эчкәрегеләре, күңел төбендәгеләре, алар пакь, эчкерсез һәм нәкышсез. Бөтен «Инкыйраз» шундый. Ә бит совет язучылары һәм галимнәренең китаплары 4–5 кулдан үтеп шомартыла иде. Гомумән, телнең шомалыгына, йөгереклегенә, чачаклы-чуклы бизәлешенә ул чорда аеруча игътибар ителә иде. Әйтик, Ибраһим ага Салаховның «Колыма»сы да кат-кат әдәби эшкәртү үткәч кенә басылды. Әмма бу очракта, мәхбүслекне, коточкыч режим шартларын һәм китаптагы фактларның мөһимлеген искә алып, авторга ташлама ясарга туры килә.
Тел мәсьәләсендә Г. Исхакый – сынаучы-экспериментатор, ул – телебезне һәм терминологиябезне яңарту буенча эш күрсәткән, искене җимерергә җөрьәт иткән тәүге каһарманыбыз. Билгеле булганча, теге яки бу сынау һәм тәҗрибә практикада тискәре нәтиҗә бирергә дә мөмкин. Ә бу очракта тискәре нәтиҗәнең әһәмияте уңай нәтиҗәнекеннән ким түгел, артык булмаса. Әгәр Гаяз Исхакый теге яки бу сүзне яки грамматик форманы уңышсыз кулланган икән, ул аны эзләнү процессында гына эшләгән, һәм җитлеккән иҗатында алар очрамый.
Сәгыйть Рәмиев белән Габдрахман Хөсәенов үзләренең 1907 елда сүз башы булып басылган «Мөхәммәдгаяз әфәнде» исемле мәкаләләрен «татарларның тупас телләрене матурлатып, аны үзенең кыйммәтле әсәрләре белән зиннәтләгән Гаяз әфәнде» дигән олы сүзләр белән башлап җибәрәләр икән, бүгенге кайбер галимнәрнең Гаяз Исхакыйның әдәби телен шик астына куярга маташулары көлке тоела. Көлке, ләкин аянычлы көлке, чөнки «погоданы» чит ил кәнәфиләренә күмелеп утырган шушы галимнәребез ясый бит. «Галимнәребез» дим, чөнки алар бит безнекеләр, чувашныкы да, чукчаныкы да, башкортныкы да түгел.
Шулай, Гаяз Исхакый әсәрләренең телен ошатмыйча, борын җыерган кешеләрне дә күргәнебез бар. Алар Исхакый теле аһәңле түгел, сонгыйрак димәкчеләр. Имеш, аның тасвирлауларына сәнгати нәфислек җитми… Фатих Әмирхан әсәрләренең теленә дә минус тамгасы белән «урта» билгесе куючылар бар. Монысын мин әдәби тәрҗемә өлкәсендә каләмнәрен чарлап, асылда, остазлар (Ф. Хөсни, Г. Бәширов, Ә. Еникиләр) теленнән алынган өслүптә шома итеп «күчереп» язарга маһир тылмач-попугайлардан ишеткәләдем.
Хәер, бу хакта заманында Габдрахман Сәгъди дә язган инде. «Гаяз әфәнде, белмим ни сәбәптәндер, телнең фитрый булган бәлягать вә фәсахәтенә буйсынасы килми, – ди ул. – Каләмен үз ихтыярына куя бирә… Нәзакәт ияләрен җәфалый торган әллә нинди ямьсез тәгъбирләр, сала мужиклары вә гаять кара-надан булган халык авызында әйтелеп йөри торган тәмсез ифадәләрне дә Гаяз Исхакый әфәндедән байтак кына ишетергә туры килә».
Исхакый күпчелек әсәрләрен зинданда, сөргендә һәм горбәттә иҗат иткән. Туган туфрагыннан аерылган булуы аның әсәрләренең тематикасында, фәлсәфәсендә генә түгел, стилендә һәм лөгатьлегендә дә чагыла. Теленең эшләнешендә дә дип өстик. Илдә калган татар язучыларының әсәрләре, әйткәнемчә, басылып чыкканчы берничә рәсми рецензия үтеп, шулар нигезендә автор тарафыннан «төзәтеләләр», аннары еш кына журнал редакциясе тарафыннан эшкәртеләләр, ә китап булып басылганга кадәр нәшрият редакторы һәм рецензентлар күзеннән, кайчагында редсовет аша да үтәләр, шуннан соң гына дөнья күрәләр иде. Мондый метод еш кына авторның йөзе, индивидуальлеге, тел үзенчәлекләре югалуга китерә, Совет хакимиятенең һәм Коммунистлар партиясенең рәсми сәясәтенә туры килгән «әсәрләр», чиле-пешле булуларына карамастан, кат-кат шомартылып, ниндидер бер уртакул кондициягә җиткерелә һәм укучыларга тәкъдим ителә иде. Тел-өслүп ягыннан тел тидермәслек үк шома булмасалар да, алар, һәрхәлдә, әдәби нормалардан ерак тормый… Стандарт тел, стандарт тема, бер калыптан суккан стандарт фикерләр… Ташкурчаклар шикелле стандарт каһарманнар… Кыскасы, гадәттә, совет язучысының әсәре – коллектив хезмәт җимеше, ә кайчагында, чи кулъязма, әдәби эшкәртүләр һәм махсус редакцияләр үткән очракта, титул битендә күрсәтелгән затның авторлыгы чынбарлыкка туры да килми. Хәер, канлы һәм ялганлы егерменче гасырда ата коммунист Леонид Брежневның әдәбият буенча Ленин премиясе алган «әсәрләре» тулысынча башка кеше тарафыннан язылганлыгын да беләбез.
Гаяз Исхакый иҗаты турында болай дип әйтеп булмый. Аның әсәрләре «хуҗасыз» түгелләр, укучысы каршында һәр өтере өчен ул үзе һәм фәкать үзе генә җаваплы, әүвәлгеләр әйтмешли, мәсьүл.
«Инкыйраз»ның эченәрәк керик.
«Безнең һәрвакыт төзеп куйган фикеремез – Русия мөселманнары буладыр, – ди Исхакый бу әсәрендә. – Русиядәге шулкадәр безгә бирелгән иркенлек, безнең хактагы гадәләт һичбер мәмләкәттә һичбер милләте мәхкүмәгә бирелмәгәндер». Бу сүзләрдә яшь Гаязның, Учительская школада укыганда, рус пропагандасы йогынтысына бирелүен күрүчеләр бар (мәсәлән, академик Флүн Мусин). Әхмәт Сәхаповның «Исхакый һәм ХХ гасыр татар әдәбияты» исемле китабында Гаяз Исхакыйдан һәм Флүн Мусиннан китерелгән өзектә Исхакыйның «милләте мәхкүмәгә» дигән сүзендә «милләте» өлеше төшеп калганлыктан, мәгънә аңлашылмый, «буйсынган (бәйле) милләт» урынына ниндидер абстракт «буйсынган» яки хәтта «хөкем астындагы» килеп чыга! Миркасыйм Госманов үзенең «Казан утлары»нда басылган мәкаләсендә бу сүзне «ирексез» дип тәкьдим итә, ләкин әгәр җөмләне «мәхкүм» сүзе урынына «ирексез» сүзе куеп укысак, әллә нинди мәгънәсезлек килеп чыга бит.
Алга таба Ф. Мусин Г. Исхакый турында болай ди: «Татарның чын үткәнен һәм аянычлы язмышының төп сәбәпләрен ул соңрак белә һәм аңлый». Бу фикер тулаем хатага корылган. «Ике йөз елдан соң инкыйраз»ны язу өчен, хәтта язарга алыну өчен генә дә милләтеңнең язмышын һәм тарихын, иҗтимагый үсеш дигән нәрсәнең философиясен һәм тенденциясен яхшы, бик яхшы аңларга кирәк инде. Әлмисактан даһилык мөһере сугылган Исхакый боларны аңлаган да. Шуңа күрә әсәргә язылган «Хатимә»дәге җөмләгә карап, бу малай рус пропагандасының корбаны булган икән дигән нәтиҗәгә килү безгә сәер тоела. «Инкыйраз» рус пропагандасы рухында язылмаган, – төп хакыйкать шундый. Әхмәт Сәхапов, Ф. Мусинның әлеге фикере гадел үк түгеллеген сизеп һәм аңлап: «Әмма әсәрнең үзеннән сөзелеп чыккан фикер-идеягә киңрәк күзлектән карарга кирәк…» – дип өстәргә мәҗбүр була дип уйлыйм. Монысы – хуш. Шулай да киләчәктә үзенең саллы хезмәтен яңа басмага әзерләгәндә, мин авторга «Әле тормыш һәм көрәш тәҗрибәсен үтмәгән яшь Исхакый да бу кармакка тиз каба һәм үзе дә сизмичә урыс миссионерлары тәгълиматын пропагандалау рупорына әверелә» дигән җөмләне һичбер кызганусыз алып ташларга киңәш итәм.
Заманында Г. Газиз дә Исхакыйның «Инкыйраз»ы турында: «Бу әсәрдә шактый гына тәнакыз дигән нәрсәләр очрашкалый», – дип язган иде. («Тәнакыз» – каршылык, капма-каршылык, ярашмаучылык.) Чыннан да, «Кереш»тә һәм «Хатимә»дәге кайбер фикерләрнең эчкәреге фикерләр белән ярашмаучылыгы бар, ләкин аларны мин самими бер хәйлә дип кенә карау яклы.
Мәсәлән, «Инкыйраз»ның башында ук милли тәрәккыятне тоткарлаучы сәбәпләрдән берсе (дүртенчесе) итеп Исхакый «безнең урыс мәктәпләрендә укымавымыз» дип күрсәтә дә, бүгенге милләтпәрвәрләрнең колагын торгыза торган сүзләр язып ташлый: «Безнең рус идарәсенә табигъ булганымызга өч йөз илле ел булса да, шул озын гомердә руслардан һич файдадан башка нәрсә күрмәсәк тә, бу көнгә кадәр безнең Русия идарәсенә табигъ икәнлегемезне белмәгәннәремезнең саны чиксез булдыгы кебек, руслардан әллә нинди куркып, аларның һәммә эшләренә шикләнеп караучыларның да исәбе-хисабы юктыр». Бу юлларның цензура иләгеннән үтү өчен генә язылганлыгына мин шикләнмим. Күрәсең, яшь Исхакый тормыш сәясәтендә алай ук тәҗрибәсез һәм наив булмагандыр… «Башсызлык» булган аңарда, ләкин бу сыйфат Гаязга – фидакяр пассионарийга – табигать тарафыннан бүләк ителгән. Әсәренең башында һәм ахырында цензура колагына, кем әйтмешли, токмач элсә дә, аның эчендә ул: «Шул сәбәптән болгарларның мәдәнияттән гафил калуларына вә шуның сайәсендә мөнкариз булуларына ярты сәбәп русларның поплары булмыштыр», – дигән нәтиҗә ясый.
Ә инде Учительская школаның тәэсир-йогынтысына килгәндә, мин Исхакыйны Исхакый иткән бу мәктәпне Пушкиннан Пушкин ясаган Царскосельский лицей белән чагыштырыр идем. Әлбәттә, аңарда Учительская школа калдырган йогынтыда, чыннан да, тискәре моментлар шәйләнә. Шуларның берсе – рус грамматикасы калыбында фикерләү һәм язу. Бу йогынтының эзләрен без Гаяз Исхакыйның башка әсәрләрендә дә тоемлыйбыз, ләкин ул йогынтының торган саен йомшара, зәгыйфьләнә баруы да хак. Тормышының ахыргы этабында исә Исхакыйның фикерләү грамматикасында төрек теле йогынтысы сиздерә башлый. Бусы да аңлашыла.
Тик болары – башка мәсьәлә, әйдәгез, моны телчеләргә һәм мантыйкчы-логикларга калдырыйк, чөнки «Грамматика философиясе» кебек башкатыргыч нәрсәләрне алар өйрәнәләр. Иң олы Хакыйкать шунда: Исхакый үзенең һәр җөмләсендә, һәр тынышында татар җанлы булып калган. Актык сулышына кадәр. Ул рус рупоры да, фашист рупоры да, госманлы рупоры да булмаган. Ул – Хакыйкать рупоры, Хакыйкать быргысы. Гасырга берәү генә килә торган илаһи мөҗәддид булган ул. «Туган-үскән җирендә пәйгамбәргә кадер юк» – Изге Инҗилдәге бу мәңгелек хакыйкать Гаяз Исхакый мисалында тагын бер кат расланды гына.
Гаяз Исхакыйга карата «пәйгамбәр» дигән сүзне мин аңлы рәвештә кулланам. Исламият буенча, һиҗри гасыр үткән саен, Җир йөзенә мөҗәддид (яңартучы) пәйгамбәр килергә тиеш. Галимнәр, тарих сәхифәләрен актарып, шундый мөҗәддид пәйгамбәрләрнең исемлеген төзергә тырышып караганнар, тик бәхәссез кабул итәрлек исемлек килеп чыкмаган. Исхакый исә үзенең барлык сыйфатлары, хәтта шәхси тормышы белән дә төрки дөньяда менә шушы «мөҗәддид» төшенчәсенә туры килә.