Kitobni o'qish: «Минем яратканнарым / Мои любимые», sahifa 2

Shrift:

Уй

 
Пинсәм ай буена җитми,
Акча бигрәк чамалы…
Кондуктор булып керимме?
Ичмасам, билет сатканда,
Кулым булыр акчалы.
 

Син…

 
Джинсыларны да киярсең,
Сагызын да чәйнәрсең,
«Кент»ларны да көйрәтерсең,
Яшәмәссең мәйләрсез!
Ананасын да кабарсың,
Бананын да алырсың.
Китап йөзен бер күрмичә,
Йә, кем булып калырсың?!
 

Студентлар

 
Реформалар бара илдә,
Кайчак кыен аңларга.
Үзгәрешләр кагылачак
Хәтта студентларга.
Алар – булачак магистр,
Бакалаврлар гына!
…Ходай бирсен, чыкмасыннар
Бакалар булып кына!
 

Соңрак башлагыз

 
Яшьләр сыра, хәмер эчә,
Тәмәкесен пыскыта –
Коточкыч зыян китереп,
Гомерләрен кыскарта.
«Башламагыз» дигән сүзне
Ничек тә аңламыйлар.
…Алайса, әйдә, башлагыз,
Бар икән андый уйлар.
Бер генә үтенечем бар:
Тик башламагыз иртә,
Соңрак башлагыз, әйе,
Мәсәлән… сиксән биштә!
 

Кибеттән кайту

 
Кибеттән кайтып киләмен,
Кулымда – ике сумка.
Нәрсәләр алып кайтаммы? –
Шыгрым тулы йомырка!
Юлы гына гел боз, шайтан,
Газап бит һәрбер адым.
…Бер аягым таеп китте,
Һәм лапылдап егылдым.
Юк, юк, бозга түгел, кая! –
Шул сумкама тәгаен.
Йомыркалар ватылмады –
Сынды оча сөягем.
Хәзер мин хастаханәдә,
Гипсланган әзмәвер.
– Маладис, – диде хатыным, –
Бер йомырка ватылмаган,
Ә монысы… төзәлер.
 

Була…

 
Сыер – сөтле,
Кеше… – хөсетле.
 

Автобус йөртүчегә

 
Тукталышта туктатмадың…
Бул әле син чын ир-ат:
Акчаны яраткандай ук,
Пенсионерны ярат!
 

Оча сөяге

(Медицина институтында булган хәл)
 
Анатомик театрда
Имтихан бара бүген.
– Сөйләп бир, – ди профессор, –
Миңа оча сөяген.
Күрсәт: кайда нинди әгъза
Булган шушы сөяктә?
Шәкерт кулга пинцет ала,
Әкрен китә сөйләп тә:
– Монда булган туры эчәк,
Монда – бәвел куыгы.
Монда – вена, артерия,
Алар унлап барлыгы.
Менә бу җирендә аның
Ирләр әгъзасы булган…
– Ә, юк, юк, шәкерт! Ул монда
Бары тик… булгалаган!
Чөнки оча сөяге
Хатын-кызныкы, надан!
 

ПАРОДИЯЛӘР

Ис

 
Яшисе килә!..
Яшь исе килә!..
 
Ш. Мостафин

 
Тальян тартсам
Җырлата,
Паспорт ачсам
Елата.
Яшисе килә!..
Пеләш исе килә…
 

Танк

 
Шул сандугач искә төште,
Куенында төн кунгач.
 
Р. Фәйзуллин

 
Полигонда тузан купкан:
Танк анда, үкереп,
Бер урында бөтерелә
Йә йөри сикәлтәләрдә,
Бертуктаусыз сикереп.
Дөбер-шатыр бөтен дөнья,
Күрәсең насыйп булгач!
…Авыр танк искә төште,
Куенында төн кунгач.
 

Дуска

 
Юк, мин Тютчев түгел,
     түгел Фет та.
Үз исемем миңа тамандыр.
 
Ә. Баян

 
Мин Державин түгел, Карамзин да,
Батюшков та түгел, Пушкин да.
Лермонтов та түгел, Вяземский да,
Рылеев та түгел. – Эш шунда!
Мин Полежаев түгел, Гоголь да,
Грибоедов түгел, Тургенев та,
Островский да түгел, асылда.
Толстой да түгел, Чехов та түгел,
Түгел урысларның Горькие.
Тагын бер Островский бар бит әле –
Анысы да түгел мин, әйе!
Есенин да түгел мин, Гладков та,
Сурков та түгел бит мин, Блок та.
Шолохов та түгел, Фадеев та,
Куяргамы шушында нокта?!
Ә юк, юк, онытып җибәргәнмен,
Асыл затларыбыз да бит бар:
Мин Марина Цветаева түгел –
Ит моңа да каты игътибар.
Ахматова, Ахмадуллиналар…
Кертергә аларны да кирәк.
…Уф, төн урталары җиткән икән,
Черем итеп алсам
Хәерлерәк…
 

Йөрәк шартлавы

 
Уяналмый яшәү нигә,
Нигә һәм кемгә кирәк?
Киң дөньяны тетрәндереп,
Шатлыктан шартла, йөрәк!
 
Ә. Гадел

 
Нигә бу сүзләрне әйттем,
Кемгә мондый сүз кирәк?
Әйтеп тә өлгермәдем бит –
Шартлады китте йөрәк.
Чакырдым шундук «скорый»,
Килделәр… ике көннән.
Ямадылар. Аннан ипи
Сорап алдылар миннән.
Боларны күзәтеп торгач,
Кимеде сызлау ласа.
– Сездә юкмы, абзый, – диләр, –
Хет ливерный колбаса?
Бер тәүлек эшлибез, – диләр, –
Кибеп бетте эчебез.
Акчабыз ашарга җитми –
Менә шундый эшебез!
Суыткычта, мәйтәм, минтай
Бар иде, эскулаплар!
Элгәре еш ашый идек,
Кырык тиен иде алар.
Алып куйдым кыздырырга
Һәм табага салдым май…
Чи дигәнне аңламыйлар,
Йоталар гына. Ай-һай!
Бер койрыгы да калмады,
Мәчекәем соң нишләр?!
Үзләре ач булсалар да,
Болай яхшы кешеләр…
…Суыткычым буп-буш калды,
Ничекләр тормак кирәк?
Моны күреп, берүк, тагын
Шартлый күрмәсен йөрәк!..
 

Кар ява

 
Солдат керфегенә кар кунган,
Кышкы күктән махсус иңгән күк.
Һәм битенә карый иелеп,
«Тимисең бит, әйе?» дигән күк…
 
Р. Юныс

 
Солдат тора, мылтык тотып,
Кар куна керфегенә.
Кары алай салкын түгел,
Тик артык эре генә.
Бүрекләре – ап-ак карда,
Ә кар куна да куна.
«Тимисең бит, әйе?» – ди ул
Һәм керә култыгына.
Ике сәгать үтте постта.
Кайда соң безнең батыр?
Командир акырып йөри,
Ә солдат йоклый гыр-гыр.
 

Яшәп ятабыз…

 
Керт-керт кенә шикәр кабып,
Шүр-шүр чәен эчте дә
Ипләп кенә кесәсенә
Салып куйды… тешен дә!
 
Ш. Җиһангирова

 
Шүр-шүр итеп чәен эчкәч,
Тешләрен салып куйды.
Гәзитен укып бетергәч,
Күзләрен алып куйды.
Караватына барды да
Салды ул сул аягын.
Шул аягын кашып алгач,
Салды ул уң аягын.
– Кулларымны салдыр! – диеп,
Карчыгына кычкырды,
Әби картының кулларын
Әйбәтләп ычкындырды:
– Менә хәзер сыябыз, – ди, –
Караватка икебез!
Нишлисең бит –
«Односпальный» –
Менә шулай яшибез…
 

Тын утыру

 
Сиңа кирәк әңгәмәдәш,
Син миннән сүз көтәсең.
Тик беләсең артык сүзнең
Нәрсә белән бетәсен.
 
Р. Миңнуллин

 
Артык сүзнең кирәге юк,
Әйттем бит инде бер кат.
Нәрсә белән бетәчәген
Син беләсең – апперкот.
Вакытында туктау яхшы,
Артык сүз нигә тагын?
Берне сулдан сылап куйсам,
Шундук булыр нокдаун.
Хәерлерәк булыр күпкә
Югыйсә, уңнан сыласам,
Булыр хәтта… нокаут!
 

Кисәтү

 
Бер дә үбелмәгән
     яшьтәш кызлар
йөгерделәр чыгып кочактан.
 
М. Вәлиев

 
Яшьтәш кызлар, кайларга чыгып
Качтыгыз сез кочактан?
Әбиләрдер сез, мөгаен…
Вакыт чапкан да чапкан!
Үткән-беткән булса да бит,
Дәрман әле бар сыман…
Әмма ләкин әйтеп куям:
Кача алмассыз хәйләкәр
Бабайлар кочагыннан!
 

Синең исең

 
Мин тоярмын шунда сөю хисен,
Миңа бәхет –
Иснәү синең исең…
 
М. Шабаев

 
Чыгып киттем урманнарга…
Шуңарга китте исем:
Бәхет миңа тәтемәде –
Анда юк синең исең.
Чыгып киттем далаларга…
Шуңарга китте исем:
Бәхет миңа тәтемәде –
Анда юк синең исең.
Хатынны да иснәп карыйм –
Кая сиңа җитәргә! –
Синең исне табар өчен,
Инде кая китәргә?!
Чыгып киттем комлыкларга…
Бөтенләй китте исем:
Бәхет миннән баш чөерде –
Юк анда синең исең!
Кереп киттем трамвайга
Җәй көне… Китте исем! –
Менә бит минем бәхетем,
Менә бит
     синең исең!
 

Каты рәнҗү

 
Гасыр арты гасыр уза торган
Башлангычы ерак еллардан,
Рәнҗим кайчак, күпме вакыт узган –
Авылымнан даһи тумаган.
 
Н. Әхмәдиев

 
Рәнҗим кайчак. Авылымда
Бер даһи да тумаган.
Әйтерсең лә чып-чын ирләр
Авылымда булмаган.
Әйтерсең төннәрен яшьләр
Мунчаларга йөрмәгән.
Ниемә авыл очында
Тора иске тегермән?
Күпме бездә печәнлекләр,
Кара-чутыр урманнар,
Кеше күзе күрми торган
Су буйларында – ярлар.
И егетләр, и туташлар,
Күптән җиткән вакыты!
Нәрсә генә дисәгез дә,
Рәнҗүем минем каты.
 

Үзең кара…

 
Мине сөймә син,
Сөймә син мине.
Мин төнлә туган
Бер бала инде.
 
Г. Морат

 
Мин төнлә туган
Бер бала инде;
Дежур акушер
Исерек иде.
Аягымнан ул
Тартып чыгарган;
Уң кулында – мин,
Сулында – стакан.
Стаканы тулы
Сыекча белән;
Хәмер икәнен
Аны кем белгән!
Исе бик сасы –
Аңкый ерактан;
Шулай булса да,
Аны яраткан.
Бер-ике йотты –
Стакан бушады;
Яңа шешәне
Абый башлады.
Тагын бераздан
Йокыга китте;
Гырылдаулары
Үзәккә үтте.
Бу тар бүлмәнең
Ишеген ачтым
Һәм исеректән
Урамга качтым.
Күз начар күрә
Дөм караңгыда;
Кермәдем кемгә
Һәм кая гына!
Таң атканчы, мин
Чаптым да чаптым;
Тик кояш чыккач,
Өемне таптым.
Шуннан соң хәмер –
Мәңге дошманым;
Бер дә эчмәскә
Аны кушамын.
…Сөюләреңне
Син кара инде.
Мин төнлә туган
Бер бала инде.
 

Су эчү

 
Ызаннан башлана сукмак,
Су эчүдән – сөю…
Чиләгенә иелүем –
Чибәрем, сөям, дию.
 
Ә. Гаффар

 
Ызаннан башлана сукмак,
Су эчерүдән – сөю…
Бер чиләкне бушаткачтын,
Их, тәмле суың, дию.
Ызаннан башлана сукмак,
Су эчерүдән – сөю…
Икенчесен дә бушаткач,
Эчләрем тулы, дию.
Ызаннан башлана сукмак,
Су эчерүдән – сөю…
Өченчесен бушаткачтын,
Йөгерәм тизрәк, дию!
 

Урманда йөрү

 
Шул җиләкне өзгән көнне
Этләр керә төшемә.
Бер кузгалак күреп алсам,
Атны искә төшерәм.
 
З. Мансуров

 
Бака яфрагын өзсәм мин,
Бака керә төшемә.
Каз үләнен күреп алсам,
Казны искә төшерәм.
Куян балтырганын өзсәм,
Куян керә төшемә.
Ә аю баланын күрсәм,
Аю абыйны, әлбәттә,
Шундук искә төшерәм.
Кычытканны өзсәм, бетте! –
Хатын керә төшемә…
Бер чакрым читләтеп узам, –
Нигә тиим? Өшәнмим!
 

Туфли

 
Җиргә бассам әгәр, курпы, камыл
Аяк табанымнан мине таныр –
Якынлыгым килә әнә каян!
Һәр көн саен җиргә якынаям.
 
М. Әгъләмов

 
Бар иде заманалары,
Уйласаң, башың чатнар! –
Кечкенә тәпиләремә
«Платформа» кигән чаклар.
Калынлыгы, сиңа әйтим,
Булгандыр дүрт-биш бармак.
Күрәсең, җирдән мин элек
Торганмын ничек ерак.
Хәзер ки яңа тормышта
Мин киямен ни калган.
Чебен канаты кадәрле
Табан асты – юкарган.
Яңаларын кияр идем –
Акчасын алыйм каян?
Шулай итеп һәр көн саен
Мин җиргә якынаям!
 

Җиләк урыннары

 
Төшләремә керәсең дә,
Үзеңә сөйләп булмый.
Истәлекләр урманында
Хис була, җиләк булмый.
 
Н. Измайлова

 
Кая киткән әле җиләк?
Югыйсә җиләк ае!
Күпме йөрим бу урманда –
Хис кенә монда, әйе…
Кая киткән әле гөмбә?
Югыйсә гөмбә ае!
Күпме йөрим бу урманда –
Хис кенә монда, әйе.
Ничек яшәп була соң ул
Җиләк җыймый, как коймый?!
Хисләнеп була, әмма дә
Хис белән тамак туймый…
 

Очрашу

 
Карәхмәт, туганым, синме?
     Сәлам!
Нигә соң ят күрә сине
     каләм?
Син бит үлемсез: җитсәң дә
     бире,
Зинһар,
     төкермә шигыремә, яме!
 
Р. Бохараев

 
Әй сагындым Казанымны,
Кабан күлен, Тукайны.
Карәхмәт, туганым, синме?
Кайттым бит, агай-эне.
Трамвай читләтеп уза
Зоопаркны, беләм.
Сөбханалла, барып җиттем,
Бар җанварларга сәлам!
Эшләпәмне алдым кулга,
Торам дөя алдында:
– Әй, төкермә чалбарыма,
Сатып алдым Лондонда.
Пинжәгем дә минем шуннан.
Нәрсә, нәрсә? Күрексез!..
Туфлием дә шуннан әле,
Носкием да, вәт, юньсез.
 

Җылытты

 
Төренеп тә җылынып булмый,
никтер үзәгем өши…
Тизрәк кайт инде яныма,
минем кадерле кешем!..
 
Р. Харис

 
Майка кидем, күлмәк кидем,
кәчтүм кисәм дә өшим.
Тизрәк кайт инде яныма,
минем кадерле кешем.
Пәлтә кидем, тун да кидем,
толып кидем һәм… өшим.
Тизрәк кайт инде яныма,
минем кадерле кешем.
Төрендем чүпрәк-чапракка,
шулай булса да өшим.
Тизрәк кайт инде яныма,
минем кадерле кешем.
Дивардагы келәм белән
төрендем – һаман өшим.
Тизрәк кайт инде яныма,
минем кадерле кешем.
– Өйдә нинди базар бу? – дип
килеп басты яныма.
Уклавы уйный кулында –
җылындым шунда гына…
 

Кара булып кара

 
Кара җирнең кара малае мин:
Ашап үстем аның икмәген…
 
Р. Гаташ

 
Кара җирнең икмәгенә рәхмәт,
Буш булмады алда тагарак.
Ашап үстек һәм дә белеп үстек –
Булмас бүтән бездән карарак!
Җәгърафия фәнен өйрәттеләр:
Негр – имеш, иң-иң карасы.
Көпә-көндез төсне бутаганда,
Ничек түзсен адәм баласы?!
Ачу чыга минем, җаным әрни,
Сулык-сулык тибә йөрәгем.
Үзен миннән кара диюченең
Шундук тотып бирәм кирәген!..
 

Bepul matn qismi tugad.

Yosh cheklamasi:
16+
Litresda chiqarilgan sana:
14 mart 2023
Hajm:
50 Sahifa 1 tasvir
ISBN:
978-5-298-03201-8
Формат скачивания:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Ushbu kitob bilan o'qiladi