Илһам канатында / На крыльях вдохновения

Matn
0
Izohlar
Parchani o`qish
O`qilgan deb belgilash
Илһам канатында / На крыльях вдохновения
Shrift:Aa dan kamroqАа dan ortiq

КАНАТ КАГЫНЫР ЧАКЛАР

Теләсә кайсы халыкның әдәбияты шигърияттән башлана, диләр. Моның сәбәбе – яшьлекнең аерылмас юлдашы булган мәхәббәт, туган җиреңне, ата-анаңны, нәсел-нәсәбеңне, милләтеңне, илеңне ярату, тормышны сөюдер…

Яшьлек ул – илһамның канат кагыныр чагы. Элек-электән яшьләр өчен мәдрәсәләр әдәби иҗат мәйданы була килгән. «Мөхәммәдия», «Касыймия», «Хөсәения», «Рәсүлия», «Мотыйгия», «Галия», Кышкар, Мәчкәрә… һәм тагын бик күп уку йортлары. «Галия»дә шәкертләр чыгарган кулъязма журнал «Парлак», ягъни «Яктылык» дип аталган. Бу да очраклылык түгел. Илһамлы иҗат бары тик яктылык сирпүче, өмет уятучы гына була ала.

Шулай ук Казан Көнчыгыш педагогия институты, Казан дәүләт университеты да XX гасырда халкыбызга әдәби көчләр әзерләүче үзәкләр булдылар. Без КДУның «Тугры каләм» дивар газетасында басылган әсәрләрне бүген дә искә алабыз, бүген дә алар белән күңелләребезне баетабыз. Хәзерге яшьләрнең таләпләре тагын да зуррак: алар үз иҗат җимешләрен китап хәлендә күрергә омтылалар. ТДГПУда эшләп килгән «Илһам» иҗат берләшмәсе соңгы елларда ике җыентык чыгарган иде инде. Әлеге затлы җыентыклар яшьләрнең яраткан китапларына әверелде. Менә хәзер инде җыентыкның өченчесе әзерләнгән. Мин бу кулъязманы, дулкынланып, кулга алдым. Чөнки бүгенге яшьләрнең нинди уйлар, омтылышлар белән яшәвен, аларның сөенеч һәм көенечләрен беләсем, күрәсем, аңлыйсым килә иде. Ә йөрәктәге хисләр иҗади халәт вакытында аеруча ихлас була. Кеше үз күңелендәге уйларны үзеннән яшерә алмый. Әсәр иҗат итүче бөтен уй-фикерләрен, күңел кичерешләрен, түкми-чәчми, ак кәгазьгә төшерә.

Кулъязмалар белән танышып чыккач, бу өметләремнең аклануын тойдым. Биредәге әсәрләр бүгенге яшьләрнең күңел дөньясын шактый тулы тасвирлыйлар. Мамадыштан килгән студент Ленар Хамматов фикерләре белән минем бәям бу очракта бик тә охшаш. «Яшь шагыйрьләр, – ди ул, – артканнан-арта бара. Алар «мин сине яраттым, ә син тегене яраттың» дип кенә фикер йөртмиләр, ә бәлки халык кызыксына торган темаларны сайларга тырышалар». Бу сүзләргә мин тагын «халыкны борчый торган мәүзугъларны да» дип өстәр идем. Укучыларга әйтергә теләгән сүз әнә шул уйлану, борчылу нәтиҗәсендә генә туа ала. Әйтик, халкыбыз, телебез язмышы. Мин моны байтак әсәрләрдә күрдем. Теләче районы Сауш авылыннан килеп укучы Лилия Якупова, зарланудан бигрәк, шушы бурычларны хәл итәргә өнди һәм дөрес әйтә: «Телебезнең кимсетелмәве, яшьләр арасында да киң кулланылышта булуы өчен, кемнеңдер нидер эшләвен көтеп ятарга түгел, ә үзебезгә көч куярга кирәк. Сабыйларны Ана телләреннән мәхрүм итмәсәк, туган телләренә мәхәббәт, үз милләтенә хөрмәт орлыкларын кечкенәдән үк күңелләренә салып калдырсак, һичшиксез, уңыш мулдан булыр, тел мәсьәләсе, атлаган саен, безне борчып интектермәс иде». Бу сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. Бөтенебез бер юнәлештә эшләсәк, телебез дә, мәктәпләребез дә яшәр, бүгенге һәм иртәгәсе буыннар да милләтебезнең асыл сыйфатларын саклауны һәм үстерүне дәвам иттерер.

Шунысы мөһим: соңгы елларда «Илһам» әдәби иҗат берләшмәсе үзенең эшчәнлек даирәсен бик киң җәелдерде. Ул ел саен «Илһамлы каләм» дигән иҗат конкурсы игълан итә. Бу ярышта Татарстан, Башкортстан һәм башка төбәкләрдән дә талантлы яшьләр катнаша. Бәйгеләрдә уңыш казанган, иҗатка омтылган яшьләр, мәктәпне тәмамлагач, КФУның татар теле һәм әдәбияты, журналистика бүлекләренә укырга керәләр. Аеруча талантлылары Татарстан Язучылар берлегендә үзләренең лаеклы урыннарын табалар. Менә бу җыентыкта 38 яшь кеше үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итә. Аларның егермесе – КФУда укучы студентлар, унсигезе исә – төрле төбәкләрдәге мәктәп укучылары. Араларында тотрыклы иҗат итүчеләр, ягъни бу ярышларда ел саен катнашып килүчеләр дә бар. Әйтик, Рүзәл Әхмәдиев. Ул университетның юридик факультетыннан. Аның инде беренче китабы да дөнья күрде. Бу юлы ул җыентыкта рэп стилендәге шигъри әсәрләре белән катнаша. Татар шигъриятенә яңа сулыш алып килә. Бусы да кирәк. Татар яшьләре дөнья шигъриятенең гомуми хәрәкәтеннән читтә калмасын. Эш формада түгел, бәлки аның эченә салынган фикерләрдә, гамьнәрдә. Рүзәлнең, энесе белән бергәләп, дини эчтәлекле әсәрләр башкаручы икәнен дә беләбез.

Без матбугатта Алмаз Мансуров, Илнар Нотфуллин исемнәре белән дә еш очрашабыз. Алар әдәбиятта очраклы егетләр түгел. «Иделем акчарлагы», «Таян Аллага» иҗади конкурсларында уңыш яулап килгән яшь иҗатчыларның әсәрләре бу китапта да урын алган.

Әйе, студентлык еллары – кеше тормышының иң матур мизгелләредер. Әнә Башкортстанның Дүртөйле районы Түбән Атыш авылыннан Регина Раянова нәрсә ди:

 
Сагынып искә алачакны беләм
Бу күңелле студент елларын.
Алда нинди язмыш көтсә дә, мин
Шул елларны сагынып җырлармын.
 

Әлбәттә, сагындырачак. Әмма шунысы бар: студент елларында сагынып сөйләрлек матур эшләр кылып калырга кирәк. Яшьлек ул – көч ташып торган, зур хыяллар белән янып яшәгән чор. Бу Сарман районы Азалак мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Руслан Рәүпов язмасыннан да ачык күренә: «Мин – иҗатка гашыйк кеше. Илһам килгән вакытта, «роман» да язып ташларга мөмкинмен», – ди. Әлбәттә, Руслан бик зурдан кубып сөйли, әмма мин аны һич тә гаепләмим, чөнки аңарда максимализм дигән яшьлек рухы бар. Яшьлекне аннан башка күз алдына китереп кара син?! Мин үзем дә иҗатны

 
Я дөньяны үзгәртәм мин бүген,
Я булмаса, үзем үзгәрәм, –
 

дип башлаган идем. Ул еллардан бирле дөньяны үзгәртә алдыммы-юкмы, әмма үземнең үзгәрә баруым хак. Акыл, тормыш тәҗрибәсе туплаган саен, кеше үзенең кайсы өлкәдә күбрәк файдалы буласын, халык өчен нәрсә эшлисен, катлаулы тормыштагы вазифасын яхшырак аңлый бара. Боларны төшенгән саен, көчен, сәләтен, мөмкинлекләрен чарлый, камилләштерә тора. Ихтимал, бу китап авторларының барысы да язучы, шагыйрь, драматург, публицист булып бетмәс. Илгә, халыкка файдалы булуның юллары бихисап. Әмма һич шикләнмим: алар чын кеше, халык ихтирамын яуларлык шәхесләр булырлар. Бәрәкәтле иҗат һәм илһамлы язмыш телик аларга!

Разил Вәлиев,
Татарстан Республикасының халык шагыйре,
Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

«Илһам» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары иҗаты

НӘФИСӘ АТАДЖАНОВА

Мин, Нәфисә Кәримбиргән кызы Атаджанова, 1992 елда Мөслим районы Мөслим авылында туганмын. Кечкенәдән үк шигырьләр, әкиятләр язарга, биергә, рәсем ясарга яратам. Әдәбият, сәнгать, татар халкының тарихи үткәне белән кызыксынам. Төрле әдәби, интеллектуаль бәйгеләрдә бик теләп катнашам. 2008 елда район күләмендә үткәрелгән «Дөнья рәхәт, дөнья шундый гади, янәшәмдә булса әти-әни» конкурсында «Иң оста шигырь язучы» номинациясендә җиңүче булдым. Шул ук елда балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов үткәргән «Матур булыйк!» конкурсында җиңеп, авторның махсус бүләген алдым. 2009 елдан илһам дөньясында кайныйм. «Илһамлы каләм» конкурсында 2009, 2010 елларда катнашып, финалга үтеп, җиңүче булдым. Бәйгедә катнашу минем укырга керүем һәм булачак һөнәремне сайлауда да ярдәм итте. Бүген КФУның Физика институтында белем алам.

СЫЕРЧЫК КАЙТЫР МИЗГЕЛ, ЯКИ ОЯ ЯСАУ МАҖАРАСЫ

(Юмореска)

Мин – язга гашыйк кеше. Яз айларында табигать сүз белән генә әйтеп бетереп булмаган гүзәллеккә күмелә! Мин аны инде ноябрь айларыннан ук көтә башлыйм…

Шулай бервакыт башка бер уй килде. Сыерчык оясы ясарга! Күп уйланып тормадым – эшкә тотындым. Иң беренче эш итеп такта табарга кирәк иде. Менә хәзер уйга баттым инде… Һм, каян алырга соң аны? Шулвакыт яраткан укытучыларымның сүзләре исемә төште: «Ут күршеләр һәрвакыт ярдәм итәр», – ди иде алар. Күршекәйләрем ягына карап-карап тордым да иң матур, иң ялтырап торган бер-ике койма тактасын куптарып та алдым. Әле дә әле файдалы киңәшләр бирергә укытучылар бар!

Такталарымны кочаклап, «мастерскоема» – утын сараена кереп киттем, төзелеш материалларымны әзерләп куйдым да пычкымны тартып җибәрдем… Кадак кадаклаганда, биш бармагым да алма кадәрле булгач, эшне берүзем китереп чыгара алмаячагыма инандым. Күп тә үтмәде, чүкеч тавышын ишетеп, яраткан абыкаем йөгереп чыкты…

– Тагын ни майтарасың инде син, җен кызы?

– Менә, күрүеңчә, яраткан кошчыкларыма оя ясыйм! – дидем, мактанып.

– Кайчаннан сыерчык ярата башладың соң әле, синең аны күргәнең дә юк бит!

– Нишләп булмасын, дәреслекләрдә рәсемнәре күп бит аларның! Ясашсаң, чынбарлыкта да күрермен…

– Ә такта каян алдың?

Уйга баттым…

– Күрше абзый бу язда инде өченче тапкыр коймасын ямый, әле яз җиткәнгә җиде генә көн, – дип, уфтанып, алды абыкаем. Аннан соң такталарымны алды да минем эшемне дәвам итә башлады. Һәрвакыттагыча абый кадаклады, ә мин аны мактый-мактый карап тордым – ничек тә булса ярдәм итәргә кирәк бит инде!

Ниһаять, бар да әзер! Оямны ныгытып тоттым да өй янында үсеп утырган алмагач янына юнәлдем. Анда инде элегрәк ясаган өч җимлек эленеп тора иде… Нигә өчәү дип сорыйсызмы? Аларны ясаганда, абый да шул ук сорауларны биргән иде. Беренчесе – песнәкләр, икенчесе – чыпчыклар, ә өченчесе чәүкә ише башка кошлар өчен иде аның.

– Кая эләбез моны? – дип сорады абый.

– Алмагачка инде! – дидем мин белдекле кыяфәт белән.

Ни өчендер, абыкаем юкә агачына менеп китте, алмагачка авыр булыр дип уйлагандыр, мөгаен.

– Шундый матур килеп чыкты оя, әйдә, тагын берне ясыйбыз, – дидем дә күршеләр ягына таба борылдым (такта кирәк бит инде!).

– Тагын койма җимерергә барасыңмы?! А ну, марш өйгә! – дип, абыкаемның бер генә әйтүе булды, мин комета тизлеге белән өйгә кереп тә сыздым!

…Сыерчыклар кайтканчы, мин көн саен оядан чыпчыклар куып йөрдем.

Ниһаять, сагынып-саргаеп көткән кошчыкларым «курорт»тан – җылы яклардан очып кайттылар. Кайту белән бер сыерчык гаиләсе ояма хуҗа булырга да өлгерде. Шундый сөендем, сөенечемнән түбәм күккә тия язды! Әгәр ачыксалар дип, юкә агачына да бер җимлек ясап элдем.

 

Борчылмагыз, күршекәйләремнең койма тактасына кагылмадым, абый үзе каяндыр табып бирде.

Шулай итеп, беренче теләгемне чынга ашыргач, мин, бәхетле кызый, апрель аен планлаштыра башладым…

СҮНГӘН ЙОЛДЫЗ

Трагедия өч пәрдәдә

Катнашалар:

Хәсән – Айратның әтисе, 40 яшьтә.

Галия – Гөлүсәнең әнисе, 35–40 яшьләрдә.

Наилә – Айратның әнисе, 35–40 яшьләрдә.

Айрат – студент.

Диләрә – Айратның сеңлесе.

Гөлүсә – Айратның күрше кызы.

Марат – авыл егете, хулиган.

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Кич. Көзге табигать күренеше. Ак каеннар арасыннан сары яфракларга күмелгән сукмак күренә. Лирик музыка яңгырый. Сукмак буенча салмак кына ак киемнәрдән егет белән кыз атлап килә.

Егет. Нинди бәхет – без янә бергә! Әйеме, күз нурым?

Кыз. Әйе, сөйгәнем, бар да нәкъ элеккегечә… Без синең белән алтын яфракларга күмелгән кечкенә сукмак буенча бергә атлыйбыз…

Егет. Ә ак каеннар – гүя ак күлмәкләрен кигән төз гәүдәле гүзәл кызлар…

Кыз. Алар әкияттәге төсле искиткеч матур итеп алтын җеп белән чигелгән кулъяулыкларын безгә болгыйлар төсле…

Егет. Күккә кара, күрәсеңме?!

Кыз. Безнең йолдыз янә кабынган!

Егет. Димәк, хыяллар чынлап чынга аша!

Кыз. Без бергә, мәңгегә, димәк, йолдызлар алдашмый.

Егет. Чү! Ишетәсеңме? Кайдадыр бер кош үзәк өздергеч тавыш белән сайрый!

Кыз. Әйе, ишетәм, аның тавышы – гүя аһәңле бер көй…

Егет. Кулларыңны бир әле, гүзәлем… (Салмак көйгә бииләр.)

Кыз. Күзләреңдә мәхәббәт очкыннары күрәм…

Егет. Синең ай нуры тамган йөзеңә карагач, алар тагын да ялкынлана башлыйлар…

Кыз. Чаялыгың әле һаман да җуелмаган…

Егет. Шушы алсу иреннәр елмаюыннан беркайчан да туктамасын дип җуелмагандыр ул…

Кыз. Нәрсә булды безгә? Кемнәрнең генә күзләре тиде дә, кемнәрнең каргышы төште?

Егет. Белмим…

Күк күкрәгән тавыш ишетелә.

Егет. Йөрәк сыкрый, җан елый…

Кыз. Күк тә елый…

Күк күкри, барлык утлар сүнә.

ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Бер якта – Галияләрнең капка төбе, икенче якта – Наиләләрнеке. Наилә койманың аръягында итәгенә алма җыеп йөри, үз-үзенә сөйләнә.

Наилә. Әй, бигрәкләр дә татлы булды быел алмалар, Алланың рәхмәте белән инде, Алланың рәхмәте белән. Берәр чиләк җыеп, Галия ахириләргә дә кертеп чыгасы булыр әле. (Җырлый.)

 
Алмагачта алма пешкән,
Өзеп кенә аласы.
 

(Мәктәптән кайтып баручы Гөлүсәне күреп ала.)

 
Күршебездә уңган кыз бар,
Урлап кына качасы!
 

Гөлүсә. Исәнме, Наилә апа!

Наилә. Саумы, үскәнем! Әллә укудан кайтып барасың? Кая, бирегәрәк кил әле, кызым. (Койманың бу ягына чыга, Гөлүсә аның янына килә, җырлап бии башлый.)

 
Алма пеште, өзелеп төште
Итәгем очларына.
Телең татлы, үзең чибәр,
Мә алма учларыңа!
 

Мәле, мәле, үзең кебек алсу йөзле алмалардан авыз ит әле, кызым. (Алма бирә.)

Гөлүсә. Рәхмәт, Наилә апа, тәмле күчтәнәчең, яхшы сүзләрең өчен.

Наилә. Ярый, ярый, кызым, бәхетләрең генә булсын. Әнә Галиякәй дә чыгып килә бугай. Әссәламегаләйкем, күршем! Ни хәлләрдә син? (Гөлүсә кереп китә.)

Галия. Вәгаләйкемәссәлам, Наилә җаным. Бар да яхшы, үзең ничек? Айрат кайта дип ишеткән идем, хактан да кайтамы соң ул?

Наилә. Кайтам дип тора инде, узган айда кайта алмады бит. Ике күземне юлдан алмый көтеп утырам менә, пирог ясарга дип, алма җыйдым, чәй эчәргә керерсең.

Галия. Ярый, керермен. (Гөлүсә чыга.)

Гөлүсә. Әни, мин Шифа чишмәсенә суга барам, Наилә апа, сиңа да алып кайтыйммы?

Наилә. Алып кайт, кызым, алып кайт. Чишмә суыннан чәй бик тәмле була ул. (Гөлүсә китә.) И-и Галия, вакытларның ничек үткәнен сизми дә калдык… Балалар да буйга җиттеләр. Аллага шөкер, акыллы, тәүфыйклы булып үстеләр.

Галия. Әйе шул, әле яңа гына шаярышып, качышлы, әбәкле уйнап йөрүче нәниләр иделәр, ә хәзер инде әнә ничек үстеләр! Ә син түбән оч Зөлфиянең олы малае турындагы хәбәрне ишеттеңме соң әле?

Наилә. Әйе, ишеттем. Бөтен авылны аптырашта калдырды Илшат.

Галия. Шундый нечкә күңелле, холкы да кызларныкы кебек кенә иде бит аның. Шәһәргә китеп, начар кешеләргә ияреп, башын бетерде балакай.

Наилә. Кем уйлаган бит аның шулай буласын. Башта гел елмаеп исәнләшеп, хәлләремне белешеп үтеп китәдер иде, ә хәзер әнә кибет талауга күчкән. Кичә, милиция белән килеп, өеннән алып чыгып киткәннәр, ди. Зөлфия күз яшьләренә батып утырадыр иде.

Галия. И-и мескенкәем, ниләр генә кичермәгәндер инде… Иң яраткан улыңны ике елга утыртып куйсыннар әле…

Наилә. Шулайга укмыни? Анысын ишетмәгән идем әле.

Галия. Миңа да Гомәр хатыны гайбәтче Нәкыя генә кереп сөйләде.

Наилә. И шул Нәкыянең телләрен! Берәр нәрсә булсын гына – тизрәк гайбәт таратырга тора.

Галия. Синең дә бит малай шәһәргә укырга китте, үзгәреп кайтыр дип курыкмыйсыңмы?

Наилә. Куркуын куркам да бит, нишлисең соң инде… Югары белем аласым килә ди бит. Җибәрәсем бер дә килмәгән иде… Теге кайтканында алай үзгәрешләр сизмәдем, бар да элеккегечә күк. Көн саен диярлек шалтыратып тора, бар да яхшы, ди. Юктыр, минем улым андый начар юлга басмас, күз карасы кебек карап үстердек бит без аны.

Галия. Шулайдыр, шулай. Ярый, керим әле мин, әнә Гөлүсә дә кайтып килә бугай, өстәл әзерли торыйм. (Кереп китә.)

Гөлүсә. Менә, Наилә апа, чишмәдән су алып кайттым. Кая бушатыйм?

Наилә. И-и, рәхмәт, Гөлүсә кызым, аяк-кулларың сызламасын, көннәрең имин, төннәрең тыныч үтсен. Үзем бушатып алып керермен, яме?

Гөлүсә. Ярар. (Кереп китә.)

Наилә. Хәсән! Хәсәнҗан, дим! Чык әле бирегә!

Хәсән чыга.

Хәсән. Ни булды инде тагын, ник кычкырасың шулкадәр?

Наилә. Мин әйтәм, бигрәкләр дә уңган, бигрәкләр дә булган инде бу күрше кызыбыз, әйеме? Мине дә бик якын күрә.

Хәсән. Һе, сине якын күрә микән ул, әллә шәһәрдән кайтучы улың Айратнымы? Белмим-белмим… Әгәр киленең булып куйса нишләрсең?

Наилә. Мондый килен тәтесә, булганына шөкер дип торыр идем әле.

Хәсән. Әй, эшемне ташлап, синең юк-бар сүзләреңне тыңлап торам икән ич мин. Ярый, карчык, китим әле мин машинам янына кереп…

Наилә. Ярый, бар, бар. (Хәсән кереп китә.) Һе, юк-бар сүз имеш! Сиңа машинадан башка бар да юк-бар инде! Улының кайчан кайтасын да белми бит ул! Инде күптәннән кайтып җитәргә тиеш иде, әле һаман күренми. Әллә шалтыратып чыгыйм микән соң? (Борылып кереп китәм дигәндә, Айрат күренә.)

Айрат. Әни, әни! Мин кайттым!

Наилә. Айрат, улым! (Кочаклашалар.) Исән-сау гына кайтып җиттеңме, балакаем? Сине көтә-көтә зарыгыплар беттем бит инде!

Хәсән күренә.

Хәсән. Әйе, иртә таңнан, әтәч кычкырмас борын, чыгып, сине юлдан күзли башлады ул!

Айрат. Әти!

Хәсән. Исәнме, улым, яхшы гына кайтып җиттеңме? (Койма артында Гөлүсә бу күренешне күзәтеп тора.)

Айрат. Исәнме, әти, әйе, бар да әйбәт, тик бераз юлда ялыктырды.

Хәсән (Наиләгә). Нәрсә карап торасың, күрмисеңмени, улың кайткан, юлдан арыган. Бар, чәй куй, өстәл әзерлә.

Наилә. Хәзер чәен дә куеп җибәрәм, өстәлен дә әзерлим, сиңа дип әзерләп куйган тәм-томнарымны да чыгарам, әйдә, улым, әйдә!

Хәсән. Керик, улым, әйдә. (Керергә борылалар. Айратның арттан кереп баруын күреп, Гөлүсә әкрен генә сызгыра, Айрат акрыная, Гөлүсә янә сызгыра, Айрат, туктап, як-ягына карана, ул икенче якка караган арада, Гөлүсә, йөгереп чыгып, читкә баса.)

Айрат. Гөлүсә! (Йөгереп барып кочакламакчы була, Гөлүсә читкә тайпыла.)

Гөлүсә. Ай! Айрат, син кайттыңмыни?

Айрат. Әйе, Гөлүсәм, кайттым! Сине күрергә дип ашкынып кайттым!

Гөлүсә. Шулай мине күрергә ашкынгач, ике ай буе кайтмый яталармыни ул?!

Айрат. Гафу ит инде, Гөлүсәм! Кайта алмадым бит.

Гөлүсә. Язмадың да, шалтыратмадың да…

Айрат. Күңелемдә булган барлык хисләремне кәгазь битләренә генә сыйдырып булмады шул, Гөлүсәм. Мин, аларны синең күзләреңә карап әйтермен дип, кайту мизгелләрен өзелеп көттем…

Гөлүсә. Тыңлыйм.

Айрат. Нәрсә тыңлыйсың?

Гөлүсә. Синең минем күзләремә карап әйтәсе хисләреңне тыңлыйм.

Айрат. Эх, белсәң иде сине ничекләр сагынганымны, Гөлүсәм! (Күтәреп әйләндерә.)

Гөлүсә. Мин дә сине сагындым!

Музыка.

ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Көзге җылы кич. Читтәрәк яшьләр тавышы, музыка яңгырый. Марат, Лилия һәм Гөлия эскәмиягә менеп утырганнар да көнбагыш чүплиләр.

Лилия. Әнә минеке кая кадәр очты!

Марат. Минекенә җитмәде әле!

Лилия. Хәзер җиткезәбез без аны!

Гөлия. Маратныкыннан уздыра алмыйсың барыбер.

Лилия. Хоп! Ха-ха! Җиткездем бит, хәтта үтеп тә китте! Менә, менә минеке кая кадәр җитте!

Марат. Син мухлевать иттең, кызый, давай яңабаштан.

Лилия. Ха, җиңелүеңне таныйсың килмимени?

Марат. Минем беркайчан да җиңелгәнем юк, Лилиякәй. Мин һәрвакыт үз дигәнемә ирешә торган кеше, белдеңме?

Гөлия. Һәй, син шулай дигән буласың да бит, бар да син дигәнчә түгел шул! Әнә Гөлүсә артыннан күпме йөрдең – барыбер Айраттан аера алмадың бит.

Марат. Бер-берсен шулкадәр каты яраталардыр дип, кем уйлаган соң?!

Лилия. Прям как Ромео һәм Джульетта, Хәлил белән Галиябану!

Марат. Ә син үзең, Гөлия, күпме Айратны үзеңә каратырга йөрдең, булдыра алмадың.

Гөлия. Син ата шайтан аера алмаганны, мин ничек аераем, ди!

Марат. Кызларга барыбер җайлырак ул. Ярый, әле вакыт җитәрлек, мин барыбер үз дигәнемә ирешәчәкмен. Менә мин әйтте диярсең, Гөлүсә минеке булачак!

Лилия. Карарбыз, карарбыз!

Марат. Әйткән сүз – аткан ук, сүземдә тормасам, исемем Марат булмасын!

Гөлия. Карагыз, кара! Пар күгәрченнәр килә!

Марат. Монда сөйләшкәннәрнең берсен дә ишеттермәгез!

Кулга-кул тотынышып, Айрат белән Гөлүсә керә.

Айрат. Сәлам, кызлар, егетләр!

Марат. Сәламегезне алдык, кесәбезгә салдык. Хәлләр ничек, брат? Кайтуың белән! (Сөйләмендә ясалмалылык күренә.)

Айрат. Бар да искиткеч, рәхмәт!

Марат. Искиткечтер инде, шулай булмый. Калада юристлыкка укыйсың, авылда – кадер-почёт, иң чибәр кызыбызның кулларыннан гына җитәкләп йөрисең. Искиткеч инде, искиткеч.

Айрат. Марат, син миңа әле һаман ачу саклыйсыңмыни?

Гөлүсә. Җитте инде, егетләр, әтәчләнмәгез. Әйдә, Айрат, китик.

Марат. Мин сиңа ачу сакламыйм, Айрат. Бер гаепсезгә рәнҗетелгәнемә генә җаным сыкрый минем.

Айрат. Ярый инде, бераз кызып китеп, артыгын әйтеп ташлаганмындыр.

Марат. Менә бит, җирдә бар ул гаделсезлек. Кемгәдер бар да бар, ә кемгәдер берни дә юк.

Айрат. Ашыкма син, әле синең киләчәгең алда. Алла боерса, синең дә тормыш ал да гөл булыр, әйеме, кызлар?

Гөлия (серле генә). Әйе, булыр.

Марат. Шулай дисәң генә инде. Ярый, онытыйк. Ничек соң анда Казан, матурмы?

Айрат. Әйе, матур. Анда бар да бар. Биек зданиеләр, олы урамнар, матур машиналар, яңа дуслар… Тик барыбер нидер җитми кебек, авыл сагындыра, туган туфрак барыбер үзенә тарта. Ни дисәң дә, шушында туып, бергә сезнең белән уйнап үскән бала бит мин. Тагын әле сөйгәнемнең алсу йөзе, назлы карашлары да сагындыра… Мин сөйлим дә сөйлим, ә сезнең үзегезнең хәлләрегез ничек соң?

Лилия. Ничек булсын инде, менә шушы тәбәнәк өйләр, әз-мәз «Москвич» һәм «Жигули»лар күренгән тар урамнарда иске дусларыбыз белән туган кара туфракны сөреп йөрибез инде шунда.

Айрат. Алай димә, Лилия, менә үзең читкә киткәч күрерсең, барыбер үз торган җирең сагындыра ул, бик сагындыра.

Гөлия. Моннан чыгып китә алсам, мәңге кире кайтмас идем!

Марат. И-и, хәзер генә шулай дигән буласың, иң беренче син әйләнеп кайтырсың әле. (Көлешәләр.)

Гөлия. Озакка кайттыңмы соң, Айрат?

Айрат. Юк, озакка түгел, бәйрәм ялына гына кайттым. Якшәмбе китәм.

Лилия. Күпме араны шушы өч кенә көн өчен кайттыңмы?

Гөлүсә. Бәйрәмдә дә кайтмагач, кайчан кайтсын ди ул тагын?

Гөлия. Анысы да дөрес. Ярый, кызлар-егетләр, әйдәгез, дискотекага биергә киттекме?

Лилия. Чынлап та, нишләп утырабыз соң без монда, әйдәгез, кешеләр янына күңел ачарга!

 

Марат. Киттек, Ромео! (Айратны җилкәсеннән кага.)

Айрат. Әйдә, Гөлүсә.

Гөлүсә. Тукта, Айрат, сиңа әйтәсе килгән сүзем бар. Сез барыгыз, бара торыгыз, бераздан куып җитәрбез.

Лилия. Түземсезләнеп көтеп калабыз! (Көлешә-көлешә китәләр.)

Тынлык урнаша.

Айрат. Нәрсә булды, Гөлүсә?

Гөлүсә. Сиңа бернәрсә дә сәер тоелмыймы?

Айрат. Юк. Нигә? Ә нәрсә сәер булырга тиеш?

Гөлүсә. Белмим. Әллә нигә күңелем шомлана. Тавышларында ясалмалык сизмәдеңмени? Безгә каршы тагы нидер уйлыйлар, ахры, алар.

Айрат. Кешене тавышыннан гына чыгып гаепләмиләр, кояшым. Икейөзле булсалар да, алар – безнең авылдашлар, бергә үскән дуслар.

Гөлүсә. Шулаен шулай да…

Айрат. Борчылма, кояшым, мин сине беркайчан да читләрдән рәнҗеттермәм.

Гөлүсә. Тик шулай да мин нәрсәдәндер куркам. Син китәрсең дә югалырсың төсле.

Айрат. Югалмам. Югалсам да, бары тик синең белән генә, Гөлүсәм.

Гөлүсә. Ышанасы килә…

Айрат. Ә син ышан, Гөлүсәм! Бөтен Җир шарында да синең белән мине аерырлык көч әле юк.

Гөлүсә. Айрат, син әле шигырьләр язасыңмы?

Айрат. Әлбәттә, язам! Сез мине, калага киткәч, үзгәреп кайткан дип уйлыйсыз, ахры. Юк! Мин үзгәрмәдем, мин әле һаман да шул ук хыялый малай.

Гөлүсә. Гафу ит, сине үпкәләтәсем килмәгән иде.

Айрат. Нәрсә сөйлисең син, нинди гафу? Якын кешеңә беркайчан да үпкәләмиләр. Арабызда бары тик ышаныч кына булырга тиеш.

Гөлүсә. Соңгы шигыреңне укы әле.

Айрат (шаяра башлап). Укыйм микән?

Гөлүсә. Ярый инде, ялындырма. Минем сине тыңлыйсым килә!

Айрат. Ярый соң, әйдә, укыйм.

 
Төшләремә, ак фәрештә булып,
Канатларың җилпеп керәсең,
Күз карашың белән назлыйсың да
Үзәгемне шундук өзәсең.
Күк йөзенә талпынып, син
Ак болытлар белән уйныйсың.
Тирбәлеп ай нурларында,
Әле дә микән мине уйлыйсың?
 

(Гөлүсәгә төртеп куя.)

Гөлүсә. Сине уйламый кемне уйлыйм, ди, мин тагы? (Кочаклап ала.)

Айрат.

 
Мин һаман да, сине сагынганда,
Фәрештәмне күрәм төшемдә.
Бәхетлемен синең янда гына,
Рәхмәт сиңа барсы өчен дә!
 

Йә, ничек?

Гөлүсә. Матур! Бик матур!

Айрат. Матур булмый ни, аның бит язучысы да матур!

Гөлүсә. Мактанчык!

Айрат. Мактанырлык җирем бар! Шулай булгач, азрак мактанып алсам да буладыр ул.

Гөлүсә көлә.

Айрат. Син шундый ягымлы итеп елмаясың, сиңа бик тә килешә.

Гөлүсә. Оялтма мине.

Айрат. Син шундый чибәр ки, хәтта күктәге айны да көнләштерәсең. Ә табигать синең баскан юлларыңны алтын яфраклар белән күмә…

Гөлүсә. Син шундый матур итеп сөйлисең, шагыйрь була алыр идең.

Айрат. Матур сөйләүчеләр бик күп бит ул, барысы да шагыйрь булса, дөньяда кызык бетәчәк.

Гөлүсә. Син барыбер бик талантлы, моны барысы да белә, кире кагып торма.

Айрат. Бу сүзләрең өчен рәхмәт, күз нурым.

Гөлүсә. Кара, кара! Йолдыз атылды!

Айрат. Тизрәк теләк телә! Йә, йолдыздан ни теләдең?

Гөлүсә. Әйтмим, әйтсәм чынга ашмаячак!

Айрат. Юләркәем, бар күңелдән теләнгән теләкләр һәрвакыт чынга аша ул. Әйт инде!

Гөлүсә. Ярый, әйтәм. Күпме еллар үтсә дә, хәтта икенче гомеребездә дә бары тик синең белән бергә булуыбызны теләдем мин.

Айрат. Без гел бергә булачакбыз! Бүген күктә йолдызлар бигрәк күп, якты җемелдиләр, әйеме?

Гөлүсә. Бигрәк тә әнә тегесе.

Айрат. Ул безнең йолдызыбыз булыр.

Гөлүсә. Ул беркайчан да сүнмәс, төннән-төн яктырыр гына. Шулай бит?

Айрат. Әйдә, болай сөйләшеп куябыз. Бер-беребездән еракта булганда, кичләрен шушы йолдызга карарбыз, безнең карашлар һәм хыяллар бергә очрашырлар, уйларыбыз кавышыр. Син ризамы?

Гөлүсә. Әлбәттә, риза! Мин сине һәр кичне шушы йолдыз янында көтәрмен.

Айрат. Мин килермен…

Музыка яңгырый, ут сүнә.

ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Айратларның өй эче. Наилә радиога кушылып җырлап, чәй әзерләп йөри.

Наилә.

 
Эх, өчпочмаклы өстәлләрне
Түгәрәк итик әле.
Көч-хәл барда, гомер барда
Гөрләшеп яшик әле,
Гөрләшеп яшик әле!
 

Диләрә. Әни, әни, карале! Кара инде! Абый яңа шигырь язган!

Наилә. Урынына куй, кызым, абыең ачуланыр үзеңне.

Диләрә. Э-эй. (Кереп китә башлый.)

Наилә. Тукта әле. (Кызыксынып.) Нәрсә турында язган.

Диләрә (сөенеп). Нәрсә турында түгел, кем турында диген!

Наилә. Кем турында?

Диләрә. Гөлүсә апа турында.

Наилә. Кая, бирегәрәк кил, укыйк әле.

Диләрә. Ярамый!

Наилә. Нигә?

Диләрә. Үзең әйттең ич, абыең ачуланыр дип.

Наилә. Әйдә, ул йоклаган арада укып чыгабыз, кил утыр монда. Укы, әйдә.

Диләрә. Эһем-эһем! «Гөлүсәмә» дип атала.

 
Юлларыма бүген син очрадың,
Күзләремә назлап карадың.
Елмаюың белән генә бит син
Фикерләрем төптән чуалттың.
Назлы караш, сүзсез елмаюлар –
Гүя фәрештәнең син үзе.
Синең янда көнем мизгел сыман,
Сизелмәстән ничек тиз үтте.
Хыял дөньясында адаштым күк.
Синең күзләр… зәңгәр күзләр…
Гүзәллегең синең аңлатырга
Җитмәс төсле җирдә сүзләр.
 

Наилә. И-и, бигрәкләр дә матур язган инде, кайлардан гына уйлап чыгара торгандыр бәбекәем.

Диләрә. Мәхәббәт яздырта, әни, мәхәббәт! Кара, кара, тагы берәү бар.

 
Йолдыз тулы күк йөзендә
Салмак кына ай йөзә.
Гөлүсәм диеп, көн дә
Минем йөрәк өзелә.
 

Айрат. Кызый! Син тагын минем блокнотны алдыңмы?!

Диләрә (блокнотны әнисенә тоттырып). Юк, юк! Мин түгел! Әни алган аны! Әни! Әнә кулында, мин кырыйдан гына карап тордым.

Наилә. Әйе, улым, ачуланма инде, мин алган идем аны. Шигырьләрең укып карыйсым гына килгән иде.

Айрат. Әни, син дә шушы шайтанны яклап торасыңмы! Ничә тапкыр минем әйберләргә тимә дияргә була сиңа, аңлыйсыңмы син моны берәр кайчан?

Гөлүсә керә.

Диләрә. Килен керә, килен!

Айрат. А-ну тай моннан! (Куышып кереп китәләр.)

Гөлүсә. Нишләп иртә таңнан шаулыйсыз? Исәнме, Наилә апа, хәлләрегез ничек?

Наилә. Саумы, кызым. Юк, шауламыйбыз, шаярабыз гына.

Гөлүсә. Наилә апа, мин йомыш белән кергән идем. Әнинең хәле тагы авырайды. Дарулары беткән, мин тиз генә район аптекасына барып кайтам, син аңа күз-колак булып тор инде, яме.

Наилә. Ярый, кызым. Туктале, миндә йөрәк авыртуын бетерүче дару бар иде бугай. Син кайтып җиткәнче, шуны эчертә торыйм мин.

Гөлүсә. Яхшы булыр иде. Ярар, мин йөгердем, син онытма инде, Наилә апа, яме? (Тиз-тиз атлап чыгып китә.)

Наилә. Онытмыйм, кызым, онытмыйм. Даруымны гына алам да хәзер үк кереп җитәм. Мескенкәем, ире үлгәннән бирле, чиргә сабышты бит, җаным. Диләрә! Кызым! Шкафтан дарулар төенчеген генә алып бир әле, зинһар өчен!

Диләрә. Хәзер, әни! (Алып чыга.) Әни, Айрат минем чәчемнән тартты!

Айрат. Зарланма! Шул кирәк сиңа, бер әйткәнне аңламагач!

Наилә. Булды, булды! Талашмагыз! Мин Галияләргә керәм, кинәт кенә авырып киткән, Гөлүсә районнан кайтканчы, шунда булам. Өстәл әзерләдем. Ашап эчегез дә җыештырып куегыз, ярыймы?

Диләрә. Ярар, әни!

Диләрә белән Айрат берүзләре кала.

Диләрә (бераз тын торганнан соң). Абый. Абый, дим! Ишетмисеңме әллә син?

Айрат. Нәрсә?

Диләрә. Син мине шигырь язарга өйрәтә аласыңмы?

Айрат. Тәртибеңә карап.

Диләрә. Өйрәтсәң, тәртибем «алты»лы булыр!

Айрат. Юк инде, башта «алты»лы булсын, аннан өйрәтермен.

Диләрә. Ну, абый!

Айрат. Өйрәтәм инде, өйрәтәм, тик шыңшыма гына.

Диләрә. Димәк, килештек?! Бир бишне!

Айрат (елмаеп). Ун булсын!

Хәсән. О-о, ни күрәм мин, эт белән мәче кул кысыша! Кояш бүген көнбатыштан чыкмагандыр бит?

Диләрә. Юк, әти. Без бергә шигырь язмакчы булабыз.

Хәсән. Диләрә, кызым, әллә абыеңны шигырь язарга өйрәтәсең?

Айрат. Киресенчә, мин аны.

Хәсән. Абау, улым, син шигырь дә яза беләсеңмени? Кайчаннан бирле язасың соң?

Айрат. Кечкенәдән үк инде, әти.

Хәсән. Ничек кечкенәдән? Ә мин нишләп моны белмим?

Диләрә. Беренчедән, хисләрне сөйләмиләр, кәгазь битләренә генә төшерәләр. Икенчедән, син бит поэзия белән кызыксынмыйсың.

Хәсән. Нишләп кызыксынмаска, яшь чакларда мин, шигырьләр язып, кызларның күңелен яулыйдыр идем.

Айрат. Чынлапмы?

Хәсән. Олы башым белән алдашып тормасмын инде. Әниең көн саен яңа шигырь сөйләттерә торган иде! (Көлешәләр.) Әниегез кайда соң әле?

Диләрә. Галия апа авырып киткән, шунда кереп китте.

Хәсән. Алай икән. Ярый, алайса, шушылай тату гына утырыгыз, яме. Ә мин эшләремне карыйм. (Чыгып китә.)

Диләрә. Менә сиңа мә! Әти – шагыйрь!

Айрат. Ышанасы да килми, юри генә әйткәндер әле!

Диләрә. Әни кайткач, үзеннән сорарбыз, ул алдамас.

Айрат. Әйдә, сеңлем, яза башлыйбыз. Бәлки, син миннән дә матуррак яза башларсың.

Диләрә. Бик мөмкин, абый, бик мөмкин!

Музыка.

Пәрдә.

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

Больница палатасы. Ятакта Галия каты авырып ята. Янында Наилә кулъяулык белән күз яшьләрен сөртеп утыра.

Наилә. Алай димә, дустым, менә күрерсең, савыгып та китәрсең.

Галия. Юк инде, булмас шул, ахирәткәем… аякларым йөрми, күзләрем дә юньләп күрми башлады. Ятактан инде ике айлап тора алмыйм. Үз-үземне инде бер аягым белән теге дөньяда итеп хис итәм.

Наилә. Алай димә, җаным. Кызың ялгызы кала ич. Аны уйла инде, ичмасам, әле чәчәктәй чагы бит аның. Синсез нишләр ул! Синнән башка беркеме дә юк бит аның!

Галия. Наилә, сүз бир, әгәр берәр хәл була калса, Гөлүсәмне калдырмам дип.

Наилә. Сүз бирәм! Мин аны болай да үз кызым кебек күрәм бит! Тик син төшенкелеккә бирелмә, зинһар өчен.

Галия. Мин инде тылсымга ышанмыйм. Үземне алдалап ни файда соң?

Наилә. Тик барыбер…

Галия. Барыбер Ходай язганча булыр. Айраттан хәбәр бармы соң?

Наилә. Юк. Соңгы киткәнендә беренче һәм соңгы тапкыр шалтыратты. Шуннан соң югалды. Хәсән калага барып кайткан иде, торагыннан түләмәгән өчен чыгарып җибәргәннәр. Уку йортында инде күптән күренмәде диделәр ди, югыйсә акча да биреп җибәргән идек. Нәрсә уйларга да белмим хәзер…

Галия. Бәла аяк астында яткан икән. Ничек күңелле яши идек бит, әйеме. Барысы да безнең бәхеттән көнләшәләр иде, ә хәзер…

Наилә. Авыр миңа, Галиякәй, авыр! Ни эш кылырга да белмим. Тормышның кара дулкыны җитте бугай…

Галия. Ә Гөлүсә нәрсә эшли?

Наилә. Елый…

Галия. Балакаем… Ул әле бар да яхшы буласына өметләнә. Күзләрендәге яшьләрен күрсәтмәскә тырыша. Сабыем, беренче тапкыр, кулларыма алып, күкрәгемә кысканда, бәхетем ташкыны ярларына сыймаган иде. Ә инде тәүге тапкыр «әни, әти» дип әйткәнендә, әткәсе белән ничек сөенгәнебезне күрсәң иде. Ләкин әтисе дә бәбкәсенең ничек үсүен күрә алмады шул. Ә хәзер әнә мин… (Елый.) Укып бетереп, тормышка аяк басуларын да күрү насыйп булмаячак, ахры…