bepul

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Matn
0
Izohlar
O`qilgan deb belgilash
Shrift:Aa dan kamroqАа dan ortiq
2

Икенче көнне мәдрәсәдән кайткач, Габдулланың ашавы – ашау, эчүе эчү булмады: ул школага барырга ашыкты.

– Габдулла, яманнан ярты кабым калдырма, ашап бетер! – диде аңа Газизә апасы. – Шкулга барырга әле сәгатьтән артык вакытың бар, кая ашыгасың?

– Ие, анда урынсыз калсаң, – диде Габдулла, – хәлфә «урыны юк» диер дә кире кайтарып җибәрер.

– Җибәрмәс бер дә! Җизнәң сөйләшеп кайтты инде, – диде дәү апасы.

Ниһаять, һәммәсе, берьюлы дога кылып, табыннан кузгалдылар. Габдулла үзенең киндер букчасына ташланды. Аның эченә Коръән, «Мөхәммәдия» кебек зур-зур китаплар тыгызлап тутырылган иде. Ул аларны бушатты да алар урынына алдан әзерләп куелган ике яңа дәфтәрне салды. Зур китапларны тыгызлап төяп йөрергә өйрәнгән Габдулла өчен букча бик ябык күренде. Шуңа күрә ул, өйдәгеләргә сиздерми генә, дәфтәрләре янына бу өйгә каяндыр килеп кергән бердәнбер русча китапны да салып куйды. «Казачий гаскәрдә балык тоту кагыйдәләре» дигән инструкцияләр җыентыгы иде бу. Габдулла ничәмә тапкыр аны актарып караганы бар һәм хәтта эрерәк итеп язылган кайбер сүзләрне аера да башлаган иде инде.

Ниһаять, ул Галекәй белән школага чыгып китте.

* * *

«Мәдрәсә янындагы рус классы» дип атала иде бу школа. Алты ел инде ул, үз йорты булмаганга, бер җирдән икенче җиргә, әле мәдрәсәгә, әле рус мәктәпләренең буш бүлмәләренә күчеп йөрде. Быел гына аңа Госмановлар йортыннан ярты квартал җирдә Петропавловский урамыннан ике катлы таш йорт бирделәр. Кырыкка якын укучысы бар иде бу классның, һәм алар, белемнәренә карап, өч бүлеккә бүленгән иде.

Габдулла Галекәй белән школаның класс урнашкан өске катына менеп китте. Алар кергәндә, өске катның биек түшәмле зур һәм якты бүлмәсе озын парталарга утырышкан балалар тавышы белән гөж килеп тора иде. Габдулла яңа эшләнгән мондый озын һәм биек парталарны үз мәдрәсәләре белән янәшә Нури хәлфә мәктәбендә күргәне бар иде инде. Шуңа күрә алар аны артык гаҗәпләндермәделәр. Ул Галекәй белән иң арткы парталарның берсенә барып утырды.

Ул арада зур иске киез итек кигән озын гына малай, торып, кара такта янына килде дә, акбурны алып, ниндидер цифрлар сызды һәм, учительчә кыланып булса кирәк, малайларга әйләнеп, рус сүзләре белән нидер сорады. Бер малай, партадан торып, шулай ук шаяртып, русча ниндидер сүз кычкырды. Тагын берничә партадан берничә сүз кычкырдылар. Андый сүзләрне Габдулланың ишеткәне юк иде әле, шуңа күрә ул, һәр сүзгә гаҗәпләнгән сыман, һәрбер тавыш килгән якка борылгалап, күзләрен йөгерткәләп утырды. Аның һәм шулай ук Галекәйнең дәшми утырганын күреп, яннарындагылар аларга русча сораулар яудыра башладылар һәм сүз саен:

– Понимаешь? – дип сорадылар.

Берсе букчасыннан калын гына русча китап тартып чыгарды да, аны актаргалап, Габдуллага:

– Синең мондый китабың бармы? – дип сорау бирде.

Габдулланың сер бирәсе килмәде:

– Бар, – диде ул, ләкин сак булды, китабын чыгарып күрсәтмәде.

Малайларның русча белү өстенлеге Габдуллада кызыгу, көнләү тойгылары белән бергә кимсенү тойгысы да тудырды. Дүрт ел мәдрәсә укуын үткән малай бит ул, алай дигәч тә! Нигә ул хәзер үз яшендәге малайларның күп нәрсә белүләре алдында каушап, аптырап калды соң? Аның исенә Кушлавыч мәктәбендәге бер вакыйга килеп төште. Бервакыт мәктәпкә уку-язудан хәбәрсез бер сала кешесе хат яздырырга дип килеп керде. Шәкертләр, аны урап алып, үзләренең сабакларыннан нәрсәдер укырга, гарәпчәләп ниләрдер сорарга керештеләр һәм, мужикка сиздерми генә, бер-берсенә карап күз кысыштылар, янәсе: нәрсә әйтер икән?

– Әлхат нисфылмөләкатьме, әллә болай гына сәлам хатымы? – дип сорады берсе.

– Тәммәт тәмам, дип язаргамы, әллә тәмләп кабам, дип куяргамы? – диде икенчесе.

– Зәгъфран кара белән язаргамы, әллә көмеш кара белән дә ярыймы? – диде өченчесе.

Гомеренә мондый сүзләр ишетмәгән сала кешесе аптырап калды һәм нәрсә әйтергә белми торды-торды да:

– Шәкертләр, мин алай эчкә керә алмыйм инде, үзегез белеп нәрсә булса да языгыз шунда, – диде.

Аннан соң шәкертләр ай буе шул кеше булып кыландылар, аның китап сүзен аңламыйча, күзләрен әйләндергәләп, борынын җиңе белән кашып торуын күрсәтә-күрсәтә көлештеләр. Габдулла менә хәзер үзе шул хәлдә түгелмени?

Дүрт ел мәдрәсәдә укып, мин күпне беләм инде, дип йөргән Габдулланың горурлыгына китереп сукты бу. Торып: «Менә мин дә сездән кайтыш түгел!» – дип, үзең белгән гарәпчә, фарсыча сүзләрне боларга әйтеп кара, кычкырып көләчәкләр генә!

3

Ул ара булмады, учитель керә, дип хәбәр иттеләр. Габдулла тагын куркуга төште. Хәлфә керер дә Габдулладан ул белмәгән берәр нәрсә сорар. Җитмәсә, тагын русчалатып. Ни дип җавап бирер ул? Әллә… әллә, хәлфә кергәнче, тиз генә чыгып таяргамы?

Юк, булмады. Ишек ачылды, һәм класска Әхмәтша хәлфә килеп керде. Уртача буйлы, киң җилкәле, кыска гына чал сакал, чал мыеклы, өстенә җиз төймәле постау тужурка кигән шактый таза кеше иде бу. Калын гына имән таякка таянган хәлдә аксабрак килеп керде ул. Шәкертләр дөр килеп аягүрә бастылар. Хәлфә аларга, солдатларын барлап караган командир сыман, ашыкмый гына карап чыкты да, аларның кайсынадыр күзе төшеп:

– Ә син нәрсә туксан яшьлек карт кебек бөкрәеп торасың? Муеныңа ике потлы гер тактылармы әллә? – дип кычкырды һәм таягы белән җиргә сугып куйды.

Аның коры һәм каты тавышын Габдулла үзенә кычкырылган боерык шикелле итеп кабул итте һәм, басып торган җиреннән сыны белән катып, тын алырга кыймый торды. Шул ук вакыт аның башында: «Ай-һай, бу хәлфәдән уку тәмле булыр төсле күренми», – дигән уй чагылып үтте.

– Утырыгыз! – диде хәлфә, команда биргән сыман.

Балалар, һәммәсе бер хәрәкәт белән диярлек, урыннарына утырдылар һәм кулларын партага куйдылар.

Габдулла, башын бормый гына, күз кырые белән балаларны күзәтте һәм алар ни эшләсә, төгәл итеп шуны эшләргә тырышты. «Инде хәлфә миннән берәр сүз генә сорамаса ярар иде», – дип, тын алырга базмый утырды, хәлфәнең ачулы мәһабәтеннән бөтенләй каушап, басылып калган иде ул.

Әхмәтша хәлфә, өстәл янына утырып, аның өстендәге зур кенәгәне ачты һәм үткән елларда укыган шәкертләрнең исем, фамилияләрен кычкырырга тотынды. Балаларның исеме кычкырылганы берсе шунда ук сикереп торды һәм, тавышын күтәрә биреп:

– Здесь! – дип җавап кайтарды.

Бәхеткә каршы, Габдулла бу сүзне белә иде һәм, чират аңа килеп җитү белән үк, ул аны кычкырырга әзер торды, үзе эченнән генә һаман кабатлады:

– Здесь, здесь, здесь…

Хәлфә һәрбер «здесь» тән соң алдындагы кенәгәгә ниндидер тамга куя барды. Исеме кычкырылып та, үзе биредә булмаган малайлар да булды. Алар турында хәлфә русчалатып нидер сорашты («Ул кайда, ник килмәгән?» – диде бугай) һәм тагын кенәгәгә нидер билгеләп куйды.

Исемнәр саналып бетте, ләкин Габдулла да, Галекәй дә үз исемнәрен ишетмәделәр. Алар, гаҗәпсенеп, бер-берсенә караштылар. Шунда хәлфә саф татар телендә:

– Укырга беренче тапкыр килүчеләр, кулларыгызны күтәрегез! – диде.

Габдулла белән Галекәйне яннарында утыручы иптәшләре быжгыта башладылар:

– Күтәрегез! Күтәрегез!

Унлап бала, шулар эчендә Габдулла белән Галекәй дә, кулларын күтәрделәр. Хәлфә берәм-берәм аларның исемнәрен, фамилияләрен сорады һәм аларны кенәгәгә терки барды.

Чират Габдуллага килеп җитте.

– Исемең, фамилияң кем?

Габдулла үзенең исемен әйтте.

Хәлфә, кенәгәдән каләмен алмыйча һәм күзләрен күтәрмичә генә:

– Ә фамилияң? – дип сорады.

Габдулла ни әйтергә белми аптырап калды. Бер җирдә һәм беркайчан аңа мондый сорауның бирелгәне юк, һәм ул фамилия дигән нәрсәне белми иде.

– Атаңның исеме кем? – диде, ниһаять, тавышын күтәребрәк хәлфә һәм, күзләрен кенәгәдән алып, Габдуллага текәде.

Малайлар шыпырт кына көлешә һәм качынып кына маңгай аша Габдулланы күзәтә башладылар.

Габдулла каушап калды.

Ие, Габдулланың атасы – Мөхәммәтгариф. Ул аны бик яхшы белә. Габдулланың аңында да ниндидер якты исем булып яши. Ләкин ул исем генә. Габдулла аны, күпме генә тырышса да, гәүдәләндереп күз алдына китерә алмый. Ул аңа бервакытта да «Әти!» дип дәшмәгән һәм әтисе аңа «Әү, улым?» дип җавап кайтармаган. «Әти!» дип дәшкәнгә «Әү, улым?» дип җавап кайтарган һәм шулвакыт күз читләреннән чигәсенә таба ягымлы гына җыерчыклар таратып елмайган кешене ул белә: Кырлай Сәгъдие. Аннан элегрәк Яңа бистәдәге әтисе читекче Мөхәммәтвәли… Алар бар да әйбәтләр, изге күңеллеләр, берсенең исемен әйтсәң, икенчесенең хәтере калыр төсле.

Ләкин терәлеп торып булмый бит! Габдулла хәлфәнең соравына ничек кенә булса да җавап бирергә тиеш тапты һәм чын күңеленнән:

– Өчесенең дә исемеме? – дип сорады.

Моңарчы көлүләрен хәлфәдән яшерергә тырышып утырган бөтен класс инде түзеп кала алмады, берьюлы «гөж» килеп көлеп җибәрде. Габдулла үзенең гаять беркатлы сорау ычкындырып ташлавын сизеп алды һәм каядыр төпсез коега төшеп киткән сыман булды. Ул хәзер хәлфәнең баягы малайга кычкырган шикелле коры һәм каты тавыш белән кычкырачагына шиге калмаган иде. Ләкин хәлфә кычкырмады, тик акрын гына:

– Бар, кайтып, фамилияңне белеп кил! – диде.

Габдулла, букчасын күтәреп, класстан чыгып китте. Аның артыннан ничәмә күз – нинди мыскыл белән карый торган күзләр бит әле – аның аркасын бораулаган, тишкәләгән сыман тоелды. Ул букчасын кысып тотты. Аның эчендәге өр-яңа ике дәфтәр белән «Казачий гаскәрдә балык тоту кагыйдәләре» школага килгән чакта нинди кирәкле, нинди әһәмиятле әйберләр булса, хәзер алар шулкадәр кирәксез һәм Габдулладан ерак әйберләр булып калдылар.

Ул өйгә кайтып керде һәм «Нигә иртә кайттың?» дип сорауга каршы бер сүз дә әйтә алмый, иң ачы күз яше белән елап җибәрде.

Икенче көнне ул, школага барасы килмичә, хәлфәгә һәм малайларга күренергә оялып, класска бик зур авырлык белән барып керде.

– Йә, белеп килдеңме әтиеңнең исемен? – дип сорады аңардан Әхмәтша учитель.

– Мөхәммәтгариф… – дип, Габдулла гаепле генә кызарып, аннан да битәр вөҗданы белән борчылып җавап бирде.

 

«Габдулла Мөхәммәтгарифов» дип язып куйды учитель зур кенәгәгә һәм шуның турына бер читкә кургаш каләм белән «Ятим, Госмановларда» дип искәрмә ясады.

4

Бер ай чамасы Габдулла школага авырлык белән йөрде. Икенче һәм өченче ел укучы иптәшләре русчаны шытырдатып укый, шытырдатып яза белүләре, учительнең русчалатып сораган сорауларына рус телендә тоткарсыз җавап бирүләре аны, бер яктан, сокландырды, икенче яктан, кайгыга батырды. Дөрес, ул инде эре хәрефләр белән язылган әлифбаны шактый иркен укый, ләкин учительнең һәм иптәшләренең русча дәшүләренә рус теле белән җавап бирә алмый, укылган җөмләнең сүзләрен бергә оештырып, алардан бер мәгънә чыгарырга көче җитми иде. Бу аны бик-бик ачындырды. Учителе белән русча сөйләшә башлап, җөмләләрне оештыра башлагач та әле, ул рус грамматикасындагы родларны берьюлы үзләштерә алмый азап чикте. «Корова пошол» яки «Большой лошадь» дип әйтү аның өчен бик табигый иде әле.

Бу родлар мәсьәләсе хәтта шәһәрдә үскән Галекәйгә дә ансат булмады. Ул, Габдулла белән бәхәскә кереп:

– Ты сама ничего не знаешь! – ди торган иде.

Ә аңа каршы Габдулла:

– «Ты сама» говоришь. Надо говорить: «Ты сам». Я ведь не дочь твоё… – дип, үзе шунда ук бер ялгыш ясап ташлый торган иде.

* * *

Язга таба ул белем ягыннан Галекәйне дә, быел гына укырга кергән иптәшләрен дә узып китте. Моңа аның зирәклеге һәм тырышлыгы нык ярдәм итте. Бервакыт ул дәрес тыңлатырга аягына баскач, учительдән:

– Карап укыйммы, яттанмы? – дип сорады.

– Белсәң, яттан укып кара, – диде кызыксыныбрак учитель.

Габдулла Ушинский дәреслегендәге шигырьне тотлыгусыз яттан укып алып китте:

 
Дети, в школу собирайтесь, –
Петушок пропел давно!
Попроворней одевайтесь, –
Смотрит солнышко в окно…
 

Мактауга бик саран Әхмәтша учитель, Габдулла сөйләп бетергәч, «молодец» дип куйды, һәм бу бөтен классны Габдуллага борылып карарга мәҗбүр итте. Габдулла бурлат кебек кып-кызыл булып янып китте. Нигә дисәң, мактауны ишетү һәм бөтен сыйныфны үзеңә карату, рәхәт булу белән бергә, әллә ничек кыен да иде.

– Дәрестән соң миңа керерсең, – диде учитель аңа, русчалатып.

Габдулла учительнең чакыруына кызыксыну катыш каударланып куйды: «Нәрсәгә икән?»

Дәресләр беткәч, ул, учитель кушуы буенча, аның өенә керде. Учительнең квартирасы мәктәпнең түбән катында булып, ишеге баскычтан төшү белән үк сул якта иде.

– Әйдә, уз, Мөхәммәтгарифов! – дип дәште эчтән Әхмәтша учитель. Ул стена эченә кертеп ясалган кечкенә шкаф янына килде һәм, аның пыяла капкачын ачып, андагы күп кенә эреле-ваклы китапларны актаргалый башлады. Бераздан соң ул тышына буяулы рәсемнәр төшерелгән юка гына бер китапны алып, Габдуллага тоттырды.

– Менә, – диде ул, – бу – русның зур шагыйре Александр Сергеевич Пушкин язган китап. Бу да бая син укыган әтәч турында, тик бусы инде простой әтәч түгел, ә алтын әтәч…

Әйтерсең учитель китап тоттырмады, ә канат тагып җибәрде аңар! Ул очынып өенә кайтып җиткәнен сизми дә калды…

* * *

Габдулланың үз гомерендә беренче тапкыр укып чыккан, укып кына түгел, төшенеп укып чыккан русча китабы шушы булды. Ул аны бер генә тапкыр түгел, кат-кат укыды, укыган саен, китап аңа үзенең яңа яклары белән ачыла барды.

– Габдулла акыллым, май бетереп утырма, – Гайниямал аңа кич саен диярлек юкка гына дәште.

Габдулла аңа:

– Хәзер, Гайниямал апа, менә әз генә калды, – дип ятарга вәгъдә итте һәм шундук китап эченә кереп китте дә тагын бөтен дөньясын онытты.

Заманнар үтәр. Галиәсгар байның подвалында яшәгән ятим малай егет булыр, үзе китаплар яза башлар. Шунда ул әтәчнең уяну чорларында никадәр мәгънәви ишарә – символ булып хезмәт итүен, күп кенә халыкларның әдәбият тарихында әтәч, таң иртәсе, кояшның беренче нурлары халыкның йокыдан уянуын күрсәтә торган сурәтләү чаралары икәнен аңлар. Үзенең иҗат биографиясен ул Кольцовтан файдаланып язган «Ник йоклыйсың, мужик?» дигән шигыре белән башлар, үзенең йокыдагы мужикларын таң әтәче сыман үзе уятырга керешер, халык белән бергә:

 
Таң әтәче кычкырадыр,
Әллә таң ата микән? –
 

дип җырлар. Ниһаять, менә шушы Пушкин «Алтын әтәч» енең тавышын татар дөньясында татар телендә яңгыратыр!..

Ләкин бүген ул аларның бөтенесеннән хәбәрсез көе шушы китап белән йотылып, онытылып утырды.

Аннан соң ул, бу әкиятне үз тормышына яраштырып, Газизә апасы белән сүз уйнатты:

– Апа, син бит Шемахан шаһбикәсе, син шуны беләсеңме? Ә безнең җизни ул Додон хан. Без менә Галекәй белән икәү киләбез дә, ике шаһзадә булып, синең өчен сугышабыз!

– Кит әле, Габдулла, тозсыз! Юкны сөйләп утырма! – дип көлде Газизә апасы.

– Нигә, нигә? Синең Шемахан шаһбикәсеннән кай җирең ким? – дип, Габдулла һаман үз сүзендә торды.

– Ул бит чибәр булган, тиле! Ә мин… – дип, йомшак кына карулашты апасы һәм үзе дә әкият йогынтысына бирелеп, хыялга чумып китә язды. Ләкин ул шунда ук айнып өлгерде һәм: – Кит әле, әллә кемнәргә охшатып утырма, бар ят, иртәгә сабакка торасың бар, – диде.

5

Юк, Газизә ямьсез түгел иде. Зур кара күзле, кара кашлы, калку гына килешле борынлы, буйга төз булып үсеп җиткән кыз иде инде ул.

Үзе өйдә юкта хатыннар – дәү апа, Зөһрә белән Фатыйма апалар – аның турында ачыктан-ачык сөйләшкәнне Габдулла ишетеп торды:

– Газизә буйга җитте инде. Башлы-күзле итәргә вакыт. Хәстәрен күрә башларга кирәк, – диде дәү апа.

– Вакыт инде, вакыт, әллә үзе сайланамы? – диде Фатыйма.

– Сайланмаса да, ни җитте кешегә тотып биреп булмый инде. Ни әйтсәң дә, кияү – безгә кардәш буласы кеше бит!

– Тотарга да бирергә, – диде тупас кына итеп Зөһрә. – Җизнәсе өендә торырга ул инде сабый түгел. Балдыз кешенең, уналтыдан узгач, җизнәсенең өеннән ераграк торуы яхшы…

Һәм Газизәне ярәштеләр.

8

Газизә апасы киткәч, Габдулла бу өйдә тугансыз бер үзе калды, аның өчен ямансу көннәр башланды, һәм ул үзенең бу яңа хәленә бик авыр күнекте.

Элекке өй йомышлары өстенә апасының өй эшләре дә хәзер Габдулла өстенә йөкләнде. Аны йомышка тагын да күбрәк йөгертә башладылар. Кызыл күлмәк киеп, алдына ак алъяпкыч бәйләгән Габдулланы һәрвакыт мичкә өстенә утырып су ташыган, йә ишегалды себереп йөргән, яисә, базарга барып, кәрзин белән нидер алып кайтып килгән хәлдә очратырга мөмкин иде.

Эш Габдулланы артык авырсындырмады. Ул аңа хәтта апасы киткәннән соң туган бушлыкны тутырырга ярдәм итте. Ләкин Габдулла русча китаплар укый башлаган һәм алар аша аның алдында яңа дөнья ачылган чак иде бу. Ул инде Әхмәтша учительнең мәктәп библиотекасындагы китапларын укып бетерә язды. Пушкинның «Алтын әтәч» е артыннан ул аның башка әкиятләрен, Лермонтов, Кольцов шигырьләрен, Крылов мәсәлләрен укыды. Учитель аңа китап җиткерә алмый аптырады. Габдулла күзенә чалынган русча язуларның берсен дә укымый калмады, кибеттән әйбер сатып алып кайткан кәгазь капларны актарды: товар үлчәгәндә авыр тартсын өчен юри калын итеп, китап, газета, журнал битләреннән җыеп ябыштырылган бу кәгазь каплар аның китапсыз калган көннәрендә китап хезмәтен үтәделәр. Шуңа күрә бу ике хәл – йомышка йөгерү һәм китап белән мавыгу – бер-берсенә бик нык комачаулады.

Беркөнне Габдулланы итче Лотфуллага җибәрделәр.

– Кабыргасыннан кистереп дүрт кадак елкы ите алып кайт. Кара аны, ябык ит алып кайтма! – диделәр аңа.

Габдулла алъяпкычының бушый төшкән бавын тартыбрак бәйләде дә кечкенә кәрзинне алып чыгып китте. Лотфулла кибетенә барып җитәр өчен Нугай базарын үтәргә, шәһәр уртасындагы зур урамны аркылы чыгарга кирәк иде. Ә бу тирәдә унике яшьлек малайга тукталмый гына һәм берни белән дә мавыкмый гына үтеп китүләре, ай-һай, кыен: дөнья хәтле кызыклар тулып ята монда! Габдулла мавыгып, тукталып йөрүләрнең нәтиҗәсен бик ачы татып белә, шуңа күрә ул уңга-сулга карамый гына, базар һәм олы урам тавышларына колак салмый гына узып китәргә тырыша.

– Күн! – дип кычкырган тавыш килеп керә аның колагына.

– Иләк! – дип кычкыра аңа каршы икенчесе.

Габдулла белә: базар башында акча чөяләр. Печтек кенә күз төшереп үтәсеме әллә? Юк! Тукталып калырга Габдулла инде җитәрлек дәрәҗәдә олы һәм «борынына ис кергән» егет. Ул акча чөючеләрне җәһәт кенә үтеп китә. Ул хәтта, халык төркеме эчендә кечкенә мәйдан ясап алып, маймыл биетеп торучыны карарга да тукталмый. Дөрес, аның бу тамашаны берничә тапкыр күргәне бар, ләкин ул караган саен аның бер яңа ягын табып рәхәтләнә. Ләкин бу юлы ул аны да узып китә. Ул ара булмый, Михайловский чатыннан, ямьсез, бака тавышлы быргысын кычкырта-кычкырта, самокат килеп чыга да Габдулланың борын төбеннән генә узып китә. Җаек каласы өчен бу – соңгы техника яңалыкларының берсе: бер-бер артлы тагылган ике тәгәрмәч өстендә бер якка да авышмыйча, кеше аяклары белән кечкенә көпчәкне алмаш-тилмәш әйләндергәләп тәгәрәп бара! Габдулла үзе дә сизмәстән тукталып калды, ләкин самокат туктамады, коточкыч тузан куптарып, узып китте.

Габдулла бу тамашадан айный, юлын дәвам иттерә һәм моны шулай ук үзенең мавыкмавына, исе китмәүгә сылтый. Ләкин ул да булмый, чаттагы әйләнмәле витринада коточкыч юан беләкләрен иңбашына хәтле күтәргән бер сурәт аңа чекерәеп карап тора. Дөрес, бу – карчыкларның, чайкап эчәр өчен, мәзиннән зәгъфран карасы белән ясаттырып алган дию сурәтенә охшый. Ләкин аның астына язылганы кызык. Татарча итеп әйткәндә, ул менә болай була:

АНОНС. ҖИРЛЕ ТЕАТР.

ҖОМГА КӨН 23 ИЮЛЬДӘ

Тамашачылар теләве буенча бары бер генә тапкыр.

ГАҖӘП АТТРАКЦИОН

АРТИСТ ТЮТИН

бөгә олы кеше бармагы калынлыгындагы тимерне.

Йота яна торган әйберләрне.

Программадан тыш декламация сөйли һәм җырлый чегән романсларын.

Нинди кызык!

Юк, шулай да Габдулла ашыкты. Укып бетерер-бетермәс ул алга йөгерде. «Калганын кайтышлый укырмын!» – дип, күңеленә беркетеп куйды ул.

Ниһаять, Габдулла Лотфулла кибетенә килеп җитте.

Бу – тактадан корыштырган кибет – ак калай ябылган өстәле белән урамга карап тора иде. Өстәл өстендә сыер һәм сарык итләре эре-эре кисәкләргә чабылып, сортларга аерылып, тезеп куелган. Эчке стеналарда бөтен-бөтен куй түшкәләре, елкы ите, сап-сары май белән капланган сыер түшкәсенең арт саннары эленеп тора. Аның астында ит чаба-чаба кискәләнеп, чокыраеп беткән зур гына агач кискә. Кискә өстенә киң йөзле үткер балта чабылып куелган, ул Габдуллага борынын җиргә терәп, бер аягын өскә күтәреп торган кәмитчене хәтерләтә. Өстәлнең уң ягында асылмалы бизмән һәм эреле-ваклы берничә гер. Бизмән белән янәшә генә бер якта ит төрер өчен әзерләнеп куелган кәгазьләр өеме тора, һәм ул, җилгә тузмасын дип, гер белән бастырып куелган…

Габдулла кибеткә килеп җиткәндә, сабын пичәтендәге кебек кара сакаллы, җете кызыл иренле, таза гәүдәле Лотфулла абзый бер казахка ит үлчәп тора, тегесе бизмән тәлинкәсенә салынган кисәкне яратмый, икенчене, әнә теге чөйдә эленеп торган арт саннан кистереп салдырасы килә, ә Лотфулла абзый һаман үзенекен эшли һәм бизмәнгә салынган итне мактый иде:

– Юләр син, бу бит менә дигән кабырга ите, сөякле дисең, бик кызык кеше икән син, ит сөяксез буламы? Ашка өресе чыга аның. Мондый итне син, агай-эне, базар бетереп эзләсәң дә таба алмыйсың. Хәзер базарга ит бик чамалы керә…

Алар сөйләшкән арада, Габдулла да тик тормады. Гер белән бастырылып куелган әлеге кәгазьләргә күз төшерде. Иң өстәге кәгазьдә ике сурәт тә бар иде. Габдулла, якынрак килеп, җентекләбрәк карады. Рәсемнәрнең берсе бик күп медальләр һәм аксельбантлар таккан калын гына ак мыеклы бер генералның гаскәр парады кабул итеп торуын күрсәтә, икенчесе – бер хатынның кухняда этне кыйнап торуын, шул арада бер якта мәченең, өстәл өстендәге ит кисәген эләктереп, күзләрен эт кыйнаучы хатынга таба каракларча әйләндергәләп, ит ашап торуын көлке итеп ясаган бик кызык рәсем иде. Габдулла шул рәсем астындагы кыска-кыска итеп көйләп язылган юлларны укый башлады һәм мавыгып китте. Ниһаять, шигырьне укып бетереп, башын күтәргәндә, теге казах киткән, аның урынына бер кыз ит үлчәтеп басып тора, ә Лотфулла абзый, ит үлчи-үлчи, әлеге сүзләре белән товарын мактый иде. Габдулла тик торырга теләмәде, кәгазьләрнең өскесен ике бармагы белән сак кына күтәрде дә аның астындагысына күз төшерде. Бусы шома кәгазь өстенә төшерелгән машиналар һәм аларның кисәкләрен күрсәткән рәсемнәр булып чыкты. Габдулла бу биткә артык тукталып тормады, аны күтәреп, өченче кәгазьгә күз салды. Ләкин шулвакыт Лотфулла абзыйның:

– Улым, сиңа ит кирәк идеме? – дип дәшүе Габдулланың монда ни өчен килгәнлеген исенә төшерде.

Тик менә ниндирәк ит алып кайтырга кушылганын онытып җибәргән иде ул, шуңа күрә күзләрен челт-челт йомгалап, бераз Лотфулла абзыйга карап торды. Шуннан соң гына:

– Симез генә елкы ите үлчәп җибәрсен әле дигән иде дәү апа, – диде.

 

– Галиәсгар байның каенишеме әле син?

– Ие…

– Күпме сорадылар?

– Дүрт кадак…

– Була ул… – диде Лотфулла һәм өстәлдәге итләрне күзе белән барлап чыкты да анда Госмановларга яраклысын тапмады, ахры, борылып, чөйгә үрелде һәм аннан симез арт санны алып, кискә өстенә китереп салды.

Габдулла йомышын әйтү белән үк, күзләрен әлеге сурәт астындагы язуларга күчерде. Лотфулла абзый итне чапкалап бизмәнгә салып үлчәп бетергәнче, Габдулла тагын бераз укып өлгерде. Итнең кәгазьгә төрелеп өстәлгә шап итеп куелуы гына аңа укуын бүләргә кирәклекне искәртте. Ул, акчаны түләп, итне кәрзингә салды. Шулай да аучы әкиятен укып бетерми торып китәсе килмәде:

– Лотфулла абзый, менә моны гына укып бетеримче? – дип сорады.

– Укы, укы! – диде кибетче. – Теләсәң менә тагын! – дип, ул икенче җирдән бер өем кәгазьне өстәлгә, әлеге кәгазьләр өстенә китереп салды: йомышка йөрүче малайларны үз кибетенә ияләштерер өчен, алар белән мөмкин хәтле ягымлы һәм сүзчән булырга тырыша иде ул.

Габдулла рәхәтләнде генә!

Хуҗаның рөхсәте дә булгач, ул, бер уч кәгазьне үзенең алдына алып, кибет янындагы зур ташка утырды һәм сурәтләрне карарга, аларның астына язылган сүзләрне укырга тотынды. Ул шулкадәр мавыгып китте, ит кибете янында иснәнеп йөрүче зур кара маэмайның кәрзин янына килеп җитүен сизми дә калды. Кинәт кәрзин авып китте, Габдулла сикереп торды һәм, куркып, бөтен көче белән:

– Чәбә! – дип кычкырды.

Эт итне эләктереп алып китәргә өлгерә алмады. Ләкин бу вакыйга Габдулланы тәмам айнытып җибәрде. Итче дә:

– Улым, сине көтә торганнардыр, бар кайт инде! – дип дәште һәм өстәп куйды: – Ит кирәк булса, башка җиргә барма, миңа гына кил, миндә мондый кәгазьләр күп, кирәк икән, мә, беразын алып кит, тагын кил, тагын бирермен!..

Габдулла өйгә ярты сәгатькә кичегеп кайтты. Бу – дәү апаның, бигрәк тә Зөһрәнең, җен ачуын кузгатты.

Кибетеннән ашарга дип кайткан Галиәсгарның көйсезләнүенә каршы дәү апа эшне:

– Ашыбыз бүген бераз соңга калды шул. Иткә Габдулланы җибәргән идем. Әллә кайда олагып йөрде шунда… – дип аңлатты.

Габдулла, җизнәсе белән бу турыда, һичшиксез, җитди әңгәмә буласын сизенеп, өске өйгә ашарга менмәде. Аның урынына ул, келәт башына менеп, чорма тәрәзәсе янында әлеге кәгазьләрне актарып утырды.

Ләкин кичен ул барыбер җизнәсе белән очрашты. Галиәсгар аны бик нык орышты һәм «тискәре» дип атады. Бу сүзне Зөһрә эләктереп алды һәм, урыны чыкса да, чыкмаса да, аңа «тискәре» дип дәшә торган булды. Шуннан соң боларга протест йөзеннән Габдулла алъяпкычын алдына түгел, артына бәйләп йөри башлады.

– Котсыз, нигә болай алъяпкычыңны артыңа бәйләп йөрисең? – дип сорады аңардан дәү апасы.

– Үзегез мине «тискәре дип әйтәсез бит! – дип җавап бирде Габдулла. – Тискәре менә шулай була инде…

Ләкин шуннан соң Габдулла, йомышы төшсә-төшмәсә дә, итче Лотфулла янына баргалый башлады һәм аның кәгазьләрен актаручан булып китте. Кызыгракларын сорап та, туры килгәндә болай сорамый гына да алып кайткалады һәм аларны, пөхтә генә бөкләп, китаплары янына салып куя иде. Бу аның үзенә күрә бер өй китапханәсенә әверелде.

Госманов ниндидер ашказаны авыруы белән интегә башлады. Терелеп бер атна йөргән булды, тагын егылды. Әллә никадәр нәфел намазлары укып карады, нәзер корбан чалдырды, быелгы зәкятен ике өлеш итеп арттырып таратты. Ураза ае иде, хәзрәткә әйтеп, ураза буена көн саен алты шәкертне үзенә ифтарга (авыз ачарга) йөрергә кушты.

Галиәсгар кадер киче көнне икенде белән ахшам арасында дөньядан китте. Җеназасыннан соң кергән хәзрәт Галиәсгарның өй җәмәгатен:

– Изге айларда, җитмәсә, кадер киче көнне мәрхүм булды. Изге җан икән. Урыны, мотлак, оҗмахта булырга тиеш, – дип юатты…